Язык / теле: Русский Татарча Биография Әсәрләр Интервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
 
 

Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев

Язучы, әдәбият галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев 1948 елның 10 декабрендә Татарстанның Мамадыш районы Кече Кирмән авылында туа. 1971 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый, аннан өч ел дәвамында Казан телевидение студиясендә яшьләр-балалар тапшырулары мөхәррире булып эшли. 1973-1976 елларда Казан дәүләт университетының журналистика кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. Берникадәр вакыт хәзерге «Татарстан» журналында фән һәм мәдәният бүлегенә җитәкчелек итә. 1977 елның февраленнән «Казан утлары» журналы редакциясендә әүвәл әдәби тәнкыйть бүлеге мөхәррире, 1981 елның маеннан 1987 елның көзенә кадәр журналның баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 1987-1989 елларда ул - Татарстан китап нәшрияты директоры.

1979 елда Р.Мөхәммәдиев Мәскәү дәүләт университетында кандидатлык диссертациясе яклый, филология фәннәре кандидаты.

Аның беренче татар профессиональ театр тәнкыйтьчесе Габдрахман Кәрам һәм күренекле галим Җамал Вәлидинең тормыш һәм иҗат эшчәнлекләре, үзләреннән соң калдырган әдәби мираслары хакында язган, ул заман өчен шактый кыю фикерле, принципиаль карашлы мәкаләләре әдәби җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уяталар. Үткәндәге тәнкыйди әдәби мирасны өйрәнү белән бергә, яшь галим агымдагы әдәби хәрәкәтне дә күзәтеп бара, татар әдәбиятының шул еллардагы гомуми хәле, үсеш тенденцияләре, табышлары һәм югалтулары хакында фәнни нигездә анализлап язган проблемалы мәкаләләр бастыра. Узган гасырның җитмешенче еллар ахырларында Р.Мөхәммәдиев әдәбиятның проза жанрында да каләмен чарларга керешә. 1979 елда аның нәниләр өчен «Яңа елга күчтәнәч» исемле беренче хикәяләр җыентыгы басылып чыга, ә берникадәр вакыттан соң «Беренче умырзая» (1983), «Ак кыялар турында хыял» (1985), «Истәлек өчен Гыйлемханга» (1986) исемле лирик повестьлары һәм хикәяләре дөнья күрә.

1989 елда «Кенәри — читлек кошы» исемле роман тәмамлый. Торгынлык чоры, бигрәк тә аның түрәлек итүче катлавының әхлаксызлык сазлыгына бата баруын, деградациясен, хөкем сөргән гаделсезлек, ришвәтчелек, азгынлык, эчкечелек, фахишәлек кебек яман гадәтләрен тормышчан, маҗаралы-драматик вакыйгалар аша калку итеп гәүдәләндергән бу роман татар прозасының тәнкыйди юнәлешен башлап җибәрә. Укучылар тарафыннан гаять жылы кабул ителгән бу әсәр кыска гына вакыт эчендә татар һәм рус телләрендә зур тиражлар белән кабат-кабат басылып чыга.

Әдәби иҗаттагы уңышлары белән бергә, бу елларда Р.Мөхәммәдиев актив җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе буларак та киң таныла. 1989 һәм 1995 елларда каләмдәшләре аны ике мәртәбә Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе итеп сайлый. Бер үк вакытта 1990-1993 елларда Россия Югары Советына депутат булып сайлана, Россия Югары Советының Президиумы әгъзасы һәм Югары Советның Мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе булып эшли. 1995-2000 елларда Татарстан Республикасы халык депутаты вазифаларын башкара.

Мәскәүдә эшләү дәверендә (1990-1993) Р.Мөхәммәдиев татарның мәшһүр тарихи шәхесе, күренекле сәясәтче, дәүләт эшлеклесе, колониаль изү астында яшәгән төрки һ.б. халыкларның милли азатлыгы хәрәкәте теоретигы Мирсәет Солтангалиевнең тормышы һәм ижтимагый эшчәнлеге турында үзәк архивларда сакланган, моңарчы киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм булмаган документларны җентекләп өйрәнә. Шул тарихи документлар нигезендә күренекле милләттәшебезнең каһарман образын калку итеп тасвирлаган «Сират күпере» романы туа. Роман җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап каршы алына, матбугатта әдипнең чираттагы ижади уңышы дип бәяләнә. 1993 елда «Сират күпере» романы өчен Р.Мөхәммәдиев Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Әсәр тиз арада рус, француз, төрек, македон, кытай телләренә тәрҗемә ителә, төрекчә беренче басмасы (Истанбул, 1993) Төркиянең халыкара әдәби бүләгенә лаек була (1995). «Сират күпере» романы Евразия һәм Африка илләренең мәртәбәле «Лотос» бүләге (1998) һәм А.Платонов исемендәге премия (1995) белән тамгалана.

Р. Мөхәммәдиевнең туксанынчы елларда иҗат иткән һәм халыкара яңгыраш тапкан әдәби әсәрләреннән тагын берсе — «Утлы таба өстендә» исемле документаль повесть (1995). Анда авторның үз күз алдында узып, үз башыннан кичергән тарихи вакыйгалар - СССРның җимерелү тарихы, 1991 елның август, 1993 елның сентябрь-октябрь айларында Россия парламенты белән Президент Б.Н.Ельцин арасында хакимият өчен барган сәяси көрәш һәм канлы бәрелеш вакыйгалары бәян ителә. Әсәр күп мәртәбәләр рус телендә, Кытайда, Төркиядә, Болгарияда һәм тагы берничә илдә басылып чыга. Повестьның «Крушение» дигән исем астында чыккан тулыландырылган икенче русча басмасы өчен Р.Мөхәммәдиев 2002 елда М.Шолохов исемендәге Халыкара премиягә лаек дип табыла.

Р.Мөхәммәдиев - Татарстанның(1986) һәм Россиянең (2010) атказанган мәдәният хезмәткәре, РАЕН академигы (2021), Россия Гуманитар фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы (1997), Америка биографик үзәге тарафыннан 1994 елның атаклы кешеләре исемлегенә теркәлә.

Ул бүгенге көндә Мәскәүдә Халыкара Язучылар берлегенең рәис урынбасары булып эшли, Мәскәүдә чыга торган «Татарский мир» («Татар дөньясы») дигән иҗтимагый-сәяси газетаның баш мөхәррире. Соңгы елларда Мәскәү нәшриятларында Ринат Мөхәммәдиевнең татар телендә “Алланың кашка тәкәсе”, “Кош булып очар идем”, “Үз кешеләр”, “Күзачкысыз буран”, “Ак кәгаз нидән саргая” дип исемләнгән романнары һәм сайланма җыентыклары дөнья күрде. Ул бүген дөнья телләрендә басылган 70 кә якын китап авторы.