Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Алланың кашка тәкәсе

Әсәрдәге геройларның прототипларын югары кабинетлардан һәм туган ягыбыз болыннарында утлап йөргән көтүләрдән эзләмәвегезне үтенәм. Кемдер үзен таный икән, моңарга һич катышым юк. Барыбер минем тәкәләргә җиткәне булмас...

— 1 —

- Унсигез яшьтән унсигез көнгә картрак булса да борылып карамыйм мин кызларга, - дип, тамагын киерде Фәлах. Йомшак һәм көпшәк йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты аннан. - Яши беләсезмени соң сез?!.

Бәхәскә керүче, авыз ачып сүз көрәштерүче булмады. Табын артында утыручылар түрә кешенең сөйләгәнен бер мәзәккә чыгарган атлы булып, үзенә ярарга тырышып, көлешеп куйдылар. Көлгән атлы булдылар.

Кызлар хакындагы сүзләре хактырмы-юкмы, ул кадәресен белеп бетереп булмый. Әмма шунысы бәхәссез - Фәлахныкы бүген замана. Үз дигәнен итеп, үзе теләгәнчә яшәп килгән көне. Җаны теләсә - елан ите ашый торган чагы. Шәһәр белән башка һичкем түгел, ул идарә итә бүген.

Соңгы елларда Фәлах коры шәраб кына эчә. Аның да кызылын. Франциядан кайтарылганын. Тагы шуны истә тоту мөһим. Кунакка чакыра-нитә калсаң, «Франциядә эшләнгән» дигән мөхер белән генә алдый алмыйсың аны. Шәрабның Франциядән, балыкның Даниядан яисә Голландиядан кайтарылуын тәгаенләгән дәлилең дә булу кирәк. Очкыч билетымы ул, товар чегымы - анысы синең эш. Әмма дәлилең булмаса эш харап. Сый-хөрмәт тулы өстәлеңне калдырып чыгып китәргә дә күп сорамас.

Шикле ризык, шикле эчемлек куясың икән, беттең. Табыныңа да утырмый, һәм сәлам дә бирми бүтән. Аның белән генә бетсә бер хәл, башкалар да шул көннән башлап хәлең белешми башласа ни эшләрсең?! Димәк, эшләрең бик хөрти, киләчәгең тәмам өметсез дигән сүз. Фәлахны узып берәүнең дә эш майтарганы, мал-дәүләт казанганы юк шул соңгы араларда. Шәһәрдә генә түгел, илдә дә бу шулай.

Табындагы аш-судан гаеп табу мөмкин түгел иде ул кичне. Бу уңайдан икеләнүче дә булмагандыр. Чөнки мәҗлес хуҗасы Алмаз килде-китте егет түгел, җиде кат кынамы, җитмеш җиде тапкыр сыналган зат. Фәлахның «киләм...» дигән вәгъдәсен алгач та, әлеге мәҗлес хәстәрен күреп үз очкычы белән ярты Европаны гизеп кайтты. Моны беләләр. Ачыктан-ачык кычкырып йөрмәсә дә, ул үзе үк бу хакта, сүз иярә сүз кыстыргалап алырга кирәк тапты. Үзенә булган игътибарны олы кунак та белми түгелдер?

Әмма нәрсәдән канәгать түгел соң Фәлах әфәнде? Кемне ошатмады?! Ни сәбәпле тынгысызлана ул шулай. Моны сизеп, күреп утырган башка кунаклар да чишелеп китә алмый утыра. Ә Алмаз исә, тәмам пошаманга төште. Төшмәслекме соң... Кайчан карама бурлат сыман кызарып торган йөзеннән кан качты Алмазның. Җылы базда ятып үргән иске бәрәңгедәй агарып, бөрешеп калды бит әнә. Ярый да ахыры яхшылык белән бетсә.

Фәлах нидәндер канәгать түгел. Шәраб чөмереп ипле генә утыра-утыра да, хуҗаны гына түгел, һәммә кунакларны да пошаманга салып, ни өчендер кинәт тавышын күтәреп аты-юлы белән сүгенеп куя, яисә бер сәбәпсезгә өстәлгә китереп суга. Ә телендә шул ук сүз:

- Унсигез яшьтән унсигез көнгә картрак булса да борылып карамыйм мин хатын-кызга.

Ни әйтергә, нәрсә аңлатырга тели ул? Нигә шулай холыксызлана. Бер сәбәпсезгә бит әле. Башкалар да дөнья һәм кыз-кыркын күрмәгән затлар түгел. Унсигез көндә мени хикмәт. Тагы унсигез яшьне өстәсәң дә баш китәрлек каза түгел ләбаса... Исерде дисәң, исерек түгел. Тиле дисәң, тиле түгел, ходаем сакласын. Холыксызлана яисә теленә ни килсә, шуны сөйләшә торган гадәте юк иде кебек. Нигә юрарга белмәссең. Шулай дәвам итсә, тәмам китәчәк бит мәҗлеснең яме. Табын артында очраклы кешеләр утырмый. Һәммәсе дә җитди һәм кирәкле кешеләр. Әмма кирәклеләрнең дә кирәклесе - Фәлах! Ул һәркемгә бер үк дәрәҗәдә кирәкле. Аңарга кирәгең калмаса, дус түгел, туганың да сәлам бирмәячәк.

Мәҗлес дәвам итә. Әмма һәркем киеренкелектә ипле генә күзәтә. Ни белән бетәр бу дип көтәләр. Болай булгач Алмазның да эшендә күңелсезлекләр килеп чыкмагае әле дип, үзалдына куанып утыручылары да бардыр. Кеше акчасын санап, эчтән генә сызып йөрүчеләр азмыни...

Чираттагы мәртәбә «Олы кунак» хөрмәтенә тост әйтелеп, аның зирәклеге, игелеклелеге һәм мәрхәмәте алдында баш иеп, тулы чәркәләрне бушатып куйгачтын мәҗлес хуҗасы тәвәккәлләргә булды.

- Хуҗам, - дип, күршесендә утырган Фәлахның колагына үрелде. - Сезгә атап Париждан алып кайткан бер кечкенә бүләгем бар иде. Күрше бүлмәгә кереп чыксак, үзегезгә күрсәтеп алыр идем.

Авызына капкан көртлек итен чәйнәүдән туктап калды Фәлах. Бүләк китергәнне, бүләк биргәнне ул ярата.

- Нигә аны шул гомер күрсәтми утырасың, - диде чәчәкле ак тастымалга кулларын сыпыргалап. Һәм авырлык белән генә дәү корсагын өстәл артыннан чыгарып урыныннан торды.

Олы кунакның кузгалуын күреп, башкалар да берәм-берәм калкынырга кереште.

- Юк, - диде Фәлах, кулын ишарәли төшеп. - Сез кузгалмый торыгыз. Ашагыз, эчегез, минем хөрмәткә тостлар әйтә торыгыз. Без Алмаз белән озакка түгел, хәзер урап керербез.

Нинди ашау-эчү инде ул. Мәҗлес күрке чыгып киткәчтен тостлар әйтеп була димени. Аны кем турында әйтәсең. Ялгыш бер-бер сүз ычкындыруың да ихтимал. Аны шундук бише белән илтеп җиткерәчәкләр. Өстәл артында чарасыз тынлык урнашып калды.

Алмазның шәһәр читендәге күл буена салынган өч катлы өр-яңа коттеджы иде бу. Әле гаиләсе белән күчмәгән иде ул монда. Фәлах белән Алмаз киң һәм озын коридор аша узып икенче катка күтәрелделәр. Диварлары кызыл агачтан эшләнгән кабинетка уздылар. Олы кунакны крокодил тиресеннән ясалган затлы кәнәфигә утыртты йорт хуҗасы. Ә үзе тимер шкаф ишеген ачар өчен, келтер-келтер төймәләрен борып, шифр җыярга кереште.

- Менә бу сезгә, Фәлах Экзамыч, миннән бер кечкенә бүләк, - дип, елык-елык килеп торган ат китереп куйды ул кунагы каршысына.

Фәләхның исе китмәде. Шулай да авылда туып-үскән ир-ат буларак атның башыннан сыйпап куйды.

- Нәрсә, алтынмы?

- Әйе, алтын. Иң югары проба. Бер кило да икейөз грамм саф алтыннан, - дип, бүләгенең дәрәҗәсен күтәрергә ашыкты Алмаз. Бүләк алучының битарафлыгы кәефен кыра язды аның. Хет югында, нинди дә булса хәйран калу кебегрәк бер ишарә яисә рәхмәт ишетермен дип өмет иткән иде.

  • Атларны Байтимер Тимербаевич ярата, шуңарга бүләк итәсең калган...

- Бу сезгә атап алынган, Фәлах әфәнде.

- Ярар, - диде олы кунак. - Бер-бер гәҗит кисәгенә төреп куй. Шоферга чыгарып бирсеннәр шунда.

Һәм, тагы ни әйтерсең, дигән сыман, сейф каршысында чарасыз калып торган йорт хуҗасына күзләрен тутырып карап куйды Фәлах. Баксаң, бер дә юкка түгел икән.

- Ә менә боларын җиңгигә атап алдым. Ак алтын һәм бриллианттан. Тулы комплект, - дип тә өстәп куйды.

Ат янәшәсенә куелды алары да. Фәләхның исе китмәде. Әллә шуны күрсәтергә теләп, әллә көязлектән, чәчләрен сыпыргалап алды. Бер-ике мәртәбә кикереп тә куйды. Затлы ризыкларның, каһәр шунысы бар, кикертә инде ул.

Һәм, ниһаять, бөтен борчу, шомлануларны юкка чыгарырга вәгъдә иткән сүзен башлады.

  • Беләсеңме нәрсә, Алмаз... Минем сиңа әйтергә теләгәнем шул. Ишетмәсәң - ишет, тагы бер мәртәбә кабатлап әйтәм. Әмма соңгы тапкыр. Дөрес аңла: «Унсигез яшьтән унсигез көнгә картрак булса да борылып карамыйм мин кызларга». Ишеттеңме?! Син минем кем икәнлекне беләсең!

  • Беләм, беләм, - дип, хуплады йорт хуҗасы. - Ләкин, ни әйтергә теләвегезне аңлап бетермәдем бит әле, Фәлах Экзамыч.

  • Син миннән көлергә җыенмагансыңдыр бит? - дип, карашын читкә борды олы кунак. Әңгәмәдәшенә карамады.

Алмаз яхшы белә, бу инде хәвефле хәбәр. Читкә карап сөйләшергә кереште исә, көт, көн күрсәтмәячәк Фәлах. Гадәте шундый. Бу аның өмет өзүе, бик тә, бик тә нык үпкәләве турында сөйли. Фәлахны үпкәләтсәңме!?. Юк-юк, ярамый.

- Фәлах абый... Фәлах Экзамыч... - дип, кәнәфидә бодай камыры сыман җәелеп, күпереп утырган олы кунакның бер алдына, бер артына төште Алмаз. - Нәрсә булды. Зинһар аңлатыгыз?! Валлаһи дим, билләһи дим, уемда һичнинди яманлык юк иде бит, Фәлах абый. Нәрсә ошамады?.. Нигә шулай килеп чыкты соң бу? Әйтегез, хатамны хәзер үк төзәтәм.

- Төзәтерсеңме икән? - дип, карашын ташлады көтеп алган олы кунак. - Булдыра алырсыңмы...

Карашы кинаяле булса да, аңарга текәлгән иде. Өмет нуры балкып узды Алмаз күңелендә.

- Беләсез ич, Фәлах абый, сезнең өчен кирәксә җиде диңгез аръягына да барып кайтырга әзер бит мин. Һәм буш кайтмаячакмын.

- Диңгез аръягына баруың кирәкми, дустым.

- Әйтегез... Боерыгыз гына, ул теләк хәзер үк үтәләчәк.

- Үтәлерме икән?..

- Үтәми калганым бар идеме?

- Хәтерләмим... - дип, уйга калган атлы булды Фәлах. Ирен читләрендә серле, канәгать елмаю төсмере дә пәйда булды әнә.

- Сөйләгез, ни булды, Фәлах абый? Без монда икәү генә, - дип, олы кунагының каршысына килеп тезләнде Алмаз.

Күзләрен кыса төште Фәлах, иреннәрен бөрештерде. Һәм әйтеп салды.

  • Минем каршыга махсус утырттыңмы син аларны?

  • Кемнәрне? Аңламадым, Фәлах Экзамыч...

  • Аңладың. Яхшы аңладың. Син минем белән мәчеле-тычканлы уйный башламадың, егет!

  • Сезнең каршыда кемнәр утыра соң әле... - дип, иң элек күңеленнән барлап чыкты Алмаз. - Сезнең каршыда, сез үз иткән якыннарыгыз утыра. Банк мөдире... Ит комбинаты директоры. Һәм баш идеолог Илгиз.

- Нәрсә син, Илгиз дә Илгиз... Шул нәрсәмә кирәкме ул. Тагы кемнәрне чакырдың? - дип, серле һәм мәкерле елмайды Фәлах.

- Соң, ничек дип әйтергә, кызлар дип әйтимме... Сөйгән ярлар димме. Үзегез кисәтеп куйдыгыз ич, «хатыннар белән килү юк» дидегез. Шуңарга үз хатынымны да чакырмадым бит әнә...

  • Причем монда синең хатын, минем хатын. Без дә бит адәм баласы, безгә дә ял итәргә ярыйдыр ләбаса... Үзебезне кеше итеп, ир-ат итеп хис итәргә...

  • Соң, нәкъ шулай уйланган иде бит, Фәлах абый. Кызларның да иң кәттәләрен чакырттым. Күңелегезгә охшамыймы?..

  • Кызлармыни болар. Болар бит, Алмаз энем, тутый кошлар. Ишеттеңме, тутый кошлар.

Алмаз коелып төште. Олы кунак чакырып, аның күңелен дә күрә белмәү мактала торган эш түгел. Әмма бу канәгатьсезлекнең сәбәбе аңлашылмый иде аның өчен. Кызлар, аның карашынча, бер дигән. Шәһәрдә беренче мода театрының иң затлы сылулары. Гәүдә дисәң - гәүдә, буй-сын дисәң - анысы да бар. Ни җитми соң бу хуҗага.

  • Беләсез, хуҗам, бу кызлар шәһәрдә иң мәртәбәле мода театрыннан. Алар арасыннан да иң кәттәләре.

  • Мәртәбә дә мәртәбә, - дип, авызларын турсайтып бүлдерде аны Фәлах. - Мондыйларны инде без, җанкисәккәем, әрдәнә-әрдәнәсе белән күргән. Һәм кәрҗин итеп үргән.

  • Банкирга охшады, ит комбинаты директоры хуштан язып утыра, күрәсез. Илгизгә, аңарга ник фәрештә китермисең шунда. Ул өметсез.

  • Сөйләмә шуларны, - дип, кул гына изәде хуҗа. - Ит комбинаты директоры симез чучка күрсә дә ухылдарга мөмкин. Син мине кемнәр беләндер бутый башладың түгелме, Алмаз дустым.

  • Юк-юк, Фәлах Экзамыч, бутамадым. Һәм бутый да алмыйм. Ялгышымны хәзер үк төзәтәчәкмен. Боерыгыз гына, мин әзер, шундук төзәтәчәкмен.

  • Хатаңны аңлый белгәч яхшы, - дип, канәгатьләнә төшеп кеткелдәп киерелеп куйды хуҗа кеше. - Әмма ничек төзәтерсең икән...

  • Төзәтәбез аны. Җиде кат җир тишегенә керсәм-керәм, әмма сезне хуштан яздырырлык бер кыз табам анысы,..

Ирексездән чыгу юлына омтылып куйды Алмаз.

- Тукта, - диде Фәлах ипле генә. - Тукта, ашыкмый тор. Кая барасың?

- Хатамны төзәтергә.

Алмазның тәвәккәллегеннән, әлбәттә, күңеле булган иде олы кунакның. Күз бәбәкләрен кыса төшеп, канәгать кенә елмаеп алды ул. Бармак очлары белән чеметеп-чеметеп түшенә кунган чал чәч бөртекләрен җыеп чыкты.

- Ничек төзәтергә җыенасың ул хатаны? - диде ул. Соравына ук, «Ничек икәнлекне аңламадың, белмисең бит әле», дигән төсмер салып.

- Чакыртам хәзер үк. Бу эшнең бит хәзер шәһәрдә үз белгечләре бар. Ун-унбиш минуттан көйләнәчәк. Көйлибез аны...

- Көйләрсеңме икән?!.

Янә, олы кунак, канәгать һәм серле елмаеп куйды. Күз бәбәкләре, гөберле бака саңагыдай бер йомылды, бер ачылып тордылар.

  • Көйлибез, Фәлах абый. Бер түгел, бишне китертәчәкмен. Унсигездәгеләрне. Кирәксә, унбиш, уналтыдагылары да булыр.

  • Син мине аңламадың, Алмаз дустым. Мин синнән ашыгыч ярдәм сорамадым. Син минем янымда урам кызлары турындагы сүзләреңне ташлап тор, ярыймы.

  • Соң, нишлим, - дип, кош сыман талпынган җиреннән тукталып калды яшь татар бае. Очып барган җиреннән шапылдап асфальтка килеп төшкәндәй булды.

  • Ни кылыйм. Ни боерасыз соң?..

  • Аңламадыңмы?..

Янә челт-мелт йомылып алды серле күз бәбәкләре. Табышмакны чишәрсеңме, юкмы дигән сыман елмая төшеп әңгәмәдәшенә текәлде олы кунак.

- Аңлый башладым да кебек, - дип, ярарга тырышып, авызын ача төште Алмаз. Әмма икеләнү дә бар иде булса кирәк. Шуңа үзе башлап сүз әйтергә кыймады.

- Йә. Йә, ни аңладың?

- Шуны да аңламый торам икән бит. Шуңа да баш җитмәгән, әй надан, - дип, иң элек үз-үзен битәрләп алды ул. Аннан кыяр-кыймас дәвам итте. - Акча капчыгыныкынмы, әллә ит бүкәненекенме... Илгиз янындагысы булса, проблема юк дип саный аласыз. Аларның аңарга бөтенләй кирәге юк. Кайсысы хуш килде күңелегезгә?

Түгел, барыбер аңламадың, дигәнен аңлатып, баш чайкады Фәлах. Әмма ачуланмады, серле елмаюын дәвам итте.

- Тутый кошлары үзләренә булсын. Кирәксә, миңа дигәнен дә өстәп бирә аласың.

Көләсе килгәндерме-юкмы, әмма шаркылдап көлгән атлы булды Алмаз. Иң әүвәл хуҗаның тапкырлыгын бәяләргә кирәк бит. Тагы шунысы да бар, банкир белән булсын, ит комбинаты директоры белән булсын дәгъвага һич керәсе килми иде аның. Бер шәһәрдә, кулга-кул тотынып эшлисе, яшисе ир-атлар бит.

- Ну, Фәлах абый, сүзгә оста да соң үзегез, әйтсәгез - сеңдереп әйтәсез, - дип, берочтан салпы якка салам кыстыру форсатын да ычкындырмады яшь татар бае.

- Әмма, күп сүз - буш сүз диләрме әле?

- Әллә тагын. Бер хәрефкә ялгыштыгыз да кебек үзе. Тагы хуҗаның тапкырлыгына сокланган атлы булып, шаркылдап көлергә җай чыкты.

Ә олы кунак үзен хуплаганны, олылаганны бик-бик яратса да, аны барыбер килде-китте комплементлар белән генә алдап булмый.

  • Әйдә, Алмаз энем, - диде әнә. - Корыны бушка аударып утырмыйк әле без синең белән. Эшкә күчик.

  • Күчүен күчик тә... Ничек? Мин бит сезне әле һаман аңлап җиткермәдем.

  • Без, Алмаз энем, ир кешеләр, - дип, кулын әңгәмәдәшенең иңбашына салып, дусларча сер сөйләргә җыенуын белгертте ул. Банкир-манкирларга тимик без. Тутый кошлары да үз куначаларында утыра бирсен. Утырсыннар шунда кәперәеп. Ә без аларның борыннарына чиртергә тиеш. Алар бүген моннан минем, берочтан синең дә кем икәнлекне аңлап, тоеп китәргә тиешләр.

  • Ни боерасыз. Моның өчен мин ни эшләргә тиеш, Фәлах Экзамыч?

  • Моны син генә булдыра аласың, Алмаз.

- Ни рәвешле? - дип, өзгәләнергә әзер булып сорады яшь татар бае. Шундый җай, шундый форсатны кулдан ычкындыралар димени. Әнә ич, Фәлах абыйсы ничек күзләренә текәлеп карый аның.

- Синең анда бер чибәр кызың бар... - диде, олы кунак сүзләренең һәр иҗегенә кадәр басым ясап.

- Кем ул? Кайда? - дип, аңышмый аптырады хуҗа.

- Күрше бүлмәдә фортепианода уйный.

- Ләйсәнме?!

Чүгеп куя язды Алмаз. Нәрсә-нәрсә, әмма моны көтмәгән иде ул.

- Ләйсәнме, шайтанмы - исемендә түгел хикмәт. Теге, бик чибәр кыз...

- Ләйсән... Әйе, бар. Әмма ул бик яшь кыз бит әле.

- Ничәдә? - дип, кырыслана төште Фәлах.

- Унсигездә генә шул.

- Унсигез - яшь буламы? Син бит әле унбиш, уналты яшьлекләрне табарга әзер идең.

- Алар бит шәһәрдән. Ә бу - минем сеңел, гөнаһсыз кыз.

- Ә мин гөнаһлымы? Миңа гөнаһлылар гына тиешле дип саныйсыңмы?! - дип, тавышын күтәрергә итте Фәлах.

Хикмәт тавышында гына булса бер хәл. Иреннәре бөрешеп-бөрешеп алды аның. Ә бу хәвеф хәбәрчесе.

- Ләйсән - чибәр кыз, Фәлах абый, сүзем юк анысы, - дип, ихлас аңлатуга күчте Алмаз. - Ләкин шул ягы бар, ул бит минем сеңел, абыемның кызы. Минем ул хакта сөйләшергә телем бармый.

- Мин сүземне әйттем, - дип, тагы да кырыслана төште Фәлах. Кеше хәленә керү уена да килеп карамады аның. - Кире уйлар ара юк, Алмаз энем. Шартым шул: йә аны хәзер үк мәҗлес түренә минем янга китереп утыртасың, йә...

- Ләйсән - минем сеңел, дидем, Фәлах Экзамыч.

- Булса соң. Ул да кеше затыннандыр ич. Әллә... бар кайтып кит дип әйтергә телисеңме...

- Кирәкми. Кирәкми, Фәлах абый. Мин Ләйсәнне күндерергә тырышырмын,-әлбәттә. Аңлатырмын. Ләкин... - дип, икеләнгән атлы булып, хәйләгә дә юл эзләде берочтан. - Ул бит консерваторияга керергә хәзерләнә. Бер-бер кая китәсе юк идеме икән. Сөйләшеп карармын мин аның белән.

- «Сөйләшеп карармын» түгел. Консерваторияда укырга тели икән, хәзер үк минем янга кереп утыра, - диде олы кунак, чираттагы мәртәбә сүзләренең һәр иҗегенә махсус басым ясап.

- Аңладым, Фәлах абый. Үгетләрмен. Күндерергә тырышырмын мин аны.

- Монысы инде егетләр сүзе, - дип, җанланып китте Фәлах. - Аннан бит, мин бүре, ә ул сарык түгел, тотып ашамам. Бүген үк, менә хәзер үк барын да хәл итеп бетерик димим мин. Аңардан бары бер нәрсә таләп ителә. Түр башына минем янәшәгә килеп утыру. Мөлаем елмаеп бер-бер җылы сүз әйтеп аламы шунда, миңа кушылып чырык-чырык көлеп куямы - үз эше. Менә шул, Алмаз энем. Тегеләрнең борынына шул рәвешле чиертеп алсак, бүгенгә мин бик канәгать калырмын. Берочтан «унсигез яшь... унсигез көн...» дип әйтүләрем дә акланган булып чыга. Фәлах абыйның буш сүз сөйли торган гадәте юк, беләсең. Аннан бит әле монда Илгиз утыра. Ул иртәгәсен үк түкми-чәчми барын да хуҗага сөйләп бирәчәк... Берүк кеше көлкесенә калдырма үземне.

- Аңладым, - дип, баш какты яшь татар бае. Күңеленә өмет кереп оялады. Артык күңелсезлекләргә тарымый гына котылу ихтималы чыгып тора түгелме соң... Олы кунакның да күңелен күрер, сеңлесе Ләйсәнне дә рәнҗетергә бирмәс.

Ләйсән исә абыйсының тәкъдименә балаларча куанып риза булды. Аның да бит зурлар кебек, аларның сүзләрен тыңлап өстәл артында утырасы килә иде. Кыюсыз дип тә әйтеп булмый иде үзен, казанныкы булмаса да район үзәгендә туып үскән кыз бит ул. Өс-башын беркат күздән кичерде дә, сабыйларча риясызлык белән, табын артында үзенә күрсәтелгән урынга кереп тә утырды. Шундый зур-зур урыннарда эшләүче, исемнәре гәҗит сәхифәләреннән, сурәтләре җирле телевидение каналларыннан төшмәгән кешеләр белән бер табын артында аларның ни сөйләшкәнен тыңлап утырудан ничек баш тартасың ди.

Табынга чыгар алдыннан гына абыйсының әйткән сүзләре дә күңел күтәренкелеге өстәгәндер кызга.

- Үз яшьтәшләрең янында утыргандай бул, иркен тот үзеңне. Фәлах абыеңны үпкәләтә күрмә, бер-бер кызык нәрсә сөйләп көлдерсәң дә ярый үзен. Шаярган бул, көлгән бул... Сүземне тыңлаган өчен, үзеңә бер тун бүләк итәрмен, - дип, аркасыннан сөеп калды әнә.

Юан абзыйның кыланышларын күрсәгез иде сез, үлмәле дә китмәле инде менә. Ләйсәнне аягүрә торып каршы алды. Кызның кулын үзенең салкын учларына алып, бармак очларыннан үпкән булды. Урындыкларын көйли-көйли янәшәсенә утыртты әле тагы. Теге, француз киноларындагыдан бер дә кайтыш түгел. Бәллүр фужерына шәраб тутырып куйды, аның каршысындагы тәлинкәгә салатларның әле берсен, әле икенчесен салып кына торды. Кызыл һәм кара уылдык, төрле-төрле коры җимеш һәм чикләвекләр тәкъдим итте.

- Ни кирәк матурым?.. Тагы ниләр салыйм, - ди-ди, ул өзгәләнеп торуларын күрсәгез иде сез аның.

Елмаймас җиреңнән елмаерсың. Үзенә булган игътибардан һәм, бәлки, беркадәр уңайсызланудан да булса кирәк Ләйсәннең бит алмаларына шәраб алсулыгы кунды. Яшьлеге һәм сафлыгы белән болай да күз явын алырга сәләтле кыз өстәл артында утыручыларны тәмам хушсыз калдырды. Олы кунак күрмәгәндә ир затларының карашы гел аңарда гына булды. Хуҗадан яшерсәләр дә, тезелешеп утырган «тутый кош»ларыннан яшерә алмадылар ул карашны. Тегеләрнең исә, табигый ки, сөмсере коелды, гүя канатлары салына төште. Түшләрен киереп, «без кем» диеп утырган көннәре иде ләбаса. Менә сиңа кирәк булса, үзгәрде дә куйды дөнья. Ир-атларның күз карашы гына булса бер хәл, тәрәзәләрдән төшкән ай нурлары да инде Ләйсән тарафында хәзер.

Фәлах Экзамыч аңардан махсус сорап куйды:

  • Ләйсән, матурым, унсигезең кайчан тула әле?

  • Тиздән, - диде кыз, серле елмаеп.

Сорауны да, җавапны да ишеттеләр. Илгиз, әнә, башын йомран сыман чайкый-чайкый елмаеп, Фәләхка үзенең соклануын һәм хөрмәтен күрсәтергә ашыкты. Буш сүз сөйли торган кеше түгел Фәлах. Менә шулай!

Олы кунаклар хөрмәтенә мәҗлескә шәһәрдә тиңнәре булмаган кыллы квартет чакыртылган иде. Ай нурларына кушылып скрипка моңы таралды. Яхшы гына кәефләнеп алган парлар берәм-берәм торып бер-берләренең муеннарына сарылып биергә, үзләренчә әйтсәк, танца итәргә керештеләр. Ләйсәннең дә биисе килә иде, әлбәттә. Фәлах абзыйсының чакыруын кире какмады, чыкты. Тик менә, кешегә сөйләсәң кеше ышанмас, кулга-кул тотынышып бию генә насыйп булмады үзләренә. Түрә абзыйга якын килерлек түгел икән, алга төртеп торган иләмсез зур корсак якын җибәрми. Яшь чакта көрәшче булган кеше ул Экзамыч, Сабан туйларында мәйдан тоткан кеше. Көрәшчеләрчә әмәлен табарга омтылып, бер кулыннан тотып икенче кулын кызның биленә салмак атлы булып карады ул, үрелде, әмма буе җитмәде. Күтен суза төшеп үрелгәчтен җитүен-җиткән иде буе, әмма, берничә хәрәкәт ясауга, авырлык белән сузылган кыска юан беләк кире һавада асылынып калды.

Абыйсының «бик тә кирәк кеше, кара аны, үпкәләтә күрмә» дигән сүзен хәтерләп калган Ләйсән сер бирмәгән атлы булды. Көлмәде, елмаймады... Урын таба алмаган кулын олы кунакның түшенә куеп биегән атлы булды. Әмма кеше корсагына ятып йөреп булмый, барып чыкмады барыбер.

Тапкырлыктан да мәхрүм кыз түгел иде Ләйсән. Хәйләсен тапты.

- Мин мондый биюләрне яратмыйм бит, - диде, назланган атлы булып. - Яшьләрчә, кара-каршы биюгә ни җиткән. Башка бер-бер музыка, заман ритмнарын уйнасыннар иде, - диде, Фәлах абыйсының колагына үзенең кайнар сулышын өреп.

Әллә колак төбендәге иреннәрнең кайнарлыгын тоеп, әллә форсат чыгудан куануы булды, кулларын чәбәкләп сикерә язып куйды олы кунак. Аяклары идәннән аерылмады-аерылуын, әмма чын-чынлап талпынды ул. Бу талпыну суга төшкән кош баласы хәрәкәтенә тартым булды.

- Егетләр, - дип, музыкантларга дәште олы түрә. Җиңел музыка... Яшьләр заман ритмнарын таләп итә.

Табигый ки, шул бер кул чәбәкләү җитә калды. Скрипкалар тынды. Гыйшыклы уен юлында онытылып биючеләр дә сөрлегеп калды. Моң белән хисләнеп билдән түбән таба адашып сәяхәткә чыккан куллар да кире үз урыннарына кайтып төште.

Музыкант егетләр, скрипкаларын бер читкә куеп торып, кайсы гитара, кайсы барабан ише уен коралларын хәстәрләргә кереште.

- Аерым хуҗалык бетте, түгәрәккә басып, бергә-бергә биибез хәзер, - диде Фәлах еш-еш сулыш алып. Сулыш кысылса да күңел күтәренке иде аның. Үзенекен итте бит тәки... Һәммәсенең борынына чиертте. Иң чибәр кыз һәм иң яше, унсигездәгесе аның янәшәсендә, аның белән җитәкләшеп тора бит әле менә...

Музыкант егетләр үз эшләренең осталары. Заманча килештереп дөпелдәтергә-шакылдатырга керештеләр. Мәҗлесләрдә йөреп муртайган кыз-кыркынга шул гына кирәк, чыр-чырыйлаган авазлар чыгарып боргаланырга-сыргаланырга керештеләр. Картаеп килүләрен искә алмаганда егетләрнең дә кәттәләре ич монда. Бил бөгеләме-юкмы, мөһим түгел, авыр-авыр саллы күтләрен боргалап, алпан-тилпән килеп әйттерепме-әйттергән көннәре бит әнә...

Ләйсән дөньясын онытып биеде. Бу мәҗлестә иң бәхетле кем иде икән дисәң, мөгаен ул булгандыр. Күл буенда тирбәлгән ялгыз камыш иде бит әле ул, искән җилгә сәлам биргән сыгылмалы тал чыбыгы иде.

Иң бәхетле кеше Фәлах булдымы икән әллә... Күл буендагы шул камыш һәм сыгылмалы тал чыбыгын хәтерләткән, толымнарыннан шомырт чәчәкләре исе бөркелеп, карашыннан ай нурлары көнләшкән табигать баласы - җир җиләге аның янәшәсендә ич, аның белән бии бүген. Аның белән шаяра, ара-тирә аңарга серле итеп карап куя хәтта.

* * *

Өйлә вакытында башланган мәҗлес төн уртасынача дәвам итте. Туйганчы биеделәр. Аннан утырып тагын шәраб эчтеләр, пилмән ашадылар. Тагын биеделәр. Бәлеш астына да шәраб күтәрделәр... Кунаклар зыялы - тавыш-гауга чыкмады. Кунаклар бик затлы иде шул - бер-берләренә хөрмәт белән «сез» диеп кенә эндәштеләр. Кунаклар нәзакәтле дә иде әле - хатын-кыздан алда өстәл артына утырмадылар, шәрабны да иң элек үзләренә коймадылар.

Үзләрен озатырга диеп чыккач, кемгә-кемгә, хәтта Ләйсәнгә моңсу булып китте бермәл. Күңелле һәм кызык иде бит алар белән. Ә Фәлах абзыйның тәмле теленнән, әйткән сүзләреннән май булсаң эреп китәрлек. «Мин сине консерваториянең махсус бүлегенә кертермен... Татар илендә беренче музыкант ясыйм үзеңнән... Каникул көннәрендә Рим һәм Париж, Лондоннарга барып музыка тыңларбыз...» дип, вәгъдә итте хәтта. Шуларның бары берсе чынга ашканда да нинди бәхет, нинди могҗиза булачак бит. Районда калган иптәш кызларына сөйләсә, тегеләр ышанмас иде, ышансалар көнләшүдән үләчәкләр. Үз колаклары белән ишеткәнне тизрәк әнисе янына кайтып аңарга сөйлисе, һич югында Алмаз абыйсы белән уртаклашасы килә иде аның. Бер кич эчендә күпме яңалык. Күпме вәгъдә... Күпме хыял һәм өметләр.

Кунаклар үзләре дә бик дәрәҗәле кешеләр икән шул. Ә машиналары... Машиналарын күрсәгез икән сез аларның. Банк мөдире алты ишекле көмешсу йөгертелгән «кадилак»ка утырып китте. Ит комбинаты директорыныкы танк кебек иләмсез зур япон джибы икән. Илгиз дигәннәре үзе кебек җыйнак «Шеврале»га түнеп китеп барды.

Кызларны да машина белән озаттылар, әлбәттә. Сары төстәге УАЗга төяп җибәрделәр үзләрен.

Фәлах абыйсы артыннан берьюлы өч «Мерседес» килгән. Алдан берәү, арттан икенчесе саклап, озатып йөри икән. Ә уртадагысы, хуҗасы кебек зур булып күпереп торганына, үзе утырып йөри. Яшь кенә бер егет чыгып ишек ачты аңа.

- Рәхим итегез, Фәлах Экзамыч, - диде. Эшләпәсен егеткә сузды Фәлах. Плащ сәдәфләрен төймәләп тормады. Аңа шулай җилбәгәй йөргәндә килешә дә төшә икән.

- Гаеп итеп китә күрмәгез, Фәлах абый, - диде Алмаз, түрәнең күзләренә туры карап.

- Нинди гаеп... - диеп, каршы төште кунак. - Гомер булмаганча матур ял иттек. Онытылып... Һәм... - диде дә, уңайсызланган атлы булып, башын түбән иеп янәшәдә басып торган Ләйсәнгә текәлеп туктап калды.

Кызга да тәэсир итмәде түгел бу тынлык. Фәлах абзыйсы ни әйтер икән аның хакында, кызык бит. Чын-чынлап кызык.

- Һәм... - дип кабатлады Алмаз. Олы кунакның хәтере ялгыштымы әллә дип, аңарга ярдәмгә ашыгуы иде.

Ярдәмгә ихтыяҗ юк иде, әлбәттә. Кунак шул рәвешле үзенең Ләйсәнгә булган мөнәсәбәтен махсус басым ясап күрсәтмәк булды.

  • Әйе, дустым Алмаз. Әйтсәм-әйтим, онытылып һәм гашыйк булып ял иттем мин бүген. Сакла син Ләйсәнне. Берүк саклый күр. Ишеттеңме?!

  • Ишеттем... Ишетмиме соң. Ләйсән - минем сеңел бит ул. Яраткан сеңелем, - дип, кызны, иңбашыннан кочып, үзенә табарак тартып куйды абыйсы. Фәлах әйткәннәрне, гадәти әйтелә торган купшы-матур сүзләр дип кенә кабул итә иде ул.

- Әмма алай ук кочаклама, көнләштерерсең...

- Үз абыем бит ул минем, - диеп, кыз да сыена төште. Абыйсына ярдәмгә килүе иде.

Ниһаять, Ләйсәнгә мөрәҗәгать итте олы кунак. Тулган ай кебек чын ихластан балкып, очып барган кошны тотып алырга омтылгандай ике кулын алга сузды.

- Кил, Ләйсән сеңелем. Фәлах абыең белән саубуллашырга да теләмисеңме әллә, кил.

Кыяр-кыймас кына якынлашты кыз. Фәлах аның уң кулын учларына салып иелеп үпте. Аннан, бармак очлары белән сак кына, кызның чәчләренә, бит очларына кагылып үтте.

- Очрашканга кадәр, - диде мөлаем елмаеп. Һәм машинасына кереп чумды.

Ишекне, шул гомер хуҗасы утырганын ипле генә көтеп торган, шофер егет япты. Көмеш сыман елкылдап торган тәрәзә артында берни күренмәс булды. Әмма Фәлах озак көттермәде, тәрәзәне бераз ача төште һәм кул болгады.

Ниһаять, кузгалдылар да. Бер Фәләхны өч «Мерседес» өенә, хатыны Зәмзәмбикә янына алып кайтып китте.

— 2 —

Фәлах икенче көнне ук Алмазны үзенә чакыртып алды. Төш вакыты якынлашып килә иде. Сәркатип кыз: «Абзый үзенә чакыртты» дигәчтен дә сискәнеп куйды ул. «Абзый» дип, олылап, бу сүзгә аерым мәгънә салып бары бер генә кешене искә алалар - ул Фәлах Экзамыч.

- Төгәл икегә килеп җитсен, диде, Алмаз Шәвәлиевич.

- Кем шалтыратты - секретаремы, әллә ярдәмчесеме?

- Ярдәмчесе, Алмаз Шәвәлиевич.

- Тавышыннан бер-бер нәрсә сизелмәдеме?

- Юк. Тыныч һәм ипле сөйләште.

«Абзый» төгәл кеше. Башкалардан да шуны таләп итә. Ике туларга төгәл ике минут калды дигәндә аның кабул итү бүлмәсенә килеп керде Алмаз. Кабул итү бүлмәсе шыгырым тулы. Төрле хуҗалык җитәкчеләре, завод директорлары һәм район башлыклары дисеңме - утырып торыр урын юк. Барысы да сорап килүчеләр. Берсенә акча, икенчесенә бакча дигәндәй...

Алмазны боларның күбесе танымый да торгандыр әле. Завод директоры өчен кем инде ул? Гади бер эшкуар.

Шулай да кабул итү бүлмәсенең түр башында түшен киереп утырган хатын урыныннан тора төшеп сәлам бирде аңа. Башкаларга андый хөрмәт тәтегәндер дисезме...

- Исәнмесез, Алмаз Шәвәлиевич, - диде, ошарга тырышып. - Хуҗа сезне көтә, - диде, аннан, кулын дәү имән ишекләргә табан сузып. - Килеп җитмәдеме әле, дип сораштырып кына тора.

Килгән шәптән галстукларын тарткалый-тарткалый «абзый»ның эш бүлмәсенә узды ул. «Танымасалар танымаслар, аның каравы хәтерләп калсыннар», дип горурланды ул, артыннан нәүмизләнеп караш йөртеп калучыларны искә алып.

Фәлах үзе дә урыныннан торып, өстәл артыннан каршысына үк чыгып, гомер булмаганча ихтирам күрсәтеп каршылады аны. Сәгатенә күз төшереп алды.

  • Әллә соңга калдыңмы, дип торам. Көткән кешегә авыр икән ул, Алмаз дустым. Кил инде, кил, тизрәк бул, сагындырып йөрисең бит, - дип, әздән кочып алмады үзен.

  • Шулай көткәнегезне белмәдем, әллә кайчан килә идем аны. Шикләнеп, күркып кына килдем...

  • Булмаганны, ул нинди курку тагы, - дип, үз итеп, эшкуарның җилкәсеннән кагып куйды Фәлах. - Синең кебек егетләр дә курка торган булса, башкаларга ни сан...

Алмаз үзенә күрсәтелгән бу игътибарны нигә юрарга белмәде.

- Арткы бүлмәгә узыйк, дустым.. Син минем көттереп килгән кунагым. Әйдә, түрдән уз, түрдән, - дип, кыстый-кыстый арткы бүлмәгә алып кереп китте ул аны.

Фәлах әфәнденең кабинетына үтеп керү дә зур дәрәҗә. Ә инде арткы бүлмә?! Ул хакта хыялланган кеше түгел ич, Алмаз. Анда үтеп кергән кеше, ул инде гади кеше генә түгел. Аның өчен бик тә, би-и-ик тә кирәкле кеше.

Сулыш алган саен шыгырдап куя торган затлы күн кәнәфигә утыртты аны хуҗа. Фәлах үзе түрдән узды. Бәллүр касәләргә затлы француз коньягы тамызды. Кара һәм кызыл уылдыклардан ясалган бутербродларны этеп-этеп куйды кунагы алдына.

  • Әйдә, очрашу хөрмәтенә иң элек бераз йотып куйыйк. Син бит мине, Алмаз дустым, беләсең килсә, кичә бу дөньяның иң бәхетле кешесе иттең. Йотып куйыйк шул хөрмәткә. Гомер эчмәгән коньякны эчәм.

  • Сез болай да иң бәхетле, иң дәрәҗәле кешесе ич бу шәһәрнең.

Фәлах аңарга сөйләп бетерергә ирек бирмәде.

- Бутама, энем, бутама. Дөнья белән шәһәрнең аермасын белергә вакыт сиңа. Берне йотып куйыйк булмаса. Әйдә, кыстатма.

Үзенә салынган коньякның тамчысын да калдырмый эчеп бетерде Алмаз. Фәлах йотып кына куйды. Болай да бәхетле, күңеле болай да күтәренке иде аның.

  • Коньяк зәһәр, - дип, башын чайкап алды кунак. Һәм май өстенә кара уылдык ягылган икмәк кисәгенә үрелде.

  • Боерган булса, дустым, - дип, аның җилкәсенә кулын китереп салды шәһәр хуҗасы. - Без синең белән коньякның мондыйларын гына эчмәбез әле.

  • Монысы да бик затлы ич, Фәлах абый. Күргән нәрсә түгел, - диде һәм шешәне кулына алды кунак. Французча белмәсә дә, әйләндерә-бөтерә укыган атлы булды. -«Камюс» дигәннәрме, о-о-о!

Фәлах, кинәт, җитдиләнеп китте һәм егетнең күзләренә текәлде. Көттерде бер мәл, дәшми генә карап торды.

- Ләйсән ничек?! Ләйсән, - диде аннан.

- Ничек булсын, әйбәт, - дип, җавап кайтарды Алмаз. Коньяк йомшарта төшкән иде үзен.

Ә Фәлах җитди. Ул үз соравына җаваптан канәгать түгел иде. Башка төрле җавап көтә иде ул.

- Син мине аңламадың, дустым Алмаз, - дип, кунагына пар күзләрен мөлдерәтеп текәлде ул. Аның уймак кеби нәни касәсенә тагы коньяк салды. - Аңламадың... Сөйлә, дустым, нигә дәшмисең син. Ләйсән мине искә аламы? Ниләр сораштыра? Күрешергә телиме тагы?..

Менә сиңа, мә... Мондый сораулар ишетермен дип уена да китереп карамаган иде бит ул. Мәҗелес булды һәм бетте. Барысы да үтте һәм онытылды дип, тынычланган иде. Баксаң, түгел икән. Ялгышкан... Ләйсәннең Фәлах хакында кызыксынуы мөмкин идеме соң? Юк, әлбәттә. Ә ничек дип җавап бирергә... Өзгәләнеп җавап көтәләр бит әнә. «Абзый» җавап көтә. Алмазның уена да килеп карамаган сораулар бимазалый икән бит аны. Ничек бар, шулай сөйләсәң - аңламаячак. Юк-юк, дөрес җавапны кабул итәр хәлдә түгел ул бүген.

- Йә, дустым, ничек, сораштырамы, - дип, тәкатьсызлык күрсәтүен дәвам итте Фәлах.

Тәвәккәлләргә булды Алмаз. Башка чарасы юк иде аның.

  • Кызлар холкын беләсез ич, хуҗам, - дип, иң әүвәл тартынган атлы булды ул. Үз сеңлесенең серләрен бәйнә-бәйнә түгү ир-ат эше түгел, янәсе. - Ләйсән бик тирән тәэсирләр алган сезнең белән аралашудан. Турыдан-туры сораштырырга кыймаса да, сизелеп тора, гел сезнең хакта кызыксына.

  • Йә, йә, дустым, нәрсәләр дип сораштыра?

  • «Ул шундый итәгатьле һәм игътибарлы кеше икән», - диде.

Иркен сулыш алып куйды хуҗа. Түшләрен киерә төште.

  • Тагы, тагы, сөйлә инде, дустым, газаплама мине...

  • «Тагын кайчан кунакка чакырасың үзен», дип тә кызыксынды.

- Яхшы булган, яхшы, - диеп, кинәт үзен биләп алган куанычны тыеп тора алмыйча, учын-учка кысып тынгысызланырга кереште Фәлах. Һәм бик тә канәгать рәвештә урыныннан торып, коньяк тәкъдим итте.

- Безнең киләчәк уңышларыбыз өчен, Алмаз.

Бу юлы да йотып кына куйды үзе. Ә кунак ялындырмады - бер йотымлык касә аның өчен нәрсә... Аннан безнең абзый үзе күп эчмәсә дә, ул сүз әйткәндә тамчысын да калдырмый эчеп бетергән егетләрне ярата.

  • Рәхмәт, Фәлах абый, син мине тәмам кунак иттең бит. Башка китә язды.

  • Башка китү нәрсә, баш китмәсен, - диде хуҗа. Менә, үзе дә абайламыйча, тапкыр сүз әйтеп салды бит әле. Әмма, әле тапкыр сүзләрдән дә әһәмиятлерәк тәкъдимнәре булган икән. - Шәһәр үзәгеннән тагы бер-ике кибет сайлап ал үзеңә. Ширкәтеңә офис өчен бер матур бина тап. Озакка сузма. Хәл итәрбез, - диеп тә әйтеп салды.

  • Шәһәр үзәгендә хуҗасыз кибет калмады кебек... Офис өчен дә белмим шул, - диеп, икеләнеп калган егетне ул ярты юлында бүлде.

- Башкалар өчен калмаса да, синең өчен табылыр. Дөньяга әлегә без хуҗа.

- Югарыда бүлешкәнгә күз салу килешми, - дип әйтүем.

- «Бабай»ныкына кагылмыйбыз ич без.

- Син сайла, мин хәл итәрмен, - диде «абзый».

- Безнең ише җаваплыгы чикләнгән ширкәт өчен әллә ниткән зур офислар кирәк тә булмастыр бәлки. Тыйнак булганың хәерле.

- Тыйнаклар заманы түгел, дустым, сиңа моны белергә вакыт. Җаваплылыгы чикләнгән булса да, ширкәтеңнең хокуклары чикләнмәгән булыр.

Сәгатенә күз төшерде Фәлах һәм капылт кына кулын сузды.

Хушлаштылар...

— 3 —

Ык буенда гаҗәеп матур күлләр бар. Ул күлләрне безнең тарафларда сирәк очрый торган, ягъни тиңе булмаган иркен болыннар уратып тора. Су өстендә балык уйный, кыр үрдәкләре йөзеп йөри. Куе куаклыклар эчендә кошлар оя кора, йомырка сала, бала чыгара.

Болында печән, чәчәкләр... Узып китәрлек түгел, ятып тәгәрисе килә. Ул хуш ис, ул сафлык, ул сусыл рәхәтлек - утырып хәл алыйм дисәң торып китәм димә.

Көтү кертмиләр монда, печәнгә саклыйлар. Көтүдәге сыер, сарык һәм кәҗәләр чокыр-чакыр арасында, көн кызуыннан, корылыктан янган калкулыкта чемченер үлән эзләп иза чигә. Дүрт аяклы хайван түгел, кешеләрнең дә кирәккә-кирәкмәскә чуалып йөрүләрен өнәп бетермиләр монда. Ә су читендәге юкәләр күләгәсендә хозурланып яткан ялгыз Кашка тәкәгә күзегез төшсә, гаҗәпләнмәгез. Ул бер генә, «ярамый» дигән сүзне белми, аңарга ни теләсә шул рөхсәт ителә. Ул бит Кашка тәк! Шуңа да, әнә, башка мал-туар бер кабым сусыл үлән эзләп иза чиккән, бер йотым су өчен җанын фида кылырга әзер булып әлсерәп йөргәндә күзләрен ялкау гына челт-челт йомган сыман итеп изерәп, рәхәтлек кичереп ята. Тамак тук, өс бөтен дигәндәй, бу дөньяда бәхетле булу өчен тагын ни кирәк.

— 4 —

Фәлах абыйсы Алмазны гел кайгыртып торды. «Офиска бина сайладыңмы? Кайсы кибетләргә күзең төште? Тәкъдимнәреңне керт, сузма, тәкъдим...» дип, көн аралаш диярлек искәртеп торды үзенә. Һәм билгеле инде, сүз арасында Ләйсәннең хәл-әхвәле белән дә кызыксынырга онытмады.

Ләйсәнгә нәрсә, ул риясыз бер кыз буларак яшәвендә дәвам итте. Әллә бар аңарга Фәлах, әллә юк. Күрде, һәм онытты да. Консерватория каршындагы әзерлек курсларына йөри. Иртән чыгып китә, кичен кайта, аның үз дөньясы. Чаллыда бергә укыган классташ кызы белән Казанны гизәләр, Казан белән танышалар.

Фәлах сәламнәрен кайда алган булса, шунда калдырып барды Алмаз, сеңлесен борчымады. Сораштырыр-сораштырыр да Фәлах бер онытыр әле дип өметләнде. Шәһәр хуҗасы булмагае, әллә кем булсын, алар нәселендә ике-өч мәртәбә күрешеп, кемнеңдер кәефен күтәрү өчен дип үстерелгән кыз бала юк. Һәм, Ходай үзе сакласын, булмас та.

Ә инде хуҗа кеше белән дуслыкка килгәндә, анысы башка нәрсә. Ул үзе дә бурычлы булып кала торган егет түгел ич. Сораганын да, сорамаганын да кайтарып, китереп тора. Шәһәр үзәгендәге затлы бина һәм зур кибетләрнең ни рәвешле таратылып, ни рәвешле түрәләр һәм мафиоз төркемнәр арасында бүленгәнлеген ул яхшы белә. Дәүләткә яисә шәһәр казнасына күпме түләүдә түгел хикмәт, хуҗалар белән уртак тел табу мөһимрәк. Кем яхшырак майлый белсә, шуның эшләре гөрләп алга бара. Үзенең фидакарь хезмәте белән баеган бер-бер кешене белсәгез, күрсәтегез әле, минем күргәнем юк. Рәсеме астына исемен язып музейга эләр идек.

«Шәһәр үзәгеннән үзеңә охшаган бинаны сайлап ал», дигән сүзләрне онытмады Алмаз. Оныта торган сүзме соң. Кызганыч, затлы биналар инде бүленгән. Кире кайтарып ала алмаслык итеп бүленгән. Мал булса хуҗа табыла икән ул. Ә хуҗалар аз түгел бу илдә. Фәләхтан югарыраклары да бар. Һәммәсенең уллары, кияүләре, туган-тумачасы, кода-кодагыйлары дисеңме... Эшлиселәре килмәсә дә, бай буласылары килә. Казанда гына түгел, Парижда һәм Лондонда, Чехия, Кипр һәм Төркиядә менә дигән бина һәм ял урыннары сатып алды инде бу шәһәрнең иң-иң асыл затлары. Нәрсә хисабына дисезме? Сез сорамагыз, мин әйтмим. Күпне белсәң - тиз картаерсың, дигән халык. Ә халык белеп әйтә.

Хуҗалар даирәсендә бүленгән малга күз салмады Алмаз. Әмма тапты. Үзәк урамдагы зур гына бер китап кибетенә күз төшерде. Кинотеатр бинасына. Һәм гарип-горабалар йортына. Бу соңгысы тарихи бер бина, офис өчен койган да куйган инде менә.

- Егет икәнлегеңне белә идем, әмма бу кадәр дә зирәклек күрсәтерсең дип көтмәгән идем, - дип бәяләде Фәлах, ул керткән тәкъдимнәрне тыңлагач.

Әмма Алмаз үзе икеләнә иде әле. Шәһәр матбугатында тавыш-гауга чыгудан шикләнә иде. Журналист-язучы халкы белән бәйләнәсе килми иде аның, телләре бик яман. Бер казынырга керешсәләр -җиде бабаңа җитәрләр.

- Тапкансың баш ватар нәрсә, - диде Фәлах, аның шикләрен бүлеп. - Менә сиңа бер журналист һәм тагы бер шагыйрьнең визит картасы. Телефоннары,

адреслары күрсәтелгән. Чакырт үзеңә. Үзләренә бер ярты куй һәм сөйлә гөзереңне. Алар гәзиткә язып чыксын. «Китап сату кимеде, дәүләттән ярдәм кирәк. Һич булмаса, шушы эштә ярдәм итәрлек эшкуарлар табылсын иде...» дисеннәр. Шул ук мәкаләне хат рәвешендә Байтимер Тимербаевичка да язып җибәрсеннәр. Үзенә мөрәҗәгать иткәнне ярата безнең бабай. Хәл итү өчен дип, хатны ул миңа төшерәчәк. Шуның белән вәссәлам, дустым. Кибетнең ачкычлары кулыңда дип саный аласың.

- Ә мин китап сатып байый алырмын дип уйлыйсызмы?

- Кибеткә хуҗа бул иң элек. Аннан бер почмагына, вакытлыча, китап та куйган булып торырсың. Үзең хуҗа булып алгач, белерсең ни эшләргә. Җаның ни теләсә шуны сат, аракымы, тәмәкеме - анысы синең эш.

- Ә теге, сез исемнәрен биргән журналист белән шагыйрь риза булырлармы икән соң? - дип, сорарга кирәк тапты Алмаз.

Тәкәббер елмаю чагылды Фәләхның йөзендә.

  • Кая барсыннар, аларның да ашыйсыв килә ич. Мин кушкач язарлар.

  • Китап кибете өчен көрәшергә була дисез...

  • Китап кибете - синеке. Инде хәл иттек дип сана. Авызыңа чәйнәп каптырганны йотасың гына калды. Ә менә кинотеатр хакында уйланырга кирәк. Сорашмадыңмы, кемнәр хуҗа икән анда хәзер. Кемнәр күз атты икән, бабайныкылар була күрмәсен.

Алмаз барын да җентекләп өйрәнгән иде инде.

  • Хезмәт коллективы идарә итә. Халык кинога йөрми бит хәзер, өеннән чыгарга курка. Караңгы төштеме өйдән чыкмыйча телевизор аша кино яисә видео карап яталар. Кинотеатрда балалар өчен җыр һәм бию студияләре ачып җибәргәннәр. Яшь рәссамнар күргәзмәсе эшли икән...

  • Шул гынамы, - дип, бүлдерде шәһәр хуҗасы. Егетнең икеләнә төшеп сөйләшүе күңеленә хуш килми иде аның.

  • Шул гына.

  • Проблема юк, - дип, хәл итеп тә куйды хуҗа. - Рөхсәтсез-нисез әллә ниткән студияләр оештырып ятмасыннар әле монда. Студия һәм сәясәт белән шөгыльләнүчеләрне бабайның җене сөйми, шуны бел.

  • Балалар бит... Бию һәм җыр. Нинди сәясәт булсын?..

  • Булмагае. Үз өйләренә чакырсыннар да өйрәтсеннәр әнә, алай бик акча эшлиселәре килсә. Куарга. Таратырга, - дип, әмер биргәндәй өстәлгә китереп сукты Фәлах әфәнде. Димәк, хөкем чыкты.

Алмаз дәшми торды. Әллә хуҗа кешенең балалар турында сүз чыккач шактый дорфаланып китүе сагайтты аны, әллә башка бер-бер сәбәп. Ни дияргә белми югалып калды.

Шәһәр хакиме үзе бүлде бу тынлыкны.

- Анда, кинотеатрда, ни эшләргә җыенасың, дустым?

  • Казино урнаштырсам ничек булыр икән?.. Сезнең киңәштән чыкмам, әлбәттә.

  • Казино, - дип кабатлады һәм бераз уйга калып торды Фәлах. - Карале, Казино өчен бер дигән урын тапкансың бит син. Ресторан да ачып җибәрсәң, акчаны көрәп алачаксың. Хәл иттек, дип сана.

Эшкуарның күзләре ут булып янарга кереште, кем әйтмешли, акча җиле килеп бәрелде ич, аппетит кызды.

- Ә өченчесе белән ни эшләрбез икән, гарип-горабалар йорты белән?.. Әлегә сабыр итикме, ничек уйлыйсыз, Фәлах абый? - диде ул, итагатьле һәм тыйнак кына.

Фәлах елан ите ашаган кеше. Күрми дисезме әллә, сизми дисезме әллә. Егет сайлый белә, борыны ис сизә икән. Үткән гасырда ук салынган мәһабәт ул бинага кызыгучылар булгалаган иде инде. Өстәвенә шәһәрнең нәкъ үзәгендә бит әле. Бераз гына акча кертеп ремонтлап та җибәрсәң хан сарае булачак.

- Күз үткен икән үзеңдә, - диде ул, тавышын күтәрә төшеп. - Мин аны байтак җил-яңгырдан каплап калган идем инде. Бина бер дигән. Бина шәп бит, ә... Аны да кулга төшереп алсаң күпләрнең борынына чиертәсең инде син, ә, дустым Алмаз?!.

Махсус басым ясый хуҗа. Бина кадерле. Бик тә кадерле. Әнә ничек суза. Җавап бирергә ашыкмый бит әле. Ялындырырга телиме, әллә бәяне күтәрергә җыенуы...

- Сезнең киңәш белән инде. Яхшысын, уңайлысын эзлә, дидегез ич.

- Эзләгәнсең һәм тапкансың, - дип, хуплагандай итеп алды Фәлах. Әмма бу аның ризалашуы түгел иде әле. Өстәл өстендәге кәгазьләрен актарган атлы булып нидер уйлана, тәгаен генә бер фикергә килә алмый изалана. Кинәт, бер карарга килгән сыман башын калкытты ул. - Сер итеп кенә әйтәм! Бу бина өчен миңа бер француз фирмасы Парижның Елисей кырыннан болын тикле фатир тәкъдим иткән иде. Ризалашмадым...

- Аз тоелдымы, - дип, сорап куйды Алмаз, тәмам әдәпсезлек күрсәтеп. Сүзләре авыздан кош сыман чыгып очкач кына аңлады үз хатасын.

Фәлах гүя игътибар итмәде. Үзенә якын җибәргән икән, нигә вакланырга. Ул кадәр үк беркатлы түгел лә ул, аның үз планнары, үз нияте, үз максаты. Шуңа ирешергә кирәк иң әүвәл.

  • Шәһәр саен фатир алудан ни файда, - дип кенә куйды ул. - Акча кирәк. Акчаң булса кайда да җәннәт.

  • Мин дә шул фикердә, - дип, салпы якка салам кыстырды егет. Кыстырмый соң, бинасы бигрәк тә шәп ич.

Фәлах, ниһаять, урыныннан торып ишекле-түрле йөренергә кереште. Ризалашу авыр иде, күрәсең, бик тә, бик тә майлы калҗа кулдан ычкыначак. Ризалашмый да булмый. Ниятләре зурдан иде ич.

  • Бу йортка, беләсең килсә, бабай үзе күз салган иде инде, - диде ул, юан бармагын серле рәвештә түшәмгә күрсәтеп.

  • Бирмәдегезме? - дип, хуҗасының авызына керде эшкуар.

  • Бирмәдем. Алай иттем, болай иттем, боргаландым тәки. Бирмәдем.

  • Менә кем бәхетенә икән? Инвалидлар өчен шәһәр читеннән бер-бер буш тулай торак табармын. Шунда күчерербез. Бинаны, ремонтлау һәм заманча җиһазлау өчен дигән булып, сиңа тапшырырбыз. Урнаш! Һәм...

Шып туктап калды ул шунда «Һәм» дигәчтен сүзнең дәвамы булырга тиеш иде кебек, әмма авызына су капкандай сүзсез калды Фәлах.

- Тагы ни әйтергә теләгән идегез, хуҗам?

- Беләсең ич, - дип, Алмазның каршысына ук килеп басты Фәлах. Ялварулы, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрдә генә була торган караш белән аның күзләренә текәлде. Менә-менә елап җибәрергә җыена диярсең. Ни гомер белеп, аралашып шәһәр хуҗасын мондый чарасызлыкта, кызганыч халәттә күргәне юк иде аның.

Алмаз үзе дә аягүрә торып басты. Нигә юрарга белмәде аның бу халәтен.

  • Ни эшлим, ни боерасыз, хуҗам?

  • Ләйсән... - диде Фәлах Экзамыч. Һәм бугазына килеп тыгылган төерне, күзләрендә мөлдерәгән кайнар тамчыларны яшерә алмый, бер читкә китеп барды. -Ләйсән белән очраштыр син мине, дустым. Күзләремә йокы керми. Гел аны уйлыйм. Гомер хатын-кыз дип дөньясын оныткан ирләрне сөймәдем. Баксаң, үзем шул хәлдә торып калганмын. Әллә ни эшләтте мине ул кыз... Үзем дә аңлый алмыйм.

Дөнья кадәр байлыкка ия булдым, дип, куанычтан башы әйләнеп торган Алмаз бар нәрсәгә әзер иде. Әмма мондый борылышка түгел. Хуҗа кешенең Ләйсән хакындагы сүзләре һич кенә дә уен-муен түгел икән ләбаса. Шактый җитди, ул уйлаганнан күпкә җитдирәк булып чыга түгелме. Чигәсенә яшен ташы китереп сукты диярсең, икеләнүле һәм каршылыклы уйлар чоңгылында торып калды ул. Ни эшләргә? Бу халәттән югалтуларсыз гына чыгу юлы бармы? Бер тарафта башка берәүнең төшенә дә кермәслек байлык һәм очсыз-кырыйсыз мөмкинлекләр, ә икенче тарафта бердән-бер сеңлесе, яңа чәчәк аткан гөлгә тиң Ләйсән.

Юк, күктән иңгәндәй, кулына керәм диеп торган биналардан баш тартырга теләми иде ул. Гомере буе эшләп тә ирешә алмаслык хәзинә ич алар. Берсе-берсе әллә ничәшәр миллион тора. Шундый форсатны кулдан ычкындыралар диме... Ләйсәнне дә күрәләтә упкынга төртеп төшерә алмый. Күз ачып йомган арада катгый бер фикергә килде ул. Вакытны сузарга кирәк. Фәлах өметләнсен. Аны өметсез калдыру ярамас. Ә ул өметләнеп, бары да яхшы, ал да гөл дип йөргән арада өч бинаны да үзләштереп өлгерергә кирәк. Кайтарып ала алмаслык итеп канунлаштырырга. Аннан күз күрер. Үз кулы белән биргәчтен терсәген тешли алмас әле Фәлах.

  • Алмаз дустым, - дип, эшкуарның янәшәсенә килеп басты Фәлах. Әйтерсең, аның хәленә керүе. - Син бу биналарны бик сузма инде, йәме... Ләйсән белән дә күрештер тизрәк. Сузма. Изге ниятләрне озакка сузмавың хәерле.

  • Ярар, - булды җавап. Кем ничек аңлый, шулай аңласын.

Әмма Фәлахны канәгатьләндерми иде мондый җавап.

- Ул нинди җавап ул? Каян килгән «ярар». Ярарның башы авыртмый бит аның, дустым Алмаз. «Ярар» дип алдап йөрмә инде син мине. Күрештер Ләйсән белән.

- «Ярар» дигәнем, шул ризалашу иде бит.

- Нигә Соң аны ачык итеп әйтмисең, сузасың. Газаплыйсың...

- Газапламыйм, Фәлах абый! Ләкин, сезнең дә мине дөрес аңлавыгызны телим.

- Сөйлә дустым, тыңлыйм. Мин сине аңларга, хәлеңә керергә тырышырмын. Сөйлә, көттермә генә.

- Ләйсәнгә бит әле унсигез дә тулмаган...

- Ә миңа илле сигез, дип әйтмәкче буласыңмы.

- Түгел, алай дип әйтмим, аллам сакласын. Сез зур җитәкче. Яхшы сакланган ир-ат. Ә ул бала гына...

- Юк-юк, - дип, шундук каршы төште Фәлах. - Ул буй җиткән кыз. Сирәк очрый торган гүзәллеккә, зифалыкка ия.

- Ул гөнаһсыз кыз бала. Егетләр кулы тимәгән кыз.

- Булсын. Нәкъ шундый булганга ошаттым да инде мин аны.

- Мине дөрес аңлагыз, Фәлах абый, - дип, сүз иярә сүз чыккач бераз тәвәкәлләргә үк җөрьәт итте Алмаз. - Күрәләтә сезнең ятакка озатып куя алмыйм бит инде мин аны. Ул минем сеңел. Бертуган абыемның кызы. Аны минем җаваплылыкка тапшырып Казанга җибәрделәр.

Хуҗа тавышын күтәрер, янарга керешер, дип көткән иде. Баксаң, ул тагы да йомшара гына төште.

- Булсын, Алмаз, синеңчә булсын. Мин аны күрергә генә телим. Күзләренә карап торасым килә. Чәчләреннән сыйпап, кагылып узасым килә. Тавышын ишетәсем, онытылып көлгәнен күреп куанасым килә... Мин хәтта аның пианино артында уйнап утыруын күрер өчен генә дә әллә ниләр бирергә әзер.

Әнә ничек, димәк, чираттагы шаяру яисә нәфес азгынлыгы гына түгел бу болайга киткәч... Хәлләр шактый җитдиләнә. Артка чигенеп булмый, алга таба ничек хәрәкәт итәргә икәнлекне дә белгән юк.

Ә «абзый», әнә, җавап көтә. Җавапсыз калу мөмкин түгел.

  • Соң алай булгач, шушы атнаның ахырында килеп китегез безгә.

  • Юк-юк, атна ахырына кадәр бик ерак. Бүген үк, менә хәзер үк мөмкин түгелме...

Ризалашмый булдыра алмады Алмаз.

Эш сәгате дип тормадылар, юлга чыктылар. Шәһәр хуҗасын һәр чат саен милиция хезмәткәрләре кулларын маңгайга куеп сәламләп озатып калды. Дәүләт мәшәкатьләре белән янып йөргән җитәкчеләргә почет зур шул бездә...

— 5 —

Алмазның хатыны югары белемле. Әмма аның утызбишкә җитеп бер көн дә казна эшенә чыкканы юк. Бала тапмады һәм ул хакта уйлаганы да юк. Бала табып кем рәхәт күргән, ди. Эшкә йөрмәсә дә хатынының бу вакытта өйдә түгеллеген белә иде Алмаз. Көндезләрен ул бассейнга йөри. Йөзеп арыгачтын массажга бара. Аннан тырнакларын, чәчләрен каратырга. Кибетләрдә йөрергә, яңа мода үрнәкләре белән танышып бару кирәк. Үзенә беркетелгән машина бар. Мәшәкатьләре җитәрлек, көнозын кайтып керми шәһәрдән.

Көннең икенче яртысында Ләйсән өйдә берьялгызы булырга тиеш иде.

Нәкъ шулай булып чыкты да. Тәненә ятып торган спорт костюмыннан гөлләргә су сибеп йөри иде кыз. Өйгә кеше кайтып керү ихтималы булмаганлыктан, онытылып үзалдына нидер көйләп йөрүе. Көтмәгәндә-уйламаганда килеп керүчеләргә исе дә китмәде аның. Үтеп барышлый гына сәлам юллады да талчыбык билләрен уйнатып эчке бүлмәгә узды.

- Ләйсән, качма. Кая алай фырт кына китеп барасың, - дип туктатты аны абыйсы. - Күрмәдеңме әллә, кунак килде ич. Нигә исәнләшмисең?

- «Сәлам» дидем ич, - дигән тавышы ишетелде аның.

- “Сәлам” генә җитми. Чык әле, чык монда. Күрмисеңме, нинди олы кунак килде.

- Әй, эшем бар иде лә, абыем, - дип, теләр-теләмәс кенә кире борылды кыз. Чыкты һәм үзенең беркадәр кысан, тәненә сыланып торган киемдә булуыннан уңайсызланып, чарасыз, туктап калды.

Бәлки сезнең дә игътибар иткәнегез бардыр: шулай капылт кына тартына төшкәндә хатын-кызның бөтен холык-фигыле, серләре һәм гүзәллеге бер мизгелгә аерым-ачык балкып китә торган була. Бер мизгелгә сузыла ул бары. Әмма онытылмый, хәтергә уелып кала. Бер күрүдә яраттым, диюләре әнә шул халәтнең мәңгелеккә күчүе булса кирәк.

Фәлах шул мизгелнең шаһите булды. Кызның күз карашында диңгез дулкыннары балкышын күреп калды ул. Аның, тартынудан, алсуланып киткән йөзләрендә затлы тыйнаклык, ачылмаган гөл серләре төсмерләнде кебек. Иңбашына сузылып төшкән чәч бураны, сылу сынындагы зәвыклы чигелешләр дисеңме - һәммәсен бөртекләп аңлату җиңел түгел, күреп калу кирәк иде.

Телсез калды Фәлах. Кызның сәламенә дә җавап кайтара алмады. Борын тишекләреннән гүя ялкын ургылып чыкты аның, күзләрен сихерле томан басты.. «Минеке... Бары минеке генә. Үлсәм-үләм, әмма шушы кызның куенында үләм», дип тәкрарлады ул үзалдына. Моны һичкемгә сиздермәде, әлбәттә. Бары үзалдына ант эчте.

Кунакны ял салонына чакырды Алмаз. Һәм бер очтан Ләйсәнне дә әйдәде үзләре белән.

- Әллә Фәлах Экзамычны танымадың инде, - диде ул, сеңлесенең кунакка битарафлыгын ошатмыйча.

Кыз таныган иде, әлбәттә. Аңарда да җитәрлек иде ул сизгерлек. Махсус танымаганга сабышты.

- Таныштырмадың ич, абый. Синең дус-ишләреңне мин каян белеп бетерим ди...

Фәлах өчен бу һич көтмәгән җавап иде. Нәрсә-нәрсә, әмма үзен бер күреп тә хәтерләми калган кешене очратканы юк иде әле аның. Шундук бурлат сыман кызарып чыкты ул. Кыяфәте болай да чамалы гына булган түрә өчен шул җитә калды.

Кыз да чак кына «Ташкүлчим» дип әйтеп җибәрмәде. Кешенең кимчелегеннән көлергә, аны кимсетергә ярамый. Гарип-гораба яисә ямьсезлек күргәндә үзалдыңа «Ташкүлчим», ягъни «Ташка үлчим» дип әйт тә оныт ул хакта, ди торган иде аның әбисе.

Кызның махсус шулай кылануын аңламады ир-атлар.

- Фәлах абыең ич. Мине хәтерләмисеңмени, берничә көн элек кенә бәйрәм итеп утырган идек. Бергә биедек тә әле хәтта, - дип, кызның хәтерен яңартырга тырышты олы кунак.

Шунда гына балкып алды Ләйсән. Аның иреннәре, гүя, көнгә баккан чәчәк булып ачылдылар.

- Сезмени? Танымый да торам. Сез бит бүген бөтенләй бүтән, үзгәргәнсез, яшәреп киткәнсез, дип әйтимме. Исәнмесез, Фәлах абый, - дип сәламләде кыз олы кунакны.

Төчеләнде, юри кыланды ул. Әмма Фәлах моны аңламады. Аның да караңгылана барган түгәрәк йөзе көнбагыш чәчәгедәй кинәт ачылып китте.

- Сине күрергә дип килдем, Ләйсән, - дип пышылдады ул, Алмазның аш бүлмәсенә чыгып киткәнлеген күреп. - Синең белән янәшә утырганнан соң, синең белән биегәннән соң, Ләйсән сеңлем, әллә нәрсә булды үзем белән.

Фәлах, түземсезләнеп, кабалана-кабалана кызга үзенең хисләрен, газапларын аңлата башларга әзер иде. Ул башкаларның бер сүзсез үзе белән килешүенә, үзенең авызына карап торганнарына күнеккән. Ни кыланса, ни сөйләсә дә үзен туры юлда һәм хатасыз, дип саный торган иде бит ул.

Хәйләкәр песи кебек әкрен-әкрен үзенә елышырга иткән абзыйны тиз туктатты Ләйсән.

- Нәрсә булды, Фәлах абый? Бер-бер хәвефле хәл чыктымы әллә, сөйләгез әле...

Аш бүлмәсе тарафына колак салды Фәлах. Анда суыткыч ишекләре бер ачылды, бер ябылды. Шешәләр чылтырашты. Бу Алмазның «мин монда әле, иркенләп сөйләшә аласыз» дип, махсус хәбәр салуы иде.

- Ләйсән, - дип, тирән сулыш алды шәһәр башлыгы. Махсус шулай эшләде, әллбәттә. Аңарда шактый гына күләмдә артистлык сәләте дә бар иде. Үсмер чакларында ул бит артист булырга хыялланган, үзешчән сәхнәләрдән төшми уйнаган кеше. - Сиңа ничек дәшәргә дә белмим инде. Сеңел, дияргәдер, бәлки. Әмма алай дәшәсем килми. Коры чыга. Ләйсән-җаным яисә Ләйсән-сылуым, дип дәшсәм ачуланмассыңмы?..

Җилкәләрен сикертеп куйды кыз. Миңа ни, барыбер, дигән сүзе иде бу.

  • Ләйсән-сылуым, - дип, кабаланып, үз монологын дәвам итте Фәлах. Кызның җилкә сикерткән мәлдә уйнап алган күзкарашы, ирен читләрендә төсмерләнеп калган елмаю чалымнары аңарга өстәмә көч, үз-үзенә ышаныч иңдергән иде. Аңлавынча, бу аның кечкенә булса да беренче җиңүе иде бит. - Син чын-чынлап сылу кыз, Ләйсән. Сиңа башкача дәшү мөмкин түгел. Сине беренче тапкыр күргәчтен үк минем күзалларым караңгыланып киткән иде. «Йә Ходай, җир йөзендә шундый матурлык барын нигә миңа бу көнгәчә белдермәдең, хәбәр итмәдең. Нигә мине бу көнгәчә кояшсыз-айсыз яшәргә дучар иттең», дидем үзалдыма.

  • Ходай тәгаләне гаепләмәгез, аның гаебе юк, - дип, муенына салынып төшкән чем кара чәчләрен көяз генә сөзеп баш аркан атты кыз. Һәм таңда тургай сайраганы кебек көлеп куйды. - Ходайны гаепләмәгез, сез яшь чакларда бит әле мин бу якты дөньяда булмаганмын.

  • Юк-юк, ялгыш аңлашылмасын, киресенчә, мин Ходайга рәхмәт кенә әйтәм. Сине дөньяга яратканы өчен. Шундый гүзәл, сылу итеп яратканы өчен. Һәм, әлбәттә, безне очраштырганы өчен. Ходай белә, ул һичвакыт ялгышмый, безне дә бит менә бик вакытлы, бик урынлы таныштырды ул. Минем куанычка, минем бәхеткә, һәм, мин уйлыйм, синең дә бәхетеңә булыр дип...

  • Гафу итегез, - дип, җитди генә аның сүзен бүлдерде кыз. Һәм капылт кына сорап куйды. - Сезгә ничә яшь соң, Фәлах абый?

Нәрсә-нәрсә, әмма мондый сорау көтмәгән иде Фәлах, калтыранып куйды хәтта. Ләкин йөзенә чыгармады, ягымлы һәм итәгатьле рәвештә сөйләшүен дәвам итте.

- Ничә яшь дип, Ләйсән-сылуым, чын сөюдән изаланган кешенең яшен сорамыйлар. Мәхәббәт кешеләрне тигезли, олыны - яшь, яшьне - олы итә.

- Мөмкин, - диде кыз. Аның һич кенә дә бәхәскә керәсе килми иде. Әмма, үз соравына җавап ишетергә теләве дә хак. - Ләкин, кызыксыну, белергә теләү дә гаеп түгелдер бит.

- Ир кешене, Ләйсән-сылуым, ул яшәгән еллар һәм чал чәчләр бизи генә.

- Мин дә шулай уйлый идем. Сезнең яшегезне белергә теләү гаеп эш түгелдер ләбаса. Ә сез яшерәсез.

Фәлах сизгер кеше. Кызның, үз соравына җавап ишетмәүдән кәефе кырылганны чамалап өлгерде. Һәм ялгышын төзәтергә ашыкты.

  • Нигә яшерим. Миңа, Ләйсән-сылуым, илле сигезенче яшь. Аз түгел... Әмма, күп тә түгел. Бу патшалар һәм президентлар яше.

  • Менә кызык, - дип, урынында сикергәләп куйды кыз. - Ә минем патша да, президент та күргәнем юк иде әле. Сез шуларның кайсысы?..

Бу сүзләрне Фәлах кызның шаяртуы итеп кенә кабул итте. Кәефе кырылмады.

- Патшалар бездә юк, беләсең, Ләйсән-сылу. Ә Президент бар. Ул - үз кеше.

- Менә нинди кызык. Сез президентны күреп беләсезме? «Үз кеше» дидегез, ә ничек була ул «үз кеше», сөйләгез әле. Минем бик тә беләсем килә.

Кызны үзе белән әңгәмәгә җәлеп итүенә чиксез бәхетле иде Фәлах. Форсаттан файдаланып калырга да вакыт. Олы сере белән уртаклашырга җыенган атлы булып кызның янәшәсенә үк килеп басты ул. Җилкәсенә кулын салып үзенә тарта төште.

  • «Үз кеше» дигән сүз - бик якыным дигәнне аңлата.

  • Ничек? Ничек... - дип, кыз дәртләндереп торды аның үзен.

  • Кирәксә, ул минем сүздән чыкмый. Мин дигәнчә карар кыла. Миңа охшамаганны эштән куа, дус-ишләремне үстерә.

- Безнең президентмы? - дип, гаҗәпсенеп сорады кыз, үз колагы ишеткәннәргә ышанмыйча. - Ә аның үз башы юкмыни?

- Барын - бар, - дип, көязләнеп алды Фәлах. - Әмма минем киңәшләр сүзгә сүз үтәлә килә. Димәк, бездә дә бар баш. Вәт шул... Аллага шөкер, без бер дә төшеп калганнардан түгел анысы...

Иң авыр сорау - яшь аермасы хакындагы сүздән котылдым. Боерган булса, моннан ары ул сорау кузгатылмас, дип, үз-үзен тынычландырган иде Фәлах. Ашыккан булып чыкты.

- Бәй, Фәлах абый, уйлап куйдым әле, сез минем әтиемнең әтисе, ягъни бабакаемнан биш яшькә яшьрәк икәнсез, - дип, кыз үзалдына нәтиҗә ясап куймасынмы шунда.

Фәләхны аяктан бәреп ектылар. Сез, укучым, әлбәттә, шулай уйлыйсыз. Әмма Фәлах тәмам коралсызланды, сүзсез-өнсез калды, дип уйласагыз, ялгышасыз. Тирән ялгышасыз. Фәлах Экзамычны белмисез икән әле сез.

- Нигә әле без шулай аягүрә басып торабыз соң, -дип, кинәт җилпенеп куйды ул. Гүя иң башына өр яңадан канатлар иңде аның. - Син бит фортепианода искиткеч матур уйныйсың, Ләйсән-җаным. Әйдә әле инструмент янына барыйк. Мин бит, олы эшләремне ташлап, махсус, сине тыңларга дип килдем.

Кызны, озата барган атлы булып, култыклап ук алды ул. Башта кыяр-кыймас кына тоткан иде. Каршылык сизмәгәч, тәмам чын кавалерга әверелде.

Ләйсән дә карышмады. Олы кешенең үзенә хөрмәт күрсәтүе, дип кабул итте ул моны. Өстәвенә бит әле, әнә ничек «искиткеч матур уйныйсың... сине тыңларга килдем», ди. Музыка дөньясына омтылган яшь кыз түгел, сәхнәләрдә ат уйнаткан сәнгать осталарының җаны эрер андый сүз ишеткәндә.

Кыз, хәтта, оялып, тартынып ук куйды. Йәнә бер мәртәбә Фәлах абыйсына оялчан караш ташлап куйды.

  • Бәлки миңа өс-башымны алмаштырып чыгаргадыр. Бу кыяфәт белән инструмент артына утыру килешмәс бит...

  • Юк-юк, - дип, каршы төште Фәлах. - Хәзер үк, зинһар менә хәзер үк уйначы, Ләйсән-сылуым. Спорт киемендә син әкияттән кайткан тылсымлы кыз кебек күренәсең.

Ләйсән утырды. Нәни урындыгын көйләп куйды. Чәчләрен пөхтә генә җилкәсенә таратып салды. Үзенең һәр хәрәкәтен комсызланып күздән кичереп торучының карашын гүя сизмәде, абайламады да ул.

Назлы, әмма үтә тыйнак караш ташлады җилкә аша.

  • Ни уйныйм икән соң?

  • Үзеңә аеруча якын көйне, үзең яратканны уйна, сылуым.

  • Үзем яратканны... - дип, бер мәлгә уйга калып торды кыз. Дуга кебек бөгелгән билләрен кымшатып урындыгын җайлый төште. Фәләхның күзкарашын тойдымы әллә, битләренә алсулык йөгерде...

  • Үзең яратканны, җаным. Ә мин аны үземә багышлап уйнавың, дип кабул итәрмен.

Тынлык урнашып торды бер мәл. Ниһаять, фани дөнья турында онытып фортепианога аның ак һәм кара телләренә текәлде кыз. Уйнарга кереште.

Ни гомер аягүрә басып торуданмы, Фәлах шактый арыган иде инде. Форсат чыгудан файдаланып өч-дүрт метр читтә, ян тарафта торган йомшак күн кәнәфигә барып чумды. Рәхәтлектән гәүдәләре изерәп китте, башын артка ташлый төште.

Ләйсән уйный... Залга аяк очларына гына басып абыйсы Алмаз да кереп чыкты. Яңа ачылган бурбон шәрабе һәм ике фужер калдырды.

Фәлах, бармагын иреннәренә аркылы куеп, аның дәшмәвен үтенде. «Бар, аш-су бүлмәсендә бул, борчып йөрмә безне», дигәнне аңлатып кулын изәде.

Ләйсән уйный. Дөньясын онытып музыка аһәңенә, моң дәръясына чумган. Аның сулыш алганы да сизелми хәтта. Күкрәкләре генә очарга теләгән күгәрчен балалары сыман калкынып-талпынып куя. Тирән зәңгәр күлгә тиң күзләр ярым йомыла төшкән. Юк-юк, күзләр йомылмаган, гүя ике ярда калган озын кара керфекләр бер-беренә тартылып күрешергә ымсына. Чәч бөдрәләре диңгез шавы, дулкыннарның кагышы булып кызның иңбашыннан беләкләренә агып төшкән. Озын нәфис бармаклары фортепиано телләренә басмый, гүя алар бии. Йә ходам, әллә чәч бөдрәләреннән саркылып төшкән эре-эре тамчылар бииме ул клавишалар өстендә. Гади бер татар җыры җан белән тән, моң белән галәмне берләштереп, кабатланмас бер симфониягә әверелә түгелме соң. «Айлы саната»ларың бер читтә торсын. Чү, мизгел, ашыкма. Син гомеремнең иң югары ноктасы. Чү, язмыш, нигә искәртмәдең. Мин сине җир кызы белән таныштырдың дип уйлаган идем. Ә син миңа алиһә иңдергәнсең...

Музыка агыла. Агыла да агыла. Ул колак аша гына түгел, күзләр аша, сулыш аша ургылып керә иде җанга. Ләйсәннең һәр хәрәкәте, гәүдә тибрәлешләре музыка иде. Шуның белән генә тәмамланса икән. Ул да түгел кыз, үзе дә белешмәстән булса кирәк, ипле генә үзалдына җыр сүзләрен башлап җибәрде. Кемдер ишетсен өчен түгел, үзе өчен генә көйли иде ул аны. Әмма җырның сүзләрен түкми-чәчми үзенә багышланган дип кабул итте Фәлах.

Эзләдем бәгърем сине

Еллар буе тилмереп.

Туймас ахры, мәңге туймас

Күзләрем сине күреп.

Ишетелер-ишетелмәс кенә җырлый кыз. Әмма аны ишетмәү мөмкин түгел. Тавышы нинди бит аның, тавышы... Айлы кичтә тау итәгеннән ипле генә агып чыккан чишмә челтерәве мени. Җанга ятышлы, колакларны иркәләп тора.

«Эзләдем бәгърем сине...» Нинди көй. Нинди сүзләр. Кешегә ни сан, таш булса ташлар да шул мизгелдә синең белән бергә саф татар телендә көйли, җырлый башлар кебек иде. Фәлах үзе дә кыз уйнаган көйгә кушылып, дөньясын онытып, җырлап җибәргәнен абайламый калды.

Кәккүк кычкыра сирәк кенә,

Сагнуын сөйләп кенә.

Килсәң иде иркәм яныма

Көлемсерәп кенә.

Эз-лә-дем бәгъ-рем си-не...

Җыр тәмамлангач та Фәлах, күңеленә тулган хис ташкынын тыеп тора алмыйча, аягүрә торып басты. Мышык-мышык борынын тартып алды. Ак кулъяулык чыгарып күз төпләрен сөрткәләп торды. Һәм шуннан соң гына кул чәбәкләргә кереште.

- Бис... Бис, сеңелем, Ләйсән-сылу.

- Ошадымы әллә, - дип сорап куйды кыз. Үтә тыйнак һәм нәзакәтьле тартыну, уңайсызлану кичерә кебек иде ул. Тавышы калтырана төшеп чыкты.

- Сез талант. Татар сәнгатенең киләчәге сез, - дип, мактау сүзләрен һич кызганмады кунак. Һәм янына ук килеп, кызның уң кулын алды кулына. Куларкасын үпте, аннан берәм-берәм бармакларын сыйпап чыкты.

Ләйсән өчен бөтенләй көтелмәгән күренеш-тамаша иде бу. Уңайсыз гына түгел, аңар беркадәр чиркангыч та иде хәтта. Кул аркасын үпкәнне киноларда гына күргәне бар иде аның. Шул рәвешле кыланып соклану һәм хәйран калуны күрсәтәләр, күрәсең. Шуларны хәтерләп кенә түзде, юкса инде әллә кайчан кулын тартып алачак иде.

- Рәхмәт, Фәлах абый, - диде ул, форсат чыгуга ук берчиткә тайпылып. Үзенең уйнавын ошатулары, мактау сүзләре ишетү кем өчен дә рәхәт була торгандыр инде ул. Үз-үзенә ышанычы арта төште кызның.

Олы кунак утны-суны кичкән кеше. Җырны, аның уенын мактаган атлы булып, хәйләкәр төлке сыман, аның саен кызга якынрак елышырга итенде. Гомер ишетмәгәнеңне ишетерсең, исемен дә ул аның әнә ничек, чигү чиккән кебек кенә әйтә.

- Качма инде, сеңелем, Ләйсән-сылу. Кил яныма, үзеңне аркаңнан гына булса да бер сөйимче, - дип, сырпаланырга омтылды. Әмма кызның, судан чыккан балык сыман, ни рәвешле кочагыннан шуып чыкканлыгын абайламый да калды.

Абыйсы Алмаз килеп керде нәкъ шул мәлдә. Кулында кабымлыклар тезелгән ике зур тәлинкә. Күңеле күтәренке. Керә-керешкә бүлмәгә яңа сулыш өрде.

- Җырлап та күрсәттегез бит, ә, - диде ул, авызын ерып. - Гомер концерт-фәлән тыңламаган башым белән, мин онытылып тыңладым. Ләйсән генә түгел, Фәлах Экзамыч, әллә сез дә консерваторияга керергә җыенасыз инде.

Фәлах алай тиз генә ияреп китә алмады уен-көлке дулкынына. Мактау һәм соклануында булды. Йөрәкләргә үтеп керү юлында мактаудан да үтемлерәк башка чара юклыгын яхшы үзләштергән иде ул.

- Ләйсәнгә чын-чынлап консерваторияга керергә кирәк. Җырчы һәм зур музыкант, җырчы булырга... Ышанасыңмы-юкмы, Алмаз дустым, әмма бу шулай. Иртәме-соңмы синең белән безне онытырлар, әмма Ләйсән... Ләйсән-сылу сәхнә йолдызы булып илебез күгендә балкыр, халык күңелендә лаеклы урынын алыр. Бу шулай булыр. Бу шулай булачак, Алмаз дустым, күңелеңә киртләп куй... Килер бер көн, Ләйсәнне синең сеңелең диеп түгел, сине Ләйсән-йолдызның абыйсы дип, искә алырлар.

Керт-керт көлеп куйды Алмаз. Шәһәр хуҗасының шулай кече күңелле булып рухланып сөйләвен тагы кайчан, кайда күрер идең әле.

- Әйдәгез, булмаса, шул хөрмәткә берәр бокал күтәреп куйыйкмы әллә, дип бая ук журнал өстәленә кертеп куелган ике фужерга кызыл шәраб койды ул.

Фәлах, канәгатьсезлек күрсәтеп, каршы төште.

- Мин аңламыйм, дустым, ни эшләргә җыенуың бу. Өстәлгә ике бокал куйгансың. Берсен үзең күтәрдең. Икенчесе Ләйсән-сылуга булса, миңа ни кала? Шешәдән чөмерергә киңәш итәсеңме?

Аны гына аңламаслык түгел, аңлый иде, әлбәттә. Ләйсән әле яшь кыз, ул шәраб-фәлән эчми, дип әйтәсе килгәндер абыйсының. Ә Фәләхның нәкъ менә Ләйсән белән чәкешәсе, аның хөрмәтенә, аның белән бергә күтәрәсе килә иде бит.

Абыйсы акланып өлгергәнче, кыз үзе ярдәмгә килде.

  • Рәхмәт, минем әле эшләрем бар. Мин чыгыйм, булмаса, - дип, рөхсәт сорады ул абыйсыннан.

  • Юк, юк, - дип, чат ябышты Фәлах. - Минем Алмаз белән эчкәнем бар. Мин Ләйсән белән, аның яшьлеге, олы таланты һәм киләчәге хакына йотасым килә бу тамчыларны. - Һәм икенче бокалны алып, кызның ай-ваена да карамыйча, аңарга тоттырды. Кеткелдәп көлеп алды үзалдына.

Ул арада өченче бокал да өстәлгә куелып шәраб белән тутырылган иде.

- Талант өчен... Тиңсез гүзәллек өчен. Һәм... - дип, уйга калып торган атлы булды Фәлах. Бу исә, аның үзенчә ассызыкларга, сүзләренең ихласлыгына өстәмә мәгънә салырга омтылуы иде. - Безнең бергәлек өчен.

Иң элек Алмаз белән чәкештерде. Аннан, оялчан гына бер читтәрәк басып торган кыз янына килде Фәлах. Аның күзләренә текәлде. Кыз исә күзләрен яшереп, түбән төшереп өлгерде.

- Бәхет өчен, - диеп өстәп куйды. Һәм бокал тулы француз шәрабен соңгы тамчысына тикле эчеп тә бетерде.

-6-

Шәһәр читендә үк урнашкан хан сараен уздырырлык котеджда тора Фәлах. Өч катлы йорт. Кышкы бакча. Мунча. Спорт залы. Йөзү бассейны. Һәм тагы әллә ниләр төзеп бирде аңарга дус-ишләре. Җир астындагы гаражда җиде-сигез машинасы тора. Бакчасында ел тәүлеге буе сандугач һәм кенәриләр сайрый, тәвә кошлары, попугайларның нинди генә төрләре юк. Лимон үстерә, әфлисүн, банан... Сөйли китсәң сөйләп бетергесез.

Үзе менә чүкеч тотып кадак каккан кеше түгел. Чүкеч бармакка төшәчәк. Хатыны да бәрәңге әрчергә керешсә кулын кисә. Хуҗалык эшләрен башкару өчен ике-өч кеше тоталар. Һәм шулар өстенә Исмәгыйл карт тагын. Анысы каравылчы, бакчачы һәм кышларын кочегар да булып хезмәт итә. Гаиләсе юк, үзе генә, бакчадагы нәни бер алачыкта яши. Айныганы юк, көн-төн эчә. Әмма шуңа да карамастан, эшен төгәл башкара, бар нәрсәнең җаен белә.

Фәлах әфәнденең якташы һәм ерак туганы да иде әле ул. Тагы бер кимчелеге бар икән - теленә салына. Фәлах белән теленә ни килде шуны сөйләшүче, аңарга турысын ярып салырга сәләтле бердән-бер кеше иде ул бу шәһәрдә. Чөнки ни сөйләсә дә килешеп тора үзенә. Һәм гафу да ителә.

- Фәлах, - дип кенә, дәшеп алды ул бүген дә, әнә.

- Фәлах түгел, Исмәгыйл абый, ничә әйттем бит инде, Фәлах Экзамыч, дип эндәш миңа.

- Һе, тот капчыгыңны. Мин бит сине ыштансыз йөргән чагыңнан беләм. Син дә буклы чүпрәк арасында аунап үскән бер малай ич...

  • Белсәң инде, Исмәгыйл абый. Кеше бар дип тормыйсың, Фәлах та Фәлах имеш...

  • Алайга китсә, аңлат энем, каян килеп «Экзамыч» булдың да куйдың соң әле син? Әтиең, мәрһүм, Әгъзам исемле иде бит. «Экзамен» да, «экзема» да түгел!

  • Мин зур җитәкче хәзер, Исмәгыйл абзый, шуны аңла. Төрле илләрдән, шәһәрләрдән килгән делегацияләр кабул итәм мин. «Экзамыч» матур яңгырый бит - заманча, европача... Ә сиңа барыбер түгелмени?

  • Түгел! Әгъзам - чын, матур татар исеме. Кеше үз исеменең кадерен белергә тиеш, тәрбия шуңардан башлана...

  • Телеңә салынма, Исмәгыйл абый. Әйтер сүзең булса, әйт.

  • Менә уйлап тора идем әле, Фәлах, әйт әле шуны: коммунистларны гел хурлыйсың син. Аңлый алмыйм, элгәре заманда син бит үзең ата коммунист идең. Райкомда беренче булып та эшләгәнсең бугай. Үз-үзеңә каршы киләсең түгелме соң? Лучше дәшмә инде син бу хакта, энем. Үз-үзенең үткәнен хурлаган кеше җүнле булмый ул.

  • Исмәгыйл абый, дим, салынма телеңә. Әйт, ни кирәк?

  • Бер ярты.

  • Шулай диген аны. Хәзер китерерләр...

— 7 —

Бу дөньяда бар булдыксызга, җебегәнгә, җитәр-җитмәскә «сарык» диләр. Нинди гаделсезлек. Ничек күтәрергә кирәк шундый нахакны. Сарыклармы шундый бәягә лаек?! Кем ничек, әмма сарык халкы моңа болай түзеп тора алмый моннан ары. Җыелышып киңәш итәргә булдылар.

- Җәмәгать, - дип, сүз башлады, ике бәрән иярткән тәҗрибәле бер оратор. - Тоталитар режим ауды, империя җимерелде. Демократия, сүз иреге килде. Безгә дә үз язмышыбызны кайгыртыр вакыттыр ләбаса.

- Дөрес, - дип, күтәреп алды үзен, менә инде икенче ел кысыр калган, арт сыйраклары һәм койрыгы тигәнәккә баткан кара сарык. - Этләрне яклау җәмгыятьләре оешты, мәчеләр түрдә түшәктә йоклый. Төлке һәм бүреләрне хәтта хисапка алып, саклау-яклау белән шөгыльләнәләр. Ә безгә ни сан?!.

Кысыр сарыкны бүлдереп арткы тарафларда күшәп торган тагы берәү баш калкытты.

- Юкны бакырмагыз әле. Нинди сүз иреге һәм нинди демократия ул тагы. Без бит сарык, сарык кына бары. Мәчеләргә, этләргә тиңләмәгез безне. Менә мин үзем ел да өчәр бәрән табам. Бишенче ел рәттән табам. Кайберәүләр кебек кысыр калганым юк.

- Калса соң... Дүрт аяклы атта абына, - дип, кычкырды теге кара сарык. Авыр сүзләрне үзенә кабул итте. - Алай ярамый... Авырткан җиргә тиясең. Үзеңне бел. Бозау кадәр тәкә белән кыш буе бер лапаста ятмыйм бит мин.

- Бәрәчкәйләр, тавыш күтәрмик әле, талашмыйк. Тыныч кына, үзебез - сарыкларча бер киңәш-табыш итәргә җыелган идек бит, - дип, ике арага керде әле генә «бозау кадәрле» дип, искә алынган тәкә. - Гаеп бездә генә булса төзәтербез, берегез дә кысыр калмас, боерган булса.

- Булды, җәмәгать, җитәр, - дип, тагы бая сүз башлаган ике бәрән иярткән тәҗрибәле оратор телгә килде. -Консенсус табыйк, бәхәсләшмик. Альтернатив фикер ишеткәч тә йоннарыбызны кабартмыйк. Сезнең менә шул хакта уйлап караганыгыз бармы: без - сарыклардан да игелеклерәк нинди кош-корт бар бу дөньяда?

- Сыерлар белән үк тиңләшә алмабыз алуын, - дип, арадан берәве искәртергә кирәк тапты.

Оратор исә фикерен дәвам итте.

- Беренчедән, сыерларның хәле дә безнекеннән артык түгел. Аягы таеп егылганны, саксызны һәм җыен бичараны «сыер» диеп мыскыл итәргә торучылар азмы?

Бу бер булса, икенчедән, сыер - сөт кенә бирә. Ә бездән күргән игелекне санап бетерерлек түгел. Бәндәләрнең кулындагы бияләй, аягындагы оектан башлыйк. Безнекеме? Безнеке! Аякларындагы киез итек, өсләрендәге тун, толып кемнән? Бездәнме? Бездән.

Без бит ул ике аяклы бәндәләр өчен һич ни кызганмыйбыз. Учак ягып күмер төшерсәләр, кунак чакырсалар, бәйрәм итсәләр хәтта бердән-бер җаныбызны да фида кылабыз...

- Ә үзләре урынлыга-урынсызга җыен әтрәкәләмгә «сарык» диләр, - дип, хискә бирелеп алды теге дәрәҗәле тәкә.

Гәүдә бозауныкы кадәр булса да күңеле нечкә икән тагы. Күзләреннән мөлдерәп-мөлдерәп яшь тамчылары бәреп чыккан иде үзенең. Күз читендә энҗе бөртекләредәй елкылдап ала да тәкәнең бөдрә бакенбардлары буйлап тәгәрәшә-тәгәрәшә җиргә тама иде ул кайнар тамчылар.

- Балавыз сыгып тормыйк әле. Без бит монда фикер алышырга килдек, - дип, төрттереп алды бер мөгезе сынык аксак тәкә. Форсаттан файдаланып калуы иде бу аның. Чөнки яшь тәкәләр чыкты мәйданга, тегенең дәрәҗәсе төште.

Сарыкларда да була икән шул андый хәлләр. Әмма ни итсәләр иттеләр, фикерләшә, бәхәсләшә торгач, бер нәтиҗәгә килде тагы үзләре. Сарык хокукларын яклау өчен аерым бер оешма төзү кулай булыр, дип таптылар. Бу эшнең башында торырга лаеклыны гына ачыклый алмадылар әлегә. Һәр тәкәнең баш буласы килде. Ә бит башлык ике була алмый. Бер казанга ике тәкә башы сыймый диеп, дөрес әйтәләр ул.

-8-

Көн арты көн узды. Фәлах вәгъдәләрен онытмады. Иң әүвәл тавышсыз-тынсыз гына шәһәр читенә гарип-горабаларны озатты ул. Химия комбинатының эштән тукталуы сәбәпле бушап калган тулай торагы булган икән. Анда командировкага килүчеләр туктала торган булган. Инде җитештерү тукталгач, продукция дә юк. Димәк, килүче-китүче дә... Ә комбинат директорына акча кирәк, ярты ел диме, эшчеләренә бер тиен эш хакы түләнмәгән. Акча сорап кемгә килә директорлар? Шәһәр хакименә. Күп бирмәде Фәлах, әмма бераз тамды. Айлык хезмәт хакының дүрттән берен генә өләшеп торсалар да ярап куя бит ул шунда. Кешеләр дә бер куанып алган була, директор да эшли санала.

Гарип-горабаларның да күңелен күтәрделәр. Шәһәр үзәгендә, янәсе, һава бик бозылган. Машиналар күп бит хәзер. Саф һава кирәк инвалидларга, табигать кирәк. Химия комбинаты бүтән эшләмәячәк, аның урынында ял базасы булачак, дип чәчтеләр борчакны. Үзгәртеп кору заманы ич. Ышандылар. Ышанмый хәлләре юк.

Дөрес, анда эшләүче тәрбияче һәм табибларның китәсе килмәде үзәктән. Китмәсләр дә иде, баш врачны көйләделәр. Аның улы өйләнергә йөри икән. Фатирлары бик тар. Өч бүлмәле фатир вәгъдә итсәләр, җәһәннәмгә чыгып йөгерерсең.

Шулай итеп, хан сараена тиң ике катлы бина әйләнә-тирәдәге утары һәм бакчалары-ние белән бергә килде дә керде егет кулына. Алмазның дус-ишләре моның шулай булуына ышанмадылар башта. Бераз мактана, арттыра торган гадәте барын белгәнгә, шыттырадыр дип уйладылар. Әмма революциягә кадәрле үк эшләнгән бинаның ак колонналары арасына «Алтын ай» ширкәтенең тамгалары салынган мәрмәр эленгәч үрле-кырлы сикерделәр. Моңарчы Алмаз дип, җилкәдән кагып кына сөйләшкәннәр, инде Алмаз Шәвәлиевич та Алмаз Шәвәлиевич дип, өтәләнә башлады аның тирәсендә.

Кинотеатрны рәсмиләштерү юлында да артык ыгы-зыгы купмады. Бинаның буш торуы һәм тиешле максатларда файдаланылмавын сәбәп итеп, аны аукционнан сатарга дигән карар чыгарылды. Аукцион дигәнең бездә ничек уздырылуын ишеткәнегез бардыр бәлки. Менә болайрак була ул! Өч-дүрт оешма тарткалашып утырган була шунда. Әмма барысы да алдан килешенелгән. Монда тәртәгә тибү ярамый. Типтең исә, үзең башсыз калачаксың.

Алмаз үзенең соңгы сүзен әйткәчтен дә башкалар тавыш-тынсыз калдылар. Ул җиңде. Көндәшләре җиңүченең кулын кысты. Гәҗит һәм телевидение бер атна язды һәм сөйләде әлеге «тарихи вакыйга» хакында. Базар мөнәсәбәтләренең өстенлеге һәм илдә барган демократияләшүнең казанышы итеп күрсәттеләр әлеге тамашаны.

Ә шәһәр башлыгы бинаны төзекләндерү һәм файдалану өчен дип, бер тиенсезгә «Алтын ай» ширкәтенә тапшырды. Вәссәлам!

Алмаз дустыбыз үз бинасында Казино оештыру эшләре белән мәш килеп йөри башлады.

Хәтерегездә булса, китап кибете хакында да сүз чыккан иде бит әле. Аны үзләштерүнең җиңел генә ысулын да күрсәткән иде кебек шәһәр хакиме. Күрсәтүен күрсәтте, әмма да ләкин кайчакта җиңел генә хәл ителәсе эшләрдә дә көтелмәгән борылыш чыгып куя икән.

Нәкъ хуҗа кушканча эшләде Алмаз. Журналист белән шагыйрьне кичкырын үзенә чакыртты. Табын хәстәрләтте. Алларына Шотландиядә эшләнгән затлы виски чыгартты.

- Бу нәрсә икән? Карале, шешәсе матур икән моның,

- ди-ди, кулдан-кулга йөртеп тикшерделәр эчемлекне.

- Моны эчәбезме соң? - дип, икеләнде журналист. - Әллә авыз пычратып тормыйбызмы...

- Син үзеңә кара, мин кызылны эчмим, - диде шагыйрь, һәм эре генә чем кара мыегын сыпырып куйды.

- Нинди кызыл булсын. Бу бит сиңа вермут түгел, «виски» дип язылган. Буржуйлар эчемлеге.

- Соң алайса синеңчә булсын, әйдә берәр стакан җибәреп карыйк. Ошамаса үзебезнең «Чистайский» яисә «Гимайский»га күчәрбез, - дип, авызына кабып, теш чите белән тимер пробканы йолкып алды шагыйрь.

Югыйсә, кул белән борасы гына иде дә бит. Ничек ачарга икәнлеге күзгә бәрелеп тора. Кылансыннар әйдә үзләренчә дип, кысылмады, өйрәтмәде Алмаз. Су эчәргә дип куелган тирән фужерга койдылар вискины. Һәм сулыш алмый эчеп тә җибәрделәр.

- Менә, үзенең закускасы да бар икән бит аның, -дип, өстәл уртасына куелган боз савытыннан бер шакмак бозны бармак арасына эләктереп авызына ыргытты журналист. - Французлар аны гел шулай боз кушып эчә...

Шагыйрь бозга кызыкмады. Ул, ияләнгән гадәте буенча, кәчтүм җиңен иснәде. Һәм, узалдына, сукранып та куйды.

- Заразы, - диде, очкылык тота-тота. - Җүнле нәрсә булса аны безгә җибәрмәсләр иде.

- Шагыйрь дөрес әйтә, нәкъ самагун инде, самагун... - дип, хуплады үзен журналист дусты. - Безнең өчен түгел лә бу. Әйдә, аракыга күчәбез.

- Өстәлдә аракы-фәлән юк иде әлегә. Алмаз тиз генә ярдәмчесенә ым кагып аракы китерттерде.

Өстәлгә куелган аракыны бу юлы да шагыйрь эләктереп алды иң элек. Тимер пробканы ачмакчы иде бугай, ирен читләре кыйшаеп-кыйшаеп куйды. Тешләре ­тешкә тиеп шыкылтады. Тик барып чыкмады, бу юлы шешәне, бәхетсезлегенә каршы, ачып китергәннәр иде.

  • Ә нигә аны ачып китергәннәр. Су кушмадылармы икән? - дип, тавышын күтәрде ул.

  • Нәрсә дип язылган? Шешәсен укы әле, шешәсен, - дип, тәкатьсезләнде журналист. Әйтерсең, ни эләкте шуны эчәргә күнекмәгән болар, белеп кенә эчәләр.

Шагыйрьнең күз чамалы гына иде булса кирәк, күзләрен чекерәйтә-чекерәйтә укырга азапланды.

  • Петровский дип, язганнар түгелме...

  • Петровскиймы? - дип, элеп алды журналист. -Петровский да шәп. Сәлимханның аракысы әйбәтләнеп китте бит соңгы араларда. Россия президенты да шуны соратып эчә башлаган икән. Яшник-яшник Мәскәүгә җибәрәләр. Ике көнгә бер яшник бушатып тора икән теге...

  • Бәхетле кешеләр бар инде ул, - дип, сукранып алды шагыйрь. - Президент булып сайланалар да, туйганчы бушка эчәләр.

  • Соң, син дә сайлан. Мыегың шәп, буең кыска, артың кәнәфидә утырыр өчен генә яралган. Акыллы кыяфәткә керә беләсең, тавышың да килешеп тора. Менә күрерсең, брат, син зур түрә буласың әле. Аннан бит, тагы шунысы бар, безнең «бабай» сезнең башкорт якларына битараф түгел. Сезнең якташларны өстери.

  • Талантларны күрә белә, дөрес сөйлисең...

  • Ярый, ярый, син бик шапырынма анда. Ярый беләсез, ялагайларны ярата, безнең бабай. Вәт шул, брат, - дип, бүлдерде журналист. Үзе бер төргәк салфетка кәгазе алып нидер бөтергәләргә кереште. Тырышып-тырышып нидер бөтерә дә бөтерә.

Баксаң, кәгазьдән бөке ясап изалануы икән. Шул бөке белән төбендә ике чирек калган виски шешәсен бөкеләде дә, рөхсәт сорамады, акланмады-нитмәде куен кесәсенә тыгып куйды.

  • Хеменгуэй гел виски эчеп язган, - дип, нәтиҗә ясады аннан.

  • Ә Мөдәррис менә аракы гына эчә, - дип, шаяртып алды шагыйрь. - Безгә дә ярап куя ул аракы, шулай бит. Хеменгуэй яисә Мөдәррис булмасак та рәхәтләнеп аракы эчәбез. Халык аракы эчә бит, яше-карты. Димәк, без дә халык белән. Әйдә күтәрик булмаса. Фужерларга аракы койды шагыйрь. Эчеп җибәрделәр.

  • Фу, урыс ничек эчә икән моны, ә?..

  • Урыс ничек эчәдер, белмим. Ә татарлар, малай, чиләкләп җиппәрә бит хәзер, ә...

  • Әче булса да үзебезнеке шул, - дип, канәгатьләнеп авызын чәпелдәтте журналист. Һәм тагы бер кисәк бозны авызына ыргытты.

  • Заразы, - дип, йөткеренде шагыйрь. Аннан кәчтүм җиңе белән авыз-борынын каплап торды. - Эчәсең-эчәсең бу аракыны һаман башка китми..

  • Булмаган башка ничек китсен инде ул, - дип, ихахайлап көлеп җибәрде журналист.

Хуҗа кеше әллә бар, әллә юк иде алар өчен. Килгәннәренә ни гомер, эш хакында сөйләшү кая инде ул, сүз ара сүз чыгып, күңел булсын өчен бер эндәшмиләр дә югыйсә. Барып чыккан сәрхүшләр генә түгелме соң болар, дип нәтиҗә чыгарды ул үзалдына. Болардан файда булырга охшамаган. Каян килеп илбашына хат юлласын инде болар, каян килеп газетага мөрәҗәгать язсын. Өметсез сәрхүшләр, үлеп калмасалар ярый... Куып кына чыгарыр иде дә үзләрен. Булмый, Фәлахтан килгән кешеләр. Кем белә, бәлки, файдалары да тиеп куюы бар.

- Егетләр, - дип, мөрәҗәгать итте Алмаз. - Сез нигәдер ашамыйсыз. Өстәлдәге сый-хөрмәт барысы да сезнең өчен бит. Капкалап та алыгыз.

Хикмәт ашау-ашамауда түгел иде, әлбәттә, үзләрен әңгәмәгә тартып кертү иде теләк. Тизрәк аңлатырга, шартларын тыңларга да хушлашырга иде бит. Күрәсе кешеләре, эшлисе эшләре байтак. Тагы шунысы да бар, аек кеше өчен исерекләрне тыңлап утырудан да газаплырак эш юк.

- Ашарбыз да, сөйләшербез дә, һәр нәрсәнең үз вакыты бар, өлгерербез, - дип, тынычландырды үзен журналист.

Аны шагыйрь дә хуплап куйды.

  • Заразы, сәер халык бу бизнесменнар. Нашатыр да сиптем - җон да чыкты, булмый ул гел. Без иҗат кешеләре. Илһам килми торып эшкә тотына алмыйбыз без.

  • Илһам килсен өчен бераз эчеп кую кирәк, шулай бит, шагыйрь дус. Шагыйрь дөрес әйтә ул.

- Ну... Әллә бик рәхәт булганга эчәләр дип уйлыйсыңмы бу заразыны, - дип, шешәдә калган аракыны бокалларга салып бетерде тегесе.

Тип-тигез чыкты. Күзләрен бәйләсәң дә тигез бүлә инде болар.

  • Ә хәзер, әйдә, эш турында сөйләшәбез, - дип, ниһаять, Алмазга мөрәҗәгать итте журналист, авыз эчендәге чираттагы боз шакмагын суыра-суыра.

  • Бу заразы бетми ул, шулай бит, - дип җөпләде шагыйрь дә эшлекле кыяфәт чыгарып, муеннарын турайткан булды. Муены да булса нишләр иде икән. -Илһам килгән чакта иң элек эш турында сөйләшергә кирәк. Эчәргә аннан соң да өлгерербез әле, соңгы шешә түгелдер ич?..

Алмаз, читләтеп кенә, сак кына үзенең шәһәр үзәгендәге зур китап кибетенә күз төшерүе, ул кибетне ремонтлап, китап сатуны яңача оештырырга җыенуы хакында сөйләргә кереште.

  • Юк, брат, булмый, - дип, ярты юлда бүлдерде аны журналист. - Син безгә монда «китапны яңача сатам» дигән булып әкият сөйләп торма инде, яме. Өеңә кайткач, хатыныңа сөйләрсең ул хакта.

  • Ярар инде, тыңлыйк әле башта, син кызма әле, - дип, акыл бирде шагыйрь.

  • Кызмыйм, кызырга, мин самавыр түгел. Мин туры ярып сөйләшкәнне яратам, - диде журналист. Һәм үзләрен сыйлаучы егеткә борылыбрак утырды. - Боргалап-сыргалап маташма, брат, максатыңны сөйлә. Синдә китап кайгысы түгел икәнлекне белмибез дисеңме әллә. Сиңа акча кирәк. Акча ясау өчен - кибет. Мактарга дисәң - мактарбыз, букларга дисәң - букларбыз. Аракыңны эчтек. Инде кешеләрен күрсәт. Безнең теш үтмәгән кеше юк.

Шагыйрь дигәне дә мактанып алырга кирәк санады.

- Мине юаш дип уйлый күрмә син, - дип, күзенә керердәй булып Алмазга текәлде ул. - Мин язганнарны укыганың, юктыр әле. «Мин - депутат», «Мин - депутат» дип йөргәннәрнең дә кикрикләрен кискән кеше булам мин. Юаш булып күренәм генә мин шулай.

Боларның мондый сүзләре охшап китте бит Алмазга. Хуҗа менә ни өчен бәяли икән үзләрен. Ничек бар шулай итеп сөйләде дә бирде. Тегеләргә дә

аңлашылды. Өстәмә сораулар биреп тормадылар.

  • Без моны бер дигән итеп башкарып чыгачакбыз. Илбашына да китәр хат. Гәҗитләрдә дә чыгар, - диде шагыйрь.

  • Шагыйрь дөрес әйтә ул, - дип, дәвам итте журналист. - Бу эшне бездән башка кеше булдыра алмый. Ачык хат сыманрак язарбыз без аны. Җңелрәк хәл ителсен өчен биш-алты карт-корыдан кул куйдырырбыз. Шулай итсәң, үлә дә китә инде безнең бабай. И бетте...

Килештеләр. Килешү хөрмәтенә тагы берне эчтеләр... Бер шешә, әлбәттә. Бересе авызына боз атты. Икенчесе «заразы» дип аракыны сүгеп алды. Кәефсез һәм төксе генә килеп кергән булсалар да, җир җимергән сыман шау-гөр килеп китеп тә бардылар. Юл аягына дип, кулларына тагы берәр шешә дә тоттыргачтын - Берлинны алган солдатлардан бер дә кайтыш түгел иде үзләре.

— 9 —

Ләйсәннең максаты - консерваторияга керү. Имтиханнар җиңел булмаячак. Бер урынга ун-унике гариза бирелгән диләр. Аларның бит әле күбесе Казанныкы, махсус музыка мәктәбе һәм музыка училищеларын тәмамлап килүчеләр. Әти-әниләре профессор да директор дигәндәй, гел күренекле затлар икән. Консультацияга да чит ил маркалы машиналарда гына утырып киләләр. Кызлары-егетләре коридор тутырып бергәләшеп тәмәке тарталар, сагыз чәйни-чәйни төкеренәләр. Ләйсән кебек район җиреннән адашып килеп чыккан санаулы гына яшьтәшләренә түбәнсетеп, көлемсерәп, бу «авыл Гыйбадлары нишләп йөри инде монда» дигән сыман караш ташлыйлар.

Кабул ителәчәкләрнең исемлеге дә инде күптән әзер икән. Кызлар сигарет тартканда үзләренең ул исемлектә ничәнче булып торуларына кадәр белеп сөйләшәләр.

Ләйсән дә урамнан килеп кермәгән, әлбәттә. Аның да абыйсы бар. Ул да чит илдә эшләнгән затлы машиналарда гына йөри. Ректор белән күрешергә дип, көннәрнең берендә ул да монда килеп китте. Әмма тегесе кабул итәргә теләмәде. «Мин җәйге ялда хәзер, әнә кабул итү комиссиясенә мөрәҗәгать итегез», дигән, дөрес булса.

Кабул итү комиссиясе рәисен дачасына барып тапты Алмаз. Үзе белән таныштырды һәм гозерен сөйләп бирде.

  • Белмим шул, конкурс бик зур бит быел. Аннан, бераз кичегә дә төшкәнсез, - дип, бик өметсез генә сөйләште фәннәр кандидаты. Ләкин күзләре елык-елык килә үзенең, май ашаган песинеке сыман. Юкка түгел бу.

  • Нигә соң булсын. Имтиханнарга әле бер атна вакыт калган. Хәл итик әйдә. Мин бурычлы булып калмамын, - дип, каршысына бер төргәк йөз долларлыклар чыгарып салды Алмаз.

  • Бу нәрсә, алыгыз. Алыгыз, күрсәтмәгез, - дип, калтыранды фәннәр кандидаты. - Бик күп түгелме соң бу.

  • Бик күп түгел. Төгәл ун мең «бакс». Әлегә алып торыгыз, - диде Алмаз, тыныч кына. Сизеп тора ич, тегенең долларларны күргәч күзләре уйнарга кереште.

Чигә чәчләрен кашып куйды кабул итү комиссиясе рәисе. Иреннәрен турсайтып уйга калып утырган булды. Долларларны әле ул гүя күрми, ә кеше хәленә керәсе, ярдәм итәсе бик тә килә. Кайгыртучан...

  • Белмим шул, - диде авыр сулап. Акчаларны ашыкмый гына санады, пөхтәләп куен кесәсенә тыгып куйды. - Хәл итәрбез.

  • Тырышыгыз, - диде Алмаз. Тагы ни дисен. Кесәдән үзенең визит картасын чыгарып, аның арткы тарафына Ләйсәннең исем-фамилиясен, имтихан кенәгәсе номерын язып бирде.

Шактый битарафлык шартларында башланган күрешү, шул рәвешле җылы гына кул кысышу белән тәмамланды.

* * *

- Ләйсәннең беренче имтиханы кайчан әле, дип, Фәлах та кызыксынып алды шул көннәрдә.

- Тагы ике көннән.

- Күрәсе кешеләрне күреп, майлыйсы җирләрен майладыңмы? - дип сорады аннан, үзе җитәкләгән шәһәрдәге ВУЗларның эчке кагыйдәләрен яхшы өйрәнгән кеше буларак. Ел буе хезмәт хакын вакытында алмый изаланган укытучылар өчен урак вакыты инде ул кабул итү имтиханнары. Бу кадәресен ул да яхшы белә.

- Күрдем. Сөйләштек, - диде Алмаз. Телефон аша элемтәгә бик ышанып җиткерми иде ул. Һәм бик дөрес эшли.

- Сөйләшү бер хәл. Ә гарантия, гарантия бармы соң? – дип, төпченде «абзый». - Йөз процент гарантия булырга тиеш. Ләйсән консерваторияга керергә тиеш.

- Гарантия бирмәделәр - бирүен. Әмма тырышырбыз, диделәр.

- Булмый, дустым Алмаз, тырышырбыз белән карап карарбызның, ни икәнлеген аңларга вакыт инде сиңа, -дип, үзен җиңелчә шелтәләп үк атты Фәлах. -Ректорларын күрдеңме соң?

- Күрдем, әмма ул минем белән сөйләшергә теләмәде.

- Ишкәнсең ишәк чумарын, - диде Фәлах. Һәм капылт кына трубканы ташлады.

Шундук үзенә консерватория ректорын чакыртып алды ул.

Шәһәр хуҗасына «мин җәйге ялда» дип, җавап биреп булмый. Машинага утырып килсә дә, баскычтан ашыгып менгәндә ректорның сулышына капкан иде. Ух-ах килеп, кызарып-бүртенеп килеп керде ул.

Шәһәр хуҗасы белән очраклы рәвештә күрешеп исәнләшү дә зур дәрәҗә. Ә инде аның уз чакыруы буенча кабинетына үтеп керү, күпме кеше карап торганда чиратсыз керү, ректор түгел, министрлар өчен дә сирәк насыйп була торган мәртәбә.

Башлангыч класс укучысы сыман башын ия төшеп сәлам бирде ректор. Урынны түрдән тәкъдим иттеләр.

  • Йә, хуш, хәл-әхвәлләр ничек? Яңа уку елына хәзерлек тәмамланамы? Нинди борчуларыгыз бар? - дип, сүзне тәмам килештереп, үз дәрәҗәсен белеп башлады Фәлах.

  • Хәлләр яхшы. Хәзерлек бара. Акча юк, акча бирмиләр, - дип, әйтеп салды ректор.

  • Акча юк инде ул хәзер. Акча белән авыр, - дип, хуплады үзен Фәлах. Ярдәм итәрбез, дип тә әйтергә җыенган иде бер, сабыр итәргә булды, акча сораучы юк бит әле. Сорауны читкә борды. - Җәйге ялда түгелсездер бит?

  • Какуй монда ял? Кылны кырыкка ярыр чак хәзер, кабул итү имтиханнары башланырга тора.

  • Йә, хуш... Керергә теләүчеләр бармы соң? Музыка кайгысы түгел бит халыкта. Акча ягына, финанс һәм сәүдә өлкәсенә ашкыну көчле бит хәзер.

  • Какуй анда «юк», - дип, кабынып, җанланып китте ректор. - Гомер булмаган хәл быел. Бер урынга ун абитуриент җыелгандыр инде, ачуым килмәгәе. Музыка, җыр җене кагылган бит безнең халыкка.

  • Әйе, музыканы, җырны ярата безнең халык. Бу бит әйбәт, моңарга куанырга гына кирәк, шулай бит. Сез ничек уйлыйсыз?

Күрегез инде Фәләхны. Ничек сөйләшә! Хәтта кеше фикере белән дә кызыксына түгелме... Үзенең ни эшләгәнен яхшы белә иде ул. Шәһәрдәге һәр җитәкчегә тулы характеристика бар иде бит аңарда. Абитуриент башына кайсы уку йортына кем күпме ала. Ничек һәм ни рәвешле ала - барысы да мәгълүм аның өчен. Консерваторияда да алалар. Әмма ректор белми ул хакта. Һәм белергә дә теләми. Алганнарын ишетсә дә ышанмас иде. Ышанмыйсызмы?!. Ышаныгыз, ышан, әүвәл заманнарда безнең якларда шундый кешеләр булган икән, дип сөйләрсез оныкларыгызга.

- Консерваторияда укырга теләүчеләр булу яхшы, шатлыклы күренеш, әлбәттә. Әмма кабул итү елдан ел кимүгә бара. Акча булмауны сәбәп итеп, кыскарталар да кыскарталар бит.

- Кем кыскарта инде аны?

- Мәскәү. Мәскәүдән, әлбәттә. Суверинетет та алдык, югыйсә. Әмма, кул-аяк бәйле калды.

- Йә, хуш, - дип кабатлады Фәлах чираттагы мәртәбә. Сәясәт хакында, җитәкчеләр хакында урынлы-урынсыз сөйләшүләрдән тыела белә иде ул. – Минем дә сезнең белән киңәш-табыш итәсе бер соравым бар иде бит әле.

- Тыңлыйм, - диде ректор. Кесәсеннән кәгазь һәм каләм чыгарып куйды өстәл өстенә.

- Районнан килгән бер кардәшем керергә җыена иде сезнең уку йортына. Авылдан һәм районнардан килүчеләргә бер-бер өстенлек яисә льгота кебек нәрсәләр бармы ул сездә?

- Музыкада, сәнгатьтә авылга һәм шәһәргә бүленү юк инде ул. Талантлы һәм талантсызлар гына була бездә, - дип, өздереп җавап бирде ректор. Шәһәр хакименең тел төбен, гомумән, аңламады.

- Бу - талантлы кыз. Сәләтле. Мин аны үзем тыңлап карадым. Консерваторияга керергә дә үзем киңәш иттем, - дип, ипле генә басым ясарга, һич югында, тәэсир итәргә омтылды Фәлах.

Ректор исә аны тыңлап та бетермәде.

  • Фәлах әфәнде, - дип, башлады ул сүзен, үзенең хаклы икәнлегендә һич икеләнмичә. - Сез шәһәр белән идарә итәсез, шуның өчен без сезне хөрмәт итәбез. Әмма музыкада, сез нибары үзешчән. Талантлымы, талантсызмы - аны шул эшнең осталары ачыклар. Сезнең ни уйлавыгыз бары тик үзегез өчен генә әһәмиятле бу очракта.

  • Йә, хуш, - дип әйтә алды шәһәр хуҗасы. Үзен тыеп калды әлегә, тынычландырды. - Сезнең өчен минем кардәшем булу, мин тәкъдим итү дә һичбер әһәмияткә ия түгелме? Дөрес аңладыммы?!.

  • Дөрес аңладыгыз. Музыкада кода-кодагыйлык һәм эмоциялар белән эш итеп булмый. Имтиханнарын яхшы билгеләренә генә тапшыра икән, ике куллап алачакбыз. Һәм иң тәҗрибәле укытучыларга билгеләрбез.

- Кабул ителүе кирәк бит әле иң әүвәл...

- Әйе, кабул итү имтиханнарын узуы мәҗбүри.

Колагы ишеткәннәрдән Фәлах тиресенә сыеша алмый башлады. Түземлеге

тәмам бетте. «Бу кем, таш гасырдан калган мамонтмы әллә», дип уйлады үзалдына.

  • Сез ишектән кергәндә, кем янына кергәнлегегезне карамадыгызмы әллә?.. Анда русчалап та, татарчалап та язып куелган түгелме! - дип тавышын кискенләштерде ул.

  • Мин сезне аңламыйм, дип дәвам итте ректор тынычлыгын һич җуймыйча. - Тактаның монда ни әһәмияте бар. Сез сорыйсыз, мин җавап бирәм... Сез сөйлисез, мин тыңлыйм.

- Вәлиева Ләйсәнне фортепиано факультетына алырга кирәк. Ишеттегезме?!.

- Ишеттем. Әмма тәгаен генә аңлап җиткермәдем. Югары уку йортларына дәүләт раслаган махсус комиссияләр кабул итә.

- Сез кем белән сөйләшкәнлегегезне аңлыйсызмы?

- Аңлыйм.

- Минем үтенечемне аңладыгызмы?

- Аңладым.

- Вәлиева Ләйсән Консерватория студенты булырмы?

- Булыр. Булыр, әлбәттә, - диде ректор ипле генә. -Имтиханнарын гына уңышлы тапшыра күрсен.

- Сау булыгыз, - диде, чыгырыннан чыгу дәрәҗәсенә җитеп килгән Фәлах. Кычкырмады. Түзде. - Бу кызның кабул ителүе хакында минем үземә килеп хәбәр итәрсез, аңлашылдымы. Минем сезгә башкача йомышым юк.

- Кабул итү имтиханнарын уңышлы тапшырса һичшиксез хәбәр итәрмен. Хушыгыз, - дип, ипле генә ишекне ябып китеп барды ректор. Кәеф кырылырлык сәбәп күрмәде ул. Җитәкчелек һәм аппарат тирәсендә зыялы һәм затлы кеше сирәк калды бит ул хәзер. Һәммәсенә дә игътибар итеп булмый.

Китүен китте дә бит. Фәлах кына менә, ни эшләр, гафу итәрме икән үзен...

Фортепиано факультетына имтиханнарны кабул итүдә ректор үзе дә катнашты. Ләкин укытучыларның профессиональ эшенә кысылмады, ләм-мим сүз әйтмәде. Сүз әйтүен әйтмәде, әмма аның катнашуы алдау-йолдау өчен җирлек калдырмады. Билгеләр фамилияләр өчен түгел, абитуриентның сәләтенә карап куелды.

Имтихан кабул итүчеләр охшатып бетермәде ректорның шулай кереп утыруын. «Ничек аңларга, бу сезнең безгә ышанмавыгыз түгелдер бит?» дип тә сораштырды бер яшь укытучы. Кабул итү комиссиясе рәисе дә бик тыңгысыз күренде. Урынында утырып тора алмады - бер керде, бер чыкты. «Сезне телефонга чакыралар» дигән сылтау табып, секретарь кызны керттеләр берничә мәртәбә.

- Күрмисезме, имтиханнар бара. Мине борчымагыз, - дип кисәтте ректор. Уку йортына килүче музыкантларны үз күзләре белән күреп, үзе тыңлап утырасы килә иде аның. Җитәкче өчен бу мөһим. Бик тә мөһим!

Аларның кем кызы, кем малае булуына ул, гомумән, игътибар итмәде. Ләйсәнне дә абайламый калды.

Имтиханнан чыккан мәлдә ректор кабинетында берьюлы ике телефон өзгәләнеп шалтырый иде. Министрлар, завод директорлары шалтыратты дигән исемлек кертеп салдылар каршысына. Ишек төбендә өч-дүрт районның хакимият башлыгы чират көтә икән.

Телефонга үрелде керә керешкә. Исәнләшү юк, хәл белешү юк, аргы тарафтан шәһәр хакименең дорфа тавышы ишетелде.

- Имтиханнар ничек... Тәмамландымы?

- Әйе, менә әле генә шуннан чыктым, Фәлах Экзаменович. Дүрт сәгать тоташ музыка тыңладым, - диде ректор, куанычы белән ихластан бүлешеп.

- Нәтиҗәләр ничек анда? - дип, тавышын күтәрде Фәлах. «Экзаменович» өчен күрмәгәнен күрсәтер әле ул аңарга.

- Нәтиҗәләр төрлечә... Сәләтле генә егетләр-кызлар бар. Яшьләр өметле күренә.

Фәләхны аның өметле яшьләре кызыксындыра димени. «Башын тилегә саламы бу, әллә шул тикле дә үзенә бикләнгән бер пошмасмы», - дип, гаҗәпләнде, хәйран калды ул үзалдына.

  • Мин сезгә бер үтенеч белән мөрәҗәгать иткән идем, хәтерегездә булса? - дип, сорады ул, чак-чак кына үзен тыеп.

  • Әйе, әйе, - дип, әле яңа йокысыннан уянган кешедәй каударланып куйды ректор. Әмма гел югалып ук калмады. - Сез ул кызның фамилиясен дә әйткән идегез кебек. Авыр булмаса, кабатлагыз әле, хәтергә төшерегез, зинһар.

Ачуыннан өстәлгә китереп сукты Фәлах. Трубканы капларга да онытып сүгенеп куйды үзалдына.

- Исемен дә оныттыгызмыни?

- Кабатлагыз мөмкин булса. Бәлки, мин хәтергә төшерермен...

- Вәлиева Ләйсән дидем. Ничәле куйдыгыз ул кызга?!.

- Вәлиева Ләйсән, - дип, уйга калып торды ректор. -Нишләптер хәтердә калмаган. Ничәле куйдылар икән... Көтә алсагыз, мин хәзер ведомостьны соратырмын.

Ачыклыйм да, хәбәр игәрмен үзегезгә.

Кабалану, уңайсызлануның тамчысы да сизелми иде ректорда. Ник кабалансын, аның ни гаебе бар?..

- Соратмагыз, - диде Фәлах, тавышын күтәрә төшеп. - Сез аңарга дүртле куйгансыз. Сез вәгъдәсез һәм җавапсыз кеше. Һәм, әйтер идем, оятсыз да... иптәш ректор. Бу дүртле сезгә бик кыйммәткә төшәр!

Шапылдатып трубканы ыргытты шәһәр хуҗасы, һәм үзалдына «Башың аяк астына килгере» дип, сукранып алды тагы.

Ректор бу дорфалыкның сәбәбен, үзенең гаебе нидә икәнлекне һич аңламады. Аңлый алмый иза чикте. «Дүртле - начар билге түгел. Аның туганы дүртле алган өчен мин оятсыз буламмы икән инде» дип, мыгырданды ул үзалдына. Профессорны, Дәүләт бүләкләре лауреаты, халыкара танылган композиторны, болай рәнҗетүче юк иде әлегәчә. Урынсызга рәнҗеттеләр аны. Чарасыз калып утырды ул. Йөрәге кысып-кысып алды, сулышы буылды. Күзләренә яшь килде. Һәм хәлсезләнеп өстәлгә капланды ректор.

* * *

Имтиханнар вакытында Алмаз консерватория бинасында булды. Кабул итү комиссиясе рәисе кабинетында утырды. Ректорны телефонга чакыртуны да ул оештырган иде. Ләйсәннең имтиханнан нинди билге алып чыгуы хакында да Фәлахка ул хәбәр итте.

Алмазның да кәеф кырылды. Ләйсәннең консерваторияга керү-кермәвеннән бигрәк, үз сүзен сүз итә алмау ихтималы куркытты аны. Ләйсәнгә берни булмас. Ә менә абыйсы, дуслары, таныш-белешләре алдында аның абруе нык какшарга мөмкин бит. Шул мәсьәләне дә хәл итә алмагач, башка эшләргә ни кала. Шәһәр хуҗасы күзенә ничек күренер.

Кабул итү комиссиясе рәисенә мөрәҗәгать итте ул.

- Ни эшлибез? Миннән ни таләп ителә? - дип, үгезне-мөгезеннән эләктергәндәй сорады Алмаз.

- Икенче, өченче имтиханнарны көтәбез.

Бу җавап канәгатьләндермәде Алмазны.

  • Күпме кирәк? Тагы күпме? – дип, кесәсенә тыгылды ул.

  • Җитәр, - дип, бармакларын иреннәренә аркылы куйды фәннәр кандидаты. - Иң элек эш кирәк.

  • Шанс бармы соң? Минем сеңел керергә тиеш, һичшиксез керергә...

  • Шансмы? - дип, уйга калып торды комиссия рәисе. - Шанс барын бар да ул. Әмма беренче имтиханнарны кырыктан артык абитуриент бишлегә тапшырды.

  • Ничәне аласыз?

  • Егерме бишне. Фортепианога нибарысы егерме биш студент алабыз.

  • Димәк? - дип, әңгәмәдәшенең күзләренә текәлде егет. - Хәл итәргә кирәк. Акча кирәкме, машинамы... Үзегез теләгән урыннан фатирмы?

Кабул итү комиссиясе рәисе бармагын янә иреннәренә китерде. Акча хакында сүз чыкканда инстинктка әверелгән хәрәкәт иде бугай бу.

  • Ашыкмыйк. Хәл итеп булыр бәлки.

  • «Бәлки» түгел, - дип, торып ук басты Алмаз. - Бәлки түгел, тәгаен диегез. Икенче имтиханда ул бишле алган кыз-кыркынга өчле яисә дүртлеләр тезеп чыгып була торгандыр бит.

  • Була, әлбәттә. Ник булмасын. Әлеге дә баягы шул ректор гына ашка таракан булып төшмәсә...

  • Ректормы?.. - дип, уйга калып торды Алмаз. Усаллыгы йөзенә чыккан иде аның. Шул усаллыктанмы, чарасызлыктанмы, иреннәре калтыранып китте. – Соң, ул ректорыгыз бик бай кеше мени соң сезнең?

  • Өстендә бер костюмы бар, - диде фәннәр кандидаты. - Ләкин, аңарга берни кирәк түгел. Ул хакта сүз кузгату да файдасыз аның белән.

  • Ярар, аңлашылды, - диде Алмаз. Ниндидер карарга килеп.

Һәм хушлашып чыгып китте. Аны Фәлах көтә иде.

* * *

Бәла аяк астында диләр бит. Икенче көнне, көндәгечә, иртәнге шәһәр урамнарын гизеп саф һава суларга дип, үз аяклары белән өйдән чыгып киткән ректор кире кайтмаган. Узып баручы очраклы бер машина астына барып кергән булып чыкты. Шулай туры килеп торуын әйт әле син аның. ГАИ хезмәткәрләре килеп караган, тикшергән һәм үлчәгән. Руль артындагы егетнең һичбер гаебе булмаган, ди.

- Үткән көнне үк йөрәгеннән, баш әйләнүдән зарлана иде ректор, - дип сөйләгән сәркатибе. - Эштән бик соң гына кәефсезләнеп кайтып киткән иде, - дигән.

Хатыны да раслаган шул ук сүзләрне: «Кәефсез иде. Берни сөйләшмәде. Йөрәгеннән зарланып алды», дигән.

Үлүен-үлмәгән, исән иде ректор. Аны шәһәрнең иң дәрәҗәле кешеләре генә шифалана торган хастаханәгә илткәннәр. Аңына килмәгән әлегә, әмма хәле бигүк өметсез дә түгел икән. Нишлисең, үзалдына уйланып, музыка көйләп барган чагы булгандыр. Иҗат кешеләре бит алар дөньяларын онытучан. Шул рәвешле фараз итте кешеләр, шул рәвешле нәтиҗә ясалды.

Ә Ләйсәнгә килсәк, аның хәлләре көйләнде. Калган ике имтиханын «бишле»ләргә бирде. Һәм, аңлашылса кирәк, консерваторияга укырга керүчеләр исемлегендә аның да фамилиясе беренче булып тора иде. Кабул итү комиссиясе рәисе бу хәбәрне шәһәр хакиме Фәлах әфәндегә беренче булып җиткерүче булды, сөенче алды.

-10-

Башлык булырдай сарыкны дөнья бетереп эзләделәр. Башлык табу җиңел түгел икән. Түбән оч көтүенә дә делегация җибәреп карадылар, әйләнә-тирә авылларга да хәбәр салдылар - булмады, табылмады. Икешәр-өчәр бәрән иярткән сарыкларны башлык итеп булмый бит инде, бәрән тәрбияләү мәшәкатьләре дә чамадан ашкан. Ә тәкәләр санаулы гына. Булганнары да җәмәгать эшләренә бик ашкынып тормый, уйларында гел бикәчләр генә. Корсаклары тулганчы ашау булсын да үзләренә, сарыклар гына булсын. Көн-төн күзен сарык койрыгыннан алмый әлсерәп йөргән тәкәләргә, йә әйтегез, ил язмышын ышанып тапшыру мөмкинме?!

Бер яшен тутырып килүче тәкәләр бар тагы. Алары әле бозылмаган, чиста, көтүгә ямь биреп йөгерешәләр бит, әнә. Әмма аларга өмет багласаң кеше көлкесенә калуың бар. Ул турыда авыз тутырып сөйләп булмый, әлбәттә, рәнҗетү килешмәс. Искә алмый да мөмкин түгел - алар бит печелгән. Гомерләре дә шул Сабан туйга, күп булса көзгә кадәр булыр. Ел да, ел да яңа башлык сайлап булмый бит инде.

Көннәрдән бер көнне Идел буйларына хәбәр килеп иреште. Нократ һәм Чулманнан да арырак Ык дигән бер елга бар икән. Шул елганың әйләнә-тирәсендәге болыннарда бер тәкә яшәп ята икән ди. Ашаганы тукранбаш чәчәкләре генә, эчкәне чишмә суы. Көн кызуында елга читендәге биек яр өстендә үскән юкә күләгәсендә генә хәл җыеп хозурланып ята икән. Гәүдәгә уртакул гына булса да, төптән үскән, маңгайлар киң, тавышы көр икән. Бикәчләр белән йөреп тә яманат чыгармаган. Һәм тагы маңгаенда алла биргән бер тамгасы да бар икән үзенең - Кашка икән.

Көтүдән тыңгылык качты шул хәбәр килеп ирешкәч. Ерак булса да табарга, бер барып күрергә кирәк үзен һәм бөтен сарык җәмәгатьчелеге исеменнән чакыртырга, дигән фикергә килделәр.

  • Чакырып кына килмәс, делегация җибәрик, - диде, ике бәрән иярткән тәҗрибәле оратор. - Яхшылап аңлатырга, үгетләргә кирәк үзен. Сарык иреге, сарыклар хокукы турында кылларын тарткаларга, цивилизация һәм үзгәртеп коруга мөнәсәбәте нинди булуны да ачыкларга кирәк. Сарык дигәч тә, теге – ике аяклылар сыман шыр томана булып чыга күрмәсен инде.

  • Делегациягә исе китмәс. Ялгыз тәкәгә индивидуаль мөнәсәбәт булырга тиеш, бер-бер чибәр бәрәчкәйне җибәрикме соң әллә, - дип әйтеп салды шунда берәү. - Юкә күләгәсендә танышсыннар, аңлашсыннар. Бәлки шунда, кем белә, уртак тел дә табып куюлары ихтимал.

  • Әйе, шулай итү кирәк. Көтүгә дә йөрмәгәч, гел беръялгызы күләгәдә генә ашап-эчеп яткач, аны кем белә, бәлки бөтенләй печелгән тәкәдер әле ул. Андыйлар үзебездә дә җитәрлек, - дип хуплады кысыр кара сарык.

  • Сине җибәрик, булмаса, - дип, әйтеп салды текә муенлы горур тәкә.

  • Ник бармаска, бик барам, минем бит башкалар кебек икешәр-өчәр бәрән ияртеп йөрисем юк.

  • Син бит тигәнәккә баткан. Кашка тәкә сиңа карый димени.

  • Барам да, каратам да, ияртеп тә кайтам, менә күрерсез, - дип, төкерек чәчте кара сарык. - Тигәнәкне аны, җаным, ниятенә керсәң чистартып та була.

  • Соң, кер ниятенә...

  • Ниятенә кереп булмый әле менә.

  • Юк, бу эшкә алай җавапсыз килергә ярамас, җәмәгать, - дип, тагы уртага чыгарга мәҗбүр булды ике бәрән иярткән оратор. - Сүз бит монда тәкәне карату, аны ияртеп кайту турында бармый. Бу сәяси мәсьәлә бик беләсегез килсә. Һәм ул мәсьәләне койрык астындагы пилмән белән түгел, баш чүлмәгендәге акыл белән хәл итү сорала.

  • Дөрес... Дөрес... - диештеләр. - Бу сәяси мәсьәлә. Бик җаваплы килү кирәк, җәмәгать.

Уйлаштылар, киңәштеләр һәм бераз бәхәсләштеләр дә әле. Аннан тагы фикер алыштылар. Ык буе болыннарында юкә күләгәсендә тукранбаш чәчәкләре генә ашап, чишмә суы эчеп хәл җыеп ятучы Кашка тәкә янына илче итеп көтүдә бер чибәр Бөдрәкәйне җибәрергә хәл кылдылар. Чибәрлектә һәм тыйнаклыкта гына түгел иде хикмәт, Бөдрәкәй ул тагы үз дигәненә ирешә торганнардан. Яшьлеге дә искә алынды, әлбәттә.

Киң җәмәгатьчелек, ягъни көтү сорагач риза булмый хәл юк. Командировка кәгазьләрен һәм рәсми документларны туплап юлга җыенды Бөдрәкәй.

— 11 —

Ләйсәннең укырга керүен шәһәр читендәге «Бөдрә тал» ресторанында билгеләп үттеләр. Хуҗа килү хөрмәтенә «Ресторан эшләми. Санитар көн» дигән язу эленде. Ресторанга чит-ят кешеләр якын җибәрелмәде. Урман эчендәге күл читенә урнашкан ресторанны алар килгәнче үк инде бер взвод милиция уратып алган иде. Бу операция белән, гадәттәгечә, шәһәр хакименең шәхси куркынычсызлыгы өчен җавап бирүче подполковник җитәкчелек итте.

Өстәл мул һәм нечкә зәвык белән хәстәрләнгән. Ләйсәннең килеп керүе булды Фәлах бер кочак ак роза чәчәкләре китереп салды аның беләкләренә. Махсус чакыртылган оркестр тәбрикләү маршын уйнап җибәрде.

  • Котлы булсын, Ләйсән-сылу,- дип, кыз үзенә күрсәтелгән игътибардан онытылып торган бер мәлдә, Фәлах аны биленнән үзенә тарта төшеп, бит очыннан үбеп куйды. – Чын күңелдән котлыйм, матурым...

Кыз аның төче сүзләрен әллә ишетте, әллә юк. Кочактагы розалар исеннән башлары әйләнеп китте кебек. Югалып калган иде ул.

Ярдәмгә официант кызлар килеп өлгерде. Чәчәкләрне аның кулыннан алып алдан хәстәрләп куелган зур вазага илтеп урнаштырдылаар.

Ләйсәнне түргә утырттылар. Аның каршысына Фәлах килеп утырды.

  • Ләйсән-сылуга бер туйганчы карап утырыйм әле. Җаным тынычланмасмы, - диде ул, ягымлы пышылдауга күчеп.

Кыз бу сүзләрне ишетмәгәнгә сабышты. Янәшәсеннән урын алган абыйсына мөрәҗәгать итте аннан.

  • Мондагы кешеләрнең мин берсен дә танымыйм.

  • Бу мөһим түгел. Үзләре килеп танышыр.

Фәлахның ым кагуы булды, оркестр тынып калды һәм музыкантлар тныч кына атлап бер-бер артлы чыгып киттеләр.

Зур авырлык белән урыныннан торып басты Фәлах һәм тирән сулыш алды.

  • Ниһять, - диде ул, сәхнә уртасына чыгып баскан артистларны хәтерләтеп. – Бу бәхетле минут та килеп җитте. Безнең сеңлебез, гүзәлләрнең дә гүзәле, сөкемлеләрнең дә сөйкемлесе, затлыларның да затлысы Ләйсән-сылу, ниһаять, шәһәребезнең мәртәбәле уку йорты – консерватория студенты булды. Бокалларны тутыр, Алмаз дустым!

Алмаз иң әүвәл Фәлахка, аннан Ләйсәнгә затлы франөуз шәрабе агызды. Консерваториядан килгән кабул итү комиссиясе рәисе, фәннәр кандидаты шәрабтан баш тартты.

  • Миңа аракы салыгыыз, - диде, зур эш кылган кеше буларак.

  • Яхшы атлар аягурә ял итә. Әйдәгез, булмаса, торыгыз, бер йотып куйыйк, - урыныннан кузгалырга иткән Ләйсәнгә каршы төште. – Ханымнар, әй, юк-юк, туташлар утыра. Ләйсән-сылу өчен, аның киләчәге өчен, бер тамчы да калдырмый эчәбез!

Ир-атлар Фәлах кушканча эшләде. Ә Ләйсән шәрабне иреннәренә генә тидереп алды, эчмәде.

Икенче тост шәһәр хуҗасы шәрәфенә күтәрелде. Бу мөһим тостны Алмаз игълан итте:

  • Шәһәребез хуҗасы белән бер табын артында утыру һәммәбез өчен мәртәбә һәм дәрәҗә. Фәлах Экзамычның зирәк акылы, мәрхәмәтле күңеле безне һәрчак шулай ташламасын. Сезнең исәнлеккә... Сезнең бәхеткә, хөрмәтле Фәлах Экзамович!

  • Кирәкмәс лә, бу мәҗлеснең түрендә Ләйсән-сылу бар ич, - дип тартынган, каршы төшкән атлы булса да, Фәләхка ошый иде үзен мактаулары. Әмма ул ипле генә кызга таба борды сүзен... - «Сезнең бәхеткә» дигәнең өчен генә эчәм, Алмаз дустым. Эчик әйдә... Берне генә булса дә йотып куй, Ләйсән-сылу. Безнең бәхеткә бит...

Эчтеләр. Ләйсән дә бераз йоткан атлы булды. Шәраб чын-чынлап затлы иде. Эчмим дигәндә дә, сулышка ияреп үзе тартылып тора.

Бер-ике концерт номеры да тыңлап уздылар. Табигатьтән мул бирелгән гәүдәләрен ярым шәрә ачып Лидия Әхмәтова җырлады иң әүвәл. Ул күбрәк Фәлах тирәсендә бөтерелде. Уңнан да килде аңарга, сулдан да килде. Җилкәләренә шәрә беләкләрен салып җырлады. Хуҗага бу ошый иде, әлбәттә. Җырчыдан аңкыган тәмле хушбуй исенә тәмам исереп, изерәп тыңлады. Аннан соң Айдар Фәйзрахманов җырлады. Ул һәрвакыт шулай - үзе тальян уйный, үзе җырлый. Кесәсендә курае да була.

Кабул итү комиссиясе рәисе генә танымый иде бу җырчыларны. Ул гел «Бу кем» дә, «Бусы кем тагы», дип сораштырып утырды Алмаздан.

  • Ләйсән... Сәхнәгә Ләйсән-сылуны просим, - дип, тәкъдим кертте Фәлах.

  • Мин фортепианода гына уйныйм, - диде кыз, алар утырган залда инструмент юклыкны сәбәп итеп.

Фәләх ярдәмчеләрен чакырды.

- Кертегез.

«Ә» дигәнче зур залдан пианино өстерәп кертеп куйдылар.

- Ләйсән ялындырмады. Шәһәр хуҗасының сусавын басар өчен генә Рөстәм Яхин романсларыннан «Китмә, сандугач»ны уйнарга кереште. Йотлыгып тыңлады ир-атлар. Фәлах чын-чынлап яратып, рухланып, дөньясын онытып тыңлады. Алмаз хуҗа тыңлаганга тыңлады. Музыкага тәмам битараф иде бит ул. Ә фәннәр кандидаты исә, профессионал буларак, артык исе китмичәрәк угырды. Чираттагы тостны кем әйтер икән, бу музыкаль паузаны озакка сузмасалар ярар иде диеп, өстәлдәге шешәләрдән күзен алмады ул. Берочтан Алмазга сорау бирергә дә өлгерде: «Ямьле музыка... Сеңлегез әллә үзе язганмы моны...» диде, беренче мәртәбә ишетүен һич яшермичә.

- Әйе, - диеп, баш какты Алмаз. Кем музыкасы булса да барыбер түгелмени. Дыңгыр-дыңгыр килгәч ярый инде шунда... «Музыка язу» дигән төшенчә барын да белми иде лабаса ул.

Сандугач, сандугач,

Китмә, китмә, сандугач...

Канатларың талдырып

Туган җирне калдырып...

Син китәсең, мин калам,

Дусларыма җырлар өчен

Җырыңны отып калам,

- дип, хисләнеп, тын гына җырлап та җибәрде Ләйсән тора-бара.

Аңарга Фәлах кушылды. Ни хикмәт, бу җырның да сүзләрен белә иде ул, башын артка ташлап, онытылып җырлый.

- Мин моның сүзләрен ишеткәнем бар, - дип, белгән атлы булды консерватория укытучысы. - Тукай шигыре булырга тиеш бу, бүтән түгел.

Алмаз бу юлы да, килешүен белдереп ым какты.

- Тукай әйбәт яза. Без аның белән танышлар... Җыр һәм музыка тынды. Ләйсән гәүдәсен турайтып фани дөньяга әйләнеп кайтты. Дәррәү кул чаптылар.

- Менә бит нинди талант иясе ул безнең Ләйсән, -дип, куанычын бүлешергә ашыгып, түземсезләнеп консерватория укытучысына мөрәҗәгать итте Фәлах. -Шундый талантны чак кына харап итми калдыгыз бит, ә.

Бу эшнең остасы үз дәрәҗәсен белеп кенә кушылды сүзгә.

- Музыканы әйбәт тоя кыз. Куллар куелган. Профессиональ осталыкка да өйрәнсә бер-бер хикмәт чыгып кую бар үзеннән, - диде ул, тыныч һәм ипле генә.

Фәлах аны ишетмәде дә булса кирәк. Хуҗа мактаганда, башкача уйлау мөмкин түгел, аның ни әйтәсе аңлашыла иде болай да.

- Рәхмәт сезгә, - дип, кулын бирде аңарга Фәлах. -Сез зур белгеч. Шуның өстенә игелекле кеше дә икәнсез, рәхмәт.

Фәннәр кандидатының күңеле күмәч булды. Шәһәр башлыгы авызыннан ишетте бит ул бу сүзләрне.

- Үзегезгә рәхмәт, - диде.

Бераз уйланып утырды Фәлах. Һәм, сүз арасында гына дигәндәй, сорау биреп куйды.

  • Ректорыгызның хәлләре ничек икән анда? Нык егылганмы?

  • Егылмаган, аны бит машина бәрдереп киткән, - дип, ачыклык кертергә ашыкты фәннәр кандидаты. - Хәлләре яхшы түгел. Менә ике атна инде аңына килә алмый газаплана.

  • Шулай ук мыни, әнә ничек, - диде Фәлах, авыруның хәленә кергән атлы булып. - Машина астына кергәнмени? Хәлләре яхшыдан түгел инде алай булгач...

  • Яхшы түгел, - дип, җөпләде фәннәр кандидаты. Авыруның хәлләре җиңеләйсен өчен, күрәсең, чиратсыз, сүзсез генә берне тутырып эчеп куйды. - Гел көтмәгәндә бит менә...

  • Күргән-аралашкан кешем түгел, - дип, ялганлады шәһәр хуҗасы. Кешегә әйтеп - кеше ышанмаслык ул ялган нигә кирәк булгандыр. Сүзләренең урынсызрак ычкынуын үзе дә абайлап өлгерде. - Бәлки очрашырга да туры килгәндер, белмәссең... Ә болай, ничек, яхшы кеше идеме соң?

  • Музыка белгече буларак чит илләрдә дә мәгълүм кеше. Талантлы җитәкче, - дип, ничек булса шулай сөйләде фәннәр кандидаты. Бераз уйга калып, икеләнеп утыргачтын өстәп куйды. - Сәер яклары да бар, әлбәттә. Аракы эчкән кеше түгел. Заманның үзгәрүен сизми калды. Һаман үткәндәгечә, намус белән яшәргә газаплана иде. Элеккечә яшәп булмый бит хәзер. Намусны бит аны холодильникка тыгып булмый.

  • Әйе, әйе, - дип хуплаган атлы булды Фәлах. Әмма уйлары бүтәндә иде, әлбәттә. Ярымпышылдап сөйләшүен дәвам итте ул. - Ничек уйлыйсыз, кем ректор булыр икән инде хәзер?

  • Ә ул үзе исән ич.

  • Машина астына кергәч, белмим, төзәлерме икән?!

  • Белмим шул, бәлки төзәлер әле.

  • Төзәлерлек булмаса, кем?

Иңбашларын сикертеп куйды фәннәр кандидаты.

  • Әйтү кыен. Бәлки үзе дә савыгыр, аякка басар әле.

  • Аягына басуын басар да бит. Ә баш?!. Башны гипс белән генә савыктырып булмый.

  • Миндә бер фикер туды бит әле, - дип, тавышын бераз күтәрә төште Фәлах. - Ә нигә безгә ректор итеп сезне тәкъдим итмәскә. Үзегез яшь, перспективалы кеше күренәсез...

Көтелмәгән тәкъдим иде бу. Әмма, генерал булырга хыялланмаган солдат юк ул, дигән сыман, гел югалып та калмады фәннәр кандидаты.

- Тәкъдим итсәләр, күттән этүче булса, нигә булмаска, - дип эләктереп үк алды. Ләкин моның чынга ашуына ышанып ук бетмәде. - Ректор - доктор, профессор була. Аннан ректорларны бит бездә илбашы үзе тәкъдим итә, диләр.

...«Байтимер Тимербаевичның ректорларда кайгысы юк аның. Алардан ит тә юк, сөт тә юк бит. Ә менә генераль директорларны ул, дөрес, үзе куя. Үз кешеләрен...» - дип уйлап куйды Фәлах үзалдына. Әмма беренче күргән кешегә эчендәгеләрне чыгарып җилпи торган кеше түгел ул.

Үз дәрәҗәсен саклап кына җавап кайтарды аннан.

  • Дөрес сөйлисез, Илбашы соңгы сүзне әйтә бездә. Ә ул сүзне, ягъни тәкъдимне, без үзебез кертә идек әлегәчә.

- Тәкъдим кертүчеләр күп булыр ул...- дип әйтеп ташламасынмы исерә башлаган кандидат. Фәлах моны ишетсә дә, колак салмады.

- Әйе, тәкъдим кертүчеләр булыр. Әмма ректор безнең кеше булыга тиеш. Бил кулыңны!

Сүзне артык сузмый, шау-шу кузгатмыйча гына килештек дигәнне аңлатып, кулын сузды шәһәр хакиме. Фәннәр кандидаты, тәвә кошы тоттымыни, ике куллап ябышты, кысты аның кулын. Һәм нигәдер икеләнә дә калды, ышанып бетмәде.

- Белмим шул, куярлар микән мине.

- Без әйткәч куярлар, - дип, башын артка ташлап канәгатьлек белән кикереп куйды Фәлах. - Куярлар.

- Музыкантлар, композиторлар ни дияр бит әле. Коллектив хуплармы?

  • Кая китсен алар. Алардан сораучы да булмас, -дип, хәл итте Фәлах. - Хупламаслар дисеңме?

  • Әйтеп булмый. Мин бит татар музыкасын дөнья музыкасы масштабында өйрәнгән кеше. Теоретик. Ә безнең татарлар бит хис белән хәл итәргә өйрәнгән музыканы. Ә мин Европа тарафдары...

  • Соң, шулай булгач, тач ректор инде үзең, - дип, кул бирде Фәлах. - Безгә дә Европа киңлегенә чыгар вакыт җитте.

  • Рәхмәт. Аңлавыгыз өчен рәхмәт. Мин ректор булсаммы, - дип, һаваланып ук китте тагы үзе.

  • Бу тостны Ләйсән-сылуның укытучысы, безнең хөрмәтле кунагыбыз хөрмәтенә күтәрәбез, - диде, Фәлах бөтен табынны яңгыратып. Һәм бер-ике йотып куйды.

Фәннәр кандидаты исә, әллә артык рухланып, канатланып китте, әллә исерә башлаган иде, үзе хөрмәтенә аягүрә торып эчте. Соңгы тамчысына кадәр. Шулай икәнлекне раслап рюмкасын түбән таба борып күрсәтте.

- Бер тамчысын да калдырмадым, - диде, шәһәр хакиме алдында яхшы атланып. - Рәхмәт, Фәлах Экзамыч, яхшы сүзләрегез өчен рәхмәт. Мин сезнең зур җитәкче, яхшы кеше булуыгызны белә идем. Әмма бу кадәр үк диеп, уйламый идем, рәхмәт.

Оркестр вальс уйнарга кереште. Фәлах кызны биергә чакырды. Аз гына кичегә төшсә Лидия Әхмәтова эләктерә иде үзен. Өстәл әйләнәсенә килгән-килгән буш кул белән китмәде җырчы, уйга чумып утырган Алмазны алып биергә керештеләр.

Вальс өчен яратылмаган иде шул Фәлах, кулларын кулга тотышып кына биеделәр. Кызның биленә, иңсәләренә таба аз гына елыштымы, «ярамый, абзый, нишләвең бу...» дигән сыман, үз бүксәсе кызны читкәрәк этәреп җибәрә.

Биюдән ял иткән бер арада, Фәлах үзенең визит картасын төртте кызга.

- Үзең белән йөрсен, кирәге чыгар бер, - диде. Кире кайтармады кыз, әмма нигә кирәге чыгар икән?

Аңламады, иңсәләрен генә сикертеп куйды.

- Һәрчак абыеңа тагылып йөрмәссең ич, минем дә синең белән икәүдән-икәү каласы килгән чакларым булыр, ал, - диде шәһәр хуҗасы.

Кыз, гүя, берни аңламады. Чая гына көлемсерәп, Фәлахның үзәген өзеп, читкә тайпылды.

Әмма, күңелле иде, барыбер. Бу мәҗлес озак дәвам итте. Бу мәҗлес тәмамланмас, шулай мәңге дәвам итәр кебек иде. Күпне күргән «Бөдрә тал» рестораны залларында ул кичтәге җыр-музыка, шат көлү авазлары, уен-көлке әле дә яңгырап торадыр кебек. Бер кочак ак розалар җиле дә тынмагандыр, аларның күңелләрне җилкендергән хуш исе әле булса таралмаган, сакланадыр.

- 12 -

Капка төбенә үк чыгып Исмәгыйл карт каршы алды Фәләхны. Тартырга дип чыккан иде, күрәсең. Ул бит шундый, үзе эчкече булса да, өйдә түгел, каралты-курада да түгел, хәтта ишегалдында да тартмый тәмәкене, бакча артына чыгып яисә урамда көйрәтә.

  • Әй, Фәлах, кил әле, - дип дәшеп алды ул аны бүген дә...

  • Ни булды, Исмәгыйл абый. Сөйлә, әйдә...

  • Менә нәрсә. Син зур җитәкче, аңлат әле миңа. КГБ дигән бер оешма бар иде бит әүвәл, хәтерлисеңме?

  • Шуннан ни булган, Исмәгыйл абый?

  • Алар СССРның куркынычсызлыгы өчен җавап бирә иде, шулай бит?!

  • Дөрес сөйлисең, шулай.

  • Ул ил бетте. Аны саттыгыз бугай сез.

  • Исмәгыйл абый, салынма телеңә, - дип, кеше-кара ишетмиме дигән сыман, як-ягына карангалап куйды Фәлах. - Кыскарак тот, нәрсә, бер ярты кирәкме? Син бүген тагы эчкәнсең...

  • Эчмичә ничек түзәргә кирәк! Йә, син шуны аңлат миңа: нигә ул СССРны таратучыларны җавапка тартмадылар? КГБ ни карый анда?! Җавап бирәсе урында, инде дә килеп шул ук кешеләр бүген бөтенләй бүтән илнең дәүләт куркынычсызлыгы органнарында эшләп яталар түгелме! ФСБ дип сөйлиләр, шулаймы? Алар бит бер мәртәбә йоклап калдылар инде, хәзер ни өмет итәргә үзләреннән? Бер мәртәбә саткан икән, икенчесендә сата да сата инде ул...

  • Син исерек, Исмәгыйл абый. Телеңә күп салынасың. Исерек баштан сөйләшә торган сүзләр түгел бу.

- Исеректер... Ләкин син аңлат миңа - кайда монда логика?.. Әйтмисеңме? Шулайдыр шул, дөрес сүзгә җавап юк ул. Шулай булгач, чыгар бер яртыны.

- Ярар, китерерләр... Бар кайт, йокла.

— 13 —

Каза кичергән ректор үз аңына килде килүен, әмма, барыбер, эшкә чыгарлык хәлдә түгел иде. Инвалид булып калды. Беренче группа биргәннәр, дип сөйләделәр. Данлыклы уку йортына, гомер булмаган хәл, коллектив фикерен сораштырып тормый-нитми музыка дөньясында исеме, хезмәттәшләре арасында абруе булмаган гади бер фәннәр кандидатын китереп тактылар. «Илбашының якташы икән», диеп сөйләделәр, «хатыны яһүдә булганга» диеп гоманладылар. Ә бу эшне баштан-ахырынача башкарып чыккан Фәлахка һичбер җил-яңгыр тимәде. Уйлап та караучы булмады ул хакта.

Аның каравы шәһәр хуҗасының эшләре җайланды хәзер. Аның үз ректоры бар. Ләйсәннең һәр адымы, кайвакыт килеп, кайчан китүенә кадәр хәбәр ителеп тора. Берничә мәртәбә лекцияләрдән аерып ректор кабинетына телефонга да чакырттырды инде ул аны. Кызның хәлләрен сораштырды, буш вакытлары булганда үзенең шалтыратуын үтенде.

Башка студентлар тулай торакта бер бүлмәдә бишәр-алтышар кеше тора. Алай иткәндә дә урын җитәрлек түгел. Ә Ләйсәнгә аспирант һәм укытучылар йортыннан аерым бүлмә бирелде. Бүлмәдә - телевизор, суыткыч, музыкаль үзәк. Һәм, иң гаҗәбе, башкаларның төшенә дә кермәгән нәрсә - өр-яңа пианино куелган иде.

Берсе дә айдан төшмәгән, әлбәттә. Боларның һәммәсенә шәһәр хакиме Фәлах әфәнде сәбәпче икәнлекне тоя, яхшы белә иде кыз. Белүен-белә, әмма белмәгәнгә, аңламаганга сабышып яшәде. Гүя һәркем шулай яши, шулай булырга тиеш, кебек иде. Һичкемгә, хәтта Фәлахка да бәйле санамады үзен.

Ул гынамы, бүлмәсенә телефон керттеләр көннәрнең берендә. Беренче булып шалтыратучы, хәл белешүче шулай ук, әлеге дә баягы шәһәр хакиме иде.

  • Миннән гел качасың, Ләйсән, - дип, үпкә белдерүдән башлады ул сүзен. - Шалтыратмыйсың, килмисең. Хәлләремне дә белмисең. Оныттың. Оныттың син мине.

  • Онытмадым, - диде кыз. - Шалтыратырга сәбәп булмагач, нигә сезне борчыйм.

- Сәбәп булганда гына очрашмыйлар, Ләйсән-сылу. Минем хакка, бәлки минем сагынуым, күрәсем килү хакына... Ә, Ләйсән-сылу, ник дәшмисең?

- Нәрсә диеп дәшим?

- Бәлки бүген... бүген вакыт табарсың? Көзге урманнарны гизеп кайтыр идек бер. Саф һава сулап, шашлыктан авыз итеп... Карале, безнең бит әле синең белән шашлык та ашаган юк икән.

  • Ашарбыз әле...

  • Машинаны җибәримме хәзер үк?!.

- Юк, кирәкмәс, Фәлах абый. Минем дәресләргә хәзерләнәсем бар. Эшләрем дә күп.

- Юк-юк, Ләйсән-сылу, минем хакка гына тап вакытыңны. Юкса, чит илләрдән урап кайтасым бар. Күрешә алмый китсәм, сагынырмын-саргаермын бит. Эшләрем уңмас, сәяхәтем сәяхәт булмас.

- Саргаймассыз әле... Хәерле юллар үзегезгә, хушыгыз!

Фәлах алай итенде, болай итенде, әмма барыбер кызны юмалый алмады әлегә. Телефон аша сөйләшү белән канәгатьләнергә мәҗбүр булды. Хушлашыр алдыннан, йомшаклык та күрсәтеп алды хәтта. «Кара аны, артыңнан йөрүче теге кара мыеклы егетнең матур сүзләренә алданма. Алдана күрмә?!», - диеп тә кисәтеп алды.

Кисәтте һәм шаккатырды кызны. Ике көн генә элек, үзләреннән ике курс югары укыган бер егет сөйләшеп торган иде аның белән. Тәнәфес вакытында. Күп булса, ике минут, өч минут, янәшә басып торганнардыр. Шуны хәбәр итәргә дә өлгергәннәр. Әнә ничек...

- 14 -

Җиде төн, җиде көн буе юлда булды Бөдрәкәй. Арыса - ятып хәл алды. Сусаса - инешләргә ятып су эчте. Әмма юлдан тайпылмады. Сигезенче көнгә кергәндә, кояш чыгып иртәнге чык бөртекләрен иркәләгән мәлдә, ямьле Ык буйларына барып чыкты ул. Көтүдәге сарыклар ерак юллар кичеп үз якларына килеп чыккан нәселдәшләрен бик җылы каршылады. Аның Кашка тәкә белән кызыксынуын белгәч кенә кәефләре кырылды бераз.

- Син шундый яшь, син шундый матур бикәч, нәмәрсәгә кирәк булды ул ялкау Кашка тәкә? - дип, кызыксынды көтүдәге баш сарык.

Сарык булса да беркатлы түгел иде Бөдрәкәй, үзенең нинди мөһим сәяси визит белән илче булып килүен ул берәүгә дә чишмәде. Сер саклый белә иде чөнки.

- Болай, юл уңаена кызыксынып кына кердем, - диде.

- Тапкансың кызыксыныр тәкә. Аның әле нәмәрсәгә яраклы икәнлеген дә белгән сарык юк. Әнә, безнең көтүдә бер дигән тәкәләр бар. Күңелең теләгәнен сайла, алып кына китмә...

- Мин тәкә эзләп килмәдем, - диде ул, кәефе кырылып.

«Кырылмаслыкмы, һәммәсенең уенда шул тәкә кайгысы. Әйтерсең, бу дөньяда яшәүнең бөтен мәгънәсе шул тәкәле-сарыклы уенда гына. Сарыкларның уенда -тәкә, тәкәләр уенда – сарык, бер дә артык җирләре юк теге ике аяклылардан... Башка һични кирәк түгел. Шуңа күрә дә әлеге язмышка дучар ителгән инде без. Ә бит уйлый калсаң, бездән дә түзем, бездән дә булган нәсел юк бу зәңгәр гөмбәз астында...»

- Ихтиярың, без бит сиңа киңәш кенә иткән идек. Үзеңә яхшылык теләп. Әнә, тегендә бер юкәлек күрәсеңме, шунда табарсың Кашка тәкәне, - дип өйрәттеләр юлны.

Бөдрәкәй, рәхмәтләр укып, күрсәтелгән тарафка җәт-җәт атлап китеп барды.

Сылу бикәч иде, корт чаккыры. Яшь иде... Насыйп булмады, - дип, арт аяклары белән туфрак тырнап калды аның артыннан зур мөгезле кара тәкә.

* * *

Юкәлеккә якынайган саен йөрәге ешрак типте Бөдрәкәйнең. Сак атлап вак адымнар белән килде ул. Көтүләрне бар дип тә белмәгән, бүтәннәр белән аралашуны өнәмәгән, гадәти булмаган нәселдәше белән очрашу көтә иде бит аны. Күпме юл газаплары, күпме кыенлыклар кичереп килде. Үзен ничек кабул итәрләр. Үзенең нинди зур миссия белән килгәнлеген аңлата алырмы?..

Юкә күләгәсендә яшел түшәк өстендә муенын кырын салып изерәп ята иде Кашка тәкә. Үзе ул чем кара туннан икән. Ә маңгаенда олы гына ак тамга бар - әнә нигә «Кашка» диләр. Күзләре йомык. Әмма авыз эчендә нидер чәйнәп, күшәп ята. Янына килүче барын сизми, күрми иде әлегә.

Көтмәгәндә килеп чыгып тынгысызламыйм, күркытмыйм тагы, дип, тонык кына «бәэлдәү» авазы чыгарып алды Бөдрәкәй.

Муенын ялкау гына бора төшеп бер күзен ачып алды Кашка тәкә.

  • Кем бар анда? Кем ул анда мине тынычсызлап йөри?

  • Бу мин. Исемем - Бөдрәкәй, - дип, килеп җитәр-җитмәс тукталып калды ул, үзенә күрсәтелгән битараф салкынлыкны тоеп.

  • Нәрсә кирәк, нигә минем болыннарны таптап йөрисең?

  • Мин бик ерактан килдем. Урманнар, елгалар аръягыннан. Рәсми визит белән сезне күрү өчен.

  • Килсәң соң...

  • Рәсми визит белән.

Кашка тәкә һич йомшарырга җыенмый иде. Килүчегә табан борылып күзләрен ачып карамады да әле ул. Һәр сүзендә тәккәбер суыклык.

- Ул нинди визит тагы. Тәкә кирәксә, әнә, көтүгә бар. Печәнлегемне таптама.

Бөдрәкәй белән үз гомерендә болай коры һәм салкын сөйләшкән сарык юк иде әле. Тәкәләр хакында әйтеп тә торасы юк инде. Ул гел ягымлы, җылы мөнәсәбәткә күнеккән. Ә бу исә янына да җибәрми. Сарыкча мөнәсәбәт турында сөйләргә дә юк.

Башка вакыт булса борылып кына китәр иде дә бит. Бу очракта алай эшләп булмый, ул бит монда сарыкларара мөһим сөйләшүгә дип килде. Горурлыкны онытып торырга туры килер.

- Хөрмәтле, Кашка тәкә әфәнде, - дип башлады ул сүзен бу юлы. - Ял сәгатьләрегезне бүлдереп йөрүем өчен гафу үтенәм, әлбәттә. Мине тыңлавыгызны үтенәм, мин тәкә эзләп килмәдем. Рәсми визит белән килдем.

Күшәвеннән туктап башын күтәрде Кашка тәкә. Үзенә булган хөрмәтләү сүзләрен ишетеп күңеле булды аның. Ниһаять, аның дәрәҗәсен аңлап сөйләшүче табылды бит.

  • Тыңлыйм, - диде, чигә чәчләрен тояк очы белән кашып. - Йомышыгызны сөйләгез.

  • Мин сезгә Идел-Чулман буе җәмәгатьчелеге исеменнән җитди сүз белән килдем. - Бөдрәкәй әле булса дүрт аякта басып тора иде. Ул бит ерак юлдан килгән. - Яныгызга килеп сөйләргә мөмкиндер бит.

  • Килегез. Якыннанрак сөйләгез, - диде тәкә. Әмма, кунакчыллык күрсәтү кая, хәтта утырырга урын тәкъдим итмәде.

  • Сарыклар да үз язмышлары хакында уйлана башлады соңгы араларда, дип башлады ул. - Без кемнән ким? Безнең дә үз кадеребезне белеп, үзебезгә лаек хөрмәт һәм ихтирам күреп яшәргә хакыбыз бардыр ләбаса. Теге, ике аяклыларны, үзләрен кеше дип санаучыларны гына алыйк. Бөтен күргән игелекләре бездән. Ә үзләре җыен җитәр-җитмәскә «сарык» диеп эндәшәләр. Күпме түзәргә мөмкин шуңарга...

  • Тәк-тәк, - дип, кызыксыну белдерде тәкә. Һәм үзалдына фикер йөртергә кереште. - Ни өчен? Шуның өчен, әлбәттә. Алла биргән күренекле сарык затының кадерен белмибез. Ит һәм йон җитештереп Американы куып җитү һәм узып китү өчен генә файдаланалар үзебезне.

“Ай-һай акыллы сөйләшә бу”, дип үзалдына нәтиҗә ясап өлгерде Бөдрәкәй. Эченә җылы керде.

  • Миңа да чүгәләргә рөхсәтме? - дип, ниһаять, рөхсәт сорарга булды.

- Шул җирдән тикле килгәч, куып җибәреп булмый бит, утырыгыз инде, - диде ул, канәгатьсез генә. - Әмма елтыр күзләреңне уйнатмый гына утыр, йәме. Миндә бикәчләр кайгысы түгел әлегә.

- Мин дә тәкә эзләп килмәдем. Сарыклар эше белән йөрим.

- Бик яхшы, - дип җөпләде тәкә, коры гына. - Мине көнозын юкә күләгәсендә изерәп йоклап ята дип уйлыйлар. Ә минем күзләрем йомык булса да, берөзлексез уйланып ятам. Ни өчен? Шуның өчен, мин бит гади тәкә генә түгел, алла биргән Кашка тәкә. Кадерне белүче юк. Күңелне күрүче юк. Ашауда, эчүдә генә дип уйлыйлар бәхетне. Ә бәхет ул иң югары тәхетләргә күтәрелү, надан сарыклар белән идарә итү, дан һәм дәрәҗәгә ия булуда. Яхшы беләм, мин бит сарыклар дөньясында бер генә. Алла биргән Кашка тәкә!.. Һәм кабатланмас тәкә. Кадеремне белеп, чакыртсалар, җаныма тимичә генә сайлап та куйсалар һәммәгезне чын сарык итәчәкмен, шуны җиткер үзләренә.

- Хөрмәтле, Кашка тәкә, - дип, янә сүз кыстырырга кирәк тапты Бөдрәкәй. - Мин бит сезне чакырырга килдем. Сезне көтәләр. Киң сарыклар җәмәгатьчелеге сезне үзенең башлыгы итеп билгеләү турында хыяллана.

- Ә шартлар тудырылырмы? Хокуклары чикләнмәгән булырмы?

- Булыр, булыр. Сарыклар бит эштән курыкмый. Үз-үзләрен аямый бер караңгыдан икенчесенәчә эшләргә әзерләр.

- Ярар, - диеп, иренеп кенә яткан урыныннан калкынды тәкә. Маңгай киң, башы шактый саллы булса да гәүдәгә әллә ни түгел икән тагы үзе. – Алай бик кыстагач, мин барырга булдым. Ни өчен? Шуның өчен, чөнки сарыклар белән идарә итү өчен туганмын мин. Әле син килгәнгә кадәрле үк, әллә ничә мәртәбәләр төшкә керде миңа ул язмыш. Тәхеттә утырам, имеш... Каршымда, авызымнан чыккан сүзне көтеп, барча сарык дүрт аяклап үрмәләргә әзер, имеш... Бик кыстагач бармый булмас.

- 15 -

Шәһәр хакиме үзенең дус-ишләре һәм яраннарыннан матур гына бер делегация туплап унбиш көнлек сәяхәткә чыгып китте. Хатынын да алды. Бер-ике банк мөдире, акчалырак бизнесменнар һәм теге кара мыеклы кысык күзле шагыйрьне дә ияртте. Ул бик әйбәт шагыйрь, чөнки гел түрәләрнең күзенә генә карап тора...

Матбугатта һәм радио-телевидение аша бу сәяхәтне башкала өчен хәл иткеч бер вакыйга итеп күрсәтергә омтылдылар. Инвестицияләр һәм тагы әллә ниткән акчалар кертелергә тиеш, имеш. Эштән тукталган завод-фабрикалар өчен заказлар табылачак. Аэропортка өр-яңадан реконструкция ясалачак. Шәһәрнең, диңгезе булмаса да, үз флоты булачак. Кыскасы, тыныч кына сөйләп булмый, ишетсәң сулышка кабарлык хәбәрләр. Әнә ич безнең шәһәрнең хакиме ни җиткән масштаблар белән эшли, эзли, таба...

Хакыйкатьтә сәяхәтнең максаты бөтенләй бүтән иде. Махсус самолет белән алар, иң әүвәл, Парижга тукталып кием-салым ягын карарга, хатыннарын мода салоннарында йөртеп киендерергә-тиендерергә ният иттеләр. Аннан Испаниянең Барселона шәһәрендә тукталып коррида, ягъни кеше артыннан чапкан үгезләр тамашасын караячаклар. Бер очтан Италиянең Рим һәм Неаполь шәһәрләренә кагылып узу да күздә тотылган. Ә сәяхәтнең ахырында исә Кипрда бер атналык ял. Урта диңгезнең җылы суларында коенып, алтын комнарында кызынып кайтачаклар.

Фәлахның үз хатыны белән икәүдән-икәү генә башкарачак тагы бер йомышы бар иде, әлбәттә. Күптән түгел Кипрда аның төпчек улы, Байтимер Тимербаевич күршесеннән, диңгезгә караган бер затлы вилла сатып алган. Әти-әнисенең аны бик тә күрәселәре килә, улларын да сагынганнар. Балалар белән бит хәзер шулай, алар яшәгән чит илләргә, җәннәткә тиң утрауларга барып кына күрешергә мөмкин. Заманалар нык үзгәрде...

Дөнья әйләнә сәяхәткә чыгучылар арасында бу юлы Алмаз юк иде. Бу сорауга җавап таба алмый аптырады күпләр. Мин үзем дә моның сәбәбен аңламаган идем башта. Ә чынлыкта Алмаз шәһәр хакимиятенең махсус йомышлары белән Швецария һәм Чехияга җибәрелгән булып чыкты. Тагы бер-ике айдан ау сезоны ачыла икән. Швецария Альпларында ауга чыгу өчен мәҗбүри булган рөхсәт кәгазе аукцион аша зур акчаларга сатыла. Фәлах анда ел да бара. Быел исә Байтимер Тимербаевич та барырга ниятләгән диләр. Димәк, ауны иң югары дәрәҗәдә оештырырга кирәк. Махсус вертолет белән генә очып китәләр дә, ике-өч көн дигәндә дөнья кадәр җир күреп, дөньяның черегән байлары белән танышып-аралашып кире әйләнеп кайталар. Бер-бер тау кәҗәсе очраталармы, аталармы, хикмәт анда түгел. Ягъни, кәҗәсендә түгел, мәҗәсендә.

Ә Чехияга кагылуның сәбәбе Фәлахның үзе өчен генә. Ни гомер онытып торам икән, безнең шәһәрнең хакиме бүдәнә йомыркасы гына эчеп тора бит. Йомырканың иң шәбе көнбатыш Чехия урманнарында. Әүвәл аны бу йомыркалар белән Карловы Вары дигән санаторияга барып-кайтып йөрүче әшнә һәм ялагайлары тәэмин итеп тора иде. Соңгы араларда буш кайта башладылар. Йомырканың тәмен, сихәтен белүче бу дөньяда ул гына түгел иде шул.

Алмаз таба. Фәләхның сәяхәттән әйләнеп кайтуына бер-ике тартма бүдәнә йомыркасы хәстәрләп куярга тиеш иде ул. Аңарга шундый дәүләткүләм мөһим бурыч йөкләтелде.

— 16 —

Кайгыртучан абзалары чит илләрдә сәфәр кылып йөргәндә безнең Ләйсәнебез ни эшли, вакытын ничек үткәрә икән соң?

Фәлах абыйсының студент егет хакында кисәтеп куюы, юраганга юш килгән сыман булды бит әле. Икенче көнне үк буфетта очрашты алар. Чират озын иде. Егет аны чиратсыз гына «пепси» белән сыйлады. Сүз иярә сүз чыгып, таныштылар. Егет Урал якларыннан, Азамат исемле. Армиядә десант гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан. Композиция бүлегендә укый, җырларга да ярата икән.

Булачак концерт турында сөйләштеләр. Җыр турында, музыка турында. Концерт залы каршында очрашу урыны да билгеләнде.

Беренче күрешкәндә Ләйсән аның мыеклы булуын гына хәтерләп калган иде. Консерватория студентлары арасында үзенең таза һәм озын буйлы булуы белән аерылып тора иде ул. Кайда укуын белмәсәң һич тә булачак музыкант яисә композитор, дип уйламассың. Тышкы кыяфәте белән күбрәк спортчыны хәтерләтә. Аерылышкач та гел күз алдында торды аның кыяфәте.

Концертка чем кара костюм киеп килде егет. Галстук урынына, ак күлмәгенә күбәләк таккан. Һәм ул аңарга бик тә килешә. Шундый пәхлеван егет белән янәшә басып тору, ничектер, бераз уңайсыз да, рәхәт тә иде кызга. Көч, гайрәт ташып тора иде аңардан.

Әмма, кыз түгел, егет белдерде үзенең соклануын.

- Кара инде, Ләйсән, син шактый ук чибәр бер кыз икәнсең бит, - диде, елмаеп.

«Шактый ук» дигәненә үпкә белдермәде, шаяруы дип кабул итте.

- Мин үзем дә беләм, - диде кыз. Ләкин шундук үз сүзләре өчен үзенә уңайсыз булып китте. Егеткә шаярту килешә, ә аңарга килешмидер төсле иде.

Егет концерт тәмамланганчы аның янында булыр, тәнәфес вакытында бергә фойеда йөрерләр, кем белә, бәлки соңыннан озатып та куяр, дип өметләнгән иде ул күңеленнән. Баксаң, аның кулында тагы әллә ничә чакыру билеты икән. Һәм ул билетларны берәм-берәм аның кебек үк чибәр, чая кызлар килеп ала торды.

Килгән берсе аңарга исеме белән дәшә, елмаеп-көлеп исәнләшә. Берсе Азаматны бит очыннан үбеп та алды хәтта. Концерт беткәчтен дә, бергә кайтырга дип, күрешергә сүз куештылар.

Ләйсән тик басып тора. Нигә тора инде ул. Ни калган аңарга. Билет кулында ич, китәргә дә барырга кирәк. Уңайсызланудан колаклары ут булып янды. Егетнең күзләре һаман килүчеләр тарафында.

Ниһаять, бөтен кыюлыгын җыеп дәшәр көч тапты кыз:

- Азамат абый, билет өчен рәхмәт, мин китим инде, яме, - диде.

«Юк, юк, китмә, бераз гына көт инде. Тагы менә бу, соңгы билетны гына иясенә бирим дә бергә керербез концерт залына», дигән җавап көткән иде ул аңардан.

- Ярар, - диде егет, аны тәмам хәйран калдырып. - Күрешкәнгә кадәр. Мин җырлагач аяк тибеп кул чабарга онытма, ярыймы.

Һәм... куанган сыман китеп тә барды. Кемгәдер кул болгый-болгый ары китте.

Концертта Ләйсән үзенең ничек утырганын да хәтерләми. Бүгенге беркатлылыгына, үзенең көлке хәлдә кала язуына эче пошып, борчылып утырды. Концерт әйбәт иде үзе. Аның өчен бөтенләй таныш булмаган җырчылар, башкаручылар чыгып торды бер-­бер артлы. Һәммәсе дә яшьләр, матурлар... Гөр китереп кул чаптылар үзләренә.

Азамат та җырлады. Моңлы һәм матур икән тавышы. Аңарга башкалардан да дәррәүрәк кул чаптылар. Берсеннән-берсе матуррак яшь кызлар чәчәк чыгарды үзенә. Махсус куеп торган бит очларыннан үбә торды ул аларны. Ләйсәнгә ошамады бу.

Концерттан тулай торакка кадәр беръялгызы кайтты. Йөгерә-йөгерә кайтты. Әйтерсең, аны кемдер куа килер, куып тотар. Куып тотар да, кызга үзенең хисләрен сөйли башлар кебек тоела иде...

Күр инде, гел бер сәбәпсезгә ашыга, урынсызга борчыла ич ул. Киңәш бирүче, тынычландыручы булмады үзен. Бүлмәсенә кереп бикләнгәчтен, өстен-башын да алыштырып тормастан мендәренә барып капланды. Һәм еларга кереште. Күз яшьләре ташу булып акты, елады да елады. Үзенең нигә, ни сәбәпле һәм кем өчен шулай өзгәләнеп елаганлыгын да белешми иде, югыйсә.

— 17 —

Шәһәр хакименең үз делегациясе, ягъни яраннары белән шәһәргә әйләнеп кайтуы бу юлы да зур вакыйгага әверелде. Телевидение, радио һәм газета вәкилләрен һава аланына ук чакыртып зур пресс-конференция үткәрделәр.

- Фәлах Экзамыч, кыскача гына әйтегез әле, - дип мөрәҗәгать итте турыдан-туры элемтәдә булган шәһәр телевидениесы журналисты. - Бу сәяхәттән нинди тәэсирләр белән кайттыгыз? Безнең шәһәр турында беләләрме Европада? Ярдәм кулы сузарга җыенучылар юкмы?

Сораулар бик җитди иде, күрәмсең, тирән сулыш алды хаким. Һәм зур дәүләт җитәкчеләренә генә хас зирәклек белән сөйләргә кереште.

- Иң элек бу сәяхәтнең гаять эшлекле шартларда узуын билгеләп үтәсе килә. Делегация җитәкчесе буларак, минем дә, һәм башка иптәшләрнең, һәр көне, һәр сәгате тоташ очрашулар, җитди сөйләшүләр белән шыплап тутырылган иде. Баш борыр ара да булмады, арыдык. Әмма сөйләшүләр һәм килешүләрнең нәтиҗәсен безнең шәһәр халкы якын көннәрдә үк үз күзләре белән күрер, көндәлек тормышында сизеп яши башлар, дип өметләник.

Шактый ук дулкынлана иде хуҗа. Шуңаргадыр, сорауларның барысын да хәтерләп тә калмаган иде ул. Аның кояш нурларында чем кара булып кызынган йөзләрендә күзләре генә елык-елык килеп тора, ак тешләре күренеп-күренеп ала.

Ә самолетның арткы ишегеннән йөк машиналарына кайтучыларның багажларын бушаталар. Бер КамАЗга гына сыймагач, икенчесен чакырттылар. Өченчесен...

  • Әйе, өметләник. Без дә өметләник, - дип, элеп алды журналист кыз. - Тагы бер соравыма җавап бирмәссезме икән?

  • Рәхим итегез, - диде Фәлах, мөлаем елмаеп. Үзеңнең эфирда, бөтен ил, шәһәрнең күз уңында булуыңны онытырга ярамый бит. - Бик рәхәтләнеп җавап бирермен.

  • Мисал өчен, Рим, Париж, Мадрид кебек мәшһүр шәһәрләрдә безнең хакта беләләрме?

  • Беләләр, әлбәттә, бик яхшы беләләр. Безнең шәһәрнең базар мөнәсәбәтләренә керү юлын, моделен үрнәккә алып сөйлиләр Европада. Аеруча Байтимер Тимербаевичның авторитеты зур Көнбатышта. Аның зирәклеге, сәяси эшчәнлеге хакында таң калып сөйлиләр.

  • Берәр мисал да китереп үтә алмассызмы?

  • Мисаллар күп инде алар, - дип уйга калып торды хуҗа. Ни дип җавап бирергә белми иде. - Мәсәлән, Франциянең зур бер фирмасы безнең шәһәрнең аэропортын реконструкцияләргә әзер булуын белгертте. Бу бит турыдан-туры Байтимер Тимербаевичның халыкара авторитеты турында сөйли торган факт.

Журналистлар арасыннан нәни генә ым-шым дулкыны узып китте. Арткы рәтләрдән берәү, уйлаганын әйтеп тә куйды хәтта: «Ул аэропортны биш ел һәм җиденче фирма реконструкцияли бугай инде. Башлаган кеше генә юк».

- Тәртип, иптәшләр, тәртип, - дип, тавыш күтәрде пресс-үзәк җитәкчесе. Тәртип өчен җавап бирүчеләр теге журналистны шундук ике яктан култыклап та алдылар һәм алып чыгып та киттеләр.

Туры эфирда күренмәде болары. Туры эфир дәвам итте.

  • Безнең шәһәрдәге тагы нинди үзгәрешләр җәлеп итә европалыларны?

- Әйткәннәремә өстәп тагы шуны әйтәсем килә. Безнең шәһәрдәге демократик үзгәрешләр, кеше хокукы өлкәсендә казанышларыбызга таң калып сөйлиләр Европада. Якын арада үзебезгә Европарламенттан тәҗрибә уртаклашу өчен махсус делегация дә килергә тиеш әле менә.

- Рәхмәт, - диде журналист, соң дәрәҗәдә куанып. - Кыскача гына булса да, шундый тирән фикерләрегез белән уртаклашканыгыз өчен рәхмәт. Без һәм шәһәребез халкы сезгә яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз.

Иртәгәсен бөтен газетаның беренче битләрендә, яңа гына зур эшләр башкарып һава аланына кайтып төшкән шәһәр башлыгының фотосурәте басылып чыкты. «Европага юл ачык», «Европада безне беләләр» дигән башлар астында мәкаләләр дөнья күрде. Газеталарның берсе, хәтта зур хәрефләр белән тулы табакка рубрика да ачып куйган иде: «Париж, Мадрид, Рим... Чиратта кем?»

* * *

Алмаз да үзенә йөкләнгән мөһим бурычларны үтәп кайткан иде. Бүдәнә йомыркалары Фәлахның кайтуын суыткычта көтеп алдылар. Безнең як аучыларына сирәк тәти торган лицензияләр дә кулга керде. Димәк, зур ауга хәстәрлек күрә башларга да вакыт. Шәһәр газеталарында инде Байтимер Тимербаевичның шәһәр хакиме белән бик тә мөһим визит белән Швецариягә барырга җыенуы хакында хәбәрләр күренгәли башлады.

Алмазның үз мәшәкатьләре дә аз түгел иде. Яңа офиска зурдан кубып ремонт ясап маташмады ул. Эчен-тышын беркат чистартып-буятып алды да, мебель кертеп урнаштырып та куйды. Аның яңа кабинеты шәһәр хуҗасыныкыннан ким түгел иде хәзер. Үзенә генә хезмәт итә торган махсус ял бүлмәләренә тикле бар. Буфеты, саунасы, ваннасы дигәндәй, кабинеттан чыкмый гына да рәхәт кичереп ята ала ул хәзер.

Әмма түшәмгә төкереп ята торган вакыт түгел. Казиноны да эшләтеп җибәрергә вакыт. Ә эше, мәшәкате очсыз-кырыйсыз икән аның. Ресторан һәм ашау-эчү якларын хәл итте инде. Швецарияга әле бу соңгы баруында уен бизнесының «корольләре» белән дә күрешеп аралашты. Якын көннәрдә Монте-Карлодан кунаклар киләчәк үзенә, карта уены осталары. Әйләнә-тирәдә булмаган кирәк-ярак белән шулар тәэмин итәргә булды. Шәһәр бюджетыннан тагы берәр миллиард өстәмә акча да ала алса кирәк-яракларын да табачак, икешәр-икешәр кешене дөньяның Казино үзәкләре булган Лас-Вегаста һәм Монте-Карлода укытып кайтарачак. Шулай зурдан кубып эшләмәсәң булмый хәзер.

Китап кибете мәсьәләсе генә озакка сузылды әле. Ә ул кирәк, бик тә кирәк иде Алмазга. Кибеттән файда табып, акча алып була бит аңардан. Урыны дисәң - урыны, халык мыжгып тора торган урын. Эч пошканнан гына йөрүчеләрдән дә дөнья кадәр акча җыеп булачак.

Сәрхуш кебек кенә күренсәләр дә, теге шагыйрь белән журналист үз эшләрен төгәл һәм вакытында башкарып чыктылар. Әллә ниткән дәрәҗәле кешеләрдән кул куйдыра алмасалар да, алар әвәләгән мөрәҗәгать газетада да басылып чыкты, илбашына да барып иреште. Илбашы, табигый ки, бу тәкъдимне, кызыклы санап, шәһәр хуҗасына төшерде. Шәһәр хуҗасы да үзенең урынбасарына кирәкле документларны җыеп мәсьәләне хәл итәргә кушкан иде. Кем әйтмешли, барысы да майлаган кебек, шома гына хәл ителеп бара иде. Ләкин гел уйламаган-нитмәгән җирдән тавыш-гауга чыгарга тора бит әле менә.

Безнең шәһәрдә һич кенә дә тәртә арасына керә белми торган бер газета бар. Китап кибетенең мөдире, коллектив исеменнән, шул газетага ачык хат язган. Ә теге имансызлар шуны бастырып чыгарган. Ниләр генә язмаганнар анда. «...Шәһәрне китапсыз калдырып, китап кибетендә аракы һәм хатын-кыз трусиклары сатарга җыеналар...» дип үк җибәргәннәр.

Кырмыска оясына таяк тыгып болгаттылармыни, чыкты тавыш, купты гауга. Кемнең эше юк, шул үз фикерен белдерергә ашыкты. Ул китапханәчеләр, укытучылар дисеңме... Язучы һәм журналистлар да күтәрелеп бәрелде, ата-бабаларыннан калган кибет мени?! «Каравыл, талыйлар», дип кенә кычкырмыйлар. Ә теге имансызлар, язган берсен бастырып кына тора.

Китап кибетенә Фәлахның катышы бар дип, уйламыйлар иде, билгеле. Шуңа җил-яңгыр тимәде аңарга. Әмма эче пошмый хәле юк. Ул бит инде вәгъдә бирде һәм карар да кылган иде. Башлаган эшен ярты юлда калдырырга өйрәнмәгән. Алмазны чакырды һәм киңәш итте:

  • Эчеңдә җан бармы синең, кибетеңне бүләләр анда, тавыш-тының чыкмый, - дип, иң әүвәл битәрләгән атлы булды.

  • Нишлим соң, тавышланудан ни файда, - дип, ык-мык килде Алмаз. - Тавышсыз-тынсыз гына эшләүгә ни җитә.

- Менә шул, - дип элеп алды хуҗа. - Тавышсыз-тынсыз гына эшлә. Кибет синеке.

- Минеке түгел әлегә.

- Синеке, - дип, симез уч төпләре белән өстәлгә ләшпелдәтте Фәлах. Кирәк тапсаң, журналист белән шагыйрьгә мөрәҗәгать итә аласың. Эшлә инде шулар белән, кызганма бер-ике яртыңны.

- Исерекләр белән эш йөртәсе килми иде шул.

- Әй, ахмак, исерекләр яшәсен, дип көн аралаш дога кылып көн итәргә кирәк. Соң, җаным, алар булмаса, барысы да синең-минем шикелле ак күлмәк һәм галстуктан йөрсә, кем эшләр иде ул кара эшне. Сәрхушләр күп булганга куанып кына яшәр көнең. Кем сиңа бер яртыга мәкаләләр язар иде, кем мич ягар, кем каравыл торыр иде, кем тәүлекләр буе бер ярты аракы һәм тамак ялына җир тырнап җыен авыр, кара эшеңне эшләп йөрер иде?!. Куан син, Алмаз дустым, сәрхушләр күбрәк булган саен куанычың артсын. Безгә өлеш арта, очсызлы хезмәтче арта бит алар күбәя барган саен. Сиңа-миңа яшәү җиңеләя. Исеректән курыкма, интеллигенттан сак бул. Алары арта күрмәсен. Аңладыңмы?!

- Ярар, дип, баш какты Алмаз. Һәм үзенең тугрылыклы егетләренә мөрәҗәгать итте. Ә тегеләр бер дә икеләнеп тормады. Ике-өч көн эчендә хәл иттеләр дә куйдылар мәсьәләне: Кибет өстендәге катта ремонт эшләре бара торган булган. Кышка керер алдыннан җылыту системасын сынаган атлы булып, төнгә каршы җылылык җибәргәннәр. Җиде-сигез җирдән торба тишек булып, төне буе китап кибетенә су агып чыккан. Түшәм ишелгән, китапларын су баскан...

Шулай итеп, китап кибетен башка урынга күчерергә, ремонт кертергә мәҗбүр булдылар.

Гаепле кем? Бер исерек слесарь шунда. Слесарьны эштән кудылар. Аңарга нәрсә? Слесарьны аны бер җирдән куалар, икенче җирдә колач җәеп каршы алалар. Югалту зур түгел. Аның каравы китап кибетенә су агызганы өчен бер мең акча бирделәр үзенә. Ә ул кесәне тишми. Тагы кайда, кайчан керә әле аның кулына шундый кисәкле акча?!. Бер меңгә бит аңа, җаным, ачуым килмәгәе, ике-өч тартма аракы алып була торгандыр.

Болын кадәр магазинны, үз хисабына капиталь ремонт үткәрү шарты белән, «Алтын ай» фирмасына, ягъни Алмазга бирделәр.

- 18 -

Ләйсәнне оныта алмады Фәлах. Әмма очраша, күрешә алмыйча аптырады. Консерваториядән чыкканын көтеп торсынмы ул аның, тулай торагына барып ишек шакысынмы? Кинога чакырсынмы, театргамы?.. Кемгә-кемгә, әмма шәһәр хуҗасына килешә торган гамәлләр түгел берсе дә.

Алмаз аша эш йөртү шулай ук кулай түгел. Ул үз эшен эшләде инде - очраштырды, таныштырды. Кайсы хатын-кызның чит ир-ат белән күрешүен үз абыйсына белгертәсе килсен.

Ә Фәлахның тәкъдимнәре берсе артыннан икенчесе кире кагыла килде. Ул җибәргән машинага чыкмады, утырмады кыз. Шәһәр читенә, шашлыкка, дигәнен дә хупламады. Мәскәүгә дә барырга әйдәп караган иде. «Майкл Джексон концертына билетларым бар. Зур театрга да барырбыз», дип юмалады ул аны. Кызның җавабы катгый иде.

  • Үзегез уйлап карагыз, Фәлах әфәнде, - диде ул. - Ничек итеп инде мин - унсигез яшьлек кыз, концерт карарга дип, чит бер ир-ат белән башка шәһәргә китеп барыйм.

  • Мин шулай ук чит бер ир-атмыни инде синең өчен? - дип, үпкәләгән атлы булып маташты тәҗрибәле гашыйк.

- Әтием яисә абыем түгел ич, - дип, аңлатты яшь битараф.

- Соң алай булса, Ләйсән-сылу, әйдә болай итик. Шәһәр читенә чыгыйк та, бер дөнья гизеп, саф һавалар сулап кайтыйк.

- Шәһәр читенә чыкмыйм, дидем. Инде алай саф һавада йөрергә бик тә теләсәгез, шәһәр үзәгендә -Тукай мәйданында яисә Солтангалиев мәйданнарын җитәкләшеп бер уза алабыз, - диде кыз, хәйләгә керешеп.

- Яхшы булыр иде ул, Ләйсән-сылу, - дип тотлыга язып калды Фәлах. - Әмма син мине дә аңла, ничек итеп инде мин синең белән җитәкләшеп шәһәр үзәгендә йөри алам. Анда бит, үскәнем, кеше өстендә кеше, мыжгып торалар.

- Ихтыярыгыз, - диде кыз, кырт кисте.

- Ләйсән-сылу... Ләйсән-сылу, син инде минем хәлне дә аңла. Аңларга тырыш, - дип әйтүдән башканы тапмады Фәлах.

Шуннан ары сөйләшә алмадылар. Һәр икесе үз фикерләрендә калды.

* * *

Көннәрдән бер көнне шәһәрдәге югары уку йортлары белән танышып йөргән атлы булды хуҗа. Табигый инде, иң соңгы чиратта консерваториягә кагылды. Ректор үзенеке, аның бүлмәсенә узды.

Олы кунакның киләсен алдан ук белеп торган яшь ректор үз кабинетының арткы бүлмәсенә, кирәге чыгып куймагае дип, өстәл дә хәстәрләткән иде. Хәл белешеп икәүдән-икәү генә гапләшеп утырдылар. Сүз иярә сүз чыгарып, сорап куйды Фәлах.

- Безнең Ләйсән кайтып китмәгәнме, мондамы икән әле?

Кызның бу вакытта уку йортында икәнлеген, һәм тагы ун-унбиш минутлардан соңгы дәресе тәмамланырга тиешлекне дә белә иде, югыйсә.

Махсус, вакытын туры китереп килде бит...

  • Кызыксынырмын, - диде ректор, шундук телефонга үрелеп. - Монда булса керсенме?..

  • Мөмкин булса, керсен әле. Килгән-килгән аны да күреп китсәм яхшы булыр иде. Эш тә эш, ара юк бит бер дә.

  • Сеңлегез биредә, - диде, ректор, трубканы куеп.

  • Ул кереп безнең янга утыргачтын, минем сезгә тагы бер үтенечем булыр. Мөмкин булса безне беразга калдырып тормассызмы? Уңайсызлавым өчен гафу үтенәм, әлбәттә. Икәүдән-икәү генә сөйләшәсе сүзем бар иде, - диде Фәлах, үтә итәгатьле булып.

  • Ярар, ярар, әлбәттә. Туганнар арасында төрле сүз була. Сез дигәнчә булыр. Нинди уңайсызлау ул, һич тартынмагыз. Күпме телисез, шулкадәр утыра аласыз. Бер очтан тамак та ялгап китәрсез.

Дәресләр беткәчтен үк Ләйсәнне ректорга чакырттылар. Ни уйларга да белми, икеләнеп-куркып керде ул. Бакса, һич көтелмәгән кунак килгән булып чыкты.

Кызны үзләре янына эчке бүлмәгә чакырды ректор. Керми хәле юк, керде. Күн диваннан урын күрсәттеләр. Утырды.

Ректор, сәбәп тапкан атлы булып чыгып торды. Аулак бүлмәдә икәүдән-икәү генә калдылар. Янәшә утыралар. Тынлык... Кызның тирән сулыш алганын тоеп утыра Фәлах. Сүз катырга ашыкмый, аның тынычлануын, ияләшүен көтә.

- Менә, Ләйсән-сылу, - дип, ипле генә башлап китте тәҗрибәле гашыйк. - Сиңа дип Париждан кечкенә генә бүләк алып кайткан идем. Инде ни гомер шуны бирә алмый аптырыйм.

Куен кесәсеннән нәни тартма чыгарды. Һәм үзе үк ачты. Кызга таба сузды.

  • Нәрсәләр ул, бигрәк матурлар, - дип кызыксыну белдереп алды кыз. Кулына алып тотып карыйсы, тагып карыйсы килде үзләрен.

  • Бриллиант. Йөзек һәм алкалар. Тагып ук карыйсыңмы әллә, килешәләрме икән?

  • Юк, - диде кыз, бер карарга килеп. Фәләхның үзенә таба сузылган кулын кире этәрде. - Мин ул бүләкне ала алмыйм.

- Нигә?! - дип, гаҗәпләнде Фәлах. Гаҗәпләнмәслекме? Андый җавап көтмәгән иде һич. Хатын-кыз күрмәгән кеше түгел ич ул. Бүләкне дә аз ташымаган. Карышкан, киреләнгән чаклары була аларның. Әмма бүләктән баш тарткан, бриллиант кадәр бриллантны кире каккан хатын-кыз була торгандыр дип, уена да китереп караганы юк иде. - Ал, Ләйсән-сылу, алар синең өчен дип, махсус атап алынган бүләк. Париждан. Елисей кырындагы иң затлы магазиннан. Дөньяның иң күренекле поп-модельләре, кинойолдызлары гына йөри торган кибеттән.

- Рәхмәт, - диде кыз, үзенең карары катгый икәнлеккә һич шик калдырмыйча. - Алмыйм дигәч, алмыйм. Сез миңа яхшылыкларны болай да күп эшләдегез инде. Миңа болай да уңайсыз.

Фәлах чарасыз калып, чын-чынап үпкәләгән атлы булды.

  • Аңламадым, Ләйсән-сылу. Үзеңә атап алынган бүләктән ничек баш тартырга кирәк. Аннан килеп, мин ул бүләкне ни эшләтим хәзер, кая куйыйм?..

  • Хатыныгызга кайтарып бирегез, - дип әйтеп ташлады кыз.

  • Юк-юк, бу бүләк сиңа атап алынган, Ләйсән-сылу. Ихлас күңелдән алынган бүләк.

Тәвәкәлләп, үзен байтактан борчып килгән сорау белән мөрәҗәгать итте кыз. Чын-чынлап Фәлахның үзенә булган мөнәсәбәтен аңламый, аңлый алмый иде ул.

- Сез нигә миңа бүләк ташыйсыз? Нигә шалтыратасыз? Нигә шулай эзәрлеклисез берөзлексез? Яхшылык артыннан яхшылык эшлисез? Сез бит минем абыем да, әтием дә түгел, Фәлах әфәнде?!.

Колак очлары кызарып чыкты тәҗрибәле гашыйкның. Аннан битләре тимгел-тимгел булды. Салынып, ишелеп төшкән ияк һәм яңаклары кызарып бүртенде. Муен сырларына кадәр бурлат кебек булды. «Күр инде син аны, кадер белмәгән нәрсә, ниләр сораштыра...» дип уйлады үзалдына.

  • Шуны да белмисеңме, сизенмисеңме, Ләйсән-сылу? Әллә белмәгәнгә генә салышасыңмы?

  • Чынлап белмим. Һәм аңлый да алмыйм. Сез бит бик тә җитди кеше...

- Аңламыйм, дисең инде, - дип, махсус, чишелешне беразга гына булса да суза төшәргә омтылды тәҗрибәле гашыйк.

- Мин баштарак сезне Алмаз абыйның якын дусты диеп кабул иттем. Мин бит берни белмим. Һәм берни аңламыйм да... Ә сез, кич җитте исә телефоннан шалтыратасыз да, кешегә әйтсәң кеше ышанмаслык сүзләр сөйлисез.

- Әйе-әйе, мин үзем дә ышанмаган булыр идем. Кеше сөйләсә - кешегә ышанмас идем. Мине әллә ни эшләттең бит син, Ләйсән-сылу! Сине беренче күрүдән соң бөтен тормышым үзгәрде. Үземнең ни эшләгәнемне, ни кылганлыгымны белмим. Дөрес әйтәсең, мин... мин акылымны җуяр хәлгә җиттем. Нишлим соң, әйт, киңәш бир, Ләйсән-сылу?.. Ярдәм итсә дә миңа, бары бер кеше - син генә, бары син генә ярдәм итә аласың...

- Мин ни эшләргә тиеш, - дип, җилкәләрен сикертеп куйды кыз. Тәмам курка калган иде ул.

Мөлдерәмә баккан күзләре белән кызга текәлде Фәлах. Җаны белән генә түгел, авыр гәүдәсе белән дә аңарга таба омтылып куйды.

- Бары син генә ярдәм итә аласың, Ләйсән-сылу. Мине кире какма. Читкә тибәрмә мине. Аңларга тырыш мине. Әйткән сүзләремне, хисләремне аңларга тырыш?!.

Качма миннән...

- Мин качмыйм сездән. Мин сезгә рәхмәтле... Әмма нинди хисләр турында сөйлисез сез? Аларны мин ничек аңларга тиеш?!.

- Аңларга тырыш, Ләйсән. Ләйсән-сылу... Сине шулай яратканым, гашыйк булганым өчен мин дә гаепле түгел бит, аңларга тырыш?!.

- Сез... - дип гаҗәпләнүдән, урыныннан ук сикереп торды кыз. Чыгып йөгерүдән чак тыеп калды үзен. Һәр иҗеккә басым ясап дәвам итте сүзен. - Сез мине яратасыз... Гашыйк булдым, дисез... Ни сөйләгәнегезне беләсезме соң?!

Фәлах та үрмәли-таяна торгач утырган урыныннан калыкты. Кызны чыгарырга теләмичә, ишеккә аркылы килеп басты. Утыруын, тынычлануын үтенде кызның.

- Утыр зинһар, Ләйсән, утыр. Чыгып кына китә күрмә. Ялынып сорыйм. Ялварып сорыйм. Теләсәң алдыңа тезләнәм хәзер үк. Чыгып китә күрмә берүк?..

Чын-чынлап тезләнмәкче иде бугай гашыйк. Ләйсән аның тезләнүен теләмәде, уттан курыккандай, кире үз урынына барып утырды. Тезләнә генә күрмәсен, түбәнсенмәсен. Мөмкин кадәр үзен тыныч тотарга тырышып, аңлатырга, аңлашырга омтылды ул.

  • Үзегез дә беләсез ич, Фәлах әфәнде. Без бер­беребезгә тиң түгел.

  • Нигә? Нигә тиң булмасын, дөрес сөйләмисең, Ләйсән-сылу, - дип, яңадан һөҗүмгә күчәргә әзер иде тәҗрибәле гашыйк. - Ни өчен дип без тиң булмаска тиеш?

  • Соң... Көзгегә карагыз алай булгач. Әнә, каршыгызда көзге тора ич, - дип, әйтеп ташламасынмы кыз. Алдын-артын уйламыйча әйтеп ташлады.

Янә кызарынды-бүртенде Фәлах. Үз урынын белмәгән бу кызга, җен ачулары чыкты аның. Ни дияргә, ничек җавап бирергә белми югалып калды хәтта. Максатына бер ирешсә, алга таба ни эшләргә кирәклекне белер иде дә ул. Үзенә ничек мөрәҗәгать итәргә икәнлекне дә тиз өйрәтер иде. «Көзгегә кара», диме? «Көзгегә кара... Көзгегә кара...» Бу сүзләре өчен күрмәгәнен күрсәтер әле ул аңарга. Мондый сүзләр өчен кем-кем, әмма Фәлах гафу итмәячәк берәүне дә. Үз гомерендә мондый да авыр һәм дорфа сүз ишеткәне юк иде әле аның.

Үзе белән ничек сөйләшергә икәнлекне бик тиз өйрәтер...

Ә хәзергә исә, әле ул сәгать сукмаган. Кабаланмаска, ашыкмаска гына кирәк. Мондыйларны гына күргәне бар ләбаса.

- Башка берни әйтмәм, килештек, Ләйсән-сылу. Килештек, - дип, өр яңадан тынычланып калды Фәлах. - Әмма бер сүземне тыңла, ярыймы, үскәнем. Бердән-бер үтенечемне.

Аның шулай сүзне йомгакларга әзер торуы Ләйсәнне дә куандырды.

  • Әйтегез, ул нинди үтенеч.

  • Бриллиантларны ал, - дип, яңадан кулындагы нәни тартманы сузды ул аңарга. - Ал, Ләйсән-сылу, мине рәнҗетмә алай.

  • Ул хакта сүз булды. Алмыйм, - дип, кырт кисте кыз. Борын төбенә сузылган зиннәтләрне читкә этәрде.

  • Мин ал дигәч, алырга кирәк, - дип, басым ясады Фәлах.

Кыз моны сизде һәм җавапсыз калдырмады.

  • Мин “алмыйм” дидем, аңларга кирәк... Нигә дип әле сез миңа басым ясыйсыз. Минем белән идарә итәргә җыенасыз.

  • Мин шәһәр кадәр шәһәр белән дә идарә итәм, Ләйсән-сылу.

- Шәһәр белән идарә итегез, әмма минем белән... минем белән идарә итә алмассыз.

Телсез калды Фәлах, ни әйтергә белми торды. Һәм үч иткәндәй нәкъ шул вакыт ректор да килеп керде. Фәлах авызын ачарга өлгермәде, кыз хушлашты һәм китеп тә барды.

Җил-җил атлап чыгып китте.

- 19-

Бөдрәкәй белән Кашка тәкә юлга чыгып уникенче тәүлек киткәч кенә кайтып җиттеләр. Бу сәфәр җиңелләрдән булмады, Бөдрәкәйгә төште бөтен авырлык. Юл азабы - гүр газабы, дигәннең чын мәгънәсен шунда гына аңлады ул. Кашка тәкәнең көйсезлекләрен сөйләп аңлатып бетерерлек түгел. Ашарга дисәң ризык, эчәргә дисәң су килештерми киреләнде. Аңарга гел тукранбаш кына булсын, аның да алсу чәчәклесе. Башка һичбер үләнне авызына якын җибәрми. Чулман читләп кайтып килгәндә чишмә эзләтеп теңкәсенә тиде бикәчнең... «Елга суы эчмим, ул минем корсагыма ярамый. Чишмә кирәк. Чишмә тап миңарга», дип холыксызланды. Ике сәгатьтән ике сәгатькә ялга туктала. Ял өчен дә юкә күләгәсе кирәк. Ул йокларга ятса, якын тирәдә булма, сулыш та алма. Тәмам изаланды Бөдрәкәй.

Килеп җиткәчтен дә бөтен көтүне аякка бастырды Кашка тәкә.

- Көтүдәге сарыкларның исен сөймим, миңа аерым биләмә бирегез, - диде. - Ни өчен? Шуның өчен, чөнки мин башлык булыр өчен туган. Аерым шартларда яшәргә, аерым ашарга, аерым эчәргә тиешле. Ул биләмә елга читендә булырга тиешле. Анда салкын чишмә челтерәп аксын, алсу чәчәкле сусыл тукранбашлар үссен. Һәм тагы куе булып үскән яшь юкәлеге дә булсын. Яшь юкәлекнең күләгәсе җиләс була.

Бу хикмәтне тыңлап торган сарыкларның күзләре мөгезгә үк менде.

  • Бу бит безгә хезмәт итү өчен түгел, бездән көлү өчен килгән, - диде, тыңлап торган тәкәләрдән берсе.

  • Әйе, кайгыртучан башлык мондый булмый. Башлык түгел, патша ич бу, - диеп, җөпләде аны бозау кадәрле тәкә.

Кашка тәкә, иренеп кенә муенын борып, үзенә каршы сүз әйтергә җөрьәт иткән тәкәләргә табан карап алды.

- Болар кем? Каян килгән болар?

- Безнең көтүдән. Сарыклар арасында хөрмәт казанган үзебезнең тәкәләр, - дип, аңлатырга мәҗбүр булды ике бәрән иярткән тәҗрибәле оратор.

Болай да кысык күзләрен тагы да кыса төшеп күшәп торган көе генә мыгырданып куйды Кашка тәкә.

  • Моннан ары минем күзгә күренмәсен болар, әйтегез. Мин үземә каршы сүз әйткәнне, үзем белән бәхәсләшкәнне яратмыйм. Үз фикере булганнарны җенем сөйми. Ни өчен? Шуның өчен, чөнки башлык ул бер генә була. Ул уйлагач җиткән.

  • Бу ни хәл, җәмәгать, килеп җитмәгән, инде яный, куркыта да башлады. Үз башыбызга булмасмы бу башлык, дип каршы төште, үз колагы ишеткәннәргә үзе ышанмый гаҗәпкә калган бозау кадәрле тәкә.

  • Бу тәкәне көтүдән куыгыз. Аны минем күрәсем килми. Аның белән күрешүче, аралашырга җөрьәт итүче була икән, мөгез очларыгызга киртләп куегыз,миннән игелек көтмәгез.

Көтү тынып калды. Сарыклар күшәмәс булды, куркынып кына ара-тирә бер-берләренә күз төшергәләп алдылар.

Өч-дүрт сарык, шулар арасында бер мөгезле аксак тәкә дә бар иде, Кашканың каршысына ук килеп тез чүктеләр, башларын җиргә ордылар.

- Ни кушсагыз, шуны үтәргә әзербез, хөрмәтле Кашка тәкә әфәнде, - диештеләр.

Алгы уң тоягын ялкау гына күтәреп колак артын кашып куйды Кашка тәкә. Һәм кыяфәтен китереп кенә көтүгә күз салды. Телсез калган сарыкларның күзләренә карарга тырышты ул. Зур акылга, илаһи көчкә ия булып бакты. Ә тегеләр исә койрыкларын кысты, күзләрен тояк очларына төшерделәр.

  • Сарыклар әнә шундый була, - диде ул, тавышын күтәрә төшеп, үз каршысында әле булса чүгәләп, башларын тузанлы туфракка орып торучыларга күрсәтеп. - Үрнәк алыгыз. Өйрәнегез...

  • Баш өсте. Баш өсте... - диеште тез чүгүчеләр. Ә бер мөгезле аксак тәкә исә Кашканың янына ук килеп, аның тояк читләрен ялап-ялап куйды.

  • Ә бу тәкәне исә мин үземнең беренче ярдәмчем итеп билгелим, - диде башлык, әле дә булса үзенең тоякларын ялап торучыга ишарә итеп.

Көтү дәшмәде, димәк, ризалашты. Бозау кадәрле тәкә исә, горур башын моңсу гына түбән салындырып, сарыклар иленнән күз күрмәгән, колак ишетмәгән чит-ят тарафларга салмак адымнар белән китеп барды.

-20-

Атналар-айлар үтә торды. Әмма Ләйсән әле һаман зур шәһәр тормышына ияләшә алмый аптырый. Китсә дә беръялгызы, кайтса да беръялгызы. Студентлар торагында яшәмәве сәбәпледер, группадаш кызлары белән дә әллә ни якынаеп китә алмады.

Бары ике кеше күргән саен чын ихластан сәлам бирә, хәл-әхвәл сораша иде аңардан. Боларның беренчесе - ректор. Аның мөнәсәбәте рәсми. Ул бит Ләйсәнне шәһәр хуҗасының якын кардәше, сеңлесе диеп белә. Зур түрәләрнең туганнарына гына түгел, койрык болгап үтсә, этләренә дә сәлам бирә торган заман бит хәзер.

Икенче кеше - әлеге дә баягы өченче курста укучы егет Азамат иде. Аның белән очрашуларны зарыгып көтеп ала Ләйсән. Зарыгып көтеп ала, әмма очрашкач та үз-үзен ничек тотарга, ничек сөйләшергә белми аптырый. Шуңадырмы әллә ничек килеп чыга иде аларның күрешүләре, күңел теләгәнчә түгел. Тартынудан идеме бу, артык дулкынлануданмы, белмәссең. Дәшим дисә, тавышы чыкмый. Елмаерга итсә, иреннәр ачылмый.

Азамат аны әллә кайдан ук күреп ала, һичкемнән уңайсызланмыйча, кычкырып эндәшә. Уен-көлке сүзләр сөйли һәм үзе дә рәхәтләнеп көлә.

Ул да түгел, матур гына сөйләшеп-көлешеп торган җиреннән, башка бер-бер студент җәлеп итә аның игътибарын. Ә анысы бер-бер мут шәһәр кызы булып чыга. Артыннан калмыйча эзәрлеклиләр, йөриләр айың артыннан. Уңайсызлану, тартынуның ни икәнлеген белмиләр, сукыр черки сыман күзенә керәләр. Ә Азаматка, күрәсең, шулар ошый, шулар белән кызыклы аңарга.

Егетләрнең күзләренә черки булып кергән озын ботлы, кыска итәкле шул шәһәр кызларына җен ачулары чыга иде Ләйсәннең. Нигә алар, Фәлах янында түгел, Азамат тирәсендә бөтерелә икән?! Егеткә дә үпкәли иде ул. «Ләйсән» диеп, үз итеп, әллә каян дәшеп аласың икән, хөрмәт һәм игътибар да күрсәтә бел. Башкаларга күз салма.

Үпкәләтсә дә тиз онытыла иде андый үпкәләр. Коридорга чыгып арлы-бирле йөренсә дә, буфетка барса да, Ләйсән һәрчак елмаеп-балкып Азаматның килеп чыгуын, яңгыравык һәм ягымлы тавышы белән үзенә дәшүен көтә. Күзләре гел аны эзли, аны көтә, аны юксына. Аны күргәчтен дә канат иңгән кебек була иде үзенә, очынып-очынып куя.

Көннәрдән бер көнне шул егет аны тагы концертка чакырды. Яңа елга санаулы гына көннәр калып килгән бер заман иде. Урамнарда төрле-төрле утлар һәм чыршылар балкып торганда, кая карама бәйрәм рухы бөркелеп торган шул мәлдә ялгыз булып кара әле син... Бер дә рәхәт түгел икән ул. Башкалар кайда, кемнәр белән яңа елны бәйрәм итү турында гәп кора, кунаклар һәм дус-иш көтә. Ә син ялгыз башыңны кая куярга белми тинтерәп йөрисең...

Азамат чакырган концерт гади концерт кына түгел икән. Яңа ел уңаеннан үткәрелә торган дәүләт концерты. Анда илбашы үзе чыгыш ясаячак диләр. Шәһәрнең бөтен түрәләре, министрлар, директорлар җыелган иде Опера театры бинасына. Ләйсәннең куануын, ничек дулкынлануын белсәгез иде сез.

Азамат белән янәшә һәм икәүдән-икәү генә иң элек фойеда җитәкләшеп йөрде алар. Төрле яшь-яшь кызлар, егетләр борылып карый-карый узды алар янәшәсеннән. Араларында студент кызлар да булгандыр, көнләшеп карыйлардыр әле бәлки. Ә Азамат, ни хикмәт, аларга игътибар да итмәде, гел аның белән генә сөйләште, бар игътибары аңарда иде бүген.

Концерт башланды. Танылган җырчылар бер-бер артлы чыгыш ясады. Оркестр уйнап торды, өермә булып сәхнәгә җыр һәм бию ансамбле чыкты... Азамат һәр җырчыны һәм музыкантны танып белә икән, алар белән аралашкан, менә бүген дә үзләре белән гел таныштырып утырды. Илһам Шакиров турында, Әлфия Афзалова, Хәйдәр Бигичев һәм Зилә Сөнгатуллиналар хакында да берсеннән икенчесе кызыклырак хәлләр сөйләп көлдерде ул.

Күп белә һәм телгә дә үтә оста иде егет. Ләйсәннең колагыннан алмады авызын. Вакыт-вакыт ипле генә аның җилкәсенә кулын салып үзенә таба да тартып-тартып куйды. Кызык сүзне башкаларның да ишетүе ихтимал бит. Аның җылы карашын тоеп утырды кыз. Аның һәр сүзе колагын иркәләде. Иелеп дәшкән чакта килеп бәрелгән кайнар сулышыннан бар тәне, җаны иркәләнде. Йөрәге менә очам, менә очам диеп тибә иде. Ләйсәнгә рәхәт. Ләйсәнгә шундый күңелле иде. Бәхетле иде ул. Аның нинди бәхетле булуын башкалар да тоя, күреп утырадыр төсле иде. Карашын залга төшереп алды ул, югарыдагы катларга, ложаларга карап-карап алды. Күрәләрме икән. Тоялармы икән.

Чү, ни булды. Кинәт яшен суккан төсле булды үзен. Эсселе-суыклы булып китте. Иң алдагы ложаның беренче рәтендә күзләрен тасырайтып шәһәр хакиме Фәлах әфәнде күзәтеп утыра икән бит үзләрен. Янәшәсендә, мин кем диеп күкрәк киереп алтын һәм зиннәтле ташлар белән чуарланган үзе кебегүк таза һәм симез ханбикәдәй хатыны утыра. Әллә күзе начар күрә, әллә җырчы кызларның кием-салымын, алкаларын тикшеренүе, хатынының күзләре гел бинокльдә. Җентекләп-җентекләп күзәтә, бер-бер зиннәтле мал сатып ала диярсең...

Концертның илаһи яме шундук юкка чыкты, җуелды. Шәһәр хакименең ложасына карамыйм дигәндә дә әледән-әле күз салгалап алды Ләйсән. Күрәсе килгәнгә түгел, шикләнеп, куркып һәм беркадәр чирканып карады ул анда. Фәләхның кыланышлары чирканмаслык та түгел. Хатыныннан бинокльны тартып алды ул. Тегесе канәгатьсезлек белдерде булса кирәк. Һәм һичкемнән, хәтта хатыныннан да, уңайсызланмыйча биноклен сәхнәгә түгел, залга төбәде. Ләйсәннәр утырган тарафка.

  • Монда килеп тә кызлар күзләп утырмасаң, - дип бәйләнде кебек хатыны. - Сәхнәгә кара, әнә, Зәйнәп Фәрхетдинова җырлый.

- Җырламагае, - дип, кул селтәде гашыйк. - Сәхнәгә мәдәният министры карасын, эше шул.

- Ә залда ни калган? Кемне таптың анда?

- Тапсам да, югалтсам да үземнеке, - диде эре генә. Әмма шундук җайга да сыпырып куйды тагы. - Мин бит, карчык, халык белән эшлим. Шәһәр халкы белән. Кем килгән-килмәгәнне, килсә кем белән килгәнне белеп торырга тиеш. Күреп торырга...

- Халык имеш, - дип борынын турсайтты симез хатын. - Синең халкыңа концерт кирәк түгел. Аракы булсын да, колбаса булсын... Халыкны аны монда кертмиләр. Һәм чакырмыйлар да...

Концерт тәмамланганчы залны күзәтте Фәлах. Ләйсәнне... Ләйсән сылуы белән янәшә утырган, берөзлексез кызның колагына ниләрдер пышылдаган, әледән-әле үзен кочаклап ук алырга җөрьәт иткән мыеклы егетне нәфрәтләнеп күзәтте. Үз күзләренә үзе ышанмыйча утырды ул. Гүя, өндә түгел, төшендә күрә иде аларны.

Концерт тәмамланып бөтен зал, хәтта Илбашы аягүрә торып кул чапканда да залны күзәтүен дәвам итте Фәлах. Хатыны ярдәмгә килде - йодрыгы белән, касыгына төртте тегенең:

- Тор, оятсыз, әнә Илбашы аягүрә басты. Байтимер Тимербаевич та аягүрә басты.

— 21 —

Өенә кайтып яткачтын да Фәләхның күзләренә йокы керми аптыратты. Ә хатыны, үч иткәндәй, мендәргә башы тимәс борын, күәс камыры сыман күпереп, изерәп йокыга китте. Концерттан алган тәэсирләре зур идеме, гомер булмаганны, гырылдый ук башлады хәтта. Болай да үз кабыгына сыеша алмаган гашыйкның җен ачуларын кузгатты ул. Йокысызлыгына, аның шул рәвешле газаплануларына да башка һичкем түгел, хатыны гына гаепледер сыман тоела иде. «Концерт, театрга да барганыбыз юк. Өйдә утырам да, өйдә утырам», дип теңкәсенә тиде иң элек. Анысы бер хәл. Икенчедән, Ләйсәнне дә шул хатынына сиздермәскә, белгертмәскә дип, кача-поса йөри торгач югалта язды түгелме инде ул!..

Гырылдапмы гырылдый әнә. Махсус, аны үртәгәндәй гырылдый. Аңарга ни, дөньясы түгәрәк. Янәшәсендә күкерт сыман кабынырга, вулкан булып атылырга яткан ире барлыкны искә дә, санга да сукмый. Баш астындагы мендәрен тартып алырга иде дә томаларга иде үзен.

Ярамый. Аның зур җитәкче булып китүе хатынына бәйле. Дөрестерме - юкмы, хатыны Байтимер Тимербаевичка чыбык очы диләр. Шул «чыбык очлары» булмаса, кем белә, тәтер идеме әле аңарга шәһәр башында утыру, юкмы?!.

Ә йөрәк тыңгысызлана. Йөрәккә әмер биреп булмый. Әллә бар, әллә юк аңарга синең «чыбык очың». Торып, тынычландыра торган дарулар да эчеп-эчеп карады. Файдасы тимәде, җиңә алмады вулканның ярсуын. Башка чара тапмагачтын, гомумән, йокы бүлмәсеннән чыгып ук китәргә мәҗбүр булды Фәлах.

Барны ачып бер-ике йотым виски эчеп куйды. Башка чакта виски бик тә яхшы тәэсир итә торган иде. Әмма, бүген алмады. Йөрәгенең ярсуы басылмады.

Чү! Күңеленә бер уй килде кинәт. Капылт кына сәгатькә күтәрелеп карады ул. Әле төнге унике дә тулмаган ләбаса. Ә таңга кадәр, иртәгәсе көнгә кадәр күпме көтәсе бар икән. Билгесезлектә һәм газапта узган минутлар тәүлеккә тиң, ә сәгатьләре - елга. Нигә әле беръялгызы газапланып чыгарга тиешле ул бу төнне. Телефон бар ич, телефон. Катгый бер карарга килеп, телефонга үрелде.

Аргы тараф җавап белән озак көттермәде.

  • Хәерле төн Алмаз дустым, - диде Фәлах, бер-бер артлы ике кат ишекне ябып. - Йоклаган идеңме? Вакытсыз борчымадыммы?

  • Вакытсыз ук дип әйтмәс идем. Сәгать ничә соң әле, - дип, йокы аралаш саташты эшкуар.

- Нәрсә, алай авыр сөйләшәсең, хатыныңнан аердыммы әллә?

- Юк, Фәлах Экзамыч.

- Юрган астына качып акча саный идегезме әллә?

- Ялгыштыгыз, «видик» карап ята идек. Күзгә йокы керми әле, - диде аргы тарафтагы. Аның да җаны тыныч түгел иде, күрәсең. Кәефе кырылуын җиңеп, куанган атлы булды хәтта. - Шалтыратуыгыз өчен рәхмәт, Фәлах Экзамыч, ул нинди «борчу» дигән сүз ул?!. Тыңлыйм.

  • Телефон сүзе түгел иде шул, - дип офтанып, авыр сулап куйды хуҗа.

  • Иртәгә күрешербез. Ничәгә килим соң? Сез әйткән теләсә кайсы вакытта килә алам.

Ярарга тырышып, һич авырсынмый сөйләшүгә күчте Алмаз. Шәһәр хакиме нәкъ менә шул сыйфатлары өчен дә үз итә бит инде аны.

  • Иртәгә?!. - дип, көлемсерәп куйды Фәлах. - Иртәгә кадәр түзә торган булса, төн уртасында шалтыраталар диме... Бүген, менә хәзер үк килеп чыга аласыңмы? Машинаң ишек төбендә ич...

  • Бүгенме, хәзер үкме, - дип, сәгатькә күз төшереп алды Алмаз. - Килүен-килермен дә бит. Төн уртасында сезне борчу була. Җиңги дә йоклый торгандыр.

  • Юк-юк, борчымыйсың. Җиңгәңне уятмабыз. Урамда шундый матур кар ява, бераз сулап йөрербез.

- Үзем генә килимме?

- Үзең генә. Һичкем кирәк түгел. Яңа яуган карга басып ишек алдында гына йөрербез. Көтәм, - диде Фәлах. Һәм трубканы куеп, җәт-җәт киенергә үк кереште. Алмаз якында гына яши. Ул елгыр егет, машинасына утырачак та хәзер үк килеп җитәчәк.

Җан тынычлыгы өчен һәм берочтан җылыну өчен дә дип, урамга чыгар алдыннан Фәлах тагы бокал төбенә бармак калынлыгы виски агызып, эчеп җибәрде. Виски шәп, унике ел төнәтелгән «Балантини». Җанны җилкендереп, сулышларны ачып төшеп китте.

Ишегалдын ак җәймәдәй яңа яуган кар каплаган. Беренче кар. Ул күбәләк-күбәләк булып ява. Җилнең әсәре дә юк, әйләнә-тирә тып-тыныч. Елга бер яисә ике генә тапкыр килә торган төн.

Фәлах нечкә күңелле кеше. Табигатьнең шундый гүзәл, кабатланмас мизгелләрен ярата инде ул.

***

Ләйсән-сылу театрдан чыккачтын да тап булгандыр шушы матурлыкка. Аның иңбашларына, күкрәкләренә яугандыр ак кар, озын кара толымнарына кунгандыр, керфек очларына тамып йолдыз булып балкыгандыр... Шулай гына булса ул. Ләйсән янында бөтерелгән теге кара мыек, елтыр күзле егетне искә төшергәч тагы эсселе-суыклы булып китте аңа. Фәлах түгел, Ләйсән-сылуның җилкәләренә яуган ап-ак карны бүген ул каккандыр. Үзенең матур, шома сүзләре белән кызның күңелен иләсләндергән, җанына үтеп кергән булуы мөмкин...

Тынычсызланып, минут саен сәгатенә карангалап торды Фәлах. Әйләнә-тирә тып-тыныч, машина-фәлән авазы ишетелми. «Алмаз да көттерә...» Үзе артыннан тавышсыз-тынсыз гына күләгә сыман ияреп килгән төнге каравылчыдан алды бар ачуын. (Фәләхның өч катлы мәхабәт котеджы тәүлекнең егерме дүрт сәгате дәвамына һәр дүрт тарафтан саклана иде бит. Гади киемнәрдә йөргән милиция хезмәткәрләре саклый аны. Урам яктан да саклыйлар биек таш койма белән уратып алынган бу сарайны, эчке тарафтан да.)

- Синең эшең беткәнме, нигә тагылдың миңа! Нигә мине эзәрлекләп киләсең әле син!? - дип кинәт кычкырып җибәрмәсенме.

Аягүрә йокымсырап барган тән сакчысы, көтелмәгән бу тавыштан, сөрлегеп куйды. Егылып китә язды. Җавап бирергә сүз таба алмый аптырап торды, торды да пышылдый төшеп акланырга мәҗбүр булды:

  • Мин бит эш урынында, хезмәттә, Фәлах әфәнде.

  • Нинди эш?! Нинди хезмәт ул...

  • Мин сезнең өчен җавап бирәм. Начальник кушканча, инструкциядә каралганча эшлим.

  • Ах, әле син шулаймы!.. Начальнигың да кирәкми, үзең дә. Бар, хәзер үк күземнән югал.

Ни эшләсен, хуҗасы куып җибәргән тыңлаулы эт сыман буйсынырга мәҗбүр булды сакчы, әмма капка төбендә тәмәке көйрәтеп торган Исмәгыйл абыйдан алай җиңел генә котыла алмады.

- Фәлах, син шуны әйт миңа, аңлат әле: гәҗит саен фото сурәтеңне чыгаралар. Телевизорда да син, радиода да... Нәрсә, ул журналист халкы әллә чынлап та сине иң акыллы кеше саныймы бу шәһәрдә?!

- Исмәгыйл абый, - дип, тешләрен кысты Фәлах. -Син чамадан арттыра башладың. Салынма телеңә...

- Юк, салынмыйм. Син үзең ничек уйлыйсың: мескенлектәнме алар шулай ялагайлана, акча кирәккәнгәме. Әллә чынлап та шулай уйлыйлармы?

- Салынма дидем телеңә. Түзәрмен-түзәрмен дә... Минем түземлекнең дә бер чиге булып куюы бар, Исмәгыйл абый.

- Нәрсә эшләтерсең? Куарсыңмы? Юк, кумыйсың син мине. Минем кебек бушка эшләп дөньяңны алып барган кеше табарга кирәк иң элек. Ә андыйлар өелеп ятмый, беләсең.

- Калдыр мине, бар, кит, Исмәгыйл абый. Кәефем бик начар.

- Минеке яхшы дип уйлыйсыңмы? Бар, бер ярты китерсеннәр әле, әйт үзләренә.

Алмаз килеп җитте, ниһаять. Фәлах аны капка төбендә каршы алды. Әллә кай тарафтан гына милиция машинасы да килеп туктады. «Документларыгызны күрсәтегез. Монда тукталырга ярамый. Төн уртасында...» дип, уратып ук алганнар иде Фәләхның төнге кунагын.

- Безне калдырыгыз. Сүзебез бар, - диде хуҗа, һәммәсенә дә ачык ишетелерлек итеп. Әмма бу юлы үзен тыеп кала алды, сүгенмәде.

Икәүдән-икәү генә әңгәмә кылып йөрү өчен урам матур, тыныч һәм иркенрәк булса да ишегалдына борылып керүне кулай тапты алар. Дус бар, дошман бар, дигәндәй, гомумән, шәһәр хуҗасы булса да, аның урамнары буйлап иркенләп йөри алганы юк иде аның. Куркаклыктан да түгел, әмма шүрләтә. Ишегалды да болын кадәрле иркен бит аның.

- Йә ху-уш, - дип сузып куйды хуҗа. Эч пошканда яисә сүзен ничек башларга белмичәрәк аптырап калганда әйтә торган кысыр сүзләре иде бу аның. - Эшләр ничек, дустым, барамы?.. Яңалыкларың нинди?

Дөньяга бүген генә килгән егет түгел Алмаз. Төн уртасында хәл белешер өчен чакырмыйлар. Бер-бер җитди сүзе яисә иртәгәсе көнгә кичектерергә ярамаган йомышы булырга тиеш. Сораштыруы болай гына.

- Түзәрлек әлегә, эшләгән булып йөрибез, - диде, җавап урынына.

- Эшләвең әйбәт. Тик менә ул китап кибетең белән ни эшлибез? Язалар бит... Тавыш-гауга тынмый, арта гына бара.

Сүз бу хакта булыр дип һич уена китермәгән иде Алмаз. Китап кибете язмышы үзенең дә тәңкәсенә тигән иде. Су баскан кибетне тиз генә буяп-шомартып рәткә китердем, инде товар ташып сата башлыйсы гына калды, дип йөргәндә, әлеге дә баягы тәртә арасына керә белмәгән теге газета тавыш-гауга чыгарды бит тагы. «Китапларны шәһәр үзәгенә кайтарыгыз» дигән баш астында, бер язучының болын кадәр мәкаләсен бастырып чыгардылар! Ул да түгел, журналист тикшерүе уздырып, «су басу»ны оештырган теге слесарьны чокып чыгарганнар. Әллә салган баштан, әллә акча биреп юмалаганнар үзен, ничек булса - шулай сөйләп биргән. Слесарь сөйләгәннәрне сүзгә сүз бастырып та чыгардылар. Йомыш кушучының һәм акча бирүченең дә фамилияләренә кадәр күрсәткән булып чыкты, имансыз.

Ләкин үзе дә рәхәт күрми бит ул сатлык кеше. Акча алгачтын эчкән, күрәсең, һәм эштән кайтып барышлый егылып башын тишкән. Шуның белән генә бетсә икән, аңына килә алмыйча үлеп тә киткән.

Йомышны үтәргә алынган егетләр ашыккан, әлбәттә. Нишләмәк кирәк, холыклары кызу.

Ә теге газетага шул гына кирәк, тагы җитә калды.

- Кибет минем исемдә, - дип, кистереп җавап кайтарды Алмаз. - Шәхси милек! Алар яза дип, кибеттән баш тарта алмыйм. Унҗиденче елны кабатларга ирек

куймассыз ич.

Егетнең үз-үзенә ышанычы, тәвәккәллеге ошый иде Фәлахка. Сүз әйтеп булмый.

- Тавыш-гаугадан туйганга әйтүем, - дип кенә куйды. - Тавыш-гауганы туктатырга иде бит.

- Редакторнымы?! - диде егет, төрлечә аңларга урын калдырып.

- Түгел! - булды җавап. Җавап катгый иде. - Редактор - ул сиңа слесарь түгел, редакторга бер-бер хәл булса, кара аны, минем баш очачак. Төп дошманы мин икәнлекне беләләр. Ул хакта оныт.

- Тавыш-гауганың очы шуңарда.

- Беләм. Ни эшлисең бит... - Бертын үзалдына уйга калып барды Фәлах. Гүя, бер-бер чара табу юлын эзли иде. Хакыйкатьтә, мәсьәләне хәл ителгәнгә саный иде үзе. - Ни эшлисең бит, син булдыра алмаган эш, гел миңа калып бара. Магазинның элекке мөдирен пенсиягә озаттылар. Иртәгәсен яңа директор киләчәк.

- Менә ничек?

- Ә яңа директор беләсеңме кем була?!. Теге чакта сиңа кунакка килгән егетләрнең берсе.

- Кайсы? - дип, гаҗәпләнүен яшерә алмады эшкуар.

- Журналист.

- Ә миңа калса, аның «шагыйрь» дигәне түрә булырга ярарлык күренә.

- Кешеләрне таныйсың. Ул шагыйрьдән депутат ясыйбыз. Тостларны матур әйтә ул. Байтимер Тимербаевичның якташы.

- Аракыны гына күбрәк эчә.

- Барганда эчсеннәр, кәкрәя башлагач туктарлар.

- Сәрхуш - сәрхуш инде, барыбер...

- Соң, булсыннар. Апарның сәрхушлыгыннан сиңа ни зыян да, миңа ни зыян. Аның каравы алар белән идарә итү җиңел. - Канәгать кенә кеткелдәп алды хуҗа. - Йә, аптырама, башыңны ватма. Кибет хакында сөйләшергә дип чакырмадым мин сине. Болай гына, үзеңне йокыдан уяту өчен генә булды ул сөйләшү.

Әнә ничек. Көтелмәгән яңалык иде бу Алмаз өчен, ни дияргә дә белмәде. Рәхмәт әйтергә онытты хәтта.

...Ишегалдының ерак бер почмагына барып җиткәч, кинәт, әллә ни булды Фәлах белән. Туктап калды. Алмазның каршысына ук чыгып күзләренә текәлде. Ашыгып-кабаланып сөйләргә кереште. Һичкемнең һичбер вакытта шәһәр хуҗасын шундый халәттә күргәне булмагандыр. Кече күңелле... Хәер, кече күңелле генәме соң, ярдәмгә мохтаҗ бер бичарага әверелгән иде ул шул мизгелдә.

- Коткар... зинһар өчен дип үтенәм, коткар мине бу газаптан... Синең өчен, Алмаз дустым, күрәсең, сизеп торасың ич, һич ни жәлке түгел миңа. Ярдәм иттем, һәм итәчәкмен... Ни сорасаң шуны бирдем, һәм бирәчәкмен... Ярдәм ит син миңа, коткар бу газаптан.

- Ни булды, Фәлах Экзамыч?!. Дулкынланмагыз, тыныч кына аңлатыгыз. Беләсез ич, мин сезнеке. Баш-аягым белән сезнеке.

- Яратам бит, Алмаз дустым. Аңларга тырыш, минем хәлемә кер. Хәлемә керергә тырыш берүк... Башка чарам калмаганга мөрәҗәгать итәм сиңа.

- Сезнең күзләрегездә яшь, - дип, үз күзләренә үзе ышанмыйча әйтеп салды эшкуар. - Елыйсыз түгелме!?. Еламагыз, еламагыз алай... Ни булды? Ничек ярдәм итим - шуны аңлатыгыз?..

- Ләйсән, - диеп кенә әйтә алды Фәлах. Бугазына төер килеп тыгылды. Башкача сүз әйтә алмады. Алмазга якын ук килде. Һәм аның күкрәгенә үзенең чал башын салды. Борынын тартты... Сулкылдады...

Шәһәр хуҗасы авылда туып, кече яшьтән үк артист булырга хыялланган, үзешчән сәхнәләрдә уйнап үскән кеше. Ни эшләсә - көлсә, ачуланса да, хисләрен сөйләсә яисә еласа да - ышандыра, икеләнергә урын калдырмый торган иде. Бу очракта да шундый тәэсирле чыкты ки, сораса, кирәк дисә аның өчен күктән йолдыз алып төшәргә дә әзер иде Алмаз. Әмма, ни дияргә дә белмәде, хуҗаны тынычландырырлык сүз тапмады.

- Ләйсән, - дип, кабатлавын белде гашыйк. Күз яшьләренә буылып сулкылдады. - Югалттым... Югалттым мин аны.

Чү, нәрсә ди ул?!. Калтыранып куйды Алмаз. «Югалттым...» дип, елый түгелме соң. Ләйсән белән бер-бер хәл булганмы әллә?..

  • Аңлатыбрак сөйләгез әле, Фәлах абый, Ләйсәнгә ни булган? - диде ул, соравына хәвеф чаткысы салып. Байтактан инде сеңлесе белән күрешкәннәре, хәл белешкәннәре юк иде.

  • Башка егет тапкан, - диде гашыйк. Һәм үксеп елаудан туктап мышык-мышык борынын тартырга кереште. Кулъяулыгын алды кулына һәм күргән-белгәннәрен түкми-чәчми әләкләргә ашыкты. - Бер мыеклы студент белән типтерә бит сеңелең. Син шуны да белмисең! Әллә белмәмешкә салышасыңмы, дустым!?. Кайчан карама шул малай белән. Консерваторияда да бергә, урамда да. Кичләрен театр һәм концертларга да бергә йөри башлаганнар... Шулай гына булса ярый, бергә йокламыйлардамы икән әле...

Иркен сулыш алып куйды Алмаз. Сеңлесенә берни булмаган, исән-сау икән ләбаса. Фәлахның шулай тынгысызлануы, күз яшьләренә юл куюы аңлашылмады аның өчен.

- Ләйсән җиткән кыз бит инде. Егете дә булуы мөмкин. Концертларга да йөрү кирәк...

Алмазның үз-үзен тотышы, сүзләрендәге тынычлык, иминлек Фәлахның җенен кузгатты.

  • Алмаз, - дип тавышын күтәрде ул. - Ничек инде син мин сөйләгәннәрне шулай тыныч кына кабул итәсең. Ләйсән-сылуның анда ниндидер егет белән йөрүенә исең дә китмәгән булып кыланасың. Без синең белән менә монда басып торабыз, ә Ләйсән... Ләйсән, бәлки, теге егет белән үз бүлмәсенә кереп бикләнгәндер хәзер. Күз алдына китерә аласыңмы син шуны, юкмы?!.

  • Юк! Күз алдына китерә алмыйм. Ләйсән тәрбияле бала, азып-тузып йөри торган кыз түгел.

- Ярый, шулай да булсын, - дип, үз-үзен тынычландырырга ашыкты Фәлах. - Әмма, ул егетне кисәтергә кирәк: чуалмасын Ләйсән тирәсендә.

«Кем белән дус булу, йөрү-йөрмәү Ләйсәннең үз эше», дип әйтәсе килде Алмазның. Хуҗа хакына гына түзде. Ярар, дип тә, түгел, дип тә җавап кайтармады.

Фәлах исә бу тынлыкны үзе белән килешү дип кабул итте. Аның уенча, башкача булырга да мөмкин түгел иде. Куен кесәсеннән телефон чыгарып, Алмазга сузды ул шунда.

  • Мә, шалтырат әле, кайттымы икән... Йоклаганмы, юкмы - белик әле.

  • Соң бит. Йокыдан уяту әйбәт түгел. Иртәгә күреп сөйләшермен.

  • Үтенеп сорыйм, шалтырат. Хәзер үк, - дип, басым ясады Фәлах.

Ул, барыбер, үз дигәнен итми туктамаячак. Карышып, бәхәсләшеп тору файдасыз.

Телефон номерын хәтерләми иде Алмаз. Аның каравы Фәлах хәтерли икән, ул әйтеп торды.

Аргы тарафта бу шалтыратуны, гүя, көтеп кенә торганнар. Ләйсәннең шат авазы ишетелде:

- Азамат, синме, тыңлыйм, - диде ул, куану катыш дулкынланып.

Аермачык ишетте Алмаз. «Ул нинди Азамат тагы?» дип, чак әйтеп ташламады. Фәлах булганга гына түзде. Аңарга сиздерергә ярамый. Болай да трубкага табан елыша бит, әнә.

- Хәерле төн, Ләйсән. Бу мин - Алмаз абыең.

- Алмаз абый... Нигә болай бик соңлап шалтыратырга булдың? Бер-бер хәл булдымы әллә?

- Юк-юк, болай гына. Хәлең белим диеп кенә. Нигә йокламыйсың, төн уртасы бит инде.

- Мин сиңа сөйләрмен абый. Очрашкач та сөйләрмен, ярармы. Йоклыйсым түгел, җырлыйсым гына килә минем бүген...

Кыз дулкынлана иде. Яшьлеккә, бары беренче саф хисләргә генә хас дулкынлану иде бу.

- Ярар, Ләйсән, акыллы бул, ярыймы, - диде абыйсы. Һәм тыныч йокы теләп, элемтәне өзде.

Ябалак-ябалак ап-ак кар ява. Җил юк, хәрәкәт юк. Һава саф, ул тын юлларын иркәләп, ачып керә. Алмаз тынычланды. Фәлах исә дәшми, бер-бер җылы сүз, җан тынычландыргыч хәбәр көтә иде аңардан. «Йә, тыңлыйм...» дигәндәй, авызын ача төшеп, күзләрен мөлдерәтеп карап торуында дәвам итте.

- Ләйсән өйдә. Берни дә булмаган. Концерттан кайткан да имтиханнарга әзерләнеп утыра, - диде Алмаз.

Алмазның тынычлыгы Фәлахка да тәэсир итте. Иркен сулыш алып куйды. «Димәк, Ләйсән үз бүлмәсендә. Теге мыеклы күсегә ияреп китмәгән. Имтиханнарга әзерләнеп утыра. Хәтердән чыгарган, кышкы имтиханнар чоры бит хәзер...» дип, тынычландырды ул үзен.

Шулаен шулай да, ә теге мыеклы егет?!. Аның Ләйсәнгә текәлгән күзләре, колагына үрелеп серле пышылдашулары... Һәммәсе әле булса күз алдында тора ич, онытыла торганмы...

- Дустым, - диде ул, тирән сулыш алып. Алмазның иңбашларына кунган кар күбәләкләрен сыпырып төшерде. - Мин кушканча булсын, тыңла, йәме. Ул егет Ләйсән тирәсендә чуалмасын бүтән. Бу - бер!

Икенчедән, сеңелеңә дә аңлатырга иде бит... Ну, ничегрәк дип әйтергә, минем ихтыярга каршы бармасын иде ул. Өченчедән... Өченчедән шуны онытырга ярамый: минем түземлекнең дә бер чиге булуы ихтимал бит. Ләйсәннең бүгенгесе генә түгел, киләчәге дә минем ихтыярда. Укыйсы бар, карьера ясыйсы дигәндәй... Соң чиктә, синең үзеңә дә кагыла бит бу. Байлык бит шундый нәрсә ул, Алмаз дустым, бүген бар ул, ә иртәгә юк дигәндәй .. Син бит акыллы егет, аңлыйсың булса кирәк. Байлыгың, дәрәҗәң булмаса һичкемгә кирәгең калмый. Дусларга да, дошманга да. Хәтта хатынга һәм... сеңелгә дә, шулай бит!..

Алмазга эсселе-суыклы булып китте. Шәһәр хуҗасының бу дәрәҗәдә ачыктан-ачык янап, басым ясап сөйләшкәне юк иде әле аның белән. Шулай да, дәшми калуны кулай күрде әлегә.

  • Шулай бит, Алмаз дустым, - дип, кабатлап басым ясады Фәлах. - Инде ничек - аңлаштык, килештек дип санаргамы?!.

  • Аңламадым, - дип әйтергә көч тапты ул үзендә. -Сез сөйләгәннәрне ничек кабул итәргә: янау дипме, әллә киңәш-табыш дипме?

- Син аңладың, дустым, - диде Фәлах. Һәм кырт борылып өенә кереп китте. Хушлашмады хәтта.

- 22 -

Фәлах Экзамычка Ходай тәгалә буй-сын бирмәгән. Өстәлгә сугып яисә кыр талашып ала торган нәрсә түгел буй-сын, берни эшләп булмый, килешәсең. Йөз чалымнары һәм килеш-килбәт яклары да әллә ни түгел. Һәр төше - күз, борын, колак дигәндәй, үз урынында урындасын, әмма аны матур диеп булмый. Берәүнең янып торган җете күзләре була һәм шуның белән җәлеп итә үзен. Икенче берәүдә тау бөркетен хәтерләткән борын була, ул да ярап тора. Чәче бизәп тора кайберәүләрне. Елмаюы яисә күз карашы белән генә дә аерылып, үзенә тартып торган кешеләр була. Соң чиктә күңелгә ятышлы тавыш бизи адәм баласын.

Булмагач булмый икән бит ул, Ходай тәгалә искәрми калганмы, боларның берсен дә бирмәгән Фәлахка.

Тышкы кыяфәт ир-ат өчен әллә ни мөһим түгел диярсез. Килешәм. Акыллы һәм зирәк булса, ипле һәм игътибарлы булса, маймылдан аз гына аерылып торса да ир-атка бик җиткән, дип әйтүче хатын-кызлар бар. Үзләренә күрә алар да хаклыдыр, бәлки. Әйтүен әйтәләр дә бит, әмма ни өчендер үзләре маймылга чыкмыйлар, эзлиләр, гомерләре буе эзләнәләр.

Гөнаһ шомлыгы дип әйтимме, әллә башка бер-бер иплерәк сүз эзләргәме, Фәлахны аны бик барып чыккан акыл иясе яисә зирәк зат диеп тә күккә чөеп булмый. Җиде классны өчкә-дүрткә генә ерып чыкты шунда. Математика һәм физика кебек төгәл фәннәрне җене сөймәде. Чит телләргә хирыслыгы булмады, урыс телен дә шәһәргә килеп марҗалар белән күрештерә башлагач кына ипи-тозлык өйрәнде.

Аның каравы үҗәт булды Фәлах, тешләк булды. Бер нәрсәне максат итеп куйса, җиде кат егылып борынын канатса канатты, әмма максатына ирешә торган иде. Башкалардан ким-хур булмас өчен, бер класста икешәр ел утырса утырды, кичке мәктәпне тәмамлап чыкты иң элек. Соңрак, бер кызга, ягъни хәзерге хатынына, күзе төште.

Кыз чибәрлеге белән әллә кем булмаса да, комсомолда эшләп шактый ук шомарган иде. Туган-тумачасы, абый-апалары да төшеп калганнардан түгел. Кыз - хәлле нәселдән. Ә бу бик тә мөһим иде Фәлах өчен. «Яратам» дип, авыз суын корытып шыр ялангачны ияртеп кайта торганнардан түгел шул ул. Институтка кермәсәң - йөрмим, югары белем алмасаң - чыкмыйм, дигән шарт куйды кыз.

Фәлах тотынсамы?.. Ул үзенекен итә. Ветеринария институтына керде. Җәйләрен, әнисе белән бергәләп, көтү-көтү каз үстерде. Кышка кергәч шул казларны тозлап-каклап зачет һәм имтиханнар хисабыннан шәһәргә ташып торды. Казның кадере бар иде әле ул чакларда. Хәзер генә ул, сыер түшкәсен дә азсыналар.

Максат итеп куйгач институтны тәмамлады Фәлах. Һәм «әй»ләренә, «вәй»ләренә карап тормый өйләнде. Матурлыкта мыни соң хикмәт. Тамыры нык булсын, туган­тумачасы дәрәҗәле булсын. Башкасы онытыла, үз эзенә төшкәч көйләнә аның. һәм ялгышмады, ярдәмнәре тия торды. Үзе дә үҗәт булды. Комсомолда эшләде иң әүвәл, аннан район партия оешмасына инструктор итеп күчерделәр. Җитәкчеләрнең күзләренә генә карап торды. Йомышлары, кушкан эшләре нинди булуга да карамастан җиренә җиткереп һәм үз вакытында үти торган егет кемгә ошамас. Шул сыйфаты өчендер, күрәсең, мүкләндереп яткырмадылар үзен дә, күз уңында тоттылар. Инструктордан бүлек мөдире урынбасарына күтәрделәр иң элек, тора-бара мөдир булды. Күтәрелгән саен күтәреләсе генә килеп тора икән ул, офыклар киңәя, мөмкинлекләр арта бара.

Мөдир булгач та өченче секретарь белән дуслашып китте Фәлах. Тегеңәргә кунаклар килә - Фәлах учак яга, балык чистарта. Тегенең дус-ишләре җыела - мунчаны Фәлах яга, шашлыкны Фәлах кыздыра. Кызларны да бик ярата иде өченче секретарь. Фәлах кызлар таба, ярты ала һәм тагы учак яга. Шулай тәмам үзләшеп, дуслашып җиткәчтен генә «өченче»нең хатынына бер кәгазь кисәге китерәләр: «Ирең гүләйт итә. Ышанмасаң, бүген шул сәгатьтә шул минутта, шундый-шундый урмандагы умарталыкка килеп чыга аласың».

Сирәк хатын түзә, тыеп кала үзен андый чакта... Ә түрә хатыннары ике дә уйлап тормый, бара. Теге килә. Һәм күрә. Чәчен йолкый, тавыш күтәрә. Иртәгәсен, аңлашылса кирәк, «беренче»гә бара. «Ирем бозылды, ди. Гүләйт итә». Кайда, ничек һәм кем белән тотканын да сөйләп бирә.

«Беренче»нең башка юлы калмый, гөнаһ иясен хуҗалык эшенә күчерәләр. Хатын-кыз дуласа каты дулый, башкача тынычландырып булмый аны. Шул рәвешле арт сабагын укытып алгач ире тәмам тәүфыйк иясенә әверелә дә куя дип уйлый инде ул, бичара.

Изге урын буш тормый. «Өченче» итеп кемне куярлар? Коммунистлар баш ватмый иде андый чакта, чит-ят кешеләрне өнәмәделәр, кертмәделәр үз араларына... Һәм демократлашып алгач та кертмиләр әле. Нигә әллә кайлардан эзләп маташырга, әнә ич, бүлек мөдире бар! Сүз тыңлый, каршы әйтми, күпне өмет итми - суйган да каплаган. Шул рәвешле, Фәлах районның «өченче!» кешесенә әверелде.

Хәзер инде ул, икенче секретарь белән санлашып тормый, турыдан-туры «беренче» тирәсендә генә бөтерелә. «Икенче»нең аның эше күп: иген иктерәсе бар, печән чаптырасы һәм сыер саудырасы. Ул колхозлардан кайтып керми. Укымышлы кеше, күпне белә. Ә күп белгәнне яратып бетермиләр. Бигрәк тә пенсия яше якынлашып килгән «беренче» яратып бетерми андый чакта.

Фәлах бу тәртипләрне яхшы белә. Күпкә дәгъва итми, бәрелми-сугылмый һәм ватылмый гына «беренче»гә хезмәт итә ул. Хатынының йомшак якларын өйрәнеп ала иң әүвәл. Кече күңелле, тәмле телле кешеләрне, үзенә көн дә шалтыратып, хәл-әхвәл белешеп торганны ярата иде ул ханым. Фәлах нәкъ шулай эшләде дә. Кибеткә товар кайтса да хуҗа хатынына беренче булып ул шалтыратты, районга бер-бер театр яисә концерт-фәлән килсә дә ул хәбәр итеп торды.

Хуҗа көчле кеше иде. Әйләнә-тирәдә генә түгел, үзәктә дә дәрәҗәле. Исеме дисәң - исеме, кыяфәт дисәң - кыяфәте бар. Эшли дә, сөйләшә дә белә, ул җитәкләгән чорда район гел яхшы исәптә йөрде.

Һәр көчле кешенең бер йомшак ягы була. Аларның «беренче»се адәм заты иде. Чамалыйсыз булса кирәк, «беренче» салырга ярата. Дөньясын онытып эчүче түгел-түгелен, әмма бер тотынса берәгәйле тотына. Аяк-кулларын бәйләп тә туктата алмыйсың инде аны. Аңын югалтканчы, шифаханәгә барып кергәнче эчә.

Атналар, айлар буе тукталып та тора белә. Шул туктап торган араларда җир селкетеп эшләп ала.

Эчкән кеше эчә инде ул, Фәлах ул кадәресенә катышмый. Башкалага эчеп бармый ич ул. Эчсә дә, ташласа да «беренче»нең авызына гына карап тора. Кая барсалар да хуҗа өчен генә дип саклаган аракы, конъяк, шампан була иде аның машина әрҗәсендә, хәтта бер-ике шешә пиводан өзелми иде. Машинасында яңа чапкан печән тутырылган кәгазь тартма эчендә йөртә ул аларны.

Шулай матур гына эшләп йөргән заманнарда Үзәккә аноним хат яза башлады берәү. «Беренче секретарь эчә. Атналар буе айнымый эчә. Нигә нәтиҗә ясамыйсыз...» Хатлар берөзлексез килеп торса да, әллә ни игътибар күрсәтмәделәр үзләренә. Тикшерү-фәлән дә җибәреп маташмадылар. Аның саен яздылар. Фактлар күп һәм төгәл була торган иде. Кыектан тамып ташны ярган тамчы кебек языла торды хатлар.

Хуҗа да, аның хатыны да «икенче»дән күрделәр моны. Шуңа өнәмәделәр, ышанмадылар үзенә. Ә Фәлах, берни сизмәгән, аңламаган гөнаһсызга сабышып, үзалдына күзәтеп, шатланып йөрүендә булды. Ипләп кенә хуҗаны эчертте һәм «икенче»нең хакимияткә ашкынуын пышылдап кына искәртеп, фаш итеп килде бер очтан.

Көннәрдән бер көнне Үзәктән хәбәр килеп төште. Районга Республика партия оешмасының беренче секретаре киләчәк икән. Телефон аша килгән хәбәрне Фәлахка тапшырдылар. «Беренче»нең, чамалыйсыз булса кирәк, кәефсез чагы. Ягъни, чираттагы сәрхушлыктан соң, хатын контроленә алынган чагы. Аракы бирмиләр үзенә, һичкемне кертмиләр, чыгармыйлар. Телефоннары да өзек. Ә «икенче» - колхозлардан кайтып керми, көн дими, төн дими уңыш өчен көрәшеп йөри.

Фәлах план корды һәм тәвәкәлләргә булды. «Беренче»нең өенә барды. Бу өйдә бары аның өчен генә ишек ачык. Хәл-әхвәл белеште һәм хатыны күрмәгәндә генә хуҗага бер ярты да калдырып китте. Үзәктән килгән хәбәр хакында ләм-мим сүз кузгалмады.

Шулай итеп, «терелеп» килгән хуҗа, ким дигәндә, тагы бер атнага ычкынды.

Районга ике-өч елга бер килеп чыга торган олы кунак - республиканың беренче җитәкчесен каршы алуны Фәлах үзе оештырды. Үзешчән коллектив вәкилләрен, җырчы, биючеләрне җыйнап алып барды. Ипи-тоз, чәк­чәк һәм бәлешләр пешертте. Район чигенә җиде-сигез машина белән килеп төшкән хуҗа кем янына килеп, беренче чиратта кемгә кул бирергә белми аптырап калды башта. Күпереп пешкән күмәч кебек күкрәген киереп каршысына чыгып баскан затны беренче күрүе иде аның.

Фәлахның: «Исәнмесез...», - дип, башлаган сүзен тыңларга да теләмәде.

- Беренче кая? Салих кая? - диеп, тавышын күтәрде. Күтәрерлек тә. Кайда һәм кайчан булган хәл ул: Республика җитәкчесен шулай каршылыйлармы?!.

Кабердә булмаса, «беренче»не бары тик «беренче» генә каршыларга тиешле.

- Ул..., ул, - дип, тотлыккан, дулкынланган атлы булды Фәлах. Җебеп төшмәде, югыйсә, махсус игътибар җәлеп итте үзенә. - Ничек дип әйтергә, ул авырыбрак тора иде шул, Гомәр Исмәгыйлович.

- Исерекме?!. - дип, терәп сорады чыгырыннан чыккан

олы хуҗа.

- Мин ул кадәресен белмим, - диде Фәлах, гаептә фаш ителгән кеше сыман башын түбән иеп. Ул бит, әнә, тугрылыклы була белә икән, ничек яклый, ни рәвешле саклый үз хуҗасын.

- Белмәгәч, нигә монда басып торасың, - дип бәрелделәр үзенә. Олы җитәкче туры кеше, кырыс кеше.

Коелып төште Фәлах. Уңайсызлануын белгертеп, күзләрен челт-челт йомып алды. Уңга карады, сулга күз ташлады - чит-ят колаклар ишетмиме янәсе.

- Белүен беләм дә бит... Беренчене без хөрмәт итәргә, якларга тиеш, бит, хөрмәтле Гомәр Исмәгыйлович, - диде, май ашаган песи сыман ирен читләрен ялаштырып.

- Аңлашылды, - диде олы кунак. - Ә икенче секретарь кая, ул нигә килмәде?

Фәлах бер кызарды, бер бүртенде. Ни дияргә белми уңайсызланды, югалып калган атлы булды. Әйтәм бит, артистларың бер читтә торсын инде менә.

- Ул белә идеме? - дип, кабатлап сорады олы кунак.

- Белә иде, хөрмәтле Гомәр Исмәгыйлович! Әмма килмәде, - диде Фәлах, бөтен гаепне үз җилкәсенә салган кыяфәт алып. - Мине җибәрде.

- Ә син кем буласың? - дип, ниһаять кулын сузды республика җитәкчесе.

- Мин... Мин - өченче секретарь булып эшлим, хөрмәтле Гомәр Исмәгыйлович, - диде ул, чиксез куанып. - Фәлах Экзамыч булам.

- Фәлах Экзамыч дисең инде, - дип, хәтерләргә тырышып берничә тапкыр аның артыннан кабатлады олы кунак. - Әтиеңнең исеме сәер икән... Бабаларың мәзин булмагандыр бит.

Кызарып, бүртенеп чыкты Фәлах. Әллә, ходаем, мулла нәселеннән булуын тишкәннәрме?.. Эш харап болай булса.

- Юк-юк, Гомәр Исмәгыйлович... Ә ата-бабаларым ярлы крестьян булган. Батрак нәселеннән мин, батрак...

- Яхшы, - диде олы кунак. - Болай гына соравым. Ниһаять, күкрәк киереп иркен сулыш алды Фәлах.

- Каршылауны, бу сый-хөрмәтне үзең оештырдыңмы? - дип, сорады олы кунак, тыныч әңгәмәгә күчеп.

- Үзем, - диде Фәлах, бер дә исе китмичә. - Мин булмый кем булсын инде. Монда әйткән-монда калсын, бөтен эш минем өстә ич, хөрмәтле Гомәр Исмәгыйлович.

Иң элек күргәндә тәэсир калдырмаса да, тора-бара аралаша торгач олы кунакка охшап ук куйды бит әле ул. Үз итеп Фәлахның җилкәсеннән кагып алды «беренче». Игенчелек, терлекчелектәге хәлләр, кайбер саннар белән кызыксынды. Фәлах ул саннарны ятлап килгән иде, кистереп җавап биреп кенә торды.

Ә Гомәр Исмәгыйловичны алдап булмый. Кайсы басудан күпме иген чыгасын, кайсы фермада ничә баш терлек барлыкны да белеп тора диләр, аның хакында. Аек акыллы, туры, кешелекле җитәкче иде дип сөйлиләр.

Соңрак, урман читендәге аланлыкта тамак та ялгап алгач, тагы басуларны карарга чыктылар.

Олы кунак белән бер машинада, янәшә утырып, барын бәйнә-бәйнә сөйләп, таныштырып йөрде Фәлах.

Районга хуҗа килүне ишеткән икенче секретарь да килеп кушылды бераз кичегә төшеп. Әмма олы кунак янына ук килергә кыймады ул, җөрьәт итмәде. Фәлах та ләм-мим дәшмәде ул хакта, аны гүя күрмәдә, искәрмәде.

Атна-ун көн уздымы икән Фәлахны башкалага чакырдылар. Районга һичкемнең уена, хәтта төшенә дә кереп карамаган хәбәр килеп төште: “Фәлахны «Беренче» итеп билгеләгәннәр”.

Имән баганадай нык утырган, җил-яңгырларга мәңге бирешмәс тоелганнарны да аударган кеше шул ул Фәлах. Гомере буе шулай булды, максат куйдымы - иреште. Ә монда, ниндидер бер кыз үзен санга сукмый маташкан була. Кешегә әйтсәң - кеше ышанмас. Фәлах белән күрешеп бер сөйләшүне дәрәҗә саный күпләр. Атналар-айлар буе шалтыратып үзен тота алмыйлар, кабинеты бусагасын атлап бер керү өчен җан атып йөрүчеләр күпме?!. Исең китәр менә, һич кенә дә аңларлык түгел. Үз акылында булган хатын-кыз шундый кешедән баш тарта диме инде?!.

Шул рәвешле фикер йөртте Фәлах. Кул селтәргә ашыкмады. Ләйсән кебекләрне генә күргән, сындырган кеше бит инде ул.

- 23 -

Сарыклар мәш килеп үзләре тапкан яңа башлык - Кашка тәкә өчен биләмә хәстәрләргә керештеләр. Идел буенда гаҗәеп матур урыннар бар. Әмма Кашка тәкәнең күңеленә хуш килгәнендә биек нарат агачлары үсә иде. Шул наратлар арасында тәмле яшел үлән, абага, зелпе куаклары. Элек-электән аеруча затлы сарыклар шунда хозурлана торган булган. Аларның көтүгә чыгуны үзләренә түбәнлек санаган яшь бәрәннәре шунда тәгәрәп үскән.

Көннәрдән бер көнне наратларны кистерергә, бәрәннәрне ялан-кырга чыгарырга әмер бирде Кашка тәкә. Бушап калган җиргә юкә утыртырга, тукранбаш чәчәргә боерды.

  • Бу көч җитмәс күп мәшәкатьләр нигә, әйләнә-тирәдә юкәлекләр бетмәгән бит, - дип фикер йөртергә җыенучыларны башлык шундук койрыкларына утыртты.

  • Монда кем баш та, кем хуҗа, - дип, бакырды ул – Бәйсезлек һәм матур киләчәк турында хыялланасыз икән, шундый тормышка иң әүвәл башлык ирешергә тиеш. Ни өчен? Шуның өчен, чөнки башлыкның яшәү шартларына карап сезнең хакта да фикер йөртәчәкләр. Сезнең өчен тырышкан көнем бит, әй сарыклар.

Кашка тәкә сүзгә әллә ни бай булмаса да сөйли белә. Һәм ышандыра белә. Аны хискә бирелеп тыңлаганда йомшак күңелле, тиз ышанучаннарның тезләре чүгеп-чүгеп куя.

- Сарыклар бәйсезлек игълан итәчәк. Без һичкемгә буйсынырга тиешле түгел. Кара инде, нинди матур, нинди байлыкларга ия урында яшибез. Өстәвенә шундый эшчән халык бит без. Ә нинди рәхәт күргәнегез бар? Мин сезгә күрмәгәнегезне күрсәтермен әле, әй сарыклар!..

«Шундый көннәрне дә күрергә язырмы икән», - дип, рухланды көтү. Ниһаять, күңелләренә өмет нуры иңдергән, үз-үзенә ышанычы ташып торган башлыкка ия булды бит алар. Шул ышаныч, киләчәккә олы өметләр белән яшәргә кереште һәммә сарык.

Ел дигәндә Идел буеның иң гүзәл тугаенда җәннәтне хәтерләткән җәйләү җитештерделәр башлыкка. Күлләрендә төнбоеклар үсә, аккошлар канат кагына, тәкәрлекләр думбра чиертә, берсен-икенче уздырып бакалар кубыз уйный. Ешлык-ешлык булып яшь юкәләр үсә. Ул юкә яфракларының Идел тарафыннан искән иртәнге җилдә лепердәшкәнен тыңласагыз икән сез. Якында гына челтерәп аккан салкын чишмә авазы ишетелеп тора. Шул чишмәгә төшкән юлда әле яңа гына тукранбашлар чәчәк аткан. Җәннәт дисәң дә җәннәт инде менә.

Көннәрдән бер көнне җәннәтне хәтерләткән шул тугайда хозурланып яткан Кашка тәкә янына бер мөгезле аксак килде. Башлыкның ышанычын тәмам яулап өлгергән иде ул, аның янына һичкемне җибәрми. Бары үзе генә килә, үзе эш йөртә.

- Хөрмәтле башлыгыбыз, - дип, тезләнде, башын туфракка орды сыңар мөгезле. - Сарык башына, сарык акылына килмәгән гүзәл җәйләүдә яшисез. Сез дигәнчә булсын, дип тырыштык, инде тагын ниләр боерасыз.

Кашка тәкә күләгәдә күшәп яткан көйгә теләр-теләмәс кенә бер тоягын күтәреп колак артын кашып куйды. Бу аның ил гаме, сарыклар язмышын кайгыртканда гына кыла торган гамәле иде.

  • Эш башланды гына әле, куанырга ашыкмагыз, - диде башлык, гаять акыллы чырай чыгарып.

  • Дөрес, дөрес. Без моның шулай икәнлеген аңлыйбыз, хөрмәтле башлыгыбыз. Сарыклар сездән әмер көтә.

  • Безнең буйсынуда ничә көтү бар әле? - дип, сорап куйды башлык, уйламаган җирдән.

  • Минем тояклар саны гына җитми, күп инде, күп, -диде аксак, - мөгезләреңне кушсаң да җитми торгандыр әле.

  • Ә мөгезең бит бер генә, - дип, искәртергә кирәк тапты башлык.

Бер мөгезле аксак, хуҗа күңеле булсынга «бәкә-бәкә» көлеп алды.

  • Мөгезле чаклар да бар иде.

  • Кая куйдың ул мөгезне?

  • Бер чибәркәй өчен тартышканда, теге, сезгә каршы чыккан бозау кадәрле тәкә сөзеп сындырды.

  • Кызганыч, син аныкын сындырганда шәбрәк буласы икән...

  • Оятымнан үзем дә сарыклар янына бармас булдым.

  • Ишетмәдеңме, ул тәкәдән хәбәр бармы, кайда барып урнашты икән?

  • Иделнең аръягында бер кәҗә көтүенә барып кушылган, диделәр.

  • Тәк-тәк, - дип, тагы колак артын кашып куйды башлык. - Үз тормышыннан канәгать микән?

  • «Туган якларны сагынам сагынуын, әмма монда үз ирегемдә», дип сөйләгән диләр.

- Менә шул. Эшләп җиткермибез, - диде Кашка, тыныч кына яткан җиреннән сикереп торып, - Башлаган эшне ахырына җиткерергә иде. Кабергә керткәнче эзәрлекләргә кирәк үзен. Кая гына китсә дә, онытмаска, тыңгылык бирмәскә кирәк. Башкаларга үрнәк булсын, ишеттеңме, аксак!

- Ишеттем, хөрмәтле башлыгыбыз.

- Ишетеп кенә калма, менә шул. Бүген үк ул көтүнең башлыгына минем исемнән рәсми хат юллагыз. Сарыклар корылтае башында торучы кая карый, бу эшне мин аңарга йөкләткән идем бит...Көн күрсәтмәсеннәр ул тәкәгә. Һәм берочтан кәҗәләр атаманын кунакка чакырыгыз. Үзем дә аңлатырмын. Ни өчен? Шуның өчен, чөнки, минем каршыда тез чүкмәгән һәр сарыкны шундый язмыш көтә.

- Баш өсте, хөрмәтле хуҗам.

Бу мәсьәләне хәл иттек, дигәнне аңлатып, көрсенеп куйды Кашка тәкә. Һәм өзелеп калган фикеренә әйләнеп кайтты.

- Безнең биләмәдәге барлык көтүләргә дә хәбәр җиткерегез. Тиздән биләмәләрне гизәргә чыгуым ихтимал, мин килүгә махсус җәйләүләр хәстәрлеген күрсеннәр. Күлләре, чишмәләре булсын. Юкә үстерсеннәр. Күләгәсе сусыл, җиләс була ул юкәләрнең...

Буйсыну белдереп, башлык сөйләгәндә, сыңар мөгезе белән гел җирне тырмап торды аксак.

  • Һәм тукранбаш үстерсеннәр, шулай бит, хөрмәтле башлыгыбыз, - дип өстәп куйды Кашка тәкә, сөйләп бетергәчтен.

  • Кунак килгәч, сыйламый хәлләре юк. Башлары ике булмаса, анысы болай да аңлашыла, - диде башлык, коры гына. - Вакытны уздырып торма, бар, әмерләремне игълан ит. Эшкә керешсеннәр.

Аксап-туксап чабулап китте сыңар мөгезле. Ә башлык, «Уф арыдым», диеп, куелыкка кереп юкә күләгәсенә елышты. Бераз черем итеп аласы бар.

- 24 -

Алмаз сеңлесе белән күреп сөйләште. Әмма, аңлашылса кирәк, Фәлахныкы бул дип, үгетли алмый иде ул аны. Аның урынында сез булсагыз, сез дә шулай ук эшләр идегез. Ничек һәм ни рәвешле үз туганыңны күрәләтә упкынга төртеп төшерергә мөмкин.

  • Ул абзый мине тәмам туйдырып бетерде. Нәрсә кирәк аңа, берөзлексез эзәрлекләвеннән туктасын инде, әйт син аңа, абый, - дип, кыз үзе башлады бу авыр сөйләшүне.

  • Аңлыйм, - диде Алмаз. Ул чынлап та бу хәлнең сеңлесе өчен дә матур күренеш түгеллеген белә иде. Төп гаеп аның үзендә. Аның өендә таныштылар. Аларны ул очраштырды. Фәлахка да кистереп кенә «юк» дип әйтә белмәде. Вакытны суза төшүдән, Фәлахның өметен өзмәүдән файда күрде. Башкача болай дәвам итә алмый. Болай дәвам итә икән, Фәлах көн күрсәтмәячәк Алмазга да. Ләйсәнгә дә... Аңарга бит, Ләйсәннән дә бигрәк, үз сүзен сүз итү мөһим.

  • Ул бит синең дустың, абый, - дип дәвам итте кыз. -Әйт, зинһар өчен, шалтыратмасын миңа. Ректорга да чакыртмасын, тулай торакта да борчымасын. Миңа уңайсыз бик тә. Иптәш кызларымнан уңайсыз, һәм...

  • Егетләрдән, шулай бит?

  • Анысы да бар.

  • Азамат исемлеме?

  • Әйе, - диде Ләйсән, сискәнеп куйды. - Ә син аны каян беләсең? Исемен дә беләсеңме...

  • Беләм. Миңа барын да белеп торырга кирәк. Мин бит синең абыең.

  • Азамат әйбәт егет, абый. Ул миңа уңайсызлыклар тудырмый, аның белән күңелле. Без дуслар аның белән. Дуслар гына...

Уйга калып торды Ләйсән. Азаматны искә төшергәч тә бит очлары алсуланып китте үзенең.

Алмазның да шаяру, уен-көлке түгел иде уенда. Фәлах белән араны бозмаска кирәк. Ләйсәнне дә тынгысызламаска. Яшь чагы, матур чагы. Үзе теләгән егетләр белән дус булып, үз дигәнчә укысын, яшәсен иде ул да.

Әмма бу мөмкинме?! Фәлах Ләйсәнне таләп итә. Ә кызга аның кирәге юк. Ни эшләргә? Нинди чара табарга, нинди юл, нинди хәйлә... ялган?..

Теләсә нигә барырга әзер иде ул, ничек итеп башын ярмый, күзне чыгармый гына шушы халәттән котылырга.

  • Азамат әйбәт егет дисең инде, - дип, кабатлады абыйсы. - Шулайдыр... Бәлки ул әйбәт егеттер. Ләкин, Ләйсән, шәһәр хуҗасы бит аның синең тирәдә чуалуын бик өнәп бетерми. Китсен, югалсын, ди...

  • Ничек? – дип, кызып, урыныннан ук сикереп торды кыз. - Аның нинди хокукы бар? Мин ирекле кеше. Кем белән телим, шуның белән дус булам. Азаматта эше булмасын, ул «хуҗагыз» аның кискән тырнагына да тормый.

  • Җитте, - диеп туктатты ул сеңлесен. - Авызың сөйләгәнне колагың ишетсен. Ул егетең яхшыдыр, бәлки. Ихтимал... Ә Фәлах, яхшымы-яманмы, шәһәр хуҗасы. Агымга каршы йөзеп булмый.

  • Була, абый. Бик тырышсаң агымга каршы да йөзеп була.

  • Бәлки... Агымга каршы йөзеп булса да, бу шәһәрдә Фәлахка каршы барып яшәү мөмкин түгел.

Абыйсының борчулы һәм уйчан күзләренә игътибар итте кыз. Ул ике ут арасында калган. Юктан гына шулай коелып төшә торган кеше түгел. Димәк, теге дәү корсаклы абзый үз максатына аны куркытып, аңарга янап ирешергә булган. Нинди мәкерле һәм явыз кеше икән.

  • Абыем, - дип, Алмазның хәленә кереп, булдыра алганча ягымлы һәм кайгыртучан булып дәште кыз. - Син бит мине аның корбаны итәргә җыенмыйсың, шулай бит?..

  • Юк-юк, башыңнан чыгарып ат, - дип, эләктереп алды Алмаз. - Ул хакта сүз күзгатып тору артык.

  • Ә ни эшләргә киңәш итәсең?

  • Рәхмәт сеңлем, мин бит синең акыллы икәнлегеңне бөләм, - диде Алмаз, сеңлесенең үз хәленә кереп сөйләшергә әзер икәнлеген күреп. - Безнең хәлләр чынлап та бик четерекле. Аңардан үзара киңәш-табыш итешеп, акыл белән чыгарга кирәк. Һәм югалтуларсыз...

- Әйт, абыем, ни эшлим соң? - диде кыз, киеренке көтү белән.

- Мин әйткәнне тыңларсыңмы?

- Тыңлармын, абыем.

- Тыңласаң шул, вакытны сузарга кирәк. Безнең бердәнбер тарафдарыбыз вакыт һәм сабырлык. Ул егетең белән артык чуалма, Фәлахның күзенә чалынмавыгыз хәерле. Бу - бер. Икенчесе, Фәлахка да артык каты бәрелмә. Вакыт бар нәрсәдән көчле, тора-бара онытыр, суыныр бәлки үзе дә.

Тынлык урнашып торды. Алмаз җавап көтте. Сеңлесенең ризалашуын яисә ни уйлавын белергә тели иде. Ә Ләйсән, гүя, телсез калды. Ни дисен, Азаматны югалтасы килми иде аның. Ни өчен дип әле, алар качып-посып йөрергә тиешләр. Ә Фәлах хакында ишетәсе дә килми.

- Ләйсән... Ләйсән дим, нигә бер сүз дә әйтмисең?

- Ни дип әйтим соң, абый. Шул бер Фәлах өчен җаным үз иткән бердән-бер кешедән баш тартыйммы?!. Кем соң ул шул кадәр? Ни эшләтә ала ул безне?

- Фәлах шәһәр белән, ил белән идарә итә.

- Идарә итсә итәр, әмма минем белән идарә итә алмас.

- Минем тәмамланмаган эшләрем бар. Без аңардан акыллырак булырга тиеш бүген, тора-бара барысы да көйләнер.

- Ә мин Азаматны югалта алмыйм. Югалтудан куркам, абый.

- Мин дә югалт димим. Киресенчә, сакла син аны. Сакла... Ә саклау өчен минем киңәшне тотарга кирәк.

— 25 —

Алмазның эшләре тәмам көйләнеп, җайга салынып килә иде. Кибетләре бар, казиносы эшләп китте. Шәһәрдә хөрмәт казанган дәрәҗәле эш кешеләренең берсенә әверелде. Бер ай чамасы ара узгач шәһәр шурасына сайлаулар узачак. Аны кандидат итеп күрсәттеләр. Фәлахның киңәшен тотып депутат та булып алса дөньялар тәмам түгәрәкләнәчәк. Яңа офыклар, яңа мөмкинлекләр ачылачак. Кем белә, бәлки, бер-бер районның хакимият башлыгы да булып куяр. Ә хакимият хәзер бар нәрсәгә хуҗа. Заводларга, фабрикаларга, банк һәм кибетләргә, милициягә, судка... Хәтта мафияга. Һәр кешенең язмышы бүген хакимият кулында.

Хыял һәм өметләр зурдан иде. Әмма барысының да җеп очы Фәлахка барып тоташа. Фәлахның шарты - Ләйсән.

Ләйсән белән сәүдә итә алмый Алмаз. Калым ни дәрәҗәдә мавыктыргыч булмасын, сәүдәгәрме син, череп беткән баймы, җинаятьчеме, әллә каракмы, барыбер корбан итеп, сатып булмый торган изге нәрсәләр була. Кадерле һәм гүзәл сеңлесе Ләйсән сәүдә тәлинкәсенә салынмый торган әнә шундый кадерле зат, ягъни туганы иде.

Фәлахның исә сүрелергә уенда да юк, аның саен тынгысызланды. Бер атна түзде, ун көн көтте-көтте дә, җанына тыңгылык таба алмыйча Алмазны чакыртты.

Гадәтенчә, эшләре белән кызыксынды иң әүвәле. Алмазның кайдан, ничек, ни рәвешле акча тапканлыгын тиененә тикле төгәллек белән белә бит ул. Барысы да аның рөхсәте, аның кодрәте белән эшләнде һәм эшләнә.

Бу юлы да яңа кибетләр вәгъдә итте Фәлах, һәм бер очтан банкротлыкка чыккан зур бер заводны алырга тәкъдим итте. Эшләтеп, көйләп җибәрү өчен дип түгел, бушка алып сату өчен... Депутатлык хакында да искә алды.

- Сеңлең минем белән сөйләшергә дә теләми, - диде, соңыннан «оныта язганмын» дигәндәй, сүз арасында сүз кыстырып.

Басым ясап түгел, эче пошканга әйтү сыман яңгырады бу. Алмаз өчен дә көтелмәгән хәбәр түгел иде. Чакыргачтын ук, ни өчен икәнлекне белә, аңлый иде бит. Элгәрге вакытлардагыча Фәлах янына ашкынып, канатланып килми иде инде ул. Эчке бер киеренкелек, сагаю һәм беркадәр хәтта курку белән килә. Кибет һәм завод, депутатлык һәм хакимият хакындагы сүзләрнең дә Ләйсән хакына икәнлеген белә. Ә сеңел үлчәү тәлинкәсенә салынмый.

- Яшь бит әле, кыргый кыз. Берни дә аңламый, - дип, җавап бирде Алмаз.

- Улмы, әллә син аңламыйсыңмы? - дип, ипле генә төртеп куйды Фәлах.

Димәк, һөҗүмгә хәзерләнә. Сак бул, Алмаз, ипле бул, югалып калма. Соңгы шанс, соңгы мөмкинлеккә кадәр сакларга кирәк Фәлах белән дустанә мөнәсәбәтне. Инде бетте, тәмам өзелде дигәндә дә, тыеп калырга тырыш үзеңне. Юкка чыктым, баттым дигәндә дә тотынырга салам эзлә. Һич югында саламга ябышып сулыш ал тагы бер мәртәбә.

- Ник аңламаска, аңлыйм, Фәлах Экзамыч. Ирешкән бар уңышым сезнең ярдәм, сезнең кодрәт белән. Ни дәрәҗәдә бурычлы икәнлегемне үзем генә беләм.

- Җитте, - дип бүлдерде аны хуҗа. - Һәммәсе дә сүзләр генә болар. Ә нәтиҗә юк. Егет кеше була белергә кирәк.

Эсселе-суыклы булып китте. Алмазның тәненнән, гүя, бер оя кырмыска йөгерешеп узды. Мондый сүзләр ишеткәне юк иде әле аның.

- Нинди нәтиҗә?! Нинди егетлек?! - дип, аңыша алмый изаланды ул. - Бурычлы булуымны беләм, таныйм. Мин бурычлы булып калмам. Кайчан, күпме китерергә икәнлекне генә хәбәр итегез...

- Синең тиеннәрең кирәкми миңа. Мин ул көнгә калмаган, беләсең, - дип кабарынуында дәвам итте Фәлах. - Кабатлап әйтәм, егет була белергә кирәк, дидем. Ә егет сүзе бер була.

- Егет булам, диеп, ни эшлим?!. Үз сеңелемне кул-аякларыннан бәйләп сезнең ятакка китереп салыйммы?.. Сез бит миннән шуны таләп итәсез, шулаймы, Фәлах әфәнде!?.

Бер караганда, Алмаз түзем, сабыр егет иде. Әмма һәр сабырлык һәм түземлекнең дә чиге була икән. Ничек бар, шулай әйтеп салды. «Егетлек»кә селтәнүе ошамады аңа, күтәрә алмады.

Ә Фәлах ачыктан-ачык көрәшкә, бәхәскә әзер түгел иде. Гомумән, ул ачыктан-ачык сөйләшә, бәреп әйтә торган кеше түгел. Этлек эшлим, яисә берәүне юк итим дисә, ул аны шул кадәр оста эшли ки, сизми, аңламый да каласың. Артыңнан елмаеп-көлеп, мактап, очындырып озатып калырга мөмкин. Ә тагы ярты сәгатьтән, яшен суккандай, эштән алынуың хакында хәбәр яисә әмер килеп төшүе ихтимал.

- Кызма әле син, кызма, Алмаз дустым, - дип, шундук тынычландырырга да кереште ул аны. - Син минем хәлгә кереп кара, гашыйк булып кара иң элек. Аннан күрербез, ничек сөйләшер идең икән! Ипләбрәк аңлашканда да ярый бит...

«Салам... Соңгы саламга ябыша торган мизгел түгелме бу?!.» дигән уй килде Алмазга. Димәк, кабаланмау хәерледер, үз-үзеңне бер йодрыкка туплап булса да түзәргә кирәктер.

- Мин кызмыйм, Фәлах Экзамыч. Кем-кем, әмма сезнең каршыда килешмәскә яисә каршы төшәргә минем хакым юк. Шулай килеп чыгар диеп кем уйлаган бит аны... Беләсез, сеңел бит ул миңа...

Фәлахка да тынычландыргыч тәэсир ясады аның бу сүзләре. Фәлахка да ызгыш-талаш түгел, үзенекен итү кирәк. Максатына ирешү... Алмаз кем аның өчен?!. Аның кесәсенә байлык ташучы бик күпләрдән берәү. Гадәти бер көнбагыш орлыгы гына бит ул аның өчен. Тешләде исә урталай ярылырга тора. Аннан инде төкерәсе һәм ташлыйсы гына кала. Ул бит аны теләсә кайсы вакытта чәйнәп төкерә ала. Аның урынына атлыгып торучылар белән дөнья тулган. Хикмәт аңарда түгел, Ләйсәндә.

Әнә, бу юлы да үз корбанын сагалап, эзәрлекләп килгән урман мәчеседәй йомшак атлап килде ул Алмаз янына. Эшкуарның тыгыз, калын җилкәсенә йомшак беләген салды.

- Беләм, аңлыйм хәлеңне, дустым... Сеңелең икәнлеген дә беләм... Ләкин шул ук вакытта мин синең акыллы, тәвәккәл һәм дуслар хәленә керә белә торган чын ир-ат, егет булуыңны да беләм. (Әнә, ничек юмалый белә ул!) Аннан бит әле без синең белән сүзсез дә аңлаша, аңлый белә идек бер-беребезне. Алга таба да шулай булыр, шулай дәвам итәр, дип уйлыйм.

- Рәхмәт, Фәлах абый. Мине аңлавыгыз өчен рәхмәт.

Фәлахка шул җитеп тора иде әлегә. Бүлдерергә ашыкты ул аны, алга таба ни әйтәсен белә иде бит. Аңарга каршы сөйләмиләр, аңарга каршы бармыйлар.

Юл йөрү кагыйдәләрендә язылмаса да, бу шулай кабул ителгән.

- Сеңлеңә ничә яшь әле синең? – дип, сорап куйды ул капылт кына.

- Беләсең ич, унсигез. Унтугызы белән бара.

- Әйдә, болай итик, дустым, хискә, ягъни эмоцияләргә бирелми генә аңлашып карыйк әл. Сорауга җавап биреп кенә. Сорау - җавап... Ризамы, килештекме?

Алмазның каршысында ук, ягъни, өстәлнең аргы ягында торган йомшак кәнәфигә барып утырды ул. Кулларын йомарлап салынып төшкән ияк асларына терәү итеп куйды.

- Йә, хуш, - диде, ил агаларына охшатып. Аның теленә йогышлы гыйбарә түгел иде бу, беләсез. Күрәсең, ул аның геналарында сакланып, шуннан саркылып чыккандыр. Ни генә димә, өч буын мулла нәселеннән. Әүвәлге партия секретарьлары һәм хәзерге «демократлар» һәммәсе шул бер калыптан сугылган. Шулар җимерә, шулар ук үзгәртеп тә кора... Хакимияткә сусасалар революция ясыйлар...

- Тыңлыйм, Фәлах абый.

- Сеңлеңә унтугызынчы китте дисең, шулай бит?

- Шулай.

- Турысын әйтеп, үпкәләшми генә сөйләшергә булдык, шулай бит?

- Шулай.

- Ул яшьтәге зифа һәм чибәр туташларга, үзең беләсең, ир-ат күзе төшми тормый, төшә. Шулай бит?

- Шулай.

- Синең сеңелең артыннан да титаклый башлаганнар, әнә... Шулай бит?

- Шулай...

- Ул титаклаучының уенда ни булуын син яхшы беләсең инде, шулай бит?

- Юк, белмим. Күргән-белгән кешем түгел. Фәлах бу юлы да уңай җавап көткән иде үзеннән.

Аныңча булмады. Шуңарга, бер мәлгә уйга калып торды.

- Аның өчен күрү-белү кирәкме? Син инде ыкы-мыкы сөйләшмә, Алмаз дустым. Яшь, чибәр кызлардан ир-атка ни кирәк икәнлекне син миннән яхшырак беләсең...

Дәшмәде Алмаз. Гадәтенчә, хуҗаны хуплап кына утырса сүзнең очы кай тарафка килеп төртелгәнлекне белә ич.

- Беләсең, шулаймы, дустым Алмаз!

Әнә ни рәвешле басым ясый. Тәмам һөҗүмгә күчте бит әле бу. Карышсаң, каршы төшсәң, күкерт кебек кабыначак. Ни дияргә белмәссең...

  • Фәлах абый, - дип, булдыра алганча ипле һәм ягымлы итеп дәшәргә тырышты ул. - Мин белгән, сез белгән төшенчәләр бар. Ә яшьләрнең, егет-җиләннең уенда башкачарак та булырга мөмкин. Барысын да үзебезчә генә сөрмик әле без.

- Ташла, - дип кул селтәде Фәлах. - Яшьләрнеке... дип, сөйләнеп утырган булма әле. Яшьнеке дә шул, картныкы да шул, җай чыккачтын да кымтырыклый башлау инде. Маймыл бабалардан килгән инстинкт.

- Ярату, гашыйк булу дигән төшенчәләр дә бар бит.

- Булса соң?!. Ул ярату дигәнең яшьләрдә генә була, дип уйлыйсыңмы? Чын ярату ул, дустым, Алмаз, өлкән яшьтә күп мәртәбәләр көчлерәк тә була икән...

- Ышанмыйм. Ярату дигән сүзгә мин үзем, гомумән, ышанмыйм. Хатын-кыз бер хәл. Ә ир-ат? Үз-үзен кулда тота алмавы, йомшаклыгы диеп кенә кабул итәм.

Коелып төште Фәлах. Кемнән-кемнән, әмма Алмаздан көтмәгән иде ул бу сүзләрне.

- Яратуга, гашыйк булуга ышанмыйсыңмы? - дип, гаҗәпсенеп, кабатлап сорады.

- Юк, ышанмыйм.

- Үзең соң, үзеңнең яратканың булгандыр бит?

- Юк. Булмады...

- Бервакыттадамы?

- Бервакытта да, берәүне дә яратмадым. Бары үземне генә!

- Ә өйләнгәнсең ич?..

- Яратканга түгел. Фатирлы булганга өйләндем.

Башын чайкап, ни әйтергә белми аптырап торды шәһәр хуҗасы. Һәм үзалдына сөйләргә кереште. Эчкерсез иде аның бу сүзләре.

- Яратмадым дисең, ә?!. Гаҗәп... Гаҗәп кеше икәнсең бит син. Бәхетлегә санаргамы сине, бәхетсезгәме - ни дияргә белми аптырап калдым бит әле менә... Ә мин менә гомерем буе газап чиктем шул яратудан. Һәм бүген дә газапланам. Күзем төштеме - яратам. Дөньямны онытам... Эшемне... Гаиләмне онытып яратам менә. Берни эшләр хәл юк, Алмаз дустым, син ул газапларны кичермәгәч аңлый да алмыйсың инде мине. Ай авыр, авыр да соң ул мәхәббәт газаплары!.. Берсеннән котылдым гына дисең, икенчесе башлана.

- Шагыйрь, - дип, көлемсерәп алды Алмаз. - Шагыйрь булырга кирәк булган икән сезгә. Күңелегез шундый нечкә... - Һәм тиз генә салпы якка салам да кыстырып куйды. Артыгын әйтеп ташлады ич. - Ә югыйсә шундый акыл иясе һәм көчле, гайрәтле дә кеше үзегез.

Чигәләрен кашып куйды Фәлах һәм соңгы һөҗүмгә күчте.

  • Бераз читкәрәк тайпылдык, Алмаз. Әйтәсем килгәне шул, сеңелеңне барыбер келәттә бикләп тота алмассың. Мин булмасам, ул барыбер бүтән бер-бер мокытка яисә мүкләк сыерга китәчәк.

  • Китсә китә инде, нишлисең... Мин бит аның келәт сакчысы түгел, ачкычларын миңа бирмәде.

  • Үзең, әнә, яратмадым дисең. Ә өйләнгәнсең. Торыр урының булмаганга, фатирлы хатынга өйләнгәнсең. Ләйсән-сылуга да, ихтимал, фатир кирәк булыр. Шәһәрдәге фатирларның ачкычы кем кулында икәнлекне син беләсең.

- Беләм, Фәлах Экзамыч, сездә бик күп нәрсәләргә ачкыч бар. Әмма ни эшлим соң?!. Үз сеңлемә «фатирлы булырсың, Фәлах абыең белән йокла», дип әйтимме? Аңлагыз мине.

- Син дә аңла, Алмаз. Әйттем ич, яратам.

- Үтәр әле бер... Моңарга кадәр дә яраттым, дисез. Аларын оныткансыз. Монысын да онытырсыз, сез бит көчле кеше.

Фәлахның түземлеге бетте. Ниһаять, тавышын күтәрә төште ул.

- Мин башлаган эшне ярты юлда ташларга күнекмәгән, бик беләсең килсә. Шуны онытма, Ләйсән барыбер минеке булачак. Иртәме-соңмы минеке... Шуны бел!

- Сез бит аңарга өйләнергә җыенмый торгансыздыр? Ул кыз бала, Фәлах абый!

- Ярату турында сөйләшәбез, дустым. Өйләнү-аерылу турында түгел. Киләчәк үзе күрсәтер.

Алмазның түземлеге бетте, түзәр әмәле калмады. Уч төпләре белән маңгаен каплады ул. Әйтерсең, суларга һава җитми, һава юк. Күпме сөйләшергә мөмкин инде бу хакта. Күпме чәйнәргә мөмкин бер үк балык башын. Ул хәл итә торган мәсьәлә түгел бит.

- Мин китәм, - диде ул, аягүрә басып.

- Кая китәсең? Син бер кая да китә алмыйсың, дустым.

- Кәефем начар. Һава җитми башлады. Фәлахның үз кәефләре дә шәптән түгел иде, күрәсең.

Сүз күп. Ә нәтиҗә юк. Ул да эч пошканнан, чарасызлыктан сөйләшә иде.

- Бар кит, - диде, ниһаять. - Әмма Ләйсәнгә әйт, паспортын фатирлар теркәү бүлегенә илтеп бирсен.

- Ул моны эшләмәячәк. Горурлыгы рөхсәт итмәс.

- Алай булгач паспортын үзең сорап ал. Ике-өч көн эчендә миңа бирерсең, - диде Фәлах, кулын сузды.

Кәефсез генә кул кысыштылар. Күзләре очрашмады. Мондый хушлашудан соң ни булыр, Ходай үзе генә белә.

- Сау булыгыз, күрешкәнгә кадәр, - диде Алмаз, дәшми генә чыгып китүдән уңайсызланып.

Фәлах җавап бирергә ашыкмады. Көттерде. Махсус шулай эшләде, әлбәттә. Инде Алмаз беркат ишекне ачып үзе артыннан ябарга җыенганда гына хуҗаның тавышы ишетелде.

- Депутатлык турында онытма анда. Сайланырга... җиңәргә кирәк. Җиңәргә...

Ә күңелендә ни булып, аның шул мизгелдә ниләр уйлаганын ул бары үзе генә белә.

- 26 -

Байлык, мөлкәт дигәндә Алмаз тәкатьсез иде. Фәлах тәкъдим иткән фатирдан да баш тартмады. Алдын-артын уйламады, Ләйсәннең паспортын, килешенгән вакытта, үз куллары белән китереп тапшырды.

Фәлах исә моны үзенең чираттагы бер җиңүе кебек кабул итте. Паспортны китерделәр. Димәк, фатирдан баш тартырга җыенмыйлар. Ә фатир зур байлык, җитди бүләк бит ул шәһәр кешесенә. Кайсы студентның бер үзенә аерым фатирга ия булганы бар икән. Фатир өчен ярты гомерен, сәламәтлеген сарыф итеп завод-фабрикаларда эшләде бит шәһәр халкы. Фатир турындагы хыял, өмет белән ун ел, егермешәр ел тоташтан эшләделәр.

Ә монда шәһәр хуҗасы үзе паспортыңны соратып тора. Кем карышсын, башына тай типмәгән берәүнең дә. Абыйсы ярата байлыкны. Димәк, сеңлесе дә ерак китмәгән. Фатир - зур байлык. Ләйсәннең үзенә күрә буйсынуы, ризалашу билгесе итеп кабул итте моны Фәлах. Фатир аның соңгы һәм иң зур корбаны. Сирәк, бик сирәк хатын-кызларга гына тәти торган корбан ул. Юкса, күпчелек кызлар үзен күрүгә, исемен ишетүгә үк эреп, җебеп төшә торганнар иде. Ә инде бер-бер алтын балдак яисә муенса-фәлән алып бирсәң тәкатьсыз калалар... Шампан һәм шоколад белән генә дә торып калганнары бар. Бүләктә мени соң хикмәт. Фәлах белән бергә булган яисә Фәлахның сөяркәсе икән, дигән сүз берничек тә сатып алып булмый торган байлык, хәзинә бит ул алар өчен. Ишекләр ачыла, каршылыклар калмый... Тимерне кызуында сугып, файдаланып кына өлгер.

Яңа фатирны атна-ун көн эчендә әзерләп, бер очтан кирәкле мебель белән җиһазлап куярга боерды Фәлах. «Ачкычын үземә кертерсез», - диеп басым ясады. Һәм тагы, кабинетта икәүдән-икәү генә булуларына да карамастан, ярдәмчесенең колагына үрелеп пышылдауга күчте. Нидер аңлатты Фәлах. Ә тегесе тиз генә аңышмады. Яңадан кабатлады хуҗа кеше. Бармакларын бөгеп-бегеп, уч төпләренә ниләрдер сызып-сызып аңлатты. Бик тә җитди һәм серле аңлату булды бит әле бу. Нигә юрарга белмәссең...

Ләйсән белән борчак пешмәү шактый аптыратты Фәлахны. Ул гаеплене көзгедән түгел, читтән эзләде. Аның уенча, төп гаеп теге кара мыеклы студент. Ләйсән артыннан күзәтеп, күз-колак булып йөрүче куштан йомышчылары хәбәр артыннан хәбәр җиткереп тордылар.

«Алар һәркөн бергә. Кичләрен дә, көндезләрен дә... Ләйсән бүлмәсенә кереп бикләнгән чаклары да була», - диделәр.

- Утны сүндерәләрме? Куна да каламы әллә? - дип төпченде Фәлах, тәмам пошаманга төшеп.

Ут сүнгәнне абайлаучы булмаган әлегә кадәрле. Шулай да егетне кисәтергә, кисәткәнне аңламаса, ул очракта инде аягын кыскартырга туры килер, дигән фикергә килделәр.

Егет кисәтелде. Консерваторияның актлар залыннан орган музыкасы тыңлап рухланып кайтып килүләре иде. Ләйсән белән Азамат каршысында кинәт, «Мерседес» маркалы джип пәйда булды. Ачы сызгыру авазлары чыгарып тукталды ул кинәт. Өч егет-җилән атылып чыкты аннан. Куркып-каушап калган кыз белән егет каршысына аркылы чыгып бастылар.

- Сиңа сүзебез бар. Сөйләшик читкә китеп, - диде берсе.

Азамат карышмады.

- Соң, сөйләшик, - диде.

Ләйсән моны нигә юрарга белмәде. Кычкырырга, аваз салырга иткән иде дә, файдасын күрмәде. Егеткә дә тимәделәр бит әнә, кулларын болгый-болгый нидер аңлаттылар гына бары. Һәм китеп тә югалдылар.

- Аларга ни кирәк? Синең танышларың идеме әллә? Нигә шулай кыланалар? - дип сорашты Ләйсән.

Егеткә бу гаҗәп тоелды. Ул бит, киресенчә, Ләйсәннең танышлары дип уйлаган иде аларны.

  • Беренче кат күрүем мин аларны, белмим, - диде егет.

  • Нәрсә диделәр? Янадылар түгелме соң?

  • «Бу урамда эзең булмасын. Бу кызны оныт моннан ары», диделәр.

  • Ни өчен? Аларның ни хакы бар. Мин аларны белмим. Миндә эшләре булмасын, - дип, тезеп китте кыз. - Алар да мине белмиләр, күргән-белгән кеше түгел.

-Гаҗәп, - дип, башын чайкап куйды Азамат. - Алар синең исемне генә түгел, мине дә белеп сөйләшәләр. «Консерваторияны тәмамлыйсың килсә - оныт», диделәр.

Ләйсәннең йөрәге жуылдап куйды. Хатын-кыз күңеле ич, сизгер ул. Ашыга-кабалана тулай торакка кайттылар. Кыз яшәгән бүлмәгә кереп бикләнделәр. Ләйсән җибәрмәде егетне, курыкты. Беренче мәртәбә утны сүндерделәр шул кичне.

Ут сүндерү турындагы хәбәр көне-сәгате белән Фәләхка да барып иреште. Икенче көнне Азамат хәбәр салмады, күренмәде. Кыз нигә юрарга белмәде моны. Кичен көтте, төне буе көтте егеттән бер-бер хәбәр. Күз йоммады, бүлмәдә утын сүндермәде.

Өченче көнгә киткәч кенә хәбәр килеп иреште кызга. Азаматны кыйнап ташлаганнар икән. Һәм ул, ни сәбәпледер, шифаханәгә түгел, милициягә барып эләккән. «Исерек булган, имеш. Сугышны үзе чыгарган. Хокук саклау органнарында эшләүчеләргә каршылык күрсәткәне өчен хөкем итәчәкләр икән».

Консерватория тарихында очрамаган гадәттән тыш вакыйга иде бу. Студентлар булсын, укытучылар булсын, бөтенесе шул хакта сөйләштеләр. Сөйләшеп кенә калсалар икән, Ләйсәнгә дә бармак төртеп-төртеп күрсәттеләр. Ни эшләргә белмәде кыз. Азаматны бит ул башкаларга караганда яхшырак белә. Аракы эчми ул. Кешегә кул күтәрү түгел, авыр сүз әйтергә дә теле бармый торган егет.

Көннәрдән бер көнне консерваторияның игъланнар тактасына Азматның уку йортыннан куылуы хакында әмер элеп куйдылар. Аяз көндә яшен суккандай тәэсир итте бу хәбәр. Ике уйлап томастан ректор кабинетына юнәлде Ләйсән.

- Ул егетне ни өчен куарга булдыгыз? - диде керә-керешкә.

Ректор каушап калды, аңышмыйча торды. Әмма җавабы әзер иде.

  • Куарга булмадык, кудык, - диде, зур эш кырган кешеләргә хас канәгатьлек белән. Ректор ич, килештерергә дә кирәк.

  • Ә ни өчен? Аңлата алмассызмы?

  • Бу - консерватория. Айныткыч яисә сугыш чукмарларын тәрбияли торган зона түгел, үскәнем.

  • Сез аны исерек килеш күрдегезме? Ул кемне кыйнаган, шул кешенең үзен күреп сөйләштегезме?

  • Үскәнем, - диде ректор, тирән сулыш алып. - Сезгә мәгълүм булсын, мин эчкәнне-эчмәгәнне ачыклап йөрергә ГАИ хезмәткәре түгел. Айныткычта да эшләмим. Милициядән килгән кәгазьне күрсәтә алам. Менә ул, карый аласыз.

Ләйсәннең каршысына кәгазь китереп салды ректор. Милициядән. Имзасы бар, мөхере сугылган.

- Дөрес түгел бу, ялган, - дип, каршы төште кыз. Кәгазьгә имза куйган фамилияне укырга, хәтерләп калырга тырышты. Әмма ни хикмәт, ул аермачык укырлык түгел иде. - Имза куючының фамилиясен укырлык түгел, дөрес кәгазь түгел бу. Азамат эчми.

Ректорның да аяк терәп сөйләшергә, үз дөреслеген раслауга нигезе юк иде.

  • Эчмәсә, сугышкандыр, - диеп куйды.

  • Ә сугышмаган да булса?..

  • Үскәнем, - диде ректор, чарасыз калып. Кемне-­кемне, әмма бу кызны кабинетыннан куып чыгара алмый иде бит ул. Ләйсәнне яхшы хәтерли. Аны ректор иткән, кеше арасына чыгарган кыз бит ул. Онытмады, барысын да яхшы хәтерли. - Мин сезне яхшы беләм һәм хөрмәт итәм. Ә нигә әле сез ниндидер бер егет кисәге өчен минем белән кыр талашырга җыенасыз. Куылган икән, димәк шулай кирәк булган. Эш тәмам. Ул егетнең сезгә һичбер катышы юк. Онытыгыз аны. Әти-әнисе йөрсен артыннан, сез түгел.

  • Азаматның әтисе юк. Әнисе - урын өстендә ята, сез моны белергә тиеш, - дип үҗәтләнде, кырысланды кыз. - Аның артыннан йөрергә кирәкми. Ул үз акылында. Үзе теләсә кемгә ярдәм кулы сузарга әзер егет.

  • Белмим шул, белмим... Белмим, - дип баш чайкады ректор. Аның башкача әйтер сүзе, чарасы калмаган иде.

Ректорның икеләнә калуын күргән кыз һөҗүмгә үк күчәргә әзер иде. Өстәлдәге кәгазь кисәгенә ымлады тагы:

- Болар чеп-чи ялган, белегез, - диде. - Сез хәзер үк милициягә барырга, Азаматны аннан алып чыгарга тиешле. Ә ул әмер, приказ, дөрес түгел, ашыгып элгәнсез. Аны юк итәргә кирәк.

Башын чайкап куйды ректор, «имәндә икән чикләвек» диярсең. Дәшми торсаң, ирек куйсаң бу кыздан әллә ниләр ишетерсең әле.

- Үскәнем, - диде ул, бу күңелсез аңлашуны, ниһаять, тәмамларга, йомгакларга вакыт икәнлекне тоеп. - Сез инде алай ук тирәнгә кермәгез, ярыймы. Иң элек өлкән кеше -үзегезнең абыегыз белән кайтып киңәшегез. Аңарга аңлатырга тырышыгыз, йәме. Миннән эш тормас. Миңа килеп терәлмәс... Аңлата алдыммы, үскәнем.

Аңламыймы соң, аңлады. Әмма күтәрелеп берни әйтә алмады, телсез-өнсез калды. «Абыегыз белән киңәшегез...» Димәк, Фәлах эше! Кызлар күңелен алай яуламыйлар, абзый...

— 27 —

Ирекле матур тормыш килүенә өметләнгән сарыклар көн дими, төн дими эштә булды. Үзләре табып кайтарган яңа башлык - Кашка тәкә өчен һәр көтүлектә җәйләү корырга керештеләр. Һәр көтү үзенчә тырышты. Башкаларны да уздырырга теләп, күрше-күләннекеннән бермә-бер арттырып эшләргә омтылдылар. Башлыкның бер мактау сүзен ишетү өчен үз авызларыннан өзеп тукранбаш үстерделәр, чишмәле тугайларга юкә утырттылар.

Кемнең ничек эшләгәнен, тырышканын бер мөгезле аксак тәкә күзәтеп, тикшереп торды. Һәр көтүдә аның да үзенә күрә администрация җитәкчесе билгеләнгән. Җитәкче булып билгеләнгән ул тәкәләр эш эшләми - ит тә юк, йон да юк алардан. Башкаларга эш кушып, башкаларны куркытып тору - аларның төп вазыйфасы. Үзләрен дә кайгыртырга онытмыйлар, әлбәттә. Әйбәт печәнлектән ашап, махсус чишмәләрдән генә эчеп, бикәчтән бикәчкә күчеп-күчеп типтереп яшиләр.

Ә инде көтүдә бер-бер сарык канәгатьсезлек белдерсә, яисә яшәү шартларының кыенлыгыннан зарланса, ике дә уйлап тормастан, аның арт сабагын укыталар. Шундый итеп укыталар ки, йә тынсыз каласың, йә тын чыгармас буласың.

  • Илдәге үзгәрешләрне без, сарык булып яшәүдән туеп, матур тормыш кору хакына башлаган идек. Ә нәрсәгә ирештек? Тормышыбыз икеләтә-өчләтә кыенлашты гына, булмый болай. Түзәр хәл калмады, -дип, зарланды беркөн ике бәрән иярткән тәҗрибәле оратор.

  • Дөрес. Дөрес, булмый болай. Башлык сайлаганчы әйбәтрәк тә яши идек әле, - дип җөпләделәр үзен.

Моны тыңлап торган бәрәү ораторның сүзләрен көтүнең үз администрация башлыгына җиткергән. Тегесе исә шундук сыңар мөгезле аксак тәкәгә хәбәр иткән. Аксак - Кашка тәкәгә.

Шуннан соң ни булганын белсәгез икән. Ике бәрәне бар дип тормадылар, тәҗрибәле ораторны илдән сөрделәр.

  • Тәҗрибәле ораторны гафу итәргә кирәк. Яңа тормыш турында башлап сүз әйткән иде бит ул, - дип якларга тырышып караучылар булды үзен. Әмма файдасыз.

  • Каршы сүз әйтмәсен иде. Без демократик илдә яшибез, оппозицияле уйнамыйбыз, җәмәгать, - диде сыңар мөгезле аксак тәкә.

Көтүне дә куып тараттылар. Ә администрация башлыгын Үзәккә җаваплы эшкә чакыртып алдылар. Көтүсез калган сарыклар анда барып сугылды, монда барып бәрелде - һичбер көтүгә кабул итмәделәр үзләрен. Тора-бара тегендә-монда китеп таралдылар, кайсыберләре урманда адашып югалды. Кыскасы, юк булдылар.

Яңа башлык, карап торуга әллә ни күренмәсә дә, шул рәвешле, үзенә каршы чыкканнарга көн күрсәтмәде.

Аның каравы өйләнергә кирәк тапты. Кәләш әзләргә керештеләр. Һәр көтүдән иң яшь бикәчләрне күрсәттеләр үзенә. Ошамады.

  • Мин бит гади тәкә түгел, башлык. Башлыкның да ниндие? Алла биргән Кашка тәкә, - диде ул, эре генә. -Бикәчләрегез матур, әлбәттә. Әмма минем өчен түгел. Ни өчен? Шуның өчен, чөнки миңа көтүдә йөргән гадәти сарыклар тиң була алмас.

  • Бөдрәкәй... Бәлки Бөдрәкәйдә тукталырсыз, - диеп, тәкъдим итеп карадылар. - Күз уңын алырлык яшьлеге, матурлыгы бар.

Алгы тоягын күтәреп, колак артын кашып алды Кашка тәкә.

- Бөдрәкәй турында уйлап карарга була. Ул гадәти бикәч түгел. Шулай да... уйларга, алдын-артын искә алып, иснәштереп, бераз уйланырга кирәк булыр, - диде түшен киереп.

— 28 —

Йөреп-йөреп карады, әмма күпме йөреп тә хокук саклау органнарыннан Азаматны эзләп таба алмады Ләйсән. Ишекләренә якын җибәрмәделәр, сөйләшергә дә теләмәделәр үзе белән. Абыйсы нәкъ шул көннәрдә чит илләргә чираттагы сәяхәткә чыгып киткән иде.

Консерватория буенча группадашлары да эзләп тапмаган булып чыкты үзен. Бертөркем укытучылар да гариза белән мөрәҗәгать итеп караган югары оешмаларга. «Үз җаваплылыгыбызга алырга әзер, чыгарыгыз. Егетнең гаебе юк», - дип язганнар.

Ә җавап юк, ләм-мим сүз әйтүче булмаган.

Кичләрнең берендә Фәлах шалтыратты. Һичбернәрсә булмаган, үзгәрмәгән гүя, гадәттәгечә тыныч, ипле иде үзе. Ә сүзләре - төче.

- Хәерле кичләр, Ләйсән-сылу. Ни эшләр майтарып утырасың? Уңышларың нинди?.. Бик ямансу түгелме?

Бик вакытында һәм урынлы шалтыратты бит әле бу, дип уйлап куйды кыз. Гомер булмаган хәл. Әмма моны сиздерергә теләмәде.

- Нигә ямансулыйм, - диде, түрәнең тел төбен сизенмәгән атлы булып. - Дөньялар бик тә матур ич, Фәлах Экзамович.

Кызның кәефе начар түгел икән, ләбаса, дигән нәтиҗә ясап өлгерде Фәлах. Гадәтенчә, иренеп һәм төртелеп түгел, сөйләшәсе килгәнгә охшаган. Димәк, ипле генә сүзне сүзгә үреп киткәндә, аңлашырга, очрашырга-күрешергә дә форсат чыгуы ихтимал.

  • И-и, Ләйсән-сылу, ничек сагынуымны белсәң икән, - дип, хисләренә бирелгән атлы булды ул. - Көннәр үтә... Гомер дә үтә торгандыр инде. Ә безнең күрешкән дә юк. Очрашырга, күрешергә иде бит.

  • Очрашкан чаклар да булыр әле, Фәлах Экзамович...

Колагына килеп ирешкән сүзләр тәкатьсыз калдырды Фәлахны. Кыз аныкы, аны көтә икән ләбаса. Тимерне кызган чакта сугып калалар түгелме...

- Бүген үк очрашыйк, ә Ләйсән-сылу... Ә җаным... Бүген үк.

Сәгатькә күз төшереп алган атлы булды кыз.

- Соң икән бит инде. Без очрашканчы, күрешкәнче йоклар вакыт җитә.

- Юк-юк, Ләйсән-сылу, вакыт узмый, мин монда синең тәрәз каршыңда гына. Машинадан шалтыратам, - дип, куанычын уртаклашырга ашыкты түрә. Кызны да куандырыйм, дип уйлагандыр, мөгаен. - Тәрәзәдән үрелеп карасаң син мине хәтта күрә дә аласың. Кулым болгармын.

«Болгамый тор әле». Ләйсән көтмәгән иде мондый борылышны. Югалып кала язды, уйга чумып торды бер мәл. Әмма кирәкле җавапны тапты.

- Мин хәзер чыга алмыйм, гафу итә күрегез, Фәлах абый, - диде.

Ялындырырга уйлавы, назландыруы гына түгелме дип, өметләнүендә дәвам итте түрә кеше. Телефон трубкасын үбеп алган сыман булды. Кызны тагы аз гына, бик аз гына юмалыйсы калган кебек иде.

- Җанкисәгем, Ләйсән-сылу, бик азга гына, ярты сәгатькә, ун-унбиш минутка гына булса да чыгып күрен зинһар. Газаплама мине. Ничек яратканлыгымны, үзеңне бик тә күрәсем килгәнлекне дә беләсең, тоясыңдыр ич.

- Мин чыга алмыйм, - диде кыз. Бу юлы ышандырырлык итеп әйтте.

- Нигә? Ни өчен, Ләйсән-сылу? Ә мин сине чыгарсың, күзләремә бер күренеп үземне бәхеткә күмәрсең, дип уйлаган идем.

- Чыга алмыйм. Чөнки безнең консерватория студентларын куркыту, кыйнау һәм милициягә илтеп ябу очраклары бар диләр соңгы араларда. Төнлә йөрүдән куркам. Башка вакытта килерсез, яме.

Трубканы куярга җыена идеме кыз... Һәрхәлдә Фәлахка бу шулай тоелды. Кыз зиһенле, барын белеп, аңлап тора икән бит, әнә. Төртмә сүзләрен бик үткәреп, җиренә җиткереп әйтте.

- Чү, ашыкма, Ләйсән-сылу, берүк ташлама трубканы. Мине тыңла...

- Йә, шуннан...

- Сиңа бу шәһәрдә һичкем бармак белән дә кагылмас, Ләйсән-сылу. Син курыкма, чык. Үзеңә генә әйтә торган бер сюрпризым да бар, үкенмәссең, җаным, чык...

- Сюрприз, - дип, уйга калды кыз. - Ул нинди сюрприз тагы?

- Ачкычлар, - диде Фәлах, үзе дә эчкерсез куанган атлы булыр. Ниндидер ачкычларны бер-беренә сугып челтерәтеп тә күрсәтте хәтта.

Берни аңламады Ләйсән. Каян килеп аңласын. Ә Фәлах бит аны аңлый диеп белә, паспортның да ни өчен һәм кемгә биргәнлеген белә дип уйлый. Аның саен трубкага бәрә-бәрә ачкыч челтерәтте Фәлах.

Аның бу сүзләрен нәрсәгә юрарга белмәде кыз: «Әллә акылыннан чашуы инде».

- Бүген чыга алмыйм, - дидем.

Фәлахның күңеленә корт керде. Фатир ачкычларына да исе китмәгән кеше булырмы икән?.. Әллә үзе генә түгелме икән ул анда. Бер-бер егет-фәлән белән түгелме...

  • Яныңда кеше бармы? - дип сорады ул, тәвәккәлләп.

Кыз да тәвәккәлләде:

  • Үзем генә түгел идем шул, дөрес аңладыгыз, Фәлах Экзамович.

  • Ә кем бар соң анда?

- Бәй, мин сезгә әйтмәдемме, йөргән егетем бар ич.

- Егетең?!. - дип, кабатлады Фәлах, һәм сулышына буылып торды, коелып төште. Тавышы ишетелми торды бер мәл. Трубканы уч төбе белән каплады. Машина тәрәзәсеннән кулын изәде. Икенче машинада үзенә ияреп йөргән тән сакчыларын, ягъни башкисәрләрен чакыртты тиз генә.

- Чыгардылармыни, тегене?

- Аңламадым, Фәлах Экзамович... Кем турында сөйлисез, кайдан чыгармадылармы?..

Җавап ишетелмәде. Ләйсән дәвам итте сүзен.

- Ә нигә гаҗәпләндегез, нигә телсез калдыгыз әле, Фәлах әфәнде, сез бит минем егетем барлыкны беләсез... Шулай бит, ә, Фәлах әфәнде? Нигә дәшмисез...

Фәлах кемне тыңларга, кемгә ышанырга белмәде. Икеләнә калды.

- Ләйсән, дөресен сөйлә, яныңда кем бар? Ул нинди егет тагы?..

- Минем егетем бер генә Фәлах әфәнде, ул Азамат исемле. Сез аны яхшы беләсез. Бинокльдән күреп тә. Болай да... Әллә үзенә биримме соң трубканы, сөйләшәсезме?! Мә, Азамат, синең белән шәһәр хуҗасы Фәлах Экзамыч үзе сөйләшергә тели...

Кабаланып, элемтәне өзде Фәлах. Тулай торак каршындагы караңгылыкны һәм тынлыкны ярып гайрәтле һәм затлы ике чит ил машинасы үкереп китеп бардылар.

-29-

Шәһәрнең эчке эшләр идарәсе җитәкчесен урын өстеннән кузгаттылар.

  • Сезне шәһәр хуҗасы үзе эзли, - диде, идарәдә кизү торган майор. Аның тавышындагы киеренкелек шундук тыңлаучыга да күчте.

  • Ни булган? Тоташтырыгыз, - диде, аңгы-миңге халәтеннән чыга алмыйча, сискәнеп киткән полковник.

  • Ул идарә каршында, сезнең килүегезне көтә, - диде майор. - Башка һичкем белән сөйләшергә теләми. Сезне таптыра...

Идарә җитәкчесе якында гына яши иде. Китель-чалбарларын аннан-моннан гына эләктерде дә ут капкандай ишектән чыгып атылды. Җир тетрәсә дә, шәһәргә ут капса да болай ук ашыкмас кеше, әмма «хуҗа көтә» дигәндә яшен ташыннан да елгыррак булуың хәерле. Чөнки аның бер сүзе полковниктан генерал ясарга мөмкин булган кебек, бер сүз белән ул сине юк итәргә, эшсез калдырырга яисә урамга чыгарып атарга да күп сорамас. Хакимият башлыгы төнлә юк-бар йомыш белән йөрмәс. Бер-бер гадәттән тыш хәл булгандыр.

Урам яклап ишек катында очраштылар. Мәһабәт гәүдәле полковник кулын чигәсенә куеп сәлам бирде.

Фәлах тыныч түгел иде, күренеп тора. Әмма бу кадәрле үк булмас.

  • Син ялганчы икәнсең. Син башбаштаклык күрсәтәсең. Моның өчен җавап бирерсең. Күрмәгәнеңне күрсәтермен әле мин сиңа, - дип тотынды ул. Беренче сүзләре белән үк йокыдан айнып җитә алмаган полковникны аңсыз-өнсез калдырды.

  • Гафу итегез. Гафу итегез... - дип кенә кабатлый алды ул. Нинди гаебе булып, ни өчен гафу сораганлыгын да аңышмады әле.

  • Гафуың белән сату итәрсең, - дип акырды Фәлах. Егетнең Ләйсән янында утыруы хак икән болай булгач, дигән нәтиҗә ясап. - Кем чыгарды ул егетне?

- Кемне? Кайсы егетне? - дип, коелып төште полковник. «Ни булды икән тагы? Кем аркасында януым соң минем шулай». Шәһәр хуҗасы кушуы белән кулга алынучылар байтак. Әмма аларның берсен дә аңардан башка кеше азат итә алмый иде әлегә.

- «Кемне», имеш... Теге студент егетне, композитор кисәген кем чыгарды?

Вакытсыз йокыдан уянгачтын беренче мәртәбә иркен итеп сулыш алды милиция полковнигы. Йөзенә шунда гына җан иңде.

  • Ул утыра. Аны һичкем чыгармады, - диеп, уфылдап куйды полковник. - Куркыттыгыз бит әле, Фәлах Экзамыч. Бер-бер хәл булдымы әллә диеп торам. Кем әйтте аны?..

  • Ышанмыйм. Күрсәт, - диде Фәлах, телендәге кырыслыкны югалтмыйча. - Хәзер үк күрсәт. Үз күзләрем белән күрми торып, ышанмыйм.

  • Шушы кара төндәме, Фәлах Экзамыч, - дип, үзенә ышанмауларына хәйран калды милиция полковнигы. - Кемне-кемне, әмма сезне ялганлый алмыйм. Мин бит офицер, пагоннарым белән җавап бирәм.

  • Күтем сөртергә кирәкме синең пагоннарың, - дип, тәмам көйсезләнде хуҗа кеше. Һәм үзенә күрә түгел, әтәчләнә үк башлады. - Күрсәт дигәч, күрсәт. Нәрсә анда багана кебек терәлеп каттың.

Шәһәр хуҗасына буйсынмый хәле юк полковникның. Ул аны бинага чакырды. Керделәр.

  • Кабинетка меник. Шунда китерерләр, - диде полковник. Бер очтан өмет чаткысы да уянды күңелендә: кабинетка керсә, бәлки бер-ике чәркә тотып та куярлар. Суыткычта затлы француз шәраблары бар. Сискәнүдән башланган бу төн, соң чиктә, хәерлегә дә булып куймагае әле. Шул көнгәчә шәһәр хуҗасының аның кабинетында булганы юк иде бит.

  • Юк, - диде Фәлах, полковникның өмет-хыялларын шытмас борын кисеп. Кулы белән бушлыкка селтәнеп алды. - Белмәссең, сез аны әллә каян табып,китерерсез. Мин аны үз күзләрем белән таш капчыкта чагын күрәсем килә. Үз күзләрем белән күреп, карап торасым... Бармы шундый мөмкинлек, ә полковник?

  • Андый эш рөхсәт ителми, әлбәттә. Әмма сез - минем хуҗам. Ихтыярыгыз. Ләкин...

  • Юк-юк, «ләкин» түгел. Күрсәт, - диде Фәлах, ике уйларга урын калдырырга теләмичә. - Бер минутка кичекмәстән, менә хәзер үк.

Тынчу, тар коридор буенча үттеләр. Подвалга төштеләр. Анда тагы да тынчурак. Хәер, тынчу дигән сүз урынсыз, сулыш алырлык түгел иде монда. Ике-өч кат тимер ишекләр аша үттеләр. Алдан кулларына ачкыч бәйләме күтәргән сержант ишекләрне ачып-ачып барды. Аның артыннан бераз калыша төшеп милиция башлыгы. Иң койрыкта гына, дәшми-тынмый посып шәһәр хуҗасы теркенләде. Монда, тимер ишекләр, җир асты һәм тимер читлекләр арасына килеп кергәч, шөлли калган иде ул үзе дә. Дәшмәс булды, басынкыланып китте. Үзен ябып куя-нитә калсалар ни эшләрсең... Хакимияттән китәргә язмасын, аллам сакласын. Гөнаһлары җитәрлек ич аның да. Уңга-сулга күз төшергәләп барды ул, әледән-әле борылып карады. Берәрсе китереп сукмагае...

Алдан барган сержант чираттагы борылышларның берсен узгач туктап калды. Бәйләм-бәйләм ачкычлары арасыннан кирәклесен эзләргә кереште.

- Ачыйммы? - дип, мөрәҗәгать итте полковникка.

Ә ул, үз чиратында, әллә ни арада агарынып киткән Фәләхка текәде карашын. «Ни эшлибез?» дип, киңәшүе иде.

- Юк, ачмагыз, - диде Фәлах. - Иң элек мин аңарга тыштан, үзе күрмәгәндә читләп кенә карап торасым килә.

Аяк очына гына басып ишеккә якынлашты ул. Бер уң ягына каранды, бер сул ягына күз төшерде. Шикләнеп-сагаеп карады, бу милиция халкын белмәссең. Үз кабинетына чакыртып ачуланган, сүккән чаклары да булгандыр бу полковникны. Ә монда бит кабинет түгел, җир асты, таш зиндан. Монда алар хуҗа. Бикләп куйсалар, кайда икәнлегеңне дә белмәсләр, тапмаслар да...

- Менә монда карагыз, иптәш, - дип, боерды сержант. Сержантка нәрсә, ул йокы аралаш. Әллә бар аңа Фәлах, әллә юк. Күрү-белү кая, ишеткән кешесе түгел.

Фәлах ишеккә сак кына килде. Юан, симез күтен артка суза төшеп күзәтү тишегенә текәлде.

Мыеклы егет таш капчыкта икән ләбаса. Шундук таныды ул аны. Иякләрен ике уч төбенә салган. Шәрә, таш сәкедә уйланып утыра. Беръялгызы. Ни өчен монда килеп эләгүен белми, аңламый торгандыр әле. Күзе-­кашы җимерелгән, иреннәре ярылып беткән. Эләккән үзенә, ярыйсы гына эләктергәннәр. Шул кирәк, аз әле аңа, дип уйлап куйды Фәлах. Әмма гәүдәсе төз, шәрә тәндә мускуллары калкып-калкып тора. Күзләре ут булып яна... Канаты салынган, җиңелгән яисә чарасыз калган кешегә охшамаган. Моны чыгарырга ярамый иреккә.

Үзен күзәтүләрен сиздеме, ишеккә таба борылып торып басты ул шунда.

- Ачыгыз ишекне. Чыгарыгыз. Минем гаебем юк, - дип аваз салды.

Сержант, полковник һәм шәһәр хакиме үзе - өч ир-ат ишетте бу сүзләрне. Әмма җавап бирергә җөрьәт итмәде берсе дә.

Егет ишеккә табан кискен хәрәкәт ясады:

- Әй, син, сиңа нәрсә кирәк миннән?

Тайпылып китте Фәлах, артка чигенде. Үз аякларына абынып чак егылмый калды. - Еш-еш сулыш алып, милиция полковнигына мөрәҗәгать итте.

- Биклеме соң моның ишеге? Ачык булмасын тагы, ул..., ул чыгарга җыена...

Елмаеп, кеткелдәгән атлы булды полковник.

- Кереп кенә була монда, чыгып булмый.

Гәүдәсен турайтты шәһәр хакиме. Ниһаять, иркен сулыш алды. Кесәсеннән ак кулъяулык чыгарып маңгаена бәреп чыккан тир бөртекләрен сөртеп алды.

- Бу бит сынмаган. Бу бит җиңүче итеп саный үзен. Бу акылга утырырга охшамаган, полковник, - дип, зарланып, канәгатьсезлеген белдерде ул.

- Егетләр эшлиләр.

- Җитәрлек эшләмиләр, димәк. Ул миңа... ул миңа сөзеп карады. Беләсеңме, менә болай итеп, сөзеп карады. Йә, ни әйтерсең, полковник?

- Тибенсә - аягын, сөзәргә итсә мөгезен сугып сындырырбыз. Бар бездә андый егетләр.

- Барын бардыр ул. Әмма, нәтиҗә күренми. Бу бит монда үзен герой итеп, Муса Җәлил итеп хис итә башлаган түгелме?.. Шигырьләр дә язып ятмый микән әле.

Хуҗаның канәгатьсезлеге полковникның кәефен кырды.

- Сержант, - диде ул, озатып килүчегә мөрәҗәгать итеп. - Нәтиҗә күренми. Эшләмисез. Бу егет гаебен таныдымы?

- Юк, - диде сержант. Күренеп тора, ул аз сүзле, күпне белми, кушканны гына үтәп яшәргә күнеккән.

- Кулына каләм бирегез, гаебен танып язсын.

- Язмый.

- Язарлык итегез.

- Тырыштык, барыбер язмый.

Канәгатьсезлеген күрсәтеп, Фәлах иреннәрен турсайтып куйды.

  • Ниндидер бер музыкант малайны да сындыра алмагач, сездән ни көтәргә, полковник?!.

  • Сержант, - дип, тавышын күтәрде милиция башлыгы. - Иртәгә үк минем өстәлдә булсын ул кәгазь.

  • Юк-юк, иртәгә түгел, бүген. Менә хәзер үк, - дип сүзгә катышты шәһәр хуҗасы. - Хәзер үк акылга утыртсын. Мин карап торырмын. Тишектән...

Ишеккә таба ымлады полковник. Сержант аны берсүзсез аңлады, шалтыр-шалтыр китереп тимер ишекне ачарга кереште.

Фәлах ишектән ераккарак чикте, милиция башлыгының аркасына кереп ышыкланды.

- Ишекне эчтән биклә. Мин карап торырмын, - дигән тавышы ишетелде үзенең. - Ике бот арасына тип син аның. Йомыркасына, йомыркасына...

Сержант баш какты. Һәм кереп бикләнгәчтен нәкъ шулай итте дә. Ишекле-түрле йөреп кыйнады егетне. Тибеп екты, салып таптады... Биш-ун минут дигәндә тирләп-пешеп, зур эш кырган кыяфәт белән кире дә чыгып җитте.

Ишекне бикләде ул ипле генә. Гимнастеркаларын пөхтәләгән атлы булды. Калын табанлы күн итеге очын тотып-тотып карады. Купмаганмы, янәсе.

Фәлах иркен сулыш алып, милиция башлыгының киң җилкәсе артыннан чыкты. Канәгать иде ул да, сержантка таба ымлап башлады ул сүзен.

- Карале, полковник, бу егетең ошады бит миңа. Нигә ул бу көнгәчә сержант кына булып йөри әле? Берәр йолдыз тагарга кирәк үзенә.

- Киләчәге бар егетнең, - дип, хуҗаның күңелен тапканга рәхмәт йөзеннән сержантның аркасыннан кагып куйды башлык. - Молодец, егет икәнсең, белми идем. Молодец... Иртәгә миңа керерсең, ярыймы.

-30-

Төн иде инде. Өйгә кайтып барышлый шәһәр башлыгы тагы бер мәртәбә студентлар тулай торагы каршысыннан урап узарга булды. Тугыз катлы бинаның ни барысы бер бүлмәсендә, сыңар күз сыман, сүрән ут яктылыгы калган. Ләйсән бүлмәсе. Ул йокламый. Димәк, йокы керми күзенә, кемне дә булса көтә торгандыр.

Фәлахның кәеф күтәрелгән иде инде. Бу урамнан, бер күз салып, сызгыртып узып китү генә иде теләгендә. Әмма уты сүнмәгән ялгыз тәрәзә һәм шул тәрәз артында бер җанын кая куярга белми утырган яшь, чибәр кыз барлыкны тою тыныч кына кайтып йокларга ирек бирмәде аңарга.

Тулай торак каршысына килеп туктадылар. Шофер тән сакчылары утырган арттагы машинага күчте. Затлы күн исе аңкып торган өр-яңа машинада ялгызы гына калды Фәлах. Изүләрен бушата төшеп галстугын салды иң элек. Башын артка ташлап күн кәнәфигә җайлап җәелеп утырды һәм кулына телефонын алды. Ә күзләре ялгыз тәрәзәдә. Бердәнбер якты тәрәзә...

  • Ләйсән-сылу, мин идем бит әле бу. Тагы мин - Фәлах абыең.

  • Беләм. Тавышыгыздан таныйм ич, хәерле төн Фәлах абый.

Үзенә, гомер булмаганча, җылы һәм үз итеп дәште түгелме соң?!. Күңеленә сары май булып ятты бу җавап. Димәк, битараф түгел ул аңарга. Һич кенә дә битараф түгел. Әлеге дә баягы шул мыеклы шайтан гына араларына керде. Юлга аркылы төшкән шул шайтанны гына алып атасы бар.

  • Нигә йокламыйсың, Ләйсән-сылу. Бөтен шәһәрне урап чыктым, бары синең тәрәзәдә генә ут яна. Тик син генә йокламыйсың.

  • Юк, алай түгел, Фәлах абый. Нигә мин генә булыйм. Сез дә бит, әнә, йокламыйсыз.

  • Әйе, Ләйсән-сылу, син һәм мин - икебез ике аеры йокысызлык кичерәбез, газапланабыз. Нигә алай итәбез соң без? Нигә шулай газапланырга, ни җитми соң безгә. Әйт, җанкисәгем, әйт. Нигә дәшмисең?.. Әллә гомер ике килер дип уйлыйсыңмы?..

  • Уйланам, - диде кыз. Аргы тарафтагы затның төчелегеннән, әрсезлегеннән, кешене чи наданга чыгарып сөйләшүеннән саруы кайный иде аның. Әмма сиздермәде. Аның да үзенә күрә максаты, уе бар иде бит әле. - Күңелем тыныч түгел, ник сорыйсыз, беләсез ич, Фәлах абый.

  • Соң, күрешик алай булгач, - дип, эләктереп алды шәһәр хуҗасы. Күн кәнәфине авыр шыгырдатып симез һәм дәү арт чүмечен җайлый төште, тагы да җәелебрәк утырды. - Төш хәзер үк, мин аста, тәрәз каршыңда гына. Икәүдән-икәү генә шәһәрне гизәрбез. Безнең шәһәр төннәрен аеруча матур бит ул. Төш, җаным, көтәм, Ләйсән-сылу.

Әллә, чын-чынлап кыз үзе янына төшәр диеп өмет иттеме икән? Ихлас ышанып, шул тикле дә ипле һәм ягымлы сөйләшә иде...

  • Юк, Фәлах абый, шартым бар, - дип кырт кисте кыз.

  • Нинди?

  • Үтисезме соң? Үтәр булсагыз гына әйтәм.

  • Шартың нинди бит, Ләйсән-сылу. Үтәрлектерме -юкмы...

  • Бу шәһәрдә сезнең кулдан килмәгән эш юк, беләсез. Шартымны үтәргә вәгъдә бирегез. Аннан, чын ир-ат буларак шул вәгъдәгезне үтәп тә чыксагыз мин сезгә мәңге рәхмәтле булырмын.

  • Рәхмәтең кирәкми миңа. Үзең кирәк, син, Ләйсән-сылу, - диде Фәлах, кабалана төшеп. Һәм үзешчән сәхнәдә кәмит уйнап йөргән чакларын искә төшереп, тирән сулыш алып куйды. Күкрәктән алды сулышны, гашыйкларча. Килештереп...

  • Күрешербез, дидем. Мин сүземдә тора беләм, Фәлах абый.

Телен йотты Фәлах. Ни дияргә белми, дәшә алмый торды. Күзләрен челт-мелт йомды, үз иреннәрен ялап-ялап алды. Тамак кырды. Күн кәнәфи өстендә чираттагы мәртәбә канәгать борсаланып куйды. Их, карап торсаң, күрсәң иде аны шул халәтендә.

- Сөйлә, - диде ул, кош тоткандай кабаланып. - Сөйлә, җаным, шартың нидән гыйбарәт.

- Азаматны чыгарасың.

Тынсыз калды Фәлах. Егет турында оныткан иде инде ул. Тагы шуны искә төшереп кәефен боздылар. Теләсә нинди шартын үтәргә, ни сораса шуны бирергә риза иде бит, югыйсә. Тагы шул «мыеклы шайтан»ны искә төшермәсә ни була иде инде. Ни дияргә белми югалып калды зур түрә.

  • Фәлах абый, сез кайда-а-ау, - дип, ясалма назланып дәште кыз аргы тарафтан. - Шартымны ишетмәдегез инде әллә. Ник дәшмәс булдыгыз. Кабатлыйммы әллә...

  • Юк-юк, кабатлама. Исемен дә ишетәсем килми аның, кирәкми.

  • Ә мин аның иреккә чыгуын телим. Үтенеп сорыйм, Фәлах абый.

- Ул, нәрсә, иректә түгелмени? - дип боргаланмак булды Фәлах. - Ни булган үзенә? Кайда соң ул?

- Изоляторда. Аны сез яптырдыгыз.

- Ишетмәсәң - ишет, дигән сыман була бит бу, Ләйсән-сылу. Миңа шул гына җитмәгән тагы, эшем юк иде.

- Юхаланмагыз, Фәлах абый, мин барысын да беләм. Соңгы тапкыр сорыйм: чыгарасызмы-юкмы?

Зур түрә үзалдына уйланган сыман сөйләргә кереште. Кызның тәвәккәллеге тәэсир итми калмады аңарга.

- Аны чыгарырга дисеңме... Аның бит миңа кирәге юк. Чыксын, чуртыма олаксын, дүрт ягы кыйбла, дияр идем дә... Чыгардың исә, ул бит тагы сөмсез сыер кебек синең артыңнан ияреп йөри башлый, Ләйсән-сылу. Ул бит аңламады. Сөйләшеп тә карадылар үзе белән, аңлатып һәм янап та карадылар - аңламады. Юк-юк, Ләйсән-сылу, кирәкми ул безгә, чыгарырга ярамый аны. Сорама бу хакта. Алтын сора, бриллиант сора, энҗе-мәрҗән... Җаның ни тели - шуны табам, шуны китерәм. Әмма ул егетне искә алма, Ләйсән. Мин аны белмим. Һәм белергә, ишетергә дә теләмим.

- Шартым шул гына иде, - дип, офтанып көрсенгәндәй итте кыз. - Димәк, безнең башкача сөйләшер сүзебез юк. Мин сезне дөрес аңладыммы, Фәлах әфәнде?!

«Әфәнде»гә басым ясап дәште кыз.

- Юк-юк, Ләйсән, ашыкма. Телефонны куя күрмә, берүк.

- Сез бит минем шартымны үтәргә теләмисез.

- Аңлаттым ич, Ләйсән, ул кирәкми безгә. Китсен, башка бер-бер шәһәргә китеп укысын. Йөрмәсен синең тирәдә буталып.

- Ул иртәгә ук иректә булырмы? Мин сезне дөрес аңладыммы, Фәлах абый.

Тагы «абый»га күчте кыз. Тавышы да ягымлылана төште. Юк, берни эшләп булмый, килешергә туры килер мөгаен. Ләкин, Ләйсәннең дә үз сүзендә торуы кирәк бит әле.

- Ә син сүзеңдә торырсыңмы, Ләйсән-сылу? Элеккечә миннән качмассыңмы икән?

- Күрешербез, дидем.

- Ә ул егетне якын җибәрмәссеңме үзеңә?..

- Күрешербез, дидем.

- Мине тыңларсыңмы? Мин чакырган җиргә килерсеңме? Элеккечә качып йөрмәссеңме?

Артык сүз, кирәкмәгән вәгъдәләрдән курыктымы кыз, ватык уен тәлинкәсе сыман, әлеге дә баягы шул ук сүзләрен кабатлады.

- Күрешербез, дидем, Фәлах әфәнде. - Кинәт тавышы үзгәрде кызның. - Әмма сез шуны да белеп торыгыз, мин бүгенге сөйләшүләрне тулысынча магнитофон тасмасына языдырып алдым. Сүзегездә торырсыз дип ышанам.

Фәлах, телен йоткан сыман, тынсыз-өнсез калып торды. Кара инде, яшь кенә булса да нинди мәкергә сәләтле икән бу кыз, дип хәйран калды күңеленнән. Әмма артык исе китмәде - чебен дулап киртә җимерә алганы юк иде әле.

- Карарбыз, - диде, күп мәгънәле итеп, һәм элемтәне өзде.

— 31 —

Егетне иреккә чыгардылар. Әмма бер шарт белән - бу шәһәрдән китеп югалырга тиешле иде ул. Ике тәүлек эчендә. Һәм һичкемгә берни сөйләмәскә.

Ләйсән яшәгән тулай торакка килмәде ул. Шалтыратып хәбәр дә салмады. Очрашулары да көтмәгәндә, уйламаганда булды. Ләйсән ашыга-кабалана консерваторияга үтеп бара иде. Кинәт күзенә таныш гәүдә чалынган сыман булды. Тукталып калды кыз. Урамның аргы тарафында, әүвәл газета-журнал сату өчен җайланып, инде яңа заман җиткәч сагыз, сыра, шәраб ише чит ил малы сатуга күчкән киоскка сөялеп чарасыз басып торган егет Азамат иде. Кычкырырга итте кыз. Шатлыктанмы, белмәссең, нидән, тавышы чыкмады. Йөгереп китәр иде, урам тулы машина, ташкын булып ике тарафка агылып торалар.

Егет аны күрми иде. Кыз аңарга бер ара сынап карап торды. Ялгышмаган. Шул, Азамат инде. Әмма элгәреге бөркет түгел. Әллә канатлары салынган, әллә сынган, белмәссең. Әүвәл бит аның карашы дөньяны колачлый, күзләре уйнап тора торган иде. Ә хәзер ул, әнә, аягочларына, түбәнгә текәлгән. Әүвәл чабышкы ат, җигелмәгән тай иде бит ул. Ә бу юлы авыр йөк ташып хәлсезләнгән, йончыган эш атын хәтерләтә.

Түзмәде, үзен тыеп кала алмады кыз, «Азамат» дип, урамны яңгыратып кычкырып җибәрде.

Егет ишетте тавышны. Як-ягына каранып алды, әмма урамның каршы тарафына күз салмады. Юктыр, бу Азамат түгелдер лә. Ул булса, Ләйсәнне әллә кайчан күреп алган булыр иде. Алданрак күрер, кызның артыннан йөгереп килер һәм дәү учлары белән аның күзләрен каплаган булыр иде:

«- Кем бу, әйт. Әйтмәсәң, күзләреңне ачмыйм.

- Бумы?.. Бу - Азамат.»

Урамны тутырып көлешкән булырлар иде. Бер-берсен бит очларыннан тыйнак кына үбеп, инде әллә кайчан йөгерә-уйнаклый җитәкләшеп китеп тә барган булырлар иде. Азамат түгелдер...

Карашлары да очрашты ниһаять. Ләйсән аңарга кулын изәде. Егет гәүдәсен җыя төшеп, баш какты. Әмма урам аша чыгарга ашыкмады. Светофорда яшел ут кабынгач та Ләйсән үзе йөгереп чыкты аргы тарафка, һәм... егетнең күкрәгенә барып капланды. Күзләренә яшь килде. Мышык-мышык үксеп елады. Ул аны бик тә, бик тә сагынган иде бит.

Кеше-кара күзенә чалынудан куркып, иске җимерек йортлар арасыннан тар тыкрыкка кереп китте алар.

-32-

Яучы булып Бөдрәкәйгә сыңар мөгезле аксак тәкә үзе килде.

- Бөдрәкәй, без сине олуг башлыгыбыз Кашка тәкәгә димләдек, - диде ул, сөенче алырга ашыккан малай сыман еш-еш сулыш алып.

Авызына капкан бер чеметем үләнне йотарга онытып телсез калып торды яшь бикәч. Әмма җавапсыз калмады.

  • Ә минем фикер белән кызыксындыгызмы? - диде ул, тәкъдимгә бер дә исе китмәгәнне күрсәтеп.

  • Бә-ә, Бөдрәкәй, син үз акылыңдамы, - дип, тел шартлатты. Сыңар мөгезле. - Башлыкны бер күрү өчен җанын фида кылырга әзер безнең сарык халкы.

  • Минем күргәнем бар. Бер күрдем, һәм гарык булдым...

  • Син үз акылыңдамы, Бөдрәкәй. Гарык булдым, имеш... Син сарык бул.

  • Сарык булып күп яшәдек. Без яңача итеп тормыш кору, көн күрү турында хыялланган идек ләбаса. Киресенчә килеп чыкты...

  • Син... Син үз акылыңдамы? - дип, тавышын күтәрде сыңар мөгезле. - Телеңә бик салынма алай, бик тиз кыскартырбыз.

  • Телемә салынмыйм. Мин дөресен сөйлим. Бер мин генә түгел, башкаларның телендә дә шул. Сарык булып яшәргә теләми берәү дә.

Сәламәт тоягы белән җиргә тибеп алды сыңар мөгезле аксак. Бөкере чыккан гәүдәсен турайтырга итте.

  • Бу кадәр дә сарык булсаң булырсың икән, Бөдрәкәй. Мин синең өчен, сине бәхетле итү өчен йөгереп йөрим. Олуг башлыгыбыз Кашка тәкәнең үзеннән димче булып килдем. Ә син... Их, син!

  • Кашка тәкәгә әйтегез, без аңарга шундый олы өметләр багълаган идек. Башлык булып килгәч, илне, халыкны, башкаларны да кайгыртыр дип уйлаган идек. Без – сарыкларга нинди уңайлы форсат бирелгән иде бит, бәлки ул сарыклар тарихында түбәнлек һәм хокуксызлыктан котылуның соңгы форсаты булгандыр... Ә аның бар белгәне – үзе булды... Сарыклар язмышын кайгыртасы урында үз-үзен кайгыртудан бушаганы юк. Аның комсызлыгы һәм куркаклыгы аркасында гына без мәңгегә сарык булып калдык... Ә нинди форсат бирелгән иде бит!..

Тагы җиргә тибеп алды сыңар мөгезле аксак. Бу юлы бер түгел, ике типте.

  • Туры сорауга туры җавап көтәм, әйт, чыгасыңмы, юкмы? Башлык синнән җавап көтә.

  • Туры соравыңа - туры җавап: чыкмыйм, - диде Бөдрәкәй. - Мин ул Кашка тәкәгезнең кем икәнлеген сездән алданрак белгән. Үзегезгә булсын.

- Их, син, кадер белмәгән нәрсәкәй, - дип, үзалдына сүгенеп алды сыңар мөгезле. - Көнозын көтүдәге сарыклар белән тынчып йөргәнче, ханбикә булып юкә күләгәсендә генә утырган булыр идең. Ашаганың-тукранбаш чәчәге, эчкәнең - чишмә суы булыр иде.

- Рәхмәт, башканы эзләгез, - булды соңгы җавап.

Сыңар мөгезле башкача ни дияргә дә белмәде. Мөгезсез тарафка башын кырын салып, титаклый-титаклый китеп барды. Аның хәлен аңларга була. Башлыкка ни дип әйтер ул. Нинди сүзләр табар, ничек аңлатыр. Бөдрәкәй сине кире какты, сине күрергә дә теләми дип әйтсенме?..

Башлыкның холкын белеп булмый. «Аңлата белмәгәнсең... Үгетли белмәгәнсең», - дип, үзен битәрләп атарга да күп сорамас. Үзен кире какканны, йә әйтегез, кайсы тәкә аңларга теләр дә, кайсы тәкә дөрес нәтиҗә ясар. Ә Кашка тәкә турында әйтеп тә торасы юк. Ул аны һичшиксез түрәлектән куачак.

  • Йә, Бөдрәкәй кая, нигә аны бүген үк алып кайтмадың? - дигән сорау белән каршылады үзен Кашка тәкә.

  • Хөрмәтле вә олуг хуҗабыз, - дип, сүзне ерактан башлады Сыңар мөгезле тәкә. Ул инде кәҗә сукмаклары буйлап кайтканда ук җавапның ике-өч вариантын уйлап куйган иде. Тәвәккәлләп шуларның иң көтелмәгәнен әйтеп салды. - Бөдрәкәйнең сезнең янга бик киләсе килә килүен, әмма, мин иң элек сезнең белән киңәшергә кирәк таптым.

  • Йә әйт, ул ниткән киңәш инде тагын? Алып кайт, диелгән бит инде сиңа...

  • Хөрмәтле вә олуг хуҗабыз, Бөдрәкәй үзе бик риза инде ул. Мин авыз ачканчы ук, «Әйт әле, сөйләшеп кара әле шул Башлык белән, мине үзенә алмасмы икән?» дип соранырга кереште.

  • Соң... Алырга да кайтырга иде үзен.

  • Анысы шулай. Әмма, хөрмәтле вә олуг хуҗабыз, мәсьәләнең икенче ягы да бар икән әле.

  • Йә-йә, - диеп түземсезләнеп, җавап көтте башлык...

  • Бөдрәкәй - сез белгән, мин белгән бикәч түгел икән ул хәзер. Ул үзгәргән. Бик нык үзгәргән. Сер итеп кенә әйттеләр, үзе артыннан икешәр-өчәр тәкә ияртеп йөри икән ул, хөрмәтле вә олуг хуҗабыз.

  • Ә син моны үзең күрдеңме? Гайбәт кенә түгелме?..

  • Күрдем, хөрмәтле вә олуг хуҗабыз, үз күзләрем белән күрдем. Карт карама күләгәсендә көтүдән качып зур мөгезле бер ак тәкә белән аркаларын кашышып торалар иде. Күрдем дә, гайрәтем чикте. Сезнең тәкъдимне әйтеп тә тормадым.

  • Дөрес эшләгәнсең, - диде, Кашка тәкә. Башка берни дәшмәде. Йөрәк ярсуын басарга диптер инде, кырт борылды да салкын чишмәгә таба ипле генә атлап китеп барды.

— 33 —

Шәһәр шурасына сайлаулар борын төбендә. Телевидение, радио һәм газеталар шул сайлау турында гына сөйләп тора. Мәйданнарда халык. Ораторлар, йодрыкларын болгый-болгый сөйли, вәгъдә итәләр, күчтәнәч өләшәләр. Урамнарны аркылыга-буйга транспорантлар бизи. Диварларда, игълан такталарында портретлар һәм халыкны бәхетле итү, илне бөлгенлектән чыгару программалары, кая карама шәһәр башлыгы Фәлах әфәнденең дәү портретын аскан һава шарлары очып йөри.

Фәлах әфәнденең игелеге белән завод-фабрикаларда хезмәт хакы өләшкәннәр. Район саен берәр ашыгыч ярдәм машинасы кайтарылган. Укытучылар, врачларны да кайгырта икән Фәлах әфәнде. Югары уку йортларында укучы студентларга стипендия вәгъдә иткән. Ә пенсионерлар, пенсионерлар ни сөйли, колак салдыгызмы икән?!. «Пенсияләрне моннан ары вакытында бирергә» дип, Фәлах әфәнде катгый таләп куйган. Шуның өстенә һәр карт-карчыкка берәр кило кара бодай ярмасы, бер кило ак он, бер шешә аракы һәм берәр пачка Һинд чәе дә тараттырган бит әнә.

«Татарга татарча эндәшә, урыска «драстуй» дип әйтә, иллә дә уңдык соң шәһәр башлыгыннан», дип, хәйран калып сөйли Яңа бистә карчыклары. Сайлау көнне портретын күтәреп чыгарга җыеналар икән хәтта.

Фәлах әфәнде сайланыр анысы, сайламасапар да сайланыр. «Сайлаучылар ни ул, санаучылар үзебезнеке булсын» дигән гыйбарә бар. Моны бит бездә яхшы үзләштерделәр. Фәлах әфәнденең җаны тыныч ул яктан.

Ләйсәннең абыйсы Алмазның хәлләре ничек икән анда? Ул да бит, әлеге дә баягы шул Фәлах әфәнденең үгетләренә бирелеп сайлауга чыгарга җөрьәт иткән иде. Хәтерлисез булса кирәк, шарт та куелган иде аның каршында. Ә шарт үтәлмәде.

- Син кеше көлкесенә калмагаең, егет, - диде аңар шәһәр хуҗасы көннәрнең берендә.

Игътибар иткәнсездер, «дустым» димәде, ераклаштыра төште.

- Нигә, сез бит үзегез тартып керттегез мине бу уенга. Бергә-бергә җиңеп тә чыгарбыз.

- Ә вәгъдә? - дип, авызын киң җәеп мәкерле елмайды хуҗа. - Вәгъдәңне бит үтәмәдең.

- Сез беләсез, вәгъдә бирдем исә, үтәми калганым юк. Бурычлы булырга яратмыйм...

Хуҗа ярты юлда бүлде үзен.

  • Юк-юк, бурыч түгел. Вәгъдә турында бара сүз. Ләйсән хакында...

  • Үз сеңелемне кул-аякларын бәйләп сезнең ятакка салырга вәгъдә бирмәдем. Һәм, гомумән, күрешкән саен шул хакта канәгатьсезлек белдерү, кинаяле сүзләр әйтү яхшы түгел бит, Фәлах әфәнде, - дип әйтеп салмасынмы Алмаз.

  • Әнә ничек... Әнә ничек, - дип, үзенә күрсәтелгән кискенлектән кабарынып-бүртенеп чыкты Фәлах. - Инде миңа нәрсә яхшы, нәрсә яман икәнлекне өйрәтергә җыенасыңмы? Бу ни була?!. Эт симерсә, хуҗасын тешли, дигән сыман килеп чыга түгелме!

Дәвам итмәде Фәлах, иреннәрен тешләп үзен тыелырга мәҗбүр итте. «Мин сине ничек сөйләшергә өйрәтермен әле...» дип янады үзалдына.

Үзе дә курка калды Алмаз. Фәлах белән бозылышырга ярамый. Соңгы чиктә дә барырга ярамый бит андый акылсызлыкка. «Көчле белән бил алышма. Көчленеке - замана», ди, халык. Ә Фәлах көчле генә түгел, аның чиксез-чамасыз, хакимияте бар. Аның бер сүзе үзеңне җир белән дә тигезләп куя ала.

  • Җайсыз сүз әйтсәм, гафу итегез, Фәлах Экзамыч, - диде Алмаз. - Һич кенә дә сезнең кәефне бозарга җыенмаган идем. Зинһар, гафу итегез?!,

  • Гафу белән сату итегез, Алмаз дустым. Без яшь чакта синең кебекләргә шулайрак җавап кайтаралар иде. Төшендеңме?!.

Төшенми, кая барасың. Килешмәсә дә, килешкән атлы булып, баш какты Алмаз.

- Инде мине тыңла, - дип дәвам итте шәһәр хуҗасы. - Ләйсәнгә дигән фатирның ачкычлары минем кесәдә йөри. Син аларны бүген ук үзенә илтеп тапшыр. Һәм күчереп тә куй. Карышса, әйт, ул яшәгән тулай торак авария хәлендә, минем әмер белән якын көннәрдә ремонтка ябылачак. Күчәргә туры киләчәк, барыбер... Тагы шуны дә әйт, теге малаен онытсын. Ул җүнле егет түгел, ниндидер җинаятьчеләр белән буталып беткән, милиционерлар белән сугышып утырып чыккан. Наркотиклар белән дә шаяра дигән хәбәр бар. Кыскасы, юлдан язган егет. Сеңелең аңламаса, үзең аңлат. Чарасын күр. Менә шул... - диде ул, нәтиҗә ясап. Һәм искәртергә кирәк тапты. - Күчү-күченү эшләрен башкарып чыгу өчен сиңа ике көн җитәр дип уйлыйм. Ә сайлауларга бер атна вакыт калды.

Өстәл тартмасыннан чыгарып ачкыч бәйләме сузды Фәлах. Һәм яңа фатирга рөхсәт кәгазе. Сүзебез шуның белән тәмам, дигәнне аңлатып кулындагы алтын сәгатькә күз төшереп алды. Телефон трубкасына үрелеп үзенә ярдәмчеләрен чакырды.

— 34 —

Өенә шактый кичегеп кайтты Фәлах. Кайтасы килми генә кайтты. Кайткачтын да өйгә керергә ашыкмады, бакча читендәге җыйнак алачык каршында тәмәке көйрәтеп торган Исмәгыйл карт яныннан урап килергә булды. Сәлам алмаштылар. Гомер булмаган хәл, Фәлах иң элек үзе кулын сузып исәнләште. Моны Исмәгыйл карт та искәрми калмады, әлбәттә. Гадәтенчә турыдан ярып сөйләште:

  • Нәрсә, күтеңә типтеләрме әллә, - диде, корык-корык йөткеренеп.

  • Ул нинди сүз ул, Исмәгыйл абый?

  • Үзең башлап кул бирдең түгелме...

Күренеп тора, Фәлах ачуланышыр кеше эзләп түгел, җанына тыңгылык эзләп килгән иде.

  • Алай итү гаеп тгелдер бит...

  • Син бит, Фәлах энем, буктан көрәк булган нәрсә. Эшләрең син дигәнчә барса безнең ишеләргә кул бирү кая, әллә каян читләтеп узасың.

  • Исмәгыйл абый, тукта. Алай сөйләшмә минем белән, болай да арыган чагым. Кәефем шәп түгел...

  • Ни кырдың? Арырлык нинди игелек кылдың?

  • Сайлаулар борын төбендә. Кешеләр явызланды, икейөзлеләнде, Исмәгыйл абый. Мәкерлеләр...

  • Соң, энем, нигә гаҗәпләнәсең, балык башыннан чери инде ул. Син үзең дә шундый түгелме?

  • Исмәгыйл абый, туктале син. Беренчедән, мин балыкның башы түгел...

  • Булмаса соң, Байтимер Тимербаевич дигәнең дә синнән калышмый. Барыгыз бер иш.

  • Тукта дим, туктале, Исмәгыйл абый. Ичмасам син искә төшермә шул тимер җанлыны, болай да гарык. Мин бит синнән киңәш сорыйм. Дөнья күргән кеше сыман мөрәҗәгать итәм үзеңә. Нигә ул кеше дигәнең яхшылыкка яхшылык белән җавап бирә белми икән, син шуны әйт миңа?..

Йөткеренеп алды карт, уйлаган атлы булып торды бераз.

  • Нәрсә, әллә синең эт симерсә - иясенә сикерә, дигәнне ишеткәнең юкмы, - дип әйтеп куйды. - Хәтерләп кара, үзең дә шулай булдың түгелме. Сиңа ышандылар, сине үстерделәр, ә син аларның башларына җитә килдең...

  • Куам мин сине, Исмәгыйл абый, болай сөйләшсәң - куам. Син бер телеңә хуҗа булмый башладың, - дип, тузынып, ник килгәненә үкенеп әпән-төпән китеп барды Фәлах.

  • Ярты китерсеннәр. Онытма, ярты... - дип, сәрхүш карт аның артыннан кычкырып калды.

-35-

Азамат консерваториядән китәргә мәҗбүр булды. Ләйсән өчен бу хәбәр дөньяның асты өскә әйләнүгә тиң иде. Әлеге уку йортын, аның залларын, тәнәфес вакытларын Азаматтан башка күз алдына да китерә алмады.

- Ректорга кереп карыйк, аңлатыйк. Бәлки аңлар. Китмә, син китәргә тиеш түгел, - дип, чат ябышты кыз. Кабул итәргә теләмәде әлеге хәбәрне.

Егет катгый иде.

  • Минем башкача чарам юк. Бу инде хәл ителгән, Ләйсән, телеңне әрәм итмә.

  • Син музыка өчен, сәнгать өчен туган кеше, Азамат. Кире уйла, кайт бу фикереңнән. Китмә, китсәң, үкенәчәксең...

Егет ничек бар шулай сөйләп бирергә мәҗбүр булды. Әмма һичкемгә һәм беркайчан да сүз чыгармау шарты белән.

Ләйсәнне озатып тулай торакка кайтып барышы булган. Урам чатында аңарга ике исерек килеп бәйләнгән. Иң элек тартырга сораганнар. «Тартмыйм», дигәч, бер яртылык акча таләп итәргә керешкәннәр. Егет ташлап китмәкче, качмакчы булган үзләреннән. Әмма тегеләр әллә ни арада, исерекләргә хас булмаган елгырлык белән аяк чалып екканнар да типкәләргә керешкәннәр үзен.

Милиция килеп чыккан. Һәм Азаматны, һичбер сүзенә карамастан, кулларын артка каерып бәйләп машинада алып киткәннәр. Ә теге исерекләр, чынлап та исерек булганмы алар - юкмы, урамда торып калганнар. Сүз әйтүче булмаган үзләренә.

Беренче кичне кулларына тимер богау салып ишек тоткасына бәйләп куйганнар. Төн ката тимер ишеккә кадакланган сыман аягүрә торып чыккан. Икенче көннән аңлатмалар яздырырга керешкәннәр. Әмма, ничек булган шулай итеп түгел. Студентлар арасында җинаятьчел төркем оештырган итеп, күрсәтмә бирүен таләп иткәннәр. Ул төркемнең исемлеген таләп иткәннәр. Язмагач - кыйнаганнар. Төненә дүрт-биш тапкыр уятып сорау алырга чакырганнар үзен, кулларын ике якка каерып бәйләп кыйнаганнар. Аерым таш капчыкта тотканнар. Теге, үзен кыйнаган исерекләрнең күрсәтмәләрен укытканнар. Имеш, Азамат үзе генә булмаган, дүрт-биш егет пычак һәм пистолетлар белән куркытып акчаларын алган, типкәләгән, башларын ярган икән үзләренең. Бүтәннәре качкан, ә берсен - башлап йөрүчене, ягъни Азаматны, эләктереп, өлгергәннәр. Ышандырамы? Ничек кенә ышандыра, шулай бит...

«Кайда алар, күрештерегез. Күзгә карап кабатласыннар, дөрес булса», дигәч. «Шифаханәдә, авыр хәлдә, реанимациядә яталар әлегә, һичшиксез күрештерербез», дип сөйләгәннәр.

Ә инде бүген иртән иртүк ниндидер майор үзенә чакыртып керткән дә: «Азамат энем, дигән, яхшылык белән әйткәнне аңла. Юкса, эшең харап. Бетерәләр үзеңне. Бетәсең. Безнең шәһәрдә, уртача, һәр атна саен ун кешене атып үтерәләр...» дигән. Һәм шарт куйган. Уку йортыннан бүген ук документларын алып, әйберләрен җыештырырга да, 48 сәгать, ягъни ике тәүлек эчендә, шәһәрдән чыгып китәргә. Китми икән, теленә салына яисә дөреслек өчен көрәшергә ният кылып адвокат-фәлән эзләргә керешә икән, үзенә үпкәли.

Колагы ишеткәннәргә ышанмый тыңлады кыз. Бүгенге көндә, ике сүзнең берендә радио һәм телевидение «кеше хокуклары», «демократия» дип лаф орган бер заманда шулай булырга мөмкинме?!. Сталин һәм Бериялар заманын тәнкыйтьлибез ич көн-төн. Газета-журналлар алтмышынчы-җитмешенче елларны коточкыч ямьсез, хокуксыз һәм соры империя дәвере итеп күрсәтә. Ә бүген янәсе ирекле, суверен дәүләттә яшибез!.. Каян килеп шундый вәхшилекләр кылынырга мөмкин? Нинди канун, нинди заманнар нигезендә...

- Юк, Азамат, болай ярамый. Син китмисең. Без дөреслек өчен көрәшергә тиешле. Аңлыйсыңмы, дөреслек өчен, - дип, егетнең күзләренә текәлде кыз. - Алай җиңел генә бирешмик әле без. Судка барыйк, ничек булган шулай сөйлик...

Кыз чын-чынлап бу җәмгыятьтә әле дөреслек өчен көрәшеп җиңү мөмкин икәнлегенә ышана иде булса кирәк. Аның һәр сүзеннән өмет чаткылары бөркелеп тора.

- Мин үзем дә шулай уйлыйм, Ләйсәнем, - диде егет, башын аяк очыннан күтәрми генә. - Шулай уйлыйсым килә. Әмма чынбарлык башкача, ул безнең теләк, безнең хыяллардан бик нык аерыла. Судларда һәм тәртип саклау оешмаларында да алар куйган кешеләр утыра. Ни кушылса шуны үтиләр. Мин кем алар өчен? Чүп кенә... Гади кеше һәм кешеләрнең безнең җәмгыятьтә һичбер хокукы юк. Булса да, ул хокуклар бары тик кәгазьдә генә. Көрәшүнең башка юлларын, башка чараларын эзләү кирәктер, Ләйсән. Әлегә кабаланмау хәерледер. Шуңа күрә дә миңа бу шәһәрдән китеп торырга кирәк...

- Юк, Азамат, китмисең. Нигә син җиңелергә тиеш. Бер гаепсезгә уку йортыннан, шәһәрдән куылырга?..

- Вакытлыча гына дидем... Мин һичшиксез кайтачакмын. Һәм көрәшергә, җиңәргә дип...

- Бүген көрәшергә, бүген җиңәргә кирәк, Азамат.

- Кирәген кирәк... - дип, уйга калып торды егет. Үзе монда булса да, аның уйлары гел читтә иде кебек. Шул уй-кичерешләр йомгагын сүткән сыман ипле генә сөйләргә кереште ул. - Ике тәүлек бер кеше янында тоттылар мине. Аның хәле тагы да яманрак. Кеше үтерүдә гаеплиләр үзен. Бер түгел, өч кешене аткан дип баралар. Төнлә, өеннән, гаиләсе яныннан уятып алып чыгып киткәннәр. Ишек төбеннән, имеш, пистолет табылган. Иманым камил, бер гаебе юк үзенең. Сәбәбе... Бер район җитәкчесенең юлына аркылы төшкән. Үзе көрәшеп эш чыкмаган. Башка чарасы булмагач, дөреслек дәгъва итеп илбашына хат язган. Ә тагы бер көннән менә шундый хәл - кулга алганнар. Кирәк булгач шаһитлары да, дәлилләре дә табылган. Ә теге илбашына язылган хатын надзирательләр үзенә ашаткан. Хәле гел өметсез. Эше шәһәр башлыгында контрольдә тора икән.

Шәһәр җитәкчелеге дигәч, сискәнеп китте Ләйсән. «Анысы да, димәк, әлеге дә баягы шул Фәләхка барып тоташа. Әнә нинди мәкерле һәм куркыныч кешеләр...»

- Бер кеше бар, - дип, бик сак кына, Идел өстендәге юка боз өстенә баскандагыдай саклык белән, сүз башлады Ләйсән. Бу көнгәчә үзе генә белгән, һичкемгә, хәтта Азаматка сөйләмәгән сере белән уртаклашты. - Фәлах Экзамыч исемле ул. Син кичергән газапларның башында ул тора. Хәтереңдәме, аның егетләре сине бер кисәткәннәр, мине онытырга киңәш иткәннәр иде. Син игътибар бирмәдең, тыңламадың үзләрен.

- Фәлах Экзамыч!.. - дип, гаҗәпләнде егет. - Шәһәр башлыгымы? Аның белән мал бүлешү түгел, хәтта күргәнем юк үзен. Әмма ишеткәнем бар. Бик зур кеше, диләр... Акыллы һәм эшлекле кеше, дип сөйләгәннәрен ишеткәнем бар... Юк, булмас, андый кеше вакланып тормас безнең ишеләр белән.

Ләйсән үзенең Фәлах белән ни рәвешле танышуын, аның бертуктаусыз үзен эзәрлекләве, өзлексез шалтыратып торуы, ректор белән дә якын мөнәсәбәттә булуы турында сөйләде.

  • Менә ничек... менә ничек, - дип, исе китеп, гаҗәпләнеп тыңлады егет. - Минем көндәш тә бар икән бит әле, ни өчен син аны бу көнгәчә миңа әйтмәдең, -дип, кычкырып көлеп тә алды. Бу аның күрешкәннән бирле беренче тапкыр ачылып китеп көлүе иде.

  • Китмә. Калдырма мине аның белән бер шәһәрдә. Мин куркам. Үзең белән алып кит, - диде кыз ихластан.

Егет кызны үзенә таба тарта төште. Чынлап та, үзенеке бер хәл, Ләйсәннең хәле тагы да аянычлырак булуы ихтимал бит. Яратып һәм кызганып кочты ул аны. Әмма, җавап бирергә ашыкмады. Кайда алып китсен ул Ләйсәнне. Үзенең дә барып таяныр урыны юк әлегә.

  • Ләйсән, - диде егет. - Без бер-беребезне бик аз беләбез бит әлегә. Минем дә аерыласым килми синнән. Бергә бер шәһәрдә, бер уку йортында укып йөрү, җыр һәм музыка турындагы хыяллар белән үзара аралашып яшәү минем өчен дә зур бәхет иде. Әмма мин китәргә тиешле, карар кылынган. Ә син ашыкма. Синең таяныр кешеләрең - абыең, әти-әниең якында гына. Алар сине яклар, ташламас.

  • Ә син... Ә син ташлыйсыңмы? - дип, күз төпләрен сөртеп-сөртеп алды кыз. Елыйсы килгәнлекне белгертеп мышкылдап борынын тарткалады.

  • Ташламам, Ләйсән. Мин бертуктаусыз синең барлыкны тоеп яшәрмен. Үзеңне һәм синең белән бергә үткәргән көннәребезне сагынып...

Кыз егет куенына елыша төште.

- Кайда китәргә булдың?

- Мәскәүгә, - диде Азамат, инде катгый хәл ителгән карарын игълан итеп. - Университетка. Юридик факультетка укырга керәм.

Кыз читкә тайпылып куйды. Аның уена да кереп карамаган яңалыклар иде бит.

- Юрист булыргамы? Ә музыка... Син бит талантлы композитор булачак кеше идең, Азамат.

- Иң элек юридик белем алам. Ә музыка качмас. Шундый фикергә килдем, Ләйсән.

Кыз өчен көтелмәгән яңалык иде бу, әмма ул аны аңлады. Аны бит язмыш үзе мәҗбүр итә.

  • Керә алырсыңмы? Кабул итәрләрме? Мәскәүдә бит синең беркемең юк. Хәзер безнең шәһәрдә дә юридик факультетка керү өчен бик күп акча бирергә туры килә диләр...

  • Андый акча миндә юк. Әмма керәм дигәч, керәм. Һәм бу шәһәргә мин хокукчы булып кайтачакмын, - диде егет, икеләнергә урын калдырмаслык итеп.

  • Әле яңа уку елына кадәр вакыт шактый күп, ашыкма, - диде кыз, аның менә хәзер үк тимер юл вокзалына китеп барырдай булып ашкынуын күреп.

  • Кырык сигез сәгать, ягъни ике тәүлек бирделәр. Әле башланмаган ике төн һәм бер көнем бар, - дип елмайды егет. Кыз белән аңлаша алуына ихлас куанып.

Күңелләрендә булган моң-зар белән уртаклашкачтын алар бер-беренә тагы да якынрак һәм үзрәк була башлаганнар иде инде. Көн буе шәһәр урамнарын гизеп йөрделәр. Ә кичен уңга-сулга һич карамый гына җитәкләшкән көйгә Ләйсән яшәгән тулай торакка әйләнеп кайттылар.

Бүлмә ишеген ачып кергәчтен тораташ булып катты Ләйсән. Ул югында аның бүлмәсенә кемдер үтеп кергән һәм әйберләренең астын өскә әйләндереп аткан иде. Ишекне ватмаганнар. Ачкыч белән ачып, ачкыч белән бикләп киткәннәр. Магнитофон һәм телефон аппараты югалган. Ә шул ук вакытта өстәл тартмасында торган акчага, алтын алка һәм беләзекләргә тимәгәннәр. Тун һәм бүрекләре дә эленеп тора.

  • Караклар, дияр идең, боларга байлык кирәкмәгән. Нәрсәдер эзләгәннәр, китап киштәләрен, өстәл тартмаларын актарганнар... - дип, узалдына уйланды, гаҗәпсенде кыз.

  • Телефон трубкасы һәм иске магнитофон юк. Ә акча һәм алтын урынында, дисең... Гаҗәп, - дип уйланды егет.

Тынычлап кич утырырга, чәй өстәле артында иркенләп сөйләшергә иде исәпләре, барып чыкмады. Ишек төбендәге вахтер шикле кешеләрне күрмәгән. Ә милициягә мөрәҗәгать итәргә кыймадылар. Азаматка бәйләнүләре ихтимал иде.

Ләйсән коелып төшмәде, үзен кулга алды. Егетне бүлмәсендә калдырып, тиз генә кибетләргә төшеп менде. Мул итеп аш-су алды һәм өр-яңа телефон аппараты.

  • Монысы нигә тагы? - дип игътибар итте Азамат, аның шул рәвешле ашыгычлык белән телефон алып кайтуына гаҗәпләнеп.

  • Кирәк, - диде кыз. Һәм ниятен ачып бетерергә теләмичә, өстәп куйды. - Әни шалтыратырга тиеш иде. Өйдә юк, дип борчылыр.

Күңеленә килгән шик хак булып чыкты. Фәлах шалтыратты бераздан. Кызның өйдә булуына гаҗәпләнде... Һәм сүз арасында үзен дә фаш итеп куйды.

  • Шалтыратам-шалтыратам телефоның өзекме әллә дигән идем. Төзәттеләр дә мени? - дип ычкындырды.

  • Юк, - диде кыз, хәйләсен дәвам итеп. - Өйдә түгел идем. Әле кайтып кына кердем, телефонга берни булмаган. Музыка тыңлый-тыңлый чәй куеп йөри идем.

  • Музыка тыңлыйсың... - дип сөрлекте Фәләхның тавышы. - Ә синең магнитофоның да бармы?

  • Бар, - дип раслады кыз. - Ник булмасын. Әле менә группадаш егетләр-кызлар белән җыелып, теге, сезнең белән кичәге телефон аша сөйләшүебезнең язмасын тыңларга җыенып утыра идек.

  • Син... Син... - дип тотлыга, калтырана төшеп ни әйтергә, ни дияргә белми югалып калды аргы тарафтагы Фәлах. - Син үз акылыңдамы анда?!.

Һәм трубкасын ташлады.

  • Менә ничек... - дип нәтиҗә ясады кыз, өзек-өзек авазлар биреп торган өр-яңа телефон аппаратына рәхмәт әйтергә җыенган сыман. - Безнең абзыйның бер йомшаклыгын ачыкладык бит әле. Шик-шөбһәгә тиз бирелүчән һәм куркак та икән. Моны сиңа да белеп торырга кирәк Азамат.

  • Мин аңлап җиткермәдем, - диде егет. -«Телефон аша әңгәмә» дидең, ул сүзләрне ничек аңларга боерасың?

Кичәге телефон аша сөйләшүне искә төшерде Ләйсән. Һәм сөйләшү азагында, үзенең ни рәвешле Фәләхны пошаманга салуын искәртте.

Икәүләшеп көлешеп алдылар. Яшьлек яшьлек бит инде ул: кайгы һәм шатлык, уен һәм күз яшьләре һәрчак янәшә.

- Мин түгел, сиңа кирәк булган юрист-тикшерүче булырга, - дип, кабат-кабат кайтып кызның тапкырлыгын бәяләп көлде егет. - Әнә ничек тиз таптың каракларның эзен.

Кыз да тәм тапкан иде үзенең сиземләве рас килүдән.

- Син юридик факультет тәмамлап музыкант булырсың, ә мин консерватория бетергән юрист-тикшерүче, ярыймы...

- 36 -

Иртәгә сайлаулар дигән көнне Алмаз шәһәр хуҗасына, үзен кабул итүен үтенеп, мөрәҗәгать итте.

- Мин куйган шартлар үтәлгән булса кабул итәрмен, - дигән җавап җиткерде ул ярдәмчеләре аша.

Җитди яңалык иде бу. Алмаз күрә, барысын да сизеп, тоеп тора: Сайлауларда аны яндырырга җыеналар. Фәлах үзе тартып кертте. Һәм үзе үк аны кеше көлкесенә калдырырга җыена. Ул сайланачак урамнардагы һәр сайлау бүлегенә катгый әмер төшерелгән: «Алмаз Вәлиевны уздырмаска. Эшмәкәрләр исеме артына елышып мафиоз берләшмәләр хакимияткә омтыла...» дигән сүз таратылган. Ике сайлау бүлегендә, яшь эшкуар белән дустанә мөнәсәбәттә булуларын сылтау итеп, рәисләр алыштырылды.

Аның белән генә дә чикләнмәде Фәлах. Алмаз җитәкләгән «Алтын ай»га салым тикшерүчеләр килеп төште. Ширкәтнең һәр кибете, һәр бүлекчәсен тикшерергә керештеләр. Һичкемне кертмиләр, чыгармыйлар...

Әүвәлге вакытларда, бала-чага өчен җәйге ял урыны, ягъни пионер лагере булып хезмәт итеп, инде дөньялар “демократияләшеп” киткәчтен, Алмаз кебек эшкуарларның ял урынына әверелгән гүзәл корылмалар бар шәһәр әйләнәсендә. Ашыгыч рәвештә үзенең иң якыннары булган унбиш егетне шуларның берсенә чакыртып алды Алмаз. Мунча яктырды, өстәл яптырды, шампан аттырды. Ә максат - җитди сөйләшү иде.

- Егетләр, - дип, торып басты ул, шампан шәрабын бераз йотып куйгачтын да. - Минем хәлләр шактый киеренке. Шуңа ачыктан ачык сөйләшергә туры килә. Иртәгә сайлаулар. Ә сайлау бүлекләренә мине үткәрмәскә, дигән боерык төшерелгән.

Колаклары ишеткәнгә ышанасы килмичә бер-­берләренә сораулы караш төшереп алды түгәрәк битле, кыска чәчле матур егетләр. Әмма авыз ачып сорау бирергә ашыкмадылар. Күп сөйләшергә түгел, эшләргә күнеккән болар.

- Ни эшлибез, егетләр? Киңәшләр нинди булыр? Ашыгыч рәвештә җыелуыбызның сәбәбе шул. Бер фикергә килү, - дип, дәвам итте Алмаз.

Бу - базар түгел. Партия яисә комсомол җыелышы да түгел. Ни эләкте шуны сөйләшеп вакыт уздырмыйлар мондый даирәләрдә.

Башлык кеше - авторитет. Ул ни дисә - шул була, шул үтәлә.

  • Һава шартлары үзгәрдеме әллә? - дип, берәве сорау бирергә кирәк санады шулай да.

  • Аязучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, - дип шаяртты Алмаз.

Егетләре тыйнак кына көлешеп алды.

  • Алай гына булса ярый... Тыңлыйбыз.

- Кандидатураны кире алырга соң инде хәзер. Һәм миннән аны таләп тә итмиләр. Әйттем, минем җиңелүем өчен бөтен шартлар тудырылган. Җиңелергә, оттырырга ярамый. Бу - безнең уртак җиңелүебез булачак. Минем тәкъдим шундый: сигез сайлау бүлегендә хәл ителә язмыш. Һәр бүлек өчен бездән икешәр кеше җавап бирәчәк. Һәммәгез дә берәр «лимон» аласыз. Бер өлеше сайлау бүлегендә эшләүчеләр өчен. Кызыктырырга, йомшак җирләренә юл табарга кирәк. Акчаның икенче өлеше әби-чәби, апа-сеңелләргә - гаиләдә алар сүзе үтә, сайлау язмышын да алар хәл итә. Аракыны да жәлләмәгез. Әмма онытмагыз, бу юлы аппарат безгә каршы эшли. Ләкин ул боерык әлегә сайлау бүлекчәләренең җитәкчеләрендә генә. Аппаратның безгә каршы икәнлеген онытыгыз, белмәмешкә салыныгыз. Хәер, кара халыкка моның кирәге юк. Сораулар бармы?

- Юк...

- Барысы да аңлашылды, - дигән җаваплар гына ишетелде. Һәм унбиш егет унбише дә үзләре кебегүк ялтырап, елкылдап торган унбиш машинага утырып китеп тә бардылар. Эшкә керештеләр.

Кичен шактый соңлап кына Алмазны үзе эзләп тапты Фәлах. Телефоннан шалтыратуы иде, берни үзгәрмәгән, барысы да искечә: ал да гөл диярсең.

- Арыдым, Алмаз дустым. Бу сайлау дигәннәре дә тәмам кыямәт көненә әверелде бит әле менә, - дигән булып, иң якын дусты белән серләшкәндәй башлап китте ул. Араларындагы киеренкелек тә, бүгенге «боерык» та бөтенләй булмаган, юк нәрсә диярсең.

Ул шулай эчкерсез һәм беркатлы булып сөйләшергә мөмкин. Сәгатьләр буе макташып, хәл белешеп утырырга мөмкин. Бер яктан ул шулай сөйләшүе белән кешене юмалый, изерәтә, аның саклану, каршы тору иммунитетын юкка чыгара. Икенчедән, кылларын чиертә. Ул-бу сизенмәгәнме, нинди дә булса яманлыклар кылырга җыенмыймы, диеп өйрәнә, тикшеренә... Башка, гадәти кешеләргә булган үлчәү белән килү мөмкин түгел аңарга. Сизгерлегеңне азга гына югалта яисә җуя төшсәң - төп башында утырып калачаксың. Кем-кем, әмма Алмаз Фәләхны яхшы белә иде.

- Шулай ук нык арыдыгызмыни, Фәлах Экзамыч...

- И-и, малай, сөйләмә дә. Кырыкмаса-кырык эш бит минем җилкәдә. Берәүләре йортны ремонтлагыз, юкса сайламыйбыз, дип куркыта. Икенчеләренең лифты эшләми икән, өченчеләренә җылылык килми. Кайдадыр торба шартлаган, кемнәргәдер су килми башлаган, автобуслар вакытында йөрми икән... Барысы өчен дә мин җавап бирергә тиешле, барысы да минем өстә бит, Алмаз дустым. Бер кеше ич мин, ничек түзим.

Өстәвенә берөзлексез «бабай» шалтыратып тора...

- Ил эшләре беләндер инде...

- Ил эше дә була. Малайлар кайгысыннан арынмый. Малайларның аппетит зур, анысын таптыралар, монысын дигәндәй... Әй, Алмаз дустым, үзең беләсең инде...

- Әйе, Фәлах Экзамыч, сезнең эшләр тавык та чүпләп бетерә алмаслык. Сайлаулар узгач, рәхәтләнеп бер ял итәрсез әле.

- Белмим шул инде, узармы икән ул сайлаулар... Син ничек уйлыйсың, Алмаз дустым, миңа тавыш бирерләрме-юкмы? Бер-бер хәл килеп чыкмасын дип куркам бит. Күңел тыныч түгел. Байтимер Тимербаевич та кырын караштыра кебек, аныкын белмәссең...

- Сезнең авторитет беләнме?!. Халык бит кая карама «Фәлах Экзамыч та, Фәлах Экзамыч... Үзебезнең Фәлах» диеп кенә тора. Сезгә альтернатива юк бу шәһәрдә, тынычлап йоклый аласыз.

- Шулай дип уйлыйсыңмы?.. - дип, кәефләнеп сорап куйды шәһәр хуҗасы. Үзен мактаганны ярата, үлеп ярата бит менә. Һәм үзе дә бурычлы булып калмый, ике йөзлелектә аны уздырып булмый. - Ә син, Алмаз дустым, борчылма. Син инде майлаган кебек узачаксың. Бүген тагы беркат бөтен сайлау бүлекләренең рәисләрен үземә чакыртып сөйләштем. Синең хакта кабат-кабат әйттем, ал да гөл булачак хәлләрең.

- Рәхмәт, Фәлах абый. Рәхмәт инде, бөтен ышаныч сездә.

- Ярый, дустым, үзеңне тынычландырып кына шалтыраткан идем. Инде сау бул. Иртәгәсе көннәр хәерле булсын. Ятып йоклыйк булмаса.

- Шулай булсын, Фәлах абый. Шалтыратуыгыз өчен рәхмәт.

Алмазның күзенә йокы кермәде. Таңга чаклы уйланып, борчылып, борсаланып ятты ул.

Ә Фәлах исә, аның белән сөйләшкәннән соң ук, яңадан шәһәр сайлау комиссиясе рәисенең өенә шалтыратты. Сайланырга тиешле кешеләр исемлеген барлап чыктылар. Һәм һичшиксез сайланмаска тиешлеләрен. Кара исемлектә Алмаз беренче булып тора иде. Аны үткәрергә ярамаганлыкны кат-кат искәртергә кирәк санады ул. Иртән иртүк очрашкачтын да искәртте әле ул бу хакта.

Алмазның бөтен ышанычы тугрылыклы егетләрендә иде. Төн йокламый эшләде алар. Һәр сайлаучыга җиттеләр. Кемне юмаладылар, кемне үгетләделәр. Киреләнеп маташканны куркыттылар.

Сайлаулар шау-гөр килеп бәйрәм сыман узды.

Фәлах көннең көн буена кабинетында утырды. Шәһәрдәге һәр сайлау бүлегендә аның үз вәкилләре бар иде, алар сәгать саен шалтыратып хәбәр биреп тордылар аңарга. Күпме сайлаучы килгән, ниләр сөйләшәләр, нидән канәгать түгелләр...

«Җиңүчене сайлаучы түгел, санаучы билгели» дип әйтә торган булган Иосиф Сталин. Хәлиткеч санау сәгате дә килеп җитте. Фәлах штаб командиры. Инде һәр ун минут, унбиш минут саен килеп тора аңарга хәбәр. Күпләрен ул хуплап кабул итте, йөзе чытылып киткән мизгелләр дә булмады түгел. «Бу дөрес түгел, яңадан санагыз...» дип сүгенде кайсыберләренә аты-юлы белән. Ниһаять, үзен берән-сәрән тәбрикләргә керештеләр. Андый чакта авыз ярылып китте аның. Үзе өчен борчылмый иде инде. Егетләре әйбәт эшли, нәтиҗә 90 процентка ук тарта диделәр. «Ә нигә йөз түгел», - диде ул, уенын-чынын бергә кушып.

- Мин хуҗамы бу шәһәрдә, әллә мин түгелме?! - дип, өстәл сугып кычкырды, ниһаять, берсенә. - Төзәтегез, мин дигәнчә булсын. Шәһәр шурасыннан колхоз җыены ясамагыз...

Берничә урында аның үзе теләгән депутатлары узмый иде. Үзе теләгән нәтиҗәне таләп итте. Алмаз исә сигез бүлекчәнең бишесендә зур өстенлек белән узган иде. Ә өчесеннән хәбәр килми. Санаучылар, вәкилләрне куып чыгарганнар да, аерым бүлмәләргә кереп бикләнгәннәр. Шунда хәл ителә дә инде... Дөрес, өчнең икесендә комиссия әгъзалары арасында бирешмәскә, нык торырга сүз биргән кешеләр бар. Ә өченчесе өметсез иде. Анысында нәтиҗә яхшы булырга охшаса да, санаучылар югарыдан таләп ителгән нәтиҗәне бирүләре бик ихтимал. Түзмәде, үзе дә шул бүлекчә урнашкан адреска чыгып китте Алмаз.

Аның вәкилләрен, юк сәбәпне бер итеп, милиция кулга алган булып чыкты. Үзен дә кертмәделәр ишектән, аркылы төштеләр. Ни хикмәт Фәлахтан да вәкилләр, ягъни өстәмә көчләр килеп җитте. Алар бер каршылыксыз эчкә үттеләр. Санау иртәнге алтыга кадәр дәвам итте. Башкаларыннан алынган мәгълүмат төнге уникедә билгеле иде, югыйсә.

Төне буе тырышулары бушка китмәгән булып чыкты.

Йөздән-туксан бише Алмазны сызган, диделәр. Әмма, ни хикмәт, шәһәр хакимиятеннән килгән вәкилләр, барыбер, авыз-борыннарын салындырып чыкты. Башка бүлекчәләрдән алынган рәсми нәтиҗәне үзгәртә алмаганнар.

Кесә телефонына шалтыратып иртәнге алтыда ук Алмазны тәбрикләгән беренче кеше кем булды икән дип уйлыйсыз? Фәлах иде, әлбәттә!

  • Депутат булуың белән котлыйм, Алмаз дустым. Зур өстенлек белән узгансың икән. Булдыргансың, уңышлар телим үзеңә.

  • Сезнең ярдәм белән инде. Барысы да сезнең көдрәт белән, - дип рәхмәтен җиткерде Алмаз.

Сөйләшеп тә күрсәтәләр бит, ә? Заманасы шундый.

— 37 —

Азаматның Мәскәүдә туганнан-туган апасы яши иде. Кибеттә сату итә. Җизнәсе сергач мишәре, базарда ит чаба. Фатирлары кысан булса да матур гына көн күреп ятулары. Үсеп килгән ике кызлары да бар. Азамат шуларга килеп төште. Үзенең хәл-әхвәлләрен, ни сәбәпле монда килеп чыгарга мәҗбүр ителүен сөйләде.

  • Син таза егет, ит чабарсың. Акчасы да бар үзенә күрә, - диде мишәр җизни, ярдәмгә әзер булып.

  • Мин юридик факультетка керү өчен килдем.

  • Ха, әзи, - дип кычкырып көлде җизни кеше. – Капцык тулы акцаң бармы әллә!?

  • Акча юк, - диде Азамат. - Бер айлык стипендия бирделәр. Һәм өч курсны тәмамлаганга документларым бар.

  • И всемы? Соң, кайнеш, син укыган кеше. Бу бит Мәскәү. Монда бер машиналык акцаң булмаса «калинарный училище»дан башка ергә алмыйлар. Ә юрфак ул, әзи, безнең ишеләр өчен тегел. Авылдагы өйне, сыерны, сарыкларны, тавыкларны берсен калдырмый сатып бетерсәң дә кереп булмый анда... Вота шылай.

Егет борынын салындырганны күреп, апасы килеп кушылды сөйләшүгә.

- Аляветдин, бәгърем, син каты бәреләсең. Алай каты бәрелмә әле син, минем туганыма. Ул бит өметләнеп, баш тыгарга урыны калмагачтын килгән безгә. Уйлашыйк бергә-бергә, фикер-табыш итик башта. Ә син, гадәтең шул, бәгърем, кисәсең дә куясың.

- Соң, йөрәк маем, канатым, мин алим кеше тегел, ит чабучы. Чапсам өзәм, әйтсәм - турысын сүлим. Кайнеш бит үзебезнеке, гаепкә бөкмәсен. Ха-ха-ха... – дип, чишелеп көлеп тә алды үзе.

- Мин тырышырмын. Әзерләнер өчен вакыт җитәрлек. Имтиханнарны гел бишлегә генә бирергә тырышырмын, - дип, тынычландырырга уйлады егет.

- Әнә бит, гел бишлегә генә бирәм ди. Ул бит син түгел, Аляветдин бәгърем, башлы егет, миңа ошаган, - дип, туганын тынычландырырга ашыкты апасы.

Ә мишәр җизни үпкәли белми ул, «син башсыз» дисәләр дә үпкәләми, әнә. Кеткелдәп көлеп утыра.

- Мин әтьтем, канатым, бишлене тегел, акцаны сорыйлар иң элек. Акца бирмәсәң, сүләшмиләр. Вота шылай...

Мәскәү хәлләрен апасы да яхшы белә иде, югыйсә. Ул бит, туганның күңеле булсын өчен генә сөйләшә шулай. Җизнәсе хаклы иде.

  • Аляветдин бәгърем, карале, - дип, кинәт җанланып китте ул да. - Теге, профессор Зөфәр атлы кешене беләсең бит син. Юрист бит ул. Академик та түгелме әле...

  • Беләсеңме, дигән була... Кара инде, беләсеңме дигән була, - дип, янә кеткелдәп алды җизни кеше. Көлү килешә иде үзенә. Болай да кызарып торган бит-муеннары тәмам өлгереп әтәч кикриге төсенә керде. - Юрист кына тегел, писатель да ул, канатым.

  • Шул, үзе инде, детективлар яза, - дип, тәкатьсызланды апасы. - Әле бит көнләшеп тә йөрдең үзеннән.

  • Шылай диң, ато, беләсеңме дигән була... Очрашсагыз, авызыңны авызыннан алмый сүләшә башлыйсың бит, канатым. Күзләрең май ашаган мачыныкы күек ялык-йолык килеп яна башлый.

  • Бардыр инде, Аляветдин бәгърем, янган чаклары да булгандыр, - дип, иренең көнләшүеннән рәхәтлек кичерде апасы. - Акыл дисәң - акылы бар, буй дисәң -буе, теле турысында әйтеп тә тормыйм - бәлеш майлагандай сөйләшә. Менә шул Зөфәр абый янына барып кайтыйм, Аляветдин, бәгырь, ул ярдәм итәр бәлки. Ярдәм итмәсә дә киңәш бирер. Бик тә татар җанлы кеше диләр үзен.

  • Соң, канатым, матур сүләсәләр эрисең дә китәсең бит син. Бәлеш майлагандай дисең... Үз бәлешеңне майлап кайтарырга да күп сорамас ул Зөфәр. Үзем барам, - дип кырт кисте мишәр җизни. - Сине җибәрсәң, йә кайтмассың, кыз-катын халкына ышанып булмый хәзер.

  • Күр инде, мине алмыйм, дигән була. Ярый ла сүзең үтсә. Үзеңне тыңлап торырга арасы булса. Аны бит бик тә мәшгуль кеше диләр...

  • Сиңа мәшгуль түгел, ә миңа мәшгульме?.. Кара син аны, ничек сүләшеп куя. Өйдә утырып торырсың, канатым. Мин үзем барам, - диде Аляветдин чын-чынлап. - Мишәр мишәрне аңлар. Вота шылай...

Аляветдин чынлап та күреп сөйләште үзе белән. Профессор таныды, онытмаган икән. Әүвәлгерәк заманнарда ит алган чаклары да була идее аның. Йомшак җирләрен генә чабып бирә иде үзенә Аляветдин.

«Университетка - булмый, - диде профессор, ихлас күңелдән киңәш-ярдәм итәсе килеп. - Министр килсә дә акчасыз кертә алмый улын». Һәм юлын күрсәтте.

Ул үзе бер юридик академиядә дәресләр алып бара икән. Шунда урнаштыру яхшы булачак. Дөрес, анда уку түләүле икән, әмма...

- Ул авылда үскән малаймы? - дип сорады профессор.

- А как же, авылда канишне.

- Ат карый беләме икән?

- Ник белмәсен, белә, - дип, җавап кайтарды Аляветдин белсә-белмәсә. - Авыл малайлары ат өстендә туа бит ул. Чабып барган аргамакны дагалый торган егет.

Әлеге шул юридик академиянең ректоры атлар дип, дөньясын оныткан кеше икән. Шәһәр читендә биш-алты нәселле ат асырый икән. Зөфәр әфәндедән, татар булуын истә тотыптыр күрәсең, бер-бер авыл егете таба алмассыңмы, дип сораштырган булган.

Менә бит баш Аляветдиндә! Профессорны да эзләп тапты. Мәсьәләне дә хәл итеп кайтты. Кайнешкә эш тә булды. Торыр җир дә. Һәм «поблату» укырга да алачаклар икән үзен. Егет чынлап та башлы булса әле тора-бара икенче яисә өченче курска да күчереп булмасмы дигән, профессор.

Ит чабучы гына булса да, әнә ни кадәрле мәсьәләләр хәл итеп кайтты Аляветдин җизни. Яратмас җиреңнән яратырсың, хатыны кочып-үбеп алды үзен.

  • Вота шылай, кайнеш, - диде Аляветдин, үз дәрәҗәсен белеп кенә. - Бер баруда өч куянны атып кайттым...

  • Ниткән куяннар тагы, телеңә салынма әле, Аляветдин. Ачыграк сөйлә.

  • Ачык сүлә, имеш. Куда ачык сүлим санә. Укырга урын булды - бер. Яшәргә урын - ике. Бездә яшәр идең дә бит, кайнеш, кызлар үсеп җитте. Липчик-фәлән киюне сүмиләр, ә имиләре олы. Син түгел, миңа төртелеп узалар, дөньялар тарайды. Карчык белән йокласак та ярты борын белән сулыйм. Өченчесе - кайнешкә эш булды. Эшләгәч акца да булыр. Акца кирәк хәзер, акца... Вота шылай.

  • Ә университетка кереп булмасмы икән? - дип икеләнә калды Азамат. - Мин университетка, юрфакка керәм дигән идем.

  • Ха, мало что син думал, - дип, каршы төште җизни кеше. - Мин дә космонавт булырга уйлаган идем. Күттән этүче булмады, вота шылай...

  • Ә аның дипломы буламы икән соң? Югары юридик белем хисапланамы икән?

  • А как син думал. Бу бит сиңа академия! Университет кына да түгел. Зөфәр әфәнде үзе укытсын да, югары да булмасын диме! Югарының да югарысы икән әле...

Озын сүзнең кыскасы шул, килүенә атна-ун көн уздымы-юкмы, Азамат шәһәр читенә китеп яши башлады. Мәскәү елгасы читендәге урман аланында урнашкан патша сараедай мәһабәт бер бинада каравылчы һәм бер очтан ат караучы да булып эшләргә кереште.

-38-

Кашка тәкәгә дөнья бетереп бикәч эзләделәр. Табылмады. Берәвенең токымын килештермәделәр, икенчеләренең сыйрагы нечкә булып чыкты. Бөдрәләрен дә чиста йөретә алмаган тигәнәккә баткан очраклы бер сарыкны ияртеп кайта алмый бит инде ул.

Көннәрнең берендә иң якын яраннарын бергә җыеп, соңгы мәртәбә киңәш-табыш итеп карарга булды ул.

  • Үзе болай өйләнәсе дә килми инде, - дип, сүзне әйләнгечтән башлап җибәрде. - Әле Ык буенда бер мәшәкатьсез күләгәлектә яткан чакларымда ук уйланганым бар ул хакта. Тартмагач тартмый инде менә, ике ятып бер төшкә дә кергәннәре юк иде...

  • Бикәчсез яшәп буламы, - дип, тәкатьсезлек күрсәтеп әйтеп куйды арадан берәве. - Печәнсез торырга риза, ә бикәчсез - юк.

Бәэлдәшеп көлешкән атлы булды тәкәләр.

Бу көлүнең урынсыз икәнлеген, бер теленә хуҗа була белмәгән ул тәкәнең зур сәяси хата ясаганлыгын Сыңар мөгезле шундук сиземләде. Ул көлмәде, салпы якка бер-ике салам кыстырырга кирәк тапты.

- Һәркемнең үзенеке инде. Кем баш белән эшли, ә кем таш белән дигәндәй...

Сүзен тәмамларга да бирмичә Кашка тәкә бәркелдәп көлеп җибәрде. Бераздан, шулай кирәк табып, башлыкка кушылып башкалар да көлгән атлы булды.

  • Сыңар мөгезле булса да дөрес сөйли минем беренче ярдәмчем. Димәк, аны сайлап, ялгышмаганмын.

  • Баш өсте, баш өсте, хөрмәтле вә олуг хуҗабыз, -дип, тез чүкте Сыңар мөгезле.

- Башлык буларак әйтәм, тыңлагыз, тәкәләрем. Сарыклар тәкә турында, тәкәләр сарык койрыгы турында гына уйлап яшәгәнгә шул көндә торып калганбыз да инде. Безгә ил һәм көтүлекләр турында, үзебезнең киләчәк бәхетле тормышыбызны кайгыртып яши башларга вакыт. Юкса, гомер буе «сарык» диеп кимсетеп, түбәнсетеп яшәрләр. Безнең кебек уңган һәм безнең кебек күпкырлы байлыкка ия булган затлар сирәк бу дөньяда, - дип, тәмамлады башлык сарыкларга хас булмаган озын сүзен. Һәм сорап куйды. - Ә сез ничек уйлыйсыз, яраннарым?

- Дөрес, дөрес, - диеп, бәэлдәштеләр. – Без дә шулай нәкъ сез дигәнчә уйлыйбыз.

- Акыллы киңәшләрегез өчен, рәхмәт, - дип, баш какты канәгать башлык.

Баягы теге тәкатьсез генә әйтеп куярга кирәк тапты:

  • Ә өйләнергә барыбер кирәк булыр. Башлыкка бикәчсез килешмәс. Кәҗә көлкесенә калырга, сыерлар теленә керергә ярамас.

  • Әйе, кирәк инде, кирәк, - диеште башка тәкәләр дә. - Ата-бабадан килгән изге эшләрдән өстен була алмабыз.

  • Үзем дә шуны уйлап кына ризалашкан идем дә бит...

  • Йә, кемгә, кемгә тукталган идегез, - дип төпченде тәкәтьсез.

  • Тукталган идек тә, - дип, башлаган сүзендә төртелеп калды Кашка тәкә. - Минем телем бармый, әнә Сыңар мөгезледән сорагыз.

Сыңар мөгезле бер башлыкка, бер тәкатьсезгә карап бакты. Бу хакта сүз кузгатуларын ошатмый иде ул. Шулай да ачыклап бирергә мәҗбүр булды. Ягъни, үзе уйлап тапкан ялганны тагы бер мәртәбә сөйләп чыкты.

- Дөрес түгел. Ялган сөйлисең син, аксак, - диде тәкатьсез.

Мөгезсез тарафка башын чөйде беренче ярдәмче.

  • Минме? Мин ялган сөйлимме?..

  • Әйе, син ялган сөйлисең.

  • Минме?!. Ничек исбат итәрсең.

  • Ялган сөйлисең. Әле кайчан гына ике тәүлек буе артыннан калмыйча, көнозын-төнозын койрыгына тагылып йөрдем мин ул Бөдрәкәйнең.

  • Менә ничек! Әнә ничек! Белдегезме инде аның кем икәнлеген, - дип, тоягын төртеп күрсәтте Сыңар мөгезле.

  • Ялган сөйлисең, чөнки. Бөдрәкәй якын җибәрмәде үзенә, тибә дә очыра, тибә дә очыра, бик беләсең килсә.

Башлыкның кәеф кырылды. Ни дип әйтергә белми торды беркавым. Тояк очы белән колак артын кашып куйды.

  • Көтүлеккә кертмәскә, илдән сөрергә, - дип бакырды.

  • Кемне? Кемне, хөрмәтле вә олуг хуҗабыз?

  • Өчегезне дә.

  • Ни өчен, хөрмәтле вә олуг хуҗабыз, мине ни өчен?

- Синеме? Сине, сыңар мөгез, ялган сөйләгәнең өчен.

Җиргә ятып тәгәрәде Сыңар мөгезле. Гафу сорады. Гафу итмәделәр үзен.

- Ә мине ни өчен? - дип сораучы тәкатьсез тәкә иде.

- Сине Бөдрәкәйгә күз салганың өчен.

- Соң алайса, өченчесе кем? - дип тә сорадылар.

- Өченчесе - Бөдрәкәй.

- Аны нигә?

- Ни өченме? Шуның өчен, чөнки башка тәкәләр белән өстерәлеп йөргәне өчен.

- Шулай буламы? Ул гаепсезгә чыга түгелме соң? -дип өтәләнде, үзеннән бигрәк нахакка рәнҗетелгән бикәч өчен борчылган тәкатьсез.

Була. Шулай да була икән шул, Кашка тәкә әмерен үзгәртмәде. Өчесе өч тарафка илдән куылдылар.

-39-

Алмазга бирелгән «ордер» әле булса аның кесәсендә йөри. Сеңлесенә ул хакта сүз кузгатырга кыймады.

Фәлах исә үзенчә хәл кылырга кереште мәсьәләне.

Бер ел чамасы элек шоферын алыштырган иде Алмаз. Яңасын Фәлах егетләре табып бирде. Телгә оста. Күзләре елык-елык килеп тора. Тәҗрибәсе зур, машинаны да шәп белә. Бар ягы да җитешкән. Эчми-тартмый. Яше кырыкка якынлашып килүгә дә карамастан, гаиләсез. Хуҗа өчен кирәк икән, көн-төн чабуларга әзер, өенә кайтасы юк.

Үзенең фидакарь хезмәте белән Алмаз каршында тиз арада зур ышаныч яулап өлгерде бу шофер. Исеме Мәхмүт. Казан артында, Дөбьяз якларында туып-үскән егет. Хуҗасын бер сүздән аңлый, нинди йомыш кушма - төгәл үти. Бер сүз белән әйтсәң, һәркемгә дә тәтеми андый шофер.

Алмаз теләсә кемгә ачыла, серен сөйли торган кеше түгел. Әмма Мәхмүт, үзенең фидакарь хезмәте һәм тугрылыгы белән, тәмам ышаныч казанган иде. Фәлах нәкъ менә шуңардан файдаланырга булды да инде.

Акчаны шактый ук мул алса да фатир яклары хәл ителмәгән иде Мәхмүтнең. Тулай торакта аерым булмәдә яшәп яткан көне. Нечкә җирне оста тотып ала бит ул Фәлах. Таләп ителгән кайбер мәгълүматларны биреп барса, якын араларда ук фатир вәгъдә иттеләр Мәхмүткә. Һәм ул бик теләп риза булды.

Инде икеләтә «тугрылыклы» булып уйнарга кереште Мәхмүт. Акча да кереп тора, фатир да булачак. «Ике дистә ел чамасы тегендә-монда эшләп күрелмәгән җай чыгып тора ич. Кулдан ычкындыралар димени... Миңа да яшәргә кирәк. Әнә ич, күреп тора, башкалар ничек иркен һәм бай яши. Типтерепме-типтерәләр. Мин кемнән ким», - дип, фикер йөртте ул. Алмаз белән икәүдән икәү генә калган чакларында җай чыкса-чыкмаса да үзенең аңарга тугърылыгы хакында сөйләнде берөзлексез. Ә шоферың ышанычлы булу, кемгә ошамас икән. Төчеләнеп сүзгә кушылмаса да Алмаз куанып бетми иде моның шулай булуына.

Фәлах эшне үз шоферы аша йөртте. Икесе дә бер якныкы алар, бер-берләрен күптән беләләр.

- Йөргән, чуалган хатыннары бармы үзенең? - дип сорады якташ.

Як-ягына карангалап алды Мәхмүт, чит колаклар юк икәнлеккә инанды. Фатирлы да буласы килә үзенең, баш та исән калсын.

- Түрә дә булсын, гүләйт тә итмәсен имеш. Андыйларны очраткан юк иде әлегәчә.

- Димәк, бар? - дип төпченде Фәләхның шоферы.

- Бар, - диде ул. - Хатын карт бит аның. Балалары да юк. Сөяркәсез булмый андый чакта.

- Кайда яши? Кайда очрашалар? Адресы...

- Яшь, чибәр нәрсә, - дип, дустанә сөйләшкән атлы булып, телләрен ялап куйды Мәхмүт. - Имәнлек урамыннан фатир алып бирде үзенә. Җиденче йорт, егерме беренче фатир. Өченче катта. Шунда очрашалар.

- Кияүдәме?

- Ул кадәресен белмим. Әмма баласы юк. Үзе генә тора.

- Очрашу вакытлары?

- Кайчан - ничек... Командировкага киттем, дип, атналар буе шунда яткан чаклары да була. Аларга нәрсә?.. Кибеткә чыгасы юк. Машинага шалтыраталар да, ни кирәк - шуны илтеп торам.

Фәлахның шоферы утны-суны кичкән адәм. Әлеге сөйләшүләргә ул куенында диктофон кыстырып килә иде. Ни сөйләшсәләр - шул, көне-сәгате белән аның хуҗасына барып ирешә торган булды.

Алмазның гаилә бәхете бик мактанырлык түгел иде, аңлашылса кирәк. Әмма анда ярату, кайнар мәхәббәт һәм бала-чага авазы хөкем сөрмәсә дә, иминлек иде әлегәчә. Өйдәге иминлек ир-ат өчен җир йөзендәге иң мөһим нәрсә. Кичегә төшеп кайткан саен үзара гаепләү һәм мөнәсәбәт ачыклау башланса, эшкә чыгып киткән чакта хатының ышанмаучылык белдереп ямьсез сүзләр кычкырып калса - гаиләң юк дип сана. Булса да, ул гаиләдән ямь кача, андый өйдән кайчан чыгып китәрмен икән дип, атлыгып яши торган була ир-ат. Кичен кире әйләнеп кайтасы килмәс була.

Гел уйламаган җирдән Алмазлар гаиләсенә дә үтеп керде ул салкын җил. Хатынына, аны кызганган, ярдәм итәсе килгән атлы булып шалтыратырга керештеләр.

«Ирең гүләйт итә... Шуны да белмисеңме», диделәр. Булмас, диде хатын. Ышанмады. Ышанырга теләмәде. Таһир-Зөһрә кебек өзгәләнеп яратышмасалар да, тыныч, ипле яшиләр иде бит әле. Кайсы хатын-кыз ишетәсе килсен ире хакында андый сүзне.

Әмма көн дә, көн дә ул шалтыратулар кабатланып торса, авыр сүзләр тамчы сыман гел тамып торса, хатын-кыз күңеле түгел, таш булып таш та түзми, яргалана. Алмазның да хатынын соңгы чиккә җиткерделәр.

- «Ирегезне үз күзләрегез белән барып күрәсегез киләме. Менә хәзер ул аның янында», - дип шалтыраттылар көннәрнең берендә. Һәм адресын әйтеп бирделәр.

Сирәк хатын үз-үзен тыеп кала андый чакта. Акыл түгел, хис идарә итә үзләре белән. Әйтерсең, ирен тота да - бәхеткә ирешә... Ә, югыйсә, икәүдән-икәү калып үзара мөнәсәбәтне үз өеңдә ачыклауга ни җитә. Кыл өстендә эленеп торган гаилә язмышын саклау ихтималы кала әле ул очракта.

Эшендә юк иде Алмаз. Кесә телефонын өзеп куйган. Димәк, дөрескә чыга. Шоферына шалтыратты хатын.

- Әйе, - диде Мәхмүт. - Бу мин.

- Алмаз абыең кая?

- Белмим.

- Белмәсәң, өйгә кил хәзер үк.

Мәхмүт күндәм егет, килде. Үзе алга кереп утырды хатын, артка ике-өч ирдә булып та рәт чыгара алмаган сеңлесен утыртты. Үз гаиләсе булмаган хатыннар яисә гаилә кора алмыйча сукбайлыкта йөргән әтрәкәләмнәр бик ярдәмчел була андый чакта. Чөнки алар коручы, саклаучы түгел, җимерүче. Үз ишләре артудан тәм таба алар.

- Киттек, - диде хатын, иренең шоферына кырыс карашын ташлап.

- Кайда илтим?

- Алмазлар янына.

Кузгалуын кузгалды егет, әмма аңламаганга сабышты.

- Мин бит аның кайда икәнлеген белмим. Кайда соң ул?..

- Беләсең, - диде хатын, шикләнергә урын калдырмыйча. - Беләте янында. Син әле генә аны шунда илтеп куйдың. Безне дә илтәсең.

Икеләнә, сагая калды Мәхмүт. Әнә ни өчен кирәк булган икән аның хәбәр бирүе. Хуҗасын Имәнлек урамына илткәчтен дә якташына шалтыраткан иде ул. Ә тегеләр шундук хатынына җиткергәннәр.

  • Мә, ал, - диеп, хатын аңарга бер төргәк акча сузды. - Ләкин, сузма, тизрәк илтеп җиткер шул Имәнлеккә.

  • Мин китергәнне әйтмисез, ярыймы, -- дип, вәгъдә алды үзләреннән. Һәм акча төргәгенә күз төшереп алгач, куанычтан газга басты.

Ишекне ярым шәрә кыяфәттә Алмаз үзе килеп ачты. Шоферыннан башка кеше белми иде ич аның монда икәнлеген, шулдыр дип уйлады. Хатыны белән үз балдызын күргәч, артка чүгеп куйды. Ә тегеләргә исә шул җитә калды, ишекне бәреп керделәр. Һәм икәүләшеп шарт та шарт газ пистолетыннан атарга керештеләр. Шау-шу купты, күрше күлән җыелды. Күз яшьләре коелды һәм чәчләр йолкынды. Шуның белән тәмам. Киттеләр...

  • Алмаз шоферына шалтыратты.

  • Тыңлыйм, Алмаз абый, - диде Мәхмүт.

  • Син кайда, ерактамы анда?

  • Ерак түгел, монда гына...

  • Син минем хатынны күрмәдеңме бүген?

  • Юк... Ә нигә?..

- Телефоннан да сөйләшмәдеңме?

- Юк инде... Нигә алай дип сорыйсыз, әллә ышанмыйсызмы?

- Ышанам, Мәхмүт. Ышанам...

Трубканы куйды ул. Аның бу фатирга килүе турында шоферыннан башка һичкем белми иде, югыйсә. Димәк, артларыннан ияреп килгәннәр, дигән нәтиҗә ясады. Шоферга ышанмау яисә аңардан шикләнү кая инде, уена да килмәде.

Әнә шул рәвешле гаиләдән ямь качты. Кемгә сылтарга, нәрсә уйларга да белми баш ватты Алмаз. Фәлах кулы уйнагандыр, дияр идең, һич нигез юк.

Ләйсән яшәгән тулай торакны, ремонтка дип, ябып куйдылар. Монысы инде, һич шөбһәсез, Фәлах эше иде. Тулай торакта яшәгән күпме кеше, күпме гаилә газап чигә, изалана. Фәлахның аларда эше юк. Аның Алмаз дусты ни эшләр икән, хәзер кайда урнаштырыр, кайда куяр үзенең сөекле сеңлесен. Өенә генә кайтарыр иде дә бит, арты чиста түгел. Сеңел кайгысымы, үзенең ничек итеп бусаганы атлап кайтып керергә белми йөргән көннәре...

Рәхим итсен, кесәсендә ике бүлмәле фатирга ордер йөри. Ачкычлар да кесәсендә. Йөрмәсен әллә кем булып... Урнаштырсын сеңлесен.

Әнә ничек үрә, алдан күрә белә ул вакыйгаларны. Фәлахның баш эшләми дип, әйт инде син шулардан соң...

—40 —

Шулай итеп консерваторияның беренче курсын тәмамлаган көннәрендә баш өстендә түбәсез торып калды Ләйсән. Абыйсының үз хәле хәл. Өйләренә ничә тапкыр шалтыратмасын, җиңгәсе килде телефонга. Хәл белешмәде, сорашмады, сөйләшәсе килми генә сөйләште. Китап-чүпрәкләреңне күтәреп үзләренә барып төшү турында сүз дә булырга мөмкин түгел.

Эшендә дә сирәк була иде Алмаз. Кайчан шалтыратмасын бер үк хатын-кыз тавышы булды: «Командировкада», «Утырышта» яисә «Объектларга чыгып китте», диеп җавап биреп торды.

Бер бүлмәдә дүртәр-бишәр кеше торган тулай торакта яшәүче иптәш кызы янына күчәргә мәҗбүр булды Ләйсән. Анысы да рөхсәтсез, вакытлыча гына иде. Тимер сиртмәле тар караватта икәүләп йокларга мәҗбүр булдылар. Телефон, телевизор һәм музыкаль инструментлары булган бөтен шартлары җитешкән аерым бүлмәдән соң бу яңа шартларга күнегү җиңел түгел иде. Башыңа төшсә башмакчы буласың, диюләре хак икән. Беркая да китеп булмый, нишлисең?.. Түзәргә туры килә.

Имтиханнарны гел «бишле»гә биреп чыкты ул. Һәм көннәрнең берендә ректорга чакырдылар үзен. Студентлардан гына торган инструменталь ансамбль Италияга халыкара фестивальгә бара икән. Укудагы уңышларын истә тотып Ләйсәнне дә делегация составына керткәннәр.

Башы күккә тиде кызның. Чак кочаклап алмады ректорны, куанычыннан ни эшләргә белмәде. Чит илгә чыгу, чит илнең дә ниндие бит әле - Италияга бару дөньяны һич күрмәгән яшь кыз өчен нинди олы вакыйга булуын аңлыйсыз булса кирәк.

  • Ә мин анда ни эшләрмен, - диде кыз, ниһаять, үзенең әлеге инструменталь ансамбльгә мөнәсәбәте юклыкны истә тотып.

  • Фортепианода уйнарсың. Педагоглар мактыйлар үзеңне, - диде ректор.

Шул рәвешле, канатланып-очып репетицияләргә йөри башлады Ләйсән, ерак сәяхәткә хәзерләнде. Әти-әнисе дә куанды аның шундый уңышларга ирешүенә, абыйсы да хуплады.

Юллары Мәскәү аша иде. Тимер юл вокзалында аны Азамат каршы алды. Башка кызлар һәм егетләр дә таный иде бит Азаматны, алар да куанды бу очрашуга. «Нигә киттең?» дә «Нигә югалдың?» дип, тинтерәттеләр үзен, кайда укуы белән кызыксындылар.

Артык сүзләр чыгуын теләмәдеме, ялганларга мәҗбүр булды: «Мәскәү дәүләт консерваториясында дәвам итәм укуымны» диде.

Ләйсәнне кичен үзенә кунакка алып китте Азамат. Ул торган җирне бер җимерек ат абзары итеп күз алдына китергән иде кыз. Баксаң, барып күрмәсәң, күз алдына да китерү мөмкин булмаган гүзәл табигать кочагында яшәп ята икән бит Азамат. Мәскәү елгасының шәһәр читендә үк дуга сыман бөгелеп ярымутрау хасил иткән урыны бар икән. Читтән карап торсаң тоташ урмандыр күк шул ярымутрауда. Ә инде эчкәрәк үтсәң, җәннәт бакчасы. Элек монда граф Шереметевның җәйге утары булган. Совет дәверендә ул утар Үзәк комитет секретарьларының кунак кабул итү урыны булып хезмәт иткән. Ә инде, дөньялар болай үзгәреп, демократлар хакимияткә килгәч, утарны хөкүмәт башындагы бер зур түрәнең кодасы, ягъни юридик академиянең ректоры, үзенә приватизацияләп куйган.

Менә шул җәннәт бакчасы эчендәге мәһабәт сарайда яшәп яткан көне икән Азаматның. Ул анда үзе генә түгел, тагы ике бакчачы карт бар. Җыештыручылар, пешекчеләрне дә кертеп санасаң җиде-сигез кешегә җитә икән. Ә хуҗа кеше атнага бер килеп китә. Иң яраткан шөгыле атлар. Атка атланып йөрү өчен үлә икән. Атларын һәрчак тук һәм чиста тотканы өчен Азаматны аеруча үз итә, «улым» диеп кенә йөретә икән.

  • Әй, монда шундый матур. Миңа шундый ошый монда, - дип әйтеп куйды кыз, Азаматның яшәгән урынын күргәч.

  • Ошаса, китмә. Кал минем янда, - дип, кочып алды үзен егет.

  • Калыр идем дә, Италияга гастрольләргә китеп барышым шул, - диде кыз, тавышына ясалма эреләнү төсмере салып. Һәм үзе үк көлеп тә җибәрде.

Егет тә эләктереп алды шаяруны:

  • Италия... Милан... Ла-скала, дип кенә сөйләшәсең инде хәзер. Паворотти яисә Челентанога гашыйк булып, бөтенләйгә торып калмасаң ярый инде.

- Кем белә... Кем белә... - дип, шаяртуын дәвам итте кыз. Сарай эчендәге зиннәтле бәллүр люстраларны, диварларга эленгән борынгы картиналарны карый-карый гизеп йөрде алар. Бронзадан коелган статуеткаларга карап сокландылар.

- Болар барысы да бер кешенекеме? – дип, хәйран калып сорады кыз.

- Әйе, бер кешенеке. Шуның өстенә әле Мәскәүнең үзәгендә зур фатиры бар. Кара диңгез буенда өч катлы дачасы... Һәм тагы Парижда өе бар. Мин белгәннәре шулар гына, - дип елмайды егет.

- Әле син белмәгәннәре дә булырга мөмкинме? Бик мөмкин, дигәнен аңлатып, баш какты Азамат.

- Әйдә, кеше байлыгын тикшермик әле, - дип кул селтәде аннан. - Сәяхәтебезне дәвам итик.

Мәһабәт зур салонга килеп керделәр, ниһаять. Кыз авызын ачты да яба алмый торды бертын.

- Нинди зәвыкъ... Никадәрле затлылык монда, - дип сокланды ул, дивардагы һәм түшәмдәге сәнгать әсәрләренә текәлеп. Аннан идәндәге бизәкле имән паркетларга төште күзе. Һәм, ниһаять, залның түр почмагында торган музыкаль инструментка барып тукталды игътибары.

- Фортепиано... - диде, карашын Азаматка төбәп.

- Әйе, фотепиано, - дип кабатлады егет. - Ул да граф Шереметевлардан калган. Йөз елдан артык инде аңарга. Графның кызлары уйнаган диләр.

- Ә ул хәзер дә төзекме? - дип, гүя канатланган сыман, инструментка табан сөрлегеп куйды кыз.

- Төзек. Монда бер генә ватык яисә эштән чыккан әйбер дә юк.

- Уйнап карарга мөмкинме? - дип, сораулы карашын егеткә төбәде Ләйсән.

- Әлбәттә. Рәхим ит.

Егет инструментны хәстәрләде. Һәм тын гына көтте.

Яратып, үз итеп карады аңар Ләйсән. Шундый тарихи музыкаль инструментта уйнау тагы кайда, кайчан тәтер икән әле аңар. Әнә нинди уңган, булган егет бит ул Азамат. Мәскәүгә китеп тә югалмаган. Белем дә алыр. Музыкадан да читләшмәс.

Итәкләрен кош канат каккан сыман тыйнак кына җилпеп, зәвыклы түгәрәк урындыкка барып утырды Ләйсән. Болай да күзләреңне өтеп торган гәүдә сылулыгы дулкын булып ташты кинәт... Бил сыгылышлары, күкрәк сулышлары, каен бөдрәләре сыман тамып торган чәч толымнары уйнарга кереште шунда. Нечкә озын бармаклары ак һәм кара клавишалар өстеннән рәшә сыман йөгерешеп узды.

Моң таралды кинәт. Граф Шереметев сараенда һичбер кайчан яңгырамаган һәм яңгырарга мөмкин дә булмаган, җылы һәм назлы, серле һәм табигый да булган татар моңы. Шул моңга кушылып ипле генә үзе үк җырларга да кереште ул.

Мин сине шундый сагындым.

Мәктәп еллары белә:

Син йөргән юлны аера идем,

Башка юллардан бер карау белән...

Кызның җырлавын исе китеп тыңлап торган егет тә түзмәде, ул да кушылды җырга. Алар бергә җырладылар. Бар тавышка кычкырып, күкрәк киереп түгел, әмма бөтен җаннарын биреп, ихлас күңелдән җырлады алар...

Ләйсән уйнавыннан туктап торып баскачтын да музыка өзелмәде, гүя дәвам итте сыман. Егет биергә чакырды үзен. Бик теләп риза булды кыз. Кулны-кулга тотынышып вальска әйләнде алар. Колак төбендә әле генә Шереметевлар сараен үзенең яшьлегенә кайтарган җыр аһәңе. Ә үзләре гүя Идел өстендә канатларын җилпеп очкан, очып туймаган пар акчарлак. Чын-чынлап иңбашларына пар канат үскән иде диярсең, күз иярмәс тизлек белән бөтерелделәр. Уйный-көлә бөтерелделәр, очтылар-очтылар да, офыклар артына кереп югалган пар акчарлак сыман күздән дә югалдылар. «Мин сине шундый сагындым...» диеп җырладылар түгелме соң?.. Бер-берен сагыну, бер күрергә зарыгулары шул кадәр көчле иде, күрәсең, биеп барган җирдән, гүя, эреп югалдылар, күккә ашты алар...

  • Азамат... Азамат, - дип, саташты, бәхеттән айный алмаган кыз.

  • Ләйсәнем... Ләйсәнем. Шундый сагындым, - дип, сулышына буылып пышылдады егет.

- 41 -

Гомерендә беренче тапкыр чит илгә чыккан кешенең хисләрен аңлату, җиңел эш түгел. Ә инде ул кеше язмышын музыка һәм җыр сәнгатенә багышларга җыенган, хискә бирелүчән үтә сизгер күңелле унсигез яшьлек кыз бала да булса сүзләргә мөрәҗәгать итү, гомумән, файдасыз. Шәһәрләрнең дә шәһәре булган Миланга килеп төште консерватория студентлары. Бу шәһәрдә һәр урам, һәр йорт кына түгел, һәр агач һәм һәр ташка кадәр тарихи бер әһәмияткә иядер. Тойгы һәм тәэсирләрнең чик-чамасы онытылды.

Чыгышлары җылы кабул ителде. Шәрыкъ төсмерләре бик аз сакланса да, кабатланмас үз аһәңе булган татар музыкасы, үзенчәлекле иде барыбер. Салих Сәйдәшев һәм Рөстәм Яхин вальслары һәм романслары кайда гына башкарылса да җәлеп итә, өермәдәй үзе артыннан ияртеп китә иде тамашачыны.

Ректор делегация җитәкчесе сыйфатында килгән иде. Көннәрнең берендә ике кызны чакыртты ул үзенә. Берсе - Ләйсән, икенчесе үзенең сылулыгы белән аерылып торган Оксана атлы скрипкачы кыз.

  • Кызлар, - дип, ак тешләрен елтыратып мөлаем итеп дәште ректор итальяннар манерына. - Сезгә бик тә җаваплы эш кушарга булдык.

  • Тыңлыйбыз... Ни боерасыз, - дип, яктырып көлеп алды Оксана. Ул болай чибәр һәм шактый ук мут та кыз күренә иде. Ә инде көлеп тә җибәрсә, күзләре зәңгәр учак булып кабына, авыз читләре ике колакка авыша.

  • Күреп торасыз, - дип, дәвам итте ректор. - Безнең коллективны монда җылы кабул иттеләр... Ә сезгә бүген аеруча җаваплы эш йөкләтелә. Италиянең төн ягына, Альп тауларына сәяхәт кылырга туры киләчәк.

Басып торган җирдән, шатлыгына сыеша алмыйча, тыпырдап биеп алды Оксана.

- Альп тауларына... О-о, ничек «шикарно»... Ләйсән дә тыңлады. Шатланырга да, борчылырга да белми иде әле. Альп таулары, андагы болыннар, урманнар хакында күп ишеткәне булса да, анда бару, шуларны күрү турында хыялланганы юк иде аның.

- Диңгез өстеннән 1200 метр биеклектә булачаксыз. Комо дип аталган күлгә якын гына бер ял итү урынында көтәләр үзегезне. - Оксанага аерым мөрәҗәгать итте аннан. - Син скрипкаңны алырга онытма.

- Әнә ничек «шикарно» - дип, кул чәбәкләде Оксана. Һәм аннан, тыйнаклык саклап янәшәсендә тик торган Ләйсәнгә мөрәҗәгать итте. - Ә син нигә шатланмыйсың? Син белмисең генә, бу бит так «шикарно».

- Без анда, нәрсә, икәү генә барабызмы? - дип, сагая төшеп сорады Ләйсән. - Ә нигә без, башкалар түгел?..

Сорау охшап бетмәдеме ректорга, җитди караш ташлап алды кызга.

- Куанырга кирәк, беренчедән, - диде. - Әнә, Оксанадан үрнәк ал. Икенчедән, инструменталь ансамбльның да чыгышын өзеп булмый бит. Син яңа кеше.

- Ә Оксана? Ул бит күптән уйный һәм яхшы скрипкачы...

- Ә Оксана... Ә Оксана... - дип кабатлады ректор, үртәргә теләгәндәй. - Сез менә дигән дуэт булачаксыз, Ләйсән. Өстәвенә икегез дә чибәр һәм сылу кызлар.

- Монысы да бик мөһимме?

- Әйе, монысы да мөһим. Бу Италия. Италиядә чибәрләрне һәм музыканы яраталар.

Оксана комплементтан тәкатьсез калды, авызы колагына җитә калды.

- Ярар инде, Ләйсән, җитәр сиңа. Безнең ректор «такой шикарный», юкса, үпкәләтүең бар. Безне түгел, башкаларны җибәрсә ни эшләрбез.

Килеште Ләйсән. Скрипкачы кызның сүзләренә каршы килә алмады.

Үзләре тукталган кунакханәнең түбәсенә кунган кечкенә вертолетка утырып китте алар. Вертолет йөртүче алда, ә салондагы ике урында алар - Ләйсән һәм Оксана. Ректор һәм тагы берничә кыз озатып калды үзләрен. Һәммәсенең күзләрендә көнләшү һәм «нигә без түгел?» дигән сораулы караш иде. Кул болгап калдылар...

Нәни чикерткәне хәтерләткән вертолет биек йортлар арасыннан әйләнә-боргалана күтәрелеп китте. Тоташ пыяладан гыйбарәт иде ул. Һәр тараф аермачык күренеп тора, гүя вертолетта түгел син, ә утырган урындыгың очып бара.

Көн аяз. Шәһәр уч төбендәгедәй аермачык күренеп тора. Машиналар шырпы кабы кебек кенә, ә кешеләр - гүя кырмыскалар. Һәммәсе хәрәкәт итә, ыгы-зыгы килә, каядыр ашыга.

Шәһәр читендә дә кая карама, анда юллар, аерым-аерым йортлар дәвам итә икән. Таулар иленә килеп чыккач кына дөнья ямь-яшелгә әверелеп калды. Урман һәм болыннар. Анда-санда сыңар күз сыман ялтырап зур булмаган күлләр җәйрәп ята.

Вертолет артык югары күтәрелмәдә. Таулар иленә килеп кергәчтен ул әле, киресенчә, тагы да чүгә төште булса кирәк. Болытларны ашкан таулар арасындагы тарлавыклар аша узды, тау итәкләрен яшел юрган сыман каплап торган урман озатып барды үзләрен. Баш очында күккә ашкан тау түбәләре, түбән карасаң яшел юрган. Ә вертолет, гүя, койрыгын ипле генә салып каядыр ашыккан, берөзлексез алга омтылган төлке иде. Тарлавыклар кискен борылыш ясаганда ул да кинәт янтая төшеп борылып китә. Утырган урындыклар авыша, менә-менә түбән тәгәрәрсең кебек тоела.

«О-о, как шикарно...» дип, чырыйлап кычкырып җибәрә иде Оксана шундый борылышларда. Аның шулай кычкыруы вертолет белән идарә иткән италиялы егеткә ошап китте булса кирәк. Чираттагы кискен борылышка ул тимер-пыяла кошын тагы да үкертә төшеп алып керә дә, инде каршыда дивар булып калыккан кыяларга килеп бәреләм дигәндә генә кинәт борылып тарлавык буйлап туры юлын дәвам итә.

Бу юлы инде тагы да ныграк чырыйлый Оксана. Ә авызы колакта. Шуннан тәм таба, рәхәт кичерә иде ул.

Ләйсәнгә дә кызык. Ләйсәнгә дә аңлатып бетермәслек тәэсир ясады бу сәяхәт. Әмма ул, Оксанадан аермалы буларак, хис-тойгыларын тышка чыгармады. Ипле генә тәрәзәгә багып утырды. Курыкса да кычкырмады, әйләнә-тирәдәге әкияти манзарадан хәйран калуын да чит-ятка белгертмәде. Оксана дөнья күргән кызга охшый иде. Ә аның беренче тапкыр чит илгә чыгуы, тәүге мәртәбә вертолетка утыруы һәм элгәре кат тауларны күрүе иде бит.

Ниһаять, таулар арасыннан үтеп, киң, якты иркенлеккә килеп чыкты алар. Таулар, мәһабәт кыяларның итәгендә диңгез сыман зур күл җәйрәп ята иде. Ул тирән булса кирәк, куе зәңгәрлеге күзгә бәрелеп тора. Аның аргы тарафында яшел хәтфә сыман болынлык сузылып киткән. Альп болыннары...

Вертолет йөртүче, кызларга карап, мут кына күзен кысып куйды. Бер-бер хикмәт яисә шуклык ясыйм дип әйтүе булган икән.

Җавап йөзеннән елмаерга иткән Оксана да көтмәгән бер хәл булды шунда. Ипле генә очып барган җиреннән, кинәт, күл өстендәге балыкка ташланган акчарлак сыман таш булып түбәнгә атылды вертолет. Һәм су өстенә менә чумам дигәндә генә кире горизонталь юнәлеш алып очышын дәвам итте.

Оксана булып, аның алсуланып торган йөзе бер мизгел эчендә агарынып калды. Авызын учлары белән каплаган иде ул.

«Ничек, курыктыгызмы әллә...» дигән атлы булып, янә борылып бакты италиялы егет. Кызлар дәшмәде, җавап бирерлек хәлдә түгел иделәр әле.

Вертолет йөртүче дә җитдиләнә төште.

  • Комо... Комо, - дип кычкырды ул мотор тавышын җиңәргә теләгәндәй, һәм тагы ниләрдер әйтте. Кызлар аермачык ишетмәде, һәм итальян телен аңламыйлар да иде.

  • Бу аның «Комо күленә килеп җиттек. Комо Европада мәшһүр тирән күлләрнең берсе. Дөньяның иң байлары гына ял итә, кәеф-сафа кора торган туристик үзәк монда», дип әйтүе иде.

Ишетсә-ишетмәсәләр дә аңлаган атлы баш какты кызлар. Оксана исә берочтан «шикарно...», дип өстәп тә куйды.

Су өстеннән бераз әйләнгәчтен, күлнең аргы тарафына чыгып, чәчәк һәм агачлар арасында калкып чыккан ике катлы җыйнак кына бинаның түбәсенә төшеп кунды вертолет.

Очкыч төшкән җирдә була торган ыгы-зыгы купмады. Хәтта чыгып каршы алучы да булмады үзләрен. Янәшәдә генә зәп-зәңгәр бассейн бар икән. Бер бәхетле пар йөзеп йөри иде шунда. Алар булып алар борылып та карамады кебек вертолетка. Ике сәгать чамасы вертолетта килү шактый ялыктырган иде кызларны. Урман һәм тау һавасы сулыш юлларын иркәләп узды, бер шифалы исерткеч сыман бугазларына килеп капланды.

Вертолет кунган бина эчендәге аерым-аерым зур аппартаментларга урнаштырдалар үзләрен. Түрдәге өстәл өстендә хуш исле болын чәчәкләре, төрле-төрле эчемлекләр, җиләк-җимеш һәм шоколадлар. Болын кадәр ятак, күл өстенә чыгып торган ачык террасалар. Террасада зәвык белән эшләнгән нәни генә фонтан эшләп тора, як-ягында рәт-рәт булып альп гөлләре үсә.

Ашханәгә чакырдылар бераздан. Анда да һичкем юк иде. Әледән-әле үзләренә битараф кына елмаю бүләк иткән бер негр егет йөгереп йөрде. Чуен кебек чем кара булса да, ап-ак күлмәк һәм чалбардан, ак перчаткадан иде ул. Елмайганда энҗе бөртекләредәй тезелгән җете ак тешләре елык-елык итеп күз явын ала. Шул егет ашатты һәм эчемлекләр тәкъдим итте үзләренә. Башка һичбер җан иясе, хәтта үзләрен озата килгән очучы егет тә күренмәде. Бассейнда йөзеп йөргән теге бәхетле пар да каядыр китеп югалган иде. Һичнинди музыка, тавыш та юк. Аның каравы ачык тәрәзәләр аша гөл ботакларына кунып сайраган кошларның җанны изерәткән моңы агылып тора.

Икәүдән-икәү генә калгачтын, Оксанага мөрәҗәгать итми булдыра алмады Ләйсән.

  • Гаҗәеп бер урын икән бит бу. Шомлы һәм әкияти гүзәл тынлык. Каршы алучы да юк, «Хуш килдегез» диюче дә.

  • Бу бит «так шикарно!» - диде Оксана, исе киткәнлекне һич яшереп тормыенча. - Тынлык булса да музыка ич монда. Табигать музыкасы, зәвыклы диварлар музыкасы һәм кошлар сайравы...

  • Әллә безне монда һичкем көтмәгәнме? - диде Ләйсән, беркатлылык күрсәтеп.

Оксана аңарга каршы төште.

- Түгел. Киресенчә, - диде. - Шул рәвешле шау-шуларсыз, әмма бөтен уңайлы шартларын тудырып кунак каршылау иң югары культура хакында сөйли. Байлык һәм дәрәҗә хакында. Сизенәм, бүген нидер булачак монда, һичшиксез булачак.

- Ни дип уйлыйсың?

- Белмим, әмма бу җәннәт кошлары юкка гына шул тикле сайрамый торганнардыр...

Ап-актан киенгән тыйнак негр, берни дәшми генә кошлар моңы агылып торган бакчага чакырды үзләрен. Бассейнга тикле озатып куйды. Төрле эчемлекләр белән тулы суыткыч барга ишарәләп күрсәтте. Аннан, йөзү һәм ял өчен кирәк булган һәр нәрсә тулып торган ачык террасага әйдәде. Ни телисез шунысын сайлап киенегез, йөзегез, ял итегез, дип әйтергә теләде ул - ак перчаткалы кулларын күкрәгенә куеп башын иеп сәлам бирде дә кире китеп югалды.

Кызлар тартынып тормады. Кояшта кызындылар, туйганчы йөзделәр, урман җиләкләреннән эшләнгән туңдырма авыз иттеләр. Кыскасы, икәүдән-икәү генә кичкә кадәр рәхәтләнеп кәеф-сафа корды, ял иттеләр.

Ә кояш баеп килгәндә капка төбендә торган ачык түбәле ап-ак «феррари»га чакырдылар үзләрен. Концерт киемнәрендә чыктылар. Оксана скрипкасын алды. Руль артында үзләрен бүген вертолетта алып килгән италиялы егет иде. Күптәнге танышларын каршылагандай елмаеп каршы алды ул аларны. Арткы ишекләрне ачып, һәр икесенә тигез хөрмәт күрсәтеп, утырырга ярдәм итте.

Күз явын алырлык чибәр иде егет. Әмма аның кызларга булган мөнәсәбәте, никадәрле генә җылы һәм кайгыртучан булмасын, билгеле бер шартлар белән чикләнгән сыман күренде.

Машина, гүя, йөреп түгел, шуып барды тау юлларыннан. Кая карама, анда яшеллек - урман һәм гөл куаклары. Тау борылышларында әллә нигә бер очраган машиналар һәммәсе затлы, аларда пар-пар булып зәвык белән киенгән яшьләр утыра. Ачык машиналардан күңелле авазлар, дәртле музыка ритмнары ишетелеп-ишетелеп кала. Агач араларыннан баеп баручы кичке шәфакъ нурлары сузылып күзләрне чагылдырып уза.

- Без кая барабыз? - дип сорады Ләйсән, тавыш-тынсыз сокланып барган җиреннән.

Ни тыңгысыз булган Оксананың хыял-сәгадәткә чумып онытылган чагы иде. Тау һавасы, урман сулышы, кош сайраулары һәм әкияти бишекне хәтерләткән затлы, ачык машинада тирбәлеп барулар кемне генә изерәтмәс икән.

Ул Ләйсәнгә борылып караганда ап-ак күн кәнәфи шыгырдап аваз бирде.

- Мин ул хакта бөтенләй уйламыймын, Ләйсән. Так «шикарно», ник шунда әллә ни булмагае.

Чираттагы тау борылышында «тормазга» баса төште йөртүче. Һәм кызларның үзара гәпләшә башлауларына куангандай, чираттагы елмаюын бүләк итте.

- Ә ул бик сөйкемле, - дип, егеткә үзенең бәясен бирде Оксана.

Ләйсән дә баш кагып ризалашуын белгертте. Һәм шаяртып алды форсаттан файдаланып:

- «Так шикарно!» диген...

Оксана рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Күңелле һәм рәхәт иде. Хыялда да күз алдына китерүе мөмкин булмаган табигать кочагында ич алар.

Бормалы-сырмалы юллар үтеп, ниһаять, тау итәгенә төшеп җитте алар. Машина, җилдәй җитезлек белән, тип-тигез болын уртасыннан юлын дәвам итте. «Альп болыннары» дип әйтүләре юктан гына түгел икән. Ул чәчәк!.. Тоташ келәм кебек. Чәчеп үстерсәң дә ул кадәр матур һәм тигез булып өлгермәс иде болын чәчәкләре. Ә исеннән башың әйләнерлек. Машинада түгел, болын чәчәкләреннән тукылган тылсымлы келәмдә очып барулары иде диярсең...

Ниһаять, шул әкияти болынга барып тоташкан күл читенә килеп туктады машина. Ярдәмгә ашыккан егет өлгергәнче, ишекләрне үзләре ачып чыкты кызлар. Һәм иңбашларына үскән бәхет канатлары җилкенүен тыя алмыйча күл читеннән йөгерешеп киттеләр.

- «Ой, как шикарно» монда! - диде Оксана, бер сәбәпсез чырык-чырык көлеп.

- Чынлап та матур... Нинди табигать, - дип хозурланды Ләйсән.

Шофер егет сабыр гына көтеп торды үзләрен. Һәм кызлар көлешеп, куышып туйгачтын яр буенда җилкәннәрен киереп торган ялгыз яхтага чакырды үзләрен. Итальян телендә нидер әйтеп, елмайгандай итте. «Комо күле... яхта һәм сәяхәт...» дигән сүзләрен генә отып калды Ләйсән.

- «О-о, как шикарно!...»

Бусы инде Оксананың күл читендә дулкыннар өстендә тын гына чайкалып торган җилкәнле зур көймәгә үз мөнәсәбәтен белдерүе иде.

Кызларга траптан менергә әлеге дә баягы шул чая егет, кул биреп ярдәм итте. Аннан ул полуба буйлап хуҗаларча атлап китте. Һәм кызларның һәркайсына үзләре өчен хәстәрләп куелган каюталарын күрсәтте. Соңрак югары каттагы салон-ресторанга алып менде үзләрен. Ләйсәннең күзе түр почмакта торган пианинога төште.

  • Концертны монда бирәбезме? - дип сорады Ләйсән, үзе белгән кадәре инглиз һәм француз сүзләрен бергә буташтырып.

  • Әйе, әйе, - диде егет, үзен аңлауларына ихлас куанып. Барны ачып, эчемлекләр тәкъдим итте. - Рәхим итегез...

Концерт «по-тоом»...

Русча әйткән беренче сүзе иде бу аның. Шуңа куануын күрсәгез икән. Ә Оксана аңардан да күбрәк куанды булса кирәк.

- «Как, шикарно», - дип, кулларын чәбәкләп биеп алды торган урынында. - Русча белә, русча...

Аңлаштык, дигән ым кагып, сәгатенә күз төшереп алды егет һәм йөгерә-йөгерә капитан рубкасына менеп китте.

Кузгалдылар. Зур яхтада башка җан иясе юк иде булса кирәк. Түбәсез ак «феррари» да яр буенда ялгызы торып калды.

- Шәраб эчәбезме, Шампанмы?.. Монда нинди генә эчемлек юк, «так шикарно», Ләйсән, - дип, куанычы эченә сыймаганлыкны җиткерергә ашыкты Оксана.

Күңелле, ачык һәм эчкерсез кыз күренә иде ул. Шундый юлдаш туры килүенә куанып куйды Ләйсән. Әмма шәрабтан баш тартты. Оксана да бер-ике генә йотып куйды, эчмәде бер ялгызы.

Яхта яр буеннан шактый ук ерагаеп зур дулкыннар өстендә чайкала башлаган иде инде. Ләйсән музыкаль инструмент артына утырды. Телләренә басып-басып аның ни кадәрле камил көйләнгән булуына хәйран калды. Оксана да җитдиләнеп скрипкасын көйләргә кереште.

- Нәрсә уйныйбыз, Бахтанмы, Чайковскийданмы? -дип мөрәҗәгать итте Ләйсәнгә.

Ни уйнарга да әзер иде Ләйсән. Альп таулары, күл, дулкыннар өстендә тибрәнгән гүзәл яхта, шәфакъ нурларында коенган иркен салон. Болар һәммәсе музыкага тартып, музыкага этәреп тора иде күңелне.

- Әллә үзебезнең Яхинны уйныйкмы соң, - диде ул, кинәт кабынып. - Бах һәм Чайковскийның яңгыраганы булгандыр бу салонда. Ә Яхин?.. Кем белә, Яхин музыкасын Комо дулкыннары тәүге кабат тыңлый булыр.

Ләйсән башлап китте. Оксана кушылды. Скрипка тавышы дулкыннар шавына өзгәләнеп кычкырган акчарлаклар авазы сыман киеренкелек өстәде. Яхин романсларындагы моңны, әйтерсең лә, гүзәл Татарстан табигате түгел, әйләнә тирәдәге шушы чынбарлык үзе тудыргандыр төсле иде. Шул тикле урынлы, табигый һәм үз вакытында яңгырый иде бу музыка. Җил кебек нечкә музыка. Су кебек чиста музыка. Альп тауларыдай мәһабәт музыка... Болындагы чәчәкләрдәй күп төрле, күп төсмерле музыка иде бу.

Ике чибәр дөньяларын онытып уйный. Әйтерсең, монда алар ялгызлары гына түгел, гүя зур залда тамашачы каршында уйныйлар. Шул кадәрле җан атып, өзгәләнеп, бирелеп уйныйлар иде ки, салон ишеге ачылып, аннан дәү һәм саллы гәүдәле ике шәүлә килеп керүен дә абайламый калдылар.

Музыка тәмамланды. Һәм салонның ерак почмагында кул чабулар яңгырады. Бары шунда гына бу фани дөньяга кайтып төште кызлар.

- Ой, - дип кычкырып җибәрде Ләйсән. Тозакка эләккән кыргый җәнлек сыман йөрәк авазы белән кычкырды.

Әйе, аваз салучы чын-чынлап Ләйсән иде, Оксана түгел. Чөнки ишек катында канәгать кыяфәт белән иренеп кенә кул чабып басып торучыларның берсе кем булды икән дисез? Әйе, аның өчен бик тә таныш булган Фәлах Экзамыч иде.

  • Менә очрашу. Менә кайда күрешергә язган икән үзебезгә, Ләйсән-сылу, - диде ул, булдыра алганча канәгать, көр тавыш белән.

  • Ләйсән, сине монда беләләр?! Как шикарно! - дип, хәйран калды һәм юлдашын җилкәсеннән кочып алды Оксана.

Әмма Ләйсән телсез калган иде. Ни дияргә, хәтта сулыш алырга-алмаска да белми югалып калган мәле. Курку катыш хәйран калу иде бу.

  • Нигә дәшмисең, Ләйсән-сылу. Йосыфны күргәчтен кулын кискән Зөләйхадай торып калдың, - диде Фәлах.

  • Ба-а, - дип, Ләйсәннең колагына үрелде Оксана. Һәм тирән сулыш алып, пышылдауга күчте. - Мин бу бабайларны беләм бит. Күргәнем бар. Телевизордан. Аларны бик еш күрсәтәләр. Зур түрәләр... бик зур... Ой, как шикарно, Ләйсән!..

  • Тынычлан, Оксана, - диде Ләйсән, кырыслыгын һич яшермичә. Аны читкә этәрде.

  • Уйнагыз, дәвам итегез, туташлар, сез шул тикле матур уйныйсыз. Тартынмагыз, - дип сүзгә кушылды икенче ир-ат. Бусы да саф татарча сөйләшә иде. Ул Фәлахтан да өлкәнрәк. Гәүдәгә шул Фәлах чамасы булыр, юанлыкта - бәлки, бераз калышадыр да.

  • Монысы да якташ, - дип, татарчаны аңламаса да кул чәбәкләп алды Оксана. Куануы ихластан булгандырмы-юкмы, әйтеп булмый, әма йөзе балкып китте. Зәңгәр күзләре пар йолдыз булып кабынды. - Якташлар... Менә очрашу! Как шикарно!.. Мин татар мужикларын так яратам... Алар ашыйлар-эчәләр, ашыйлар эчәләр дә, шуннан соң гырылдап йоклап та китәләр. Так шикарно!..

«Нигә син дә куанмыйсың, Ләйсән, дигән сыман, юлдашына карап куйды ул аннан. Бу юлы инде аның карашында бераз канәгатьсезлек, юлдаш кызын битәрләү дә бар иде булса кирәк. «Әнә, нинди матур ич дөнья. Кара аны, капризларыңны тышка чыгарып, боза күрмә шул матурлыкны», дия иде кебек ул.

Ир-атлар, аякларны киң җәеп, дөнья кендекләренә генә хас ипле адымнар белән салонга уздылар.

- Кызлар ничек? Кызлар... - дип, ярымпышылдауга күчеп, сорап куйды шунда Фәлах. Мактау ишетәсе килә иде, әлбәттә.

Ә тегесе авызларын киң җәеп шаркылдап көлеп җибәрде.

  • Син миңа шуны әйт Фәлах: Нигә без картайган саен кызлар яшәрә һәм матурая бара икән ул, ә?!.

- Белмим шул, Байтимер Тимербаевич, - дип, Фәлах та кушылып көлде.

- Беләсең, шайтан... Син моны яхшы беләсең.

- Кызлар ачыккан булса кирәк, - дип, ниһаять, Фәлах сүзне икенчегә борды. Тавышы көр. Күренеп тора, монда да үзен өстен, иң югары кеше саный. - Әй, анда -югарыда, сеньер Дино, төшәсеңме-юкмы?..

Фәлахның авазын ишеткәч тә кабаланып килеп җитте яхта белән идарә итүче егет. Әнә ничек икән аның исеме. Сеньер Дино дигәннәре, аларны вертолетта, аннан ачык машинада монда алып килгән, инде, ниһаять, үзләрен күл өстендәге яхтада сәяхәт иттергән егет икән.

Сеньер Дино русчаны аңламаса да татар ир-атларының һәр әйткән сүзен эләктереп кенә торды, тиз аңлады.

Фәлах чит телләрне белми, русчасы да аннан-моннан ватып-сүтеп кенә. Ә менә аның юлдашы инглизчә бер-ике дистә сүз белә икән.

Ул арада киштәләренә затлы ризыклар тезелгән кул арбасын этеп әлеге дә баягы кара чутр килеп керде. Кабаланмады егет, йөгермәде, кулыннан берни төшереп җибәрмәде, хәтта табак-савыт авазы да чыгармады. Әмма, күз ачып-йомган арада, күрсәң башың әйләнерлек, нигъмәтләр тулы өстәл хәстәрләде.

Кызларга урын тәкъдим ителде иң әүвәл. Икесен ике тарафка аерып утырттылар. Әмма ир-ат, чын джентельменлык үрнәге күрсәтеп, аягүрә басып тора иде әле.

Фәлах башлады сүзне. Ул үзен бу нәни коллективның кендеге итеп хис итә иде бит. Берочтан зур түрәгә дә ярый, кызлар янында да әтәчләнә.

- Минем исемем Фәлах, - диде, танышуны башлап. - Өстәлнең уң ягында утырган сылу - Ләйсән, ә сул якта - Оксана. Шулай бит, матурым...

Матур итеп елмаеп алды ул. Елмаю аңарга килешә. Оксанага да охшады аның бу мөлаемлеге. Канәгать күз кысып куйды әнә. Ниһаять, Фәлах күкрәк тутырып сулыш алды.

  • Ә менә бу хөрмәтле кешебез, Россиядә гына түгел, бөтен галәмгә мәгълүм зыялыларыбызның берсе Байтимер Тимербаевич.

Бу исемне ишеткәч тә, кызлар икесе бер юлы ухылдап куйды.

- Ох, как шикарно, Байтимер Тимербаевич, - диеп, утырган җирдән биеп алды Оксана.

Кызларның шул рәвешле җанланып китүе дәү хуҗага да охшады билгеле.

  • Мине бүген Тимер, диеп кенә атасагыз яхшы булыр. Килештекме?..

  • Бу бит так шикарно... Тимер... Тимирчик... - дип, бу тәкъдимне кул чәбәкләп алкышлады Оксана.

  • Әйе, матурым, Оксана, бүген ничек телисең шулай дәшә аласың. Бүген! – дип, басым ясады Фәлах, теш арасыннан.

Үзенең исемен белүләренә һәм Фәлахның үзенә «матурым» диеп дәшүенә чиксез бәхетле иде Оксана. Үзе белән таныштырганда сизелер-сизелмәслек кенә күз читен дә кысып куйды бит әле ул аңарга. Монысын үзенчә аңлады инде ул, игътибар билгесе буларак кабул итте.

- Ой, Фәлах әфәнде, рәхмәт, - диде ул, сабырлык җуеп. - Сез минем исемемне дә беләсез икән, рәхмәт. Әйтә алмассызмы, сезгә ничек диеп дәшәргә? Әтиегез исемен дә әйтмәссезме?

- Юк-юк, - диде Фәлах кырт кисеп. - Бернинди рәсмилек булмаячак монда. Без ялда. Ял итәргә килдек монда. Фәлах, Оксана... һәм тәмам. Барыбыз да бертигез монда.

«Фәлах... Оксана...» дип чикләнүдән үзенчә нәтиҗә ясады кыз. Димәк, ул аны сайлады.

- Аңладым, Фәлах әфәнде, аңладым. Сез хаклы. Бу бик тә шикарно...

Үзенең юлдашына мөрәҗәгать итте Фәлах. Күренеп тора, ул шаярган атлы булып бирде бу сорауны:

  • Йә, Байтимер Тимербаевич, ничек утырабыз соң? Кызларның кайсын сайлыйсыз.

  • Юк, Тимербаевич түгел, Тимер, диеп килештек бит инде, - дип каршы төште Оксана. Тәмам үзләшеп киткән иде инде ул. - Тимер йә Тимирчик и всё.

  • Әйе, килештек, - диде дәү хуҗа, кысык күзләрен, май ашарга җыенган мәчедәй кызларның әле берсенә, әле икенчесенә төбәп.

  • Белмим шул, Фәлах әфәнде, күз камашырлык ич, кызлар икесе дә матур, кайсысын сайларга белмәссең. Ләйсән һәм Оксана, - дип, исемнәрен кабатлап, икеләнеп, уйга бирелеп торган атлы булды ул.

Оксана гына сизми калды бу уенны. Утырган җирендә кыбырсып куйды ул. Сайлау хокукы булган кешенең үзендә тукталуында һич икеләнми иде. Әмма, үзенчә, шаяртырга итте.

- Нигә баш ватасыз, Фәлах әфәнде, утырыгыз минем янга, - дип мөрәҗәгать итте ул. - Утырыгыз, ә мин тешләмим...

Үзенең бу сүзләре белән Фәлахны авыр хәлгә куйды бит әле бу Оксана. Фәлах тәрбияле ир-ат, ягъни джентельмен ролендә бит бүген. «Юк, мин синең янга утырмыйм», дисә ул әлеге сылу кызны кире каккан, рәнҗеткән булыр иде.

- Байтимер Тимербаевич, карагыз инде, без бит кызларга дигән сюрпризны онытканбыз түгелме. Әйдә, җәт кенә чыгып алып керик, - дип, юлдашын чыгу юлына борды Фәлах.

Алар бер мәлгә югалып тордылар. Шул вакыт аралыгыннан файдаланып калырга өлгерде Оксана. Кабалана төшеп, пышылдауга күчте ул.

- Юаны, тәбәнәге минеке, - диде, асыл кош тоткандай куанып. - Ә теге бик важные, Бай-баевичы... сиңа булыр, килештекме, Ләйсән.

- Нигә?

- Анысыннан ком коела инде.

Колагы ишеткәннәрдән калтыранып куйды Ләйсән. Ни сөйли ул? Нәрсә бүлешә? Ни дияргә белми югалып калды.

- Йә, ни таптың ул Фәлахта? - дип әйтә алды шулай да.

- Ой, - дип, куанычтан ике уч төбен чия булып пешкән иреннәренә китерде Оксана. - Ул шундый бай. Киләчәк турында уйларга кирәк, Ләйсән. Ул безне джипта гына йөртәчәк, рестораннарда... Так шикарно, Ләйсән!

- Байлыкка алар бер-береннән калышмыйдыр...

- Юк-юк, Ләйсән, Бай-баевич булса да, тегесе бик саран кеше күренә.

Ул арада ир-атлар әйләнеп тә керде. Һәр икесенең кулларында дәү-дәү орхидея чәчәге бәйләмнәре иде. Байтимер Тимербаевич, өлгерлек күрсәтеп, чәчәкләрен

Оксанага китереп тапшырды. Һәм ни эшләргә белми югалып калган мәлендә үбеп тә алды үзен. Фәлах чәчәкләрен Ләйсәнгә бүләк итте. Үбәргә ул базмады, чәч толымнары каплап торган җылы аркасыннан кысып кочты.

Фәлахка өмет аткан Оксана елар дәрәҗәгә җитеп чарасыз торып калган иде. Шуны сизенгән Фәлах сүз кыстырды:

- Бу мәҗлеснең хуҗасы Байтимер Тимербаевич булыр. Бөтен сый-хөрмәт, бүләк, акча дигәндәй, аңардан, кызлар...

Үтә дә вакытында һәм урынлы әйтелгән сүзләр булды бу.

Иртәнге кояшның тәүге нурлары төшкәч тә ачылып киткән күл чәчәге сыман балкып китте Оксана. Һәм үзе дә белешмәстән, «Бай-баевичка...» тартылып куйды.

- О-о, Тимир... Тимирчик... Болар барысы да сездәнме?.. Бу бит, так шикарно! - дип, чәбәкләде кулларын.

Мал бүлешү тәмам булды шунда. Барысына караганда да бәхетле һәм мөлаем кешегә әверелеп, табынга ямь, нур өстәп утырды Оксана.

Байтимер Тимербаевич та телгә җор һәм ачык була белә икән. Кызык хәлләр сөйләргә керешсә теле-телгә йокмый. Ягымлы һәм кайгыртучан да булып уйный белә. Озын сүзнең кыскасы шул, бер касә шампан шәрабы эчеп бетермәс борын, Оксана тәмам ияләште, хәтта гашыйк булды үзенә. Иреннәрен иреннән алмас булдылар, кыз «бабасының» кочагына кереп чумды тәмам.

  • Яратам блондинкаларны, - дип, матур, бөдрә чәчләрен сыйпап, комплементлар әйтеп торды Байтимер Тимербаевич. Тәмле телен кызганмады.

  • Ә мин, Тимирчик, синең кебек хәйләкәр һәм бай мужикларны яратам, - дип, тегенең алдына ук менеп утырды Оксана. Шаярткан атлы булып курнос борынына да чиерткәләп алды.

Кызның болай да кыска итәге, ул менеп утырганда бот төбенә кадәр ачылып-ачылып китте. Шома тыгыз ботлар һәм ялт кына ак күбәләк сыман күренеп калган җәннәт учагы тәмам тәкатьсыз калдырды «Бай­баевич»ны.

Парлы-парлы булып биергә керештеләр. Ләйсәнне Фәлах чакырды. Әлбәттә, алар бергә биеделәр. Өстәл артында утырганда сер бирмәскә тырышты ул. Башкалар көлгәндә кушылып көлде. Шәрабтан да, эчсә-эчмәсә баш тартмады, килештереп, эчкән атлы булып утырды.

Фәлах та итәгатьле тотты үзен. Кабаланмады, муенына сарылмады, килеп капланмады. Чын мулла песие инде менә, тыйнаклык үрнәге. Әмма берөзлексез борчуда, уйлар чоңгылында иде Ләйсән. Көлсә дә, биесә дә, ашаса да, эчсә дә бер уй, эчке борчу һәм чарасызлык биләп торды аны. «Бу мәҗлеснең, бу көннең ахыры нинди булыр?.. Шундый матур, мәңге онытылмаслык сәяхәттән башланып киткән иде бит ул...

Монда ул япа-ялгызы. Кем-кем, әмма Оксана юлдаш һәм сердәш була алмый иде аның өчен. Күреп тора ич, ул бәхетле, ул үз стихиясында. Качып котылыр җирең, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәр кешең булса икән ул. Батам, дигәндә тотыныр өчен ник бер салам кисәге булса икән...

Бүген ул бары тик үзенә генә ышана һәм таяна ала. Фәлах та яхшы белә моны. Шуңа да гомер булмаганча көр күңелле һәм тәмле телле бит әнә.

  • Мин сине шундый сагындым, Ләйсән-сылу. Беләсең микән шуны? - дип пышылдады ул аның колагына.

Абау, җыр белән сөйләшә башлады түгелме соң?!. Азаматны искә төшерде Ләйсән. Шереметевлар сараенда аның белән икәү бергә җырлаган җырны, гомеренең иң матур мизгелләреннән берсен.

Азамат җырлаганда ул сүзләр сөю-сәгадәт һәм тоташ наз булып иркәләгән иде аны. Ә Фәлах авызыннан ул сүзләр якынлашып килгән гарасатны искәртеп яңгырады. Җавапсыз калды Ләйсән. Күзләрен ярым йома төшеп, үзен Азамат белән дип хис итеп биергә кереште ул. Әмма билгә төртеп торган дәү корсак һәм бака тәне сыман юеш салкын куллар Фәлахның барлыгын оныттырмады.

- Минем монда булу ихтималын сизендеңме син, Ләйсән... Мин бит боларның барысын да синең өчен эшлим, беләсеңме шуны?.. Италияга килүегез дә...

Миланда калуыгыз да... Бүгенге сәяхәтегез дә - һәммәсе, барысы да синең өчен, Ләйсән-сылу.

  • Ансамбльгә килгән чакыру да сезнең эшме?

  • «Сез» түгел, Ләйсән-сылу, «син» диген. Әйе ансамбльгә чакыру да синең өчен. Барыгыз, хәтта ректор булып ул да сине алып килү өчен чыкты бу сәяхәткә.

  • Ай-һай, кыйммәткә төшәм икән бит...

  • Аңламыйсыңмы, белмисеңме, Ләйсән-сылу, синең бәяң бит минем өчен... Син бар нәрсә, һәммә кешедән дә кадерле бит минем өчен. Җаным да жәл түгел синең өчен. Ишетәсеңме, Ләйсән-сылу. Ишетәсеңме?.. Аңлыйсыңмы шуны, ник дәшмисең, Ләйсән-сылу?..

Кызып алгач ир-атлар берсен-икенчесе уздырып, кызларның башын әйләндерергә юнәлтелгән тостлар күтәрделәр. «Балантини» дигән виски ошап китте үзләренә. Ярым-йорты кабып, алдап-йолдап түгел, салган берсен аударып кына бардылар үзләре.

Тора-бара Фәлахның башына ук китте. Ә башына киткәч, аның арты авырая икән, гел барып түнү җаен гына эзләде.

Ә Байтимер Тимербаевич дигәннәре, салган саен ачыла барды. Бәхеттән үзен кая куярга белмәгән кыска итәкле Оксананы кулында күтәреп йөрергә дә риза иде ул. Олы кеше ич, билгә бәрүдән курыкты. Тегесе дә карышмады, көлеп кенә, үбеп кенә торды үзен. Пышылдашулары да залны тутырып яңгыраган италиян җырчылары тавышын басып китә иде.

  • Ә синең чынлап та акчаң күпме? - дип төпченде Оксана.

  • Синең белән миңа җитәрлек, - диде тегесе, эре генә. - Альпта үз виллам, вертолет һәм яхталарым бар. Миңа җитмәгәнме?..

  • Болар һәммәсе синекеме?

  • Минеке булмый, кемнеке булсын.

  • Как шикарно! - дип сузды Оксана. - Ә мин теге юанныкы, дип уйлаган идем.

  • Минеке. Менә шулай Оксана. Ә син аңарга күз төшергән булдың башта. Чак үпкәләтмәдең үземне.

  • Мин бит аны иң главный дип уйлаган идем. Мин гел шулай, иң главныйларны гына любить итәм.

  • Ә син мине «любить итәрсеңме» соң, ә Оксана, ­дип, башына бераз киткәч чаманы оныткан студент кызны юри үртәп сөйләште Байтимер Тимербаевич.

  • Яратырмын микән, белмим... Тәртибеңә карарбыз инде. - Һәм чыркылдап көлеп алды. - Ә синең хатының бармы?

  • Монда юк. Теләсәң, сине гел монда, Альп тауларында гына тотармын, ярыймы...

  • Ой, так шикарно, - дип, үзен үбеп алды бәхеттән исергән кыз. - Ә мине аюлар тотып ашамасмы?

  • Аюларга бирмәм. Үземә дә бер генә ич син, Оксана.

  • Ә син мине машина йөртергә өйрәтерсеңме?

  • Өйрәтермен, Оксана. Үзеңә бер машина да бүләк итәрмен.

  • Ой, так шикарно, - дип, зур түрәнең иреннәренә килеп капланды Оксана. - Син минем хыялланып көткән кешем икән бит, Тимирчик.

  • Мин дә сине яратам, Оксана.

  • Ә син миңа нинди марка машина бүләк итәрсең икән?

  • Теләсәң ниндиен.

  • Ой, так шикарно. Син миңа бик тә ошыйсың, Тимирчик.

  • Йә-йә, Оксана, әйдә, алай бик нык яраткач минем каютаны күреп килик.

  • Ой, так шикарно! Әйдә күреп килик, - дип, Байтимер Тимербаевичның кулларына ауды Оксана. - Ә син миңа «феррари» бүләк итәрсеңме? Ачык феррари...

  • Кыш көннәрендә ни эшләрсең аның белән?

  • Үзең әйттең, мин бит монда калам. Ә монда кышын да кояшлы була.

Зур түрә исереп барган кызны кулыннан өстерәп диярлек салон-рестораннан чыгу юлына алып китте. Күрәсеңме безне дигән сыман, Ләйсәнгә кул изәде Оксана һәм көлеп «Чао» дип аваз салды.

- Алар китте. Югалдылар, - диде Фәлах, вакыйгалардан репортаж алып барган кеше роленә кереп. «Алардан үрнәк алыйк» дигән сүзе иде бу аның.

- Оксана бит иң элек сине охшаткан иде. Шундый матур кызны кулдан ычкындырдың, - диде Ләйсән, югалып калмады.

- Ә миңа ул кирәк түгел. Оксаналар кайда да бар ул.

Сине юллап, синең белән очрашуга өмет итеп килдем ич мин монда.

- Менә күрдең... Шуннан?

- Шуннан - шул, утырып шуган. Әйдә, Ләйсән-сылу, керик минем каютага. Сиңа атап алган бүләкләремне күрсәтермен. Аларны син һичшиксез охшатырсың, - дип, кызны билдән түбән кысып кочып алды Фәлах һәм чыгу юлына өстерәргә кереште.

Күтәреп кенә алыр да, җәлт кенә алып чыгып китәр иде дә бит, көч юк, көч чамалы. Болай да әнә тирләп чыкты, еш-еш сулыш ала Фәлах. Өстери дә алмый, җибәрми дә.

Ләйсән тавыш чыгарырга кыймады, урыны ул түгел. Әмма тартылып-тартылып караса да ычкына алмады аңардан. Теш-тырнак белән дигәйдәй четердәтеп ябышкан иде карт гашыйк.

  • Без болай итик, Фәлах абый, ашыкмыйк. Әйдәгез, мин музыка уйныйм, сез тыңларсыз. Минем уйнавымны ошатасыз бит сез, шулай бит, - дип дәште кыз, булдыра алганча йомшак, ягымлы булырга тырышып.

  • Юк, Ләйсән-сылу, музыканы соңрак уйнарсың. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар, керик әйдә. Алдыңда тезләнеп сорыйм, керик...

Һәм Фәлах тезләренә шуып төште. Әмма кызны ычкындырмады. Ботларыннан сыйпый, балтырларыннан үбә иде ул аны. Шашкан кеше сыман идәннән шуып йөри. Күз кабаклары шешенгән, ә күзләре менә тамам, менә тамам диеп мөлдерәп тора. Нәүмизләнеп түбәннән югарыга карады ул шунда.

- Ләйсән-сылу, керик әйдә, - диде. - Тегеләр чыгар вакыт җитә. Мине теге бабай каршында хур итә күрмә. Кулыннан килми икән моның дияр, кешегә сөйләр. Ул үзен белми, кешеләрдән көлергә ярата. Кереп утырыйк кына. Бүләкләрне генә карыйк. Алар артыннан ук кире чыгарбыз. Тыңла мине, тыңла, зинһар, Ләйсән-сылу...

Палубада аяк тавышы ишетелде шунда.

- Шартымны беләсез, миңа кагылмыйсыз, - диде Ләйсән, аның хәленә кереп.

Кеше-кара күзенә чалынганчы тизрәк торып басты Фәлах һәм, көтүгә чыгарга теләмәгән тананы алып баргандай, кызны җитәкләп-әйдәп чыгу юлына юнәлде.

Бүләккә бу юлы да бриллиант алкалар һәм йөзек алган иде Фәлах. Алмыйм, кагылмыйм бүләгенә дип, антлар эчкән булса да, күз явын алырлык затлы һәм килешле иде алар. Куллары ирексездән затлы бүләккә сузылды, колакларына тагып карарга җөрьәт итте ул аларны. Һәм көзге каршына килде Ләйсән. Бер карауга күзләре камашты, үз-үзеннән күз алмалы түгел.

- Шундый килешәләр үзеңә, - диде Фәлах, чиксез куанып.

- Рәхмәт! - чыгып очты Ләйсән авызыннан. Фәлах песи кебек йомшак атлап төрле эчемлекләр тулып торган ачык бар янына китеп кайнашты. Ике бәллүр фужерга затлы шәраб агызды ул һәм Ләйсәнне чакырды үзе янына.

Шунда үзенә тәкъдим ителгән эчемлек өстендә вак-вак күбекләр уйнашуын сизеп калды ул. Фәлахның үз тарафындагы фужерда да шул ук эчемлек югыйсә, ә анда ник бер күбек әсәре булсын.

Еш-еш сулап, кабалана төшеп фужерны Ләйсәнгә сузды Фәлах.

- Французларның үзләренә дә сирәк тәти торган «Бурбон» шәрабы. 1940 нчы елда шешәгә агызылган. Күрәсеңме, әнә, корымлы шешәсе дә күз алдында. Сургычында штампы да бар.

- Сездән дә карт шәраб булып чыга түгелме?

- Әйе, Ләйсән-сылу, мине бик тә яхшы шәрабка тиңләдең, рәхмәт...

- Фәлах абый, - дип ягымлы итеп дәште аңарга кыз. Вакыт сузу, бер карарга килү мөһим иде. - Ни өчен әле без аягүрә басып торабыз. Кыен булмаса алып килегез ике урындык.

Авызына китергән фужерны кире куйды кавалер һәм урындыклар артыннан йөгерде. Ләйсән ялт кына алыштырып куйды фужерларны, Фәлахныкын үз кулына алды.

Бар каршындагы урындыктан урын тәкъдим итте Фәлах. Ә үзе аягүрә торып калды. Һәм кулына фужерын алып, хисләнеп, өмет ташкынында тибрәлеп тост әйтергә кереште:

- Без икебез дә татар балалары, Ләйсән-сылу. Син дә, мин дә... Белмим, җир йөзендә яшәгән ничә татарга Италияда аның да Милан шәһәрендә булу бәхете тәтегәндер. Әмма көньяк Альп итәкләрендә, Альп болыннары әйләнәсендә җәйрәп яткан Кобо күлендә булу һәм шул күл уртасында яхтада тибрәнү һичкемгә тәтемәгәндер, дисәм, ялгышмам күк. Әйдә, Ләйсән-сылу, шушы бәхетле көн өчен... Тамчысын да калдырмый эчик затлы «бурбон» шәрабын, башка кыстамам...

- Башка кыстамыйм, дидегез. Сүзегездә торсагыз гына... - дип, шарт куйды кыз.

Иң әүвәл үзе эчеп куйды Фәлах. Ләйсән дә бер-икене йотты.

- Бетергәнче... Бетергәнче, дип килештек, Ләйсән-сылу. Аның градусы юк ич, коры шәраб, - дип, чат ябышты Фәлах. Һәм кызны әкрен-әкрен каютаның түрендә ярты бүлмәне алып торган дәү ятакка таба өстерәргә кереште.

Кабалана-калтырый үзе чишенде иң элек. Аннан Ләйсәнгә таба сөрлегеп куйды. Әмма килеп җитә алмады, бәхетле ухылдап, кабарып торган урын-җир өстенә түнде. Хәл алырга, ятып кына карарга иде теләгендә. Ләкин сикереп торыр көч тапмады үзендә, йонлач кочакларын киң җәеп кызны чакырды үзенә. Өзек-өзек пышылдау авазларыннан гыйбарәт иде аның бу чакыруы:

- Кил, җаным, Ләйсән-сылу. Кил... Чишендерим... Иркәлим бер үзеңне... Кил кочагыма... Нигә килмисең инде, әллә Байтимер Тимербаевичка күзең төштеме?.. Исең киткән иске чикмәнгә, тиздән алыштырабыз аны... Боерган булса, урынына үзем киләм... Җитәр аңарга. Китәргә вакыт. Китмәсә, җибәрербез... Үзем киләм, үзем...

Фәлах Экзамычның авызы ни сөйләгәнне колагы ишетми башлады. Үзе берөзлексез елмая, мыгырдана, кеткелдәп көлеп тә куя. Кәефе күтәренке, ә күзләре йомы. Шулай итеп Фәлах җәннәт рәхәтлегенә үзенең ни рәвешле кереп чумганлыгын абайламый да калды. Тагы бер-ике минут узгандырмы, дөньясын онытып гырылдап йокыга да киткән иде инде ул.

Шулай итеп, Ләйсәнгә куелган тозакка үзе килеп капты Фәлах Экзамыч. Әнә, ни рәвешле яуларга, ягъни көчләргә җыенган икән ул аны. Фәлахны һичбер вакытта да үз итмәде, аңарга тартылмады Ләйсән. Ләкин менә шул мизгелдәге кебек шөкәтсез һәм җирәнгеч бер кыяфәттә булганы юк иде әле аның. Озын балаклы ак трусикта гына калып гөберле бака кебек юан корсак һәм ботларын җәеп ята ул әнә. Артка тарап куелган чәчләре буялган. Яңаклары көтүдән кайтып килгән сыерның дәү җиленнәредәй асылынган. Күкрәгендә зират тупылына кунаклаган чәүкә оясыдай кадерсез йон кантары. Кәкере аягындагы кан тамырлары көтүче чыбыркысыдай кабарып чыккан. Җирәнеп читкә тайпылды Ләйсән, үзен башка һичбервакытта да күрмәс өчен генә дә әллә ниләр бирерсең.

Көзге каршысына барып озак кына үз-үзенә текәлеп карап торды. Фәлахны очраткан көнен каһәрләде үзенең. Азаматны сагынып искә төшерде. Аның монда килеп нинди хикмәтләргә юлыгуын, аздан гына, бары бәхетле очраклылык белән генә, Фәлах тырнагына килеп капмый калуын ярый ул белми әле.

Аннан ачык бар каршына үтте. Фәлах сыйлаган мактаулы шәраб шешәсен кулына алып өйрәнде. Һәм югары шүрлектә торган нәни дару савытына игътибар итте. «Яхшы кәеф белән тиз йоклата...» дигән сүзләрен аермачык аңлады ул. Һәм кирәге чыгар әле, чыкмаса да монда тормасын дигән карарга килеп, ак төймәләр салынган дару савытын кул сумкасына алып тыкты.

Фәлахның уянырга исәбе дә юк. Ник шунда гомерлеккә йокламагае. Ансыз тыныч, ул йоклаганда дөнья бермә-бер матуррак икән. Гырылдавы гына менә, иләмсез авазлар чыгарып гырылдавына түзәрлек түгел.

Салон-ресторанга әйләнеп чыкты ул. Анда Һичкем юк иде әле. Ялгызлыктан эче пошты аның. Палубага ачык һавага чыгып озак кына күл өстенә, әйләнә тирәдәге киңлекләргә карап хозурланды. Вак-вак дулкыннарның җилкәнле корабка бәрелеп чупылдавын, ике акчарлакның уйнап очканын, кичке акырын җилдә киерелгән җилкәннәрнең җилфердәвен күзәтте озак кына. Кире керде аннан. Ресторан һаман да буш. Ялгызлыгын уртаклашырга ник бер җан иясе, соң чиктә Оксана булса икән. Үз каютасын кат-кат урап чыкты, әмма анда да күңеленә тыңгылык тапмады.

Аяк очларына гына басып, палубадан үтеп барган Оксананы очратты ул көтмәгәндә.

  • Бай-баевичымны бай-бай иттердем, - диде ул, бәхетле пышылдап. - Синеке дә йоклыймы?

  • Фәлах әфәнде йоклый, - диде Ләйсән коры гына.

  • Ну ничек?.. Корсагы мишәйт итмиме?

Ләйсән сорауны аңламады. Шуңа сорауга сорау белән җавап кайтарды.

  • Ә син кая китеп барасың болай, каютаң ул тарафта түгел ич.

  • Мин көндез үк Дино белән сүз куешкан идем. Шуның янына йөгерәм, - диде ул. Һәм аяк бармаклары очына гына басып, бәхетле сикергәли-сикергәли китеп тә югалды. Ашыга иде. Бай-баевичының йокысы туйганчы әйләнеп тә кайтасы бар бит әле.

Каютадан ресторанга, рестораннан палубага йөреп төн чыкты Ләйсән. Күз йоммады, җанына тыңгылык иңмәде.

Иртәгәсен җилкәнле караб яр читенә килеп туктагачтын гына җан иңде әйләнә тирәгә. Бәхетле көлешеп, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп Оксана белән Байтимер Тимербаевич чыкты дөньяга. Үзен төне буе яшь кыз кочагында йокладым дип хис иткән өлкән ир-ат аеруча бәхетле иде.

  • Фәлах әфәнде кая? - диеп сорады ул килә-килешкә.

  • Үзендә. Йоклый.

  • Ничек, әллә үзеңне үбеп уятучы да булмадымы, Ләйсән, - диде ул аңарга, үз итеп.

Ләйсән ни дип җавап бирергә белмәде. Дәшмәде. Олы түрә Фәлахны уятырга кереп китте. Куанычын уртаклашырга атлыгып торган Оксана Ләйсәнгә килеп сарылды.

  • Ой, как шикарно, - булды аның беренче сүзе. Кайтасы килми... Калырга иде шушында...

  • Соң, кал, алай бик каласың килгәч, - диде Ләйсән, аның юеш яфрак кебек килеп сылануын ошатып бетермичә.

Ул арада Байтимер Тимербаевич кире әйләнеп чыкты.

- Тимирчик, - дип, шундык сырпаланырга кереште Оксана. - Минем моннан китәсем килми. Монда, так шикарно.

- Кайтабыз, - диде ир-ат коры гына. - Бүген үк очабыз, билетлар алынган.

- Ә үзең кичә генә монда калдырырмын дигән идең, оныттыңмы?

- Тел сөяксез ич, кичтән әйтелә инде ул.

- Ә нигә әйттең?

- Аның каравы бер төн хыялда гына булса да бәхетле идең.

- Ә минем һәрчак бәхетле буласым килә. Бүген дә кабатла әле шул сүзләреңне.

- Кабатламыйм. Кайтабыз, - диде ир-ат, коры гына. - Майлы ботка көн дә булып тормый.

- Син дә нәкъ бүтәннәр кебек, - дип турсайды Оксана. - Кичтән таулар вәгъдә итәсез. Ә иртән...

- Итми соң... Итәсең инде, - дип, сәгатенә карана-карана өстәл артына барып утырды олы түрә.

Ул арада киенеп-ясанып, йокы туйдырып Фәлах чыгып җитте. Ачык йөз белән сәлам юллады һәммәсенә. Һәм Ләйсәнгә килеп мөрәҗәгать итте шыпырт кына.

  • Мин берни хәтерләмим. Ә син? - диде, аның күзләренә текәлеп.

  • Мин дә берни хәтерләмим, - диде кыз. - Син салып биргән шәрабны эчкәч тә, башларым әйләнеп, зиһенем чуалып китте.

  • Йоклагансыңмы?

- Әйе, йоклаганмын.

- Йоклаганбыз, - дип, күкрәген киереп төзәтеп куйды Фәлах, канәгатьләнә төшеп. - Валлаһи дим менә, берни хәтерләмим. Ә син күптән торып чыктыңмы?

- Әле генә...

Фәлах, серле елмаеп, күз кысты үзенә. Бер-бер матур төш-фәлән күргән иде, күрәмсең.

Шул ук көнне өйләдән соң Байтимер Тимербаевич белән Фәлахны алырга килгән махсус самолетта туган якларына әйләнеп кайтты алар. Һава аланында зур-зур түрәләр, журналистлар каршы алды үзләрен. Кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Фотоаппаратлар ялык-йолык килеп торды, кинооператорлар этешә-төртешә шул тарихи мизгелне мәңгеләштерергә ашыкты. Байтимер Тимербаевич алдан төште. Бер-ике баскычка калыша төшеп аңарга Фәлах иярде.

Оксана һәм Ләйсән очучылар, стюардессалар белән кичегә төшеп чыктылар самолеттан. Игътибар итүче, абайлаучы булмады үзләрен.

Чәк-чәк тотып түрәләрне каршыларга килгән озын сыйраклы ике кызның бер-бер артлы Байтимер Тимербаевич белән үбешүен күргәч Оксана кыбырсып алды алуын.

- Әй сез, анда, минем Бай-баевичымны үпмәгез, - дип, тавыш та биргән иде хәтта.

Әмма үзен шундук тукталырга мәҗбүр иттеләр, зур түрәнең тән сакчылары читкә кысырыклады аларны...

Ләйсән белән Оксана бер ялгызлары торып калдылар. Аларны каршылаучы, аларга игътибар итүче булмады. Уңга-сулга каранып тордылар-тордылар да автобус тукталышын эзләп китеп бардылар.

- Ну бу татар мужиклары, барысы бер иш, - дип сукранды Оксана.

Түрәләр һәм каршы алучылар пресс-конференция үткәрү өчен махсус залга уздылар. Монда журналистларны махсус исемлек белән генә чакыралар.

Сорау арты сорау яудырдылар ил башлыгына:

  • Бу сәяхәтегезнең төп нәтиҗәсе нидән гыйбарәт, дип саныйсыз?

-Бу визит гаять эшлекле, матур шартларда узды. Италия компаниялары безгә зур күләмдә инвистиция кертергә вәгъдә иттеләр. Безнең мөстәкыйль дәүләтебезнең уңышларын күреп сокланып сөйлиләр һәркайда...

- Беренче чиратта нинди объектларга?

- Шәһәребезнең һава аланын реконструкцияләү турындагы килешүгә кул куйдык. Метро төзелеше белән дә кызыксынучылар булды. Күперләр һәм торак йортлар... - дип тезеп китте ил башлыгы. -Халкыбызның тормыш-көнкүрешен шактый ук алга җибәрәчәк бу визитның нәтиҗәләре.

- Байтимер Тимербаевич, әйтегез әле, Италияның беренче җитәкчеләре белән күрештегезме?

Ике дә уйлап тормый җавап кайтарды башлык.

- Ник күрешмәскә? Бик күрештек. Әле узган кичне генә кичке ашка чакырдылар үзләренә. Төн буе бергә эчкерсез сөйләшеп утырдык. Халкыбызның тормыш-көнкүрешен яхшырту турында бергә планнар кордык.

Әйе, күз дә йоммады, шулай диде.

  • Байтимер Тимербаевич, безнең илнең дөньякүләм авторитеты турында да бер-ике сүз әйтмәссезме?

  • Бик зур. Дөнья агентлыклары гел безнең хакта гына сөйләп тора. Демократия һәм базар мөнәсәбәтләренә керү юлында безнең тәҗрибә бөтен Европага үрнәк санала бүген. Безнең тәҗрибә, без үткән юл турында халыкара симпозиумнар үткәрелә.

  • Боларны, әлбәттә, сезнең исем белән бәйлиләр, шулай бит?

  • Миңа бу хакта сөйләү уңайсыз, - дип, мөлаем генә елмаеп куйды зур түрә. Болай да билгеле бит инде, янәсе...

Алар озак тоткарланмады. Гаиләләрен, хатыннарын сагынып кайтулары бит. Китәргә кузгалдылар. Бер әрсез журналист шунда, үч иткәндәй, шәһәр башлыгына тагылды.

- Фәлах Экзамыч... Фәлах Экзамыч... Сезгә дә сорау мөмкинме... Әйтегез әле, Италиядә буш вакытларыгызны ничек уздырдыгыз?

Күзенең агы белән карады Фәлах әлеге сорауны бирүчегә. Тегенең ихлас күңелдән сораганлыгын аңлагач кына, узып барышлый, җилкә аша җавап кайтарды.

- Программа гаять тыгыз иде. Буш вакыт кая инде ул, күз йомарга да ара булмады. Ил һәм шәһәр проблемалары күп бит...

Ул килештерә белә. Уф арыдым, дигән сыман, әнә, маңгаена бәреп чыккан тир бөртекләрен сөртеп алды.

— 42 —

Фәлахны капка төбенә үк чыгып каршы алучы Исмәгыйл карт булды. Гадәтенчә, бераз төшереп алган, шактый кәефле күренә иде. Үзен күрмәмешкә сабышып үтеп баручы Фәлахның каршысына килеп басты ул.

- Фәлах энем, туктале, качма әле син гади халыктан. Минем дә бер соравым бар бит әле сиңа...

Туктарга мәҗбүр булды Фәлах.

- Йә, нинди сорау, - диде ул, теләр-теләмәс кенә муенын борып. - Күреп торасың ич, ерак сәфәрдән арып кайтып килеш. Җәтрәк бул, Исмәгыйл абый, ул нинди сорау?

Хәйләкәр генә караш ташлап, колак артын кашып куйды сәрхүш карт. Тешсез авызын күрсәтеп иреннәрен ялаштырып торды.

  • Мин бит сезне әле генә телевизордан күреп тордым. Сорау бирделәр үзегезгә. Җавапларыгызны да ишеттем, - диде ул, ипле генә башлап.

  • Шуннан... Шуннан ни булган, Исмәгыйл абый, йә әйт, сузма...

- Бер соравым бар сиңа. Әмма турысын җавап бир, алдама. Килештекме?!.

- Соравыңны бир, Исмәгыйл абый, - дип, тынгысызланды Фәлах. Аны да аңлап була, ерак юлдан кайтуы ич.

- Тыңлап-тыңлап килдем дә уйлап куйдым әле менә. Соңгы җиде-сигез ел эчендә кайда гына булмадың да, ниләр генә күрмәдең инде син. Чит илләрдән кайтып кермәдең. Гел дәүләт хисабына йөрдең, шулай бит...

- Дәүләт эше белән диген, - дип, төзәтү кертте Фәлах.

- Ярар, шулай да булсын...

- Ә бу йөрүләрегездән бер-бер файда булдымы соң? Конверция... дидегез баштан. Нәтиҗәдә менә дигән завод-фабрикаларны бетердегез, юкка чыгардыгыз. Эшчеләре хезмәт хакы ала алмый иза чигә. «Перестройка» дидегез... Җимерүен җимердегез, әмма яңадан берни дә кормадыгыз, торгызмадыгыз... Инде хәзер «инвестиция» дисез. Киткән саен шул, кайткан саен шул бер сүзне чәйнисез. Сагыз урынына... Ә нәтиҗә күренми бит, Фәлах энем. Гади халыкка ни файда сезнең ул берөзлексез сәяхәт кылып йөрүләрегездән.

- Исмәгыйл абый, алай бик тирәнгә кермә, йәме. Җитте сиңа, болар синең эш түгел.

- Мин бер нәтиҗәгә килдем бит әле менә, - диде сәрхүш карт һич исе китмиенчә.

Сорамас җиреңнән сорарсың.

  • Ул нинди нәтиҗә ул, - дип, кызыксынырга мәҗбүр булды, кулын селтәп китеп барган шәһәр хуҗасы.

- Күзгә төтен җибәрәсез, энем. Эш булсын, ил баесын, халык матур яшәсен, дип йөрүчеләр түгел берегез дә...

- Куам. Бүген үк куалыйм үзеңне, - дип, җил-җил атлап хуҗа кайту хөрмәтенә ишекләре киереп ачылган сарай-йортка таба китеп барды Фәлах. - Күпме түзәргә була бу исерек картка!..

- Син кайту хөрмәтенә бер ярты чыгарсыннар, ярыймы, Фәлах энем. Икәү кирәк түгел, берәү җитә, -дип, канәгать елмаеп, кет-кет көлеп калды Исмәгыйл карт. Канәгать иде ул үз-үзеннән. Бик тә канәгать. Әнә ич, ничек кабул итә ул аның дөрес сүзләрен.

- 43 -

Ни итсәләр иттеләр, сарык халкы үзенең бердән-бер башлыгына бикәч тапты. Кашка тәкә аңарга шундук үз шартларын куйды:

- Минем эшемә кысылмыйсың. Өйрәтмисең, «ник болай», «нигә алай» дигән сүзләрне онытасың. Сарыклар белән аралашмыйсың, тәкәләргә ялгышып та башыңны күтәреп карамыйсың, койрыгыңны болгамыйсың. Ике бәрән китерерсең. Әмма алар икесе дә тәкә булсын. Шуларны үстерерсең, - диде ул, шартларын сәйлән сыман тезеп.

Яшь бикәч телсез-өнсез калды. Колагы ишеткәннәр белән ризалашмыйча, әллә ниләр әйтәсе килә иде дә бит, базмады. Иркен тау битләреннән чабулап йөрисе килгән чаклары булды аның, үз ишләре белән шаярып сөзешәсе, куаклар арасына кереп адашасы килде. Әмма үз-үзен мәҗбүр итеп тыелды, һәммә табигый инстинктларын онытып торырга мәҗбүр булды.

Тора-бара бер-бер артлы ике кара бәрән алып кайтты. Маңгайларында нәкъ әтиләренекедәй кашкалары да бар иде хәтта. Иркен тугайларда чабулап-уйнашып, сусыл тукранбаш чәчәкләре ашап, чишмә сулары эчеп кенә үсте алар. Шуңа күрәдер инде, ай үсәсен көн үстеләр, ел үсәсен - ай үстеләр. Бары тик әкиятләрдә генә булган кебек, үсеп буйга да җиттелр.

Кашка тәкәгә башлык булу бик килеште. Ул инде башкача яшәүне күз алдына да китерә алмый башлаган иде. Сарыклар гына менә, аңардан канәгатьсезлек белдереп, анда-монда аның гайбәтен сата башлады. Көтүлектән-илдән сөрелгән нәселдәшләренең дә тискәре тәэсире бар иде булса кирәк. Әледән-әле аның урынына кайтырга җыеналар икән дигән сүзләр дә йөрде. Теләүчеләр бардыр анысы. Әмма Кашка тәкә андыйларны бик тиз һәм үз вакытында урыннарына куя килде. Кайсыберләрен көтүлектән җир биреп юмалады. Икенчеләренә яшь бикәчләр җибәреп торды. Ә инде гел үзенчә итеп, аңа бөтенләй баш бирергә теләмәгәннәрен тән сакчылары булган мөгезле яшь тәкәләрдән сөздертте. Алай итеп тә акылга утырмаганны текә ярдан тәгәрәтте. Менә шул!

Кашка тәкә бер генә. Һәм аның урынына ымсынырга башкаларның хакы юк. Аның биләмәләрендә хәзер шылт иткән аваз да чыкмый һәм чыгарга тиеш түгел. Бил турайтып ул хакта уйлану да зур җинаять санала. Аз гына уйлана калдыңмы - юкка чыгачаксың. Аның тән сакчылары - мөгезле чукмарлары гына түгел, ул кушканда акырып-бакырып теләсә кемне рисвай итәргә сәләтле үзенә генә буйсынган акыру-бакыру чаралары да бар хәзер. Сүз иреге, демократия шартларында гөрләп чәчәк атабыз дип бакырынды алар берөзлексез.

Чит, ерак көтүлекләрдән дәрәҗәле делегацияләр килеп Кашка тәкә биләмәләрендәге иминлек, үзара килешү һәм демократия үрнәкләрен өйрәнеп киттеләр. Алар ачлы-туклы көн күрүчеләр янына чыгып тормады, әлбәттә. Юкә күләгәләрендә генә кабул иттеләр үзләрен. Ашаганнары тукранбаш чәчәкләре, эчкәннәре салкын чишмә суы булды. Юлга да буш җибәрмәделәр.

Ә тегеләр үз чиратында мактап сөйләделәр. Олыгайган саен комсызлана барды Кашка тәкә. Шикләнүчән булды. Аның уена кергән шик нигезендә генә менә дигән тәкәләр туып-үскән көтүлекләрен ташлап китәргә мәҗбүр ителде. Калганнары исә тавыш-тын чыгармый гына бил бөгә, иртәме-соңмы бу дөньялар үзгәрер әле бәлки, дигән сукыр өмет белән көн күрә.

Үзе әйләнәсендәге ашлы урыннарга ул Ык буенда калган карындаш-ыруларын җыярга кереште. Ыкның бирге ягындагыларны җыйды иң элек. Ашлы урынга хуҗа табыла икән ул, туган-тумача, кода-кодагый, яшьти һәм чыбык очлары, аларның уллар-кызлары, оныклары дигәндәй, ай-һай күп җыелдылар. Тора-бара Ыкның бирге ягыннан чакырыр кешесе калмагач, Ыкның аргы ягыннан сайларга кереште. Үшәнрәк, күндәмрәк, «әйт» дигәнгә «тәйт» дип әйтә белгән сарыкларны ярата төшә иде ул. Иң яхшы көтүлекләргә алар хуҗа булды хәзер. Көмеш суы кайнап торган чишмәләр аларныкы. Тугайлар-сулар аларныкы. Дөрес булса, башлык булып алган Кашка тәкә зәңгәр күкне дә, кояшы-ае, һәммә йолдызлары белән бергә, үз туган-тумачасына бүлеп биргән диләр. Шуның мөһерле документын күргән сарыклар да бар, имеш...

-44-

Безнең шәһәр әйләнәсен танымаслык хәзер. Аны һәр тарафтан икешәр-өчәр катлы мәһабәт сарайлар уратып алды. Күргәч куанып туймаслык, кешенең табигать кочагында матур итеп һәм бәхетле булып яшәргә омтылуы яхшы ич. Тик менә шул котеджларның, баксаң, яртысы диярлек хуҗасыз икән. Ышансаң - ышан, ышанмасаң юк, каравылда торучылары бар, ә хуҗа - юк, көндез шырпы яндырып эзләсәң дә табарлык түгел.

Менә шундый хуҗасыз, әмма үтә затлы сарайларның берсендә шәһәрнең җинаятьчел төркем лидерлары җыела әледән-әле. Урамда кеше куркытып йөрүче малай-шалай түгел болар, ә исемнәре колактан-колакка пышын-пышын гына искә алына торган затлар.

Менә шул сарайга тагы кунаклар килеп тулды. Күзгә ташлана, әллә каян кычкырып тора торган затлы машиналары - «БМВ», «Мерседес» һәм «Кадилак»ларын калдырып тора алар бу көнне. Теге, гомере буе күмер чабып пенсиягә чыккан шахтерлар күк, «сигезле» яисә «тугызлы»га утырып киләләр. Һәркайсын үз шоферы китерә. Тән сакчылары да булмый хәтта...

Алмаз да керә иде бу олы җыенга. Ул үзенең ышанычлы шоферы Мәхмүт белән килде, әлбәттә. Монда килгәндә генә файдаланыла торган иске «сигезле»дә килделәр. Шоферлар хуҗаларын таш койманың аргы тарафында көтеп кала.

Өстәлләр затлы, мул була, җаның ни теләсә - шул бар. Әмма монда ашау-эчү, типтереп ял итү өчен килмиләр. Киңәш-табыш итәләр, фикер алышалар. Бәхәсләр дә булмый монда. Көн тәртибендәге мәсьәлә, килеп туган җитди проблема игълан ителә. Тәкъдимнәр керә. Һәм нәтиҗә ясала. Карар кылына. Рәислек итүче яисә түрәлеккә омтылучы да юк, һәр кеше тигез. Бер кеше - бер тавыш. Күпчелек хәл кылдымы - ризалашырга мәҗбүрсең, үз фикереңне яклап маташа алмыйсың. Монда канун шундый.

Моннан бер-ике ай әүвәл булып узган киңәшмәдә алар шәһәр хуҗасын сайлау фондына һәр борыннан берәр миллион акча җыярга хәл кылганнар иде. Кемне кайда түрә итеп кую мәсьәләләре дә киңәш-табыш ителә монда. Кайсы районга кемне милиция начальнигы итеп җибәрү, налог җыю оешмаларыннан кемне алып, алар урынына кемне кую - азмыни җитди мәсьәләләр. Һәм, әлбәттә, бу дөнья белән хушлашырга тиеш булган тәккәбер вә көйсезләрнең дә исемлеге монда тәгаенләнә. Әлеге җыен хәл иткән эшкә һичкем каршы төшә алмый. Шәһәр башлыгы да ризалашырга мәҗбүр, аннан югарылары да.

Бу юлы исә көн тәртибендә әллә ниткән сәяси мәсьәләләр күренми иде. Ярлыларга ярдәм йөзеннән Көнбатыш илләре зур күләмдә бушлай азык-төлек җибәргән. Шуны кулга төшерү, сату һәм миллиардланган байлык казану юлларын киңәш-табыш иттеләр. Кайсы түрә белән кем сөйләшә, кемгә күпме бирә. Бу - бер булса. Икенчедән шул гуманитар ярдәмне әвеш тәвеш китергән көннәрдә шәһәрнең кибетләре һәм базарлары аерым бер режимда эшләргә тиешләр. Әйтик, ит комбинатлары ремонтка ябылырга тиеш, берничә база һәм складларда ут-күз чыгып болай да урланган-таланган запаслар юк ителергә, авыл районнарыннан азык-төлек китерүдә өзеклек тәэмин ителергә тиешле. Һәр кеше үз урынын белергә, бөтенесе сәгать механизмы кебек эшләргә тиеш була мондый җаваплы көннәрдә.

Сөйләшүләр дустанә шартларда ипле генә тәмамланып килә иде инде. Кинәт, гомер булмаган хәл, ишектә кыңгырау тавышы ишетелде.

- Керегез, - дип тавыш бирде арадан берәү.

Бүлмәгә күкрәгенә автомат аскан сакчы килеп керде. Гомер булмаган гайре табигый күренеш иде бу. Борчулы күренә, һәм кабалана да кебек иде үзе. Ишек катында утырган «авторитет»ның колагына иелде ул керә керешкә.

- Юк, - диде тегесе, аны үзеннән этәреп. - Безнең монда колакка сөйләшү гадәте юк, кабул ителмәгән. Һәммәбезгә ишетелерлек итеп әйтегез. Ни булган анда?

Сакчы кемнәр белән эш иткәнлеген яхшы белә. Муенында автомат булса да каушый-тотлыга аңлатырга кереште.

- Сезнең монда зур киңәшмәгә җыйналуыгыз хакында хәбәр киткән.

- Кемгә? - дип сорады, ишек катында утыручы. Башкалар берни булмагандай, тыныч кына фужерларыннан сок яисә минераль су йотып тыңлап утырдылар. Каушау, курку, чәбәләнүнең заты да булмады.

- Шәһәр хуҗасы Фәлах Экзамычка туры телефоныннан шалтыратканнар.

- Бу хакта кем хәбәр бирде?

- Милициядән. Үзебезнең ышанычлы кеше шалтыратты.

- Алай икән...

Әңгәмәне алып баручы башкаларга күз төшереп алды. Ни эшлибез, кемдә нинди тәкъдимнәр бар, дигән сорау иде бу. Тәкъдим кертергә ашыкмадылар. Үзең хәл ит, дигән битарафлык иде бу.

  • Ә шәһәр хуҗасының реакциясе булганмы? Булса - нинди?..

  • Ул эчке эшләр бүлегенә ашыгыч рәвештә оператив группа җибәрергә әмер биргән.

Иңбашларын сикертеп куйды берәүләре. Булмас, башка сыймый торган хәбәр иде бит бу. Шәһәр башлыгы үз кеше, ул алай эшләмәс. Аның да башы ике түгел.

- Бу информация дөресме, ул каян алынды?

- Информация дөрес. Шәһәр хуҗасының ярдәмчесе белән элемтәгә кердем. Эчке эшләр бүлегеннән дә расладылар шул ук хәбәрне. Ике арада булган сөйләшүне тыңлап торган элемтәче дә безнең кеше. Ул да бер-бер чара күрергә киңәш итте.

- Димәк, информация дөрес, - дип, әшнәләренә йөз белән борылды әңгәмәне алып барган. - Оператив группа кунакка килә үзебезгә.

- Башка сыярлык эшме бу, - дип, гаҗәпләнүен белдерде Алмаз. - Без монда депутатлар гына да җиде-сигез кеше.

Арада яшь ягыннан бераз өлкәнрәк булып, моңарчы дәшми-тынмый гына үз урынында алма суы эчеп утырган ир-ат телгә килде.

- Тыныч һәм кабаланмый гына үзебезнең арбаларга утырып таралышыйк, җәмәгать, - диде ул ипле генә. -Капкаларны ачып куярга, этләрне читлекләренә бикләп куярга. Коралларны җир астындагы яшерен келәткә. Һәм берни булмагандай бакчада эшләп йөрисез шунда. Килсеннәр, күрсеннәр... Һәм тынычланырлар. Араларында безнең кеше булмый калмас.

Ашыгучы-кабаланучы булмады. Матур гына хушлашып кайсы-кая үз юлы белән китеп барды. Алар таралышып биш-ун минут үткәч оператив группа килеп җитте.

«Кулларыгызны күтәрегез... Кулларыгыз... Стенага... Бинада тагы кемнәр бар?!», дип бик олыдан кубып тотынсалар да әллә ни майтара алмадылар. Каралты курада сәләмә генә киенгән бер каравылчы һәм тагы бер бакчачыдан башка һичкемне тапмадылар.

«Ялгыш тревога булган, гафу итегез...» дип, кире кайтып китәргә мәҗбүр булды көтелмәгән кунаклар.

Ә зур даирәләрдә берни дә эзсез генә узмый. Вакытсыз таралышырга мәҗбүр ителгән шәһәр авторитетлары ике сорауга җавап эзләде.

Ул җыен хакында кем шалтыратып хәбәр салган? Урыны турында булсын, вакыты турында булсын, үзләреннән башка һичкем белми. Һәм белмәскә тиешле иде. Шоферлары да килеп җиткәчтен генә төшенәләр. Дөрес, машиналарның һәркайсында телефон бар. Ә шоферлар бер түгел, мең кат сыналган егетләр.

Сорауның икенчесе тагы да мөһимрәк: Фәлах әфәндегә ни булган? Үз акылындамы ул, ни өчен ул аларның барысын берьюлы стенага терәргә җөрьәт иткән? Әле яңа гына үзен шәһәр хуҗасы итеп сайлап куйдылар, онытыр ара да узмады.

Кичкырын Алмазга (махсус элемтә аша) ашыгыч хат китереп тапшырдылар. Кабинетта ялгызы гына калгач ачты ул аны. Мондый хатлар көн дә юлланмый, телефонга ышанырга ярамаган үтә мөһим хәбәрләр килә бу юл белән.

Эчке бер киеренкелек белән сак кына ачты ул аны. Дикъкать белән укырга кереште. Һәм шундук эсселе­-суыклы булып китте, үз-үзен кая куярга белми башлады. Үз күзләренә ышанмады.

«Алмаз. Без җыелган сәгатьтә синең машинадагы телефоннан шалтыратып хәбәр салганнар. Шоферың турыдан-туры Фәлахның үзенә шалтыраткан. Бу шик астына куелмый торган, кат-кат тикшерелгән факт. Ышанасың килмәс, әлбәттә. Әмма шуны белеп тор, соңгы араларда синең кайда һәм кем белән булуың турында ул даими рәвештә Фәлахның үзенә һәм... ышансаң -ышан, ышанмасаң - юк, хатыныңа хәбәр биреп килгән. Ул хәбәрләрнең стенограммалары белән үзеңне дә таныштыра алабыз, алар безнең кулда.

Бу хатны яндыр. Ә шоферыңны бер-бер сәбәп табып Аккош күле буендагы спорт һәм ял базасына җибәреп кайтар...»

Аяз көндә яшен суккандай тәэсир ясады бу хәбәр. Үзенә ышангандай ышана иде бит ул аңарга. Көннәр буе бергә йөрү генә түгел, күңелендәге серләренә кадәр бүлешеп, уртаклашып яши иде. «Их, Мәхмүт... Мәхмүт... Ни җитмәде икән сиңа...» дип, уфтанып куйды үзалдына. Һәм шоферын чакырып кертте. Дөнья хәлен белеп булмый, аның күзләренә соңгы тапкыр бер карыйсы килде. Әмма ул-бу сиздермәде. Эченә буш кәгазь салынган чиста конверт сузды үзенә.

  • Бар әле, Аккош күле буендагы спорт һәм ял базасында безнең егетләр утырырга тиеш, шушы конвертны илтеп кайт үзләренә, - диде.

  • Ярар, - диде Мәхмүт, ни өчендер тартына төшеп. Гомер булмаган хәл, күз карашын читкә төбәде ул, һәм ике колагы берьюлы кызарып чыкты. Инде чыгып киткән иде шофер. Нидер искә төшереп, Алмаз аны кире дәшеп алды.

  • Джип үземә кирәк булыр. Иске машинада гына барып кайт инде, яме, - диде.

Шофер китте. Һәм шул китүдән әйләнеп кайтмады. Икенче көнне хәбәр китерделәр: Күл читендәге аланлыкта машинасына ут капкан һәм кабинадан чыгып өлгермәгән булса кирәк, үзе дә янып үлгән.

Хөрмәтләп, туган авылына кайтарып күмделәр. Дөнья кадәр кеше озата барды. Әйбәт егет иде дип сөйләделәр таныш-белешләре. Ни сабыр кеше, хуҗасы да түзмәгән, күз яшьләренә буылып елаган, диделәр. Һәм егетнең әти-әнисенә күп итеп акча да биреп калдырган. Мәхмүтне шул рәвешле олылап шәһәрдән озата килгән дусларын бөтен авыл рәхмәтләр укып озатып калган.

Шул уңай белән Фәлах чакыртып алды Алмазны.

- Дустым, зур кайгың булган икән, уртаклашам, - диде ул, моңсу карашын аяк очларына текәп.

Алмаз сер бирмәде.

- Әйе, зур югалту булды, - диде башын түбән иеп.

- Шофер бит ул, хатынга караганда да якынрак, ышанычлырак була, - диде Фәлах, бу юлы инде әңгәмәдәшенең күзләренә текәлеп. Сынавы иде бу аның. «Хатын»ны искә алганда махсус басым ясады.

Ә Алмаз килешеп, башын какты. Әйтерсең, хак сүзләр генә ишетте, күзләренә төбәлгән караш һәм бу гыйбарәнең ни өчен әйтелүен бөтенләй аңламаганга сабышты.

  • Нигә дәшмисең, шулай түгелмени? – дип, төпченде Фәлах, аның саен.

  • Мәхмүт әйбәт, тугрылыклы егет иде, урыны җәннәттә булсын.

Шул җавапны ишеткәч кенә иркен сулыш алып куйды Фәлах. Хакыйкатьтә ничек икәнлекне икесе дә аермачык белсәләр дә, куертмадылар сүзне. Ул киткән-беткән бит инде, аны кире кайтарып булмый.

Дөнья хәлләрен сөйләшүгә күчтеләр. Сүз иярә сүз чыгып Италияны искә төшерде Фәлах. Альп таулары итәгендә ничек ял итүләрен хәйран калып сөйләде. Үзенең, ниһаять, Ләйсәннән канәгать калуын белгертте.

Бу хәбәр абый кешене, билгеле инде, пошаманга салды. Әмма бу юлы да күңелендәген сиздермәде. «Бик яхшы булган», дип, хуплап кына куйды.

  • Ләйсән яңа фатирына күчтеме соң әле? - дип сорап -куйды бераздан.

  • Белмим шул, байтактан күргән юк аны.

- Ничек?!. Бу сине бизәми, дустым. Ләйсән кебек гүзәлне студентлар тулай торагында яшәтү бизәми сине. Шул исәптән мине дә. Кичекмәстән күчер фатирына. Үзенә-үзе хуҗа булып, үзенчә яшәсен.

- Ярар. Сез хаклы, шулай итәрбез, - булды җавап.

Алмаз үзе дә шулайрак уйлап йөри иде. Үз исеменә язылган ордеры була торып, нигә әле аның сеңлесе кеше почмакларында иза чигеп йөрергә тиеш. Керсен, урнашсын фатирына. Ә Фәлахтан котылу чарасын бергә-бергә күрерләр.

Кочаклашып, эчкерсез дусларга гына хас җылылык белән аерылышты алар. Барысы да ал да гөл икән дип уйларсың.

— 45 —

Сеңлесен яңа фатирга Алмаз үзе алып килде. Ишекләрен ачып кергәч тә хәйран калдылар. Өй эче югары зәвык белән җиһазланган иде. Ләйсәнне «ах» иттергәне өр яңа немец фортепианосы булды. Фәлах аны дәүләт хисабына консерваториягә бүләк дип кайтарткан иде. Монда китертүне кулайрак күрде. Кыз аны ачып карамый булдыра алмады, ялтырап торган өр яңа клавишаларына баскалады.

  • Мин мондый инструмент хакында ишетеп кенә белә идем әле, - диде, куанычын абыйсы белән уртаклашып.

- Бүләк бирүчесе кем соң! – дип, сынау катыш кинаяләп куйды Алмаз. Фәлахның соңгы сәяхәттән бик канәгать кайтуы шиккә салган иде аны. Хәер Фәлахның сүзләре һәм кыланышларын гади логика белән генә аңлап бетерү мөмкин түгел. Ләйсән белән уртак бәхет тапкан булса, үзен башкачарак тоткан булыр иде ул. Теге көнге шау-шу да, башкача түгел, аны куркытуга юнәлдерелгән иде бит.

- Рәхмәт абыем, ярый әле син бар, - диде Ләйсән. Өйдәге җиһазларны аның бүләге дип кабул итте.

Дәшмәде Алмаз. Аның шулай уйлавы, бәлки, кулайрак та булыр.

Ул арада кызның тавышы йокы бүлмәсе тарафыннан ишетелде.

- Бу бит хан сараендагы кебек булган, абыем, ай нинди матур...

Алмаз да йокы бүлмәсенә керде. Гаҗәпләнүен сиздермәскә тырышты. Әмма хәйран калмаслык түгел иде, Италиядән кайтарылган йокы бүлмәсе җиһазлары күз явын алырлык булып чыкты. Фәлахның үҗәтлегенә исе-акылы китте аның.

Аш-су бүлмәсендә дә бар нәрсә җитеш, өстәлгә эскәтерт җәелгән, савыт-саба чыгарып тезелгән, чит ил маркалы суыткыч утка тоташтырылган иде. Суыткыч ишеген ачсалар, анда шыплап затлы ризыклар, шәраблар тутырылган булып чыкты.

Бу юлы инде шатлыгын, куанычын кая куярга белмәгән Ләйсән, рәхмәт йөзеннән, абыйсын кочаклап ук алды.

  • Бу шундый уңайлы, матур фатир булган, абыем.

  • Әйе, фатир яхшы чыккан. Әмма... – дип, әйтә башлаган җөмләсен тәмамламый төртелеп калды Алмаз.

Ләйсән дә сагая калды, тиз сизеп алды эшнең нидә икәнлеген.

  • Тагы шул Фәлахны искә төшердеңме, абыем.

  • Беләсең, фатирга ордерны ул бирде. Болар һәммәсе аңардан.

  • Аныкы... Әмма үз кесәсеннән түгелдер бит?!

  • Шулаен-шулай. Әмма ул аны үзенеке саный. Бүләк алгансың икән, түләргә дә кирәк булачак.

Кыз уйга калды. Канатланып оясыннан очып киткәндә генә тузан өстенә егылып төшкән нарасый кош баласын хәтерләтте ул шул мизгелдә.

  • Абыем, ә син аңарга бу фатир өчен түли алмыйсыңмы? Мин мәңге бурычлы булыр идем үзеңә.

- Түли алам, - диде Алмаз кистереп. Сеңлесен бу авыр халәттән тизрәк азат итәсе килә иде аның. - Әмма...

- Нәрсә әйтергә телләдең, әйт инде, абыем?

- Фәлах акчага мохтаҗ түгел, ул акча алмаячак. Аңарга син кирәк. Ул сине сөяркәсе итеп, кеше-кара күзеннән, хатыныннан качып-посып шушы фатирга килеп йөрергә хыяллана.

Ләйсән, оялудан һәм гаҗәпсенүдән уч төпләре белән ике колагын томалады.

- Шул гөберле бака беләнме!.. Ул миңа кирәк түгел. Күрү түгел, минем аның хакында ишетәсем дә килми, абыем.

Шулчак фатирга урнаштырылган телефон шалтырады кинәт. Кыз, ирексездән шул тарафка сөрлегеп куйды.

- Кирәкми. Телефонга кагыласы булма, - дип, туктатты аны абыйсы.

- Бу улмы? - дип, пышылдауга күчте, курка калган Ләйсән.

- Кем булсын!.. Үзе булмаса да аның кешеләре, аның кулы уйный.

- Безнең монда икәнлекне каян беләләр?

-Димәк, беләләр, ишетәләр, күрәләр... - дип көрсенде Алмаз.

Алар ашык-пошык кына җыенып китәргә ашыктылар. Урамга чыккачтын гына, сеңлесен тынычландырып, үзенең ниләр ният итүен сөйләде Алмаз.

  • Фатир әйбәт килеп чыккан. Ул синеке Ләйсән, ордер синең исемдә. Әмма анда беркадәр саклык чараларын күрергә кирәк булыр. Йозакларны, телефон аппаратын алыштырасы һәм тагы кайбер тимер-томыр йомычкасы кебек нәрсәләр булуы ихтимал...

  • Мин куркам, абый. Ул Фәлахтан котылып булмас ахыры, кайда барсам шунда эзәрлекли ул мине.

- Эзәрлекләсен, бу аның эше. Ә син аны еракка да кума, якын да җибәрмә. Булдымы?!

- Аңладым, абый.

- Фатирыңа тагы бер ун көннән соң күчеп килерсең. Шул арада барысы да көйләнер, җайланган булыр, сеңел.

Ләйсәнне консерватория янында төшереп, үз юлы белән китеп барды Алмаз.

* * *

...Тагы ике көннән әлеге фатирга махсус органнарда эшли торган ике белгеч белән әйләнеп кайтты ул. Тегеләр фатирны Фәлахның «колак»ларыннан чистартты. Күлмәк төймәседәй нәни генә унҗиде тимер кисәге казып чыгарды алар. Ул төймәләр кайда гына урнаштырылмаган иде, гомер буе шул эш белән мәшгуль булган белгечләрне дә хәйран калдырды бу хәл. Тәрәзә борысы асты, телефон трубкасы, обой асларында яшерелгән була андый нәрсәләр. Әмма монда, шулар өстенә, зур карават өстендәге матрасның дүрт почмагына, туалет астына да «колак»лар беркетелгән иде.

- Монда кем, сез яшәргә җыена идегезме, Алмаз әфәнде? - дип сорады белгечләрнең берсе. - Сезне шул кадәр дә ышанычсыз кеше дип белми идек.

- Мин түгел, сеңелем.

Ышанмады тегеләр, булмаганны дип, иңбашларын гына сикерттеләр.

- Күпме еллар шушы эш белән шөгыльләнеп тә күргән юк иде мондый хәлне, - диделәр. - Чит ил разведчикларын да бу кадәр чуарламыйлар.

Килешенгән суммадан артыгы белән түләп озатты үзләрен. Алар китеп күп тә узмады икенче бригада килеп җитте, ишек куючылар. Элгәресенә тимәделәр, тышкы яктан икенче калын тимер ишек урнаштырдылар.

Сакланганны гына саклыйм, дигәнне истә тотып, бер очтан телефон номерын да алмаштырдылар. Һәм бары шуннан соң гына Ләйсән-сылу яңа фатирга килеп төште.

Килеп төште дигәч тә, килен булып түгел, әлбәттә. Бер чемодан әйбер күтәреп керделәр. Фатир үзе һәм йорт җиһазлары барысы да Фәлахтан бүләк.

Инде яңа фатирга күчкәчтен абыйлы-сеңелле икәүдән-икәү генә бер тынычлап чәй эчеп алырбыз дип, өстәл артына утырганнар гына иде, ишек шакыдылар.

- Абау, ходаем, - дип, аваз салды Ләйсән. Сискәнеп, кинәт урыныннан сикереп торды.

Алмаз өчен дә көтелмәгән хәл иде бу. Чөнки аларның монда икәнлеген, гомумән, белүче юк. Һәм белергә дә тиеш түгелләр иде.

- Берәр иптәш кызыңа адрес биргән идеңме? - дип сорады ул сеңлесеннән.

Юк дигәнне аңлатып, башын чайкады кыз. Ул чын-чынлап телсез калган иде.

Яңадан, бу юлы инде шактый ук әрсезләнеп хәбәр салдылар аргы тарафтан.

- Абый, син бар. Мин куркам, - дип, дәшә алды Ләйсән, ниһаять.

Ишекнең эчке катын ачып, тимер ишеккә куелган нәни күзлеккә текәлде Алмаз. Текәлде һәм телсез калды. Аргы тарафта кем дисез? Кунак егетедәй тыйнак кына елмая төшеп Фәлах басып тора.

- Ач, Апмаз дустым, ач, әллә танымыйсыңмы, - дип, аваз салды кунак. Әллә тимер ишек аша күрәме?!

Ишектән балкып, көлеп килеп керде ул. Кулындагы төргәкне кухня ишеге ярыгыннан куркып карап торган Ләйсәнгә сузды.

- Мә, Ләйсән-сылу, бу сиңа.

- Юк-юк, миңа берни дә кирәкми. Кирәк түгел, - дип, куллары белән бал кортын кугандай чәбәләнде ул.

Фәлах мөлаем елмайды гына бары, аягын салып Ләйсәнгә таба якынлашты.

- Яңа фатирга бүләксез килмиләр, Ләйсән-сылу. Бу ата-бабадан килгән гадәт, мин уйлап чыгармаган.

Бүләккә якын килмәде кыз. Алып килүче аны үзе ачарга мәҗбүр булды. Бер-бер тортмы, әллә эшләпә-фәләнме дип көткәннәр иде. Ялгыштылар. Алтын йөгертеп бизәлгән фарфор сәгать булып чыкты. Ул күзне камаштырырлык матур да иде. Ни гомер сүзсез торуыннан уңайсызланып, Алмаз әйтә куйды.

  • Зәвык бар инде ул сездә, Фәлах Экзамыч.

  • Булмаса, Ләйсән-сылуга гашыйк булыр идемме!.. Кунакның бу тапкырлыгын искә алмадылар, санга сукмадылар.

Фәлах исә, үзен чын хуҗадай иркен тотып, алып килгән бүләген залга чыгарып музыкаль инструмент өстенә урнаштырды.

- Бу сәгатьнең бер хикмәте бар, - диде ул, үзе артыннан ияреп килергә мәҗбүр булган абый белән сеңелгә. - Ул һәр сәгать саен музыка уйный. Һәм нинди музыка дип уйлыйсыз? Татар көйләре! Һәр унике сәгатьтә унике төрле татар көе. Махсус заказ белән эшләтеп Япониядән кайтарттым.

Билгеле инде, Фәлахның бүләге кешенеке төсле генә булмас. Шул минутта әлеге серле сәгать «Әпипә»не уйнап җибәрмәсенме?! Исең-акылың китәр, бер-бер тылсым-фәлән беләме әллә бу Фәлах. Төгәл кичке сигез тулган икән ләбаса.

Сәгать суккан көйгә тыпыр-тыпыр биеп тә алгандай итте әле ул. Яшь җилкенчәк малай диярсең, гәүдә генә авыр гөнаһ шомлыгы.

- Яңа фатирда һәр яңа сәгать саен яңа музыка тыңлап, җырлап-биеп кенә яшә, Ләйсән-сылу, - диде ул, еш-еш сулап. Шул аз гына тыпырдап алудан да сулышына капкан иде.

Чакырганны көтеп тормады, аш-су өстәле артына да беренче булып үзе чыгып утырды Фәлах. Аның һәр хәрәкәте һәм кыланышыннан, ул хакта ачыктан-ачык әйтмәсә дә, мин монда хуҗа, дигән ышаныч сизелеп тора иде.

  • Әйдәгез, өстәл артына, - дигән чакыру ташлаучы да ул булды. - Ләйсән, сылуның иң бәхетле көне ич бүген. Үз гомерендә беренче мәртәбә яңа фатирга, үз фатирына күчкән көне. Бәйрәм итәргә сәбәп бар! Ә сез борыныгызны салындыргансыз.

  • Фәлах әфәнде хаклы, чынлап та Ләйсән, кил әйдә, табын янына утырыйк, - дип, хуҗа кешегә кушылырга мәҗбүр булды Алмаз да.

  • Суыткычта бер-бер шәраб юкмы соң? Бу уңай белән тамакны чылатып алганда да зыян итмәс иде, Ләйсән-сылу.

Ләйсәннең суыткычын ачуы булды, янә Фәлахның тавышы яңгырады.

- О-о, шампан бар икән ләбаса. Шампанның да алтыны, патшалар гына эчә торганы! Ачып җибәр, Алмаз дустым.

Шәраб шартлап ачылды. Бәллүр бокаллар алтын күбек белән тулды. Фәлах урыныннан ук сикереп торды.

- Бу фатирда һәрчак музыка һәм Ләйсән-сылуның моңлы тавышы яңгырап торсын өчен, - дип, тост игълан итте ул. Һәм бераз дәшми торуы белән үзенә җәлеп иткәннән соң, оялчан үсмер егет сыман карашын түбән иеп, тавышын баса төшеп, йомгаклап ук куйды. - Бу фатирда музыка һәм җырга гына түгел, мәхәббәткә дә урын түрдән булсын өчен!

Башкалар белән бәллүр бокалын чәкештереп алгач, беренче булып соңгы тамчысына кадәр эчеп тә җибәрде ул. Һәм үз-үзеннән, әйткән сүзләреннән тирән канәгатьлек кичереп, лып итеп урынына да утырды.

Тел ачкычлары эзләп күршегә керә торган зат түгел Фәлах. Шампанны да эчеп куйгач ул гел уен-көлке генә сөйләшеп утырды. Сүз арасында Ләйсәнне да онытмады, күңелгә ятышлы матур сүзләрне яудырып кына торды. Әмма кызның ул матур сүзләрне яудыручыга күптән ачыкланган үз мөнәсәбәте бар иде шул. Әллә бар, әллә юк иде алар аның өчен. Фәлахның уенда ни максат икәнлеген, һәм шул максатына ирешү юлында аның нинди генә мәкер һәм әхлаксызлыкларга сәләтле булуын белә иде бит ул.

Алмазның үзләре янында утыруына эче пошты Фәлахның. Күз кысып карады ул аңарга, ым кагып та алгалады. Әллә аңламады, әллә аңлаган көенә шул рәвешле үҗәтләнә, китәргә уенда да юк. Алай итеп тә, болай итеп тә барып чыкмагач, тәкъдим кертергә мәҗбүр булды.

- Без кузгалыйк инде, булмаса, - диде ул, Алмазга мөрәҗәгать итеп. - Ләйсән-сылу арыгандыр, үзе генә калсын. Бер ял итсен.

Бик рәхәтләнеп риза булды Алмаз. Рәхмәтләр әйтеп, кузгалдылар. Ишектән чыгып барышлый, абыйсы күрмәгәндә, Ләйсәнгә серле генә күз кысып алырга өлгерде Фәлах. «Мин әле хушлашмыйм, абыеңны гына озатып керәм. Ишекне ачарсың ич», дигән мәгънә салынган иде аның карашына.

Киттеләр... Ишектән чыккачтын да, гел уен-көлке генә сөйләп торган Фәлахны алыштырып куйдылар диярсең, Алмазга ябырылды ул.

  • Син нәрсә анда фатирның астын-өскә китердең? Нәрсә эзләдең? Таптыңмы, инде күңелең булдымы?!.

  • Туктагыз, Фәлах Экзамыч, сез мине дә аңларга тырышып карагыз. Ләйсән минем сеңел, аның куркынычсызлыгы минем өчен бик тә мөһим.

  • Мин дә беләм, ул чит ил шпионы яисә сәясәтче түгел. Аның куркынычсызлыгы өчен эшләнгән иде барысы да. Ләйсән - минем өчен иң кадерле кеше.

  • Шулай булгач соң, максатыбыз бер үк икән, ләбаса.

  • Бер үк... Бер үк... - дип, үчекләргә итте Фәлах үзен. - Ә йозакларны алыштыру, телефон номерларын үзгәртү нигә кирәк булды? Тимер ишек куеп кына миннән качырмакчы идеңме үзен?! Булмас, дустым, акылыңа кил. Кем белән эш итүеңне соңгы араларда оныта башладың. Онытма, син белгәнне - мин күптән киптереп элгән, дустым.

- Фәлах әфәнде... Туктагыз, гел юкка ачуланасыз, - дип, башлаган сүзен әйтеп бетерергә ирек куймады ул әңгәмәдәшенә. Аны бүлдерергә ашыкты.

- Җитте. Бүгенгә бер сүзеңне дә ишетәсем килми кабат. Әнә барасы юлың, - дип, урамга чыккач та Алмазга капма-каршы якны күрсәтеп, җәт-җәт атлап үз машинасына юнәлде.

Ләйсән беръялгызы торып калган фатирга Фәлах бераздан кире әйләнеп кайтты. әмма аны кертмәделәр. Утларын сүндереп, алдан ук хәстәрен күргән иде Ләйсән. Ишек шакуга да, телефон шалтырауга да җавап бирмәде, урыныннан кузгалмады. Әйтерсең, ул юк иде инде.

— 46 —

Фәлах үз өенә бик кәефсез кайтып керде. Аны әлеге дә баягы Исмәгыйл абзый каршы алды. Ни гаҗәп, ул аек иде бүген. Бу халәттә аны бик еш күрергә туры килми. Багана очраса, аңарга да килеп бәйләнергә әзер булып кайтып килгән дөнья кендегенә шул җитә калды.

- Исмәгыйл абзый, сиңа ни булды, нигә бу тикле шыр аек соң әле син?

Тегесе дә җавап эзләп күрше кесәсенә керә торган кеше түгел.

- Бу шәһәрдә соң чиктә бер кеше аек булырга тиештер бит.

Кем-кем, әмма Фәлах өчен көтелмәгән һәм гайре табигый жавап иде бу. Нигә шулай сөйләшә әле ул аның белән, шәһәр өчен җавап бирергә кем хокук биргән ул исерек башка?!

- Аңламадым, - диде бары. - Кемнәр исерек тә, кемнәр аек, Исмәгыйл абый, аңламадым...

- Аңлатыбрак та сөйләшә алабыз.

- Йә?! - дип, бүгенге түбәнсенү һәм гарьләнүләреннән кан баскан күзләрен картка текәде шәһәр хуҗасы. Бөтен ачуын аңардан алырга әзер иде ул.

Ә Исмәгыйл абзый гомер булмаганча ипле һәм тыныч иде бүген.

- Бүген кемнәр белән киңәшмә уздырдың әле син?

- Мин кем берлән киңәшмә уздырмам. Эшем шул, киңәшмәләрдән баш чыкмый...

- Юк-юк, - дип, бүлдерде үзен Исмәгыйл карт. -Телевизордан бүген зурлап күрсәттеләр. Театр бинасында киңәшмә уздыргансың икән. Янәшәңдә теге, иң зур кешегез, сезнең кебекләрнең атаманы утыра иде...

- Ул нинди сүз тагы? Каян килгән «атаман», авызыңнан җил алсын. Илбашы ул бик беләсең килсә.

- Булсын, илбашы булсын. Барыгыз да караклар ич. Каракларның да башында торучыны йә «атаман», йә «пахан» диләр төрмәдә.

- Ярар, телеңә салынма.

- Телевизорда күрдем дигән идем бит...

- Йә-йә, - дип иркен сулыш алды Фәлах. Үзе хакында укыганны, үзен телевизордан күрдек дип сөйләгәннәрен ярата иде ул. Шуңа йомшара төште. - Оныта язганмын. Бүген иртәнге якта хокук саклау органнарының берләштерелгән, киңәйтелгән активын уздырган идем бит. Күрсәттеләрмени?..

- Әйе, күрсәттеләр.

- Мин күрендемме соң? Ярарлык күрендемме?..

- Ярарлык кынамы соң! Синең белән башладылар, синең белән тәмамладылар яңалыкларны. Уңнан да күрсәттеләр, сулдан да күрсәттеләр.

- Рәхмәт, Исмәгыйл абый, ярый син бар әле яңалыкларны сөйләп торырга. Юкса, телевизор карарга да ара юк.

- Менә шул киңәшмәгезне әйтәм, Фәлах энем. «Актив...» дидеңме әле, «пассив» дидеңме - нигә корыны бушка аударып маташкан буласыз анда?

  • Җинаятьчеләр азынды. Көн саен диярлек кеше үтерәләр. Талыйлар, урлыйлар... Чара күрмичә ярамый, Исмәгыйл абый.

  • Күрдегезме? Тоттыгызмы инде берәрсен?..

  • Син алай сөйләшмә әле, Исмәгыйл абый. Монда җәннәт бакчасыдай йортта, биек койма һәм сак астында ятып син күрмисең, белмисең берни. Ә шәһәр халкы ут алгачтын урамга чыгарга да курка хәзер.

Кеткелдәп көлеп алды Исмәгыйл карт.

  • Яңалык ачтың бит әле син миңа... Соң, Фәлах энем, бүген генә башланмады бу хәл, ун ел буе шулай бит инде - көн дә үтерәләр, көн-төн талыйлар. Ә сез киңәшмә һәм «пассив» уздырасыз. Нигә тотмыйсыз, хөкем итмисез соң сез ул каракларны, үтерүчеләрне?

  • Шуның өчен дә җыелабыз, киңәшәбез инде. Чара күрергә дип, юлларын эзлибез.

-Таптыгызмы соң?

-Тапмасак, табарбыз. Милициягә яңа бурычлар йөкләдек. Прокуратура алдында да таләпләр куйдык. Куркынычсызлык органнары да эшне активлаштырачак. Нәтиҗәсе булмый калмас, боерган булса.

- Әй, Фәлах энем, - дип, янә кеткелдәп алды карт. -Күзгә төтенне җибәрә беләсез дә инде. Милиция, прокуратура, дәүләт куркынычсызлыгы, имеш. Берегезгә берни кирәк түгел сезнең. Акча гына кирәк!

- Исмәгыйл абый, телең ни сөйләгәнне колагың ишетсен! - дип, кисәтергә ашыкты Фәлах. Бер-бер кеше ишетмиме дигәндәй, ялт та йолт як-ягына карангалап алды.

- Кемнән куркасың. Син шәһәр хуҗасы ич, курыкма. Караклар һәм кеше үтерүчеләрне әйтәм, алар бит сезнең үз арагызда. Үз әшнәләрегез. Бергә ашап-эчеп яшисез.

- Исмәгыйл абый! - дип, инде чын-чынлап җикеренде Фәлах. Аягы белән җиргә тибеп куйды. Куркыта янәсе.

- Үтерүчеләрне беләсегез, тотасыгыз килсә, сез аны йортларның ишек төбендә утыручы карчыклардан сораштырыгыз яисә балалар бакчасына йөргән сабыйлардан. Кайсы урамда нинди төркем, аларның башында кемнәр тора, кайчан кемне үтергәннәр яисә үтерәчәкләр - бәйнә-бәйнә сөйләп бирерләр үзегезгә. Сезгә бит ул кирәкми. Шәһәрдә тәртип урнаштыру да кирәк түгел сезгә. Сезгә акча кирәк. Байлык, хакимият һәм халыкның дер калтырап торуы. Шулай булганда - сез бәхетле. Болганчык суда балык тоту җайлырак, дип яшисез ич, күреп торам, Фәлах энем.

- Исмәгыйл абый, тукта. Тукта дим. Исерек ни, аек ни, син шул ук һаман. Бер телеңә хуҗа була белмисең...

- Дөрес сүз әйттеммени?! Дөрес сүзгә җавап юкмы?! - дип, үртәде Исмәгыйл карт аның саен. Тукталырга уенда да юк иде.

- Әй, синең белән сөйләшеп торган мин җүләр, - дип, кул селтәде Фәлах һәм терт-терт атлап өенә таба юнәлде.

- Качты. Дөреслектән качты. Үз-үзеннән качты, Фәлах,- дип мыгырдана калды Исмәгыйл карт.

-47-

Кашка тәкәнең һичбер мохтаҗлыгы юк хәзер. Туган-тумача рәхәтләнә, балда-майда йөзә. Үз бәрәннәре күптән тәкә булды, көтүлекләргә хәзер алар хуҗа, бары да алар дигәнчә. Алар ният итә икән урманны тигез кыр, кырны урман итә. Нишләсен, сарык халкы күндәм инде ул, түрәләрнең күзенә генә карап тора. Дөньяда яши икән – түрәләргә рәхмәт. Яр читеннән бер чеметем үлән табып капса да, эчәренә яңгыр суы эләксә дә, шул – башлыкка шөкер әйтеп көн күрә. Кая китсен, ни эшләсен, дүрт аяклап үрмәләү һәм баш ию канга сеңгән. Яшәү рәвеше шундый.

Аннан ары өмет яшәтә тагы. Әнә ич, башлыклары аларны кайгыртып яши дип, ул китә-нитә калса безгә көн бетә дип, көн бакыралар, төн бакыралар. Бакыручыга колак салырга, бакырганга ышанырга күнеккән инде ул безнең сарык халкы. Шул хакка көн-төн бил бөгә, елына ике мәртәбә шәп-шәрә калса-кала, йонын бирә һәммә сарык. Тиресен салып бирергә, үз-үзен корбан итәргә дә әзер бит алар. Дөньялар гына имин, бәрәннәренең киләчәге генә өметле була күрсен. «Яшәсен Кашка тәкә. Яшәсен… Яшәсен…», дип бакырдылар иртәләрен-кичләрен. Ул бит безне көтүле итте. Ул бит безне бөтен галәмгә танытты. Ул гына безне сарык итте, дип шөкрана кылдылар...

Көннәрдән бер көнне Кашка тәкәнең кече бәрәне әтисенә килде. Һәм киңәш итте:

- Әтиебез, Кашка тәкә, - диде. – Сине дөньяда бөек затларның берсе, диләр.

- Шулай. Шулай… – дип раслады, карт тәкә канәгатьлектән ни эшләргә белми күзләрен челт-мелт йомып.

- Беләсеңме әти, бөекләр үзләренә онытылмаслык һәйкәл салып калдыралар, - диде.

- Ишеткән юк-югын, әмма сөйлә, - диде ата. – Ул һәйкәл нинди булырга тиешле соң?

- Борынгы Мисырда пирамидалар төзегәннәр.

- Шуннан-шуннан?..

«Мисыр» сүзе ошамады ошавын, «кысыр»га охшаган. Аның кайда үскәнлеген, нәрсә икәнлеген белмәсә дә, кызыксынган атлы булды.

- Парижда да мәшһүр «Лувр»га пирамида аша керәләр. Дөньяда бөеклеккә пирамида салып кына ирешергә мөмкин икән, әти.

  • Шуннан-шуннан?

  • Без дә, әтиебез, пирамида салыйк сиңа.

  • Башка эш калмаганмы? – дип, сорарга кирәк тапты Кашка тәкә. Бу сүзнең фәһемен төшенми аптырый иде әле ул.

  • Башка эшләрне онытырга, бер читкә куеп тору кирәк. Пирамида-һәйкәл иң мөһиме! Без аны шундый итеп салырбыз ки, ул Борынгы Мисыр пирамидаларын, Париждагыларны оныттыра торган булыр. Синең исем, синең дәвер, әтиебез, шул рәвешле, пирамида белән мәңгелеккә кереп калыр.

  • Соң, салыгыз, - булды җавап. – Мисырны да, Парижны да оныттыра торган булсын. Булгач-булгач булсын инде, булмагандай булмасын.

  • Әмма, әтиебез, - дип дәште бәрәннәре. – Илдә, көтүлекләрдә башка бөтен эшне, мәшәкатьне бер ун-унбиш елга онытып торырга туры килер, килештекме? Пирамида салу – уен-муен түгел, беләсең. Күп байлык, бик күп көчләр сорый.

  • Сез әйткәч, карышып булмый. Беләсез, мин үз бәрәннәрем өчен бөтен сарыкларымны корбан итәргә дә әзер бит. Ни өчен? Шуның өчен, чөнки сез минем бөеклегемнең дәвамы булачаксыгыз.

  • Әмма, әтиебез, ул пирамида өчен, сарыкларыңның җиде кат тиресен дә салдырырга туры килер. Ризамы шуңарга?

  • Ризалашмый нишлисең? Сигезенче кат тиреләре үсәр, боерган булса. Сарык түзә ул!..

  • Көтүлекләрне сатып җибәрергә дә туры килмәгәе, сөекле әтиебез?

  • Кирәк булгач, каршы төшеп булмый, сатарсыз.

- Күлләрне, чишмәләрне дә сатарбызмы?

- Бөеклек өчен… тарихта калу дигәндә, кызганып буламы?! Ихтыярыгыз, - диде Кашка тәкә. Зәңгәр күккә ашкан шул пирамиданы күз алдына китердеме, әллә үзенең бөеклегеннән хозурлануы иде, башын күккә чөеп торды бер мәл.

Бар икән күрәселәр. Илдә башка мәшәкатьләр онытылды. Сарык халкы дөньясын онытып, мең ел торган тарихи корылмаларны ватып-сүтеп, каршы чыгучыларны юкка чыгарып, сытып, пирамида корырга кереште. Дөньяда тиңе булмаган, тарихта күрелмәгән корылма булырга тиешле иде ул. Кашка тәкәнең бөеклеге, акыл һәм физик көченең олылыгын раслап торырга тиешле һәйкәл.

— 48 —

Төн буе күзен дә йоммый уйланып чыкты Фәлах Экзамыч, йокыга китә алмады. Үз-үзеннән канәгать түгел иде ул соңгы араларда. Максатына ирешми калганы юк иде бит аның. Кечкенә бер авылдан чыгып, иң әүвәл район җитәкчесе югарылыгына күтәрелде. Инде менә миллионлы шәһәр хуҗасы. Нинди генә каршылыкларны җиңәргә, кемнәрне генә сындырырга туры килмәде аңарга. Юлына каршы төшкәннәрне үз ишләре белән үзара чәкәштереп бер-берләре белән сугыштыра һәм юкка чыгара килде. Кеше язмышын ничек бутарга, «Мин кем!» дип йөргән имәндәй ир-атларны сындыру дигәндә, аңарга җиткән булмас. Сындыру гынамы соң, кирәксә яндырды, кирәксә батырды ул аларны. Максатка ирешү юлында чараларның теләсә кайсысын кулай тапты. Ә инде үзенә бирешмәгәннәрне Илбашы белән чәкәштерде, аның гайрәте белән сытты. Шәһәрдә бүген ул хуҗа! Барысы да аның авызына карап тора, ул ни дисә – шул була. Һәм булачак та…

Тик менә Илбашы олыгаеп бара. Уйламыйм дисәң дә, аны кем белән алыштыру хакында уйланырга туры килә. Ә кем аның урынына килә ала? Кешесе юк! Фәлахтан башка, әлбәттә. Бер карасаң, бу хакта уйланырга да уңайсыз, әмма уйланырга туры килә. Уйланырга мәҗбүр. Чөнки Фәлахтан башка ил белән идарә итәрлек кеше юк.

Фәлах баш хуҗа булып алсамы?! Дөньяның астын өскә китерер иде ул. Үзенә кайчандыр ялгышып кына бер кыек сүз әйткән министрларны каршында тезләнергә, үрмәләп йөрергә өйрәтер иде. Җир белән тигезләр иде кайсеберләрен. Үз сәгате сукканны көтеп яши иде бит ул. Күп калмады инде, ул сәгать җитәчәк. Һичшиксез җитәчәк, санаулы көннәр, айлар гына калып бара. Һичкем көтмәгән, уйламаган бер заманда яулап алачак ул тәхетне. Вулкан булып бәрәчәк, яшен ташы булып атылачак сәгатьләре бар әле Фәлахның. Ул үз-үзеннән канәгать бер кеше булып йөрер-йөрер дә, сәгате сукканны аңлагач та төбе-тамырлары белән куптарып атар югарыдагыларны. Моның өчен ни кирәксә, бары да бар аңарда. Дан – бар, дәрәҗә – бар, акча – бер букча. Хокук саклау органнарында аның кешеләре, ил белән идарә иткән мафия һәм эш кешеләре дә аныкы. Фәлахның бер сызгыруы җитә – шундук барысы да көрәшкә ташланачак…

Тик менә теш сызлавыдай бер вак кына нәрсә эчен пошырып тора бит әле һаман. Шул әлеге дә баягы Ләйсән. Максатына бер ирешсә, җаны тынычланыр иде. Максатына гына ирешсен, шундый итеп үч алачак әле ул аңардан. Шундый итеп алачак! Төн уртасында малай-шалай кебек шәһәр урамнарында аның тәрәзәсендә ут кабынганны көтеп арлы-бирле чабулап йөрүләре, аның ишеге төбеннән кире борылып китүләре онытылыр дисезме?! Барысы өчен дә җавап бирәчәк әле ул кыз. Кем-кем, әмма Фәлах Экзамыч онытыр димәгез. Онытмаячак!..

Ә абыйсымы? Анысы аның Фәлах өчен нибарысы көнбагыш орлыгы – чертләтеп урталай ярасы да тел очына салып кабыгын гына төкерәсе. Шуның белән тәмам, эзсез югалачак. Искә-санга да алучы булмаячак үзен.

Әлегә зурдан кубып каныкмый әле ул аңарга. Әмма үзенчә кисәтергә кирәк тапты. Көннәрдән бер көнне Алмазның кабинетына тентү килеп төште. Йөзләре кара маска белән капланган чуар киемле хәрбиләр иң элек аның үзен идәнгә йөзтүбән яткырып салдылар. Аннан эш кабинетының астын-өскә әйләндерергә керештеләр. Сейфларын ачтырдылар, китап һәм кәгазь араларыннан ниләрдер эзләделәр. Нәтиҗәдә, бер револьвер, кырык сигез патрон һәм рөхсәт кәгазе булмаган йөз мең доллар акча таптык дип, беркетмә тутырып киттеләр. Берочтан, корал һәм акчаларны да калдырмадылар, әлбәттә. Шунысы хикмәт, беркетмә калдырып, ул акча һәм револьверны алучылар шул китүдән эзсез югалдылар. Шәһәрнең эчке эшләр идарәсендә ул беркетмәгә кул куеп киткән милиция хезмәткәрләре, гомумән, хисапта да тормый икән.

«Йөз мең доллар югалтудан баш ярылып күз чыкмаган», - дип, фикер йөртте Алмаз. Әмма үзен рәнҗетүчеләр һәм сәгатьләр буе йөзе белән салкын идәндә яткыручыларның кем икәнлеген белергә иде бит. Дәүләт куркынычсызлыгы органнары да хәбәрдар түгел иде. Сорагач, җилкә генә сикерттеләр. Шәһәрне кулда тоткан дус-ишләре дә гаҗәпкә калды. Айдан төшеп, кире шунда күтәрелгәннәрмени?! Тентү белән килүчеләр, шул рәвешле, эзсез югалды. Алмаз үзе дә бу вакыйганы күпертеп йөрмәде, кат-кат мөрәҗәгать итмәде, эзләмәде. Төрле имеш-мимешләр аша ишетеп үзеннән интервью алырга килгән журналистларга да «Булмады андый хәл», дип кенә җавап кайтарды.

Шуның белән узды, онытылды ахыры дип, иркен сулыш алып өлгермәде, бәхетсезлек яңадан кабатланды. Көпә-көндез урам яклап үз офисының тәрәзә каршысында калдырып кергән өр яңа «Мерседес»ын урлап киттеләр. Милиция генә түгел, урланган машинаны шәһәрдәге бөтен дус-ише шул минутта ук эзләргә кереште. Эзләделәр, әмма нәтиҗәсез, суга төшкән балта мыни, эзсез югалды машина. Ә бит аның да бәясе аз түгел – йөзилле мең долларга кайтарткан иде.

Уйланырга, борчылырга сәбәп бар иде Алмаз өчен. Нигә юрарга белмәде ул боларны. Һәм икеләнү-уйланулардан соң Фәлахка мөрәҗәгать итәргә булды. Аны олылап үзенә кунакка чакырды. Әмма шәһәр хуҗасы ул билгеләгән урынга һәм вакытка килә алмады, ашыгыч мәшәкатьләре килеп чыккан диделәр. Ләкин очрашудан баш тартмады, җае чыгуга урынын һәм вакытны үзе билгеләргә вәгъдә итте.

Кич җитеп өенә кайтырга чыккачтын Алмазның кесә телефонына шалтыраттылар.

- Сезне унбиш минуттан «Пар күгәрчен» ресторанының банкет залында хуҗа көтә, - диделәр.

Сорау бирү түгел, килеп ирешкән хәбәрне беркат күңел аша үткәрергә дә өлгермәде. Элемтә өзелде. Җавап та көтмәделәр хәтта. «Хуҗа көтә…» һәм вәссәлам. Ирексездән, сәгатенә күз төшерде Алмаз. «Пар күгәрчен» ресторанына кадәр, шундук кире борылып, шактый нык куып барганда гына да, унбиш-егерме минут вакыт кирәк. «Димәк, Фәлахның күзе монда да бар», дигән нәтиҗә ясады ул һәм машинасын кире борды. Үзе йөртә иде ул машинаны. Мәхмүт үлгәннән соң яңа шофер тапмаган иде әле. Авызы бер пешкән – өреп каба, дигәндәй, сайлана иде әлегә. Артыннан, бераз калыша төшеп икенче машинада тән сакчылары озатып йөри үзен.

Төгәл унбиш минут дигәндә билгеләнгән урынга барып өлгерде Алмаз. Тән сакчылары рестораннан күз күреме ераклыкта туктап калды. Ике машина арасындагы даими элемтә аша шулай кисәтелгән иде.

Фәлах ресторанда иде инде. Ашыгып килеп кергән кунакны күргәч тә йомшак урыныннан кузгалмый гына сәгатенә күз төшереп алды. Кәефе шәп, авызы колакта иде үзенең.

- Көттерәсең, дустым… Төгәл кырык биш секундка кичегеп килдең, - дип, көлгән булды ул. Һәм, вәкарь белән генә, бер йомарлам ак майны хәтерләткән кулын күрешергә сузды.

Сый-хөрмәт әзер иде. Залда икәүдән-икәү генә торып калдылар.

- Йә, дустым, байтактан күрешкән дә юк, сагындырдың… Сөйлә, нинди яңалыкларың бар? – дип, тагы башлап үзе дәште ул.

Аның һәр сүзеннән, берөзлексез дәвам иткән мәкерле елмаюы һәм карашыннан сизде Алмаз. Эчкерсез сөйләшү булмаячак бүген. Күзәтү, сынау өчен чакырган ул аны һәм аның ничек тынгысызланганын күреп бер рәхәтлек кичерер өчен.

- Барысы да яхшы. Ал да гөл, - диде Алмаз.

- Ал да гөл булмый соң… Синеке башкача булырга тиеш тә түгел. Шәһәрнең иң өлгер егетләреннән берсе саналасың ич син.

- Тырышабыз, - диде. – Сезнең ярдәм белән инде, Фәлах әфәнде.

Хуҗаның ачуын китерде бу сөйләшү. Ул аның, үзен күргәч тә, зарлана башлавын, каршында чүгәләп ярдәм соравын көткән иде. Баксаң, моның үзәгенә үтмәгән икән әлө.

  • Бапрысы да яхшы инде алай булгач. Бәхетлесең… – дип, төртелә калды Фәлах.

  • Яхшы, Фәлах әфәнде.

  • Ә Ләйсән-сылу ничек икән? Аны күргән дә юк бит хәзер. Синең күргәнең, хәлен белешкәнең бармы?

  • Бар, күрешеп торабыз. Бик әйбәт урнашты, сезгә бик тә рәхмәтле.

  • Тырыштык инде, - диде дә, уйланып торды бер мәл. Әмма һөҗүмгә күчү өчен уңайлы мизгел җиткәнлекне тойды ул шунда. – Ләкин, рәхмәтен генә ишеткән юк.

  • Әйтте ич, Фәлах абый. Гел әйтеп кенә тора.

  • Син, - дип, өстәлгә китереп сукмасынмы шунда Фәлах. – Нәрсә син теге нәмәрсәмә чабата кайтарып утырасың?! Мыскыл итәргә булдыңмы мине…

Өстәл өстендәге савыт-саба биешеп куйды аның сугуыннан, бәллүр бокаллардан бересе, өстәл өстендә мәтәлчек атып, аяк очына төшеп чәлпәрәмә килде.

  • Сез сорадыгыз. Мин җавап бирдем, Фәлах әфәнде. Ничек мин сезне мыскыл итә алыйм?..

  • Сеңлем әйбәт тә, сеңлем әйбәт, дип утырасың. Шул мыскыл итү түгелме? Мин алып биргән фатирда сеңелең башка мужиклар белән очраша, ә син шуны белмисең. Пычагымамы син миңа, - дип, җикеренүен дәвам итте Фәлах.

  • Белмим. Ишеткәнем дә юк. Нинди сүз ул? Каян килгән мужиклар? Булмаганны…

  • Син белмисең, күрмисең шул, әнә. Ә мин беләм! Миннән саклыйсыңмы аны!.. Ә ул, бик беләсең килсә, узган ял көннәрендә теге… Мәскәүгә чыгып качкан ата мәчесе белән очрашкан.

  • Ул нинди мәче? Ул нинди сүзләр ул Фәлах әфәнде?

  • Эшләр болайга китсә бел, дустым, машинаңны, байлыгыңны гына түгел, башыңны югалтуың да бик ихтимал.

  • Әнә ничек! Димәк, машина һәм тентүләр Сезнең эш, Фәлах әфәнде. Ләйсән өчен үч аласыз. Шулай дәвам итсә, башымны да югалтуым ихтимал, дидегезме?

  • Дидем… Һәм соңгы кабат кисәттем, - диде Фәлах, әллә ни арада кан баскан усал күзләрен туры төбәп.

  • Димәк, сезнең кул уйнаган булып чыга... Көпә-көндез офиска кереп үземне мыскыл итү, талау – болар барысы да сезнең эш.

  • Әйе, - диде Фәлах, яшереп торырга кирәк санамыйча. – Үзем бирдем. Һәм үзем үк алачакмын да. Кадер белмәгән кешеләр белән башкача эш итеп булмый.

  • Мин дә әйтим, Эк…замыч. Минем белән булышудан туктагыз. Үзем дә бетәчәкмен, сезне дә бетерәчәкмен, вакытында туктала белегез, эзәрлекләмәгез мине.

  • Мин сине эзәрлекләмәм. Башка эшләрем дә җитеп ашкан. Тик бер нәрсә, шулай дәвам итсә, Ләйсәнне әйтәм, аның абыйсыз калуы да ихтимал. Абыйсы булмаса, ул кемгә аркаланыр икән?

  • Аның әтисе бар. Районда, авылда туганнары бик күп.

  • Районда… Авылда, имеш… Районда, авылда кем яши дип беләсең син?..

  • Халык яши.

  • Халык имеш, - дип, борынын җыерып куйды Экзамыч. Өстәп тагы нидер әйтмәкче иде дә, тыелып калды.

  • Фәлах әфәнде, - дип, ярым пышылдауга күчеп сөйләргә кереште Алмаз. – Минем белән бер-бер хәл була икән, хәтерегезгә киртләп куегыз, шул көнне шул сәгатьтә үк, үзегез генә түгел, шәһәргә соңгы биш-алты ел эчендә килеп тулган бөтен нәсел-нәсәбегез юк ителәчәк. Мин моны алдан ук кайгыртып куйдым, акчасы түләнгән, хәтерегездән чыгармагыз. Яшисегез килсә, үзегездән бигрәк – мине саклагыз!

  • Нәсел-нәсәбнең ни катышы бар монда? Аларны син белмисең. Һәм таба да алмаячаксың, - диде Фәлах. Әмма күңеленә шом керде, курка калды. Дәүләт хисабыннан ярдәм итү дигәндә, бик тә туган җанлы кеше иде бит ул.

  • Туганнарың күп, кайсеберләрен үзеңнең дә оныткан булуың ихтимал. Мә, барлап чык, монда барысы да төгәл күрсәтелгән, - дип, куен кесәсеннән бер төргәк кәгазь чыгарып шәһәр хуҗасына сузды Алмаз.

Тегесе кабаланып актара, укый башлады. Өй адреслары гына түгел, эш урыннары һәм телефоннарына кадәр төп-төгәл теркәлгән иде анда. Фәлах, уйга калып, кәгазьләрне кире сузды. Алмаз үрелеп алмады ул кәгазьләрне.

- Үзегезгә булсын. Бездә ул бар, - диде.

Фәлах бертын тирән уйга бирелеп торды.

  • Ә мин бит сине менә шушында, хәзер үк кулга алдыра алам, алайга китсә. Һәм шуннан эзсез югалуың да ихтимал.

  • Ут белән шаярмагыз, Экзамыч. Ул очракта сез дә ерак китәргә өлгермәссез…

  • Куркытма. Син бит монда үзең генә килдең. Синең һәр адымыңны бүген күзәтеп тордылар. Син беръялгызың джипта килдең.

  • Ихтыярыгыз, ничек телисез – шулай уйлый аласыз, - диде Алмаз, тынычлыгын һич югалтмыйча. – Егетләрегез бик тә игътибарсыз икән. Алар ни эшли соң, ияреп кенә йөриләрмени?.. Бу рестораннан өч чыгу юлы бар, Фәлах әфәнде, алар барысы да безнең күзәтү астында. Тынычлап, иркенләп утыра аласыз…

Көелып төште Фәлах. Ни әйтергә белмәде. Шул вакыт ишектән башларын тыгып алган тән сакчыларына җикеренеп кычкырды.

- Барыгыз әле, йөрмәгез монда.

- Тыныч булыгыз, Фәлах Экзамыч, йөрәгегезгә авыр алмагыз. Бу бит янау түгел, үз-үземне саклау чарасы гына. Ул-бу була калса, дип кенә кисәтүем. Без сезне хөрмәт итәбез. Сезне үзебезнең хуҗа, ягъни патрон дип саныйбыз. Сезнең исәнлек безгә бик тә кирәк. Безнекенә дә тимәгез инде, ярыймы?!

- Ярый, - диде Фәлах. Һәм, хушлашырга да онытып, җәт-җәт атлап чыгып китте.

-49-

Фәлах белән соңгы очрашу онытыла торганнардан булмады. Үзара мөнәсәбәттә киеренкелек соңгы чиккә җитте. Алай гына түгел, хәтта арырак та узды булса кирәк. Килеп туган хәлдән чыгу юлларын эзләде Алмаз. Котылу юлын тапмаса, барын да үз файдасына Фәлах хәл итеп куюы ихтимал. Ә Фәлах озакка сузарга яратмый, ул аны якын көннәрдә ук кулга алырга яисә юкка чыгарырга омтылачак. Димәк, аңардан алдарак өлгерергә кирәк. Әмма ничек?..

Фәлахны физик яктан юкка чыгару яисә юк итәргә омтылу көтелмәгән каршылыкларга очрарга мөмкин. Аяныч нәтиҗәләр кирәкми. Тагы нинди чара кылырга мөмкин соң?

Шәһәр авторитетлары арасында аерата хөрмәт казанган таныш-белешләренә мөрәҗәгать итте ул. Күпләре җилкә генә сикертте: «Фәлахка каршы барып буламы…» янәсе. Шулай да берәве «Хан»га мөрәҗәгать итеп карарга киңәш итте.

Авторитетлар арасында да аерым дәрәҗәгә ия булган «Хан» кушаматлы кешене Алмаз үзе дә яхшы белә иде. Аның Фәлах белән борчагы пешмәгәнлекне дә белә. Ә инде Фәлахның теге көнне Аккош күле буендагы зур җыенны өзүе бернинди кысаларга да сыймый, гафу ителә торган эш түгел иде.

- Ничек бар – шулай сөйләп бирде Алмаз.

- Синең эшләр шәптән түгел, - дип, баш чайкады, нәтиҗә чыгарды утны-суны кичкән «Хан».

- Шуңарга килдем дә. Ни эшлим, киңәш бир «Хан»?

- Ул кеше ил хуҗасы да булып алса, беребезгә дә көн күрсәтмәячәк. Шуңарга вакытында чарасын күрү кирәк.

- Нинди чара? – дип, түземсезләнде Алмаз.

- Аның илбашы артыннан йөреткән эшләрен бүген үк югарыга җиткерергә кирәк. Кем-кем, әмма «бабай» гафу итә белми, шундук үз урынына куячаклар.

- Дәлилләр бармы? Юкса, ышанмаячак, аларны бит туган-тумача дип сөйлиләр.

- Дәлилсез сүз сөйли торган заман түгел, Алмаз, -дип, өч кат йозак ике кат ишек ачып, сейфыннан видеокассета чыгарды «Хан». – Менә шуны «бабай»ның үзенә тапшырырга кирәк. Үз кулың белән аның үз кулларына!

- Шуннан?

- Шуннан, икенче көнне таң әтәчләре кычкыргачтын да Фәлах Экзамычның эштән алынуы турындагы әмергә имза куелачак. Шул кассетаны син илтеп тапшырырга тиешле. Бу барыбыз өчен дә кирәкле эш. Ә синең өчен аеруча, - диде «Хан».

Алмаз бер мәлгә югалып калды. Ни дияргә белмәде. Фәлахның яхшылыклары аз тимәде бит аңарга. Дөньяда бит әле “намус” дигән төшенчә дә бар.

- Мин уйлап карармын, - дип, җавап кайтарды ул.

- Уйлап карау юк! Бүген үк, хәзер үк тапшырачаксың. Юкса, Фәлахның кодрәте зур, мөмкинлекләре чикләнмәгән.

- Бәлки иртәгәдер, ул кадәр ашыкмыйк. Иртә-кичтән хәерлерәк, дигән сүз дә бар бит әле, - дип, бер карарга килә алмый изаланды Алмаз.

«Хан» башлаган эшен ярты юлда калдыра торган кеше түгел. Дөньяның тәртипләрен яхшы белә. Алмазның беркатлылыгына гаҗәпләнде ул.

- Алмаз, без синең белән ул иртәгәсе көнне күрмәвебез дә ихтимал. Аның кешеләре синең арттан күзәтеп килделәр. Безнең күрешү, без сөйләшкән сүзләр дә бик тиз барып ирешер. Фәлахның «колак» һәм «күзләре» хакында легендалар йөри. Сейфтан чыккан бу кассета кире анда куелмый. Бүген үк, менә хәзер үк илтеп тапшырырга кирәк аны.

- Ничек?

- Синең машинада яисә минекендә йөрү ярамас. Мин хәзер «бабай»ның куркынычсызлыгы өчен җавап бирүче кешене чакыртырмын. Ул минем якын дус. Аның машинасында барырсың. Ул сине аның янына кертер, күрештерер.

- Минеме? – дип, гаҗәпләнде, колагы ишеткәннәргә ышанасы килмәде Алмазның.

- Мин әйткәч – шулай булыр. Ул егеткә нәрсә һәм нинди йомыш белән баруың турында ләм-мим сүз кузгатасы булма. Килештек, шулай бит!

- Килештек, - дими чарасы юк иде Алмазның. «Хан» уйлаганча, ул хәл иткәнчә барып чыкты бу эш.

Шалтыратып озак та көтмәделәр, теге егет шундук килеп җитте. Утырып бергә кофе эчтеләр. «Хан» шул арада үзенең үтенечен җиткерде. «Бүген үк, менә хәзер үк тапшырылырга тиешле йомыш», - диде ул, тагы бер мәртәбә кабатлап.

Теге егетнең зәңгәр мигалкалы машинасында барды алар, ләм-мим сүз алышмадылар. Җиде-сигез урында куелган сак һәм документ тикшерергә тиешле милиция хезмәткәрләре сәлам биреп кенә озатып калды үзләрен. «Бу минем белән… Ул минем белән», - дип, әйтү җитте үзләренә. Хәтта Алмазның бил каешына яшерелгән пистолетын да абайлаучы, тикшерүче булмады.

Иң соңгы сак торган ишек төбенә җиттеләр, ниһаять. Алмаз егылып китә язды. Ишек төбендә Фәлах үзе басып тора иде. Агарынган, төсе качкан, куллары калтырана.

  • Шеф үзендәме? – дип, сорады Алмазны озатып килүче, Фәлахка үтеп барышлый җилкә аша сәлам юллап.

  • Әйе үзендә. Әмма кешесе бар, - диде, ишек катында торучы.

  • Кем?

- Бер ветеран шунда. Советлар Союзы герое.

- Алай гына булса, керәм, - дип, бик калын ишекләрне ачып эчкә узды тән сакчысы.

Бер мәлгә Фәлах белән икәүдән-икәү генә күзгә-күз торып калды Алмаз. Аның бер күзенә, бер кулындагы төргәккә карады шәһәр хуҗасы. Шул кадәр кызганыч, шул кадәр дә чарасыз иде ки ул, менә-менә елап җибәрергә торган сабый диярсең.

- Кермә анда. Китик моннан. Ялгыша күрмә, Алмаз, -дип, гозерләргә кереште Фәлах, аның күзләренә туры карап.

Кызганыч иде ул. Ни дип, җавап бирергә дә өлгермәде, аны озатып килгән кире әйләнеп чыкты. Таякка таянып аксый-аксый Советлар Союзы герое да ияреп чыкты үзенә.

- Сез бабай утырып торыгыз, бер ярты сәгать көтегез инде, - диде ул. – Әйдә, Алмаз, керик.

Фәлах Экзамыч ишек катында торып калды. Бер алга, бер артка сөрлегеп-сөрлегеп куйды ул. Әмма бер карарга килә алмады. Калды…

Кассетаны «Хан» кушканча «бабай»ның үз кулларына тапшырды Алмаз. Таныштылар. Бергәләп чәй эчтеләр. Кассетаны видеомагнитофонга куйдылар. Анда шәһәр читендәге районнарның берсендә уздырылган яшерен киңәшмә төшерелгән иде. Фәлах рәислек итә. Администрация башлыклары, завод директорлары һәм берничә җинаятьчел группа җитәкчесе, ягъни авторитет, аның белән фикер алыша. «Бабай картайды… Аны алыштырыр вакыт җиткән… Ул үзен, малайларын гына кайгырта хәзер… Бергә булсак, ул сизми дә калачак, пенсиягә җибәрәбез үзен», дип ачык текст белән сөйли анда Фәлах. Башкалар сорау бирә, хуплап утыралар. Боларны игътибар белән карап утырган зур җитәкченең муены тартышып-тартышып куйды, йөзе тимгел-тимгел булып кызарып чыкты.

- Ах син аны… Кара инде син аны, буктан көрәк булган нәрсә, - дип, аты-юлы белән Фәлахны сүгеп утырды ул.

Икенче көнне Фәлах Экзамычның эштән алынуы турында һәммә газета һәм радио-телевидение каналларыннан, аяз көнне яшен суккандагыдай, информация тапшырдылар.

- 50 -

Байтимер Тимербаевич читтән карап торышка гына мөлаем һәм ачык йөзле күренә, ә чынлыкта аның кебек үч алучан һәм каты бәгырьле кешене табарга кирәк әле. Видеокассетада Фәлах әйләнәсендә сүрәте күрелгән җитәкчеләр бер атна эчендә эшләреннән алындылар. Тамырлары белән йолкыды, кырды-себерде ул аларны. Уллары-кызлары һәм оныкларына кадәр эзәрлекләде, яшәр көн калдырмады үзләренә. Затлы-затлы күпме ир-ат кайсы-кайда китеп таралырга, эзсез югалырга дучар ителделәр.

Ай буе кабинет ишеге төбеннән китми йөргән Фәлахны, шулай да бер мәртәбә кабул итәргә кирәк тапты ул. Сузылган кулын алмады, сәламен кабул итмәде, урын да тәкъдим итмәде, әмма тыңлады.

  • Сөйлә, - диде, - ни әйтергә телисең? Ни кирәк тагы! Нигә көн-төн арттан өстерәлеп йөрисең?

- Байтимер Тимербаевич, - дип, зур түрәнең күзләренә текәлде Фәлах Экзамыч. Һәм кабинетның уртабер җирендә басып торган җиреннән паркет идәнгә тезләнде. – Гафу итегез, зинһар. Ялгышканмын. Ялгыштым… Бик нык ялгыштым. Зинһар, гафу итегез?! Гомер буе бергә яшәдек, тугърылыклы булдым үзегезгә. Моннан соң ялгышмам, сезнең сүздән чыкмам. Гафу итегез…

- Түбәнсенмә, Фәлах, - диде, зур түрә җирәнүле тавыш белән. – Илбашы булырга хыялланган кеше идәнгә тезләнергә яисә үрмәләп йөрергә тиеш түгел.

- Сезнең алда тезләнергә дә, үрмәләргә дә риза. Рөхсәт итсәгез аякларыгызны үбәргә дә әзер мин, Байтимер Тимербаевич. Гафу гына итә күрегез.

- Тор, Фәлах. Бер кискән ипи кире ялганмый! Хыянәт гафу ителми, шуны бел.

Торып басарга мәҗбүр иде Фәлах. Әмма өметен өзмәгән иде әле. Беренче омтылыш барып чыкмагач, башка юлны сайлап карарга булды.

  • Без сезнең белән күпме гомерләр бергә эшләдек, Байтимер Тимербаевич. Нинди генә илләрдә булмадык. Тапканыбыз, ашаган-эчкәнебез уртак иде. Дус һәм дошманнарыбыз да уртак булды. Бергә-бергә ял иттек, кызлар сөйдек, - дип, елмайган атлы булды хәтта. Һәм ипле генә, атлар-атламас дигәндәй, якынлашырга итте.

  • Булды, Фәлах. Тыңладык, ишеттек боларын да. Тагы сүзең бармы? – дип, зур түрә җилкәдән үк кисте бу юлы.

Сискәнеп куйды Фәлах. Тукталып калырга мәҗбүр булды. Әмма, озакка сузмады бу халәтен, дәвам итте.

  • Байтимер Тимербаевич, тыңлагыз әле, мине дә аңларга тырышыгыз. Сезнең белән мин генә түгел, бу дөньяда халык та бар бит әле. Без икебез дә халык белән эшләдек. Халык үз итте безне, үзебезгә ышанды. Халык турында да уйлыйк әле. Җибәрмик зурга, халык әллә ниләр сөйли анда…

  • Тукта, - дип, утырган урыныннан торып басты зур түрә. – Нәрсә син, «халык та халык» дип сөйләнәсең. Причем монда халык. Халык – сарык ул, бик беләсең килсә! Мин ни кушсам – шуны эшләячәк, шуны сөйләячәк халык! Халыкның үз фикере булмый, ул эшләргә тиеш әнә. Җитәр мине халык белән куркытырга. Тәмаммы?..

  • Юк, юк, Байтимер Тимербаевич, тәмам түгел әле. Минем сезгә әйтер сүзләрем шул тикле күп.

  • Әйттең! Тәмам! – дип, бастырып куйды зур түрә. Һәм ишек катында калган ярдәмчеләрен, сакчыларын чакырды.

  • Тәмам түгел, Байтимер Тимербаевич. Тәмам түгел, - дигән ялварулы тавыш әле ишек ябылгач та тышкы яктан беркавым ишетелеп торды.

Хакимияткә килү җиңел түгел. Ә китүләр, ай-һай бигрәкләр дә авыр, авыр икән шул.

-51-

Күзләренә йокы кермәде Фәлахның, берөзлексез боргаланды да боргаланды. Нинди хәл бу? Үзе йокламый да кебек. Ә күзләрен йомса төш күрә. Төшме ул, әллә саташумы - аңламассың. Тагы шул, әлеге дә баягы, инде ничә еллар аның төшенә кереп азаплаган Кашка тәкә пәйда була күз алдында. Тояклары белән җирне тырный-тырный котырына, аны сөзәргә дип килә, әнә... Инде ничә тапкыр сөзә язды. Күзләрен ачып кына котылып калды. Болай да өзгәләнгән җанын яралый торган авыр-авыр сүзләр әйтә тагы:

  • Нәрсә, Фәлах, син мине гади бер тәкә, башкалар күк ни кылсаң шуңа буйсына торган сарык дип уйлаган идеңме? Ялгыштың бит, Фәлах! Син үз дигәнеңне итәргә, көчсез булсаң да җиңәргә өйрәнгән идең. Башкаларны санга сукмадың, сарык иттең. Хәер, синнән җиңелгәнгә, сиңа буйсынганга сарык дими, ни диясең тагы?!. Яхшы үзләштергән идең син аларны - һични белән хисаплашмаган, хакимият юлында өсләреннән таптап, сытып узганнарга гына буйсына бит ул халык. Шул очракта гына олылый һәм түрәне илаһи бер зат итеп күрә.

  • Син кем? Син кем! Кит әле моннан, кит, - дип, куллары белән чәбәләнә-куалый башлаган иде Фәлах. Баксаң, хатынын этә икән, хатынын ятактан төртеп төшергән.

  • Син кемне куасың, минеме? - дип, сукрана-сукрана идәннән кире урынына менеп ятты хатыны.

  • Сине булмый, кемне булсын! Кит инде, кит азаплама мине.

Хатыны аның саташып ятуларына күнеккән, игътибар бирмәде артык, юрганына төренде дә ятак читенә түнде.

Ул да түгел, Фәлахны яңадан, әлеге дә баягы шул Кашка тәкә төрткәли башлады.

- Кашка тәкә урынына кызыктыңмы, Фәлах! Ялгыштың син, бик нык ялгыштың. Кашка тәкә була алмадың. Ни өченме? Шуның өчен, чөнки Кашка тәкә булып туарга кирәк!

Шулай диде дә, Фәлахтан кырт борылып, кире китеп барды Кашка тәкә. Хәйран калып, сулыш алырга да онытып карап торды Фәлах. Кашка тәкә җай гына атлап килгән көйгә күккә ашкан пыяла пирамидага менеп китте. Аның тоякларыннан пыяла диварлар шакы-шокы тавыш чыгарып торды. Тукталмады, таймады, үрмәләмәде тәкә, туп-туры күккә ашкан пирамиданың очына кадәр менеп җитте. Менеп җитте һәм шунда һәйкәл булып торып калды.

Хатыны касыгына төртеп уятты Фәлахны.

- Ни булды сиңа? Ул нинди бетмәгән саташу инде ул. Бар тор, бер-бер дару эчеп кил. Йә булмаса урамда йөреп кер. Болай булмый бит - үзең дә йокламыйсың, мине дә йоклатмыйсың.

Хатын сүзен тыңларга кирәк тапты Фәлах. Кашка тәкәдән гарык булып туйган иде инде. Караватка ятса, тагы шул керәчәк төшкә. Кухняга чыгып суыткычны ачты, виски алды. Бер рюмка эчте. Икене, өчне... Әмма җан ачысы басылмады һаман, йөрәкнең сызлавы арта гына барды.

Ләйсәнне хәтеренә төшерде шунда. Ул кайда, ул ни эшләп йөри икән? Башка таныш-белеш һәм дус-ишләре кебек ул да Фәлахны оныттымы икән. Алар кебегүк исәнләшергә, хәл белешергә дә теләмәсме... Шулай да сынап карарга кирәк тапты Фәлах. Сәгать әле төнге берне генә суккан иде. Кесә телефонын алды. Урамга чыгып шалтыратырга туры килер. Башканы ишетмәсә дә, андыйны тиз ишетә аның хатыны.

Чыккан җиреннән кире әйләнеп керде Фәлах. Башланган виски шешәсен һәм ике рюмка эләктерде кулына. Бәлки, аның бәхетеннән, Исмәгыйл абыйсы да йокламый торгандыр әле.

Кыюлык өчен тагы бер рюмка эчеп куйды да, тәвәккәлләп, Ләйсәннең номерын җыйды.

Йокламаган идеме, озак көттермәде Ләйсән, трубканы үзе алды.

  • Тыңлыйм, Фәлах Экзамыч, - диде, аны мыш-мыш сулыш алуыннан ук танып.

  • Ләйсән-сылу, - дип, күңеле үсеп, җанланып җавап кайтарды Фәлах. - Алай да син бар әле, алай да син таныйсың. Нигә йокламыйсың, әллә син дә мине уйлый идеңме, Ләйсән-сылу.

- Миндә йокы кайгысы түгел, Фәлах Экзамыч. Кияүгә чыгам бит, кияүгә...

- Сүзсез калды Фәлах. Кулындагы виски шешәсе ишегалдына җәелгән яшел мәрмәр ташка төшеп чәлпәрәмә килде.

- Кемгә? - диеп сорарлык көч тапты үзендә.

- Кемгә булсын, Азаматка инде, - диде кыз, куанычын һич яшермичә.

Элемтә өзелде. «Бетте» дигән сүз иде бу. Күз аллары караңгыланып китте Фәлахның. Чайкалып куйды шунда, чак егылмый калды. Алай да Исмәгыйл абзый килеп өлгерде һәм тотып калды үзен.

- Әйдә, Фәлах энем, - диде ул аңарга. - Йөреп килик бераз. Дөнья хәлләрен сөйләшик. Ходай тигезләде бит үзебезне, син дә эшсез, мин дә эшсез, дигәндәй, эч серләребезне бушатырбыз...

Бер ярты чыгарыйммы соң үзеңә, - дип, үз итеп дәште Фәлах бу юлы. Алай да Исмәгыйл абый бар әле бу дөньяда, дип уйлап куйды үзалдына.

Ни хикмәт, Исмәгыйл карт аракыдан баш тартты.

- Эчмим, ташладым. Инде хәзер син эч, ә мин мәчеткә йөри башлыйм, - диде.

Фәлах дәшмәде. Ни дип әйтергә дә белмәде чөнки.

  • Ә син, Фәлах энем, алай ук бетеренмә. Властьтан киттем дип, дөнья бетми. Син дә киттең... Ул, теге Тимербаевич дигәнегез дә китәр. Күр дә тор, киткәчтен, аңарга тагы да кыенрак булачак әле.

  • Властьта мыни хикмәт. Башлаган эшләр ярты юлда калды, Исмәгыйл абый. «Перестройка» башлаган идек бит.

  • Юкны сөйләмә, Фәлах энем, сез эш өчен борчыла торган кешеләр түгел. Гомер-гомергә шулай килгән. Түрәләрнең һәр яңа буыны үзгәртеп корудан, халыкка вәгъдә бирүдән башлый эшне. Чөнки, үзгәртеп кормыйча талап булмый кешене. Илне талап булмый... Куеп тор ул әкиятләреңне.

Дәшмәде Фәлах. Әйтер сүз тапмады. Ипле генә атлап барган ике шәүлә төн караңгылыгына кереп югалды.

Мәскәү шәһәре, 19.06.2001

М ө хәммәдиев Ринат Сафиевич

Алланың кашка тәкәсе . Роман. - Москва: Советский писатель, 2002. - 236 с.

Күренекле татар язучысының чираттагы яңа романы замандашларыбызның җанын телгәләгән проблема­ларга багышланган. Әсәрдә хакимияткә менеп кунаклаган түрәләрнең әхлаксызлыгы, азгынлыгы, халык һәм ил байлыгын талауда кылган гамәлләре тетрәндергеч һәм мавыктыргыч вакыйгалар аша тасвирлана.

Озак еллар "Казан утларының бүлек мөдире һәм баш редактор урынбасары, соңрак Татарстан китап нәшрияты директоры вазифаларын башкарган Ринат Мөхәммәдиев бу яңа романын, Казанда нәшер кылу мөмкинлеге табылмау сәбәпле, Мәскәүнең мәртәбәле "Советский писатель" нәшрияты аша сезгә тәкъдим итә. "Алланың кашка тәкәсе"нә соңгы 75 ел эчендә татар телендә иҗат ителеп тә Мәскәүдә басылган беренче татар романы булырга язган күрәсең...

Хәерле сәгатьтә булсын!

 
 

Исемлек