Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Ак кыялар

Бүлек 2

— Хуҗа абзыйның яшь килене суга төшеп бара,— дигән пышылдау уятты Азатны.
— Алай бик күрәсең килсә, урамга чыгып карарга иде, әнә, баланы уяттың,—дип җавап кайтарды әнисе. Әмма үзе дә камыр җәйгән җирдән, уклавын куярга да онытып, ире белән янәшә урам як тәрәзәгә барып капланды.
Азатның да суга төшеп барган Айсылу апасын күрәсе килә иде, ләкин кузгалмады. Юрган астында бик тә рәхәт, җылы иде шул. Тәмле йокыны да качырасы килмәде. Баштан ук төренде дә стенага таба борылып күзләрен йомды. Ләкин йокы качкан булып чыкты. Ул сак кына сулыш алып өйдәге һәр аваз һәр хәрәкәтне тыңлап ята башлады: кече яктагы мичкә якканнар икән, чарт-чорт иткән авазлар чыгарып коры утын янганы, ялкын дөрләгәне ишетелә. Әнисе дучмак пешерергә җыена ахрысы, камыр җәюеннән туктап, куна тактасыннан он сыпырып төшерде. Ә хәзер, әнә, тукмак белән бәрәңге изә башлады. Күпме генә шыпырт булырга тырышмасын, чуендагы кайнар бәрәңгенең тукмак тигән саен пош-пош иткән авазы әллә каян ишетелеп тора. Аннан соң, йомырка сытып, шуны тугыларга кереште. Ул арада, кырынудан туктап, күрәмсең, әтисе киенә башлаган иде.
— Кая барасың, чәй дә эчмәгән көенчә,—дип тынгысызланды әнисе.
— Кар яуган ич; син җитешкәнче капка алларын көрәп керим, дим.
— Җитешер идең әле.
— Баш та авыртып тора, мин озакка түгел.
— Авыртмый ни...
— Туйда алай гына була инде, әнисе... Менә малаеңны да өйләндерәсе була әле,— дип өстәде чыгып китәр алдыннан. Бу сүзләрне әйткәндә аның елмаюын Азат күрмәде, әлбәттә. Әнисе дәшмәде.
Ишекнең шыгырдап ачылганы, аннан шап итеп ябылганы ишетелде. Бераздан капка келәсе шалтырады. Ә әнисе кисәү агачы белән мич тарта башлады.
Беразга тынлык урнашып торды. Аны тонык кына булып урам яктан әтисенең кемгәдер дәшкән тавышы бүлдерде.
— Саумы, күрше... Су юлын өйрәнәсеңме?
Күрше дигәне кем булгандыр, җавап сүзләрен ишетмәде Азат. Шунда, кече як ишеге ачылып, сак кына атлап аннан әнисе керде, урам як тәрәзәгә үтте.
Тәрәзә янында байтак кына басып торды әнисе. Дәшми-нитми торды, ә үзе, ни сәбәпледер, тынычсызланды. Кече якка әйләнеп чыккач кына үзалдына сөйләнгәне ишетелеп куйды.
— ...Бу ирләрне... Кая ашыга икән дигән идем... Инде утыз биш яшькә җиткән югыйсә, акыл һаман керми... Каршысына чыгып басмаса канә...
Әтисе кар көрәргә керешкән иде инде. Урамда кемдер чаналы атта юыртып узды.
— И алла, нигә йөзе килми соң моның?..—дип, зарланып алды әнисе.
Азатка рәхәт. Үзе җылы юрган астында, шул ук вакытта барын да белешеп, ишетеп ята. Алгы яктан әнисенең ягымлы тавышы ишетелгәч кенә күзләрен ачты малай, юкса, изрәп китә язган.
— Азат, улым, тор...
Юрган астындагы рәхәтлекне суза төшеп, тагы бераз киерелеп ятарга иде әле. Әнисе генә тынгылык бирмәс.
         Әнә, иркәләп, яратып кына уята торган иң ягымлы сүзләре ишетелә.
— Тор-тордан хәбәр килгән, тор, улым, тор, тор...
— Җарар, хәзер торам. Тагы әз генә ятыйм да...
— Ул нинди яту инде, үзең үсеп җиткәнсең. Әллә иптәш малайларың тауга таба төшеп тә бара инде...
— Кемнәр, Миңлегаязлармы?—дип, идәнгә сикерде һәм урам як тәрәзәгә үрелде Азат. Урамда дус-ишләрен күрмәгәч, тынычланып, киерелә-киерелә кече якка чыкты.
— Миңлегаяз бу вакытта торамыни...
— Капкалары шыгырдаганые, улым, шуңа әйтүем.
Әнисе һаман мич янында кайнаша. Өйгә дучмак исе таралган. Авыз суларын китереп тора. Җылы һәм рәхәт. Азат әнисе янына ук килде. Үз эше белән әвәрә булган ана улының иркәләнәсе килеп йөрүен аңламады.
— Миңлегаяз йоклыйдыр әле... Яшь киленнәре суга төшеп бара, ә син тор дисең,—дип сөйләнде малай, кайнар дучмак исен киерелеп сулый-сулый.
Улының сүзләренә ана капылт кына борылып алды:
— Әле тагы яшь килен суга төшеп киттемени?..
— Безнең турдан үтеп барае, мамык шәлләрен уйнатып.
— Уйнатадыр, уйнатадыр... Атаңны да күрдеңме соң?
— Күренде. Кар көри.
— Көриме?
— Арыгандыр, җал итә. Көрәккә таянып басып торадырые.
— Бер-бер кеше булмагандыр бит?..
— Әйттем бит инде, мамык шәлләрен уйнатып, дип.
Әнисе, орышкандай, аны ашыктыра башлады.
— Бар инде, бар, торма. Бишмәтеңне ки дә тиз генә чыгып кер инде. Берочтан атаңны да чакыр. Чәй өлгерде диген, тизрәк керсен. Әни әйтте диген...
Бер аягы ишегалдында, икенчесе өйдә булды Азатның. Кочагы белән суык ияртеп кереп тә җитте.
— Әә-әх, әни, суык. Кар шыгырдап тора. Чана шәп шуачак бүген.
— Атаң керәме, дим?.. Бар тиз генә юын, хәзер чәй ясыйм.
— Әйттем.
— Сабынлап ю, жәлләмә сабынны. Әйттеңме димим бит, керәме, дим?
— Ярар, диде.
— Бит очыңны гына чылаттың бит, колак артларыннан ук ю... Чәй өлгерде, дип әйттеңме соң?
— Әйттем инде. Хәзер керә. Җанмыйдыр ла.
Ул арада, алъяпкычтан көе генә болдырга чыгып, әнисе үзе дә чакыру хәбәре салып керде.
Җылы пар бөркеп өстәлгә ак самавыр менеп утырды, олы бадьянга өелгән дучмак куелды. Азатның күңел күтәренке иде. Әтисе дә шаяртып кына торды үзе белән. Әле дәү салкын бармаклары белән аның куенына үрелеп кытыклаган булды, әле өстәл астыннан җиңел генә чеметеп күз кысты. Аннан, җитдиләнә төшеп, хатынына дәште.
— Яшь киленнең шәлен күрдеңме?
— Шәленә ни булган?..
— Матурлыгын әйтәм. Узып киткәндә урамнарны балкыта шәле.
— Аның яшендә безнеке дә балкыгандыр...

Юк йомышларын бар итеп кергән берничә күрше хатын кичкырын Хуҗа абзыйларның болдырында бер очрашып алды. Алар арасында, билгеле инде, Азатның әнисе дә бар иде.
— И-и-и, Әминә апакаем, үпкәли күрмә, әйтсәм әйтим, киленең бигрәкләр дә матур инде, үзе җитез дә икән—судан кайтышлый артыннан җитешмәле түгел. Бер тамчы суы чайпалмас... Башындагы шәле соң, шәле—әйтеп аңлатып бетерерлек түгел.
— Менә гел искитмәле инде, Әминә малай, чишмә юлында очрашкач, башларым әйләнеп китте дип торам. Җүләр кеше сыман, бер үзенә карыйм, бер шәленә.
— Бик каты мактагач, шәптер инде. Карыйк соң, Әминә,—дип, калын тавышы белән моңарчы читтәрөк торган Мәрьям түтәй дә сүзгә кушылды.
Таратып салгач шәл болдырга гына сыймады. Ишегалдының уртасына ук чыгып бастылар. Дүрт хатын шәлнең дүрт почмагыннан тотып, иң элек аның зурлыгына сокландылар, аннан, кулларына алып, җиңеллеген, йомшаклыгын мактап туймадылар. Чеметеп-чеметеп кенә мамыгыннан тотып күтәреп карадылар. Көязләнеп шәлне муеннарына, иңбашларына салып куандылар.
— Бу тикле дә булыр икән, малай...
—Мамыктанмы соң бу, әллә башка бер-бер хикмәттәнме, кәҗәнеке генә түгелдер лә?..
— Көмеш җепләрдән бәйләнгәнмени...
— И-и-и, малайкаем, килешүен генә күр әле, йөзләреңне балкытып җибәрә бит.
— Зурлыгын әйт син аның, зурлыгын, күк гөмбәземени. Өстәвенә, зәңгәр нур сибеп тора түгелме?..
— Ул нинди кәҗә икән?
Йомыш табып Әминә апага сугылган хатыннар, караңгы төшеп, күк йөзендә йолдызлар кабына башлагач кына таралышты. Күзләренә йокы керми йөдәтте, төшләренә дә шәл керде.
Әллә ирләренә җиңел булгандыр дисезме?..

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 3 >>