Биография ӘсәрләрИнтервью Фоторәсемнәр E-mail
     
 

ФАТЫЙМА АПА

(Хикәя)


Яшьлеге белән очрашкандай булды Фатыйма апа. Беренче күрүгә үк үз һәм якын тоелды аңар кунак кыз. Бергә гомер кичергәннәр диярсең, бар булганын өстәлгә чыгарырга ашыкты. Чоланнан иң кадерле кунакларга гына дип хәстәрләнгән какланган каз, тура һәм чәй токмачы алып керде. Аякларына кыз чакларындагы бер җиңеллек килеп, йөгереп кенә кар базына да төшеп менде. Өстәлгә каймак, чөгендерле катык куелды. Плитәдә бакчадан алып керелгән яңа бәрәңге кайнарга кереште, өйгә муллык исе таратып бу күтәрелде. Табын түрендә үзеннән гайрәт чәчеп  җиз самавыр  кайнап утырды.
— Юк-юк, ишек катыннан түгел, түрдән, түрдән утырасың, — дип чат ябышты Фатыйма апа, кунагының кыяр-кыймас кына табуреткага килеп утыруын ошатмыйча.
Кунак кыз, тартына төшеп, хуҗа хатын күрсәткән урынга күчеп утырырга мәҗбүр булды. Түр тәрәзә каршына ук килеп утыргач, аның йөзе яктырып китте. Алмагач ботагында качып калган ялгыз кыргый алманы хәтерләтеп куйды ул шул мизгелдә. Гүя, әле яңа гына яңгыр явып узган да балкып кояш чыккан. Ә алма үзе качкан, читләшкән дә сыман, шул ук вакытта, мин монда дигәндәй, әллә каян яктырып үзенә тартып та тора.
Өеңә беренче кат кергән кунакка текәлеп карау, аны күзәтү уңайсыз, билгеле. Әмма, ни эшләтәсең, иңбашына салган тастымал белән чынаякларын һәм бал кашыкларын сөртеп өстәлгә тезгәндә дә, ипи кискәндә, сөтләп чәй яса­ганда да ул берөзлексез аны күзәтте. Уңайсызлану һәм тартынуына да карамастан, күз читен кунагыннан аера алмады.
— Кем дип дәшим, атың нинди? — диде хуҗа хатын.
Көтмәгәндәрәк, әллә ничек шунда, дорфарак килеп чыкты ахыры аның бу соравы. Кыз да, әнә, сискәнеп куйгандай итте, кулына алган бал кашыгын төшереп җибәрә язды. Ничек дип эндәшергә, ничек сүз катырга белми йөдәгән иде шул, андый чакта бит аның теленә дә җүнле-башлы суз килми аптырата.
— Эльмира мин, апа, — дип, ирен читләреннән тыйнак кына елмаеп җавап бирде кунагы, — Эльмира. Эля дисәгез дә ярый. Иптәш кызларым гел шулай дип дәшә миңа.
Әнә ич, ничек матур итеп сөйләшә аның кунагы. Сүзләре дисәң сүзләре, шуның өстенә нинди ягымлы һәм ипле дә әле үзе. Озын керфекләрен сирпеп күтәрелеп караганда гына да табынга нур сибелә, яшькелт-зәңгәр күзләренә төбәп карарлык түгел. Җылы һәм якты булып китте Фатыйма апага. Сирәк була торган бер рәхәтлек биләп алган иде аны. Шуңа, тагы ни дип дәшәргә, ничек җавап бирергә белми, онытылып, югалып калган иде ул. Бу юлы кунак кызы үзе ярдәмгә килде аңар.
— Ә сезгә, апа-җаным, сезгә ничек дәшәргә?..
Бигрәкләр дә ягымлы инде, күңелләреңне эретерлек шундый тәмле сүзләрне каян табып җиткерә диген. Кемнән өйрәнгән ул шулай, кем тәрбияләгән аны шундый ипле бала итеп. Бер дә шәһәрдән килгән димәссең үзен... Әмма авылныкы да түгел, бөтенләй башка — күзеңә кереп, чәчрәп тора, дигән уйлар бер-бер артлы йөгереште хуҗа хатын күңеленнән. Шулай да, кайсыдыр яклары белән, ул аңар үзенең еракта калган яшьлеген хәтерләтә иде кебек. Тик нәрсәсе белән?.. Үзе дә ачык кына хәтерли алмый.
— Фатыйма атлы, кызым. Фатыйма апа дип дәшәләр. Фатыйма әби дисәң дә урынлы булыр инде, — диде. Ә үзе һаман, нәрсәдәндер шикләнгән кеше сыман, урлап-урлап кына кунагын күзләде, кунагыннан аера алмады карашын.
— Һи-и, нинди әби дигән сүз ул! Әле кызларны көнләштерерлек ич сез, апа-җаным. Фатыйма апа!.. — дип, шундук эләктереп алды кунак кыз. Аның бу сүзләрне чын күңелдән, ихластан әйткәнлегенә һич шикләнерлек түгел иде. Гомумән, һәр сүзеннән эчкерсезлек, ихласлык бөркелеп тора аның.
Кунагының соңгы сүзләре хуҗа хатынга аеруча ошады, билгеле. Хәтта, күңелендәген яшерә алмый, елмаеп ук җибәрде ул. Үзе шундук, уңайсызланып, яулык очы белән авыз читләрен капларга ашыкты. Авыл хатыннарына гына хас бер тыйнаклык белән эшләнгән бу хәрәкәт, шул дәрә­җәдә көтелмәгән һәм табигый килеп чыкты ки, моны күреп калган кыз әздән генә ирен очларына тулган елмаюын тыеп кала алды.
— Рәхмәт инде, кызым, тәмле телең, ягымлы сүзләрең өчен рәхмәт, — дип, күңелендәген яшерә алмый, әйтергә ашыкты хуҗа хатын. — Менә, гел уйламаган-көтмәгәндә өйгә ямь алып кердең бит әле син алла рәхмәте. Югыйсә бер дә кеше кертә торган гадәтем юк иде. Бик гозерләп, колхозга бәрәңге алышырга килгән кызлар бит, бер атнага гына, берсен генә булса да, дип үтенеп сораганга гына керткән идем. Кем уйлаган бит аны, берәүнең шундый иге­лекле баласы булырсың дип...
Кунакка түр яктагы караватка, ничә еллар җыеп килгән каз мамыгыннан ясалган йомшак түшәкләрен кабартып, урын җәйде. Әле яткачтын да күзләренә йокы кермәде аларньщ. Сүз артыннан сүз ияреп, өй эченә төшеп торгаң тулган ай яктысында бик озак сөйләшеп яттылар. Күңеленә шундук үз һәм якын тоелган кунак кыз белән, күпме генә сөйләшсә дә, сүзләре бетәрлек түгел иде Фатыйма апаның. Шулай килеп чыкты бит әнә, беренче кичтә үк бөтен баштан кичкәннәрен сөйләде дә чыкты ул аңарга.
Баштан кичкән, дип... Үзенә калса, бер дә алай әллә ни искитәрлек булмады инде аның тормыш юлы. Гомер кичереп, берәүне шаккатырганы булмады, гыйбрәт итеп искә алырлык вакыйгалар да аннан читтә йөрде. Орден- медаль түгел, сыңар мактау кәгазе дә алганы юк үз гомерендә. Иң гадәти бер авыл хатыны инде шунда. Баштан кичкәннәре дә бер аңар гына килгән түгел, бөтен ил белән күргән, кичергән кыенлыклар. Аларын да кунак кызы бик гозерләп сораганга гына сөйләде. Сөйләү өчен дә, тыңлар өчен дә һич кызыклы түгел иде аның тормыш юлы.
Унсигездә тормышка чыгып, унтугызы тулганчы ук тол калды. Кырык бернең язында туй иткәннәр иде, өйләнешүләренә ике ай тулып узгач та сугыш башланды. Мөхәммәтвәлиенә (иренең исеме шундый иде) ияләшергә дә өлгерә алмый калды. Ул сугышка китеп барды. Беренче хаты авылларыннан кырык чакрым ераклыктагы Кукмара стан-цасыннан килгән иде. Икенчесе — Мәскәү астыннан. Өченчесе— Украинадан. Дүртенчесе булмады. Дүртенчесен ул әле булса көтә, кырык бишенче елын көтеп яши...
— Ярата идеңме сон? — дип  сорап куйды  кунак кыз, гел уйламаганда.
Ни дияргә белми, югалып калды Фатыйма апа. Аның бу хакта уйланганы булмаганмы, әллә башка бер сәбәп бар идеме, җавап таба алмый йөдәп бетте. Җавап эзләгәндәй, хатирәләр яңартырга кереште.
— Яраттыңмы дип, анысын кем белә инде аның. Ул чакларда андый сүзне бик артык сөйләми торганнар иде. Хәзер генә ул, танышканчы, бер күрүдә ярата да башлыйлар... Гаиләләре ишле иде Мөхәммәтвәлиләрнең, әмма тату, эш сөючән иделәр. Көннең-көн буена икебез дә колхоз эшендә булдык... Игеннәр бик матур үсеп килә иде ул елны. Төннәрен печәнлектә, сәндерәдә куна идек. Шунда икәүдән-икәү генә, озак, бик озак сөйләшеп ята торган идек, күзгә йокы кермәгәндер инде. Мөхәммәтвәлинең бар хыялланганы — көзгә, мул уңыш җыеп алгач, бура буратып, алты почмаклы яңа йорт салып керү, башка чыгу иде. «И-и-и, алты почмаклысы нигә тагы, үз йортыбыз булгач, бәләкәй генә булса да җитмәгәнме?» — ди торган идем. «Алты почмаклы да булмагач, соң... Почмак саен — бер малай, миңа синнән нәрәт шундый. Калганын, кызлар ягын, үзен, карарсың», дип, уенын-чынын кушып шаяртырга яратыр иде, и-и-и, гомерләр...
Карап куйган нигезләре дә бар иде аларның. Чәбе үреп, язын бәрәңге дә утыртып куйганнар иде шул нигезгә. Әнә ич, ничек килеп чыкты, буйга да узарга өлгерми  берьялгызы торып калды ул.
— Менә бу йорт, — дип, кинәт тавышын күтәрә төшеп, җанланып китте Фатыйма апа, — шул нигездә утыра. Еллар имингә китеп, бераз хәлләнүгә үзем салдырып кердем. Туганнары да, колхоз да булышты. Алты почмаклы булсын дидем... Мөхәммәтвәли кайтыр кебек иде шул. Бер дә хәбәрсез югалырга охшамаган иде, тере иде, үҗәт иде... Юк, хәбәр-хәтерсез генә югала торган түгел.
Кайттылар ич, хәбәрсез югалды, үлде дигән хәбәрләре килгәннәр дә кайтмады түгел. Өметсез — шайтан гына диләр, ә аның өмете сүрелмәде. Биргән вәгъдәләре дә бар иде... Авылны чыгып, биек тау башынача озата барды ул аны. Шунда, бөтен авыл уч төбендәгедәй күренеп торган җирдә, вәгъдәләште инде алар. Мөхәммәтвәли — кайтырга, ул көтәргә сүз бирешкәннәр иде.
Дөрес, аны башкалар белән таныштырырга, кавыштырырга омтылып караучылар да булмады түгел. Тол калганнарның тәрәзәсен чиертеп узучылары да бар иде ул елларда. Андый чакларда өй түрендә, буйдан-буйга сузылган кашагадан түбәнрәк эленеп торган фоторәсемгә бер карап кую да җитә иде аның өчен. Казаннан килгән осталар зурайтып биргән рәсем ул. Кая инде аларга, бергә янәшә басып фоторәсемгә дә төшеп кала белмәгәннәр бит. Мөхәммәтвәлинең сугышка китәр алдыннан төшкән бердәнбер фоторәсемен генә зурайтып бирүләрен үтенеп барган иде югыйсә, оста кеше оста инде, әнә ич ничек — галстуклар тагып, костюмнар кидереп ясады да бирде. Анысы бер хәл, янәшәсенә Фатыйманың үзен үк утыртып куйган...
Шул рәсемгә караган саен күңеле була, караган саен күңеле тула аның. Тулмаслыкмы соң, әнә ничек, тыйнак кына үрелеп кул җитмәслек ераклыкта калган яшьлекләреннән карап тора алар. Ул һәм аның Мөхәммәтвәлие... Бу йортта алар әле дә бергә, әле дә икәү генә. Шул бергәлеккә кер түгел, тузан да кундырганы юк бит аның. Ялгыз булмады ул, ялгыз кичермәде гомерен, гел бергә булдылар. Моңарчы өенә килгән-киткән кеше кертергә теләмәве дә бары шул бергәлек рухын югалтмаска омтылудан гына. Ә бүген ул, әнә, авыл җитәкчеләренең үтенечен кире кага алмады.
Әлли-бәлли итеп бишек җыры көйләгәндәй сөйләде дә сөйләде Фатыйма апа. Күңеленә хуш килгән кунагы белән әле таңга кадәр дә керфек какмый әңгәмә корып ятарга әзер иде ул. Тыңлар кеше генә булсын. Ә Эльмира, бишектәге сабый сыман тигез сулыш алып, байтактан йокыга киткән иде инде. Караватын шыгырдатудан куркып сак кына урыныннан торды Фатыйма апа һәм ак йон чөлкәсенең очларына гына басып кече якка чыгып китте. Камыр куясы, кунак кызның торуына ризык хәстәрлисе бар иде әле аның.
Таңыннан ук матур килде икенче көн. Яктырып коящ чыкты, күктә ник бер болыт әсәре булсын. Ишегалдындагы чирәмгә, өй каршында үскән үрмә гөлләргә мул булып чык төшкән иде. Кетәклектән төшкән тавыклар берән-сәрән ишегалдына чыгып киерелеп-киерелеп канат кагарга керешкән. Ишегалдында төнгә берьялгызы калган ата үрдәк бәбкә үләннәре өстендә терекөмеш сыман мөлдерәп утырган чык тамчыларын чөмереп йөри. Ачып чыгаруларын сорап, ояларында каз-үрдәк бәбкәләре гөж килә...
Табада чыжлап коймак пешкән авазга уянып китте кунак кызы. Шундый уңайлы, җылы-йомшак урыннан кемнең торасы килсен, тәрәзәдән төшеп торган иртәнге нурларда иркәләнеп озак кына киерелеп-сузылып ятты ул. Аннан, идәнгә төшеп, көзге каршына килеи басты. Тәмам күңеле булганчы көзгедән үзен күзәтте. Иңбашларына төшеп торган чәчләренә, тагы да яктырып, җетеләнебрәк киткән күзләренә, кабарынкы иреннәренә сокланып торды. Көзгегә якын ук килеп, капланып дигәндәй текәлеп-текәлеп күзәтте, аннан, артка чигеп, бүлмәнең урта бер җирендә тукталып, боргаланып алды...
— Тордыңмыни, кызым, — дигән ягымлы тавыш ишетелде. Кунагын уңайсызлыйсы килмичә генә дәшүе иде кече яктагы хуҗа хатынның.
— Тордым, апа-җаным, тордым, — дип, кулларын киң җәеп, рәхәтләнеп бер киерелеп-таралып алды кунак һәм, ике арадагы чаршауны киң ачып, кече якка үтте.
Хуҗа хатынның, аңа каршы килеп, бер-бер җылы сүз әйтәсе, кунагының җылы аркасыннан сөясе килде. Әле дә ничек тыелып калды икән.
—Э-эх, апа-җаным, — дип, янә ипле генә киерелеп куйды кыз.— Ничекләр итеп берьялгызың яши алдың син?.. Бер көн, бер атна гына түгел, бөтен гомер буена дисең бит әле...
— Башыңа төшмәсен, кызым, язмасын диген... Башыңа төшсә, түзми чараң юк шул, балам.
— Шул кырык ел буена бер тапкыр гашыйк та булмадыңмы?..— дип сорап куйды кыз, гел көтмәгән җирдән.
— И-и-и, кызым, — дип, мич алдында торган көенә көрсенеп куйды Фатыйма апа. — Нәрсә сөйлисең син, ир хатыны ич мин. Нинди гыйшык ди ул тагы...
Мичтән төшеп торган җылылыктанмы, урынсыз бу сорауданмы, хуҗа хатынның колак очлары алсуланып киткән иде. Хәрәкәтсез торудан уңайсызланып, ул кулындагы табагачы белән мич алдындагы табаны боргаларга кереште. Кунак кыз да авыр сораулар биреп бүтән азапламады үзен.
— Э-эх, апа-җаным, көне дә матур ахыры бүген, — дип, киерелә-сузыла ишеккә таба узды Эльмира. — Ничекләр итеп чүпләрсең ул бәрәңгене...

*   *   *

Түгәрәк җиз табак сыман кыяфәткә кергән Кояш, бертын офык читендәге аксыл болытлар арасында адашып йөрде-йөрде дә, хушлашырга онытмыйм тагы дигәндәй, авыл өстенә соңгы нурларын сирпеде. Көтү кайтканда күтәрелеп, әле басылырга өлгермәгән тузан шул нурларда рәшә булып уйнап алды. Анда-монда шар ярып кычкырган сарыклар, җаннарына тынгылык таба алмый арлы-бирле чабышып, үз капкаларын эзләп йөри. Әнисен югалткан бәрәннәрнең өзгәләнеп кычкырганы ишетелеп ала. Фатыйма апа, көтүдән иң беренче булып кайткан сыңар кәҗәсен савып, кичке мәшәкатьләрен тәмамлап та өлгергән иде инде. Ашыгып-кабаланып капка төбенә чыгып басты ул, һәм күзләре өстенә язмыш ергачлаган җыерчыклы кулын куеп, кызны көтәргә кереште.
«Шул гомер бәрәңге чүпләтәләр димени... Килгән кеше димиләр, кунак димиләр... Тукта, болар талчыгыр бит димиләр...» Күңеленнән генә кемнәрнедер шулай орышып та алды ул. Ә кадерле кунагы һаман кайтмады. Өйгә кереп, ничә тапкыр самавыр яңартып чыкты инде, күзләре талчыкты, ә кыз — юк та юк.
«Тукта әле, ахирәте Зәйнәпбануга да кеше кертми кал-маганнардыр, ул да аның кебек үк ялгыз ич, белешеп меним, иптәшләре күренмиме икән...» дип, түбән урамга төшеп китте ул. Тынына капты. Шул тикле кая ашыгасың, дип ачуланды аны ахирәте. Сәбәбен әйткәч, рәхәтләнеп бер көлде дә, аннан ачуланды. «Яшьләр бит, — диде, — әнә минекеләр дә — бәрәү түгел, өчәү — ни арада кайтып клубка чыгып йөгергәннәрен дә күрми калдым үзләренең», — дип тынычландырды. Утырып тору кая, ахирәтенең өенә дә кереп тормады, кире менеп йөгерде Фатыйма апа. «И-и, Патый, Патый... Гел тиле инде син, шәһәр катыннары ич алар, аларда синең кайгың бармы?..» — дип тел шартлатып калды Зәйнәпбану.
Фатыйма апа, итәгенә ут капкандай, алдына-артына карамый өенә йөгерде. «Кайткандыр... Үзем өйдә булмагач, ни эшләргә белми ишек катында басып торадыр. Бу апаны, көтеп тә тормаган бит, дип әйтәме икән инде...» дигән уйлар боргычлады аны үз бусагасына кайтып җиткәнче. Ә өй шәрә иде, кадерле кунагы һаман кайтмаган.
Авылга караңгы төште. Урамнарда утлар кабынды. Зәңгәр күк йөзендә йолдызлар җемелдәште. Фатыйма апаның тәрәзәсендә ут сүнмәде ул төнне... Ишеге бер ачылды, бер ябылды — шылт иткән аваз ишетелгән саен ишегалдына, капка төбенә чыгып әйләнеп керә иде ул. «Кайтмадымы?.. Ни булды икән?.. Күз тидеме соң әллә аның кунагына?.. Кемгә барып, кемнән ни дип белешергә?..» дигән сораулар телгәләде аның бәгырен. Төне дә бит, күзгә төртсәң күренмәслек дәрәҗәдә караңгы аның, хәерсез.
Йокылы-йокысыз ята иде, кинәт урамда ишетелгән машина тавышына сискәнеп уянып китте ул. Башына чөелгән яулыгын рәтләргә дә онытып, түр тәрәзәгә барып капланды, һәм, гөлләр арасыннан кулын сузып, сак кына тәрәзәсен киереп ачты. Йөзенә, салкынча рәхәтлек бөркеп, иртәнге саф һава дулкыны килеп бәрелде. Урам уртасында, нәкъ аның өе каршында, зур йөк машинасы тора иде. Ләкин үзеннән төшкән кеше күренми. Кабинасында кемнәрдер бар да кебек, әмма ачык кына абайларлык түгел. Ни дияргә белми, чыклы иртә һәм көзге яфраклар исеннән әсәрләнеп, тик карап торды ул тәрәз төбендә. Ул да түгел, машинаның ишеге шапылдап ачылганы ишетелде. Кабинаның аргы ягыннан кемдер җиргә сикерде. Авыл кешесенә охшамаган, килгән кешедер, дип уйлап куйды Фатыйма апа, җәт кенә машинасы каршыннан бирге якка үткән ир-атны күздән кичереп. Ниһаять, кабинаның тәрәз каршындагы бу як ишеге дә ачылды — аннан елмаеп Эльмира килеп чыкты. Ягымлы көлгән авазы ишетелде аның һәм ике кулын киң җәеп кабина ишеге төбендә көтеп торган ир-атның кочагына сикерде ул. Тегесе аны кулларына күтәреп алды, ә кыз аның муенына сарылды. Туп-туры  капкага төбәп китте әлеге ир, кызны кулыннан төшерми генә. Капка төбенә җитәр-җитмәс янә туктап калдылар. Фатыйма апа, уңайсызланып, күзләрен читкә борырга мәҗбүр булды.

*   *   *

— И-и-и, апа-җаным, ачуланма инде, — дип, ишектән керә-керешкә үзенең уңайсызлануын белдереп, хуҗа хатынның иңбашына ягымлы гына кагылып үтте Эльмира.
Шул бер хәрәкәте, бер авыз сүзе белән таратты да җибәрде өй эчендәге талгынлыкны. Фатыйма апаның күңеле нечкәреп китте, зарыгып көткән кешең кайтып кергәч, ирексездән, шулай югалып каласың икән аны... Ни әйтә ала иде соң ул?.. Урамда торган машина тәрәзә пыялаларын дерелдәтеп урыныннан кузгалып киткәч кенә дәшәр җай тапты:
— Йөргән егетеңдер... — диде ул, кунагының һәр хәрәкәтеннән сиземләнгән куанычын ихлас бүлешәсе килеп.
— Ә-әй, болай гына ла, — дигән ваемсыз җавап, кинәт аны сискәндереп җибәрде. Әмма сер бирмәде, моны яшьләргә хас гамьсезлек яисә шаярып әйтелгән сүзгә юрады ул.
— Казаннанмы, бергә килгәнсез?..— дип, тагы да ягымлырак итеп дәште бу юлы.
— Түгел лә... Түгел, апа-җаным. Әллә шунда, сорарга да онытылган, үз районыгызныкы бугай...
Хуҗа хатын аның сүзләрен ишетмәде дә, ахыры. Ишетсә дә, аларның чын мәгънәсенә төшенә алмас иде ул барыбер. Ашыга-кабалана күңелендәге белән уртаклашырга кереште ул:
— Кем дип торам... Сине күргәч, ничек куанганымны белсәң икән. Тәрәзәгә капландым да телсез-өнсез калдым... Ярата торгандыр шул?.. Әнә ич, кулыннан төшерми күтәреп килде үзеңне, — дип сөйләнә-сөйләнә самавыр куярга кереште ул.
— И-и-и, апа-җаным, шундый беркатлы син, — дип, янәшәдә генә  торган сәкегә барып утырды кунак кызы һәм, үзенә булган игътибардан күңеле булып, муенын тота алмаган сабыйдай башын артка ташлады. Аккошныкыдай озын-йомшак ап-ак муены ачылып китте аның, таралып төшкән чәч бөдрәләре дулкын булып какты.

*   *   *

Санаулы көннәрнең ничек узганы да сизелми калды. Көннәр дип, аларның да исеме генә инде... Кунак кызы иртүк торып басуга юл тота, ә Фатыйма апа бер караңгыдан икенчесенәчә үз мәшәкатьләре белән бакчадан, каралты-курасыннан бушамый. Ялгыз хатын-кызның йорт тирәсендә генә дә тавык чүпләп бетерә алмаслык бит аның эшләре. Кичләре дә, сиңа үч иткәндәй, кыска. Җитмәсә, кунак кыз да кайткан көнне кайта, кайтмаганында — юк. Шулай да, дүрт стена арасында кунагының кайтуын көтеп үткәргән сәгатьләр дә бер рәхәтлек китерә иде аңарга. Фатыйма апага өйрәнәсе юк, ул көтәргә күнеккән. Ә көтәр кешең булу, ул инде сиңа һич кенә дә берьялгызың утыру түгел. Иртәме-соңмы барыбер кайта ич ул. Ул кызның балкып өйгә килеп керүләрен генә күрер өчен дә әллә ниләр бирерсең. Соңгы эш көненнән гадәттәгедән күп иртәрәк кайтып керде кыз. Ишектән күренүе булды, өйгә җан йөгерде, ямь керде.
— Апа-җаным, — диде ул. — Бер атна гомерне ничекләр уздырырмын дигән идем. Инде китәсе дә килми хәзер...
— Боерган булса, күрешербез әле тагын, тау белән тау гына очрашмый диләр бит. Казан белән безнең ара алай ерак түгел ич, кызым, — дип, кунагының күңелен тынычландырырга кереште Фатыйма апа.  Югыйсә аның үзен тынгысызлык биләп алган, бу көннең якынлашуын ул инде күптән тоеп, кичереп яши иде.
Ул арада чаршау артына үтеп, елык кына киемнәрен алыштырып чыкты кыз, чәчләрен таратып җибәрде, каш-керфекләрен хәстәрләргә кереште.
— Әллә ничек кенә була инде бу, — дип, аклангандай сүз башлады ул, әле яңа ачыла башлаган лалә чәчәгедәй иреннәрен бөреп-бөреп. — Соңгы көнне дә бергә кич утырып булмагач, дип әйтүем, апа-җаным. Синең белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга иде дә бит. Барасы җирем дә бар, икегә бүленеп булмый шул...
— Бар, кызым, бар. Мин дип, соңгы көнеңдә өйдә утырмассың  инде,  яшь чагың ла... — дип  әйтүдән башка сүз таба алмады ул.
— И-и-и, апа-җаным, — дип, ягымлы күзләрен мөлдерәтеп янына ук килеп басты аның кунагы. Тагын ниләрдер әйтеп, Фатыйма апаны тәмам эретергә иде булса кирәк нияте, өлгерә алмады... Урам яктан машина кычкырткан тавыш ишетелде. Кыз, кинәт, ни эшләргә белми сискәнеп куйды, уч төбе белән авызын каплады.
Кунагының калтыранып куюын, гаеп эшләгәндә тотылган кеше сыман, көтмәгәндә шулай чарасыз калып, агарынып китүен сизмәде түгел, сизде хуҗа хатын. Әмма бу үзгәрешне нигә юрарга гына белмәде.
— Синең арттан, алырга килгәндер... Үзедер, — дип куйды ул, борчылыр урын юк ич, кызым, дигәндәй, югалып калган кунагы күңеленә тынычлык иңдерергә теләп.
— Әйе, алырга килгәннәр... Үзедер... — диде ул да. Кызның бу сүзләре кадакка эләгеп тишелгән тупның һавасы чыккандайрак ишетелде, һәм ул, бишектәге баласы йокы­дан уянудан курыккан анадай, аяк очларына гына басып, түр якка үтте, тәрәз төбендәге ап-ак чәчәктә утырган яраннар артыннан ышыкланып урамга күз салды.
Машина тавышы янә кабатланды. Җавап бирүче яисә каршы чыгучы кеше күренмәгәч, алырга килүче өйгә үзе керергә булды ахыры: капка шылтырап алды һәм ишек ачылды...
Фатыйма апа, ике иртәнең берендә диярлек, кунак кызын озата килгән теге таныш шоферны күрергә өметләнгән иде. Әмма ишектә озын буйлы, көләч йөзле, шәһәрчә ыспай киенгән икенче бер яшь ир-атны күргәч, чарасызлыктан, артка чигеп куйды. Югалып калды, ни дияргә белми теле көрмәкләнде.
—Эльмира сездә түгелме, апа? Миңа хатыным, Эльмира кирәк иде, — диде таныш булмаган кеше.
Фатыйма апаның авызы да ачылмады — башка сыймаслык сүз сөйли иде ич бу кеше. Аның кадерле кунагының нинди ире булсын, бу хакта ул тел дә тибрәтмәде түгелме соң?.. Юк, саташу гына бу! Килгән кеше саташамы? Фатыйма апамы? Башы әйләнеп, хәлсезләнеп китте ул һәм олы якка чыга торган ишек яңагына барып сөялде.
Шунда гына Эльмира күренде. Берни булмагандай ашкынып, балкып килеп чыкты ул. Һәм, чыккан уңайга, ишек төбендә кыяр-кыймас басып торган ир-ат кочагына ташланды.
— Менә әйбәт булган, килдеңмени? — дип, үрелеп, бер-бер артлы ике бит очыннан үбеп алырга өлгерде шул арада. Аннан, капылт кына Фатыйма апага борылып, күңелендә ташыган хисләреннән буылган кеше сыман сөйләргә тотынды. — Менә, апа-җаным, шушы инде ул минем ирем. Мин  бит сиңа сөйләгән идем, шулай бит?! Мине алырга килгән. Үз машинаң гаражда торганда нигә иртәгәсе көнне көтәргә. — Аннан янә җәт кенә иренә таба борылып дәвам итте. — Үләм дип торам... Белсәң икән, ничек сагынуымны... Я, сөйлә инде, ничек яшәдегез, Алик ничек — улыбыз?..
Фатыйма апа берни аңламады. Әле ишек төбендә торган чит-ят ир кешегә күз төшереп алды ул, әле Эльмирага. Иренең күзенә керердәй булып берөзлексез елмайган, куанычы чиктән ашкан кешедәй өзгәләнә-өзгәләнә шәһәр хәлләрен сораштырган кунагын җен алыштырды диярсең. Ире һәм баласы хәлен белешүче бу хатын белән, аның өенә җылылык иңдергән кунак кыз арасында һичнинди уртаклык юк иде сыман.
Сер бирүдән курыккандай, ипле генә атлап өстәл янына килде ул. Бер кулы белән аның читенә таянып, чынаякларын шылтыр-шылтыр китереп чәй ясарга кереште. Килгән кешене ишек катында тотып булмый ич инде, өстәл артына чакырды.
— Апа-җаным, үзең дә утыр, әйдә бергә-бергә эчик чәйне, — дип, үзе белән янәшәдәге урындыкка чакырды аны Эльмира. Ягымлы сүзләрен кызганмый сырпаланып алырга да өлгерде.
Әмма, янәшә утыру түгел, өстәл янына килергә дә күңеле тартмады Фатыйма апаның. Ир белән хатын чәй янында гөрләшеп калдылар , ә ул түр якка чыгып анда кайнашты. Кулына йомшак сөлге алып, пыяласына иреннәре белән өрә-өрә өйнең түрендә эленеп торган, зурайтылган фоторәсемне сөртергә кереште  ул.

Казан.

 

 
 

Исемлек