Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Кыргый атауга сәяхәт

(Хикәя)

Бу хакта мин,язып чыгу түгел, хәтта якындагы биш ел эчендә һичкемгә бер авыз сүз сөйләмәскәвәгъдә биргән идем. Сүземдә тордым, ул көннән байтак еллар узды. Инде, ниһаять,сөйләп кенә түгел, хикәяләп бирергә дә тулы хокукым бар диеп беләм.
2002нче елның февралендә без,күренекле рус шагыйре Валентин Сорокин белән, Халыкара язучылар берлегеннәнвәкил буларак, дөнья читендә урнашкан ерак Яңа Зеландияга барып чыктык. Рәсмиочрашулар ике көн дәвамында илнең башкаласы булган Веллингтонда узды. Шуннандөньяның төрле почмакларыннан килгән кунакларның теләкләре белән кызыксындылар:кем нинди музей, нинди шәһәр яисә утрауга сәяхәт кылырга тели, рәхим итегез,кунакларыбызның теләге безнең өчен канун, һәммәсе үтәләчәк диделәр. Килгәнязучыларның күбесе өлкән яшьтә иделәр. Шуңаргадырмы, аларның байтагы илнеңбашкаласында яисә индустриаль мәркәз саналган Окленд шәһәрләрендә калып, бөтеншартлар тудырылган биш йолдызлы “Хилтон” отелендә яшәп, көндезләрен кояштакызынып, җылы океанда коенып, кичләрен ачык һавадагы театр һәм затлы рестораннардауздыруны кулай күрде. Кемнәрдер океан астындагы ачык аквариум урнашкан атаугабарырга теләвен белгертте, икенчеләре тулы бер утраудан гыйбарәт булган кыргыйзоопарк урнашкан төбәкне сайлады. Бөҗәкләр питомнигы саналган утрауга дакитүчеләр булды кебек. Ә без исә, Валентин Васильевич белән, кызык итеп кенә,Тын океанның әллә кайдагы ерак бер почмагында урнашкан, дөнья картасында энәочы кебек кенә күренер-күренмәс булып торган нәни бер утрауга күрсәттек. Аныңкечкенәлеге дә, башкаладан ераклыгы да түгел, күрәсең, исеме җәлеп иткән булсакирәк безне. “Кыргый атау” – ерак Россиядан килгән кунаклар өчен экзотикатүгелмени...  
Күрсәтүен күрсәттек тә шуның беләнонытылыр дигән идек... Иртәгәсен таңның беренче нурлары тәрәзәгә төшәр-төшмәсборын номерда телефон шалтырады. Аккош мамыгыннан ясалган йомшак мендәр өстендәтәмле төшләр күреп изрәп йоклап яткан чагым иде. Йокыдан уяну түгел, телефонгада үреләсе килми, шулай да үрелергә мәҗбүр булдым. Безне озатып йөргән гидның ягымлытавышы ишетелде. Тавышы ягымлы ягымлысын да, кызлар тавышы башкача буламы соң(!),тик русчасын гына йокы аралаш чакта һич аңларлык түгел иде:
- Кем бу... Нәрсә кирәк? – дидем, йокыдан айныр-айнамас. Яңа көндә авызымачып әйткән беренче сүзләрем дорфарак килеп чыккандыр, әлбәттә. Ә ярымачыктәрәзәдән океан шавы, бакчадагы гөлләр һәм чәчәкләргә кунып сайраган оҗмах кошларытавышы ишетелеп тора.
          - Господин Мухам...ма...диев. Бу – Элизабет,сезнең гид, - диде ул, ярым русча, ярым инглизчә, фамилиямны, иҗекләп булса да,зур авырлык белән ерып чыкканнан соң. – Вакытсыз уятуым өчен мин гафу үтенәм.Әмма безгә тагы илле минуттан һава аланында булырга кирәк. Сез сайлаган утраугасамолет атнага ике тапкыр гына оча икән. Бер сәгатьтән инде без һавада булыргатиешле. Егерме минуттан да кичекмичә мин сезне холлда көтәм. Господин Сорокингаинде хәбәр бирдем.
          - Рәхмәт, Элизабет туташ. Аңлашылды,егерме минуттан холлда булырмын.
          Нәкъ шулай иттем дә, унбиш минуттанартык узмады, юынып-киенеп, юл багажымны өстерәп төшеп тә җиттем. ВалентинВасильевич миннән дә өлгеррәк булып чыккан, алар инде Элизабет беләнкөлешә-көлешә нидер гәпләшеп мине көтеп торалар иде.
          Самолет дигәннәре бик кечкенә булыпчыкты, нибарысы унике кешелек.Без үзебезнең кайда юл тотуыбыз хакында беренчекыскача мәгълүматларны һавага күтәрелеп очып киткәчтен генәишеттек. Аларын да стюардесса булып эшләүчеханым авызыннан. Баксаң, безне озата баручы гид үзе дә кая очканлыгын әле генәаңлый башлаган булып чыкты. Үзе ишеткәннәрнең бер өлешен, зур авырлык беләнбулса да, ул безгә дә тәрҗемә итәргә тырыша иде. Әле егерменче гасырныңурталарына кадәр ул утрауга, анда көн күргән кыргый аборигеннардан гайре, кешеаягы басмаган, имеш. Утрауны шул сәбәпле “Кеше яшәми торган...”, ягъни “Кыргыйатау” диеп йөретәләр икән. Зурлыгы бик чамалы – буйга бер чакырым тирәсе булса,аркылыга нибарысы ике йөз-өч йөз метр. Монда шәһәр-фәлән юк, асфальт җәелгәнкиң урамнар да юк. Төп проспектфункциясенатнага ике мәртәбә очып килә торган самолетның төшү-күтәрелү юлы үти икән. Самолеттөшкән һәм күтәрелгән вакытта анысы да ябылып тора. Йөк машиналары булып гайрәтле филләр хезмәт итсә, җиңелмашина һәм такси ролен нәни атлар үти икән. Бик кызыксынып, тәгаен ачыкларгателәп күзәтсәм дә, мин аларның ул “ат” дигәннәрен бигүк аңлап бетерә алмадым,ишәк идеме алар, әллә понилармы, ходай үзе генә белә торгандыр... Атланырга дакыймадым мин аларга. Атланырсың да, билен сындырырсың һәм гаепле булырсың...  Велосипед-фәлән кайтарсаң да ерак китәрлектүгел, кая карама анда тау һәм таш, куе булып, безнеңчә әйтсәң, котырынып үскәнбиек агачлар һәм берсенә-икенчесе уралып үскән куаклыклар...
          Швециядән килүче туристлар булганикән арабызда. Шулардан берәве стюардессадан сорап куйды:
- Зинһар әйтегез әле, безгә нинди отельда тукталырга киңәш итәсез?..
          - Әлеге атау Рио-де-Жанейро түгел, әлбәттә,- дип, ихлас елмайды стюардесса ханым. Ул гаять итәгатъле һәм эчкерсез иде карапторышка. Төсе-кыяфәтенә караганда үзе дә җирле халыктан, ягъни аборигеннарданбулмадымы икән. – Самолеттан төшкәч тә күрерсез, бетон юлның ике тарафындакапма-каршы диярлек урнашкан ике бина булыр, утрауда булган ике кунак йортышулар.
          - Ә җирле халык, ягъни папуасларкайда яши? – дип, кызыксынуында булды швед.
          - Һава аланы һәм кунак йортлары атауныңтүбәсендә, - дип аңлатуын дәвам итте ханым. - Ә җирле халык түбәндә - сучитендә яши. Хәтерләп калуыгызны үтенәм, Яңа Зеландияда папуаслар яшәми, мондагыҗирле халык мәшһүр маорлар токымыннан. Кызганыч, алар инде бик аз санлы хәзер. Аларныңяшәү урыннары да, эш урыннары да су читендә яисә суда. Гомерләрен шушы атаудауздырып та аның түбәсенә менеп карамаган кешеләр бар монда. Аларны коры җиртүгел, су тарта үзләренә. Су аларны ашатучы да, яшәтүче дә. Алар су өстендә туаһәм фани дөнья белән дә шунда хушлашалар... – Бераз сүзсез калып торгач, ханымтагы шуны өстәргә кирәк тапты. – Белеп торуыгыз кирәк: сез бара торган утрауныңике тарафында ике кабилә яши. Сан ягыннан бик күп түгелләр, якынчайөз-йөзилледән артык түгел һәркайсы. Алар икесе ике телдә сөйләшә, бер-берләренаңламыйлар диярлек. Һәм үзара бик аралашмыйлар да. Дошманлыклары,тарткалашу-бүлешүләре булмаса да, һәркайсы үзаеры яшәргә күнеккән. Телләре генәтүгел, яшәү рәвешләре, йола һәм табынулары да бөтенләй башка, бер-берләренә һичошамаган.
          - Тагы да бер сорау туды, - дип,әлеге дә баягы теге швед чираттагы мәртәбә урыныннан калкынып куйды. - Ә менәшул аборигеннар янында яшәү мөмкинме?
          - Киңәш итмим, - диде ханым, озакуйлап тормастан. – Аралашырга, яннарына кунакка барырга мөмкин, әмма сезгә яшәүөчен отельда уңай булачак. Торган шалашларына чит кеше белән ят рух керүдәнсаклана алар. Ышанулары рөхсәт бирми...
          - Димәк, шул ике отельдан башка барырҗир юк дисез инде...- дип, офтанып куйды әлеге дә баягы һаман да шул бер швед.
          - Мин алай ук дип әйтмәс идем.Утрауның табигате уникаль,андагы үсемлек һәм тереклек дөньясы... Сез бу утрауда, дөньяның башка һичбер почмагында күрергә, очратыргамөмкин булмаган тереклек дөньясы - сайрар кошлар, нәни коал һәм искиткеч матурмаймыллар белән таныша аласыз. Һәм тагы кеше кулы тимәгән кыргый табигать,океан...
          - Анысы шулай, килешәм, - диде швед.– Мин теге рестораннар, күңел ачу урыннары хакында соравым иде...
          Әйтергәме-әйтмәскәме дигән сыман,бераз уйга калып торгачтын, ханым тагы сөйләп китте:
          - Моннан биш-алты еллар элек булсакирәк, әлеге утрауга ниндидер качаклармы, әллә пиратлармы килеп чыккан дип,ишеткәнем бар. Алар атауның иң аргы почмагында океан эченә үк кереп торган кыяөстендә ниндидер зур сарай корганнар, имеш. Акчагада бик байлар икән үзләре. Исерткечэчемлекләр ясап, аборигеннарга саталар икән, дип тә сөйләделәр. Дөрес булса,килгән туристлар өчен ресторан да ачып җибәргәннәр һәм шунда анадан тума шәрәкалып яшь блондин кызлар бии икән... Әхлаксызлык бит ул, үзегез беләсез,цивилизациядан һич калышмый, өлгеррәк тә була кайчак. Әмма..., - дип, кинәткискен хәрәкәт ясап, кулы белән гүя читкә этәрде ул аларны. – Кирәкми, алархакында сөйләшеп вакыт уздырмыйк әле. Утрауда матурлык, муллык, хозурлыкалардан башка да чамасыз күп.       
           - Кызык... Менә монысы бик кызыклы информациябулды бит әле, - дип, янәшәсендә йокымсырап барган өлкән яшьләрдәге икенче берюлдашына хәйләкәр генә күз кысып куйды теге кызыксынучан швед.
          Ике сәгатъ чамасы булса кирәк тоташсу өстеннән очтык, коры җир-фәлән күзгә чалынмады кебек. Ниһаять, океанөстеннән йөзеп барган зур бер яшел яфракны хәтерләткән утрау күренде түбәндә. Уларада “без килеп җиттек” дигәндәй, утраудагыларга каты гүелдәү авазы беләнхәбәр салган самолет, кош сыман очып барган җиреннән шул яшел яфрак өстенәкилеп тә кунды.
Пассажирлар бер-бер артлы җиргә - яшел чирәм өстенә сикерделәр. Каршыалучылар санаулы гына, нибарысы ике-өч кеше иде. Самолеттан, күп булсаунбиш-егермешәр метр читтә, капма-каршы ике якта, бер-беренә бик тә охшашигезәкләрне хәтерләткән ике катлы ике бина калкып тора. Утрауның йөзек кашыбулган кунак йортлары шулар икән. Шведларны уң тарафтагы бинага чакырдалар, ә безнесул тарафка озата киттеләр.
Урнашып, чәйләп алгачтын, юлдан килгән кеше буларак, хәл алу өчен бераз вакытбирделәр үзебезгә. Бүлмәләребез янәшәдә генә, икенче катта. Валентин Васильевич,бераз ятып алам, йокыга китсәм бер ярты сәгатътән уятырсың дип, үз бүлмәсенәкереп китте. Бүлмәмә кергәч тә, иң беренче эшем итеп кондиционерны сүндердемһәм форточканыача төштем. Океанның сафһавасы кереп торсын, җир читенә килеп тә ясалма сулышка канәгатьләнеп ятыпбулмый бит инде. Чишенеп тормастан гына караватка барып аудым. Каршымда зур тәрәзә.Бинаны уратып алган эре яфраклы, зур шәмәхә-алсу чәчәкле ниндидер экзотикүсемлек аша үтеп чыккан кояш нурлары күзне чагылдыра. Шул матурлык беләнхозурланып яткан чагым. Кинәт, форточкага кош килеп кундымы дисәм, югарыдагыботаклардан кечкенә генә бер маймыл сикереп кунаклаган булып чыкты. Курыктымдип әйтә алмыйм, әмма бу минем өчен бөтенләй көтелмәгән һәм гайре табигыйтамаша иде. Маймыл күзләрен мөлдерәтеп миңа карап тора, мин – аңарга. Бер мәл дәшмигенә шулай  бер-беребезне өйрәнеп,карашып тордык. Андый чакларда хуҗа кеше кыюрак була, беренче булып бу тынлыкнымаймыл бүлде. Тел шартлаткандай аваз чыгарып, миңа кашын сикертте ул һәм уңкулын сузды. Гүя, кул биреп исәнләшергә тели иде. Мин, магнитланган сыман,урынымнан калкынып тәрәзәгә якынлаша төштем. Кулымны сузаргамы, сузмаскамы -  белмим...
Ә ул, мине үзенчә аңлап, уң кулы белән тыштан этеп форточканы тагы дакиңрәк ача төште. Әллә керергә үк җыенамы бу дип, куркуга төштем, бераз арткада чигеп куйганмын булса кирәк. Югалып калуымны аңлап, ул өстәлгә таба ымкакты. Анда, кунакчыллык йөзеннән куелган җиләк-җимеш өелгән зур савыт тораикән.
- Ә-ә, аңладым, хәзер бирәм... Кайсы кирәк? – дип, сөйләшә үк башлаганмынмаймыл белән. Ә ул татарча белми иде ахыры, ым кагып, “анысы түгел, анысы датүгел...” дип, кулы белән һаман да читкәрәк күрсәтте. – Барсын да тәкъдим итеп чыктым бит инде. Ә син баш тартасыңда, баш тартасың, - дидем, камыштан үрелгән савытны кире урынына куеп.
Ул аңлатуын дәвам итте, мин ятып торган карават читендәге тумбочкага табаымлады тагы. Һәм, иреннәрен чәпелдәтеп, конфет суырган сыман аваз чыгарды.
- Аңладым. Күптән шулай диләр аны... Конфет кирәк булган икән ич аңарга.   
 Самолетка утыргач та стюардесса,күңел болганмасын өчен дип, карамель таратып чыккан иде. Мин, гадәтемчә, икенеалганмын. Берсен суырганмын, ә икенчесе кесәдә калган. Шуны тумбачкага алыпкуйганмын икән. Маймылның “Җиләк-җимеш безнең утрауда болай ди күп. Син миңаәнә шул карамельне бир” дип, аптыратуы булган.
Аның бүлмә эченә үк сузылган кулына шул конфетны илтеп тоттырдым. Улкуануын, ул шатлануын күрсәгез иде сез аның. Ике-өч мәртәбә башын иеп рәхмәтләрәйтте хәтта.
Күңеле булып – китәр дигән идем. Ашыга төшкәнмен. Карамельне кулына алгачта, сабыйларча куанып, иреннәрен ялый-ялый ул аңарга озак кына карап торды.Шуннан соң гына, зур осталык белән, ипле генә кәгазеннән арчыды. Ниһаятьавызына капты, чәп-чәп итеп, тәмләп суырырга кереште. Һәм, шунысы хикмәт, кәгазенташламады, “чүп савытына сал инде, яме” дигәндәй, кире миңа сузды. Бары шуннансоң гына, миңа тагы бер мәртәбә рәхмәт юллап, чәчәкләр-яфраклар кочагына, танышботакларына сикерде.
Черем итеп алу һәм ял турындагы уйлар онытылды, тәрәз каршысына килеп аннаначылган манзара белән сокланып торуым иде. Ишек шакыдылар. Җавап бирергә өлгердемме-юкмы,ашыгып-кабаланып Валентин Васильевич килеп керде:
- Ринат, кил әле... Әйдәле, минем номерга керик әле...Бер хикмәт күрсәтәм,- дип, үзе артыннан әйдәде ул, ашыга-кабала.
Килеп керсәк, тышкы яклап аның тәрәзә төбендә әлеге дә баягы маймыл сикергәләпйөри икән. Форточкасы бикле булу сәбәпле, ул аңарга керә алмаган. Аның каравы,ачыгыз дигән сыман, бармак очлары белән ипле генә итеп пыяланы шакылдатуы нитора. Безнең өчен бик тә кызык күренеш иде бу. Юлдашыма кушылып, мин дә елмаепкуйдым.
- Карале, нәрсә кирәк икән аңарга? Ул бит нәкъ кеше кебек, нидер сораргатели бездән, - диде Валентин Васильевич, соклануын һич яшерә алмыйча.
- Мин беләм, - дидем, бик белдекле атлы булып.
- Каян беләсең?
- Барыгыз әле, форточканы ачып җибәрегез.
- Син нәрсә... Ә бүлмәгә килеп керсә мин аны нишләтим?
- Ачыгыз. Мин сезне өйрәтеп торырмын, - дидем, бик белдекле атлы булып.
Ул сак кына адымнар белән барып форточканы ача төште һәм шундук, итәгенә уткапкан кешедәй, җәт кенә кире янәшәмә килеп басты. Аңлашылса кирәк,  шагыйрь юлдашымның гаҗәпләнүенә каршы, маймылшундук, батутта сикергәндәй җиңеллек белән, форточкага менеп кунаклады. Һәмкүзләрен мөлдерәтеп Валентин Васильевичка текәлде, әйе-әйе, миңа таба ялгышыпта карамады. Уң кулын бүлмә эченә сузды.
- Ул нидер сорый түгелме? – диде, ачык авызын йомарга да онытып торганшагыйрь. Кулын кесәсенә тыкты. – Бәлки аңарга акча бирергә кирәктер, миндә бердолларлык булырга тиеш...
- Доллар сорамый ул...Сезнең әнә шул кесәдә, ялгышмасам, бер карамель булыргатиеш иде.
- Каян беләсең? – дип, гаҗәпләнеп карап алды ул миңа. Һәм чынлап такесәсеннән теге карамельне тартып чыгарды.
Ә мин инде, гүя циркта теге кыргый җанварларны кулга ияләштергән, өйрәткәнкәмитче кебек хис итә башладым үземне. Өйрәтәм бит әнә, һәм әйткән һәр сүзем  чынга ашып тора. Ничек тәм тапмаска мөмкин шуңардан...  
- Ә хәзер, Валентин Васильевич, шул конфетны маймылга илтеп бирегез. Улсездән шуны көтә...
- Кулдан эләктереп алса, - диде ул, уенын-чынын бергә кушып. Һәм конфетныкәгазеннән арчырга керешмәкче булды.
- Кирәкми, - дидем, аны бу ниятеннән бүлеп. – Шул көе генә бирегез.
Ул нәкъ шулай итте дә. Ә маймыл баягыдан да болайрак куануын белгертеп, меңрәхмәтләрен җиткерде бирүчегә, кулларын чәбәкләп куйды хәтта.
- Менә бу цирк... Чын цирктан да болайрак, - дип, сабыйларча куанып, киречикмәкче булды шагыйрь.
          -Аз гына сабыр итегез, ашыкмагыз...
          Ул туктап калды. Бер маймылга карый,бер миңа... Бер маймылга, бер миңа... Ул арада маймыл, ашыкмыйча, килештерепкенә конфетны кәгазеннән арчып, соңгысын бүлмә хуҗасына кире сузды.
- Бу ни дигән сүз тагы... Ул нәрсә әйтергә тели?
          - Улмы, ул Валентин Васильевич, безгә караганда тәрбиялерәк.Табигатьне чүпләргә ярамый, аның чисталыгын сакларга киңәш итә. Ә сездән конфеткәгазен чүп савытына илтеп ташлавыгызны үтенә.
          Хуҗа кеше үзенә килгән кунакүтенечен бик теләп башкарып чыкты. Шунда гына  маймыл конфетны авызына кабып тәмләп суырыргакереште. Үзенә сокланып һәм яратып караганлыкны тою аңарга өстәмә дәрт һәм рухкүтәренкелеге өсти иде кебек, сәхнәдәге артист кебек уйнавын, маймыллануындәвам итте ул. Ә без исә рәхәтләнеп тамаша кылдык – көлдек, кулларыбызнычәбәкләдек. Конфетны әллә суырып бетерде, әллә йотып җибәрде ул бераздан,тамаша тәмам дигәнне аңлатып, җитдиләнеп калды маймылыбыз. Һәм, башын иеп тагыбер мәртәбә рәхмәтен җиткергәчтен, тәрәз каршында үскән агач ботакларына,үзенең җәннәте кочагына сикерде.
          Маймыл шуның белән китте. Әмма киттедә онытылды дип әйтмәс идем, ул шулай көн дә бер килеп, безнең хәлләрне белешепторды. Без дә саранланмадык, карамельне кесә тутырып алып кайттык аның өчен.Тик иң гаҗәбе шул, Валентин Васильевич  минемтеге көнне маймыл белән шулай җиңел аңлашуымның сәбәбен генә таба алмыйазапланды. Кат-кат төпченгәчтен генә дөресен сөйләргә мәҗбүр булдым. Шулмаймылны искә төшергән саен рәхәтләнеп көлә торган булып киттек без. Әле дә,очраштыкмы, иң элек шул маймылны сагынып искә төшерәбез, һәм хатирәләребезнеяңартып, рәхәтләнеп көлешеп алабыз.
          ...Кыргый атау үзе кечкенә генәбулса да, анда күргән матурлык, экзотика, гыйбрәтле очрашу һәм вакыйгаларнысөйләп чыгу өчен байтак вакытлар кирәк булыр иде. Утрауның кайсы гына почмагынабарып чыкмыйк, анда кеше кулы тимәгән бай табигатъ, тереклек дөньясы һәм, моңакадәр төшебезгә дә кереп карамаган, көтелмәгән күренешләргә тап булдык без. Җирлехалык вәкилләре, ягъни маорлар белән бергә, аларның каекларына утырып, океанкиңлекләрен дә урап кайттык. Алар тоткан балык һәм су асты нигъмәтләре беләнсыйланганда Мәскәүдән үк алып килгән соңгы шешәбезнең дә кирәге чыкты. Бер шешәэчемлек җиде-сигез ир-атны, вакытлыча гына булса да, дөньяның иң бәхетлезатлары итте кебек. Мактап туймадылар үзебезне, тагы да килегез, күчтәнәчкәтагы бер шешә алып килегез, ди-ди чакырып калдылар. Шул очрашу вакытында мин,гомеремдә беренче тапкыр, Россия яисә СССР дигән мәмләкәт хакында ишетеп тәбелмәгән кешеләрне очыраттым. Һәм тагы, күпме генә аңлатырга тырышып та,язучылык дигән һөнәрбарлыгына төшендерәалмадык үзләрен. Россия турында ишеткәннәре дә булмагач, язучының нигәкирәклеген аңламагач, ни дияргә дә белмим, бәхетле, дип санаргамы инде үзләрен,юкмы?..
          - Ни белән шөгыльләнәсез? – дипсорадылар кайтып-кайтып.
          - Беребез шагыйрь, беребез язучы, - дидек.
          - Ә балыкны соң сез ничек тотасыз? –диләр, аңлыйсы урынга.
          - Без язабыз гына, - дибез. –Балыкны аны башкалар тота.
          - Балык тотмый гына яшәп буламы?..-дип, бер-беренә төртә-төртә ихлас көлешеп алды алар. Безне, болар үзакылындамы-юкмы, дигән сыман күзәтәләр иде һаман.
          - Балык тоту күңелле шөгыль,әлбәттә...
          Фикерне тәмамларга да бирмиләр, үзтуксаннары туксан аларның.
          - Ә менә үзегез һәр көн иртәнокеанга чыккачтын да нинди балык тотарга яратасыз соң? – диләр аның саен.
          - Бездә океан да юк, балык та... –дип, котылмакчы булабыз.
          Алар көлә. Ничек инде океансыз,балыксыз тормыш булсын. Океан ул бөтен дөньяны каплап алган,әнә. Каягына барма, кая гына карама, һәрдүрт тарафта тоташ океан. Океан – ул иксез-чиксез, аңардан да көчле һәмгайрәтле җан иясе юк ул. Мөмкин дә түгел. Дөнья – тоташ океаннан тора... Океанул безне үстергән бишек тә, безне йоклатучы түшәк тә, бу дөньядан киткәчтеняшәячәк мәңгелек йортыбыз да... Әйе, берсен икенчесе бүлдерә-бүлдерә алар нәкъәнә шулай фикер йөретәләр иде.
          - Океан ул бөтен тарафта, балык тахисапсыз күп. Балыксыз, океансыз тормыш юк, шаяртасыз, - диләр, ышанмыйлар...Башны кисәргә бирәм, дисәң дә ышанмаячаклар менә.
Ә инде караңгы төшкәчтен, океан читендә ягылган учак әйләнәсендә йолабиюләре башланып китте. Без дә аларга кушылып, барабан кага-кага яланаяклапалтын ком өстендә сикергәләп биедек бер туйганчы. Үзебезгә аңлаешлы булмаганкыргый авазларга кушылып яман затларны куаладык бергә-бергә. Инде үзебез дә тәмампапуаслар, әй, юк ла, маорлар  булыпкиләбез  дигәндә генә кайтыр вакыт таҗитте. Иң дәрәҗәле зат – кабилә башлыгының шәхси филе җилкәсенә утыртып озатыпкуйдылар үзебезне. Җилкәсенә затлы келәм ябылган, муенына эреле-ваклыкыңгыраулар, елкылдавыклы чуклар тагылган фил өстендә кайтып килүебезне күргәнтуристлар хәйран калып артыбыздан ияреп бардылар, ялт та йолт ялтыратыпфоторәсемнәргә төшерделәр үзебезне.
          Ә шулай да безнең өчен бөтенләйкөтелмәгән һәм иң гыйбрәтле очрашу алда булган икән әле. Теге, самолетта очыпкилгәндә, берөзлексез кызыксыну белдереп стюардесса ханым белән әңгәмә корыпкилгән швед туристына рәхмәт әйтергә туры килә ул кадәресе өчен.
Кабилә башлыгының шәхси филендә утырып кайткан кешеләр буларак, утраудабезнең дәрәҗә кинәт кенә бермә-бер күтәрелүе хакында искәртеп тору да артыкбулса кирәк. Шул вакыйгадан соң безне инде һәркем таный һәм очрашканда үзебезгәолылап сәлам бирә торган булып китте. Икенче көнне, иртәнге чәйдән соң, беразҗилләнеп керү нияте белән урамга чыккан идек. Чыгуыбыз булды, каршы яктагыотель каршында торган берәү ерактан ук кулын болгап сәлам бирде үзебезгә. Һәм,  ул да түгел, яныбызга ук килеп күреште. Бушул, әлеге дә баягы швед туристы булып чыкты.
- Ә сез беләсезме монда кемнәрне очыраттым мин, - дип, башлады ул сүзен. Бутагышул кичәге фил хакында сораштыра башлый инде бездән, диеп көткән идек.Ялгышкан булып чыктык.
          - Кемнәрне очраттың? – диде,Валентин Васильевич артык исе китмичә генә. Сер бирү кая ул! Үзебез дә төшепкалганнардан түгел бит – аборигеннарның кабилә башлыгы хөрмәтенә лаек диптабылган затлардан.
          - Хәтерегездә булса, утрауның еракбер читенә качаклар һәм пиратлар килеп урнашкан, дип сөйләгән иделәр безгә.Хәтерегездәме? – дип, кайтарып сорады мавыгып сүз башлаган швед.
          - Хәтеребездә. Шуннан?
          - Без кичә шул пиратларны эзләптаптык. Аларда кунакта булдык...
          - Ничек курыкмадыгыз! Куркынычтүгелме? – дидем, сүзгә кушылып.
          Кычкырыпкөлеп җибәрде швед:
- Куркыныч кынамы соң... Беләсезме кемнәр булып чыкты алар?
          - Пиратлардыр...
          - Пират кына булса бер хәл. Алармы?Алармы...- дип, максус көттерә һәм киеренкелек өсти төшеп әйтеп куймасынмышвед. – Алар – руслар...
          Валентин Васильевич йөзен чытыпкуйды. Үз милләтенең чын патриоты буларак, каяндыр килгән бер килмешәкнеңруслар хакында алай сөйләвен ошатып бетермәде, әлбәттә. Ярым шаяру катышсөйләнгән сүз булса да авырткан җир бик тиз җәрәхәтләнә бит ул.
- Нинди руслар... Русларга монда ни калган? Безнең үз ватаныбызда да җир-субар кешегә җитәрлек,- дидем мин, туа язган киеренкелекне тизрәк майлап-шомартыпкую кирәлеген аңлап. Дөрес уйлаганмын, Валентин Васильевич иркенләп сулыш алды.
          Швед шунда гына, үзен дөресаңламавыбызны күреп, ачыклык кертергә ашыкты:
- Беләсегез килсә, сезнең ватандашлар, шушы, ходай да аның кайдалыгыноныткан,кыргый утраучыкта җәннәтпочмагы корганнар. Ул аш-су, ул музыка... Ә кызлары, кызлары нинди,- иреннәренялап куйгандай итте ул шулчак. – Кыскасы, бары да супер, андый сервис Европаныңтөшенә дә керә алмый! Андый колач һәм тәвәккәллек бары сезнең халыкка гына хас!Мин сезгә һичшиксез анда барып чыгарга һәм якташларыгыз белән күрешепсөйләшергә киңәш итәм. Сезнең килүгә алар куаначак, һич онытылмаслык очрашубулачак ул.
          - Рәхмәт, - диде, якташларынмактаганга кинәт күңеле нечкәреп киткән шагыйрь юлдашым. – Вакыт тапсак,һичшиксез барырбыз.
          - “Вакыт тапсак” түгел, бөтенэшегезне ташлап бүген үк барыгыз. Юкса, үкенәчәксегез.
          Һәм ул, ничек капылт кына яныбызгакилеп чыккан булса, шулай ук кинәт кенә китеп тә барды. Киңәше өчен янә беркатрәхмәтләр әйтеп калдык үзенә.
Якташларыбыз белән күрешү теләге хакында, кичекмәстән, үзебезне һәр даимозатып йөргән тәрҗемәче кызга җиткердек.
- Сезнең программада бу каралмаган, - диде ул коры гына.
          - Ә без очрашырга телибез, - дидеммин, ике уйларга урын калдырмаслык итеп. – Программаны кыса төшәрбез. Һәм йокы хисабына булса да бүген үк барып танышыпкайтырбыз...
          Кыз икеләнә калды һәм ниндидер авырмәсьәлә чишкән кешедәй үзалдына уйланып торды бераз. Күренеп тора, ул моңаргахәер-хак бирергә вәкаләтле түгел.
- Әйдәгез, болай килешик, - диде ул, кинәт җанлана төшеп. – Программа тәмамбулгач та сез анда үзегез генә барып кайтырсыз. Мин ул хакта белмим дә,ишетмәдем дә, килештекме?
          - Килештек, - диде ВалентинВасильевич, куануын һич яшермичә, тәрҗемәче кызның аркасыннан кочып, биточыннан үбеп алды хәтта.
          - Әмма, кисәтергә кирәк саныйм, -диде, шагыйрьнең бу жестыннан күңеле була төшкән кыз. – Күрәм, сез шустрыйир-атлар икәнсез. Шулай да андагы шәрә кызлар белән бик мавыкмасагыз иде... Сездәүләтебезнең дәрәҗәле кунаклары саналасыз. Ә җиңел холыклы хатын-кыз  белән бәйләнүне бездә җәмәгатъчелек кискенрәвештә кире кага. Сез мине аңладыгыз, шулай бит!..
          Шундый сүзләре өчен бу юлы индетәрҗемәче кызны үзем үбеп алырдай булдым, тик кыюлык җитмәде, гөнаһ шомлыгы.
          Кичен без утрауның икенчетарафындагы кабилә тормышы белән танышырга тиеш идек. Матур гына каршыладыларүзебезне. Әмма, кайгылы көннәренә туры килгән булып чыктык – океаннан икебалыкчы әйләнеп кайтмаган. Караңгы төшкәч тә, шулар истәлегенә дип, күк йөзенә канатлыфонарьлар очыртырга керештеләр. Тын гына югары күтәрелгән, һәм җилсез, тынычкүк йөзендә очкан, гүя тибрәлеп торган шул якты “кош” ларда булды җирлекешеләрнең бар игътибары. Аңлавыбызча, алар шул рәвешле океан үз эченә алганкардәшләренең җаннары белән хушлашалар икән. Еламыйлар, тавышланмыйлар һәм,аңлашылса кирәк, шатланыр өчен дә сәбәп юк. Хушлашалар гына бары... Һәммәбез дәиртәме-соңмы шул океан кочагына кереп югалачакбыз, безне дә шундый ук яктыкошлар булып очкан парашют-фонарьлар белән озатачаклар бит бер заман, дипуйланалар иде булса кирәк. Безнеңчәрәк фикер йөрткәндә, аларның да, үзләренәкүрә, теге дөнья һәм оҗмаһ хакындагы уйлары була торгандыр. Аерма тик шундагына, безнеке җир куенында булса, аларныкы -  океан кочагында...
         Бу юлы инде аборигеннар янында без артыкозак тоткарланмадык. Отельга әйләнеп кайткачтын да тәрҗемәчебез, артыкүгет-нәсихәт биреп тормый гына, үз номерына юл тотты. Ә безнең исә, сезгә мәгълүмбулганча, планнар бик зурдан. Бикләп куеп та, үгетләп тә ниятебездән кирекайтарып яисә туктатып булмагандыр инде. Швециядан килгән танышыбыз күрсәткәнтарафка илтүче җәяүле сукмагы белән, ниһаять,  серле якташларыбызны эзләп сәфәргә чыктык.
          Якты урам һәм киң проспектларбулмаса да, такси һәм автобуслар йөрмәсә дә, бу утрауда юлдан язу яисә адашумөмкин түгел. Һәр сукмак монда һичшиксез океан читенә илтә. Үзебез дә утраугабүген генә  килгән кешеләр түгел, тәҗрибәҗитәрлек, шактый ияләштек һәм үзләштек дип әйтергә дә була. Бер-беренә уралыпүскән агачларның куелыгы да, кыргый җәнлек һәм кошларның, кичке караңгылыккашом өстәп, үзара хәбәрләшкән сәер авазлары да куркытмый инде хәзер безне. Башочында, нәкъ үзебезнең туып-үскән яклардагы кебек, яңа пешеп чыккан түгәрәк аккүмәч сыман якты ай эленеп тора, җете зәңгәр күкне бизәп йолдызлар җемелдәшә. Уңтарафтан да дулкын шавы ишетелеп тора, сул тарафта да океан шавы. Әкиятләрдәгенә була торган шундый серле төндә ничек адашырга, ничек сукмакны югалтыргамөмкин...
 “Пиратлар сарае” диеп искә алынганкорылманы без бик тә җиңел эзләп таптык – утрауның нәкъ читендә, энә очы сыман океангакереп торган борынында ук булып чыкты. Һәм ул  шундый зәвык белән салынган ки, гүя океануртасыннан йөзеп барган мәһабәт зур корабны хәтерләтә. Өч катлы палубаларындасүрән яктылык. Дулкыннар шавына кушылып, ишетелер-ишетелмәс кенә классик музыкаяңгырый. Салават күперен хәтерләтеп төрле төстәге якты нурлардабалкыган капка янында ук үзебезгә,кунакчыллык күрсәтеп, инглиз телендә сәлам бирделәр. Без аларга, махсус, рустелендә җавап кайтардык. Янәсе, кемнәр килгәнне белеп торсыннар һәм Россияданкилгән хуҗаларына кичекмәстән хәбәр җиткерсеннәр. Монда бит безнең исерткечэчемлек яисә шәрә хатын-кыз күрергә дип килүебез түгел, ә үзебезнең якташларбелән күрешергә киләбез. Әмма безнең русчабызга игътибар итүче булмады,үзләренчә сукалавында булды каршы алучы.
        -Сезгә казиномы, стриптиз-бармы әллә ресторанмы кирәк?..- диде ул, җавап көтеп.
          - Барысы да берьюлы, - диде Валентин Васильевич, һаман дарусча сукалавын дәвам итеп. Әйләнә-тирәдәге матурлык һәм экзотикадан безнең башәйләнгән чак, кәеф күтәренке. Тәкъдим иткәннәре дә берсеннән икенчесе кызыклыбит, кайсын сайларга белмәссең.
          - Алай булмый, берьюлы өч куянкоерыгын тота алган кеше юк әле... – диде, кунакларны каршы алырга чыгучы һәмберочтан мөлаем генә елмаеп та куйды.
          Безнең инглизчәбез, сер түгел,чамалы гына. Икебезнекен бергә кушып бүлгәч тә шул ипи-тозлыктан артык чыкмасиде. Елмаюы сәбәбенә төшенмәсәк тә, аның ни әйтергә теләгәнлеген аңладык.
          - Нәрсә дип әйтергә соң бу шайтанмалаена, - дип, сораулы карашын миңа текәде юлдашым.
          Мин ни әйтим, авыз турсайту һәмҗилкә сикертүдән башка чарам юк иде бит:
          - Тамак туйдырырга килдек, диикбулмаса...
          - Шулай диләр аны. Димәк, сезресторанга, - диде каршы алучы, ниһаять,  аңлаша алуыбызга күңеле булып. Һәм үзеартыннан әйдәде. – Рәхим итегез, алай булгач өченче катка –  палубагакүтәреләбез.
          - Туктале... Тукта, - дип, шундааның җиңеннән эләктереп алмасынмы Валентин Васильевич. – Без сиңа бер ниәйтмәдек ич әле, без үзара русча гына сөйләштек. Син безне ничек аңладың? Русчабеләсең икән ич! Белгәч, нигә аны үзеңне һәм үзеңнән бигрәк безне газаплап,инглиз телендә сөйләшеп маташасың?..
          Егет барын да аңлады. Үз итепкулыннан эләктереп алучыга да үпкәләмәде, кулын йолкып алмады, тартышмады, әммасер бирергә, үзенең русча аңлаганлыгын танырга да уенда юк иде. Тагы да итәгатъләнәтөшеп, төрле төстәге утлардан үрелгән мозаика сыман елык-елык бер кабынып, бер сүнепторган баскычлардан атлап югары күтәрелүендә булды. Һаман да инглизчә сукалыйүзе:
          - Үзебезнең кунаклар телен безһәрчак аңларга тырышабыз... Сезнең килүегезгә без бик тә шат. Безнеңрестораннанканәгать калырсыз дипышанабыз.
          Ресторанга килеп кергәч тә телебезнетешләп хәйран калып тордык бертын. Затлы мебель һәм фарфор-бәллүрләреннән дәбигърәк, үзенең корылышы, табигыйлеге белән шаккатырды ул безне. Өч палубалы корабны океанга кереп торганкыяның ташларына утыртып түгел, казап куйганнар диярсең. Кыя - залның уртаберҗирендә идәннән чыгып түшәмгә үк кереп киткән... Шул рәвешле ул, ныклыфундамент кына түгел, җил-давылдан саклый торган ышанычлытерәк буларак та хезмәт итә икән.
          Залда кеше күп түгел, ике-өч өстәлартында гына шәм яктысында серләшеп утыручылар күзгә ташланды. Безгә, ниөчендер, аерым бер хөрмәт күрсәтеп, ачык палубаның океанга кереп үк торганборыныннан урын тәкъдим иттеләр. Адәм баласы үзен бәхетле хис итсен өчен аңаргакүп кирәкмени... Колак төбендә тигез бер ритм белән әле якыная, әле ераклашатөшеп йөрәкне гел җилкендереп торган дулкын шавы. Алай  гына булса бер хәл, монда үзеңне океануртасыннан йөзеп баргандай хис итәсең икән, хәтта су салкынлыгы, океанның баргайрәте палубаның ачык тәрәзләре аша  йөзгә бәрелеп, җилкәгә кагылып синерухландырып тора.
           Ни сорасак шуны китерергә әзер булыпкаршыбызга килеп баскан мөлаем йөзле, матур сынлы официант кызга, иң әүвәл, безүзебезнең монда беренче кабат  булуыбызныхәбәр иттек. Һәм бу гүзәл корылманың хуҗалары кем булуы белән кызыксынганлыгыбызныбелгерттек.
          - Яңа Зеландиянең үз гражданнары,Оклендшәһәреннән, - диде ул, артык исе китми генә. – Безгә шуңардан ары белү кирәкмидә. Сезнең өчен дә шулай ук булса кирәк.
          - Ә безгә башкача сөйләгәннәр иде, -диде Валентин Васильевич, бик җитди кыяфәт белән.
          - Кем нәрсә сөйләмәс... Һәм бушулкадәр әһәмиятле сораумы сезнең өчен?
          Бу төпченүебез официант кызгаошамаганлыгын күреп, киеренкелекне бераз йомшарта төшергә кирәк таптым мин:
          - Юк, болай гына кызыксынуыбыз иде.Чит тарафларга килеп чыккач үз якташларыңны очрату күңелне күтәреп җибәрәкайчак.
          - Ә сез ерактанмы? – дип сорады улниһаять.
          - Россиядан. Ишеткәнегез баридеме?..
          Кыз, ни әйтергә белми, беразтөртелеп торды. Әмма аны югалып калды дип әйтеп булмый торгандыр. Тагы да ачылатөшеп дәвам итте ул әңгәмәне:
          - Нигә ишетмәскә? Ишеткән бар. Биктә, бик тә зур һәм бай ил икәнен ишеткән бар. Ерак икәнлеген дә беләбез. Шәһәрурамнарында кар һәм боз өстеннән аюлар йөгереп йөри диләр, дөрес булса.
          Аңлашылса  кирәк, без рәхәтләнеп көлдек. Дөньяның кайпочмагына барып чыксаң да, Россия дигәчтен дә, аның урамнарында чабып йөрүчеаюларны искә төшерәләр. Минем исә, гомер итеп тә, зоопарк яисә цирктагыларынисәпкә алмасаң,  тере аюның үзен түгел,аяк эзен дә күргәнем юк әлегәчә.
          - Дөрес, дөрес, - диде, ВалентинВасильевич бәхетле елмаеп. – Бездә кая карама аюлар урамда чабулап йөри... Ә безаларга атланып йөрибез...
          Өчәүләшеп көлешеп алгачтын, официантүз эшенә кереште, мактый-мактый безгә ресторанда булган затлы ризыкларны тәкъдимитә башлады.
          - Океанда ни йөзә, нәрсә үсә бездәшуларның һәммәсе дә бар...
          Без инде, моңа кадәр колак ишетмәгәнһәм күз күрмәгән ризыклардан авыз итеп карарга булдык. Ни икәнлекләреннәнхәбәрдар булмасак та, тисә тиенгә, тимәсә -ботакка дигән сыман,матуррак яңгырашлыбер-ике ризыкны атадык.
          - Әлегә шулар җитеп торыр, - дидеюлдашым, өлкән кеше буларак, нокта куеп.
          - Сез су асты дөньясын яхшы беләсезбулса кирәк, иң затлы һәм фирменный ризыкларыбызны сайлагансыз, - дигән мактауда ишеткәч без инде тәмам очынып ук киттек.
          ...Яныбызга килгән саен, мөлаемелмаюын калдырып, тын гына үз эшен башкарып йөргән официант кыздан кала,эндәшүче, ялгышып кына булса да үзебезгә игътибар юнәлтүче булмады кебек. Безшулай икәүдән-икәү генә әйләнә-тирәбездәге иксез-чиксез океан киңлекләре һәмтигез бер ритмда кабатланып торган дулкыннар шавы белән хозурланып утыруыбыздабулдык. Ара-тирә су тарафыннан йөрәкләрне җилкендереп салкынча җил исеп куя. Башочындагы зәңгәр күктә йолдызлар җемелдәшә, нидер аңлатырга теләгән сыман, араларыннанберсе каршыбыздан гына якты эз сызып узды шунда. Без инде монда якташларыбызныочрату уе белән килүебезне хәтердән дә чыгарган идек бугай. Гомер күрмәгән-ишетмәгәнризыкларның тәмен татып, ара-тирә фужердагы шәраб белән авызны чылатып кәеф-сафакорып утырган көнебез... Шулчак, бөтенләй уйламаган һәм көтмәгән җирдән, дулкыншавына кушылыпмы, әллә түбәндәге катлардан тонык кына ара-тирә ишетелеп алганмузыкагаияреп, колакка бик тә таныш һәмҗылы сүз чалынып киткән кебек булды. Өнемдәме, әллә төшемдә булдымы бу, дигәнуйлар белән сагаеп калдым. Бар игътибарымны шул аваз килгән тарафка юнәлттем. Әмма,башка берни ишетмәдем.
          - Әллә саташамын инде, колагымакемнеңдер саф татарча“Әни” дигәнечалынып киткән кебек булды, - дидем, Валентин Васильевичның үземә булган игътибарынтоеп.
          - Мин дә ишеткән кебек булдым. “Әни”сүзе миңа да таныш, үзең беләсең, мин бит Чиләбе якларында татар-башкортарасында туып үскән кеше, - диде ул. Һәм бармагы беләнмин арка терәп утырган тарафка күрсәтте. –Ялгышмасам, ул тавыш әнә теге ишек ачылып ябылган арада ишетелеп калды. Кемдеркерергә дип ачкан идеул ишекне, әммакермәде, гафу үтенеп, ишекне кире ябарга мәҗбүр булды.
          - Бу безгә тоелган гына булса кирәк.Үзегез уйлап карагыз, монда каян килеп чыксын икән татар?..
          - Шулаен шулай да... – дип, уйгакалып торды ул бераз. – Руслар булган җирдә татар булмый калмас. Онытмаганбулсаң, без бит монда үзебезнең якташларны эзләп килгән идек кебек.
          Ниятемне аңлатып яисә кемнән дәбулса рөхсәт фәлән сорап тормадым, кинәт урынымнан калкынып шул ишек тарафына кузгалыпкиткәнмен. Игътибар итүче булмады кебек, миндә кемнең эше булсын. Сак кынаадымнар белән ары уздым, аннан бире борылдым. Колак белән генә түгел, гүя баркүзәнәкләрем белән тыңларга тырышуым, ләкин һич ни ишетелми. Кире борылыпкилдем ишеккә таба, һәм, сагаеп,  туктаптордым бераз. Тып-тын... Әмма, “Әни” сүзе кайдан ишетелде алай булгач?..
Тәвәккәлләп кинәтишек тоткасына кулым суздым һәм күз чите белән, аның фикерен белергә теләп,юлдашыма карап алдым. “Бар кер, курыкма...” дигәнне аңлатып изәде ул кулын.
          Шакыдым. Җавап бирүче булмады...Тагы шакыдым һәм ишек тоткасын үземә таба тарттым. Кабинетның түрендә үк калкугәүдәле бер ир-ат ишеккә аркасы белән басып тора. Ачык тәрәзәгә йөзе беләнкапланып океан шавын тыңлый идеме,   керүчене абайламый торды ул башта. Мин тамаккырырга мәҗбүр булдым. Кинәт сискәнеп куйды ул һәм кискен борылып башын күтәрде.Шулчак аның шактый кызара төшкән күз төпләрендә яшь тамчылары булуын абайлапөлгердем. Булдыра алганча итагатьле генә итеп инглизчә эндәште ул миңа:
          - Әфәндем, сез монда ялгышыпкердегез булса кирәк...
          - Исәнмесез, мин сезне күрергә диепкердем, - дидем, саф татарчалап. Аңласа - әйбәт, аңламаса да гаеп түгел ич,гафу үтенермен.
          Башына китереп суктылармыни, басканҗиреннән артка чигеп куйды ул кинәт. Әмма бу халәте күз ачып йомган арада узды,үз-үзен шундук кулга алды тагы,  ялт-йолткына бер ишеккә, бер ачык тәрәзәгә каранып торды. Һәм тәмам тынычланган атлыбулып,  кесәсеннән кулъяулык чыгарды,кызара төшкән күз төпләрен ипле генә сөртергә кереште. Ул да түгел, минаны-моны уйлап өлгергәнче, җәһәт кенә өстәл артындагы күн креслосына барыпутырды. Нидер эзләве булдымы, уң кулы белән капшанып өстәл астына үрелде. Әкүзләре миңа текәлгән... Татарчалап биргән сәламемә генә ни сәбәпледер җавап бирми һаман. Аңласа, аңладымдисен.Аңламаса, инглизчә җавап бирсен,телсез түгеллеген беләм ич инде.
          ...Ниһаять, шактый көттерә төшепбулса да дәшәргәмәҗбүр булды ул:
          - Сез мине эзләп килдегезме?- диде,саф татар телендә.
          - Әйе, - дигәнмен, артык уйлаптормастан.
          - Ә кайдан белдегез?..- диде ул,өстәл астындагы кулы белән һаман да кыштыр-кыштыр килеп.
          - Без тамак ялгарга дип килгәнидек... Кабинет ишеге ачылып ябылган арада “Әни” дигән сүзегез ишетелеп калганкебек булды. Шушы җир читендәге кыргый атауда татарча сүз ишетү бик тә гаҗәп ич...
          - Сез ничә кеше?
          - Бер юлдашым белән икәү...
          - Икегез дә милициядәнме?
          - Юк,- дидем, елмая төшеп. Үземә дәкызык булып китте, чын детектив була язганмын ләбаса.
          - Интерпол алайса? – диде ул, тагыҗитдиләнә төшеп.
          - Юк... Син инде безне алай укзурлама. Гадәти язучылар без. Мәскәүдән Веллингтонга халыкара конференциягакилгән идек. Очраклы рәвештә менә шушы утрауга килеп чыктык.
          - Монда очраклы рәвештә килеп чыгумөмкин түгел...
          - Ихтимал...Әмма, ышансаң – ышан,ышанмасаң – юк, без килеп чыкканбыз менә.
          Колагы ишеткәннәргә ышанырга  белми озак кына сынап карап торды ул миңа. Һәмиркен итеп сулыш алып куйгач, өстәл астындагы кулын югары чыгарды. Ә минкызыксынучан, миңа барысын да белеп торырга кирәк, сорамый булдыра алмадым:
          - Ә ул кулыгыз нигә гел өстәластында булды?
          - “Сакланганны алла саклыйм дигән”.Шундый мәкаль бар, ялгышмасам. Анда револьвер, ә бармак курокта иде, - диде ул, тагы да ачылатөшеп.
          - Минем дә кул кесәдә иде ич, - дидем,үземчә кызык ясап.
          - Күрдем, - диде ул. - Әмма улкесәгез буш ич сезнең. Булса да, анда чәч тарау өчен тарак һәм кулъяулык булгандыр.
          - Каян беләсез?
          - Безгә корал алып керү мөмкинтүгел, ике кат тикшерү узып керәсез монда...
          Нәкъ шулчак тышкы яктан ишекшакыдылар. Валентин Васильевичның башы күренде:
          - Мин сине югалттым бит, Ринат.Исәнме-түгелме дип, карарга килдем менә...
          Керүчене аягүрә торып сәламләдекабинет хуҗасы. Шунда гына мин аның күп булса утызбиш-кырык яшьләрдә икәнлегенә,чандыр йөзе һәм чем кара чәчләренә игътибар иттем. Коеп куйган татар кешесеикән ләбаса. Ә Валентин Васильевич безнең тыныч һәм тату икәнлегебезне күреп керә-керешкә аңарга кулынсузды:
          - Валентин Сорокин, шагыйрь, - диде.
          - Айрат, - диде егет, икебезгә дәбер-бер артлы кул биреп.
          - Мондакаян татар килеп чыксын дисең... Менә бит,очрашкансыз. Татарның булмаган җире юк шул аның, - дип, бу күрешүгә барыбызданда күбрәк куанучы Валентин Васильевич иде булса кирәк. - Әйдәгез, нигә болайбасып торасыз. Чыгыйк. Өстәл янына утырыйк, шундый очрашуны билгеләмиләрдимени... Бер иллешәр грамм уртлап куйганда да ярый.
          Шагыйрьнең күңеле киң, ишекне ачатөшеп, чыгарга дип тарткалый ук башлаган иде индеул безне.
          - Хәзер... Хәзер, миңа аз гына вакытбирегез, булмаса,- дип, үз уйларына бирелеп ишекле-түрле йөрергә керешкән идебүлмә хуҗасы. Ул нидер уйлана, икеләнә һәм анык кына бер фикергә килә алмыйазаплана иде булса кирәк.
          Ул арада, ничек капылт кына килепкергән булса, шулай ук көтмәгәндә кабинеттан чыгып та китте минем юлдашым.
          - Мин сезне көтәм, - дигән сүзләрегенә ишетелеп калды.
          Тагы да икәүдән-икәү генә калгачтын,мин үз-үзен кая куярга, ни кылырга белми икеләнебрәк калган яңа танышыбыз Айратка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрбулдым:
          - Сезнең өчен бер-бер проблема тудырганбулсак, гафу итегез. Уебызда яман ният юк иде.
          Минем ихласлыкка ышанды кебек ул.Әмма, бераз уйлана төшеп булса да, сорамый кала алмады:
          - Шулай да, Ринат абый, дөресен генәәйтегез, зинһар, сез монда безне эзләп килдегезме?
          - Һичкемне эзләмибез. Гел очраклырәвештә генә килеп чыктык, дидем.
          - Океан эчендә югалган, картада эзедә булмаган утрауга очраклы рәвештә килеп чыгу мөмкин түгел.
          - Күрәсең ич, без килгәнбез менә.Язучы бит ул – романтик. “Кыргый атау” дигән исеме җәлеп иткәндер...
          - Безнеңмонда килеп урнашуыбызга сигезенче ел китте,- диде ул, миңа туры карап. - Әлегәчә Россиядан килгән кеше юк иде...
          - Ә син үзең кайсы яклардан соң? –дип сорадым, кинәт, сүзне читкә борырга теләп.
          - Казан белән Чаллы арасыннан, -диде ул, туган авылын һәм районын атарга теләмичәрәк.
          Мин дә төпченмәдем. Әйтергә теләмиикән, кирәкми.
          - Якташ икәнсең бит, - дидем. – Миндә Казан белән Чаллы арасында урнашкан Мамадыш районында туып үскәнмен.
          - Мамадыштанмы? – дип, кайтарыпсорады ул, тагы да үзләшә төшеп. Һәм шундук, әүвәлгедән дә болайрак үз уйларынабирелеп, моңсуланып китте. – Менә очрашу ичмаса... Мин әле генә шул тарафлардаялгызы яшәп ятучы әнием белән телефон аша сөйләштем.
          - Әни – кадерле кеше шул. Әни берәүгенә була, аны һичкем алыштыра алмый, - дидем, якташым Айратның хәленә кереп...
          Әнисен искә төшергәчтен,  күңеле тагы да нечкәреп киттеме,  миңа аркасы белән борылып, ачык тәрәзәкаршысына барып басты ул. Бер-ике мәртәбә тирән итеп сулыш алды һәм ярым борылатөшеп сорап куйды:
          - Китәргә ашыкмый торгансыздыр бит?
          - Юк иде кебек. Ашыгыр җиребез юк.
          - Алайса, сез юлдашыгыз белән утыраторыгыз... Теләгән ризыкларыгыз булса – сорагыз. Без бераздан... – диде, һәмбашлаган җөмләсен тәмамаламыйча, кинәт,  төртелеп калды.
          Мин исә, аның “без” дигәнен игътибарсызкалдыра алмадым. Кайтарып сорарга кирәк санадым:
          - “Без...” дидең. Сер булмаса, әйт,монда тагы бармы безнең якташлар?
          - Әйе, - диде ул,әйтергәме-әйтмәскәме дип,бераз икеләнепторгачтын.
          - Менә ничек?
          - Танышырбыз...  Барыгыз, Ринат абый, сез юлдашыгыз белән утыраторыгыз. Миңа аз гына вакыт бирегез, ярыймы?.. Ялгызым калып торырга кирәк,-диде ул, ачык тәрәзә аша иксез-чиксез ераклыкка сузылган океан киңлекләренәтекәлеп.  
           Мин Валентин Васильевич янына чыгып өстәлартындагы урындыгыма барып утырдым. Башка берсен икенчесе бүлдереп төрле-төрлеуйлар килә: Татар кешесе ничек итеп шушы җир читендәге илгә килеп, океанкиңлекләрендә югалган уч төбе кадәрле  кыргый атауда яшәп ятарга мөмкин?.. Сигез ел,диде ич... Димәк, шул гомер әти-әнисен, туганнарын, бергә уйнап үскән дусларынкүргәне юк... Сигез ел – аз гомер түгел. Ә күңеле нечкә... Күзләрендә моң,сагыш һәм яшь тамчылары... Кулы, ят кешене күргәч тә, ни сәбәпледер, әнә,револьверга үрелә... Ялгыш атып җибәргән булса шунда... Кеше кабинетына барыпкерергә бер хокукым да юк ич минем... Тәрәзәдән тотып атсалар да, ни эзләүче,ни табучыбулмаячакбит... Балыкларга ризык була язганмын түгелме...
          - Йә, ничек, якташыңны очратухөрмәтенә аз гына чиертеп алабызмы әллә? – диеп, күтәренке күңел белән каршыалды үземне Валентин Васильевич. Рәхмәт үзенә, эт эчәгеседәй бер-беренә уралып,чуалып беткән уйларымнан бүлдерде аның каравы.
          - Өлгерербез әле, - дидем. Ашау-эчүкайгысы түгел иде шул әлегә.
          - Нәрсә, бер-бер проблема бармы?
          - Бар да кебек, юк та кебек. Аныккына үзем дә аңлап җиткермәдем әлегә...
          - Сөйлә. Ул нинди проблемалы татарбулып чыкты тагы?..
          Авызга текәлеп, миннән җавап көтәиде юлдашым. Күрәм, ул да җитдиләнә төште. Белә ич, без монда ят кешеләр, ул-букилеп чыккан тәкъдирдә яклаучыларыбыз булмаячак. Озата килгән кызыбыз дахәер-хак булып калмады монда китүебезгә.
          - Хәтереңдәме, - дип, үзалдымауйланып фикер йөртергә, бер очтан киңәшергә керешкәнмен. – Самолетта ук безне,бу егетләр хакында сүз чыккач, “пиратлар яисә качаклар” дип, кисәткәннәр иде...
          - Аның каравы, теге, безнең шведдустыбыз мактады гына бит үзләрен...
          - Минем дә яманларга җыенуым түгел.Шулай да бары да чиста түгел кебек монда.
          - Булмагае, - дип, кулын гынаселтәде юлдашым. – Ташла әле син, юк-барбелән катырма башыңны. Нинди сүз ул – “чисталык”. Йә, әйт, кайда бар улчисталык, илеңдә булмаганны кыргый атаудан эзләмә инде син.
          Валентин Васильевич белән килешми мөмкин түгел. Әдәп-әхлак һәмдөреслек-чисталык хакындагы бик тә матур тоелган өмет һәм хыялларның юккачыккан, кадерсезләнгән дәверендә яшибез ич. Бер ни эшләп булмый... Кешелекҗәмгыяте элек электән гел чисталык һәм камиллеккә генә омтылып алга бара, беркарасаң. Ә чынбарлык шуның нәкъ киресен күрсәтә, киресен раслый килә.
          - Сез хаклы, - дидем җавапка. Әмма,фикеремне дәвам итү нияте белән ачкан авызымны йомаргамәҗбүр булдым. Каршыбызга,мөлаем елмаеп, өр яңадан киенеп-ясаныпчыкканякташым Айрат килеп баскан иде.
          - Әйдәгез, - диде ул, саф рустелендә эндәшеп, - сез бүген безнең кунагыбыз. Рәхим итеп минем арттанкузгалыгыз.
          - Без әле түләмәгән, исәп-хисапныөзик тә...- дигән сүзебезне ярты юлда бүлдерде ул, тыңларга да теләмәде.
          - Сез безнең кунак, дидем. Ә безмонда хуҗа!.. Кузгалдык...
          - Түләмәскә дигәндә  без карышмыйбыз, бик рәхәтләнеп риза, - диде,үзенә генә хас бер эчкерсезлек белән ихлас көлеп җибәргән Валентин Васильевич.– Без – язучы халкын Совет заманында кесәне капшамый гына кунактан кунаккайөрергә өйрәткәннәр иде инде. Шулай бит, Ринат...
          - Андый чаклар да булды, - дидем,юлдашымның сүзен хуплап.
          Айрат безне, үзе артыннан әйдәп,спираль сыман югарыга күтәрелгән тар гына  баскычтан алып менеп китте. Баскыч шактый уктекә булып чыкты. Хуҗадан калышмаска тырышып атлагангадыр, шактый гына көчтүгәргә туры килде, маңгайдан тир бәреп чыкты хәтта. Бинаның түбәсенә үк күтәрелүебезбулган икән. Иркен һәм ачык мәйданчыкка килеп чыктык. Аның уртабер җиренә  камыштан үрелгән креслолар тезеп куелган. Ә өстәл-фәләнкүренми... Аның каравы, шул мизгелдә  әлегеатауда бездән дә югары һичбер корылма, җан иясе юклыгын тою ни тора. Зәп зәңгәркүк һәм берсен икенчесе уздырырга теләгәндәй җемелдәшеп янган йолдызлар гынабары. Океан шавы да монда башкача, бераз тоныграк дип әйтергәме, шактый  басыла төшкән сыманрак ишетелә. Ә һавасы,һавасы нинди...Бөтен тәнгә, тәнгә генәтүгел, җанга рәхәтлек биреп торган салкынча җиләс һава. Колачны киң җәеп берҗилпенәсе килеп китте шулчак, җилпенәсе һәм, белмим кая, очып китәсе...
          - Җәннәт икән ич монда, җәннәт...-дип, минем хис-тойгыларымны сизеп, алар белән уртаклашкан сыман, юлдашымВалентин Васильевич та кулларын киң җәеп җилпенеп куймасынмы шул чак. Ул датүгел, түбә өстендәге ачык мәйданчыкны теплоход палубасындагы кебек һәртарафтан әйләндереп алган култыксага барып таянган иде ул. Сабырсызланып, тагыаваз салды. – Ринат, кил әле. Монда кил әле син. Күр, нинди иксез-чиксезкиңлек... Сокланып туймаслык манзара ич бу, манзара...
          Чынлап та, гади сүзләр белән генәәйтеп аңлату мөмкин булмаган романтик хис һәм тойгылар биләп алган иде үзебезне.Гүя, океан уртасыннан зур дулкыннар ярып йөзеп барган теплоходның иң югаргыпалубасында идек без. Әллә, әкиятләрдә сөйләнелгән тылсымлы палас өстендә очыпбарган кебек идеме икән...
          Хыял канатларында очып йөргән шулмизгелдә һич кенә дә  яңадан үзебезнеңкырыс чынбарлыкка әйләнеп кайтырбыз кебек түгел иде. Әмма безне, уебызга  да кермәгән, күз алдыбызга китермәгән очрашу көткән булып чыкты. Кинәт,түбә өстендә җиңелчә сызгыру авазы чыгарып, нидерхәрәкәтләнә башлаган кебек булды. Табигый ки,без бер-бер артлы шул тавыш килгән тарафка борылдык. Түбәнең, камыш креслоларбелән уратып алынган, уртабер җире як-якка шуышып, анда зур ачыклык барлыккакилде. Һәм гел уйламаган-көтмәгән җирдән, төрле ризык һәм эчемлекләр белән тулызур түгәрәк өстәл калкып чыкмасынмы шул тишектән. Өстәл генә булса бер хәл,аның янәшәсендә моңа кадәр күзебезгә чалынмаган чит бер ир-атбасып тора. Айрат сәламләп каршылады аны.
          “Чит бер ир-ат” дидем... Әмма аныберенче күргәндә ни рәвешле тетрәнеп куйганым һәм югалып калганымны үзем генәбеләм. Чәчләр, кинәт, үрә торды булса кирәк, үз күзләремә үзем ышанмый текәлепторганмын. Каршыбызда пәйда булган ир-атның йөзе  кешегә сөйләсәң кеше ышанмаслык дәрәҗәдәкискәләнеп-җәрәхәтләнеп беткән иде. Аркылыга да, буйга да шрам өстенә шрам сузылган.Бер аякка аксый, ул аның үз аягы түгел, протез  иде булса кирәк. Таякка таянган. Ә тагы дахәйран калдырганы –аның бер күзекара тасма  белән капланган. “Менә ни сәбәпле үзләрен“пират” диләр икән...” Кинолардан, маҗаралы романнардан хәтергә шулай уелыпкалгангамы, бер күзе кара яулык белән томаланып таякка таянганир-ат күрдекме, ирексездән, без  пиратларны хәтергә төшерәбез. Океан һәм диңгезтүгел, үз авылыбыз читеннән аккан сай инештән башка агымсу күрмәгән малайчаклардан ук кереп калган бу минем күңелгә.
          Ул да түгел, Айрат белән янәшәдәнтыйтаклап безгә таба якынлаша төште әлеге ир-ат.
          - Сергей Иванович, - дип, бер-берартлы безгә кулын сузды.
          Күрешкән чакта аның куллары нык һәмкөчле икәнлеген белдек, бармаклар шытырдады хәтта. Сыңар күзенә игътибар иттеммин шунда. Зәп-зәңгәр күз һәм аңарда һич кенә дә кырыслык яисә  усаллык төсмерләре сизелми. Тагы иреннәре дәкискәләнгән булуга һәм авызы эчендәге тешләренең һәммәсе дә елкылдап торган акфарфордан икәнлегенә игътибар иттем. Ә үз-үзен тотышы һәм сөйләшүендәзәгыйфлегенең чаткысы аз гына да сизелми. Муены текә һәм туры, сүзләреннән һәмкүз карашыннан  үз-үзенә ышаныч һәм гайрәтсиземләнеп тора.
          - Якташлар, әйдәгез, табын түреннәнузыгыз, - дип, урын тәкъдим итүче дә ул булды. Һәм, очрашу хөрмәтенә, дипберенче тостны әйтүче дә ул.
          Затлы виски шундук табан асларынатикле үтеп керде. Күңел җылына, телләр ачыла төште. Берсеннән икенчесе затлыракбулган су асты ризыклары белән кыстый-кыстый сыйладылар үзебезне. Туарылып ук дипәйтеп булмаса да, күптәнге танышлар очрашкандагыдай, рәхәтләнеп  хәл-әхвәлләр белешеп, сөхбәт итеп утырыргакерештек. Илдән чыгып китүләренә сигез ел икән инде. Иң якын туганнары белән  ара-тирә  телефон аша хәбәрләшеп торалар. Башкача һичкембелән һәм һич нинди элемтәләре булмаган һәм юк. Исәнлекләрен белеп торгантуганнары да үзләрен Европада – Испания яисә шул тирәдәге утрауларның берсендәдиеп кенә белә икән. Безгә дә үзләре хакында тулы  информация бирергә ашыкмадылар. Аңлашылсакирәк, безнедистәләгән “ни өчен... нигә...ни сәбәпле...” кебек сораулар бимазалап торды берөзлексез. Ә алар ачыклык кертүдәншома гына котыла тордылар һәм, үз чиратында, илдәге  хәлләр һәм үзгәрешләр хакында сораштыларкүбрәк.Губернаторлар, зур завод һәмкомбинат җитәкчеләре, политиклар һәм бизнес кешеләре иде телләрендә. Ә безнең  исә ул даирә халкы белән элемтәбез мактанырлык түгел, күзгә һәм колакка чалынган затларбулсалар да, үзләре белән якыннан аралашканыбыз юк. Хәер, миллион һәммиллиардларны үзләштергән ул түрәләр, гади халыктан гына түгел, интеллигенциявәкилләреннән дә тәмам читләште бит инде хәзер.  
          Тагы бер-ике кат виски белән авызнычайкатып алганнан соңминем юлдашымВалентин Васильевич, үзләшә төшеп, сөйләшүне конкретлаштырырга тәвәккәллеккылды:
          - Әйт әле Сергей, син менә үзеңкайсы якныкы?- диде ул, турыдан ярып. Ул арабызда иң өлкән кеше, аңарга шулайсөйләшү килешә.
          - Уралдан мин, Чиләбе якларыннан...
          - Күптән шулай диләр аны, - дип,урыныннан ук сикереп торды шагыйрь. – Юкса, күпме гомер, вакыт уздырып, читәнаша чикерткә куып утырган булабыз. Якташлар икәнбез ич.
          - Ә сез кайдан, Валентин Васильевич?
          - Магнитогорскидан. Металлургия комбинатында,домнада тимер эреттем мин шушы кулларым белән...
          - Минем әти дә металлург иде.Гомерен, бар сәламәтлеген шул мич, кайнап торган лавада көйдерде.
          Тагы бер мизгелдән, СергейИвановичның фамилиясын да сорап белгәчтен, алар бер-берләренең аркаларынтөя-төя кочаклаша, үбешә үк башлаганнар иде инде. Белү генә түгел, минемюлдашым Сергейның әтисе – Иван белән бер цехта эшләгән булып чыкты. Шундук,вакытсыз дөнья куйган металлургны искә алып, тагы аз гына зәһәр эчемлектән авызитеп куйдылар... Китте искә алу һәм очсыз-кырыйсыз хатирәләр. Ярты шәһәрне искәалып чыктылар, туганлашып ук беттеләр кебек хәтта.
          - Менә бит, Ринат, җир йөзеничектар икән ул, - дип, минем җилкәгәдә, үз итеп,берне кундырып алыргаөлгерде Валентин Васильевич. – Дөнья читенә барып чыксаң да танышлар табылыптора. Син дә үз якташыңны таптың, мин дә... Ходай тәгаләне юк дип әйтеп кара индесин шуннан соң, ә!?.
          - Әйе, уйлап чыгарыйм дисәң дә шулкадәрле килеп чыкмас, - дидем мин дә. Гаҗәпләнмәс җиреңнән гаҗәпләнерлек идебит.
          - Йә, инде хәзер сөйлә, нәрсә булдысезнең белән? Ничек шушы кадәр ерак җирләргә барып чыгарга булдыгыз? Кемнән һәмни сәбәпле качтыгыз? Бездән сүз чыкмас, сөйләгез... – диде, Валентин Васильевич,утырган креслосында ипле генә атына төшеп. Атынмаска соң, чит-ят җирдә түгел,үзенең якташы ресторанында утыра ич, күрмисезме әллә. Кай арада, аягын аякөстенә атландырып куярга да өлгерде бит, әнә... Аның холкы шундый, үзеялган-фәлән белми турыдан ярып сөйләшергә күнеккән. Башкалардан да шуны таләпитә.
          Кыргый атау кешеләре – Сергей беләнАйрат -  бер беренә серле генә карашташлап алдылар. Шул рәвешле,  сүзсезгенә, үзара нидер аңлаштылар һәм килештеләр булса кирәк.
          - Ә сезне битпиратка чыгаручылар да бар. Үзегез ул хактабеләсезме? -дип сорап куйдым мин дә.
          - Беләбез, ник белмәскә, - дип,елмаеп куйды Сергей Иванович. – Мин бит, күрәсез, койган да куйган чын пират,шулай бит...
          Килешеп, баш кагу һәм кушылыпелмаюдан башка чарабыз булмагандыр.
          - Кайдан һәм нәрсәдән башларга дабелмәссең, - дип, янә бертын уйга калып торды Сергей Иванович. Һәм сыңар күзенокеан караңгылыгындагы ераклыкка текәп ипле генә сөйләргә кереште. – Мин дүртелдан артык “Афган”да булдым, Айрат белән дә шунда таныштык. Ул унсигез яшьлексолдат булса, мин тәҗрибәле офицер, өлкән лейтенант идем инде. Аяк һәм тәндәгебайтак шрамнар шул сугыш истәлеге. Ике тапкыр “дошман”нарда пленда булдым.Соңгысыннан, сыңар аяк белән калып, кан эчендә үлем көтеп яткан җиремнән, Айратурлап качкан булып чыкты...
- Менә ничек, - дип, зур хөрмәт белән Айратка карап куйды Валентин Васильевич.– Татар егетләренә таянып була. Бу – бер түгел, мең тапкырлар сыналганхакыйкать...
Бу сүзләрдән Айратның күңеле булды, әлбәттә. Шулчак, безне мактыйлар битәнә, дигән сыман, миңа да ым кагып алды ул.
- Сугыштан инвалид булып кайттым. Илдә тәртип, өйдә тынычлык юк. Мин кайтыргабер ай кала әти рактан китеп барган. Әни урын өстендә ята. Сеңел ике сабыйияртеп иреннән аерылып кайткан. Хатын да, өметен өзеп, базарда өрек сатучы бертаҗик артыннан китеп барды. Китсә китсен дидем, балаларыбыз юк иде, зур югалтутүгел... Һичкемгә кирәгем юк, япа-ялгыз калдым. Хәлең ничек дип тә  сораучы юк. Пенсия артыннан йөреп-йөрепкарадым да кул селтәргә мәҗбүр булдым. Кайсы кабинетка кермә, анда синетүбәнсетергә көтеп кенә торалар. Справка китер, документ китер, диптинтерәтәләр. Барысы да ришвәт көтә, ришвәт өмет итә. Акча бирми торып, үзеңнеңкеше икәнлегеңне дә исбат итеп булмый хәтта. Ул гына булса бер хәл, “Афган”габарырга синнән кем сораган, мин куштыммы әллә,- диеп, борыныннан маңкасыкипмәгән малайлар кабинетларыннан куып чыгаралар.- Сезнең анда кан коюдан кемгәһәм нинди файда булды?” диеп, түбәнсетә башладылар хәтта...
Безгә, Валентин Васильевич белән, баш кагып, килешүебезне белдереп утыруданбашка чара калмаган иде кебек. Сергейның сөйләгән һәр сүзе йөрәгеннән саркылыпчыга. Шуңа да битараф калып тыңлау мөмкин түгел иде аны... Бераз тукталыпуйланып тора да, ул тагы дәвам итә. Ә карашы һаман да шул бер ноктага – океан эчендәге караңгы һәм билгесезераклыкка текәлгән.
- Ил таркалды. Шуны гына көтеп торган сыман, кичәге җитәкчеләр, партиябашлыклары, директорлар дәррәү илне таларга, мал-мөлкәт бүлешергә керештеләр. Үзләретаркатты һәм үзләре үк таладылар да... Юлларына, ниятләренә каршы төшүчеләрне юккачыгара бардылар. Урамдагы малайлар, группа һәм шайкаларга бүленеп,бер-берләренә сугыш ачты. Бу сугыш һәмүтерешне оештыручы һәм аның белән читтән генә күзәтеп, идарә итеп торучылар даәлеге дә баягы шул ук, илдәге тәртип өчен җаваплылыкны үз җилкәләренә алыргатиешле булган түрәләр һәм хокук саклау органнары иде бит. Мин инде, өметемөзеп, эчәргә сабышкан, дөнья белән хушлашырга әзер идем. Нәкъ шул чакны яныма,мине эзләп тагы кем килеп чыкты дип уйлыйсыз?..
Тукталып, океан караңгылыгыннан аерылды, һәм сыңар күз карашын безгәтөшереп алды Сергей Иванович. Ни дияргә дә белгән юк, без тыңлыйбыз. Һәмтыңларга әзер...
- Айратмы? – дип, сорап куйды Валентин Васильевич.
- Ул булмый, кемгә кирәгем калган иде соң тагы! Эзләп килгән һәм тапкан битәле, әнә. – Шулчак, күңеле нечкәреп, сыңар күзе яшьләнеп алды тагы. Әмма, үзенкулга алды, күз яшьләрен күрсәтмәде. Сөйләвен дәвам итте. – Ул анда –үзләрендәуңышлы гына бизнес башлапҗибәргән булып чыкты. Барлы-юклы акчасын үзенә тотмый, миңа ярдәм кулы сузыпкилгән. Германияга алып барып, бер дигән протез ясатты менә. Бер аяк беләнчыгып киткән идем, ике аяклы булып кайттым. Берни сорамады. Хәер, минем нәрсәмбулсын, сукыр бер тиенем дә юк иде бит. Әмма, минем алда бер шарт куйды:“Эчмисең!.. И все!” Тырышып карармын, дидем. Һәм туктадым да... Бары тик зурбәйрәм уңаена яисә якын дуслар белән очрашканда гына, капсам кабам бераз...
Мине бизнеска тартып кертүче дә Айрат булды. Ул безнең шәһәргә полиэтиленише төрле нефтехимия продукциялары китерә, ә мин, булган танышлар аша юлынтабып, аңарга металл юнәтәм. Шулай алыш-биреш итә торгач, шактый ук зур колачҗәеп җибәрдек. Металлның да бәясе артканнан арта барды, химия турында әйткән дәюк инде. Тора-бара без Казахстан һәм Кытай базарларына да юл таптык. Шыгырымтулы составлар белән ике арада поездлар йөреп кенә торды. Акчасы да акмадытүгел. Бүлешмәдек диеп булмый, бүлештек, әлбәттә. Комбинат директорлары да үзөлешен алды, шәһәр хуҗалары да,милиция һәм тегесе-монысы дигәндәй, барысына даөлеш чыгара килдек. Башкача булмый, яшерен-батырын түгел, тәртибе шундый идебит. Бөтен ил шундый режимда эшләде...Әлегәчә шулайдыр дип уйлыйм...
- Шул инде, - дип, хуплап куйдым. – Үзгәрсә дә, талау һәм бүлешүнең беразтәртипләрендә генә булыр аерма...
- Эх, Россия, минем бичара Ватаным. Әле дә ничек түзә әле... – дип, шигырьсөйләгәндәй йомгаклап куйды Валентин Васильевич.
- Акчабыз бар. Эшебез гөрләп бара, һәммәсе дә ходайга шөкер әле, дип йөргәнкөннәребез иде... Үзебезне алда ниләр көткәнлеген күз алдыбызга дакитермәгәнбез... Башланып китмәсенме шунда... – Янә, күңеле нечкәрүдәнме,мыш-мыш борынын тарткалап торды Сергей Иванович һәм Айдарга ым какты. – Булмаса,үзең дәвам ит дустым...
- Минем авылдашым һәм туганнан туышкан абыем химия комбинатында директорбулып эшли иде. Бизнесдигәнебез, шуныңярдәме белән башланганэш иде. Күттәнэтүче булмаса, безнең илдә ялгызың бер ни эшләп булмый, үзегез беләсез.
- Дөрес сүз. Шул уңайдан безнең халыкта бер такмак та бар бит:
 “Айга менә, айга менә. Айга менәкөтүче.
Мин дә айга менәр идем. Юк күтемнән этүче...”
          Шулрәвешле, форсат чыгудан файдаланып, мин тагы сүзгә кысылып алдым. Бу минем,үземчә, килеп туган киеренкелекне бераз булса да йомшарта төшү нияте беләнәйтелгән сүзем иде.
Русчага тәрҗемә иткәндә аның бераз кытыршылана төшүенә дә карамастан, беразҗан кереп китте өстәл әйләнәсенә. Айрат сүзен дәвам итте:
- Эшебез гөрләп бара иде. Юк-юк, без законга каршы һич ни эшләмәдек.Налогын түләдек. Тикшерү нияте белән килгәннәрне дә буш итмәдек. Шәһәртүрәләренә дә өлеш чыга иде. Шунсыз булмый, барысы да конверт биргәнне көтепкенә тора...
Үзалдыма уйлап куйдым шулчак, бары бездә - Россияда гына шулай сөйләшергәмөмкин: “Законга каршы бармадык, ришвәтләрне вакытында биреп бардык...” Чит беркеше тыңлап торса, аңлый алмас иде безне. Ә без аңлыйбыз һәм моныгайре табигый хәл дип тә кабул итмибез...
- Көннәрдән бер көнне, шәһәребезнең хуҗасын алмаштырып куйдылар,- дидеАйрат һәм тирән итеп сулыш алып куйды. - Килеп урнашмас борын ук, керемлеурыннарга үз кешеләрен төртә башлады ул. Безнең комбинатка һәм минем абыйга даҗитте чират. Ә ул: “Мине син куймадың. Син ала да алмассың...” диеп җавапкайтарган тегеңә. Башкаладагы дусларына аркаланып әйтүе булгандыр инде. Шулсөйләшүләреннән бер атна да узмады, төнлә йоклап яткан чакларында өйләренәкереп атып үтерделәр. Үзен генә түгел, хатыны һәм ике улын да кызганмаганнар... Аларны күмеп кайткан көннеүкмиңа да кисәтү ясадылар. Кем кисәттедип уйлыйсыз?.. Яңа хуҗага ияреп килгән шәһәрнең милиция башлыгы үзенә чакырды:
- Егерме дүрт сәгатъ вакыт сиңа. Шәһәрдә эзегез булмасын..., - ди бу миңа.
- Ә китмәсәм, ни эшләтерсез, - дим. – Минем китәр җирем юк. Мин үз илемдә, үземнең туган җиремдә, - дидем.
- Мине тыңла. Яшисең килсә, мин дигәнчә эшлә, - дип кычкыра бу миңа.
- Ул ничек була инде – “син дигәнчә?”
- Шушы өстәлгә иртәгәсен үк бер “лимон яшел” белән китереп куясың. Һәмдус-иш, туган-тумачаңны җыеп шәһәрдән чыгып югаласың, - ди бу миңа.
- Бер кая да китәргә җыенмыйм. “Лимоннар” турындагы хыялыңны да онытып тор.Алар агачта үсми, - дидем.
- Мин сине утыртам, - дип кычкыра теге.
- Башта утырт, аннан сөйләшербез,- дидем. Законны бозып эшләгән эшем юк идебит.
- Мин сине кисәттем. Инде үзеңә үпкәлә, - ди бу миңа. Тамагын киерепбакыра, яный. – Иртәгә үк машинаңда бер пакет наркотик тапканны көтәсеңме?.. Әлләбиш грамм кургаш өмет итәсеңме!..
Минем түзәрлегем калмаган иде инде. Иреннәр кысылган, йодырык йомарланган.Ике чепи күзе арасына берне тондырасы килде шул чакта. Без Афганда ут эчендәйөргән еллардаҗылы мич башында ятканкәкере аяклы бер майор шулай сөйләшсен әле. Ничек түзгәнмен, үзем дә белмим...
Уйлар өчен бер тәүлек вакыт бирде бу миңа. Дус-ишләр белән сөйләшеп, киңәш-табышиткәчтен, миңа китеп торырга кирәк, дигән фикергә килдек. Сөйгән ярлар булсада, гаилә корырга өлгермәгән идем әле. Әни янына авылга кайтып килдем дә,хушлашып, чыгып киттем. Мин китеп, ике сәгатъ тә узмаган, үземне кулга алыргадип, килгәннәр. Өйнең астын-өскә китереп акча эзләгәннәр. Тапмаганнар, билгеле.Ә менә наркотик тапканнар!.. Һәм ил күләмендә эзәрлекләүгә куйганнар үземне.Кәкере аяклы майорларга әнә нинди хокуклар бирелгән бит бездә. Шул хакта үземәхәбәр ителгәчтен, билгеле инде, сагаерга, качып-посыбрак йөри башларга турыкилде...
Мин турыдан-туры Сергей Иванович янына килдем. Аның белән күрешепкиңәшербез дә, дөреслек эзләп Мәскәүгә китәрбез. Үземнең чиста булуымны исбатитеп, майорның башбаштаклыгын фаш итәрбез, дигән идем. Ләкин, тормыш бездигәнчә, без теләгәнчә генә бармый икән шул. Аның үз хәлләре минекеннән дәкатлаулырак булып чыкты... Ул хакта үзең генә сөйлисеңме әллә? – дип, шулчакдустына мөрәҗәгать итте Айрат.
- Кунакларыбызны йолыктырганбыздыр инде... Әйдәгез, бераз ашап-эчеп алыйкбулмаса, - дип, әле яңа гына өстәлгә куелган кайнар краблардан авыз итәргәкыстады ул безне. Бушап калган бәллүр савытларга бераз виски коеп чыкты.
Ә Валентин Васильевич урыныннан ук торып, шагыйрьләрчә кайнарлык белән,тост әйтергә кереште. Гадәтенчә, кулларын болгый-болгый хисләнеп сөйләде ул.Һәм “За матушку Россию...” дигән кайнар сүзләр белән тәмамлады.
- Алга таба ниләр булды, Сергей Иванович, сөйләгез инде, безнең өчен бик тәкызыклы һәм гыйбрәтле тарих ич бу, - дидем мин бераздан, вакыйгаларның ни беләнбеткәнлеген бик тә беләсем килеп.
Сыңар күзен әүвәлгечә караңгы һәм, шаулавына караганда, торган саен тыңгысызланабарган океан киңлегенә текәде ул тагы.
- Сөйләү түгел, ул вакыйгаларны хәтергә төшерү дә авыр миңа бүген, -дип,авыр гына көрсенеп куйды. – Бездәдә шул, әлеге дә баягы, пагонлы шайтаннар болгатты дөньяны. Үзләренә, күпмесорасалар – шулай биреп килә идек, югыйсә. Нәфесләре гел чамадан аша башлады. Әбездә андый мөмкинлек юк. Шуннан болар металл сатучы фирмаларны бер-беренәкаршы куеп сугыштыра ук башладылар. Бер сәбәпсезгә минем белән эшли торган икеегетне атып үтерделәр бер көн. “Кем эше булыр бу?...” дипйөргәндә, милициядан хәбәр җиткерделәр:“Сезнең конкурентлар булган “Фома” егетләреннән сорагыз” диделәр. Мин иң элек,кешечә барып, Фоманың үзе белән очрашырга кирәк, дигән фикергә килдем. Улкөнгәчә бер-беребезгә, дошманлашу түгел, кырын да караганыбыз юк иде. Очрашыргадип барган җиребездә безне автомат очередлары белән каршы алдылар. Ә Фома үзебөтенләй күренмәде дә. Шул рәвешле, тагы бер егетебезне югалттык. Ике-өч кешеяраланып кайтты. Безнең катыш булмаса да, шул ук төнне Фоманың да бердән-берабыйсын капка төбендә атып үтергәннәр булып чыкты. Билгеле инде, моны ул бездәнкүргән. Ә шәһәрнең милиция башлыгы белән минем арада информация һәм акчайөретүче лейтенант берөзлексез  колаккапышылдап торды һаман: “Фома сине үлемгә хөкем иткән. Йә мин, йә ул, дигән...”имеш. Соңыннан гына билгеле булды, тегеңәргә дә, мин әйткән дип, нәкъ шундый укхәбәр җиткергәннәр. Болай дәвам итә алмый иде ич, мин-минлекләребезне бер читкәкуеп торып, шәһәр читендәге бер ресторанда икәүдән-икәү генә очрашырга сүзкуештык. Ул мине тыңлады, мин – аны. Мин аны аңладым, ул – мине. Бүлешернәрсәбез юк дип, кул бирештек һәм үз юлыбыз белән икебез ике тарафка китепбардык.
Шуның белән бу ыгы-зыгы һәм кан коюларга чик куелыр, тынычлап эшебезнедәвам итәрбез дип өметләнгән идек. Ялгышканбыз... Артыбызданкүзәтеп йөргән булып чыктылар. Бер атна даүтмәде,шәһәр читеннән Фоманыңвәхшиләрчә җәзалап үтерелгән гәүдәсен таптылар.Шунда ук, “Бездән ялкынлы сәлам” дип язылган кәгазь кисәге табып алалар. Анда,имештер, минем имза куелган була... Милицияга чакырдылар. Полковник үзе кабул итте:
- Нәрсә, “доигрался”мы? - ди.
- Мин түгел, сез чаманы югалттыгыз булса кирәк, - дидем.
- Исбат ит, - ди бу, кычкырып көлә. – Анда, минем түгел, синең имза куелган документ тапканнар.
- Сез бит  минем эш түгеллеген яхшыбеләсез, - дидем мин, тегенең күзләренә   туры карап.
Ул һаман көлә. Аңарга рәхәт.
- Сине без кулга алырга тиеш бүген үк, - ди.
- Кулга алу өчен сәбәп юк.
- Сәбәп табу – безнең эш, - ди, һаман кет-кет көлә. - Чыгарып җибәрсәк,үзең өчен начар, сине Фоманың егетләре яшәтми инде хәзер...
- Әйе, сез шул хәлгә китереп җиткердегез безне, - дидем. Нигә куркыпторырга тиеш соң әле мин аңардан.
- Безнең эшебез шундый – криминалга киртә кую һәм шәһәрне бандитгруппаларыннан азат итү.
- Безне бандит группасы санарга нигез бар идеме соң?
- “Нигез” кирәк түгел безгә, ә фактлар буа буарлык. Шәһәрнең уртаҗиреннәнфронт сызыгы уздырып,гражданнар сугышы башларга кем кушкан иде сезгә!
- Сугышны без түгел, син башладың, син игълан иттең, иптәш полковник...
Шау-шу кузгатыр, күтәрелеп бәрелер инде дигән идем, исе дә китми тегенең,кет-кет көлә генә һаман.
- Башың исән булганга рәхмәт әйтергә кирәк, - ди. – Фома урынында синеңбулуыңда ихтимал иде ич.
- Сездән барын да көтәргә була, - дидем.
Шуннан, сигаретын кабызып җибәрде дә, әйтә бу миңа:
- Сине без кулга алырга тиеш бүген үк... Ә инде кайбер шартларга ризабулсаң, дүрт ягың – кыйбла, дип, чыгарып та җибәрә алам. Кайсысын сайлыйсың?..
- Ә нинди шартлар инде ул?
- Бүген үк, кояш баеганчы, ике кисәк ягъни ике миллион долларны шушыөстәлгә китереп саласың.
- Андый акчаны мин кесәдә йөртмим. Бик тырышканда да бүген үк андый сумманытаба алмыйм, - дидем. Ә күңелдән генә “тот капчыгыңны” дип уйлап куйдым. Һәмшулай да, моны өметләндереп булса да, исән-сау чыгып китү җаен чамаладым.
- Ярар, - диде бу. – Иске дуслык хакына вакытны бераз кичектереп торырга дабулыр. Бер атна... Ишеттеңме – бер атна? Төгәл бер атна эчендә хәл итмәсәң, улчакта инде үзеңә үпкәлә...
- Килештек, - дип, хушлашмый гына чыгып киттем.
Һичкемне эзләмәдем, берәүгә дә шалтыратмадым, очрашмадым. Өйгә кайтыргаярамаганлыкны да яхшы беләм ич. Эзне бутап шәһәрне урап-урап йөрдем дә бертанышымның офисына кереп бикләндем. Куркудан да түгел, шулай кирәклегенбеләм... Киңәш-табыш иттек тә, шәһәр башлыгына мөрәҗәгать итми булмас, дигәнфикергә килдек. Кунаклары килгәндә, йомышлары чыкканда без аңарга һәрчак ярдәмитә торган идек. Аңлар, чыгырдан ычкынган полковникны үз урынына куйса ул гынакуяр дип өметләндек. Шундук кабул итте үземне. Барысын да ачыктан-ачыксөйләштек һәм аңлаштык та кебек. “Борчылма, барысы да яхшы булыр. Полковникбелән бүген үк сөйләшермен” дип, кофе белән сыйлап, озатып калды бу мине.
Танышым өенә, гаиләсе янына кайтып китте, аның офисында төнгә үзем генәкалдым... Йокыга киткәнемне көтеп кенә торганнармы, төн уртасында,өченче каттагы тәрәзәне ватып,маскалар кигән, муеннарына автоматлар аскан“омон” киемендәге җиде-сигез әзмәвердәй ир-ат бәреп кермәсенме яныма. Килеп тәкерделәр, типкәли дә башладылар. Каршылык күрсәтү кая, аягымдагы протезны даныгытырга өлгерә алмый калдым. Баш дип тормадылар, күкрәк дип тормадылар, издегенә болар мине. Чак-чак сулыш алып, идәндә кан эчендә ятам. Кул-аяклархәрәкәтләнми. Бер күземне бәреп чыгарганнар. Шулай да үз аңымда идем әле... Саташусыман гына булса да хәтерлим. Шулчак, кемдер, тышкы яктан ишекне шакыды. Эчкәҗылы кереп киткән кебек булды. Яхшы ният белән килүче булып, үземне коткарыр,изүдән туктарлар, бәлки, дигән өмет уянды. Ишектән керүче полковник үзе булыпчыкты. Кергән көйгә  урындык алып минемкаршыга ук килеп утырды ул. Аннан егетләренә, ишекнең аргы ягына чыгып торыргакушты. Минем нинди хәлдә икәнлекне күрә ич, шуңарга күрә кыю һәм курыкмый. Үзегенә калгач, җирәнә төшеп, ботинкасы очы белән минем башка төртеп куйды:
- Әй, герой, син исәнме анда...Минеишетәсеңме? – ди бу.
Мин, ыңгырашып яткан җиремнән, нәрсәдер әйтергә дә омтылып карадым  кебек үзенә. Тавышым чыкмады кебек...
- Мэр янына барырга нигә кирәк иде сиңа? – ди. – Карга күзен каргачукыганын күргәнең бармы?.. Без бер команда, арабызга синең кебекләр генә керәала торган түгел. Шуны аңларга башың җитмәдеме!- дип, тезеп китте.
Сүзләрен ишеттем. Авызым ачып җавап кайтарырлык хәлем калмаган иде. Үзенишеткәнлегемне аңлады булса кирәк, дәвам итте:
- Хөкемне син үзеңә-үзең чыгардың. Үпкәләсәң дә үзеңә үпкәләргә туры килә.Сиңа хәзер һичкемярдәм итмәячәк. Иртәндустың эшкә килүгә шушында, үз каның эчендә, хуҗасыз эт кебек бөкерәеп катканбулачаксың, - ди бу. Һәм шул ук вакытта үзенә ни кирәклеген дә онытмый. – Акчаңкайда яшерелгән, шуны әйт. Аларныңтегедөньяда кирәге чыкмас инде сиңа?.. Әйтсәң, кешечә озатып, кешечә күмәрләрүзеңне...
Җавап бирә алмадым бу юлы да. Ә җавапны бирергә кирәк иде аңарга. Хәлбулмавы начар. Башым күтәрә төшеп, нидер әйтмәкче идем дә, булдыра алмадым. Киребөгелеп төшкәнмен. Ул, өметен өзеп, аты-юлы белән сүгенде-сүгенде  дә, өстемә төкереп, чыгып та китте булсакирәк... Башка бер ни хәтерләмим, күп булса бер-ике сәгатътән, күп канюгалтудан,үләргә тиеш булганмын...Шуның өчендер,  ишекне дә бикләп тормастантабаннарын ялтыратканнар.
Ходай саклаган булып чыкты үземне. Ходай гына түгел, минем бит, инде  бер мәртәбә үлемнән алып калган үз  фәрештәм бар. Бу юлы да ул килеп коткарды –Айрат...
Үзе турында сүз чыккачтын, беркадәр уңайсызланып, тартынып алган кебекбулды Айрат. Ә инде  Сергей Иванович,хисләреннән йомшарып, кесәсеннән чыгарган кулъяулык белән сыңар күзен сөртергәкерешкәч, аңарга ярдәмгә килеп, хикәяләүне үзе дәвам итте.
- Үзебезнең яклардан чыгып качкач, кая барыйм, туры Сергей Ивановичны эзләпкилдем. Килсәм, ул өендә юк. Күршеләреннән сораштырыр идем, төн ич, барысы дайоклый. Шалтыратып карыйм, телефоны җавап бирми. Якын дусларына шалтыратыргабулдым. Ачыклагач, төн уртасы булуга карамастан, туп-туры аның янына килдем.Күңел сизгән күрәмсең. “Тынычлап ял ит. Ул да йокласын, арыгандыр. Иртәгәсенкүрешерсез...” дигәннәренә дә колак салмый килдем. Килсәм, офисның ишекләре  ачык. Ә минем командир, күл сыман җәелгән канөстендә,хәрәкәтсез ята. Нибеләндер бәреп бер күзен чыгарганнар...Пульсынкарадым, йөрәге хәлсезләнгән булса да, сизелер-сизелмәс кенә тибә иде әле. Тизгенә офис хуҗасын чакырып китердем. Ул килгән арада, аптечкада булган барнәрсәне эшкә җигеп, яраларын бәйләштердем.
- Кичекмәстән шифаханәгә илтергә кирәк, - дидем.
Ә офис хуҗасы икеләнә калды.
- Анда илтсәк, аны шундук эзләп табачаклар һәм, аңына килеп сөйлибашлаганчы, үтереп тә куюлары ихтимал,- ди. Һәм, кыскача гына булса да, мондагысоңгы яңалыклар белән таныштырды үземне.
Көн яктысы төшкәнне дә көтеп тормыйча шәһәрдән чыгып качарга кирәк, дигәннәтиҗәгә килдек. Тиз генә Сергей Ивановичның өенә һәм үз офисына кереп, кирәгечыгу ихтималы булган, барлык кәгазь һәм документларын җыйдым. Утырып килгәнмашинамның буеннан буена зур матрас җәеп, командирны шунда чыгарып салдык таКазахстанга таба юл тоттык. Шәһәрдән чыккан чактаһәммә җирле машиналарны туктатып,җентекләпкат-каттикшерергә керешкәннәр иде инде. Димәк, хәбәрбарып җиткән. Ерактан килүче машина булгангадыр, миңа игтибар да итүче булмады.Алла саклады үзебезне. Туктау кая, иркенләп сулыш алыр ара да булмады, икесәгатъ уздымы-юкмы Казахстан чигенә барып җиттек. Монда чик сакчылары арасындада, таможниклардан да безнең таныш-белешләр җитәрлек булганга, проблемачыкмады. Алай гына булса бер хәл, “коралланган куркыныч җинаятьче качты” дип,Сергей Ивановичны эзәрлекләү турында хәбәр дә биреп өлгергәннәр иде инде.Дөресен сөйләгәчтен, аңладылар һәм хәлебезгәдә керде чик сакчылары. Чөнки, Сергей Ивановичның кем икәнлеген алар яхшы беләиде. Шундук, авыруны якындагы поселокка озата барып, операция өстәленә дәсалдылар. Кешене шул кадәр кыйнарга кирәк бит, сөйләсәм ышанмассыз, калҗа-калҗабулып кискәләнгән һәм туракланган иде аның бөтен тәне. Сынмаган сөяге калмаган.Дүрт сәгатъ чамасы туктаусыз дәвам итте операция – төзәттеләр, ялгадылар һәмямадылар да ямадылар. Алай да ничек исән калган, йөрәге бик нык икән, диделәр.Барысы да уңышлы килеп чыкты, тик күзе генә менә... Күзне генә саклап калаалмадылар, - дип, офтанып куйды Айрат.
- Бәреп чыгаргач та күзне кесәгә салып куярга кирәк булган, онытканмын ич,- дип, шаярган атлы булды Сергей Иванович. - Аның каравы,менә монда килеп чыккачтын, шул күз ярдәмебелән,  икебез дә пират булып киттек...
- Ул вакытларда шаяру кая?.. Башны кая куярга белмәгән көннәр булды. Өлкәшифаханәсенә күчерделәр Сергей Ивановичны. Бер ай чамасы көн-төн сакларга турыкилде үзен. Белсәләр, шундук табачаклар һәм юк итәчәкләре көн кебек ачык идеич. Аны ничек эзләүләре турында берөзлексез хәбәр җиткереп тордылар үзебезгә.Шул рәвешле, без икебез дә,орден һәммедальлар белән бүләкләнгән ике сугыш ветераны, үз Ватаныбызда эзәрлекләнәторган куркыныч җинаятьчеләр булып киттек. Кире кайту турында хыяллану кая,юллар ябык иде безнең өчен. Икәүдән икәү япа-ялгыз торып калганбыз.Гаиләбезюк, өебез юк, соң чиктә,үзебезне якларга сәләтле Ватан да юк. Бары бер нәрсә - акча бар... Алай да әлеакча бар!
-Ярый әле, акчаларны чит илбанкларына күчереп барырга акыл җиткән, - дип, шул урында Сергей Иванович тасүз кыстырып куйды.
- Казахстанда озак тоткарланырга ярамый иде. Табачаклар... Көн кебек ачык –табачаклар иде үзебезне. Сергей Ивановичны аякка бастыргач та Европатарафларына юл тоттык. Башта Германияда булдык бераз. Аннан Францияга, Франциядан– Испанияга... Ләкин, кая гына барып чыкмыйк, тыныч хис итә алмый идекүзебезне. Көннәрдән бер көнне, Европа банкларында булган бар акчаларыбызныалып бетердек тә, тәвәккәлләп, ераксәяхәтмаршруты белән Яңа Зеландияга юлтотучы корабка утырдык та киттек. Окленд шәһәренә килеп урнаштык.
Яхшы кешеләр ул кайда да бар, очрап кына тора икән. Үзебезурнашкан кунакханәнеңхуҗасы белән дуслашып киттек тора-бара. Бикдәрәҗәле һәм хөрмәтле кеше, кайчандыр Яңа Зеландияның хәрби диңгез флотынҗитәкләгән отставкадагы адмирал. Ул безгә менә шушы утрауда, хуҗасыз, буш ятаторган җирен сатарга җыенуын сөйләде. Кем әйтмешли, шалкан бәясенә генә. Читтә,еракта, әлбәттә, аның каравы җаныбыз тыныч булачак, дидек. Сатып алдык та,менә, күрәсез, төзеп тә куйдык. Россиядан килгән кеше юк иде әле, сезберенче...
- Анысы шулай...- дип, сүз кыстырып куйды Валентин Васильевич. – Матуркилеп чыккан. Әкиятләрдә генә була торган замок кебек... Тик менә, ул үз-үзенаклыймы соң? Монда килүче-китүче бик күп түгел кебек. Рестораныгыз да бушкүренә...
- Мактанып әйтүем түгел, акча ягыннан кытлык юк безнең, - дип, шундукачыклык кертергә кирәк тапты Сергей. - Мин – “яңа урыс”, Айрат – “яңа татар”,буш килмәдек ич без монда. Туристларның да акча саный торганнары түгел, байларыгына килә. Алар өчен бездә бөтен шартлар тудырылган. Акмаса да, тамып кына тораәлегә.
- Шулай, дисез инде... Ә менә Россиядан читтә туган илсез, дус ишләрсезяшәүләр бик авырдыр ич?
- Башкача чарабыз юк, Валентин Васильевич. Без бит монда маебызга чыдый алмаудан түгел, башкача тынычлап яшәүмөмкинлеге калмаганнан килеп чыккан кешеләр. Тыңладыгыз, ишеттегез ич...
- Ә гаилә, балалар ягы ничек?..
- Әлегә бер ничек тә түгел, - дип, көрсенеп куйды Сергей. – Без бит бу илдәкачаклар яисә килмешәкләр генә бит әлегә. Гаилә кору, балалар үстерү өчен, иңэлек, җан тынычлыгы һәм иминлек кирәктер ул.
- Һәм үз туфрагың, үз Ватаның булу кирәк, - дип, дусты әйткәннәргә кушылып,җөпләп куйды Айрат.
Аның бу сүзләре аеруча Валентин Васильевичның күңеленә хуш килде.
- Дөрес сүзләр әйттең, дустым, - дип, хуплап куйды ул аны. – Тик менә,хатын-кыз яклары ничек соң? Гел ялгызың гына яшәп тә булмый бит инде...
- Анысы проблема түгел. Кәләш булырга атлыгып торучылар белән буа буарлык,- дип, җавап бирде Сергей. – Безнең үзебездә генә дә өч дистәдән артыкхатын-кыз эшли монда.
- Җирле аборигеннарданмы?
- Юк. Алар хатын-кызларын монда аяк та бастырмый. Ә үзләре белән дусяшибез. Балык һәм су асты ризыклары белән тәэмин итә алар безне...
- Шулай да Россияга кайтырга җыенасыздыр ич?
- Бик кайтыр идек тә, әлегә анда безне көтсә дә милициядагы “иске дуслар”һәм төрмә генә көтә торгандыр.
Айрат та сүзсез калмады бу уңайдан:
- Иртәме-соңмы барыбер бер әйләнеп кайтырбыз, әлбәттә. Үзгәрешләр булмыйтормас. Россияда да тәртип урнашыр әле бер...
- Мин алай ук тәртип юк дип тә әйтмәс идем. Барысы да яхшыруга таба баракебек, - дидем мин.
- Без хәбәрләшеп торабыз. Кайту турында уйларга иртәрәк шул әле безгә...Безне эзәрлекләүчеләр, юк итәргә хыялланучылар әле һич кая китмәде, алар үзурыннарында. Алай гына да түгел, ишетеп белүебезчә, пагоннарына яңадан яңайолдызлар да өстәлеп кенә тора икән...
- Ярар, - дип, очраклы рәвештә генә сәгатъкә күз төшереп алдым мин шулчак.Моны Айрат күреп алган булып чыкты.
- Ашыгасыз... Китәргә вакытмы? – диде ул, беренче тапкыр татарчага күчеп.
- Ашыкмасак та, вакыт шактый соң икән бит инде. Төн уртасы узып киткән, -дидем дә, күршеләремә борылып русчага күчтем. – Безнең татарча сөйләшүебезгә үпкәләмиторгансыздыр ич...
- Юк-юк, - диде алар, берсен икенчесе куәтләп. – Киресенчә, рәхәтләнепсөйләшә аласыз. Үзеңнең туган телеңдәсөйләшеп утырудан да рәхәт ни булырга мөмкин тагы. Ә без үзебезнең Уралтарафларын искә алып, уртак танышларны барларбыз шул арада...
 
... Хушлашыр вакыт килеп җиткәчтен Айрат миңа, кыскача гына сәлам хатыязып, бер конверт сузды.
- Зинһар, шушы конвертны минем әнигә тапшыра күрегез. Анда бераз акча дасалдым. Әмма минем монда икәнлегемне һичкемгә, хәтта әнигә дә сөйли күрмәгез,ярыймы?.. – дип үтенде. – Ул бит мине, бу кадәрле еракта дип түгел, Европада  диеп кенә белә.
- Барысы да син дигәнчә булыр, - дидем. - Якын көннәрдә, боерган булса,туган якларны бер урап кайтырга дигән уем да бар иде. Үз кулым беләнтапшырырмын...
 Без таң беленеп, Тын океан өстендәиртәнге кояш нурлары алтын балык сыман елык-елык ялтырый башлагачтын гынакайтырга чыктык. Айрат белән Сергей, икәүләшеп, үзебезне ярты юлгача озата бардылар.Аерылганда, күңелләре нечкәрүен  күрсәтәселәрекилмәсә дә, һәр икесенең күзләрендә таң чыклары җемелдәшә иде кебек...

...Самолет һавага күтәрелгәч тә, алдан сүз берләшеп куйган сыман, ВалентинВасильевич та, мин дә, иллюминаторга килеп капланганбыз. Иксез-чиксез океанкочагындагыуч төбе кадәрлегенә утрау һәм шул утрауның борынында уктырпаеп торган мәһабәт корылмада иде күзләребез. Торган саен ерагая һәм кечерәябарган шул ноктадан без үзебезнең яңа танышларыбыз – якташларны эзләгәнбезбулса кирәк. Әмма, үзләре түгел, алар корган мәһабәт сарай да тагы бермизгелдәнкүренмәс дәрәҗәдә ерагайганиде инде. “Кыргый атау” дигәннәре дә, атау түгел, океан өстенә очраклы рәвештә килепкунган һәм аның дулкыннарында чайкалып йөзеп барган бер гадәти яшел яфрак булыпкына төсмерләнә иде.

                                                      *
*          *
...Мәскәүгә кайтып атна-ун көн дә узмады, бер форсатын табып, мин туганякларымнан әйләнеп килергә булдым. Билгеле инде, иң әүвәл биргән вәгъдәмне үтәүиде уемда. Авылларын беләм, олы юлдан ерак түгел генә урнашкан. Тапшырасыконвертта исем-фамилия һәм торган урамнары да  аермачык язылган. Табигатъ матур, көн якты,бөтен әйләнә-тирә ак мамык түшәктәй карга төренгән.Җиңелчә җәяүлебуран себереп торуга да карамастан, юллар чистартылган. Җилдереп кенә керепчыгыйм дигән идем.
Конвертта күрсәтелгән адрес буенча, җиңел генә табып, капка төпләренә үккилеп туктадым. Җәт кенә машинамнан сикереп төштем. Капка төбенә салган карныңкөрәлмәгән булуы гына тукталырга мәҗбүр итте. Урамга өч тәрәзә карап тора. Өчесендәдә кышкы кояш нурлары... Тәрәз  төпләрендә гөлләр...Яраннары инде чәчәк аткан, ап-ак чәчәктә. Безнеңәниләрнең иң яраткан гөлләре ич алар. Башына ак яулык ябынып шул яран гөлләренаралап тәрәзәдән балалары кайтуын көтеп карап утырган татар карчыгын күрәсем килде шулчак. Тукталып, озаклап  карап торуым да шуңа...
Сискәнеп киттем кинәт, арка ягымнан килеп берәү ипле генә җиңемә кагылды.
- Айрат...                
Күземне яран гөлләреннән аерып, борылырга мәҗбүр булдым. Анда аягына олтанлыкиез итек, өстенә шактый таушала төшкән каеры тун, башына  колакчынлы бүрек кигән өлкән яшьләрдәге берагай басып тора иде.
- Айрат түгел иде шул, - дидем.
- Капка төпләренә машина килеп туктагачтын, Мәрфуганың улы Айрат  кайтканмы әллә дигән идем...
- Ә Айратның әнисе... Мәрфуга апа үзе кайда соң?
- Китте...
- Кайда китте?
- Без аны озаттык... Әле ике көн генә элек соңгы юлга озаттык...
- Ә  мин..., ә  мин... - диеп, бер агайга, бер кулымдагыконвертка карап, ни дияргә, ни эшләргә белми, югалып, чарасыз торып калдым.
- Ә син үзең кем соң?
- Мин Айраттан хат китергән идем. Акча...
- Мин Мәрфуганың бертуган абыйсы булам. Өебез дә, әнә, кара-каршы гына иде.Авылда аның башка кешесе калмады да инде... Ерактан килгәнсеңдер, әйдә, керик,чәй эчеп китәрсең, - диде ул.
Конвертны агайның кулына тоттырдым.
- Җидесен һәм кырыгын уздырырбыз. Җәйгә чыккач таш куярга да кирәк булырәле...,- дип, куанып куйды ул.
- Ә үзегезнең балалар булгандыр ич, агай. Алар, нәрсә, төрлесе-төрлеякларга таралышып беттеме әллә, - дидем, сүзсез генә үз юлым белән китепбарудан уңайсызлана төшеп.
Байтак кына дәшми торды ул. Кулындагы конвертны әйләндерә-әйләндерәаның әле бер ягын, әле икенче ягынтикшергәндәй итте.
- Өч малай үстергән идек тә бит, - дип, төртелеп торды бераз. Аннан берчиткә карап кулын селтәде. – Бәхетләре генә булмады...
- Нәрсә, юлдан яздылармы? Эчүгә салындылармы әллә?
- Юк ла, - диде ул. – Берсе Афган сугышыннан кайтмады. Икенчесе Чечнядаятып калды. Өченчесен, инде тәмам кеше булды дигәч кенә, хатыны һәм балаларыбелән бергә, өенә кереп үтереп чыктылар.
Ни дияргә белми, телсез калып тордым бер тын. Урынсыз сорауларым белән,агайның төзәлмәс яраларына кагылуым өчен гаепле санадым үземне.
- Айрат “абыем”дип сөйләгән иде...Завод директоры сезнең улыгыз идеме?..
- Әйе, - диде ул. Һәм тагы берничә кат кулындагы конвертныәйләндереп-тулгандырып торгач, өстәргә кирәк тапты. – Айратка әйт анда,кайтмасын. Бер өзлексез иснәнеп, кайтканын көтеп кенә йөриләр. Әйт берүк, кайтакүрмәсен...
- Ярар, әйтермен, - дидем. Гәрчә миндә аның ни телефоны, хат язып салыймдисәң, ни адресы булмаса да.
Пальто чабуларын каерып кинәтсалкынҗил исеп куйды шунда, йөзгә кар өермәсе килеп сыланды. Агай белән тиз генәхушлашып үз юлым белән китеп барудан да кулай чарам калмаганиде бугай инде.
- Буран чыгарга ниятли ахры. Юл кешесенең юлда булуы хәерле шул, - диеп,озатып калды ул.
Кузгалып киткәч тә бар ачуым белән газга басканмын. Урамның аргы башынаҗитеп борылганда гына, газны киметә төшеп, көзгегә күз төшереп алдым. Юлуртасына чыгып баскан агай әле булса, кымшанмыйча, тора таш кебек басканкөйгәмин киткән тарафка текәлеп караптора иде...

Гыйнвар-февраль. 2010ел. Казан-Мәскәү   

 

 
 

Исемлек