Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Ак кыялар

Бүлек 1

— Алсу нигә китә?.. Калдырыгыз Алсуны... Алсу, китмә!—дип кычкыра-кычкыра йөгерде Азат. Җигүле ат, басу капкасыннан чыгып, күздән югалганчы йөгерде. Башта ул Алсу утырган чананы менә-менә куып җитәм дип йөгерде. Бер як үрәчәгә тотынам дип үрелгәндә генә, инде үрәчәгә бармаклары кагылды дигәндә генә, йөзтүбән егылып калды. Ә пар ат җигелгән чана уйнаклап китеп барды. Торып тагын йөгерде, атка тагын якынлашты. Чана түрендә мамык шәлгә төренеп утырган Алсуны да аермачык күрде. Аның: «Әйдә, әйдә, Азат, йөгер...»—дигән сүзләрен дә ишетте. Чанадагылар исә, баш очларында сыек чыбык болгап, көлешә-көлешә атны куаладылар: «На-а-а, юкса икенче кызыбызны алып калырга да күп сорамас бу Нурлы Алан егетләре. На-а-а... Ха-ха-ха...»
Бәлки, Азат куып та җиткән булыр иде. Юк, ул һичшиксез куып җитә иде. Юлның урта бер җирендә абынып егылмасамы... Аяк астындагы түмгәк бер бадьян алма сыман чәчрәп-таралып китмәгән булсамы... Шуңардан кызык табып чанадагылар тагы шаркылдап көлмәгән булсамы...
Юлның урта бер җирендә тәгәрәшкән «ат алмалары» арасында ятып калды ул. Ә чана уйнаклый-уйнаклый китеп барды. Күз төпләрендә, кар бөртекләре эрүдәнме, кайнар тамчылар йөгереште. Шул авыр тамчылар аңар башын калкытырга, торырга ирек бирмәде. Маңгай астыннан гына әрнеп, гарьләнеп карады ул. Алсу да нәкъ шул чакны, чана түрендәге урыныннан кымшанып, аңар нидер дәште, кул болгады төсле.
Азат берни ишетмәде, ишетүдән узган иде. Бөтен ачуын алырга теләп, яланкулларына эләккән «ат алмалары» белән карлы юлны төя-төя шыңшыды. Озак ятты шулай. Олыларның үзен аңларга теләмәвенә әрнеде малай күңеле.
Җылы кар өстендә тәгәрәп тынычлана төшкәч кенә аякларына басты. Кесәдән йон бияләйләрен тартып чыгарды. Шап-шоп сугып, карга чумган өстен какты. Бер як җиң очы белән җәлт кенә борынын сөртеп алды. Күз төпләрен уды.
Кодаларның атын чыгарырга дип киереп ачылган капка әле булса  ябылмаган иде. Ишегалдында әле һаман кодаларны озаталар... Тальянга кушылып, туган-тумача әйттерепме-әйттерә, биюен белә. Өй ишегеннән, буран булып бөтерелгән җылыга төренеп, пар стакан һәм шешә тоткан Хуҗа абзый килеп чыкты. Изүләре ачык, күзләре малай өйләндерү шатлыгыннан кысыла төшкән, бәхеткә тулышкан авызы җыеп ала алмаслык булып ерылган:
Стаканнарың путалы,
          Уң кулыңа тот әле...
—дип җырлый-җырлый кулындагы кырлы стаканнарны бер-бер артлы кунакларына сузды ул. Эре-эре калҗалар өелгән тум-тутырык тәлинкә тотып аның артыннан Әминә апа йөри.
— Туй ике килми, кем, «юл аягы» артыннан бер кабып та ал инде... Менә шулай, менә шулай...
— Әй, Әминә апа, кыстап та куясың инде...
— Юк, юк, менә монысын, үзеңә карап торганын, симезрәген, дәүрәген тот әле...
— Әй, Әминә апа...
Кыстау һәм кысташу авазларын тагы Хуҗа абзыйның кәефле җыры күмеп китә:
Ал, күтәреп эчеп җибәр,
 Кулыңа килгән стакан...
Гармунчы аның саен җәһәтрәк бию көйләрен тартып җибәрә. Аяклар торган саен ныграк баса. Ишегалды бәйрәм итә, дөнья чайкала. Башка сыеша алмаган бүрекләргә кадәр, биергә теләгәндәй, мәтәлчек атып сикереп төшә. Изүләрдән гайрәт, дәрт бөркелә. Аяклар астындагы каты кар такмаклап шыгырдый. Ә Хуҗа абзый бәхетле, Хуҗа абзый сыйлый:
Аракы — арыш мае;
         Эч әле, карышма әле...
     Кунаклар да биегән җирдән җавап бирә:     
Аракыны, виноны
Бик яратам мин аны...
Урам уртасында басып торган Азатта кемнең гаме булсын. Биючеләргә дәрт өстәп, зур учларын бер-берсенә шап-шоп сугып торган әтисе дә күрмәде аны хәтта. Улына таба борылып та карамады. Ул арада ишегалдын тутырып «Баламишкин» көенә Мәрьям түтекәй җырлап җибәрде. Аның яңгыравыклы калын тавышы авылдагы башка берәүнекенә дә охшамаган.
...Менә, малай, мин сиңа әйтим,
 Икесен бергә кушып эчсәң,
 Ми-тыр я-рым си-и-кертә.
— И-их, әйттерә дә соң безнең Мәрьям түтекәй,—  дип, кемдер җыр арасында аны мактап алырга да өлгерде. Ә ул исә үзенең моңлы керәшен акценты белән тагы да дәртлерәк итеп җырлавында булды.
Кичен өйдә ирләрчә сөйләшү булып алды.
Әтисенең малларны ашатып-эчертеп ишегалдыннан керүе, мич каршындагы урындыкка килеп утыруы булды, уңаен көтеп кенә торган Азат шундук аның тезләренә менеп кунаклады.
— Мине дә өйләндер әле, әти!
Ата кеше ирексездән елмаеп җибәрде. Әмма үзен шундук кулга да алды. Уйчан кыяфәткә кереп, колак артын кашып куйган булды.
— Ничек була инде бу, сүзең бик җитди икән бит...
— Әйе,— дип, әтисенә охшатырга тырышып, малай да колагына үрелде.
— Кемгә өйләнергә дисең инде?
— Алсуга әти, Алсуга!
— Кайсы Алсу? Кем кызы соң ул?
— Исемнәрен белмим. Хуҗа абзыйларның өр-яңа кодасы инде... Миңлегали абый өйләнде бит, шуларның бәләкәй кызы инде...
— Ә-ә, шул буламыни инде Алсу... Соң, бик бәләкәй түгелме соң әле ул? Теге көнне капка келәсенә буе җитми азапланган кызны әйтәсеңме?
— Шул, шул, әти,—дип, уңайрак урын эзләгәндәй, янә бер тез өстеннән икенчесенә күчте Азат. Әтисенең дә Алсуны хәтерләп калуына күңеле булды аның.
— Бәләкәйрәк кыз икән шул.
— Һи-и, әти, үсә ул!—дип тынычландырырга ашыкты малай әтисен.—Туй көнне без Миңлегаяз белән тыңлап тордык. Хуҗа абзый менә болай җырлады: «Бәләкәй булсын, матур булсын — кочаклагач үсә ул»,—диде. Ишегалдына ук ишетелде. Үзең дә шундаең бит.
Серләшүен ярым пышылдаудан башлаган Азат, инде дөньясын онытып, шар ярып сөйләргә тотынган иде. Авызы да ерылганнан-ерыла барды.
— Һи-и, әти,—дип җанланып китте ул кинәт,—әле мин сиңа Алсуның шәле, бияләйләре турында сөйләмәдем. Аларны күрсәң, исең китәр. Менә, каз бәбкәсе сыман йоп-йомшак һәм күпереп тора. Шәл дисәң дә шәл ул, әти, менә шундый йомшак инде, гел мамык кына...
— Шәлен дә тотып карадыңмыни?
— Юк! Тотына ди! Күзгә шулай йомшак күренә ул.—Малайның күзләрендә очкын кабынган иде, ул мавыгып сөйләвендә булды.—Аларның бә-ә-әк еракта, бә-ә-әк биек таулар ягында бер туганнары бар икән. Менә шул тауларда шундый дә-әү мөгезле кәҗәләр йөри икән... Шул кәҗәләрдә генә шундый йомшак мамык була икән... Шул туганнары кәҗә тотучылардан шундый кәҗә сатып алган. Шул кәҗәнең мамыгы бик күп була икән. Беләсең килсә, әти, шул туганнары Алсуларга да шул кәҗә аучыларыннан берәр кәҗә алып җибәрербез дип язганнар. Кәҗә аучыларын гына табу кыен икән. Ул аучылар тауларда, кәҗәләрдән болай, кача-поса йөри икән... Тотарга ярамый ди ул кәҗәләрне, закун бар ди... Ә кәҗәләрне барыбер тоталар икән —анысына да үзенә күрә закун бар ди...
— Кызык икән,—дип, көрсенеп куйды ата. Малайның кәеф яхшы иде, ул иркенләп сулыш алды. Бераз тын торгач, яңадан әтисенә таба үрелде.
— Алсу әйтә, әти, сезнең авыл да матур икән, ди. Нурлы Алан дигән исеме генә ни тора, ди... Аны алырга пар ат җигеп бергә барырбыз, яме, әти... Авылларына кергәндә дилбегәне миңа бирерсең...
Әти кеше улын бүлдермәде. Бәхәсләшмәде, каршы да төшмәде. Күзләре йомыла барган саен малайның хыял офыклары яктырганнан-яктыра барды. Тавышы акрынаеп тоныкланды һәм тәмам пышылдауга күчте. Такыр башын әтисенең култык астына яшергән Азат, татлы хыялларына чумып, шул рәвешле изрәп йоклап та киткән иде инде. Кымшанырга да уңайсызланып утырды әтисе. Түр бүлмә ишеге ачылып, аннан әниләре күренде. Бәхетле елмаешып бер-берсенә күз кысышты ата-ана.
Малайны өйнең түрендәге йомшак урынга илтеп салдылар. Икәүләшәп аңа озак кына карап тордылар. Азат тәмле төшләр күрә иде, ахрысы. Әледән-әле үзалдына елмаеп куя, тынгысызланып, башын боргалап ала. Кыңгыраулы пар атларга утырып, урман аръягындагы Югары Сөн авылына, мамык шәлгә төренгән нәни кыз Алсуны алырга бара иде булса кирәк ул төшендә. Атлар пошкыруы яисә кыңгырау тавышлары уятмаса ярар иде үзен.

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 2 >>