Биография ӘсәрләрИнтервью Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Истәлек өчен — Гыйлемханга

(Хикәя)

Ниһаять, соңгы үрне менеп, тау итәгендә таралып яткан авыл каршына килеп чыкты Гыйлемхан. Туктап калды. Күкрәк тутырып сулыш алды. Күпме гомер җанын иләсләндереп берөзлексез үзенә тартып торган төбәк, балачак хатирәләрен, үсмерчак һәм яшьлек елларының бәгырьгә уелган сукмакларын саклаган җир — туган авыл шушы була... Кулындагы чемоданын язгы йомшак чирәм өстенә куеп, уч төбендәгедәй күренеп торган авылга хәйран озак карап торды ул. Тау итәгеннән үк аккан инеш, аның куеныннан ургып чыккан чишмәләр, аркылыга-буйга сузылган урамнар, тар тыкрыклар— һәммәсе дә үз урыннарында кебек. Ара-тирә бушап калган йорт урыннары күзгә чалына. Моннан, югарыдан караганда, авыз эчендәге бушап калган теш урыннарын хәтерләтә сыман әлеге урыннар. Туган авылы белән алыш-бирешне югалткан, нәсел-ыру тамырын өзгән бер ул гына түгел иде, күрәсең...
Челләдә исеп куйган кайнар җилдәй тәэсир итте бу манзара, күңелендә каршылыклы хисләр уянып алды. Димәк, авылга юлны онытучылар байтак икән әле, дип аклану эзләргә тырышты ул. Әмма тамак төбенә килеп буылган төер тынычланырга ирек бирмәде. Бушап калган йорт урыны теш казнасындагы чокырлар гына түгел шул. Тешнең алтынын, тимерен, фарфорын, үзеңнекеннән аерып булмастаен да куйдыртып була. Ә йорт урыннары — әйләнә-тирәсен тигәнәк, алабута-кычыткан баскан чокыр гына түгел, һәркайсы язмыш дигән сүз. Нәсел чылбырын дәвам итәргә тиешле дистәләгән язмышның, чит җирләрдә җирсеп сагынуыннан уелган яра урыннары алар.
Беренче тәэсирләрен җиңеп, үз-үзен кулга алды ул. Һәм барларга кереште: авылдан кемнәр киткән, кемнәр калган... Өске урамда Кәрам абыйлар урыны бушап калган. Ат караучы иде. Ат җене кагылган кеше. Менә сиңа мә, Кәрам абыйлар нигезе бушаган... Миңзифа апа, Мәрьям апалар да сынган булып чыга — сугышта ирләрен югалтып, мәңгелек толлыкка дучар ителгән хатыннар...
Янәшәдә кырмыска оясы булган, күрәсең, тынгысызланып, аяк-кулларын сыпыргалап алды ул. Кырмыска гына булса икән, Мөгътәсим абыйлар нигезе дә ятим түгелме соң?! Җиде кыз үсеп килә иде ул нигездә. Иң олылары, Миңсылу исемлесе, Гыйлемханнан яшь ярымга гына кече. Димәк, Миңсылу да киткән булып чыга. Ә аның Миңсылу тормыш корган, балалар үстергән йортның тәрәзә йөзлекләрен генә булса да урамнан бер күреп узасы килә иде...
Әле һаман авылның чит-читләрен күзәтә иде Гыйлемхан, туган нигезгә күз төшермәскә тырышты моңарчы. Көтеп алынган бәхетле мизгелне беразга гына булса да кичектереп торырга ниятли идеме, әллә киресенчә, ул тарафка караудан курыктымы... Моңаеп утырган иске җимерек йортны яисә шул йорт торган урындагы буш нигезне күрергә әзерләнгән иде ул. Кырык ел чамасы элек тәрәзәләренә үзе такта кадаклап киткән, канаты салынган коштай бераз чүгә төшеп аны озатып калган иске йорт күренмәде. Аның урынына алты почмаклы яңа йорт калкып чыккан. Үз күзләренә ышанасы килми торды бертын. Аның саен вак кырмыска тынгылык бирмәде, аяк-кул белән генә чикләнмичә, берничәсе яка эченә үк үрмәләргә өлгергән иде инде. Ул да түгел, кул аркасын артыш куагы чәнчеп алды...
Юк, туып-үскән нигезенең буш торуын, җимерек каралты-кураларның сыкрау авазын ишетергә теләмәгән иде ул. Әмма кемдер, башка чит бер кеше, аның туган нигезенә күз явын алырлык йорт салып чыгар дип тә башына китермәде.
Авылга кайткач кемгә төшү, кайда тукталу хәл ителмәгән иде әле. Аяклар туган нигезгә каерды. Су буеннан күтәрелгән тыкрыкның уртасыннан җәт-җәт атлап менде ул. Бер кулына олы кара чемодан, икенчесенә өстендәге костюмын салып тоткан. Гүя аны аяклары түгел, күзгә күренмәгән могҗизалы канатлар, җан ашкынуы алып бара. Авылга килеп чыккан сәер юлчыны танырга теләгәндәй, тәрәзәләргә капланып калган хатын-кызда да, үзе артыннан ияргән малай-шалайда да гаме юк иде аның. Әнә, тагы бераз, тагы ике-өч йорт үтәсе дә аннан... Ул туган нигез бусагасында булачак. Төшләренә кереп йөдәткән нигез бусагасында...
— Абзый кеше, сиңа нәмә кирәк?—дигән сораудан сискәнеп китте ул.
Гыйлемхан, карашын чиксезлеккә текәп, койма читендә үсеп утырган карт каен кәүсәсенә сөялеп тора иде. Әтисе яшь чакта утырткан өч каенның берсе... Фронттан кайгылы хат килгәч, шушы каен төбендә үскән бәбкә үләннәрен тырный-тырный үксегәне хәтерендә. Көтү каршылаган чакта шул каеннан чыбык сындырып алганы өчен югары очның Расих малае белән борын җимергәнче әүмәкләшкәне... Әнисенең: «Каеннар әтиеңнең төсе»,—дигән сүзе...
— Абзый дим, сиңа дәшәм, син чукракмы әллә?! — дип дәште аңар янә теге тавыш.
Капка төбендә шырпы кабыннан китеп алынган чыра белән теш каезлап торган бу ир уртасы кешене Гыйлемхан танымады. Шуңа ни дияргә белмәде, әле үзенең аяк очына, әле ялгыз каенның бирчәеп чыккан калын-кара кайрыларына карангалап торды.
— Чукрак кына түгел, телсез дә ахры...— дип сөйләнде капкадан чыгучы, үзалдына. Гөманлавының дөреслегенә шиге калмаган иде, күрәсең. Шулай да, Гыйлемханның карашыннан күпмедер сынау төсмере сиземләп, бу юлы инде тавышын күтәрә төшеп, тагы дәште:
— Нәмә кирәк дим?.. Чукрак что ли?.. Русчасы чамалы булгангадыр, аның сүзләре бу юлы бермә-бер дорфарак яңгырады.
— Өч каен иде, икесен кая куйдың?—дип, сорауга сорау белән җавап кайтарды Гыйлемхан. Җаныннан саркып чыккан иң авыр сорау иде бу.
Хуҗа кеше каушый төште, хәтта теш казый торган чырасын теленә ябыштырып төкерде. Күрәсең, көтелмәгәнрәк булып чыкты сорау. Ул бит аны телсез-чукрак бер чит кешегә чыгарган иде. Ялгышкан түгелме? Теле дә бар, ишетә дә икән бит. Өстәвенә, әллә кайчан кискән, онытылган каеннарны таптырып маташа. Сәер кеше булып чыга түгелме соң әле бу?..
Хуҗа кешенең бермәлгә югалып торуыннан файдаланып, Гыйлемхан аңарга үз сүзләрен кире кайтарды:
— Синнән соравым... Нәмә кирәк? Чукрак что ли?..
Ирексездән, икәве берьюлы елмаеп куйдылар. Уйламаганда-көтмәгәндә килеп чыккан бу шаярту хуҗа кешегә охшап китте ахры, шундук кулын сузып, Гыйлемхан каршына исәнләшергә килде ул.
— Исәннәрме, абзый кеше?! Нәҗип булам. Бригадир.
— Әйбәт кенә, энекәш, аллага шөкер. Гыйлемхан. Үзем пенсионер.
— Ә-ә,—дип, һава иснәп куйды хуҗа кеше, төс-кыяфәтенә «әллә кем түгелсең икән әле...» дигән бер мәгънә чыгарып.— Җил сугарып, корыны бушка аударып йөрү инде, алайса?.. Тә-әк,— дип сузып куйды шундук, алдагы сүзләренә җавап кайтарыр ара калдырмыйча.— Кай яклардан җил ташлады, пенсионер абзый? Ниләр кырып, ниләр майтардыгыз инде?..
Хуҗа кешенең үз-үзен тотышы, аның сүз сөреше сару кайнаткыч иде. Мыскыл катыш бирелгән сораулар да күңеленә барып тимәде түгел. Шулай да туган авылына кайтып, анда очрап сүз кушкан беренче кеше белән үк ачуланышу башка сыймый. Кешесе дә килде-китте түгел, аның туган нигезенә хуҗа булып калган... Булдыра алганча тыныч һәм ипле итеп җавап кайтарырга тырышты Гыйлемхан:
— Кемерово дигән җирне ишеткәнегез бардыр?.. Шахтада эшләдем. Соңгы арада, җир өстенә күтәрелгәч, балта-пычкы тоткаларга туры килде.
— Шахтер, димәк,— дип җанланып китте хуҗа кеше,— нигә аны баштук шулай димисең? Балта-пычкы, имеш... Пенсионер, имеш... Пенсионер дигән сүз юк авылда. Җегәре бар һәркем эштә безнең. Карты-яше дөнья куа. Пенсия алам дип, кул кушырып утыручы юк. Шахтер!.. Менә монысы башка нәрсә. Шахтерлар почетта!
— Алай икән...
— Ай-һай, чумадан зур синең,—дип, каен төбенә таба ымлады хуҗа, аның саен сөйләшәсе, төпченәсе килеп, һәм бөтенләй уйламаган җирдән, серле генә күз кыса төшеп, сорап куйды.— Акчамы?..
— Анысы да бар...
— Шахтерлар акчаны көрәп ала диләр шул...
Ни дияргә белмәде Гыйлемхан, дәшми калу иде уенда. Әмма авызын ача төшеп үзенә текәлгән, җавап көткән хуҗаның күзләрендәге ихлас, балаларча кызыксынуны күргәч, дәшми булдыра алмады.
— Шахтермы?.. Акча түгел, күмер көри шахтер.
— Ну, күпме?.. Әйт, шулай да күпме төшә?..
Җавап бирмәсәң, менә хәзер буылып үләм дигән сыман кабаланып, сусап көтә иде хуҗа кеше җавапны.
— Күпме дип... Әйбәт кенә эшләп килгәндә дүрт йөз чамасы чыгып бара иде үзе...
Бригадирның исе китмәде андый акчага, күбрәкне көткән иде булса кирәк, кулын гына селтәде.
— Шул тикле җирләргә китеп йөрмәсәң дә эшләп була ич аны. Әнә, минем олы малай Чаллыда эшли, кечесе авылда, комбайнда, билләһигазим, синнән ким алмыйлар. Хатын сыер сава, үзем бригадир,— дип, янә үзенең кемлеген, күкрәк какмаса да, масаю катыш горурлык белән искәртергә кирәк тапты.— Айга шул, уртача, мең тирәсе кайтып тора. Бәрәңгесе, яшелчәсе бакчадан, тегесен-монысын да сатып алмыйсың... Ә инде ит-сөт дисәң...— Мәгънәле генә пауза ясап, муеннан дигәнне аңлатты, бармагы белән ияк турыннан аркылы сызып күрсәтте.— Ну, калганын, калганын сатабыз. Ел тәүлегендә бер-ике төшәдер анысыннан да. Җитә шунда, безгә, мужик халкына...
Сөйләгәннәренә таң калып тыңлаганны, шаккатканны, тел шартлатканны көтә иде бугай хуҗа кеше. Гыйлемханның исе китмәде. Авылда тормышның бөтәя баруын ул болай да чамалый иде. Бригадирның сүзләрен бүлдереп тормады, баядан бирле тел очында торган соравын гына бирергә ашыкты:
— Каеннарның башка икесе корыдымы?
Янә, каян белә соң әле бу чит-ят кеше аның койма читендә үскән каеннарның исәбен, дигән уй кузгалып алды бригадирда. Югыйсә төпләрен куптарып атканга да биш былтыр. Авылга килгән-киткән кешегә охшамаган, танымаса, төсмерләр иде югыйсә...
— Корымады. Кистем,—диде ул, дорфа гына, үзенең берни аңлый алмавына кәефе кырылып.
— Ничек? Ничек кистең?!.
— Менә болай, автопычкы алып чыктым да газга бастым. Шалт бер каен, шалт икенчесе... Өченчесенә өлгерә алмый калдым... Кече малай җылап кайтып керде. Бәләкәй иде шул... «Тимә каенга,— ди.— Мин бит аның әкәен яратам»,— ди...— Һәм, ниһаять, кызыксынуы чамадан ашып, сорарга мәҗбүр булды ул:—Билләһигазим, дим, абзый кеше, син ул каеннарның өчәү булганын каян беләсең?
Тирән сулыш алды Гыйлемхан:
        — Сиңа ни зыяны тиде ул каеннарның? Ничек кул күтәрдең, ни дип кистең син аларны?
Сорауның болай куелуы тәкәббер хуҗага ошап җитмәде әлбәттә.
— Нәмә утырту, нәмә кисү минем эш, абзый кеше. Үз хуҗалыгым.— Ә тагы бертын уйланып торгач, ачыклык кертергә кирәк тапты: — Каен да булдымы агач?!. Аңардан кем файда күргән... Мужик кына булсак та, беләбез... Ну, алмагач яки чия булса, агач башка — эш башка ул чакта. Ашап та, сатып та була аларын. Каен... ул нәрсә? Күз көеге. Башка берни түгел, урманда да үстермиләр ич аны хәзер... Утынга дисәң инде... Утынга бара. Теге икесен мин аның шулай иттем дә. Мичкә яктым. Вәссәлам! Ә хәзер утын кирәкми. Газ!
Хуҗа кешенең теленә салынырга яратуын Гыйлемхан чамалап алган иде инде. Әмма әлегәчә төшенә алмый газапланды: бу аның үзенә күрә  мин-минлегеме, әллә аны үртәргә маташуымы? Шулай да, сүзне икенчегә бору уе белән, хуҗаның салпы ягына салам кыстырырга булды:
— Өйнең шәбен салгансың бит, ә?!
Күз алдында үзгәреп, балкып китте хуҗа. Авыз читләре җәелә төшеп тартышып-тартышып куйды, күзләренә очкын йөгерде, һәм әлеге көтелмәгән борылыштан, ни дияргә белми, югалып йомшарып калды.
— Әллә ошады?—дип сорап куйды ул, үзе дә белешмәстән. Ләкин бу халәт озак дәвам итмәде, үзен кулга алырга өлгерде бригадир.— Мужик кына булсак та, үзебезгә күрә ярап тора шунда.
— Бер дигән ич. Авылда бер дигән йорт...
— «Авылда бер» дип, абзый кеше, арттырып җибәрәсең анысы. «Авылда бер» кирәк түгел безгә.
— Йортың әйбәт, Нәҗип. Мин аны авылга кергәнче үк, тау башыннан ук чамалап өлгергән идем...
— Юк, абзый кеше, безгә авылда бер дигән йорт ярамый, һәрнәрсә дәрәҗәңә күрә булырга тиеш. Әйтик, председательнекеннән уздыра аламмы мин?.. Ярамый! Ярамый, абзый кеше! Председательнеке — персидәтелчә, бригадирныкы бригадирча булырга тиеш. Миндә өйнең сигез тәрәзәлесе булса, аңарда—уникеле. Аңарда «Волга» икән, миңарга «Жигули» да җитеп ашкан. Чама белү зыян итми, юкса...
— Шулай укмы?..
— Айдан төшмәгәнсең ләса... Я, әйт, кайда, кайсы авылда, кайсы шәһәрдә, кайсы илдә нәчәлник кешенең үзеннән уздыручыны ошатканы бар? Син теге, мужик дигәч тә, безне наданга чыгарма, абзый кеше. Без дә алны-артны аерырга өйрәнгән.
— Ә менә безнең шахтада...—дип, чынлап фикер алышырга керешкән иде Гыйлемхан, сөйләргә ирек бирмәде, ярты сүздән бүлдерде аны  хуҗа кеше:
— Беләм, абзый кеше, беләм... Шулай кыланып авторитет яуларга йөрүчеләрне дә беләм. Урламый, эчми, хатын-кыз белән дә чуалмый дип әйтәсең килә... Бәлки, эшкә дә җәяү йөри торгандыр әле?.. Ишеткән бар андыйлары турында да... Ләкин ни өчендер бераздан аларның теге тимер ящикларыннан, сейф диләрме әле, алтын килеп чыга. Әнә безнең районның теге ни начальнигы да җиде-сигез ел үтүкләнмәгән костюмнан йөрде...
Нәҗипнең яман «чире» — әңгәмәдәшенә башлаган сүзен әйтергә ирек бирмичә ярты юлда бүлдерү гадәте Гыйлемханга да күчеп өлгерде ахры... Ул да, аның ни сөйләячәген алдан ук чамалап (хезмәт урыныннан яман файдаланып, ниндидер махинацияләр юлы белән шыпырт кына, яшертен генә еллар дәвамына байлык туплап яткан адәм затлары очраштыра ич кайда да), сүзгә ялганырга ашыкты.
— Бар, Нәҗип дус, кызганычка каршы, андыйлар да бар. Ә менә бөтен җитәкчене бер чыбыктан сөрүең ошап җитми миңа...
Өлкән кешенең үзенә хөрмәт белән дәшүе бригадирга тәэсир итми калмагандыр. Ул да, бер генә тапкыр булса да, үзенең килешкәнлеген белдерүдән тайчанмады.
— Юк, мин әйтмим, бөтенесе бер чыбыктан сөрелгәндер дип... Үзебезнекеләрдән чыгып кына фикер йөртәм. Бардыр... Тик менә аның нәчәлниге рәтле булса, хатынын кая куясың? Ай-һай, яман да була соң нәчәлник хатыннары! Ир-ат мескен нишләсен, колак итен ашап торсалар, буйсынмый да булмый... Бер юрган астында йоклагач, кая барасың. Дөньяны бит, нәләт төшкән, шул хатын-кыз бутый аны...
Килешсә-килешмәсә дә баш кагып торды Гыйлемхан, бригадирның ихластан, чын күңелдән фикер уртаклашуы ошап китте күңеленә.
— Менә минекен генә алыйк,—дип дәвам итте Нәҗип.— Үзе болай, түрдәге креслога җәелеп утырып өйрәтүче дә булмасын ди... Эшен умырып эшли. Өйдә дә җитешә, ул кадәресенә тел-теш тидерә алмыйм анысы. Тик менә шул, нәләт төшкән дидем бит әле, өйрәтергә ярата. Йорт диде, йорт салып кердем. Капка диде, капкасын торгыздым.  Машина да аныңча...  Карар вакыты булмаса да, телевизор алдырды. Төслесен! Билләһигазим менә, маркаларына тикле белеп сөйләшә. Күрәсең, сыер имие тартканда да телевизор барлыйлар... Беркөнне әйтә: «Безнең завферма, ди, өй түбәсен калайдан яптырып куйган, ди. Буяп та җибәргәч,  күз явын алып тора менә, ди.  Ә син. бригадир булып та...» — ди. Шиферын куптарып, калайдан ябарга туры килде түбәне. Менә шулай, абзый кеше, башыңа төшсә, башмакчы буласың икән аны... Бүген иртән тагы яңалык алып кайткан: түбән оч бригадиры өй күтәрткән, ди. Безнекеннән биек түгелме, ходаем, ди. Шуны карарга чыгып бару иде дә, син очрадың...
Ни дияргә мөмкин, бәхәсләшеп тормады Гыйлемхан.
— Алай икән...— белән чикләнде һәм, китәргә җыенып, чемоданына үрелде.
Бригадир да сәгатенә күз төшереп алгач, кузгалырга итте. Шул рәвешле, хушлашырга да онытып, икесе ике тарафка китеп аерылышалар иде инде. Әмма тагы бер мәртәбә туган нигезенә күз салып алган Гыйлемхан дәшми булдыра алмады:
— Нәҗип дус, тәрәзәләрең йөзлексез түгелме соң?..
Әле беренче күрүдә үк, бу йортның кайсыдыр ягы күңеленә бигүк ятып бетмәгәндәй тоелган иде аның. Әмма кай ягы килеп җитмәгән, шушы вакыткача ачык кына төшенә алмый тора иде. Баксаң, тәрәзәләр йөзлексез икән. Дүрт яктан дүрт такта кадаклап куйганнар да, вәссәлам.
— Нәрсә, минем тәрәзәләргә нәмә булган?—дип, берни аңышмый туктап калды хуҗа кеше.
— Тәрәзәләрең йөзлексез икән ич.
— Ул ниткән йөзлек тагы?.. Йөзлекнең мин кыштырдап торганын гына беләм,—дип, үзенең тапкырлыгыннан кәефе булып, елмаеп җибәрде ул.
— Тәрәзәләрнең чит-читләрен бизәкләп эшлиләр... Йөзлек диләрме, кашагамы, наличникмы — хикмәт исемдә түгел.
Хуҗа кеше берни аңламыйча карап торды-торды да кул селтәде.
— Хет син катырма инде башны... Кешенекеннән ким түгелме? Түгел! Нәмә кирәк тагы... Хуш, абзый кеше, хуш! Бар, юлыңда бул...

                                   ***
Туганнан туган апаларында тукталды Гыйлемхан.
— Гыйлемхан... Гыйлемхан энем кайткан минем,— ди-ди куанды апасы, келәт белән өстәл арасын таптарга керешеп.
Язмыш үзенекен иткән: сугыштан кайтмаган ирен гомере буе көтеп берьялгызы чәч агарткан, бөкре чыгарган Дәү апасы тәмам бетерешкән иде аның. Төшереп бәйләнгән чуклы яулык уртасында аркылыга-буйга ергачланган җыерчыклардан гыйбарәт нәни какча йөз утырып калган. Салынып төшкән иңбашларына борчак-борчак бизәк төшерелгән аксыл-зәңгәр күлмәк эленгән. Шул күлмәкнең ике ягыннан чәбе таякларыдай шәрәләнгән калак сөякләре төртеп тора. Менә авам, менә җимереләм дип торган салам түбәле иске каралтыны хәтерләткән гәүдәне бары кулындагы таяк кына тотып тора сыман. Юнылмаган иске таяк аның үз буе кадәр диярлек, һәм ул аңар, таянудан бигрәк, алга авышкан гәүдәсен терәү, сөяп тору өчен хезмәт итә иде, күрәсең.
— Гыйлемхан, Гыйлемхан энем кайткан бит минем,—дип кабатлады ул аның саен. Елмаерга тели иде булса кирәк үзе, һәрхәлдә, чын күңеленнән куанып дәшә иде. Әмма, чатнама суыкта бөрешкән, төсен югалткан чия сыман ирен читләре, эчкә батып күләгәдә яшеренгән күзләре аның күңелендәге куанычка битараф иде. Ыжгырып котырган буранда кыек читендәге чәрдәкләнгән такта тавышыдай калтыранулы аваз бер көчәя, бер сүнә...
— Дәү апам,— дип, малай чактагыча дәште аңар Гыйлемхан. Түзмәде, тулышкан күзләрен күрсәтүдән уңайсызланып, аны уң кулы белән кочагына алды. Кочагына алды алуын, әмма абайламады — әллә апасын, әллә бушлыкны кочаклады. Аның култык астында идәнгәчә салынып төшкән борчак-борчак бизәкле күлмәктән башка гүя һични юк иде. Дөрес, анда олы җан бар иде, әмма тән барлыгын ул тоймады.
— Гыйлем-ха-ан энем кайткан бит,— дип кабатлавыннан туктамыйча, ул өстәл почмагына килеп сөялде, бер кулына ак шадра тастымал алып чәй тәлинкәләрен сөртергә кереште. Үтә пөхтәлек белән барын да җиренә җиткереп хәстәрләде ул. Бераздан, моңарчы сандык өстендә утырган Гыйлемханны өстәл янына чакырып, аңарга таба нәни мендәр салынган урындык этеп куйды. Ак күмәч, шикәр һәм май өстенә капланган чигүле ак тастымал да ачылды. Өстәл түрендә утырган самавыр байтактан кайнап чыккан иде инде, күтәрелгән парда лебер-лебер итеп аның җиз түбәтәйләре сикергәләп тора. Өй эчендә җылылык хөкем сөрә, табында нур балкый иде...
Еракта, бик еракта калган балачак хатирәләре яңарды Гыйлемхан күңелендә. Сагындырып кына кунакка төшә иде ул бу өйгә. Апасы белән җизнәсе аны олы кунак сыман үз итеп каршылар һәм әлеге шул дәү сандык өстенә утыртырлар иде. Сандык өстендә күп утырырга өлгерми, апасы аңар уч тутырып чикләвек китереп бирә. Гыйлемхан, ияләнгән гадәте буенча, кулына чүкеч алып тупсага барып атлана һәм чарт-чорт чикләвек ватарга керешә. Бераздан үзен җизнәсе дәшеп ала (зур гәүдәле баһадир кеше иде аның җизнәсе). Тез өсләренә утыртып «атта» юырттырырлар иде. Малай өчен шуннан да зур бәхет булмагандыр...
Җизнәсенең өстәл каршындагы стенада эленеп торган зурайтылган рәсеменә озак кына карап торды Гыйлемхан. Гомерләр... Нинди кешеләрне алып китте сугыш. Их, әгәр ул сугыш чыкмаган булса, дөнья нинди ямьле булыр иде хәзер. Картлык көнен аның Дәү апасы шундый хәлдә, әлегедәй иске өйдә каршылаган булыр идемени... Әгәр сугыш булмаса... Гыйлемханнар туган нигез таркалыр идемени... Әтисен югалтты. Нәселдәге ир-ат заты кырылып бетте. Окоп казырга барган җиреннән үпкәсенә салкын тидереп кайткан әнисе дә, аны унбиш яше тулар-тулмас чакта, берьялгызын калдырып китте. Әгәр сугыш булмасамы?.. Авылдан бер адым да читкә китәчәк түгел иде ул. Унҗиде яшьлек егет өчен туып-үскән йорт тәрәзәсенә такта кадаклап китү җиңел булгандыр дисезме?!. Киткәндә дә күп булса бер-ике елга, өйләнер һәм сыер сатып алырлык акча юнәтү нияте белән генә кузгалган иде ул. Өйләнүен өйләнде, сыерсыз да яшәп була икән җирдә, тик менә туган авылга кайтыр ара табылмаган. Гомер узган да киткән... Бер түгел, ун табылыр иде кайтып килер вакыт. Башта, бераз акча юнәткәнче, диде. Аннан өйләнеп үк куйды. Хатын дип, хатынның туганнары, балалар дип, узган да киткән вакыт. Берөзлексез хәтерендә йөреткән туган авылга өлеш чыкмаган, авыл үземнеке—качмас, дип уйланылганмы?! Хәер, монда кеме бар иде соң аның, хатынын, балаларын ияртеп кемгә кайтып төшәргә тиеш иде ул? Аркылы такта кадакланган җимерек, ташландык өйгәме?..
Хатыны көньякныкы, Кара диңгез буенда туып-үскән иде аның. Шахтерлар өчен салынган пансионатка барган җиреннән очратты һәм алып та кайтты ул аны. Ел саен, чираттагы ял җиттеме, аның туганнарына юл тоттылар. Кайтып керсә, шахтер кияүләренең бер алдына, биш артына төшеп торырлар иде. Зур бакча, бакча уртасында ике катлы йорт. Йортның идән астында баз, ә базда булмаган нәрсә юк. Кош-корт, ким дигәндә өч баш дуңгыз—сый-хөрмәт тулып тора...
Кара диңгез ярын ел да сагынып кайта иде. Хатын, балалар турында әйткән дә юк... Авылын да сагынмады түгел, сагынды Гыйлемхан. Әмма бу эчтән яну, яшертен сагыну иде, гаиләсенә әйтүдән уңайсызланды ул хакта. Гомумән, хатынын, соңрак балаларын үзенең туган авылына ничек итеп тартырга белмәде ул. Диңгез яры белән тиңләшү, сүз көрәштерү мөмкин идеме соң?!
Гомер узганы сизелми калды. Инде уллары-кызлары үз тормышларын корып, төрлесе-төрле якка таралышты. Онытканда бер бәйрәм белән котлаган открыткаларыннан гайре хәбәрләшкәннәре дә юк диярлек. Акча-фәлән кирәксә генә инде... Хатынын элеккечә Кара диңгез тартты. Ә ул менә гомерендә беренче кат, тавыш-гауга һәм үпкәләшләр бәрабәренә булса да, диңгез тартуын җиңеп, туган авылына кайтты. Алдагысын күз күрер...
Стенадагы фоторәсемнәргә текәлеп уйга чумган икән. Дәү апасы дәшми генә аңарга каршы утыра. Уңайсызланып куйды Гыйлемхан, җылы өй түренә узганына ни гомер, ә рәтле-башлы хәл белешкәне дә юк әлегәчә. Дәү апасы ике кыз үстергән иде бит. Алар кайда, алар ничек?..
— Хәзер би-и-ит,—дип, җырлагандай суза төшеп, ипле генә сүз башлады карчык. Тавышы бик зәгыйфь ишетелсә дә, аңлашыла иде.— Балалар хат язарга яратмый инде анысы. Кайта да алмыйлар. Оныкларым гына үскән чакта «бәбүсә» дип әткрет җибәргәли торган ие. Алар да күптән үсеп җитте. Оныттылар хәзер... Юк, рәнҗемим, рәнҗемим. Үзләре генә исән-сау була күрсеннәр дә, балаларының балаларын сөяргә насыйп булсын үзләренә, дип көненә өч мәртәбә дога кылам...
— Алай икән...—дип көрсенеп куйды Гыйлемхан. Дәү апасының үзеннән шактый ук өлкән кызларын исемнәре белән хәтерләми иде инде ул. Шуңа ничек итеп сораштырырга, ничек хәлләрен белешергә җай таба алмый торды.— Кызларың соң, Дәү апа, ерактамы, кай якларда?
— Хәзер би-и-ит, адәм баласының барып чыкмаган җире юк,— дип, яулык читен, ияләнгән гадәте буенча, иягенә таба тартып куйды ул. Ипле генә сөйләргә кереште:— Минем кызлар да шул — берсе әшрикъта булса, икенчесе мәшрикъта. Олысы, Гөлчирәсе, Бохарада яшәп ята. Бала-чагасы да шунда. Зу-ур бакчалары да бар икән, алмасын-хөрмәсен үзләре үстерә икән. Болай, кайтып күренмәсәләр дә, кияү әйбәт кеше икән үзе... Гөлсинәсе Кимероуда инде аның, ире шахтыда, бик зур кеше диләр...
Дәү апасы үзенең кияве шундый зур эштә эшләгәнне әйтеп, күңеле булганын һич яшерми, бераз туктап торды. Чәй йотып алды. Ә Гыйлемханның чәч төпләре чемердәп куйды. Дәү апасының кече кызы, туган тиешле апасы, белән бер үк шәһәрдә гомер итеп ятышлары икән ләса. Күрү түгел, ишеткән-белешкәннәре дә юк. Колагына ишетелә дип тора, кабатлап сорады. Шунда, Кемеровода икән, бәлки күрше урамда ук яши торганнардыр, кем белгән бит аны. Кая барып чыктык соң без?!. Нәрсә булды безнең белән?! Нигә шул кадәрле гамьсез икән бу адәм баласы, дип үз-үзен битәрләде ул. Ә Дәү апасы сөйләвендә булды:
— Кызым белән бик әйбәт торалар. Үзен эшләтмичә, өйдә генә тота икән. Бер малай үстерделәр. Пәрәхудка укып, әмериканнарга тикле йөзеп йөри икән. Атналар-айлар буе балык тоталар икән... Балыгы юктыр инде аның, балыгы булса, ул тиклем йөрмәсләр иде... Балыкны әйтәм, хәзер ул безнең инештә дә калмады бит инде. Исән генә була күрсеннәр...
— Гөлсинә хат язамы соң, апа?—дип, Кемеровода яшәгән кызы хакында бер-бер мәгълүмат аласы килеп, сорарга ашыкты Гыйлемхан. Барысын белеп торгач, әллә хәбәрләшеп торалармы икән дигән уй туып алган иде.
— Хәзер би-и-ит, балалар хат язарга яратмыйлар,— дип, кызын акларга ашыкты ул яңабаштан.— Анысы тормышка чыкканчы гына язды, хаты килмәгәнгә күп, бик күп икән инде... Бер егерме еллар бардыр. Ара да якын түгел, вакыты да юктыр инде...
«Соң, Дәү апа, шул гомер хатлары килми торгач аларның хәлләрен, оныгыңның кемгә укып, кем булуын, кай якларга йөзүен каян белеп торасың?»—дип сорыйсы килгән иде Гыйлемханның. Әмма үз-үзен тыяр көч табып өлгерде. Карчыкның байтак гомерләр кызларыннан хат-хәбәр алганы булмаган. Ә менә күңеленнән ул алар белән берөзлексез сөйләшеп, хәбәрләшеп яши икән. Һәм үз хыялы җимеше булган шул хәбәрләргә юанып, шуларны чынга санап, берьялгызы тик яши бирә. Кызлары хакына яши, үзен күптән оныткан кызлары хакына...
Гөлчирә белән Гөлсинә бу хакта белмиләр, әлбәттә. Алар инде әниләрен күптән җир куенында дип саныйлардыр, бәлки. Үзләрен карынында йөртеп, тәрбияләп үстергән газиз ананы оныткан ул хатыннарны ничек җир күтәрә?.. Мөгаен, алар үзләре дә ана яисә күптән әби дә булып өлгергәннәрдер. Үчти-үчти итеп оныкларын сөя, тәрбияли, аларны әхлакка өйрәтә торганнардыр. Дистә еллар дәвамына газиз анага кош теледәй хат язып сала белмәгән балалардан нинди тәрбия?.. Ул сабыйлар кем булып үсәр икән?!
Шундук, эчке бер сиземләү белән туктап калды Гыйлемхан. Ә үзең?.. Үзең кем, дигән сорау китереп сукты аның чигәсенә. Башкаларга гаеп ташлау җиңел ул... Туган авылыңнан чыгып киткәнеңә күпме иде?.. Син дә балалар тәрбияләдең түгелме, әлегәчә оныкларыңны үчти-үчти итәргә ашкынып торасың! Әллә син үзең ерак киткәнсеңме алардан?.. Синдә дә бардыр ич ул намус, вөҗдан, хәтер! Нигә дәшмисең?! Авылыңа кайттың да изгегә әверелдеңме?! Кайтуын кайттың, әмма сине монда танучы да юк бит хәтта. Туган авыл дип лаф орма, алар өчен син юк инде. Күптән онытылган, хисаптан чыккан. Әллә бар, әллә юк син алар өчен. Үз нигезеңдә кем урнашып, кем яшәгәнлеген дә белмәдең ич әлегәчә... Дәү апаңның да исәнлеген аның  бусагасын атлап кергәч кенә белдең ич син. Аның дөньяда булу-булмавы хакында башыңа да китереп карамадың шул көнгәчә... Кайтып баш орыр урының булмагач килеп чыктың монда... Нәрсә, сукмагыңа мендәр салып көтүче бар дип белдеңме?.. Тот капчыгыңны...
Ташкын булып өстенә ишелгән, җир тетрәү булып убылган сораулардан аны Дәү апасы йолып алды:
— И-и-и, Гыйлемхан, Гыйлемхан...—диде ул, дәшми утыруыннан уңайсызлык кичереп. Көлсу туфрак төсенә кергән коры тире һәм шул тире өстенә чыгып шәлберәешкән кан тамырларыннан гына гыйбарәт кулы белән аңарга таба үрелә төште. Гүя, еракта калган еллардагыча, аның башыннан, тырпаен торган колакларыннан бер сыйпап алырга талпынуы иде.— Менә бит, син дә кайтып төштең, алланың рәхмәте төшкере.
— Апа, Дәү апам,— дип суырылып урыныннан торды Гыйлемхан. Сак кына апасының иңбашына кагылырга итте ул, әмма бармак йөзләре янә күлмәктән гайре һични тоймады, һәм шул калкынудан кире утыра алмады, башын салындырып болдырга чыгып китте.

                                       ***
Иске каралты-кура тирәсендә җанын кая куярга белми йөргән көннәренең берсендә көтелмәгән табылдык очрады аңар. Дәү апасы келәтендәге шүрлекләрнең берсендә торган тартмага күзе төште. Имән тактадан эшләнгән бу тартма аның әтисенеке иде, анда балта остасының эш кораллары тутырылган. Шунысы гаҗәп: күпме еллар үткән, әмма балта, өтерге, төрле нечкәлектәге пычкы һәм бораулар, шактый ук тутыккан булуларына да карамастан, көйләгәндә-хәстәрләгәндә эшкә ярарлык иделәр әле.
— Йортыгызны сүткәндә хуҗа булып калган Нәҗипнең хатыны төшерде,— дип аңлатты Дәү апасы.
Эш кораллары тутырылган тартма гына түгел, күпкә әһәмиятлерәк иде аның өчен бу табылдык. Ата-бабадан калган иң кадерле ядкарь... Канатланган сыман хис итте ул үзен, рухланып китте,  матур уйларга бирелде. Сапларын алыштырып, тарттырасы-иплисе җирләрен карап, чарлап куйгач, җан керде эш коралларына. Ә тартманың өске почмагына кыстырылган, әтисенең иң кадерләп саклаган эш коралы — артыш саплы пәкегә берни булмаган диярсең: бүген саплагандай таза сакланган, чалгы очыннан эшләнгән пәкесенә хәтта тутык та кунмаган. Хәзер үк кулыңа ал да кәрнизләргә, тәрәзә йөзлекләренә бизәк уярга кереш, сынатачак түгел. Менә нинди табыш... Димәк, бу эш кораллары аны көткән булып чыга, еллар белән хисаплашмый көткән.
— Рәхмәт... Рәхмәт...—дип, бер үк сүз кабатлады ул үзалдына. Кемгә әйтелә ул рәхмәт: әлеге эш коралларын ясаган әтисенәме, бабасынамы, әллә аларны саклап тоткан Дәү апасынамы, имән тартмага яисә эш коралларының үзләренәме — аңламассың.
Табылдыклар арасында аны аерата куандырганы ярым ай сыман бөгелеп торган артыш саплы пәке иде. Гади пәке генә түгел ул, теләсә нинди катлаулы нечкә эшләрне башкарып чыгу өчен көйләнгән эш коралы. Әтисенең ул корал белән ничек горурланганын яхшы хәтерли, шул пәке очы белән аның юкә тактага бизәкләр уйганын бер генә тапкыр сокланып күзәтмәгән Гыйлемхан. Шуңа ул аны кулына алып озак кына сокланып карап торды. Артыш саплы пәке аңар бәхет китерергә, югалтканнарын кире кайтарырга тиеш тоелды, шуңарга чын күңелдән ышанды ул.

Эшне Дәү апасының йорт-җирен аякка бастырудан башлады Гыйлемхан. Балачакта бергә уйнап үскән, бергә эшләп үскән дусты, авылдашы, берничә чакрымда гына урнашкан зур урман хуҗалыгында директор булып эшли икән. Шуны ишеткәч тә, ике уйлап тормый, аның янына китте. Очрашты, күреште... Һәм ике-өч көн дигәндә зур «КамАЗ»га бүрәнә һәм такта-борыслар төяп апасының ишегалдына кайтып керде. Директорның үз кеше булуыннан файдаланып түгел, һәр бүрәнә, һәр тактасына кәгазь яздырып, сатып алды.
Нәселдән, ата-бабадан килгән һөнәр җене кузгалды Гыйлемханда. Мактаулы исеме булган балта остасы иде аның әтисе. Сугыш алды елларын искә төшерде ул. Халык яңа тормышның асылын аңлап, җиң сызганып эшли, аякны киң җәеп яши башлаган гына еллар иде. Йорт җиткерүчеләр, каралты-кура яңартучылар күзгә күренеп артып киткән чак. Аның әтисенә авылдашлары гына түгел, бөтен тирә-юньнән килә торганнар иде. Яңа өйнең кәрнизен, тәрәзә йөзлекләрен генә булса да аңардан эшләтергә тырыштылар.
Нинди бизәкләр, чәчәк-кош рәсемнәре, ай-йолдызлар сурәте чигеп эшли иде ул аларны. Кул арасына керә башлаган бердәнбер улы Гыйлемханны да үзеннән калдырмады. Такта башы тотып тору өчен генә түгел, сигез-ун яшьлек малай кулына үзенең пычкы, өтерге-борау ише, башка һичкемгә тоттырып та карамаган иң кадерле эш коралларын ышанып тапшыра иде ул. Хәтта артыш саплы пәкесен дә... Кат-кат өйрәтеп, үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен төпченеп аңлатырга омтыла иде, мәрхүм.
Әтисе ясаган тәрәзә йөзлекләре калмаган инде авылда. Урамнарны кат-кат урап йөрсә дә, әтисе кулын очратмады Гыйлемхан. Кырык-кырык биш ел эчендә авыл өр-яңадан сүтеп корылган диярсең. Элеккегеләре белән чагыштыргысыз зур-иркен йортлар калкып чыккан. Инде усак бүрәнәләрдән генә түгел, бу яклар өчен сирәк эләгә торган, чәере алынмаган нарат яисә кирпечтән үк җиткерәләр икән йортны. Әмма шунысы гаҗәп, авылда, күз явын алырлык түгел, хет азмы-күпме матур дип әйтерлек ник бер тәрәзә йөзлеге, ник бер кәрниз күренсен. Менә дигән йорт җиткерәләр, ә кәрниз, тәрәзә йөзлекләренә, капка-коймаларны чәчәкләп-чуклап бизәүгә берәүнең дә кулы җитмәгән— шомартылган нарат тактаны буйдан-буйга кадаклаганнар да куйганнар. Ничек аңларга белмәде ул моны...
Черегән бүрәнәләрен алмаштырып сипли торгач, атна-ун көн дигәндә Дәү апасының терәүгә калган иске өен аякка бастырды ул. Күтәрешергә кирәк чыкканда җәйге ялга кайткан, өйалды түбәләренә менеп кояшта тәнен каралтучы күрше егетен дәште. Механизатор егетләр аңа менә дигән ярдәмче—домкратларын биреп торды. Ярдәм кулы сузудан берәү дә тайчанмады. Шулай итеп, җиргә чүккән иске йорт яшәреп, күкрәген киерә төште. Түбә җимерелер хәлгә җиткән иде,  анысын өр-яңадан сүтеп япты. Кыекларын, кәрнизләрен кулыннан килгәнчә матур итеп, хәтта бизәкләр салып эшләргә тырышты.
— Кирәкмәс иде, Гыйлемхан, көчеңне юкка куясың,—дип карышты Дәү апасы әледән-әле.—Ашын ашаган, яшен яшәгән бит инде мин...
— Юкка түгел, апа, синең өй матур булырга тиеш...
— И-и-и, Гыйлемхан, Гыйлемхан,— дип дәшә ул тагы, бертын аның кәрниз тактасына төрле зурлыктагы бораулар белән бизәкләр уйганын күзәтеп торгач.— Койган да куйган дим, тач атаң икәнсең... Ничек онытмадың, кулыңа балта-пычкы йогып кына тора икән бит?..
— Үземә генә дә, апа, ике тапкыр өр-яңа йорт салып чыктым мин анда... Агачтан җиткердем, авылча итеп. Кулга корал алып йорт җиткерү ир-ат өчен үзе бәхет ич ул, Дәү апа...
— Син инде, Гыйлемхан, алай чуклар ясап торма, азапланма дим...
— Булгач-булгач матур булсын, кем өе дигәндә, минем Дәү апамныкы диярлек булсын,—дип, кул аркасы белән маңгай тирен сөртеп куя, гәүдәсен турайта төшеп, билен язып ала Гыйлемхан.
- И-и-и, Гыйлемхан, Гыйлемхан...— дип, үзалдына көйли-көйли бакча капкасыннан чыгып югала карчык.
Тәрәзә йөзлекләренә ул иң соңгы чиратта гына кереште. Аның өчен үтә җаваплы эш иде бу. Эш кенә дә түгел, сынау. Сынауның да ниндие әле. Үз-үзен ул хәзер бары тик эшләгән эше белән генә күрсәтә, раслый алачак иде авылдашлары каршында.
Баш күтәрми, ял белми өлгеләр әзерләде. Сызды, бозды. Яңадан сызды... Ләкин үзенекен итте. Толь кисәкләренә төрле-төрле бизәкләр төшереп чыкты. Бары шуннан соң гына берсеннән икенчесе нечкәрәк пычкыларын эшкә җикте, бораулар төрле-төрле бизәкләр уйды. Артыш саплы пәке дә кулына йогып кына торды, ни теләсә шуны башкарып чыгарга ярдәм итте. Ясаган йөзлекләре болындагы чәчәкләрне хәтерләтә торган булып чыктылар. Чәчәкләр һәм тәлгәшләр өстенә як-яктан сандугач сурәтләре килеп кунды. Шуларны буяп җибәргәч, йортның йөзе яктырды, нурланып балкырга кереште.
— Бу нәрсә, тавык кетәклеге буламы?..—дип дәште аңар әлеге дә баягы бригадир, урам уртасында туктап калган «Жигули» тәрәзәсеннән башын чыгарып.
Урындыкка басып соңгы йөзлекне урнаштырып әвәрә килгән чагы иде Гыйлемханның. Чакырмаган җирдән килеп чыккан бригадирның төртмәле сүзенә игътибар итмәскә тырышты ул.
— Телеңә салынырга өлгерерсең, әйдә, бер ярдәмең тияр, тотыш әле,—дип җавап кайтарды җилкә аша. Шунысы гаҗәп, бригадир карышмады.
— Куркыттым дип уйлый күрмә, болай, үз итеп кенә тотышсам инде,—дип, сөйләнә-сөйләнә чыкты ул кабинасыннан.— Мужик кына булсак та, әдәп бар әле бездә. Өстәвенә син үз кеше икәнсең ич... Нәмә дип аны теге көнне миннән яшереп маташтың? Синең ашландык нигезеңне яңартучы икән бит мин... Рәхмәт тә әйтми китеп бардың...
— Чүкечне бирсәңче... Бераз күтәрә төш. Тагы... Тагы бераз. Булды. Селкетмә, шулай гына тот,— дип әмер биреп торды Гыйлемхан һәм колак артына кыстырылган эре кадаклар белән тәрәзәгә йөзлекне ныгытып та куйды.
— Өлкән кешегә булышуның зыяны тимәс, саваплы эш,—дип, үзенчә шаяртмакчы булды бригадир.
— Син шундый сүзләр беләсеңме?!

— Белмәскә... Син нәмә, безне, мужик кына дигәч тә...
— Үз апам ич, мин булышмый, кем булышсын.
— Башкаларга булышмас идеңме?—дип, хата сүз әйтүдә тоткан кеше сыман, эләктереп алды бригадир.— Әйтик, менә миңа?..
— Нәрсә, сиңа да ясаргамы? — дип, үзе ясаган тәрәзә йөзлекләренә ымлады Гыйлемхан.
— Һәй, абзый кеше,— дип, чертләтеп читкә төкереп алды бригадир һәм канәгать елмая төшеп тезеп китте.— Билләһигазим, сәер кеше икән син... Ни пычагыма кирәк соң бу нәмәрсә? Кеше көлдерергәме? Аны куйдырудан ни файда миңа, я әйт, ни дәрәҗә?..— Бераз гына туктап алгач, шаярусыз-нисез өстәп куйды.— Әллә ыштанны салдырырга җыенасың инде минем?..
— Сиңа болай, бер тиенсез, бушка гына ясап бирәм,—дип ихластан аңлатырга, шулай кирәклегенә төшендерергә теләде аны Гыйлемхан.— Үзең әйтәсең, әнә, син дә бит чит-ят кеше түгел, Нәҗип.
— Башны катырма, абзый кеше. Кирәкми!
— Мин сиңа тагы да матуррак итеп эшләрмен. Урамнан узган кеше хәйран калырлык булыр. Кем өе дигәндә, Нәҗипнеке дип мактанырлык, менә күрерсең...—дип, салпы ягына салам кыстырудан да тайчанмыйча үгетләргә кереште, күндерермен дип уйлады ул аны.— Мондый гына түгел. Яңа өлгеләр әзерләрмен... Чигеп ясалгандай булыр, Нәҗип. Синең яңа өйгә ул, күрерсең, аеруча килешеп торачак.
— Булды. Бетте!—дип, биш бармагын киң җәеп ике кулын терәп куйды, каршы төште бригадир.— Ясыйм, имеш... Чигәм, имеш... Беләсең килсә, абзый кеше, өй түгел, кулъяулык та чикмиләр хәзер. Заман башка, мода башка. Бетте, бу хакта сөйләшмибез.
Кинәт борылып, фырт кына, машинасына таба атлады ул. Кузгалып киткәндә, Гыйлемханны үртәгәндәй, әллә масаюы гына булгандыр, күзен кыса төшеп елмаерга да онытмады.
...«Заман башка, мода башка», имеш... «Кулъяулык та чикмиләр...» Соң, чикмәсәләр... Димәк, начар! Матурлыктан кемгә зыян тигәне бар? Байлык, муллык белән генә бармый дөнья. Булсын, алары да булсын, әмма алар матурлыкка киртә түгел. Соң, мода башка булса, моданы бит кире кайтартып та була. Матурлыкның урыны түрдән булырга тиеш, дип фикер йөртте ул. Бригадир сүзләре нык кына рәнҗеткән иде үзен.

Гомерендә бер тапкыр чигелгән кулъяулык бүләк иттеләр аңарга. Анысын да кулга түгел, кичен эштән кайтуына капка келәсенә элеп киткәннәр иде. Сугыш тәмамланган елның икенчесендә... Үтүкләнгән, пөхтә генә дүрткә бөкләп кәгазьгә төрелгән кулъяулык иде ул.
Яшьлегенең иң кадерле истәлеге итеп саклады ул бу кулъяулыкны, туган җирдә бөреләнеп тә чәчәк атарга өлгермәгән беренче хисләре ядкаре итеп. Әле дә булса кулъяулык аның куен кесәсендә йөри. Кайчандыр егет җанын иләсләндереп торган хушбуй исе инде күптән очып югалган, әмма яшел челтәрле ак кулъяулык читенә чигелгән күкчәчәкләр һаман да булса саф, үзләренең табигый төсендә саклана.
Күкчәчәк... Аның яшьлегедәй гади чәчәк. Моннан дүрт дистә еллар элгәре энә тотып сукыр лампа каршында төннәр буе утырган авыл кызының тәүге хисләредәй саф һәм эчкерсез чәчәкләр. Күкчәчәкләр...
Кулъяулыкның икенче бер почмагына, кыйгачлап, алсу ефәк җептән сүзләр чигелгән: «Истәлек өчен — Гыйлемханга. М. дан».
...Миңсылу бүләге иде бу. Үсмер кызның төн йокыларын калдырып әзерләгән, атналар-айлар буе тиешле кешесенә ничек тапшырырга белми йөдәгән беренче һәм ихлас бүләге... Миңсылу бүләге. Шунысы үкенечле, ә ул аңар, кулъяулыгыңны алдым дип, күреп бер рәхмәт тә әйтә алмады бит. Китте... Кайтырмын дигән иде... Аның китүен әлеге чиккән кулъяулык хәтта ашыктырды да булса кирәк. Ашыгыч рәвештә юлга әзерләнүе тизрәк кире әйләнеп кайту теләгеннән иде. Әмма шул китүдән кире кайда алмады. Китте дә югалды. Миңсылуны да онытты, авылын да... Оныту идеме икән бу?.. Алар бит берөзлексез аның күңелендә булды. Ләкин тормыш агымы шундый итеп эләктереп алды, ияртеп китте ки, үз-үзенең кай тарафка акканын, кая килеп чыгачагын абайлар ара да калмады. Гомер узды шулай. Ә хәзер, әнә, Миңсылу яшәгән өйнең нигезендә алабута белен кычыткан үсә...

                                          ***
Урман хуҗалыгыннан яздырып алган сөян такта бетмәгән иде әле. Вакытын бушка уздырмады Гыйлемхан, икенче көнне үк тәрәзә йөзлекләре ясарга кереште. Үзенең туган нигезенә, шул нигездә төпләнгән бригадирга дип, атап ясады. Атналар буена ишегалдыннан чыкмый әвәрә килде. Кисте, ышкылады, кулына карандаш алып такта өстенә сурәтләр ясады. Аннан янә пычкы, борау эшкә кереште. Артыш саплы пәке иң нечкә чигелешләргә җан өрде... Ким дә түгел, артык түгел, төгәл сигез йөзлек ясады. Тәрәзә каршында дәшми-нитми генә ак яран гөл чәчәкләре артыннан ишегалдына текәлеп утырган Дәү апасыннан башка һичкемне күрмәде ул бу көннәрдә.
Үз эшенең нәтиҗәсен күрү, мөгаен, кешенең иң олы горурлыгыдыр. Тәрәзә йөзлекләрен каршыдагы коймага терәп тезеп чыкты да болдырга барып сәялде Гыйлемхан. Ниһаять, иркен сулыш алды... Күңелдәгечә булган иде, нәкъ хыялыйдагыча... Туган якка бер әйләнеп кайтса, йорт җиткерү һәм тәрәзәләренә әнә шундый якты йөзлекләр ясап кую күптәнге хыялы иде аның. Үз өен генә түгел, бөтен урамны матурлап, авылга нур, яктылык һәм ямь өстәп торсын ул ясаган тәрәзә йөзлекләре. Узып барган һәммә кеше күрсен, тукталып сокланып карап торсын. Туган ягының иркенлеген, аның урман-болыннарындагы чәчәкләрнең төрлелеген сыйдырырга тырышты ич ул аларга. Нәкъ хыялындагыча итеп... Күрсен, соклансын сабыйлар. Яшьләр, өлкәннәр карашларын аера алмый торсын... Матурлыкның берәүгә дә зыян салганы юк. Мондый тәрәзә йөзлекләре авылның элек-электән мактанычы иде. Онытылмасын, яңарсын шул гадәт. Күзләр, күңелләр тупасланмасын. Матурлыкка табыныр вакытлары калсын авылдашларының...
Әнә шундый тәрәзә йөзлекләре ясау турында хыялланган иде ул. Үзенә булмаса, туган нигезенә ясады. Ул ал арны иртәгә үк таң белән меңгереп урнаштырачак. Таң атканда иртәнге кояш нурларында ул ясаган тәрәзә йөзлекләре аеруча бер матурлыкка төренеп яши башларга тиешле иде аның уйлавынча.
Шулай итте дә. Икенче көнне иртүк, әле көтү куганчы ук, кичтән белешеп куйган атны җигеп кайтты ул. Тәрәзә йөзлекләрен сак кына күтәреп арбага төяде. Бер-берләренә ышкылып, бәрелеп төсләре китмәсен, ватылмасын өчен араларына иске одеял, капчык ише нәрсәләр кыстырды һәм кузгалды... Үзенең туып-үскән нигезенә төбәп кузгалды... Теге чакта аның тәкъдимен чынга алмаган, көлгән иде бригадир. Бүген башкача сөйләшер. Гыйлемхан ясаган тәрәзә йөзлекләрен генә күрсен...
Дилбегә очын кулына урап арба белән янәшә атлады ул, утырып тормады. Утырыйм дисә, урын бар иде арбада. Атка авыр булыр дигән уйдан да түгел. Үзенә урын бар, күңеленә кысан иде арбада. Кош булып талпынган җаны сыешмады.
Киң урамның уртасыннан барды алар. Ат ашыкмады. Хәер, аны куалаучы да булмады. Тын гына, ипле генә атлавын белде ат, гүя төнге йокысыннан арынып җитмәгән иде әле ул. Ә аның белән янәшә атлаучы чал чәчле ир-ат инде арбага гына түгел, киң урамга сыеша алмый башлаган иде сыман... Бил һәм гәүдәсенә төшкән еллар йөге дә онытылган, күкрәкне киерә төшеп, әле иртәнге йокыдан арынмаган авыл урамын урталай ярып бара ул. Кәеф күтәренкелеге, күңел көрлеге, үз-үзеннән канәгатьлек аның килеш-килбәтеннән һәм һәр хәрәкәтеннән күзгә ташланып тора. Ничә еллар аерылып торганнан соң, әле беренче тапкыр, менә шулай күкрәк киереп атлавы иде аның туган авылы урамыннан.
«...Күрәсезме, кайттым! Туган авылыма кайттым,— дип дәшә сыман ул авылдашларына.— Сез мине танымаган булдыгыз, оныткансыз. Ә мин исән-сау. Онытмадым сезне, кайттым. Сезгә кирәгем дә чыгарга тора әле менә... Балта остасы Габделхак турында ишеткәнегез бардыр, булмый калмас. Мин шуның улы булам менә, Габделхакның бердәнбер улы Гыйлемхан. Аның эшен дәвам иттерергә тиешле кеше. Соңгарып булса да кайттым, кабул итегез!.. Күрәсезме, тәрәзә йөзлекләре алып барам. Иң элеккеләре — туган нигезгә. Анан сезгә дә булыр. Күкрәктә дәрт, беләктә җегәр җитәрлек әле минем... Габделхак улы Гыйлемхан үзенең туган нигезенә тәрәзә йөзлекләре куярга менеп бара, күрәсезме?!.»
Ялгыз каен каршына китереп туктатты ул атын. Урамда кеше-кара күренми иде. Гыйлемхан, ике уйлап тормады, тәрәзә йөзлекләрен капка төбенә бушатырга кереште. Хуҗа кешене дәшмәде, капка төбенә килеп туктаганны ишетми калмас, үзе чыгар диеп көтте. Ләкин өй ягыннан, кетәклектә кычкырган әтәч тавышыннан гайре, шылт иткән аваз да ишетелмәде.
Чиләк-көянтә асып судан кайтып килгән сылу яшь хатын дәште аңар:
— Нәҗип абыйлар өйдә түгелдер шул инде,—диде, барган көйгә аңар таба борыла төшеп.
— Шушы вакыттанмы? Кайда соң алар?—дип гаҗәпсенде Гыйлемхан.
— Үзе нәрәттәдер, идарәдә,—диде ул, еш-еш сулым алып.— Сылу апа җәйләүдә. Сыер савучылар автобусы да әллә кайчан төшеп китте инде.
Яшь хатын ничек тукталган булса, шулай ук җәт кенә борылып китеп тә барды. Үзе китте... Ә бит алмаларындагы алсулык, карашындагы якты нур Гыйлемхан каршында эленеп калды. Бу яшь килен, әллә кайсы ягы белән генә, аның күңелендәге Миңсылуга тартым тоелды. Гүя Миңсылу үзе, шушы яшендә яшьлек сылулыгын җуймыйча, Гыйлемханны көткән... Янтая төшеп, сыңар кулы белән зәңгәр көянтәсен кочаклаган көйгә ашыгып китеп барган шул гәүдәнең серле чайкалышларыннан күзен ала алмый карап торды ул. Игтибар иткәнегез бардыр, авыл чишмәсеннән су алып кайтып баручы уңган киленнәрдән дә сылуырак хатын-кыз юктыр ул дөньяда.
Бригадир Нәҗипнең хатыны Сылу атлы икән, дип уйлап куйды Гыйлемхан. Матур исем!.. Әмма шул Сылуның гомере буе күңелендә йөреткән Миңсылу булу ихтималын уена да китереп карамады. Хакыйкатьтә, чит җирләргә китеп югалу түгел, Миңсылуның авылдан бер карыш читкә тайпылганы булмады. Әти-әнисе сеңелләре белән Себердәге ниндидер төзелешкә ялланып китеп барганда да, өлкән кызлары, юк сәбәбләрне бар итеп, авылда калу хәйләсен тапты. Яшьлегендә күңеленә кереп калган Гыйлемханны көтеп яшәде ул. Бер ел түгел, егерме бише тулганчы көтте... Булды, сорап килүче, артыннан йөрүчеләр дә булды, барысын кире борды, ярәшкән егетем бар, ди-ди көтте. Әмма нинди егет, ул шулай өзгәләнеп кемне көтә, монысы бары тик үзенә генә мәгълүм иде.
Ул елларда авыл кызы өчен егерме бишкә җитүнең ни икәнлеген беләсезме икән? Ул яшьтәге кызлар инде күптән «сазаган» исемен күтәрергә мәҗбүр була. Шуның өстенә, әле яман телләрне, аларның «бер-бер гөнаһысы бардыр...» дип гөман кылуларын кая куясың.
Шулай итеп, егерме бишкә кадәр көтте Миңсылу. Хат-хәбәре булмаса да көтте. Тик көткәне генә кайтмады, китте дә суга төшкәндәй юк булды... Шул елларда авылга каяндыр, Агыйдел буйларыннанмы, гайрәте ташып торган бер татар егете агроном булып килде. Күрде һәм капланды, халык әйтмешли. Үзеннән ике-өч яшькә кечерәк булган шул егетнең гозерләүләренә каршы тора алмады Миңсылу. Кайтам диюче булса, бер-бер хәбәре килеп торса, кем белә, бәлки тагы да көткән  булыр иде әле... Ә егерме биш яшьне кая куясың?! Шулай итеп, алар — Миңсылу белән Нәҗип — тормыш корып җибәрделәр.
Әмма Гыйлемхан болай булыр дип башына да китереп карамады. Бу хакта башкалардан да бер авыз сүз ишетмәде.
Капка бикле булып чыкты. Ни эшләргә белми, әле ялгыз каенга текәлеп, әле калай түбәле йортка күз салып арлы-бирле урыс капка тирәли йөренде Гыйлемхан. Тәрәзә йөзлекләрен шулай капка төбендә, урам уртасында калдырып китәсе килми иде аның. Байтак көтеп-көтеп тә хуҗа кеше күренмәгәч, ияләшә төште, күрәсең, кыюланып китте. Нигә дип әле тәрәзә йөзлекләрен куеп ук карамаска?.. Үзе кайтуына сигез тәрәзәсе бер булып ялт итсен, көлеп торсын, ни дияргә белмәс, сокланудан исе-акылы китәр бригадирның, һәм ул тәвәккәлләп өй каршындагы бакчаның нәни капкасын ачты, тәрәзә йөзлекләренең берсен күтәргән көйгә кереп тә китте.
Шулай да, хуҗаның үзеннән башка урнаштыру яхшы булмас, көтәргә кирәктер, киңәшеп, бергә-бергә эшләү дөрес булыр, дигән уй тыеп торды аны. Әмма түземлек, сабырлык шулай да җитенкерәмәде. Ни булса булыр дип, бары берсен, вакытлыча, кадак очларына эләктереп кенә булса да куеп карарга җөрьәт итте...
Биек итеп өелгән таш нигездән төшәргә өлгермәде, урамның аргы ягыннан тавыш ишетелде.
—Бу нинди башбаштаклык... Милиция чакыртыйммы? Милиция...— дип, әллә каян кычкырырга кереште өенә кайтып килгән бригадир.
Югалып калды Гыйлемхан. Кыяр түтәлендә караклыкта тотылган малай сыман коелып төште. Ул да түгел, өй эченнән балалар елаган аваз колакка чалынды. Монысы инде бөтенләй башына да килмәгән яңалык иде. Өйдә балалар булган икән ич... Дөньяларын онытып изрәп йоклап яткан сабыйларны куркытып уяткан лабаса.
Таныш тавыш ишетеп булса кирәк, эчке яктан тәрәзәгә ике ыштансыз малай килеп капланды. Сулкылдый-сулкылдый елый иде балалар, моңарчы ничек тын да чыгармый ята алганнардыр?.. Кулларын яман болгап урам аша чыккан бабаларын күреп алгач, тәрәзә кагып кычкырырга тотындылар:
— Бабай, ба-ба-ай, өйне җимелә-л-ә-ә-әл... Оныкларының курку баскан йөзләрен күргәнче үк дөньясын оныткан иде бригадир.
— Син нәмә, үз акылыңдамы?..—дип, кулларын йомарлап туп-туры Гыйлемханның өстенә килде ул.
— Белмәдем, Нәҗип... Белмәдем балалар барын...— дип, гафу үтенгәндәй, кәефсез генә рәшәткә читенә барып сөялде Гыйлемхан. Кулыннан көч качкан, тез буыннары тотмас хәлгә килгән иде бу көтелмәгән тамашадан. Хәтта үз-үзенә кызганыч тоелды ул шунда.
— Нәмә, шаштыңмы әллә? Сиңа нәмә кирәк?.. Нәмә җитми сиңа, карт тиле...— дип җикеренде, ду килде хуҗа кеше.
Нәрсә генә дисә дә, ул хаклы иде. Берни әйтеп булмый, хаклык аның ягында. Сорамый-нитми кешенең өенә барып ябышырга ни хакы бар?.. Кем биргән аңар андый хокукны? Үз акылында булган кеше шулай итәме?! Аңардан кем сораган... Карт тиле дими, ни дисен... Йортның хуҗасы — Нәҗип, шуңа күрә ни әйтсә дә килешә аңарга.
— Белмәдем, Нәҗип туган, белмәдем... Малайлар үсеп җитте дидең, кем уйлаган бит аны...
— Белмәдем... Белмәдем, имеш. Үсеп җиткән малайлар, өйләнмәскә, печән ашап торырга тиешмени?—дип, бераз сүрелә төште хуҗа кеше. Әмма уңайсызланып, югалып, аның койма читендә бөрешеп калган өлкән кешегә ихтирам турында, аның хәленә керү турында уена да китереп карамады.— Белмәсәң, бу такта кисәкләрен кем сорады синнән?..
— Мин аларны синең өйгә, сиңа, үз нигеземә атап ясаган идем...
— Үз нигезем... Сатып алган җиреңме әллә? Тапкан, үз нигезе, имеш.
Дәшмәде Гыйлемхан. Ә хуҗа кешенең үз туксаны туксан, җавапка мохтаҗ  түгел иде ул.
— Бу тишек-тошык нәмәләреңне,— дип, капка төбендә өелеп торган тәрәзә йөзлекләренә ымлады Нәҗип,— хәзер үк төя дә чүплек башына илтеп ташла. Кеше көлдермә, абзый кеше!
Гыйлемхан кулындагы балтаны тартып алып, ялт кына өй каршындагы бакчага кереп китте. Тагы бер мизгелдән тәрәзә яңагына кагылган ялгыз йөзлек каерып атылган иде инде. Башта нигез ташына килеп бәрелде тәрәзә йөзлеге, аннары кыйшаеп, мал симертү өчен үстерелгән азык чөгендере түтәленә барып ауды. Атып төшерелгән аккош сыман сыкрап куйды, бәргәләнде йөзлек.
Гыйлемханның бәгырендә дә ниндидер нечкә бер кыл зеңләп өзелде. Кинәт күзаллары караңгыланып китте. Дәшмәде, ни дип дәшә ала иде соң ул? Шулай бертын онытылып торгач, ипләп кенә арбага тәрәзә йөзлекләрен төяргә кереште...
— Әйдә, абзый кеше, сузма. Төя дә, юлыңда бул. Эш калдырып, башны катырып йөрмә,— дип, ашыктырып торды бригадир, һәм бакча эчендә таралып яткан мәсхәрәләнгән тәрәзә йөзлеген койма аша үзе алып ыргытты.— Ятмасын бакча чүпләп, ал монысын да...
Ат кузгалды, кайтыр юлга борылды. Тыныч кына, ипле генә атлап китте ат. Аркасына килеп кунган чебен-черкиләрдә дә гаме юк иде, башын түгел, хәтта койрыгын да кыймылдатмады. Үзен беренче тапкыр гына җигеп чыккан, арба почмагында тәрәзә йөзлекләренә сөялеп бөрешеп утырган кешенең хәленә керүе иде гүя. Әледән-әле тәгәрмәч бүкәннәре генә чәкүшкәләргә бәрелеп чыелдашкан аваз чыгарып барды. Тугымга киерелгән тимер кыршау астында тешне камаштырып комлы тузан шыгырдады.
Күңел төшенкелеге чамадан ашып барган шул мизгелдә берәү аңар сәлам биреп узды. Колакка гына ишетеләме дисә, теге тавыш янә кабатланды:
— Исән-саулар гынамы дим, Гыйлемхан кордаш.
Атын туктатып башын күтәрде ул. Каршысында култык астына балта кыстырган өлкән яшьтәге ир-ат басып тора иде. Ләкин ул аны тану түгел, төсмерли дә алмады.
— Әллә танымыйсың инде, кордашыңны да оныткансың?—дип кулын сузды кеше.— Кайтканыңны ишеткән идем. Килеп чыгарга гына вакыт җитми... Әйбәт булган, әйбәт.
Менә сүнәм, менә сүнәм, дип торган утны тергезеп җибәрделәрмени, күңеле булып, җанланып китте Гыйлемхан. Кадакланган сыман утырган җиреннән сикереп җиргә төште ул. Һәм үзенә кул биргән кордашының кем булуын ачыкларга да онытып, әйтеп салды:
— Тәрәзә йөзлекләре кирәкме үзеңә? Менә, сигезен дә ал, бушлай бирәм...
Авызын колагынача ерып, иркенләп бер хәл белешергә, бергә үткән балачак хатирәләрен бүлешергә дип торган ир-ат, колагы ишеткәннәрдән үзенчә нәтиҗә ясап, сагаеп калды. Нәрсә дип җавап кайтарырга белми торды. Дәшми калуны да өнәмәде.
— Ә-ә-ә, менә нәрсә төяп кайтып киләсең икән әле син,—дип, Гыйлемханның күңеле булсын өчен генә, арбага тигез итеп хәстәрләп өелгән тәрәзә йөзлекләренә күз салды.— Әйбәт, әйбәт булган болар, кордаш.
— Ал, хәзер үк бирәм. Үзем ясадым. Әйдә, утыр. илтик хәзер үк. Үзем илтеп куям,—дип кабалана-ашыктыра башлады Гыйлемхан. Тәрәзә йөзлекләренә хуҗа табылуга аз гына да шиге калмаган иде инде аның.
— Син, кордаш, ул тикле куалама инде. Тәрәзә йөзлекләренә барып терәлмәгән иде шул әле... Малайны башка чыгарып йөрү минем. Өй җиткерә, шуңа ярдәмгә менеп барам.
— Соң, өй җиткерәбез дисең түгелме—үзеңә кирәкмәсә, улыңа булыр. Бигрәк яхшы, яшьләр торасы өй матуррак булсын,—дип тагы җанланып куйды һәм атын борырга теләп дилбегәгә үрелде.
— Юк, кордаш, кирәкмәс. Малай белән дә сөйләшмәгән, ашыкмый торыйк.
— Мин бит аны шул көе, бушка гына,—дип кабатлады Гыйлемхан, әлеге карышуның сәбәбенә төшенә алмый.
— Үпкәләмә, кордаш, бушка да кирәкми.
— Ничек алай?.. Менә дигән тәрәзә йөзлекләре ич. Өр-яңа... Сигезәү. Кирәксә, тагы ясармын.
— Үпкәләмә, кордаш, кирәкмәс. Хәзер тәрәзә йөзлекләрен куеп маташмыйлар инде.
— Соң, йөзлексез тәрәзә буламы, каян таптыгыз аны?! Ал, йортың яктырып китәр. Яңа йортка килешәчәк алар, күрерсең.
— Аңлыйм, кордаш, аңлыйм. Ләкин кирәкмәс. Башка чакта, яме, башка чакта,—диде дә китәргә үк җыена башлады авылдашы.
— Кордаш дисең... Кордаш булгач, син белергә тиеш, тәрәзә йөзлекләре — йортның күрке. Йортның гына түгел, урамга, авылга ямь биреп торыр.
— Куймыйлар аны хәзер. Урамда, авылда минем эшем юк. Әнә, авыл сәвите бар аның өчен, сайлап куйдык, ул кайгыртсын!
— Йорт бит синекедер?
— Минеке булмый, син бит урамны бизәтмәкче миннән...
— Үзебез үскән чакларны хәтерлисеңдер ич. Йөзлексез тәрәзә булмый. Авыл булып, авылның да, әнә, каршысындагы тау йөзенә артыш куаклары утыртылган. Бабайлар утырткан аны, кыргый түгел ул. Миңа калса, кордаш, йөзлексез бер генә нәрсә дә булмый: тәрәзә дә, авыл да... Йөзлегеннән мәхрүм итсә, аларны кеше генә мәхрүм итә ала. Кешегә үзен, үзен генә дә түгел, дөнья йөзлеген югалтмый саклау турында  кайгыртыр чак бит хәзер...
Әллә ишетте, әллә юк ир-ат, Гыйлемханның ихластан борчылып сөйләгәннәренә исе китмәде аның.
— Юк, кордаш,- дөнья үзгәрә тора шул. Юкка гына куласа димиләр аны,—диде дә, уртак сүз таба алмадык ахры дигәндәй, уңайсызлана төшеп, китәргә кузгалды. Әмма күңелендә миһербанлылык уяндымы, бер-ике адым атлагач та, борыла төшеп, ул янә кордашыңа дәште.— Син үпкәләмә инде. Берни эшләп булмый, үпкәләмә!..
Култык астына балта кыстырып улына йорт җиткерешергә менеп барган яшьтәше артыннан озак карап торды Гыйлемхан. Чаттан борылып каралты-куралар артына кереп күмелгәнче аңардан күзен алмады... Танымады. Тану түгел, аңламады, анлый  алмады ул үзенең бергә уйнап үскән авылдашын. Йортны, урамны бизәп торырга тиешле ул тәрәзә йөзлекләренең ни дип әле кирәкләре бетсен икән? Тәрәзә йөзлекләреннән алар хәтта курка, чирканалар да түгелме соң—ничек аңларга белмәде ул бу күренешне.
Күргән-ишеткәннәре дә чамадан ташып ашкан иде югыйсә. Гыйлемхан барыбер тынычланмады. Авылдашларына ышанычы сүрелмәгән иде аның. Ниндидер аңлашылмаучылык кына түгелме бу?.. Үҗәтлек белән барыбер үзенекен итәргә карар кылды ул. Һәр очраган кешене туктатып арбадагы тәрәзә йөзлекләрен тәкъдим итеп йөрергә кереште. Илтеп куям, үзем урнаштырып ук бирәм, дип тәкъдим итте. Алай да ризалата алмагач, авылны аркылыдан буйга иңләп яңа йорт җиткерүчеләрнең капкаларын шакып үтте. Тәрәзә йөзлекләренә хуҗа табылмады.
Көннәр уза торды... Гыйлемханның гына күңеле үсмәде. Вакытын мөмкин кадәр ялгызы үткәрергә тырышты ул. Су буйларыннан әйләнеп кайтты, ындыр артларыннан кат-кат үтте. Артышлы тау башына менеп сәгатьләр буена көндәлек мәшәкать белән ыгы-зыгы килгән авыл урамнарына текәлеп утырды. Кая гына барып чыкмасын, авылдашлары күңелендә матурлыкка урын калмавына ышанасы килмәде аның, ышана алмады. Авылның әйләнә-тирәсе, бар табигате чын матурлык тантанасы иде бит.
...Тагы күпме шулай дәвам итәр, әлеге ялгызлыкка ул тагы күпме түзә алган булыр иде икән, әйтүе кыен. Ләкин вакыйгалар гел уйламаган, көтмәгән җирдән кинәт кискен борылыш ясап куйды. Бу борылышка өлкә газетасының дүртенче битендә басылган фоторәсемнәр сәбәпче иде. Авыл аша узып киткән фотохәбәрче, гади бер кызыксыну белән, аның Дәү апасы йортын төшереп алган һәм газетада бастырып чыгарган булып чыкты. Янәшәдә тәрәзә йөзлекләренең һәм кәрниздәге бизәкләрнең зурайтылган сурәте дә бирелгән. «Нурлы Аланда авылны төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Йортларның ныклыгын, эчке уңайлыкларын гына түгел, тышкы матурлыгын да кайгырта монда авыл төзүчеләре. Фоторәсемдә— шундый йортларның берсе»,—дигән сүзләр язылган иде рәсем астына. Сүзләрендә шактый гына күпертү булса да, рәсемдә чынлап та Гыйлемхан сипләгән җыйнак кына, гадәти генә авыл өе иде.
— Карале, чынлап та матур бит, ә... Рәхмәт сиңа, авылыбыз данын күтәргән өчен,—ди-ди, газета битенә күрсәтте шушы уңай белән аның янына махсус төшкән колхоз җитәкчесе.— Өлкә газетасында мактау безгә еш эләкми, рәхмәт!
Татар тотып карамый ышанмас, дигән сыман, газетаны кулына алып хәйран озак карап торды Гыйлемхан. Көтелмәгән яңалык иде бу.
— Рәхмәт инде, рәхмәт,—диде ул үзе дә, күңеле булып.
Председатель белән Гыйлемханның шулай кәефләнеп сөйләшкәнен тәрәзә төбендә үскән ак ярангөл аша тын гына ялгыз карчык күзәтеп утырды. Килүченең кем булуын танымаса да, ишегалдында ят кеше күренү аның өчен куаныч иде булса кирәк.
— Бәясеннән тормам, яса миңа да шундый тәрәзә йөзлекләре,—дип мөрәҗәгать итте җитәкче.
— Бар, ясаганнары да бар,—дип, куанычыннан кабалана-кабалана ишегалды түрендәге иске каралтыга таба ымлады Гыйлемхан.— Ошаса, бүген үк алыгыз. Ничәү кирәк?..
— Унике генә,—дип канәгать елмаеп куйды җитәкче.— Өй ярарлык анысы, әле узган ел гына җиткереп кердем. Тик әнә шул, нәрсә дип язганнар әле?.. Шунысы гына юк.
— Тәрәзә йөзлекләре.
— Әйе, тәрәзә йөзлекләренә генә җитешелмәгән... Матур ич, әнә ничек матур торалар,—дип, гәҗиткә күрсәтте ул тагы. Үзенең шул фоторәсемдәге йорт ишегалдында басып торуын да онытып һаман гәҗитне кулында болгады.
Кайчандыр мал лапасы булган каралты астына керде алар. Пөхтә итеп әрдәнәләп өелгән тәрәзә йөзлекләренең икесен ишегалдына алып чыгып, болдырга сөяп куйдылар.
— Болармы?! Болармы?! — дип, үз-үзен кая куярга белми ишегалды буйлап йөгеренә башлады җитәкче.— Минеке! Минекеләр!.. Бүген үк, хәзер үк алам үзләрен,— һәм ялт кына урам капканы ачып шоферына хәбәр салды.— Илдус... Илдус, дим. Әйт берәрсенә, тәрәзә йөзлекләрен хәзер үк миңа менгереп куйсыннар. Урам як тәрәзәләргә дип әйтергә онытма.
— Сигез генә, сигез генә бит,—диде Гыйлемхан, акланырга җыенган гаепле кеше сыман. Әле һаман күзе күргән, колагы ишеткәннәргә ышанып җитми иде булса кирәк.
— Булсын... Сигез генә булсын. Алам! Тагы дүртне генә ясарсың ич?.. Материалны төшереп аударырлар. Хакын хәзер үк бирәм,—дип куен кесәсенә тыгылды җитәкче.
Ут капкандай каршы төште Гыйлемхан:
— Кирәкми... Акчасы кирәкми.
— Ярый, алайса, соңыннан хисаплашырбыз, ихтыярың,—дип кесәсеннән тартып чыгарган кулын Гыйлемханга сузды җитәкче.— Тагын дүртне. Килештекме?..
— Килештек.
— Такталарны кичкә төшерерләр. Менә дигән нарат такталар бар.
— Нарат бармый. Нараттан ясамыйлар тәрәзә йөзлеген.
— Нәрсә кирәк, имәнме әллә?—дип елмайды җитәкче.
— Кәрниз-йөзлекләрне сөян тактадан эшлиләр. Эшләргә дә йомшак, ярылмый, чиста да килеп чыга сөяннеке.
— Булыр, сөян такта булыр. Теге, кайрысы төшерелгән юкә дисең инде алай булгач?
Колхоз җитәкчесе артыннан капка ябылгач та болдыр баскычына барып утырды Гыйлемхан. Үзен ничә көннәр дәвамына газаплаган халәттән әле һаман айнып бетә алмый иде ул.
Эшсезлектән иңрәп йөрүләр бетте. Мәгънәсезгә узган көннәр артта калды. Ялгызлык онытылды. Кулга эш табылды, җанга тынгылык килде. Иртәдән кичкә кадәр баш күтәрми тәрәзә йөзлекләре ясады ул. Колхоз җитәкчесенә вәгъдә иткәннәрен тәмамлап өлгермәде, башта берән-сәрән, аннан бер-бер артлы капкадан кеше өзелмәде. Авылдашлар килде. Хәл белешергә килделәр. Танышырга, күрешергә дип килделәр. Әлбәттә, сүз уңаена, бер җай китереп, һәркайсы үзенә тәрәзә йөзлекләре кирәклеген әйтергә онытмады.
Авылдашларының гозерләп сораган үтенечен кире какмады Гыйлемхан. Берәүгә дә: «Булмый, эшләмим»,—дип җавап кайтармады, иртәме-соңмы, һәркайсына ясарга вәгъдә биреп барды. Кайчан өлгерү,  ничек җитешү хакында уйларга башына да килмәде, куана-куана бирде вәгъдәләрен.
Әмма Нурлы Алан алай кечкенә авыл түгел. Йортлар саны гына да ике йөздән артып китә. Ә тәрәзәләр?! Шуларның һәркайсына йөзлек кирәк. Моңарчы тәрәзә йөзлегенең ни икәнлеген белмәгән кешеләргә кирәге чыкты. Ьәркайсына тиз булсын, матур булсын... Ә Гыйлемхан — бер генә. Берьялгызың түгел, бишкә ярылсаң да, тәрәзә йөзлекләре ясый торган тулы бер цех ачып җибәрсәң дә өлгерерлек түгел.
Шулай да куанды Гыйлемхан. Үз хезмәтенең авылдашларына кирәкле булуын тоеп ихластан куанды. Күкрәктә җан, беләктә җегәр булганда куанмаслыкмы?.. Ниһаять, туган авылы Нурлы Алан урамнарына үзе теләгәнчә бизәк сала, нур иңдерә алачак ул. Авылдашлары каршында бурычын кайтара, аклана алачак. Туган җиргә нык итеп басып йөрү хокукына ирешәчәк.
Җиң сызганып такта шомартып яткан чагы иде. Капка ачылып, анда чираттагы авылдашы күренде. Теге чакта урамда очрап, үзенә сәлам биргән кордашы иде бу.
— Исәннәрме, Гыйлемхан кордаш, беркөе генәме,— дип, әллә каян ук күрешер өчен ике кулын сузып килде ул.
— Рәхмәт, яхшы гына иде болай.
Менә, эшлим, дигәнне аңлатып, күз карашы белән як-ягында тау-тау өелеп торган такталарны айкап алды Гыйлемхан.
— Алай икә-ән,—дип сузып куйды килүче, сүзне нидән башларга белми кыенсынып.— Эшләр гөрли дисең инде?
— Эш җитәрлек.
— Яхшы, кордаш, яхшы... Минем дә шул мәшәкатьләр белән йөрү иде бит әле. Ничек булыр икән дим?..
Теге чакта урамда булып узган очрашуны истә тотып булса кирәк, килүче кеше, ничектер, тартына төшеп, уңайсызлану кичереп сөйләшә иде аның белән. Үзенә «кордаш» дип дәшүченең кемлеген әле булса хәтерли алмаса да, каршы төшмәде Гыйлемхан, ризалашты.
— Булыр,—диде.— Боерган булса, эшләрбез.
— Ни бит, кордаш, миңа күп кирәк. Үземә дә, улыма да булсын иде инде бер булгач...
— Үзеңә дә, улыңа да булыр. Ниндирәк бизәкле итеп ясарга соң?
Әйтер сүзе бетмәгән иде әле кордашының, ул янә берара тартыныбрак торды.
— Бизәге дип, анысын үзең карар идең... Тизрәк булса икән, кордаш?..
— Монысын вәгъдә итә алмыйм, чират,—дип, кабат ишегалдының буеннан-буена тезелеп киткән такта өемнәренә күрсәтте Гыйлемхан.— Чиратны сакларга туры килә.
— Син, кордаш, теге чактагы өчен үпкә тотасыңдыр...— дип, үзе искәрергә кирәк тапты килүче. Юкса, Гыйлемхан аның уңайсызлануын болай да күреп тора иде инде.— Малайга гына булса да эшлә инде чиратсыз? Хакын кызганмабыз... Күпмедән ясыйсың соң?
— Үпкәләштән булмасын, чиратсыз булмый.
— Соң, аның каравы, мин бит аның хакын түлим. Икеләтә булыр, кордаш. Башкалар унны бирсә, мин — егерме, алардан егерме икән, миннән—кырык!.. Хикмәт хакында түгел, тизрәк кенә булсын. Башкалардан алдарак...
— Без бала-чага түгел, сатулашмыйк, булдыра алмыйм.
Тыйнак һәм ипле генә күренсә дә, үзенекен итәргә өйрәнгән кеше булып чыкты аның яшьтәше. Максатына ирешми һич туктар чамасы күренми.
— Мин синең хәлне аңлыйм, Гыйлемхан кордаш,— дип дәвам итте ул аның саен.—Яманат чыгарудан куркасыңдыр. Дөрес анысы... Ләкин миннән шикләнмә, шушында килешкән, шушында калыр. Алайса, әйдә, үзең әйт хакыңны. Күпме?! Үзебез генә белербез, малайга да белгертмәм.
— Такталарыңны төшер. Баш-башларына үз тамгаңны салырга онытма. Чират җиткәч тә эшләрмен,—дип, кулына бизәкләр чигү өчен хезмәт иткән нечкә пычкысын алды Гыйлемхан. Гомер кичергән, тәҗрибә туплаган өлкән кешеләрчә килеп чыкмады аларның сөйләшүе, шуңамы, кәефе нык кына кырылып өлгергән иде.
Әмма яшьтәше, теше-тырнагы белән диярлек, үзенекен итәргә маташты һаман. Аңларга теләмәде, аңлаудан узган идеме...
— Син дә минем хәлгә керергә тырыш инде... Малай бит минем гараж мөдире. Башкалардан калышу килешеп бетмәс аңар, аңла, Гыйлемхан?!. Син дә кире китәргә җыенгандай күренмисең. Кул кулны, ике кул битне юа, диләр. Яшәргә, нигез яңартырга уйласаң, кирәк чыкмый калмас. Машина-трактор заманы.
Җавап үзгәрмәде. Күңелсезләнеп, атлар-атламас кына чыгып китте кордаш тиешле кеше. Гыйлемханның да кәеф күтәрелмәде. Тактаның ботаклысы туры килгәнгәме, әллә кул астындагы кораллары үтмәсләндеме — эш бармады ул көнне.

                                            ***
Ишегалды такта өемнәре белән тулды. Капкадан хәл белешергә килүчеләр өзелмәде. Күпме гомер инде Гыйлемхан алны-ялны белми тәрәзә йөзлекләре ясый. Ә Дәү апасы көннең-көн буена тәрәзә төбендәге ап-ак чәчәккә төренгән ярангөл арасыннан ишегалдына текәлеп утыра... Күңелендә ни булганны, аның нинди уйларга чумып утырганын һич аңларлык түгел, соңгы арада көлә дә, елый да алмас хәлгә килгән иде инде ул. Карашы кая төбәлгәнне дә аңламассың...
Авыл гөрләп тора. Авылдашлар дөнья куа. Кырдан иген кайта, бәрәңге... Тракторлар үкереп силос таптый... Хезмәт көненә тигән бодай олауларга сыймый... Тезелешеп су буеннан кайтып килгән каз-үрдәк кагынганда бакчаларда тупырдап алма коела... Бурадай сыерлар көтүдән кайтып керергә өлгерми, кукуруз басуына шыла... Ындыр артында җир тырмашып ике яшь үгез сөзешә...
Гыйлемханның күңел тыныч түгел. Әлегәчә аның туган нигезендәге тәрәзәләр йөзлексез моңаеп утыра. Күз күрмәгән, хыял ирешмәгән йөзлекләр ясарга иде үзләренә... Башка берәүнекен дә кабатламаган, авылда тиңе булмаган йөзлекләр. Озакка сузмый ясарга иде, туган нигезне җәберсетү ярамас... Бригадир үзе киләчәк, сорап, гозерләп киләчәк — монысына шикләнмәде ул. Бер көн түзәр тагы, икене түзәр, әмма артык булдыра алмас... Ләкин ул йөзлекләр нинди булырга тиеш соң? Нинди бизәкләр төшерергә үзләренә?.. Гади һәм бер үк вакытта матур да булырга тиеш алар. Әмма ул чигелешләрне кайдан табарга?..
Һәм көннәрдән бер көнне тапты: үсмер елларының бердәнбер истәлеге булган чигүле кулъяулыкта икән ич ул бизәкләр. Күкчәчәкләр... Яшьлек таңында үзенә ихластан кулын сузган һәм аның өчен инде күптән томаннар артында, билгесез ераклыкта калып эзсез югалган үсмер кыз — Миңсылу чәчәкләре... Бер карасаң, иң гади һәм гадәти чәчәкләр. Ә үзләре нәфис, җыйнак һәм кабатланмас матурлыкка да ия... Тәрәзә йөзлекләренең як-ягында өчәр күкчәчәк зәңгәр нур сирпеп торырга тиеш. Нәкъ кулъяулыктагыча... Ак йөзлектә янып торган күкчәчәкләр... Үзенең хыялында кинәттән генә балкып туган шул сурәтне күз алдына китергәч канатланып, рухланып китте ул.
Ә шул ук сурәтне әти-әнисеннән, чит күзләрдән яшереп кайчандыр берьялгызы төннәр буе ефәк җепләр белән чигеп чыккан Миңсылуны нинди хисләр биләп торды икән... Кичекмәстән, хәзер үк эшкә тотынырга дигән нәтиҗәгә килде. Шуны башкарып чыкканда, туган нигез каршында гына түгел, үзенең тәүге хисләре алдында да күпмедер аклану табачак түгелме ул?! Бәлки, үз гомерендә башкарган иң җаваплы эшләрнең берсенә тотынуыдыр аның... Башкарып чыкса, күңелендә берөзлексез төзәлмәс яра булып сыкрап торган үкенү тойгылары да бәлки басыла төшәр... Туган нигез хакына! Бары хәтердә генә сакланган авылдашы Миңсылу хакына!.. Ясый башлаган йөзлекләрен бер читкә куеп торып, иң җаваплы эшкә әзерләнергә кереште ул. Яр читеннән тын гына, ипле генә йөзеп барган көймәнең кинәт, туксан градуска борылып, шаулы диңгез уртасына, дулкыннар кочагына ташланганыдай булды бу. Күз алдында чит-читләре челтәрләп чигелгән күкчәчәкле кулъяулык торды аның.
Шуны өлге итеп сөян такталарга күчерәсе, җан өрәсе калган иде. Күкчәчәк таҗындагы төсләр гаммасын, нечкә борылышларны җиренә җиткереп сурәтли алырмы ул...

                                                        ***
Беренче йөзлекнең як-ягында күкчәчәкләр балкып кабынган иртәдә, капканы киереп ачып, бер ат йөге такта төягән бригадир килеп керде ишегалдына.
— Көтмәдеңме?—дип кычкырды ул, үз кыланышларыннан үзе канәгатьләнеп көлә-көлә.— Мөхәммәт тау янына килмәсә, тау Мөхәммәт янына килә диләрме?! Үзем килдем менә...
Исәнләшү, хәл белешү юк, җигүле атын ишегалды уртасына туктатты да арбадагы йөкне бәйләгән бауны чишәргә кереште Нәҗип.
— Тәрәзә йөзлекләре һәм кәрниз,— диде ул, такталарына күрсәтеп.— Материал шәп, кара аны, башкаларныкы белән бутый күрмә! Бер ботак табарсыңмы икән, карале, кара...
Гыйлемхан хәйран калып күзәтте аны. Кешене тану өчен бер күрешү генә аз диләр, хак икән. Авылга кайтканына инде ни гомер, әмма һаман бригадир турында төгәл генә фикер туплый алганы юк иде әле аның.
— Менә шулай, абзый кеше. Син Нәҗипне гади бер мужик, рәдәвой бригадир дип кенә уйлыйсың. Ә дөнья син уйлаганнан катлаулырак... Карале бу такталарны, карале... Тагы кемдә бар шундый такталар, күрсәт, кем китерде?!
Такталар белән шаккатыра алмавын аңлап алгач, өстендәге зәңгәр халат кесәсенә кулын тыгып ишегалды буйлап атлап китте ул.
— Болар нәрсә?.. Болар да эшкә ярыймы?!—ди-ди, авылдашлары китергән такталарга күнитек башы белән төртеп-төртеп узды. Кире әйләнеп Гыйлемханга җиткәндә генә туктап калды. Башын күтәрде һәм бик әһәмиятле сер чишкәндәй пышылдады.— Башкаларның баҗасы пилорамда эшләми, хикмәт шунда!..
Моңарчы түзгәннәре дә җитеп ашкан иде Гыйлемханның, чыгырдан ычкынган бригадирның кыланышларын артык күрәсе килмичә, башын ияргә мәҗбүр булды ул. Бераздан шомартылган такта өстенә өлге куеп кулына карандашын алды. Ә бригадир, аның әлегәчә үзенә ләм-мим дәшмәвен искәрмәде дә булса кирәк, дәвам итте.
-Димәк, килештек,—диде ул, кулын-кулга шапылдатып.— Тәрәзә йөзлекләре! Сигез! Һәм  дә кәрнизләр! Шартым шул — кешенекеннән ким булмасын!
Бу юлы да җавап биргәнне көтмәде. Җавапның уңай булырьша ул шикләнми дә иде, күрәсең. Сәгатьләр буена янәшә торып, гәпләшеп тә, әңгәмәдәшенең үзенә дәшмәвен абайламаган булыр иде бригадир. Ни генә кыланмасын, Гыйлемхан аңарга дорфа сүз әйтергә, яисә чыгар юлына озатып, капкага күрсәтергә җөрьәт итмәячәк. Шулай да дәшми булдыра алмады ул аңарга.
— Кирәкләре чыктымыни?
— Чыкмаса, йөрмәс идем. Минем эш беткән, башка мәшәкать калмаган дип уйлыйсыңмы?!
— Уйламыйм. Шулай да, нигә кирәкләре чыкты әле?
— Нигә... Нигә...— дип, сабыйны үртәгәндәй авызын турсайтты, иңбашларын җыергалап алды ул.— Кем чакырып кайтарды сине? Я, әйт, кем сорады, ни пычагыма кайттың син монда? Син—авылны, авыл сине оныткан. Нәмә эзләп кайттың син?..
— Зыяным тидеме әллә?—дип, мөмкин булганча тынычлыгын саклап сорап куйды Гыйлемхан.
— Ну, ярар, кайттың да ди... Кем сораган иде синнән тәрәзә йөзлекләре, кәрниз дип коткы таратырга!
Соңгы җөмләне ул янә төкерек чәчә-чәчә иреннәрен турсайтып, бигрәк тә «тәрәзә йөзлекләре» һәм «кәрниз» сүзләренә мыскыллы басым ясап, сузып әйтте. Гыйлемханның да күзләр бәйләүле түгел, әлбәттә, барын күрде, аермачык тоеп торды ул. Шулай да сабырлыгын җуймады.
— Мин сине аңламыйм, Нәҗип,—диде ул, үзен чынлап та берни аңламаган кешегә чыгарып.— Сиңа кирәкме ул йөзлекләр, әллә юкмы?
— Кирәкмәсә, йөрмәс идем.
— Кирәккәч?..
— Син кайтмасаң, бер мәшәкать кимрәк булыр иде дим. Нәрсә, авыл кешесенең башка эше, башка кирәге беткән иде, дисеңме? Болай да... күткә кыл сыймаган чакта эш пошырып йөрисең. Кайттың да, шул тишек-тошыклы такта кисәкләрең белән башны катырып, авылны аякка бастырдың.
— Алай икән,— дип, сузып куйды Гыйлемхан.— Соң, вакытың да булмагач, кирәкләрен дә күрмәгәч, ник йөрисең? Ясамыйбыз аны! Сине дә, мине дә мәҗбүр итүче юк, ясамыйбыз.
—Ясарсың!.. Терсәкне тешләп булмай аны, абзый кеше, тотынгансың икән, күзләрең чекерәйгәнче ясыйсың инде хәзер.
— Ошыймы соң?—дип, үзе дә көтмәгәндә кинәт кенә күкчәчәкле тәрәзә йөзлегенә таба борылды Гыйлемхан. Ул бит аны барыбер Нәҗипкә күрсәтми кала алмый иде, йорт аныкы.
— Бумы?—дип, бертын җитдиләнеп игътибар белән карап торды Нәҗип һәм иреннәрен турсайтты.— Нәрсә соң бу? Мыскыл итәсең, нәчәлник... Чүп үләне генә җитмәгән иде тагы.
— Күкчәчәкләр...
— Сиңа—күкчәчәк, миңа — чүп үләне... Юк, бу миңа бармый! Төртерсең шунда башка берәүгә.
Күзаллары караңгыланып алды Гыйлемханның, бугазына каты төер килеп тыгылды. Әмма бирешергә, сер бирергә ярамый иде — бу соңгы мөмкинлек. Соңгысы... Туган нигезгә хуҗа булып калган кеше тора каршында! Ата-баба нигезе...
— Сиңа дип ясадым, ал, Нәҗип?.!
— Мыскыл итмә, абзый кеше!
— Монысын ошатмасаң, мин сиңа башканы ясарга җыенмыйм. Бу минем, беләсең килсә, бу минем...— Тамак төбенә килеп тыгылган төер сүзен дәвам итәргә ирек бирмәде аңарга. «Җанымны, бөтен көчемне куеп эшләгән иң кадерле эшем»,—дип әйтә алмады Гыйлемхан, башын читкә борды.
Бригадир исә берни аңламады. Кеше хәленә керү, башкаларны аңларга омтылуның, гомумән, ни икәнлеген белми иде булса кирәк ул.
— Ясарсың, абзый кеше, ясамый кая китәсең... Ясата торган нәрсә булганда искитте юк анысы,—дип, ул халат кесәсен селкетеп вак акчаларын шылтыратып куйды.
Сүзгә ихтыяҗ күренмәгәч, дәшми калуны хуп күрде Гыйлемхан. Ә бригадир дәвам итте:
— Әйтсәм әйтәем инде, абзый кеше, иң элек син ир-егетләрчә эш итә торган бул. Миңа атап ясадым дигән йөзлекләрне председательгә сатып җибәргәнсең...
Хәтер шәп икән моның, үзенә кирәклене онытмаган, дип уйлап куйды  Гыйлемхан. Теге чакта колагына да элми кыланган иде, ә бүген әнә ничек сукалый...
— Ярар, персидәтелгә булсын да ди, ул хуҗа кеше... Хуҗа кеше алдында тәлинкә тоткан бер син генә түгел. Ә менә завфермага, түбән очтагы бригадирга ясамый торганда да ярар иде. Миннән узып, кем соң алар ул тикле?..
— Сиңа кирәкмәделәр бит.
— Ул чакта кирәкмәде, хәзер—кирәк.
— Нинди йөзлекләр кирәк соң сиңа, я әйт?!
— Бу чүп үләнлесе кирәкми,—дип, янә үзенә атап ясалган тәрәзә йөзлегенә кул селтәде ул.— Нинди, дип... Теге ябага тайларныкы ише генә булмасын инде.
«Ябага тайлар» дигәне үзеннән яшьрәк булган икенче бригадир һәм ферма мөдире була икән.
— Нинди сурәт төшерергә инде, нинди бизәкләр?— дип, соравына ачыклык кертте Гыйлемхан. Үзе ясаган тәрәзә йөзлекләренең авылдашларына кай яклары ошаганлыкны күптән беләсе, ишетәсе килә иде инде аның. Юкса «яхшы» диләр, «булган бу, рәхмәт» диләр, кай җире күңелдәгечә булган, ләм-мим.— Әйтик, күгәрчен кунганы кирәкме, сандугачлысын ошатасыңмы? Як-як-ларына балан тәлгәшләреме, әллә...
— Ябага тайларныкыннан шәбрәк булса, сандугач сурәте ясыйсыңмы, миңа димәгәе, ботыннан эләктереп бака элеп куясыңмы—синең эш. Кайтыш кына булмасын!— Һәм ул янә халат кесәсенә сугып алды.— Акча бар.
— Күпме бирерсең икән?—дип, үртәгәндәй, ачу катыш елмаеп сорады Гыйлемхан.— Шулай да, күпме?
Акча турындагы сүзне килгән бер кеше кузгата иде аның каршында. Сатулашулардан шома гына шуып чыга килде әлегәчә, башка вакытта яисә соңрак килешербез дигән сылтаулар белән кичектерә барды. Кеше, гомумән, бурычлы йөрүне яратмый, ә мөстәкыйльлекнең тәмен белгән авыл кешесе аеруча. Эшләткәнсең икән — түләргә, эшләгәнсең икән, хакын алырга тиешлекне һәркем яхшы белә. Мондый чакта тартынып, боргаланып торуны төрлечә аңлаулары мөмкин, күбрәкне өмет итә икән диярләр. Туган хакына, дуслык хакына, күрше хакына дип ярдәмләшүләр дә онытыла язган икән ич инде. Бердәнбер нәрсә — өй күтәргәндә өмә ясау гадәте яшәп килә, анысына да кеше башына бер яртыдан алдан ук хисап ясалган булырга тиеш.
Гыйлемхан шахтерлар поселогында яшәгәндә дә аз ясамады тәрәзә йөзлекләрен. Эштән бушадымы, кулына балта-пычкы ала торган иде. Үзе кебек, авылдан килеп шахтада төпләнеп калган бик күп егетләр анда да агачтан йорт җиткереп чыкты. Мөмкин кадәр авылчарак яшәү җаен чамалый иде һәркайсы. Идел-Урал төбәкләреннән килгән татар яисә башкортмы ул, рус егете яисә украинмы, барысын да берләштергән уртаклык — һәркайсы туган ягын, авылын сагынып яши. Үзе йорт җиткереп, сыерын асрап, бәрәңге утыртып дөнья көтүдән җаннарына тынгылык эзлиләр кебек иде алар. Тәрәзә йөзлекләрен, кәрниз, кыек һәм капка түбәсе ише урыннарны аңардан ясатырга тырыштылар. Татарныкын гына түгел, рус һәм украин халкының да традицион милли орнаментларын өйрәнергә туры килде аңар. Чөнки барысына да туган төбәк чигелешләре кирәк иде. Билгеле, берәүгә дә рәхмәт өчен генә ясамады, хезмәтенең хакын алудан баш тартмады...
Ә монда, туган авылында, хәлләр башкачарак иде. Туган җир һәм авылдашлары каршында түләп бетергесез бурычка чумган кеше ич ул. Еллар, дистә еллар дәвамына җыелып килгән шул бурычны ул ничек итеп кайтара ала?! Кайтармый торып, җанына тынычлык иңәчәк түгел... Теге чакта да бит еллар авырлыгы аңар гына килмәде. Авыл белән, ил белән күтәрде халык. Икмәк, бәрәңге җитмәүне сылтау итеп, башкалар да авылын ташлап шахтага чыгып киткән булса, ни калыр иде Нурлы Аланнан?! Китмәгән, түзгән авылдашлар. Үзләре өчен генә түгел, аның өчен дә тырышканнар, түзгәннәр. Авылының шулай исән-сау һәм төзек булуы иң олы куаныч түгелмени!.. Димәк, ул бурычлы, һәм туган җир каршындагы шул бурычны ул кайтарырга тиеш. Авылдашларына үзенең кирәклеген тоя башлагач, аның ничек канатланганын күрмиләрме?!.
Акчадан баш тарту дигәннән, ул хакта авылда төрле имеш-мимешләр дә йөри икән инде. Берише: «Башына тай типмәгән кеше акчадан баш тартмас, бераз җиңеләеп кайткан икән, шахтада күмер чапканда башына зур таш төшкән икән»,— дип, аны кызганып сөйләсә, теге чакта урамда очраган һәр кешегә тәрәзә йөзлекләре тәкъдим итеп йөргәнен дә тәфсилләп искә алса, икенчеләре: «Карарбыз... Үз бәясен күтәреп сатулашучы түгелме?..»— дигән шикнең раслануын көтеп яши икән.
Шул соңгыларының берсе Нәҗип булып чыга, күрәмсең. Акча турында сүз чыккач та, кәефе күтәрелеп, янә авызын җәеп җибәрде ул.
— Хе, Нәҗип ялгышамы соң,— дип, кулларын кесәсеннән чыгарды һәм дәү-дәү атлап Гыйлемханның каршысына ук килеп басты.— Килешәбез, абзый кеше, болай булгач, килешәбез. Сиңа ничек: акчалатамы, әллә такта белән, икмәкләтә, печәнләтә кирәк булырмы?..
— Кайсын да булдырасыңмы?
— Соң... Сүзне бушка сибә торган гадәт юк анысы. Килештекме,—дип, авыз читләреннән төкерек чәчеп елмаеп җибәрде ул. Акчалата түләмәү җае чыгып тору, аның өчен куаныч иде, күрәсең.
— Мин күп сорасам... Каян табарсың?
— Сорау синең эш, табу—минеке!
Бу уенны артык сузар түземлеге калмаган иде Гыйлемханның. Тагы бермәл дәшми-нитми генә сынап карап торды да йөзенә бәреп әйтте ул аның. Хәтта үзе өчен көтелмәгәнчәрәк килеп чыкты бу кыюлыгы:
— Бар, Нәҗип, олак моннан! Зинһар, югал күземнән!
Бригадир исә әлеге борылышка һич әзер түгел иде, колагы ишеткәнгә ышанырга белми катып калды. Әмма күпкә түгел, шундук кулга алды үзен.
— Рас икән, ычкынган!.. Башына тай типкән ич моның,—диде ул, Гыйлемханнан бигрәк үз-үзенә дәшкән сыман.
Муенында кан тамырлары бүртеп чыкты, бит мускулларыннан кырмыскалар чабышып үтте Гыйлемханның. Иреннәр кысылды, бармаклар җыелып бер йодрыкка тупланды.
— Эзең булмасын,— дип кычкырды ул, тешләрен кысып.
Нәҗип берара дәшмәде. Дилбегәне кинәт тартып, атын кире борды да җәт кенә такталарын ишегалдының урта бер җиренә аударып атты. Шулкадәр тиз һәм көтмәгәндә башкарып чыкты ки ул боларны, туктату түгел, карышырга да өлгерми калды Гыйлемхан. Ә бригадир инде аякларын киң җәеп арбага ук менеп баскан иде.
— Нәрсә, азмыни?!. Сиңа акча кирәкмени!.. Ш-шы-ша-абашник,—дип, еландай ысылдап җикеренде ул. Атын әлегәчә ачык торган капкага юнәлтте.
— Такталарыңны ал. Мин аларга ягылачак түгел!..
— Ух, ш-шы-ша-абашник... Ясарсың, ничек кенә ясарсың... Закун бар... Сәвит власты... Ясатырбыз...— дип кычкырды да, атына яман кизәнеп, урамга чыгып чапты ул. Соңгы сүзләре капка төбендә, ишегалдында, Дәү апасының тәрәзә йөзлекләрендә һәм кәрниз очларында эленеп калды: «Ша-баш-ник...»
Тәрәзә төбендәге ак ярангөл чәчәкләре арасыннан күзәтеп утырган Дәү апасының йөзендә һичнинди үзгәреш сизелмәде. Салам түбәле ярым җимерек иске каралтыга терәп урнаштырылган верстагына килеп таянды Гыйлемхан. Кул астында булсын өченгә, билгеле бер тәртип белән тезеп куелган эш коралларын күздән кичерергә кереште... Җаның теләгән бизәк уеп була үзләре белән. Беренче тапкыр күргән кешедәй, һәркайсын аерым-аерым кулга алып, әйләндерә-әйләндерә карап торды. Ата-бабадан калган соңгы истәлекләр... Туган нигезен ул саклый алмады. Гомумән, юл ябылды туган нигезгә, моннан ары аягы да тартмас... Өтерге һәм бораулар... Артыш саплы пәке... Саплары кылдан тарттырылган нечкә пычкылар... Нәсел җебенең соңгы ядкарьләре! Карап торышка гадәти, хәтта хәзерге техника заманы өчен үтә дә гади тоелырга мөмкин булган әлеге эш коралларында ул әтисенең кул җылысын, аның бармак эзләрен, чигәсеннән тәгәрәп тамган тир кайнарлыгын тоя иде кебек. Әтисе генә түгел, бәлки бабасыннан калган эш кораллары бардыр арада. Бүгенге балта осталары тарафыннан күптән онытылган, әмма урыннарына алмаш табылмаган эш кораллары... Алар дәшми, билгеле, һәм дәшмәячәк, чөнки телләре юк...
Эш коралларыннан күзен ала алмады Гыйлемхан. Ата-бабадан калган ядкарь генә түгел алар. Җан тынычлыгы китергән хезмәтнең нигезе, таянычы. Шулар ярдәмендә матурлык эзләгән, матурлык тапкан көннәр — гомеренең берни белән дә алыштыргысыз мәгънәгә ия мизгелләре. Корал эшли, кул мактана, дип юкка гына әйтми халык. Әлеге эш коралларының берсе, икесе генә җитенкерәмәсә дә, күңелдәгечә ясый алмаган булыр иде ул тәрәзә йөзлекләрен...
Җан тынычлыгы гынамы... Авылдашлары белән якынайтты, өзелгән, югалган туганлык һәм кардәшлек җепләрен табышты ич аңарга әлеге эш кораллары. Чөнки тәрәзә йөзлекләре юллап килүчеләр әледән-әле үзләренең кем улы, кем кызы һәм кайсы тармактан, кайсы чыбыктан Гыйлемханнарга кардәш тиешлекләре турында да җиткерергә онытмыйлар иде. Баксаң, ярты авыл кардәшләрдән гыйбарәт икән ләбаса... Булсын, кардәш булсын, кордаш булсын, авылдаш булсын—һәркайсыт изге төшенчә. Шуңа да араламый ич ул аларны, форсат чыкканга куанып, һәркайсына якты көнгә карап торачак тәрәзә йөзлекләре бүләк итә.
...Эш коралларыннан күзен ала алмады Гыйлемхан. Туган авылына кайтып ул кичергән күңелсезлекләр, җанын рәнҗеткән борчуларның очы да шуларга барып тоташа иде бит. Авыл урамнарын, чишмә һәм су буйларын бер күрергә зарыгып кайтучы ул гына түгел. Башкалар да кайта авылга. Аны әлеге «башкалар»дан аерып, үзгә шартларга куйганы да шул ук эш кораллары түгелмени?! Капка төбе саен туктап, билгә таянып хәл-әхвәл белешеп, тегене-моны искә алып сөйләшү, башкалар күк кунакка дәшеп, кунакка йөрешү әллә аңар харам булыр идеме? Кем ирек бирми, нәрсә каршы төшә аңарга да шулай яшәргә? Ата-бабадан калган һөнәр! Һәм әлеге дә баягы шул эш кораллары... Кайтып төшкән көнне үк туган нигезендә торган йортның кәрнизләре (буйдан-буйга кадакланган тоташ тактаны кәрниз дип әйтү урынлы түгел, билгеле), кашсыз-керфексез күзләрне хәтерләткән тәрәзәләр эчен пошырган иде. Аннан авыл урамнары аша үткән саен күңеле сызды. Үзенең төзеклеге белән алай аерылып тормаса да, кайчандыр зәвык белән ясалган тәрәзә йөзлекләре, кәрниз һәм капкалары, хәтта коймалары Нурлы Аланның кабатланмас йөзен тәшкил итә иде бит. Авылның гына түгел, һәр йортның үз йөзе, үз бизәкләре бар иде. “Нурлы Алан осталары тактага балта очы тигерсә, чәчәк хасил була”, дигән әйтем онытылган. Исеменә җисеме туры киләме икән аның хәзер?!
...Анысы бер хәл. Тәрәзә йөзлекләрендә генә түгел хикмәт. Соң чиктә, йөзлекләрсез дә яшәү мөмкиндер. Күңелләрдә матурлыкка омтылыш сүрәнләнүе аяныч. Күңел йөзлекләре муртаю... Соңгы араларда «матурлык» төшенчәсе, иҗтимагый төшенчә булуыннан туктап, йозаклы фатир һәм күңелләргә кереп бикләнмәдеме?!. Ә муллык һәм байлык, киресенчә, күңелләрне шәрәләндереп тышка бүселеп чыккан. Әле кайчан гына авыл кешесе урамга чыгып бер әйләнеп керүне үзе өчен ял итеп кабул иткән. Зәвык белән бизәкләп эшләнгән җыйнак өйләр, чирәмгә, бәбкә үләннәренә төренеп утырган тигез иркен урам, пөхтә итеп себерелгән капка төпләре, койма читендә үсеп утырган ак каен һәм миләш, шомырт агачлары — боларның берсе дә дәрәҗә яисә байлык күрсәткече саналмаган. Матурлыкка булган табигый ихтыяҗ, омтылыш тудырган аларны. Йомшак чирәмгә басып каз бәбкәсе көтеп йөргән малайлар өчен авыл урамы — матурлык чыганагы, үзенә күрә, күргәзмә залы, сынлы сәнгать музее вазифасын үтәгән. Алмалы көянтәгә җиләкле чиләкләрен асып чишмә башына төшкән кызлар да су гына түгел, күңелләрен мөлдерәтерлек хис, тойгы алып кайткан. Кызлар гынамы, хәтта карт-корыларның урамга таянып чыккан таягы да бизәк яисә  сырсыз булмас иде...
Матурлык турында уйларга, матурлыкка сокланырга авыл кешесенең вакыты калмый хәзер, диләр... Авылда мәшәкатьнең бетеп торганы юк, дөрес анысы. Әмма кая киткән соң ул вакыт? Игенче кулындагы уракны алыштырган комбайннар тартып алганмы аны?.. Матурлыкка вакыт түгел, табигый ихтыяҗ  кирәк.
Ясаган тәрәзә йөзлекләрен мыскыл итеп, бригадирның аны үз нигезеннән куып җибәргән, өй борынча йөреп тә шул йөзлекләргә урын табалмыйча кире әйләнеп кайтырга мәҗбүр булган көнен хәтерләде Гыйлемхан. Искә алуы да җиңел түгел иде ул вакыйгаларны, эсселе-суыклы булып китте. Бер мизгелгә күңелендә ачу, ниндидер усаллык һәм үч алу тойгысы кузгалып алды. Тик торганда сау-сәламәт кешенең йөрәге чәнчеп алгандай булды бу, ничек туса, шулай югалды да.
Боларны нигә дип искә төшерде соң әле ул? Бары да үткән, артта калган — онытырга вакыт. Авылдашлары да үзгәрде кебек, һәммәсенә тәрәзә йөзлекләре, кәрниз кирәк. Тиз булсын, күршенекеннән ким булмасын, диләр. Матурлыкка омтылыш югалмаган, димәк... Әмма күңелне берөзлексез, идән астында кыштырдаган тычкан сыман, нидер борчып, тыңгысызлап тора. Торган саен арта, ишәя бара иде бу тыңгысызлык. Әрсезлек белән тәрәзә йөзлекләре юлларга керешкән авылдашларын күргән, алар белән сөйләшкән саен арта барды ул. Урамны, авылны матурайту ихтыяҗы йөртми иде шул аларны. Башкаларда булган өчен кирәк. Башкалардан калышмау өчен, үз күршесен, авылдашын, хәтта үз туганын уздыру өчен кирәк тәрәзә йөзлекләре! Мал җыеп дөнья кууның чираттагы бер чагылышы гына икән ич болар һәммәсе... Көнчелек, бер-береңнән уздырырга тырышу — бу нәрсә, әллә милли характермы безнең?!.
Гыйлемхан — шул ярышка, узышка яңа юнәлеш бирүче. Үз иманына хыянәт түгелме соң бу? Көнчелек, бер-береңнән уздыруга омтылыш, комсызлык, пәри туен хәтерләткән шул афәткә тагы күпме хезмәт итәргә тиеш ул?.. Шуның өчен ашкынып кайткан идеме туган ягына?! «Ш-шы-ша-абашник..» дигән сүз ишетер өченме?! Шундый мыскыллауны күтәрерлегең булгач, ни өчен дип җир астында күмер көрәп уздырдың гомереңне?!. Башкалар таба ич, син дә берәр җаен тапмый калмаган булыр идең...
— Ш-шы-ша-абашник...
Сискәнеп як-ягына каранырга кереште ул, чын-чынлап ишетелә, яңгырый иде теге яман аваз. Көчәйгәннән-көчәя барып яңгырый...
Ә тәрәзә каршында ак ярангөл чәчәкләренә күмелеп Дәү апасы утыра.
— Ш-шы-ша-абашник...
Бригадирның пычкы чүбе исе килеп торган өр-яңа такталары ягыннан ишетелгәндәй булды ул аваз. Аларны башка өемдәгеләре эләктереп алды... Соңгыларына тәрәзә йөзлекләре кушылды. Сибелеп яткан, алка сыман бөтәрләнгән йомычкалар дәррәү купты. Җил чыгып, пычкы чүбе күтәрелде... Аны үртәп ду килә иде ишегалды.
— Ш-шы-ша-абашник...
Ишетмәскә теләп, колакларын томалады Гыйлемхан.
Ә Дәү апасы һаман ак ярангөл чәчәкләренә күмелеп тәрәзә төбендә утыра...
Көчәйгәннән-көчәя барды аны ләгънәтләгән тавыш. Верстак читендәге эш кораллары, чарасыз калып, аның күзенә текәлгән. «Бер-бер чара күр, син бит — кеше. Коткар безне бу түбәнлектән», — дип сыкрана иде сыман ата-бабадан калган эш кораллары... Күкчәчәкләр уелган ялгыз йөзлек тә сулып калган. Чүп үләне дип кире кагылган чәчәкләр... Күкрәк кесәсендәге чигелгән кулъяулыкка ут капкандай булды кинәт...
Биреште Гыйлемхан, үз-үзен кулдан ычкындырды. Җанын кыршау сыман буарга керешкән аваздан котылыр җай тапмагач, кабаланып, дөньясын онытып, бригадир китереп аударган такталарны бакча якка ташырга кереште. Ни теләгәнен, нәрсә кылганын белешми ташыды...
Бакчаның ерак почмагында чүмәлә итеп өелгән бәрәңге чүбе бар иде. Күкерт сыман тиз кабынып, дөрләп янарга кереште бәрәңге сабаклары. Алар белән бергә такта янды, бригадирның сөян такталары. Әмма теге яман аваз аның саен тынмады. Бүре булып улады, елан сыман ысылдады тавыш: «Ш-шы-ша-абаш-ш-ш...»
Гарьлегеннән ни эшләргә, нәрсә кылырга белмәде Гыйлемхан. Ут тирәсендә ыгы-зыгы килде, арлы-бирле йөренде ул. Үз-үзен белешерлек хәлдә идеме соң... Ялгыз башын кая куярга, ни эшләтергә белмичә, янә ишегалдына атылып чыкты. Ә анда күкчәчәкләр уелган тәрәзә йөзлеге... Моңаеп, уңайсызланып, алай гынамы, хәтта аңарга рәнҗеп утыра сыман тоелды күкчәчәкләр.
Шушы хәлдә торып калган сыңар тәрәзә йөзлеген һәм күкчәчәкләрне мондый түбәнлектән ул ничек коткара ала иде соң?.. Җәт кенә иңбашына салды да бакча түренә, дөрләп янган учакка таба алпан-тилпән атлап китте. Ике олы хис — Гыйлемханның туган нигез һәм Миңсылуга булган мәхәббәтен берьюлы мәңгеләштереп торырга тиешле тәрәзә йөзлеген ут телләре ялмап кына алды. Янды... Чарт-чорт килеп дөрләп янды күкчәчәкләр. Утлы күмергә әверелгәч тә, бертын таралмый, уалмый торды әле алар. Ул чәчәкләрнең хәтта көлендә дә зәңгәрлек бар иде сыман...
Теге яман тавыш аның саен миен боргычлады, җанын кимерүдән туктамады: «Ш-шы-ша-абашник...» Тагын ишегалдына чыкты. Утлы өермәгә әверелеп, шушы авазны ишетергә дучар ителгән эш коралларына ташланды...
Тәрәзә төбендәге ак ярангөл аша күзәтеп утырган Дәү апасы керфек тә какмады.

...Утны сүндерергә йөгерешеп кергән күрше-күлән учак читеннән чигүле ак кулъяулык табып алды. «Истәлек өчен — Гыйлемханга. М.дан». Телдән-телгә күчеп йөргән бу сүзләрнең янгынга кагылышы юк диделәр. Кулъяулыкны шундук оныттылар.
Бераздан шул ак кулъяулыкны күкрәгенә кыскан Миңсылу бер читтәге киртәгә барып сөялде. Аңарга игътибар бирүче булмады. Ә кара күмергә әйләнгән такталарын танып алган бригадир Нәҗип аты-юлы белән сүгенергә тотынды...
-Ш-шы-ша-абашник...
Гыйлемханны шул көннән соң авылда күрүче булмады. Имеш, ул үзе дә утка ташланган икән, дип сөйләде берәүләр. Билгесез тарафка узып баручы поездга утырганын күреп калучылар булган, дип тә чыгардылар. Ләкин, боларның кайсы дөрес булгандыр, тәгаен генә белүче юк иде...

 

 
 

Исемлек