Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Ак кыялар

Бүлек 17

...Офык читендә кара болытлар күренеп-күренеп алды. Алсуланып кояш баеганда дымсу салкын җил исте. Төннәрен берөзлексез әллә яшен, әллә аҗаган уйнады. Яңгыр булуы бар, яңгырга китмәгәе, дип хафаланды нурлы аланлылар. Басуда әле сугылмаган иген — сабан бодае бетмәгән, арпа коела, солы чират көтеп ята. Ачык ындыр табагында орлыкка дигән борчак, арыш чистартылмаган. Салам күбәләре җыеп алганны көтеп ята. Авылда кылны кырыкка ярыр вакыт... Шундый чакта ничек кул кушырып утырырга мөмкин. Инде бишенчегә күчкән Азат та, Миңлегаяз кебек үзеннән өлкәнрәк дус-ишләре белән бергә, ындыр табагыннан кайтып керми өлкәннәргә булыштылар. Көрәк тотып үзтөягечләргә ашлык этеп тордылар. Капчык өстерәделәр — төяделәр, бушаттылар. Капчыкларның баш-башыннан тотып хатын-кызлар өстерәде, картлар кыймылдады, яшь-җилкенчәк булышты.
Ир-ат та кул кушырып утырмады билгеле. Комбайннар көнне төнгә ялгап эшләде, икмәк төягән машиналар тыз да быз йөреп торды. Салам җыйды, җир тырмалады, җир сөрде ирләр. Ирләр колхозның ындыр табагында да аз түгел. Бер ишеләре янып-көеп эшләп йөрде. Ә икенчеләре...
Икенчеләре дә бар иде шул... Таза-таза ирләр, колак артына карандаш кыстырып, күпме икмәк кайтканны, киткәнне хисаплап торды. Ирләр амбарда, каравыл өендә, үлчәүдә, һәр көшел янында кәгазь тутырып торды. Сырлап-боргалап көннең көн буена кәгазьгә кул куйдылар, тамга ясадылар, чут төймәсе тарттылар. Ирләр һәр склад ишеген, һәр чистарткычның, һәр бушаткычның ничек эшләвен күзәтеп торды. Ирләр арлы-бирле йөрде, эшлекле йөрделәр. Үткән-сүткәндә капчык өстерәгән яшь киленнәргә шаян сүзләр әйтеп үттеләр, куллары сузылгалап алды.
Ирләр ындыр табагының түрендәге каравыл өе турында җыелып әңгәмә корырга дә өлгерде. Пышын-пышын гына мәзәк хәлләр сөйләргә дә вакыт чыкты. Каравыл өенә эшлекле генә кереп чыккаладылар. Кайберәүләрне аяклары гел шунда каерып торды: мыштым гына кереп китәләр дә кош тоткандай, авыз читләрен ялый-ялый, очынып чыгалар. Шунда кереп, быелгы уңыш өчен, исәнлек-саулык өчен, йөзгә байлар төсе чыксын өчен, көннәр матур торсын өчен, кәеф яхшы булсын өчен ди-ди күтәрде алар.
Гәүдәгә нык кына калкынып киткән Азатка да күз кыстылар хәтта.
— Нишләп анда, җыен хатын-кыз тирәсендә капчык ташып йөрисең, ирләр янына да килеп киткәлә,— диделәр.
Килде Азат, ялындырмады. Аның колагына Мөдир үзе пышылдады. Дөрес, ул  хәзер гаражда да, складта да мөдир түгел инде, ул эшләреннән соң инде кырыкмаса-кырык эш алыштырды. Әмма кая гына бармасын, Мөдир булып калды. Хәзер, ремонтка туктап онытылган, орлык киптерү корылмасы мөдире. Миңлегалине дә үзеннән калдырмады Мөдир — аны ул үз янына капчык хисаплаучы итеп алдырды.
— Әйдә,—диде,— печтик кенә кәгәсеңме? —диде Мөдир, үз итеп.
Азат уңайсызланып калды. Ни әйтергә белми югалудан елмайды. Елап булмый бит. Әтисе яшендәге кешегә тавыш күтәреп тә булмый. Ярамый дигәнне аңлатып башын какты.
— Яңгыр килсә—икмәк кала бит, чылана,—дип дәште малай. Юкса, телен йоткан диярләр.
— Калганы юк әле,— диде Мөдир, тәҗрибәле кеше буларак.
— Хатын-кызларга булышыйк, капчыклар авыр ич...—диде Азат, тавышын калынрак итеп чыгарырга тырышып.
— Алар ирләрдән ныграк, гәҗит укырга кирәк,— диде, нәкъ шул чакны  алар янына килеп баскан Йөк үлчәүче.
— Җәгез, кем барып кайта?—дип эндәште Капчык хисаплаучы, монда җитдирәк мәсьәлә бар әле дигән сыман. Өч-дүрт ир бер-берсенә карашты, һәркайсы урындагы кеше, хөрмәтле кеше икән шул. Басудан арпа төяп кайткан үзбушаткыч шоферына ымладылар.
— Юк,—диде шофер, кабинадан башын чыгарып,— комбайннар көтә. Эш кала.
Ирләр аның җавабыннан, Мөдиргә кушылып, дәррәү көлешеп алды.
— Эш качмый ул, үлгәч тә өч көнлек кала,— дип елмайды Мөдир белән янәшәдә үк торган Капчык хисаплаучы.
— Син яшь кеше, бер аягың анда, икенчесе монда булыр,— дип Азатка борылдылар.
— Капчык ташыйсы бар. Персидәтел абый күрсә, бирер кирәгегезне,—дип карады Азат.
— Куркыттың,—диде Йөк үлчәүче, бәхетле елмаеп.
— Персидәтел белән партург районда,— диде Мөдир, аны гына беләбез инде, энекәш, дигән сыман елмаеп.- Аларга нәрсә, алар анда конъяк эчә...
Азат, ни әйтергә дә белмичә, йөкче хатын-кыз һәм яшүсмерләр янына китеп барды. Каршысына үтә дә эшлекле бер кыяфәт белән килгән Микәй очрады. Ашыга-кабалана килә иде Микәй— ни алдына, ни артына каранмады, як-яктагы икмәк көшелләренә дә күз төшермәде. Хәтта Азатны да бар дип тә белмәде. Туп-туры ирләргә табан узып китте.
Мөдир һаман дәрәҗәле кеше. Сүзе үтә, кулыннан эш килә. Әле дә аңар берөзлексез гозер белән килеп торалар. Килгән кешене ул җылы каршылый белә. Килмәсәләр — чакырып ала. Мөдир вакытны бушка уздырмый.
— Фатиматтәй...—дип, тол хатынны чакырып алды әле хәзер дә.
— Әү, Мөдир, әү,— дип, алъяпкычларын кага-кага килде үлчәүгә капчык өю белән мәшгуль булган өлкән яшьләрдәге бер апа.
— Сиңа ни кирәк, Фатиматтәй?..
Мондый шәфкатьлелектән тол хатын бераз гел югалып торды. Күңеле булды, Мөдир үзе аның хәлен тиктомалдан гына сорашсын әле...
— И-и, рәхмәт инде, улым Мөдир! Ни кирәк дип, кирәкнең бетеп торганы юк инде аның...
— Конкрет, Фатиматтәй, конкрет?!
— Печән кайтартасы бар иде шул...
— Печән кайтарту өчен ни кирәк, Фатиматтәй?
— Машина, улым Мөдир, машина.
— Машина табу өчен ни кирәк, Фатиматтәй?
— Беләм, улым, беләм... Бар ул... Булыр, хәстәрләп куйганы да бар.
— Печәнең кайсы диләнкедә?.. Әйтеп торма, Фатиматтәй, ул онытыла. Үзем барасы түгел ич, язып китер.
Шешәнең дим, нәрәт язу өчен аның үзендә үк бланкасы да бар бит, Фатиматтәй!..
— Беләм, улым Мөдир, беләм — андый нәрәтләрне язган бар,— дип, алъяпкычларын кага-кага, ничек килгән булса, шулай ук китеп тә барды Фатиматтәй.
Мөдир, ышанычлы кешеләре белән, үзенең эш урынына— ремонттагы орлык киптерү корылмасына таба үтте. Бу корылма ындыр табагында үзенең биеклеге, серлелеге һәм тыныч почмакта урнашкан булуы белән башка һәммә корылмалардан аерылып тора. Мөдир рөхсәтеннән башка анда керү катгый тыела. Тәртип куелган. Ишекләр бикле була, теләсә кемгә ачылмый. Пароль — шешә чыңы!
Корылманың ишеге ачылу белән иң алдан Мөдир үзе узды. Баскан саен челтер-челтер килеп, җаннарына рәхәт һәм сихәт биреп, шешәләр шалтырады. Ул да түгел, көчәя барган шешә чыңы астында ул югары күтәрелә башлады. Ни җитте баскычтан гына түгел, шешәләрдән өелгән баскычтан. Исең-акылың китәрлек—корылманың түшәменә җитәр-җитмәс биеклектә әрдәнәләп шешә тавы өелгән иде. Мөдирнең осталыгына хәйран калырлык, шешәләрне ул шундый итеп өйгән, цементсыз-кадаксыз дигәндәй, пирамида корган да куйган. Горурланмаслык та түгел, әнә ничек югарыда утыра ул. Бишеккә чумган диярсең, шешәләре җай гына тирбәлеп, атынып та тора. Ияреп кергән ышанычлы кешеләренә шуннан торып кына вәкарь белән дәште ул.
— Шешәдән дә әйбәтрәк нигез юк ул, егетләр! Греклар төзегән пирамидаңны да, Сөембикә манараңны да бәреп ега ул безнең шешә! Пирамидаларны җансыз катып калган диләр. Ә Сөембикәсе бөтенләй авыша бара анда. Ә безнең шешәләр менә чылтырап тора. Авышмый да, җансыз катып та калмый, тик тибрәнә һәм үз аягында нык тора! Шешә—безнең нигез, егетләр! Аны аракы тутырган посуда гына дип уйлаучылар ялгыша һәм ничек кенә ялгыша әле! Шешә барысын таба — бу бер! Аяк астындагы шешәләрдәге язулар шаһит, монысына ышану кыен түгел, укып карый аласыз... Бүгенге авылның әлегедәй елъязмасы бары монда гына теркәлә... Кирәксә, кош сөтен дә табабыз анысы. Шешә — дуслаштыра! Ике булдымы, бәхәссезме?.. Шешә — югары күтәрә, өчме?! Боларын теләсә кайсы ахмак белә... Ә хәзер мине тыңлагыз, монысы дүртенче, һәм аны бары Мөдир генә белә: шешә — алыштыргысыз төзү материалы! Аеруча нигезгә шәп була... Колагыгызга киртеп куегыз, материаль нигез турында гына түгел сүз — рухи нигезне дә шешә белән ныгытканда әйбәт. Шешә ныгыткан нигез авышмый да, янтаймый да, егетләр. Үз тәҗрибәмнән беләм. Яшәсен шешә...
— Яшәсен шешә... Яшәсен безнең Мөдир...
Бәхетле авазларның, шешә чыңына кушылып, кайтавазы озак яңгырап торды.
Офыкта адашып йөргән болытлар, бергә укмашып, тәмам куерып килә иде. Әллә каян гына көчле җил исеп куйды. Хатын-кыз ашыгырга, кабаланырга тотынды. Ачык яткан көшелләрне берәм-берәм капларга керештеләр. Орлыкка дигән борчакны чылатудан куркып, агроном егет гел ашыктырып торды. Ни итсә иттеләр, җиргә беренче яңгыр тамчылары төшкәндә борчак көшеле ябык амбарга кертеп бетерелгән иде.
Ул да түгел, пәри туе уйнатып, давыллап җил исә башлады. Көшелләр өстенә капланган җәймәләрне дер селкетте, чит-читкә өелгән кибәкләрне тузгытты җил. Күк күкрәде, яшен яшьнәде. Коеп ява да башлады. Чыр-чу килеп, ябулы урыннарга йөгереште халык. Кулындагы себеркесен ташлап, туксан белән барган Сөләйман карт та амбар алдына теркелдәде. Микәй булып Микәй кабаланды, ындыр табагының ерак почмагында торган орлык киптерү корылмасына таба чабып үтте.
Малайлар түбә астындагы көшелләр өстенә менеп мәтәлчек атып уйнарга кереште. Азат исә каравыл өе кыегы астында ышыкланып калган иде. Бер җай табып, малайлар янына элдерим дип торганда, авылдан ындыр табагына таба кемнеңдер ашыгып-кабаланып йөгергәнен күреп алды ул. Ашыгыч һәм әһәмиятле эше бар күрәмсең, җилгә, яшенгә, яңгырга да карамый йөгерүендә булды кеше. Чит-ят түгел, әле бая гына ындыр табагында булган Йөк үлчәүче икән. Ярым бөкрәйгән хәлдә йөгереп килеп җитте ул аның янына. Еш-еш сулыш ала, манма суга баткан... Ә кәефе күтәренке! Кош тоткан диярсең...
— Өлгердем...— диде ул, килеп җитәр-җитмәс үк үзенең куанычын уртаклашып.
— Чылангансың ич,— диде Азат, сулышына буылып торган Йөк үлчәүчене кызганып.
— Юк, ул турыда түгел, ягъни мәсәлән, кибеткә өлгердем,— дип ачыклык кертте ул. Аңладым дип, баш какты Азат.
— Безнекеләрне күрмәдеңме?—дип сорады сулуы һаман да басылмаган Йөк үлчәүче.
— Кемнәр?
— Мөдир белән Капчык хисаплаучы, ягъни мәсәлән.
— Юк, күрмәдем.
— Ә Микәйне!..
— Микәй әнә теге якка чапты,— диде Азат, кулы белән орлык киптерү корылмасына күрсәтеп.
Йөк үлчәүче, бөкшәя төшеп, ике дә уйламый, Микәй чабып үткән якка элдерде. Шундый ашыгыч иде эше, хәтта күлдәвекләрне дә урап тормады ул, турыдан бәрде.
Яңгыр чиләкләп коюын белде. Кара-кучкылланып килгән болыт бер якка да авышырга теләмәде, нәкъ авыл өстендә эленеп торды. Баш түбәсендә торган түбәтәй диярсең, як-ягыннан чал чәчләр сыман кояш нурлары чәчелгән. Шул тамашага сокланып озак кына карап торды Азат. Ә күңелен сораү бимазалады: «Нигә әле Микәй артыннан йөгерде бу Йөк үлчәүче?.. Микәй бит бер ялгызы чабып үтте...». Сорау кызыксынуга әверелеп, кызыксыну аның үзен дә шул якка тартты. Күлдәвекләрне ерып, нәни-нәни гөрләвекләр аша сикереп ындыр табагының аргы почмагына таба йөгерде ул да. Коеп яуган яңгыр суы чәчләрдән борынга, борыннан ияккә күчеп акты.
Ачык калган ишектән эчкә үтте Азат һәм күзләре чагылып куйды. Ни күрсен, каршысында түбәгә җитеп килгән шешә тавы өелгән —ул бертын үз күзләренә ышана алмый торды. Бу кадәр шешә каян килгән монда? Һәм аны кем ташыган, кем өйгән?.. Ничек итеп өйгән? Башка сыя торган түгел.
Алар өчәү иде — Мөдир, Йөк үлчәүче һәм Капчык хисаплаучы. Шешә тавының нәкъ түбәсенә үк менеп кунаклаганнар да иркенләп, аякны аякларына атландырып кәеф-сафа сөреп утыралар. Өстәлләре дә, дөньялары да түгәрәкләнгән. Алларында— әле бушарга өлгермәгән өч шешә һәм бер стакан. Ботарлап атылган какланган каз, кыерчыгы сындырып алынган түгәрәк икмәк. Егет шулай гаҗәпләнеп торганда, «әле монда мин дә бар» дигән сыман, янәшәдә генә Микәй башын болгап алды һәм бар гәүдәсе белән калтыранып куйды. Кышын салкын җилдә сыкраган агач кәүсәләре сыман, аның дәү кара мөгезләре шыгырдап куйды. Микәй чаптыр-чоптыр алдындагы консерва банкасын ялый иде. Бар дөньясын онытып ялый...
Яңгыр шыбырдавы астында урнашып алган тынлыкны шунда Йөк үлчәүченең карлыккан тавышы бүлдерде:
— Шеф дим, Шеф... Ничек дидең, тагы кабатла әле, ә, Шеф...
 — Хәтереңне әйтер идем...Хәтерең – тишек чиләк. Бу хәтер белән, аракы эчәргә түгел, мич башында утырырга сиңа,—дип җавап кайтарды Мөдирнең калын тавышы.
— Соңгы тапкыр дим... Шеф, ә, Шеф?..
Һәр сүзенә, һәр иҗегенә басым ясап кабатлады Мөдир:
— Аракы алдырсаң—ара калдырып булмый, ара калдырсаң — аракы алдырып булмый. Бу—заман әйтеме булыр! Төшендеңме?..
— Төшендем,—дип, башын какты Йөк үлчәүче һәм тырышып кабатларга кереште.—Ара калдырсаң... аракы алдырсаң...
Күпме генә тырышмасын, ипле-башлы хәтерләп калмаган иде барыбер.
— Ахмак!—дип туктатты аны Мөдир.— Синең белән эчкән мин җүләр... Әйдә сал да, синең хәтер өчен чөнкәйтеп куябыз.
— Хәтер нәрсә!.. Аны эчеп тә, ашап та булмый. Яшәсен шешә!.. Шешә яшәсен.
Беразга тынлык урнашып алды. Ишек төбендә торган Азатны шунда гына күреп алдылар.
— Кем бу?—дип сорап куйды Йөк үлчәүче, баланаяк бармагын малайга төбәп.
Тегеләр икесе, берьюлы урта төяк бармаклары белән авызларын сыпырып, үзара карашып куйдылар.
— Үзе! — диде Мөдир.
— Ничек үзе, ягъни мәсәлән?..—дип гаҗәпләнде Йөк үлчәүче, күзләрен челт-мелт йомып.
— Үзе дигәч, үзе!—дип кабатлады Мөдир.
Йөк үлчәүченең ризалашмый чарасы юк иде. Аңлаганын белдереп, башын кагып куйды да, аркасына янтая төшеп, авызын зур итеп ачкан килеш түбә астында гөлдер-гөлдер килгән күгәрченнәрне күзәтә башлады. Берочтан озонлы яңгыр һавасын да иснәве иде булса кирәк.
— Шеф дим, ә, Шеф... Соңгы тапкыр гына кабатла әле?
— Нәрсә тагы?—дип аңышмады Мөдир.
— Аракыны алдыру турындагыны...
— Ахмак!—диде Мөдир, ачуы чыгып. Башка берни дәшмәде.
— Үзе, ягъни мәсәлән,— дип мыгырданды, аларның барлыгын оныткан Капчык хисаплаучы һәм янәшәдә яткан шешә этикеткаларына язылган “нәрәт”ләрне укырга кереште: «Әтәмән планы урманыннан утын кайтарту өчен. Габдерәхим абзаң». «Ат сикерткән тау астыннан—нигезгә таш. Фәйрүзә кодачаң»...
Мөдир кешегә күп сөйләшү килешми. Ул эш белән мәшгуль булды: бушап калган ике шешәне үзе төзегән пирамидага ипле генә тоташтырып куйды һәм, шешәләрнең шулай ипле торуына куанып, тулар-тулмас бер стаканны янә бушатып алды. Какланган казның бер ботын авызына тыкты... Бераздан тагы кабатлады...
— Синең чират, көттермә,—дип, Капчык хисаплаучы Йөк үлчәүченең иңбашына төртте. Тегесе һаман, түбә астындагы күгәрченнәрне күзәтеп, ачык авыз белән озон сөзә иде.
— Көтмим, чиратсыз эчәм,—дип, ярты стаканны түнтәреп куйды Капчык хисаплаучы.
Моңарчы тын гына ялмануында булган кәҗә тәкәсе, үзенең монда икәнлеген белдереп, кымшанып куйды һәм шешәтау итәгенә үк килеп мөлдерәмә күзләре белән югарыга текәлде. Аны күрмәделәр. Ал аягының тояк очы белән шак-шок нигездәге шешәләргә бәреп хәбәр салды Микәй, үзенә игътибар сорады, акрын гына «мәэлдәп» алды.
— Тутырып сал,— дип, Мөдир шешәне Капчык хисаплаучыга төртте.— Көттермә үзен.
Шешәтау түбәсеннән алпан-тилпән түбән төшеп консерва банкасына өч-дүрт «буль-буль» агызды Капчык хисаплаучы. Азат сискәнеп китте һәм үзен-үзе белешмичә кычкырып җибәрде:
— Нишлисез, шайтаннар...
Аны, әйтерсең, бөтенләй ишетмәделәр. Ул монда, гомумән, юк иде сыман. Ул – башка планетада. Капчык хисаплаучы шешәләрдән өелгән баскыч буенча ничек төшкән булса, челтер-челтер иткән чың астында шулай ук ипле генә кире менеп тә китте. Ә кәҗә тәкәсе почтыр-почтыр килеп банканы яларга кереште. Азат, банкага үрелеп, аракыны түгәргә иткән иде, Микәй аңар шундый итеп карады... «Башың ике булса гына кил»,— дип әйтә иде булса кирәк — кан баскан күзләрен акайтты, иләмсез зур мөгезләрен сөзәргә әзерләде. Чигенми булдыра алмады Азат.
— Мин сине күргәнем бар,—дип, Азатка әби-чеби бармагын төбәде шешәтау түбәсенә менеп утырган Капчык хисаплаучы.—Күргәнем бар...
«Миңлегали абый, туктатыгыз, нишлисез... Миңлегали абый...» дип кычкырырга ачылган авызыннан сүзе чыкмады Азатның. Текәлеп карап торган Капчык хисаплаучы аны чынлап та танымый иде.
— Үзе! — диде Мөдир, тагын берне төшереп алгач.
— Тьфу, тьфу,—дип, әлегәчә ачык авыз белән түбә астындагы күгәрченнәрне санап утырган Йөк үлчәүче тик торганнан төкеренә башлады.— Үзе түгел, үзле...— дип, гомерендә беренче тапкыр Мөдир белән килешмәде ул, күгәрченнәргә йодрык болгый-болгый төкеренде.
— Үзлемени...— дип, Капчык хисаплаучы кычкырып көлеп җибәрде.— Үзлемени?..
Башта авызын каплый-каплый көлде ул. Аннан мөлдерәп төшкән күз яшьләрен сөртә-сөртә көлде. Сулышына буылып, Йөк үлчәүчегә төртеп күрсәтә-күрсәтә көлде. Эчен тотып та көлде, шешә-баскычлардан төгәри-тәгәри көлде...
Мөдир көлмәде. Мөдир кешегә көлү килешми — ул елмайды гына. Йөк үлчәүче һаман төкеренүендә булды, күгәрчен күчтәнәче чынлап та үзле булып чыккан иде, ахры...
Ә шешәтау итәгенә килеп, Микәй шак-шок алгы тояклары белән янә хәбәр бирә башлаган иде инде. Мөдир белән Йөк үлчәүче аңар игътибар итмәде. Микәй тагы шакылдатты, тагы... Аны ишетмәделәр. Азат Микәйне куарга итеп карады, ничек кенә булса да ярдәм итәсе, бу куркыныч корылма астыннан аны исән-сау коткарасы килде малайның. Зур мөгезләр каршы төште, кан баскан акайган күзләр... Аны һичкем күрергә дә, ишетергә дә теләми иде бугай монда. Шифер түбәгә шыбырдап яуган яңгыр тавышы көчәйгәннән-көчәя барып, аның колагын, зиһенен томалады. Торган саен ныграк шаулый барган колакларын учлап каралтыдан чыгып китми чарасы юк иде малайның.
Ишекне ачып чыгуга, саф һава килеп бәрелде. Әмма куллары ишеккә ябышкан диярсең, Азат бертын корылманың бусага төбендә тоткарланды. Эчке яктан яңгырап ишетелгән Мөдир тавышы тоткарлады аны.
— Егетләр... Микәй исәнлеге өчен  эчтекме соң әле без?..
— Эчтек,—дигән тавышы ишетелде Йөк үлчәүченең.
— Эчсәк, тагы берне!..
— Ике булды инде...
— Өч фарыз. Өч!.. Үзенә дә салыгыз, җанкисәккәйнең. Онытырга ярамый бәгырьне... Әйдә, Микәй исәнлеге өчен!
Мөдир кеше үзе җиңел генә күтәреп куйды да  янәшәсендәге Йөк үлчәүчегә бәйләнергә тотынды.
— Син нәрсә, Микәйгә исәнлек теләмисең?.. Болай булмый, юк-юк, калдырма... Сезнең ишеләрнең бишенә тора ул Микәй-бәгырь...
Баш очында түбәтәй сыман эленеп торган болыт акрынлап булса да офыкка авышты. Кояш чыкты. Нурлы Аланның бер башыннан икенчесенә салават күпере сузылды. Шул мәһабәт күпер астыннан ындыр табагына авылдашлар йөгерешеп чыкты. Күкрәк тутырып яңгыр һавасын сулый-сулый эш урыннарына таралыштылар. Чырык-чырык көлештеләр, шаулаштылар, яңалыкларын бүлештеләр — һәркемнең күңеле күтәренке иде.
...Ә Микәй анда тагы бер банканы ялтыратып куйган иде инде. Аңа тагы шайтан каргаган шул эчемлек җитми башлады. Ләкин аны кайгыртучы, аңарга эчемлек салырга җыенучы юк иде. Аны оныттылар. Үзләре генә эчә,әнә...Аның дөньяда барын онытканнар. Җен ачуы чыкты кәҗә тәкәсенең. Кан сауган күзләре акайганнан-акая барды, бөтен гәүдәсе калтыранырга тотынды, дөнья айкала-чайкала башлады. Тутык төсендәге калай банкага, тутык төсендәге шешәләргә һәм шешәтауга чыкты аның ачуы. Аннан тутыкка чумган кешеләргә текәлде. Тутыккан кешеләр кайсы кайда түнеп ыңгыраша, тәгәрәшеп йоклый башлаганнар  иде инде... Ул да түгел, әле генә тутык сыман тоелган әйләнә-тирә аның күз алдында ялкын төсенә кереп яна башлады. Каршындагы калай банкадан ут күтәрелде. Гөлт итеп кабынган ул ут Тау булып өелгән шешәләргә күчте. Һәр шешәдән ялкын бәреп чыкты. Шешәтауны тоташ ут ялман алды. Тау гына түгел, тутыккан кешеләр тәгәрәшеп янарга кереште. Шул ук ут аның үзен дә чорнап алды, үзе дә яна — ялкынланып, дөрләп яна... Януын яна, әмма торган саен суыграк була барып, тәмам калтырата, туңдыра да башлады шул ук вакытта.
Үзе яну бер хәл, дөрләп, ыңгырашып янган кешеләр кызганыч тоелды аңар. Яналар, көяләр, харап булалар ич... Кешеләр яна! Кеше дип әйтерлекләре калмый. Чара күрергә, ярдәм итәргә кирәк... Уятырга теләп, мөгез очлары белән төрткәләде ул күз алдында дөрләп торган кешеләргә. Уянмадылар. Шешәтау итәгендә ятуларын гына беләләр. Кузгатырга теләп, ул аларны төртеп-төртеп җибәрде — шешәләр белән бергә тәгәрәштеләр, әмма уянмадылар... Яналар, дөрләп яналар ич. Алардан чыккан ут дөньяга капмасын тагы... Дөньяны коткарырга иде ул уттан. Дөнья бер генә, ул янмаска тиеш! Янмаска!!! Дөньяда яшел төс — яшәү һәм яшьлек бар! Дөньяда аклык — ак юллар, ак кыялар, ак кыялар турындагы ак хыял бар! Уттан сакларга кирәк үзләрен, уттан...
Дөрләп януларында дәвам иткән кешеләрне әвәләргә, төрткәләп тәгәрәтергә кереште Микәй. Мөгезләрен кызганмады— ялкыннары гына сүнсен...
Орлык киптерү корылмасы астыннан ярдәм сорап кычкырган авазлар ишетелде. “Микәй сөзә...Микәй сөзеп үтерә...”дип кычкырыша иде исерекләр.  «Каравыл» кычкыру һәм ыңгырашуга күчте ул авазлар. Яңгыр үтеп көннең шулай аязуына куанып эшкә керешкән нурлы аланлылар берни аңышмады, ни дияргә белмәделәр. Югалып калдылар. Ялвару катыш хәвефле тавышлар көчәйгәннән-көчәя генә барды.
— Шайтаннармы әллә?—дип гаҗәпкә калды Сөләйман карт булып Сөләйман карт. Күпме гомер кичеп, күргән-ишеткәне юк иде мондый авазларны.
— Шайтаннар...—дип җөпләде, күңелсез генә башын түбән иеп, чарасыз калган Азат.
— Шайтаннар... Шайтаннар...—дип кабатлады хатын-кызлар, әледән-әле орлык киптерү корылмасына таба шикле караш ташладылар.
Ул да түгел, корылма эчендә кинәт әйтеп-аңлату мөмкин булмаган шау һәм гүләү авазлары яңгырарга тотынды. Җир тетрәдеме, яшен суктымы, тау ишелдеме— һич аңларлык түгел иде. Күз алдында корылманың капкалары як-якка ачылып китте. Ташкын булып тәгәрәшкән шешәләр арасыннан җан-фәрман чабып зур кара шәүлә атылып чыкты. Анда-монда борылмады шәүлә, туп-турыга чапты һәм гәрбил тактадан тотылган биек койма өстенә ташланды. Кинәт яшен суккандагыдай тавыш ишетелде—имән баганалар урыннарыннан кузгалды, калын гәрбилләр, урталай сынып, йомычкадай як-якка чәчелде, пыран-заран килде. Ә койманың аргы ягында упкын сыман тирән чокыр — кара шәүләне Ай күрде, Кояш алды...
— Шайтан...—дип ухылдады бөтен ындыр табагы.
Аларның ухылдавын ташкын булып ындыр табагына, ындыр табагыннан авылга таба тәгәрәшкән-аккан шешә шавы күмеп китте. Шешәләр, әрсезләнеп, этешеп-төртешеп, бер-берсен сытышып тәгәрәште. Йөзәрләгән, меңәрләгән шешә берьюлы чәлпәрәмә килде. Ташкын булып аккан пыяла ватыклары тау итәгендә утырган авылга, өй түбәләренә, бакчаларга, урамнарга чәчрәде. Юллар һәм сукмаклар яшькелт-зәңгәр пыяла кабырчыклар белән тулды.
— Шайтан түгел, Микәй ул,—дип, җан авазы чыгарып, шешә ватыкларын ера-ера торып йөгерде Азат. Көрәк һәм себеркеләрен эләктереп, аның артыннан сак кына башкалар кузгалды. Пыяла өстеннән йөрергә күнекмәгән халык «ух-ах» килде.
Тимер-томыр кисәкләре, пыяла ватыклары белән тулган тирән чокыр төбендә ятучы Микәй тынып калган иде инде. Чәрдәкләнгән койма такталарына тотынып, пыяла ватыкларына киселгән аяклары әрнүгә дә игътибар итми озак карап торды Азат. Бер ялгызы калгач та байтак торды. Микәйнең бөтен язмышы күз алдыннан узды. Чана башындагы толып астыннан әле генә көмеш нурлар сирпеп башын калкыткан бер нарасый иде ич ул. Ә хәзер әнә—чокыр төбендә... Аның һавада эленеп калган зур мөгезләре сорау билгеләре булып тоелды малайга. Эре-эре сорау билгеләре...

Кичен, бер ялгызы ындыр артына чыгып, озак кына уйга бирелеп йөрде Азат. Микәй белән бергә үткән борчу-хәсрәтсез елларын, хыялый бала чагын да мәңгегә җуя түгелме ул?.. Ничек болай килеп чыкты? Табигатьнең шундый камил һәм риясыз җан иясе нигә әле шундый аянычлы язмышка дучар булды?.. Кем гаепле моңар? Кем?.. Кешеләргә бит Микәй һичнинди зыян китермәде. Кешеләрне үз итте һәм яратты Микәй. Ул кешеләргә ышанды. Бөтен авыл җылы мамык шәлгә төренде... Мамыгын гына түгел, җанын да бирергә риза иде бит ул кеше өчен. Нәтиҗәдә, әнә ничек килеп чыкты... Кешеләр дә начарлык теләмәде бит, югыйсә...
Сораулар үсмер малайның бәгырен телгәләде. Тамак төбенә төер булып тыгылды, ике чигәсен китереп кысты шул ук сораулар.
Шунда бакчалар ягыннан кемнеңдер үзенә якынлашып килүен абайлап сискәнеп куйды Азат. Айсылу апасы булып чыкты.
— Азат...—дип гаҗәпләнде ул, көтелмәгән бу очрашудан каушый калып.— Нишләп йөрисең монда?
— Болай гына, Айсылу апа... Ә син кая?
— Югары Сөнгә...— диде ул, кулындагы төенчеген кая яшерергә белми уңайсызланып.
- Озаккамы?
- Бөтенләйгә...
— Нурлы Аланны күрәсең дә килмәс инде... Шулаймы, Айсылу апа?
— Нурлы Алан үз авылым кебек, Азат,— диде Айсылу, малайга гел якын ук килеп. Күрәмсең, аны аркасыннан гына булса да сөясе килгәндер. Азатның инде гәүдәгә шактый калкынган булуын искә алып кына ниятеннән кире кайтты.
— Айсылу апа,—дип дәште малай, күзләрен аңардан яшерергә тырышып.— Башка беркайчан да күрешмәбез инде...
Малайның кәефен күтәрәсе килепме, Айсылу, шаяртырга итеп, җанлана төште.
— Әле Алсуны алырга киләсең бар бит...— дип, елмаерга итте ул. һәм бертын күзләрен тутырып Азатка карап торды.

Айсылу ашыга-кабалана китеп барды... Күбәләк кар явып торган бер көндә, кыңгыраулар таккан пар атка утырып, килен булып төшкән Айсылу шулай тын гына караңгы сукмак эченә кереп югалды. Авылга илткән тыкрыктан кемнеңдер адашып өйгә кайтмый калган ялгыз кәҗә бәтие сузып-сузып кычкырырга кереште...

Кама урман хуҗалыгы — Казан. 1984 ел, январь — ноябрь.

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр