Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Ак кыялар

Бүлек 3

Сезнең якларда ничектер, безнең Нурлы Аланга килен төшсә, аны каенана гына түгел, бөтен авыл сыный. Килен булып төшкән кызның һәр адымы, һәр хәрәкәте һәм үз-үзен тотышы аерым бер игътибар үзәгендә торып, атна-ун көн дигәндә аңарга хөкем чыгарып та куела. Кеше кадәр кешене, алай гына да түгел, яшь-җилкенчәк хатын-кызны күреп тану һәм нәтиҗә ясау өчен бу аз вакыт, билгеле. Әмма нурлы аланлылар бу эшне озакка сузмый. Хөкем, кагыйдә буларак, дөрескә чыга.
Хуҗа абзый белән Әминә апага килен булып төшкән Айсылуның эшен бер атнага да сузып тормадылар, нәтиҗә икенче көнне үк ясалган иде инде.
— Баскан җиреннән ут чыгара, Хуҗаның Миңлегалие иреште бәхеткә,— диделәр кибеткә кагылып чыккан күршеләре.
— Югары Сөн кызы ич, алар тоткан җиреннән умыра торган...
Дөрес, яшь киленнең сылулыгы, килеш-килбәте хакында хатын-кыз артык сүз кузгатып тормады, бу кадәресен һәркайсы үзе генә хәтер сандыгына салып куйды. Тик менә бер вакыйга көне-сәгате белән авылны урап узды. Бусы хакында хатын-кыз аеруча тәмләп сөйләде.
Бу болай булган. Кодаларны озатканның икенче таңында ук яшь килен бәкегә суга төшкән. Су буеннан атка атланып Курай Назыйм үтеп бара икән. Нурлы Аланда егетләрнең үтә чыккан мут һәм кыланчыкларын шулай «курай» дип йөртәләр. Назыйм, билгеле, кызны танымаган, Миңлегалинең яшь бичәсе шулдыр дип башына да китермәгән. Ә инде кызның сылулыгын күрми үтә алмаган Курай Назыйм, хәйран калган. Читләп кенә уза торганнардан түгел инде Назыйм андый чакта. Айсылуны кунак кызга санап, бәке янына юыртып килеп тә җиткән.
— Күз тияр дип курыкмыйсыңмы, апасы?—дип сүз каткан килә-килешкә.
Борылып күз дә салмаган Айсылу. Үтеп-сүтеп йөрүчеләр беткәнмени. Яшь килен чиләкләренә бер-бер артлы чумырып су алган да, көянтәсенә элеп, кузгалырга иткән. Егет, атны сукмакка аркылы куеп, аны җибәрми тора икән. Ә көрт тирән.
— Каян килгән карлыгач буласыз, апасы? Кунак кызы дип беликме, ә, апасы?..
 — Юлдан китегез,—дип, бер читтән узмакчы булган Айсылу. Әмма ат тагы аның каршысына төшкән.
— Назыйм булырмын мин, апасы! Сез кем атлы? Әллә телен йоткан инде...
— Телең озын икән, аягыңны ялтырат диләр ич. Ал атыңны!—дип тавышын күтәрә төшкән Айсылу.
— Теле дә бар түгелме карлыгачның... И-и-и, апасы. Айсылу әйтер сүз таба алмаган. Ә егет дигәнебез тәмам сайрарга ук тотынган.
— Җә инде, җә, апасы, тартынма, үзең дә шәлеңә охшап йомшакмы,— дип сөйләнә-сөйләнә ат сыртында көе генә кызның иңбашына ук үрелә башлаган.— Кичкә чыгарсың бит, ә апасы?..
Ике уйлап-нитеп тормаган яшь килен, изүеннән эләктергән дә тартып төшергән. Кар өстенә дә түгел, туп-туры бәкегә башы белән чумган Курай Назыйм. Ә Айсылу үз юлында булган. Назыйм исә аның кем булуын, кая китеп югалуын да аңышмый калган. Бәлки бу хакта кеше-кара белмәгән дә булыр иде, әлеге дә баягы шул курайлык инде... Өйләдән соң каравыл өе тирәсендә бер төркем ирләр җыелып торган җиргә килгән Назыйм, түзеп тора алмаган, шапырынырга тотынган. Имеш, иртән су буенда шундый-шундый чибәр бер кунак кызын очраткан... Кичен клубта очрашырга сүз дә куешканнар, имеш... «Син идеңмени әле ул?» дип, тыңлап торучылар арасында булган Хуҗа абзый бу эшкә нокта куйган — Курай Назыймның колак төбенә менеп төшкән.
Бу хакта аеруча яратып сөйләгәне хатын-кызлар иде. «Теләсә кемгә нәфесен сузып йөрмәс, шул кирәк Курайга», дип кат-кат кабатлады алар. Кайберләре, стратегик максатлардан чыгып булса кирәк, ирләренә бу хакта сөйләгәндә «шул кирәк сезгә» дип тә өстәп җибәргәләгән, имеш. Озын сүзнең кыскасы шул, урман аръягындагы Югары Сөннән килгән киленне нурлы аланлылар беренче көннән үк үз итте.
Азат та үзсүзле малай булып чыкты. «Алсуны» алырга кайчан барабыз?» дип һаман әтисен йөдәтте. Әти кеше, юк сәбәпне бар итеп, малай зарыгып көткән ул көнне чигерә килде. «Бу арада себереп тә тора, буран чыкмагае»,—диде. «Урманга карны тирән салган, бераз юл төшсен инде»,—диде.
Малай көтә бирде. Бердәнбер юанычы — яңа көн туган саен Айсылу апасын күрү иде. Миңлегаяз янына кергән саен, аның «кем дип торам, кияү кергән икән бит. Үзебезнең кияү!» дип, үз итеп каршылавы бигрәк тә ошый иде Азатка. «Үзебезнең кияү бит ул, мә, Азат!»—дип Айсылу апасы аңар әллә ничә тапкыр инде кушуч тутырып чикләвек тә бирде. Беркөн, Миңлегаяз югында, кулына күтәреп аркасыннан да сөйде әле ул аны. Күкрәкләренә кысып сөйде, яратып сөйде. Әллә ничек кенә, рәхәт тә, читен дә булып китте аңар шулчакны. Айсылу апасының елтырап торган күзләренә, чыклы үлән сыман балкыган иреннәренә карарга уңайсызланды ул. Оялудан, тизрәк төшәргә итенеп тартынган булды. Ә үзенә, югыйсә, Айсылу апасының йомшак җылылыгын тою бик тә рәхәт иде. Булмаска, Алсуның бертуган апасы ич ул.

Ниһаять, зарыгып көткән көн килеп җитте. Ул кичне әтисе күршеләрдән күтәренке күңел белән чыкты.
— Иртәгә иртүк юлга. Хуҗа абзыйның үзе белән барырга булдык,— диде ул ишектән килеп керешкә.
— Үзе баргач, юлыгыз уңар шәт... Әйбәт булган,— диде әнисе.— Бирсәләр генә ярар иде инде.

Боларны күреп, ишетеп торган Азат кулларын чәбәкләп мәтәлчек кенә атмады. Бер урында утыра да, басып та тора алмады ул. Әле түр яктагы сиртмәле караватка менеп сикерде, әле көзге каршына килеп чәчләрен сыпыргалады, бер сәбәпсез борынын тарткалады. Хуҗа абзый белән баргач, алып кайтмыйлармы соң... Алып кайталар болай булгач.

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 4 >>