Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
 
 

Әлфәт Закирҗанов, филология фәннәре докторы, профессор

ЧОРЛАР АША...

Язучы әсәре белән укучы күңелендә төрле уй-фикер, теләк-омтылыш уятуга өметләнгән кебек, укучы да кулына алган китаптан җанында туган күпсанлы сорау-мәсьәләләргә җавап эзли. Ә инде шуңа ирешеп, әдәби әсәр аның яшәешкә карашларын үстереп, баетып җибәрә икән, бу язучыны үз әдибе, фикердәше буларак кабул итә. Татар китабын укучылар арасында Ринат Мөхәммәдиев дигән язучыны “үз әдибе” дип санаучыларның күп булуына шикләнмим. Бүген инде киң җәмәгатьчелеккә язучы һәм публицист, сәясәтче һәм иҗтимагый эшлекле буларак яхшы билгеле әлеге шәхеснең 30 дан артык китабы татар, рус, төрек, инглиз һәм тагын 10нарча телдә дөнья күреп, чын мәгънәсендә үз укучысын тапты. Ә инде “Беренче умырзая”, “Истәлек өчен – Гыйлемханга...”, “Ак кыялар турында хыял”, “Кенәри – читлек кошы” , “Сират күпере”, “Утлы таба өстендә”, “Күзачкысыз буран” кебек повест-романнары һәм күпсанлы хикәяләре күпләрнең өстәл китабына, рухи юлдашына әйләнеп, гомер юлында озата бара. Моның сәбәбе исә Р.Мөхәммәдиевнең язучы буларак укучысы күңелен тирән аңлавында, заманның кискен, актуаль мәсьәләләрен үз вакытында тотып алып, аларны укучыны уйландырырлык итеп һәм гаҗәеп матур тел-стиль чаралары ярдәмендә ачу осталыгында. Ул нәрсә турында гына язса да, милли әдип булып кала һәм, шул ук вакытта, күптөрле әхлакый һәм фәлсәфи сорауларны олы гуманист буларак бәяләп, укучысы алдына куя.

Р.Мөхәммәдиев сүз сәнгатенә әдәби тәнкыйть өлкәсеннән килә. Фәнни әзерлеге, дөнья әдәбиятын яхшы белүе, сүзгә талымлыгы һәм бай тормыш тәҗрибәсе эзсез калмый – беренче әсәрләре үк әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә, тәнкыйть тарафыннан да уңай бәяләнә. Балаларга атап язылган “Яңа елга күчтәнәч” (1979) җыентыгыннан соң дөнья күргән “Беренче умырзая”, “Истәлек өчен – Гыйлемханга...”, “Ак кыялар турында хыял” (1985) повестьлары татар әдәбиятына хискә бай, оста күзәтүче, сүз-сурәтнең бай төсмерләренә ия язучы килүен хәбәр итә. Әлеге әсәрләр авыл тормышы, әдипнең яшьлеге, үзенең якташ-авылдашлары тормышы белән бәйле булып, ихласлыгы, вакыйгаларның тормышчанлыгы, образларның сәнгати эшләнеше, автор фикерләренең мәгънәви тирәнлеге белән күңелдә уелып кала. Р.Мөхәммәдиев татар сүз сәнгатенең иң матур традицияләрен дәвам итеп кенә калмый, бәлки ХХ гасырның 60 нчы елларында татар әдәбиятын яңарышка китергән башлангычны яңа төсмерләр белән баета. Бу – әдәбиятта милли яшәешне халыкның йола-гадәтләре, әхлакый кануннары белән тыгыз бәйлелектә сурәтләү белән бәйле. Әдип татар авылына, димәк, татар җәмгыятенә янаган куркынычны, аның сәбәпләрен әдәби сурәтләрдә, гыйбрәтле язмышларда ачып, укучысын сискәндереп җибәрә. Газета-журналларда, һәртөр җыелышларда макталып килгән татар авылына имансызлык сазына бату, рухи кыйммәтләрне югалту яный икән бит. “Беренче умырзая”да туган ягын, яшьлеген сагынучы әдип образы калка. Яшьләр күңелендә бөреләнгән беренче мәхәббәт хисләреннән алып, язмыш сынауларында адашып, үзләренә яисә бер-берсенә хыянәт иткән кыз-егетләр тормышы китап укучы күңелендә дә төрле истәлек-хатирәләрне яңарта, мәхәббәт һәм нәфрәт, матурлык һәм ямьсезлек, гаилә һәм томыш турында җитди уйлануларга алып килә. Яшьлек һәм мәхәббәт сынавын үтә алмаганнар өчен сыкрану хисе һәркемнең йөрәк ярасы булып үсә. Язучы татар халкының буыннан буынга күчеп килгән иң матур сыйфатлары турында сокланып яза, әхлакый яшәешне татар җәмгыятенең тоткасы дип саный. Шул ук вакытта тормыш шартларының яхшыруы кешеләрне еш кына сайлау алдына куя. Әдипнең “Истәлек өчен – Гыйлемханга...” повесте яшәешкә үтеп кергән күңел ярлылыгы һәм катылыгы турында кисәтә. Күңелдәге матурлыкны югалтуның рухи кыймммәтләрне кире кагуга китерүен әрнеп сурәтли. Автор карашларын чагылдыручы Гыйлемхан образы аша үз чоры татар авылы яшәешен, авылдашларын, бигрәк тә Нәҗип, Кордаш кебекләрнең рухи бушлыкка килү сәбәпләре турында уйлануга китерә.

Татарның рухи нигезе, бишеге булган авылның үзгәрүе, үз асылын, шуның аша миллилекне яклау һәм саклау миссиясен югалта баруы өчен әдипнең борчылуы бөтен кискенлегендә “Ак кыялар турында хыял” повестенда чагылыш таба. Автор гыйбрәтле күренешләр аша борынгыдан әхлаксызлык үрнәге булып саналган эчкечелекнең көндәлек тормышыбызга тирән үтеп керүен ача. Әлеге афәтнең никадәр зур куркыныч булуын, кешенең асыл табигатен җуюга китерүен тагын да тәэсирлерәк, үтемлерәк итү максатында, алгы планга ерак таулардан кайтарылган күҗә образын чыгара. Әлеге аллегорик һәм символик образ аша, бер яктан, чит җирдә җан иясенең чын бәхетне таба алмавын искәртсә, икенче яктан, бөтен тереклек дөньясына янаган куркыныч турында кисәтә. Сурәтләнгән материалны белеп язуы, сюжет-композиция бөтенлеге, образ-характерлар эшләнеше, символлар, әдәби детальләр аша яшәешнең четерекле якларын ачу осталыгы белән әлеге повесть киң яңгыраш ала, мәктәп һәм вуз программаларына кертелә.

Хикәя-повестьлары белән бай тәҗрибә туплаган соң, Р.Мөхәммәдиев роман жанрына мөрәҗәгать итә. “Кенәри – читлек кошы” (1989), “Сират күпере” (1992) романнары язучының фикер куәтен, вакыйгаларны киң масштабта һәм эпик киңлектә сурәтләү сәләтен чагылдыра. Узган гасырның 80 еллары уртасында, җәмгыятьтә башланган үзгәрешләргә бәйле, язучыларның күпчелеге икеләнеп кала, байтагы публицистикага күчә. Чор рухында язылган әсәрләргә билгеле бер ихтыяҗ барлыкка килеп, Р.Мөхәммәдиевнең “Кенәри – читлек кошы” шуларга җавап рәвешендә языла һәм татар әдәбиятына җитди яңалык алып килгән әсәр буларак бәяләнә. Роман социалистик режимны, властьны үз кулында тоткан коммунистлар партиясе корган җәмгыятьнең черек якларын фаш итүе белән меңнәрчә укучының күзен ача һәм сәяси-иҗтимагый мәсьәләләргә башкача карарга этәрә. Ул чордагы үзгәртеп коруларның халыкта яклау табуы, компартиянең шактый тиз һәм тыныч властьтан китүе сәбәпләре турында уйланганда әдәбиятның ролен дә билгеләп үтү кирәк. Иҗатлары милли яшәеш белән өретелгән әдипләр, шул исәптән Р.Мөхәммәдиев әсәрләре совет системасының ялганга, алдауга нигезләнүен, бер төрле сөйләп тә, гамәлдә икенче төрле булуын эзоп теле, кайвакыт исә турыдан-туры ачулары белән китап укучыларның милли үзаңын тәрбияләүгә ярдәм итә, шуның белән үзгәртеп коруларны әзерләүгә җитди өлеш кертә. “Кенәри – читлек кошы” җәмгыятьтә урнашкан системаның оешудан алып бүгенгәчә гаделсезлеккә йөз тотуын, ялганның яшәеш принцибына әйләнүен сурәтләве белән сискәндереп җибәрә. Автор власть кешеләрен һәм гади халык вәкилләрен гаҗәеп уңышлы метафора булып торган “арысланнар” һәм “читлектәге кенәриләр” рәвешендә сурәтләве белән системага бәя биреп, аны усал тәнкыйтьли, кире кага һәм киләчәге булмавын ассызыклый.

Р.Мөхәммәдиев “Сират күпере” романы белән, татар милләте язмышын кайгыртып, Мәскәү хакимиятенә каршы чыга алган һәм шул юлда башын салган Мирсәет Солтангалиевкә әдәби һәйкәл сала. Язучы тарихи шәхес образын документаль-әдәби яссылыкта иҗат итүе белән аерым традицияләрне үстерә һәм бу жанрның киләчәктә үсеш юлларын да билгели. Бу юнәлештәге эзләнүләрнең уңышлы нәтиҗәсе буларак алдагы елларда В.Имамов, Ф.Сафин, Ф.Бәйрәмова, Р.Зәйдулла, Р.Галиуллин һ.б. әдипләрнең әсәрләре дөнья күрә. Р.Мөхәммәдиевнең соңрак дөнья күргән әсәрләре – 1993 елда Мәскәүдә булган вакыйгаларны сурәтләгән “Утлы таба өстендә”, яшәешебездәге гыйбрәтле хәл-күренешләрне ачкан “Алланың кашка тәкәсе”, “Үз кешеләр”, төрек дөньясын өйрәнеп, төрки халыкларны берләштерүгә гаять зур өлеш керткән танылган хәйрияче Туран Язган турындагы “Күзачкысыз буран” (2016) әсәрләре тормыш чынбарлыгына тугры калуы, вакыйгаларны җанлы итеп күз алдына бастыруы, мавыктыргыч сюжеты, укучыны рухи киеренкелектә тоту осталыгы һәм чор образын тәшкил итүче геройлары белән киң җәмәгатьчелектә яклау тапты, күпсанлы тиражлар белән төрле телләрдә басылып чыкты.

Әдипнең соңгы вакытта укучыларга килеп ирешкән хикәяләре дөньяга карашын, уй-фикерләре үзгәрешен аеруча тулы һәм эзлекле тоемлау мөмкинлеге бирә. Төрле чорда язылган булсалар да, һәрберсе үткен сюжеты, композицион төгәллеге, автор позициясенең ачыклыгы белән җәлеп итә. Бу яктан Р.Мөхәммәдиев татар хикәя жанрының бөек осталары булган Ф.Кәрими, Ф.Әмирхан, Ш.Камал, Г.Рәхим, Ф.Хөсни, Ә.Еники, М.Хуҗин, Ф.Яруллиннардан килә торган традицияләрне дәвам итә һәм аларны яңа алым-чаралар белән баета, хикәя жанры табигатен киңәйтеп җибәрә. Аның әсәрләренә фикер тыгызлыгы хас, иркен рәвештә диалог һәм монолог төрләрен файдалана, вакыйгаларда төрле әдәби катламнарны үзара ялгап, үреп, яңа хасиятләрен ача. Бу исә хикәя геройларын эш-гамәлләренә бәйле психологик яссылыкта ачу, укучыга эстетик һәм эмоциональ тәэсир итүне арттыру мөмкинлеге бирә.

Язучының бөтен иҗатын иңләп үткән, шул ук вакытта илһам чыганагы һәм күңел ярасы булып туган як, туган җир, балачак иле тора. Бу темага ул кат-кат әйләнеп кайта һәм аны яңадан-яңа яссылыкларда ача. Әдип туган ягын бөтен барлыгы белән ярата һәм сагынып яши. Аның өчен туган җир – туып-үскән туфрак кына түгел, бәлки кадерле әти-әнисе, бергә уйнап үскән яшьтәшләре, тормышка өйрәткән авылдашлары, чишмә-сулары, болыннары белән җанга сеңеп калган табигате дә. “Чияләнгән төен”, “Безнең әниләр бәхете” хикәяләрендә әти һәм әнинең онытылмас образлары алга килеп баса. Тормыш шартлары безне туган яктан читкә алып китә дә, ата-анага булган якынлык гомер буе озата бара. Әлеге аерылу газабы аркасында “ата-ана белән очрашуда бала күңелендә була торган моң”ны автор кичереш халәте буларак ача. Меңнәрнең күңел сыкравы булып калган ата-ана белән очрашу һәм саубуллашу, аны үзгәртү мөмкин түгеллеге гаҗәеп уңышлы ачкыч-метафора булып килгән “Чияләнгән төен” исеменә чыгарыла.

Р.Мөхәммәдиев чынбарлык вакыйгалары аша реализмга йөз тотса да, романтик сурәтлелектән һич тә баш тартмый. Аның истәлек-хатирәләр буларак язылган “Перәникле төшләрем...”, “Фәрештә канаты”, “Күңел күзе” хикәяләре хис-кичереш тирәнлеге, геройның рухи халәтен психологик анализ ярдәмендә ачуы белән игътибарны җәлеп итә. “Күңел күзе” хикәясендә табигать сукыр итеп яраткан Зөфәрнең үзенчәлекле образы тудырыла. Әсәрдә лирик башлангыч өстенлек итә, шуңа да үзәктә кешенең күңел дөньясы, хис-кичереш байлыгы торып, аны үзгә бер моң иңләп үтә. Гармунчы һәм җырчы Зөфәрнең күпне күрүче, белүче, тоючы күңел күзенә сокланып та, әрнеп тә карый хикәяләүче. Җыр-моңга гашыйк егетнең күңелендә ярату бар, ярату яши икән. “Яраткан, ярата алган кеше кызганыч та, бәхетсез дә була алмый ул”, – ди Зөфәр. Ә Еникинең “Матурлык” хикәясендә сурәтләнгән ана белән бала арасындагы рухи матурлыкның башка шартларда һәм яңа төсмерләрдә дәвам ителүен күрәбез бу хикәядә. Маңгай күзеннән бигрәк күңел күзе булган кешенең хис-кичерешләргә бай булуын, дөнья һәм табигать матурлыгын, ярату матурлыгын тоюын искәртә автор.

Халыкның әдәп-әхлагын, иң матур милли сыйфатларын, сагыш-моңын яклап һәм саклап торучы туган як кешеләренә әдип гомере буе рәхмәтле булып яши. Шуннан килә торган тапкырлык-жорлык, яшәеш фәлсәфәсе, җыр-моң аңа таяныч-терәк булып хезмәт итә. Язучы кешеләре белән бергә туган як табигатен, аның җәнлек-хайваннарын да сокланып сурәтли. Гомумән, кеше табигать дөньясы белән аңлашып, үзара ярдәмләшеп яшәгәндә генә җәмгыятьтә гармония булачак, дип саный ул (“Муенсалы күгәрчен”, “Нәни арслан белән ике саескан”, “Алабай”, “Урман карачкысы”).

Ярату, табигать тарафыннан бирелгән сыйфат буларак, еш кына кешенең асылын билгели. Язучының байтак геройлары мәхәббәттә сыналу үтә. Ярату һәм яраттыра белү дә бәхет чыганагы булып тора. “Мадам Анет” һәм “Сания” хикәяләрендә ярату хисе культ дәрәҗәсенә күтәреп сурәтләнә. Хикәяләүче Франция башкаласы Париждан егерме чакрымдагы Изге Женева шәһрчеге зиратындагы атаклы биюче Рудольф Нуриев кабере янында Анет фон Тумен ханымны очрата. Зур булмаган әңгәмәдән аның шулай ук биюче булуы, үзенең Рудисен яратуы һәм хәзер һәр көнне каберенә чәчәк китерүе аңлашыла. Әлеге ханымның “Мин үземне Рудольф белән янәшә куеп, биюче идем, дия алмыйм”,– диюендә Нуриевнең бөеклеген танып, аның таланты алдында баш июе һәм аңа булган хисләренең гаять тирәнлеге чагыла. Мадам Анетның көн саен сәгатьләр буе сөйгәне кабере янында утыруы реалистик әдәбиятта аскетлык күренеше дип бәяләнсә дә, автор әлеге хатын хисләрен шәрык әдәбиятына хас төсмерләрдә, җан мәхәббәтенең суфыйчыл бирелешендә сурәтли. Ә инде реалистик һәм романтик башлангычлар кушылып киткән “Сания” хикәясенең нигезенә билгеле дәүләт эшлеклесе Ринат Смаковның Сания исемле кызга булган үкенечле мәхәббәт тарихы салынган. Гомере буе сөйгәненә тугрылык саклап, аның якты образын йөрәгендә йөрткән герое алдында автор баш ия. Алар мәхәббәтенең шаһиты булган башкорт җыры “Азамат” – сагыш хисен тагы да көчәйтеп, тормыш драмасын ачуга хезмәт итә.

Татар халкы ярату-яратышуны һәрвакыт яшьләрнең әдәп-әхлагы белән бәйләп бәяләгән. Буыннардан буыннарга күчеп килгән мәхәббәт тарихлары да нәкъ менә рухи матурлык аша саф мәхәббәткә лаек булу турында. “Фатыйма апа” хикәясе ике төрле яшәешне бинар оппозициядә тасвирланган конфликтка нигезләнә. Гомере буе сугыштан кайтмаган ирен көтеп ялгыз яшәгән, намусына “кер түгел, тузан да кундырмаган” Фатыйма әбигә колхозга бер атнага эшкә килгән Эльмира фатирга керә. Ягымлы сөйләшүе, эчкерсезлеге, ихласлыгы белән әби аны үзенең яшь чагына охшата. Әмма кызны беренче көнне үк ярты төн үткәч кенә чит кешеләр машинада кайтарып куя. Бу күренеш алдагы көннәрдә дә дәвам итә. Әби моны авыр кичерсә дә, кызның “нур сибеп” торган йөзен күргәч, тынычлана. Соңгы көнне өйгә килеп кергән чит-ят кешене Эльмираның “ирем” дип атавын, өйдә яшь баласы булуын белгәч, Фатыйма әби аң-акылын югалткан кешедәй тораташ катып кала. Нәтиҗә ясауны автор укучыга калдыра.

Р.Мөхәммәдиев хикәяләре арасында кешенең яшәеш фәлсәфәсен ачуга хезмәт иткән тулы бер цикл бар. Без еш кына тормыш авырлыгыннан, заман үзгәрешләреннән зарланабыз, башкаларга төртеп күрсәтәбез. Ә үзебезне ... күрмибез. “Бөҗәк”, “Карак”, “Бәлеш исе”, “Үз кешеләр”, “Шамил абый” кебек әсәрләрне, төрле елларда язылган булсалар да, бер нәрсә берләштерә – җылы урын, төшемле эш яисә матди байлык өчен теләсә нинди әхлакый кануннарны таптап үтәргә әзер кешеләрнең рухи түбәнлеге. “Бөҗәк” хикәясендә С.Щедрин, А.Чехов, Ф.Әмирхан, Ф.Хөсни һ.б. иҗатында урын алган көлүнең уңышлы традицияләре дәвам ителә. Әсәр совет чоры җәмгыятенә сатира булып языла, әмма бүген дә гаять заманча яңгырый. Бернигә дә сәләте булмаган Гаян Баянович түрәләр каршында баш иеп, ялагайлануы белән үзенең кешелек сыйфатларын җуя барса да, коллективта дәрәҗәсе үсә, арта бара. Автор аның кебекләрнең яшәү рәвешен бөҗәккә тиңли. Табигатьне күзәтергә яратучы Гаян Баянович кызыклы нәтиҗәгә килә: “Бөҗәкләрнең һәркайсы ... югары үрмәли икән. Ә инде җил исеп куйса, дәррәү түбән коела бөҗәкләр. Бөҗәкләрдә хикмәт бар”. Әлеге фәлсәфәне тормыш принципы итеп алган герой, моңа кадәр эшләгән директорлар турында мәгълүмат язылган 12 битле дәфтәрнең 11 битенә үзен теркәп куя, ә соңгы битне ертып ала. Әмма бу вакытта арткы рәттә утырган бер егет 12 битле юка дәфтәргә нидер яза башлаган була... Шул рәвешле, әлеге бюрократик системаның кабатланып торуы турында нәтиҗә ясала.

Р.Мөхәммәдиевнең бер төркем хикәяләрендә тәнкыйди башлангыч өстенлек итә. Әдипнең андый әсәрләре я совет чорын, я “кыргый капитализм” алып килгән яшәү рәвешен фашлауны максат итә. “Җавап эзлим” дә хикәяләүче сөт-каймак алырга 37 тиен акчасы җитмәгән элекке укытучысын танып ала. Кайчандыр туган тел һәм әдәбият матурлыгын танырга ярдәм иткән апаны кем шундый хәлгә калдырган? дигән җавапсыз сорау аның җанын телгәли. Халыкта “ата улны, ана кызны белми” дигән әйтем булып, ул яшәп килгән тәртипләр, гадәт-йолалар буталып бетүне аңлата. Яңа җәмгыять шатларында әхлакый кыйммәтләрнең алышынуы туганлык мөнәсәбәтләренең бозылуына китерә. Әдип “Бәлеш исе” хикәясендә ялагайлану, яхшатлы булып кылану өчен туганлык сыйфатын аяк астына салып таптаган Бәйрәмгали белән Миләүшә кебекләрне фаш итә һәм аларның эш-гамәлен ачу катыш әрнү белән сурәтли.

Язучының бөтен иҗаты милләт гаме белән сугарылган. Милли яшәеш ул туган җир, аның кешеләре, әхлакый кыйммәтләр сакланышы, традицияләр дәвамчанлыгы аша туган телгә, халыкның җыр-моңына килеп тоташа. Әдип өчен милләтнең һәр кешесе кыйммәт, шуңа да ул туган телен онытып та үзен татар дип санаучыларны якын итә, аларга ярдәм кулы суза. “Мәҗит абыйдан сәлам...” хикәясендә Американың Нью-Йорк шәһәре читендә яшәүче Мәҗит Гаязетдин улының гыйбрәтле язмышын күз алдына бастыра. Туган җирдән еракта да телен-моңын саклап яшәгән, күңелендә милли хисне йөрткән бу кешегә хөрмәте зур аның. Аңа милләтнең бер улы дип карап, үзара ярдәмләшү юлларын эзли. Ә инде “Ай былбылым...”да татарча белүчеләрне генә татар дип санап, туган телен начар белүче яисә онытканнарны кире кагучы Тайфунга капма-каршы рәвештә, татарча белмәсә дә, татар моңын тыңлаучы Америка банкирын сурәтли. Авторның карашы ачык: без, бер милләт балалары, бер-беребезне кайсы телдә сөйләшсәк тә аңларга тырышыйк. Безнең бүләр нәрсәбез юк. Бер-беребезне югалту җиңел ул, ә бер югалтканны кире кайтару бик тә авыр... Мөмкин булса әле... Шуңа да ул ерак бабасы Саттар исемле булган Сэм Сатерның татарча җыр тыңларга теләвен аңлап кабул итә. Банкирның “Нинди матур җыр.., бер үк җырны.., татар җырын җырладык бит без, ә ... Ай былбылым..., вай былбылым...” дигән сүзләрен милли үзаң чагылышы дәрәҗәсендә кабул итә.

Шулай итеп, Р.Мөхәммәдиев хикәя, повесть һәм романнарында укучы белән җитди әңгәмә алып бара, яшәешнең төрле якларын сурәтләү аша, аны әхлакый һәм фәлсәфи нәтиҗәләр ясауга китерә. Аның серле, әһаңлы теленә, һәр сүзнең тәмен белеп, тоеп язуына сокланмый мөмкин түгел. Иҗаты белән татар әдәбиятындагы үсеш-үзгәрешне, сәнгати эзләнүләр киңлеген чагылдырган әдиптән яңа әсәрләр көтеп калабыз.