Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Ак кыялар

Бүлек 4

Берне кунып, икенче көнне төштән соң гына кайтып төште әтиләре. Аларны Азат авыл башына ук чыгып көтеп алды. Иптәшкә Миңлегаяз да бар иде. Юыртып килгән ат алар янына килеп җиткәч атлауга күчте. Азатның күзе чана түренә текәлгән. Тик анда, көмеш нурлар уйнатып торган мамык шәлгә төренеп Алсу утырырга тиешле чана башында, толыпка чумган Хуҗа абзый иде. Улының сораулы карашына җавап рәвешендә, әтисе коры гына әйтеп куйды.
— Өйдә булмады, чана шуарга чыгып киткән...
Әтисенең кәефе чынлап та кырылганга охшый, башка берни дәшмичә, дилбегә очы белән атка кизәнеп, юыртып китеп тә бардылар.
Әтиләренә каршы йөгергәндә Миңлегаязны әллә кайда калдырып килгән Азатның аяклары атламас булып торды. Кулына йомарлап килгән кар кисәген бар көченә кизәнеп аяк астындагы каты карга атып бәрде. Ул, вак-вак кисәкләргә бүленеп, таралып юкка чыкты.
— Борчылма, Азат! Яз җиткәч, абый белән җиңгәчәйгә ияреп, үзебез барабыз аны,— дип тынычландырды Миңлегаяз.
— Әле язга тикле-е...
— Һи-и-и, малай,—дип, кулын шапылдатып дустының җилкәсенә салды Миңлегаяз,— тиз җитә ул. Менә, январьдан соң февраль гына кала, марты сизелми дә узып китә аның, аннан апрель выжт кына итә. Май җиткәч, җир кипкәч, без аны үзебез генә дә табабыз Югары Сөнне.
Күп калмаган икән калуын. Миңлегаяз белә инде аны, ни дисәң дә, ул мәктәптә укый бит инде...

Чана шуган җирдән алар, эңгер-меңгер җитеп, күктә бер-бер артлы йолдызлар кабына башлагач кына кайтырга чыктылар. Итек табаны һәм бияләйләр карлы бозга каткан, бишмәт чабулары гәрбил такта булган, авыз-борын күшеккән күгәрчен тәпиедәй, куллары ут булып кызышкан иде. Хуҗа абзыйларның капка төбендә Миңлегаязның энесе — кайры тун һәм бүре бүрек өстеннән җылы шәл белән уранган төпчекләре Вакыйф көтеп тора иде.
— Адат, Адат,—дип йөгереп килде ул аларның каршысына,—беднең әтиләрнең кәҗә бәкәйләре качкан.
— Нинди кәҗә, нәрсә телеңә салынасың,—дип коры гына кистереп куйды Миңлегаяз. Иреннәре күшеккән булуга да карамастан, Вакыйф алдында үзенең абый кеше булуын белгертеп, бер тәкәбберлек белән әйтергә тырыша иде ул һәр сүзен.
— Югары Сөн кодаларга, теге, әллә нәрсәкәй җирдән кайткан кәҗә бәкәе алырга барганнарые, Адатның атасы белән,—диде Вакыйф, шуны да белмисезмени дигәндәй, һәм авыз-борынына уралган шәлен читкә тартып, йөзен ача төште.
— Нигә кәҗә алырга барсын алар. Монда чыгып телеңә салынып торасың,—дип, ачуланып дәште абыйсы.
— Кәҗә инде, кәҗә. Ата кәҗә баласы!—Автоматтан аткан төсле, шундук ачыклык кертергә ашыкты Вакыйф.
Миңлегаязның талканы корылана гына барды. Үзе өчен түгел, Алсуны алып кайтуларын күпме көткән дустының хәлен белә иде ич ул. Әле алга, әле артларына төшеп сөйләнгән энесенә дәү олтанлы итеген кизәнгән булыр идемени.
— Бирермен мин сиңа, ата кәҗә баласын... Вакыйф аңа типтермәде, бөтерчек сыман читкә тайпылды һәм йөгереп китте. Барыбер үзенекен итте — тыңларга теләүче булмаса да, дөреслекне ачып салды.
— Кәҗә булгач, кәҗә! Ата кәҗә баласы. Урман буена кайтып җиткәч, чаналарыннан төшеп качкан. Куып караганнар, тоттырмаган. Кар тирән ди...
Миңлегаяз, чанасын калдырып, аны куып китте. Куышудан кызык тапкан Вакыйф шырык-шырык көлеп юл читендәге көрткә сикерде һәм җиң очлары белән йөзен каплады. Абыйсы үзен кар белән күмәр дип чамалавы иде бу. Миңлегаяз күмеп азапланмады, муенына бер-ике уч кар алып сипте дә юлында булды. Вакыйфның гына әле һаман уеннан туктыйсы килми иде. Абыйсы артыннан ук аякларына басып, ул яңадан үзенекен кабатларга тотынды: «Ата кәҗә баласы... Ата кәҗә баласы...» Үз сүзеннән үзе кызык табып көлә иде инде ул, муенына тулган карда аның уе да юк.

Тагы ике көннән Югары Сөн кода үзе килеп җитте. Чана башындагы толып астында кемдер кыймылдаганны күргәч, капка төбендә трай тибеп йөргән Миңлегаяз белән Азат сагаеп калдылар. Ул да түгел, толып астыннан әкрен генә «ми-и-и» дигән тавыш ишетелде. Югары Сөн кода чанадан төште һәм толыпка үрелде. Аның астында керт-керт солы саламы чәйнәп нәни генә бер җан иясе—кәҗә бәтие утыра иде. Аяклары киндерә белән ике як үрәчәгә бәйләнгән булуга да карамастан, чана янына ук килеп баскан Миңлегаяз белән Азатка ул бик кәефле булып күренде. Алмаш-тилмәш ул аларның күзләренә текәлеп торды. Исем бер дә китми, дип әйтүе булдымы, үзе һаман, сагыз чәйнәгәндәй, авыз эчендә салам уртлап тора.
Кәҗә бәтиенең маңгаеннан күренер-күренмәс кенә булып нәни мөгезләре төртеп тора. Ә мамыгы, әйтеп аңлатырлык кына түгел, аяз көндәге зәңгәр күк төсендә. Хәтфә кебек кабарып, күпереп тора, Алсуның шәле һәм нәни бияләйләре кебек. Кәҗә бәтие Азатка шундук ошады.
— Аякларын чишегез, ул сезгә,—диде Югары Сөн кода, атның аркалыгын төшереп торган җирдән.— Ләкин качыра күрмәгез, карагыз аны. Алсуның бүләге — икегезгә дә уртак булсын!
— Кемгә?—дип сорап куйды Азат, үзен дә белешмәстән. Ул бит Миңлегаязларга гына кода. Миңлегаяз белән Вакыйфка диюедер...
Гел уйламаганда, кода кеше, астарлы бияләйләрен салып, Азат янына килде.
— Алсуны алып кала язган егет син бит әле,—дип, ул аның муеныннан сыйпап куйды һәм шаяртып уң кулының чәнчә бармагы белән аның борыны очына басты.
Үзен олыга санап әйтелгән бу сүзләр Азатка ошап куйды. Тик җавапка гына сүз таба алмады ул, елмаеп, башын түбән иде.
— Шул, шул, кода,—дип, җәтрәк раслап куйды Миңлегаяз.—Азат шул була инде.
Миңлегаяз белән Югары Сөн кода бер-беренә карашып елмаеп куйдылар. Азат, аларга күтәрелеп карарга кыймаса да, бу җылы елмаюны әллә каян сизеп, бөтен күңеле белән тоеп торды.
— Кемгә булсын, Миңлегаяз белән сиңа,—диде Югары Сөн кода кабатлап.— Алсу бүләге! Качырасы булмагыз. Мондый кәҗә бәтиен җиде кат җир астына төшеп эзләсәгез дә таба алмассыз бүтән...
Шатлыктанмы, әллә нидән генә, Азатның күз аллары әлҗе-мөлҗе килде. Хуҗа абзыйларның сарай түбәсеннән карап көлгән кояшка таба борылды ул. Күзләре чагылды. Өй кыегыннан борынлап чыккан боз сөңгеләренә карады, аларда да күзне чагылдырган нурлар балкыды. Ишегалдындагы һәр кар бөртеге елык-елык итеп аның белән уйный, шаяра төсле иде.
Кода кеше шап-шоп басып аякларындагы карны кага-кага өйгә кереп  китте. Миңлегаяз белән Азат, бу көтелмәгән яңалыктан нишләргә белмичә, үзара карашып бертын тик басып тордылар.
Чана башында утырган кәҗә бәтиенә беренче булып Азат якын килде. Бер кулындагы бияләйне салып, сак кына, бармак очлары белән генә, аның муеныннан сыпырып алмакчы булып үрелде. Кәҗә бәтиенә исә бу ошамады — дертләп китеп, кисәк кенә муенын читкә борды һәм бөтен гәүдәсе белән кагынып куйды. «Тиясе булмагыз, кулыгыз юылганмы?» дип кисәткәндәй, усал итеп, маңгай аша сөзеп карады ул Азатка.
— Юк инде, малай, син безнеке хәзер,— дип янап куйды аңар моңарчы читтәрәк торган Миңлегаяз. Һәм ул кәҗә бәтиенең янына ук килеп сөйләшә-таныша да башлады.—Үнә, ул Азат абыең булыр. Мин Миңлегаяз кодаң. Киртеп куй колагыңа: Гаяз түгел, Миңлегаяз! Менә, миңем дә бар...
Кәҗә нәкъ шул чакны, ишеттем, аңладым дигәндәй, әкрен генә «ми-и-и» дип тавыш биреп алды. Малайларга бу кызык булып тоелды, үзара карашып, рәхәтләнеп бер көлешеп алдылар.
— Әллә башлы кәҗә инде, малай. Син әйткәннәрне гел аңлап торды бугай ул,— дип, җанланып китте, үзенең куанычы белән уртаклашырга ашыкты Азат.— Билләһи дим, күзенә карап тордым. Эх тә итми тыңлады син сөйләгәндә.
— Башлы булмый... Ул бит сиңа тегенди-мондый гына түгел, әллә каян, биек таулар ягыннан кайткан кәҗә. Пләмәнни, бик беләсең килсә!
Шулай ерактан килдеңмени дип, гаҗәпләнеп, шаккатып күзәтте аны Азат.
— Вәт, малай,—дип, үзенең соклануын яшерә алмыйча сузып куйды ул.— Кәҗә дисәң дә кәҗә ичмасам. Бу инде сиңа безнең авылдагы бакча караклары, ристаннар гына түгел, иеме, Миңлегаяз.
Икесе чананың ике ягына чыгып күзәттеләр алар кәҗә бәтиен. Бертын сүзсез тордылар.
— Моңа күпме булыр икән?—дип кызыксынып куйды Азат.
— Нәрсә, күпме?
— Ничә яшь дим...
— Һе, ничә ай диген, әле бер яшь тә тулмаган аңа.
— Исеме бармы икән?
— Кәҗәнең исеме була димени?.. Үзеннән сора,-дип кырт кисеп куйды Миңлегаяз.
Аның кырыслыгы ошамады Азатка. Ул сүзсез генә һаман чана тирәсендә бетерелде. Кәҗә бәтиен әле бер ягыннан, әле икенче ягыннан чыгып күзәтте.
Бертын ни эшләргә белми аптырап торган Миңлегаяз, Азатны үртәргә булып, үзенчә кызык тапты. Кинәт кенә чанага сузылып ятты да, кәҗә бәтиенә текәлеп, бар көченә дип әйтерлек кычкырып сөйләшә башлады.
— Кәҗә, ә кәҗә... Синең исемең ничек?—Үзе сорау бирә, үзе үпкәләмиме, дигәндәй, борылып-борылып Азатка күз ташлап ала. Үпкәләргә уйламады да Азат. Аңа ни, кызык кына ич. Миңлегаяз исә тагы да җанланыбрак теленә салына башлады.— Ник әйтмисең, әйт инде, кәҗә! Әнә бит, Азат абыең сорый. Әй, юк, Азат абыең түгел, Азат җизнәң!
Гаҗәпсенеп карап торган кәҗә бәтие шунда аваз салмасынмы.
— Ми-и-әй... Ми-и-әй...
— Исемен әйтте, исемен,— дип, шатлыгыннан кычкырып ук җибәрде Миңлегаяз. Ул тантана итә иде. Чанадагы печән өстендә бер кат тәгәрәп әйләнде дә янә кәҗә бәтиенә текәлде.
— Ничек дидең, ничек? Исемеңне тагы кабатла әле?..
Кәҗә бәтие башын күтәреп өй ягына карап алды да тагы кабатлады:
— Ми-и-ә-әй... Ми-и-ә-әй.
Миңлегаяз чанадан сикереп үк торды. Азат белән бер-берсенә төртешә-төртешә сикергәли башлады алар. Куанычларына чик-чама юк иде.
— Исемен белә, исеме бар...
— Башлы кәҗә дип әйттем бит...
— Вәт, малай, исемен әйтә бит: «Ми-әй», ди.
— Кабатлап та әйтте, «Ми-әй» түгел, «Микәй» диде бугай. ,
Миңлегаяз шатлыгыннан бер-ике мәртәбә бүреген күккә чөеп алды һәм ишегалдын әйләнеп сикергәли башлады. Йөгереп кереп өйдәгеләргә дә хәбәр салып чыкты.
— Кәҗәнең исеме бар, үзе әйтте. «Микәй» диде. Микәй...
Миңлегаяз белән Азатның шатлыгын уртаклашырга өй ишегеннән аннан-моннан гына киенгән бәләкәй Вакыйф килеп чыкты. Авыз тутырып нидер чәйни иде үзе. Абыйлары янына килгәч, кесәсеннән берәр уч бавырсак чыгарып, Миңлегаяз белән Азатны да сыйлады.
— Югары Сөн кодагый җибәргән,—диде ул, авыз тутырып чәйнәвеннән туктамыйча.— Сезгә — кәҗә, миңа — төш.
Вакыйфның үзенчә мактануы иде инде әллә. Миңлегаяз белән Азатның гаме аңардамыни... Миңлегаяз кинәт кабаланып куйды һәм чанага таба ашыкты.
— Кода кереп киткәнгә биш былтыр, без әле һаман Микәебезне чишмәгән, әйдә, Азат, торма,— дип, кәҗә бәтиенең аягын бәйлгән бауга барып тотынды.
— Нигә Микәй булсын, тукта,— дип алар артыннан ук җылы оекбаш өстеннән кигән олы галошларын шаптор-шоптыр китереп Вакыйф йөгереп килде.
— Микәй булгач, Микәй инде. Үзе әйтте!
Вакыйфка әйттең ни, әйтмәдең ни, авызына тагы бер бавырсак ыргытты да үҗәтләнүендә булды.
— Ниткән Микәй. Кәҗәнең исеме булмый аның, ул шулай кычкыра гына, беләсегез килсә.
— Телеңә салынып торсаң...—дип, аңар абыйсы йомарланган бияләен күрсәтеп алды.
— Чишмәгез, тагы кача. Кәҗә ич, ристан ич ул,— диде Вакыйф.
Миңлегаяз аңар кулын гына селтәде.
— Синнән сорамыйлар. Әнә, лапас артына барып кил дә артың катканчы йөгер өйгә.
— Адатның атасы белән беднең әтидән качкан кәҗә ул, бик беләсегед килсә...
Вакыйфның әйтеп бетерүе булды, Миңлегаязның култык астыннан кәҗә бәтие сикереп чыгып да чапты.
— Капканы ябыгыд, капканы бикләп куегыд тидрәк,—дип кычкырды Вакыйф, көтелмәгән бу хәлдән югалып калган абыйларына.
Азат шап итеп капканы бастырык белән бикләп тә куйды.
— Нигә аңа бастырык, кулы юк бит кәҗәнең,—дип, Вакыйф тагы урынлы шелтә ясап куйды.
Бәйдән ычкынган кәҗә бәтие ишегалдының бер почмагыннан икенчесенә ук кебек атылып чабулап йөрүен дәвам итте. Өчәүләшеп үзен тотарга дип йөгергән малайларны бар дип тә белмәде, араларыннан выжт кына үтә дә кире якка торып чаба иде. Бер почмакка кысрыклап, инде тоттылар дигәндә генә, ул тагын Миңлегаязның бот арасыннан чыгып шылырга өлгерде. Ишегалдын ду китереп тик чабулавын белде. Артыннан чаба торгач, малайлар хәлдән тайды, карга чумып беттеләр. Сулуларына капты. Итек эчләренә кар тулды, бияләйләрен югалттылар. Вакыйфның бер галошы төшеп калган булып чыкты, койма читенә өйгән көрттән ул шуны эзләп маташа иде.
Малайларның тынып калуын күреп Микәй дә тукталды. Ишегалдының урта бер җирендә җиңүче сыман тик басып тора. Як-ягына карангалап байтак кына шулай торды да сөяп куйган колгалар өстеннән кинәттән ук кебек атылып лапас түбәсенә менеп тә китте. Нәрсә, нәрсә, әмма мондый елгырлыкны аңардан берәү дә көтмәгән иде. Лапас түбәсе кадәр лапас түбәсенә шулай җиңел генә менү юлы барлыгын башларына да китереп карамаган булыр иде бу тамашаны үз күзләре белән күреп торган малайлар.
Түбәдәге кар өстеннән эз салып, ул иң югарыгы ноктага, кыек очына ук менеп басты. Һәм шунда гына тынычлык тапкандай туктап калды. Муенын сузып турайта төште. Кар тузаннарыннан кагынып куйды. Киерелеп як-ягына карап алды. Ә аста, ишегалдының өч почмагында, карда аунап, әлсерәп беткән өч малай басып тора. Микәйнең аларга исе китмәде. Кыек читендә үк басып торуын белде. Әле бакча якка, әле ишегалдына таба караңгалап алгач, күкрәген тагы да киерә, муенын турайта төшеп хәрәкәтсез калды. Өй кыегына кадаклап куйган әтәчмени.
— Урман ягын күдәтә, Югары Сөнгә таба карый ул,—дип пышылдады Вакыйф.
— Югары Сөндә нәрсәсен югалткан, кодаларга ерак таулар ягыннан җибәргәннәр ич аны... Шул таулар күренмиме, дидер.

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 5 >>