Биография ӘсәрләрИнтервью Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Карак

(Хикәя)

Кайчандыр бер казанда кайнап ризык уртаклашып яшәгән иске дус, ягъни танышым янына, юл уңае төшкәч, бер күренеп чыгыйм диеп кенә кергән идем.  Юкса, очрашып күрешкән саен: “Идел буендагы нарат урманында зур йорт салып чыктым, Казан байлары ничек яшәгәнен күрәсең килсә, бер кереп чык, читләп узма”, - диеп теңкәмә тия торган иде. Бәхетсезлегемә каршы, аның кунак көткән чагына туры килгәнмен. Биек таш койма белән уратып алынган бакчаның ерак түрендәге ачык веранда тирәсендә ике-өч хатын-кыз итәкләренә ут капкандай кабалана-йөгерә табын хәстәрләп әвәрә килә, савыт-саба һәм затлы эчемлек салынган шешәләр челтерәшә. Ә тагы да арырак, бакчаның Иделгә төшеп тоташкан куенында, чарт та чорт килеп коры каен утыны дөрләп яна... Мангалда ит кыздырырга әзерләнәләр.
Кеше ашына таракан булып төшүдән дә яманрак нәрсә юк. Вакытсыз килеп чыкканлыгымны аңлап, җәт кенә хәл-әхвәл белешеп, китеп тә барырга иде исәбем. Чат ябышты хуҗа, капкага аркылы басты. Нинди генә хәйлә корып маташмадым, барып чыкмады, җибәрмәде.
- Кунакларым янында минем дәрәҗәне күтәрү өчен генә булса да кал. Ташлап китсәң һич кенә дә риза-бәхил түгел, - диеп, салпы якка салам кыстырып алырга да онытмады.
- Ул ни дигән сүз тагы, минем ишеләр белән буа буарлык ич хәзер. Ә сез – дөнья кендекләре. Сезнең үз ишләрегез, үз эшләрегез, дигәндәй, алдан ният кылганча, чакырылган кунакларың белән генә утыр.
- Бер нинди ният-фәлән юк. Хатын-кызлар булмый.Ир-атлар гына утырабыз. Дөнья хәлләрен уртаклашып, шаярып-көлеп һәм җырлашып, бер сүз белән әйткәндә, туарылып утыра торган гадәт бар безнең шулай. Ә син башкаладан кайткан кеше, синең фикер бермә-бер әһәмиятле безнең өчен. Уңайсызланма, дустым, тач вакытында килеп чыктың. Теге кем әйтмешли, мактап кына йөрисең икән бит.
Озын сүзнең кыскасы шул, күңел тартмаса да, тавыш-гауга чыгарып ташлап китә алмадым. Мәҗлеснең фәтвасын, киләсе кунакларның кем буласын да белмим югыйсә, әмма калырга туры килде. Хәер, ашыгыр җирем дә юк иде кебек.
 Мәҗлес дигәндә ир-ат халкы озак көттерми ул, шау-гөр килеп бер-бер артлы җыелышып та өлгерделәр. Хуҗа һәм өч кунак. Ә мин дүртенчесе – чакырылмаганы...
 - Менә шушы җәннәт куенында яшәп яткан көнебез, Ринат дус. Без шулай күршеләр белән тату яшибез, - дип, кунаклары белән таныштырырга кереште танышым. – Ирек Саматович –министр. Әхәт Сабирович – милиция генералы. Леонид Сәфәргалиев – депутат... – Һәм шул җирдә, гаять җитди информация җиткерергә теләп, минем колакка үрелде ул. Үзгә бер горурлык хисе кичергәнлеген күрсәтергә теләп, күз чите белән дәрәҗәле кунакларын барлап чыкты. Болай да шактый асылына төшкән калын иреннәрен дүрткә-бишкә бөреп-бөкерәйтеп, бармакларын югарыга текәде. Бу аның сер сөйләве түгел, дус-ишләре алдында кәперәюе иде күбрәк. – Очраклы депутат, очраклы министрлар гына түгел болар, дустым, хәтерләп кал, һәммәсе дә “Аның”  кешеләре. Үз кешеләре! Иң ышанычлы шәкертләре, дисәң дә була... –  Ә инде тагы да мөһимрәк сүзен тәмам пышылдауга күчеп хәбәр итте. – Аллага шөкер, үзе белән генә түгел, уллары белән дә тату һәм аралашып яшәп яткан көнебез. Үзең беләсең, безнең шартларда монысы аеруча мөһим һәм әһәмитле...
- Әнә ничек, - диеп, гаҗәпләнгән атлы булдым. Сизәм ич, тәккәберләнеп,гаҗәпләнми калган булсам, танышымның кәефе нык кына кырылачак иде.
 Ниһаять, чират миңа җитте.
- Ә бу минем группадашым. Университетта бергә укыдык, бер бүлмәдә тордык. Ул – язучы булып китте менә. Ә мин нибарысы банк хуҗасы... – дип, чын күңелдән кеткелдәп көлеп алды ул. Үзләрен дөнья кендеге итеп хис иткән кунакларга, күреп торам, әллә ни тәэсир ясамады минем кем булуым. Шуңадыр, танышым дәрәҗәне тагы да өсти төшәргә мәҗбүр булды. – Мәскәүдән... Сергей Михалковның замы булып эшли.
Бу юлы инде, теләр-теләмәс кенә булса да, “О-о-о” дигән атлы булдылар. Арадан берсе, министр иде булса кирәк, белдеклелеген күрсәтергә теләпме, сүз кыстырырга кирәк тапты тагы:
 - Менә ничек! Михалковның, кинорежиссерның замы булып эшлисезме?
 - Аны да беләм. Әмма миңа аның әтисе белән байтак еллар бергә эшләргә туры килде, - дип, ачыклык кертми чарам юк иде.
- Менә ничек! Аның әтисе дә бармы? Анысы да шундый зур кешеме?.. Аларны бит Путинның үзе белән аралаша дип сөйлиләр, шул дөресме?..
Мин инде Сергей Михалковның танылган шагыйрь булуы һәм аның Советлар Союзы һәм бүгенге Россияның гимн сүзләре авторы булуы хакында искәртеп тормадым. “Әйе, шулай”, дигән җаваптан да уңайлысы юк ич андый очракларда.
 - Менә таныштык та, - дип, уч төпләрен бер-беренә шапылдатып сугып алды хуҗа. - Ә инде хәзер, әйдәгез, табын артына рәхим итегез.
 - Ә үзең белән таныштырмадың... – диеп, кызык ясап көлгән булды, спорт киеменнән генә бер читтә үрә катып басып торган генерал.
 - Кем дип әйтергә соң? – бер мәлгә югалып калган атлы булды хуҗа, әмма тиз арада үзен кулга алды.– Менә шундый асыл затларның якын дусты дип белерсез мине...
 Кызык булмаса да кызык чыгарып дәррәү көлешеп алган булдылар.
 - Карале, хуҗа кеше, безне чакырганда син җыр була, музыка була дигән идең. Бу язучы дустың җырламый торгандыр ич, - дип, сорап куйды шунда депутат дигәннәре.
 Үземә юнәлгән укны сизмәдем түгел, сиздем. Әмма дәшми калу хәерлерәк иде әлегә. Хуҗа кеше бирде җавапны:
 - Язучылар яза гына ул, Леонид әфәнде. Ә музыкант һичшиксез булачак, без тамак төпләрен бераз чылатып алуга ук килеп җитәр баянист.
 - “Карак” килә торгандыр ич? – дип кызыксынучы министр булды кебек.
 - Әйе, аны чакырган идем. Үзе уйный, үзе җырлый да. Телен теш артында да тота белә. “Карак”тан да кулай кеше булмас, дидем.
 Генерал да хуплады бу эшне:
- Җырлашып утырганда “Карак”тан да яхшысы булмас. Сезгә ничектер, без –милиция халкы караклар белән эш йөртергә өйрәнгән инде.
 Мин гаҗәпкә калдым. Ул нинди “Карак” та “карак” икән ул. Баянчы һәм “карак” сүзләре бер-беренә һич тә ятышмый кебек ич. Аннан килеп, хәзерге заман генералларын, депутатларын бик белеп һәм танып бетермәсәм дә, алар белән дөнья тулган, татарның телгә алынырдай җырчы һәм баянчыларын, читтә яшәсәм дә, күреп танымасам, ишетеп кенә булса да беләм кебек. Җитди кызыксыну тудырды бу миндә. Әмма сорау бирми түзеп кала алдым әлегә.
 Бәллүр рюмкаларга затлы виски салынгач та утырган җиреннән генерал сикереп торды беренче булып. Кулына эчемлекне алды һәм югары күтәрде:
- Беренче тостны без кем исәнлегенә эчәбез әле? – дип, сорап куйды ул хәрбиләргә хас турылык һәм төгәллек белән. Хәер, бу сорау түгел иде алар өчен, җавап һәммәсе өчен бер дәрәҗәдә аермачык билгеле.
Җитмешенче-сиксәненче елларда, мин әле хәтерлим, беренче тостны һәрвакыт КПСС Үзәк Комитеты Генераль секретаре Леонид Ильич Брежнев исәнлегенә күтәрә торган идек. Ул игълан ителгәч тә һәркем дәррәү аягүрә торып баса һәм, салынган эчемлекнең ни булуына да карамастан,аны соңгы тамчысынача эчеп бетерергә тиеш була торган иде. Күр инде, мин әллә кайчан онытылгандыр дип санаган, бу традиция безнең туып-үскән якларыбызда әле булса яши, дәвам итә икән бит.
 Дәрәҗәле кунаклар дәррәү сикереп торды һәм, махсус өйрәтелгән солдатлар диярсең, кем исәнлеге өчен эчкәннәрен бер тавыштан игълан итеп, йотып та җибәрделәр. Әллә “бай” өчен, әллә “ай” өчен эчтеләр шунда, бер-берен уздырырга тырышып кычкырып әйткән җавапларының соңгы иҗеген генә абайлап калганмын . Бу көтелмәгән гыйбрәтле тамашадан мин бер мәлгә югалып, хәтта аңыша алмый торып калдым. Россияның башкаласында гына түгел, башка төбәкләрендә дә күптән онытылган иде бит инде мондый гадәт. Хәер, бер карасаң, адәм баласына исәнлек теләүнең ни гаебе булсын икән...
 Мәҗлес майлагандай көйле генә үрелеп китте шулай. “Дуслар өчен” һәм дә “дуслык-татулык өчен” тагы бер-ике мәртәбә бәллүр читеннән уртлап куйгачтын да хуҗадан янә әлеге дә баягы “карак”ны таптырырга керештеләр.
 - Карак дигән җырчыңның килмәве ахры, - дип, генерал тыңгысызланды күбрәк. Башкаларга караганда да җырга, музыкага ул сусаган иде кебек.
 - “Карак”ны мин яхшы беләм, ул әйткән сүзендә тора торган егет иде болай, - дип, сүз кыстырды министр. – Ул бит минем якташ, туже Нижгар якларыннан. Күрше авыл егете.
 - Мишәр инде алай булгач, - дип ачыклык кертте депутат.
 - Үтерәсез инде шул сүз белән. Мишәр икәнлегемне Казанга килгәч кенә белдем. Нижгарда үскән чакта мин үземне татар диеп кенә белә идем. Ә сез монда кемне “типтәр”, кемне “мишәр”, кемне “ногай”, кемне “себер”  дип бүлгәләргә өйрәнгәнсез...
 Кунаклары тыңгысызланганны күреп, бер читтә торган хәбәрләшү приборының кнопкасына басарга мәҗбүр булды минем танышым.

Охрана... Кем әле бу? Капитан Иванов. Музыкант килмәдеме анда? Иске “Жигули”да берәү килгән иде. Мин аны кертмәдем. 

 -Ишкәнсең ишәк чумарын. Ул нәрсә, кире борылып кайтып та киттеме?..- дип, тавышын күтәрде урыныннан сикереп торырга мәҗбүр булган йорт хуҗасы.
- Юк, мин аны куалап карадым, ә ул китмәде. Мине чакырдылар, ди. Кем чакырганны әйтми. Урамда көтә.

- Чакыр, монда керсен.

 -Юк, керми торсын әлегә, - дип, каршы төште депутат. – Безнең ул югында сөйләшәсе  җитди сүзебез бар.
-Ярый, китмәсен, көтеп торсын әлегә, ишеттеңме капитан Иванов. Чакыргачтын кертерсең үзен.
Тазалык-байлык өчен дип, тагы берәрне уртлап куйгач, депутат җитди сүз башлады:
- Кризистан чыгу өчен безнең төбәккә берничә миллиард акча күчереләчәк. Мин бу акчаны Мәскәүдән үземпробил. Һәм үзем үк бүләчәкмен дә. Тәк чту, шул акчаны түкми-чәчми үз кулыбызга алырга кирәк булачак. Банкир үзебезнеке, шулай бит, - дип, хуҗага, минем танышыма күз кысты депутат. – Министр дустыбыз кәгазьләрен ничек эшләргә икәнлекне яхшы белә, җайларын һәм юлларын дигәндәй. Андый акчаны кулдан ычкындырырга ярамый.
- Беренче мәртәбә түгел ич, моңарчы таптык җаен, так что моннан ары да табарбыз, боерган булса. Дусларны ач тотып булмый бит, - дип, бик изге сүз сөйләгәндәй, килештереп, хәтта ике уч төбе белән авызларын сыпырып куйды министр.
Карашлар милиция генералына текәлде ниһаять. Бик җитди кыяфәт чыгарып бертын уйга бирелеп торды ул. Сүз әйтеп булмый, дәүләт һәм аның гражданнары иминлеге өчен җаваплы кеше бит.
- Әхәт Сабирович уйга калды әле, әнә, - дип искәртергә мәҗбүр булды министр. Сузыла төшкән бу тынлык, башкалардан элек, аңарга ошап бетмәде.
Башкалар утыра, ә генерал басып тора. Табын артында җәмиләләрен җәеп утырган әшнәләрен югарыдан күз чите белән айкап чыкты ул. Нидер әйтергә тели, әмма әйтми, уңайсызлана. Аңладылармы-юкмы, арабызда ят кеше бар, ә сез миллиардлар бүлешеп утырасыз, акылыгыздамы сез, дип кисәтә иде кебек ул. Чит-ят дигәннәре мин идем, әлбәттә.Генералның кырыслана төшүен күреп башкалар да сагая калды.
Бар гаепне үз өстенә алырга тиеш булган хуҗа кеше, минем танышым, терсәкне тешләп булмый ич инде, тынычландырырга ашыкты үзләрен.
- Безнең эшләрдән, дәүләт эшләреннән ерак тора ул минем сабакташ. Ишеткәне дә бер колагыннан ничек керсә, икенчесеннән шундук чыгып китә.
Мин шунда, сүзнең кем турында һәм нәрсә хакында барганлыгын да аңламаган кешегә сабышып, үзалдыма сызгырына-сызгырына Идел буена таба атлап киттем.
- Язучы халкын беләбез, алар күп сөйләшми, язып кына чыга, - дип, артымнан ук минем бакчага чираттагы ташын ыргытырга кирәк тапты депутат дигәннәре.
Сөйләнмәгәе, сөйләнсен әйдә. Депутат чакта сөйләнеп калсын. Безнең дә депутат чаклар бар иде бит. Үтә дә китә ул, моныкы да үтәр, кикриге тиздән шиңәр.
Инде, ниһаять, уңга-сулга каранмыйча, иркенләп сөйләшә, миллионнарны үзләре теләгәнчә бүлешә алалар. Язучы да юк, үзләре әйтмешли, “карак” та... Генерал пышылдап сөйләшә белми иде, күрәсең, тавышы гөбедән чыккандай яңгырап тора:
- Әмма лимоннар тигез киселергә тиеш. Алдан ук шул хакта кисәтеп куям. Юкса, вакыт-вакыт кайбер иптәшләрнең аппетиты чамадан ашып китә, шулай бит, ә Ирек Саматович...
Министр кызарып-бүртенеп чыкты, шулай да сабырлыгы җитмәде, үзенә юнәлтелгән төртмә сүзгә җавап бирергә кирәк тапты:
- Ашаган белми, тураган белә, Әхәт Сабирович! Хәтерегезгә төшерәм, ким дигәндә утыз проценты – откат, ягъни кире Мәскәүгә әйләнеп кайта аның. Шуның өстенә, һәр кәгазьне, һәр кешене майларга да, җайларга да туры килә значыт. Һәр кешенең акча күрсә күзе кызара, уч төбе кычыта башлый. Менә шулай, Әхәт Сабирович. Значыт, налогларның да кайсыберләрен түләгән чаклар була...
- Кемнең анда уч төбе кычыта? – дип, эшлекле поза алды генерал. – Әйт кенә, без аны акылга бик тиз утыртырбыз. Ришвәтчелек һәм коррупция белән көрәштә нәтиҗә сорап аптыратып бетерәләр юкса... Налог дип тә башыңны катырма, налогны аны түләүче җитәрлек. Халыктан, бизнесмен һәм пенсионерлардан җыйсыннар әнә...  
- Вакланмыйк, җәмәгать. Тиеннәр бүлешмисез ич, сүз миллиардлар хакында бара, - дип тынычландырды үзләрен депутат. Ә үзе, дәртләнеп, кызып китте тагы. – Барыбызга да җитәрлек булачак. Сүз шуның белән бетте, баста! Эшкә керештек, баста!..Музыкантны чакырыгыз... Кем дидегез әле?
- Каракны...
- Әйе, каракны чакырыгыз. Кешеләрчә рәхәтләнеп җырлап утырыйк әле бер. Язучы да килсен. Мәскәү кунагынтуже үпкәләтү ярамас...
Хуҗа, шуны гына көтеп торган сыман, иң әүвәл мине дәшеп алды. Аннан кнопкага басты тагы.
- Капитан Иванов...
- Капитан Иванов тыңлый.
- Каракны... Әй, теге музыкантны керт безнең янга.
Музыкант кергән арада тагы берне төшереп алырга кирәк таптылар. Монысы серлерәк тост булып чыкты әле: “Хәерле сәгатъ өчен...” булды. Эчәргә сәбәп булгач, үзләре аңлагачтын ярый инде. Ул арада, әллә үзенең гаебен аңлап, әллә болай эч пошканнан гына депутат килеп басты янәшәмә.
- Тормышлар ничек бара соң, - дигән булды, күптәнге танышына эндәшкән сыман итеп.
- Гөрли! – дидем, соравына күрә җавабын табып.
- Хезмәт хаклары ничек соң? Мәскәүдә бу кризиссизелми дә бугай ул...
- Бөтен Мәскәү өчен җавап бирә алмыйм. Ә без – язучылар, юрганыбызга күрә сузабыз инде аякны.
- Күпме аласың шулай да? – дип, төпченүен дәвам итте ул һаман. Ахирәт дустын тапкан диярсең, өстәл өстендәге көмеш табактан тагы бер аш кашыгы тутырып кара икра кабып алды да, кашыктан бушаган кулын минем җилкәгә китереп салды. – Сер булмаса кәнишне...
- Сер түгел, егермебиш- утызлар тирәсе чыга инде шунда...
- Доллардамы, әллә евро беләнме?
Колагыма ишетеләме дип торам... Шулай да сискәнми кала алдым кебек. Чынлап сөйләшкәнлеген аңлагач, лаеклы итеп җавап та кайтарырга кирәк иде.
- Фунт стерлингларда түлиләр безгә, - дидем, шиккә урын калдырмаслык итеп.
- Мәскәүлеләр яшәп күрсәтә инде ул...
- Башкаларга еврода түлиләр, миңа гына фунтларда, - дигән булдым, һаман да абсурд театрындауйнавымны дәвам итеп. Аңарга ни, ул ышана, хәтта хәлемә дә кергән сыман булды әле.
- Фунтлар белән булгач ярый. Яшәп торырга җитә торгандыр инде, - диде ул, җилкәдән тагы да ныграк кысып. Депутат ич, гади халык вәкилләрен якын итә янәсе.  – Долларның гел кадере китте бит хәзер...  
Доллар һәм фунтлар хакында сөйләшү күңелле икән ул, шунда гына белдем.
- Җәмәгать, “Карак” үзе килә. Аягүрә басып каршылагыз, - дип хәбәр  салды генерал дигәннәре. Һәм үзе үк, кыргый бер дорфалык белән, шаркылдап көлеп тә җибәрде шундук. – Милиция генералы “Карак” белән бер табын артында җырлашып утырды дип сөйли күрмәгез тагы.
Аңарга кушылып әшнәләре дә көлешкән атлы булды.
Килүчене мин ерактан ук танып алдым. Карак дигәннәре, җырчы һәм музыкант Ирфан икән ләбаса. Гәрчә без аның белән шәхсән таныш булмасак та, татар эстрадасының бер вәкилен күрүемә һәм аның белән кул биреп исәнләшүемә мин чиксез бәхетле идем.
- “Карак” дустым, әйдә, “бер матурның балдагын йә калфагын” , җырлап җибәрик булмаса, - дип, аны килеп җитмәс борын эшкә җигәргә ашыкты минем танышым. Татар әдәбияты бүлегендә укыган кеше ич ул, студент елларында матур гынашигырьләр дә яза иде, группадашлар җыелышып утырганда җырлап та җибәрә торган иде.  Минзәләдән дә арырак тарафлардан килгән зур җитәкченең  балдызына өйләнгәчтен генә банкир булып китте ул.
Нинди җыр җырларга соң, дип уйланып яисә кыстатып тормады Ирфан, халкыбызның борынгы җырларыннан “Зәйнәбем” не яңгыратып җибәрде. Мондый мәҗлесләрдә беренче генә кат булуы түгел, кайда, кемгә нинди җыр кирәклеген ул инде яхшы белә, тәҗрибә зур. Банкирның мәрхүм әнисе Зәйнәпбану исемле иде.
“Бакчадагы гөлләремнең тамырлары бер генә шул, Зәйнәбем.
Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем, рәхәт үтсен җәйләрең...”
Баянда уйнавы дисеңме, ул җырлавы дисеңме – Ирфанга җиткән булмас инде. Шундый гүзәл табигать кочагында, йөз еллык мәгрур наратлар итәгендә, Идел дулкыннары шавы ишетелеп торган җәйге матур кичтә бу җырчыны, кич буе гына түгел, атналар-айлар буе тыңласаң да тыңлап туя торган түгелдер. Өстәл артында утыручылар да берәм-берәм аның җырына кушылдылар. Үзләренең моң яклары чамалы гына булса да, бу җырга битараф калу, кушылмау мөмкин булмагандыр шул. Депутат булып ул да әледән-әле урынлыга-урынсызга “Зайнабым” яисә “җайларын” дип кычкырып җибәрә иде. Үзе түгел, әби-бабаларыннан йогып калган геннары шулай тыпырчына иде аның. Юкка гына барысын да узыдырырга тырышып кычкыра дип беләсезме... Ә минем танышым исә, банкир булса да, нечкә, шагыйранә күңелгә ия шул, әнә, кулына тастымал алып күз яшьләрен дә сөртергә керешкән түгелме... Үзе җырлый, үзе елый. Җырдагы моң һәм хис тирәнлеге башкаларның да йөзенә кешелек нуры иңдергән ләса. Күр инде, нинди көч, нинди гайрәткә ия ул халык җырлары.
- Ну, Карак, җырлап та куясың инде,- дип, үзенең соклануын белдерергә  мәҗбүр булды, әнә, соңгы ун-унбиш елда йөзендә кешелек нуры һәм хис-тойгы заты төсмерләнмәгән генерал да. Ул да адәм баласы ич, җыр ул әллә кемнәрне уята, үзен дөньяның кендеге санап саташканнарны да гади кешеләр яшәгән орбитага алып кайта җыр. Бернинди сүз, үгет-нәсихәт белән дә ирешү мөмкин булмаган могҗизалар тудырырга сәләтле ул халкыбыз җырлары.
Вино фәлән эчүче булса дип куелган зур бокалга виски тутырды генерал һәм, кунакчыллык күрсәтеп, җырчыга сузды:
- Мә, эч! Карале, “Карак”, син әйбәт җырлыйсың икән бит...
- Рәхмәт! Эш вакытында эчмим. Аракыдан иман гына түгел, моң да кача, - дип әйтеп куймасынмы шунда җырчы.
Генерал үзенә каршы килгәнгә күнекмәгән. Үз кулындагы фужерны читкә тибәрерләр дип һич көтмәгән иде, әлбәттә. Ни дияргә, ни кылырга белми торды бертын. Йөзе күркәдәй кабарып һәм кызарып чыкты, мин-минлеге чиксез-чамасыз иде шул, күзләренә кан сауды кебек хәтта. Үзен белештерә идеме, юкмы, әйтеп булмый. Кулында әле булса тотып торган бокал тулы вискины ул, кинәт, җырчы егетнең йөзенә сибеп җибәрде.
- Карак... -дип бакырды, булган бар тавышын кызганмыйча. – Аныкешегә санап, эчәргә бирәләр. Ә ул үзеннән әллә кем ясап утырган була. Карак! Каракның урыны аның сәхнәдә түгел, башка җирдә бик беләсең килсә...
- Әхәт Сабирович, кызма инде. Тынычлан. Эчмәгән кешенең авызыннан коеп булмый бит, - дип тынычландырырга тырышты аны банкир.
Ә генерал аның саен һавалана гына бара иде.
- Беләсең килсә, бер шешәсе биш йөз доллар тора ул вискиның. Синең кебекләрнең төшенә дә керми андый эчемлек. “Эчмим”, янәсе. Подумаешь, моң кача икән аңардан. Моң нәрсә ул, акча качмасын, акча... Акча булса, бөтен нәрсә була. Миңа ышанмасаң син аны, әнә, үзеңне кешегә санап чакырган банкирдан сора...
- Нәрсә, акчаң күп булса генерал да булып буламы әллә? – дип куймасынмы шунда җырчыбыз.
Арттырып җибәрде түгелме!.. Бу сүзләрне нигә әйтте инде, хәзер башланачак, дип сагаеп калды һәммәсе...
Әмма, сагаюлар юкка булып чыкты. Генерал ошатты Ирфанның бу сүзләрен. Һәм ихлас җаваптан да тайчынмады:
- Була... Акчаң булса генерал гына түгел, губернатор да ясыйлар хәзер, бик беләсең килсә. Менә син үзең монда ни өчен килдең? Моң яратканга түгел, акча кирәккә килгәнсең ич. Банкирда акча күп  икәнлеген беләсең, шуңа ул чакырганга килгәнсең...
Ирфан бер ни дәшмәде, җавап кайтармады үзенә. Салфетка алып башта битен сөртте ипле генә, аннан сары төскә кергән ак күлмәгеннән затлы эчемлек тамчыларын сыпырып төшерде. Һәм берни булмагандай, тагы да күтәренкерәк күңел белән баянын сайратып җибәрде. Ирфанның үз-үзен тотышы һәм тынычлыгы шаккатырды бу тамашаны күзәтеп торучыларны. Ул да түгел, матур итеп бер аккорд биреп алгач, җанга ятышлы тыныч тавыш белән җырлап та җибәрде:
Җәйнең матур аяз таңнарында
Җанга рәхәт Идел ярларында,
Чык җемелди миләш яфрагында,
Елмаялар гөлләр болында.
Кошлар сайрый яшел куакларда,
Яшәү матурлыгы турында...
Бу җыр гүя шушы җәйге кич, шушы мизгел өчен махсус язылган диярсең. Туып алган киеренкелек, әйтерсең лә, булмаган да кебек иде инде, гүя ул бөтенләй онытылды. Министр һәм банкир гына түгел, депутат та онытылып җырларга керешкән иде. Алай гынамы, әле генә оятсыз рәвештә акырынган, холыксызланган исерек генерал да җырга кушылып киткән икән ләбаса. Җырның сүзләрен белүләре генә чамалы күренә.
Җыр тәмамлангач та, күңелләре булып, һәммәсе дәррәү кул чабарга керештеләр. Ул да түгел, уйламаган-көтмәгән җирдән гөрселдәп шартлаган аваз ишетелде. Бер. Ике. Өч... Баксаң, һаваланып киткән генерал спорт киеме астындагы кобурадан алтын тоткалы пистолетын чыгарып шарт та шорт күккә төбәп атарга керешкән булып чыкты.
Туйганчы атып, күңелен баскачтын, пистолет тоткан кулан болгый-болгый тагы Ирфанга якынлашты ул.
- Беләсең килсә, синең ише карак түгел, дистәләгән полковниклар, майорлар калтырап тора минем каршыда. Мин эчәргә тәкъдим итсәм, виски түгел, бик беләсең килсә, очсызлы сасы аракыны да стаканлап эчә алар. Ә син үзеңне әллә кемгә куеп маташасың.
- Мин җырларга килдем. Эчәргә дип түгел...
- Ха-ха-ха, - дип тагы тамагын киерде генерал. – Ул эчми, ә без эчәбез, янәсе. Каян килгән аек кеше. Карак!?. Ә нигә соң алай изге булгачтын синең кушаматың “карак”?.. Дәшмисеңме? Җавабың юкмы! Бер яман атың чыкса, аннан җиңел генә котылып булмый шул.
- Минем чит кеше милкенә кул сузганым юк. “Карак” – ул балачактан калган кушамат кына, - дип, акланмый чарасы юк иде Ирфанның.
Әмма генерал аны тыңлаудан узган иде, үзенекен дәвам итте.
- Кушаматны юкка берми ул халык, син миңа әкият сөйләмә, ярыймы.  Менә күрәсеңме бу пистолетны, ул иң югары пробалы алтыннан эшләнгән... Әмма ул урланмаган, бүләк итеп бирелгән, аңлыйсыңмы! Син гомерең буе җырлап та казана алмаячаксың мондагы алтын бәясен. – Музыкантның борын төбендә берөзлексез үзенең утлы коралын болгады ул. Аны кимсетүнең нинди генә ысулларын уйлап тапмады. Әмма Ирфан тынычлыгын югалтмады, күңелендәген башкаларга сиздермәде. Түзде...
- Тагы нинди җыр тыңларга телисез, абый? – дип, ипле генә хуҗага мөрәҗәгать итте ул.
- Бәлки, син анда кухняга барып ашап килерсең...
- Рәхмәт, тамагым тук, - дип баш тартты Ирфан. – Бәлки миңа бераз йөреп килергәдер?..
- Була, алай итсәң дә була, - диде банкир. Шул арада, ихтимал, генерал датынычлана төшәр бәлки, дигән өмет белән...
- Мин машинам янына чыгып керим булмаса, - дип, чыгу юлына юнәлде Ирфан.
Бу юлы да генерал дәшми кала алмады:

- Синең машинаң нинди марка соң, әй “Карак”? - “Жигули”. Алтынчы модель.

- О-о-о, синең дә шестерка икән. Анда минем шестисотый “Мерседес” тора. Алыштырыйк, булмаса...
- Миңа үземнеке дә ярап тора, - диде ул, һәм юлында булды.
- Син кара анда, депутатыбызның “Порше” сын урлап качма тагы, - дип, артыннан кычкырып калды генерал. – Сез каракларның гадәтен белмәссең...
Туып алган тынлыктан файдаланып, байтак гомерләр дәшми генә утырган министр сүз башлады шунда.
-Якын арада шәһәрнең берничә заводын аукционнан сатарга җыенабыз. Артык расходланмый гына шуларны үз кулыбызга төшерү кулай булачак.  Фикерләрегезне туплый торыгыз.
- Фикерләр бар, бушка булса мин баш тартмаячакмын,- диде депутат.
- Сатылачак заводлар исемлеген иң беренче миңа күрсәтергә онытма, - дип, генерал да кызыксынуын белдерергә онытмады.
Ә банкир исә, аңлаштык дигән мәгънә белгертеп, министрга күз кысып кына куйды.
- Хакимият үз кулыбызда, без инде үз-үзебездән акча чыгармау җаен гына табарбыз. Тик бер шарт булачак. Бу эш үз исемегездән түгел, балаларыгыз, кияүләрегез исеменнән башкарылганда кулай булачак. Югарыдагы абзыйның шарты шундый...
- Ул кадәресе әйбәт түгел икән, - дип, уйга калды, шәрәләнә башлаган баш түбәсен кашып алды депутат. - Минем кыз белән кияү, үзең беләсең, Америкада. Алар әлегә кайта алмаска мөмкин, тиздән гражданлык алырга тиешләр иде. Үзләреннән башка гына хәл итеп булырмы икән?
- Бик тырышсак булыр, ник булмасын...
- Юктан проблема чыгарып маташмагыз инде, - дип, бу сөйләшүләргә әллә ни исе китмәгәнлекне аңлатып бер читкә “тач” итеп төкереп куйды шулчак генерал. – Синекеләр генә түгел, беребезнең дә балалары монда кәҗә көтүе көтеп ятмый инде, кайсы кайда чит илдә укыйлар. Һәм шунда калалар да...
- Әхәт Сабирович дөрес сөйли, юк белән башны катырмыйк. Имзалары булса тагы ни кирәк, бик җиткән, - дип, мәсъәләне йомгаклап та куйды министр. – Заводларның исемлеген мин киләсе атнада җиткерермен үзегезгә.
- Бүген үк булмыймы?
- Ашыкмыйк. Иң элек, анда, югарыдагы абзыйларга һәм аларның малайларына ни кирәген ачыкларга кирәк, - дип, бармагын югарыга текәде министр. – Алардан калганы безнеке, борчылмагыз. Заводларыгыз да булыр, яхталар, кирәксә самолетларыгыз да...
- Ә ул заводларда эшләгән ач халыкны соңыннан безнең өскә тагып куймаслармы соң? – дип, халык язмышын кайгыртудан түгел, үз кесәсен истә тотып сорау бирде депутат.
- Тапкансың борчылырга сәбәп, - дип, фикерен тәмамларга да бирмәделәр аңарга. Милиция генералы кистереп кенә куйды.
- Ул депутат кеше, дөрес эшли – халыкны кайгырта. Аның вазифасы шундый, - дип сүз кыстырды министр, әшнәсен аңлап бетермичәрәк.
- “Халык депутаты” дигән төшенчә юк хәзер, колагыгызга киртләп куегыз, аларны “депутат” кына диләр. Очраклы рәвештә дип уйлыйсызмы? Юк, бер нәрсә дә очраклы булмый!!! Депутатны халык сайламый, хакимият башында утыручы билгели бүген. Шуңа да ул, иң элек, үзенә дәрәҗә бирүчегә баш ия. Һәм шуннан соң гына үзен кайгыртырга керешә. Ә халык нәрсә ул!.. – дип, чираттагы мәртәбә борынын җыерып бер читкә төкереп куйды генерал. – “Халык” дигән төшенчә генә калды, ә чынлыкта халык юк инде ул. Халык ни дә, сарык көтүе ни, аермасы калмады.
- Шулай да канәгатьсезлек арта бара, моны истән чыгарырга ярамас, - дип искәртергә кирәк тапты депутат.
- Кухняларында сөйләшәләр, беләм... Ә менә урамга чыксалар, “за нарушение общественного порядка”  дигән статья көтә үзләрен. Безгә -  милициягә юкка гына акча түләмиләр...  
- Дөрес сөйлисез, җәмәгатъ. Шулай да, әйдәгез, без дә “общественный порядокны” бозмыйк әле. Без монда бит ял итәргә дип җыйналдык, шулаймы?..- дип, сүзне борып җибәрмәкче булды хуҗа кеше. Әмма бүлдерделәр.
- Рөхсәт булса, бер төзәтмәм бар: ял итәргә һәм берочтан акча белән милек бүлешергә, - дип, көлемсерәп куйды министр. Аңарга кушылып, башкалар да бер-беренә бәхетле караш ташлап елмаешып алдылар.
- Дөрес сүзгә җавап юк, - дип, ризалашмый хәле юк иде банкирның. – Йәгез, булмаса, хәерле сәгатътә, диик тә, шушы планнарның тормышка ашуы өчен берәрне чөңкәйтеп куйыйк.
Шундый тәкъдимне хупламыйлар диме, дәррәү хупладылар һәм бушатып та куйдылар, әлбәттә. Ә кабымлыкка зур көмеш табак тулы эре лангустлар китереп утырттылар өстәлгә. Авыз суларын гына түгел, ирен читләреннән селәгәйләрен агызып ашарга кереште агай-эне. Ара тирә кабымлыкны мактап, берсен берсе бүлдереп әйткән: “нинди итләч”, “нинди затлы”, “океаннан бүген тотып китерелгән диярсең” кебек сүзләре генә ишетелеп торды.
Тагын бер-икене эчеп куйгач, ашап туйгач, бармакларын ялый-ялый генерал аваз салды:
- “Карак” кайда югалды соң әле безнең? Әллә чынлап машиналарны алыштырып качтымы... “Карак”ны чакырыгыз, миңа ансыз күңелсез булып китте, - дип хихылдап алды.
- Капитан Иванов, “Карак”ны чакыр, - дип, сөйләшү аппаратына күлын куйды банкир.
- Аңламадым, хуҗам,- дип, югалып калды сакчы. – Монда бернинди дә карак юк.
- Музыкантны чакыр...
Ирфан озак көттермәде һәм керә керешкә баян каешын җилкәсенә элеп куйды. Тагы шунысы күзгә ташланды, вискига манылган күлмәген алыштырып өлгергән иде.
- Нинди җыр, нинди музыка тыңларга телисез? – дип, мөлаем һәм ачык карашын табын артында утыручы зур җитәкчеләргә төбәде ул.
- Әйбәт җырлар күп инде ул хәзер,- дип, уйга калып торды министр. – Кайсын әйтергә дә белмәссең.
- Күңелегезгә хуш килгәнен әйтегез.
- Вәт менә бер композитор апа бар бит әле... Кем дип әйтим, - дип, уйга калып торды ул бераз. – Кем соң әле...
- Хатын-кыз композитор булса, Сара апа Садыйкова инде. Ул язган җырлар берсеннән икенчесе матур.
- Юк, ул түгел. Кем соң әле? Гөлшат... Гөлшат...
- Гөлшат Зәйнашева дисәң, ул композитор түгел, шагыйрә инде.
- Үзе! Вәт шул, - дип, шатлыгыннан кулын чәбәкләп куйды министр. – Аның бер әйбәт җыры бар.
- Гөлшат апаның да матур җырлары бик күп. Кайсы икән?..
- Аның менә шундый күңелгә ятышлы сүзләре бар: “Сәлимә ханым гөлләр үстерә...” Яратам шул җырны.
- Яратмый кара! – дип, бармак белән янады генерал һәм серле генә елмаеп куйды. – Ул җырны без барыбыз да яратабыз, шулай бит, җәмәгатъ...
Хупладылар. Тик араларында  ул җырның ни сүзләрен, ни көен хәтерләүче табылмады, гөнаһ шомлыгы. Ирфанның да, ишеткәне булса да җырлаганы булмаган икән.Шулай да, маташа торгач, бөтен Идел буйларын яңгыратып “ Сәлимә ханым гөлләр үстерә” дип, калган сүзләрен үзләреннән өстәп, рәхәтләнеп тавышланып алдылар бер. Җырның хәтерләренә төшкән шул дүрт-биш сүзен кабатлаганда түрәләр берсен икенчесе уздырырга тырышып кычкырды. Акырдылар дип әйтеп булмый бит инде... Әйтерсең лә, шул мизгелдә куаклар артына качып, кемдер, бик тә, бик тә буй җитмәстәй бөек бер зат, тукта әле, боларның кайсысы күбрәк хөрмәт итә икән минем хатынны диеп, сынап карап торадыр иде кебек. Яшь чакларда безнең дә шулай, тамаклар карлыкканчы “Слава КПСС” дип кычкыргачтын, күңелләр тынычланып кала торган иде. Адәм баласына бәхетле булу өчен күп кирәк түгел ич...
- Менә бу яхшы җыр! Мондый шәп җырлар санаулы гына була, - дип, үзен күрсәтеп алырга онытмады депутат.
- Искусство шундый булырга тиеш ул, - дип раслады министр да.
- Матур җыр, моңлы җыр, - дип җөпләде банкир. Ул гына дәшми кала алмый бит инде.
- Ә син, “Карак”, үзең җырчы булып йөрисең, шундый җырның да сүзләрен белмисең, оят түгелме,- дип, форсаттан файдаланып төртелеп алды генерал.
- Бер дә җырларга туры килгәне юк иде шул.
- Нәрсә җырларга, нәрсәне җырламаска икәнлекне белсәң, син инде әллә кайчан, Салаватлар кебек, “Заслуженный” булып йөрер идең. Хан заманыннан калган машинада түгел, “Лексус” – “Мерседес”ларда йөрер идең. Бәлки, автогонщик та булып китәр идең әле. Тавыш кына түгел, баш та кирәк ул җырчыга, аңладыңмы, “Карак”!..
Чиратта җырланачак җыры турында уйланып, генералның сүзләренә әллә ни игътибар бирмәскә тырышып утырган көне иде Ирфанның. Әмма, генерал  сөйләгәннәр җырчының бер колагыннан кереп икенчесеннән чыгып китә торды, дип әйтеп булмый иде барыбер. Битарафлык күрсәтергә күпме генә тырышса да, исереп алган милиционерның һәр сүзе аның бәгырен өзгәли, җанын изә, күпме кеше алдында шәхесен түбәнсетә, таптый иде бит. Җавапсыз кала алмады бу юлы:
- Абзый кеше, сез миңа, зинһар өчен, каныкмагыз әле, ярыймы. Һәм урынлы-урынсызга берөзлексез “карак” та “карак” дип сөйләнүдән туктагыз. Сезнең мине караклыкта тотканыгыз булмады кебек...
- Кара әле, күрегез әле сез аны – ничек сөйләшә... Телеңә салынма! Телеңне тиз кыскартырмын, - дип бакырды аңарга генерал, җавабын тыңлап бетермәде. Янә әллә кай арада күркәнеке сыман булып муеннары кызарынып-бүртенеп чыкты. Үзенә җавап биргәнгә күнекмәгән. – Каракларны тоту минем эш түгел, синең ишеләр белән участковыйлар шөгыльләнә бездә. Карак булмаганга “карак” дип әйтмиләр. Бик алай телеңә салынып утырсаң, тотарбыз да, утыртып та куярбыз. Сезнең ишеләрне генә күргән бар ул безнең...
- Башта тотыгыз, аннан утыртырсыз.
Генерал, үз дәрәҗәсеннән файдаланып, тагы да оятсызлана гына барды, үзе оештырган гаугага әшнәләрен тартып кертүдән дә тайчынмады хәтта. Әйтүенә караганда, җырчының якташы булган министрга мөрәҗәгать итте иң әүвәл.
- Ирек Саматович, менә син бу каракны бездән күбрәк беләсең. Әйт әле, “карак” дип аңарга мин кушамат бирдемме?
- Ну, иптәш генерал, ташлыйк булмаса бу теманы,- дип кенә котылмакчы иде дә министр,барып чыкмады.
- Конкрет сорау бирелгән, конкрет җавап кирәк, - диде милиционер, тавышын күтәрә төшеп.
- Значыт, әйтәләр иде, аңарга ни өчендер үз авылдашлары “Карак” дип әйтә торганнар иде.
- Рәхмәт, җаваптан мин канәгатъ. Чираттагы соравым инде сезгә, Леонид Сәфәргалиевич. Депутат буларак, әйтегез әле, “карак” диеп кемгә әйтәләр? Урлашкан кешегә, шулай бит.
- Шулай. Урлашкан кешегә әйтәләр “карак” дип.
- Алга таба барабыз. Бу егетне сез чакырып китердегез, шулай бит, - дип, банкирга таба борылды ул.
- Әйе, мин чакырып китердем.
- Һәм бу өстәл артында утыручылардан авыз ачып беренче булып “Карак” дигән кеше сез булдыгыз...
- Шулай булды кебек. Ишеткәнем бар иде. Әмма мин ул сүзгә начар мәгънә салырга теләмәгән идем. Үз итеп кенә әйтүем иде...
- Язучы иптәш..., -диеп, миңа да нидер әйтмәкче иде кебек. Ачылган авызын ябарга мәҗбүр булды.
- Юк, иптәш генерал, мин мондый уен уйнарга өйрәнмәгән. Үзегез өчен мине монда юк, дип санагыз.
- Юк икән, юк, алайга киткәч,- дип, шундук ул миңа аркасы белән борылып басты. Һәм әшнәләренә мөрәҗәгатъ итте. – Дусларым, әйдәгез, бер тавыштан, күмәкләшеп кабатлагыз әле минем арттан. Мин әйткәнне генә аңламый башлады бит бу җырчы кисәге. Ка-рак, ка-рак... Йәгез инде,йә, кабатлагыз минем арттан.
Аңарга кушылучы булмады. Шуңаргадыр генералның кәефе кырыла төште.
- Әхәт Сабирович... Ташла әле, вакланмыйк. Җырчының үз эше, безнең үзебезнеке дигәндәй, матур гына утыруыбызны дәвам итик булмаса, - дип, хуҗа буларак, банкир аны тынычландырырга теләде.
- Әллә тагы бер-бер матур җыр яисә музыка тыңлап алыйкмы соң, - дигән тәкъдим кертеп карады министр. Файдасы гына булмады.
- Сез мине хөрмәт итсәгез, мин дигәнчә булсын. Әйдәгез, кабатлагыз минем арттан, - дәү йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты генерал. – Сезгә мин кадерлеме, әллә шушы каракмы? Мин мәсьәләне кабыргасы белән куям, йә мин, йә ул. Башка вариант булырга мөмкин түгел! Ачыклагыз үз кыйблагызны...
- Алай зурга җибәрмик, иптәш генерал. Без бит тәрбияле кешеләр һәм зур дәрәҗәләргә ирешкән дәүләт җитәкчеләре. Яхшы түгел алай, - дип, конфликтны йомарга омтылыш ясап алды депутат та.
- Җитте... Акыл сатмагыз! Әйткән – беткән, йә бергәләп минем арттан кабатлыйсыз, йә мин арагыздан китеп барам.
- Алай зурга җибәрмик, җәмәгать...
- Башладык, - дип, дирижерларга охшатып, кулларын канат сыман җилпи-җилпи такмакларга ук кереште милиционер. – Ка-рак, ка-рак...
Теләр-теләмәс булса да тора-бара әшнәләре дә бер-бер артлы аңарга кушылырга мәҗбүр булдылар. Тигез бер тактка туры китереп алар һәммәсе бергә кычкырырга керештеләр. Кычкыра торгач, үзләренә дә бу тилелек ошап  китте кебек тагы: “Ка-рак... ка-рак... ка-рак...”
Читтән карап торучы өчен гаҗәеп бер тамаша иде бу. Эчемлектән бүртеп чыккан авызлар киң ерылган. Кайсыларының авыз читләреннән ак күбек борынлап чыккан. Күзләрен кан баскан. Берсен икенчесе уздырырга теләп, аякларын тыпырдата-тыпырдата кул чәбәкли-чәбәкли тигез бер ритмга җан фәрман кычкырыпмы кычкыралар, гүя кыргый бер кабилә телендә ритуал такмаклый иде алар шулай: “Ка-рак...ка-рак...”
Иң гаҗәбе тагы шул – җырчы егет Ирфан да югалып калмаган һәм коелып төшмәгән булып чыкты. Ул да көлә, аның да авыз колагына тикле ерылган. Алай гынамы, ул инде тегеләр такмаклаган көйгә ияреп баянын кычкыртырга керешкән иде. Тегеләр “ка-рак, ка-рак...” диеп такмаклый, ә Ирфан исә, алар йотлыгып сулыш алган бер арада, яңгыравыклы һәм моңлы тавышы белән “ка-рак- ла-а-ар” дип, озын итеп бер сузып ала. Шулай иткәндә тегеләрнең котырынып кычкырышулары да тәмамаланган бер музыкаль этюдка охшап куя икән.
Туйганчы тилереп алгачтан, ниһаять, тавышлары карлыга башлагачтын, зур дәүләт эшлеклеләренең дә берәм-берәм тынычланып тукталмый чаралары юк иде. Иң соңгы  булып “карак” дип, кычкырганы һәм нокта куйганы милиция генералы булды, әлбәттә.  
Такмаклар тынып калды, музыка тукталды. Үзләрен дөнья кендеге санаган, чәчләренә чал төшкән ир-атлар, зур канәгатьлек хисе кичереп, үз-үзләрен алкышлап дәррәү кул чәбәкләп алдылар. Тиле тамаша тынып калды.
- Язучы фикерен ишетәсе килә, - дип, кош тотканнан да болайрак бәхеткә ирешкән генерал колачларын җәеп миңа таба килә иде. – Йә, ничек, матур килеп чыктымы безнең ансамбль?..
- Гаҗәеп матур!.. – дидем, аны тагы да бәхеткә күмеп.
- Бу бер маршка охшап китте бит, ә?.. – Минем каршы килмәгәнлегемне күргәч, куаныч уртаклашуын дәвам итте. – Аңарга “Карак маршы” дип исем кушсак ничек уйлыйсың?.. “Карак маршы” – ничек шәп яңгарый!
- Марш кадәр марш дип бәяләсәң, аны “Караклар маршы” дип әйтү, һәм әдәби, һәм мәгънәви күзлектән кулайрак булыр, дип уйлыйм. Музыкаль яңгырашы да бөтенләй бүтән булачак, - дидем, бик җитди темага сөйләшкән атлы булып.
- Да!.. Да-да, сез хаклы бу очракта, марш булгач ул бит күмәк башкарылырга тиеш. Монда логика бар! Димәк, “Караклар маршы” булып чыга,- дип куанды ул үзалдына. Ул арада, инде минем барлыгымны да онытып, яңалыгы белән уртаклаша-уртаклаша, чираттагы тостка сәбәп табып, әшнәләре янына китеп барды.
...Шунда гына Ирфанга күзем төште. Ул кай арада мәҗлес гөрләп дәвам иткән өстәлдән шактый ук читкә китеп өлгергән. Дәү бер наратка аркасы белән терәлгән дә баянын кочаклаган көйгә үзалдына уйга бирелеп тора. Терәк һәм таяныр нокта эзләп торган саен шул наратка тагы да елыша бара сыман тоелды ул миңа. Башын артка салган, карашы еракка-еракка, караңгы күк йөзендәге якты йолдызларга текәлгән. Йөрәк иңрәп куйды шунда, әле дә ничек түзә. Нинди ихтыяр көче һәм түземлек кирәк... Әллә минем якынлашып килгәнлекне тоемлап, әллә үзалдына моңланып, салмак кына көй башлап җибәрде ул шунда. Җырларга керешкәчтен генә аңладым, “Олы юлның тузаны” иде бу. Нинди моңлы һәм ни кадәрле тирән мәгънәгә ия, гүя татарның бәгыреннән яралган җыр. Бар җанын биреп, дөньясын онытып җырлый иде Ирфан:
“Олы юлның тузаны ла, үзем күрдем тузганын,
Белми калдым, сизми калдым, йәш гомернең узганын...”
Җырын тәмамлагач кына аның күзләрендә мөлдерәгән яшь тамчыларынабайлап алдым. Терекөмешне хәтерләткән ул тамчылар аның яңаклары буйлап тәгәрәшеп-тәгәрәшеп төшәләр дә баяны күрегенә тамып эзсез югалалар иде. Ирексездән, үземне дә белешмичә, мин аның янәшәсенә үк килеп җиткән булып чыктым. Күзләребез очрашты шулчак. Аңарга бик тә уңайсыз булып китте сыман. Үзенә инде әллә кайчан бирергә теләгән соравымны да оныта язганмын. Минем соравым барлыгын ул сүзсез дә аңлады булса кирәк. 
“Балачактан ябышып калган кушамат ул миңа, - дип сөйләргә кереште  ул ипле генә. - Колхоз бакчасына кыярга дип төшкәчтен малайлар читән аша сикерде. Ә мин аның каравылчысы янына барып, аңардан “Кыяр ашыйсы килде, урлашырга ярыймы...” дип, рөхсәт сораганмын. Менә шуннан башта яшьтәш малайлар, аннан авылдашлар, кызык итеп, һәм үз итеп, “карак” дигән кушамат тактылар үземә. Мин моны бер шаяру кебек кенә кабул итә идем. Алар бит минем карак яисә угры түгеллегемне яхшы белә иде...”
Җавапка ни дип әйтим, сүзләр таба алмадым... Аның җилкәсенә кулымны салганмын. Шунда, кинәт, бар әйләнә-тирә сискәнеп куйгандай булды – кунак өстәле тарафынан дорфа һәм көр тавыш яңгырады:
- Әй, Карак, кайда югалдың анда... Әллә теге маршны, “Караклар маршы”н дим, тагы бер мәртәбә сыздырып җибәрәсеңме!..

Казан. 1-5.01.2010.


 
 

Исемлек