Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Ак кыялар

Бүлек 11

Нурлы Аланда ул көнне гадәттәгедән күпкә иртәрәк уяндылар. Лапас капкалары шыгырдап ачылуга, «нигә болай иртә?..» дигән сыман, кычкырыша-кычкырыша ишегалларына беренче булып сарыклар йөгерешеп чыкты. Йокылы күзләрен челт-мелт йомып кәҗәләр кузгалды. Сыер мөгрәп алды. Күрше ишегалларында сыер савып утырган апалар һәм җиңгиләр, тынгысызланган сөтлебикәләрен тынычландырырга теләп, әледән-әле билләрен турайтты. Түгелмәсен дигәндәй, сөт тулы чиләкләрен сак кына ак алъяпкычларына таба елыштырып куйдылар. Җылы сөт исен сизенгән яшь бозаулар сузып-сузып тавыш бирде. Бүгенгә җитәр дигәндәй, соңгы тапкыр әтәчләр хәбәрләшеп алды. Кетәклектән, пырхылдашып, берәм-берәм тавыклар коелды. Каз-үрдәк капка астыннан урамга чыгу җаен эзләде. Йокылы күзләрен уа-уа ишегалды һәм капка тирәләрендә сыек чыбык тоткан малайлар кайнашты... Көтү чыккан беренче көн иртәсе шулай башланды.
Бераздан, бер-бер артлы капкалар ачылып, урамга төркем-төркем мал-туар чыга башлады. Әле төнге талгынлыктан арынып та җитмәгән урамнар кинәт җанланып китте. Шул арада бәрәннәрен күздән югалтып өлгергән сарыклар шар ярып кычкырырга тотынды. Бозауларын юксынудан сыерлар әле генә ябылган капкаларга муеннарын сузып мөгрәде. Мал куарга чыккан апалар, ярты гомер күрешмәгән кешеләр сыман, бер-берсе белән бик тәмләп гәпләшергә, хәл-әхвәл белешергә кереште. Бөтен авыл, озакка сузылган кышкы йокыдан уянган табигать сыман, бер җилпенүдә кинәт җанланып китте, һәммә урам һәм тыкрыклар бергә килеп кушылган чатта, көтүнең кайда җыелуын белгертеп, чыбыркы шартлады. Кыш буе бер-берен күрергә зар-интизар булган сыерлар шунда төркем-төркем булып җыйнала башлады. Дәү мөгезлеләрнең аяк арасында буталып, кая барып бәрелергә белмичә арлы-бирле сугылган дулкын сыман, сарыклар төркеме хәрәкәт итте. Кәҗәләр исә, үз урыннарын һәм дәрәҗәләрен белеп, каралты-кура тирәсендә өелгән бүрәнәләр янында кайнашты, усак каезлады. Икенче берәүләре яңа каезланган бүрәнәләрнең сусыл тәненә үз кләймәләрен суга барды.
Микәйнең шул тикле мал-туарның бергә туплануын әлегәчә күргәне юк иде. Шуңа гаҗәпләнеп торган арада, урамнардан һаман саен төркем-төркем килә торган дәү мөгезле һәм бөдрә йонлылар аны төрле яктан уратып та алган. Кысынкылыкта калу, билгеле, ошамады аңа, әмма ул боҗрадан чыгу да җиңел түгел иде. Атлап китү түгел, урыныңнан кымшанырга да өлгермисең, «бә-ә-әй, күзең чыкканмы әллә-ә-ә, кая төртенәсең» дигәндәй, бөдрә йонлылардан йә тегесе, йә монысы дөнья бетереп кычкырырга керешә.
Көтү кузгалып авыл башына җиткәч кенә төркемнең бер читенә килеп чыгу җаен тапты Микәй. Һәм шунда ук үзенең әйләнә-тирәсендә, җанга рәхәт биреп, тамак төпләрен кытыклап торган җылы төс, ягымлы төскә төренгән киңлекне күреп хәйран калды. Бу кадәр мул, җылы һәм ягымлы төсне әле аның күргәне юк иде. Күрү генә түгел, ул хакта хыялланганы да булмады. Аны алгысытып торган якты, матур дөнья төшләренә гел ак төстә булып кына керә иде бит әлегәчә. Тоташ бер ташкын сыман алга таба аккан көтүдән аерыласы—дәү мөгезлеләрне һәм бөдрә йонлыларны ташлап качасы, иксез-чиксез яшеллек эченә кереп адашасы, бәкәлләре талганчы шушы җылы һәм ягымлы тау читләре, үзәннәр буйлап йөгерәсе, чабасы килде аның. Күңеленә килгән ният аны шундук читкә каера башлады. Әмма гел уйламаганда борын төбендә генә иләмсез озын чыбыркы шартлады. Борылып караса, ни күрсен—кеше. Дәү-дәү атлап аның артыннан ук җитеп килә иде инде. Микәй шундук әнкәсе кисәтүен хәтерләде һәм сискәнеп куйды: «Кешедән сак булыгыз, бәтиләрем... кешедән!» Ашыга-кабалана ул киредән бөдрә йонлылар төркеменә елыша төште һәм, башын игән булып, тын гына баруын белде — шартлый торган чыбыркы тоткан кешенең узып китүен көтте.
Кеше, аның ниятен каян белгән диярсең, узмый да узмый гына бит, авызыннан әче төтен өреп тик йөренә аның тирәсендә. Тагылган сыман янәшәсеннән Микәйне күзәтеп бара. Хәтта, мин монда дигәндәй, иелә төшеп берничә тапкыр аның аркасыннан да сыпырып алды. Ә бөтен әйләнә-тирәне уратып алган теге ягымлы төс, җылы төс һаман саен үзенә чакырып, әйдәп тора. Күзләрне камаштырып кызыктыра. Микәйнең түзәр хәле калмады, йөгерәсе-чабасы килүдән бәкәл очлары сызлагандай итеп, тынгылык бирмәде. Мөгезләреннән бәреп торган гайрәт очкыны артканнан-арта барды, һәм ул кинәт кенә, арт санына бөтен авырлыгын ташлап, кушаяклап этенде дә шул җылы һәм ягымлы яшеллек кочагына ташланырга теләп алга ыргылды. Янәшәсендәге бөдрә йонлылар аның бу сәрсәнлегеннән сискәнеп читкә тайпылды, дәү мөгезлеләрнең аяклары буталып алды. Кеше кулындагы озын чыбыркы да хәрәкәткә килде. Ләкин, муен турында  шартлау авазы чыгарып, бер ягын көйдереп алган чыбыркы усаллыгы гына туктатырлык идеме соң аның бу ашкынуын...
Микәй, алны-артны, уңны-сулны белми, аяклары кая илтсә, шунда томырылды. Тоякларын иртәнге сусыл үлән иркәләде, күкрәкләренә салкын рәхәтлек алып килгән җил сарылды. Күзләрен җылы да, ягымлы да булган яшел чиксезлек берөзлексез алгысытып торды. Үзәнлеккә чабып төште ул, аннан, аяклары ярсуын басарга теләгәндәй, янә сөзәк үргә томырылып менеп китте. Югарыга менеп җиткәч, тагын түбәндәге яшел киңлекләргә ашкынды. Үз күләгәсен узарга теләп тау битеннән чабып үтте Микәй. Аннан үзән буйлап җитез җилне куып китте. Дөньяның ягымлылыгы һәм җылылыгы тәмам исәрләндергән иде аны. Әгәр кай якта икәнен белсә, ул хәзер урман аръягындагы ак юлларга гына түгел, әнкәсе белән туганы калган ак кыялар иленә дә «эх» дигәнче барып җитәр — ак нур булып үзенә әйдәп торган бәхетне куып тотар иде. Аның аякларында җегәр, күкрәкләрендә көч һәм мөгезләрендә гайрәт ташып торганда куып тотмыймы соң...
«Аю-бүредән качып була, кешедән качу гына кыен, бәтиләрем», дигән иде әнкәсе. Ә ул әнә бүредән дә качты, кешедән дә. Аны тотып торырлык, ирексез итәрлек көч бармы соң... Йөгергән саен йөгерәсе, берөзлексез томырылып чабасы, шулай чаба-чаба шушы җылы яшеллекнең чигенәчә барып җитәсе килде Микәйнең. Ул да түгел, бу уеннан кайтып, кырт борылып кире йөгерде. Бу яшел иркенлекнең һәм ирекнең чиге булмасын иде... Юк, кирәкми аңар андый чик һәм чикләүләр. Шушы җылы һәм ягымлы яшеллек буйлап туйганчы уйнап йөгерәсе килә иде бит аның.
Әйләнә-тирәдә һичбер җан иясе юк. Тынлык... Иркенлек... Чап та чап кына, бернинди тыю һәм чикләүләр юк. Әнкәсе күрергә теләгән бәхет тә бәлки шундый була торгандыр әле. Ул ашкынган ак кыяларның итәгендә шундый ук киңлекләр булмадымы икән?..
Үз күләгәсен куып, җил белән узышып чабудан бераз күңеле булгач, тау итәгендә үскән үләнлеккә туктап ашап алды Микәй. Челтерәп аккан инешкә төшеп сусавын басты. Һәм су эчеп туйгач, инеш аркылы салынган асылмалы күпер өстенә менеп, бертын тирә-юньне күзәтеп торды. Дөнья һаман саен матурая гына бара иде. Үзәнлек һәм тау итәкләре тагы да җылырак һәм ягымлырак булып киткән. Мөгез очларында балкып кояш көлә, күпер астындагы су өстендә дә шул ук кояш аның күзләрен чагылдырып-чагылдырып уйный. Һәм шул нурлар аны яңадан су янына әйдәде.
Янә инеш читенә төшеп басты Микәй. Вак ташлар һәм ком бөртекләрен уйнатып челтерәгән суга карап торды. Борынын төртеп эчим дигәндә генә ул, бая кояш нурлары балкып көлгән төштә, үз шәүләсен күреп хәйран калды. Судан аңар гайрәтле дәү тәкә карап тора иде. Шулай зур булып үскәнлеген үзе дә абайламый йөргән икән ич. Киң булып алга чыккан күкрәкләр, куе сакал, таза сыйраклар — һәммәсе аныкы ич. Ә мөгезләре, мөгезләре ни тора?.. Мондый нык һәм таза мөгезләрне әле берәүдә дә күргәне юк иде аның, ерак тауларда калган әнкәсендә булса гына... Шулай, әле бер яны, әле икенче яны белән борылып-борылып сокланды ул мөгезләреннән инешкә төшкән шәүләгә карап. Башын югары чөеп, күкрәкләрен киереп, сыйракларын турайтып карап торды—үзен иң зифа һәм мәһабәт кәҗә тәкәсе дип хис итте. Үз-үзенә сокланып бертын торгач, мөгезләрен түбәнгә төбәп, судагы күләгәсен сөзәргә иткән булды. Үзеннән дә гайрәтле һәм җегәрле кәҗә тәкәсе юктыр төсле тоелды. Шул җегәрне кая куярга белмәүдән, тояклары белән чәчрәтеп, суны кыйный башлады.
Янә ике иңбашына канат чыккандай булды Микәйнең. Кушаяклап су читенә сикерде дә, бәкәлләре ашкынуын тыя алмыйча, инеш агышына каршы чабып китте. Киң күкрәкләре белән җылы, рәхәт һава дулкынын сөзеп барды, мөгезләре белән җилне ярды Микәй. Дүрт тоягы алмаш-тилмәш кушаяклап җир шарын какты. Тирә-яктагы яшел чиксезлек үзенең җылы назы белән аңа берөзлексез гайрәт һәм көч өстәп торды. Ул чапты да чапты. Мондагы ирек һәм иркенлеккә хәйран калып чапты. Язгы бәхетеннән, яшеллектән, яшьлегеннән айный алмый чапты...
Онытылып тагы күпме шулай чапкан булыр иде әле Микәй... Инеш кискен борылыш ясаган турыда, үги ана яфраклары гына үскән кызыл яр читендә аны бер төркем кардәшләрен күрү генә тыелырга мәҗбүр итте. Үзе кебек үк көтүдән качкан «кәҗә взводы» иде бу. Микәйнең шулай тилереп чабуына гаҗәпләнгән идеме алар, аның сәер кыяфәтенә, көмеш ука сыман елкылдап торган мамыгынамы. Төптән юан чыгып шактый саллы күренгән мөгезләренә киттеме исләре. Һәрхәлдә, тау читендә дөньяларын онытып йөргән кардәшләре, шым булып, карашларын аңарга текәгән иде.
Микәйнең ашкынып, берөзлексез алга ыргылып торган аяклары туктап калды. Ниндидер сәер, үзенә дә ачык кына аңлашылып җитмәгән инстинкт туктатты бугай аны. Ул кызыл яр читенә текәлде. Кызыл яр читендәгеләр аны күзәтте. Шулай күпме үткәндер һәм тагы күпмегә сузылган булыр иде әле бу карашып тору... Кәҗә төркеменнән берсе — иң дәү гәүдәлесе — кузгалып куйды һәм үзе артыннан башкаларны да әйдәп читкә борылды.
— Ме-е-е,— диде ул, ишетелер-ишетелмәс кенә тонык аваз чыгарып.— Бер дә харап инде, исегез киткән...
Башка кәҗәләр, буйсыну белдереп, шундук аңар иярделәр. Ләкин дәү кәҗә артыннан кызыл яр читен калдырып киткәндә арадан берсе, иң соңгы булып кузгалганы, кабат-кабат каерылып Микәйгә таба моңсу караш ташлады. Җыйнак гәүдәле нәфис ул кәҗәгә Микәй баштук игътибар иткән иде. Ә менә тау сыртына күмелер алдыннан соңгы мәртәбә каравында кәҗә аңарга әллә нидән генә үз һәм якын булып китте. Аның күзләрендә чагылып киткән якты нур Микәйнең күз карашын өтеп узды, бәгыренә кадалды.
Кәҗәләр китеп барды, күздән югалды. Инеш читендә ул тагы берьялгызы торып калды. Моңсу булып китте аңар шунда. Тирә-юньдәге җылы яшеллек тә тоныклана төште. Иркенлек белән тынычлык та онытылды. Микәйнең җаны тынгысызлана башлады. Ялгызлыкны аз татымады югыйсә, моңарчы да бу илдә ул япа-ялгызы иде. Әмма бу дәрәҗәдәге ялыктыргыч һәм кинәт басып киткән ялгызлыкка беренче кат юлыгуы. Үз-үзен белешмичә, инешне аркылы сикереп чыкты да әле генә кардәшләре китеп югалган сырт өстенә менеп басты ул.
Кәҗә төркеме ерак китәргә өлгермәгән иде әле. Әмма бу сәер тәкәнең әрсезлеген сизеп алган теге иң дәү кәҗә аны күргәч яңадан кабалана башлады. Башкаларны да үзе артыннан калышмаска әйдәп, башын болгый-болгый тизрәк читләшергә ашыкты. Тау читендә бер ялгызы торган Микәй боларны моңсу гына күзәтүендә булды. Аларның үзен читләтүенә кәефе кырылды аның.
Шунда теге җыйнак гәүдәле нәфис кәҗә, баруыннан туктап, янә Микәйгә таба борылды. Бертын икәүдән-икәү карашып торды алар. Әйләнә-тирәнең яктыра баруын, дөньяның баягы җылы яшеллеккә кайтуын тойды Микәй. Әлеге караштан аның күкрәкләренә кайнар агым, бәкәлләренә көч, мөгезләренә гайрәт ташыды. Үзенә дәрт һәм куаныч алып килгән кәҗәгә таба сак адымнар белән якынлаша башлады Микәй. Хәер, ул якынлашмады, аны нәфис кәҗәнең сихерле күз карашы тартып китерде.
Үзенең яңа танышына сокланып туймады Микәй. Муеннарын турайтып, мөгезләрен күккә чөеп, аны чит-читләп әйләнеп чыкты. Бер урында гына басып тора алмады. Ул кәҗәгә тыныч кына карау мөмкин түгел иде шул. Җыйнак кына мөгезләр, тар маңгай, туры аяклар һәм бигрәк тә шомырт сыман кара күзләр һәм кара туны аны моңарчы ул күргән һәммә тереклектән аерып тора иде. Микәйнең аңар җылы итеп дәшәсе килде. Башын аның муенына салып, һич булмаса мөгезләре белән аның аркасын тарап, озак-озак янәшәсендә торырга иде. Ләкин кабалана-кабалана ары китеп барган кәҗәләр Шомырткараны аның янында калдырырга теләмәде. Тагы шул, әлеге дә баягы, алдан элдерткән дәү мөгезле кәҗә тынгысызланды.
— Мә-ә-ә, Шомырткара, сине көтәбез...— диде ул кырыс кына.
Шомырткара бер Микәйгә карады, бер дәү мөгезле кәҗә ягына. Шулай икеләнеп, ни эшләргә белми торгач, теләр-теләмәс кенә урыныннан кузгалды. Аяклары кардәшләренә таба тартты, ә күзләрен Микәйнең көмеш ука сыман елык-елык килеп торган мамыкка төренгән гайрәтле гәүдәсеннән аера алмады.
Микәйнең дә шушы япан кыр читендә берьялгызы торып каласы килми иде. Китмә, дип әйтәсе килеп, ул Шомырткараның каршысына чыгып басты. Тату һәм ягымлы карашлары очрашып, янә алар икәү генә торып калды. Ләкин бу бер мизгел генә иде. Шак-шок килгән тояк тавышлары Микәйне артына борылырга мәҗбүр итте. Аның өстенә, аткан ук кебек ыргылып, мөгезләре белән сытып китәргә әзер булган теге дәү тәкә килә иде. Шул минутта күңелендә явызлыкка һәм сөзешүгә һичбер урын булмаган Микәй бу көтелмәгән хәлдән гел югалып, каушап калды. Дәү кәҗәнең ярсуына каршы торырга әзер түгел иде ул. Кире борылып чабар чак та түгел. Бер читкә тайпылып күзләрен аңар текәп торган Шомырткара алдында сынатырга ярыймы соң?.. Шуның өстенә әле тагы күпме кәҗә күзәтеп тора. Билгеле инде, ул кәҗәләр һәммәсе дәү тәкә яклы, аның җиңүен телиләр, һәм шуңарга аз гына да шикләнмиләр.
Тик менә Микәйнең яңа танышы Шомырткара ни уйлый, ул кемнең җиңүен тели икән?.. Шуны белергә теләгәндәй, бер ялгызы читтә посып торган Шомырткарага күз салды ул. Үзе өчен түгел, Микәйне кызганудан шулай бөрешеп, мескенләнеп калган иде булса кирәк Шомырткара. Һәрхәлдә, Микәй шулай дип аңлады.
Ә дәү тәкә күптән инде аның каршысына килеп баскан, үзе белән көч сынашырга чакырып, аны көтә иде. Алгы аяклары белән җир тырнап, муен өстендәге йоннарын кабартып, очлы мөгезләрен аңарга төбәп куйган бу иләмсез һәм шыксыз тәкәнең кан сауган күзләреннән генә дә куркып качарлык... Ләкин качарга ярамый!.. Арт аякларын ипләбрәк куяр өчен җайлы урын эзләде Микәй. Сөзешәсе килми иде аның, ә сөзешергә кирәк. Никадәрле генә иләмсез һәм шыксыз булмасын, ул дәү тәкәдә бер ачуы юк иде аның. Ашыкмады, бәлки тынычланыр дип көтте Микәй. Тик ул уйлаганча барып чыкмады. Аның шулай икеләнеп торуын куркуы дип белдеме, качарга ният итүе дипме, нәфрәтен басарга ярсып атлыккан дәү тәкә аңар җан-фәрман китереп төртте. Гел көтмәгәндә, уйламаганда булды бу. Микәй үзенең зур хата ясаганлыгын аңлады — артында текә кызыл яр булуын хәтердән чыгарган икән бит ул. Дәү тәкәнең авырлыгыннан аяклары, ирексездән, артка чигеп куйды, ул үзенең шул кызыл ярдан тәгәрәп төшеп китүен сизми да калды.
Инеш читендәге вак ташлар өстенә әүмәкләнеп барып төшкәч тә бераз аңыша алмый торды әле. Аяклары, яңаклары сыдырылган, йомшак мамыгы арасына һәм колакларына кызыл балчык, ком тулган. Күзләрендә, менә-менә тамарга әзер булып, кайнар тамчылар мөлдери. Ә югарыда, кызыл яр читендә, күкрәкләрен киереп, ике япьле сәнәк сыман мөгезләрен күккә чөеп дәү тәкә басып тора. Ул да түгел, яр читеннән кәҗә көлкесенә калган сәер яшь тәкәне күрергә килгән башлар күренде. Алар берсен-икенчесе уздырышып мәэлдәшә— җиңүчене мактый, җиңүче тирәсендә көязләнеп боргаланырга тотынды. Күз читләре белән генә түбәнгә дә мыскыллы караш ташлап алырга өлгерделәр. Җиңүче тантана итә иде.
— Мә-ә-ә,—дип алды ул, күкрәген тагы да киерә төшеп вәкарь белән генә.— Бер дә харап икән! Исегез киткән иде...
Ә Микәй — текә кызыл ярдан әле генә тәгәрәп төшкән Микәй — кагынырга да онытып тик басып торуын белә. Мәңге шулай дәвам итәр кебек иде, хурлык һәм гарьлекнең чиге-чамасы юк. Бу кызганыч халәтеннән ул котыла алган булыр идеме икән?.. Әгәр шунда кызыл яр читеннән Шомырткараның нәфис маңгае, җыйнак мөгезләре күренмәгән булса...
Чарасыз калган Микәй Шомырткараның карашын тотып алды. Мизгел эчендә елкылдап киткән ул караш кызгану түгел, ышаныч белән тулы иде. Шул караш аның тән авыртуларын дәвалады, шул караш аның әрнүләрен юкка чыгарды. Шул караш аның монда берьялгызы гына түгел икәнлеген искәртеп, Микәйнең оеп барган канына яңадан кайнар учак якты. Бөтен тәненә һәм мөгезләренә ташып-ташып, актарылып гайрәт тулганны тойды ул шунда. Иңнәренә тагы канат үсте. Һәм бар гарьлек, кимсенүләрен берьюлы онытып, кире кызыл яр өстенә менеп басты ул.
Күзләренә ак-кара күренмәде. Аяклары басып торган туфракны тоймады. Аның өчен башка һәммә кәҗәләр аерым шәүлә булып кына калдылар. Шомырткара булып Шомырткараның да кайдалыгын белмәс хәлдә иде. Күз алмаларының үзәгендә бары аны—үзен хыянәтчел төстә кызыл яр түбәсеннән тәгәрәткән дәү тәкәне генә тотты.
Дәү тәкә көч сынашырга әзер иде. Арт аякларын җәя төшеп терәгән дә, әле сиңа аз булдымыни дигәндәй, мөгезләрен тырпайткан да, тик тора.
Бу юлы да, беренче булып, ярсуын тыя алмаган дәү тәкә китереп төртте. Микәй аның бу сөзүеннән кымшанмады да, ул бу юлы әзер иде инде. Ник шунда аяк астындагы җир убылмый яисә өстенә тау ишелми — ул җиңәргә тиеш. Хәлиткеч сикереш ясау нияте белән Микәй бөтен гәүдәсен пружина сыман җыерып китерде һәм үзен кыерсытучыга ташланды. Дәү тәкәнең сеңере нык булып чыкты, ул да бирешмәде, аякларында калды. Алар маңгайны маңгайга, мөгезләрне мөгезгә терәп сөзешергә керештеләр. Шак та шок бәрелүдән мөгезләр, аварга җыенган агач сыман шыгырдап, сыкрап-сыкрап куйды. Мөгезләрдән очкын чәчрәде, күз төпләрендә ут күренде, күкрәкләрендә ялкын дөрләде. Тояк асларында җир актарылды, зәңгәр күктә нурлар чайкалып торды...
Гомерендә үзенә мөгез күтәрүчене күрмәгән дәү тәкә бу сәер җан иясеннән болай ук көтмәгән иде, әлбәттә. Тәмам әлсерәде, аякларын тоймый, мөгезләрен буйсындыра алмый башлады. Тик бирешергә уйламады. Үзенә каршы торырга сәләтле тәкә табылуга ышанмады. Ярсыганнан-ярсый барып Микәйне янә кызыл яр читенә таба кысрыклый башлады. Әмма бу юлы яшь тәкә аңардан елгыррак булып чыкты, бер ыргылуда читкә тайпылды да аның үзен шул кызыл ярга таба төрткәләргә тотынды. Кабаланды дәү тәкә, боргаланды, әмма берни кыла алмады — арт аяклары инде кызыл яр читендә иде. Башын тотарлык, мөгезләрен күтәрерлек хәле дә калмаган иде үзенең. Кан баскан күзләрен күтәрә төшеп, чарасыз карашын Микәйгә төбәде ул.
Аны кызыл ярдан тәгәрәтү өчен хәзер гайрәте артканнан-арта барган Микәйгә җиңелчә хәрәкәт ясап тагы бер кизәнү җитә. Ләкин алай итмәде Микәй, артка чигеп, дәү тәкәнең яңадан уртага чыгуын көтте. Бу изгелекне бөтенләй көтмәгән тәкә бертын аңыша алмый торды. Кызыл яр астына тәгәрәүдән исән-сау котылу куанычыннан кәҗәләренә күз төшереп алды. Алар янында сынатырга ярамый дигән уй ярып үтте аның ике мөгезен. Әмма бөтен гәүдәсе белән җыелып, башын югары чөйгән, мөгезләрен сөзешергә әзерләп куйган Микәйне күрүгә, яңадан бәкәлләре калтыранып куйды. Юк, булмый, күпме генә тырышмасын, бу хикмәтле тәкә затына каршы торырлык җегәр калмаган иде инде аңарда. Шуны яхшы аңлаган дәү тәкә кире борылды һәм, үзенә ияргән кәҗә төркемен калдырып, башын түбән салындырып, теләр-теләмәс кенә авыл ягына таба китеп барды.

Ул көнне авылга шактый соң, эңгер-меңгер вакыт җиткәч кенә кайтырга чыкты Микәй. Башын горур тотып, вак-вак кына адымнар белән нык басып иң алдан ул кайтты. Аңардан алга чыгарга берәү дә кыймады. Артыннан  кәҗәләр төркеме ияргән иде. Янәшәсеннән, аз гына калыша төшеп, Шомырткара атлады.

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 12 >>