Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
 
 

БЕР КЕШЕГӘ ДӘ БУЙСЫНМАДЫМ


«Ринат Мөхәммәдиев кая югалды ул, әсәрләрен яратып укый идек», – дип шалтыраталар безгә.«Кенәри – читлек кошы», «Утлы таба өстендә», «Сират күпере», «Ак кыялар турында хыял» һәм дистәләгән кабатланмас әсәрләре белән укучының күңелен әсир иткән әдипнең бүгенге тормышы, эшчәнлегеннән күпләр хәбәрдар түгел икән шул. Инде ничә ел Мәскәүдә яшәсә дә, танылган язучы Ринат Мөхәммәдиев һәрвакыт милләтнең сулышын тоеп язды, татарның бәгыреннән чыккан борчулары белән янды. 60 яшьлек юбилеен да Мәскәүдә шаулатып уздырган дип ишеттек. Казанга кайткан вакытын сагалап, без дә аның белән сөйләшеп алырга уйладык.


– Ринат абый, Мәс­кәүдә яшәп, татар телендә иҗат итү авырмы?


– Татар язучысы Казанда яшәргә тиеш дигән ялгыш фикер белән яшибез кебек без. Татар халкы Татарстанда гына түгел бит. Соңгы елларда татар өчен җан атып яшәүче милләт­тәшләребез күбрәк Татарстаннан читтән түгелме икән? Мәскәүдә дә Татарстандагы чама татар яши. Аларның милләтенә, диненә, традицияләренә омтылышы биредәге милләттәшләребездән бер дә кайтыш түгел. Федераль газетада эшләү дәверендә Әс­терхан, Төмән, Омск, Томск якларында булырга туры килде. Чит илгә чыксам да, татарлар җәмгыяте белән очрашмыйча калмыйм. Бер уйлаганда, бүген безнең халык Казанда яшәп тә, туган телен балаларына өйрәтә алмый. Ә дөньяның төрле кыйтгаларына сибелгән татарлар үзара берләшеп, аралашып, туган телләрен, диннәрен саклап яшәргә омтылалар. Шуңа күрә мин баштарак Мәскәү тормышын авыррак кабул итсәм дә, башкала офыкларымны киңәйтергә бик ярдәм итте дип саныйм. Татар кайда яшәсә дә, үз җирем, дип яши. Ә Татарстанны, Казанны бер кыйбла итеп күрә.


– Заманында Ринат Мөхәммәдиев «Кенәри – читлек кошы» әсәре бе­лән татар әдәбиятында сенсация ясады. Бүген Татарстан Язучылар берлегендә 300дән артык әдип бар, дип исәпләнә. Әмма сенсация булырлык әсәр­ләр әллә ни күренми кебек. Һаман да шул мә­хәббәт, авыл темасы ти­рәсендә кайныйбыз. Халык китап укымый, дип аһ орабыз. Сәбәбен гадәттәгечә заманга сылтап калдырыйкмы инде?


– Мин «сенсация» дигән сүзгә сак карыйм. Әмма әлеге роман чыккан вакыт – Аяз Гыйләҗев, Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиевләр гөрләтеп иҗат иткән чор иде. Алар барысы да – минем остазларым. Бу роман турында олпат әдипләребездән уңай фикер ишетү зур бәхет иде. «Кенәри – читлек кошы» бер елда – 50 мең, аннан 20 мең тираж белән басылып чыкты (татар телендә!) һәм бик тиз таралып та бетте. Ул минем өчен көтелмәгән шатлык булды. Сенсация ясыйм, дип язылган әсәр түгел иде ул, вакыйгаларның барысы да тормыштан алынган. Бары тик курыкмыйча язарга гына кирәк иде. Әгәр әдип обкомга да, колхоз рәисләренә, муллага да ярыйм, дип яши икән, ул инде язучы түгел. Һәр каләм әһеленең үз фикере, кыйбласы булырга тиеш. Заманында миңа шактый кыйналырга туры килде. Ельцин үзе исән вакытта «Утлы таба өстендә» әсәрен язып чыктым. Пенсиягә чыккач, без аның белән очраштык. Ул вакытта инде нәфрәте сүнгән иде. Кулымны кысып китте. Язучы, хатын нәрсә әйтер, күрше ошатырмы, дип уйлап иҗат итәргә тиеш түгел. Бәлки, татар язучысына, уңга-сулга карап, үзен өч-дүрт төрле иләк аша үткәрү зыян китерә торгандыр. Тормышта булган һәр вакыйганы да язучы беренче булып ачып бирергә һәм әсәр укучыны уйландырырга тиеш. Бу күзлектән караганда, «Ак кыялар турында хыял» повестемны да заман өчен кыю язылган әсәр дип уйлыйм. Аны иҗат иткәндә аракыга каршы көрәш карары кабул ителмәгән иде әле. Ул елларда аның басылып чыгуы, дәреслекләрдә урын алуы, халык арасында яратып кабул ителүе – шулай ук уңай күренеш. Ә язучыларга килгәндә, алар бер генә чорда да 300ләп саналмады һәм саналмаячак та. Мин бүген дә татар әдәбиятында талантлы язучылар барлыгына һәм киләчәктә аларның үсеп чыгачагына ышанып яшим.


– Сез бервакыт, мин үзем дә сизмәстән сәясәткә кереп киттем, дигән идегез. Язучы сәясәт белән бергә атларга тиешме? Әллә инде әдипнең сәяси хәрә­кәтләрдән ераграк торуы хәерлеме?


– Беләсезме, дөньяда бөтен нәрсә имин, кеше хокуклары проблемалары хәл ителгән булса, демократия хөкем сөрсә, язучыга сәя­сәткә кереп торуның кирәге юк. Әгәр җитешсезлек­ләр, хаксызлыклар, урлашу, коррупция һәр тарафта чәчәк аткан бер чорда син боларны күрмәмешкә салышып иҗат итәсең икән, син инде язучы була алмыйсың. Телисеңме-теләмисеңме, язучы сәясәткә тартылырга мәҗбүр. 90нчы еллар башында сәясәткә керми калу мөмкин дә түгел иде. Татарстанның мөстәкыйльлеге дип кызып-кызып көрәш­кән заманнар иде бит. Аннан Россия Югары Советына сайлануым, анда комитет рәисе хокукына ия булуым – болар үзлә­реннән-үзе миннән сәясәтче ясады. Бүгенге шартларда яшәп, мин сәясәткә битараф дип әйтү ул – мин тормышка, халкымның үткә­ненә, бү­генгесенә битараф дип әй­түгә тиңдер.


– Рәфгать Алтынбаев белән бергә «Россиянең Тормыш партиясе» эшен­дә катнаштыгыз бугай. «Гадел Россия» партиясенә кердегезме? Сәяси максатларыгыз нәрсәдән гыйбарәт?


– Мин җиде-сигез ел бернинди партиядә дә исәпләнмим. Алтынбаев пар­тиясенә беркайчан да кермәдем. «Тормыш партиясе» оештырылган вакытта оештыру комитеты Сергей Михалковны чакырган иде. Ул үзе бара алмау сәбәпле, конференциядә минем чыгыш ясавымны үтенде. Аннары Федерация Советы Рәисе Сер­гей Миронов, минем янга килеп: «Сез безнең бе­лән эшли алмассызмы, мин сезне үземнең киңәшчем итеп чакырам», – диде. Мин берара аның киңәшчесе булып тордым. Әлеге партиянең Татарстан буенча кураторы Алтынбаев исәплән­гәч, аның белән дә берникадәр аралашырга туры килде, әлбәттә. Ләкин беркайчан да, кайбер кешеләр уйлаганча, Алтынбаевның фикердәше, якын дусты, аның рупоры булып яшә­мәдем. Минем бервакытта да бер кешегә дә буйсынып яшәгәнем булмады. Һәм бу минем иң зур бәхетем дип саныйм.


– Татарстан җитәкчелеге белән сез нинди мөнәсәбәттә?


– Минем Татарстан җитәкчелеге белән мөнә­сәбәтем һәрвакыт яхшы булды. Фикрәт Табиев, Гомәр Усманов, Минтимер Шәймиев белән эшләгән дәверләрдә һәрвакыт аралашып яшәдем. Ә Рөстәм Нургалиевичны яшь чакларыннан ук яхшы беләм, без бер чорда үстек. Аңа хөр­мәтем зур. Үпкәләргә бернинди сәбәп тә юк.


– Ринат абый, матур булса да торган җир, сагындыра туган җир, ди­ләр. Казанга кайтырга исә­бегез юкмы соң?


– Минем китеп торганым да юк. Казанда өем, 30 сутый бакчам бар. Һәр елны суган, бәрәңгедән алып, слива, алмагач, абрикосларга кадәр үстерәм. Бәрәңгене утыртырга да, чүбен утарга, алырга да кайтам. Аннан инде Мәскәүдә килограммын 50-60 сумга сатып алып ашыйм (көлә). Татарстанга кайтмыйм, дип әйтергә телем әйләнми. Мәскәүдә эшләү һәм яшәү шартларым бик яхшы, мин канәгать. Ләкин Татарстан – туган җирем. Аллага шөкер, 94 яшьлек әнием исән-сау, туганнарымның барысы да биредә. Гаиләдә җиде бала үстек һәм аларның миннән кала барысы да читтә яшиләр иде. 90нчы еллар башында аларның барысын да Татарстанга җыйдым, ә үзем исә бүген алардан еракта яшим. Ә Казанга кайтырга исәп бар, нишләп булмасын?


– «Ак йорт»тан исән чыктыгыз, Таиландтагы цунамидан котылдыгыз. Хәтта үлеләр исемлегендә дә чыккан идегез. Ринат Мөхәммәдиев, утта янмый, суда батмый, дип әйтүләре, чыннан да, хакмы әллә?


– Сез икесен генә искә алдыгыз. Балачакта тагын шундый хәлгә тарыганым булды. Иске машина белән урманнан утын төяп кайтканда, тәгәрмәче тирән чокырга төшеп, арба капланды да мин шуның астында калдым. Шуннан көчкә казып чыгардылар. Төркиядә көчле җир тетрәү вакытында да исән калдым. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләрем чиксез зур, мин ышанып яшим һәм, чыннан да, ул мине төрле бәла-казалардан саклап килә.


– «Татар дөньясы» («Татарский мир») федераль газетасында инде ничә ел эшләп киләсез. Язучыга журналистлык эше комачауламыймы? Яратып эшлисезме?


– Элегрәк, син газетада эшлә, дисәләр, мин баш тарткан булыр идем. Бүген исә мин үземне күп тапкырлар баеган кебек хис итәм. Бу – уникаль басма. Беренчедән, федераль, икенчедән, мәгърифәт газетасы ул. Татарлар яшәгән барлык ил­ләргә дә барып ирешә. Әй­тик, Америка Кушма Штатларына ун данә китә. Аның рус телендә чыгуын тән­кыйтьләүчеләр дә булды, әлбәттә. Әмма минем кү­зәтүем буенча, бүген Россиядә яшәүче татар халкының 60 проценты рус телендә укуны кулайрак күрә. Катнаш гаиләләрдә туган татарлар бик күп. Чеп-чи рус авылларына барып чыксаң да, өч кешенең берсе йә әнием, йә әбием татар булган дип искә ала. Алар үзләренең ана телләрен онытса да, татар булулары белән горурланып яши. Ә газетаны эчтәлеге ягыннан камилләштерәсе бар. Мин үзем канәгать түгел. Әйтик, төбәкләр белән эшләү җи­тенкерәми әле. Читтә яшәүче татарлар тарихи материаллар белән бик тә кызыксына. Тарих безнең китапларда урын алган, әл­бәттә. Әмма бүген китапларның тиражы 1 меңнән артмый. Шуңа күрә ул галим-голәмә арасында таралып бетә. Укучыга барып җитми. Китаплардан иң кызыклы тарихи материалларны без газеталарда бастырырга тырышабыз.


– Милли компонентны бетерү безгә генә түгел, ә читтә яшәүче татарларга да йогынты ясаячак. Әйтик, миллионлаган татары булган Мәскәүдә дә татар теле факультатив рәвешендә укытылмаска мөмкин...


– Моны Россия Федерациясенең иң зур хатасы дип саныйм. Тотрыклы мәктәп, вуз системасын җимерү юнә­лешендә алып барган ялгыш юнәлеш бу. Казан, Мәскәү үзен тартып чыгарыр, ә менә Омск, Төмән, Оренбург, Башкортстан кебек татарлар яшәгән тө­бәкләрдә татар теленең тамырына балта чабу өчен бик кулай шартлар тудыра торган сәясәт бара. Халыкара Язучылар берлегендә эшләвемнең нәтиҗәсе буларак әйтәм, чын рус зыялылары үзләре дә моңа риза түгел. Русларның үз тарихы да, мәгарифе дә аксый, әк­ренләп юкка чыгарыла бара. Европага ярашабыз, Американың күңелен күрәбез дип без тарихи сәхифәләребезне жуя барабыз. Һәрхәлдә, бу төзәтелергә тиешле. Мил­ләт­ләрне алай гына бетереп, юкка чыгарып булмый. Ә без – татарлар исә барына да күнеккән халык...


– Мәскәүдә «Заман» татар китап нәшрияты эшли башлаган. Инде берничә китап чыгарырга да өлгергәнсез. Бездә дә том-том китаплар чыгаралар. Ә укучы аз. Сезнең нәшриятның максаты нидән гыйбарәт?


– Читтә яшәүче татардан, безнең татар әдәбияты кемнән башлана, дип сорасаң, Тукайдан, Җәлилдән, диләр. Башка җавап юк. Ә бит безнең Габделҗаббар Кандалый, Утыз Имәни, Мөхәммәдъяр кебек әдип­ләребезне искә алсак та, халыкка җиткерә алганыбыз юк. Бик зур төзелеш оешмасының җитәкчесе булып эшләүче Рамил Әхмәтов (тумышы белән Буа ягыннан) әлеге нәшриятны матди яктан тәэмин итеп тора. Бервакыт мине күрде дә: «Ринат абый, әсәрләрегезне укып үстем, әйдәгез, татарга иң яхшы әсәрләрен, классикларын матур итеп чыгарып таратыйк әле», – диде. 3 мең тираж белән дөнья күргән бу китаплар сатуга чыкмый. Кирәк булса, 33 мең итеп чыгарырга да әзер. Без әлеге китапларны читтә яшәгән татар авылларына, мәктәпләргә бушка таратабыз. Шундый милли җанлы егетләребез булганда, татар теле бетә, татар китабы зур проблема алдында тора, дигән сүзләр белән килешмим. Мин телебезнең дә, әдәбиятыбызның да киләчәге барлыгына ышанып яшим.


– Ринат абый, алты дис­тәдән соң язучы үзенең гомер мизгелләрен, иҗат дисбеләрен барлый башлый. Килә­чәктә иҗатыгызны ничек күз алдына китерәсез?


– Минем әле яшькә игътибар иткәнем дә юк. 60 яшьлегемне Мәскәүдә бик зурлап үткәрдек. Татарстан Язучылар берлегеннән миңа телеграмма да килмәде, юбилей уңаеннан китабыңны чыгарабыз, диючеләр дә булмады. Әмма минем бе­рәүгә дә үпкәм юк. Гомумән, күптомлыклар чыгаруны XXI гасырга хас түгел дип саныйм. Дөньяның бер генә илендә дә булыр-булмас иҗат белән күптомлыклар чыгарып, китап киштәләренә тезеп тәм тапкан язучыларны күргәнем юк. Бүгенге тормыш турында язарга һәм иҗат иткән әсәр­ләреңне укучыга җиткерергә кирәк. Татар әдәбиятына, мәдәниятенә омтылган кешеләр, эшмәкәрләр бик күп. Бүгенге әдәбиятта ике-өч классик язучыбыз, обоймада булган алты-җиде әдибебез белән артык мавыгып киттек бугай. Бу тар кысалардан чыгарга кирәк.