Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Күзачкысыз буран...

Төннәрен йокламадым, көннәр буе

эшләдем – кара тиремне түктем, кызыл

канымны йөгерттем – төрек кавеме

югалмасын диеп...

(Орхон-Енисей язмаларыннан. VII гасыр)

Бер төркем малай-шалай күл читендә кайнаша. Берәүләре тимерчыбык кисәгеннән үзе ясаган кармак белән балык чиерттереп маташа, кемдер йорт кирәк-яраклары өчен кипкән камыш җыя, ә кемнәрдер дөньяларын онытып бер-берләрен уздырырга тырышып, диңгез кебек шаулап, дулкынланып торган күл өстенә вак таш ыргытып уйный.

- Туран, улым...- дигән тавыш ишетелде шул чак күлгә елышып утырган тар тыкрыклар арасыннан.

Күл эченә кереп торган зур таш өстендә чуалган кармагын барлап утырган малай ялт кына арка тарафына борылып карап куйды. Аларның өе белән күл арасы ерак түгел, күп булса, унбиш-егерме метр чамасы булыр. Бу аның әнисе тавышы иде бит, үзе күренмәсә дә әллә каян танып алды. Шулай ягымлы һәм үз итеп кем дәшәргә мөмкин соң тагы. Әнисе, әлбәттә...

- Әйе, әнием.

- Улым, кайт инде... Йомышым да бар...

Күл читеннән, якын дусларыннан аерылу җиңел булмаса да, кармакларын һәм тоткан балыкларын тиз арада җыйнаштырып өйләренә таба юнәлде малай. Әти-әнисен ике тапкыр кабатлатырга күнекмәгән ул...

- Менә, әнием, ике чабак тоттым, - диеп, капкадан керә-керешкә үзенең уңышы белән мактанып алырга да онытмады.

- Кай арада өлгердең, улым?.. Балыкларның да эреләре эләккән икән үзеңә, - дип, аркасыннан сыйпап мактап алырга да онытмады ана.

- Җил чыкты, күл бик дулкынлана, - диде малай. – Юкса, күбрәк тә тоткан булыр идем...

- Әтиең һәм агайларың янына барып кайтырга кирәк булыр, улым. Таң беленер-беленмәс үк чыгып киттеләр, ачыкканнардыр, дип әйтәм. Яңа гына мичтән чыккан кайнар икмәк алып барырсың үзләренә, йогырт та хәзерләгән идем...

- Ярый, әнием, мин хәзер, ялт иттереп барам да, ялт итеп кайтып та җитәрмен, - диде малай, үзенең шул ук мизгелдә үк чыгып йөгерергә әзер булуын белгертеп. Әти-әни йомышына кирәгең чыгудан да зуррак нинди куаныч булырга мөмкин соң тагы...

Сүз тыңлаган баланы кем яратмый, әнкәсе аны янә бер мәртәбә аркасыннан сөеп алды. Малай, уңайсызланып, дәшми генә үзалдына тартынып куйды: “Абыйлары зур, алар әнә, әтиләре белән көн-төн тауларда, кышка утын хәстәрли. Ә аны һаман кечкенә бер сабый дип уйлыйлар. Ул йомышка йөрер өчен генә ярый. Югыйсә, ул да алтыны тутырды, җиденчесе белән китте бит инде, тиздән мәктәпкә дә барачак...”

Яңа мичтән чыккан кайнар икмәк һәм өйдә ясалган бер кисәк сыр белән тамак ялгап алгач та юлга җыенды ул. Аягына абыйларыннан калган калын табанлы иске башмак киде, өстенә әнисе бәйләгән җылы казак. Шулай киенми хәлең юк, инде декабрь җитеп килә. Монда – күл читендә, тауга ышыкланып утырган касабада гына җылы тоела ул. Анысы да кояш чыккан чакта гына. Ә инде тауга аз гына күтәрелдеңме шундук суыта башлый.

Култык астына ак тастымалга төрелгән кайнар икмәк кыстырып, икенчесенә йогырт салынган савыт күтәреп капкага юнәлде малай. Өстенә алъяпкыч япкан һәм башына тыйнак кына ак яулык чөйгән әнкәсе улын болдырдан озатып калды.

- Туры барып, туры гына кайт, бер аягың анда, икенчесе монда булсын, ярыймы, улым...- диде һәм үзалдына белгән догаларын укырга кереште ул.

- Ярый, әнием, борчылма,- диде малай һәм, артына борылып та карамыйча, зурларча җәт-җәт атлап тау юлына таба ашыгып китеп барды.

Барыр юлы якын түгел, шактый ук ерак. Әмма таныш юл, абыйлары укуда вакытта әтисенә ияреп әллә ничә кат үткәне бар бит инде аның моннан. Күңел күтәренке. Күтәренке булмаска соң, әнисе кушкан йомышны үтәп әтисе һәм агайлары янына бара ләбаса. Шуңа күрә бит инде аяклар алга таба ыргылып кына тора, йөгереп китүдән чак тыеп бара үзен. Берьялгызы калган чакларында үзалдына бер-бер җыр көйләп барырга күнеккән ул. Менә хәзер дә бик борынгы халык шәркы, ягъни җырларыннан берсен, мыгырдарга кереште. Ул аны ничектер әтисе җырлаганнан ишетеп калган иде кебек. Cүзләрен бигүк төгәл белеп тә бетерми иде бетерүен. Ә шулай да көе күңелгә уелып калган. Туып-үскән җир, узган гомер, искән җил һәм биек таулар турында иде ул җыр. Тау юлыннан югарырак күтәрелә барган саен ул җырның көе, аның сүзләре тагы да тирәнәя, мәгънәлерәк була бара иде кебек...

Gurbet elde bir hal geldi başıma,
Ağlama gözlerim Mevla kerimdir.
Derman arar iken derde düş oldum.
Ağlama gözlerim Mevla kerimdir.

(Чит җирләрдә кайгы төште башкаема,

Елама күзләрем, Аллахның кодрәте киң ул.

Дәва табылырмы – хәсрәтләргә чумдым,

Елама күзләрем, Аллахның кодрәте киң ул).

Малай бу җырның 16нчы гасырда яшәгән төрек шагыйре Пир Солтан Абдал сүзләренә язылуын белми дә, күз алдына да китерми иде, әлбәттә. Ул җыр, гүя менә шушы мизгелдә, шушы тау башында, Эгирдир киңлекләренә сокланудан, халык хәтерендә гасырлар буе тупланып килгән сагыш һәм хәсрәтләрдән туган кебек иде.

Җыр гына түгел, югары күтәрелгән саен аның туган шәһәре Эгирдир дә матурая, зурая бара икән бит. Моннан инде тар тыкрыклар, балчык изеп корган ярымҗимерек йорт һәм каралты-куралар бик күзгә ташланмый. Аларның кызыл түбәләре генә шәйләнә. Шәһәрне бер тарафтан очсыз-кырыйсыз ераклыкларга сузылган күл бизәп торса, икенче тарафыннан очлары болытларга менеп югалган кыя-таулар уратып алган. Шул кыя-таш һәм диңгезгә тиң күл арасыннан боргалана-сыргалана шуышып барган зур бер еланны хәтерләтә икән бит аның туган шәһәре. Ә шулай да матур бит ул Эгирдир... Шәһәрнең бар матурлыгы менә шулай югарыга менгәч ачылып китә икән. Төрле төстәге буяулар белән бизәлгән бер матур келәм сыман киңлек җәйрәп ята иде аның каршысында.

Барыр юлының нәкъ уртасында, биек тау түбәсендә бер авыл урнашкан. Әйләнә тирәсендә саф сулы салкын чишмәләр күп булгангадыр, мөгаен, аның исеме дә Акпынар ягъни Ак чишмә дип атала. Бу авылны ходай кешеләр шушы урында туктап, Эгирдир шәһәре һәм шул ук исемне йөреткән Эгирдир күленең гүзәллеген күрсен өчен яраткандыр кебек. Күр инде нинди манзара, нинди киңлек, нинди төсләр...

Ирексездән тукталырга мәҗбүр булды Туран. Кулындагы икмәк һәм йогырт салынган савытны зур бер таш өстенә куеп, юл читендә генә булса да утырып бераз хәл алырга булды. Билгеле инде, карашлары шәһәргә текәлде.

Шәһәрнең исеме дә Эгирдир, күлнең исеме дә. Эгирдир - ни дигәнне аңлата торгандыр ул, әлегә белми белүен, әмма матур яңгырый ич. Һәм серле дә. Э-гир- дир...

Торган җирләрен кем касаба ди, кем шәһәр ди, андамыни хикмәт. Эгирдир бит аның туган җире. Аның башка авыл һәм шәһәрләр турында ишеткәне булса да, үзләрен барып күргәне юк әле. Эгирдирдан да зуррак шәһәрләр бар дип ишеткәне бар. Кем белә, бәлки дөрес сөйли торганнардыр, әйтә алмый әлегә. Әмма Эгирдирдан да матуррагы булмас. Монысын ул яхшы белә...

Ә күл... Эгирдир күлен диңгезләргә тиң дип сөйли өлкәннәр. Диңгез күргәне юк-югын, анысы нинди була торгандыр тагы... Диңгезнең суы да тозлы диләр түгелме... Тозлы суда балык буламы, тозлы суда колач җәеп йөзеп буламы, күз алдына да китерергә кыен. Ә аларның күле җир астыннан кайнап чыккан чишмәләрдән хасил булган. Йөзәрләгән чишмә диләр күлнең төбендә... Шуңаргадыр, Эгирдирнең суын да эчеп туймаслык ич, ул чип-чиста, хәтта үтә күренмәле.

Тагы шунысы гаҗәп, Эгирдирне диңгез киңлегеннән бер километр биеклектә урнашкан, диләр. Ярый, шәһәр урнашсын да ди, ул су түгел, агып төшмәс. Ә күл ничек тау түбәсендә булырга мөмкин? Шуны күз алдына китерә алмый иде ул һич кенә дә. Шундый зур су, очсыз-кырыйсыз ераклыкларга сузылган күл ничек итеп таулар өстендә торыр икән. Тигезлек ич, әнә. Таулар – югарыда, таулар, күз алдында ич, алар болытларга ашкан.

Ни дисә, дисеннәр, күр инде син аларның татлы сулы Эгирдир күлен. Нинди генә төсләр юк аның өстендә – ачык яшел, куе яшел, ачык зәңгәр, куе зәңгәр – нинди генә энҗе-мәрҗән һәм затлы таш төсләрен җыймаган ул үзенә. Ә биек тау итәгендә кара кучкыл төскә кереп торган, күңелгә шом өстәп торган урыннары да байтак.

Булса булсын, аның каравы, дулкыннары ак җилкән булып чайкала Эгирдирнең. Ул дулкыннар кайдан килә, берөзлексез шаулап ни әйтергә тели, нинди хәбәр китерә икән алар?.. Шул дулкыннарның телләрен белсәң иде икән ул... Бер дә юкка гына шулай ашкынмый торгандыр бит алар...

Күр инде, нинди зур күл, очсыз-кырыйсыз икән бит безнең Эгирдир...

Ә таулар... Бер тау, ул тауның аргы ягында икенчесе, аннан өченчесе тезелеп киткән. Тау битләрен куе урман урап алган. Ә еракта калкып торганнарының түбәсен ап-ак кар каплаган. Ышанасы килми хәтта, ул менә юл читендә ям-яшел агачлар арасындагы таш өстендә хыялга бирелеп кояш нурларында иркәләнеп утыра. Агачлардан өзеп кыргый груша ашый, айва һәм алычадан авыз итте әле генә. Ә анда, күз күреме ераклыгындагы тау түбәсендә, кемнәрдер шушы минутларда чана шуа, бер-беренә йомарлам-йомарлам кар атышып уйный булса кирәк. Кызык килеп чыга бит, ә...

Җәй башларында малайлар монда мушмулла җыярга килә, бөрлегәннән авыз итәләр. Әнисенә атап миләүшә чәчәкләре җыйганы бар... Нинди матур җирдә, нинди бай табигатьле илдә туган бит ул, әнә...

Якында гына кемнеңдер сыеры мөгерәп куйды шунда, өйлә вакыты байтактан узуга да карамастан әтәч аваз салды. Ул да түгел, кауаклар артында нидер кыштырдады. Курыкмады куркуын, шулай да сагая төште. Әнә, куаклар селкенә дә түгелме соң! Уң тарафтан да, сул тарафтан да кемнәрнеңдер үзенә якынлаша баруын тойды ул. Кыштырдау гына түгел, инде аяк тавышлары да якынлаша бара иде. Урыныннан сикереп торса, ни күрсен бер төркем кәҗә уратып алган икән үзен. Монда ни калган сиңа, монда ни эшләп йөрисең син, дип әйтүе булдымы, аның каршысына ук килеп баскан бер ак кәҗә бәтие сузып-сузып тавыш биреп алды шунда.

Чынлап та ни сәбәпле шулай дөньясын онытып утыра соң әле ул?.. Барасы юлы байтак. Таулар арасыннан кара кучкыл болытлар да чыгып килә икән, әнә... Әтисе һәм абыйларының да тамаклары ачкан булса кирәк. Ә ул дөньясын онытып имән чикләвекләре белән уйнап утыра...

Кулына ризыкларны алып тиз-тиз атлап юлын дәвам итте Туран. Инде менә Эгирдирдән шактый ук ерак саналган Акпынар тигезлеген дә узып бара. Бераздан каршыда тырпаеп торган әнә теге калкулыкка менәсе бар әле. Шундагы тау-таш арасыннан бер ярты сәгатъ чамасы барганнан соң Сивре тавының аргы тарафына барып чыгачак. Әтисе кышка җитәрлек утынны һәр ел шунда хәзерли. Төннәрен салкын була кышын, утын артык булмый, утын күп кирәк. Өлкәннәргә охшатып зур-зур атларга тырышты ул, адымнарын тагы да ешайта барды. Култык астындагы икмәкне дә үзенә таба кыса төште. Бик тә җаваплы йомыш белән бара ич, әтисе һәм агаларына җылы икмәк алып бара, күрмисезме әллә!..

Ниһаять, тау читеннән таш кисеп ясалган бормалы-сырмалы юлга килеп керде. Һәм тагы югары күтәрелә башлады. Моннан узганда ул үзен аеруча көчле һәм зур егет сыман хис итә иде инде. Хис итмәскә соң, бер ялгызы, җырларда җырланган, бик күп легендаларга кергән Сивре тавына менеп бара түгелме. Куркуның ни икәнлеген дә белми җырлап бара үзе, вакыт-вакыт бар булган тавышы белән кычкырып җырлаудан да тартынмый башлаган иде инде ул. Кинәт тынып калды. Куркудан түгел, каршысына ишәген куалап кайтып килгән бер агай очрады. Аны узып киткәч кенә кинәт туктарга кирәк тапты ул кеше.

- Әй, кем малае син, кая барасың?- дип кычкырды ишәгенең сыртыннан төшми генә.

- Әтиемә һәм агайларыма ашарга илтәм.

- Күрмисеңме, җил чыгып тора, әнә, кара болыт килә. Хәзер буран башланачак, борыл,- диде ул. - Киттек, әйдә алып кайтам, арыган булсаң, ишәккә утыртырмын...

- Рәхмәт, әфәндем. Мин әтием һәм агайларым янына барам, - дип кабатлады малай һәм юлында булды.

- Тукта. Тукта, дим бит мин сиңа. Бер ялгызың тау-таш арасына кереп барасың. Буран чыгарга тора, дидем. Тукта, мин сине калдыра алмыйм,- дип, ишәгеннән сикереп үк төште теге абзый. Малайга тавышын күтәреп кычкырды. – Хәзер үк борыл. Кире борыл, дим мин сиңа...

- Әфәндем, мин әнием кушкан йомыш үтәп барам. Әтиемә һәм агайларыма ашарга илтәм,- диде ул һәм юлын дәвам итеп йөгерә үк башлады.

- Тукта, дим... Тукта! Ком астында калачаксың ич...Буран чыгарга тора,- дигән тавыш кына эленеп калды тау-таш арасында. Малайны ай күрде, кояш алды, күз ачып йомган арада табанын ялтыраткан иде инде ул.

Кулын селтәп кире ишәгенә менеп атланудан башка чарасы калмаган иде абзый кешенең. Ишәгенә чөңгерде дә юлын дәвам итте.

Җил чынлап та көчәя бара икән. Аяк астындагы комны гына түгел, вак ташларга кадәр күтәреп туздыра, холыксызланып дуамалланырга кереште җил. Юлда очраган агайның хаклы булуын, кичегә төшеп, шунда гына аңлады ул. Әмма үкенү кая, барган юлыннан кире борылу турында уена да кертеп карамады.

Ул да түгел, таулар арасыннан кара болыт булып килгән өермәдән кар яварга керешмәсенме... Бу вакытта сирәк очрый торган күренеш иде бу. Кар гына булса бер хәл, буран ич бу. Буран башланды. Җепшек кар йөзгә бәрә, күзне ачып булмый. Ачтың исә, ул шундук юеш кар катыш ком белән томалана. Маңгайга, кулларга сылана кар, кинәт исеп куйган җил үзен күтәреп алыр да, менә-менә очыртып алып китәр төсле тоела...

“Нишләргә, кая барып ышыкланырга”,- дигән уй белән уңга-сулга күз ташлады малай. Юл читеннән ерак түгел генә тырпаеп торган кыя-ташка барып ышыкланыргамы? Ярамый, көчле җил, буран чыккан вакытларда кыяга барып ышыкланган кешеләрне тау ишелеп, таш басуы хакында ишеткәне бар иде аның. Әти-әнисенә борчу китерергә ярамас. Бары бер юл - алга атларга, алга таба юлын дәвам итәргә генә кала аңарга. Ә җил чыгырдан ычкынган, кай тарафтан искәнен дә аңламассың, вакыт-вакыт ул аны аягыннан ега яза. Берничә кат чүгәләп тә алды, янындагы куакларга тотынып кына исән калды. Ә куаклар энәле, кулны чәнчү генә түгел, гүя умырып-умырып ала. Тотынмасаң, һичшиксез йолкып күтәреп алачак җил, очыртачак үзен.

Ул бирешми. Ничек итеп бирешсен ди соң ул. Әнисенең йомышы белән бара ич! Әтисе һәм агайларына икмәк алып бара... Култык астындагы икмәкне һәм кулындагы йогурт савытын кысыбрак тотты ул аның саен - ычкындырмады, түкмәде. Үрмәләп барса-барды, әмма юлыннан тайпылмады.

Бу гарасат күпме дәвам иткәндер, һичкем белми. Шулай да малай, күзләре йомылса да, вакыт-вакыт алар күрмәс булса да, аяктан егылып кабат торырлык көче калмаса да, бирешмәде, ком катыш кар буранын урталай ярып, беръялгызы җиңеп чыкты. Киң һәм иркен тау итәгендәге мәшә агачларын, ягъни имәнлекне, күргәч тә йөгереп китәрдәй булды әле хәтта.

Иң беренче үзен күреп алган өлкән абыйсы башта танымый торды аны. Салкын җил һәм кардан малайның йөзләре кызарып-шешенеп чыккан иде, күзләре ком бөртекләре белән томаланган, аяк-куллары яраланып-сыдырылып беткән...

- Абый, мин сезгә йогырт китердем, - диде ул, кулындагы савытны аңарга сузып. - Әни яңа мичтән чыккан кайнар күмәч тә җибәрде үзегезгә.

- Кайнар икмәк, - дип елмаеп куйды абыйсы, юеш кар белән уратылган ак тастымалга ымлап. – Яңа мичтән чыккан, дисең инде алай булгач...

- Улым, - дип, кочаклап алды үзен әтисе. – Күзачкысыз буранны җиңгәнсең ич...

- Туран, сиңа ни булды?...

- Шундый чакта юлга чыгалармы, - дип, ах-ух килде агайлары.

Сырпаланып, зарланып торыр хәле калмаган иде малайның, зур бер имән төбенә барып утырды ул. Әтисе аның юешләнеп беткән киемнәрен алыштырды. Абыйлары тыз-быз әйләнәсендә йөреп тора. Кулына учакта яңа кайнап чыккан хуш исле чәй китереп тоттырдылар. “Нәрсә кирәк тә, нәрсә кирәк?..” дип кенә торалар үзенә.

- Шундый буранда ничек килеп җиткән, - дип кабатлады Җамал абыйсы үзалдына, хәйран калуында дәвам итте.

- Минем улым җилдән, бураннан куркамы соң!- дип, малайның күңелен күтәрүдә булды әтисе. – Туран бит ул... Бураннан куркып торырга, шулай бит ә, улым...

- Кызык килеп чыга, - дип такмак чыгарды шунда агайларыннан кайсыдыр. – Тауларда карлы буран, курыкмый безнең Туран.

Агайлары көлешеп куйды. Туран да елмайды, күңеле булып...

Тәненә җылы керде аның. Дөнья яктырып, күкләр ачылып китте шунда. Кара болыт каядыр китеп югалган, котырынып искән җил, ком һәм кар бөртекләренең дә эзе калмады. Ирексездән, зәңгәр күккә төбәде ул карашын. Теге күзачкысыз буран бөтенләй булмаган да кебек тоелды. Күкрәк тутырып иркен сулыш алып куйды Туран... Үзенең нинди афәткә очрап, аны ничек җиңеп чыкканын, башынан ниләр кичкәнлеген дә аңлап бетерми иде кебек әле ул.

***

1990 нчы елның октябрь урталары иде булса кирәк. Стамбулның нәкъ үзәгендә, бөек шәһәр хакимияте сарае аркасында урнашкан Шәйһелислам Анкаралы Мәхмәт әфәнде хөрмәтенә 1707 елда ук салынган борынгы мәдрәсә бинасының ачык террасасында камыштан үрелгән түгәрәк өстәл артында утырабыз. Каршыбызда аллы-гөлле чәчәкләр һәм нәни генә пальмалар. Ялгышмасам, өч пальма. Күрәсең, алар соңгы араларда гына утыртылган иде, әле яңарып кына киләләр. Әмма матурлар ич, мин гомумән, пальма агачын безне үзенә тартып торган җылы якларның бер матур бизәге буларак кабул итәм.

Моңарчы тарих сәхифәләреннән генә ишетеп белгән борынгы шәһәр туфрагына, алай гына да түгел, Төркиягә беренче булып аяк баскан көнем. Каршымда Төрки дөньяны өйрәнү фонды җитәкчесе, Стамбул университеты профессоры Туран Язган. Бу көнгәчә ишеткән, таныган, күргән кешем түгел. Шул сәбәпледер, беркадәр дулкынланам да кебек.

Янәшәбездән үтеп баручы яшь кенә бер кыз бала мөрәҗәгать итте шунда.

- Әфәндем, гафу итегез, сез Туран әфәнде кайда утырганны әйтмәссезме?..

Беренче кат килеп чыгуы булгандыр, алар бер-беренең кем булуын танымый иделәр.

- Мин булам. Ә сез кем?

- Мине сезнең янга Сами бәй җибәргән иде. Сезгә китапханәче кирәк икән...

- Ә-ә, әйе, андый сүз булган иде. Әмма, мин әлегә, күрәсез, олы кунагыбыз белән. Бераз көтә аласыздыр бит?..

- Көтәм, көтәм, Туран әфәнде,-дип, тартынып кына елмаеп алды кыз. Һәм тыйнак кына икенче читкә китеп барды.

Ул да түгел, Туран әфәнде тукталырга мәҗбүр итте үзен.

- Кызым, - дип, дәште ул аңарга. – Авыр булмаса, әнә теге кабинеттагы өстәлемнән миңа сигарет китерә алмассыңмы...

- Хәзер, -дип, бик рәхәтләнеп риза булуын белдерде кыз. Һәм ялт иткән арада сигаретын китереп тә бирде.

- Рәхмәт! Ай, кызым, чакмам да бар иде анда янәшәдә генә...

- Аны да китерергәме?

- Мөмкин булса...

Кыз ялт кына чакмасын да китереп бирде аның кулына.

- Көллеге дә шунда түгел идеме?..

- Шунда. Аны да китеримме? – дип, җитәкченең әмерен көтте кыз.

- Китер, зинһар өчен...

Монысын да озакка сузмады кыз. Булачак җитәкчесенә файдасы тиюгә чиксез шат иде ул. Туран Язган аңарга олылап рәхмәт әйтте һәм, кинәт кенә бер фикергә килеп, читкә китеп барган кызга дәште тагы:

- Кызым, син әнә теге кабинетка кер. Анда Сәгадәт ханым булыр, ник килгәнеңне әйт аңарга. Кемлегең турында анкета тутырып телефоныңны калдыр да ирекле булырсың. Кирәксә, без үзебез табарбыз сине, - диде. - Юкса, озак көтәргә туры килер – кунагым бар...

Ниһаять, икәүдән-икәү генә калдык. Эшне миңа сигара тәкъдим итүдән башлады ул. Табигый ки, мин баш тарттым.

- Рәхмәт, сигара белән дуслыгым юк. Тартып та караганым булмады, - дидем, булдыра алганча итәгатълелек күрсәтеп.

- Ә мин менә байтак еллардан бирле сигара эчәм. Спорт белән шөгыльләнүдән туктагач та мавыгып киткәнмен.

- Кызык икән, сездә “сигара эчәләр”, ә бездә бит моны “тәмәке тарту” диләр.

- Беләм. Төрек теле бик бай. Бер үк әйбер, бер үк күренешне төрле-төрле сүзләр, синонимнар белән аңлату бар бездә. Әмма сезнең күзәй төрекләре, ягъни татарларның, теле аеруча камил һәм бай икәнлеге мәгълүм. Моны безнең төрек галимнәре дә шулай саный.

Күңелгә сары май булып ятты әлеге сүзләр.

- Сез, Туран әфәнде, тел белгече булсагыз кирәк, хакмы?

- Юк, мин белемем буенча икътисадчы. Әмма зыялы һәр инсанның иң әүвәл тел белгече булуы зарур. Үз ана телен белү – шәхес өчен беренче һәм иң изге шарт. Туган халкыңа һәм Ватанга мәхәббәт туган телгә мөнәсәбәттән башлана.

- Кызык...- дидем, һәм, табигый ки, бераз уйга калып тордым. Безнең тарафларда ишетергә туры килми ич мондый фикерләрне.

- Нәрсә, әллә син башка фикердәме? – дип, сорау бирергә өлгерде ул шул арада.

- Юк-юк, Туран әфәнде. Киресенчә, мин сезнең сүзләрнең ни кадәр урынлы һәм хаклы булуы турында уйга калып тордым...

Ул бер-ике тапкыр йотлыгып-йотлыгып сигаретын эчеп куйды. “Сигарет эчү” дигәч тә миңа сәер тоелган иде башта. Һәм гел уйламаганда әле бая гына үзенә йомышка яраган китапханәче кызны искә төшерде.

- Ничек уйлыйсың, - дип мөрәҗәгать итте миңа. – Ул кызны үзеңә эшкә алыр идеңме? Яхшы хезмәткәр чыгамы аңардан?..

- Белмим шул,- дидем. Көтелмәгән сорауга ничек җавап бирим тагы. – Кыз тәрбияле һәм итагатьле дә сыман күренде. Сезгә эшкә килә, сез белерсез...

Башын югары чөя төшеп тел шартлатып куйды ул.

- Әмма минем сынауны узмады ул.

- Аңламадым...

- Сигара, чакма һәм көллек журнал өстәлендә янәшә яталар,- диде ул тыныч кына. - Сигараны чакмасыз кабызып булмый, кабызгач - көллек кирәк. Хезмәткәрне эшкә алганда аның мөстәкыйль фикер йөртә белүен ачыклау мөһим. Кушканны гына үтәүчеләр белән авыр...

- Анысы дөрес, - дип хупларга мәҗбүр булдым. Һәм кайчандыр колакка чалынган бер мәзәк хәлне искә төшердем. – Шуңарга охшашлы бер тарих бар бит...

- Йә, сөйлә әле, ул нинди тарих?

- Бер байның хезмәтчесе урамнан йөгереп кергән имеш: “Хуҗам, безнең турыдан кәрван узып бара,” - дип хәбәр салган. “Санадыңмы, ничә дөядә?”- дип сораган хуҗасы. Теге йөгереп чыгып киткән һәм кире кергән: “Җиде дөядә, хуҗам...” “Белмәдеңме, нәрсә алып баралар?” Тагы йөгереп чыгып

кергән: “Келәм һәм комач алып барабыз, диделәр”. “Кайдан киләләр, сорадыңмы?” Тагы чыгып кергән. “Кай тарафка юл тоталар?” Тагы чыгып йөгергән...

-Менә-менә, - дип хуплады ул мине. – Бу тарихны бездә дә беләләр. Андый хезмәтчеләр белән ерак китеп булмый шул. Сигарет белән дә шулайрак килеп чыкты.

Ул арада, гомере озын булыр, әлеге кыз кабинеттан килеп чыкты. Һәм үзебезгә мөлаем елмаюын калдырып, хушлашып китеп тә барды.

- Хуш, кызым, бәхетле бул, - дип, хәерле юл теләп калды үзенә Туран Язган.

Шул ук кабинеттан яныбызга мөлаем һәм түгәрәк йөзле икенче бер яшь кыз килеп чыкты бераздан.

- Хуҗам, бер-бер шәй кирәк түгелме?- дип сорады ул.

- Каһвә яисә чәй-фәлән эчәрсезме? –дип, бу сорауны миңа юнәлтте хуҗа кеше.

Мин бик теләп ризалаштым. Ни китерсәләр, шуны эчәргә әзер идем. Мәскәүнең салкын һәм юеш һавасыннан соң мондагы җылы кояшлы көнгә килеп юлыгу эчмәс җиреңнән эчәсен китереп тора.

- Кофе, - дидем.

- Сөт беләнме, американмы, әллә төрек каһвәсеме?- дип, бу юлы соравын миңа юнәлтте мөлаем һәм тыйнак туташ.

Мин югалып кала яздым. Каян белим соң? Ул заманда бездә нинди кофе, дип сорап тормый торганнар иде. Кофе, дигәч, кофе инде, барыбер түгелмени? Ниндидер комны кайнар суга бутыйлар да кырлы стаканга салып китерәләр, йөзеңне чыта-чыта шуны эчәсең. Ә егерме биш-утыз яшькә кадәр мин, гомумән, кофеның ни икәнлеген дә белми идем кебек.

Әллә хәлемне аңлап, әллә аңламыйча, ни әйтергә белми, икеләнеп торган чагымда хуҗа кеше ярдәмгә килде.

- Төрек каһвәсе эчәрбез,- диде.

Бу сораудан да котылдым, дип уйларга өлгермәдем, туташ янә үземә мөрәҗәгать итте:

- Шикәрлеме, уртамы, аз шикәрле, садәме?

Әй, аллам, су гына сорыйсым калган икән. Тагын ни дип җавап бирим икән инде. Ни икәнлеген анык кына аңлап бетермәсәм дә: “Урта...” дидем.

- Хуҗам?..

- Садә...

Алар шулай җиңел аңлаштылар.

Мин, фикерләремнең таркаулыгыннан котылырга теләпме, бер мәл әйләнә-тирәгә күз салып, мондагы хозурлыкка сокланып алдым. Ул арада Туран әфәнде икенче сигаретын көйрәтеп тартырга, әй юк ла, эчәргә керешкән иде.

Туташ озак көттермәде. Җыйнак кына җиз поднос тотып, ике нәни савытта төрек кофесы китерде.

Үзалдыма уйлап куйдым: нигә бу тикле дә кечкенә савытта китерәләр икән бу төрек кофесын, кече телгә дә йокмый бит бу. Вәт бездә ул ичмасам... Әмма кофеның хуш исе һәм сихәте андый уйларымны шундук оныттырып та куйды.

- Бу кызыбыз Сәгадәт була. Ул вакыфыбызның мөдире. Бар нәрсәгә ул монда хуҗа, -дип, елмаеп куйды Туран әфәнде.

Тартына төшеп кенә кыз да елмайды.

Сүзсез калып булмый ич.

- Рәхмәт, - дидем. - Бик тә сөйкемле кыз икән.

- Сәгадәт ханым - казах кызы,- дип ачыклык кертте хуҗа кеше. Һәм миңа таба борылды. - Ә безнең кунагыбыз – Ринат Мөхәммәт әфәнде, Татарстан язарлар берлеге башканы, Россияда милләт вәкиле...

“Бу мин”, дигән сыман баш идем, һәм үземнең “Мөхәммәт түгел, Мөхәммәдиев” булуым турында ачыклык керттем. Моңарга игътибар итүче булмады кебек, әллә ишеттеләр, әллә юк. Гомумән, байтак еллар дәвамына аралашып, күп тапкырлар ачыклык кертеп торуларыма да карамастан, мин Туран Язган өчен, кагыйдә буларак, Ринат Мөхәммәт булып калдым. Гәрчә ул минем фамилиямне яхшы белсә дә, хатлар алышканда дөрес итеп язса да, рәсми очрашулар вакытында шулай игълан итә торган иде. Моның сәбәбен мин бераз кичегә төшеп белдем: төрекләр гарәп-фарсы алынмаларыннан арынып, үз телләренең сафлыгы өчен көрәшү юлында, исем-фамилияларне да төрекләштереп сөйләшергә күнеккән булып чыкты. Минемчә, дөрес юнәлеш. Аеруча бүгенге көннәрдә, дин белән бик күпләрнең башы әйләнеп, үзебезнең асылыбыздан ераклаша барган бер дәвердә, безгә дә төрекләрдән үрнәк алганда зыян итмәс иде.

Форсат чыгудан файдаланып 2014 нче елның җәен искә алам. Мәскәүдә шактый ук киң татар җәмәгатъчелеге җыелган җитди фикер алышу бара иде.

- Җәмәгать, без иң элек үзебезнең төрки кавемнән һәм татар булуыбызны истән чыгармаска тиеш, - дип әйтеп куйганмын мин, ничектер сүз иярә сүз чыгып.

Ул да түгел, башына чалма урап өстәлнең түренә кереп утырган бер мөхтәрәм дин әһелебез, сүземне ярты юлда бүлдереп, катгый рәвештә каршы төшмәсенме. Миннән шактый ук яшь булса да, борын югары тегенең – башында чалма ич(!), гомумән, безнең дин әһелләре үзләрен дөньяның кендеге дип саный башлады түгелме соңгы араларда...

- Алай хаталанырга ярамый, Ринат әфәнде, без “в первую очеред” – мөселманнар, а потом гына татар, - ди бу миңа. Әйе, үз ана телендә сөйләшүе шул чама иде аның. Дәшми дә калу мөмкин булгандыр, әмма бу сафсатаны бер мин генә түгел, башкалар, һәм шул исәптән, яшьләр дә ишетте бит.

- Ә ислам кабул иткәнгә кадәр без кем булганбыз, әллә күпгасырлык бай тарихыбыз, исламга кадәрге тарих, ул безнеке түгелме?

- Без мөселман, а потом гына татар, - дип кабатлады ул. Мөфти урынбасарына каршы чыгарга кем булдың соң әле ул кадәр, дигән сыман кырыс карашын ташларга да онытмады минем тарафка.

- Дингә битараф милләттәшләребезне кая куясыз? Керәшен татарларын... - дидем мин, аргументлар эзләп. Шагыйрь Дәрдмәнднең “Сөт калыр, ватан китәр...” дигән сүзләрен дә искә төшереп уздым.

Әмма барыбер башына чалма урап алган “фикер иясенең” үз дөреслегенә ышанычын какшата алмадым. Нишлисең, шундый заманда яшибез, язучылар гына түгел, галимнәр, фикер ияләребез ишек катында, ә түрдә – мулла-мунтагайлар бүген...

***

Мәмәт, Мостафа һәм Туран – күршеләр, өчесенә дә җиде яшь тулып килә. Боерган булса, көзгә башлангыч мәктәпкә барачаклар. Мәктәпкә ашкынуданмы икән, бу җәй аеруча озын тоелды аларга. Ел буе күл читендә балык чирттереп кенә дә утырып булмый, йончыта. Җимерелеп беткән иске крепость – Эгирдир каләсе калдыклары арасында да күпме уйнарга була. Кәҗә бәтиләре кебек берөзлексез тау битләрендә чабулап йөрүдән дә туйганнар. Бер-бер яңалык, кызыклы яңа уен яисә кая да булса сәяхәткә чыгу турында хыяллана иде алар...

Менә бүген иртән тагы Дүндәр Бәй мәдрәсәсе белән Хызыр Бәй җәмиг мәчете арасындагы мәйданда очрашты алар. Базар көн. Көзгә кереп баруга да карамастан, җил-яңгыр юк, ә кояш кыздырыпмы кыздыра. “Нишлибез, бу җәйге матур көнне ничек уздырабыз” дигән сорау килеп басты тагы.

-Яшел одага керәбезме әллә? – диде Мостафа.

- Ә нигә Яшеленә, Җан одага керә алсак та рәхмәт әйтер идең әле. Ул якынрак, - дип, борын тартып куйды Мәмәт.

Эгирдирнең нәкъ үзәгендә күлгә кереп торган Калә борыныннан бу утраулар күз күреме ераклыкта гына урнашкан. Яшеллекләре белән һәм шәһәрдән читтә, су эчендә булулары белән аерылып, үзләренә җәлеп итеп тора бит алар. Малайлар өчен исә болар серле утраулар. Әмма анда керү өчен көймә кирәк.

- Анда ничек итеп керергә уйлыйсыз? – дип сорарга мәҗбүр иде Туран.

- Йөзәбез дә керәбез, - булды Мостафаның җавабы.

- Миңа әти күл эченә алай ерак йөзеп керергә рөхсәт итми.

- Соң, Туран, син барыбыздан да яхшырак йөзәсең ич. Сиңамы инде куркып торырга.

- Курку-курыкмау турында әйтмим, әтидән рөхсәт юк, дидем, Мостафа...

- Беләсезме, - дип, чарасын тапкандай сүзгә кушылды Мәмәт. – Безнең күрше Сөләйман агайның көймәсен алабыз да, шуңа утырып керәбез. Аның көймәсе йозаксыз тора, бәйләп кенә калдырылган.

- Үзеннән сорадыңмы? – диде Туран.

- Сорамый гына алабыз, Сөләйман ага бүген иртүк Пинар базарына китте. Үзем күрдем...

- Рөхсәтсез алган көймәгә утырмыйбыз, бу караклык була, - дип, кистереп куйды Туран.

- Йөзеп кермибез... Көймәгә утырмыйбыз... – дип, әллә үртәп, әллә эч пошканнан гына кабатлады аны Мәмәт.

- Ә кая барабыз соң, алайса үзең әйт? – дип, сораулы карашын аңарга текәде Мостафа да.

Өлкәннәргә охшарга тырышып, килештереп кенә колак артын кашыгандай итте Туран.

-Кая барабыз... – дисез инде. Сүзен бүлеп уйланып торды ул бераз. Һәм кабынып китте кинәт. – Беләсезме, малайлар, кайда барабыз... Әйдәгез, без дә Пинар базарына киттек...

- Ул кадәр ераккамы? – диде Мәмәт.

- Без бит аның юлын да белмибез... Адашсак ни эшләрбез...- дип, икеләнә калды Мостафа.

- Ә мин бара беләм. Чай башы ягъни йөзем баглары юлыннан барасы. Адашмыйбыз...- диде Туран, ике уйлар урын калдырмаслык итеп.

- Ә ул еракмы соң?.. Озаккамы?

- Ашыйсы-эчәсе килсә ни эшләрбез? – дип, инде аның дуслары икеләнә, тартына башлады бу юлы.

- Бер көн эчендә барабыз да кайтабыз, - диде Туран, дусларын да тәвәккәл булырга чакырып. – Безнең язлык шул тарафта бит. Анда бакча тулы җимеш, ни теләсәң шуны ашарга була. Су эзләп тә баш ватасы түгел, капкадан кергәч тә менә дигән коебыз бар... Киттекме?..

-Үзебезне югалтсалар, - дип, икеләнеп куйды Мәмәт.

- Әйтеп китәбез аны, -диде Туран.

- Әйтсәк – җибәрмиләр. Көн кебек ачык, мине җибәрмиләр, - диде Мостафа.

- Мине дә...- дип кушылды Мәмәт.

- Димәк, хәйлә кирәк. Баш ни өчен, кәпәч кияр өчен генә бирелгәнме әллә безгә,- дип, дусларының салынган борыннарын күтәрергә тырышты Туран. – Болай итәбез. Мин әнигә әйтәм, безнең Йөзем багларындагы язлыкка киттек, дим. Югалтсалар, аңардан сорарлар, без һәрчак бергә ич...

Килештек, дип бер-беренә кул бирешеп алды алар.

- Ну, малай, баш синдә... Дөрес уйлап таптың, Туран...

- Үзебез сорасак, җибәрмәсләр иде. Ә болай була... – дип, хуплады дуслары.

Шулай иттеләр дә. Туран, әнисеннән рөхсәт алып, тиз генә өйләренә кереп чыкты. Һәм кузгалдылар.

...Тауга күтәреләсе юк, сулар кичәсе юк, йөзем бакчалары юлы тигез һәм матур ямь-яшел үзәнлектән бара. Әйләнә-тирәдәге җиләк-җимеш агачлары арасында кошлар сайрый. Юлда арлы-бирле узып торучылар да очраштыра. Бер дә куркыныч түгел икән ич. Уйный-көлә һәм шаярышып барганга юлның ничек узганын сизми дә калды алар. Күп булса, бер сәгатъ чамасы вакыт узгандыр, Туран хәбәр салды шунда:

- Безнең язлыкка күп калмады, малайлар. Әллә кереп чыгабызмы...

- Була ул, - диде Мостафа. – Анда тәмле-тәмле җиләк һәм җимешләр бар дидең түгелме?..

- Алма һәм груша калган булырга тиеш, - диде Туран. – Айва да җитешкәндер, йөзем...

- Болай булгач керәбез, шулай бит, Мәмәт, - дип, күңеле күтәрелеп йөгереп үк китте Мостафа. Ул шундый – бик тиз хискә бирелүчән. Һәм гел юкка гына үпкәләргә дә мөмкин.

- Әле тамак ачар ара узмады ич, - дип, тыныч кына җавап кайтарды Мәмәт. – Тамак кипте дисәң, бер хәл, су булса – эчәр идем.

- Керәбез, болай булгач, - диде Туран һәм үзләре барган тузанлы юлдан кинәт кенә уңга, бакчалар арасыннан салынган тар тыкырыкка борылды. – Әмма озакка түгел, барасы юлыбызның әле яртысын гына уздык.

- Мала-а-ай, безнең мондый бакчабыз булсамы, - дип хәйран калды Мостафа, һәм капкадан кергәч тә уң тарафта үскән агачтан зур бер айва өзеп алды. Һәм гаҗәпләнүен дәвам итте. – Берсе-берсе бала башы кадәр икән ич сезнең айва...

Туран кое өстен ачып, аннан бер чиләк су тутырып алды. Чиләкне кыйшайта төшеп берәм-берәм рәхәтләнеп салкын су эчтеләр. Монда да Мостафа өлгерлек күрсәтте, йотлыгып-йотлыгып эчте дә, әйтеп куйды:

-Менә малай, су дисәң дә су бу, шундый салкын, тешне сындырырлык...

- Тешсез кала күрмә, - дип, аның артыннан Мәмәт чүгәләде су чиләге каршысында.

- Әнә груша, анда алма, йөзем куаклары каршыгызда, нәрсә кирәк – шуны кесәләргә тутырабыз да китәбез, - диде Туран, ашыктырып. Үзе бер читтәге савыттан җылы су алып өй читенә утыртылган чәчәкләргә су сибү белән мәшгуль булды.

Мостафа һаман шаяруында булды. Хуҗалык эше белән мәш килгән Туранга дәште ул:

-Малай, минем кесәләр тулды, синекенә дә тутырыйм әле, алмагыз бигрәк тәмле икән бит. Үз кесәләремне бушаткач, миңа кире бирерсеңме...

- Ярар-ярар, - дип баш какты Туран, Мостафаны бер бүген генә белми ич.

Капканы җил ачмасын өчен бау белән эләктереп юлны дәвам иттерделәр. Мостафаның авыз гел бушап тормады, ашавында булды, ашаудан да бигрәк бакчадагы җимешләрне мактап туймады.

- Туран, сезгә бакчачы кирәк түгелме... Үскәчтен, мин сездә бакчачы булыр идем, - дип шаяруын дәвам итте.

- Башта укыйк әле, аннан үзең моннан да матуррак бакчалар үстерерсең,- диде аңарга Туран. Ә Мәмәт аларның һәр сүзеннән рәхәтләнеп көлде, елмаеп кына барды.

Шактый ук юл узгачтын, кесәсендәге җимешләрне ашап бетердеме, сорап куйды Мостафа:

- Оныттым да, без кая барабыз соң әле? – үзе көлеп тә җибәрде шундук.

- Без, Мостафа дустым, Пинар базарына барабыз.

- Безгә нәрсә калган инде анда? Әллә кире сезнең бакчага гына борылып кайтыйкмы, көн дә бик яман кыздыра...

Мәмәт рәхәтләнеп көлде генә. Ә Туран аңарга сорау белән җавап кайтарды:

- Ә син беләсеңме соң, Пинар базары моннан 700 еллар әвәл үк гөрләп торган.

- Җиде йөз ел, - дип сузып куйды Мостафа. – Булмаганны, кеше ышанмастай сүз сөйләмиләр...

- Әйе, бу бик борынгы базар. Анда әллә кайдагы диңгез аръякларыннан ук килеп мал сатканнар, мал алганнар. Бүген дә кием-салым, мал-туар һәм бар төрле кирәк-ярак сатыла диләр анда.

- Ишеттеңме, - дип, күзләрен зур ачып шыпырт кына үзләрен тыңлап барган Мәмәткә төртеп алды Мостафа. – Дөрес сөйлиме? Шыттырмыймы?..

- Туран ялган сүз сөйләми, - дип кенә әйтеп куйды Мәмәт.

- Ә инде сәлчуклар заманында монда дөньяның һәр дүрт тарафыннан сәүдәгәрләр җыела торган була...

- Кемнән ишеттең, син боларны каян беләсең?- дип, тагы сорау бирергә мәҗбүр булды Мостафа.

- Дүндәр Бәй мәдрәсәсе каршысында ике мөгаллим сөйләшеп тора иде, шулардан ишеттем...

- Тагы ни сөйләделәр?

- Әйтсәм, ышанмыйсыз, - дип, тиз-тиз атлап барган җиреннән тукталып калды Туран. Бик мөһим яңалык әйтергә җыена иде булса кирәк...

Икәүләшеп бер юлы аның авызына текәлде малайлар.

- Йә-йә, ни диделәр... Әйт инде, көттермә?

- Беләсегез килсә, - дип, ярым пышылдауга күчкән иде Туран. – Монда тирә-як авыллардан әле дә улларына – кыз, кызларына – егет сайларга килә икән кешеләр.

- Кара инде, - дип гаҗәпләнде Мәмәт.

Ә Мостафа ул арада кычкырып көлеп җибәрде.

- Белдем, безне нигә монда алып килгәнеңне белдем, - дип, сикергәләп куйды ул. – Үзеңә кыз сайларга киләсең икән...

Аңарга кушылып, тыныч кына Мәмәт тә кеткелдәп куйды.

- Нигә алай булсын, - дип, Туранга ярдәмгә килде тагы үзе.- Кыз кайгысы түгел әле бездә, иң элек мәктәпкә барырга, укып кеше булырга кирәк. Шулай бит, иеме Туран?

- Мин сезгә ишеткәнемне сөйләдем,- диде Туран, Мостафаның шаяруына исе китмәде. Аның каравы ашыктырырга кереште юлдашларын. – Әйдәгез, тизрәк атлыйк, ерак калмады...

- Гүзәл кызларны без килгәнче алып китәрләр, безгәкалдырмаслар дисеңме? Ха-ха...

- Әй, Мостафа, телеңне кисеп бер җиреңне ямап куярга иде синең...

Мостафа борынын гына тартып куйды, җавапка әйтер сүз тапмады. Аның каравы Мәмәт рәхәтләнеп көлде...

Ниһаять, Пинар базарына барып җиттеләр. Кеше монда диңгез кебек кайнап, дулкынланып тора икән... Ә чит-читтә арбага җигелгән атлар, ишәкләр. Буш агач калмаган, барысына да ишәк яисә ат бәйләнгән.

- Малай, монда югалуың да бар... Мин сиңа тотынып кына йөрермен, ярыймы, - дип, Туранның кулыннан җитәкләп алды Мәмәт. Ә Мостафа, исе китмәгән атлы булып сызгырына-сызгырына алдан атлады.

- Вәт кайда икән ул байлык,- дип, гаҗәпләнүен белгертте ул бераздан. Безнең Эгирдир базарында күп булса ун-унбиш кеше сату итә. Алучылары да шул чама. Җир йөзендә шул тикле халык бардыр дип һич уйламый идем... Ә монда, санап бетерерлек түгел.

- Саный белсәң санар идең дә, саный белмисең бит әле син, - дип, төртеп алды Мәмәт. Ул кыюлана төште хәзер, күрмисезме, Туранның үзе белән җитәкләшеп атлый ич!..

- Унга тикле саный беләм, миңа шул җиткән, - диде Мостафа. Мәмәт белән сүз куертып торамы соң, ул бит әнә, каршы килүчеләрне ике якка ярып, алдан бара. Ике кулы бушап калган ыштан кесәсендә.

Базар дигәннәре шәһәрдә дә, авылда да түгел, яшел агач һәм куаклар белән уратып алынган тау итәгендә урнашкан икән. Киң һәм иркен бер мәйдан. Шул зур мәйдан сатучы һәм алучылар белән шыплап тулган. Ни генә сатмыйлар да, ни генә алмыйлар икән монда. Сыер һәм сарык дисеңме, көтү-көтү кәҗәләр дисеңме... Кием-салым һәм мануфактураның ниндие генә юк. Аяк кабы, баш киеме... Тимер-томырдан ясалган кирәк-ярак... Кыскасы шул, дөядән энәгә кадәр, җаның ни тели, барысы да сатыла икән монда. Кәҗәләр кычкырышкан, сыерлар мөгерәгән, тавыклар кытаклаган урынны узып, арырак үтте алар. Мал-туар тирәсендә күбрәк авыл кешеләре кайнашса, тора-бара яхшы итеп киенгән, башларына эшләпәләр киеп алган шәһәр кешеләре дә ешрак очрый башлады. Авызына тәмәке капкан егетләр, шәмсия тоткан ханымнар тыз-быз үтеп кенә тора.

- Малай, карагыз әле, ни эшлиләр анда... Теге кешене күрәсезме, тимерчыбык өстеннән атлап бара түгелме, - дип кычкырып җибәрмәсенме кинәт алдан баруын дәвам иткән Мостафа.

Җавап бирү кая, ачылган авызларын йомарга онытып текәлеп каткан иде юлдашлары. Ничек итеп тимерчыбык өстеннән кеше йөрсен икән. Шуның өстенә ул бит әле биектә, тимер чыбыгы, әллә баумы ике ул, агач арасына тарттырылган. Ә теге кеше бер нидән курыкмый, бара, ике кулын канат сыман як-якка җәйгән дә атлыймы-атлый...

- Егылса нишли инде бу?.. Челпәрәмә киләчәк ич, - дип пышылдады Мәмәт Туранның колагына.

- Егыласы булса – менмәс иде, - диеп куйды Туран. Башкача ни дисен, үзенең дә беренче кат күрүе ич бу хикмәтне.

Ул да түгел, араларында буйга калкуырак булган Мостафа тагы нидер күреп, аларны кузгалырга чакырды.

-Киттек, - диде ул.- Аргы башта тагы ниндидер кәмит күрсәтәләр булса кирәк, халык шул таба агыла.

Кешеләрне аралый-аралый шактый ук алга уздылар. Тирә юньне яңгыратып күңелле һәм җиңел музыка уйный. Һәм ни күрсеннәр, мәйдан уртасында ярым шәрә бер апа тыз-быз бөтерелә, бии.

Ә түгәрәкне һәр тарафтан урап алган ир-ат кул чәбәкли, әйдә-әйдә диеп, ханымның һәр хәрәкәтен хуплап, әйдәп тора. Ара-тирә уч төпләре белән авыз читләрен дә сыпырып ала кайсыберләре. Аеруча дәртләнеп кул чәбәкләргә керешкән бер агайны әнә, хатыны, чабуыннан өстерәп тартырга кереште:

- Киттек әйдә, сиңа ни калган монда, карт җүләр, - ди.

- Ай, җаным, кара инде нагарасын ничек суга, багламасын бигрәкләр дә матур чиерттерә,- дип җавап кайтарды теге агай, һич югалып калмады.

- Нагара... Баглама...- дип, офтанып куйды хатыны, ирен кулыннан ук тартырга керешеп. – Беләм мин синең нинди багламадан авыз суларың корытканыңны...

Тартыша торгач, барыбер үзенекен итте теге ханым. Күзләрен биюче кыздан алмаса да, хатыны артыннан чигенергә мәҗбүр булды агай...

Малайларга да ошап китте бу тамаша. Олыларны этә-төртә уртага кереп барганда: “Сезгә ни калган монда, малай актыклары, барыгыз, кит, китегез моннан”, - дисәләр дә, кире борылмадылар. Иң алга ук үтеп керделәр.

- Чулпыларын күр, биегәндә чулпыларын ничек челтерәтә, - дип, иң элек Мәмәт телгә килде бу юлы.

- Һәй, надан, чулпыда мени хикмәт, син аның гәүдәсенә, нечкә билләренә кара, арт шәрифләрен әнә, ничек итеп сикертә, - дип бүлдерде аны Мостафа.

- Әстәгефирулла, диген, ни сөйлисең син, - дип җавап кайтарды Мәмәт.

- Ир-ат чулпы челтерәгәнне карарга җыела димени, шыр надан икәнсең син, Мәмәт...

- Ә син оялмыйсың да, әллә нинди сүзләр сөйлисең...

Туранга да кызык иде, мондый хикмәтне аның да беренче тапкыр күрүе бит. Ә Мостафа әнә, өлкәннәрчә килештереп, кул чәбәкли-чәбәкли баскан урынында биеп тора. Мәмәт белән Туранга да күз төшереп ала ара-тирә, күңелле ич, дигән сыман, аларның җилкәләренә дә төртеп ала...

Пинар базарыннан өйләренә шактый ук кичкә калып, караңгы төшеп килгәндә генә арып-талып кайтып керде алар. Бу башбаштаклыкны әти-әниләре дә хупламады билгеле. Ә шулай да балачакның бер хатирәсе буларак истә калган көн булды бу...

***

Кичен Стамбулның үзәгендә урнашкан зур мәдәният сараенда татар әдәбияты һәм мәдәниятына багышланган очрашу булды. Зал шыгырым тулы, кем әйтмешли, алма төшәр урын да юк. Саф татар теле, татар сүзенә сусаган милләттәшләребез һәм Төркиянең бик күп зыялылары – гыйлем ияләре, милләт вәкилләре ( “депутат” дигән төшенчәнең нинди матур тәрҗемәсе бар икән бит безнең өчен), язучылар, журналистлар җыелган иде ул очрашуга. Фотоаппаратлар ялт та йолт итеп тора, дистәләгән кинокамера... Кыскасы, СССРның соңгы көннәре булса да, төрекләр белән безнең төрки халыклар арасында элемтәләр юк дәрәҗәсендә иде әле ул заманда. Казан кадәр Казаннан килгән кунакларның бик тә тансык чагы. Мәскәүдән килүемә карамастан, мин бит Татарстанның Язучылар берлеге рәисе. Хәер, хәзергәчә, кая гына бармыйм, мин әле дә үземне Татарстан вәкиле итеп саныйм.

Безне олылап каршы алды Стамбул. Чыгышларыбыз әледән әле алкышлар белән бүленеп торды. Һәр ике тарафтан чыгыш ясаучылар туганлык, дуслык һәм үзара аралашып яшәү зарурлыгы хакында сөйләде. Төркиянең күренекле сәнгатъ осталары һәм җирле татар үзешчәннәре катнашында зур концерт белән тәмамланды кичә. Менә шундый ихлас һәм туганнарча аңлашу шартларында узган очрашулардан соң инде, еш кына, келт итә дә тел очына Мөдәррис Әгъләмовның шигырь юллары килә: “Кабатланачакмы бу кичә, китә алмыйм, шуны белмичә”. Кичә тәмамлангач та, һичкем таралу, өйгә ашыгу турында уйламады кебек...

Узган гасырның туксанынчы елларында Төркиядә күп тапкырлар булып, төрле даирә вәкилләре белән, хәтта аның ил башлыклары белән дә әледән-әле очрашырга туры килде миңа. Телевидение каналларында турыдан-туры эфирда чыгыш ясаумы, газета-журнал редакцияларендә узган очрашулар, интервьюлар да хисапсыз... Әмма әлеге очрашу күңелдә аерым бер үзгә урын алган, әлегәчә онытылмаслык бер истәлек, хатирә буларак саклана. Бу кичәне оештыручы Туран Язган иде, әлбәттә. Аны шул кадәрле дә җылы, ихлас итеп алып баручы, күңел белән күңелләр, йөрәк белән йөрәкләр арасына күпер салучы да Туран Язган. Озак еллар дәвамына өзелеп, тыелып торган туганлык җепләрен яңартып җибәрүче дә Туран Язган булды...

Бер мичкә балга бер кашык дегет салу хакында ишеткәнегез бардыр. Һич онытасым юк, анысы да булды әлеге очрашуда. Миннән соңрак трибунага менгән бер якташым, әллә бер-бер үче булган, әллә язучы халкы өчен бик тә хас булган хөсетлектән генәме, сүз сөрешенә һич ятышмаган бер мәлдә әйтеп ташламасынмы: “Кардәшләрем, большевиклар һәм коммунистларның көне бетте. Соңгы җитмеш ел дәвамына безнең милләтнең төп дошманы алар - коммунистлар булды. Татарстан белән Төркия арасындагы күперләрнең ябылып торуына да бары тик алар гаепле. Кызганычка каршы, бүген дә алар әле безнең арабызда! Менә яңа гына сез Ринат әфәндегә дәррәү кул чаптыгыз. Ә беләсезме соң, ул бит ата коммунист, озак еллар дәвамына Татарстан язучылар берлегенең партия оешмасын җитәкләп торды...” Башыма тукмак белән тондыргандай булды бу минем өчен. Халык тып-тын торып калды, моны нигә юрарга да белми бер-берләренә карашып алучылар булды. Әмма, аллага шөкер, кул чабу һәм алкышлар булмады, оратор шуны көткән иде...

Җавап бирергә, аңлатырга теләпме, мин калкынып куйганмын күрәсең, янәшәмдә утырган Туран әфәнде, сак кына минем кулга кагылды шунда. “Кирәкмәс... Халык үзе күрә, халык аңлый”, - диде ул, ишетелер-ишетелмәс пышылдап. Тынычландырды...

Үзе дә сикереп торып мине якларга, яисә кызып китеп теге якташыма бәрелергә ашыкмады. Соңыннан, кичәне йомгаклау сүзендә шулай да беркадәр ачыклык кертүне кирәк санады ул: “...Кардәшләрем, - диде, килгән кунакларга һәм төрек ватандашларына мөрәҗәгать итеп, - “сулчылар” һәм коммунистларга мөнәсәбәтемне беләсез. Төркиягә дә бик күп проблема һәм бәла-каза китерде алар. Әмма большевиклар кул астында җиде дистә еллар яшәгән кардәшләребезгә килгәндә, ашыгып нәтиҗә чыгарырга, “ул коммунист булган” дип, җиңел генә үзләренә мөһер сугып куярга мин ашыкмас идем. Без яратып укыган, олылаган Чыңгыз Айтматов та бит, белүемчә, коммунист, “Аз и Я” ның авторы Олжас Сөләйманов та шул ук партияда булды кебек. Уйлап карыйк әле, коммунистлар таныклыгын алмаган булсалар, Советлар илендә аларга трибуна ягъни шундый биеклеккә күтәрелү форсаты бирелгән булыр идеме икән?..Үз ватаныңа, үз халкыңа ихлас хезмәт итү юлында теләсә нинди киртәләрне дә урап уза белү кирәк. Ватанына, халкына хыянәт итми икән, аларга үз үзен аямый хезмәт итә икән, коммунист булмагае, шайтан булсыннар. Бары тик кылган эшенә карап бәя бирү кирәк кешегә... Язучы һәм шагыйрьләргә исә язган әсәрләре бәя бирә, кайсы партияда булу-булмаулары түгел...”

Халык тып-тын калып тыңлады Туран Язганның бу сүзләрен, мәдәният сараеның зур залында чебен очкан аваз да ишетелми торды. Минем дә җаныма, җаныма гына да түгел, чигә тамырларымача тирән үтеп керде аның бу сүзләре...

Ул сөйләп туктагач, халык – төрекләр һәм татарлар – аяк өсте басып дәррәү кул чабырга кереште. Әнә шундый күтәренкелек шартларында тәмамланды бу истәлекле очрашу. Залны ташлап чыгып китәргә ашыкмады һичкем. Сөйләшү, танышу-күрешүләр, визит карталары алмашу башланды. Казан кунакларын кемнәрдер кунакка алды. Мин дә чакырулы идем, әмма Туран әфәнде үзеннән калдырмады. Бер төркем кунаклары – Стамбул университеты профессорлары һәм Әнкарадан килгән милләт вәкилләре белән Босфор читләп тезелеп киткән затлы балык рестораннарының берсенә алып китте.

Туран Язганны Стамбулның һәр почмагында, Төркиянең һәр шәһәрендә һәм авылында таныйларлар иде кебек. Дәүләт җитәкчеләре әллә каян ук танып алып, олылап, кочаклашып сәлам бирә иде үзенә, күренекле галимнәр, язучылар очрашканда баш иеп аның кулын үбә, урамнан узган чагында эш адәмнәре һәм сатучылар бер читкә тайпылып күкрәкләренә кулларын куеп аңа юл бирә. Мин мондый хөрмәт һәм мондый хәлне күпме дөнья гизеп тә башка һичбер илдә һичбер кешегә мөнәсәбәттә күргәнем булмады. Ә үзе шул кадәрле дә гади һәм гадәти, һәркемгә тигез хөрмәт һәм ихтирам белән карый. Лаләледә арба ташып йөргән йөкчеләр дә, Баязит мәйданында анда-монда сугылып, сагыз чәйнәп йөргән сукбайлар да аның өчен үз кеше, кадерле милләттәше, ватандашы иде.

Бер уйласаң, менә мин кем инде аның өчен... Ул бит әле мине җүнле-башлы танып та белми, күрешкәнебезгә санаулы сәгатьләр. Шуңа да карамастан менә тагы түр башында үзе белән янәшәдән урын тәкъдим итте. Бер ягында мин, икенче ягында хәләл җефете – искиткеч тә зыялы, тыйнак һәм затлы Гүлән ханым. Өч бала – пәһлевандай өч егет үстереп тә сылулыгын югалтмаган ул. Туран әфәнде белән Гүлән ханымның бер-беренә мөнәсәбәте, бер-берен сүзез дә, күз карашыннан ук аңлый белүләренә, озак еллар дәвамына аралашып яшәү дәверендә мин һич сокланып туя алмадым. Мисал өчен, өстәл артында утырганда Туран әфәнде күтәрелеп караса яисә баш калкытып алса, Гүлән ханым шундук аңарга ни кирәклеген аңлый. Гаҗәп бит, ә!.. Ә инде дус-ишләре белән табын артында утырганда, кунакчыллык күрсәтәм дип, профессор беркадәр мавыгып китсә, Гүлән ханым тыныч кына сузып куя: ”Ту-ура-а-ан...” Башка һичбер сүз кирәкми, бары да аңлашыла. Аңлашылып кына да калмый, әмер төгәл үтәлә. Бер-берен шул рәвешле ярты сүздән аңлый торган парлар сирәк очрый...

Төрек зыялылары ресторанга гүя ашау-эчү өчен түгел, фикер алышу, безнең бабайлар теле белән әйткәндә сөхбәт итеп утыру өчен килә. Бер өстәл артында өч-дүрт җирдә әңгәмә дәвам итәргә мөмкин. Бу инде кунакларның күпме булына бәйле. Өч-дүрт кеше булган җирдә төркемнәргә бүленү булмас. Тыныч кына, ипле генә фикер алышалар. Бер-береңне бүлдерү, тавыш күтәрү, үҗәтләнеп бәхәсләшү юк анда. Һәркем тигез – син белмисең, мин беләм, юк. Ә инде килгән кунак сүз ала икән, һәммәсе тынып кала, сиңа колак сала – бу инде кунакка хөрмәт һәм ихтирам билгесе. Шулай да мин, кайчак, чит-ят кешеләр арасында бик аз сүзле булам. Ә бу очракта әле Төркиягә аяк баскан көнем, бар сүзләрен дә аңлап та бетермим. Күбрәк тыңлап, күзәтеп утыру ягында. Сүз арасында кемнәрдер ипләп кенә сигара эчә, ә кемнәрдер “арслан сөте” кабып куя. Әнистән ясалган төрек аракысына салкын су яисә боз салгачтын ул шундук сөт кебек ап-ак төскә керә икән. Ә бәлки, кем белә, ул сөтне эчкән кеше дә үзен арслан итеп хис итә башлый торгандыр. Юкка гына әйтмәс халык. Төрекләр дә, безнең татар кебек, бар нәрсәгә кушамат тагарга гына тора...

Ә мин икегә-өчкә бүлгәләнәм, сүз сөрешеннән дә читләшәсем килми, колак үрә тора. Ә күзләрем берөзлексез Босфор тарафында, төнге караңгылыкны ерып борын төбеннән генә шәһәрне ике якка аерып арлы-бирле узып торган диңгез корабларының зурлыгына, җем-җем янган утларына, алардан калган салкын җиләслеккә сокланып утырам...

***

Туран Язган мине Стамбулның йөзек кашларыннан булган тарихи Сөләймания мәчетенең кунак өенә озатып куйды. Шәһәрнең һәр тарафыннан күренеп торган биек калкулык өстендә урнашкан, алты манарасы зәңгәр күккә тоташкан бу мәһабәт бинаны күрү хыялымда гына иде. Ә бүген мин аның күпгасырлык таш диварлары кочагында бердәнбер кунак. Башка сыярлыкмы шул...Үз заманында чит илләрдән килгән ханнар һәм шаһзадәләр генә урнаша торган булган монда. Инде төн уртасы җиткән, күптән ятып йокларга вакыт. Әмма йокы кайгысымы соң...

Сөләйманиянең ишегалдында икешәр колач җитмәс чинар астында Туран әфәнде белән кофе эчәргә утырдык. Икәүдән икәү генә калгач, күңелләр дә ачылып китте. Тел ачкычлары да эзләп торасы юк.

- Мин дә синең коммунист булуыңны белгәч, уйлана калган идем, - дип, һич көтмәгән, уйламаган җирдән башлады ул сүзен. Мин сискәнеп куйдым.– Ә коммунистларга мин һичберзаман ышанмадым... ХХнче гасырның иң зур хатасыдыр ул фирка, күпме халыкларга бәла-каза китерде шул коммунистлар...

Ишетмәсәң ишет, менә нәрсә!.. Ни дияргә белми югалып кала яздым. Хуҗа кешенең сүз сөреше минем өчен бөтенләй көтелмәгән юнәлеш алды түгелме соң?.. Аны ничек аңларга. Нинди җавап кайтарырга үзенә... Күңелне шик-шөбһә басты. Башка берсеннән икенчесе дуамал уйлар керде, фикерләр өерелде... Әмма, кунак булсаң – тыйнак бул, дип өйрәтелгән балалар бит без.

- Сезнең белән бу хакта бәхәскә керергә теләмим, Туран әфәнде. Башласак, ул бәхәснең ахыры булмаячак... Хәзергә кесәмдә үк булмаса да, өйдә, кадерле урында саклыйм мин партия билетымны. Гафу итегез, сезгә охшау өчен генә коммунистларны хурлап утыра алмыйм.

- Кирәкми, - диде ул. – Шулай да, кайчан да булса Московадан килгән коммунист белән менә шулай дустанә әңгәмә корып утырырмын дип кем уйлаган...

- Алайга китсә, мин дә сезне туранчы, төрекче, безнең илдәге рәсми тел белән әйтсәк, “пантюркист” дип ишетеп белә идем. Ә Советлар илендә безне болардан да явыз дошман юк, дип тәрбияләделәр.

Авызына китергән төрек кофесын татып та карамый өстәлгә китереп куйды профессор. Пыяла өстәлдән чыккан тавышкамы мин сискәнеп китттем. Бу синме, дигән сыман, башын бераз артка ташлый төшеп, күзләремә текәлде.

Әйдә, кем элек, кем кыюрак, дәвам ит фикереңне, дигән сыман сүзсез калып, карашып тордык бер-беребезгә. Шунда ике тарафның берсе авызыннан саксыз ычкынган бер сүз, бер фикер араларны төзәлмәслек итеп бозарга мөмкин иде...

- Мин бүген гомеремдә беренче тапкыр коммунистны, коммунистларны яклап сүз әйттем, - диде Туран Язган, йомшара төшеп. Һәм ихластан елмаеп куйды. Гүя, мин әйткән сүзләрне ишетмәде, аларны колак читеннән уздырды.

Шунда гына мин әңгәмәдәшемнең нияте яманлыкта түгеллегенә төшендем, ул һич кенә дә Туран әфәнденең миңа һөҗүмгә ташлануы булмаган. Инде миңа да бу халәттән котылу кирәктер бит...

- Ә мин гомеремдә беренче тапкыр дөньядагы барлык төрекләрне үз кочагына алырга әзер, аларның бәхете өчен җанын да кызганмаган кешене очраттым. Бездә “пантюркист” дигән яман ат такканнар андый кешеләргә. Утызынчы-кырыгынчы елларда бу иң зур җинаять саналган. Һәм яшермим, әле дә күпләрнең колагы үрә баса бу сүзне ишеткәндә. Сүз генә түгел, ул ярлык буларак кабул ителә бездә...

- Садри Максудый-Арсал, Йосыф Акчура, Абдулла Баттал-Таймасларны әйтәсеңме?..

- Аларны да... Сез санаган шәхесләр Төркиягә китеп исән калган, алар нибарысы айсбергның су өстендә калкып торган өлеше. Ә бит ул елларда күпме галим һәм язучыларга тагылган шундый ярлык. Һәм аларны чебен урынына кырганнар, вәхшиләрчә юкка чыгарганнар. Казанда, белүемчә, җүнле-башлы милләтпәрвар зыялы калмаган ул елларда...

- Менә, син үзең дә минем сүзләргә дәлил китердең кебек. Бу вәхшилекләр кем эше була соң, әлеге дә баягы коммунистлар эше түгелме?..

- Вәхшилекне кешеләр башкарган, Туран әфәнде, коммунистлар гына түгел, - дип, аклану юлын табарга омтылдым.

- Коммунистлар булмаса, кем соң – руслармы? – дип, текәлде ул минем күзләремә.

- Рус язучыларын һәм рус зыялыларын да аз кырмаганнар. Гомумән, руска, татарга аерып тормаган, вәхшилек тегермәне барысын да тигез тарткан. Бер милләтне дә онытмаганнар, урап узмаганнар ул чорда. Яла ягучылары да үзебезнең зыялылар арасыннан булган, палачлар да күктән төшмәгән.

- Бу вакыйгалар бит патша заманында түгел, большевиклар хакимияткә килгәч башлана. Димәк, Ринат әфәнде, җинаять тә аларныкы.

- Әмма барыбер һәммә коммунистларны гаепләү урынлы булмас. Юк ителүчеләр арасында да алар аз булмаган. Мәсәлән, Мирсәет Солтангалиев хакында ишеткәнегез бар идеме икән?

- Ничек кенә әле, Солтангалиев Төркиядә бик популяр шәхес, - дип, җанланып куйды профессор.

- Ул да большевик бит, татар-башкортлар арасыннан иң югары дәрәҗәгә күтәрелгән дәүләт эшлеклесе. Ленин һәм Сталин белән бергә эшләгән...

- Һәм советлар аны “Төркия шпионы”, ягъни “төрекче” дип юкка чыгара, шулай бит?

- Сез миннән дә болайрак беләсез кебек Солтангалиевны, - дип, гаҗәпсенүемне белдерергә мәҗбүр булдым.

- Беләм... Һәм студентлык елларыннан бирле кызыксынам мин аның язмышы белән.

- Менә ничек, - дип, куануымны яшерә алмый җанланып куйганмын шунда. – Ә бит мин аның язмышын өйрәнеп, бүгенге көндә роман өстендә утырам.

Ни тыйнак, ни сабыр Туран Язган, колагы ишеткәннәрдән хисләнеп китеп, аркама кулын китереп салмасынмы шунда.

- Роман... Мирсәет Солтангалиев язмышы турында роман, - дип кабатлады ул, рухлануын һич яшермичә. – Безгә дә укырга мөмкин булырмы ул романны?..

- Ник укымаска... Укучылары арткан саен язучы үзен бәхетлерәк хис итә бара, сез моны беләсездер диеп уйлыйм. Ә инде профессор Туран Язган үзе сине укый икән, моннан да югары бәя булырга мөмкинме?!.

- Уку гына түгел, без ул романны бастырачакбыз. Үзебезнең вакыф басмасы булачак ул роман.

- Ә икенче берәү “Әнә, Туран Язган коммунистны нәшер кылган”, дип бакырса?.. Ничек аңлатырсыз икән шуны? Фикердәшләрегез, төрек укучылары моны ничек кабул итәр...

- Безне Мирсәет Солтангалиев берләштерә, диярмен. Төркиядә ул бик тә популяр шәхес.

- Әйе, Солтангалиев коммунист. Һәм ул Советлар иленең киләчәгенә ихлас ышанып үз-үзен һич аямыйча эшләгән һәм көрәшкән коммунист. Әмма аны үз халкына, төркиләргә, һәм, гомумән, һәммә Көнчыгыш халыкларына тигез хокук дәгъва иткән өчен хөкем иткәннәр.

- Хокук өчен көрәшергә дә кирәк, дәгъва итү генә аз.

- Ә ул көрәшкән. Һәм ничек кенә көрәшкән әле!.. Ленин һәм Сталин белән дә аз тартышмаган. Ул дәвердә бу ике юлбашчы белән бәхәскә керә алган, аларга каршы сүз әйтергә җөръәт иткән шәхесләр бер кулдагы бармаклар саныннан азрак...

- Без, Ринат әфәнде, сезнең белән шушы эшне дәвам итәргә тиешле түгелме?

- Әлбәттә, - дидем, озак уйлап тормастан. – Туган халкына, туган иленә хезмәт итү һәркемнең изге бурычы булса кирәк. Көнчыгыш халыклары, шул исәптән төрки халыклар да башкалардан ким-хур түгел.

- Дөньяның бик күп тарафларына чәчелеп, таралып яшәргә мәҗбүр булган төрекләрдән дә күбрәк җәбер-золым кичергән халык юктыр бүген җир шарында, - дип күтәреп алды Туран Язган. - Косово төрекләренең хәле нинди бүген, Ирак, Иран һәм Сүрия төрекләре нинди кимсетүләр кичерә. Кытайда, Руссия һәм Советлар берлегендә...

Миңа баш кагып, килешүемне белдереп кенә дә утырырга кирәк булгандыр, бәлки. Әмма җавапсыз кала алмаганмын.

- Туран әфәнде, - дидем, ихластан аңлашасым килгәнлекне белдереп. – Дөресен әйтим, мин Косово, Ирактагы хәлләрне белеп бетермим. Әмма Россия һәм Советлар Союзы гражданы буларак үз фикеремне әйтергә тиеш булам. Чынлап та бездә милли мәсьәләләрнең хәл ителеше ал да гөл түгел. Зыялыларыбыз даирәсендә канәгатьсезлек бар, яшермим. Ләкин, татар булган өчен генә, төрки халык булган өчен генә кимсетү, кыерсытулар, белүемчә, юк инде бүген. Әүвәл заманнарда булгандыр, ә бүген юк. Мари, мордва, удмуртларда да, Ерак Көнчыгыш халыкларында да шул ук проблемалар. Русларны да җәннәт шартларында яши димәс идем...Язмышларыбыз уртак.

- Син беләсең...- диеп, сүзне артык сузмауны кулай санады әңгәмәдәшем.

Бу очракта аның зыялылыгына, бердән-бер дөрес нәтиҗәгә килүенә сокланмау мөмкин түгел иде. Ул үз фикерен аз гына да үзгәртмәде, әлбәттә. Үзенең хаклы икәнлегенә ышаныч янып торган күзләрендә чагыла. Мине капшап карады һәм шул җирдә тукталып торырга карар кылды булса кирәк.

- Шулай да халкыбызның бүгенге рухи һәм матди хәленнән мин һич канәгать түгел. Язучы буларак та, милләт вәкиле буларак та башкарасы эшләребезнең очы-кырые юк, - дидем.

- Менә без уртак тел таптык, - дип, кулын сузды Туран әфәнде. - Үз халкыңны, кардәшләреңне ярату, аларның рухи берлеген яклау, бердәмлеген яклаудан да изге эш юктыр, диеп беләм. Шулай түгелме әллә, иптәш коммунист?

- Шулай килеп чыга, туранчы Туран әфәнде...

Сүз берләшкәндәй, бер үк вакытта елмаеп җибәргәнбез шунда. Үзара ихласлык һәм озак елларга сузылган бер-беребезгә олы хөрмәт нәкъ менә шул елмаюдан башланмадымы икән!..

***

Икенче көн кичкә илнең башкаласы Әнкарада идек инде. Шәһәр үзәгендә урнашкан затлы отельның югаргы катындагы иркен салон. Түгәрәк өстәл артында депутатлар, ягъни милләт вәкилләре, язучы һәм журналистлар утыра. Алар арасында татар зыялыларыннан да берничә кеше булырга тиеш, диеп белә идем. Килеп кергәч тә аерым-аерым танышып, күрешү өчен ара булмады. Очрашуга без болай да беркадәр кичегә төшеп килдек.

Туран Язганны, табигый ки, һәммәсе дә таный, аны олылап сәламлиләр. Ә мин исә һичкемне танымыйм. Кытай монахлары сыман елмаюга елмаю белән җавап кайтарудан башка чарам юк. Яңа шәһәр, яңа кешеләр... Күпме генә тырышсам да, кемнең төрек, кемнең татар икәнлеген аера алмый утырам. Барысы да бер үк төрле.

Очрашуны артык озакка сузылмаган кереш сүз белән Туран Язган ачып җибәрде. Аның сүзләрендә һичнинди рәсмилек яисә югары пафос юк. Ул тыныч кына һәркемгә аңлаешлы һәм монда җыелган бар кешенең күңеленә үтеп керерлек җылы һәм мәгънәле сүзләр белән сөйли. Башкалар ничек, белмим, әмма мин сокланып тыңлый идем аны. Аның һәр фикереннән эчкерсез кайгырту, һәр сүзеннән ниндидер җылылык нурлары бөркелеп тора иде кебек. Үзеңә тиң зыялы кунаклар җыелган аудиторияне башкача җәлеп итү һәм тотып тору мөмкин дә булмагандыр, бәлки.

- ...Инде безнең бүгенге кунагыбызга килсәк, Ринат Мөхәммәт әфәнде Татарстан язарлар берлеге башканы һәм Руссия парламентының культура комитеты рәисе. Бүгенге көндә Солтангалиевка багышланган роман өстендә эшли, - дип тәкъдим итте ул мине үз ватандашларына.

Алдан әзерләнгән текст белән сөйләргә өйрәнә алмадым. Югары Совет трибунасымы, каләмдәшләрем арасындамы, үз сүзләрем белән экспромт ясап сөйләгәндә уңышлырак чыга кебек. Һәрхәлдә, үземә шулай тоела. Бу юлы да иң элек төрек кардәшләрне каләмдәшләрем һәм якташларым исеменнән сәламләдем. Сүзне мөмкин кадәр кыска тотып, сораулар һәм фикер алышуларга күчик, дигән тәкъдим керттем. Тәкъдимне бик теләп кабул иттеләр.

Беренче сорауны каршы тарафта утырган чал чәчле аксакал бирергә булды. Аңлавымча, ул милләт вәкиле һәм күренекле сәясәтче дә иде кебек. Боргалап-сыргалап тормады, маңгайга бәреп сорады:

- Сез русларга һәм коммунистларга ничек карыйсыз? Алар әле бүген дә сезне җәберләүләрендә дәвам итәләрме?

Мин ялт итеп күршемдә утырган Туран әфәндегә күз төшереп алдым: “Кичәге әңгәмәбезнең дәвамы булып чыга түгелме соң бу...”

Ул да миңа борылып серле генә елмаеп куйды.

Аш-ашка, урыны башка, дигән сыман, монда рәсми очрашу, икәүдән икәү фикер алышып утыру түгел. Өстәвенә журналистлар да бар, сүзне үлчәп сөйләшергә туры килә.

- Иң элек, хөрмәтле кардәшләрем, мин үзем дә партия әгъзасы, икенчедән, Казанда булсын, Мәскәүдә булсын рус милләтеннән булган чын дусларым бик күп. Язучылар арасында булсын, депутатлар арасында булсын, руслардан менә дигән дусларым бар. Гаҗәпләнсәгез-гаҗәпләнерсез, әмма мин дусларны милләтләренә карап та түгел, кайсы фиркадә булуларына да карап түгел, кешелек сыйфатларыннан чыгып сайлыйм. Ә җүнсезләр һәм кеше җәберләүчеләрнең милләте дә, партиясе дә юк дигән фикердә мин.

Җавап көтелмәгәнчәрәк булдымы, инде әнкаралылар бер-берсенә карашып елмайгандай итте. Шулай да арадан бер усал теллесе, форсат чыгудан файдаланып, кыстырып куймасынмы:

- Бездә “Рус дустың булса, билеңдә балтаң булсын” дигән әйтем бар. Шуңарга ничек карыйсыз?

- Бездә дә бар андый мәкаль. Әмма, “Татар барда – хәтәр бар” дигән ата-баба сүзе дә әлегә онытылмаган. Ә шулай да без уртак ватанда яшибез һәм кайгыларыбыз да, шатлыкларыбыз да күп вакыт уртак була. Ә тарихка борылып карасак, әлбәттә, анда төрле заманнар булган. Кем белән кем генә сугышмаган, кем белән кем мал һәм дәүләт бүлешмәгән бу дөньяда. Бүген әнә үз теләкләре белән Европа союзы төзергә хыялланып йөргән французлар белән инглизләр дә кайчандыр йөз ел рәттән сугышып туймаган. Германия кем белән генә сугышмаган. Төркия солтаннары да, белүемчә, кул кушырып кына утырмаган. Илләр тарихы, кызганычка каршы, сугыш һәм кан коешка кайтып кала безнең дәреслекләрне укысаң. Шуның өчен дә “тарих” диләр узган вакыйгаларны. Рус белән татар арасында да булмый калмаган андый ыгы-зыгы. Ә шулай да, күп гасырлар элек бу ике халык безнең уртак ватаныбызның нигез ташларын салган, дуслары һәм дошманнары уртак булган аларның. Яу килсә, бергә каршы чыкканнар, үз-үзләрен кызганмый сугышканнар. Бүген дә уртак ватаныбызны әйдәп баралар...

Үзем сөйлим, ә үзем бераз ялгыш юлга, бик тирәнгә кереп баруымны да сизәм кебек. Шуңадыр, әвеш-тәвеш китереп булса да, җавабымны тизрәк йомгаклап куйдым. Нотык укырга килмәдем ләбаса, мин сөйләгәннәрне алар үзләре белмиме!..

- Кызык, бик тә кы-зы-ык...- дип, үзалдына теш арасыннан сузып куйды теге бая сорау биргән чал чәчле агай. Кая килеп эләктем мин, кем белән очрашуга килгәнмен, дип уйлады булса кирәк...

- Беләм, монда килеп яисә башка бер чит илгә чыгып, руслардан яисә коммунистлардан зарланырга яратучылар барлыгын да яхшы беләм. Сөекле Казаныбызда да ишетергә туры килгәне бар андый зарны. Әмма бүген бөтен казанышларыбыз һәм җитешсезлекләребез дә үзебезнеке, дип таный белергә кирәк. Халык әйтемнәренә генә түгел, бик күп күренешләргә һәм төшенчәләргә заман үз төзәтмәсен кертә килә... Шул исәптән рус һәм татар халыклары мөнәсәбәтенә дә...

- Гаяз Исхакыйның китаплары басыламы? Аңарга сезнең мөнәсәбәтегез ничек?- дигән сорау килде бер ханымнан.

- Сез татар булсагыз кирәк, шулай бит? –дип сорамый булдыра алмадым. Ханым, килешеп, баш какты. – Гаяз Исхакый исемен телгә алырга ярамаган заманнарда да язучылар булсын, халык булсын аны онытмады. Ул татар әдәбияты классигы. Бүген аның әсәрләре инде басыла башлады, иҗаты хакында гыйльми хезмәтләр языла... Исхакый озак юллар һәм еллар урап булса да туган иленә, халкына кайтты. Һәм мин, форсат чыгудан файдаланып, Төркиягә һәм төрек халкына авыр сынау елларында Исхакыйны, аның кебек бик күп зыялыларыбыз – Йосыф Акчура, Садрый Максудый, Абдулла Баттал, Рәшит Рәхмәти-Арат, Зәки Вәлиди һәм башка якташларыбызны үз итеп кочакка алганнары өчен зур рәхмәт җиткерәсем килә...

Төрек зыялылары, миңа кушылып, алдан сүз берләшкәндәй, һәммәсе, аягүрә торып, дәррәү кул чаптылар. Бу - мин санаган зыялыларыбызны олылау булды кебек.

- Хөрмәтле Ринат бәй, - дип, шунда Туран әфәнде сүз алды. – Ә сез Әхмәт Тимер хакында ишеткәнегез бармы?

- Хезмәтләрен укыганым юк, ә ишеткәнем бар. Аны, ялгышмасам, тарихчыларыбыз шактый ук гаепләделәр дә сыман. Ул күренекле тел галиме булса кирәк, - дидем, ялгыша язмыйм тагы, дигән сыман, сак кына.

- Ә хөрмәтле Әхмәт Тимер үзе шушы салонда утыра. Сезнең белән күрешергә килгән, - диде ул, мине хәйран калдырып.

Өстәлнең ерак бер читендә утырган уртача буйлы бер агай тыйнак кына урыныннан калкып баш иде. Аның чал башы, киң маңгай, җитди карашы һәм бары татарларга гына хас җыйнак мыегы үзенә җәлеп итте. “Менә нинди була икән без дошман санап йөргән кешеләр” дигән уй килде башыма. Әмма моны һичкемгә сиздермәдем. Янына барып кул бирим дигән идем, ул мине кочаклап ук алды:

- Исәнме, Ринат туганым,- диде, күптәнге танышы белән күрешкәндәй.

- Ишетеп кенә белә идем, Әхмәт абый, инде менә танып та беләм...

- Ә мин “Казан утлары”н даими укып барам. Исемегез, язган әсәрләрегез миңа күптән таныш, - диде ул, аркамнан сөеп.

Төрек теле дә минем өчен ят түгел, аңлаешлы, ә шулай да саф татарча сөйләш җанга сары май булып ята төсле. Бу аеруча чит илләргә сәяхәт иткән чакта шулай.

- Рәхмәт, вакытыгыз булса, әле соңрак сөйләшербез, -дидем, һәм монда үзебез генә түгеллекне истә тотып, урыныма барып утырдым.

Сораулар күп булды. Вакыт узган саен үзара аңлашу һәм туганлык рухы өскә чыга барды, көтелмәгән сораулар һәм төртмә сүзләр, гомумән, онытылды. Һәм мин, без татарларга мөнәсәбәттә генә түгел, тулаем Россияга да төрекләрнең эчке бер тартылуын, илебезнең киләчәге хакында өмет һәм ышаныч белән фикер йөртүләрен күреп, куанып утырдым. Бу якынлык аеруча очрашуның рәсми өлеше тәмамланып, күзгә-күз генә калып аралашулар башлангач, сизелеп торды.

***

- Әти, бер сорау бирергә ярыймы?

- Ник ярамасын, берне түгел – бишне бир, улым. Мин бит синең әтиең, сорауны миңа бирми, кемгә бирәсең тагы...

Хашим агай мануфактура һәм комач белән сату итә иде ул заманда. Эгирдирда, йортлары белән янәшәдә генә базар. Аның шунда зур булмаган сату урыны бар. Әмма сатучылар күп, ә алучы аз. Халыкта тамак кайгысы иң элек, кием-салым икенче чиратта. Ә өс-башны яңартып торырга акча калмый, акча җитми. Очын-очка зур авырлык белән генә ялгап яши халык. Хашим агайның да гаилә зур - дүрт малай һәм бер кыз, Аллаһ рәхмәте белән үсеп киләләр. Ашату-эчертү, өс-башларын бөтен тоту гына түгел, аларны укыту турында да хыяллана иде бит әле ул. Үзләренә уку эләкмәде, а балаларны укытасы, зур дөньяга чыгарасы килә. Ә зур шәһәрләргә - Стамбулга, Әнкарага – җибәреп, баланы укыту өчен акча кирәк. Зур акча... Ә зур булмаган бакчада үстергән йөзем яисә җиләк-җимеш белән баеп булмый. Алучысы да юк аның, һәркемнең үз хуҗалыгы, үз бакчасы. Шуңа күрә дә мануфактура сату эше белән шөгыльләнә. Анысыннан да керем зур түгел. Очын-очка ялгап тормыш алып барырга җитсә дә рәхмәт әйтерсең.

Хәзер дә бит менә, бердән-бер байлыгы булган карт бияне җигеп, күрше-тирә авылларга комач сатарга китеп барулары. Үзе белән кече улын да алды бу юлы. Дөнья күрсен, кешеләрнең ничек яшәгәнлеген күрсен, диеп алды. Берочтан эшкә дә өйрәнә торыр, кул астына керә башлар.

Шунысы бик алама, еллар бик коры килде соңгы араларда, халыкта акча юк. Шулай да шәрә йөри алмый кеше, саклап җыйган барлы-юклы акчасына улларын-кызларын матур һәм бөтен итеп киендерергә тырышалар. Үзе күпме авырлыклар кичерсә дә, балаларына күрсәтми, аларны һич кенә дә башкалар алдында ким-хур итеп күрергә теләми ул төрек халкы. Хәер, бер төрекләр генә микән шулай...

Малай дәшми бара әле, соравын оныттымы, кыюлыгы җитмәдеме. Үзе искәртергә кирәк тапты әти кеше.

- Нидер сорамакчы идең кебек, улым?

- Әйе... Мин гел шул турыда уйланамын әти, нигә син миңа “Туран” диеп исем куштың?

Нәрсә-нәрсә, әмма бу сорауны көтмәгән иде Хашим агай. Әнә нинди сорау борчый икән аның улын. Җанланып китте ул. “Тизерәк барып булмыймы”, дигән сыман атның дилбегәсен кагып алды.

- Нәрсә булды, әллә исемең ошамыймы, улым...

- Белмим. Берәүдә дә андый исем булмаганга соравым. Абыйларымның исеме гади генә – Ихсан, Җамал, Әтәм, ә сеңлебез Гөлсар. Барысы да башка балаларда булган гади генә исем.

- Ә син Туран!- дип, бер горурлык белән тавышын күтәрә төшеп басым ясап куйды ата.

- Шәһәрдә Ихсан һәм Җамаллар өй борынча диярлек, ә Туран мин бер үзем.

- Бер үзең булгач, начармы?

- Начар димим, әмма, ничектер, башкалардан аерылып тору уңайсыз бит, әти... Бергә уйный торган дус-ишләремнең дә исеме гади генә – Мостафа, Метин, Мәмәт... Әйтерсең, мин генә каяндыр килгән, әйтерсең, мин бу шәһәрдән түгел, ә айдан төшкән... Ул исемне каян уйлап таптың соң син, әти?

- Уйлап тапмадым, улым. Каяндыр колагыма чалынып калган һәм күңелемә хуш килде. Ике уйлап тормадым, әниең дә ошатты – тоттык та куйдык. Минем төпчек улым башкалардан аерылып торсын, шундый кыска һәм горур исем йөртсен әле дидем...

- Ә нәрсәне аңлата соң ул “Туран”, нәрсә дигән сүз, төрекчәме соң ул?..

- Исемең төрекчә, безнеңчә, улым. Халкыбызның бәгырендә булып, аның ерак тарихын һәм киләчәккә булган хыялларын бергә укмаштырган исем. Ә башкасын сорама, ачык кына аңлатып әйтә дә алмыйм, улым. Чөнки белмим. Мин бит мәктәпләрдә укымаган. Үзең үсеп җитәрсең менә бер заман. Укып, зур кеше булырсың, алла боерган булса. Исән булсам, исемеңнең ни аңлатканлыгын шунда миңа үзең сөйләрсең. Килештекме, улым...

- Килешүен килештек тә, уку өчен зур байлык, бик күп акчалар кирәк, дип сөйлиләр...

“Акча... Үзе сабый гына булса да акча сүзе колагына кергән...” дип, үзалдына офтанып, колак артын кашып куйды Хашим агай. Әмма, җавапсыз калып, улының күңелен төшерергә теләмәде.

-Улым, - диде, аны үзенәрәк тарта төшеп.- Өстемдәге керле күлмәгемне сатсам сатармын, әмма сине укытырмын, боерган булса. Килештек, шулай бит, улым.

- Килештек, - дип җавап бирде малай ишетелер-ишетелмәс кенә тыныч тавыш белән. “Туран”ның ни аңлатканын белә алмаса да, әтисенең әйткән сүзләреннән, аңарга зур өметләр баглавыннан чиксез-чамасыз куанган иде ул.

Шулчак, күкрәгенә ниндидер бер гайрәт тулып, көтмәгәндә ат арбасыннан сикереп төште малай һәм болай да юырта башлаган атны узып йөгерергә тотынды. Бар дөньясын онытып йөгерә иде. Күпме генә йөгерсә дә аяклары армас кебек иде аның, ә куллары гүя канат, йөгереп барган шәптән бер талпынып җибәрсә, ул һичшиксез очып китәр төсле иде шул мизгелдә.

“Әй, улым, кайларга кадәр йөгерерсең икән... Күңелең бигрәкләр дә нечкә һәм сизгер. Кайчак нәни генә шатлык-куанычтан да толпар атка әвереләсең, йә булмаса юктан да кәефең кырыла. Белсәң икән, алда нинди язмышлар көтәдер үзеңне...”, - дип, уйлап куйды әтисе шул мизгелдә. Шушы балаларны сау-таза һәм бөтенлектә үстерик дип, көн-төн бил турайтмый хезмәт иткән көннәре бит аларның. Ата-ана өчен үз баласын бәхетле итеп күрүдән дә зуррак нинди хыял булырга мөмкин тагы...

***

- Кыпрыска, ягъни Төньяк Кипрга бару мөмкинлеге бар, бу тәкъдимгә ничек карыйсың?- дип сорап куйды Туран Язган кичке аш вакытында.- Рәүф Денкташтан рәсми чакыру килде...

Һич көтелмәгән тәкъдим иде бу. Ничек дип җавап бирергә дә белмәссең. Теләк бар, әлбәттә. Әмма, дәрт бар, дәрман юк, дигән сыман килеп чыга. Мин бит Россия парламентының президиум әгъзасы, даими комиссия рәисе. Ә Россия бу дәүләтне танымый. Ни теләсәм, шуны эшләп йөри алмыйм. Җавап бирергә туры килмәгәе.

- Бераз уйларга вакыт бирегез, - дидем, җавап көткән профессорга.

Мине ни тотканын сүзсез дә аңлады ул – киңәшергә кирәк. Хәзерге заман булса, кулны кесәгә тыгып, телефонны тартып кына чыгарыр идең дә бит. Алар юк иде әле бездә.

- Телефон бар, кирәксә, - диде ул. Һәм инде күпме гомер үзенең авызына карап торган официантка ишарә ясады.

Мин уйлый калдым. Стамбулдагы таныш консулга шалтыратсам, ул мондый җаваплылыкны үз өстенә алмаячак. Югары Советта инде эш көне тәмамланган. Ә бәлки Хасбулатовның өенә шалтыратыргадыр?.. Шулай иттем дә.

- Мин берни киңәш итә алмыйм, Ринат, - диде Руслан Имранович. – Моңарга тышкы эшләр министрының гына вәкаләте бар. Ә син аны бүген тота алмассың.

- Ә ни эшләргә?- дидем үҗәтләнеп.

- Бик телисең икән, тәвәккәллә,- диде ул. - Зурга җибәрмәбез. Беләсең, бүген илдә синең белән минем кайгы түгел.

Рәхмәт әйтеп, трубканы официантка кайтардым. Димәк, барабыз...

...Самолетның алгы салонында без бары икәү генә идек. Урта диңгез өстеннән очкан вакытта, сүз иярә сүз чыгып, безнең арада эчкерсез бер фикер алышу булап алды.

- Әле малай чакларымнан ук, мәктәптә укыган елларымда, мин Советлар илендә яшәгән төрекләр язмышы турында бик еш уйлана торган идем. Большевиклар баскысы астындагы сезнең авыр язмышны күз алдына китереп елый язган чакларым да булды кебек,- дип, сүз башлады Туран Язган.

- Бу бик тә кызык, Туран әфәнде, нинди уйлар килә иде башыгызга?

- Сезне коллыктан коткару, бәхетле итү турында хыяллана идем. Хәтта, дөнья картасына текәлеп, сәгатъләр буе баш ватып утыра торган идем. Тизрәк үсеп җитү һәм үземә фикердәшләр туплау, зур көчкә ия булу иде бар хыялым.

- Бу уегыздан кайчан баш тарттыгыз?

- Баш тартмадым. Еллар узган саен көчәя генә бара миндә ул хыял...

- Әмма бу бит утопия, тормышка аша торган хыял түгел, Туран әфәнде. Казанга яисә Уфага барып, бу хакта сөйләсәгез, сездән көләчәкләр генә. Безнең һичкайчан кол булганыбыз юк, без ата-бабаларыбыз яшәгән үз туфрагыбызда, үз Ватаныбызда яшибез...

- Исмаил-бәй Гаспаралыны ишеткәнегез бардыр...

- Ишетү генә түгел, бөтен тормыш юлын, эшчәнлеген беләм. Ул чыгарган “Тәрҗеман”ны да архивларда байтак актардым.

- Димәк, аның “Эштә, фикердә, телдә берлек...” дигән чакыруы яңалык түгел синең өчен.

- Яңалык түгел.

- Ә ни өчен һаман читләшә барасыз?

- Кемнән?

- Төркиядән, мәсәлән...

- Без Төркиядә түгел, Россияда яшибез.

- Руслармы сезне читләштерә?..

- Кемнедер гаепләү иң җиңел юл, Туран әфәнде.

- Ә кем гаепле соң, алай булгач?

- Заман,- дидем, һәм уйга калып тордым бераз. – Тарих! Аралар да бигүк якын түгел...

- Болар барысы да аклану һәм сылтау гына түгелме...

- Без генә түгел, сез дә читләшәсез, Туран әфәнде. Тарих без дигәнчә генә бармый. Гомер-гомергә ханнар, патшалар һәм солтаннар байлык бүлешкән, аларга җир, байлык җитми, хакимият җитми, шуңарга бер-беренә каршы яу арты яу чапканнар. Ә ачлы-туклы яшәгән гади халык кан койган, дошманлашкан. Читләшә баруларның сәбәбе шунда түгелме?..

Минем сүзләр белән килеште кебек профессор. Һәрхәлдә каршы сүз әйтмәде. Бераз үзалдына уйланып утыргачтын гына минем белән фикер уртаклашырга кереште.

- Миңа байлык кирәкми. Алтын-көмеш һәм акча ул бер ни түгел. Дөньяның бар тарафына сибелгән төрекләрнең күз яше, ятимлеге, таркаулыгы тыңгы бирми җаныма. Аралашу җитми, кайгы-сагышларыбыз һәм шатлык-куанычларыбыз белән уртаклашу җитми безгә. Зыя Гөкальп, Гаспаралы, Ататөрек, Солтангалиев кебек бөек юлбашчыларыбызны онытабыз,- дип, дәвам итте ул. Шулчак аның йөзендә, күзләрендә, иреннәренең тибрәлешендә халык язмышы өчен ихлас борчылу, борчылу гына түгел, никадәрле аяныч һәм хәсрәт чагылганын күрергә кирәк иде.

- Сез шул кадәр тирән кичереп фикер йөртәсез, уйланасыз, сез сөйләгәндә мине курку баса, Туран әфәнде, - дип, искәртергә кирәк санадым. - Йөрәк бит таштан яралмаган...

- Кеше гомере бик кыска, Ринат әфәнде. Шул арада мөмкин булганча күбрәк эшләп, игелекләр кылып каласы килә. Менә шуңа йорт тышыннан килгән һәр галим, һәр фикер иясе һәм язучы минем өчен иң зур кунак. Мин аларга Төркияне, төрек дөньясын мөмкин булган кадәр күбрәк күрсәтәсем килә, сездәй кардәшләрем белән күбрәк сөйләшәсем, уртаклашасым һәм, әлбәттә, фикер алышасым килә...

- Сезнең белән нибарысы икенче көн аралашам, Туран әфәнде. Әмма шул арада сез минем өчен бик тә якын һәм кадерле кешегә әверелдегез. Яшермим, сезгә тагылган ярлыкларны ишеткәч, миндә беркадәр курку да бар иде. Урынсызга булган, сездән бары тик игелек, яктылык һәм мәгърифәт нуры гына сирпелеп тора.

- Ринат, үзара макташып вакыт уздырмыйк, ярыймы, - дип, сак кына кулыма кагылды ул. – Башлаган эшләр байтак булса да, ният иткәннәрем, хыялдагылары ун мәртәбә, йөз мәртәбә күбрәк. Вакыф каршында төрек теле курслары ачу теләгем бар, йорт тышындагы төрле төбәкләрдә яхшы мәктәп һәм лицейлар ачарга хыялланам, университетлар булдыру кирәк, дөньяның төрле тарафларыннан балалар чакырып зур шөлән, ягъни фестивальләр уздырырга хыялланам. Язучылар, рәссамнар, музыкантларны бергә җыеп аралаштырасым килә. Галимнәр, эш кешеләре, финансистлар танышсын һәм бергә ярдәмләшеп эшли башласыннар иде... Һәммәсенә җитешергә кирәк! Ә гомер бер генә һәм ул бик кыска, инде байтак яшәлде, тау башыннан төшеп килгән көнебез...

Колагым ишеткәннәрне барлап, кичереп барганлыктан, әйтер сүз тапмадым шул мизгелдә. Никадәр хыял... Һәм барысы да изге теләктән һәм ихлас күңелдән. Әмма тормышка ашыру мөмкин булырмы соң аларны... Дистәләгән илдә, төрле-төрле идарә астында яшәгән тугандаш халыкларны ничек итеп бер-беренә якынайту мөмкин... Һәр илдә түрәләр бар. Һәркайсының үз мин-минлеге... Башка берәүнең тәрбия, гыйлем һәм мәгрифәт юлында кылам дигән изге ниятләрен кабул итәргә сәләтлеме алар?.. Белмим.

Шул урында, каршылыклы уйларымны бүлеп, әңгәмәдәшем бөтенләй көтелмәгән сорау биреп куймасынмы:

- Мин үземнең унике-ундүрт яшьләрдәге хыялым белән уртаклаштым. Инде, Ринат-бәй, син сөйлә, шул яшеңдә Төркия турында ниләр белә, ниләр уйлый идең?

- Дөресен әйтәм, берни белми һәм һични уйламый идем. Төркия турында тарих дәресләрендә, рус-төрек сугышлары уңае белән генә ишеткәнмендер. Анда да төрекләрне явыз һәм кансыз дошман итеп, кыргыйлар итеп күз алдына китергәнбез.

- Бездә дә шул, дошманлык һәм нәфрәт тәрбияләгәннәр, - диде ул сүзгә кушылып. – Бабаларыбыз әледән-әле очрашып торган. Тик, кызганыч, туганлык, кардәшлек юлында түгел, кан койгыч сугыш кырларында...

- Ә сугыш кешеләрне, хәтта тугандаш халыкларны да бер-беренә каршы куя, - дидем, сүз булмаганда сүз булсын, дигән сыман.

Кинәт кенә тагы да җанлана төште Туран әфәнде.

- Менә ич, минем уемда булган планнарны тормышка ашырсак, болар барысы да онытылачак. Мәгариф, сәнгать һәм мәдәният юлында аралашу халыкларны, дәүләтләрне бер-беренә якынайтачак. Алай гына да түгел, күңелләр сафланып, тазарып китәчәк. Эштә, фикердә һәм телдә берлек кирәк шул...

***

Ул арада самолет Төньяк Кипр туфрагына төшеп кунды. Трап янында кызыл ай-йолдызлы дәүләт флагы тагылган кара машина көтеп тора иде. Турыдан-туры Төньяк Кипрның беренче президенты Рәүф Денкташ янына киттек. Безне олылап кабул иттеләр.

Бу кабинетка әле Россия Федерациясе депутатларыннан һәм рәсми җитәкчеләрдән һичкемнең кергәне булмаган. Хәерлегә булырмы, мин беренчесе.

Денкташ әфәнде шактый зур гәүдәле, әмма үтә мөлаем һәм ачык йөзле булуы белән җәлеп итте иң элек. Туран Язган белән алар күптәнге танышлар гына түгел, якын дуслар һәм фикердәшләр дә булып чыкты. Аның белән килгән кешегә, бу очракта миңа, күрсәтелгән хөрмәт һәм кунакчыллык иң элек шуңа бәйле иде. Рәүф Денкташ үз иленең проблемалары хакында бәйнә-бәйнә сөйләде һәм ахырда миңа үз кулы белән Төньяк Кипрның мәртәбәле кунагы дигән истәлек медале тапшырды. Ә бераздан ачык террасага безнең өчен хәзерләнгән көндезге аш өстәле янына чыктык.

Туран Язган Төньяк Кипрда булып узган трагик вакыйгалардан гына түгел, аның агымдагы проблемалары, тышкы дөнья белән мөнәсәбәте, мондагы кадрлар, аларның гаилә әгъзалары, кыскасы, бар нәрсәдән хәбәрдар иде кебек. Рәүф Денкташ ни хакында гына сөйләргә керешмәсен, ул шундук фикер алышуга җиңел генә кушылып китә һәм киңәш-табыш итә.

- Якын арада Бөекбританиядән бертөркем эш кешеләре килеп чыгарга вәгъдә итте, - дип, сер сөйләгәндәй тыныч кына хәбәр итте Денкташ. – Араларында югары даирәләрдән дә кунак булуы ихтимал. Кем белә, бәлки шул рәвешле, акрынлап булса да, элемтәләр яңармасмы, диеп өметләнәм...

- Белмим, алардан игелек күргән милләт булмады әлегәчә. Үз файдаларын кайгырталар. Бер-бер нәрсә кирәк булгандыр, - диде Туран Язган, һич майлап-сыйпап тормый гына, һәм кулын селтәде. – Төрекләргә аларның мөнәсәбәте нинди булуын беләбез.

- Гирнә тарафындагы берничә отельгә күзләре төшкән, дип ишеттем. Бер очтан шул хакта да сүз кузгатырга җыеналар кебек, - дип искәртте президент. Туран әфәнденең сүзләрен хуплау, дип кабул иттем мин моны.

- Анысы булыр. Бушка яисә ярты бәягә эләктерергә дигәндә, алар өлгер... Әмма төреккә ярдәм итим, кыпрыслыларга игелек кылыйм, диеп йөрмәсләр, - диде Туран Язган. Һәм шундук, дипломатларча фикер йөртеп, өстәп куйды. – Киләләр икән, борып булмый, әлбәттә. Тора-бара ул элемтәләр уңай нәтиҗә дә китерергә мөмкин.

Мин әлеге проблемалардан ерак идем, әлбәттә. Сүзгә кушылмадым, терраса каршында үскән агачларга, аларның саргаеп өлгергән эре-эре җимешләренә сокланып карап утырдым. Алар дөнья хәлләрен белешә, ә мин мул уңыштан ботаклары сыгылып торган агачларның ни икәнлеген ачыклый алмый интегәм. Алма дисәң, алма түгел, хөрмә дисәң – сары... Шулай да, әрсезләнү булса булыр, сорамый булдыра алмадым. “Америка” һәм “НАТО” хакындагы фикерләреннән бүлеп, Туран әфәндегә мөрәҗәгать иттем:

- Ә мин менә бакчадагы бу агачларны ни дип әйтергә дә белми баш ватып утырам?

- Лимон агачлары, - диде профессор, соравымның урынсызлыгына һич исе китмәстән.

Ул гына да түгел, президент Денкташ та игътибарсыз калдырмады кызыксынуымны:

- Лимонның да иң яхшы төрләре. Аларның хәзер яңа өлгереп килгән, сусыл чагы. Теләсәгез, агачыннан өзеп татып карый аласыз, - диде, мөлаем елмаеп.

Мин, рәхмәт әйтеп, ачык террасадан бакчага төштем. Лимон агачын, агачында өлгергән лимоннарны гомеремдә беренче кат күрүем иде бит. Лимон күреп, лимон ашап үскән балалар түгел ич без. Балачактан шул хәтергә кереп калган: авылдагы әбисенә яисә әнисенә кем дә булса ерак җирләрдән лимон алып кайтса яисә лимон җибәрсә, күрше-күләнгә генә түгел, бөтен авылга мәгълүм була торган иде шул хәбәр. Һәм шул бердән-бер лимонны юка гына телемнәргә бүлеп, кардәш-ыруга, якын күршеләргә зур күчтәнәч итеп тараталар. Ә инде әбиләр, ул телемне дә вак-вак кисәкләргә турап, гаиләдәге бөтен кешегә авыз иттерә торган иделәр. Минем дә диңгезләр аръягыннан кайткан лимон дигән серле җимеш белән танышуым шулай булды кебек.

Бакча зур. Лимон агачлары рәт-рәт тезелеп киткән монда. Мул уңыштан ул агачларның ботаклары җиргә сыгылып-сыгылып төшкән. Никадәрле лимон – никадәрле шифа... Эх, безнең әби-бабайлар исән чак булса... Түзмәдем, үрелеп бер лимон өзеп алдым кулыма. Аны куш учыма салып борыныма таба китердем. Башкайларым әйләнеп китте. Белсәгез икән, исе, хуш исе нинди иде аның!..

Шундый бакчага бер килеп эләккәч, һич аерыласым килмәгәндер. Туран әфәнде мине дәшеп чакырып алды. Кулымдагы дәү сары лимонны күргәч, көлешеп куйдылар:

- Нигә берне генә алдың, - диде президент Денкташ, сабыйларча мөлаем елмаеп. – Теләсәң күпме ал. Нәрсә-нәрсә, әмма лимон бездә бик күп.

- Рәхмәт, - дидем, тагы ни әйтим.

Әмма сез мине зинһар комсызлыкта гаепләмәгез, кулымдагы ул лимонны һич кая куймадым, югалтмадым, исән-сау һәм бөтен килеш, Стамбул һәм Мәскәү аша, Казанга ук алып кайттым.

Безне Лефкоша (кыл урталай икегә бүленгән Кипр башкаласы Никосияне төрекләр шулай атап йөртә) һәм Төньяк Кипр буйлап гыйбрәтле, вакыт-вакыт тетрәндергеч тә булган сәяхәт көткән икән әле. Кайчандыр бер бөтен булып яшәгән илләр, халыклар һәм шул исәптән гаиләләр дә рәхәт тормыштан икегә аерылмый торгандыр. Кагыйдә буларак, кайсыдыр бер якның үзен өстен куярга омтылуы, икенче якның моның белән килешергә теләмәве сәбәпче була бүленү һәм аерылышуларга. Җәбер һәм золым сугыш китереп чыгара. Ә сугышның нәтиҗәсе – үлем һәм мәңге төзәлмәслек яра. Кипр да әнә шундый фаҗига кичергән утрау. Кайсы тарафны тыңласаң, шул хаклы сыман тоела – монысы да табигый. Ә бу көнне исә без утрауның төрекләр яшәгән тарафында, андагы фаҗига һәм төзәлмәс яра эзләре буйлап сәяхәт иттек.

... Тулы авылларның халкын үтереп бетереп, җир белән тигезләгәннәр. Күпме җаннар шәһит киткән, күпме балалар ятим үсә, күпме шәһәр һәм авыллар ярымҗимерек хәлдә. Кая карама әле күптән түгел генә булып узган сугыш эзләре... Боларның барысын да күрергә, кичерергә туры килде ул көнне. Тетрәндергеч һәм җан өшеткеч күренешләр. Ә бит бездә үз вакытында бу кадәр вахшилекләрне күрсәтү кая, алар хакында тел тибрәтеп сүз кузгатучы да табылмады. “Төрекләр басып керде” һәм “төрекләр яулап алды” дигән сүзләр генә кабатланып торды. Баксаң, шул ук вакыйгаларның капма-каршы икенче тарафы да бар икән бит...

Кич җитеп, караңгы төшкәч кенә арып-талып җылы диңгез куенына урнашкан борынгы Фамагуста шәһәренә кайтып урнаштык.

Икенче көн иртән ишек каккан авазга уянып киттем. Барып ачсам – Туран Язган басып тора. Кулында зәңгәр сөлге.

- Су җылы, диңгез шундый тыныч, йөзеп керәбезме әллә? – диде ул.

Мәскәү тикле Мәскәүдән кил дә, диңгездән баш тарт имеш. Кем ышаныр шуңа... Төне буе диңгез шавын тыңлап, шул хакта хыялланып чыктым, дисәм дә ялган булмас.

- Бара торыгыз, мин сезне хәзер куып тотам, - дидем.

...Су өсте тып-тын. Көнчыгыш тарафтан күзләрне камаштырып кояш күтәрелеп килә. Ник бер дулкын, ник бер хәрәкәт булсын икән су өстендә. Кеше заты юк. Кунакханәләр буш, диңгез читендә дә хәрәкәт-фәлән сизелми. Шушы серле һәм беркадәр шомлы да тоелган тынлыкны таратырга теләмичә, сак кына атлап килдем су читенә. Диңгез суы иң элек аяк йөзен иркәләде. Чирканчык алырга әле кыюлыгым җитми. Ә Туран әфәнде ике уйлап тормады, яшь җилкенчәк малайлар сыман йөгереп килеп ике-өч адым атлады да башы белән суга чумды. Су астында байтак кына югалып торды ул. Һәм шактый ара узгач кына еракта, диңгез эчендәге вак дулкыннар арасында бер баш пәйда булды. Мин хәйран калдым, кай арада су астыннан шул тикле ара узган ул...

- Әйдә, Ринат, йөз. Төркиягә киттек, - дип дәште ул миңа.

- Бик ерак булмасмы соң?..

- Ерак түгел, аргы ярда гына, - дигән җавап ишетелде бераздан.

Һәм ул тагы да дуамалланып, колач җәеп йөзәргә кереште. Аның кебек гайрәт һәм тизлектә йөзүчене күргәнем булдымы икән. Артыннан куып йөзеп китү түгел, тукталып карап торганда да хәрәкәтләренә күз иярерлек түгел. Ул һаман йөзә дә йөзә, ә мин яр буендарак чупырдыйм. Чит-ят ил, чит-ят диңгез, һәм өстәвенә япа-ялгызым. Туран әфәнде бар иде дә, ул әнә, әллә кая инде, күздән югалып бара. Әллә, мин әйтәм, чын-чынлап Төркиягә йөзеп чыгарга булдымы... Профессор Туран Язган үзе булдымы соң бу? Бездә профессорлар андый булмый торган иде. Бездә профессорлар бик зур кеше – олы портфель тотып, башны бераз артка ташлап, ата каз сыман, “мин кем” дигәндәй корсак киереп, вәкарь белән генә атлап йөри бит алар. Күпме яшәп, су буенда профессор күргәнем юк иде әле минем, аларның урыны – өстәл артында, трибуна артында, инде соң чиктә банкет залындагы өстәлнең түрендә.

Туран Язганны бөтен Төркия, алай гына да түгел, ярты дөнья белә. Баксаң, аның кулында портфель дә күргәнем юк, корсак та үстермәгән. Ул әнә, гади бер авыл малае кебек дуамалланып суга сикерде дә, диңгез күрмәгән кешедәй йөзә дә йөзә...

Су читендә бераз чупырдап алгачтын, күңелем булып, яр читендәге юеш ком өстенә барып утырдым. Кул тик тормый, ниләрдер сызам, корам үземчә. Тәнне иртәнге җылы кояш нурлары иркәли. Ә уйларым таркау - әле туган ягым Татарстанда, әле Мәскәүдә, яисә әле Төркиядә, әле Кипрда дигәндәй... Нинди максатлар белән килеп чыктым соң әле мин монда, аермачык үзем дә белеп бетерми идем булса кирәк. Озак утырганмынмы шулай, түгелме – белмим. Туран әфәнде аваз салгач кына сискәнеп куйганмын.

- Син нигә болай, ятим сабый сыман, диңгез читендә бер ялгызың ком белән уйнап утырасың?

- Ә сез сабый сыман йөзәсез...- дип җавап бирдем кебек. Нәрсәдер әйтергә кирәк бит инде.

- Диңгез ул йөзәр өчен. Диңгез ару-талу, бар борчуларыңны тарата. Күпме йөзеп тә диңгездән туя алганым юк минем, - диде ул, гайрәтле кош сыман колачларын киң җәеп, очсыз-кырыйсыз ераклыкларга барып тоташкан зәңгәр су өстенә карашын төбәп. – Диңгездән башка яшәүне күз алдыма да китерә алмыйм.

- Сез – төрекләр диңгез буенда туып-үскән, шуңадыр,- дидем. - Ә мин туып-үскән авылда нәни генә инеш иде. Суының тирәнлеге аяк йөзеннән генә. Нократ дигән зур елганы мин ундүрт-унбиш яшьләремдә генә күрдем.

- Беләсең килсә, мин дә диңгез буенда үсмәдем. Мин бит Ыспарталы. Эгирдир дигән зур булмаган шәһәрдә туганмын. Кечкенә генә шәһәр, әмма бик борынгы һәм бай тарихлы шәһәр. Ул таулар белән уратып алынган искиткеч чиста күл читендә урнашкан. Күлнең дә исеме Эгирдир. Төркиянең иң зур һәм матур күлләреннән берсе.

- Менә ничек, - дип, гаҗәпләнүемне белдерергә мәҗбүр булдым шунда. Без бит шулай, Төркия һәр тарафтан диңгезләр белән уратып алынган булгач, анда бөтен кеше диңгездә генә коенып, ял итеп ята дип уйлыйбыз.

- Диңгез белән мин шактый ук соңлап таныштым, - дип дәвам итте ул.- Ак диңгездән йөзутыз чакрымда гына туып-үссәм дә үсмер чакларымда анда булырга туры килмәде. Уку һәм эш, эш һәм уку белән үтте балачак. Стамбулга килеп, университетка укырга кергәч кенә таныштым диңгез белән...

Көтелмәгән яңалык иде бу минем өчен.

- Төркиядә туып та диңгездә йөзеп үсмәгән малай буламы?..

- Була. Һәм андыйлар бик күп. Диңгез буенда гомер кичереп тә йөзә белмәгәннәр бар. Гомере буе билен турайтмый таш чыгарган, иген иккән кешенең ял турында уйларга вакыты калмый аның...

- Анысы дөрес, - дип, баш кактым. Әти-әнием, әби-бабаларымны искә төшереп, моңсулана калдым. Диңгез кая инде, шушы көнгәчә аларның кайчан да булса, кайда да булса ялга барулары турында һич ишеткәнем булмады. Шунысы кызганыч, бу көнгәчә минем бу хакта уйланып та караганым булмаган.

- Никтер уйга калдың...- диде ул, яныма ук килеп. Һәм торырга җыенумны белеп, кулын сузды.

- Болай гына, үзалдыма гына, - диеп мыгырдандым.

- Минем дә бабаларым диңгез читендә ял итеп йөрмәгән, әлбәттә, - дип, уйларымны укыгандай җөпләп куймасынмы ул шунда. – Күл буенда гомер иткән әтиемнең анда су кергәнен мин хәтерләмим. Әниләр турында әйтеп тә тормыйм...

Сискәнеп киттем. Каян белә, ничек укый ул минем башта нинди уйлар кайнаганлыгын. Күрәзәче идеме әллә ул! Күрәзәче булмаса да, әңгәмәдәшен күз карашыннан яисә бер сүздән аңлау сәләтен һич инкарь итә алмыйм. Күп тапкырлар шаһит булырга туры килде моңа.

- Туган авылдан, районнан алар бары бер очракта – Ватанны сакларга кирәктә генә чыгып киткән. Минем әти менә Фин сугышында һәм фашистларга каршы сугышта катнашкан, - дип ачыклык кертергә ашыктым.

Әмма профессор минем бу сүзләремне, әллә мактану дип кабул итте, башын гына кагып куйды. Кызыксыну күрсәтмәде. Тынлык урнашып торды бераз.

- Ватанны саклау ир-атның изге бурычы,- диде ул, шактый ук кичегә төшеп. – Минем дә әтием, Мостафа Ататөрек чакыруына кушылып, илгә басып кергән грекларга каршы көрәштә катнашкан. Ә ерак бабам Балканда руслар белән көрәштә яраланган...

- Ул сугышта, белүемчә, минем Мөхәммәди һәм Хәйрулла бабаларым да катнашкан, - дип искәртергә мәҗбүр булдым шунда. - Хәйрулла бабам шул сугыштан яраланып кайткан...

Без сак кына атлап диңгез читеннән кунакханәгә таба кайтып киләбез икән инде. Башларыбыз түбән иелгән. Тел очыма килгән фикерне ничегрәк итеп әйтергә дип уйланып барганда, Туран әфәнде тагы телсез-өнсез калдырмасынмы үземне...

- Ә бәлки минем бабамны синең бабаң атып яралаган булырга мөмкин?..- диде ул, тыныч кына фикер йөртүен дәвам итеп.

Кичегә төшсәм дә дәшми кала алмадым.

- Бәлки, киресенчә, сезнең баба минекенә төбәп аткандыр...

Шулчак туктап калганбыз. Һәм карашларыбыз бер-беренә очрап, ни дияргә белми шактый текәлеп торганбыз...

Бу халәттән чыгу юлын таба алыр идемме, белмим. Әмма, кинәт, тирән сулыш алып куйган Туран Язган балкып елмаеп куймасынмы шунда. Һәм гайрәтле кулын җилкәмә салып мине үзенә таба тарта төште.

- Гомер-гомергә патшалар, солтаннар байлык бүлешкән. Ә гади халык сугышкан. Һәр ике тарафтан да чебен урынына кырылган халык... Аларның язмышы, гаиләсе, әти-әнисе, ятим калган балалары хакында уйлаучы булмаган.

Дөрес сүзгә - җавап юк, дигәндәй, үз уйларыбызга бирелеп, тыныч кына барыр юлыбызны дәвам иттек...

***

Башлангыч мәктәптә укыган елларыннан ук Туран яшьтәшләреннән үзенең күпкырлы сәләте, белемгә омтылышы һәм чиксез-чамасыз кызыксынучанлыгы белән аерылып тора. Укытучылары аның хакында исләре китеп сөйли торган була. “Тактага мәсьәләне язып өлгермисең, аның җавабы инде әзер...” диеп сөйли Туран хакында математика укытучысы. Туган тел һәм төрек әдәбияты белән кызыксынуы да чиксез-чамасыз була малайның. Күңеленә хуш килгән халык җырларын ул бер ишетүдә отып кала, шигырьләрне беренче кат укыганда ук хәтерендә калдыра. Аеруча Яхья Кәмал Бәйатлы һәм Зия Гөкальп шигырьләрен яратып укый һәм аларны әти-әнисенә, яшьтәшләренә яттан сөйләргә ярата ул.

Әтисе Хашим агайны күргән-очраткан чакларында укытучылар аның төпчек малаен мактап туймый. “Бу малаең ерак китәр, Хашим агай, бик сәләтле. Укытырга туры киләчәк, акча янчыгыңны кысыбрак тот...”, кебек сүзләр ишетергә туры килә аңарга бик еш кына.

- Янчыгы бар да, әллә төбе тишек, бер дә акча тормый үзендә, - дип җавап кайтара торган була ул. Шаяруын шаяра, әмма үзе дә бик еш уйлана башлаган иде шул бу хакта. Өйдә ялгызлары гына калган чакларында хәләл җефете белән дә еш кына Туранның киләчәге хакында фикер алышалар.

Фикерләшәләр фикерләшүен дә, чарасын гына таба алмыйлар әлегә. Стамбул, Әнкара һәм Измир кебек шәһәрләрдә бер туганың яисә белгән кешең булса икән ул...

Балалар бәхетеннәнме, шул елларда Эгирдирнең бәләдия мәктәбенә төрек армиясендә хезмәтен тәмамлап кайткан бер хәрбине директор итеп билгелиләр. Ул “ярбай” дәрәҗәсенә кадәр хезмәт иткән өлкән офицер була. Бу шактый ук югары дәрәҗә ул заманнар өчен, русчага күчерсәк, подполковник чамасы. Хикмәт хәрби дәрәҗәдә генә түгел, аның нинди кеше булуында, әлбәттә.

Туган җире Эгирдиргә мәктәп директоры булып әйләнеп кайткан хәрби кеше, башкалар арасыннан Туран исемле малайны бик тиз күреп ала. Һәм аның өчен үзенең вакытын һич кенә дә кызганмый, аны кызыксындырган сорауларга җавап бирергә тырыша, дәресләр тәмамлангач та сәгатъләр буе әңгәмә кылып утыра аның белән. Ә туран исә әледән-әле Эгирдирнең бай тарихына кагылышлы сораулар яудыра аңарга:

- Мөгаллим, безнең касабаның исеме Эгирдир, аны кайберәүләр Эгридир дип тә әйтә. Бер касабаның ике исеме булмыйдыр бит, нигә шулай?

- Иң элек шуны исеңнән чыгарма Туран, без синең белән касабада(безнеңчә поселок) түгел, шәһәрдә һәм бик тә борынгы, бай тарихлы шәһәрдә яшибез. Ул безнең эрага кадәр 1200 нче елларда ук нигезләнгән шәһәр. Монда безнең ерак бабаларыбыз булган сәлчуклар килгәнгә кадәр, төрле дәверләрдә хетлар, фригиялылар, лидиялеләр, фарсылар, византиялеләр һәм румнар яшәгән. Ул күбрәк корольләр һәм солтаннар гына ял итә торган җәннәткә тиң гүзәл бер урын саналган. Эгирдиргә кадәр аны Акротири дип тә, Фәлахабад, Җәннәтабад дип тә атап йөреткәннәр.

- Җәннәтабад...- дип, соклануын белгертми булдыра алмады малай. – Бигрәк матур булган исеме, шулай бит иеме, мөгаллим абый.

- Әйе, исемнәре дә матур булган, үзе дә... Тарихи елъязмаларда да бик күп сакланган безнең тарихка кагылышлы истәлекләр. Ә инде Эгридирне Эгирдиргә соңгы заманнарда гына алыштырганнар. Чөнки беренчесенең борынгы төрек телендә “кәкере-бөкере” дигән мәгънәсе бар, мондый да матур шәһәргә бер дә килешә торган исем түгел дип санаганнар булса кирәк.

- Ә ни өчендер бит андый исемне башта кушканнар?

- Син тауларга күтәрелгәч, борылып безнең шәһәргә караганың бармы, Туран?

- Нигә булмасын, бар... Сокланып карыйм, югары менгән саен аның матурлыгыннан сулышлар кысыла...

- Шәһәребез нинди, аның урамнары?

- Матур, - диде ул тагы бер кабат. Һәм шундук, кинәт ачыш ясагандай куанып, үзе үк җавап та бирде. – Шәһәребез һәм аның урамнары да, күл белән таулар арасында урнашкангадыр инде, кәкере дә бөкере ич безнең.

- Менә, үзең үк җавабын да таптың,- дип мактап куйды аны мәктәп директоры. – Исемнәр юктан гына тумый. Әйтик, Акротири дигәне византиялеләрнең “текә тау” дигәненә туры килә. Шәһәр каршындагы Сәврә тау текә түгелмени! Фәлахабад белән Җәннәтабадның исемнәре үк әйтеп тора, шулай бит...

- Ә хәзерге исем – Эгирдирнең мәгнәсе юкмы?

- Бар. Нигә булмасын. Бер түгел, ике мәгнәсе бар: берсе, балык тотуны аңлатса, икенчесе – “тиз әйләнү” диләр. Шәһәр бит, чынлап та күл әйләнәсендә... Ә күлдә – балык, үзең беләсең.

- Кызык... Тагы бер генә сорау бирергә ярыймы, мөгаллим абый?- дип сорарга җөръәт итте малай. Мәктәп директорын шулай тоткарлавы өчен уңайсыз да иде үзенә, ә шул ук вакытта беләсе дә килә.

- Йә, тагы нинди соравың бар?

- Безнең өй янында гына Хызыр бәй җәмигъ мәчете бар, ул Дүндәр бәй мәдрәсәсе белән тоташкан. Нигә аларның икесе ике төрле исемдә икән, мөгаллим абый?

Мөгаллим матур итеп елмаеп куйды.

-Дүндәр бәй мәдрәсәсе 1218 нче елда Сәлчук солтан тарафыннан иң элек кәрвансарай буларак салынган. Ул соңрак мәдрәсә булып киткән. Ә Хызыр бәй мәчете аңардан бер егерме-утыз еллар соңрак салынган. Ул бүген җир йөзендә сакланган иң борынгы агач мәчетләрнең берсе санала. Аны беләсеңме?

- Белми идем. Инде беләм, - дип елмайды малай.

- Ә инде мәчет белән мәдрәсәне тоташтырган таш манара тагы да соңрак, өченче бер солтан тарафыннан корылган. Менә шулай, Туран.

- Сез боларны каян белеп бетердегез, мөгаллим абый? Ни сорасаң, шуңа җавабыгыз бар, әллә ярбайларны тарихка укыталармы?..

Аталарча үз итеп, Туранның аркасыннан кысып сөйде мәктәп директоры.

- Халкыңның тарихын белергә кирәк, Туран...Тарихны университетларда укып кына да белеп булмый, аның белән гомер буе кызыксыну кирәк. Син дә үсеп җитәрсең тиздән, миннән дә яхшырак, күбрәк өйрәнерсең тарихыбызны. Һәм белгән-өйрәнгәннәреңне халыкка җиткерерсең, боерган булса. Шулай бит, ә?..

- Шулай, мөгаллим абый...

***

Төркия һәм Кипрда мин атна чамасы йөреп кайттым. Мәскәүгә очасы дигән көнемдә Туран Язган Стамбул буенча онытылмас сәяхәт тә оештырды әле тагы. Аның белән шәһәр гизү – ул үзенә күрә бер җанлы тарих дәресендә булу кебек. Стамбулның тар урамнары һәм киң мәйданнары, борынгы грек дәвереннән калган таш харәбәләр һәм күккә ашкан җами-мәчетләре барысы да гыйбрәтле язмышлар һәм онытылмас вакыйгаларның шаһите. Янәшәмдә барган гайрәтле бу төрек профессоры шәһәрдәге һәр бинаның гына түгел, аяк астындагы һәр ташның да тарихын беләдер төсле тоелды миңа. Шуның өстенә кая килеп керсәк, анда якты йөз һәм кайнар чәй белән каршы алдылар үзебезне. Долма бакча сараендамы, Туп капыдамы – безне бусагадан чыгып каршы алдылар һәм аерым бер хөрмәт белән озатып калдылар. Туран әфәндегә булган ихлас бу ихтирамны ни белән дә чагыштырырга белгән юк. Шул ук вакытта аермачык күренеп тора, зур түрә буларак түгел, үз кеше, кадерле ватанпәрвар һәм хөрмәтле ил агасы итеп күрәләр иде аны.

Бары да таный, баш иеп, кулларыннан үбеп исәнләшәләр. Ә инде үзенең башкаларга булган мөнәсәбәтен аңлату җиңел булмас, күрергә кирәк аны. Туран Язган өчен һәр милләттәше, ватандашы – якын туган. Аның “Кардәшем”, “Кызым” яисә “Улым” диеп дәшүләреннән, кайгыртып хәл белешүләреннән бәгыре таш булганнар да эреп китәдер иде төсле...

Оят булса да тагы бер вакыйганы искәрми уза алмыйм. Төшке ашны Босфор читендәге балык рестораннарының берсендә ашап чыккачтын, ул мине буаз читендә урнашкан тире фабрикаларының берсенә алып керде. “Напа” атлы иде булса кирәк. Ул елларда тире фабрикалары шәһәр читенә чыгарылмаган иде әле, хәзер Стамбулда аларны күреп булмый.

Фабриканың күргәзмәләр салонында хуҗа кеше үзе каршылады безне. Соңрак шул да мәгълүм булды, “Напа” Төркиядә генә түгел, Италия, Германия һәм Европаның бик күп башкалаларында зур сәүдә үзәкләре булган фирма икән. Менә шул фирманы җитәкләгән пәһлевандай яшь, таза миллионерның башын түбән иеп Туран әфәнденең кулын үбеп сәламләвен күрсәгез иде сез... Югыйсә, ул аның өчен зур түрә яисә бизнесына мөнәсәбәте булган кирәкле кеше түгел. Туран Язган – милләт өчен янып яшәгән тыйнак бер акыл иясе генә бары. Шуңа да карамастан, әнә нинди ихтирам һәм хөрмәт күрсәтәләр үзенә. Сизәм, күреп торам, президентлар каршында да иелмәс баш иелгән.

Мин шул мизгелдә үзебездәге хәлләрне искә төшердем. Дәүләтне һәм кешеләрне талап беркадәр акча туплаган безнең эшмәкәрләр, муенына галстук такса һәм “Мерседес”ка менеп кунакласа, милләт җанлы профессорларны гына түгел, үзен тапкан анасын да бар дип белми. Ә гади кеше хәлен белү кая, ул алар яныннан борынын җыерып, күрми узып китә. Бездәгеләрнең сүзләренә колак салсаң, хәйран каласың, бар кайгылары доллар һәм еврода, телләрендә Дубай да Париж һәм Лондон да Майями. Туган авылы Дүрт Мунча, Кече Кирмән яисә Кәкре Елганы искә алу кая инде ул...

Алдыбызга кофе һәм чәй китереп куйдылар. Төрек кофесының тамак төпләрен кытыклап торган хуш исенә каршы торып буламы соң, тәкатьсезләнеп, каршыма куелган чәшкәгә үрелдем.

Тире һәм күн эшкәртүгә гомерен багышлаган яшь ир-ат сүз башлады әнә:

- Эшләр, аллага шөкер, зарланырлык түгел, хуҗам. Тик менә Алманиядәге төрекләрнең язмышы борчый бу араларда. Төрле киртәләр тудыралар үзләренә, кая авыр эш – анда төрекләр, ә хокуклары чикләнгән, җирле халыктан түбән куярга, икенче сортлы итәргә омтылалар.

- Кая карама, шундый хәл, кардәшем,- дип, аның сүзләрен куәтли профессор.

- Әле соңгы баруымда сәүдә министрлары белән очраштым. Үзенең сораулары бар иде миңа. Барысын да үтим, дидем. Әмма, төрекләргә булган мөнәсәбәтегезне кайчан үзгәртәсез инде, диеп сорау бирдем.

- Нәрсә диде, килештеме соң?

- Рәхәтләнеп көлде башта.

- Алар шулай...

- Тычканга – үлем, мәчегә - көлке, дидем. Шундук җитдиләнеп калды. “Төрекләргә тел-теш тидергәнем юк минем”, ди.

- Алманиядә әле бер хәл, халык яхшы гына акча казана. Төрекләрне дә начар яши, дип әйтеп булмый анда.

- Анысы шулай, Алманиядә яшәп була... Ә Иракта, Ирандагы төрекләрнең хәле бүген ничегрәк, хуҗам?

- Яхшыра, дип әйтеп булмый, туганым. Кысалар... Үз ана телләрендә уку, белем алу көннән-көн кыенлаша бара. Төрек теле дәреслекләре юк. Аз гына үз хокукын дәгъвалый башласа, безнекеләрне кулга алалар һәм зинданга илтеп тыгалар.

- Аллам сакласын, - дип, тирән сулыш алып куйды эш адәме. Һәм кызыксынуын дәвам итте, - Хуҗам, Иран һәм Ирак төрекләре өчен ул дәреслекләрне Төркиядә бастыру мөмкин түгелме икән... Масрафларын мин дә күтәрешер идем.

- Рәхмәт! Ярдәм итәргә теләүчеләр бар, дәреслекләрне үзебезнең вакыфта бастырачакбыз. Укытучыларны да Стамбулга чакырып, курсларыбызда җитештерергә карар кылдык. Көн тәртибендә торган мәсьәләләрнең, иң җитди проблемаларыбызның берсе бу.

- Кунакханә, ашау-эчү масрафларын хәл иткәндә миңа да мөрәҗәгатъ итәргә онытмассыз бит, хуҗам...

- Рәхмәт, кардәшем. Рәхмәт, - дип, тире фабрикасы хуҗасының аркасына, үз итеп, кулын салды Туран Язган.

Кунакның сүзгә кушылмавыннан уңайсызланыпмы, шунда тире һәм күн фабрикасы хуҗасы игътибарын миңа юнәлтте.

- Ә бу кардәш каян килде, Россиядан дидегезме?..

- Әйе, Ринат Мөхәммәд әфәнде, вакыфыбызның олы кунагы. Казанда язучылар берлеге башканы.

- Ә-ә Казагыстан... – диде ул, Казанны Казагыстан белән бутап. Моны беренче кат кына ишетүем түгел, Казанны ул елларда, гомумән, белүче юк иде кебек дөньяда. Туран Язган да белә иде булса кирәк моны, шуңадыр, сүз куертып тормады.

– Ул хәзер Московада, Татарстаннан сайланган милләт вәкиле, - диде фикерен дәвам итеп.

- Шулаймы!- дип, олылап, гаҗәпләнеп куйды тире һәм күн эшкәртүче. – Московада да безнең төрекләр бармы?

- Москвада ярты миллион чамасы татар яши, - дидем, сүзгә кушылып.

- Ә сез төрекчә кайда өйрәндегез?- дип сорады ул, минем тәрҗемәчесез аңлашуымны күреп.

- Мин ана телемдә сөйләшәм, - дидем. Дөрес, белгән кадәр, бераз төрекчәгә дә охшатырга тырыша башлаган идем кебек.

- Московада шул кадәр татар төрекләре бармы...- дип, колагы ишеткәнгә, ышанырга-ышанмаска белми хәйран калып торды тире эшкәртүче эш адәме.

- Әйе, Мәскәүдә генә түгел, Россияның бик күп өлкәләрендә яши төрки халыклар. Аларның исәбен төгәл генә әйтә алмыйм, әмма, унбиш –егерме миллионнан да ким булмаска тиеш, - дидем.

- Унбиш мил-ли-он... – дип, сузып куйды ул. Беренче ишетүе иде булса кирәк. Һәм шундук сорау бирергә ашыкты. - Ә руслар сезне чынлап та бик нык рәнҗетәме? Шул дөресме...

- Кайчандыр булгандыр, бәлки. Бүген мин моны сизмим. Россия безнең уртак ватаныбыз, - диеп җавап кайтардым.

Мин әйткәннәргә ышандымы-юкмы, әйтә алмыйм. Сораулы карашын үзе өчен зур авторитет булган Туран Язганга төбәде ул.

- Ринат бәй белә. Ул милләт вәкиле. Милләт вәкиле сүзләренә ышанмаска хакыбыз юк, - дип әйтте ул, үзалдына бераз көлемсери төшеп.

Көлемсерәвенең сере шунда, аның бит әле Россияда, андагы төрки телле республикаларда булганы юк иде ул заманда. Үзе дә бигүк ышанып бетми иде кебек ул мин сөйләгәннәргә.

Проблемалар, хәл ителмәгән мәсьәләләрнең булуын мин үзем дә беләм. Әмма чит илләргә чыгып, үз ватаныңны яманлап йөрү, үзең эшләмәгәнне башка халыктан күреп, берөзлексез зарлану егетлек түгел, минемчә.

- Менә якын араларда Туран әфәнде үзе киләчәк Россияга, Казанга киләчәк, башка шәһәрләргә дә барып чыгарбыз, боерган булса. Сүзләрем дөресме-юкмы, ул үзе күрәчәк, - дидем.

- Хуш, бик яхшы, алай булгач, - дип куйды эш адәме. – Кем белә, бәлки мин үзем дә бер барып чыгармын сезнең якларга. Белүемчә, бик күп төрек ширкәтләре эш башлады ул тарафларда.

- Эштә берлек булса, иншалла, фикердә һәм телдә дә берлек булыр тора бара, - дип хуплады аны Туран Язган.

- Шулай була күрсен, офыклар киңәя барган саен күңелләребез дә сафлана барыр шәт, - дип, үзенчә җөпләп куйды эш адәме.

Шул вакыт мине шактый ук уңайсыз хәлгә куйган тагы бер эпизод булып алды. Бу кадәресен бәлки дәшми дә калырга кирәк булгандыр, әмма чын күңелдән булган сөйләшүне яшерү кирәкме икән...

- Ринат әфәнденең Төркиягә беренче тапкыр килүе. Аңарга, истәлек буларак, бер бүләк ясыйм әле, - диде профессор, кинәт сүзне бөтенләй башка юнәлешкә борып.

- Аңладым, хуҗам, - диде эш адәме. Кул хәрәкәте белән дәшеп, бер читтә басып торган ир-егетне чакырып алды үзенә. – Яңа модельләрне китерегез...

Алар узара тиз аңлашты. Ә мин, сүзнең нәрсә хакында барганлыгын аңлый алмый, фарфор касә төбендә калган кофе комына карап үз язмышымны юрап утырам. Җиде-сигез төрле күн куртка һәм озын плащлар чыга башлагач кына барып җитте миңа.

- Әйдәле, киеп карыйк. Кайсысы килешлерәк булыр, кайсысы күңелеңә ятыр, - диде Туран әфәнде.

- Юк, миңа берни дә кирәкми, - дидем, ниһаять, тел төпләрен аңлап алып.- Мин бит монда кием-салым алырга дип, базар эшләре белән килмәдем.

- Алу-алмау башка эш, киеп карыйк, - дип кабатлады профессор. – Юкса, хуҗаларны үпкәләтүең бар.

- Кирәкмәгәч, киеп карау нигә? Мин бит модель түгел...

Шулай дидем, диювен. Әмма күпме гомер хыялланып та, күн куртка киеп караганым юк иде әле шул көнгәчә. Чөнки безнең якларда ул җитештерелми һәм сатуда да юк. Булса да, аны бик зур “блат” һәм танышлык белән генә табып булгандыр ул заманда. Күн куртканың модага кергән чагы, күн куртка дип, халыкның тилергән чагы... Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар бит әле, алу өчен чит ил валютасы кирәк. Кесәң тулы доллар булса, бер хәл. Мин бит күз явын алырлык ул курткаларның күпме торганлыгын чама белән дә белмим. Алам дип тотынгач, акчаң җитми калса, нишләрсең. Оятыңнан кайсы тишеккә барып керергә белмәссең. Ул чактагы командировка акчаларына бик сикереп булмый иде шул әле.

- Әфәндем...- дип, кулын сузды фирманың хуҗасы.- Кунак – хуҗаның чәчәге, диләр бездә, карышмагыз, безне бәхетле итегез, киеп кенә карагыз.

- Ә бездә “Кунак – хуҗаның ишәге” диләр...

Рәхәтләнеп көлешеп алды төрекләр. Минем, чарасызлыктан әйтелгән бу сүзләрем, шаяру буларак кабул ителде. Аеруча эш адәменә кызык тоелды ул сүзләр, буыла-буыла көлде. Берничә мәртәбә шул әйтемне үзалдына кабатлый-кабатлый көлде...

Китерелгән курткаларны киеп карамый чарам калмады. Берсен киеп, көзгегә бактым – килешә. Икенчесен кидем - үземә үлчәп теккәндәй. Өченчесен кигәч - өстемнән салырга уңайсызланып калдым. Дүртенчесен... Анысын кигәч тә, һич саласым килми, урамга чыгып йөгерердәй булдым. Килешсә дә килешерләр икән, чын мәгънәсендә затлы һәм сыйфатлы иде курткалар. Берсеннән икенчесе яхшы. Боларны киеп Казанга кайтсаң, таныш-белешләрнең тынычлыгы югалачак. Әмма күңелемдәген сиздермәскә тырыштым кебек. Чөнки зур бер проблемам бар – акча... Әллә җитә, әллә юк. Кеше көлкесенә каласы килми бит. Шулай да, бар кыюлыгым җыеп, сорый алганмын:

- Болар күпме тора?

Җавап ишетелмәде. Ә мин җавап көтәм. Бер-беренә карашып елмаеп куйды төрекләр.

- Бәяләре нинди? Кайсы ничә доллар тора, - дидем, кабатлап.

- Бу курткалар сезгә бездән бүләк, - диде, фирма хуҗасы, ике уйларлык урын калдырмыйча.

- Мин мондый бүләк ала алмыйм, мин Россияның милләт вәкиле. Берсе дә кирәкми, - дидем, катгый бер фикергә килеп.

Безнең шулай кысташып, тарткалашып торуыбызны ошатмыйчамы, Туран Язган урыныннан калыкты шунда.

- Кирәкмәгәч-кирәкми, сатулашмыйк, - диде ул, соңгы сүзен әйткәндәй, кистереп. - Ринат кардәшебез ошатмады төсле бу курткаларны. Бүләкне көчләп бирмиләр, ихтыяры...

- Курткалар яхшы, берсеннән икенчесе гүзәлрәк, - дидем, фирма хуҗасының кәефен кырудан уңайсызланып. – Курткаларым байтак, әлегә кирәк түгел, сәбәп бары шунда...

Мин – горур хәерче кире урыныма барып утырдым. Күз явымны алган курткаларга башка борылып та карамаска тырыштым. Туран әфәнде урыныннан калыкты һәм куен кесәсеннән акча чыгарып бер читкә тайпылган сатучыга сузды. Тегесе карышты, акчаны алырга теләмәде. Мин читкә борылдым, ни белән беткәнен аңламый калдым...

- Менә монысын мин алам, - диде ул, соңгы булып киеп караган фасонга күзе төшеп. – Төреп бирегез, юкса безнең вакыт тәмамланып килә. Һава аланына ашыгабыз.

- Бу бит сезнең размер түгел, - дидем мин. Ә ул гүя мине ишетмәде, тыңламады.

- Минем, Ринат бәй, сезнең кебек үсеп җиткән өч улым бар...

Аңлашылды, диеп башым кактым. Һәм без чыгу юлына юнәлдек.

- Мин Казагыстанга киләм, - диде, саубуллашырга дип кулын сузган төрек эшмәкәре.

Бу юлы инде Туран Язган дәшми кала алмады:

- Казагыстан түгел, Казан – Татарстанның башкаласы,- диде ул һәр сүзенә басым ясап.

– Әйе-әйе, Казанга кертерсезме соң?

- Рәхим итегез, кунагым булырсыз, - дидем, кулын кысып. Машинага кадәр озата чыкты үзебезне. Туран Язган белән яңакка яңак куеп, үбешкәндәй итеп, хушлаштылар. Ә без тагы бер мәртәбә кул кысыштык.

Һава аланына юнәлдек. Туран әфәнде мине дәүләтнең олы кунаклары өчен генә хезмәт иткән ВИП залыннан самолетка кадәр озатып куйды. Бары самолетка утырып, багаж һәм кул сумкаларымны барлый башлагач кына хәйран калдым, бая сатып алынган теге затлы куртка кул сумкаларымның берсенә пөхтә итеп төреп тыгылган булып чыкты. Уңайсызлану тойгысы урап алды үземне, ни дияргә белмәдем. Әнә ничек оста, тавыш-тынсыз гына хәл иткән ул күн куртка мәсьәләсен. Әмма яшерен-батырын түгел, курткалы булуым шатлыгы да зур иде. Бурычлы булып калмам, шәт, дип тынычландырдым үз-үземне.

Ул куртка, инде беркадәр таушала төшкән булуына карамастан, әле дә минем кием шкафымда...

***

Көннәрдән бер көнне Хашим агай өлкән уллары – Ихсан белән Җамалны янына дәшеп алды.

- Күптән әйтергә дип йөргән бер сүзем бар сезгә, - дип башлады ул.- Көн дә иртәгәсен әйтермен, дип сузып киләм. Шул рәвешле суза торгач, бөтенләй әйтергә дә өлгермичә китеп барудан курка башладым инде...

- Тагы кайсы базарга китәргә җыенасың?- дип сорап куйды Җамал, әтисенең тел төбен аңламыйча.

- Син нәрсә сөйлисең, әти. “Китү” турында сөйләргә иртәрәк түгелме...- дип, тынычландырырга ашыкты аны өлкән улы Ихсан.

Хашим агай сүзен читләп-урап сөйләшергә яратмый, шулай да ни өчендер, әйтергә теләгән фикерен турыдан ярып салырга кыймый иде кебек.

- Мин үзем укый алмадым, улларым. Яшьли ятим калып, тормыш арбасын бик иртә җигелеп тарта башларга туры килде. Нинди генә авыр елларны кичермәдек, без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын. Аз гына дөньялар көйләнгәч тә укый-яза өйрәнермен дип көтә-көтә гомерләр дә узып киткән.

- Аның каравы, әти, без – синең улларың яхшы билгеләренә генә укып барабыз. Кече туганыбыз Туран да бик зиһенле булырга охшаган, авыздан чыккан һәр сүз, һәр фикерне эләктереп кенә тора, - дип, сүзгә кушылды Җамал.

- Беләм, улым, сез барыгыз да сәләтле балалар. Әтәм дә булдыклы, боерган булса, сеңлегез Гөлсар да зиһенле булырга ошаган.

- Туранны оныттың, әти... Ә безнең Туран гел бишлеләргә укый, - дип, кечкенә энесенең уңышларына куануын белдерергә ашыкты Ихсан. Әтисе ни өчендер аны искә алмады бит әле.

- Тырышабыз, әти белән әнинең йөзенә кызыллык китерергә ярамаганлыкны беләбез ич, - дип, күтәреп алды Җамал. Һәм салпы якка салам кыстыргандай өстәп тә куйды әле. - Кем уллары, дигәндә, сезнеке – Хашим белән Фатиманыкы диләр ич...

- Шулай... Шулаен шулай инде ул, - дип чигәләрен сыпырып алды әти кеше. Күренеп тора әйтергә теләгән сүзен әйтергә өлгермәгән иде әле һаман.

- Ата белән ана өчен сез барыгыз да кадерле һәм тигез. Әмма, шуңарга да карамастан, авыр булса да бер фикергә килү кирәк булыр безгә...

Тагы, әйтергә ният иткәнен ничек итеп җиткерергә белми бераз үз уйларына бирелеп алды ул. Җайсыз сүз ычкындырып, улларының кайсын да булса үпкәләтү яисә рәнҗетүдән сагая иде кебек.

- Тыңлыйбыз, әти,- диде уллары бер-бер артлы. – Синең һәр сүзең безнең өчен канун.

- Ишеткәнегез бардыр, безнең бабайларның бер бик акыллы әйтеме бар: “Син дә мулла, мин дә мулла – атка печән кем сала...” дигәннәр. Юкка гына әйтмәгәннәрдер инде аны, шулай бит...

Малайлар, мәкальдән кызык табып булса кирәк, бер-беренә карап көлешеп куйдылар.

- Мәчет янында гына туып үссәк тә, мулла булырга җыенмыйбыз, әти,- диде Ихсан, әтисенең тел төбен аңлап җиткермичә.

- Мулла булыгыз, димим. Безнең нәселдә гомер-гомергә мулла-мунтагай булмаган.

- Тыңлыйбыз, әти, - дип, Хашим агайның күзләренә текәлде уллары.

- Сез бишәү. Бер кулдагы биш бармак кебек, әниегез белән минем өчен барыгыз да тигез һәм кадерле, - дип, чигә төбен кашып куйды Хашим агай. – Өстемдәге керле күлмәгемне сатып булса да сезне укытырмын, дигән сүзем бар иде. Укытасым килә үзегезне, Ана ватаныбыз - Төркиянең зыялы уллары итеп тәрбиялисем килә иде бик тә. Әмма гомер уза, өлгерә алмам кебек. Заманалары да шактый авыр. Минем моңа көчем дә, гомерем дә җитмәс инде...

- Борчылма, әти, без үзебез эшләрбез дә укырбыз да, боерган булса. Беләсең ич, эштән курыкмыйбыз, - дип, тыңгысызланды Җамал.

- Укымагыз, димим. Уку кирәкле эш. Әмма, мин сезгә кечкенә энегез Туранны ташлый күрмәгез, аны укытырга тырышыгыз, дип әйтергә теләгән идем. Сизәм, күреп торам, укуга, белем алуга аның омтылышы бермә-бер зуррак. Үзегез дә беләсез ич моны. Әйтергә теләгән сүзем шул – минем белән бер-бер хәл була калса, Туранны укытыгыз, улларым. Энекәшегезгә ярдәм итегез, шуны гозерләп сорыйм үзегездән.

- Борчылма, әти. Сүзеңне аяк астында таптамабыз, энекәшебезне ярдәмебездән ташламабыз, - диде ике туган, бер үк сүздә булуларын күрсәтеп.

- Мин сезгә ышанам, улларым. Күреп торам, кулыгыздан эш килә... Дөньяда үз урыныгызны табарсыз, шәт, югалмассыз. Энекәшегез Туранны ташламагыз берүк,- диде ул, әйтергә теләгән сүзен йомгаклап.

Ата белән аның ике өлкән улы арасында булган бу сөйләшү сер булып калырга тиеш, дип килештеләр. Бу хакта әниләренең генә хәбәрдар булуы ихтимал иде. Әмма кечкенә туганнарына, шул исәптән Туранга да, ләм-мим сүз катучы, бу хакта читләтеп кенә булса да хәбәр итүче булмый. Бу хакта Туран Язган үзе дә бик соңлап, әтисе вафатыннан соң шактый еллар узгач, анда да очраклы рәвештә генә ишетә...

***

Туксанынчы еллар башын искә төшергәндә әле дә йөрәк “жу-у-у” итеп куя. Ул еллар һәм баштан кичкән вакыйгалар турында “Утлы таба өстендә” дип исемләнгән документаль повестымда яздым да кебек инде. Әмма тагы шундый ун әсәр язып та ул дәвернең киеренкелеген, баштан кичкән вакыйгаларның масштабын, күңел аша узган тетрәндергеч уй-кичерешләрне сөйләп яисә аңлатып бетерерлек түгел. Ике ут арасында калып, ягъни Казан белән Мәскәү арасында бәргәләнгән, әле кичә генә фикердәшем яисә каләмдәшем рәвешендә янәшәмдә йөргән кешеләрнең хыянәт һәм җинаятьләрен ничек дип тә аңларга белмәгән минутларым аз булмады. Илнең беренче җитәкчеләре белән даими аралашып, киңәш-табыш итеп яшәгән көннәрем иде бу. Үзебезнең Татарстан, Башкортостан җитәкчеләре кабинетыма кереп сәгатъләр буе сер уртаклаша, фикер алыша. Чит илләрнең җитәкчеләре һәм вәкилләре белән даими күрешеп торабыз. Сөйләшү-аралашулар һәммәсе, бер карашка, дустанә шартларда уза иде кебек. Һәрхәлдә миңа шулай тоела иде, кем ничектер, мин кеше авызыннан чыккан сүзгә ышанырга күнеккән. Кыскасы, шыр тиле булганмын...

Шактый кичегә төшеп аңладым, болар барысы да сәяси уен гына булган, һәркайсының уенда бер нәрсә – урындагы кешене үз мәнфәгатьләрендә файдалану. Көннәр һәм атналар-айлар буе, хәтта гомерләре буе бары тик бер максат – илне, халыкны ничек талау уе белән яшәгән сәясәтчеләр була икән. Ышанмассыз да бәлки, ышанырлык кынамы соң!.. Мин үзем дә бик соң, шактый кичегә төшеп аңладым боларны.

Кирәгем бетте – ташладылар. Таптап, сытып узарга омтылучылары да булды. Әле дә булса оныта алмый кайберәүләр... Димәк, ни сәбәпледер, җаннарында тыңгылык юк. Шул гомер куеннарында кара таш йөртергә кирәк бит... Кызганам, бик тә кызганам мин аларны.

Инде хәзер башкаларның әле уң ягына, әле сул ягына үрмәли шул ук затлар. Матур итеп сөйли беләләр, халыкны ышандырып алдаша беләләр. Утырган креслога шундый итеп ябышканнар, һич йолкып алам димә үзләрен. Кесә түгел, капчыклары әллә кайчан тулган югыйсә. Һаман да җитми, һаман алдыйлар – кычкыртып талыйлар, һаман кирәк аларга...

Шул рәвешле ыгы-зыгы белән үткән тыңгысыз көннәремдә, мин әледән-әле Стамбулга шалтырата торган булып киттем. Туран Язган белән сөйләшәсем килеп, хәл-әхвәл белешәсем килеп шалтыратам. Әмма, ни хикмәт, урынында утырмый. Кайчан шалтыратма, трубкада Сәгадәт ханым, аның көр һәм ипле тавышы: “Хуҗам Бакуда иде, Ринат бәй... Университетта лекциялар укый...”, “ Туран хуҗам Алматыда халыкара конференция уздыра”, “Хуҗабыз Бишкәктә Төрек дөньсы университеты ачу мәшәкатьләре белән йөри...”

Дөрес, ара-тирә үзе белән дә хәбәрләшү форсаты чыга торган иде. Әмма аның эш урынында утырган чагы бик сирәк булгандыр ул елларда.

Чираттагы шалтыратуым. Стамбулдан Сәгадәт ханымның таныш тавышы ишетелде: “Туран хуҗабыз Казанда... Мәгариф министры чакыруы белән китте”. Бу көтелмәгән яңалык иде минем өчен, сикәнеп куйдым.

Ничек инде алай? Туран Язган Казанда... Ә мин Мәскәүдә?.. Шулай булырга мөмкинме...

Ике уйлап тормадым, бөтен эш һәм мәшәкатъләремне ташлап шул ук көнне кичке рейс белән Казанга очтым.

Икенче көнне иртүк Татарстанның мәгариф министры Васыйл Гайфуллинга шалтыратам. Урынында юк диделәр. Министр урынбасары Илдарханова белән тоташтырдылар.

- Васыйл әфәнде Төркиядән килгән делегация белән йөри. Күрәсегез килсә, сәгатъ уникеләр тирәсендә алар Татарстан урамындагы мәктәптә булачак, - диде Флера ханым.

Ул мәктәпне эзләп табу кыен булмады. Каршысындагы мәйданда дөнья кадәр халык җыелган иде. Күпчелеге таныш йөзләр, таныш булмаганнары да байтак. Соңыннан белдем, Төркиядән килгән кунаклар белән очрашуга Чаллы, Әлмәт, Түбән Камадан гына түгел, Чабаксардан да шактый гына кунаклар килгән булып чыкты. Күбесе мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр һәм милли хәрәкәт тирәсендә чуалучылар.

Машинадан төшеп бер адым атларга өлгермәдем, каршыма җыйнак гәүдәле, озын чәчләре җилдә тузгып торган таныш булмаган бер ир-ат килеп басты. Гүя җир астыннан калкып чыкты ул:

- Исәнмесез, Ринат әфәнде...

- Исәнмесез.

- Мәскәүне бөтенләйгә ташлап кайттыгызмы? – диде ул, мин аны-моны уйлап өлгергәнче.

- Бөтенләйгә түгел, бер көнгә генә,- дидем.

- Рәсәйдән аерылдык бит инде. Татарстан суверенлы республика булды. Кайт, нәрсә калган анда, - диде ул, эре генә башын артка ташлап.

- Аерылдык дисең инде... Кем әйтте аны?

Беренче кат ишетүем түгел. Минем өчен бары да аңлашылды. Каршымда кем торганлыгы инде сер түгел иде. Моннан ничек тиз генә котылырга икән, дип, хәйлә корам үзем.

- Фәрит Хәйруллович әйтте. Россия депутатларын Мәскәүдән чакырып кайтарабыз, диде.

- Каян ишеттең аны? Мине чакырып кайтармадылар бит әле...

- Телевизордан. Үзем тыңладым, - диде ул, үз-үзеннән бик тә канәгать рәвештә янә бер тапкыр чәчен артка ташлап.

- Фәрит Хәйруллович зур кеше, ни сөйләгәнен белә торгандыр. Алай булгач, кайтырга туры килер инде, - дидем дә, бер читкә тайпылып, алга атладым.

Елгыр кеше булып чыкты бит теге, җиңемнән үк тотып алды. Һәм янә каршыма чыгып басты. Үзе мөлаем, дустанә. Күреп торам, яманлыкка сәләтле кеше түгел...

- Ринат әфәнде, ә сез мине таныдыгызмы, минем кем икәнлекне беләсезме соң?

- Беләм, - дидем, белмәсәм дә. Әмма җиңне җибәрергә ашыкмады. Сорарга мәҗбүр булдым, ниһаять. – Кем?

- Чаллыдан мин. Батухан булам. Батухан Азимов!

- Ә-ә, Батухан... Сез буласызмыни инде ул?..

Ишеткән-белгән кешем түгел иде, әлбәттә. Китәргә, котылырга кирәк бит, белгән атлы булудан да кулайрак юл юк.

- Әйе, мин булам. Чаллыдан чакырып китерделәр, - диде ул, эре генә. – Төркиядән бик зур кеше килгән диделәр. Минем белән очрашырга теләк белдергән.

- Бик яхшы, - дидем. Шунда гына җиңемне җибәрде.

Инде юлымны дәвам итәм дип торганда, белмим нигә, үзем сорау бирергә булдым яңа танышыма. Борылып китеп барган җиреннән туктаттым.

- Бату әфәнде...

Ул ялт кына миңа таба борылды.

- Бату түгел, Батухан!

- Әйе, Батухан әфәнде, сорарга онытканмын. Мөгаен, сез белә торгансыздыр, ул кеше, Төркиядән килгән кешене әйтәм, кем була соң ул? – Бу үземә күрә гавәм фикерен белергә теләвем булгандыр. Көтмәгәндә туган бер кызыксыну.

Батухан әфәнде ипле генә кире борылды. Һәм бу юлы инде, үз дәрәҗәсен белеп, бераз эреләнә төшеп, дип әйтимме, аңлатырга кереште:

- Туран әфәнде бик зур кеше, Төркиядә генә түгел, бөтен дөньяга танылган акыл иясе. Ул бөтен төрки халыкларны берләштерү уе белән йөри. Кыскасы, зур Туран дәүләтен оештыру эшенә алынган. Мин аңарга бу эшендә һичшиксез ярдәмче булачакмын. Аңладыгызмы?

- Аңламаска... Сез – Батухан, ул – Туран. Колагың үрә торырлык! Барысы да яхшы аңлашыла, - дидем.

Шаяру катыш әйткән сүзләрем аның күңеленә сары май булып ятты булса кирәк, бер горурлык хисе белән рәхәтләнеп елмаеп җибәрде ул.

- Кызык бит, иеме Ринат әфәнде: Батухан һәм Туран, Туран һәм Батухан... Үзебез сайлап алган исем түгел бит, хак тәгалә шулай яраткан. Бергә булмый хәлебез юк, без уртак бер бөек максат өчен яратылган. Шулай килеп чыга бит, иеме Ринат әфәнде...

- Кызык килеп чыга, - дидем. –Туран әфәнденең үзе белән күрештегезме соң әле?

- Юк. Чаллыдан без әле яңа килеп кенә төштек, - дип, бер читтә ипле генә басып торган өч-дүрт егет тарафына ым какты ул. - Минем монда икәнлекне белми дә торгандыр әле ул.

- Ә юлдашларың кем?- дип сорамый булдыра алмадым.

- Милли хәрәкәт арсланнары, - диде ул, эре генә башын артка ташлап алды һәм үз-үзеннән канәгатъ елмаю белән ачыклык кертергә дә онытмады. – Бер очтан минем тән сакчыларым да.

- Әйе, - дидем, - сезнең кебек кешеләргә сакчысыз йөрү килешми хәзер.

- Дөрес, сакланганны саклыйм дигән бит Алла да.

- Ә нигә соң эчкә кермисең, күрешмисез?..

- Анда нәрсә калган. Анда көтү белән халык. Ә мин икәүдән-икәү генә калып сөйләшергә килдем, - диде Батухан. Аның шул мизгелдә йөзендә балкыган нурларны күрсәгез иде сез.

- Ә мин шулай да эчкә кереп карыйм әле, - дип юлымны дәвам иттем.

- Барыгыз, бар... Сезгә килешә... Сез депутат!- диде ул. Әллә ихластан, әллә мыскыл итәргә теләп әйтүе иде, аңламадым.

Таныш-белешләр белән исәнләшә-исәнләшә мәктәпнең ишегенә үк барып җиттем. Эчкә уздым. Монда да халык мыжгып тора. Кая карама - таныш йөзләр, берсе, сәламләп кул суза, икенчесе җилкәгә китереп суга. Хәл-әхвәл дә белешәләр, ара-тирә колакка төртмәле сүзләр дә чалынып кала. Милләт өчен җан атып яшәүчеләр, милләтче булып хезмәт итүчеләр һәм, бәйсезлек коткысына ихлас ышанып, көрәшкә чыгучыларның бик тә ишәйгән көннәре иде шул. Берни эшләп булмый, түзәсең – барысы да үзебезнекеләр.

Мәктәпнең беренче катындагы зур булмаган бүлмәдә Төрки дөньяны өйрәнү фондының Татарстандагы вәкиллеген ачу тантанасы башланырга тора икән. Мин шул вакыйгага килеп юлыккан булып чыктым. Ул бүлмәгә керү турында хыяллану кая, ишеккә якын килерлек түгел, халык шыплап тулган.

Татарстанның мәгариф министры Васыйл Гайфуллин тавышы ишетелде эчке яктан: “Кадерле кунаклар, хөрмәтле дуслар, бүген безнең суверенлы һәм бәйсез Татарстаныбызга рәсми визит белән Төркиядән олы кунак Төрки дөньяны өйрәнү фонды җитәкчесе, күренекле галим һәм җәмәгать эшлеклесе профессор Туран Язган килде. Сүзне аның үзенә бирәбез. Рәхим итегез, Туран әфәнде...”

Аяк очларыма басып, ишеккә өелгән халык өстеннән, тавыш килгән тарафка күз төшердем. Буйдан зарланырлык түгел югыйсә, шулай да Васыйл әфәнде күренмәде. Ә менә Туран Язганны сирәгәя төшкән чал чәчләре һәм киң маңгаеннан шундук танып алдым. Ул ипле генә сөйләргә кереште. Төрек телендә сөйли. Ашыкмый. Кабаланмый. Һәр сүзе аермачык ишетелә һәм аңлаешлы. Умарта корты кебек шаулап торган халык кинәт тынып калды.

- Карале, аңлашыла икән бит. Телләрен, әйтәм, татарчага шундый да охшаган, - дип, пышылдап куйды янәшәмдә басып торган өлкән яшьтәге бер апа.

- Аңлашылмаска... Тугандаш халыклар ич без, телләребез дә бер тамырдан, - дип җавап кайтарды аңарга арадан кемдер.

“Кадерле туганнарым, кардәшләрем, мин сезнең белән бу күрешүне озак еллар дәвамына зарыгып көтеп алдым. Шуңа күрә дә һәммәгезне ихлас күңелдән сәламлим, кочагыма алам һәм күзләрегездән үбәм, дип әйтәсем, килә... Без дөньяның төрле тарафларында, Алтайлардан, Саха илләреннән Балканнарга кадәр сузылган бик күп җөмһүриятләрдә яшәсәк тә бер үк Куркут бабаның оныклары – төрки халык вәкилләре.

...Казан гомер-гомергә төрки дөньяның гүзәл бер башкаласы, гыйлем, мәдәният һәм сәнгать үзәге, бетмәс-төкәнмәс рухи байлыклар чыганагы булып килгән. Бу шәһәр урамнарына аяк баскачтын да мин үземне Тукай һәм Гаспаралы, Йосыф Акчура һәм Садри Максуди-Арсаллар арасында йөргән кебек хис иттем. Казан төрекләренең каһарман улы Солтангалиевне искә төшердем – күзләремә кайнар яшь тамчылары килеп буылды. Казан кремле һәм Сөембикә манарасы, Мәрҗани һәм Әҗем мәчетләре, Идел һәм Кабан күле – болар һәммәсе, бер сезнең өчен генә түгел, бөтен төрки дөнья, шул исәптән Төркия ватандашлары өчен дә, изге исем һәм җанга якын тарихи урыннар.

... Бүген без зур булмаган шушы кабинетта Төрки дөньяны өйрәнү фондының Татарстандагы вәкиллеген ачабыз. Алдан ук кисәтергә кирәк табам, без сәясәттән читтә торабыз. Безнең максат рухи һәм әхлакый кардәшлекне яңарту, өзелеп торган мәдәни бәйләнешләрне активлаштыру һәм, әлбәттә, мәгариф өлкәсендә ярдәмләшү, кулга-кул тотынып, җиңнәрне сызганып яшь буынга заманыбызның иң алдынгы мөмкинлекләреннән файдаланып дөньяви белем бирү. Басым ясап әйтәм, безнең максат дин белеме бирү түгел, дөньяви белем бирү.

...Без – дөньяның төрле тарафларында яшәгән кардәшләр бер-беребезне аңламас, белмәс, танымас дәрәҗәгә барып җиткәнбез. Моның белән ничек ризалашырга, килешергә мөмкин! Үзара аралашу җитми безгә, аңлашу җитми, берләшү җитми. Юк, берләшү дигәндә мин һич кенә дә байрак берлеген күздә тотмыйм. Берләшү – Ватан берлеге түгел. География, ягъни җирләребез берлеге дә түгел. Берләшү – ул бер-беребезне аңлау, ягъни тел берлегедер. Фикер берлегедер. Эш берлегедер. Болар һич кенә дә башка сыймаслык хыял түгел”.

Туран Язган үзенең Татарстанда заманча дөньяви белем бирә торган лицейлар ачырга әзер булуын белдерде. Бу лицейларның ишеге татар балалары өчен генә түгел, руслар, чуашлар һәм башка милләт балалары өчен дә ачык булачак, дип хәбәр итте. Бу эшкә Төркия дәүләтенең һичбер катылышы юк, барлык масрафлар да – дәреслекләр, заманча техника, укытучылар китерү, аларның хезмәт хаклары һәм көнкүреше үзебезнең вакыф хисабына башкарылачак, диде. Шунда ук ул әлеге вәкиллеккә микроавтобус һәм берничә билгесәяр, ягъни компьютор, бүләк итүе һәм үзе ачкан лицейларда компьютор класслары булачагын хәбәр итте. Илнең туксанынчы еллардагы хәлен искә алып фикер йөрткәндә, боларның һәммәсе яңалык һәм зур әһәмияткә ия матди бүләк иде, әлбәттә.

Халык – укытучылар һәм мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр дәррәү кул чабып алкышлар белән каршылады әлеге тәкъдимне.

Аңлашылса кирәк, рәсми җыелышлар бездә алай гына тәмамланмый. Район вәкилләреннән, укытучылар исеменнән, милли хәрәкәт лидерларыннан берәм-берәм әле тагы җиде-сигез кеше чыгыш ясады кебек. Соңыннан беренче сыйныфта укучы бер төркем бала Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Туган тел”не дә җырлап бирде.

Митинг тәмамланды кебек. Һәрхәлдә, халык хәрәкәткә килде, әмма китәргә ашыгучылар бик күренми иде. Төркем-төркем җыелып, үзара фикер алышулар, күрешү-хәл белешүләр башланып китте. Миңа Туран Язган белән күрешергә, аңарга үземнең монда икәнлегемне белгертергә вакыт иде инде. Әмма этешә-төртешә эчкә узу өчен әрсезлегем җитмәде. Вакытым бар, шуңа күрә мәктәп каршысындагы мәйданга саф һавага чыгып, үзен шунда көтеп торырга дигән фикергә килдем. Ишек катында һәм урамда да фикер алышулар дәвам итә икән. Кайсы төркемгә карама, анда таныш-белешләр.

- Төрек милләтчеләре, пантюркистлар көненә калганмы безнең мәгариф...- дигән, хәтәр сүз ишетелгән тарафка юнәлттем игътибарым. Бу сүзләрне әйтүче минем өчен яхшы таныш, зыялыларыбыз даирәсендә шактый ук милләтпәрвар зат булып йөрүче әфәнде булып чыкты.

- Ә ни дигән сүз соң ул “пантюркист”? – дип, сорамый булдыра алмадым килә-килешкә.

Мине күрмәгән булып чыктымы, сорауны ишеткәч тә коелып төште, бераз уңайсызланып калды әлеге зат. Әмма үзен бик тиз кулга алды.

- О-о-о, мәскәүлеләр кайткан, - дип, куртка кесәсендәге кулын чыгарып миңа сузды иң элек. – Сүзне үлчәп сөйләргә кирәк җәмәгатъ. Тукай булып Тукай да бит әнә: “Тотса мәскәүләр якаң...” дип язган.

Янәшәсендә аның авызыннан чыккан һәр сүзне җөпләп торучы бер-ике куштан да бар икән. Алар, әфәнденең күңелен күреп, “ихахайлап” көлешкән булдылар.

Боларына исем китмәде, күнегелгән. Җавапсыз калган соравым бар иде бит әле. Кабатларга туры килде:

- Утызынчы елларда “пантюркист” дигән мөһер тагып, бик күп зыялыларыбызны юкка чыгарганнар. Шул куркыныч сүзне кабат ишеткәчтен сагая калдым...

Җавап ишетергә теләп милләтпәрвар якташыма текәлдем. Ул җитдиләнә төште, янәшәсендәге куштаннар алдында дәрәҗә сакларга да кирәк бит әле.

- Төреккә монда ни калган! – диде ул һәр сүзенә басым ясап. – Безнең балаларга белем бирү максатыннан йөри дип беләсеңме әллә аларны? Акчасын кая куярга белмәгәннән йөриме?..

- Максатының нидән гыйбарәт булуын Туран әфәнде аңлатты булса кирәк... Аның чыгышын әллә тыңламадыгыз?

- Тел сөяксез ул, һәр әйткән сүзгә ышансаң...

- Ышанмас өчен сәбәп юк ич әлегә. Укыту, балаларга дөньви белем бирү турында бара сүз. Күрәсеңме, әнә, күпме ата-ана килгән. Үз балаларына нинди белем бирүгә алар битараф булыр дип уйлыйсызмы?..

- Наданнар, - диде әңгәмәдәшем эре генә. – Нәрсә белә соң алар...

- Өметләнәләр. Ышаналар, димәк. Халыкны – надан сарык дип кенә карарга ярамый. Күрәләр, ишетеп булса да беләләр ич, соңгы унбиш-егерме ел эчендә Төркия икътисадый күзлектән әнә нинди сикереш ясады, алга китте.

- Беләбез! – диде ул эре генә. – Синең кем сүзен сөйләгәнне дә чамалыйбыз. Мәскәү сүзен сөйлисең!

Көлеп җибәрми булдыра алмадым.

- Мәскәү сүзен, - дип кабатлаганмын үзалдыма. – Мәскәү татарларга Төркия белән туганлык җепләрен яңартырга, ныгытырга ярдәм итә, дисең түгелме?..

- Мәскәүгә, нәрсә аңа, безнең суверенлыкны таркатырга, җимерергә генә булсын. Урыс астындамы, төрек астындамы – аерма юк! – диде ул, кырт кистереп. – Безгә кирәкми берсе дә, бәйсез Татарстанның үз юлы булачак. Онытып җибәрдегез кебек, сездән аермалы буларак, без инде мөстәкыйль дәүләттә яшибез.

Һәм, синең белән сөйләшер сүзем калмады, дигәнне аңлатып читкә китеп барды ул. Ә мин берни аңламадым, ихлас сөйләшә идеме ул, юкмы... Һәрхәлдә, аның башкача әйтер сүзе, дәлилләре калмаган иде кебек. Качудан башка чарасы булмагандыр...

Мин дә икенче бер читкәрәк тайпылыйм, дисәм, ул арада каршыма утызлар чамасындагы бер ханым килеп баскан:

- Исәнмесез, Ринат әфәнде...

- Исәнмесез, - дидем, танымасам да.

- Минем улымны шушы лицейга кертергә булыша алмассызмы икән. Сез депутат ич, сезне тыңларлар иде, диеп әйтүем. Кемгә генә йөреп карамадык, булмады...

Миңа кызык тоелды. Димәк, конкурс – теләүчеләр күп, ә урын санаулы гына.

- Нигә монда килергә уйладыгыз соң? – дим, халык фикерен белергә теләп.

- Безнең мәктәпләрдә тәртип бетте – тәмәке, наркотик, сугыш һәм кыйнаш кая карама. Урамга чыгарлык түгел, төркемнәргә бүленеп сугышалар. Малай кеше ич, куркыта.

- Ә монда төрекләр, куркытмыймы?

- Аларда тәртип һәм укыту яхшы куелган, дип сөйлиләр. Ринат әфәнде, ярдәм итегез зинһар өчен...

- Ярар, - дидем, - сүземне тыңласалар, сөйләшеп карармын.

Ханым шундук кулыма кәгазь кисәге китереп тоттырды. Анда малайның исем-фамилиясы һәм аның әти-әнисенең телефоннары күрсәтелгән иде. Мин шуларны өйрәнеп торган арада күңелгә сары май булып ятарлык бер-ике сүз кыстырып алырга да өлгерде бу ханым.

- Ә без сезнең әсәрләрне бик тә яратып укыйбыз, Ринат абый,- диде ул үзләшә төшеп. - Ирем дә бик яратып укый сезнең романнарны.

- Рәхмәт, Наилә ханым, - дидем, кулымдагы кәгазьгә янә бер кат күз төшереп алгач.

Мин әлеге үтенечне онытмадым, әлбәттә, ханым биргән кагәзьне шул көнне үк Төркиядән килгән укытучыларга тапшырдым. “Бездә барысы да конкурс аша гына хәл ителә”, - диеп, күңелгә шик салсалар да, күпмедер вакыттан соң белдем, үтенечемне кире какмаганнар булып чыкты. Теге малайны алганнар һәм ул бу уку йортын гел бишле билгеләренә генә тәмамлап чыккан.

Янәшәмә ак шәл бөркәнгән берничә ханым килеп басты. Сораулары бик тә күп: “Ни өчен безнең бәйсезлекне Берләшкән милләтләр оешмасы танымый? Ни өчен, Ринат әфәнде, сез һаман чит ил парламентында? Төркия безнең багымсызлыкны таныган диләр, шул дөресме?..”

Мин шул сорауларның барысына да җавап бирергә тиеш булып чыгам...

Ничек котылырга белми торган чагым. Шулчак, минем монда булуым ничектер барып ишетелгән булып чыктымы: “ Сезне министр Васыйл әфәнде чакыра” дип, мәктәпкә дәшеп алдылар. Бик тә вакытлы булды бит әле бу чакыру. Ак шәлле ханымнардан гафу сорап, китеп бардым.

Төрки дөньяны өйрәнү фондының Казандагы вәкиллеге бинасында җиде-сигез кеше генә торып калган иде инде. Туран Язган мине ишектән үк күреп алып, якын туганыдай кочаклап, сәлам биреп каршы алды.

- Менә мин синең рөхсәттән башка гына Казанга килеп чыктым бит әле, - диде ул яз кояшыннан да болайрак якты балкып.

- Хуш килдегез, Туран әфәнде. Сезнең кебек изге ниятле кешеләр өчен без бик тә шат,- дидем.

- Сине Мәскәүдә дип ишеткән идем...

- Әйе, күп вакытым шунда уза, эш муеннан, бер дә тынгылык юк соңгы араларда.

- Милләт вәкилләренең тормышы кайда да шулай. Нишлисең, җигелгәнсең икән, инде тартырга туры килә йөкне,- диде ул, дустанә елмаюын дәвам итеп.

Баш кагып, килешүемне белдергәндәй булдым.

-Илдә, шул исәптән безнең Татарстанда да, заман бик тә ыгы-зыгылы булып китте...

- Озакка кайттыңмы?- дип сорады ул шунда. Мәгънәле генә як-ягына күз салып куйды. Җитди сөйләшү өчен бик тә уңайлы урын түгел иде шул. Җиде-сигез кеше авызыбызга карап тора.

- Иртәгә Мәскәүдә булырга кирәк, - дидем. Югары Советның пленар утырышында мин “Россия Федерациясе халыкларының телләре турындагы” канунны тәкъдим итәргә тиеш идем. – Кызганыч, вакытым бик тә кысан. Сез бүген кич минем өчен бер-ике сәгатъ вакыт таба алырсызмы икән?

- Юк-юк, Туран әфәнденең һәр минуты санаулы. Без программадан читләшә алмыйбыз, - дип, шунда мәгариф министрының урынбасары саналган зифа буйлы бер ханым әңгәмәгә килеп кысылмасынмы... Күреп торам, минем монда килеп чыгуым һәм Төркиядән килгән кунак белән сөйләшеп торуым аңарга ошамады. Алай гына да түгел, чамадан тыш әрсезлек күрсәтеп, арабызга ук кереп басты ул.

- Мин сезнең программадан тыш вакыт турында сорадым, - дидем, мөмкин булган кадәр тынычлыгымны сакларга тырышып.

- Юк, дигәч, юк инде. Ул безнең Республика кунагы, - дип, тәмам чәт-чәт килүендә дәвам итте ханым.

- Мин дә чит мәмләкәттән килмәдем. Һәм уйнап та йөрмим. Россия Федерациясе парламентының җаваплы вәкиле белән сөйләшүегезне онытасыз, - дип, искәртергә кирәк санадым.

- Татарстан суверенлы республика,- диде ул да. – Бетмәс монда...

Туран Язган исе китеп карап тора. Министр да дәшми карап тора. Ни әйтергә белми югалып калдымы ул, белмим...

- Аңлашылды, сез бик зур кеше икәнсез. Барысы да сез дигәнчә булыр, - дидем. Аның белән сүз көрәштереп торыйммыни...

Туран Язган үзе нокта куйды әлеге бәхәскә.

- Ринат бәй минем якын дустым. Ул мине күрер өчен Мәскәүдән кайткан, Васыйл әфәнде, - диде ул министрның үзенә мөрәҗәгать итеп.

- Ярар, без Ринат әфәндене бик тә хөрмәт итәбез, кайчан кирәксә – шунда очраша аласыз,- диде Васыйл Гайфуллин.

- Хәзер бер ун-унбиш минуттан мин сезнең карамакта булырмын, - диде Туран Язган, миңа мөрәҗәгать итеп. – Мөмкинме? Көтә алырсызмы?..

- Ун минут түгел, күбрәк тә көтә алам. Иң элек эшегезне тәмамлагыз, - дидем.

- Ярты сәгатътән безне ресторанда көтәләр, аш вакыты,- дип, тагы да сүзгә кысылырга кирәк тапты министр урынбасары. Уенда бер нәрсә, ничек булса да кунакны минем белән җибәрмәү. Миңа булган бу мөнәсәбәт үзеннән дияр идем, югыйсә бер начарлыгымның тигәне юк аңарга. Хәер, җил кай тарафтан искәнлеген аңлыйм аңлавын, шулай да ышанасы килми – нигә шул тикле дә вакланырга, көн-төн чукып торырга кирәк булды икән мине...

- Аш качмас, иң элек эш, - диде Туран Язган, ике уйларга урын калдырмаслык итеп. – Без инде килештек дип беләм.

- Ә-ә-ә, эшегез бармыни, эшегез булгач эшлисез инде-е, - дип, үзенчә мыскыл итеп, миңа кинаяле карашын юнәлтте урынбасар.

Ә мин аны гүя ишетмәдем. Аңламамышка сабыштым. Җавап бирсәм, бик тә дорфа чыккан булыр иде җавабым. Тирән сулыш алып, чыгу юлына борылдым. Саф һавада көтеп торырмын. Анда министр урынбасарлары да очрамас шәт...

Кунак озак көттермәде. Мин өлгерми дә калдым, аны ишек янында ук сырып алдылар. Сорау арты сорау яудырырга керештеләр үзенә, бер үк вакытта өч-дүрт тарафтан сөйлиләр. Кайсына таба борылырга, кайсына һәм ничек дип җавап бирергә белми изалана иде ул. Күзләре белән ул мине эзли, ә шул ук вакытта сорау бирүчене дә җавапсыз калдырырга теләми. “Әйе... Шулай... Соңыннан күрешербез, мин әлегә бик тә ашыгам...”, - дип, кыенлыкларны җиңә-җиңә миңа таба якынлаша. Кайберәүләр, тәмам үзләшеп китеп, аның җиңеннән үк тартып туктата. Сораулары сорау гынамы!

-Туран әфәнде, минем Стамбулны күрәсем килә, ярдәм итә алырсызмы?

- Итәрбез, итәрбез...

- Минем бабамның абыйсы Төркиягә качкан. Аның туганнарын табарга ярдәм итмәссезме?

- Ярдәм итәрбез, менә шуның өчен дә вакыфыбызның вәкиллеген ачтык инде...

- Сезне өйгә кунакка чакырырга диеп килгән идем. Кайчан вакытыгыз булыр икән?..

- Чакыруыгыз өчен рәхмәт. Әмма, әлегә вакытым бик тар. Иншалла, икенче бер юлы вакыт та табылыр...

- Минем шигырьләрне төрекчәгә тәрҗемә итеп бастырмассызмы икән?

- Бастырырбыз, - диде монысына да, тагы ни дисен инде. – Әнә, Язучылар берлеге рәисе Ринат әфәндегә илтегез, ул миңа тапшырыр.

Кем сорый диген әле аны, татарча җүнле-башлы җөмлә дә төзи белмәгән бер абзый. Аны мин “Казан утлары”нда һәм китап нәшриятында эшләү дәвереннән үк танып беләм инде. Бер ишектән борып чыгарсалар, икенчесенә барып керә торган кеше. Күңелендә яманлык юк югын. Тик менә шигырьләрен генә бастырмыйлар. Наданнар чөнки, шуңа бастырмыйлар.

-Юк-юк, Мөхәммәдиевкә түгел, үзегезгә бирәм, - дип, көчләп диярлек үзенең зәңгәр тышлы дәфтәрен тоттырды ул аның кулына. Берни эшләп булмый, графоманнар һәм плагиатлар миннән элек электән уттан курыккандай курка, җеннәре сөймәгән кеше мин алар өчен.

Туран әфәндене кешедән һич аерып алып булмый икән, мин ул вакытта аны бик аз белгәнмен шул әле. Үзенә мөрәҗәгать иткән һәр кешегә бертигез рәвештә хөрмәт һәм ихтирам белән карау бик сирәк кешегә бирелә. Ашыгамы ул, арыган-талчыккан чагымы, һичкемгә сиздермәс, мөлаем елмаеп, балкып, якын туганы итеп сөйләшә торган иде ул һәр кеше белән...

Шулай да мин аны кулыннан тотып, өстерәп диярлек тартып, үз артымнан барырга мәҗбүр иттем. Машинам мәктәп каршында гына юл читендә көтеп тора иде, арткы ишекне ачып, аңарга урын тәкъдим иттем. Һәм җәт кенә үзем дә янәшәсенә кереп утырдым.

-Киттек, Алексей, - дидем, саф татарчалап. Шоферым бер дигән керәшен егете, Питрәч якларында туып үскән.

Кузгалабыз, дип торганда, кинәт алгы ишектән берәү ялт итеп машинага кереп утырмасынмы. Таныган да кебек үзен, әмма, кем дип әйтергә дә белми югалып калдым. Алексей бер аңарга, “бу сезнең кешеме соң...” дигәндәй, бер миңа борылып карый.

-Нишлибез...- диде ул, ниһаять.

Мин авызым ачарга өлгермәдем, теге иптәш, ягъни көтелмәгән кунак телгә килмәсенме:

-Мин дә сезнең белән.

- Кайда? – дим, бу әрсезлекнең сәбәбен һич башыма сыйдыра алмыйча.

- Сезнең белән, Ринат әфәнде. - Озын чәчләрен маңгай аша чөеп ярым борыла төшеп, елмаеп карады ул безгә. – Әллә танымадыгызмы? Бу мин – Батухан ич! Батухан Азимов...

Сораулы карашымны Туран әфәндегә юнәлттем.

-Үзең беләсең, Ринат, - диде ул.

Ул да түгел, Батухан үзе эләктереп алды сүз сөрешен.

-Мин, Туран әфәнде, Чаллыдан килдем. Чаллы шәһәрендәге милли хәрәкәт исеменнән сезнең белән күрешеп сөйләшер өчен дип килдем. Исемем Батухан, асылым – чын татар, ягъни төрек...

- Исемегез матур икән. Тирән мәгънәле һәм тарихи исем.

- Сез Туран, ә мин Батухан! Шәп яңгырый бит,ә..., Туран Язган әфәнде? – горурлык хисеннән авызы колакка җитә язды тегенең. – Тере Батуханны беренче очратуыгыздыр әле...

- Чынлап та беренче, - диде Туран Язган. – Әмма минем өч улым бар, аларның исемнәре беләсеңме нинди?

- Белмим. Ничек?

- Карахан, Корхан һәм Күзхан. Оныгым – Бурахан...

- О-о-о, тоташ ханнар...- дип, сабыйлардан да болай куанып, утырган урынында биеп куйды, кулларын чәбәкләп алды Батухан. - Менә бит, Туран әфәнде, бер-беребезне моңарчы белмәсәк тә нинди якынлык. Рух якынлыгы!..

- Шулай килеп чыга, - диде профессор.

Әле беренче күрешүләре генә булуга да карамастан, алар инде күптәнге танышлар кебек сөйләшә башлаган иде. Ә Алексей, кузгалыргамы-юкмы, кузгалсак – кай тарафка, дигән сорау белән миңа карап-карап ала. Минем уй өйгә кайту иде, анда кунакны татарның иң зур сые – бәлеш көтә. Бәлеш – зур ул, әллә ничә кешегә җитә. Ә менә беренче кат күргән, бөтенләй таныш булмаган кеше белән өйгә кайтып керү, ничектер, дөрес булмас кебек. Аннан бит әле икәүдән-икәү генә рәхәтләнеп бер сөйләшеп тә утырасы килә иде. Ә бу кешегә, ягъни Батуханга, бар төш машинадан, дип әйтеп булмый. Туран Язган да, әнә ничек, үз итеп, онытылып сөйләшә аның белән.

-Кузгалабызмы?- дип сорады шунда, инде күпме гомер газга менә басам, менә басам дип, миннән бер авыз сүз көтеп утырган Алексей.

- Әйе, - дидем. Башкача җавап таба алмадым, Батуханны рәнҗетүдән курыктым. Мин дә аңладым үзен, ниһаять, күңелендә яманлык һәм мәкер-фәлән юк бу кешенең. Бер сүз белән әйткәндә – риясыз табигать баласы.

- Юк-юк, мин сезнең белән бара алмыйм,- дип, кинәт акылына килеп, үзе каршы төште Батухан.- Мин дус егетләрем машинасы белән килдем. Юкса, алар мине югалтырлар. Чаллыга кадәр кайтасы да бар бит әле...

- Сөйләшәсе сүзләрегез бар идеме? Мин чыгып тора алам,- дидем мин кузгалырга җыенып.

- Сездән серем юк, Ринат әфәнде. Утырыгыз, утыр...

- Тыңлыйм, - диде Туран Язган.

Алексей, тартасы килгәнне сәбәп итеп, сигарет һәм чакмасын учына кысып тышкы тарафка юнәлде.

Туран Язган аның бу адымын игътибарсыз калдырмады: “Тәрбияле егет”, дип әйтеп куйды үзалдына.

-Керәшен татары,- дидем, кунакны шаккатырмак булып. Андый татарлар да бармыни, дигән сорау көткән идем.

- Керәшен татары... Димәк, үзебезнең егет, беренче күргәчтен дә ошады ул миңа. Ялгышмыймдыр бит?..

- Юк, тугрылыклы, эшчән һәм булдыклы егет.

- Бездә дә ортодокс, ягъни христиан динендәге төрекләр бар, хәтта аларның Стамбулда үз чиркәүләре дә бар, - дип өстәде ул. Бу исә минем өчен яңалык иде.

Батухан сүз башлады.

- Беренчедән, Туран әфәнде, Чаллыга чакырырга килдек без сезне. Кайчан килә алырсыз икән?

- Чаллы...- дип, бер тын уйга калып торды кунак. – Чаллыга, ялгышмасам, без тагы бер көннән соң барачакбыз. Анда да лицей ачарга ниятлибез. Әйе, иртәгә Чабаксарга, ә берсекөнгә Чаллыга барабыз.

- Чабаксарда ни калган инде?- дип, ярып салмасынмы шунда Батухан.

- Анда да лицей ачачакбыз.

- Ха, - дип көлеп үк җибәрде Батухан. – Чуашлар нигә кирәк булды сезгә?

- Ашыкма, Батухан, чуаш халкы безнең бик тә якын кардәш. Алар чын-чын төрки халык...

- Чуаш ничек төрки булсын. Христианнар да бит әле алар өстәвенә. Ә без – төркиләр – мөселманнар. Шулай бит, Ринат әфәнде, - дип, мине дә үзенә ярдәмгә чакырмак булды ул.

Бу очракта әңгәмәгә минем кысылу урынсыз булыр иде, дәшмәдем. Ат дагалаганда бака ботын кыстырмый бит. Туран Язган тарих һәм төрки халыклар язмышы хакында сәгатъләр буена нотык сөйли ала, тиңдәше булмаган белгеч бу өлкәдә.

- Ялгышасың, Батухан кардәшем. Туганлыкта дин мөһим түгел. Иң элек тел һәм культура берләштерә халыкларны. Белми идеңме әллә, чуаш телендә иң борынгы төрек теленең кыйммәтле җәүһәрләре сакланып калган...- дип сөйләп китте ул.

- Ничек инде “дин мөһим түгел”?.. Туран әфәнде... Ринат әфәнде...- дип, әле миңа, әле профессорга борылып бакты Батухан. Аның өчен әле генә колагы ишеткәннәр зур яңалык иде булса кирәк, ышанырга-ышанмаска белми аптырап калган иде ул.

- Без чуашлар белән иң элек бер тамырдан булган халык. Дин – башка нәрсә, ул килә дә, китәргә дә мөмкин. Гагаузлар бар, саха халкы һәм будда динендәге төркиләр дә байтак, саный китсәң, мәсәлән, тува һәм алтайлылар...

Шул урында, форсат чыгудан файдаланып, мин дә сүз кыстырырга кирәк санадым.

- Безнең бөек шагыйрь Дәрдмәнднең сүзләрен искә төшерергә була, Батухан. Ул беләсезме ни дигән?

- Белмим, Дәрдмәндне укыганым юк, - дип, ихлас әйтеп тә салды үзе шундук.

- “Сөт калыр, Ватан китәр...” дип яза татар шагыйре. Беләсеңме бу ни дигән сүз?

- Белмим, аңламадым. Ишеткәнем юк иде...

- Бу – халыкларның ватаны да, дине дә мәңгелек түгел, үзгәрергә мөмкин. Ә ана сөте, туган тел, халыкны халык итеп торган тирән тамырлар мәңгелек дигән сүз...

- Кызык икән, - диде дә ихластан көлеп җибәрде ул. – Мин бит белгеч түгел, шыр надан, күңел кушуы белән генә милләтче булып йөрим...

- Бусы да бик мөһим, - дип, шундук аның күңелен күрергә кирәк санады Туран әфәнде. Кешене түбәнсетү, рәнҗетүгә ул һичкайчан юл куймый торган иде.

- Булды, килештек, дип саныйбызмы, Туран әфәнде, без сезне Чаллыда көтәбез, - диде, ниһаять, барысы белән дә килешергә әзер булган Батухан. – Анда сезне шәһәр хакимиятеннән Фәйрүзә ханым каршы ала булса кирәк. Коммунист Алтынбай сезнең-безнең ишеләр белән вакланып тормас... Безгә дә вакыт табарсыз дип уйлыйм?..

- Табарбыз, иншалла, - дип елмаеп куйды профессор.

- Безнең милли оешмабыз бар Чаллыда, Туран әфәнде. Сезне үзебезнең актив белән очрашырга чакырсак, ни диярсез икән? Татарның чын милләтчеләре, Туран әфәнде, Чаллыда яши бит – Фәүзия ханым, Айдар Хәлим, бертуган Кашаповлар... Без дә төшеп калганнардан түгел!

- Фәүзия Бәйрәмованы яхшы беләм... Очрашырбыз, нигә очрашмаска, милләтпәрвар егетләр һәм кызлар белән очрашып-күрешүгә ни җитә. – Миңа таба борыла төшеп, хуплау көтеп, өстәп куйды тагы. – Шулай бит ә, Ринат әфәнде.

Хуплавым белгертеп, баш кагып куйдым.

Минем дә хәер-фатиханы белгәч, күңелендәге куанычтан тәмам хисләнеп Батухан бермә-бер кыюланып китте.

- Ринат әфәнде белә, бездә яшьләр шундый бердәм, кирәк булса – бөтен шәһәрне аякка бастырабыз. Чаллыны гына түгел, Казанны да аякка бастырган чакларыбыз булды. Шәймиев үзе күп вакыт безгә таяна, автобуслар җибәреп чакырткан чаклары булды, шулай бит, Ринат әфәнде... Милләт һәм халык дигәндә, без барына да сәләтле. Татарстан өчен, татар халкы өчен кирәксә, утка да, суга да керәбез...

- Шундый егетләр булу яхшы, - диде Туран Язган, аның күңелен күреп. – Әмма утка һәм суга керергә язмасын. Акыл белән һәм аңлашып хәл итү кирәк сәяси проблемаларны. Шуннан да кулае булмас, Батухан.

Җыйнак кына гәүдәле Батуханның калкынып, очынып куюын күрсәгез иде сез шунда. Машина кабинасына сыймый башлады аның куанычы. Туран Язган белән күзгә-күз калып сөйләшә ич, хәтта аның хуплавына лаек булды. Дәртләнеп китеп, чаманы да оныта төште түгелме тагы...

- Инде, Туран әфәнде, соңгы соравым. Сорау да түгел инде ул, тәкъдим дип әйтсәк тә була торгандыр. Ничегрәк итеп әйтим икән?.. - Икеләнеп калды ул бер мәлгә, тартынуданмы, әллә тартынган атлы булуданмы... Миңа күз ташлап, елмаеп та куйды бер очтан.

- Икеләнеп торма, турыдан-туры әйт тә куй, - дидем. Вакыт бара, безгә әллә кайчан кузгалырга кирәк иде дә бит инде. Сәгатемә карап куйдым.

- Кичен, дим, Туран әфәнде, Кама буенда бик матур җирдә сезнең килү хөрмәтенә бер мәҗлес корсак, ни диярсез?

- Мәҗлес яхшы әйбер, әмма, - дип, елмаеп миңа карап куйды ул. – Мин бит үзем генә түгел, министр да бара Чаллыга. Юлдашларым да булачак...

Батухан җиңел хәл итә, аңа нәрсә, ул бит, чаларып килсә дә, җигелмәгән тай кебек әнә. Койган да куйган, табигать баласы инде менә.

- Алар калыр, алар өчен рәсми банкет булачак. Тостлар һәм бер-ике уртакул җырчы дигәндәй... Ә бездә – мунча, Чулманнан яңа тоткан балык, берсеннән икенчесе яшьрәк кызлар...- Шул урында тыйнак кына елмаеп алырга да өлгерде ул. Шәһәрнең хуҗалары без ич Чаллыда, Туран әфәнде, аңлыйсызмы?.. Без!

- Рәхмәт, Батухан, болары минем өчен түгел! – дип, кырт кисте Туран әфәнде. Һәм, ялт кына миңа карап, күз дә кысып куйды әле. – Мондый тәкъдим булмады, дип саныйк.

Ниһаять, тыны чыккан шар сыман, Батухан үзенең табигый хәленә кайтып төште. Кәефе кырылды, әлбәттә. Бар тәкъдиме дә кабул ителеп, җайлы гына барган әңгәмә иң кызык урынында төртелеп калды түгелме...

- Ярый, кызларсыз гына алайса, - дип, үҗәтләнүен дәвам итеп карады ул.

- Юк, Батухан кардәшем, чакыруың өчен рәхмәт, әлбәттә. Әмма мин юлдашларымнан аерыла алмам бу килүдә. Шуның белән тәмамлыйк сөйләшүне, килештекме Батухан?..

Килешми кая барасың, килешергә мәҗбүр булды. Хушлаштык, ул үз юлдашлары тарафына китеп барды, без үз юлыбыздан.

Искра урамындагы тугыз катлы йорт янына барып тукталдык, хәзер ул урам Шуртыгин исемен йөртә кебек. Машинадан төшкәчтен дә кунак уңга-сулга күз төшереп алды.

- Бу – кунакханәме, монда ресторан яисә кафе бармы?- дип сорап куйды ул. Бу сорау мине уңайсыз хәлдә калдыра язды, әлбәттә. Мин бит үземнең фатирга кайтканлыгыбызны искәртергә онытканмын. Ул заманда, туксанынчы еллар башында, кунак килсә, кая чакырасың, фатирга. Безнең өчен бу гадәти нәрсә иде. Чөнки Казанда, күп булса, дүрт-биш ресторан булгандыр ул дәвердә. Аларда нәрсә бар, нәрсә юк – әйтеп булмый. “Ашарга юк” дигән җавап ишеткәчтен, кире борылып чыккан чаклар да еш була торган иде. Төркиядән килгән олы кунакка дуңгыз сосискасы ашатып булмый бит инде. Аннан безнең татар элек-электән көтеп алган хөрмәтле кунагын иң элек үз өенә чакыра торган иде. Сергей Михалковны да, Виктор Астафьевны да өйгә чакырган вакытлар булды. Америкадан яисә Финляндиядән килгән ун-унбиш кешелек төркем белән дә кайткан бар шәһәр фатирына.

Хәер, бу гадәт хәзер онытылып бара кебек. Онытылмаслык та түгел, фатирлар зурая барган саен, күңелләр тарая бара икән ул. Мин үзем дә өйгә чакыруны бигүк өнәмим соңгы араларда. Чөнки кая карама – анда ресторан. Җаның ни теләсә – шуны әзерләп китерәләр. Түлә генә... Заманалар да үзгәрүчән, кешеләр дә...

-Минем гаилә шушы йортта яши, Туран әфәнде, бездә гадәт шундый – кадерле кунакны өйгә чакыралар, - дидем, бар кыюлыгымны бер учка җыеп.

- Рәхмәт! Искедән бездә дә шулай кабул ителгән иде, - дип, ихлас елмаеп куйды ул. – Әмма соңгы араларда бу гадәт нигәдер онытылып бара кебек. Кунакны үз өеңә чакыру бик борынгы заманнардан килә, бу бөтен төрки халыкларга хас уртак күренеш.

Шулай җиңел генә аңлашкачтын минем дә күңел үсеп китте. Әмма күпкә булмаган икән, ишек катына ук “лифт эшләми” дип язып куйганнар. Монысы инде бездә генә була торган хәл, чит ил кешесе моны аңлый алмый. Туксанынчы еллар башы ич, илдә генә түгел, безнең шәһәрдә дә тәртип бетеп торган чаклар. Мин коелып төштем, тар һәм тынчу баскыч буйлап сигезенче катка күтәрелергә туры киләчәк.

- Ничәнче катка күтәреләсе?- дип сорап та куйды әнә.

- Сигезенчегә шу-у-ул...- дип, сузып җибәргәнмен.

- Бик яхшы, мин җәяүләп югары күтәрелүне яратам...

Яраткандырмы-юкмы, анысы бик тә шикле. Әмма Туран әфәнде һичбер вакыт һәм һичкемне уңайсыз хәлдә калдырмый торган иде. Ул беренче булып баскычтан югарыга таба менеп тә китте. Мин аның артыннан...

Ниһаять без өйдә. Гадәттәгечә ачык йөз белән каршы алдылар үзебезне. Аралыклар тар, бүлмәләр шырпы кабыдай җыйнак булуга да карамсатан, җан тынычланды. Яңа пешкән бәлеш исе килеп сарылды борынга. Өске киемнәрне салып, кулларны юып алгачтын өстәл артына утырдык. Безнең кунакчыллык, үзегез беләсез, ул заманнарда шешәдән башлана торган иде. Туран әфәнде карышмады, әмма күп түгел, чеметем-чеметем генә капкалап утырды. Хуҗаның күңелен күрим, дип әйтүе булгандыр.

Токмач, тутырылган тавык, каз ите һәм татар өстәленең таҗы – бәлеш. Чит ил кешесе өчен бу чамасыз зур сый була торгандыр, әмма татар өчен бик тә гадәти.

Өстәл артына утыргачтын да иң элек салкын су сорап алды кунак. Безнең өчен бу сәер тоелды, әлбәттә. Әмма төрекләр өстәл артына утыргачтын ук су эчеп куялар, мин моны ишетеп һәм күреп тә белә идем инде.

Күпме чакырсак та кызларым һәм хәләл җефетем табын артына утырмады. Без шактый озаклап икәүдән-икәү генә рәхәтләнеп дөнья хәлләрен сөйләшеп утырдык. Минем әле шул көннәрдә генә Мирсәет Солтангалиев турында “Сират күпере” романын язып тәмамлавымны ишеткәч, ул автордан да болайрак куанда кебек.

- Рөхсәт булса, мин романны Стамбулда нәшер кылырга теләр идем, - диде ул көтмәгәндә.

Минем өчен көтелмәгән тәкъдим иде бу. Карышалар диме, күңелемне куаныч биләп алды.

- Бик теләп риза,- дидем.

- Мөмкин булса, кулъязманы мин бүген үк үзем белән алыр идем.

Мин исә уйга калдым. Кулъязма шактый ук күләмле. Һәм әле аны тагы беркат күздән кичереп чыгасым бар иде. Аннан бит, әле ул елларда компьютер юк иде бездә. Ә механик машинкада җыелган беренче нөсхә үзебезнең китап нәшриятына бирелергә тиеш. Беренче нөсхә – бер генә... “Казан утлары” да көтә бу романны. Мин читенсенеп кенә шушы хакта сүз кузгаттым. Әмма, Туран әфәнде, авызым ачмас борын ук йомарга мәҗбүр итте үземне.

- Безнең өчен барыбер, беренчесеме, өченчесеме, һич аерма юк.

- Бәлки бераз соңрак җибәрермен яисә үзем алып килермен. Кулъязма бик зур һәм ул шактый ук авыр да, - дидем мин, телгә килгән беренче фикерне сәбәп итеп.

- Роман җиңел булмый. Ә инде Мирсәет Солангалиев турындагысы – аеруча,- диде ул, гадәтенчә елмаюга күчеп. Папкага сал да, бир. Үзем белән алырмын. Аны бит әле Төркия төрекчәсенә дә аударырга кирәк булачак.

- Ә кем тәрҗемә итәр икән?- дип кызыксынмый булдыра алмадым.

- Әлегә белмим, табарбыз, Казан төрекчәсен белүчеләр булмый калмас, - диде ул.

- Сез, Туран әфәнде, Мостафа Өнәрне беләсезме?

- Ишеткәнем бар кебек, - дип, уйга калды ул. – Әмма тәгаен генә әйтә алмыйм.

- Мостафа Өнәр Измирдагы Эгей университетында аспирант, яшь галим, тел һәм әдәбият белгече. Аның хатыны Финляндиядә туып-үскән татар кызы – Фәррах. Бәлки, ул тәрҗемә итәр...

- Бу хакта сөйләштегездәме әллә? Аның ризалыгы бармы?..

- Юк, әмма ул бик тә кулай булыр иде, дим. Татарчаны яхшы аңлый, төрекчәсе камил. Иң мөһиме, кеше буларак бик тә асыл егет...

- Үзен күреп, сөйләшеп карармын. Алынса, бик тә яхшы булыр, - диде Туран Язган. Бераз уйга бирелеп торгач, өстәргә кирәк санады. – Бу романны төрекләр ничә еллар көтеп ала. Озакка сузу ярамас.

- Мин дә үтенеп сорармын аңардан, - дидем. – Сезнең тарафтан да мөрәҗәгать булса, каршы килмәс. Ул бик тә кешелекле һәм тырыш егет. Телефонын биримме үзегезгә...

- Кирәкмәс, мин аны табармын. Эгейда безнең кешеләр байтак, - дип йомгаклап куйды ул.

Чәй өстәле артында тыныч кына әңгәмә кылып, картлар әйтмешли, сөхбәт итеп утыру бездә, ягъни казан татарларында онытылып бара. Ә төрек зыялылары күп мәсьәләне аш өстәл артындагы әңгәмә вакытында хәл итә. Туран Язган белән без дә менә, дөнья хәлләрен беркат барлап чыккач, яңадан Татарстанга әйләнеп кайттык. Көтмәгәндә сорау биреп куйды ул миңа:

- Ринат бәй, минем өчен күп нәрсә яңа, күп нәрсә кызык сездә. Әмма мин аңларга тырышам һәм аңлый да башладым кебек инде сездәге хәлләрне. Тик бер сорауга җавап таба алмыйм. Аңлат әле шуны...

- Булдыра алсам, аңлатырмын, - дидем, сорауның шактый четерекле булачагын тоеп.

- Тыңлап йөрим - һәр кешенең авызында “багымсызлык”, “суверенитет” сүзе. Министр да шуннан башлый, депутатлар да. Белүемчә, Татарстан җитәкчеләренең авызында да шул ук сүз. Нәрсә сөйләгәнегезне аңлап бетерә алмыйм кайчак, нинди “суверенитет”, кемнән “багымсызлык” турында сөйлисез сез? Ялгышмасам, Татарстан Россия эчендәге мохтарият, ягъни автономияле республика. Шулай булуы факт. Казанга килү өчен дә мин Стамбулда Россия консулыннан виза алдым. Ә ни өчен үз-үзеңне алдап яшәү кирәк? Бу сүзләрне гади халык һәм яшүсмерләр дә көн-төн ишетеп тора. Аларның акылын саташтыру кемгә кирәк булды икән?

- Турысын гына әйтимме, Туран әфәнде?

- Турысын әйт.

- Мин үзем дә аңлап бетермим бу хәлне. Суверенитет һәм багымсызлык дип сөйләшү рәхәт, әлбәттә. Безнең татар күңеленә ул сары май булып ятты. Дөресен әйтим, мин дә аз сөйләмәдем ул хакта. Һәм әле дә “суверенитет” дигән матур сүздән арына алмыйм, еш кына чыгып оча авызымнан.

- Кызык...- дип куйды ул, тыңларга әзер булуын белгертеп.

- Кызык та, кызганыч та килеп чыга. Советлар дәверендә без автономияле республикада яшәдек. Аны “икенче сортлы” дип тә әйтә идек. Кыскасы, шактый кимсетелгән халык булганбыз, икенче генә түгел, өченче сортлы, ә бәлки, гомумән, сортсыз халыкка чыгардылар үзебезне. Форсат чыккач та, моннан котылу юлын эзләү табигый булса кирәк, шулай бит?.. Россия үзе дә суверенитет игълан итте. Кемнән?.. Ул турыда уйлап тормадылар, шул сүз белән илне җимерделәр, дөньяның астын өскә китерделәр. Ә без – татарлар кемнән ким?.. Башкалар суверенлы икән, нигә безгә дә шундый булмаска! Без дә шул рәвешле бәйсез булырга ният иттек... Һәрхәлдә, суверенитет игълан итүдән Татарстан бер ни югалтмады... Киресенчә, файдасы зур булды кебек әле...

- Без бит икәү генә, үзара аңлашып утырабыз, Ринат, - диде әңгәмәдәшем. – Сәясәттә һәр сүзне үлчәп сөйләү кирәк. Ялган кирәкми...

- Мин моны үзем дә аңлый алмыйм, әмма шулай килеп чыкты... Бәйсезлек һәм суверенитет дип сөйлибез, ләкин ни тегесе, ни монысының юклыгын һәркем белә.

- Ә бит тора-бара шул сүзләрне ишетеп үскән яшь буын таләп итә, таптыра башларга мөмкин ул бәйсезлекне. Үз үзегезне алдау, башкаларны саташтыру кемгә кирәк булды икән дим?..

- Кемгәдер кирәк булган, димәк. Болганчык суда балык шәп каба, диләр. Халыкны һәр дәвердә саташтырганнар һәм саташтыралар. Дин белән, партия программалары белән һәм хәтта сугыш белән. Ниндидер матур өмет яисә үлем куркынычы астында кешеләрнең җитәкчеләргә ышанычы арта кинәт. Якты өмет яшәгәндә яисә зур куркыныч янаганда барына да түзәргә әзер була халык. Безнең белән идарә итүчеләр моны яхшы үзләштергән. Бу очракта исә, илне җимерү һәм аны талау өчен дә кирәк булгандыр ул “суверенитет” дигәннәре. Кулай шартлар тудырыла ич: күпчелек – тора-бара тормышлар көйләнеп китмәсме диеп өметләнә, ә беркатлылар – ышана һәм бар дөньясын онытып байрак тотып мәйданнарга чыга. Кирәкләре беткәч, аларын урамнардан җыеп, зинданга озаталар.

- Ә ахыры ни белән бетәчәк соң моның?.. Сезнең бәйсезлекнең дим, ул хакта уйлаучы бармы!

- Һәрхәлдә, яхшылык белән бетмәскә мөмкин. Күпләр ярык тагарак янында утырып калачак, ә кемнәрдер – алтын балык белән...

- Шулай гына бетсә ярый ла, - диде профессор уйлануын дәвам итеп.- Ачның ачуы яман, дигән сүз дә бар. Алданган халыкның түземлеге бетеп куюы ихтимал бер заман...

- Мөмкин, - дидем. – Шулай да безнең халык түзәргә өйрәнгән. Аны һәр дәвердә бер үзгәртеп кору яисә революция чыгарып талап торганнар. Һәм шул күренеш әле дә дәвам итә... Аннан тагы шунысы бар, Туран әфәнде, суверенитет дигән бу төшенчәне безнең Россия Федерациясе депутатлары әйләнешкә кертте. Аларның да океан аръягында белем алып кайтканнары. Әүвәл ул терминны минем, гомумән, ишеткәнем дә юк иде кебек. СССРны җимерү өчен уйлап табылган һәм читтән тагылган төшенчә булды кебек ул. Башта Союздаш республикалар күтәреп алды аны, аннан – автономияләр...

- Аңлашылды...- диеп, утырган җирендә киерелеп куйды әңгәмәдәшем. – Дөньяның иң бай җирендә яшисез ич сез. Ни кирәк шул бар Россияда – урман, су, нефть һәм газ, җаның ни тели - шул бар. Ходай тәгалә барын да кызганмый биргән...

- Ә акыл бирмәгән, - дип, сүз кыстырдым шунда.

- Алай димә!.. Акыл да бар, талантлар да күп сездә. Шул байлыклар белән хуҗаларча файдалана белү җитми. Моны инде мин дөнья икътисадын өйрәнгән экономист буларак әйтәм.

- Дөрес әйтәсез. Кем генә таламый бүген Россияны. Талыйлар да качалар, талыйлар да качалар. Лондон, Париж, Майями һәм Нью-Йорктагы иң затлы сарайларда кем яши?.. Испания, Кипр, Греция һәм Мексикада кем утраулар сатып ала – безнекеләр... Барысы да безнекеләр! Юк, тагы да төгәлрәк итеп әйтсәк, безнең халыкны талаучылар.

- Әмма, - диеп, янә сузып куйды профессор, - чамасыз байлык берәүгә дә бәхет китерми. Кул көче, акыл белән табылган хәләл мал булуы кирәк...

Шул урында, түземсезләнеп, сүзен бүлдердем кебек аның.

-Төркиядә менә нефть тә юк, газ да, урманнар да. Ә күзгә күренеп алга барасыз, күтәреләсез...

- Безнең халык читкә ташымый шул. Чит илләрдә эшләп тапканын үз ана ватанына алып кайта, - диде ул, ике дә уйламый.- Европа илләрендә бөтен авыр эштә төрекләр, төзүче дә алар, юлларны да алар сала, урамнарны себерәләр. Әмма туган ил белән араны өзмиләр, ата-баба туфрагын онытмыйлар...

- Россияда, шул исәптән безнең Казанда да, күп бүген төрек ширкәтләре. Төзүчеләр дә, сатучылар да җитәрлек.

- Беләм, Төркия өчен Россия белән аралар якынаюы соңгы дәвернең иң зур казанышы дип саныйм мин. Без бит бер-беребезгә чит халыклар түгел, тамырларыбыз уртак. Татарлар һәм башка төрки халыклар белән генә чикләмим мин бу уртаклыкны. Тирәнгәрәк үтеп карасак, руслар да безнең кардәшләребез булып чыга. Барыбызның да ерак бабаларыбыз бәхет эзләп Алтай далаларыннан, себер тарафларыннан юлга чыккан. Без моны яхшы беләбез!

- Сез беләсез, - дип әйтеп куйганмын шул урында.- Әмма без белеп бетермибез.

Сораулы карашын миңа текәде Туран әфәнде: “Минем белән килешмисеңме әллә, син башка фикердәме?..” дип әйтергә теләде булса кирәк. Фикеремне дәвам итәргә мәҗбүр булдым.

- Кызганычка каршы, без үз тарихыбызда бик сай йөзәбез шул әлегә. Күрдегез, ишеттегез ич, әнә, Чаллыдан килгән милләт каһарманыбыз чуашларның төрки тамырдан булуын да беренче кат ишетте. Алай гынамы, кайбер “белгечләр” татарның үзен дә җиде-сигезгә бүлергә әзерләр. Болгар, мишәр, ногай, себер, типтәр, керәшен һәм тагы әллә ниләр уйлап чыгаралар. Ә руслар турында әйтеп тә торасы юк, тыңлап торсаң, кайберәүләр фикеренчә, бөтен бәхетсезлек бары руслардан гына икән. Бу табаны безнең яктан гына түгел, Мәскәү тарафларыннан да даими рәвештә кыздырып торучы белгечләр байтак. Зур урыннарда эшлиләр, министрлыкларда, институтларда, кайсы профессор, кайсы академик...

- Менә-менә, шуңа да башлаган идем мин бу сөйләшүне, - дип күтәреп алды Туран Язган. - “Суверенитет”тан башлаган идек бит. Терсәкне тешләп булмаган кебек, тарихны, үткән вакыйгаларны да кире борып кайтарып булмый. Россия - бөек дәүләт. Татарлар да олы исеме, бай тарихы булган халык. Үткәннәрне онытып, руслар һәм татарлар, шул исәптән башка милләтләр дә, кулга-кул тотынышып бергә барганда гына үз бәхетләрен таба алачак түгелме икән...

- Шулайдыр...- дип җөпләдем. – Әмма сездән – чын төрекчедән мондый фикер, мондый киңәш һич көтмәгән идем, Туран әфәнде. Бу минем өчен зур яңалык һәм ачыш булды бит әле.

- Ә нәрсә әйтер дип көткән идең?..

- Барлык төркиләр берләшергә тиеш, диеп.

- Яхшы булыр иде дә, - дип, ихлас офтануын белгертте ул шунда. - Әмма, үзең беләсең, бу бит утопия. Җаныбыз романтик булса да чынбарлыкны күрә һәм таный белергә кирәк.

Мин шул урында, үземнең кайбер күзәтүләрем белән уртаклашырга теләп, әйтеп куйганмын:

- Чит илләргә чыксаң, гадәттә, сезнең бар бәла, бар уңышсызлыкларыгыз коммунистлардан һәм руслардан, дип аңлаталар. Мин бу фикерне төрек зыялылары авызыннан да күп мәртәбәләр ишеткәнем бар, Туран әфәнде...

– Табигый байлыкларыгызга хуҗа булырга теләүчеләр күп, - диде ул, ике уйлап тормастан.

- Беләм... Россияны яратам диючеләргә ышанмыйм мин дә, һәркайсының тел төбендә сәяси яисә шәхси максатлардан чыккан мәкер ята. Әйтерсең, монда Әндри казнасы бар...

- Без бит сәясәтчеләр утырган мөнбәрдән торып сөйләшмибез, Ринат, - диде ул тыныч кына. – Икәүдән-икәү генә дустанә фикер алышабыз.

- Анысы шулай, - диеп куйдым. Ул дәвам итте.

- Ә дөньяны болгатучылар элек-электән булган, киләчәктә дә булачак... Әмма, - дип, тагы уйга калып торды ул шунда бермәл.- Әмма, туган телне, аның культурасын, гореф-гадәтләрен саклау монысы инде үзегезнең бурыч. Милләт һәм киләчәк буыннарны тәрбияләү гаиләдән башлана. Һәм гаиләдә юкка да чыгарга мөмкин ул. Сез үз ана телен белмәгән бер алман, бер француз, бер япон яисә бер чинны да күрмәссез бу якты җир йөзендә. Төрекләр дә шулай, үз ана ватаныннан аерылса да ана теленнән, аның гореф-гадәтләреннән аерылмый... Бөек татар халкы, ягъни күзәй төрекләре, һич кенә дә тарих җилләренә бирешеп, югалып калырга тиешле түгел, минем фикеремчә. Онытмаска кирәк – сез зур цивилизацияле, бай тарихлы халык. Гыйлемдә, икътисадта, культурада Көнчыгыш халыкларына гына түгел, кайчандыр Европага да үрнәк булып торган халык... Киләчәк турында уйларга кирәк, милләтнең киләчәге турында...

- Уйлануын уйланабыз да... Әмма алга киткәнебез генә юк. Язучыларыбыз, милли айдыннарыбызның телендә гел шул – туган телне кайгырту, югыйсә.

- Туган тел дәүләт кайгыртуына мохтаҗ! - дип, басым ясап куйды ул мине бүлдереп. - Язучы һәм шагыйрьләр дә җаваплы, әлбәттә. Аларның һәр сүзе халыкны берләштереп, уятып торырга тиешле. Шулай да каләм белән генә яклап та, саклап та булмый телне. Сезгә зур бер программа, дәүләт программасы булдыру кирәк...

- Алары да бар кебек. Төкрек чәчеп сүз сөйләүчеләре дә күп. Әмма ул программаларны ничек тормышка ашырырга икәнлекне белүче юк...

Әңгәмәдәшем, килешеп, баш кагып куйды.

...Безнең сөйләшү бик озынга сузылды ул кичне. Чәйне кат-кат яңартып китерә тордылар. Ләкин нинди генә проблеманы кузгатма, профессор Туран Язган ихлас киңәш-табыш итәргә әзер иде. Бер карасаң, Татарстанда гына түгел, Россия Федерациясенә элек кат килүе, ә бар нәрсәдән хәбәрдар, бар проблеманың асылына төшеп, фикер йөртә, киңәш бирә ала иде ул. Аталарча кайгыртучан киңәш...

***

Ата васыяте – изге бурыч. Ата васыятен үтәмәгән яисә оныткан кеше булмас, диләр төрекләр арасында. Дөнья булгач, төрле хәлләр була торгандыр, әлбәттә, һәрхәлдә бу шулай кабул ителгән. Туранның абыйлары әтиләре васыятен онытмады. Башлангыч белем алган энеләрен үзләре белән Стамбулга алып килделәр.

Эгирдирдән чыгып киткәндә әнисе дога белән озатып калды аны. Һәм догасын укып бетергәч тә, күз яшьләрен яулык читенә сөртеп, улына изге теләкләр теләде.

-Улым, -диде ул, аның аркасыннан сөеп, - Сүзең – гүчкен, кылычың - кискен булсын.

Бу сүзләр күңеленә сеңеп калды аның, әнисенең олы һәм ерак юлга чыгар алдыннан улына чын күңелдән әйткән теләге иде ич. Аның мәгънәсен бигүк аңлап та җиткермәгән иде ул чакта. Әмма бу сүзләрне ул һичкайчан онытмас, гомеренең иң җаваплы һәм хәл иткеч минутларында кайтып-кайтып искә төшереп торыр: “Улым, сүзең – гүчкен, кылычың - кискен булсын...” Сүзең үтемле, кылычың үткен булсын...

Стамбул – үзенә күрә яңа бер дөнья ул. Стамбул – төрле төбәкләрдә яшәгән төрекләрне тартып торган очсыз-кырыйсыз мәһабәт бер шәһәр. Стамбулга төрек балалары бәхет эзләп килә. Ул бәхетне монда кем таба, кем тапмый торгандыр, анысы инде башка мәсьәлә, анысы бер Алла кулындадыр. Стамбулга берәүләр гыйлем һәм мәдәният эстәп, икенчеләр байлык, дан һәм дәрәҗәгә омтылып агыла. Менә күпме еллар һәм ничә гасыр инде Төркиядә бөтен юллар, шул рәвешле, Стамбулга илтә...

Ыспарта тарафларында, Эгирдирда туып гомер кичергән Хашим агайның күз карасы кебек күреп үстергән дүрт улы да менә Стамбул тыкрыклары кочагында...

Легендаларда сөйләнгән һәм җырларда көйләнгән бөек шәһәрнең Вәфа бистәсендәге ярымҗимерек бер йортның подвалыннан кечкенә генә почмак табып урнашты алар. Дүрт ир туган шушы очсыз-кырыйсыз шәһәрдә үз урыннарын табып, тамыр җибәрү турында хыяллана. Туран Вәфа лицееның урта бүлеменә укырга йөри, моны бездәге 6-8 класслар дип кабул итәргә кирәк. Ә абыйлары укымады – Ихсан, Җамал һәм Әтәмнең уйларында башка - алар бер караңгыдан икенчесенә кадәрле урамда мал табу, сату-алу эше белән мәшгуль. Кемнеңдер йомышын үтәүме, арба тартып йөк ташумы, очсызга алып бераз арттырып сатумы – алар барысына риза, берсеннән дә йөз чөермиләр. Файда гына булсын, тиенләп кенә булса да акча керсен. Башкача мөмкин дә түгел, монда бар нәрсәгә акча, ягъни төрек лирасы хуҗа. Торган урын өчен түләргә акча кирәк. Ашау-эчү өчен акча кирәк. Кием-салым алыйм дисәң – акча... Уңга карасаң да – акча, сулга карасаң да – акча. Һәм, әлбәттә инде, Туранны укытасылары бар. Иң олы максатлары шул, әтиләре әйткән васыятне үтәп, төпчек энеләрен аякка бастырырга тиеш алар.

Туран лицейда белем ала. Төркиянең кинәт үсеп, калкынып барган чагы. Төрекләрнең үз-үзләрен – кемлекләрен, бөек тарихларын, шул тарихтагы урыннарын яңабаштан барлап, аңлый башлаган еллары. Төркияне үсеш һәм прогресс юлына Мостафа Кемал Ататөрек алып чыкты, әлбәттә. Урыны җәннәттә булсын! Әмма җәннәтне теге дөньяда түгел, үз Ана ватаныңда булдыру кирәк – гази юлбашчының васыяте шундый. Төркиянең һәм төрекләрнең һич тә сүнмәс өмет, киләчәккә изге хыяллар белән яшәгән көннәре.

Лицейларда ватанпәрварлык, төреклекнең асылы, милли рух тәрбияләү көн кадагында. Газеталар һәм радио көн-төн европача мәдәният һәм белемгә ирешү кирәклеге турында сөйләп тора. Тормыш һәм көнкүреш бары тик илдә кабул ителгән яңа дөньяви кануннар нигезендә барырга тиеш. Милли рух, намус һәм әхлак бар нәрсәдән өстен. Сарайларда һәм йортларда гына түгел, күңелләрдә дә ай-йолдызлы кызыл байрак җилфердәгән еллар. Бер сүз белән әйткәндә, уку йортларында һәм яшь буынның күңелендә бары тик романтик рух, якты нурлар гына балкыган дәвер...

Ә ишек алларына чыксаң, Стамбулның тар тыкрыкларына барып керсәң, ярымҗимерек йортларда, подвалларда яшәп гомер итүчеләр белән аралашсаң, бөтенләй башка, икенче дөньяга барып эләгәсең. Туранның да менә шулай өзгәләнгән, ике чынбарлык арасында үзенә җавап эзләп бәргәләнгән көннәре.

Абыйлары, әнә, ни рәвешле полициядан качу, налог түләмәү, җирле хакимиятне алдау юллары турында сөйләшә, азмы-күпме акча казану максатында яңадан-яңа хәйлә коралар. Ә ул һәммә төрекләргә юл күрсәткән гази Мостафа Кемал Ататөрекнең чираттагы хезмәтләрен укып, рухланып утыра.

- Полиция илебезнең кануннарын яклый. Кануннарны үтәү кирәк бит, агайларым, - дип сүз катты ул әнә.

- Син безнең сүзгә катышма, энем, - дип, бүлдерде аны Әтәм.

- Ничек катышмыйм, абыем, мин бит Төркиянең дөньяда иң алга киткән дәүләт булуын телим. Бар хыялым төрекләрнең һәм Төркиянең данлы киләчәге турында...

- Теләкләрең изге синең, Туран. Без дә килешәбез, без дә шуны ук телибез. Әмма яшәргә дә кирәк, аякка басарга, үз эшебезне, үз фатирыбызны булдырырга кирәк, энем, - дип, аркасыннан сыйпап куя өлкән абыйсы Ихсан.

- Ә кануннарны бозмый гына ирешеп булмыймы ул максатларга?

- Булыр иде дә, башкалар боза. Һәр эшнең башында торучы ришвәт ала, бирмәсәң – сине юкка чыгара.

- Ә полислар ни карый?

- Алар да ничек тә булса күбрәк акча эләктерү юлын карый. Син катышма безнең эшкә, ярыймы Туран.

- Ышанмыйм, полис сүзеннән чыгу ярамый, агайларым...

- Полис сүзен тыңласаң, без өйдә генә утырырга тиеш. Урамда сату ярамый, алдашу ярамый, бары да тыелган.

- Бу бит, абыйларым, Төркиянең матур киләчәге, төрекләрнең айдынлыгы өчен шулай кирәк. Кануннар үтәлергә тиеш.

- Тиеш әйбер күп ул, - дип сүз кыстырды, сабырлыгы белән аерылып торган Җамал абыйсы.

- Юлбашчыбыз Ататөрек сүзләренә колак салу кирәк, абыйларым. Ул бит үзе өчен түгел, безнең өчен, төрекләр һәм Төркия өчен тырышкан, Ана ватан өчен җанын да кызганмаган. Юлбашчыбыз Ататөрек һәммәбезнең язмышы өчен янып, безне кайгыртып яшәгән, аның сүзләреннән чыгу зур гөнаһтыр, абыйларым...

- Тынычлан, туганым, - дип, тагы Ихсан абыйсы дәшә. Үзенчә нокта куя бу әңгәмәгә. – Син укы, Туран, тырышып укы. Сүзләрең хаклы, теләкләрең изге. Ә безнең сөйләшүләргә колак салмаска тырыш, ярыймы, килештекме...

- Ярар, - диеп, башын кага ул. Ә күзләре гази Ататөрек китабында.

Башын кага кагуын да. Әмма колак салмыйм дисәң дә колакны ярып керә шул агайларының әйткән сүзләре. Әнә тагы ничек итеп налогтан качу, ни рәвешле бәләдия кануннарын урап узу турында фикерләшәләр түгелме... Их, бу агайларын! Ничек дөрес юлга, юлбашчы сызган туры юлга тартып кертергә үзләрен?.. Юлларын гына белсә икән дә бит...

Бер ел узды, ике ел, өченче ел узды шулай. Туран лицейның урта бүлемен бары тик бишле билгеләренә генә тәмамлап чыкты. Абыйлары, ниһаять, кечкенә генә булса да үз фатирларын булдырды. Эшләре дә көйләнә бара кебек. Ә барыбер закон кушканча гына яшәргә өйрәнә алмыйлар. Шул хакта сүз кузгата калса, туйдырдың инде, дигән сыман кул гына селтиләр, аның сүзләренә колак та салмыйлар.

- Синең эшең уку, безнең эшләргә кысылма, - янәсе.

Кысылмас иде дә, ул Ататөрекнең һәр сүзенә лаек булып яшәргә дип, сүз куйды шул үзенә. Үз агайларыңа шуны аңлата алмагач, аларны да туры юлга бастыра алмагач, ни көтәргә була инде?.. Чарасыз тоя иде ул үзен. Шуңарга эче поша, шуңарга канәгать түгел иде үз-үзеннән. Бер карасаң, шулай, икенче карасаң, агайларын да рәнҗетәсе килми. Үз-үзләрен аямыйча көн-төн эштә ич алар. Нинди генә эшкә алынмыйлар – авыр дип тормыйлар, пычрак дип тормыйлар, курыкмыйлар. Каршылыкларны җиңеп үрмәли-тырмаша алга барган көннәре... Аның укуы һәм яшәве өчен бөтен шартларны тудырып, ни кирәк, шуның белән тәэмин итеп, үзен гел кайгыртып кына торган көннәре. Алга таба да түләп укытырга җыеналар үзен. Кайда тели, шунда укытырга әзерләр...

Әмма бу уңайдан Туранның үз фикере бар. Берөзлексез абыйлар җилкәсендә яшәп булмый. Алар бит, үзләреннән бигрәк, аның өчен тырыша. Алдау һәм ялган юллар белән мал табарга омтылулары да шул сәбәпле булса кирәк.

- Алдан менә сине укытып аякка бастырыйк, аннан без дә закон һәм бәләдия кушканча гына эшләргә һәм яшәргә өйрәнербез, - дип ычкындырды көннәрнең берендә кече абыйсы Әтәм.

Димәк, агаларының шулай яшәвендә аның да гаебе бар... Гази Мостафа Кемал кушканча гына яшәү һәм тәрәккыять итү иде бит аның бар хыялы. Төзәлү юлын иң элек үзеннән башлау дөрес булып чыга түгелме?.. Озак уйланды, бик күп йокысыз төннәр кичерде ул. Һәм катгый бер фикергә килде. Абыйларыннан яшереп кенә дәүләт имтиханнарына керде. Һәм, үзе дә көтмәгәндә, Төркиядә иң югары нәтиҗәгә иреште. Көннәрнең берендә Кара диңгез бүлгесендәге Кастамону лицеена кабул ителүе турында хәбәр килде аңарга. Бу – югары лицейда дәүләт хисабына белем алу хокукына ия булу, дигән сүз иде.

Инде нишләргә?.. Бу хакта абыйларына сүз катса, аларны үпкәләтәчәк. Ләкин, алга таба да абыйлары җилкәсендә яшисе килми иде аның. Әтиләре васыятен үтәп, болай да күп тырыштылар аның өчен. Ходайга шөкер, әти-әниләре әлегә исән-сау, ул аларга үзе аңлатыр. Аннан бит, аларның үз тормышы, ә Туран бөтенләй башка принциплар белән яшәү турында хыяллана. Төркияне күбрәк беләсе, башка шәһәрләрдәге тормышны да татып карыйсы, яңа кешеләр, яңа дуслар – үзенә юлдашлар табасы килә иде аның. Кулыннан килсә, бөтен Төркияне колач җәеп кочып алыр иде ул...

Уйлап йөрде-йөрде дә, яңа уку елы җитеп килгән көннәрнең берендә абыйлары эшкә киткәч, бер кәгазь кисәге алып хат язырга утырды ул:

Кадерле ага-бәйләрем!

Мин сезгә чуктин-чук рәхмәтлемен, сез бу көнгәчә мине гел кайгыртып кына яшәдегез. Инде минем дә үз-үземне сынап, мөстәкыйль тормыш башлап карыйсым килә. Мин, дәүләт имтиханнарын иң яхшы билгеләргә биреп, Кастамону лицеена кердем. Бу хакта сезгә әйтергә курыктым, мине аңламассыз, дип уйладым.

Һич рәнҗи күрмәгез миңа. Мин менә шул рәвешле бүген сездән качып диярлек, китеп барам. Минем өчен борчылмагыз. Барып җиткәчтен дә үзегезгә хәбәр салырмын... Бу адымымны әти-әнигә дә үзем аңлатырмын.

Олы рәхмәт хисләре белән, энекәшегез Туран!”

Бер букчага бар кирәк-яракларын җыеп, вокзалга юнәлде ул. Билет кассалары янына җиткәч кенә кесәсендәге тиеннәрнең автобус билетына җитмәвен аңлады. Билет бәясе ике ярым лира, ә аның кесәсендәге вак акчалар бер лирадан артмый икән. Шулай да, күп сатулаша торгач, автобусның арткы рәтләре читенә табуретка куеп аны бер лирага утыртырга булдылар.

Автобус төнгә каршы кузгалып китте. Юл ерак. Тора-бара йомшак култыксалар артына кереп утырган юлчылар берәм-берәм йокыга тала башлады. Бары тик аның күзләренә генә йокы керми. Арка терәр яисә таяныр урыны булмаудан гына түгел, башында берсен-берсе алыштырып торган ярсу уйлар, икеләнү һәм ашкыну... Ул бит туып-үскән җирләреннән тагы да ераккарак, үзе өчен бөтенләй таныш булмаган бер төбәккә китеп бара. Анда аны таныган һичкем юк. Көтүче дә юк, кайгыртучы да булмаячак. Әмма ул укырга бара, дәүләт лицееның югаргы баскычында белем алачак ул анда. Анда үзен кайгыртып торган ата-ана да булмаячак, агайлары да булмаячак. Ул үз-үзенә хуҗа, барлык кирәк-ярак өчен, һәр адымы өчен үзе, бары тик үзе җавап бирәчәк. Аның бөтен хыялы яхшы итеп уку һәм Ана ватаны – Төркиягә лаек һәм игелекле ул булып җитешү. Үз ватанының лаеклы улы, каһарманы булып үсү. Гази Мостафа Кемал Ататөрек күрергә хыялланган Төркия өчен җанын да кызганмый хезмәт итү...

Автобус таулар арасыннан түбән төшкән араларда берничә тапкыр туктап юлчыларны ял иттерде. Туран да урыныннан торып кичке салкынча һавага чыгып арлы-бирле йөренде. Кешеләр тамак ялгый, чәй эчә, сөйләшә, көлешә. Ә ул уйчан, шулай булмый хәле дә юк. Тамагы бик кипсә дә, эчәсе бик килсә дә, нишләсен, кесәсендә бер тиен акча юк. Ә күңеле көр...Башын горур тотып үзалдына сызгырына-сызгырына эре-эре атлап йөри. Бу үсмер егеткә игътибар итүче булса да, аңарга һич кызганулы караш ташлау мөмкин булмагандыр. Моның кесәсендә чәй эчәрлек, тамак ялгарлык та акчасы юк дип, кем уйласын. Күрмисезме, әнә башын ничек текә тотып, үз-үзенә нинди ышаныч белән атлап китеп бара... Бу илнең чын хуҗасы диярсең үзен. Төркиянең киләчәге, төрек милләтенең киләчәге һәм бөтен төрки дөньяның киләчәгенә ышаныч белән атлый түгелме ул!..

***

Туксанынчы еллар башында Кара диңгез буена урнашкан бер дистәгә якын ил, үзара килешеп, уртак эш берлеге оештырырга дигән фикергә килделәр. Оештыру утырышы Стамбулда узды. Ил җитәкчеләре, министрлар, парламент вәкилләре җыелды. Россиядан баручы вәкилләр арасына Россия Югары Советының мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе буларак мине дә керткәннәр иде. Утырыш шәһәрнең тарихи мәркәзендә урнашкан зур мәдәният сараенда узды. Тантаналы утырышны Төркиянең дәүләт башлыгы Тургут Озал ачты. Эш берлеге оештырылды, җиде-сигез комитетка җитәкчеләр сайланды. Мәдәни багланышлар комитеты рәисе итеп Россия вәкиле, ягъни мине сайладылар.

Оештыру эшләре тәмамлангач, кунаклар өчен Долма бакча сараенда Тургут Озал зур мәҗлес оештырды. Бу мәҗлескә мин Туран Язган белән бардым. Һәм шунда тагы бер тапкыр Төркиядә, хәер, алай гына түгел, төрек дөньясында профессор Туран Язганның нинди югары авторитет иясе булуына хәйран калып йөрдем.

Мәҗлес өстәлләре Ататөрек дәверендә салынган мәһабәт сарайның үзендә түгел, тоташ чәчәк һәм гөлләр белән уратып алынган бакчада хәстәрләнгән иде. Көз башлары булуга карамастан, көнозын кояш кыздырды. Кабул итү көпә-көндез түгел, кояш кичкә авышып, көн сүрәнләнә башлаган вакытка билгеләнгән. Әледән әле Босфордан җанга рәхәтлек биреп салкынча җил исеп куя. Шау чәчәккә күмелеп утырган агач һәм куакларда кошлар сайрый. Оҗмах бакчалары да ул кадәрле гүзәл булмас. Ә кунаклар берсеннән икенчесе затлырак, әмма әлегә берәве дә ак эскәтер белән ябылган мул өстәлләр артына утырырга ашыкмый, төркем-төркем булып үзара акыллы сүзләр сөйләшеп, әйләнә-тирәдәге матурлык, истәлекле урыннар белән танышып йөриләр. Кунаклар каршына әледән әле чем кара чалбар, ак күлмәк һәм ак перчаткалар киеп алган егетләр килеп баса. Кулларында бер үк төрле көмеш поднос, ә анда шәраб салынган бокаллар тезелгән.

Туран әфәнде белән безнең килеп керү булды, аны Төркиянең дәүләт эшлеклеләре, күренекле шәхесләре уратып алды. Хәл белешү, күрешү, танышулар башланып китте. Ара-тирә Вакыфның эшләре турында да сораштыралар.

Ул да түгел, арадан берәвенең “җөмһүр башканыбыз килә” дигән сүзе ишетелде. Әле генә безне уратып торган әфәнделәр шул тарафка сөрлегеп куйды. Берәм-берәм “саен башкан”, “саен башкан” дип, аның каршысына чыгалар, кул биреп бер күрешүдән тәм табалар. Чиновник халкы кайда да бер икән, дип уйлап куйдым мин үзалдыма. Безне оныттылар, тагы икебез генә торып калдык.

Ә Тургут Озал үзләренә итәгатьлек күрсәтеп баш кагып кына узды һәм туп кебек тәгәрәп каршыбызга килеп басмасынмы.

- Туран Язган килде дигән хәбәр булды. Дөрес икән... Хөрмәтле Туран әфәнде, - дип, ихлас балкып кулын сузды ул аңарга. – Сезне сәламләү форсаты чыгу белән мин бик бәхетлемен, хөрмәтле профессор.

- Саумысыз, хөрмәтле башкан, - дип, ул да үз чиратында ил башлыгына ихтирамын белдерде.

Билгеле инде миңа да кулын сузарга мәҗбүр иде башкан, янәшә басып торабыз ич. Мин авыз ачарга өлгермәдем, Туран әфәнде таныштырды:

-Ринат Мөхәммәт әфәнде, Татарстан язарлар берлеге башканы, Россияда милләт вәкиле, - диде ул мине тәкъдим итеп.

Бу хәбәрне Тургут Озал зур кызыксыну белән кабул итте.

-Төркия ничек, ошаттыгызмы?- дип сорап куйды ул, сүз булмаганда сүз булсын – исәнме, кодагый, дигән сыман.

- Төркия – гүзәл,- дидем, башка сүз таба алмый югалып калганмын.

- Россияда, Татарстанда тормышлар ничек?

- Чук гүзәл,- булды монысы. Белмим, кем - ни сәбәпле, өчебез дә елмаеп куйдык шунда.

Туран Язган минем романчы булуым һәм Мирсәет Солтангалиев язмышы хакында роман язуым хакында хәбәр итте аңарга. Тургут Озалны бу хәбәр һич битараф калдырмады кебек.

-Солтан-Галиев әфәнде мәшһүр адәм. Миңа да ул романны уку насыйп булыр дип өметләнергә ярыймы?

- Стамбул төрекчәсенә без күчерәчәкбез һәм Вакыфта нәшер кылачакбыз, - диде Туран Язган.

Шунда президент Озал янына тагы кайсыдыр илнең делегация җитәкчесе килеп чыкты. Кунакны аңарга тәкъдим иттеләр. Шулчак протокол буенча һәммәбезне өстәлләр янына чакырдылар. Китеп барыр алдыннан президент Туран Язганга мөрәҗәгатъ итте тагы:

-Хөрмәтле профессор,- диде, - сез нигәдер мине читләп узасыз соңгы араларда. Вакыт табып, бер килеп чыгарсыз, күрешербез, дип өметләнәм.

- Рәхмәт, - диде Туран Язган, - иншалла, күрешербез...

Минем белүемчә, Төркия дәүләте җитәкчеләре үзенә ничек кенә җылы һәм якын мөнәсәбәттә булмасын, Туран Язган алар янына һичкайчан сорау һәм үтенечләр белән керми. Проблемаларны ул үзе хәл итәргә өйрәнгән.

Президент Озал кушуы белән иде булса кирәк, безгә ярдәмгә бер утыз яшьләрдәге ир-ат килеп мөрәҗәгать итте шунда.

-Туран хуҗам, мин сезгә ярдәмче була белермен, - диде ул.

- Рәхмәт, ярдәмгә һич мохтаҗлыгыбыз юк,- диде профессор. Һәм шундук, әллә җавабы дорфарак чыгуын аңлапмы, сорап куйды үзеннән.- Анкарадан буласызмы, мин сезне кайдадыр күргәнем бар кебек?..

- Мин Стамбул бөек шәһәр бәләдиясеннән, Зәкаи Савашлар булам, хөрмәтле Туран әфәнде.

- Күрешкән булуыбыз бик тә ихтимал, - дип нәтиҗә ясады Туран Язган. – Күршеләр икәнбез ич. Безнең офис бәләдия сараеның аркасында гына.

- Безнең уртак танышларыбыз да бар, Туран әфәнде...

Ул уртак танышларының исемнәрен санап китте. Һәр яңа кеше исеме белән алар үзара якыная баралар иде кебек.

- Син безнең кеше икән бит,-дип ниһаять кулын сузды аңарга Туран әфәнде. Һәм бер очтан минем белән дә таныштырырга онытмады. Таныштыра торгач, Солтангалиевка да барып җитте.

Зәкаи Савашлар да битараф булып чыкмады бу шәхескә. Безне озатып барган уңайга бирелгән сорауларыннан мин моны яхшы аңладым.

Яңа танышыбыз Зәкаи монда шактый ук билгеле һәм үз кеше дә булып чыкты. Танымаганы юк, хезмәт күрсәтүче персоналлар тегенең авызыннан чыккан һәр сүзне кош сыман тотып кына ала.

- Кайда утырырга телисез, хуҗам, - дип мөрәҗәгать итте ул Туран әфәндегә.

- Һичбер аерма юк, миңа кайда да ярый, - булды җавап.

- Россия делегациясе өстәленәме? – дигән сорау белән миңа да күз төшерде. Ул да түгел, үзе бер нәтиҗәгә килде. – Мин сезне Чыңгыз Айтматов каршына утыртсам ничек?..

- Бик тә яхшы булыр, - дидек, алдан сүз берләшкәндәй бер-бер артлы.

Чыңгыз Айтматов бер читтә, күләгә төшеп торган өстәл артында, ялгызы тыйнак кына үзалдына уйга бирелеп утыра иде. Зәкаи аңарга безне тәкъдим итәм дип, авыз ачарга өлгермәде, ул урыныннан үзе торып басты:

-Кемне күрәм, Туран Язган үзе түгелме соң!- дип, хәйран калды ул, көтелмәгән очрашуга ихлас куанып. Мине дә таныды кебек, әмма исемемне хәтерли алмады, билгеле. Чөнки, бар булган танышлыгыбыз Мәскәүдә СССР язучылары даирәсендә булгандыр. Ул елларда, дөресен әйтергә кирәк, Чыңгыз Айтматов Татарстан һәм аның язучылары белән дә әллә ни кызыксынмый торган иде.

- Төрек дөньясының ике бөек романчысы арасында утырачакмын. Рәхмәт, Зәкаи әфәнде, - диде Туран Язган, Айтматов белән янәшә утырып.

- “Бөек” дигән бәя миңа кагылмый, - дип, төзәтү кертергә кирәк санадым, урыныма утырыр алдыннан. Чыңгыз Айтматов белән үзеңне тиң кую чын ахмаклык булыр иде. Ул елларда бөтен ил яратып укыган бер язучы булса – Чыңгыз Айтматов иде. Бу минем өчен дә шулай.

Туран Язган, гадәтенчә, мине таныштырырга ашыкты. Исем-фамилия, язучылар берлеге, депутат дигән сүзләрне битараф кына кабул итте Айтматов, бер дә исе китмәде. Ә инде Солтангалиев исеме чыккачтын, җанланып куйды.

-Мирсәет Солтангалиевны яхшы беләм. Легендар шәхес... Безнең кыргызлардан да бик күп кешеләрне аның белән элемтәдә булуда гаепләп юкка чыгарганнар, - диде ул. Һәм бераз уйланып торганнан соң өстәп куйды. – Әтием дә шул режим корбаны...

- Менә ничек, - дидем. Ул хакта ишеткәнем юк иде. Хәер, үзе дә искәрми торган булгандыр, заманы шундый иде бит.

- Нинди чыганаклардан файдаландыгыз? – дип сорады бераздан. – Архивлар бикле иде кебек...

- Бикле иде, әмма хәзер бераз җиңеләйде,- дидем.

Туран Язган ул романны төрек телендә басарга җыенуын хәбәр итте. Һәм шуннан соң алар ипле генә Вакыфның нәшер планында торган Айтматов әсәрләре турында сөйләшүгә күчтеләр. Ул елларда Айтматов әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итү һәм Төркиядә бастыру эшен, шулай ук, башка һичкем түгел, Туран Язган кайгырта иде булса кирәк.

Президентлар, парламент һәм партия җитәкчеләре бер-бер артлы чыгыш ясап, тостлар әйтеп торды. Ә без, ялгышмасам, һичкемне ишетмәдек, үзебез бер дөнья корып, онытылып, рәхәтләнеп сөйләшеп, киңәшеп утырдык. Әле дә сагынып искә алам, һич онытасым юк минем бу истәлекле һәм тарихи очрашу мизгелләрен.

Чыңгыз Айтматов шул ук кичне кайсыдыр Европа иленә очарга тиеш булып, очрашудан соң турыдан-туры һава аланына китеп барды. Ә Туран Язган белән мине Долма бакча сарае капкасына кадәр Зәкаи Савашлар озата чыкты.

-Туран хуҗам, - дип мөрәҗәгать итте ул инде хушлашабыз дип торганда, - бүген Стамбулда тагы бер зур вакыйга бар бит әле.

- Ул ни?- дип, сораулы карашын йомры йөзле, шактый ук калын гәүдәле Зәкаига текәде ул.

- Миллиятче халык партиясе корылтае тәмамланды. Шул уңайдан Алпарслан Түркәш кунаклар кабул итә.

- Кайда?

- Мармара буенда зур бер балык рестораны бар. Меңнән артык кеше чакырылган фуршет шунда узачак.

- Минем башка эшләрем бар, - диде ул. Беләм, күреп торам, аның бу эшкә катнашасы килми иде.

- Бәлки, кунагыбыз Ринат әфәнде бара белер, - дип, сораулы карашын миңа текәде Стамбул бөек шәһәр бәләдиясенең җаваплы хезмәткәре.

- Ул үзе белер, - диде Туран әфәнде, минем өчен җавап бирергә ашыкмыйча.

Зәкаи сораулы карашын миңа текәде. Ә мин нәрсә әйтим, Төркиядәге партияләрнең җитәкчеләрен генә түгел, ул партияләрне, гомумән, белмим. Һәм кызыксынып та караганым булмады. Хәер, бу үзебезнең Россия шартларында да сәяси партияләрнең авторитеты бик тә түбән төшкән заман иде. Бик еш кабатларга яраткан, шаяру белән җавап бирдем.

-Кунак – хуҗаның ишәге, диләрме... Мин Туран әфәндене ташлап йөрмәм, - дидем.

- Анда, Олжас Сөләйманов та катнашачак, - диде Зәкаи.

Туран әфәнде җанланып китте.

- Олжас та Төркиядәме?.. Стамбулдамы...- дип, гаҗәпләнде ул. – Якын көннәрдә килергә җыенам, дигән хәбәре бар иде.

- Бу бик тә кызыклы, - дидем мин, Туран Язганга карап. – Без яхшы танышлар, аны байтактан күргәнем юк.

- Килсә, иртәгә, ихтимал, ул безнең вакыфта булыр , - диде профессор ныклы ышаныч белән. - Әле яңа гына аның “Аз и Я”сын нәшер кылдык ич без.

- Олжасның ул китабы рус телендә басылу зур бер вакыйга булган иде,- дидем мин.

- Син барып кайт, Ринат. Мин бара алмыйм, - диде Туран Язган, катгый бер фикергә килеп. – Төркиядә тагы нинди кешеләр булуын күреп кайтырсың. - Алпарслан Түркәш гайрәтле һәм уникаль бер шәхес, язучы кеше барын да белеп торырга тиеш.

Кыскасы, без Зәкаи Савашлар белән шул мәҗлескә китеп бардык.

Шулай итеп, көтмәгәндә-уйламаганда мин Төркиянең Милләтче халык партиясе лидеры, бездәге ярлыкларны файдаланып әйтсәк - пантюркист, дөньяны шаулатып, күпләрне сагайтып торган төрек сәясәтчесе Алпарслан Түркәш даирәсенә барып юлыктым. Гаҗәеп зур зал халык белән тулы. Аеруча яшьләрнең күплеге җәлеп итте игътибарны. Типсә, тимер өзәрлек егетләр төркем-төркем булып сөйләшәләр, ниндидер лозунглар әйтеп, дәррәү кычкырып алалар. Өстәлләрдә ашау-эчү өчен җаның ни тели - шул булуга, шәраб шешәләре дә тулып торуга карамастан, аны эчүче юк диярлек, барысы да аек.

Зәкаиның белгәннәре монда да күп булып чыкты, аны әле берсе, әле икенчесе сәламләп кенә тора. Ә ул юлын дәвам итә, халык төркемен ерып һәм ярып дигәндәй түргә таба хәрәкәт итүендә.

- Дустым, миннән калма, бу сиңа Төрек дөньясын өйрәнү вакыфы түгел. Бу – башка дөнья, кешеләр дә монда башка,- диде ул. Аңламадым, әллә кисәтүе булды, әллә болай гына.

Билгеле инде мин аңардан калышмаска тырыштым. Ул шул рәвешле кыю адымнар белән барган көе түр башына, фикердәшләре әйләнәсендә, сөйләшеп торган Түркәшнең янына ук барып җиткән булып чыкты.

Күптәнге танышлар кебек сәламләшеп күрештеләр, хәл белештеләр. Бер очтан минем белән дә таныштырырга онытмады Алпарслан әфәндене. Ул уртача буйлы, җитмеш-җитмешбишләр чамасындагы нык һәм таза бер ир-ат булып чыкты. Үз-үзен тотышыннан, көр һәм калын тавышыннан, гомумән, һәр хәрәкәтеннән аның гайрәтле һәм көчле, үз-үзенә нык ышанган шәхес булуы күренеп тора.

- Россиядан да делегатлар килде, - диде ул, уңга-сулга карап. Күрәсең, таныштырырга булгандыр исәбе. Бәхеткә каршымы-түгелме, якын тирәдә күренмәделәр булса кирәк. – Иске Советлар берлегенең барлык мәмләкәтләреннән килделәр.

- Яхшы булган, - дидем. – Сезнең белән танышуыма мин бик шат.

- Куркыныч бер җанвар итеп күз алдына китергән идегезме? – дип елмайды ул.

- Һич кенә дә алай түгел,- дидем. Дөресен сөйләп, сезнең хакта бу көнгәчә ишеткәнем дә юк иде, дип әйтеп булмый бит.

- Москвадан килгән кунак чыгыш ясарга телиме, - дип сорады ул.

Зәкаи бәй миңа күз төшерде һәм сүзсез дә аңлады.

- Юк, әлегә кирәкмәс, -диде.

Без Зәкаи бәй белән беренче җай чыгуга ук, үз урыныбызны белеп, читкәрәк тайпылдык. Ә бераздан гайрәтле һәм көчле тавыш яңгырады – Алпарслан Түркәш әфәнде кунакларын сәламләп сүз башлады.

Күп нотыклар тыңлаганым бар, дөньяның төрле почмакларында байтак конгрессларда катнашып, мәртәбәле ораторларны тыңлаганым бар. Әмма ул көнгәчә һәм аннан соң да андый чыгыш ишетергә туры килгәне юк. Тавышта гына да түгел хикмәт, бер кәгазьсез, алдан хәзерләнгән текстсыз, микрофонсыз шундый зур, бер очыннан икенче очы күренер-күренмәс булып торган залны колачлап алырга кирәк бит. Бер заман аның һәр сүзе лозунг сыман яңгырый башлады, башлаган җөмләсен тәмамларга өлгерми, дәррәү хуплау һәм ораторны олылау тавышлары яңгырый. “Афәрин” һәм алкышлар... Мең кешедән ким булмаган зур зал – оркестр булса, Алпарслан Түркәш шул оркестр белән идарә иткән мәшһүр дирижерны хәтерләтә иде... Сөйли башлагачтын, гүя аның яше дә онытылды, ул һәр яңа җөмләсе, чираттагы һәр сүзе белән күз алдында күтәрелә, калка бара иде кебек.

Бераздан, без күпме эзләп тә әлегәчә таба алмаган Олжас Сөләймановка сүз бирделәр. Ул төрки халыкларның борынгыдан ук килгән тарихи ядкярьләре уртак культурасы һәм тел байлыклары турында сөйләде. Казах телендә сөйләде. Аны бу көнгәчә рус телендә генә тыңларга һәм укырга күнеккән кеше булганга, минем өчен казах телендәге бу чыгыш икеләтә кызыклы булды. Хәер, укымышлы һәм акыллы кешене кайсы телдә дә рәхәтләнеп тыңлап була торгандыр ул. Чыгышын Орхон-Енисей язмаларындагы гыйбрәтле сүзләр белән йомгаклады Олжас.

Хәзер инде, аны эзләп табуның бер кыенлыгы да калмады. Кешеләрне як-якка аерып, танк сыман алдан Зәкаи Савашлар барды, мин аңардан калмаска тырыштым.

- Олжас, - дип, мин тавыш бирдем.

Советлар илендә туып-үскән кешенең тавышы әллә каян аерылып тора бит ул. Олжас моны чамалады, туктап калды һәм борылып карады. Мине монда очрату аның өчен бөтенләй уйламаган-көтмәгән вакыйга иде, әлбәттә. Кочаклашып күрештек. Бу юлы инде эшләребез алышынды, Зәкаины Олжас Сөләйманов белән мин таныштырдым. Кайчандыр күрешкән булсалар да, башта танып бетермәде ул аны. Иң элек без бер тавыштан аны әле генә тәмамлаган чыгышы белән тәбрикләдек. Аннан Туран Язганнан сәлам тапшырдык. Туран Язган исемен ишетүгә үк, куанып, як-ягына карап алды ул.

-Ул мондамы әллә?

- Юк, ул килә алмады.

- Мин Сәгадәт ханым белән телефоннан сөйләштем. Әмма, хуҗам бүген эштә булмас, дигән кебек җавап ишеттем, - диде ул, үзенең Стамбулга махсус Туран Язган белән күрешү өчен һәм төрек телендә чыккан яңа китабын тәкъдир итәргә килүен белгертеп.

Шул рәвешле, бу зур мәҗлеснең дәвамын без – казах, татар, төрек егетләре – якын туган буларак бергә-бергә уздырдык... Вакыт-вакыт мавыгып сөйләшергә керешкәндә без русчага да кереп китә идек. Ә Зәкаи аңласа-аңламаса да баш кагып безнең белән килешүен белгертә...

***

Төркия дигәчтен дә күпләр Стамбул, Әнкара яисә Анталия тарафларын күз алдына китерә. Җир йөзендә, ягъни шул ук Төркиядә, Кастамону дип исемләнгән гаять борынгы, мәһабәт крепостьлары, зәңгәр күккә ашкан мәчетләре, искиткеч бай табигате, урман-сулары белән җәннәтнең үзен оныттырырлык тыйнак кына шәһәр барлыгыннан хәбәребез дә юк.

Хыялында Ана ватаны Төркияне кочып алырга әзер булган үсмер егет Туран Кастамонуда. Бу шәһәрнең берничә мең еллык тарихы турында ишеткәне бар иде аның. Әмма үз күзләрең белән күрүгә ни җитә. Шәһәрнең ике тарафында кыя-ташлар калкып тора. Аларның түбәсендә - борынгы крепость хәрабәләре. Вакыт җилләренә бирешкән таш диварлар ярымҗимерек хәлдә, әмма монда ерак заманнарда зур тарих, мәһабәт сарайлар, гайрәтле каһарманнар булганлыгы һәрдаим сизелеп, тоемланып тора.

Кастамону урамнарыннан узганда һәр яңа адым сине ерак заманнар турында уйланырга мәҗбүр итә. Күп гасырлык тарихлары булган Атабикә җәмигъ мәчете, Мәхмүт бәй һәм Исмаил бәй мәчетләре, Зимбилле тәпә һәм Ташкүпер – боларның һичкайсы яныннан тыныч һәм битараф кына узып китеп булмый. Уйланмас җиреңнән уйланасың, сокланмас җиреңнән сокланасың, горурланмас җиреңнән горурланасың.

Әти-әнисе һәм кардәшләренә күрсәтергә иде боларны... Еш кына шундый уй килә үсмер егетнең күңеленә. Күрсеннәр иде, соклансыннар иде алар да. Төркиянең зур киләчәге һәм бай тарихы Стамбулда гына түгел, менә шушы Кастамону кебек шәһәрләргә барып тоташа икән бит. Катамонуның әйләнә-тирәсен куе урман чолгап алган. Нинди генә агач үсми дә һәм нинди генә җиләк-җимешләр өлгерми икән монда. Ә инде елга һәм күлләре турында сөйләр өчен сүзләр табып бетерерлек түгел. Сулар монда, әйтерсең лә, көмеш сыман үтә күренмәле - саф һәм чиста. Төпләрендә йөзеп уйнап йөргән дәү-дәү балыкларга сокланып карап туймаслык. Тау астыннан кайнап чыккан чишмәләрен күрсәгез иде сез. Исәбе-хисабы бармы икән аларның!... Ул гына да түгел, аларны бит әле шифалы да диләр. Тәнгә һәм җанга да сихәт бирә торган ул чишмәләрне эзләп әллә кай тарафлардан килеп чыгалар икән монда... Бу шәһәр үзенең тарихы һәм әйләнә тирәдәге бай табигате белән аңарга туган якларын, Эгирдирне хәтерләтә торган иде еш кына.

Туран Язган Кастамонуга, әлбәттә, табигать һәм чишмә-сулар эзләп килгән сәяхәтче түгел, дөнья гизү яисә хозурлану да түгел аның уенда, ул монда уку, белем алу өчен килде. Югары лицейга илнең һәммә тарафыннан, хәтта иң ерак почмакларыннан аның яшьтәшләре җыелган. Барысы да тырышып уку, белем алып үз ватаннарының лаеклы уллары булып өлгерү, Ататөрек сызган юлдан барып зур биеклекләргә күтәрелү турында хыяллана. Төркиянең олы ышанычы һәм матур киләчәге ич алар. Дәресләр берсеннән икенчесе кызыклырак, укытучыларның авызыннан чыккан һәр яңалыкны тотып алырга атлыгып торган чаклары.

Тарих белән кызыксынуы Эгирдирдән үк башланган иде бит. Стамбул исә үзе җанлы тарих. Инде Кастамонуда ул югары белемле тарихчылардан дәресләр ала. Тарихка тартылуы көннән-көн арта һәм тирәнәя бара иде аның. Үз Ватаныңның данлы һәм шанлы тарих сәхифәләрен өйрәнүдән дә кызыклырак ни булырга мөмкин. Үз иркендә булса, тәүлекләр буе да тарих кабинетыннан чыкмас иде ул. Менә бүген дә дәресләр тәмамлангачтын ул, дөнья картасы эленгән дивар янында тукталып, озак кына уйга калып торды. Башкалар тулай торакка яисә ашханәгә ашыгып китеп барды. Ә ул дөнья картасы каршында...

Карта уйландыра, карта хыялландыра һәм каршылыклы тирән фикерләр дә уята. Аның каршысындагы зур картада, әйтерсең лә уч төбендә кеби, бөтен дөнья. Моңа кадәр иксез-чиксез һәм очсыз-кырыйсыз булып тоелган Төркия анда нибарысы уч төбедәй бер ямаулыкны хәтерләтә икән. Аның сөекле ватаны булган Төркиядән дә зуррак дәүләтләр, мәмләкәтләр бар икән бит. Бу хакта кырыкмаса-кырык мәртәбә укып һәм ишетеп белсә дә, менә тагы ышанасы килми торган чагы. Әмма дөнья картасы ялгышмый торгандыр... Кытай Халык Республикасы, дип язылган әнә, Америка Кушма Штатлары, Һиндстан, Бразилия – нинди зур илләр. Ә инде менә монысы, Төркиянең баш түбәсендәге СССР дигәне аеруча озынга сузылган, очы-кырые юктыр кебек аның...

Шул мизгелдә ярымачык калган кабинет ишегендә аның классташы Йылмаз Ираслан күренде. Шул гомер ишекнең аргы ягында аны көтеп торган булып чыкты.

-Туран, сине күпме көтәргә була тагы. Кайтыйк инде, тамак ачты бит, малай...

- Тагы бераз гына көт булмаса.

- Күпме көтәргә була, әйдә киттек, тизрәк бул.

Күзләрен дөнья картасыннан аера алмый торган чагы бит.

- Йылмаз, кил әле, кил...

- Нәрсә күрдең инде тагы, - дип, мыгырдана-мыгырдана теләр-теләмәс кенә аның янына якынлашты Йылмаз. Якын дустын берьялгызы калдырып кайтып китә алмый бит инде.

- Дустым, миннән көлмә, ярыймы, - дип, гаепле кеше сыман ипле генә җавап кайтарды Туран. - Мин әле тагы Җир шарыннан аерыла алмый торам.

- Җир шарыннан аерылырга ярамый, юкса кометага әверелеп куюың бар...

Шаяруны гүя ишетмәде Туран, үз уйларына бик тә нык бирелгән чагы.

- Аерылу кая, әле аны өйрәнеп, колачлап алу өчен дә гайрәт җитми. Күр инде син, нинди зурлык, нинди масштаб, анда нинди генә илләр юк бит, малай. Менә тагы хәйран калып торуым әле...

- Беренче кат кына түгел. Сине, дустым, бу картадан аерып алып булмый башлады бит соңгы араларда.

- Дөрес сөйлисең, - дип, ризалашты ул, күзләрен картадан алмый гына.

- Күпме карасаң да шул бер карта инде ул.

- Әйе, шул ук карта. Әмма... күпме илләр, нинди дәүләтләр урын алган шул картада. Һәм күпме халык, нинди генә милләтләр яшәми...

- Исең киткән – иске чикмәнгә, - дип, кул селтәгән булды Йылмаз. Аның тамагы бик нык ачыккан ич, ул моннан ничек тә тизрәк кайтып китү турында уйлый.

Ә Туранны шул картага ябыштырып куйганнар диярсең. Һаман саен шәриктәшен якынрак килергә чакырды ул.

-Менә кара әле, океаннар артында нинди зур ил – Америка Кушма Штатлары... Син бу ил турында ниләр беләсең соң?

Туран җавап көтми иде кебек аңардан. Йылмаз, ике уйлап тормастан, көлемсерәп, җавабын да табып куйды.

-Белмәскә. Атка атланган ковбойлар чыбыркы шартлатып арлы-бирле чабышып йөриләр ул илдә.

- Хуш, ә менә монысы - Бразилия?..

- Анысында бөтен ир-ат халкы туп артыннан чаба, туп тибә, футбол уйный, - дип, тагы җавабын табып өлгерде Йылмаз. Сорауны ишетеп тә бетермәс борын җавап бирә башлый иде ул. Шуннан кызык таптылар. Уен Туранга да ошап китте, ул дәвам итте.

- Һиндстанга күз салыйк инде алай булгач.

- Уйлап та торасы юк. Анысында бер кыз чәчәкле күлмәк киеп алган да, күбәләктәй, агач һәм гөлләр арасында җырлый-җырлый, гүя, очып йөри. Ә егете – әллә җылый, әллә җырлый, белмәссең, аның артыннан калмаска тырыша, маймылдан да болай бәргәләнә...

Укытучыларча килештереп кулындагы күрсәткечне чираттагы ил турына күчерде Туран.

- Кытай Халык...

- Аңлашылды, - дип ярты юлда бүлдерде Йылмаз. – Анысында хатын-кызлар көннәр буе билләрен дә турайтмыйча су эчендә дөге үстерә, иген игә.

- Ә ирләр?

- Ирләреме, ирләре ишәк өстенә менеп атланганнар да чыбык белән уңлы-суллы селтәнеп Пекин базарыннан кайтып килә...

Һәм тагы икәүләшеп дәррәү көлешеп җибәрделәр. Уен шәп чыга ич. Йылмаз һичкайчан сүз артыннан кесәгә керә торганнардан түгел, тапкыр егет.

-Тагы бер ил турында сорамый кала алмыйм, - диде Туран, шундук җитдиләнә төшеп. - Советлар Союзы турында ни әйтерсең?

- Шуны да белмисеңме, - диде Йылмаз, җитдиләнә төшкән булып. – СССРда ни булсын - коммунистлар доклад укый, ә башкалар кул чаба...

Җавап бу юлы да кызык кына килеп чыкты кебек. Әмма, ни сәбәпледер, Йылмаз көлергә ашыкмады. Алдан сүз берләшкәндәй, бер-беренә карап тынып калган иде алар.

-Нигәдер, дустым, син җитдиләнеп киттең, - диде Туран, дустының күзләрендә моңсу үзгәреш сизеп.

- Җитдиләнмәс җиреңнән җитдиләнерсең, - диде Йылмаз Ираслан. – Минем бабаларым бит Төркиягә Руссия тарафларыннан күченеп килгән. Идел-Урал буйларыннан. Рәхәт тормыштан туган-үскән илен, йортын-җирен ташлап китми халык...

- Шула-ай, - дип, килешүен белдерде Туран. Һәм тагы бераз тынлык урнашып, уйланып торганнан соң сүз башлады. – Тарих укытучы Сөләйман агай әйтә: ”Советлар илендә руслар гына түгел, безнең кардәшләребез – төрки халыклар да бик күп яши”, - ди. Алар үз вакытында бик күп җәбер-золым кичергәннәр, бүгенге тормышлары да мактанырлык түгел икән.

- Яңалык ачмадың. Мин, минем бабамнар төрек түгелмени!.. Әле генә әйттем ич, шул яклардан килгәнбез...

- Кем белә инде, -дип кенә куйды Туран. – Кешеләр дә диңгездәге дулкыннар сыман ич, берсе килә, икенчесе китә...

- Төрекләр кайда гына яшәми, - дип, бу фикерне күтәреп алды Йылмаз. – Кавказда, Балканнарда, Урта Азияда...

- Иранда, Иракта, Әфганстанда һәм хәтта Кытайда да бик күп икән безнең кардәшләр... Һәммәсе җәбер-золым астында, һәммәсе кыерсытылуда. Нигә шулай?.. Нигә безнең халык шулай бүлгәләнгән, нигә шулай таркалып яши икән ул, - дип, офтанып, тирән сулыш алып куйды Туран.

- Аерылганны – аю ашый, бүленгәнне – бүре ашый, дип әйтә иде минем бабакай. Димәк, бу дөрес, шулай килеп чыга.

- Мин шул дөнья буйлап таралган кардәшләремнең күзләрендә һичкайчан яшь тамчылары күрмәс өчен җанымны да кызганмас идем, Йылмаз. Ә син ничек уйлыйсың?

- Мин дә шул фикердә. Әмма, кулдан гына килми, чарасын белмим...

- Таралганны җыеп, бүленгәнне кушып булмас, әлбәттә. Шулай да, кардәшләребез генә түгел, җир йөзендәге барлык кешеләрнең дә йөзләрендә шатлык һәм куаныч кына балкып торсын иде ул. Шундый заманнар җитсә иде...

- Без шуның өчен укыйбыз һәм гомеребезне шул изге эшкә багышларга тиешле дә инде, Туран.

Баш кагып, килешүен белдерде дусты. Һәм бу авыр, каршылыклы сүз сөрешеннән аерылырга теләпме, күзен яңадан дөнья картасына текәде.

- Ә минем менә монда барып чыгасым килә, - дип, әллә кая, көнчыгыш тарафындагы таулы урынга төртеп күрсәтте ул.

- Син бик ерак киттең кебек...

- Нигә ерак булсын, бу Алтай тарафлары. Туран туфраклары... Безнең тамырларыбыз шул тарафтан икән бит.

- Туран шунда укмы?.. Минем һич тә ул турыда уйланганым юк иде әлегәчә, - диде Йылмаз, картага тагы да якыная төшеп. – Ерак бабаларыбызның туган туфраклары шуннан димәк... Ай-һай, ераклардан килгәнбез.

- Ерагын-ерак, әмма безнең бабайлар ул юлны ат өстендә чабып узган. Ерак дип тормаганнар.

- Ә хәзер поездлар, машиналар заманы...

- Шулай, әмма мин ул юлны җәяүләп булса да узарга риза булыр идем.

- “Җәяүләп...”, сөйләмә булмастайны. Бу ара бит мең чакырым гына да түгелдер.

- Ерак дип тормас идем. Кайчан да булса мин һичшиксез шул тарафларга барып чыгачакмын, - диде Туран, менә хәзер үк юлга чыгарга җыенган кешедәге тәвәккәллек белән.

- Мине дә калдырмассың үзеңнән. Исемең – Туран, сине анда үз кеше буларак каршы алырлар, дип уйлыйм.

- Ә-ә, синмени әле ул Туран дип, күткә типмәсәләр, рәхмәт әйтерсең.

- Руслар һәм коммунистлардан барын да көтәргә була, - дип, елмаеп куйды Йылмаз.

- Вәгъдә! Барабыз дигәч, барабыз...

- Ләкин кайчан һәм ничек? Анда бит, хыялый дустым, коммунистлар хакимлек итә. “Төрек шпионнары” дип, ябып куймасыннар тагы үзебезне.

- Нәрсә син “коммунистлар” да “коммунистлар” дисең. Бүредән курыккан урманга бармас, дигән бабайлар.

- Ә без үзебез ак бүреләр, шулай бит, Туран...

Бу соңгы сүзләрне Туран Язган, әйтерсең лә, бөтенләй ишетмәде. Күзләре һаман да картада, карашлары җитди, киеренкелектәнме, чарасызлыктанмы – иреннәре кысылган, йодрыклары бик нык йомарланган иде аның.

- Барабыз дигәч, барабыз, Йылмаз, - дип кабатлады тагы бер кат. – Син ризамы, шуны әйт.

- Анда нишләрбез соң? Монда ни эшләп йөрисез, төрек малайлары, сезгә ни калган монда, дисәләр... Мылтыклы большевикларга ни дип җавап бирербез?

- Без ерак бабаларыбыз туфрагына баш ияргә килдек, диярбез. Сагынып килдек, кардәшләребезне бер күреп сөйләшергә, аларның күзләреннән үбәр өчен килдек, диярбез. Ризамы?

- Килештек, риза, - диеп, кулын сузды Йылмаз Ираслан.

- Димәк, вәгъдә, - диде, һәм дустының кулын кысып, озак кына җибәрми торды Туран Язган. – Бабаларыбыз туфрагына барабыз дигәч, барабыз...

***

1993 елның август башлары иде булса кирәк. Гаиләм Казанда, ә мин Мәскәүдә. Фатирымда иртәнге чәй эчеп, аягөсте генә диярлек тамак ялгап мәшәкатьләнгән чак. Кинәт телефон шалтырады. Таныдым – аргы тарафта профессор Туран Язган тавышы:

- Көннәрең аяз булсын, Ринат...

- Хәерле иртәләр, Туран әфәнде. Бер-бер ашыгыч хәбәр яисә яңалык бармы әллә?

- Бар шул. Төркия шаулый. Телефоннарыбыз берөзлексез шалтырап тора. Вакыфыбыздан кеше өзелми. Милләт вәкилләре һәм галимнәр, студентлар һәм дәүләт хезмәткәрләре бер-бер артлы агылып кына тора...- диде ул, ничектер шаяру катыш көлемсерәгән сыман.

Мин аңламадым. Чөнки Туран Язганның болай серле сөйләшкәнен беренче кат ишетүем.

- Аңламадым, Туран әфәнде, сез ни дип әйтергә телисез?

- Стамбулга Солтан Галиев кайтып төште. “Сират күпере” төрек телендә дөнья күрде. Синең роман...

Шунда гына аңладым. Һәм бер мәлгә телсез калдым. Шул мизгелдә минем күңелдә туган хис-тойгыларны аңласа, бары язучылар гына, үз әсәре беренче мәртәбә чит мәмләкәттә басылып чыккан каләмдәшләрем генә аңлый алыр. Ни дияргә белми, сүзсез калып тордым.

- Тәбрик итәм үзеңне, - диде ул. Һәм, вакыт табып, якын көннәрдә Төркиягә килеп чыгу кирәклеген белгертте. – Журналистлар, телевидение һәм радио каналлары бары да сине таптыра, сине көтә...

- Кайчан килим?

- Бүген үк! Яисә иртәгә... - диде ул. Шаярып түгел, чын-чынлап сөйли иде кебек.

Билгеле инде, эшләремне ничек тә булса җайлап, мин якын көннәрдә килеп чыгарга вәгъдә бирдем.

Вәгъдә бирдем бирүен, әмма бу гаять катлаулы һәм киеренке көннәр иде. Мәскәүдә Хасбулатов җитәкләгән Югары Совет белән президент Ельцин режимы арасындагы конфликтның соң дәрәҗә кискенләшкән дәвере. Миңа, Россия Югары Советы президиумы әгъзасы буларак, илдән түгел, Мәскәүдән китеп тору тыелган. Ә күңел, күңел генәме икән, үзем дә инде бар уй һәм хыялларым белән Стамбулда. Шулай да, тиз арада әйләнеп кайтырга вәгъдәләр биреп, мин җитәкчелектән рөхсәт алу бәхетенә ирештем.

Стамбул һава аланында трап каршына ук килеп туктаган кара лимузин белән каршы алдылар. ВИП-залда унлап кеше, алар һәммәсе Туран Язган белән мине дәррәү алкыш белән каршы алдылар. Яңакка яңак куеп, төрекләрдә кабул ителгән гадәт белән, берәм-берәм күрешеп чыктык. Монда Стамбул мэры, илнең мәдәният министры, Төркиянең берничә милләт вәкиле, ягъни депутатлар, һәм тагы байтак кына дәрәҗәле затлар җыелган булып чыкты. Кино һәм фотокамералар ялт та йолт килә. Залда өстәл хәстәрләнгән, тамак төпләрен кытыклап төрек кофесы исе аңкып тора. Бу кадәрле кеше нинди уңай белән җыелгандыр. Хәер, гаҗәпләнер урын юк, кемдер китә, кемдер кайта яисә кунакларын каршы ала торгандыр. Һәрхәлдә, мин шундый нәтиҗә ясадым. Ә Туран әфәнде, әллә шаярып, әллә чын-чынлап, миңа башкача аңлатты: “Алар Мирсәет Солтангалиев турындагы роман авторын күрү өчен махсус килделәр”, -диде.

Түр башыннан урын тәкъдим ителде. Төрек кофесын бер тәмләп алырга өлгердемме-юкмы, борын төбемә микрофон төртеп, корреспондентлар сорау алырга кереште:

- Бу сезнең Төркиягә беренче килүегезме.

- Юк, беренче генә түгел. Мин соңгы араларда Стамбулда бик еш кунак булам.

- Солтангалиев турындагы роман өчен сезне Россияда эзәрлекләмиләрме?

- Россияда бүген минем кайгы түгел, анда ата-улны, ана-кызны белми, шундый дәвер, - дидем, ике уйлап тормастан.

Дәррәү көлешеп куйдылар. Күрәсең, мондый әйтем төрекләр өчен дә таныш һәм аңлаешлы булгандыр. Җавап бирелмәгән иде бит әле, җитдиләнә төшеп, тәмамларга мәҗбүр идем.

- Россия - бүген демократик ил, анда сүз иреге. Һичкемне, шул исәптән мине дә, эзәрлекләргә җыенучы юк.

- Ә коммунистлар дәверендә бу мөмкин түгел иде, шулай бит?..

- Алай дип әйтмәс идем, мин бу романны кесәмдә коммунистлар партиясе билетын йөрткән чакта ук яза башлаган идем.

- Ә Мирсәет Солтангалиевны кем эзәрлекләде, кемнәр үтерде алай булгач... Рус коммунистлары түгелмени?..

- Солтангалиев үзе дә большевиклар партиясе әгъзасы. Аны юк итүдә русларны яисә партияне гаепләү дөрес булмас иде. Ул шул дәвердәге система корбаны, көнчелек һәм хөсетлек корбаны. Замандашларын әйдәп барган яисә түрәләрдән акыллырак булган шәхесләргә яшәү кайда да һәм кайчан да җиңел бирелмәгән... Бездә генә түгел, сездә дә шулайдыр, диеп уйлыйм.

Сораулар һәм җавап бирү күп булса, ун-унбиш минут чамасы дәвам иткәндер. Шунда өстәл артындагы хуҗаларның берсе: “Булды. Вакытыгыз чыкты...”, -дип, журналистларга сизелер-сизелмәс кенә баш кагып алды. Һәм әйләнә-тирәне сырып алган егет һәм кызларга шул җитә калды, алар микрофон һәм камераларын күтәреп тавышсыз-тынсыз гына юк та булдылар.

Һәм, ниһаять, тынычлап кофе эчәргә дә була, дип уйларга өлгермәдем, шәһәр башлыгы сүз башлады:

- Хөрмәтле әфәндем,- дип, миңа мөрәҗәгать итте ул. – Сез гаять зур хезмәт башкарып чыккансыз, бер кичтә укып чыктым романыгызны. Бер соравым бар: чынлап та Зәки Вәлиди белән таныш һәм дус булганмы Солтангалиев? Аларның Башкортостанда һәм Мәскәүдәге очрашулары хакындагы мәгълүматларны кайдан алдыгыз? Вәлиди-Тоган әфәнденең үз өстендәге тунын салып Солтангалиевка бүләк итүе чынлап та дөресме?

- “Бер сорау...” дидегез, хуҗам, бу инде бер генә сорау булмады кебек, - дип, елмаеп куйдым мин.

- Шулай килеп чыга, Ринат Мөхәммәт әфәнде. Сораулар күп, сәгатъләр буе әңгәмә кылып утырсак та вакыт җитмәс кебек. Ә без, кызганычка каршы, һава аланында гына очраштык.

Мин “укып чыктым” дигәч тә, аның сүзләренә ышанмаган идем. Түрәләр бездә дә сөйли андый сүзне. Әмма авызларын ачмас борын ук ялган сөйләүләре ачыклана. Ә дөньяның иң зур шәһәрләреннән берсе булган Стамбул мэры әсәрнең бөтен нечкәлекләрен белеп сөйләшә иде, моны күреп мин чын-чынлап хәйран калдым. Янәшәдә утыручы башка әфәнделәр дә битараф тыңлап утыру белән генә чикләнмичә, ара-тирә урынлы-урынлы сүзләр кыстыра. Аларның белеп һәм кызыксынып фикер алышуы минем өчен көтелмәгән яңалык иде. Әйтерсең лә мин чит ил аэропортының көтү залында беренче кат күрешкән кешеләр арасында түгел, туган ягымда үз укучыларым оештырган түгәрәк өстәл артында киңәшеп утырам. Шуңа да күңелгә уелып калгандыр ул очрашу.

Стамбул мэрының сорауларына җавап бирә генә башлаган идем, “Әнкарага очучы самолетка утырту төгәлләнә” дигән хәбәр яңгырады.

Шәһәр башлыгы һәм аны озатучылар урыннарыннан торды.

-Гафу итегез, Мөхәммәт әфәнде. Безгә кузгалырга туры килә, - диде ул, хушлашу өчен кулын сузып. – Без әле һичшиксез очрашырбыз. Солтангалиев язмышы белән мин студент елларымнан башлап кызыксына идем. Роман минем өчен зур яңалык булды...

- Хушыгыз. Язган булса, күрешербез, - дидем.

Көтү залы беркадәр бушап калды. Мин Туран әфәндегә таба борылып, шыпырт кына сорап куйдым:

-Бу кеше чын-чынлап Стамбул мэры идеме?

- Әйе.

- Аның исмен аңлап-төшенеп өлгермәдем?

- Раҗәп Таип әфәнде.

- Яхшы кешеме? – дип тә сорадым кебек.

- Түрәләр начар буламы...- диде ул һәм, сүз куертасы килмичә,серле генә елмаеп куйды.

Һава аланыннан без Төрки дөньяны өйрәнү фондына Туран әфәнде кабинетына кайттык. Анда да байтак кеше җыелган иде. Әмма минем аларны беренче күрүем, танышлары бармак бөгеп кенә санарлык. Университет профессорлары һәм берничә депутат. Стамбулның урман хуҗалыгы җитәкчесе Али әфәнде, Төньяк Кипрның һава юллары җитәкчесе Сабахетдин бәй һәм тагы Әнкарадан килгән милләт вәкиле, Төркиядәге дәүләт телевидениесы ТРТ-1 не җитәкләгән Шабан Караташ. Очрашуга килүчеләр арасында һичкем битараф түгел. Һәркайсы Мирсәет Солтангалиев исемен һәм язмышын элек-электән ишетеп белгән асыл затлардан. Йөзләре якты нурда балкый, күзләре ут булып яна, сүзләре төпле һәм үтемле. Кофе һәм чәй яңарта-яңарта байтак гомер сөйләшеп, аралашып утырдык.

Фикер алышу барышында мин берөзлексез хәйран калып утырдым: Бу кадәр кызыксыну нидән? Уйлый калсаң, Мирсәет Солтангалиевка Төркиядә булу бәхете дә тәтемәгән. Төрек зыялылары белән якын элемтәдә яшәгән, дип тә әйтеп булмый үзен. Киресенчә, үзен төрекчелектә гаепләүләрдән һәрдаим сагаеп яшәргә һәм эшләргә туры килә аңарга... Ә шулай да Төркиядә аның кебек популярлыкка ия башка бер татар зыялысы булдымы икән?.. Мин Йосыф Акчура һәм Садри Максудиларны чагыштырмыйм, алар монда яшәгән, Төркиягә хезмәт иткән шәхесләр.

Сорауларга җавап бирәм, чыгышларын тыңлыйм. Һәм тора-бара үземә күрә беренче нәтиҗәләр дә ясый башладым. Мирсәет Солтангалиев образы большевиклар хакимияте һәм шәхес культы дәверендә рәнҗетелгән һәм юк ителгән меңнәрчә зыялыларыбызның символына әверелгән монда. Аның кылган гамәлләрен, гыйльми хезмәтләрен, тормышка ашырырга өлгермәгән ниятләрен бик белеп бетермәсәләр дә, ул –азатлык һәм тигез хокуклыкка омтылган Көнчыгыш халыкларының сүнмәс-сүрелмәс якты символы буларак яшәвендә дәвам иткән. Большевиклар үзен юк иткәндә, җыен булмас гаепләр тагып каһәрләгәндә алар аны күңелләрендә генә булса да яшәткәннәр. Уйлап баксаң, чынлыкта да шулай икән бит!..

Күпмедер арадан соң безгә бу мәртәбәле мәҗлес белән хушлашырга туры килде. Туран әфәнде белән мине телевидениедан килеп алдылар. Турыдан-туры эфирда ярты сәгатътән артык махсус очрашу билгеләнгән булган. Төрекчә яхшы ук аңласам һәм аңлаша алсам да, әле туры эфирдан чыгыш ясарлык төрекчәм юклыгын яхшы беләм. Шул уңайдан кат-кат гафу үтенергә дә туры килде.

- Ә сез күзәй төрекчәсендә, Солтангалиев үзе сөйләшкән ана телегездә сөйләшегез, - дип үтенделәр миннән. Редакцияга шалтыратучы тамашачылар да шуны сорый, имеш...

Рус сүзләре кыстырмаска тырышып, белгән төрекчәмне киң файдаланып, татарча сукалауда булдым. Бер-бер кыенлык килеп туса, янәшәмдә профессор Туран Язган утыра, ул ярдәмгә әзер. Аңладылар булса кирәк, студияга телефон аша яудырып кына тордылар сорауларны.

Мине аңлыйлар димәк... Шундый нәтиҗә ясаганмын. Һәм үземнең кайда, кемнәр белән аралашуымны онытып, рәхәтләнеп фикер алышырга керешелгән. Соңрак миңа, күп мәртәбәләр кайтып-кайтып шушы очрашуны искә төшереп тордылар. Кызык итеп тә, гыйбрәт итеп тә искә төшерделәр. Чит тарафлардан килгән кеше гадәттә каушый торган була, алай әйтсәм, дөрес булырмы, болай әйтсәм ни диярләр, дип икеләнә-икеләнә фикер йөртсәң, берәүгә дә ярап булмый. Ә мин, тәвәккәлләп, үзем белгән телдә сукалаганмын да сукалаганмын.

Сорау бирүчеләрнең ачыктан-ачык Советлар иленә, большевик-коммунистларга нәфрәт белән, Солтангаливны һәм шул иcәптән мине дә шул системаның корбаннары санап сөйләшүе хәтергә уелып калган. Мин аларга ихлас җавап бирдем кебек:

-Мирсәет Солтангалиев большевиклар партиясе әгъзасы, мин дә шул ук партия билетын кесәмдә йөрттем. Солтангалиев Советлар иленең нигезен салучыларның берсе, мин дә шул системаны Ватаным санап, шунда тәрбия һәм белем алып аякка баскан бер татар улы. Мирсәетне олылаган, мине хөрмәт иткән төрек кардәшләремнән башкача бу проблеманы кузгатмаска сорар идем... Солтангалиев җитәкче даирәләргә хас көнчелек, хөсетлек һәм тар күңеллелек корбаны. Түрә булып алган кешеләр, гомумән, мөстәкыйль фикер йөрткән, үз фикере булган кешеләрне яратып бетермәүчән була. Түрәләрнең милләте юк, аларда чамасыз мин-минлек һәм комсызлык тантана итә гадәттә. Алар гына барысын да белә, алар гына дөрес сөйли, хәл итә һәм алар гына халык телендә булырга тиеш. Кемдер башын бик күтәрә икән, аңарга шундук хөкем чыгарыла. Мирсәет Солтангалиев үз акылы, күңел сафлыгы һәм бөеклеге корбаны...

- Ә сез? – дип, мәгънәле генә елмаеп куймасынмы шунда, тапшыруны алып барган төрек егете.

Көтелмәгән сорау иде бу. Мин һич кенә дә көтмәгән сорау. Уйлана калдым. Һәм елмая төшеп, җавап эзләргә керештем.

- Беренчедән, мин әлегә корбан түгел. Һәм Солангалиев белән янәшә куеп сөйләшерлек эш майтарганым да юк. Россия Югары Советы президиумы әгъзасы, культура комитеты рәисе вазифаларын башкарам. Мине Татарстан халкы үз вәкиле итеп сайлады. – Тел тик тормый бит, артыгын да әйтеп ташладым кебек шунда. – Миңа да җиңел булмый кайчак. Эче пошучылар барын беләм. Ничекләр генә таяк тыкмыйлар, аяк чалмыйлар... Ә алда ни көткәнен бер ходай гына белә торгандыр...

Кыскасы, бу сынауны да матур гына йомгаклап чыктык. Телевидениедан чыккач та Босфор читендәге затлы ресторанга юнәлдек. Анда да без ялгызыбыз гына түгел, байтак кына зыялы затлар җыелган булып чыкты. Ресторан, чәй һәм кофе өстәле Төркиядә бездәгедәй җыйнаулашып аракы эчү, бер-береңне макташу урыны түгел, дустанә фикер алышу, туарылып бер сөйләшеп утыру урыны. Күршеңнең ни ашавы, ни эчүендә берәүнең дә эше юк, һәркем үзе теләгәнчә ял итеп утыра. Монда да Солтангалиев исеме барысына да элек-электән таныш булган, ул гына да түгел, “Сират күпере” романын укырга өлгергәннәре дә бар. Гомумән, бер атна чамасы дәвамына сузылган сәяхәтемдә мин Мирсәет Солтангалиевны олылау көннәре уздырдым кебек. Йөрмәгән шәһәр, без чыгыш ясамаган мәдәният сарае, телевидение яисә радио каналы, күрешмәгән җитәкче яисә сәясәтче, мәдәният хезмәткәре калмады кебек. Болар барысы да, әлбәттә, һәр даирәдә хөрмәт һәм ихтирамга лаек булган Туран Язганның зур абруе нәтиҗәсе иде. Аның ыгы-зыгы килмичә, тыныч һәм ипле генә оештыра белү сәләтен бәяләп бетергесез. Һәр минут, һәр адым профессорның зирәк акылы һәм игелекле күңеле аша узып, алдан ук уйланылган, бернинди тоткарлык яисә читкә тайпылу юк.

-Туран әфәнде, сез тәүлекләр буе мине кайгыртып яшисез. Эшләрегез муеннан, гаиләгез бар, - дип, сүз кузгатып карадым мин, ничектер, бер уңайлы форсат табып.

- Без эшләмибезме?- дип, сорау белән җавап кайтарды ул миңа. – Солтангалиев үз милләте хакына җанын кызганмаган. Ә без аның өчен вакыт кызганырга тиешме!..

Ул гына да түгел, Төркиянең иң мәртәбәле матбугат органнары – газета һәм журналларда “Сират күпере”нә рецензиялар, автор белән әңгәмәләр басыла башлады. Авторлары илнең күренекле әдәбият белгечләре, профессорлар һәм язучылар. Күз алдына китерергә кыен, бер атналык сәяхәтемнән мин ике дистәдән артык газета һәм журнал төяп кайттым. Барысында да “Сират күпере” романы хакында зур-зур мәкаләләр. Яшерен-батырын түгел, Татарстанда да, Россияда да һәм күп кенә башка чит мәмләкәтләрдә җылы һәм яратып укылган әсәрләрем булды, әмма мондый хәлнең кайда да булса, кайчан да булса кабатлану ихтималы мөмкин түгел. Ни өченме? Шуның өчен, чөнки бу якты дөньда Туран Язган кебек кешелекле, ихлас, дуслык һәм туганлыкның кадерен якты маяк итеп алып барган башка бер акыл иясен, шәхесне табу мөмкин түгел.

Стамбулдан Мәскәүгә очасы көнемдә мин үзем генә бераз урамнарны гизеп керергә булдым. Көндәлек ыгы-зыгыдан да ял итәрмен. Юлга бераз күчтәнәчләр дә кирәк булыр. Аннан минем күңелдә тагы бер яшерен уй бар иде: якын тирәдәге китап кибетләрен караштырып чыгу. “Сират күпере” аларда чынлап та бармы? Сатыламы... Ни генә димә, бу бит әле минем чит илдә чыккан беренче китабым.

Кунакханәдән чыктым да Лаләле тыкрыклары буйлап Баязит мәйданына таба юнәлдем. Күп тә үтмәдем, бер кечкенә китап кибетенә юлыктым. Кердем. Бик белдекле булып, күз алдында торган китапларны барларга керештем.

-Бер-бер ярдәм кирәкмиме, әфәндем, - дип, сатучы егет яныма килеп басты.

- Юк, әлегә нәрсә бар, нәрсә юк, дигәндәй, танышып кына йөрим, - дидем, битараф кына. Ни очраса – шуны тотып карыйм, ә күзләрем, аңлашылса кирәк, “Сират күпере”н эзли.

Шулчак ике студент килеп керде кибеткә. Сатучы аларга юнәлде:

- Ярдәмче булыйм үзегезгә.

- Солтан-Галиев хакында роман бармы сездә?- дип сорамасыннармы теге егетләр. Мин сискәнеп киттем.

- Бар, - диде сатучы. - Беткән иде дә, әле бүген тагы китерделәр.

Каяндыр, астан бер китап чыгарып салды ул алар каршысына. Егетләр аны ачып актарып та тормады.

- Безгә бер түгел, ике китап кирәк, - диделәр.

Алдылар һәм ничек җәт кенә килеп кергән булсалар, шул рәвешле ашыгып үз юллары белән чыгып та киттеләр. Мин үземнең укучыларым артыннан нәүмизләнеп карап калдым. Тагы сатучы белән икәү генә калдык.

- Солтангалиев турында китап чыктымы?.. –дип кызыксынган булдым мин дә.

- Мин сезгә дә укырга киңәш итәм,- диде сатучы.

- Нәрсә турында ул, кызыклы китапмы?

- Алыгыз. Укыгыз. Киңәш итәм, - дип, алдыма бер китап чыгарып салды.-Мин үзем ике кичтә укып чыктым...

Бу китапның авторы мин, дип әйтә алмадым, соң иде инде. Миңа Вакыфтан бер пачка бирделәр аны, дип тә әйтеп булмый. Тәкъдим ителгән китапны сатып алдым да, күп рәхмәтләр әйтеп, юлымда булдым.

Урамга чыккачтын, тагы бер кат уңайсыз булып китте үземә. Кергәчтен дә кешечә танышкан булсам, ни була иде инде. Рәхәтләнеп сөйләшкән, фикер алышкан булыр идек. Авыл мокыты, дип бәя чәпәп куйдым үз-үземә...

“Сират күпере” романын татар халкы да яратып кабул итте дип әйтергә хакым бар. Ул зур-зур тиражлар белән кат-кат басылып чыкты. Шул ук елны Татарстанның иң югары бүләге - Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясына да лаек дип табылды.

Шулай да, әйтми кала алмыйм, романның популярлыгы бик күпләрнең эчен пошырды булса кирәк. Бездә – татарларда ансыз булмый торгандыр шул. Бер тарих хәтергә уелып калган. Минем әлеге роман өстендә эшләвем мәгълүм булгач та, республика газеталары сүз берләшкәндәй “бер күренекле француз язучысының Солтангалиев язмышына багышланган роман тәмамлавы” турында хәбәр таратырга керештеләр. Минем хәтергә президентыбыз киңәшчесе Рафаэл Хәкимовның шул хакта телевидение һәм радиода сөйләгән сүзләре кереп калган. Озак та үтмәде, бу романның авторы дип игълан ителгән францияле ханым Кәнизә Мурат үзе дә килеп чыкты кебек Казанга. Аны киң җәмәгатьчелек һәм хәтта президентыбыз үзе республикабызның олы кунагы буларак кабул итте. Радио, телевидение, газеталар шаулап торды: “Кәнизә Мурат Солтангалиев турында роман яза”, “Француз язучысы Солтангалиев турында роман тәмамлаган” дип язмаган газета-журнал калмады Татарстанда. Язучы белән очрашулар да оештырылды кебек, әмма мине анда чакырмадылар. Солтангалиев мирасын беренче булып өйрәнгән татар язучысы – каләмдәше буларак чакырмасалар, Татарстанның язучылар берлеге рәисе буларак кына да чакыра алалар иде бит. Юк...

Минем хәлне, юк вакытымны бар итеп, төн йокыларымны калдырып роман тәмамларга җыенган татар язучысы хәлен, белмим, кем аңлый алыр... Кул селтәп, бу эшемне ташларга киңәш итүче “дуслар” да табылды. “Француз язучысыннан соң, сиңа – татар романчысына маташмасаң да ярый инде”,- дип маңгайга төбәп атучылар булды.

Менә шул чакта мин, Кәнизә Муратның чыгышы төрекләрдән булуын белеп, танышлыгыбыз ул чакта әле бик чамалы гына булса да, уңайсызланып кына Туран Язганга шалтыратырга булдым.

- Романны тәмамлап булмас кебек, -дидем. – Ышандыра алмыйм.

- Ни булды? Нинди тузга язмаган сүз ул тагы. Бу синең бик зур хатаң булачак, - дип, кистереп җавап кайтарды ул.

Мин аңлатырга булдым. Ул көлеп җибәрде.

- Солтангалиев хакында “роман язучылар” бик күп булды. Безнең Төркиядә дә байтак андыйлар. Әмма романнарын гына күргән, укыган булмады...

- Ә Кәнизә Муратның әлеге әсәрне язуы хакында мин, телевидение аша, аның үз авызыннан ишеттем. Ышанырга туры килә...

- Син тыңлама берәүне дә. Үз хезмәтеңне тәмамла, - диде Туран Язган.

Профессор чынлап та хаклы булып чыкты. Ул көннәрдән соң инде чирек гасыр чамасы вакыт узып бара, ә француз телендә, имеш, язылып яткан, Татарстанга вәгъдә ителгән, рәсми Татарстан игълан иткән роман әле дә күренми. Һәм ул күренергә дә охшамаган. Аның каравы, күпмедер вакытлар узгач, мин “Сират күпере”нең төрекчә басмасын Кәнизә Муратка автографым белән бүләк иттем. Ул аны рәхмәтләр әйтеп алды...

Менә шундый серле һәм бер үк вакытта гыйбрәтле дә маҗарага юлыктым мин. Хәер, беренчесе һәм соңгысы түгел, тормыш юлымда андый хәлләр белән бик еш очрашырга туры килде.

Күп тә узмады Төркиядән тагы чакыру алдым. Монысы президент Сөләйман Демирилдән иде. Башларым әйләнеп китте дисәм дә, артык булмас. Мин – Төркиядә киң танылу тапкан “Сират күпере” романы өчен, илнең “Гыйлем, әдәбият, сәнгатъ өлкәсендә өстен хезмәт ” халыкара бүләгенә лаек табылганмын.

Әнкарада Бүләкне тантаналы төстә узган мәҗлестә илнең башкаласы президент Сөләйман Демирил үзе тапшырды. Ул чыгыш ясаганда кул астымда башка кәгазь булмаганмы, чакыру хатын дүрткә бөкләп аның аркасына Сөләйман Демирилнең кайбер фикерләрен теркәп куйганмын:

“Әдәбияты булган халык кына милләт булып формалаша... Язучы һәм шагыйрьләр милләтнең горурлыгы... Милләткә хезмәт иткән кешеләрне вакытында күрү һәм бәяләү дәүләтнең изге бурычы... Үзенең икеләнү һәм куркуларын җиңмәгән автор чын әдәби әсәр тудыра алмый торгандыр... Иҗат кешесенең ялгышу һәм хаталанулардан куркуы аның үз-үзеннән качуына китерү ихтимал... Үзең хөр булмый торып, халыкны хөрлеккә чакырып булмый торгандыр...”

Бу бүләкне минем белән бергә Лондонда яшәүче дөньякүләм танылган шагыйрь Осман Туркайга да тапшырдылар. Бүләкне “бу – төрки халыкларның нобеле” дип бәяләде ул, үзенең чыгышында. Язмышында күп сынаулар кичергән аксакал шагыйрь Осман Туркай белән янәшә басып торганда мине чын горурлык хисе биләп алды, моны һич онытасым юк.

Төркия президенты каршыма килеп баскач та иң элек текәлеп күземә карады. Мин, уңайсызланып, башым түбән игәнмен.

- Романыгызны укып чыктым. Башыгызны горур тота аласыз, сез бик зур хезмәт куйгансыз. Ихластан тәбрик итәм үзегезне, - диде ул, кулымны кысып. – Иҗат уңышлары һәм зур киләчәк телим...

Язучы өчен шуннан да кадерле сүзләр, шуңардан да югары бәя булырга мөмкинме, ике иңемдә канатлар үсеп чыккандай хис иттем мин шулчак. Шыгырым тулы зур зал аягүрә торып кул чапты. Кино һәм фотокамералар ялт та йолт – безгә текәлгән, микрофоннар безгә юнәлгән...

Алдагы рәтләрнең берсендә балкып, ихлас куанып утырган Туран Язганга күзем төште шул мизгелдә. Бу бүләкне, әйтерсең, миңа түгел, әле яңа гына аның үзенә тапшырганнар. Туран әфәнде миннән дә бигрәк шатлана иде булса кирәк. Күз читенә бәреп чыккан ихлас шатлык һәм куану тамчыларын сөртеп куйды ул шулчак... Бары әти-әни генә үз баласының уңышы өчен шулай куана ала торгандыр.

Ә мин исә, үзем елмаям да кебек, ә бугазыма кайнар төер килеп тыгылган...

***

Кастамону лицеен Туран бик яхшы билгеләргә генә тәмамлады. Һәм, билгеле инде, Стамбулга әйләнеп кайтты. Абыйларының тырышлыгы нәтиҗәсез калмаган, инде аларның тору урыннары үзләренеке. Өлкән абыйсы башлы-күзле булып куйган, гаилә корып җибәргән. Әти-әниләре дә шул арада гына Стамбулга күчеп килергә мәҗбүр була.

Эш шунда ки, Эгирдирда ул елны җәй башы бик коры килә. Шул сәбәпле шәһәр үзәгендә бик зур янгын чыга һәм аларның туып-үскән ике катлы өйләре дә янып көлгә әйләнә. Өйне, каралты-кураны яңадан торгызырлар иде дә, әтиләре Хашим агай нык кына хасталанган, урын өстендә ята. Аңарга даими рәвештә медицина ярдәме кирәк. Уллары кайгыртмый, кем кайгыртсын инде аларны, әти-әниләрен алар Стамбулга үзләре янына китерделәр.

Туранның бар уе, омтылышы укуда, университет белеме алып, ниһаять, ватанына файдалы кеше булып җитешү. Документларын үзе күптән хыялланган Стамбул техник университетына тапшырды. Ул анда һичшиксез керәчәк, белеме бар, үз-үзенә ышаныч чиксез-чамасыз. Шул мәртәбәле уку йортын тәмамлап югары квалификацияле инженер булу аның уенда. Төркиянең матур киләчәген югары технология һәм алга киткән икътисадтан башка күз алдына да китерә алмый иде ул. Нигә әле Америка һәм Европа илләреннән кайтыш булырга тиеш аның ватаны, нигә әле Төркия үзе дөнья лидеры булмаска тиеш бу өлкәдә... Төн йокыларын онытып шул хакта уйлана, Ана ватанының матур киләчәге турында хыяллана иде ул.

Ниһаять, керү имтиханнарын бирер көн килеп җитте. Иртәгәсен беренче имтихан. Ул аны һичшиксез яхшы билгесенә тапшырачак. Тик менә әтисенең генә хәле начарланып китте. Врачлар пыш-пыш кына абыйлары белән серләшә, терелеп аякка басуын вәгъдә итмиләр. Соңгы килүләрендә исә, “нигә чакырдыгыз, без чарасыз” дигән сыман тиз генә китеп тә бардылар.

- Ризыгы беткәндер... Ризыгы...- дигән сүзләр ишетелеп-ишетелеп кала. Абыйлары элеккечә дөнья куа, һәркайсының кичектергесез үз эше бар. Ә әнисе елый да елый. Инде ничәнче көн әтисенең бер кабым ризык капканы юк, чәй кашыгы белән авызына китергән суны да йота алмый газаплана.

Әтисенең кулын тотып төн буе аның баш очында утырып чыкты Туран.

- Иртәгә имтиханга барасың бар, бераз булса да черем итеп ал, улым, - дип әйтеп карады әнисе.

- Күзгә йокы керерлекме соң, әни, - дип җавап кайтарды ул.

Әтисе дә, әнә ничек кысып тоткан аның кулын, төпчек улын һич кенә дә җибәрәсе килми үзеннән. Хәле юк, зур авырлык белән сулыш ала. Әмма, тоныклана барган күзен ачкан саен:

- Туран,- диеп, аның исемен дәшә.

- Әйе, әти, бу – мин, синең улың – Туран.

- Мин бит сиңа Туран диеп исем куштым, - диде ул бераздан, ярым пышылдаган тавыш белән.

- Беләм әти, барысы өчен дә рәхмәт сиңа.

- Мин сиңа ышанам, улым. Бар өметем синдә – Тура-а-ан...

Бу әтисенең соңгы тапкыр күз ачуы булган икән. Хашим агайның соңгы сүзләре... Җомга көн иртәнге сигез сәгать утыз минутларда әтиләре, шул рәвешле, төпчек улының кулын кысып тоткан көе фани дөнья белән хушлашты. Оҗмах тарафына китеп барды...

Әнисе хушын югалтып аның җилкәсенә сарылды. Абыйлары арлы-бирле йөгерешергә кереште. Тавык та чүпләп бетерә алмаслык күпме мәшәкать... Барысын да ашыгыч рәвештә хәл итәргә, башкарып чыгарга кирәк. Җомга иртәсендә җан биргәнне безнең төрекләрдә шул ук көнне җир куенына да иңдерү хәерле – бу ата-бабадан килгән гадәт.

- Синең имтихан көнең...

- Соңара күрмә, имтиханың... - дип, әледән-әле искәртеп тордылар Туранга.

Үзе дә яхшы белә, керү имтиханнарын күчермиләр. Ләкин, ничек итеп, шундый көнне әнисен һәм агайларын калдырып ул университетка китеп бара алсын... Ничек итеп ул әтисен соңгы юлга озатмый калсын...

Имтиханга бара алмады. Димәк, техник университетка керү хыялын да, шул рәвешле, иң киме бер елга кичектереп торырга мәҗбүр булды.

Ул елларда Төркиядә югары уку йортларына, хәзергечә конкурс белән алмыйлар, керү имтиханнары бирү мәҗбүри була. Кагыйдә буларак, ул имтиханнар бер үк көнне, бер үк сәгатьләргә билгеләнгән. Бернинди кичектерү-фәлән юк.

Туранга инде эш эзләргә генә кулды, абыйлары җилкәсендә тора алмый бит. Башы эшли, җегәре ташып тора, сәламәтлеге һәм белеме бар, бер дә офтанасы юк. Ул болай да инде бөтен нәселләрендә иң белемле кеше санала – лицей тәмамлаган егет бит ул. Абыйларына да әнә исәп-хисап эшләрендә ярдәм итә, киңәш итә.

Эш эзләү озакка сузылмады, бер зур ширкәткә баш бухгалтер ярдәмчесе булып эшкә урнашты ул. Ширкәтнең эшләре гөрләп бара, урнашкан урыны да Стамбулның үзәгендә диярлек. Өстенә йөкләтелгән эш тә бик гади генә, килгән-киткән малларның исәп-хисабын алып, документларны тәртиптә тоту йөкләтелде аңарга. Җиң сызганып эшли башлады.

Эшең булу да яхшы бит. Бергә хезмәт иткән төрледән-төрле кешеләр белән берөзлексез аралашасың, яңа танышлар, яңа дуслар табасың. Һәр кеше үзе бер дөнья, һәр көн яңалыклар алып килә. Үзе кебек үк ватанына җаны-тәне белән бирелгән, Төркиянең зур киләчәге өчен җанын да кызганмаган кешеләр белән эшләү һәм аралашып яшәүгә ни җиткән... Хезмәт хакы да ярап торырлык. Үз вазыйфаларын вакытында үти барса, берничә айдан арттыра төшергә дә вәгъдә иттеләр.

Көннәрдән бер көн гел уйламаган, көтмәгәндә үзе белән эшли торган Мәхмүт атлы егет яңалык җиткерде аңарга:

- Стамбул университетының икътисад факультетына өстәмә рәвештә студентлар кабул итәчәкләр икән.

- Бик яхшы, - дип җавап кайтарды аңарга Туран, бер дә исе китми генә. – Бу хакта нигә миңа сөйләргә булдың әле?..

- Бу бит синең өчен ходай биргән форсат, шулай түгелмени...

- Миңа эшем ошый. Ә киләсе елга үзем хыялланган Техник университетка керәчәкмен.

- Уйлап кара, Туран, бу бит Стамбул университеты. Илнең иң мәртәбәле уку йорты, дигән сүз. Нәкъ синең өчен...

- Мин икътисадчы булырга җыенмыйм. Яхшы булгач, нигә үзең кермисең соң?- дияргә мәҗбүр булды ул.

- Бик керер идем дә, югары лицейда уку тәтемәде шул миңа. Яшьтән эшли башларга туры килде. Мин әниемнең бердәнбер малае, синеке кебек агайларым булсамы...- дип, офтанып куйды Мәхмүт.

- Рәхмәт, Мәхмүт, мин болай гына, - дип, танышының аркасына кулын салды Туран. Аны кимсетү, рәнҗетү юк иде аның уенда.

- Сиңа укырга кирәк, дип кенә әйтүем иде, Туран. Син бит, туганым, күреп торам, зур эшләр, олы дөнья өчен яратылган егет. Башың хисаплау машинасыннан да болайрак эшли, әллә ниткән зур саннар белән эш иткәндә дә ике уйлап тормыйсың. Икътисад факультеты нәкъ синең өчен, вакытыңны юкка сарыф итмә, уйлан...

- Уку кирәк эш, әлбәттә. Әмма, үземне хезмәттә дә сынап карыйсым килә. Гел агайларым җилкәсендә яшәп булмый, - диде ул үҗәтләнеп.

Шул рәвешле, алар бер-берен аңладылар да кебек. Һәм бу хакта сүз шуның белән тәмам булды. Тәмам булды-булуын, әмма хакыйкатьтә, алай булып чыкмаган икән. Көннәрнең берендә аңарга Стамбул университетыннан имтиханнарга чакыру килеп төшмәсенме. Югыйсә, үзенең һич кайда, һич кемгә гариза язганы булмады. Кем эше булыр бу?..

- Бу синең эшме, Мәхмүт, - дип, хезмәттәшенә мөрәҗәгать итте, әлбәттә.

- Мин университетның кайда икәнлеген дә белмим. Синең рөхсәттән башка нигә мөрәҗәгать итим, - булды аның җавабы.

- Синең белән генә сөйләштек без бу хакта.

- Мин язмадым, Туран. Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк, егет сүзе,- дип, кистереп куйды Мәхмүт. – Әмма, чакыру килгән икән, имтиханга барырга киңәш итәм.

Университеттан килгән кәгазьне абыйлары да күргән булып чыкты. Әллә, бу алар оештырган эш булдымы... Абыйлары һәммәсе бер сүздә – бу форсаттан файдаланырга киңәш итәләр. Карышып карады каравын, әмма абыйлары әниләрен дә үз максатларында файдаландылар.

- Улым, агайларың дөрес киңәш бирә, барып кара имтиханга, - диде ул, гадәтенчә, йомшак һәм ягымлы итеп. – Синең укуга керү хәбәрең барып җитсә, әтиең дә тынычлап йоклар иде...

- Анысы шулай, әтинең мине бик тә укытасы килә иде, - дип, икеләнә калды ул. - Әмма мин эшемне дә бик ошатам, андагы кешеләрне. Дусларым да бар... Шулай тиз генә ташлап китү яхшы булмас бит, әнием...

- Барып кара улым, ходай ни кушса – шул булыр, - булды ана киңәше.

Махсус әзерләнмәсә дә, әнисе киңәшен тотып, ул имтиханнарга керде һәм иң югары билгегә тапшырып, үзе дә уйламаган җирдән Стамбул университетының икътисад факультеты студенты булып куйды. Әмма, ни хикмәт, шул чакта үзе өчен гариза язып университетның кабул итү комиссиясына мөрәҗәгать иткән кешенең кем булуын белми калды ул.

Стамбул университетының икътисад факультетын тәмамлап, соңра шунда докторлыкны яклап, профессор дәрәҗәсенә күтәрелеп озак еллар эшләвенә дә карамастан, бу кешене ул барыбер ачыклый алмады. Менә шул...

***

Туран әфәнде Стамбул белән Казан һәм Төркия белән Россия арасын якынайткан төрек зыялыларының беренчесе булды. Ай саен ук булмаса да, елына әллә ничә мәртәбәләр килеп чыга иде ул Казанга. Чаллыда, Чабаксарда һәм Казанда эшләп килүче татар-төрек лицейларының агымдагы проблемаларын кайгырту һәм хәл итү тулысы белән аның җилкәсендә иде. Техника табу һәм китерү, укытучылар юллау, аларның торак һәм матди масрафларын үтәү, бездәге чиновникларның күңелен күрү – боларның һәммәсенә дә үз вакытында өлгерергә кирәк. Шулар өстенә Стамбулга да агылып тора кунаклар, бер Казаннан гына түгел, дистәләгән илдән һәм шәһәрләрдән группа-группа булып балалар килә, аларга ияреп ата-аналары, мәгариф хезмәткәрләре, төрек телен өйрәнергә теләүчеләр, Төркиядә югары уку йортларына керергә теләүчеләр һәм, әлбәттә инде, кунакка йөрергә яратучы түрәләр. Һәммәсен каршы алырга һәм озатырга кирәк, тору урыннарын кайгыртырга, ашатырга-эчертергә, кунак итәргә... Барысына да өлгерергә кирәк. Кыскасы, тавык та чүпләп бетермәслек мәшәкатьләр.

Анысы бер булса, бу эшләрнең барысы өчен дә түләргә кирәк, акча табарга кирәк бит әле тагы. Белүемчә, Төркия дәүләте Туран Язган җитәкләгән Төрки дөньяны өйрәнү вакыфына һичкайчан һәм һич бер уңай белән бер тиен дә акча бирмәде. Үз гаиләсен, үсеп килгән өч улын кайгыртасы урында, ул көн-төн Төркиягә агылып торган шушы кунакларның күңелен күрү белән мәшгуль иде. Күпме яшәп, күпме илләр гизеп, фидакарь затлы күпме кешеләр белән аралашып та аның кебек башка берәүне үз гомеремдә минем очратканым булмады.

Туран әфәнде каян таба, барын да очын очка ялгап ничек хәл итәргә өлгерә, бу хакта уйланучы булдымы икән!.. Мин үзем дә, профессор безне ятим калдырып, җәннәткә кичкәчтен генә уйлана башладым бу хакта. Аның тугрылыклы ярдәмчесе һәм бар эшеннән хәбәрдар булган Сәгадәт ханым Елдырымнан да сорарга җөрьәт иттем.

- Хуҗамның дуслары, аны ихлас хөрмәт иткән эш адәмнәре, милли айдыннарыбыз ярдәмгә килә торган иде, - дип башлады ул җавабын. – Үз кесәсендә һичбер вакыт акча тормас иде. Университеттан алган хезмәт хакына сабыйлар өчен китап бастыра, аларга истәлекле бүләкләр юллый торган иде. Үз улларының укуына түләү өчен кредитка кергән чаклары да аз булмады...

- Тукта, Сәгадәт ханым, аңладым, - дип, туктатырга ашыктым мин аны. Ул сөйләгәннәрдән миңа уңайсыз булып китте. Үзем йөрү генә түгел, мин дә күпме мәртәбәләр язучылар юлладым, язучылар алып килдем бит аңарга. Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов, Ренат Харис, Тәлгат Галиуллин, Зөфәр Фәтхетдинов, Фуат Галимуллин, Башкортостан язучылар берлеге рәисе Денис Бүләковларны Туран әфәнде илнең иң дәрәҗәле кунаклары санап кабул итте һәм хөрмәт күрсәтте. Рәссамнар, театрлар, үзешчән артистлар өзелмәде. Балалар, яшүсмерләр... “Милләт...милләт!” диеп кычкыручылар... Һәм бер Татарстаннан гына түгел, ике дистә чамасы төрки телле республикалардан да шулар ук. Искә алсаң, башка сыймый болар, күз алдына китерергә куркыныч бит хәтта.

1994 нче елның җәй башлары иде кебек. Стамбулдан Туран әфәнде шалтыратты.

- Июнь урталарында зур бер төркем булып Казанга килергә җыенабыз, - диде ул. – Арада бик дәрәҗәле кунаклар да булачак, милләт вәкилләре, Төркиянең күренекле мәдәният әһелләре, журналистлар һәм эш адәмнәре... Кырык – кырыкбиш кеше чамасы булырбыз.

- Бик яхшы булыр, килегез, рәхим итегез, - дидем мин. – Казан кунакларга һәрвакыт шат. Каршы алырбыз.

- Казанга гына түгел, Чабаксарга һәм, мөмкин булса, Сибирия тарафларына да барып чыгарга ниятебез юк түгел, - диде ул, сүзен йомгаклап.

- Сибирия, дидегез кебек. Ялгыш ишетмәдемме?- дип, кайтарып сорадым мин аңардан.

- Юк, ялгыш ишетмәдең... Сибирия тарафлары, дидем.

- Туктагыз, Туран әфәнде, сез әле узган елны гына сәяхәт кылдыгыз түгелме ул тарафларга?..

- Әйе, син Мәскәүдә үзегезнең парламентны саклаган көннәрдә без Сибирия буйлап сәяхәттә идек.

- Кызганыч, сезнең белән була алмадым. Шулай килеп чыкты, - дидем.

- Дөнья булгач, була инде, - дип куйды ул. – Иң мөһиме, баш исән булсын.

- Рәхмәт.

- Без узган ел Стамбулдан махсус рус самолеты белән очтык. 134 кеше идек. Казанда, Уфада, Алтай, Тува, Хакасия һәм Якут-Саха төрекләре янында кунак булдык. Ул сәяхәтне әле дә сагынып сөйләүчеләр бар...Син Ягмур Түнәлене беләсең булса кирәк?..

- Ничек белмим, ул минем күптәнге һәм якын дустым.

- Менә шул сәяхәт турында Ягмур күп серияле документаль фильм төшерде. Төркиядә генә түгел, ярты Җир шарына күрсәттеләр аны. Боерган булса, быел да булачак операторыбыз.

- Иншалла, быел бергә булырбыз шәт, - дидем. – Депутатлык бетте. Мин хәзер суверенлы Татарстанның ирекле язучысы, үземә-үзем хуҗа, кая телим - шунда чыгып китә алам.

- Шуңа күрә дә бит сиңа шалтыратам, - диде ул.

- Хуш, бик яхшы булыр, - дидем янә бер кабат.

- Рәсми оешмаларга хәбәр салдыгызмы? – дип сорарга җөрьәт иттем шулай да. – Андый зур кунакларны дәүләт исеменнән кабул итү кирәктер бит...

- Син үзең милләт вәкиле буласың түгелме соң, тагы ни җитми...

- Кызганычка каршы, мин инде депутат түгел, - дияргә мәҗбүр булдым тагы бер кабат. Бу хакта Туран әфәнде үзе дә бик яхшы белә иде. Даими рәвештә очрашып, хәбәрләшеп торабыз ич.

- Милләт вәкиле булып бер сайланган кеше, гомергә шул дәрәҗәсен югалтмый. Президентлар, министрлар китә, ә милләт вәкиле исеме кала, - диде ул.

- Бу – сездә шулай, Туран әфәнде. Ә бездә – киресенчә, заманың кичтеме – сине эт типкесендә йөртә башларга мөмкиннәр.

- Ә безнең каршыда син ул статусны югалтмадың, Ринат бәй... Каршы алырсың шәт.

- Каршы алырбыз. Әлбәттә, каршы алырбыз, Туран әфәнде, - дидем.

Әйтүен әйттем, әмма, колагым дөрес ишеткән булса, дүрт дистә кеше, диделәр кебек. Сүзем үтәрдәй таныш-белеш һәм дус-иш байтак булса да, мөмкинлекләрем алай ук зур түгел иде. Россия парламентын утка тотып таратканнан соң, яшерен-батырын түгел, күзгә бәреп әйтмәсәләр дә, Татарстан җитәкчеләренең мөнәсәбәте шактый ук суына төште. Югыйсә әле кайчан гына көн аралаш дип әйтерлек үзара хәл белешеп, аңлашып һәм ярдәмләшеп яши идек кебек...

Телефонны куйгачтын да уйга калдым: Төркиядән киләчәк бу мәртәбәле кунакларны ничек каршы алырга, ничек итеп аларга ихтирам һәм хөрмәт күрсәтергә мөмкин?.. Күбесенең Татарстанга гына түгел, Россияга да беренче мәртәбә килүләре булыр. Без – татарлар үзебезне кунакчыл халык дип күкрәк төеп мактанырга яратабыз, кунакчыллыгыбызны күрсәтә алырбызмы?..

Бәхеткә каршы, Туран Язган, гадәттәгечә, барын да диярлек алдан ук үзе кайгырткан булып чыкты. Кунакханәләр аертылган, автобусларга түләнгән, программа, нигездә, алдан ук төзелгән. Бу эшләрне башкаруда Туран әфәндегә Татарстандагы кайбер эш адәмнәре белән уртак ширкәт корып эшли башлаган улы Күзхан ярдәм иткән булса кирәк.

Зыялыларыбыз һәм өлкән каләмдәшләрем – язучылар да якты йөз белән каршылады кунакларны. Шәһәр буенча сәяхәт иттерү дисеңме, төркем-төркем үз өйләренә чакыру дисеңме, вакыт һәм сый-хөрмәтләрен һич кызганмадылар.

Рәсми оешмаларга кат-кат мөрәҗәгать итеп карадым. Әмма алар бик теләгән тәкъдирдә дә, чарасыз иделәр, сүз берләшкәндәй, һич кенә дә кашынырга ашыкмадылар. Мәдәният һәм мәгариф министрларына үпкәләргә урын бар, әлбәттә. Моңа кадәр булсын, моңардан соң булсын, Стамбулга кунакка йөрергә бик тә яраттылар, берни булмагандай делегация арты делегация җибәреп тордылар. “Кунак ашы – кара каршы” дигән халык әйтеме онытылды. Бер уйласаң, шулай...

Ә чынлыкта башкачарак килеп чыга. Югарыдан, ягъни Казан кремленең иң түреннән “Юк!..” диелгән икән, нишләмәк кирәк, алар чарасыз. Кесә телефоныннан да тугрылыклы булган рәсми газета һәм телевидение редакцияләре дә дәшми калуны кулай күрделәр. “Язучылар берлеге рәисе чакырган икән, үзе ерып чыксын, әнә...”, диелгән аларга. Хур булсын, кеше көлкесенә калсын, дигән сүз инде бу...

Аның каравы, Төркия делегациясе эчендә аларның ике үзәк телевидение каналларыннан операторлар килгән. Соңрак дистәләгән газета-журналларда без кабул иткән кунаклар зур-зур сәяхәтнамәләр язып бастырды һәм хәтта китап чыгардылар. Россия төбәкләрен танытуда, халыкларыбызның аңлашу, якынаюы юлында бәяләп бетермәслек эш иде бит болар.

Нәрсә-нәрсә, әмма без дә көлкегә калмадык. Кунаклар хәтта бу рәсми битарафлыкны сизми дә калды кебек. Шул вакытта сәяхәттә булган төрек кардәшләрем белән очрашырга туры килгәндә, әле булса, алар сүз берләшкәндәй, ул көннәрне сагынып искә алалар. Казан урамнары, шәһәрнең борынгы мәчетләре һәм, әлбәттә инде, чал кремль, Сөембикә манарасы күңелләренә мәңге онытылмаслык булып кереп калган. Автобуслар белән Чаллыга һәм Чуашстанга сәяхәтнең һәр мизгеле матур бер хатирә буларак саклана. Чабаксарда төрек зыялыларын республиканың мәртәбәле кунаклары сыйфатында кабул иттеләр, шәһәр - дуслык, туганлык һәм үзара аңлашу мәйданына әверелгән иде. Депутатлар, министрлар, кинокамера һәм фотоаппарат күтәреп арлы-бирле йөгерешкән журналистлар, бу оештыру эшләренең башында торган университет ректоры Кураков бер минутка да аерылмады алардан.

Бу әле сәяхәтнең башы гына иде. Туран Язган болай да тыйнак, артык чәчрәп чыгарга, күзгә ташланырга яратмый торган кеше. Нигәдер, бу көннәрдә ул миңа гадәттәгедән дә бераз уйчанрак, хәтта, әйтер идем, моңсурак та кебек тоелды. Үзе белән өлкән яшьтәге кешеләр булгангамы, әллә бер-бер хасталыгы бар идеме, дип гоманладым мин моны.

Чабаксардан кире Казанга кайту юлында, форсат чыгудан файдаланып, шулай да мин аңардан сорарга булдым:

-Сез нигәдер, гомер булмаганны, уйчан күренәсез, Туран әфәнде. Бер-бер сәбәбе бармы, уртаклашсагыз иде?

- Барысы да яхшы, Ринат. Юлдашларым әлегә бик тә канәгать сәяхәттән. Татарстанны да, Чувашстанны да бик яраттылар.

- Ә нигә алай булгач, сез шулай уйчан?..

Ул күңелендәген ачып салырга мәҗбүр булды. Миңа сөйләми, кемгә сөйләсен инде ул аны.

- Безнең әле тагы өч көн вакытыбыз бар, - дип башлады ул тыйнак кына. – Уебызда Сибирия тарафларына, Төмәнгә дә барып кайту нияте бар иде. Әмма, бу тормышка ашмый кала. Атнага ике тапкыр оча торган самолетларда безгә җитәрлек урын юк, диделәр. Болай да бик кечкенә очаклар икән алар. Ул өч көнне ничек уздырырбыз, белмим...

Көлемсерәп куйдым үзалдыма. Көндәлек ыгы-зыгы һәм мәшәкатьләр белән йөри торгач, Төмән хакында сөйләшергә дә оныта язганбыз икән бит. Мин моның хәстәрен күреп, бик уңайлы гына хәл дә итеп куйган идем инде. Әле дә шул дуслар, милләт җанлы таныш-белешләр бар.

- Иртәгә өйлә ашыннан соң ук Төмәнгә очабыз, - дидем мин аңарга.

Ни сөйлисең дигәндәй, ышанырга-ышанмаска белми, капылт кына күземә текәлеп карап куйды ул.

- Ничек? Нинди самолетта...

- Ту-134тә. Иртәгә, 14 сәгать 30 минутта Казан һава аланыннан Төмәнгә юл тотачакбыз.

- Ул нинди очкыч тагы? Төмәнгә Як-40 оча диделәр. Ә билетлар... Син шаяртасыңмы, аңлатып сөйлә, - диде, сорау арты сорау яудырырга кереште ул. Гаҗәпләнүенең чиге-чамасы юк иде.

Аңлатып бирергә мәҗбүр булдым.

- Бу самолетны Мәскәүдән минем бер танышым алып кайта. Махсус сезнең өчен. Ул безне Төмәнгә алып бараячак һәм кире алып та кайтачак. Урыннар барыбызга да җитә. Рөхсәт итсәгез, үзебез белән берничә артист, җырчылар һәм музыкантлар да алачакбыз. Фото һәм кинога төшерүче дә булачак.

- Аңлатып сөйлә, зинһар, - дип, җиңелчә генә җиңемә кагылып алды Туран Язган. - Билетлар алынмаган. Самолетка түләнмәгән. Бу синең хыял гына түгелме?

- Хыял түгел, Туран абыем (ялгышмасам, мин беренче тапкыр аңарга үзебезчә “абый” диеп дәштем), барысы да хәл ителгән. Самолетта очу, кунакханәдә тукталу, автобуслар һәм ашау-эчү масрафларының барысын да сезне бик тә хөрмәт иткән Төмән егете Рифкат үз өстенә ала. Без аның кунаклары булачакбыз.

- Самолетның булуы бик яхшы, - дип, ниһаят, иркен сулыш алып куйды ул. – Әмма билетлар, кунакханә һәм башка масрафлар өчен без үзебез түләячәкбез. Кеше хисабына сәяхәт итү булмас.

- Ә менә бездә була, - дип куйганмын, эреләнә төшеп.

- Юк, минем юлдашларым моңа риза булмас. Төркиядә алай кабул ителмәгән, һәр кеше үзе өчен үзе түләргә тиеш.

- Сез кунак, хуҗа ни дисә – шулай булачак. Мин аның өчен җавап бирә алмыйм, - дидем, сүзне бәхәскә җибәрергә теләмичә.

Автобус төнге караңгылыкны ерып Казанга ыргылган көйгә, кинәт, урыныннан торып басты Туран Язган һәм юлдашларына шатлыклы хәбәрне җиткерде: “Игътибар... Бер минутка тынлык кардәшләрем. Барыбыз өчен дә мөһим бер яңалык билгеле булды, тыңлагыз: Иртәгә көндезге аштан соң ук махсус самолетта Төмәнгә очабыз...”

Үзләре әйтмешли, “Сибирия тарафлары”на барып чыгу теләкләре шул кадәрле дә көчле булган икән, бу хәбәрне дәррәү алкышлар белән каршыладылар. Шау-шу, куаныч уртаклашулар башланып китте. Берничә ир-ат “афәрин”дип тә тавыш биреп алды...

Казан һава аланында Ту-134 кунакларны көтеп тора иде инде. Ул яңарак кына Мәскәүдән килеп төшкән. Чабышка әзерләнгән аргамакны хәтерләтеп двигательләре эшләп тора, траплар куелган. Кунакларны мөлаем стюардесса һәм Рифкат үзе җылы сәламләп каршы алдылар.

Төркиядән килгән кунакларның төгәл санын мин шунда гына белдем – алар 47 кеше булган. Казаннан килеп кушылган әдәбият-сәнгатъ әһелләре белән бергә алты дистәгә җиттек. Кузгалып, тиешле биеклеккә менеп җиткәчтен дә өстәлләргә аш-су, төрле затлы эчемлекләр тезелде. Рифкат Мәскәүдән шактый зур әзерлек белән килеп төшкән булып чыкты. 90нчы еллар башында шәһәр үзәгендә урнашкан ресторанда да табып булмас иде ул кадәрле сый-хөрмәтне.Ул да түгел, Ганс Сәйфуллин баянын сыздырып уйнап җибәрде, Хәмдүнә Тимергалиеваның әле ут чагы, ул рәт араларыннан йөри-йөри күңелле итеп җырларга кереште. Берне җырлады, икенчене... Ниһаять...

Галигә барам әле,

Гали исемнәре матур, ятка калдырмас әле...

Гали, Гали... Гаптегали...

-дип, бии-бии җырлап җибәрмәсенме тагы. Самолет салонында әйтеп аңлатырга да мөмкин булмаган җанлану, уен-көлке кузгалды. Сүзләрен белер-белмәс көе, кушылып җырларга маташучылар да байтак булып чыкты. Алай гына булса бер хәл, чем кара мыеклы кырыкбиш- иллеләр чамасындагы бер ир-ат урыныннан сикереп торып, кулларын лачын канатлары сыман як-якка киң җәеп, Хәмдүнә артыннан ияреп рәт араларыннан биеп китмәсенме. Башкалар көлешә, такмакны хәтерләткән җыр тактына дәррәү кул чабарга керештеләр.

Хәмдүнә Тимергалиева “Гали...” дип җырласа, төрекләр берсен икенчесе уздырып: “Али... Али...” дип тавышлана. Бер мәлгә мин югалып калдым хәтта. Самолет ич, ә бездә очыш вакытында ул кадәр ук тавышлану, бию һәм җырлаулар кабул ителмәгән ич, һәрхәлдә, сигез-тугыз чакырым югарылыкта мин мондый тамашаны беренче тапкыр күрәм. Шөкер, очучылар бер ни әйтми, стюардесса да елмаеп кына кунакларны сыйлап йөри. Ә Рифкат бер почмакка утырган да, мыек астыннан елмаеп, тыныч кына кулындагы дисбе төймәләрен санау белән мәшгуль. Аны бар дип тә белүче юк әлегә. Утыз-утыз биш яшьлек тыйнак кына бу какча егетне Казаннан килеп кушылган җырчылар, сәнгатъ әһелләре тәмам оныттырырга да өлгергәннәр иде инде.

Туран әфәндегә күз салдым шул мәлне. Ул да җырны ошаткан күренә, башкаларга кушылып дөньясын онытып кул чаба. Бит урталары алсуланган, күзләре утлы күмер сыман яна, авызы колакта.

-Али... Али! Синнән дә бәхетле инсан юк бу очакта, - дип, тавыш та биреп алды кебек шулчак.

Менә нидән кызык тапканнар, менә нидә икән хикмәт – сикереп торып биергә керешкән ир-ат Али исемле булып чыккан ич. Стамбулның урман хуҗалыгы мөдире булып эшли икән.

Ә Али килештерепме килештерә, гомере буе сәхнәдә уйнаган артист диярсең, чал төшкән кара мыекларын, көязләнеп, борып-борып алган була җыр һәм бию тактына.

Ул арада Хәмдүнә шактый ук озынга сузылган җырын ( ул аны ике-өч тапкыр кабатлап та җырлаган иде булса кирәк) тәмамлап куйды:

“Юк, Галигә бармыйм...

Кире уйладым,

Торна Зарифка барам”.

Ишетмәсәң – ишет, менә сиңа мә! Әле генә шау-гөр килеп торган самолет салоны кинәт тынып калды. Алиның да кош канатлары сыман талпынган куллары салынып төште. Үзе елмая, үзе көлә, әмма ни дияргә белми, әйтер сүз таба алмый изаланды бер мәл.

-Һәй, Али, булмады синнән, - дип, кул селтәгән булды өлкән яшьләрдәге бер ханым. – Шундый кызны кулдан ычкындырдың...

- Бер ни эшләп булмый, ханымның ихтияры шундый, - дип, борынын салындырган атлы булды Али. Әмма шулай да, бар кыюлыгын җыеп, кояш сыман балкып елмаеп торган Хәмдүнә Тимергалиева янына килде ул.

- Рәхмәт сезгә, җырыгыз шундый матур, - диде ихлас күңеле булып. – Тик менә соңгы сүзләре генә, миңа бигүк ошап бетмәде.

- Ярар, ярар, борыныңны салындырма, тагы җырлармын,- диде Хәмдүнә, ихахайлап рәхәтләнеп көлүен дәвам итеп.

Менә шулай уен-көлке һәм җыр-бию белән Казан - Төмән арасы сизелми дә калды. Төмәндә безне Рифкатнең якташлары, дус-ишләре милли чәк-чәк һәм ипи-тоз белән каршы алды.

Трап янына ук килеп туктаган ике “Икарус” автобусына Россия һәм Төркия байраклары эленгән иде. Без шул автобусларга утырып Төмән урамнары буйлап сәяхәт кылдык иң элек. Аннан, вакытны күпкә сузмастан, Тобольск, ягъни Тубыл тарафына юл алдык. Самолет, безнең кире әйләнеп кайтуыбызны көтеп, һава аланында торып калды. Күрәсең, Тубылда безнең самолетны кабул итәрлек аэродром булмагандыр, дигән нәтиҗә ясадым мин үзалдыма. Якын ара түгел ич, автобусларда 250 чакырым чамасы юл үтәсебез бар икән әле тагы.

Аның каравы, нинди табигать, нинди урманнар аша икән без барасы юл. Төркиядән килгән кунаклар өчен моннан да сокландыргыч нинди манзара табып булыр иде тагы. Алар гына түгел, бу тарафларга минем дә беренче кабат юлым төште. Күзләремне автобус тәрәзәсеннән ала алмый сокланып, табигатьнең байлыгына хәйран калып баруым. Ара-тирә юл читендә авыллар күренеп кала. Иркенлек... Таралып утырганнар. Әгәр дә мәгәр очына ярым ай кунаклаган мәчет манаралары калкып тормаса, һич кенә дә татар авыллары димәссең үзләрен. Хәер, башларына ак яулык япкан апалар, түбәтәй киеп алган агайлар да күзгә чалына иде вакыт-вакыт.

- Күрегезче, нинди куе урман...

- Агачларның озынлыгын күрегез сез...

- Болар нинди агачлар соң, Али? – дип, шактый ук өлкән яшьтәге Шабан Караташ Стамбул урманнары хуҗасына сорау белән мөрәҗәгать итә. Шабан әфәнде Төркиянең милләт вәкиле, үз вакытында озак еллар дәвамына ТРТ – 1 нең (Төркиянең дәүләт телевидениесы һәм радио комитеты шулай атала) рәисе булып эшләгән.

- Болар, әфәндем, нарат агачы, - дип, тәрәзәдән күзен алмый гына җавап бирә Али. Самолеттагы шаянлык, уен-көлке онытылып торган чак. Бу кадәр дә төз һәм озын агачлардан торган иксез-чиксез урманнарны аның да беренче кат күрүе иде булса кирәк.

- Ә әнә теге, су читендәгеләре нәрсә?

- Чыршы яисә карагай булырга тиеш, әфәндем, милләт вәкиле.

Бераз сүзсез баргачтын, тагы сорау туды.

- Ә болары, болары тагы нинди агачлар? Тәмам күккә ашканнар ич... Чыршы да, нарат та түгел кебек болар, үзләре ылыслы...

- Мин үзем дә таный алмыйм боларын. Беренче тапкыр күрүем.

Али, үз чиратында, сораулы карашын миңа төбәде. Кама буе урманнарында үскән егет ич, ярдәм итим дисәм, гөнаһ шомлыгы, минем дә бу агачларны беренче күрүем икән. Нарат, дияр идем – түгел, чыршы да бу тикле озын һәм гайрәтле булмый торгандыр... Кыскасы шул, танымадым. Иң алгы рәттә утырып, ипле генә Туран Язган белән фикер алышып барган Рифкаткә мөрәҗәгать итүдән башка чара калмады.

- Бу, абый, безнең себер урманнарының патшасы – кедр була, - дип җавап кайтарды ул. Һәм шундук өстәп куйды. – Кунакларга сөйлә, абый, аның чикләвеген җыялар бездә. Хәтта маен сыгалар. Җир йөзендә аның чикләвегеннән дә кеше өчен файдалы чикләвек юк, дип яза безнең галимнәр.

Рифкатнең себер диалектындагы татарчасын, бераз рус сүзләре дә кыстыргалап сөйләгәч, янәшәмдә утырган кунаклар аңлап җиткермәде кебек. Шул сәбәпле, үзем белгәннәрне дә кыстырып, кабатларга мәҗбүр булдым.

- Кедр...Кедр,- дип, исендә калдырырга теләп кат-кат кабатлап барды Шабан әфәнде.

Кайсыларыдыр блокнотларына да язып бара иде юлда күргән-ишеткәннәрен.

- Ишетеп беләм, бу агач турында укыганым да бар иде. Әмма элек кабат күрүем, - дип, соклануында дәвам итте урманчы Али да. – Аңардан ясалган мебель Төркиядә иске заманнарда солтан сарайларында гына булган, аның маеннан ясалган экстратлар дәва буларак файдаланыла.

Шул рәвешле, юлның һәр ике тарафыннан безне берөзлексез озата барган мәхабәт урман, анда үскән агачларга сокланып барганда, без утырган автобус кинәт кенә бер-ике мәртәбә “төчкерде” дә туктап калды. Билгеле инде, артыбыздан калмый килгән икенче автобус та туктады.

- Нәрсә булды? Бер-бер каза юктыр ич, - дип, узара сораштырулар башланырга өлгермәде, Төмән егет Рифкат, кулындагы дисбесен кесәсенә шудырып, урыныннан сикереп торды.

- Привал...- диде, елмая төшеп.

Әмма бу сүзне кунаклар аңлап бетермәде. Казаннан килүче бер каләмдәшем, үз тәрҗемәсен тәкъдим итте:

- Ирләр юлның сул ягына, хатын-кызлар уң якка,- диде ул көлемсерәп.

Аңлашылды. Дәррәү көлешүләр шул хакта сөйли иде. Кемнәрдер урыныннан кузгалып, ачык ишек тарафына юнәлде, ә күпчелек кымшанырга ашыкмады әлегә.

Рифкатнең автобус йөртүче белән сөйләшүе колагыма чалынды шул чак. Алар рус телендә аңлашалар иде, ягъни кунаклар өчен таныш булмаган чит телдә.

- Нәрсә булды, Василий?

- Тизлек алыштыру коробкасында кебек.

- Яркәүгә кадәр барып җитеп буламы?

- Булмаска ошаган. Бу чит ил автобусларын җиңел генә төзәтә торган түгел. Аннан безгә рөхсәт тә юк аларда казынырга.

- Икенче автобус буксирга алса?..

- Бу катгый тыелган. Автобусларны буксирга алмыйлар. Шуңарга трос та юк бездә.

- Ни эшләргә була?

- Белмим... Техник ярдәм чакыртырга.

- Элемтә бармы?

- Юк.

Кәрәзле телефоннар бездә әле таралмаган иде кебек ул елларда. Эшләребез шактый ук хөрти булып чыга болайга киткәч. Әмма бу хакта кунакларга белгертми торудан да кулайрак әмәл булмагандыр. Рифкат миңа күз кысып куйды, мин аны аңладым.

Ул арада арттагы автобусның йөртүчесе дә килеп кушылды безнең шоферга. Алар бергәләп киңәш-табыш итә калдылар. Ә Рифкат, бер ни булмагандай ихлас елмаеп, кунакларны чыгарга чакырды.

- Привал сүзен, сезгә дөрес аңлатмадылар, туганнар. Бу бераз тамак ялгап, тамак чылатып алыйк, дигән сүз. Безнеңчә әйтсәк, “по сто грамм...” була...

- Сто грамм, сто грам... – дип, көлешергә кереште төрек ир-атлары. – Без бу сүзне яхшы үзләштердек...

“Сто грамм”ны кабатлый-кабатлый уен-көлке ясап шаярудан ары узмады кунаклар. Безнең “сөекле” рус аракысына исләре китмәде. Кем су эчте, кем сыра йотып куйды, шуның белән тәмам.

Без Туран әфәнде белән бер читкәрәк тайпылып фикер алышып торабыз.

- Автобус кырылдымы? – дип сорады ул, техниканы яхшы белгән кеше буларак.

- Шулайга ошаган...

- Ни эшләргә исәп? Без бит бик тырышсак та бер автобуска сыймыйбыз.

Мин җавап бирергә өлгермәдем, яныбызга Рифкат үзе килеп басты.

- Болай итәбез, абый, - диде ул, килә-килешкә, - мин, хатын-кызларны, өлкән яшьтәге агайларны утыртып, бер автобус белән хәзер юлны дәвам итәм. Ә сез монда көтеп торыгыз. Яркәүгә нибарысы 50-60 чакырым ара калды, автобус безне анда калдырып сезнең арттан килеп җитәр.

- Яркәү – ул нинди җир, анда кемең бар?

- Ярковоның хуҗасы минем якын дустым. Ул безне кунакка чакырды, көтеп тора. Син монда “старший” булып каласың, ә Туран абый безнең белән барыр...

Туран әфәнде татарчаны Рифкаттән болайрак белә, ул шундук аңарга җавабын да бирде:

- Сез барыгыз, Рифкат, ә мин юлдашларымны ташлап китә алмыйм.

Ике уйларга урын калдырмаслык итеп, фикерен кистереп сөйли, аңлата белә иде Туран Язган. Рифкат ничекләр генә кыстамасын, ул үзенекен итте, ватык автобус янындагылар белән калды. Гомумән, төрек ир-атларының берсе дә утырырга ашыкмады китәсе автобуска. Беренчедән, бу аларның ирләрчә дуслыгы булса, икенчедән мондагы урман, күккә ашкан агачлар, ягъни тайга бик тә хуш килгән иде аларның күңелләренә. Әмма, Туран Язган аларның кайсын кыстый-кыстый, кайсын үз куллары белән җитәкләп диярлек автобуска утыртырга мәҗбүр булды.

Ниһаять, киттеләр. Без егерме чамасы кеше кара урман уртасындагы ватык автобус янында торып калдык. Әмма җанлы кешеләрне, үзләре өчен бөтенләй яңа дөньяга килеп юлыккан ир-атларны бәйләп тотып булмый. Серле урман буйлап сузылган юл аларны алга дәшә иде, күрәсең. Тора-бара алар төркем-төркем булып тарала да башладылар, дус-ишләре китеп барган Тобол тарафына атладылар. Бераздан, күрәм, автобус янында без нибарысы өч кеше – Туран әфәнде, Шабан Караташ һәм мин торып калганбыз. Группада иң өлкән кешеләрдән булуына да карамастан, Шабан Караташ, Туран Язганның кыстауларына бирешмәде, утырмады автобуска, безнең белән калды.

- Болар бик ерак киттеләр,- дип, юл буйлап сузылган төркемнәргә ишарә ясады Туран Язган. – Таралып бетмәбезме, ни дисәң дә урман, очсыз-кырыйсыз тайга...

Килешүем белгертеп баш кактым. Аю-бүре кебек ерткычларның да килеп чыгу ихтималы бар бит әле. Бу хакта кунакларлар уйламый әлбәттә, әмма бергәрәк тупланып бару хәерлерәктер. Икенче яктан, без дә китсәк, шофер бер ялгызы кала. Аны калдырып китү шулай ук яхшы булмас...

- Кунакларыгыз таралышты, сез алардан калмагыз. Артларыннан бара торыгыз, - дип, хәлебезне аңлап, ул арада шофер үзе ярдәмгә килде.

- Ә син, монда бер ялгызың каласыңмы?

– Миңа ярдәм Төмәннән киләчәк. Минем өчен борчылмагыз, мин машина эчендә, - диде ул. – Барыгыз, бергәрәк булырга кирәк...

Без дә барыр юлыбыз уңаена атларга керештек. Әмма, биш-ун метр китәргә өлгермәдек, Туран Язган капылт кына кире борылып шофер янына китте.

Без тукталдык. Колак салам.

- Исемең ничек? – диде ул, шоферга кулын биреп. Әйе, төрекчә түгел, татарча дәште ул аңарга.

Тегесе аны аңлады, ни дисәң дә татарлар арасында яши бит.

- Василий.

- Ә мин Туран.

- Хорошо...

- Төркиядә булсаң, Стамбулга юлың төшсә, миңа хәбәр сал, ярыймы, кунагым булырсың, - диде дә, түш кесәсеннән чыгарып, рус егетенә үзенең визиткасын сузды.

- Хорошо... Спасибо!

- Бәхетле бул, син бик яхшы егет. Машинаның да яхшысы тиеш сиңа, - диде, туганнарча елмаеп һәм тагы бер кат аның кулын кысты. Бу юлы инде ул төрекчәгә күчкән иде.

- Хорошо, спасибо...- булды җавап.

Бер-ике адым киткәч тә борылып кулын болгады әле ул тагы:

-Сау бул! Күрешкәнгә кадәр, Василий... Мин сине Стамбулды көтәм, ярыймы...

- Хорошо... Спасибо...

Без тиз-тиз атлап, шактый ук ерагая барган юлдашларыбызның артыннан китеп бардык. Туран әфәнде әле тагы ике-өч мәртәбә ялгызы юл читендә басып калган шофер егеткә таба борылып, каерылып-каерылып карады. Автобусы читендә безнең арттан тораташ кебек басып карап калган Василий аңарга кабат-кабат кул болгады...

Алга китүчеләр ипле генә атлап баргангамы, без аларны тиз арада куып та җиттек. Шулай бергә тупланып үзебезне каршы алырга тиешле автобуска таба бара торырга булдык. Табигать искиткеч матур. Тайганың очы-кырые күренми. Көн кичкә авышып барса да, әйләнә-тирә әле яп-якты. Кояш та сүрәнләнә төште, әмма көн бик җылы. Пиджаклар барыбызның да кулга күчте.Тора-бара икенче бер проблема килеп чыкты тагы – озынборын борчый башлады. Төрекчә ул “северсенәк” була икән, белми идем. Стамбулда ул, гомумән, юк. Урман-су читләрендә очраса да, әллә нигә бер генә. Алар анда хәлсезләр һәм черки сыман кечкенә була. Ял урыннарында даими төстә агулап, юкка чыгарып торалар үзләрен. Без исә озынборынның ни икәнен яхшырак беләбез. Шулай да тайгада алар бөтенләй башка, бермә-бер нәселлерәк һәм күпкә зур һәм явызрак та булалар икән.

-Ах...

- Вах...

- Менә тагы берсен...

- Берәү түгел, унау...

- Болыт кебек ич болар...

Чалт та чолт үз битләренә, пеләшләнә башлаган баш түбәләренә суга-суга озынборын, ягъни “северсенәк”ләр белән сугыш кузгалып китте. Урман да онытылды, тайгага да күнектеләр, әмма баш очында, колак төпләрендә безелдәп очкан озынборыннар онытыла яисә оныттыра торган гына булмады.

Кулдагы пиджаклар кире җилкәгә салынды, башны кем кесәдәге кулъяулык белән, кем ике уч төбе белән капларга тырышты. Уен-көлке, шаярулы сүзләр моңа кадәр Хәмдүнә Тимергалиеваның “Галигә бару-бармавы” тирәсендә әйләнсә, инде сүзләрнең җитдие дә, уен-көлкелесе дә озынборыннар турында гына.

- Рус гаскәрләре җибәрде түгелме боларны?..

- Шулар эше, төрекләр йөрмәсен әле монда, - диделәр кебек.

- Кара инде, безне ашыйлар, ә Ринат бәй ике кулын селтәп атлый. Аңарга тимиләр...

- Тимәсләр дә, ул – Руссиянең милләт вәкиле ич.

- Ярар инде, бөтен гаепне русларга аудармагыз, - дидем мин. Бераздан өстәп куйдым. – Алар сезне бик тә сагынган, үз иткәнгә шулай яраттылар...

Туран Язган да күтәреп алды минем сүзне.

- Бу бит безнең ерак бабаларыбыз яшәгән туфрак. Ринат бәй дөрес сөйли, кайда булдыгыз моңа кадәр, ничә гасыр күрешкән юк, кайда йөрдегез сез, - дип әйтергә тели алар безгә... Гаебебез бар, сагынганнар, шуңа ашап туймый торганнардыр...

- Ашамагыз гына, калдырыгыз зинһар, моннан ары хәлегезне гел белеп кенә торырбыз, - дип, ачынып аваз бирде берәү. Һәм ул да түгел, “чалт” иттереп үзенең яңагына китереп сукты.

Дус-ишләре рәхәтләнеп көлештеләр.

- Кызган инде, кыйнама ул кадәр үзеңне.

- Башка берәү шулай яңакласа, полицай чакырыр идең бит...

Шаяралар шяруын, әмма озынборыннар белән сугышта җиңүче була алмадылар. Тора-бара, миннән күреп, юл читендәге яфраклы агачлардан чыбык сындырып алды барысы да һәм уңлы-суллы шуны болгарга керештеләр. Бераз җиңеләйгән сыман булды.

Юлдан ара-тирә узып торган машиналар, хәлебезне аңлап, туктап утыртмакчы да булдылар. Әмма, бер машинага без барыбыз да сыймыйбыз һәм кайда барасы, кайда тукталырга икәнлекне дә белмибез. Рәхмәт әйтеп, үзләрен җибәрә тордык.

Рифкат тә озак көттермәде, сәгать ярым чамасы ара уздымы-юкмы, каршыбызга килеп тә җитте.

Автобуска кереп утыргач та бөтен сүз һәм шаяру озынборын, ягъни северсенәкләр хакында гына булды. Кунаклар берөзлексез чәч төпләрен кашып барды, яңак һәм муеннарының кызарып шешеп чыкканлаган күреп ах та вах килештеләр.

- Ә мин аларны бар дип тә белмим. Алар безгә тими, - диде Рифкат, гаҗәпләнеп.

- Әйттем ич, гаскәри яисә КГБ эше дидем, - көлеп җибәрде, ниһаять, иркен сулыш ала башлаган урманчы Али.

- Ай, Али әфәнде, карар җирең калмаган, кызарып чыккансыз ич. Хәмдүнә ханым бармас инде үзеңә, - дип, шаяртып та куйды әле Рифкат.

- Хәмдүнә хакында уйлыйсы да юк, Төркиягә кайткач, хатыны өйгә кертерме-юкмы, белеп булмый, - дип, салпы якка салам кыстыргандай шаяртуга кушылды Туран Язган.

Барыбыз да көләбез. Бездән дә болайрак, күңеле булып, урманчы Али үзе көлә. Шулай уен-көлке белән башка юлдашларыбыз туктап калган Ярковога барып җиткәнлегебезне сизми дә калдык.

Ярковода хуҗалык җитәкчесе Баязитның өендә тукталган булып чыкты безнең юлдашлар. Себер наратыннан салынган зур һәм иркен авыл өенең түр бүлмәсендә зур самавыр кайнап утыра. Болын кебек сузылган өстәлдә каз-үрдәк ите, тутырылган тавык һәм өч-дүрт бәлеш. Таңга тикле кунак өзелмәсә дә сый-хөрмәт бетәрлек түгел. Беренче автобус белән киткән Казан егетләре инде себер кунакчыллыгыннан тирләп-пешеп чыккан...

Соңарып килүчеләр дә бераз тамак ялгап алгачтын юлыбызны дәвам иттек. Җиде-сигез җиңел машина һәм үзебезнең бердән-бер автобусыбызга төялдек. Җәйге көн озын, шулай да без Тубылга килеп җиткәндә кичке караңгылык төшеп өлгергән иде инде. Әле шул көннәрдә генә ачылган биш йолдызлы өр яңа “Ренесанс славянское” кунакханәсе тулаем безнең делегация карамагына бирелде. Дөресен әйтергә кирәк, ул заманда әле Казанда да андый отель юк иде. Озын сүзнең кыскасы шул, Рифкат һәм аның якташлары күңелләргә уелып калырлык кунакчыллык күрсәтте, йөзгә кызыллык китермәделәр.

Икенче көнне өйләгә кадәр шәһәр буйлап сәяхәттә булдык. Тубылда һәр урам, һәр йорт чал тарих хатирәләрен саклый икән. Уралдан Тын океанга кадәр сузылган Себер ханлыгының башкаласы Искер, ә тагы да элгәрерәк заманнарда татар шәһәре Кашлык гөрләп чәчәк аткан бит монда. Ул Себер яулап алынгач та Вяткадан Рус Америкасына кадәрле киңлекләрнең губерна үзәге саналган. Себернең соңгы ханнары Ураз-Мөхәммәд һәм Күчем соңгы сулышларына кадәр шушы җирне үз ватаннары санап көрәшкән. Гүзәллеге һәм батырлыгы белән легендаларга әверелгән Сүзге шушы туфракта туып, шушы чишмәләрнең суын эчеп үскән. Каторжаннар юлы узган моннан, ул юлдан кемнәр генә үтмәгән дә, кемнәр генә узмаган. Хатирәләр сакланса да, исемнәре калмаган, күптән онытылган инде. Рус әдәбияты классиклары Федор Достоевский белән Владимир Короленко да богауланган каторжан булып узган моннан. Экскурсия ясаучылар, нигездә, Россия тарихы белән бәйләп сөйләде бу якларны. Без, Казан һәм Мәскәү тарафларында үсеп тәрбияләнгән совет балалары, моңарга инде күптән күнеккән. Ә Төркиядән килгән туристларга исә бу гына аз, алар аның тагы да тирәнгәрәк киткән тарихы белән кызыксына. Ә җавап юк. Җавап бирәсе килмәгәннән түгел, ул дәверләрнең махсус өйрәнелмәвендә хикмәт, булган фактларның да онытылып әйләнештән төшеп кала баруында.

- Кашлык шәһәренең калдыклары сакланамы? – дип сорап куйды, әнә, Туран Язган.

- Андый шәһәр булганмы?..- дип, сорауга сорау белән җавап бирде белгеч.

Җавап булмаудан кәефе кырылып, сораулы карашын миңа текәде Туран әфәнде. Мин ни дия алам, үзем дә бу тарафларда беренче мәртәбә. Оятыма каршы, тарих белән күпме кызыксынып та, тарих-филология өлкәсендә университет аспирантурасын тәмамлап та ишеткәнем юк иде шул ул хакта.

- Ә алтын базары кайда булган?

- Күчем хан кайда күмелгән?

- Сүзгенең төрбәсе сакланамы? – дип, сорау арты сорау яудырырга кереште кунаклар.

Экскурсияне алып баручы тарих фәннәре кандидаты, үзе әйтүенчә, күп кенә монографияләр авторы миңа мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр иде. Миңа булмыйча, кемгә дәшсен, мин бит әле, үземә күрә генә түгел, тәрҗемәче сыйфатында йөргән булам.

- Бу нинди туристлар булды соң, гомер ишетелмәгән сораулар биреп аптыраталар...- диде ул.

- Алар безнең тарихны үзебезгә караганда яхшырак белә икән шул, - дип, җавап кайтарырга мәҗбүр булдым.

Тарихчы, сүзне озынга сузырга теләмичә, Тубыл кремле буйлап сәяхәт итеп йөргән кунакларны үзенә таба килергә чакырды:

- Карагыз, күрегез әле, нинди панорама ачыла менә моннан. Мәскәү һәм Казан кремльләре бер якта торсын. Кайда һәм кайсы шәһәрдә күргәнегез бар бу тикле матур күренешне?

- О-о-о, нинди манзара...

- Әкияти матурлык ич бу...- ди-ди сокланырга кереште кунаклар. Күрми каласыз ич, дигән сыман, игътибары каядыр читтә булганнарны ашыгып үзләре янына чакырдылар. Ул арада чалт та чолт фотокамералар эшли башлады. Аерым-аерым да, төркем-төркем җыелып та төште алар. Әкияти панорама берәүне дә битараф калдырмады.

- Бу безнең шәһәрнең генә түгел, Себернең дә горурлыгы саналган Иртыш елгасы була. Ә анда, әнә күрәсезме, бераз түбәндәрәк, Иртыш борылган урында, аңарга Тубыл елгасы килеп кушыла. Шәһәрне, шул рәвешле ике тарафтан урап уза Иртыш. Игътибар иткәнсездер, шәһәр, крепость буларак, елганың биек яры өстенә салынган...

Матур сөйли, үз шәһәре турында яратып сөйли иде ул бу очракта. Һич кенә дә тел-теш тидерерлек түгел. Төркиядән килгән затлы кунакларыбыз да сизмәде түгел моны.

- Шәһәрегез илнең туризм үзәге булырга лаек икән, мондагы тарих һәм культура хәрабәләрен торгызырга гына кирәк,- диде экскурсовод белән янәшә үк басып торган Туран Язган аның күңелен күреп.

- Килешәм,- диде ул. – Әмма финанслау бик аз, шуңарга реставрация эшләре бик акырын бара.

- Җир асты һәм туфракларыгыз бик бай. Урман-суларыгыз иксез-чиксез, иншалла, барысы да көйләнер,- дип тынычландырды ул аны.

Туран әфәнде русча белми, экскурсовод төрекчә. Шуңарга да карамастан, тәрҗемәчегә ихтыяҗ юк, бер-беренең ни сөйләгәнен алар аңлаша ук башлаганнар кебек иде.

- Ә сез беләсезме соң, әле Пётр-1 башкалада, ягъни Петербургта, театр ачарга хыялланып кына йөргән бер заманда безнең Тобольскида театр булган, - диде ул, безнең өчен тагы бер яңалык ачып.

- Чынлап та, Тубыл кайчандыр шаулап-гөрләп торган шәһәр булган, - дип, мин дә сүз кыстырган атлы булдым. Гәрчә театр хакында беренче кат ишетүем иде.

Кремль шулай да шактый ук җимерек һәм хуҗасыз йорт кебек ташландык хәлдә иде әле ул елларда. Кунаклар бу уңайдан үзара пышын-пышын гына сөйләшкәләп алсалар да, зурдан кубып сүз кузгатмады. Хәер, шәһәр үзе дә шактый таушалган һәм каралмаган кебек тәэсир калдырды. Кая карама, анда җимерек йортлар, башы кыйшалган чиркәү манаралары, юллары да чокыр-чакыр, асфальт дип әйтерлеге калмаган. Урамнар буш, машиналар гына түгел, кешеләр дә бик сирәк очрый иде урамнарда. Кунакларда менә шундыйрак тәэсир калдырды кебек очсыз-кырыйсыз Себернең борынгы башкаласы Тубыл. Заманча төзек һәм матур биналардан әлеге дә баягы шул үзебез тукталган биш йолдызлы “Ренесанс Славянское” отелен гына искә алырга мөмкин булгандыр. Анысы да, әйләнә-тирәсе бигүк төзек булмау сәбәпледер инде, “Ыштансыз күткә каеш-бау” дигән әйтемне хәтерләтә иде кебек.

Биш йолдызлы отель ресторанында көндезге ашны ашаганнан соң һәммәбезне автобусларга утыртып шәһәр читенә алып киттеләр. Анда яман да үкереп эшләп торган ике вертолёт көтә иде үзебезне.

- Кайда барабыз?

- Нигә вертолётлар кирәк булды? – дигән сорауларга, кунаклар түгел, мин дә җавап бирә алмый тордым бер тын.

Монда Рифкат хуҗа, планлаштыручы да, оештыручы да, идарә итүче дә ул үзе. Рифкат болай да күп сөйләшергә яратмый. Ә чит илдән килгән кунаклар янында исә, ул бөтенләй телсез калгандай тота иде үзен. Башкалар шау-шу килеп аралашканда да, бер читкәрәк китеп баса да, кулыннан һич кенә дә төшермәгән дисбесен тарта-тарта дәшми генә елмаеп күзәтеп тора.

Җитәкче буларак, Туран Язган сорамый булдыра алмады үзеннән. Чөнки барысы да аңардан сорый һәм аңардан кызыксына. Кемнәрнеңдер гомерләрендә вертолётны шулай якыннан беренче тапкыр күрүе булгандыр, бәлки. Кемнәрдер утыру түгел, бу иләмсез зур очкычлар янәшәсендә басып торырга да курыкканнардыр. Яшерен-батырын түгел, мин үзем дә вертолет янына килгәндә сагая төшәм.

- Син безне болар белән кая алып китәргә җыенасың тагы? – дигән сорау бирде Туран әфәнде.

- Авылга, - диде Рифкат, гадәттәгечә, мөлаем елмаеп.

Күрәм, җавап канәгатьләндермәде хөрмәтле кунагыбызны, төпченергә миңа калды.

- Ул нинди авыл тагы?

- Татар авылы, абый, - дип, елмаеп җавап кайтарды ул. - Себер татарларының

ничек яшәгәнлекләрен күрәсегез киләдер бит. Безнең халык шәһәрдә түгел, авылда, табигать кочагында яшәүне кулай күргән...

- Анысы шулай, - дидем килешеп. – Ә нигә, шул тикле шау-шу кузгатып, вертолетлар белән барырга булдык? Автобуслар гына ярамаганмы?

- Башкача булмый, абый, - дип дәвам итте ул тыныч һәм ипле генә. – Бу бит Себер, тайга. Ә без барасы татар авылы күлләр, сазлыклар белән уратып алынган. Автобус түгел, трактор белән дә кереп булмый.

- Аңлашылды, - дидем.

Туран әфәнде дә, җаваптан канәгать булуын белгертеп баш какты.

- Минем туып-үскән авылыма барабыз, Туран әфәнде, - дип, өстәп куйды Рифкат, бәхетле елмаеп.

Ветолетлар зур булса да, без барыбыз да сыймадык. Берсе яңадан әйләнеп, ике рейс ясарга тиеш булып чыкты. Ара әллә ни ерак түгел, турыдын 80 чакрымнар чамасы гына икән.

Югарыдан караганда Төмән якларының табигатенә сокланып туймаслык. Кая карама, очсыз-кырыйсыз яшел урман, ара-тирә гаҗәеп матур күлләр һәм болыннар яктырып-яктырып кала. Ниһаять, без утырган вертолет зур-зур күлләр янәшәсендә урнашкан бер авыл читенә килеп төште. Урам һәм тыкрыкларда бала-чагалар йөгерешә башлады. Төркем-төркем булып хатын-кызлар, ир-атлар күренде бераздан. Авылда булган бар кеше урамнарга сибелде һәм без төшеп кунаклаган мәйданга таба агылдылар. Авылга вертолет төшү вакыйга инде ул, кайда да шулай. Ә монда бер түгел, икәү бит әле алар. Һәм килүчеләре дә андый-мондый гына түгел – чит ил кешеләре, Төркиянең үзеннән, диләр әнә...

Башта сәер бер күренешкә тап булдык. Килгән кунакларны уртада калдырып авыл кешеләре безне төрле тарафтан урап алды. Әмма якын килергә, кул биреп исәнләшергә берәве дә ашыкмады. Кунаклар үзләренә якынлаша башласа, алар артка чигенә, ераклаша башласак, артыбыздан калмый ияреп баралар. Курку идеме бу, читләшүме, аңлатырга кыен. Кыргыйлык, дип әйтергәме...

Малайлар булып, хәтта алар, чит ил туристларын үзләренә якын җибәрмәде.

Ниһаять, вертолетлар тынып калды, инде сөйләшергә дә була.

- Исәнмесез кардәшләрем...- дип, саф татарча дәште үзләренә Туран Язган.

Җавап ишетелмәде. Ул колачларын киң җәеп якыная башлагач, каршыдагы бала-чага машинадан курыккан тавык-чебеш кебек як-якка сибелде. Шунда башкалар артыннан кабаланып йөгергән яланаяклы бер кыз бала абынып егылмасынмы. Күп булса, өч-дүрт яшь булгандыр үзенә...

- Кил, торгызам, кызым. Кулыңны бир, - дип, аны яшел чирәм өстеннән күтәреп кулына алды Туран әфәнде.

Кыз бала, чырыйлап елап җибәрер дип торганда, елмаеп куймасынмы шунда. Үзе борынын тарта берөзлексез, үзе елмая.

- Исемең ничек, кызым? – дип сорады Төркиядән килгән профессор.

- Кадерия...

- Ай-һай матур икән атың, - диде, Туран Язган һәм кызны аркасыннан сөя-сөя кулыннан төшереп аягына бастырды. Бер кулы сабый кулында, икенчесе белән кармалый-кармалый пинжәк кесәсеннән нидер эзләде. Ул да түгел, ай-йолдызлы алтын чылбыр тартып чыгарды кесәсеннән һәм аны кызның муенына такты.

Шул мизгелдә әлеге авыл кызыныың йөзендә шатлык нурлары ничек балкыганын күрсәгез иде сез. “Рәхмәт, абый!” дип әйтә алмады, билгеле. Уңайсызланды оялчан кыз, әмма Туран абыйсына тагы бер кат шомырт сыман кара күзләрен мөлдерәмә тутырып карады. Үз итеп, хөрмәт белән карады һәм ялт кына бер читтәрәк торган әнисе янына йөгереп барып аның итәгенә сарылды. Билгеле инде, үзенең шатлыгын уртаклашырга, муенындагы ай-йолдызны күрәтергә дә онытмады. Бер әнисенә карады ул, бер - муенындагы ай-йолдызлы алтын чылбырга.

Бер читтә дисбесен тарткалап торган Рифкат телгә килде шунда:

- Авылдашларым,- диде ул, үзенә бик тә килешеп торган Себер акценты белән. – Сез алай ук читләшмәгез инде. Сезне бер күрер өчен дип Төркиядән тикле килде бит кунаклар.

- Булмаганны, - диде өлкән яшьләрдәге бер ир-ат. – Шыттырасың булса кирәк, Рифкат...

- Син нәрсә, Апшан агай, шундый кунаклар янында шыттыралар диме... Монда, беләсең килсә, җиде-сигез профессор гына бар, депутатлар...

Апшан агайның да логикасы бар, үзенә күрә генә түгел.

- Төркиядән дисең..., профессор дисең инде... Ә каян килеп, татарча белә соң алар? Ишеттем ич, “кызым” диде, “исәнмесез...” диде.

Рифкат күп сөйләшергә яратмый, аның авызыннан сүз тартып алу җиңел түгел. Аңа Туран әфәнде үзе ярдәмгә килде.

- Кардәшем, - дип дәште ул, һәммәсеннән элек сүз башларга җөрьәт иткән агайга мөрәҗәгать итеп. Сәер яңгыраган исемен әйтсә, ялгышырмын дип уйлады булса кирәк. – Мин үземнең ата-бабам телендә сөйләшәм. Татар һәм төрек телләре бер үк тамырдан. Үзебезнең дә ерак бабаларыбыз бер үк булган. Шуның өчен дә “кардәшем” дип дәшәм сиңа. Мин сине аңлыйм, син мине аңларсың, әйдә сөйләшик бергә...

Үз итеп аның аркасына кагылып алды ул.

Себер тайгасында гомер иткән агай да, тешсез авызын киң җәеп, үз итеп елмаеп куйды шунда. Елмаюын елмайды, әмма үзенекен итәргә иде әле исәбендә.

- Төрек кайда да, татар кайда...- дип, башын чайкап куйды бераздан.

- Соң, абый, уйнап сөйләшмибез ич инде, күрмисезме, чәчләренә чал төшкән олы кешеләр, - дип, сүз кыстырып алдым шунда.

Апшан агайга шул җитә калды.

- Казанныкыла-а-ар, төрек түгел, болар Казаннан икән, бит, - дип кычкырып җибәрмәсенме. – Мине алдый алмассыз, мин казанныкылар белән фронтта дүрт ел бет ашаткан кеше...

- Әйе, Апшан агай, - дидем, - Мин Казан татары. Ә менә болар барысы да Төркиядән килгән кунаклар. Сезне бер күрер өчен килде алар. Һичкем шаярып сөйләшми сезнең белән. Менә бу әфәнде, - дидем, Туран Язганга ишарәләп, - Стамбул университеты профессоры. Тугандаш төрки халыкларның культурасын, телен, тарихын өйрәнү эшенә гомерен багышлаган кеше.

- Шулаймыни...- диде, ниһаять. Ышанды да кебек. – Шундый кешеләр дә буламыни. Мин бит төрекләрне бөтенләй бүтән, безгә бик тә чит-ят итеп күз алдына китерә идем... Төрекләр дисез инде. Рифкат тә шулай ди...

Уйга калып торды Апшан агай, әле тагы ике-өч мәртәбә башын чайкый-чайкый “Төрекләр дисез инде...”, дип кабатлады үзалдына.

Тора-бара группада булган хатын-кызлар ак яулыклы авыл апалары янынарак елышты, ирләр төркем-төркем булып берләште, кайберәүләр мактый-мактый төрек сигаретыннан авыз итте. Башта күбрәк бармаклар яисә тәрҗемәче ярдәме белән аралашсалар, санаулы гына минутлардан инде бер-берен үзара аңлый да башлаганнар иде кебек.

Авылның исеме – Сала булып чыкты. Тау итәгендә мул сулы күл җәйрәп ята. Аның исеме Кәеш күл. Шул күл читеннән буйдан буйга елан сыман сузылып киткән бер урамнан гыйбарәт икән авыл. Йөз егерме хуҗалык.

Ниһаят, бер читтә тыйнак кына басып торган әти-әнисе белән дә таныштырды Рифкат. Әтисе Исхак, әнисе Хәүрия атлы булып чыкты. Туран әфәнде, хәлләрен белешеп, нинди генә сорау бирмәсен, “Яхшы... яхшы, яхшы...” булды аларның җавабы. “Яхшы”дан башка сүз чыкмады авызларыннан. Алма агачыннан ерак төшми диләр, уллары да үзләре кебек ич, авызыннан сүз тартып алу җиңел түгел.

Рифкатнең дә бер ел чамасы инде кайтканы булмаган авылларына. Шуңа да карамастан, аларның күрешүе, үзара хәл-әхвәл белешүләре соң дәрәҗә тыйнак иде. Безнең өчен аңлашылмаган сәер бер тыйнаклык иде бу. Тыйнаклык себер татарларының канында, аларның яшәү рәвешендә иде, күрәсең. Зарлану, төчеләнеп күрешү, елашу, кочаклашу-үбешү турында уйлау кая инде ул...

- Исхак исеме бездә дә бар, - дип, сүз башларга итеп карады Туран әфәнде.

- Ә-ә-ә..., - булды җавап.

- Үзегез нәрсә белән көн күрәсез соң?

- Эшлибез.

- Нинди эшләр башкарасыз?

- Төрлесен.

- Исәнлек-саулыклар ничек?

- Ярарлык.

- Ничә бала үстердегез, исәннәр-саулармы үзләре?

- Өч.

Байтак озак фикер алышты алар. Туран әфәнденең кызыксынуы чиксез-чамасыз. Ул ихластан сораштыра. Исхак абзый да үз итеп, якын итеп сөйләшә иде кебек аның белән, ни дисәң дә улының кунаклары ич. Әмма, шунысы гаҗәп, сорауларны җавапсыз калдырмаса да, ник бер сорауга ике сүз белән җавап кайтарсын икән ул.

Ул да түгел, төркем-төркем булып авыл урамына килеп кергән кешеләр кибет каршындагы мәйданда тукталып калды. Аның ишеге өстенә зур хәрефләр белән “Магазин” дип язып куелган иде.

- Монда нәрсә язылган? – дип сорады, төрекләрдән берәү яныма килеп.

Аңлатып бирдем. Өч-дүрт ир-ат, зур кызыксыну белдереп, шундук анда кереп тә киттеләр. Ике-өч минут узмагандыр алар кире әйләнеп тә чыкты. Башкалар янына килеп, пышын-пышын гына үзара елмаешып, нәрсәдер сөйләшә башладылар. Күрәм, кибет магнит сыман тарта башлады кунакларны. Берәүләре көлешә-көлешә килеп чыга, икенчеләре кереп китә.

- Анда нинди кызык таптыгыз? – дип сорадым мин, әле генә чыгып килгән Алиның каршысына барып. Янәшәмдә булган Туран әфәнде дә текәде аңарга сораулы карашын.

- Барыгыз, бар, үзегез кереп карагыз...- булды җавабы.

Башкалар артыннан без дә кибеткә килеп кердек. Мин хәйран калдым. Кибетнең киштәләрендә рәт-рәт булып ике төрле аракы тезелгән. Өч литрлы зур пыяла банкаларда яшел памидор. Һәм тагы шырпы белән ниндидер папирос бар иде кебек. Башка һичбер нәрсә юк.

- Авылда тагы башка кибетләр бармы? – дип сорадым мин, алсуланып торган түгәрәк битле мөлаем сатучыдан.

- Безнең Сала зур түгел ич, бер магазин да җиткән, - дигән җавап ишеттем.

- Менә ничек...

Минем татар икәнлегемне аңлап алган ханым үзе сорап куйды шунда:

- Нинди кызык тапты алар? Нәрсәдән көлешәләр?

- Белмим, - дидем, кибет ишегеннән кергәчтен дә аңлап алган булсам да. – Кем белә, бәлки сезне ошатып елмаеша торганнардыр.

- Шулаймы, - дип, шул арада әллә сорап, әллә җөпләп тә куйды тагы үзе. Аңламый да калдым.

- Шулай, - дип баш кактым, чыраема елмаю чыгармаска тырышып.

- Алар чынлап та төрекләрме соң? – дип, сорады әле тагы.

- Әйе, төрекләр, Стамбулның үзеннән килделәр. Нигә, охшамаганнармы әллә?

- Күргәнем юк иде, - диде ул.

Хушлашып, урамга чыктык. Туран әфәнде дәшми-тынмый гына бер читтә көлешеп торган якташлары янына китеп барды.

- Күрдегезме, хуҗам? Андагы байлыкка хәйран калдыгызмы инде? – дигән сорау белән кашы алдылар аны.

Туран әфәнде җитди иде, гадәттәгедән дә җитди.

- Нәсәдән көләсез!- диде ул килә-килешкә. – Көлерлек ни күрдегез анда? Еларга кирәк!

- Көлке ич, хуҗам, кибет буп-буш. Водкадан башка бер ни юк, - диде яшьләрдән берәү. Ул сәүдә һәм сату-алу белән шөгыльләнүче иде булса кирәк.

- Ни ашый, ни эчә – ничек яши икән соң мондагы кешеләр? – дип, гаҗәпләнүен белдерде икенче берәве.

- Бичаралар...- дип тә өстәде кемдер.

- Нишлисең, дәүләт үз кешеләрен оныткан, - диде профессор, эче пошканлыктан ни дяргә белми кәефсезләнеп. – Көлергә ярамый, зинһар туктатыгыз. Авыл кешеләреннән оят, әнә...

Рифкат, бу ыгы-зыгының ни икәнлеген әллә аңлады, әллә юк – берни сорамады, катышмады. Авыл кешеләренең дә исе китмәде кебек. Үз авылларының кибете ич, алар моңарга күптән күнеккән.

Безне бәрәңге бакчалары артыннан ук сузылып киткән күл читенә чакырдылар.

- Нинди манзара...- дип, күкрәк тутырып иркен сулыш алып куйды Туран Язган. – Күрегезче, нинди иркенлек, очы-кырые күренми ич бу күлнең.

- Ә суы нинди, үтә күренмәле ич. Татлы су – үзе нинди байлык, - дип кушылды аңарга депутат Шабан Караташ.

- Ә аргы яктагы тау итәгенә күз салыгыз. Нинди матур төсләр, нинди табигать, нинди урман... – дип, хәйран калудан башын чайкап алды бер ханым.

Дөньяны аз күргән кеше түгел болар, аларны да шаккатырырга мөмкин икән, дип уйлап куйдым мин үзалдыма. Ә без шул матурлыкны күрмибез. Сәяхәткә чыкканда да безгә Европа булсын, яисә диңгез, океан булсын. Үз илебезнең нинди бай һәм күптөрле булуы турында уйлаган да юк.

- Карагыз, аргы тарафта аюлар йөри түгелме, - дип бар дөньяны яңгыратып кычкырып җибәрмәсенме шунда берәү. Бу “Евразия” телеканалының мөдире Ягъмур Түнәле иде булса кирәк. Ул басып торган урынында сикергәли-сикергәли бармак белән күлнең аръягындагы аланлыкка төртеп күрсәтте.

- Аю...

- Аюла-а-ар...

- Алар өчәү, өчәү, күрдегезме...

- Әнисе һәм ике баласы...

- Күл читенә су эчәргә төшкәннәр, - дип ачыклык кертте арабызда булган авыл кешеләреннән берәве.

Сораулы карашлар аңарга борылды.

- Монда аюлар бармы? – дип сорады, төрек хатын-кызларыннан кемдер, чик-чамасыз гаҗәпләнүен яшерә алмый.

- Безнең күлне аюлар саклый, - дип елмайды, ниһаять, кунаклар төркемен моңарчы тыныч кына озатып һәм күзәтеп тә йөргән Рифкат. – Алар монда бик күп. Аю гына түгел, боланнар, бүре, төлке, бурсык, тау кәҗәләре һәм тагы әллә ниләр бар. Тайга зур, тайганың очы-кырые юк ич аның...

- Ә кешегә тияләрме алар? – дип, сагаеп куйды, әлеге дә баягы сорау белән мөрәҗәгать иткән ханым.

- Аю-бүре түгел, кеше аларга тия күбрәк...

- Аучылардыр?..

- Монда һәркем аучы. Һәркем балыкчы, - булды Рифкатнең җавабы.

- Карагыз... Күрегез... Теге аюлар урманга кереп качты, - дип, шул чак аваз салды кунаклардан башка берәве.

- Бездән курыктылар, - дип елмаеп куйды Туран әфәнде. – Без – күп, ә алар өчәү генә.

- Туран хуҗабызның сүзе хак, алар бездән курыкты, - дип җөпләде Рифкат тә.

Ул да түгел, күл эчендә моңарчы хәрәкәтсез генә бер урында туктап торган ялгыз көймә, урыныннан кузгалып, яр читенә чыгып туктады. Безнең арттан калмый ияреп йөргән берничә малай йөгерде аның янына иң элек. Мондагы һәр күренешкә хәйран калып йөргән берничә төрек зыялысы да тартылды шул тарафка.

Көймәдәге кеше үзе тоткан балыкларны ярга чыгара башлагач, башкаларның да игътибары шунда юнәлде. Тал чыбыгыннан үрелгән тырыс балык белән тулган иде. Балыкларның күбесе әле исән, берсе яшел чирәм өстенә сикереп төште.

- Күрегезче, нинди зурлар...

- Исемнәре ничек икән боларның?

- Төркия диңгезләрендә юк мондый балык.

- Булырга, монда бит диңгез түгел, күл суы, татлы су...

- Алтыннан коелганнармыни, нәкъ алтын төсендә үзләре, - дип, берсен-икенчесе бүлдереп, үзара фикер алыша иде төрекләр.

Бу каян килгән кешеләр булды тагы, дип гаҗәпкә калып торган балыкчы янына Туран Язган да килде.

- Исәнмесез, - дип кулын сузды аңарга.

Балыкчы бер мәлгә югалып калды, балык тәңкәләре ябышкан бирчәйгән кулларын өстендәге чалбарына сыпыргалап алды. Һәм шунда гына, кулларының бигүк чиста булмавыннан уңайсызлана төшеп, ике кулын бирде.

- Саулармысыз.

- Балыкны яхшы ук тоткансыз, – диде Туран Язган, бер очтан бары үзенә генә хас кеше җанлы итагатьле елмаюын юллап. – Чабаклар да бар икән күлегездә.

- Әйе, чабаклар, - диде ул, бу чит-ят кешенең балык исемен белүенә гаҗәпләнеп тагы бер кат күтәрелеп карады. Һәм колагы ишеткәнгә ышанасы килми, кабатлап сорарга мәҗбүр булды. Нәрсә, нинди балык дидегез...

- Чабак, дидем. Күл балыгы...

– Каян беләсез? Чабак дисәң, Төмәндә дә, ул нинди балык була, дип кайтарып сорыйлар бит, - хәйран калды балыкчы.

- Мин дә күл буенда туып үстем, - диде Туран әфәнде. – Анда – безнең Эгирдирдә дә күп мондый балык. Бездә дә чабак диләр...

Балыкчы бигүк аңлап та бетермәде кебек үзен. Мин хәйран калдым – Төркиянең ерак бер илчәсендә һәм ерак тайга эчендәге авылда бер үк төрле балык. Аралары ничә мең чакырым ераклык. Ә балыкны “чабак” дигән бер үк исем белән атыйлар. Гаҗәпләнмәс җиреңнән гаҗәпләнерсең.

- Безнең күлдә балык бар, ходайга шөкер, - диде балыкчы, каршысында басып торучының үзенә булган җылы карашын тоеп.

- Күлегез матур. Шактый ук зур да икән...

- Кәешкүл һәм тайга - безне ашата да, эчертә дә...

- Яхшы, дөньяда татлы суның кадере артканнан арта барган заманда яшибез. Елгалар кибә, күлләр саегая...

- Ә безнең Кәешкүл тирән, аның урыны-урыны белән хәтта төбе дә юк диләр. – Шулчак сокланып һәм горурланып та булса кирәк, күл өстенә караш ташлап алды ул.

- Ишеткәнем бар, төпсез күлләр дә була икән шул, - дип балыкчының сүзен хуплап куйды профессор. Һәм хәл-әхвал белешүгә күчте. – Тормышлар ничек соң? Бик авыр түгелме?

- Ходайга шөкер, - диде балыкчы, тагы да җанлана төшеп.

- Балалар бармы? Үскәннәрдер инде...

- Өч малай, бер кыз үстердек. Нефтьтә, газда эшли барысы да – Уренгой тарафларында, еракта...

- Кайта торганнардыр бит?

- Кайтсалар да, елга бер була торгандыр инде. Безнең авылга кайту-китү бик җиңел түгел шул. Исән-имин генә булсыннар инде, - дип йомгаклап куйды.

- Дөрес, - дип хуплады үзен Туран. – Балаларның исән-имин булуыннан да зур бәхет юк ата-ана өчен.

Башына бер-бер уй килеп, шуңарга җавап эзли идеме, чигә төбен кашып куйды балыкчы һәм, үзалдына сөйләшкәндәй, әйтеп куйды.

– Төрекләр килә дигәннәр иде... Ә сез почти безнеңчә сөйләшәсез түгелме соң! Балыкның да исемен безнеңчә әйттегез...

- Без бит туганнар, без кардәшләр. Телебез дә, культурабыз да уртак һәм, иң мөһиме, күңелләребез бер-беренә тартылып тора...

- Төрекләрме соң сез? – дип, янә ышанырга-ышанмаска белми икеләнеп, кабатлап сорады балыкчы.

- Сез дә төрекләр, без дә татарлар, - дип елмайды олы кунак. – Исемегез ничек соң, әйдә таныш булыйк инде. Мин – Туран.

- Ямал... Ямалетдин булам, - диде балыкчы, тартына төшеп.

- Һәй, син минем туганым икәнсең бит, абыем исемен йөртәсең. Минем дә Җамал атлы абыем бар, - дип, балыкчыны чын күңелдән үз итеп кочаклап ук алды Туран Язган.

Ямалетдин уңайсызланып куйды, өсте-башы да бигүк чиста түгел. Ул бит балыктан кайтып килә. Шундый затлы костюм кигән, ап-ак күлмәк һәм галстук таккан кеше үзен якын итеп кочакласын инде...

Ни дияргә белми югалып калды ул бер мәл. Көймәсен су читенәрәк чыгарып куйды. Бер кулына кармакларын алды, икенчесенә балыкларын. Һәм, үзләшә төшеп, яңа танышына дәште:

- Бер ярты сәгатьтән мин балыкларны өлгертермен. Кунакка көтәм, ярыймы, бу бакча минеке, йортым әнә шул була, - диде ул югарыга таба ым кагып. Кузгалды, кузгалып берничә адым киткәчтен, туктап кире борылды. Һәм, елмая төшеп, ихластан сорап куйды. – Килерсез бит, мин сезне көтәм?..

- Чакыргач, килербез, иншалла, - диде Туран әфәнде.

- Балык та кыздырырмын, теге ни,- дип, уңайсызлана төшеп як-ягына каранып алды ул, - савыт та булыр...

Туран бәй эчкерсез елмаюы белән җавап кайтарды үзенә һәм баш какты. Аның өчен, янәшәдә генә басып торган урманчы Али җавап бирергә ашыкты.

- Савыт та була..., савыт та, - дип, кеткелдәп көлеп җибәрде ул. – Савыт булгач, бармыйбызмы соң, барабыз, шулай бит, Туран әфәнде...

- Әй, Али, синең телең, - дип, аптыраганнан әйтеп куйды Туран әфәнде. – Былбыл булсаң, гел сайрап кына торыр идең син.

Балыкчы Ямалетдин исә күл читеннән үк өенә таба сузылган бәрәңге бакчасы буйлап кармакларын һәм балык тулган тырысын күтәреп ашыгып китеп барды. Кунаклар чакырды ич...

Без авылның әйләнә-тирә табигатенә сокланып, озын һәм юан бүрәнәләрдән салынган болын кадәрле зур өйләргә хәйран калып йөргән арада бакчалар артындагы бер ямьле тугайда кунаклар өчен өстәл дә хәстәрләнгән булып чыкты.

Өстәлне һәм андагы сыйны күргәч тә, теге әле бая гына кибет каршысында көлешеп торган ир-атларга оят булды кебек. Егерме-утыз метрга сузылган өстәлләр өстендә ни генә юк, патша йортында да ул кадәрле булмас. Тамаклар да ачыга төшкән иде булса кирәк, кунаклар янә үз күзләренә үзләре ышанмый “ах” та “ух” килделәр. Төрледән-төрле эчемлекләр һәм бу якларда үсми торган җимешләрне Рифкат китергән булса кирәк. Киптерелгән һәм ысланган ит, балык һәм гөмбәләрнең ниндие генә юк. Җиде-сигез казанда төрледән-төрле пылау һәм ит пешә, шашлык кыздыралар, табаларда – балык. “Балык шулпасы өлгерде”, дигәннәре дә чалынып китте колакка. Борылып карасам, бу әлеге дә баягы теге балыкчы Ямалетдин булып чыкты. Ул өстен-башын алыштырып, чиста ак күлмәкләр киеп алган. Үзенең яңа танышы Туран Язган янына китеп баруы икән, әнә.

Ашау кайгысы түгел әле кунакларда, сорау арты-сорау яудыралар уңнан да, сулдан да.

- Бу нәрсә ите?

- Елкы ите.

- Елкы ул ни була?

- Ат.

- Сез ат ите ашыйсызмы?

- Татарның иң яраткан ите – ат.

- Ә бездә ат изге хайван, ашамыйлар, - диде кунаклар арасыннан берәү...

- Менә ничек!

- Бусы нәрсә ите?

- Аю ите.

- Ә тегесе?

- Тау кәҗәсе...

- Монысы каз, ә әнә анда кыр үрдәкләре...

- Тегесе сарык...

- Урман сыеры, пошый ите дә пешеп чыккан, әнә...

Санап очына чыгарлык түгел.

Бер агай ир-атларны марал мөгезендә тотылган затлы эчемлек белән сыйлый икән әнә. Шаяралар, көлешәләр, әлбәттә, әмма авыз итеп караудан баш тартучы сирәк.

Казаннан килгән музыкантлар гармун тарта, җырчылар моңлана. Бу авылга профессионал җырчыларның, гомүмән, килгәннәре булмаган. Ә монда әнә күпме алар, үз чиратлары килеп җиткәнне көтә һәркайсы...

- Хәмдүнә ханым, Али турындагы җыр кайчан була?- дип сорап куя шул чак, кәефләнеп алган бер төрек егете.

Хәмдүнә Тимергалиева ялындыра торганнардан түгел, “әйдә, Ганс” дип, баянчысы Ганс Сәйфуллинга дәште дә, күл буйларын, тау итәкләрен һәм очсыз-кырыйсыз тайганы шаулатып җырлап та җибәрде. Билгеле инде, бу сәяхәт көннәрендә бер легендага әйләнгән “Галигә барам әле” җырыннан башлады. Аңлашылса кирәк, шул мизгелдә янә дә төрек кунагыбыз Алинең күзләре ут булып янарга кереште һәм урынында тик утыра алмый, сикереп торып бии дә башлады. Аңарга тагы берничә төрек ир-аты һәм кәефләнеп алган себер егетләре дә кушылды.

- Күр инде, Алига теге эчемлек килешеп китте кебек, - дип елмайды Туран әфәнде. – Аяклары җиргә тими...

Шулай да, гөнаһ шомлыгы, бу юлы Али әллә ни тантана итәргә өлгерә алмый калды, эш менә нәрсәдә – хуҗалар арасында да, бер түгел, ике Гали булып чыкты бит әле. Берсе, авылга ялга кайткан нефтьче егет. Тегенең дә мыеклары чем кара, күзләре дә елык-елык итеп яна. Шул нефтьче егет Хәмдүнәне култыклап алмасынмы һәм җырлый-җырлый парлап биеп үк китмәсеннәрме...

Шулай итеп, бу юлы Алинең кикриге бик тиз шиңде. Аның каравы кызык, уен-көлке һәм шаяртуларның чиге-чамасы юк иде. Сала халкы тәмам ачылып китте, теге, вертолетлар килеп төшкәчтен дә булган кыюсызлык һәм кыргыйлыкның эзе дә калмады. Гомер буе бергә көн күреп, бер суларны эчеп үскән, яшәгән дуслар, туганнар диярсең менә. Кайда Сала халкы да, кайда Стамбул төрекләре һич аера алмассың, төркем-төркем тупланып чөкердәшепме чөкердәшәләр. “Татарга тылмач кирәкмәс” дигәннәре рас килеп тора икән бит. Авырмы-җиңелме, әмма аңлашалар...

Ашап туйгач, чәй эчү мәшәкатъләре башланды. Чәйнең ниндие генә юк, әллә нинди кыргый үсемлек яфраклары һәм чәчәкләреннән ясалганнары бар. Санап киттеләр, очына чыгарлык түгел. Төрекләр түгел, минем дә ишеткәнем, татып караганым юк иде ул шифалы чәйләрдән. Чәй янында нинди генә вареньелар юк, барысы да табигать байлыгы. Ә инде тайгадагы агач куышларыннан алынган кыргый бал турында әйтеп торасы юк. Аның хуш исе әле дә күпләрнең төшләренә кереп йөдәтә торгандыр.

- Кич җитте, тиздән караңгы төшәчәк,- дип ашыктырганны да ишетүче булмады кебек. Вертолетлар белән көн яктысында кайтып җитү хәерле икән. Ә өстәлләр һаман сый-хөрмәттән сыгылып тора, күңелләр киң, кунакчыллыкның чиге-чамасы юк.

Шулай да кузгалырга мәҗбүр идек, юл кешесенең юлда булуы хәерле бит. Сала халкы – яше-карты басу читендә иләмсез дә зур канатларын зыр әйләндереп үзебезне көтеп торган очкычларга кадәр артыбыздан калмады. Күз читләрен яулык очы белән сөртә-сөртә озатып калды алар төрек кардәшләрен.

- Тагы килегез... Онытмагыз... - дигән сүзләр яңгырап торды һәр тарафтан.

***

Төркиядә һәр ир-ат яше җиткәчтен дә Ватаны каршындагы изге бурычын үти – хәрби хезмәткә чакырыла. Синең кем баласы булуың, әти-әниеңнең күпме байлыгы булу-булмау мөһим түгел. Гади көтүче улы да, ил башлыгы малае да бу эштән баш тарта яисә төрле алдау-йолдау белән качып котыла алмый. Хәер, бу хакта уйлаучы да юк кебек анда. Элек-электән шулай кабул ителгән, ир-бала булып тугансың икән, рәхим ит, изге бурычыңны үтә.

Университетны тәмамлап чыккач та, табигый ки, Туран Язган да хәрби хезмәткә чакырыла. Әнкара белән Искешәһәр арасында Полатлы дигән бер шәһәр бар. Югары белемле икътисадчы егет шунда тупчы буларак хезмәт итә башлый. Солдат шинеле һәм пилоткалар киеп алгач, бары да тигезләнә икән. Стамбул университетын тәмамлап килдеңме, әллә кичә генә яшелчә яисә җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнә идеңме, аерма юк, бер сафларда атлыйсың һәм бер үк казармага кайтып ял итәсең.Үзе кебек төрек егетләре белән уртак телне тиз тапты ул. Монда уен-көлкегә, ир-егетләрчә шаярып сөйләшүләргә дә ара кала. Төрле шартларда, илнең төрле почмакларында туып-үскән егетләр кыска гына вакыт эчендә бер коллектив, бер йодрык булып яши башлый икән. Тән сау-таза, күңелләр көр булганда җәйге эссе һавага да, кышкы салкыннарга да тиз ияләшәсең. Көн арты көн уза, көннәрне санамый торсаң, ай да бик тиз тула икән.

Егетләр бергә булганда, билгеле инде, кызлар турында да сөйләшми булмагандыр. Берәүләр инде өйләнеп тә өлгергән, балалары бар, күпләренең ярәшелгән яисә күзе төшеп йөргән кызлары көтә. Ә Туран хыялында йөреткән, кайчак төшләренә кереп йөдәткән бердәнберен әлегә очратканы юк. Әлегәчә күрешкәннәре булмаса да, ул аны һичшиксез очратачак. Ул кызның якынча нинди булачагын, аның сылу гәүдәсен, күз карашын һәм җилкәләренә сузылып төшкән чәчләрен дә күз алдына китерә инде. Үзе генә кайда һәм кай тарафларда йөри торгандар, белгән юк...

Кызлардан хат алган егетләрнең бер читкәрәк китеп, башкалардан яшереп кенә кәгазь кисәгенә текәлеп утыруларын күргәндә аңарга аеруча ялгыз һәм читен булып китә иде. Әнә, Измир якларыннан килгән Гүнәй атлы егет бер үк хатны инде бүген генә дә җиденче кат ачып укый бугай. Кызык та һәм көлке дә бер карасаң, ә икенчедән, Гүнәйгә карап сокланып һәм көнләшеп тә куясың. Күрмисезме, башкалар тәмәке көйрәткән арада ул тагы шул хатка текәлгән. Иреннәре кыймылдый үзенең, вакыт-вакыт елмаеп та җибәрә, аннан бар дөньясын онытып бер ноктага текәлеп үз уйларына бирелеп утыра башлый. Моны күреп торган егетләр шаяртмый каламы соң...

-Гүнәй, әллә яратам дигәнме?

Гүнәй дәшми, ул, гомумән, һичкемне ишетми әлегә. Сөю һәм сәгадәт бишегендә тибрәлә. Аның өчен башкалары җавап бирә.

-Кызы башка берәүгә гашыйк булгандыр. Дәшмәгез, аның болай да җаны өзгәләнгән чагы...

Бу юлы ишетте.

- Я-ра-та, -дип, рәхәтләнеп сузып куя ул. – Мине көтә...

Егетләр дәррәү көлешәләр. Туран аларга кушылып көлмәгәнгәме, сер уртаклашасы килеп, аның янына килде Гүнәй.

-Тапканнар көлергә сәбәп, - диде ул килә-килешкә. – Хат килгәнне үзләре дә яраталар.

Туран үзен күптән кызыксындырган соравын бирде аңарга.

-Ул хатны яттан беләсеңдер инде. Нигә аны берөзлексез укып торасың соң?

- Рәхәт булганга укыйм. Хатны ачып укыганда мин аның каз мамыгы кебек йомшак кулларын күз алдыма китерәм, дустым, зәйтүн җимешедәй чем кара күзләрен, карлыгач канатыдай кыйгач кашларын күргәндәй булам, - дип тезеп китмәсенме Гүнәй.

Ә шулай да бәхетле ул Гүнәй, аныкы кебек хисләр, тойгылар кайчан килер икән Туранга...

Гүнәйнең дә соравы шул хакта.

- Синең ярәшелгән кызың да юкмы әллә, Туран?

- Әлегә юк, - диде ул коры гына.

- Агаларың һәм әти-әниең дә табышмадымы?

- Юк! Миңа кеше тапкан кирәк түгел, үзем табачакмын.

Туранның бу хакта сүз куертып торырга теләмәвен күреп, Измирле Гүнәй үз юлы белән китеп бара.

Ул да түгел, командирның кырыс тавышы яңгырый:

-Гаскәриләр, минем әмерне тыңлагыз. Походка чыгабыз. Әзерлек өчен өч минут вакыт бирелә...

Солдатлар утырган урыннарыннан сикереп тора, арлы-бирле йөгерешә башлый, киемнәрен рәткә китерә, коралларын аркага сала, кемнәрдер су турында кайгырта...

Алты ай Полатлыда хезмәт иткәннән соң Туранны, бертөркем хезмәттәшләре белән, яңа килгән хәрби техниканы өйрәнү өчен дип ил башкаласы Әнкарага юллыйлар. Яшь чакта юл йөрүдән дә күңелле ни булырга мөмкин. Шуның өстенә бит әле алар беренчеләрдән булып өр-яңа техника өйрәнергә баралар. Канатланмас җиреңнән канатланырсың, ашкынмас җиреңнән ашкынырсың. Тик шунысы аяныч, автобусларга утырып җырлар җырлап, шаярышып барганда, ул утырган автобус тау юлындагы бер борылышта казага юлыга. Үлүчеләр булмый булуын, әмма яраланучылар байтак. Билгеле инде, гаскәриләрне, шул исәптән яраланганмы-юкмы тикшереп тормыйлар, Туран Язганны да хастаханәгә озаталар.

***

1998 нче елга кереп киләбез. Татарстан язучылар берлеге рәисе булып эшли башлавыма инде тиздән ун ел була. Эшемнән кимчелек эзләүчеләр дә булмый калмагандыр, әмма икеләнми әйтә алам, Язучылар берлегенең гөрләп эшләгән иң ирекле һәм гайрәтле еллары булгандыр бу. Хикмәт шунда, ыгы-зыгылы туксанынчы елларда безнең кайгы юк иде берәүдә дә. Милләткә һәм мәдәниятыбызга хезмәт юлында язучылар һәм зыялыларыбыз шактый ук файдалы эшләр башкарды. Җәмгыять һәм халык каршында язучыларның авторитеты югары иде әле, советлар дәвереннән килгән традиция беләнме, финанслау да дәвам итә. Яңа чорның азмы-күпме акча туплап өлгергән эш кешеләре әдәбиятка һәм мәдәниятка ярдәм итәргә атлыгып тора. “Спонсор” дигән матур сүзнең һәрдаим яңгырап торган чагы. Талап һәм урлап җыйган бар байлыгын үз кесәсенә тутыру яисә чит илләргә чыгару ул елларда гадәткә кермәгән иде әле. Яңа журналлар ачылды, газеталар, төрледән-төрле әдәби премиялар барлыкка килде. Хәтта язучылар берлеге каршында китап нәшрияты эшли башлады. Атна саен түгел, ике көннең берендә диярлек Казанда, Республика һәм илебезнең төрле төбәкләрендә әдәби бәйрәмнәр уздырып тордык. Кая гына барып чыкмыйк, язучылар килә, дигән сүз чыкса, иң зур заллар да шыгрым тулы була торган иде. Юбилейлар, иҗат кичәләре берөзлексез узып торды. Республика җитәкчеләре – башта Гомәр Усманов, аннан Миңтимер Шәймиев яисә Мөхәммәт Сабировны чакырабыз. Алар да бик теләп катнаша, язучыларга хөрмәт зур, “тагы ни кирәк, сорагыз...” дип кенә торалар. Ул әдәбият һәм мәдәният бәйрәмнәренә Төркиядән һәм башка чит илләрдән килгән кунакларны да чакырабыз. Туран Язган исә аеруча көтеп алган кунагыбыз.

Менә шундый кичәләрнең берсеннән соң Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасыннан “Татарстан” кунакханәсенә җәяүләп кайтып барабыз. Машина юклыктан түгел... Җылы җәйге кич, ара ерак түгел. Шунда, сүз иярә сүз чыгып, Туран әфәнде миннән сорап куймасынмы:

- Ничә язучы бар Татарстанда?

- Өч йөз чамасы, - дидем мин. Гәрчә аларның төгәл санын гына түгел, һәркайсының туган елын, торган җирен, яшәү шартларын һәм холыкларын да үзләренә караганда яхшырак белүемә карамастан.

- Өч йөз язучы буламы...- диде ул, ике уйлап тормастан.

Бу сорауга кәефем кырыла язды. Нигә күпсенергә?.. Язучылар саны белән, җай чыкса-чыкмаса да мактанырга, хәтта шапырынырга яраткан чакларыбыз иде бу.

- Була,- дидем. – Өч йөз генә дә түгел әле, артыграк. Ким дигәндә, илле-алтмыш яшь язучы шакый безнең ишекне.

- Өч йөз язучы булмый, - дип кабатлады ул.

Мин профессорның тел төбен аңламыйм әлегә. Һәм аның ни әйтергә теләгәнен аңлар хәлдә дә булмаганмын. Саннар белән масайган елларыбыз иде. Романың калын булса – син зур язучы. Поэмаң озын булса – бөек шагыйрь. Китапларың ел да чыгып торса – классик. Шулайрак фикер йөртә идек кебек... Килешергә һич җыенмыйм, аяк терәп мактану гына әле минем уемда.

- Ә бездә менә бар. Безнең халык үз язучыларын белә, укый һәм ярата...- дидем, бер горурлык белән.

- Нәрсә хисабына һәм ничек яши соң ул кадәрле язучы? – дип сорамасынмы тагы бераздан.

- Язучы әсәрен бастыра һәм гонорар ала. Шул гонорар хакына яши, гаиләсен, балаларын кайгырта. Алай гына да түгел, әле ким дигәндә, елына бер мәртәбә гаиләсе белән диңгез буена барып ял итеп кайтырга да кала мөмкинлек, - дидем. Арттыруым түгел, ничек булса, шуны сөйлим.

Туран әфәнде кинәт туктап калды. Яхшы хәтерлим, Тукай һәйкәле яныннан узып баруыбыз иде. Һәйкәл яктыртылган, каршысына утыртылган гөлләр чәчәккә күмелгән.

- Ул гонорар аның әсәрләрен саткан акчаданмы? – дип, һаман сораштыруын дәвам итте кунагыбыз.

Күпме сатылганын кем белсен, кем исәпләп торган аны, мин җилкә сикертеп кенә куйдым.

- Белмим, анысы мөһим түгел. Гонорарны дәүләт бүлеп бирә. Китап-журналларның тиражы зур бит бездә. “Казан утлары”бызның тиражы 105 меңнән узган чаклар булды. Язучылар эшләгән акча әле дәүләтнең үзенә дә кала...- дидем, колагыма чалынган имеш-мимешләргә таянып. Заманы шундый булгандыр, күрәсең, акчаның каян килүе хакында без, ничектер, уйланмый да идек кебек.

- Киләчәктә уйланырга туры килер, - диде ул. – Сез дә базар мөнәсәбәтләренә кереп барасыз. Акча күктән төшми...

- Әдәбият-сәнгатьтән акча кызгану дөрес түгел ич, - дидем. – Әдәбият халыкка, димәк, дәүләтнең үзенә дә хезмәт итә.

- Ә бездә менә – алтмыш миллионнан артык халкы булган Төркиядә – язучы һәм шагыйрьләрдән өч-дүрт кеше яши торгандыр гонорар хисабына, - димәсенме Туран Язган.

- Өч-дүрт кеше, - дип кабатладым үз колакларым белән ишеткән сүзләргә ышанмыйча.- Бу мөмкинме!.. Төркия кадәр Төркиядәме?..

- Мөмкин. Бу хакыйкать.

- Әмма бу бер дә мактана торган хакыйкать түгел.

- Мактану-мактанмауда түгел эш. Акча күктән яумый, шулай бит, -дип әйтеп куйды ул.

- Ә калганнары ничек яши? Шигырь язучылар, беләм, аз түгел ич сездә дә...

- Эшлиләр. Һәм эшләп тапкан хезмәт хакларына китап бастыралар,- диде.

- Аллам сакласын, - дидем мин. Ул заманда әле үзебезне алда ниләр көткәнен күз алдыма да китерә алмыйча. – Бездә андый хәлне күз алдына да китерергә мөмкин түгел. Бездә ул булмаячак!..

Шулчак янәшәбездә басып торган Тукай һәйкәленә таба борылды Туран Язган.

- Тукай, сезнең генә түгел, бөтен төрки дөньяның иң бөек шагыйрьләреннән, шулай бит...

- Рәхмәт. Без шулай дип, горурланабыз.

- Белүемчә, ул зур матди кыенлыклар кичереп яшәгән. Аны халык яратмаганмы, аның китаплары басылмаганмы, аны укымаганнармы?.. – дип, сорау арты сорау яудырырга кереште ул.

Килешми хәлем юк. Әле ул аянычлы сорауларны тагы да дәвам итәргә мөмкин булгандыр: Сәламәтлеген кайгырта алганмы? Үз өе булганмы?.. Гаиләсе...

Тукайдан оят тоелды миңа шулчак, бер бәйрәмнән кайтып барабыз, иртәгә – икенчесе... Юлыбызны дәвам итеп кунакханәгә дә кайтып җиттек. Хушлашыр алдыннан, ул бая һәйкәл каршысында башлаган фикерен йомгаклап куйды.

- Базар мөнәсәбәтләренә кереп барасыз, - диде. – Әмма сездә әле анда яшәү өчен кирәк булган иммунитет тәрбияләнмәгән, Ринат. Бик авыр еллар көтә сезне, әзерләнә тору кирәк...

- Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс, диләр. Без – Совет балалары, безне үзгәртеп булмас инде, Туран бәй.

- Тормыш тиз өйрәтә ул, сез каян, дип сорап тормый, - диде ул, аерылышыр алдыннан кулымны кысып.

Хушлаштык. Туран әфәнде кунакханә ишегеннән кереп югалды, мин бер читтә үземне көтеп торган машинама таба китеп бардым. Киңәшергә теләгән фикерләрем, әйтергә теләгән сүзләрем күп иде күбен, җай чыкмады. Өйгә кайтып җиткәнче аның соңгы сүзләре турында уйландым. “Тормыш тиз өйрәтә... Базар мөнәсәбәтләренә кереп барасыз...”

***

Гаскәрилектә булган Туран автобус һәлакәтенә очрап хастаханәгә керде, дигән идек. “Бәхет тапмаган булыр идем, бәхетсезлек ярдәм итте” дигән мәкаль бар рус халкында. Туран Язган белән дә шулайрак килеп чыга түгелме... Хастаханәгә килеп эләгү, анда озын көннәр һәм төннәр кичерү берәүгә дә рәхәт түгел булса кирәк. Берәү сыкрана, берәве ыңгыраша, колакка чалынган бөтен сүз авыру һәм хасталык турында. Табиплар һәм шәфкатъ туташлары гына түгел, кергән, очраган һәр кеше синең хәлеңне белешә.

Туранның бер җире дә авыртмый, җиңелчә сыдырылган-канаган урыннары күптән төзәлде. Ә шуңа да карамастан, типсә тимер өзәрлек егетне һаман да чыгармыйлар, көн дә тикшерәләр, карыйлар. Ул җирең авыртмыймы, бу җирең авыртмыймы, дип төпченә-төпченә тәңкәсенә тиеп беттеләр. “Юк, бер җирем дә авыртмый”, дигәнне ишетергә дә теләмиләр.

Әле ярый, аның монда икәнлеген әнисе һәм абыйлары белми. Борчылырлар, хәл белергә дип әллә кайчан килеп җиткән булырлар иде. Шуңа хат та язмый тора бу араларда.

Тышта җәй башы, җылы матур көннәр. Ә ул хастаханәдә ятарга тиешле... Ярый әле, чыгып йөрү өчен бакчасы бар. Бар дөнья яшеллеккә күмелгән, агачлар шау чәчәктә, кошлар сайрый. Ә ул япа ялгызы, үз-үзен кая куярга белмичә, арлы-бирле бер эшсез шул бакча эчендә гизеп йөри. Үткән-сүткән кешеләрдә дә эше юк, аның үз уйлары...

Тукта, ни булды Туранга, ул сискәнеп куйды. Яныннан йөгерә-йөгерә диярлек ашыгып бер кыз узып китте. Зәңгәр чәчәкле ап-ак күлмәк кигән бу сылу аның тынгылыгын югалтты, үзе белән алып китте түгелме... Борылып караса, ул кыз инде бина эченә кереп киткән булса кирәк, күздән дә югалган. Кем булды бу, бер-бер тылсымчы кыз булдымы... Ни эшләргә, кая барырга белми югалып калды егет. Ул да түгел, капылт кына бер фикергә килеп, теге кыз кереп югалган ишеккә ташланды.

-Авыру, кая йөгерәсең шулай? – дип сорады, хастаханә ишеген саклап утырган агай.

- Ул кыз кая китте?

- Нинди кыз? Син кемне эзлисең, - диде, егетнең ни сәбәпле шулай тыңгысызлануы сәбәбен аңлый алмаган кеше.

- Менә әле генә, кыска кара чәчле, бик тә чибәр һәм сылу бер кыз кереп китте. Шуны сорыйм, ул кем, ул кая китте?- дип сорау арты сорау яудырырга кереште солдат.

- Монда кызлар бик күп эшли, гел үтеп-сүтеп кенә торалар. Син кемне сорыйсыңдыр, мин аңламыйм. Аннан, туганым, мине кызлар бик кызыксындырмый да инде соңгы араларда,- дип, шаярткан да булды җавабының азагында.

- Бик тә сылу кыз...

- Кызлар барысы да сылу була.

- Кара чәчле...

- Төркиядә һәркем кара чәчле. Аптыраттың инде...

Кулын селтәп, өметен өзеп, кире бакчага чыгып китүдән башка чарасы калмаган иде аның. Акрын гына атлап кире бакчага чыкты һәм ишектән ерак түгел генә, шау чәчәктә утырган роза гөлләре каршындагы агач эскәмиягә барып утырды.

“Ул... Бу бит шул кыз булды... Аның хыялында йөрегән кыз. Төшләренә кереп йөдәткән кыз, үзе... Болыт арасыннан чыгып алган якты кояштай ялт итеп күренеп алды да, кабат юкка да чыкты. Кая китте, нигә шулай тиз күздән дә югалды ул... Ә ул, җебегән, кызга дәшәргә, нәрсә дияргә белми югалып калды”. Күпме генә көтеп утырмасын, теге кыз тиз генә кире чыкмады бинадан, кабат күренмәде.

Хастаханә эчендә очраган һәр шәфкать туташына карап, бер каттан икенче катка йөри-йөри дә эзләп карады ул аны, әмма очратмады.

- Син нәрсә, очраган бер хатын-кызга шулай текәлеп карап каласың, - дип, кисәтүчеләр дә булды.

Башкача чарасы калмагач, ни эшләсен... Бу егет үз акылында микән, дип тә уйлаучылары булгандыр. Ни телиләр, шуны уйласыннар, ул кызны барыбер эзләп табачак Туран. Йокысы качты, ашамас-эчмәс булды. Шул рәвешле, бөтенләй көтмәгәндә, үзе дә хаста булып куйды.

Икенче көнне тагы шул ук бакчага чыкты ул һәм шул ук аллеядан арлы-бирле йөрергә кереште. Инде тагы өметен өзеп, күңел төшенкелегенә бирелеп атлап баруы иде.

Чү!.. Ул түгелме?.. Шул, үзе атлап килә икән бит. Телсез-өнсез кала язды тагы. Әмма кызның каршысына ук чыгып дәшәрлек көч тапты үзендә.

-Мин кичәдән бирле сезне эзлим, - диде ул, җил-җил атлап, кыргый болан баласыдай уйнаклап килгән кызның каршысына чыгып.

Кыз адымнарын сагайтырга мәҗбүр булды. Оялчан йөзен читкә борды, әмма бер ни дәшмәде.

-Юк-юк, - диде егет, чамадан тыш дулкынлануын чак җиңеп. – Кичәдән бирле түгел, ничә еллар инде сезне эзлим.

- Сез үз акылыгыздамы, мин бит сезне беренче кат күрәм, - дияргә мәҗбүр иде кыз. Ни әйтсен, ул да югалып калды ич, ул да дулкынлана. Шул ук вакытта, күренеп тора, аның каршысында басып торган бу егет кем очраса, шуңа бәйләнеп йөрүчеләрдән түгел, бик тә җитди һәм итәгатьле. Дулкынлана һәм уңайсызлана да бугай үзе.

- Мин сезгә аңлатырмын, зинһар мине тыңлагыз. Бу минем өчен бик тә мөһим, зинһар ашыкмагыз, - диде егет.

- Кызганыч, әмма минем вакытым тар, гафу итәсез, таныш булмаган кеше белән сөйләшергә дә яратмыйм, - диде кыз. Аның чынлап та эшкә ашыгуы иде.

- Ә мин сезне көтеп торырмын, мөмкинме, шушында.

Кыз дәшмәде, әмма елмаеп куйды. Бу елмаю егет өчен җир йөзендәге һәммә сүзләрдән дә мәгънәлерәк, кадерлерәк булгандыр.

- Димәк, килештек?- диде ул куанып.

Берни әйтмәде кыз, елмаю калдырып җил-җил атлап китеп барды. Берничә адым киткәч, шулай да кире борылып карады.

– Ә мин бит тиз генә чыкмыйм. Кайчан, дип тә сорамадыгыз.

- Мин күпме кирәк, шулай көтәргә әзер, - диде егет.

Кыз үзенең сәгатъ кичке бишкә кадәр эшләвен хәбәр итте. Китте һәм тагы күз ачып йомган арада зур һәм калын ишекләр артында күздән югалды.

Туран, ниһаять, күкрәк тутырып иркен сулыш алды һәм бер читтә торган эскәмиягә барып утырды. Куаныч һәм шатлыгының чиге-чамасы юк. Ничә еллар хыялында йөреткән уйлары тормышка ашарга тора түгелме соң!.. Куануын куанды, әмма шул ук вакытта шик-шөбһә дә биләп алды үзен. Шул тикле дә беркатлы булырга кирәк бит, кызның исемен һәм кем булып эшләвен дә сорарга өлгермәде. Әйтелгән вакытта чыкмаса, яисә башка бер-бер сәбәп белән эшеннән иртәрәк китеп барса, кайдан һәм ничек таба инде ул аны, йә...

Гомерендә ул кадәр дә озын көнгә дучар булганы юк иде әле аның. Сәгатъләр генә түгел, минутлар узмый аптыратты. Ары сугылды, бире сугылды, палатага да кат-кат кереп чыкты, хастаханә каршындагы бакчаны да бер түгел, йөз тапкыр урады инде. Ә күзләре берөзлексез теге калын ишекләрдә булды. Кичке биш җиткәнне көтте.

Биш тулып биш минут узды дигәндә, ниһаять, хастаханә ишеге киерелеп ачылды һәм аннан бер-бер артлы өч кыз килеп чыкты. Араларында Ул да бар!.. Үзара кызып-кызып нидер сөйләшәләр, көлешеп тә алалар. Туп-туры ул көтеп утырган эскәмиягә таба киләләр, инде тәмам якынлаштылар.

Туран аны, бары аны гына көтә. Кулларында чәчәк, розалар... Урыныннан торып басты ул. Әмма, кызлар аны күрми һәм абайламый да узып баралар түгелме соң... Әллә юри, әллә чын-чынлап аны оныткан, абайламаган кебек ул да аңарга күз дә салмый узып бара. Дәшәр иде, исемен белми. Каршыларына чыгып басса, тәрбиясезлек булачак. Ни кылырга белми югалып кала, кыздан колак кага түгелме соң... Чарасызлыктан, мин монда дигәндәй, тамак кырып куйды ул. Кызлар бер-бер артлы борылып карадылар үзенә. Кайсы елмайды, кайсы уч төбенә хихылдап ук куйды. Бар булган кыюлыгын бур учка җыеп дәшүдән башка чарасы калмаган иде Туранның:

-Мин сезне көтәм,-диде ул көр тавышы белән.

- Кемне? – дип, кеткелдәп алды, арадан берсе.

Шулай да егетнең җитдилеген, уйнап сөйләшмәвен күреп, туктап калды кызлар. Берсе түгел, өчесе дә. Туран тәвәккәл һәм кыю адымнар белән аларның каршысына килеп басты һәм кулындагы өч розаны аңарга – үзе зарыгып көткән кызга сузды.

- Бу гөлләрне мин сезгә атап алган идем.

(Роза чәчәгенең төрекчәсе – гөл. Ә бездә исә өйдә тәрәз төпләрендә үскән барлык үсемлеккә гөл диләр. Чәчәк атамы ул, юкмы - мөһим түгел).

-Рәхмәт, - диде кыз. Тойгыларын ачыктан-ачык күрсәтмәсә дә, бергә эшләгән хезмәттәшләре алдында шундый яшь, таза һәм матур егетнең үзенә чәчәк бүләк итүе куаныч китергән иде аңарга.

Шуны сиземләгән егет тагы да кыюлана төште.

-Икенче юлы кызлар гөлләрне өчегезгә дә алып килермен. Ә бүген белмәдем, гафу итегез, ярыймы...

- Рәхмәт, - диде берсе. Гөләп тоткан кызга күз төшереп алгач, китәргә кирәклекне, ниһаять, үзләре дә аңлады.

– Без кайта торабыз, - диде икенчесе. Һәм үзара пыш-пыш серләшеп юлларында булдылар.

-Мин сезне куып җитәрмен,- диде Туранның хыялында йөрегән кыз һәм роза чәчәкләрен иснәп куйды. – Минем яраткан чәчәкләрем, нинди хуш ислеләр.

Кыз чәчәкләрне ошатты, димәк, беренче һәм иң мөһим сынауны уздым дип санарга була.

- Минем исемем Туран, - диде егет, танышуны озакка сузырга теләмичә.

- Ә мин – Гүлән...

Егет ихлас елмаеп куйды.

-Гүлән, Гүл, Гүл-әндам... - искиткеч матур икән исемегез. – Шагыйрь булсам, җырга салыр идем.

- Ә Туран исемле кешене минем беренче күрүем.

- Мин Ыспарта иленнән, Эгирдирдән, - диде егет. – Ишеткәнегез бар идеме. Безнең илнең символы да гөл, ягъни роза чәчәге. Төркиянең иң хуш исле гөлләре безнең тарафларда үсә.

- Димәк, гөлләрне яхшы беләсез, яхшы таныйсыз, - диде кыз, җавапсыз калырга теләмичә.

- Әмма үз гөлемне бүгенгә кадәр тапканым, очратканым юк иде. Ниһаять, каршымда басып торасыз.

“Бу ни сөйли...” дип, гаҗәпләнеп куйды кыз. Оялчан һәм кыюсыз күренгән иде бит ул беренче карашка. Баксаң, бер дә харап икән бит, әнә ничек сөйләшеп күрсәтә, теле телгә йокмый...

-Кайчан карама хастаханә бакчасында йөрисез, сез авырумы, әллә гөлләр үстерүче, ягъни бакчачы булып эшлисезме?- дип, бу юлы инде кыз үз соравын шаяруга борды.

- Гөлләр үстермим әлегә, - диде егет. Хасталык турында сөйләшәсе килми иде аның. – Үз гөлемне эзләп килгәнмен.

- Таптыгызмы?

- Таптым. Каршымда торасыз...

- Хастаханәгә гөл эзләп киләләрме?..

- Үз гөлеңне табу җиңел түгел, Гүлән.

- Сөйләшеп тә күрсәтәсез, - дип, гаҗәпләнүдән башын чайкап куйды кыз.- Сез шомарып беткәнгә ошыйсыз. Кызларга һәрчак чәчәкләр дә бүләк итәсезме?..

- Беренче тапкыр...Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк.

- Тел – сөяксез, диләр. Ә нигә әле мин сезнең һәр сүзегезгә ышанырга тиеш...

Үзенең уйнап түгел, чын күңелдән сөйләшүен тагы ничек раслый ала иде соң егет. Кыз бик җитди, аңарга ышанып та бетми кебек. Шуның өстенә, инде хушлашып китеп барырга да җыена түгелме... Китеп барса, күпме көтеп алган бу танышу шуның белән тәмамланырга да ихтимал. Юк, бу мөмкин түгел. Туран кабалана төшеп аңлатырга кереште.

- Мин кызлар эзләп, корыны бушка аударып йөрүче түгел, ышаныгыз, Гүлән. Быел гына Стамбул университетының икътисад факультетын тәмамладым. Ышанмасагыз, менә, дипломым кесәдә генә, - дип кызның кулына тоттырды ул аны. – Карагыз... Гаскәри хезмәттәмен хәзер. Автобус казасына юлыктык. Һәммәбезне монда китерделәр. Гәрчә һичбер сынган, яраланган җирем юк. Бүген булмаса, иртәгә моннан чыгарачаклар, яңадан хәрби хезмәткә китәчәкмен. Әмма бүген мин чиксез бәхетле - сезне очраттым... Таптым... Һич кенә дә югалтасым килми...

Дипломын зур кызыксыну белән күзәтеп торган кыз, бүлдерергә мәҗбүр булды үзен.

- Сез, чынлап та тырыш һәм җитди егет икәнсез. Университет дипломы...Һәм гел яхшы билгеләре генә. Ә мин менә лицейдан соң укый алмадым. Әтием миңа 9 яшь тулганда, энем Атилла туган елны вафат булды. Әнием ике бала белән калды... Университетта бик укыйсым килсә дә мөмкинлек булмады...

Гүлән, шул рәвешле, ачылып китеп сөйләшә генә башлаган иде, гөнаһ шомлыгы, аның иптәш кызлары үзен шул гомер көтеп торган булып чыкты.

- Гүлән,- диеп чакырулары ишетелде.

- Мин шушы хастаханәдә идарәчелектә практика үзам әлегә, - диде кыз, хушлашырга ашыгып.

- Гүлән, - диде егет, - китәргә ашыкмагыз, зинһар. Мин сезне күпме эзләп, әле таптым гына. Таптым, әмма югалтырга теләмим.

- Иптәш кызларымны артык көттерә алмыйм, - диде кыз, ике ут арасында калган кешедәй уңайсызлана төшеп. – Язган булса, бәлки күрешербез...

- Белегез, мин сезне барыбер табачакмын.

- Ә мин качарга җыенмыйм да...

Егет хушлашырга яисә кабат очрашу турында килешергә дә өлгермәде, Гүлән, эчкерсез елмаю калдырып, үзен шул гомер көтеп торган иптәш кызлары тарафына ашыгып китеп барды.

***

1998 нче ел тәмамланып килә. Декабрнең 10 сында миңа илле тулачак. Тыйнаклык күрсәтеп, аны уздырмасаң да ярар иде дә бит. Әйткәнемчә, татар әдипләренең юбилейлар белән чамадан тыш мавыккан, хәтта, әйтер идем, саташкан бер дәвер иде бу. Каләмдәшләрем үткәрергә кирәк диләр. Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев һәм Ренат Харис – үзем аеруча хөрмәт иткән остазларым – күз дә ачырмады: “Илле яшь – гомернең иң матур чагы, иҗатың, әсәрләрең бар, уздырабыз”, диделәр. Республика җитәкчеләре дә шундый ук киңәш бирде. Планнар төзелгән, дәүләт җитәкчеләре тарафыннан расланган һәм ул чараларны үткәрү өчен махсус акча да бүлеп бирелгән. Кыскасы, тәвәккәлләдек...

Иҗат бәйрәме була икән, анда һичшиксез Туран әфәнде дә чакырылырга тиеш иде уемча. Әмма соңгы очрашуыбыз вакытында аның бу юбилейлар хакында әйткән сүзләре колак төбемдә тора иде һаман. Тыйнак булырга киңәш иткән иде кебек. Шуңаргадыр, аны борчымаска кирәк, дигән нәтиҗә ясадым...

Декабрнең уны килеп тә җитте. Мәскәүдән Россия һәм Халыкара язучылар берлеге җитәкчеләре килде Казанга. Башкортостан, Чуашстан һәм Удмуртиядән... Республика җитәкчеләре... Төркиядән “Сират күпере” романын төрекчәгә тәрҗемә иткән якын дустым Мостафа Өнәрне чакырган идем. Һава аланына аны каршыларга барсам, трапта беренче булып Туран Язган күренде. Мостафа аның артыннан. Телсез, сүзсез калып тордым – куанычымны ничек аңлатырга белмим...

- Чакырмасаң да килдем менә, - диде ул, траптан төшеп җитмәс борын мине Стамбулдан килгән кайнар кочагына алып. – Бәйрәмең котлы булсын.

- Мин сезне борчырга базмадым, Туран әфәнде, - дидем, гаебемне аңлап.

- Бер шәй түгел, Мостафа миңа аңлатты, - диде ул, бу хакта сүз куертып торырга теләмичә. – Чакырып кем дә килә аны. Ә мин менә якын итеп килдем...

Тантаналы кичә әдәбият сөючеләр белән шыгырым тулы булган иң затлы мәдәният сараебыз Галиәскәр Камал исемендәге театр бинасында бер зур бәйрәм сыман узды.

Туран Язган минем күкрәккә Мостафа Кемал Ататөрек сүрәте уелган алтын медаль такты. Берничә көн генә алдан Мәскәүдә Азия һәм Африка илләренең “Алтын Лотос” бүләге тапшырганнар иде. Күкрәк алтын белән тулды... Минем баш күктә, аякларым җиргә тими. Язучы өчен үз укучыларының тануы, хөрмәт итүе һәм олылавыннан да кадерлерәк ни булырга мөмкин тагы. Тоташ мактау сүзләреннән гыйбарәт бәйрәм һәм банкетлар ике көнгә сузылды. Мактауны кем дә ярата, ничек эреп китмәгәнмен, шунысы гына гаҗәп менә...

Туран Язган исә берөзлексез янәшәмдә булды ул көннәрдә. Татар язучылары белән булсын, Мәскәүдән килгән кунаклар белән булсын, ул бик тиз уртак тел тапты, кече күңел һәм мөлаемлеге белән һәркемне шундук үзенә җәлеп итте.

Башкасына исем дә китмәс иде, бер аш мәҗлесендә, күрәм, ул икәүдән-икәү генә бер читкә тайпылып танылган рус шагыйре, Социалистик Хезмәт Герое Егор Исаев белән, кем әйтмешли, авызын-авызга куеп елмая-көлешә гәпләшеп тора. Яннарына барырга кыймадым. Әмма ничек аңлаша икән болар, дигән уй биләп алды. Егор Александрович ни татарча, ни төрекчә белми, Туран Язганның - русчасы юк. Түздем-түздем дә, тәвәккәлләп бармый булдыра алмадым шулай да. Башта рус телендә, аннан төрекчәләбрәк эндәштем үзләренә.

- Әллә кайчаннан күзәтәм үзегезне, - дидем. – Сез кайсы телдә аңлашасыз соң, инглизчәме әллә?

- Дуслык телендә, - диделәр, икесе дә бер-бер артлы елмаешып.

- Бер үк булды җавабыгыз, - дип, соклануымны белдерми кала алмадым.

Егор Исаев Туран Язганны кочып алмасынмы шунда, дәү куллары белән аның аркасыннан кага-кага аңарга ихлас хөрмәтен белгертә иде ул.

- Беләсеңме, Ринат, - диде ул миңа карап, - кунакларың да синең үзең кебек яхшы. Ә менә Туран Язган - чын кеше, мин аны беренче күргәч тә таныдым һәм яраттым. Ул мине Төркиягә чакырды...

- Бергәләп барабыз аны,- дидем рус телендә.

- Әйе, җәй көне, бергәләп килегез, гаиләләрегез белән, - диде Туран әфәнде.

- Әйт, Ринат, тәрҗемә ит, ул да Мәскәүгә килсен. Минем дачада – Переделкинода шундый бәйрәм оештырырбыз. Бөтен Мәскәүне аякка бастырырбыз, - дип әйт.

- Рәхмәт, - диде Туран Язган, мин аңлатып биргәч. – Килербез, дип әйт.

- Москва сине көтә, Туран, - дип, бер йодрыгын югары чөеп, шигырь сөйләгәндәгедәй пафос белән тирә-якны яңгыратып куйды Егор Александрович. Тавышы көр, күңеле киң, йөзе якты иде шагыйрьнең. Күпләрнең игътибарын җәлеп итте ул шул мизгелдә.

Читтән генә бу тамашаны күзәтеп торган Тимур Пулатов килеп басты шунда янәшәмә. Танылган язучы гына түгел, Халыкара Язучылар берлегенең җитәкчесе дә иде бит әле ул. Дөресрәге, Тимурның язучылар берлеге җитәкчесе булганга бик тә популяр чагы. Җитәкченең язмышы шундый бит инде бездә – аны мактыйлар, күкләргә чөяләр, ә урыныннан киткәчтен шул ук кешеләр тешлиләр һәм өрәләр.

- Ниндидер төреккә исегез китте инде, - диде ул, барыбызга да ишетелерлек итеп. – Туран да Туран дисез, нинди эш күрсәткән кеше соң ул... Мин андый язучыны белмим.

Туран Язган аңарга борылып карады каравын, әмма исе китмәде. Бәлки рус телендә әйтелгән сүзләрен аңлап та җиткермәгәндер.

Мин инде икенче көн сизеп, күзәтеп йөри идем – Пулатов минем Төркиядән килгән кунакларымны ни сәбәпледер өнәп бетермәде. Кем-кем, үзен үзбәк һәм таҗик язучысы санап йөргән Тимур Пулатовтан мин моны көтмәгән идем. Соңгы араларда үзе генә игътибар үзәгендә булырга күнеккәннәнме бу, әллә башка бер сәбәп булганмы, белмим.

Мин Тимурга җүнле-башлы җавап бирә алмадым билгеле. Каты да бәрелмәдем. Бәйрәмнең ямен җибәрүдән курыктым. Ни дисәң дә, ул безнең җитәкче һәм минем кунагым да бит әле.

Ә Егор Исаев политбюро членнары алдында да коелып төшми, үз фикерен ярып әйтә белгән шәхес. Бу очракта да күп уйлап тормады.

- Тимур, - диде ул, - син, бар әнә, көзге каршына бас та иң элек үзеңә кара. Аннан Туран Язганга күз сал. Син мин-минлегеңнән кара көеп чыккансың, ә ул айдан якты, кояштан да җылырак булып балкый... Безнең Ринатның бәйрәмен бизәп тора.

Шушы сүзләре өчен генә дә мин Егор Исаевны кочып алырга, аңарга мең-мең рәхмәтләр җиткерергә тиеш идем. Тимур Пулатов тавыш күтәрер, дип сагаерга мәҗбүр булдым. Әмма ул кайда, кем белән һәм ничек сөйләшергә кирәклеген яхшы белүчеләрдән, әйтелгәннәрне үз эченә йотты.

- Күбрәк эчкән, - диде ул, бары миңа гына ишетелерлек итеп. Егор Исаевка ишарәләве иде үзенчә. Ничектер, акланырга, авыр хәлдән чыгарга кирәк бит инде. Һәм башын кыек салып, үзенә генә хас адымнар белән түр башында анекдотлар сөйләшеп торган язучылар янына китеп барды.

Тимур әллә булды, әллә юк аның янында, Егор Исаевның исе дә китмәде. Туран Язганны һич кенә дә үзе яныннан җибәрәсе килми иде аның.

- Ринат, - диде ул, кинәт, миңа таба борылып. – Синең кунагыңны әйтәм, үзе генә түгел, исеме дә нинди бит аның - Тура-а-ан. Һәр аваздан көч, гайрәт ташып тора, шулай бит, ә?.. Тура-а-ан.

- Спасибо... Рәхмәт...Тәшәккүр идәрем...,- дип өч телдә җавап хисләрен җиткерде аңарга яктырып балкып торган Туран Язган.

- Фотограф... Фотограф, кил әле. Безнең өчебезне төшер. Бер истәлек булыр, зур истәлек, - дип фотоаппарат тотып яныбыздан узып барган минем энекәшне чакырып алды Егор Александрович. Һәм бер кочагына Туран Язганны кысып алды, икенчесенә мине тартып кертте. Сулыш та алмый басып тордык. Истәлеккә фоторәсем генә калды...

Бәйрәмнәр тиз уза. Икенче көнем кунакларны озату мәшәкате белән башланып китте. Һәркем ашыга, һәркемнең алдан планлаштырган эше, мәшәкате бар, кем поездга, кем самолетка... Пенсиядәге кеше Егор Исаев бер-ике көнгә калыр дигән идем, аның да сәгатьләре санаулы гына булган, кичкә кайсыдыр илчелеккә чакыруы бар икән. Аны да озаттык.

Мин илле яшемә өлгертәм дип, йорт та җиткереп маташа идем бит әле. Кайбер эшләр тәмамланып бетмәсә дә, берничә көн генә алдан күченгән идек. Төркиядән килгән кунакларым Туран Язган һәм Мостафа Өнәр белән шунда кайттык.

Йорт шәһәр читендә генә урнашкан булуга да карамастан, табигатькә чыгу бөтенләй башка инде. Сафлык, чисталык һәм тынлык. Гомумән, ул елны кыш бик иртә килде, ноябрьдән кар яварга тотынды, суыклар да озак көттермәде. Декабрь уртасын да узмаган идек югыйсә, ә кар көрте инде билдән. Өстәвенә нык кына суытып та җибәрде, суык 15-20 дәрәҗәдән ким түгел иде. Башта камин каршына көйләнгән өстәл артында хәләл җефетем Лена ханым пешергән милли ашлар белән сыйланып утырдык. Учакта чарт та чорт килгән авазлар чыгарып ут яна, йөрәкләрдә ялкын, күңелләрдә җылылык, адәм балаларына ни кирәк тагы. Туран әфәндегә аеруча ошаганы татарның итле бәлеше булды кебек. Бәйрәм ич, аз-маз гына чеметкәләп тә алганбыз булса кирәк.

Мине мактау көне инде узды, лимит бетте, шуңа иркенләп дөнья хәлләрен дә белешкәләп алабыз. Ничектер бер җай чыгарып, олы кунактан сорап куйганмын:

-Туран әфәнде, сез элгәрге бер килүегездә бездәге юбилейларны бик охшатмаган идегез кебек. Ә бу ике көндә ул-бу сүз әйтмәдегез, минем хаккадыр инде, түздегез булса кирәк, - дигәнмен.

- Син искә төшергән очрактан соң, мин үзем дә бу хакта күп уйландым, - диде ул. – Мин ул чакта үзебезнең Төркия чынбарлыгыннан торып бәя биргәнмен булса кирәк. Бераз ашыкканмын. Ә соңыннан язучылар һәм әдәбият турында сөйләшү сезнең өчен бик тә мөһим дигән фикергә килдем.

- Минем күңелне күреп кенә әйтүегез түгелме? – дип, сорарга мәҗбүр булдым.

- Түгел, - диде ул кистереп. – Сезнең шартларда әдәбият һәм туган тел турында нык кайгырту кирәк, даими кайгыртып тору.

- Ә ни өчен шундый фикергә килдегез?

- Россияда дәүләт теле – рус теле. Урамнарда, транспортта, нигездә, шул телдә сөйләшәләр. Уку йортларында, эш урыннарында да шулайдыр, дип уйлыйм.

- Гаиләдә һәркем үзе теләгән телдә, - дип сүз кыстырдым.

- Анысы аңлашыла, анысы табигый, - диде ул. – Әмма татар теле гаилә һәм кухня теле генә булып калмасын өчен сезгә күбрәк милли мәдәният һәм әдәбиятка кагылышлы вакыйгалар уздырып тору мөһим. Күрәм, халык та омтылып тора андый кичәләргә. Бу, минемчә, туган телне, аның мәдәниятын саклау инстинктыннан килә.

- Рәхмәт, без дә шундый ук фикердә, - дидем, аның сүзләрен күңел аша уздырып. – Аллага шөкер, театрларыбыз да тулы була, концерт заллары да. Язучы һәм шагыйрьләрен дә ярата халык.

- Ә менә үзләрен бик тә югары культурага ия дип санаган Европада очратып булмый мондый хәлне. Күп кенә илләрдә язучы һәм шагыйрьләр бүген, нибарысы үз-үзләрен тыңлый...

Моңарчы сүзгә бигүк кушылмый утырган сабыр холыклы һәм тыйнак Мостафа Өнәр дә күтәреп алды бу фикерне.

- Дөрес сөйлисез, хуҗам, - диде ул. – Мин шул ук күренешне Финляндиядә яшәгән татарлар арасында да күреп гаҗәпләнәм. Театр яисә бер татар җырчысы килсә, Хелсинкидан гына түгел, башка шәһәрләрдән дә җыелып килә халык. Бер-бер сәбәп белән кемдер килми калса: “Ул хаста түгелме?” дип сораштыра башлыйлар бер-берсеннән. Чөнки сәламәт кеше милли очрашуларны калдырмый, вакытын таба...

- Рәхмәт, - дидем мин, ярым шаяруга күчеп. – Туран Язган белән Мостафа Өнәрдән хәер-фатиха алдык. Шулай итеп, без алга таба да үзебезнең юбилейларны рәхәтләнеп үткәрә алабыз болай булгач...

Шулчак ишек шакыдылар, безнең янга тагын бер кунак – минем энекәш Рафаил килеп кушылды.

Исәнләшкәчтен дә хәбәр салды ул:

- Шашлык хәзерләп алып килдем. Бездә кунакны сарык итеннән ясалган шашлык белән сыйлый торганнар иде, - диде ул, өйне яңгыратып. Үзенең битләре кызарып чыккан, куллары күшеккән күренә. Тыштан туңып кергән, һәм безне ишегалдындагы суыкка чакыра.

- Чишен дә безнең янга утыр, - дидем мин аңарга. – Сез бер-ике тост әйтешкән арада мин шашлыкны пешереп, монда алып керермен.

- Ул нинди шашлык тагы, ашар урын калмады бит инде, болай да шишман булып беттек. Төркиягә кайткачтын танысалар, өйгә кертсәләр ярый инде үзебезне, - дип әйтеп куйды Мостафа.

- Сез – кунак, сезнең эш сыйлану. Ә без үзегезне сыйларга тиеш. Мин ялт иткән арада кыздырып алып керәм аны,- дидем.

Рафаил тагы да кулайрак тәкъдим кертте:

- Нигә баш ватасыз, каршыбызда камин яна. Анда да кыздырырга мөмкин ич...

- Юк, - дип, башлап кем каршы төште дисез. Туран әфәнде булды.- Шашлыкны ачык һавада пешерәләр. Рафаил җылынгач та бергәләп урамга чыгабыз. Учакны бергәләп ягабыз һәм шашлыкны бергә-бергә кыздырып ут янында ашап та керәбез. Башкача түгел...

- Һава шартлары ничек анда, Рафаил,бераз җылытмадымы әле, тынычланмадымы? – дип сорадым, уңай җавап ишетүгә өметләнмичә.

- Аязучан болытлы һава, урыны белән җирдән себерүче буран, диделәр.

- Моны ничек аңларга, башваткычмы әллә?- дип миңа сораулы карашын төбәде Туран Язган.

- Башваткыч түгел, радиодан әле генә шулай дип хәбәр бирделәр, - дип, җавап кайтарды Рафаил.

- Без дә гел шул булыр, җәен – “аязучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар”, ә кышын – “аязучан болытлы һава, урыны белән җирдән себерүче буран”. Бөтен шартларга да туры килә, һәр очракта дөрескә чыга...

Аңлавын белгертеп, ихлас елмаеп куйды профессор.

- Шулай да урамда суык, - дидем. – Анда чыгу кирәкмәс...

- Җил. Буран чыгарга тора, - дип өстәде Рафаил. Беләм, бу аның җылы яктан килгән кунакларны кайгыртып сөйләшүе иде.

Энекәш өстәл артына утырды. Кунакларны олылап сүз әйтергә дә өлгерде. Күңелле генә утырабыз кебек камин каршысында. Суыкка чыгу инде онытылды бугай, дип уйларга, куанырга өлгермәдем, Туран Язган урыныннан ук сикереп тормасынмы.

- Ә минем буранга чыгасым килә, - диде ул. – “Аязучан болытлы һава, урыны белән буран” нинди була икән, шуны күрәсем килә.

-Йә, Рафаил, җылындыңмы? – дидем. Үзем күреп торам, әле бит уртасы һәм борын очындагы кызыллык та сүрелмәгән.

- Ә минем туңганым да юк. Без геологлар кырда, ачык һавада эшләргә һәм яшәргә күнеккән халык, - дип ул да сикереп торды.

Мостафа белән миңа буйсынудан башка чара калмаган иде. Бүрекләребезнең колакчыннарын төшереп, җылы туннар киеп ишегалдына чыктык. Тирән карны ерып утын сараена таба уздык. Ишеген кар каплаган булып чыкты. Мин кулыма көрәк алдым. Аны Туран әфәнде шундук тартып алды.

- Күптән кар көрәгәнем юк иде...

- Нәрсә-нәрсә, ә кар бездә җитәрлек...

Коры утын алып чыгыйк дисәк, искә төште, мангалым да юк икән бит әле минем. Тагы бер проблема.

-Мангал,- дип авыз ачуым булды. Аягына эт тиресеннән тегелгән минем унтаны киеп чыккан Туран Язган җаен да табып өлгерде.

- Әнә, теге тимер калайны алырга ярыймы, - дип сорады ул. Түбәдән артып калган зур калай бите утын әрдәнәләре арасыннан күренеп тора икән.

- Ярый,- дидем, ул калайның ни өчен кирәклеген әле аңлап та бетермичә.

Ул арада утыннар артыннан ул аны тарта-йолка да башлады. Ничек итсә, иттеләр, Рафаил белән икәүләшеп тарта торгач, алар калайны тартып чыгарып өй белән мунча каршындагы тирән кар көрте өстенә чыгарып та салдылар.

-Китер утыныңны, - диде ул, кесәсеннән чакмасын тартып чыгарып. Мин алып чыккан каен тузына ут тергезеп тә җибәрде шул арада. Өстенә әвен сыман итеп утыннарны өеп куйды.

- Сез учак ягарга да оста икән бит, Туран әфәнде, - дип, гаҗәпләнүемне белдердем.

- Син нәрсә, учакны Казанда гына ягалар дип уйлаган идеңме әллә.

Профессорның тапкырлыгыннан без көлешеп куйдык.

Учак яна, аның ялкынына дәрт өстәп салкын җил исә. Тимер калай җылына барган саен учагыбыз кар эченә иңә башлады бер заман. Ап-ак кардан чокып ясалган чын мангалга охшап китте бит әле бу.

-Бар, Ринат бәй, шампурларыңны әзерлә, итне чыгар, - диде ул миңа.

- Туран әфәнде, салкын тимәсен, әйдә, өйгә кереп җылынып чыгыйк, булмаса,- дим мин, кунакларымны кызганып. Күреп торам ич, битләре кара диңгез буенда үскән алмадан да болайрак кызарып чыкты, иреннәре дә күшеккән. Кулларын учак өстендә тотып җылыталар, анысы түзәр. Әмма суык җил тәннәрне өтеп-өтеп ала ич.

- Ярар, - диде ул. Мин әйткәнне тыңлады, дип, үзалдыма куанырга өлгермәдем, өстәп куйды. – Җылыткычыңны да алып чык инде алай бик кунакчыллык күрсәтәсең килгәч...

Рафаил итне алып чыкты. Без Мостафа белән анысын-монысын дигәндәй... Тимер поднос белән стаканнар алырга да онытмаганбыз. Ул да түгел, ике кирпеч арасындагы утлы күмер өстенә сарык кабыргалары кидерелгән шампурлар кунаклады. Борынга пешкән ит исе килеп уралды.

Кар өстендә, җирдән себереп торган буран астында, бар дөньяларыбызны онытып яңа пешкән шашлыктан авыз итә идек инде бераздан. Ә кар өстенә җәелгән тимер калай һәм учагыбыз шактый ук түбәнгә иңгән. Утлы күмер, шашлык һәм белмим тагы нидер, бар тәнебезгә җылы бирә, җылы тарата.

- Бураннан курыкмыйбыз. Буран нәрсә соң ул безгә, - дип шаяртып куймасынмы шунда кыш бабайдай кашларын, күз керфекләрен ап-ак бәс баскан Туран Язган.

- Экзотика...- дип, ихластан, күңеле булып, аюныкыдай колачларын киң җәеп киерелеп куйды Мостафа Өнәр дә.

- Әйе, - дидем, - ак кар күрми үскән Измир егете өчен бу чынлап та экзотика була торгандыр.

- Мин фин кияве. Татар кызы Фәрахны Фин иленә барып алып кайттым, - дип искәртте Мостафа.

- Димәк, экзотика, дигәнең дөрес түгел...

- Дөрес, абый, дөрес, - дип, аркама шап-шоп суккалап куйды ул, туңмыйсыңмы дигәндәй. Берочтан үзенең дә җылынырга теләве иде булса кирәк. Ул да түгел кеткелдәп көлеп тә алды. - Мин бит хәйләкәр төрек малае, Финляндиягә җәй көннәрендә генә барам.

- Ә кыш көне туры килсә?

- Кыш көнендә хатынны җибәрәм...

- Туран Язган әфәнде дә җылы Төркиядән ич, - дип ачыклык кертмәк булды Рафаил.

- Төркиядән булсам да мин таулар арасында үскән кеше. Чаңгы шуып, чана шуып үстем, - дип ачыклык кертте профессор. – Даврас тавы безнең тәрәзәдән ел буена диярлек ап-ак булып күренеп тора иде...

- Ә без үскәндә авылда өйләрне кар күмеп китә торган иде, - дип мактандым мин дә. – Күршедәге бер әбинең өй түбәсен тау итеп чана шуа торган идек...

- Суык утыз дәрәҗәдән артса без үскәндә мәктәпләр ябыла, балалар туңмасын дип, дәресләр булмый торган иде. Ә без, аның каравы көннәр буе чаңгы шуа торган идек, - дигән хатирәгә бирелде Рафаил дә.

Учакка утынны өстәп кенә тордык. Күңелләр көр, йөрәкләрдә дәрт һәм ялкын. Суык һәм торган саен көчәя генә барган җәяүле буранны бөтенләй искә дә алмас булдык. Сүзгә – сүз, хатирәгә - хатирә, балачак истәлекләре ялганып кына торды. Уен-көлке һәм гыйбрәтле мәзәк хәлләр дә сөйләнелде. Туйганчы көлештек, шаярдык, түшәк кебек ап-ак карга арка белән сикерүдән дә кызык таптык. Кыскасы, үзебезнең бала чакка, үсмерлек елларына кайттык кебек без ул кичне.

Күзачкысыз буран,

Карны түшәк итеп ята хуҗам-Туран...

-дип рифмалаштырып куймасынмы шунда Мостафа дустыбыз. Кызык булып китте. Беренче булып бу уенга мин кушылдым.

Мостафаның борыны туңган,

Шуны уйлап ята Туран,

-дидем, артык уйлап тормый гына.

Ринат абзый да туңган,

Аңа илле яшь тулган,

Мостафа белән Туран

Аның кунагы булган.

Монысы инде җир асты байлыкларын өйрәнүче Рафаил чыгарган юллар булды.

- Йә, хуҗам, инде сезнең чират җитте. Сез ни әйтерсез? – дип, сораулы карашын әле һаман йомшак ап-ак кар өстендә күккә карап чалкан яткан ватандашына мөрәҗәгать итте Мостафа.

Кулларын як-якка ике канат сыман җилпеп җибәрде профессор, ап-ак бәс каплаган керфекләрен бер ачты һәм бер йомды. Нәкъ риясыз бер сабый инде менә... Күкрәк тутырып иркен сулыш алып куйды һәм дуамалланып искән җил сызгыруын җиңәргә теләп аваз салды ул:

“Нә мотлы төркем диянә...”

Аңарга кушылып шул ук сүзләрне Мостафа да кабатлады.

Шул чакны, сүз берләшкәндәй, Мостафа белән мин әле һаман кар өстендә изерәп ятуында булган Туран әфәндегә кулларыбызны суздык. Аны җәт кенә тартып торгыздык.

- Ул ни дигән сүз булды, Ринат абый, - дип пышылдады Рафаил минем колагыма. Туран Язганның әле генә әйткән сүзләрен аңларга тырышуы иде бу аның.

- Ялгышмасам,- дидем, - Ататөрекнең үз халкына мөрәҗәгате булса кирәк. “Үзеңне төрек итеп хис итү бәхет түгелмени...” дигәнне аңлата кебек ул.

- Әйе, абый, якынча шулай дигән сүз, - дип җөпләде Мостафа. – Сездә дә бар дип уйлыйм андый хис. Үзеңне татар атлы бөек халыкның улы итеп тою бәхет түгелме әллә!.. Шулай бит?

- Әйе, Мостафа, дөрес сөйлисең...

Ап-ак карга батып, көрт ерып, буранны урталай ярып бер-бер артлы тезелешеп барган кар кешеләре сыман дүрт ир-ат алпан-тилпән атлап ашыкмый-кабаланмый гына өйгә таба юнәлдек.

***

Дөнья шулай бит ул, аны аңламассың. Бер ярасы булмаган, типсә тимер өзәрлек егетне, ай-вайларына да карамый, күпме гомер хастаханәдә яткырдылар. “Мин яралы түгел, чыгарыгыз”, дигән сүзләренә колак та салмадылар. Инде менә эзләгәнен таптым дигәндә генә, чыгаралар. Икенче көнне иртән үк аны Әнкарадан ерак түгел генә урнашкан хәрби гарнизонга озаттылар. Алар анда яңа килгән техника белән идарә итү серләрен өйрәнәчәк. Аннан кай тарафка озатачакларын белсә дә бер Алла гына белә торгандыр.

Үзе хәрби гарнизонда, ә уйлары хастаханә бакчасында. Әйләнә-тирәсендә илнең төрле почмакларыннан килгән хәрбиләр, ә күз алдында – Гүлән... Бары ул гына.

Инструкторлар сөйләгән сүз колагына кермәде. Йокысы качты, тыңгылык хакында уйларга да мөмкин түгел. Бер көн түзде шулай, ике көн, өч көн узды... Түзәр чамасы калмагач, командирына мөрәҗәгать итте.

- Сез вакытлыча командировкада. Устав буенча шәһәргә чыгу каралмаган, - булды аның җавабы.

- Ә миңа бик тә кирәк.

- Миңа да күп нәрсә кирәк.

- Анда бер кыз..., - дип аңлатырга керешкән иде, шундук авызын томалады.

- Кызлар турында онытып тор, субай, син Ватан турында гына уйларга тиеш бүген. Шуның белән тәмам, - диде ул, коры тотты.

Ә чарасын барыбер ничек тә табарга кирәк иде бит. Гүләннең дә ул хастаханәдән китеп баруы бик ихтимал, “монда практика гына узам” диде түгелме. Китеп барса, ул аны ничек табачак?.. Мәңгегә югалтачак... Исеменнән башка аның хакында бер хәбәре дә юк ич.

Әмма, бирәм дигән колына – чыгарып куяр юлына, дигән борынгылар. Шул көннәрдә Әнкарада гаскәриләр арасында йөзү спорты буенча ярыш буласы икән. Анда катнашу өчен йөзүчеләр кирәк булып чыккан. Туран күл буенда үскән егет, йөзү дигәндә аңа җиткән малай булмады яшьтәшләре арасында. Ике уйлап тормады, йөзүчеләр командасы белән ул да Әнкарага юл тотты. Ярышларда җиңеп чыкмады билгеле, шулай да алдынгылар исәбендә булды. Бүләк урынына өч сәгатъ ирек бирделәр үзләренә. Кем кая киткәндер, Туран хастаханәгә йөгерде. Юл уңаенда өч роза ягъни гөл алырга да онытмады. Һәм ул аны эзләп тапты...

Ниһаять, менә тагы алар шул ук бакчада. Туран үзенең гөле – Гүлән белән янәшә атлап бара. Ник югалып торуының сәбәбен аңлатты иң элек. Аннан кызның колагын торгызырлык сүзләр әйтеп ташламасынмы:

- Гүлән,- диде ул, ташкын булып җыелып торган хисләрен чак тыя төшеп. – Мин сиңа тәкъдим ясарга дип килдем. Чык миңа, тормыш иптәшем бул. Бергә бәхетле гаилә корыйк, балалар үстерик.

“Үз акылындамы соң бу?” дип уйладымы, кыз сискәнеп куйды. Ни әйтергә белми, югалып калды.

- Мин чын-чынлап сөйләшәм, Гүлән. Ышынсаң – ышан, ышанмасаң – юк, алга таба синсез яшәүне күз алдыма да китерә алмыйм.

Янәшәсендә җитди, инде акыл утырткан зыялы егет икәнлеген тоеп, каты бәрелүдән үзен чак тыеп калды кыз.

- Өйләнү, гаилә кору өчен иң әүвәл бер-береңне белү, танышу кирәк түгелме икән, - дип әйтте ул, үзалдына фикер йөртеп.

- Ә мин сине инде ничә еллар беләм кебек. Ничә еллар хыялымда, күңелемдә йөретәм, - диде дә ашыга-кабалана кесәсендәге “кемлек” документы артында сакланган, таушалып беткән төсле бер рәсемне сузды ул Гүләнгә таба. – Менә, сиңа ошаган кыз. Ничә еллар, Кастамонуда лицейда укыган еллардан ук мин аны үземнән калдырганым юк...Көненә әллә ничә тапкырлар карый идем аңарга.

Үзенә таба сузылган рәсемдәге кыз сурәтенә карап алды Гүлән.

-Матур кыз, - дип бәяләде аны. – Әмма ул бер кино артисткасы. Мин түгел!..

- Аның бер япанчы ил артисты булуын мин үзем дә яхшы беләм. Ләкин шуңарга охшаш төрек гүзәле – сине очратасымны да сиземләп яшәдем.

- Әйтик, бу хастаханәгә килеп юлыкмаган булсаң. Яисә мине башка бер оешмага җибәргән булсалар...

- Бу язмыш, Гүлән! Ә язмыштан узмыш булмый, диләр, Гүл-әндам...

- Ә нигә әле син миңа шулай, Гүл-әндам, дип дәшәсең? Теге очрашуда ук сорыйсым килгән иде.

- Күңелеңә хуш килми икән, башкача әйтмәм.

- Алай димәдем.

- Үзең кебек, исемең дә гүзәл, шуңарга әйтүем. Үз итеп һәм яратып...

- Ихтыярың, - диеп кенә куйды кыз, бу хакта башкача сүз кузгатмады.

Шулчак күкрәк тутырып иркен сулыш алып куйды һәм әйләнә тирәдәге яшеллеккә, шау чәчәктә утырган агачларга, гөлләргә сокланып күз салды Туран. Берсен икенчесе уздырырга теләп кошлар сайрый, төрле төстәге күбәләкләр оча. Кыз да шул матурлык белән хозурланып утыра иде кебек.

- Шулай да син минем тәкъдимне чынга алмадың кебек, Гүлән, җавапсыз калдырдың, - дип искәртергә кирәк санады ул шул чак.

- Җавап бирү өчен бер-береңне яхшы белү кирәк түгелме икән, ничек уйлыйсың, Туран?

- Сора. Мин барлык сорауларыңа да җавап бирергә әзер. – Шунда, очраклы рәвештә генәме, кызның кулына кагылып алды егет. Ә кыз кулын тартып алды. – Бер очтан минем дә синең хакта күбрәк беләсем килә. Үзем Эгирдирдән, дидем.

- Ә мин Кониядагы Акшәһәрдә туып-үскәнмен. Әнием Ататөрек заманында Грециядән, Салоники тарафыннан килгән.

- Инде мине тыңла, Гүлән. Өч абыем, бер сеңелем бар. Әтием вафат булды, әнием абыйларым янында, Стамбулда.

- Ә минем бар байлыгым - әнием һәм энем Атилла. Алар әле дә Акшәһәрдә.

- Университет тәмамлавым турында әйткән идем кебек.

- Лицейдан соң бер ел Мюнхенда идарәчелеккә укып кайттым. Хәзер, күрәсең, практика узам.

- Менә таныштык та, - дип, күңеле булып, балкып елмаеп җибәрде Туран. – Инде киләчәккә планнар турында да сөйләшергә була, шулай бит.

- Практиканы тәмамлагач та эшкә урнашасым булыр. Атилла да үсеп килә, аны укытасы булыр, - дип җавап кайтарды кыз, ихлас сөйләшүен дәвам итеп.

- Минем тәкъдимне син ишеттең, җавабыңны көтәчәкмен.

- Әле гаскәрилектә хезмәтең тәмамланмаган, дәвам итә. Ул арада бәлки тагы да матуррак кызларны очратырсың, - диде кыз, туры җаваптан качып.

- Гүлән, - дип аның исеменә басым ясады Туран. – Мин һич тә шаярып сөйләшмим. Син минем хыялымда идеал итеп йөреткән, хыялымда күптән яшәгән кызсың. Шуның өчен дә сиңа, рөхсәтең булмаса да, үземнеке санап, Гүл-әндамым, димен.

- Ярый, сүзләреңә ышандым да, ди. Киләчәкне ничек күз алдына китерәсең соң син?

- Бәхетле һәм матур итеп.

- Ә бәхет ул ни синеңчә?

- Турысын, дөресен генә әйтимме? – дип, тагы да дәртләнеп, рухланыбрак сорап куйды ул, янәшәсендә утырган сылуның күзләренә карап.

- Әйе, бәхетне ничек күз алдына китерәсең?

- Иң элек, Гүлән, синең белән гаилә корудан башланачак ул бәхет. Аннан өч улыбыз туачак...

- Тукта-тукта, - дип, аңарга сүзен тәмамларга бирмәде кыз. – Син, хыялый егет, әллә кайларга кереп барасың түгелме соң?..

- Тыңла, Гүлән, әле мин тәмамламадым. Безнең өч улыбыз булачак, дидем. Аларның исемнәре дә әзер, тыңла, Гүлән: Карахан, Корхан һәм Күзхан атлы булачак безнең улларыбыз.

Рәхәтләнеп көлеп җибәрде кыз. Бу тикле дә хыялый кеше булыр икән...

- Бер үзеңә өч “хан” күп булмасмы соң?

- Юк, күп булмас. Беренчедән, бер үземә түгел – икебезгә. Икенчедән, без улларыбызны Ана ватаныбыз Төркия өчен үстерәчәкбез, - дип кистереп куйды ул.

- Ә кыз бала туса?

- Кызыбыз туса, аңарга исемне син кушарсың, - булды җавабы. Һәм кабатларга кирәк тапты. – Әмма, өч улыбыз булачак – Карахан, Корхан һәм Күзхан.

- Планнарың бик тә зурдан икән синең, - дип, янә елмаюдан башка чарасы булмагандыр кызның.

Санаулы вакыт бик тиз уза, үзара адреслар алмашып, мөмкин булганча, ешрак очрашырга сүз куешып аерылды алар бу юлы.

***

Туран Язган Язган берөзлексез хәрәкәттә һәм сәяхәттә булуына да карамастан, ил гизеп, үз мәнфәгатьләрен кайгыртып йөрүне белмәде. Бу юлы да тавык чүпләп бетерә алмаслык мәшәкатьләр белән килгән. Казанда, Чаллыда һәм Чабакcарда ул оештырган лицейлар эшләп килә. Аларга компьютерлар китергән, Төркиядән килгән укытучыларның фатир проблемаларын хәл итәсе бар, хезмәт хакларын, дигәндәй. Барысы да аның авызына һәм аның кесәсенә карап тора.

Туган көн бәйрәме узды. Икенче көнне Мостафа Өнәр белән бергә алар иртән иртүк Чабаксарга чыгып китәргә тиеш иделәр. Алдан килешенгәнчә, сәгатъ җиделәрдә мин үземне йөртүче шофер Алексей белән “Татарстан” кунакханәсе каршысына килеп туктадым. Алар кай арада иртәнге чәйләрен эчеп фойега төшеп җиткән. Мине күргәч тә, Туран Язган кул багажларына үрелде. Бер-беребезгә хәерле иртәләр теләгәч тә, мин сүз башладым.

- Туран әфәнде, бераз сабыр итегез, мин сезгә ерак юлга чыгарга киңәш итмим, - дидем. - Көн бик суык. Суыклыгы бер хәл, тагы буран чыгып тора. Радио да шундый ук киңәш бирә...

Сүзләремне шаяруга борырга теләде ул:

- Аязучан болытлы һава, урыны белән буран, диделәрме?..

- Шулай да буран белән шаяру ярамас, Туран әфәнде...

- Безне Чебаксариядә көтәләр. Мин ике сәгатътән килеп җитәбез, дип инде вәгъдә бирдем.

- Вәгъдә бер нәрсә, әмма һава шартлары – башка. Бездәге кышкы юл шартларын сез аңлап та бетермисез булса кирәк.

- Барырга кирәк, Ринат, - диде ул, минем күзләремә туры карап. – Буран түгел, таш яуса да алдан планлаштырылган программаны өзү һич мөмкин түгел.

Мостафа да аягүрә торып баскан. Әмма ул сүзгә катышмый. Чөнки ул аңлый, мин дә хаклы, Туран әфәнде дә...

- Ничек, күрә торып, мин сезне шундый буранда юлга чыгарып җибәрергә тиеш, - дидем, чарасыз калып. – Кызганыч, мин үзем бара алмыйм, бүген Югары Советта бик тә җаваплы мәсьәләләр карала.

- Машина, шофер бармы?- дип сорады профессор, ике уйларга урын калдырмаска теләп.

- Бар, машина кунакханә каршысында тора.

- Булгач... Вакыт сузып тормыйк, юл кешесенең юлда булуы хәерле.

- Кышкы юл. Буран...- дип кабатладым үзалдыма. Туран әфәндене үз алдына куйган максатыннан кире бору мөмкин түгеллекне аңласам да кабатларга мәҗбүр идем.

- Буран түгел, таш яуса да без барырга тиеш, - диде ул. Һәм шунда гына бер читтә басып торган Алексейны күреп алды, аны үзенә таба дәште. Шаярган атлы булып, салпы якка салам кыстырырга да онытмады. – Алексей белән булганда, бураннан куркалар диме...

Кыскасы, “Волга” машинасына төялеп, Чуашстан башкаласы Чабаксарга китеп барды алар. Алексей тәҗрибәле шофер иде, әлбәттә, кышкы юл нинди генә катлаулы булмасын, ул аларны исән-сау һәм хәвеф-хәтәрсез илтеп җиткергән. Тик менә программаларны төгәл үтәп, яхшы кәеф белән кире Казанга кайтып килгәндә буран эченнән өсләренә бер КамАЗ килеп менә язган. Бәрелешү һәм хәвефле казадан Алексейның җитезлеге һәм мизгел эчендә дөрес чара таба алуы гына коткарып калган. Машина юлдан читкә тайпылып кувейтка – кар көртенә чумып кына маңгайга-маңгай бәрелүдән исән калган булып чыга.

Йөк машинасы үз юлы белән китеп тә барган. Ә юл читендәге кар көртенә кереп чумган җиңел машина тынып калган. Тәрәзәләрдән бер ни күренми, кар томалаган, ишекләрне ачу кая, кымшата да торган түгел. Ә үзләренә куркудан башка бер ни булмаган, өчесе дә исән-сау, сыдырылган урыннары да булмый хәтта. Ишекләрне тарткалап-эткәләп карагач, шофер бер фикергә килә:

-Туран дәдәй, - дип эндәшә ул керәшеннәрчә үз итеп. “Дәдәй” яисә “дәдә” татарда юк, әмма төрекләрдә бик тә кадерле һәм өлкән кешеләргә шулай эндәшәләр. – Сез арткы рәттә – уң як ишек төбендә, иң югарыда утырасыз. Сезнең яндагы тәрәзәне ватып чыгарга туры килер, башка чара юк.

- Ватарга һичкайчан соң булмас, - дип ишекне ачу механизмын боргалый-тарткалый башлый төрек профессоры. Техника һәм машиналар белән эш итүдә шактый тәҗрибәле кеше буларак, ничектер, тәрәзәне ватмый гына пыяланы төшерү әмәлен таба. Ул ачкан тәрәзәдән машина кабинасына ишелеп кар керә.

- Мин яшь кеше, үзем күтәрелим, булмаса, - дип, Алексей кабина эчендә үрмәләп-йөзеп югары күтәрелмәк була.

- Кирәкмәс, - ди Туран әфәнде, аны туктата. Карны тырмый-тырмый тәрәзә аша үрмәләп үзе чыгып китә тышка. Аннан, кышкы өненнән чыккан аюлар сыман, Алексей белән Мостафа да калкып чыга кар астыннан.

Өчәүләшеп бозлы асфальт юл өстенә менеп басалар. Төнге караңгы инде күптән төшкән булуга да карамастан, бөтен әйләнә-тирә ап-ак. Юллар да ап-ак, урман да, күк тә... Хәтта кара машина да ап-ак карга төренгән. Җил исә, буран себерә. Күзне ачып булмый хәтта.

Шул рәвешле, күз ачкысыз буранлы төндә Мәскәү – Казан юлы өстендә ике төрек галиме һәм бер керәшен татары – шофер егет Алексей басып торалар. Башка вакытта, бу юлны аркылы чыгу җиңел түгел, машиналар ике тарафка да берсе арты икенчесе агылып кына тора. Ә ул төндә исә һәр тарафта төнге ап-ак бушлык. Ник бер машина уты күренсен икән. Буран көчәйгәннән көчәя генә бара.

- Көрәгең бармы,- дип тыныч кына Алексейга мөрәҗәгать итә Төрек дөньясын өйрәнү фонды җитәкчесе, Стамбул университеты профессоры Туран Язган.

- Булырга тиеш, - дип, кар эченнән тырпаеп торган багажнигын ача шофер. – Барын бар да, ләкин ул бик кечкенә.

Көрәкне кулына алып машинаны казырга керешә Туран Язган. Болай да кар өермә булып оча, ә профессор гүя ураган уйната, пыр туздыра, актарыпмы актара кар эченә кереп чумган машинаны. Җылынып тирләп чыга, башындагы бүреген югарырак чөеп куя. Аннан Эгей университеты доценты Мостафага күчә көрәк. Питрәч тургайлары җырын тыңлап үскән Алексейга да чират җитә...

Ул да түгел, өмет балкытып, еракта тонык кына ут күренә. Кемдер килә, димәк.

-Трос яисә бавың бармы? – дип кызыксына профессор.

- Бар.

- Әзерли тор, - ди ул шоферга. Ә Мостафадан көрәкне тартып алып, үзе машинаның астын актарырга керешә. – Аста каты кар була күрмәсен...

Теге ут озак көттереп кенә килеп җитә. Машина түгел, юл чистартучы трактор булып чыга ул. Билгеле инде, юл кешесен ташлап китми, машиналарын тартып чыгара. Кар йомшак булгангадыр, машинага бер ни булмаган. Алар юл чистартучы трактор артыннан ипле генә Казанга таба хәрәкәт итүләрен дәвам иттерәләр.

Тик икенче көнне бу хакта миңа аларның һичберсе ләм-мим авыз ачып сүз әйтмәделәр. Алексей булып ул да дәшмәде. Өч ир-ат шулай килешкәннәр булып чыкты. Бер айдан соң, бер елдан соң да мин бу хакта белмәдем. Еллар узгач кына, бер күрешү вакытында, 2015нче ел көзендә, дустым Мостафа чиште миңа бу серне.

Ул чакта дәшмәүләренең сәбәбе дә булган. Чөнки икенче көнне шул ук машинада без Чаллыга юл тотарга тиеш идек. Бу юлы инде аларга мин дә килеп өстәлдем – без дүртәү. Шундый ук суык көн, шундый ук җирдән себереп торган җәяүле буран. Узган төндә Чабаксардан кайтышлый юлыккан тарихларын сөйләсәләр, бу безне тыңламас, җиңәр, дип нәтиҗә ясаганнар күрәсең. Туран әфәнденең көннәре санаулы гына. Аны Чаллыда ике гимназия һәм бер лицейда көтәләр. Биргән вәгъдәсен үтәргә, ният иткән эшләрен үз вакытында башкарып чыгарга күнеккән ул.

Мин иртүк йокыдан торуга Татарстан радиосын тыңлаган идем, һава шартларына чират җиткәч: “Аязучан болытлы һава, урыны белән җирдән себерүче җәяүле буран”диделәр...

Чаллы-Казан юлын карап кына торалар, Татарстанның үзәк артериясы дисәң дә була, ул игътибар үзәгендә. Шоферыбыз да бу юлны яхшы белә. Шуңа проблема булмады, дөнья хәлләрен сөйләшә-сөйләшә барып җиткәнебезне сизми дә калдык.

Чаллы кунакларны каршы ала белә. Гомумән, Чаллыны Татарстанның иң кунакчыл шәһәре дисәк тә зур ялгышу булмас. Туран әфәндене дә, мине дә монда яхшы таныйлар, һәр икебезнең якын дус-ишләре дә күп. Очрашулар очрашуга, мәҗлесләр мәҗлескә, күрешүләр күрешүгә үрелеп кенә барды. Балалар белән дә очраштык, укытучылар белән фикерләштек, шәһәр җитәкчеләре белән дә күрештек. Мостафа белән безнең өстә җаваплылык юк, без читтән генә Туран Язганның үз эшен ничек оста һәм тыныч кына башкарып чыгу сәләтенә сокланып йөрдек. Ул һәр кешенең, һәр баланың һәм һәр түрәнең үз телен белә. Һәркайсы белән бик тиз таныша һәм уртак тел таба. Беренче күрешкәндә битараф кына тоелган, мүкләнеп беткән бюрократлар да аның белән бераз сөйләшкәчтен, ачылып китә, соңыннан үзен якын итеп ишек катына тикле озатып чыга, тагы килегез, кунак булырсыз, дип чакырып кала торганнар иде.

Планлаштырылган барлык эшләр дә башкарылды. Туран әфәнденең күңеле күтәренке. Әмма кунаклы уйнарга аның вакыты тыгыз, иртәгесен Стамбулга очасылары бар. Калырга кыстаучылар һәм кунакка алырга теләүчеләр күп булуга карамастан, безгә кайтырга кирәк.

Кич җитеп килгәндә тагы юлга чыктык. Һава шартлары һаман да элеккечә, салкын, яхшы ук себереп тә тора. Алексей үз эшен белә, бар игътибары юлда. Ә без Чаллы егетләрен һәм кызларын мактап, хатирәләр уртаклашып кайтабыз. Вятка аша күперне чыкканда мин дәшми кала алмадым:

- Шушы күперне чыккач та минем туган як, туып-үскән районым башлана, - дидем. Сул якта сиземләнгән утларга ишарәләп, Мамадышны күрсәттем.

- Әтиең исән чакта, хәтерлисеңме, без сездә кунакта булган идек, - дип, искә алды Туран Язган. – Матур кеше иде, бик тә җор телле һәм күңелле кеше, урыны җәннәттә булсын.

- Ничек хәтерләмәскә, яхшы хәтерлим. Мостафаның да аны күргәне булды, - дидем.

- Сафа абзый, мәрхүм, минем төрек малае булуыма ышанмады башта, - дип елмаеп куйды Мостафа.

- Кайчак мин дә ышанмыйм, - дидем, аңарга кушылып.

– Сафа абзый, минем фин кияве булуымны белгәч, сугыш елларын хәтерләп, андагы хәлләр белән кызыксынып утырды...

- Әйе, аларга язмыш сынауларны мулдан биргән. Башта фин сугышы, аннан алман фашистлары...

Төрекләр, гомумән, Икенче дөнья сугышы турында сөйләшергә яратмыйлар, мин моны беләм. Шуңарга бу тема бик тиз онытылды.

- Әниең, Һаҗәр апаның хәлләре ничек, авылда яшиме, - дип, кызыксынды Туран әфәнде.

- Җәйләрен – авылда, кышын Казанда, сеңлем Гөлфияләр белән.

- Әниләр өчен кыз бала кирәк шул, - диде ул. Һәм тирә-юньне күзәтеп бераз уйланып баргач, өстәп куйды. – Нинди матур җирдә тугансың син, Ринат...

- Әйе, бик борынгы чорлардан яшәгән монда безнең халык. Зур шәһәрләр булган. Кирмән... Кирмәнчек дип исемләнгән шәһәр булган бу урында. Ул, әнә, теге тау битендә урнашкан булган. Изге чишмәләре әле дә челтерәп ага, бакыр заводлары урыны да саклана. Ә хәзер исә, күрәсез, монда япан кыр. Җилләр генә исә һәм кар өермәсе бөтерелә...

- Кирмән атлы шәһәр Иранда да бар, - дип, искә алды Туран әфәнде.

- Әйе, - дидем. – Минем хәтта анда булганым да бар. “Кирмән” дигән, җанга якын исеме тартты. Ни дисәң дә, Кирмәндә туып-үскән малай бит мин...

Буранлы юлны ерып барган машина, кинәт, юл читенәрәк елышып туктап калды.

- Ни булды Алексей, - дип сорап куйды, тыныч кына безнең сөйләшүне тыңлап барган Мостафа.

- Кирмән борылышына килеп җиттек, -диде ул. Минем монда еш кына тукталып, үз уйларыма бирелеп тора торган гадәтем бар. Алексей моны яхшы белә.

Без бер-бер артлы тышка чыктык. Караңгы. Әмма бар дөнья ап-ак карга төренгән. Ул да түгел, кинәт җил көчәеп алды һәм өермә булып күтәрелгән кар өстебезгә килеп капланды.

- Шушындый суык һәм буранлы урыннарда туып-үстеңме, абый, - диде, чыккач та басып торган урынында, җылынырга теләп, сикергәли башлаган Мостафа.

- Суык чаклар да булгандыр, әмма күңелдәге иң җылы хатирәләр шушы яклар белән бәйле, - дидем.

- Туып-үскән җир бер генә шул, - дип кушылды Туран әфәнде. – Мин дә ялгызым гына калган чакларымда Эгирдирне сагынам.

Белмим, алар өченме, әллә үзалдыма уйлана-уйлана сөйләргә керешкәнмен шунда:

- Сәер килеп чыга... Үсмер чакларымда, кайчан да булса, шушы туган авылыма борылыштан, анда кермичә дә узып китәчәксең, дигән булсалар, мин ышанмас идем. Ә хәзер менә үзып китәчәкбез. Анда беренче кат тәпи баскан иң кадерле урыннар, уйнап үскән су буйлары, коры елгалар, җиләкле урман аланнары, әнием көянтә-чиләк белән су ташыган чишмә юллары, ерак бабаларым тире тамган туфрак... Шуларны калдырып, тагы китеп барачакмын. Белмим, кая, һаман ашыгабыз...

Бугазга ниндидер төер килеп тыгылды шунда. Урта Кирмәннең сизелер-сизелмәс кенә җем-җем килеп торган утлары көмеш тамчыларга әверелеп кар өстенә тәгәрәде булса кирәк.

Бер ягымда Туран Язган, икенче тарафта Мостафа Өнәр, ике төрек арасында басып торам икән. Берсе дустым, икенчесе – остазым. Күңелем нечкәргәнне сизепме, сүз берләшкәндәй, икесе ике тарафтан кулларын җилкәмә салды алар.

-Күзгә кар сыланды, - дидем, кесәдән ак кулъяулык чыгарып борын читләрем сөрткәндә.

- Туган ил, туган авыл бер генә була шул, - диде Туран Язган, минем хәлгә кереп. – Искиткеч матур тарафларда туып-үскәнсең, Ринат. Хәтта аның ак кары һәм бураннары да бөтенләй башка, кочакка урала.

“Буран кочакка урала”. Нинди матур сурәт, нинди чагыштыру, дип уйлап куйдым күңелемнән. Шагыйрь җанлы кешеләр генә шулай сөйләшә. Без шул рәвешле, кочаклашкан көе, минем туган авылым Кече Кирмәнгә илтә торган юлга карап, ачынып сызгырган җилгә, инде ничәнче көн тоташ котырынган буранга да исебез китмичә кыр уртасында шактый гына басып торганбыз.

- Нинди тынлык... Бары җил улый... ,- диде, ниһаять, Мостафа да хискә бирелеп.

– Әллә безнең Коркут бабабыз елыймы...,- дип кушылды аңарга Туран Язган.

Кузгалырга да вакыт иде инде югыйсә. Казанга кадәр әле, ким дигәндә, 130 чакрым кайтасыбыз бар. Юл җиңел булмаячак, урыны-урыны белән кар көртләре дә хасыйл булуы ихтимал. Әмма һичкем беренче булып ул хакта сүз кузгатырга теләмәде. Дәшми генә басып торуыбызны дәвам иттек. Аякларга салкын үтте. Бит очлары алма булып пеште, кызыша. Колак очларын чеметеп-чеметеп ала суык.

Ә безнең йөрәкләрдәге ялкын барыннан да көчле һәм кайнаррак, туңу турында уйлаган да юк. Буран котырыныпмы котырына. Баштагы бүрекләрне урлап качмак була. Өстебездәге пальто чабуын да тарта, йолка. Үзебезне очыртып алып китү яисә аяктан егу уе да бар иде кебек. Әмма, без бирешә торганнардан түгел. Бураннан курка торган күлмәкләр күптән тузган. Күрмисезме, төрек-татар егетләре буранның күзенә туры карап мәгърур бер дивардай, алай гына да түгел, кыя сыман калкып торабыз.

Ә син, буран, күз ачкысыз буран, туктама, яме. Ничек телисең шулай тузын. Чистарт керләнгән бу дөньяны, агарт, тутыккан күңелләрне сафландыр. Ишетәсеңме, буран!.. Күз ачкысыз буран...

***

Туран белән Гүлән күп булса тагы ике-өч мәртәбә очрашырга өлгергәндер, Әнкара янындагы хәрби укулар тәмамланды. Туранга “астәгмән” дәрәҗәсе биреп, гаскәрилек хезмәтен дәвам итү өчен Измиткә җибәрделәр.

Үзе Измиттә, ә күңеле, хыялы һәм киләчәккә булган өметләре барысы да Әнкарада калды. Даими рәвештә хат алышып торды алар. Егетнең көннәре Гүлән турындагы уйлар белән башланып киткән кебек, йокларга ятып, казармалар тынып калгачтын да ул хыялында аны сагынып, аның белән серләшүен дәвам итә торган иде. Айлар һәм атналар турында әйткән дә юк, аны сагыну белән узган көннәр, сәгатъләр дә очсыз-кырыйсыз озын булып тоелды.

Сабыр һәм тыйнак холыклы, яхшы тәрбия алып үскән Гүлән дә Туранны онытмады. Ул да аңарга тартылып, бары аны уйлап үткәрә иде көннәрен. Бу акыллы һәм уйчан егет, шул ук вакытта хыялый һәм романтик та булган егет, гүя сихерләде аны. Күрешкән һәм очрашкан саен ул яңадан-яңа матур сыйфатлары белән ачыла бара иде.

Үзара тартылу һәм бу сихер, сихерләнүләр, бер-берен сагынып йокысыз үткәрелгән төннәр өзлексез кабатланып торды. Бу ни, әллә ярату шул буламы икән... Әмма “Яратам” дип әйтмәделәр дә кебек алар бер-беренә, ул сүзне, йөрәктәге саф хисләрен кадерсезлиселәре килмәде. “Яратам” сүзен уңга да, сулга да борчак урынына чәчеп йөри торганнардан түгел иде алар.

- Алга таба да болай аерым яшәү мөмкин түгел, гаилә корыйк, өйләнешик, - диде кызга Туран, чираттагы күрешүләренең берсе вакытында.

- Гаскәрилегең тәмамланмаган, нигә ашыгырга, - диде Гүлән. – Сабыр төбе – сары алтын, дигән ата сүзе бар.

- Гөлем дә, алтыным да син, Гүлән. Ә сабырлыгымны мин сине күргән, очраткан минутта ук җуйдым...

- Тормыш кору, өйләнешү уен эш түгел, Туран. Синең әниең бар, минем әни, алардан да хәер-фатиха алу кирәк. Ярәшү һәм никахлашу... Ә син хәрби хезмәттә...

Бер уйласаң, Гүләннең һәр сүзе хак, каршы әйтеп булмый. Ә кавышуны тагы да кичектерсәң, тоташ газаплы сагыштан гыйбарәт очсыз-кырыйсыз көннәр һәм төннәр элеккечә үк дәвам итәчәк. Тимерне кызуында сугу яхшы, диләр түгелме соң...

Атналар узды, тагы айлар узды. Кызның да бәгыре таш түгел бит, ни итсә-итте, Туран аны күндерде. Гаскәрилек хезмәте тәмамланырга алты ай калып барганда Туран белән Гүлән гаилә корып җибәрделәр. Торыр урыннары, баш орырлык корган чатырлары да юк. Әмма бер-беренә булган тартылу, ышану һәм яшьлек хисләре барыннан да көчлерәк булып, җиңеп чыкты.

Алты ай узды. Гаскәрилек хезмәте тәмамланды. Алар, кая барсын, Стамбулга кайтырга булдылар. Анда Туранның агайлары, әнисе бар, бергә университет тәмамлаган дус-ишләре. Абыйлары игелек кылуларын дәвам итте, башлы-күзле булып кайтучы энеләре өчен фатир арендалап куйганнар иде инде. Шуның өстенә киленнәре Гүлән бәби көтә дигән хәбәр дә бар.

Туран, вакытын юкка уздырмый, тиз арада эшкә дә урнаша. Торак җир реконструкцияләү министрлыгында планлаштыручы икътисадчы булып хезмәт итәргә кереште ул.

Туран, кайда гына эшләмәсен, һичкайчан көн узсынга йөрүчеләрдән булмады. Бу очракта да шулай, үзенә йөкләнгән бурычларны төгәл үтәп, яратып, булган бар белемен файдаланып, җаны-тәне белән бирелеп эшләде. Хезмәт хакы зур түгел, әлбәттә, шулай да ул зарланмады. Булганына шөкер итеп эшләвен дәвам итте. Гомумән, һичкайчан мал артыннан, акча артыннан кууның ни икәнлеген белми ул. Аның каравы эш системасын яхшырту юнәлешендә җитәкчелеккә яңадан-яңа тәкъдимнәр кертеп тора, кагыйдә буларак, алар хуплана һәм кабул ителә. Егеткә зур өметләр баглый министрлык. Аны алдынгы тәҗрибәләр өйрәнү өчен Италияга командировкага да юллыйлар...

Шул ук вакытта илнең икътисадын, планлаштыру системасын камилләштерү хакындагы уйланулары һәм өйрәнүләренә нигезләнеп кайбер гыйльми фикерләрен кагәзьгә теркәп бара ул. Һәм бу аның гадәтенә керә. Ә инде тора-бара бу шөгыле аның булачак фәнни хезмәтләре өчен салынган ышанычлы нигез булып чыга.

Еллар бер-бер артлы уза тора. Әкияттәге сыман килеп чыга, Туран ничек хыялланган булса, Гүлән сөекле иренә өч-дүрт ел эчендә бер-бер артлы өч ир бала табып бүләк итә. Исем эзләп тә баш ватасылары юк, алар күптән уйланылган һәм хәл ителгән: Карахан, Корхан һәм Күзхан.

Туран атлап түгел, канатланып очып йөри бу бәхеттән. Ана булу бәхете турында күпме шигырь, җырлар язылган, легендалар яши халык хәтерендә. Ә сез менә ата булу бәхетен аңлап һәм аңлатып карагыз. Туран Язганнан сорагыз моны тоймаган, аңламаганнар...

Гаилә тормышы корып җибәрү дә җиңел бирелми, әлбәттә. Гел агайлары кулына гына карап та яшәү мөмкин түгел. Әлбәттә алар ярдәм итүләреннән туктарга теләми. Ә Туран үз тормышын үзе тартып бару тарафдары, рәхмәт әйтеп баш тарта күп очракларда. Яшәр өчен торак йорт булгач, анда ятак кирәк, шкаф, өстәл һәм урындыклар. Ә акча янчыгы бик тә юка. Боларның барысын да, ышансагыз – ышан, ышанмасагыз – юк, эштән бушаган вакытларында, кичләрен һәм ял көннәрендә үзе ясарга өйрәнә Туран. Балта-пычкы һәм агач шомарткыч инструментлар кулына ятып кына тора аның. Тәрәзә пәрдәләрен ачып-яба торган җайланманы да үзе ясап куя.Электрик яисә слесарьның кирәге чыкса да, аларны эзләп урамга чыгып йөгерми, белмим дип тормый, җиң сызганып үзе тотына, бар эшне үзе башкарып чыгарга омтыла.

Сөеклесе Гүләнгә авыр килә, шул тыңгылык бирми аңарга. Балаларны юындырырга, ашатырга, керләрен юарга кирәк. Алай гына да түгел, төн йокыларын калдырып, кулына энә-җеп алып үзе күлмәк-ыштан тегә әле ул өч малайга, җылы өс киемнәрен дә үзе бәйли. Тавык та чүпләп бетерә алмаслык кырыкмаса-кырык эш аның бер үзенә.

-Гүлән, Гүл-әндам, - дип дәшә ул аңарга үз итеп һәм яратып. – Син көн димисең, төн димисең, син һаман эштә...

- Өч бала, берсеннән-икенчесе кечкенә бит әле алар, - дип елмая хәләл җефете Гүлән, гадәтенчә башын бераз кыңгыр салып. Ә үзе күлмәк җиңнәрен сызганып кер юу белән мәшгуль.

Күрә, аңлый иде ул Гүләннең хәлен, елмайганда да әнә арыганлыгы, талчыкканлыгын яшерә алмый.

- Бер дә эштән арына алмыйсың, ничек ярдәм итим соң үзеңә?

- Син дә тик тормыйсың, Туран. Синең дә эшсез торганың юк.

- Синең эшне җиңеләйтәсем килә. Беләсеңме нинди уй керде минем башка...

- Сөйлә, ул нинди уй?

- Кер юу машинасы ясап карыйммы икән әллә дим? Ярты гомерең кер юып уза ич.

- Керне машина белән юып буламы...- дип, Гүлән ышанмый торды аның сүзләренә. –Булсын иде ул андый машина...

- Булачак, - диде Туран. – Укыганым бар, Европа илләрендә бар инде ул андый машина.

- Анда әллә ниләр бардыр да, - дип куйды хатын кулын сабын күбекле судан алмый гына.

- Менә мин сиңа Төркиядә беренче булып үзем кер юа торган машина ясап бирсәм ни диярсең?..

- И-и, Туран, һаман да хыялый син, - дип, тагы елмайгандай итте дә эшен дәвам итте Гүлән ханым.

Ә Туран көн дә тегеннән-моннан тимер калдыклары, иске механизмнардан калган тәгәрмәч һәм куласалар, каешлар ташыды өйгә.

- Өйне тимер-томыр ватыклары белән тутырдың, бала-чага түгел бит инде син,- дип битәрләп тә карады аны хатыны.

Чираттагы ай өчен хезмәт хакы алгач, нигә кирәге чыккандыр, тимерне эретеп ябыштыру җайланмасы, тагы берничә көннән соң тимер кыру станогы күтәреп кайтты. Шулай итеп, буш вакыты булдымы, ишек алдына чыга да шак-шок килеп шул тимер-томырлары белән маташа торган булып китте ул. Үзе генә булса бер хәл, уллары да аның тирәсендә бөтерелә. Берсеннән икенчесе кечерәк булган малайларны яныннан куу түгел, киресенчә: “Улым, моны тотып тор”, “ Улым, тегене китер” дип, аларны да үзе артыннан мавыктыра әле тагы. Ярый ла бер-бер тимер төшереп балаларның аяк-кулларын җәрәхәтләмәсә. Бишенче яшь белән барган өлкән уллары Карахан, кул арасына кереп эшкә дә ярасын, ди инде. Ә Күзхан бит әле тәпи йөрергә өйрәнеп кенә килә. Корхан да кечкенә әле.

-Ту-ра-ан, - дип, эче пошып дәшкән тавышы ишетелә өйдә аш-су хәстәрләүдә булган Гүлән ханымның. – Каш ясыйм дип, күз чыгара күрмә тагы. Балалар барын онытма.

- Минем булышчылар бит алар, - дигән җавап ишетелә ишек катыннан. - Нинди бала булсын, менә дигән төрек егетләре.

Улларының күңеле күтәрелә шундый җаваптан соң. Карахан тоткан тимергә Корхан да килеп тотына. Алар янына үрмәли-үрмәли ялт итеп Күзхан да килеп җитә.

Ни итсә итә Туран, бу юлы да башлаган эшен төгәлләмичә туктамый. Инде машина тәмамланды дигәндә генә, ниндидер җитешсезлек килеп чыгып, ике-өч тапкыр киредән сүтеп җыярга туры килә аңарга үзенең хыял җимешен.

Кер юу машинасын электрга тоташтырып, ул келтерәп эшли башлагач, үз күзләренә үзләре ышанмый торалар башта. Гүлән ханым, яратып һәм горурланып, елмаю бүләк итә үзешчән конструкторга. Малайлар, куанудан ни эшләргә белми, кул чәбәкли-чәбәкли басып торган урыннарында сикергәләргә тотына.

- Ә син ышанмадың,- дип, горурланган атлы булып тел шартлатып куя шунда Туран Язган.

- Синең кулдан килмәгән эш юктыр ахры, - дип, елмая ягымлы карашын иренә юнәлткән Гүлән ханым.

- Мин түгел, әнә улларыбыз, - дип, ихлас елмая, шатлыгын яшерә алмаган Туран. – Карахан белән Корхан ясашты.

- Ә Күзхан, - дип сорап куя әниләре, кулына алган кече улын аркасыннан сөеп.

- Күзханмы,-дип, кайтарып сорый Туран. – Күзханның эше тагы да җаваплырак булды, ул аның проектын япты. Агайларын һәм мине өйрәтеп торды тагы...

Иң җаваплы, тагы да киеренкерәк минутлар алда булган икән әле. Ул да булса, машинаны туктатып, аның казаныннан керләрне чыгару мизгеле. Гүлән ханым бала керләрен берәм-берәм алып, кулында әйләндерә-әйләндерә ничек агарганлыкларын, чисталыкларын тикшерә башлады. Әниләре ни әйтер, машинага нинди бәя бирер дип, дәшми генә карап торды ир-ат халкы. Туран белән аның ярдәмчеләре Карахан һәм Корхан. Аңлашылса кирәк, әлбәттә инде, проект авторы бер яшьлек Күзхан...

- Кул белән дә болай чиста юып булмый, - дигән бәя куйды баш эксперт Гүлән ханым.

“Туран кер юу машинасы ясаган” дигән хәбәр таралды бераздан. Башта туган-тумача, күрше-күлән сөйләде ул хакта. Соңрак чит-ят кешеләргә, хәтта бергә эшләгән коллегаларына да барып җиткән имеш бу яңалык. Машинаның ничек эшләвен, нинди нәтиҗәгә ирешүен өйгә кереп, шәһәрнең әллә ниткән ерак почмакларыннан килеп тикшерүчеләр дә булды. Татар тотып карамый ышанмас, дигән сүз бар. Төрекләргә дә хас икән бу характер үзенчәлеге. Һәркайсының үз күзләре белән күрми торып, кер юу машинасының тимер механизмнарын тотып, капшап карамый торып, ышанасы килми иде бу хәбәрнең хак булуына...

***

Әле кайчан гына “Не нужен мне берег турецкий…” дип җырлар җырлаган Россия һәм россиялеләр өчен туксанынчы елларның икенче яртысында Төркия иң игелекле һәм якын бер илгә әверелде дә куйды. Төрек төзүчеләре эшләмәгән шәһәр калмагандыр, алар хәтта Мәскәүнең тарихи Кремль сарайларына да заманча алтын өлге кидерттеләр. Төркиядән кием-салым ташыдылар, йорт кирәк-яраклары. Базардан мал алсаң, сорау артык, ул Төркиядә эшләнгән булыр.

Болары бер хәл. Төркиянең җылы диңгезләре тартып торды безне. Ял өчен иң уңайлы җир кайда дигән сорау бирү артык иде. Төркиядә, әлбәттә. Әле санаулы гына еллар элек колакка да чалынмаган Анталия атлы шәһәр телдән төшмәс булды.

-Ул ялда, - дисәләр.

- Ә-ә, Анталиядәме...,- дигән җавап үзеннән үзе телгә килеп тора иде.

Әйткәнемчә, төрек лицейлары популярлашты. Чөнки кем нәрсә димәсен, хакыйкатьне танырга кирәк, анда укучыларның белем дәрәҗәсе бөтенләй башка иде. Төгәл фәннәр белән бергә чит телләрне өйрәнү дә яхшы куелган иде аларда. Төрек лицейларын тәмамлаучылар татар һәм рус телләрен генә түгел, төрек һәм инглиз телләрен дә су кебек эчә, дип сөйли торган иде ата-аналар. Казанда һәм Чаллыда Төрек дөньясын өйрәнү фонды, ягъни Туран Язган оештырган мәктәпләргә тора-бара рус балалары да бик теләп йөри башлады. Чөнки анда яхшы белем бирү белән бергә, тәртип яклары да бөтенләй башка иде, аракы, тәмәке һәм наркотик турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Тагы шунысы бар, Вакыф лицейларында дин дәресләре, гомумән, булмады. Шуңа күрә, аларны дингә йөз тоткан Фәтхуллах Гүлән оештырган уку системасы белән буташтырырга ярамас.

Ял вакыты җиттеме Мәскәүнең өч һава аланыннан туристлар төялгән самолетлар бер-бер артлы Анталия тарафына күтәрелеп кенә торды. Киек казлармыни самолетлар берсе арты икенчесе оча. Аларга Россияның дистәләгән башка шәһәрләреннән, шул исәптә Казаннан, очучы самолетлар килеп кушыла. Сер түгел ич, билет һәм кунакханәләрне алдан ук кайгыртырга туры килә торган иде.

Мин дә менә чираттагы ялымны гаиләм белән Анталия тарафларында үткәрергә планлаштырдым. Әмма Төркиядә һичкемгә хәбәр итмәдем бу хакта. Хәбәр итсәң, дус-ишләргә өстәмә мәшәкать тудыру була, берсе булмаса икенчесе кунакка чакыра яисә күрешү өчен яныңа ук килеп чыга. Кыскасы, бар таныш-белешләрдән качып бераз иҗат эше белән шөгыльләнү, үземнең язучы икәнлегемне искә төшерү иде уемда. Барып чыкмады...

Юлга чыгарга ике-өч көн калып барганда Стамбулдан Сәгадәт ханым шалтыратты:

- Ринат бәй, сезнең белән Туран хуҗам сөйләшергә тели...

Эсселе-суыклы булып китте, караклыкта тотылган кеше сыман хис иттем үземне.

- Ялга җыена идең кебек, ничек уздырырга җыенасың көннәреңне? – дигән сораудан башламасынмы Туран Язган.

Ни дияргә белми тотлыга язып калдым. Әмма, ялганлый да алмыйм, дөресен дә сөйләргә җыенмаган идем. Башка чарам калмаганлыктан танырга мәҗбүр булдым:

- Төркиягә җыена идек. Ак диңгездә йөзеп, бераз тәнне җылытып кайтырга иде исәп.

- Ә нигә Эгейда түгел?

- Казаннан Анталияга туры очак та бар. Аннан...- дип, тагы ни әйтергә икәнен уйлап торган арада, ул сүземне бүлдерде.

- Стамбулга да бар ул очак. Монда килсәгез, бергә-бергә Кошодасында ял итәр идек.

- Кунакханә һәм юллар өчен түләнгән иде шул инде,-дим.

- Шулай да монда килергә тырыш әле. Сине күрергә теләгән укучыларың да бар. Сәяхәтебез һәм ял да күңелле узачак, үкенмәссең. Ә билетларыңнан баш тарт, белүемчә, аларны көтеп торучылар сездә җитәрлек.

Кем сораса да бер сәбәп яисә хәйләсен тапкан булыр идем, әмма Туран Язганга мин “ Юк”, - дип әйтә алмадым.

Билет һәм юллама проблемаларын хәл итү авыр булмады, дуслык һәм танышлык хәл итә алмый торган үтенеч юк иде кебек ул елларда. Шулай итеп, ашык-пошык барын да хәл итеп Стамбулга очтык. Килгән көнне үк телевидениедан турыдан-туры чыгыш ясап, татар әдәбияты һәм мәдәниятына кагылышлы байтак кына сорауларга җавап бирергә туры килде. Тагы ниндидер газетачылар һәм әдәбият белгечләре, шагыйрьләр белән әңгәмәләр кордык. Стамбулның кайбер тарихи урыннары белән танышып йөрер ара да табылды, кыскасы, кая барыйм, вакытны ничек уздырыйм икән дип кул кушырып утырырлык булмады.

Ниһаять, җиңел машинага утырып Эгей тарафларына юл тоттык. Шоферыбыз кем дип уйлыйсыз? Туран Язган үзе, әлбәттә. Мин үзем дә руль артында йөрүне яратам, Төркия юлларында да байтак кына ил гизәргә туры килгәне бар. Әмма бу юлы миңа ышанып руль тоттыручы булмады. Алты йөз илле чакрым араны биш сәгатъ ярым чамасы вакыт эчендә узуны күз алдына китерү мөмкин түгел. Юлда бит әле дөнья кадәр машина, авыл һәм шәһәрләр аша да узасы бар. Ә Туран Язган атлы шофер өчен бу гадәти хәл икән. Полислары да очрамый бит аның үч иткәндәй.

-Тура-а-ан...Ту-у-ра-ан, кеше ташыйсың ич, утын түгел, артыбыздан да куып килүче юк, - дип, аның янәшәсендә утырган Гүлән ханым ничә мәртәбә кабатлагандыр, белмим. Башка вакытта кеше сүзенә, аеруча Гүлән ханым сүзләренә бик тә игътибарлы булган профессорны машина белән идарә итәргә утыргач, гүя алыштырганнар иде диярсең. Арткы утыргычтагы Казан кунаклары исә, юл буе бар белгәннәрен укып, сулыш алырга да куркып бардык дисәм, шулай ук һич арттыру булмас. Тип-тигез автобаннан бару бер хәл, тау арасындагы юлларга килеп кергәндә, диңгез читеннән барганда яисә кыялар астыннан узганда күзне йомудан башка чара юк... Дәвам итәргә теләмим, бу Ринат бик куркак икән диярсез...Аның каравы менә хәзер телевизордан “Формула -1” узышларын караганда бик рәхәт, бер дә куркыныч түгел. Чөнки без теге чакта аларга караганда да зуррак тизлек белән сәяхәт иткәнбез сыман тоела миңа.

Кошодасы, кош оясы – исеме генә дә нинди бит аның... Ул чынлыкта да җәннәткә тиң матур бер җир икән. Чит илләрдән килгән туристлар артык күзгә ташланмый. Ә рус телендә сөйләшүчеләр, гомумән, юк иделәр кебек. Туран әфәнденең ике катлы йорты Эгей диңгезенә кереп торган бер борында салынган булып чыкты. Әйләнә тирәсендә пенсиягә чыккан хәрбиләр һәм Стамбул университеты профессорлары иде булса кирәк. Бар җир чиста һәм пөхтә. Йорт шау чәчәккә күмелеп утыра, җәннәттә дә андый гөлләр булмас. Хәер, кем белә, анда барып караган юк шул әлегә.

- Бу йортны кем шулай карап тора, - дидем мин, гаҗәпсенеп.

- Узган ел октябрь аенда булган идек. Шул гомердән бирле килә алмадык, - булды җавап.

- Ә гөлләр...

- Кояш яктырта, гөлләр үсә.

- Кем су сибә?

- Аларга су бик кирәкми дә, - дип сүзгә кушылды Гүлән ханым. – Бик корыга китсә, бу эшне бәләдия башкара.

- Менә ничек!

- Өйнең бер каты безнең, икенчесе сезнең,- диде Туран бәй, урнашу дигән мәсьәләне бик тиз хәл итте.

Хатын-кызлар урнашу мәшәкате һәм чәй өстәле хәстәрләү белән мәш килгәндә без Туран әфәнде һәм аның оныгы Бурахан белән диңгез буена төшеп менергә булдык.

Өйдән чыккач та каршыбызга өлкән яшьләрдә булуына карамастан, җил-җил атлап килгән озын буйлы, какча гәүдәле бер агай очрады.

Күренеп тора, Туран бәй белән яхшы танышлар гына түгел, якын дуслар булып чыкты болар.

-О-о-о, албай, саулармысыз, хәлләр ничек?- дип, иң элек Туран Язган сузды аңарга кулын.

“Албай” дигән сүз колакка кергәне бар-барын, әмма мин аңламый тордым, исем идеме бу, әллә бер-бер кушаматы гынамы бу кешенең. Соңрак кына белдем, бу төрек хәрбиләрендә иң югаргы офицер дәрәҗәсе икән, ягъни, безнеңчә полковник булып чыга инде. Албайның исеме Мозаффар абый булып чыкты.

Без таныштык. Бергә диңгез читенә килдек.

- Диңгез җылы булырга тиеш, әйдәгез, бераз йөзеп алыйк, - дип ашыктырды Туран әфәнде.

Казан кадәр ерактан кил дә диңгездән баш тарт имеш, була торган хәлме соң бу... Йөзү өчен киенеп әзерләнеп төштек ләбаса. Иң элек кояшта кап-кара булып янган какча гәүдәле албай сикерде суга һәм колач җәеп йөзеп тә китте.

- Албайга ничә яшь?- дип сорадым.

- Сиксәненче белән бармыймы икән...- дигән җавап ишеттем. Оныгына мөрәҗәгать итте аннан. – Улым, син су керәсеңме?

Башын югары гына чөеп куйды Бурахан, төрекләрнең “юк” дигән сүзе шул була. Бер читкәрәк китеп чуер ташлар өстенә барып утырды ул һәм ниндидер “хан сарайлары” төзәргә кереште.

Тиз йөрешле су көймәсе сыман Туран Язган йөзеп китте албай артыннан. Мин дә яр читендә чупырдарга керештем. Диңгез җылы һәм баш очындагы күк сыман зәп-зәңгәр, ник бер дулкын булсын икән. Ә чисталыгы турында әйтеп торасы юк, ике метр тирәнлекме, өчме – су төбе, анда йөзгән балыклар аермачык күренеп тора.

Мозаффар албай иртәрәк чыкты яр читенә, ә Туран әфәнде әле бар дөньясын онытып йөзүендә.

- Туранның йөзүдән туйганын мин белмим,- диде албай, диңгез эчендә, еракта, ялгыз дельфин сыман йөзеп баручыга ишарәләп.

- Беләм, ул йөзеп күрсәтә...

Шулчак миңа тагы да якынлаша төшеп, әйтеп куйды ул:

- Солтан-Галиев турындагы романны укыдым.

Без инде таныш кешеләр синең белән, дигән сүз итеп кабул иттем моны.

-Рәхмәт...

- Безнең яшьлек елларыбызда бик тә популяр шәхес иде ул Төркиядә. Хәтта аның исемендәге группалар оештырган чакларыбыз бар иде.

- Минем бу хакта ишеткәнем юк иде, - дидем. – Моның сәбәбе нидән булды икән? Сездә бит коммунистларны яратып та бетермиләр иде кебек...

Шулай дидем, әмма бу хакта һәм аның сәбәпләрен дә белә идем, әлбәттә. Ләкин, мин белгәннәр – бездәге чыганактан. Гомерен төрек армиясенә хезмәт итүгә багышлаган аксакал ни әйтер бит әле?..

- Коммунистлык мөһим түгел. Солтан-Галиев әфәнде Көнчыгыш халыкларының киләчәген кайгырткан фикер иясе, Россиядагы гына түгел, дөнья буйлап сибелгән-таралган төрек милләтен бер күреп кайгырткан сәясәтче, - диде ул.

“Укыдым. Әйбәт әсәр язгансыз...” дип әйтүчеләр күп ул. Ә менә шул рәвешле тирән аңлап, фикер йөртүчеләр сирәк очрый. Кем белән, нинди зыялы кеше белән диңгез читендә янәшә басып торганлыгымны шунда гына аңладым.

- Әйе, милли проблемалар турында фикер йөртергә җыенган һәр кеше өчен бүген дә гыйбрәт булырлык хезмәтләр язган кеше ул, - дидем. – Рәхмәт. Сез аны бик тә яхшы белеп һәм аның бөек шәхесләр арасындагы урынын аңлап сөйлисез.

-Әмма, - диде ул, үзен мактаудан читләшергә ашыгып.- Без аның язмышыннан, шәхси тормышыннан хәбәрсез булдык...

Шулчак колач җәеп йөзеп килгән Туран әфәнде дә килеп кушылды үзебезгә. Яр читенә чыгып мәрмәр сыман ялтырап торган зур бер кара таш өстенә барып утырдык. Бабасы янына йөгереп килгән оныгы Бураханны “Бер данә... бер данә...” дип, иреннәрен кысып аркасыннан сөеп куйды Туран әфәнде. Безнеңчә “бердәнберем...” дигәнне аңлата иде булса кирәк ул сүз. Гомумән, Туран Язган үз балалары, үз оныкларына мөнәсәбәттә генә түгел, сабыйларга, үсеп килүче яшь буынга аерым бер ярату һәм хөрмәт белән карый иде. Төркиядәме ул, Россиядамы, әллә башка бер тарафтамы, янына килгән сабыйларны кулына күтәреп сөйми, аркаларыннан яисә башларыннан бер сыйпамый узып китә алмый торган иде.

- Сагындырдың, - диде Мозаффар албай, ниһаять, якын күршесе белән очрашу шатлыгын уртаклашып. –Кошодасын бөтенләй онытып бетермәсәң иде.

-Үзем дә аңлыйм, Мозаффар абый, әмма өйгә дә кайтып кергәнем юк соңгы араларда. Әле Бакуда, әле Кыргызстанда, әле Косовода – гел юлда булырга туры килде.

- Бер кеше түгел, дәүләт күтәрә алмастай эшләрне җилкәңә салдың, Туран, - диде дөньяны байтак күргән хәрби пенсионер, ихластан аның хәленә кереп.

Бераз уйга бирелеп торды профессор, тел очына килгән фикерен әйтимме, юкмы дип икеләнеп торуы иде булса кирәк.

-Кызганыч,- диде ул, - безнең дәүләт милләт өчен түгел, өч-биш гаилә өчен хезмәт итә.

Аның бу фикере хәтеремә уелып калган шулчак. Мин ул сүзләрне кат-кат искә төшереп уйланганым бар. Кайда да шулай икән. Чынлап та вакыт-вакыт дәүләт башында утыручылар, үзләренә йөкләтелгән зур миссияне оныта төшеп, шәхси яисә зур булмаган бер төркем дус-иш, кардәшләр мәнфәгатен генә кайгыртып яшәүгә күчә икән бит...

Мозаффар агай безне үзенә чәйгә чакырды.

- Вакыт табылыр, чәйгә дә керербез. Ә хәзер өйгә кайтырга кирәк, ханымнар үзебезне югалткан булса кирәк, - диде профессор. Кичкә күрешергә сүз куешып, һәркем үз юлында булды.

***

Нигә кешегә гомер бер генә бирелә икән... Хәер, ике яисә өч гомер бирелсә дә аз тоелыр иде. Дөнья шул кадәрле зур, тормыш шул тикле катлаулы – барын да күреп, барын да белеп һәм бар белгәнеңне, өйрәнгәнеңне һәм хыялланганнарыңны тормышка ашырып бетерү өчен вакыт барыбер җитенкерәмәс иде. Гайрәте чамадан ашып, җегәре ташып тора Туранның , әмма үзе уйлаган, үзе хыялланган эшләрнең яртысын да тормышка ашырырга өлгерми кебек барыбер.

Аның төп һөнәре булган икътисад өлкәсендә күпме эшләр эшлисе бар. Төркия алга киткән Европа илләреннән кай ягы белән ким? Нигә аларда булган технология бездә булмаска тиешле... Японияда барган технологик яңарыш хәйран калырлык. Нигә безгә дә, алар тәҗрибәсен өйрәнеп, алар үрнәгендә Төркияне күтәрмәскә, алга әйдәмәскә... Югыйсә болар Гази Мостафа Кемал Ататөрек заманында ук көн тәртибендә торган һәм көн тәртибенә куелган мәсьәләләр ич. Башкаларның уңышларын күреп һәм танып, “ух” та “ах” киләбез, эшләгән эшебез бик күзгә күренми... Һаман бер үк урында таптанабыз. Дәүләт үз алдында стратегик максатлар куеп, планлы рәвештә шул максатларга ирешү юлында көн-төн кайгыртырга, эзләнергә, эшләргә тиеш түгелмени...

Иң тырыш һәм эшчән, белемле һәм эзләнүчән егетләребез Алманияга, башка Европа илләренә агыла. Анда үз эшләрен башлап, санаулы гына еллар эчендә зур нәтиҗәләргә ирешәләр. Ә үзебезнең Төркиядә нигә уңайлы шартлар тудырылмый аларга?..

Хуш, монысы бер хәл. Тагы да аянычрагы, үзебезнең нинди кавемнән һәм кем булуыбызны да оныта бармыйбызмы шул ук вакытта?.. Бабаларыбыз үткән юлны, ерак һәм якын тарихыбызны нигә чит итәргә... Яңа буын үзенең кемлегенә бөтенләй битараф булып тәрбияләнә түгелме?.. Моның бик тә аянычлы нәтиҗәләргә китереп чыгару ихтималын кем аңлатырга тиеш... Искесе булмаганның – яңасы булмас, дип бер дә юкка гына әйтмәгәндер безнең ерак бабаларыбыз...

Түрәләрнең халык каршында чыгышларын тыңласаң, барысы ал да гөл. Газета һәм журналлар берсен икенчесе уздырырга теләп мактаныша, түрәләргә охшарга тырышып, сенсация арты сенсация эзлиләр. Яшьләрне уйландырырлык, аларда ватанпәрварлык хисләре тәрбияләү һәм уяту юнәлешендә ник бер язма булсын икән...

Шундый уйлар бимазалый иде Туран Язганны көн-төн. Һәм әледән-әле гыйльми җыентыкларда күренгәләп торган мәкаләләрендә дә яшерә яисә урап үтә алмый иде ул бу фикерләрен. Кемдер боларны күреп барган һәм бу язмаларга игътибар иткән булып чыга. Туранны үзе укып тәмамлаган Стамбул университетына укытырга чакыралар.

- Гыйльми дәрәҗәң-фәлән юк, анда гади ассистент акчасына ничек гаиләңне яшәтмәк буласың, бу чын ахмаклык була түгелме?- диләр аңа эшләгән урынында.

Билгеле инде аны җибәрәселәре килми. Әмма бу сүздә дә дөреслек бар. Ул ялгызы булса бер хәл, хатыны һәм берсеннән икенчесе кечерәк өч улы бар ич. Аларны ашатасы-киендерәсе генә түгел, тора-бара укытасы да булачак. “Ассистент акчасы” дигәннәре дөрес, ул даими кереп барган хезмәт хакында шактый ук югалту кичерәчәк.

Кайтып барын да ачыктан ачык Гүлән ханымга сөйләп бирде ул.

-Үзең беләсең, Туран, - булды тормыш иптәшенең җавабы.

- Гүлән, Гүл-әндамым, - дип кочып алды аны Туран.- Син һичкайчан минем сүзгә каршы булмадың, һәрчак аңларга тырыштың. Беләм, бу юлы да бар авырлык синең җилкәгә төшәчәк.

- Ни эшләмәк кирәк, язмыштан узмыш юктыр, Туран, - дип әйтеп куйды ханым.

- Мин сиңа авырлык китермәскә тырышырмын, Гүл-әндамым... Көн эшләрмен, төн эшләрмен, әмма улларыбызны кешедән ким-хур итми тәрбияләп үстерербез, укытырбыз, боерган булса.

Шулай итеп, бар дөньясын онытып укыту эшенә, икътисад фәннәренә кереп чумды ул. Буш вакыты булдымы университет китапханәсенең уку залына ашыкты, китапханәдән иң соңгы укучы булып чыгып киткән чаклары күп булды. Фән дөньясы сазлык кебек, бер кереп чумсаң ул дөньяга, тарта да тарта гына икән үзенә. Муеннан кереп чумганыңны абайламый да каласың.

Аудиторияга кереп лекция укуның да үз хикмәтләре бар. Берничә дистә студент синең авызыңнан чыккан һәр сүзне, һәр фикереңне йотып алырдай булып тыңлый. Күпме гомер үзенә тыңгылык бирми йөдәткән уй һәм фикер орлыкларын бәрәкәтле туфракка чәчү өчен моңардан да уңайлырак нинди форсат чыгарга мөмкин тагы. Тора-бара үзе укыган лекцияларга чит группалардан студентлар керүен һәм ул гына да түгел, кайбер ассистентлар һәм укытучыларның да күренгәли башлавы хәйран калдырды аны. Хәтта сагая калды бер заман.

-Сез мине тикшерәсез булса кирәк, бер-бер хатам бармы, булса, әйтегез, зинһар, - дип мөрәҗәгать итте ул үзеннән күп өлкән яшьтәге бер доцентка.

- Борчылырга һич сәбәп юк, Туран әфәнде. Университетта сезнең дәресләр турында сөйлиләр кая карама, студентлар үз дәресләрен калдырып сезне тыңларга дип китә. Шуның серен эзләп, үз күзләрем белән күреп, колакларым белән ишетәсем килде, - диде ул, ихтирамын белдереп.

Кайчандыр үзен укыткан кеше, тәҗрибәле галимнән шундый сүзләр ишетү рәхәт иде билгеле.

Көннәрнең берендә кичкырын, Туранның университеттан кайткан чагын туры китереп, өлкән агасы Ихсан килеп чыкты алар торган “Ватан җатдәсенә”.

Тәкъдим ителгән урынга утырмас борын ук сүз кузгатты:

- Эшеңнән киткәнсең икән, дип ишеттек...

- Шулайрак килеп чыкты шул, агаем, - дип, гаепле кеше сыман җавап кайтарды Туран. Гаебе чынлап та бар, инде гаиләле ир-ат булса да, бу адымын атлар алдыннан агайлары белән киңәшкәндә дөрес булыр иде.

- Университетта укытасың димәк...

- Әйе, укытам да, үзем дә укуымны дәвам итәм кебек...

- Ә нигә аны гаепле кеше сыман сөйлисең әле, - дип, тавышын күтәреп алды Ихсан абыйсы. - Нигә аны безгә хәбәр итмәдең?

- Уңайсызландым. Каршы булырсыз дип уйладым...

- Каршы булырга, тай типмәгән лә безнең башка, - дип, куанычын яшерми елмаеп җибәрде ул. – Безнең нәселдән шундый кеше – Стамбул университетында укытырлык гыйлем иясе чыгуы шатлык һәм горурлык түгелмени! Әтиебез исән чак булып, бу хакта ишетсә, беләсеңме, ничек куаныр иде...

Ниһаять, күкрәк тутырып сулыш алып куйды Туран. Агайларының үзен аңлавы, хәленә керүләре зур куаныч иде аның өчен. Ул арада Гүлән ханым чәй китерде өстәлгә, иренең яраткан ризыгы кайнар лахана долмасы чыкты.

Бер-ике тапкыр чәй йотып алгачтын, җитди сүзе барлыкны белгертеп, тамак кырып куйды Ихсан агае:

- Без, синең агайларың, бергә-бергә утырып киңәштек тә сиңа бер йорт алып бирергә, дигән фикергә килдек әле менә.

Туранның авызына китергән кашыгы кулыннан төшеп китә язды. Моны ишеткән Гүлән ханым тораташ кебек хәрәкәтсез калып торды бер мәл. Туран ни әйтер дип, аңарга юнәлтте карашын.

- Рәхмәт, абый, - диде Туран артык озак көттерми генә.- Мин сездән андый бүләк ала алмыйм. Инде укыттыгыз, анысы өчен дә мең-мең рәхмәт. Хәзер мин үз гаиләмне үзем карарга тиеш...

Кайсы китап укып, кайсы рәсем ясап бер читтә әвәрә килгән малайларга ишарә ясады Ихсан абыйлары.

-Гаиләң зур, өч малай үстерәсез. Үзең университетта укытасың. Болай яшәү, мондый шартларда дип әйтәм, сезгә төс түгел хәзер. Уйлану, киңәш-табыш итү өчен бер атна вакыт җитәр дип уйлыйм. Кайсы мәхәлләдән алырга икәнен сез хәл итәсез. Калганы безнең – агайларыгызның эше. Шуның белән тәмам, - дип, урыныннан ук кузгалды ул.

- Тукта, абый, алай ашыкмагыз әле сез, - дигән сүзләрне колагына да элмәде Ихсан. Бер атнадан күрешербез, дип, ашыгыч эшләре булуны сәбәп итеп, китеп тә барды.

***

Кошодасында кич җитеп килә. Кошлар яр читенә тишеп ясалган ояларына кайтып ялга туктагандыр. Кояш шактый сүрәнләнеп офык артына кереп югалды. Җиләс рәхәт һава исеп тора. Туран Язганның гөлләр арасында күмелеп утырган язлык өенең ачык терассасында сөхбәт итеп утырабыз. Мозаффар албай һәм тагы бер күршесе керде. Әнкарада югары дәрәҗәле хезмәттә булып, пенсиягә чыккан кеше анысы. Әмма холкы, килеш-килбәте һәм кайбер сүзләре, фикерләре хәтергә уелып калган булса да, исемен хәтерләмим. Хатын-кызлар йорт эчендә, ә без ирләр монда. Туран бәй белән яңа килеп кушылган кунак, чәйдән генә канәгать түгел, берөзлексез сигара да эчәләр әле тагы. Ә без Мозаффар албай белән төтеннән качып җилгә һәм диңгезгә арка куеп утырабыз.

Күршеләр бер-берен нык сагынган, шуңа, нигездә, алар фикерләшә. Ә миңа бик кызык. Эчкерсез, ачыктан-ачык сөйләшәләр, мине чит-ят итеп түгел, үз кешеләре санау билгесе иде бу. Тагы шунысы җәлеп итте минем игътибарны, алар яхшы таныш һәм байтак еллар аралашып яшәгән күршеләр булуга да карамастан, зур хөрмәт күрсәтүдәнме, әллә шулай кабул ителгән, бер-берсенә рәсми төстә мөрәҗәгать итеп сөйләшәләр.

Әнкаралы күрше, сүз ара сүз чыгып, сорап куйды Туран әфәндедән:

- Гомер узып бара, хөрмәтле профессор, бер вакыт табып, бергә-бергә хаҗ кылып кайтырга вакыт җитмәдеме икән безгә?

- Албай ни әйтер бит, - дип серле генә елмаеп алды Туран Язган.

- Мәчет карты булмасам да, бу хакта уйланырга вакыт җиткәндер мөгаен,- диде албай. Һәм шундук ачыклык кертергә кирәк санады. – Сез ният итсәгез, миннән тормас, каршы килмәм. Туран әфәнде безгә караганда күбрәк белә, ул ни дисә, шул булыр...

- Хаҗдан әүвәл көнчыгыш Төркестанга бару кирәк төрек инсанына, ерак бабаларыбыз туфрагына баш ию кирәк,- диде ул, сигарасын чираттагы мәртәбә йотлыгып суырып алгачтын.

- Төркестанда булдың кебек,-дип ачыклык кертергә булды Мозаффар албай.

- Сез булмадыгыз, сезгә киңәш итәм,- дип елмайды профессор. - Төркестан очсыз-кырыйсыз, ул зур... Бер гизеп кайту белән генә чикләнергә ярамыйдыр. Андагы курганнар, төрбәләр, балбаллар, һәр калкулык, һәр ерганак безнең өчен изге истәлек. Аларны өйрәнми торып, серләрен ачмый торып, үз-үзебезне тынычландырырга хакыбыз юк. Һәр төрек өчен зарур һәм иң саваплы сәяхәт шул тарафларда...

- Кызганыч, үз-үзебезне бик начар беләбез,- дип офтанып куйды әнкаралы күрше.

- Элгәре елларда Советлар иленнән, коммунистлардан курка идек. Бүген юллар ачык, Россия белән һәм Урта Азиядагы бәйсез төрки илләр белән мөнәсәбәтләребез көннән көн яхшыра, тирәнәя бара. Турист группалары буларакмы, аерым-аерыммы, рәхим ит, юллар ачык, - дип мавыгып сөйләвен дәвам итте Туран Язган. – Безнең өчен беренче хаҗ шул тарафларда, аннан инде Мәккә вә Мәдинә турында уйларга була.

- Сүзләрең дөрес, Туран әфәнде,- дип ризалашты Мозаффар албай. – Бу хакта сүз күп булса да, хәбәрсез идек, хәбәрсез яшәдек. Ә менә син нәшер иткән журналлар, “Төрек дөньясын өйрәнү” һәм “Төрек дөньясы тарихы, культурасы” журналларын әйтәм, безнең күзләребезне ачты. Бик күп көч тыгасың, бик күп масрафлар күтәрәсең, хуҗам...

Үзеннән күп өлкән, абруйлы гаскәри офицерның Туран әфәндегә “хуҗам” дип дәшүенә исем китте шул чак. Бу әңгәмәдәшенең аны тануы һәм олылавы билгесе иде, әлбәттә.

-Ул журналларны чыгаруда дәүләтнең дә ярдәме бардыр, - дип сорады әнкаралы күрше.

- Бер тиен дә дәүләттән ярдәм алганым булмады. Зыян итмәсәләр, таяк тыкмасалар, шунысына рәхмәт инде.

- Ә кем ярдәм итә?

- Ара-тирә ярдәм кулы сузучылар бар, әлбәттә. Әмма университеттан алган бар хезмәт хакым Вакыф масрафларына кереп бара. Журналлар гына булса бер хәл, күпме лицей, анда укыткан укытучылар, төрек теле курслары, төрек дөньясы балалар фестивале... Барысын да хәл итәргә туры килә. Әле менә узган ел шикәр авыруы булган бер хезмәткәребезгә, үземә кредит алып, фатир сатып алдык. Бер ел да узмады, фатирлы хезмәткәрем китеп барды. Ә кредиты миңа калды. Сөйли башласаң, сөйләр сүз күп инде ул... Шуның белән тәмам, - диде, бу хактагы сүзләрен йомгакларга теләп.

- Ә балалар, гаилә?..

- Алар түзәргә өйрәнгән, - дип елмайды Туран бәй. – Зарланмыйлар... Илдә чыпчык үлмәс, дигәннәр бит.

- Ничектер, Коръәнне инглиз теленә тәрҗемә итәсең икән, дип ишеткән идек. Вакытың юктыр, ташладыңмы?- дип сораучы албай иде булса кирәк.

- Син мине беләсең, Мозаффар әфәнде, башлаган эшемне ярты юлда калдыра торган гадәтем юк. Тәмамладым, - булды җавап. – Әмма китап буларак бастыра алганым юк әлегә...

Шунда, бер кадәр тартына төшеп, дип әйтимме, әнкаралы күрше сорау бирде.

- Бу хакта сүз кузгатканым өчен, зинһар, ачуланмавыгызны үтенәм, хөрмәтле профессор. Дөрес булса, ничектер бер чыгышында культура министры, Зәйбәк диделәрме, сезне “төрек милләтчесе” дип бәяләгән имеш...

Сорауның тәмамлануын да көтеп тормады Туран бәй, җавап бирергә ашыкты.

- Аңардан көтергә була, ул әйтер. Тел сөяксез бит... Ул эшләргә тиеш булып та эшләмәгән эшләрне башкарабыз. Шуңарга эче поша торгандыр, -диде ул. Аннан чәй кабып бераз уйга калып торды һәм дәвам итте.- “Милләтче” дигән бәядән акланырга түгел, аның белән горурланырга кирәк. Шәһес өчен моннан да югары бәя булуы мөмкин түгел. Үз ватаныңны, үз халкыңны, аның тарихын, телен, үткәнен-киләчәген ярату җинаять түгелдер ич. Әйе, мин иң әүвәл үз халкым, үзем кебек үк гади төрекләр һәм кардәш төрки халыклар турында кайгыртам. Әмма һичкайчан аларны башкалардан өстен куярга тырышмадым, башкалардан кай җиребез ким соң безнең, дип оран салдым бары... Зәйбәкнең дә дөрес сүзе булыр икән, әйе, мин чын-чынлап төрек милләтчесе булырга мәҗбүрмен!

- Ләкин министр үзенең сүзләренә тискәре мәгънә салып сөйли... Авразия каналы аша чыгыш ясады кебек, ә ул каналны төрки халыклар яшәгән ничәмә-ничә җөмһүрияттә тыңлыйлар...

Каршында торган чәй савытын һәм ризыкларны бераз читкә, өстәлнең уртасынарак этеп куйды Туран Язган. Бу аның тыңгысызлана башлавы, җитди сүз башларга җыенуы иде.

- Гади генә бер мисал китерәм, тыңлагыз. Швейцария дигән ил барлыгын беләсез. Җир йөзендә иң алга киткән илләрнең берсе. Анда өч кантон бар. Аларда алманнар, французлар һәм италиялылар яши. Игътибар итегез, бер италиялы да алман яисә француз машинасы сатып алмас анда. Алман Германияда ясалган машинада йөри, француз – “рено”да яисә “пежо”да. Бу нәрсә? Милләтчелек түгелме! Бу күзгә бәрелеп торган икътисади милләтчелек. Әмма алар бер-берен гаепләмиләр, дошманлашмыйлар һәм ярлыклар да такмыйлар. Шундый икътисади милләтчелек булмый торып, бер илнең дә экономикасы алга китә алмый, диеп беләм.

- Чынлап та шулай бит...

- Гыйбрәтле сүзләр сөйләдең әле син, - дип, бер-беренә карап, үзара фикерләшеп алды күршеләр.

Ә Туран Язган дәвам итте.

- Йә, әйтегез, кайсы телдә ике алфавит бар? Һәр милләтнең бер әлифбасы булыр. Бары төрки халыкларда, төрекләрдә генә утыз сигез алфавит. Ышанысызмы-юкмы, утыз сигез!.. Сигезе – латинда, утызы – кирилда. Һәм кайчандыр бер телдә сөйләшкән-аңлашкан халыклар бүген, берсе язганны икенчесе укый алмый. Шуны күрә торып дәшми калыргамы?.. Дәштең исә, син “төрек милләтчесе”!

Телдә генә түгел, сәнгатьнең башка төрләрендә дә шул ук хәл. Музыка һәм җырларыбызга игътибар итик. Тыңласаң – колак тона, ә күңелгә барып җитми. Инглиз һәм французларга сукырларча иярү күпме дәвам итәргә мөмкин. Безнең, нәрсә, үз музыкабыз, җыр һәм шәркыларыбыз булмаганмы әллә! Җыр һәм музыка – милләтнең күңел теле диләр. Нигә әле күңел телебездән аерылган, тыңлаучыларны, ягъни халкыбызны да адаштырырга омтылган шәхесләрдән кумир ясарга, аларга дәрәҗәле исемнәр, дәүләтебез бүләкләрен тапшырырга. Архитектура, рәсем һәм сынлы сәнгатъ өлкәләрендә дә шул ук хәл. Сөйләсәң, сүз күп...

Моңарчы килешеп, баш кагып кына утырган албай, тирән сулыш алып куйды шунда.

- Мәдәният министрыбыз үзе башкарырга тиешле эшләр бит болар барысы да...

- Ә министрлар бездә, халыкка хезмәт юлында түгел, ил башлыгына ярарга тырышу белән мәшгуль, кызганычка каршы. Кайчан шушы хасталыктан арынырбыз, белмим...- дип офтанып куйды Туран Язган.

- Бер бездә генә түгел, кайда да шулай, - диде әнкаралы күрше.

- Милләт язмышын үз язмышы итеп кабул иткән, шәхси мәнфәгатьләрен онытып, бары халкына хезмәт иткән лидерлар гасырга бер генә туа, дигән борынгылар.

Монысы инде арада иң өлкәне Мозаффар албай сүзләре булды. Уйланырлык сүзләр... Әңгәмәгә катышмыйча тыныч кына тыңлап утыруыма карамастан, минем өчен аеруча гыйбрәтле иде бу фикер алышу.

Иртәгә диңгез буенда күрешкәнгә кадәр дип, бер-беребезгә хәерле кич һәм тыныч йокылар теләп хушлаштык.

***

Агайлары ике сөйләшә торганнардан түгел, Стамбулның чиста һавалы яңа мәхәлләләренең берсеннән аларга йорт тәкъдим иттеләр. Ни кадәр генә уңайсызлык кичермәсен, Туранның ризалашмый чарасы юк иде. Чөнки, агайларын ул яхшы белә, аның “ай-вай”ларына колак та салмаячаклар, әйтелгән – үтәлгән, шуның белән тәмам. Бу – бер булса, икенчедән, күпме генә тырышмасын, университеттагы хезмәт хакына ул якын елларда бер ни сатып ала алмаячак. Ә өч малайга яхшы тәрбия бирергә кирәк, өлкән улы Караханның мәктәпкә барыр вакыты җитеп килә әнә. Үзе докторлык диссертациясен тәмамлау алдында тора. Берничә гыйльми китап өстендә эшли.

Яңа йорт белән танышырга Гүлән ханым белән икәү барды алар. Шау-гөр килеп торган шәһәр үзәгеннән күп тә китмәделәр, ямь-яшел бакчалар эчендә күмелеп утырган бер һәм ике катлы шәхси йортлар тезелеп киткән саф һавалы тын һәм тыныч урамга килеп чыктылар. Ике катлы яңа салынган өй каршысында өч абыйсы – Ихсан, Җамал һәм Әтәм каршы алды. Бер кадәр югалып һәм уңайсызланып торган энеләре Туранның кулына ачкыч тоттырдылар.

- Син бу өйнең хуҗасы, үзең үк ачып та керергә тиешсең, - диделәр.

Ачты. Киң һәм иркен салонга килеп керделәр. Бер уңга, бер сулга карады Туран һәм икенче катка күтәрелгән баскыч култыксаларына күзе төште. Бар җир затлы малзәмәләрдән ясалган, күз явын алырдай булып ялтырап тора. Кинәт күңеле нечкәреп китте аның, бугазына кайнар төер, күзләренә яшь килеп тыгылды...

- Агайларым, бу яхшылыкларыгызны һич онытмам, - дип әйтә алды ул үзен кулга алып.

- Бу безнең бурычыбыз, бер шәй түгел, һич уңайсызланмагыз, - диде Җамал абыйсы.

- Әтиебез васыятен без үтәргә тиеш идек, - дип өстәде иң өлкән абыйсы Ихсан.

- Сез әтием васыятен күптән үтәдегез. Укыттыгыз...

- Әле дә китапханәдән башың чыкмый, китаплардан арына алганың юк, - дип шяртып алды Әтәм. – Димәк, укыйсың булып чыга...

- Йә, Гүлән килен, мотфакка, кухняга уз. Безгә чәй яисә төрек каһвәсе эчертерсең бит шәт, - дип, тыйнак кына бер читтә уңайсызланып торган ханымга кухня юлын күрсәтте Ихсан.

Сак адымнар белән иркен һәм заманча җиһазланган кухняга узды хуҗабикә. Ут кабызып төрек каһвәсе пешерергә кереште. Бераздан борынны һәм тамак төпләрен кытыклап торган хуш ис, төрек каһвәсе исе таралды өйгә. Түгәрәк өстәл артында дүрт ир туган, бала чаклары узган Эгирдирдагы кебек шау-гөр килеп, рәхәтләнеп сөйләшеп, фикерләшеп утырдылар.

Яңа өйгә күченүне озакка сузмадылар. Туран кулдан-кулга шактый күчеп йөргән иске бер машина сатып алган иде соңгы араларда. Илленче елларда ук эшләнгән “Пежо”. Шуның белән әллә ничә рейс ясарга туры килде чираттагы ял көнендә. Машина сүнсә, йә кабынмый торса, аны этешергә уллары бар. Инде соңгы тапкыр яңа йортка таба Ак сарайны үтеп күпер аша чыгып килгәндә машинаның тизлек алыштыру рычагы сынып килеп чыкмасынмы бер заман. Эш харап, күперне чыккач та үргә менәсе, этеп бара торган түгел. Ни эшләргә, нинди җай табарга, дип уңга-сулга каранырга мәҗбүр була шофер, ул да түгел, аяк астында яткан кукуруз чәкәненә күзе төшә. Туран иртән өч улына да пешерелгән мысыр, ягъни кукуруз чәкәннәре алып биргән иде. Кече улы Күзхан ашый башлаган да ташлаган булып чыкты. Ике уйлап тормады шофер, сынып чыккан тизлек рычагы урынына кукуруз чәкәнен китереп тыкмасынмы. Ни хикмәт, эшкә ярап куйды кукуруз чәкәне, кузгалып киттеләр. Һәм шул тизлек белән сак кына бара торгач кайтып та җиттеләр... Кешегә әйтеп, кеше ышанмыслык шундый хикмәтләре дә булды ул иске машинаның.

Йортның арт ягында зур булмаган бакчасы бар. Анда Гүләннең яраткан чәчәге – гүл, ягъни розаның төрле төстә чәчәк ата торган төрләрен сайлап утырттылар. Аннан кура җиләге, йөзем куаклары, абрикос, алма һәм груша агачлары. Бу эшләрнең һәммәсен Туран үзенең уллары белән башкарырга тырышты. Аларның буталып йөрүеннән файда да булмагандыр бәлки, әмма шул рәвешле ул аларны эшкә өйрәтте.

Карахан утыртыр өчен чокырлар казышты, Корхан үсентеләргә сибәр өчен су китереп торды, ә Күзхан чокырга төшерелгән агачларны туры итеп тотып торды. Аның каравы бакчадагы һәр куак, һәр агачны алар үзләре утыртканга санап берөзлексез карап, кайгыртып торырга күнектеләр.

Иске фатирдагы кебек малайларның өчесенә бер ятак һәм бер өстәл түгел, инде хәзер һәр өчесенең үз бүлмәләре бар, анда үз тәртипләре, үз дөньялары... Әлбәттә инде Туран Язганның да, ниһаять, эш кабинеты бар. Ул төннәр буе китап һәм журналлар белән уратып алынган язу өстәле артында. Якын араларда докторлыгын яклаячак, язган булса доцентлыкка да ерак калмый аннан. Чөнки гыйльми хезмәтләре берсе арты икенчесе тәмамланып килгән көннәр.

Шул ук вакытта яңа өйнең җылыту системасыннан канәгать түгел иде алар. Кышкы айларда балаларга суык булуы ихтимал. Туран җылыту системасының яңа проектын да, барлык техник эшләрен дә үзе башкарып чыга... Чү, ялгыш сүз сөйләдем булса кирәк, аның өч булышчысы – уллары бар ич, тимер-томыр белән кайнашканда алар читтә каламы инде...

***

Кошодасында бер атна чамасы ял иткәннән соң без гаиләләребез белән машинага төялеп Ак диңгез тарафына сәяхәткә чыктык. Иң элек Айдын шәһәрендә тукталдык. Дөресрәге, безне шәһәргә килеп төшкәчтен дә табигатькә, тоташ җиләк-җимеш бакчаларыннан гына гыйбарәт булган үзәнлеккә алып чыгып киттеләр. Туран әфәнденең озак еллардан танып белгән Дүндәр исемле якын дусты үз җәйләвендә кабул итте. Җәйләү дигәннәре, иң кимендә ун-унбиш гектар мәйданны биләп торган җимеш бакчасыннан гыйбарәт икән. Нинди генә агачлар булмады икән анда. Алма, груша, персик, слива, айва, мандарин, зәйтүн – кыскасы, җаның ни теләсә, барысы да баш очында эленеп тора. Бакчаның урта бер җиреннән зур булмаган инеш агып үтә. Шул инеш читендә берничә өй. Берсендә хуҗалар яшәсә, калганнары безнең кебек килгән-киткән кунаклар өчен булып чыга. Кызыл таштан өеп салынган мичтә учак янып тора, анда ит кыздыралар иде булса кирәк.

Әйләнә-тирә белән танышып, бераз хуҗаның җимешләрен татып килгәч, ачык һавада куелган тирмәгә чакырдылар. Анда кунак өстәле хәзерләнгән. Ашыйм-эчим дисәң, исерткеч эчемлекләрдән тыш, җаның ни теләсә, шул бар. Әмма көн бик эссе булу сәбәплеме, бакчадагы җиләк-җимешләрдән сыгылган соклардан да үтемле ризык булмагандыр. Ә бераздан затлы бизәкләр төшерелгән агач тустаганга салып ниндидер ак эчемлек китерделәр. Табигый ки, сорау бирдем:

- Бу эчемлекнең сой ады ни, ягъни фамилиясы ничек?

- Кымыз... Сездә, татар-башкортларда киң таралган эчемлек, - диде хуҗа, минем соравыма беркадәр гаҗәпсенгән сыман.

- Сез үзегез дә башкортларга охшагансыз, дип әйтимме...

Минем сүзләрдән җанланып китте хуҗа, елмаю керде йөзенә.

- Сез бик күзәтүчән дә икән, -диде, минем күңелне күреп. – Ерак бабаларым чынлап та Башкортостан һәм Казахстан тарафларыннан килгән булырга тиеш.

- Элемтәләрегез дә бардыр?

- Юк, элемтәләр күптән югалган...- диде ул, уйчанлана төшеп. – Туран әфәнде әнә ел да шул якларга сәяхәткә чакыра үзе белән. Вакыт табып булмый әлегә. Дөнья куабыз... Белмәссең, әллә дөнья үзе безнең арттан куамы?..

- Барыбыз да Алтайлардан, Отүкән тарафларыннан, - дип, шул урында сүз кыстырып, ачыклык кертеп куйды Туран Язган.

Отүкән хакында мәгълүматым бик чикләнгән булса да, ул чакта сорарга базмадым. Наданлыгымны белгертәсем килмәгәндер.

Кымызны бик йотлыгып эчмәвемне сизепме, тагы кыстарга кереште хуҗа кеше.

-Эчегез-эч, үзебез ясаган кымыз. Бияләр дә үзебезнеке. Әле яңа өлгергән чагы, тартынмагыз...

- Кымыздан баш әйләнә минем кайчак, - дип, сагаеп эчүемнең серен ачарга мәҗбүр булдым.

- Кымыздан баш әйләнә диме... Кымыз авырткан башны төзәтергә мөмкин, - дип елмайды ул тагы. Елмайган чагында, койган да куйган, чын башкорт бае инде менә. – Тиздән ит тә өлгерә, әнә.

Тел тик тормый бит, сорап куйганмын:

-Ат итеме?

- Аллам сакласын, ат итен бездә ашамыйлар, -диде ул. Югыйсә, минем бу хакта беренче генә ишетүем түгел инде, ә сораганмын.

- Хараммы?

- Ат харам буламы! Төрек өчен ат изге хайван. Хәтта, хайван, дип тә әйтмәс төрекләр атка.

- Ә бездә ашыйлар, - дидем, гаепле кеше сыман.

- Беләм, бу миңа мәгълүм, - диде Дүндәр әфәнде.

Туран Язган, утырган кәнәфиендә бераз киерелә төшеп, тагы кымыз йотып куйды. Моңа кадәр сүзгә катышмый гына тыңлап утыра иде ул. Һәм шул урында безнең сөйләшүгә кушылып, үзенең мөнәсәбәтен белдерергә кирәк тапты:

- Төрек халкы кайда гына яшәмәсен атны үзенең иң якын дусты санаган. Бездә дә, сездә дә бу шулай. Әмма күзәй төрекләре, ягъни татарлар, күпләребездән элек утрак тормышта яши башлаган. Ат өстеннән безнең төрекләргә караганда күпкә иртәрәк төшкән булып чыга. Ат итенә булган мөнәсәбәттәге аерымлыкны да шуннан эзләргә кирәктер дип беләм...

- Ә мин сезгә төрекләрнең иң яраткан ите – кәҗә бәрәне хәзерләттем, - диде хуҗа, минем бая ук бирелгән соравыма җавап итеп.

- Кәҗә ите, - дидем дә уйга калып тордым. Шул көнгәчә кәҗә ашаганым булгандырмы-юкмы, хәтерләмим. Гомумән, минем әти-әни кәҗәләрне һичкайчан асрамады да кебек. Без үскәндә аларны сыер асрар хәле булмаган ялгыз карчыклар гына тота иде кебек. Әмма бу уңайдан сүз куертып торуны кирәк санамадым.

Өстәлгә күмер өстендә кыздырылган кәҗә ите китереп куйдылар. Аның янына парда пешкән баклажан, помидор, борыч һәм кырыкмаса кырык төрле яшел яфрак-тәмләткечләр...

- Йә, Дүндәр кардәшем, сөйлә, дөньяда нинди яңалыклар бар тагы? – дип сорап куйды Туран Язган. Эчкерсез сөйләшү-аңлашу төрекләрдә шул рәвешле аш яисә чәй өстәле артында бара, моңарга күнегә төшкән идем инде.

- Дөнья хәлләрен сез миңа караганда яхшырак беләсез... Ә без – адвокатлар, гаепләнгәнне аклау, алданганны –яклау белән гомер уздырабыз, - диде хуҗа кеше бераз көлемсерәп. - Төзелеш эшләре авырлашып бара соңгы араларда. Шәһәребез дә диңгез буенда түгел, беләсез. Туристлар байтак булса да, алар көнен килеп шул ук көнне диңгез ярындагы кунак йортларына китеп тә бара. Кунакханә эшемне дә бик керемле, дип әйтеп булмый. Аднан Мендерес исеме белән бәйле урыннар бераз популярлаша бара кебек... Әмма алар гына аз.

- Аднан Мендересның туган җире бу тарафлардамы әллә?- дип кызыксыну белдердем. Төркиянең ил башлыгы булган Мендересның фетнәчеләр тарафыннан җәзалап үтерелүе хакында үсмер елларымда күп ишетергә туры килгән иде. Советлар илендә шактый популяр шәхес булып алды кебек ул берзаман.

Мендерес чынлап та айдынлы булып чыкты. Соравым җавапсыз калмады, шактый ук тулы мәгълүмат алдым аның якташыннан. Бераз тынлык урнашып торды.

- Журналларны алып торам, укыйм, - дип Туран Язганга мөрәҗәгать итте җәннәтне хәтерләткән әлеге бакча хуҗасы. – Кай арада өлгерәсең, очсыз-кырыйсыз, бәяләп бетергесез эшләр башкарасың бит, кардәшем. Әле Бакуда, әле Бишкәктә, әле Казанда... Төркиядә кайчан буласың да, ул хезмәтләреңне кайчан язып өлгерәсең?..

- Адәми затка гомер эш өчен бирелә, - дип куйды Туран әфәнде. Гомумән, мактану гадәте булмаган кебек, үзен мактаганны да яратып бетерми торган иде ул.

- Синең икътисад, социология, шәһәрләшү проблемаларына караган хезмәтләреңә соклана идем әүвәл. Алар һәммәсе минем өстәл китабым, дисәм дә ялган булмас. Бу хезмәтләрең бер хәл, бары да аңлашыла. Син икътисад фәннәре докторы һәм университет профессоры... Ә менә тарихка караган хезмәтләрең? Тарихыбызны шулай тирәннән кай арада өйрәндең – һич башка сыймый...

- Боларны бит кемдер өйрәнергә, кемдер күтәреп чыгарга, кемдер бастырып илгә, дөньяга таратырга тиеш, Дүндәр кардәшем. Үз халкымның үткән юлын, аның тарихын пропагандалау минем намус эшем. Үз тарихын белмәгәннең – киләчәге булмас, дигән ата сүзе бар.

- Килешәм. Башка тагы ни әйтим, айдынлы укучыларың исеменнән рәхмәтләр генә җиткерә алам.

- Укучылар булуы, тарих белән кызыксынучыларның арта баруы куанычлы күренеш, - дип хуплады профессор.

- Хуш, - дип, өчебезгә дә чәй яңартып алды хуҗа. Һәм сүз башлады. – Менә мин үзем дә университет белеме алган кеше. Әмма һич аңлый алмыйм, нигә шулай таркау икән без? Төркия дибез... Ватан дибез... Кызыл байрак дибез... Ә бергәлек, үзара аңлашып, фикерләшеп эшләү юк. Күпме кеше “Миллият... миллият...” дип күкрәк суга. Ә шул милләткә хезмәт итүчеләр бармак белән генә санарлык...

- Бик тә мөһим һәм урынлы сүз кузгаттың, кардәшем, - дип күтәреп алды аны Туран Язган. – Бу мине дә нык борчыган һәм бик катлаулы мәсьәлә. Үземә калса, болай уйлыйм. Ялгышсам, төзәтерсез... Бүген сәясәттә төп дүрт агым бар бездә.

Берәүләренә Европа берлеге кирәк, башка һич ни түгел. Европа берлегенә керсәк, Европача яшәсәк, бары да ал да гөл булачак болар фикеренчә. Башка һичнинди проблема калмаячак.

Икенчеләре, Америка тарафдарлары. Гаскәриләребез 1949 нчы елда НАТОга кергәннән бирле аларның авызына карап тора. Газета һәм телевидение каналларыбызда, нигездә, алар лоббиясы...

Өченчеләре, динчеләребез. Болары төрекчә сөйләшә, әмма күзләре һәм күңелләре тулысы белән гарәп тарафында. Һәм, ни гаҗәп, Төркиянең иң байлары – алар. Өстәвенә әле елдан-ел ишәя һәм көчәя дә баралар. Мин үзем дингә каршы түгел, Коръәнне яттан беләм. Әмма Төркиянең Мостафа Кемал Ататөректән елдан-ел ераклаша барып, динчелеккә йөз тотуы мине куркыта, сагаерга мәҗбүр итә соңгы араларда...

Дүртенче агым, ул – милләтчеләр, ягъни төрекчеләр. Арада иң таркавы болар. Сүздә “берлек” булса да, эштә ул һич кенә дә юк. Төкерек чәчеп сөйләүчеләр бик күп, әмма милләт, халык язмышы турында түгел, һәркайсы үзе турында уйлый иң элек.

Менә шундый шартларда эшлибез һәм яшибез дә, кардәшләрем, - дип йомгаклап куйды ул сүзен. Һәр сүз, һәр фикер, гүя, аның җаныннан, йөрәгеннән саркылып чыга иде төсле. Шуңадыр, кәефе шактый ук кырылган иде аның.

Аны игътибар белән тыңлап, фикерләре белән килешеп утырган хуҗа кеше сөйләшүне шундый күңелсез нәтиҗә белән йомгакларга теләмәде кебек.

- Соңгы елларда, аеруча Советлар берлеге егылганнан соң, Россия белән мөнәсәбәтләр шактый ук җанланып бара, - дип дәвам итте ул. – Бәлки, Европа яисә Америкага түгел, Россия тарафына йөз белән борылу кулайрак булса кирәк Төркия өчен? Ничек уйлыйсыз...

- Урынлы сорау, - диде, Туран Язган озак уйлап тормастан. – Заманалар шулай имин генә торган тәкъдирдә бу иң кулай һәм перспективалы юнәлеш булса кирәк. Европалыларның ишеге безнең өчен ябык... Ябык ишеккә күпме кагып торырга мөмкин. Ә Америка ул еракта. Һәм алар, башка һичкемне түгел, һәр вакыт үзләрен генә кайгырталар. Син аларга файдалы булганда – дус, кирәгең бетсә – хуш, сау бул...

- Димәк, кайчандыр безнең суллар, коммунистларыбыз сөйләгән сүзләр дөрескә чыгамы?.. Иң элек алар иде бит Россияга һәм Кытайга йөз белән борылырга чакыручыларыбыз...

- Алай ук түгел, әлбәттә. Россия бүген бөтенләй башка ил, коммунистлар түгел хакимияттә. Бу – беренчедән булса, икенчедән – Кытайның да базар мөнәсәбәтләренә кергәнен яхшы беләсез. Аннан, тагы да әһәмиятлерәк нәрсәләрне онытырга ярамас, безне Россияга тартып торган төп фактор – ул да булса, анда безнең иң якын кардәшләребез яши. Чинда да аз түгел алар...

- Димәк, Туран әфәнде, Европага алмыйлар, дип борын салындыру дөрес түгел. Тагы да перспективалы бергәлек төсмерләнеп килә... Россия – Төркия – Кытай!

- Заман һәм вакыт күрсәтер, дип өметләнергә кала...

***

Көн арты көн, ай арты ай, ел арты ел уза торды. Туран Язган үз-үзен аямый берөзлексез гыйльми эзләнүләрдә булды. Докторлыгын яклады, доцент итеп сайладылар, аннан профессорлык та күп көттермәде. Университетта аның авторитеты, әкиятләрдәге сыман, ай үсәсен көн үсә барды. Инде Стамбул университетының иң зур хөрмәткә ия профессорларыннан санала. Аның лекциялары шыгрым тулы залларда уза, хәтта, гомер булмаган хәл, алкышлар да ишетелеп алган чаклар була.

Профессор Туран Язганның аспиранты булу, аның җитәкчелегендә фәнни хезмәт язу, докторлык яклау өчен чират торучылар да булды, дип сөйлиләр. Аның кичәге студентлары һәм аспирантлары шәһәр бәләдия башлыклары, министрлар, депутатлар, хәтта ил башлыгы дәрәҗәләренә күтәрелә. Туран Язган үз укучыларына икътисад өлкәсендә генә түгел, башка фән, башка өлкәләрдән дә зур мәгълүмат бирергә омтыла. Яхшы белемле һәм эзләнүчән шәхес булып җитешү өчен экономист булу гына аз, үз Ватаныңның тарихын белү, аның киләчәккә булган перспективаларын дөрес күз алдына китерү дә мөһим. Төркия ул Стамбул, Әнкара һәм Измир кебек зур шәһәрләр генә түгел, бик күпләрнең игътибарыннан читтә калып килгән ерак Көнчыгыш шәһәрләре, Кара диңгез буйлары һәм таулар арасында югалып торган авыллары да бар аның. Сусыз коры үзәннәрдә иген иккән, тауларда көтү көткән, җир тырмап кул хезмәте белән балалар тәрбияләп үстергән кешеләр ничек яши... Аларның тормышын яхшырту, көнкүрешен камилләштерү өчен нинди чаралар күрергә мөмкин... Болар барысы һәрчак икътисадчы галим Туран Язганның күз уңында торган проблемалар. Үзе уйланып, шул хакта сөйләп кенә калмый ул, шәкертләрен, укучыларын да шулар хакында уйланырга мәҗбүр итә. Һәм, әлбәттә, туган илләре булган Төркияне ярату, аның чын патриоты булып җитешү башка һәр нәрсәдән әһәмиятле профессор өчен.

Үз уллары – Карахан, Корхан һәм Күзханны да шул ук принциплардан чыгып тәрбияли ул. Алай эшләгез, болай эшләгез дип, көн-төн акыл өйрәтеп тәрбияләми, ә үз күзләре белән күреп нәтиҗә ясарга, үз тәҗрибәләреннән чыгып карар кылырга өйрәтә улларын. Мисал эзләп әллә кая китәсе юк, әтиләренең ничек хезмәт итүе, үз вакытын ничек планлаштыруы, кешеләр белән ничек аралашуы бар нәрсәдән гыйбрәтлерәк үрнәк түгелмени.

Кайда уку, нинди һөнәр сайлауны да уллары үзләре хәл итә. Мин профессор улы, миңа барысы да рөхсәт ителгән, дигән уй кереп тә карамый аларның башына. Акчаның да зур хезмәт һәм тырышлыклар нәтиҗәсендә генә табылуын аңлап, үз күзләре белән күреп үсәләр.

Үсмер малайлар өчен әтиләре Туранның тормыш иптәше, әниләре Гүлән ханымга булган мөнәсәбәте дә зур үрнәк була. Һичкайчан бер-беренә тавыш күтәрмәсләр, һәрчак үзара хөрмәт, ягымлы караш һәм ярты сүздән үк аңлашу булыр араларында.

Аш-су хәзерләү, улларына кирәк-ярак табу, киендерү, тегү-ямау, дүрт ир-атның чиста һәм пөхтә ак күлмәкләрдә йөрүе – болар барысы да Гүлән ханым өстендә. Ә гаиләдә булган җитди мәсьәләләр ир белән хатын арасында икәүдән-икәү генә калып өстәл артында кара-каршы утырып чәй эчкәндә хәл ителә.

Уллары әле йокыда. Таң йокысы – татлы йокы, рәхәтләнеп йокласыннар, үсә торган чаклары. Туран бакчага чыгып гөлләргә су сибеп, бер очтан иртәнге гимнастика да ясап керде. Ә Гүлән ханым кай арада иренең аеруча яраткан ризыгы лахана долмасы ягъни кәбестә тулмасы пешереп өлгергән. Төрек чәенең хуш исе тамак төпләрен кытыклап тора. Кухня ишеген сак кына ябып өстәл артына утырды алар. Чәйне бер-ике йотып куюы булды, ул тәндәге барлык күзәнәкләрне уятып та җибәрде.

- Гүләндамым, -дип ягымлы гына сүз башлады Туран. – Кай арада өлгерәсең, кәбестә тулмасын синең кебек тәмле итеп пешерүче юктыр бу дөньяда.

- Син инде көн дә шулай дисең... Яратып ашаганың өчен рәхмәт.

Бер кат шулай үзара җылы сүзләр әйтешкәннән соң киңәш-табыш башлана.

- Балаларның үскәне сизелми дә калды, - дип әйтеп куйды әнә Туран.

- Бер карасаң шулай, - дип килешә әниләре Гүлән. – Икенче уйласаң, күпме йокысыз төннәр, күпме мәшәкать баштан кичкән.

- Анысы шулай...

- Синең бит, Тураным, иркенләп өйдә торганың да булмады. Һаман эштә, китапханәләрдә, командировкаларда булдың...

- Дөрес сөйлисең, Гүлем, дөнья артыннан куа-куа елларның узганын абайламый да калганмын. Инде менә өлкән улыбыз Караханның университетка керәсе елы да килеп җиткән. Документларын Алманиягә, Мюнхен университетына җибәргән.

- Анда укыта алырбызмы?.. Бәлки ул уеннан кире кайтырга кирәктер. Акча яклары да бик мактанырлык түгел. Әйткәнне тыңлый торган бала ич ул, сөйләшеп караргадыр бәлки...

- Юк, аның хыялына киртә кору ярамас, - диде Туран. – Үзе тели икән, үз көче белән керә икән – укытырбыз. Лахана долмасы ашамый торсак торырбыз, әмма улларыбызны укытырбыз.

Ир белән хатын, лахана долмасын искә төшерүдән булса кирәк, бер-беренә карап елмаешып куйдылар шунда.

-Чит илгә, йорт тышына китәргә җыенуы да борчый мине, - диде Гүлән ханым, икеләнә төшеп.

- Ир-егет ич ул. Мөстәкыйльлеккә өйрәнергә тиеш. Белеме яхшы, тыйнак, азып-тузып йөри торган бала түгел.

- Алманияда төрекләргә булган карашны да бик мактап бетермиләр кебек.

- Төрекләргә бер кайчан һәм бер кайда да җиңел булмаган һәм җиңел түгел, Гүлән. Чыныгу алыр аның каравы.

- Ярый ла шунда өйләнеп калмаса. Бер-бер немец марҗасы үзенең башын әйләндермәсә...

- Гүлән, Гүл-әндамым, - дип, сүзләренә беркадәр басым ясарга мәҗбүр булды Туран. – Нәрсә, син үзең табып үстергән улыңа ышанмыйсыңмы!..

- Ышанам. Бәлки артык яратканга шулай сөйли торганмындыр...

- Менә шулай диген. Кайда уку мәсьәләсен Карахан үзе хәл итәчәк. Килештек, шулай бит.

- Сиңа каршы барып булмый, - дип ризалашуын белдерде ана. – Син шулай да Корхан белән Күзханны да истән чыгара күрмә инде...Үзебездә, өйдә торып укысыннар иде, дим.

- Үзләре хәл итәр дидем, Гүл-әндамым, - дип, бермә-бер ягымлылана төште ире.- Математикалары бик яхшы, белемнәре системалы. Укырга яраталар... Кайда укысалар да югала торган егетләр түгел.

Бу сүзләреннән атаның үз улларын яратуы гына түгел, аларга ышанычы һәм беркадәр алар белән горурлануы да сизелеп тора иде.

Тагы бераз тормыш-көнкүреш хакында фикерләшеп утырганнан соң, Туран, күңелендә булган, күптән хатыны белән киңәш-табыш итәсе килеп йөргән сүзен башлады.

-Үз улларыбызны укытырбыз, анысы бездән калмас, Гүлән. Син беләсең, мине халкыбыз, гомумән, төрек дөньясының бүгенге хәле торган саен ныграк уйландыра соңгы араларда. Халыкны агарту, төрекләргә үзләренең кемлеген таныту юнәлешендә зур бер эш башларга уйлап йөрим.

- Син үзең беләсең... Уеңда булганны эшләми калмыйсың ич, барыбер.

- Мин Төрек дөньясын өйрәнү фонды, ягъни вакыф оештыру кирәк дигән фикергә килдем.

- Вакыф, - дип, үзалдына кабатлап куйды ханым. – Ул нигә кирәк булды тагы?

- Ватандашларыбызны, халкыбызны агарту ихтияҗы бик зур. Һәм тора-бара, кем белә, дөньяның төрле тарафларына чәчелеп, дистәләгән илләрдә яшәгән кардәшләребез белән дә аралашу форсаты чыгу ихтимал.

- Ә университеттагы эшләрең дә тавык чүпләп бетерә алмаслык түгелме?..

- Өлгерә алган кадәрен дәвам итәрмен, кайбер административ эшләрдән баш тартканда да зыян итмәс.

Шактый икеләнеп торганнан соң, уңайсызлана төшеп кенә тагы бер сорау бирергә булды. Хатын-кыз ич, өч бала анасы.

-Ул вакыф дигәнеңдә хезмәт хакы булачакмы соң?

- Анысы юк, булмаячак, - диде ул . – Киресенчә, Фондны эшләтү өчен акча эзләргә, акча табарга туры киләчәк...

- Балаларны укытасы барын онытмадыңмы, Туран.

- Юк, онытмадым!

- Хезмәт хакларың да әле яхшырган гына иде. Күпме көч түктең, күпме тырыштың, инде шуларны ташлап китәсеңме?..

- Ташламыйм...,- диде ул һәм озак кына үзалдына уйланып торды.- Әмма кем дә булса берәү бу эшкә алынырга тиеш. Үз милләтеңнең киләчәген кайгыртудан да зуррак вазифа булмас ир-ат өчен.

- Үзең беләсеңдер, Туран...

Кузгалырга вакыт дигән сыман, дивардагы сәгатъкә күтәрелеп карады шунда. Университетка китәр вакыты да җитеп килә икән.

- Әле каһвәңне эчмәдең ич, - дип, кабалана төшеп төрек кофесы пешерергә кереште Гүлән. Ирен яхшы белә ич, чәй эчкәч, тамак ялгап алгач, иртән ул бер чәшкә аз шикәрле төрек кофесы эчәргә күнеккән.

- Син һич борчылма, Гүлән, барысы да яхшы булыр, - диде Туран, үзенең беркадәр кискен сөйләшүен аңлап. Каршысына китерелгән кофены бер йотып куйды.

- Син үзең беләсең, Туран...

***

Дүндәр бәйнең Айдын шәһәре янындагы җәйләвендә ял итү никадәрле генә ямьле һәм уңайлы булмасын, икенче көн иртәнге чәйдән соң ук, юлыбызны дәвам иттек. Бер-ике сәгатътән Денизле шәһәрендә булырга тиешбез икән. Көн матур, юл тип-тигез, әмма ни хикмәт, әле кайчан гына руль артындагы дуамаллыгы белән безне пошаманга салган Туран әфәнде бүген һич ашыкмый.

- Ринат, игътибар итәсеңме нинди матур үзәнлек, - диде ул, шактый гына үзалдына уйланып баргачтын.

- Минем дә сокланып баруым...

- Бу якларда безне ашаткан һәм киендергән эшчән халык яши. Ни чәчсәң, шул шытып чыга, ни утыртсаң – җимеш бирә монда...

- Ышанам, - дидем, әйләнә тирәдәге бакча һәм басулардагы тәртип, мул уңыш һәм ара-тирә генә шул бакчаларда күренеп калган кешеләрне күзәтеп барган җиремнән.

- Төркия зур һәм бик тә бай дәүләт, - диде ул шунда. – Күпме сәяхәт итеп тә юл йөрүдән туйганым юк. Болай да гомерем юлда үтә, тагы ике гомер бирелсә дә, мин аларны Төркия һәм төрек дөньсын иңләп сәяхәткә багышлар идем кебек.

Күптән тел очымда торган соравым бар иде, шуны бирергә форсат чыкты сыман:

-Төркияне зур, дисез, Туран әфәнде... Әмма аның күпчелек җире тоташ таулардан гыйбарәт бит. Тигез җир һәм игенчелек өчен яраклы үзәннәр бик зур түгел һәм санаулы гына булса кирәк. Ашау-эчү продуктлары белән ил үзен тәэмин итә аламы?..

Елмаеп куйды ул. Нигә? Аңламадым...

- Син ничек уйлыйсың? – дип сорады аннан, серле карашын миңа юнәлтеп.

- Төркиянең халкы күп һәм, белүемчә, артканнан арта бара. Зур шәһәрләрегез дә аз түгел. Мин уйлыйм, яшелчә һәм җиләк-җимеш белән үз-үзен тәэмин итсә дә, икмәкне һәм ит-сөтне читтән кертәсез булса кирәк.

- Ялгышасың, - диде ул. – Төркия үз-үзен барлык ашау-эчү продуктлары белән дә тулысынча тәэмин иткән санаулы гына илләрнең берсе. Ә ит-сөтне, беләсең килсә, без йорт тышына да күпләп сатабыз.

Ышанасым килмичә, башым чайкап куйдым. Бу мөмкинме?.. Уңдырышлы туфрагы, бер офыктан икенчесенә тикле сузылган иксез-чиксез басу һәм кырлардан гыйбарәт булган Россия итне-сөтне кемнән генә сатып алмый... Күршедәге Европа илләре бер хәл, Австралия, Бразилия, Аргентинадан... Ул Америкадан килгән тавык ботлары турында әйтәсе дә юк. Ә Төркиягә каян килә?.. Юлларында күпме йөреп, сыер көтүе дә күргәнем юк бит минем монда... Уйладым, әмма дәшмәдем бу хакта. Чит илгә чыгып үз ватанының яман атын сатып йөрүчеләрне җенем сөйми.

- Алай булгач, мин Төркияне бик аз беләм икән әле, - дидем.

- Син түгел, Ринат, мин дә белеп бетермим әле Төркияне, - дип, чираттагы мәртәбә мөлаем елмаеп куйды ул. Бу сүзләренә аның, зарлану түгел, күбрәк горурлык хисе салынган иде. – Төркия – Стамбул һәм Әнкарада түгел, Измир һәм Анталияда да түгел, ул ерак тау итәгендә яшәгән көтүчеләрдән, уңдырышлы туфракта иген иккән фидакарь игенчеләребездән башлана. Шул хезмәт сөюче кешеләр безнең иң зур байлыгыбыз...

Ишеттем, дигән сыман, баш кактым да, тагы үзалдыма гына уйланырга мәҗбүр булдым. Ерак Себер тайгасында, Уралда, Идел яисә Дон буйларындагы кечкенә авылларыбызда гомер кичергән безнең ватандашларыбыз да шундый ук хөрмәткә һәм ихтирамга лаек түгелмени...

Лаек, әлбәттә! Әмма игътибар итүче, кайгыртучы бармы аларны? Бар, дип әйтә алмыйм. Ә кем белә, Төркиядә дә, бәлки, шундый ук хәлдер...

- Бу, Туран әфәнде, сезнең фикерегез генәме, әллә дәүләтнең дә карашы шундый укмы?

- Дәүләт аяк чалмаска тиеш. Ул аяк чалмаса, кеше эшли, кеше яши, - диде ул, артык уйлап тормастан.

Бездә дә аяк чалучы юк кебек, беренче карашка...

- Ә шулай да яшьләр авылда калмый бездә, шәһәргә китү җаен эзлиләр,- дидем.

- Шәһәрләшү дөньяның һәр тарафында да бара торган күренеш, аны туктату яисә аңардан качу мөмкин түгел,- диде ул. – Үз вакытында мин бу уңайдан гыйльми хезмәтләр дә язган идем. Әмма җир һәм туфрак һич кайчан хуҗасыз калырга тиеш түгел.

Юл читендә берничә генә өйлек кечкенә бер авыл күренде шул чак.

- Азга гына тукталып алыйк, булмаса, - дип мөрәҗәгать иттем руль артындагы профессорга.

Шушы юл читендә гомер кичергән кешеләрне күреп, аларның нинди шартларда яшәве белән кызыксыну иде уемда. Чынлап та, каралты-куралары, җимерек булмаса да, бик мактанырлык түгел.

Юлдан бераз читкә тайпылып, шактый ук таушалган иске бер каралты янына барып туктады машина. Балчыктан изеп ясалган саман кирпеченнән төзелгән бер катлы өй. Кайчандыр ул акшарланган булган. Әмма җил-яңгырдан урыны-урыны белән буяулары кубып төшкән, шактый ук мескенләнеп калган. Шул каралтының бер читендәге салам түбә астындагы урынга “Чәйханә” дип язып куелган. Җыйнак кына ике өстәл һәм җиде-сигез табуреткасы бар. Һәм янәшәдә генә, тау астыннан чыга булса кирәк, салкын сулы чишмә агып тора.

Без туктаганны күргәч тә каралтыдан җыйнак кына гәүдәле өлкән яшьтәге бер ир-ат килеп чыкты. Көнозын өзлексез кыздырып торган кояш нурлары астынданда йөрүдәнме ул нык каралган, ысланып киптерелгән балык кебек булып калган, яңак сөякләре төртеп тора. Әмма хәрәкәтләре җиңел, гәүдә туры, күзләре утлы күмер кебек яна.

- Хуш киләсез...Әссәламегаләйкем, - дип каршылады ул безне, машина ишекләре ачылыр-ачылмас борын ук.

- Хәлләр ничек? Эшләр ничек бара, - дип җавап кайтарды аңар Туран Язган, сәламен кабул итеп.

Ир кеше буларак, мин дә кул биреп исәнләштем.

- Утырыгыз, хуш киләсез,- дип, җәт-җәт кенә һәммәбезгә урындык тәкъдим итте ул. Хәрәкәтләре артыннан күз иярерлек түгел, җитез. Әллә кай арада лимон колонияле су алып килеп кулларыбызга сипте. Чишмәдән бер бокал тешне сындырырлык салкын су китереп куйды өстәл уртасына. Ике өстәлне бер итеп кай арада кушып өлгергәндер, күрми дә калганмын анысын.

Сорап та тормады, бер подноска тезеп һәммәбезгә җитәрлек чәй салынган пыяла савытлар чыгарып куйды алдыбызга.

- Теләсәгез, хәзер төрек кофесы да пешеп чыга, - диде. – Ни ашарга телисез? Сыр ягылган пидәбез бик тәмле. Минем хатын пешергән ул пидәне татып карау өчен махсус килүче кунакларыбыз да була...

Мактаулы пидәдән баш тартып булмады. Кофесы да бик яхшы пешерелгән булып чыкты бу хуҗаның. Үзе һаман безне кайгыртып тыз-быз йөрүендә. Туран әфәнде аны утырырга чакырды.

- Хөрмәтле кардәшем, аз гына утырып тор, бар нәрсә дә гүзәл, бераз ял итеп ал. Сөхбәт итик...

- Бик рәхәтләнеп утырам, рөхсәт булса, -диде ул, ике уйлап тормады.

Туран Язган иң элек аны минем белән таныштырды.

- Россияда да төрекләр бармы? Белми идем, - булды аның беренче сүзләре.

- Идел елгасы буенда Казан исемле шәһәр бар, шуннан килдек, - дидем.

Казан атлы шәһәр булуын ишеткән, әмма ул аны Казагстанның баш каласы дип уйлаган булып чыкты. Һаман да шул бер үк тарих!.. Исеме Борханетдин икән үзенең, шундый тәмле пидә пешерүче хатыны Хәдичә булып чыкты. Өч бала үстергәннәр, алар үз тормышлары белән якын тирәдәге шәһәрләрдә яши икән.

-Чәйханәгез бик гүзәл, ризыкларыгыз тәмле, - дидем, ихлас бәя биреп.

- Кунакларыбыз өчен тырышабыз, - диде ул, мактау сүзләреннән күңеле булып.

- Бу эш белән акча казана аласызмы соң?- дип сораучы Туран әфәнде иде.

- Кул кушырып эшсез утырган кебек түгел. Сезнең кебек кешеләр белән күрешү, аралашу үзе зур куаныч, - диде Борханетдин. – Улларыбыз шәһәргә чакырып тора. Әмма ата-баба гомер иткән өйне, туган туфракны ташлап китә алмадым.

- Чишмәгезнең суы да бик татлы икән...

- Әйе, хуҗам, суыбыз да шифалы. Бөтен әйләнә-тирәдән алырга киләләр бу суны. Кирәксә, сезгә дә тутырып бирәм...

- Аны сатасызмы?- дигән сорауны бирүче мин булдым. Ялгышрак ычкындырдым кебек, әмма әйткән сүз – аткан ук, дигәндәй, әйтелгән сүзне кире тартып алып булмый.

- Әстәгъфирулла, - диде ул, минем сорауга гаҗәпсенеп. – Су Аллаһның бүләге, аңарга хуҗа булу ярамый.

- Бакчагыз да булса кирәк,- диде Туран Язган, йортның аргы тарафыннан сузылып киткән агачларга ишарәләп.

- Әйе, өй янында да бар бакчабыз. Кырда да бар бер гектар чамасы җирем. Анысында кукуруз, помидор һәм төрле-төрле яшелчәләр дә үстерәбез...

- Ә ит яклары ничек? Базардан аласыздыр...

Бу сорауны ул җавабын мин тыңласын өчен бирде кебек.

- Юк-юк, әле көч барында үзебез тотабыз малны. Өй янында сыер һәм ике кәҗә. Сөткә, сыр ясарга шулар җитеп тора. Ә тауларда биш гаиләгә чабан яллап көтү тотабыз, илледән артык кәҗәм бар. Кемнеке илле, кемнеке йөздән дә артып китә, Аллаһның биргәненә шөкер итеп яшибез, - диде ул. Һәм үз чиратында сорарга кирәк тапты. – Ә үзегез нинди эштә соң, хуҗам?.. Ерактан, Стамбулдан ук киләсез икән...

Машина борынындагы 34ле саныннан чыгып ясаган нәтиҗә иде монысы.

- Төрек дөньясын өйрәнү фондыбыз бар. Тарих журналыбыз... Лицейларыбыз, уку йортларыбыз...

- Игелекле эш башкарасыз икән, әфәндем. Милләтне кайгыртудан да җаваплырак эш булырга мөмкинме...

Җәт кенә хатынына дәшеп, чәй һәм кофе тәкъдим итте ул тагы. Пидәләр дә чыгарырга кушты.

- Рәхмәт, теләмибез, юлыбызны дәвам итәргә вакыт, - дидек. Ә хуҗа безнең сүзләргә колак та салмады.

- Сез, зинһар, мине рәнҗетә күрмәгез. Һәдия буларак тәкъдим итәм боларын. Шундый кешеләр белән чәйләп утырдык дип, сөйләрлек булсын, - дип чат ябышты ул кунакчыллык күрсәтеп. Тагы бераз тоткарланырга, чәйләп алырга мәҗбүр булдык.

Озак еллар аралашып яшәгән күптәнге танышлар кебек аерылдык. Борханетдин белән Хәдичә үзебезне юл читенә кадәр озата чыкты, “Тагы килегез... Юлыгыз төшсә, туктамый уза күрмәгез...”,- дип кабатлый-кабатлый, күздән югалганчы кул болгап озатып калдылар.

- Гаҗәп кунакчыл һәм самими кешеләр, - дидем мин кузгалып киткәчтен дә. Чынлап та хәйран калдым. Йә, кем инде без алар өчен, тәүлек буе үтеп-сүтеп торган юлчыларның берсе ич бары тик. Очраклы рәвештә туктаган мосафирлар...

- Җирдә хезмәт иткән кешеләр, гап-гади төрекләр...- дип нәтиҗә чыгарды Туран Язган. – Әнә бу йорт каршында тукталсак та, чираттагысы янында да шундый ук кешеләр каршылаячак ...

***

Фонд оештырам, дип әйтүе генә җиңел икән ул. Әмма аны тормышка ашыру өчен кырыкмаса-кырык төрле каршылыкларны җиңеп, бөтенләй уйламаган, күз алдына да китереп карамаган мәсьәләләрне хәл итәргә туры килде. Бина арендалау, аны җиһазлау, эшне алып бару өчен ярдәмчеләр һәм хезмәткәрләр табу кирәк.

- Эшкә килмисеңме?- дип сорарга өлгермисең хәзерге яшьләрдән.

- Хезмәт хакы нинди? Күпме түлисең? – дип сорый алар синнән.

Фондта, бурычлардан башка, бер тиен акча булмаган вакытта, буш вәгъдәләр биреп булмый. Җавабыңны ишетеп бетермәс борын ук күпләр авызларын турсайтып, кул селтәп китеп тә баралар.

Шулай да милләт җанлы фидакарьләр, үз халкына хезмәт итүне яшәү мәгънәсе итеп кабул иткән изге җаннар да бар икән әле бу дөньяда. Әнә шундый кызлар һәм егетләр табылды эзли торгач. Беренче вакытларда аларга азмы-күпме хезмәт хакы түләү өчен университеттан алган акчасын соңгы тиененә тикле таратып кайткан чаклары күп булды.

Ә ничек яшәргә кирәк?.. Өч улы да университет студентлары, аларны да кайгыртмый булмый. Хатын да әле анысы, әле монысы кирәк, дип искәртергә мәҗбүр. Юк, дип җавап биреп булмый. Банкларга бурычка керүдән башка чарасы юк иде.

Ә Вакыфка, ягъни Төрек дөньясын өйрәнү фондына, кунаклар килеп тора, аларга ихтирам һәм кунакчыллык күрсәтергә кирәк. Журналлар чыгарырга, латин хәрефләре белән “Әлифба” бастырып таратырга, төрки халыклар яшәгән төбәкләрдә уку йортлары һәм лицейлар ачарга, Стамбулда төрек телен өйрәнергә теләгән чит ил балалары һәм яшүсмерләре өчен курслар эшләтергә. Төрки халыкларның күренекле әдипләре әсәрләрен нәшер кылырга, рәссамнар күргәзмәсен эшләтергә, музыкантларын чакырып концертлар оештырырга. Һәм, ниһаять, барлык төрки халыкларның сәләтле балаларын Төркиягә чакырып, Балалар фестивале, аннан Яшьләр фестивале уздыру. Тавык та чүпләп бетерә алмаслык мәшәкатьләр. Һәм һәркайсы зур чыгымнар таләп итә.

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын, дип, шундый чакта әйтә торганнардыр. Эшләгән эшен күреп, максатларын аңлап, милләт җанлы эш кешеләре, зур бизнесменнар, хәтта бәләдия һәм дәүләтнең җаваплы хезмәткәрләре дә үзләре тартылды, үзләре ярдәм кулы суздылар аңарга. Шулай булмаганда, бу зур һәм җаваплы миссияне һичничек башкарып чыгу мөмкин дә булмагандыр. Берсе мебель китерде, икенчесе техника, өченчесе бик тә борынгы биналарына ремонт ясады. Кемдер Вакыфка килүчеләр өчен үзенең кунакханәләрен тәкъдим итте, башка масрафларын үтәргә дә әзер кешеләр табыла торды.

Шул рәвешле, күпме дәверләр бер-береннән дәүләт чикләре белән аерылып, изоляциядә яшәгән төрек дөньясының акрын-акрын гына булса да күзләре ачыла, офыклары киңәя башлады. “Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?..” дип, үз-үзенә 20 нче гасыр башында ук сорау куйган татар шагыйре Габдулла Тукай сүзләренә конкрет эш белән җавап бирергә керешә Вакыф.

Туксанынчы еллар башында күрешеп танышкан көннәребезнең берендә мин, белмим нинди уңай белән, Туран Язган әфәндегә Тукайның шул сүзләрен искә төшергән идем.

-Тукта, ни дигән, кабатла әле, кабатла, - диде ул шул чак, кинәт җанланып китеп. Кулына каләм һәм ак кәгазь алды.

- Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?..

- Белмәдем. Тукайны ишетеп белсәм дә, күп кенә әсәрләрен укыган булсам да, бу сүзләрен очратканым юк иде.

- Тукай зур шагыйрь генә түгел, ул масштаблы фикер иясе һәм публицист та булган. Мәкаләләренең берсен ул шундый сүзләрдән башлап китә.

Шунда әле генә язып алган Тукай сүзләрен берничә кат укыды һәм ятларга теләгәндәй үзалдына кабатлап та алды ул.

-Сиксәненче елларда Вакыфны нигезләп йөргән көннәремдә бер ялгызым калып уйланган чакларым еш була торган иде, - диде ул. – Менә шул минутларда баш очымда берөзлексез чуалган фикерләрнең берсе күп еллар әүвәл татар шагыйре Габдулла Тукайны да борчыган, димәк.

- Тукай төрек әдәбиятын һәм төрек поэзиясен бик яхшы белгән. Аның остазлары Мотыйгулла хәзрәт һәм Камил Мотыйгиларның да тәэсире зур булган бу уңайдан. Кызганыч, Төркиягә сәяхәт турында хыялланса да, бару насыйп булмый үзенә.

- Милләт турында уйланган, гомерен халкын агартуга багышлаган кеше һич кайчан матди байлыкка ирешә алмаган, - дип куйды Туран әфәнде, татар шагыйренең тәрҗемаи хәлен яхшы белгәнлеген аңлатып.

- Шуңа күрә дә егерме җиде яшендә дөнья куя...

- Миңа да “Булмастай эшкә алынасың, син илдә танылган икътисадчы, ташла”, дип киңәш итүчеләр күп булды ул елларда. “Чәчелеп, таралып беткән төрекләрне син генә уята, җыя алмассың”, диделәр.

- Ә сез, безнең бәхеткә каршы, аларны тыңламагансыз...

- Берләшү байрак берлеге түгел, Ринат. Берләшү – ватан берлеге дә түгел, географик берлек түгел. Берләшү – ул бер-береңне аңлау, күрешеп-аралашып яшәү. Ул тел берлеге, фикер берлеге һәм эш берлегедер... Болар хыял гына түгел, һәм мондый бергәлек файдадан башка һичкемгә, һичбер дәүләткә зыян китермәячәк...

- Төрле дәүләтләргә бүлгәләнеп яшәүче бер без генә түгел, - дидем шунда сүзгә кушылып. – Фин-угор халыклары да аралаша, бер-беренә тартыла, славяннар да шулай...

- Ә төрекләргә ярамый диләр, шулай бит!..

- Соңгы араларда, Аллага шөкер, гаепләүчеләр бик күренми кебек, - дидем мин.

- Ә миңа ишетергә туры килә. “Төрекче”, “туранчы” диләр.

- Исемегез Туран булгач, телгә үзеннән-үзе ягылып тора торгандыр шул андый сүзләр.

- Дисеннәр, туранчы дисеннәр, төрекче дисеннәр. Барысына да лаек санасыннар, карышмыйм, кабул итәм. Чөнки мин үз гомеремдә акылга сыймаслык яисә кануннарны бозган һичбер эш эшләмәдем... Һәм эшләргә дә җыенмыйм.

- Миңа калса, Туран әфәнде, сез дипломатлар, илчеләр башкара алмастай эшкә алынгансыз. Һәм шунысы гаҗәп, күпме каршылык һәм аяк чалуларны җиңеп, башкарып киләсез. Ә бу, табигый ки, күпләрнең эчен пошыра. Безнең заманда башкача мөмкин дә түгел, күрәсең. Хакимият башына үрмәләүчеләр, күп очракта эшләгән кешедән сагаялар, эшләмәгәннән түгел. Якын тирәдә конкурентлар булырга тиеш түгел алар өчен...

***

Динезле шәһәрендә булып, Памуккалә харәбәләре белән танышып, аның сөт кебек суында коенып чыккачтын юлыбызны алга таба дәвам иттек. Киләсе тукталыш Анталияда булачак. Әмма анда барып җитәргә кирәк иде әле. Белмим, ул бердәнбер юл булдымы икән, мөгаен, юктыр. Туран Язган безне биек таулар читеннән казып ясалган бормалы-сырмалы тар гына ташлы юллардан алып китте. Урыны-урыны белән түбәнгә карарга да куркыныч булып куя, аста упкын. Кара-каршы килгән ике машина очрашканда, тукталып, ничек бер-береңә юл бирү мәсьәләсен хәл итәргә туры килә. Үч иткәндәй, каршы килүчеләре дә аның нәкъ шундый урында очрый.

Бер заман келтер-келтер килеп торган кечкенә генә иске йөк машинасы килеп чыкмасынмы каршыбызга. Йөк машинасы дисәң дә инде, ул теге җиңел машинаның кабинасын кисеп ясыйлар бит әле, шундый гына. Артында ачык кузовы булганга әйтүем.

Юл тар. Өстәвенә әле борылыш та бит. Читкә тайпылып бер-беренә юл бирү мөмкин түгел, ул хакта уйларга да ярамый, мин болай да упкын өстеннән асылынып бара идем кебек инде.

- Агай, авыр йөк төягән, юл бирергә туры килә, - дип, миңа карап шаяртып алды Туран әфәнде. – Бер ярты метрга синең якка тайпылмый чарам юк...

- Кирәкми, - дип аваз салдым. Җаным болай да уч төбендә, сулыш алырга куркып барган чагым.

Машиналар, теге әкияттә тар басмада очрашкан кәҗә белән сарык тәкәсе кебек борыннарын бер-берсенә терәп дип әйтерлек туктап калды. Кояшта янган какча гына абзый чыкты каршы килгән машинадан. Туран әфәнде дә чыгып басты аның каршысына. Үзебездәге гадәт белән, көтәм. Хәзер, дим болар “юлны син бир” дә, “юк, син бир” дип бәхәсләшә башлаячак. Кыяфәтем күрсәтеп, ярдәмгә чыгып басар идем дә, ишек ачу түгел, ул тарафка карарга куркыныч. Тәрәзәләр ачык. Күтне кысып, тыңлап утырырга гына кала, башка чарам юк.

- Көннәрегез хәерле булсын, әфәнде, - дип, иң элек теге абзый дәште. Тузаннарын кагарга теләгәндәй кулларын бер-беренә уып алды да күрешер өчен кулын сузды.

- Рәхмәт, сезгә дә игелекләр телим, - дип, Туран Язган да кулын бирде. – Кай якларга юл тотасыз, кардәшем?

- Сарайкөйгә барырга чыккан идем. Хатынымның туган авылы. Әнисе шунда яши, сиксәнгә җитеп килә. Беркадәр күчтәнәчләр, кирәк-яраклар илтеп кайтым дигән идем...

- Изге юлда, игелекле эш белән йөрисең икән...

- Без дә бер заман шул яшькә җитәрбез, иншалла, тәндә көч барында игелек кылу безнең бурычыбыз дип беләм, әфәнде. Ә үзегезне нинди язмышлар китереп чыгарды соң бу тарафларга?..

- Кунакларым бар. Сәяхәткә чыктык әле менә.

Шулчак кулын күкрәгенә куеп, башын иеп, безгә, машина эчендә утырган кунакларга да сәлам бирде юлда очраган бу кеше.

- Болай итик әфәнде, мин хәзер сак кына машинамны артка бирермен. Анда бер илле метр чамасы гына артта бер береңә юл бирү мөмкинлеге бар иде кебек.

- Юк, һич борчылмагыз, мин үзем бераз чигенермен, - дип, каршы төште аңарга Туран Язган.

- Әфәндем, кунакларыгыз да бар, мондагы юлларны да белеп бетерми торгансыздыр, һич мәшәкатьләнмәгез. Минем өчен бу бер ни түгел,- дип, хөрмәт күрсәтеп башын иде юлда очраган бу очраклы бер кеше.

- Син белерсең, рәхмәт,- дип, ихтирам күрсәтеп, аның аркасына җиңелчә генә кагылып алды профессор.

Бер-беренең исемнәрен дә сорашмадылар кебек, ә үзләре, әнә ничек, күптәнге таныш-белешләр сыман яхшылык кылырга ашкынып торалар.

Машинасын кыяга уелып кергән култыкка кертеп, сигнал биреп, сәламләп, үзебезгә хәерле юллар теләп озатып калды әлеге төрек агае.

- Нинди яхшы кеше, - дидем мин, бераз үз алдыма уйланып баргачтын.

- Җир кешесе. Эш кешесе, гап-гади бер төрек, - диде Туран әфәнде, артык исе китми генә. – Бер-береңә яхшылык итеп, игелек кылып яшәүдән дә өстен ни булырга мөмкин...

- Һәркайда да шулай булса икән... Кызганычка каршы, кешеләр бит бер-беренә бүре кебек караган очраклар да бик күп.

- Хаталандың, ялгыш сүз әйттең, Ринат, - диде Туран Язган.

Бәхәс уятырлык сүз әйтмәдем кебек үзе. Аның нигә болай диюен, ни әйтергә теләгәнен мин аңламадым. Шуны хәбәр итеп, җилкәләрем сикертергә мәҗбүр булганмын.

- Бүре хакында төрек инсаны яман сүз сөйләмәс, - диде ул, ачыклык кертеп. – Бүре – изге җанвар, беләсең... Ерак бабаларыбызны үлемнән коткарып калган җанвар.

- Аңладым,- дип, көлемсерәп башым кактым. Әмма шул ук вакытта тагы үзалдыма уйланып та куйдым. Бүре образы шулай да безнең тарафларда еш кына ерткыч буларак та искә алына икән бит. Бу без озак еллар аралашып яшәгән күрше фин-угор һәм славян халыклары тәэсире булса кирәк. Ә борынгы әкиятләребез һәм халык авыз иҗатында бүре – коткаручы, бүре – игелек кылучы. “Ак бүре” әкиятен генә искә алу да җитә кебек...

Юлыбыз һаман югары күтәрелә, инде кыя-тауларның иң биек ноктасына менеп җитәбез булса кирәк. Күзләрем гел юлда гына, шул ук вакытта әйләнә-тирәне дә күзәтәм. Алгы рәттә шофер белән янәшә утыргангамы, аяк астында тормоз педален эзлим. Кулларым буш, аларга руль җитми. Үзе машина йөреткән һәр кешедә була торган өянәктер инде ул, “алай итмә, болай ит” дип, шоферга киңәш итәсе килә берөзлексез.

Ниһаять, каршыбызда иркен бер мәйданчык күренде. Юлдан бераз читләшеп, шунда кереп туктады машина.

- Ял итү урыны, - диде Туран әфәнде.

Барыбыз да ачык һавага чыктык. Киерелә-сузыла иркен сулыш алырга да була, ниһаять. Тау һавасының салкынча рәхәтлеген әйтеп тә торасы юк. Кояш та үзәндәге кебек кыздырмый икән монда. Ә панорама... Ул панораманың колачын сөйләп аңлата торган түгел. Очсыз-кырыйсыз киңлекләр һәм һәр тарафта тоташ күккә, хәтта болытлардан югарыга ашкан таулар. Алар күп, әмма һич тә берсен икенчесе кабатламый. Куе булып үскән агачлардан яшел итәк кигән таулар...Тоташ кыя һәм таштан гына гыйбарәт булган таулар. Һәм түбәләренә кардан ап-ак калпак кигән таулар...

Бер-ике кат иркен сулыш алгачтын да күзләрен һәм кулын Көнчыгыш тарафына төбәп Туран Язган әйтеп куйды:

- Минем илем Ыспарта әнә теге тауларның аргы ягында, Ринат. Юлдан кайтып кергәнем юк, ә менә туып-үскән якка, Эгирдиргә кайтмаганыма да байтак икән инде...

- Бүген дә керә алмыйбызмы? – дип сорарга мәҗбүр идем. Инде ничәмә ничә тапкыр шул якларны искә алып сөйләшкән, сорашканым бар. “Барабыз” дип, карар кылган чакларыбыз да булды кебек, әмма әлегәчә тормышка ашыра алганыбыз юк иде.

- Бу юлдан ул тарафларга чыгу мөмкин булмас. Башка бер вакытта, боерган булса, - дип үз-үзен тынычландырды ул тагын.

- Сез минем туган якларны күрдегез, Туран әфәнде, ә менә үзегезнекен күрсәтүне һаман да кичектерә киләсез, - дидем.

- Шулай килеп чыга. Әмма һичшиксез юлыбыз төшсә-төшмәсә дә бер кайтачакбыз.

Ә күзләре һаман шул тарафта иде аның. Карашында сагыш һәм моң. Яланаяк йөгереп йөргән бала чакларын, яшьлек хыялларын искә төшерә идеме... Мәңгелек юлга китеп барган әти-әнисен хәтерләдеме... Әллә узган гомер яисә киләчәккә хыяллары турында уйлана идеме... Авыз ачып сүз әйтергә кыймый, күз читем белән генә күзәтеп тордым аны шунда. Кеше кем булуына, фәндә, хезмәтендә нинди генә биеклекләргә күтәрелүенә дә карамастан, кеше булып кала. Аның, әйләнә-тирәдәге якыннарын, хәтта бар дөньясын онытып, уйланган чаклары була, моңланган чаклары була һәм, яшерен-батырын түгел, елаган чаклары да була...

- Тауларым...,- дип оран салды Туран Язган кинәт шул мизгелдә. – Исәнмесез, минем тауларым...

Әллә шул мизгелдә күңелен биләп алган нечкә хисләрен басарга теләп әйткән сүзе иде бу аның, әллә үз-үзен тынычландыруы иде, белсә дә бер Аллаһ кына белә торгандыр. Ул хакта сүз кузгату яисә сорау бирү зур мәгънәсезлек булыр иде. Ә “исәнмесез” дигән сүзне исә ул татарлар арасында булганда һәрвакыт файдаланырга яратты. “Исәнмесез” – нинди матур сүз, чын төрек сүзе, ә без аны файдаланмый башлаганбыз”,- дип әйтә торган иде.

Кинәт миңа йөзе белән борылып үзе сүз башлады ул.

- Син, ничектер, сездә кая карама таулар, таулардан ни файда бар, дигән кебегрәк сүз әйткән идең, Ринат... Кара, соклан – таулар әнә нинди була. Таулар – ул Төркия! Мин үз ватанымны шушы таулардан башка күз алдына да китерә алмыйм, беләсең килсә. Таулар – безнең иң зур байлыгыбыз. Рухыбыз ныклыгы да таудан, күңелебез нечкәлеге һәм аның киңлеге дә таудан. Шушы таулар бит безнең бабаларыбызны ераклардан монда чакырып китергән, шушы таулар аларны ары җибәрми тотып калган... Күпме эзләп һәм сорап та син, мин тауларны яратмыйм, сөймим, дигән төрекне бу җир йөзендә очрата алмассың...

***

Матди мөмкинлекләр никадәр генә чикләнгән булмасын, Туран Язган үзенең хыялында булган бик күп ниятләрен тормышка ашырып килә. Македония һәм Косоводан Алтайларга һәм Якут-Саха тайгаларына кадәрле киңлекләрдә өч дистәгә якын мөстәкыйль дәүләтләргә бүленеп яшәгән төрек дөньясы, ягъни төрки дөнья, зур авырлык белән булса да кузгалды, хәрәкәткә килде. Гагауз төрекләре, Иран, Гыйрак һәм Сүриядә яшәгән кардәшләр дә үзләренең авырлыклар белән күзгә-күз ялгыз калган, юкка чыгарга дучар ителгән халык түгел икәнлекләрен аңлый башлады. Төрки халыкларның бер-беренә тартылуы, бер-берен аңларга омтылулары – алар яшәгән илләрнең дә үзара якынаюы, аңлаша баруына йогынты ясый иде. Ел саен дип әйтерлек Стамбулның иң зур мәйданнарында һәм стадионнарында бөтен илне, дөньяны шаулатып Төрек дөньясы балалар фестивале уздырылды. Егерме биш илдән 500 дән артык балалар килеп, үзара аралашып, талант һәм сәләтләрен күрсәтеп, милли җыр һәм биюләре белән бөтен Төркияне сокландырды. Мөселман балалары белән янәшәдә христиан, Будда һәм Тәңрегә табынган ата-аналарның балалары уйнады һәм күңел ачты. Бер үк зәңгәр күк гөмбәзе астында яшәүче, тугандаш телләрдә сөйләшүче якын туганнар итеп хис итте алар үз-үзләрен, гаять кыйммәтле рухи байлык туплап таралыштылар туып-үскән якларына. Бу бергәлектән кемгә зыян булырга мөмкин иде икән... Билгеле инде, теләмәс җиреңнән теләрсең, Төркиянең дәүләт органнары да ярдәм кулын сузды бу масштаблы һәм тарихта һич күренмәгән бәйрәмнәрне уздыруга.

Төрки дөнья яшьләре фестивале дә шундый шартларда узды. Мәгариф хезмәткәрләре җыелып аралашты, фикерләште. Композиторлар, кино хезмәткәрләре, рәссамнар даими рәвештә тәҗрибә уртаклаша. Төрек шагыйрьләре Айхан Инал, Диләвер Җәбәҗи, Яхъя Акенген, кыргыз Чыңгыз Айтматов, казахлардан Олжас Сөләйманов һәм Мохтар Шаханов, азәрбайҗанлы Бәхтияр Вахапзадә һәм Сабир Рөстәмханлы, татар язучысы Ринат Мөхәммәдиев һәм Лондонда яшәп иҗат итүче Осман Төркәйләр вакыф нәшриятында китапларын бастыру белән генә чикләнмичә, аның эшчәнлегендә дә актив катнашып килделәр. Шул рәвешле, Төрек дөньясын өйрәнү фонды төрле төбәкләрдә якын дуслар һәм фикердәшләр таба торды. Йорт тышындагы дистәләгән шәһәрләрдә эшләп килгән университет һәм лицейлар да елдан ел популярлаша бардылар. Алар чын мәгънәсендә дөньяви уку йортлары буларак танылды. Җирле мәгариф министрлыклары тарафыннан төгәл фәннәр һәм чит телләрне өйрәнүдә үрнәк буларак күрсәтелеп килделәр. Бернинди сәясәт һәм дин дәресләре укытылмады Вакыф оештырган ул уку йортларында, аның каравы заманча белемле, югары әхлакълы яшь буын тәрбияләнде.

Әмма юк-юк та кайбер илләрнең дәүләт куркынычсызлыгын саклау органнарына шикаятьләр килү очраклары да булган дип сөйлиләр. Аларда ни язылырга мөмкин иде соң? Туран Язган җитәкләгән Вакыф нинди җинаятьләр кылды икән? Һәм бу шикаятьләр ни сәбәпле барлыкка килде? Аларны кем һәм нинди максаттан чыгып оештырырга мөмкин? Акны кара дип күрсәтергә омтылу кемгә кирәк булган...

Бу хәбәрләр, табигый ки, Вакыфның бар эшен йөрәге һәм җаны аша уздырырга күнеккән, барысы өчен дә үзен җаваплы санап яшәгән профессор Туран Язганга да барып ирешә. Утсыз төтен булмас дигән сыман, уйланырга мәҗбүр итә, борчуларга сала... Берәүнең дә юлына аркылы төшкәне булмады, берәүгә дә зыян эшләгәне юк иде ич аның.

Мондый хәбәрләр таралгачтын, гадәттә, билгеле инде җепнең очын эзли башлыйсың, төрле имеш-мимешләр дә башлана. Берәүләре синең белән ихлас күңелдән фикерләшеп, яхшылык итәргә омтыла. Ә икенчеләре, күкрәгендә шайтан җаны йөреткәннәр, шул ыгы-зыгыдан файдаланып, бер гаепсез кешеләргә гаеп тагып, кешеләрне бер-беренә каршы куеп чәкештерү, араларын бозу юлын эзләп таба.

- Нигә баш ватасың, Вакыф нәтиҗәле һәм бик зур эш башкара, исең киткән иске чикмәнгә, - диде аңа фикердәшләреннән берәү.

- Ә барыбер уйландыра... Күңелгә корт бер керсә, ул сине барыбер акрын-акрын гына булса да кимерә икән шул, - булды Туранның җавабы. –Уйламыйм дисәң дә уйландыра...

- Шикаять язучыны, яман сүз таратучыны якыннарың арасыннан эзлә, дигән сүз дә бар.

- Монысы инде бөтенләй мөмкин түгел!- булды җавап.

Зур милек, зур акчалар бүлешкән урын булса бер хәл, ә Вакыфта боларның берсе дә юк, анда бары фидакарьләр эшли.

Ә көннәрнең берендә почта аша сәер бер хәбәр килеп иреште: “Туран әфәнде! Сез оештырган һәм җитәкләгән Вакыфның нәтиҗәле эшләве кемгә зыян итте икән, дип ватмагыз башыгызны. Төрек дөньясында уку йортлары һәм лицейлар ачу белән тагы кем шөгыльләнә? Җавабы шул! Сезгә яхшылык теләүче”.

Яхшылык теләүченең кем булуын ачыклау мөмкин түгел иде, әлбәттә. Ә менә дөнья буйлап уку йортлары һәм лицейлар ачып, зур хезмәт куйган төрек кешесе бер генә – Фәтхуллах Гүлән. Уйлый калсаң, чынлап та “яхшылык теләүче”нең сүзләрендә логика һәм нигез бар икән бит...

Әмма Мөхәммәт Фәтхуллах Гүлән әфәнде хакында начар уйларга хакы бар идеме соң аның?.. Дөрес, Төркиянең бүгенге башлыклары белән Фәтхуллах әфәнде арасында зур каршылык һәм аңлашылмаучанлыклар бар. Урынлы һәм урынсыз гаепләрне гел аңарга тагалар. Ләкин Туран Язган белән Фәтхуллах Гүлән арасында һичнинди каршылыкның булганы юк, һәркемнең үз эше, үз юлы. Фәхуллах әфәнде хаҗи кеше, югары әхлак иясе, бөтен дөньяга танылган мәгърифәтче-язучы һәм дин галиме дә бит әле. Саный китсәң эшләгән эше һәм дан-дәрәҗәсе дисеңме, байлыгы дисеңме, гаять зур булган шәхес ул. Аноним хатка нигезләнеп кенә гөнаһ ала алмый үзенә.

Шулай да корт керде күңелгә. Уйламыйм дип, күпме генә антлар эчмә, барыбер уйландыра. Ә каршылыклар, аяк чалулар инде сүзләр белән генә чикләнмичә, гамәлдә дә күренә башлады. Казан һәм Чаллыдагы лицейларга җибәрелгән укытучыларны да әнә, юк сәбәпләрне бар итеп, кире борып кайтарганнар... Чабаксарда да проблемалар туа кебек...

Искедән танышлыклары артык зур булмаса да көннәрнең берендә Төрек дөньясын өйрәнү фонды башлыгы прфессор Туран Язган, тәвәккәлләп, хаҗи Мөхәммәт Фәтхуллах Гүлән әфәнденең үзенә шалтыратты.

- Әссәламегаләйкем, хөрмәтле Фәтхуллах әфәнде, сезне Туран Язган борчый, бәлки мине хәтерләми дә торгансыздыр...

Сүзен әйтеп бетерергә дә ирек куймады аңарга Фәтхуллах Гүлән.

- Вәгаләйкемәссәлам, Туран әфәнде. Сезне танымаган кеше булырмы, әстәгъфирулла. Бик игътибар белән тыңлыйм үзегезне.

- Уңайлы бер вакыт табып, мине кабул итә алмассызмы дим, хөрмәтле хаҗи әфәнде? Уртага куеп киңәшләшәсе мәсьәләләр бар иде.

- Нигә мөмкин булмасын, бик мөмкин. Иртәгә җомга көн, вакыт булмас, әлбәттә. Ә атнаның башка көннәрендә рәхим итегез. Миңа киләсезме, әллә...

- Бу күрешүгә рәсми төсмер бирмәү кулай килер иде, Фәтхуллах әфәнде. Икәүдән икәү генә очрашу булса иде, Сез ни диярсез?

- Килештек, дип саный аласыз. Кайда һәм кайчан икәнлеген телефон аша сөйләшмибез, димәк. Бүген булмаса, иртәгә сезгә миннән хәбәр тапшырырлар, Туран әфәнде.

Сөйләшү шуның белән тәмамланды. Ә җомга көн кичкырын Вакыфка имам Фәтхуллах Гүләннән конверт китерделәр.

Очрашу Стамбулның тыныч бер почмагындагы затлы ресторанның ВИП залында узды. Туран Язган сөйләшенгән вакытка килеп җитте. Аны имам Мөхәммәт Фәтхуллах әфәнде көткән урынга озаттылар. Урыныннан торып, каршы чыгып сәламләде ул профессорны. Кара каршы утырдылар. Өстәлгә чәй һәм аш-су китерделәр. Калын ишекләр ябылды. Ниһаять икәүдән икәү генә калдылар. Ишекнең аргы тарафында, билгеле инде, Төркиянең иң зыялы һәм бай шәхесләреннән берсе булган хаҗи Фәтхуллах Гүләннең тән сакчылары булырга тиеш. Башкача мөмкин дә түгел, аның белән бер күрешү, форсат табып аның кулын үбү турында миллионлаган төрек инсаны һәм мөэмин-мөселман хыяллана.

-Туран әфәнде, сезнең белән күрешү минем өчен зур мәртәбә, - дип, итагатьлек күрсәтеп, сүз башлады Фәтхуллах Гүлән. – Хезмәтләрегезне күзәтеп киләм, зур эшләр башкарасыз. Икътисад өлкәсендәге китапларыгыз белән дә танышлыгым бар, тарих журналларыгыз өстәлемдә...

- Зур рәхмәт, Фәтхуллах әфәнде, сезнең кебек затлы фикер иясеннән шундый сүзләр ишетү минем өчен һәм безнең Вакыфыбыз өчен дә зур мәртәбә ул.

- Капкалап утырыгыз, хөрмәтле профессор, өстәлдәге ризыкларның барысы да сезнең хөрмәткә.

- Рәхмәтләрем чиксез, хаҗи әфәнде.

- Йә хуш, дөньяда ни бар, ни юк, Туран әфәнде. Иркенләп сөхбәт итеп утыра алабыз, Аллаһның биргән бу көне безнеке.

Сүзне кайдан башларга белмичә утырулары иде әле. Фәтхуллах әфәнде Туран Язганның башлавын көтә. Ә Туран әфәнде, үзенә күрсәтелгән ихтирам белән үзен монда китергән сәбәп арасында бәргәләнә. Сүзне имеш-мимешләрдән башлау урынсыз булыр, бу очрашуның дәрәҗәсен бик нык төшерер кебек тоела иде аңарга.

- Төрки дөнья үзенә күрә бер яңарыш, ренессанс алдында тора кебек миңа, Фәтхуллах әфәнде. Бусагада торган 21нче гасыр безгә игелекле булыр, дигән өметләр белән яшибез...

- Иншалла, шулай була күрсен, дип фикер йөртәбез без дә. Аллаһның биргәненә шөкер, юллар ачыла бара кебек. Юллар белән бергә күзләр дә ачыла барыр, ә күңелләр тагы да киңәя, сафлана барыр дигән өмет һәм ышаныч белән яшәгән көнебез.

Әмма ислам дөньясы бигүк тыныч түгел, бик чуар, шунысы тынгылык бирми соңгы араларда. Европа белән, Америка белән якынлаша, аңлаша барасы урында, үз-үзләрен Көнбатыш цивилизациясенә каршы куярга омтылучылар ишәйгәннән ишәя бара. Яхшылыкка илтмәве бар бу юлның. Ислам белән демократияны бер-беренә каршы кую дөрес түгел, моннан котылырга кирәк. Ислам белән демократия янәшә яши ала. Ә инде корал белән уйнау, террор юлына басу, гомумән, безнең динебез - ислам исеменнән башкарыла торган эш түгел. Ислам террорны кабул итми. Ислам дин һәм милләтләр арасындагы барлык аңлашылмаучанлыкларны да тыныч юл белән, үзара фикерләшеп хәл итүне хуплый. Дин халыкларны дошманлаштыруга түгел, ә дуслашуга маяк булып торырга тиеш диеп беләм. Килешәсездер, Туран әфәнде...

- Сүзләрегез һәрвакыттагыча туры, Фәтхуллах әфәнде. Әмма без, Төрек дөньясын өйрәнү вакыфын әйтәм, ислам дөньясында барган вакыйгаларга битараф булмасак та, нигездә үзебезнең Төрек дөньясы проблемаларын кайгыртып эшләргә омтылабыз. Монда да эшләнәсе эш һәм хәл ителәсе мәсьәләләр хәттан ашкан. Тел мәсьәләсе бик җитди тора. Кайчандыр бер үк телдә сөйләшкән, бер әлифбада язган һәм укыган халкыбыз бер-берен аңламас дәрәҗәдә ераклашкан. Тарихыбызны, үзебезнең кемлегебезне белмибез. Гаспаралы Исмаил бәй әйткәнчә, телдә, фикердә һәм эштә берлек булмый торып, киләчәгебезгә зур өметләр баглый алмыйбыз...

- Әмма төрекләр, ә тагы да төгәлрәк булыйк дисәк, төрки телле халыклар төрле илләрдә, төрле дин тоткан, төрле сәясәт алып барган системаларда яши һәм көн күрә. Бик тә катлаулы һәм чуар бер парчага әверелгәнбез, боларны берләштерергә омтылу утопия, ягъни тормышка аша алмастай бер эш түгелме, Туран әфәнде? Бу уңайдан ничек уйлыйсыз...

- Максатыбыз байрак берлеге түгел, ватан берлеге дә түгел, Фәтхуллах әфәнде. Бу хакта мин күп тапкырлар язганым һәм сөйләгәнем бар. Кайда яшәвебез, нинди дин тотуыбызга да карамастан, безнең тамырларыбыз, гореф-гадәтләребез, әхлакый традицияларыбыз уртак. Бер-беребез белән аралашып, ярдәмләшеп һәм аңлашып, үзебезнең кем булуыбызны аңлап яшәү юк. Безнең дә төп максатыбыз үзебезне башкаларга каршы кую түгел, киресенчә, кочакларыбыз киң җәелгән, теләсә кайсы милләт вәкилләре белән кочаклашырга, аңлашырга әзер...

- Дин төрлелеге проблемасы да бардыр...

- Дин төрлелеге дигән фактор, әлбәттә, ул бар. Әмма, мин аны артык күпертергә теләмәс идем. Ислам, христиан һәм Будда, хәтта әле булса Тәңрегә табынган төрек кавемнәре бар. Алар һәммәсе бер тамырдан, мәһабәт бер агачның аеры-аеры ботакларын хәтерләтәләр. Шул төбәкләрдән килгән яшь буын вәкилләре һәм балалар без үткәрә торган бәйрәмнәрдә кулга-кул тотынышып, бер ана уллары-кызлары кебек тату аңлашалар, бииләр, җырлыйлар...

- Төрек җөмһүриятләрендә уку йортларыгыз да бар икән, - дип, гел көтмәгән-уйламаганда сүзне борып куймасынмы Фәтхуллах Гүлән.

Бу хакта күптән сүз кузгатасы килеп тә, ул темага якынлашырга да уңайсызланган хәлдә иде бит Төрек дөньясын өйрәнү вакыфы башлыгы. Сискәнеп куя язды ул һәм форсат чыгуга чиксез куанды да, әлбәттә.

- Әйе унбишләп шәһәрдә уку йортларыбыз – университет һәм лицейларыбыз бар. Уңышлы гына эшләп киләләр.

- Дин дәресләре укытмыйсыз икән, дөрес сүзме, Туран әфәнде?

- Дөрес, хөрмәтле Фәтхуллах әфәнде.

- Ислам гыйлеме дә бик мөһим. Ислам – әхлак, әдәп, гореф-гадәт дигән сүз. Аннан килеп үсеп килүче буынның дөньяга карашын, фикерләү офыкларын да киңәйтә ич ислам гыйлеме, ислам фәлсәфәсе. Мин үзем, мәсьәлән, “Коръән”не ун яшемнән яттан беләм. Әмма андагы фикер һәм фәлсәфә тирәнлеген бу көнгәчә ача барам, ачып бетерә алганым юк. Бу мөмкин дә түгелдер, әлбәттә...

- Сезнең белән килешәм, Фәтхуллах әфәнде. Әмма диннең инсаннарны, аеруча мәктәп яшендәге балаларны бер-беренә каршы кую ихтималы да бар бит. Мәсьәлән, иске Советлар берлегендәге кардәшләребездән иң күп санлы татарларны гына алыйк. Күпчелеге ислам дине тота, әмма алар белән бергә тату яшәгән һәм бер үк телдә сөйләшкән христиан динендә булган керәшеннәрне яисә ут күршеләре чуашларны читкә тибәрергәме? Мәктәп сабыйларны бүлгәләргә, аерырга тиеш түгел диеп фикер йөртәм, мәктәп туганлаштырсын, берләштерсен, шулай түгелмени... Аның каравы, ана телен, рус телен, төрек телен һәм тагы инглиз телен яхшы белә безнең лицей укучылары. Төгәл фәннәрне бик тә яхшы өйрәнәләр...

- Сүзләрегездә дөреслек зур, Туран әфәнде, - дип килешми булдыра алмады хаҗи Фәтхуллах Гүлән. – Мин үзем физика, математика һәм химия кебек дөньяви фәннәрне өйрәнү – Аллаһ каршында баш ию, дип саныйм. Инглиз телен дә балаларга беренче сыйныфтан ук укыта башлау ягында. Аллаһ инсанны үз заманыннан артта калмый, берөзлексез эзләнергә, фикер йөртергә, уйланырга чакырган. Һәм һичкемне без белем офыкларыннан мәхрүм итәргә тиеш түгел. Ярлы балалары һәм ятим балалар өчен заманның иң алдынгы техник мөмкинлекләре белән җиһазландырылган интернат-мәктәпләр ачуым да шушы максаттан чыгып кылган гамәлем.

- Зур һәм игелекле эшләр башкарасыз, Фәхуллах әфәнде. Укып та, ишетеп тә беләбез, мәгариф өлкәсендә сез башкарган хезмәтләр каршында һич икеләнми баш иябез...

- Аллаһның биргәненә шөкер, йөздән артык мәмләкәттә 1200 чамасы уку йортларыбыз, мәктәпләребез эшләп килә. Бу эшне алга таба да дәвам итәргә җыенабыз. Дөньялар гына имин булсын да, Аллаһетәгалә үзенең ярдәменнән ташламасын дип, көненә биш мәртәбә дога кылам.

- Догаларыгызга без дә кушылабыз, хаҗи әфәнде. Сездәге масштаб, сездәге мөмкинлекләр бөтенләй башка инде...

Әңгәмәдәшен хуплау йөзеннән әйтелгән бу сүзләрне, Фәтхуллах әфәнде ялгыш аңлады кебек. Хәер, үзе янына килгән кешеләрнең гозере күпчелек очракта ярдәм сорауга кайтып кала бит. Ул моңа күптән күнеккән.

- Кирәксә, Туран әфәнде, уку-укыту өлкәсендәге хезмәтләрегез өчен сезгә дә беркадәр ярдәм итә алырбыз, - дип әйтеп куйды ул.

- Юк-юк, Фәхуллах әфәнде, ялгыш аңлый күрмәгез, мин соранырга килмәдем. Андый гадәтем юк, иганәчеләребез, Аллага шөкер, бар...

Башын бераз күтәрә төшеп, дәшми генә сораулы карашын профессорга текәп карап торды Фәтхуллах Гүлән. Гүя, ни өчен килдең соң алай булгач, кичектергесез сүзем бар, дигән идегез түгелме, дия иде...

Туран Язган шул мизгелдә, чираттагы мәртәбә, әнисенең улына хәер-хак теләп дога укыганда әйтә торган сүзләрен искә төшерде: “Сүзең - гүчкен, кылычың кискен булсын, улым...” Икеләнеп торма, әйт.

- Фәтхуллах әфәнде, безнең Вакыф ачкан уку йортлары сезнең эшчәнлеккә каршы килми торгандыр бит?..

- Әстәгъфирулла, андый уйның башыбызга да кереп караганы юк, Туран әфәнде.

- Юкса, шундый сүзләр ишетергә туры килә.

- Без дә ишетәбез андый сүзләрне, - булды Фәтхуллах әфәнденең җавабы. – Әмма бер колактан керсә, икенчесеннән чыгып китә.

- Бу сүзләргә мин дә ышанмадым, - диде Туран Язган, иркен сулыш алып. – Шулай да, мөмкин санасагыз, килешик әле. Киләчәктә дә бер-беребезнең юлына каршы төшмәскә тырышыйк, Фәтхуллах әфәнде.

- Килештек, дип саный аласыз. Эшләгән, хезмәт куйган кешеләрне бер-беренә каршы кую һәм үзара сугыштыру элек-электән булган. Миннән һич шикләнмәгез, - диде Фәтхуллах Гүлән.

Төркиянең ике каһарман улы, заманыбызның ике бөек мәгърифәтчесе шул рәвешле, бер күрешеп, үзара уртак тел табып фикер алышып утырудан бик тә күңелләре булып, тагы да очрашырга язсын дигән теләкләр белән хушлаштылар.

***

Бу юлы Төркиягә чираттагы китабым – “Утлы таба өстендә” чыгу уңае белән килеп төштем. Гадәттәгечә, Стамбулның һава аланында трап янына ук махсус машина китереп Туран Язган каршылады үземне.

- Хуҗам, нигә болай мәшәкатьләнәсез, тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшләрегез бар. Вакытыгыз җитми, кырыкка ярылырдай булып йөргән көннәрегез, иртәнге эш сәгатьләрегезне сарыф итәсез, шоферыгыз Мозаффар каршыласа да бик җиткән иде бит инде, - дим.

Җавабы кыска булды.

- Дусны шофер каршыламас...

Һава аланыннан туры үз йортына алып китте ул.

- Гүлән ханымны мәшәкатьләмәгәндә дә ярар иде,- дигән сүзләремә колак та салмады.

- Гүлән ханым үзе чакырды. Син яраткан кәбестә тулмасы әзерләп көтәрмен, диде...

Мин елмаеп куйдым. Кәбестә тулмасы, ягъни лахана долмасы, Туран Язганынның иң яраткан ризыгы икәнлеге миңа мәгълүм иде инде. Бу, безнеңчә әйтсәк, кәбестә яфракларына төреп парда пешерелгән дөге һәм фарш измәсе була.

Бу килүемдә күчтәнәчкә Казандагы бакчамнан кара карлыган үсентесе һәм, ул заманнарда кабул ителгән гадәт буенча, комган кыяфәтендә эшләнгән аракы шешәсе күтәреп килгәнмен. Аракысы затлы – “Петровский” заводыннан, Сәлимханныкы. Ул елларда чит илгә алып чыгарлык башка сувениры да юк иде бит аның.

Карлыган үсентесенә аның шатлануын күрсәгез иде. Ничектер минем бакчада кара карлыган өлгергән вакытка туры килгән иде ул бер килүендә һәм аның җимешләре тәменә хәйран калган иде. Шундук өй артындагы бакчага чыгып йөгердек. Урын эзләргә керештек.

- Бакчада иң яхшы урын шушы агачныкы булырга тиеш, - дип, көнозын кояш яктыртып торган ачык бер урынга көрәген китереп тыкты ул.

- Туран әфәнде, ашыкмагыз, - дип каршы төштем. – Иң элек, онытмагыз, бу агач түгел, куак кына. Икенчедән, ул безнең якларда да кояшлы урынны түгел, күләгәне ярата.

- Аңладым. Хәтерләдем, - диде ул, койма читенә таба юнәлеп. - Стамбулда кояшсыз урын табу җиңел булмас анысы. Ә менә монда утыртсак ничек булыр икән...

- Яхшы булыр, - дидем. Һәм гаҗәпләнүемне дәвам итеп тагы сорап куйдым. – Ни сәбәпле сездә булмады икән бу кара карлыган. Бу якларда үсмәгән җиләк-җимеш юктыр, дип уйлый идем.

- Юк иде. Ә менә хәзер булачак. Пенсиягә чыккачтын, Аллаһ ризалыгы булса, ни дидең әле бу агачны...

- Карлыган...

- Әйе, карлыган үстереп, карлыган сатып баеп та китәрбез әле...

Шулай шаяра-көлешә үсентене урынына җирләштердек. Учлары белән җирне сыйпый-сыйпый балчык өйде ул аның тамырына, аннан янәшәсенә бер таяк тыгып, аңарга “карлыган” дип язып куйды һәм уч төпләренә алып яңа утырткан үсентегә җылы су сипте.

Шул көннән соң кайчан һәм кайдан гына үзенә шалтыратмыйм, сүзе әлеге карлыганнан башлана торган булып китте: “Карлыган бөреләнде... Карлыганның өч яфрагы бар... Карлыган чәчәк атты... Карлыганның биш җимеше бар...”

Бакчадан күтәренке күңел белән керде ул.

- Гүлән, мин сиңа бер бик тә татлы җимеш турында сөйләгән идем, Ринат шуның үсентесен алып килгән. Койма читенә утырттык, ул күләгә сөя икән. Мин йорт тышына киткән вакытларда су сибәргә онытмассың әле...

- Сибәрмен, Туран...

Кәбестә тулмасы белән тәмләп чәй эчкәннән соң, Туран әфәнденең күзе, теге, мин алып килгән аракыга төште.

- Монысын ни эшләтәбез инде, - диде ул, миңа серле генә карап.

Ни дияргә белммәдем. “Эчәрбез” дип тә, “эчәрсез” дип тә әйтеп булмый, иңсәләремне җыердым бары. Һәм шунда, бер карарга килеп, тагы җанланып китте ул.

- Әйдә, бер музей күрсәтәм үзеңә, -дип урыныннан сикереп торды һәм кулына ике литрлы аракы комганын күтәреп, үзе артыннан мине әйдәп, икенче катка юнәлде.

Баскычта каршыбызга киерелеп-сузылып кына баскычтан төшеп килүче кече уллары Күзхан очрады. “Гүнайдын” дип, хәерле иртәләр теләп сәламләде үзебезне. Әтисе аны, буй җиткән егет булуына карамастан, буш кулы белән аркасыннан сыйпап узды.

- Абыйлары өйләнде, башка чыктылар, - дип хәбәр итте ул, кече улы күздән югалгач.

- Әйе, гомер тиз уза. Кеше баласы – тиз үсә, диләр бездә...

Түбә астындагы зур бер бүлмәгә килеп кердек. Ишектән кергәчтен дә чак күтемә утырмадым, туктап калдым. Зур һәм иркен бүлмә. Әлегә кадәр кул җитмәгәнме, әллә аңарга ихтияҗ шул кадәр генә булган, анда мебель-фәлән юк иде кебек. Стена кырыйлап берничә ачык шкаф кына тора. Шул шкафның киштә һәм шүрлекләре, алай гына булса бер хәл, болын кадәр идән тоташ аракы шешәләренә күмелгән. Алар шул кадәр күп ки, санын күз алдына да китерү мөмкин түгел. Нинди генә шешә юк һәм кайларда гына чыкмаган инде болар...

- Ходаем, бу ни дигән сүз, - дип әйтә алдым кебек, хәйран калдым.

- Бу музей, - булды җавап.

- Аракы музеемы? – дидем.

Туран әфәнде мин алып килгән затлы аракы шешәсен иң дәрәҗәле урын – идәндәге буш урынга илтеп куйды. Үпкәләп булмый, башка урын калмаган.

- Водка музее түгел,- диде ул, ниһаять, минем сорауга җавап биреп. – Дуслар һәм кардәшләрем алып килгән бүләкләр музее.

Җавабын тапкан өчен, шулай дип әйткән өчен рәхмәт. Юкса, алып килгән пыяла комган минем кулда булса, күптән идәнгә төшеп ватылган булыр иде инде.

Кызыксынып күзәтә башладым, ниһаять. Шешәләрнең күбесе Россиядан килгән күчтәнәч. Украина, Молдова, Казахстан, Кыргызстан, Себер якларыннан, Алтайдан, ерак Якут-Саха җирләреннән килгән бүләкләр. “Петровский” заводында эшләнгән комганнар да аз түгел. Боларның кайсыларындыр, һич шөбһәсез, мин китергән булуым ихтимал.

-Әйе,- дидем, үзалдыма уйланып, кайда гына барсак та күчтәнәчкә аракы алырга күнеккәнбез. Бу безнең Советлар заманыннан ук дәвам итеп килгән гадәт. – Гыйбрәтле дәрес бирдегез әле сез. Кемнәр генә китермәгәндер бу экспонатларны...

- Дөрес әйтәсең, төрек дөньясының бөек язучылары, профессорлар, академиклар, министрлар, ил башлыклары китергән бүләкләр бар монда. Хәтта, ышанасыңмы, мәктәп яшендәге балалар китергән шешәләр дә булды кебек...

- Ышанам.

- Ләкин бу музейда булуың хакында сөйләмә берәүгә дә, - диде хуҗа. – Сиңа үз итеп кенә күрсәтүем. Һичкемгә сөйләмә берүк, дусларымны үпкәләтү яхшы булмас.

- Ярар, - дидем. Һәм шушы көнгә кадәр чит-ятларга сөйләмәдем дә кебек. Әмма үзем өчен зур гыйбрәт алдым, башка һичкайчан, һичкемгә һәм һичбер илгә күчтәнәчкә аракы күтәреп барганым булмады.

Гүлән ханым пешергән хуш исле төрек кофесы эчкәннән соң, Вакыфка, Туран Язганның эш урынына юнәлдек. Аны капка төбендә үк ике-өч кеше көтеп тора иде инде. Шундук, берсен икенчесе бүлдереп, үз сорауларын яудырырга керештеләр.

- Юк-юк, алай аяк өсте генә булмый, әйдәгез, Вакыфка керәбез, чәй эчәрбез. Шунда иркенләп сөйләшербез дә, - дип алып керде ул аларны үзе белән.

Капкада Туран әфәнденең күренүе булды, як-яктагы ишекләрдән кулына кәгазь яисә китап-журнал тоткан хезмәткәрләр, гыйлем ияләре аңа каршы чыкты. Һәркайсының бик тә мөһим сораулары яки ачыклыйсы проблемасы бар.

-Хуҗам, журналыбызның чираттагы санында гази Ататөреккә мөнәсәбәтле мәкаләләр артып китте кебек?..

Җавабы кыска булды:

- Ататөрек һичкайчан артык булмас.

- Хуҗам, төрек теле курсларына гагаузлардан килергә теләүчеләр ике тапкыр артып киткән, кыскартырга кирәк булыр...

- Төрек телен камилләштерү теләге булган инсаннарны кыскарту булмас. Килсеннәр, урын табылыр...

- Хуҗам, Ачыкавыз әфәнде Вакыфтан китәм дип гариза язган...

- Сорадыңмы, ни өчен китә?

- Лаләледә эш тапкан, акчасы күбрәк булачак, имеш.

- Китсен. Вакыф белән базарчылык аермасын белмәгән кешеләр безгә кирәк түгел.

Кайсына, шул рәвешле, юл уңаена җавап та бирә иде ул, кайсын бераз соңрак үзенә керергә чакыра, кайсына үзе керергә вәгъдә бирә.

Ул арада бераз югарыда урнашкан кабинеттан аның ышанычлы ярдәмчесе, Вакыфның генераль мөдире Сәгадәт Пинар Елдырым ханымның ипле тавышы ишетелде:

-Хуҗам, сезне Бишкәктән телефонга чакыралар.

- Хәзер киләм, - диде ул. Һәм үзенә ияреп керүче агайларны бакчадагы өстәлләр артына ихтирам белән утыртып, аларга чәй һәм кофе китерергә әмер бирде. –Сез чәй эчә торыгыз, мин телефоннан сөйләшим дә яныгызга чыгармын.

Кыргызстандагы уку йортларының берсенә компьютерлар кирәк булган, телефоннан ашыгыч рәвештә шуларны таләп итәләр булып чыкты. Күрәм, Туран әфәнде ул техниканы кайдан һәм ничек табасын белми әлегә, әмма якын көннәрдә юнәтеп җибәрергә вәгъдә бирде үзләренә.

Телефонны куйгачтын да Сәгадәт ханым аны сораган һәм эзләгән кешеләрне санарга кереште:

- Керкук төрекләреннән бер шагыйрь килгән, торырга урыны юк икән.

- Мәҗит бәйгә шалтырат, урнаштырсын. Масрафлары бездән булыр...

- Кытайдан бер уйгур музыканты гаиләсе белән Стамбулга күченгән, эшкә урнаштыруда ярдәм кирәк.

- Бинямин ярдәмче була белер, музыка дөньясын ул яхшырак белә.

- Хакасиядан Шаһзадә Мәхмәт мәдрәсәсендәге курсларыбызга төрек теле өйрәнергә килгән ике кыз капалы чаршыда сату-алу итеп йөргән чакта акчаларын югалткан.

- Килсеннәр... Ярдәм итми булмас.

- Косово төрекләре балалар фестивалена килүчеләр исемлеген җибәргән, ике мәртәбә күбрәк булып чыгалар икән.

- Косоволыларны кире бору ярамас. Җаен табарбыз, килсеннәр.

- Македониянең милләт вәкиле Ердоган Сарач әфәнде юлга чыккан, ул иртәгә сезнең белән күрешергә тели.

- Ердоган якын дустыбыз. Кайчан теләсә, шул вакытта күрешербез.

- Бакудан латинча чыгарылган “Әлифба” китапларын тагы да җибәрүне үтенгәннәр.

- Үтенечләрен канәгатъләндерү кирәк. Бер миллион тираж белән бастырган идек түгелме...

- Татарстан мәгариф министры урынбасары үзенең кызын Төркиядә укытырга булган, имтихансыз гына кертеп булмыймы, дип сорый.

- Андый хәлнең булуы мөмкин түгел, дидеңме.

- Шул сүзләрем өчен миңа бик тә кызды, мин сезнең өчен барысын да эшлим, ә сез шуны да булдыра алмыйсыз, дип тавышын күтәрде...

- Шуның белән тәмаммы, Сәгадәт...

- Юк, хуҗам, Уфадан бер башкорт галиме Зәки Вәлиди хезмәтләрен җыйнап китап чыгарырга тели икән. Вакыфтан үзенә ярдәм итүләрен сорый.

- Сөйлә, Зәки Вәлиди остазыбыз өчен кулдан килгәнне һәм килмәгәнне дә эшләрбез, диген.

- Америкадан Әхмәт-Али Арслан әфәнде үзенә шалтыратуыгызны үтенде...

- Бераз бушагачтын җыярсың. Хәер, әле алар йокыда ич...

Инде, ниһаять, тәмамлангандыр дип уйлап кузгалырга өлгермәде.

- Хуҗам, бүген Сөләймания мәчете каршындагы зур салонда айдыннарыбыз һәм галимнәр җыела, анда сезнең доклад булачак, онытмадыгызмы? – дип туктатты аны Сәгадәт ханым.

- Онытмадым. Фикердәшләребезне оныту ярамас!- дип җавап кайтарды ул.

Монысы инде соңгысы булгандыр. Юк икән шул, Сәгадәт ханым Туран әфәнденең кулына телеграммалар һәм бары ул гына укырга тиеш булган хатлар китереп тоттырды.

- Әйе, болар бик тә мөһим, - дип, шундук өйрәнә һәм укый да башлады ул аларны.

Ул да түгел тагы телефон шалтырады. Сәгадәт ханым трубканы алырга өлгергәнче Туран әфәнде кисәтергә өлгерде:

- Сәгадәт, анда ил агалары кебек әфәнделәр көтеп тора мине. Әлегә юк, диген бер ярты сәгатьтән шалтыратсыннар. Артык көттерә алмыйм үзләрен, үпкәләтүем бар...

- Әйе, Төрек дөньясын өйрәнү фонды сезне тыңлый... Таныдым, таныдым, Севге ханым... Хуҗам әлегә...

- Севге Эрән Эролмы?- дип сорарга өлгерде ишек тупсасына килеп җиткән профессор кинәт тукталып.

Мөдир, күз карашы белән генә “Әйе” дигәнне аңлатты.

- Сөйләшәм, бир трубканы, - дип кире борылды ул. Һәм трубканы колагына китерде. Йөзе, аргы тарафтагы кешегә хөрмәт һәм ихтирамнан яктырып китте.– Хәерле көннәр, хөрмәтле Севге ханым... Юк-юк, вакытым бар...Сезнең матур тавышыгызны ишетергә мин һәрвакыт бик шат... Аңладым...Катнашырбыз... Хәл итәрбез, Севге ханым... Сезне, форсат чыгудан файдаланып, якынлашып килүче дини бәйрәмегез белән дә тәбрик итәбез...

Туран әфәнде, үзенең ашыгуы яисә мәшәкатьләре күп икәнлеген ник сиздерсен икән, иркенләп сөйләшүен дәвам итте. Янымнан узып барышлый Сәгадәт ханым колагыма пышылдады:

-Севге Эрән Эрол ортодокс төрекләрнең лидеры, Стамбул патриархының кызы була...

Һич көтмәгән идем, Төркиядә христиан төрекләр булуын мин белми дә идем бугай әле. Туран Язганның аларга шундый ихтирам күрсәтүенә хәйран калдым.

- Туран әфәнде аларны шулай хөрмәт итәме? – кебек сорау чыгып очты авызымнан.

- Дуслар, бик тә якын дуслар, - диде мөдир. – Алар да аны бик нык хөрмәт итә.

Кыскасы, сокланып күзәтеп һәм тыңлап тордым-тордым да, кеше сүзен шулай йотлыгып тыңлавыма уңайсызланып куйдым. Үземә күрә сәбәп табып, һавага чыгып керим әле дип, бакчага юнәлдем. Артымнан Туран Язган тавышы ишетелде:

- Кызлар, Ринат бәйгә урта шикәрле төрек кофесы китерегез...

Нәрсә эчәсем килгәнне генә түгел, күпме шикәр салырга икәнлеген дә хәтерләп калган бит әнә. Борылып баш ияргә, сүзсез генә рәхмәтем белгертергә кирәк таптым. Бакчада Туран әфәндене көтүчеләр тагы да ишәйгән булып чыкты. Ул да түгел, минем чыгуым булды, аның янына икенче бер кеше кереп китте.

- Милләт вәкиле, депутат, - дип пышылдады кофе китергән кыз Түлай. Минем кызыксынучан булуымны белә, шуңа әйтүедер. Тулган айдай тыйнак балкып елмаерга да онытмады үзе.

***

- Кеше түгел, дәүләт күтәрә алмас эшләргә кереп чумдың түгелме син, Туран?

- Дәүләтнең йөзе кызармас, Гүлән-дәмем... Ә мин кеше!

- Үзең турында да уйларга кирәктер дип әйтүем,Туран.

- Аркамны җылы кәнәфигә терәп каминда янган ут каршында чәй эчеп, дисбе тартып утырыйммы?..

- Алай дип әйтмим. Син инде утыз-кырык яшьлек ир-ат түгел, табипларга да күренгәнең юк. Сәламәтлегең турында да кайгыртканда ярар иде дип кенә әйтүем...

- Минем сәламәтлек – ул халкымның сәламәтлеге. Төрек дөньясы сәламәт булса, иншалла, йөз ел, хәтта артыграк та яшәрбез, Гүлән...

- Мин сиңа, борчылып, чын күңелдән әйтәм. Ә син һаман үзеңнекен сукалыйсың, Туран. Хыял дөньясыннан чыгып, җиргә төшсәң дә ярар иде бит инде.

- Ә минем халкым җирдә яшәмиме? Бар хыялым, кылган гамәлем, эшләгән эшем үз халкым һәм төрек кавеме өчен.

- Үз улларың белән дә бер рәхәтләнеп иркенләп сөйләшеп, хәлләрен белешеп утыра алганың юк.

Ә бу соңгы сүзләр уйланырга мәҗбүр итте аны, авырткан җиренә барып иреште әлеге сүзләр.

- Нәрсә-нәрсә, ә менә бу юлы син хаклы, Гүл-әндам. Әйдә, болай итик, бу ялда...,-диде. Бик дәртләнеп башлаган иде дә, нәрсәдер искә төшереп, туктап калды ул. – Юк, бу атнада вакытым булмый икән. Киләсе атнада барыбыз бергә – улларым, киленнәр һәм оныклар бергә җыелып урманга ял итәргә чыгыйк. Мин ит хәстәрләп куярмын, шашлык хәзерләрбез.

- Тагы бер-бер эшең килеп чыкмаса ярар да, - дип, башын бераз кыңгыр салып, моңлы гына балкып, елмаеп куйды Гүлән ханым.

Иртәнге кофесын эчеп куйгач, ишек төбендә үзен көтеп торган машина янына чыкты ул. Арабасын йөртүче Мозаффар урыныннан сикереп торып каршы чыгып ишек ачыйм дигән иде, ярты юлда туктатты үзен.

- Һич борчылма, Мозаффар, утыр, киттек, - диде, үз урынына мөстәкыйль рәвештә кереп утырып.

- Кайда барабыз, хуҗам?

- Вакыфка, - диде.

Әйтүен әйтте, әмма Гүлән ханым белән иртәнге чәй артында булган сөйләшү күңеленнән чыкмады. Аның һәр сүзе кат-кат уйлап әйтелгән була. Бу юлы да шулай. “Үз улларың белән дә иркенләп сөйләшеп утырганың юк”,- диде. Чынлап та шулай килеп чыга түгелме?.. Күңеленнән барларга кереште: Күзхан белән көн дә булмаса, көн аралаш диярлек очрашып торалар. Эш арасында гына булса да фикер алышырга, хәл белешергә өлгерәләр. Өлкән улы Карахан хатыны, оныклары Бурахан һәм татлы кыз Асәнә белән кунакка киләләр ара-тирә. Ә менә уртанчы улы Корханны чынлап та байтактан күргәне юк икән. Гаиләсендә бер-бер проблема бармы, күңеле бигүк тыныч түгел сыман тоела иде аның...

- Мозаффар, син Корханның эш урынын беләсең бит, аңарга кагылып чыгыйк әле, булмаса,- диде ул бөтенләй көтмәгәндә.

- Корханның эшенәме , хуҗам, - дип үзалдына, барыр юлын уйлап, фикер йөртеп алды Мозаффар. – Хәзер, моннан бик ерак та түгел.

Көтелмәгән очрашудан Корхан уңайсызланып калды, бит очларына алсу төс йөгерде хәтта. Гомер булмаган хәл ич, әтисе аның эш урынына эзләп килгән...

-Ни булды, әти, бер-бер проблема-фәлән килеп чыктымы әллә?

- Юк, улым, болай гына, юл уңае булганга кереп хәлеңне белеп чыгыйм, дидем. Ярамыймы әллә...

- Керүең өчен рәхмәт, әти, юкса гел телефон аша гына хәбәрләшәбез соңгы араларда. Үземә дә уңайсыз булып китте, барам-барам, дим, әмма барып чыгарга вакыт җитми.

Ярдәмчеләре ул арада төрек кофесы әзерләп кертте үзләренә. Улы белән, аның эш урынында күрешкәннәре юк иде бит әле, рәхәтләнеп елмаеп җибәрде Туран Язган.

- Әниең колактан борды әле менә, улларың белән дә күрешеп сөйләшеп утырырга вакытың юк, көн-төн эш артыннан чабасың дип орышты.

- Әни исән-саудыр бит?

- Аллага шөкер, зарланмый...

- Хәлеңне аңлыйбыз, әти, эшең шундый синең. Үпкәлиләр диме, киресенчә, үзеңә ярдәмче була алмавыма оят була кайчак. Син бит безнең әти генә түгел, меңнәрчә башка төрек балаларының да әтисе. Син алар язмышын да кайгыртып, алар өчен дә җан атып яшисең... Моны аңламыйбыз дисеңме әллә...

- Аңлавыгыз яхшы, улым. Игътибарым җитмәгән чаклар булса, үпкәли күрмәгез инде, ярыймы...

- Үпкәләү диме, киресенчә, горурланабыз, әти. Кем улы, дигәндә, Туран Язган улы, дисәләр, һәркем безне таный. Сиңа булган хөрмәт безгә дә игелек белән кайта.

Озакка тукталмады, аны да эшендә көтә торганнардыр. Улының эшенә килгәндә икеләнеп, беркадәр уңайсызланып кына кергән иде ул. Ә нәтиҗәдә, чын мәгънәсендә күңеле булып, улының эш проблемаларын да аңлап, гаилә хәлләрен дә сораштырып китеп барды.

Шактый ук тынычланып, улларыннан канәгатьлек хисе кичереп, матур уйлар белән дәвам итте ул юлын. Вакыфка күтәренке күңел белән килеп керде. Әмма, үч иткәндәй, нәкъ шул көнне җанын тетрәндерерлек хәбәр көткән булып чыкты үзен. Татарстан һәм Чуашстанга киткән укытучыларын кире борып кайтарганнар.

- Сәбәп нидә, ни булды? – дип сорады ул кире әйләнеп кайтучыларның берсеннән.

- Аңламадык. Берни аңлатмадылар, - диде Стамбул университетында докторлык якларга җыенып йөргән егет.

- Анда лицейларыбыз бар, яңа уку елы башланырга тора. Уку елын укытучыларсыз башлап булмый бит, нигә шуны аңлатмадыгыз...

- Ниләр генә әйтеп карамадык, хуҗам. Юк, диделәр, сезнең лицейларда укытырлык белемегез һәм хокукыгыз юк, диделәр.

- Стамбул университетында укытырлык белем бар, ә Чаллы һәм Чабаксардагы лицейлар өчен юк булып чыга димәк... Йә әйтегез, башка сыя торган хәлме бу!

- Шулай килеп чыга, хуҗам...

- Ә моңа кадәр кем укытты, сез укыттыгыз ич. Мәгариф министрлыклары безнең лицейларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтә иде түгелме...

- Әйе... Хуҗам, анда нидер булган, сәясәт үзгәргән булса кирәк. Безнең сүзләргә колак салучы булмады.

- Аңлашылды, - диде ул. Кәефсезләнеп, эш өстәле артына кереп утырды. Соңгы араларда тартуын ташлаган булуга карамастан, сигарет кабызды һәм йотлыгып төтен эчәргә кереште. Озак кына дәшми-тынмый үз уйларына бирелеп утырды.

Шул мизгелдә, белсәң иде, нинди уйлар кичерде икән ул, нинди хисләр күңелен биләп алды, нинди тойгылар башын катырды... Үзе оештырган лицейларда дөньяви белем алган йөзләрчә сабыйларның һәм яшүсмерләрнең самими карашларын күз алдына китердеме... Рәхмәт сүзләре белән каршы алып, рәхмәт сүзләре белән һәр күрешүдә үзен озатып калган ата-аналарның якты йөзләрен хәтереннән кичердеме. Муенына һәм күкрәгенә дәүләт бүләкләре элгән җитәкчеләрнеме...Казан университетының мәртәбәле профессоры билгеләрен үзенә кидергән тантаналы мизгелнеме... Әллә Төркиягә аның чакыруы белән әледән-әле кунакка килеп торган министрлар яисә башка түрәләрнең ясалма елмаюларын хәтерләдеме...

Кабинетта ул бер ялгызы түгел. Әмма, мәет чыккан өйдәгедәй тынлык урнашып калган. Авыз ачып сүз әйтерлекме соң! Ничә еллар үз-үзен аямый, вакыт һәм масрафлар белән хисаплашмый эшләгән эш шул рәвешле юкка чыгамы?.. Туганлык җепләре яңаруга кош тоткандай куанып йөргән көннәр, айлар, елларны сагынып сөйләргә генә каламы?.. Мөмкин түгел, бу башка сыймаслык хәл, өндә түгел, төшенә дә кермәгән хәбәр. Ә сәбәбе нидә? Күпме тырышып та таба алмады ул моңа китерергә мөмкин булган сәбәпләрне. Татарстанга булсын, Чуашстанга булсын һәм, әлбәттә, Россия Федерациясына булсын, зыян китерерлек һичбер гамәл кылганы булмады. Заман таләпләренә җавап биргән гомуми урта белем бирү, балаларны берничә чит телдә иркен сөйләшергә өйрәтү, йә әйтегез, кемгә һәм нинди зыян китерергә мөмкин. Гади бер аңлашылмаучылык кына килеп чыккан булуы ихтимал. Башкача һич мөмкин түгел...

- Сәгадәт ханым... - Кинәт бер фикергә килеп, ни әйтер дип көтеп торган мөдиргә мөрәҗәгать итте ул. – Татарстанның мәгариф министры белән тоташтыра белерсеңме...

- Хәзер, Туран хуҗам, - дип, шундук кнопкаларга басарга кереште Сәгадәт. Аргы тарафта кемдер җавап бирде. – Министр ялга киткән, хуҗам. Якын көннәрдә эшендә булмаячак.

- Урынбасарын, теге зифа буйлы ханымны, безнең дустыбызны тоташтыр алай булгач...

- Сез дустыбыз дигән ул ханым, хуҗам, соңгы араларда безнең белән бик дорфа сөйләшә башлады...

- Сиңа шулай тоелган гына булса кирәк, Сәгадәт. Моңа сәбәп юк, ни теләсә – үтәдек, ни сораса – табарга тырыштык. Тоташтыр, үзем сөйләшермен...

Ул да түгел, телефон трубкасын Туран Язганга сузды мөдир:

- Министр урынбасары элемтәдә, хуҗам...

Күз яшьләре ашамы, белмим, әмма елмая төшеп, күптәнге танышына исеме белән мөрәҗәгать итте профессор.

- Исәнмесез...

- Әйе. Исәнмесез, - дигән коры һәм салкын җавап ишетелде аргы тарафтан. Гомер булмаган хәл иде бу. Әлеге ханым кош булып кына сайрамый иде бит трубкада Туран Язган дисәләр. Ә үзе Стамбулга килгән чакларында...

- Ниндидер аңлашылмаучанлыклар килеп чыккан икән, сез хәбәрдар булсагыз кирәк...

- Мин барыннан да хәбәрдар... Әмма ярдәм итә алмыйм һәм ул хакта уйларга да җыенмыйм.

- Сәбәбе ни? Бәлки аңлатырсыз дим, .... ханым?

- Мин сезгә бер ни дә аңлатырга тиеш түгел. Сорауларыгыз тагы бармы?

- Сорауларым юк. Зур рәхмәт!..- диюдән башка чара калмаган иде.

Трубканы куйдылар аргы тарафта. Дөнья күргән,бюрократларның да ниндиен генә күрмәгән-белмәгән фикер иясе шулчак, чарасыз калып, утырган урынында куырылган кебек булды.

Чуашстанда исә, Төрек дөньясын өйрәнү фондыннан шалтыратуларын белгәч, гомумән, сөйләшеп тә тормадылар. Гафу үтенделәр һәм шапылдатып трубканы гына капладылар...

Трубканы каплап та, ташлап та була ул – аның өчен акыл кирәкми. Ил чикләрен дә ябарга, бикләргә мөмкин хәтта, ә менә озак еллар бер-береннән аеры, изоляциядә яшәгәннән соң, яңарып, шытым җибәреп үсә башлаган туганлык хисләрен, күңел гөлләрен юкка чыгарырлык көч бармы? Туран Язган андый тылсымлы көч булуына ышанмый, әлбәттә. Һәм ул һичшиксез хаклы. Төрек дөньясын өйрәнү фонды оештырган фестивальләрдә күзләре ачылган меңләгән балалар һәм яшүсмерләрне, аларның әти-әниләрен, төрле кусларда һәм уку йортларында белем алган укучы һәм студентларны бер нинди ялган пропаганда белән дә акны кара, караны ак, дип әйтергә мәҗбүр итеп булмаячак. Димәк, Вакыф башлаган эш дәвам итә, меңнәрчә күңелләрдә Туран Язган тырышлыгы белән кабынган яктылык уты сүнми, ул артканнан арта, көчәйгәннән көчәя генә бара, дигән сүз.

Ә шулай да барыбер күңелне берөзлексез нидер тырнап тора... Көндезләрен, кичләрен дә тырный ул... Ә төннәрен күзгә йокы керми...

Берничә айдан Казахстанга гыйльми конференцияга чакыру алды ул. Вакыфның анда эшләп килгән һәм эшчәнлекләрен әле дә дәвам иткән урта һәм югары уку йортларында да булып кайтырга кирәк. Хәл итәсе мәсьәләләр байтак җыелган. Тәвәккәлләп юлга чыкты. Казахстанны бик тә ошаткан һәм үз иткән Гүлән ханымны да үзе белән алды. Алма-Атада гаилә дуслары да аз түгел, гел өйдә генә утырырга дигән түгел бит.

Күчтәнәчләр, сувенирлар белән Алма-Ата һава аланына килеп төштеләр. Паспорт контроле узалар. Билгеле инде, Гүлән ханымны алдан үткәрде. Ул узды, паспортына штамп суктылар. Кабина каршына Туран Язган килеп басты, чын казахча итеп сәлам бирде. Йөзе балкып тора, күңел күтәренке – якын кардәшләре янына килүе бит.

- Туран Язган әфәнде, сезгә Казахстанга керергә рөхсәт юк. Нигә килдегез?- димәсеннәрме.

Аяз көнне яшен сугудан да яманрак хәбәр иде бу. Шулай да ышанасы килми, башына сыйдыра алмый иде ул әлеге сүзләрне. Шаяру булмаса да, бер ялгышлык итеп кенә кабул иттте. Беренче тапкыр гына килүе түгел бит. Аның ялгышып та казах халкы яисә Казахстан турында яман фикер әйткәне булмады. Ә Казахстанда эшләгән эшләре һәм дус-ишләре чиксез-чамасыз.

- Мин Казахстан фәннәр академиясы чакыруы белән гыйльми конференцияга килдем. Монда безнең уку йортларыбыз эшләп килә...

- Туран Язган әфәнде, паспортыгызны кире алыгыз. Һәм башкаларга юл бирегез. Мин сүземне әйттем.

- Мин эш белән, махсус чакыру белән килдем, уйнап йөрүем түгел. Хәзер миңа ни эшләргә, әйтегез, кемгә мөрәҗәгать итәргә?

- Әнә, анда ишек күрәсезме, - дип, ишарәләде ул. – Җитәкчәлеккә мөрәҗәгать итеп карагыз.

- Гүлән, - дип, чикне узган, әмма иренең тоткарлануын берничек тә аңлый алмый торган тормыш иптәшенә аваз салды ул.- Монда зур булмаган проблема килеп чыкты. Син утыр, бераз көтеп тор, хәзер хәл итәрмен дә чыгармын.

Проблеманың хәл ителәчәгенә һич шиге юк иде аның. Чик сакчыларының командиры янына керде. Мөмкин булган кадәр үзен тыныч тотарга тырышып, исәнләште. Һәм үзенең кем булуын әйтеп, паспортын сузды. Компьютер төймәләренә баскалап алды командир. Аннан тирән итеп сулыш алды.

- Хәлегезне аңлыйм, Туран әфәнде, әмма бик теләсәм дә сезгә ярдәм итә алмыйм, - диде ул, паспортны кире хуҗасына сузып.

- Ә кем ярдәм итә ала? Чакыручылармы... Мәгариф министрымы...

- Алма- Атыда сезгә һичкем ярдәм итә алмас бүген.

- Астанага чыгаргамы?

- Юк, бу үзегезнең Тыш эшләре министрлыгында гына хәл итеп була торган проблема.

- Мин конференцияга махсус чакыру белән килдем...

- Аңлыйм. Әмма ярдәмче була алмыйм, Туран әфәнде.

- Миңа, ни эшләргә киңәш итәсез?

- Төркиягә кире кайтудан башка чарагыз юк.

Балтасы суга төшкән урманчыдай чыкты ул бу кабинеттан. Әмма, өмете өзелмәгән иде әле барыбер. Фәннәр Академиясына шалтыратты. Гаҗәпләнделәр... Чарасын табу җаен эзләргә вәгъдә бирделәр. Университет ректоры белән дә сөйләшеп карады. Берничә депутатка, министрга шалтыратты. Барысы да хәйран калды, ярдәм итәргә әзер булуларын белгерттеләр. Әмма, вакыт уза торды, проблема урыныннан кузгалмады.

Ул да түгел, үзе очып килгән Төрек һава юллары самолетының командиры

эзләп тапты аны.

-Туран әфәнде, сезгә безнең белән кире Стамбулга әйләнеп кайтудан башка чара калмаган, - диде ул, профессорның хәленә кереп.

- Ничек кайтыйм, мин әле килдем генә.

- Әмма безгә сезне кире алып кайтып китәргә, дигән шарт куйдылар.

- Кем куйды ул шартны?.. Кем уйлап тапкан тамаша бу...

- Белмим, әфәндем. Сезгә бу ппроблеманы Стамбулда яисә Әнкарада хәл итәргә кирәк булачак.

- Рәхмәт, - диде ул очучыга. Аның бер гаепсез булуын аңлый иде ич. – Сез китегез, мин үз проблемаларымны үзем хәл итәрмен.

- Юк, безгә сезне очкычка утыртмый торып, кузгалырга рөхсәт бирмәячәкләр.

Ә телефон дәшми. “Хәзер хәл итәрбез... Туран әфәнде, борчылмагыз... Бераз сабыр итегез...”, дигән танышлар һәм дуслар, гүя сүз берләшкәндәй, югалдылар. Ни эшләргә? Ояты ни тора? Аны шундый хәлгә кую кемгә кирәк булган?.. Сораулар күп. Әмма җавап юк. Җавап бирергә җыенучы да күренми. Гүлән ханым аргы тарафта, ә ул бирге тарафта. Ул да тыңгысызлана, әнә, утырып тора алмый, аны эзләп килгән. Аралары, күп булса, ун-унбиш метр булыр. Тик аерма шунда – Гүлән ханым Казахстанда, ә ул белми, ул кайда – кем илендә, кем җирендә...

Ул да түгел, командир яңадан әйләнеп килде.

-Туран әфәнде, гафу итегез, әлбәттә. Хәлегезне яхшы аңлыйм... Әмма сезләргә тагы мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрмен. Самолет салонында 250 пассажир утыра, алар сезнең утырганны көтә, юкса, безне чыгармыйлар. Бәлки, чынлап та кайтырга кирәктер...

Бите, колаклары кызарып чыкты, бар тәне ут булып яна. Ни дияргә, кая барып, кемгә мөрәҗәгать итәргә белгән юк. Гомер булмаган хәл, тәмам калтырана ук башлады түгелме...

-Ханымым ул тарафта, аны чакырыгыз, - дип кенә әйтә алды ул. Авызын ачып башка һичбер сүз әйтмәде.

Гүлән ханым аны сүзсез дә аңлады, шуңа борчымады, артык сүз әйтмәде. Туранның горурлыгы, хаксыз рәнҗетү һәм ялаларга түземсезлеге, кемгә-кемгә, аңарга яхшы мәгълүм. Кулны-кулга куеп, җылы уч төпләре аша бер-берен тоеп кайтсалар да, юл буе сөйләшмәделәр дияргә була.

Стамбулга очып кайтып җиткәндә генә, беркадәр тынычлана төшкән Туран Язган үзе сүз башлады.

- Инде, ниһаять, аңладым, -диде ул.- Фәтхуллах әфәнде белән мине кем сугыштырырга теләгәнен аңладым... Чуашстан белән Татарстандагы проблемаларны кем китереп чыгарганлыкны да аңладым... Алма-Ата һава аланында тамаша оештырган кешене дә... Барысы да бер үк чылбырның боҗралары булып чыга... Кемнән-кемнән, әмма сездән моны көтмәгән идем, әфәнделәр. Матур сүзләреңә, комплиментларыңа алданыр, дип уйладыңмы!.. Ялгышкансың...

“Кем турында сөйлисең?” дип сорамады Гүлән ханым. Аның яралы күңеленә тоз сибеп, болай да ачы булган, бик-бик ачы булган кичерешләрен яңартырга теләмәде...

***

Бу халәттән чыгу, җанны кимергән проблемалардан тизрәк арыну кирәк иде. Озакка сузып тормый гына Төркия президенты Абдулла Гүлдән үзен кабул итүен үтенде ул. Абдулла Гүл үз вакытында Стамбул университетының икътисад факультетында Туран Язганнан дәресләр алган студент, аның җитәкчелегендә фәнгә тартылган яраткан шәкертләренән берсе. Әлбәттә, озакка сузмады, бик теләп кабул итте ул аны.

Сөйләшү кара-каршы чәй өстәле артында узды.

- Хуҗам, иң элек, кызыксынмый булдыра алмыйм, сәламәтлегегез ничек?- дигән сораудан башлады президент Абдулла Гүл.

- Аллаһның биргәненә шөкер, зарланмыйм, - диде Туран Язган. – Дөресен генә әйткәндә, үзем турында, сәламәтлек турында уйлар вакытның булганы да юк әлегә.

- Университеттан киткәнссез икән...

- Китәргә туры килде. Ике көймәнең койрыгын тоту бик җиңел түгел.

- Безнең икътисад фәне өчен, студентларыбыз өчен зур югалту була түгелме бу?..

- Фәнни конференцияларда катнашып киләм, студентлар каршында да чыгыш ясыйм вакыт-вакыт, араны өзеп бетергән юк анысы.

- Алай булганда ярый, студентлык елларында без сезнең лекцияларны көтеп ала торган идек.

- Гомер уза, ә башлаган эшләр, эшлисе эшләрнең очы-кырые күренми...

- Вакыф эшенә кереп чумдыгыз димәк, - дип, тирән сулыш алып, үзалдына нидер уйлап куйды Төркия дәүләте президенты.

- Төрек дөньясын өйрәнү вакыфы, - дип, ачыклык кертергә кирәк санады Туран Язган. – Үзебезгә калса, бик тә мөһим һәм җаваплы эшләр башкарабыз кебек, мөхтәрәм президент.

- Беләм, сез тик тора торган яисә юкка-барга ваклана торган кешеләрдән түгел, профессор.

- Менә, үзебез чыгара торган журналларыбызның кайбер соңгы саннарын да алып килдем сезгә. Вакытыгыз булганда, ачып караштырырсыз дип ышанам.

- Тарих кызыклы фән. Тарихыбыз зур һәм данлы, әмма аз өйрәнелгән, - дип, . үзалдына фикер йөртеп, беренче туры килгән журналның битләрен актаргалап алды президент.

- Тарихын белмәгәннең – киләчәге юк, дигән безнең бабайлар. Шуны истә тотып, яшьләребезгә халкыбыз узган юлны күрсәтергә тырышабыз, мөхтәрәм президент.

- Йорт тышында да күп эшләр башкарасыз, дип ишеттем, - дип, кинәт сүзне кирәкле юнәлешкә үзе үк борып җибәрмәсенме Абдулла Гүл.

- Әйе, төрек телле халыклар яшәгән барлык илләрдә дә фикердәшләребез бар, уртак эшләребез, уку йортларыбызны да булдырдык.

- Беләм, барлык эшләрегез турында да ишетеп торам...- диде президент, әмма, күренеп тора, нидер әйтеп тә бетерми иде кебек ул.

Менә шул мизгелдә, улына изге теләкләр теләп дога укыганда әнисе еш кына кабатларга яраткан сүзләрне чираттагы мәртәбә искә төшерде Туран: “Сүзең – гүчкен, кылычың – кискен булсын, улым”. Һәм болай “кәнфитләнеп” сөйләшеп утырудан файда булмас, дигән нәтиҗәгә килеп, үзен бу очрашуга китергән проблемага күчте.

- Хөрмәтле Абдулла әфәнде... Шулай дәшкәнгә шәт үпкәләмәссез дип уйлыйм...

- Юк-юк, берни түгел, профессор, сөйләгез. Тыңлыйм. Ни булды, бездән нинди ярдәмнәр кирәк?..

- Соңгы вакытларда Вакыф эшенә таяк тыгу, аяк чалу кебек ямьсез күренешләргә тарый башладык. Татарстан һәм Чуашстанда нәтиҗәле эшләп килгән лицейларыбыз ябылу алдында тора. Ә Казахстанга баргач, Алма-Ата һава аланыннан, илгә кертмичә, кире борып кайтардылар...

Игътибар белән тыңлап утырган Абдулла Гүл кинәт уңайсызлык кичереп, утырган урынында тыңгысызланып куйды.

-Кемне?.. Сезнеме...- колагы ишеткәнгә ышана алмады булса кирәк ул.

- Әйе, ике йөз илле юлчыдан бер мине кире кактылар, кертмәделәр. Сәүдәгәрләр, алып сатарлар, кемнәр генә юк иде очакта, барысы да узды. Ә миңа, гомерен төрек милләтенә хезмәткә багышлаган риясыз бер профессорга, юл ябык булып чыкты. Казах халкына, Казахстан дәүләтенә минем ялгышып та тел тидергәнем юк. Нурсолтан Назарбаев әфәнденең үзеннән күп рәхмәтләр ишеткәнем бар. Эшләрем, бар адымым, хәтта, кирәксә, сулышыма кадәр киң җәмәгатьчелекнең күз алдында, уемда бары халкыма игелек кылу. Җир ярылса – җир тишегенә керерлек иттеләр. Бу кем эше, кемгә мине шушы хәлгә төшерү кирәк булды, җөмһүр башканым... Аңлавымча, җил үзебезнең рәсми хакимият тарафларыннан, борыннары югары күтәрелгән министрларыбыз тарафыннан исә. Бер ярдәмгә дә мохтаҗлыгыбыз юк, Аллага шөкер. Һич ни сорап түгел, бары шуны ачыкларга теләп килдем яныгызга...

Бертын тагы уйланып, ни әйтергә белмичәрәк торды президент. Ничек җавап бирү турында уйлый иде булса кирәк. Нәрсә-нәрсә, әмма аның каршысында үзенә белем биргән, кайчандыр үзе өчен үрнәк булып торган Төркиянең затлы фикер иясе утыра...

- Ямьсез килеп чыккан, бик тә ямьсез, хуҗам. Мондый хәл алга таба кабатланмас, дип уйлыйм. Кулымнан килгәннең барын да эшләрмен, кирәкле кешеләр белән сөйләшермен. Ә шулай да эшләрегезне дәүләт органнары, министрлыклар белән дә киңәшеп, аралашып һәм аңлашып башкарганда яхшы булыр иде. Моны да искә алсагыз иде, хөрмәтле профессор.

- Мин үземне һәм үзем җитәкләгән Вакыфны дәүләткә каршы куйганым юк, җөмһүр башканым. Илдә, дөньяда барган һәр күренешкә үз карашым, үз фикерем булуга да карамастан, бер нинди сәясәткә, партиялар эшенә катышканым юк.

- Катышу-катышмау сезнең эш әлбәттә, хөрмәтле профессор. Әмма, әйтик, мисал өчен, безнең партия әгъзасы булсагыз, без бик бәхетле булыр идек тә бит. Сезнең кебек абруйлы фикер ияләре теләсә кайсы партияны күтәрәчәк, - дип елмаеп куйды Абдулла Гүл. – Монысы мөһим түгел, сүз иярә сүз чыгып кына әйтүем...

- Фирка һәм партиялар милләтне бүлгәли, бер-берсенә каршы куя, ул минем эш түгел. Минем максатым бер – төрекләр һәм төрки телләрдә сөйләшкән барлык кардәшләребезне тигез күреп, аларның белемен, мәдәниятын үстерүгә хәл кадәри ярдәм итү. Үз-үзебезне, бер-беребезне танырга ярдәм итү, тарихыбызны пропагандалау. Башка һичнинди, шул исәптән дәүләт органнарында шик уятырлык, эш алып барылмый Төрек дөньясын өйрәнү фондында.

- Милләтчелек?..

- Үз-үзеңне хөрмәт итү, кардәшләреңә ярдәм кулы сузу милләтчелек дип санала икән, ризалашам, баш тартмыйм. Әмма без бер төрек инсанын да башкаларга каршы куйганыбыз булмады, киресенчә, безнең уку йортларыбызда руслар, украиннар, молдованнар һәм күп кенә башка милләт вәкилләре дә белем ала.

- Ләкин шул эшләрегездән гаеп эзләүчеләр, гаеп табучылар да бар булса кирәк, шулай бит, хөрмәтле профессор.

- Инглизләр бөтен дөньяга үз телләрен таратты һәм тарата, французларга, алманнарга да ярый бу эш. Кытайга, гарәпкә, фарсыга ярый. Ә төреккә үз ана телеңне, тарихыңны, гореф-гадәтләреңне белергә кирәк дип әйтү – ярамый... Фин-угор милләтләре бер-берен таба, узара аңлаша, милләт проблемасын уртага салып конгресслар уздыралар. Бу эш хуплана, славян халыклары үз тарихын, әдәбиятын, мәдәниятын олылап өйрәнә, ә төрки халыклар бергә җыелса – бу милләтчелек, туранчылык була икән, ярамый. Шулай килеп чыга түгелме?..

- Шулай да бу эшләрне дәүләт органнары, министрлыклар белән киңәшеп, фикерләшеп башкарганда үзегезгә кулайрак булыр, дип әйтергә телим, хөрмәтле профессор. Дәүләт хезмәткәрләре дә бит үзләренә хөрмәт белән караганны ярата.

- Дәүләтнең ярдәме була икән, мин каршы түгел. Әмма, алай итсәм - ярармы, болай итсәк - рөхсәт итәрсезме, дип министрларның кабул итү бүлмәләрендә көн-төн ыштан туздырып көтеп утыра алмам... Беләсез, бу минем принципларга туры килми, башканым.

Президент Абдулла Гүл белән Туран Язган арасында күзгә-күз узган бу очрашу, нинди дустанә һәм беркадәр киеренке дә булган шартларда башланып киткән булса, шундый ук, бераз икеләнүләргә урын калдырган, үзара аңлашу белән йомгакланды да. Ил башлыгы кат-кат исәнлек һәм саулыклар теләп, профессор Туран Язганны кабул итү бүлмәсенә кадәр озата чыкты.

***

1911 нче елның сентябрь ахырларында Төркиянең Әфьюн шәһәрендә Зәки Вәлиди мирасын өйрәнү буенча халыкара гыйльми конференция булып узды. Бу өлкәдә белгеч булмасам да, миңа да чакыру килде. Ул шәһәргә Мәскәүдән туры рейслар булмау сәбәпле, мин Измирга очып килдем. Дустым Мостафа Өнәр каршы алды.

Үзебезнең татар кызы Фәррах пешергән милли ризыклар белән сыйланып, аларда бер тәүлек чамасы кунак булганнан соң, без Мостафа белән Әфьюнга юнәлдек. Ара ерак түгел, ялгышмасам, машина белән өч сәгатъ ярымлык юл диделәр.

Мостафа Өнәр, гомумән, ипле һәм тыныч кеше, ашыгу-кабалануның ни икәнлеген дә белми кебек. Аның машина йөртүе дә шулай. Янәшәсендә утырган кешегә рәхәтләнеп ял итеп барырга гына кала. Юл яхшы, әйләнә-тирәне күзәтеп барам, искиткеч матур табигать. Зур булмаган таулар, киң һәм иркен үзәннәр. Юл читендә тормыш дәвам итә, кая карама җиләк-җимеш бакчалары, анда үзләре үстергән мул уңыш җыялар. Мине аеруча сокландырганы юл читендәге мәйданнарда йөзем киптерү булгандыр. Яртышар километрга сузылган тигезлеккә җәймәләр җәелгән, ә анда ям-яшел виноград сап-сары йөземгә әверелеп ята.

- Бу кадәр йөземне кайларга куеп бетерергә кирәк, - дигәнемне сизми дә калганмын.

- Бу якларның йөземе бик татлы була, абый. Аны дөньяның бик күп илләре, шул исәптән Россия да күпләп ала. Казанда пешерелә торган тәмле гөбәдиядә безнең йөзем була белер.

Ә тагы да арырак узгач, хәйран калдым, кырау төшкән дисәм, томан-фәлән дисәм, тышта егерме биш дәрәҗә җылылык һәм коры һава иде кебек. Ә монда, иксез-чиксез үзәнлектә, җирдән пар күтәрелә.

- Монысы нинди хикмәт тагы, монда ниләр пешерәсез? – дип сорадым бу юлы.

- Әйдә туктыйк. Ни пешерәләр икән, сорашыйк, булмаса, - дип елмайды Мостафа, җавап урынына. Һәм юлчылар тукталсын өчен махсус ясалган тыныч бер урынга кертеп куйды машинасын.

Чыктык. Кеше-фәлән күренми. Якында гына улактан чишмә агып тора. Ни хикмәт, чишмәдән дә пар күтәрелә. Барып эчим дисәм, ул кап-кайнар...

- Бу, абый, шифалы термаль су, шифалы су. Һич курыкмыйча эчә аласың...

- Ә әнә теге куаклар артында сузылып киткән пар нәрсәне аңлата?

- Җир астыннан чыга ул пар. Урыны белән сазлык кебек җирләре дә бар. Дөньяга билгеле, мәшһүр санаториялар, медицина үзәкләре бик күп монда. Алар элек-электән, Византия дәверләреннән үк булган монда, фараоннар шушы суларны эчеп сәламәтлекләрен ныгыткан. Бүген дә дөньяның һәр тарафыннан киләләр...

Бу хикмәтле үзәннең суын эчеп, парын иснәп, үзле кайнар балчыгын кулга алып тикшергәннән соң юлыбызны дәвам иттек. Әфьюнга килеп үк җиткәнбез икән ләбаса. Кая карама зур-зур санаторий һәм кунакханәләр, аларның рекламалары... Яңа укырга өйрәнеп килгән сабый сыман, юлның як-ягындагы бер язуны да калдырмый, үзалдыма укып барам. Шәһәр капкасындагы язу күренде, ниһаять.

- Әфьюн-Карахисар, - дип язылган. Билгеле инде, сорау бирдем. – Без Әфьюнга бара идек кебек. Каян килгән һәм нинди Карахисар булып чыкты әле бу?

- Шәһәрнең һәм бу өлкәнең тулы исеме шулай дип языла, абый. Ә гади халык “Әфьюн” диеп кенә йөретә.

- Әфьюн, дигән исеме дә уйландыра торган, ә инде “Карахисар” да килеп кушылгач шикләндереп куя. Әфьюн, ул русчалатып әйтсәк, опиум дигәнне аңлатадыр бит?..

- Әйе, опи... Бу тирәдәге тау итәкләрендә элек-электән кыргый мәк чәчәкләре үскән. Хәзер дә, яз көннәрендә килсәң, бөтен табигать кызыл мәк чәчәкләренә күмелгән була. Ә авыл кешеләре аны үзләре чәчеп үстерә һәм орлыгын дәүләткә саталар. Кулинарияда гына түгел төрле дарулар җитештерүдә киң файдаланалар мәкне...

Мостафа ипле генә сөйли һәм машинасы белән идарә итә. Инде шәһәр үзәгенә килеп җитә язганбыз икән. Кинәт, шәһәр үзәгендә күккә ашкан кап-кара кыя күреп, хәйран калдым. Биеклеге йөз-йөз илле метр гына булмас һәм шул кыя-таш өстендә крепость диварлары калкып тора. Нәкъ әкиятләрдә генә сөйләнелә һәм күз алдына китерелә торган күренеш.

Мин һаман да машина эченнән үрелеп-үрелеп шул хикмәтле чем кара төстәге кыяны күзәтәм. Кызык та, куркыныч һәм шомлы да...

- Карахисар, ягъни кара крепость шул була инде, абый,- дип, ниһаять, миңа шәһәр исеменә кагылышлы тулы мәгълумат бирде Мостафа.

Конференцияны оештыручылар безнең икебезгә дә сүзне беренче көнне үк пленар утырышта бирделәр. Кәеф күтәренке, өстән авыр йөк төште, инде ял итеп, яңа танышлар белән аралашып йөрибез. Докладлар берсеннән икенчесе кызыклырак, буш вакытларда шәһәрнең тарихи истәлекле урыннары белән дә танышабыз.

- Нигә Туран Язган килә алмады икән?- дип сорап куйдым, сүз иярә сүз чыгып.

Мостафа иң элек миңа сынаулы караш ташлап алды. Соравым ихластан булуын аңлагач, җавап бирде.

- Әллә белмисеңме, соңгы араларда ул нык кына хасталана дип ишеттем.

Көтелмәгән җавап иде бу, чигәгә китереп суккан кебек тәэсир итте.

- Ничек, - дидем. – Мин бит аның белән әледән-әле телефон аша хәбәрләшеп торам. Ул хакта бер сүз әйткәне булмады. Сәгадәт ханым да ул-бу сиздерми иде кебек...

- Туран бәйне белмисеңме, ул авызы тулы кара кан булса да кешегә күрсәтә торганнардан түгел.

- Беләм, зарлана торган гадәте юк. Һәм мин кайчан гына шалтыратсам да, күтәренке күңел белән, Вакыфтагы яңалыклар турында сөйләде. Әле бер атна чамасы элек кенә сөйләшкән идек, ул хәтта, “аязучан болытлы һава, урыны белән буран”ны искә төшереп, шаяртып та алды әле.

- Мин дә еш искә төшерәм ул буранны, - диде Мостафа елмая төшеп. – Әмма шаяра торган нәрсә түгел икән ул буран дигәннәре...Әле дә исән калганбыз, дип искә төшерәм, теге, Чабаксардан кайтып килгәндәге хәлләрне.

- Туран әфәнде кайда икән хәзер, белмисеңме Мостафа?

- Бодрумда, язлык өйләрендә...

Уйлап куйдым, кире кайту билетым тагы ике көннән. Стамбулга Измирдан очачакмын, аннан Мәскәү. Ул вакытны монда турист сыйфатында үткәргәнче, Туран әфәнденең хәлен белеп кайтсам, дөрес була түгелме...

- Мостафа,- дидем. – Син мине автобуслар вокзалына илтеп куя аласыңмы хәзер үк?

- Илтеп куя алмыйм, абый.

- Такси чакыртыйк булмаса. Миңа хәзер үк Бодрумга юл тотарга кирәк.

- Миңа да Бодрумга, - диде ул, елмаеп. – Кереп чантыларны алабыз да бергәләшеп качабыз конференциядан. Туран хуҗабызның хәлен белергә китәбез.

Шулай да оештыручыларга рәхмәт әйтеп, саубуллашып чыктык башта. Хәлебезне аңладылар, карышмадылар.

Бодрум туристлар шәһәре, күпгасырлык тарихи истәлекләре, заманча яхта клублары белән билгеле шәһәр. Төркиянең генә түгел, Эгей диңгезенең иң борынгы курорт үзәкләреннән берсе. Монда, аеруча көз айларында, дөньяның төрле почмакларыннан затлы кунаклар җыела. Россияның казылма байлыкларын талап симергән безнең якташлар да тапкан монда юлны. “Бу Абрамович яхтасы. Ә тегесе, ничә ел инде бер урында кузгалмыйча тора, Ходорковскийныкы. Березовскийныкы да тора иде, ул каядыр киткән...” кебек сөйләшүләрне үз колагым белән ишетергә туры килгәне бар...

Гомерен төрек милләтенә, төрки халыкларга хезмәткә багышлаган профессор Туран Язганның яхтасы гына түгел, көймәсе дә юк әлегә. Хәер, аңарга көймә нигә кирәк булыр икән, үзе дә көймәдән болайрак йөзә. Бодрумнан ерак түгел генә диңгезгә карап торган мәһабәт калкулыкларның берсеннән өч улы аңарга ике катлы дача алып бүләк иткән. Гүлән ханым белән икесе безне шул дачада каршы алдылар. Туран Язганның без килүгә ничек куанганын күрсәгез иде...

Кояш офыкка авышып бара. Кич җитеп килә, көн сүрәнләнә төшкән. Ара-тирә диңгез тарафыннан сизелер-сизелмәс кенә талгын җил исеп тора. Икенче каттагы ачык террассага Гүлән ханым чәй әзерләде. Ачык террасса дидем, әмма ул өй читенә утыртылган тоташ алсу-кызыл чәчәкләрдән гыйбарәт гөлләр белән уратып алынган.

Хуш исле ачы төрек чәен бер-ике йотып куйгач та, кай арада коймак һәм кәбестә тулмалары пешереп, аларны өстәл уртасына китереп куярга өлгергән Гүлән ханымга рәхмәтләрем белдерергә ашыктым:

- Сез пешергән чәй, сез хәзерләгән тулмаларны сагынып килдем, Гүлән ханым...

- Бер шәй түгел, Ринат бәй, - диде ул.

Шунда Туран Язган да кушылды миңа. Ул урынлы-урынсыз комплиментлар сибә торган кеше түгел. Кеше алдында үз хатынын һәм үз улларын мактаганын шул көнгәчә ишеткәнем юк иде.

-Гүлән минем өчен иң гүзәл гөл генә түгел, арка терәгем, фикердәшем, үземне бер сүздән аңлый алган ышанычлы киңәшчем дә ул...

Боларны ишетеп торган Гүлән ханым, башын бераз кыңгыр салып, ихлас елмаю бүләк итте аңарга.

“Туран хуҗаның авыруы хакында сүз кузгатмаска тырыш. Юкса, мине дә, аның үзен дә уңайсыз хәлгә куярсың...”, дип, алдан ук кисәтеп куйган иде Мостафа. Шулай да сөйләшеп, хәл-әхвәлләр белешеп утырган арада, үзенә сиздермәскә тырышып, сынаулы караш төшерми булдыра алмаганмындыр.

Бер дә ул-бу сизелми иде кебек. Йөзе якты, күзләре балкып тора, хәрәкәтләре дә җитез тоела бер карашка.

-Төркиягә сирәк килә башладың, Ринат, - диде ул, ничектер моңсулана төшеп.

- Мәскәүдә яшим, туган якларны, Казанны сагынып яшим. Вакыт булдымы, анда кайтырга тырышам иң элек.

- Казанны синсез, сине Казансыз күз алдына да китерә алмыйм...

- Үзем дә шулай уйлый идем. Бер-ике елга гына китеп торырмын, дигән идем. Озаккарак сузылды шул.

- Москвада бик кыен түгелме соң?

- Кыен түгел, ияләндем. Мәскәүдә зыялы татарлар бик тә күп. Рус язучылары белән дә бик дус яшим. Анда атмосфера җиңелрәк тә әле хәтта.

- Яхшы, үзеңә ошагач, ярый, - дип суза төште ул. – Әмма язучы үз халкына якынрак яшәргә тиештер кебек...

- Мәскәүдә дә бер миллионга якын татар бар диләр... Шулай да, Туран әфәнде, сез хаклы – мин картлыгымны туган якларымда үткәрү турында хыялланам...

- Хыял чынбарлыкка әверелсә, дөрес була торгандыр.

- Шулай, - дидем, бу темадан ераклашырга теләп. – Ә үзегез ничек... Сәламәтлек ничек?

- Шөкер итеп яшибез, барысы да яхшы, Ринат, - диде ул.

Шул чакны безгә чәй яңартып йөргән Гүлән ханым, аңарга сынаулы гына караш ташлап алды. Бу карашта, ниндидер сер дип әйтимме, әллә тирән борчылумы, әйтеп-аңлату җиңел булмаган бер сагыш, үкенеч төсмерләнеп калды кебек. Билгеле инде, мин аны күрмәдем, сизмәдем, дип санарга кирәк. Мостафа да игътибарыннан читтә калдырмады туып алган бу киеренкелекне, башкача сораштырма инде, дигән сыман миңа карап куйды.

- Вакыфта ничек, эшләрегез ничек бара?

- Вакыф үз урынында, - диде ул. – Журналларыбыз чыгып тора, университет һәм лицейларыбыз эшли, дөнья белән элемтәләребез дәвам итә, ныгый бара. Россиядан да килеп килүче-китүчеләребез азаймады... Кызганыч, лицейларыбызны гына яптылар...

- Әмма Россия белән Төркия арасында икътисади, сәяси һәм мәдәни элемтәләр ныгый бара кебек, - дидем, офтану һәм зарга кереп батасым килмичә. – Төрекләргә, төрек эшмәкәрләренә, аеруча төзүчеләренә, кая карама хөрмәт һәм ихтирам белән карыйлар Россия шәһәрләрендә.

- Әйе, шушы форсаттан күбрәк файдаланып калырга кирәк иде дә бит. Аеруча мәдәният, мәгариф өлкәсендәге элемтәләрне ныгыту зарур. Әмма безнең дәүләт башындагылар бу уңайдан бик ашыкмый. Тел, милләт кайгысы соңгы чиратта алар өчен.

- Бәлки кабалану кирәкми дә торгандыр. Иң мөһиме, төрекләрнең – русларга, русларның – төрекләргә булган мөнәсәбәте үзгәрде. Нык үзгәрде. Яхшы якка үзгәрде, Туран әфәнде...

- Бүген шулай, ә иртәгә ни буласын белеп булмый...,- диде ул, ниндидер шик белдереп.

- Иртәгә, бүгенгедән дә яхшырак булыр, дип уйлыйм. Башкача мөмкин дә түгел, шулай бит, Мостафа, - дидем, безнең әңгәмәгә катышмый тыныч кына тыңлап утырган дустымны искә төшереп.

- Шулай булсын иде, - булды Мостафаның җавабы. – Мин өлкәннәр сөйләшкәндә тыңлап утырырга яратам.

Ә Туран әфәнде бик тә җитди карый иде бу мәсьәләгә. Һәм безгә караганда күбрәк белә, фикер йөртә, аңлый. Алай гына да түгел, үзебезне алда нинди сынаулар көткәнлеген дә сиземли иде, инде хәзер кистереп әйтергә була, сиземләгән булып чыга.

- Төркия белән Россия арасындагы бу якынлыкны башкалар күрми, күзәтеп тормый дип уйлыйсызмы. Күрәләр һәм ничек кенә күрәләр әле. Европа берлегенең дә эче поша моңарга, Америка да тыныч йокламый, гарәп һәм фарсы дөньясы да ни эшләргә, кайсы яктан таяк китереп кыстырырга белми. Күрерсез, әллә ниләр уйлап чыгарырлар... Бу дөньяда мәкер, хыянәт һәм намуссызлык берөзлекез эзәрлекләп килә үзебезне...

- Бу дуслыкны ныгыту, дәвам итү һәм саклау, барыннан да элек, безнең үз эшебез ич.

- Анысы шулай, ә дөньяны башкалар болгата. Ничек кенә болгатып куялар әле...

- Җитәкчеләребездән тора инде, аларның ныклыгыннан, - дидем.

- Алар бүген нык, ә иртәгә ил башына кем киләчәк һәм ул ни эшләячәк, белеп булмый. Белсә дә, Аллаһ үзе генә белә...

- Шулай да без мөстәкыйль һәм суверен илләрдә яшибез бит, Туран әфәнде. Кеше сүзләренә колак салмый гына да яшәргә мөмкин...

Ул серле генә елмаеп куйды шунда. Минем сүзләр елмаюга сәбәпче булды кебек.

- Европалылар, Америкалылар килгәндә әллә ниләр вәгъдә итә. Европа берлегенә алачакбыз, диделәр менә безгә. Бөтен күршеләрегез белән дуслаштырачакбыз, диделәр. Ни дисәк, шуны гына тыңлагыз, безнең сүздән чыкмагыз... Ни кушсалар – үтәдек, ни әйтсәләр – тыңладык. Бераз вакыт үткәч, күзләребезне ачып карасак, кулыбызда, Европа берлегенә керү турындагы хыялдан башка, бер ни калмаган. Банкаларыбыз аларның кулында, завод-фабрикалар, юлларыбыз, уңдырышлы туфракларыбыз, авылларыбыз, җир асты һәм җир өсте байлыкларыбыз һәммәсе алар кулына күчкән. Ә дөнья банкаларына кочак-кочак, хәтта кочакка сыймаслык булып җыелган кредит һәм бурычлар - безнеке. Без менә тора торгач шундый хәлгә төшкәнбез...

- Боларны мин белми идем, - диюдән башка сүз тапмадым. Чынлап та зур яңалык иде болар минем өчен.

“Ә бездә соң ничек?..” дип уйларга өлгермәдем, ул үзе искәртергә өлгерде.

- Сездә дә шундый хәлнең кабатлануы бик ихтимал, - диде ул. – Африканы бөлгенлеккә төшерделәр, Латин Америкасында да шул эшләр башкарыла. Кытайга һәм Россияга якынлашу максаты белән Әфганстанга барып керделәр... Инде күреп торасың, гарәп илләренә дә тотындылар - Мисыр, Тунис, Йемен һәм Ливия... Сезгә ирек китерәбез дип, Иракны җимереп чыктылар. Чиратта кем булыр дип уйлыйсың?.. Аларның һәр илдә үз уку йортлары, мәктәпләре бар. Ә аларда киләчәк өчен кадр әзерлиләр. Үзләренең киләчәге өчен, әлбәттә. Демократ булырга өйрәтәләр. Демократия дип сөйлиләр көн-төн. Демократия кирәк нәрсә, яхшы нәрсә, әлбәттә. Әмма Җир шарындагы иң зур җинаятьләр, ни хикмәт, барысы да демократия һәм кеше хокуклары лозунгасы астында башкарыла...

- Сез гаҗәп гыйбрәтле фактлар китердегез, Туран әфәнде. Бу хакта сөйләгәнегез һәм язганыгыз булдымы?

- Бер генә тапкыр түгел.

- Болар бит, миңа калса, милләт проблемаларыннан да мөһимрәк булып чыга түгелме?

- Милләт проблемасыннан да зуррак мәсьәлә булмый, Ринат, - диде ул тыныч кына. – Мин сөйләгән сүзләр һәммәсе милли проблемага барып тоташа. Ил язмышына, милләт язмышына... Америка да, Европа да милли проблемалар белән генә мәшгуль. Алар үз милләтләрен, аларның киләчәген кайгырта, башка һични түгел! Ул хакта ачыктан-ачык сүз кузгатырга гына базмыйлар. Гарәп илләрен бер-берсенә каршы кую, суннит һәм шиитларны үзара сугыштыру, славян халыкларын бүлгәләп, үзара чәкәштерү – милли проблема өстендә эшләү түгелмени!..

- Ә төрки телле милләтләр?..

- Алар болай да бүлгәләнгән, төрекнең чүлмәге күптән челпәрәмә килеп ватылган, чәчелгән, дип саный алар...

- Чынлап та шулай ич, Туран әфәнде, чүлмәкне яңабаштан җыю, төзекләндерү мөмкин түгел. Ул, сез әйтмешли, бик нык парчаланган. Дистәләгән илләргә сибелгән һәм чәчелгән ул парчалар...

- Чүлмәкне яңадан торгызып булмый, дөрес анысы, - дип, минем белән килешүен белдерде ул, ниһаять. – Әмма чүлмәкнең шул парчаларында берсеннән-икенчесе кыйммәтлерәк булган бизәкләр, төсләр сакланып калган. Шуларны тулаем җыеп, саклап, бергә туплап, халыкның үзенә яңадан кайтарып күрсәтү Вакыфыбызның төп максаты да инде... Хәтта шушы эшебезне дә артык күрүче, ошатып бетермәүчеләр табылыр дип, һич уйламаган идем...

Чәй өстәле артындагы бу әңгәмәбез шактый озак дәвам итте. Төнге унберләр тирәсендә, кунакчыл хуҗаларга рәхмәтләребезне җиткереп, без Мостафа белән беренче катка төшеп киттек. Бүлмәләребез янәшәдә генә. Шулай да ятакларыбызга кереп ятудан файда юк, барыбер күзгә йокы кермәячәк. Мондый сөйләшүдән соң бераз башны җилләндерү уе белән бакчага чыктык. Ай күренми. Айның ял көне булдымы әллә, төн дөм караңгы. Аның каравы, баш өстебездә зәп-зәңгәр күк. Анда йолдызлар сибелгән. Безне үртәргә теләпме, әллә сәламләп, җем-җем киләләр. Ә түбәнгә таба карасак, анда диңгез җәйрәп ята. Караңгы диңгез өстендә төрле зурлыктагы кораблар, яхталар, көймәләр. Аларның утлары да күктәге йолдызларны хәтерләткән кебек тоелды шул чакны.

- Хуҗамның шул рәвешле эчкерсез сөйләшкәнен ишеткәнем юк иде моңа кадәр, - диде Мостафа, киерелеп бер сулыш алгач та.

- Миңа калса, ул һәрвакыт турысын, уйлаганын әйтә.

- Нинди акыл иясе, ул китеп бара калса, абый, төрек дөньясы ятим калыр кебек тоела миңа...

- Син ни сөйлисең, Мостафа! Күрмисеңме, ул авыруы турында авыз ачып бер сүз әйтмәде.

- Һәм әйтмәячәк. Соңгы сулышына кадәр төрки дөньяга, милләтенә хезмәт итәячәк. Йөрәге дә башкаларныкы кебек “тек-тек” дип түгел, “төрек-төрек” дип тибә ич аның...

- Ни дидең?.. Яле, мөмкин булса тагы кабатла, - дидем, әле генә аның авызыннан чыккан сүзләрне төгәл хәтеремә сеңдереп калырга теләп.

- Аның йөрәге “тек-тек” итеп түгел, “төрек-төрек” диеп тибә...

- Матур әйттең.

- Әмма үзем уйлап тапкан сүзләр түгел бу, абый, ялгышмасам, Вакыфта эшләүче Метин Көшәдән ишеттем бугай мин аны...

Икенче көнне иртәнге чәйләребезне эчкәч, Мостафа белән икәүләп, диңгез буена төшеп менәргә булдык. Инде кузгалып китеп бара идек, Туран әфәнде күреп алды үзебезне.

- Сез ераккамы?- диде ул икенче каттагы террасадан.

- Ринат абыйга диңгез күрсәтеп килергә булдым. Төне буе, йөзәсем килә дип, саташып чыккан, - диде ул шаяруга күчеп.

- Ә мине нигә чакырмыйсыз...

Бер-беребезгә карашып куйдык. Туран әфәндегә авыр килер дип, борчымаска булган идек бит.

- Чакырабыз, -дидек бер-бер артлы. – Яхшы булыр, диңгезгә юлны да белми идек...

Су читенә килеп җиткәчтен дә, киемнәрен бер ятакка ыргытып, диңгезгә беренче булып йөгереп кереп киткән, кем булды икән дисез?.. Туран Язган иде, әлбәттә. Җәйге челләдә су күргәч тә авыл малайлары үзен ничек тотса, ул да шулай йөгереп барган шәптән башы белән суга чумды. Һәм колачларын киң җәеп йөзеп тә китте. Бер су астына кереп югала, ул да түгел, канатлары булса, очып китәр сыман булып, дельфин кебек аннан атылып чыга. Ачкан авызларыбызны йомарга да онытып карап торабыз. Мәртәбәле остазыбыз бездән тәмам ераклашып та өлгенргән икән инде.

Ул йөзә дә йөзә... Диңгез өстендәге ак канатлы дулкыннар кочагында йөзеп, иркәләнеп туймаган дельфин идеме соң, әллә баш очында канатларын киң җәеп җилдә иркәләнгән акчарлак идеме ул... Ә без, Мостафа белән исә, әле һаман, чирканчык алудан куркып, бака балалары кебек яр буенда чупырдашабыз.

- Су җылы. Ник кермисез? Әйдә, йөзәбез, - дип, ул арада кул изәде профессор. Һәм безгә каршы йөзәргә кереште. – Мостафага карама, Ринат, ул Измирда яши. Диңгезнең рәхәтен күреп кал, Москвага кайткач, үкенерлек булмасын.

- Шулай, диңгезне сагынган чаклар бик еш була, - дидем.

Яныбызга ук йөзеп килеп җиткән иде инде ул.

-Һава шартлары ничек соң анда – Москвада һәм Казанда?- дип кызыксынды килә килешкә.

- Җәй узды, салкын көзгә кереп барабыз, - дидем.

- Аязучан болытлы һава, урыны белән буран, димәк, - дип, күпме еллар элек булган хәлләрне искә төшереп елмайды ул.

- Шулай, озак көттермәс, тиздән бураннар да башланыр...

- Күз ачкысыз буран, - дип, сүзгә Мостафа Өнәр дә килеп кушылды шунда. – Хәтерлисездер, хуҗам, теге чакта Чабаксардан Казанга ничек кайтканыбызны...

- Чаллы-Казан юлын да хәтерлим. Күзачкысыз булса булсын, нинди матур буран иде ул. Нинди матур көн...

Шул сүзләрне әйткәндә аның йөзе балкып, карашлары яктырып киткән кебек булды.

- Әйе,-дип килеште Мостафа.

- Нигә әле без, шушындый кояшлы, җылы һәм матур иртәдә, диңгез читендә буранны искә төшерәбез, - дидем, алда көтелгән кышкы суык һәм бураннарны искә төшерәсем килмичә.

Туран Язган җитдиләнеп калды, бераз үз уйларына бирелеп торды һәм сүз башлады:

- Алай димә, Ринат, ул буранлы көннәрне мин бик тә сагынам... Ә беләсезме, буран, күз ачкысыз буран - табигатьнең безнең үткәнебезгә, бүгенге халәтебезгә һәм, мөгаен, киләчәгебезгә дә иң туры килә торган халәтедер кебек тоела миңа. Төрки халыклар Алтай, Себер далаларыннан юл алган бит. Безнең ерак бабаларыбыз зур сәяхәткә чыгып киткән көннәр дә буранлы, күзачкысыз буранлы булгандыр кебек тоела миңа... Кем белә, бәлки безнең төрек кавеме чын-чынлап бураннан, күз ачкысыз бураннан яратылгандыр да...

- Хуҗам, анда безнең киемнәр янына кемдер килде түгелме, - дип, яр буена таба ишарәләде Мостафа.

Чынлап та, җәт-җәт атлап озын буйлы бер яшь егет килеп баскан иде киемнәребез калган ятак янына. Ул гына да түгел, безгә таба кулын болгады ул һәм чишенә үк башлады.

- Бабам... Ринат абый... Мостафа бәй...- дип, кулын болгады, без карап торганны күреп.

- Без башлаган эшләрне дәвам иттерәчәк улым – Күзхан, ич. Танымадыгызмы әллә...

Җавап йөзеннән, балаларча куанып, шул мизгелдә үк канатларын җилпеп каядыр очып китәргә җыенган кош сыман, улы Күзханга кулын болгады ул...

Москва-Эгирдир-Стамбул-Казан, 1915-1916 еллар.

 
 

Исемлек