Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Ак кыялар

Бүлек 7

Монда менгәч дөнья иркенәеп китә...
Кешеләр аркылыга да, торкылыга да корып бетергән койма-киртәләр моннан чүп кенә булып кала. Бөтен әйләнә-тирә ап-ак. Урамнар гел актан. Өй түбәләре, каралты-куралар ап-ак юрган астында. Шул ак түбәләрдән ара-тирә ап-ак төтен чыгып тора. Ул төтен ак багана булып ак болытларга барып тоташа. Ак болытларның аръягында да аклык микән...
Ап-ак бакчаларның аргы башындагы киртәләр дә ак йомшаклыкка чумган. Ак урамнар буйлап тезелеп киткән баганалар арасын ак бәскә төренгән чыбыклар тоташтырган. Урам читенә өелгән кар көртләреннән ак каеннар үсеп чыккан. Нәни генә тармакларыннан исә аклыкларына сыеша алмыйча мөлдерәгән ап-ак чуклар менә тамам, менә тамам дип торалар...
Аклыкта коенган ак каенның иң югарыгы ботагына ап-ак түшле, озын ак койрыклы купшы бер кош килеп кунды. Тармаклардан ак бәс коелды. Шул ак койрыклы кошныкыдай канатлары булса икән Микәйнең дә... Ни эшләргә белер иде ул. Ике дә уйлап тормыйча, шушы ак авылның аргы ягыннан башланган чиксез аклыкка таба чыгар да очарые. Шул аклыкның чигенәчә очарые... Ә аклыкның чиге буламы икән?.. Юктыр! Аклыкка ни җиткән...
Күз күреме җитмәс бу аклыкның аргы якларында  ап-ак урманнар бардыр. Ак офык читендә ул урман төсмерләнә дә кебек үзе... Ә ул ак урманнарның да аргы ягында ак юллар бардыр. Шул ак юлларның кайсысы бик еракларда калган ак таулар иленә илтә икән? Аклык тантана иткән менә шул тау һәм кыялар илендә аның әнкәсе, туган энесе торып калды. Бу минутта алар да Микәйнең күз алдына ак булып килделәр. Ак болытлар арасыннан ак нурлар сирпегән әнә шул кояш сыман бит аның әнкәсе. Алар да аны юксынамы, сагынамы икән?.. Ак урманнар төбәгеннән килгән ак юллардан күзләрен алмый аны көтәләрме икән?..
Шунда, ак каенның ботакларына елышып менеп килгән ак мәчедән куркып, теге ак койрыклы кош кагынып очып китте. Их, шуның кебек канатлы булсаң икән, дип тагы бер кат сокланып, көнләшеп калды аның артыннан Микәй. Нигә канатсыз булып туды икән ул?..
Кинәт, әллә нидән генә аякларына көч, гәүдәсенә дәрт, нәни мөгезләренә гайрәт килә башлавын тойды ул. Бер урында тик кенә басып тора алмыйча, алгы аяклары белән түбәдәге карны тырнарга кереште. Күзләре очкынланды, иңбашларына пар канатлар чыккандай хис итте ул кинәт үзен. Менә хәзер шушы лапас түбәсеннән кушаяклап этенеп китсә, аның иңбашында канатлар җилпенә башлар, һәм күз ачып йомганчы ул урман аръягындагы теге ак юлларга барып җитәр. Шулай итәчәк тә — ике уйлап тормый алга, югарыга томырылды Микәй.
Әмма иңбашларында җилпенергә тиеш булган канатлар хыянәт итте, тыңламады. Ак болытларга күтәреләсе урында, тирән көрткә төшеп чумды Микәй. Ләкин кимсенү, өметсезләнү турындагы уй аның мөгез очларына булса да килеп карамады. Ничек итеп көрттән чыгуын, һәм бакчалар аша бата-чума ничек басуга чыгып чапканын хәтта үзе дә абайламый калды. Күкрәгенә тулган дәрт, аякларын алгысытып торган көч, мөгезләреннән чәчрәп торган гайрәт канатлардан болайрак ашкындырды аны. Чапты да чапты ул. Дүрт аягы берьюлы кар астына төшеп күмелсә дә, көрткә кереп чумган аякларга вакыт-вакыт таяну гел мөмкин булмый башласа да, алга омтылды. Күкрәкләре белән, бөтен гәүдәсе белән этенде ул, бер урында тормады. Пружина сыман җыерылып килде дә муеннарын сузып тагы алга ыргылды— шуып барды, йөзеп барды кар өстеннән, әмма тукталмады. Ярык тоякларының йомшак кар өстеннән йөрергә гел яраксыз булуын шунда гына аңлады ул, ләкин сукранмады. Алда урман иде... Урман артында үзләренә тартып торган ак юллар. Шул ак юллар аны әнкәсе янына илтәр. Шул хактагы уй аның хәлдән тайган аякларына тагын көч һәм гайрәт бирде. Ташып, ярсып килде гайрәт...
Артка борылып та карамыйча, ашкынуын гына белде Микәй. Күзләренә һичбер нәрсә күренмәде. Бөтен тирә-як тоташ кардан гына тора. Күзләрен камаштырып торган шул аклык аны берөзлексез алга, бары алга дәшә.
Дөньясын онытып шулай алга омтылганда, кинәт тояк астындагы карның шуыша башлавын сизде ул. Ничек дип юрарга белмәде ул моны, ак кар булып ак кар аңар шулай хыянәт итәрме... Читкә сикерергә омтылды, өлгермәде... Соң иде инде... Үзе артыннан ишелгән кар тавына ияреп түбәнгә — ак упкынга тәгәрәвен абайлады Микәй. Аяклары үзенә буйсынмады. Мәтәлчек ата-ата кая тәгәрәве хәзер үз ихтыярында түгел иде инде. Колак төбендә кар шавы, кар шыгырдавы гына ишетелеп торды.
Озакка сузылгандырмы ул шау. Микәй абайламады анысын. Ниһаять, бары да тынды, туктап калды. Үзенең карга күмелгән хәлдә текә яр астында ятуын аңлады ул. Тояк астында да кар, мөгезләре очында да кар. Бөтен хыяллары белән бергә ак кар астында калган. Кузгалырлык, кымшанырлык кына түгел. Арыган гәүдәсе, кызышкан аяклары, оеп, рәхәт бер талгынлыкка күмелә барган төсле булды. Күзләре дә йомылырга итте.
Шунда аның бөтен тәнен яшен ташы телеп үткәндәй булды. Тукта, ул шулай хәлсезләнеп кар астында оеп ятса, нәрсә була соң әле бу?.. Озаккамы ул монда?.. Ә гел бөтенләйгә булса?.. Шушы кар астындамы! Ә урман аръягындагы ак хыял булып үзенә тартып торган ак юллар... Ак кыялар иле... Әнисе...
Аякларына кайнар агым булып янә җегәр килгәнен тойды Микәй. Торырга, һич югында тезләнергә омтылды ул. Әмма аяклар буйсынмады, кымшанмады да. Өстенә өелгән карны йолкып атардай булып кагынырга, җилпенергә итенде ул. Кар тавы авыр гына ыңгырашып алды. Ләкин җибәрмәде, калын иде кар.
Торырга дигәч, торырга! Кайнар агым акты да акты, иңнәрендә чын-чынлап канат талпынгандай тоелды. Мөгез очларыннан гайрәт ташкыны бәреп чыкты. Бу юлы инде аны һични тотып тора алмаячак... Һәм шулай булып чыкты да—кар тавы аның алдында баш ияргә мәҗбүр булды.
Ул тагы ак киңлектә. Барыр юлларына ак келәм сузылган. Кире борылу турында уйлыйсы да юк—әле генә ул мәтәлчекләр ата-ата ишелеп төшкән урында мәһабәт биек яр калыккан. Бөтен гәүдәсен калтыратып кагынып алды Микәй. Аркасына, йоннары арасына кунган салкын кардан да бигрәк, икеләнү һәм шүрләүдән котылырга теләп кагынды ул. Ләкин, кузгалып, ерак китә алмады. Яр читеннән дүрт-биш тапкыр сикерергә өлгердеме-юкмы, аяк астындагы көпшәк кар тагы убылып куйды. Бу юлы да ул читкә сикерергә өлгерә алмады. Ак түшәк кебек кар астында агып яткан инешкә төшкән булып чыкты. Йоннарын чылатып алган салкын су чиркандырып, айнытып җибәрде аны. Бар көчен җыеп яр читендәге кар өстенә сикерде ул. Беренче сикерүендә барып чыкмады — арт аяклары һәм койрыгы белән кире салкын суга ишелеп төште. Тагы сикерде, алгы аякларын тез турыннан бөгәргә өлгерде бу юлы, яр читендәге кар өеменә иякләрен куйды, бөтен гәүдәсе белән алга омтылып тырмана торгач, исән-аман инеш читенә чыгып басу насыйп булды.
Көн кичкә авышып бара иде инде. Җылы нурлары белән аны озата килгән, җемелдәшкән кар бөртекләре аша аның күзләренә өмет өстәп торган, гайрәт биргән кояш та алсуланып баерга җыена иде. Шулай да кирегә юл юк — анда салкын инеш, анда текә яр һәм анда ялгызлык. Ә алда алсу шәфәкъ нурларында коенган ап-ак чиксезлек. Шул ак киңлек янә аның күңелендәге ак хыялларны яңартып җибәрде һәм алгысытып үзе артыннан әйдәде. Башта ул шактый озынга сузылган сөзәк үрне менде. Тирән көрт өстеннән шуышып һәм йөзеп диярлек барды. Инештә чыланудан түшенә һәм бәкәлләренә нәни боз кисәкләре каткан. Көрттән арынып, азга гына каты кар өстенә чыктымы, шул боз кисәкләре бер-берсенә бәрелеп, дистәләгән нәни шөлдерләр сыман, аваз бирә башлый. Йомшак мамыклары чыланган турыда тәнен салкын чеметкәләп ала. Күз өсләренә, нәни сакалы очына ак бәс кунды. Әмма, барыбер, бирешергә уйламады ул.
Ниһаять, күз алдында ак шәүлә төсле генә булып урман төсмерләнә башлады. Кояш инде офык читендә эленеп торган ак болытларга кереп күмелә язган. Караңгы төшә баруга да карамастан, аклык кимемәде. Ә тагы бераздан, җир белән күк арасындагы төс аермасы кими барып, ак кар һәм ак болытлар үзара тоташып, бер булдылар. Ак кар өстеннән атлый идеме ул, ак томаннар ерып бара идеме, әллә ак болытлар өстеннән йөзепме — аңламассың. Шундый серле билгесезлек халәтендә бара торгач, ак караңгылык арасыннан аермачык булып урман күренә башлады.
Ул урман буена җитеп туктап калды. Аяклары хәлдән тайган. Бөтен гәүдә арыган, әлсерәгән. Тәненә карлы боз кисәкләре укмашып каткан. Салкын җил исеп куйды — калтыратырга тотынды. Күзләргә вак кар бөртекләре сибеп җәяүле буран себерә. Шомландырып урман шаулый. Ул да түгел, якында гына нидер шартлап сынды һәм шак-шок килеп берничә тапкыр бәрелеп алгач тынып калды—карга чумды.
Нишләргә?.. Хыялындагы ак юлларын эзләп урман эченә кереп китәргәме?.. Әйләнә-тирәне томалап алган дөм-караңгылык, җил һәм агачлар шавы күңелгә шом өстәп тора... Урманга керми генә ак юлларны ничек табар соң ул? Күпме ара үтелгән, күпме газап... Хыялындагы ак юллардан хәзер аны бары тик шушы урман гына аерып тора. Тәвәккәлләргәме әллә?.. Тәвәккәлләргә (!) дип боерды аңа җаны. Көч табылды — урманга таба ыргылды Микәй. Әмма күп китәргә өлгермәде, колакларын сагайтып, туктап калды.
— У-у-у...
Урман эченнән сәер, шомлы аваз ишетелде. Колак төбендә генә сызгырган җил авазы түгел иде бу. Ниндидер шом алып килгән чит-ят аваз.
Башын бер читкә янтайта төшеп, сагаеп, тынын кысып урман ягына колак салды ул. Ерак түгел генә коры куак сынганы ишетелде. Озак көттермичә, шул ук шомлы аваз кабатланды.
— У-у-у, у-у-у-у...
Шомлы аваз дигәне бу юлы янәшәдәге куе караңгылык артында гына ишетелде. Якынлашып килгән куркынычны сизүдән Микәйнең муеннары турайды, колаклары үрә торып басты. Ике уйлап торырлык ара юк инде, урман читләтеп чабарга тотынды ул. Кар тирәнлеге дә, каршы искән җил дә, ару һәм тәнендәге сызланулар да онытылды. Бары бер уй — тизрәк читкә тайпылу, теге шомлы аваз чыгарган куркыныч җанвардан качып котылу максаты гына иде аңарда. Дөньясын онытып шулай бертын чапкач, аякларын тыя төшеп, колак салды Микәй.
Ул-бу ишетелмәгән төсле үзе. Шулай да аның артындагы ак караңгылык эчендә әледән-әле нәрсәдер ялтырап киткән сыман тоела. Бу нәрсә?.. Ике утлы күмер кисәге диярсең—аермачык күренеп-күренеп ала. Әллә курыкканга гына куш күренәме?.. Башын тагы да бора төшеп, колакларын торгызып күзәтте Микәй. Теге ике утлы күмер һаман да ныграк ялтырый барды. Алар артында зур гына кара шәүлә дә төсмерләнә иде инде. Тик ул шәүлә шундый ипле килә—шуамы, тәгәриме, һич аңларлык түгел. Бернинди тавыш-авазы юк, ә үзе якынайганнан-якыная бара.
Башта мөгез очлары, аннан берьюлы бөтен тәне чымырдап куйды кәҗә бәтиенең. Аяклары тыңламас булып туктап калды. Шунда гына үзе артыннан куа килгән әлеге шәүләдән качып котылу мөмкинлеге чамалы булуны аңлап алды. Башка чара калмаган иде. Ни язса, шул булыр дигәндәй, бер пар утлы күмергә ияреп килгән шәүләгә каршы борылып басты. Аякларын терәп куйды, башын селкеп, нәни мөгезләрен барлап алды. Күләгә исә, тагы да якынлаша төшкәч, өч-дүрт сикерем ара калдырып туктап калды. Әллә аны да сагаю һәм шом туктатты, табышының инде качып котылыр җае булмауны аңлап үзенә күрә ләззәтләнүе идеме?.. Соңгы сикереш ясар алдыннан, бераз гайрәт җыеп, теш кайравы гына булдымы?..
 Нәрсә булса булды, соры ерткыч та, Микәйгә охшатып, арт аякларына чүгеп карга утырды. Күзләре елтыр-елтыр килә. Ул да түгел, муенын, урманга таба янтайта төшеп, югары сузды да кинәт бөтен тирә-юньне уятып сузып-сузып уларга кереште:
— У-у-у-у...
Микәйгә аның бу авазы өстәмә көч бирде. Ерткычның шөбһәгә калуы һәм урманга ярдәм сорап мөрәҗәгать итүе дип аңлады ул моны үзенчә. Аның каршында басып торган Микәй соры ерткыч өчен, бәлки, тагы да куркынычрак җанвар булып тоелгандыр. Бәлки Микәйнең күзләре дә кышкы урман буендагы бу караңгылыкта, дошман күңеленә шом салып, куркыныч елтыраша торганнардыр...
Бер-беренә бөтенләй чит-ят булган ике җан иясе, урман читендәге салкын карга чүккән көйгә, байтак кына күзгә-күз карашып тордылар. Әлеге киеренкелеккә күнегә төшкән Микәй як-ягына да күз салырга өлгерде. Үзеннән ун-унбиш сикерем ераклыгында биек итеп өелгән печән кибәне торуын күреп алды ул.
Байтак озынга сузыла башлаган тынлыкны теге соры нәрсә бүлде. Ул аякларына басты. Шуышып дип әйтерлек, саклык белән Микәйгә якыная башлады. Күзләре янә утлы күмер сыман ялтырарга керештеләр. Мәкерле рәвештә шуышып килүче җанвар аермачык күренә башлады. Үзенә нинди куркыныч янавын кәҗә бәтие шунда гына аңлады булса кирәк. Икеләнер ара калмаган иде, ул кинәт кенә кырт борылды да печән кибәненә таба торып чапты. Дәү ерткыч аңардан мондый елгырлык көтмәгән булып чыкты. Хәтта, үзенә ташланудан шүрләпме, сискәнеп, бер мизгелгә туктап та калды бугай. Кәҗә бәтиенең качарга җыенуын аңлагач та артык исе китмәде. Мондый төндә, мондый урында аңардан берәүнең дә качып котыла алганы юк иде әлегә. Кая китсен, ерак китә алмас. Ипле генә атлавында булды бүре. Лап-лоп басып килгән тәпиләренең саллылыгы, шыкыр-шыкыр килгән тешләренең үткенлеге бирде аңар бу ышанычны.
Кибән янына салган кар, ни хикмәттер, каты булып чыкты — аяклары батмады Микәйнең. Әллә ак төснең аны шулай үз итүе булды — ак кар аны иңнәренә алды. Томырылып килгән җирдән сикерүе булды Микәйнең, бурап салган кар өстеннән тырмана-тырмана печән кибәненең түбәсенә менеп тә басты. Артыннан ишелеп калган кар өемнәреннән ул елгыррак булып чыкты.
Куа килгән соры бүре, киресенчә, бата-чума башлады. Әйтерсең лә аның авыр гәүдәсен ак кар күтәрергә теләми иде, баскан саен шыгырдап торган кар убылып-убылып түбән төшеп китә. Тәпиләрен никадәр иплерәк һәм җайлырак итеп басарга тырышмасын, ак кар соры шәүләне барыбер үз итмәде. Аяк терәп этенергә һәм кибән өстенә сикерергә дип күпме генә талпынмасын, бүре кибән тирәсенә бурап-бурап салган көрттән аерыла алмады. Дәү тәпиләренә басып сикерергә талпынуы була, ул янә түше белән тирән кар эченә кереп чума иде.
Бүре печән кибәнен әйләнеп йөренә башлады, бер-бер хәйлә кору җаен карады. Ул әйләнгән уңайга Микәй дә, бер урында таптанып, аны берөзлексез күзәтеп торды. Бүре аның саен башын болгый-болгый йөрүендә булды, печән кибәнен аяклары белән тырнады, тешләре белән йолкыды.
Йөреп-йөреп тә рәт чыгара алмагач, печән кибәне итәгенә чүгәләп тешләрен кайрады, иреннәрен ялап, улап та алды. Тагын торып хәйлә эзләде, берни майтара алмый, яңадан барып чүкте — таңга кадәр печән өстендә утырып чыккан ялгыз кәҗә бәтиен күзләп авыз суын корытты бүре. Яктырып бетте дигәндә генә, артына борылып карый-карый, башын түбән иеп китеп барды соры ерткыч. Микәй шунда гына иркен сулыш алды һәм, төн буена сузылган киеренкелектән бушанып, печән өстенә сузылып ятты. Ирексездән, күзләре йомылды. Изрәп йокыга талды. Иртәнге салкынны да, басу ягыннан исеп торган ачы җилне дә тоймас хәлгә җиткән иде инде.
Татлының да татлысы булган төш керде аңа.
Имеш, таң вакыты. Зур булмаган кәҗә көтүе биек-биек таулар, дәү-дәү ташлар арасында йөри икән. Кәҗәләр арасында аның әнкәсе дә бар. Ягымлы күзләреннән, озын кара мөгезләреннән һәм кояшлы көндә үзеннән берөзлексез көмеш нурлар балкытып торган зифа гәүдәсеннән таныды аны Микәй. Ул кыя читендәге олы бер таш өстенә менеп баскан да ерак-еракларга, офык читендәге мәһабәт ак тауларга карап тора. Шунда алгы аяклары белән ташны тырнап торган әниләре бәтиләрен үзе янына чакырды. Микәй, туган энесе белән икәү, дөньяларын онытып, таштан ташларга сикереп куышлы уйнап йөри иде. Чакырганны күреп, алар шундук уеннарын ташлап әнкәләре янына томырылып килделәр, һәм әнкәләренә охшарга тырышып, аның белән янәшәгә, кыя читенә килеп бастылар.
— Мә-ә-ә,—дип, дәште әнкәләре тыныч кына.— Каршыдагы үзәнлек аръягындагы ак калкулыкны күрәсезме?..
— Ми-ә-ә,—дип, бер-берсен бүлдереп җавап кайтарды бәтиләр.—Күрәбез, күрәбез...
— Шул ак калкулыкның да аргы ягында ап-ак болытларга ашкан ак кыялар бар...
— Ә ул ап-ак болытларга җиткән  ак кыяларда ни бар?
— Бәхет, бәтиләрем. Бәхет...
— Бәхет ул ни була, әнкәбез?..
— Ул — тынычлык һәм ирек дигән суз... Әнә, ул ак кыяларда сезнең бәхеткә һичкем кул сузмас, бәтиләрем. Шунда гына сез рәхәтләнеп иректә йөри алырсыз.
— Монда да бик тыныч, иркен ич, әнкәбез...
— Тыныч иде...
— Нигә «иде»?..
— Кеше эзләре, бәтиләрем!.. Кеше эзләре күренә бу кыяда.
— Ә кеше ул нинди була?
— Кешеме?—дип, ничек әйтергә белми уйга калып торды әнкәләре.
— Әйе, әйе, кеше... Ул нинди була, әйт инде, әйт, әнкәбез?..—дип, тынгысызланды алар.
— Ул ике аяклы, бәтиләрем. Һәм мең мәкергә ия!.. Аю-бүредән качып була, ә кешедән качу кыен, бәтиләрем.
— Әнкәбез, әнкәбез... Ә ул ап-ак болытларга ашкан ак кыяларда юкмы кеше?..
Нәкъ шул чакны, төшнең иң киеренке җирендә генә, көмеш нурларга төренеп балкыган әнкәләре ни әйтергә икән дип уйланып торганда, Микәй ниндидер шартлау авазыннан сискәнеп уянып китте. Шартлау авазы тагы ишетелде. Капылт кына тирә-ягына карангалап алгач, үзенең кайда булуын һәм нинди язмыш белән монда килеп чыгуын хәтерләде кәҗә бәтие. Ә тирә-юнь яңадан тынып калган, һичкем күренми, шылт иткән аваз ишетелми. Төш инде өзелгән. Яңадан ялганырмы ул?.. Нигә нәкъ менә бүген керде соң әле бу төш?.. Нигә кичәге явыз бүре түгел, ә әнкәсенең кешеләр турында сөйләгәннәре керде?.. Кешеләрнең аңа нинди явызлык кылганы бар?.. Юк, кешеләр турында Микәй начар уйлый алмый иде!
Ирексездән, күзләре яңадан кысыла башлады Микәйнең. Күзләре кысылды, ә йокы иңмәде. Хәер,йокы кайгысы идемени соң. Өзелеп калган төшнең дәвамын хәтерләргә, барларга кереште ул. Кыядагы зәңгәрсу аклыкны гына таба алмый газапланды, ә башкасы әлегедәй хәтерендә иде.
...Әнкәләренең иркә карашыннан канатланып, алар туганы белән таштан ташка сикергәли, уйный башлаган иде. Шунда, янәшәдә генә нидер кыштырдап куйды һәм алар, аны-моны уйлап тормыйча, бер-бер артлы әнкәләренә таба ыргылдылар. Туган энесе алдан сикерде, ә Микәй сикергән җиреннән һавада эленеп калды. Күпме талпынып, тыпырчынып та чыга алмады ул үзен уратып алган җәтмәдән. Җәтмәгә эләккәч тә, әле озак кына, кыядагы таштан ташка сикерә-сикерә ераклашып баручы әнкәсен һәм туганын күзәтте ул. Кәҗә төркеменнән беразга калыша төшеп туктадылар алар. Һәм Микәй калган якка бертын каерылып-каерылып карап та тордылар әле. Күрделәрме, юкмы — билгесез. Әнкәсенең моңсу итеп кабат-кабат үрсәләнеп кычкырганы әле дә булса аның колак төбендә яңгырап тора.
Юк, явыз түгел кешеләр! Алар аны үзен тоткын иткән җәтмәдән чыгардылар. Сукмый-какмый өйләренә алып кайттылар да ерак юлга озаттылар. Явыз түгел кешеләр. Алар аны ашатты, эчертте, җылы урында тотты, рәнҗетмәде, үз итте, кадерләде. Ничек итеп кешеләр турында начар уйлый алсын соң ул?!
Әнкәсенең кешеләргә булган үпкәсе серен күпме генә ачыкларга тырышмасын, Микәй аңлый алмады. Үзенең ак кыялар иленнән еракта берьялгызы көн күрүенә кешеләр сәбәпче дигән уйны мөгез очларына да китереп карамады.
Ак кыялар илендә калган әнкәсе һәм туганы хәзер кайда икән?.. Бәхет вәгъдә иткән ерак кыяларга барып җитә алдылар микән?.. Җитсәләр дә, аңардан башка моңсудыр үзләренә. Әле ярый Микәйнең кайларда булуын, ниләр күрүен белмиләр. Юкса, тагы да моңсурак булыр иде.
Менә кайтып кына җитсен, әнкәсе белән туганын ул шундый шатландырыр. Үзенең соры ерткычтан ничек итеп качып котылуын сөйләр. Һәм, әлбәттә, кешеләр турында сөйләр. Ул бит аларны бик якыннан белә хәзер, бөтен кәҗәләрдән яхшырак белә. Кешеләрнең яхшылыгын, игелеклелеген бәйнә-бәйнә сөйләр Микәй.
Урман аръягындагы ак юллар турындагы уйлар аны урыныннан кузгатты. Инде үзен саклап чыккан кибән өстеннән сикерергә әзер иде. Әмма бая соры ерткыч китеп барган юнәлештән ниндидер авазлар ишетелү аны тыелырга мәҗбүр итте. Кибән очындагы чокырая  төшкән урынга кереп яшеренергә ашыкты ул.
Тавышлар якынайды. Микәйгә таныш авазлар иде бу. Ул алардан курыкмады.
— Үнә, үнә, кибән өстендә. Колаклары белән мөгезе күренеп тора,— дип, чаңгыда килүчеләрнең берсе таяклары белән этенә-этенә алга чыкты. Азат иде бу. Аның артыннан җан-фәрман Миңлегаяз куалый. Ә өченчесе, аркасына мылтык асканы, Азатның әтисе. Ул чана тартып килә.
— Мин беренче күрдем, мин беренче,—дип тантана итте Азат.
— Теге бүре Микәйне сагалап торган,— дип нәтиҗә ясады Миңлегаяз.
— Һавага атма дидем, әти... Ул бит Микәйне кызганмас иде,—дип, Азат әтисен шелтәләргә кереште. Ләкин, Миңлегаязның үзен узып барганын күргәч, янә торып чапты.
Кибән төбен өчесе өч яктан урап алган танышлары янына Микәй үз иреге белән төште. Малайларның шатлыклары эчләренә сыймады. Микәйне инде күптән бүре карынындадыр дип хафаланган иде ич алар. Кәҗә бәтиен исән күрүдән малайларның  күзләре дымланды, бугазлары тирәсендә нәни төерләр уйнап алды.
Кулларын як-якка ташлап, иртәнге урман-кырларны яңгыратып, Азат шатлыгыннан бар көченә кычкырып җибәрде.
—  Микәй исән. Ур-ра, Микәй, и-сә-ән...

Аңарга дусты Миңлегаяз да кушылды. Ә бераздан, урман ягыннан пырхылдап очып чыккан кошлар сыман, яңгырап кайтаваз ишетелде...

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 8 >>