Биография Әсәрләр Интервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
 
 

ЯШЕННЕ ТУРЫЛЫЙ БЕЛГӘН ЗАТ

(Күренекле язучы Ринат Мөхәммәдиевкә – 50 яшь)

Хәзер язучы эше яшенне учка чорнап тоту белән бер шикелле тоела. Хикмәт сүзнең бәясе арзанаюда яки, киресенчә, гаять кыйммәтләнүдә генә түгел. Чираттагы азгынлыкны, аламалык, явызлыкны сүз белән генә алдыруы үтә читен – ул шуңа күрә үтә арзанайды. Инде дә хакыйкатьне кистереп, ярып саласың икән, моның өчен кайвакытны башың, җаның белән түләвең дә ихтимал – ул шуңа күрә бик кыйммәтләнде, тетрәндергеч, чирканыч, өшеткеч мисаллары бихисап. Язучылык хәзер менә шуңа күрә яшенне иярләүгә тиң ул.

Әйе, сүзнең кадере китте. Халыкны тамак кайгысы басты. Яисә бәгъзеләрнең череп баю хакына атасын-анасын, иманын сатарга әзер торуы, адәми затлар сөяге аша атлап йөрергә күнегүе, китапны өч тиен бер бакыр хәлендә калдырды. Кая карасаң да, монда көлке, анда фаҗига. Көлкеләре –телевизорда, театр сәхнәсендә, фаҗигасе – тормыш, көнкүреш сәхнәсендә.

Хәер, татар әдәбияты, әдипләре халык, аерым бер кеше мәнфәгате хакын ихлас хаклау уеннан читләшми, юлыннан тайчынмый әле. Бу җәһәттән, язучы Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев иҗаты күз алдында күренекле үрнәк буларак тора. Әйтик, моңа аның чираттагы зур әсәре – «Утлы таба өстендә» дигән романы – бик күркәм үрнәк. Матбугатның төрле басмаларында, китапларда нәшер ителгәнгә күрә, аның эчтәлегенә, каһарманнарына җентекле тукталып шәрехләү хаҗәт түгелдер. Әсәрнең 1993 елгы сентябрь–октябрь айлары арасында мәгълүм вакыйгаларга, аерым алганда, Мәскәүдәге Ак йортны, андагы Дәүләт Думасы депутатларын мәсхәрәләүгә, урамга җыелган халыкны вәхшиләрчә кыйнауга, күпләрне корбан итүгә багышланган. Шунысын әйтү фарыз булыр: әдип, чыннан да, әлеге дә баягы яшенне учына гына урап тотмыйча, аны үз тәне аша фидакяр үткәреп, укучылары җанын афәттән саклап калырга омтылу рухы белән язган. Роман «Утлы таба өстендә» дип тикмәгә генә аталмаган ич инде.

Ә монысыннан алда Ринат Мөхәммәдиев зур танылу алган «Сират күпере» романын язды. Бу әсәр дә язучының дәһшәтле кара-кучкыл болытларга, тармакланып чатнаган яшеннәргә, җиһанны тетрәткән күк күкрәвенә үзенең күкрәген, дөрләп янган йөрәген ачып куеп каршы чыгуына тиң. Вәхши җәллад И. Сталинның үз иле халкын кыруын нәкъ менә татарлар – аның асыл улларыннан берсе Мирсәет Солтангалиевтән ­баш­лап керешүе хакында. Бусы Татарстан радиосыннан спектакль рәвешендә дә тапшырылды, ахыр килеп, Р. Мө­хәммә­диевне Габдулла Тукай бүләге, Төркиянең дәүләт бүләге иясе дә итте.

Күренә ки, әдип очсыз эчтәлекләр, мавыгу-маҗаралар тасвирлау артыннан кумый, ә бәлки язу каләме очын кылдан нечкә, кылычтан үткер Сират күперләре буенча үткәрә, Иманын утлы табаларда сыный. Шуны ук «Кенәри – читлек кошы» дигән романы хакында әйтү дә хак булыр Анысы котырынган бозыклыкны, азгынлыкны аяусыз рәвештә фаш итә, каләм иясен Яхшылык, Матурлык хакына көрәшүче сурәтендә гәүдәләндерә.

Ә гомумән, яхшылыкны, матурлык, кешелеклелек, мәхәб­бәт, табигатьне чагылдырып язганда, Ринат Мөхәммәдиев үзен тылсымлы, игелекле каләм иясе буларак күбрәк таныта.

«Истәлек өчен Гыйлемханга», «Ак кыялар турында хыял» повестьлары, байтак хикәяләре аның чәчмә әсәрләрдә шигърилек тарафдары икәнлеген ап-ачык күрсәтә. Әдәбият түренә ул шундый ният белән аяк атлады да шундый ният белән үз укучылары куенына, күңеленә сыенды, теләктәшлек тапты. Асылда, ул үз холык-табигате белән дә игелекле затлардан. Әдәби тәнкыйть мәкаләләрендә һичбер каләмдәше белән телгә, пычакка-пычак килмәде, үз фикерен ипле, киң, тирән, саллы, дәлилле итеп әйтә, җиткерә белде. Әлеге сыйфатына ул һәрдаим тугрылыклы. Ихтимал, шушы сыйфаты, шушы гадәте, шушы холык-фигыле аны сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе итеп үстергәндер, таныткандыр да. Хәер, ихтимал түгел, ә бәлки тәгаендер, тәгаен. Ул ишле игенче гаиләсендә дөньяга килгән, көн күрмешнең ачысын-төчесен байтак татыган, халык тарихын, хәзерге тормышын яхшы, төпле белә, җөпләп, тасвирлап яза, җанына иңдерә, фикеренә сала. Әлеге нисбәттән аның иҗаты да халыкчанлык хисе белән сугарылган, кешеләрнең үз ышанычларын җуймаска чакырудан гыйбарәт.

Нихәл итәсең, еллар, фасыллар, көннәр-сәгатьләрне авызлыклап, тезгенләп, вакыт тәгәрмәчен тырнакларына күсәк тыгып туктатып булмый. Карасана әле: кайчан гына беренче шигырьләрен сырлаган, беренче мәкаләләренең, хикәяләренең матбугатта дөнья күрүләренең тыелгысыз шатлыгын кичергән Ринат Мөхәммәдиев бүген инде ярты гасырлык гомеренең икенче яртысы таңын каршылый. XX гасыр уртасында туган, ә хәзер шул гасырны түгәрәкләргә дә җыена. Канлы, дәһшәтле, газаплы гасыр. Шул ук вакытта мәшһүр дә, шәүкәтле дә гасыр. Тарихны төзәтеп, үзгәртеп булмый. Аллаһы Тәгалә кодрәте белән дөньяга килгәнсең икән, бар омтылышың, максатың вакыт галиҗәнабына, замандашларыңа кеше икәнлегеңне миһербанлы, өммәтле, иманлы булып кына раслый аласың. Ринат Мөхәммәдиев – шуны тәфсилле раславы белән бүген үк бәхетлеләр кавеменнән.

Иң мөһиме, теләгән шәттә, ул яшенне дә турылый алырдай затлардан. Ул аны, кызган кылыч итеп, Матурлыкка, Батырлыкка каршы мәңге күтәрмәве белән бәхетле булсын.

12 декабрь, 1998