Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Ак кыялар

Бүлек 8

Көннәр сизелми дә үтә торды. Кыеклардагы сөңге бозлардан тамчы тамды. Тәрәзә төпләрендә яран гөле чәчәк атты. Ишегалды тагы да җанлана төште. Иреккә чыгу шатлыгыннан бозау, кош-кортларның котын алып, чабулый башлады. Ак, кара бөдрәләренә тамчы да кер кунмаган сарык бәрәннәре сикерешеп уйнады.
Микәй генә һаман да әлеге җанлы һәм шау-шулы ишегалдында үз-үзенә урын тапмады. Кая барып сугылырга белмичә арлы-бирле йөрде дә, ияләнгән гадәте буенча, лапас түбәсенең иң биек ноктасына менеп күзләре талганчы тирә-якны күзәтте. Уч төбендәгедәй күренеп торган авыл һәм кырлардагы, урман һәм су буйларындагы тоташ аклык инде көннән-көн кими бара. Урамдагы юллар чекерәеп күзгә ташланып тора, киртә һәм койма башларындагы, өй кыегындагы аклык та күз алдында эреп югала сыман. Тау битләре ала-кола сыер сыртын хәтерләтә башлады. Үзенең аклыгы белән алгысытып, офык читеннән берөзлексез үзенә таба әйдәп торган урман булып урман да көрән төскә кереп авылга якыная төште. Күз алдында эреп югала барган шушы аклык сыман, кәҗә бәтие күңелендәге ак хыяллар да сүрәнләнә, ерагая бара түгелме соң?..
Әкияттәге батырлар сыман, ай үсәсен көн үсте, ел үсәсен ай үсте Микәй. Аяк торыклары нык кына калкынды, күкрәге күзгә күренеп киңәя төште. Аеруча сокландырганы аның мөгезләре иде.
Буынтыклы-буынтыклы булып нык тамырдан үсеп чыккан юан кара мөгезләре... Әле кайчан гына үзенә мөгез сузган дәү кәҗәләр дә хәзер аның яныннан үткәндә, койрыкларын кыса төшеп, көяз генә карангалап узды. Сөзү, куркыту турында уйлап карау түгел, әле теге чактагылары өчен дә үзләрен гаепле санап, гафу үтенгәндәй итәләр. Хәтта берсе, син үпкә саклама инде безгә, дуслашыйк әйдә дигәндәй, муенын сузып аның аркасын кашырга да әзер булуын белгерткән иде. Микәй назланып тормады-торуын, шул ук вакытта өйдәш кәҗәләргә ачу-үпкә дә сакламады. “Нигә вакланырга... Ваклык, үч саклау – егетләрне бизәми...”
Ул, Азатка ияреп, алар ишегалдына кунакка йөрергә дә күнекте. Тора-бара Миңлегаяз белән Азат Микәйне үзләре белән чана шуган җиргә ияртеп төшә башладылар. Малайлардан бигрәк, кәҗә бәтиенең үзенә ошады бу.
Тау шуарга йөргән малайларның телләрендә хәзер гел Микәй исеме иде. Көннәрдән бер көнне түбән очтан Фаяз да үзенең овчарка токымы дип йөргән Дүрткүзен ияртеп төште. Шундый токымлы этен күрсәтеп, аның да үзенчә мактанасы килгәндер инде.
Дүрткүз анда кәҗә тәкәсе йөрүен генә ошатмады. Чанадагы малайлар артыннан дөньясын онытып кушаяклап чабып төшкән кәҗәне күрүгә, эт аяк астындагы карны тырный-тырный өрергә тотынды. Ә Микәйнең исә аңарда гаме юк — малайлардан алда ук тау өстенә менеп баса да, шунда аларны сабыр гына көтеп тора. Тегеләрнең шау-гөр килеп, этешеп-төртешеп шуып төшеп китүе була, алар белән куыша-куыша уйнаклап Микәй дә түбәнгә томырыла.
Һәркем шулай үзенчә кызык табып йөри иде. Тау итәгендә мәтәлешеп яткан малайларны сабыр гына күзәтеп тора иде кәҗә тәкәсе, байтактан инде бәйләнергә җай эзләп йөргән Дүрткүз, кинәт, котырынып өрә-өрө аңарга ташланды.
— Ул бит овчарка, ботарлап ташлый хәзер кәҗәне,—дип, кычкырыша башлады малайлар.
— Тый этеңне, бетерә бит кәҗәне,— диделәр Фаязга.
— Дүрткүз... Дүрткүз,— дип кычкырды Фаяз.
Хуҗасын ишетүдән узып, эт өрүендә булды. Гәүдәгә дә Микәйдән шактый калку күренә иде ул. Ә кәҗә бәтие исә, ни эшләргә дә белми, тик боргалана тау итәгендә — койрыгыннан эләктерергә чамалап тирәсендә бөтерелгән Дүрткүзгә таба башы белән борыла да, сер бирмичә, сагаеп карап тора. Малайлардан берәве дә алар янына якын килергә базмады, көтмәгәндә килеп чыккан гаугадан югалып калганнар иде.
— Ал этеңне, чакыр...
— Тилергән этеңне ал аннан,— дип, берөзлексез Фаязга кычкырындылар. Микәй – зур авторитет.
Эт аның саен котыра биреп, хәзер үк ботарлап атарга теләгәндәй, Микәйнең өстенә үк ыргыла башлады. Үзеннән курыкмаска иткән бу кәҗә бәтиенең шулай бер урында таптанып торуы чыгырыннан чыгаргандыр, ахрысы. Эт якынрак килгән саен, Микәй сагая, бер йодрыкка җыелган пружина сыман кысыла барды.
Һәм шунда малайларны шаккатырган бер хәл булып алды. Тешләрен зәһәрле ыржайтып котырынган эт, бәтинең арт саныннан каптырып алды дигәндә генә, Микәй күз иярмәс тизлек белән кинәт башын болгап алды да, мөгезләренә эләктереп, этне үзе аша икенче якка тотып ыргытты. Кар өстенә аркасы белән барып төшкән Дүрткүз чиный-чиный, артына да борылып карамыйча, авылга таба торып чапты. Чаналарын онытып күзәтеп торган малайлар үз күзләренә үзләре ышанмадылар.
Инде авылга менеп качкан этнең чинау авазлары басыла төшкәч кенә малайларның берәм-берәм телләре ачылды. Барысы да, әле генә күргәннәренә ышанырга да, ышанмаска да белмичә, шаккатып фикер алышырга тотындылар.
— Малай, күрдеңме, баш аркан ыргытты бит, име...
— Ие булмый, мамык урынына очыртты бит...
— Вәт кәҗә дисәң дә, кәҗә, малай!
— Овчаркасын гел бетереп атты.
— Ниткән овчарка токымы булсын ул, кәҗәдән шулай мыскыл иттергәнне...
— Бетерү генәме соң, урамга чыгарлыгын калдырмады.
Нишләргә белми бер урында басып торган Фаяз гына үзенең мактанычы булган овчарка токымы Дүрткүзен кызганды. Ул бертын мыштым гына борынын тарткалап торды да, бу гарьлеккә артык түзә алмыйча, елый-елый тыкрыкларыннан менеп йөгерде.
— Фаяз, чанаңны ал, чанаңны оныттың,— дип кычкырдылар аңа. Күзендәге яшьне күрсәтергә теләмәде Фаяз, кире борылмады.
— Овчаркасының сөякләрен җыярга төшәсе бар бит әле аның... Капчыкка дип менүедер,— дип өстәп куйды бер усал теллесе.
Шулай итеп, Микәй авыл малайлары өчен легендар геройга әйләнде дә куйды. Телләрендә хәзер гел ул гына. Теге көнне тау шуганда күргәннәрен әллә ничә тапкыр арттыра-арттыра сөйләде алар. Барый исемле малай икенче көнне озын тәнәфес вакытында бөтен мәктәп алдында кулларын, башларын болгый-болгый сөйләп күрсәткән бу хәлне.
— Башын менә болай итеп, кырын-кырын гына карангалап торды да, малай, менә болай итеп сөзеп эләктереп тә алуы булды, тотып та атуы булды,— дип, башы белән кискен хәрәкәт ясап күрсәткәндә, ишек тоткасына бәреп, әздән генә күзен чыгармаган Барый. Андый чакта күз турында уйлап торалармы?— Малай, беләсегез килсә, Фаязның овчарка токымы, каравыл өе өстеннән очып, инешнең теге ягындагы бакчага — кем бакчасы әле, ә, әйе, Гаяз абыйларның бакчасына ук барып төшмәсенме! Ул чинавын аның ишетсәгез... Билләһи газим менә, әнә Миңлегаяздан сорагыз ышанмасагыз,—дип әйткән ди.
Миңлегаяз, шулай булды ахры дип, үзе дә ышанып тыңлап торган боларны. Барый, сүзләренең дөреслеген раслап, баш та кагып торган әле.
Мәктәптән кайтучы малайлар хәзер, Микәйне күрер өчен генә, алар урамыннан урап уза иде. Койма читенә өелгән бүрәнәләргә менеп күзәтәләр, капка-койма ярыкларыннан карыйлар. Кәҗә бәтиенең лапас түбәсендә чагына туры килсәләр, гел телсез калалар, бер-беренә төртешеп пышылдашырга тотыналар.
— Үнә, үнә, күрәсеңме?..
— Кәҗә түгелдер бу, малай. Күрәле син аны, канатлы атмыни!..
— Син аның мамыгына кара, мамыгына. Бар хикмәте мамыгында ди бит аның.
— Көмеш укадан чиккәннәрмени, малай, ә?..
— Түбә тикле түбәгә ничек менә диген...
— Һи, менми диме, бу бит сиңа кәҗә генә түгел!
Хәзер авылдагы бөтен малай Микәйне әллә каян таный, үз итә, кесәсеннән аңарга бер генә тапкыр булса да ипи чыгарып каптырырга дип хыяллана торган булып китте. Миңлегаяз белән Азатның да дәрәҗәсе көне түгел, сәгате белән артты малайлар арасында.
Күрше-тирә малайлар мәктәптән кайтып аннан-мон-нан капкалап алырга өлгерәләрме-юкмы, ничектер җаен чыгарып, Хуҗа абзыйларга таба элдертү ягын карыйлар. Миңлегаязның кәҗә бәтиен ияртеп урамга чыгуы була — китә уен, китә тантана. Микәйнең үзенә дә ошый иде алар белән куышып уйнау. Тора-бара кәҗә бәтиенең холкын, бөтен сәер гадәтләрен белеп бетерде малайлар.
Әйтик, болай була: арадан берәү кар йомарлап Микәйгә таба ата да кайсы кая йөгерешә, кача башлыйлар. Кар кайсы гына яктан атылмасын, аны атучыны Микәй шундук ачыклап өлгерә һәм сикергәли-уйнаклый куып та китә. Юлдан йөгереп тә, кар эченә кереп тә котылырмын димә инде. Бүрәнәләр өстенә менеп китсәң дә эләктерә, бура-мазар булып, шунда менеп качсаң да — әҗерен кайтармыйча туктамый. Ярсуын тыя төшеп, йомшак урынга ипле генә берне кундырып ала да, ара өзелде дигәнне аңлатып, канәгать кенә кырт борылып китеп тә бара. Микәйнең берәүгә дә җәрәхәт ясаганы, берәүнең дә күзеннән яшь чыгарганы булмагандыр. Үзеннән качып барган малай абынып егыла-нитә калса, түземлек белән аның аякка басканын көтә. Тәрбия эшенә ул торганнан соң гына керешә. Ни итсә итә, әмма егылганга тими. Шул көннәрдә телевизордан «Өч мушкетер һәм Д'Артаньян» киносын караган малайларга Микәйнең бу гадәте аеруча мәзәк тоелды.
— Карале, малай, карале, мушкетерлар кебек ич бу...
— Микәй түгел, Д'Артаньяндыр ул.
Аның бу гадәтеннән, усал ният белән файдаланып, кызык чыгаручылар да табылды. Кушаяклап куып килгән Микәйдән качар урын тапмаган малайлар, йөзтүбән юлга сузылып ята да, кәҗәнең үзенә тими яйәшәдә тик таптанып торуыннан кызык ясый иде. Кымшанырга гына ярамый. Ялгыш кымшанып куйсаң—игелек көтмә! Икеләтә эләгәчәк. Көтеп-көтеп тә, җирдә ятучы урыныннан кузгалмаса, очратырмын әле бер дип, ул үз җае белән китеп тә бара. Малайларга кызык — әле бер минут кына элгәре, йөрәге уч төбендә булып, тын алырга да куркып яткан җирдән торганда авызлар ерылып китә. Күрдегезме, янәсе, минем батырлыкны... Тик бер нәрсәне — Микәйнең моны барыбер искә төшерәчәген генә онытып җибәрәләр. Ә Микәй бурычлы булып калырга яратмый.
Ни генә булмасын, әле кайчан гына ялгыз башын кая куярга белми газап чиккән Микәй тиз арада Нурлы Алан авылы малайлары арасында үзләшеп китте. Ишегалдыннан көннең теләсә кайсы вакытында качып чыгып китеп, үз вакыты белән кире әйләнеп кайта торган булды ул.

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 9 >>