Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
 
 

Мин үксез малай түгел...


– Ринат абый, сезне укучыларыгыз “Сират күпере”, “Утлы таба өстендә”, “Кенәри – читлек кошы”, “Ак кыялар турында хыял”, “Алланың кашка тәкәсе” әсәрләре аша белә. 1989-1999 елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе вазыйфаларын башкардыгыз, бер үк вакытта Россия Югары Советы депутаты булдыгыз. Әдәбияттән ничек кинәт сәясәткә кереп киттегез?

– Барысы да кешенең үзеннән тора. Кемнедер рәнҗетсәләр, сәяси ялгышлык булса, битараф кала алмадым. Язучы – ул өстәл янына утырып, сандугачлар сайравы, чәчәкләр матурлыгы турында кыштыр-кыштыр язучы гына түгел. Ул гомер-гомергә җәмгыятьтәге җитешсезлекләргә үз мөнәсәбәтен белдереп баручы булган. Ләкин сәясәт тирәсендә тешләкләнеп, карьера хакына теләсә кемне юкка чыгарырга әзер кешеләр дә була. Өер белән йөри алар. Менә шул кешеләр белән бервакытта да уртак тел таба алмадым. Бүгенге көндә мин депутат түгел, соңгы ун ел эчендә ул хакта хыялланмыйм да, омтылмыйм да. Чөнки беләм, хәзер депутат булып әллә ни эш кырып булмый. Язучы, журналист буларак күбрәк эш күрсәтергә, фикереңне күбрәк кешегә җиткерергә мөмкин. Депутат булсаң, синең койрыгың кысылган. Шул төркем, шул партия фикереннән әз генә үзгә фикер әйтсәң, сәясәт тирәсеннән чыгып ычкынасың.

– Сез 1990нчы елларда, милли күтәрелеш вакытында Мәскәүдә идегез. Анда торып, татар халкы өчен ниләр эшли алдыгыз? Үкенечкә калган вакыйгалар булдымы?

– Нәрсәдер эшләнде, бәлки, нәрсәдер эшләнмәгәндер... Ул вакытта Мәскәүдәге чыгышларда Татарстанны гаепләргә, яла ягарга тырышу бар иде. Мин, кагыйдә буларак, аларга каршы чыга идем. Россия белән бөтенләй талашып бетмәвем Татарстанда кайберәүләрнең эчен пошырды. Казан вокзалына кайтканда шигарьләр белән: “Чит ил парламентында нәрсә калган сиңа?” – дип каршылаганнарын хәтерлим. Ирек мәйданында зур митингларда йодрыклар белән төйделәр, төкерәләр иде. Чит ил парламенты дигәннәре – Мәскәүнеке, Россиянеке инде. “Башта Россия чыннан да чит ил булсын, Татарстанга беренче булып кайтып китәчәкмен”, – дип җаваплый идем. Ә Мәскәүгә килеп керсәм, минем ярлык – “милләтче”. Чөнки анда һәрвакыт Татарстанны яклыйм.
Бүгенге Татарстаныбыз – шул вакытта берникадәр адымнар ясау нәтиҗәсе. Әгәр Мәскәүнең “ә” дигәненә “җә” дип торган булсак, бүген Оренбург, Пенза һәм башка төбәкләр хәлендә утырып кала идек. Ул елларда Татарстанны тулысынча суверенлыкка тартып кереп, Мәскәү белән каршылыкка куярга теләү бик көчле иде. Әлеге максат белән чит ил агентуралары – Америка һәм Япония дә эшләде, үз сәясәтләрен тартып кертергә тырыштылар. Россияне җимерү һәм милли республикаларга ваклап бетерү – күп илләрнең теләге иде. Бүген Украинада барган хәлләр дә шул максатка хезмәт итә, Россияне ваклыйсылары килә. Чөнки безнең илнең табигый байлыкларын бөтен дөньяныкы дип, барлык илләрнең дә аннан файдаланырга хокукы бар дип саныйлар. Украинадагы баш күтәрү дә халыкның үз теләге түгел, аларны шушы хәлгә җиткерделәр, махсус “тәрбияләделәр”. Андагы бүгенге сәяси партия лидерлары да саф украиннар, славяннар түгел. Ә ике гади славян халкын сугыштыру – Россиянең икътисадын үстерүдән туктату, бүлгәләү өчен тагын бер яхшы форсат.

– Казанда рус белән булышып яту безнең тарлыктан да килә кебек.

– Әйе. Дүрт класс белемле әтием бервакыт авылга кайткач: “Улым, телевизордан тыңладым мин сине. Син русны сүгәсең дә сүгәсең. Ә беләсеңме, 1943 елда ике аягым, кулым сынып танкта янган вакытта мине Тверь өлкәсеннән бер рус егет күтәреп, аркасына салып алып чыкты. Әгәр ул мине шул вакытта коткармаган булса, син тумас та идең”, – диде миңа. Мин шушы әйберне искә төшергән саен уйланам. Тикшерә башласаң, тормыш үзебезгә генә калса да, Татарстан ерак китмәс иде бит. Төрки халыклар, гомумән, хан астында басылып яшәргә күнеккән. Игътибар итеп карагыз, элекке советлар берлегендәге төрки милләтләрнең һәркайсында шәхес культы. Үзбәкстанда Ислам Кәримов – хан һәм диктатор, Әзәрбайҗанда атадан улына, Казахстанда Нурсолтан Назарбаев хакимиятне беркемгә дә бирми һәм бирергә дә җыенмый, Башкортстанда Мортаза Рәхимов 30 ел утырды, бездә дә булды хәлләр... Ә алар янәшәсендә ничек? Чуашта андый хәл булмады, марида да юк, әрмән белән грузинда да хакимият алышынып тора. Төрки дәүләтләрдә булган җитәкчегә баш иеп яшәргә омтылыш бар, бу безнең канга сеңгән.

– Сез җитәкчелек турында “Алланың кашка тәкәсе” дигән китап язган, шул сәбәпле Татарстаннан китәргә мәҗбүр булган кеше...

– Җитәкчелек турында түгел, тормыш турында, дип әйтү дөрес булыр. Ул китап һәм аның турында мәкалә басылганнан да күп газап кичердем. Татарстанда китапларымны 15 ел бастырмадылар, газета-журналлар минем турыда бары тик начар әйбер генә язды, бер юньле сүз әйтмәделәр. Хәтта ун ел буена татар матбугатын укырга курыктым, чөнки анда исемем чыкса, бары яман яктан искә алырлар иде. Дөньяда булган бөтен гаепне миңа ташлаучылар булды. Бергә дус-тату яшәгән кайбер каләмдәшләрем дә мине милләткә каршы эшләүче кеше дип язып чыкты.
Әмма шул командада булган кайбер район башлыклары Мәскәүгә килсәләр, яныма керәләр, җитәкчелекнең икенче-өченче дәрәҗәдәге кешеләре дә ачык йөз белән исәнләшәләр иде. Чөнки мин җинаять эшләмәдем. Алар минем хаклы булуымны барысы да белә. Ләкин рәсми төстә бу хакта әйтә алмыйлар, урыннарын һәм мөмкинлекләрен югалтудан куркалар. Кешеләр бер-берсенә нык бәйле бит. Һәркайсының күбрәк алып, күбрәк файдаланып каласы килә. Эштән китсәләр, кадерләре бетәчәген, берәүгә дә кирәкләре калмаячагын яхшы аңлыйлар. Хакимият артык вертикаль тоташканга шулайдыр бу. Безнең халыкның язмышы 1-2 кешедән тора. Бу яктан Европа илләре үрнәк, анда демократия зуррак.
– Димәк, Казаннан китсәгез дә, шушы 15 ел эчендә Татарстан белән элемтәне өзмәгәнсез, шулай бит?
– Һәрвакыт ике арада йөрдем: Мәскәүдә ике атна яшәсәм, монда кайтып ун көн торып китәм. Казандагы йортымны салганга 17 ел инде, биредә ял итәм, әсәрләремне бары тик шушында яздым. Дусларым белән дә элемтәне өзмәдем. Китапларымны Мәскәүдә үз акчама чыгарып, Татарстандагы китапханәләргә, очраган бер кешегә бушлай өләшәм. Мәскәүдә китап кибете ачуга өлеш керттем, “Заман” китап нәшриятем бар, бөтен дөнья татарларына тарала торган “Татар дөньясы” газетасы чыгарабыз. Әсәрләремне сораучылар күп, чит илләрдә тәрҗемә итеп тә бастыралар. Моның өчен акча табу проблемасы юк: Мәскәүдә теләсә кайсы эшмәкәр минем китабымны зур тиражда чыгарырга әзер.

– Ринат абый, сез Борис Ельцин белән якыннан аралашкан кеше. Аның белән бергә эшләгән елларыгыз турында сөйләгез әле.

– Борис Николаевич мине бик хөрмәт итә иде. Президентлыктан киткәч тә, очрашканда танып: “Китабыңны укыдым”, – дип янәшәсенә утырта, нигәдер якын итә иде. Мин 90нчы елларда Мәскәүгә депутат булып сайлангач та, Горбачев белән күзгә-күз очрашып сөйләштек. Югары Совет җитәкчесенең беренче урынбасары булырга тиеш идем, ләкин беренче съезд вакытында Ельцин кандидатурасы килеп чыкты. Ул бертавыш белән сайланды, аннары мине үзе янына чакырып: “Күңелемә ошыйсың, эшлисеңме минем белән?” – диде. “Сайласалар, эшлим”, – дидем. Ул чорда сайлау 100 процент гадел үтә иде, сайлану җиңел түгел. Кандидатурамны күрсәтте, ләкин сайлаудан узмадым. Аннары Милләтләр советы рәисе итеп тәкъдим итте... Татарстанның үз тавышын ишеттерә башлаган вакыты. Мине Башкортстанга җибәрделәр, аларга суверенитет бирмәскә кирәк дип, әзер текст белән. Әмма Башкортстанга килгәч бу республика халкының теләген хуплап чыгыш ясадым. Шул вакытта Ельцин белән аралар өзелер дип уйлаган идем, ләкин Борис Николаевич анда да мине хуплады, ситуациядә дөрес ориентация ясагансың, диде. Ул үзе хакимияттә булганда, мине һәрвакыт хуплап, кайсыдыр урынга урнаштырырга тырышты.

– Борис Ельцинны күрше авылыгыз – Мамадыш районы Кече Сөн авылында да кунак итүегезне ишетеп беләбез...

– Әйе, Кече Сөнгә вертолет белән төштек, безне анда әзерләнеп көтеп торалар иде. Бер өйдә бәлешләр әзерләгәннәр, ат туарганнар, халык җыелган. Биш кеше өстәл янына кереп утырдык. Бераздан Минтимер Шәрипович белән Фатыйх Сәүбәнович вакытка күрсәтеп, торып киттеләр. Мин дә артларыннан чыгарга теләгән идем, Борис Ельцин: “А ты сиди”, – ди. Тәрәзә кырыенда утырам, тегеләр миңа йодрык күрсәтә, чыгарга кушалар. Ельцин тәрәзәгә арты белән утырса да, моны сизде, “Син анда игътибар итмә”, – ди миңа. Аннары, “А эта круглая еще есть, апа?” – дип, тагын бер бәлеш чыгартты, йорт хуҗасын да чакырып янына утыртты. “Кунак икәнемне сизмим әле”, – дип өстәлгә тагын бер шешә куйдыртты. Шулай итеп, тагын 40 минутлап өчәү утырганбыздыр...

– Нинди шәхес иде ул – Россиянең элекке президенты?

– Аны ике төрле бәяләп була. Беренчедән, ул чын егет, чын ир кеше иде. Әйткән сүзендә тора белде, көчле рухлы. Икенчедән, йомшак ягы бар: мавыгучан, властьне артык яратты, салгалады. Менә шушы гадәтләре илне җимерүгә китереп җиткерде дә инде. СССР җимерелүдә бүген дә күбрәк Горбачев белән Ельцинны гаеплиләр. Соңга таба Борис Николаевичның алып барган сәясәте белән үзем дә килешми башладым. СССР җимерелүенең зур фаҗигагә илтәчәген күңелем белән тоеп яшәдем. Россия суверенлык игълан иткәндә дә каршы тавыш бирдем, катгый рәвештә чыгыш ясадым. Мин Ельцин белән дус дип, аны бары тик мактап кына яткан булсам, мине бүген дә Мәскәүдә язучы итеп кабул итмәсләр иде.
Үзенчәлекле шәхес булса да, Борис Ельцин ил җитәкчесе түгел иде. Ил башлыгы андый хисләргә тиз бирешергә тиеш булмагандыр. Әмма Ельцинда гына түгел, җәмгыятьтә дә гаеп бар. ФСБ кая караган? Республика һәм область җитәкчеләре? СССР бетерелгәндә аларның берәрсе каршы чыктымы? Президент тирәсендә киңәш итә торган министрлар бар, аларда да зур җаваплылык ята. Ләкин кая карама – өстәгегә ярарга тырышу булды.

– Россиянең хәзерге хакимиятенә мөнәсәбәтегез нинди?

– Соңгы ун ел эчендә Россия хакимияте көчсез, үз функцияләрен үтәми, илне таркату юнәлешендә генә эшли дип саный идем. Ләкин соңгы 2-3 ел эчендә Путин сәясәтен хуплап кабул итә башладым. Бигрәк тә Кырымның Россиягә кушылуы зур алга китеш булды. Кырым татарлары да безнең илгә кушылуларыннан отачак кына. Россия – көчле, зур держава, аның киләчәге бар. Путин – Россияне җитәкләп барырга өлгергән, халык ихтыяҗларын аңлап эш итәргә әзер кеше, минемчә. Ул китсә, яңа килгән президент Путиннан яхшырак була дигән гарантия юк. Киресенчә, безнең өчен күп тапкырга начар булырга мөмкин.

– Ләкин бездә һаман бер баш авыртуы – коррупция...

– Дөньяда коррупция булмаган бер ил дә юк. Европада да, Азия илләрендә дә, Америкада да бар ул. Кешеләрнең чын демократия, чын законлылык һәм кешелеклелек белән яши торган идеаль җәмгыять төзи алганнары юк әле. Коммунизм сүздә генә. Партия, демократия, кеше хокуклары, бәйсезлек дигән төшенчәләр халыкны алдап тоту өчен уйлап чыгарылган.

– Ринат абый, сезгә бүген Татарстан хакимиятендә ниләр ошамый?

– Бердәнбер ошамаган әйбер – үзләре тирәсенә ялагайларны, ярарга тырышкан кешләрне җыюлары. Хакимияткә көчлеләрне тупларга омтылыш юк. Кем белән идарә итү җиңелрәк, зур урынга шуны куялар. Дус, туган, якташ, райондаш дип... Коррупцияне китереп чыгаручы әйбер дә кода-кодагыйлык. Бөтен хакимияттә дә алай түгел, төрки дәүләтләрдә ныграк сизелә ул. Ә Мәскәү киңрәк, анда контроль зуррак, бу күренеш ул кадәр үк күзгә ташланмый.
Рөстәм Нургалиевич белән күптәннән таныш, аның белән бер-беребезне яхшы беләбез, электән үк дустанә мөнәсәбәттә яшәдек. Әтисенең минем янга күрешергә килгәне бар, Рөстәм Нургалиевич алып килгән иде. Матур, акыллы һәм зирәк кеше иде Нургали абзый. Рөстәм Нургалиевичның миңа бер зыяны да тигәне булмады, ә нәрсәдер сорап барырга минем ихтыяҗым юк.

Ринат абый, хәзер халык китап укымый, ни өчен?

Укырлык әйбер юк. Без үскән чорда әдәбияткә иң изге, иң җаваплы бер өлкә итеп карау бар иде. Анда иң сәләтле кешеләр генә үтеп керә алды. Хәзерге кебек, ритм һәм рифмага әз генә куәсе булганнарның да үзен шагыйрь дип санавы дөрес түгел. Кулына каләм алган кеше иң элек зур шәхес, сәясәтче булырга тиеш. Әйтик, Җәлил, Тукай, Кандалый – кайсын гына алмыйк, үз дәверләрендә халыкның бәгырендәгене әйтеп торучы булганнар. Ә бездә бүгенге көндә министрга, радио-телевидение җитәкчесенә ярый белгәннәр, кемнеңдер якташлары булганнар – барысы да язучы булып китә, акча таба да китабын чыгара. Алай гына да түгел, бүген кешедән акчага китап яздырып, үзен язучы дип атаучылар күбәеп китте. Плагиатлар да бар. Боларга йөзләгән мисал китерә алам, Мәскәүдә дә күп алар.

Бүгенге татар язучыларына нәрсә җитми?

Беренчедән, иҗат кешесе: “Бу китап республика җитәкчесенә яки нәшрият директорына ошар микән?”, “Әтигә-әнием, хатыным болай язуымны ошатырмы?” – дип уйлап яза икән, ул инде язучы түгел. Ул: “Укучыга ошармы?” – дип кенә уйларга тиеш. Һәм дөреслекне язарга! Икенчедән, күп кенә каләм ияләренә кешечә яшәү җитми. Алар матди яктан бик кысылган, бәйле. Язучының үзе теләгәнчә яши, үзе теләгән җиргә бара, үзе теләгәнне әйтә алмавы – барысы да кыса аны. Әйтик, баласының мәктәпкә барасы бар, ди. Аны киендерү өчен кайдан акча табыйм дип уйлый икән, ул инде үзе теләгән әйберен иҗат итә алмый. Иң элек әнә шул мәсьәләне хәл итәргә тиеш булып чыга, шуңа җитәрлек акча алу өчен тырышып яза.
Мәсәлән, мин чит илләрдә китапларымны акча өчен бастырмыйм. Әмма шулай да алар миңа зур мөмкинлекләр бирә. Бәлки, мин бәхетледер, чөнки татар язучыларыннан минем кадәр дөнья күргән кеше юк, дип cаныйм. Һәр континентта һәм азмы-күпме игътибарга лаек илләрнең барысында да булдым. Австралия, Яңа Зеландия, Кытай, Монголия, Европаның барлык илләре, Кушма Штатларны 7-8 тапкыр күрдем... Төркия һәм гарәп илләрендә мин лауреат, хөрмәткә лаек кеше. Һәм иң мөһиме – мине Мәскәүдә язучы итеп таныйлар, Сергей Михалков үзе исән чакта мине урынбасары итеп тотты, Юрий Бондарев, Валентин Сорокин китапларыма сүз башы язды.

Мәскәүдә Халыкара Язучылар берлеге рәисе урынбасары буларак әйтегезче, рус язучыларына бүгенге көндә нинди проблемалар хас?

Аларда да бездәге кебек проблемалар җитәрлек. Ләкин күренекле рус язучылары дөньяга киңрәк карыйлар, шәхес буларак мөстәкыйль фикер йөртәләр. Шуңа күрә иҗатлары да калкурак, күтәренкерәк. Шәхес буларак үсми торып, иҗатны күтәреп булмый. Дөнья күләмендә фикер йөртә, уйлаганыңны әйтә һәм яза алу, алдан күрә белү, чын дөреслекне буяуларга манмыйча гына күрү – болар барысы да язучылар өчен кирәкле сыйфатлар. Кемнең нәрсәгә сәләтле икәнен бер битен укыгач та, теленнән һәм фикер сөрешеннән ачыкларга була.

Язучылыктан тыш, сез бүген Мәскәү татарларының “Татар дөньясы” дип аталган газетасын җитәклисез. Аны кемнәр укый?

“Татар дөньясы” газетасы дөньяның татарлар яши торган бөтен төбәкләренә, 40лап чит илгә тарала. Россиянең барлык субъектларында – Мәскәү Кремленнән алып Камчаткага хәтле аны укучылар бар. Газетаны, китапларымны тарату эшендә үзем дә катнашам. Иҗатымны аңлаучы кешеләр, читтәге татарлар белән даими элемтәдә торам. Шул миңа көч бирә, иҗатыма дәрт бирә...
Безнең милләт гомер-гомергә төрле якка сибелеп яшәгән бит. Милләтебезне бик нык яраткан Туфан Миңнуллин: “Татарча сөйләмәгәч, син татар түгел!” – дия иде. Ләкин бер авыз сүз татарча белмәүченең дә татар җыры тыңлаганда күзеннән яшь акканын күргәнем бар. Милләт язмышы өчен бүгенге кеше генә гаепле түгел бит. Мәсәлән, Мәскәүдә туып-үскән, татарча ипи-тозлык кына белгән бик күп кешеләрне беләм, әмма ләкин аларның татарлыгы синеке белән минекеннән көчлерәк түгелме икән әле...

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Казан, 2014 ел