Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Ак кыялар

Бүлек 12

Җил исте, сулар акты — вакыт үзенекен итте. Ай үсәсен көн үскән Микәй иң дәү кардәшләреннән дә калкурак гайрәтле бер тәкә булып үсеп җитте. Нык, калын сыйраклар өстендә торган тыгыз тән, туры муен һәм текә маңгай, елык-елык килеп күзләрне камаштырып торган көмешсу мамык дисеңме, бер пар чалгы сыман һава ертып торган туры озын мөгезләрме — болар бары да тик аңарда, Микәйдә генә. Көтү җыелган урынга ул төшми торып кәҗәләрне урыннарыннан кузгатырмын димә. Авылдагы барлык кәҗә көннең-көн буена аның тирәсендә. Көтүчеләр дә күнекте моңа, авыл кешеләре дә. Микәй күренә икән, димәк, көтүдән бер кәҗә дә качмаган дигән сүз. Микәй кая китсен, болай да һәрчак иректә ич. Иртәнге тынлыкны ертып, көтүнең ук очы сыман, беренче ул атлый. Чыкта коенган ямь-яшел үзәнгә беренче булып ул аяк баса. Чыклы үләндә беренче булып аның дүрт тоягы эзе кала. Һәр иртәнең сусыл үләннәрен иң элек ул татып карый. Инеш аркылы чыкканда аз гына да болганмаган йөгерек шәрләмәгә сакал очын тидереп көмештәй саф суны башкалардан элегрәк ул эчә.
Микәйнең инде тынгылык белмәс җаны да тынычланып килә. Алай гына да түгел, үзен тулы бәхеткә ия тәкә итеп хис итә ул хәзер. Шундый тыныч һәм якты көннәрне тоташтырган гадәти бер төндә, татлы йокысыннан бүленми генә, төш күрде ул. Микәйнең хәтерендә җуела барган үткәнне, тәмам онытылган бер хыялны яңартып, яңадан балкытып, дөрләтеп җибәргән төш булды бу.
Имеш, ул үзенең кәҗәләре белән, ерак аралар үтеп, Ак кыялар илендәге ап-ак киңлекләргә барып чыккан. Бөтен әйләнә-тирә ап-ак нурда коена икән. Тавыш-тын юк. Янәшәсендәге кәҗәләрнең андый аклыкны беренче генә күрүләре икән — исләре китте, һәммәсе берьюлы телдән язды. Бу нинди аклык бу, диләр. Бу нинди матурлык бу, диләр. Син булмасаң, без бу ак кыяларны әле кайчан һәм ничек күргән булыр идек, диләр. Син үзең дә шул кыялар сыман нурланып балкыйсың, шул кыялар кебек горур, шул кыялардай тәкәбберсең, Микәй, диләр. Мактап һәм олылап туймыйлар аны.
Микәйнең мактауларга исе китми. Әнә хәзер дә зур булмаган кыяташ өстенә менеп баскан да карашларын еракка төбәп тик басып тора. Янәшәсендә торган Шомырткарага гына ишетелерлек итеп дәште ул шунда.
— Шомырткара, син шушы ак таулар илендә калырга теләр идеңме?..
— Белмим шул,—дип җавап кайтара Шомырткара һәм бераз уйга чумып торганнан соң өстәп куя: — Монда яшел хәтфә сыман иңкүлекләр, урман-кырлар, челтерәп аккан шаян инешләр дә бармы соң?
— Монда ак кыялар, мәһабәт шарлавыклар, иркен һәм тыныч ак киңлекләр бар, Шомырткара...
— Иркенлек ул яшел була... Сусыл чирәм үскән инеш буйларына җитәме соң...
— Мондагыдай аклык беркайда юк. Ак төс — бәхет төсе, Шомырткара.
— Ак төс матур анысы... Ә яшел төс ашата һәм җылыта да...
— Яшел үләннәр дә булса, шушы Ак кыялар илендә генә калыр идеңме, Шомырткара?
— Тоякларны иркәләгән йомшак туфрак сагындырыр. Монда гел ком, монда гел таш, Микәй...
— Кыя очларындагы салкын рәхәтлек һәм сафлыкны белмисең әле син, Шомырткара.
— Яшел тугайларның җылылыгы сагындырыр, дим...
— Әгәр мин шушында калсам, син ни сайлар идең, Шомырткара?
— Синең белән бергә җылы туфраклы яшел тугайларны, йомшак сулы инешләрне эзләп китәр идек, Микәй.
...Төшнең шул урынында кинәт лапас капкасы шыгырдап ачылды. Ике ут арасында чарасыз калган Микәй уянып китте. Ишегалдында иртәнге ыгы-зыгы башланган. Өй каршындагы ак каеннарның бөдрә тармакларыннан мөлдерәп торган яшел нурлар коела. Микәй әле генә игътибар итте: җанына аеруча үз булган, аклыклары белән берөзлексез аның карашын иркәләп торган каеннар дөньяга яшел нур чәчә икән бит. Ак каеннар дөньяга яшел нур булып тама икән. Шомырткара, яшеллек дип, юкка гына өзгәләнми, димәк. Ак төс һәм яшел төс алар бербөтен түгелме соң?.. Бер үк иркенлек, хөрлек һәм бәхет төсләре ич! Ак һәм яшел — Микәй белән Шомырткара дигән сүз. Аларны бер-берсенә каршы куеп Микәй ялгышкан икән ич... Кышын ап-ак булган урман-кырлар да җәйгә очраклы рәвештә генә ямь-яшел төскә кермәгән булса кирәк. Дөньяда ак белән яшел һәрчак бергә, һәрчак янәшә. Микәй белән Шомырткара да шулай.
Шулай итеп, урман аръягындагы ак юллар һәм шул юлларның очындагы ак кыялар турындагы ак хыял аның хәтерендә янә калкынып алды. Шул ак дөнья, торган саен ешрак искә төшеп, билгесез ераклыкларга алгысытып, ашкындырып торды. Микәй түзде, үзенең ни өчен һәм ниләр уйлап өзгәләнүен берәүгә дә, хәтта Шомырткарага да сөйләмәде. Ул вакыт-вакыт әйләнә-тирәдәге яшеллекне, яшел үлән өстендә көязләнеп терт-терт басып йөргән кәҗәләрне дә күрмәс хәлгә килә иде. Мөгез очлары сыкрый, тояклары кымырҗый, күзләренә мөлдерәмә бөртекләр тула иде кайчак. Микәй барыбер түзде.
Түзде. Әмма бу халәтнең дә бер чиге булырга тиеш бит. Көннәрдән бер көн, көтү авылны чыгып барганда, кинәт кенә борылып ындыр ягына каерды ул. Аның алабута һәм тигәнәкләр арасына кереп шылганын янәшәсендәге кәҗәләр дә абайламый калды. Әмма күзләре күрмәсә дә, күңелләре сизде — башка кәҗәләр дә бербер артлы Микәй артыннан юк булдылар.
Көтү үз юлы белән китеп барды. Аның койрыгында йокымсырап барган көтүче берни күрмәде, берни сизенмәде. Кәҗәләрне җир упты диярсең... Әле генә көтү башында иделәр, күз ачып йомган арада үзләреннән җилләр исте. Һич югында берсе адашып калса икән...
Бакчалар артыннан бертын баргач зур булмаган уйсулык башлана. Шунда җиткәч кенә артына борылып күз салды Микәй. Тыннары бетеп үзе артыннан чабып килгән кәҗәләрне күргәч күкрәген киерә төште, муенын турайтты, мөгезләрен югары чөйде. Барысы да ул уйлаганча барып чыккан иде, димәк. Канәгатьләнү кичереп, җәт-җәт атлап китте Микәй. Офыкта беленер-беленмәс кенә күренеп торган урманга төбәп барды. Барды да барды... Бәкәлләрен иркәләгән сусыл үләннәргә, ак башларын моңсу тибрәндергән ромашка һәм әнисләргә исе дә китмәде, уенда урманга барып җитү генә иде. Тояклары тигән җирдә тия, тимәгән җирдә—юк. Шул урманга җитсә, аның ярсуы һәм ашкынулары бераз басыла төшәр, ул тынычланыр, аяклары аны тыңлый башлар кебек иде. Чөнки үзен ак юллар һәм ак кыялардан аерып торган бердәнбер нәрсә — шул урман булып тоела иде аңар. Тизрәк җитәргә дә шул урманга, аннан инде хыялындагы ак дөньяга ничек бару юлын ул һичшиксез табачак. Ул үтә алмаслык ара булмас!
Микәй шул дәрәҗәдә ашкынып бара иде ки, урманга төбәп кузгалганнан бирле әле аның артына борылып та караганы юк. Аның җитез һәм дәү адымнарына өлгерә алмаган кәҗә көтүе инде шактый сузыла, таркаулана төшкән. Кая бару, максатларының нидән гыйбарәт булуы хакында кызыксыну түгел, күкрәк тутырып сулыш алырга да аралары булмады. Кайда барудамыни соң хикмәт — кем артыннан баруларын яхшы белә ич алар. Карашларын нурландырып, тәннәрен җилкендереп үзе артыннан әйдәүчеләре бар. Ул — Микәй! Аннан калышу— бу җылы һәм нурлы җәйге көннең иң зур матурлыгыннан, куанычыннан һәм назыннан калышу дигән сүз. Шуңа да аяклары талчыгу, сулышлары кысылу турында уйларга вакыт булмады.
Ераклардан ук чакырып, алгысытып торган урман читенә җиткәч Микәй туктап калды. Кая таба хәрәкәт итәргә икән дигән сыман, як-ягына карангалап торды. Ул арада күз күреме ераклыкта калышып килгән кәҗәләре дә берәм-берәм куып җитте.
Кәҗәләрнең барысы да куып җитте. Кайчандыр, дәү тәкә дигән мәртәбәле исеме булган кәҗә генә күренмәде. Соңгы араларда гел боекты, мескенләнеп калды ул. Дәү тәкәнең тигәнәк һәм шырланга батып асылынып төшкән озын йоннарын күргән саен, Микәйнең күңелендә кызгану хисе уянып куя иде. Теге чакта үзен кызыл ярдан төртеп төшергән өчен ул бит аңар һичнинди ачу-фәлән сакламый иде. Алай гына да түгел, ут уйнатып йөрергә тиешле тәкәнең шулай кинәт кенә сула баруында үзен гаепле итеп тоя иде. Дәү тәкә бүген дә кәҗә көтүеннән аерылып калган. Димәк, ул бүген дә берьялгызы. Ялгызлыктан авыр ни бар?!. Микәй моны яхшы белә.
Берәүне дә рәнҗетәсе, берәүгә дә кайгы китерәсе килми иде аның. Ә дәү тәкә, Микәй аркасында кимсенергә, ялгызлыктан җәфа чигәргә мәҗбүр. Аның ни гаебе бар?! Һәр кәҗәнең бәхетле буласы килгән кебек, ул да бәхеткә лаек ич. Ул да үзенә текәлгән елтыр күзләрнең кадерен белергә тели торгандыр. Берсеннән икенчесе нәзакәтлерәк кәҗәләр белән иңне иңгә терәп янәшә торасы—иркәләнәсе, назланасы килә торгандыр. Ләкин, әнә, кәҗә көтүеннән аерылып ул берьялгызы калырга мәҗбүр. Үзеннән гайрәтлерәк һәм көчлерәк яшь тәкә алдында буйсыну белдерүе бу аның. Микәй булган җирдә миңа урын юк, дип әйтүе. Нигә көчкә, гайрәткә карап бүленә икән бу бәхет?.. Әгәр мөмкин булса, Микәй аңар һич икеләнүсез ярты шатлыгын, ярты бәхетен бүлеп биргән булыр иде. Кәҗә көтүеннән берьялгызы аерылып калган тәкә бик тә кызганыч тоелды аңар.
Әмма аерылып калган дәү тәкә язмышын кичерергә теләр идеме икән ул? Һич югында, аның язмышын уртаклашырга үзен күндерә алыр идеме икән?.. Юк! Юк, әлбәттә! Көчсез булуга караганда, көчле булу мең кабат артык... Каршылыклы уйларыннан арынырга ашыгып, бөтен гәүдәсе белән җилпенеп куйды ул. Сыйракларын турайтты, күкрәкләрен киерә төште. Мөгезләрен күккә чөйде. Микәйнең җилкенүен күреп, кәҗәләр җанланып китте, хәрәкәткә килде. Урыннарында гына тора алмый, аның бер алдына, бер артына чыктылар. Кузгалырга кыенсынганнары да гел таптанып торды, көязлектәнме, койрыклар җыела төште. Кара янып пешкән пар чия сыман күзләр берөзлексез мөлдерәде. Микәйнең болай да ташып торган гайрәтен ярсытып мөлдерәде күзләр. Бәхетләре ут булып янды, су булып ташыды, урман булып шаулады. Бергәлекнең, тазалыкның һәм сәламәтлекнең, табигый инстинктларның олылыгы һәм гүзәллеге турында лепердәшеп серләште урмандагы һәр яфрак.
Урман читендәге ямьле бер аланда алар көннең ничек узып киткәнен дә сизми калды. Татлы төштә генә булып узды, ахры, мизгелгә тиң ул бәхетле сәгатьләр. Вакыт узуын Микәй, эңгер-меңгер җитеп, караңгы эленгәч кенә тоеп алды. Көн чынлап та үтеп киткән. Ак юлларны табып, ерак-ераклардан хыялны әйдәп торган ак кыяларга барып җитәрлек кадерле вакыт узган... Көн озынлыгына сузылган бетмәс наз һәм ярсудан айнып, кинәт кабалана, арлы-бирле тартыла-сугыла башлады Микәй. Ә кәҗәләргә аның күңелендәге тойгыларны тиз генә аңлату мөмкин идеме соң?.. Аларның дөньялары бөтен. Җылы көн, җиләс урман һавасы, хуш исле үлән һәм агач яфраклары... Күзләрен нурландырып торган Микәй дә тып-тып басып янәшәләрендә таптана.
— Җанкайлар,—дип мәэлдәде аларга Микәй.— Көн узып та киткән.
— Көн узмады, Микәй. Бәхет китергән көн узмый,— дип, бер-берсен бүлдереп җавап кайтарды кәҗәләр. Аның күкрәкләренә, иңбашларына сыенып сырпаланды алар.
— Кузгалырга кирәк, соңга калабыз,—дип ашыктырды Микәй.
— Син кемнедер юксынасың...—дип, колак төбендә генә тавыш биреп алды берәү. Шомырткара иде бу.
— Миңа күңелле һәм рәхәт, Шомырткара.
— Күңелле һәм рәхәт булган җирдән качмыйлар,-дип каршы төште икенче бер кәҗә.
— Ни эзлисең, нәрсә җитми?—дип дәште Шомырткара.
— Бәхет, Шомырткара, бәхет...
— Үзең күңелле дисең, рәхәт дисең — бәхет шул булмыймы?..
— Бәхет ул, Шомырткара,— ак була. Бәхет — туган җирдә, Ак кыялар илендә генә.
— Бергә-бергә булу бәхет түгелмени, Микәй?..
— Бергә-бергә туган илдә булу — бәхет, Шомырткара!
Ул арада урман буен кичке караңгылык урап алды. Салкынча җил исеп, агачлар шомлы гына шаулашырга кереште. Танауларны ярып юеш һава дулкыны тибрәнә башлады. Бәкәлләрне беренче чык бөртекләре чылатты. Әмма ак кыялар турындагы хыял арта һәм көчәя генә барды. Шул хыял аны урманга әйдәде, ак дөнья һәм ак киңлекләргә шул урманны аркылы чыкмый торып җитү мөмкин түгел дип ышанган иде ич ул.
Икеләнүләргә урын калдырмаска тырышып, Микәй караңгы һәм шомлы урманга таба җәт-җәт атлап китте. Кәҗәләр дә урыннарыннан кузгалды. Ләкин алар теләр-теләмәс кенә атлады, атлаган саен кире борылып, сыек зәңгәрлек эчендәге офык читенә таба каерылып-каерылып текәлеп тордылар. Дөм-караңгы урманнан курку идеме бу, әллә шул сыек зәңгәрлек итәгендә калган авылларын юксынумы?..
Алай гына да түгел, кәҗәләр, бер-бер артлы тукталып, баскан җирләрендә торып кала башладылар. Авылга таба башларын суза төшеп, үрелеп-урелеп мәэлдәргә керештеләр.
— Курыкмагыз, сез бит минем белән,—диде, адымнарын тыярга мәҗбүр булган кәҗә тәкәсе.
— Курыкмыйбыз, Нурлы Алан кала,—диде аңарга якынрак торган Шомырткара.
— Аның каравы ак кыяларга барып җитәрбез...
— Нурлы Алан кала. Нурлы Алан кала-а-а,—дип мәэлдәште барча кәҗәләр бертавыштан.
— Анда дөнья ап-ак, анда киңлек, ак иркенлек,— дип,  тынычландырырга ашыкты аяклары урман аръягындагы серле дөньяга ашкынып торган Микәй.
— Күрче, безнең авылның офыгы ук яктырак. Нәкъ синең туның төсендә, Микәй... Урман — шомлы, урман— караңгы...
Аны ак хыялларыннан аерырлык көч, гомумән, юктыр ул. Микәй ниятеннән кире кайтырга җыенмады, билгеле. Кәҗәләрнең үзенә тугрылыгына ышанычы зур иде. Иярерләр дип ышанды. Яңадан урман эченә таба омтылды. Инде агачлар арасыннан шәүләсе дә күренмәс булды... Шунда, бөтенләй уйламаган-көтмәгәндә кинәт кенә туган бер хис аны тукталырга һәм кире борылырга мәҗбүр итте. Урман читеннән кузгалырга теләми җәфа чиккән кәҗәләр кызганыч тоелды. Кәҗәләрен ул шулай дөм-караңгы урман читендә калдырып китсә, яхшы булмас ич.
Төнне авылга илтә торган юл читендәге каенлыкта уздырды алар. Ә таң беленү белән яңадан урман куенына елышкан аланлыкка әйләнеп кайттылар. Бу көн дә бәхетле, бу көн дә мәңгелек булып тоелды... Әмма аны да шомлы төн алыштырды. Тагы таң беленде... Һәм тагы караңгы төште.

Бу бәхетле тәүлекләрнең инде чиге, ахыры булмас төсле тоела башлаган бер вакытта аларны иләмсез озын чыбыркы тоткан көтүче эзләп тапты. Качмадылар, буйсыну белдереп, авылга таба теркелдәде кәҗәләр. Гайрәте һәм ярсуы басыла төшкән Микәй дә кәҗәләре артыннан иярде. Авылга ашкынып чапкан кәҗәләрне куып җитә алмый иза чикте ул. Аяклары талган, күкрәкләре кысылган, авыр мөгезләре горур башын түбән иелергә мәҗбүр иткән. Көтүче, шуңардан файдаланып, бөтен ачуын Микәйдән алды. Озын чыбыркысы белән кизәнә дә сыздыра, кизәнә дә сыздыра... Чыбыркы аның ике як арт санын көйдереп алды, иңбашларын телеп үтте, колак төбендә генә шартлап, яңак һәм танавын яндырды, күзләреннән ут чыгарды. Әмма Микәйнең түзү һәм буйсынудан башка чарасы юк иде. Зарланмады, тавыш-тын да чыгармады хәтта — болай да сызланып торган, авырайган, хәлсезләнгән гәүдәсен өстерәп, кәҗәләр артыннан калышмаска тырышып алга атлады. Ә көтүче аның саен туктамады, Микәйне кыйнавын белде. Чыбыркы, иләмсез озын елан сыман, аның баш очында сызгырып ала да әле аякларына, әле мөгезләренә килеп урала, тигән саен тәннәрен көйдереп, телеп-телеп ала. Микәй түзде. Микәй сер бирмәде. Хәтта көтүчегә ачуланмады, аңар таба борылып күз дә салмады ул.

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 13 >>