Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Ак кыялар

Бүлек 6

Азат белән Вакыйф ничә тапкыр ачуланышып, ничә тапкыр дуслашырга өлгерде. Миңлегаяз әле һаман күренми. Абыйсы юклыктан файдаланып, Вакыйф Азатның теңкәсенә төшеп йөдәтте. Менә тагын Микәй белән маңгайны-маңгайга терәп шаярышкан, сөзешле уйнап торганда ул килеп кысылды. «Ат дагалаганда бака ботын кыстырмасыные» дип, Минлегаязча читкә генә этәрергә иде дә бит үзен. Булмый, үз ишегалларында икәнлекне Вакыйф яхшы белә. Ә Микәйнең исә аның белән уйныйсы килми, Вакыйф әрсезләнеп башын суздымы, шундук читкә тайпыла.
— Микәй сине бар дип тә белми бит... Күрдеңме, әнә, сиңа маңгай урынына койрык кына селкетә,— дип көлеп җибәрә Азат.
Вакыйфның җен ачулары чыга, шуннан берсен икенчесе уздырып үчекләшергә тотыналар.
— Ә син, аның каравы—Адат, кадак, бик беләсең килсә.
— Төпчек түгел инде... Хуҗа абзыйның төпчеге ич син. Төпчек! Төпчек!
— Ә син аңа каравы—фифыруды да үдең, төпчеге дә. Төпчеге дә, фифыруды да...
— Мыййайы байайай... Мыййайы байайай...—дип, тантана итеп такмаклый башлый шунда Азат. Үчекләшергә тотынса, Вакыйфны Миңлегаяз абыйсы да «Мыййайы байайай» белән генә телсез калдыра. Шулай дидеңме, гарьлектән, Вакыйфның теле тотлыга башлый, күзенә яшь тула. Шундук үчекләшмәс була.
Гарьләнерсең дә... Әле күптән түгел генә мондый хәл булган: Әминә апа түр якларында кер үтүкли икән. Миңлегаяз дәрес хәзерләп утыра. Өйдә башка кеше булмаган. Унга кадәр санарга өйрәнеп килгән Вакыйф мич асты тулып уйнап йөргән куян балаларын санап карарга булган. Кышның-кыш буена аларның мич астында куян балалары була иде. Мамык куянын авылда алардан да күбрәк асраучы булмагандыр.
Кулына кисәү агачы алган да Вакыйф берәм-берәм куян балаларын мич астыннан өстерәп чыгара башлаган. Тоткан берсен әтисенең иске салам эшләпәсенә сала ди. Вакыйф җидегә җиткән, сигезенчесен тоткан, ә эшләпәдә бер куян баласы да калмаган — тоткан берсе, аннан чыгып, кире мич астына кереп тая бара икән. Уйланган, уйланган да бер әмәлен тапкан бу, тоткан бер куян баласын мич асты капкачы булып хезмәт иткән калын такта астына кыстыра бара икән. Ә үзе шул такта өстенә сузылып ятып, мич астындагы куян балаларының күплегенә сокланып тик такмаклый икән: «мыййайы байайай, мыййайы байайай...» Бу, аның үзенчәләп «мондагы балалар» дип әйтүе булган. Такта астына куян балаларын тезеп чыккач, исәбенә үзе генә чыга алмыйча, абыйсын да чакырган Вакыйф.
— Абый, абый, мыййайы байайай,— ди икән. Әнисе белән абыйсы йөгерешеп чыкса — такта астыннан бер тигез рәткә тезелгән куян балаларының башлары гына күренеп тора икән...Барысы да җансыз!
Шуннан тагылып калды аңа бу үчек. Аз гына теленә салына башладымы, малайлар Вакыйфны «мыййайы байайай» белән каплый да куя. Шулай диделәрме, аның күзләренә яшь килә. Ул куян балаларын әле дә булса кызгана һәм юксына иде.
— Әйдә, үчекләшмик, Адат. Бүтән алай әйтмә, җәме,— дип, бу юлы да Вакыйф тизрәк дуслашырга ашыкты.
— Ярар. Син дә «фифырузы да, төпчеге дә» димәс булсаң гына. Әллә мин гаепле аңа...
— Җарар, малай. Аның каравы сине кыйнаучы юк. Миңлегаяд кебек абыең булса... Әллә бик рәхәт дип беләсеңме.
Борынын сызгыртып алды да бер читтә бәрән себеркесеннән калдык-постык яфракларны чүпләп торган Микәйне чакырырга кереште Азат.
— Бәрәч, бәрәч... Микәй, кил монда...
— «Бәрәч» дип сарыкка гына әйтәләр,—дип төзәтте аны Вакыйф.— Кәҗәне «кәҗ-кәҗ-кәҗ...» дип чакыралар.
Моңарчы кәҗә асрамагач, Азат каян белсен инде аны. Икәүләшеп, Вакыйф өйрәткәнчә, чакырырга кереште алар. Микәй, аңлаган сыман, борылып карады һәм тып-тып атлап аларның  яннарына килде.
Ничек килүен күрсәгез иде сез аның... Ул муен... Ул аяклар... Ул гәүдә... Үзе ашыкмый, ә үзе чабышка әзерләнгән ат сыман бии-бии килә.
— Безнең әти дә язга бер кәҗә алабыз, ди.— Бу сүзләрне Азат Микәйнең үз-үзен тотышына сихерләнеп әйтеп куйды. Вакыйф шундук аңарга каршы төште.
— Ниямәрсәгә соң ул? Микәй булмый бит инде ул...
— Микәйне кунакка алып чыгарбыз, аңарга күңелсез булмас,—ди әти.
— Беләм, беләм... Ник апчыкканнарын беләм,— дип, серле елмаеп куйды Вакыйф. Үз елмаюыннан үзе оялгандай, йөзен читкә борырга тырышты. Азаттан күзен яшерде.
— Нәрсә беләсең?
— Беләм. Әйтмим генә,—дип елмайды Вакыйф.
— Әйтмәсәң, әтидән сорыйм—исең киткән...
— Һи, тилебәрән орлыгы ашасаң, сора. Әтидән шундыйны сорыйлармыни...
— Мактанган була, ул гына белә янәсе... Микәй, Азат янына килеп, муенын аның беләгенә салып туктаган иде инде.
— Ишеттеңме? Безгә дә керербез, яме, Микәй, җәй генә җитсен. Син керүгә безнең үз кәҗәбез дә булыр,— дип сөйләшә башлады Азат.
— Керә, керә, керми димени, иеме, Микәй! Чакырсыннар гына, керәбед аны диген... Беләсең килсә, аны Югары Сөн кодадан синең атаң сораган иң элек. Кода сатмаган. Аның бәясе юк, дигән. Иң кадерле кодам белән аның якын күршесенә бүләк итсәм генә инде, дигән,— уртак малыгыд булыр, дигән.
Бу яңалык Азатка ошады. Ул яңадан кәҗә бәтие белән сөйләшергә кереште.
— Микәй, исемеңне әйт әле, Микәй. Исемең ничек синең?..
— Ул сиңа уенчык түгел лә,— дип, тагы акыл бирергә ашыкты Вакыйф.
— Түгел шул, акыллы ул, иеме, Микәй! Йоп-йомшак ул, матур ул...
Вакыйф шунда яңа кызык уйлап чыгарды.
— Адат, Адат, әйдә, малай, карыйк әле, кода ялгышмадымы икән...
— Нәрсәне?
Тагы серле итеп елмайды Вакыйф һәм Микәйне аркасыннан кочаклап та алды.
— Кода дөрес әйттеме икән, дим. Әйдә, әйләндерергә булыш әле...
— Һи-и, тиле, барыбер түгелмени,—дип, Азат төшенгәндәй итте.
— Барыбер булса, тәрәзәдән йөрерләр иде. Тотыш инде...
Яннарында торган кәҗә бәтиен әйләндерә-тулгандыра башлады алар. Кәҗә карышты, тыпырчынды, әмма типмәде, сөзмәде.
— Ялгышамы соң, безнең кода бит ул,—дип куйды Вакыйф.— Дөрес әйткән, ата кәҗә баласы.
Нәкъ шул чакны, баш очларында гына аларга кушылып тагы кемдер, өченче кеше көлгәне ишетелде. Күтәрелеп карасалар, фермадан төшкә кайтып килүче Айсылу апалары басып тора икән.
— И-их, син аларны...—диде ул, көлүеннән туктала алмыйча.
— Ә-ә, җиңгәчәй кайткан,— дип, иң элек уңайсызланып Вакыйф сикереп торды.— Менә без монда карап торадырыек әле... Иеме, Адат!..
Аларның кулыннан ычкынырга өлгергән кәҗә бәтие лапаска таба торып йөгерде. Сикергәли-сикергәли туп-туры тагын ияләнгән урыны — түбәгә менеп китте.
Айсылу апалары Вакыйф янында уңайсызланып басып торган оялчан малайны шунда гына күргәндәй итте.
— И-и, күрми дә торам икән, Азат түгелме соң... Азат кияү икән ич,— дип, аркасыннан сөйде ул аны. Башы белән үзенә кысып-кысып сөйде.
Айсылу апасы аны күргән саен шулай яратып, үз итеп, «кияү» дия-дия сөя торган иде. Азатка бик тә рәхәт булып китә иде ул сөйгәндә. Тик авызын ачып сүз әйтергә генә өлгерми кала. Гел шулай, көтмәгәндә килеп чыга да шапылдатып сөя һәм, күңеле булгач, көлә-көлә китеп бара. Бу малайның теле юк, ахры, дип уйламый микән Айсылу апасы...
Бу юлы инде ул өлгерлек күрсәтте, Айсылу апасы кузгалып киткәнче дәшәргә ашыкты.
— Айсылу апа,—диде һәм, ни әйтергә белми, кинәт туктап калды... Сүз булмаудан түгел, юк. Айсылу апасы белән сөйләшәсе килгән сүзләр аның күңелендә тулышып, хәтта ташып тора. Шул минутта нәрсәдән башларга, ни дияргә белми генә сүзсез калды ул.
Айсылу апасы, иелә төшеп, яланкуллары белән аның башындагы бүрегең рәтләп куйды. Туңмадыңмы дигәндәй, колак яфракларын тоткалап карады, һәм тешләрен кысып тагын бер тапкыр сөйде дә болдырга таба юнәлде.
Вакыйф, дөньясын онытып, кыек башына менеп баскан кәҗә бәтиен күзәтә иде.

— Карале, малай, карале, ул түшләрен киереп торуларын гына күр син аның... Питыр патша атланган айгырмыни...

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 7 >>