Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Ак кәгазь нидән саргая...

(Әдәби-документаль роман)

Беренче тарих

1

Мәскәү астындагы исәпсез-хисапсыз бистәләрнең берсендә, ниһаять, үземә тыныч һәм җылы бер почмак таптым. Язу өстәле артында каләм белән кое казып утырудан тәмам туйгычтын, табигать кочагына чыгасың, әйләнә-тирә урам һәм тыкрыклардан, урман сукмакларыннан саф һава сулап бер урап кайтуга ни җитә. Бу урманнарда әүвәл гөмбә, җиләк, сихәтле үләннәр җыйганнар, куян, төлке һәм бүре ише төрле кыргый җәнлек-җанвар арлы-бирле чабулап торган дип сөйлиләр. Ә бүген исә кая карама, анда төзелеш бара, әле кичә генә чыршы-нарат үсеп утырган куелыкларда сарай арты яңа сарай калкып чыга. Йортлар күккә ашкан, таш коймалар биек. Ә урамнар тар. Каршыңа ник бер кеше очрасын икән дә, хәл белешеп, ник бер адәми зат сәлам бирсен икән. Ә машиналар, берсеннән икенчесе затлырак машиналар, тыз да быз узып кына тора. Аларда кем утырганны күрәм димә, тәрәзәләре чем карага төренгән булыр.

Аның каравы сине белүче һәм танучы юк монда, анда-санда очраганнар да бер-беренә сәлам-фәлән биреп тормый. Һәркем үз дөньясына кереп бикләнгән. Әллә адәми зат, әллә аларның өрәкләре генәме – һич белгән юк. Син дә рәхәтләнеп үз уйларыңа бирелеп йөрисең, үз-үзең белән бәхәсләшәсең һәм туйганчы фикер алышасың...

Көндәгечә, тар тыкрыклар буйлап берьялгызым ипле генә узып барам. Чү, колагыма ишетлдеме, кемдер дәште кебек...

-Улым, - дигән тавыш ишетелгән тарафка борылып карадым. Рус телендә әйтелде бу сүз. Әмма, кайсы гына телдә әйтелсә дә, җанга рәхәтлек бирә торган җылы сүз. Җиденче дистәгә якынлашып килгән көннәреңдә “улым” дип дәшсеннәр әле үзеңә.

Юлдан беркадәр эчкә кертеп салынган бу өйне, каршысыннан күпме үтеп-сүтеп йөрсәм дә, шул көнгәчә искәргәнем булмаган. Ул башка йортлардан үзенең җыйнаклыгы һәм агачтан салынган булуы белән аерылып тора. Түбәсе беркадәр кыйшая төшкән һәм каралты-курасы да шактый ук таушалган кебек. Таш пулатлар арасында адашып калган шул кечкенә өйнең капка төбендә орчык кадәрле генә чандыр гәүдәле бер карт утыра. Үзен абайламый да узып баруым икән, дәшүче шул булган.

Туктала төшеп, кулым югары күтәрдем, үземә күрә сәлам бирүем булгандыр. Ә ул мине җавап бирде дип уйлады булса кирәк:

-Ишетмәдем бит, улым,- дип, кулын колагына куйды.

-Сәлам бирүем иде,- дидем. Һәм шундук хатамны төзәтергә ашыктым. – Исәнмесез, бабай, хәлләрегез ничек?

-Колагым каты шул, якынрак килә алмассыңмы, улым.

Якынлашмый чарам калмаган иде.

-Көн дә шушы вакытта үтеп-сүтеп йөрисең, башың түбән салынган була, бер-бер борчу яисә кайгың бармы әллә, улым?

-Юк, агай, барысы да яхшы. Ходайга шөкер, зарланырга сәбәп юк. Шулай йөрергә гадәтләнелгән булса кирәк...

-Алай гына булса, ярый,-дип, тамак кырып куйды ул.- Мондагы кеше түгелсең ахры, соңгы арада гына күзгә чалына башладың...

- Сез хаклы, бу якларга соңгы арада гына килеп чыктым.

Сүзләремне ишетте кебек үзе, әмма җавап бирергә яисә бер-бер сүз кыстырып куярга ашыкмады. Күзләрен чекерәйтеп сынап карап торуында булды һаман. Бу кем икән дип, уйга бирелдеме, әллә кемгә дә булса бер-бер таныш-белешенә охшаттымы үземне. Сизәм, күреп торам ич, тикшерепме тикшерә бу мине, аяк очымнан баш түбәмә тикле барлап чыкты.

Андый чакта кемнең күңеле кырылмас икән...

- Ярый, агай, мин юлымда булыйм. Сезгә исәнлек-саулыклар... – дип, кузгалырга, юлымны дәвам иттерергә җыена идем инде, капылт кына сүземне ярты юлда бүлдереп куймасынмы.

- Александр Иванович, - дип, урыныннан чак кына кузгала төшеп, миңа таба кулын сузды. Торуын тормады, әлбәттә, аның өчен урыннан тору җиңел түгел, сизәм. Әмма бу аның үзенчә ихтирам күрсәтүе иде булса кирәк.

- Ринат, - дидем. Мин дә кулым бирдем. Уң кулыма өй кыегыннан салынып төшкән бер уч салкын боз кисәкләре учлап тоткандай булдым.

Минем исем көтелмәгән иде булса кирәк, ул ничектер сәер кабул итте исемемне. Беркавем ни әйтергә белми торды кебек хәтта.

- Ринат... Ринат...- дип кабатлады ул артымнан.

-Нәрсә, Александр Иванович, бу исемне беренче кат ишетүегезме әллә? – дип сорарга мәҗбүр идем. – Безнең татарларда бик таралган исем бу.

- Сезнең татарларда...- диде ул суза төшеп. -Татарда нинди генә исем юк.

Тагы ниләрдер әйтергә иде кебек исәбе, әмма ни сәбәпледер, үзен тыеп, ярты юлда туктап калды.

Аның соңгы сүзләре һәм әйтергә җыенып та әйтми калган сүзләре күңелемә шырпы булып кадалды. Үз халкыма кемнән-кемнән, әмма шушы бетәшеп барган карттан да тискәре мөнәсәбәт сиздереп, шуңарга түзеп торасым килми иде бер дә. Тавыш чыгарырга да уңайсыз. Кулым селтәп китәргә дип борылган идем инде. Шунда, ябыштырып куелган кебек утырган җиреннән, таягына таянып, уф-ах килеп торып ук басмасынмы...

-Ашыкма әле син. Вакытың булса бераз сабыр итә күр, - диде ул гозерләп.

Ул түгел, колагым ишеткәннәрдән мин егылып китә яздым. Александр Иванович дигәнебез миңа татарча эндәште түгелме соң... Үз колагыма үзем ышанмыйча югалып калдым. Авызым ачкачтын да әйтер сүз таба алмый тордым байтак кына.

-Ничек? Сез татарча беләсезме... Кайда, кайчан өйрәндегез?

Лып итеп кире урынына утырды ул, күрәм, аягөсте басып тору авыр иде аңарга. Һәм эскәмиянең бер читенәрәк елышты, үзе белән янәшәдән урын тәкъдим итәргә җыенуы булган икән.

-Шулай басып тору килешми, утыр булмаса, күп вакытыңны алмам, - диде ул.

Уемда булмаса да күрсәтелгән урынга утырырга мәҗбүр булдым. Үпкә-сапка онытылды, кызыксыну биләп алды үземне.

- Татарчагыз шундый чиста, кайчан шулай сөйләшергә өйрәндегез, Александр Иванович?- дидем. Бу сорауның авызымнан рус телендә чыгып очканлыгын соңара төшеп кенә абайладым. Әңгәмәдәшемә җиңелрәк аңлашылсын диюем булгандыр. Ни генә әйтмә, “Александр Иванович” белән сөйләшәм ич...

- Өйрәнмәдем, - диде ул, сүзен кыска тотты. Әллә сорауны ошатмады, кинәт кырыслана төшкәндәй тоелды ул миңа, урынлы-урынсыз дип әйтимме, берничә мәртәбә тамагын кырып куйды.

Миннән болай гына котыла алмассың инде абзый, дип уйлап куйдым үзалдыма. Үзең чакырып китердең, янәшәңнән урын тәкъдим иттең, җавап бирәсең киләме-юкмы, сорауларыма җавап тапмый торып китү юк инде ул хәзер. Кызык ич...

- Сез бит әле генә минем белән саф татарча сөйләшә башлаган идегез... “Өйрәнмәдем” дисез...

- Чит телне өйрәнәләр, ә туган телне өйрәнмиләр, беләләр...- диде ул, мине шул сүзләре белән чираттагы мәртәбә хәйран калдырып.

- Ә исемегез – Александр Иванович, - дип, төпченүемне дәвам иттем мин.

- Әйе, ышанмасагыз паспортымны күрсәтә алам,- дип, кесәләрен үк капшарга керешкән иде инде. Таба алмагач көлемсерәп куйды. - Өйдә калган. Күпме яшәп, капка төбендә паспортның кирәге чыкканы юк иде шул әлегәчә.

- Юк-юк, кирәкми. Керәшен татарларыннан да дус-ишләрем аз түгел минем. Ышанам.

- Каян таптың аны, мин бит сиңа үземне керәшен димәдем кебек.

- Юк, алай димәдегез, әмма...- дип, сүземне бүлдем, урынсыз төпченүдән туктарга вакыт җиткәнлеген аңладым шунда.

Әмма, минем тел очымда байтак кына сораулар эленеп калган иде әле. Сүзсез дә аңладымы, ул сорауларга үзе үк җавап кайтарырга кирәк тапты агай. Шактый өлкән яшьтә булуына да карамастан, фикерләре аек, сүз сөреше ачык иде аның.

- Рус яисә чуаш та түгел. Мөселман да түгел...- диде, һәм берара дәшми торганнан соң ачыклык кертте. – Чын татар, әтием дә, әнием дә Казан кешеләре иде.

- Ә сез? – дигән сорау чыгып ычкынды авыздан. Тел йөгәнсез ич.

- Кешеләр белән рус телендә сөйләшәм. Руслар арасында үстем һәм яшәдем, дуслар таптым, аралаштым. Ә хәзер менә беръялгызым көн күрәм. Мәчет-фәлән күргән кеше түгел. Әти-әниемне бик аз хәтерлим. Озын гомерле булмадылар. Эштән киткәнемә дә унбиш ел чамасы узды кебек. Кем белән сөйләшим, айга ике тапкыр кибеткә барып киләм, ә бер мәртәбә почтальен пенсия китерә. Рус хатыннары икесе дә – кайгыртучан һәм тәрбияле кызлар.

- Ә татарча кем белән сөйләшәсез?

- Үзем белән үзем сөйләшәм. Бала чакта әти-әни белән сөйләшкәнмен. Менә хәзер сезнең белән...

- Кызык, - дидем, башым чайкап. – Үзең белән үзең сөйләшеп буламы?..

- Башыңа төшсә – башмакчы булырсың, ди торган иде минем әни, - диде ул, мине чираттагы мәртәбә хәйран калдырып. Тел белү, аны онытмау бер хәл, күр инде син аны, ни кадәр урынлы итеп халык әйтемнәре һәм мәкальләрдән файдалана.

Гадәттә сөйләшкән саен сорау кими бара торган була, ә монда, очраклы рәвештә юлымда очраган бу карт белән хәл белешкәндә, нәкъ киресенчә килеп чыга түгелме? Ул җавап бирә... Ә аның һәр җавабы бер түгел, әллә ничә яңа сорау уята бара үземдә. Хуш, кайсы милләттән булуын ачыкладым да ди, ә “мөселман түгелмен” дигәнен ничек аңларга киңәш итәрсез... Үземнең дә “мин мөселман” дип, күкрәк кагып кычкырып йөргәнем юк анысы. Ә күңелдә бар ич, ата-бабалардан килгән изге ышану, әхлак, иман, яшәү рәвешенең нигез тамырлары шунда барып тоташа түгелме?!. Мөмкин, кешенең башка диндә булуы да ихтимал. Дөнья булгач төрле хәлләр була. Гаепкә алырга җыенмыйм берәүне дә, ата-баба динен алыштырган кешеләрне дә очратырга туры килгәне бар. Исеме русча яисә бөтенләй чит-ят халыклардан алынган исем белән яшәүчеләрнең булуы да яңалык түгел. Кем генә юк бу дөньяда... Шулай да, ә нигә әле сорау бирмәс борын, “мөселман түгелмен” дип кистереп җавап кайтарырга кирәк булды икән... Мин бит аның дингә мөнәсәбәте белән кызыксынмадым кебек.

- Александр Иванович, сез нәрсә, чиркәүгә йөрисезме әллә? – дип, сорарга мәҗбүр булдым. Гаеп итү түгел иде уемда, бу сорауны мөмкин булган кадәр кече күңелле булырга омтылып бирергә тырыштым.

- Каян алдың, - дип, шелтәле, кырыс караш ташлап алды үземә. –Син үзең шуннан кайтып килми торгансыңдыр бит...

Карале, ничек сөйләшә! Җавап эзләп кесәгә керә торганнардан түгел бу абзый... Килде-китте кеше булырга ошамаган күренә...

- “Мөселман түгелмен” дидегез, шуңарга соравым.

- Дин белән, аеруча мулла-мунтагайлар белән алыш-бирешем юк, - диде ул кистереп. Бер уңайдан, бу хакта өстәмә сораулар биреп тинтерәтмә энем, ярыймы, дип тә әйтүе дә булды сыман бу.

- Аңлашылды, -дидем. Аңардан бигрәк үз-үземә әйтелде кебек бу.

Ул тагы елмайгандай итте һәм үзалдына уйлана төшеп бер-ике мәртәбә мәгънәле генә итеп тамак төбен кырып алды.

-Аңлавын аңламадың инде. Бәхәс кузгатып та торасың килми, шулай бит... Мин үзем дә сүз куертасы килмәгәндә шулай итәм.

- Сизәм,-дидем, шулай да. – Бер-бер дин әһеле белән арагызда кайчан да булса низаг-фәлән чыккан булса кирәк. Шуңарга кул селтәгәнсез. Башын чайкап алды карт.

-Ә сез гоманларга оста икәнсез... Дөрес сукалыйсыз, - диде ул, йомшара төшеп.- Һәр нәрсәнең үзенә күрә бер сәбәбе яисә очы була.

- Шулай, - дип, җөпләргә ашыктым. Бу серле картны сөйләштерәсе, аның серләрен бераз гына булса да сүтәсе килү теләге көчле иде бит. Максатым шул. – Димәк, сезне бер-бер дин әһеле рәнҗеткән булса кирәк?

- Алар белән эш иткәнем булмады, күргән-белгән кешеләрем түгел.

- Ә ни өчен шулай катгый рәвештә баш тартасыз үзләреннән? Хәзер бит, ышанамы-юкмы, һәркем динле булып китте. Президент кадәр президентлар чиркәүгә йөри... Аннан бит әле дин әһелләре белән алыш-биреш итми генә дә Аллахның кодрәтенә ышану, иманлы булу мөмкин.

- Иман – башка нәрсә. Сез мине имансызга чыгармый торгансыздыр бит?

- Аллам сакласын, алай димәдем. Сезгә, үземнән өлкән кешегә, хөкем чыгарырга минем гомумән хокукым юк. Сәбәп тә күрмим әлегә. Әмма...

Әйтергә теләгән сүземне ничегрәк итеп әйтергә икән, дип уйлана төшеп торган арада, елгыр гына эләктереп алмасынмы үзе. Кибеп бетәшкән карт диген син аны менә...

-Аңлашылмый торган кеше, дип әйтергә телисеңдер... Бер дә очратканың булмагандыр шул минем кебекләрне...

- Сезнең белән иркенләп, ачыктан-ачык, чишелеп бер сөйләшергә иде дә бит, Александр Иванович.

- Сөйләшәбез ич менә...

- Юк, бу сөйләшү түгел, Александр Иванович. Табышмак яисә мәсьәлә чишеп утыргандай хис итәм мин үземне. Инде менә ни гомер сөйләшеп утырабыз, бер сорауга да төпле-башлы җавап алгангым юк.

- Менә ничек икән, -дип, тавышын көчәйтә төште ул. – Нашатыр ди сиптем – йон да чыкты, булмый торгандыр ул. Мин бит әле синең хакта да, исемеңнән башка бер ни белмим, ишетмәдем кебек. Ә син инде барлык сорауларыңа да җавап табарга җыенасың. Шул ниятең тормышка ашмаганнан эчең дә поша башлады түгелме? Кызык килеп чыга әле бу...

- Соң чиктә без бит әле икебез дә татарлар.

- Ташла аны, татарның да ниндие генә юк. Татар барда – хәтәр бар, дип тә юкка гына әйтмәгәннәрдер.

Килешергә телимме-юкмы, ризалашырга мәҗбүр идем. Бу абзыйның серләренә ачкычны алай җиңел генә табып булырга ошамаган күренә...

-Ярар, -дидем, китәргә вакыт икәнлекне белгертергә теләп,- тагы бер күрешербез әле. Каршы килмәсәгез, сөйләшеп тә утырырбыз. Инде кайда яшәгәнегезне дә беләм.

- Ә мин белмим, -диде ул. – Белсәм дә, файдасыз, өйдән ерак китә алмыйм. Аяклар бик авыр хәрәкәтләнә. Туксанны тутырабыз инде, боерган булса...

“Боерган булса...” сын колагыма элдем. Имансыз-фәлән кеше түгел бу, андыйга ошамаган, серле кеше һәм бик катлаулы язмышка дучар булган кеше булуы да ихтимал, дип нәтиҗә ясадым үзалдыма. Һәм, һичшиксез, тагы күрешү теләге белән, хушлашып, үз юлым белән китеп барырга туры килде.

- Көн дә шушы вакытларда һава суларга капка төбенә чыгып утырам мин, -дип, озатып калды ул артымнан.

2

Шәһәрдә яшәүчеләр мине аңлар, монда көннең ничек узганын сизми дә каласың. Хәер, көн генәме, кайчак атна һәм айлар да күз ачып йомган арада артта кала. Шул арада кылган эшең яисә гамәлең булса бер хәл, еш кына тик тә утырмадым, ничек узды соң әле бу көннәр дип баш ваткан чакларың була.

Күрешүне айларга сузмадым сузуын, әмма ике атна чамасы заман үтеп киткән иде инде. Шәһәр читендәге бистәгә килеп чыккачтын да, вакытын туры китереп, мин таныш урам һәм тыкырыклар буйлап йөреп кайтырга чыктым. Ялгышмаганмын, минем серле танышым, ягъни Александр Иванович үз урынында утыра иде. Теге вакыттагы сыман капка төбендәге такта эскәмиядә. Ул мине абайламады әлегә. Утырып торуына да карамастан ике кулы белән таягына таянган, ә күзләре аска, аяк очына текәлгән, тирән уйга чумган иде булса кирәк. Шул рәвешле куырылып утыргангамы, ул тагы да кечерәеп калгандай тоелды бу юлы.

Тукталдым. Әмма рөхсәт сорамыйча янына барырга кыймадым. Мине күрәсе, сөйләшәсе киләме-юкмы белеп булмый ич. Беренче очрашуда шактый ук кырыс һәм туры сүзле кеше булып хәтергә уелып калган иде. Ә хәзер, менә шулай читтән карап торганда, ничектер, кызганыч. Мин туктап калган сукмактан аның капкасына аз дигәдә җиде-сигез адым ара булгандыр.

-Александр Иванович, хәлләрегез ничек?- дип дәштем үзенә. Ишетмәде кебек. Башын күтәрергә ашыкмады.

Өч-дүрт адым якынлаша төшеп яңадан кабатладым шул ук сүзләрне. Ишетте. Сак кына башын күтәрде. Ләкин танымады, ләм-мим сүз катмады. Болайга киткәч, янәшәсенә үк барып басырга туры килде. Татарчага күчтем.

-Әллә танымадыгыз инде димме... Хәлләрегез ничек, Александр Иванович?

- Ә-ә, син икәнсең, татар-малай, - диде ул, ниһаять, җанлана төшеп. – Мин инде сине югалткан идем, килмәде, дип нәтиҗә ясаган идем... Килеп чыгуың яхшы булган, көне дә бик матур, утыр, бераз урман хавасы сулап ял итеп кит,- дип, бер читкәрәк тайпылып янәшәсеннән урын тәкъдим итте.

Таныш-белешләр буларак хәл-әхвәл белештек. Көзге көннәрнең матурлыгы, шәһәрдән бик ерак җир булмаса да бу якларда һаваның чисталыгына мөнәсәбәтебезне белдердек. Бу уңайдан фикерләребез уртак булды. Әмма барыбер җанлы әңгәмә кора алмый азапландык байтак кына вакыт.

-Үзегез генә яшисез ахыры, Александр Иванович, - дип әйтеп куйганмын, тора-бара сүзне каян башларга белми утырган бер мизгелдә. Сүз булмаганда – сүз булсын, исәнме кодагый, дигән сыман килеп чыкты инде ул.

Җавап бирергә кирәк тапмадымы агай, тамак кырып кына куйды, дәшмәде. Бу исә минем каршыда аның дәрәҗәсен шактый күтәрә төште. Карт булса да, беркатлы кеше түгел, кистереп үз фикерен әйтергә, турыдан ярып сөйләшергә күнеккән.

-Яшегез дә бара, ялгызың бик кыенга туры килә торгандыр, дип әйтүем,-дип, бераз ипли-сипли төштем соравымны.

- Ялгызлык – минем бердән-бер куанычым, - дип әйтеп ташламасынмы.

Аның бу фикере белән кем килешер иде икән, мин дә дәшми кала алмадым.

-Ялгызлык куаныч булмый торгандыр. Бәгрәк тә сезнең яшьтәге кеше авызыннан, нәрсә-нәрсә, андый фикер ишетермен дип башыма китермәс идем. Бу сезнең үз-үзегезне тынычландырырга яисә акларга тырышу гына түгелме?..

-Исемеңне кем дидек әле?

Берочтан миңа кырыс караш ташлап алырга да өлгерде.

-Ринат, дидек...

- Менә нәрсә, Ринат энем... – дип, шундук аңлатырга да кереште ул. - Бу дөньяда абсолют дөреслек юк. Һәркем үз тәҗрибәсеннән, үз язмышыннан чыгып фикер йөртә. Мин үз фикеремне берәүгә, шул исәптән сиңа да тагарга җыенмыйм, әмма шулай уйларга хакым бар дип беләм. Килешәсеңме-юкмы, анысы синең эш...

- Килешәм, - дими чарам булмагандыр. Өлкән кешегә ихтирам күрсәтергә дә кирәк бит әле. Берочтан үзалдыма чираттагы мәртәбә тагы нәтиҗә ясарга да өлгердем: “Югары белемле, югары интеллектка ия кеше булырга ошаган бит бу... Сүз эзләп кеше кесәсенә керми, фикерләре эзлекле һәм катгый. Әңгәмәдәшенә яраклашу турында уйламый, әйтәсе сүзе бар икән – турыдан яра...”

Ә ул тынычлана һәм йомшара төшеп дәвам итте сүзен.

- Мин бу араларда сине бик еш кына искә алдым. Минем әти-әни телендә шулай чиста, матур итеп сөйләшүчене байтак гомерләр очратканым юк иде инде. Очрасалар да, Александр Иванович белән, йә, кем татар телендә сөйләшә башлар икән?.. Теге юлы да күп сораулар бирдең син миңа. Сизеп торам, бүген алар тагы да ишәйгән булырга ошый.

- Юк, мин һич кенә дә сорау алырга дип килмәгән идем...

- Күзләреңнән күреп торам.

- Сораулар юк түгел анысы. Сез үзегез бик серле кеше күренәсез кебек.

- Бер нинди серем дә юк. Язмыш шундый, энем, язмыш шундый булып чыкты. Ә язмыштан – узмыш булмаганны беләсең.

- Ишеткән бар,- дидем мин, битарафлык күрсәткән атлы булып. Һәм үзалдыма тагы бер кат аның тел байлыгына сокланып куйдым. Татарчасына...

- “Ялгызлык” турында әйткәнем ошап бетмәде инде үзеңә. Ә бит минем шулай дип әйтергә хакым бар. Күз алдыңа китерә аласыңмы, мин гомерем буе ялгыз. Малай чакларымнан бирле. Олыгайгачтын да ялгызлыкны кулай күрдем. Ялгызлыкка күнекмәсәм, ялгызлыктан үзенә бер тәм табып, ялгызлык белән сөйләшеп, киңәшеп яшәргә күнекмәгән булсам мин инде әллә кайчан җир куенында булыр идем.

Үз сүзләренә мөнәсәбәтемне белергә теләпме, шул мәл башын күтәрә төшеп текәлеп миңа карап куйды ул.

- Нәрсә диим, Александр Иванович, килешеп, баш кагып утыра алмыйм. Башка сыймастай авыр нәрсә – ялгызлык турында сөйлисез ич. Мин булдыра алмас идем... Әмма үзегезне игътибар белән тыңларга әзермен.

- Кызыксынсаң – тыңла. Кызыксыз булса, әйтерсең, мин шундук тукталырмын, - диде ул. Ә үзе кулындагы таяк очы белән бертуктаусыз аяк очындагы яшел чирәмне тырный. – Мин сиңа бу көнгәчә берәүгә дә сөйләмәгән серләремне чишәм.

- Мине шундый ышанычка лаек саныйсыз икән, рәхмәттән башка сүзем юк...

- Ышанганга түгел, - дип, кистереп куйды шундук. – Ышаныч яулау өчен ким дигәндә бер пот тоз ашарга кирәк бергә-бергә. Ә без җүнле-башлы танышлар да түгел.

- Әйе, нибарысы икенче кат күрешүебез.

- Нигә сөйләргә булдым? Үзем дә белмим. Гыйбрәт булсын дип тә түгел. Безнең халык гыйбрәтләрдән узган, ул үз хаталарына бәя биреп, аларны анализлап, алардан гыйбрәт алып яшәргә күнекмәгән. Әйе, мин үзебезнең хакта, татарлар турында әйтәм!- дип, искәртергә, басым ясап узарга кирәк тапты ул шул мизгелдә. – Бәлки, башка сөйләр кешем булмаганга сөйли торганмындыр, сүз сыйдыра торган кешегә ошагансың. Татар кешесе булганың өчен сөйлим. Күптән очраткан юк иде үзебезнең телдә сөйләшкән-аңлашкан кешене...Күреп торасың, мин бит урман кешесе – шәһәргә чыкмыйм соңгы араларда, аннан да минем янга килергә дип ашкынып торучылар күп түгелдер. Һәм һичкемне моның өчен гаепләмим, үзем сайлаган язмыш, бу ялгызлыкка мин үзем ирештем. Үз көчем һәм үз тырышлыгым белән...

“Тыңгысызлана...Ул үзе дә бик нык дулкынлана, - дигән нәтиҗә ясадым үзалдыма. – Юкса, ул монда көн дә чыгып утыра булса кирәк. Эскәмия астында ике аяк эзеннән шомарып беткән такыр җир шул хакта сөйли. Ә аның әйләнә тирәсе ямь яшел чирәм, монда бу көнгәчә таяк белән үлән актаручы булмаган...”

-Игътибар белән тыңлыйм, Александр Иванович.

- Хәтерлисең булса кирәк, мин сиңа теге юлы дин әһелләрен өнәп бетермәвем турында әйткән идем. Өстәп тагы шуны әйтим, язучыларны, әдәбият-сәнгать тирәсендә чуалучы галим-голәмәләрне дә җенем сөйми...

Башка китереп суктылармыни... Ирексездән, як-ягыма карангалып алдым. Бу минем кем булуым, ни белән шөгыльләнүемне белеп сөйләшә түгелме соң!.. Әллә үзем белән, юри генә, танымаган чит-ят кеше булып мәчеле-тычканлы уйнарга җыенамы... Каракның бүреге яна, дигәндәй, бит очларым кызышып куйды, колак яфракларым кызарып чыкты булса кирәк. Шунда телеңне тыеп, теге кем әйтмешли, күтеңне кысып кына утырырга иде дә бит. Көтелмәгән шул сүзләргә җавап буларак, авыздан чыгып очмасынмы:

-Ярый әле язучы түгелмен, юкса...

- Юкса, менә шушы таяк белән бер сыптырган булыр идем үзеңә, - дип, зәһәр очлы таягын хавада бер болгап алмасынмы. Юк, шаяру-көлүнең эзе дә күренми иде кебек аның сүзләрендә һәм үз-үзен тотышы да табигый.

- Ә нигә дип яратмыйсыз соң сез аларны, язучыларны дим... Галим-голамәләр һәм язучыларның кайчан һәм кемгә зыяны тиде икән, һич аңлый алмыйм... Революцияның ни тегесен, ни монысын алар ясамады, илне алар таратмады, кешене кычкыртып талаучылар да алар булмады ич...

- Сорауларыңны бирми тор, ярыймы. Кызыксынам, дидең, тыңла.

Кеше авызын шул рәвешле томалап куярга оста да соң үзе! Күренеп тора, һич тә тормыш арбасыннан төшеп калган кешегә охшамаган.

- Тыңлыйм...

- Минем әти биш буын мулла нәселеннән. Казанда иң дәрәҗәле һәм алдынгы мәдрәсәләрнең берсендә белем алган зыялы кеше була ул. Революциядан соң Көнчыгыш педагогия институтында укыта, доцент буларак студентларга белем бирә. Татар әдәбиятын, аның тарихын өйрәнеп китаплар яза, гыйльми конференцияларда катнаша, алай гына да түгел, үзе дә шигырьләр, милли театр өчен пьессалар яза. Татар фолькларын өйрәнә, гыйльми экспедицияларда катнашып бик кыйммәтле мирас туплый. Кыскасы, егерменче-утызынчы елларда, үзе укыткан студентлар арасында гына түгел, татар дөньясында киң мәгълүм булган күренекле шәһескә әверелә...

Шул урында, иркенләп сулыш алырга теләпме, әллә нәрсәнедер әйтергәме-әйтмәскәме икән дип икеләнеп төртелеп тордымы, ул беразга сүзсез калды.

Ә мин исә колагым ишеткәннәрдән инде әллә кайчан телсез калдым. Чак сорау арты сорау яудырырга керешмәдем үзенә. “Фамилиясы нинди булган, исеме..., әллә шуның улымы син?”, -дип әйтергә ачкан авызымны ничек тыеп кала алдым. Үзем дә белмим.

Картның күңеле сизгер, ул минем күңелдәге үзгәреш һәм тойгыларны сизмәде түгел, сизде. Тагы бер мәртәбә сынап карап куйды үземә.

-Нәрсә, кызык түгелме? Бу хакта ишеткәнем бар, дип әйтергә җыенасыңмы? Яңалык түгелдер, әлбәттә. Бу хакта күп яздылар ич соңгы араларда. Белгәне дә, белмәгәне дә яза, сөйли. Заманасы шундый...

-Сөйләгез, сөйлә, мин тыңлыйм...

- Аңладым, - диде ул, катгый бер нәтиҗә чыгарып. – Аның исемен-фамилиясен белергә телисең, шул турыда уйлап куйдың... Кирәкмәс, азапланма, аның хакында синең ишеткәнең юк. Күптән онытылды, халык һәм ил хәтереннән күптән җуелды инде аның исеме. Йөзәрләгән-меңәрләгән кешеләрне оныттык шул рәвешле, әйтерсең, алар бу якты дөньяга тумаган, гаилә кормаган, җәмгыятькә файдалы һич бер эш майтармаган...

- Кеше китә, җыры кала, диләр бит. Үзен оныта төшсәләр дә хезмәтләре, кылган гамәлләре кала кешенең...

- Кайда кала, ә кайдадыр бик тиз оныталар.

- Дөрес сөйлисез, нәрсә-нәрсә, хәтер ягы безнең халыкта бик кыска шул.

- Халыкта түгел гаеп, гаеп синдә, миндә, безнең ишеләрдә.

-Нигә алай дисез? Мин үзем татар авылында туып, урта белемне татар мәктәбендә алган кеше. Әтиегез исемен дә ишеткән булуым ихтимал...

“Мин – язучы, татар әдәбияты тарихын һәм шул дәверләрнең иҗтимагый фикерен җентекләп өйрәнгән кеше” дип әйтәсем бик килсә дә дәшми торуны артык күрдем әлегә. Ул бит мине бу уңайдан кисәтеп тә куйган иде. Арканы тимер таяк белән кашытасы килми. Шаярып сөйләшә торган кеше түгел, инде үзем дә инандым, бу серле картның безнең язучы халкына мөнәсәбәте чын-чынлап уңай түгел. Ни өчен шулай икәнлекне генә аңлый алмыйм әлегә.

-Әти-әниемнең исем-фамилиясен син белмисең, башыңны ватма, - диде ул, бу хакта сүз шуның белән тәмам дигәнне аңлатып. – Татарлар күптән онытты инде аларны. Искә төшерүче юк...

- Сез каян беләсез, бәлки ялгыша торгансыздыр. Хәзер бит тарихны, аеруча шул дәверләрне өйрәнү модага кереп бара кебек.

Көтмәгән-уйламаган сорау биреп куйды ул шунда:

-Син, нәрсә, Казанда яшисеңме әллә?

- Казаннан киткәнемә инде егерме ел булды. Үземне, Нижгар егетләре әйтмешле, “мәскәүче” саныйм.

- Менә шул, - дип, кеткелдәп көлеп алды ул. “Мәскәүче” дигәнем күңеленә хуш килде, ниндидер хатирәләрне искә төшерде булса кирәк. Әмма, читкә тайпылмыйча сөйләвен дәвам итте. – Ә минем, урманда яшәсәм дә, өемдә һәрчак татар радиосы сөйләп тора. Инде хәзер телевизорларын да карыйбыз. Көн-төн татарча җырлыйлар... Җырчылары күп, ә җырлары бик аз. Рәшит Ваһаповка, Илһам Шакировка, Хәйдәр Бегичевка алмаш күренми әлегә. Шигырь-фәлән дигәннәре дә Тукай-Такташлардан бик ерак. Ә галим-голамәләре ярарга тырыша, депутатларны, хакимият тирәсендәгеләрне мактыйлар күбрәк, безнең халык һаман шулай куштан, һаман искечә сукалыйлар... Килешәсеңдер? – дип, күтәрелеп, чираттагы мәртәбә күземә текәлде ул. Шул рәвешле, кинәт, син бөтенләй көтмәгәндә-уйламаганда карап куя иде ул, сискәнмәс җиреңнән сискәнеп куярсың.

Бу аның сынап каравы иде. Һәм ул җавап көтә... Аның фикерләре белән, нигездә, килешсәм дә, турыдан-туры хупларга кыймадым. Каршы килеп бәхәскә кереп китсәм, аның миңа булган ышанычын югалтуым ихтимал. Минем бит әле аның язмышы, әти-әнисенең язмышы турында бик күп мәгълуматлар ишетәсем, бик күп нәрсәләр беләсем килә. Ул сөйләгән саен җавапсыз калган сорау һәм табышмаклар артканнан арта гына бара бит әлегә... Шуңарга да турыдан туры чын ялганга күчүдән башка чарам калмагандыр.

- Мин бит, Александр Иванович, радио һәм телевизорлар белән бигүк дус түгел, - дидем. – Карасам да шул яңалык һәм футбол матчларын гына карыйм. Ә Казан миндә, гомумән, күрсәтми.

-Гаҗәпләнмим, -диде ул, мине шундук хуплагандай итеп. –Бер син генә түгел, күпләр шулай хәзер, телевизор карамый, радио тыңламыйлар. Көндәлек мәшәкатьләргә чумып яшәгән кеше өчен милләт проблемалары соңгы чиратта бит хәзер. Нигә ул бездә шулай? Үзем дә аңлый алмыйм. Ә бит үз-үзен хөрмәт иткән халык, иң элек корсагын түгел, милләтенең язмышын, аның киләчәген, мәдәниятын, туган телен кайгыртырга тиеш иде кебек...

“Син каян беләсең, картлач... Кеше белән аралашмыйм, беръялгызым яшим, дидең түгелме соң? Кем-кем, сиңамы инде милләт турында сөйләшәргә...” дип искәртергә иде дә бит. Ярар, әлегә торып торсын...

- Ә сез менә тыңлыйсыз икән бит!

- Тыңлаудан бигърәк, мин алар белән сөйләшәм. Һәм бәхәсләшәм... Якаларныннан тотмасам да, ут уйнатып сүккән чакларым да була... Ишетмиләр генә.

Үз сүзләреннән кызык табып, кеткелдәп көлеп тә алды ул шунда. Юк, бу һич тә аның беркатлылыгы яисә риясызлыгы чагылышы түгел иде. Бу кеткелдәү минем өчен булды, мине үзенең эчкерсезлегенә ышандырасы килә иде кебек аның. Кем белә, шундый нәтиҗә ясап, бәлки ялгышкан булуым да ихтимал.

- Ә нигә аларны ачуланырга!.. Телевидение-радиода эшләгән кызлар һәм егетләрнең андагы зәвыксызлык һәм берөзлексез агылып торган очсыз кәмиттә ни гаебе бар, - дип, үземә күрә күргән-белгән таныш-белешләремне яклаган атлы булдым.

- Казаннан булганнары өчен түгел, көн-төн түрәләрнең артын ялаганнары өчен яратмыйм мин аларны. Кем килсә – шул дөрес, түрә булганнар бер гонаһсыз акыл һәм мәрхәмәт иясенә әйләнә дә куя алар өчен. Шулай ук үз фикерләре юк микәнни аларның, дип әйтер идем...

- Минемчә, хикмәт – үз фикерең булу-булмауда түгел. Һәркемнең яшисе бар, яшисе килә. Ә хакимият кулында чикләнмәгән хокук һәм мөмкинлекләр. Без бит үзең уйлаганны әйтә торган җәмгыяттә яшәмибез. Хәер, чынлабрак уйласаң, гомумән, җир йөзендә бармы икән соң ул андый җәмгыять?

- Анысы шулай. Кеше булган җирдә абсолют ирек була алмый. Мәскәүдә дә аз түгел мондый хәлләр. Әмма, миңа калса, төбәкләрдә һәм шул исәптән Казанда бу күренеш аеруча нык күзгә ташлана торгандыр.

- Казанны яманлыйсыз, соң сез үзегез дә Казанда тугансыз түгелме соң, Александр Иванович?..

- Булса соң, кем кайда тумас.

- Бик тә кызыклы кеше икән сез,- дип, чираттагы мәртәбә ихлас сокланып алдым үзенә. Әмма Казаныбызны яклап бәхәс кузгатып тормадым. Кузгатып нишлисең, бу очракта барыбер файдасы булырга ошамаган...

- Әтием турында сөйли идем бит, - дип, төп темага кайтып төште ул яңадан. – Егерменче-утызыынчы елларда мәдәният һәм әдәбият өлкәсендә үз милләтенә, халкына ихлас хезмәт иткән кешеләрнең язмышы ни белән тәмамланганын ишеткәнең бардыр...

- Әйе, ишеткән бар.

- Утызынчы еллар уртасында минем әтине дә кулга алдылар. Алты-җиде яшьтә генә булсам да ул елларны әле дә яхшы хәтерлим. Кабан күле читендә ике катлы агач йортның икенче катында яши идек без. Ике бүлмәле фатир. Бүлмәләр зур һәм иркен. Кич эштән кайтып тамак ялгап алгач та, гадәтенчә, әти үзенең эш өстәле артына барып утыра. Зур өстәлнең ике як-ягында китап киштәләре, алар китап белән шыплап тутырылган. Гарәпчә, фарсыча, төрекчә, французча... Татар һәм рус телендәгеләре турында әйтеп тә тормыйм инде. Бу телләрнең барысында да укый һәм яза белгән минем әти. Өстәл өстендә дә төрле-төрле китап һәм кәгазьләр таудай өелеп тора. Шулар артында күмелеп, аларны барлый-барлый ниләрдер язып һәм сызып кайсы вакытларда таңга кадәр утыра торган иде ул. Эш өстәле янына миңа килергә ярамый, андагы бер китап яисә бер кәгазьнең урынын алыштырсам, моны әти шундук сизеп ала һәм мине яратып кына шелтәли, колагымны бора торган иде...

- Малай-шалай чакта кемнең генә колагын бормаганнар, - дип әйтеп куйганмын, дәшми утырудан уңайсызланып.

- Көн-төн шул өстәл артында утырасың, әти. Ниләр язасың һәм кем өчен язасың?- дип сраганымны хәтерлим аңардан.

-Халык өчен, аның киләчәге өчен тырышабыз, улым, - дип җавап кайтарды ул. – Бик бай мираска ия халык ич без, шуларны аңарга түкми-чәчми кире кайтару зарур.

- Ә ничек була ул “кире кайтару”, аны кем урлаган яисә кем тартып алган?- дип төпченгәнмен.

- Тормыш авырлыклары, тарихи гаделсезлек тартып алган, улым.

- Ә хәзер ул гаделсезлек беттеме?

- Бетте улым. Ходай кушкан булса...- дип, үзалдына уйланып, сузып куйганын хәтерлим.

- Башка һичбер вакыт кабатланмасмы ул гаделсезлекләр?

- Кабатланмас, дип өметләнергә кирәк. Үзебездән тора, улым... Миннән, синнән...

- Ә “мирас” дигәне нәрсә була инде аның, әти?

Ул миңа Габдулла Тукайның халык авыз иҗаты турындагы бик матур сүзләре белән җавап кайтарган иде. Сүзләрен төгәл генә хәтерләмим дә кебек инде хәзер... “Саф вә раушан көзгегә” тиңләгән булса кирәк Тукай аларны... Шунда, гел көтмәгәндә, әти миңа Хуҗа Насретдин мәзәкләреннән берсен сөйләп күрсәтте. Әле дә онытасым юк:

“Көннәрнең берендә Хуҗа Насретдинга бер бай:

- Хуҗа әфәнде, әйдә бәхәсләшик әле, син мине алдый алырсыңмы икән? -  дигән.

- Әйдә, -  дип килешкән Хуҗа, -  әгәр алдый алсам нәрсә бирерсең соң? -  дигән.

Бай әйткән:

- Йөз чикләвек сатып алам, син мине алдый алсаң, алар сиңа булыр, алдый алмасаң, чикләвекләрнең бәясен син түләрсең, -  дигән. Хуҗа риза булган. Бай чикләвек өчен акча түләгән дә Хуҗа чикләвекләрне үз кесәсенә алып салган

Аннан, байга: "Өйдән акча алып килим әле", -  дигән дә йөгереп өенә кайтып киткән. Бай Хуҗаны көтә дә көтә икән. Бер сәгать көткән, ике сәгать үткән, өч сәгать узган, ә Хуҗа юк та юк. Көтә-көтә кич тә җиткән. Иртәгесен Хуҗа очрагач бай:

- Йә, кайчан алдашабыз инде? -  дип сораган.

Хуҗа:

- Йөз чикләвек өчен ике кат алдашмыйлар, кичә бер тапкыр алдадым бит инде, чикләвекләр минеке, -  диген дә китеп барган”.

Миңа бик тә кызык булды, рәхәтләнеп көлгәнемне хәтерлим.

Тагы да укуын сорагачтын, кыстатып тормады әти, үземне җәт кенә тез башларына утыртып куйды да тагы бер мәзәк сөйләде. Анысын да хәтерлим булса кирәк:

“Бервакыт Хуҗа авыл читендәге бер каен агачына сөялеп тора икән. Хуҗа янына бер бай килеп чыккан:

- Йә Хуҗа, мине бер алдап кара әле, -  дигән.

- Алдавын алдар идем дә бит, алдар капчыгым өйдә калган,- дип җавап кайтарган Хуҗа.

- Бар, алдар капчыгыңны алып кил, -  дигән бай.

- Килүен килер идем дә, менә бу каенны терәп торырга кирәк, югыйсә ул ава, кеше өстенә төшүе ихтимал,-  дигән Хуҗа.

- Бар, алып кил, узем терәп торырмын, -  дигән бай.

- Кара аны, аударасы булма, югыйсә бәла-казага сәбәпче булуың бар, -  дигән Хуҗа.

Шуннан соң, Хуҗа өенә киткән дә ятып йоклаган. Бай бер сәгать көткән, ике, өч, дүрт, биш сәгать буена каенны терәп торган. Ахырда түзмәгән, кинәт кузгалып киткән һәм куркуыннан аяклары җиргә тияр-тимәс йөгергән. Байтак киткәч, артына борылып караса, ни күзе белән күрсен, кәкере каен аву түгел, селкенми дә икән. Шунда гын бай үзенең бик нык алданганлыгын аңлаган”.

Минем тагы тыңлыйсым Хуҗа Насретдин мәзәкләрен, әтидән сөйләтәсем килде.

-Сабыр ит улым, тиздән без боларны синең белән Хуҗа абзыйның үз авызыннан ишетербез, боерган булса. Аның мәзәкләре бик күп, күрәсеңме, минем өстәлдә дә таудай өелеп торалар, - диде ул, язу өстәле өстендәге кәгазьләренә күрсәтеп.

- Ничек, үз авызыннан?.. Хуҗа Насретдин исәнмени ул... Безнең Казанга килергә тиешме әллә?- дип сораганым хәтердә.

- Аны да кайтарырбыз, улым...

- Килсә, тизрәк килсен иде инде...

- Килер, улым. Менә шул тизрәк килсен дип, тырыша-тырыша язып утырган көнем бит инде. Буш вакытым булдымы, Хуҗа Насретдин булып сөйләшә башлыйм... Аның турындагы мәзәкләрне барлыйм көн-төн...

- Ничек, әти, син аңарга хат язасыңмы?.. Чакырасыңмы?.. Ә ул сине тыңлармы соң?

- Тыңлар, улым, тыңлатырбыз. Боерган булса, театр сәхнәсеннән бөтен Казан халкына сөйләтербез әле үзен. Ә без, синең белән янәшә утырып, аны тыңларбыз...

- Әнине дә алырбызмы соң ул театрга?

- Театрга әнисез баралар диме! Без өчәүләп барырбыз, боерган булса, иң алгы рәтләрдә утырырбыз. Син уртада, бер ягыңда әниең, икенче ягыңда мин, килештекме...

Килешми диме! Шул көннән соң мин көн дә, ә бәлки, көненә әллә ничә мәртәбәләр, әти янына килеп, аны урынсыз сорауларым белән тинтерәтеп бетерә торган идем:

-Хуҗа Насретдин хатыңны алдымы икән әле, әти? Җавабы килмәдеме? Кайчан килеп чыга икән инде безнең Казаныбызга?.. Ул театрга килеп, без белми калсак нишләрбез, әти...

- Ашыкма, улым, ашыкма, тиздән килер. Театрга да ул безне үзе чакырачак, - дип тынычландыра, күңелне күтәрә торган иде ул...

Мин хәтта, ишегалдындагы дусларым белән шәһәрнең икенче тарафында урнашкан театр бинасын эзләп таптым һәм әти-әнигә сиздерми генә андагы игъланнар белән таныштым. Хуҗа Насретдин килә дигән хәбәрне беренче булып ишетәсем, үз күзләрем белән күрәсем килә иде шул. Аннан тагы шунысы да бар, сөенечле хәбәрне беренче булып әтигә үземнең җиткерәсем килгәндер. Әтинең бит аның эше күп, вакыты бер дә юк, ишетми калуы да ихтимал...

Хисләнүдәнме, нәрсәнедер хәтерләпме, Александр Иванович шул чак күз читендә барлыкка килгән яшь тамчыларын кибеп укмашкан уч төбе белән сыпырып куйды. Борынын тарткалап алды.

Хуҗа Насретдинне күрдеңме, театрга бардыгызмы, диеп, тормышка ашмаган һәм ашмастай тарихи вакыйгаларны искә төшерү, башны тилегә салып, театр хакында сораштыру минем тарафтан чамасыз дорфалык булыр иде. Дәшмәвең - мең алтын, диләр андый очракта. Авыз ачып сүз әйтү түгел, тирән сулыш алырга да уңайсызланып калдым. “Менә ничек...Менә кай тарафларга, нинди вакыйгаларга барып тоташа икән безнең абзыйның тарихы...”

Тиз арада үзен кулга алып, сөйләвен дәвам итте Александр Иванович.

-Әнинең дә эше җитәрлек. Аш өстәлен җыештырып куйгач та, шул ук өстәлгә яңа җәймә ябып куя торган иде ул. Һәм шунда эшкә йөри торган сумкасыннан дәфтәрләр чыгарып куя. Таудай өелеп торыр иде алар да. Шул рәвешле үз укучыларының дәфтәрләрен тикшерергә керешә. Хәй, такыр баш, әйтмәдем бугай бит әле, минем әнием Яңа бистәдәге татар мәктәпләренең берсендә үзебезнең тел һәм әдәбиятыбызны укыта иде.

Алар үз эшләре белән мәшгуль, ә мин ерак бер почмактагы урыныма, җылы юрган астына кереп йокларга тырышып ятам. Әти белән әни – икесе ике өстәл артында тын да алмый эшли. Ул минутларда ишетелсә дә, шул кәгазь кыштырдаган аваз гына ишетелгәндер безнең өйдә...

Бер-берсенә сораулары булса, пышылдап кына сөйләшәләр. Мине йоклый дип уйлыйлар, уятудан куркалар, янәсе... Ә мин юрган астыннан бер колагымны чыгарып, сулыш та алмый тыңлап ятам... Кайсыбер сүзләрен ишетәм, кайсыларын юк. Пышылдап сөйләшүдә аеруча әни оста иде безнең, бер сүзен аңлап булмый. Әтинең аерым сүзләрен яхшы ишетәм, пышылдыймы-юкмы, барыбер, гөбедән чыккандай калын иде аның тавышы. Ишетсәм дә һични аңлый алмыйм. Кем турында, нәрсә турында сөйләшәләр... Сабый аңларлык вакыйгалар булмаган шул...

“Аны да алып киткәннәр... Кая булсын, черек күлгә инде... Галимҗанмы? Аны атканнар, дип сөйлиләр... Кем дисең?.. Ә аны Мәскәүгә алып киткәннәр... Мәскәүгә киткән кешенең кире әйләнеп кайтканы юк, диләр әлегә...”

“И, Аллам, яман кешеләрдән, нахакка гаепләнүләрдән саклый күр...”- дип ухылдап куйды. Монысы әни иде инде.

Мин, барыбер, бер ни аңламадым. Хуҗа Насретдин турында бер-бер яңалык ишетү иде дә теләгем, аны искә төшермәделәр кебек... Йоклап киткәнмен.

...Һич онытасым юк. Ял көне иде бугай, кояшлы матур иртә. Кыектан тамчылар тамып тора. Яз килүгә тәрәз каршындагы миләш агачына килеп кунган песнәкләр куана, канат кага. Ял көнендә әти дә, әни дә эшкә дип чыгып йөгермиләр, алар өйдә. Әти эш өстәле артында, әни мич янында кыстыбый пешереп йөри. Иртәнге ашны ашагач та мин урамга, малай-шалай ягъни дус-ишләрем янына ашыктым. Нинди генә уеннар уйнамый идек без. Иртә язда исә кар тәгрәтеп кыш бабай ясыйбыз. Борыны кишердән, авыз урынына кыяр кабыгы ябыштырып куябыз, күзләренә кәҗә койрыгы астыннан төшеп калган “шомыртлар” бик тә килешә. Чәч урынына чыбык-чабык. Үзебез генә түгел, зурлар сокланып карап китә иде без ясаган кыш бабайга... Бер-беребезне куыша-куыша әбәкле уйныйбыз. Йөгерешеп туйгач, тирләп чыккач, баштагы бүрекләрне, кулдагы йон бияләйләрне салып куеп, туктап хәл алабыз, һәр сүздән кызык табып мәзәк хәлләр сөйләшәбез... Кабан күле буенда күпчелеге татарлар яши торган иде ул елларда, без бары тик татарча сөйләшә, татарча гына шаярыша һәм уйный торган идек. Арабызда ара-тирә рус малайлары булса, алар да татарчаны яхшы аңлый, безнең белән бергә рәхәтләнеп уйный, шаярыша-көлешәләр.

Шулчак урам яктан узып барган бер кара машина, тизлеген киметә төшеп, безнең ишегалдына борылды. Барыбызның да күзләре шул машинада. Ул заманнарда машиналар санаулы гына, ишек алларына алар, гомумән, кереп тә тормыйлар иде...

-Җегетләр, кара машина...- дип, ачыргаланып кычкырып җибәрмәсенме шунда Йосыф исемле яшьтәшебез.

- Кара булса соң, барыбер түгелме,- дип әйтеп куйганмын.

-Ибраһимнең әтисен шундый машинада алып киттеләр, - диде икенчесе.

Ул арада әлеге машина нәкъ безнең урам як ишек каршысына килеп тукталмасынмы... Аннан ялтырап торган күн итекле өч кеше килеп чыкты. Ачкан авызларын йомарга онытып, ух та ах килде малайлар. Барысының да күзләре миңа текәлде.

-Сезгә...- диде алар, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә минем чын исемем атап. - Ә мин, беркатлы сабый, үзалдыма куанып куйганмын.

-Безгә булса, бу беләсезме кем, Хуҗа Насретдин үзе килгән. Театрга чакырып килгән. Әти белән мине һәм әниемне алырга дип...

Ике уйлап тормый гына, дус малайларымның ай-ваена да карамыйча, бүрегемне күккә чөя-чөя, Хуҗа Насретдин һәм аны озатып килүчеләр артыннан өйгә кереп йөгергәнмен... Өйгә керсәм, тупса башында катып калдым. Хуҗа Насретдин дигәнем, әтинең беләгеннән кысып тоткан да аны ишеккә таба өстери. Әти карыша.

-Бу нинди хәл... Минем бер гаебем дә юк. Бу зур ялгышлык, - дигән өзек-өзек сүзләре хәтергә уелып калган.

-Киенегез. Без ялгышмыйбыз. Анда ачыкларлар...- диде, мин Хуҗа Насретдин дип уйлаган кара мыеклы татар кешесе.

Әйе, ул чынлап та саф татар телендә сөйләшә иде.

- Бу ялгышлык. Мин кайтырмын, улым, борчылмагыз,- диде әти, мине такыр башымнан сыйпап. Әнине аңарга якын җибәрмәделәр, ул күз яшьләренә буылып тупса башында елап калды. Мин исә әти артыннан урамга ук йөгереп чыктым.

- Әти мине калдырма. Мин дә синең белән, - дип, үзенә барып сарылам, үзен кочаклап алам дигәндә генә, әлеге дә баягы теге “Насретдин” дигәнем ямьсез сүзләр белән кычкырып күн итеге белән күтемә китереп типмәсенме.

...Машина китеп тә барды. Мин урам як ишек төбендәге юеш кар өстендә егылып калдым. Иптәш малайларым йөгереп килде яныма. Алар мине җылы сүзләр әйтеп юатырга, пычранган өс-башымны сыпырырга, каккаларга керештеләр...

Менә шулай, кардәш, шул китүдән кайтмады әтием. Юк булды. Еллар узгач кына белдем: “Буржуаз пропаганда алып барган халык дошманы” дип, гаепләп атканнар үзен. Казанда атканнар. Кабере дә юк, исеме дә...

-Әйе, башка сыймаслык кыргыйлык, коточкыч заман... Нинди вәхшилекләр кылынган бит, - дип, үзалдыма сукранып алдым мин.

- Иң кызыгы шул, әти китеп бер сәгатъ вакыт узгандырмы-юкмы безнең ишекне тагы шакыдылар. Әтием кайткан дип шатлануымны белсәң... Берөзлексез елау һәм күз яшьләреннән шешенеп беткән әни аны-моны аңлап өлгергәнче, йөгереп барып ишекне ачтым. Ачсам, анда бер абый басып тора. Чит-ят кеше түгел, әтинең танышы. Минем дә аны күп тапкырлар күргәнем бар иде. Соңгы араларда, әни әйтенчә, юк йомышын бар итеп бик еш килеп йөри башлаган иде ул безгә. “Шигырьләр яза, шигырьләренең әллә ни мактар җире юк”, ди торган булган әти аның турында. Әмма, әтинең килгән кешене борып чыгару гадәте юк иде. Эше күп булуга да карамастан, озаклап сөйләшә торган иде ул аның белән. Күбрәк тегесе сораулар яудыра, әти җавап бирә, ниндидер язуларын укып үзенә киңәш итә. Әни үзләрен өстәл янына чакыргачтын да мавыгып сөйләшүләрен дәвам итә торган иде алар.

Бу юлы да килгән кешене борып чыгара алмады әни. Шагыйрь иң элек безнең кайгыбызны уртаклашкандай итте:

-Бик борчулы көнегез икән. Түземлекләр телим үзегезгә, - диде ихлас тавыш белән.

Әнинең йөзе караңгыланып китте.

-Ә син каян беләсең аны алып киткәннәрен? Әле эзе дә суынмады ич...- дип сорап куймасынмы үзеннән.

Мондый сорау көтмәгән иде теге, ни әйтергә, ничек җавап бирергә белми ык-мык килеп торды бер мәл. Әмма, җавапсыз калмады.

-Ишеттем, Казан зур шәһәр түгел ич. Чыбыксыз телефон эшли, андый хәбәр бик тиз тарала.

Артык төпченеп, кабат-кабат сораулар биреп торыр хәлдә түгел иде әни. Тамак төбенә килеп тыгылган төерен йотып куйды да, үз-үзен тынычландырырга теләп әйтеп куйды.

- Озак тотмаслар, кайтарырлар әле...

- Бәлки, кайтыр,- дип мыгырданды килүче.

Үзе безне тынычландырган атлы, ә күзләре берөзлексез әти өстәлендәге кәгазьләр һәм киштә булып өелгән картотекаларда. Ул да түгел, хуҗаларча, әтинең эш өстәле янына барып, андагы кәгазьләрне актара ук башламасынмы теге. Күзләре май исе сизеп алган песинеке кебек ялт та йолт килә... Кайсысына барып тотынырга белми.

-Мин бит сезгә ашыгыч йомыш белән, - диде ул ниһаять. – Бу кәгазь һәм документларны алып китәргә килдем.

- Ничек, алып китәргә. Мин аларны бер кемгә дә бирергә җыенмыйм. Алар иремнең гомер буе эшләгән, җыйган хезмәтләре нәтиҗәсе. Каян килгән сүз ул, “алып китәргә” имеш, - дип, кулларын канат сыман җәеп өстәл белән теге ыспай шагыйрь арасына кереп басты әни. Мин дә кулларымны йодрыклап аның янәшәсенә килеп бастым.

- Туктагыз әле, сез мине дөрес аңламадыгыз, - дип, бер читкә тайпыла төшеп, ипле генә йомшак итеп җавап кайтарды шагыйрь. – Мин бит сезгә изге ният белән, яхшылык эшләү, ярдәм итү өчен килдем. Ә сез “бирмим” имеш, аңларга тырышудан элек күтәрелеп бәреләсез.

- Бу кәгазьләрнең үз хуҗасы бар. Аларның язмышын бары тик ул үзе генә хәл итәчәк, - диде әни, сүзендә нык торуын белгертеп.

- Ә ул кайда?!- дип әйтеп куймасынмы килүче.

-Кайда гына булмасын, ул бер гаепсез. Ачыкларлар һәм кире өйгә кайтыр, Алла боерса...

Шагыйрь дигәннәре, кәперәеп, авызларын турсайта төшеп, бер позага басмасынмы шунда. Авызыннан төкерек чәчеп юмаларга кереште әнине:

-Сез аңлагыз, безнең дәүләт органнары бүген кулга алып, иртәгә кире кайтарып мәчеле-тычканлы уен уйнамый. Кулга алганнар икән, димәк, гаебе бар. Ни кызганыч, остазыбызның кире кайтулары бик икеле. Шуңарга әзер булырга кирәк.

- Җитте,- дип, тавышын күтәрде әни. – Җитте, башка берни ишетәсем килми. Чыгып китегез, калдырыгыз безне...

Алай җиңел генә кире борылып китәргә уенда да юк иде теге затның. Рөхсәт-фәлән сорап тормый гына, хуҗа диярсең, әтинең эш өстәле каршында торган кәнәфигә кереп утырды ул. Һәм ап-ак тешләрен кыса төшеп, ыссылдаган елан сыман теш арасыннан сөйләргә, өр яңадан аңлатырга, үгетләргә кереште.

- Бик калдырыр идем дә бит, калдыра алмыйм... Бу кулъязма һәм китаплар арасында уникаль, һич бәяләп бетергесез кыйммәтле документлар бар. Алар югалырга тиешле түгел, алар сезнеке түгел, халыкныкы. Иртәгә иртүк монда органнардан кешеләр киләчәк һәм ул кәгазьләрне сезнең ай-вайларыгызга һәм бернигә карамый зур кычыткан капчыкларына тутырып алып китәчәкләр. Ә тагы бер көннән ул кыйммәтле әдәби вә мәдәни ядкарьләр Черек күл буендагы ишегалдында янып көлгә әвереләчәк. Йә, шул язмыш канәгатьләндерәме үзегезне?!. Шундый язмышка дучар ителү өчен тупланган хезмәтләрме болар...

Юк дип тә, ризалашып та җавап бирүче булмады аңарга. Әни телсез калгандай чарасыз калып торды. Ә мин аңардан узып нәрсә әйтә алыйм.

-Мин аның гаепле түгеллеген беләм. Аны кире кайтарачаклар, - дип әйтә алды әни шактый озакка сузылган тынлыктан соң.

- Кайтса, сез бит мине яхшы беләсез, таныйсыз. Ул хезмәтләрне, кәгазь һәм документларны берсен дә югалтмыйча остазыбызга мин үзем китереп бирәчәкмен...

Икеләнеп калды әни, йомшара төште. Шулай да әтинең гомер буе җыйган, туплап килгән, эшкәрткән һәм язган хезмәтләреннән аерылуны күз алдына да китерә алмый иде ул. Ә теге адәм исә, бу үзгәрешләрне күреп, һөҗүм итүен дәвам итте.

-Ихтимал, бу фатирны да бушатырга туры килер сезгә.

- Нинди фатир! Бу безнең әби-бабалардан калган үз йортыбыз.

- Элеккеләрне онытырга вакыт, хәзер бит яңа бласть ( әйе, ул махсус шулай, “б” хәрефенә басым ясый төшеп әйтте), Сәвитләр илендә яшибез!

- Әйттем ич, өй үзебезнеке. Без бит фатирга кермәгән. Дәүләтнеке дә түгел...

- Ихтимал, дидем ич. Бәлки калдырырлар, кем белә бит...

- Ә сезне мин, туганым, бүген таный алмыйм. Хуҗа өйдә чакта мондый түгел идегез. Шул тикле дә матур телле, йомшак күңелле кеше икән диеп, соклана идем үзегезгә. Ә бүген сез бөтенләй башка. Барысын беләсез, ни буласын алдан күреп торасыз. Хуҗа итеп тотасыз түгелме үзегезне?..

- Ни уйлау сезнең эш. Әмма мин үзегезгә ярдәм кулы сузып килдем. Остазыбызны хөрмәт иткәнгә килдем. Аның хезмәтләре югалмасын, көл булып күккә очмасын диеп килдем. Йортыгыздан куып чыгарсалар кая китәсез, кемгә барасыз, бу китап һәм кәгазьләрне кая куярсыз?.. Хәер, аларны сезгә бирүче дә булмас. Алда үзегезне ниләр көткәнлеген кем белә бит әле... Озын сүзнең кыскасы шул, мин боларны бүген үк, менә тхәзер үк алып китәргә дип килдем.

Хуҗаларча, колачын киң җәеп, эш өстәлен һәм бар китап киштәләрен, шулар белән бергә гүя татар халкының гасырлар буе таралып, сибелеп яткан бар мирасын, кочаклап алган сыман хәрәкәт ясап куйды ул.

- Ярар, - диеп, ниһаять җавап бирергә мәҗбүр булды әни. Бу шул кадәр дә тонык тавыш белән әйтелгән сүз чарасызлыктан, ни чарадан бичара әйтелгән иде билгеле. – Аларны ничек алып китә алырсың икән соң?

Шунда, ул аңарга беренче тапкыр үз исеме белән дәште. Ә тегенең барысы да алдан уйланылган, хәл ителгән күренә.

-Анысы өчен борчылмагыз. Җигүле ат ишек төбендә, - диде ул. Шул мизгелдә аның ничек җанланып, зур эш башкарган кешедәй канатланып киткәнлеген күрсәң иде син. Сабантуйда мәйдан тоткан баш батыр диярсең...

Ул җәт кенә урамга чыгып йөгерде һәм күз ачып йомган арада үзен утыртып килгән ат хуҗасы белән зур гына буш сандык күтәреп керделәр. Өстәл өстендәге һәм аның киштәләрендә тупланган кулъязма һәм картотекаларны бик пөхтәләп, кадерләрен белеп шул сандыкка тутырдылар иң элек. Сандык авырайды, уф-ах килеп зур авырлык белән генә күтәреп алып чыгып киттеләр аны. Киштәдәге китапларны, балта белән ярылган утынны ташыгандай, кочаклап ташыдылар.

Әни бер почмакка посып, яулык чите белән битен каплап, шыпырт кына шыңшып еларга керешкән иде. Мин аны аркасыннан сөеп тынычландырырга тырышканмын... Ә китап ташучыларның инде бездә гаме дә юк, гүя күрмиләр-ишетмиләр.Бөтен өйне яңгыратып үзара киңәш-табыш итәләр.

-Ай-хай, бигърәк күп булган болар, атка авыр килмәсме,- дип сорап куйган булды тәмам тирләп-пешеп чыккан шагыйрь.

- Бәлки җитеп торыр әлегә? – дип, эләктереп алды атның хуҗасы.

- Калдырып булмый. Калган эшкә кар явачак!

- Алай булгач үзебезгә янәшәдән атлап кайтырга туры килер инде, - диде атның хуҗасы.

Учын-учка сугып китап тузаннарын каккандай итте шигырьләр язучы ыспай кеше. Бу аның китәргә җыенуы иде. Инде эш тәмам, максатына иреште, рәхмәт-фәлән әйтеп тору кая инде ул. Игелек эшлим диеп килгән ич.

Ишек катындагы почмакта бер чарасыз калып басып торган әнигә күзем төште шул чак. Көнозын елаудан шешенеп беткән күзләре өй түрендә бушап калган китап киштәләренә, әтинең кинәт ятимләнеп калган эш өстәленә текәлгәннәр. Нәрсә уйларга, ни дияргә белми иде ул. Шулай да сүзсез генә чыгып китеп барган шагыйрьгә дәшәр көч тапты үзендә:

- Бер-бер язу яисә “расписка”-фәлән дигәннәрен калдырасыңмы соң әллә... Бигърәк тә кадерле әйберләрне алып китәсең ич... Үзе сораса ни диярмен.

- Сорамас, -диде теге, муенын ата каз сыман турайта, ялтырап торган ап-ак тешләрен тагы да кыса төшеп. – Аларның кирәге чыкмас инде аңарга хәзер.

- Ул кайтачак, күңелем сизә. Бер-бер язу булса да калдыр.

- Юк, язу-фәлән калдыру юк. Сезгә иртәгә тентү белән киләчәкләр. Мин калдырган язуны тапсалар, аңлыйсызмы соң, бу хезмәтләр барысы да юкка чыгачак. Һич кемгә өйтмәгез бу хакта, мин монда булмадым, сез мине белмисез, мин – сезне. Аңладыгызмы! – диде ул, янаган сыман, тавышын кинәт күтәрә төшеп.

- Аңладым, - дими хәле булмагандыр әнинең. Ул тәмам чарасыз калган иде шул.

Шунда безне ташлап чыгып китеп баручы шигырь чыгаручы, шаярган атлы булып, минем борынга чиртеп узды. Яратып, үз итеп шаяруы түгел иде бу. Мин чирканып куйдым. Бу аның үзенә күрә мине түбәнсетергә, мыскыл итәргә теләве булгандыр.

-Ә син юеш борын? Син дә аңладыңмы... Кара аны, мин әйткәннәрне хәтереңә киртләп куй, юкса телеңне кисеп күтеңне яматырмын!- дип янады, бармаган борын төбемдә болгый-болгый.

Җавап бирергә иде дә бит үзенә, сүз таба алмый тордым. Хәер, икенче уйласаң, тел әрәм итүнең дә кирәге булмагандыр, баш кагып куйдым кебек үзенә. Менә шул. Әтинең үзе артыннан ук, ул гомер буе җыйган, туплаган хезмәтләре, ягъни гыйльми һәм әдәби мирасы да китеп барды. Шул көннән соң эзе суынды теге адәмнең, очратканда да безне күрмәде, танымас булды. Ә әтинең язмышын беләсең...

-Аның хезмәтләре... Мирасы белән ничек булып бетте?

- Ул кадәресен белмим. Ә теге шигырь чыгаручы соңгы елларгача исән иде әле. Үзе турында зур галим һәм бөек язучы, дип сөйләгәннәрен дә ишетергә туры килде... Аның турында сораштырма башкача, ярыймы. Ишетәсем дә, сөйлисем дә килми аның хакында.

- Ул бәндәнең исемен белә торгансыздыр ич? Нигә аны яшерәсез?- дип сорамый кала алмадым шулай да.

- “Бәндә” диеп дөрес әйттең! Әмма, ул да инде бу дөньядан киткән булса кирәк. Киткәннәр белән булышу кирәкме икән бүген...

- Дөрес сөйлисез, киткәннәр белән булышу урынсыз анысы. Ләкин бит әле хакыйкать һәм гаделлек дигән төшенчәләр дә бар. Һәрхәлдә, булырга тиеш! Иртәме-соңмы гаделлек өскә чыгарга, кайчан да булса барыбер хакыйкать тантана итәргә тиеш...

- “Тиеш” дип әйтү җиңел. Әмма, йә әйт, кайчан, кайсы заманда дөреслекнең өскә чыкканы яисә гаделлекнең тантана иткәне бар икән бездә? Тарихка карасак та, бүгенге тормышыбызда да моның нәкъ киресе кабатланып килә түгелме...

Мин баш кагып утырдым, авыз ачып сүз әйтү артык булыр иде. Ә Александр Иванович, кинәт, утырган җирендә кыбырсынып куйды. Урыныннан торырга җыенуы булды, дип кабул иттем мин моны.

- Үзегезне арыттым кебек. Өйгә керер вакытыгыз җиттеме? – дип сорарга мәҗбүр булдым.

- Арыдым, дип әйтмим. Әмма, бу тарихны яңадан хәтергә төшерү, кичерү минем өчен һичкайчан җиңел булмады.

- Ләкин, мине бик тә кызыксындырган сораулар кала бит әле...,- дидем, бу сөйләшүнең менә шул рәвешле ярты юлда өзелеп калуын теләмичә.

- Син сорау алучы, мин җавап бирүче түгел, - диде ул, башкача сөйләшергә уенда булмаганны ачык аңлатып. Һәм таягына таянып авырлык белән генә күтәрелә төште, гәүдәсен турайтты. Капка баганасына терәлде аркасы белән. – Синең дә вакытыңны алдым, үземә дә керергә вакыт...

- Александр Иванович, тагы күрешербез бит әле, шулаймы?..- дип, мин дә урынымнан торып бастым.

- Вакытың булса килеп чыгарсың, - диде, баш тартмады. Борылып, капка келәсенә кулын куйгач, өстәргә кирәк тапты. – Чәйгә чакырмадым, үпкәли күрмә, ярыймы. Минем өйгә чит-ят кешенең кергәне юк, шулай гадәтләнелгән. Яратмыйм...

- Рәхмәт, чакырсагыз да керә алмас идем. Үземнең дә вакыт ягы тыгыз иде бүген, - дип, тынычландырырга, салпы ягына салам кыстырырга кирәк тапканмын.

Авыр тимердән ясалган келә эчке яктан шалтырап төшеп капка бикләнгәч кенә, үз юлым белән китеп барырга мәҗбүр булдым.

3

...Күпме генә онытырга, бу очрашу хакында уйламаска тырышсам да, булдыра алмадым. Көндез – эштә, төнлә – төштә дигәндәй, орчык кадәргә калып кибешкән, бөкерәя төшкән әлеге картның серләре, аның сүзләре, үз-үзен тотышы, холык-фигыле колагымда һәм күз алдымда булды. Ул кем, кемнең улы булып чыга икән соң? Алга таба тормышлары ничек булган? Бу тарафларга язмыш үзен ничек китереп чыгарган... Япа ялгыз яшәү, кешеләргә һәм җәмгыятькә ышанычын югалткан хәлдә көн күрү... Хәер, шулай дидем диюен, әмма Александр Иванович дигәнебез, язмыш сынауларын шактый ук күргән булса да, үз-үзенә ышанычын югалтмаган, кызганыч һәм көчсез кешегә һич кенә дә ошамаган. Кистереп үз сүзен, фикерен әйтә белә, сүзләрен дә кырык кат үлчәп сөйли...

Шулай да әтисенең кулъязмаларын, бар мирасын алып киткән бәндә кем булыр – ул кем икән?.. Күреп булмаса, ишетеп кенә булса да мин аны да беләм, таныйм булса кирәк бит... Исеме шактый ук мәгълүм кеше диде түгелме... Сорау өстенә сорау... Гомерен татар әдәбияты һәм мәдәниятына багышлаган кешенең, аңлашылса кирәк, бу сорауларга җавап эзләве гади кызыксыну гына түгел. Җавап тапмый ничек тынычланырга мөмкин...

Чираттагы күрешүебезне озакка суза алмадым. Бу юлы инде ул күрешүне мин зарыгып көттем. Ике-өч көн үттеме-юкмы, тагы таныш сукмаклар буйлап урман куенына кереп поскан әлеге дә баягы теге өйгә таба китеп бардым. Бераз суыта төшкән булса да көн аяз иде. Ялгышмаганмын, ул. Мин уйлаганча, гадәттәгечә беръялгызы капка төбендә утыра.

- Александр Иванович, мин тагы килеп чыктым бит әле, - дип, аваз салдым килә-килешкә. Һәм култык астына кыстырылган чәк-чәк тартмасын суздым үзенә. – Бусы сезгә Казан күчтәнәче...

Кырыс кына карап куйды миңа. “Казан”ны искә төшерүем ошап җитмәдеме әллә үзенә. Һәм, кабалана төшеп диярлек, сорап куйды:

-Нәрсә, Казанга бардыңмы?

- Юк, алып килделәр, - дигән ялган белән котылдым. Югыйса, “Бәхетле”дән алдым, дип тә котылырга мөмкин булгандыр.

- Кирәкмәс иде... Күчтәнәчләр белән йөрмә бүтән, миндә нәрсә кирәк, шул бар,- дип, карышуына да карамастан, ике уйларга урын калдырмыйча, алып килгән күчтәнәчне капка келәсенә элеп куйдым.

Ә ул исә “рәхмәт” әйтергә мәҗбүр булды. Аннан бер-беребезнең хәл-әхвалләрен белешеп алдык.

Картның кәефе чагыштырмача ярарлак күренә иде бүген. Шуннан файдаланырга теләп, күңелне бимазалап торган сорауларымның иң четереклесеннән башларга булдым.

- Сезгә менә тагы Александр Иванович дип дәштем. Әмма моның әти-әниегез биргән исем түгел икәнлеген белгәч, ничектер уңайсыз... Бәлки, ачыклык кертерсез, “агай” дип әйтимме, беренче кабат очрашуыбыз түгел бит инде...

- Мин дә ялган сөйләп утырмыйм, паспортта ничек булса – шулай дидем...

- Ләкин, барыбер, бу бит сезнең чын исемегез түгел!

- Нигә алай дисең?

- Татар халкының авыз иҗатын, әдәби мирасын җыйган һәм өйрәнгән галим үз улына андый исем кушмас. Үзебездә дә матур исемнәр бетмәгән ич... Татар исемнәре дип әйтүем.

- Бу дөньяда нәрсәнең чын, нәрсәнең ясалма икәнлеген кем белеп бетергән...- диде ул, артык исе китми генә.- Кеше исем белән тумый, исемне безгә тугачтын яисә дөньялыкта яшәү дәверендә бирәләр.

- Шулай да исемен яшергән, ата-ана биргән исеменнән качкан кешегә мин үзем бигүк ышанып бетмим.

- Син ышансын өчен исем алыштырыргамы инде миңа?..

- Алай димим. Әмма әти-әниегез сезгә башка исем кушкан бит.

- Шулай укмы! – дип, күтәрелеп сынап карап куйды ул. – Тикшерү органнарыныда эшләми торгансыңдыр ич...

- Юк, алай уйласагыз нык ялгышасыз. Гади бер пенсионер...

- Ярар... Гади бер пенсионер, дисең инде, - дип, ялт кына күзләрен миңа текәп алды ул. Ниндидер сер бар иде кебек аның бу карашында. Бәлки миңа гына шулай тоелгандыр. Шулай да озак көттермәде, берни булмагандай ипле һәм тыныч кына сүзен дәвам итте. Үз итеп, шаярган атлы да булды тагы. – Бик кызыксынучан кеше булып чыктың бит әле, синнән җиңел генә котылып булмас ахыры. Кызыксынсаң, тыңла, теге көнне өзелеп калган җирдән дәвам итәм сүземне.

- Тыңлыйм...,- дидем, һәм үзалдыма уйлап куйдым: яше шактый булуга да карамастан хәтере әйбәт икән әле бу картның.

- Теге, шигырь чыгаручы бәндәнең әйткәннәре дөрескә чыкты ул чакта. Икенче көнне үк тентү килде өйгә. Ә өстәл һәм киштәләр буп-буш. Берничә урында өелеп торган гәҗит-журналлардан тыш бер ни калмаган. Әтинең язу-сызуларын таптырыпмы таптыралар үзебездән. “Булмаганны каян алыйк...” дибез. Ышанмыйлар. “Үзегезне дә алып китәргә туры килмәгәе” дип, куркытып та карадылар. “Юк, булгач юк инде. Бәлки эш урынында, институтта калдыргандыр сез эзләгән кәгазьләрен”, дип аңлаткандай булды әни. Янадылар һәм куркыттылар да, киттеләр... Ә тагы ике-өч көннән фатирдан ук куып чыгардылар үзебезне. Кеше түгел, хуҗасыз этләрмени! Хәер, хуҗасыз этләр белән дә алай кыланмыйлар. Теге, үзен шагыйь дип санаган адәмне әйтәм, әүлия диярсең, бар әйткәне дөрескә чыгып барды...

- Урамга ук кумаганнардыр инде... Бер-бер почмак бирделәрме соң?

- Бирделәр ди... Халык дошманы калдыкларының кайгысы түгел бездә, кайда оя табасыз, шунда куныгыз, диделәр...

- “Оя” диделәр, “фатир” түгел...

- Әйе, оя! Эт оясын күздә тоттылармы, кош оясынмы, белгән юк...

- Барыр җиребез юк, бала белән кая чыгып китим, - дип аңлатып карады үзләренә әни.

- Тапмасагыз, үзебез табарбыз, - диде, арадан берсе коры гына. – Себердә урын күп анда. Сезгә дә җитәр...

- Кудылармы?

- Сорыйсың!- диде ул, кырт кисеп.

- Кайда урнаштыгыз инде?

- Урнашуын-урнаштык, әнинең ерак бер туганы кертте үзебезне. Әмма, вакытлыча дигән шарт белән. Бер атна уздымы-юкмы, әнине дә эшеннән азат иттеләр. “Халык дошманы хатынына совет мәктәбендә урын юк” дигәннәр... Әтинең язмышы белән кызыксынып кая гына бармадык, безнең белән сөйләшергә теләүче булмады. Ул эшләгән институтның бусагасын атлап керә алмадык. Черек күлдә урнашкан оешмалар турында әйтеп тә торасы юк... Бар мирасын, китапларын алып киткән адәмнең адресын эзләп табып, соң чиктә шуның янына бардык. Ярдәм итмәсә дә бер-бер хәбәре булмасмы дип өметләнгәнбездер инде...

Ишек катында безне күргәчтен чирканып куйгандай итте ул да, фатирына чакырмады. Затлы җылы халатка төренеп үзе чыкты тышкы якка. Әни белән без баскыч читендә катып калдык.

-Сезгә нәрсә калган... Ник килдегез монда? - булды беренче сүзе.

- Башка чара калмагачтын килдек,- диде әни. –Ул кайда икән? Ниләр кирәк икән үзенә? Бәлки син белә торгансыңдыр, дип килгән идек...

- Белмим һәм белергә дә теләмим, - булды җавабы.

- Берни алмады бит, буш кул белән чыгып киткән көенә, - дип, елап җибәрде әни.

Юату яисә бер-бер җылы сүз әйтеп куйса ни булган, тегенең уенда да юк.

- Аңарга берни дә кирәкми инде хәзер, эч пошырып йөрмәгез, ярыймы! Мине дә, адресымны да онытыгыз,- диде ул, бер-бер кеше күрмиме дигәндәй як-ягына карангалап.- Әйттем ич, мин сезне белмим, сез – мине, дидем.

- Алмашка кием-салым да алмаган иде... Ашарына бармы икән, җитәме икән? - дип өзгәләнде әни аның саен.

- Мин берни дә белмим. Һәм белергә дә теләмим! Аяк астында буталып йөрмәгез башкача...- диде дә кырт борылып кире үз фатирына кереп китте. Әни белән мин шапылдап ябылган ишекнең урам тарафында торып калдык.

- Үзен “шагыйрь” дигән адәм шулай кыландымы!- дип, гаҗәпләнүемне белдергәнмен. –Һич ышанырлык түгел ич моңарга...

- Ышану-ышанмау синең эш, кардәшем. Йә, әйт, уйлап чыгару, арттырудан миңа ни файда?.. Ничек булган, шуны сөйлим. Хәтеремә бөтен кыланышлары уелып калган.

- Шагыйрьләрне нечкә күңелле, кешелекле буладыр, дип белә идем. Шуңарга соравым, - дидем. Аңлашылса кирәк, әңгәмәдәшемдә шик-шөбхә туа күрмәсен тагы, диеп тырышуым. Шагыйрь һәм язучыларга мөнәсәбәтен алдан ук искәртеп куйган иде ич. Белә калса, эш харап... Бабабызның кулында тимер таяк.

- Күпме яшәп, мин ул кадәр дә ике йөзле һәм мәрхәмәтсез кешене очратмадым башкача, - диде Александр Иванович, һәм көрсенеп куйды. Бу - аны онытыйк, сүзне башкага борырга вакыт дигәнне аңлатуы иде.

Башым кагып, ризалашкан атлы булдым. Ә ул дәшми генә, күзләрен аяк очына төбәп, тик утыруын дәвам итте. Бераз көттерә төшеп сорау бирдем:

- Алга таба ниләр булды?

- Әтине алып киткән теге имансызлар әнине эзләргә керешкән булып чыкты. Мәктәпкә барып сораштырганнар... Күренә-нитә калсак, үзләренә хәбәр итәргә кушып киткәннәр. Без вакытлыча тукталган хуҗалар да тыңгысызлана башлады. Таныш-белешләр, сүз берләшкәндәй, үзебезгә: “баш исән чакта шәһәрдән чыгып китү кирәк”, дип киңәш итте. Башына төшкән кайгы-хәсрәт һәм чарасызлыктан әни берөзлексез елый. Көн дә бүген кайда кунарга икән дип баш ватабыз. Билгеле инде, әни миңа барысын да сөйләп бетермәгән, үзем дә аның итәгенә ябышып артыннан ияреп йөрүче бер иркә малай гына бит әле. “Китәргә дә китәргә” диләр. Әйтергә җиңел ул. Ләкин менә кая һәм ничек чыгып китәргә, кемгә, кай тарафка – анысын әйтүче юк. Безнең гаиләдә барын да әти хәл итә торган иде бит, әни шуңарга күнеккән...

Көннәрнең берендә тимер юл вокзалы тарафына барып чыктык. Билет алу кая, вокзалга якын килерлек түгел. Кеше өстенә кеше, умарта оясына таяк тыгып болгатканнар диярсең. Кая карама анда хәрби конвой, төркем-төркем кешеләрне куып китерәләр дә каядыр озаталар. Өстәвенә кассаларда документ тикшерәләр икән... Кире борылып китеп барганда, артыбыздан йөгереп килгән берәү каршыбызга чыгып басмасынмы... Әни укыткан мәктәпне берничә ел элгәре тәмамлап чыккан укучысы булып чыкты. Исеме белән олылап дәште ул аңарга. Хәлләребезне сораштырды. Ничек булса – шулай дөресен сөйләде үзенә әни. Ишеткәч, ярдәм итәргә алынды. Ул шушы вокзалда җаваплы урында эшли булып чыкты.

- Кирәк-яракларыгызны җыештырып алыгыз да бүген үк төнлә вокзалга төшегез. Ярдәм итәргә тырышырмын, - диде.

Без ул кушканча эшләдек. Һәм караңгы төн уртасында товар вагонында, тактадан ясалган ниндидер тартмалар артына кереп посып, бөтенләй күрмәгән-белмәгән Урал тарафларына китеп бардык...

Казаннан китеп котылдык котылуын, әмма юлда салкын тидеме, вокзалдан вокзалларга күчеп йөри торгач, башка бер-бер йогышлы авыру эләктеме, әни авырый башлады. Ятып хәл алу, бераз шифалану кая инде ул, башны куеп тынычлап хәл алыр урыныбыз да юк. Ашыйм дисәң, ризык табарлык түгел. Кая барып чыкма, аннан куалар, торыр урының булмагач эшкә дә алмыйлар. Шулай йөри торгач, әни тәмам хәлсезләнеп егылды. Чиләбенең аръягында урман эчендәге ниндидер бер станцияда тукталган идек. Көннәрдән бер көнне, йогышлы авыру таратып йөрисез, дип, әнине, ай-вайларына колак та салмыйча, ике култыгыннан ике кеше эләктереп хастаханәгә өстерәп алып киттеләр.

- Улым, улым..., -дип, ачыргаланып кычкырып нидер аңлатырга теләде кебек әни. Аның сүзләренә колак салучы булмады.

Артларыннан ияреп барганымны күргәч, теге ир-атларның берсе борылып яныма килде дә, якамнан тотып күтәреп, шундый итеп типте. Кая барып төшкәнемне хәтерләмим. “Хастаханә” дигәч, күңелгә җылы кергәндәй булды шулай да. Әнине тиз генә, дарулар биреп терелтерләр дә, җибәрерләр, дип өмет иткәнмендер. Япа ялгызым таныш булмаган бистәнең вокзалы янында урамда торып калдым...

Шуннан күпме генә эзләсәм дә таба алмадым үзен. “Хастаханә” дигәннәрен дә эзләп таптым, югыйсә. Бер атнага якын аның капкасы тирәсендә буталып, әниемнең чыкканын көттем. Әнине белүче дә, ишетүче дә булмаган. “Йогышлы авыру белән булгачтын, үлгәндер” диделәр. Кешедә кеше кайгысы түгел иде, кемнең – кем, кемнең – кайда булуын белүче дә юк. Безнең кебекләр белән дөнья тулган... Ә үземне, хуҗасыз эт баласыдай, урамда тотып алып ятимнәр йортына илтеп яптылар. Менә шул рәвешле әтисез-әнисез булып калдым...

Аңладыңмы инде! – дип, үзе сөйләгәннәрдән дымсулана төшкән һәм тәмам тоныкланып калган күзләрен миңа текәде ул, ниһаять. Әйтерсең, дөньяның шулай буталуында минем дә гаебем бар.

Ул еллар, ул дәвер турында беренче генә кат ишетүем булмаса да, колагым ишеткәннәрдән, телсез-өнсез калып торган чагым иде. Ишеткәнем дә бар, укыганым бар, телевидение һәм киноларда да әледән-әле кабатланып тора ич ул елларда илнең, кешеләрнең башыннан кичкән коточкыч җәбер-золым. Хәтта архивларда өйрәнгәнем булды ул дәвернең кыргый вәхшилекләрен. Әмма боларны искә төшерү яисә сөйләвем белән янәшәмдә утырган картаеп бөкшәеп беткән карт агайга ярдәм итә ала идемме соң мин?!. Әллә, киресенчә,мәңге төзәлмәс йөрәк ярасына чираттагы мәртәбә тоз сибүче генә булып чыгар идемме...

-Менә шулай, - дип, янә үзалдына көрсенеп куйды карт. Телемне тешләгәндәй сүзсез калып югалып торуымны сизде кебек ул. Һәм бераздан өстәп куйды. – Ә син миннән чын исемемне таптырасың... Исем кайгысы иде мени?..

- Ачуланмагыз, - дип, тынычландырырга кирәк таптым үзен. – Мин болай гына, үзегезгә, әти-әниегез кушкан чын исем белән эндәшәсем килгәнгә сораган идем.

- “Ятиминәр йорты” дип әйтергә җиңел, әмма анда НКВД нинди тәртипләр урнаштырганын сөйләп кешегә аңлатырлык түгел. Син аны күз алдыңа да китерә алмыйсың. Кемнәр генә юк иде анда. Үзара аңлашу һәм мөнәсәбәтләрдә, тел түгел, йодрык хәл итә иде барысын. Ә мин, әти-әниемнең сөекле бедән-бер иркә малае, урамда үсмәгән, сугышырга күнекмәгән. Кемлегемне, исемемне белеп алгач: “Әй, син, татарчёнок!”, “чаплашка”, “татарская морда” яисә “черножопый” дип кенә сөйләшә һәм тукмыйлар иде... Теркәү вакытында үз исемемне әйттем югыйса, ә олы бер абзый: “А по русский как?” дип сорап куймасынмы. Мин кеше исеменең русчасы-татарчасы барын белми идем, соравына җавап тапмадым. Ә ул күп уйлап тормаган, тоткан да дәфтәренә “Александр Иванович” дип язып куйган. Менә шул рәвешле “Саша” һәм “Александр Иванович” булдым да куйдым. Чын исем-фамилиямны искә төшермәскә тырыштым, алай гына да түгел, шулай язганнары өчен рәхмәтле дә булып йөрдем әле. Юкса, “халык дошманы калдыгы” дигән ярлык күтәреп, гомер буе газап чигәсем булган. Ә ул елларда әти-әниләре кулга алынган балаларны ничек рәнҗеткәннәрен һәм кимсеткәннәрен беләсеңме!.. Үзебез кебек яланаяклы ыштансызлар да мыскыл итте аларны, өлкәннәр һәм түрәләр дә. Кешегә санамадылар, хәрби училище һәм югары уку йортларына алмадылар. Күпме кеше гомерләре буе “кара тамга” белән яшәп, шул тамга белән теге дөньяга китте... Үз башыңнан кичми торып, моны аңлап булмый, әлбәттә...

- Шулай икән, - дидем. Тагы ни әйтим соң.

- Ә син әти-әниең кушкан исем дисең... Исем кайгысы булдымы бездә!

Аңладым, төшендем, һәм исем турысында сорау кузгатмадым башкача. Кирәк санаса, бер-бер заман үзе әйтер әле, дигән нәтиҗәгә килдем.

- Әниегезнең язмышы ничек булганны ачыклый алдыгызмы?

- Ачыклау кая, шул китүдән, суга төшкәндәй, эзсез-хәбәрсез югалды.

- Ә сез?..

- Мин Саша, Александр булып киттем. Үз исемемне генә түгел, татар булуымны да оныттым, искә-хәтергә төшермәдем башкача. Һичкайчан, һич бер җирдә, һичкем шикләнмәде, белмәде минем кем булуымны, кайда тууымны. Ике татар сөйләшеп торганын очратканда да аңламамышка салына торган идем. Үзем уйлап тапкан биографияма шик ташлаучы булмады, хәтта тора-бара үз ялганнарыма үзем дә ышанып яши башладым. Әмма үз-үземә сүз бирдем, әтием һәм әнием язмышын, соң булса да, ачыкларга ант иттем. Әти өстеннән шикаять язучыны да ачыкларга кирәк иде бит... Шундый максат белән югары уку йортына кердем, махсус белем алдым. Эшкә урнаштым... Башым белән җир себерсәм себердем, әмма максатыма ирештем...

- Ачыкладыгызмы?..

- Әни, әйткәнемчә, эзсез-хәбәрсез югалган булып чыкты. Ничек кенә эзләп һәм эзләтеп тә очына чыга алмадым. Тапмадылар...Шифаханәдә архивлар сакланмаган, агач бинада янгын чыккан булса кирәк. Кем белә, бәлки үзе дә шунда янып үлгәндер... Кулга алынуы хакында архивларда язу-фәлән тапмадым. Менә шулай, кешенең кадере булмады шул ул заманнарда... – Тирән сулыш алып уфтанып алды ул һәм сүзен йомгаклап куйды. - Хәер, бүген дә кадеребез артты, дип әйтеп булмый торгандыр...

Аңарга ияреп, ирексездән, үзем дә баш кагып куйдым булса кирәк. Әмма башкага кушылып дөньяны сүгү, тормыштан зарлану уема да кереп карамады. Шул чак тел очымда эленеп торган чираттагы сорау чыгып очты.

- Ә әтиегез?

- Аны бер атна эчендә хөкем итеп, атканнар булып чыкты. Кабере юк, Казанда Архангел зиратында күмелгән булса кирәк, диделәр. Архив документларын өйрәнгәчтен генә күзем ачылды. Өстеннән язылган шикаять белән дә таныштым хәтта, - диде ул, һәм тукталып тирән сулыш алды, уйга калып торды бераз. Әйтергәме-юкмы диеп, икеләнде булса кирәк. Һәм карашын миңа текәде. – Йә, ул кәгазьне кем язган дип уйлыйсың?

- Мин каян белим... Хәер, үзләре белән аралашып яшәгән берәр бәндә язган булуы ихтимал. Безнең татарда хөсетлек чик-чамасыз ич ул.

- “Бәндә” диеп дөрес әйттең. Теге вакытта безгә килеп әтинең бар мирасын төяп алып киткән адәм актыгы үзе язган булып чыкты аны. Аноним түгел, һич яшермичә үз кулы белән язган, каләмен карага манып имзасын, исем-фамилиясын тулысынча теркәп куйган. Кулъязма ачыклаучы белгечләргә биреп тикшерттем хәтта, расладылар. Шагыйрь диген инде шуны, галим диген, ничек җир күтәреп йөретте икән үзен...

- Килешәм... Мин сезнең белән тулысынча килешәм. Әмма “шагыйрь»ләр бакчасына атылган таш кына менә, ничектер, күңелне тырнап тора. Рифма-ритмга салып язган һәр зат шагыйрь саналырга тиеш түгелдер минемчә. Шагыйрь ул милләтенең бар кайгы-хәсрәтен үзенеке санап, шуларны үз җилкәсенә күтәрергә сәләтле олы шәһес, сынмас-сыгылмас намуска ия кеше була торгандыр. Тукай, Такташ, Җәлил кебек, мәсәлән...

- Килешәм, - дип күтәреп алды ул шундук һәм шаяру катыш әйтеп куйды. – Синнән дә акыллы сүзләр чыга башлады бит әле. Гади пенсионер дигән буласың тагы...

Шунда гына үземнең, саксызлык күрсәтеп, мавыгып киткәнлегемне аңладым. Үз халәтемне яшерергә тырышу теләгеннәндер, кабалана төшеп, тагы бер кат кабатлансам кабатланганмындыр, сорап куйдым.

- Ул бәндәнең исемен миңа әйтергә ярый торгандыр бит?

- Нәрсәгә кирәк ул сиңа, ташла, - дип кулын селтәгәндәй итте ул.- Кирәкле кешеләр бу хакта белә, Казан һәм Мәскәү архивларында аның кулы белән язылган дистәләгән шикаятьләр саклана әле дә... Һәммәсенең копиялары бар миндә.

- Сез ул архивларга үтә алдыгызмы? Аларга бит теләсә кемне якын җибәрмиләр, - дип, гаҗәпләнүемне белдердем.

- Максат итеп куйсаң, барын да ачыкларга, хәл итәргә мөмкин икән ул. Әйттем ич, мин шактый ук җаваплы урыннарда эшләдем. Архивларга керү минем өчен проблема булмады. Ә менә әтинең тулысынча аклануын озак көтәргә туры килде. Чөнки мин үземнең кем улы булуымны һичкайчан һич кемгә сиздермәдем, белдермәдем ич. Читләп, чит-ят белгечләр аша гына эш итәргә тырыштым.

- Төпченүем өчен гафу үтенәм, Александр Иванович, ул адәмнән үч алу теләге булмадымы үзегездә?

- Юк, булмады.

- Ул бит җинаятьче, нәселегезнең тамырын корыткан кеше булып чыга...

Ничек җавап бирергә икән дипме, бераз уйга калып торды әңгәмәдәшем, йөткергәндәй итте. Әмма, озак көттермәде:

- Мин уйлыйм, ул болай да тыныч яши алмагандыр. Картайган көннәрендә йокысы тыныч булгандыр дип уйлыйсыңмы әллә ул бәндәнең?.. Ул үзенә үзе хөкем чыгарган...

- Билгеле шагыйрь, галим булып киткән дидегез түгелме соң?..

- Галим булмагае, академик булсын!.. Башка берәүләргә яманлык кылган кеше тыныч гомер кичерә дип уйлыйсыңмы әллә... Ишегенә кем дә булса килеп шакыган саен карт күсе сыман сискәнеп куйгандыр, төннәрен куркып уянган, ямьсез төшләр күреп гомере буе саташкандыр, дип уйлыйм мин аны.

Ә мин аның саен әрсезләнүемне дәвам иттем. Ачыклыйсы килә ич, бу минем өчен бик тә мөһим... Хәер, төшенүен төшенәм дә кебек, әмма моны Александр Ивановичның үз авызыннан ишетәсем килә иде.

- Аның исемен әйтегез, зинһар өчен?

- Исемен дә, үзен дә искә аласым килми. Икенче бер вакытта әйтермен, килештекме...- дип, кулын сузды ул. – Вәгъдә...

Килештек. Әмма аның кул бирүе китәргә җыенуы да булган икән, урыныннан күтәрелергә талпынды ул шунда. Култыгыннан тотып, торырга ярдәм иттем үзенә. Рәхмәт әйтте.

- Соңгы соравым, Александр Иванович, - дип, әле һаман да әрсезләнүемне дәвам иткән көнем бит үземнең.

- Тыңлыйм...

- Әти-әниегезне дәүләт куркынычсызлыгы органнары алып киткән. Һәм юк иткән... Аңлавымча, сез үзегез дә шул даирәдә эшләгән булып чыгасыз түгелме?.. Хәрхәлдә, миңа шулай тоела. Башыма сыймый, бу мөмкинме, сез ничек, ни рәвешле сыена алдыгыз алар арасына?

- Башыңа төшсә – башмакчы буласың, диләр. Ишеткәнең бармы?..

- Әйе, бар андый әйтем.

- Мин әти-әнием язмышына бәйле бар сорауга да җавап табарга тиеш идем...

- Таптыгызмы?

- Җавабын таптым табуын. Әмма үзләрен кайтарып булса икән ул... Килешәсең булса кирәк, адәм баласы өчен иң кадерле кешеләр – ул ата белән ана...

- Һәм балалар, әлбәттә! – дип йомгакларга ашыктым.

- Авырткан җиргә тиясең, тукта, - дип, башлаган сүземне тәмамларга бирмәде ул миңа. - Гаилә корып, балалар үстерү бәхетеннән дә ваз кичәргә туры килде миңа.

- Бер тапкыр да өйләнмәдегезме, гаилә кормадыгызмы?

- Баштарак кирәк санамадым. Үземнән дә торгандыр, эшем һәм һөнәрем дә шундыерак булды. Кыскасы, ялгызым гомер кичердем. Вакыты узгач соңара төшеп аңладым аңлавын: үз-үземә бикләнеп йөри торгач гомер узып киткән булып чыкты.

- Аңлыйм, - дидем. Аңламасам да шулай дияргә мәҗбүр идем кебек...

Килешүен белдереп, баш кагып куйды ул һәм фикерен дәвам итте.

- Күз алдына китерә аласыңмы, менә минем әти-әниемнең, барып баш иим дисәң, каберләре дә юк бит бу җир йөзендә. Алар, әйтерсең лә бөтенләй булмаган, тумаган һәм яшәмәгән бу дөньяда, хезмәтләре дә эзсез югалган, исемнәре дә... Гомеремнең күп өлеше Москвада яисә ерак чит-ят илләрдә узды. Кая гына барып чыкма, дөньяның күп почмакларына хас булган бер матур гадәт бар, язлар җиткәчтен дә, кешеләр төркем-төркем булып зиратка, әти-әниләре, туганнарының каберләре янына барырга ашыга. Чәчәк куялар, гөлләр үстерәләр... Мин аларны күргән чакларымда ишек бусагасына утырып аз еламадым. Бу җир йөзендә чарасызлыктан, ятимлектән һәм ялгызлыктан тамган күз яшьләреннән дә авыррак тагы ни бар икән?!. Моны сез белмисез һәм аңлый да алмаячаксыз...

Ни диим, килешүемне белдереп бер тын дәшми тордым. Әмма дәшми тору бик тә авыр икән бит ул кай вакытларда.

- Димәк, ачыклыйсы сораулар әле бетмәгән...- дидем бераздан.

- Башка һич кемгә, һич бер соравым калмады инде минем хәзер, - диде агай. - Эзләдем, бик күп нәрсәләрне ачыкладым. Җавапсыз калган сорауларым да аз түгел... Кыскасы шул, бу дөнья белән алыш-бирешне мин үзем дә төгәлләдем кебек инде...

- Ә ничек сез шул профессия, шул кешеләр арасында..., шул дәүләткә...

- Аңладым, җитәр, ярага тоз сипмә, - дип, чираттагы мәртәбә башлаган сүземне әйтеп бетерергә дә бирмәде ул миңа, кырт кисте. “Шул дәүләткә хезмәт иткәнсез”, дип әйтергә теләгән идем. Әмма гаепләп түгел, хәйран калып...

- Дәүләт..., дәүләт, - дип, ике-өч мәртәбә кабатлады ул үзалдына. Ни әйтим икән моңарга дип, уйланып та калды кебек. - Ә дәүләтнең монда гаебе юк. Мин үз ватаныма хезмәт иттем, намус белән хезмәт иттем... Куеныңда үз ватаныңа таш саклап яшәү мөмкин түгел. Килешәсеңме!

- Шул фидакярлекне бәяләүче булдымы соң?

- Бәяләсеннәр өчен, күкрәккә орден-медальләр таксыннар өчен хезмәт итмиләр ватанга. Бу намус эше...

- Намус дигән төшенчәне күпләр онытты да кебек инде,-дип, аның сүзләрен хупларга ашыктым.

- Онытсалар ни эшләтәсең,- диде ул һәм бераз уйга калып торды. – Исләренә төшер, әмма соң булуы бар... Шулай түгелме әллә?..

Каш астыннан гына миңа караш ташлап алды ул. Минем фикерне белергә теләве булды ахры. Килешми чарам юк.

- Шулай, Александр Иванович, байлык дигәндә Ватанны гына түгел, аналарын да сатарга әзер кешеләр ишәеп китте шул хәзер... Килешәм. Ничек кенә килешәм әле...

- Бу хакта сөйләшү бик авыр миңа, бүгенгә шул урында туктатып торыйк булмаса, ярыймы. Ә хәзер кереп даруларымны эчәргә һәм бераз ятып торырга кирәк. Үз хәлемне үзем генә беләм...- диде ул, кинәт аркасы белән капкага сөялә төшеп.

Күтәрелеп, үзенә карасам, исем китте, әллә кай арада йөзеннән нур качкан, күзләре тоныкланып калган иде аның. Йөрәк “жуылдап” куйды, бер-бер хәл була күрмәсен тагы. Юк-бар сорауларым белән тәмам теңкәсенә төшкәнмен түгелме соң... Капка келәсендә әлегәчә эленеп торган күчтәнәчне алып аның буш кулына тоттырдым. Һәм якын көннәрдә тагы күрешергә сүз куешып, аерылдык. Гадәттәгечә, үз юлыбыз белән икебез ике тарафка китеп бардык...

4

Чираттагы күрешүне озакка калдырасым килмәде, икенче көнне үк аның йорты каршысыннан бер түгел, ике-өч мәртәбә урап килдем. Әмма хуҗа күренмәде. Хасталандымы әллә, дигән шик керде уема, хәтта капкасына ук төртелеп карадым. Капка эчке тарафтан бикле булып чыкты. Киләсе атнада килүемдә дә шул ук хәл кабатланды. Александр Иванович юк, ә капка бикле. Ни дияргә, нәрсә кылырга да белмәссең. Тагы бер атнадан һәм бер айдан соң да очрата алмадым аны...

Тәмам пошаманга төштем, үзенә бер-бер хәл булганмы соң әллә... Хәтергә төште, почта китерүче һәм кибетчене беләм, дигән иде кебек. Кибет бер өй аша гына, кердем, әмма соравыма җавап таба алмадым. Әллә таныш булмаган кешегә җавап бирәселәре килмәдеме: “Белмибез...” диделәр. Почта ташучы кыз исә ялга китеп барган булып чыкты.

Үкенмәс җиреңнән үкенерсең. Урамга йөрергә чыктыммы, келт итә дә хәтергә Александр Иванович килеп төшә. Урман эчендә башка сукмак һәм башка юл беткән диярсең, тагы шул тарафка тарта аяк. Көтмәгәндә-уйламаганда очрашкан идек, хушлашмый да аерылышкан булып чыктыкмы икәнни... Аны очрату түгел, аның хакында бер-бер хәбәр ишетүдән дә тәмам өметем өзгән идем инде.

***

...Күпмедер вакытлар узгач, үзебез яшәгән бистәнең идарәсенә ут, газ һәм су өчен җыелган бурычларны түләргә килдем. Араны өзеп китеп барганда бистәнең коменданты артымнан йөгереп чыкмасынмы:

-Сез Ринат исемле икән ич...

- Әйе, шулай.

- Без бит сезне байтактан эзлибез.

Сагая төшеп туктап калдым.

- Бер-бер хәл булдымы?

Комендант шактый ук калку гәүдәле, таза ир уртасы кеше. Миңа аның отставкадагы хәрби офицер булуы да мәгълүм иде. Дөресен әйтергә кирәк, очраганда бер-беребезгә баш кагып уза торган булсак та, якыннан танышырга, аралашырга туры килгәне юк иде моңа кадәр.

-Сез Александр Ивановичны белә идегезме? – дип, сорап куймасынмы шунда.

Кулымдагы кәгазьләрне төшереп җибәрә яздым. Димәк, минем танышым һәм якташым Александр Иванович белән нидер булган.

- Белә идем. Ә ул кайда, соңгы араларда бер дә күренми башлады?- дип, тәкатьсезләнеп, соравына сорау белән җавам кайтардым.

- Ике атна чамасы элек аны соңгы юлга озаттык.

Колагым ишеткән сүзләрдән башым әйләнеп китте, бер мәл ни дияргә белми, телсез калып тордым. Әмма үземне кулга алырга тырыштым.

- Ә ул инде байтактан күренми иде кебек...

- Хастаханәдә иде, кремль хастаханәсендә, шунда китеп тә барган...

- Кайгыртучы, янында караучысы да булмагандыр. Озатучы булдымы икән, соңгы юлга, дип әйтәм...

- Ничек булмасын, Александр Иванович сугыш ветераны, бик күп орденнар кавалеры... Шуның өстенә – генерал да иде бит әле ул. Гади генерал гына түгел, - дип, тирән итеп сулыш та алып куйды тагы. – Мин үзем дә белми идем, гаҗәп кеше булган. Легендар... Хәрби оркестрлар белән, олылап Троекуров зиратына күмделәр үзен.

- Яхшы булган, - дидем, колагым ишеткән яңалыкларны күптән белгән атлы булып. – Ул зур хөрмәткә лаеклы кеше иде шул...

- Ничек кенә әле,- дип, комендант та хуплап куйды үземне. Сер бирмәдем, димәк. Инде сораштырырга форсат чыкты кебек.

- Ә сез аны яхшы белә идегезме? – дип сорадым, җай чыгудан файдаланып.

- Белә идем. Бик яхшы кеше иде. Әмма якыннан аралашканыбыз булмады. Ул, гомумән, кешеләр белән бик аралашмый иде кебек. Разведкада һәм контрразведкада эшләгәннәр шундый була бит ул. Өенә кеше-фәлән чакырмады, ялгызлыкны яратты күбрәк. Аннан бит, яшь ягыннан да, дәрәҗәсе белән дә ул бик зур кеше иде...

Ә мине һаман үз сорауларым кытыклап тора, шуларга якынлашу бар теләгем.

- Ә ул кайсы милләттән иде соң? – дигән сорау чыгып очмасынмы шунда авызымнан.

- Рус кешесе, әлбәттә, чын рус каһарманы... Әмма, белмим ни сәбәпле, чиркәүгә йөрмәде ул. Күмгәндә дә дин әһелләре чакырмаска, кабер ташы өстенә дә тәре түгел, урак-чүкеч һәм йолдыз рәсеме куярга васыят итеп калдырган. Чын совет генералы...

- Анысы шулай, - дидем, боларның барысын да белгән атлы булып. Ә үзем балтасы суга төшеп җуелган кеше хәленнән чыга алмыйча аптырыйм.

- Сезне туктавымның сәбәбе бар, - дип аңлатырга кереште комендант. – Александр Иванович бер конверт калдырган, аның тышында “М. Ринатка” дигән сүздән башка һич ни язылмаган. Ничә көн инде кемгә икән диеп баш ватабыз, фамилия-фәлән юк. Ә келәйләнгән конвертны ачу уңайсыз. Анда ни булмас, белеп булмый бит...Фамилиягызның баш хәрефе дә туры килә, димәк, ул сезгә булып чыга,- дип, конвертны миңа сузды комендант.

- Әйе, миңа, - диеп, кулыма алдым конвертны. “Ул минем фамилиямны белми иде шул”, дип әйтергә кыймадым. Хәер, нигә белмәскә, ачыклаган булып чыга... Хатны кеше алдында ачып тормадым, җәт кенә куен кесәмә шудырдым да, рәхмәт әйтеп, бик эшлекле кыяфәт белән юлымны дәвам иттем.

***

“Ул хатта ниләр язылган иде соң?” дип кызыксына булса кирәк укучы.

Ни барысы дүрт-биш җөмлә. Һәм мине аеруча хәйран калдырганы тагы шул булды – хат саф татар телендә язылган иде. Ышанасызмы-юкмы, бер хатасыз язылган:

“Кызганыч, мин менә хастаханәгә килеп юлыктым бит әле. Моннан чыгарга язгандырмы-юкмы, әйтеп булмый. Сезнең белән тагы бер тапкыр булса да күрешеп сөйләшкәндә яхшы буласы иде дә бит... Бик әйтәсем килеп тә әйтергә өлгермәгән сүзләрем калды. Ходай ни кушкандыр, алдагысын белеп булмый. Бер серемне ачам шулай да, мин беренче очрашуыбыздан соң ук сезнең кем булуыгызны ачыклаган идем. Казан турында, язучылар турында әйткән сүзләрем өчен зинһар миңа үпкәли күрмәгез, кичерегез. Сезне кузгатыр өчен, сынау максатыннан махсус шулай сөйләштем. Нишләтәсең, бу минем профессиональ авыруымдыр инде. Ә теге “бәндәнең” исемен сез үзегез дә чамаладыгыз булса кирәк. Әйе, аның исеме “Нәкис”.... Шәрехләп тору кирәкмәстер, сезгә таныш кеше, шулай бит?!.”

Үз күзләремә үзем ышанмыйча югалып калдым башта. Аннан эсселе-суыклы булып китте, тәнемнән бер оя кырмыска чабышып үткәндәй булды. Баш түбәмдә калган санаулы гына чәчләрем дә үрә торып баскан иде булса кирәк... Хатның кайбер юлларын, нәрсәләрнедер ачыкларга теләп булса кирәк, кабат-кабат укыдым...

Икенче тарих

1

Кичке ашны ашап чәйләр эчкәчтен, көндәгечә, эш өстәле артына барып утырды Җамал Вәлиди. Аның хәзер кырыкмаса кырыкка ярылыр чагы. Көнчыгыш педагогия институтында алдагы атнадан башлап “Татар теленең тарихы” дигән яңа фән укыта башлаячак. Үзе өчен бик тә якын һәм көтеп алынган фән. Шулай булуга да карамастан беренче лекция беренче инде, махсус әзерләнергә туры килә. Җаваплылык та зур, дулкынлану да бар. Аннан бит әле беренче лекцияга Республиканың мәгариф өчен җаваплы җитәкчеләре һәм соңгы арада бик тә активлашып киткән дәүләт куркынычсызлыгы оешмасыннан да вәкилләр килүе ихтимал.Соңгылары татар тарихы, аның әдәбияты һәм теленә кагылышлы бер генә вакыйганы да игътибарсыз калдырмыйлар бу араларда. Өстәвенә тагы “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нең икенче томы корректурасын карап, төзәтмәләр кертеп чыгасы бар. Ашыктыралар... Галимҗан Ибраһимов эшчәнлеге хакында әдәби тәнкыйть мәкаләсе язырга алынган иде, аны да көтәләр булса кирәк, сузарга ярамый. Моннан байтак еллар әүвәл академик Бартольдның “Кыскача ислам мәдәнияты тарихы” дип исемләнгән хезмәтен тәрҗемә итеп бастырган иде ул. Китап матбугатта югары бәя алды һәм бик тиз таралып бетте. Әмма, ни өчендер, шул китап уңае белән соңгы араларда шактый тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килә иде аңарга. Югары органнардан да кызыксынучылар бар кебек. Эшне зурга җибәрмичә, үз вакытында, шул язмаларга да вакытлы матбугат аша җавап бирү кирәк иде. Бу эшне дә озакка сузу ярамас. Татар халкының мәкаль һәм әйтемнәрен дә туплап чыгарыр вакыт җитте кебек. Табышмаклар, кыска җырларны да озак сузу ярамас. Һәммәсе дә, әнә, эш өстәлендә, аның шүрлекләрендә тау-тау өелеп чират көтеп ята. Яңа чыккан газета һәм журналларны да карап чыгырга, күз йөгертеп кенә булса да укып, танышып бару кирәк. Институтта көннең ничек узып киткәнен дә абайламый кала, өйдә дә күпме эш көтеп тора үзен. Вакытны гына менә ничек җиткерәсе...

Ә шулай да һәммәсенә өлгерергә кирәк. Эш күп булудан зарланалар ди мени, эшсезлектән изаланырга язмасын... Балалар өчесе дә әниләре белән чаршау артында. Алар да эштә, дәрес хәзерлиләр. Йоклар вакытлары да җитә булса кирәк инде. Аны эшеннән бүлдермәс өчен аяк очына гына басып йөргән хатыны Ләйлиҗиһан әледән әле “тысс-тысс” дип, аларны тавышланмаска чакырып тора.

Ниһаять, инде җиң сызганып эшли башладым дигәндә генә тышкы яктан кемдер килеп ишекләрен шакымасынмы.

- Вакытлы вакытсыз кем йөри инде тагы...-дип, ишекне Ләйлиҗиһан барып ачты. Ишек төбенә килгән кешене кире борып булмый, керергә чакырды үзен.

Вәлиди, эшеннән аерылырга теләмәсә дә, керүченең сүзләренә колак салмый булдыра алмады:

- Соңлам йөрүем өчен, гафу итегез, Җамалетдин абзый, мин сезнең янга килгән идем.

Вакытсыз йөрсә дә, көткән кешесе булмаса да, урыныннан тормый гына ишеккә таба борылырга мәҗбүр булды галим. Егерме биш-утыз яшьләр чамасындагы бу кеше соңгы араларда аның күзенә бик еш ташлана башлаган иде. Юк эшен бар итеп институтка да кереп чыкканы бар. Танышканнар да иде кебек хәтта, әмма исеме хәтердә калмаган. Башкорт якларыннан килгән булса кирәк, мөгаллимлек итә.

- Ә-ә, син икәнсең әле, - дип, торып килүчегә ике кулын сузарга мәҗбүр булды галим. Урындык тәкъдим итте үзенә. – Йә, ишек тупсасында басып торма, кил, түрдән уз. Безнең якларга нинди җилләр ташлады үзеңне?

- Эштән бүлдереп йөри дип берүк ачулана күрмәгез инде, Җамалетдин абзый, - дип, бик тә итәгатьле итеп башлап китте ул сүзен. – Киңәш-табыш итү өчен сездән дә игелекле кеше булмаганга килергә мәҗбүр булдым яныгызга. Зинаһарлар өчен, гафу итә күрегез, Җамалетдин абзый...

- Сөйлә, тартынма, ни булды тагы? – дип, кулына алган китабын кире өстәлгә куярга мәҗбүр булды Вәлиди. – Утыр. Җитди сүз аягүрә сөйләшенмәс...

- Рәхмәт, Җамалетдин абзый, сез миңа һәрчак ихтирамлы булдыгыз. Әдәбият дөньясында яше-карты рәхмәтләр укып яши үзегезгә. Кая барма, шунда мактау сүзләре белән искә алалар үзегезне. Тукайны яклаган, Фатих Әмирханны һәм Ибраһимовны күтәргән кеше ич сез. Сездәге кайгыртучанлык, ярдәмчеллек җитми шул бик күпләргә...

- Ярар, ярар, мактау сүзләрен калдырып тор әлегә, - дип бүлдерергә кирәк тапты ул аны.

Ялагайлык һәм хөсетлекне җене сөйми, югыйса, шулай да килүченең әлегедәй төче сүзләрен бу очракта колак читеннән уздырды Вәлиди. Тәрбия эше белән шөгыльләнер вакыт түгел.

- Мин уйлаганымны сөйлим, Җамалетдин абзый. Сез бит... Сез бит бүгенге татар дөньясында сирәк очрый торган асыл затларыбыздан...

- Ярар, бу кадәресе аңлашылды... Инде без – татар зыялылары бер-беребезгә ихтирамлы булмасак, бер-беребезне кайгыртып, үзара ярдәмләшеп яшәмәсәк, безне кем кайгыртыр соң! Йомышың бар идеме? Булса, сөйлә.

- Алай да сез бар әле Казанда. Кешеләр бит үз-үзләренә бикләнде, аралашмас булды. Юкса, Җамалетдин абзый, кем янына барып, кемгә сөйләр идек борчу-шатлыкларыбызны.

- Йә, тыңлыйм үзеңне...

- Килүемнең сәбәбе шул, Җамалетдин абзый... Мин бит, белмисездер, мулла нәселеннән. Әтием, бабам мулла булганнар...- дип башлады ул сүзен.

- Ата-ананы сайлап алмыйлар. Ә мулла малае булуы оят мыни! Киресенчә, горурланырга кирәк. Муллалар начарлыкка өйрәтмәде халыкны. Гыйлемгә, әдәп вә инсафлылыкка өндәде алар. Барыбызның да иң әүвәлге остазлары мулла булды.

- Шулаен шулай да бит... Кемдер менә минем мулла нәселеннән булуымны органнарга җиткергән. Чакырта, сораштыра башладылар. Төпченәләр... Куркыталар... Бу бер дә яхшылык белән тәмамланмас төсле, Җамалетдин абзый. Эшсез йөрүемнең дә сәбәбе шуннан диеп беләм. Редакцияларга якын җибәрмиләр. Киңәш итегезче, ни эшләргә миңа, ничек котылырга бу бәладән?

- Әтиеңнең мулла булуы бәла буламы?

- Шулайрак килеп чыга шул.

- Тынычлыгың саклау кирәк, - диде Вәлиди, эче пошкангамы, тирән сулыш алып куйгачтын, -гаепсез кешегә тимәсләр. Аннан, шигырьләреңдә дә син бит алай мөгез чыгармыйсың кебек соңгы араларда.

- Әллә укыдыгыздамы, Җамалетдин абзый?

- Кулга кергән китапны уку кирәк, кардәшем, укыдым...

- “Җидегәнче”ләр белән араны өздем бит мин хәзер, - дип, кош тоткандай, яңалыгы белән уртаклашырга ашыкты килүче. - Җидегәнчеләрне, беләсездер инде, күптән туздырдылар, кайсы кая китеп аеры-чоеры таралып беттеләр.

- Араны өзеп дөрес эшләгәнсең. Шигырьне бит төркемнәр түгел, аерым шәһес иҗат итә. Кулына каләм алып шигырь язарга алынучыны мин илаһи бер зат итеп күрәм.

- Җамалетдин абзый, сез Тукайның үзе белән аралашып яшәгән кеше, килүемнең сәбәбе башка булса да сорамый булдыра алмыйм: шигырь нинди булырга тиеш ул? Сезнең фикерне белү бик тә кызык булыр иде...Мине мактап матбугатта бер-бер мәкалә дә язып бастырмассызмы икән? Вәт, булыр иде ул вакыйга-а...

- Ул кадәресен вәгъдә итә алмыйм әлегә. Ә менә шигырь хакындагы соравыңа килгәндә, анысы да җиңел сорау түгел, әлегәчә төгәл генә һичкемнең җавап бирә алганы юктыр бу сорауга.

- Ә шулай да?

- Шигырь – ул нәрсә, дип кат-кат үз-үземә сорау биргәнем бар. Әмма, кистереп кенә җавап бирә алмыйм. Шулай да, шигырь – мәхәббәт авазы түгелме... Ничек уйлыйсың?

- Матур әйттегез: “Мәхәббәт авазы түгелме...” Шәп бит, шәп! Ә безнең “җидегән”челәр нинди генә мөгез чыгарып карамады.

- Әйе, мөгезне чыгарып күсәттегез. Арагызда сәләтлеләр дә бар кебек, миңа калса. Мисал өчен, Гадел Кутуйны искә алырга мөмкин. Сәйфи Кудаш атлы егетнең дә үз тавышы бар кебек. Кемнең кем буласын, алдагы көннәрдә кем каләме ни юнәлештә үсеп китәсен алдан әйтеп булмый, әлбәттә. Ә шулайда күпчелеге, мин әйтер идем, “тыкы-тыкы, каты-коты...” язалар кебек.

- Сез әйткәнчә, Җамалетдин абзый, мин инде хәзер мөгез чыгармаска да тырышам, тормыш өйрәтә икән ул.

- Дөрес әйтәсең, тормыш өйрәтә. Чыгымлый башласаң, шундый иттереп китереп суга ул тормыш дигәннәре.

- Бүген яныгызга килүем дә, Җамалетдин абзый, шул уңайдан иде бит. Тормыштан зарланып килдем. Әтиемнең мулла булуы кара койрык сыман артымнан ияреп йөри һаман. Уфадан качып чыгып китүем дә шуның аркасында булды. Казан еракта, бәлки онытырлар, кызыксынмаслар, белмәсләр дигән идем.

- Белсәләр, ни булган. Син беренчесе һәм соңгысы түгел. Бик күпләребезнең ата-бабасы мулла булган. Булса соң, гаепмени...

- Гаеп булмаса да гаеплиләр бит менә.

- Дөнья булгач, гаепләүләр дә булыр. Татар булган өчен дә гаепләгәннәр, динебез ислам булган өчен дә. Нишлисең, барыбыр яшибез бит әле менә... Башка суктылар дип тормыйбыз, күтәреләбез, калкабыз. Республикалы да булдык кебек, әнә...

- Ярый да сез мулла нәселеннән түгел?..

- Анысы ни дигән сүз тагы...

- Сезне ярлы крәстияннардан дип ишеткән идем. Дөрес түгелме әллә?

- Кем әйтте сиңа? Ата-бабаларымнан баш тартырга җыенганым юк әлегә. Тәтеш-Апас якларында минем ата-бабамны белмәгән, танымаган кеше булдымы икән... Аларның укымышлы кеше – мулла булулары да сер түгел. Мин моны һичкемнән яшермәдем, уема да кереп караганы юк. Киресенчә, ата-бабам белән, аларның мулла булуы белән горурланып яшим.

Колагы ишеткәнгә бик нык гаҗәпләнгән атлы булды соңлап килгән кунак. Югыйса, ул бу хакта хәбәрсез булмый калмагандыр... Үзенә күрә, сынап каравы булды кебек...

- Бә-ә-әй, - дип сузып куйды ул, - һич ялгансыз менә, иманым камил булсын, мин сезне чын-чынлап ярлы мужик нәселеннән дип йөрим тагы.

- Ишеткән булсаң – яхшы. Анкета һәм тәрҗемәи хәлгә “ярлы крестияннардан” дип язу модага керде ич хәзер. Кемдер язган икән, язсын... Үземнең ялган-йолган белән көн күргәнем булмады. Сораганга горурлык белән җавап бирдем: “Әтием һәм җиде буын бабам мулла булган!”

- Сез дә мулла нәселеннән, димәк. Менә ничек, бу минем өчен яңалык булды бит әле, - дип, куанып куйгандай итте килүче.

- Шуны ачыкларга килмәгәнсездер ич!..- дип, сүзне кыска тоту ягын кайгыртты Җамал Вәлиди. Сүз булмаганда сүз булсын, өч көн үткәч, исәнме кодагый, дип утыра торган вакыт түгел. Стенадагы күкеле сәгатъ тә әнә шул хакта искәртеп алды. - Миннән нинди киңәш сорыйсыз инде?

Җәелеп китеп сөйләшергә җыенган иптәш өчен хуҗаның сүзне коры тотуы көтелмәгән иде кебек. Сизгер булып чыкты үзе, аңлады. Уңайсызлануданмы, әллә үчләшү яисә ачуы чыгудан, ике бит алмасы кызарып чыкта аның кинәт. Күзләрен челт-мелт йомгалап алды һәм тешләрен кыса төшеп дәвам итте.

- Өч улым бар. Берсеннән икенчесе кечкенәләр әле. Хатын эшләми. Казанда кардәш-ыру, туган-тумачаларыбыз юк, Җамалетдин абзый. Икебез дә башкорт якларыннан бит без. Эшсез йөрү бик тә авыр, бер-бер ярдәм күрсәтмәссезме диеп килгән идем.

- Мөгаллимлек итәм, дигән идең түгелме?

- Итә идем дә бит, эшләгән җиремнән бушаттылар, җибәрделәр...

- Эшсез калгансың, димәк... Эш белән ярдәм итәргәме? Эш табу җиңел түгел шул хәзер...

- Эше дә кирәк инде... Аннан бераз..., сорарга да уңайсыз, теге ни, Җамалетдин абзый...

- Акча кирәкме?

- Әйе-әйе, акча да булмасмы дигән идем... – Һәм бертын дәшми торгачтын, кабалана язып тәгаенли төшәргә кирәк тапты. – Бурычка..., бурычка соравым, әлбәттә, кайтарып бирү шарты белән.

Бу очракта нидер әйтүне кирәк тапмады Вәлиди, утырган урынында ипле генә борыла төшеп, янәшәдәге өстәл тартмасына үрелде. Ачты. Һәм аннан бер төргәк акча чыгарып аны каршысында торган кунакка сузды.

-Менә, минем бер айлык мәгышем шушы. Бәхетең, бүген эш хакы алган көнебез иде. Кирәк кадәрен ал.

Әйтелгән сүзгә колак салмавы яисә ишетмәгәнгә сабышуы булдымы,уңайсызланып яисә тартынып та тормады теге,педогогия институты доцентының бер айлык хезмәт хакын санамый-нитми генә үзенең куен кесәсенә шудырды.

- Рәхмәт, - диде диюен, һәм урыныннан сикереп үк торды. – Хәзер кайтып китсәм дә була. Хатынны һәм балаларны шатландырырга кирәк.

Ачкан авызын йомарга онытып, тегенең кыланышларын ничек бәяләргә белми бер тын исе китеп карап торды Вәлиди.

- Ә эшнең кирәге калмадымы инде? – дип, искәртергә мәҗбүр булды ниһаять. Килүченең кош тоткандай куануы һәм кабалануларына хәйран калган иде ул. – Кешедән алган акча тиз бетүчән була.

- Оныта язганмын бит... Әллә эш белән дә ярдәм итәсезме?

- Мулла нәселеннән булгач ярдәм итми булмас, - дип, шаярткан атлы булды Җамал Вәлиди. – Менә, ике данә “кемлек кәгаземне” бирәм үзеңә. “Спартак” аяк киемнәре фабрикасына, аның директоры янына кер. Шушы “кемлек”не бир һәм аңлат. Ул сиңа ярдәм итәргә тырышыр. Булмаса, ерак түгел, әнә Әтнәгә дә барып кайт. Анда мәгариф бүлегенә керерсең һәм Гарифҗан исемле агайны сора. Ул һичшиксез ярдәм итәр, соңгы күрешүебездә “Тел һәм әдәбият укытучылары кирәк” дигән иде. Миннән сәлам күндерергә дә онытма үзләренә. Булдымы?..

- Булды. Ничек кенә булды әле, - дип хушлашмый, рәхмәтен әйтергә дә онытып чыгып йөгерде теге. Тупсаның аргы ягына чыккачтын тавышы тагы да көррәк булып яңгырады. – Бер вакыт табып тагы киләм әле яныгызга, ярыймы Җамалетдин абзый, сорауларым бик күп сезгә. Рәхәтләнеп сөйләшеп тә уырасы килә. Шигырьләр дә укырмын үзегезгә... Мине мактап мәкалә дә язарсыз әле бәлки, шулай бит Җамалетдин абзый...

Егет шактый әрсез һәм бәйләнчек тә булып чыкты бит әле. Моңарга ирек куйсаң, башыңа менеп утырырга да күп сорамас. Әмма, шигырь язучының теләкләренә каршы төшәсе яисә үзенә каты бәреләсе килмәде әлегә. Сабыр төбе – сары алтын бит ул.

- Ярар, килерсең, укырсың - дими, ни әйтәсең тагы...

2

Чакырылмаган кунак чыгып киткәчтен дә чаршау артыннан хатыны Ләйлиҗһан килеп чыкты. Барып ишекне бикләп килде иң элек. Аннан аяк очларына ипле генә басып ире янына якынлашты, җылы йомшак кулын салды аның җилкәсенә.

-Бер дә тынычлап эшләргә бирмиләр үзеңә...

- Нишлисең, килгән кешене борып чыгарып җибәреп булмый шул.

- Эш урыныңа килсә дә яраган бит... Якының, туган-тумачаң түгел. Кеше өенә шушы вакытта килеп керергә...

- Анысы шулай, әмма институтта да тоту җиңел түгел шул мине. Берөзлексез лекциялар, студентлар, яшь галимнәр... Килүче-китүчедән дә өзелеп торган юк. Һәркемнең үз соравы, үз мәшәкате дигәндәй... Милли әдәбият өлкәсендә, фәндә шактый ук җанлану сизелә соңгы араларда.

-Бу кеше бер дә ошап бетми миңа, Җамалетдин. Син ни диярсең...

- Хикмәт ошату-ошатмауда түгел, кадерлем. Башка барыр җире, ярдәм сорар кешесе булмаганга килгән бит, рәхәт тормыштан түгел.

-Берәүгә дә җиңел түгел инде, - дип сузып куйды Ләйлиҗиһан. – Акча сораучылар күп булыр ул, акча берәүгә дә җитми. Әнә,Искәндәр белән Ибраһимның да алмашка күлмәкләре юк. Әминәнең аяк кабы тузып беткән. Синең хезмәт хакыңны көтеп дәшми йөри идем...

- Боерган булса, киләсе айда алырбыз үзләренә. Дөрес сөйлисең әнисе, балаларны ким-хур йөртергә ярамас.

- Бу айда булмасмы?

- Бу айныкы бетте, китте шул инде, аппагым .

- Барысын да бирдеңме?.. Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас. И-и-и, Җамалетдин, бигърәкләр дә бер катлы һәм юмарт инде үзең. Хәтерлисеңдер безнең Апас якларында синең кебекләр турында “ыштансыз да соң үзе” дип әйтә торганнар иде.

Хатыны әйткән комплементтан күңеле булып рәхәтләнеп бер көлеп алды Җамал Вәлиди.

-Кемнән-кемнән, синнән бу тикле дә җылы мактау сүзе ишетермен димәгән идем, Ләйлиҗиһан. Кил әле, шуның өчен үзеңне бер кочыйм әле, - дип, кулыннан тотып тезләре өстенә тартып утыртты ул аны. Чәчләреннән сыйпап бит уртасыннан үбеп алды.

Хатын-кыз барыбер үзе булып кала. Иренең җилкәсенә башын куеп бер кавым иркәләнеп алгачтын, сүзен дәвам итте:

-Белгән кешеңмени, исеме ничек соң аның?.. Теге әле генә китеп барган ыспай егетне әйтәм...

- Исемен хәтерләмим, танышкан да кебек идек, онытканмын. Шигырьләр яза дип беләм, яшь булуына да карамастан, гаиләсе зур икән, өч улым бар, диде, әнә...

- Бик төче телле һәм елгыр күренә үзе... Бер дә кыенлыклар кичергән кешегә ошамый.

- Ярар, җанкисәгем, башка кайгың булмаса, оныт аның турында. Килештекме...

- Син әйткәч, килешми кая барасың. Хәерлегә булсын инде, Җамалетдин, - дип ирен тынычта калдыру нияте белән торып китәргә җыенда хатын.

- Алай ашыкма әле, аппагым, - дип, кочагыннан ычкындырмый торды аны Җамал. – Балалар ничек соң, дәресләрен хәзерләп бетерәләрме инде? Рәхәтләнеп сөйләшеп тә утыра алганым юк үзләре белән. Алай да син бар күз-колак булырга...

- Искәндәр олыгаеп китте соңгы арада, өй эшләрен дә үзе башкарып чыга. Мөстәкыйл булырга тырыша. Минем киңәшләргә мохтаҗлыгы юк. Укытучылары да мактап бетерә алмый үзен. Математика һәм төгәл фәннәрне бик ярата, шул юлдан китәр төсле... Ибраһим күбрәк сиңа охшаган, бер өзлексез укый, китаплардан аерып булмый үзен. Әтисе юлыннан китәр төсле, тарих һәм әдәбиятка кагылышлы китап күрсә – дөньясын оныта. Аннан сүз тыңлаучан тагы үзе, “нинди эшең бар, әни” дип сорап кына тора. Балалардан зарланырлык түгел анысы.

- Ә минем татлы кызым Әминә ничек?

- Әминә бала гына шул әле. Бик шук, кайчак холкын да күрсәтеп ала. Башы эшли үзенең һәм бик кызыксынучан. Абыйларына да, миңа да берөзлексез сораулар яудырып кына тора. Җавап бирми торып котылам димә үзеннән...

- Бу бит яхшы, аппагым. Аның яшендә шуклык һәм җорлык бик яхшы күренеш. Шул сыйфатларга дөрес юнәлеш күрсәтә белү генә кирәк. Шулай түгелмени?..

- Хәерлегә булсын инде, кыз балага бераз тыйнаклык турында да онытмаска иде дә бит.

- Сабый гына бит әле... Барысының да үз вакыты бар. Тыйнаклык та ерак йөрмәс, боерган булса. Исән-сау гына булсыннар берүк.

- Ә син һаман эштә. Көн дип белмисең, төн дип белмисең, кайчан карама шул китап һәм язуларың өстендә. Йокың да юк, ялың да. Бераз һавада йөреп керсәң, ял итеп алсаң да ярар иде дә бит, - дип, кайгыртуын белгертергә кирәк санады хатын. Бу аның күптән күңелендә, тел очында булып та шул көнгәчә әйтергә форсат таба алмый йөреткән сүзләре иде.

- Һәр нәрсәнең үз вакыты була, ял да итәрбез, аппагым. Быел җәен, боерган булса, балалар белән бергәләшеп, туган якларга кайтып килербез. Зөя суларында йөзеп, тау итәкләрендә җиләк җыеп, Апас урман-кырларның саф һавасын сулап гизеп йөрербез. Үзебез дә ял итәрбез, балалар да... Туып-үскән якларны һич онытырга ярамас, балалар да нәсел-ыруның тамыры, чишмә башы кайда икәнлекне күреп үссеннәр... Килешәсеңдер ич?

- Килешү генәме! Тик менә син шулай дисең дә бит, соңыннан бер-бер эш йә мәшәкатең килеп чыга. Ел да хыялланабыз шул хакта... Тормышка гына ашыра алганыбыз юк.

- Быел, боерган булса, вәгъдәмне бозмам. Үзем дә сагындым, бик сагындым туып-үскән Апас тарафларын...

- Мин бик риза да бит. Синнән тора, синең вакытыңнан, Җамалетдин.

- Сүз бирәм үзеңә, кайтабыз дигәч кайтабыз туган якларга.

Әле һаман иренең тез өсләрендә утырган хатын сәгатъкә күз төшереп алды шунда. Чаршау артында калган балаларның, Ибраһим белән Искәндәрнең, нидер бүлешә алмый бәхәсләшеп алулары да ашыктырды булса кирәк үзен.

-Ярый,мин китим инде...Балаларны үз вакытында йоклатасы да бар. Ни гомер сине эшеңнән бүлдереп утырам икән бит, - дип, ипле генә урыныннан торып чаршау артына кереп югалды Ләйлиҗиһан.

Җамал Вәлиди, ниһаять, эш өстәленә борылды. Тау-тау өелеп торган китаплар, таралып яткан кулъязмалар һәммәсе аның игътибарын көтә. Дөньясын онытып туган тел һәм әдәбият дөньясына кереп чумды ул. Авыр, әмма милләт өчен, үзен шул милләттән санаган һәр адәми зат өчен соң дәрәҗәдә мөһим һәм үтә кирәкле булган хезмәт. Бу эшкә бары күңеле саф, җаны изгелек һәм игелектә булган асыл затлар гына алына булса кирәк. Халыкның дәвердән-дәверләргә күчеп тупланып килгән рухи һәм әхлакый мирасын үз акылы һәм йөрәге аша кичереп килер буыннарга түкми-чәчми тапшырырга алынган затларның берсе ич ул. Ходай биргән һәр көн, һәр сәгатъ һәм минутның кадерен белеп эшләргә туры килә...

3

Көндәлек эш һәм мәшәкатьләр белән көн арты көн, ай арты ай үтә торды. Әмма заяга узмый вакыт. Эшләгән эш нәтиҗәсез калмый. Татар теленең ике томлык аңлатмалы сүзлеге үзен зыялы санаган һәр татарның китап киштәсендә тора хәзер, “Коръән” белән янәшәдә торалар. Хәер, изге “Көръән” китап киштәләреннән сандыкларга яшерелә, мендәр асларына күчә башлады бит әле соңгы араларда. Хакимият башында утыручылар дошман арты дошман эзли, дин әһелләре, муллалар белән көрәшә, изге китаплар белән булыша башладылар. Мәчет манараларын аударырга-җимерергә җыеналар икән, дигән сүзләр дә йөри. Халыкның эчен шул пошыра, шундый хәбәрләр тыңгылык бирми гади халыкка...

Казан, Ырынбур һәм Уфада татар телендә чыгып килүче әдәби һәм гыйльми журналлар Җамал Вәлиди хезмәтләрен зарыгып көтеп ала, ә укучылар тарафыннан исә ул мәкаләләр вакыйга буларак кабул ителә. Көнчыгыш педагогия институтында аның лекцияларына студентлар гына түгел, яшь галимнәр һәм әдәбият-сәнгатъ тирәсендә кайнашкан иҗат әһелләре һәм белгечләр төркем-төркем килә торган булды.

Кичкырын Казанны кыл урталай бүлеп торган Болак читләп өенә кайтырга чыга ул. Кулында таушала төшкән күн портфель булыр, башында кара эшләпә. Үз-үзен тотышы, кием-салым һәм тышкы кыяфәте белән гавәмнән аерылып торуны өнәмәсә дә әллә каян күреп, танып алалар аның үзен. Узып киткәчтен әледән-әле артыннан чыш-пыш килеп: “Әнә, Җамал Вәлиди шул була инде...” дип, үзенә бармак төртеп күрсәтеп калуларга да күнеккән. Юлына каршы чыгып юк сорауны бар итеп сораштыручыларга да исе китми. Сәлам бирүчегә сәлам кайтара, сорау белән килүчеләрне игътибар белән тыңлый һәм тәфсилләп җавап бирә үзләренә. Әдәбият һәм сәнгать белән кызыксынган, милли тарихка битараф булмаган замандашлары һәм милләттәшләре артканнан-арта баруга сабыйларча ихлас куана торган иде ул...

Кабан күленә чыгучы тар тыкрыкларның берсендә урнашкан ике катлы агач йортның югаргы катында урамга караган ике тәрәзә булыр. Тәрәз төпләрендә гөлләр, алар һәр заман чәчәктә. Шул гөлләр артында аның эштән кайтуын зарыгып көтеп торган күзләр булыр. Ул күзләр аның сөекле кызы Әминә яисә уллары Ибраһим белән Искәндәрнеке. Әтиләренең кайтыр вакыты якынлаша башлагачтын да алар, үзара бер-берен алмашып, тәрәзә төбендә аны көтәләр. Һәм куанычлы хәбәрне, үзенә күрә сөенчене, беренче булып әниләренә җиткерергә ашыгалар...

Кабан күле читләп сузылган урамнан килеп үз тыкырыкларына борылгач та алсу һәм ак чәчәкле гөлләр белән әллә каян балкып торган тәрәзәдән аңарга кул болгадылар. Кызы Әминә өлгер булып чыкты бүген, димәк, сөенче аныкы.

Үз тупсаңны атлап җылы өйгә килеп керү, синең өчен иң кадерле булган кешеләрнең көләч елмаеп каршы алуына ни җиткән. Гаилә бәхетен аңлый һәм кадерли белгән кеше өчен моңардан да зуррак тагы нинди куаныч булырга мөмкин. Колачларын җәеп йөгереп килгән кызы кай арада аның муенына менеп сарылыр, уллары Искәндәр белән Ибраһим да бер-бер артлы ипле генә килеп әтисенең күкрәгенә сыенырлар. Ә Ләйлиҗиһан, чаршау читеннән башын чыгарып, бәхетеннән балкып тыйнак кына елмаеп карап торыр аларга... Өстәл өстендә чыжлап самавыр кайнап утыра, өйгә тәмле аш исе таралган...

Әтисенең өс киемнәрен салганын да көтмиенчә тыңгылыкны белмәс кызы Әминә, көндәгечә, үзенең уңышлары белән мактанырга керешер:

-Әти, мине тыңла, мине... мәктәптә бүген ике бишле алдым.

- Булдыргансың, кызым, йә, нинди фәннәрдән...

-Туган телдән һәм хисаптан алдым бишлеләрне.

- Яхшы булган, кызым,- дип, толымлап үрелгән, ике иңбашына сузылып төшкән йомшак чәчләреннән сыйпап ала кызын. – Ә тәртип бозмадыңмы соң?

- Тәртип тә бозмадым, әти, - диде кыз, бераз тавышын баса төшеп. - Бер малай чәчемнән тарткан иде, үзен этеп җибәрдем. Бу бит тәртип бозу түгел, шулай бит, әтием.

- Төртешү-этешү кызларны һич бизәми, кызым. Башкача алай итмә, ярыймы.

- Чәчтән тартмасын иде... Ул бит үзе башлады.

- Ә укытучы ни диде, нык орыштымы үзеңне?

- Орышмады, шелтәләде генә. Ул да синең кебек, кисәтте, бу соңгысы булсын диде.

- Дөрес әйткән, укытучының һәр сүзен тыңларга кирәк, кызым... – Шунда, кулында китап тотып бер читтә басып торган улы Искәндәргә игътибар итте Вәлиди. – Улым, ә синең уңышлар ничек?

- Барысы да яхшы, әтием.

Шуның белән түгәрәкленде Искәндәр белән хәл-әһвәл белешү, ул гомумән, күп сөйләшергә яратмый. Кечкенәдән тырыш, тыйнак һәм мөстәкыйль малай.

- Ибраһим, ә син ничек?

- Барысы да яхшы, әтием. Чиреккә дә гел бишлеләр чыгарга ошаган.

- Менә минем улым, дип мактанырлык булсын инде, ярармы!

- Ярар, - дип, тыйнак кына китап-дәфтәрләре янына китеп бара Ибраһим.

Ибраһимнең кулындагы китапны танып Вәлиди, кинәт, сискәнеп куйды. Чү, Мирсәет Солтангалиевнең соңгы хезмәте түгелме соң? Әйе, 1928нче елда Казанга соң тапкыр килүендә Мирсәет үз кулы белән имзалап бүләк иткән китапчык ич.

-Ибраһим, - диде ул, кырыслана төшеп. – Улым, ул нинди китап синең кулыыңда?

Үз чиратында малай да каушап, уңайсызланып калды. Әтисенең китап киштәсеннән рөхсәтсез алган иде бит. Ә ул мондый эшне бигүк өнәп бетерми.

-Мирсәет абый Солтангалиевныкы, әтием. Нәрсә, алырга ярамый идеме әллә?.. Мин аны бик кадерләп кенә тотам.

Ни дияргә соң бу малайга... Теге атнада бер почмакка посып Троцкий хезмәтләрен укып утыра иде. Бүген – Солтангалиев! Мондый болгавыр заманда бу мавыгу хәерлегә илтмәскә мөмкин ич. Ә гаеп аның үзендә булып чыга, бу китапларны үсмер бала күзеннән генә түгел, гомумән кеше-карадан да яшерергә күптән вакыт иде.

-Кил әле, яныма кил, улым, - дип, үзе янына чакырды ул Ибраһимны.

Гаепле кешедәй, кыяр-кыймас атлап якынлашты малай.

-Белмәдем бит, әтием, башка бер вакытта да синнән рөхсәтсез алмам китапларыңны...

Әтисе аны иң элек аркасыннан сөеп, башыннан сыйпап куйды.

-Син әле бик яшь, улым. Бу китапларны укырга сиңа иртәрәк әлегә. Үсеп җитәрсең менә, ни теләсәң шуны укый башларсың, боерган булса... Нигә кирәк булды соң әле сиңа бу китап?..

-Мәктәп директоры, Мирсәет абыйны “халык дошманы” дип сөйләде бүген безгә. “Түгел, нигә ул дошман булсын...” дип әйтәсем килде. Кыймадым. Аның бит безгә дә килгәне бар, шулай бит, әтием. Теге гимнастеркалы, күн итек киеп килгән абый шул иде бит. Сез кич буе сөйләшеп утырганда мин бар эшемне онытып шыпырт кына чаршау артында тыңлап яткан идем сезне.

- Олылар нәрсә сөйләшмәс, - диде Вәлиди. Тагы ни әйтсен, үзе ихлас хөрмәт иткән, олылаган фикер иясен хурларга керешсенмени...

- Мирсәет абый дошман түгел, шулай бит, әтием...

Бала, сәясәт турында сөйләшер, фикер йөртер өчен әле шактый ук яшь булса да, әтисеннән җавап көтә. Аңарга туры җавап бирсә, мәктәптәге укытучыларга, рәсми газеталарга каршы куячак ул аны. Ялган да сөйли алмый.

- Юк, улым, Солтангалиев халык дошманы түгел, ул киресенчә, халкыбызны бәхетле итү, аның дәүләтчелеген булдыру өчен үз-үзен аямыйча көн-төн хезмәт куйган каһарман. Син шуны белеп тор әлегә, ә калганын тарих үзе хәл итәр. Әмма, кара аны, малай актыгы, бу хакта һичкем белән сүзгә кермә, бәхәсләшәсе булма, ярыймы. Килештекме... Юкса, колагыңны борырмын.

- Аңладым, әтием, килештек...

- Ә хәзер ул китапны миңа бир дә, бар, өйгә бирелгән эшләреңне эшлә.

Улы китеп баргачтын, башын чайкап үзалдына уйлап куйды Вәлиди : “Бала дибез...Әнә ниләр белән мавыга, нәрсәләр белән кызыксына аның улы. Ходай кушып, исән-сау булса, үзе башлаган эшләрне шушы улы – Ибраһим дәвам итүе бик ихтимал. Хәерлегә булсын инде...”

Әтиләре өстен-башын алмаштырып, кулын юып чыккан арада гаилә тулысынча чәй өстәле артына җыелган иде. Әниләре барысы да ярата торган тәмле ризык - дучмак пешереп куйган бүген. Аның камыр һәм бәрәңге өстеннән йомырка белән ягылган йөзе, мичтән чыккач, сары көнбагыш чәчәгедәй балкып үзенә тартып тора. Өстеннән ак май белән майлап та җибәргәчтен күзеңне алырлык түгел, ә капсаң - телеңне йотарлык була менә.

- Дучмакны бу тикле дә тәмле һәм матур итеп бары әниегез генә пешерә белә, - дип, мактап куя шунда әтиләре.

- Син гел шулай, нәрсә пешерсәм дә мактыйсың инде, - дип, үзен мактаганга тартына төшеп җавап кайтара әниләре. Кыюсызрак булып утырган Искәндәрнең алдына чираттагы дучмакны куя ул. – Тартынма, аша, улым. Егет кешенең ашаганда колагы селкенсен, эшләгәндә йөрәге җилкенсен, дип әйтә торган иде безнең әти мәрхүм.

- Әниегездән үрнәк алырга кирәк, балалар. Ишеттегезме, әнә, халкыбызның нинди матур әйтемнәрен урынлы файдаланып сөйләшә ул.

- Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың, диләр бит...- дип елмайды хатын.

- Монысы да бик урынлы чыкты, аппагым, - дип хуплады Вәлиди. Һәм сүз уңае чыгудан файдаланып әйтергә кирәк санады. - Менә тиздән, боерган булса, нәшриятка халкыбызның мәкаль һәм әйтемнәрен туплаган кулъязманы тапшырырга җыенам. Бер китапка сыймас, алары да ике томлы булырга ошаган... Ул китапка кергән мәкальләрнең байтагын мин синең авыздан ишетеп теркәп бардым, Ләйлиҗиһаным...

- Хәерлегә булсын инде,-дип, тыйнак кына үзалдына әйтеп куйды Ләйлиҗиһан. Күңеленнән ниндидер дога да укып алган кебек булды.

Бар нәрсәне белергә, ачыкларга күнеккән Әминә сүзгә катышмый яисә сорамый каламы соң:

- Әтием, ә нәрсә була ул “мәкаль һәм әйтемнәр” дигәнең?

- Ашаганда андый сораулар белән бүлдермә әтиеңне, соңыннан аңлатыр үзеңә, - дип, кызын аркасыннан сөеп алды әнисе.

Ә Вәлиди кызы соравына җавапсыз кала алмады. Бала кызыксына икән, аңарга, эшең ни кадәрле тыгыз булуга да карамастан, җавап бирү кирәк, дип саный иде ул.

-Мәкаль вә әйтемнәр, кызым, халыкның гасырлар дәвамына тупланып килгән тапкырлыгы, акыл һәм фикри тәҗрибәсе җимеше була. Аларны урынлы һәм үз вакытында файдалана белү сөйләүченең зирәклеген, сүзенең үтемле һәм тирән мәгьнәле булуын тәэмин итә... Аңладыңмы инде, кызым.

- Ә мин, әтием, синең ул китапларны өйрәнеп, гел мәкаль һәм әйтемнәр белән генә сөйләшәсем килә.

- Бик яхшы булыр, кызым. Шулай итсәң, авызыңнан чыккан һәр сүзне бар кеше сокланып тыңлар... Бу каян килгән акыллы кыз, кем кызы икән, дип хәйран калыр тыңлаучылар...

- Әй, ничек яхшы булачак. Мин аларга Җамал Вәлиди һәм Ләйлиҗиһан кызы диярмен...

Ата белән ана, үзара сүз берләшкәндәй, дәшми генә соклану катыш горурланып кызларына карап тордылар. Ә ул сорап куйды:

-Әтием, ә син ул әйтемнәрне каян алдың, үзең уйлап чыгардыңмы.

- Кызым, әйттем кебек ич, алар төрле заманда туып, телдән-телгә күчеп шомарган һәм безгә килеп җиткән хәзинә. Алар халыкныкы.

- Ә кем аларны җыйган, кем язып алган?

- Әтием үзе! – дип, белдеклелеген күрсәтеп горур гына сүзгә кушылып алды Искәндәр.

- Аларны, кызым, синең кебек шәкерт чакларымнан ук кызыксынып җыя башлаган идем. Һәм кая барсам, кем белән сөйләшсәм дә, колакка чалынган һәр мәкаль-әйтемне теркәп бардым. Авылда да, Ырынбурда да, Казанда да... Бүген дә дәвам итәм бу эшне, татарлар яшәгән ерак авылларга баруым да шуның өчен.

- Менә ничек, менә ничек кызык икән, - дип, уйга бирелеп утырды кыз. – Син ул мәкальләрне җыярга барганда мине дә үзең белән алырсыңмы, әтием.

- Алырмын, кызым.

- Ә мине, -дип, Ибраһимнең сораулы карашы текәлде шунда.

- Сине дә алырбыз, улым.

- Искәндәр абыйны да, шулай бит, әтием, - дип, сүзгә Әминә кушылды тагы.

- Теләге булса Искәндәрне дә алырбыз, боерган булса.

- Йәгез, җитәр инде кызым, әтиегез эштән арып кайткан, тынычлап чәй эчәргә дә бирмисез үзенә, - дип, көтмәгәндә кузгалган бу сөйләшүне әниләре Ләйлиҗиһан йомгаклап куйды...

4

Милләт... Нәрсә соң ул милләт?.. Һич бәхәссез ки, ул гаять мөһим төшенчә. Әмма аны тотып карау кая, тоемлау һәм күз алдына китерү дә җиңел түгел. Шуңа да карамастан күпме җан иясе үз халкына, үз милләтенә хезмәт итүне беренчел һәм иң изге бурычы санаган һәм шул юлда нинди генә каршылык һәм киртәләр очрамасын, аларны җиңеп чыгарга омтылган. Дөньяда һәм ватаныбызда яшәгән һәр инсанның үз милләте булганы кебек, без татарларның да бай тарихлы, ерак гасырлардан тупланып килгән зур мираска ия милләтебез бар. Милләтнең йөзен аның әхлакый һәм рухи хәзинәләре, бары үзенә генә хас күңел тибрәнеше, шатлык һәм сагышларының кайтавазы булган моң, халык авыз иҗаты һәм, әлбәттә, иң кыйммәтле казанышы – тел билгели булса кирәк.

Бер уйласаң, милләт ул – без, “син” һәм “мин”, “ул” һәм “алар”, җыеп кына әйткәндә, һәммәбез. Тамырларыбыз буталган, әмма күпме генә буталган булмасын – уртак. Шулай дибез икән, ә ни өчен соң гомер-гомергә үз милләте язмышы, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге өчен җан атып яшәгән һәм эшләгән инсаннарның гомере аянычлы була. Милләтемне яшәтим дип кылган хезмәт тиешле бәя алмый, киресенчә, гаепкә, эзәрлекләүләргә дучар ителә. Ханнар һәм патшалар заманында булсын, совет дәверендә яисә демократия артына посып килгән кыргый капитализм шартларында булсын, хакимияткә килгәннәр иң элек үз милләтенә, халкына ихлас хезмәт итүчеләрне эзәрлекли башлаган. Дөньның кендеге булырга хыялланучылар өчен “милләтче” дигән ярлык “җинаятьче” сүзеннән дә хәтәррәк булып тоела. Нигә шулай... Үз милләтеңне, үз халкыңны, башкаларга каршы куймый гына, күтәрергә омтылу, ихлас сөю, ни өчен дип әле гаеп саналырга тиеш булды икән?!.

Җамал Вәлидинең хезмәтләре һәм язмышы хакында фикер йөртергә керештемме мине әнә шундый уйлар биләп ала. Татар баласы булып тугач, үз халкының тарихын, бай рухи мирасын һәм җир йөзендәге һәммә энҗе-мәрҗәннәрдән дә кыйммәтлерәк булган туган телен кайгыртып көнне-төнне белми берөзлексез хезмәт кылу кемгә зыян итте икән... Ул бит әлеге хәзинәләрне башка берәүләр сыман үз кесәсенә яисә корсагына тутырыр өчен җыймый, халыкның үзенә кайтарып бирү турында хыялланнып хезмәт итә.

Колачы җитсә үз милләтен кочып алырга әзер булган, гомеренең иң катлаулы мизгелләрендә дә һичкемгә, һич берәүгә ялгышып та яман сүз әйтмәгән, җылы сүз һәм ярдәмнән башканы белмәгән татар зыялысы кемнең юлына аркылы төште икән соң?.. Бер карасаң, бу большевиклар хакимияткә халык исеменнән, хезмәт халкының авыр тормышын җиңеләйтү дигән, берсеннән икенчесе матуррак лозунглар белән килгән иде. Ә ни өчен соң әле алар җиң сызганып шул халыкны белемле һәм иманлы итәргә гомерләрен багышлаган мулла һәм мөгаллимнәр, язучы һәм тарихчылар, гомумән, һәммә фикер ияләре белән көрәшергә кереште. Һич кенә дә башына сыйдыра алмый иде боларны Җамал Вәлиди. Егерменче еллар башыннан ук тырнак астыннан кер түгел, дошман эзләү дәвам итә. Инде җитәр, инде ниһаять тукталырга, тынычланырга күптән вакыт иде дә бит... Әмма, юк, киресенчә, урак өсте җиткән диярсең, тоташ җыялар, тоташтан кыралар милләтнең асыл затларын. Үзең уйлаганны ярып әйтү түгел, кемнедер яклау яисә хуплау, урамда очраган таныш-белешеңә кул бирү дә гаеп санала башлады түгелме...

Ул гына да түгел, иң аянычлысы шул, әле кичә генә каләмдәшең яисә мәсләктәшең дип санап йөргән, үз фикерләрең белән эчкерсез уртаклашкан таныш-белешләр яисә үзең тәрбияләп үстергән, белем биргән шәкертләрең сиңа юкны бар итеп яла ягарга мөмкин. Матбугатта бер-бер гыйльми хезмәт, йә булмаса мәкалә белән чыгыш ясарга өлгермисең, уңнан да, сулдан да сине гаепләргә керешәләр, фикереңнең асылына төшми торып тәнкыйтьләргә алыналар. Урамнан узып барган кеше каршына койма астыннан атылып чыккан һәм аның артыннан ямьсез өреп калган әнчекләр мени... Һич кенә дә милләт кайгысы түгел бит үзләрендә, максатларын һич аңлармын димә...

Шуларның барысын күрәсең һәм кичерәсең дә, кулга каләм аласы килмәгән көннәр була. Илһам кача, күкрәк кыса шундый минутларда. Ә, югыйсә, күпме эш, башлап та ташланган яисә тәмамланмаган күпме хезмәт көтә үзен. Милләтнең бүгенге тәрәккыяте, көн кадагына килеп баскан кичектергесез ихтияҗы өчен соң дәрәҗә кирәк булган хезмәтләр.

5

Менә тагы чираттагы эш көнен тәмамлап, гадәтенчә, үз уйларына бирелеп болак читләп ипле генә атлап өенә таба кайтып бара Җамал Вәлиди. Гәрчә Казанда туып-үсмәсә дә, монда һәр йорт, һәр бина таныш һәм берсеннән икенчесе җылы истәлекләр белән бәйле иде аның өчен.

Унынчы елларның башында Ырынбурдан туган якларына кайтып барышлый бер атнага Казанда тукталырга туры килгән иде аңарга. “Йолдыз” гәҗите редакциясеннән чыгып барышында уйламаган-көтмәгәндә Габдулла Тукай белән очраштылар. Шагыйрь аңарга олы ихтирам күрсәтеп, үзе белән бераз йөрергә чакырды. Бертуган Шәрәфләрнең китап кибетенә чакырып чәй белән сыйлады иң элек. Аннан менә шушы Болак читендә Тукай белән икәүдә-икәү генә милләт һәм шигърият хакында әңгәмә кылып йөрде алар. Тукайның Казанда аеруча үз иткән урыннары шушы Болак буе һәм Кабан күленең әйләнә тирәсе булды кебек...

Ә бер заман әнә теге ике катлы бинаның җир астына яртылаш иңгән бүлмәсендә Гаяз әфәнде Исхакый белән кара каршы утырып чәй эчеп, сөхбәт итеп утырганнар иде. Гаяз әфәнденең милләтне кайгыртып ачынып сөйләгән һәр сүзе әле дә булса аның колак төбендә яңгырап тора...

Юллары төшеп Галимҗан Ибраһимов белән кызып-кызып бәхәсләшкән минутлары келт итеп хәтергә килде. Гомумән, Ибраһимов үзе белән бәхәсләшкәнне өнәп бетерми. Шуңадыр, Җамалга каты ук бәрелгән чаклары да булмады түгел. Ләкин, ничек кенә тәккәбер булмасын, Галимҗан Галимҗан инде – татар милләтенең ихтирамга лаеклы олы әдибе һәм фикер иясе булып кала...

Ә менә бу болак аша салынган чираттагы таш күпер читендә Ильяс Алкин белән кайчан очрашканнар иде соң?.. 18 нче елның башлары булгандыр. Алкинның һәр адымы, хәрәкәтеннән бетмәс-төкәнмәс гайрәт ташып торган чагы, коңгырт күзләре ут булып яна, якын килсәң аның ялкыныннан ут кабар сыман үзеңә...

Чү, моннан ике-өч ел чамасы гына элек Мирсәет Солтангалиев һәм Һади Атласи белән очрашып төн буе фикер алышып утырган бина янәшәсеннән узып бара икән ич. Фатих Мөхәммәдияров фатиры иде кебек. Микъдәт Борындыков һәм телгә үтә дә җор журналист Мәхмүт Бөдәйле дә бар иде араларында. Солтангалиевның Казанга соңгы килүе булды кебек. Хәзер кайда һәм тагы нинди газап-хәсрәтләр кичерә торгандыр Мирсәет... Шуны белсәң иде дә, үзенә ярдәм итә алсаң иде ул... Атласи белән дә башкача күрешә алмадылар. Берсен алып икенчесен куярлык түгел, милләтнең нинди асыл затлары бит... Садри Максудиларыбыз кая, Йосыф Акчура, Рәшит Ибраһимов, Фуат Туктаров?.. Югалган һәм китеп барганнарның исәп-хисабы юк. Милләт горурлыгы саналган шәһесләребезнең кадере бөтенләй калмады бит! Кая барабыз, алда тагы ниләр көтә икән үзебезне...

Әле кайчан гына Тукайның вакытсыз китеп баруы милләт өчен әйтеп аңлатып бетергесез зур югалту буларак кабул ителгән иде. Алла кушып ул шушы көннәрне күргән булса ни булыр иде икән? Һич шөбһәсез ки, инде әллә кайчан, иң беренчеләрдән булып кулга алынган һәм юк ителгән булыр иде мөгаен. Урыны җәннәттә булсын шагыйрьнең, кадер күрмәсә дә үз кадерен белеп китте якты дөньялардан. Туган халкын, милләтне уятып, безнең күңелләрдә бетмәс-төкәнмәс гайрәт һәм өмет чаткылары калдырып китте. Бөтен халык үз улы, үз шагыйре санап озатты аны соңгы юлга. Ә бүген исә, озату кая инде ул, туганнарына, балаларына да күрсәтмиләр әнә, “халык дошманы”, “пантюркист” һәм “чит мәмләкәт шпионы” кебек ярлык чәпәп бер-бер артлы озатып торалар милләтнең иң асыл улларын. Барып баш ияргә, догалар укып искә алырга, хәтерләргә каберләре дә калмый...

Үзалдына шундый уйларга чумып барганда, кинәт, сискәнеп китте Җамал Вәлиди. Каршысына әлеге дә баягы теге, башкорт тарафларыннан килеп чыккан, исеме бигүк таныш булмаган шагыйрь килеп чыкмасынмы. Аның кайту юлында махсус көтеп торганга ошаган иде ул.

-Җамал Вәлиди әфәнде, - диде ул коры гына. Моңа кадәр күрешүләрендә һәрчак, олылап, “Җамалетдин әфәнде” дип дәшә иде түгелме соң... Ә бүген, аңламассың, тәртип бозган шәкерт белән сөйләшә мени. Тавышы да, бөтенләй башкача, тамак төбеннән чыга, әнә. – Кичегеп йөрисез, мин сезне инде байтактан көтеп торам, туңып беттем.

- Ни булды, бер-бер ашыгыч йомышың төштеме?- дип кызыксынды Вәлиди, гадәттәгечә кече күңелле һәм кайгыртучан тавыш белән.

- Йомыш бар инде ул, - дип, сүзне нәрсәдән башларга белми бераз төртелеп калды теге. – Татар әдәбиятының үткәне һәм бүгенгесе турында бер киңәшләшеп утырасы килгән иде дә бит. Аягүрә сөйләшә торган сүз түгел...

- Хәлләрең ничек соң, эш урының бармы? – дип сорарга кирәк санады Вәлиди иң элек. - “Спартак” фабрикасында озак тоткарланмагансың, Әтнәне дә ташлап киткәнсең, дип ишеттем. Нигә алай гел күченеп йөрисең, башка эш тапмагансыңдыр бит?

- Эшем юк әлегә. Фабриканың исен яратмадым, тире исе шагыйрьләр өчен түгел икән. Шигырьләреңнән кәҗә тиресе исе килә дип шаяртучы һәм көлүчеләр ишәеп китте, шуңа ташларга мәҗбүр булдым...

Юл чатында тукталып торудан уңайсызланып Вәлиди тәкъдим кертте.

- Булмаса, әйдә, юл уңаена кайтышлый сөйләшик. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит, җылынырсың да, туңгансың күренә...

- Ашыга торган җирем юк, мин бит сезне көтеп тордым. Булмаса, әйдәгез, озатып куйыйм үзегезне.

Шагыйрь юкка гына көтмәгәндер үзен, йомышым да бар, диде кебек. Ул сүзен башлаганчы Җамал Вәлиди офтанып әйтеп куйды:

-Ишеткәнсеңдер, “Спартак” ның директорын “корткычлыкта” гаепләп кулга алганнар. Син барында булдымы бу , син киткәчтенме?

Көтелмәгән сорау булды кебек, бит очлары кызарып чыкты тегенең. Тыныч кына янәшәдән атлап барган җиреннән, бер сәбәпсез кыбырсый төшеп, туктап калды кинәт, ялганда яисә караклыкта тотылган диярсең үзен:

- Юк-юк, мин киткәчтен булган бу хәлләр.

- Әтнә мәгариф бүлеге җитәкчелеген дә фаш иткәннәр дип ишеттем...

- Дөрес эшләгәннәр, бер дә җүнле кеше булып чыкмады ул, теге, сезнең Гарифҗан исемле танышыгыз. Авылдагы мулла-мунтагайлар белән чыш-пыш килеп йөрүдән башканы белми. Кулакларны фаш итүгә дә каршы чыккан...

- Ә син катнаштыңмы, фаш иттеңме соң үзләрен – кулакларны һәм мулла-мунтагайларны дим?

Теге тәмам коелып төште бер мәлгә. Әмма, тиз арада үзен кулга алып, шундук һөҗүмгә күчәргә дә кыюлыгы җитте:

-Мин аның каравы халык дошманы Солтангалиев белән яшерен фатирларда очрашып йөрмәдем, Җамал Вәлиди иптәш.

- Менә ничек... - дип, әйтүдән башка сүз тапмады галим. Үзенә каты итеп җавап биргәндә дә ярар иде анысы, әмма “Нәҗескә басма – исе чыгар” дигән сүз бар халыкта, түзде. Һәм берара сүзсез генә янәшә атлап баргачтын, бер ни булмагандай сорап куйды. – Ниндидер йомышым да бар дигән идең түгелме соң?..

- Йомыш, дип инде, бер сорау гына иде ул. Сезнең кардәшегез Садри Җәләлне таба алмыйм, белмисезме, аны кайдан эзләргә икән?

- Кайда бару, кем белән очрашулары хакында ул миңа хисап бирми. Аның үз тормышы, минем - үземнеке... Нигә кирәге чыкты соң әле аның сиңа?

- Болай гына, - булды җавап. – Без аның белән яхшы танышлар бит.

- Танышлар булгач, үзең беләсең булыр. Таба-нитә калсаң миннән сәлам тапшырырга онытма үзенә, ярыймы...

- Ә Мәхмүт Бөдәйлене?..

Җавап бирү түгел, бу юлы ул хәтта дәшмәүне артык күрде Җамал. Ә тегенең сораулары бетмәс-төкәнмәс булырга ошаган. Имтихан алырга килгән диярсең үзен... Гали Рәхим уңаена да бар булып чыкты сораулары, Г. Газиз, Ф. Борнаш, К. Тинчуриннар белән дә кызыксына...

“Ни булган моңарга бүген!.. Солтангалиевка ишарә ясап узуы да юкка булмады кебек. Инде дә килеп, йомышчы малай белән сөйләшә диярсең, Гали Рәхимне, Садрины һәм Бөдәйлене таптыра. Очраклы рәвештә генә туры килүме бу, әллә моның махсус бер-бер ният белән йөрүеме...” Шулай да үз-үзен булдыра алганча тыныч тотарга тырышты.

- Кардәшем, син нәрсә, миннән сорау алырга килдеңме, әллә... – дип, башлаган сүзен тәмамламый туктап калды Вәлиди. Аның түземлеге тәмам бетеп бара иде инде. Хатын-кыз күңеле сизгер була шул, Ләйлиҗиһан беренче күргәчтен дә искәрткән иде югыйса: “Җүнле ният белән йөрми бу...” дигән иде кебек. Үзе гаепле, үзе йомшаклык күрсәтте, вакытында ук читкә тибәрергә кирәк булган моны. Шигырь язган, шигырь җене кагылган кешегә аерым бер хөрмәт яши иде шул аның күңелендә, шуңаргадыр үзеннән читкә тибәрә алмады ул аны.

- Сорауны башка урында, башка кешеләр алыр Җамал Вәлиди әфәнде, анысы минем эш түгел, - дип әйтеп куймасынмы теге.

Ниһаять, Кабан күле читеннән өйләренә борылган чатка килеп җитте алар. Вәлиди туктап калды. Гаиләсе, балалары яшәгән ишегалдына бу адәмне ияртеп килеп керәсе, кеше-кара күзенә аның белән күренәсе килмәде аның. Үз-үзен тотышы, мәгънәсез сораулары белән гайрәтен чигерүе дә бик җиткән. Ихтимал, балаларның тәрәзәгә күз төшергән мизгеле булырга мөмкин. Күренмәсен аларның күзенә, күрмәсеннәр үзен...

-Ярый, мине өйдә көтәләр булса кирәк, - диде ул, иркен сулыш алып. – Сүзләрегез шул гына булса, хушлашырга вакыт. Мине көтәләр...

- Ә сез мине өегезгә чакырмыйсыз булып чыгамы инде?

- Сөйләшер сүзебез бетте кебек, - диде Вәлиди кырт кисеп.

- Ә мин сезне чәйгә чакырырсыз дип өмет иткән идем.

- Боерган булса, башка вакытта, ярыймы. Сулыш алыр ара да юк, эшләрем бик күп җыелган вакыт.

- Йа-а-ра-ар, - дип сузып куймасынмы теге. – Берәүнең эшләре бик күп икән, аңлашылды.

Тешен кысып булса да түзде Вәлиди, һичбер авыр сүз әйтмәде үзенә. Күпме гомер якты дөньяда яшәп үзе белән шулай дорфа һәм мыскыл итеп сөйләшкән кешене очратканы юк иде әле шул көнгәчә. Хушлаштымы, юкмы – һич хәтерләми, кәефе тәмам кырылган иде инде. Ишек алдына килеп кергәчтен дә, гадәтенчә, гөл һәм чәчәкләргә күмелеп һәрчак балкып торган үз тәрәзләренә күтәрелеп карар көч тапмады хәтта.

Шулай да әтиләренең эштән кайтуына ихлас куанып үзен каршы алган өч бала һәм Ләйлиҗиһанга ул бу хакта һич ни сөйләмәде һәм сиздермәскә тырышты. Бусагадан, гадәтенчә, шат елмаеп, көләч йөз белән атлап килеп керде.

6

Төн уртасында алар яшәгән фатирның ишегенә тышкы яктан дөп тә дөп күн итек үкчәсе белән типтеләр. Бер кеше генә түгел, икәү-өчәүләшеп тибенделәр булса кирәк, өй дер селкенеп торды. Үзләре генә түгел, бөтен күрше-күлән сискәнеп йокыдан уянсын дигәннәр булса кирәк...

Җамал Вәлиди эш өстәле артында шактый озак утырган иде ул төнне, ике томлык “Татар халык мәкальләре” җыентыгын нәшриятка тапшырыр вакыты җиткән иде. Утны сүндереп урынына барып яткачтын да күзләренә йокы керми аптыратты. Заманалар бик болгавыр, җан тыныч түгел, анысын уйлыйсың, монысын дигәндәй. Татар әдәбияты һәм мәдәниятының зыялы һәм затлы әһелләренә, фикер адәмнәренә көн бетте, әле берсен йолкып алалар, әле икенчесен йолкып озаталар. Йолку гынамы, печән өсте диярсең, чалгы белән печән чапкандай кыралар милләтнең асыл егетләрен. Әлегә иректә йөрүчеләр дә күкрәк тутырып сулыш алыр хәлдә түгел, уйларында бер үк сорау: “Кайчан миңа чират җитәр...” Ә урамда яз, Кабан күле боздан арчылды, анда төркем-төркем кыр үрдәкләре, киек казлар кайта. Ачык форточкадан бүлмәгә өй каршында гына үскән шомыртның чәчәк исе кереп тулган.

Ишекне үзе барып ачты Җамал, көттермәде. Штыклы мылтыкларын “атам-чәнчим” дигәндәй алга сузып өч солдат бәреп керде иң элек. Алар артыннан револьверын болгый-болгый кара күн куртка һәм күн итек киеп алган офицер узды өй түренә. Җыенырга, киенергә ара калдырмадылар, ике ягыннан култыклап урамга өстерәделәр хуҗаны. Өстендә йокы өчен тегелгән киң ак ыштан һәм ак күлмәктән башка бер ни юк, шул көе өстерәп алып чыгып та киттеләр. Йокы аралаш йөгереп артыннан чыккан Ләйлиҗаһанга ул, каерылып, нибарысы: “Балаларны сакла һәм...” дип, эш өстәле өстендәге кулъязмаларына ишарәли алды.

Ә иртәгәсен иртүк өйгә тентү керде. Галимнең гомере буйлап җыйган китапларын кычыткан капчыкларга тутырдылар. Эш өстәле, китап киштәләре шәрә торып калды. “Тентү вакытында 25 кг. тыелган басмалар һәм Лев Троцкий әсәрләре табылды” дигән кәгазьгә Ләйлиҗиһаннан имза куйдырдылар.

Балаларны мөмкин булганча тынычландырып мәктәпкә озаткачтын Ләйлиҗиһан Җамал Вәлидинең бушап калган эш өсәле янына узып озак кына моңсуланып карап торды. Бераздан хәл алырга теләп аның урындыгына ук килеп утырды. Әле узган төндә генә, Ләйлиҗиһан ничә тапкыр күтәрелеп карамасын, тамыр җибәргәндәй, Җамалетдин шушында утыра иде бит. Урындыкта әле иренең тән җылысы да суынмаган иде кебек.

“Үзе кайда икән хәзер?.. Йокларга яткан җиреннән өстерәп алып чыгып киттеләр ич, ут капкан диярсең...” Өс-башына кием, ашарына хәстәрләп илтергә кирәк булыр. Аның соңгы сүзләре һәм ым кагып әйтергә теләгән үтенечен кат-кат искә төшерде ул. Чәче белән җир себерсә себерер, балаларны ким-хур итмәс анысы. Кулъязмаларын да көн яктырып кеше-кара йөри башлаганчы, өлкән улы Искәндәр белән икәүләп, ишек алдының ерак бер читендәге утын сараена чыгарып яшерергә өлгерделәр. Юкса, тентү вакытында аларны да капчыкларга тутырып алып киткән булырлар иде. Җамалетдин үзе сизенгән булса кирәк, дигән нәтиҗәгә килде ул. Юкса, гомер анда-монда таралып яткан язуларын төргәк-төргәк туплап, папкаларга салып әзерләп үк куйган булыр идеме... Сизенүен сизенгәндер, урынга килеп яткачтын да күзенә йокы кермәде бит аның, берөзлексез боргаланып чыкты. Әмма хатынына һәм балаларга һич ни сиздермәде. Хәер, гадәте шундый ич аның, авызы тулы кара кан булса да кеше алдында төкерә торганнардан түгел.

Бер кулына иренең киемнәрен, икенчесенә ашык-пошык булса да хәстәрләнгән ризыклар күтәреп Черек күл тарафына юл тотты ул. Әмма анда Ләйлиҗиһанны көтүче, аның белән кешечә сөйләшергә җыенучы табылмады.

-Миңа Җамал Вәлиди кирәк иде, аны кайдан табарга икән, әйтмәссезме? – дип, кемнән генә сорап карамады.

- Ул кем, андый кешене белмибез, танымыйбыз, - булды җаваплары.

- Ничек инде белмисез... Күренекле татар галиме һәм әдәбиятчы Вәлидинеме белмисез? Аны Казанда танымаган, белмәгән кеше юк иде бит, - дип тә аңлатып карады.

- Монда галимнәр юк апа, аяк астында буталып йөрмәгез. Монда – “халык дошманнарын” һәм “буржуаз милләтчеләрне” китерәләр.

- Минем ирем дошман түгел, - дип, аңлатырга тырышты ул. – Ничек инде Җамал Вәлиди үз милләтенең дошманы булсын икән...

Аның сүзләренә колак салучы булмады. Үзалдына мыгырдану кебек кенә яңгырады кебек ул сүзләр.

Шулай итеп, бер ишектән икенчесенә күчеп күпме генә йөрмәсен, аны һичкемгә якын җибәрмәделәр. Соң гына, бер нәтиҗәсез, төенчекләрен күтәргән көе арып-талып кире фатирларына әйләнеп кайтырга мәҗбүр булды ул. Балалар өчесе дә мәктәптән кайткан, өйдә иделәр инде. Әниләре бусагадан атлап кермәс борын ук каршысына йөгереп килделәр. Йөзләрендә һәрчак балкып торган яктылыкның эзе дә калмаган, олыгаеп, әллә кай арада тартылып киткәндәй тоелды алар бүген.

-Әти кая, кайтмадымы әле?- булды беренче сораулары.

Ничек итеп җавап бирергә белмәде үзләренә, бер мәлгә югалып калды Ләйлиҗиһан. Балаларны гына түгел, үз-үзен дә тынычландырырга тырышты ул шулай да:

-Кайтыр, балакайлар, кайтыр, боерган булса. Бер гаепсез кешене озак тотмаслар...

7

Ул да түгел, хәрби киемдәге ике адәм шакымый нитми генә ишектән килеп керде. Исәнләшү юк, аңлату юк, яшәгән фатирларын бер тәүлек эчендә бушатырга кушып киттеләр.

-Өч бала белән мин кая барыйм, - дип әйтеп карады Ләйлиҗиһан. Сүзләренә колак салучы да булмады.

-Комиссарлар тар һәм тынчу бүлмәләрдә яшәгән бер вакытта, “халык дошманнары” иркен, якты фазендаларда яшәп ятарга тиешме, - дип җикеренделәр аңарга.

Аяз көнне яшен яшнәгәндәгедәй тәэсир итте бу хәбәр. Фатирсыз калу, өч бала белән урамга чыгып китү бер хәл. Бу бит әле “менә кайтыр, менә кайтыр” дип тәүлекләр буе ирен көткән хатын өчен өмет чаткыларының тәмам юкка чыгуы дигән сүз иде. Ләйлиҗаһан моны яхшы аңлады, димәк, башка төшкән бу кайгы-хәсрәт вакытлы гына булырга ошамаган. Алдагы көннәрдә тагы да зуррак сынаулар, әлегә күз алдына да китерергә мөмкин булмаган авырлыклар көтә булса кирәк аларны.

Җамалетдиннең “балаларны сакла...” дигән сүзләре берөзлексез яңгырап торды аның колак төбендә. Әле генә бөтен тирәнлеге белән аңлады ул, менә нинди көннәрнең килү ихтималы турында кисәткән булып чыга. Балаларны урамда яшәтеп булмый, ашатырга, киендерергә, укытырга кирәк үзләрен. Аларның күңелендә киләчәккә булган өмет нурлары сүнәргә тиеш түгел. Җәмгыяткә, бүгенге хакимияткә дә каршы куярга теләми иде ул аларны. Юкса, бер канатсыз кош балалары сыман хис итә башлаячак бит алар үзләрен. Шуны истә тотып, балалар янында ул һичкемне гаепләп сүз әйтмәскә, тормыш авырлыгыннан зарланмаска тырышты.

Әмма яшәү өчен баш өстеңдә түбә булуы кирәк, эш урыны һәм акча кирәк. Бер-бер ярдәм-фәлән булмасмы дигән өмет белән, Җамалның эш урынына, Институтка барып карады Ләйлиҗиһан. Анда аны күрергә яисә тыңларга җыенучы табылмады, ә җитәкчелеккә якын да җибәрмәделәр. Нәшриятта дөнья күргән хезмәтләре өчен дә аласы акчасы бар иде кебек. Әмма, “нинди акча, безне ут астына салып башкача килеп йөрмәгез” дип, аннан да бик тиз борып чыгардылар. Җамалның таныш-белешләрен дә бик очрата алмады. Гали Рәхим генә, якын көннәрдә, баш исән булса, ярдәм итүнең бер-бер җаен табарга вәгъдә итте. Ул үзе дә канаты каерылган күгәрчен сыман күренде аңарга. Ә иртәгесен өйне бушатырга кирәк... Кесә дә буш, җыйган акчалары булса икән аз гына. Акча тота белмәделәр, ходайның биргәненә шөкер әйтеп, киләчәккә ышаныч һәм өмет белән яшәргә күнеккәннәр иде шул.

Көне буе вакытлыча гына булса да торып торырга бер-бер почмак һәм эш табып булмасмы дип йөреп, Кояш баегачтын гына арып-талып кире өйгә әйләнеп кайтты Ләйлиҗиһан. Әмма бу хәлендә балалар күзенә күренүдән уңайсызланыпмы, әллә бераз хәл алу уе белән икенче катка алып менүче баскыч култыксасына таянып туктап калды. Һәм үзен дә белешмәстән, йомшаклык күрсәтеп, елап җибәргәнен сизми калды. Сулкылдый-сулкылдый елады ул, һич туктамый берөзлексез агып торган күз яшьләре борын читләрен өтеп-өтеп алып түбәнгә – таш баскычка тамдылар. Инде тынычланырга вакыт иде, мондый көндә балаларга йомшаклыгыңны һәм күз яшьләрең күрсәтү ярамый.

Шулчак, түбән каттагы ишекләрнең берсе ачылып, аннан елга вокзалында җитәкче булып эшләүче күршеләре, бер рус кешесе, килеп чыкмасынмы. Якыннан аралашканнары булмаса да, үзара хөрмәт күрсәтеп, җылы итеп сәламләшеп яши торганнар иде. Ул озаклап сорашмады, сүзсез дә аңлашыла иде бит хәлләре, һәркем күреп, ишетеп, белеп тора.

-Фатирдан да куалыйлар, дип ишеттем, дөресме?- дип сорады ул үтеп барышлый туктала төшеп.

-Иртәгә бушатырга, диделәр... Барыр җир юк.

- Ә үзегез соң кайда эшли идегез?

- Өч бала бит, аларны тәрбияләргә, карарга кирәк. Эшләмим шул...

- Хәлегез җиңелләрдән түгел, - дип, башын кашып алды күрше. - Сезнең хәлдә калучыларны эшкә алу да куркыныч.

- Һәммәсе шуңардан курка. Таныш-белешләр дә күп иде дә бит, югыйса...

- Урам себерүдән башка эшкә ала алмам әлегә, - диде күрше, ниһаять, бер карарга ккилеп. - Аның каравы, подвалда булса да берәр торыр урын табарга тырышырбыз. Шуңа ризамы?..

- Риза булмый хәл юк. Балаларны ашатырга, кайдадыр яшәргә кирәк бит...

- Бер-ике сәгатьтән минем хатын керер яныгызга. Сорауларның барысын да аның белән ачыклап бетерерсез... Минем ашыгыч эшләрем бар, - диде, һәм җәт-җәт адымнар белән ишегалдына юл тотты күрше.

Менә шул рәвешле, уйламаган-көтмәгәндә үзенә күрә бер җае да чыгып куйды кебек. Күз төпләрен яулык очы белән сөртә-сөртә балалары янына ашыкты Ләйлиҗиһан.

***

Икенче көнне таң белән аларның ишегенә тагы күн итек белән типтеләр.

- Өйләгә кадәр фатирны бушатырга кирәк, - диде, ишек катында басып торган әзмәвердәй ир-ат.

- Барыр җиребез ачыкланмаган, берәр көнгә кичектереп булмыймы, - дип аңлатып карады, мәктәпкә җыенучы өч баланы кайгыртып чәй өстәле артында йөгергәләп йөргән Ләйлиҗиһан.

- Барыр җирегез булу-булмау безне кызыксындырмый. Дүрт сәгатътән фатирның үз хуҗалары килә.

- Үз хуҗалары, - дип, үзалдына кабатлап куйганын сизми дә калды Ләйлиҗиһан.

- Әйе, ялгыш ишетмәдегез, үз хуҗалары. Бу фатир бүгеннән алып капитан Шакиров гаиләсенеке.

- Күченеп өлгермәсәк...

- Үзегезгә карагыз, безне андый сорау кызыксындырмый. Өлгермисез икән, чүпрәк-чапракларыгызны чүплектән җыеп алырсыз,- диде теге. – Мебельларга кагылмыйсыз, китап шкафлары, өстәл-урындыклар барысы да фатирда кала. Ишеттегезме!

- Ничек? Алар безнеке ич, үзебез ясаткан...

- Ясатмагае... Менә бу боерыкта акка кара белән язылган: “Фатир мебельләре белән бергә капитан Шакировка бирелә” диелгән, аңлашыламы?..

- Ә балалар кайда дәрес хәзерләр, алар кайда йокларга тиешле булып чыга?

- Сез диванга ятып камин каршысында күт җылытып яткан чакта, без идәндә аунап үстек, апай. Заманалар башка, инде сез аунагыз ул чүплектә - буржуйларның чираты җитте. Шуның белән тәмам, дүрт сәгатъ вакытыгыз бар...

- И Аллам, и Ходаем..., - дип әйтергә генә калды.

- Әйе, “алла” дигәнегез ярдәм итәр микән, карарбыз, - диде дә, ишекне каты шапылдатып күздән югалды теге адәм актыгы.

Тупсага утырып кая куярга белмәгән бер башын ике уч төбенә салып “ух-ах” килде Ләйлиҗиһан. Ул арада тагы ишек шакыдылар. Монысы Елга вокзалы директорының тормыш иптәше Маргарита ханым булып чыкты.

-Сезгә ачкыч керттем, -диде ул кулындагы тимер кисәкләрен сузып. – Вокзалга җитәрәк сул якта ике катлы иске бараклар булыр. Беренче подъездга кергәч тә сул яктан 3 нче бүлмә. Хәзергә шунда яши торсыннар диде... Аннан, онытканчы әйтим, тагы шуны әйтергә куштылар, күрше-күлән кем булуыгыз, каян килүегез белән кызыксына кала икән, дөресен сөйли күрмәгез. Авылдан күчеп килдек, дип әйтегез. Юкса, эш харап...

- Рәхмәт инде. Бик зур рәхмәт, алай да сез бар әле... Менә бит гел көтмәгән җирдән, - дип, кунак итәрлек сые булмаса да күршесен өстәл артына, чәйгә чакырырга кыюлыгы җитте Ләйлиҗиһанның.

- Беләм, сездә чәй кайгысы түгел хәзер, - диде дә, ничек көтмәгәндә килеп кергән булса, шулай ук җиңел генә үз юлы белән чыгып та китте Маргарита ханым.

- Инде ничекләр итеп күчәрбез икән, - дип, үзалдына уйга калып торган әнисе каршысына ул арада өлкән улы Искәндәр килеп басты.

- Борчылма, әни, күчәрбез. Мин барысын да җайлармын, - дип әйтеп куймасынмы шунда. Ана шул мизгелдә беренче тапкыр улының инде буй җиткереп килгән егет булуын тойды.

...Искәндәр белән Ибраһим әллә кай арада ике “уф-алла” арбасы табып ишек төбенә китереп куйдылар. Кием-салым һәм кирәк-яракларны ташый башлаганнар гына иде, әллә каян җигүле ат килеп туктады алар каршысына. Арбадан сикереп төшүчене күргәч телсез кала язды Ләйлиҗиһан. Бу, теге, Җамалетдиннең бер айлык хезмәт хакын бурычка алып киткән шагыйрь иде. Бирәм дигән колына – чыгарып куяр юлына, диләрме әле. Бурычын китерә килгәндер бәлки, дигән уй килде аның башына. Исемен-фәлән белмәсә дә таныган кеше ич, эченә җылы кергәндәй булды аның.

-Бу арбалар белән күченәләрме инде, -дип кычкырды ул, якын кешеләре белән күрешкәндәгедәй сәлам биргәннән соң. – Әйдәгез ат арбасына төягез.

- Юк, кирәкми, рәхмәт, - дип карышты Ләйлиҗиһан. Чит-ят кешеләрнең белми торуы да мөһим дип кисәттеләр бит әле аларны. Бигүк чит-ят булмаса да, моның да нинди уй белән йөрүен белеп булмый бит...

Ә теге исә, ике уйлар урын калдырмады үзләренә, “уф-алла”га төялгән төенчекләрне, капчыкларны капшый-капшый ат арбасына күчерергә кереште. Малайлар карышмады, Ләйлиҗиһан гел югалып калды. Бер уйласаң, моның килеп чыгуы әйбәт булды, юкса балаларга авыр килер иде... Икенче уйласаң, сүз чыгу ихтималы инде. Шулай да күңеле тыныч түгел иде аның, моңарга дөресен сөйләү ярамас, бер-бер уйдырма тапканың хәерле булыр... Аннан, нигә соң әле һаман капшана икән ул, төенчекләрдә нәрсә булса да барыбер түгел микәнни аңарга...

-Кемгә илтәбез боларны, ераккамы? – дип сорады, ниһаять, ат арбасына кирәк-яракларны урнаштыру белән мәш килгән “кунак”.

- Берәүнең ташландык подвалына итеп торырга булдык әлегә, - дип җавап кайтарды Ләйлиҗиһан.

- Ат арбасында урын тагы бар, язу-сызуларны да чыгарыйк булмаса, - дип әйтеп куймасынмы шунда. Менә нидә икән хикмәт!..

Җавап бирергә ашыгучы булмады бу тәкъдимгә. Малайлар астыртын гына бер-бер артлы әниләренә карангалап алды. Әниләренең болай да башы әйләнгән чак, әллә ишетмәде сорауны, әллә ишетмәмешкә салынды.

Ә теге исә тавышын күтәрә төшмәсенме шунда:

-Җамалетдин абзыйның кулъязмалары, папкалары кая дим. Сездән сорыйм, ник дәшмисез, телегезне йоттыгызмы әллә?

- Ә-ә, аларны сорыйсың икән,- дип, сорау әле генә башына барып җиткәндәй җавап бирде Ләйлиҗиһан. – Аларны бит, теге, шул көнне үк кычыткан капчыкларга тутырып алып киттеләр. Аңламый да торам...

- Китапларын алып киттеләр. Ә кулъязмалар сездә!

- Юк шул, барысын да алдылар. Әллә ничә кычыткан капчык белән...

Әниләренә сүзен тәмамларга да бирмәде теге адәм, тәмам ярсып кычкырырга ук кереште.

-Сез, нәрсә, мине алдарга җыенасызмы?.. Булмас! Кулъязмалары кая дип сорыйм ич сездән. Яшереп калдырган өчен сезгә, беләсезме, нәрсә булачак. Сезне, сезнең барыгызны да аның артыннан озатырга кирәк.

- Алып киттеләр, дидек бит. Кычкырма безнең әнигә...

Бу Ибраһимнең җавабы булды. Теге исә атылып малай каршысына килеп басты һәм тешләрен кысып аның иягеннән каты итеп учлап тотмасынмы:

- Син нәрсә дидең, малай актыгы... Син кемгә тавыш күтәргәнеңне беләсеңме! Мин сине, беләсеңме, нишләтермен.

- Абый, Ибраһимнең гаебе юк, тимәгез аңарга, - дип, энесе белән шагыйрь арасына Искәндәр килеп басты шунда.- Әтинең кәгазьләрен берсен дә калдырмый алып киттеләр бит. Ышанмасагыз, әнә, өйгә кереп үзегез карап чыга аласыз.

- Син дә мине алдарга җыенасыңмы, көчек, - дип, Искәндәргә ыржайды теге. Кыяфәте, үз-үзен тотышына караганда менә-менә малайның өстенә ташланыр да аны шул мизгелдә үк ботарлап атар кебек иде ул. Ачу һәм нәфрәтенең чик-чамасы юк.

- Алдамыйм абый...

- Алдыйсың! Хәер, сез барыгыз да бер калыптан сөрелгәнсез. Кешечә сораганны аңламыйсыз икән, мин белермен сезнең белән ничек сөйләшергә.

Бер кавым, икеләнепме, дәшми торганнан соң, ярсуыннан басыла төшеп, ул яңадан Ләйлиҗиһанга мөрәҗәгать итте:

-Соңгы тапкыр сорыйм, апа-җаным, аның кәгазьләрен, папкаларын кайда яшердегез, кемгә бирдегез?

- “Аның” түгел, Җамал Вәлидинең!- дип, басым ясап ачыклык кертер көч тапты Ләйлиҗиһан үзендә. – Бу – бер! Икенчедән, бездә папкалар кайгысы түгел әлегә, моны сезгә аңларга кирәк иде.

- Ярар, сезнеңчә булсын. Ә кулъязмалар кайда, аларны кемгә бирдегез, дип кабатлап сорыйм үзегездән...

- Ни булса, барысын да алып киттеләр, дидек. Бәйләнмә балаларга, аларга болай да бик авыр. Кабатлап әйтәм, кәгазь кайгысы түгел бездә, аңла...

Ә аның исә үз туксаны – туксан.

- Мин, апа-җаным, нәрсә сөйләгәнемне беләм. Аларны мин барыбер табачакмын. Тапмасам, сез аларна үзегез үз кулларыгыз белән китереп бирәчәксез миңа. Яхшылык белән сораганны аңламыйсыз икән, сезнең белән ничек сөйләшергә белермен мин...

Бу адәмне беренче күрүдә үк ошатмаган иде Ләйлиҗиһан, ялгышмаган булып чыга. Кара син аны, ничекләр сөйләшеп күрсәтә ул бүген. Җамалның гомер буе җыйган-туплаган мирасы, кулъязмалары кирәк булган икән берәүгә. Юк инде, болайга киткәч, кем булуың һәм ни өчен безнең тирәдә берөзлексез чуалуың аңлашылды...

-Син инде безне куркытма, ярыймы, янама да безгә. Без болай да җитәрлек куркытылган, - дип әйтә алды ул нибары, башкача сүз тапмады.

Теге исә, дөньясын оныткандай, кинәт кызып китеп, ат арбасына менеп басты. Һәм, менә мин кем дигәндәй, гәүдәсен бер турайтып алды да анда төялгән тормыш кирәк-яракларын һәм төенчекләрне уңга-сулга ыргыта башламасынмы. Кайсын кулы белән болгап атты, кайсыларын тибеп кенә очырды арбадан. Күченүчеләр аны-моны уйлап өлгергәнче бушатып та бетерде арбасын. Һәм дилбегәне кагып куйды.

-Киттек, әйдә бахбай... Син аларга ярдәм итәргә дип киләсең... Яхшылык белән... Кадер белмәгән ишәкләр, - дип, берөзлексез борын астыннан мыгырдана-мыгырдана атын чаптырып урамга таба китеп тә барды.

Ул китте. Әмма аның китүенә уфтанучы булмады, киресенчә, тынычлана төштеләр кебек әле. Артык күз, артык сүз дә булмас, дип үзен тынычландырды Ләйлиҗиһан. Ә уллары кайсы кайда аяк астында аунап яткан тормыш кирәк-яракларын бер читтә бушап калган “уф-алла” арбаларына төяргә кереште. Тик кызганыч, арбадан тотып ыргытылган самавырның борыны кителеп төшкән һәм фарфор чәй сервизы челпәрәмә килгән булып чыкты.

...Кешедә кеше кайгысы мыни соң хәзер. Бу хәлне күрүче, искәрүче булдымы икән, әйтү кыен. Әнә,Казан урамнарының берсеннән Яңа Бистә ягъни елга вокзалы тарафына тәртә эченә кереп ике үсмер малай бер-бер артлы ике арба тартып бара. Арбаларга ниндидер төенчекләр, капчыклар, тормыш кирәк-яраклары төялгән. Беренче арба артыннан сабый кыз ияргән, ул әллә этә, әллә абына-сөртенә арба артыннан калмаска тырышып йөгерә, аңламассың. Ул да түгел, әнә, юлдагы ташка абындымы, сөрлегеп барып төште, егылып калды кыз бала, аягына кигән сандалилары як-якка очып китте аның. Икенче арбаны тартып барган малай, абыйсы булса кирәк, тартып килгән арбасын калдырып аңарга ярдәмгә йөгереп килеп җитте. Тартып торгызды сеңлесен, аның күлмәк итәкләренә кунган тузанны кагышты, аяк киемнәрен табып кидерде. Һәм яңадан җәт кенә тәртә эченә кереп юлын дәвам итте. Бераз калыша төшеп башына шәл ураган, ике җилкәсенә ниндидер төенчекләр аскан какча гаүдәле бер хатын атлый. Әллә төенчекләре авырлыгыннан, әллә тормыш кыенлыклары баскан үзен, адымнары салмак, карашы түбән текәлгән.

Бу малайлар кулыннан эш килә. Шул ук көнне, урамга кичке караңгылык төшкәчтен дә кеше-кара күзенә чалынмый гына бер арбага төяп әтиләренең утын сараена яшерелгән кулъязмаларын да алып кайттылар.

Юеш подвал кеше яшәү өчен яраклы түгел иде, әлбәттә. Башка барыр җирең булмагач, нишлисең, урнаштылар. Такта идәнгә матрас җәеп салгач йокларга да урыннары булды. Якын тирәдә генә хуҗасыз калган җимерек йорттан Искәндәр белән Ибраһим бер иске өстәл юнәтеп кайттылар, аркасыз ике урындыкка горбил такта сузып куйгач менә дигән эскәмия дә килеп чыкты. Ә кулъязмаларны кая яшерергә? Яшәгән җирдә тотарга ярамый, билгеле. Тикшерү-фәлән килеп чыкса, ни буласын беләсез. Ул гына да түгел, аларны кулга төшерү уенда булган теге адәмне дә онытырга ярамас. Ничек янады, ничек ярсыды бит, әнә. Куйган максатына ирешү юлында аңардан барын да көтәргә мөмкин...

Икенче көнне үк балалар, гадәттәгечә, мәктәпкә киттеләр. Укый торган мәктәпләре ерагайды ерагаюын, әмма башыңа төшкәч түзәргә туры килер. Балаларга исең китәр, ник шунда берсенең авызыннан ялгышып кына булса да бер зарлану яисә канәгатьсезлек сүзе чыксын икән. Ә Ләйлиҗиһан эшкә чыкты. Эш урыны үзләре тукталган барактан ерак түгел иде. Өстәвенә, якында гына, көрәк һәм себерке кебек эш кораллары саклау өчен җайланган тимер будкадан ачкычлар да бирделәр үзенә. Ул шундук бер карарга килде, Җамалетдиннең язуларын шунда яшереп тору урынлы булыр. Балалар мәктәптә чакта илтеп урнаштырды ул аларны. Бала кешеләрнең әлегә бу хакта белми торулары да хәерле булыр, дигән нәтиҗәгә килде...

Бер атна-ун көн уздымы икән, теге шигырь чыгаручы ыспай адәм тагы эзләп тапты бит үзләрен. Кичкырын өч бала һәм ана бергә җыелып тимер мич – “буржуйка” янында җылынып утырган чаклары иде. Май ае булса да көннәр, аеруча төннәрен, суык тора иде әле. Шуның өстенә, озак вакытлар кеше яшәмәгән подвалда юешлекнең һич бетәсе юк. Шакымый-нитми ишекне бәреп килеп керде теге, исерек һәм дорфа хуҗа үз өенә кайтып керде диярсең менә. Килеп керде, исәнләшү, хәл белешү юк, авызын ачып ник бер сүз әйтсен икән. Ул да түгел кергән шәпкә бүлмәнең астын өскә китереп актарына, эзләнә башламасынмы, өстәл асларына да башын тыгып алды, ерак почмакта өелеп яткан кием-салым, йорт кирәк-яракларында казынды.

Бу хәлне ничек аңларга һәм аңлатырга белми, хәйран калып, чарасызлыктан бер-беренә карашып тордылар байтак кына.

-Нишләвең бу, нәрсә эзлисең син?- дип әйтә алды, ниһаять, Ләйлиҗиһан.

- Үземә кирәкне эзлим, - булды җавабы.

- Ни җитми сиңа, нәрсә кирәк бездән тагы...

- Кулъязмалар кайда?

- Әйттек ич, алып киттеләр, - дип, аның каршысына уникенче яше белән барган Әминә барып басты иң элек.

- Синнән сорамыйлар, кызый, - дип җиңелчә этеп җибәрде ул аны. – Әниеңнән сорыйм: табыгыз, бирегез миңа ул кәгазьләрне. Юкса, үзегез өчен проблема чыгуы ихтимал.

- Без сиңа җавап бирдек инде, башка әйтер сүзебез юк, - диде Ләйлиҗиһан.

Аның саен китәргә уенда юк тегенең, өстәл читендәге эскәмиягә үк килеп утырды. Һәм үзенә күрә хәйләгә кереште:

-Соң, болай гына бирергә теләмәсәгез, сатыгыз соң чиктә, алам. Аз булса да акча да булыр үзегезгә.

Ләйлиҗиһан аның бу сүзләрен шундук эләктереп алды.

- Анысы дөрес, акча кирәк... Акча бик тә кирәк безгә.

- Соң, сатыгыз. Ул кәгазьләрнең һичкемгә, һичкайчан кирәге чыкмаячак башкача. Нигә ике уйлап торасыз, сезгә нәрсәгә алар...

- Алай акчаң күп булгач, син теге чакта иремнең бер айлык хезмәт хакын алып киткән идең, бәлки шуны кайтарырсың. Күреп торасың, безнең бик тә авыр чагыбыз...

- Ха, - дип, көлемсерәп куймасынмы теге. – Акча кирәк булган икән боларга. Мин сездән бурычка акча алганым юк.

- Алдың ич, үз күзләрем белән күрдем.

- Күзләрегезне саклап йөрергә киңәш итәм. Күпне күрү, күпне белү хупланмый торган заман, - диде ул һәр сүзенә бер сер салырга теләгәндәй итеп.

- Менә ничек, - диюдән башка сүз тапмады Ләйлиҗиһан.

- Әйе, менә шулай! – дип көлемсерәде теге. – Әмма дә ләкин мин ул кәгазъләрне барыбер табачакмын, белегез шуны. Яхшылык белән бирмәсәгез, яманлык белән табачакмын, ишетәсезме!.. – дип кычкырынды-кычкырынды да, ничек көтмәгәндә килеп кергән булса, шулай ук саубуллашмый-нитми ишекне каты бәреп чыгып та китте.

8

-Исемең?..

- Җамалетдин... Җамал, дип кенә дә әйтә аласыз.

- Ничек эндәшергә синнән сорамаслар. Артык сүз кирәкми! Исемең?

- Җамалетдин.

- Фамилия?

- Вәлиди...

- Фамилияңны сорадым. Каян килгән “Вәлиди” ул! Соңгы тапкыр кисәтәм, син буржуаз милләтчеләр мәҗлесендә яисә мәчеттә түгел, ГПУ органнарында.

- Аңлыйм.

- Синең фамилияң ничек дип сорадым, - дип җикеренде тикшерүче Беспалов.

- Вәлидов.

- Син Казанда “Буржуаз-милләтче зыялыларның контрреволюцион төркеме”н оештыруда гаепләнәсең. Гаебеңне таныйсыңмы?

- Оештыру түгел, минем үз гомеремдә бер нинди сәяси төркем яисә группа эшендә катнашканым булмады.

- Дөресен сөйлә, гаебеңне таны, дидем бит мин сиңа.

- Булмаган гаепне ничек таныйм. Мин әдәбиятчы һәм тел галиме, эшем болай да муеннан ашкан. Үз эшләремне башкару өчен дә вакытым җитми.

- Куелган сорауга җавап бирә беләсеңме син, - дип, ярсып урыныннан торып басты тиешерүче. Ашыкмый гына уң кулына кара күн перчаткасын киде һәм көтмәгәндә Җамалетдиннең муен тамырына ике тапкыр кирәмәйләп китереп сукмасынмы. – Менә монысы “әдәбиятың” өчен, ә менә монысы “телең” өчен. Инде аңладыңмы?..

Утырган урындыгында аңын югалтып бөгелеп төште Вәлиди. Тикшерүче исә, шундук аны якасыннан өстерәп, кире урындык аркасына терәп куйды.

-Чираттагы сорау. Солтангалиев белән кайчан һәм нинди шартларда таныштың?

- Ачык кына хәтерләмим. Октябрь революциясына кадәр, шәкертлек елларыннан ук белә идек бер-беребезне.

- Солтангалиевчылар группасына кайсы елларда килеп кушылдың?

- Мин андый группа барлыгын белмим. Ул хакта ишеткәнем дә булмады.

- Син бит әле генә “танышлар идек” дидең. Белми, имеш, ничек кенә беләсең әле! Кабатлап сорыйм: Солтангалиев белән соңгы елларда кайда һәм нинди шартларда очраштыгыз? Анда кемнәр катнашты? Советларга каршы нинди чаралар оештыру белән шөгыльләндегез?..

- Мин Мирсәет Солтангалиевны элек-электән таный һәм белә идем. Казанга һәр килүендә, эшләре ничек кенә тыгыз булмасын, күрешеп хәл белешү өчен ара табарга тырыша иде. Аерым гына чәй эчкән чакларыбыз булды, чәй мәҗлесләрдә дә катнашырга туры килде...

- Менә-менә, шул мәҗлесләр турында ачыграк итеп сөйләргә тырыш хәзер. Анда кемнәр катнашты? Нинди мәсьәләләр кузгатыла иде ул мәҗлесләрдә?

- Мәҗлес - ул киңәшмә түгел, анда җитди мәсьәләләр тикшерелми, ашыйлар-эчәләр, хәл-әһвәл белешәләр мәҗелесләрдә.

Көтмәгәндә тимер дагалы күнитек үкчәсе белән галимнең шәрә аяк очына китереп басты тикшерүче. Һәм оятсызларча елмаеп карашын аның күзләренә юнәлтте.

-Авыртамы? Аягың, дим, авыртамы?

- Авырта...

- Авыртса, дөресен сөйлә. Ашыйлар-эчәләр, имеш, хәл-әһвәл белешәләр, имеш... Кемнәр, дип сорадым һәм нинди программалар төзедегез?

- Мин күпләрне танып та бетерми торган идем, хуҗа кеше кемне чакырса – мәҗлескә шулар килә инде. Минем бернинди программа турында да ишеткәнем булмады.

- Әллә колагың ишетми инде синең, - дип, бу юлы галимнең колак төбенә җан фәрман китереп сукты Беспалов. Һәм, үзенең тапкырлыгыннан күңеле булып, каһкаһә илә көлеп җибәрде – Инде ишетә башладымы, колагың дим...

- Ишетәм.

- Ә син үзең большевикларга каршы ниләр сөйләдең, хәтерлисеңдер бит...

- Дөресен әйтим, мин большевикларның бик күп гамәлен өнәп бетермим. Үз халкың белән, аның зыялылары белән көрәшү, халыкка белем бирүче, дин һәм әдәпкә өйрәтүчеләрне эзәрлекләү һич кенә дә башка сыя торган эш түгел. Әмма бу фикерләремнән сәясәт ясау теләгем һичкайчан булмады, үз фикеремне башкаларга көчләп такмадым. Сөйләшәм икән, кемгәдер ярарга тырышыып, кемнәндер куркып сөйләшмәдем.

- Большевикларны яратмыйсың, димәк. Монысы өчен, мә, ал, тагы берне,- дип, йөгереп килеп китереп типмәсенме галимгә. Вәлиди бер якка очып барып төште, ә урындык икенче тарафка. – Без дә бит менә, сезнең ише буржуаз милләтчеләрне яратмыйбыз, тамырыгызны корыту эшенә алындык.

Көтмәгәндә китереп тибүдән башы белән таш идәнгә барып төшкән Вәлидинең авыз-борыныннан кан киткән иде. Әмма бер ни дәшмәде ул, бераз хәл алгачтын да, җиң очы белән яраларын сөртә-сөртә кире урындыгын эзләп тапты. Һәм яңадан тикшерүченең каршысына килеп утырды.

-Сорау алуны дәвам итәбез, - дип, зур эш башкаргандай канәгатьлек алып, тикшерүче дә үз урынына барып утырды. – Үзеңне син тел белгече һәм галим, дисең. Тик менә аңлашылмый, ни өчен соң әле син яңа әлифба кертүгә каршы имза куйдың? Үз халкыңның белемле булуын теләмисеңме, әллә үз асылыңны яшерү өчен уйлап табылган маскировка гынамы ул телче, әдәбиятчы дигән сүзләрең...

- Мин үз халкымны белемсез димәдем. Аның күпгасырлык язма әдәбияты бар, бай тарихы, теле һәм мәдәнияты... Гомумән, бездә укый-яза белмәгән кеше юк дип саныйм. Гомер-гомергә һәр авылда мәдрәсәләр булган, бер түгел, җидешәр мәдрәсәле авыллар бар иде. Мин боларны үзем күреп беләм.

- Миңа әкият сөйләмә!.. Татарның надан халык булуын яхшы беләм. Сорауга җавап бир. Яңа әлифбага каршы кул куйдыңмы?

- Куйдым.

- Аңлашыла... Син хәтта асылыңны, максатларыңны яшереп тә тормыйсың. Бу кадәр дә оятсыз һәм явыз “контр”ны шушы көнгәчә очратканым юк иде. Гаҗәп, бик тә гаҗәп!

- Гаҗәпләнер урын юк. Яңа әлифба кертү – милли мәдәният өчен ул чын фаҗига, чөнки бу озак еллардан дәвам итеп килгән традицияләрнең тулысынча өзелүе дигән сүз. Бөтен халык кинәт кенә, бер мизгел эчендә наданга әверелә... Милләтләрне кайгыртып, аларны белемле итү ниятеннән башланган эш түгел бу. Нәкъ менә шуңа күрә дә яңалифне кертүгә каршы имзамны куйдым.

- Сафсатаңны калдырып тор, туктат. Син менә шуны әйт әле, 82 кеше кул куйган ул хатны кем язды икән?

- Сорамадым, белмим.

- Ә сиңа кем алып килде ул хатны, кул куйдырырга?.. Башлап йөрүче, котыртучысы кем? Кулыңны куйгансың ич...

- Кем алып килүе хәтердә калмаган. Әйтә алмыйм.

- Хәтерләмәсәң, хәтереңне дә яңартабыз,- дип, йодрыгы белән нык кизәнеп галимнең күз төбенә китереп сукты ул. Урындык әйләнеп китеп чираттагы мәртәбә башы белән таш идәнгә килеп төште Вәлиди. Аңын югалтты, башка һич ни хәтерләми...

Сорау алуга көненә өчәр мәртәбә чакыралар иде аны. Өчесе өч тикшерүче. Ә сораулары һаман бер үк. Кыланышлары белән һәм кансызлыкта да берсен алып икенчесен куярлык түгел. Көн-төн кыйналулар эзсез узмый, Вәлиди үз аякларында басып тора алмаслык хәлгә китерелде. Нәтиҗәдә ул бер айга якын төрмә хастаханәсендә “баш мие селкенү” диагнозы белән ятып чыга.

***

Хастаханәдән чыккач та аны төрмә җитәкчесенең урынбасары үзе белән әңгәмәгә чакыра. Саф татарча эндәшә китель киеп алган түрә. Җамалның күңеленә җылы керә, ни дисәң дә татар кешесе ич, бәлки аны аңларга сәләтле булыр...

-Гаепләнүче Вәлидов, үзеңне ничек хис итәсең?, - дип сорый ул. Тавышы һәм үз-үзен тотышы да алай дорфа түгел кебек. Сүзне дә бит, әнә, хәл белешүдән башлады.

- Хәлем мактанырлык түгел, авыртмаган җирем, сынмаган кабыргам калмады. Сорау алуларны йодрыксыз һәм тибү-сугуларсыз гына алып бару мөмкин түгелме икәнни?..

- Ник мөмкин булмасын, мөмкин, - дип күтәреп алды ул аның сүзләрен. – Моның өчен нибарысы куелган барлык сорауларга да җавап бирергә кирәк, совет власте дошманнарының барысын да фаш итәргә, һәм, әлбәттә инде беренче чиратта үз гаебеңне танырга. Бер дә үтәп булмаслык эш түгел бит, ә... Тагы үтенечләрегез бармы? Башка үтенечегез булмаса...

- Бар, тагы бер үтенечем бар. Мөмкин булса, үз телебездә сөйләшә торган тикшерүче куйсагыз иде миңа, яхшы булыр иде. Сезнең белән менә аңлашып та, сөйләшеп тә була. Юкса, кайбер иптәшләргә милли әдәбият һәм тел мәсьәләләрен аңлату авыр була... Аннан бит әле кайсыберәүләр татар милләтен мыскыл итүгә кадәр барып җитәләр.

- Ай-һай, шундый тикшерүчеләр дә бар, дисезме...- дип, гаҗәпләнгән, хәйран калган атлы булып башын чайкап алды теге.

- Бар шул, кызганычка каршы әллә кемнәр бар икән сезнең монда...

- Аңладым. Сезнең буржуаз милләтче булуыгызны истә тотып, үз милләтегездән тикшерүче дә булыр киләчәктә.

- Тагы бер үтенеч. Гаилә белән, балалар белән күрешү мөмкин булмасмы? Сагындым... Кирәк-яраклар да бар иде.

- Бу ял йорты түгел... Тәмам! - дип, ярты юлда бүлдерде үзен, башлаган сүзен әйтеп бетерергә дә ирек куймады ул аңарга. Һәм сулыш алыр ара да калдырмыйча ишекнең аргы ягында сакта торган хәрби кешегә кычкырды. - Чиратта кем бар анда, алып керегез. Ә монысын камерага...

***

Озак көттермәделәр, шул көнне үк аны тикшерүче янына чакыртып алдылар. Тикшерүче яңа кеше. Төрмә җитәкчелеге сүзендә тора булып чыкты, килеп керүгә үк саф татар телендә эндәште теге.

-Җамалетдин Вәлидов буласыз, димәк.

- Әйе, Җамалетдин Вәлидов булам. Ә сезне, кардәшем, кем дип белим?

- “Кардәшем”! – дип, аның артыннан кабатлап көлемсерәп куйды тикшерүче. Һәм ул да түгел, җикереп җибәрмәсенме, сукса утын тумранын бер сугуда урталай сындырырдай зур йодрыгы белән имән өстәлгә китереп бәрде. – Сезнең кебек “контр”лар белән кардәш булырга җыенганым юк, саграк, уйлабрак сөйләшергә киңәш итәм. Ишетмәгән булсаң ишет, мин өлкән тикшерүче Бикчәнтәев.

- Аңлашылды, - дип әйтә алды Вәлиди, тәмам пошаманга төшеп. Үз гомерендә аның ялгышып та башка кешегә сукканы һәм күпме яшәп чит бер кешенең аңарга кул күтәргәне юк иде бит шушы “тәмуг”ка кергәненә кадәр.

- Конкрет сорауга шундый ук тәгаен җавап көтәм. Телеңә салына башласаң яисә ялган-йолган сөйлисең икән, менә моны күрәсеңме,- дип, тагы теге йодрыгын бутап алды ул баш өстендә.- Юеш урын гына торып калыр үзеңнән...

- Аңлашылды...

- Йә, сөйлә, Вәлидов: большевикларга каршы эшне ничек оештырдыгыз? Нинди программа, нинди чаралар...

- Минем бернинди көрәш оештырганым булмады?

- Ә кемнәр аны оештырды?

- Андый кешеләрне күргән-белгәнем булмады.

- Солтангалиевны да күргәнең булмадымы?

- Очрашкан чакларыбыз булды. Әмма ул үзе большевик бит, үз-үзенә каршы ничек сугышсын икән... Ул һәр килүендә Татарстан республикасын кайгыртып, Советлар иленең милли сәясәтен яклап сөйләшә торган иде.

- Аңлашылды-ы, -дип, уйга калган сыман итеп, күзенә төшеп торган чәчләрен артка сыпырып куйды Бикчәнтәев. – Инде икенче сорау: татар буржуазиясе идеологы Гали Рахимне беләсезме?

- Аны да шәкертлек елларыннан ук беләм. Әмма Гали Рәхим һичнинди идеологияга мөнәсәбәтле кеше түгел. Ул бит сәясәт илә бөтенләй кызыксынмый, күптән булып узган вакыйгалар турында гына яза.

- Ә менә без аны буржуаз Төркия белән элемтәдә гаепле саныйбыз. Өендә, эш өстәлендә “Төреклек әсаслары” исемле китап ятуын ничек аңлатырсыз?

- Бик җиңел, тикшерүче иптәш Бикчәнтәев, без татарлар үзебез дә төрки милләт ич. “Төреклек әсаслары” – бу бит безнең уртак рухи нигезләребез турындагы китап. Мин дә, сез дә шул милләтнең балалары...

- Сто-о-оп, -дип, кычкырып җибәрмәсенме Бикчәнтәев өстәлне төя-төя. – Мине буржуаз милләтчеләр белән, үзегез белән бер җепкә тезеп сөйләшмәвегезне үтенәм!.. Төрекләр белән бездә нинди уртаклык булырга мөмкин, үз акылыңдамы син!..

- Гали Рәхимне мин чын татар зыялысы буларак кына беләм.

- Стоп-стоп, нәрсә дигән сүз ул “зыялы”? Ялгышмасам, сез буржуаз милләтчеләр, контрлар барыгыз да “зыялы”.

- Зыялы кеше – укымышлы, тәрбияле, белемле, югары әхлаклы, дигән сүз. Мин шул мәгънәне күздә тоткан идем...

- Ә без – большевиклар эшче һәм крестьян уллары! Җыен сезнең ише “заялылар” белән һич уртаклагыбыз юк. Аңлашылдымы, - дип, йодрыгы белән тагы бер мәртәбә өстәлгә кундырып алды ул. Имәннән булып чыкты ахры, өстәл әле дә түзә.

“Заялы” түгел, “зыялы”, дип, тикшерүченең сүзләренә төзәтмә кертергә бик теләсә дә дәшми калуны кулай күрде Вәлиди. Юкса, ачы тәҗрибәсе җитәрлек, үзләрен төзәткәнне, үзләренә киңәш биргәнне бер дә өнәп бетерми шул бу халык. Өч сыйныф белеме бармы-юкмы алар барын да беләләр. Һәрхәлдә, үзләрен шуңарга инандырганнар. Дөньяның кендеге диярсең, күрмисезме әллә, әнә, өстәл артында ничек утыра...

-Гали Рәхим, сезгә мәгълүм булса кирәк, ул бит Галимҗан Ибраһимов белән кулга-кул тотынышып Совет властена хезмәт итә. Кемне-кемне, әмма Гали Рәхимне гаепләү мөмкин түгелдер дип уйлыйм мин, - дип, бая сөйли башлаган фикерен дәвам итте Вәлиди.

- Ибраһимовка да чират җитәр, ашыкмый тор! Аны калдырып торыйк әлегә. Газиз Гөбәйдуллинны беләсезме?

- Ник белмәскә, шәкертлек елларыннан ук бер-беребезне яхшы белә идек. Казанда укытучылар мәктәбендә бергә укыдык... Соңрак, көн саен диярлек күрешеп, биш еллар чамасы бер ишегалдында яшәдек.

- Йә, ниләр сөйләшә идегез?

- Милли әдәбият һәм аның тарихы, бүгенге хәле турында фикер алыша идек. Газиз бик тә укымышлы һәм нык ихтияр көченә ия кеше.

- Буржуйның да ниндие әле, шулай бит?

- Анысы дөрес, чыгышы белән хәлле гаиләдән. Әмма, бар булган мөлкәтен милли матбугатка, милли мәдәниятка сарыф итте.

- Буржуаз милләтче, дип әйтүеңме?

- Киресенчә, чыгышы нинди булуга карамастан, ул революцияга зур өметләр баглады. Хәтта дөнья революциясы белән дә рухланып сөйләшергә ярата торган иде...

- Советлар власте дошманы түгел дисең инде, -дип, утырган җирендә киерелә төшеп, үзалдына мыскыллы елмаеп куйды Бикчәнтәев. – Сине тыңласаң, совет властеның дошманнары, гомумән, юк икән бит...

- Газиз Гөбәйдуллин һич кенә дә дошман түгел!

- Садри Җәлал белән сез туган-тумача булып чыгасыз, шулай бит?

- Шулай булып чыга, Садри белән без якын туганнар.

- Синең туганың да булгач, ничек соң әле ул буржуаз милләтче булып китте?

- Буржуаз милләтче булырга, Садри Җәлалнең советка каршы эшчәнлеге, гомумән, булырга да мөмкин түгел.

- Синең кардәшең булганы өченме?

- Аңарда сәясәт кайгысы түгел! Ул бит каты авыру, паралич кичерде, өстәвенә күзләре дә күрми диярлек... Аның үз хәле – хәл.

- Күзләре күрми дисең... Ә ничек итеп ул ак чехлар корпусына барып эләккән һәм буржуаз гәзитләрдә эшләгән икән соң! Милләтчеләрнең мыжгып торган оясы Хәрби шурада секретарь булып та хезмәт иткән!.. Болар синең өчен яңалыкмы, беренче кат ишетүеңме?..

- Ләкин ул сәясәткә катышкан инсан түгел, мин моны яхшы беләм.

- Мулла малае булуын да яхшы беләсең... Хәер, икегез дә бер калыптан ясалгансыз ич! Мулла токымы мулла токымын якламый нишләсен, шулаймы?.. Дәшмисең... Әйтер сүзең юкмы, авызың томаландымы?..

- Безгә әти-әниләрне сайлап алу хокукы бирелмәгән, иптәш тикшерүче...

- Бирелгән булса ни эшләр идең?

- Кулымнан килсә, мин аларны мәңге яшәтер идем.

- Кулыңнан килми, анысы дөрес. Ә без, большевиклар, аларны – сыйнфый дошманнарны, барыбер, яшәтмәс идек. Шул исәптән сезнең үзегезне! Барыгызны да...-дип, гел урынсыз, кирәксә-кирәкмәсә җикеренеп тә алды ул.

- Иптәш Бикчәнтәев, иптәш тикшерүче, мин бит сезгә бер ялган сүз дә әйтмәдем. Дөресе шундый булгач ни эшләмәк кирәк...

Ниһаять, чираттагы мәртәбә урыныннан торып басты һәм, корбанына ташланырга җыенган хәйләкәр арслан кебек, дәшми-нитми ипле генә атлап, Җамал Вәлидигә таба якынлашты Бикчәнтәев.

-Мин синең белән сөйләшеп карадым. Әмма, син кешечә сөйләшкәнне аңлый торган контр булып чыкмадың. Алай икән, без башкача да сөйләшә беләбез, - дип, ике учы белән кинәт галимнең ике колагыннан эләктереп алды ул, һәм утырган җиреннән аны югары күтәрде. Аяклар җирдән аерылгач та колаклар, шытырдады гына түгел, өзелеп чыгардай булып сузылды-тартылды.

Ни түзем булган Вәлиди, авыртуга чыдый алмый, шунда кычкырып җибәргәнен дә абайламый калды. Берара күтәреп торганнан соң, аны кире урындыгына утыртты тикшерүче.

-Нәрсә, әллә авыртамы? – дип, борынын җыерып, тешләрен ыржайтып, бу юлы инде галимнең каршысына ук килеп басты ул. – Суксам, сугарлык җирең калмаган, мин дә үзегез кебек, теге нәрсә дидең әле, “заялы” гына булып сөйләшәм бит синең белән. Икенче юлы баш түбәңдә калган утыз алты чәч бөртегеңнән эләктереп түшәмгә элеп куячакмын. Мин дә бит “заялы” булырга телим, башкалар күк сукмыйм-какмыйм, урыныңнан торырга гына ярдәм итәм. Ха-ха...

- Иптәш Бикчәнтәев...

- Мин сиңа иптәш түгел, дидем.

- Милләттәшем, дип әйтимме...

- Каян килеп милләттәш булыйм мин сиңа, - дип, искәртү өчен генә, имеш, үз итеп кенә, хәлсезләнеп бөгелеп төшкән галимнең муен тамырына кул кыры белән берне китереп сыдырмасынмы Бикчәнтәев. Шундый итеп сукты ки, Вәлиди аңын җуеп торды бер мәл. Ул да түгел, таш диварларны селкетеп акырып җибәрде тикшерүче. – Кайчан дөресен сөйли башлыйсың син?.. Гаепләреңне кайчан таныйсың, сиңа әйтәм! Синнән сорыйлар, ишетәсеңме...

- Булмаганны, бар, дип әйтә алмыйм бит...

- Безгә кемнең кем булуы барысы да күптән билгеле, “заялы” абзый. Син якладың дип кенә котылмас берәү дә. Гаебеңне танып, башка дошманнарның чын йөзен ачып кына җиңеләйтә аласың үз хәлеңне. Алар бит менә, синең чын йөзеңне ачып салды... Үз гаепләрен дә таныдылар, синең кем булуыңны да... Ни өчен телләре чишелгән дип уйлыйсың? Яшиселәре килә, шуның өчен. Ә син кире кәҗә тәкәсе кебек... Булмый абзый болай, булмый... – Бераз дәшми торгачтын, иләмсез әче тавыш белән кычкырып хәбәр салды. – Әй, охрана, алып чыгып китегез моны, уголовниклар камерасына илтеп ябыгыз үзен. Теге, кеше ите белән туклана торганнары янына, аңлашылдымы?!. Зиһене ачылып китмәсме шунда...

***

Шул рәвешле “Үзебезнең егет” Бикчәнтәев барысын да уздырып җибәрде. Вәлидинең, тикшерүче Беспалов һәм Дроздовларны искә алып, сагынып елар чаклары да булмады түгел. Тегеләре дә оҗмах кошлары түгел иде, әммә дә моңарга җиткәне булмас... Һич кенә дә үзенең җаваплары белән канәгатьләндерә алмады аны Җамал Вәлиди. Ничек кенә аңлатырга керешмәсен, “Стоп, акыл сатма!”дип туктата да, йодрыгы белән, инде имән өстәлгә түгел, аның яңагына яисә кабыргаларына җан фәрман китереп кенә ора. Кәефе шәп булса, таш идәнгә салып аңын югалтканчы типкәләргә дә күп сорамый. Һәр очрашудан канга баткан, ике-өч җире сынган хәлдә өстерәп кайтарып ата торган булдылар аны.

Ә камерада уголовниклар. Боларының инде үз фәлсәфәсе, интеллигенция вәкилләрен кешегә дә санамыйлар. Утырырга урын, ятарга ятак бирми азапладылар үзен. Таш идәнгә авып хәл алыйм дисә, бер-бер сәбәп табып, торып басарга мәҗбүр итәләр. Явызлыкта, кансызлыкта тикшерүчеләр белән уголовниклар арасында һичбер аерма юк, уйларында бары бер нәрсә - көчсезне рәнҗетү, ярдәмгә мохтаҗ булганны түбәнсетү һәм мыскыл итү... Атналар-айлар буе шул бер үк хәл кабатланып торды, җәбер һәм золымның очы-кырые күренми...

***

Көннәрдән бер көнне иртәнге сәгатьләрдә Казанның кыл уртасында урнашкан Пләтән төрмәсенең ишегалдында хәрәкәтсез яткан бер ир-ат гәүдәсен табып алалар. Төнге смена китеп, иртәнге смена эшкә килгән вакыт була бу. Төрмәдә эшләүчеләрдән шактый кеше җыйнала. Әмма җитәкчеләр түгел, аларның әле җылы өй түрендә мамык түшәкләрдә янәшәдә яткан хатыннарына арка куеп изерәп йоклап яткан чагы.

-Ни булган үзенә?-дип сорый арадан берәве.

- Уголовниклар үтереп аткан.

- Уголовникларга ул нигә, үзе ташланган булса кирәк, - дип, пыш-пыш хәбәрләшкән имеш-мимешләр колакка чалынып кала.

Ул арада эшкә килеше булган бер медсестра ерып керә уртага. Хәрәкәтсез ятучының баш очына килеп иелә һәм беләген күтәреп, аның кан тибешен тикшерә.

-Ул үлмәгән, ул исән, кан тибеше бар, - дип, тавыш бирә, ярдәмгә чакыра ул.

- Кайсы камерадан? Качарга җыенуы булдымы икән, дип пышылдый кемдер.

- Пләтәннән кача алган кеше юк әлегә, - дип җавап кайтара икенчесе, төрмә каравылчыларыннан берәве булса кирәк.

- Таныдым, бу бит язучы, бик зур галим. Кем соң әле... Җамал... Җамал...

- Әйе, Җамал Вәлиди, - дип раслый, әлеге дә баягы теге медсестра. – Аның болай да тәнендә исән җире калмаган иде инде...

- Телеңә салынма!- дип кычкырып җибәрә кулына штыклы мылтык тоткан төрмә каравылчысы.- Телеңне тиз кыскартырлар...

Медсестра тавышсыз-тынсыз гына күздән югала. Ә бераздан ашыкмый гына бинадан килеп чыккан ике әсир аны, күпне күргән такта носилкага салып, каядыр алып китәләр. Җамал Вәлиди озак вакытлар аңына килә алмый, аяклары-куллары сыну гына түгел, эчке әгъзаларына да зур зыян килгән була. Ничек егылган, төртеп төшергәннәрме, әллә өченче каттан үзе сикергәнме – болар вак мәсьәлә саналган күрәсең, тикшерү-фәлән үткәреп тормаганнар. Һәрхәлдә, архивтагы документлар арасында андый мәгълүмат юк. Соңгы сәгатъләрен кайда уздыруы, кайда һәм нинди шартларда вафат булуы һәм кайда күмелүе хакында да тәгаен генә әйтеп булмый. Ул гына да түгел, 1932 елның 30 ноябрендә Казан төрмәсендә көн-төн каты җәзалаулар нәтиҗәсендә вафат булган күренекле әдәбиятчы һәм тел галименең соңгы көннәрен махсус буташтыру кемгә кирәк булгандыр тагы... Рәсми оешмалар, үз вакытында, Җамал Вәлиди Беломор-канал төзелешендә суык тиеп, хасталыктан үлде, дигән хәбәр тараталар. Әмма моның уйдырма булуы һич шөбһәсез ки... Аның сулышы Казанда Пләтән төрмәсендә өзелә...

***

Безне капчыкта яшереп булмый, диләр. Ә бәлки була да торгандыр. Әмма күренекле тел галиме, фольклорчы һәм әдәбият белгече Җамал Вәлидинең вафаты турындагы хәбәр, чыбыксыз телефоннар аша, шул ук көнне Казанның барлык почмакларына барып ирешә. Гомер булмаган хәл, төрмә капкасы төбенә төркем-төркем халык агыла. Хатыны Ләйлиҗиһан, уллары Искәндәр белән Ибраһим һәм кызы Әминә дә була алар арасында. Яңа Бистәнең исән-аман калган дин әһелләре, муллалары килә, галимнең шәкертләре, студентлары җыела. Шау-шу куба, тавыш-гауга чыга.

-Мөселманнарда кабул ителгәнчә җирләү өчен Җамалетдин әфәнденең гәүдәсен бирегез ичмаса, - дип таләп итә халык.

Әмма, гади халык һәм җәмәгатьчелек тавышына колак салу булмаган ул заманда, бүген дә бар дип әйтеп булмый торгандыр...

-Юк, - диләр. – Ул ирегеннән мәһрүм ителгән халык дошманы. Дошманның исеме дә, кабере дә булмый. Дошман эзсез югалырга, онытылырга тиеш.

Гозерләп үтенгәнгә колак салу, гаилә һәм балаларның күз яшьләренә игътибар итү кабул ителмәгән заман. Төрмә җитәкчелеге халыкны мылтык прикладлары белән кыйнап, хавага атып, куып таратырга мәҗбүр була...

9

Ул елны кыш бик суык килде. Мичкә ягыйм дисәң - күмер юк, утын сатып алырга – акча. Инде хәзер сатып алыйм дисәң дә утын табарлык түгел. Бер алар өчен генә түгел шул зәмһәрир суыклары, ил белән шул ук хәл. Әйләнә-тирәдәге иске-москыны, утын сарайларын, җимерек коймаларны күптән ташып ягып бетерде шәһәр халкы. Җәйге челләдә дә җылынып бетми торган ярымподвал торакның нинди хәлдә булуын үз башыннан кичергән кеше генә аңласа аңлый алыр. Шуның өстенә елга вокзалы директорын, юк сәбәпләрне бар итеп, кулга алдылар. Ә Ләйлиҗиһанны, кыш көннәрендә елга тарафына йөрүче юк диеп, эшеннән бушаттылар.

Аларына гына түзәр идең әле, Ибраһимга суык тиеп бик нык авырый башлады шул кышта. Хастаханәгә, урын юк дигән сәбәп табып, алмадылар үзен. Әлеге дә баягы шул “халык дошманы” дигән ярлык үзенекен итә. Әби-баба ысуллары белән ничекләр генә тәрбияләргә, аякка бастырырга тырышып карамады үзен Ләйлиҗиһан. Булмады, унҗиденче яшенә чыккан яшүсмер егет юеш ярымподвал өйдә әнисенең кочагында дөнья белән хушлашты... Саклый алмады шул уртанчы улын, Җамалның “балаларны сакла”дигән соңгы үтенечен үти алмады. Елаплар гына кире кайтарып булса икән ул баланы... Ир хәсрәте артыннан ук инде менә бала хәсрәте.

Мәктәпне гел яхшы билгеләренә генә тәмамлаган олы улы Искәндәрне дә институтка алмадылар, врач булырга бик тә хыяллана иде дә бит. Сәбәбе һаман да шул, әтисенә тагылган яман ат кара сакал булып эзәрлекләп килә үзләрен. Хәзер, әнә, эшче хөнәре алу өчен укып йөргән көне. Ә күңелендә һәм телендә һаман врач булу теләге. Әнисенә сиздермәскә тырышса да искәндәр бик нык борчыла... Хәер, борчу-хәсрәтсез кем калды икән инде хәзер бу дөньяда. Җамалетдин белән бергә эшләгән, якыннан аралашкан дуслары, таныш-белешләреннән шәһәрдә һичкем калмады дисәң дә була. Кайсын кулга алганнар, кайсын озатканнар, күбесен атканнар дип сөйлиләр. Аларны искә алыр кеше очраса да, пыш-пыш килеп, як-якка карангалап кына фикерләшергә калды.

Менә бүген дә Искәндәр белән Әминә укуда. Ләйлиҗиһан Җамал Вәлидинең төсе булып калган кайры тунын аркасына салып, өйдә башкача мөмкин дә түгел, балаларга йон оекбаш бәйләргә утырды. Куллары эштә, ә уенда өйне ничек җылыту, балаларга кием-салым юнәтү һәм, әлбәттә инде, кайтуларына нинди дә булса ризык хәстәрләү. Барысына да акча кирәк, акча юк һәм аның керер юлы да күренми. Сату өчен, бер-бер ризыкка алыштыру өчен өйдә берни калмады. Ничек яшәргә, алга таба да балаларны ким-хур итми ничекләр генә көн күрергә?..

Шулчак, тышкы яктан ишекне шакыдылар. Кем булыр, балаларның кайтыр вакыты әлегә җитмәгән. Сак кына ишек катына узды Ләйлиҗиһан.

-Кем бар анда?

- Мин... Ишекне ачыгыз.

Аргы тарафтагы затны ул тавышыннан ук таныды, шуңарга йөрәге “жуылдап” куйды. Анда әлеге дә баягы Җамалетдиннең кулъязмалары артыннан йөрүче кеше иде. Ачарга-ачмаска белми икеләнеп торган арада теге тавыш тагы яңгырады. Димәк, кире борылып китәргә дип килмәгән...

-Ачыгыз... Мин сезгә ярдәм кулы сузып килдем.

Ишекне ачмый хәле юк. Ачса, анда аягына җылы ак “фитыр” итек, башына колакчанлы бүрек, өстенә ак каракүл якалы кара пәлтә киеп алган шагыйрь басып тора. Бераз арырак ниндидер капчык салынган кул чанасы күренә.

-Керергә рөхсәттер бит?- диде ул якасына кунган кар бөртекләрен сыпыргалап.

- Ишек ачылган, килгәнсең икән, кер...

Тупсаны атларга ашыкмады ул, иң элек тартып килгән чанасына кире борылып, андагы капчыкны күтәреп керде.

-Менә он алып килдем, бераз ярдәм булсын дидем үзегезгә.

Ярты капчык онны ишек катына идәнгә куеп, үзе өстәл читендә торган такта эскәмиягә килеп утырды. Ашыкмый гына башындагы бүреген салып куйды, пәлтә изүләрен ача төште. Ә Ләйлиҗиһан исә аңарга ничек дип җавап бирергә дә белми тора.

-Он алып килдем дисең инде, - дип уйга калды ул.- Онның кирәк чагы, яхшы булыр иде дә. Әмма акчам юк, ала алмыйм...

- Акчага түгел, ярдәм йөзеннән китердем, - дип, җаваптан күңеле булып, җанланып китте теге.- Хәлегезне аңлыйм. Кыш суык, өч баланы ашатырга да кирәк бит аны...

- Өч түгел шул, инде ике балам гына калды,- дип, бер читкә борылып елап җибәрде ана.

- Нәрсә, югалттыгызмыни, -дип, коры гына сүз кыстырып куйды килүче.- Еллар авыр, үлем-җитем күп шул хәзер...

Башкача ләм-мим, ул хакта һични сораштырмады һәм кызыксынмады да. Ана өчен шулай булуы, бәлки, кулайрак та булгандыр әле.

Алдын-артын уйлап, онның бушка булмасын чамаламады түгел, чамалады Ләйлиҗиһан. Шулай да өйгә кергән кешене, кешесеннән дә бигърәк ризыкны кире борып чыгара алмады. Бер-ике сәгатътән балалар – Искәндәр белән Әминә сабактан кайтып керәчәк, ачыгып кайтачаклар, ә өйдә биш-алты вак бәрәңгедән тыш ашарга берни юк.

-Ярар алай булгачтын, рәхмәттән башка сүзем юк, - дип җавап кайтарды ул гаепле кеше сыман тын гына. – Бурычларыңны онытмау яхшы булган...

- Нинди бурычлар тагы, - дип мыгырданганедай итте килүче. Әмма артык сүз кузгатып тормады тагы.

Ләйлиҗиһан ишетмәмешкә салынды аның ул сүзләрен, сак кына үз урынына барып утырды. Җилкәсенә салынган тунны бер читкә куеп, кулына бәйли башлаган оекбашын һәм йомгакны алды.

-Бәйләп бетерәсе эшем бар иде, - диде, җавапсыз калудан уңайсызланып.

Ә теге исә ипләп кенә сүзен башлап җибәрде.

-Җамалетдин абзый инде юк, - диде ул, бик мөһим яңалык китергән кешедәй. – Ә тормыш дәвам итә. Сезгә яшәргә, балаларны тәрбияләп үстерергә кирәк.

- Шулай инде, ни эшләмәк кирәк... Урыны җәннәттә булсын!

- Анысы шулай, - диеп куйды килүче, һәм форсат чыгудан файдаланып калырга ашыга төшеп, монда килүенең төп максатына күчте.- Ә менә аның кулъязмаларын югалтырга түгел, төсе итеп булса да сакларга кирәк иде бит...

- Югалтырга түгел иде дә бит...

- Җитте, Ләйлиҗиһан апа, туктагыз,- дип, кинәт урыныннан сикереп тора язды чакырылмаган кунак. – “Алып киттеләр” дип әйтергә телисезме тагы? Алдамагыз, алдашу сезгә килешми. Сездә икәнлекләрен беләм.

- Белсәгез, бик әйбәт булган...- дими чарасы калмаган иде. Өстәвенә, алар бит әле өйдә, ул утырган эскәмия белән янәшәдә генә торган иске сандыкка яшерелгән. Эштән чыккачтын да ул аларны кире өйгә алып кайтырга мәҗбүр булган иде. Башкача кая куясың...

- Мин ул кулъязмаларны алып китәргә дип килдем. Җамалетдин абзый үзе булмагач, аларны саклаудан сезгә бер файда юк. Тикшерү-фәлән килеп, тапсалар, үзегезне илтеп ябулары бик ихтимал. Балаларыгыз бар...

- Менә ничек...

- Әйе, шулай, апа-җаным, аларның миндә сакланулары хәерле. Сезгә бәла-казадан башка бер файда китермәячәк ул кәгазьләр...

Икеләнә калды Ләйлиҗиһан, уйга калды... Җамалетдин үзе исән булса башына да килмәс иде андый уйлар. Аның соңгы сүзләре әле дә булса колак төбендә яңгырап тора ич: “Балаларны сакла һәм...” дип, өстәлдәге язу-сызуларына ымлады ич ул. Аның өчен, балалары кебек үк кадерле булгандыр, күрәсең, ул хезмәтләр. Ә алар ничәнче кыш, ничәнче җәй инде менә, кадерсезләнеп, анда-монда күчеп йөри. Утын сарае да калмады, көрәк һәм себеркеләр янәшәсендә дисеңме, инде менә шушы юеш подвал...

-Онга алмаштырыйк, дисең инде алай булгач, - дип әйтеп куйды ул.

- Әйе, ашамыйча яшәп булмый, сезгә он кирәк. Ә миңа ул язулар... Юкса, алар шушы подвалда ятып череп бетәчәк...

- Ә син аларны ни эшләтергә, сер булмаса, кая куярга җыенасың инде?

- Саклармын, югалтмам, - диде шагыйрь, урыныннан сикереп үк торып. – Вакыты җиткәч дөньяга чыгарырмын.

- Югалмаслар, дисең инде...

- Югалмаслар.

Тәмам теңкәсенә төште бит бу адәм, күрәмсең, ул кулъязмаларны бирми торып моңардан котылып булмас, дип уйлап куйды Ләйлиҗиһан. Он да алып килгән бит, әнә...

- Ярар алай булгач, ал инде, әмма, берүк әрәм-шәрәм итә күрмә, - дигән җавап чыгып очмасынмы аның авызыннан. Башка чарасы калмаган иде шул. – Тик сиңа зур үтенечем бар, зинһарлар өчен кадерсезли яисә югалта күрмә инде үзләрен. Җамалетдинне әйтәм, күз карасыннан да болайрак кадерләп җыйган хезмәтләре иде бит ул аның. Ничәмә еллар буе җыйды ул аларны, татарлар яшәгән кай тарафларга гына барып чыкмады, төннәр буе шулар өстендә эшләп, тәртипкә салып утырыр иде үзләрен. Соңгы төнендә дә шулар белән утырды бит...

Һәм күзенә килеп тыгылган кайнар тамчыларны тыя алмыйча башындагы яулыгына уралып читкә борылды.

-Кайда соң алар? – дигән аваз ишетелде. Юату, бер-бер җылы сүз әйтү турында уйлаган кеше юк. Аның үз туксаны – туксан.

- Әнә, шул сандыкта. Йозагы ватык, ач та ал...

Сикереп тә торды теге, кабалана төшеп сандыкның капкачын ачып җибәрде. Күрсәгез иде сез аны шул мизгелдә, бәхет кошы тоткан диярсең... Башы белән сандык эченә кереп китә язды ул, туплам-туплам папкаларның әле берсен, әле икенчесен кулына алып барлап чыккан кебек итте.

- Мәкальләр..., кыска җырлар..., табышмаклар... аңлатмалы сүзлек... – дип, үз-үзен белешми, үзалдына сөйләшә, кычкырып җибәрә иде ул әледән-әле. Куаныч һәм шатлыгының чиге-чамасы юк... Һәм бер фикергә килеп, әле булса күз яшьләренә буылып читтә басып торган Ләйлиҗиһанга мөрәҗәгать итте ул ниһаять.

- Боларны сандыгы белән алырга туры килә инде...

- Юк-юк, сандыгын бирә алмыйм, - дип, кабаланып йогереп килеп җитте хатын. – Ул минем әби-бабаларымнан калган сандык, аларның төсе итеп саклаган бердән-бер истәлек. Минем бирнә сандыгым.

- Бер дә харап икән... Соң, алай бик тә кадерле сандык булгач, мин аны тотып ашамам, кире кайтарырмын үзегезгә.

- Сандык монда кала, - дип, катгый рәвештә кистереп үк куйды Ләйлиҗиһан.

Ә тегенең исә, кеше сүзен тыңлау уенда да юк. Шуның өстенә максатына ирешү юлында тәмле телләрен дә һич кызганмый.

-Соң, апа-җаным, аңлагыз, мин менә хәзер ул кәгазьләрне сандыктан чыгарып чанага төяп чыгып китсәм, алардан нәрсә кала, күз алдына китерә аласызмы шуны... Тышта суык җил, өстәвенә җәяүле буран чыкты, кар себереп тора. Әйттем бит инде, сандыгын кире китерермен, дидем. Миңа сезнең хан заманыннан калган иске сандыгыгыз кирәк түгел, Җамалетдин абзыйның кулъязмалары исән-сау булсын, дип тырышуым. Нәрсә, ул хезмәтләр сезнең өчен аз гына да кадерле түгелмени?..

Бу юлы да үгетләде, бу юлы да ул дигәнчә булды.

- Ярар, сандыкны китерерсең инде алай булгач, - дип, ризалашырга мәҗбүр булды Ләйлиҗиһан. Ризалашмый чарасы юк, тегенең сүзләрендә дә дөреслек бар икән бит бер уйласаң...

Иң элек җәт кенә, кулъязмалардан арындырып, буш сандыкны чанасына чыгарып урнаштырды ул. Аннан бер кәгазь кисәген дә калдырмыйча, барысын кире чыгарып сандыкка тутырды. Хушлаштымы, юкмы, Ләйлиҗиһан аны-моны уйлап өлгергәнче, чанасын тартып үз юлы белән китеп тә бара иде инде теге адәм.

-Тукта әле, мин бит синең исемеңне дә белмим. Исемең ничек соң әле синең? – дигән соравы белән туктатты аны Ләйлиҗиһан.

- Белмисезме?..- дип, сәерсенеп карап торды теге бер мәл. – Ә сиңа минем исемем нигә кирәк булыр икән соң?

- Шулай да белеп торганың хәерле дип кенә соравым иде...

- Күп белсәң – тиз картаерсың, апай! - диде ул коры гына. Һәм кире борылып карлы-буранлы тыкырыктан кул чанасын, анда салынган сандык һәм Җамал Вәлидинең гомере буе җыйган мирасын тартып китеп тә барды. Хәтта кайда яшәгәнлеген, өй адресын да калдырмады.

Шул китүдән эзе суынды тегенең, сандык та юк, хәбәре дә...

Өченче тарих

1

1930 нчы елның җәендә Казандагы Көнчыгыш педагогия институтына Ленинградтан, исеме һәм гыйльми хезмәтләре татар зыялылары даирәсендә шактыйдан ук билгеле булган, галим кайтып төшә. Ленинградның Көнчыгыш институтын тәмамлаган, академик А. Самойлович җитәкчелегендә аспирантурада укыган. Күренекле тел белгече, академик Н. Я. Маррның хәер-фатихасы белән җибәрелгән ул Казанга.

“Нигмәт Хәким Казанга килгән, Көнчыгыш педагогия институтында укытачак икән...” дигән хәбәр таралып өлгерә тиз арада. Татар зыялылары арасында аның белән күрешергә, танышырга теләүчеләрнең исәбе-хисабы юк. Тик менә үзе генә, артык тыйнаклыктанмы, бер дә кеше-кара күзенә чалынып йөрүне мәгъкүл күрми. Кайда урнашып, кайда яшәгәнлеген дә белүче юк, галим-голәмә һәм язучы халкы белән дә элемтәдә тормый, шау-шу һәм ыгы-зыгылы тамаша һәм очрашуларга, гомумән, йөреми. Уртачадан бераз калку гәүдәле, чандыр йөзле бу ир уртасының институтка килгәнен һәм киткәнен күрсә дә, шул бик сирәк кеше күргәндер. Көннәр- төннәр буе ниләрдер эзләнә, яңа гыйльми хезмәтләр өстендә эшли икән... Дөрес булса, ул татар, рус, гарәп, фарсы, төрек һәм үзбәк телләрен су кебек эчү белән генә чикләнмичә, тагы утызбиш-кырык чамасы саналган төрки телләрнең барысында да иркен сөйләшә һәм аңлаша да белгән бердән бер галим булып чыга. Ә татар, рус һәм үзбәк телләрендә дөнья күргән хезмәтләрен саный китсәң санап бетерерлек түгел. “Борынгы Көнчыгыш коммунизмы”, “Ислам диненең килеп чыгышы”, “Дөньяның яралышы”, “Исламда һәм Советлар илендә хатын-кыз хокуклары”, “Ураза һәм аңарга гыйльми күзлектән караш”, “Күңел музыкасы” – һәркайсы җитди эзләнүләр нәтиҗәсендә туган, колачлыйм дисәң колачка сыймас олы хезмәт. Шуның белән генә бетсә икән, аның татар, үзбәк һәм төрек телләренең формалашу тарихы, орфографиясе һәм грамматикасына багышланган хезмәтләре ил күләмендә танылган һәм югары бәя алган.

Ә инде “Идегәй” дастаны – үзе бер дөнья... Нигмәт Хәкимнең “Идегәй” дастанын халыкка кире кайтару юлында эзләнүләре байтак еллар дәвамына, бер легенда сыман, телдән телгә күчеп йөри. Бу дастан хакында күпләр ишетеп белә, әмма аның тулы вариантын шушы көнгәчә һичкемнең күргәне дә, укыганы да юк. Татарның героик тарихын чагылдырган бәяләп бетергесез бу әдәби җәүһәр әле дә китап булып басылмаган, төрле төбәкләрдә үзгә вариантларда халык авыз иҗаты үрнәге буларак яшәвендә дәвам итә. Күпме галим-голамәсе, бай тарихы булган әдәбият һәм мәдәниятны һич кенә дә бизәми торган күренеш. Нигмәт Хәкимгә тынгылык бирмәгән, берөзлексез аның җанын әрнетеп торган хакыйкать иде бу. “Идегәй” дөнья күрми торып, бу әдәби җәүһәр халыкның үзенә әйләнеп кайтмый торып тынычланачак түгел ул. Нигмәт татарлар яшәгән бик күп төбәкләрдә йөреп, ерак Себер тарафларында, тайгалар эчендә урнашкан татар авылларына барып чыгып бу мәдәни җәүһәребезнең дистәләгән вариантларын туплады. “Идегәй”нең кулъязма дәфтәрләрдә сакланган һәм өлкән яшьтәге әби-бабайлардан сөйләтеп язып алынган дистәдән артык нөсхәләрен җыйды ул. Дәверләр дәвамына һичкемнең кулы һәм буе җитә алмаган зур хезмәт көтә татар дөньясын. Нигмәт Хәкимнең якын араларда “Идегәй”не татар һәм рус телләрендә аерым китап буларак бастыру хыялы белән янып яшәгән көннәре. Казанга ашкынып кайтуының беренче һәм төп сәбәбе дә шуннан гыйбарәт иде бит...

Институтта үзен шактый ук рәсми һәм коры каршыладылар. Хуҗалык эшләре өчен җаваплы юан гына бер ханым аңарга кабинет һәм аның ерак почмагында урнашкан эш урыны ягъни өстәлен күрсәтте. Укылачак лекцияларның тәртибе белән коридорда танышырга киңәш итте. Һәм шуның белән вәссәлам, китеп тә барды. Бер ялгызы зур, әмма салкынча һәм беркадәр шыксыз һәм караңгы да тоелган бүлмә уртасында басып калды Нигмәт. Ул утырырга тиешле өстәл буп-буш, күзне җәлеп итәр өчен соң чиктә ник бер ак кәгазь кисәге булсын икән, шуңадыр аягы тартмый торды ул тарафка.

Бәхетенә каршы, нәкъ шул мизгелдә ишек ачылды һәм аннан кулына шактый ук таушала төшкән портфель тоткан калку гәүдәле ир-ат килеп керде. Килеп кергәчтен дә кабинетта кеше барын күрмәдеме, әллә күрмәмешкә салынды, ул ипле генә атлап тәрәз каршындагы икенче бер өстәл янына узды. Аның өстәле, киресенчә, китаплар һәм таудай өелеп яткан кәгазь һәм язу-сызу кирәк-яраклары белән шыплап тулган иде. Өстәл өстеннән күзлеген алып киде ул, һәм шунда гына бер читтә дәшми-тынмый башка берәүнең басып торуын абайлады кебек.

-Гафу итегез, - диде, олы ихтирам белән башын ия төшеп. – Урамда якты Кояш, ә монда кинәт килеп кергәч караңгы. Күз ияләшеп өлгермәде кебек, күрүем болай да чамалы гына.

Янә, ипле генә атлап, әле булса баскан урынында тораташ кебек кымшанмый торып калган Нигмәткә таба якынлашты ул. Сәлам биреп кулын сузды.

-Җамалетдин булам.

- Нигмәт.

- Сез мине көтәсезме, әллә башка бер-бер йомышыгыз бармы? Утырыгыз, түрдән узыгыз, - дип, үзенең өстәле каршындагы кара күн белән тышланган кәнәфидән урын тәкъдим итте Җамалетдин.

Нигмәт тартынып тормады, ул тәкъдим иткән урынга барып утырды. Аның өстәл читенә тезелгән китапларны барларга кереште ул күз чите белән. Тукай китаплары, Галимҗан Ибраһимов, Сәгыйт Рәмиев... Һәм шулардан бераз читтәрәк рус телендәге китап: “Очерк истории образованности татар”. Җамал Вәлидинең бу хезмәте аңарда да бар, аның да өстәл китабы ул. Чү... Бу кеше аның үзе түгелме соң, дигән уй йөгереп узды аның чигәсеннән. Һәм ул, кинәт, утырган урыныннан сикереп торырга мәҗбүр булды.

-Инде мине гафу итегез, очраклы рәвештә сез Җамал Вәлиди түгелме? – дип сорарга җөрьәт итте.

- Әйе, очраклы рәвештә, үзе. Танышканда да үз исемем әйттем булса кирәк.

- Ә мин Нигмәт Хәким булам.

- Нигмәт Хәким...- дип, хәйран калып торды Вәлиди. –Без сезне дүрт күзләп көтәбез ич. Менә нинди икән сез. Ленинградның үзеннән кайттыгыз, димәк?

- Әйе, Ленинградтан.

Җамал Вәлиди ихлас куанган иде бү күрешүгә, хәтта, кабалана төшеп сорауларын яудыра башлады ул. Ленинградта яшәүче үзе белгән галим-голәмәләрне барлап чыкты, аннан үзе танып белгән татар зыялыларын сораштырырга кереште.

Ә Нигмәт бар белгәнен түкми-чәчми җавап бирде. Уйламаган-көтмәгәндә килеп чыккан бу очрашуга чиксез бәхетле иде ул да. Әнә ич, кем белән бер кабинетта утырып эшләячәк ул, кем белән даими төстә сөйләшә, киңәшә алачак. “Бирим дигән колына чыгарып куяр юлына” дигәннәре шул була торгандыр инде ул. Җамал Вәлиди татар дөньясында гына түгел, үзенең хезмәтләре белән бөтен илгә мәглүм шәһес. Аны күренекле тел белгече яисә тәнкыйтьче дип кенә чикләнү мөмкин түгел, Тукай белән, Сәгыйт Рәмиев, Галимҗан Ибраһимовлар белән аралашып, сүз көрәштереп, бәхәсләшеп яшәгән һәм иҗат иткән олы абруйга ия галим бит ул. Озак еллар дәвамына халык авыз иҗаты әсәрләрен җыюы да җәмәгатьчелеккә яхшы мәгълүм. Алай гынамы, Оренбургта Риза Фәхретдинов, Дәрдмәнд, Шәриф Камал кебек дистәләгән фикер ияләре, әдипләр белән даими күрешеп, кулга-кул тотынышып милләткә аң һәм гыйлем тараткан күренекле мәгрифәтче...

Шул рәвешле ике олы галим бер институтта, бер бүлмәдә утырып, үзара киңәш-табыш итешеп эшли башладылар. Аларның дуслыгына соклану гына түгел, эчләре пошып һәм көнләшеп караучы хөсетле җаннар да булгандыр, әлбәттә. Әмма бу ике шәхес андый ваклыклардан һәрчак югары торды. Үзенең гыйльми хезмәтләре белән бөтен төрки дөньяны колачлап алырга омтылган Нигмәт Хәким үз эше, үз юлыннан башканы күрмәде һәм, гомумән, абайламады. Лекция арты лекция... Ару-талуның ни икәнлеген ул һич белми, фән һәм гыйлем аның стихиясы. Студентлар бик тә кызыксынучан, үзләрен кызыксындырган бар сорауга да җавап көтәләр аңардан. Гыйльми дәрәҗәләр алып югары уку йортында укытырга алынгансың икән яшь буынның күңелендә туган сорауларга җавапсыз калу ярамый. Шуның өчен дә берөзлексез үз өстеңдә эшләргә, укырга, өйрәнергә туры килә. Гыйлем дөньясы “мин күп беләм” диючеләрне яратмый.

Казанга зур өметләр белән кайтты. Уфада, Златоустта, Ташкентта, Ленинградта һәм тагы күпме шәһәр һәм авылларда укырга һәм укытырга туры килде аңарга. Әмма Казан бөтенләй башка, татар баласы кайда гына туып, кайда гына яшәмәсен, ул һәрвакыт Казанга омтылып, Казанга кайтырга ашкынып яши. Ниһаять, ул да менә Казанга килде. Юк-юк, килмәде, ә кайтты. Үз милләтенең бишеге булган шәһәргә килмиләр, ә бары тик кайталар. Габделнасир Курсави, Шиһабетдин Мәрҗәни, Каюм Насыйри, Хөсәен Фәезханов кебек гыйлем ияләрен дә кайчандыр үзенә әйдәп, тартып торган башкала ич бу. Ә Тукай!.. Тукайны кая куясың... “ И, Казан, дәртле Казан, нурлы Казан...” дип ашкынып кайткан ич монда шагыйрь. Казан урамнары буйлап йөрегән чакларында бу юлларны бик еш күңеленнән, хәтереннән кичерә һәм кабатлый иде ул соңгы араларда. Татарның күпме асыл затлары менә хәзер, шушы минутларда ул атлап бара торган урамнардан йөргән... Һәм йөриячәк!

Казанга кайтты кайтуын, әмма әле һич ияләнә алганы юк аның бу шәһәргә. Казан, бер карасаң, шундый үз дә, икенче карасаң, әле шактый ук ят та шәһәр иде бит аның өчен. Аны монда танучы-белүче бик аз, бөтенләй дә юк диярлек. Очраганда кул биреп, әллә каян ук колач җәеп каршы килгән иске дуслары, туган-тумачасы юк. Гаиләсе дә еракта, Урал тауның аргы тарафларында калды. Туып үскән авылында, ямьле Әй елгасы буйларында...

Нигмәт Хәким институттан көндәгечә шактый ук соңлап, эңгер-меңгер төшкәчтен генә кайтырга чыкты ул көнне. “Кайтырга” дип әйттем әйтүен дә, ләкин әле җүнле-башлы фатир табып урнаша да алганы юк бит аның, кеше почмагында идәндә йоклап йөргән көне. Шуңадыр, бүген дә ашыгыр җире юк, үз уйларына бирелеп, ипле генә атлап бара. Болак аша күпердән чыгып университет урамына илтүче калкулыктан күтәрелеп барганда арка тарафтан килеп берәү аның җилкәсенә кулын салмасынмы.

-Нигмәт абый, бу син булдың түгелме,- дигән тавышка борылды ул.

Бакса, ни күрә, якташы, күрше авыл егете, элгәре елларда Уфада үзе укыткан шәкерте басып тора икән бит. Ялгызлык хакындагы уй-кичерешләре бер мизгелдә таралды да юкка чыкты.

-Якташ, - дип, көтелмәгән очрашуга хәйран калып, кычкырып җибәрә язды ул. Алар, гомер булмаганны, бер-берсен аркадан кага-кага кочаклап күрештеләр. – Нинди язмыш, нинди йомыш белән килеп чыктың әле бу тарафларга?..

- Шагыйрь кешенең, татар шагыйренең Казанга килеп чыгуы гаҗәп түгелдер, остазым, - дип җавап кайтарды якташы.

- Анысы шулай. Күптән килдеңме?

- Мин килгәндә буранлы һәм салкын кыш иде, инде күрәсез, җәйләр узып көзгә кереп барыш, Нигмәт абый. Сез миңа шулай дәшкән өчен үпкәләми торгансыздыр ич?

- Юк-юк, син нәрсә, үпкә-сапкага урын юк, без якташлар!- дип, тагы бер мәртәбә бу күрешүгә ихлас куануын белдерде Нигмәт Хәким.

- Кем белә бит, сез хәзер зур кеше... Ленинградның үзеннән кайткан галим... Бәлки, профессор әфәнде, дип дәшү кирәктер.

- Кирәкми. “Якташ” дип, үзебезчә “абый” дип дәшүгә җитәме соң!

- Мин үзем дә шулай уйлыйм, Нигмәт абый, - дип аның каршысына ук чыгып басты шагыйрь. Ап-ак тешләрен елтыратып елмаеп җибәрде. – Юкса, бу Казандагы рәсмилектән тәмам гаҗиз булган идем.

- Бәй, нишләп болай урам уртасында басып торабыз соң әле без, - дип, кинәт бер фикергә килеп, тәкъдим кертте Нигмәт Хәким. – Әйдә, булмаса, бер-бер ашханәгә кереп чәйләп алабыз, иркенләп сөйләшеп утырырбыз, туган якны, Уфа хәлләрен дә искә төшерербез... Вакытың булса, әлбәттә...

Шагыйрь бу тәкъдимне бик теләп кабул итте.

-Нәрсә-нәрсә, әмма вакыт бар инде ул бездә. Тик менә акча яклары гына, - дип, тартынган атлы булды ул. – Ашханәдә дим, чәйне акчасыз эчертмәсләр бит.

- Син нәрсә, якташ, - дип, үз итеп, Нигмәт җиңелчә генә җилкәсенә кагылып алды аның. – Үзем сыйлыйм. Бер очтан тамак та ялгап алырбыз. Карыным да ачкан чакка туры килдең, минем иртән чәй эчкән көе йөрүем бит әле. Лекция дә лекция, үзебезчә әйтсәк, күт борыр ара да булмады бүген.

Әллә тәкъдимгә куанып, әллә остазының сүзләреннән кызык табып, кеткелдәп көлеп куйды шагыйрь. Үзара сөйләшә-сөйләшә университет урамын кисеп чыгып Черек күл тарафына үттеләр. Шунда урнашкан бер ашханәгә кереп аулак помакка барып утырдылар. Нигмәт Хәким, сыйлаучы кеше буларак, поднос белән ике тәлинкә борчак ашы, ике стакан чәй һәм икмәк алып килде.

-Рәхәтләнеп бер сыйланыйк әле, якташ,- диде ул, алып килгән нигмәтләрне өстәлгә бушытып.

- Рәхмәт, Нигмәт абый, бәйрәм итәбез инде болай булгач, - дип, уч төпләрен бер-беренә ышкып, куануында дәвам итте шагыйрь. – Борчак ашының исләре генә дә ни тора бит аның, сезнең белән дә булгач, гел туган якка кайткандай булып китте әле менә.

- Мин дә туган авылны, туган якларны оныта алмыйм, кая гына барып чыксам да, үзебезнең Әй буйларын сагынып яшим...

- Әй буйлары, аның тугайларын оныта торган гынамы соң, Нигмәт абый. Минем дә күңелдә бик күп истәлекләр саклана, Нигмәт абый...

- Шунда кайтырга иде дә менә хәзер, елга читендәге яшел чирәм өстеннән, көтү-көтү каз бәбкәләрен куркытып яланаяк йөгереп китәргә иде бер...

- Шул йөгереп барган көйгә Әйнең җылы суына сикерергә иде, шулай бит, Нигмәт абый, - дип күтәреп алды шагыйрь. – Учак ягып, үзең яңа тоткан вак балыкларны тал чыбыгына элеп кыздырган чакларыгыз да искә төшә торгандыр әле...

- Төшмиме соң, - дип, үзенең пөхтә генә тарап куелган коңгырт-кара чәчләрен артка таба сыпырып куйды галим. – Минем үземә елганың Лачын-таш тавы каршында кинәт борылып киткән урыны аеруча ямьле тоела торган иде. Шундагы әрәмәлектә җиләк һәм бөрлегән җыйган чакларыбызны һич онытасым юк.

- Әйе, минем дә булганым бар ул урыннарда...

Шагыйрьне гүя ишетмәде кебек галим, хыялында күптән бала чакларына кайтып Әй буйларында бар дөньсын онытып йөгереп-уйнап йөри иде бугай инде ул.

- Җиләк белән савытларыбызны тутыргач та бергә уйнап үскән малайлар белән йомшак келәм сыман күпереп торган тукранбашлар өстенә хәл алырга сузылып ята торган идек. Карашларыбыз Лачын-таш тавына төбәлгән. Аның мәһабәтлегенә, биеклегенә сокланып туймыйбыз. Шунда арабыздан берәү, күңелен биләп алган хисләренә түзә алмый, яткан җиреннән сикереп тора да “Лачын-та-а-аш” дип кычкырып җибәрә. Сулыш алырга да кыймый һәммәбез тынып калабыз, таудан җавап көтәбез. Бераздан таулар артыннан безгә тавышыбызның серле кайтавазы яңгырап ишетелә. “Ничек диде, нәрсә дип җавап бирде тау?” дип сорап куя шунда арабыздан берәве. “Тау да Лачын т-а-аш” диде түгелме...” Икенче беребез килешми мондый җавап белән: “Юк, Лачын-таш, димәде. Тау сиңа: “Бетле ба-а-аш” дип җавап бирде” диеп куя. Безгә нәрсә, бер-беребезгә бармак төртә-төртә күрсәтеп көлешәбез рәхәтләнеп. “Сиңа әйтте, сиңа әйтте ул “бетле баш” диеп. Тәгәри-тәгәри көләбез бер-беребездән. И-их, шул елларны кайтарып алырга иде ул хәзер... Нинди матур еллар булган! Балачак... Балача-а-ак, - дип, йәнә дә бер мәртәбә сузып кабатлап куйды Нигмәт Хәким. Күзләре каядыр еракка-еракка төбәлгән иде аның шул мизгелдә.

- Матур истәлекләр,- дип җөпләп куйды шагыйрь. Ни сәбәпледер, ерак балачак сәхифәләрен барлаудан ерак иде кебек ул. Шуны раслагандай, борын астыннан гына дигәндәй мыгырданып алды тагы. – Истәлекләр белән генә яшәп булса икән...

- Истәлекләр күңелгә дәрт, йөрәккә гайрәт өсти, якташым. Сагындыра шул... Әмма, шунысы яман – ара ерак, гел-гел кайтып йөреп булмый.

- Анда кайтып ни эшлисең...

Якташының туган якларына мөнәсәбәтле күрсәтелгән бу битарафлык галимнең күңеленә хуш килмәде, әлбәттә. Әмма аның белән бәхәс кузгатуны да кирәк санамады. Вакыты да, урыны да ул түгел. “Һәркемнең үз язмышы, үз фикере инде” дип уйлап куйды үзалдына. Сүз сөрешен икенчегә борды:

– Синең дә гаилә һәм балаларың әлегә анда калгандыр ич?

- Сез нәрсә, хатынны, балаларны калдырып йөри торган вакытмы?!. Шөкер, барысы да монда, үзем белән..., -дип җавап кайтарды шагыйрь.

- Ә менә минекеләр авылда. Әлегә иң кадерле кешеләрем – гаиләмнән аерым яшәргә мәҗбүрмен,-дип, көрсенеп куярга мәҗбүр булды галим. Ул гына да түгел, гаепле кеше сыман моңсулана төшеп башын түбән иде ул. – Синең торырга урының бардыр?..

- Бер марҗа хатынга фатирга кердек. Зур бүлмәсендә үзе яши, икенчесендә – без.

- Ул яктан син бәхетле икән...

- Зарланмыйм. Марҗасы да ялгыз, хатын да янда, - дип, кызык ясап кеткелдәп көлеп тә алды ул үзалдына.

- Ә менә мин, гаиләмә түгел, үземә дә кулай бер фатир таба алмый йөрим. Хатынга, Бәдринурыма рәхмәт инде, әле дә түзә, дүрт бала белән авылда яши. Аның игелеген, кешелеклеген һич ничек һәм һичбер вакыт бәяләп бетергесез... Авызыннан кара кан китсә дә кеше алдында төкермәс, “миңа авыр, аеры-чоеры яшәүдән туйдым” дип әйтәсе кеше түгел. Бәхетемә туган фәрештәм ул минем...

- Хатын-кызны ул кадәрле мактау ярамас, остазым, үзләрен очындырып та куюыгыз бар.

- Бәдринур очына торганнардан түгел, - дип кистереп куйды Нигмәт. Борчак ашы чөмерү белән мәшгуль булган якташы ул-бу әйтмәгәч, үзе сорау бирергә булды. – Мин бит синең гаиләне белмим, якташ, кемгә, кем кызына өйләндең дип әйтимме?

- Ишетмәдеңме, минем өйләнү бик тавышлы, имеш-мимешләргә бик бай булды бит ул, - диде шагыйрь башын аш тәлинкәсе өстеннән күтәрә төшеп.

- Тукта-тукта, бу тарих минем дә колакка чалынган иде кебек... Бик күпләребезнең остазы булган хәзрәтнең яшь хатынын, үз йортына кертеп улы кебек тәрбияләп тоткан, ашаткан-эчерткән бер шәкерте урлап алып киткән, дип ишеткән идем. Ышанмадым. Шул дөрес булып чыгамы әллә? “Берәү” дигәннәре син буласыңмы инде...

Сорауны ошатмыйчамы, кулындагы тимер кашыкны бушап калган тәлинкәгә ыргытты шагыйрь. Кашыкның шалтыратып төшкән авазына күрше өстәл артында утыручылар да сискәнеп куйды...

- Беренчедән, -дип, бик төпле рәвешкә китереп аңлатырга кереште шагыйрь. – Әйе, беренчедән, мин аны урламадым. Хәзер бит Сәвит влачы хатын урлаганны хупламый. Икенчедән, хәзрәтнең хатыннары бер генә түгел иде, аңарга – карт кешегә, болай да җитәрлек калды әле. Ә без бер-беребезне яратышып өйләндек. Гомер буе качып-посып очрашып йөреп булмый бит...

- Анысы шулайдыр да... Әмма хәзрәт “Галия”дә безгә гыйлем биргән кеше, күпме татар-башкорт яшьләренә изге юл күрсәткән кеше, бик тә игелекле, укымышлы бер остазыбыз иде бит... Ай-һай, аңарга шул тикле дә борчу, кайгы-хәсрәт китерүең бер дә яхшы булмаган. Шуның өстенә бит әле мондый тарих күпме имеш-мимеш, гайбәт тудыра... - дип искәртергә кирәк тапты Нигмәт. – Хәтерем ялгышмаса, остазыбызның ул яшь хатыныннан бер улы да бар иде түгелме соң? Ул бала кем белән...

- Туганда аныкы булса, хәзер минеке. Аллага шөкер, өч малай үстерәбез, - дип, бер горурлык хисе белән иркен сулыш алып куйды шагыйрь. – Орлыгы Бохарада түгел бит, тукталырга исәбебез юк әлегә...

- Бәхетләре булсын, ниятләрең зурдан икән, - диде Нигмәт. – Балалар милләтебезнең киләчәге. Еллар гына имин була күрсен.

- Шулай, -дип, бу юлы да коры гына җөпләп куйды шагыйрь. Һәм кабалана төшеп сүзне башкага борырга ашыкты. – Гел минем турыды гына сөйләшмик әле. Ә үзегез, үзегез ничек урнаштыгыз соң, Нигмәт абый? Казан ничек, институтта ничек каршыладылар үзегезне?

- Институтта барысы да яхшы. Ә менә тору урыны булмау гына... Үзем бер хәл, китапларым шушы көнгәчә тимер юл вокзалында ята, аларны куяр, аларны урнаштырыр урын юк. Кешеләрне дә аз беләм әлегә, шәһәрне дә дигәндәй...

Кинәт шагыйрь, зур ачыш ясаган кешедәй кулларын киң җәеп, бар тавышка кычкырып җибәрмәсенме шунда:

-Нигмәт абый, таптым, мин сезгә менә дигән фатир тәкъдим итәм хәзер. Вакытыгыз булса, әйдәгез, киттек, хәзер үк бара алабыз. Мин яшәгән йортның күршесендә бер бүлмә тапшырыла, дигән язу бар иде. Сезнең өчен бер дигән булачак. Институтка да алай бик ерак түгел, миңа да якын булачак. Күршедә генә торачакбыз. Ризамы?

- Риза булмый хәлем юк. Һич кая ашыкмыйм. Киттек, алай булгач, барыйк... Сөйләшеп карыйк...,- дип, Нигмәт Хәким дә урыныннан кузгалды.

- Ничек моңарчы хәтергә килмәгән, шәп булачак ич бу, - дип, Нигмәтнең үзеннән бигрәк, аның якташы куана иде кебек.

... Шул рәвешле ике якташ җәһәт-җәһәт атлап Кекин йорты каршыннан Аркадия бакчасына таба китеп бардылар. Ашыгуларының сәбәбе бик җитди. Шәһәрдә фатир табу җиңел эш түгел, башка берәүләр өлгергәнче, барып күрергә кирәк иде бит теге йортның хуҗасын. Шәһәр үзәгеннән дә ерак түгел икән, урыны бик тә кулай булырга ошаган.

2

“Кадерлем Бәдринур! Менә тагы үзегезгә хат язарга утырдым әле. Сиңа һәм балакайларымның һәммәсенә Казан каласыннан күптин күп, чуктыйн чук ялкынлы кайнар сәламнәр юллыйм. Элгәреге хатыма Сезләрдән җавап килгәнне дә көтмәенчә язарга булдым әле. Үзегезне ничек сагынуым һәм юксынуымны аңлатыр өчен сүзләр табып җиткерә алмам кебек.

Ничек яшисез, авылда хәлләр беркөеме, барыгыз да исән-саулармы? Ләбибә белән Мөбәширнең хәлләре ничек икән, авылга еш кайталармы? Йөргән җирләрендә яхшы кешеләр генә очрасын иде инде. Аларның укуга, белемгә тартылулары бик яхшы күренеш, мине чиксез куандыра. Фәһимә белән кечкенә кызыбыз Әдибәнең синең янда, авылда укулары бик яхшы әле. Үзләре өчен дә, синең өчен дә дип әйтүем. Ашау-эчү якларыгыз ничек, бик җиңел түгелдер инде. Берүгә дә җиңел түгел шул хәзер. Дөньяның бик тә болганган чагы, шәһәрләрдә дә тынычлык юк соңгы араларда. Илдәге ыгы-зыгының шаукымнары Урал тау тарафларына да барып җиткән булса кирәк. Мондый елларда барыбызга да иминлек һәм баш исәнлекләре теләргә кала.

Мин җибәргән посылканы алдыгызмы? Чәй һәм ярма янына бераз шикәр дә тыктым бу юлы, авыл өчен бик тә кадерле күчтәнәч булыр, дидем. Ярма эчендә кәгазьгә төреп беркадәр акча да тыккан идем. Балалар тиз үсә, аларның өс-башларын карарга бераз ярдәм булыр.

Үземнең хәлләргә килгәндә, куанычлы яңалыгым бар: ярымподвалда гына булса да, ниһаять, фатирга урнаштым. Өч метрга ике ярым метр зурлыгындагы аерым бүлмә, суы һәм башка кирәк-яраклары һәммәсе ишегалдында. Институтка да бик ерак түгел, шәһәрнең үзәгендә дип әйтерлек. Бер кешелек тимер карават, кечкенә генә өстәл һәм аркасыз ике урындык – табуреткасы да бар. Китапларым өчен шкаф-фәлән булмаса да аларны бер як стенага терәп идәннән-түшәмгәчә тәртип белән тезеп чыктым. Эш өчен, иҗат өчен, ниһаять, бөтен шартларым да бар, дип әйтергә була.

Бу фатирны табуда үзебезнең якташ, үзем кебегүк Златоуст өязендә туып-үскән бер шагыйрь ярдәмче булды. Ул да соңгы араларда гына Казанга күчеп килгән. Мин аны Уфада мөгалимлек иткән елларымнан ук танып белә идем, үз вакытында шәкертем булган зыялы егет. Аның белән даими күрешеп һәм аралашып яшәвемә дә куанып бетә алмыйм. Туган якларны сагынган чакларда “якташ” дип бер эндәшүче булса күңелгә җылылык иңә икән ул...

Институттан тыш язу-сызу эшләрем дә бик күп. Иң мөһиме, әлбәттә, “Идегәй” дастаны. Шул әсәрне татар һәм рус телләрендә аерым китап итеп бастыру хыялын тормышка ашырсам, боерган булса, якын елларда үзегезне дә Казанга күчерә алырмын дигән өмет-хыял белән яшим, Бәдринурым. Балаларның кирәк-яракларын язарга онытма, аларны һич кенә дә ким-хур яшәтәсем килми. Үзеңә бер күлмәклек комач табып җибәрү дигән уем да бар әле.

Яңа елга кергәч, яныгызга бер кайтып китү дигән хыял белән яшим. Сагынып һәм барчагызны өзелеп яратып калучыны Нигмәт дип белерсез. Казан, 1930 ел, 2 ноябрь.”

***

“Нигмәт! Хатыңны һәм посылка белән җибәргән күчтәнәчләреңне алдык. Бик зур рәхмәт... Син безнең өчен алай бик борчылма инде, илдә чыпчык үлмәс, дигән кебек, Аллага шөкер, бар җиребез дә җитешле, бөтен. Акча малы түгел, бакча малы белән тукланып яшибез ич без. Син кеше арасында йөрисең, үзеңне кайгырт, өс-башыңны кара, ачлы-туклы йөри күрмә. Ничә ел инде һаман шул бер күлмәк һәм бер пинжәк белән йөрисең, онытма, мөгаллим кешене бит аны киеменә карап каршы алалар.

Балалар барысы да исән-саулар, Аллага шөкер! Ләбибә Колмәт авылында башлангыч мәктәптә укытучы булып эшли башлады. Ял көннәрендә кайтып-китеп йөри, аз булса да аның да ярдәме тия башлады. Мөбәшир әвәлгечә Уфада укый. “Укудан бушаган вакытларыбызда пристаньда күмер һәм тоз бушатабыз, акчага кытлыгым юк” дип яза. Фәһимә белән Әдибә дә тырышып укыйлар. Өй һәм бакча эшләрендә дә тярдәм итәләр үземә. Әдибә аеруча нык юксына, сагына үзеңне. Әти кайчан кайта, Казан каласына әти янына кайчан барабыз инде, дип гел сораштырып кына тора.

Бакча эшләрен төгәлләдек. Боерган булса, бәрәңге һәм суган җитәрлек, кайтсаң, берәр капчык син дә алып китәрсең, дип уйлыйм. Үзең беләсең, сыерны сатырга туры килде. Кәҗә сөтенә ияләнеп киләбез, аны бик сихәтле диләр бит. Кышка ике сарык калдырырга булдык, икесе дә буаз күренә төсле... Бездә әлегә менә шундый яңалыклар, бер дә борчылырлык сәбәп юк.

Хезмәтеңдә уңышлар теләп, җавап хатларыңны көтеп, исәнлектә-саулыкта күрешерүләргә өмет белән үзеңне зарыгып көтеп калучы кызларың Ләбибә, Фәһимә, Әдибә, улың Мөбәшир һәм Бәдринур, дип белерсең. 29 ноябрь, Еланлы авылы”.

...Еланлы авылы белән Казан арасында хатлар йөреп кенә тора, йөрәк җылысын һәм туганлык җепләрен тоташтырып торган элемтә ике арада һич өзелми. Кызлары һәм улыннан да әледән әле килеп тора хатлар. Ай саен институттан хезмәт хакы алган көнне үк ул авылга посылка һәм беркадәр акча җибәреп тора. Әмма, шул ягы начар, еш кайтып-китеп йөри алмый. Беренчедән, эштән арына алганы юк, институтта эше муеннан. Икенчедән, аралар да якын түгел. Кайтыйм дисә, иң элек тимер юл белән бер тәүлек чамасы селкенергә кирәк. Авыл саен туктый торган паровозлар белән әллә кая китеп булмый. Әле аннан соң да, иң якын дигән тимер юл станциясеннән, утыз чакырым җәяүләп кайтасы бар. Ярый да бер-бер атлы кеше яисә юлаучы очраса. Соңгы араларда аның юлга чыгучысы, юл йөрүчеләре дә сирәкләнде бит, кешеләр бер-береннән ераклашты, җәмгыять, кыл урталай дигәндәй, икегә бүленде. Юлда хәвеф-хәтәр күзгә күренеп арта бара, анда берәүне талаганнар, тегендә кемнедер үтереп ташлаганнар дигән сүзләрнең өзелеп торганы юк. Йә, Хадаем, үзең сакла...

3

...1931 елның җәй урталарында, укыту эшләре тәмамланып студентлар каникулга таралгач та, Нигмәт Хәким туган авылы Еланлыга кайтырга чыкты. Әтисенең кайтуы турындагы хәбәрне ишеткән кече кызы Әдибә көннәр буе авыл башындагы басу капкасы янында булды. Авыл читеннән урманга таба калкулык һәм үзәннәрне урап сүтелгән тасма кебек китеп сузылган юлда бер-бер җәяүле кеше яисә җигүле ат күренсә ул кулларын болгый-болгый аңарга каршы торып йөгерде. Килүченең әтисе түгел, чит-ят кеше булуына инангачтын инде менә ничәнче кат кәефе кырылудан башын салындырып кире авыл читенә борылып кайтты. Шул рәвешле, җиде-сигез мәртәбә алданып, тәмам өметен өзеп, инде өйгә кайтып китәргә җыенганда каенлыкка барып тоташкан калкулыклар артындагы борылыштан тагы бер җигүле ат күренде. Әтисенең әлеге атта булуына бигүк өметләнмәсә дә көтәргә булды кыз. Әмма каршы йөгермәде, көнозын арлы-бирле чабулап йөри торгач шактый ук талчыккан һәм ачыккан да иде инде ул, юл читендә үскән бәпкә үләннәре өстендә үз уйларына бирелеп битараф кына утыруында булды. Ат ничек юыртып килгән булса, башкалары кебегүк аның янын үз көе белән юыртып китеп барды, арбадагы кешеләр аңарга борылып та карамады булса кирәк.

Күңелсезләнеп, урыныннан торды кыз һәм кайтыр юлына борылды. Ул да түгел, берәүнең, бик тә таныш, бик тә җылы һәм ягымлы тавышы яңгырап ишетелмәсенме шунда:

-Кызым, Әдибә, син түгелме соң бу?..

Сискәнеп куйды кыз. Ул арада атның туктаганын да көтеп тормый, әле генә узып киткән арбадан аның әтисе сикереп төште. Бер-берсенә, гүя атлап түгел, очып килде кебек алар. Йөгереп килгән шәптән әтисенең кочагына ташланды кыз һәм шатлыгыннанмы, әллә үзе теләгәнчә каршылый алмавыннан уңайсызланып, күзенә килеп тыгылган яшьләрен тыя алмый, елап ук җибәрде.

-Әтием, -дип әйтә алды ул нибары.

- Кызым, минем сөйкемле кызым Әдибә. Танымый да торам, күр инде ничек дәү кыз булып үскәнсең син... Елама, кызым, елама.

- Мин болай гына, ...шатлыгымнан. Бик тә сагынганга...- дип, башлаган җөмләсмен тәмамлый алмыйча мыш-мыш сулкылдады ул.

- Кайттым ич, кызым. Инде елама... Әйдә утыр атка, бергә кайтып керик өйгә, - дип, кочагына күтәреп алган көйгә үзләрен көтеп торган җигүле атка якынлашты алар.

Ул да түгел, бөтерчек сыман, елгыр гына әтисе кочагыннан ничектер шуып төшеп авылга таба җан-фәрман торып йөгермәсенме кыз. Нигмәтнең: “Кызым, көт инде, син кая болай...” дигән сүзләрен әллә ишетте, әллә юк, йөгерүендә булды.

-Сөенче алырга, - дигән тавышы гына ишетелеп калды аның. Кай арада зур урамнан борылып үз тыкрыкларына кереп тә югалды.

...Балалар барысы да өйгә җыелган. Әниләре Бәдринурның самавыры өстәл уртасында түбәтәйләрен биетеп кайнап утыра, ә үзе мич тирәсендә кайнаша. Өйгә тәмле аш, тавык шулпасы исе чыккан. Ул да түгел өлкән кызлары Ләбибә, зур табак белән яңа пешеп чыккан, үзеннән пар бөркеп торган бәрәңге китереп утыртты. Яңа табадан төшкән кайнар кыстыбый да өстәл уртасыннан урын алды. Чоланнан сөт, ире кайтуына дип алдан ук хәстәрләп куелган башкорт балы һәм каймак алып керде. Уртанчы кызлары Фәһимә, болындагы үлән, урман чәчкәләре исен җыйган чәй ясарга кереште.

-Ниһаять без дә бөтен гаиләбез белән бергә җыелырбыз икән, - дип, үзенең куанычы белән уртаклашырга ашыкты әниләре Бәдринур. Бу аның кинаяләп зарлануы түгел, үзенә күрә куанычы белән уртаклашуы иде. Кай арада рәешкә генә дип тегелгән зәңгәр чәчәкле күлмәген киеп өлгергән иде ул. Аның өстеннән җыйнак алъяпкыч та кигәчтен ул бүген яшәреп, яктырып киткән иде. Бер дә авыл мәшәкатъләре белән тулы тормыш арбасын бер ялгызы тартып яшәгән дүрт бала анасы димәссең үзен. Моны беренче булып күреп алучы, әлбәттә, аны сагынып ерак җирдән кайткан ире Нигмәт иде.

- Ай-һай, танырлык та түгел, минем хатынмы соң бу, бигрәкләр дә чибәр, - дигән сүзләр чыгып очты аның тел очыннан. Әмма шундук янәшәдә буй җиткергән кызлары һәм улы булуны искә төшереп, күкрәген биләп алган ярсу хисләрен йомшарта төште. – Балалар, әниегезне таныйсызмы соң бүген?..

-Безнең әни һәрчак шулай матур ул, - дип, күтәреп алды Әдибә. Аның кече кызы бу юлы да, гадәттәгечә, һәммәсеннән өлгеррәк булып чыкты. Өлкән кызлары да хупларга ашыкты шул ук фикерне.

Тыйнаклардан да тыйнаграк булган Бәдринур, үзенә булган игътибардан тартынып, уңайсызлык кичереп куйды. Бит очлары алсуланып чыкты аның шул мизгелдә, ни дияргә, кулларын кая куярга белми югалып торды ул бертын.

-Әтиегезгә рәхмәт инде, - диде сүзсез торуыннан уңайсызланып, - бу күлмәкнең комачын ул Һиндстаннан бүләк итеп алып кайткан иде бит...

- Әтинең зәвыгы әйбәт, ул матурлыкны таный да, бәяли дә белә шул безнең, - дип, бу юлы Фәһимә сүз кыстырды.

- Матурлыкны таный белмәсә, безнең әниебезне табып алган булыр идеме...

- Кызлар, сезгә җитте, - дип әйтергә мәҗбүр булды әниләре.

Нигмәт тә кушылды аңарга:

- Җитәр, кызым, макташып утыра торган вакыт түгел, бергә җыелган минутларның кадерен белик. Әйдәгез, утырышыйк... Өстәл янында, шул рәвешле, бергә җыелышып булмый бит гел-гел, - диде ул, уч төпләрен бер-беренә сыпырып. Үзе бер читкә кысыла төшеп, Бәдринурга янәшәсеннән урын тәкүдим итте. – Кил Бәдринур, мин яннан утыр...

Шау-гөр килеп, хәл-әхвәлләр белешеп, тирләп-пешеп ашадылар һәм чәйләр эчте алар. Хәзинәдә бары - һәммәсе өстәлдә, сүзләре дә сөйләшеп кенә бетәрлек түгел иде. Һәркайсының үз тормышы, үз яңалыклары бар, барысын да ачыктан-ачык уртага салып тагы кайда һәм кем белән сөйләшергә, киңәшергә мөмкин... Ә монда барысы да үз һәм якын кешеләр. Бер сүздән аңлыйлар бер-берен, аңлау гынамы соң, йөрәкләре бер үк дулкында тибә ич аларның... Дөнья хәлләре дә читтә калмады, әлбәттә. Һәр көн үзгәрешләр һәм берсеннән-берсе катлаулы һәм каршылыклы яңалыклар китереп торган дәвердә яшиләр ич. Уллары Мөбәшир һәм күрше авылларда укытучы булып эшләгән Ләбибә инде Совет хакимиятенең ялкынлы тарафдарлары булып киткән, илдәге үзгәрешләрне тулаем хуплыйлар. Фәһимәнең дә ата-ана оясыннан очып чыгар вакытына ерак калмаган, ул да укуын дәвам иттерү хыялы белән яши. Ә авылда яшәп яткан әниләрен тормыш авырлыклары баскан. Авылда “влач” кайгысымы соң! Авыл кешесенә анысы да ярамый, монысы да ярамый торган чак. Шуның өстенә гомер буе җыйган мал-туар, бар хуҗалыгыңны тартып алырга җыеналар. “Колхуз” дигәннәрен дә һич аңларлык түгел. Теләгең бармы, юкмы, син шунда керергә тиешле икән... Кешеләрне куркыту дисеңме, мал-туарыңны тартып алу дисеңме, ниләр генә уйлап чыгармый бу яңа власть...

Нигмәт күбрәк тыңлап утырды. Һичкемгә үзенең фикерләрен тагарга теләмәде әлегә... Үзенең дә төгәл генә ни дияргә белми икеләнгән, көн-төн уйланган чагы. Шулай да бәхәстән читтә кала алмады ул да:

- Беләм, Бәдринур, сиңа җиңел түгел, тормышның бар авырлыгы синең җилкәдә, - дип, хатынын тынычландырырга омтылды ул иң элек.

- Ә улың Мөбәшир, әнә, бәлшәвик булып киткән, - дип, бүлдерде аны әниләре.

- Бу хәбәр сиңа да килеп ирештеме инде? – дип, сорарга мәҗбүр булды уллары. Ул ата-ана сүзенә артык кысылмыйча, үзалдына тыныч кына тыңлап утырырга исәпләгән иде дә бит. Үзенә кагылгач, җавапсыз кала алмады.

- Бөтен авыл сөйли. Чукрак булсам ишетмәс идем дә бит...

- Мин дә беләм, абый, - дип, ул арада сеңелләре Әдибә дә сүз кыстырырга өлгерде. – Миңа да бармак төртеп күрсәтәләр авылда. “Әдибәнең абыйсы шәһәрдә бәлшәвик булып йөри икән” дип үчекли сыйныфташларым.

- Әдибә, кызым, - дип дәште Нигмәт, – “большевик” сүзе үчек була алмый. Алар илне үзгәртергә, гади халыкның – эшче сыйныфы һәм крәстияннарның тормышын яхшыртырга вәгъдә биреп килгән кешеләр. Күмедер вакыт үтәр, син дә менә үсеп җитәрсең, кем белә, бәлки әле үзең дә шул фиркага кереп коммунар булып китәрсең.

- Вәгъдә бирү җиңел дә, аны үтәү турында онытмадылармы икән, - дип әйтеп куйды шунда әниләре. Бу аның сүз арасында гына әйтелгән фикере иде булса кирәк.

- Әнием аларны яратмый, - дип әйтеп салмасынмы кечкенә Әдибә. Сораулы карашын, ни әйтерләр дигән сыман, бер әтисенә, бер әнисенә төшереп торды кыз. Һәм тәмам кызып, чын күңелдән тыңгысызланып дәвам итте сүзен. – Әтием, син бит үзең дә бәлшәвик түгел. Юк, мин бәлшәвик булырга җыенмыйм, әтием белән әниемнән аерылырга теләмим...

- Кызым, тынычлан, бер дә исең китмәсен, “бәлшәвик” булу мәҗбүри түгел, кеше булырга, язмыш җилләре кая гына ташламасын, кеше булып калырга кирәк иң әүвәле. Үз иманыңа һәм туган халкыңа тугрылыклы кеше булып...

Сүзен шул урында өзеп Нигмәт уйга калып торды бер тын. Илдә барган вакыйгаларга һәм аның башына килгән хакимияткә аның үз карашы, үз бәясе бар иде, әлбәттә. Икеләнүләр һәм каршылыклардан гыйбарәт иде ул мөнәсәбәт. Әмма, нибарысы атна-ун көн торып китү өчен гаиләсе янына сагынып кайткан җирендә үзе өчен дә тулаем аңлашылып бетмәгән сәяси проблемаларга кереп буталасы килми иде аның. Ярый да гомер иткән хатыны белән күзгә-күз карашып серләшү булса. Ә монда аның өчен бик тә газиз булган балалар, аларның бит әтиләре авызыннан чыккан һәр сүз, һәр яңалыкны хакыйкатькә тиңләп кабул итүләре ихтимал. Акылсызлар түгел, тормыш авырлыкларын күреп, эшләп үстеләр, инде үз язмышларын үзләре сайларга сәләтлеләр, дип күрә иде ул аларны. Улы мөбәшир бит, әнә, аның белән киңәшмәде, ә нинди җаваплы һәм җитди карарга килгән. Ләбибә дә, сүз сөрешләренә карасаң, шул ук юлда булса кирәк. Хәерлегә генә булсын, ни өчен дип әле ул балаларының бу тормышта үз юлларын эзләвенә каршы булырга тиеш. Белә, күреп тора ич, күпләр ул фиркага инанудан түгел, заманга яраклашу максатыннан керәләр...

Аннан килеп, балалары белән аяк терәп сөйләшергә, алардан нидер таләп итәргә, беркадәр уңайсыз да бит әле аңарга. Менә ничә еллар инде ул чит-ят җирләрдә йөрергә мәҗбүр, әле Уфада, әле Ташкентта яисә Ленинградта. Һәм ниһаять менә – Казанда, татарның Мәккәсе һәм Мәдинәсе дә булган пайтәхеттә. Өенә, гаиләсе янына бит ул кайтса да кунакка гына кайтып китә. Авылда, гаиләсеннән һич аерылмый гына яшәр иде дә, гомер кыска, кешегә гомер бер генә бирелгән. Күпме еллар дәвамына, күпме кыенлыклар кичереп алган белемне, зур фидакярлек нәтиҗәсендә ирешелгән табышларын яшь буынга, сөекле халкына кайтарып бирәсе бар ич аның. Ничек кенә булса да, нинди кыенлыклар кичерергә туры килсә дә ул үз җилкәсенә салган бу миссияне башкарып чыгарга тиешле. Казанга кайтуының төп максаты әнә шуңарда. Аның сөекле һәм кадерле халкы мәңге кимсетү һәм җәбер-золым кичереп яшәргә тиешме? Юк, әлбәттә. Моның белән ул һич кенә дә килешәчәк түгел. Татарның бай тарихы, күпләрне көнләштерерлек мәдәнияты һәм әдәби җәүһәрләре бар. Ә ул, гүя адашкан бер милләт кеби, үз кадерен үзе белмиенчә, Көнчыгыш белән Көнбатыш арасында бәргәләнә. Аларны күрә, аларныкын ишетә яисә укый да, “ах” итә, “вах” итә – башыннан түбәтәе төшеп китә. Менә бит башкалар, имеш, ә бездә, имеш, боларның берсе дә юк. Үзенең туган халкын наданлыкта да гаепләп куя әле ул. Шулай уйлап, үзе дә белешмәстән үзенең наданлыгын раслый.

Ә бит затлы акыл һәм фикер ияләребез аз булмаган, аз түгел безнең дә. Халкыбызның әүвәл дәверләрдәге казанышлары, телебезнең хәзинәләре, әдәбиятыбызның энҗе-мәрҗәннәре һич кенә дә тарих сазлыгында калып югалырга тиешле түгел. Алар әлегә бездән бик ерак яшерелмәгән, максат куеп эзләсәң табу, яңадан торгызу мөмкин үзләрен – халыкның күңелендә һәм телендә, татарның яшәү рәвешендә, холык-фигылендә сакланалар... Юк, Нигмәт үзе сайлаган юлыннан һич кенә дә читкә тайпылмас, нинди генә кимсенү һәм югалтулар кичерергә туры килмәсен максатына ирешәчәк. Үз халкыңа хезмәткә сарыф ителгән гомер, ул заяга узган саналмас. Моны аның сөекле хатыны, дүрт бала анасы Бәдринур да яхшы аңлый, һәрчак аңлап яшәде. Ул бит аның хатыны гына түгел, элек-электән иң ышанычлы таянычы да булып килә. Боерган булса, балалары да аңлар. Аларның да күзләре аңарга текәлгән ич, әнә, ни рәвешле үз итеп, яратып һәм горурланып та карыйлар ич алар үз әтиләренә. Күңеле йомшап китте аның шунда, балаларына бирергә теләп тә бирә алмаган ярдәме өчен уңайсызланды. Балакайлар... Олысы, кечесе һәркайсы бер дәрәҗәдә үз һәм кадерлеләр аның өчен. Аларның да, башкалар кебек, әти-әни янында үсәсе килмәгәндерме әллә. Ә ул берөзлексез юлда, укуда һәм гыйльми эзләнүләрдә булды. Эшләгән, тапкан акчасының да күп өлеше гыйльми китаплар сатып алуга, гыйлем эзләп узган юл масрафларына китеп барды. Ә гаиләсен һәм балакайларын бит ул һич кайчан онытмады, алар һәрчак истә, аның күңле түрендә булдылар. Үзләрен тиешле дәрәҗәдә кайгырта алмавы һәм даими рәвештә яннарында булып киңәш-табыш итешеп яши алмавына аз өзгәләнгәндер дип уйлыйсызмы әллә аны... Шундый уй һәм кичерешләр бу юлы да, инде үзләре каршысында утырганда, ургылып аның бугаз төбенә килеп тыгылдылар. Күзләрен читкә борды ул, әмма үз баларың каршысында җебеп төшәргә ярамаганлыкны да яхшы аңлый иде. Сер бирмәскә, сиздермәскә тырышты.

Чираттагы мәртәбә бер йотым чәй кабып куйды да, тирән сулыш алып, сүзне бөтенләй башкага борды Нигмәт. Бу балалар, хатыны бит аңардан бер-бер җылы сүз көтә торганнардыр.

- Боерган булса, менә якын елларда зур хезмәтләрем дөнья күрәчәк. Казан шәһәренең уртасыннан зур бер фатир бирерләр үзебезгә. Барыбыз да шунда җыелырбыз, бергә-бергә зур һәм бәхетле гаилә булып яши башларбыз...

- Әй, әтием, шул Казан дигән шәһәрне бер күрсәм дә риза булыр идем әле мин.

- Әдибә, кызым, - дип, урыныннан торып басып кызының аркасыннан сөеп килде үз хыялыннан үзе канатланып киткән галим, - күрү генә түгел, син ул шәһәрдә яшәрсең, боерган булса, укырсың, данлыклы Казан университетында белем алырсың...

- Әнине дә алып барырбызмы соң ул Казанга?

- Әниеңнән башка буламы! Ул беренче булып бара, әлбәттә.

- Ә ул анда ни эшләр? Бәрәңге бакчасы, тавыклар, кәҗә булырмы соң анда?..

- Шәһәрдә бәрәңгене базардан гына алалар, кызым.

- Кәҗәбез дә булмагач, әни ни эшләр соң анда?

- Көндезләрен кулына чәчәкле шәмсия тотып паркларда йөрер. Ә кичләрен театрга барырбыз бергәләшеп...

- Менә бит, ә-ә...-дип, утырган җирендә кулларын чәбәкләп, бу әңгәмәне тын гына тыңлап утырган апаларына, абыйсына карап куйды кыз.

- Әтиегез гомер гомергә шундый хыялый булды инде ул, - дип, әниләре бүлдерде Әдибәнең матур хыялларын. Аннан иренә таба борылып өстәп куйды. – Нигмәт, син оныткансың күрәсең, авылда синең кебек хыялыйлар турында беләсеңме ничек диләр: “Алмаган ат, тумаган колын, атланма, улым, билен сындырырсың” диләр. Ташкентларда, Петроградларда йөри тогач әллә онытткан да инде...

Әниләре сүзеннән кызык табып, кызлар, сүз берләшкәндәй, кеткелдәп көлешеп алдылар.

- Петроград түгел, әни, Ленинград дип сөйләш, ярыймы, - дип, Мөбәшир дә елмаеп куйды үзалдына. Нигмәтнең генә исе китмәде.

-Көлегез, көл... Барыбыз бергәләшеп Казанга җыелгач, яңа фатирның ачык террассасында шау-гөр килеп бергәләшеп чәй эчеп утырганда мин сездән көлермен... Профессорлар булып киткәчтен, боерган булса, машина да алырбыз әле менә. Күрерсез, ял көннәрендә үзебезнең җилкәнле көймәгә утырып Идел өстендә кәеф-сафа кичереп ял итеп гизеп тә йөрербез, боерган булса...

Бу юлы инде, каршы сүз әйтүче булмады. Ачылган авызларын йомарга да онытып һәммәсе онытылып тыңлау белән мәшгуль иде.

-Әти, син чынлап сөйлисеңме боларны, әллә шаяртуыңмы?- дип, Мөбәшир сүз катты барчасы тынып калгачтын.

- Улым, әллә син дә ышанмыйсыңмы? Уйнап сөйлиләр ди мени... Чынлап сөйлим. Татиздатта минем бөтен татар халкын, алай гына да түгел, бөтен илне сокландырырга сәләтле зур хезмәтем аерым китап булып басылачак. Минем остазым академик Самойлович аны Мәскәүдә һәм Ленинградта да зур тиражлар белән басачаклар, дип вәгъдә итә. Аның сүз башы белән, әлбәттә. “Идегәй”, улым, мине генә түгел, татар халкының үзен дә бер башка, юк, ике башка югары күтәрәчәк. Менә күрерсең, ул көнгә күп калмады инде.

- Ышанмаска хакым юк, син күп укыган, күпне күргән кеше, синең һәр сүзеңә дә ышанам мин, әти. Тик менә...- Шул урында, әйтергәме икән, юкмы, дигәндәй, икеләнә калды ул бер мәлгә.

- Йә, башлагансың икән, әйтеп бетер, улым. Сиңа кай җире ошамады?

- Ошамады, дип әйтмим. Тик менә “шәмсияләр тотып паркларда йөрү”, “җилкәнле көймәләргә утырып Идел өстендә гизү” кебек нәрсәләрне эшче-крәстияннар фиркасе хупламый бит. Алай йөрү ул буржуйларга гына килешкән...

-Тукта-тукта, ә безнең ул буржуйлардан кайсы төшебез ким?

- Ә без җиң сызганып эшләргә, яңа тормыш нигезләрен төзергә тиешбез, әти...

- Соң без, улым, эшләмибез мени, кул кушырып кына утырабызмы? Әтиеңне син ялкауга чыгарасыңмы инде шулай итеп... Эшләгән кешенең матур итеп яшәргә һәм ялга да хокукы булырга тиештер ул миңа калса.

- Безнең әле искене җимереп, яңаны төзисебез бар, әти, моңарга байтак еллар китәчәк...

- Ә җимермичә генә яңаны төзеп булмыймы?

- Булмый торгандыр шул, - дип бераз уйга калып торды Мөбәшир.- Иптәш Сталин белә инде, ул шулай куша.

- Ниләр майтарырга, нәрсәләрне җимерергә уйлыйсыз инде, улым?

- Мәчет һәм чиркәүләрне, буржуйларның завод-фабрикаларын, кулакларны...

Шул урында, тыңгысызланып, Бәдринур килеп кушылды ике ир-ат арасында кузгалырга торган бу бәхәскә.

-Менә, Нигмәт, улың ни сөйләгәнне ишетәсеңме инде, аның телендә гел шул сүзләр хәзер: “җимерәбез дә төзибез, җимерәбез дә төзибез”. Ни эшләтергә бу баланы? Шәһәргә киткәнче менә дигән малай иде бит. Инсафлы иде, тыйнак иде, динле... Урамга чыксы бар кеше белән бүреген салып, кулын күкрәгенә куеп исәнләшә торган иде. Авыл картларына тикле исләре китеп мактап сөйли торганнар иде үзе турында. Әллә җеннәр алыштырды инде үзен шул шәһәр дигән җирдә...

- Борчылма, Бәдринур, бер ни эшләтеп булмый. Заманасы шундый. Мөбәширгә мин ышанам, акылсызлык эшли торган егет түгел ул. Ир кешенең илдә барган вакыйгаларның уртасында булуы хәерле...

- Рәхмәт, әти!-дип әйтеп куйды улы. Әтисенең хуплау сүзләрен ул үзенә бирелгән хәер-фатиха итеп кабул итте.

- Шулай да, улым, минем сиңа бер киңәшем бар. Тыңларсыңмы, колак салырсыңмы минем сүзгә?

- Тыңлыйм, әти...

- Булдыра алсаң, улым, син ул “җимерәбез” дигән сүзне файдаланмаска тырыш, ярыймы? Җимерәләр икән, башкалар җимерсен, син катышмаска тырыш. Ә менә яңаны булдыру, төзү, илне төзекләндерү, кешеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту – игелекле эш, ул эшнең башында торсаң да бер сүзем юк, хуплармын гына.

Мөбәшир уйга калып торды бер тын, җавап бирер сүз тапмадымы, икеләнә идеме, әйтеп булмый. Бу тынлыкны әнисе бүлдерде тагы.

-Нигә дәшмисең, йә, “ярар, әти, киңәшеңне истән чыгармам” диген. Әтиең дә шәһәрдә яши бит, әнә, Казан кебек зур шәһәрдә яши. Ул Петроградның үзендә гыйлем алган кеше, мине тыңламасаң, аны тыңла ичмасам...

- Петроград түгел, әни, Ленинград... Ярар, - диде Мөбәшир. Зур авырлык белән генә әйтте ул бу сүзләрне, авызыннан көч-хәл белән тартып алдылар, диярсең. – Йөзегезгә кызыллык китермәм. Әмма, сез дә мине аңларга тырышыгыз, нәрсә генә булмасын, мин соңгы сулышымача партия сызган юл белән барачакмын.

- Колхозга кер, дип үгетлисе булма мине, ярыймы! – дигән шарты да бар икән әле әнисенең. – Соңгы кәҗәмне илтеп бирәсем юк, ишеттеңме Мөбәшир. Сеңелләреңне ачтан үтерәсең килмәсә башкача кабатлама ул хакта, ишетсен колагың. Мин сине табып үстергән анаң да бит әле...

- Колхозга керергә кирәк, әни... Юкса, мин авылдашларымның күзенә ничек күренермен, фикердәшләремә җитсә, ни әйтермен.

- Бер ни эшләтеп тә булмый, минем, әни, шундый киребеткән бер авыл карчыгы инде диярсең...- дип, елмая төшеп кулын селтәде Бәдринур.

Кызлары, бер-беренә карашып, үзара көлешеп куйдылар.

- Нинди “карчык” дигән сүз ул, син безнең әниебез. Әни кеше картаймый ул, -дип, төзәтмә кертергә ашыкты өлкән апалары Ләбибә. Сеңелләреннән дә хуплау көтте ул бер очтан. – Шулай бит, Фая, шулай бит, Әдибә...

- Ярар, дөнья һәм вакыт үзе күрсәтер юлын, юк өчен баш ватып, кадерле очрашу минутларының ямен җибәреп утырмыйк әле, - дип барын да түгәрәкләп, очраклы рәвештә туган бу фикер алышуны йомгакларга ашыкты Нигмәт. Берочтан Ләбибәгә дә искәртергә кирәк тапты. – Кызым, сеңелеңнең исеме Фая түгел, аның мулла кушкан исеме Фәһимә, исемнәрне бозу кирәкмәс.

Дөрес сүзгә җавап юк, дигәндәй, каршы сүз әйтүче булмады. Ул арада балалар, әниләренә рәхмәт әйтеп, өстәл артыннан кайсы кая тарала ук башлады. Нигмәт, күптән кабул ителгән гадәте буенча, аларның һәркайсына бүләккә китаплар алып кайткан иде бит. Ә яңа китап кулларына кергәч аның белән таныша башлауны иртәгесе көнгә калдырырга күнекмәгән алар.

Аш-су өстәле артында Бәдринур белән икесе генә утырып калдылар.

-Балаларның үскәнен күрми дә калганмын, -дип әйтеп куйды Нигмәт.

- Инде менә тарала да башладылар. Мөбәшир белән Ләбибәне мин дә әллә нигә бер генә күрәм. Атна саен кайтып-китеп йөри алмыйлар шул, -дип уфтанып алды Бәдринур да.

- Син әнисе алар белән бәхәскә кермәскә тырыш инде хәзер, ярыймы. Алар зурлар, аларның бу тормышта үз урыннарын эзләгән чагы.

- Минем өчен барыбер балалар шул...

- Анысы шулай да бит, әмма бу яшьтә алар өйрәткәнне яратмый. Үз-үзләрен шәһес итеп раслый торган заманнары.

- Фаяның да уе шәһәр тарафында күренә.

- Фая түгел, Фәһимә, җан кисәгем Бәдринур!

- Әй, яшьтәшләре шулай дәшкәч әйтелә инде. Хәзер бит шулай, исемнәрне бозып-кыскартып әйтү китте.

- Бүген исем үзгәртерләр, иртәгә ата-бабаларын онытсалар, аннан ары иманын, динен һәм милләтен алыштырырга да күп сорамаслар. Начар гадәт, үз-үзен хөрмәт иткән кеше, үз-үзен хөрмәт итткән милләт, ишетсен колагыгыз балалар, исем алыштыруга юл куймас!

- Шулаен шулайдыр да бит, авыл кешесе сөйләшкәндә аны-моны уйлап тормый шул, Нигмәт. Әйтергә ничек җайлы булса – шулай кыскарта...

- Мин шуңа әйтәм Бәдринур, кеше нәрсә әйтер?.. Юкса, бу Нигмәт Хәким үзе татар халкының әдәби җәүһәрләрен җыя, тел белгече санала, ә үз кызына җүнле-башлы татарча исем дә куштыра белмәгән диярләр.

- Ярар, - дип, тирән сулыш алып куйды Бәдринур. Нигмәтнең ихлас борчылып сөйләгән сүзләреннән аңарга уңайсыз булып киткән иде, әлбәттә. - Үзеңнең хәлләрең ничек соң, үзеңнең? Үзең турында берни сөйләмисең.

- Барысы да яхшыга таба бара, Бәдринурым. Бар хыялым Казанга кайту иде. Кайттым. Эшкә урнаштым. Яшь буынга белем бирәм. Инде тагы да зуррак теләгем – Казанда үз фатирыбызны булдырып, сине, балаларны халкыбызның пайтәхетенә алып килү. Юкса, гомеребез аеры-чоеры яшәп уза...

Дөрес фикергә җавап юк, дигәндәй, Бәдринур җавапсыз калдырды бу сүзләрне, хуплавын белдереп башын гына какты.

-Бер дә өстең-башыңны карамыйсың, дип әйтимме... Ничә ел инде менә, һаман шул бер үк кәчтүм, шул бер күлмәк белән йөриссең. Аягыңа кигән нәмәрсәнең дә табаны ашалган күренә. Бар тапканыңны безгә җибәреп барма, үзеңне дә кайгыртырга кирәк бит инде, җаныкаем. Син кеше арасында, зур кешеләр арасында эшлисең. Килүчене киеменә карап каршы алалар, дигәнне беләсең ич...

Бәхетле елмаеп, башын сак кына янтайта төшеп хәләл җефетенең җилкәсенә салды Нигмәт. Бу аның рәхмәте дә, хөрмәте дә, аның сүзләре белән тулаем килешүен дә аңлатуы иде. Җылы, йомшак һәм шул тикле үз кешесе бар ич аның...

-“Җаныкаем” дидең түгелме, тагы бер генә тапкыр булса да кабатла әле шул сүзеңне. Сиңа әйтәм, әй, Бәдринурым – нурым минем...

- Йә-йә, җитәр сиңа, балалар барын онытасың, телеңә салынып утырма әле, яме...- дип, тыйнак кына ирен читкә этәрде хатын. – Минем киңәшләрне хәтереңә киртләп куй, кара аны, онытма ярыймы.

- Бәдринурым...- дип куйды Нигмәт. Тагы ни әйтсен соң.

4

Нигмәтнең Еланлыга кайтуына ике-өч көн уздымы-юкмы авыл капкасыннан затлы тарантаска җигелгән юыртак чабып килеп керде. Аны күреп калучылар бу ат һичшиксез кызыл байрак эленгән советлар бинасы каршысына килеп тукталыр дип фараз иткән булса кирәк. Әмма алар ялгышкан булып чыкты, юыртак ул бинаны гүя абайламады, тузан туздырып ары узып китте. Бераз баргач каршысына йөгереп чыккан малай-шалайлар янына барып туктады ат. Тарантаска җәелеп утырган өлкән яшьләрдәге бер абзыйның карлыккан тавышы ишетелде аннан:

-Яшь коммунарлар,-дип дәште ул яланаяклы малайларга, - Хәкимовларның өе кайсы урамда, шуны күрсәтмәссезме?

- Хәкимовлар...- дип кабатлый-кабатлый бер-беренә карашып алды бала-чага. Чөнки авылда кешеләрне фамилиялары белән түгел, нәсел кушаматлары яисә исемнәре белән бер-береннән аеру гадәткә кергән. – Белмибез шул абзый...

- Авылыгызны илгә таныткан Нигмәт Хәкимне дә белмисез, оят түгелме үзегезгә, ә яшь коммунарлар? Сездән сорыйм...

Малайлар һаман аптырашта. Бу мыеклы абзый тәмам табышмак чиштерә бит үзләреннән, җавап табучы гына күренми. Үзләренә күрә гоманларга ук керештеләр.

-Ә ул, нәрсә, сабантуе батырымы әллә?

- Сабантуй батыры Нигмәт түгел бит, Рахматулла...

- Соң, Казанның үзеннән кунакка кайткан Нигмәт Хәкимне дә белмисез, ыштан төбендәге кыңгырауларыгыз төшеп калмагандыр бит?

Күңелләре булып рәхәтләнеп көлешеп алды малай-шалай, бер-берләренә төртешеп “кара әле, синеке төшеп калмаганмы” дип, үзара кызык таптылар. Кайсыберләре көлү аралаш капшап та алгалады кебек.

-Казаннан дидегезме? Казан тикле Казанга безнең Еланлыдан кем барып җитте икән...

- Абзый, ә ул Әдибәләрнең әтисе түгелме икән... Алар, үнә, теге тыкырыкның башындагы соңгы өйдә яшиләр. Бәләкәй генә өй булыр...

- Белгәч, ник басып торасың, утыр тарантаска, күрсәтерсең, - диде, теге шаян абзыйлары.

Юл күрсәтүче ялындырып тормады, кемгә әле шундый бәхет тәтегән, үз дәрәҗәсен белеп бер мәртәбә борынын тартып алды да дилбегә тотып алда утыручы ат хуҗасы янына менеп кунаклады. Тегесе дилбегәне какты, ат юыртып китеп тә барды. Малай-шалай дәррәү торып ат артыннан калышмаска тырышып йөгерергә кереште. Юл күрсәтүче “таш баш”ның исә авыз колакта, юл күрсәтү белән генә чикләнеп калмый, дус-ишләренә дә берөзлексез кулын изи.

***

-Өй каршысына ниндидер җигүле ат килеп туктады, әтисе, - дип аваз салды, ишегалдында тавык-чебешкә җим сибеп йөргән Бәдринур.

Ул да түгел, болдырда Нигмәтнең ипле һәм тыйнак авазы яңгырады.

-Ходаем, Мәҗит абзый Гафури үзе килеп чыккан түгелме соң... – Ул да түгел, йөгереп диярлек барып капканы ачып җибәрде ул. - Әйе, Мәҗит абзый! Хуш киләсең Мәҗит абзый... Безнең якларга нинди җилләр ташлады үзеңне...

- Синең белән күрешергә дип махсус килдем. Качып кына ятарга уйлаган идеңме әллә, булмас. Кайда-кайда, әмма Башкортостанда миннән кача алмассың, Нигмәт туган.

Бер-беренә җәт-җәт атлап якынлашты алар. Иң элек, куш уч биреп күрештеләр, аннан кочаклашып алдылар. Күптәнге танышлар буларак, үзара аркаларыннан кага-кага кочаклашты алар.

-Килеп чыгуың бик тә яхшы булган бит әле, Мәҗит абзый.

- Гомер уза Нигмәт, бер күрешү – үзе бер гомер, диләр бит... Тәндә җан барында күрешмәсәк, хәл белешмәсәк оятын кая куярбыз.

- Хуш киләсез, әйдә, өйгә керик. Юлдан килеп арыгансыз...

- Сабыр ит, иң элек юл күрсәтүчене төшерим тарантастан, - дип, әле булса ат хуҗасы белән янәшәдә утырган малайны күтәреп җиргә төшерде ул. – Күрмисеңме әллә, әнә минем нинди дусларым бар сезнең авылда. Рәхмәт яшь коммунарларга!

Аннан, ат артыннан йөгереп килеп әле булса мыш-мыш сулыш алып торган малайлар төркеменә юнәлтте игтибарын. Кулындагы юл сумкасыннан алып малайларның һәркайсына берәр кәнфит өләшеп чыкты.

Ә тегеләрнең исә, кәнфиттән бигрәк, әле генә үз колаклары белән ишеткән яңалыкка ышанырга-ышанмаска белми, телләрен йотып, аптырашта калып торган мәле. “Мәҗит Гафури” дип эндәштеләр түгелме соң бу абзыйга?!. Гафуриның үзен танымасалар да, аның исемен ишетмәгән кеше булмагандыр ул заманнарда. Малайлар тәмам җитдиләнә төште. Соңгы арада өлкәннәрнең телендә гел аның исеме бит...

- Абый, сез әллә Мәҗит Гафуриның үзен беләсезме?- дип сорап куймасынмы, тарантасның түрендә утырып килгән малай.

Шагыйрь мөлаем елмаеп аның такыр башыннан сыйпап куйды.

-Ә синең исемең ничек соң?

- Сәми...

- Андый исем буламы? Тутырып әйт, исемеңне бозма,- диде аңарга Гафури. Чынлап та, ул хак булган.

- Каян белдең абзый? – дип, авызын ачып хәйран калып торды малай. - Бабам миңа Сәмигулла дип исем куштырган.

- Шуннан белдем, “Сәми” дигән исем булмый, ә менә Сәмигулла – исем дисәң дә исем ичмасам! Җырлап тора бит. Сә-ми-гул-ла... Нинди матур исем! Карагыз аны, икенче юлы исемнәрегезне бозып сөйләшсәгез колагыгыздан борырмын, - диде ул малайларның барысына да ишетелерлек итеп. Һәм кулын болгап хушлашырга да онытмады үзләре белән. – Ә хәзер барыгыз, уйнагыз-көлегез, үз юлыгызда булыгыз инде.

Өйгә узып хәл-әхвәлләр белешеп чәйләп тә алгачтын Мәҗит Гафури тәкъдим кертте.

-Нигмәт, хәтерлисеңме, без синең белән теге вакытта, кайсы елда булды соң әле ул, Әй елгасы буенда, Лачын-таш каршындагы бер матур тугайда утырган идек. Гомернең андый мизгелләре сирәк була, шул күңелгә уелып калган.

- Безнең тыкырыкны, безнең өйне онытсаң да, Мәҗит абый, Лачын-ташны онытмагансың, кызык килеп чыга. Безнең ул күрешү, ялгышмасам, 26нчы елның җәй урталарында иде булса кирәк. Авыл халкының печәнгә төшәргә әзерләнгән чагы. Мин шул көннәрдә генә Ташкенттан кайтып төшкән идем кебек.

- Әйе, болын тарафыннан чалгы кайраган авазлар ишетелеп торганы хәтергә уелып калган. Әй гомерләр, әле кичә генә иде кебек, кай арада тагы биш ел узып киткән.

- Юкка гына ул гомерне аккан суларга тиңләмәгәннәрдер күрәсең...- дип, тирән көрсенеп куйды Нигмәт.

- Анысы шулай, - дип килеште Гафури. - Әмма онытылмаслык бер хатирә буларак күңелгә уелып калган ул урын. Андагы табигатьнең матурлыгы төшләремә кереп йөдәтә кайчак.

- Килешәм, мин үзем дә туган авылны, авылда узган бала чакларымны сагынган минутларда яшел чирәм өсләренә сузылып ятып Лачын-ташка сокланып туймаган чакларымны искә төшерәм... Әйтеп бетергесез матур бит безнең яклар.

- Һәркемнең туган ягы, туган авылы үзенә күрә ямьле һәм кадерле була торгандыр. Нигмәт, булмаса, алып бар син мине шул Лачын тавы янына.

- Бүген үкме?

- Әйе, бүген, менә хәзер үк. Икәүдән икәү генә сөхбәт итеп тә утырырбыз шунда. Теге, тешләрне сындырырлык салкын чишмәнең суларын авыз итәрбез...

- Сез өлкән кеше, Уфа якын түгел, ерак юлдан килгәнсез, Мәҗит агай, бәлки ятып бераз ял итеп алырсыз. Ә Лачын-ташка иртәгесен барырбыз.

- Юк, Нигмәт, бүген ниятләгән эшне иртәгесе көнгә калдырмыйбыз. Беренчедән, мине иртәгә Уфада көтәләр. Икенчедән, табигать кочагында утырудан да матуррак ял булырга мөмкинме... Самавырың белән чәйнегеңне тарантаска сал да, киттек. Ә мин үзем белән гармун да алып килдем. Онытылмаслык итеп тагы бер утырыйк әле булмаса...

***

Өйлә вакыты әле яңа узып, көннең кичкә авышырга-авышмаска белми икеләнеп калган бер мизгеле иде. Көн җылы, рәхәт, әмма, артык бик нык кыздырмый да. Баш өстендә, анда-санда кысыр ак болытлар йөзеп йөри, гүя Кояштан сакланыр өчен махсус күтәрелгән шәмсияләр диярсең. Хәтфә сыман җәелгән яшел үләннән, җиләк исләре кушылган салкынча бер рәхәтлек күтәрелә. Ул гына аз дисәгез, Лачын-таш тарафыннан әллә нигә бер булса да талгын җиләс хава исеп куя. Әй елгасының өсте тып-тын, балыклар көн кызуыннан су төбенә качкан, ә бакалар яр читендәге камышлар арасында йокыга талган иде булса кирәк. Ара-тирә сизелер-сизелмәс кенә булып бераз арырак чишмә челтерәгән аваз колакка чалынып китә.

Нигмәт хуҗаларча җәт кенә яшел чирәм өстенә өйдән алып килгән җәймәне җәеп куйды. Чишмәдән су китереп самавырын көйрәтеп җибәрде. Уртадагы бакыр подноска яңа аертылган башкорт балы һәм Бәдринур пешереп җибәргән җылы коймак килеп кунаклады. Бәхет өчен, күңелләре бер дулкында тибрәнгән, бер-берен ярты сүздән аңлый белгән, бер-берен сагынган зыялы ир-атлар өчен тагы ни кирәк...

-Йә, -диде җәймә өстенә бер кулына таянып кырын сузылып яткан шагыйрь. – Дөньяда ниләр бар, Казан ничек, Казанда нинди яңалыклар, кемнәр белән күрешәсең, кемнәр белән аралашасың, сөйлә... Байтак гомер инде Казанга барып чыга алганым юк...

Нигмәт, иң элек, бөтнек, карлыган яфрагы һәм әйләнә тирәдә үскән тагы ниндидер чәчәк һәм яфраклар салып әзерләгән чәй тәкъдим итте кунагына. Шуңардан соң гына Гафуриның сорауларына җавап сүзен башлады.

-Казан кайный, Мәҗит агай. Үземнең дә аңлап бетерә алганым юк әле ул шәһәрне. Беләсез ич, мин анда сугылып, монда бәрелеп йөрергә яратмыйм. Аңарга минем вакытым да юк. Таныган кеше белән күрешәм, сораганга җавап бирәм. Һәр кемнең үз эше, үз мәшәкатьләре, үз дөньсы. Кешеләр бер-беренә ачылып та бетми кебек, әллә ышанмыйлар да инде, аңламассың. Мин моны үземчә заман шаукымыннан дип уйлыйм. Чөнки, дөньялары да бигүк тотрыклы түгел бит әле аның әлегә. Ил генә түгел, милләт һәм аның зыялылары да икегә, өчкә бүленде

- Дөньяны гаепләмә, хикмәт аңарда түгел, - дип сүзгә кушылды Гафури. – Кешеләр үзләре үзгәрде, миңа калса. Сезнең даирәдә, зыялы һәм укымышлы кешеләр арасында бу аеруча күзгә ташлана торгандыр. Казанны сагынып яшәсәм дә, минем үземә Уфа күпкә якын һәм аңлаешлырак шәһәр. Бездә, ничектер, тыныч, тормышның агышлары да иплерәк дип әйтимме икән...

- Сез хаклы булсагыз кирәк, Мәҗит агай. Минем дә Уфаны сагынган чакларым бик еш кабатланып тора.

- Нигмәт, тукта әле, болай булмый, - дип, кинәт, ни беләндер килешеп бетмичә, башын күтәрә төште шагыйрь. – Мин сине аңлый алмыйм бүген, син нәрсә, миңа әле “агай”, әле “абзый”, әле “абый” дип эндәшәсең, инде “сез” дип тә сөйләшә башладың кебек. Безнең, нәрсә, бу беренче күрешүебезме, әллә чит итә башладың инде... Буржуйлар сыман “Әфәнде” дип кенә әйтәсең калды... “Мәҗит абый” дип, үзебезчә – саф татарча эндәшә идең кебек “Галия”дә укыган чакларыңда. Шул җитмәгәнме?..

- Дулкынланудан булса кирәк, Мәҗит абый. Байтактан күрешкәнебез дә булмады. Сез Башкортостанның аксакалы, олы әдибе һәм шагыйре дә бит әле...

- Ә син – төрки дөньяның күренекле тел галиме, бөтен илгә мәгълүм әдәбият белгече.

- Теге, Крыловның “Кәккүк белән әтәч” мәсәлендәге кебек макташып та алдык әле менә, - дип елмаеп җибәрде Нигмәт.

Гафури да аңарга кушылып мыек астыннан гына кеткелдәп алды һәм үзен кызыксындырган чираттагы сорауга күчте.

-Теге елгы очрашуыбызда, Нигмәт, син “Идегәй” дастанын матбугатка хәзерләү өстендә эшләвең хакында сөйләгән идең. Ул эшнең очына чыга алдыңмы? “Идегәй”не кулга алып уку бәхете насыйп булырмы ул безгә?

- Эш төгәлләнде дип әйтергә була, Мәҗит абый, тагы бер кат карап чыгасым калды. Остазым Самойлович та ашыктыра. Боерган булса, якын араларда дип ышандыра алам.

- Менә монысы өчен рәхмәт үзеңә, һичкемнең кодрәте җитмәгән зур эшкә алындың. Аны тәмамлап чыгуыңа да шигем юк, ышанам.

- Китап булып басылып чыккач беренче нөсхәсен үк сезгә юллаячакмын, Мәҗит абый.

- Вәгъдәме?..

- Вәгъдә!

Килешүне теркәп кул бирештеләр үзара. Гафуриның йөзе балкып китте янә. Дус-ишләренең, милләтенең һәр уңышы өчен ихлас куанып яшәгән риясыз һәм олы җанлы бер зат иде ич ул.

-Инде тагы башка сорау. Әдәбият дөньясыннан кемнәр белән аралашасың Казанда, Галимҗан Ибраһимов белән күрешергә туры килмәдеме?

- Казанга килүемне ишеткәч тә үзе килеп чыкты институтка. Хәлләремне сорашып утырды. Үзенең һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер булуын әйтте?

- Бик яхшы, Галимҗан олы язучы һәм дәрәҗәле шәһес. Аның белән аралашуыңны хуплыйм.

- Институтта ел дәвамына Җамал Вәлиди белән бер кабинетта утырдык.

- Чү, колагым ялгыш ишеттеме? “Утырдык” дидең түгелме. Җамал белән бер-бер хәл булмагандыр бит?

- Ишетелмәдеме, аны соңгы араларда гына кулга алдылар.

- Нәрсә булды икән, сәясәт белән шөгыльләнми иде кебек. Төпле акылга ия, бик тә зыялы кеше иде бит, югыйса...

- Үзегез беләсез, хәзер күбрәк акыллы һәм зыялыларны эзәрлекләү китте.

- Андый нәтиҗә ясама, большевикларга тел-теш тидергәнне мин өнәп бетермим, - диде Гафури. Ә үзе һаман әле генә ишеткән яңалыкка ышанырга-ышанмаска белми аптырашта, шул хәбәрдән айный алмый тыңгысызлана. – Тукайның иң авыр чакларында аны яклап чыккан кеше Җамал Вәлиди булды. Шигырьне такмактан һәм назымнан аерырга өйрәтүче дә ул. Тел гыйлеме өлкәсендә һәм, тагы да килеп, халык авыз иҗатын туплап аны халыкның үзенә кайтару өлкәсендә кылган хезмәтләре дә бихисап... Кызганыч, бик тә кызганыч. Ишетмәдеңме, нидә гаепләделәр икән үзен?

- “Буржуаз-милли идеялар таратуда” гаеплиләр кебек. Институтның астын-өскә китерделәр соңгы арада, мине дә чакыртып йөдәттеләр. Җамал Вәлидине “фаш итәргә” димлиләр. Яла яктырмакчы булалар. Юк, дидем, фаш итәрлек һич бер нәрсә белмим, дидем.

- Дөрес эшләгәнсең. Гаепсезне гаепләү ярамый!

- Әмма кемнәрдер шул эш белән көн күрә, - дип, борчылуын белдерми кала алмады Нигмәт Хәким. – Алладан да курыкмыйлар, имансызлар.

- Хөсетлектән эшләнә бу, - дип нәтиҗә ясады Гафури. – Кулыннан эш килмәгән кеше башкалар белән булышучан була. Ярар, тирәнгә кермик әлегә, Җамал әфәнденең гаепсез булуына иманым камил. Озак тотмаслар үзен, чыгарырлар.

- Гали Рәхим һәм Газиз Гөбәйдуллиннар белән дә еш кына күрешеп сөхбәт итеп утырырга туры килә торган иде. Алар Җамалетдин әфәнденең күптәнге дуслары, фикердәшләре, - дип, бая ук бирелгән сорауга җавабын дәвам итте Нигмәт.

- Менә бит, менә бит, нинди шәһесләр белән аралашасың, - дип, соклануын белдереп башын чайкап утырды Гафури. -Һәркайсы милләтнең каймагы саналган фикер ияләре. Казанның шул ягы бар, Тукай әйтмешли, анда мәгърифәт һәм анда нур... Төрки дөньяның иң затлы гыйлем ияләре тупланган “гыйлем казаны” бит ул. Бу яктан син бәхетлесең, Нигмәт.

- Анысы шулай. Әмма, төрле имеш-мимеш сүзләр йөри. Бу олуг затларның да җаны тыныч түгел диеп беләм. Алар артыннан да бүген булмаса, иртәгә килеп җитүләре бик ихтимал.

Башын чайкап куйды Гафури. Бу хәбәрләрдән кәефе шактый кырылган иде аның. Ләкин сүз куертырга теләмәде.

- Ә шагыйрьләрдән Такташны, Хәсән Туфанны очратканың булмадымы?

- Такташның сәламәтлеге бигүк яхшы түгел диләр. Шигырьләрен укырга керешсәң аерылып булмый, шөбхәсез, сирәк туа торгандыр андый талант. Кызганычка каршы, үзе белән әлегә очрашырга туры килмәде. Ә Хәсән Туфан белән еш кына күрешәбез, уй-фикерләребез килешә. Бик тә тыйнак, нечкә хисле һәм нәфис шигъри каләмгә ия бер шагыйрь дип беләм аны.

- Яшьләрнең күбесен белеп тә бетермисеңдер инде. Анда “җидегәнчеләр”нең колакларыннан борганнар, дигән хәбәрләр йөри.

- Шулай булуы бик тә ихтимал, Мәҗит абый. Әмма, Хәсән Туфан үзе ул хакта сүз кузгатмагач, сораштырырга уңайсызланам. Гадел Кутуй да шаярып кына сөйләшә ул хакта, зарланганын ишетмәдем. Хәер, аларның гаепләре нидә булуы белән кызыксынганым да юк. Үзләре белә торганнардыр, аларның эше. Үземә калса, әдәбиятта төркемнәр оешуны мин җитди эш дип санамыйм. Аерым-аерым алсаң һәммәсе, иҗат ягыннан булсын, шәһес буларак та йолдыз булып балкырга сәләтле егетләр, дип беләм үзләрен.

- Каш ясыйм, дип, күз чыгара күрмәгәйләре тагы...

- Миңа да шулай күренә. Араларында минем бер якташым да булган. Шигырьләре алай бигүк күңелгә ятышлы булмаса да, актив, эзләнүчән һәм өметле генә егет күренә үзе. Мин сезгә аның хакында соңгы хатымда язган да идем кебек.

- Әйе, язган идең. Шигырьләрен белмәсәм дә исеме колакка чалынган кебек. Шигырь язучы аз түгел инде ул безнең татарда... Тукай милләтне уятты. Уятты һәм китеп барды, - дип, үзалдына моңсуланып та алды кебек Гафури. – Әмма чын шагыйрьләр күп булмый, үзләрен санау өчен кулдагы бармаклар да җитә торгандыр.

- Мин дә шул ук фикердә бит, Мәҗит абый. Куанып бетә алмыйм, шигырь белән мавыгуымны да вакытында ташладым. Тукайлар, Сәгыйт Рәмиев, Такташ һәм Дәрдмәндләр сирәк туа торгандыр шул.

Бераз үз уйларына бирелә төшеп, шул урында тамак кырып куйды Гафури. Бу аның нәрсә беләндер килешеп бетмәве турында сөйли иде булса кирәк.

-Килешәм, Нигмәт, син шигырьне тирәнтен аңлый һәм бәһали белә торган кеше. Әмма...- дип, әйтергәме-әйтмәскәме дигәндәй икеләнә калып торды ул бераз. – Шуны әйтәсем килә, алтын приискалары тоткан Дәрдмәндне Тукай, Сәгыйт һәм Такташлар белән янәшә куеп сөйләшүеңне һич кенә дә кабул итә алмыйм.

- Мин аларның шагыйрьлек кабилиятләрен күздә тотып әйтәм, Мәҗит абый.

- Менә бу урында, Нигмәт туган, син нык ялгышасың дип уйлыйм. Илдә сыйнфый көрәш әле тәмамланмаган, сыйнфый көрәш әле дәвам итә. Буржуйлар белән эшче-крәстиян вәкилләрен янәшә куеп сөйләшүдән сак булырга кирәк. Мин сиңа шуны киңәш итәм, башкача һич кайда кабатлый күрмә бу хатаңны.

- Мәҗит абый, мин сезне ихлас күңелдән хөрмәт итәм һәм олылыйм. Шулай да миңа үз фикеремне бераз шәрехләргә рөхсәт итәрсез бит?..

- Йә, тыңлап карыйк, - дип, әле генә үзенә яңартып бирелгән чәйдән тәмләп куйды Гафури.

- Әдәбиятта, аеруча аның шигырь дигән үтә нечкә вә нәфис бер бабында сыйнфыйлык төшенчәсен алга чыгару дөрес булмастыр ул. Дәрдмәнд фәлсәфи шагыйрь, үз халкын, үз милләтен ихлас сөйгән, аны укымышлы һәм зыялы итеп күрергә бөтен көчен, кабилиятен куйган шагыйрь. Мин үзем әдәбиятыбызда аның да лаеклы урыны бар дип, булырга тиеш дип саныйм.

- Чү, кардәшем, мин һәм минем кебекләр бер кабым ипи хакына ялланып эшләп, тузанлы шахталарда кан төкереп, бөкереләре чыкканчы бил бөгеп эшләгән бер дәвердә алар – алтын приискасы хуҗалары – ак күлмәк якаларына күбәләк тагып күкрәк киереп табын артында акча санап утырды. Революцияне без шуның өчен ясадыкмы! Һичбер вакыт килешәчәк түгелмен бу фикерең белән...

- Ярый, хуш, Мәҗит абый, мин үзем дә күп балалы ярлы гаиләдә туып үскән кеше. Сезнең сыйнфый көрәш рухы белән иҗат ителгән әсәрләрегез минем өчен һич кенә дә ят түгел. Әмма, Закир һәм Шакир Рәмиевларның татар-башкорт һәм казах халыкларының белемен күтәрүгә, тарихын өйрәнүгә, дөньяга карашларын киңәйтүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез ич. Алар акчасына чыккан “Вакыт” газетасы һәм “Шура” журналы безнең милли мәсләкле академиябыз саналырга лаек. Риза хәзрәт Фәхретдинов, Йосыф Акчура, әле генә үзебез олылап искә алган Җамал Вәлиди, Шәриф Камал, Борхан Шәрәф кебек дистәләгән зыялы фикер ияләребез – һәммәсе дә “Вакыт” һәм “Шура”да язышып бөтен төрки дөньяга танылдылар. Монда Рәмиевыларның фидакярлеген һич кенә дә инкяр итеп булмастыр кебек...

Шагыйрь тыңламады түгел, тыңлады Нигмәтнең сүзләрен. Нигезле һәм дәлилле итеп сөйли иде ул. Әмма, аны бүлдерергә форсат чыгуга ук, үзенекен дәвам итте.

-Син, Нигмәт, нинди дәвердә һәм нинди илдә яшәгәнлегеңне онытасың кебек. Үткәнгә кайту юк, шуны онытма. Алга карап эш итәргә кирәк... Ә Дәрдмәндкә минем үз мөнәсәбәтем һәм ул һичбер вакыт үзгәрәчәк түгел. Ул буржуазия вәкиле. Димәк, минем дошманым. Ул үз сыйныфын гына кайгыртты, үз сыйныфы өчен язды.

- Мин килешмим, - дип җавап кайтарды Нигмәт шундук. – Әмма сезнең белән тарткалашу түгел иде уемда. Бәлки, шушы урында туктатып торырбыз бу бәхәсне.

- Әйе, бик рәхәтләнеп килешәм, - дип күтәреп алды Гафури. – Каршыбызда, әнә, мине оныта күрмәгез дигән сыман,самавыр кайнап утыра. Гармунның да җырлыйсы килә торгандыр. Дөньялар матур ич, Нигмәт туган, күр син ул болындагы чәчәкләрне, күр син ул күбәләкләрне... Лачын-таш әйләнәсендә, әнә, карлыгачлар бер-берен куышып уйный.

- Тартып җибәрәсезме соң әллә, Мәҗит абый, шул гармунны, дим.

- Нәрсә уйныйм икән соң, -дип, кырын яткан җиреннән торып утырып, кулындагы гармунның телләренә баскалап уйга бирелеп торды Гафури.

- Уйнап җибәрегез булмаса, “бер матурның балдагын, йә калфагын”... дип әйтимме соң.

- Килештек. Мин уйнармын, син җырларсың, күңелең тулса еларсың... Шулай бит, Нигмәт!

Һәм артык уйлап, ни уйныйм икән дип баш ватып тормый гына борынгы җырларның да иң моңлысы булган “ Зөлһиҗә”не сыздырып уйнап җибәрмәсенме Гафури. Шул минутта аны һич кенә дә үтә тыйнак һәм сабыр холыклы олпат шагыйрь димәссең, гүя кичке уенга чыккан шаян һәм җор табигатле, баскан җирендә ут уйнатырга сәләтле авыл егете иде ул. Гармун аңарга елдан ел ерагая барган яшьлеген кайтарды кебек, чалара төшкән кашларын сиккертеп куйды ул, чаяланып, белмим кемгә, күзен кысып алган булды. Күз алдында балкып, яктырып китте ул. Кем дә булса, кайчан да булса шагыйрь Мәҗит Гафуриның шул халәтен тасвирлауны укыса, әлеге мизгелне үз күзләре белән күрмәгән кеше , һич ышанмас иде. Көйнең аккордын тәмамлагач та, кинәт кенә үзгәреп, моңсуланып калды ул, башын кыңгыр сала төшеп, үзе уйнаган көйгә бераз карлыга башлаган тавышы белән тын гына, ипле генә кушылып җырлап та җибәрде:

Ялан да гына җирдән лә болан килә... Зөлхиҗә...

Уйсу да гына җирдән лә, әй, түтә дип, Зөлхиҗә..

Төн уртасы җиткәч тә бер кыз елый, Зөлхиҗә...

Яшь гомерем заяга, әй, үтә, дип, Зөлхиҗә...

Каян килә бу моң... Тальян гармуны төймәләре тудырамы аны... Гафуриның тын гына, талгын гына яңгыраган тавышыннанмы ул... Урал тау итәгенә елышкан Лачын-таш тарафыннанмы... Башкорт иленең таулар, үзәннәр аша офыкларга барып тоташкан очсыз-кырыйсыз киңлекләреннәнме... Ерак тарихларга барып тоташкан халык күңеленнән, аның бәгыреннән саркып агыламы соң әллә бу моң...

Сызылып та таңнар ла аткан чакта, Зөлхиҗә,

Сандугачлар сайрый ла, ай чут-чут дип, Зөлхиҗә.

Мендәркәен кочаклап бер кыз җылый, Зөлхиҗә,

Җанкай ла җанаш, кем, ай юк-юк дип, Зөлхиҗә.

Күңеленнән генә кушылып үзалдына Нигмәт тә җырламый булдыра алмады. Әмма тавышын Гафуриның үзенә сиздермәскә тырышты ул. Шул мизгелдә аңарга кушылып җырлау мөмкин дә булмагандыр һәм ул һичшиксез артык булыр иде. Чөнки тальян уйный, шагыйрь җырлый... Шул гына булса икән дә бит, тальян моңына, шагыйрь җырына кушылып Мәҗит Гафури мышык-мышык елый да иде бит әле...

Нигмәт Хәким дә йөзен читкә борды. Әллә Мәҗит абыйсын уңайсыз хәлдә калдырудан читенсенде ул, әллә үзенең күңел йомшаклыгын яшерергә уйлады, аңламассың... Озак кына сүзсез калып, үз уйлары һәм кичерешләре чоңгылына иңеп, күкрәк тутырып бер сулыш алырга да кыймый тынып торды алар.

-Эх, бу татар-башкортның җырлары, - дип, үзалдына әйтеп куйды Нигмәт. Тынлыкның артык озынга сузылуына эче пошып әйтте кебек ул моны.

- Кая гына барып чыкма, моң каршы ала, моң озатып кала шул безне. Туган-үскән ил, туып-үскән авылларыбызга да моң чакырып кайтара...

- Безнең халык моңнан яралдымы икән әллә, дип уйланган чакларым була минем дә. Ә сез, Мәҗит абый, халык җырларын үзәкләрне өздерерлек итеп уйный һәм җырлый да беләсез.

- Моңның ни икәнлеген аңламаган кеше булмас. Булса, андыйларны туган иленнән, туган җиреннән читкә җибәреп тотар идем мин. Моң - яратудан гына түгел, ул сагыштан һәм юксынудан да яраладыр кебек тоела миңа...

- Кызыклы күзәтү, тәү кабат ишетүем, - диде Нигмәт.

- Миңа, бәхет эзләп чит җирләргә киткән шахтерлар арасында байтак йөрергә туры килде. Аларның җырларын, аларның моңлануын ишетсәң иде син, Нигмәт. Берәү сузып җырлап җибәргәндә, унар-унбишәр әзмәвердәй ир-атның такта караватларына йөз белән капланып мышкылдап елаганын күреп хәйран калган чакларым булды. Күз алдыңа китерә аласыңмы шуны...

- Әйе, кайда гына яшәсә дә җырсыз-моңсыз яши алмый торгандыр шул безнең халык.

- Казах авылларында да мөгаллимлек итәргә туры килде бит миңа. Алар да нәкъ безнең кебек. Дус-иш җыелса да, ялгызы калса да казах кешесе кулына думбрасын ала. Һәм дөньясын онытып уйнарга керешә. Ул да, үзе уйный, үзе җырлый һәм шул ук вакытта җылый да...

- Тамырларыбыз уртак, җаннарыбыз уртак, шуңардандыр ул, Мәҗит абый...

- Килешәм, бик килешәм, - дип, башын читкә бора төшеп, йөткеренеп алды шагыйрь.

Үзе сиздермәскә, сер бирмәскә тырышса да, аның сәламәтлеге шактый ук какшаган күренә иде. Моны Нигмәт байтактан күреп, тоеп һәм үзалдына кичереп тә утыра иде инде. Ул да түгел, йөткеренүеннән арынып, бөтенләй икенче яңа бер көй уйнарга керешмәсенме. Яхшы хәтерли Нигмәт, бу җырны теге чактагы очрашуларында да яратып һәм онытылып җырлап утырган иде бит алар.

Ул җырның сүзләрен гармун телләре гүя үзләре үк көй белгән бергә яңгырата башлады кебек. Көй белән моң, моң белән җырның сүзләре бергә тасма-тасма булып үрелгән иде диярсең...

Олы юлның тузанын ла

Үзем күрдем тузганын;

Белми калдым, сизми калдым

Яшь гомремнең узганын...

Шул рәвешле җырлый-җырлый, җыр тәмамланмас борын җылый-җылый язмыш юллары һәм хис дәрьясында йөзде алар. Һәр икесе үз язмышы, башларыннан кичкән һәм кичәчәк вакыйгаларны барлады һәм күзаллады булса кирәк. Җырдан туктап хәл алган мизгелләрендә үзара фикерләшеп алырга да онытмадылар. Җыр артыннан яңа җырлар көйләп, эчкерсез сөйләшүләр арасында бер самавыр чәйне эчеп бетергәнче, әйләнә-тирәгә караңгылык төшеп, күктә йолдызлар калыкканчы дөньяларын онытып утырды алар. Бар дөнья, Лачын-таш һәм Әй буйлары тәмам тынып, тынычланып калган иде. Шул тынлыкта зәңгәр күк йөзендә атылган йолдызлар аларның мәңгелеккә үтеп барышы булмадымы икән...

5

Казанга әйләнеп кайткан көнендә үк, кай арада күреп алган диген, аның янына әлеге дә баягы шигырьләр язгалап йөрүче якташы килеп керде. Килеп керүе булды, рөхсәт-фәлән дә сорап тормый гына, тәрәз каршында торган табуреткага барып утырды. Остазы янына керсә дә үзен монда хуҗа кебек хис итә иде ул.

-Нигмәт абый, хәй озак та йөреп күрсәттең бит туып-үскән якларыңда, - дигән яңгыравык тавышы ишетелде аның үзеннән алда.

- Туып-үскән якларда күпме генә торсаң да озакка саналмый якташ. Күргән кебек тә булмадым, санаулы көннәр узды да китте, - дип җавап кайтарды ул аңарга.

- Сез югында монда үзегезне ике мәртәбә эзләп килделәр.

- Кемгә кирәгем чыкты икән? Ял вакытым ич...

- Черек күлдән, теге оешмадан.

- Ул халык белән алыш-бирешем юк иде кебек, нигә кирәгем булды икән?

- Җамал Вәлиди белән бер кабинетта утыргансыз икән бит. Ә ул – корткыч – үзе артыннан башкаларны да өстерәргә җыена түгелме икән... Сезне күрсәткән булса кирәк.

- Телең ни сөйләгәнне колагың ишетәме! –дип, тавышын күтәрде Нигмәт Хәким. – Олуг галим турында андый сүз сөйләргә оялмыйсыңмы!

- Кайчандыр галим дә булгандыр ул бәлки, әмма бүген - халык дошманы, буржуаз милләтче. Бу мин уйлап чыгарган ярлык түгел. Әллә сез аны якларга җыенасызмы?..

- Мин гаепләүче дә, яклаучы да түгел, якташым. Ләкин Җамалетдин әфәнде Вәлидинең милләтебез тәрәккияте өчен гомре буе үз-үзен аямыйча эшләгән фидакяр зат булуында һич шигем юк. Менә күрерсең, аның гаепсез булуы ачыкланачак. Киресенчә, аңарга яла ягучыларның үзләренә җавап бирергә туры килмәгәе әле...

Нигмәт Хәкимнең соңгы сүзләреннән аның якташы сискәнеп киткәндәй булды, кинәт, колак очларына кызыллык йөгерде үзенең. Бер сәбәпсезгә, ни дияргә белмичә, гаепле кеше сыман як-ягына карангалап торды ул. Һәм җавапсыз калуыннан уңайсызланып, кабалана-кабалана очы очка ялганмаган сүзләр тезеп китте.

-Яла ягучыларын белмим. Чыгарсалар әйбәт булыр иде анысы. Гаебе бик зур икән бит, Солтангалиев белән дә элемтәдә торган диләр үзен, өендә Троцкий китапларын тапканнар. Чыгарырлар микән... Белмим. Кулъязмаларын да каядыр яшереп өлгергән диләр. Сезгә бирмәгәндер бит ул аларны?

- Ә нигә әле сине аның кулъязмалары кызыксындыра? – дип сорап куймасынмы шунда Нигмәт.

Бит очларына да кызыллык йөгерде тегенең. Нигмәт моны абайламады түгел, әлбәттә. Ләкин якташыннан шикләнү яисә аңарга мөнәсәбәттә шөбхә белдерергә нигезе юк иде аның.

-Җамал әфәнденең архивы бик бай булган диләр, шуңарга соравым. Югалмасыннар иде дим. Китаплары да күп булгандыр, Тукайның үзе белән, Риза Фәхретдиновлар белән дус булып, аралашып яшәгән кеше ич.

- Татар дөньясында, зыялылар даирәсендә Җамал әфәндене белмәгән, аны олыламаган кеше аз булгандыр ул... Хәтереңә киртләп куй, якташ, Җамал әфәнде милләтебезнең тәрәккыяте юлында Шиһабетдин Мәрҗани һәм Риза Фәхретдиновлар кебек үк бәяләп бетергесез хезмәт куйган кеше.

- Сезнең хакта да шулай дип сөйлиләр, остазым, ишеткәнегез бармы-юкмы, ул кадәресен белмим, яшьләр арасында сезгә “академик” дигән кушамат тагылган. “Академик” дисәләр, бу Нигмәт Хәким дигәнне аңлата икән Казанда.

- Юкны сөйләмә, без синең белән Крылов җәнапларның кәккүк белән әтәче түгел!

- Ишеткәнемне әйтәм, Нигмәт абый, халык арасында шундый сүзләр йөри. Аннан килеп “Идегәй”не көтә Казан, ул дастанның дистәләгән вариантларын туплап, эшкәртеп бастырырга ниятлисез икән. Мин бит әдәбият-мәдәният әһелләре белән көн-төн аралашам, остазым. Барын да ишетәм, бар җиргә өлгерәм. Сезнең хакта легендалар йөри, күзгә күренми торган бер илаһи зат, ягъни фәрештәгә тиңләп сөйлиләр үзегезне. Институтта укыган лекцияларыгызга кереп булмый, актлар залы шыгрым тулы була диләр.

Бу кайчан туктар икән дип түзде-түзде дә, чамасын онытып юхаланырга керешкән якташын бүлдерергә мәҗбүр булды Нигмәт.

- Җитте! Мактанышып утыруны җенем сөйми, –диде, һәм өстәлгә, махсус шапылдатып, яңа кайнап чыккан чәйнекне китереп куйды. – Әйдә, якынрак кил, туган як үләннәрен кушып чәй хәзерләдем менә. Бавырсак һәм балны да авылдан алып килдем. Сүз сөйләп тамак туймый, чәйләп алыйк башта, аннан ашыгыч эшләрем бар.

Ашау-эчү дигәндә кыстата торган гадәте юк иде якташының, Нигмәт моны яхшы белә. Аның бу гадәтен үз итүе, читләшмәве, якташ буларак якын күрүе дип кабул итә торган иде ул. Нигә кәнфитләнеп маташырга, икесе дә авылда туып үскән малайлар ич алар, өсәвенә якташлар...

Бер-ике бавырсакны авызга ыргытып йотып та куйгач шагыйрь өрә-өрә чәй эчәргә керешкән иде, әмма авызын пешерде булса кирәк, пыяла тустаганын кире өстәлнең уртасына таба этәреп куйды.

-Минем бит, Нигмәт абый, сезнең белән киңәшәсе җитди сүзем дә бар иде. Әйләнеп кайтуыгызны көтә-көтә зарыгып беттем.

- Тыңлыйм. Сөйләп кара.

- Сөйлим. Сез менә, Нигмәт абый, “Идегәй”не чыгарырга җыенасыз, Гали Рәхим белән Җамал Вәлидиләр халык авыз иҗатын туплаган, кайсылары тарих яза, сүзлекләр төзиләр, калын-калын китаплар чыгаралар. Һәм шул хезмәтләре белән танылалар, халык теленә керәләр. Ә мин менә шигырь язып йөрим. Аны бастырмыйлар, бассалар да шул дәфтәр калынлыгы китапчык инде. Такташлар, Туфаннар барында шагыйрьгә дә санамыйлар үзебезне, ыбыр-чыбырга тиңлиләр, бар дип тә белмиләр. Ә бит минем дә башкалар кебек гавәм теленә керәсем, таныласым килә, Нигмәт абый. Беләсез, гаиләм дә ишле... Миңа ни эшләргә, нәрсәгә алынырга кирәк дип уйлыйсыз, бирегез, булмаса, бер киңәш...

- Эшләргә кирәк! – дип, шундук кистереп җавап кайтарды Нигмәт Хәким.

Башын кашып алды киңәш сораучы.

-“Эшләргә” дип әйтү җиңел анысы, - дип сүз башлады ул бераз кичегә төшеп. – Ул кадәресен мин үзем дә яхшы беләм... Әмма, нәрсә эшләргә, ни нәмәрсәдән башлап китәргә кирәк ул “эш” дигәннәрен?

- Халкыбыз озак еллар дәвамында үз мирасын, үз тарихын барлау хокукыннан да файдалана алмый яшәргә мәҗбүр ителгән. Шөкер, хәзер офыклар ачыла төште, дип әйтергә була. Тел белеменең, әдәбият вә мәдәният дөньясының кай тарафына баксаң, анда өйрәнәсе, тәртипкә салынасы, дөньяга чыгарыласы эшләр үз фидакярләрен көтеп тора. Тарихыбыз турында әйтәсе дә юк... Боларны сез, яңа, яшь буын вәкилләре башкарырга тиешле булачаксыз... Аңлашыламы?

- Аңлашылуын аңлашыла..., - дип суза төште шагыйрь. – Ләкин, нидән башларга, ул эшне башкарырга күпме вакыт кирәк булачак, аңардан мин нинди файда күрәчәкмен һәм кайчан?.. Боларга җавап бармы соң, әллә ул җаваплар барысы да суга сәнәк белән язылганга охшашмы? Шуларны ачыкламый торып, ничек андый эшкә алынырга мөмкин...

- Якташ, - дип, үз итеп шагыйрьнең җилкәсенә кулын салды Нигмәт Хәким. – Милләткә хезмәт итү, ул базарда сату итү түгел. Сату-алу, файда һәм керем кебек төшенчәләр базар өчен генә яраклы дип беләм. Халкыңа хезмәт итү фидакярлек таләп итә, алай итсәм күпме алырмын, болай итсәм күпме керер, дип яшәсәң, бер ни майтара алмассың.

- Юк-юк, сез миңа дөрес киңәш бирмисез!- дип чәбәләнеп каршы төшмәсенме шунда якташы. Һәм бер очтан шактый ук кыюланып та китте үзе. Тавышы, күзгә күренеп, бермә-бер көрәя төште аның. – Мин, нәрсә, сезнең кебек картаеп, чәчләремә чал төшкәнгәчә ачлы-туклы кеше почмагында, шушындый хәерчелектә, марҗа подвалында яшәргә тиешлеме! Әллә гаиләмне, балаларымны, сезнең кебек, авылга кайтарып куярга киңәш итәсезме?.. Булмас...

Шул мизгелдә күңеленнән генә нәтиҗә ясап куйды Нигмәт: “Менә ничек! Мин уйлаганча беркатлы һәм эчкерсез зат түгел икән бит бу “якташ” дигәнем. Моның белән саграк булганда һәм тора-бара араларны ерагайта төшкәндә дә бик таманга киләчәк икән”. Ул бит аның иң авырткан җиренә, күңелендә берөзлексез сыкрап торган ярага - гаиләсенә кагылды. Әмма бәхәсләшәсе, юктан давыл чыгарып тавыш күтәрәсе килмәде әлегә, ни генә әйтмәсен ул аны барыбер аңламаячак. Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс, диләр андыйлар хакында. Шуңа да берни булмагандай, һич ни аңламаганга сабышып, тыныч һәм ипле генә бу әңгәмәне йомгаклап куярга кирәк тапты.

-Син хаклысың, гаилә белән аеры-чоеры яшәү бик авыр һәм дөрес тә түгел. Сүзләрең бик дөрес, балаларга, әни генә түгел, әти дә кирәк... Син хаклы! Ә менә минем язмыш шундый булып чыкты. Укырга кирәк булды башта. Питербургка дүрт бала һәм хатынны ияртеп китеп булмый бит. Һиндыстанга да алып китү мөмкин булмады үзләрен. Әлегә, үзең күрәсең, менә Казанда да чакырып кайтарсалар да бик көтеп тормаганнар, бер дә мактанырлык түгел. Тора-бара җайга салыныр дип уйлыйм анысы. Хәзергә менә шулай, үзең күрәсең...

Синең белән сөйләшер сүзем шуның белән тәмамланды дигәнне аңлатып, эш өстәле янына барып кулына китап алды Нигмәт. Беренче очраган китапны алды, кирәк булганы өчен түгел. “Бар чыгып кит инде” дип әйтәсе бик килсә дә әйтә алмады.

Ә тегенең китәргә уенда да юк. Ул гына да түгел, әрсезләнеп аның янәшәсенә, өстәл читенә үк килеп басты.

-Дөрес аңласам, сез, Нигмәт әфәнде, мине куып чыгарырга җыенасыз кебек...

- Алай димәдем. Әмма, үпкәләмә якташ, ашыгыч эшләрем бик күп. Тавык та чүпләп бетерә алмаслык дип әйтергә була.

- Эшегез күп булуын беләм. Менә шуңа күрә дә тәкъдимем бар сезгә. Кайбер эшләрегезне миңа тапшыра аласыз.

- Ничек? Аңламадым... – дип, гаҗәпсенү катыш сорарга мәҗбүр булды Нигмәт.

- Менә болай. Сезнең тел өлкәсендәге эшләрегездә мин ярдәмче була алмам. Ә менә әдәбият, шигырь кырында тәҗрибәм сезнекеннән аз түгел дип беләм. Шул уңайдан минем сезгә тәгаен тәкъдимем бар.

- Кызык, ул тәкъдим нидән гыйбарәт була инде, - дип, кинәт борылып әңгәмәдәшенең күзләренә текәлде Нигмәт.

- Бирегез миңа “Идегәйне”...

Телсез кала язды Нигмәт. Бу дөньяда аз яшәмәгән югыйса, кешеләрнең дә ниндиләрен генә күрергә, очратырга туры килмәгән. Әмма бу кадәр, моның кадәрне очратканы яисә ишеткәне юк иде әлегәчә. Әллә соң ул аны үз акылында түгел дип саныймы... Ләкин, бу юлы да ул якташына каты бәрелергә базмады. Ипле генә җавап кайтарды.

-“Идегәй”не мин ничек бирим, ул минеке яисә башка берәүнеке түгел, “Идегәй” – халыкныкы, аны безнең татар халкы иҗат иткән.

- Шуңа әйтүем дә, ул халыкныкы. Сезнеке түгел! Аны дөньга мин чыгарырга тиеш, шагыйрь кеше! Ул миңа дан, дәрәҗә китерәчәк. Ә сез болай да билгеле кеше, сезнең хезмәтләрегез болай да чамасыз күп. Сез илгә, дөньяга мәгълүм тюрколог! Шул җитмәгәнме...

“Инде бу сүзләренә нинди җавап табарга икән соң моның? Егет бит тәмам җитди рәвештә сөйләшә. Үзенә күрә логикасы да бар кебек... Әнә ич, күзләре уттай яна, иреннәре кысылган, йодрыклар йомарланган... Ризалашмасаң, хәзер үк көч белән тартып алырга, өстеңә арыслан булып ташланырга әзер...”

-Соң, алай бик чыгарасың килгән икән, чыгар, - дими чарасы юк иде.

Җанланып китмәсенме теге, шул арада бар кырыслыгын онытып, елмаю төсмере йөгерде аның күзләренә. Ике кулын канат урынына җәеп кочаклашмакчы да түгелме соң тагы... Ә сүзләре, сүзләре соң нинди...

-Килештек, димәк... Бирәсез, димәк... Бүген үкме? Әйе-әйе бүген үк алам...

- Аңламадым, - дип әйтергә мәҗбүр булды Нигмәт. – Чын-чынлап, мин сиңа нәрсә бирергә тиешлегемне аңламадым...

- “Идегәй”не, әнә теге өстәл читендәге папкаларны.

- Һәммәсен дәме?..

- Әйе, барысын да!

Бер дә гаҗәп сөйләшеп куя бит әле бу... Усал итеп, күтенә утыртырлык итеп җавап бирергә иде дә бит үзенә. Шулай да ашыкмаска булды.

- Ә син “Идегәй”нең ничә папкада саклануын беләсеңме соң?- дип сорап куйды ул, көтмәгәндә, беркатлыга салынган булып.

- Беләм. Сигез папкада. Әнә анда өелеп тора алар, өстәлнең сул ягында...

- Дөрес сөйлисең бит син, белмәгәнең юк ахыры синең, - дип, үзалдына чираттагы мәртәбә хәйран калып башын чайкап куйды Нигмәт Хәким.- Ул папкаларга күзең байтактан ук төшкән булса кирәк...

- Бирегез сез аларны миңарга

- Ә ни өчен дип әле мин аларны бирергә тиеш сиңарга?- диде Нигмәт, булдыра алганча тыныч һәм ипле тавыш белән. Әмма, бер үк вакытта, сизелер-сизелмәс кенә ирония төсмере дә салырга тырышты ул соңгы сүзләренә.

Бу сорауны көтмәгән иде булса кирәк теге.

- Аңлаштык бит инде. Сөйләштек... Килештек тә кебек, - диде ул. Бу сүзләре аның, Нигмәткә адресланган булудан бигрәк, үзалдына мыгырдануга кайтып калды. – Үзе риза булды башта... Хәзер башкача сөйли. Бирәм дидең ич... Ир-ат сүзе бер булырга тиеш түгелме?!

- Менә ничек, мин сиңа күпме юллар үтеп, күпме кыенлыклар кичереп гомерем буе җыйган хезмәтемләремне биреп чыгарырга тиешле булып чыгаммыни инде? Өндәме соң бу, әллә төш кенәме!.. Син үз акылыңдамы соң, якташ?!.

- Мин бурычлы булып калмам, бирегез. Яхшылык белән бирегез... Юкса...

- “Юкса”? Бу ни дигән сүз, син яный да беләсеңме әллә?

Максатка ирешү юлында нинди генә хәйлә һәм мәкерле алымнарга сәләтле кешеләр бар бит бу дөньяда. Шуларның берсе басып тора икән бит Нигмәтнең каршысында. Ә ул аны якташы буларак үз иткән, якын иткән иде. Аңарга элек-электән, шәкертлек елларыннан ук, ярдәм итеп килде бит ул, хәзер дә кулыннан килгән бар яхшылыкны эшләргә әзер иде.

-Янамыйм... Шулай да “Идегәй”не миңа бирүегез хәерле булыр дип саныйм...

- “Идегәй”ле буласың килә димәк?

- Дөресен әйтергәме?..

- Дөресен. Һәм турысын!

- Дөресе шул, Нигмәт абый, “Идегәй”бик тә, бик тә кирәк миңа. Аны китап итеп бастырып чыгарсам, кеше теленә, кеше арасына керәчәкмен, киң җәмәгатьчелек каршында күтәреләчәкмен, аңлагыз шуны...

- Аңладым, - дип коры гына әйтеп куйды Нигмәт Хәким. – Инде хәзер син мине тыңла, ярыймы!.. “Идегәй” – минеке түгел. Син халык арасына чык, аягыңа чабата киеп, җәяүләп авылдан-авылларга йөре, эзлә, тайга эчендә югалып яшәгән ерак авылларга барып чык, якташым. Аксакаллы картлар һәм карчыклар сиңа аның төрле вариантларын сөйләр. Син шуларны язып ал. Бәхетеңә туры килсә, кулъязма хәлендә сакланганнарын да очратырсың. Шуларны тупла, анализла һәм тулы бер шигъри эпос хәленә китер... Аннан соң инде китап буларак бастырырсың. Мине аңладыңмы!

Җавап тегенең бугазына килеп тыгылды булса кирәк, колак очларына тикле кызарнып чыкты. Үз-үзен кулга ала алмый торды бермәл, аннан һәр сүзендә төртелә-төртелә мыгырданырга кереште ул.

- Миннән көлергә җыенасыз кебек, Нигмәт әфәнде! Мине тайгаларга озатмакчы буласызмы, Нигмәт әфәнде... Барып чыкмас!..

- Көлмим, киңәш бирәм. Хезмәт куймый гына зур эшләр башкару мөмкин түгел, якташ.

- Карарбыз... Ярар... Тайгаларга барып чыгарга киңәш итәсез инде, ә?.. – дип, мыгырдана-мыгырдана ишеккә таба атлады шагыйрь. - Барып чыкмас! Карарбыз әле, кайсыбыз тайгага китәр дә, кайсыбыз Казанда калыр һәм “Идегәй”ле булыр... Карарбыз, - дип тагы бер мәртәбә кабатлады да, ишекне тышкы яктан каты бәреп, хушлашырга да теләмичә үз юлы белән китеп барды ул. Әллә ишек җиленнән, әллә тетрәнүдән шул мизгелдә ишек катында идәндә торган кәстрүлнең капкачы шалтырап килеп төште идәнгә. Аның яңгырап чыккан тавышыннанмы Нигмәтнең йөрәге “жу-у” итеп куйды кинәт... Ә идәнгә төшкән кәстрүл капкачы туктарга, тынычланырга һич ашыкмый, иләмсез аваз чыгаруын дәвам итеп әйләнепме әйләнә, зыр бөтерелә...

Көттереп кенә, ниһаять, бүлмәгә тынлык иңде. Шомлы тынлык... Нигмәт ярымкараңгы һәм кечкенә бүлмәдә бер ялгызы торып калды. Өстәл артына килеп кулына әле бер китап, әле икенче кәгазьне алды ул... Алды һәм кире куйды... Папкаларын актарган атлы булды. Укыйм дисә, укыганы башына кермәде, кулына каләм алса язар сүз тапмады... Эш кайгысы идеме соң, ни уйларга да белми, тыңгысызланды ул берөзлексез. Бер эшкә дә кулы бармады. Урын җәеп йокларга да тырышып карады. Юлдан килгән көне иде ич, арылган... Әмма барыбер күзенә йокы кермәде. Әле бер уй, әле икенче уй килде аның башына. Җанына тыңгылык тапмады, төн ката үз-үзен кая куярга белми изаланып чыкты ул.

“Изаланмаслыкмы соң! Дөнья болай да тыныч түгел... Кешеләр бер-береннән читләшкәннән читләшә бара, бер-беренә ышанмыйлар. Таныш-белеш кенә түгел, дус-ишләр дә бер-береннән шикләнүчән булып китте соңгы араларда. Кемгә ышанырга белмәссең! Күр инде, “якташым” дигәне, инде күпме гомер туганнарча аралашып яшәгән күршесе дә аңарга янап чыгып китте түгелме соң... Күз алдына да китерү мөмкин түгел бу хәлне, кайчандыр аның киңәше һәм ярдәме белән мәдрәсәгә укырга кергән, үзең укыткан, авыр чакларында ашаткан-эчерткән шәкертең шундый сүзләр әйтсен инде...”

6

Көн арты көн уза торды... Көндәлек мәшәкатьләр белән атналар һәм айларның узып киткәнен дә абайламый каласың. Татар теленең үсеш проблемалары, аның грамматикасы һәм орфография мәсьәләләре – һәркайсы гыйльми нигезгә салынырга тиеш. Мәгариф эшләре буенча халык комиссариаты да ашыктыра бу эшләрне. Җирле партия һәм дәүләт органнары, теләге бармы-юкмы сорамый, кызыксынмый гына, ислам диненең килеп чыгышы һәм тарихын диалектик материализм нигезендә яктырткан хезмәтләр язуны аның җилкәсенә салды. Агымдагы тел һәм әдәбият проблемаларына кагылган хезмәтләре дә әледән әле чыгып торды. Әдәбият һәм тел мәсьәләләре буенча яңа дәреслекләр яисә бер-бер хезмәт нәшриятка килеп керә икән, аларга объектив бәя бирү өчен шулай ук аңарга мөрәҗәгать иттеләр. Берсеннән дә баш тарта торган түгел, телисеңме-теләмисеңме алынырга туры килә. Тюркологларның Бөтенсоюз корылтаена делегат булып сайланды, шул гына булса бер хәл, әлеге тарихи җыенның документларын хәзерләүгә дә җәлеп иттеләр үзен. Көнчыгыш педагогия институтында укый торган лекциялары да чамадан артып китте. Шулар өстенә әле Казан дәүләт университетында да лекция курслары башлап җибәрде, гыйльми эшләр алып барырга туры килә. Ректор үзе үтенеп сорагачтын баш тартып булмый. Ул гына да җитмәгән, Коммуналь төзелеш инженерлары хәзерләү институнда лекциялар курсы укуны көчләп диярлек тактылар үзенә. Партия органнарыннан төшкән боерыктан баш тарта торган заман түгел, беләсез, булмаган вакытыңны табып булса да буйсынырга туры килә.

Кыскасы, Нигмәт Хәким бер караңгыдан икенчесенәчә тоташ эш белән мәшгуль. Исеме яңгырап торган заман, кайсы аудиторияга килеп кермәсен аны зарыгып көтеп алалар. Студентлар һәм яшь галимнәр аңарга берөзлексе тартылып торды, лекциялар тәмамлангач та сорау арты сорау яудырып сәгатъләр дәвамына җибәрми торган чаклары була. Аннан, дөресен әйтергә кирәк, студентлар белән аралашу аның үзе өчен дә шактый мавыктыргыч һәм файдалы була торган иде. Нинди генә сораулар кызыксындырмый аларны, һәркайсына җавап табарга кирәк, җавап эзләргә. Кай юнәлештә эзләнергә, тагы ниләр өйрәнергә һәм нинди хезмәтләр өстендә эшләргә кирклеген ачыклый иде ул әлеге әңгәмәләр вакытында.

Шунысы яман, башлаган хезмәтләрен тәмамлау өчен вакыты җитми, вакыт ягы кысан. Шулар өстенә бит әле ярымподвалдагы юеш һәм тар бүлмәсенә кайткачтын аш-су хәстәрләү, кер-фәлән юу кебек мәшәкатьләр дә аның үз өстендә... Суны күршедәге йортның ишегалдыннан алып кайта, бәдрәф ишегалдының ерак почмагында... Утын табу, утын юнәтү дә аның үз җилкәсендә...

Боларына гына түзәр идең, соңгы арада әледән-әле үзен Черек күл янында урнашкан оешмага чакырып аптырата башладылар. Монысы җанга тыңгылык бирми. Менә тагы, университетта лекция укып чыккачтын да, ул шул тарафка узып бара. Аяклары тартмый, әмма барырга мәҗбүр. Ни телиләр, нигә кирәге чыккан, һич аңлармын димә... Тагы кырык-илле минуттан Педагогия институтының актлар залында аны тыңларга дип студентлар җыелачак, аны көтеп утырачаклар, ә ул менә, кая барганлыгын кеше-кара күрмәсен дигәндәй сагаеп кына, гаепле кеше сыман як-ягына карангалап Черек күл тарафына узып бара.

Ишеген шакып кергәчтен дә чакыруча, кәнагәтьсезлеген белдереп, сәгатенә карап куйды. Дөньяның кендеге диярсең үзен, ни кыяфәт, ни гәүдә, утызы тулыр-тулмас борын түрә булып алган. Синең өлкән кеше булуыңны да искә алмый, урынлы-урынсыз дип тормый, дорфа сүзләр кыстырып сүгенергә дә өйрәнгән әнә.

-Соңга калып йөрисең, ... шулай иткере, иптәш Хәкимов.

- Вакытында килдем кебек.

- Бер минут та илле секундка соңга калдың! Соңгы тапкыр кисәтәм, тагы бер мәртәбә бу хәл кабатланса, мин сине соңармый торган урынга ябып куячакмын.

- Ни сәбәпле икәнен сорарга мөмкинме?

- Монда син түгел, мин сорау алам. Кайда булуыңны онытмаска киңәш итәм! Бу сиңа халык дошманнары мыжгып торган институтыгыз түгел...

- Тыңлыйм, ни өчен чакыруыгызны белергә мөмкинме, иптәш..., - дигәч, кем дип әйтергә белми төртелеп торды Нигмәт Хәким. Сорау алучы үзе белән таныштырмады ич, аның исем-фамилиясын белми иде ул. Әмма, үзе сорарга кыймады. Хәер, кирәге дә булмагандыр...

- Совет хөкүмәтенең явыз дошманы Җамал Вәлидинең әшнәсе буласыз, значыт, - дип мыгырданды ул борын астыннан.

- Җамалетдин әфәнде һичкемнең дошманы булмады. Ул күренекле тел һәм әдәбият белгече...

Аңарга башлаган сүзен әйтеп бетерергә дә ирек бирмәде сорау алучы, булыр-булмас зәгыйф йодрыгы белән өстәлгә китереп суккан булды.

- Кемнең дошман, кемнең түгеллеген, без ачыклыйбыз. Бу әкиятеңне кайткач әбиеңә сөйлә, ярыймы.

- Бик сөйләр идем дә бит, әбием исән түгел, - дип әйтеп куймасынмы Нигмәт.

Алдын-артын уйлап сөйләшкәндә дә таман буласы югыйсә, ялгышыбрак ычкындырды кебек монысын. Хәер, каршысында басып торган бу кешегә тагы нинди җавап табарга мөмкин булды икән соң...

- Син, иптәш Хәкимов, телеңә салынудан туктыйсыңмы, юкмы, - дип, тагы өстәлгә китереп суккан атлы булды чакыртып китерүче.

- Уемда да юк... Ә Җамал әфәнде Вәлидигә килсәк, мин аны яхшы беләм. Шуңа да аның хакында яман сүз әйтү хаксызлык булыр. Җамал әфәнде милләтебезнең йөзек кашы саналган зыялы затларның берсе һәм иң күренеклесе. Мин дә, сез дә шул ук бер милләт балалары...

- Сафсата... – дип кычкырды теге, Нигмәт Хәкимне тыңларга теләмичә. – Милләт имеш, зыялы зат имеш... Ул сүзләрне күптән онытырга вакыт! Советлар илендә яшисең, совет икмәген ашап черетәсең... Буржуаз милләтче дип, бик урынлы язалар икән синең хакта.

- Җамал әфәндегә ярдәм итү кирәк...

- Тукта, дидем... Җамалыңны оныт, Вәлидинең эше тәмам, ул инде синең яклауга мохтаҗ түгел! Бер киңәшем бар, син миңа үзегезнең институтта оялаган Советларга каршы булган корткыч элементларның, чит ил шпионнарының исемлеген язып китерергә тиеш, аңладыңмы!..

- Институтта һәм, гомумән, татар зыялылары арасында андый кешеләр булуын мин белмим.

- Беләсең!.. Кара аны, иң беренче булып үз исемеңне язарга онытма! Ха-ха...- дип, күпне белгән атлы булып кеткелдәп тә алган булды үзен дөньяның кендеге итеп хис иткән тикшерүче. – Аңлашылдымы?..

- Бер ни аңламадым. Мин үз эшемне беләм, шуннан тыш һичбер нәрсә белән кызыксынганым юк, иптәш... кем.

- Аңладың! Аңламасаң аңлатырбыз...

- Һич ни вәгъдә итә алмыйм үзегезгә. Булмаганны бар дип язып булмый, иптәш...

- Язарсың! Алай бик үҗәтләнмәскә киңәш итәм, иптәш Хәкимов. Безгә синең Ленинградтагы элемтәләрең, Һиндыстанда ниләр кылып йөрүең, Башкорт тарафларында кемнәр белән аралашуың һәммәсе дә мәгълүм. Кара аны, без шаярып сөйләшмибез. Аңладыңмы?..

- Аңладым... Инде китәргә рөхсәтме? Институтта лекциям бар, кичегергә ярамый, өлгерергә кирәк...

- Лекциясы бар имеш, эшем кешесе, - дип мыгырданды теге үзалдына. – Уйланырга киңәш итәм, кара аны, озакка сузма...

- Нәрсәне сузмаска?

- Халык дошманнары исемлеген...

- Чынлап әйттем: Мин аларны белмим, дидем...

- Белмисеңме!.. Вәлиди белән бер кабинетта утыргансың. Гали Рәхимне белмисеңме?.. Галимҗан Шәрәф, Габдрахман Сәгъди, Бикбулатов һәм Шенасиларны да күргәнең юкмы... Дәвам итәргәме тагы?..

- Кирәкмәс. Мин аларның барысын да танып беләм, бүгенге татар мәдәниятының асыл затлары буларак беләм үзләрен...

- Молчать... – дип, тагы өстәлне төеп алмасынмы теге, һәм бар булган тавышына җикеренеп җибәрде. – Асыл затлар, имеш... Чыгып кит, күземнән югал тизрәк. Мин аның белән кешечә, ә ул... Нишләтергә белербез без сине! Күземнән югал, дидем ич...

- Хушыгыз, иптәш... - дип, тыныч кына саубуллашып чыгып китүдән башка чарасы калмаган иде Нигмәтнең.

... Институтка ашыкты ул. Аяклары шул тарафка атлый, ә үзе әле һаман теге кабинетта булган мәхшәрдән аерыла алмый изалана. “Каян тапкан һәм ни өчен чакырган ул аны?.. Каян килеп һәм ни сәбәпле әле нәкъ менә аны чакырганнар?.. Нинди дошманнар таптырырга җыена ул аңардан... Булмаган дошманны бар дип әйтә алмый бит инде. Ни өчен милләтнең иң асыл ир-атларын, талантлыларын, укымышлыларын кулга алу китте... Милләт язмышы өчен мөһим эш башкаручыларны... Аларны зинданнарга бикләп, юк итү кемгә кирәк булган?.. Югыйсә, менә бу, аны чакыртып алган адәмне генә алыйк. Ул да үзебезнең татар кешесе икән бит. Нигә шул тикле дорфалык һәм нәфрәт белән ташланды соң әле ул аңарга... Минем дә бар эшләгән эшем, кылган хезмәтләрем үз милләтем - татар өчен бит. Ул адәм өчен дә чит булмаган, аңарга да ана сөте белән кергән татар телен гыйльми нигездә өйрәнү һәм камилләштерү юлында җан атып йөргән көнем... Ярар, тел гыйлемен санга да сукмасын ди, андыйлар бер ул гына түгел. Ә әдәбият һәм халык авыз иҗатын өйрәнүдән нинди дошманлык эзләргә мөмкин...

Әле ярый, ул менә иректә, үз аяклары белән Казан урамнары буйлап атлап институтка кайтып килә. Ә Җамал Вәлиди ничек икән анда, ул ничек түзә икән бу мәсхәрәләргә... Уйласаң, исең-акылың китәрлек бит, Җамал Вәлидидән халык дошманы ясарга җыеналар!... Гали Рәхимне, Газиз Гөбәйдуллинны, Габдрахман Сәгъдине, Галимҗан Шәрәфне эзәрлеклиләр. Галим-голамәгә, шагыйрь һәм язучыларыбызга тыңгы бирмиләр... Фәнсез, әдәбиятсыз һәм тарихсыз җәмгыять төзү мөмкинме? Юк, әлбәттә! Шулай икән, кая барабыз соң без? Кай тарафка тәгәри бу дөнья дигәннәре... Башка сыймый торган хәлләр...”

7

Дөнья кайный, илдә ыгы-зыгы, урамнарда кызыл байрак. Ораторлар баш очында йодрыкларын болгый-болгый менә ничәнче ел инде буржуазияны дөмбәсли, дөнья революциясы хакында сөйләп төкерек чәчә. Гәҗитләрдә берөзлексез эшче һәм ярлы крәстияннарны кайгырталар. Ә хезмәт кешесенең тамагы туйганы юк, анысы ярамый, монысы тыелган, кебек боерыклар югарыдан явып кына тора, ни эшләргә, кая барып бәрелергә белмәссең. Нигмәт Хәкимнең дә җанында тыңгылык юк. Менә тынычланыр, менә иркенләп, матур итеп яши башларбыз дигән өмет-хыяллары да инде сүрелгәннән сүрелә бара. Гаиләсе була торып һаман япа ялгызы яшәгән көне. Күңелендәге хыялларының соң чиктә ник бересе тормышка ашарга охшаса икән. Казанда булсын, институтта булсын өмет чаткысы күренми... Соңгы араларда ул гомумән үз-үзенә бикләнде дип әйтергә була торгандыр, әдәби кичәләргә, клубларга йөрми, дус-иш белән кунакка йөрешә торган чаклар да түгел. Гыйльми утырышларны да хәтта өнәмәс булды, мөмкин булганда, әле бер, әле икенче сәбәп табып булса да, аларда катнашмау җаен табарга тырыша... Чөнки, хак сөйлисеңме син, ялгышасыңмы, күңелдә булганны ачыктан-ачык әйтеп салу ярамый, шундук “кирәкле җиргә” илтеп җиткерәләр. Беткән баш – беткән, дип бер тәвәккәлләр дә идең, булмый, милләт алдында башкарып чыгарга алынган берсеннән икенчесе әһәмиятлерәк булган хезмәтләрне ярты юлда ташлап булмый. Гаилә бар бит әле тагы, балалар бар... Үз-үзеңне, чаптар атың кебек, тезгенләми, авызлыкламый чараң юк. Көне буе институтта, студентлар арасында, аудиторияларда уза аның гомере... Эш сәгатең чыктымы, кысан һәм юеш ярымподвалда урнашкан булса да, үз бүлмәңә кайтып бикләнүең хәерле... Башка һичкайда иркен сулыш алып, тыныч кына ял итә яисә аралаша торган түгел.

Менә тагы Казан урамнарына кичке караңгылык төшкәч тә башын түбән иеп, үз уйлары, борчуларына бирелеп институттан фатирына таба берьялгызы ашыга-кабалана кайтып килеше. Кышы шулай суыкмы соң бу 1933 нче елның, әллә җанда дөрләп янган учак пыскый башлагангамы, белмәссең... Өстендәге бишмәт чабуларын каерып салкын җил исә, бүрек колакчаннарын йолкып алырга теләгәндәй әрсезләнә җил. Аяк адымнарын санаган кебек шыгыр-шыгыр кар шыгырдый берөзлексез. Иртән бер телем кара икмәк белән чәй эчеп киткәннән соң көн буе авызына тәгам ризык капканы юк...

Фатирында үзен көтеп, аш-су хәстәрләп торучысы булса икән. Шуның өстенә әле бүлмәне җылытырга кирәк, мондый салкыннарда иртә-кич якмасаң чәйнектәге суың бозланып ката. Инде кайтып җиттем дип, бер кулы белән салкын ишек тоткасына үрелеп, икенчесе белән кесәдән ачкыч эзләп маташкан мизгелдә, үз итеп, җилкәсенә кемдер кулын китереп салмасынмы... Кем булырга мөмкин, сискәнеп куйды ул. Бакса, анда кем булгандыр дисез...

-Бу мин, Нигмәт абый, алай ук курыкма инде, - дип, соңгы араларда эзе суынган әлеге дә баягы шул якташы көтеп торган икән. Икенче кулына ниндидер төргәк тоткан.

Кемне-кемне, әмма бу кешене һич кенә дә күрәсе килми иде аның. Теге чакта нинди сүзләр әйтеп чыгып киткәнен онытырлыккынамы соң... Шуның өстенә, үзе турында каләмдәшләре арасында һәм галим-голәмә даирәсендә төрле имеш-мимешләр дә ишетелеп тора соңгы араларда. Дөрес, ул сүзләрнең урынлы булуын күз алдына да китерә алмый иде ул. Башкалар өчен ул әдәбият даирәсендә соңгы араларда гына чуала башлаган чит бер кеше булса, Нигмәт өчен алай түгел. Нигмәт Хәким аның нәсел-ыруын, ата-бабаларын белә, үз вакытында әтисенең сүзен тыңлап аны мәдрәсәгә тәкъдим итте, соңгы вакытларгача кулыннан килгәнчә кайгыртып, хәер-хак булып киңәш-табыш итеп яшәргә тырышты. Шулай да, сүзләр йөри, колак салмыйм дисәң дә керә бит алар колакка. Сакланганны гына саклыйм дигән бит Алла да...

-Кем дип торам, син икәнсең, - диде ул һәм килүчене, табигый ки, үзе артыннан бүлмәгә чакырды. Кире бора алмады. Менә шундый инде ул Нигмәт Хәким, элек электән таш атканга да аш атарга күнеккән.

Хәер, бу очракта алай дию урынсыз да була торгандыр. Якташы, соңгы елларда беренче мәртәбә бик тә ярарга тырышып, җылы итеп, үзенә хөрмәт күрсәтеп күреште ич аның белән бүген. Шул гына булса икән, аннан кулындагы төргәкне өстәлгә китереп куйды һәм ачып җибәрде. Кәефе шәп, теле телгә йокмый, әнә...

-Менә, Нигмәт абый, әле генә табадан төшкән кайнар пәрәмәчләр алып кердем үзегезгә. Минем хатын бик тәмле пешерә аларны. Эштән арып, ачыгып кайткансыздыр, тамак ялгап алыгыз булмаса...

- Тамагым тук, бер дә кирәкмәс иде бит, юкка мәшәкатьләгәнсең киленне, - диде галим сер бирергә теләмичә. Ә чынында, кайнар пәрәмәчләрдән бөркелгән тәмле хуш истән авыз суларың китәрлек. – Ярар инде, алай булгач, өстәлгә куелган ризыктан баш тартуны мактамый бит безнең халык. Чәй куеп җибәрим дә, бергәләп сыйланырбыз, булмаса... Ә син утыр, әнә теге артсыз урындыктагы китапларны тәрәзә төбенә урнаштыр да утыр, түрдән уз.

Нигмәт иң элек керосинканы кабызып чәй куеп җибәрде, аннан өстәлгә ике тимер кружка һәм перәннекләр, авырый-нитә калсаң кирәге чыгар дип саклап тоткан соңгы балын китереп куйды. Ә кунак, гадәтенчә, үз өендәмени, бер дә тартынмый, рөхсәт-фәлән сорап тормый гына тәрәз төбендә таудай өелеп торган китапларны барлау белән мәшгуль, билгеле бер тәртип белән өеп куелган кәгазьләрдә актарына. Нидер эзли дисәң, ошамаган, эзләсә сорарга була бит, хуҗа кеше янәшәдә генә. Эч пошканнан гына актарынуы дияр идең, шактый ук тырыша һәм кабалана да түгелме соң әнә...

Күзәтеп торды-торды да Нигмәт дәшәргә мәҗбүр булды:

-Якташ, нидер эзлисең дип әйтимме, нигә шулай кабаланасың?

- Ә, -дип, яман эштә тотылган кеше сыман кинәт борылырга мәҗбүр булды кунак. – Болай гына... Сездә нинди генә китаплар юк икән бит, берсен алып икенчесен куярлык түгел. Боларны кай арада һәм кайдан җыеп бетердегез соң сез? Мин сезне тел галиме дип кенә белә идем, ә сез дөньяда нинди гыйлем булса барысы белән дә кызыксынасыз икән. Монда тарих та, дин дә, сәясәт тә – ни генә юк, һәммәсе бар! Әллә ниткән чит телдә язылган төрле-төрле буржуй китаплары да тулып тора икән...

- Галим кеше барыннан да хәбәрдар булып торырга тиеш, якташ. Мин һәр көн студентлар каршына чыгам бит, аларны нинди генә сораулар кызыксындырмый. Укытырга алынгансың икән, “белмим” дигән җавап бирергә синең хакың юк.

Ә теге һаман актарына һәм әллә махсус, әллә кызык итеп үзалдына китапларның авторларын да игълан итә башлады тора бара: “Самойлович... Радлов... Бухарин... Троцкий... Охо, Мирсәет Солтангалиев!..” Ул да түгел, Солтангалиевнең милли республикалар төзү уңаена язылган бер юка гына китапчыгын тотып, дөресрәге, аны болгый-болгый Нигмәтнең борын төбенә килеп басты кунак.

-Бу китапны өйдә тотарга ничек курыкмыйсыз, Нигмәт абый?..

- Ә нигә әле мин куркырга тиеш, китап Москвада, Үзәк басмаханәләрнең берсендә нәшер кылынган. Шуның өстенә бик җитди һәм безнең өчен шактый кыйммәтле хезмәт. Ә тагы шунысын да онытмыйк, ул безне республикалы иткән хезмәт! Россия империясында бик күп хокуклардан мәхрүм булып яшәргә мәҗбүр булган милләтләрне ихлас кайгыртып язылган хезмәт. Игътибар иттеңме-юкмы, китап авторның миңа имза куеп биргән бүләге дә бит әле. Имзасын күрмәдеңме әллә?..

- Ә-ә, күрми торам икән, - дип, Солтангалиевның үз кулы белән язылган автографын укырга кереште ул. – “Милләтебезнең мөхтәрәм фикер иясе һәм галиме Нигмәт Хәкимгә – якташыма! Бер истәлек булсын, диеп... Мирсәеттән”. Кара инде, язуы матур, имзасы ничек зәвыклы булган икән үзенең, - дип тә өстәп куярга кирәк тапты тагы.

- Язуы һәм имзасы гына түгел, үзе дә искиткеч мөлаем, тышкы яктан гына түгел, бөтен барлыгы һәм күңеле белән дә асыл затларыбызның берсе ул Мирсәет әфәнде.

- Бәлки асыл кеше булгандыр да бит...- дип мыгырданды теге үзалдына.

Ә үзе, нидер эзләгәндәй, берөзлексез әлеге дә баягы шул китапны актаруында. Тагы нәрсә күрергә теләгәндер анда...

- Нигә “булган икән” дисең? Солтангалиев – бүген дә бар! Халкыбыз яшәгәндә ул яшәячәк, һичкайчан онытылмас. Милләтебезнең каһарман уллары кулдагы бармаклар санында гына, алар күп түгелләр. Кызганыч, кадерләрен белеп бетермибез. Әллә килешмисеңме, якташ, син башкача уйлыйсыңмы?..

Җавап бирергә ашыкмады якташы, кулындагы китапны ничек эләкте шулай тәрәз төбендәге кәгазьләр өстенә кадерсезләп тотып ыргытты да, Нигмәтнең каршысына килеп басты. Күзләрен түгәрәкләндереп, иреннәренә көлемсерәү төсе чыгарып текәлеп карап тора иде ул. Аның үз-үзен тотышын нәрсәгә дә юрарга белмәде галим.

-Сорау биргән идем кебек, - диде ул, ниһаять, җавап-фәлән ишетмәгәч.

Тагы бер кавым көттерә төшкәчтен, ишетмәсәң ишет дигән сыман, телгә килде чакырылмаган кунак. Бөеренә таянып, муенны текә тотып, тавышын рәсмиләштереп сөйләвен күрсәгез иде сез аның.

-Нигмәт абый, буржуаз коткыга бирелеп Совет хөкүмәтенең милли сәясәтен бозучы, милли төбәкләрнең лидерларын үз әйләнәсенә туплап пантюркистик оешма төзегән Солтан...галиевны сез “каһарман” дидегез түгелме?

- Дөрес ишеткәнсең, “каһарман” дидем. Мин кешеләрне кылган хезмәтләреннән чыгып бәяләргә күнеккән, якташым, - дип, шулай ук рәсми төстә җавап кайтарды галим. Соравына күрә җавабы, дигән сыман чыкты инде бу. Һич кенә дә бу кеше белән сүзгә керү яисә ачуланышу уе юк иде аңарда бүген.

- Алай бик яхшы кеше булгач, ә ни өчен соң аны кулга алганнар? Һәм атарга хөкем иткәннәр...

- Белүемчә, Мирсәет әфәнде әлегә исән. Һәм ул һичшиксез акланачак.

- Белмим, белми-им...

- Безнең көннәрдә кулга алынучылар бик күп, якташым, үзең беләсең. Ялгышулар да була, көнләшү, яла ягулар... Өлкәннәр дә әнә, “Яхшы атка гына кыңгырау тагалар” дигән. Кешеләр яшәгән җәмгыятьтә андый хәлләр әвәле дә булган, кызганычка каршы, бүген дә дәвам итә. Ни эшләмәк кирәк...

- Сез Солтангалиевны күреп һәм танып та белә идегезме?

- Бер мәртәбә Уфада очрашырга туры килгән иде... Үзең беләсең, ул зур һәм дәрәҗәле кеше, аның чыгышларын тыңларга иде сиңа. Тыңласаң, бөтенләй башкача сайраган булыр идең.

Бу юлы да башан артка чөя төшеп, үзенә генә хас бер вәкарь белән телен шартлатып, әлеге дә баягы шул буш сүзләр белән җавап кайтарды ул.

-Белмим, белми-им...

- Ә менә мин беләм! Ленин һәм Сталин янәшәсендә эшләп, алар белән үзен тигез санап, сөйләшә һәм бәхәсләшә алган бердән-бер милләттәшебез ул безнең. Һәм аларга үзенең сәяси идеяларын аңлата, кабул иттерә белгән кеше. Шунысы кызганыч, әлегәчә үзе белән күзгә-күз очрашып сөйләшү, фикер алышу форсаты чыкмады... Мин шул хакта хыялланам... Бу хыялым тормышка ашмаса бик тә кызганыч булачак...

- Кызганмагыз, куанырга кирәк, Нигмәт абый...

Бу юлы инде галим аңарга башлаган сүзен тәмамларга ирек куймады. Дорфарак чыкса чыккандыр, аны ярты юлда бүлдерде.

-Юкны сөйләп башны катырма, ярыймы якташ...

- Ярар-ярар, сезнеңчә булсын алай булгач. Сезнең үз фикерегез, минем үземнеке дигәндәй, ниндидер Солтан...галиев өчен сезнең белән һич кенә дә бәхәскә керәсем килми.

Үзенә күрә остазына хөрмәт күрсәтүе идеме бу аның, белмәссең. Әмма Мирсәетнең фамилиясын, мыскыл итәргә теләгәндәй, махсус икегә бүлеп сөйләшүе ачуын чыгарды Нигмәтнең. Әмма җавап бирергә, үзенә каты бәрелергә ашыкмады ул. Күрә ич, файда булмаячак, тегенең үз туксаны – туксан!

Ул арада чәй кайнап чыкты. Өстәл артына утырдылар. Пәрәмәчләрдән авыз иттеләр... Нигмәт аларны бик тә яратып, кат-кат рәхмәтләрен кызганмыйча, мактый-мактый ашады. Мактау сүзләре кунакка да ошамады түгел, әлбәттә. Һәм бары шуннан соң гына, шактый кичегә төшеп, инде икесе дә тынычлана төшкәчтен генә баягы сөйләшүне йомгаклап куярга кирәк тапты Нигмәт.

-Якташ, сиңа шундый киңәш бирәсем килә: Һичкайчан, урынлы-урынсызга, башкаларга хөкем чыгарырга ашыкма син, ярыймы. Күңелеңнән шулай уйласаң да, ул кешене ни сәбәпледер ошатып бетермәсәң дә, ашыкма. Дәшмәвең – алтын, дигәнне ишеткәнең бардыр...

- Ә мин ашыкмыйм, каян алдыгыз аны?!. Ә инде сезнең Мирсәет атлы дусытыгызга килсәк, аңарга хөкем күптән чыгарылган, баш ватып торасы юк, көннәре санаулы гына калгандыр дип беләм...

Ипле генә чәй эчүен дәвам итте Нигмәт. Ә күңелендә төрле уйлар. Бу егет чын-чынлап аның киңәшен тыңлаудан узган күренә бит. Ул аның сүзләренә колак та салмый... Һәм салмаячак! Ни өчен соң әле бу шулай? Акылсыз егет түгел иде бит, югыйса. Белеме бар, сәләте бар, яхшы нәселдән чыгып, яхшы тәрбия алган кеше. Мөстәкыйль фикер йөртергә, үз тәҗрибәләреннән чыгып нәтиҗә ясарга сәләтле итеп күрә иде ул аны. Нәрсә булган моның белән, соңгы араларда күз алдында үзгәрде түгелме ул?.. Җен алыштырган диярсең үзен...

Бу сөйләшүне шул урында туктатырга карар кылды галим. Чөнки дәвам итү – файдасыз булачак.

Әмма шагыйрьнең сөйләшәсе, бу әңгәмәне әле дәвам итәсе килә икән бит. Көтеп-көтеп тә үзенең соңгы сүзләренә җавап ишетмәгәч, икенче баштан тотынырга булды. Ипле һәм шактый ук басынкы иде ул бу юлы.

-Нигмәт абый, сез зур галим кеше, әлбәттә. Үз өлкәгездә зур хезмәтләр куйган кеше. Ләкин менә агымдагы сәясәттә заманнан шактый ук артта калгансыз. Хәтерлисезме, моннан ике-өч ел әүвәл безнең арада Җамал Вәлиди уңаеннан бәхәс чыга язган иде. Аны яклап утка-суга ташланырга әзер идегез... Нәтиҗәдә, йә әйтегез, кем хаклы булып, кемнең сүзләре өскә чыкты? Җамал Вәлиди кайда хәзер...

Ни тыныч булырга тырышмасын, дәшми кала алмады Нигмәт. Менә ничәнче ел инде аның күңле түрендә йөрегән төзәлмәс ярага тоз салырга җыена түгелме соң бу? Шул тикле дә мәкер һәм явызлык каян килә икән моңарга!

-Җамал әфәндегә кагылма,- диде ул, шактый кырыс тавыш белән.

- Юк-юк, мин бары тик сезнең ялгышуларны гына искә төшерергә теләгән идем. Сез аны күкләргә күтәреп мактаган идегез. Ә хәзер ул юк, аны искә алучы да юк. Белүемчә, аны хәтта үзе эшләгән институтта инде оныттылар. Солтан... галиев белән дә шулай булачак...

Шул мизгелдә аның бүлмәсенә чакырылмаган кунак булып килеп кергән бу кешене Нигмәт куып чыгарырга тиеш иде. Әмма бу теләген җиңәрлек көч тапты ул үзендә, тешләрен һәм йодрыкларын кысып булса да түзде. Тагы бер-ике йотым чәй кабып куйды. Якташына да тәкъдим итте шуны ук.

-Әйдә, суынганчы тагы бераз чәй эчик, булмаса, - дип, тегенең чәен яңартып җибәрде. Әмма кунак бая үзе кузгаткан әңгәмәне кабат-кабат дәвам итәргә омтылып карады. Ләкин хуҗа аны барыбер ишетмәмешкә салышты. Аның сүзләренә җавапсыз калу җиңел булмагандыр, моны Нигмәт үзе генә белә. Һәр сүзе, һәр җөмләсеннән соң, үз-үзен тынычландырырга тырышып, тирән сулыш алып куя иде ул.

Тегенең исә, үзе белән сөйләшергә теләмәүдән, җен ачулары чыга.

- Сөйләшергә теләмисез, димәк... Мине санга сукмыйсыз... Ялгышларыгызны танымыйсыз... Хәтта ишетергә дә теләмисез...

- Якташым, - диде ул аңарга ниһаять,- пәрәмәчләр тәмле булды. Тагы бер кат бик зур рәхмәт инде үзегезгә.

- Пәрәмәчләр... Ә-ә, пә-рә-мәч-ләр...- дип сузып куйды теге, әйтерсең, алар турында ул инде бөтенләй оныткан иде.

- Башкача йомышларың булмагандыр ич?

Кунак бу сүзләрне дөрес аңлагандыр: “Сиңа чыгып китәргә вакыт җитте”, диделәр түгелме соң үзенә... Ләкин үз максатына ирешү юлында аны туктатырлык көч табарга кирәк әле. Андый гына ишарәләр белән куркыттың ди үзен, бар...

- Йомыш... Ә-ә йомышымны да әйтми торам икән бит әле, - дип башлады ул, моңа кадәр араларында һичнинди киеренкелек булмагандай, ипле һәм йомшак тавыш белән. Мин бит сезнең белән киңәш-табыш итәргә дип кергән идем.

- Тыңлыйм...

- Хәтерегездәдер, Нигмәт абый, сез миңа бер-бер зур хезмәткә алынырга киңәш иткән идегез. Мин бит, сезнең киңәшне тотып, башладым бу эшне.

- Тыңлыйм. Сөйлә, ул нинди эш?

- Халкыбызның мәкаль вә әйтемнәрен, табышмакларын, кыска җырларын җыя башладым. Ни әйтерсез?..- дип, инде кай арада башка кешегә әверелеп, тыңлаулы шәкерт кыяфәтенә кереп, остазының авызына текәлеп карап катты ул.

- Бик игелекле эшкә алынгансың, хуплыйм, - диде галим. Бу аның чын-чын, ихлас күңелдән әйтелгән сүзләре иде. Бераз уйга калып торды аннан, һәм нидер әйтергә теләп тә тукталып калды.- Әмма...

- Бу “әмма”сы нәрсә диюегез булды, остазым?

- Күп хезмәт куярга кирәк булачак, байтак заман кирәк булачак бу эшне башкарып чыгу өчен дип әйтергә теләгән идем...

- Ә мин аларны инде җыеп та бетердем, дип әйтергә була.

Колагы ялгыш ишеттеме әллә, хәйран калды Нигмәт.

- Кай арада, дип сорарга буламы?

- Мин башлаган эшне озакка сузуны яратмыйм, тау-тау җыелды инде алар. Матбугатка бүген үк тәкъдим итәргә мөмкин.

Үзалдына уйлана, икеләнә калды галим: әле һаман булса “Кай арада?” дигән сорау эленеп торды аның тел очында. Җамал Вәлидинең, нигездә, халык авыз иҗаты жанрлары буенча дистә еллар буе җыелган һәм тупланган мирасы эзсез югалган, дип сөйләгәннәрен ишеткәне бар иде... Юк-юк, алай булырга мөмкин түгел. Якташы турында да начар уйларга нигезе юк иде аның. Нәсел-нәсәбендә булмаган хәл. Шулай да уйландыра, бер ел эчендә башкарыла торган эш түгел бу. Дәшми кала алмады, ипле генә сорап куйды:

-Син ул хезмәтләреңне миңа күрсәтә алмассыңмы?

- Ә нигә күрсәтмәскә, - дип әйтеп ташлады шагыйрь. Әмма шундук үзенең ашыкканлыгын аңлап, боргаланырга-сыргаланырга кереште. – Күрсәтүен күрсәтер идем дә, бәлки ашыкмау хәерледер... Эш болай тора бит, Нигмәт абый. Күрсәтергә була анысы. Ләкин алар бик күп бит, бу беренчедән. Аларның бер ише картотекаларда, ә күбесе зур-зур папкаларга тәртип белән тупланган. Аларны күтәреп йөреп булмас. Икенчедән, сез аларны укый да алмассыз, ашык-пошык һәм кеше танымаслык итеп язылган. Тәртипкә китәресе җирләре дә бар. Соңрак күрсәтермен, ярыймы, соңрак...

- Алай икән,-диюдән башка сүз тапмады галим. – Үзең беләсең... Күрсәтергә теләмәгәч, мин нинди киңәш бирә алам икән соң үзеңә?..

- Бу хезмәтләрне дим, кайчан дөньяга чыгара башлау кулай булыр икән? Шул хакта киңәшергә кирәк санаган идем.

- Халык авыз иҗаты әсәрләрен нәшер кылу кайчан да кулай булачак.

- Анысын аңлыйм. Ләкин бу хезмәтләрне дәррәү күтәреп алырлармы икән дим бүген. Минем өчен аларны бастыру кайчан файдалы булачак?

- Аңламадым... Нинди файда, милләт өчен дисеңме?.. Фән өченме...

- Ташла әле, Нигмәт абый, фән кайгысы мени соң миндә! Матди файда турында кызыксынуым, дан һәм дәрәҗә турында... Юккамы әллә аларны җыю һәм юнәтү өчен мин күпме вакыт һәм көч сарыф иттем.

Колагы дөрес ишеттеме соң – нинди дан, нинди дәрәҗә... Иң элек син хезмәтеңне күрсәт. Ләкин, бу юлы инде күңелендәген әйтмәде ул аңарга. Барыбер аңламаячак...

- Матди файда, дан-дәрәҗә дисең инде... Кызганыч, ул кадәресен мин белеп бетермим шул, чөнки күргән-белгән нәрсәләрем түгел, - дип кенә куйды.

Ә якташының исә әйтәсе сүзләре гүя буылып торган, күп җыелган күренә, тыела алмый сөйләргә кереште ич әнә, һич тә үзен туктатырмын димә.

- Минем бит, Нигмәт абый, сездән аермалы буларак, мул тормышта, бал-май эчендә йөзәсем, аякны киң җәеп, күкрәкне киереп яшисем килә. Данга-шөһрәткә күмелеп, әйләнә-тирәдәгеләрнең һәммәсен көнләштереп, шагыйрь-шөгрәләрнең артына тибеп, галим-голәмәләрнең буе җитмәслек кеше булып яшисем килә... Милләткә хезмәт итәм диеп йөрүчеләр белән дөнья тулган, әнә... Йөрсеннәр шунда кесәдәге тиеннәрен санап, ачлы-туклы чит кешенең почмакларында көн күрү ошый икән, яши бирсеннәр. Йә, әйтегез, кайсы татар язучысы, кайсы шагыйрь, кайсы гыйлем адәме яшәгән бездә кешечә?.. Ялгышмасам, һәммәсе милләт өчен дип үз-үзләрен аямыйча хезмәт иткән, күпләренең матур итеп яшәү турында уйлар аралары да булмаган. Ә милләт алар турында уйлаганмы, кайгырткан дисезме аларны!.. Ю-у-ук, мин һич кенә дә аларның язмышын кабатларга җыенмыйм. Фән диеп, әдәбият диеп, алар кебек мескенлектә, фәкыйрьлектә яшәргәме, үз кадереңне үзең белмиенчә эт типкесендә өстерәлеп йөрергәме... Юк, дигәч, юк!.. Без бит бер генә киләбез бу дөньяга! Яшәр өчен, бәхетле булыр өчен туа адәм баласы...

Башын чайкап, шактый гына ара ни дияргә дә белми хәйран калып тыңларга мәҗбүр булды Нигмәт Хәким. Шаярып түгел, уйнап түгел, чынлап сөйли түгелме соң бу... Ничек моны җиргә төшерергә икән, юкса, менә-менә очып китәчәк. Очып китә калса һич тотармын, димә үзен...

-Якташым,- дип, үз итеп, аның җилкәсенә кулын салды хуҗа.- Син әллә нинди тузга язмаган сүзләр сөйли башладың түгелме! Син бит зыялы яшь кеше, шуның өстенә әле, ничә буын мулла нәселеннән. Кешедән курыкмасаң, ходайдан куркыр идең...

Бу юлы авыз ачып бер сүз әйтмәде, аның сүзләренә җавап бирмәде якташы. Үзалдына елмая төшеп, кеткелдәп кенә алды. Нигмәт нигә юрарга да белмәде аның үз-үзен болай тотышын.

- Зур эшләргә алынуың яхшы булган, хуплыйм, -диде фикерен дәвам итеп. -Матур итеп яшәргә хыяллануыңны да аңлыйм. Кем теләми икән андый тормышны. Әллә минем менә шушындый шартларда, чит-ят бер кешенең юеш һәм салкын ярымподвалында, гаиләмнән аеры яшәүгә эчем пошмый торгандыр дип уйлыйсыңмы?.. Пошу гынамы соң... Ләкин бер кая да китеп булмый, вакытлыча дия-дия булса да түзәргә туры килә. Синең башкаларны түбәнсетеп, кимсетеп әйткән бу сүзләрең ошап бетмәде миңа. Алай гына да түгел, башыма сыйдыра алмадым ул сүзләреңне. Син әйттеңме, уйлап әйттеңме бу сүзләрне, ышанасым килми хәтта.

- Максатым сезне ышандыру түгел иде, - дип, кистереп әйтеп куйды кунак. – Сез бөтенләй башка. Әйттең ни дә, әйтмәдең ни, сез мине аңлаячак кеше түгел, Нигмәт абый. Карагыз инде, кайда, нинди шартларда яшисез!.. Сез... Сез – сирәк очрый торган бер фанатик ич... Фанатикларның да төрлесе була. Ә сез фанатикларның мескене!

Нигмәт Хәким кирәк чакта үз-үзен тота белә, бу юлы якташы авызыннан чыккан соңгы сүзләрне гүя ишетмәде ул.

- Якташым, халкыбызның авыз иҗатын элек-электән фидакярләр туплый килгән. Каюм Насыйри, Риза Фәхретдиннәр, мәсәлән... Безнең заманда Җамал Вәлиди, Гали Рәхим кебек затлы адәмнәребез күп көч куйды бу юлда. Бересе дә байлык артыннан кумаган, дөньясының артына тибеп алтын сарайларда яшәү турында хыялланмаган.

- Юкны сөйләмәгез, остазым, Вәлидинең, Рәхимнең, йә әйтегез, халык авыз иҗатын өйрәнүдә ни хезмәтләре булсын да, ни эш майтарганнары булды... Алар сөйләнеп йөрүдән узмаган булса кирәк. Хезмәт ул йә бар, йә – юк. Хезмәт китап киштәләрендә була, тузып беткән капчыкларда яисә таушалган папкаларда түгел...

- Алар туплаган бихисап зур хезмәтне мин үз күзләрем белән күргән кеше...

- Буш сүз! Күрсәтегез, кайда ул хезмәтләр?..

- Әйтә алмыйм, әмма эзсез югалмаслар диеп уйлыйм...

- Аларны сез, Нигмәт абый, эзсез югалдылар дип саный аласыз. Үзләре дә юк, хезмәтләре дә. Киңәшем шул, онытырга вакыт үзләрен...

- Белүемчә, Гали Рәхим әлегә исән-сау. Җамалның хезмәтләре дә табылыр, боерган булса... Хәләл җефете Ләйлиҗиһанны гына таба аламыйм менә. Аның хезмәтләрен дөньяга чыгару юлында мин һичшиксез кулымнан килгән ярдәмне күрсәтәчәкмен.

Кинәт сагаеп калды, дип әйтергәме, якташы күзләрен зур ачып аның каршысына ук килеп басты.

-Менә бу хатаны ясый күрмәгез, остазым! Мин сезгә чын күңелдән киңәш итәм, Нигмәт абый, кара тамга тагылган кешеләрдән һәм аларның гаиләләреннән мөмкин кадәр ерак торырга тырышыгыз. Онытыгыз, юк диеп санагыз сез аларны, зинһар өчен дип сорыйм...

- Ярар, бу – минем эш. Үзем белермен, - дип йомгакларга ашыкты галим.

- Юк, сезнең эш кенә түгел! Сәяси хата ясаудан сак булыгыз, остазым! Аңлыйсызмы, заманасы шундый...

- Ярар, синең хезмәтләрең дә эзсез югалмас, якташ. Халык-авыз иҗаты очсыз кырыйсыз бер дәрья бит ул, һәммәбезгә колач җәеп эшләргә, эзләнергә мәйдан җитәчәк анда. Эшлә генә, эзлән генә, Габдулла Тукай сүзләрен хәтерлисең булса кирәк, бер дә юкка гына “Халык зур ул...” дип язмаган, сөйләмәгән шагыйрь.

Ниһаять, “сабыр төбе – сары алтын” дигәнне искә төшердеме, бу бәхәсне дәвам итүдән кинәт кенә туктала белде аның якташы. Ләкин, китәргә җыенуы түгел, тагы бер үтенече калган булып чыкты бит әле аның.

-Нигмәт абый, - дип дәште ул чираттагы мәртәбә ипле сөйләшүгә күчеп,- мөмкин булса, инде соңгы үтенечемне дә әйтергә рөхсәт итәрсезме.

- Сөйлә, тыңлыйм...

- Сез үз эшегездә булырсыз, миңа сезнең картотекалар, кулъязмалар белән танышырга рөхсәт итсәгез иде?.. Эш тәртибен, гыйльми эзләнүләрне туплау принципларын да белү иде теләгем. Тәртипле генә, тыныч кына актарып утырырмын... Һәр нәрсә, кайда яткан булса - шунда, үз урыннарында калыр.

Шул гына җитмәгән, дип әйтергә иде дә бит үзенә. Икенче уйласаң, теләге изге ич, фән белән элек-электән шөгыльләгән кеше түгел, аны аңлап була – тәҗрибә тупласын, өйрәнсен. Ризалашырга туры килде.

Өстәл артына утырып, Ленинградка остазы академик Самойловичка хат язарга кереште Нигмәт Хәким. Хат алганына ничә көн, җавап язар арасы булмады моңарчы. Ә якташы кыштыр-кыштыр аның папкаларындагы кәгазьләрдә актарына. Үзенә сиздерми генә күз дә төшергәләп алды ул аңарга. Борчылыр сәбәп юк кебек, тәртип белән генә актарына, сорау-фәлән биреп тә аптыратмады... Шактый озак утырдылар ул кичне. Төн уртасы җиткәндә генә, җылы хушлашып, гаиләсе янына кайтып китте якташ дигәне.

8

Икенче көнне таң белән ишегенә шак та шок күн итек белән типкән тавышка уянып китте Нигмәт Хәким. Ишекне барып ачса, үз күзләренә үзе ышанмый югалып калды: бер үк төрле колакчанлы бүрек, җылы тун киеп алган ике хәрби кеше басып тора иде аның каршысында. Ул авызын ачып, кемне эзләүләре турында кызыксынырга өлгермәде, рөхсәт-фәлән сорамый гына бүлмәгә бәреп керделәр.

-Сез кемгә? Ялгыштыгыз булса кирәк, - дип авыз ачуы булды, башлаган сүзен ярты юлда бүлдерделәр.

- Без ялгышмыйбыз. Киен... Сине – Нигмәт Хәкимовны алырга килдек.

- Ничек... Минем кемгә кирәгем булды? – дип сорый алды галим, калтырана төшеп. Суыктан гына түгел, куркудан да булгандыр аның бу халәте.

- Киен дигәннәр бит сиңа. Юкса...

- Менә хәзер үкме? – дип, гаҗәпсенүендә иде әле ул һаман. – Әйтегез, мин кемгә кирәк булдым? Кайда кем көтә, кем чакырды? Чакырган җиргә мин үзем дә киләм ич. Әле таң атып кына килә түгелме соң... Бу вакытта кем эшкә килсен дә, кем мине көтеп торсын икән...

- Күп сөйләшәсең абзый. Җыенырга тагы өч минут вакытың бар, - дип, кул сәгатенә күз төшереп, шактый ук кырыс тавыш белән кисәтеп куйды килүчеләрнең берсе. – Без уен уйнарга килмәдек. Тиз бул. Юкса, ыштансыз көе дә алып китәргә күп сорамабыз.

Бары шунда гына барып җитте аңарга, йөрәге күкрәк читлеген бәреп чыгардай булып ярсып тибәргә кереште. Тар һәм кысан бүлмәсендә анда барып бәрелде, монда килеп сугылды, ни эшләргә белмәде. Әл дә аннан-моннан киенергә өлгерде.

***

Черек күлгә китереп яптылар үзен. Суык һәм тар таш капчыкка төртеп керткәчтен үзе артыннан шалтыр да шолтыр китереп, бер түгел, әллә ничә йозак бикләделәр. Таш капчык дигәннәрендә утырыйм дисәң урындык юк, карыйм дисәң – тәрәзәсе. Чарасыз калды. Көтте. Болар һич кенә дә аның белән уен уйнаганга ошамаган. Ныклап тотынганнар күренә. Шактый ук ара узгачтын тышкы якта якынлашып килүче берничә кешенең тимер шпорлы күнитек авазы ишетелде, ул бикләнгән тимер ишек каршында тукталды килүчеләр. Шалтыр да шолтыр ачкычлар зеңгелдәде аргы тарафта, аннан тимер йозак сыкрап аваз бирде. Эченә җылы керде, аны алырга килгәннәр. Бәлки, азат итәргә җыенулары булыр... Кулларын аркасына куйдырып, тоткын сыман җилкәсенә мылтык терәп сорау алучыга озаттылар үзен.

Сорау алучы дигәннәре чит-ят кеше булып чыкмады, теге чакта үзеннән шикаятьләр таләп итеп теңкәсенә тигән адәм. Иске танышын сәламләгәндәй кет-кет көлемсерәм каршы алды аны.

-Нәрсә булды, абзый, безгә күчеп килдеңмени? Гелгә килдеңме инде... Безгә вакытлыча гына килмиләр шул. Лекцияларың бар идеме соң бүген?..- дип, аны мыскыл итүдән башлады ул сүзен.

Нигмәт дәшмәде.

-Нәрсә, “академик” абзый телеңне йоттыңмы әллә? Тел ачкычларын таптыра торган егетләрне чакырта алам. Керсеннәрме?..

- Белмим. Әйтегез әле, мине нигә монда китерделәр? Минем нинди гаебем бар?

- Ә син монда гаебе булмаганнарны китерәләр, дип уйлыйсыңмы... Безнең башка эшебез юк дип уйлыйсыңмы...

- Уйламыйм. Әмма минем Совет хөкүмәте каршында бер гаебем дә юк. Монда ниндидер ялгышу бар булса кирәк.

- Тукта, молчать... Без ялгышмыйбыз, - дип акырды теге. Аның өчен таныш булган зәгыйф кенә йодрык теге вакыттагыча ук имән өстәлгә китереп сукты. – Син Советларга каршы агитация алып баруда гаепләнәсең. Гаебеңне таныйсыңмы?..

- Юк, танымыйм.

- Нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Мин Совет хөкүмәте корган уку йортында студентларга туган тел, тарих һәм фольклордан лекция курслары укыйм.

- Ничек укыганлыгың безгә мәглүм. Инде сөйлә, кемнәр белән аралашасың, кемнәрне совет хөкүмәтенә каршы күтәрергә җыендың?

- Минем эшем пропаганда түгел. Институтта студентлар белән, аспирантларым белән һәм коллегаларым – укытучылар белән аралашам...

- Тагы кемнәр белән очрашасың?.. Кемнәргә һәм кайчан Совет хөкүмәте алып барган сәясәтне сүгеп, иптәш Сталинны гаепләп сөйләдең.

- Мондый хәлнең булганы юк, бу – яла. Кем уйлап чыгарды мондый яланы?..

- Бер кем дә уйлап чыгармаган, булганны язалар. Менә монда барысы да ачыктан-ачык күрсәтелгән һәм теркәлгән, - дип, кул астындагы кәгазьләрне селкеп күрсәтте ул.

- Булмаганны булды диеп кем язарга мөмкин, иптәш тикшерүче?..

- Сине яхшы белгән кешеләр, һәр адымыңны белеп, күреп торган кешеләр яза.

- Күрсәтә алмыйсызмы аларны? Бу бит ачыктан-ачык яла!

- Сүзләрегезне уйлап сөйләшергә киңәш итәм, Хәкимов. Без яла ягучылар белән эш итмибез, ышанычлы кешеләр һәм ышанычлы чыганакларга таянабыз. Аңлыйсыңмы, Хәкимов... Киңәшем шул, менә ак кәгазь, менә ручка, ничек булган барысын да бәйнә-бәйнә язып бирергә киңәш итәм. Юкса, моннан чыгу юлы юк синең өчен. Монда кергән кеше кире чыкмый...

Шул рәвешле һәр көн... Көненә әллә ничә кабатлар... Берничә айлар дәвамына сузылды бу сорау алулар. Янау һәм кул күтәрүләр дә берөзлексез кабатланып торды. Борынын сугып сындырдылар, алгы тешләреннән колак какты... Тышкы дөнья белән һич элемтәсе булмады аның, янына да һичкемне кертмәделәр. Һәм шунысы гаҗәп, инде иреккә чыгу өмете тәмам югалды, дип йөрегән көннәренең берендә, сәбәпләрен аңлатмый-нитми генә үзен шәһәргә чыгарып җибәрмәсеннәрме...

Үзе өчен генә түгел, хәтта берөзлексез сорау алу һәм кимсетү, түбәнсетүләр белән мәшгуль тикшерүчеләр өчен дә көтелмәгән хәл иде булса кирәк бу.

Ул гына да түгел, институтка үз эшенә кайтты. Һәм, әйтерсең лә берни булмаган, элеккечә үк лекция курсларын дәвам итте, гыйльми коференцияларга чакырылды, аспирантлары белән эшләвен дәвам итте. Үз заманы өчен дә башка сыймаслык гайре табигый бер хәл иде бу.

Тора-бара: “Анда бер кергәнне чыгармый торганнар иде... Нигмәтне сындырганнар... Үзе белән саграк эш иткәнең, сөйләшкәнең хәерле булыр...” дип чышан-пышан сөйләшкәннәрен дә ишетергә туры килде. Хезмәттәшләре, хәтта институт җитәкчеләре арасында да булмады түгел аңарга шикләнеп караучылар. Боларны тоеп, ишетеп яшәү аның өчен икеләтә-өчләтә авыр җәза була иде.

Үзен иреккә чыгаруны институт ректорлыгы һәм Татарстан автономияле республикасы җитәкчелеге инициативысы булгандыр дип гоманлаган иде ул. Чөнки алар кушкан бар эшне, һәр үтенечләрен җиренә җиткереп башкара, һәммәсенә төн йокыларын онытып булса да докладлар, чыгышлар әзерләшә иде бит ул. Ләкин ялгышкан булып чыкты. Ә хакыйкатьтә ничек булганлыкны үзе дә шактый кичегә төшеп кенә аңлады. Нигмәт Хәкимнең кулга алынуы турындагы хәбәр чыбыксыз телефоннар аша тиз арада аның Ленинград һәм Мәскәүдәге танышларына барып ирешкән булып чыкты. Күренекле академиклардан бер төркем, Самойлович, Радлов, Маар һәм башкалар, Ленинград шәһәрендәге партия оешмасы җитәкчесе Сергей Миронович Кировка мөрәҗәгать иткән, ә ул – Мәскәүгә. Шул елларда РСФСР ның Мәгариф эшләре буенча халык комиссариатында җаваплы урын биләгән, Нигмәт Хәкимне шәһсән яхшы белгән Хаҗи Габидуллин да үз каналлары аша югарыдагы җитәкчелеккә юл тапкан булып чыга.

Тик менә тормышында барысы да ал да гөл булып, элеккечә дәвам итте, дип әйтү хата булыр иде. Иреккә чыккачтын да фатирына кайтмый, кая барсын. Ишекне ачып керүе булды, шундук югалып калды. Стена читләп бер тәртип белән өелгән китаплар ишелеп, анда-монда аяк астында аунап ята. Кайсыларының бите ачылган, кайсылары ертылган. Өстәл һәм тәрәзә төбендәге кәгазьләр һәм папкаларда да актарынганнар. Табыйм дисәң, һичбер нәрсә үз урынында түгел. Барысын да тәртипкә китерә башлагач кына ачыкланды: “Идегә-ә-әй”, - дип кычкырып җибәрде ул үз-үзен белешмичә. Арка яктан килеп башка китереп суктылар, диярсең... Әйе, чын-чынлап “Идегәй” дастаны һәм аңарга мөнәсәбәте булган бер кәгазь дә калмаган булып чыкты фатирда. Ничәмә папкага тупланган вариантлар, кулъязмалар, рецензия һәм бәяләмәләр – соң чиктә ник берсе ялгышып кына булса да калсын икән...

Фатирны тапшырган хуҗабикәгә мөрәҗәгать итте ул иң элек. Һичкем ачкыч сорап килмәгән, берәүне дә ул күрмәгән. Ишек-тәрәзләр дә ватык түгел, чит-ятларга ачкыч биргән кеше юк. Сөйләшә-аңлаша торгач тагы шул кадәресе ачыкланды, хуҗабикә хәтта аның югалып торуыннан да хәбәрдар булмаган.

Ә “Идегәй” дастаны юк... Бик күрәсе килмәсә дә ошбу хакта кызыксынып “орган”нарга да барырга мәҗбүр булды ул. Анда җилкә генә сикерттеләр: “Протокол һәм теркәүсез без һичкемнән һичбер нәрсә алмыйбыз. Без дәүләт оешмасы, андый эшкә хокукыбыз юк. Ә менә безгә шик белдергәнегез өчен статья элеп куя алабыз үзеңә”, дип җавап кайтардылар.

Шулай итеп Нигмәт Хәким “Идегәй”сез калды булып чыгамы инде?.. Бу бит аның ничә еллар буена, күпме җирләр гизеп, күпме кешенең күңеленә һәм теленә ачкыч, ышаныч табып җыйган хәзинәсе. Ерак себер тайгалары эчендә югалып утырган татар авылларын эзләп ничәмә-ничә йөз чакырым юллар үтергә туры килде аңарга, күпме аяк киеме туздырырга, күпме гомерен сарыф итте, белсә дә тик үзе генә белә... “Идегәй” аның яшәү мәгънәсенә әверелгән иде бит инде. Бөтен хыялы татарны “Идегәй”ле итүдә иде бит аның. Ул гына да түгел, бөтен илгә, дөньяга таныту иде татар халкы иҗат иткән бу гүзәл эпосны. Дөньяда тиңдәше булмаган уникаль әсәре ич ул...

Шул көннән башлап, Нигмәт Хәкимне көндез эшкә барса, төнлә йокыга ятса да үзенә һич тыңгылык бирми, бер генә минутка да уеннан, хәтереннән чыкмый, аны берөзлексез борчып, тыңгысызлап торган проблема – “Идегәй” булды. Алай гына булса икән, Казан урамнарында таныш-белешләрен очратамы, Мәскәүдән бер-бер галим килеп чыгамы, Ленинградтан, Ташкенттан яисә Уфадан хат аламы, һәркайсын исәнлек-саулык белешмәс борын, “Идегәй” дастаны кызыксындыра торган иде. “Идегәй” кайчан басылып чыга?.. “Идегәй” ни хәлдә? “Идегәй”не нигә сузасың?” кебек сораулар берөзлексез аның колак төбендә генә түгел, күңле түрендә эленеп торды.

Кем?.. Берөзлексез шундый сорау бимазалады үзен. Дәлилләре булмый торып кемне дә булса гаепләргә, кемгә дә булса нахак гаеп тагарга һич нигезе юк. Аннан бит аның монда яшәгәнлеген дә белүче һәм ул хакта кызыксынучы бик аз иде. Янына килеп-китеп йөрүче булмады, кунак чакырырлык урыны да юк. Булса да шул институтта, кадрлар бүлегендә теркәлгән булуы ихтимал әлеге адрес. Һәм тагы әлеге дә баягы Нәкис атлы якташы..., шәкерте... Аңарга да шик ташлар урыны юк. Ул яшәгән бүлмәнең ачкычы аңарда булмады. Ачкыч каян тапсын, ат башы кадәр йозак ватылмаган, ничек бикләп киткән булса – шулай, үз урынында иде бит. Үзеннән сораштырыр иде дә, ни сәбәпледер, соңгы араларда күренми башлады. Бер булмаса, бер күренер, үзе килеп чыгар әле, дип көтте ул аны. Атна арты атна уза торды, айлар бер-бер артлы уза. Ә якташ күренми, якташның эзе суынды... Әллә бер-бер якка чыгып киткәнме яисә күченгәнме, белмәссең үзен.

Дөрес, соңгы араларда китап нәшрияты ашыктырмады аның үзен. Көннәрнең берендә нәшриятта редактор булып эшләгән бер танышы, сүз ара сүз чыгып әйтеп тә куйды:

-Бездә “Идегәй” кайгысы түгел әлегә. Тикшерү арты тикшерү булып тора, “милләтчелек, үткәндәге буржуаз тарих белән мавыгасыз” дип, кисәтеп киттеләр җитәкчеллекне...

- “Идегәй”нең буржуаз тарихка, милләтчелеккә мөнәсәбәте юк, - дип җавап бирде ул аңарга. Җавабын бирде бирүен, әмма ашыктырсалар ни эшләр идең. Басарга әзерләп куелган папкаларны табарга кирәк иде бит әле иң элек.

Шул көннәрдә Ленинградтан академик Самойловичның чираттагы хаты килеп төште. Ул “Идегәй”нең кайчан чыгуы белән кызыксына, сузмаска киңәш итә, ашыктыра. Рус теленә тәрҗемә итә башларга кирәк дигән тәкъдиме бар. Тәрҗемәчесен дә тапкан, бу эшкә талантлы яшь шагыйрь Семен Липкин алынса бик яхшы булыр иде, дигән. Эпосның рус теленә юлга-юл тәрҗемәсен сораткан. Чөнки Нигмәт Хәким, узган хатларының берсендә, бу эшне үзенең башкарып чыгуы турында хәбәр итеп өлгергән иде инде.

Хәбәр итте итүен дә, ул кулъязмадан да җилләр искән.

Шулай да, бу югалту турында башкача тавыш-гауга кузгатмаска кирәк дигән фикергә килде ул. Самойловичка язган җавап хатында да сүз кузгатмады ул хакта. “Якын араларда, кайбер төзәтү һәм камилләштерүләрне башкарып чыккачтын да җибәрермен”, дигән ялган язарга мәҗбүр булды. Угры фаш ителер, кулъязмалар табылыр, дигән өмет белән яшәде. Аның тавыш-гауга кузгатмавы иртәме-соңмы кайберәүләрне тыңгысызлый башлар, дип нәтиҗә ясады ул үзенчә. Һәм хаклы булып чыкты.

...Югалтулардан соң бер ел чамасы вакыт узган иде инде. Гел көтмәгән-уйламаган бер вакытта Аркадия бакчасында очраклы рәвештә Нәкис белән очрашты алар. Нигмәтнең, гадәтенчә, үз уйларына бирелеп ипле генә узып барышы иде. Сукмак читендә урнаштырылган эскәмиядә нидер укып утырган ир-атка күзе төште. Игътибар белән караса, бу аның якташы Нәкис булып чыкты...

-Мин сине бөтенләй югалткан идем, якташ - диде ул, аның каршысында тукталып.

Теге сискәнеп куйды, укып утырган китабын кулыннан төшереп җибәрә язды.

-Ә-ә, кем дип торам, бу сез икән... Бу бакчага ничек килеп чыгарга булдыгыз, - диде, үз-үзен тынычландыра төшеп. Бер читкәрәк тайпыла төшкән атлы булып янәшәсеннән урын тәкдимъдим итте.- Утырып бераз хәл алыгыз, Нигмәт абый, күптән күрешкәнебез юк...

- Анысы дөрес, күптән күрешкәнебез юк, - дип кабатлады аның артыннан Нигмәт, һәм урыннан баш тартмады. – Соңгы араларда бер дә күренмисең, оныттың. Әллә кирәгем калмады инде?..

- Алай түгел, Нигмәт абый, ничек онытыйм. Эшем дә күп, вакыт та җитми торгандыр инде... Аннан бит, сезне дә тоту җиңел түгел, кайчан карама ишегегез бикле була.

- Гел фатирда гына ятып булмый шул. Анысы бар, монысы дигәндәй, эштән бушый алган юк бер дә, - диде галим һәм бер мәл уйга калып торды. Һәм, тәвәккәлләп, хәйләгә керешергә булды. – Үзең беләсең, “Идегәй”не бастыру мәшәкатьләре белән йөгереп йөргән көнем.

Шагыйрьнең күтенә ут төрттеләр мени, утырган җиреннән сикереп куйды. Һәм сораулы карашын остазына юнәлтте.

-“Идегәй...Идегәй...”, - дип кабатлады берничә кат. – Кулъязмаларны сез, нәрсә, икешәр нөсхәдә хәзерләгән идегезмени?..

Ни булды соң аның белән, нигә шундый хата ясады соң әле ул... Нәкис бу сүзләрнең ни рәвешле авызыннан чыгып очканлыгын үзе дә сизми калган иде булса кирәк. Әмма, әйткән сүз – аткан ук дигәндәй, ул сүзләрне кире кайтарып булмый.

Ә Нигмәт Хәкимнең гүя исе дә китмәде бу хәбәргә. Әллә ишетте, әллә юк... Әллә ул бу хакта ул инде күптән хәбәрдар булган. Хәйлә катыш ялганга тотынгансың икән бер, әлбәттә, аны дәвам итәргә кирәк. Нигмәт югалып калмады.

-Сиңа да киңәш итәм: Җитди хезмәт һәм документларыңны икешәр нөсхәдә әзерләп, икесен ике урында тотуың хәерле. Белеп булмый, дус бар, дошман дигәндәй... Аннан бит әле ут-күз чыгу ихтималы да бар. Сакланганны гына саклыйм дигәннәр...

- Шулай... Шулай...- дип, балтасы суга төшкәндәй югалып калды, ни әйтергә белми байтак кына икеләнеп торды Нәкис. Бөтенләй көтелмәгән хәвефле яңа хәбәр килеп иреште бит әле аңарга. Авыр хәлдә торып калды түгелме... Бу хәлдән ничек тә исән-аман, буялмый гына чыгарга иде бит... Кем-кем, әмма ул юлын таба белә, тыныч кына аңлатырга керешмәсенме шунда. – Мин бит, Нигмәт абый, сезнең кулга алынуыгыз турындагы хәбәрне ишеткәч тә “Идегәй”не коткарырга кирәк дигән фикергә килдем. Сезнең өчен ни кадәрле кыйммәтле һәм кадерле хезмәт булуын яхшы беләм ич. Күпме көч куйгансыз, башка сыйдырырлык түгел. Ә бит икенче көнне үк килеп, барын пыран-заран китереп алып китүләре ихтимал иде. Алып китәләр дә яндыралар, үзегез беләсез... Шуны күздә тотып, ни итсәм иттем, тавыш-тын чыгармый гына җыеп чыккан идем “Идегәй” гә мөнәсәбәтле бар хезмәтләрегезне. Алар миндә саклана. Миндә булган әйбер югалмас ул, Нигмәт абый, шулай бит, иеме...

Инде Нигмәт телсез кала язды. Менә бит ничек... Юк, белми..., һич кенә дә бәяләп бетерми икән бит ул үзенең якташын. Утта янмый, суда батмый торган зат булып чыкты түгелме соң әле бу Нәкис дигәннәре... Әнә, ничек тапты юлын. Угры түгел, ул игелек кылучы, аның кулъязмаларын коткару юлында үз-үзен аямый утка ташланган каһарманга тиң икән ич ул!

Килешүен белдергән атлы булып баш кагып тыңлап утырды галим. Иң элек хәйран калды... Һәм шунда ук дулкын булып күңеленә шатлык, куаныч бәреп керде. Табылды... “Идегәй” табылды, дигән хәбәр иде бит бу! Үз-үзен кулга алырга кирәклекне аңлады Нигмәт, шул мизгелдәге хис һәм тойгыларын һич кенә дә бу иптәшкә сиздерергә ярамый.

-Шулай да, ничек керә алдың? Ничек тавышсыз-тынсыз гына барысын җыеп чыга алдың? – дип, бераз кичегә төшеп булса да сорап куйды ул аңардан.

-Сез сорамагыз, мин әйтмим, остазым,- диде “коткаручы” тирән сулыш алган атлы булып. – Җиңел булмады, билгеле, үзем генә беләм... Ләкин сез бит минем өчен бик тә кадерле һәм үз кеше...

Үз кеше имеш, “бик тә кадерле”... Тешен кысып түзде галим, моның каршысында сер бирергә ярамый. Йомшаклыгыңны сизсә, ике дә уйламаячак, “эх” та итми таптап, сытып китәячәк үзеңне...

-Кулъязмаларны кайчан кайтарырга уйлыйсың инде?

-Ашыкмаска киңәш итәм, остазым, - диде ул ягымлы һәм шул ук вакытта ихлас кайгырткан атлы булып. - Үзегез күреп торасыз, сезнең институт әйләнәсендә тагы болытлар куерырга тора. Бераз сабыр итик. Миндә булган нөсхәләрне сез тимер сандык эчендә дип саный аласыз. Алар утта янмас, суда батмас, һич кенә дә югалмаслар...

- Шулай да аларны кайдан алынган булса шунда кайтарып куярга кирәк булыр, Нәкис!

- Әлбәттә, кайтарырмын, әлбәттә,- дип килешкән атлы булды ул. Ә үзен инде икенче нөсхә кызыксындыра башлады түгелме. – Үзегездәгеләрне, икенче нөсхәләрен югалта күрмәгез, Нигмәт абый. Аларны кайда саклыйсыз соң?

Тын да алмый җавап көтә иде ул. Нигмәт Хәкимнән җавап ишетмәгәч, үзенчә хәер-хак киңәш биргән атлы булды тагы.

-Кеше-кара кулына эләгә күрмәсен тагы, дип әйтүем.

Нигмәтнең урыннан торып китәргә җыенуын күргәч, “Сүз булмаганда сүз булсын, өч көн үткәч “исәнме кодагый” дигәндәй, шагыйрь тагы үзе тел тибрәтте:

-Ярый, мин сезгә килеп чыгармын. Борчылмагыз, сез дигәнчә булыр, барысын да хәл итәрбез, Нигмәт абый, - дип, озатып калды ул. Әйтеләсе сүзләре әйтелгән иде инде, Нигмәт Хәким үз юлында булды.

9

Кулъязмаларны кайтарырга ашыкмады аның якташы. Бер ай көтте, ике ай – юк! Күршедә генә яшиләр югыйса, бер булмаса бер очырар дип көтте ул аны. Әмма Нәкис аның күзенә чалынмады. Әдәбият һәм шигырь мәйданына мөнәсәбәте булган таныш-белешләреннән дә сораштырып торды ул аның хакында. “Ара-тирә күренеп китә үзе. Әмма бик эреләнде “Нәкис”, эшлекле булып китте соңгы араларда, Черек күл тарафында еш чуала имеш...”, дип җавап кайтардылар.

-Нәкис... Ул ниткән Нәкис тагы, аның үз исеме бар ич,- дип, колагы ишеткәнгә ышанмыйча торды галим бертын.

- Ишеткәнегез юк идеме, гаҗәп, аңарга бу кушаматны байтактан тактылар кебек инде...

Нигмәт сүзне озынга сузып тормады, баш какты да үз юлында булды.

Көннәрдән бер көн, башка чарасы калмагач, фатир хуҗасына мөрәҗәгать итеп карарга булды Нигмәт Хәким.

-Ул бит моннан күптән күчте инде, фатир алганына биш былтыр, ишетмәдегезме, үзенә фатир бирделәр ич аның,- дигән җавап ишетте ул.

Боларны ишеткәчтен чираттагы мәртәбә хәйран калды Нигмәт Хәким. Үзенең сүзләренә караганда, һич кайда җүнле-башлы эшләмәгән Нәкис фатир алган, фатирлы булган... Анысы яхшы булган, әлбәттә. Ишле гаиләсе, балалары бар. Әмма шунысы гаҗәп, күпме очрашып, аралашып та шушы көнгә кадәр аның бу хакта ләм-мим сүз кузгатканы булмады бит аның янында.

- Кайда икәнлеген белмисезме, адресын калдырмадымы?

- Мин сорамадым, ул калдырмады... Шушы тирәдә генә булырга тиеш, малайлары безнең ишегалдында еш күренәләр. Иптәшләре монда ич, уйнарга киләләр... Тәрбиялеләр үзләре, әллә каян танып алып, “Здрастуйте, тётя Марфа” дип, килеп исәнләшәләр минем белән. Хатыны да шундый тыйнак һәм сөйкемле иде... Алар киткәчтен ишегалды гел ятим булып калды бит...

Бер сөйләшә башласа Марфа ханымны һич туктатам димә, ул әле иркенләп дәвам итәргә әзер иде бу әңгәмәне. Ләкин Нигмәтнең институтка ашыгып китеп барган чагы, шул сәбәпле, гафу үтенеп, юлын дәвам итәргә мәҗбүр иде...

***

Көннәрдән бер көнне бөтен илгә Ленинградтан кайгылы хәбәр таралды. Газеталарның беренче битендә атналар-айлар буена гел шул хәбәр булды: Күренекле революционер, Сталинның көрәштәше, өлкә партия оешмасы лидеры Сергей Миронович Кировны вәхшиләрчә атып үтергәннәр. Гәрчә Кировның үзен танып белмәсә дә, күпмедер гомерен шул шәһәрдә уздырган, халык массаларының аңарга җылы мөнәсәбәтен күргән кеше буларак, Нигмәт Хәким дә битараф кала алмады бу хәбәргә. Үзеннән сораштырган таныш-белешләренә һәм шул исәптән студентлар каршында да бу вакыйгага үзенең мөнәсәбәтен белдерүдән тайчынмады.

Анысы бер хәл, әмма иң элек Ленинградта, аннан бөтен ил күләмендә өр яңабаштан Совет иленең дошманнарын эзләү һәм фаш итү кампаниясы башланып китүгә дә сәбәпче була шул вакыйга. Җинаять кылучы, үтерүче һичшиксез җавап бирергә тиеш, анысы бәхәссез. Әмма сәясәттән шактый ерак торган фән эшлеклеләре, академиклар, профессорларның, тел белгечләренең бу җинаятькә нинди мөнәсәбәте булырга мөмкин, шунысы аңлашылмый. Бик күп башка гыйлем ияләре исәбендә Нигмәт Хәкимнең остазы булган академик Самойлович та кулга алына шул көннәрдә. Билгеле инде көне-сәгате белән бу хәбәр Казанга да килеп ирешә. Ә Казанда Самойловичның шәкерте, Ленинград интеллигенциясы белән тыгыз элемтәдә торган Нигмәт Хәким бар түгелме!..

Күптән теш кайрап йөрүчеләргә шул җитә кала. Чираттагы шикаятьләр Татарстанның партия һәм куркынычсызлык органнарына барып ирешә. Нигмәтне, сәбәпләрен аңлатып тормый-нитми генә институттагы эшеннән куалар... Күпмедер гомер эшсез йөрергә мәҗбүр була ул. Газета-журналларга юл ябыла, урамда кара-каршы очрашканда урамның аргы ягына чыгып китә башлый кайбер таныш-белешләре. Аның артыннан көн-төн күзәтәләр, бер-бер урында, чарасызлыктан, тормышыннан зарланып яисә кемнәрне дә булса гаепләп чыгыш ясаганын көтәләр. Әмма болар Нигмәт Хәким холкына хас сыйфат түгел, ул тешен кысып булса да түзәргә, авызы тулы кара кан булса да кеше алдында төкермәскә өйрәнгән зат. Бу хакта дус-ишләре һәм гаиләсенә язган хатларында да ләм-мим сүз кузгатмый галим, кадерле һәм якын кешеләрен борчуга саласы килми аның.

Гомеренең бу дәверендә фән эшлеклесе булырга омтылган әрсезләргә гыйльми хезмәтләр язышып, кайсыларына файдалы киңәшләр биреп көн күрергә мәҗбүр була күренекле галим. Аның язмышы турындагы хәбәр Казан дәүләт университеты ректоры Гыйлем Камайга барып ирешә. Ике дә уйлап тормый ректор, Нигмәт Хәкимне үзенә чакырып китерә һәм университетның гыйльми китапханәсенә эшкә ала. Әмма анда да тынычлап эшләргә бирмиләр. 1936нчы елда НКВД милли зыялылар арасында террористик төркемнәрне юк итү буенча яңа акция башлап җибәрә. Һәм, аңлашыла ки, “Ленинград эшенә”, имеш, бәйләнеше булган “дошман элемент” Нигмәт Хәким, һәрвакыттагыча илдә беренче булырга омтылган Казан чекистлары тарафыннан, шундук кулга алына. Бу очракта да берсеннән икенчесе хәтәррәк гаепләүләр белән өстеннән шикаять язучыларга мохтаҗлык булмый.

Кем язды икән дисезме?.. Әлбәттә, үзенә кайчандыр “остазым” дип дәшкән, берөзлексез әйләнәсендә бөтерелгән якташы тора бу эшнең башында. Архивларда ул язган, үз имзасын куеп язган, дистәләрчә документлар саклана әле дә. Ул кәгазьләр күп вакыт узудан түгел, андагы яла, ялган һәм башка сыймаслык нәхак тагылган гаеп һәм һич булмаган җинаятьләрдә гаепләүләрдән саргайган булса кирәк. Ак кәгазь ничек түзсен икән бу кадарле нәҗес һәм пычраклыкка. Тел галименең, татар халык авыз иҗатын җыючы остазының кайсы буржуаз илләрнең шпионы булуын, нинди террористик оешмаларны җитәкләвен, фашистик идеологияны ничек пропагандалавын, даһи Сталинны кем очраса шуңа көн-төн сүгеп йөрүен һәммәсенә караганда да ул күбрәк белгән булып чыга. Яшереп, качып-посып түгел, үз кулы белән яза Нәкис әлеге шикаятьләрне. Гаепләүләр саллы һәм “дәлилле”, сүз сөрешенә, терминнар белән эш итүенә караганда бу эштә шактый зур тәҗрибә туплап өлгергән күренә боларны язучы. Имзасын да бит әнә, каләмен өр яңа баштан карага чумырып алып, матурлап, һәр яктан җиренә җиткереп куярга онытмый.

Ул елларда адәм баласын кулга алу өчен бу кадәр гаеп эзләү кирәк тә булмагандыр, югыйса. Аларның нибары берсе дә җиткәндер бит... Юк, монда ныклап тотынганнар күренә. Кулга алу турындагы документка да Дәүләт куркынычсызлыгы органы бүлек мөдире капитан Веверс үзе кул куя. Комиссариатский дип исемләнгән урамдагы кысан һәм тар бүлмәсеннән аны 3нче бүлек оперуполномоченные кече лейтенант Каменьщиков җитәкчелегендә килеп кулга алалар.

Кулга алу һәм яшәгән бүлмәсендә үткәрелгән тикшерү вакытында нинди документлар табылуы кызыксындырса, протоколга күз төшереп китә алабыз:

Тентү ясаучыларның игътибарын, беренче чиратта, галимнең “Ислам диненең килеп чыгышы” дигән китабы үзенә җәлеп итә. Аннан килеп Көнчыгыш халыклары институты студенты Аббасовның диплом эше табыла аның эш өстәлендә. Икенче бер галимгә язылган хатның караламасы. Үзен “марксизм дошманы” дип гаепләгән стена газетасы редакторына җавабы. Төрле адрессларга язылган тагы 11 хат. Һәм ниндидер билгесез бер гүзәлгә багышлап язылган шигырьләр бәйләме табылган. Менә сиңа чит ил шпионына “компромат”лар!..

“Ә кулъязмалар кайда?”- дип сораучы булыр. Галимнең татар халкының авыз иҗаты өлкәсендә гомере буе җыйган хезмәтләре кайда? Әдәбият, тел һәм фольклар өлкәсендә чыккан һәм китап нәшриятында бастыру өчен әзерләнгән кулъязма хезмәтләре кайда? Уникаль һәм бай китапханәсе... Болар хакында ләм-мим сүз юк! Димәк, кемдер берәү дәүләт куркынычсызлык органнарыннан да өлгеррәк булып чыккан. Алар һәммәсе дә “Идегәй” юлыннан китеп, башка бер-бер затның кабинетына күчмәгәндер диеп, йәгез, кем, кайсыгыз әйтә ала...

Сорау алуны әлеге дә баягы Каменьщиков һәм тикшерүче Якубовлар алып бара. Беренче протоколлар Нигмәт Хәкимнең барлык гаепләрдән дә катгый төстә баш тартуы турында сөйли. Шактый ук саргая төшкән кайбер кәгазьләргә караганда, инде тора-бара үзенә тагылган гаепләрне аз-маз таный башларга да мәҗбүр итәләр аны. Халкыбызның “һич тә тутыкмас саф вә рәүшан көзгесе” булган рухи мирасын эзләп татарлар яшәгән барлык төбәкләрне диярлек җәяүләп йөреп чыккан фидакярь зат, ак күлмәк һәм галстуклар тагып хөкем залларына килгән “бөек”ләргә ышансаң, “чит ил шпионы” булган икән бит! Бер түгел, берничә ил шпионы... Үз гаебен тану дигәннән, аларның нинди ысул белән һәм ничек алынуын күз алдына китерәсез булса кирәк... Әмма соңгы көннәренәчә, хәтта үзен гаепле дип таныган сәгатьтә дә, таныш-белешләреннән һич кемгә аз гына күләгә төшерерлек тә сүз тартып ала алмыйлар Нигмәт Хәким авызыннан. Галимҗан Шәрәф, Габдрахман Сәгъди, Галимҗан Нигмәти, Гали Рәхим кебек күренекле галимнәргә, язучы Галимҗан Ибраһимовка, драматург Кәрим Тинчуринга гаеп тактырасылары килә сорау алучыларның. Рәмиев, Вахитов, Сәйфуллин фамилиялары кызыксындыра үзләрен... Нигмәт Хәким кайтып-кайтып аларны бары тик яхшы яктан гына белүе турында җавап бирә.

Төрлечә куркыту һәм янау ысуллары белән аның таныш-белешләрен чакырталар сорау алуларга. Сезнең хакта ул менә шулай дип әйтте, дип, Нигмәт Хәкимгә яла яга-яга да сораштырырга тырышалар. Нуркин, Вахитов, Нигмәтуллин, Шәрәф, Сәйфуллин һәм Бурнашев фамилиялары теркәлә бу уңайдан. Һәм аларның һәркайсы каршында хөрмәт белән баш ияргә кирәк. Араларыннан ник берсе куркыту һәм провокациялар каршында югалып калсын икән. Нигмәт Хәкимне, үзләренә мөнәсәбәттә төрле янауларга да карамастан, алар бары уңай яктан гына һәм олылап искә алалар.

Нибарысы бер протоколга күз төшереп узыйк. Тикшерүче Якубов күренекле галим Галимҗан Шәрәфне чакырта үзенә:

-Нигмәт Хәкимовны беләсеңме, - дип сорый тикшерүче.

- Беләм. Яхшы беләм, бер институтта эшләдек...

- Аның советлар хакимиятенә каршы эшләгән гамәлләрен дә белә идегезме?

- Бу дөрес түгел, Нигмәт Хәким советларга каршы авыз ачып сүз әйткән кеше түгел.

- Иптәш Сталинны аты-юлы белән сүккәнен дә ишетмәдегезме?

- Андый сүз чыкканы булмады аның авызыннан. Бу да ялган...

- Авызыңны үлчәп ачарга киңәш итәм! Без синеңчә, нәрсә, ялган сөйләп, гаепсезләргә яла ягып утыручылар булып чыгабызмы!..

- Алай димәдем. Әмма, булмаганны булды дип тә раслый алмыйм.

- Буржуаз милләтчеләрнең , Хәкимов оештырган, совет хакимиятенә каршы яшерен оешма утырышларында катнашканыгыз булдымы?

- Сез нәрсә, иптәш Якубов, татар теле белгечләренең башка эше юк дип беләсезме әллә... Каян килгән яшерен оешма ул, бу хакта да беренче тапкыр ишетүем.

- Тукта, дим... Молчать! – дип җикеренә тикшерүче Якубов. Һәм тиз арада тынычлана төшеп, сүз арасында гына янәсе, тыныч кына әйтеп куя. – Ә менә минем кулдагы бу кәгазьне күрәсеңме, анда, бик беләсең килсә, Хәкимов сине бу оешманың аеруча актив әгъзасы буларак искә ала...

- Ышанмыйм, күрсәтегез, булмаганны булды, дип язмас Нигмәт әфәнде...

- Язды шул, ничек кенә язды әле.

- Ышанмыйм, күрсәтегез...

- Вакыты җиткәч күрсәтербез дә, әмма, әлегә ул хакта белеп торуың да җитәр. Ярар, - дип, өстәл тартмасыннан алдан әзерләп куелган чираттагы кәгазь битләрен тартып чыгара Якубов. – Менә шушы протоколга кулыңны куй да мин сине җибәрермен, теге ни дип әйтәләр әле...Биш ягың кыйбла!

- Биш як түгел, “дүрт ягың кыйбла” дип әйтәләр, - дигән төзәтү кертеп, кулына тикшерүче сузган кәгазьне алып укырга керешә Галимҗан Шәрәф. Җентекләп укый башласа да тора-бара күз йөгертеп чыгуга күчә. – Монда бит бер дөрес сүз дә язылмаган, ничек итеп моңарга кул куярга мөмкин...

Һәм ике уйлап тормастан ул кәгазьләрне икегә бөкләп ерта да тикшерүченең каршысына өстәл өстенә ыргыта.

Тикшерүче Якубов урыныннан сикереп үк тора һәм йодрыкларын болгый-болгый тамагын киереп кычкырырга керешә:

-Син ни эшләгәнеңне беләсеңме... Кем дип белдең үзеңне! Кайда икәнлегеңне оныттыңмы... Мин сине ни эшләтергә белермен... Ун тапкыр, илле тапкыр килерсең... Подвалга утыртырмын... Әмма кул куярсың!

Ничек кенә куркытмасыннар, ничә тапкыр чакыртмасыннар, Галимҗан Шәрәф барыбер башкаларны гаепләгән андый кәгазьләргә кул куюдан баш тарта...

Әмма, юкны бар итеп, бүрттерә-бүрттерә нахак гаеп тагучыны табалар. Хәер, аны эзләп тә торасы булмагандыр... Үзен Нигмәт Хәкимнең якташы дип санаган, әлеге дә баягы шул, безгә бик тә таныш булган Нәкис иптәш белән сорау алучы арасындагы протоколга күз салып узыйк булмаса:

“1936 нчы елның 2 декабре.

-Сез Хакимов Нигмәтне күптән беләсезме?

- Февраль революциясы көннәреннән үк беләм. 1918-1919нчы елларда ул Уфа шәһәрендә аклар тарафында булды, аларга хезмәт итте... Гомумән, ул һәрвакытта буржуаз-милләтче лидерлар тарафдары булды... Шул карашларыннан ул һичкайчан арынмады, әле дә мин аны революция эшенә каршы булган бер милләтче дип саныйм... Ул һәрчак совет хакимиятенә каршы сүзләр сөйләп йөрде... Күрешкән саен Совет хөкүмәте һәм партиябез җитәкчеләрен, аеруча иптәш Сталинны гаепли, яман сүзләр әйтеп сүгә торган иде... Аның өчен Троцкий һәм Солтангалиев кына авторитет булды...

- Ярар, аңлашылды, җитәр,- дип, аны бүлдерергә омтылып карый тикшерүче.

- Юк-юк, мин әле сөйләп бетермәдем, - дип, әрсезләнеп, теге - авыз өчен чит булган нәрсәне чәйнәвен дәвам итә Нәкис.

- Йә, тагы ни бар, әмма кыскарак тотарга тырышыгыз, Нәкис иптәш.

- Оныта язганмын. Нигмәт Хәкимов бит әле тагы иптәш Кировны явызларча үтерүне тормышка ашырган, партия һәм Совет хөкүмәте җитәкчеләренә каршы яңа терактлар әзерләгән троцкийчы-зиновьевчы террористик үзәк белән тыгыз элемтәдә тора иде...

- Фактлар һәм дәлилләр бармы?..

- Дәлилләр күп. Иптәш Кировны үтерүчеләр исәбендә кулга алынган Самойлович һәм теге... академик Маар белән хат язышып, гел хәбәрләшеп торды ул. Аңарда аларның хатларын күргәнем бар. Әмма ул аларны миңа укытмады, миннән яшерә торган иде. Яшерерлек серләре булган, димәк...

Тел сөяксез... Шул рәвешле, нинди гаеп тагу кирәксә шуны раслый килә, теле телгә йокмый үзенең остазын гаепләргә керешкән бәндәнең. Күпме еллар кеше-кара күзенә чалынмыйча архивларда яткан ул кәгазьләрнең йөзенә сары каян төшкән дисез!.. Үз күзләреңә үзең ышанмас буласың аларны укыганда. Минем дә, мөмкин түгел, булмас ла..., чынлап та боларны ул үзе сөйләгән, үзе язганмы икән, дип гаҗәпләнеп, ышанырга-ышанмаска белми икеләнә калып утырган минутлырым аз булмады...

...Максат куелган. Гаепләр тагылган. Нинди генә бит әле гаепләре дә... Шаһитләр шуларны раслап тора. Кем-кем, үзенең якташы китергән ич төп дәлилләрне! Шул рәвешле, Советлар иле һәм иптәш Сталинның куркыныч дошәманын фаш иттек диеп, зур эш майтарган атлы булып, Татарстан НКВДсы Мәскәүгә хәбәр юллый.

Үрнәк эш башкарганнар бит, әнә, буржуаз милләтчеләрнең дә иң зурысын фаш иткәннәр, өстәвенә үзе югары уку йортына кереп оялаган чит ил шпионы да икән бит әле. Бу “үтә мөхим” эшне Мәскәүгә соратып алалар. СССР Югары судының хәрби коллегиясы карый Хәкимов эшен. Кемнәр диген әле... Ульрих, Плавнек һәм Кандыбин – тоташтан “ату турында хөкем чыгаручы” группа. Эш 1937 елның 3 августында карала. Җиде минут эчендә барысын ачыклап, хөкем дә чыгарып куялар: “Атарга”.

Хөкем карары шул ук көнне Мәскәүнең нәкъ уртасында, Кремльдан бер чакырым чамасы да ераклыкта булмаган калкулыкта утырган зур һәм шомлы бинаның подвалында җиренә җиткерелә.

***

Башкортостан Автономияле Совет Социалистик республикасының ерак бер почмагында урнашкан Еланлы авылында нәкъ шул кичне унҗиде яшьлек бер кыз бала тәрәзәдән сүрән генә төшеп торган алсу шәфак яктысында Казанга әтисенә хат язарга утыра:

“Кадерле әтием, соңгы араларда хатларың бик сирәк килә. Аңлыйм, эшең һәм мәшәкатьләрең күп булса кирәк. Мин сиңа, Златоустта фабрика-завод җидееллык мәктәбен тәмамлагач та, Уфадагы кооперация техникумына керүем турында хәбәр иткән идем инде. Укуым уңышлы гына бара анысы, бер дә кыен түгел. Абыем һәм апаларым белән күрешеп, хәбәрләшеп торабыз. Җәйге каникулда авылда, әнием янында булдым. Менә кайтыр, менә кайтыр диеп, сине дә бик көткән идек тә... Вакытың булмадымы, бу җәйдә кайта алмадың. Сине бик тә, бик тә сагындык, әтием...

Аннан килеп, узган елны син миңа үзең эшли торган институтка укырга керерсең, татар теле һәм әдәбиятын җентекләп өйрәнеп укытучы яисә галимә булырсың, дигән идең. Бу кыз оныткандыр, дип уйлыйсыңдыр, онытмадым, әтием... Мин көтәм, нигәдер, чакырмыйсың һаман... Казанга киеп бару өчен күлмәклек тә алдык инде. Шул күлмәкне тектергән арада, күңелем сизә, синнән чакыру да килеп җитәр төсле тоела. Әтием, шул тикле күрәсем килә шул Казан дигән шәһәрне, шунда укыйсым килә... Әллә инде син миңа ышанмыйсың? Бу кыз булдыра алмас, дип уйлыйсың булса кирәк... Тырышыр идем, синең йөзеңә кызыллык китермәс идем әле. Белем алып, әтием, сиңа авыр хезмәтеңдә ярдәмче буласым килә минем. Әнине дә үзебезнең янга чакырыр идек. Шәһәр үзәгеннән зур фатир биргәннәрен көтәсеңдер инде син, мине тар бүлмәгә китерүдән уңайсызлана торгансыңдыр. Әни шулай диеп әйтә... Уңайсызланма син, әтием. Бергә-бергә булсак, мин идәндә яисә мич башында да йокларга риза булыр идем әле шунда. Шул яңа фатир өчен дип мин тәрәзә өленгеләре чиктем инде, әни ашъяулыклар хәстәрләп куйды, сөекле әтиемә дип кенә чиккән кулъяулыкларым да күптән китаплар астына куелган. Тик чакырмыйсың һаман. Ә без синең чакыруыңны көтәбез, әти. Белсәң иде син, минем шундый да, шундый да әтиле һәм әниле булып, әтием һәм әнием янында торып укыйсым һәм яшисем килә бит. Өйгә кайтып кергән чакларымда синең: “Кызым, хәлләрең ничек...” дигән ягымлы сүзләреңне ишетәсем килә...

Төшләремдә берөзлексез Казан урамнары буйлап йөримен мин, әтием, Казанга таба китеп баручы поезд вагонының тәрәзәсенә капланып барган җирдән кинәт уянып киткән чакларым еш кабатлана. Аннан килеп, син сөйләгән ак җилккәнле көймә төшкә кереп йөдәтә. Синең белән икәү шул җилкәнле көймәдә Идел елгасының уртасына ук кереп Казан кремелен күзәтәбез, Сөембикә манарасының сылулыгына сокланып гизеп йөрибез икән...Белсәң иде, әтием, боларның өнемдә түгел, бары тик төштә генә икәнлеген аңлагач шул тикле дә моңсу һәм ямансу булып китә. Ирексездән елап җибәргән чакларым була. Күз яшьләремне әниемә сиздермим билгеле. Озын сүзнең кыскасы шул, әтием, мин Казанга синең яныңа киләм дип хыяллана-хыяллана хыялый булып бетәм бугай инде...

Туган якларыбыздан, Әй буйлары, Лачын таш тугайларыннан, әнидән, абый һәм апаларымнан чуктин-чук сәламнәр үзеңә, әтием. Җавап хатыңны зарыгып көтеп калучы кызың Әдибә дип белерсең!

Еланлы авылы, 1937 ел, 3 август киче, Кояш баеп килгән мизгел”.

Йомгак урынына

Шушы урында нокта куйган идем. Әмма, күңелне тырнап торган сораулар кала икән бит. Аларны бүген кузгатмасак, иртәгесен кем дә булса башка берәү күтәреп чыгармы? Белмим...

Узган гасырның егерменче-утызынчы елларыннан соң инде күпме вакыт, күпме сулар аккан. Бер гасыр чамасы вакыт узып бара. Дистәләгән әдипләребез, галим һәм фикер ияләребезнең каберләре кайда икәнлеген шушы көнгәчә ачыклый алганыбыз юк. Ерак тайгаларда эзсез югалган һәм төньяк диңгез төпләренә батырылган меңәрләгән дин әһелләребез һәм мөгаллимнәр, илне ашаткан-эчергән һәм киендергән, җиң сызганып эшләгән авыл һәм шәһәр хезмәт ияләренең язмышы да шул ук хәлдә. Алай гына да түгел, гаепсез гаепләнгәннәрнең гаиләләре ниләр күргән, балалары нинди җәбер-золым кичереп яшәргә мәҗбүр ителгән?.. Аларның оныклары кайда? Әби-баба кочагы җылысын, назын күрми үскән оныкларның язмышлары нидән гыйбарәт? Башка сыйдыра алмаслык фаҗига ич болар...

Гаеплене без җиңел таптык, ике уйлап тормадык, илне өч дистә еллар дәвамына җитәкләгән юлбашчы өстенә өйдек тә куйдык барысын. Ул боерык биргән, юл куйган янәсе... Ә кем оештырган, кем гаеп таккан, кем гаеплене ачыклаган, кем хөкем чыгарган һәм кем башкарган тарихта тиңе булмаган бу террорны?!. Ачыклап торырга кирәк санамадык. Гыйбрәт алгандырбыз, бәлки. Анысы да юк, гыйбрәт алмадык! Менә шул хәл, бу авыр һәм четерекле вакыйгалар өстендә уйлану каләмгә үрелергә мәҗбүр итте мине. Болар безне сагаерга мәҗбүр итәргә тиешле хакыйкать!.. Димәк, югарыдан әмер төшә-нитә калса, әле дә яла ягучылар, хөкем чыгаручылар һәм шул хөкемне тормышка ашыручылар табылачак, алар форсат көтеп арабызда йөри булса кирәк. Сызгыр гына, бүген үк көне-сәгате белән җиң сызганып “эшкә” тотынырлар кебек...

Егерменче-утызынчы елларда гаепсезгә гаепләнелеп юк ителгән яисә еллар дәвамына газап чигүләргә дучар ителгән татар зыялыларына яла ягу эше белән безнең Казаныбызда, профессиональ рәвештә, (әйе, шулай диеп әйтергә туры килә) күпме адәм заты шөгыльләнгән дип уйлыйсыз? Күп түгел, нибарысы җиде-сигез адәм актыгы. Аларның берсе дә ил белән бергә ачлык-ялангачлык кичермәгән, Бөек Ватан сугышына китеп һәлак та булмаган, хәтта яраланмаган. Нигездә, һәммәсе дә үзләренә күрә матур гаилә корып, балалар үстереп, җәмгыять каршында хөрмәт һәм ихтирамга лаек кеше буларак сиксәнгә-туксанга җитеп дөнья куйганнар. Архивларда боларның һәркайсының үз исем-фамилияләре һәм уйлап чыгарылган кушаматлары, ягъни псевдонимнары астында язылган шикаятьләр әле дә булса саклана. Кызганычка каршы, ябык ишекләр артында саклана.

Җиде-сигез адәм актыгы дидек... Йөзәрләгән шикаять! Милләтнең иң затлы һәм асыл затлары, чын каһарманнары өстеннән язылган алар. Шул шикаятьләр нигезендә күпме гомерләр киселгән. “Нәкис” шуларның берсе һәм аеруча куркынычы, үтә мәкерлесе, төлкедән дә болайрак хәйләкәре. Юк-юк, ул псевдоним фәлән артына качып, яшеренеп маташмаган, пычрак эшләрендә дә тормышта һәм әдәбияттагы үз исем-фамилиясе белән эш иткән. Иртәме-соңмы хакыйкатьнең өскә калкып чыгу очрагын, бу эшләре өчен җавап бирү ихтималын күз алдына да китермәгән күрәсең. “Нәкис” дигән псевдонимны аңарга үзенең замандашлары биргән. Әмма, аның үзенә әлеге кушамат белән дәшүче булгандыр диеп уйламыйм. Милли әдәбият һәм сәнгать даирәсендә эшләгән шәхесләрнең үзара язышканда, качып-посып кына фикерләшкән минутларында файдаланылган кушамат ул.

Тагы шунысын да искәртми узу ярамас, Нәкис дистәләрчә әдип һәм фикер ияләребезнең гомерен юк итүгә хәлиткеч өлеш керткән мәкерле шикаятьче генә түгел. Ул кеше хезмәтен үзенеке санап дөньяга чыгарган әдәби карак, ягъни плагиат та әле. Җамал Вәлиди, Нигмәт Хәким, Гали Рәхим һәм тагы күпме зыялыларыбызның гыйльми хезмәтләре, кулъязмалары, һәм тупланган картотекалары аның кулына күчүе мәгълүм. Ә башка берәүнең иҗат җимешен яисә гыйльми хезмәтен үзләштерү, ягъни әдәби караклык – иҗат кешеләре даирәсендә элек-электән иң чиркангыч җинаять саналган. Бүген дә шулай саналырга тиешле, киләчәктә дә шулай булып калачак.

Нәкиснең бу “эшчәнлеге” турында сүзләр элек-электән булган һәм бар иделәр. Узган гасырның җитмешенче еллары башында ук хөр фикерле татар зыялылары, халык авыз иҗатын өйрәнүчеләр авызыннан еш ишетергә туры килә иде аларны. Ләкин бу проблеманы кузгату, йә булмаса күтәреп чыгу ул елларда мөмкин түгел иде.(Бу эш бүген дә җиңел генә узар диеп уйламыйм). Чыш-пышның туктап торганы булмады. “Чыш-пыш”, табигый ки, елдан ел басыла төшә... Чөнки бу хакта шактый киң мәглүматлы зыялыларыбызның күбесе, ни кызганыч, мәңгелек йортларына китеп барды...

Әмма, Җамал Вәлиди гомере һәм аның гаиләсе күргән җәбер-золым, Нигмәт Хәким гомере һәм аның нәселе кичергән фаҗига өчен кем җавап бирер икән?.. Мулла кушкан үз исемен онытып, нәсел шәҗәрәсен һәм милләтен яшереп көн күрергә мәҗбүр ителгән Александр Ивановичның кичерешләре һәм аның әти-әнисе язмышларына битараф калып буламы?.. Алар еллар буена фидакярләрчә җыйган һәм туплаган мирас кая? Ул хезмәтләрне барлау яисә дөньяга чыгару түгел, масштабларын да күз алдына китерә алмыйбыз ич бүген...

Безне ул еллар белән бәйләп торган күп җепләр чуалган, бик күп нәрсәләр кайтарып алмаслык булып ерагайган һәм югалган. Әмма болар, барыбер, хакыйкатькә кул селтәү өчен сәбәп була алмый. Без бик тиз онытырга күнегеп барабыз. Онытумы бу, әллә үзебезнең куркаклык һәм битарафлыкны аклау өчен онытканга сабышумы? Хәтерсезлек чиреннән арынырга күптән вакыт иде инде!..

Халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән мөбарәк тәсбихын хәтерләткән дистәләгән фидакярларның гомере һәм эзсез югалган мирасы турында бара ич сүз... Шул мираска таянып без килер буыннарыбызны тәрбияләп үстерергә җыенабыз. Халык авыз иҗаты әсәрләре, милли әхлак һәм рухи мирас ялган һәм җинаять белән янәшә тора аламы икән!..

Үз-үзеңне фаш итү, ул пычрану түгел, ә чистарынуга илтә булса кирәк. Киләчәктә мондый хәлләр кабатланмасын өчен, үзебезгә һәм килер буыннарга гыйбрәт булсын өчен диеп фаш итү кирәк җинаятьне.

Архивларда казынганда, хәтта ак кәгазьнең йөзе хыянәттән, икейөзлелектән, гаепсезләр өстенә ташланган тау-тау пычрактан саргая дигән нәтиҗәгә килдем мин. Безнең битарафлыктан да саргая торгандыр ул ак кәгазь. Вакытны гаепләү урынсыз, миңа калса...

Дөрес аңлашылсын, мин һичкемне юкка чыгарырга җыенмыйм. Һәм моңарга хакым да юк. Максатым тарихи хакыйкатьне кузгату гына иде бары. Безнең язмыш, безнең тарих шул тикле дә катлаулы ки, вакыт-вакыт асыл затларыбызның эш-гамәлләрен дә яңадан кайтып-кайтып барларга туры килә. Милләтнең асыл затларын онытырга ярамаганлыкны, алдыбызда аларның мирасын, язмышын, якты исемен торгызу юлында гаять зур бурычлар торганлыгын искәртергә теләвем. Кайчак бит, алтын дигәнебезнең дә очраклы бер сары таш булып чыгуы ихтимал.

Килешәм, бик күп вакыт узган. Әмма әлегә хәтер яши, хәтер онытырга, кул кушырып утырырга ирек бирми. Җитмешенче еллар башында миңа Казан автовокзалы каршындагы ике катлы ярымҗимерек сары йортның бер бүлмәсендә тоташ кайгы-хәсрәттән гыйбарәт гомерләрен йомгаклау алдында торган Ләйлиҗиһан ханым һәм аның фашист тоткынлыгын кичеп хаста хәлендә әйләнеп кайткан кызы Әминә апа белән очрашып күрешү насыйп булган иде. Ләйлиҗиһан - Җамал Вәлидинең хатыны, Әминә аның кызы. Берничә кич дәвамына сузылган бу эчкерсез сөйләшүләрне һич онытырлык түгел. Җилгә элеп киптерелгәндәй тире белән сөяктән генә торып калган ана белән кыздан үз колагым белән ишеткән ул хатирәләрне күз алдына китерергә куркыныч хәтта. Боларны ничек онытырга мөмкин...

Урта мәктәпне тәмамлагач та Әминә Вәлитова биология факультетында уку теләге белән кайчандыр әтисе эшләгән институтта кабул итү имтиханнары тапшыра. Фәкать бишле билгеләренә... Әмма аны кабул итмиләр, туып-үскән шәһәрендә уку турында хыялланырга да ярамаганлыкны аңлаталар үзенә. Кызның югары белем алу теләге шул кадарле дә зур була ки, ул моңарчы күрмәгән-ишетмәгән ераклыктагы Харьков шәһәренә барып университетка имтиханнар тапшыра. Кабул итәләр. Әмма беренче курсны тәмамлап йөргән көннәрендә илгә фашист илбасарлары бәреп керә. Студент кызларны кулга алып Германияга озаталар. Әминә шулар арасында. Дүрт ел дәвамына инде фашистлар тарафыннан мәсхәрәгә дучар ителә кыз бала. Бары сугыш тәмамлангач кына, үз әнисе танымаслык дәрәҗәгә төшерелгән чал чәчле инвалид кыз Казанга кайтып төшә... Белгәнебезчә, бер абыйсының юеш һәм салкын подвалда гомере киселә. Икенче абыйсы язмышын да тыныч кына сөйләү мөмкин түгел...

Шул ук җитмешенче елларның ахырында Уфадан “Казан утлары” журналына Нигмәт Хәкимнең кызы Әдибә апа килеп чыккан иде. Аңарга алтмыш яшьләр чамасы булгандыр. Бу аның Казанга беренче килүе иде кебек. Әйе, унҗиде яшендә Казанны бер күрергә хыялланып төшләр күргән, әтисе укыткан педагогия институтында югары белем алу турында хыялланып хатлар язган кыз шул була инде.

Журналның баш редакторы Зәки Нури аның белән җентекләп сөйләшүне минем өскә йөкләде. Әдибә ханым сөйләгәннәрне, аларның гаиләсе күргәннәрне тыңлаганда чәчләрең үрә торырлык. Җирдә яшәү һәм туган төбәкләрендә эшләү мөмкинлеге өчен, төрле янау һәм куркытулар белән аның ике апасын әтиләреннән ваз кичәргә мәҗбүр итәләр. Әмма Әдибә, нинди генә кыенлыклар күрмәсен, андый килешүгә бармый. Нигмәт Хәким балаларының Ватан алдында намуслары чиста. Аның бердән-бер улы Мөбәшир туган илебезне саклап Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак була. Дистә еллар дәвамына тоташ түбәнсетү, тоташ җәбер-золым астында көн күргән ул гаиләнең ил каршында ни гаебе булды икән?!.

Онытылырга тиешле тарих түгел болар. Һәркемгә гомер бер генә бирелә. Һәм ул гомер бәхет өчен, тулы канлы имин тормыш, ата-аналы бөтен гаиләдә яшәү өчен бирелә булса кирәк. Бу очракта хәтерсезлектән дә зур җинаять юк миңа калса...

Александр Иванович уйлап чыгарылган шәһес түгел. Ул тамырларыннан өзеп йолкып атылган агач үрентесе хәлендә калганда да кипмәгән, корымаган, үсүендә дәвам иткән, юктан бар булып дигәндәй, аякка баскан, күтәрелгән шәһес. Ватан каршында зур дәрәҗәләргә ирешкән кеше Александр Иванович. Кызганыч, аның хакыйкатьтә кем улы һәм соңыннан кем булуын, төрле юллар белән эзләп-эзләп тә, мин әлегәчә ачыклый алмадым. Таныш-белешләрен таба алмадым, белмим. Архивларда аның үзе хакында һичбер мәглүмат юк. Күрәмсең, аның тормыш юлы һәм башкарган хезмәтләре дәүләт тарафыннан әле дә җитди сер булып саклана...

Ә бит Александр Ивановичның да бәхетсезлеге әлеге дә баягы шул шикаятьләрдән башланган. Шундый аянычлы язмышка дучар ителгән Александр Ивановичлар безнең халыкта, илебездә аз булгандыр диеп уйлыйсызмы?.. Без аларны күрмәмешкә салынганбыз... “Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге” дип әйткән түгелме ерак бабаларыбыз...

Мәскәү – Казан, 2018-2019 еллар.

 
 

Исемлек