Биография ӘсәрләрИнтервью Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Безнең әниләр бәхете

(Чын хикәя)

Колга башында, мәйданны сискәндереп, әтәч кычкырып җибәрде. Калкулыкның иң югары ноктасына менеп баскан малайлар фуражкаларын чөеп сикергәләргә тотынды: «Атлар килә, атла-а-ар...». Чабыш атлары килгән якка мәйдан сөрлегеп куйды. Халык гөжләргә кереште, ыгы-зыгы килде — аягүрә басып үрелә-үрелә үзәнлектән тугайга таба сузылган юлны күзәттеләр. Яшь-җилкенчәк сабырсызланып тау битенә таба йөгереште. Алдан килгән атны һәркемнең беренче булып күрәсе килә иде.
— Нигә шаулашырга?! Чемпионга җиткән ат тумаган ич әле...—дип канәгать кенә елмаеп куйды кызыл бәрхет белән ябылган өстәл артына утырган ир-атларның берсе. Үз көенә тыныч кына кымыз капкалап утырган бу кеше чабышкы атлары белән дан тоткан ызандаш, күрше колхоз рәисе Мостафа Фәләхов иде. Шуңадыр аның белән сүз көрәштерергә кыючы булмады.
— Шулайдыр, Чемпионга җиткән булмас,—дип кенә куйды арадан кемдер.
Үз атлары белән мактанып туймаган, үз атларын мактаганны сәгатьләр буена да тыңлап торырга әзер булган рәискә шул җитә калды. Тагы бер мәртәбә йотып алгач, күбекләнеп торган кымыз тулы стаканын читкәрәк куеп, бик җитди сүз әйтергә җыенганын белгерткәндәй, көрәк кадәр уч төпләрен бер-берсенә ышкып урыныннан торды ул.
— Чемпионны өстерәп йөрмәгәндә дә ярар иде, район сабан туе алдыннан бер җилләнеп кайтсын гына дидек.— Үзенә кушылучы, аның сүзләрен җөпләп ни дә булса әйтүче булмагач, ул кулын гына селтәде дә янә иркенләп урынына утырды.— Атларда ни аңлыйсыз соң сез... Атны сайлый һәм карый белергә кирәк шул аны... Яратырга кирәк...
Аның белән килешми хәле юк иде берәүнең дә, Фәләховка «ат җене кагылган»лыгын яхшы беләләр ич. Баш кагудан битәр нинди чараң булсын.
Офыкта бермәл тузан гына эленеп торды. Ә бераздан шул тузан өермәсе алдыннан коштай очып килгән ике ат шәйләнде. Мәйданда янә җанлану көчәйде.
— Син, кем, Мостафа энем, ашыкма әле,—дип бер-бер артлы урыннарыннан күтәрелде моңарчы янәшәдә ипле генә тамак кырып утырган Нурлы Алан аксакаллары.
— Чебешне, ни бит аны, көз көне саныйлар түгелме?..—дип мыгырданып алды тагы кайсыдыр.
Фәләховның исә үз-үзенә ышанычы шул дәрәҗәдә көчле иде ки, хәтта ул урыныннан да кузгалмады, өстәл читенә ике кулын җәеп куйган көйгә киерелә төшеп шаркылдап көлеп җибәрде.
— Сез нәрсә, акылыгыздамы? Тирә-якта минем Чемпион белән сүз көрәштерерлек чабышкы бар дип беләсезме?.. Кеше көлдермәгез!
— Урындыкка ябышмагансыңдыр ич, Фәләхов энем, син аны үзең торып кара.
— Торып карыйсыңмы, ятып карыйсыңмы, беренче дигәч беренче инде, сезнең кырыкмышларга гына уздырмыйбыз анысы,—дип сөйләнә-сөйләнә булса да аягүрә торып басмый чарасы калмаган иде аның.
— «Кырыкмыш» дисең инде, алайса...
— Күләгәсе ич, Чемпионның күләгәсе,—дип кычкырып җибәрде Фәләхов. Үзе җитәкләгән колхоз чабышкыларына ышанычы чиксез-чамасыз иде шул аның. Ләкин шундук, тынычсызлана төшеп, ирексездән куллары белән кесәсен капшарга кереште — күзлеген эзләде.
Мәйданга таба чынлап та ике ат якынлашып килә иде. Берсе, әлбәттә, күрше колхоз чабышкысы Чемпион. Ә аның белән янәшәдә аңа күләгә сыман ияреп җыйнак кына гәүдәле икенче бер ат элдерә. Бер-береннән калышмау, алга чыгудан башканы белмәгән җайдаклары күренми дә диярлек, төшеп калганнармыни — атларының ялына сеңгәннәр.
— Чемпион, Чем... пи-он...—дип, йөрәк авазларын чыгарып кычкырып җибәрде Фәләхов үз-үзен белешмәстән.
Хуҗасының тавышын ишетүдәнме Чемпион башын суза төшеп алга ыргылды. Аның озын сыйраклары бер атлаганда, ким дигәндә, тәртә буе җир элдерә ич. Каеш белән кысып буылган сыман ялтырап торган тыгыз билләре дисеңме, канат сыман җилдә җилфердәгән ялларымы, сыртның дәвамы сыман дугайланып үрә баскан койрыкмы — Чемпионның исеме генә түгел, килеш-килбәте һәм һәр хәрәкәтенә кадәр мәһабәт, көязлектән гыйбарәт иде. Шундый чабышкыга тиң табылган дисәләр дә ышанасы килмәс.
Мостафа Фәләхов ышанмый да ышанмый инде. Чабышкысының бераз алгарак чыгуы булды, шундук авызлары ерылып китте аның, күзләре елтырашырга тотынды. Шатлыгыннан нишләргә белмичә, әнә, кулын болгый-болгый бер урында таптана, ул да түгел, сабый сыман сикергәлән тә ала. Чәчләренә чал төшкән адәм димәссең. Шул мизгелдә ат урынына үзе торып йөгерергә әзер иде ул.
— Әйдә, әйдә җаныкаем, аз гына калды, түз... Чем-пи-он... — дип сөйләнә һаман үзалдына. Каршысына очып килгән чабышкы да үзен ишетәдер кебек тоела иде бугай аңа. Ишетү генәме, аның йөрәк тибешенә, сулышына тикле тоемлый торган иде атлары. Әлегәчә сынатканнары булмады.
Әнә, инеш аркылы чыгасы да, аннан күз ачып-йомасы гына кала — мәйдан уртасында булачак аның мәртәбәле айгыры. Ләкин шунда гел көтмәгәнчә килеп чыкты. Моңарчы Чемпионның күләгәсе сыман аның койрыгына тагылып килгән җыйнак кына гәүдәле ат, канатлы диярсең, бер ыргылуда чабышкы белән тигезләшеп тә алды. Ул гына да түгел, Чемпионны узып ярты гәүдә чамасы алга да чыкты. Нәзек кенә аяклары тигән җирдә тия, тимәгән җирдә юк дигәндәй, мәйданга таба кушаяклап ыргылуын гына белә.
— Чемпион, Чем-пи-он...—дип аваз салды тагы Фәләхов. Бу юлы инде аның тавышы суда бата башлаган кешенең ярдәмгә чакыруын хәтерләтте.
Ә ара аның саен ерагая. Җыйнак гәүдәле ат күрше колхоз чабышкысын, ким дигәндә, дилбегә буе артта калдырган иде. Атлар инеш читендәге юлдан мәйдан урнашкан тугайлыкка чабып кергәндә соңгы көчләрен җыеп тагын алга томырылдылар. Чемпион берара якынлаша да төшкән сыман булды. Чабышкының шушы соңгы ыргымына булса да өметләнә иде әле Фәләхов. Хуҗасын аңлагандай янә алга ыргылды ат. Бәйгеләрдә беренчелекне бирергә күнекмәгән иде шул ул. Тик аяклары гына, үч иткәндәй, алга омтылган гәүдә артыннан өлгерә алмады, чалышып куйдылар... Гөрселдәп яшел бәбкә үләне өстенә ауды Чемпион. Өстендәге малай аның башы аша икенче читкә очты. Мәйдан, ухылдап, бер мизгелгә тынып калды. Фәләхов чигәләрен уч төбенә кысып сыгылып төште...
Әмма җайдак елгыр малай булып чыкты, очып төшкән җиреннән бөтерчек кебек ике мәртәбә мәтәлчек атып алды да аякларына басарга азапланган чабышкының йөгәненнән барып тотты. Малайның башка һичкемдә уе юк иде, сыдырылган иңбашлары, ертылган чалбары хакында искә дә алмый, күлмәк җиңе белән Чемпионның борын һәм авыз читләрендәге ак күбекне сөртеп маташа...
Алдан килгән атның муенына зур сөлге урадылар. Ул әле һаман чабыш дәртеннән чыга алмый ярсуын басып мәйдан тирәли тик юыртып йөрүен белә.
— Иллә дә елгыр соң теге кола бия...
— Чемпионның үзен узды, ул кем аты икән?..
— Исеме ни атлы икән ул елгыр биянең?..
— Җайдагы кем малае, авылныкымы?..—дип бер-берен бүлдереп сорашты-белеште мәйданда утыручылар. Әмма елгыр биянең дә, җайдакның да исемен белүче юк иде әле.
Бераздан гына кемдер ат урман каравылчысыныкы, җайдагы өстерлек Рәхимша малае булган икән дигән хәбәр таратты. Ә күрше колхоз рәисе Мостафа Фәләхов исә күзгә чалынып йөрмәгән, чабышкысының оттыруын җайдак малайдан гына күреп, аны суганлап-борычлап орышкан да Чемпионга атланып авылларына элдергән дип сөйләделәр. Инешнең аргы ягындагы ак «Волга»сы мәйданнан кеше таралып беткәнче аны көтеп торган.
Нәкъ бер атнадан сабантуй район үзәгенә килде. Мондагы ат чабышлары турында сөйләсәң, тының кысылыр, тирә-як авылларда бәйге тоткан чабышкылар җыела монда. Быел исә уҗымнар әйбәт шытып, җиле дә, яңгыры да дигәндәй вакытында булып торганга күрәдер, атлар гадәттәгедән дә күбрәк иде. Ниндиләре генә юк атларның: шомырт сыман кара турылары да, шикәрдән дә болайрак аклыклары белән күзне камаштырырлыклары да, сырт һәм билләренә чиләк-чиләк алма кунган алмачуарлары да, әледән-әле башны күккә чөеп кешнәп җибәргән йол-дызкашкалары да...
Атта нидер аңлаган һәр кешенең карашын үзләренә җәлеп итеп торганнары Мостафа Фәләхов җитәкләгән колхоздан. Ә инде Чемпион турында сөйләп тә торасы юк, аны танымаган кеше бармы икән. Бүген исә бу чабышкы гадәттәгедән дә гайрәтле һәм матуррак күренә. Бер урында тик басып тора алмый, әнә, ак бәкәлләрен ничек биетә. Күзләреннән генә түгел, тояк читләреннән дә берөзлексез очкын чәчелеп тора сыман. Гәүдәгә дә башка атлардан ким дигәндә бер карышка югарырак тагы үзе.
Чемпион әледән-әле бер читтә баганага бәйләнгән көе басып торган кара яллы һәм кара койрыклы аксыл җирән атка карый да кешнәп җибәрә, карый да кешнәп җибәрә. Моның нәрсә аңлатканын, чабышкының нигә шулай ярсуын күпләр аңышмады, әлбәттә. Ләкин атның һәр хәрәкәте генә түгел, һәр аваз бирүенә тикле конкрет мәгънәгә ия булуын яхшы белгән Фәләхов шундук төшенде һәм танып алды. Бу әлеге дә баягы теге Нурлы Алан сабан туенда аның борынына чиерткән елгыр кола бия иде. Менә нигә тынгысызлана, менә ни дип бер урында басып тора алмый җирне тырный икән аның танылган чабышкысы. Теге юлы елгыр биядән калышуы, аңа уздыруы белән килешә алмый газаплана икән ич бичара. Тизрәк бәйге тотасы, елгыр бия белән узышуда үзенең иң көчле чабышкы икәнлеген янә исбат итәсе килеп ашкына икән ул.
— Малкай-җаныкай,—дип, Фәләхов атының яңакларыннан сөеп куйды, аннан ялына башын куеп текә муеныннан кочаклап торды. Шул вакытта сөекле чабышкысы бермә-бер үз һәм якынрак булып тоелды аңарга. Үзе белән аты арасында күпме рухи уртаклык, тәңгәллек бар икән ич аларның. Һәр җирдә башкалардан өстен булу, беренче булу, җиңүгә омтылыш хәрәкәтләндерә ич Фәләховны. Эшендә булсын, көндәлек тормышында булсын, ул кемнән дә булса калышуны өнәми, борыннан кан китсә китсен, әмма җиңәргә күнеккән. Теләсә нинди алым кулланып булса да, теләсә нинди чара күреп булса да җиңәргә, беренче чыгарга өйрәнгән.
— Малкаем-җаныкаем,—дип кабатлады Фәләхов. Чабышкысы хәленә керүдән күңеле нечкәреп китте аның, бугазына килеп тыгылган төерне кеше күзенә күрсәтүдән куркып, йөзен атның ялы арасына яшерде.
Бераз тынычлана төшкәч, түзмәде, елгыр кола бия янына барып урап килде Фәләхов. Авызлык тимерләрен шылтыратып ипле генә башын болгый-болгый үзен чабышка әзерләп торган ат яныннан узганда, махсус, кискен хәрәкәт ясап, кулындагы пинжәген иңбашына атты. Көтелмәгән бу хәрәкәттән елгыр бия сискәнеп куйды һәм тынгысызланып читкәрәк тайпылды.
Узып киткәч ул тагы кире борылды. Хикмәт нидә икән дигәндәй, сынап, бертын елгыр бияне күзәтеп торды. Гәүдәгә алай калку күренми, дүрт яшьләр чамасы булырга тиеш моңа, дип уйлап куйды үзалдына. Нәселле ат түгел-түгелен. Шулай да табигать моны чабыш өчен яраткан күренә. Нәзек тыгыз аяклар дисеңме, кыршау кидерелгән сыман түгәрәк нечкә билме, алга калкып торган киң күкрәк һәм озынча муен—һәммәсе чабыш өчен. Ничек элегрәк белми калды икән ул мондый атның барлыгы турында. Бернинди хактан да тормас, күптән үзенеке иткән булыр иде. Ә бүген бу кола биянең янә Мостафа Фәләховны кеше -көлкесенә калдыруы ихтимал. Юк, сизә торып, тоя торып үз авторитетын һәм мин-минлеген шик астына куя алмый ул.
Җәт-җәт кенә елгыр бия янына килде Фәләхов. Һәм килгән шәпкә атның йөгәненнән эләктереп алды, ә икенче кулы белән аның танау тишекләрен киереп карады.
Хикмәт менә нидә икән моның, дип уйлап куйды ул үзалдына, атның тын юллары биш тиенлек бакыр акча зурлыгы булып киңәеп торалар иде. Тәненнән кырмыскалар йөгерешкән сыман тоелды шунда. Мондый аттан барын көтәргә була... Әмма мәрхәмәт түгел!.. Чемпионын тагы уза калса... Ул чакта Фәләхов Фәләхов булып калырмы соң?.. Мәйдандагылар җиңүче атны каршы алганда кемнең исемен олылап искә алыр?.. Теге маңка малайныкынмы?..
«Юк! Беренче... Бары тик беренче»,—дип кычкырып җибәрә язды ул, түземлеген җуеп. Сул кулындагы йөгәнне урабрак тотты. Кеше-кара күренмиме дигәндәй, як-ягына карангалап алды. Нидер сизенгәндәй, шунда хайван да сискәнеп башын югары чөйде. Ләкин кая китсен, бәйләп куелган йөгән ышанычлы кулда иде. Уңга-сулга тагы бер мәртәбә карангалап алгач, икенче кулын йодрыклап кола биянең сулыш алган саен җилфердәп торган юка, нәфис борынын төяргә кереште Мостафа. Уңга тартылды бичара ат, сулга сикерергә итте, арт аякларын чөеп бушлыкка тибенеп алды, әмма Фәләховның тимердәй нык йодрыгыннан котыла алмады.
— Хайванны нигә рәнҗетәсең, ни гаебе бар, Мостафа,—дип дәште шунда узып барган бер агай.
— Чыгымчылап тора, иенә китерәм,—дип җавап кайтарды Фәләхов. Аны танысалар да, ул бу агайны үзе танымый иде. Хәер, Фәләхов бит районда билгеле кеше.
— Үз атың булгач, беләсеңдер инде,— дип, килгән юлыннан китеп барды агай. Аны-моны аңламады.
Фәләховка да китәргә генә иде дә бит. Ләкин җаны тынычланмаган иде шул әле аның. Тагы ниндидер карарга килеп, ул кесәсенә тыгылды һәм аннан нәни генә пәке чыгарды... Башта ул авызлык турыннан ике яклап та йөгән каешын кисте, аннан, ияр булмаганлыктан ат сыртына малай үзе ясап куйган киез бавына җитеште. Ат сбруеның җаен ул яхшы белә, шуңа күрә каешларны бөтенләй үк кисеп чыгармады. Алар иң кирәкле вакытында— ат кузгалып киткәндә генә өзелеп чыгарга тиешләр.
Һәм, ниһаять, Фәләхов иркен сулыш алып, елгыр бияне тагы бер ялгызы калдырып китеп барды. Ә атның үз хуҗасы — урман каравылчысы малае бу вакытта ике  кулына ике морожный тотып чираттан чыгып килә иде.  Район сабан туеның ямьлелеге, гармун һәм җыр авазларыннан, чабышка әзерләнгән атларның матурлыгыннан башы әйләнгән чагы иде малайның. Аңардан да бәхетле кем булды икән шул мизгелдә.
...Ат чабышында катнашучылар мәйдан белән янәшәдә генә старт сызыгына тезелделәр. Елгыр кола бия беренчеләрдән булып килеп басты. Аның әледән-әле пошкырырга итенеп уңлы-суллы башын чайкавын сыртына менеп атланган малай яхшыга юрады. Атналар, айлар буе яңакларыннан сыйпап, ялларын һәм койрыкларын тарап, үз кулларыннан ашатып-эчертеп тәрбияләде ич ул аны. Борын тишекләренә килеп тыгылган кан төерләреннән атның сулышы кысылуы һәм шуңарга үрсәләнүен ул ничек башына китерә алсын.
Фәләхов исә Чемпионга атланып килгән җайдагына ышанмады. Старт сызыгына чыккач кына, малайны куып төшереп, ат сыртына үзе менеп кунаклады. Чабышкылар белән таныштырганда: «Узган елгы сабантуйда җиңгән Чемпионда районыбызның алдынгы колхозын җитәкләүче Мостафа Фәләхов үзе», дип, бу фактка аерым игътибар юнәлттеләр. Фәләхов тыйнак кына баш какты. Мәйдан дәррәү кул чапты.
Чабышкысын елгыр кола бия янәшәсенә китереп бастырды Фәләхов. Бармакларына агып төшкән соңгы морожныен ялап торган малай моны искә дә алмады. Атлар гына, нидер аңлашкандай, иске танышлар буларак, бер-беренә карангалап алдылар. Чемпион тик торган җирендә берөзлексез тынгысызланып тоякларын биетте, ә кола бия исә, сыртындагы малайга нидер әйтергә теләгәндәй, каерылып-каерылып башын болгады, авызлык тимерен чәйнәде.
— Әйдәү, кузгалдык егетләр,— диде шунда башына чигүле кара түбәтәй, өстенә аклы буй-буй күлмәк кигән агай.
Шуны көтеп кенә торган Фәләхов ике аягы белән берьюлы атының касыгына төртеп куйды һәм дуамалланып кинәт йөгәнен уңга, елгыр кола биягә таба тартты. Ярсып алга томырылам дигән бия, каршысында тау булып калыккан чабышкыдан читкә тайпылырга теләп, арткы аякларына үрә басты. Җайдак малай, атын тыя төшәргә чамалап, кинәт бөтен авырлыгын артка ташлады һәм үзен дә белешмәстән, кулына урап тоткан йөгәне-ние белән ат аяклары арасына шуып төште. Ни булганын аңлый да алмый калды ул.
Чабышкылар артыннан өермә булып тузан гына күтәрелеп калды. Урман каравылчысы малае күзләренә тулган кайнар тамчыларны яшерә алмый шырык-шырык борынын тартып кола бия артыннан китеп барды. Авыртудан, сызланудан түгел, шултикле кеше карап торганда ат өстеннән егылып төшү гарьлегеннән иде булса кирәк аның яшьләре.
Мәйдан күздән югалганчы ат белән малай, сүз берләшкәндәй, иелгән башларын күтәрмәделәр. Бер-беренә карамый гына янәшә атладылар. Яңа гына булып узган күңелсезлектә алар икесе дә кемне дә булса башка берәүне түгел, үзләрен, бары тик үзләрен генә гаепле саный иделәр. Дөньяда көнчелек, мәкер дигән нәрсәләр булуы хакында һәм кайберәүләрнең мин-минлекләренә хуҗа була алмый, үзенекен итү, максатына ирешү юлында теләсә нинди чарадан да чирканмый эш итәргә сәләтле икәнлеген башларына да китереп карамадылар. Җәй башының шушы матур иртәседәй чаклары иде ич әле аларның.
Ушмы суы буйлап салынган киң такыр юлдан түгел, коры елга читләтеп урманга төбәп китте алар. Чабыштан кайтучы атларга каршы очрамас өчен шулай иттеләр. Узыш дәрте белән онытылып томырылып чапкан атларны, ат ялына сеңгән җайдакларны күрмәс өчен әллә нигә дә риза иде алар. Бәгырьләренә утырган җәрәхәткә тоз салудан кемгә файда...
Малай адымнарын тизләтте. Кола бия дә калышмады. Алар һаман, мәйданнан ничек чыгып киткән булсалар, шулай янәшә атлыйлар иде. Атка менеп юыртып китеп бару турындагы уй башына да килеп карамады малайның. Ул да түгел, ат һәм малай икесе берьюлы диярлек артка — су буена таба башларын бордылар. «Тупыр-тупыр» килеп тояклар биешә иде анда. Чабышкылар кайта. Иң алдан, башка атларны ким дигәндә дүрт-биш дилбегә буе ара калдырып, Чемпион томырыла. Мәйданга да аның шулай беренче булып керәчәгенә шик юк. Әнә ич, ничек җиңел чаба — кушаяклары җәядән ычкындырылган укмыни — атлап түгел, очып бара.
Сабырлыгы җитмәде. Түзә алмады, ахры, елгыр биянең тынгысыз җаны. Бөтенләй көтмәгәндә-уйламаганда ул башын югары чөеп кешнәп җибәрде. Аның кешнәү авазы шундый саф һәм эчкерсез иде ки, нигә тиңләргә дә белгән юк. Айлы кичтә вак ташлар өстенә чылтырап аккан чишмә тавышын да, бер гөнаһсыз сабыйның кычкырып көлгәнен дә, буй җиткән кыз чәчләрендә чылтырашкан чулпылар авазын да хәтерләтте сыман ул. Тагын... Тагын да кешнәде елгыр бия.
Атны тынычландырырга омтылып, аның муенына сарылган малай шулчакны мәйданга илтүче туры юлда ниләр булганын күрми дә калды. Кешнәү авазын ишетүгә үк иң беренче барган ат, кинәт адымнарын тыя төшеп, киң такыр юлдан урманга таба борылырга итте. «Чемпион... Чемпион... Нишләвең бу, Чемпион?!»—дип, бар көче белән йөгәнне юлга каерды җайдагы. Ат җайдакны тыңларга теләмәде, авызлыгын чәйни-чәйни күбек чәчеп, алгы аяклары белән һаман читкә сикерде. Ике үкчәсе белән атның кабыргаларын төйде, урманга таба каерылган яклап уч төбе белән хайванның күзенә китереп сукты җайдак. Ул гына да түгел, арттан куа килгән чабышкылар бер-бер артлы үзләрен узып китә башлагач, үз-үзен белешмичә, чыбыркы сабы белән уң-лы-суллы төя башлады ул атын.
Ә айгыр барыбер үзенекен итте, мәһабәт зур гәүдәле айгыр, чыгымчылап, әле арт аякларында гына калып үрә сикерде, әле көтелмәгән кискен хәрәкәтләр ясап арт санын югары чөяргә кереште. Ни эшләргә, тагы нәрсә кылырга белмәгән җайдак, чыбыркы сабы белән чираттагы кизәнүләренең берсендә җиргә очып төшкәнен сизми дә калды. Шуны гына көткән айгыр, башын болгый-болгый, урманга таба сузылган коры елгага төбәп чабып китте.
Ялларын җилгә тараткан кола бия җәт-җәт атлап үзе аңар каршы килә иде инде.

 

 
 

Исемлек