Биография ӘсәрләрИнтервью Фоторәсемнәр E-mail
     
 

АЧЫК ТӘРӘЗӘ

(Хикәя)

Җәй башы иде. Якты Яр пристанена теплоход килеп туктады. Аннан ашыга-кабалана пассажирлар төшә башлады. Кунакка кайтучылар байтак икән, олы-олы чемоданнарын күтәреп, сабыйларын җитәкләп иң элек алар ашыкты. Ыгы-зыгы башланды, берсен икенчесе уздырып куанышу, хәл белешү, күрешү китте. Кулларында машина ачкычларын әйләндереп арлы-бирле йөренгән ир-атлар күзгә чалынды. Траптан күтәрелгән сабыйлар әби-бабаларының кочагына менеп кунаклый барды.
Тирә-юньдә яхшы исәптә йөргән ял йорты бар Якты Ярда. Ял итүчеләрнең яңа төркеме килгән көннәр иде. Ниһаять, аларга да чират җитте. Җыйнак кына чемодан-сумкаларын күтәреп пристаньга аяк басуга ук, Кама буеның чиста рәхәт һавасыннан авыз итәргә ашыгып, алар бертын күкрәкләрен киерә төшеп як-якларына карангалап тордылар. Кулларына кармак саплары һәм кәрҗин тотканнары да байтак иде. Якты Ярның балыкка, җиләк һәм гөмбәгә бай як булуы яхшы мәгълүм.
Траптан иң соңгы кеше булып ике кулына ике дәү чемодан тоткан яшь бер ханым чыкты. Тел очына килгәнгә генә әйтү, аны «ханым» дип атарга иртәрәк тә бугай әле... Траптан төшүе булды, шундук, котылдым дигәндәй, ике чемоданын берьюлы шап итеп бетон идәнгә дә куйды. Кызның аккош мамыгыдай йомшак беләкләре, биек үкчәгә берегеп үскән туры аяклары, билгеле инде, табигать тарафыннан мондый чемоданнар күтәрер өчен яратылмаган. Ул, иркен сулыш алып, күкрәкләрен киерә, сынын турайта төште, иңбашына аскан нәни сумкадан көзге чыгарып, күзләрен-кашларын төзәтенергә кереште. Балан тәлгәшедәй ялтырап торган иреннәрен ипле генә кыймылдатып алды. Маңгаена төшеп торган чәч көдрәләренә авыз читеннән генә өреп, көзгеле кулы белән янә нәни сумкага үрелде.
Ул да түгел, теплоход өченче гудогын биреп кузгалырга итте. Як-ягына карангалап торган кыз янына килеп берничә ир-ат бер-бер артлы, үзләренең булышырга әзер булуларын белгертеп, тәкъдим ясарга өлгергән иде инде. Әмма чемоданнарга үрелгән куллар кире күтәрелде, кыз сүзсез генә, күз карашы белән, үзенең алар ярдәменә мохтаҗ  түгеллеген аңлату сәләтенә ия булып чыкты. Баш түбәләре такырая төшкән кавалерлар берәм-берәм читкә тайпылырга мәҗбүр булды. Алар, уңайсызлану хисен сиздермәскә тырышып, башка ханымнарга ярдәмгә ашыктылар.
Пристаньның икенче бер читендә, теплоходтан төшүчеләрне ипле генә күзәтеп, баһадир сынлы егет басып тора иде. Әлеге кыз трапта күренүгә үк йөрәге җилкенеп тибә башлаган иде аның. Ләкин кабаланмады, ашыкмады. Якты Ярда яшәгән кеше буларак, ул тәҗрибәлерәк, кайчан ни эшләргә кирәклеген башкалардан яхшырак белә иде. Өлгерлек күрсәтергә теләп кабаланган ир-атларның кыз янына ничек килүләрен һәм ат өстеннән мәтәлгән җайдаклар сыман ни рәвешле китеп баруларын ул куе кара мыек астыннан гына елмаеп күзәтте, һәм, ниһять, авызындагы фильтрлы сигаретны тел очы белән генә суга чөеп, юлбарыс адымнары белән атлап китте.
— Сәлам!—диде ул, кыз каршына ук килеп туктагач.
Ә кыз исә, бертынга каушап, югалып калды. Тәненә сыланып торган джинса чалбар һәм футболка кигән бу егет аңар кемнәрнедер хәтерләткән кебек булды. Егетне күрүгә үк аның күзләренә якты нур йөгерде, әллә нидән генә ирен читләре тартышып куйды. Озын гәүдә, киң күкрәкләр, елга җилендә каралган кырыс йөз һәм килешеп торган чем-кара мыек дисеңме... Кыска җиңле футболкадан шампан шәрабы шешәләредәй ташып чыккан ул таза беләкләрме... Күзләрендә кабынган очкынны күпме генә яшерергә тырышмасын, булдыра алмады кыз. Хәтта әле бераз елмая да төшеп җавап кайтарды.
— Сә-лам...
— Ял йортынамы?
— Әй-йе...
— Киттек!
Егет бармак очларына гына элеп ике кулына ике чемоданны күтәрде һәм, эре-эре атлап, ял йортына илтүче биек баскычка таба юнәлде. Кыз, телен йоткандай, берни  дәшмәде,  җитешер-җитешмәс  терт-терт  атлап егет артыннан иярүдән башка чарасы калмаган иде.
Ике баскычны бер атлады егет. Тау өстенә менеп, ял йорты капкасыннан кергәч тә әле байтак бардылар.
— Сезнең корпус,—диде егет, чемоданнарны биек наратлар белән уратып алынган агач дача бусагасына куеп. Йөгереп диярлек атларга мәҗбүр булган кыз, әлсерәүдәнме, берни әйтә алмады, аңлашылды, дигәндәй баш кына кагып куйды. Ул әле һаман үзенең табигый халәтенә кайта алмый аптыраган хәлдә иде. Хәер, кайту өчен вакыт һәм мөмкинлекнең булганы да юк бит әлегәчә. Әллә каян гына килеп калыкты да өермә сыман үзе артыннан ияртеп тә китте бит бу егет.
— Рәхмәт,—диде кыз, булдыра алганча җитдирәк итеп.
Егет үзенең китәргә җыенуын белдереп кул сузды. Магнит белән тарттылармыни, кыз кулын бирде.
— Альбинос булам. Кичен танцада очрашканга кадәр.
— Альбиноза... Арылган, танцага җыенмыйм.
Егет борылып китеп тә барды. Кызның соңгы сүзләрен ишеттеме-юкмы, аңламассың. «Менә сиңа авыл...» дип, үзалдына башын чайкап калды аның артыннан кыз. Гомер булмаган, күрмәгән хәл иде бу — аны бар дип тә белмичә, ир-ат үзенекен итеп маташа. Горур, имеш, булмагаең, андыйларны гына беләбез. Карарбыз...
Шулай да кичен, көттереп кенә булса да, соңгарып кына булса да чыкты Альбиноза танцага. Чыкмый булдыра алмады. Альбинос аңардан нәкъ биш минутка кичегебрәк килде. Килгәч тә әле бертын кызны бөтенләй күрмәгәнгә салышып йөрде. Ул монда күпләрне таный икән, аны да беләләр. Егетләр үзе белән бер-бер артлы кул биреп исәнләшеп чыкты. Күрәсең, барысы да авылныкылар иде. Алар арасында Альбиносның абруе да бар шикелле. Егетләр өелешеп торган почмакка ничек кенә карамаска тырышмасын, Альбинозаның күз чите барын да чамалап торды. Ара-тирә үтеп торган кызлар да, күлмәк җилләре артыннан, егеткә бер чеметем елмаю калдырырга онытмады.
Ярар, күрсәтермен әле мин сиңа, дип кабатлады Альбиноза үзалдына. Егетнең шулай битараф кылануына җен ачулары чыккан иде аның. Ләкин, Альбиносның урыныннан кузгалып болайга таба килә башлавы булды, күңеле җилкенергә, күкрәкләре дөньяны тарсынып тибәргә кереште. Үзе дә абайламастан, егеткә каршы талпынырга да өлгергән иде булса кирәк... Ә Альбинос аның белән янәшә үк басып торган икенче бер кызны кочагына алып биергә, боргаланырга кереште.
Егетнең бу кыланышы шулкадәр көтелмәгән иде ки, хәтта бертын дөньяны яңгыраткан музыканы колагы ишетмәс булып торды Альбинозаның. Бөтен кеше аңар карый, аның кимсенүен, аның гарьләнүен күзәтеп торадыр сыман тоелды. Чарасыз калудан, нишләргә белмичә, әле чәчләрен төзәткәләгән булды, әле ут булып янган колак очларын тоткалап алкаларын барлагандай итте. Җир ярылса, ике дә уйлап тормаслык хәлдә калды түгелме соң... Инде бары бер юл калган иде — кеше-кара күзенә артык чалынмыйча шыпырт кына чыгып шылу җаен табарга. Шуңарга кыюлыгы җитсә, бу «авыл мокыты»н бар дип тә белмәс, чыраена да борылып карамас иде бүтән.
Тартылган җеп өстеннән үткәндәй туры атлап, чалулый-чалулый чыгып китте Альбиноза. Махсус шулай үтте. Үзе артыннан карап калган ирләрнең карашын тоюдан аның күңеленә җылы, хәрәкәтләренә ышаныч иңде. Йөзенә кичке Кама җиле килеп бәрелде, баш очында йолдызлы зәңгәр күккә ашкан наратлар шаулады. Ял йортының бер очыннан икенчесенәчә сузылган туры үзәк аллея буйлап китте ул. Булдыра алганча тизрәк барырга тырышты. Үзен мыскыллаган сыман яңгыраучы дәртле бию ритмнарыннан ераклашырга ашыктымы, әллә артыннан бер-бер егет иярер дип курыктымы... Ике яктан тезелеп киткән чәчәк түтәлләренә дә исе китмәде, ара-тирә очрап торган ирләрнең сүз кушарга итенүләрен дә колагына элмәде. Капкага барып терәлгәнче ник бер тапкыр борылып карасын.
Альбиносның үзен куа киләчәгенә һич шиге юк иде аның. Әнә шул капкага җиткәнче куып җитәчәге, һәм куып җиткәч тә ни дип эндәшәчәгенә кадәр мәгълүм сыман иде аңарга. Ул аның үзен куып җитүен теләгән иде. Ә егет күренмәде. Кире борылып кайтканда да каршысына очрамады—монысы инде кызның башына сыймады. Ничек шулай мөмкин, дип гаҗәпләнде ул, ир-ат токымында булмаган хәл ич бу. Альбинозаның китеп баруын күрә торып шулай кылансын инде, ә?!.
Бүлмәсенә кайткач та ялгыз башын кая куярга белми иза чикте ул. Форточкадан кергән һаваны азсынып, тәрәзәсен киереп ачып куйды. Тәрәз төбенә үк килеп төнге караңгылык аша кошлар тавышын, урман сулышын, дулкыннар шавын тыңлады. Таңга кадәр күзләренә йокы кермәде Альбинозаның. Мендәрен кочаклап та ятып карады, башын мендәр астына яшерүдән дә файда чыкмады—гомер булмаган тынгысызлык биләп алган иде кызны. Берничә мәртәбә урыныннан торып, зур көзге каршына килеп озак-озак кына үзен күзәтеп торды... Элеккечә үк бары да үз урынында иде югыйсә. Күпме ир-атны әйләнәсендә кош булып сайрарга, каршысында тезләнергә, бөркүдән әлсерәгән бәрән сыман дөньяларын онытып үзе артыннан ияреп йөрергә мәҗбүр иткән матурлыгы була торып, шулай ялгызлыктан тинтерәсен инде. Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас —булмаганны...
Альбинозаның Якты Ярга беренче килүе иде. Иртәгесен ашагач-эчкәч, ясанып-төзәтенгәч, ул әйләнә-тирә белән танышырга исәп итте. Ял итүчеләрнең күбесе яр буена ашыга иде. Кемдә нинди кайгы бит: берәүләр ком өстеннән уңайлырак урын алып калыйм дип кабалана, икенчеләрнең нияте прокатка көймә эләктерү. Кармак сабы тотып йөгерүчеләрнең уенда иң эре балыкны каптыру, ә кәрҗин тотканнары җиләкле аланнарга беренче булып барып җитәргә ашыга. Альбинозаны боларның берсе дә кызыксындырмый, аңа, теге, кем әйтмешли, «до лампочки» боларның һәммәсе. Көне буе ком өстендә аунап аккош мамыгыдай йомшак тәнен каралту гына җитмәгән тагы, исе китте ди... Диңгез дулкыны төсендәге кимоносын шул көе генә киеп биек яр читләтеп атлады Альбиноза.
Югарыдан Кама һәм аның аръягындагы күлләр, болынлыклар уч төбендәгедәй ачык күренә. Иркенлеккә, киңлеккә сокланып туймаслык. Елга уртасыннан кызның болай да җилкенгән, ашкынган күңелен алгысытып, су өстенә тияр-тимәс йөзеп «Метеор» узып бара. Аның артыннан бөтерелеп калган дулкыннар өстендә акчарлаклар уйный. Гомерендә беренче тапкыр үзенә рәссамлык сәләте бирелмәгәнгә офтанып куйды ул. Югыйсә кечкенә чакта әнисе өч елга якын шәһәрнең икенче почмагындагы художество мәктәбенә йөрткән иде аны. Ә ул яратмады, әнисе шулай теләгәнгә генә йөрде, һәм соңыннан барыбер үзенекен итте — ташлады ул мәктәпне.
Ял йортыннан инде шактый кителгән иде. Нарат агачларын юкәләр, каеннар алмаштырды. Текә яр читендә үк үскән ялгыз ак каенга килеп сөялде ул. Яшь һәм зифа чагы иде каенның. Үзенең дә шул каен сыман зифа һәм матур булуын тою рәхәт иде кызга. Тик шулай да әлеге каендай текә яр читендә үк үсәсе, торасы килмәс иде аның. Яр читендә торган әйбер никадәрле генә сылу һәм көчле булмасын, ул барыбер иртәме-соңмы түбәнгә бер тәгәрәячәк. Альбинозаның андый язмышка дучар буласы килми. Киләчәк язмышыңны беләсеңме икән син, бичара каен?..
Ә түбәндә—елга читендә дөнья мәшәкатьләре белән ыгы-зыгы киләләр. Торна муенлы кран белән машиналар алып төшкән бүрәнәләрне бушаталар. Бер төркем ирләр сал бәйли. Альбинозага бу кызык булып китте, агып барган салларны күргәндә аның күңеле элек-электән һәрчак тынгысызланып куя торган иде. Шул саллар өстенә утыр идең дә су буйлап ерак-еракларга агып кит идең ул. Шагыйрь әйтмешли, «Башны салларга салып, китәргә иде агып...». Хәер, ул да ага кебек, тормыш дулкыннары аны да какмады түгел. Тик шулай да саллар турындагысы хыял иде, һичкайчан тормышка ашмаячак хыял. Ул моны үзе дә яхшы белә. Салда агу өчен түземлек, азмы-күпме ихтыяр көче дә кирәк ич. Ә ул тормышта да, мәхәббәттә дә озакка сузуны яратмый. Берөзлексез яңа тойгылар өермәсендә булырга күнеккән...
Сал бәйләгәнне әле аның күргәне юк иде. Салны бәйлиләрме яисә җыялармы — аның ул хакта уйлаганы да булмагандыр. Хәер, ул, гомумән, үзенә кагылышы булмаган нәрсәләр турында уйланып баш ватарга яратмый, бар нәрсә белән кызыксынып, һәрнәрсәгә тыкшынып йөрүне ул үзе яшендәге хатын-кыз эше түгел дип саный. Аның бөтен байлыгы — яшьлегендә, матурлыгында. Ул яшь һәм матур булганда көчле дә, булдыклы да, акыллы да. Хатын-кызга акыллы булу өчен күп белү кирәкми, дип саный иде ул. Һәм үз карашларының дөреслегенә икеләнгәне булмады...
Шундый уйларга бирелеп... Хәер, Альбиноза уйланырга да яратмый ич, гафу итәсез. Кама яры өстендәге нәфис ак каеннан наз алып, елга өстеннән искән җылы җилдә иркәләнеп, дөнья рәхәтенә чумып тора иде кыз. Кинәт, яр буенда кемнәрнеңдер хәвефле авазлары ишетелде. Ул да түгел, югарыдан кран биргән бүрәнәләрне кабул итеп торган сал бәйләүчеләр арасында ыгы-загы башланды.
— Трос ычкынды...
— Тизрәк, яр буена...
— Ишелә ич, өстеңә ишелә,—дип кычкырыша-кычкырыша, сал бәйләү белән мәшгуль ирләр, төрлесе төрле якка сибелде. Берничә ирнең аны-моны уйлап тормыйча суга сикерүен күрде Альбиноза, әмма ни булганын барыбер аңламады.
Тау сыман өелеп торган юан бүрәнәләр бер-берсенә ышкылудан, тәгәрәшүдән яман тавыш чыгарып тирә-юньгә шом салдылар. Бүрәнәләр кешеләр өстенә тәгәри иде.
Янә хәвефле тавыш ишетелде, башнялы кран ишегеннән башын чыгарган ир кеше кычкыра иде бу юлы:
— Син нәрсә, тилердеңме әллә?! Бүрәнә читенә, суга, суга сикер!..
Шунда гына Альбиноза салның хәвеф чыганагы булган читендә тәгәрәшкән, бер-берсенә бәргәләнгән бүрәнәләр өстендә нидер кармалаган сыман иелә төшкән һәм берөзлексез бер бүрәнәдән икенчесенә сикергәләп торган ярым ялангач ир-атны күреп алды. Эшнең нәрсәдә икәнлегенә төшенмәсә дә, ул ир-ат өчен куркыныч янавын аңлады кыз, һәм йөрәге кысылып куйды. Яр буендагылар да тынып калганнар, ни белән бетәр дигәндәй көтеп торалар. Ул да түгел, крандагы тавыш тагын ишетелде. Бу юлы инде ул яр буендагыларга кычкыра иде:
— Тросның башын эләктерде... Ярдәмгә керегез, ярдәмгә...
Сал өстендәге теге ир-ат, тартылган җәядәй артка каерылып, ишелергә дип ашкынган бүрәнәләргә ирек бирмичә, берүзе тросны тартып тора иде. Ярдәмгә керүчеләр килеп җиткәнче ычкындырмады ул кулындагы юан тросны.
Ниһаять, барысы да җайланды, ипләнде булса кирәк. Суда чупырдашкан кешеләр дә сал читенә килеп тотындылар. Багорлар күтәреп йөгерешеп кергән ирләр дә ниндидер ашыгыч чаралар күрергә кереште. Башнялы кран ишегеннән чыгып баскан ир кесәсеннән кулъяулык чыгарып маңгаен сөртеп куйды.
Ак каен белән хушлашып, кузгалырга иткән иде инде Альбиноза. Шунда, очраклы рәвештәме, аның карашы яр буена чыгып җиткән әлеге курку белмәс ир-атка төште. Аягы кысылуданмы, ул бераз аксаклый иде кебек, ике уч төбеннән беләкләренә кан тамчылары агып төшкән. Трос уеп кергән, трос җәрәхәтләгән иде, күрәсең... Шуңа да карамастан, ул бәла килгәндәгедәй кабаланмый да, үрсәләнми дә, ипле генә атлап килүен белә. Нинди дә булса батырлык эшләдем дигән уй башына да килми иде бугай аның. Тыныч кына елга читенә килде дә, тезләнә төшеп, йөзен, беләкләрен юарга кереште Шунда гына танып алды аны кыз һәм, гаҗәпләнүдән, үзалдына «Альбинос» дип пышылдап куйды.

                         ***
Көн кичкә авышып килгәндә ачык тәрәзәдән чәчәк бәйләме ташладылар. Бу — миләүшә чәчәкләре иде. Андыйларны Альбиноза рәсемнәрдә генә күреп белә, җыю түгел, үз гомерендә кулына тотып, иснәп тә караганы юк иде әле аның мондый чәчәкләрне. Әле нәни генә шәмәхә күбәләкчекләрне хәтерләткән миләүшәләргә карады, әле ачык тәрәзәгә текәлде кыз. Тәрәзәдә һичкем күренми иде. Үз кодрәте белән очып килмәгәндер ич ул чәчәкләр... Аяклары аны ишеккә таба тартты. Баскыч төбендә үзеннән гайрәт нурлары чәчеп Альбинос басып тора.
— Көттеңме?!—диде ул, үзенең хаклы булуына аз гына да шикләнмичә.
— Көтәр кешем юк ич, көтмәдем.
Кыз алдады. Хәер, нинди алдау булсын, Альбиноза егетләр янында уйлаганның нәкъ киресен сөйләргә күнеккән иде. Шулай иткәндә дә әле ул бик таманга килә дигән карашта тора иде Альбиноза.
— Беләсең ич, мин көтмәгәндә килергә яратам.
— Шуннан?..
— Киттек.
— Кая?
— Кайдырма тау башына,—диеп, елмаеп куйды егет.
Кыз аның бу шаяртуын аңламады, иңбашларын гына җыерып алды.
— Көймә сезне көтә, туташ. Зарыккансыздыр,—дип, егет кызның күзләренә әдәпсез карашын текәде.
Кичәге кыланышлары өчен әҗерен кайтарырга моннан да кулайрак вакыт булырга мөмкинме?.. Нәкъ менә шушы мизгелне зарыгып көткән иде бит ул югыйсә, һәм ничек итеп аны акылга утырту хакында да уйланган, барысы әзер иде. Ни хикмәт, каршы сүз  әйтә алмады, булдыра алмады кыз. Альбинос белән җитәкләшеп яр буена төшеп китте.
Егет аны көймәгә күтәреп кертте. Итәге суга чыланудан куркып, үз муенына ике куллап четердәп ябышкан кызны әллә ни арада үбеп алырга да өлгерде ул. Альбиноза ачуланган, сүзсез генә елмая төшеп орышкан булды. Ә үзе шул куллардан төшми җир шарын әйләнеп чыгарга риза иде.
Моторлы көймә бер тартуга кузгалып та китте. Көймә борынына менеп кунаклаган кызның чәчләрен җил таратты, беләкләренә салкын  тамчылар чәчрәде. Ярдан ераклашкан саен Якты Яр авылының киңрәк панорамасы ачыла барып, бөтен әйләнә-тирә күз алдына килеп басты. Әнә пристань... Анда килеп төшүгә үк инде Альбинозаның күңеле ниндидер матур, күптәннән көтелгән очрашу булачагын сизенгән иде. Ялгышмады булса кирәк... Ял йортының корпуслары да уч төбендәгедәй күренә икән моннан. Алар арасыннан ул үз тәрәзәсен эзләде. Пристаньнан түбәнрәк урнашкан биек краннарны шәйләде. Шунда гына ул иртән күргәннәрен хәтерләп, Альбиносның кулларына текәлде. Бәйләнмәгәннәр... Әмма уч төпләрен кыздан яшереп азаплана икән — әле генә абайлады Альбиноза. Трос салган җәрәхәтләр ул арада гына төзәлә алмый, әлбәттә. Әнә ич, уч төпләрен яшерә төшеп бер кулы белән көймә читенә таянган. Икенчесе — мотор янындагы тоткыч-рульдә. Уч төпләре белән түгел, анысын да бармак очлары белән генә тотып бара.
Мәкерле уй килде кызның башына. Тукта әле, кызык итим әле үзен, дип куйды ул.
— Альбинос, туктат әле...
Кызның нидер әйтергә теләгәнен аңлады егет, әмма ишетмәде, мотор тавышы көчле иде. «Нәрсә?» дигәндәй, карашын аңар төбәде. «Сөбханалла, күз тимәсен үзенә», дигән уй яндырып үтте егетне. Шулай көймә башларында гына утырып йөрү өчен яралган кош икән ләса бу Альбиноза. Мөлдерәмә пешкән һәм тулышкан нинди җимеш, нинди табигать хикмәтләренә дә тиңләргә белмәссең үзен...
—Туктат дим, туктат,—дип, йомшак нәзек беләкләрен бер-берсенә аркылы куеп күрсәтте Альбиноза.
Бу юлы инде ишетте, төшенде егет. Мотор шундук сүнде, кызны уч төбендәгедәй югары күтәреп барган көймә борыны су өсте белән тигезләшеп калды.
— Мотор тавышын сөймим,—диде кыз, сөйкемле генә елмая төшеп.
— Ә мине?..
— Тәртибеңә карарбыз...
Ә үзенең күзләре бер дә алай дими югыйсә. Наз ташкыны иде аларда, юмартлык балкышы. Урыныннан ипле генә торып койрыкка таба килде кыз  һәм, җилдә таралган чәчләреннән сыйпап, каршында ук басып торган егетнең беләгенә сак кына кагылды.
— Альбиноза...— дигән иркә аваз чыкты мыек астыннан.
— Юк, Альбинос, ашыкма... Әйдә, әнә теге утрауга чыгабыз,—дип ымлады, күлләр ягына күрсәтте кыз.
— Булдырабыз аны, кирәк булса, диңгезенә кадәр илтә минем көймә.
Егет моторын кабызырга дип кузгалганда янә кызның ягымлы тавышы ишетелде.
— Әйттем ич, Альбинос, мотор тавышын яратмыйм, дидем...— Мин дигәнчә булмаса, юкса хәзер үк елап җибәрәм дигән сабый сыман иреннәрен турсайтып өлгергән иде үзе.— Әйдә инде, ишеп кенә барыйк. Синең беләкләр бит, әнә, нинди көчле...
Башка чара калмаган иде егеткә, балтасын суга төшергән әкият героедай кыяфәттә калып, ишкәкләрен барларга кереште ул. Кыз, үзенең канәгатьлеген белдереп, иркен сулыш алып балкып куйды.
Аякларын як-якка җәеп көймә уртасына килеп утырды Альбинос. Ишкәкләрне берәм-берәм урнаштырып суга төшерде, һәм шунда күзенә керердәй булып кәмит көтеп утырган кызга карады.
— Әллә үзең ишәсеңме, дим... Ял итәргә килгән кызлар ишәргә ярата торган була...
— О-хо,—дип, иреннәрен турсайткан булды кыз.— Тәҗрибәң зур күренә.
— Егет тә бул, тәҗрибәң дә булмасын,— дип, сер бирмәү җаен каерды Альбинос.— Смена унбиш көн саен алышынып тора монда.
— Син гел шулай кызлар утыртып йөрисеңме?
— Үзләре утыра. Миңа нәрсә...
— Ә мин үзем утырмадым, син күтәреп утырттың,— дип акланырга ашыкты кыз, сөйләшүнең болай ялгыш юлдан китеп баруын өнәмичә.
— Әлбәттә, Альбиноза, син бит бер генә.
Әллә үртәп, әллә чынлап әйтелде бу соңгы сүзләр — Альбиноза артык төпченеп тормады, болай да егетнең берөзлексез үзен күзәткәнен, үзенең аңарга ошаганын сизә иде ич ул. Күзенә төшкән чәч бөдрәләрен янә артка чөеп куйды кыз һәм тез өстенә тезен куеп гәүдәсен турайта, күкрәкләрен киерә төште.
— Көттермә инде, Альбинос, утрауга чыгыйк.— Кызның карашы тагы да иркәрәк, тавышы бермә-бер ягымлырак тоелды егеткә. Тәвәккәлләп, ишәргә керешүдән башка чара калмаган иде.
Каманың нәкъ уртасында, агым көчле урында тукталган булып чыкты көймә. Бая Альбиноза күрсәткән утраудан инде байтак ерагаелган, шуңа күрә агымга каршы ишәргә туры килде. Кама буенда үскән Альбинос өчен бу алай искитмәле ераклык түгел-түгелен. Тик менә уч төпләрендәге яра гына, ишкәк сабына кагылу белән аның сызларга тотынуы гына... Шул авыртуга түзсә, шул авыртуны кызга сиздермәсә, аның беләкләре атналар, айлар буе ишеп тә ару-талуның ни икәнлеген тоймас иде. «Ишәргә! Ишәргә!! Авырту турында уйламаска. Сер бирмәскә. Тешне кысып булса да, түзәргә...» — дип кабатлады ул күңеленнән. Йөзенә берни чыгармаска тырышып каерып-каерып иште. Авырту, сызланулар турында түгел, арка яктан искән җылы җил турында, көймә борынына бәрелеп чупылдашкан дулкыннар, шул дулкыннардан сибелгән тамчыларда иркәләнгән кыз турында уйларга тырышты ул.
— Тукта, Альбинос, мин койрыкка үтим,— дип, шунда, аның муенына кызның куллары сарылды. Кайнар идеме ул куллар, юеш-салкынмы — берни тоймады егет. Ишкәкләрдән кулын ычкындырмады, ул аларны күтәрә төшеп кызны койрыкка уздырды. Кулларын ычкындырса, мөгаен, яңадан учлап тота алмаган булыр иде ул ишкәкләрне.
Кызның көймә борыныннан койрыкка күчүен, ишүчегә җиңел булсын өчен, яхшы ният белән кылынган чара дип кабул итте Альбинос. Ә чынлыкта, Альбиноза ул хакта белү түгел, башына да китереп карамаган иде. Егетнең каршысына ук утырып, куллары авыртудан аның ничек өзгәләнүен күзәтеп барасы килгән иде аның. Күзгә-күз утырып, аның йөзендәге һәр үзгәрешне тоеп, туйганчы, күңеле булганчы күзәтәсе...
Көймә борыны күтәрелгәч, ишү җиңеләя төште. Әмма тын гына үзенә текәлеп утырган кызның карашын тою аңарга икеләтә кыенлык тудырды. Аның йөзендәге, бөтен тәнендәге киеренкелекне, аяк табаннарына кадәр үткән авыртуны ул тоймый, сизенми калмас. Нәрсә-нәрсә. әмма үзен шул сөйкемле заттан кызгандырасы килми иде аның. Әллә нинди авыртуларга да түзәргә әзер, янәшәдәге кыз гына сизмәсен...
Канәгатьләнү хисендә изерәп утырды Альбиноза. Егеткә төбәп үк карамады каравын, әмма күз чите белән аның һәр хәрәкәтен энә күзеннән үткәргәндәй тикшереп барды. Шундый баһадир гәүдәле, горурлыгы, мин-минлеге ташып торган ир-атның авыртудан бәгыре өзгәләнгәнне һәм шул газапларын әле синнән яшерергә маташуын тагы кайчан күзәтеп барыр идең. Чыраен сытмаска тырыша бит үзе, дип уйлап куйды кыз. Ләкин, барыбер күренеп тора, сизелеп тора—уч төпләрендәге җәрәхәт сызлана, телгәли үзен. Каерып ишкән саен, кулындагы ишкәкләр түгел, ул үзе тимергә тимер ышкылган аваз чыгарып сыкрап, чыелдап куядыр  төсле. Әнә ич, ишкәк тоткан кулларын нишләтергә белми, бармаклары тыпырчына, уч төпләре кәкрәеп килә — бушатасы килә кулларын, әмма булдыра алмый. Егетлек ирек куймый — ишәргә кирәк. Вәт тамаша — киноларың, циркларың бер читтә торсын.
— Альбинос, «Метеор» килә. Әйдә, шуның борынын кисик әле,—дип, егетне дәртләндереп, утырган урынында сикергәләп, кулларын чәбәкләп куйды кыз.
Күзләрен зур ачып җилкә аша борылып карарлык көч тапты егет үзендә. Чынлап та, нәкъ аларга турылап югарыдан тиз йөрешле «Метеор» төшеп килә иде. Ерак та калмаган, йөзеп түгел, суга тияр-тимәс биеклектән очып килә диярсең. Сәрсәнләнеп, дөньясын онытып ишәргә кереште Альбинос. «Әйдә, әйдә, җәһәтрәк бул, бирешмә...»,—дип, аның саен ашыктыра төште кыз. Кызык иде аңар, зур тизлек белән очып килгән тизйөрешле теплоходның борынын кисәләр ич.
Һәм кистеләр дә... Якынлашып җитте дигәндә генә борын төбеннән үк кисеп чыктылар. «Метеор»ның канатларыннан сибелгән су тузаны һәм салкынча җил Альбинозаның аркасыннан ук сыйпап узды. Ә егет һаман саен ишүен белә, аның таза беләкләре ишкәк сапларына берегеп үскән сыман тоелды кызга. Уч төпләреннән ике беләгенә һәм шул беләкләрнең дәвамын хәтерләткән ишкәк сапларына юл-юл булып кан тамчылары агып төшкәнне егет үзе сизә, тоя идеме икән. Альбиноза берни дәшмәде, терекөмеш бөртекләредәй бер-берсен куышып түбәнгә йөгерешкән кан тамчыларын сокланып, таң калып күзәтте ул.

                                     ***

...Ул кич шундый озын булды. Ул кич таңга кадәр сузылды. Икесенә тулы бер утрау иде бит аларның. Утрауның да нәкъ уртасында җиләк яфракларыннан түшәлгән ялгыз шалаш иде. Шалаш каршында хисләр кайнарлыгы булып учак дөрләде. Казанда балыкның затлысы пеште. Егет кызга кузгалак, какы, юа һәм балтырган җыеп килде. Кыз егетне уч тутырып җыйган җир җиләге белән сыйлады...
— Җир җиләгем,—дип кабатлады егет.
— Альбиносым, бердәнберем...—дип саташты кыз.
Төне буе күл читендә кыр үрдәкләре чупырдашып чыкты, бәбкәләрен йөзәргә өйрәтәләр иде булса кирәк. Су өстендә, ай нурларыннан ефәк җәтмә үргәндәй, эреле-ваклы балыклар сикерешеп уйнады. Бытбылдык бытылдады, бака бакылдады, баш очында гына ялгыз чикерткә скрипкасын көйләде. Ә кошлар... Кошлар Кама буендагы һәммә утраулардан монда җыелган да, кем моңлырак сайрый дип, ярыш, сайрау конкурсы оештырганнар диярсең...
— Җир җиләгем,—дип кабатлады егет.
— Альбиносым, бердәнберем...—дип саташты кыз. Ул кич шундый озын булды. Ул кич таңга кадәр сузылды...

                                 ***

Санаулы көннәр бер-бер артлы үтә торды.. Дөресрәге, аларның исәбе бөтенләй онытылып торды. Көн белән төн буталды. Ул бәхетле көннәр мәңге шулай дәвам итәр, аларның очы-кырые һич булмастыр төсле тоела башлаган иде инде. Яр буенда алар йөрмәгән айлы сукмак, урман эчендә алар булмаган җиләкле аланнар калмады. Үзләрен кавыштырган утрауга да юлны онытмады Альбинос белән Альбиноза—барысына да өлгерделәр, һәммәсенә җитештеләр. Ниһаять, аерылышыр көн туды, алар аны утраудагы шалашларында каршыладылар. Башка барлык уртак  таңнарыдай кояшлы, аяз иртә иде бу. Тик бер аерма—бүген ял көне, Альбиносның эшкә барасы юк, ул беркая да ашыкмый. Шуңа да ул изрәп йоклавын белә. Ә Альбинозаның исә күзенә йокы кермәде, ни дисәң дә бүген юлга чыгасы көне. Димәк, аерылышалар. Шушы көннәр эчендә үз булып, кайсыдыр яклары белән кадерле һәм хәтта кабатланмас та булып тоела башлаган иде бит аңарга бу егет. Ә бүген аерылышалар... Күпкәме?.. Бәлки, бөтенләйгәдер. Чөнки аларның ялгышып кына булса да киләчәк көннәре һәм аерылышу сәгатьләре турында сөйләшкәннәре булмады. Ул хакта кыз кешегә беренче башлап сүз катуны урынсыз санады Альбиноза, ә Альбиносның башына да кереп карамады бугай. Үткән турында булсын, киләчәк турында булсын, кызыксынырга гадәтләнмәгән иде алар. Альбиноза кайда туып, кайда үскән, хәзер кайда яши, аңар ничә яшь, һөнәре бармы, гаилә хәле нинди — боларның берсе дә кызыксындырмады егетне. Хәер, кызның да аңарга сорау биргәне булмады.
— Альбинос... Аль-би-нос, то-ор,— дип, иркә генә дәшеп карады кыз. Егет уянмады. Авызына тукранбаш яфрагы кабып аның мыек астыннан, колак артларыннан кытыклап карады — әйләнеп кенә ятты. Чәчләреннән сыйпап сөйде кыз, егет кыймылдамады да. Өстендәге одеялны тартып алды—әбау оятсыз, һаман йоклавын белде.
Башка чара калмагач, шалаштан чыгып, кичәге учак урыныннан калган көлгә озак кына карап торды. Су читенә төшеп битен-кулын юды. Һәм көймәгә сөялеп, каршы ярга текәлде... Якты Яр... Матур исем... Аның күңелендә дә шулай якты яр булып калырмы бу яклар?.. Ә Альбинос?.. Аны тиз генә оныта алырмы ул? Ансыз ничек яшәр?.. Якты Ярсыз, Альбиноссыз бик күңелсез булмасмы соң аңар?..
Кинәт сискәнеп куйды кыз. Тукта! Нәрсә булды әле сиңа?! Тукта, Альбиноза—син уйлый, кичерә башладың түгелме соң, дип үз-үзен күңеленә килгән иртәнге уйларыннан бүлергә, аерырга ашыкты ул.
Шунда, арыслан авазлары чыгарып, киерелә-сузыла шалаштан Альбинос килеп чыкты.
— Киттекме?!—диде ул чыга-чыгышка, каядыр ашыккандай, сәгатенә карангалап.
— Мин хәзер,— диде кыз, әлеге ашыгуның сәбәбен аңлап бетермичә.
— Сикер көймәгә, кузгалабыз.
Яр читендәге көймәне суга этеп керткәч башта кыз, аннан егет бер-бер артлы көймәгә күтәрелделәр. Моторлы көймә туп-туры каршы ярга таба йөзеп китте. Икесе дә телләрен йоткандай тын гына утырдылар, бер-беренә дәшмәделәр, дулкыннарның көймәгә сугылып пышылдашканын тыңладылар. Альбинос кына әледән-әле кул сәгатенә күз төшергәләп алды.
Ә бераздан алар автобус тукталышында басып торалар иде инде. Чөнки, киңәш-табыш иткәннән соң, кыз автобус белән китәргә хәл кылды.
— Менә аерылышабыз да,— диде ул, моңсу гына, янәшәсендә басып торган егеткә текәлеп.
— Әйе,—диде егет, аерылышабыз.— Ә үзе, каядыр ашыккандай, кул сәгатенә карап алды.
— Әле ашыкмаска да була иде... Соңгы рейс белән дә өлгерер идем,—дип, әллә кире уйлыйбызмы соң дигәндәй егетнең күзләренә текәлде кыз.
— Юлга чыксаң—иртә чык, дип әйтә безнең бабай... Күпме сузсаң да аерылышасы инде барыбер...
— Безнең якларга килеп чыксаң, кагыл,— диде кыз.— Урамыбыз «Яшел» дип атала. Көнгә каерып ачылган иң якты тәрәзәләр безнеке булыр, уникенче йорт.
— Җай чыгуга карарбыз,— диде егет, аны иңсәсеннән сөеп һәм югарыдан кызның яңа кабыгын салдырган пар шалкан сыман яртылаш күренеп торган тыгыз күкрәкләренә күз салды. Көтмәгәндә карашлары очрашып икесе берьюлы елмаеп куйдылар — үзләре генә белгән хатирәләр яңарып алды булса кирәк.
— Сагынырсыңмы? — диде кыз, җавапның уңай булырына һич шикләнмичә.
— Автобус соңара инде әллә,— дип тагы вакытка күз салды егет. Әллә ишетте, әллә юк кызның соравын. Күзе Якты Яр пристанена якынлашып килгән теплоходка текәлгән иде үзенең.
— Су белән генә китәргә идеме соң?..— дип, икеләнеп уйга калды кыз да.
— Кирәкми, әнә, автобус килә,—дип, куанычын яшерә алмый тавышын күтәрде егет.
— Сау бул, Альбинос. Миңа синең белән шундый яхшы булды... Мин сине көтәрмен, кил, яме,— дип егетнең кочагына ташланды кыз.
— Ярар, ярар,— диде егет, кызны автобуска каршы җитәкләп. Күз чите белән янә су өстендәге теплоходка карады.
Автобус кузгалды. Тәрәз читенә үк утырган Альбиноза ак кулъяулык чыгарып күзләрен сөртеп-сөртеп алды. Егет пристаньга таба чигенә-чигенә аңарга кул болгады.
— Урамыбыз «Яшел», ачык тәрәзәле уникенче йорт, унике...—дип кабатларга өлгерде китеп баручы автобусның тәрәзәсенә капланган Альбиноза.
Якты Яр пристанена килеп туктаган теплоходтан ял йортына килүчеләр төшә башлаган иде инде. Парлылары бар, ялгызлары. Араларыннан берсе дә пристань читенә басып үзләрен ипле генә күзәтеп торган баһадир сынлы егетне абайламады. Абайлаган булса да, берәве дә аны агач башында посып үзенең чираттагы корбанын көтеп утырган урман мәчесенә тиңләмәгән булыр иде. Һичкемгә зыяны тимәгән, һичкемнең юлына аркылы төшмәгән— пристаньнарда су буеның матурлыгына хозурланып торучылар бер ул гынамыни.
Килүчеләр арасында яшьләр, җәйге ял вакытлары җиткән студентлар аеруча күп иде. Арадан бер чаясы хәтта аңар таба борылып, ярдәм итәрсең бәлки дигәндәй, иреннәрен серле генә бөреп кат-кат карангалап торды, алай гына да түгел, күз кысып каш сикертергә дә өлгерде әле хәтта. Альбиноска ике дә уйлап торырга калмаган иде, югыйсә, гомерлеккә сайламый ич. Бар да чемоданын күтәр, таныш. Инде анымы соң өйрәтеп торырга!.. Ә ул кадакланган сыман тик басып торуында булды. Үзе дә аңламады, әллә нәрсә булган иде аңа. Теплоходтан чыккан чибәрләрне түгел, кемнедер, башка берәүне көтә икән ләбаса ул. Кемне?.. Үзе дә белми... Әллә соң, Альбинозанымы? Траптан әле ул һаман күзен ала алмады. Шалтыр-шолтыр иткән авазлар чыгарган трапны кире биргәч—ул тетрәнеп куйды, бәгырендә ниндидер кыл зеңләп өзелгәндәй булды. Югыса, әле теге кыска итәкле калку күкрәкле  студент кыз әле һаман аны көтә иде. Көтеп-көтеп тә нәтиҗә күренмәгәч, иреннәрен турсайтып, юри аның яныннан ук җил-җил атлап үтеп китте ул.
Үз-үзенә гаҗәпләнде егет. Кемне көтә иде соң ул? Ниткән Альбиноза тагы, Альбиноза китте ич. Әле генә автобуста китте. Аның сменасы узды, хәзер әнә аңарга яңа алмаш килгән. Болай җебеп торсаң, колак кагуың да бар... Күр, әнә теге студент кызны бер пеләш башлы абзый җитәкләп китеп тә барды. Сиңа соң, сиңа ни булды бүген? Нәрсә?!.
Пристань читендәге култыксага сөялеп, суга текәлгән көе байтак басып торган булса кирәк. Теплоход инде күптән китеп барган иде. Пристаньда да шкипер агайдан башка кеше калмаган. Трубкасын төтәтә-төтәтә ул егет янына килде һәм аның хәленә кергәндәй сорап куйды:
— Нәрсә, энем, бүген чиертмәдеме әллә?..Әллә соң, кармакта җим калмадымы?
Сорауны ишеткәнен белгертеп, карап алса да, берни дәшмәде, җавап кайтармады егет. Кешегә ничек аңлатасың— кеше түгел, үзе аңламаслык бер халәттә торып калган иде бит ул. Дөресен әйтсә дә ышандыра алмаган булыр иде — шкиперның беренче ел гына эшләве түгел ич...
— Хәерлегә булсын, борчылма, энем,—дип, үзенчә нәтиҗә ясап, үзалдына сөйләргә кереште агай.— Ата-бабада булмаганны кыланасыз. Мин бит барын күреп, үземчә исәпләп торам. Бер чиге булмый калмас дим бу азгынлыкларыгызның. Ял йортын аны ата—улны, ана—кызны белми зина кылу өчен ачмаганнар. Эшләп арыган кеше ял итсен, сәламәтлеген ныгытсын өчендер ул.
— Тукта әле, кем... абый. Син бит әллә кая, читкә киттең,—дип туктатырга ашыкты аны Альбинос.
— Туктамый торсын әле,—дип кызып китте шкипер агай.—Туктамый торсын әле... Шкипер гына дигәч тә, әллә күрми, борчылмый дип беләсезме... Бик беләсең килсә, мин синең яшьтә фрунтта идем инде, өч пар кирза итек табанын туздырган идем. Әллә безгә күз кысмадылар дисеңме, әллә бездә кара мыек булмаган дисеңме. Кеше дә була белергә кирәк бит әле... Дөньяда ярату дигән нәрсә дә бар...
— Кем ... абый, тукта инде. Дөрес сөйлисең син, дөрес. Нишлим соң?
Егет тәмам югалып, буталып калган иде. Шкипер агай сөйләгәннәр белән аның күңелендә кайнаган, ургыган хисләр арасында ниндидер уртаклык чынлап та бар иде булса кирәк.
Сезгә сөйләп тел әрәм иткән — мин юләр дигән сыман, агай бераз тынып торды. Кесәсеннән кадак чыгарып, трубкасын чистартырга кереште. Ләкин барыбер башлаган сүзенә нокта куймый булдыра алмады ул.
— Альбинос... Альбинос, имеш...— дип үзалдына мыгырданудан башлады ул.— Исемнәрегезне әйтер идем, ташка үлчим, бигрәкләр дә җисемегезгә туры китереп биргәннәр инде... Ә син беләсеңме соң, нәрсәне аңлата синең исемең?
— Үзем кушмадым ич, нәрсә булган? Ни аңлатса да бер түгелмени соң?
— Кайтып сүзлектән кара әнә, витамин җитешмәгәнгә үз төсен югалткан җан иясе дигән сүз ул. Үзеңдә булмаса, безгә кереп кара, минем килендә бар аның сүзлеге. Шул төшенә кәнфит кәгазе кыстырып куйдым. Альбинос та Альбинос, имеш... Җүнле-башлы исем беткәндерме?..
Егет үпкәләмәде шкипер агайга. Ипле генә хушлашып, кайтыр юлга борылды.
Егет белән әллә нәрсә булды шул көннән — вакытын ничек үткәрергә, үз-үзен кая куярга белмәде ул. Көндезләрен кич җитми газаплады, төннәрен таң озак көттерде. Ял йортына да барып кайтты, күзенә һичкем күренмәде— бары аны, аны эзли иде күзләре. Өйдә булсын, эштә булсын, ул бөтенләй сөйләшмәс, аралашмас булып калды — күңеленнән берөзлексез Альбиноза белән узган, әмма ул чакта кадерләрен белеп җиткермәгән бәхетле көннәрен кичереп йөрде. Сал бәйләүдән аерып, бер атнага болынга печәнгә җибәрделәр алар бригадасын. Чиксез куанган иде ул, бераз булса да онытыла төшәр дип өметләнгән иде. Киресенчә килеп чыкты, нәни генә утрау һәм андагы шалаш төшләренә кереп йөдәтте. Бер атна бер гомердән дә озынгарак сузылган кебек булды аңар. Билдән югары үскән болын печәнен покосларга аударганда да, шул покосларны кабартканда да, кибән куйганда да—уйлаганы ул, бары тик ул гына булды.
Болай дәвам итә алмый иде башкача. Кем-кем, әмма Альбинос әлегедәй кичерешләргә күнекмәгән, аңарга түземлек бик чама белән генә бирелмәгән. Әгәр барыр юлны белсә, адресын хәтерләсә, ике дә уйлап тормас, күптән юлга чыккан булыр иде дә бит... Нишлисең, адресын хәтерләми. Кат-кат әйтте югыйсә, ә ул колагына да элмәгән булды. Кирәге чыкмас дип уйлады, кирәге чыкмавына һич шиге юк иде. «Ачык тәрәзә... Ачык тәрәзә» дигәне генә колакка уралып калган. Адреста идемени соң кайгысы, яңа алмашны каршыларга ашыкты ич... һич югы фамилиясен, эшләгән урынын белсә икән — эзләр өчен, барып тотыныр өчен бер мәгълүмат юк. Зур кала урамы чатына басып, Альбинозаны эзлим, тәрәзәләре ачык торган Альбинозаны күрмәдегезме, дип һәр үткән кешедән сорап торып булмас бит. Ачык тәрәзә һәм Альбинозалар ул калада аз дип беләсеңме?!
Бу кыен хәлдән чыгу юлын язмыш җиңел хәл итеп куйган иде. Печән мәшәкатьләрен йомгаклап болыннан кайтып керүенә Альбиносны өендә бер түгел, ике хат көтеп торган булып чыкты. Аңардан!.. «Сагындым... Әти-әнине диңгезгә озаттым (!) Өйдә бер ялгызым. Тизрәк кил. Көтәм...»—дигән бер үк сүзләр иде ал арның һәр икесендә.
Канат иңде егеткә. Җегәр, гайрәт ташкыны килде. Бер сәгать, сәгать ярым ара узмады, юынып-чистарынып, киенеп-ясанып ул инде пристаньга төшеп җиткән иде. Хәленә кергән шкипер агай, билет ягы шактый авыр булуга да карамастан, аны беренче рейска ук утыртып җибәрде.
Дүрт сәгать буе аяк өсте басып барды ул. Урын юклыктан түгел, утырырга үзе теләмәде. Тизйөрешле теплоходның читенә сөялеп, аның канатларыннан як-якка сибелеп калган суны күзәтеп барды. Судан искән салкынлык, рәхәтлек аның күңеленә азмы-күпме сабырлык, түземлек китерә иде. Шундый чакта ничек итеп тыныч кына утырып барырга кирәк... Теплоход түгел, канатлы коштай ул ашкына, үзен зарыгып көткән сөйгәне янына ашыга. «Яңача яши башлыйм... Ике дә уйламыйм, иртәгесен үк үзен Якты Ярга алып кайтып китәм... Нараттан йорт җиткерәм... Җитәр... Җитәр!» — дип, бүген менә ничәнче кат кабатлавы инде аның. Әледән-әле түш кесәсенә хәстәрләп тыгып куелган хатларны капшады. Ул аларны алмаш-тилмәш кулына алды. Югыйсә бер үк сүзләр. Аларда язылганнарны яттан белүенә дә карамастан, Альбинозаның хатларын кайтып-кайтып укудан бер тәм тапты ул. Хатлардагы һәр сүзгә генә түгел, һәр тыныш билгесенә кадәр мәгънә салынгандай тоелды егеткә. Ә инде күпнокталар һәм җәяләр эченә алынган өндәү билгесенә җиткәндә аның йөрәге күкрәгеннән бәреп чыгарга ашкынгандай тибәргә тотына иде. Чөнки ул тыныш билгеләрендә алар үзләре генә аңлый торган серләр яшерелгән. Альбинозаның да аны сагынуын, аны бер күрергә зарыгуын тою әйтеп-аңлатып бирүе дә кыен булган бер рәхәтлек китерә иде егеткә. Димәк, ул да өзгәләнә, ул да аны, бары тик аны гына көтә... Иртәгесен үк Якты Ярга... Билет юк дип тормас. Җәяүләп... Якты Яргача кулларында күтәреп кайтачак ул аны...
Шәһәр урамнарында адашып байтак йөрде ул. «Яшел» дип аталган урамны белүчеләр очрамады. Кемнән генә сорашмасын, иңбашларын җыерып, авыз турсайттылар. Егетнең инде ашкынуы басыла, дөрләп кабынган өмете, мае бетеп килгән шәмдәй, сүнәм-сүнәм дип калтырана башлаган иде. Шунда хәтеренә төште — Альбиноза ике сүзнең берендә «Маяк» ресторанын искә алырга ярата иде... Ресторан янында аңарга «Яшел» урамына юл күрсәттеләр.
Зур һәм киң урамнан уңга каерылгач та, алма-чия бакчаларына күмелеп утырган бер уязлык башлана икән.   Шундагы   беренче   агач   йортның   почмагына «Яшел урам» дип язылган калай кадакланган. Шул калайны күргәч тә егетнең йөрәге ничек дөпелди башлаганын белсәгез икән... Көтелмәгән бу куанычтан Альбинос йөгереп китәрдәй булды, әмма күңеленә ташкын булып аккан дәртне дә тыярлык көч бар икән. Алай гынамы соң, ул әле хәтта бертынга тукталып та торды: чалбар каешын тарттырыбрак буды, күлмәк якаларын көйләгәндәй итте, икеләнү, көтү һәм өметләнүләрнең тузанын кагып бетерергә теләгәндәй аяклары белән тибенгәләп алды. Туганнан бирле Кама буеның гүзәл табигате кочагында үскән егетне дә сокландырырлык гүзәллек бар иде бу урамда. Иң элек, урам буйлап ике яклап тезелешеп киткән йортларның һәммәсе дә яшел төскә буялган булу җәлеп итте аның карашын. Йортлар гына түгел, өй каршындагы рәшәткәләр, капкаларга кадәр яшел иде. Койма өсләреннән, рәшәткәләр аша урамга алма исе таралган. Бакча эчендәге каралтылар, сүз  берләшкәндәй,  алмагачларга  күмелеп  утыралар. Яулык читеннән карап торган тыйнак авыл апалары сыман аларның кыек очлары гына күренеп калган. Яшел төс һәм, алма исе тантана итә иде бу урамда. Альбинозаның яшьлеге, тупырдап торган матурлыгы менә кайда бөреләнеп, кайда өлгергән икән. Егет, мыекларын да тарап алгач, башын бераз күтәрә төшеп атлап китте.
Икенче йорт, дүртенче йорт, алтынчы... һәм, димәк, әнә тегесе, алма шавына күмелеп утырганы — аларныкы. Никадәр тыныч һәм сабыррак булырга тырышмасын, аякларын тыя алмады ул.
Яшел урам... Уникенче йорт... Көнгә каерып ачылган тәрәзәләр... Альбиноза өйдә икән, дип уйлап алды ул шул ачык тәрәзәләрне күрү белән. Өйдә башка һичкем юк дип язган иде ич үзенең хатында. Димәк, үзе генә... Аны көтә булса кирәк. Ничек итеп килеп керү, иң элек ни дип дәшү турында юл буе баш ватып та рәтле-башлы бер фикергә килә алмаган иде ул, ә менә ачык тәрәзәләрне күргәч тә туктап калды. Урамда кеше-кара күренми. Аны дәшеп, кош булып сайраргамы икән әллә... Кама буе урманнарында күпме кош булса, шуларның һәммәсе булып та сайрый белә ич ул. Шалашта үткәргән төннәрендә Альбинозага да сайрап күрсәткәне булды. «Кош сайравын ишеткәндә—сине уйлармын», дигән иде. Танырмы икән?..
Сандугач булып сайрады. Сабан тургаена охшатып аваз бирде. Чәберчеккә килештерде... Ачык тәрәзәдән һаман саен Альбиноза балкып күренмәгәч, күке булып кычкырды. Кызның «мәхәббәтең күпме?» дигән шаяруын ишетергә өметләнде.
Күкегә дә җавап кайтаручы булмады. Кыз шаярта, качышлы уйнамак була, дип нәтиҗә ясады егет һәм сак кына яшел капкадагы келәгә үрелде.
Тыйнак итеп җыештырылган ишегалдында һичнинди җан әсәре күренми. Аны һәрьяклап яхшы нарат бүрәнәләрдән торгызылган каралты-кура уратып алган. Җәйге аяз көннең бөтен яшеллеген һәм яктылыгын үзенә җыйган урамнан күләгәгә килеп кергәч, караңгыланып киткәндәй булды. Җиләс тынычлыкны тоеп ул бертын тик басып торды, болдырга кайнар кочакларын җәеп Альбиноза йөгереп чыгар кебек тоела иде аңар. Әмма ул һаман дәшмәде.
Сак кына адымнар белән ярым ачык калган өйалды ишегенә якынлашты егет. Акрын гына шакылдатты. Бер шакылдатты, ике... Җавап бирүче булмады. Үзе артыннан ишекне кысып өйалдына керде. Тынлык һәм караңгылык бермә-бер арта төште. Инде ул шомлана да башлаган иде. Әмма такта ярыкларыннан төшеп торган яктылык сыман, күңелендәге ышаныч һәм нур сүрелмәде. Куллары белән капшап ул башта өй ишеген, аннан ишек тоткычын тапты. Тагы шакыды... Бу юлы да тынлык җавап бирде. Өй ишеге дә ачык булып чыкты.
— Мин килдем, Альбиноза. Көттеңме?—дип дәште егет, бу сүрән тынлыктан тәмам гаҗиз булып.
Җавап бирүче булмады. Берәр кызык чыгарырга ниятләнеп Альбиноза түр якта утырадыр я булмаса шунда качып торадыр дип уйлады егет. Кроссовкасын салырга да онытып түр якка узды. Чикләвек агачыннан эшләнгән затлы мебель белән җиһазланган зур һәм иркен бүлмә, һәр җирдә тәртип. Кызыл бәрхет пәрдә белән томаланган тәрәзәләрдән төшеп торган тонык кына яктылыкта өй эче аеруча серле тоела иде.
— Альбиноза, чык инде... Җитәр...— дип дәште егет. Бу юлы инде ул ярым пышылдауга күчкән иде. Ниһаять, кыз артык түзеп тора алмас, аяк очларына гына басып менә-менә аның арт ягыннан килер дә муенына сарылыр, күзләрен томалар һәм «сөйгәнең кем?» дип дәшәр төсле иде. Һәм, әлбәттә, «Син, Альбиноза, син» дими торып кулларын ычкындырмас...
Күпме генә көтсә дә, аның күзләренә сарылучы булмады. Егет, бераз кыюлана төшеп, аны үзе эзләргә кереште. Идәнгә үк төшеп торган пәрдә артларыннан ачып карады, өстәл һәм карават асларына күз төшерде—Альбиноза күренмәде. Җыелмаган урын өстендә кабарып торган юрганны күтәрде — Альбиноза юк иде. Өстәл читендә торган урындыкка барып утырудан башка чара калмады.
Өй эчендә тагы сәер тынлык урнашты. Хәер, тынлык идеме икән бу... Бер яктан, егетнең күкрәк читлегенә сыеша алмаган йөрәге ашкынып типте. Ә стенада, аңар нидер әйтергә, аңлатырга теләгәндәй ашыгып-кабаланып, арлы-бирле сәгать теле йөренде. «Альбинос... Альбиноза...» дип, аларның исемнәрен, бер-беренә шулкадәр дә якын һәм тәңгәл килгән исемнәрен, кабатлый сыман тоелды сәгать теле. «Альбинос — Альбиноза...» «Альбиноза — Альбинос». Карале, чынлап та кызык икән ич... Үзенә күрә мәгънә дә йөртә икән бит әле аларның исемнәре. Пигментлары җитешмәгән кеше, җанвар яисә үсемлек... диләрме... Ә аларда ни җитешми икән соң? Аларда ни җитешми?.. Күрәсең, теге чакта шкипер агайның хафалануы да юкка гына булмагандыр. Чын кешеләрчә ярату һәм кичерү бәхетенең ни икәнлеген татымаган булса, ул әле һаман да шулай яшәвен дәвам иткән булыр идеме икән?.. Зарыгып көтәр, сагынып очрашыр кешең булмау—гел мәгънәсезгә яшәү икән ич...
«Альбинос» дигән, бәхетле шат тавыш һәм чишмә чылтыравыдай көлү авазы сискәндереп җибәрде, уйларыннан бүлде егетне. Күңеленә кинәт бәреп кергән кайнар дулкын аны шундук тавыш килгән яюка ашыктырды.
Як-якка пәрдәләрен тартып кече якның ачык тәрәзәсенә барып капланды егет. Күзләрне чагылдырып бүлмәгә көн яктысы, кояш нурлары бәреп керде. Тәрәзә артында алма бакчасы икән. Алмагачлар арасыннан дөньясын онытып өйгә таба чәчләрен тәртипсез таратып ташлаган Альбиноза йөгереп килә. Ул кагылып киткән ботаклардан җиргә тупыр-тупыр өлгергән алма коелып бара. Кызның алмадай алсуланган бит уртасын һәм кыска җәйге күлмәккә сыешмаган матурлыгын күреп өлгерде егет. Һәм... поши сыман дәү-дәү атлап аны бакча буйлап куып килгән ир-атны да күрде. Тагы бер мизгелдән Альбиноза, кинәт бәхетле чырылдау авазы чыгарып, үзен куып килүченең киң җәелгән кочагына кереп чумган иде инде.
Бакчадагы бәхетле пар дәү алмагач кәүсәсенә сөялгән көе туктап калды. Аяк очларына басып үрелә-үрелә «Альбиносым, бердәнберем...»—дип саташа иде кыз. Аның ярым йомык күзләре, егет муенына сарылган ак беләкләре һәм сулыш алган саен калкынып-калкынып куйган күкрәкләре чагылып үтте. Алмагачтан аның саен алма коела. Шул алмаларның ничек биешүен күрергә теләмәгән егет, йодрыклары белән ике күзен каплап, ачык тәрәзәдән тизрәк читкә тайпылды. Мөмкин кадәр тизрәк һәм ераккарак китү юлы гына калган иде. Үзалдына «Альбинос... Альбинос, имеш...» дип мыгырдана-мыгырдана түр якка атылып чыгуын һәм ничек итеп ачык тәрәзә аша урамга сикерүен дә абайламады булса кирәк ул. Ачык тәрәзә куа киләдер төсле тоела иде аны, артына борылып карамады.

 

 
 

Исемлек