Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Ак кыялар

Бүлек 5

Кәҗә бәтиен лапас түбәсеннән төшерү бер олы вакыйгага әйләнде. Өйдәгеләр чыкты. Азат белән Миңлегаяз урамда йөргән малайларны чакырып керттеләр. Ишегалдында бер дистә чамасы кеше җыелгач, план кору башланды. Малайларның барысын да бакча якка чыгардылар, алар шунда бер рәт булып тезелеп кәҗәне бакча якка качырмаска тиеш булдылар. Әминә апа тавыкларга дип изгән бер табак кайнар бәрәңге күтәреп чыкты. Ләкин «бәрәч-бәрәч...» дип тә, «кәҗ-кәҗ-кәҗ» дип тә күпме генә дәшеп карамасын, Микәй башын да бормады. Хуҗа абзый, өр-яңа бәрән себеркесе тотып, түбә читенә үк басып чакырып торды. Аның сүзләрен дә колагына элмәде кәҗә. Югары Сөн коданың ачуы чыгып, түзәр әмәле калмады — ишегалдыннан бер кисәк каты кар табып, шуны кәҗә бәтиенә тондырды. Кар кисәге «лык» итеп Микәйнең арт санына барып эләкте, ләкин ул кыймылдап та карамады. Алай да булмагач, Хуҗа абзый ишегалды себерә торган озын саплы себерке белән түбәгә үрелде. Буе җитмәгәч, ачуыннан, аны болгап торып ыргытып та җибәрде. Себерке, кәҗәгә җитәр-җитмәс, сабы белән түбә өстендәге карга барып кадалды.
— Баскыч бармы, кая, баскыч китерегез,—диде Югары Сөн кода, бер фикергә килеп.
Хуҗа абзый лапас эченнән сәндерәгә менә торган баскычны күтәреп чыкты. Миңлегаязны дәшеп алдылар. Малайның авыз колакка җитте, шундый җаваплы эшне сиңа ышанып тапшырсыннар әле...
Түбәдә кар тирән иде. Миңлегаяз бата-чума булса да тиз менеп җитте. Аннан, кыек буйлап, лапасның түр башында торган кәҗә бәтиенә таба якынлаша башлады.
— Авызыңны ямьшәйтер, типмәсен,—дип кычкырды бакча ягындагы малайлардан кемдер.
— Тибәргә, әллә син аны кырыкмыш тай дип белдеңме,—дип җавап кайтарды шундук икенчесе.
— Улым, тотыныбрак бар, егыла күрмә,—дип борчылучы— әнисе Әминә апа иде, билгеле.
— Егылса, карга төшә ич ул, нәрсә булсын,—дип, Хуҗа абый да тавыш биреп алды.
Күпме кешенең күзе Миңлегаязга текәлгән. Шуны тою ничек рәхәт икәнлеген беләләр микән. Ул, тагы да кыюлана төшеп, алга омтылды. Кәҗә бәтиенең янына ук барып җитте инде. Астагылар, ни булыр икән дигәндәй, кинәт берьюлы тынып калдылар. Микәйнең үзенә таба борылып та карамыйча басып торуы, аңардан аз гына да шүрләмәве сәер тоелды Миңлегаязга. Әллә бер-бер җүнсезлек кылырга җыенамы?.. Җансыз сыман катып калган да тик басып тора. Миңлегаяз бармы аның өчен, юкмы...
Ул да түгел, бакча ягыннан малайларның берсен-берсе уздырырга тырышып биргән киңәшләре яңгырый башлады.
— Арт саныннан эләктер...
— Нәрсә җебеп торасың...
— Тот инде, тот...
Җаваплылыкны тою рәхәтлегеннән башы әйләндеме, кыймылдамый да тик басып торган кәҗә сихерләдеме, Миңлегаяз нинди карарга килергә белмичә, аякларын як-якка җәеп кар өстенә утырды. Шунда гына Микәй артына борылып тыныч кына аңар карап куйды. Ләкин куркып түгел, ни эшләп йөрисең монда, дигән төсле генә карау иде бугай бу.
— Кочаклап ал, улым,— дип, яратып һәм ышаныч белән дәште Хуҗа абзый. Аның тавышы Миңлегаязга тәвәккәллек өстәде, айнытып җибәрде. Бер карарга килеп, кулларын сузды да кинәт кенә бөтен гәүдәсе белән алга таба ыргылды Миңлегаяз. Һәм... әле генә кәҗә бәтие басып торган кар өстенә барып капланды. Ә Микәй күз иярмәс тизлек белән арт аякларында гына калып үрә басты да түбәнгә томырылырга өлгерде. Тирән көрткә барып чумды.
Бакча якта, түземсезлек белән батырлык кылыр минутны көтеп торган малайлар, «урра» кычкырып, бер-берсен төрткәләшеп дәррәү кәҗәгә таба йөгерделәр. Ләкин алар килеп җиткәнче, Микәй инде үз иреге белән көрттән чыгып ишегалдына төшкән иде. Ишегалдының урта бер җиренә чыгып басты да, нигә шаулаша бу малай-шалай дигән сыман, бакча ягына карап куйды һәм, берни булмаган төсле, өстенә кунган кар тузанын тыныч кына кагарга кереште.
Миңлегаяз әле һаман лапас түбәсендә иде, ишегалдындагылар өчен инде хәзер ул бармы-юкмы. Еларга да, көләргә дә белми тагы бертын басып торгач, ул да, кәҗә тәкәсенә охшатып, ике кулын югары күтәрде дә «урра» кычкырып көрт өстенә сикерде.

Кәҗә бәтие Миңлегаязларның утын лапасындагы җылы почмакта яши башлады. Инде урынлы-урынсызга качам дип куркытмаса да, барыбер кулга ияләшергә ашыкмады. Ишегалдына чыгаруга, дөньясын онытып чабулап йөри дә аннан, ни эшләргә белми, бераз тик басып тора. Һәм әллә кай арада гына бер карарга килеп, теге вакыттагы тәвәккәллеге белән, сөяп куелган колгаларга таянып, бер сикерүдә лапас түбәсенә менеп җитә. Ияләнгән урынына—кыекның нәкъ очына ук барып баса. Күкрәкләрен киерә төшеп, башын турайта һәм күңеле булганчы урманга таба карап тора.
Аны инде хәзер һичкем борчымый, куаламый аннан. Урамнан узучылар күрсә, гаҗәпсенеп бертын карап торалар да, хәйран калудан тел шартлатып, үз юлларыннан китеп баралар. Белсәң иде — кая карый? Нәрсә көтә? Кемне юксына, кемне эзли икән ул шулай?..

Каникуллар үтеп, Миңлегаяз мәктәпкә йөри башлагач, Азатка ямансу булып калды. Су буена тау шуарга да төшәсе килмәде. Анда төшсә, авылда Микәй кала. Берөзлексез кеше ишегалдында чуалу да уңайсыз. Төпчекләре Вакыйф күбрәк өйдә—куян мамыгыннан шәлдер, оек-бияләйдер бәйләп утырган әнисе янында бөтерелергә ярата.
Үз өйләрендә берьялгызы көнозын ничек утырсын, менә тагын ул урамга чыгып бара. Ике кулы кесәдә. Юлда аунап яткан «ат алмаларын» үзалдына типкәли-типкәли атлый. Сызгырырга тырышып карады, барып чыкмады, төкерек кенә чәчелде. Ичмасам, шундый булдыксызлыгыннан көлүче дә юк бит. Үтеп барышлый гына, гадәтенчә, Хуҗа абзыйларның капка ярыгыннан ишегалларына күз салды. Барча кош-корт ишегалдында, сыердыр, сарыктыр, каздыр, үрдәктер, тавыктыр дигәндәй, баш өстендәге якты кояшка куанып мәш килеп уйнаклап йөри. Аларның әле Микәйдән тыш тагы ике дәү кәҗәләре дә бар. Шуларның берсе лапас капкасына терәлеп аркасын кашып тора, икенчесе янәшәдә генә, сагыз чәйнәгәндәй, сакалын селкетә. Микәй бер ялгызы ишегалдының уртасында басып тора.
Шунда, капка ярыгыннан күзәтеп торган Азатны гаҗәпкә калдырган бер тамаша булып алды. Аркаларын кашып алгач, теге ике кәҗә, җәт-җәт атлап, яңа имидән аерылган сабый сыман басып торучы Микәй янына килделәр. Озын йоннары аннан-моннан тузган, асылынган дәү мөгезле, капкорсаклы бу кәҗәләр каршында Микәй әллә каян аерылып тора. Аны бу ишегалдына очраклы рәвештә генә төшеп кунган бер зифа кош диярсең. Бөтен гәүдәсе, күгәрчен канатыдай елык-елык килеп, әллә каян күзләрне камаштырып тора. Түгәрәкләнеп килгән җыйнак гәүдә, үзенә килешеп торган туры аяклар, төз һәм озын муен, текә маңгай — һәммәсе зифалык һәм гайрәт турында сөйли.
Теге ике кәҗә дә шул зифалыкка соклана иде булса кирәк. Ләкин һәр соклану хөрмәт һәм ихтирамга нигез булып тормый. Соклану көнләштерә, эчне пошырып куя торган була вакыт-вакыт. Әлеге кәҗәләр дә килә-килешкә, борыннарын суза төшеп, гаеп эзләп тикшергәндәй кәҗә бәтиен бер кат әйләнеп чыктылар. Микәйнең исә аларга исе китмәде, әйтерсең лә, алар аның өчен бөтенләй юк иде, колагын да кыймылдатмый тик басып торуында булды. Дәү кәҗәләрнең берсенә шул ошамады бугай. Микәйнең каршына ук килеп туктады да мөгез очлары белән аның муен төбенә төртеп куйды. Кәҗә бәтие башын борды, әмма дүрт аягының берсен кымшатмады. Дәү кәҗә, аның тирәсендә тагы бер тапкыр әйләнеп чыккач, янә Микәйнең каршысына ук килеп басты. Арткы аякларын җәебрәк куйды, сөзәргә җыенуын белгертеп, урак сыман кәкрәеп килгән мөгезләрен, гайрәтләнеп, алга сузды.
Микәй аның саен кымшанмады, моңарчы ничек торган булса, шул хәлендә кала бирде. Күзләрен йома төшеп, кояш нурларында җылынуын белде. Ул арада дәү кәҗә кинәт кенә бер адым артка чигенде һәм бөтен булган гайрәте һәм авырлыгы белән аңа китереп тә бәрде. Мондый явызлыкны бөтенләй көтмәгән бәти гармун күреге сыман кысылып куйды.
Боларны күзәтеп торган Азатның да тәннәре чымырдап алды. Әйтерсең, аның үзен дә шул явыз кәҗә баганага китереп терәгән иде. Шул мур кыргырыны ишегалдына кереп таяк белән ярырга иде хәзер. Ул да түгел, авызын ачып катып калды: теге мөртәт җан шак-шок басып янә сөзү нияте белән килеп маташканда, кәҗә бәтие кинәт кенә үзгәрде дә китте. Күз иярмәс тизлек белән арт аякларына басты да сорау билгесе сыман кәкрәеп алга ыргылды, теге ристанның муен төбенә китереп ямады. Мәтәлчек ата язып, янтаеп ук китте урак мөгезле дәү кәҗә дигәнебез һәм, ипле генә кире борылды да, алдына-артына карамыйча, башын болгый-болгый лапас капкасыннан кереп югалды.
Үз күзләренә үзе ышанмыйча ишегалдына атылып керде Азат. Хуҗа абзыйларның болдырыннан шул мәлдә кисәү агачы күтәргән бәләкәй Вакыйф килеп чыкты. Башына кияргә дә онытып чыккан Вакыйф дәү галошларын өстерәп йөгеренә башлады.
— Үтерәм, кая ул карт ристан... Кая?—дип кычкыра үзе бар көченә.
Кош-корт, мал-туар, аңардан куркышын, як-якка сибелде. Азат булып Азат сагаеп калды. Ул кизәнүгә...
— Кемне үтерәсең? Нәрсә өчен?—дип, кисәү агачыннан читкә тайпылды Азат.
— Микәйне үтерә ич, теге карт ристан. Кая качкан?..—дип бәргәләнде Вакыйф. Дәү кәҗәдән исә, чынлап та, җилләр искән—ишегалдында эзе дә юк иде.
— Болгама әле шул тимереңне, башны умырасың ич,—дип тынычландырырга кереште аны Азат.
— Болгамаска... Мин бит тәрәдәдән күрдем, Микәйне үтерәе,—дип, берөзлексез як-ягына каранып, эзләнүеннән туктамады, Вакыйф. Үзенә күрә генә түгел, төпчек малайның гайрәте чик-чамасыз иде. Әрнүдән менә-менә күзләреннән мөлдерәп яшь тамчылары чыгарга тора.
— Һи-и, малай, син күрмәгән икән. Микәй аның үзен үтерә язды, бик беләсең килсә,— дип җиңеннән тартты аның Азат.
Ачык калган ишектән Әминә апа күренде.
— Вакыйф дим, Вакыйф, кер тизрәк. Җәй көне дип белдеңме әллә, шәп-шәрә көе нинди тилереп йөрү ул.

— Хәдер, Адат, киенеп кенә чыгыйм да,— дип, галошлары артыннан кисәү агачын өстерәп Вакыйф кире өйгә йөгерде.

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 6 >>