Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

БӨҖӘК

(Хикәя)

Шәһәр урамнарының берсендә посып утырган бу оешма хакында сезнең ишеткәнегез дә юктыр, мөгаен. Ә менә Гаян Баяновичның белми хәле юк. Белү генәме, һәр көн иртән тугыз тулырга минут ярым кала ук килеп җитә ул монда. Көннең-көн буена өстәл артында утыра һәм төгәл кичке алтыны сукканда кире өенә кайтырга чыга. Монда аның эш урыны. Тормышының очын-очка ялгап барырлык тыйнак кына эш хакы, утырырга урындык, таянырга өстәле дигәндәй, бары да монда... Эчмәгән, тартмаган, хатын-кыз белән чуалмаган ир-ат өчен тагын ни кирәк.
Әлеге оешманың бер хикмәтле ягы бар — бер дә дирек­торлар озак утырмый анда, еш алмашына. Берсенә ияләшергә өлгермисең, аны икенчесе алмаштыра. Инде монысы бераз тоткарланыр бәлки, дисең, анысы да, көтмәгәндә, ничек килеп кергән булса, комга сеңгән судай беркөн күз­дән югала. Ул да түгел, оешма яңа директор каршылый... Көттермиләр дә, тоткарланмыйлар да, шулай ипле генә хәрәкәт итеп торалар. Берсен күтәрәләр, берсен төшерәләр. Ә оешма һәм оешмада эшләүчеләр үз урыннарында кала бирә. Гаян Баянович та кала. Калмый хәле юк... Институтны тәмамлагач та яшь белгеч итеп җибәргәннәр иде үзен. Стипендиясеннән нәкъ өч мәртәбә артыграк эш хакы билгеләделәр. Килгәненә сигезенче ел китте, шуңа да карамастан, үзен һаман яшь белгеч дип йөртәләр. Яшь белгеч дип олылыйлар, йомыш кушканда, тегендә-монда йөгертергә кеше кирәккәндә дә яшь белгеч икәнлеген искә төшерәләр. Нишлисең, буйсынырга туры килә. Оешмада, чынлап та бит, ул иң яшьләрдән санала. Аңардан соң килүче дә, китүче дә булганы юк. Директорларны санамаганда, әлбәттә! Директорлар алышына тора, ә хезмәткәрләргә җил-яңгыр тими, хезмәткәрләр үз урыннарында кала бирә. Күтәрмиләр дә, төшермиләр дә аларны.
Һәр кешенең үзенә күрә бер яраткан шөгыле, җанын биреп, дөньясын онытып башкара торган эше, әйтик, мавыгуы була диләр. Гаҗәпләнмәгез, Гаян Баянович чәй ярата, һәм көлмәгез дә, чөнки «Указ!»га кадәр үк шулай иде, чәйдән башка эчемлек татып караган кеше түгел. Чылгыйлары авыз читенә төшеп торган чем кара мыегын тарап алгач, әле менә хәзер дә чәйләп алырга әзерләнеп йөрүе иде. Кырлы стаканга салынган су кайнап чыксын өчен күп кирәкми. Стакан өстендә күбекләр кабара башлагач ук, кайнаткычын аерып, ияләшкән гадәте буенча, эш өстәле тартмасына тыгылды ул... Эш өстәле, дигәннән, аның өч тартмасы булыр. Шуларның икесендә чәй, шикәр, җәен авылга кайткач хәстәрләнгән төрле хикмәтле үләннәр, вареньелар тутырылган калай банкалар тезелешеп торыр. Ә өченчесендә — юка гына дәфтәр һәм ручка... Гаян Баянович шылтыр-шылтыр китереп банка капкачларын ачты. Кайнап чыккан стаканга иң элек бармак очы белән бер чеметем, ниндидер, үзе генә белгән хуш исле үлән тамызды. Калак тутырып грузин чәе салды һәм бер шакмак шикәр шудырды. Шулай иткәч чәй шәбрәк чыга икән, әлеге оешмада гомер уздырган хатын-кызлар өйрәтте үзен. Дүрткә бөкләнгән чиста кәгазь бите белән бертын каплап тотты стаканның өстен. Шуннан соң гына янә өстәл тартмасына үрелеп тагы бер шакмак шикәр алды. Чәйне, авыл әбиләренә охшатып, керт-керт шикәр кабып эчәргә ярата Гаян Баянович.
Тәмләп чәй эчәргә ирек бирмәделәр, бүлдерделәр. Чәйдән күтәрелгән кайнар хуш исне ләззәтләнеп суларга да өлгермәде, бүлмә ишеге ачылды. Профсоюз активисты­ның тантаналы авазы яңгырады:
— Барыгыз да җыелышка, иптәшләр...
Нинди җыелыш, тагы ни булды икән дигән сорау үтте рәт араларыннан. Көр тавышлы активист туташ инде янәшә бүлмәдәгеләргә җиткерә иде шул ук хәбәрне.
— Пожар чыккандыр... — дип куйды түрдәге көзге каршында ирен кызартып торган урта яшьләрдәге ханым, үзен ярты юлда бүлдерүләренә эче пошып.
Аңарга ияреп канәгатьсезлек белдерүчеләр тагы булды. Ә менә Гаян Баянович дәшмәде, хуш исле кайнар чәе авызыннан өзелеп калса да, түзде. Җәт кенә өстәл тартмасыннан яшел тышлы юка дәфтәр һәм ручкасын алып башкаларга иярде. Югарыдан төшкән әмергә, гомумән, тел-теш тидерә торган гадәте юк иде аның.
Биш-ун минут дигәндә кызыл почмак шыгрым булып инженерлар белән тулды. Дәрәҗә саклап бераз көттерә төшкәч, ишектә оешманың җитәкче-активистлары һәм вәкилләре күренде.
— Иптәшләр... — диде иң зур вәкил, һәм мәгънәле генә пауза ясап, дәвам итте. — Сезгә бүген яңа җитәкче, директор алып килдек.
Вәкилгә сөйләп бетерергә дә ирек куймадылар, дәррәү кул чаба башладылар. Директорны ничек каршыларга икәнен беләләр монда, беренчесе һәм соңгысы түгел. Яңа директор, сабырсызланып, үзен шулай җылы каршылаган коллектив алдында торып баш ияргә мәҗбүр булды:
— Ышанычыгызны аклармын, иптәшләр...
Гаян Баяновичның кул чәбәкләр арасы юк иде. Яшел тышлы дәфтәренең тугызынчы битен ачып, ул анда ашыга-кабалана ниләрдер сырларга кереште. Оешмага килгән һәр яңа директорга шулай яшел тышлы дәфтәрдә яңа бит ачыла. Аның исем-фамилиясен һәм әтисенең исемен дигәндәй, килгән-киткән көне һәм башка мәгълүматларны теркәп барырга күнеккән иде ул. Кирәге чыгар дип түгел, кызык өчен генә башкара торган шөгыле иде бу аның. Ул яшь белгеч булып хисапланган арада гына да тугызынчы директорның килүе икән. Әлеге яшел тышлы дәфтәрдә һәркайсы турында байтак мәгълүмат тупланган. Оешмага килеп киткән директорларның күбесен хәтерләүче дә юк инде. Ә яшел тышлы дәфтәр онытмый. Шунысы гына кызганыч, дәфтәрнең юкарагы эләккән. Мондый оешма өчен унике бит нәрсә инде ул?!. Күп дигәндә тагы бер-ике елга җитәр, аннан яңа дәфтәр  ачарга туры киләчәк. Һәр эшнең алдын-артын уйлап, җиде кат үлчәп эш итәргә күнеккән Гаян Баянович өчен бер дә килешә торган  нәрсә түгел инде монысы. Дәфтәрнең егерме дүрт яисә туксан битлекләре дә бетмәгән югыйсә. Нишлисең, терсәкне тешләп булмый...
— Ә сез, иптәш, монда ни эшләп утырасыз? — дигән сораудан сискәнеп китте Гаян Баянович. Бераз онытылып кителгән, күрәсең, яшел тышлы дәфтәренә текәлеп утырган арада җыелышның тәмамлануы абайланмый калынган. Каушады әлбәттә, ничек җавап кайтарырга белми онытылып торды. Сорау бирүчесе бер дә килде-китте кеше түгел, яңа директор үзе икән ләбаса. Директорлар белән күрешкән-аралашкан кешеме әллә ул?..
— Мин... ни... теге ау... ау... — дип каушый-кабалана, тотлыга башлады Гаян Баянович. «Бүлмәдә кеше күп, мин аулакта эшләргә яратам», дип акланырга иде исәбе, җүнле-башлы аңлата гына алмады.
Директор, башкаларны ярты сүздән аңларга күнеккән тәҗрибәле кеше буларак, үзенчә нәтиҗә ясады. Җитәкче белән күзгә-куз очрашудан шулай коелып төшүчеләр була. Тизрәк хәленә керергә, булдыра алганча тынычландырырга тырышты егетне.
— Аучы!.. Аучы буласыз... Ауга йөрүне мин үзем дә яратам. Хобби!
Үзенә сузылган кулга җавап бирми чарасы юк иде Гаян Баяновичның. Директор кулы!..
— Аучы буласыз, димәк... Менә бит ничек... Ә мин әлегә бу якларны бигүк белеп бетермим. Бер ара табып, мине дә ияртерсез шәт, — дип, йонлач юан бармаклары белән аның иңбашына дустанә кагылып алды директор.
— Аугамы?.. — дип, авызын ачарга өлгергәнче, янә үзенә кул биреп директор хушлашып китеп тә барды.
— Атна ахырына таба бер кереп сугылырсыз. Килештек!..
Гаян Баянович, унике битле яшел тышлы дәфтәрен кысып тоткан көйгә, ни куанырга, ни хафаланырга белми, чарасыз калып, бүлеккә таба юнәлде. Ерак китә алмады ләкин, шундук үзен профсоюз активисты куып җитте. Куып кына җиттеме соң, гомер булмаган хәл, килгән хутка култыклап ук алды үзен. Битенә затлы хушбуй исе килеп бәрелүдән исәнгерәп калган яшь белгечнең тез буыннары сыгылып-сыгылып куйды.
— Гафу итәсез, Гаян Баянович, янәшә барырга каршы түгелсездер... — дип елмайды ул ихластан.
Нәрсә булган моңа?.. Башка чакта маңгайга-маңгай бәрелешә язганда да үзен күрмәмешкә салышып фырт кына читләп узып китә торган туташ ләбаса. Күтәрелеп аның йөзенә карарга уңайсызланды яшь белгеч. Әмма янәшә атламый чарасы юк, профсоюз активистының йомшак, йомры беләкләре ычкынырлык итеп эләктермәгән иде үзен.
Бер-ике адым шулай атлагач, туташ янә үзе сүз катты.
— Мөмкин булса, мин сезгә Гаян дип дәшәр идем... Юкса көлке чыга, без бит оешмада иң яшь кешеләр. Килештекме?!
Гомерендә беренче тапкыр профсоюз активистының йөзенә күтәрелеп карады Гаян Баянович. Елмаю гынамы, балкый иде туташ. Бит урталарында алма алсулыгы, күзләрендә ялкын... Шул тикле дә ягымлы караш булыр икән кешедә...
Ниһаять, балан тәлгәше сыман бармак очлары белән аның беләгенә җиңелчә генә кагылып алды туташ.
— Оныта язганмын ич, Гаян, — диде ул, — мин бит сиңа тәкъдим белән килгән идем. Карпат тауларына бер путевка... Телисез икән, ул сезнеке. Җәй көнендә чаңгыда шуа аласыз. Экзотика...
Гаян Баянович җавап бирергә дә өлгермәде, профсоюз активисты, үзенең ашыгыч эшләре булуын искә төшереп, җил-җил китеп югалды.
— Кара, кара инде, әллә безне танымаска исәбеме Гаян  Баяновичның, — дип, төртмә сүз әйтеп калды кайсыдыр бүлектән папкалар кочаклап чыгып килгән икенче берәү.
Яшь белгечтә аның кайгысы идемени соң... Мыегын сыпыргалап алгач, абынмаска-сөртенмәскә тырышып туры атлап китте ул. Бүлек ишеген ачты һәм үз өстәленә узды. Стаканда калган чәе генә суынмаган булса ярар иде.
Ләкин бер кирегә китсә, туктатырмын димә икән, урындыгына утырып иркен сулыш алырга да өлгермәде, бүлмәнең түрендә утырган бүлек мөдире дәшеп алды үзен.
— Гаян Баянович, монда килегез әле. Менә ничә көн инде күрешеп күзгә-күз карап сөйләшер ара таба алмыйм үзегез белән, — диде бүлек мөдире, тамашачы каршына чыккан артист сыман чал башын ия, кулларын җәя төшеп яшь белгечкә янәшәсеннән урын тәкъдим итеп.— Утырыгыз әле... Бирегәрәк, бирегәрәк...
Яшь белгеч тәмам ихтыярсыз калды, эреде — игътибарга, җылы мөнәсәбәткә күнеккән кешемени ул.
— Вакыт дигәнең шул инде ул, Гаян Баянович, — дип, тавышын баса төшеп, җитди сер сөйләргә җыенгандай, аның бары үзенә генә ишетелерлек итеп сүз башлады мөдир. Иркенләп сөйләшергә иде, күрәсең, исәбе, ерактан, әйләнгечтән башлады. — Вакыт — кош сыман, очып узганын сизми дә каласың. Теге, идеалист Мах әйтмешли, һәркемнең үз ихтыярына бәйле хисаплансын иде дә ул. Юк бит! Гегель дә, Кант та, әлеге дә баягы теге Мах дигәннәре дә үзгәртә алмаганнар вакыт агышын.           - Философия фәннәре буенча ук булмаса да, ул фәннәр кандидаты. Шуңа, ни сөйләсә дә, килешә аңар, идеализмга бер кереп киттеме, инде тиз генә чыгармын димә... Безнең кулдан килми шул дигәнне аңлатып, уч төпләрен як-якка җәеп чарасыз калучы булып күрсәтте бүлек мөдире һәм дәвам итте. — Без материалистлар, Гаян Баянович. Шуңа күрә, вакытның да бер генә үлчәүле, фәкать алга таба гына хәрәкәт итүе бе­лән килешергә мәҗбүрбез. Вакыт һәм пространство дигәннәреннән кача алмыйбыз...
Яшь белгеч, башын күтәрергә дә уңайсызланып, өстәл өстендә яткан кәгазь өеменә текәлеп сабыр гына тыңлап утырды. Һәм бер җай табып проект һәм документлар өстендә яткан кәгазь кисәгенә күз төшерергә өлгерде. Чит кешегә язылган хат һәм кәгазь кисәкләрен уку тәрбиясезлек, билгеле. Әмма, ни эшләтәсең, укыгач укыды инде: «Соңга каласы булма! Кайтышлый баланы алып кайт. Сөт турында онытма. Кайткач та бәрәңге әрчи тор. Кара аны, кичә дә ярты сәгатькә соңгарып кайттың...»
Менә ни өчен вакыт хакындагы фәлсәфәгә бирелгән икән бүлек мөдире. Җанын тынычландыруы, хатынына сөйләп ышандыра алмаган сүзләрен кабатлавы икән ләбаса. Фәннәр кандидаты булмый, доктор буласыңмы, филологмы, философмы, хатын-кызны аны, җан кисәгем, акыл сатып кына алдап булмый.
— Яшь белгечкә фәлсәфә өйрәтергә җыенуым түгел, вакыт дигәннән генә, — дип, шундук үз-үзен акларга да өлгерде бүлек мөдире. — Сүзем ул хакта түгел, җитдиерәк... Менә нәрсә, Гаян Баянович, сез бездә байтактан эшлисез. Өч-дүрт еллап булыр, шулай бит?!
— Инде сигезенче ел  китте, — дип искәртми  булдыра алмады егет.
— Сигезенче... Менә сиңа, вакыт!.. Без картаймый, кем картайсын диген, ә?! Сигезенче ел... Шул кадәр ара уздымы, ай-яй-яй...
Чынлап та хәйран калды булса кирәк, ышанырга-ышанмаска белми байтак кына башын чайкап торды.
— Әйе, сигезенче.
— Шуңа да эч пошып чакыруым иде инде. — Мөдир янә уйга калды. Күңеленнән ниләрдер хисаплый, үлчи иде кебек ул. — Сезнең эш хакын бераз күтәрә төшәргә вакыт җитмәдеме икән, дим. Ну, әлегә күп түгел билгеле, бер биш-ун тәңкәгә генә булса да...

*   *   *

Ул төнне Гаян Баяновичның күзләре йомылмады. Соңгы бер көн эчендә булып узган үзгәрешләрне барлап чыгу өчен үзенә бер гомер кирәктер сыман тоелды аңарга. Тын гына, ипле генә барган тормышына каян килеп керде соң әле бу үзгәрешләр?.. Профсоюз активистына, ничә ел бергә эшләп үзен бар дип тә белмәгән бүлек мөдиренә нигә кирәге чыкты соң әле аның?.. Яңа директорның кызыл почмакта аңа кул биреп күрешүеннәнме? Алар икәүдән-икәү: генә калган арада кызыл почмак ишегенең, кайнап чыккан кәстрүл капкачыдай, әледән-әле калкынып-калкынып торуы яңарды күз алдында... Димәк, ишек ярыгында күзләр булган. Ишек ярыгыннан күзәтү инженер халкына килешә торган нәрсә булмаса да, кемнәрдер өлгергән... Күпме гомер тыйнак кына эшләп йөргән Гаян Баянович яңа директор белән икәүдән-икәү генә калып әңгәмә корып утырсын әле. Күптәнге танышлардай кул биреп күрешкәннәрен дә күргән булсалар...
Гаян Баянович шушы төн эчендә үзенең бөтен үткән гомерен күз алдыннан кичерде. Ялгызлыкта узган балачагын... Әнисе белән генә үсте ул, сыенырга әтисе дә, абыйсы да булмады. Кыерсытканда түзде, берәүгә дә җавап кайтармады, башкаларга тырнак белән дә кагылган кеше түгел. Мәктәптә гел урта рәтләрдә утырды, алга да узмады, артта да калмаска тырышты. Кызлар толымыннан тартмады, укытучы сүзеннән чыкмады.
Гомумән, балачак һәм үсмер елларыннан сагынып искә алырлык хатирәләре юк иде аның. Еш кына берьялгызы бәрәңге бакчасына чыгып чалкан ятар иде дә, күк зәңгәрлегенә текәлер иде. Кымшанмыйча да озак, бик озак ятар иде шулай. Әмма очучы булырга яисә югары күтәрелеп, кош сыман канатка ия булып, зәңгәр күкне ярып очып узарга иде дигән хыял белән дә түгел. Гомумән, кошларга битараф иде ул. Алар бит бик югары. Аларга җитү мөмкин түгел. Болай гына, биеклеккә сокланып, биеклеккә гаҗәпләнеп ятар иде...
Бәрәңге сабакларында, анда-санда үскән билчән һәм алабуталар буйлап төрле-төрле бөҗәкләр йөгерешә. Күзәтеп ятсаң, чын манзара менә... Берсеннән икенчесе вак һәм кечкенәрәк үзләре. Әмма һәркайсы җан иясе, һәркайсы ашыга, йөгерә. Ул хәзер генә бәрәңге бакчаларын океан аръягыннан килгән эре бөҗәкләр сырып алды, очындагы чәчәкләрдән тотынып бәрәңге сабагын тамырынача ашый, корыта торган бөҗәкләр... Ул чактагы бөҗәкләр башка иде, хәзергеләре белән чагыштыру мөмкинме соң!.. Шулай озак-озак күзәтеп ята торгач, нәни генә бөҗәкләрнең бер хикмәтле үзенчәлеген ачкан иде ул үзе өчен. Бөҗәкләрнең һәркайсы — яшеле, сарысы, кызылы, карасы да — бер үк юнәлештә хәрәкәт итә, югары үрмәли икән. Берсенең дә үз ихтыяры белән түбәнгә төшкәнен күрмәссең. Ә инде көтмәгәндә җил исеп куйса, һава агымын абайламыйчарак калсалар, дәррәү түбән коела бәҗәкләр. Ләкин егылып төшәргә өлгермиләр, шундук яңабаштан үрмәләргә керешәләр. Тик торуның ни икәнлеген белмиләр. Юнәлеш бер — бары тик югарыга таба. Бөҗәкләр  дөньясында тәртип шулай...
Бөҗәкләрдә хикмәт бар. Әмма ул хикмәт Гаян Баянович өчен түгел. Аның тормышка үз мөнәсәбәте бар. Мәктәп елларында булсын, институтта булсын, чекерәеп алга чыгучыларны җене сөйми торган иде аның. Өч тиенлек эшкә сәләтсез булып, тау җимергән Алып Батыр сыман күкрәк киереп йөрүчеләр азмыни... Аңардан бер артык җирләре юк үзләренең, ә чынлыкта ничек үрмәлиләр. Әрсезлеккә килсәң, бер дә бөҗәкнекеннән ким түгел үзләрендә. Үрмәлиләр дә үрмәлиләр. Эш дигәннәре дә үрмәләү, аш дигәннәре дә... Уку, белем күтәрүнең дә асылында шул. Дусларның да бергә-бергә үрмәләшү өчен кулайраклары сайлана. Хәтта кәләш сайлау, өйләнешүләре дә еш кына үрмәләү максатыннан килеп чыкмыймы икән?..
Иллә дә мәгәр бакчадагы бөҗәкләрне кызгана белми иде ул. Сәгатьләр буена ялыкмыйча җыеп тавык-чебешкә ашата иде үзләрен. Ул хәзер генә бәрәңге бакчаларын баскан бөҗәкне тавык-чебеш түгел, урман кошлары да ашарга җирәнә икән. Суга салсаң судан йөзеп чыга, утка салсаң утта янмый диләр хәзерге бөҗәкне. Бәрәңге бакчасына гына түгел, умарталыкларга да афәт төшкән, бөҗәк сырып алган диләр. Әле кичә генә телевизордан Африка илләренә саранча һөҗүмен күрсәттеләр. Ни эшләргә белгән юк хәзерге бөҗәкләр белән.
...Бөҗәктәй әрсезләрне күрә алмады ул. Шуңа үз сәгате сукканны көтеп сабыр гына яши килде. Иртәме-соңмы нидер үзгәрер дигән өмет белән яшәде. Кем белә, аның сәгате суккан көн бәлки шушы буладыр... Кызганыч, ул аучы түгел. Нәселдә түгел, авылларында юк иде аларның ауга йөргән кеше. Ә бүген менә яңа директор аны аучы диеп кабул итте. Башкалар исә — директорның әшнәсенә чыгарды үзен. Тик озаккамы? Иртәме-соңмы хакыйкать барыбер ачыкланачак. «Ни эшләргә? Нинди чаралар кылып өлгерергә?» дигән сораулар боргычлады аны берөзлексез. Саламга ябышып суга бату­дан котылганны ишеткәне булмаса да, өметен өзмәде. Үз гомерендә бер тапкыр мылтык тотып карамаган кеше ничек итеп кинәт кенә аучыга әверелеп китә ала икән?! Мылтык түгел, пычак тоткан кеше түгел. Әле булса, улы кунакка кайтып кергәч, әнисе култык астына тавыгын кыстырып күршеләргә кереп йөгерә...
Иртәгесен эшкә барып тормады ул. Урамдагы будкаларның берсеннән  бүлек мөдиренә шылтыратты.
— Бу мин, Гаян Баянович, — диде ул, бар булган кыюлыгын җыеп.
— Әйе, тыңлыйм, Гаян Баянович. Бер-бер мәшәкать килеп чыктымы, миннән нинди ярдәм кирәк, тыңлыйм, Гаян Баянович...
Яшь белгеч үзенә әлегедәй игътибар көтмәгән иде, билгеле. Бу игътибар  аңар кыюлык һәм тәвәккәллек китерде.
— Мин бүген эшкә килеп тормаска булдым, — диде ул кистереп.
— Сез нәрсә?! — дип, гаепле кеше сыман хафалана калды мөдир. — Миңа үпкәләмәгәнсездер ич?!
Трубкага тирән сулый-сулый әйтелгән соңгы сүзләр яшь белгечкә гайрәт иңдерде.
— Юк, — диде ул, эреләнә төшеп. — Кичектергесез эшләр килеп чыкты. Бүген шәһәребезнең аучылар җәмгыятендә зур бер киңәшмә була, шунда чыгыш ясарга чакырдылар. Президиумга да сайлаганнар...
— Гаян Баянович, — дип күтәреп алды бүлек мөдире. — Рәхим итегез, әлбәттә. Борчылмагыз, борчылмагыз, андый җаваплылыктан баш тарта күрмәгез тагы! Бу бит зур дәрәҗә...
Рольгә кереп өлгергән яшь белгеч аны тыңлап бетерергә кирәк санамады, капылт кына трубканы элеп, үз юлында булды.
Гаян Баянович аучылар җәмгыятенә түгел, киңәшмәгә дә түгел, үзәк китапханәгә юнәлде. Атлап түгел, канатланып барды. Мөдир белән сөйләшү-килешүнең шулай җайлы килеп чыгуы канатландырган иде аны. Бу инде сиңа кичәге очраклылык кына түгел, үзе кылган чара. Кечкенә булса да, аның беренче җиңүе! Димәк, тәвәккәллек кирәк! Тәвәккәл иткәндә ул да үз дигәненә ирешә ала икән болай булгач...
Ике көн китапханәдән чыкмады яшь белгеч. Ашау һәм ял онытылды, хәтта чәй хакында уйлар арасы булмады. Максат бер — аучылык. Ау эшләренә караган дистәләгән китапны күздән үткәреп чыгарга өлгерде ул. Фәнни-популяр дип тормады, нәфис әдәбияттан да тартынмады, барысын берочтан укыды. Әле өченче көн тугач та эшкә ашыкмады ул. Шәһәрнең аучылар җәмгыяте кайда урнашканлыкны белеп тору зыян итмәс, диде. Эзләде һәм тапты. Җәмгыять урнашкан бинаның ишегендә куян башы тик­ле йозак эленеп тора иде, ау сезоны башланганчы ачылмаячак икән. Кайтышлый, юл уңаена, аучылар өчен махсус кибеткә дә сугылып узды. Әйе, бар икән, шундый махсус кибет бар икән ул яшәгән шәһәрдә.
Эшкә шактый ук соңгарып, җитәкчеләр телендә әйтсәк, тоткарланып, кичегеп килде. Оешманың урам як ишеге төбендә ашыгыч мәшәкатьләр белән каядыр китеп баручы профсоюз активисты белән бәрелешә язды ул.
— Ой, Гаян Баянович, — күрешү шатлыгыннан кулларын чәбәкләп алды туташ. Гомер буе көткән кешесе белән гел уйламаган чакта очрашкан гашыйклар гына шулай югалып кала торгандыр, башка һични әйтә алмый тотлыгып торды профсоюз активисты, — Гаян Баянович...
Яшь белгеч коры гына баш какты һәм оешманың ишегенә үрелде. Әмма туташ өлгеррәк булып чыкты, аның юлына каршы төште.
— Мин сезне юксындым, Гаян Баянович... Ә сезне бик мөһим киңәшмәдә диделәр.
- Халыкара киңәшмәдә...- дип, төзәтү кертергә кирәк тапты егет.
Оешманың ишек төбе иркенләп сөйләшер өчен бигүк кулай урын булмаса да, әле хушлашырга исәбе юк иде профсоюз активистының. Ләкин Гаян Баянович артык тоткарлана алмады. Ишекне гайрәт белән киереп ачты. Баскыч төбенә килеп туктаган машинадан төшеп иркен, җылы. кабинетына үткән зур җитәкчеләр генә шулай ачып керә оешма ишеген. Берүзе торып калды профсоюз активисты. Шапылдап ябылган ишекнең тимер пружинасы зеңгелдәүдән туктагач кына, иреннәрен турсайта төшеп, үз юлы белән китеп барды.
— Сезнең белән директор үзе кызыксынды, — диде бүлек мөдире аны каршы алып.
- Кызыксыныр да...- диде ул эре генә.
Сискәнеп куюын сиздермәскә тырышты үзе. Яшен тизлеге белән чигәсенә шик һәм шомлану килде: «Иртәрәк кызыксынган түгелме?.. Иртәрәк!» Директор бит әле аның исем-фамилиясен, кем булуын да белми иде түгелме...
— Ул аучылар җәмгыяте киңәшмәсендә дидем.
Алай икән дигәндәй, башын күтәрә төшеп аңгыраеп карап торды Гаян Баянович. Бүлек мөдиренең сүзләреннән, аңарга булган мөнәсәбәтеннән хәвеф чыганагы булырлык ул-бу сизелми иде сыман әлегә.
— Халыкара киңәшмәдә...- дип, ачыклык кертергә кирәк тапты берочтан.- Тагы ниләр белән кызыксынды директор?
Бу сорауны яшь белгеч булдыра алганча үз-үзенә ышану һәм кыюлык белән бирергә тырышты. Беткән баш беткән дигән сыман, кире борылыр җай калмаган иде инде.
— Сезнең белән генә кызыксынды, Гаян Баянович. Башка бер сүз дә әйтмәде. «Шулаймы?..» гына диде, башка сүз әйтмәде.
Яшь белгеч үз өстәленә таба үтәргә җыенганда янә дәшеп алды бүлек мөдире:
— Бер генә минутка, Гаян Баянович... Оныта язганмын икән, — дип, пышылдауга күчте ул. — Мин монда эчке мөмкинлекләрне карап утырдым әле. Һәм сезгә биш-ун тәңкә генә түгел, егермене өстәү җае чыгып тора. Югарыда каршы төшмәсләр шәт?..
— Югарыдамы?.. — дип эләктереп алды яшь белгеч, бөтенләй башка нәрсә хакында уйлап торган җиреннән. — Югарыда каршы килмәсләр! Киресенчә...
Үз-үзенә ышанычы ташып торган кеше генә шулай кистереп әйтә ала. Аның җавабыннан мөдир хәтта чүгеп куйды. Каршында торган кешенең үзе җитәкләгән бүлектә ни кушсаң шуны үтәп йөргән яшь белгеч икәнлегенә ышанасы килмәде аның.
— Әлбәттә, әлбәттә, Гаян Баянович. Югарыда диюем, болай гына, аңлыйм, аңлыйм, әлбәттә. Димәк, хәл ителгән дип саный аласыз... Дөнья бит ул, теге, философлар әйтмешли, — дип, бик югары нотада башлаган иде дә, кинәт тукталып калды бүлек мөдире. «Философия»гә ташлануы бу очракта урынсыз һәм көлке чыкканлыкны чамалап өлгерде булса кирәк. Оешмада эшләүчеләр телендә үзенең кушаматы «Философ» икәнлекне дә белми түгелдер. Ләкин, инде башлагансың икән, очлап та чыгарга кирәктер. Уйлап-уйлап торды да дәвам итте. — Зарурлык һәм очраклылык категориясе сыман. — Әйтүен әйтте, әмма очы-очка ялганмады. Кәефе кырылды һәм, күрәсең, гомерендә беренче тапкыр фәлсәфәгә кул селтәп, күңелендәген, ярып салды. — Шайтан орсын философларын!.. Сезне, өлкән инженер, Гаян Баяновичны, котлыйм!
Әллә кайчан шулай гади генә әйтәсе дә бирәсе югыйсә. Бу укымышлылык хәйран гаҗәп нәрсә инде ул, кемнәрне генә ахмакка чыгарып калдырмый.
Өлкән инженер үз өстәле артына барып утырды. Урындыгын ераккарак этәреп, иркенләп утырды. Аңарга терәлеп үк торган чит өстәл алынган, каядыр башка урынга күчерелгән иде инде. Шулай тиешледер, күрәсең... Ниһаять, иркен сулыш алды. Ирексездән, өстәл тартмаларын ачып чәй хәзерләргә керешүен абайламый да калган. Алай да акылына килеп, кеше-кара күргәнче тиз генә җыештырып куярга өлгерде. Инженерга бер хәл, өлкән инженерга килешеп бетми торгандыр ул эш өстәле артында чәйләп утыру. Кул кушырып утыру да ярамас. Нишләсен, әлеге дә баягы яшел тышлы юка дәфтәрен алды һәм кабаланмый гына аның битләрен актарырга кереште. Бер директор, ике... өч... Тугызынчы биткә җиткәч туктап калды. Бу биттә теркәлгән һәр сүзне белеп торганда да зыян итмәс. Күңеленнән кат-кат яңа җитәкченең исемен һәм әтисе исемен кабатлады ул, онытылып, бутап куюың да ихтимал... Уч төпләре белән ике яңагына таянган хәлдә өстәлгә капланып озак кына уйланып утырды ул. Утырган саен онытыла барды, онытылган саен өстәлгә сеңә, вакытсыз чабылган яшел борчакка охшап куырыла барды.
Куырылган борчак кире үз хәленә кайтмый. Ә Гаян Баянович борчак түгел, үз-үзен тиз кулга алды. Сузарга ярамый, хәлиткеч адымны ясарга кирәк. Ныклы бер карарга килеп урыныннан калкынды ул. Рәхәтләнеп бер киерелеп алды. Көзге каршысына үтеп озаклап-озаклап мыегын рәтләде һәм ишекне ябарга да онытып бүлектән чыгып китте.
— Безнең мыекка ни булган бүген?
— Үзе беләдер, ир-ат башы белән юкка гына ул тикле ыспайланмас...
— Тарады ни, тарамады ни, мыекка калгач кына юк инде ул...
— Ни дип шуның барлы-юклы мыегына бәйләнәсең соң әле син?
— Мыекны аны хәзер җүнле ир-ат үстерми, ди минем сеңел. Я әйт, нәрсә өчен дип үстерә инде бу мыекны?
— Матур булсын өчен.
— Шулай шул. Үзендә ниндидер комплекс, җитешсезлек булган ир-ат мыек үстерергә керешә, ди сеңел.
— Ул, сеңел дигәнең, шул тикле зур белгечмени инде?
— Белгеч булмаса да, кызык ич...
— Ә Чапаев, Будённыйларны кая куясың?..
— Хикмәт менә шуларда да инде. Алар чын ир-ат, каһарман булган, ә менә бу йолкышлар мыек үстереп кенә шуларга тиңләшергә уйлыйлар.
— Тапкансың дим, син дә...
— Әйттем исә кайттым, болай гына сөйлим. Шулай да исеңдә тот әле шуны, безнең сеңел юкка сөйләмәс...
Янәшә өстәлдә утыручы ике хатын пыш-пыш серләшүләрен дәвам иттеләр. Аларга нәрсә, эш вакытын ничектер уздырырга кирәк ич.
Директорның кабул итү бүлмәсендә ике-өч кеше чират көтеп утыра иде. Аларны илтифатсыз гына үтеп, бите алма, ирене чиядәй янып торган секретарьша кыз каршына килеп басты Гаян Баянович. Секретарьша кыз, үзгә игътибар күрсәтеп, елмаю бүләк итте аңарга. Чыбыксыз телефон яшәсен, монда да килеп җиткән, димәк.
— Шеф әлегә занят иде үзе. Важный эше бар. Ну, ә сезгә, сезгә пожалыста. Шулай да, минуточку, — дип, итәген сыпыргалый-сыпыргалый күн белән тышланган мәһабәт ишеккә таба талпынды кыз.
— Мин үзем, кирәкми, — дип, өлкән инженер аны туктарга мәҗбүр итте. — Мәшәкатьләнмәгез, мин үзем.
Чират көтеп утыручылар бер-беренә карашып алды һәм урындыкларына сеңә бардылар. Секретарьша кыз, итәгенә сыеша алмый боргаланды,  уңайсызлану кичерде.
— Белям, белям, Гаян Баянович, узыгыз, пожалыста... Ике кат ишек артында изүләрен чишеп, аягын-аякка атландырып, гомумән, туарылып бер ялгызы кофе эчеп утыруы иде директорның. Секретарьша кызны узып, көтмәгән җирдән кабинетына чит-ят кеше килеп кергәч ни эшләргә белмәде ул, кабаланып, чәчләрен сыпыргалап куйды, эчелеп бетмәгән кофесын читкә этәрде.
— Гафу итегез, кем дип белим, — диде директор, сәбәпсезгә ыгы-зыгы килеп. Секретарь кыз рөхсәтеннән башка кабинетка теләсә кем килеп керә алмас, бер-бер вәкил булса кирәк, дигән нәтиҗә ясап өлгергән иде ул. Керүчегә урын күрсәтеп, торып ук басты.
- Сезгә чәйме, кофемы?..
- Төрек кофесы,- диде ул эре генә. Әмма төрек кофесын эчеп карау түгел, аның ни икәнлеген дә белми, чамаламый иде үзе.
Секретарын чакырды хуҗа:
- Зур кунакка төрек кофесы кертегез.
Өлкән инженер дәшмәде. Дөресрәге, ни дип дәшәргә белмәде. Үзенә калса, аны директор тану гына түгел, яхшы ук белергә дә тиеш кебек тоела башлаган иде инде. Белү генәме, якын дуслар, әшнәләр ич алар...
Ишектән керүченең сүз башларга ашыкмавын күреп, директор янә үзе тынгысызланды.
— Гафу итегез... Бер-бер ашыгыч мәшәкать килеп чыктымы, мин сезне тыңлыйм.
Тагы берара ни дип авызын ачарга белми торды өлкән инженер. Ләкин, дәшми торуның бер чиге булырга тиешлекне дә аңламады түгел.
— Мин... мин бит, теге аучы, —дип әйтергә өлгерде ул, креслога тәмам чумып өлгергәнче.
Төшенде, ниһаять. Директор, туарылып, рәхәтләнеп кычкырып көлеп җибәрде.
— Ә-ә-ә, аучы?! Мин тагы... Тәмам куркыттың ич. Кем икән дип торам? Аучы дустым икән... — дип, сөйләнә-сөйләнә кеткелдәде директор. — Син теге, аюның өненә бәреп кергәндәй куркыттың мине...
Кәефе күтәрелде директорның. Ул әле байтак кына үзенә килгән көлү өянәгеннән туктала алмый рәхәтләнде. Берөзлексез сөйләнде, шул ук вакытта үзенең һәр сүзеннән тәм табып буыла-буыла көлүендә дәвам итте. Өлкән инженерга да тынычланырга, үзләшергә ара булды. Форсаттан файдаланырга гына калган иде инде.
— Үрдәк сезоны җитеп килә, — диде ул, эшлекле кыяфәт ясап. — Сездә планнар ничек дип кергән идем?..
— Үрдәк! Үр-дә-әк, — дип, креслосында киерелеп алды директор, бу хакта сөйләшүдән генә дә үзенең ләззәт табарга сәләтле икәнлеген белгертергә теләгәндәй. — Яратам да соң үрдәккә йөрергә. Камышлы зәңгәр күл дисең инде, ә?! Тезелешеп киткән утраулар һәм таллык дисең...
— Кама буена барырбыз. Урыннарын беләм, во... — дип, баш бармагын югары чөеп күрсәтте инженер.
Кама буйларын ул чынлап та начар белми торгандыр, туган төбәге. Аргы яклап тезелешеп киткән утраулар һәм шул утраулар арасындагы күлләр хакында да ишеткәне бар. Күле булгач, үрдәксез үк булмас... Кызганыч, аның авылдашлары арасында аучылык белән шөгыльләнүчеләр юк иде. Ә менә су читендә урнашкан рус авылы Урайда чалбар төймәли белгән һәр ир-атның балыкчы һәм аучы икәнлеген ул яхшы белә. Урайда аның Семен атлы таныш классташы да бар. Алдан хәбәр итеп куйганда, үзенә кайтып төшсәң, һәрхәлдә, кеше көлкесенә калдырмаячак. Урайда лодкасыз, ау эте һәм мылтыгы булмаган кеше сирәк, үзенеке булмаса күршесеннән табачак Семен.
— Каманы бик ямьле диләр, — дип, үзалдына хозурланып куйды директор.
Иркенләп, озаклап әңгәмә корып утырырга каршы түгел иде ул. Әмма, бүлек мөдире әйтмешли, вакыт һәм пространствоның ни икәнлеген чамаларга өлгергән Гаян Баянович кинәт урыныннан торды. Вакытында чыгып олагуга җитәме соң!.. Урайдагы Семен дусты әле мәктәп елларында ук «Главное во время смыться» дип әйтә торган иде. Күрәсең, ул да философ булган. Бар бит ул кешеләр...
— Тәкъдим миннән, вакыт сездән, директор иптәш.
— Ашыгасыз, ахры?..
— Ашыгам, эш вакыты ич. Болай да озак торылды.
- Ә төрек кофесы...
- Ярар, башка вакытта. Эчмәгән кофе түгел...
— Яратам эшлекле кешеләрне, — дип, сокланып, хөрмәт белән карады аңар директор.
Дәү-дәү атлап чыгу юлына киткән өлкән инженер ишеккә җитми тукталырга мәҗбүр булды, җитәкченең сүзе калган икән.
— Гафу итәсең, аучы дустым, без бит танышырга да оныттык түгелме?..
Таныштылар. Өлкән инженер бүлеккә әйләнеп кайтты. Ә директор бүлмәсендә, тагы күпмедер вакыт узгач, бүлек мөдире белән җитди әңгәмә булып узды.
— Гаян Баянович сезнең бүлектә эшлиме?
— Әйе, әйе, Гаян Баянович бездә эшли.
— Күптәннәнме?
— Гаян Баянович безнең бүлектә сигезенче елын эшли.
— Кем булып?
— Гаян Баянович безнең бүлектә өлкән инженер.
— Эшкә сәләте?..
— Гаян Баяновичмы? — дип, бераз уйлагандай итәргә җыенуы иде, ахры, бүлек мөдиренең. Әмма директорның үзенә текәлгән сораулы карашын күрүгә, кабаланып, җавап кайтарырга ашыкты. — Гаян Баянович яхшы белгеч.
— Яхшымы? — дип, сынап карады директор.
— Гафу итәсез, Гаян Баянович бик яхшы белгеч.
— Мин аңламыйм сезне, бүлек мөдире! — дип, кинәт кабынып китте директор. — Аңламыйм! Менә дигән белгеч сигезенче ел өлкән инженер булып утыра, мин сезгә әйтер идем... Перспективалы яшьләрне кысып яткырасызмы?! Мүкләндерәсез?! Тозлыйсыз?! Ә, бүлек мөдире?..
— Гафу итегез... Гафу итегез... — дип, әле аны яңа гына күтәрүләре турында берничә кат ачыклык кертергә ымсынып карады бүлек мөдире. — Мүк-ләндермибез... Без бит... аны, ул... өлкән инженер...
Директор тыңламады һәм әйтеп бетерергә дә ирек куймады. Туктарга әмер биреп, уч төбе белән өстәлгә чәпелдәтеп алды.
— Җитте! Яшь кадрларга булган мөнәсәбәтегез миңа аңлашылды. Ә хәзер мине тыңлагыз, бүлек мөдире...
Бурлаттай кызарып чыкса да, башка берни дәшмәде бүлек мөдире. Тыңлады һәм ризалашуын белгертеп баш кагып утырды.
Иртәгесен Гаян Баяновичка аерым кабинет тәкъдим иттеләр. Приказлар тактасына аның бүлекчә мөдире итеп күчерелүе турындагы хәбәр эленгән иде... Котларга ашкынып торучылардан аеруча өлгерлек күрсәткәне әлеге дә баягы туташ, профсоюз активисты булды.
— Котлыйм, — диде ул, ал канәфер чәчәгедәй иреннәрен сузып.
Рәхмәт билгесе итеп баш иде бүлекчә мөдире һәм, чит ил киноларында күргәнчә, туташның кул аркасын үбеп куйды.
— Ой, Гаян Баянович, — дип, тирән сулыш алды туташ, хисләренә буылудан ни эшләргә белмәде. — Сез чын ир-ат, чын арыслан, Гаян Баянович.
Бүлекчә мөдире, күңеле булып, як-якка мыекларын сыпыргалап алды һәм туташка креслодан урын тәкъдим итте. Әмма аларга иркенләп, күңелләре булганчы сөйләшергә ирек бирмәделәр. Котларга керүче өзелмәде, кунаклар өчен куелган кресло бушап тормады...
Ниһаять, бүлек мөдиренә дә чират җитте.
— Сезнең өчен шатмын, котлыйм, Гаян Баянович!
— Рәхмәт! — диде ул, кулын күкрәгенә куеп. Итагатьлелегенә хәйран калырлык, дан-дәрәҗә күреп азау теше чыгарган кеше диярсең.
— Үпкә тотмыйсыздыр шәт? Тәкъдим  миннән, хуплау директордан булды...
Соңгара төшеп директор да кагылды аның янына.
— Я, ничек, аучы дустым? — диде.
Җитәкченең, билгеле, аңардан рәхмәт сүзе ишетәсе килгәндер. Әмма Гаян Баянович, әллә дулкынланудан, әллә тәрбия җитенкерәмәү сәбәпле, онытты ул хакта.
— Кичә авылдан хат алдым, — дип башлады ул сүзен, һәм борчакны жәлләмәде, учлап-учлап сибәргә кереште, — Күлләрдә үрдәк мыжгып тора икән. Көймәне сумалалаганнар, мылтыкны майлаганнар, этләр чылбырларын чәйнәп ыжгырып торалар икән...
— Кайтырбыз... Кайтырбыз, — диде  директор. Шулай да бу минутта гаме башкада иде сыман аның. Бераз дәшми торгач, янә сорап куйды: — Дөньяда тагы нинди яңалыклар бар соң?
Аңламагач аңламады бүлекчә мөдире. Яңа дәрәҗә һәм аерым кабинет хакында ник бер сүз әйтсен. Сорауны туры мәгънәсендә аңлады.
— Дөньядамы? Дөньяда бар инде ул яңалык... — Нәрсә әйтергә дип торганда, китапханәдә чакта үзен җәлеп иткән бер мәгълүмат келт итеп хәтерендә калкынып алды. — Моннан ике гасыр вакытлар элек диңгез сыерлары яшәгән...
— Диңгез сыеры?..
— Әйе, диңгездә сыерлар яшәгән. Озынлыклары сигезәр метрга җиткән. Авырлыкка — дүрт тонна тартканнар. Сай сулыкларда үлән ашап көн күргәннәр...
— Я, я, кызык ич бу, — дип, җанлана төште директор. — Әллә мине дә шул су сыерларына алып бармакчымы? Ите күпме, дүрт тонна дисенме?.. Нишләтербез икән аны?
Җитәкче дустанә елмаеп җибәрде. Бары директорлар гына шулай чишелеп, дөньясын онытып елмая, көлә ала торгандыр.
— Кызганычка каршы, итләре артык тәмле булган. Кыргый бабаларыбыз безгә калсын дип тормаганнар, үзләре ашап бетергән су сыерларын, — дип, чын-чынлап үзенең бу очракта чарасызлыгын аңлатты бүлекчә мөдире. Ходай юмор хисеннән мәхрүм иткән икән, нишләр чараң да юк.
— Чынлап та кызганыч... Ә без үрдәкләрнең бер-икесен булса да калдырырбыз бит, ә, Гаян Баянович?!.
Ниһаять, бүлекчә мөдире дә елмайды. Күңел күтәренкелеге аңар тел ачкычлары бирде. Авызы ни әйткәнне колагы ишетмәс дәрәҗәдә мавыгучан кешеләр очратканыгыз булса, күз алдына китерү кыен булмас.
— Ә сез беләсезме, рус язучысы Куприн аучы булган икән, — дип, үзе дә әле генә ишеткәндәй, әйтеп салды ул.
— Ишеткәнем юк, — дип иңбашларын сикертеп куйды директор. — Купринмы?.. Ә мин аны укырга ярата идем. Бигрәк тә теге, кем әле, урман кызы... Ә-ә, Олеся турындагысын. Хәтерлисездер?
— Хәтерләми... Аның ау этләре күп булган. Көртлеккә бара икән дә агач артына посып тик күзәтеп утыра икән... Ауга мылтыксыз йөргән, сәер дә соң бу язучы халкы!..
— Олесямы?— дип сорап куйды директор, үзенең шаяртуын һич яшерми, болай кызык өчен генә.
— Юк, Олеся түгел, анысының китаплары әлегә кулга эләккәне юк. Ә менә Толстой, Тургенев, Некрасов, Бунин, Пришвин атлы язучылар һәркайсы ау этләре буенча зур белгеч саналган.
— Кызык... Гаҗәп кызыклы кеше икән син, аучы дустым.
— Ә менә безнең Тукай, — дип, гаепле кеше сыман, тавышын басынкылата төште бүлекчә мөдире. — Безнең Тукай ау этләре белән ни өчендер шөгыльләнмәгән. Бар белгәне Акбай булган. Әллә мин әйтәм, шүрәле урманына да ул Акбаен гына ияртеп йөрдеме икән?..
Директор бу юлы фәкать елмаю белән җавап кайтарды, әйтер сүз тапмады.
Аучылык өлкәсендә эрудициясе сыра күбегедәй ташып торган бүлекчә мөдире тагы кискен сикереш ясады:
— Кыр куяны ничә ел яши дип уйлыйсыз?..
Бу үз акылындамы соң, дигән сыман сәерсенеп карап алды җитәкче. Әмма шундук ул уеннан кайтты; күрәсең егете шундый, ау белән мавыгудан дөньясын оныткан.
— Я, я, күпме? — дип, тынгысызланып җавап көтте җитәкче.
— Синең белән миңа килеп юлыкканга кадәр яши куян, — диде дә үз-үзеннән канәгать рәвештә кычкырып көлеп җибәрде Гаян Баянович.
Аны уздырып директор көлергә кереште.
— Куян нибарысы дүрт кенә ел яши икән. Китап шулай әйтә,- дип, шундук җитдиләнә төшеп, ачыклык керте егет.
Директорга ияреп көлмәде. Әйтерсең, куянның гомере шулай кыска булуда аның гаебе бар иде, кинәт кенә чырае сытылды бүлекчә мөдиренең. Китапханәдә күзенә чалынган мәгълүматлар тәмам беткәнгәчә барды алар арасындагы бу әңгәмә.
Кызганыч, бергә-бергә ауга чыгарга язмаган булган икән үзләренә. Үрдәк сезоны башлана дип торган көннәрдә генә оешмага янә яңа директор китерделәр. Элеккесен әллә күтәрделәр, әллә төшерделәр — көннәрнең берендә суга баткандай юк булды. Берничә мәртәбә кара-каршы очрашуларына да карамастан, бүлек мөдире белән профсоюз активисты ул көнне Гаян Баяновичны искәрми уздылар. Гадәтенчә, яшел тышлы юка дәфтәрен учлап ул кызыл почмакка үтте. Бер читтән генә урын алып, унынчы битне ачып куйды.
— Иптәшләр... — диде килгән вәкил.
Вәкилләрне бер сүздән аңларга тәмам күнеккән зал дәррәү кул чабарга кереште. Итагатьле генә урыныннан торып, яңа директор коллектив алдында баш иде.
— Аклармын, иптәшләр...
Гаян Баяновичның кул чабар арасы булмады, ашыга-кабалана унынчы биткә ниндидер тамгалар төшерде ул. Бер генә мәгълүматны да игътибарсыз калдырмады. Язу белән шул кадәрле мавыккан иде ки, хәтта кызыл почмакның бушап калуын абайламаган. Каршысында, ни сәбәп беләндер тоткарлана төшкән, яңа директорны күргәч котсыз кала язды. Кинәт торып басуын һәм үз-үзен белешмәстән сорау бирүен дә аңышмады:
— Сез дә аучымы әллә?!.
Чәчләренә чал кунган өлкән яшьтәге кешенең каушап, көтелмәгән сораудан коелып төшкәнен күргәнегез бармы?.. Яңа директор чын-чынлап югалып калды, ни дияргә, нәрсә дип җавап бирергә белмәде. Кем бу һәм нигә ул андый сорау бирә?..
— Ә сез аучымы әллә?
— Минме?.. Мин... ничек әйтергә икән соң... — Чынлап та ничек җавап бирергә белмәссең. Аучы дип әйтсәң, кем белә, әллә ошый, әллә юк бит аның үзенә. Шуңа боргаланырга кереште, боргаланырга мәҗбүр иде. — Безнең якларда, үзегез беләсез, табигать бик шәп, иптәш директор. Кама буеннан мин. Ә туган як табигате тарта, сихерли икән ул, иптәш директор.
Яңа җитәкче җанланып, яктырып китте.
— Табигать сихерли дип әйбәт әйттегез. Табигать чынлап та сихерли... Ә аңардагы бөҗәкләр дөньясы ни тора!..
Бүлекчә мөдиренең тәненнән гүя бер оя кырмыска йөгерешеп узды. «Бөҗәкләр» дип әйтүе нигә?.. Ул нәрсә, аңарга авылда тагылган кушаматны беләме? Моның белән ни әйтергә теләде, мыскыл итүеме?.. Әллә ирония?.. Ләкин боларның берсе өчен дә ул нигез бирмәде кебек...   Шунда чигәсенә уй китереп сукты аның: тукта, бөҗәкләр дөньясы... Табигать һәм аучылык белән кызыксынып төрле белешмәләр актарган вакытта күзенә чалынган иде түгелме бу төшенчә? Бөҗәкләр дөньясы. ...Табигать сөючеләр арасында гомерләрен бөҗәк җыюга багышлаган кешеләр булуы хакында укыган иде. Үзалдына чирканып, бу дөньяда ахмаклык һәм тинтәклекнең нинди генә ысуллары юк икән дип, гаҗәпсенгән иде хәтта.
Директорга озак көтәргә туры килмәде җавапны.
— Аучы да, түгел дә дигәндәй... Ничек әйтергә соң? Тик менә бөҗәкләр, бөҗәкләр дөньясы...
— Я, я, әйтегез, әйтегез инде, бөҗәкләр дөньясы, — дип, сабыйдан «Кемне яратасың?» соравына җавап көткәндәй, елмаеп, авызына керердәй булып, җанлана төште директор.
— Бөҗәк... — диде дә, соңгы мәртәбә уйга чумып торды Гаян Баянович. Әмма тәвәккәлләми дә чарасы калмаган иде, кистереп әйтергә мәҗбүр булды. — Бөҗәкләр җыям.
— Сез, сез, — дип, нидән башларга белми дулкынланып торды директор. — Сез — сирәк очрый торган кешеләрнең берсе икән бит. Менә бит нинди очрашу, менә бит нинди көтелмәгән танышу...
Директорның сөйләп бетергәнен дә көтә алмады бүлекчә мөдире, шатлыктан ерылган авыз сүзсез тора алмый икән:
— Сабый чактан җыям. Бөҗәк дигәндә үләм! — дип, кистереп әйтте инде ул бу юлы.
— Үз коллекциягезне миннән яшермәссез дип уйлыйм. Без бик сирәк. Безгә аралашу, ярдәмләшү кирәк, — диде, һәм кулын сузды җитәкче.
Кызыл почмакның ишегенә тынгылык бирмәделәр — бер ачылды ишек, бер ябылды. Күгәне майланмаган булгангадыр, берөзлексез елак песи баласыдай аваз чыгарып торды ишек.
— Килештек, — диде Гаян Баянович, яңа җитәкченең кулын озак кына җибәрми торды. — Килешүен килештек... Ләкин бер шартым бар, иң элек сезнең коллекцияне карыйбыз.
Башын артка ташлап кычкырып көлеп җибәрде директор.
— Ну-у, сез чын профессионал икән! Уйлап карармын, уйлап карарга кирәк булыр. Гомумән, кабинетка юлны табарсыз дип беләм, рәхим итегез!..
Директор хушлашып чыгып китте. Ә ул кире урынына утырды. Әмма озак утырырга ирек бирмәделәр, кызыл почмакка очраклы рәвештә генә бүлек мөдире белән профсоюз активисты килеп керделәр. Һәм, билгеле, Гаян Баяновичны шулай көтмәгәндә очратуларына ихлас куандылар. Ике яктан култыклап алып үзен кабинетынача озата бардылар.
— Бөҗәк... Бөҗәкләр... — дип сөйләнде, кабатлады ул берөзлексез.
Озата килүчеләрнең һәр икесе моны үзенә төбәлгән битәрләү дип кабул итте билгеле. Ләкин сер бирмәделәр, «Гаян Баянович» та «Гаян Баянович» дип тынычландырдылар бүлекчә мөдирен.
— Бөҗәк... Бөҗәкләр... — үзе генә калгач та тукталмады, кичкә чаклы һәм эштән өенә кайтканда да шул ук сүзләрне кабатлады Гаян Баянович.
Иртәгесен эшкә барып тормады, таң белән торып, шәһәр читендәге урманга юнәлде. Аркасында рюкзак. Ә рюкзакта буш шырпы каплары һәм берсеннән икенчесе кечкенәрәк шешәләр
Малай чакларын искә төшерде ул юлда барганда. Шулай, таң белән торып, каен җиләгенә йөри торган иде алар. Каен җиләге артыннан җир җиләге өлгерә, ул да түгел, урманда кура җиләге кызара, бөрлегән, болында — карлыган, кара җиләк... Һәм шул рәвешле июнь урталарыннан башлап көзгә чаклы табигать кочагында. Соңрак шомырт өлгерә. Ул арада чикләвеккә чират җитә, алъяпкыч һәм биштәрле капчык асасың да кәшәкәле таяк эләктереп тагы урманга юл тотасың... Һәм тагы таң белән. Ә инде беренче суыклар артыннан балан өлгерә, миләшкә бал керә...
Кайчан да булса, менә шулай, биштәр асып таң белән тагы урманга юл тотарга туры килер дип кем уйлаган бит ул чакларны. Яланаяклы малай түгел, югары белемле инженер, бүлекчә мөдире бара бу юлы урманга. Балачакның мәмрәп пешкән җиләкләре, миләш тәлгәшләре, чикләвек кишәнкеләрен юллап түгел, башка максат белән.
Максаты бик олы — бөҗәк! Олы максат, омтылышлар кая гына илтми, ниләр күрсәтми ир-егеткәйләрнең башына. Аркадагы рюкзакта берөзлексез шырпы каплары кыштырдады, бер-берсенә орынудан нәни шешәләр челтерәште.
...Бөҗәкнең ниндие генә юк безнең якларда. Оча да, йөзә дә, тәгәри дә, кача да белә бөҗәк. Әмма үрмәләү һәм шуышып хәрәкәтләнү аларга килешәрәк төшә. Очса тотып, яшеренсә табып булмый бөҗәкне. Төсләре... Төсләрендә салават күперенең һәммә балкышы чагылыш таба. Кыяфәтләре, килеш килбәтләре төрле-төрле. Шулай да ни берләштерә икән соң аларны?.. Әрсезлекме, әллә үрмәләүгә хиреслекме?.. Кызык ич, атлый белгәне дә үрмәли, оча белгәне дә үрмәли, йөзә белгәне дә үрмәли бөҗәкнең. Канатлысы да, аяклысы да...
Ни өчен үрмәләү кирәк булды икән һәркайсына. Очып һәм йөзеп кенә дә хәрәкәтләнү мөмкин ич, югыйсә. Канат һәм аяклары булганда да аларга ни өчендер үрмәләргә кирәк... Очу һәм атлап йөрүгә караганда үрмәләү һәм шуышуның өстен яклары бар, күрәсең. Үрмәләү һәм шуышу белән кайсыберләре шул тикле мавыкканнар ки, канатлары һәм аякларының кирәге калмаган. Канат кадәр канатлары гадәти бер кабыкка әверелгән бөҗәкләр саны вакыт узган саен арта, ишәя бара икән хәтта. Канаттан үз ирекләре белән ваз кичәргә нәрсә мәҗбүр итә бөҗәкне? Нинди хикмәтле көч икән ул?! Югыйсә, пар канатка ия булып зәңгәр күкне иңләү гомер-гомергә һәр сәламәт җан иясенең, хәтта кешенең иң зур хыялы булып килгән. Ә бүген, әнә, гасырлар дәвамына камилләшкән шул канатлар кабык-тышчага әверелә. Күр инде, үрмәләп, шуышып яшәү нинди чиккә китереп җиткерергә мөмкин...
Урман эчендәге хәйран зур, матур алан уртасында җиләк яфраклары өстенә сузылып ятып күзәтте ул бөҗәкләрне. Кайда матурлык, кайда иркенлек бөҗәк халкы шунда мыжгып торучан була. Моны ул яхшы белә. Хәзер дә, әнә, үрмәлиләр. Берсе бер тик тормый. Чәчәккә үрмәлиме бөҗәк, яфрак-үләнгәме, агач башынамы — ару-талу белән хисаплашмый, туктап хәл алуны белми бөҗәк. Сак кына, ипле генә тырмашыпмы тырмашалар. Үзенекен итәргә — чәчәкнең иң түбәсенә, ширбәте саркып торган таҗына менеп кунакларга кирәк. Үләнгә ябышса — үләннең, агачка юлыкса — агачның иң югарыгы тармагына, очына үрмәли бөҗәк. Берсе дә түбәнгә түгел, һәммәсе югары үрмәли. Егылып төшсә дә, югалып калмый, тагы югарыга.
Җир өстендә, үләннәр арасында чалкан әйләнеп, аяклары белән тыпырчынып яткан бөҗәкне дә күргәнегез бардыр... Әйе, ул хәлдә дә калгалый ул бөҗәк халкы. Ләкин, гаҗәпләнмәгез, бөҗәк ул хәлендә озак ятмас, яңа мәтәлгән чагы гына була аның. Аякланырга ярдәм итсәң, күр дә тор, кире борылырга да онытып, ул шундук яңадан үрмәләргә керешә — югарыга. Ә максатына ирешкән, үзе омтылган биеклекнең очына менеп җитү бәхетенә ирешкән бөҗәк нишли икән? Игътибар иткәнегез юкмы...
Яулаган биеклек кенә канәгатьләндерми башлый аны, тагы да биегрәк үскән тармакларга карап тынгысызланырга керешә ул. Җил-яңгырдан зыян күрми генә шул югарыгы тармакта тибрәләсе килә аның. Үз иреге белән түбәнгә үрмәләгән бөҗәкне күрмәссез. Бөҗәк ул тарафка, үрмәләү түгел, гомумән, күз салуны да белми. Түбәндәге дөнья әллә бар, әллә юк аның өчен. Тик шунысы гына беркадәр аянычлы, югарыга үрмәләү озак һәм мәшәкатьле булса да, аннан мәтәлеп төшү бик җиңел. Мәтәлсә соң, умыртка сөяге юк ич аның, берни булмый. Баш та тишелми, күз дә чыкмый. Хәтта тавыш-тын чыкмый. Баш ярыр, күз чыгарырлык итеп егылса, бөҗәк тә булмас иде ул...
Рюкзактагы һәммә шырпы кабы һәм нәни шешәләргә ия табылды урманда. Максат кына куй икән, бөҗәкнең бе­тәсе юк. Моңарчы күрмәгән, гомер искәрмәгән бөҗәкләр очрады Гаян Баяновичка. Җыеп кына өлгер.
Ә иртәгесен эшкә килешли үк директор янына узды. Секретарьша кыз аңарга ишекне үзе ачты. Һәм колагына, үз итеп, “Беләм, сезгә төрек кофесы...” дип пышылдады. Ишек катында кабул итү сәгатен көтеп утырган профсоюз активисты белән бүлек мөдире аны аягүрә торып озатып калдылар. Гаян Баяновичның директор янына шулай үтүе түгел, ә аркасына асылган  рюкзак гаҗәпләндерде үзләрен.
Директорның тәрәзә пыяласына бәргәләнеп урамга чыгарга талпынган нәни күбәләкне күзәтеп утыруы иде. Кабинетына иләмсез зур рюкзак асып килеп кергән кешене таный алмый торды ул башта. Кызыл почмактагы очрашулары, ни сәбәпледер, хәтереннән җуела төшкән.
Ә ишектән керүче тартынып тормады, түрдән узды һәм, ике уйлап тормый гына, рюкзагын директорның борын төбендәге өстәл өстенә китереп утыртты.
— Сез кем? Бу ни эшләвегез? Ничек аңларга моны?.. — дип, каушый-кабалана башлады директор.
— Бөҗәк!..
— Бөҗәк? — Җитәкченең хәтер шәрифләре чамалы иде, күрәсең. Әле һаман каршында басып торучыны төсмерли алмый иза чикте ул.
— Әйе, бөҗәкләр.
Шунда гына танып алды һәм болыт астыннан чыккан кояштай ачылып китте директор.
— Бөҗә-әк... Нигә аны баштук шулай димисең? Мин тагы, теге... чит кеше дип торам. Бөҗәк булгач, рәхим итегез, менә монда, монда утырыгыз.
Иң элек рюкзакның авызын чишеп җибәрде бүлекчә мөдире һәм шуннан соң гына тәкъдим ителгән урынга чумды.
— Минем бөҗәкләрем, — диде ул, рюкзак авызыннан өстәлгә тәгәрәшеп чыккан нәни шешәләргә ымлап. — Түзмәдәм, кайберләрен сезгә күрсәтергә булдым.
— Нәрсә, алар тереләр?! — дип, шаккатты, күзләре күзлеге өстенә менде директорның. — Тере бөҗәкләр коллекциясен мин беренче тапкыр күрәм, һәм бу хакта ишеткән, укыганым да юк иде. Сез... сез?!.
— Тапкансыз гаҗәпләнер нәрсә, — дип куйды бүлекчә мөдире.
— Ә ничек сез аларны исән хәлдә саклый аласыз? Бу бит, бу феноменаль күренеш. Хәтта, әйтер идем, уникаль...
— Нәрсә, әллә сез үле бөҗәкләр генә җыясызмы?..
Күпне күргән кеше булуына карамастан, директорны әлеге сорау уңайсыз хәлдә калдыра язды.
— Үле дип... Үле түгел дә...
— Димәк, аларны сез үзегез үтерәсез! — дип, тавышын күтәрде рольгә кереп китүчән бүлекчә мөдире. — Сез бөҗәк җыючы түгел, бөҗәк җәзалаучы булып чыгасыз түгелме?!
Үзе каршында гадәти коллекционер гына түгел, ә чын фанатик, бөҗәкләр дөньясына җаны-тәне белән мөкиббән киткән кеше басып тора дигән нәтиҗә ясады директор. Үзен шелтәләргә керешкән яшь иптәшкә сокланып карады.
— Үтермим... Әлбәттә, үтермим. Алар үзләре... үлә, — диде һәм, зур гаебен таныган кеше сыман, күзләрен мөлдерәтеп Гаян Баяновичка текәлде. — Гафу итәсез, әлегәчә ишеткәнем юк иде. Бик олы сер булмаса дим, бәлки мине дә өйрәтерсез?..
— Карарбыз, — диде бүлекчә мөдире. — Хәзер генә җавап бирә алмыйм, бераз уйланырга кирәк.
— Көтәм, көтәм. Күпме дисез, шулай көтәргә риза...
Кая барып бәрелергә белми нәни пыяла савытлар эчендә тончыга-тончыга үрмәләгән бөҗәкләрдә идемени соң аның гаме... Директор алдында ул үзенең кемлеген исбат иттеме? Итте! Димәк, шуның белән вәссәлам! Бөҗәкләрдән башка берни таләп ителми. Бүген өйгә кайтышлый ук юлында очраган беренче чуп савытына томырачак ул аларны. Ә хәзергә, әнә, ул директор кабинетында аякны аякка атландырып дәрәҗәле генә төрек кофесы эчеп утыра бирә. Профсоюз активисты һәм бүлек мөдире ишеләр тегендә, ишек катында чират көтә. Көтсеннәр, эш хаклары бара... Директор исә өстәл өстендәге нәни шешәләр эчендә тырмашкан бөҗәкләрдән күзен ала алмый, үзалдына сөйләнә, бөҗәкләрне танып, аларга үз исемнәре белән дәшә. Исемнәрен атаган саен, ялгышмадыммы дигәндәй, Гаян Баяновичка күз ташлап ала. Ә ул, үз дәрәҗәсен белеп кенә, баш кагып утыра...
Көннәр үтә торды, атналар, айлар узды. Әмма директор, ни сәбәптәндер, аңар үз коллекцияләрен күрсәтергә ашыкмады. Тере бөҗәкләре белән үзен тәмам таң калдырган, телсез-өнсез иткән иде бүлекчә мөдире. Гомереңне багышлаган бер өлкәдә сине яшь кенә бер иптәш шулай узып китсен инде... Ни кылырга, нәрсә дияргә белмәссең. Көнләшү генәме?..
Көнләшсә көнләшкәндер, әмма Гаян Баяновичны яңа кабинетка күчерделәр. Кызыл күн белән тышланган ишекнең югары өлешенә «баш инженер» дип язылган пыяла беркетелгән иде. Директор белән баш инженер тату эшләделәр. Әмма бөҗәкләр хакында башка беркайчан да араларында сүз чыкмады. Директор сүз катырга да курыкты ул хакта, ә аңардан да бигрәк баш инженер шүрләде.
Тере бөҗәкләр коллекциасы ясаган авыр яра үтәр, бер төзәлер дип уйлаган иде директор. Әмма алай гына узмый, төзәлми икән андый яралар. Кимсенү тойгысы берөзлексез тынгысызлап торды аның җанын. Кабык астына яшеренгән бөҗәк сыман акрын гына һәм берөзлексез эчтән бәгырен кимерә торды. Бөҗәк бер кимерергә тотынсамы?!. Юк икән,булдыра алмады, түзмәде, сынды директор. Бер ел уздымы-юкмы, үз урынына әзер кандидатура тәкъдим итеп, сәламәтлеге какшау сәбәпле китеп тә барды...
Бу юлы инде оешмага яңа директорны алып килмәделәр. Яшел тышлы дәфтәрен тотып ул үзе президиум өстәле артында көтеп алды вәкилне. Профсоюз активисты ишекләрне ачып хәбәр салып, чакырып йөрде... Яшел тышлы дәфтәрнең унберенче бите ачылды һәм җыелыш башланганчы ук анда эре хәрефләр белән яңа җитәкченең исеме, әтисе исеме һәм башкалары теркәлде. Ә уникенче бит?!. Дәфтәрнең уникенче бите дә бар икән бит әле. Анысын ни эшләтергә, кая куярга?.. Әлегә буш калып торсынмы?.. Расланачак яңа директор тиз генә як-ягына каранып алды да, кеше-кара күргәнче, ертып ук алды уникенче битне. Ертты һәм бөтәрләп чүп савытына ыргытты.
— Безнең оешмага да тамырдан үзгәреш кертер чак җитте, иптәшләр. Заман таләп итә... — дип башлады Гаян Баянович үзенең чыгышын.
Ә арттагы рәтләрдә тыйнак кына утырган икенче бер иптәш унике битле юка дәфтәрнең иң элекке битен ачып, анда ниләрдер теркәргә кереште.

 

 
 

Исемлек