Биография ӘсәрләрИнтервью Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Әкбәр бабай

(Хикәя)

Гомердә беренче тапкыр кунакка барган көнегезне хәтерләми дә торгансыздыр әле?.. Ә менә мин хәтерлим. Ул кадәрле дә матур, истәлекле көнне оныту мөмкинме соң! Әбием Зарифа инде бөкерәеп, таякка таянып кына хәрәкәтләнә башлаган иде. Шуңадыр печән өсте дип тормадылар, әбине озатучы буларак, мине өйдә калдырдылар ул көнне. Миссиям бик җаваплы. Соңгы араларда урамга түгел, капка төбенә дә бик сирәк кенә үз аягы белән чыга алган әбиемне култыгыннан тотып түбән очка –  Әкбәр бабайларга кунакка алып төшү. Шуның өстенә әле, “ балакаем, колагыңа киртләп куй, берүк күп сөйләнеп йөри күрмә”, диеп, кат-кат кисәтеп тә куйдылар үземне. Авыл советын да читләтеп, урабрак узарга киңәш иттеләр. Әкбәр бабайларда гадәти аш мәҗлесе түгел, ураза тотучы әбиләрнең җитәкче-фәләннәрдән яшертен генә авыз ачулары булачак икән.
Ара әллә ни ерак булмаса да, юл өстендә ике-өч кешенең капка төбендә тукталып әби хәл алды һәм бер очтан очраган авылдашлар белән хәл-әхвал белешеп барды. Ә мин, билгеле инде, әбине ашыктырдым. Кунакка бару теләге бик зур иде шул, соңга калмыйк тагы...
Ниһаять, без Әкбәр бабайларга төшеп җиттек. Урам яклап тезелешкән ак каеннар куенына елышып утырган өйнең биек капкасын ачып кердек. Капка төбеннән болдыргача  түшәлгән ташларның аклыгы җәлеп итте мине иң әүвәл. Аннан өйләренең яктылыгы. Шул иркен һәм якты өйнең алгы ягында табын әзерләнгән. Өстәл түрендә баш түбәсенә түбәтәй кидерелгән җиз самавыр шаулап-гөрләп кайнап утыра. Ап-ак итеп агартылган мичтән, авыз суларын җибәреп, бәлеш исе аңкып тора. Чигелгән ак ашъяулык өстендә яңа гына кар базыннан чыккан  куе катык салынган табак, күпереп пешкән ап-ак икмәк, майда пешерелгән чәй токмачы ( кайбер төбәкләрдә аны “кош теле” дип тә йөретәләр кебек ). Пыяла касәдә вак кына итеп туралган ап-ак шикәр. Икенчесендә энҗе бөртекләредәй елтырашкан сары йөзем. Хәтта бер телемен дүрткә бүлеп киселгән,  алтын нурлар сибеп үзенә тартып торган, лимон да куелган иде ул өстәлгә. Шул кадәрле сый-хөрмәт күз карашын гына җәлеп итү түгел, авыздан сулар җибәргәнен һич онытырлык түгел.
Әле булса өстәл хәстәрләү белән мәш килеп йөргән Шәрифелҗамал түти һәм Миңниса абыстайны да кертеп санаганда һәммәсе җиде карчык иде алар. Җидесе дә аяк йөзләренә төшеп торган чәчәкле ап-ак күлмәктән, башларында ап-ак яулык. Шул яулыклар астындагы чәчләре дә ап-ак төскә кереп чаларган иде үзләренең. Йорт хуҗасы Әкбәр бабай да туры якалы ак күлмәк киеп алган. Билгеле инде, ул үзе өстәл артына утырмады, кече якта калды. Әмма җәй көнендә ерак җирләрдән кунакка кайткан оныгы Нургаян белән мине башларыбызга бер үк төрле ике түбәтәй кидереп, ишек катындагы буш урыннарга, абыстайлар янына кертеп утыртты. Мин инде шактый олы малай, җиде яшем тулып килә иде бугай. Үземнән яшь ярымга кечкенә булган Нургаяннар белән уйнаудан узган булсам да, борын чөймәдем, артык эреләнмәдем. Кунак булсаң – тыйнак бул, дигәнне беләм ич. Без шулай күптәнге ике дус сыман  бер-бер артлы борын тартышып, өстәлдәге тәмле әйберләргә ара-тирә күз салып, шыпырт кына утыруда булдык.
Миңниса абыстай озак кына, ара-тирә безгә бөтенләй таныш булмаган сүзләр кыстырып, дога укыды башта. Бик инсафлы һәм белдекле малайлар сыман, әбиләрдән калышмаска тырышып, без дә уч төпләребезне югары күтәреп дога кылган булдык. Янәшәбездә утырган әбиләр әледән-әле безгә карап “сөбханалла, сөбханалла” диеп, үзләренең соклануын белдерде. Аларның ул ягымлы карашларын һәм тоташ кан тамырларыннан гына торган җыерчыклы куллары белән йомшак итеп аркаларыбыздан сөеп куюларын һич онытасым юк.
Әбиләр күгәрченнәр сыман чүкер-чүкер сөйләшеп, лимонлы чәй эчә  калды. Ә без Нургаян белән тәмле әйберләрнең һәммәсеннән дә авыз итеп тамакларны ялгап алгачтын  аларның ишегалларына чыктык. Бакча якларында Әкбәр бабай кемнеңдер чалгысын чүки иде инде. Үтенеч белән кергән күршеләрен ничек борып чыгарсын. Ул шундый ярдәмчел кеше, бөтен күрше-күлән йомышы төшсә, киңәш кирәк булса, аның янына йөгерә. Әкбәр бабайның кулыннан килмәгән эш юк. Әти шахтага китеп бәхет эзләп йөргән чакларда без үзебез дә балта саплатасы йә чалгы чүкетәсе булса гел аңарга йөгерә торган идек. Чалгы чүкү һәм аны юкартып кыру кебек эш бик сирәк кеше кулыннан гына килә бит ул.
        Безне күргәчтен дә, билен турайтып, Әкбәр бабай үз янына чакырып китерде. Янәшәсендә генә үскән алмагачка үрелеп, Нургаян белән икебезгә дә эре-эре ике кызыл алма өзеп алып бирде ул.
 - Күр инде, Ринат, нинди зур егет булып үскәнсең икән бит, - дип, болай да бәхеттән талпынып торган йөрәгемне тагы да очындырып җибәрде әле ул тагы.
Мин, кыюланып китеп: “Әкбәр бабай мине дә Нургаян кебек атка атланып йөрергә өйрәтмәссең микән?” - дип тә сорап куйганмын.
- Өйрәтермен, нигә өйрәтмәскә, - диде ул, маңгаена чыккан тирне сөртеп. - Нургаян бит, әнә, кәнүшнигә аны көн дә үзе озата хәзер...
Үзен мактау кемгә ошамый, Нургаян да әнә, килештереп, тамак кырып куйды һәм гәүдәсен турайтып, күкрәген киерә төште.
- Ә мин аңардан олырак та бит әле, - дидем мин, урынлы-урынсыз мактанасым  килеп.
- Егет кеше булдыра алмаган эш бармыни, - дип, аркамнан сөеп куйды Әкбәр бабай.
Мин борыным тартып алдым. Авыз ерылып китте... Әбине култыклап өйгә кайткан чакта мин инде, атлап түгел, ике җилкәмдә үсеп чыккан канатларым җилпеп очып кайтырга әзер идем. Әби генә гел: “Улым, чү сәнә, тартма инде ул тикле, кая ашыгасың”, - дип, үземне берөзлексез тыеп барды.

Иртәгәсе көнне без күрше-тирә малайлары белән, гадәттәгечә, бакчалар артындагы кукуруз басуына чүп үләне – сыерларга печән җыярга чыгып киттек. Ике-өч сәгатъ буе башны да күтәрми, кем күбрәк җыя диеп, узыша-узыша кукуруз арасыннан эт эчәгесе, алабута, сарут, сары тәтәй һәм зәңгәр чәчәк кебек үләннәр йолкыйбыз. Авызлар кибегә, маңгайдан тир ага, эчәсе генә түгел, ашыйсы да килә, ләкин барыбер тырышабыз, кичен көтүдән ач кайткан сыер алдына салырга бер-ике кочак яшел үлән булырга тиеш бит. Уйный-көлә һәм бер-беребез белән ярыша-ярыша эшләгәнгә вакытның ничек узып киткәнен белми дә калабыз. Һәм, ниһаять, ул печәнне басу читендә яшереп калдырган тратайкаларыбыз – үзебез ясаган бер тәгәрмәчле арбаларыбыз янына ташып, бау белән кысып тарттырып бәйләп куябыз. Авылга ерак түгел, юлы да уңайлы, түбәнгә генә төшәсе... Безнең кебек малайлар өчен арамыни бу, бер-беребезне узыша-узыша чапканда, ун-унбиш минут дигәндә кайтып та җитәбез.   Әмма иң җаваплы һәм куркынычы да шул авылга кайтып җитү бит әле аның. Колхозга килгән яңа председательнең күзенә чалынмау кирәк. Чалынсаң, эш харап...
Кайтырга чыгар алдыннан, кукуруз арасыннан башны тыгып, уңны-сулны һәм бар тарафны озак кына күзәтәбез.
-Теге күренмиме?
“Теге” дигәнебез колхоз рәисе Сафин.
- Юк, күренми, малай...
- Бер-бер тыкрык башында качып күзәтеп тормый микән?
- Кем белгән инде аны...
- Тәвәккәллибезме әллә?
- Тәвәккәлләми чара юк. Өйгә кайтырга кирәк, монда ятып булмый бит инде.
Бар белгәннәребезне укып, берәм-берәм печән төялгән тратайкаларыбызны этеп юлга чыгабыз. Әмма, гонаһ шомлыгы, укыган сүзләребезнең файдасы булмады бит әле бу юлы. Яланаяклап олы юлдан тузан ерып узышырга керешүебез генә булды, белмим каян, кайда качып күзәтеп торган, авыл ягыннан каршыбызга председатель аты чабып килеп чыкмасынмы... Трантаста Сафин үзе. Аны башка һичкем белән бутау мөмкин түгел, ул трантаска җигелгән атында утырып түгел, һәрчак аягүрә басып йөри. Күзләре, җир астындагы оясыннан яңа чыккан йомранныкы сыман, әле уңга, әле сулга берөзлексез ялт та йолт карап кына тора. Авызлыкланган атының дилбегәсен кулына урап тота да баскан көйгә җилдерә генә. Аты канатлы кош урынына чаба. Ә ул, егылу кая, хәзер кирәгегезне бирәм дигәнне аңлатып, аты-юлы белән сүгенә-сүгенә  икенче кулындагы чыбыркыны баш очында болгый-болгый туп-туры өстеңә килә. Печәнеңне, арбаларыңны ташлап, бер-бер кешенең бәрәңге бакчасына читән аша сикереп качып өлгермәсәң, һич шөбһәсез иманыңны укытачак. Килеп тә җитәчәк һәм шул чыбыркысы белән безне ишә дә башлаячак. Авылыбызда аның чыбыркысы тәмен татымаган малай юктыр. Ничә малай шуның аркасында тотлыга торган яисә астына сия торган булып калды...
“Американы куып җитәбез һәм узып китәбез...” - дип, үзалдына кычкыра-бакыра килеп тә җитте әнә. Килгән хутка арабыздан бер-ике малайны күтенә тибеп аударды, кемнәрнедер аның чыбыркысы өтеп алды. Качарга да өлгерми калдык бит, тозакка эләккән төлке балаларыдай читән читендәге кычытканнар арасына кереп посудан башка чарабыз калмады. Елашкан атлы булабыз, беребезне икенчебез уздырып мышкылдашабыз, кызгандырабыз янәсе. Ә ул тантана итә әнә, арт сабакларыбызны укытып алгач, кесәсеннән үткен пәке чыгарып печән бәйләгән киндерәләребезне кисәргә-туракларга кереште, кемнәрнеңдер тратайкаларын ватып ташлады. Һәм берөзлексез урысчалатып сүгенә тагы үзе, кулындагы чыбыркы шарт та шорт баш очыбызда уйнаклап тора...
Шулчак, безнең бәхеткә, җигүле ат арбасына утырып басудан кайтып килгән Әкбәр бабай килеп чыкмасынмы. “Тр-р-р” дип, атын туктаткачтын гына эчебезгә җылы керде: “Әкбәр бабай авылда хөрмәт казанган аксакал кеше. Колхозның почет тактасында аның рәсеме тора, район газетасында да фотосы чыккан дип сөйләделәр. Ул барында Сафин безне кыйнамас, тырмашып җыйган печәнебезне дә кире кайтарыр әле, бәлки...”
- Иптәш Сафин, нәрсә булган, ул сабыйларның ни гаебе бар? Балаларны рәнҗетергә ярамый бит алай, - дип дәште ул арбасыннан төшми генә.
- Кем гаепле, кем гаепсез икәнен синнән сорамыйлар,- дип, дорфа гына мыраулап аксакалга таба борылды Сафин. - Ә син үзең нәрсә урлап кайтасың әле анда?
- Ни сөйлисең, иптәш Сафин, мин шушы яшемә җитеп кеше малына кызыккан, кул тидергән кеше түгел. Гөнаһыннан курык, изге рамазан ае ич...
Картка сүзен әйтеп бетерергә дә ирек бирмәде авылга хуҗа итеп төшерелгән түрә, мин-минлегенең чик-чамасы юк иде шул.
- Ул нинди ураза тагы... Телеңә күп салынсаң..., - дип, чыбыркысын югары күтәрде ул. - Ә арбаңда нәрсә ул? Каян алдың син аны?..
- Арбада мин һәм, әнә, булышка йөрүче оныгым утыра. Башка һичбер нәрсә юк, - диде Әкбәр бабай, утырган җиреннән уңга-сулга каранып.
“Оныгым” дигәч кенә абайлап алдым, бабасы янында арбада минем танышым Нургаян да утыра икән бит. Күрми дә торганмын.
- Ә күт астыңда нәрсә? Ул печәнне каян алдың, ул колхозныкы түгелмени, карт..., - дип, җикеренде, сүгенергә кереште Сафин.
- Аны әйтәсең икән, - дип көрсенеп куйды Әкбәр бабай. - Кеше ишетсә - кеше көләр, иптәш Сафин, Җәке каенлыгындагы чокырдан, су читеннән, күт астына йомшак булсын өчен диеп чабып алынган кыяк кына бит ул. Колхоз маллары ашамый да аны.
- Күт астына имеш... Кыяк кына имеш...- дип, җикеренеп җибәрде хуҗа һәм көтмәгәндә-уйламаганда чыбыркысын кизәнеп, Әкбәр бабайга сыздырып җибәрмәсенме... Без тынсыз-өнсез калдык, йөрәкләр “жу-у-у” итеп куйды.
Арба түрендә аякларын бөкләп моңарчы тыныч кына утырган бәләкәй Нургаян терекөмеш сыман сикереп тормасынмы шунда. Сикереп тә торды һәм тешләрен кысып, ике кулын йодрыклап чик-чамасын югалткан түрәгә таба атлыгып куйды.
- Тиясе булма! Ул бит минем бабай! – дигән аваз чыкты аның тешләре арасыннан. Шулчак бабасы тотып калмаса, Сафинның янына, һичшиксез,  сикереп төшәчәк һәм буе җиткән кадәрле берне кундырып та алачак иде ул.
- Карале син моны, карале...- дип кенә әйтә алды Сафин, бер мәл югалып калып. – Бу каян килгән калай әтәч тагы...
- Бабайга тимә! Менә үсеп кенә җитим...- диде дә, бабасының ни арада кабарып, кызарып чыккан яңак читен сыпырырга кереште Нургаян.
Әкбәр бабай төптән чыккан таза һәм җегәрле кеше иде, үзен рәнҗетүчегә җавап кайтарырлыгы бар. Әмма, ни хикмәт, урыныннан да кымшанмады ул, кызмады, тавышын күтәрмәде, җикеренмәде, бармак очы белән үзенә килешеп торган мыегын сыпырып куйды да, гадәтенчә ипле генә дәште колхоз хуҗасына:
- Сиңа шуны әйтәм, иптәш Сафин, халыкны рәнҗетүең дә чамадан ашты. Бер киңәшем бар, балаларга тимә. Рәнҗетмә син безнең балаларны, ярыймы! Үзең дә бит шушы җир өстеннән йөрисең...
- Балалар имеш, - дип акырды теге. - Ә колхоз милкен кем  кайгыртыр. Мин нәрсә үзем өченме әллә, ил өчен дип көн-төн чабам. Партиянең җан башына ит, сөт, йомырка һәм йон җитештерү буенча Американы куып җитү һәм узып китү турындагы чакыруын кем тормышка ашырыр?..
- Мин дә илне яклап биш ел сугышта йөреп кайткан кеше, иптәш Сафин. Синең кебекләрдән балаларыбызны кыйнатыр өчен дип сугышмаган идек без...
Сафин дәшмәде. Әллә үз гаебен аңлады, әллә башка әйтер сүз тапмады, кинәт кенә трантасына сикереп менеп басты да дилбегәсен какты. Ул гына да түгел, бер сәбәпсезгә чыбыркысы белән атының аркасына китереп сукты. Туктап торган җирдән кискен кузгалып җан-фәрман томырылып чабып китте ат. Сафин чыбыркысын баш очында болгый-болгый басу капкасыннан чыгып күздән дә югалды. Ә чәрелдек тавышы үзе күмелгәч тә байтак кына яңгырап ишетелеп торды әле: “ Ит, сөт, йомырка һәм йон җитештерүдә барыбер куып тотабыз һәм узып китәбез шул Американы...”

Шул көннән башлап мин буш вакытым булдымы, җай чыгарып, гел Әкбәр бабайлар очына тартыла торган булып киттем. Аларның күршеләрендә генә якын туганыбыз Зәйнәп түтиләр яши. Шуларга дип төшәм дә, капка төпләрендә Нургаян күренсә, аларга таба йөгерәм. Нургаянда түгел, Әкбәр бабайның атында инде минем уй. Ат өстендә йөрергә дигән теләк чамасыз зур иде шул.  Ә Әкбәр бабай сүзендә тора икән. Ул җиккән җирән алашага  атлану бәхете, әллә нигә бер булса да, миңа да тәти торган иде.
Ул елны кыш чамадан тыш карлы-буранлы булды. Өйләрнең түбәләренәчә кар күмеп киткән чаклар була торган иде. Чана белән менеп өй түбәсеннән чанада шуганым хәтергә уелып калган. Шундый күз ачкысыз буранлы көннәрнең берендә, кич кырын, олы юллардан читтә, район үзәгеннән егерме биш чакрым ераклыкта булган авылыбызда хәбәр таралды: “Председатель Сафин атында чаптырып барган көйгә, чанасы чалулап китеп, егылган да муенын сындырган...” Авылда телефон эшләми, врач-фәлән юк. Гаиләсе дә безнең авылга күчеп килмәгән иде. Ашыгыч ярдәм кирәк, кичекмәстән район үзәгенә илтергә кирәк үзен... Кара буранда урман һәм таулар аша төн ката ерак юлга чыгу өчен берәүнең дә башы ике түгел. Ике көннең берендә әле теге авылда, әле бу авылда буранда адашып юлда катып үлүчеләр турындагы хәбәр ишетелеп кенә тора. Авыл советы рәисе, өй борынча йөреп дигәндәй, үгетләп караса да Сафинны хастаханәгә илтергә алынучы табылмаган. Бу хәбәрне ишеткәч тә Әкбәр бабай авыл советы ишеген үзе барып каккан:
- Үзем илтәм, -дигән ул. – Атым җигелгән. Чана башына коры печән түшәдем. Ике толып алдым...
Сафинны чыгарып яткырганнар. Толыпларының берсен аның астына салган Әкбәр бабай, икенчесен өстенә япкан. Юлсыз, маяксыз урман-кырларны күз ачкысыз буранда бер ялгызы кичеп, таң беленгән чакта колхоз рәисе Сафинны Мамадышның үзәк хастаханәсенә илтеп җиткергән.
- Авылның җелеген корыткан, үзеңә кул күтәргән шундый явызны коткарам дип, адәм үзе түгел, этен дә урамга чыгармый торган төндә ерак юлга чыгу кирәк идеме икән?..- диючеләр күп булган аңарга.
- Барыбыз да бер күк астында йөрибез, ул да кемнеңдер газиз баласы ич... – диеп җавап кайтарган Әкбәр бабай.

Август, 2010 ел. Казан.


 

 
 

Исемлек