Биография Әсәрләр Интервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

КЕНӘРИ — ЧИТЛЕК КОШЫ

РОМАН

1

Мәһабәт гәүдәле, урта яшьләрдәге бер ир-ат килеп баскан иде аның каршысына:
— Дөньяны каргыйсызмы, туташ?..
Асия дәшмәде, гүя ул аны бөтенләй ишетмәде.
— Дөнья матур. Каргамагыз дөньяны...

Бермәлгә югалып калды Асия, ни дип җавап кайтарырга да белмәде. Бәлки, гомумән, дәшмәскә, ишетмәгәнгә сабышырга кирәк булгандыр? Ялгыз хатын-кызга, юк сүзен бар итеп, сагыз кебек ябышырга йөргән ир-атларны беренче генә очратуы түгел ләбаса.

Хәер, бу ир андыйларга охшамаган кебек. Әле иртән, аэропортның иркен һәм бөркү залына килеп кергәч үк, ничектер кинәт кенә игътибар иткән иде Асия аңарга. Пөхтәлеге, кием-салымы, сабыр кыяфәте һәм, гомумән, үз-үзен тотышындагы сәер бер горурлыгы, тәкәбберлеге белән күпләрдән аерылып тора иде ул. Дәүләт эше белән бер-бер җитди командировкага баручы, яисә кайтып килүче булса кирәк дип, үзалдына уйлап та куйган иде әле. Инде менә ике сәгать чамасы ул, урыныннан да кымшанмыйча, ниндидер төсле рәсемнәр төшерелгән чит ил журналлары актарып утырды. Берәүгә дә күз салмады, дәшмәде, үзен эшлекле кешеләргә генә хас рәвештә җитди тотты. Берәр чит ил кешесе яисә дипломат, журналист кебегрәк кешеме икән әллә, дип тә уйлаган иде Асия. Тегенең журнал белән мавыгуыннан файдаланып, эшсезлектән, туйганчы күзәткән иде үзен. Шул рәвешле, каршысында басып торучы ир-атны ишетмәмешкә, күрмәмешкә салышу мөмкин булмаган кебек, аны дорфа сүз әйтеп кире бору өчен дә сәбәп юк иде. Ир кеше исә үзе һич тә борылып китәргә җыенмый, мөлаем елмаеп, тик басып тора Асия каршында. Үзен элеккечә горур, тыныч тота. Телендә дә шул ук сүзләр:
— Туташ дим, каргамагыз сез аны, дөньяны.
Ниһаять, гаҗәпсенү катыш кызыксыну белән башын күтәрде Асия:
— Нишләп каргыйм ди? Әлегә дөньядан зыян күргәнем юк.
Күзләре бер мизгелгә очрашты.
— Алай икән, — диде ир кеше.
— Әйе, менә шулай...

Асия аның ияк уртасындагы мускулы тартышып алуын, ирен читләрендә чагылып киткән чарасыз елмаюны сиземләп калды. Нәрсә аңлаткандыр ул елмаю; шулчак мөлаем бер җылылык сирпелгәндәй булды үзеннән. Ирексездән, янә кызыксыну биләп алды аны: «Кем икән бу кеше? Ул аңа ни әйтергә тели? Бер-бер җитди сүзе бармы?.. Әллә,башкалар сыман,эш юклыктан, вакытын кая куярга белмичә, бераз теленә салынып алу гынамы исәбендә?..»

Аягын аяк өстенә атландырып, итәкләрен тарткалап куйды ул. Әмма тыңлаусыз итәк үзенекен итте. Ир-атның ниятен, максатын аңларга теләп, Асия кабат күзләрен югары күтәрде.

Залдагы чит-ят күзләр дә игътибар юнәлтеп өлгергән иде инде үзләренә. Сәгатьләр буе, ни эшләргә, кая барып сөялергә белми иза чигеп йөрүчеләр өчен ир белән хатын-кызның танышуыннан да хикмәтлерәк тагы нинди тамаша табарга мөмкин соң?..

Ике як-ягында янәшә утырган өлкән яшьтәге хатыннарның күз читләре белән үзенә таба карангалап алуын тойды Асия. Сул яктагысы, алдына газета җәеп, әле генә тамак ялгарга керешкәне, хәтта авызына капкан йомыркасын чәйнәүдән туктап торды. Менә бит, аларга да бер кызык табылды үзенә күрә. Кабып алган ризыгын йотарга онытып җавап көтәләр аңардан. Ничек итеп җебеп төшәргә, җавапсыз калырга мөмкин шундый чакта?

— Зарланмагач — әйбәт. Бәхетлесез, димәк?..
— Зарлана алмыйм, — диде Асия, чит-ят күзләрнең артканнан-арта баруын чамалап. Тәкәббер елмаерга да онытмады. Хатын-кызны мондый очракларда урынлы-урынсыз гаеп ташлаулардан азат итә торган тәкәбберлек иде бу.
— Ә мин сезгә бик урынлы бер тәкъдим белән, туташ.
— Тыңлыйм.
— Ачыккансыз. Мин сезне ресторанга чакырам.
— Рәхмәт, таныш түгел ир-атлар белән ресторанга йөрү гадәтем юк.
— Ә мин... — ир-ат бермәлгә туктап калды. Әллә фикерен үзгәртте, әллә сүз таба алмый торды, аңламассың. — Мин ялгыз йөрергә күнекмәгән.
— Ай-һай, бер дә харап икәнсез...
— Мин шаярмыйм,туташ,чын күңелдән чакырам!..
— Чын күңелдән баш тартам, рәхмәт!
— Сез мине дөрес аңламадыгыз, туташ.
— Аңладым. Әнә, кемне дә булса башка берәүне чакырыгыз. — Асия як-ягына ым какты. Әлеге каныгудан туя башлаган кебек иде инде ул. — Залда кеше шыгрым тулы ич, башка берәүне чакырыгыз.

Аңлашылдымы дигәнне аңлатып, иреннәрен турсайтып куярга да онытмады: шуның белән сүз тәмам, янәсе. Иңбашына аскан нәни сумкасын ипле генә ачып, аннан мода журналын тартып чыгарды. Тезгә-тез салынган аякларын алмаштырып куйды. Итәген тартты, тегесе янә тыңламады. Янәшәгә салып куелган пальтосын барлагандай итте. Һәм, бернигә дә исе китмәгән кешедәй, инде таушалыр хәлгә җиткән журналын яңабаштан актарырга кереште.

Аның саен кымшанмады ир-ат. Бу хатынның үзенә алай ук битараф түгеллеген чамалап өлгергән кебек иде инде ул. Кирәксә-кирәкмәсә турсаеп алган иреннәр, күзләреннән бөркелгән юмарт елмаю, берөзлексез тынгысызланып торган кул-аяклар шул хакта сөйли түгелмени?!. Ир-атларны үтәдән күрүләре белән мактана торган хатыннар була. Бик ихтимал. Әмма алар бер нәрсәне — ир-атның да, үзенә күрә, шактый күзәтүчән халык булуын онытып җибәрәләр. Әлеге ирнең дә кире борылырга, чигенергә уенда юк иде.

— Кемне чакырыйм икән, — дип, киңәш сорагандай, тәкәббер муенын суза төшеп, як-ягына карангалап алган булды ул. — Соң, алай булгач, апа, әллә сез барасызмы? — дип, тез өсләренә газета җәеп тамак ялгап утырган өлкән яшьләрдәге хатынга мөрәҗәгать итте.

Авызына дәү итеп капкан йомыркасын әле дә булса чәйнәргә онытып, тамаша кылып утырган авыл хатыны шаяруны аңламады.

— Юк, юк, — диде ул һәм, кабалана төшеп, авызындагы ризыкны тумылдатып чәйнәргә кереште. Бер-ике тапкыр йотып, бушана төшкәч, дорфа гына өстәп тә куйды. — Безнең рестораннарга җөрер чак үткән. Тамагым да тук, бер кабар җирем дә юк...
— Бар, кызым, ашауның ояты юк. Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит, дигән борынгылар, — дип, сүзгә Асиянең икенче ягында утырган хатын да килеп кушылды. — Тешләрем булса, бер дә баш тартмас идем әле. Үзем керер идем. Теш протезым гына өйдә калган... — дип, үзалдына рәхәтләнеп кеткелдәп үк җибәрде.

Күпме гомер янәшә утырып та, бер авыз сүз алмашмаган хатыннарның да сүзгә кушылуы, үзе тирәсендә сүзнең шулай куерып китүе ошамады, билгеле, Асиягә. Йә, ни җитмәгән иде инде сезгә дигән сыман, янә күз чите белән сөзеп, кадакланган кебек каршысында басып торган ир-атка карап алды. Һәм шунда, аның карашынча, инде күптән үпкәләп яисә уңайсызланып китеп барырга тиеш тоелган кешенең күзләренә текәлде... Куе кашлар астындагы тирәнлектән ике көлтә коңгырт-кара нур сирпелгән. Бу битараф караш түгел. Шаяру, уйнау гына дисәң... Түгел! Үз-үзенә ышанычы, горурлыгы, мин-минлеге ташып торган кеше икән ич аның каршысында! Мунча себеркесе яфрагы кебек ябышкак бәндә булырга охшамаган... Бәлки, берәр җитди сүзе, уртаклашасы килгән фикере булгандыр, дип уйлап куйды ул үзалдына. Әмма күңелендә калкынып алган бу үзгәреш-икеләнүләрне йөзенә, күзләренә чыгармады. Дәшмәде, элеккечә битараф калганлыгын аңлатырга теләп, күзләрен генә читкә борды.

— Мин кереп урын ала торам. Көтәм... — диде кырыс, ләкин шул ук вакытта эчкерсез һәм ягымлы да тоелган калын тавыш. Ир кеше, тирән сулыш алып, ипле генә борылды да тәвәккәл адымнар белән китеп барды. Кире борылып карамады.

Үзалдына мыскыллы елмаю белән озатып калган иде аны Асия: «Бер дә харап, янәсе... Егерменче гасыр Дон Жуаны... Каян килгән!.. Торган да артыннан йөгергән, ди, берәү...» Әмма кайсыдыр яклары белән ошаган, үзенә җәлеп итеп өлгергән иде аны бу ир. Өстәвенә кызык та әле бераз... Кайчан һәм кайда тагы шундый җай чыгып торыр, бер мәзәк итеп кенә тыңлаганда ярар иде үзен...

Күңеле тартмады Асиянең, шулай да, шактый ук көттереп булса да, керде ул ресторанга. Иртәнге чәйдән соң инде байтак гомер узган иде. Тагы күпме көтәсе дә мәгълүм түгел — буран. Самолетның кайчан очасын, белсә дә, бер Алла гына белә бит әле. Димәк, барыбер тамак ялгап алу турында кайгыртырга кирәк булачак... Әлбәттә, беркадәр кызыксыну да үзенекен итте булса кирәк. Чыннан да, кызык ич: ни әйтергә тели икән ул аңарга, нияте нинди?.. Юк сүзен бар итеп бәйләнергә, вакыт узсынга, бер күрүдә гашыйк булган ир-ат роле уйнарга җыенучымы?Әллә... Кем белә бит аны, карап торышка болай җитди кешегә охшаган ич.

Ишектән күренүгә үк, урыныннан торып, кунакчыл хуҗадай мөлаем елмаеп каршы алды аны ир-ат:
— Бик вакытлы кердегез... Рәхим итегез, хәзер кайнар аш китерерләр, — дип, урын тәкъдим итте. — Күңелегез дә күтәрелер, җылынырсыз...
— Рәхмәт, мин туңмадым. Ачыкмадым да... Мин болай гына... Бераз утырам да чыгармын. — Әллә каян пәйда булган уңайсызлануын, тартынуын күпме генә яшерергә тырышса да, булдыра алмады, бер дә урынсызга кыбырсынырга кереште Асия. Гомер булмаган хәл — үз-үзен кулга ала алмый газапланды. Үзенең нинди хата җибәрүен, нинди уңайсыз һәм мескен хәлдә торып калуын ресторан ишегеннән атлап кергәч, өстәл артына килеп утыргач кына аңлады. Берәү чакырды дип, таныш-белеш булмаган ир-ат артыннан, аны эзләп, ресторанга килеп керсен инде... Азмы-күпме горурлыгы калган хатын-кыз шулай итә аламы?! Ничек һәм нәрсә уйлап керде соң ул монда?.. Бу кадәрле дә җиңел акыллылык күрсәтер икән!.. Үз-үзен танымады, үз-үзенә нәфрәтләнде, гарьләнде Асия. Ләкин сер бирергә дә ярамый, соң иде инде, атлыйсы адымнар атланган... Шуны сизеп алуданмы — йөзендә ясалма елмаю нурлары кабынды аның.
— Ә сез дулкынланмагыз!.. Тынычланыгыз,тынычлан... Бүре түгел мин, ачыккан булсам да, бер юлга калдырып торырмын. Ашарга җыенмыйм үзегезне...
— Кем әйтте аны?! Кем дулкынлана? Мин бик тыныч. Миңа монда ошый. Дулкынланырга җыенганым да юк,уйлаганым да... — дип,гаҗәпләнүен җиткерергә ашыкты Асия. Әйткән сүзләренең җегәрен күтәрергә теләп, каян алдыгыз мондый сүзне дигән сыман, иңнәрен җыерып куйган булды, балкып елмайды. Ә күңелендә үз-үзен битәрләүдән туктамады: «Йә, нигә җебеп төштең!.. Ир-ат күргәнең юкмы?.. Авыз ачып сүз әйткәнче үк үтәдән күреп торалар үзеңне...»
— Үз-үзегезне дә битәрләмәгез алай, кирәкми!

Кычкырып көлгән булды Асия:
— Сез нәрсә, күрәзәчеме әллә? Күрәзәче булсагыз, бу юлы ялгыштыгыз, хаталандыгыз, иптәш.
Әмма күңелендә үз-үзенә булган ачу, нәфрәт арта төште. Адәм көлкесе ич, авызыңны ачмас борын, үтәдән күреп торсыннар үзеңне.
— Юк, мин күрәзәче түгел, — дип, җитди сүзгә күчте ир-ат. — Коньяк китертимме, шампанмы?— Һәм эчкерсез, матур итеп елмаеп алды. — Күрәзәче булсам, сорап тормас идем, шулай бит?..
— Ә миңа барыбер.
— Димәк, акны?..
— Үзегезгә карагыз. Мин берсен дә эчмим.
— Менә монысы инде дөрес түгел... Очрашу хөрмәтенә бер рюмка гына булса да капмаган кеше юк.
— Димәк, бар.
— Бераз гына... Шушы буранлы көнгә үч итеп кенә?..
— Рәхмәт, мин җавап бирдем, — диде Асия. Соңгы җавап хәтта үзенә дә ошап куйган иде. Ниһаять, тынычланды булса кирәк.

Яннарына официант килеп басты. Ир-атның авызыннан чыккан һәр сүзне, кош тоткандай, үзенең кәгазенә теркәп барды. Һәм җәһәт кенә китеп югалды.

— Ә сез миңа ошыйсыз... Әле иртән үк, аэропортка килеп кергәч үк, игътибар иттем мин сезгә, — дип, иркенләп сөйләшергә, комплиментлардан ятьмә үрергә кереште ир-ат.

Матур сүзнең хатын-кызга ошаганын һәркем белә. Әмма хатын-кыз, ул сүзләргә мөкиббән китеп, аларның табигатен, максатын аңламый дип уйлаучылар нык хаталана. «Ошыйсыз...» дигән сүзеннән үк аңлады, юнәлешне ачык тоемлады Асия.

— Күргән булсагыз соң!.. Шуннан ни була инде?
— Хәтта, гомеремдә беренче кат, рейсны тоткарлаган буранга рәхмәт укыдым.
— Һәм шул гомердән бирле мине эзәрлекләп йөрдегезме?.. — дип, ирен читләренә тәкәббер елмаю төсмере чыгарды Асия. Чөнки хәзер аңа барысы да аңлаешлы һәм табигый тоела башлаган иде инде. — Буранга шатланган кешене күргәнем юк иде әле.

«Туташ үз-үзен кулга алды. Ирек куйсаң, сүзгә дә шактый төртмәле күренә икән үзе... Әмма беренче һәм иң кыен адым ясалган. Калганы инде, спортчылар телендә әйтсәң, «икенче сулыштан» тора. Хәзер, чама белеп кенә, дилбегәне кулдан ычкындырмый гына, алга таба кыймылдый башларга вакыт...» — дигән уй үтте ир-атның башыннан.

— Зинһар өчен, көлмәгез, — дияргә ашыкты ул. — Минем үземә дә сәер һәм көтелмәгәндә булды бу. Моңа, иң элек, сез үзегез гаепле. Белмисез генә, шундый матур һәм килешле атлап бара идегез... Һәм карашыгыз тагы, күзләр... Яшен ташы китереп суккан кебек булды...

Күтәрелеп, Асиянең күзләренә карап куйды ул. Көтмәгәндә очрашкан ике караш, бер-беренә тартылып, берара аерыла алмый тордылар. Аларның бу карашып торуы уен идеме, әллә инде шушы уеннарын чынга алып мавыгу идеме — моны алар хәтта үзләре дә аңлап өлгермәде булса кирәк. Шулай да, сынашу озаккарак сузылгач, иң элек Асия карашын читкә борырга мәҗбүр булды. Ни сәбәпледер, аның зәңгәр күзләре кысыла төште, ирен читләре тартышып-тартышып алды.

— Бөтен игътибарым сездә, тыңлыйм, — диде ул шундук, үзенең әлеге йомшаклыгын танырга теләмичә.
Ә күңелендә өстәл аша гына каршысында утырган ир-атка соклану туган иде: «Ә бит буй дисәң буе бар, төс дисәң — төсе. Мавыктыргыч итеп сөйләшә белә, киемнәре... Килешмәгән җире юк».
— Көләргә ашыкмагыз. Үзегезгә сокланып һәм хөрмәт белән караган кешедән көлү яхшы түгел, шулай бит?..
— Шулай бит... — аның урынсыз сүзен кабатлаудан тәм табып, янә үртәп алды Асия.
— Көләсез, — дип кенә җавап кайтарды ир-ат. Хатын-кызның төртмәле сүзе, әлеге очракта, үз итә төшүнең хәбәрчесе икәнлекне яхшы аңлый иде ул. Эчкерсез һәм ышанып сөйләшүеннән туктарга уенда да юк иде. Бераз уйга калып торды да үзалдына елмаеп алды. Сөйләргәме, сөйләмәскәме дип икеләнә калган иде булса кирәк. Дөресрәге, шул хакта иллюзия тудырып маташуы булды бу. — Каршыгызда утырганда — сизендегезме икән — мин берөзлексез, күзем сезгә төшкән саен, сокланып туймадым. Күңелемнән шигырь юллары кабатлап утырдым...
— Кызык, — дип куйды Асия, чынлап та тыңларга әзер икәнлеген төшендереп. Үз гомерендә берәүнең дә аңарга багышлап шигырь чыгарганы, шигырь сөйләгәне юк иде бит әлегәчә.
— ...Тез өстенә тезен куйган,

Алып булмый күзне шуннан.

Шул ике юлны кабатладым берөзлексез. Башка бер очракта, беләм, бу сүзләр соң дәрәҗәдәге мәгънәсезлек булып кына тоелырга мөмкин. Әмма сезнең каршыда утырганда — сәнгать!.. Есенин һәм Такташларың бер читтә торсын...

— Ә сез, хам гына түгел, шагыйрь да икән ич болай булгач, — дип бүлдерде аны Асия. Дөрес, үзенә атап чыгарылган юллар ярамаслык түгел иде кебек. Үзенең өстенлеген һәм матурлыкларын, һәммә башка хатын-кызлар сыман, ул да яхшы белә иде.

— Ялгышасыз, — диде ир-ат һәм канәгать елмаеп алырга да өлгерде. — Мин шагыйрь түгел. Хәтергә генә төште, ишеткәнем бар иде... Чынлап та, күз явын алырлык чибәр идегез, матур утыра идегез... Хатын-кызның ярты гүзәллеге — аякларында. Әйе, мин моны ихластан әйтәм.

Йөзен чытып алган булды Асия — кем каршында утырам мин, янәсе. Аэропорт буенча яңгыраган чираттагы белдерү-хәбәр тукталырга мәҗбүр итте бу юлы ир-атны: «Уфа — Казан маршруты буенча... рейс... табигать шартларына бәйле рәвештә... тагы дүрт сәгатькә кичектерелә...» Ир-ат башын чайкап куйды. Ә Асия, коты очкан кеше сыман, башына ябышкан булды. Чынлыкта исә һәр икесе бу хәбәрне колак читләреннән генә уздырган кебек иде.

Күзләре шул мәлдә кабат очрашты. Йөзләренә, ирен читләренә сизелер-сизелмәс кенә елмаю чалымнары кунып узды.

2

Ул буранлы көнне шундук хәтердән сызып атарга, онытырга кирәк иде Асиягә. Уфадагы буран Уфада калырга, Казанга ияреп кайтмаска тиеш иде дә бит...

Буранлы көн үтте. Буранлы февраль еракта калды. Тик күңелдә кузгалырга иткән буран гына утыра алмады. Әледән-әле, бөтенләй уйламаган-көтмәгәндә, зилзиләләр кузгатып уяна да җанын әрнетә, иркенләп яшәргә, тотынган эшен күңел куеп эшләргә ирек бирми аптырата буран. Табигатькә ни?!. Табигать бер җилләп-давыллап ала да тына. Күңелдә, җаныңда кузгалмасын икән ул буран...

Яшәвенең мәгънәсе югалды Асиянең, көне — көн, төннәре төн түгел. Эшкә килсә, кулы эшкә бармады. Өйгә кайтып, өендә ямь таба алмый газапланды. Иптәш кызларының җыен юкны бар итеп сөйләшкәненә, һәр ике сүзнең береннән үзләренчә кызык табып көлешкәннәренә эче пошты аның. Корыны бушка кайтарып үзенә дәшүчеләргә чытык йөз белән җавап бирде. Юкка гына да кәефе кырыла торган булып китте, башкаларның кәефен кыруны да бар дип белми башлады. Бер сүз белән әйткәндә, кинәт кенә танымаслык булып үзгәрде дә куйды Асия. Турысын әйтеп сөйләшергә күнеккән Сания апасы әйтмешли, әллә шунда җен алыштырды үзен...

Шәһәр үзәгендәге беренче класслы ательеда тегүче булып эшли Асия. Монда күлмәк яисә костюм тектерү — күпләрнең хыялы. Мода артыннан калышырга теләмәгән хатын-кыз, бу ательега якынлаша башласа, кыбырсынырга керешә; ә инде ателье ишеген ачып, тупсадан атлап үткәндә — һич арттыру булмас — андый хатын-кызның тыны кысыла. Шуңа да әлеге ательеда эшләүчеләрнең дәрәҗә югары санала шәһәрдә, директорың да, министрың да бер читтә торсын. Кайда эшләве хакында кызыксынучыларга: «Йосыф — Зөләйха»да эшлим», — дип җавап бирсәң, тегеләре инде, кагыйдә буларак, тел шартлата, «О-о-о!» — дип тә өстәргә онытмый.

Әнә шундый гадәти булмаган ательеда гади бер тегүче булып эшли Асия. Эш урыныннан канәгать, үзенең монда эшләве белән горурланып яши. Чөнки матур һәм модалы киемгә дефицит арта барган, әмма матур һәм килешле итеп кисеп-тегүчеләр, әҗәл даруы сыман, бик азаеп калган бер чорда — сиксәненче елларның башында — мондый урында эшләү килде-китте кешегә тәтеми. Кешедә акча да җитәрлек. Ихтыяҗ һәм талым да бар. Ә кибетләр, складлар үтмәс товар белән тулган. Алгы ишектән кереп рәтле-башлы кием алам димә. Андый кием булса да, бары тик арттан, йә булмаса астан сатыла. Шундый чорда ателье ишекләренә барып капланмыйча, кая барасың?! Ательелар кыйммәткә тегә һәм шуның өстәвенә әле йә җиңе, йә бер балагы кыскарак чыга киемнең. Менә шунда инде «Йосыф — Зөләйха» искә төшә. Әйе, анда тегәләр. Ни гаҗәп: киемнең җиңе дә, балагы та тигез чыга әлеге ательеда. Тик тагы шунысы бар: анда да теләсә кемгә түгел, аерым кешеләргә генә тегәләр...

Кемгәме?Бу сорауны йә бик иртә картайган, йә артык соң туган кешеләр генә бирә торгандыр. Ә без беләбез һәм шундый җиңел сорауга җавап таба алмый торучылардан хәтта көләбез дә әле. Кемгә булсын?Таныш-белеш һәм дус-иш өчен тегәләр «Йосыф —Зөләйха»да. Ә инде алардан да элгәрерәк кирәкле һәм кирәге чыгардай кешеләр җитешә. Дөньяның аның, җүләр кеше әйтмешли, кирәге бетеп торганы юк. Кул—кулны, ике кул битне юа дигәннәре хак бит ул. Асия моның дөреслегенә үз тәҗрибәсендә ышанды. «Йосыф—Зөләйха»да эшли башлавына әле әллә ни күп вакыт үтмәсә дә, мондагы дөньяның җаена төшенеп килә инде...

...Әйе, барысына да шул буранлы көн гаепле. Менә әле хәзер дә, ак буранны хәтерләткән туй күлмәгенә җөй салып утырганда, онытылып уйга калды ул... Уфа аэропорты. Халык белән шыгрым тулы зал. Каршысында гамьсез генә журнал актаргалап утырган ир-ат... Күз алдыннан китми йөдәткән мизгелләр... Буран. Бөтен әйләнә-тирәсен, бар дөньясын, күз алларын, хәтта күңелен буран — ап-ак буран урап алган.

Чү, колак төбендә аның тавышы яңгырый түгелме:
— Кызык бит, ә... Танышуыбызга санаулы минутлар гына, ә сез миңа иң якын кешем сыман тоела башлагансыз... Балачактан җитәкләшеп килгән дустым диярсең. Ә чынлыкта исә без — нибарысы кичектерелгән самолетның гади пассажирлары...

Берара дәшми-тынмый гына барды алар. Рәт-рәт булып тезелеп киткән ак каеннар ышыгында салынган тар сукмак очсыз-кырыйсыз кебек иде. Бәлки анда бернинди сукмак та булмагандыр әле. Шәһәр читендәге аулак каенлыкта шундый буран вакытында нинди сукмак булыр икән?.. Гаҗәп, гүя такыр юлдан атлап барган алар, сукмак юклыгы абайланылмаган. Котырынып искән җил авазы колакта эленеп калган бары. Өермә булып йөзгә, күзләргә килеп сыланган, әрсезләнеп куенга үтеп кергән ак җил һәм кар бөртекләре кайнар дулкын булып кына тоелган. Югыйсә, җүнле хуҗа урамга этен дә чыгармаслык күз ачкысыз буран булган. Үтә күренмәле юка оектан көе буранга барып чыксын һәм салкынны тоймасын инде, ә...

Җылы һәм ышык аэропорт залында тар тоелды микәнни соң аларга?.. Күз алдына китерү мөмкин түгел хәтта: ничек инде үз ирегең белән буран кочагына, япан кырга чыгып китәргә кирәк? Унҗиде-унсигездәге яшь җилкенчәкләрмени?!.

Басылырга уенда да булмый котырынган буранны кыл урталай ярып, кинәт Асиянең каршысына чыгып туктап калды ул.
— Ир кеше өчен иң кыены, иң авыры нәрсә икәнлеген беләсезме?

Күзләрен кыса төшеп, баш чайкады Асия, җавабы шул булды. Бүрегеннән кар коелды, керфекләренә кунган бәс салкынлыгы өтеп алды шунда. Башка берни хәтерләми.
— Белмисез шул. Сезгә җиңел... Ә ир-ат шул сорауны кайчан һәм ничек җаен туры китереп бирергә икән дип иза чигә.

Асия, башын күтәрә төшеп, бәсле керфекләрен ачты. «Тыңлыйм, йә, биреп кара соравыңны. Ул нинди хикмәтле сорау икән?» — дип әйтүе иде бу аның. Каршысында басып торган ир-ат ышыгында җил юк, буран да тынып калды. Кеше түгел, гүя җилкән иде ул. Шундый әзмәвергә сокланмыйча мөмкин идеме соң?! Аның киң иягенә, сәламәт кызыллык белән тулышкан йөзенә, көзге усак яфракларыдай тырпаеп торган колакларына күз салырга өлгерде ул. Сулышыннан, һәр хәрәкәтеннән тазалык, гайрәт һәм көч ташып тора иде. «Таяныр җилкә... ышыкланыр ир...» дигәннәрен күп мәртәбәләр ишеткәне бар Асиянең. Күрәмсең, Арслан кебекләр хакында әйтелә торган сүзләрдер...

— Үзебез таныштык та кебек инде, — дип, тын гына сөйләргә кереште ул. — Ә чынлыкта бер-беребезнең исемен дә белмибез... Исемегезнең дә матур буласын чамалыйм чамалавын. Ничек уйлыйсыз, бәлки танышырга вакыттыр инде безгә?..

Тартынып, олы үтенече, гозере булган кеше сыман уңайсызланып сөйләшә иде ул. Ә җитдилек, оялчанлык бермә-бер килешә үзенә.

— Шул булдымы авыр сорау? — дип, рәхәтләнеп көлеп җибәргән иде ул чакта Асия. — Ай-һай авыр сорау икән... Шуны сорар өчен буранлы япан кырга алып чыктыгызмы?..

— Авыр сорау... — дип кабатлады җилкән сыман калкып торган ир-ат. Ә үзе тагы да җитдиләнә төште.

— Исемем Асия булыр. Йә, тагын нинди сорауларыгыз бар?Тартынмагыз, бирегез, бир сорауларыгызны — берочтан һәммәсенә җавап бирәм.

Шулчактагы теленә салынулары өчен менә хәзер генә кыенсынып куйды ул. Хатын-кызга үз-үзен җитди һәм итагатьлерәк тотканда да зыян итмәс иде бит. Малай-шалай белән сөйләшәмени, бер теленә хуҗа була белмәгән.

Халык белән шыгрым тулы залда үз-үзенә ышанычы ташып торган, уңайсызлануны белмәгән ир-ат шунда әллә нидән генә чарасыз калып торды. Моны ачык тойды Асия. Аның хәтта тавышы үзгәрде әнә, чираттагы сүзе алдыннан тирән итеп сулыш алды:

— Асия... Асия... Мине Арслан дип белерсез.

Үз-үзеннән уңайсызланган кешедәй тик басып торды ул аның каршысында. Уң кулындагы бияләй-перчаткасын салып, Асиянең якасына кунган карларны сыпырып-сыпырып төшерде. Шунда, очраклы рәвештә генә, кайнар бармаклары белән аның муенына кагылып үтәргә тиеш иде ул. Аннан: «Күшеккәннәр түгелме, җылытырга кирәк үзләрен», — дип, алсуланып янган бит очларын үзенең дәү уч төпләре белән капларга җөрьәт итәргә... Бусы да барып чыкса, тора-бара тагы да кыюлана төшеп, көтмәгәндә Асиянең билләреннән кысып алырга, иреннәренә тартылырга...

Әмма барлык ир-егетләр дә сүз берләшкәндәй бер тәртиптә башкара торган бу кыланышларны ул кабатламады. Асия өчен көтелмәгән хәл иде бу — шуңа да гайре табигый тоелды... Ә теге традицион күренеш, билгеле инде, хатын-кызның үпкәләве, яисә артык батыраеп киткән ир-атның яңак төбенә менеп төшүе белән үк тәмамланырга тиеш иде.

Ялгышкан булып чыкты Асия. Арслан атлы ир-ат башкаларга охшамаган иде. Үз дәрәҗәсен белеп кенә сөйләшүе, хатын-кызга мөнәсәбәттә игътибарлылыгы белән җәлеп итте дә бугай инде ул. Бит урталарыңны җылытам дип тә үрелмәде, иреннәрең күшеккән дип тә юхаланмады, бер мәртәбә карга да төртеп екмады ул аны. Көрт ерып, тын гына, ипле генә янәшәсеннән атлады. Әледән-әле каршысына чыгып, аны салкын җилдән каплады.

— Асия... — дип кабатлады ул, аның исеменә кат-кат игътибар итеп. — Исемегезнең нинди мәгънә йөрткәнен беләсезме соң?

Телен йоткан идеме әллә Асия, бу юлы да баш чайкау белән генә җавап кайтарды. Үз исеменең нинди дә булса мәгънә аңлату ихтималы турында уйлап та караганы юк иде аның. Исемме?Исем!

— Асия... Дәвалаучы кыз, тынычландыручы, юатучы дигәнне аңлата сезнең исем.

— О-о-о, — дип, чаяланып көлгән иде Асия. Ул ясалма көлүе нигә кирәк булды икән тагы... — Сез зур белгеч икән. Хатын-кыз исемнәре белгече...

— Ялгышасыз, — диде ул, үртәлми генә. — Минем Асия исемле сеңлем бар. Шуңардан хәтергә кереп калган.

Буран басыла төшкәнне чамалапмы, әллә аякларына салкын йөгерә башлаган идеме — алар кире борылдылар. Аэропортка кайтып җиткәнче ләм-мим дәшмәделәр кебек. Уртак сүз булмаган, уртак тел табылмаган, күрәсең.

Шул вакытта сөйләшеп китә алмауларының серен әле менә хәзер, байтак вакыт узгачтын гына аңлый алды кебек Асия. Чын ихластан сөйләшергә, танышып аңлашырга омтылган ир-атка гел киресен тукып торган лабаса ул. Үзенең ни сөйләгәнен, нигә елмайганын, нәрсәдән шулай эче катып көлгәнен абайламаган. Хәер, моның сәбәпләре дә бардыр, әлбәттә. Соңгы араларда мондый очрашу-танышуларга юлыкканы булмаган аның. Билгесезлек, эчке бер тынгысызлык һәм дулкынлану да тәэсир иткәндер. Арслан — хатын-кызны битараф калдыра торган ир-атлардан түгел... Хәер, әйтәсе әйтелгән, көләсе көленгән, терсәкне тешләп булмый ич инде.

Алар аэропорт залына кире әйләнеп кергәндә, Казан рейсын игълан иткәннәр иде инде. Самолеттагы урыннары янәшә туры килмәде. Хәер, Арслан үзе дә моңа омтылмады булса кирәк. Ничектер шулай килеп чыкты, әллә кешедән, әллә бер-береннән уңайсызландылар, кешечә хушлаша да алмадылар. Ә Казанга килеп төшкәч, Арсланны чәчәк тоткан ике хатын-кыз каршы алды. Асиягә борылып кул да изи алмый калды ул хәтта. Самолеттан ерак түгел генә көтеп торган җиңел машинага утырып китеп бардылар... Менә шул китүдән суга төшкәндәй юк булды әлеге дә баягы сәер Арслан.

Арслан китте. Асиянең кайда һәм кем булып эшләвен, адресын, хәтта фамилиясен дә белмичә китеп барды ул. Ә инде хәзер, күпме генә эзләсә дә, ул аны таба алмаячак. Кем белә, бәлки эзли дә торгандыр... Әмма ничек һәм каян эзләргә, ничек табарга тиеш соң ул аны?«Уфа аэропортында бергә самолет көткән Асия, син кайда?..» — дип, урам уртасына чыгып кычкырсынмы? Әлбәттә, күпме генә эзләсә дә, ул аны таба алмаячак. Кызганыч... Ә бәлки Асияне ул чынлап та эзли торгандыр?Шулай уйлана, шулай уйлап үртәлә иде Асия соңгы көннәрдә...

Кызык шул тормыш дигәнең... Юлга чыксаң, әллә ниткән күрмәгән-белмәгән кешеләр белән очраштыра, таныштыра ул сине. Ә үзең көткән, үзең эзләгән белән — бер шәһәрдә, бер урамда яшәсәң дә — кайчак очраша, кавыша алмый иза чигәсең. Гомерең узып киткәнен дә шулай сизми, абайламый калуың бар. Кызганыч, кызыклы ир-ат иде Арслан. Андыйлар хакына утка керсәң дә үкенерлек түгел, кулын сузып, аргы ярда көтеп торса — кыл буйлап дәрья кичәргә мөмкин... Кызганыч...

Кем белә, бәлки язмыш мәрхәмәтледер алар өчен. Бүген булмаса, иртәгә, кайчан да булса бер очрашырлар да әле. Тик кайчан — бер елдан,ун елданмы?.. Хисләр суынгач, маңгайга җыерчыклар иңгәч... Ул тикле гомер узгач, алар бер-берен танымаячаклар да. Арслан да аны эзләр-эзләр һәм өметен өзәр, онытыр. Вакытка бирешмәгән хәтер, вакытка бирешмәгән хис булмас.

Ә менә Асия аны таба ала. Тели икән, бүген үк, менә хәзер үк. Бик җиңел генә таба ала. Уфада самолетка утырту башлангач та, янәшәсеннән узып барышлый, Арслан аның кулына кечкенә кәгазь кисәге төртеп киткән иде. Асия әлеге кәгазьне шундук уч төбенә кысып йомарлады. Бөгәрләнгән кәгазь кисәге, ничектер, кесәгә тыгылган да шунда сакланып калган булып чыкты. Ул хәзер аның эш өстәлендәге тартмада саклана, һәм әнә шул нәни генә кәгазь кисәге ике кешенең очрашу-очрашмавын хәл итәргә сәләтле. Чүп савытында урын табарга тиеш булган кәгазь тылсымлы бер көчкә ия хәзер. Ләкин... Асия һичкайчан һәм һичбер вакытта да үзе беренче булып ир-атка шылтыратачак кеше түгел... Шылтыратсын да ди... Аргы якта кырыс тавыш ишетелгәч, йә, ул ни дияргә тиеш? «Бу мин, Асия... Арслан атлы кеше сез буласызмы?Минем сезне күрәсем килә», — дияргәме?Юк, ул бервакытта да ир-ат халкына беренче булып шылтыратачак кеше түгел. Хәзер түгел, кыз вакытында да егетләрне юллап телефон трубкасына үрелмәде.

Шулай уйлады Асия. Шулай уйлап, үртәлә-үртәлә, үзен юата килде. Әмма мартның шулай ук бер җиңелчә буранлы көнендә, урамдагы телефон будкасы янында туктап, кесәсеннән әлеге язулы кәгазьне чыгарды. Каушап, ашыгып, кабаланып номерны җыйды.

— Тыңлыйм сезне... — телефоннан ниндидер хатын-кыз тавышы ишетелгәч, Асия тагы да каушабрак калды. Шактый дәшми торгач кына:

— Миңа Арслан кирәк иде... — дип чак әйтә алды.

— Арслан Сәхипович киңәшмә үткәрә, — дип җавап бирде тавыш һәм кырыс кына сорап куйды. — Сез аның кеме? Ни йомыш белән шылтыратасыз? Арслан Сәхиповичка ни дип тапшырырга?

Асия дәшмәде. Телефон трубкасын әкрен генә урынына элде дә урамга чыкты. Урамда буран уйный иде әле. Асия кулындагы кәгазьгә, гаҗәпләнгәндәй, озаклап, аптырап, нишләргә белмичә карап торды. Аннан соң, кинәт бер карарга килеп, әлеге кәгазьне кисәкләргә ертып ташлады. Ертып ташлады да ашыгып китеп барды. Әйтерсең әле генә үзе шылтыраткан телефон будкасыннан тизрәк ераклашу аны ниндидер бер ояттан, яман эштән, ямьсез нәрсәдән алып китә, коткара сыман иде.

Күңелдәге буран да тынган кебек иде инде...

3

Гадәти бер эш көне иде. Ательеның кабул итү бүлмәсендә утыручы кыз, Асияне үзе урынына калдырып, кич якынлашып килгәндә ашыгыч рәвештә каядыр китеп барды. Кеше белән сөйләшү-аралашудан һәрчак бер ямь тапкан Асия өчен моның бернинди кыенлыгы да юк иде. Бик теләп риза булды.

«Йосыф — Зөләйха»га, буй җиткән кызын ияртеп, мәһабәт гәүдәле, урта яшьләрдәге ханым килеп керде. Пөхтә һәм нәзакәтле үзе. Ишектән күренүгә үк, аның андый-мондый гына клиент түгеллеген абайлап өлгерде Асия. Өстендәге киемнәре шул хакта сөйли. Баш киеменнән аягынача — илдә булган, күзгә чалынган нәрсә табалмассың. Хатын-кызның йөрәк итен ашый андыйлар. Ә өстендәге туны — гүя ай яктысында елкылдашкан көмеш-тәңкә кар бөртекләреннән — затлының да затлысы.

Соклануын чыгармаска тырышып, ипле генә утыруында булды Асия; исең киткән икән иске чикмәнгә, янәсе, күргән бар... Ә менә көнозын көнбагыш ярып утырган, мөрәҗәгать итүчеләргә тырт-мырт җавап кайтарудан башка эш тапмаган смена башлыгын кинәт алыштырып куйдылармыни: алдына җәелгән газетасы-ние белән көнбагышын җәт кенә чүп чиләгенә шудырып төшерде дә аягүрә торып басты. Шул арада көзгегә күз салып, авыз читләрен сыпыргалап алырга, итәкләрен тартып куярга, маңгай чәчләрен тәртипкә китерергә өлгерде. Иллә дә өлгер, уңган икән ләбаса... Ишектән керүчеләрне балкып, яктырып каршы алды ул. Бу хәлне күргәч, бермә-бер арта төште Асиянең кызыксынуы.

Смена башлыгы — үз дәрәҗәсен гадәттә яхшы белгән хатын — кулын суза, билен бөгә төшеп, мөдир кабинетына таба озата китте үзләрен. Ул да түгел, талгын тынлыкта изрәгән бүлмә һәм ишекләргә җан керде. Бик җаваплы заказлар гына кабул итә торган кисүчеләр иңсәләренә үлчәүләрен салды, кәгазь-каләм тоткан цех мөдирләре хәрәкәткә килде. Кеше-кара күзенә чалынмый торган төргәк-төргәк материаллар күтәреп — берсен җилкәсенә салып, икенчесен култык астына кыстырып — склад мөдире арлы-бирле йөгерергә кереште. Көне буе ак гөмбә сыман урыныннан кузгалмый утырган, сораучыларга да: «Ул юк, киңәшмәдә», — дип җавап бирергә боерган ателье мөдиренең дә итәгенә ут капты диярсең... Чыгымчылаган ат сыман, юк эшен бар итеп, берничә кабат кабул итү бүлмәсенә чыгып урап керде. Әйтер сүзе, бәйләнер сәбәбе булмаса да, очраган һәр кешегә бармагы белән янап узды, алсу канәфер сыман итеп буялган калын иреннәрен бөреп-бөреп, тәртипкә чакырды. Түзмәде, соңгы чыгуында Асия янына да килеп китте:

— Син нигә утырасың әле монда?.. — дип, кырыс кына пышылдады. Җавап көтеп тормады, бармак янады. — Кара аны, юкка-барга кысылма. Күкрәгеңне болай киереп утырасы булсаң...

Бер урында тукталу кая, чыгымчылаган ат ич ул — башлаган җөмләсен тәмамларга да онытып, кире кабинетына кереп йөгерде.

Кәефе китмәде Асиянең — гадәти хәл. Мөдирнең сәер гадәтләренә күптән ияләнгән, күнеккән инде алар. Тикшерү-фәлән килсә, йә булмаса зур җитәкчеләрдән берәү кагылып узганда, шулай бер җилгереп ала да, аннан тынычланып, кире үз эзенә кайтып төшә ул.

Хәер, мөдирнең тагы бер сәер гадәте бар икән бит әле: яшь, чибәр хатын-кызларны күралмый. Дөрес, чибәрлеккә аның үз карашы — йомры һәм тазалыкка тиенгән туташларга бермә-бер кыенгарак төшә. Ә инде бизәнеп-ясанып һәм матуррак итеп киенеп тә килгән чагың булса, рәхим-шәфкать көтмә. Барыбер бер кимчелегеңне таба. Тапмый икән, болай гына, бер сәбәпсезгә дә төртмә сүз әйтми уза алмый. Бу коллективта мөдиргә үпкәләү гадәте юк, елмаюдан башка тойгы уятмый аның тешләп-чеметеп узулары. Асиянең дә әлегедәй «тәмле сүз»ләрне беренче генә ишетүе түгел. Соңгысы да була күрмәсен... Мөдирләре бәйләнүдән туктаса, чаярак хатыннарның хәтта моңарга эче поша, аңарга үпкә белдерергә дә күп сорамыйлар:

— Нәрсә, Әнзия Закировна, — диләр, — төсем, кыяфәтем качканмы әллә?— диләр.

Ә мөдирнең исә авыз ерыла, турсаеп барган җиреннән балкып куя, ташлагыз инде шуны дигән сыман, кулын селтәп, җәт-җәт китеп бара. Дөрес булса, яшь чакларында иллә дә кәттә хатын булган, диләр үзен. Шул кәттәлеге аркасында гына тормышка чыгарга өлгермәгән, «чибәр туташ» булып йөри торгач, сизми дә калган яшьлеге узганны, «әбигә» әверелгән. Әйтеп кара әби дип, ишетсә яисә җиткерсәләр — тетмәңне тетәр, тузганак итеп очырыр...

Хатын-кыз өстенлек иткән коллективта «чыбыксыз телефон» аеруча яхшы эшли торган була. Әллә ни арада хәбәр таралып, кабул итү бүлмәсенә кереп-чыгып йөрүчеләр саны артканнан-арта барды. Яңалык иң ерак почмактагы цехларга да барып ирешкән булып чыкты.

— Туны шәп диләр, күрдеңме?— дип пышылдады кемдер Асиянең колагына.

— Кем соң ул?Нинди хатын?..

— Универсаль база директорының хатыны!.. Шуны да белмисеңме, ну-у-у, Ася?!.

Ул да түгел, мәһабәт ханым үзе кебек үк тулы гәүдәле, кышка кергән тай сыман төз һәм нәзакәтле яшүсмер кызын ияртеп, яңадан кабул итү бүлмәсенә әйләнеп чыкты. Култык астына үтә дә серле төргәк кыстырган ателье мөдире әлеге дә баягы Әнзия Закировна янәшәсеннән атлый иде.

— Машина килгәнме?.. Карап кер әле, — дип бармак төртте ул муенын сузып каршыларына кыяр-кыймас якынлашкан смена башлыгына.

Тегесе исә, әйтерсең, шул боерыкны гына көтеп торган, ай күрде, кояш алды — урамга чыгып керде:

— Килмәгән, Әнзия Закировна.

— Әйбәтләп карадыңмы?

— Бик әйбәтләп карадык, Әнзия Закировна.

— Ярар, бераздан тагы чыгып керерсең.

— Бераздан тагы чыгып, тагы бик әйбәтләп карап керермен, Әнзия Закировна...

Медер-медер үзара ниләрдер хәбәрләшеп алды мөдир белән кунак. Яңадан кабинетка әйләнеп керү уңайсыз булгандыр, болай вакыт узсынга гына дип, күргәзмәдә торган киемнәрне, килеп-китүчеләргә тәкъдим ителә торган «ширпотреб» тукымаларны караштырырга керештеләр. Һәр тукыма янына килеп тукталыш ясаган саен, мәһабәт ханымга серле караш ташлап елмайган булды мөдир. «Бу нәрсә инде сезнең өчен»,— янәсе... Кулын гына селтәми.

Нәзакәтле ханым йөзенә ул-бу чыгармады, Әнзия Закировнага охшатып, борынын да җыермады. Үз дәрәҗәсен белеп кенә, бик кызыксынган атлы булып, ни күрсәтсәләр, шуны мавыгып карап йөрде. Хәтта күрсәтүчеләрнең, алар дан да болайрак, читтән күзләп торучыларның күңелен күрү өчен, матур-матур сүзләр дә әйтеп куя иде әле.

Яшүсмер кыз өлкәннәргә охшатып икейөзлеләнә алмый иде, чәшке тиресеннән тегелгән тун җиңен сыпыргалап, бер читтә тик басып торды. Әнисенең берничә кат: «Кара әле,кызым...» — дип әйткәннәренә дә чытык йөз белән җавап кайтарды.

Ә инде тора-бара мәһабәт сынлы кыз ияләшә төште булса кирәк, үзенә каныгып торган әнисенә турысын гына әйтте дә салды:

- «Йосыф — Зөләйха» дигән буласыз... Бик харап икән! Монда йөргән заказчикларын әйтер идем. «Импорт »ка җитәме соң!..

Ателье мөдире, кызның күңелен күреп, рәхәтләнеп кычкырып көлде. Үзенең кайда һәм кемнән, кемнәр каршысында көлүен онытып көлде. Бер дә көлми диләр, көлә белә икән ләбаса Әнзия Закировна да...

Кызның әнисе исә, иреннәрен ачып, бер-беренә кысылган ап-ак тешләрен һәм, аңлашылса кирәк, алтын аңкавын күрсәтеп алды: «Телеңне тешлә»,— дип әйтүе иде бу аның. Күренеп тора, зәвыклы һәм нәзакәтле генә түгел, сабыр һәм тыйнак та була белә икән үзе. Аны күреп тә сокланмау мөмкинме икән... Игътибарны җәлеп итү генә түгел, балкып, үзенә тартып тора. Асия аның һәр хәрәкәтен, һәр сулышын диярлек күздән ычкындырмыйча, тоеп, күзәтеп утырды. Сокланып, көнләшеп күзәтте ул аны: бар бит бәхетле кешеләр!.. Тынычлыгын, үз-үзенә булган ышанычын гына кара син аның... Үзен күзәтүчеләр ишек саен, ярык саен булуын белгән хәлдә дә ни гомер ипле генә басып тора, кабаланмый, кыбырсынмый. Урынсыз сүз, җайсыз хәрәкәт юк, ризасызлык чалымнарын һич күрсәтми, берөзлексез балкыпмы-балкый... Хәер, нигә дип соң әле ул үзен башкача тотсын икән?!. Нинди борчуы бар да, өендә ние җитешмидер дип уйлыйсыз аның?.. Юк, көнләшми булдыра алмады Асия бу хатыннан.

Кабул итү бүлмәсендәгеләр кинәт җанланып куйды. Киереп ачылган ишектән ательега ниндидер ир-ат кереп килә иде. Керүчене иң элек күреп алган ателье мөдире, үзен белешмичә, алга таба сөрлегеп куйды:

— 0-о-ой, Сәхипович!.. Көттереп кенә киләсез, Сәхипович...

— Ну, әтием, без монда целый сәгать көтеп торабыз, — дип, буй җиткергән кыз да шыңшып алды.

Бүлмә йөзеп китте. Берсен икенчесе уздырып ыгы-зыгы килгән кешеләр гүя томан артында калып эределәр. Тәрәзәләр дулкын сыман җыерылып, куырылып куйды. Утырган җиреннән авып китүдән куркып, күз аллары караңгыланган Асия ике кулы белән өстәленә ябышты...

Колак төбендә умарта күчемени — әллә быжылдыйлар, әллә безелдиләр, һәммәсенең телендә бер үк сүз:

— Сәхипович...

— Арслан Сәхипович...

Арслан! Асия утырган өстәл шулай урнаштырылган иде: ишектән кергән һәр кеше бу өстәл артында утыручы белән шундук йөзгә-йөз туры килә. Әмма Арслан — әллә күрмәде-искәрмәде, әллә күреп тә танымады — Асиягә игътибар бирмәде. Ишектән кермәс борын ук сырып алганнар иде инде үзен. Кемнең нәрсә дигәнен, кем ни әйтергә теләгәнне, белсә дә, алла үзе генә белгәндер. Ләкин мөдир тавышын башкаларныкы белән бутау мөмкин түгел:

— Әйдәгез, Арслан Сәхипович, әйдәгез, кабинетка рәхим итегез. Чәйләп, кофелап алырбыз...

— Какой-такой кабинет... Күпме көтәргә була... целый сәгать...

— Юк, юк, чәй эчерми җибәрде юк Арслан Сәхиповичны... Җибәрәм диме соң?

Ни эшләргә белмәде Асия, япан кыр уртасында берьялгызы калгандай хис итте үзен. Әллә үзәк өзгеч салкын җил исә, әллә баш түбәсендә үк эленеп торган кояш нурлары көйдерә — аңламассың. Яшеренер, ышыкланыр урын булса икән... Тора-бара хәтта кулларын куяр урын, күзләрен текәр нокта таба алмый иза чикте ул. Ник бер хәйлә, моннан чыгып котылу өчен ник бер җай күренсен шунда! Үч иткәндәй, ыгы-зыгы артканнан-арта гына бара. Ә ул түзә... Әмма озакка түгел, болай дәвам итә алмый. Арсланның карашы башка тарафка төбәлгәнен көтеп алды да, кул астына эләккән беренче кәгазьне тотып, урыныннан кузгалды. Тегү-кисү цехларына илтә торган ишек артына кереп югалды.

Кире әйләнеп кайтканда, кабул итү бүлмәсе бушап калган иде инде. Әмма тынлык белән хозурланыр өчен ара калдырмадылар Асиягә. Ялт итеп, янына Әнзия Закировна килеп җитте.

Олыгаеп килгән, әмма шул олыгаюы белән һич килешә алмыйча үз-үзен дә, әйләнә-тирәсендәгеләрне дә тинтерәтеп бетергән, гаилә бәхетеннән мәхрүм ялгыз хатын-кызларны күргәнегез бардыр. Яшьлекләре, ир-атны җәлеп итәрлек матур чаклары узуны аеруча тирән, ниндидер сәер тетрәнү белән кичерә торган хатыннар була. Кулында дан-дәрәҗә, кесәсендә акча, өстендә кием-салым, фатиры, бакчасы дигәндәй, тагы әллә нинди шартлары, мөмкинлекләре бар. Нибарысы бер нәрсә — яшьлек һәм шул яшьлек белән бергә тән матурлыклары узган. Кайтмаска, мәңгегә ташлап киткән шул яшьлекләре өчен алар үзләрен түгел, башка яшьрәк хатын-кызларны гаепле саный, санау гынамы, күралмый башлый. Әйтерсең нәкъ менә шулар аның яшьлеген урлаган, матурлыгын тартып алган.

Өстенә ташкын булып кубарылып килгән болыт сыман тәрәз яктысын томалап куйган мөдир каршысында берьялгызы торып калды Асия. Килә-килешкә, зәһәр елмаюын тыя алмый, кинаяле рәвештә эчен бушатырга кереште Әнзия Закировна:

— Нәрсә?! — дип аваз салды иң элек. Һәм калтыранган иреннәрен бөреп-бөреп, дәһшәтле кыяфәт алды. — Нәрсә анда, күзләреңне тасрайтып чыгып утыруың гына җитмәгән идеме?! Биек үкчәләр киеп, тып-тып атлап китеп барган буласың... Нечкә билеңне, йомры сыйракларыңны күрсәтергә булдыңмыни? Ходаем, ул кара капроннарыңны киеп килмәсәң, игътибар итмәсләр дидеңме, эчең поштымы?.. Ул артсаннарыңны шултикле уйнатмасаң канә, чабышкы ат түгелсеңдер ич! Ай, җаным, ай, харап бит, ә?! Кара син аны, кемгә нәфесен сузып маташкан була...

— Рәхмәт, — дип бүлдерергә ашыкты Асия. Юкса, әллә ниләр ишетүең бар. — Рәхмәт,Әнзия Закировна!..

Күзләреннән яшь бәреп чыкты, тамагына авыр төер утырды аның. Үзенең кыяфәте, торып китеп баруы белән мөдирнең кәефен кырганлыгы, Арсланның үзен күреп калган булу ихтималы турында да уйларлык хәлдә түгел иде Асия бу минутта.

4

Икенче сменадан кайтканда, ательеда эшләүче хатын-кызлар, гадәттә, кичке урамга төркем-төркем булып чыгалар. Вакыт шактый соң, шәһәр урамнары бушарга өлгергән була... Ул кичтә Асия берәүне дә көтеп тормады. Көндезге очрашу вакытында талпынып калган күңеле һаман булса утыра алмыйча, каядыр ашкына иде әле. Андый чакта ялгызың гына калудан да кулайрак ни булырга мөмкин?

Март башы... Бер карасаң, кыш әле дәвам итә, бирешергә исәбе дә юк. Әмма иске таш диварлар белән әйләндереп алынган борынгы шәһәр уртасында да инде яз сулышы, яз рухы һәрдаим сиземләнеп тора. Күзләрдән дә элгәрерәк күңел тоя шул үзгәрешне. Шуңа җилкенсенә, шуңа тыңгысызлана ул әнә. Яз галәмәте...

Ә күз алдында һаман да бер үк вакыйгалар — бүгенге очрашу. Күргән-ишеткәннәрен ничәнче кат барлый икән инде ул... Нигә барлый, нигә оныта алмый ул бу очрашуны?! Бәхеткә ирешкән ул гаиләгә аның нинди мөнәсәбәте бар? Арслан хакында уйларга, үзенә сәлам бирү түгел, күз төшереп алырга да вакыт тапмаган ир-атны искә алу нигә кирәк?..

Иң зур тәэсир ясаганы, әлбәттә, көтмәгәндә ательега килеп кергән һәм күпләрне аягүрә бастырган ханым иде. Үзенең тышкы кыяфәте һәм киемнәре белән генә түгел, барыннан да элек, тыныч һәм тәкәббер горурлыгы, әллә каян сиземләнеп торган, күзнең уңын алырлык мәһабәтлеге белән җәлеп итте бугай ул игътибарны. Җитмәсә, Арсланның хатыны булып чыкты тагы. Бу соңгысы аның күңелендәге кызыксыну, көнләшүләрне бермә-бер, юк, дистә мәртәбәләр арттырып җибәрде.

Ә Арслан?! Айдан килеп төштеме ул? Җир астыннан калыктымы? Әллә язмышның Асияне сынау өчен махсус оештырган бер-бер хикмәте булдымы?.. Ә Әнзия Закировна?.. Ателье мөдиренең беркем каршында да ул дәрәҗәдә коелып төшеп, ярарга тырышканлыгын күргәне юк иде Асиянең. Арслан шундый мәртәбәле кунакмы?! Көненә дистәләгән зур-зур җитәкчеләр, дәрәҗәле кешеләр һәм аларның хатыннары, туганнары, уллары-кызлары йөри «Йосыф — Зөләйха»га. Керәләр һәм, кабул итү бүлмәсендә тоткарланмый гына, ишекләре кызыл күн белән тышланган кабинетка узалар. Идән астында йөргән күселәр сыман, кеше-кара күзеннән яшеренеп, кыштыр-кыштыр киләләр, пыш-пыш сөйләшәләр, майтаралар, хәл итәләр... Һәм, ничек килеп кергән булсалар, шулай ук тавыш-тынсыз гына үз юллары белән китеп тә баралар...

Ә Арслан?! Арслан шулардан да өстенме? Нинди хикмәтле өстенлек икән ул? Үзе генә түгел, хәтта хатыны, үсмер кызы да башкалардан аерылып тора аның. Мөдирне елмаерга, бил бөгәргә мәҗбүр иткән, бөтен ательены аякка бастырган нинди хикмәт, дәрәҗә икән ул? Арслан... Арслан Сәхипович...

Үзәк урам белән баргач, автобус тукталышына илтүче тын тыкрыкка борылды ул. Уйлары һаман бер тирәдә... Ләкин күп китәргә өлгермәде, янәшәсендә генә музыкаль аһәң белән машина кычкыртканны ишетеп, сискәнеп тайпылырга мәҗбүр булды. Борылып караса, ул атлап барган тротуарга елышып ук ак «Волга» килеп туктады. Асия аны-моны уйларга да өлгермәде, машинаның арткы ишеге ачылып китте һәм, иелә төшеп, аннан зур гәүдәле ир-ат килеп чыкты. Арслан?!. Әле яңа гына үзенең маҗаралы образы, буй җитмәс дәрәҗәсе белән Асияне таң калдырып киткән Арслан аның каршысында басып тора иде.

— Асия, — диде ул, көтелмәгән очрашудан каушый калган хатынга якынлашып.

— Арсла-ан?..

Гүя Асия түгел, аның җаны дәште бу исемне. Зиһененә килеп өлгермәгән иде әле ул. Бер-беренә сүзсез генә карашып тордылар. Тын һәм аулак тыкрыкта алардан башка ник бер җан иясе булсын! Баш очындагы баганадан төшеп торган тонык яктылык та сулыш алмый торды, машина һәм шофер таш сынга әверелде. Алар икәү генә... Гүя, гомер буе бер-берен эзләп, юксынып яшәгән гашыйклар очрашты. Сүзләр артык, сүзсез дә аңлаешлы бәхет мизгеле кебек иде бу.

Ни дәшәргә, нәрсәдән башларга белми байтак торды бугай алар. Серле тынлык шактый дәвам итте. Аяклар тораташ сыман хәрәкәтсез, хәтта сулыш алырга да кыймадылар кебек. Ә күзләр, магнитланган сыман, бер-береннән тайпылмады. Шунысы гаҗәп: сузыла төшкән бу тынлыкны өзеп дәшүче Асия булды:

— Арслан, — диде. Бу юлы инде рухы түгел, үзе дәште. — Син нишләп йөрисең монда?

— Ә син?.. — дип, сорауга сорау белән җавап кайтарды ир-ат. Шунда куе кара мыек читләреннән йөзенә ягымлы һәм җылы елмаю таралды.

Бу ягымлы җылылык Асияне сискәнергә мәҗбүр итте.

— Минме, — дип, кабаланып, ялганда тотылган кеше сыман җавап бирергә ашыкты ул. — Эштән кайтышым, Арслан...

— Ә мин сине каршы алырга килдем, Асия. Рәхим ит машинага!

Икеләнеп торырга урын калдырмаслык тәвәккәллек белән кулын сузды Арслан. Асия, таеп егылудан курыккан кешедәй, үзенә сузылган кулларга тотынды.

5

Шәһәр кызы иде Асия. Ул Казанда үсте. Ата белән анага бер бала иде. Бердәнбер булгач, ярату, иркәләүләрсез генә дә булмагандыр. Әтисе — елгачы, Идел-Кама буйлап төрле калаларга йөк ташучы баржада капитан ярдәмчесе. Әнисе — укытучы, шәһәр үзәгендәге мәктәпләрнең берсендә завуч, ягъни укыту эшләре бүлеге мөдире. Аңлашылса кирәк: Асия — яхшы гына хәлле гаиләдә үскән кыз. Сораганын — бирделәр, теләгәнен — сатып алырга омтылдылар. Әтисе дә, әнисе дә бердәнбер кызларына «юк» дигән сүзне ишеттермәскә тырыштылар. Укытучы гаиләсендә үскән бала буларак, яхшы гына тәрбия дә алды.

...Тәрбия алды дидем дә, үз-үземне ялганда тоткандай, уйга калдым бит әле. Нәрсә соң ул тәрбия? Моны безнең замандашлар ничек аңлый? Һәм ата-ана халкы бу хакта ничегрәк фикер йөртә?.. Нәрсә дисен, алай итмә, болай ит, ди инде ул үзенең баласына, анысы ярамый, монысы да ярамый, ди. Һәм шул рәвешле бик күп «ярамый»ларны тезеп киткәчтен, яхшы булып үсү өчен нәрсә эшләргә кирәклекне аңлата. Ата-ана сүзен тыңларга кирәк икән. Бу кадәресе хак сүз, дөрес анысы. Ә ата-ана ни таләп итә, ни куша соң?Бүген болай, иртәгәсен тегеләйме?.. Вакытында утырып аша, вакытында ятып йокла, дәресеңне хәзерлә. Кызганычка каршы, тәрбия дигәнебез еш кына шуңа кайтып кала...

Ярар, бусын куеп торыйк, сүз Асия хакында бит әле. Елгачылар хәлен аңлатып торасы да юк, һәркем белә: иртә яздан кышка кергәнче су өстендә алар. Өйгә, гаиләгә әллә нигә бер сугыла икән, анысына да бик канәгать. Шуңаргадыр, әтисе көттереп, сагындырып әллә нигә бер килеп чыга торган кунак кебек кенә хәтеренә кереп калган Асиянең. Ул өйдә булган көннәр онытылмас һәм кабатланмас бәйрәмгә әверелә торган иде.

Ишектән килеп керүе була, кызын, дәү кочагына алып, шап-шоп аркасыннан сөяргә керешә. Гөбедән чыккан калын тавышы белән үзе көлә, үзе куанып сөйләнә:

— Әй, кызым!.. Менә бит нинди дәү булып үскән минем кызым, — ди.

— Чү, баланы гарип итәрсең, ипләбрәк... Сагынган икән берәү, харап икән!.. Бала бит ул, ипләбрәк,— дип, яннарына әниләре йөгереп килә.

— Ул да әтисен сагынган, шулай бит, ә, кызым?.. — дип сөйләнә ата. Ул, гомумән, бала белән сөйләшә дә, уйный да белми, шап-шоп сөя генә белә. Кызын янә бер кат түшәмгәчә чөеп ала да идәнгә төшерә.

— Баланы куркытасың бит!.. Идәнгә килеп төшсә, — дип, тагы әнисе арага килеп керә. — Нәрсә геройланасың, эчеп кайттыңмы әллә?.. Бала янына килергә оялыр идең!..

Елгачының нервлар нык, колак та салмый бу сүзләргә. Кызы белән әвәрә килә, үзе һаман кет-кет көлә. Ул да түгел, оныта язганмын дигән сыман, кабаланып, кесәсенә тыгыла, аннан кипкән балык тартып чыгара. Кызына Идел күчтәнәче.

— Менә бит, кызыма нинди тәмле балык алып кайткан идем...

Шултикле зур балыкны берүзеңә ышанып тапшырсыннар инде — кыз, онытылып, балыкны күзәтә. Сак кына аның көмешсыман тәңкәләреннән сыпыра, тешләмәсен дигәндәй, авызларына ягылып-ягылып ала.

Ананың кайгыртучан тавышы ишетелә:

— Бирмә дидем бит шул балыгыңны!.. Тамагына кылчыгы кадалсын дисеңме?!.

Ата белән баланың үз сүзләре:

— Әти, әти, син анда Су анасын күрмәдеңме?

— Ник күрмәсен!.. Балыкны бит сиңа Су анасы үзе бирде. Асия зур, тәти кыз булып үссен диде...

— Балыгыңны ал дим... — Бусы инде янә әниләре тавышы. — Бер-бер хәл булса, син түгел ич, мин утырам больничныйда...

Кыз балыкның канатларыннан сыйпый, койрыкларын күзәтә. Күр инде, әтисе нинди олы бүләк алып кайткан аңарга.

— Су анасы Асияне ярата, шуңа ул балыкның кылчыксызын җибәргән, шулай бит, кызым! — дип, янә кызының аркасыннан сөеп куя ата. Берочтан әниләре күңелен дә тынычландыруы.

Асиянең әтисе ачуланышу, кемгә дә булса үпкәләүнең ни икәнлеген белми иде. Әнисенең берөзлексез төртелеп, өйрәтеп торуларын да, күңеленә якын алмый гына, колак читеннән үткәреп җибәрә. Еш кына уенын-чынын бергә кушып: «Безнең әни — укытучы, шулай бит, кызым? Ә укытучының иң яратканы нәрсә? Өйрәтү — шулай бит, кызым? Мәктәптә укучыларны, өйгә кайткач, синең белән мине өйрәтә ул, шулай бит, кызым?..» — дип әйтергә ярата. Бу сүзләрне хатыны үзенең өйрәтүләре белән тәңкәсенә төшкәч әйтә торган булгандыр ул. Нишлисең, профессиональ гадәт, эштә генә калмый, өйгә дә ияреп кайта, күрәсең. Әйтик, слесарь эшендә тимер-томыр игәүли ди, мисал өчен. Буш вакыты булса, өендә дә бер-бер нәрсә ясарга, игәүләргә керешә инде ул. Һөнәре шундый! Укытучы да игәүли. Кемне булсын, ирен игәүли өйгә кайткачтын...

Бик ешаеп яисә чамадан ашып китсә, иң изге теләк-омтылышлар да кайчак кире нәтиҗә бирә, яисә бөтенләй көлке чыганагына әверелә. Асиянең әнисе дә шулай. Гомере буе, хәтта пенсиягә чыккач та, әлеге гадәтен — берөзлексез өйрәтеп тору, һәр сүздән кимчелек табу, һәр кылган эшкә төзәтмә кертүдән арына алмады. Башкалардан күбрәк моның белән ул үз-үзен газаплады. Шуңадыр, аның нәрсәдәндер күңеле булып куанган, борчусыз гына яшәп, уен-көлке сөйләшеп үткәргән сәгатьләре сирәк булгандыр. Һәрхәлдә, Асия хәтерләми иде әнисенең андый чакларын. Кайчан карама, нәрсәдәндер канәгать түгел, нидер җитеп җитми кебек иде аңарга. Ни икәнлеген ачык кына ул үзе дә белеп бетерми торгандыр.

Әтисенең дә күңелсезләнеп, кая барып сугылырга белми йөргән чакларын хәтерли Асия. Бигрәк тә кыш көннәрендә... Бар дөнья чистарып, ап-ак төскә төренә. Тик аның әтисе генә сула, үз эченә бикләнә кыш җиткәч. Берәүгә дә, хәтта кызына да дәшмәс була, үзалдына берөзлексез ниләрдер уйлап йөри. Бер урында гына утыра алмас була, әле анда, әле монда барып төртелә. Ике бүлмәле шәһәр фатирына, ирегеннән мәхрүм ителеп, читлеккә ябылган кошчык сыман хис итәргә керешә үзен, ни эшләргә белми изалана. Коридорга, баскыч мәйданына чыгып папирос төтәтә. Елганы, Идел һәм Каманы сагына ул шулай. Боз астында калган зәңгәр дулкыннарны юксынып үрсәләнә.

Ә Асиянең әнисе моны күрми һәм аңларга да теләми. Ничек инде көнозын эшсез йөреп тә шулай йончырга мөмкин әзмәвердәй ир-ат?.. Мәктәбеннән кайтып керүе була, болай да аптыраган-йөдәгән ирен битәрләргә керешә:

— Коридорны гына түгел, бөтен өйне тутыргансың папирос сасың белән, — ди. Мәктәптә туалетка качып төтен өргән кызлар-егетләрнең ачуын аңардан ала.

Үсеп килгән, инде күп нәрсәләргә үзе җавап табарга өйрәнеп баручы Асия генә аңлый алмый әнисен; нигә ачулана, нигә дип гел орышып тора ул аның әтисен?.. Болай да кәефе юк ич аның. Шундый тыныч, ипле кешене ничек рәнҗетергә кирәк?!.

— Әтием, — дип дәшә ул аңарга өйдә ңкәүдән-икәү генә калган чакларында. — Нигә сине әни гел ачуланып тора. Ә син җавап та бирмисең?..

— Яратканга, кызым, яратканга, — ди әтисе, кызының шомырт-кара чәчләреннән сыйпап.

— Яратканга ачуланалармы?..

— Һәркем үзенчә ярата, кызым. Берәүләр яратуны җылы сүз, ягымлы караш белән белдерсә, икенчеләр — орыша, өйрәтергә керешә.

— Яраткан кешеңне ачуланмыйлар, әти!

Үсеп килгән кызының инде бала-чага түгеллеген тоеп, аның үз фикере булуына ихлас куанып куя ата. Әмма уендагы телендә түгел:

— Бала-чага гына бит әле син, кызым...

— Беләсең килсә, әти, — дип, тагы да җитдиләнә төшә кыз һәм, бертын икеләнеп торганнан соң, ишетмәсәң ишет дигән сыман, әйтеп сала. - Беләсең

килсә, мин җиденче класста укыйм инде. Һәм безнең класстагы күп кенә кызларның йөргән егетләре дә бар...

Чәч төпләренәчә чымырдап куя атаның. Ул бит әлегәчә кызын сабый бала итеп кенә күрергә, сабый итеп кенә сөяргә күнеккән. Ә ул, әнә, нәрсә ди... Башка сыймаслык сүз сөйли. Үзеңне шул бала урынына куеп карау, үзеңнең дә аның яшендәге чакларыңны хәтергә төшерү кирәклеге хакында уйлап та карамыйсың андый чакларда. Моннан ун ел, биш ел элек; ул синең өчен нинди бала булса, хәзер дә шул хәлендә, Шул гадәтләре, шул ук холкы белән калган булырга тиеш дип фикер йөртәбез. Һәм алданабыз, ничек кенә алданабыз әле, ничек кенә хаталанабыз без — ата-аналар. Балаларыбызның үскәнен күрмибез. Чөнки үзебез һаман бер урында, бер үк мәшәкать, бер үк ыгы-зыгылардан арына алмыйча иза чигәбез. Вакытның дилбегәсен ычкындырып, үзебез ыгы-зыгы килеп йөргән арада, тормыш үзе дә туктап торадыр сыман тоела безгә. Ә югыйсә, алардан бераз алгарак та чыгып фикер йөртү, үсү, акылга керә бару кирәк иде дә бит... Юк, өлгермибез, баланың бүгенгесен, ә күп очракта үткәнен генә кайгыртып, хәстәрләп, аны иртәгәсе көнгә хәзерләү хаҗәте хакында онытып куябыз.

Әти кеше ни дияргә белми телен йотып кала. Әнә ич, кая ук барып чыкты аларның бу сөйләшүе. Тел очына килгән сорау тел очында торып кала. Ул хакта сорау кая, уйларга да куркыныч. Ничек итеп бердәнбер кызыңа, әлегәчә сабыйга чыгарып йөргән балаңа: «Синең дә юкмы соң йөргән егетең?» — дип, авыз күтәреп сүз әйтергә мөмкин?

— Нигә сорамыйсың, әтием? — дип әйтеп куймасынмы шунда кызы. Гүя ул әтисе күңелендә талпынган сорауны үтәдән күреп торган. — Сора инде, «Синең дә бармы егетең?» дип сора...

Телен йоткан ата, әйе-әйе, җавап бир, дигән сыман баш кагудан башканы белми. Күз карашыннан ук аңлый аны кызы:

— Ләкин бер шарт белән, әтием, ир кеше була белсәң генә. Әнигә — ләм-мим. — Серенең ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлеген белгертергә теләп, иреннәренә аркылы бармак куя. — Әнигә әйтсәң, ахыры яхшы бетмәячәк. Йә үзе, йә мине... Менә шулай, әтием.

Кыю булса да, оялчан әле аның кызы, колак яфраклары, бит урталары алсуланып чыккан әнә. Бу хакта сөйләшү җиңел түгел кызга, әмма бүлешмәсәң тагы да кыенрак.

Әтисе педагогикадан мәгълүматлы кеше түгел. Җавапсыз калу, телен йоткан кебек терәлеп тору да килешми:

— Әниең укытучы бит, кызым... Аның белән киңәшергә иде.

— Безнең әниме?.. — дип, әтисенең икеләнү катыш сүзләренә гаҗәпсенә кызы. — Ул аңларга да теләмәячәк. Беләсең килсә, әти, тугызынчы-унынчы класс кызларының да теңкәсенә тия ул шул егетләр өчен.

— Булмаганны!.. — дип гаҗәпсенгән була ата. Кызының хәленә керә, янәсе.

— Син безнең әнине белмисең генә... Ул аларның ата-аналарын чакырта мәктәпкә. Директорга алып керә... Тәртипләренә дүртле куйдыра... Кызларга күз салган малайлар — хулиган, малайлар белән дуслашкан кызлар — җиңел акыллы, тәрбиясез аның өчен.

— Әниең укытучы, кызым. Ул күбрәк белә...

— Аларның тәрбия ысуллары искергән инде. Ул ысулларны чүплеккә атарга вакыт. Беләсең килсә, әтием, бу хакта газеталарда язалар хәзер.

— Алай димә, кызым! Укытучы укытучы булып калыр барыбер. Чүплек башына чыгарып атарга ашыкма.

— Ихластан гына әйт әле, әти, син үзең укытучылар сүзен гел генә тыңладыңмы?.. Бер дә сүзләреннән чыкмадыңмы? Әйе, дисәң дә ышанмыйм, әти. Чөнки син миңа охшаган, синең дә күңелеңдә иреккә, азатлыкка омтылу бар...

Ирексездән елмаерга мәҗбүр була ата:

— Үзеңә охшаган дисең инде...

— Әйе, кызык килеп чыккан, — кыз да үзалдына көлгәндәй итеп ала. Әмма озакка түгел, логика көчле үзенең. — Ярар, сүз ул хакта түгел иде. Укытучылар дидек, әти...

— Безме, кызым, — дип уйга кала ата. — Без укытучыларны аллага тиң күрә идек; болар икмәк, бәрәңге ише ризык ашамый да торганнардыр дип күз алдына китерә торган идек. Без үскәндә, укытучыдан да олырак кеше юк иде авылда, кызым.

— Ха... — дип көлә бу юлы кыз. — Укытучыдан да зуррак кеше юк... Башка җирдә сөйлисе булма, әти. Көләрләр...

— Акыллы кеше көлмәс, кызым.

— Ишеткәнем бар, — дип, сөйләп бетерергә ирек куймый, әтисен кырт кисә кыз. Әңгәмә башын искә төшерә. — Әниемә әйтмәм, дидең, әти, килештекме?!.

Кызын таный алмыйча хәйран калып торган ата килешүен белгертеп баш кага.

— Алай булгач тыңла, әти: егетем бар. Унынчыда укый. Спорт белән шөгыльләнә... Бокс! Хулиган түгел. Буе озын...

Ата кеше, ниһаять, колагы ишеткәннәрнең чын хакыйкать булуына төшенеп, айнып китә:

— Спорт белән шөгыльләнүе, хулиган булмавы әйбәт анысы, кызым. Тик, иртәрәк түгелме соң әле?.. Унынчыда ук укый дисең үзен.

— Соң, әти, моның ни гаебе бар?.. Үзебезнең класстан булмас бит инде. Аларның әле буе да юк, тавышлары да көчекнеке шикелле чыелдап кына чыга, — дип елмаеп җибәрә кыз. Ә бер мизгелдән, җитдиләнә төшеп, өстәргә ашыга. — Кызлар бит, әти, иртәрәк өлгерә. Егет белән кыз арасында өч яшьтән сигезгәчә аерма булу табигый диелгән китапта да...

Кызы җиденче классны тәмамлаган елны ата белән ике арада әнә шундый сөйләшү булып алган иде. Бу сөйләшү аларның үз араларында гына калды.

Шулай да Асия әнисеннән гел куркып, сагаеп яшәде. Һәр көн, һәр сәгать хәвеф көтте ул. Кыя-тау түбәләренә күпләп җыелган кар кебек, хәвеф баш очында гына эленеп тора сыман иде. Чөнки ана белән кыз өйгә дә, мәктәпкә дә бер үк сукмактан йөриләр. Бер ялгыш сүз, бер очраклылык та җитәчәк...

Унынчы класста ата-аналар җыелышы узган көннән башланды ул зилзиләләр. Шулай кирәк табып, Асиянең әнисе — мәктәптә укыту эшләре мөдире — ата-аналар янына укучыларның үзләрен дә чакырткан булган. Көн тәртибендә тәрбия мәсьәләләре: унынчы класста укучы ике кыз Үзәк парктагы дискотекага йөри икән. Үзләре генә түгел, егетләр белән! Бәхетсезлекләренә каршы, кичен урамга һава суларга чыккан завучның үзенә тап булган кызлар. Егетләре дә янәшәдә генә булган. Кыскасы, әнә шундый «акылга сыймас һәм баш бетәрлек» хәлгә тарыган Асиянең әнисе. Һәм бер җыелышта:

— Оялсалар икән, ичмаса... Җитәкләшкән кулларын да ычкындырмый, янәшәмнән узып киттеләр. Егет дигәнәренең авызларында сигарет!.. Йә, кем белә аларның төн уртасында нишләп йөргәннәрен?! Ничек оят түгел сезгә, кызлар? Үзегезнең әле мәктәп укучылары гына икәнлегегезне онытырга ярыймы шулай?!. Әле ком-со-мол-лар! Оят!.. Бөтен мәктәп өчен оят! ЧП ич бу!- дип кызып-кызып сөйләгәндә, ул, сулышына буылып, су агызып эчү нияте белән, пыяла графинага үрелә.

Гөнаһ шомлыгы, нәкъ шул вакытта, башын салындырып арткы рәтләрдә утырган кызларның берсе сүз кыстырып куя:

- Сез иң элек үз кызыгызны белегез! Үз кызыгызны!..

Стаканга су агызып торган җирдән графина төшеп китә яза завучның кулыннан. Колагы ишеткәннәрдән күз аллары караңгыланып ала:

- Нәрсә булган, нәрсә... минем кызыма?

- Сез аның үзеннән сорагыз... Ә бездә эшегез булмасын!

- Минем кызыма... Минем кызыма... — дип кабатлый завуч бер үк сүзләрен. Фикер җебе тәмам чуала.

- Ә теге усал телле «тәрбиясез кыз» шул арада урыныннан сикереп тора да ишеккә юнәлә, класс ишеген шапылдатып япканга кадәр:

- Мин кинога киттем. Егетем көтә... — дип тә өстәп җибәрә.

Укыту бүлеге мөдире телен тешли. Моңарчы үз кызы өчен уңайсызланып, бер почмакта посып утырган ата-ана, чарасызлыктан, кулларын кая куярга белми, аптырашта кала:

— Менә шундый инде ул. Шундый... Бер сүз әйтеп булмый үзенә... Мәктәпне, завучны да санга сукмагач...

Шул кичне мәктәптән кайткач та Асиянең әнисе, йөрәген тотып, креслога бөгелеп төште. Өйдә нинди сүзләр әйтелүе, нинди җил-давыл кузгалуы хакында сөйләп тору артык, болай да аңлашыла булса кирәк...

Кызның да хәлләр бигүк шәптән түгел иде. Дөресен әйтүнең, әнисе белән сер уртаклашуның файдасыз икәнлеген белгәнлектән, ялганга керешергә мәҗбүр булды. Әнисенең күзләренә туры карап, икмәк белән, аның үз исеме белән антлар бирә-бирә ялган сөйләде кыз. Күңелендә гөнаһсыз сер булып кына саклана килгән хисләр, шулай итеп, әрнүле һәм ямьсез бер ялганга әверелде дә куйды. Ана белән үсмер кыз арасына ялган керде. Мәңгелек туң кебек һичкачан эремәячәк, кимү түгел, вакыт узган саен артканнан-арта гына барачак салкынлык иде бу. Хәвефле салкынлык...

— Беркайчан да егетләр белән йөрмәм, әни, тынычлан, зинһар, тынычлан гына, — дип гозерләде, вәгъдәләр бирде Асия. Синең өчен газиз әнкәң һуштан язсын инде... Сөтләп чәй ясап китерде, маңгаена үзенең кайнар уч төбен куеп торды кыз. — Беркайчан да, әнием... Син борчылма гына, ярыймы, борчылма, әнием.

Ялган вәгъдәләрнең хакыйкатькә караганда күп мәртәбәләр шифалырак икәнлегенә инанып алган кыз бала, теленә ни килсә, шуны сөйләде. Әнисенең җанын тынычландырды...

6

— Курыкмыйсыңмы? — дип, ярым пышылдап сорап куйды Асия.

— Кемнән?.. Нәрсәдән?

— Сүз чыгудан. Гайбәт таралудан.

— Бүредән курыккан — урманга йөрми, Асия.

Хатынның назга тулышкан ирен читләрендә елмаю төсмерләнеп алды:

— Оныта язганмын, арыслан бүредән ник курыксын инде. Шулай бит, ә, Арслан?!.

— Бүредән генә курыкмыйбыз анысы... — Арслан, иелә төшеп, Асиянең ярым йомык күзләреннән үбеп алды. Үзенең бернидән курыкмавын расларга омтылгандай, канәгать чырай ясады. — Шөкер, дөнья дилбегәсе үзебезнең кулда...

Сокланып, тынычлыгы һәм үз-үзен тотышыннан һәрдаим сизелеп, күренеп торган көч, гайрәтенә таң калып күзәтте аны Асия. Ир-атларның бик сирәкләрендә генә очрый торган мөлаемлык, эчкерсезлек тапты ул аңарда. Елмаюлары ни тора, теләсә кемне сихерләргә, телсез-өнсез калдырырга сәләтле үзе... Әле хәзер дә, серле кысыла төшеп, иң элек күзләре яктырып китте, бермәлдән шул җылы яктылык бөтен йөзенә таралды, ирен читләренә һәм ап-ак тешләренә күчеп, елмаюы тоташ бер балкышка әверелде. Үзенә килешеп торган кара мыек чылгыйлары дуга сыман бөгелеп-бөгелеп ала елмайган чакларында. Назга йомшак булган хатын-кыз күңеле түгел, боз булса — боз да эреми калмас иде шулчагында... Әнә кай яклары белән үзенә җәлеп иткән, үзенә тарткан икән аны Арслан.

— Ә үзең, Асия?.. Болай качып-посып йөрүне әйтәм, сиңа уңайсыз түгелме соң?

— Янәшәмдә син булганда — дөнья мәшәкатьләре онытылып тора, Арслан. Син чын арыслан кебек...

— Безне арыслан ясаучы — сез, Асия, чибәр хатын-кызлар...

— Шулай да, сиңа шундый тиз ияләшәм бугай мин, Арслан. Үзем дә аңламыйм — нигә?

Үзен мактаганны кем яратмый. Ә Арслан, гомумән, үз-үзенә битарафлардан түгел. Хатынның әлеге сүзләрен ишеткәч, йөзенә чыккан канәгать елмаюын яшерә алмады ул. Асиянең колак читләреннән сак кына сыйпап куйды.

— Мин барында берәү дә сине кыерсытмас. Син сөяр, сөелер өчен генә тугансың, Асия...

— Шулаен шулайдыр да... — дип, чуалган уйларын җыя алмыйча, тагы да Арсланга сыенарак төште хатын. Рәхәт тә, җиңел дә иде аңарга бу минутларда. Хисләрдән ташып торган күңеле шундый көчле һәм кайгыртучан кеше белән очраштырган язмышына рәхмәт укый. Бары тик аны кайгырта, аның өчен янган утка керергә дә әзердер сыман иде бу ир-ат. Игътибарлы... Ә бит үзе шул ук вакытта нинди дәрәҗәле, җаваплы зур эштә эшли. Ир-атны, хатын-кызга мөнәсәбәте һәм тышкы кыяфәте өчен генә түгел, кайда, нинди урында утыруына да карап хөрмәт итә, ярата-сөя торган заман ич хәзер...

— Берни турында уйлама, хафаланма, килештекме, Асиям...

Ул аңар «Асиям» дип дәште. Бу кадәрле игътибар һәм үз итүгә җавапсыз калу мөмкинме?!. Ә колак төбендә соң дәрәҗәдә ягымлы һәм якын тоелган тавыш, кайгыртучан сүзләр:

— Борчылма, юкса маңгаеңа җыерчыклар чыгар... Шундый шома, йомшак маңгай, алсу бит очлары... колак очларыңача — аккош мамыгыннан. Иякләрең... Мин барында сиңа беркайчан да җил-яңгыр тимәс, Асия... Ишетәсеңме?.. Сиңа, әнә шулай дәшми генә, күзләреңне йомып яту килешә... Син әле үзеңнең бәяңне белеп бетерми торгансыңдыр... Ә, Асия? Нигә дәшмисең?.. Дәшмә. Сиңа дәшмәү шундый килешә!.. Син сөелер өчен генә тугансыңдыр, Асия!..

Җавап бирү түгел, уйларга, фикер йөртергә дә иренеп, тынсыз-хәлсез калып тыңлады аны Асия. Арсланның бу сүзләре әле моңарчы, бу көнгәчә бернинди талант ияләре дә тудыра алмаган серенада сыман иде. Ул серенаданың моңы да, көе дә — ярымпышылдауның үзендә. Колак аша түгел, бәгыре аша, җаны-тәне аша тоя иде сыман ул бу серенаданы...

— Әллә йокладың да инде?— Арслан янә аның баш артыннан, чәчләреннән ягымлы гына сыйпап алды. — Йокла, Асиям, йокла... Сиңа килешә...

Йоклый диләрме соң!.. Күзләрен зур ачып, үзенең уяу булуын хәбәр итеп алды хатын. Дөрес, дәшәр сүз дә, дәшәр көч тә тапмады үзендә. Тирә-юньне биләп торган тынлык, җәйнең рәхәт салкынлыгы, чыршы-нарат такталардан аңкып торган чәер исе һәм әлеге дә баягы серенада гына изрәтте ич аны. Шушы мизгел мәңге-мәңге дәвам итсә дә, һичкайчан талчыкмас, күзләренә йокы кермәс иде.

Тынлык — бәхет һәм әкият ул. Бишектәге сабыйлар сыман, бар дөньяларны онытып торып, бәхет сиртмәсе — тынлыкта тибрәнде алар. Каядыр янәшәдә генә урман шаулады... Тук та тук килеп тукран ниләрдер санау белән мәшгуль булды. Бәхет сәгатьләрен санавы идеме икән? Иренеп кенә кошлар сайраштырды. Каядыр кереп качкан бер чикерткә дөнья матурлыгын мактап туймады...

Чикерткә арып хәлдән тайгач кына, алар урнашкан ике катлы дача өенең беренче катында җай гына ишек ачылды. Сискәнеп алды Асия: кем булырга мөмкин? Җавап, яисә юату сүзе ишетергә өметләнеп, Арсланга текәлде.

— Каравылчы ападыр, — диде ул, йокы аралаш мыгырданып. — Кофе китергәндер.

Шул сүзләрнең дөреслеген раслап, аскы катта чынаяклар челтерәшкән аваз яңгырап алды. Ул да түгел, берәүнең сак кына атлап йөргәне, тагы ниндидер савыт-сабалар кузгалганы ишетелеп калды. Килүче озак тормады, кергән чагында ук күрсәткән саклык белән, үзе артыннан ишекне кысып, китеп та барды.

— Кофе... — дип кабатлады Асия үзалдына. Эчәсе килүдән түгел, болай гына әйтүе иде. Башын юрган астына яшереп, баягы тынгысызлыгыннан котылмакчы булды. Шик-шөбһәләрен тиз генә куа алмады.

— Туңдырамы әллә?— Арслан сизгер һәм игътибарлы. Йокы аралаш чагында да аны кайгыртудан туктамый, Асияне үзенәрәк тарта төшә.

— Миңа салкын түгел.

— Туңгансың ич. Әнә ничек калтырыйсың, — дип, мыеклары белән колак артларына сак кына кагылып, иркәләп алды ул Асияне.

— Туңмадым... Мин болай, уйланып кына ятам, Арслан.

— Хәзер, мин аска төшеп менәм, — дип, ипле генә урыныннан кузгалды Арслан. Чөйдә эленеп торган халатны иңсәсенә салып, түбәндәге катка илтүче бормалы, тар баскычка юнәлде. Инде яртылаш күмелеп, күздән югала дигәндә, бик азга тукталып алды да, үрелә төшеп, артыннан карап-озатып калучы Асиягә каш сикертте. Ә мыек читләрендә үз-үзеннән канәгать һәм шаян елмаю. — Кара аны, яхшылап ябынып ят. Мин югында пәри егетләре урламасын үзеңне...

Арслан күмелүгә үк, җәт кенә урыныннан сикереп торды Асия. Берьялгызы нишләп ятсын соң ул монда?! Як-ягына карангалап алгач, урындык аркасына эленгән ирләр күлмәгенә төште күзе, шуны киеп тә куйды. Ирләр күлмәге халат түгел, әлбәттә, шулай да гәүдәсенең оялчан урыннарын капларга ярап куйды. Бармак очларына гына басып, Асия дә баскыч буйлап түбәнге катка ашыкты. Аның үзе янына кай арада һәм ничек төшеп җиткәнен абайламый да калды Арслан. Асия төшкән уңайга, сиздерми генә атлап килде дә, йомгакка ташланган уенчак мәче баласы сыман, веранданың ачык тәрәзәсе каршында тәмәке тартып торган ирнең муенына сикерде. Гүя шампан шәрабыннан түгел, бәхеттән әйләнә иде аның башы. Әйтерсең ул унҗиде-унсигездәге акылын җуйган бер кыз бала; әйтерсең мәңгелеккә сайланган яры янында. Әйтерсең үз аякларында атлап түгел, бәхет канатларында җилпенеп очып йөргән фәрештә иде ул.

Арслан да югалып кала торганнардан түгел. Әллә ни арада авызындагы сигаретын тел очына эләктереп ачык тәрәз аша тышка төкерде дә канатларын җилпегән фәрештәне кулына күтәреп алды һәм өй эченә алып керде; дөньясын оныткан сабыйдай шаярасы, уйныйсы килде Асиянең. Бөтен гәүдәсе белән Арсланның гайрәт тулы беләкләренә уралды.

Шаяруга шаяру белән җавап кайтарасы килде Арсланның да. Әмма табигыйлектән ерак иде аның мәҗбүри кыланышлары. Онытылып әүмәкләшү, үртәләшү, дөньясын онытып шаярышу өянәге кузгалган Асиягә иярә алмады ул. Күбрәк аны тынычландыру, җайлау белән мәшгуль булды. Башка чара тапмаганнан, табын әзерләү мәшәкатен сәбәп итеп, җигелмәгән тайдай уйнаклаган ярының кочагыннан атылып чыкты:

— Тәртип бозма, ярыймы, — дип янаган булды ул аңарга. — Юкса үзеңне почмакка бастырырмын...

— Мин риза, — дип, йомшак креслодан янә сикереп торды хатын. Маңгаена төшкән, күзләрен каплаган чем-кара чәчләре арасында чуаланып, берөзлексез чырык-чырык көлде. — Почмакка басарга да риза! Әмма бер шартым бар — янәшә бассак кына...

Арслан һаман җитдиләнгәннән-җитдиләнә генә барды. Акылга сыешмас гаҗәп бер хәл бит ул: иң элек ир-ат акылыннан чыгар дәрәҗәгә җитеп юхалана. Инде икесе дә бер халәткә керде дигәндә генә, ул җитдиләнеп кала, эшлеклегә әверелә, юкка-барга исе китмәс булып әверелә. Үзе белән дөньясын онытып шаярырга, акылсызланырга әзер булган хатын-кызга исе дә китми аның, ачыктан-ачык белдермәсә дә, каныгуларына кәефе кырыла.

Үзен монда хуҗа итеп хис иткән Арслан табын әзерләү мәшәкатьләрендә булды. Кофе янына суыткычтан коньяк шешәсе менеп утырды, шоколад сузылып ятты.

— Яхшы яшисез, — дип, суыткычка таба ишарәләде Асия, анда тулып торган төрле затлы ризык һәм эчемлекләргә исе китеп. Урыныннан сикереп торып, Арслан янәшәсенә килеп басты. Ир-ат әллә чынлап та абайламады үзен, әллә күрмәмешкә салышты. Вакытлыча гына чагылып алган бу битарафлык хатынга да сизелеп калды. Айный төшеп, үзен тоташ дулкын, өермә итеп йөрткән хисләрен басарга тырышты.

Өстендәге ирләр күлмәгенең итәкләрен тарта-тарта, өстәлнең аргы ягындагы йомшак креслосына таба борылды. Утырды. Үпкәләргә уенда да юк иде. Як-ягына ялт-йолт каранып алгач, сүзсез торуны өнәмичә, сорау бирергә ашыкты:

— Миңа монда ошый. Бу өй синекеме?

Ир-ат аңар күтәрелеп карады. Елмаеп та алды әле хәтта. Ягымлы итеп елмаерга тырышты.

— Монда синеке-минеке юк, Асия. Барысы да үзебезнеке.

— Кем инде ул үзебез дигәнең? Сер булмаса, әлбәттә...

— Нигә сер булсын, сер түгел. Бу — сәүдә хезмәткәрләренең ял базасы.

— Димәк, сатучылар ял итә?.. — дип, гаҗәпсенеп, як-ягына карангалап алды Асия. — Уйламассың...

— Сәүдә... — ул сатучылар гына түгел.

— Кемнәр?..

— Сатучының урыны — прилавка артында, ярминкәләрдә. Монда нишләсен сатучы?!.

— Ә монда кем?

— Без, Асия! Без — син һәм мин. Шул җитмәгәнме?..

— Аңлашылмый, — дип, як-ягына карануын дәвам итте хатын. Әйтерсең әле яңа гына килеп кергән дә ишек тупсасыннан үтүгә үк хәйран калган.

— Сиңа күңелсезме?— дип сорамый булдыра алмады Арслан. Кунагының кинәт кенә кызыксынучан булып китүе ошап бетмәде бугай аңа.

— Без югында, башка чакта кемнәр була?

— Йорты гына булсын, кунак өзелми ул. Әле монысы, әле тегесе, төрле тикшерү, комиссияләр, дигәндәй. Беткәнмени...

Хатын, аңлашылды дигәнне белдереп, башын какты.

— Димәк, без монда икәү генә?

— Каравылчы хатынны хисапка алмасак, әйе.

— Икәү генә...

— Шул җитмәгәнме?.. Бу дөньяда без, гомумән, икәү генә түгелмени?

— Әйе, икәү генә. Син дә мин генә, Арслан. Моңарчы алар бер-беренә кара-каршы, зур өстәлнең ике ягында утыралар иде. Янә йөрәге кош булып талпынды Асиянең, тынгысызланып торып басты ул. Өстәл читләп Арсланга таба юнәлде. Башын бераз артка ташлап, тәлгәшендә пешкән чия сыман иреннәрен сузып, серле томанга уралган күзләрен кыса төшеп, чак-чак кына чайкап һәм чайкалгалап якынлашты ул аңарга. Аның һәр адымы, һәр хәрәкәте теләсә кемне акылдан җуйдырырлык тоташ сер, тән һәм җан балкышы иде. Уртачадан бераз калкурак буйлы бу яшь хатын йомарлаган май сыман икән ич. Түгәрәк тә, сылу да, тыгыз да, бер үк вакытта нәфис тә үзе. Әле беренче кат кына күргән сыман, сокланып, хәйран калып күзәтте аны Арслан. Шундый гүзәллек каршында битарафлык күрсәтүдә үз-үзен гаепләп, әрләп алырга да өлгерде.

Бу карашны Асия дә сизмәде түгел, әлбәттә. Аермачык сизде һәм нәтиҗә ясарга да өлгерде: авызлык күрмәгән яшь тай сыман уйнаклап килгән көйгә Арсланның кочагына ташланды ул. Кайнар ташкын булып сарылды...

Байтак гомер узды. Икәү генә серләштеләр... Берәүгә дә ул серләрне, ул сүзләрне тыңлау, чит-ятлар колагына чыгарып селкү хокукы бирелмәгән. Берәүгә дә...

— Бу дөньяда син дә мин генә... икәү генә булсак иде, Арслан! — Асия пышылдады. Колак салу мөмкин булган беренче сүз аның авызыннан чыкты бу юлы.

— Чынлыкта да шулай ич, без монда икәү генә. Башка һичкем юк, икәү генә...

— Шулаен шулай да...

— Син — бәхетле. Мин — бәхетле. Тагы ни кирәк?!.

— Һәрчак шулай булсын иде ул. Икеңә бер бәхет булсын иде, аерым-аерым түгел.

— Кара инде, син моңая да беләсең түгелме соң?.. Хафаланма, сиңа хафалану килешми...

— Мин уйланам гына... Һәрчак менә шулай яшәсәң икән аны... Урман... дача... син һәм мин генә...

— Син теләсәң, һәрчак шулай булыр: урман, дача һәм без икәү. — Канәгать елмаеп җавап кайтарды Арслан. Үзе өчен шундый хатынның җанын фида кылырга әзер булуы ошый иде аңа.

— Шулай булса икән... — уфтанып, өметсезлек белән әйтелде болары.

— Ә нигә шулай булмаска, бу бит үзебездән — синең, минем теләктән тора. Шулай ич, Асиям-җаным?!.

Бертын, ни дияргә белми, дәшми торды Асия. Җаны-тәне белән Арсланга елышты ул. Аның йөрәк тибешен, тамырларындагы кан хәрәкәтен тойды.

Үзләрен очраштырган очраклылыкка чиксез рәхмәтле иде ул.

Бу чираттагы сырпалану-назлануны нигә юрарга да белмәде Арслан. Шулай да җавапсыз торырга ярамаганлыкны яхшы тойды:

— Әйе, үзебездән тора. Башкаларның бездә эше юк. Арслан авызыннан чыккан һәр сүзне йотлыгып тыңлаган җиреннән башын калкыта төште хатын. Аңарга, дөрес сөйлисеңме, ихластанмы дигәндәй, сораулы карашын төбәде.

— Үзебездән генә дисең?

— Шулай булмый...

— Ә хатының?

— Причем монда хатын?..

— Акыллы һәм зифа икән хатының.

— Акылның, зифалыкның монда ни катнашы бар?! Ташла әле, җыен юк-бар турында сөйләшмик.

— Кем ул юк-бар, хатыныңмы?

— Ул хакта сүз кузгатуны әйтәм... Җитәр, — үзенә табарак кыса төште ул Асияне. — Катырма башыңны! Кемдә юк ул — хатын? Исең киткән!

— Сине бары үземнеке, үземнеке генә итәсем килә, Арслан.

— Соң, — дип, мыек читләп яшертен елмаеп алды ир-ат. «Әнә, кая бөгәргә маташа. Мин уйлаганча ук беркатлы түгел, ахры...» Ә тел башкача сөрде. — Синеке ич. Теләсә нишләт, синеке. Ашама гына...

— Ә ашасам?

— Ашарга ашыкма, әле яшисе бар. Яшәп каласы...

Тагы ни дияргә, күңелен борчыган нәрсәләр хакында ничек сөйләшергә, ничек аңлашырга белми онытылып торды Асия бертын. Шундый җитди нәрсәләр хакында ничек инде уйнап-шаярып кына сөйләшергә мөмкин?.. Бер үк вакытта Арсланның кыен сораулардан, шома балык сыман, шуып кына чыга белүе дә җәлеп итте аны. Ул ялганламый, алдашырга, тормышка ашмаслык вәгъдәләр белән күмәргә җыенмый аны. Ир-ат иң элек җитди рәвештә уйланырга, бары шуннан соң гына җавап кайтарырга тиеш түгелмени? Ә Асиянең үзенә шундый сорау бирсәләр?.. Аның да үз гаиләсе — ире һәм улы бар. Алар хакында уйламый гына җавап кайтара алыр идеме соң ул үзе?! Аның ир хатыны һәм ана булуы хакында Арслан да белә, чамалый торгандыр, бәлки. Ләкин сүз генә кузгатмый бу хакта. Ул хакта сүз кузгатып, аны кыен хәлгә куюдан уңайсызлана булса кирәк. Хәер, Арсланның, гомумән, аның эше, гаиләсе, кайда торуы һәм ничек яшәве хакында сүз кузгатканы юк. Ничек аңларга моны?..

Асия өчен ул сорауларның кирәге юк югын да... Әмма Арсланның кызыксынмавы сәер. Ничек инде, үзең өчен якын һәм кадерле булган кешенең хәле, гаиләсе хакында шул гомер берни кызыксынмый түзәргә кирәк! Соң чиктә, күңел булсын өчен генә дә сораштырырга була торгандыр ич. Әллә ул аны гаиләсез, ата-анасыз бер мескен, җиңел акыллы ялгызак хатын-кызга чыгарамы?..

Уендагы теленә күчеп, кинәт шул хакта сүз башлавын хәтта үзе дә сизми калды:

— Арслан, нигә син минем гаилә хәлем, ирдә булу-булмавым белән кызыксынмыйсың?

— Барыбер түгелмени?— Җавап җиңел һәм бик гади икән ич.

— Ирдә булу-булмавым барыберме? — дип кайтарып сорады Асия һәм үз колакларына үзе ышанмады.

— Барыбер, — дип кабатлады Арслан, ирен читләренә төшеп торган мыек чылгыйлары белән аның муенын, колак артларын иркәләргә кереште.

Муен тирәсендә йөргән мыеклы борынны үзеннән читкә тибәрәсе килде Асиянең. Беренче тапкыр Арсланның иркәләүләренә битарафлык күрсәтте. Күзләрен зур ачып, сораулы карашын югары күтәрде:

— Ничек ул — барыбер?Ничек алай була?..

— Шулай, — дип, берни булмагандай канәгать елмайды ир-ат.

— Ә яратам дигәнеңне, иркәләүләреңне ничек аңларга?

— Ничек бар, шулай итеп. Туры мәгънәсендә... Мин бит гаиләңне түгел, сине, үзеңне яратам, Асия. — «Яратам»ны авырлык белән генә, әйтергәме, әйтмәскәме дигәндәй генә ычкындырды ул. Андый сүзне, башкалар күк, уңга-сулга сибә торган ир-ат түгел иде, күрәсең. — Ирең булу-булмау — анысы синең эш. Миңа кагылмый ул кадәресе...

— Шулай да... Сиңа барыбер булырга тиеш түгел. Минем...

— Әйттем ич, кирәкми, Асия. Минем өчен болар әһәмиятсез.

Шул рәвешле, барын уртага салып аңлашырга әзер булган, ниһаять, җай һәм ара тапкан хатынга сөйләп бетерергә ирек куймады ул. «Минем ирем һәм улым бар. Синең — хатының һәм кызың... Арабызда дүрт кеше!» — дип сөйли башлаган иде Асия. Арсланга шуларны аңлатып, аңардан бер-бер киңәш алырга иде исәбе. Ярдәм итсә, ул гына ярдәм итәр кебек тоела иде аңарга. Юкса бу рәвешле озак дәвам итә алмый. Алдашып, качып-посып сөешәсе килми аның алга таба. Чын мәхәббәт өчен чит-ят булырга тиешле ялган-йолган күпме дәвам итәргә мөмкин?!.

Мәхәббәт чын һәм ихлас, эчкерсез булсын өчен, сөешүчеләрнең тулы азатлыгы шарт түгелмени?!. Кесә карагы сыман ялт-йолт карангалап, яшереп, урлап очрашуларның иртәме-соңмы барыбер ахыры булачак ич. Җан тынычлыгы һәм намус чисталыгына ни җитә?!.

Намус... Нәрсә сөйли, нигә искә ала Асия бу сүзне?.. Намус хакында сүз катарга хакы бармы соң аның?! Бар!.. Ник булмасын, ул ярата ич. Газапланып, әрни-әрни ярата ул Арсланны. Аерылышкан мизгелдән үк сагына башлый, булачак очрашуларын көтеп яши. Бары тик аның хакында уйлана, урамнарда аны эзли, узган бер машинага, ул булмады микән дип, текәлеп кала... Ничек газапланып, ни дәрәҗәдә өзелеп яратканын үзе генә, бары тик үзе генә белә Асия. Ә аны берәү дә аңларга теләми һәм аңламаячак микәнни? Бер кеше, бары ул гына аңлар кебек тоела иде. Бүген менә күпме гомер көткән, кичектереп килгән сорауларын бирергә җөрьәт итте ул аңарга. Ә ул тыңларга да теләмәде. Аңларга да теләмәде...

Шулай да гаеплеме соң ул? Шушы хәленнән дә намусын буямый чыгу юлы бармы аның өчен? Намус... Бу хакта уйланырга, фикер йөртергә хакы бармы аның?.. Ялгышмыймы? Ялгыша икән, нидә хаталана?.. Сораулар... Сорау өстенә сорау. Ник берсенә ачык кына, төгәл генә җавап биреп, җавап табып булса икән. Бар дөньяны, дөнья белән бергә үз-үзеңне алдап, бу рәвешле озак яшәп булмас...

— Арслан... — дип дәште, аны иңсәләреннән тотып җилтерәтте Асия. Шул сорауларының берсенә генә булса да җавап бирүен үтенмәкче иде.

Арслан дәшмәде. Арслан йоклый иде. Чалкан борылып ятты да гырларга кереште Арслан.

7

Уку җәһәтеннән әнисенең йөзенә кызыллык китергәне булмады Асиянең. Төннәр буе китапларыннан аерылмый утырса утырды, әмма «өчле»не көндәлегенә кертмәде. Дөрес, табигый ихтыяҗ, чын ярату һәм кызыксыну белән уку түгел, ә бәлки үзенә күрә бер хезмәт, алынган йөкләмәләрне үтәү кебегрәк нәрсә иде бу аның өчен.

Ә шулай да мәшәкатьләр чыгып кына торды. Әйтик, кызлар үскән гаиләдә кием-салым һәм мода дигән нәрсә теңкәгә тиеп аптырата торган була. Асия сигезенче классны тәмамлыйсы язны шәһәрдә вельвет чалбар модага керде. Классларындагы берничә кыз әллә ни арада тапты һәм кия дә башлады шул чалбар дигәннәрен. Ит чабучы кызы Рамилә күз өстендәге кашка әверелде иң элек. Аннан соң бу чалбарга әнисе партиянең шәһәр комитетында дәрәҗәле хезмәттә булган Юлия җитеште. Бераздан — тагы берничә кыз... Шул көнгәчә бер-береннән артык аерылып тормаган кызлар кинәт икегә бүленделәр дә куйдылар. Вельвет чалбар киеп алганнары — мәктәптә булсын, урамда булсын — үзләренә күрә аерым бер каста тәшкил итеп, күкрәкләрен киереп, борыннарын чөеп йөрергә кереште. Вельветлылар һәм вельветсызларга бүленде кызлар. Егет булырга ният итеп йөргән малайлар да күбрәк шул чалбар киеп алган кыз-кыркын тирәсендә бөтерелә, шаяргалый торган булып китте. Моңа кадәр, мәктәптә булсын, анда барганда-кайтканда булсын, Асиядән бер адым калышмый тагылып йөри торган Рамилә, чалбар киеп алгач, һич тартынусыз, аңардан читләште, үзе кебек кәттәрәк кызларга тартыла башлады. Ә инде очраклы рәвештә юллары туры килсә, сүз кием-салым тирәсендә булды.

— Үзең завуч кызы, үзең фирменный чалбар да кимисең, — диде ул көннәрдән беркөнне.

Күзгә бәреп, һичнинди тартынусыз-нисез, сүзне чалбардан — Асиянең иң авырткан җиреннән башлады Рамилә. Кәеф кырылу гынамы соң, тәннәре эсселе-суыклы булып китте Асиянең, җен ачуы чыкты. Җавапсыз калып буламы шундый чакта?

— Чалбар кәкре аяклы кызлар өчен генә ул, чалбар кияргә яратмыйм, — диде.

Рамиләнең дә, үз чиратында, колак очларына кызыллык йөгерде — авырткан урынына кагылдылар. Ләкин ул да заман баласы иде шул, ис китмәгән кыяфәт ясап, елмаерга иткән булды.

— Җаным-Асенька, — дип, араларында бернинди төртмә сүз әйтешү булмаган сыман, уртак темага күчте ул. — Игътибар иттеңме икән, менә Юлькада ул... чалбар. Фирма-а! «Маде ин уса», беләсең килсә. Чуклары елык-елык итеп тора, артында алтын йөгертелгәндәй ялтыраган калайлары бар. Чалбар дисәң дә чалбар, Асенька-җаным...

— Синеке дә матур ич, — дип, көнчелектән хафаланган иптәш кызын юаткан булды Асия. Берочтан үз-үзен дә тынычландыруы иде. Кая инде аңарга — гади укытучы кызына!.. Ә югыйсә, әллә ниткән «фирма»лысы түгел, иң гадәтие генә булса да түбәсе күккә тияр иде Асиянең. Кибет киштәләрендә тузан җыеп яткан, һичкемгә кирәге чыкмаган вельветлар да су төбенә олаккандай юкка чыккан.

— Фирмага җитәме соң?! — дип, үзенекен итте, хыялыннан кире кайта алмый аптырады иптәш кызы. Асия дә чын-чынлап кызыксынып китте:

— Юлькадан сорамадыңмы, каян алды икән?

— Кибеттән түгел, билгеле...

— Базарданмы?

Шул соравы белән классташы каршында көлкегә кала язды Асия.

— Юля кебекләр базардан түгел, базадан ала. — «База» сүзенә аерым басым ясап әйтте кыз. — Базадан... һәм беренче проба!

Мөгаен, бу Асиянең «база» сүзен тәүге кат ишетүе булгандыр. Шәһәрдә шундый урын барлыгы уена да кергәне юк иде аның әлегәчә. Һәм шул көннән бу сүз аның өчен изге мәгънә аңлата башлап, буй җитмәс бер биеклек сыман тоелуы да сер түгел иде. Ә инде, еллар узгач, үзенең шундый базада эшләүче бер-бер кеше белән танышу ихтималын башына да китерә алмагандыр ул.

Сигезенче класста укыган Асия бертын дәшми генә атлады. Рамиләнең әллә ниләр белүенә исе китеп барды. Шулай да әлеге серле төшенчә, иптәш кызы аерым бер тәм һәм мәгънә белән искә алган «база» сүзе күңеленнән китмәде аның. Бераздан, горурлыгын җиңеп булса да, кире кайтарып сорарга мәҗбүр булды:

— Ерактамы? Кайсы шәһәрдә соң ул база дигәнең?.. Укытучы кызларыннан көлү җае гел-гел чыгып тормый, форсатыннан файдаланып, рәхәтләнеп көлде Рамилә:

— Шуны да белмисеңме?!. Кайда булсын, һәр шәһәрдә булган кебек, безнең Казанда да бар ул. Бөтен дефицит товар шунда кайта. Шуннан таратыла!..

Түбән карап, үзалдына уйга бирелеп барды Асия. Әнә ничек икән, чит шәһәрләргә барып йөрисе түгел, үз шәһәрләрендә бар икән ич база... Моның шулай булуы куандырды аны хәтта.

— Анда чират бик зур була микән? — дип, уена килгән сорауны бирми кала алмады ул.

Рамиләгә ни?! Рамиләгә шул гына кирәк. Үзенең өстенлеген, бу өлкәдә үзенең күпкә мәгълүматлырак булуын танып, кеткелдәп үк көлеп җибәрде.

— Беркатлы да соң инде син, Асия... Шуны да белмисең! Базада чират тормыйлар. Зур җитәкчеләр... һәм блатлы кешеләр генә килеп ала товарны базадан. Иң элек — «беренче проба», аннан — «икенче», «өченче». Һәм шуннан соң — төрле таныш-белеш, туган-тумачалар китә.

— Ә «проба» дигәнең нәрсә? Беренче проба...

— Беренчесеме?.. Ул хакта уйлап башыңны катырма, Асия! — Зур сер уртаклашкан сыман, пышылдауга күчте кыз. Як-ягына карангалап алды. — Беренче пробаны сәүдә кешеләре һәм тагы... шәһәрнең иң олы җитәкчеләре, шуларның хатыннары ала, диләр... — Янә як-ягына күз салып алды Рамилә. — Ирләренең служебный «мотор»ларына утырып киләләр дә выжлап кына керәләр ди ишегалдына. Үзләренә, кызларына ни кирәк булса, шуны төяп кайтып китәләр икән. Каршыларына база директоры үзе чыга да, ни сорасалар да, «пожалыста-пожалыста» гына дип тора ди...

— Каян беләсең?

— Юля сөйләде.

— Кызык... Чынлап та, кызык нәрсәләр сөйләдең бит әле син, Рамилә. Чит ил киноларындагы кебек.

— Әйе, буржуйларың бер читтә торсын, шулай бит?!.

— Безнең кебекләрне кертмиләрдер инде анда, алай булгач,ә?

— Тот капчыгыңны! Көтәләр ди анда... синең белән мине.

— Ә бит җәмгыять белемендә нәрсә диелгән?!. Тигезлек дип язылган.

— Укытучы кызы!.. — дип, пырхылдап көлде Рамилә. — Китапка ни язмаслар!

— Китап түгел, дәреслек! — дип, җитди төзәтмәсен кертергә ашыкты укытучы кызы.

— Дәреслек... — бу сүзне дә шундый ук чытык елмаю белән кабатлады, тирән итеп сулыш алды Рамилә.

— Базамы?.. База ул, беләсең килсә, җаныкаем Асенька, база — ул тормыш! Юк, Рамилә сөйләгәннәргә барыбер ышанып җитмәде Асия. Ничек инде безнең җәмгыятьтә шундый законсызлыкларга юл куелсын ди? База

— тормыш, имеш. Булмый торсын әле! Җитәкче кешеләр турында да шулай уйлап ялган сөйли Рамилә.

Юлия кебек кызлардан көнләшкәнгә генә шулай сөйли торгандыр әле!

Шундый уйлар белән үз-үзен тынычландырды ул. Ә күңеленнән, колак төбеннән иптәш кызы сөйләгән яңалыклар китми аптыратты. Зур тимер капка артында урнашкан әлеге базаны күз алдына китерде, аның складларында тау-тау булып өелеп торган затлы вельвет чалбарларны, шул чалбарларны алмага килгән дәрәҗәле кешеләрне һәм ике сүзнең берендә «пожалыста-пожалыста» дип торган база мөдирен күргәндәй булды.

Асияне, матур уйларыннан бүлеп, тротуар читенә ап-ак «Волга» машинасы килеп туктады. Үзалларына онытылып барган классташлар, берьюлы сискәнеп, читкә тайпылдылар.

— О-ой, кызлар!.. — дип, яман бәхетле елмаеп, машинадан нәкъ менә Юлия үзе килеп чыкмасынмы! Әйе, тәненә сыланып торган үтә затлы вельвет чалбар, берәүнең дә төшенә кермәгән алсу кофта кигән бу сылу кыз — гомере озын булыр — әлеге дә баягы Юлия, аларның классташлары иде. Колагында елык-елык килеп торган асылташлы көмеш алка, бармаклары саен дип әйтерлек йөзек, беләгендә беләзек — карап торсаң, тәмам күз камашырлык...

Ак машинадан төшкән Юлия асылташларыннан да болайрак балкып исәнләште. Шул арада, ачык ишек аша, руль артында утырган чал чәчле агайга да кул изәргә өлгерде:

— Көтеп тормагыз, дядя Коля, җәяү генә кайтырмын.

— Ярый, Юлия, сау бул, — дип җавап кайтарды рульдәге абзый. — Иртәгә музыкаң сәгать ничәдә бетә әле синең?

— Төп-төгәл өчтә, дядя Коля.

Үзе артыннан ачык калган ишекне ябып тормый гына классташлары белән китеп барды Юлия.

— О-ой, кызлар! — дип, җай гына үкчә биетеп барган көйгә, әле бер, әле икенче кызга борылды, уртаклашасы килгән яңалыкларыннан, хисләреннән буылыр дәрәҗәгә җитеп килгән икән. — Беләсезме, минем каян кайтып килеш?

Кызларның һәр икесе зур кызыксыну белән аңа текәлде.

— Әнием белән Үзәк универмагка бардык. Ой, кызлар, күрсәгез икән андагы хикмәт, андагы товар! Директорлары да яшь кенә бер егет икән, ну-у, ничәләрдәме?.. Ну-у, шул бер кырыклар тирәсендә... Шул директор, беләсегез килсә, йөгереп кенә йөри... Әле бер дефицит, әле икенчесен тәкъдим итә. Во, закачаешься!.. Импорт... Италия!.. Франция!..

— Сөйлә, ни саталар?— дип түземсезләнде Рамилә.

— Кем сата?.. Нәрсә сөйлисең, Рамилә?— дип, борынын җыерып куйды Юлия. — Чыгардылар ди, саттылар ди сиңа. Тот капчыгыңны, залга чыгарырлар... «Беренче проба»га әнине чакырганнар.

— Башкаларны кертмиләрме?.. — дигән сорау өзелеп төште тәкатьсез калып тыңлап барган Рамилә авызыннан. Асияне дә борчыган сорау шул иде.

— Ник кертмәсеннәр ди! Барыгыз да керегез, универмаг тәнәфессез эшли.

Сораулы карашын бер — Асиягә, бер — Юлиягә текәп алды икеләнә калган Рамилә. Киттек дип әйтүче булса, шул минутта ук универмаг тарафына йөгерәчәк. Кызык ич...

Кеткелдәп көлеп җибәрде Юлия, Рамиләнең беркатлылыгыннан көлүе иде әлбәттә:

— Беләсең килсә, Рамилә, универмагның сәүдә залларын күргәнем дә юк минем. Ишекләре кай якка ачылганын белмим. Арткы якта бер нәни генә служебный ишеге булыр универмагның. Дәү-дәү кешеләр шул ишектән керә, беләсең килсә... Һәм кулларын кесәгә тыгып кына кире чыгалар. Ә товарны... — Юри, пауза ясап, классташларына сынап карап торды Юлия. — Ә товарны йөкчеләр машина багажнигына гына чыгарып сала. Менә шулай, кызлар...

Тыңлаучылар ни дисен, телләрен тешләп барудан башка чаралары юк, билгеле. Рамилә булып, ул да сүзсез калды. Сөйләгәннәренең нинди тәэсир ясавын чамалап өлгергән Юлия, бермә-бер җанланып, тагы да мавыгыбрак сөйләргә кереште:

— О-ой,кызлар!.. Күрсәгез иде,кызлар... Мин креслода гына утырган булам. Аякны аякка атландырдым да утырам... Исем китми, янәсе... Үземнең күзләрем йөгерә, югыйсә барысын да аласы килә. Теге симпатичный директор әле бер босоножка алып килә, әле икенчесен... Үрелеп аякларыма кидерә. Кулы калтырый тегенең, колаклары кызарып чыкты. Әни сизмәгәндә генә миңа күз кысарга иткән була әле тагы... Ә үзенең баш түбәсендә тамчы да чәч калмаган. «Монысы ошыймы соң?» дигән була. Мин — баш чайкыйм, ноль внимания... Эзли торгач, иң соңгысы итеп кенә шундый нәфисен алып килде... Ой, кызлар, баш әйләнерлек менә. «Менә монысы, - дим мин тегеңә,- бара, төрегез». Әни шатланды. Әнидән бигрәк симпатичный директор үзе шатланды. Мәктәпкә киеп килгәч, менә күрерсез әле, кызлар, шаклар катарыз...

Көлешә-көлешә сөйләшеп килгән кызлар кинәт туктап калдылар, Юлиянең карашы төбәлгән тарафка текәлделәр. Алар узып барган ишегалды читендәге подвал каршында зур гына чират тезелгән иде. Шул чиратның очында, шешә тутырылган дәү сетка күтәреп, талчыбыктай сузылган үсмер малай басып тора.

— Күрегез әле, кызлар, күрегез, безнең Алик түгелме соң?..

Үзенә төбәлгән өч пар карашны чиратта торучы үсмер дә абайлап өлгерде. Уңайсызланып, әле бер якка, әле икенче якка борылды, нишләргә белмәде. Һәм, чигенә төшеп, чиратта торган бер әби артына кереп посты. Кызларның классташы Алик иде бу. Асия яхшы белә: ул көн аралаш шулай шешә тапшырырга килә. Ә кайтышлый ипи һәм сөт кибетләренә кагыла. Әтисе төрмәдә аның. Ә әнисе... үз ишләре белән җыйнаулашып, көн-төн аракы эчә. Шулардан калган шешә хисабына, үзен генә түгел, алты яшьлек сеңлесен дә туендырып торырга мәҗбүр Алик.

— Җыен эчкече арасында шешә тапшырып йөрмәсә, — дип борынын җыерып алды Юлия. — Ничек оялмый ул?!. Үзе комсомол да бит әле тагы...

Юлиянең сүзләрен хуплаучы да, аңарга каршы төшүче дә табылмады. Юлларын дәвам иттеләр. Юлия гына, бераз үткәч, кире борылып, шундый тәкъдим кертте:

— О-ой, кызлар, карагыз әле, карагыз! Безнең Алик ояла да белә икән бит. Үзе кеше артына поскан, үзенең муены тырпаеп тора... Безне күзәтә ул. Әйдәгез, болай итик: өчәүләп янына җитәкләшеп барыйк та, «Исәнме, Алик...» — дип күрешик үзе белән. Ни дип җавап бирер, нәрсә дияр икән?.. Кызык ич, ә, кызлар?!.

Тәкъдименең никадәр көтелмәгән булуыннан дәртләнеп, хәтта кулларын чәбәкләп, торган җирендә сикергәләп куйды кыз. Юлия белән Рамилә, чырык-чырык көлешеп, классташлары Аликны оялтырга китеп бардылар. Бу шаяруның ахыры яман булуын чамалапмы, болай да күптән өйдә булырга тиешле Асия, классташлары белән хушлашырга да кирәк тапмыйча, ашыгып, кайтыр юлга борылды. Шунысы үкенечкә калды, ниятләреннән кайтырга өндәмәде ул аларны, юлларына аркылы төшмәде.

Баштанаяк «фирма»дан киенгән Юлия Аликның каршысына ук барып басты, малайның күзенә текәлде. Рамилә аның ышыгындарак калды. Гәүдәсе сорау билгесе сыман сыгылып төште үсмер малайның, кулларын, кулындагы шешә тулы сеткасын кая яшерергә, кайсы кулына күчерергә белми иза чикте... Ә кызларның уйларында да юк китеп бару, малайның ничек өзгәләнүен, аңарга бик тә уңайсыз икәнлекне күрмиләр түгел, югыйсә. Күрәләр... Ә китмиләр. Аларга кызык. Килгәч-килгәч, берсүзсез борылып китеп булмый бит инде, Юлия үзенең комсомол секретаре икәнлеген искә төшерде:

— Иртәгә дәрескә киләсеңдер бит?— диде.

— Ну-у, — дип кенә җавап бирде Алик, сеткасын кулдан-кулга күчереп куйды.

— Дәресләрдән соң комсомол җыелышы була. Онытма...

— Ну-у, — диде малай, ипле генә итеп борын тартты.

— Взносың да түләнмәгәндер әле?

— Ну-у...

— Җыелышта сөйләшербез, — диде дә, иярә килгән Рамиләне үзе артыннан калдырмыйча, кырт борылып, зур эш кырган сыман китеп тә барды Юлия.

Ай-һай сылу яшьләр үсеп килә дип, үзалларына сокланып уйлап калгандыр чиратта торучылар...

Алик кына мәктәпкә дә, комсомол җыелышына да килмәде иртәгәсен. Гомумән, мәктәптә күренмәде ул башка. Берәүнең дә, хәтта укытучыларның да исе китмәде моңа. Әти-әнисе дә әллә кем булмагач, шулай тиеш сыман кабул ителгәндер инде. Мәктәпне ташлаган, кайдадыр, ниндидер һөнәр училищесында укый башлаган, диделәр тагы бер елдан... Шуннан ары, Аликны искә алучы, аның язмышы белән кызыксынучы булмады да кебек...

Ә теге көнне Асия туп-туры өйләренә кайтты. Дөньяның шулай тигезсез булуына кәефе кырылып, җаны әрнеп, үксеп-үксеп елыйсы, туйганчы елап бушанасы килә иде аның. Ник һәркем дә Юлия кебек бәхетле түгел — үзе теләгәнне киеп, теленә ни эләкте шуны сөйләп йөри алмый? Ни кисә, шул килешә аңарга, ни сөйләсә — дөрес. Укытучылар булып, алар да аның кимчелеген күрми, күрсәләр — күз йомалар. Алгы рәттә ул утыра, аңарга ышаналар, аны сайлыйлар, аны мактап туймыйлар... Нигә соң бу дөньяда Алик кебекләргә яшәве кыен?.. Намуслы, эшчән, сабыр егет иде, югыйсә. Аның гаебе нидә, әти-әниләр өчен нигә бала җавап бирергә тиешле?!. Юлдан язган ата-аналарның балалары да газап чигәргә, кимсенергә, кыерсытылырга тиешлеме? Эх, Алик, Алик... Шундый кызганыч булып тоелды ул Асиягә... Кулыннан килсә, Юлия кебекләрдән ул Аликка һичбер авыр сүз әйттермәс иде... Кулыннан килми — Юлия белән янәшә туры килдеме, телен йота, сөйләшмәс булып кала.

Теләгән чакта еларга да хокукы юк ич аның. Кайтып караватка каплануы булды, артыннан ук әнисе кереп җитте:

— Китәсең дә югаласың, китәсең дә олагасың, кайда йөрисең син, кызый?!. Синең өчен имтиханнарыңа кем әзерләнер?

— Юлия әзерләнсен әнә!.. Белсә дә, белмәсә дә — бишле куясыз, — дип, күңелендәге рәнҗүне берьюлы чыгарды кыз.

— Син башкаларны күрсәтмә. Үзеңне бел, кызый! — Ана бераз басыла төште. Сүзнең кая юнәлгәнен чамалап өлгерде булса кирәк.

Ана күңеленең йомшарып алуын кыз да сизеп алды. Сизеп алды һәм үз файдасына аударды.

— Имтихан да имтихан... Башка сүз белмисең шул син... — дип, иренен турсайтты, канәгатьсезлеген белгертергә ашыкты. — Кызлар анда вельвет чалбар киеп йөри. Минем алардан кай җирем ким?! Завуч кызы дигән исемем генә бар...

— Алырбыз, кызым, алырбыз сиңа да.

— Ничек? Каян алырсыз?!

— Анысы — минем эш, кызым. Сиңа имтиханнарыңны бишкә генә биреп чыгарга кирәк әле иң элек.

Ана — укытучы кеше, гел юктан гына имтиханнар алдыннан дулкынландырырга теләми кызын. Башка чак булса, кем белә, өлкәннәр белән ничек сөйләшергә кирәклеген өйрәтер иде ул аңар. Юмалау сүзләрен кызганмады, башыннан сыйпады, иркәләп тә алды хәтта кызын. Һәм, ялгызын гына калдырып, кухня якка чыгып китте. Бер уйласаң, чынлап та, урынсызга хафаланмый икән ич аның кызы, уйлана, дөреслек эзли. Шул рәвешле каршылыклар белән көрәшә-көрәшә, яңа шәхес формалаша. Дөрес түгелмени, — дигән уй үтте тәҗрибәле укытучы башыннан. — Нигә дип әле әти-әниләренең кем булуы, кайда һәм нинди дәрәҗәле урында утыруына карап, балалар да төрле-төрле язмышка юлыгырга тиешләр?! Макаренко булсын, Ушинский булсын, хупламыйлар ич мондый шартларны... Тәрбия эшендә тигезлек, дөреслектән башка мөмкин түгел. Бер гаделсезлек күрдеме, ул баланы инде иманга кертермен димә — күптәнге хакыйкать!.. Җаваплы эш башында утыручылар онытмасын иде бит бу хакта. Уйласыннар иде, тәрбия эшендә күпме югалтулар кичерәбез без шул килде-китте чүпрәк-чапрак, тәм-том аркасында. Булса — һәркемгә тигез, булмаганы шулай ук уртак булырга тиеш түгелмени?.. Яшьлектә берәүнең дә үзен башкалардан ким-хур итеп күрәсе, таныйсы килми. Шул эчтән генә яну-көю, кимсенүләр түгелмени бөтен начарлыкның башы?.. Кимсенү — көчсезне ялганга өйрәтә, урлашу юлына илтә. Үз эченә бикләнеп кичерүләр зәгыйфь тамырлы үсмерне кешелексез итә... Тигезсезлек — берөзлексез кимерә, эчтән ашый, актара сәламәт яшь җанны... Үзенең укытучылык иткән гомерендә аз очратмады ул моның гыйбрәтле мисалларын... Бердәнбер кызының хәленә керүдән хәтта күз яшьләре бөреләнеп алды ананың.

8

Арслан белән очрашасы көннәрен, сәгатьләрен көтеп ала алмый газапланды Асия. Ул чакырса, көннең, тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә, шәһәрнең теләсә кайсы төбәгендә очрашырга әзер булып яшәде... Эштә хәленә керүче бар. Ателье мөдире Әнзия Закировнаның мөнәсәбәте тамырдан үзгәрде дә куйды. Бәйләнүләреннән туктады. Ул гынамы, авызыннан сүз чыкмас борын ук, «Рөхсәт, Асенька», «Рәхим ит, Асенька», «Аңлыйм, аңлыйм, ихтыярың, Асенька», — дип кенә җавап бирә хәзер мөдир. Осталыгы үскәндерме-юкмы, тегүче буларак та дәрәҗәсе күзгә күренеп алга китте. Классын күтәрделәр, үзен махсус заказлар буенча эшли торган цехка күчерделәр. Клиентлары да хәзер килде-китте генә түгел... Ачыктан-ачык һичкемгә сүз катмаса да, чамалый иде Асия: бу үзгәрешләрнең сәбәбе универсаль база мөдире Арслан Сәхиповичка бәйле. Аның бетмәс-төкәнмәс дан, дәрәҗә һәм гайрәтеннән шулай итеп Асиягә дә өлеш чыга башлады.

Ә өйдә?.. Әйе, Асиянең гаиләсе дә бар бит әле. Турысын гына әйткәндә, өйдә — ул үзе хуҗа, бу тарафтан теләк һәм омтылышларына каршылык күргәне юк иде әле аның. Бары да Асия дигәнчә булырга тиеш, тәртип шулай куелган. Уңга-сулга карамастан, ни теләсә шуны эшләргә күнеккән яшь-чибәр хатын бит ул. Өйдә аны яраталар, аңа ышаналар, һәм аны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында көтеп каршы алучы бар.

Һәр яңа көн туган саен, үз гаиләсеннән ерагайганнан-ерагая баруын тоеп, үзендә барган шул үзгәрешләр белән килешеп яшәде Асия. Тулай торактагы шырпы кабы сыман кысан бүлмәләре хакында искә дә алып торасы юк. Хәер, күңелендә ул кысан бүлмә дә, анда үзен көтеп торган ире һәм улы да түгел әле аның. Хәзергә күзләре — тәрәзәдә, эш кайгысы да качкан үзеннән. Тагы санаулы гына минутлардан соң, сәгать өч тула. Өчләр тирәсендә аны алмага машина килергә тиеш.

Вакыт дигәнең сәер ич ул. Кайчак аның ничек узып киткәнлеген дә сизми, абайламый каласың. Ә син көткәндә, сиңа кирәккәндә, ул ташбакадан да болайрак кыймылдый, гүя туктап тора. Бүген дә сәгать өч тулганны көтү үзе бер гомер иде.

Ниһаять, көткән сәгать җитте. Өч тулды... Дүртенче китте. Кул сәгатенең секунд күрсәткече, ялкау чикерткә сыман, теләр-теләмәс кенә алга таба сикергәләвен дәвам итә. Өч тулып бер минут... өч тулып ике... Өч... Гүя Асияне без өстенә утыртканнар. Әллә? Әллә соң килми калырга җыенамы? Бер-бер кичектергесез мәшәкате килеп чыкканмы? Күңелсезлек, бәла-каза була күрмәсен! Аягөсте йоклап, юкка-барга соңарып йөри торган ир-ат түгел Арслан. Ни булды, нәрсәгә юрарга? Сәгать угы инде тәмам кабаланырга, сөрлегергә үк кереште түгелме?..

Тагы күпме вакыт узгандыр, хәтерләми, бөтен әйләнә-тирә тоташ саташу, тоташ чыңга әверелеп бара иде бугай инде. Кинәт, биек үкчәләре белән дөнья яңгыратып, бүлмәгә Әнзия Закировна килеп керде.

— Асенька, — дип дәште ул әйләнә-тирәдәгеләргә дә ишетелерлек итеп. Күрше бүлмәләргә дә яңгыраган булырга тиеш аның тавышы. — Асенька, әйдә, җыен... Сине профсоюз киңәшмәсенә чакыралар. Эшеңне калдырып тор, профсоюзлар — коммунизм мәктәбе! Андый киңәшмәләргә соңга калып йөрү килешми.

Үзе җитди һәм эшлекле итеп, бөтен цехны яңгыратып сөйләшә иде мөдир, ә башкалар күрмәгәндә, Асиянең үзенә генә аңлаешлы итеп, елмаю катыш күз кысып алырга да өлгерде. Шул бер карашына горурлык та, үз-үзенә ышаныч һәм канәгатьлек тә сыешкан иде аның: «Шәп килештерәмме, янәсе, әнә мин нинди... Әнзия Закировнаның кадерен белергә кирәк». Ни генә әйтсәң дә, ателье мөдире — шәп конспиратор. Кирәк икән, берьюлы җиде-сигез хатын-кызның күз карашын, нәрсә уйлаганын күреп, чамалап, колачлап өлгерә. Берьюлы сигезенә сигез төрле ым, караш, мәгънә җиткерергә сәләтле.

Асия дә төшеп калганнардан түгел:

— Ой, Әнзия Закировна... Нигә аны алданрак әйтмәдегез. Мин бит, ни-и, җиңелчә, чалбардан гына килгән идем. Профсоюз... дисез инде алайса? Башка бүтән берәүне җибәрәсезме соң әллә?.. — ди.

— Юк, юк, атап чакырганнар!

— Атап чакырганнар?.. Бер мин генә дигәнме?Әллә ничек ич болай, уңайсыз димме...

Әйе, килештерепме-килештерәләр! Гомумән, мин үзем болай уйлыйм: хатын-кызның күпчелеге ана карыныннан ук артист булып туа торгандыр ул. Уйныйлар ич, әнә...

Әйе, тартынды Асия, нык кына уңайсызланды: «Тартынусыз-нисез генә ничек инде тиктомалдан, көпә-көндез эшне ташлап китәсең... Аннары бит әле бу цехта мин генә түгел, миннән башка да хатын-кыз җитәрлек... Аларның да барасы килмиме?..»

— Бар инде, бар, Асия! Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит, дигән бит халык, — дип тә өстәп куя шунда хатыннардан берсе. Иллә дә мәгәр киң күңелле, кешелекле һәм кайгыртучан бит ул безнең халык — сокланып туймассың аның шундый гадәтләренә. «Нигә?», «Ни сәбәпле?» дигән сорауларны аны әле яңа гына кузгата башладылар.

Коллектив сорый икән, ничек инде коллектив сүзен тыңламаска мөмкин?.. Теләр-теләмәс кенә як-ягына карангалап алды Асия. Инде әллә кайчан хәстәрләп тутырып куелган нәни сумкасын аркасына алып атты да урыныннан торды:

— Әллә ничек ич, Әнзия Закировна...

— Хафаланма, Асенька, хафаланма... Сиңа ничек тә килешә, Асенька, — дип, аркасыннан сөеп алган булды мөдир. Сүз тыңлавың өчен рәхмәт, янәсе. Үзе булып каласы килүдәнме, берочтан аз гына шаяртып алырга да өлгерде. — Кара аны, Асенька, профсоюз активистлары үзеңне урлап калмасыннар!

— Хушыгыз, кызлар...

— Хәерле юл, Асия...

Ул нинди профсоюз киңәшмәсе?Коллективка аягы керсә дә, башы кереп җитмәгән Асиянең профсоюз киңәшмәләренә ни мөнәсәбәте бар — болары хакында цехта калучылар арасыннан ник берәве уйлап карасын икән шунда?! Мөдир кеше әйткән икән, димәк, дөрес сөйли. Дөрес сөйләмәсә дә — закон. Уйладың ни дә уйламадың ни; сорадың ни дә сорамадың ни — барыбер ул дигәнчә булачак. Нәрсә, сездә алай түгелмени?.. Булмас, ышандыра алмыйсыз, билләһи дим.

Һәркем үзалдына уйлап, исәп-хисап итеп тә куя бит әле аны: Асия яшь, шуның өстенә әле чибәр дә, үзенең бәясен, чамасын белә торган хатын. Сер түгел ич: тегендә-монда сайлаганда яисә чакырганда, хатын-кызның чибәррәкләренә жирәбә төшүчән була. Хәер, нигә соң әле моны мин сөйләп торам?.. Гомер-гомергә шулай килгән бит инде ул, әйтерсең бер бүген генә. Тапкансың диярсез шаккатыр, искитәрлек яңалык...

Җиңел машина Асияне билгеләнгән урында көтеп тора иде. Шофер гына түгел, Арслан үзе дә килгән иде бүген.

— Шашлыкка! — диде ул, янәшәсенә кереп утырган Асия белән исәнләшергә дә өлгермичә. Күрәсең, бу — берочтан шоферга бирелгән әмер иде булса кирәк. «Волга» машинасы, зур тизлек алып, шәһәр читенә таба элдерде. Светофорлар каршысында тукталсалар туктадылар, туктамасалар юк, дигәндәй: шофер эшнең ашыгыч икәнлеген чамалап алган иде. Урам аша чыга башлаган җирдән, өсләренә куып килгән машинадан өркеп, кире тайпылырга мәҗбүр булган кешеләр, Аккош күлләренә таба элдерепме-элдертүче бу машина артыннан ниләр уйлап, гөман кылып калды икән шул көнне?! Бу машина ашыгыч һәм җаваплы бер-бер җитди эш яисә дәүләт йомышы белән шулай ашыгадыр дигән нәтиҗә ясаган булсалар кирәк. Арткы утыргычтагы почмакка посып, тәкатьсез яшүсмерләр сыман бер-береннән аерыла алмый үбешеп барган ир-ат һәм хатын-кызны абайлаучы булмагандыр, әлбәттә. Шундый кызу эш өстендә — авылда урак башланган көннәр, завод-фабрикалар айлык план үтәү мәшәкатьләре белән көнне — көн, төнне — төн дип белмәгән чакта дәүләт эше белән булмый, тагы кая шулай кабаланып ашыгырга, куаларга мөмкин машинаны?!.

— Нигә сорамыйсың? — диде Арслан, чак-чак сулыш алып.

— Нәрсә хакында?— дип гаҗәпсенеп куйды хатын, саташып йокыдан уянган сабый сыман берни аңламыйча.

— Кая барабыз, дип...

— Ә миңа барыбер! Синең белән Җир читенә олагырга да риза ич мин, Арслан.

Мондый сүзләрдән соң, әлбәттә, беразга дәшми торырга кирәк. Юл мәшәкатьләре белән мавыккан шофер да арткы рәткә төбәлгән көзгесенә күз төшермәскә тырышты...

Арсланның әледән-әле олылап искә алырга яраткан якын кешесе Лев Беляловичның шәһәр читендәге ял урыны — үзләренә ияреп әйтсәк,— «Мәхәббәт ярымутравы»на ашыга иде машина. Юлның ике як-ягындагы кара урман сыман серле, Асия өчен таныш булмаган урын һәм кешеләр белән очрашу көтә үзләрен. Арсланның сөйләвенә караганда, дәрәҗәле һәм аерым бер хөрмәткә лаек затлар гына чакырыла икән анда. Бу хакта аның күп мәртәбәләр сөйләгәне бар.

— Лев Белялович көтәдер... Яхшы килеп чыкмады. Соңга калабыз,— дип, әледән-әле сәгатенә каранды Арслан. Болай да ашыккан шофер һаман куалады. Күпме гомер бөтен игътибарын җәлеп итеп килгән, бохар песиедәй йомры, йомшак тәннәре белән янәшәсендә сырпаланып туймаган Асия хакында да онытып торды Арслан. Димәк, сәбәбе бар. Хатын-кыз күрдем дип, бар дөньясын онытучы ир-атны Асия үзе дә алай артык өнәп бетерми иде.

Лев Белялович... Бу исемне йөртүче кеше байтактан кызыксыну уята иде Асиядә. Һәм аңарда әлеге ир-атны бер генә мәртәбә булса да күрү теләге артканнан-арта барды. Андый-мондый гына кеше булса, шул дәрәҗәдә җан атар идемени соң аның өчен Арслан?!

Асияне Лев Белялович белән таныштыру — Арсланның аңарга ышанычы, димәк, зур өметләр баглавы дигән сүз. Әлегәчә бит ул Арсланның үзен генә белә иде. Бүген, ниһаять, дәрәҗәле остазы һәм иң якын танышлары белән очраштырачак. Шәһәрдән ераклашкан саен, дулкынлануы арта барды Асиянең. Бүгеннән башлап Арслан белән үзе арасындагы мөнәсәбәтләрнең бөтенләй башкача һәм җитди төс алачагын хатын-кыз сиземләве белән сиземли иде ул.

Лев Белялович... Кем ул?Нинди көч һәм сыйфатлары белән үзенә шундый мәртәбә, хөрмәт казанган?.. Хәтта Арслан булып Арсланны дулкынландырырга, кабаландырырга, тынычлыгын югалтырга мәҗбүр иткәч, нинди кеше икән ул?!. Кемнең дә булса җавап бирүен түгел, бу сорауларга үз күзләре белән күреп, ышанып җавап табарга тели иде Асия. Лев Белялович кебек дәрәҗәле һәм олы хөрмәткә лаек кешеләрне күргәне, очратканы юк иде бит әле аның. Күрешкәнчегә кадәр үк сокландырып, үзенә җәлеп итеп һәм беркадәр курку катыш сагайтып ук тора иде аның образы...

Казан — Мәскәү юлыннан куып килгән машина, кинәт тизлеген киметә төште, көтмәгәндә кискен борылыш ясап, сул яктагы урманга, вак таш түшәлгән тар тыкрыкка каерды. Тоташ стена сыман калкып торган наратлык рәхәт бер урман җиләслеге, ылыс һәм сагыз исе белән каршы алды аларны... Шул тар гына юл буйлап, эз бутап, агач араларыннан боргаланып йөргән хәйләкәр төлке сыман урап-урап уздылар да күл читендәге ачыклыкка килеп чыктылар. Аккош күленең эзләп-эзләп тә таба алмаслык аулак бер читенә кереп торган ярымутрау иде бу. Күл читендәге биек наратлар артына биек койма белән уратып алынган ике катлы мәһабәт бина елышкан. Янәшәсенә үк килеп юлыкмый торып, табарлык та, абайларлык та түгел үзен. Шактый зур тизлектә куып килгән машина тимер капка каршысына килеп туктап калды.

Әйләнә-тирәдә бер мизгелгә шомлы тынлык урнашты. Шофер җансыз калды; Арслан, югалыбрак тордымы, шулай ук кузгалырга-кузгалмаска белми уңлы-суллы каранды. Асиянең күңелендә исә шом түгел, яңа очрашулар һәм бәйрәм көтү киеренкелегеннән туган тынгысыз тынлык иде.

Ул да түгел, капканың аргы ягында — җир астыннан үсеп чыктылармыни — бозау кадәр ике овчарка пәйда булып, берсен икенчесе уздырырга теләгәндәй котырынып өрергә кереште. Моңарчы ул этләр кайда булган, нигә машина килеп туктагач ук өрә башламаганнар — һич аңларлык түгел... Этләрнең берсе бәйдә түгел иде булса кирәк — арырак, аякларын киң җәеп куйган да, урыныннан ыргыла-ыргыла ярсуын белә. Икенчесе — бәйдә, тимер капка төбенә үк килеп, муенчагына бәйләнгән чылбырларын чәйнәрдәй булып котырына, башын чайкый. Бәйдән ычкына-нитә калса, һичшиксез, машинаң-ниең белән бергә ботарлап атарга да күп сорамас... Асиягә дә шом керде, тәне буйлап эсселе-суыклы агым йөгереп узды. Үзең дә югалып калдың түгелме, син кая алып килдең мине дигәндәй, Арсланга текәлде.

Ә Арсланга исә, киресенчә, этләр пәйда булгач җан керде. Муенын горур тотып, ишекне ачты да тышка чыгып басты. Костюмын сыпыргалап куйды, бик җентекләп галстугын хәстәрләде; хәтта, үзенең дулкынланмавын, тыныч икәнлеген расларга теләп, сызгыргалап та алды әле. Шуннан соң гына, йөзенә елмаю чыгарып, Асиягә кулын сузды:

— Әйдә, Асия, чык. Машинада утыру бик ошап китте, ахры, үзеңә...

Сак кына урман туфрагына басты Асия. Этләр тагы да котырыныбрак өрергә керешкәндәй булды. Ә кеше-караның заты да күренми.

— Син мине кая алып килдең, Арслан?

— Балалар пансионатына, — дип елмаерга итте Арслан. Әмма Асия күреп тора: аның үзенең дә күңелендә ниндидер тынгысызлык бар, киеренкелек. Тик белгертергә генә теләми ул аны, яшерә. — Ял итәргә килдек, Асия... Шашлык белән сыйланырга!

Елмайды елмаюын, ә каршы алырга чыгып кул сузучы һаман да күренми. Сәгатенә кат-кат карап алды Арслан. Сабырлыгын җуеп, капкага таба да якынлашырга итеп карады. Этләрнең берсе бәйдә түгел иде ич — килүченең ниятен шундук аңлап, дәү-дәү сикереп, капкага таба ыргылды. Карап карыйк, кем-кемне, дия иде, кисәтә иде сыман ул гүя...

— Җенемә олакканмы соң бу?! — дигән сүз күңеле түреннән чыкты Арсланның. Ярдәм өмет иткән сыман, һаман сәгатенә каранды.

«Кемне тирги ул?» — шул сорау калыкты Асиядә. Монда Лев Белялович дигәне ялгызы гына була микәнни? Алай димәгән кебек иде ич!.. Кем олаккан, кемне тирги икән Арслан? Капка төбенә чыгып каршы алырга тиешле кеше кем икән соң ул?

Ачык тәрәз аша башын тыгып утырган шофер телгә килеп алды:

— Сигнал биримме әллә?

— Кирәкми! Кайда икәнлегеңне онытасың!.. — Арслан кырыс та була белә икән бит!

Бераздан кайдадыр шыгырдап ишек ачылганы ишетелде. Этләр, әмер бирелгәндәй, шундук өрүләреннән туктадылар, башларын кире борып, читкә тайпылдылар. Койма читендә ак кирпечтән салынган нәни генә сарайчык бар икән, шыгырдап ачылган ишек моңарчы Асиянең күзенә ташланмый торган шул корылманыкы булып чыкты.

Ничек шыгырдап ачылган булса, шундый ук тимергә тимер ышкылган аваз чыгарып ябылды сарай ишеге. Киерелә-сузыла чыккан ир-ат капкага якынлашты. Ашыкмый иде ул, кабаланмады да, җай гына атлап килүен белә. Шулай да хәрәкәтләрендә ниндидер сәерлек бар үзенең, тигез җирдә юк-юк та бер абынып-сөртенеп алгандай итте. Койрыкларын кысып тынып калган этләренә күз дә салмады. «Бу нинди сәер дөнья икән: этләре — эткә, кешесе кешегә охшамаган...» — дигән уй үтте боларны сәерсенеп күзәтеп торган Асиянең күңеленнән.

Кеше туктамады, ашыкмады, капкагача үз җае белән килде дә, башын да күтәреп карамыйча, шалтыр-шолтыр китереп, тимер капканың бикләрен ачарга кереште. Һаман да күзен ала алмый күзәтә иде аны Асия. Чалыш-чолыш адымнары белән генә түгел, көтелмәгән һәм кискен хәрәкәтләре белән дә хәйран калдырган иде ул аны. Бигрәк тә түбән иелгән башын чайкап куюы сәер тоелды, чыгымчылаган атка охшатып башкара иде ул әлеге хәрәкәтен. Ул гына да түгел, әледән-әле, умартачы бабасы яныннан кайтып килгән малай сыман телен чыгарып, аскы һәм өске иреннәрен ялаштырып ала... «Әллә, ходаем, Лев Белялович дигәне шушымы?..» — дип уйлап куйды Асия. Шомланып, Арсланга табарак елышты, сораулы күзләрен аңарга төбәде:

— Бу кем?.. Ул нигә шундый?

— Җантимер!— диде Арслан, җавапны коры тотты. Аның бу җавабында Асия: «Җыен юк-бар белән кызыксынма, җаный, сиңа боларны белүнең һич кирәге юк», — дигән киная тойды.

Әмма кызыксына башлаган икән инде, хатын-кызны ярым-йорты җавапларың белән генә канәгатьләндерермен дип уйлама. Урынлымы-урынсызмы бу кызыксыну — ул барыбер каныгуыннан тукталмаячак, Асия дә әлеге җаваптан канәгать түгел иде, билгеле. Мондагы серлелек һәм сәерлеккә җавап тапмады ич әле ул.

— Җантимер?! — дип кабатлады ул Арсланның артыннан ук. — Нәрсә, аның исеме шундыймы?..

— Исеме дә, җисеме дә шундый!

— Моны ничек аңларга инде?

— Туры мәгънәсендә!

Ниһаять, елак көчек сыман чыелдап, тимер капка ачылды. Җантимер дигәннәре, капка бигеннән аерылырга теләмәгән сыман, арт ягы белән чигенә-чигенә, тышкы якка чыкты. Капка бигеннән аерылды, янәшәсендә үк басып торган ир-ат белән хатынга әле һаман күтәрелеп карарга ашыкмады. Аларны читләп үтеп, шофер янына узды. Иелә төшеп, тәрәзәдән башын чыгарып әмер көтеп утырган шоферга аның ни әйткәнен Асия, әлбәттә, ишетмәде.

— Уникедә! — диде ул аңарга. Нибарысы бер сүз әйтте һәм шундук читкә тайпылды.

Машина, хуҗасын урман уртасында калдырып, шундук үкереп-сызгыртып китеп тә барды. Тәгәрмәчләр астыннан атылып чыккан коры нарат күркәләре генә як-якка сибелеп калды.

Сәер кеше читләп-читләп кенә Арслан янәшәсенә килеп басты. Әллә Арслан шулай кушты, әллә үзеннән-үзе шулай килеп чыкты — Асия башка якка тайпылырга мәҗбүр булды... Ниһаять, әлеге кеше, башын күтәреп, Арсланга күзләрен текәде, иреннәрен сабыр гына ялаштырып алды. Иләмсез авызын ерып көлгәндәй итте. Кырыс һәм шомлы идеме аның бу елмаюы, кунакчыл һәм юмартмы — читкә тайпылырга мәҗбүр булган Асия түгел, текәлеп үк торган Арслан үзе дә аңламагандыр. Ә теге кеше каршысында торган Арсланга бер генә сүз пышылдады:

— Пароль?

Ничек моңарчы онытып торганмын соң дип, үз-үзен битәрләгән сыман кабаланып, кесәсенә тыгылды Арслан. Куен кесәсенә... Портсигардан бераз кечкенәрәк булган картон тартма тартып чыгарды да Җантимергә сузды.

Шунда гына, ниһаять, сәер кешенең дә йөзенә, хәрәкәтләренә җан керде. Юкса әлегәчә, җанлы кешедән бигрәк, тимер роботны хәтерләтә иде сыман ул. Куанычын уртаклашкан кебек, Асиягә дә күз салып алды. Телен чыгарып, җәлт кенә ирен читләрен ялаштырды. Шул рәвешле, үзенә әлеге тартманы алып килгән Арсланга гына түгел, аның юлдашы булган хатын-кызга да рәхмәтле булуын белгертте. Моңарчы күзгә чалынмаган, ни гомер йокымсырауда булган кеше уянган иде аңарда гүя.

Шулай да кунакларны үзе артыннан әйдәргә ашыкмады әле ул, кабалана башлап, кулындагы тартма белән мәш килергә кереште. Нияте — тартманың эчендә ни икәнлекне тикшерү-барлау. Бер-берсенә бәрелүдән тартма эчендә ниндидер пыялалар челтерәшеп алды. Ниһаять, картон тартманы нинди саклык белән ипләп ачкан булса, тагы олырак игътибар, кадер-хөрмәт белән ипләп кенә ябып куйды Җантимер. Һәм, җиргә егылган кош баласын кире оясына күтәреп куйгандагы саклык белән, куенына шудырды.

Башка чарасы юк — сәер кешенең һәр хәрәкәтен исе-акылы китеп, хәйран калып күзәтеп торды Асия. Күп булса, утыз-утыз биштән узмаган ир-ат булырга тиеш иде ул. Әмма нык таушалган, сөрсегән. Уртачадан калкурак буй, какча гәүдә; кыркыр вакыт узып, инде шактый ук кадерсезләнергә өлгергән колхоз сарыгының йоны сыман бөдрәләнеп торган чәч. Байтак гомерләр тарак күрмәгәнгә булса кирәк, чәч көдрәләрендә — пәрәвез җепселләре, нарат ылыслары.

Кием-салымын яманларлык түгел. Әмма соңгы елларда үтүк күрмәгәнлеге күзгә бәрелеп тора. Бер уйласаң, ул гадәти дә кебек. Колхоз базары, вокзал һәм шешә тапшыра торган урыннарда еш очратырга була мондый кием кигәннәрне. Шулай да, башкалардан ул нык кына аерылып та тора. Әлеге кешедәге сәерлекнең серләре хакында, аның кыяфәте һәм үзен тотышындагы хикмәтләрне әле күп тапкырлар кайтып-кайтып хәтерләр, нәтиҗә ясарга омтылып карар Асия. Шулай да ул аны төгәл генә аңлый алмас. Акылга тулмаган дияр идең, моңа ул аз гына да ишарә ясамады. Исерек түгел. Мәгънәсез бер тинтәккә дә охшамаган. Әмма кеше дип тә әйтеп булмый үзен, гүя робот... Төшләренә керде ул аның, күз алдыннан китми йөдәтте. Күзләре... Әйе, бар хикмәт күзләрендә иде булса кирәк аның... Күзләре тонык шешә пыяласы төсендә түгелме соң аның?! Аяк астында яткан пыяла ватыгы сыман ук җансыз һәм хәрәкәтсез. Ул, гомумән, үз күзләренә үзе хуҗа түгел иде сыман. Уе бер җирдә булса, карашы — икенчедә... Үзе алар белән янәшә басып тора, ә җаны башка дөньяда, күзләре башка тирәлекне барлый.

Юл буе ашыгып килгән, әле дә булса берөзлексез сәгатенә карангалавын дәвам иткән Арслан, ни генә булмасын, ашыктырырга кыймады аны, җаена гына торды. Иң элек үзе атлап керде Җантимер, аннан, ым кагып кына, килүчеләргә әмер бирде. Ә этләр бая ук туктап калган хәлләрендә тик күзәтеп торалар, өрмиләр дә, кымшанмыйлар да. Күзләре генә, елык-елык килеп, һәр адымга, һәр хәрәкәткә бәя биреп тора. Җәягә тартылган ук сыман алар. Шунда Җантимердән бер-бер әмер, боерык була-нитә калса, кемнең-кем икәнлеге белән хисаплашып тормыйча, өскә сикерәчәкләр һәм өзгәләп атачаклар.

Арслан Җантимердән калышмады, ә Асия Арсланнан бер адым калмыйча, аңа тагылып ук барды. Шундый иркен, матур табигать кочагында аның хәрәкәтләре өчен мәйдан шул дәрәҗәдә чикләнгән! Артта калса — этләр, алга омтылса — анда Җантимер.

Ә дөнья матур. Дөнья шундый матур... Исең китәрлек! Көн кичкә авышканда җилсез чакта нарат урманы бер әкияткә әверелә ич ул. Өстәвенә — янәшәдә генә күл, Аккош күле. Күкрәкләрне кытыклап, җанны әсәрләндереп торган ылыс һавасы.

Атлап барган сукмакларын ике яктан чәчәк түтәлләре озатып бара. Шул туры аллея аларны болдыр баскычлары агачтан бизәлеп эшләнгән мәһабәт таш бинага алып килде. Төзелеш эшләре тәмамланып бетмәгән идеме, — бер читтә пөхтә генә өелгән кирпеч һәм төзүчеләр җайланмасы — баскычлар сыенып тора. Бинаның ишекләре имәннән булып чыкты. Ул имән ишекләрнең дә ачкычлары сәер кеше Җантимер кесәсендә иде. Ачкыч дигәннән, кай кесәсенә генә кагылмасын, анда челтерәшеп ачкычлар аваз сала, бу кешенең бөтен кесәләре һәм эче-тышы тоташ ачкыч һәм йозаклардан гыйбарәт кебек иде. Бу юлы да ашыгуның ни икәнлеген белмәде Җантимер. Ипле генә итеп, кирәкле ачкычны барлый, муенын боргалый, як-ягына карана, ә күзләре — хәрәкәтсез.

Имән ишекнең йозаклары бер-бер артлы ачыла башлагач, иркен итеп сулыш алды Асия. Ниһаять, этләрдән һәм әлеге сәер холыклы кешедән арынып, ул җаны теләгән кеше — Арсланы белән генә калачак. Лев Белялович дигәннәре килми калган иде, күрәсең... Әлеге өмет белән ул инде әйләнә-тирәгә дә иркен, аек караш ташлый ала хәзер. Бу бина чынлап та зәвык белән төзелгән күренә. Ишегалды да шундый ук тәэсир калдыра икән. Нәкъ балалар бакчасындагы кебек, монда да — таганнар, гөмбәчекләр. Ком өемнәре өстендә, очраклы рәвештә генә балаларның кулыннан төшеп калган сыман, уенчык көрәкләр, чиләк, машина һәм тракторлар аунап ята. Баш очында йөзьяшәр наратлар чайкала, урман гүя шул рәвешле күкрәк киереп сулыш ала. Күл читенә таба да һәр ике яктан ямь-яшел чирәм түшәлгән уен мәйданчыклары сузылган. Тагы аеруча күзгә ташланганы — чәчәк түтәлләре. Монда алар шулкадәр күп, балалар бакчасы түгел, ә җәннәт бакчасы диярсең... Арслан белән бергә чакларда гомер булмаган хәл: үзенең улын искә алып куйды Асия. Балаң менә шундый бакчага йөрсә, әлегедәй җәйге пансионатларга барып ял итсә икән ул... Чын-чынлап сокланып, көнләшеп күзәтте Асия әйләнә-тирәсен, үзенең сабые шул матурлык кочагында уйнап, йөгереп йөри иде диярсең. Дөньядагы бар матурлыктан, муллыктан үз балаңа да өлеш чыгару, шул матурлыкны аңарга күрсәтү, аныкы итү кебек кайгыртучанлык хисе чит түгел икән ич аңарга да. Бала түгел, үзең йөгереп китәрсең әлеге чәчәк түтәлләре белән уратып алынган ямь-яшел сукмаклар буйлап. Чын әкияти манзара...

Әмма бермәлдән аның яшел сукмаклар буйлап йөгереп уйный-шаяра башлаган карашы кара тимер капка янында телләрен асылындырып, сагаеп калган бозау кадәр ике овчаркага барып төртелде. Һәм шундук сискәнеп куйды. Тагы бер мизгелдән, очраклы рәвештә, Җантимернең тонык пыяла төсендәге җансыз күзләренә текәлеп тетрәнеп алды. Ай-һай, бигрәкләр дә сәер яратылган бу дөнья...

9

Әнисенең төп максаты кызын югары уку йортына кертү иде. Әти кеше дә каршы түгел. Әйтегез, кем үзенең баласын бәхетле итеп күрергә теләми? Ә монда ата һәм ана бердәнбер кызларын кайгырта. Ул елларда югары белемнең дәрәҗәсе шактый зур иде. Белеме, югарылыгы бармы-юкмы — югары белемле генә булсын! Шуңа да югары уку йортына укырга керү чын-чынлап бәхеткә таба беренче адым санала торган иде. Улын яисә кызын кайсы да булса бер институтка кертү максаты белән авылдан соңгы сыерын сатып килгән ата-аналар хакында да ишетергә туры килгәне бар. Институт дигән исеме генә булсын, теләсә кайсы уку йортына риза була иде күбебез... Керү имтиханнары вакытында өчлегә тарыгач, конкурстан узмасын белеп алган кайберәүләр: «Поезд астына ташланам»,— дип, тимер юл вокзалына таба да йөгерделәр. Нишлисең, һәркемнең бәхетле буласы килә иде шул. Аерым кешеләрнең генә түгел, һәр заманның үзенә күрә бәхетне аңлау үлчәүләре була икән. Бәхеткә һәм кайчакта бәхетсезлеккә дә каршы, ул үлчәүләр биш-ун ел саен алышына торалар...

Үз бәхетен табарга, бәхетле булырга Асия дә каршы түгел иде. Кемнең бәхетле буласы килмәсен! Асия дә бу хакта күп уйланды, күп ватты башын. Укырга риза, ләкин кая барырга?Кем булырга?.. Нинди уку йортын сайларга?.. Күпме генә уйланмасын, кабаланып эзләмәсен, җавабы ачыкланмаган, әзер түгел иде әле Асиянең.

Вакыт көтми. Вакыт, гомумән, көтүнең ни икәнлеген дә белми икән бит ул. Июнь ахырларында ул өлгергәнлек аттестаты алды. Ә июльдә инде, кәгазь-документларны әзерләп, кабул итү комиссиясенә илтеп тапшырырга да кирәк иде. Август башыннан — керү имтиханнары. Ун ел мәктәптә уку дәвамында кузгатылмаган мәсьәләләрне, шул рәвешле, атна-ун көн эчендә хәл итеп куярга кирәк.

— Медицина институты, — диде әнисе.

— Укытучы булса да ярар, — диде әтисе.

— Медицинский! — дип кабатлады әнисе.

Әтисе дәшмәде, кесәсеннән папиросын эзләргә кереште.

— Медицинский, — дип кабатлады ана, аның дәшмәвен үз файдасына юрап.

— Юк, — диде, моңарчы тын торган кыз. — Мин бармактан кан алганда да нишләргә белмим, куркам... Бармыйм медицинскийга!

— Курыксаң — күзеңне йомарсың!

— Йоммыйм да, бармыйм да...

— Соң, алай икән, башка бер-бер институтны сайлап карарга кирәк, — дип сүзгә кушылырга, ике якны килештерергә талпынып карады әти кеше.

— Мин үстердем баланы һәм мин хәл итәм. Ике сөйләшмибез — медицина институтына барасың, кызым...

— Юк, әни, мин уколдан да куркам, — дип, еларга җитешеп ялварды кыз, аңлатырга тырышты.

— Укол ясамассың! Аның өчен, әнә, медсестралар бар. Врач булып, ак халатлар киеп, кулыңны кесәгә тыгып кына, чистада, җылыда йөрерсең, кызым. Аннары, кызым, безне дә уйла инде син. Олыгайган көнемдә бар авыруларымны син карап, хәстәрләп торырсың. Мәктәптә ми черетә-черетә гомерем буе хыялландым, кызым, Асия... — дип, исемен дәшеп, чәчләреннән сыйпап үгетләде ана.

Кыз бала үзенең әнисенә охшый, диләр:

— Юк, әни, юк дигәч — юк! Хет үтер, врач буласым юк!

— Соң, ярар, анасы, бетмәгән ич, башка һөнәрләр дә бар, — дип, әти кеше дә янә сүзгә кушылырга итенеп карады. Кызын врачлыкка укытуга ул үзе дә каршы түгел иде түгелен. Әмма нишлисең, күр ничек терәгән аягын. Ул бит яхшы белә: хатыны да, кызы да үз белдекләре белән, үз сүзләрен сүз итеп яшәргә өйрәнгән. Ә монда, берсен алып, берсен куярлык түгел, ана белән кыз бәхәсләшә. Ул булмый, кем килештерергә тиеш араларын?.. Юк шул!Балага тәрбияне — биш яшькәчә, хатынга — өйләнгәч тә беренче биш көндә генә бирергә мөмкин дип, юкка әйтми торганнардыр...

Әйе, бала тәрбияләү өчен шактый зур ара — биш ел гомер бирелә икән ата-ана өчен. Ә без шул биш елны, чын-чынлап тәрбия эше белән шөгыльләнәсе урынга, аның капризларын тыңлап, йомшак җирләреннән сөеп, авызына кәнфит каптырып, ни сораса — шуны табып үткәрәбез. Бала гына бит әле... Нинди тәрбия? Үсә төшсен, аннары да соң булмас кулга алырга дип,үз-үзебезне алдап, тынычландырып яшәвебезне дәвам иттерәбез. Юк шул, без баланы түгел, бала безне тәрбияли, үзгәртергә, үзенә ничек кирәк булса — шулай үзгәртеп корырга керешә икән...

Хатын мәсьәләсендә, турысын әйтергә кирәк, мин зур белгеч түгел. Шулай да биш көн дигәннәре хак булса кирәк. Бер уйласаң, биш көн ул нәрсә?.. Шул биш көн кайберәүләрне гомер буе йөгертә, кол ук дип әйтмим, гомерлеккә характерсыз, ихтыярсыз итә. Чөнки әлеге дә баягы теге биш көн эчендә мөнәсәбәтләр ачыкланган була, «власть» бүленеп бетә. Биш көнгә үк сузыла микән әле, Кышкы сарайны алган кебек, штурм белән алалар ул властьны... Миңа ышанмасагыз, үзегез хәтерләп карагыз: нәрсә ул өйләнгәч тә беренче биш көн, ай булса, ярты ел булса — бер хәл. Ир-ат үлеп гашыйк булган, гыйшкыннан үзалдына исереп, сөйгәнен кулда гына күтәреп йөргән шул шикәрле-баллы биш көндә бөтен язмышың хәл ителсен инде?!. Дөреслек кайда?!.

Иренең килештерергә теләп әйтелгән сүзләренә хатын җавабы кыска булды:

— Елгаңны бел!.. Без бит сине йөзәргә өйрәтмибез...

— Соң, шулай инде, шулай, — дия алды, әгәр шулай әйтергә яраса, «гаилә башлыгы». Һәм, папиросын бармак очларында тәгәрәтеп уа-уа, баскыч төбендәге мәйданчыкка чыгып китте.

— Бердәнбер кызымны кайда укытырга кирәклекне мин үзем дә белермен! — кебек сүзләр озатып калды аны. — Юкка баш катырма, әтисе, ат дагалаганда бака ботын кыстырмый торган иде...

— Ә мин барыбер врач булмыйм!

— Булырсың!

— Теләсәң кая барырга әзер, врач чыкмый миннән, әни. Хәтта «пед»ка барырга да риза...

Ачуыннан, сүзен сүз итә алмавыннан, тешен кысып елмаеп алды ана, укытучы булырга да ризалашырга торган кызыннан көлде. Укытучы итәме соң?!. Бердәнбер кызын үзе кебек укытучы итәргәме?!. Юк!.. Врач була! Тормыш өйрәтә ул... Уколдан курка, имеш... Курыкмагаең!..

Шулай дип фикер йөртте ана. Хәер, аны да аңларга кирәк. Олыгайган көннәрендә үз кызының, газиз баласының, дәрәҗәле врач булып, яннарында: «Әни, хәлең ничек?.. Бер-бер җирең авыртмыймы, әнием? — дип бөтерелеп йөрүен кем теләмәс икән... Бары изге омтылыш, изге нияттән чыгып кына фикер йөртә ләбаса ул.

Күңеленнән, хыялында күптән фәрештә итеп күрә иде бит инде ул үзенең кызын. Шуңа да, үтенеп сорыйм, гаепләргә җыенмагыз ананы?!.

Күз яшьләре кипте. Сүзләр онытылды... Документларны медицина институтына илтеп тапшырдылар. Әнисе белән бергә таптадылар институт юлын. Имтиханнар киртәсен дә уңышлы гына узды. Ана кешенең күзенә йокы кермәде ул көннәрдә, көнен — көн, төнен төн дип белмәде, институт ишеге төбеннән китмәде. Имтиханнар нәтиҗәсендә өлеше булгандырмы-юкмы — анысын үзе генә белә.

Студент булды Асия. Сүзен сүз итүдән күңеле булган әнисе аны сабый чакларындагыдан да болайрак кайгыртып яшәргә кереште. Соңгы арада, әнисе сүзен тыңлап, медицина институтына кергәч, кызның дәрәҗәсе һәм мөстәкыйльлеге дә бер башка артып китте.

— Әйдә, әнием, болай килешәбез, — диде ул көннәрнең берендә. — Мин сиңа әти түгел. Һәм аның хәлендә калырга җыенмыйм. Моңа кадәр гел синеңчә барды дөнья... Инде тыңла, әнием, үз дигәнемчә дә яшәп карыйсым килә. Мәктәптә укыганда, берөзлексез: «Укы, укы», — дия килдең, үз кызыңа башкаларның бармак төртеп күрсәтүләреннән курыктың. Мин сине аңладым, хәлеңә кердем. Чынлап та, минем әни завуч бит әле, аңарга эшендә кыенлык китермим ди-ди тырыштым. Булдымы?.. Булды, әни!.. Сигезенче класста укыганда бер егетне ошаттым. Әйбәт егет иде, әле дә оныта алмыйм мин аны. Ул да минем өчен үләргә әзер иде. Безнең җитәкләшкәнебез дә булмады аның белән. Очрашканда, бер-беребезнең күзенә күтәрелеп карарга уңайсызлана, ояла идек. Хәзер генә аңладым: без яратышкан булганбыз аның белән. Сиңа бу ошамады. Сабый балага санап, мине почмакка бастырдың, ә үзең чәч йолкырга җитештең... Хәтереңдәме, әнием? Хәтереңдә!.. Ул чакта да хәлеңә кердем — чөнки мин завуч кызы идем, завуч кызына яратырга да ярамый... Төннәр буе еласам еладым, аны уйлап, акылдан язар хәлгә җиткәнем булды, әнием, әмма ул егеткә сәлам бирмәдем башка. Ул да, миңа ачу итеп, Юлия белән танцага йөри башлады... Инде менә институтта укыйм. Ме-ди-цин-скийда!.. — бу сүзнең һәр иҗегенә басып ясады ул. — Тагы син дигәнчә булды. «Соңгы тапкыр гына булса да, тыңла, кызым», — дидең. Тыңладым... Инде менә шулай, әнием... Мин моңарчы син дигәнчә яшәдем, үземнең принципларыма хыянәт итеп килдем. Инде бүген шуны җиткерергә кирәк саныйм: миңа унсигез тула. Паспорт — кесәдә. Яшьтәш кызларым кияүгә чыга, әнә... Ә мин — һаман син дигәнчә. Болай дәвам итә алмый, әнием, җитте. Үз дигәнчә яши башлыйм!.. Өйрәтүләреңне туктат!.. Һәм кысылма! Килештекме, әнием?!.

Телсез-өнсез калып тыңлады ана. Дөньясын онытып, үз колакларына үзе ышанмыйча тыңлады. Бүлдерү кая, сөйләп бетергәчтен дә әле байтак кына авызын ачарга кыймый торды. Тоташ бер саташу кебек иде ич болар. Әйтерсең берсе дә аның кызы авызыннан чыккан сүзләр түгел. Әйтерсең лә аның бердәнбер кызын җен алыштырып куйган да, шул — ананың түземлеген сынап карарга булган.

— Кызым... — диде дә, ничек дәвам итәргә белмичә, тотлыгып торды ул бертын. — Мин сине аңлый алмыйм, кызым.

— Нәрсәсен аңламыйсың?.. Яхшы аңлыйсың, әнием!.. Аңлаешлы итеп сөйләдем ич, — дип, сүзендә аяк терәп торырга әзер икәнлеген белгертте кыз. Утырган җиреннән торып ук басты. — Мин бала-чага түгел, дидем. Үзем өчен үзем җавап бирәчәкмен. Шулай итәрбез, ярыймы, әнием!

Һәр сүзенә басым ясап, иреннәрен кысып, теш арасыннан аваз чыгарып сөйләде Асия. Карышыр урын калдырмаска тырышты.

Кайсы ананың бердәнбер кызы авызыннан шундый сүзләр ишетәсе килсен?!. Әнием, дип, ни эшлим икән дип, киңәшеп, синең өчен җан атарга әзер булып, өзгәләнеп торган балага җитәме соң?.. Бер уйласаң, шулай. Ләкин, үзе белән килешмәстәй шартлары да юк түгелме соң әле аның? Анысы дөрес, кызыбрак китте. Ул бит үзенә мөстәкыйльлек кенә дәгъва итә түгелме?.. Моңа кадәр борчу китергән бала түгел, инде үсеп кеше булды дигәндә генә ялгышмас, боерган булса... Анага бит шундый уй һәм гөманлаулар белән үз-үзен тынычландырырга да форсат калган иде. Бәхәсләшеп тормады, әйтер сүзләрен кичектереп торырга мәҗбүр булды. Колак төбендә кызының һәр сүзе, ул сүзләрнең әйтелү интонациясе яңгырап торса да, тыела белде. Бу юлы да сүздә генә калыр дип өмет итте.

Чынлыкта исә хәлләр ул уйлаганча җиңел генә, гади генә булмаган икән. Асия буй җиткән кыз иде инде. Кемгә охшап шулай алгандыр табигатьтән — урамда кара-каршы очрашкан егет-җиләнне сискәндерерлек төс-кыяфәт иде үзендә. Узып киткәчтен гәүдә-сыны комсыз карашларны иңге-миңге китерә торган. Ә инде тагы да яманрагы — Асия үзенең чибәрлеген белә!.. Табигать биргән матурлыгы булып та, шуны үзе тоемлап өлгермәгән кыз белән, үз матурлыгыннан тәм табып, хозурлану ләззәтен татырга өлгергән хатын-кыз арасында шактый аермалык бар. Җир белән күк арасындагыдай зур аерма бу. Гашыйк булып өйләнеп үк куючылар өчен, беренчеләре — күктән төшкән бәхет, икенчеләре — кыямәт, беренчеләре — яшәү, иминлек булса, икенчеләре — йокысыз төн, авыруга сабышачак йөрәк һәм иртәме-соңмы аерылышу вәгъдә итә.

Кайберәүләр, гомер итеп тә, үзенең нинди икәнлеген аңлап, тоеп җиткермәскә мөмкин. Ә Асия әнә, унсигезе тулар-тулмас чактан ук кем булуын аңларга өлгергән. Белеп алган икән, бу хакта инде бер генә көн, бер генә сәгатькә дә онытып, исеннән чыгарып тормаячак ул хәзер. Әби булгачтын да көзгедән аерылмас. «Мин матур» дигән ышаныч — күңелгә кереп оялаган чир, корт сыман ул. Үзенә дә аз кыенлык, борчулар китермәс бу чир, әмма ул теләсә-теләмәсә дә моңардан һичкайчан арына алмас.

Төптәнрәк уйлый калсаң, бит боларның һәммәсе өчен иң элек ир-ат халкы үзе гаепле. Матур икәнлегенә ышанган хатын-кызга комплимент һәм матур сүзләр явып кына тора. Әйтми торсаң, авызыңнан тартып ала ул аны, чөнки хатын-кыз шул матур сүзләр белән туенып, рухланып яшәргә күнеккән. Килешмәүче булса, үзе сынап карасын: чибәрлегенә ышанган, чибәрлеген игълан итеп йөргән хатын-кыз ул ят карашларны үзе чакыра, үзе аулап, сөзеп йөри, әйдәп уза. Үзе әйди, үзе, борылып, авыз суын корытып карап калучылардан көлә дә әле. Үтеп китүче тоймый, сизми дип уйлаучы булса — ялгышма! Итәк чабуына тагылып барган карашны тоймый калалармы соң!..

Август урталарында Асия институтка кабул ителүчеләр исемлегендә иде инде. Шундый чакта кем инде бердәнбер баласын ялга җибәрми кала? Асиянең күптәнге хыялы тормышка ашты — әтисе эшләгән йөк баржасында Идел буйлап сәяхәткә чыкты ул.

Экипажда ничә ир-ат булса, һәркайсының күзе үзендә булуны тойды кыз иң элек. Дөресен әйтергә кирәк: әлеге игътибар аның үзенә дә ошый иде. Ир-ат халкы белән якынлашканда, бигрәк тә узып киткәчтен, гәүдәләрен боргалап, күзләрен уйнаткалап үтәргә тырышты. Кызык ич... Теге беркатлыларга шул җитә кала, аны-моны уйламастан, сукыр черки сыман ябышырга гына торалар. Аеруча җәйге практикада булган яшь матросларның күзен яндырудан тәм тапты ул. Ни әйтсә дә күтәрәләр, куганны да белмиләр, эштән бушадылармы — аны эзәрлекләргә керешәләр. Телгә остараклары кызык сөйли, сөйләү сәләтеннән мәхрүмнәре исә йә көче, йә акылы, белгән-ишеткәннәре белән шаккатырмак була. Шәһәргә ялга кайткач үзләренең магнитофон язмаларын тыңларга чакырды алар, төсле музыкалары белән хәйран калдырырга вәгъдә бирделәр.

Матрослар — яшь егетләр. Аларның шулай булуы бер дә гаҗәп түгел, билгеле. Ә беркөнне аны үзе белән машина залына механик алып керде. Кызык ич, барын да күрәсе, беләсе килә иде Асиянең. Башта зур-зур тәгәрмәчләре әйләнеп торган, пешкәкләре хәрәкәтләнгән двигательләрне күрсәтеп йөрде беренче карашка тыйнак кына күренгән шул абзый; аннан, уйламаган җирдән, аның биленнән кысып кочаклап алмасынмы!.. Ул гынамы әле, кызны егарга итенеп, тилергән кешедәй үбәргә үрелде. Кырыкка җиткән, ә акылы юк — авызы ни сөйләгәнне колагы ишетмәс булды:

— Күзне яндырып йөрисең, — ди. — Нигә син шулай матур соң?— ди. — Без яшь чакларда нигә синең төсле чибәрләр булмады икән ул... Минеке бул. Ни теләсәң, шуны табып бирермен, — ди.

Асиягә кызык. Күңеле булганчы, рәхәтләнеп көлде генә башта.

Ә абзыйның күзе тонган, куллары тик тормый башлады. Телгә дә оста икән, сибепме-сибә акылсыз-матур сүзләрен.

— Көлмә, — ди. — Кеше ишетер... Әтиеңә җиткерерләр... Син шундый сылу булганга мин гаепле түгел бит инде, — ди. — Кичен минем каютага керерсеңме? Керсәң, үзеңә төсле рәсемле чит ил журналлары күрсәтермен, — ди.

Шаккатырмакчы була. Тапкан искитәрлек нәрсә, чит ил журналлары, имеш... Андый гына журналларны җиденче класс малайларында да күргәне бар ич Асиянең. Күзеннән яшьләр тәгәрәп чыкканчы көлде ул. Үз каюталарына кайтып, механикның кулларыннан май таплары төшеп калган аксыл-зәңгәр күлмәген салганда, бая ишеткәннәрен хәтерләп, янә туктый алмый көлде. Тәки каныккан иде бит. «Әти килгән, әнә, ишекне кага...» — димәгән булса, тиз генә котыла да алмас иде әле Асия. Сагыз кебек бит... Күр инде, муеннарын кызартып бетергән, аю! Ә теле бер дә харап үзенең: «Җаным!» дип тә җибәрә, «Жигули»е барлыгын, дачасы, кассада хатыныннан яшереп җыйган ничә мең акчасы барлыгын да сөйләп чыкты. Сораучы булса икән. Акыллы диген инде шуны... Үзенең хатыны һәм ике баласы бар, диләр бит әле... Алар турында сөйләми, тәмам егет булган.

Ярар, анысы калып торсын — беткәнмени җыен карт-коры... Тагы да кызыграк бер вакыйга искә төшеп тора әле: мыеклы бер матрос белән ярты төн уртасынача йолдыз санап чыкканнан соң, иртән булды. Әтисе кичтән вахтада иде, иртән каютада йоклап калды. Иртәнге кояш нурларында иркәләнәсе килеп, палубага чыкты ул. Иң ерактагы аулак почмакка барды да, одеял җәеп, кызынырга ятты. Китап та алган иде кулына, кызыгын тапмады. Артык акыллы язылган. Акыл сатучыларның китапларын да, үзләрен дә өнәми ул. Йокымсырап кителгән... Берзаман, башын калкытса, ни күрсен: капитан рубкасыннан үзенә бинокль төбәлгән. Хәйран калды Асия: капитан акыллы кеше, чәчләренә күптән чал кергән, әтисеннән өлкәнрәк хәтта — аны күзәтә. Йөзе белән шул тарафка борылып, озак кына күзәтеп ятты Асия — капитан биноклен аңардан алмады. Кыз үзенә кул болгап сәлам биргәч кенә биноклен читкә алды, яр буйларын күзәтергә керешкән булды.

Әнә шундый тамашаларга юлыкты Асия Идел буйлап бер атнага сузылган сәяхәт вакытында. Хәер, барысын да искә, хәтергә дә алып бетерерлек түгел, алган тәэсирләренең иге-чиге юк иде... Ә ир-ат халкының барысы да бер иш дигән сүз хак икән, моңарга ул үзе инанды. Әле бит әтисе шунда, араларында йөргән чакта булган хәлләр болар, качып-посып кына... Әгәр дә әтисе янәшәдә булмаса?!. Ул очракта ни эшләгән булырлар иде икән, кара инде син аларны!..

Ничек кенә булмасын, үзенә төбәлгән чит карашларны күргән, тойган саен, йөзенә нур иңә, йөрәге җилкенеп куя, күңеленә ташкын булып дәрт тула иде Асиянең. Урлап булса булсын, сокланып карыйлар ич барыбер. Башка берәүгә түгел, аңарга карап сокланалар...

10

Җантимер аларны ишек катында озатып калды, эчке якка хәтта күз дә салмады ул. Алар үтү белән, ишекләрне ябып, тышкы яктан бикли калды. Чыршы-нарат такта белән сырлап төрелгән, сагыз исе аңкып торган киң, иркен зал аша түргә уздылар. Бинаның эчке ягы да зәвык белән һәм бар урыны җиренә җиткереп эшләнгән күренә. Баш очында кыйммәтле люстралар. Аяк астында тоташ затлы келәм. Стеналарны рәссамнар ясаган табигать күренешләре, этюдлар, натюрмортлар бизи. Әмма шунысы гаҗәп: монда абсолют тынлык иде, шылт иткән аваз юк. Ә бит Арсланның әйтүенә караганда, монда Лев Белялович кына түгел, тагы башка кунаклар да булырга тиешле. Тик бу хакта Арсланның үзеннән сорарга кыймады Асия. Аңардан калышырга теләмичә, салмак кына атлавын белде.

Ниһаять, озынгарак сузылган коридор буйлап бинаның иң аргы башына килеп җиттеләр. Уңга борылдылар... Йомшак күн белән тышланган зур ишеккә барып төртелделәр. Ишек шул дәрәҗә калын һәм биек иде ки — әйтерсең ул шпаллардан ясалган — бикле булмаса да, аны көч куеп, авырлык белән генә ачты Арслан. Шунысы гаҗәп: алар янә урман эченә, якты һәм ачык һавага килеп чыктылар.

Атлар-атламас булып туктап калды Асия. Бермәл як-ягына гаҗәпләнеп һәм сокланып карап торды. Кая килеп чыктылар соң әле алар? Бина эче дисәң, бина түгел — күктә ачык-зәңгәр киңлек һәм шул киңлеккә омтылып үскән наратлар чайкала. Урман аланы дип тә әйтерлек түгел, чөнки ул як-яктан таш койма сыман биек диварлар белән уратып алынган. Каршы якта, шактый ара узгач, куе булып үскән куаклык башлана. Куаклыкның аргы ягында ниндидер зәңгәрлек шәйләнә, димәк, бу күл өсте булырга тиештер... Үзенә күрә бер кышкы бакча булып чыга түгелме соң!.. Әмма монда бары да табигый. Күккә ашкан чыршы-нарат агачлары, талчыбык һәм сирень куаклары артыннан аксыл-зәңгәр томан сыман шәйләнеп торган күл, ачык һәм аяз зәңгәр күк... Кеше хыялы, төзүчеләрнең фантазиясе ниләр генә уйлап тапмый да нинди генә хикмәтләр корып куймый. Үз күзләре белән күрергә туры килмәгән булса, кемнеңдер сөйләгәннәре буенча гына бу хикмәтле урынны күз алдына китерергә фантазиясе дә җитмәгән булыр иде Асиянең.

Диварлар артында яшерелгән әлеге урман аланының уртасында учак янып тора. Шул учак тирәсендә берничә кеше кайнаша. Килүчеләрне иң элек илле-илл е бишләр тирәсендәге ир-ат күреп алды. Уртачадан кыскарак буйлы иде ул, өстәвенә чамадан тыш таза. Бит алмалары — гүя кабартылган шар, корсак дигәне дә шактый ук мул күренә. Яннарына якыная торгач, тарап куйган чәчләре астында посып яткан пеләше дә ялтырап алды. Ә йөзгә — ачык чырайлы, күзләре йөгерек, утлы күмер сыман әллә каян балкып көлеп тора. Хәрәкәтләре дә яшенә, килеш-килбәтенә карап түгел, шактый кискен, җиңел тоелды.

— Арысланнар! — дип дәште ул, тирә-ягында әвәрә килеп йөргән ир-атларның игътибарын җәлеп итәргә теләп. Кулындагы кисәү агачына таяна төшеп, гәүдәсен дә турайтырга онытмады. — Карагыз әле, күрегез, кияү белән кәләш килә.

Учак тирәсендәгеләр, мәшәкатьләрен куеп торып, килүчеләргә таба борылдылар. Кайсы — ым, кайсы нинди дә булса бер хәрәкәт ясап, Арслан белән Асияне сәламләде.

Әлеге көтелмәгән очрашудан — бәлки озак көттереп килгән очрашу дисәк, дөресрәк булыр — бермәлгә югалыбрак торган Асиянең беләгеннән йомшак кына тотып, учакка таба баруын дәвам итте Арслан. Ул тыныч, күңеле күтәренке. Борынга су ягыннан искән ипле җил белән көл исе, кайнар күмер исе килеп бәрелде. Сәламләшү тәмам дигәнне аңлатып, ир-атларның берсе, мөгаен, арада иң яшедер, бер учлам шампур күтәреп арырак торган өстәлгә таба китеп барды.

Башлап сүз катучы тагы, әлеге дә баягы, шул түгәрәк ир-ат булды. Әле исемен, кем булуын да белмәгәнгә, күңеленнән, Асия аңар кушамат тагарга өлгергән иде — «Түгәрәк». Чөнки аны күргәч тә телгә килгән беренче сүз, беренче чагыштыру иде бу.

— Йә, Арслан, таныштыр, безне дә таныштыр инде яңа кәләшең белән, — диде «Түгәрәк», кунакчыл хуҗаларга гына хас елмаю белән каршы атлый төшеп.

«Кәләш» дигәндә, аның «яңа» дип ачыклык кертүенә дә игътибар итте Асия. Кайсы хатын-кызның яңа яисә иске буласы килсен икән. Яңа икәнен, үзенә кадәр кемнәрдер булганын белгән тәкъдирдә дә, ул үз-үзенә «мин — бердәнбер» дигән ялган уйлап таба. Кемнең үз-үзен рәнҗетәсе, кимсетәсе килсен икән. Соң чиккә җитеп юмартланган туташлар да үз бәһасен төшермәскә кыр талаша торган заман хәзер. Ә Асия алардан күпкә ерак, ул дәрәҗәсен, үзенә бәяне яхшы белә... «Яңа кәләш» дигәннәрен искә алса да,сабырлыгын җуймады, сер бирмәде әлегә. Каприз күрсәтергә, көйсезләнергә иртәрәк иде шул аңар. Хәер, икенче уйласаң, дәшүдән ни файда — ямьсезләнәсең генә... Тагы бит, ул телиме-юкмы, дөньяда хакыйкать дигән нәрсә дә бар әле. Шуны гына аңламаслык түгел ич ул.

Арслан исә, кабалана төшеп, бер адым читкә тайпылды да танышларына мөрәҗәгать итте:

— Таныш булыгыз — Асия! Минем...

Соңгы алмашлыкны сизмичәрәк ычкындырды булса кирәк, «минем» дигәчтен дә, ничек дәвам итәргә белмичә, төртелеп калды. Кеме соң әле ул аның? Дусларына аңлаешлы, әмма Асияне дә үпкәләтми торган итеп ничек аңлатырга?.. Хәер, болай да, сүзсез генә дә аңлаешлы иде, югыйсә. Ул төртелеп торган арада, үзен коткардылар, ихтыяҗ юкка да чыгып куйды:

— Таныш булыйк, Лева, — дип, каршысына ук килеп баскан «Түгәрәк» Асиягә кулын сузды. Көч-гайрәтен күрсәтергә теләгәндәй, йонлач куллары белән озак тотып торды ул Асиянең бармакларын.

— Борис...

Бусы — туры, мәһабәт төз гәүдәле ир-ат иде. Өстәвенә тыйнак та булырга охшаган. Күренеп тора, итагатьле. Хатын-кыз буларак, аның бу сыйфатларын Асия шундук бәяләп өлгерде. Ничек кул бирүенә карамастан, көчле һәм гайрәтле булуы да килеш-килбәтенә чыккан. Яше дә шул кырыкның аргы ягына йөз тоткан булырга тиеш. Әмма ул әле күзгә ташланырлык, һәрхәлдә, хатын-кыз игътибарын тиз җәлеп итә торган заттан.

— Капкаев! — дип, яшь малайларча чаяланып кулын сузды өченчесе. Уртача буйлы бу кешене кайдадыр күргәне дә бар кебек иде аның. Бәлки шулай тоела гына торгандыр, еш очрый торган кыяфәт. Ә гомумән, күзгә ташланырдай, алай артык хәтердә калырлык берни дә юк иде аның тышкы кыяфәтендә. Шулай да үзенең серле караш ташлап көяз елмаюы, исемен түгел, фамилиясен әйтеп күрешүе белән кызыксыну уятып өлгерде ул Асиядә. Тагын шунысы гаҗәп тоелды, фамилиясе алай бигүк татарча яңгырашка ия булмаса да, саф татар телендә дәшеп, картларга охшатып, ике кулын сузып исәнләште Капкаев.

— Сезнең исемегез ничек соң? — дип сорарга җәрьәт итте сүзсез торудан кыенсынган Асия.

— Капкаев, — диде тегесе янә. Һәм, шаян гына күз кысып, көлеп үк җибәрде.

— Менә таныштык та... — дип күтәреп алды янәшәдә генә торган «Түгәрәк». Әле һаман да Асия каршысында күзләрен мөлдерәтеп елмаеп торган Капкаев читкә тайпылырга мәҗбүр булды. — Әйдә, Асенька, өеңдәгедәй хис ит үзеңне. Кунак бул!.. Белеп тор — егетләрнең иң асыллары гына җыелган монда. — «Түгәрәк» тә үз чиратында шаяртып алырга кирәк тапты. — Хәтта Капкаевтан да курыкма, ярыймы, Асенька!

Ир-атларга әллә чынлап та кызык булып китте, әллә «Түгәрәк» авызыннан чыккан һәр сүзгә шулай игътибар күрсәтү кабул ителгән гадәт идеме, һәммәсе бер булып көлешеп алдылар. Үзенә булган игътибардан күңеле җилкенеп алган Капкаев исә, җыелырга өлгермәгән калын иреннәрен тагы да җәебрәк, ватык пластинкадай кабатлап куйды:

— Капкаев!..

Башкалар ничек кабул иткәндер аның бу кыланышын — һәркем үзе генә белә. Әмма үзенә игътибар булу Капкаевка ошый иде булса кирәк. Бар дөньясы белән балкып, янә елмаеп куйды ул. Һәм шул арада, яшь егетләргә хас бер елгырлык белән, Асиягә күз кысып алырга да өлгерде. Шуннан соң гына, өстәл өстендә калдырган шампурларын кулына кире алып, эшлекле кыяфәт белән җәт-җәт атлап, учак янына китеп барды.

Ул әйләнеп килгәч, «Түгәрәк» аның иңенә кулын салды:

— Яле, Капкаев, кунаклар хөрмәтенә берне җырлап та аласыңмы әллә?!.

Үтенүдән бигрәк, боерык сыман яңгырады бу сүзләр. Капкаев та ике уйлап тормады, һич кыенсынусыз, кулындагы шампурларын янәшәдә торган Бориска тоттырды да кесәсеннән нәни генә авыз гармуны тартып чыгарды:

Барган идем Әсмаларга,

Кер чайкый басмаларда.

Барыбер сөям шул Әсманы,

Колактан ассалар да...

Җырлаганда тавышы матур гына чыга икән Капкаевның. Шактый ук моңлы итеп, халык көе «Наласа»га туры китерә иде ул бу сүзләрне. Тыңлаучылардан да элегрәк, дөньясын онытып, үзе көлеп җибәрде ул. Аңарга кушылып башкалар да елмайды, кул чаптылар.

— Капкаев... Ә, Капкаев, — дип бүлдерде бәхетле тамашачыларны «Түгәрәк». — Сүзләрен бозып җырладың ич. Татар булмасам да, аңлыйм — бозып җырладың!

— Капкаев, — дип кабатлады җырчы. Бу аның күңеле булганда искә ала торган бердәнбер һәм иң яраткан сүзе иде, күрәсең.

Аның җырлавы Асиягә дә кызык тоелды.

— Капкаев, — дип дәште ул, үзе дә сизмәстән. — Мөмкин булса, тагы җырлагыз әле?

— Дама сорый,— дип җөпләп куйды «Түгәрәк» тә. Ике дә уйламый, янә авыз гармунын кычкыртып куйды Капкаев һәм тагы да дәртләнебрәк җырлап җибәрде:

Барган идем Әсмаларга,

Кер чайкый басмаларда.

Барыбер сөям шул Әсманы,

Колактан ассалар да...

Сүзләре шул ук булып чыкты җырның, Асия башкачаны көткән иде. Елмаюлар, канәгать кул чабулар да — шул ук. Капкаевның күңеленә тулган шатлык кына бермә-бер мөлдери төшкән.

— Булдырасың, Капкаев!.. Молодец,— дип үзен мактап та алгач, тәмам күңеле булып, учакка таба йөгерде. Ни өчен һәм кая баруын да оныткан иде булса кирәк, чөнки шашлык ясар өчен кирәк булачак тимерләре Борис кулында калган иде.

— Ярар, монысы булды, — моңарчы бер читтә ипле генә тамаша күзәтеп торган Арслан, телгә килеп, «Түгәрәк»кә мөрәҗәгать итте. — Лев Белялович, нигә болай үзегез генә соң әле сез? Кенәриләрегез кая димме?..

Рәхәтләнеп, күңеле булып тагы көлеп алды «Түгәрәк». Чын күңелдән, ихластан көлә һәм шул көлү үзенә ифрат дәрәҗәдә килешеп тора иде аның. Онытылып көлгән чакта хәтта матур гына ир-атка әверелеп китә сыман тоелды ул Асиягә.

— Ну безнең Арслан Сәхипович сөйләшә дә белә соң, — дип әйтеп куйды ул шул килешле көлүе аралаш. — Кенәриләр диме?.. Нәфис сары кошларга тиңли ич безнең сеңелкәшне... Сайрар кошка тиңли! — Бу чагыштыруны беренче кат ишеткән атлы булып, Асиягә карап сөйләде ул боларны. Сүз ахырында аның үзенә дә мөрәҗәгать итеп алды. — Арслан Сәхиповичны әйтәм, Асенька, сине дә шундый тәмле теле белән үзенә караткандыр. Шулаймы?

Сүзен әйтеп бетергәнче үк, башын артка ташлап, көлә дә башлады тагы үзе. Бары шунда гына аның эчкерсез булып сөйләшү һәм көлүендә ясалмалык төсмерләре тоемлады Асия. Әмма йөзенә чыгармады моны. Арсланны мактап әйтелгән сүзләр белән килешүен белгертте.

— Әйе, Лев Белялович...

— Безнең кенәриләр белән кызыксынасың инде алайса?.. Алар су коеналар, — дип, иң элек Арсланга җавап кайтарды «Түгәрәк» һәм янә, игътибар күрсәтеп, Асиягә борылды. — Теләсәгез, Асенька, сез дә су керә аласыз... Барыгыз, йөзегез рәхәтләнеп.

— Рәхмәт, Лев Белялович... Коенасым килми әлегә...

— Ул нинди сүз, Асенька, нинди сүз?!. Бар, рәхәтләнеп ял итәрсең, берочтан безнең сеңелкәшләр белән дә таныша торырсың.

— Кыстамагыз, Лев Белялович, рәхмәт! — дип, кыенсына төшеп җавап кайтарды Асия, үзе Арсланга карап куйды. — Аннан, монда су коеналар дип белмәгән дә идем...

— Аңладым, Асенька, — дип җанланып китте «Түгәрәк». — Ул ни дигән сүз ул! Кеше-кара килеп чыкмый монда, борчылма. Су коену өчен «форма номер один»нан да кулайрак нәрсә юк ул!.. Бар инде, бар, оялма, Асенька,— дип, үзенекен итәргә теләп, күлгә таба сузылган тар сукмакка таба ишарәләде Лев Белялович. — Анда мунча булыр. Киемнәреңне шунда калдырырсың. Халатлар бар...

Буйсынмый чарасы калмаган иде Асиянең, кулы белән генә этми, әнә ничек үгетлиләр ич үзен. Шулай да, иң элек, тугрылыклы хатын сыман, Арсланга күз салып алды ул. Аның да бу киңәшне хуплавын күргәч, кыюсыз адымнар белән күлгә илтүче сукмакка борылды. Хәер, кыюсыз дигәч тә, коелып төште дигән нәтиҗә чыгарырга ярамас. Ипле генә итеп, үз дәрәҗәсен белеп атлады ул. Борылып карамаса да, үзе артыннан күзәтеп калучыларның карашын тоймады түгел. Әнә ич, телләрен йотканнармыни, берсе-бер авыз сүз дәшми... Бераздан, Капкаев булды булса кирәк, ир-атлардан берәве тел шартлатып алды һәм үзалдына «әттәгенәсе!..» дип такмакларга итенеп калды.

...Күл ягыннан хатын-кыз тавышы, көлешкән-чыркылдашкан авазлар ишетелеп тора иде. Учак урыныннан күтәрелгән кайнар рәшә белән аланга яңа өлгергән шашлык исе таралды. Үзара нидер киңәшкән, хәбәрләшкән сыман, моңарчы кайдадыр күзгә чалынмый гына посып яткан шешәләр серле челтерәшеп куйды. Өч тарафтан таш стена белән ышыкланган тын аланга урман күләгәсе сузылып ятты.

Ниһаять, чырык-чырык көлешә, үзара ниләрдер серләшә-серләшә, әллә ни арада танышып, уртак тел табарга өлгергән хатын-кызлар — кенәриләр төркеме кайтып керде.

— Йә, кызлар, су ничек анда, су?.. — иң элек аларга игътибар итүче янә Лев Белялович булды. Аның һәр эштә һәм һәр мизгелдә үзен монда хуҗа итеп хис иткәнлеге әллә каян күренеп тора иде. Хәер, моны ул үзе дә яшереп маташмый иде кебек.

— Рәхмәт, Лев Белялович... Яхшы... Бик әйбәт...

— Су — май кебек, — диештеләр кызлар.

Ә араларында иң яше — кыска итеп киселгән чәчләренә бантик та тагып җибәрсәң, үзен әле мәктәп укучысы итеп кабул итәргә мөмкин булган чая кыз — менгән шәптән кинәт кенә төркемнән аерылды да «Түгәрәк»нең муенына ташланды, кочагына кунаклады. Башкалар өчен бу яңалык түгел иде, күрәсең, Асиядән тыш берәү дә бу тамашага игътибар итмәде.

— Ну, Лева... Ну, Лева!.. Әллә сагынмагансың да инде?!. — дип, көйсезләнгән сабый сыман, «Түгәрәк »нең сирәк чәчләреннән сыйпарга кереште кыз. — Ну, Лева... Нигә төшмәдең инде? Ә мин синең өчен яңа купальник киеп килгән идем... Ну, Лева...

— Йә инде, матурым, йә, үпкәләмә, — дип акланды «Түгәрәк»,кызның юка ирененнән үбеп. — Башка алай итмәм, матурым... Җитди сүзләребез бар иде... Үпкәләмә, ярыймы, матурым.

— Яңа купальник киеп килгән идем...

— Соңыннан, матурым, соңыннан күрсәтерсең. Юка һәм җиңел гәүдәле булуына да карамастан, «Түгәрәк »кә кызны күтәреп тору кыен иде булса кирәк. Ул аны, җаен китереп, ипле генә аягына бастыру ягын карады. Ә кенәринең исә тынычланырга, хәлгә керергә исәбендә дә юк, ашарга сораган песи баласыдай сырпалануын белә:

— Лева?.. Ә, Лева... Син мине бөтенләй сагынмагансың инде әллә?.. — дип, иреннәрен «Түгәрәк»нең ачык изүеннән ташып чыккан йонлач күкрәгенә терәп каныгуын дәвам итә.

— Ничек сагынмаска?!. Сагындым, матурым, сагындым. Йә инде, йә, сабыр итик, ярыймы...

— Ну, Лева!.. Син гел шулай — сабыр итик тә сабыр итик, — дип, үпкә белдереп, иреннәрен турсайтып алды кенәри. Ә сырпалануын дәвам итте.

...Кенәриләр. Арслан авызыннан чыккан бу сүз беренче ишетүгә үк сәер тоелган иде Асиягә. Ул хәтта аңарга үпкәле караш та төбәп алган иде бит әле. Чөнки, телисеңме-юкмы, шулай килеп чыга, бу очракта Асия үзе дә кенәриләр исәбенә керә. Кенәриләр... Кем җим бирсә, ярма сипсә — шуның иңбашына кунып, шуның күңелен күрә торган кошчыклар. Тапкан бит сүзен, шул җилбәзәк кошларга тиңләмәсә... Баксаң, Арслан хаклы булган икән бит. Су буена төшеп, кызларның үзләре белән очрашкач, танышкач та, шундук Арсланның әнә шул сүзен искә төшерде Асия. Бигрәк тә әлеге җыйнак гәүдәле кыз, үзенең әрсезлеге белән дә, килеш-килбәте белән дә кенәрине хәтерләтә сыман иде. Аның үз исеме дә бар, билгеле. Берәүләре Гуля дисә, икенчеләре Гөлсинә дип дәшә иде аңарга.

Әмма ул, үзенең Гуля да, Гөлсинә дә түгеллеген расларга теләгәндәй, кенәри сыман, берөзлексез сикергәләвен, чырык-чырык килеп сырпалануын белде. Хәтта мәҗлес күрке булырга күнеккән «Түгәрәк »кә дә башкалар белән аралашырга ирек бирмәде, аның бөтен игътибарын үзенә җәлеп итәргә тырышты... Уйнапмы-уйный, гашыйклыктан акылын җуярга җитешкән кыз булып кылана түгелме? Югыйсә, күл читендәге комда чакта, башкаларга авыз да ачтырмый, үзенең шәһәрдәге романнары хакында сөйләп шапырынды. Яшь кенә егетләрне үзенең ничек итеп кызык иткәне, ни рәвешле берәм-берәм төп башына утыртып китүе белән мактанды. Левасын искә дә алмады... Асия аны әллә берәрсенең иярә килгән кызымы икән дип тә уйлап куйган иде... Алай да бу кенәри, теле сөйләгәннәрдән чыгып кына нәтиҗә ясасаң да, дөньяның ачысын-төчесен татырга өлгергән һәм шактый ук тәҗрибә дә туплаган булырга охшый... Үзалдына: «Кем белән килгән икән бу?» дигән сорау куеп, шул соравына: «Капкаев!» — дип җавап тапкан иде Асия. Чөнки үз-үзләрен тотышлары белән бер-берсенә туры килә иде алар. Ялгышкан булып чыкты...

Гуля-Гөлсинә һаман үзенекен итте. Күр инде, Левасын юан, йөзьяшәр наратка сөяп куйган да күз карашы белән телгәләпме-телгәли тегенең бәгырен. Чын гашыйклар да болай булдыра алмас, әнә ничек килештерә... Томшык сыман очлайтып-бөреп алган юка иреннәре белән чукыпмы-чукый «Түгәрәк »нең алмадан да алсурак бит уртасын...

Соңгы вакытларга кадәр бөтен күргәне, аралашканы гаилә һәм эш урыны белән чикләнгән иде бит Асиянең. Бу дөнья, әлеге хикмәтләр чын-чынлап яңалык иде аның өчен. Шуңа, телиме-теләмиме, әледән-әле күз салып торды ул әлеге тамаша тарафына. Көнләшеп тә түгел, нәфрәтләнеп тә түгел, гади бер кызыксыну белән күзәтте. Бу дөньяның кемнәре генә юк, әнә ничек яшәүчеләр дә бар икән!..

Янәшәсенә Арслан килеп басканлыкны тоймый да калган иде ул.

— Йә, Асия, ничек — сиңа монда ошыймы?— дип пышылдады ул Асиянең колагына.

— Матур урын... Беләсең ич, табигатьне мин яратам.

— Ә кешеләр?.. Минем дуслар сиңа ошамадымы?

— Кызыклы кешеләр, — диде Асия һәм, күтәрелеп, Арсланның ягымлы күзләренә җавап кайтарды.

— Кызлар ничек?.. Кызлар чит итмәдеме үзеңне?

— Кенәриләрме?— дип, янә күзләренә текәлде ул аның. Бу юлы инде шелтә катыш елмаю тоемланды аның карашында.

Ә Арслан аның үзенчә үпкә белдерү, төртелергә теләвен аңламадымы, аңларга теләмәдеме — сорауга туры мәгънәсендә җавап бирде:

— Әйе, кенәриләр ничек?

— Хатын-кызга шундый мөнәсәбәттә дип уйламаган идем мин сине...

— Нинди мөнәсәбәт?

— Кимсетеп, мыскыл итеп карыйсыз...

— Киресенчә, Асия! Кенәри — сайрар кош...

— Кенәри дисеңме? Әйе, кенәри — бәхетле кош. Ә аларның берсе минем танышым булып чыкты...

— Кайсы?

— Юлия. Ул — минем классташым.

— Менә ничек?! Тау белән тау гына очрашмый диләрме әле?.. Ул да бәхетлеме?

— Булмаска, ул туган көненнән үк бәхетле кыз!

— Бәхетлеләр... — дип, суза төшеп кабатлады, килешүен белдерде Арслан да. — Монда һәркем бәхетле. Һәм һәркем бәхетне үзенчә аңлый. Капкаев әйтмешли, бу — бәхет һәм мәхәббәт ярымутравы, Асия.

— Мә-хәб-бәт?! — Бу сүзнең мәгънәсен аңларга теләгәндәй, һәр иҗегенә басым ясап кабатлады Асия. Чынлап та, нәрсә соң ул мәхәббәт? Ул әллә шундый буламы икән? Арсланны очратканга кадәр ялгышып кына да мәхәббәтнең ни икәнен татып караганы юк иде кебек ич аның. Мавыгулары да булды, иргә дә чыкты... Ә мәхәббәт башка булырга тиеш сыман тоела иде аңар.

Мәхәббәт хакында төпле итеп уйлар вакыты да булмады ич аның. Кияүгә чыкты да дүрт стена арасында бикләнеп калды. Ни күргәне, кемнәр белән аралашканы булды соң?.. Соңгы өч-дүрт елы кызыксыз бертөрлелектә үтеп киткән ич аның. Өйдән — эшкә, эштән — өйгә. Бар белгәне шул!.. Ә элгәреге елларда үзе теләгәнчә яшәргә әнисе ирек куймады. Ата-ана яныннан китеп ирек алырмын дип уйлаган иде, ялгышкан булып чыкты!.. Арслан очрамаган булса, дөньяның матурлыгын, табигатьнең гүзәллеген, мәхәббәтнең ни икәнлеген белми картаясы икән.

Шул рәвешле, үз уйларына бирелеп, җаны-тәне белән назга сусап, Арсланга сыенды ул. Толымнарын Арсланның киң күкрәгенә яшерде. Биленә сарылган көчле куллар югарыга таба тартты аны, аяк очларында гына эленеп калды Асия. Дөнья мәшәкатьләре онытылды, хәтта бермәлгә баш очындагы мәһабәт наратларның шавы тынып торды... Монда берәүнең дә башкаларда эше юк, һәркем үзаеры, һәр пар үзалдына бәхет эзли, бәхет таба шулай...

— Шашлык әзер... Җитди эшләрне ташлап торыйк бераз, — дигән аваз ишетелде. Күзләрен ачты Асия — учак тирәсендә кайнашкан Борис тавышы икән бу.

Карыннары ачкан булгандырмы, әле генә һәркайсы үзаеры дөньяда кайнашкан парлар, репетиция вакытында режиссерның һәр сүзенә буйсынган артистлар сыман, рольләреннән чыгып, учакка таба талпынып куйдылар.

Ул арада Капкаев моңарчы күзгә чалынмый гына бер читтә торган картон тартмалардан төргәк-төргәк сый һәм ашамлыклар чыгарырга кереште. Аңарга ярдәм итеп Юлия кайнашты. Моңарчы күзгә артык чалынмыйча, ипле генә үзенең Борисы тирәсендә чуалган, карап торышка алагаем тулы һәм тыгыз килеш-килбәтле күренгән дүртенче кенәри дә хәрәкәткә килде. Алсуланып торган бит алмалары, якты зәңгәр күзләре, кершән һәм сөрмәләре хәлен белешеп, нәни көзгегә текәлеп торды ул иң элек. Аннан тулы иреннәрен барлап, кайгыртып алды. Бары шуннан соң гына көзгесен кесәсенә тыкты һәм, вакыты җиткән үрдәк сыман килешле атлап, табынга таба китте. Ә өстәл сый-хөрмәт, нигъмәтләрдән сыгылып тора иде.

— Ну, Лева, минем бер дә ашыйсым килми иде әлегә, — дип, өстәл янына иң соңгы булып теләр-теләмәс кенә Гуля-Гөлсинә якынлашты. Югыйсә, күл читендә чакта ук: «Ашыйсы килә, шашлык исе килмиме әле, кызлар?» — дип, кыбырсый башлаган иде үзе.

— Үз вакытында ашый да белергә кирәк, матурым, сабыр ит...

— Ну, Лева... Син гел шулай, сабыр ит тә, сабыр ит, дисең... Күпме була сабыр итәргә!

Нәкъ шул вакыт Капкаев чыгымчылап торган кенәринең кулына шәраб тулы бокал китереп тоттырды:

— Капкаев...

— О-о-о, Капкаев! — дип, кулларын чәбәкләп, баскан җирендә ихлас куанып сикергәләп куйды кыз. — Кайсын алырга белмәссең — шәрабнымы, Капкаевнымы? Ха-ха!..

Лев Белялович янәшәсендә торган кыз белән артык шаярышып, әңгәмә корып торырга кыймады Капкаев. Шулай да, кеше-кара күрмәгәндә, кызның үзенә генә күз кысып алырга өлгерде һәм иләмсез зур авызыннан елмаю да бүләк итте. Никадәр генә кыргый тоелмасын, үз кыланышлары үзенә килешле иде Капкаевның.

Ул арада байтактан бирле инде борын тишекләрен кытыклап торган шашлыктан Асиягә дә өлеш чыкты. Икенче кулында — вак ләйсән яңгыр яугандагыдай тамчылары сикергәләп-биеп торган шампан шәрабы.

Зур вакыйга, җаваплы эшләр алдыннан гына була торган тынлык урнашып алды урман аланында.

— Хөрмәтле дусларым, — дип, бокалын югары күтәрде «Түгәрәк». — Бу беренче тостны, тарихи тостны мин, якын дусларым, сезнең өчен, шәһәребезнең эшлекле һәм булдыклы ир-атлары — чын арысланнар һәм аларга бәхет, шатлык китерүче гүзәл кызлар — кенәриләр өчен күтәрәм!..

— О-о-о!.. — диеште кызлар.

— Лев Белялович әйтсә әйтә инде ул!..

— Ух, минем Левам! — дип, үз-үзен белешмичә, басып торган урынында тыпырдап куйды Гуля-Гөлсинә. Җәт кенә үрелеп, үбеп алырга да өлгерде үзен.

— Әйдәгез, дусларым, сезнең хөрмәткә! — дип кабатлады Лев Белялович. Үзенең шул дәрәҗә уңыш казанган тостыннан соң бермәлгә онытылып калган дусларына куәт иңдерүе һәм рәхмәтен җиткерүе иде бу аның.

Сүз артыннан сүз, тост артыннан тост кабатланды. Учактагы күмер бер сүрелде, бер дөрләп алды... Яшь бәрән итеннән хәзерләнгән шашлык өлгереп кенә торды. Капкаевның картон тартмалары эченнән чыккан шешәләр, бушана барып, бер-бер артлы куаклыкка табан тәгәрәште. Башта беркадәр тартынып, читенсенебрәк торган Асия дә үзләште. Үзара кайнашкан, болганышкан арада элеккеге классташы Юлия белән дә бер-ике авыз сүз алмашып алырга өлгерде алар.

— Су буена төшкәч, мин сине танымадым башта, шундый үзгәргәнсең, — диде беренче булып дәшкән Юлия. — Чын заман хатыны булгансың. Арсланның үзен кулга ияләштерүең белән котлыйм!..

Рәхмәтен җиткергәч, берочтан үзен байтактан кызыксындырып торган сорауга да җавап алырга ашыкты Асия:

— Сине бик танылган профессорга чыккан дигәннәр иде, дөрес булмадымыни, Юлия?..

— Бу ярымутрауда ул хакта сөйләшмиләр, андый сораулар белән тинтерәтмиләр, Ася,— дип пышылдады Юлия. Нәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен, болар бер-бер мәзәк хәл сөйләшә икән дигән иллюзия тудыру максаты белән, кычкырып көлеп тә алган булды.

— Аерылыштыгызмы?— дип сорамый булдыра алмады Асия, үзе дә аңарга охшатып көләргә итте.

— Аерылышмадым... Гөрләтеп яшибез, Ася! Бер-беренә карашып елмаеп алган булдылар янә.

— Ничек алай?

— Дөнья матур ич, Ася. Һәм иркен дә... Күңелең генә киң булсын...

— Аңламадым... Син һаман да бәхетле икәнсең, Юлия.

— Рәхмәт, Ася! — нотага карап көй башкара диярсең — тагы шул ук эчкерсез һәм ясалма елмаю.

— Иргә чыгуың дөрес, димәк?— дип, бераздан янә кабатлап сорамый булдыра алмады Асия.

— Дөрес, Ася, дөрес... — дип елмаеп алды Юлия һәм дәвам итте. — Ә шулай да иргә караганда ирек кадерлерәк.

Текәлеп карамаса да, янәшәсендәге Юлияне сокланып күзәтте Асия. Гомер-гомергә сокланды, көнләшеп яшәде ич ул аңардан. Аның кебек киенгән кеше юк иде. Әле дә, әнә ничек, кенәриләр арасында күзгә кереп аерылып тора ул үзенең кием-салымы белән...

Бераз кабып та алгач, авызы тәмам ерылып киткән Капкаев якынлашып килә иде яннарына. Кочагы киң җәелгән... Асиягә карап кеткелдәп көлеп торган җиреннән аны Юлия дә абайлап алды һәм йомшак беләкләрен күбәләктәй җилпеп каршысына атылды.

— О-о-о, Капкаев — минем арысланым!

— Капкаев... үзе...

Таһир белән Зөһрә яисә Йосыф белән Зөләйха мәхәббәте бар икән боларда диярсең... Шулай көтмәгәндә кавышу, очрашуларына ничек куанышканнарын күрсәң, исең китәр, бер дә харап...

Мәхәббәттән исереп, сөешеп туймас чакларында кинәт Асиягә таба борылды Юлия:

— Менә, Ася, минем арысланым — Капкаев шушы була. — Аннан үзенең бәхет диңгезендә йөзеп йөргән арысланына мөрәҗәгать итте. — Ә бу чибәр ханым — минем классташым — Ася.

— Капкаев... — дип, бая беренче кат танышкандагыдай майлы күзләрен кысып куйды ир-ат.

— Без танышлар инде, Юлия, — диде Асия һәм ирексездән уйлап куйды: бу иләмсез зур авызлы, калын иренле ир-ат, җорлыгын, тапкырлыгын күрсәтергә теләп, берөзлексез үз фамилиясен кабатлап торуы белән тәмам саруны кайната. Шушы бәндәне Юлия ничек кочаклый, үбә ала икән?!.

Асиянең уйларын сизгән сыман, Юлияне биленнән кысып кочаклаган көйгә, читкә тайпылды Капкаев. Тегесе карышмады, чырык-чырык көлүен генә белде.

Берьялгызы торып калды Асия. Шул ялгызлыгы белән килешергә теләмичә, талдан үрелгән креслога җәелеп утырып җитди әңгәмә корган Арслан белән Лев Белялович янына таба китте. Әйе, күмерләре көлгә әверелеп барган учак каршысында алар икәү генә иде. Ә сары кенәрине хәтерләткән Гуля-Гөлсинә икенче бер читтә торган креслога чумып, мес-мес йокыга талган.

— Безнең белән тигез эчә... Ул гәүдәгә күпме сыйсын, әле дә ничек түзә, — дип, кенәриенә таба ымлап сүз сөйләп утырышы иде «Түгәрәк»нең. Билгеле, сердәше Арсланның үзенә генә әйтелгән сүз булгандыр, яннарына якынлашып килгән Асияне күрми иде әле алар. Асия караңгыда, ә алар ут каршында, яктыда.

— Тәртибе начар, барып чыгачак бу. Кичә дә йокламагандыр... Шәһәрне аркылыга-буйга иңли, диләр.

— Тәрбияләргә кирәк үзен...

— Ха-а-а, — дип көлеп алды «Түгәрәк». Кулындагы сигаретын бер-ике кат тирән итеп суырды да утка тотып атты. — Тәрбияләргә дисең инде?.. Теге, ничек әле, сезнең татарлар ничек әйтә әле. Ана сөте белән... Хәтердән чыккан, ничек соң әле?

— Ана сөте белән кермәгән — тана сөте белән кермәс, диләр.

— Дөрес әйтә халык! Ул тәрбиядән узган инде.

— Үзегез беләсездер...

— Иреккә очырырга вакыт үзен, хушлашырга.

— Хәер, сез хаклы, шеф! Кенәри озак яшәми, алышынып торулары хәерле,— дип, мыек астыннан гына елмая төшеп, киңәш итеп куйды Арслан. Өстәп тагы нидер әйтте. Әмма аның соңгы сүзләрен ачык кына ишетмәде Асия.

Әлбәттә, бу хәлдә кеше сүзен тыңлап тору килешә торган хәл түгел. Шуңа, бер карарга килеп, кыю адымнар белән туры атлап, ир-атлар каршысына чыгып басты ул. Ә тегеләрнең исә моңарга артык исләре китмәде — серле генә елмаешып бер-берсенә карашып алдылар.

— О-о, Асенька!.. Асенька, рәхим ит безнең янга,— дип, урыныннан торып ук басмаса да, кымшана төшеп урын тәкъдим итте «Түгәрәк».

— Рәхмәт, Лев Белялович!

— Сездән рәхмәт ишетүем белән бәхетлемен, Асенька... Әмма үзегезгә бер шелтә ясарга рөхсәтме, Асенька?..

— Тыңлыйм, Лев Белялович, рәхим итегез.

— Сез, Асенька, Арслан Сәхиповичка ничек дип дәшәсез?..

Уңайсызланып түбәнгә карап алды Асия, тартынып куйды:

— Арслан дип...

— Менә бит, Асенька, нинди мәрхәмәтсез сез миңа мөнәсәбәттә. Нинди тигезсезлек!.. Аңа — Арслан, ә миңа — Лев Белялович. Бу бит яхшы түгел, Асенька. Беләсезме нәрсә, миңа шушы ярымутрауда чакта гына булса да арыслан дип дәшегез, ярармы?!. Лев — арыслан дигән сүз! Шулай бит, мин дөрес сөйлимдер бит, шулаймы, Асенька?..

Килешүен белгертеп баш какты Асия. Кызык булып китте аңарга: әлегәчә уена да кереп карамаган — Лев белән Арслан адашлар икән ләбаса.

— Без генә дә түгел, монда — һәркем арыслан. Һәм һәркем үзен арыслан итеп танытасы килә,— дип, үз сүзләреннән тәм табып, авызларын балкытып сөйләп китте «Түгәрәк».— Арыслан — искиткеч, соклануга лаек җәнлек ул! Гайрәтле дә, көчле дә, матур да үзе; кемнең арысланга тиң буласы килмәс... Ә инде сезнең кебек гүзәл хатын-кыз авызыннан «арыслан» яисә «арысланым» дигән сүз ишетү — теләсә кайсы ир-атның иң олы хыялы, Асенька. Шуңа күрә әйтәм, Сәхипович кына түгел арыслан һәм Сәхипович белән мин генә дә түгел... Борисның да арыслан буласы килә. Капкаев булып Капкаев та арыслан саный үзен. Күргәнсез ич, әнә нинди кенәри эләктергән. Үзегезгә генә әйтәм, аның кенәрие бик югары даирәләр белән бәйләнештә!.. Шулай итеп, Асенька, килешәбез, ярыймы — Лев Беляловичны оныт! Арысла-а-ан! Без монда һәммәбез — арысланнар! Арысланнар һәм кенәриләр!..

11

Хәтерлисездер, безнең Асия үз вакытында медицина институтына укырга кергән иде бит әле. Кайчан гына врач булырга җыенып йөргән кыз ничек итеп ательега барып чыккан да тегүче булып киткән диярсез. Зинһар, сабырсызланмый торыйк, боерган булса, барысы да аңлашылыр.

Медицина институтында яхшы гына укый башлаган иде Асия. Беренче семестрны хәтта бары тик яхшы билгеләренә генә биреп чыкты. Бу көнне зур түземсезлек белән көтеп алган ананың, билгеле инде, башы күккә тиде. Еллар буе саклап, хәстәрләп җыйган акчасына, шушы уңай белән, кызына пардан алтын алка һәм йөзек бүләк итте.

Беренче курсны да уңышлы йомгаклап чыкты кыз. Бу юлы да буш итмәде үзен әнисе — алтын чылбыр-муенса. Шул рәвешле, бер-берен аңлап, җайлашып һәм килешеп, матур гына яшәүләрен дәвам иттерделәр.

Студент халкының әле аның ике ай чамасына сузыла торган җәйге ялы — каникуллары да була. Берәүләр Кара диңгез ярында кызына, икенчеләр төзү отрядлары белән эшкә юнәлә шул җәйге айларда. Ә Асияләр группасындагы кызларны исә Әстерхан якларына карбыз һәм помидор җыярга җибәрделәр. Хәер, иптәш кызлары белән бергә барырга үзе теләк белдерде Асия, үзе ният итте.

Ният итте итүен дә, тик әнисенә ничек шул хакта әйтергә икән дип, байтак вакытлар җай эзләп, баш ватып йөрде. Чөнки белә: аңардан рөхсәт алу җиңел булмаячак! Китәсе көннәрне бармак бөгеп көтте югыйсә, ә киңәш-табыш итү сәгатьләре кичектерелә килде. Кыюлык һәм тәвәккәллек җитенкерәмәде. Ә инде әлеге хәл өйдә мәгълүм булгач, анда, әйтик, мондыйрак сөйләшү-аңлашу купты:

— Әстерханга?..

— Әйе, Әстерханга!

— Син ничек, минем белән киңәшми торып, шулай җиңел генә хәл итеп куясың?

— Паспорт — кесәдә. Мин үз-үземә хуҗадыр ләбаса...

Шул рәвешле, эредән генә хәл итмәкче кыз. Барып чыкмады. Ана кешене исә кызының шундый тәкәбберлеге тагы да чыгырыннан гына чыгарды.

— Каян килгән, каян килгән... Хуҗа булган, ди берәү!.. Бармыйсың дигәч, бармыйсың, кызым!

— Без бит бөтен группа белән, үзем генә түгел...

— Барсыннар... Группа түгел, институт белән барсыннар. Анда минем ни эшем бар?! Үз кызыма мин үзем хуҗадыр ләбаса... Килмешәклеккә чыгарып җибәрдем юк!

Әнисен аңлыйсы килеп тә аңлый алмады кыз. Көләргә дә, еларга да белми аптырады. Ул аның карышасын белә иде белүен, әмма бу кадәрле дә нык торыр дип башына китермәгән иде. Институт исеме белән бәйле вакыйгаларга бишкуллап риза була иде ич моңа кадәр. Кунакка барса да, дискотекага чыгып китсә дә, институт белән бәйләп алдашса, үтә иде әлегәчә.

— Әй, әни, әйтеп тә куясың инде син, «килмешәклеккә» дисеңме?!. Ничек оят түгел, үзең укытучы, завуч та бит әле. Медицинскийга димләүче дә үзең булдың... Без бит студентлар отряды белән помидор һәм карбыз җыярга барабыз,— дип, башка яктан да килеп карады кыз.

— Бармыйсың дигәч, бармыйсың! Җир читенә чыгарып җибәрергә, аннан сине бар дип көтәргәме, юк дипме?..

— Юк-бар сүз сөйләмә инде, әни... Туйганчы карбыз ашыйбыз да кайтып та җитәбез бит инде без!..— Шул рәвешле, ялвару-үгетләүгә күчеп, сырпаланып та карамакчы булды кыз. Барып чыкмады, үтмәде.

— Карбызны өйдә ашарсың!— Булды җавап.— Базардан үзем ташып торырмын,— дип, чебен кугандагыдай, башка бер сүз ишетәсе килмәгәнне белгертеп, селтәнеп куйды ана.

— Башкалар әле төзү отрядлары белән җәй буена да киттеләр... Син генә инде...

— Кеше баласы өчен мин җавап бирмим!

— Әни-ием...— дип, яңабаштан юмаларга керешеп карады кыз.— Уйлап кара әле син?!. Ничек итеп мин группадашларымнан аерылып калыйм?.. Институттан кусалар?.. Син бит укытучы кеше, әнием.

— Җибәрәсем килми шул, кызым,— дип, күз читләрен сөртеп алды ана да, кызының ягымлы сүзләреннән күңеле йомшарып китте.

— Мин сиңа хат язып торырмын, әнием,— тәмам сырпаланырга ук керешмәк булып карады кыз.

Барып чыкмады, булмый дигәч — булмады инде.

— Институтыңа үзем барырмын. Авыру әнисен калдырып китмәсен, ди-ди аңлатырмын...

-И-и-и, әнием,— диде кыз йомшак кына. Әнисен чын-чынлап кызганып та куйды бугай тагы үзе. Әмма сүзеннән кайтырга да исәбе юк, кая ул! — Барам дигәч, барам! Кеше көлдереп йөрмә инде, ярыймы, әнием...

— Күңелем сизә, җүнлегә ашкынмыйсың, кызым. Өйдән мин сине чыгарачак түгел барыбер.

Ана белән кыз бәхәсләшкән арада, үзалдыма уйланып куйдым. Мин ни дияр идем икән? Кыз яисә ана урынында башка бер-бер ир-ат булса ни дияр иде икән?.. Белмим, ә шулай да без — ир-атларны бик тиз сындырырлар иде кебек.

Ниһаять, бәхәсне дәвам иттерүнең урынсыз икәнлеген тәмам төшенгән Асия, үпкәләгән кыяфәт ясап, үз бүлмәсенә кереп бикләнде. Әнисе исә, сындырдым, күндердем кызны, дигән нәтиҗәгә килеп, тынычлап чәй эчү максаты белән кухняга юнәлде. Өстәл хәстәрләде, күңеленнән генә фикер йөртте ул: «Әтисе дә җәйнең җәй буена өйгә кайтып керми... Инде үз иреге белән, пешкән алма сыман тулып торган, буй җиткән кызын да елга порты читендә озатып калсынмы? Алай да нык торды әле... Тиле уйларын баш күтәрүгә үк тамырдан кисә бармасаң, җиңәрсең, бар, аларны... Әнә ничек матур, зифа булып үсеп җиткән аның кызы... Җаена куйсаң, ай күрде — кояш алды дигәндәй, абайламый да калырсың. Хәзер бит аның ир-ат һәм егет-җиләннәре дә тилгән сыман, кайчан һәм кайсын эләктерим икән дип кенә эзләнеп йөри...» Кызының тавыш-тынсыз гына шулай үз бүлмәсенә кереп бикләнүенә тәмам күңеле булган иде ананың. Еласа — елар, елап үсә кызлар, бер туктар әле. Акылына килгәчтен үзе үк рәхмәт әйтәчәк бит ул әнисенә...

Ә Асия? Аның хәлләре ничек, ул ниләр уйлый иде икән соң шул мизгелдә?! Кыз, шулай итеп, группадашларыннан аерылып, берүзе шәһәрдә калырга ризалашып та куйды микән?

Дөресен әйткәндә, бер дә карбыз яисә помидор җыясы килүдән атлыгып тормый иде ул Әстерханга. Ул бардымы, бармадымы — өлгергән уңыш басуда калмаячак. Калса да, утырып елаучы булмас. Колхозныкы ич ул, әллә авыл халкының колхоз малына ничек караганлыгын белми идеме?!. Үз бакчасындагы бәрәңгесе исән-аман базга керсә, колхозныкы шунда ник кар астында калмый. Аңа карап кына ач та, ялангач та калмый бит авыл кешесе... Ярар, соң чиктә калдырмасыннар, җыеп та алсыннар ди. Барыбер уңышның күп өлеше йә шунда басуда калып өшиячәк, йә шәһәрдәге яшелчә базаларында череп таркалачак. Авыл җирендә үсмәсә дә, колак һәм күз бар ич. Елның-елында көздән яшелчә хәзерләү планын шултикле процентка арттырып үтәдек, гектарыннан шултиклем уңыш чыкты, узган елгыдан шултиклегә күбрәк бәрәңге, суган, яшелчә салынды, дип шапырыналар да... Карап торсаң, яңа елга кергәнче үк кибеттә өшегән яисә черек бәрәңге сатарга керешәләр. Бераздан анысы да юкка чыга, витриналарга океаннар артыннан килгән грейпфрут тезеп куялар. Бер быел яисә узган ел гына булган очраклы хәл түгел,белә-белгәннән шулай ич... Әстерхан помидорларын да шул ук язмыш көтә. Яртысы юлда чери, икенче яртысы — склад белән кибет арасында...

Ул якларын яхшы чамалый иде Асия. Китәсе килүе карбыз ашыйсы килүдән дә, уңыш җыю дигән изге омтылыштан да түгел, өйдән ычкынырга җай чыгып торудан. Әнисенең көннәр буенча, алай итмә, болай ит, кая барырга җыенасың, барма, диеп өйрәтеп торуларыннан туйган, тәмам гаҗиз иде ул. Өйдән ерак китеп, үз-үзеңә тулы хуҗа булу, чын ирекнең ни икәнлеген вакытлыча гына булса да татып карау омтылышы ашкындыра. «Юк инде, әнием, гел синеңчә генә булмый торсын әле. Китәм дигәч — китәм! Үз сүземне сүз итәр өчен генә булса да китәм инде хәзер. Гел-гел син дигәнчә генә булмый торсын әле...» — дип кабатлады ул күңеленнән. Елау кая, ул хакта уенда да юк, кеше-кара күрмәгәндә елауның ни мәгънәсе бар?!.

Ә әнисе биш минуттан биш минутка аның ишеге янына килә дә, кызын кайгыртып китә: «Кызым, тынычлана күр, зинһар дим, борчылма, кызым...»

Юлга чыгу хакында ләм-мим сүз катмады ул башка. Әнисе өйдә юк чакларны туры китереп, кирәк-яракларын барлый, хәстәрли йөрде дә, сәгате килеп җиткәч, игълан итте:

— Хуш, әнием, исән-сау яшә! Сәгать ярымнан теплоход китә, хат язармын,— диде.

Борчулы көннәр күптән онытылды, барысы да мин дигәнчә хәл ителде, дип санап йөргән ана телсез-өнсез калды. Башка чара таба алмады, ишек катына барып, тәрегә кадакланган Гайса сыман, кулларын-аякларын як-якка ташлап, аркылы басты:

— Үзем исән чакта һичкая җибәрмим,— диде.— Кызым, акылыңа кил,— дип юмаларга да омтылып карады.

— Хакың юк, мин читлектәге кош түгел,— дип чәчрәде Асия.

— Читлектә дә түгел... Җибәрмим дә... Син — минем кызым!

Ә инде аркасына рюкзак асып каршысына килеп баскан кызының күзләрендә иман юклыкка тәмам ышангач, җәт кенә тышкы якка чыгып, ишекне ике кат йозакка шартлатып бикләп куйды ана.

Асия үз әнисен белми түгел. Соң чиктә, мондый борылышка да әзер иде ул... Үзенең чарасызлыгын белгертергә теләп, еламсыраган аваз белән ишекне эчке яктан йодрыклап бераз төйде дә, аяк очларына басып, көннең-көн буена ачык торган балконга юнәлде. Түбәнгә күз ташлап алды — биек, баш әйләнерлек. Хискә бирелеп торыр ара да юк, җәт кенә балкон читендәге тимер капкачны ачты. Бу тишекнең янгын сүндерүчеләргә кирәге чыгадырмы-юкмы, әмма Асия кебекләр өчен ярап куя икән... Текә тимер баскыч буйлап алтынчы каттан бишенчегә төште. Рюкзак та үзеннән калмады. Башка чак булса, балкон читеннән карап торырга да куркыр иде, ә бүген тәвәккәллегенең чиге юк.

Аскы каттагы күршеләренең балкон тәрәзәсен кагарга кереште ул. Күршеләр дип, анда ялгыз эчкече бер абзый яши. Хатыны әле узган атнада гына, балаларын ияртеп, авылга әти-әниләренә кайтып китте. Күргәндә-очраганда танымаган-белмәгәнгә сабышып йөргән күрше генә булса да, бәлки ярдәм итәр дигән өмет бар иде Асия күңелендә. Хәер, аңарга нәрсә, балкон ишеген ачып кертергә дә өй ишегеннән чыгарып җибәрергә генә ич. Өйдә генә булсын...

Тәүлекнең бу вакытында, Асиянең чамалавына караганда, алкаш күрше өйдә булырга тиеш. Чөнки әлегә аракы кибетләре бикле. Мондый ирләр өйдән чыкмый әле. Кая барсын, кибет ачылмыйча торып, шешәдәш дуслары да килеп аптыратмый торгандыр — файдасыз ич... Мондыйлар өчен якты көн аракы-вино сата торган кибет ишекләре ачылган сәгатьтән башлана. Көнозын, идән астында шым калып посып яткан амбар күселәредәй, үз сәгатьләре сугып, «ишекләр» ачылганны көтеп яталар да сәфәргә...

Ялгышмаган булып чыкты Асия. Күрше озак көттермәде, сукрана-сукрана балкон ишеген ачарга килде. Балконда кеше булуына, ул кешенең кем икәнлегенә исе китми генә ачып кертте Асияне. Үтә күренмәле пыяла ишек артында кем торуын да абайламады, өй ишеген ачып, көтелгән кунагын каршы аламыни!.. Йоклап яткан чагы булган — тезенә кадәр төшеп торган озын балаклы чуар трусиктан тыш, өстендә берни дә юк. Чәчләре тузгыган, шәрә иңбашлары өшегән алма сыман бөрешеп калган. Ярымачык күзләр тәмәке төтенедәй тонык томан артында. Үз хәле хәл иде, кыскасы...

Ачып керткәчтен дә Асиягә күз салмады ул. Карлыккан тавыш белән:

— Запас юк,— диде. Һәм, керсәң кер инде дигән сыман, борылып китеп тә барды.— Баш авырта...

Күршесе кухня ягына юнәлде. Чәйнек капкачларын шалтыр-шолтыр китереп, бер-бер эчәр нәрсә эзләү белән мәшгуль булды.

Аңардан бераз калыша төшеп, рюкзагын авырлык белән генә өстерәп, ишек катына таба якынлашты Асия. Әмма ишек тоткасына кулы тиеп, җаны тынычлангач, бермәлгә туктап хәл алды. Гомер аралашмаган күршеңнең балконыннан кер дә ишегеннән чыгып кит — рәхмәт тә әйтмә, имеш. Сәер ич, уңайсыз да... Ни әйтергә, нәрсә дияргә белми, туктап калды. Берочтан ишекнең аргы ягында кеше-фәлән юклыгын да ачыклау иде теләге — сагаеп, колак салып торды.

Ул арада, чәйнек төбендә калган кичәге куе, салкын чәйне йотып, шәмәхә төскә кергән күз кабакларын уа-уа, күршесе ишек катына якынлашты. Асияне күргәч, хәйран калды. Чигәләрен уып алды — өнемме бу, төшемме, янәсе.

— Менә сиңа, мә... Асенька түгелме соң? Асенька... Күрше...— Көткән кунагын каршы алгандагыдай итеп ике кулын киң җәеп алды алкаш күрше.— Әйдә, кер, Асенька... Кер, түрдән уз...

— Кердем ич... Инде чыгарга вакыт,— диде кыз һич шаяртусыз. Шаярту кайгысы идемени соң аңарда.

— Әйдә уз, Асенька... Уз, тупсада тормыйлар инде... Үсми калуың бар,— дип, инде тәмам ачыла төште алкаш күрше, әлеге көтелмәгән очрашуга куанычын яшерә алмыйча.

Йөзләренә җан кергәндәй булып китте аның. Әйе, хәтта, әнә, елмаерга, шаяртырга да итеп карады. Тик бер нәрсә хак — ул Асиянең каян, ничек килеп керүен әле һаман да аңлап бетерми иде. Күзләрен угалый торгач, ниһаять, йокысыннан да тәмам уянып җитте булса кирәк. Үзенең кыяфәтеннән уңайсызланган кебек, озын балаклы трусигын югарырак тарта төшеп, артка чигенде.

— Мин хәзер, Асенька, хәзер киенәм, ярыймы... Бер генә минуточку... Ә син түрдән уз.— Үзе чигенә, үзе Асияне кыстарга, юатырга итенә.— Болай ишек катында тору килешми бит инде, Асенька...

— Рәхмәт,— дип тартынып куйды кыз. Берочтан янә күз чите белән ишек тоткасын барларга онытмады. Әллә ничек, уйңайсызрак та килеп чыкты ич, акланырга да итенеп карады.— Мин бит болай гына, әнидән качып кына... Сез аңарга әйтә күрмәгез, ярыймы?

— Мине кемгә саныйсың, Асенька...— дип, колагы ишеткәннәрдән үзенчә нәтиҗә ясап, тагы да җанлана төште алкаш күрше.— Монда булган — монда калыр, Асенька. Әйдә, әйдә, курыкма... Әйтәмме соң?.. Мин бит сине күптән беләм. Син узып киткәндә, һәрчак артыңнан борылып карап калам, Асенька... Шулчакны, үч иткәндәй, аргы яктагы күршеләрдән берәү өенә кайтып керде, ачкычларын чылтыратып, ишек ачарга кереште. Бер-бер карчык иде, күрәсең, ишек катында озак, бик озак кайнашты ул... Баш исән чакта, чыгып шылырга кирәк, дип торган Асия, шуны көтеп, тоткарланырга мәҗбүр булды.

Алкаш күрше аның саен Асияне элек-электән белгәнлеге, күзәтеп йөргәнлеге хакында сөйләнде.

— Син, Асенька, ышанмыйсыңдыр да әле... Билләһигазим дим менә, авылдагы карт әнием белән ант итәм... Ипидер дим, сине күргәч, җөрәк кысып-кысып куя торганые... Һаман ышанмыйсың син... Соң, ни белән ант итим соң тагы... Әйтсәм әйтим, Асенька, сине күзәтә-күзәтә, муеннарым кәкрәеп бетте инде. Ни белән ант итим, ничек ышандырыйм икән?.. — дип, әйтер сүз таба алмый хәйран озак баш ватып торды ул. Туган әнисе, ипи белән ант итте ич инде. Алардан да кадерлерәк тагын ни табарга мөмкин? Тапты! — Ну, алай булгач, Асенька, берәүгә дә алай дип ант иткәнем юк иде әле. Беткән баш — бетсен: вермут заты, портвейн тамчысы күрмим алайса... Сине кочаклап бер җокласам, үлсәм дә үкенмәм дигән идем, Асенька!..

Янә түбәнгә шуышкан озын балаклы трусигын тартып, күтәреп куйды күрше. Иреннәрен ялап-ялап алды.

Ә ишек аръягындагы теге карчык һаман кыштыр-кыштыр килә иде. Асиянең бит әле исән-аман чыгып котыласы гына түгел, елга портына да соңгармый төшеп җитәсе бар.

— Ашыга идем шул,— дигән сүзләр чыкты авызыннан.

— Аңладым, Асенька, аңладым,— дип янә дә җанланып китте алкаш күрше. Бер-бер нәрсә искә төшереп булса кирәк, кош тотарга җыенган мәче сыман җайлы гына атлап, кухняга таба китте. Суыткычын бер ачты, бер япты — нидер табарга тели иде, таба гына алмады. Һәм, ниһаять, еларга җитешкән сабый сыман, сукранып ук куйды.— Беткән... Тамыры корган... Җу-у-ук...

Ә ишек артындагы карчык әле булса кереп китә алмый газаплана ишегеннән. Үзалдына сукрана-сукрана, кемнәрнедер сүгеп, орышып та алды инде, ачылган ишеген япмый да япмый һаман. Алкаш күрше инде, кухнясының башын аякка әйләндереп, чыгып та килә.

— Тапмадым... Әллә кая гына куйган идем кебек тә бит, тапмадым. Кыюлык өчен әйбәт була иде дә бит. Син мине ачуланма инде, ярыймы, Асенька... Бу саран икән дип әйтә күрмә, ярыймы, Асенька?!.

— Рәхмәт,— дип, тартынып, ике ут арасында торып калды Асия. Атап дәшәргә, күршесенең исемен дә белми икән тагы үзе.— Сез мине дөрес аңламадыгыз, абый...

— Аңламыйммы соң?.. Дөрес аңладым, Асенька, дөрес... Шулай да, таба алган булсам, зыян итмәс иде әле... Ярар алай булгач, әйдә кер инде, ишек катында тормыйлар бит инде...— дип, кулларын сыпыргалап, иреннәрен ялый-ялый, каршысына якынлашты ул аның.

Шулчак «шап» итеп аргы якта ишек ябылды. Эшнең кай тарафка китеп барганын чамалап өлгергән Асия, ялт кына рюкзагын өстерәде дә чыгу юлында булды. Сул беләгеннән тотып алган алкаш күрше дә карышмады артык, җибәрергә мәҗбүр булды. Үзалдына мыгырданып калды:

— Соң, үзең кергәч кенә дип әйтүем... Алайса, үзеңә кара, Асенька, җокы да туймаганые әле. Үзеңә кара...

12

Эше белән әллә ни кинәндермәсә дә, Әстерхан якларыннан матур гына йөреп кайтты Асия. Дөрес, кайтыр көннәр алдыннан гына үзенә күрә бер күңелсезлек булып алды. Хәер, күңелсезлек дисәң дә инде, яшь чакта андый гына хәлләр булмый тормый.

Барып төшкән көннәрендә үк танцыда бер егет белән танышып алган иде. Үзләре кебек үк, колхозга ярдәмгә килгән шофер. Уртача гәүдәле, төптән ныгып үскән таза егет. Күзләре чем-кара, утлы күмер сыман елык-елык килеп торалар... Телгә дә күршегә керә торганнардан түгел: ике сүзенең берсе — мәзәк. Урынлы-урынсызга төчеләнеп, кирәксә-кирәкмәсә «рәхим итегез», «гафу итегез» дип юхалана торган интеллигент түгел инде. Күрүгә үк ошатты аны Асия. Гомумән, шаян һәм елгыр егетләрне ярата торган иде ул.

Шофер егет үзен эшкә илтеп куйды, кичен каршы алды. Ә караңгы төшкәч, иркен кабинага икәү генә кереп утыралар да Идел буена, күлләргә элдерәләр. Икәүдән-икәү генә кыргый үрдәкләрне сискәндереп су коенулары дисеңме, кочак-кочак төнбоек чәчәкләре, ай нурында сикерешеп уйнаган балыклар, йолдызлы зәп-зәңгәр күк йөзе. Бар табигать — аларныкы, дөньяның, Идел киңлекләренең бар матурлыгы алар өчен генә иде ул көннәрдә...

Айлы кичләр йолдызлы зәп-зәңгәр төннәргә тоташты. Ә зәңгәр төн, сабырсызланып, офыктан алсу таң нурларын каршы алды. Әлеге шофер егеткә шулкадәр тиз ияләште ул. Шаярып кына, вакыт узсын өчен, болай гына дип башланган очрашулар, чын-чынлап мавыгуга әверелеп китте. Күптәннән белгән сөешеп туймас ярлар диярсең... Әйтерсең лә бер-берсе өчен туган иде алар бу дөньяга. Мәңге-мәңге менә шулай дәвам итәр, бергә булырлар төсле тоела иде.

Әнә шул айлы-йолдызлы кичләрнең берсендә шофер егет Асияне шашып-котырынып үпте, көчле кулларында кысып, кайнар сулышы белән эретте. Үзе берөзлексез:

— Минеке бул!.. Минеке бул, Асия! Мин сине барыбер үземнеке итәм!..— дип кабатлады. Инде бөтенләй эреп, онытылып барган бер вакытта Асия кинәт кенә, мөгаен, монда эшкә килгәннән соң беренче тапкырдыр, әнисен искә төшерде, аның борчулы йөзен, хәвефле карашын күз алдына китерде, тавышын ишеткәндәй булды. Һәм ул, үз-үзен ниндидер хәвефтән сакларга омтылып, егетнең кочагыннан котылырга тырышты, талпынды, тартышты, бар көченә карышты. Ләкин әллә нинди аңлашылмас бер өстен көч аны яңадан эретте, яңадан изрәтте һәм татлы газап эчендә калган Асиянең тавышы күл буен яңгыратты:

— Ән-и-е-м-м!..

Чыклы үлән өстенә ятып, озак үкседе, озак елады Асия. Бу төндә үз яшьлеге белән саубуллашуын тоеп, үртәлеп, үрсәләнеп, нәрсәнеңдер инде мәңгегә китеп баруын, кире кайтмаслыгын сизеп елады ул.

Шофер егет аны юатмады...

Иртәгесен аерылышабыз дигән кичтә Асия аңар үзенең тел очында торган соравы белән мөрәҗәгать итте:

— Китәр көн дә җитте...— диде ул, егетне җитди сөйләшүгә әйдәп.

— Шулай икән,— диде егет. Артык исе китмәгәнлеген күрсәтте.

— Алга таба ни эшләрбез икән инде?..

— Яшәрбез,— булды җавап. Һәм, Асиянең күңелен күтәрергә теләп, шундук өр-яңа анекдот та сөйләп алды. Сөйләп бетермәс борын, гадәтенчә, иң элек үзе көләргә кереште...

— Ничек яшәргә, аерым-аерыммы?

— Бер үк Кояш астында, ха-ха!..

— Аерылабыз, димәк?

— Ни сөйлисең, Асенька?.. Нинди сүз ул, аерылабыз, имеш... Һәркайсыбыз да мөстәкыйль кешеләр ич без!

— Иртәгә мин юлга чыгам...

— Мин дә монда калырга җыенмыйм.

— Мин — Казанга. Ә син?

— Ә мин Әстерханга, ха-ха...— Асиянең моңсу күзләренә төшеп торган чәч учламын күтәреп, сыпыргалап куйды егет, сүз җаена чираттагы мәзәген дә сөйләп алды.— Беләсеңме, бер кыз үзенең иптәш кызларына егетен алдавы турында сөйләп мактана икән. «Тәки алдадым бит теге Шурикны, адәм мәсхәрәсе иттем»,— ди икән. «Ничек алдадың соң, ничек итеп? Сөйлә әле?!» — диләр икән иптәш кызлары. Бу әйтә икән: «Алдадым! Йоклавын йокладым аның белән, әмма кияүгә чыкмадым үзенә!» — ди икән.

Асия дә елмаерга итте, үзен басып торган моңсулыктан арынырга кирәк иде аңарга да. Әмма син дигәнчә генә булмый шул андый чакта. Күңелдәге — телдә:

— Китәрсең дә онытырсың әле?..

— Оныта белү — сәнгать, дип әйтеп әйткән, ди, синең кебек гыйлемле бер кеше, Асенька... Ха-ха...

— Оныта белү — сәнгать,— дип, аның сүзләрен кабатлады, күңеленнән сөзеп уздырды кыз. Чынлап та, мондый сүзне кайчандыр, кайсыдыр китапта укыганы бар иде кебек аның. «Оныту — хәтерсезлек дигән сүз, ә хәтерсезлек — сәнгать булып чыга, димәк... Нинди зур мәгънәсезлек!» — дип уйлап куярга да өлгерде күңеленнән.

— Безнең эштә оныта да белергә кирәк, Асенька. «Безнең эштә» дигәне сәер тоелды егетнең. Кызны сискәндереп җибәрде аның бу сүзләре. Өстәвенә, көлмәде дә бит әле бу юлы, димәк, чын күңелдән әйтелде бу сүзләр: «Безнең эштә...»

— Нинди «эш» ул? Аңламадым, аңлат, зинһар?!.

— Ярар. Асенька, ярар инде...

— Шулай да?

— Нәрсә, без синең белән гомерлеккә дип йөргәнмени? Нишләтәсең, без очраклы рәвештә генә очрашкан кешеләр. Шулай булгач, ничек очрашкан булсак, шулай ук, кәефләрне кырмый гына аерылыша да белергә кирәк, Асенька. Без командировкага килгән кешеләр генә ич... Ә командировка — эш! Шулай бит, ә?..

Логикасыз түгел иде егет. Сүзләренең очы-очка ялгана. Кыз да аңлый боларның шулай икәнлеген. Аңлавын аңлый, ә күңелне, яралы күңелне ни эшләтмәк кирәк?

— Ә оныта алмасак? Оныта алмасам нишләргә?

— Җитәр инде, Асенька, кеше көлдермә әле!.. Соңгы сәгатьләрнең кадерен җибәрәсең ич. Кил, мондарак кил инде тагын бер...

— Хәтереңдәме?— диеп сискәнеп куйды Асия һәм аның кочагыннан балык сыман шуып чыкты.— Хәтереңдәме — син өйләнәм, бергә булырбыз, дигән идең?..

Егеткә тагы да кызыграк булып китте, шаркылдап көлде ул, чалкан ятып тәгәри-тәгәри көлде... Һәм, форсаттан файдаланып, өйләнешү хакында өр-яңа мәзәк тә сөйләп алды.

— Җүнле нәрсә булса, өйләнү-язылышуларны «брак» димәсләр иде аны. Брак заманы түгел ич, «знак качества» заманы хәзер, Асенька!

Үзенең җорлыгына, тапкырлыгына хәйран калып, янә бер кат тәгәрәп көлеп алды.

— Очрашкан көнне үк: «Минеке буласың, берәүгә дә бирмим. Кире Казаныңа җибәрмим мин сине»,— дигән идең...

Әйе, бу сүзләр дә Асия авызыннан чыкты. Яшел чирәм өстендә дөньясын онытып тәгәрәп-уйнап яткан егет алдында үз-үзен түбәнсетүе хакында уйларга арасы булмады аның. Иртәгә аерылышалар ич, әйтелмәгән, әмма әйтәсе килгән сүзләрнең чиге юк.

Егет тә хәтерсез түгел. Үзенә кирәген ул да хәтерли.

— Ә үзең, үзеңнең ни дип җавап биргәнеңне оныттыңмы? Укыйсым бар, дидең. Сезнең Әстерханыгызда нәрсәм калган, дидең... Оныттыңмыни? Син әйттең ич бу сүзләрне!

— Син соң, син үзең ни дидең: «Казанга җибәрәмме соң?— дидең.— Мин ике сөйләшмим, әти-әниеңә хат кына җибәрәбез, монда каласың»,— дидең...

— Дисә соң... Син бит калмыйм дидең. Телеңне чыгарып көлдең дә бит әле, оныттыңмы?..

Кызга авыр иде болай сөйләшү. Шаяртыр, бер-береңне үртәү белән вакыт уздырыр чакмыни? Иртәгесен иртүк юлга чыгар чак җиткәч, бу искә алу, үртәшүләрнең ни кирәге бар?!.

— Тукта әле, шаярмыйк әле,— дип дәште ул, егеткә текәлеп карап.

— Соң, утырып елыйк алайса,— диде егет, күп уйлап тормастан. Үз җавабының тапкыр килеп чыгуыннан күңеле булып, кеткелдәп алды тагы. Кызның чәчләреннән сыйпавын дәвам итте.

— Ничек син шулай көлә аласың?

— Телисеңме, сине дә көлдерәм. Өр-яңа анекдот сөйлимме?..

— Сөйли күрмә,— дип, өстенә ишелергә торган хәвефтән саклангандай аның авызын томалады кыз.— Сөйләмә, кирәкми.

Егет дәшмәде. Һәм көләргә дә базмады. Бертын икесе дә тынлыкка колак салып утырдылар. Кайдадыр, таллыклар аръягында, чупырдашкан үрдәкләрдән тыш һичбер җан иясе аваз бирмәде... Авыр сүзләр ишетү җиңел түгел, тынлык исә — тагы да авыррак. Асиянең бәгыре янә тел тибрәтте:

— И-их син,— диде ул, ихластан кәефе китеп.— Шундый сүзләр белән шаярмасаң?!.

— Нинди сүз?! — Чынлап соравы иде бу шофер егетнең, ул хәтта тынгысызланып алды.

— Берәүгә дә бирмим... өйләнәм, дидең.

Бу сүзләрне кыз, аңарга түгел, үз-үзенә искә төшергәндәй бер гамь белән кабатлады.

— Соң, Асенька, кызык икән син! — дип, янә елмаерга итте егет. Әмма бу юлы бигүк уңышлы барып чыкмады аның елмаюы.— Чынлап та, кызык син... Соң, үзең уйлап кара, андый чакта әйтелә инде ул. Әллә ниләр вәгъдә биреп атасың. Ир-ат бөтен биргән вәгъдәсенең яртысын гына үтәсә дә, күптән коммунизм булыр иде җир йөзендә... Беренчесе һәм соңгысы да мин түгел. Нишлисең, Асенька,— диде һәм, чарасыз икәнлеген аңлатып, тирән сулыш алып куйды.— Бергә кочаклашып утырганда берәү дә «мин өйләнгән» дип әйтми торгандыр инде.

— Син бит өйләнмәгән?!.

— Хатын бар! Кызга — өч яшь...

Асия дәшмәде. Каршысында уен-көлке белән көн иткән җилбәзәк егет түгел, ә гаиләле ир-ат булуын шунда гына аңлады ул. Ә моңа кадәр шаярган, анекдотлар сөйләгән уенчак егет юк инде. Әйтелгән сүз, бирелгән вәгъдә, иркә һәм назлар — һәммәсе уен гына булган. Әйе, уен!

Казанга кайтып җиткәнче берәү белән дә аралашмады, һичкемгә үзе башлап дәшмәде, дәшүчегә җавап кайтармады Асия. Әйтерсең айлар дәвамында болында, утрауларда уйнаган, уйнап, назланып туймаган күбәләкнең канатын, берьюлы ике канатын кискәннәр иде. Җор телле, тәвәккәл һәм кыю Әстерхан егетен ул чынлап та ошаткан иде, күрәсең. Егетнең: «...Үзең уйлап кара, андый чакта әйтелә инде ул. Ир-атлар биргән вәгъдәнең яртысы гына үтәлә торган булса да, җир йөзендә әллә кайчан коммунизм булыр иде...» — дигән сүзләре колак төбеннән китмәде. Кем белә, Әстерхан егетенең әлеге сүзләрендә чынлап та хаклык булгандыр, бәлки?!.

Бәхетенә каршы, дөньяга, ир-ат халкына башка һичкайчан елмаеп карый алмам диеп антлар биргән, уйга чумып кайткан Асиянең бу халәте озакка сузылмады. Казан портына кайтып, теплоходтан төшкәч үк рәхәт, җиләс һава килеп бәрелде аның йөзенә. Әйтерсең бар борчу һәм кичерешләр Идел өстендә җиңелчә чайкалып торган ак теплоходта калды... Әле дә оныту дигән сәләт бирелгән кешегә!

13

Якынлашып килгән көзнең чалымнары һәркайда күзгә ташланып тора инде. Көннәр җылы һәм көләч булуга да карамастан, җәй буе кояш нуры һәм яңгыр тамчылары белән иркәләнгән яфракларга анда-санда саргылт төс иңеп килә. Көтмәгәндә исеп куйган җил якаларны күтәрә төшәргә мәҗбүр итә. Урамда, паркларда бер эшсез киләп сарып йөрүчеләр саны кыскарганнан-кыскара бара. Һәркем каядыр ашыга, якынлашып килгән кышның хәбәрен ишеткән сыман, табигатьнең бөтен җан иясе, кошы-корты дөнья көтәргә хәзерләнә. Вокзал һәм елга порты тирәләрендә инде көзге пальто кигән, муенына җылы шәл-шарф салган кешеләр очраса да, сәер күренеш түгел.

Җәйге җылы көндә аерылышкан иде ич ана белән кыз. Инде яфраклар кыштырдаша... Алар очраштылар. Әмма теге чактагы ыгы-зыгыларын искә алмаска тырышты һәр икесе. Гомумән, ана кеше үз баласына үч саклый белми ич ул. Кыз да иманга утырып кайтып килә... Шунысы гаҗәп: ишекне бикләп, кызын барыр юлыннан туктатырга ниятләгән ана булсын, үз әнисен төп башына утыртып китеп барган кыз булсын — һәркайсы үзен гаепле саный иде кебек ул чактагы кыланышлары өчен. Үкенүдән файда юк. Үткәннәрне искә алу — әһәмиятсез. Сүз башласаң, сүз иярә сүз китәргә мөмкин. Үткән эшкә салават, диюләре хактыр, күрәсең...

Асия икенче курста укый башлады. Кызы өчен куанып йөрүен дәвам иткән ана тагы баштанаяк мәктәп мәшәкатьләренә кереп чумды... Икенче курс артыннан өченчесе җитәр. Дүртенчесе һәм бишенчесе... Кызы дипломга да ия булып куяр. Өстенә ак халат, башына шундый ук ап-ак крахмалланган башлык киеп, палатадан-палатага йөрер, кешеләргә шатлык алып керер аның кызы. Авырулар: «Бу кемнең игелекле кызы икән...»,— ди-ди пышылдашып, рәхмәт укып калыр аның артыннан. Нинди генә мәшәкатьләре булмасын, нинди генә борчуларга тарымасын, шул хакта уйладымы — җиңел булып китә иде анага. Кызының матур киләчәге дәрт бирде, дәрман өстәде аңарга.

Башы эшләгән, өлгерлеге, елгырлыгы булган кеше өчен уку нәрсә?!. Зачет һәм имтиханнарын вакытында тапшыра барды Асия дә. Укытучыларыннан шелтә ишетмәде, группадашларыннан читләшмәде. Гаиләдә бердәнбер кыз булып үсүенә дә карамастан, мөстәкыйльлеге дә бар иде үзенең. Кешедән ким-хур булырга күнекмәгән, аерылып алга чыгып та башкаларның саруын кайната торган гадәте юк. Ата-анасын да урынлы-урынсызга борчуга салмый, үзенекен итәргә дә онытмый,— кыскасы, замана баласы, шәһәр кызы.

Шулай да бу гаиләдә бары да ал да гөл булып китте дисәк, дөреслеккә хилафлык китергән булыр идек. Кыз торган саен иркенрәк, үз дигәнчә яшәргә тырышты. Бу, аның үҗәтлегеннән бигрәк, әнисенең берөзлексез өйрәтүләренә каршы җавап булса кирәк иде. Үз-үзен мөстәкыйль шәхес буларак раслауга омтылышы.

Әнисе холкын да онытмагансыздыр шәт.

— Әниең хакында да уйла инде, кызым. Чыгасың да югаласың, чыгасың да югаласың — кичләр буе берьялгызым утырудан ничек туйганымны белсәң...— дип дәште ул аңар көннәрнең берендә. Булдыра алган кадәр ягымлы итеп, үз итеп дәште. Кызы аңлар, аңлар һәм хәленә керер дигән өмет белән...

— Берни эшләр хәлем юк, әнием,— дип җавап кайтарды кыз, ике уйлап тормый гына.— Сине саклап утыра алмыйм ич инде. Минем дә үз дөньям, үз дусларым...

— Дусларыңны ташла димим, кызым. Әниеңне дә онытып бетермә, дим.

— Онытмыйм... Ә нигә онытырга...—диде кыз, көзге каршында гамьсез генә толым очларына беркетелгән бигудиларын ычкындыру белән мәш килгән җиреннән. Һәм өстәп тә куйды.— Иптәш кызымның туган көне... Соңга калсам, яисә кайтмый калсам, борчылма, ярыймы, әнием. Алар шәһәрнең икенче почмагында яшиләр...

Аркасыннан кырмыскалар чабышып узгандай булды ананың. Ишетмәсәң — ишет, дигәннәре шулайрак буладыр, күрәсең... Кызын гозерләргә кереште ана, үзенә мәрхәмәт сорады... Кызы аңлар, аңламый калмас дигән өмет белән, тәмле телләрен кызганмый аңлатырга тырыша. Урамда караңгы төшеп, өйләрдә ут алгач, дүрт стена артында берьялгызы калып буй җиткән кызын көтеп утырган аналар гына аңлар аның хәлен. Күзләре берөзлексез сәгатьтә булыр ананың. Әледән-әле тәрәзәгә килеп капланыр ул. Баскыч төбендә нидер шылт иттеме, ишек катына йөгереп килә: кызы кайтмаганмы?.. Урамда бер-бер машинаның, ачы сызгыру авазы чыгарып, кинәт тукталганы ишетелсә: юл аша чыккан чакта кызы белән бер-бер хәл булмаганмы?! Җилкәсенә мамык шәлен салып, өй тирәләрен кат-кат урап керер ана, якындагы транспорт тукталышын берөзлексез күз уңында тотар. Янә өйгә керер, күзләре әле стена сәгатендә, әле тәрәзәдә, әле ишек катында булыр һаман. Сәгать теле келт-келт иткән саен, дөп-дөп йөрәге тибәр, бәгыре үрсәләнер ананың. Бала гына белми... Өйдә берьялгызы калып кичләрен буй җиткән кызын көтеп чыккан әниләр күңеленә ниләр генә килеп китми икән дә, ана бәгырен нинди генә шик-шөбһәләр телгәләми икән?!.

Вакыт белән хисаплаша белмәс яшьлек — кызлар һәм егетләр — ул хакта уйламый, әлбәттә. Уйласа да, күп очракта үзенеке була үзәктә. Янә халык сүзләре килә хәтергә: ана күңеле — балада, бала күңеле — далада...

Кызы авызыннан ишеткән сүзләргә ышанасы килми торды ананың, колакларым ялгышмыймы (?), диде булса кирәк. «Туган көн... Кунып кайтырмын...» — дигән сүзләре чайкалып торды колак төбендә. Әнә ничек, моңарчы түзгәннәре өчен рәхмәт ишетәсе урында, тагы ниләр вәгъдә итә буй җиткән кызы. Киткән-киткән, берочтан кунып кайтырга җыена. Үз кызының өйдә түгел, башка бер җирдә төн куна калу ихтималын моңарчы уена да кертеп караганы юк иде бит әле аның. Өйдә кунган чакларында да төннәрен уянып кат-кат кызын барлап уза: юрганы ачылмаганмы, сулышы бармы?

— Юк,— диде ул кискен итеп.— Җибәрмим! Каян чыккан сүз ул?!.

Кыз, әйтерсең, берни ишетмәде. Ипле генә янә бер кат чәчләрен тарады, иңбашына бөдрәләрен таратып салды. Дәшми-нитми генә гардеробы янына килде, аннан соңгы мода белән тегелгән кыска итәкле кичке күлмәген алып киде. Әнисе бүләге! Кыска итәк килешә аның үзенә. Төз һәм таза балтырлары ачылып, яктырып китә кысканы кигәч. Егет-җиләнне чыгырдан чыгару өчен күп кирәкмени?! Бармак очына манып муен һәм изү тирәләренә француз ислемае тидереп алды. Бусы әтисе бүләге! Әнисе карашы читкә тайпылган арада төртеп торган тыгыз күкрәкләренә дә өлеш чыгарып алды ислемайдан. Алтын алкаларын такты, кашлы йөзекләрен...

— Әзерләнмә, кызым... Төн кунарга дисәң, җибәрмим,— дип кабатлады ана. Бая әйткән сүзләренә җавап ишетмәгән иде ич әлегәчә.

Кул сәгатенә, аннан стена сәгатенә бер-бер артлы күз төшереп алды Асия. Соңга калырга ярамый иде, күрәсең... Кашлар сызылган, керфекләр торгызылган, күз кабакларына зәңгәрсу шәүлә сузылып яткан. Тел очы белән иреннәрен сыйпап алды, авыз читеннән өреп, маңгаена төшеп торган бөдрәләрен җилгәрде. Көзге каршысына басып, соңгы мәртәбә бөтерелеп алды да иңсәсенә сумкасын асты.

— Йә, әнием, мин ничек, матурмы бүген?— дип елмайды шунда әнисенә. Әйтерсең араларында моңарчы бернинди сүз булмаган.

Ана өнсез калды. Әмма телсез түгел:

— Синең ямьсез булганың юк, кызым.

— Ә бүген, бүген ничек?..

— Бүген дә матур,— дип килешми булдыра алмады ана.— Тик кара аны, кызым, соңга каласы булма.

Тукталышка чыгып көтеп торырмын, унберләрдән калма!..

— Ярар, әнием, ярар,— диде кыз, әнисенең сүзләренә колак та салмыйча. Ишек катына җиткәч, янә бер кат көзге каршыннан урап килде.— Өйгә кайтмый калсам, башыңны ташка орма, килештек, әнием!

Киңәшләрен биреп, аркасыннан сөеп озатып калды ана.

...Иптәш кыз дип, туган көн дип, әйтелә генә инде ул. Моннан берничә көн элек, институттан кайтып килгәндә, бер егет туктатып сүз кушкан иде Асиягә. Урамда очраган бер кызга бәйләнеп, танышлык эзләп йөрүчеләрне башка чакта җене сөймәсә дә, эч пошканнан әңгәмә корып торганнар иде бераз.

Теле телгә йокмый егетнең, сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел. Күзләре елык-елык килә. Өстәвенә бер дигән итеп киенгән, янәшә басып торуы рәхәт үзе белән. Асия дә, һәммә хатын-кызлар кебек, пөхтә, ыспай егетләргә битараф түгел иде. Ирләрнең буе, тазалыгы, тышкы кыяфәте һәм костюмы нинди булса — җаны, кешелеклеге дә шуңарга тиң, дип фикер йөртүчеләрнең берсе иде ул. Әлеге логикага буйсынып фикер йөрткәндә, тормыш өчен яраклашмаган, начар һәм дорфа ир-атларның һәммәсе дә, һичшиксез, үтүкләнмәгән чалбар, чистартылмаган аяк киеме, гомумән, төрле сәләмәләр киенеп йөрергә тиеш булып чыга иде...

Шул ыспай егет белән үзара танышып, юк сүзне бар итеп тегене-моны сөйләшеп алгач та кызыксыну туган иде Асиядә: бу егет кем булыр икән? Тегесе дә сизгер булып чыкты, әлеге кызыксынуны шундук тоеп алды һәм, ипле генә, кызның кылларын тарткалап карарга кереште... Кыллар тырпаймады,мамык сыман йомшак тоелды, ахры, кыз. Моны аңлап алган егет турыдан ярды:

— Ресторанга кайчан барабыз соң?

Сорау, беренче карашка, артык туры һәм ашыгычлык белән бирелгән тоелырга мөмкин. Әмма егет тәҗрибәсез түгел, ул белә — замана кызлары урап-әйләнеп сөйләшкәнне яратмый, турысын ярырга кирәк алар белән. Шул бер сорауга җавапта бөтен перспектива ачыла да куя: йә тегеләй, йә болай. Ә вакыт янга кала. Тәмле сүзләр, вәгъдәләр җилгә очып әрәм булмый.

Егетнең соравындагы ашыгычлык һәм беркадәр дорфалыкны кыз аермачык тойды. Әмма аның турылыгы, конкретлыгы күзгә бәрелеп тора. Соң чиктә, иртәме-соңмы, барыбер бирергә тиеш бит ул әлеге сорау-тәкъдимен.

— Белмим шул, барырбыз микәнни?..— дип чаяланды Асия.

— Бик әйбәт дус егетем дә бар.

— Шулай дисәң генә инде... Үзең бер дә әллә кем түгел тагы,— дип рәхәтләнеп көлеп алды кыз. Үз итеп көлде.

— Без үзебез дә төшеп калганнардан түгел. Иптәш кызың бардыр ич?

— Шуннан?

— Үзең кебек үк чибәрме соң?

— Артыгы белән. Мин нәрсә аның каршысында?..

— Килештек,— дип кулын сузды егет. Сыер сатуны хәл итеп, базар почмагында кул бирешүчеләр диярсең.

— Карап карарбыз,— диде кыз, ирен читләрендәге елмаюны яшерергә ниятләгән сыман түбән карап. Бу аның оялчанлыгы яисә тартынуы да түгел, үзенә күрә гадәткә кергән бер көязлеге иде. Әлеге көязлек беренче очрашу, танышу вакытларында бер серлелек өсти төшә хатын-кызга.

— Кайчан? Кайда?

— Чакыручы мин түгел ич...

— Димәк, җомга көн,— дип эләктереп алды егет.— Кичке биштә. «Наратлык» рестораны каршысында.

Карарбыз, дигәнне аңлатып, озын керфекләрен кагып алды кыз. Шунда ул китеп барырга да җыенган иде инде, егет сак кына аның кулларына кагылып өлгерде.

— Аннан, «мотор»га утырып, безнең дачаны карап килербез,— диде ул, күзен оятсыз рәвештә кыса төшеп.

Монысы инде артык иде, чамадан тыш. Бер-бер дорфа сүз әйтеп китү ягын гына кайгыртасы калган иде Асиягә болай булгач. Егет кызның уен һәм үз әрсезлеген чамалап өлгерде һәм соңгы сүзләрен шаяруга борып куйды.

...Тора-бара «туган көннәр» ишәя төште. Кичке шәһәрнең яңадан-яңа серләре ачыла барды Асия өчен. Иптәш кызлар, таныш егетләрнең исәбе бермә-бер артты. Нинди генә дуслар белән кая гына барып чыкмасыннар, ир-ат һәм егетләрнең игътибар үзәгендә була торган иде ул. Ә моны тою бетмәс-төкәнмәс ләззәт һәм канәгатьләнү китерә. Атналар, айлар уза торды. Вакыт һәм тормыш мәшәкатьләре гүя юл читендә торып калган агачлар гына. Ә ул зур тизлек белән куалаган машинада киләчәккә узып бара... Егетләр аңар бары ярату турында, аны уйлап ничек газапланулары хакында сөйли. Дөнья тоташ ягымлы сүз һәм ярату, сөюләрдән генә торадыр сыман тоела башлый иде вакыт-вакыт. Бүген кайсы егет янына барыйм икән дип икеләнгән чаклары да булгандыр. Чөнки көнгә икешәр-өчәр егеткә очрашу билгеләгән вакытлары бар иде. Ул түгел, үзләре әрсезләнә, үзләре омтыла ич. Асиягә барыбер, хәтта кызык итеп шобага салган көннәре дә булмады түгел.

Тоташ бәйрәм, тоташ танцы һәм ресторан — үз-үзеңне белешерлек түгел, баш әйләнә. Әйләнмәслекме соң: кая гына барып чыкмасын, игътибар үзәгендә. Ир-атлар һәммәсе кайгыртучан, юмарт һәм итагатьле. Кич җиттеме, үзен шул дәрәҗәдә олылаган, якын иткән тавыш-музыкалы, тапкыр һәм җор сүз, комплиментларга тулып торган компанияләргә атлыгып торды ул. Үзе төсле үк бәхетле, борчу-мәшәкатьләрсез генә яшәргә күнеккән яшьтәшләре янында булды.

Бу тормышка ул шундый күнекте, кайдадыр башка дөнья, җир мәшәкатьләре белән яшәүчеләр бардыр дип уена да китереп карамады хәтта. Кичләр бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаш. Егет-җилән һәм ир-атлар да бер үк. Кыз-кыркыннарны да берсен алып, икенчесен куярлык түгел. Сөйләнгән сүз, анекдотлар, шаяру һәм назлар да, дәреслеккә язылган сыман, төп-төгәл кабатлана... Барысы да телгә оста. Очрашырга, танышырга өлгермисең, кунакка чакыралар. Кулларында чәчәк, дипломатта шампан, кесәләрендә шоколад булыр. Аулак өйгә музыка тыңларга чакыралар, тау-тау өеп вәгъдә бирәләр. Сөю, яратулары хакында сөйлиләр... Тәкъдимнәрен кабул итмичә, аз гына карыштыңмы, дорфа сүзләр әйтеп рәнҗетергә дә күп сорамыйлар. Биш минут кына элек «яратам» дигән егет, аяк астыңа төкереп, сүгенә-сүгенә китеп барырга да күп сорамый. Чөнки аны күрше өстәлдә, икенче ресторан ишеге төбендә шундый ук кызлар көтә — берни югалтмый ич ул... «Ярату» һәм «мәхәббәт» сүзләре көненә берничә мәртәбә яңартыла, адресын үзгәртә... Атналар, айлар, еллар дәвамында шулай. Җир әйләнә торгандырмы, ул хакта уйлау юк, ә менә алар хәрәкәттә. Боҗра эчендәге тиен сыман тик тормыйлар бер дә, берөзлексез йөгерәләр, ашыгалар, әйләнәләр...

Укуда гаме калмады Асиянең. Нәрсә ул уку?! Дөнья болай да әнә ничек матур — тоташ бәйрәм, тантана ич! Институтка барса барды, бармаса — юк. Деканатка чакырып, шелтә бирүләренә дә исе китмәде. Имтиханнарына да кереп тормады. Үзенең институттан чыгарылуы турындагы приказны ишеткәч тә, аның дөресме-түгелме икәнлеген белешеп йөрмәде. Барыбер үзеннән врач чыкмаячагын аермачык белә иде инде ул. Кеше әгъзаларына кагылу түгел, бака ботын ярырга кушкачтын да практик дәрестән күзен томалап чыгып йөгерде ич.

Һәммә кешегә дә врач булырга димәгәндер. Ул аралашып яшәгән даирәдә врач булу турында хыялланучы юк иде. Завод-фабрикалардан да түгел аның дус-ишләре, тегеннән йолкып, моннан умырып көн күрә, типтереп яши торган урыннар да тулып тора икән шәһәр җирендә. Беркайда эшләми генә дә менә дигән итеп яшәүчеләр аз түгел. Ул да әти-әтисенә бер кыз ич, ачтан үлмәс әле.

Шулай итеп, укуын ташлады Асия. Әмма бу хакта берәүгә дә игълан итәргә ашыкмады, дөнья рәхәтенә чумып, үз җаена яшәвен дәвам итте. Әмма эче пошкан, эшсезлектән арыган чаклары да булмады түгел. Әнисе — мәктәптә, әтисе елга тирәсендә чуалуын дәвам итә: кыш булса да, үзенә күрә эше табыла. Ә ул өйдә, гел-гел урам һәм рестораннарда йөрү дә туйдыра, йончыта башлый икән ул бер.

Эшләгән эше юк, анысы бер хәл. Дөньясын онытып кемне дә булса ярата да алганы юк, шунысы пошыра эчне. Күпме егет узды кулыннан. Әле булса көн дә килеп аптыратучылары күпме... Әмма кайсы да булса берсен җан атып яратырга иде шуларның. Юк! Ярата алмый, үз итә алмый ул аларның берсен дә. Карап торышка менә дигән егетләр, әти-әниләре дә зур-зур урыннарда эшли үзләренең, машиналары, фатирлары бар. Тик алар һәммәсе, үзләре турында уйлый башладыңмы, кызлар бәдрәфеннән бөркелеп чыккан тәмәке төтене сыман, тоныкланып калалар, таралалар, күз алдыннан юк булалар. Ник берсе уелып калсын иде хәтерендә... Бергә кочаклашып биегән чакларында ярыйсы гына егетләр ич үзләре. Аерылырга өлгермисең, онытылалар. Юк, ярата алмый ул ал арны. Һәм аларны ярату мөмкин дә түгел. Телләре бер нәрсә сөйләсә, күңелләре һәм күзләре бүтәндә. Ничек ышанып яратырга мөмкин шундыйларны?!.

Икенче карасаң, үзләренең дә артык исләре китми кебек. Күпме йөреп, ник берсенең аңар чынлап торып тәкъдим ясаганы булса икән... Болай, үзләренә кирәк булса яисә сүз иярә сүз чыкса гына инде. Соңыннан оныталар. Искә төшереп сорасаң, көлкегә каласың: син кайдан килдең, кара урман уртасыннанмы әллә, диеп көләргә дә күп сорамаслар.

Тукта, ни өчен соң, кайчан гына үтмә, никахлашу сарае каршысында чират була? Язылышырга, бергә дөнья көтәргә дип чират тора ич алар. Асиянең йөрәге чәнчеп-чәнчеп ала шул чиратны күргән чакларында. Димәк, кемнәрдер өйләнә, кемнәрдер кияүгә чага. Туйлар булып кына тора. Еракка китеп карыйсы юк: үзеннән бер артык урыннары булмаган таныш-белеш кызлары әллә кай арада кияүле булып беттеләр. Чыгалар да, аерылалар да, тагын табышалар, янә аерылышалар — өзлексез хәрәкәт дәвам итә. Кайберләренең бер ел эчендә икешәр туе булды түгелме соң инде?!. Шул туйларда утырганда, башкаларга ияреп, «ачы-ачы» диеп кул чәбәкләп кычкырганда, әллә аның бәгырь чите сыкрап куймыйдыр дисезме?..

Кичләрнең берсендә, үзенә инде байтактан мәхәббәт һәм ярату хакында купшы сүзләр сөйләп йөргән бер егеткә ачыктан-ачык сорау бирде кыз:

— Ә нигә дип син миңа тәкъдим ясамыйсың?!.

— Ясасам да чыкмыйсың ич.

— Иң элек ясап кара. Ничек җавап бирү — минем эш.

Шаярып-көлеп, дөнья белән кулны билгә таянып сөйләшеп йөргән егет уйга калып торды шунда.

— Юк,— диде ул, кызның күзләренә бертын текәлеп торганнан соң.— Ул хакта уйлаган юк әле.

— Ә кайчан уйларсың? Син уйлаганда — мин булмасам?..

- Син булмасаң, башкасы табылыр...

- Ә нигә соң “яратам” дисең?

Егет тагы да җитдиләнә төште. Әйтерсең үзен якасыннан алып өйләндерергә, муенына көчләп камыт кидерергә җыенучы бар.

— Юк, беркайчан да! — диде, ниһаять, ике уйларга урын калдырмыйча.

Җавапка исе китмәде Асиянең. Әгәр «миңа чык» дип торса, ресторан һәм дискотекалардан башка урын белмәгән бу егеткә ул үзе дә ризалык бирергә ашыкмас иде.

Килеш-килбәт, аның киемнәрендә генәмени соң хикмәт? Машинасына да, сурәтле магнитофонына, аерым фатирына да алданмас иде барыбер. Әтисен эштән алсалар, беркем түгел ич ул. Иртәме-соңмы, барыбер буш куык булып калачак...

Сөйләшү бер башланган икән инде, Асия аны ахыргача дәвам итәргә кирәк тапты:

— Шулай да әйт әле,— диде ул, кызыксынуыннан туктамыйча.— Синең фикереңчә, мин шулай ук начар кыз булып чыгаммы?

— Син нәрсә, Асенька, юк! Юк, әлбәттә... Алай димәдем ич.

— Ә нигә өйләнергә теләмисең?

— Ну, Асенька, бу бит бик деликатный вопрос... Бәлки, ул хакта түгел, башка нәрсәләр турында сөйләшергәдер безгә...

— Шул хакта,— дип бүлдерде аны кыз.— Бары шул хакта гына. Бу минем өчен әһәмиятле.

Күз карашы белән көйдереп алды ул егетне, үз итеп карады аңарга. Андый карашка ир-ат буйсынмый кала алмый:

— Йә,— диде егет.— Теләсә нинди соравыгызга да җавап бирергә әзермен, Асия туташ.

— Кабатлыйм соравымны, тыңлагыз: ни өчен әле син миңа тәкъдим ясау мөмкин түгел дип саныйсың?

Кыз егетнең күзләренә текәлде, җавап көтте. Егет тә аңлап алды — аның җавабы ихлас булырга тиешле. Һәрчак уйнап-көлеп кенә йөргән Асияне танырлык түгел иде чөнки. Авызын ача төшеп, сулыш алырга да кыймыйча тынып калган, җавап көтә. Кара инде, егет-җилән теленә «оҗмах кошы» дигән кушаматы белән кергән бу чибәр кыз шулай ук кеше икән ич. Аның да үзенә күрә җаны, өзгәләнергә сәләтле бәгыре бар икән. Егетләрнең үзенә карата мөнәсәбәтен беләсе килү хатын-кыз өчен табигыйдер, күрәсең. Хәер, кызларда гына түгел, кайчак ир-ат халкының үзендә дә була андый кызыксынулар. Башка җенеснең үзенә карата булган мөнәсәбәтен ачыклау берәү өчен дә артык түгел. Чөнки ул мөнәсәбәт матур сүз, комплиментлар артында кала һәрчак, чаршау артындагы шәүлә сыман...

— Юк, Асенька,— диде егет, бераз икеләнеп торганнан соң. Була шундый чаклар, гомерен ялган сөйләп, алдашып уздырган адәми затлар да, ычкынып китеп, дөресен әйтеп куялар.— Сиңа тәкъдим ясарга мөмкин дип саныйм мин үзем. Мөмкин... Ни өчен дисәң?.. Шуның өчен, Асенька... Иң элек, син — чибәр. Фигура дисәң, анысы да бар... Акылсыз дип тә әйтә алмыйм мин сине... Була, Асенька, була синең белән...

— Ә тәкъдим хакында?..— дип сорауны хәтергә төшерергә, конкретлаштырырга кирәк тапты кыз.

— Тәкъдимме?— дип, сагая төшеп дәвам итте егет. Дөресен әйтү җиңел түгел, ә ялганларга — уңайсыз.— Беренчедән, минем әлегә берәүгә дә тәкъдим ясаганым юк. Ясарга да җыенмыйм!.. Икенчедән, Асенька, ни бит... мин сиңа барыбер өйләнмәс идем... Чибәр хатын-кызга өйләнү — ул, минемчә, муенга таш бәйләп тишек көймәдә Идел уртасына кереп китү кебегрәк... Һәм,гомумән, Асенька, аннан бит син үзең дә...

— Йә, йә, әйтеп бетер,— дип, егетнең теленнән тартырдай булып, аның соңгы сүзләрен көтте кыз. Хөкем карарын көткәндәй көтте...

— Әйттем ич, син — чибәр...

— Чибәрләр хыянәтчел була дип әйтергә телисеңме?

— Хыянәт дип, Асенька... Анысын белеп булмый. Чибәрләрнең дә төрлесе була... Бер иренә карап торганнары да бардыр. Ә син — башка! Синең күзләрең йөгерек... Һәм, гомумән, син, ну... ничек әйтергә? Болай акыллы гына син үзең... Ну, үпкәләмә,ярыймы, Асенька, күзләрең берөзлексез уйнаклап, чоландагы мәченеке сыман эзләнеп тора синең... Берәүнеке, мисал өчен, әйтик, минеке генә булырга риза түгел синең караш. Малай-шалай булсам, бәлки мин моны аңламас һәм аңлата да алмас идем. Ну, азмы-күпме тәҗрибә бар ич минем үземдә дә...

Кыз инде чын-чынлап тынгысызлана, кәефсезләнә башлаган иде. Чөнки егет ихластан, онытылып сөйли. Әлеге төр егет-җиләнгә хас булмаганча җитди һәм эчкерсез иде ул...

— Аннары, Асенька, мин үземә сүз бирдем. Кәләшне мин рестораннан эзләмәячәкмен,— дип дәвам итте ул, эчкерсезлеген югалтмаска омтылып.— Юк, әйтмим, ресторанда начар кызлар гына була торгандыр дип. Яхшылары да очрый торгандыр... Шулай да ресторанга сукмак салган хатын-кызга өйләнмәс идем — принцип!..

— Рәхмәт,— диде Асия.— Дөресен сөйләгәнең өчен рәхмәт!

— Син борчылма, Асенька, кияүсез калмассың... Киресенчә, өйдә оек бәйләп утырган кызлар кала кияүсез. Ә синең кебек дөнья рәтен белгән кызлар җаен бер чыгара аның барыбер. Йә бер-бер мәми авызны каптырып куялар, йә хатын аерган бер-бер зур түрәгә чыгып куялар... Борчылма, Асенька, борчылма, бер түгел, әллә ничә тапкыр чыгарсың, боерган булса...

Көлемсерәп куйды егет. Кыз исә аның соңгы сүзләрендәге иронияне аңламады. Рәхмәтен әйтте. Әйтүен әйтте, әмма күңелен нәфрәт биләп алган иде инде. Һәр ихласлыкның чиге була, сөйләшү өзелеп калды. Элеккечә үк янәшә утыруларын дәвам иттерсәләр дә, күзләр тоныкланды, бармак очларыннан кайнар кан качты. Күңелләр ерагайды. Ниндидер очраклы бер җилкуар егет, шул рәвешле, чын йөзеңне ачып салсын инде. Шундый сөйләшү-аңлашулардан соң ничек итеп тагы кочаклашып биергә, елмаеп-көлешеп утырырга мөмкин. Сүзләре сүзгә ябышмады, карашлары очрашмады башка... Менә сиңа мә, ихласлык!

Кызның ашыгыч рәвештә өйгә кайтасы булып чыкты. Егет тә ниндидер җитди эшен чак онытып җибәрмәгән... Ресторан каршысында торган өр-яңа машинасына утырып, җилдереп кенә өенәчә озатып куйды ул Асияне. «Хәзергә» диешеп, бер-берсенә соңгы мәртәбә йөгерек елмаюлар бүләк итешеп аерылыштылар. Башка һичкайчан да күрешмәскә, мәңгегә.

Үз бүлмәсенә кереп бикләнде һәм, караватка йөзтүбән капланып, тынсыз калды Асия. Шул рәвешле, шаулап-гөрләп торган дөнья кинәт тынып калды... Елыйсы килде кызның, күңеле мөлдерәп тулышкан иде. Әмма күзләреннән яшь чыкмады. Ни эшләргә, күңелен, җанын кемгә бушатырга белми борсаланып ятты төнозын. Кемгә дә булса сөйләргә, кемнең дә булса күкрәгенә башын куеп еларга да еларга, шул билгесез кешенең юату һәм тынычландыруларына да карамастан, үрсәләнеп, күз яшьләрен коярга иде аңарга хәзер... Күзләренә яшь килмәде. Әйтерсең лә кипкән иде аның күз яшьләре. Гомумән, соңгы елларда аның елаганы да булмаган икән бит. Көлгән һәм көлгән, сөю һәм наз дәрьясында йөзгән... Кайчан һәм кайда елады икән ул соңгы мәртәбә?.. Уч төбенә чигәсен кысып хәтерләргә тырышып та, хәтерли алмады. Дөнья — тоташ бәйрәм, тоташ сөю, тантана, тост һәм комплиментлардан гына тора дип яшәгән түгелме ул?.. Ә кичереш һәм борчу, яну-көюләр гүя булмаган җир йөзендә...

Булсын иде шундый кешең: сине сүзсез дә аңласын иде. Күңелдә булганнарның һәммәсен дә түкми-чәчми сөйләргә иде үзенә. Тамчысын калдырмый уртаклашырга иде... Ләкин кемгә?!. Кемне үзенә сердәш яисә киңәшче итсен Асия?! Кеме бар аның?!

Тукта, Асия... Дус кызларың, таныш-белеш белән ярты шәһәр тулган... Һәркайсы белән чуп-чуп үбешеп күрешә, серләшеп туймый; аерылышканда, кабат очрашырга вәгъдәләр бирешә торган идең түгелме соң?.. Арадан берсе янына бар, йә булмаса үзен чакыр — һәм сөйлә, уртаклаш, Асия!

Таныш-белеш кызларын күз алдыннан уздырды ул. Кайсы алдында ачылып, кайсысына күңелендәге серен, борчу-шөбһәләрен сөйли, уртаклаша ала соң? Кайсысының муенына сарылып елый ала? Арадан хет берсе аның моң-зарларын түземлек белән тыңлый алырмы?.. Күпме генә күңеленнән барламасын, таба алмады. Бәлки монысы, бәлки тегесе ди-ди борсаланды, әмма нәтиҗәсез. Алар тыңларга риза булганда да, үзе ачылып сөйләшә алмас иде ул бу танышлары белән. Шундук көләчәкләр, соңыннан телдән-телгә тапшыра-тапшыра хәбәр җибәрәчәкләр. «Борын чөеп, бик әллә кем булып йөри идең... Әнә, ничек икән»,— дип кәефләнәчәкләр генә. Кеше кичерешләрен ихлас уртаклашыр, бүлешер дуслары юк икән ич аның.

Чү, Асия. Син күбрәк егет-җилән тирәсендә чуалдың. Бәлки алар арасында табылыр үзеңне аңларга сәләтле бер-бер ир-ат?!. Күпме кавалерларың бар! Үзеңә очрашкан саен чәчәк бүләк иткән, чәчләреңнән сөеп иркәләгән, дөньяларын онытып артыңнан йөргән шул егетләр аңлар!.. Хәтерләргә тырыш, Асия, берсе булмаса, икенчесе аңлар хәлеңне?!. Тоташ бәгырьсезләр булмас.

Кавалерлар күп, әмма чын ир булганнары бик аз. Егетләрен бер-бер артлы күз алдыннан үткәрергә кереште ул. Кайсына тукталырга гына белмәде. Карап торышка чибәр дә, тәрбияле дә кебек үзләре, ата-аналары да дәрәҗәле генә кешеләр. Әмма, менә хикмәт, арадан ник берсе «мин монда» дип, үзенә тартып торсын икән?!. Бүген монда булса, иртәгесен башка кызларга гыйшык турында сөйли ич алар. Мәзәк итеп үзен сөйләсәләр... Юк, һичбер вакытта да, ир-ат халкына сер сыяр дип, сер сөйләячәк түгел ул! Башка сыймаслык хәл ич бу. Кеше көлкесенә калыргамы?!. Беркайчан да!

Берәүгә дә ышанмый ул. Һәм яратмый да. Үз серләре бары үзенеке генә булып калыр... Мендәргә йөзтүбән капланган көйгә кысып йомарланган йодрыклары белән, үз-үзен белешмичә, урын-җирен төяргә керешкән иде кыз. Дөньяда ул япа-ялгыз...

Баш очында гына җылы, ягымлы аваз ишетелде берзаман. Әнисе!.. Сак кына, ипле генә итеп дәште ул. Әйтерсең кызы алдында гаебе бар иде ананың:

— Чәй эчәргә чыгарсыңмы икән, кызым?.. Син яраткан балан бәлеше пешергән идем...

Бишек җыры сыман ягымлы тавыш сездә генә, әниләр! Әни кеше һәрчак кирәк. Үсә төшкәч, зур дөньяга юл ярганда, сабый чактагыдан да болайрак кирәк була икән ул ана сүзе, ана киңәше, әниләрнең ягымлы бармак очы һәм күз карашы... Яхшы хатын-кызлар була, яманнары да җитәрлек, диләр. Әмма әниләрнең яхшы-яманы юк. Йә бар, йә юк әниләр. Әни дигән изге рухлы зат һәркем өчен берәү генә!

— Әни-и-ием...— дип, ирексездән сузып куйды Асия һәм, үз-үзен белешмичә, чишелеп елап җибәрде...

Әниләр — яныңда, газиз әнкәң баш очыңда торып, чәчләреңне сыйпаганда елаудан да бәхетле мизгел, рәхәт күз яшьләре юктыр ул, гомумән.

14

Әледән-әле учакка берән-сәрән утын кисәкләре салгалап утырды Арслан. Ә Лев Белялович белән Асия ишеткән-белгән мәзәк хәлләр хакында әңгәмә корып күңел таптылар. Күбрәк Лев Белялович сөйләде. Һәм чираттагы һәр мәзәген сөйләп бетермәс борын ук, дөньясын онытып, иң элек үзе көләргә керешә иде. Көлү килешә аңарга. Кызыкмы, түгелме, ирексездән, аңарга ияреп елмаеп куясың.

Инде шактый ук үзләшә төшүенә дә карамастан, әле барыбер ниндидер тартыну, кыенсынудан арына алмаган иде Асия. Көлемсерәп башкаларны тыңлаганда да, ипле генә үзе сөйләгәндә дә ул онытылып китә алмады, үзен тыйнаклык кысасында тотты. Һәм моңарга аның күңеленә инде бая ук, машинадан килеп төшүгә үк кереп оялаган, оялаган һәм бер генә минутка да чыкмый, онытылмый йөдәткән сорау сәбәпче иде булса кирәк. «Түгәрәк»нең чираттагы мәзәк хәлне хәтеренә төшерә алмыйчарак торган чагын туры китерде дә сорап куйды ул көтмәгәндә:

— Матур яшисез, Лев Белялович. Нинди урын соң бу?.. Бездән тыш тагын кемнәр дә булса бармы монда?

Инде үзләшеп килгән, уен-көлкегә тиз арада кушылып киткән Асия авызыннан шундый сорау чыгар дип берәү дә уйламаган иде, әлбәттә. Ир-атлар, сүз берләшкән сыман, берьюлы күтәрелеп караш ташладылар аңар. Асиянең соравы урынсыз гына түгел, ниндидер гайре табигый киеренкелек белән дә бирелгән иде. Кисәү агачы белән чит-читкә таралышкан күмер кисәкләрен учакның уртасына җыеп-өеп утырган Арслан: «Таный алмыйм сине, бу нинди сорау инде тагы?» — дип әйтәдер сыман тоелды.

— Йә инде, Асенька! Һаман да син «Лев Белялович та Лев Белялович»...— дип, сабый сыман үпкәләгән кыяфәт ясап өлгерде «Түгәрәк». Һәм, артыннан куа килүче бүредән эз бутаган куян кебек, урап-әйләнеп аңлатырга, фикер йөртергә кереште.— Йә, Асенька, килешкән идек түгелме: миңа да, үз итеп, «арыслан» дип дәшәргә килешкән идек?!.

Аңлыйм мин сине, Асенька, бу гайрәтле исем белән бары берәүгә — Арсланга, Арслан Сәхиповичка дәшәргә теләвеңне аңлыйм... Телеңнән тарта алмыйм билгеле, Асенька, әмма кабатлап әйтәм. Юк, үтенеп сорыйм: без монда һәммәбез дә арысланнар. Лев дип, яисә Арслан дип, үз исемем белән дәш син миңа. Ярыймы, Асенька?!.

— Килештек, Лев Белялович...

Асиянең, ияләнгән гадәт буенча, авызыннан ялгыш чыккан мөрәҗәгате кызык булып тоелдымы, янә дөньясын онытып көлеп җибәрде «Түгәрәк»:

— Ай-һай, Асенька, юмор хисе ташып тора үзегездә. Яратам да соң шаяра белгән, шаяруны аңлый алган хатыннарны... Хуш, монысы кызык килеп чыкты, Асенька. Йә, ниндидер сорау да биргән идең түгелме әле, нәрсә дигән идең?..— дип, Асиянең соравын хәтерләргә иткәндәй, уйга калып торды бертын. Сорауны онытмаган иде, әлбәттә, сорауны онытмаганлыгы күзенә чыккан. Ничегрәк итеп җайларга һәм ни рәвешле туры җаваптан тайчанырга дип баш вата иде ул. Ә җавап бирәсең килмәгән сораудан шома балык сыман шуып чыгуның юлы бер генә — беркатлы булып кылану, шаяру...

— Әйе, соравыма җавап көтәм, Лев Белялович.

Янә кычкырып көлеп алды «Түгәрәк», шаяруга күчү өчен кирәкле күперне Асия үзе үк китереп чыгарды ич: тагы «Белялович».

— «Бу нинди шомлы урын бу?» дисез инде, ә, Асенька? — Ул сөйләшүдән читләшкән атлы булып утыручы Арсланга мөрәҗәгать итеп алды.— Син нәрсә анда, Сәхипович, кунакны чакыргансың, ә кайда икәнлекне аңлатып та тормагансың. Шулай килешәме инде?!. Бу — мәхәббәт ярымутравы, Асенька.

— Ә чынлыкта?..

Асиянең болай төпченүе арысланнарның берсенә дә ошамады. Берәве учак тирәсендә кайнашуын дәвам итте. «Түгәрәк»нең исә нияте уен-көлке белән ерып чыгу иде.

— Нәрсә, Асенька, әллә сез җаваптан канәгать түгелме?.. Болай булгач инде, мин түгел, Арслан Сәхипович гаепле. Ха-ха...— Ул Арсланга мөрәҗәгать итеп алган булды янә.— Ишеттеңме, Арслан, мәхәббәт ярымутравы дигәнгә ышанмый Асенька... Тәнкыйть синең адреска, Арслан, ха-ха...

Үзен шулай баласытып сөйләшү, җитди сорауны уенга борулары ошамады Асиягә. Төпченүен дәвам итте ул:

— Капкасына «Мәхәббәт утравы» дип түгел, «Балалар өчен профилакторий» дигән язу эленгән...

— Без балалар түгелмени?.. Балалардан безнең кайсы җиребез ким? Аннан, Асенька, безгә бала чакларда мондый оҗмах бакчалары эләкмәде. Сезгә дә шулайдыр дип уйлыйм... Әҗерен кайтарабыз, уйныйбыз-көләбез... Шулай түгелмени, ә, Асенька?.. Ха-ха-ха...— Бер читтә креслога түнеп сызгыртып йоклавын дәвам иткән кенәрие Гуля-Гөлсинәгә ишарәләп куйды ул, кулай мисал табуына куанып.— Күрәсең ич, уйнап утырган җирдән йокыга да талабыз. Сабыйлардан кай җиребез ким?!.

— Капканың бирге ягындагы таган һәм гөмбәчекләр дә аның өченме?..

— Теләсәң, Асенька, син дә чыгып уйнап керә аласың.

— Таганда атыну сезгә дә килешә торгандыр, шулаймы, Лев Белялович!..

Бит уртасындагы симез мускуллары тартышып, тыпырчынып куйды «Түгәрәк»нең. Йөзенә кызыллык йөгерде. «Чын-чынлап кызыксынырга маташуы түгелме соң бу кенәринең?.. Кемне ияртеп килгән бу Арслан?.. Һәм, гомумән, җыен юк-бар сораулар белән аның газиз башын тинтерәтергә кем соң әле ул?!. Чираттагы бер кенәри генә югыйсә, нәрсә кирәк аңар, ни җитми?!.» Җавапсыз да калып булмый:

— Бу — профилакторий, Асенька. Әмма ул әлегә эшләми. Төзелеш мәшәкатьләре бетеп җитмәгән... Шундый җаваптан канәгатьме сез, ә Асенька?..

— Монысы чынга охшаш. Нишлисең, ризалашмыйча да ярамас, Лев Белялович.

Асиягә нигә кирәге чыкты соң әле боларның диярсез?!. Әлбәттә, һәр хатын-кызга хас булган кызыксыну бар иде аңарда да. Әмма бу очракта, кызыксынудан бигрәк, үҗәтлелек әрсезләндерде аны. Һәммәсе өчен зур авторитет булган, үзенең башкалардан өстенлеген һәрдаим тоеп, сиздереп торган, шул өстенлегеннән ләззәт алган Лев Беляловичны, җай чыгудан файдаланып, бераз тинтерәтеп алыйм дип бәйләнүе иде бу аның... Асияне ул үзеннән түбән саный, шуңа соравына да аннан-моннан гына җавап биреп, шаяргалап котылмакчы булды...

Асия әле рәхәтләнеп дәвам итәргә әзер иде үзенең тинтерәтүләрен. Арсланның карашы белән очраклы рәвештә аңлашу гына тукталырга мәҗбүр итте: «Ни эшлисең?!. Сиңа ни җитмәгән?!.» — дип шелтәли иде ул аны.

— Алай бик кызыксынучан икәнсең, Асенька, тагы да төгәлрәк җавап бирергә мөмкин,— дип, «Түгәрәк» эләктереп алды янә.— Бу профилакторийны Совет профсоюзлары төзеде. Ул — төзү оешмаларында эшләүчеләрнең балалары өчен дип күздә тотылган.

— Сезнең әтиегез төзү оешмасында эшлиме?— дип, сорап куймасынмы Асия.

Ниһаять, «Түгәрәк»нең түземлеге саекты. Торып ук басты, тәннәрен язып алды. Аты-юлы белән бер сүгенергә иде бугай исәбе,— дәрәҗә тота җиңнән. Арсланга таба борылып алды ул: «Монда кемне алып килдең! Нәрсә дип терәлеп каттың, кенәри бит синеке!..» — дияргә теләгәндер. Ул да түгел, янә Асиягә карап балкып алды:

— Син миңа ошый башладың бит әле, Асенька. Яратам шундый җор телле хатын-кызларны... Кенәри дисәң дә кенәри ичмасам, ха-ха-ха.

Комплименттан башланган мыскыллы көлү иде бу. Асия аңышып өлгергәнче, сүзнең кай тарафка китеп баруын тоеп алган Арслан кинәт торып басты. Каршысына өлкән офицер килеп чыкканны соңлабрак күреп алган куштан сержант төсле гәүдәсен турайтты ул. Кулындагы кисәү агачын ничек һәм кая ташларга, кайсы аяктан беренче адымын атларга белмичә югалып калды бермәл. Асиягә каршы китте.

— Йә инде, газаплама Лев Беляловичны. Тинтерәтмә җыен юк-бар сорауларың белән.

— Лев Белялович түгел, Лева — арыслан! Ул да арыслан,— дип, салпы якка салам кыстырырга өлгерде Асия.

Башын артка ташлап көлеп җибәрде «Түгәрәк».

— Менә шулай, Сәхипович... Ишеттеңме, Асеньканың ни дигәнен?

Шаярып әйтелгән шул бер җөмлә уйламаган җирдән туып алган киеренкелекне юкка чыгарды да куйды. Арсланның да йөзенә нур кунды.

Лев Белялович Асия тарафына бер-ике җылы сүз әйтеп алды. Күпне белергә азаплануы белән тәмам шиккә салган иде бит. Акыллы хатын-кызга аның исе киткәне юк. Гуля-Гөлсинә кебегрәк типлар белән эш итәргә күнеккән. Ә инде юллары кисешкән икән, күпне белергә яраткан хатын-кызны да вакытында коралсызландырганың хәерле. Ни рәвешлеме?.. Соклану һәм мактау сүзләре белән, комплиментлар сибеп кенә йомшартсаң йомшартасың хатын-кыз күңелен.

Уйламаган җирдән, вакытсыз уянып алган сабый авазы сыман, Гуля-Гөлсинә тавышы ишетелде:

— Лева... Ну, Лева, кайда йөрисең син?

— Монда, матурым... Монда, акыллым...

Йокыдан уянган сабыен юатырга ашыккан ана кебек җил-җил атлап-чабып китте «Түгәрәк». Гүя иңсәләренә канат үскән иде аның. Шул кадәрле юан, килбәтсез гәүдәле ир-атларның бик сирәге генә ия буладыр мондый җиңел хәрәкәткә.

— Мине йоклатканнар да үзләре генә балдеют,— дип, үпкә белдереп каршылады кенәри. Авызын зур ачып, киерелеп, бер йомарлам һава иснәп алырга да өлгерде.

— Кенәрием минем, сайрар кошым, матурым,— дип такмаклый-такмаклый, килгән шәпкә иелә төшеп ирен очларыннан үбеп алды үзен «Түгәрәк». Кил, күтәрәм дигән сыман, торырга чакырып ике кулын сузды.— Йә, тор инде, җитәр, күп йокладың, матурым, тор...

Киерелеп-сузылып, урыныннан торды кенәри. Янә бер йодрык һава иснәп алгач, йокыдан уянган песи баласыдай ипле генә «Түгәрәк »нең култык астына кереп сырпаланырга кереште.

— Мине йоклатканнар да үзләре генә балдеют,— дип, тагы сүзгә-сүз кабатлады ул.— Ә нигә мине уятмадың, Лева?!.

— Уяндың ич, менә, уяндың, матурым.

— Минем баш авырта... Прямо чатный...— «Түгәрәк»нең култык астыннан томшыгын чыгарып, тагы бер йомарлам иснәп куйды.

— Эчкәнгә ул, матурым...

— Ә мин, киресенчә, эчмәгәнгә авырта дип уйлыйм.

— Сиңа күп эчәргә ярамый, син бит минем бәләкәй... Кошчык сыман гына, кенәрием...— дип, йомшак итеп, чәчләреннән сыйпап алды аны «Түгәрәк».— Сайрар кошлар таңда чык тамчысы гына эчә.

— Син нәрсә, бәләкәй дә бәләкәй...,— дип, көтмәгәндә күкерт кебек кабынып чәпчергә кереште Гуля-Гөлсинә.— Бәләкәй ошамаса, соң, әнә, тап үзеңә берәр корова... Беткәнмени, урамга чыксаң көтү булып йөри коровалар. Мине шушы хәлемдә дә любить итәрләр әле.

— Ух, минем татарочкам! — дип, аны сөяргә, назларга кереште «Түгәрәк». Башкача җай булмаганлыкны аңлый иде күрәсең.

— Какой-такой татарочка, син нәрсә сөйлисең?..— дип турсаюын дәвам итте кенәри.

— Ну, алайса татар кызы,— дип, бераз акценты булса да саф татарчага яраштырып ачыклык кертергә булды түгәрәк кавалер.

— Какой-такой татар кызы?..— дип кабатлады Гуля-Гөлсинә.

— Татар булмый, кем булсын?— дип сәерсенеп калды ир-ат.— Фамилияң ничек соң әле, әйт әле, матурым?!.

— Какой-такой фамилия?! Минем фамилияне любить итәргә җыенмыйсыңдыр бит?

— Татар түгел дидең, фамилияң ничек, Гулечка?.. Ягымлы сүз каршында теләсә кем көчсез. Кенәриләр — аеруча.

— Кызык син, Лева... Ничә мужикны любить итеп, берсен дә фамилиям интересовать иткәне юк иде әле. Мин — Сепперова.

— Нинди «Сеппер» ул?— дип, ерак түгел генә торган Арслан да сүзгә кушылып алды.— Сәфәрова булырга тиештер бит?

— Какой-такой, синнән сорамыйлар,— дип кенә җавап кайтарды кенәри.— И вообще, минем фамилиям сезгә нигә кирәк?!

— Шулай да син татар кызы ич, Арслан Сәхипович дөрес әйттеме, ә, Гулечка? — дип, ике якны килештерергә омтылыш ясады «Түгәрәк».

— Татарочкамы-юкмы — какое ваше дело?Мин татарча знать не знаю! И вообще, белергә дә не хочу! Нәрсәгә кирәге бар ул татарскийның — базарда катык продавать что ли?! Фу-у-у...— диде дә, борыннарын җыерып, «Түгәрәк»нең йонлач күкрәгенә капланды Гуля-Гөлсинә.

— Гөлсинә! — дип, сискәнеп дәште аңар Асия.

— Гулечка, тукта,— диде аны кочаклап торган кавалер.

Арслан исә аңарга борылып карамады, нибарысы үзалдына әйтеп куйды:

— Гуля да, Гөлсинә дә түгел — Кенәри...

— Надоели! — дип аваз салды кенәри үзе дә һәм түгәрәк ир-атның муенына сарылды. Көлке дә, кызганыч та иде ул шул мизгелдә.— Любить итәргә язык кирәкми...

Кочаклашкан хәлләрендә өстәлгә таба үтте алар. Түгәрәк арыслан кенәриенә бокал тутырып шәраб салып бирде. Тегесе ялт кына бушатып та куйды. Һәм, рәхмәт йөзеннән, ирен очлары белән бер «чукып» та алды. Әйе, бу хәрәкәтне «үбешү» дип түгел, «чуку» дию дөресрәк булса кирәк. Пыш-пыш нидер серләшеп алдылар һәм караңгы сукмак буйлап атлап киттеләр. Ә бераздан ачык тәрәз аша кенәринең дөньясын онытып чырык-чырык көлгәне ишетелде.

Берни аңлый алмады, гаҗәпсенүен дәвам итте Асия. Ничек инде Лев Белялович кебек дәрәҗәле ир-ат шундый тиле кызчык белән бәйләнешкә кергән?!. Ни берләштерергә мөмкин аларны?!. Нинди уртак сүз, уртак серләре булырга мөмкин?!. Гаҗәп халык бу ир-ат дигәнең! Акыллы гына дигәннәре дә, соң чиктә, барыбер шыр тиле булып чыга...

Юк, көнләшү уеннан түгел, болай гына фикер йөртте ул бу хакта. Аның үз Арсланы бар ич!.. Ә шулай да хатын-кызда да бар ул сәер гадәтләр. Мисал өчен, җенестәшләренең җитешсезлекләрен бере белән генә түгел, икеләтә күпертеп күрә алар. Бер уңайдан үз өстенлеген тоеп ләззәт хисе татый. Бу бигрәк тә ир-ат тирәсендә кабынып китә торган тойгы. Теләсә кайсы парда ир-ат ягын өстенрәк саный әлеге хатын-кызлар. Дөнья күргән авыл агайлары сыман, «Чиләгенә күрә — капкачы» дип кенә кул селти белмиләр. Нәкъ менә хатын-кыз ягын түбәнсетергә кирәк...

Талгын җылы җил исеп куйды. Аяк астына, агач башыннан, узган елдан бирле посып яткан ялгыз нарат күркәсе шапылдап килеп төште. Бер-беренә сер тапшыргандай, күл читендә камышлар кыштырдашып алды. Үлән арасында ялгыз чикерткә аваз бирергә кереште. Бака туена әзерлек башланды...

Асия белән Арслан кичке караңгылыкка чума барган табигатьнең сулышына таң калып утырдылар. Шундый мизгелдә бер-береңә сыенмыйча янәшә утыру, гомумән, мөмкин түгелдер ул. Икәүдән-икәү генә булуга җитәме соң!.. Янәшәсендә Арслан булганда дөнья түгәрәкләнә, тормыш мәшәкатьләре тәмам онытыла Асия өчен. Төртмәле сүз, урынсыз сораулар юкка чыга, кача. Арсланның гайрәтле киң иңсәсенә башын куеп, тәүлекләр буе, тәүлекләр генәме соң, мәңге-мәңге шулай утырырга риза булыр иде ул. Башка һичкем кирәк түгел аңарга, бары Арсланы гына булсын! Соңарып, зарыктырып кына килгән бердәнбере ич ул аның! Үз иткәне, җан атканы, акылыннан җуйдырганы... Бу хакта менә ничәнче кат уйлый, уйлана инде ул. Әгәр аны очратмаган булса, кем өчендер яшәү, кемнедер уйлап төннәрен йокламый яту, кемнеңдер һәр хәрәкәтен, сүзләрен кат-кат искә төшереп күңел юатуларның ни икәнлеген дә белми, яшьлеге узып киткәнлекне сизми каласы булган икән.

Асия аның хакында сагынган чакларында гына түгел, берөзлексез уйлый һәм шул уйларыннан ямь табып яши. Әле менә шундый гүзәл табигать кочагында чакта да аны уйлый. Югыйсә, янәшә утыралар, ә күңелендә — ул. Вакыт-вакыт аның кочагында чакларында да ул күзләрен йома һәм аны уйлый, аны сагына. Үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген ярата аның, куркып, хәвефләнеп ярата. Ул аны көнли. Хатыныннан гына түгел, һәр очраган чибәр хатын-кыздан көнли ул аны. Хәтта Арслан күрмәгән-белмәгән һәм күрү ихтималы да булмаган хатын-кыздан көнли. Әйтик, бервакыт телевизордан кино караганда бер чит ил актрисасы канына тоз салды аның. Чибәр! Ярымшәрә кыяфәттә йөри, оятсыз елмая. Ә ирләр мондый елмаюга битараф каламы соң?.. Арслан да шул минутта әлеге киноны карыйдыр кебек тоелды аңарга. Карыйдыр һәм әлеге кино йолдызына карап авыз суын корытадыр. Булса, әнә шундый булсын иде ул сөйгәнең, диядер кебек тоелды аңарга. Әлеге хатынның һәр җире белән аны — Асияне — чагыштырып утырадыр төсле тоелды. «Гәүдә һәм сын яклары чагыштыргысыз анысы, күзләре, күкрәкләре дә сирәк очрый торган дәрәҗәдә гүзәл, килешлеләр. Әмма бер чүпрәктер әле!.. Асия кебек ярата, авызына гына карап тора алырмы соң ул Арсланның?!.» Киносы — кино, киче — кич, йокысы йокы булмады ул көнне. Әле дә шул җилбәзәк хатын күз алдына килсә, куллары ирексездән Арсланның карашын капларга омтыла.

...Арслан да уйга чумган. Куллары, ягымлы бармаклары әледән-әле аның беләгенә кагылып ала. Ул да аның турында, аны кайгыртып уйлый булса кирәк. Аңарга дәшәчәк ягымлы, иркә сүзләрен барлап утыра торгандыр.

Тынлык дәвам итте. Хәер, тынлык иде микән соң бу?! Асиянең күңелендә хисләр кайный. Колак очлары, барча тәне ут булып кызышкан, тел очында менә ташыйм, менә ташыйм дип мөлдерәп торган буа суыдай хисләр ташкыны. Аңарга гына сөйлисе сүзләр, аның белән генә бүлешәсе, уртаклашасы серләре... Күңелендәгеләрне түкми-чәчми сөйләп чыгу өчен бу җәйге кыска төн генә түгел, атналар-айлар, бәлки, бөтен гомере дә җитмәс иде аның.

Ниһаять, аңарга йөз белән борылды Арслан. Ничек озак һәм көттереп борылды ул бу юлы... Җитди сүзен ничек башларга белми азапланган сыман, күзләрен тутырып, Асиягә карап торды. Дөм караңгы урман булуга да карамастан, аның күзләрендәге очкынны шундук сиземләп алды Асия. Ул бит аны сүзсез, һәр хәрәкәте, карашыннан аңларга күнегеп җитте хәзер. Аңлавын аңлый, әмма Арслан беркатлы ир-атлардан түгел, үзен ишетми торып ашыгып нәтиҗә ясарга ярамый.

Әби-бабайлар гадәтен белү кая — туган телендә дә бик сирәк сөйләшә иде Асия. Үз татарларың да, туган телеңдә бер сүз әйтсәң: «Аңламадым, русча әйт әле... Мин татарча ни белмяс...» дип теңкәне корытып торалар. Әмма «алла боерса» сүзен аның онытып торганы, теленнән төшергәне юк. Бигрәк тә Арсланга мөнәсәбәтле берәр уй уйласа, ул аны шундук «алла боерса» белән беркетеп куя. Кайчандыр, бик күптәннән, әле сабый чакларында ук, авылда яшәгән бабасыннан ишеткән иде ул бу сүзне. Нәрсә эшләргә керешсә, нинди уй-планнар кора башласа, шул сүзне — «алла боерса»ны кабатлый торган иде аның чигүле яшел түбәтәй киеп йөргән мәрхүм бабасы. «Алла боерса, диген, кызым, шул сүзне онытмасаң, бәхетле булырсың, алла үзеңне ташламас, бар теләк-хыялларың тормышка ашар»,— ди торган иде бабасы. Асия ышанмый иде, әлбәттә... Ничек инде кешенең теләкләре шул бер сүзгә бәйле булсын?!. Шулай булса икән ул... Үзенең бабасына ошар өчен, Асия әледән-әле шул тылсымлы сүзне — «алла боерса»ны кабатларга өйрәнеп киткән иде. Хәтта, көннәрдән беркөнне, шул «алла боерса»сы өчен әнисеннән эләккәнне дә хәтерли. «Җыен тузга язмаган сүз сөйләп йөрмә, сиңа бернигә дә кирәк түгел ул»,— дигән иде.

Аңлый алмый аптыраган иде сабый — бабасы өйрәтә, әнисе орыша — нинди хикмәтле сүз икән ул?!. Бабасы үлгәч, «алла боерса» онытылды. Ләкин соңгы араларда, Арслан турында уйлаганда, аны югалтудан куркыпмы, янә еш кына хәтергә ала башлады ул сүзне. Телдән бигрәк, күңеленнән бик еш кабатлады. Аның тормышы бит хәзер тоташ Арсланга бәйле һәм шуңарга бәйле рәвештә ике дәвергә бүленгән. Берсе, озын һәм озак бертөрлелектән гыйбарәте — Арсланга кадәрге яшәү. Ә бер төш сыман булып тоелганы — Арслан алып килгән бүгенгесе. Тоташ сөю, тоташ юксыну һәм көтүдән гыйбарәт шушы бәхетле көннәрен әллә ниләргә дә алыштырмас иде ул.

Ә Арслан әле һаман көттерә, дәшми... Хәер, ул дәшмичә, әнә шулай карап кына торганда да җанга рәхәт. Сүзләр дә, берни дә кирәкми, артык барысы... Шулай үз итеп, яратып ул бары тик аңарга гына карый ич. Тиздән ул авызын ачар һәм калын тавыш үтә нечкә хис һәм назлы сүзләр тезеп китәр. Чү, Арслан нидер әйтергә җыена:

— Чама белергә кирәк!.. Кирәгеннән артык кызыксына башладың,— диде ул, әле генә өзелеп калган әңгәмәне дәвам иткән кеше сыман.

Аңламады... Үзенә юнәлтелгән иркәләү сүзләре дип кабул итте ул Арсланның сүзләрен. Күзләрен йома төшеп тагы да сыенарак төште бердәнберенә.

Арслан җавап көтә иде. Ә җавап юк. Муенына, беләкләренә кайнар ташкын сарылуын гына тойды ул бары. Әрсез иреннәрдән, йомшак беләкләрдән читкә тайпылды ул.

— Мин шаярмыйм, Асия! Шаяра торган урын түгел...

Сүзен тәмамларга, мәсьәләнең җитдилеген аңлатырга калдырмады. Күңеле тәмам нечкәрүдән елар хәлгә җитешкән иде инде ул. Күз яшьләрен яшерергә теләп, Арсланга сыенды, күзләрен яшерде. Бәхетеннән, Арслан белән янәшә булу бәхетен тоеп, сулкылдап еларга, күз яшьләрен сыгарга кереште.

Хатын-кыз холкын аңлау дигәндә, азау теше чыгарган сирәк ир-атларның берсе иде Арслан. Төртмә сүзләр өчен вакыт түгеллеген ничек соңлап аңлады соң әле ул?!. Як-ягына карангалап алды — таныш-белеш арыслан һәм кенәриләр күптән таралышып беткән.

Аларга гына ни булган, нигә алар гына мөнәсәбәтләр ачыклау белән мәш килергә тиеш соң әле?!.

Кайгырту һәм игътибар күрсәтеп, Арслан хатынның тыгыз-йомшак биленнән кочып алды. Сукмак караңгылыгы, тәрәзләрендә тычкан уты да күренмәгән серле һәм иркен бина тартты магнит сыман. Алар үткән чакта тын сукмакта узган елдан калган корыган яфрак, кипкән ылыс кыштырдады. Күл ягыннан искән җилдә тын су өстендә хозурланып йөзгән үрдәкләрнең чупырдашканы, чумып уйнаганы ишетелеп куйды. Кайсыдыр тәрәзәдән Гуля-Гөлсинәнең тилереп көлгәне, такмаклап-такмаклап «Түгәрәк»не битәрләгәне яңгырады:

— Син гел шулай!.. Гел шулай син!.. Аның чәрелдек тавышы тынып торган арада, су читендә яткан ике бака хәбәрләшеп алды...

15

Хакыйкать, иртәме-соңмы, барыбер ачыкланырга тиеш иде. Институт белән ара өзүе хакында әнисенә Асия үзе хәбәр итте. Мондый хәбәрнең гаиләдә нинди ыгы-зыгы тудыру ихтималын һәркем күз алдына үзе дә китерә алыр, сөйләп тормыйм. Әмма гаилә белән алыш-биреше булмаган кеше сыман иреккә чыккан Асия шул көннәрдә өйгә ябышып ятты. Кайсы ана баласының кич җиттеме чыгып югалуларыннан туктап, өй мәшәкатьләреннән үзенә бер тәм табып яши башлавын хуплап каршы алмас икән?! Ул өйдә, беркая җыенмый, ашыкмый, кич җиткән саен яңа төр ялганнар корып маташмый. Үгет һәм киңәшләренә колак та салмыйча үз иреге белән җил сугарып йөргән җиткән кызың кинәт кенә җитдиләнеп калсын әле...

Институт ташлады дип башны ташка орыр хәл юк. Җыен җүнсезлек чыкса — шул студент халкы арасыннан чыга, диләр,әнә... Югары белем алып юлдан язган балага караганда, ана сүзенә колак салып, ипле генә бер-бер җирдә эшләп йөргән кызга ни җитә соң?!. Үз-үзен әнә шундый уйлар белән тынычландырды ана. Күзләренә йокы кайтты, өйгә янә иминлек иңде.

Әмма бу өйдә әле берәүнең дә һәм һичкайчан: «Кая эшкә урнашырга?» дигән сорау алдында торып калганы юк иде. Кайда уку, кайсы институтка керү турында бәхәсләр, сүзләр булды, ә менә эш хакында әлегәчә ләм-мим иде. Сорау туды... Аңа җавап та табарга кирәк иде. Кем булырга?.. Шул сорауга җавап табылмый торып, берәүнең дә күңеленә тынгылык иңмәячәк. Туган һәр яңа көн ашыктыра, уйга сала, кабаландыра барды аларның һәммәсен.

Асиягә эш кирәк!.. Буй җиткән кызларына ата белән ана эш эзли. Бер уйласаң, мәсьәләме инде эшкә урнашу? Безнең җәмгыятьтә моның ни кыенлыгы булсын?.. Кайсы оешма, кайсы завод каршысыннан үтмә: «Кабул ителә», «Таләп ителә» дигән баш астында дистәләгән һөнәр һәм белгечлекләр санап кителгән. Һөнәрең булмаса, рәхим итеп укы — һөнәр мәктәпләренең ишекләре ачык.

Кая барырга? Кем булырга?.. Кызларын эш өчен дип үстермәгән иде ата белән ана. Хәзер менә шул кызны эшкә урнаштырырга кирәк. Эш җитәрлек тә бит, әмма ата белән ананың да шартлары аз түгел. Кара эш булмасын! Авыр эш булмасын! Җил-салкында булмасын! Өйгә якын булсын! Күзгә зыянлы булмасын!.. Чиге-чамасы юк иде әлеге «булсын-булмасын»нарның. Эш кирәк! Әмма ул эшнең нинди икәнлеген генә белүче юк.

— Бәлки, шунда, үз яныңда — мәктәп тирәсендә булмасмы бер-бер эш? — дип, киңәш итмәк булды әти кеше көннәрнең берендә.

— Мәктәпкәме?! — булды җавап. Күзләре маңгайга сыешмады мәктәп завучының.

— Соң, алай булгач, үзем белән елгага алып торыйм,— диде чарасызлыктан гаҗиз калган бичара ата.

— Суга батып үләргәме?!

Ә Асия көтә. Бәхәсләргә катышмый ул... Аңа барыбер ич. Тик менә көннәрне, төннәрне уздыру гына кыенлашканнан-кыенлаша бара. Төшкә кадәр йоклый. Мода журналларын актара, китаплар караштыра, телевизорга күз салгалап ала. Аеруча кич җиткәндә акрын үтә икән ул минутлар... Яшьтәшләре, таныш-белешләре ресторанга җыена торгандыр, урам чатларында очрашып озак-озак сөйләшеп торалардыр. Ул — өйдә утыра. Үткәннәргә кайту булмаячак — Асия шулай хәл иткән иде ич!..

Кайчак мәңге чишелмәстәй тоелган мәсьәләләрне дә тормыш үзе, бер җае килгәндә, ипле генә хәл итеп куя торган була. Асия белән дә шулай килеп чыкты. Бер үк йортта, бер үк катта яшәүче күршеләре Сания апа белән лифтта очрашты ул көннәрнең берендә. Ялгыз хатын, гел көтмәгәндә, аны үз янына чәй эчәргә чакырды:

— Өчпочмаклар пешергән идем, әйдә, авыз итәрсең, ялгызыма гына күңелсез, чит итмәсәң, кер безгә, кызым,— диде.

Үзе тегүче булып эшли икән ул, икенче сменага барасы икән... Ире байтак еллар элек машинада һәлакәткә очрап вафат булган. Ике ул үстергән. Олысы Чаллыда заводта эшли. Кечесе — Әфганстанда, бәгырьгә уелган яра сыман, хәвеф кочагында хезмәт итә икән. Боларын керә-керешкә үк сөйләп алды Сания апасы. Бу көнгәчә, күршедә яшәп тә, Сания апаларының бусагасын атлап кергәне юк иде. Гомумән, аның әнисе юк йомышны бар итеп күршегә йөрүне хупламады. Кызын да шул рухта тәрбияләде. Өйләренә бер-бер классташы кереп чыкканда да, шундук аның җиде бабасын, әти-әнисенең кем һәм кайда эшләвен тикшерергә өлгерә иде. Яман тәэсиргә бирелә күрмәсен, урам балаларына иярмәсен, янәсе. Дәрәҗәле, мәртәбәлерәк урыннардагы кешеләрнең кызлары, малайлары белән аралашканны болай хуплый иде үзе тагын. Ә Сания апасы кем?.. Гади бер тегүче хатын, ире салгаларга ярата торган иде. Билгеле инде, аның малайлары белән аралашу катгый тыелган иде Асия өчен.

Ә хәзер ул көннәр буена өйдә берьялгызы, үзенә үзе хуҗа. Пөхтә итеп җыештырылган якты фатир каршы алды Асияне. Үзләрендәге кебек келәм өстендә келәм, бәллүр люстралар, күз явын алырлык чит ил мебеле тулып тормаса да, җанга ятышлы бер җыйнаклык сирпелә иде Сания апасының фатирында. Түрдә, иң хөрмәтле урында, мәрхүм иренең зурайтылган төсле рәсеме эленеп тора. Аның ике ягында — улларының рәсеме. Тәрәзә төпләрендә гөлләр, һәркайсы алсу яисә ап-ак чәчәкләргә күмелгән. Сиртмәле караватка пөхтә итеп өеп куелган мендәрләр өстендә бохар песие йокымсырап иркәләнеп ята. Монда барысы да гади һәм пөхтә... Терәлеп торган күршеләрендә шундый мөлаем, кунакчыл апа яши торгандыр дип уена да кертеп караганы юк иде Асиянең.

— Түр бүлмәгә әзерлимме, әллә монда — аш-су бүлмәсендә генә утырабызмы?— дип дәште аңа хуҗа хатын.

Тавышы да гади һәм ихлас икән. Асияне ул үз тиңе итеп, үз күреп сөйләшә, кечерәйтми дә, зурайтмый да. Аш-су бүлмәсендәге җыйнак өстәлгә ак ашъяулык китереп япты ул. Барысын да җай белән, әллә ни арада гына эшләде. Ак ашъяулык өстенә чигүле ак шадра тастымал капланган уртача зурлыктагы табак килде. Тастымалны алып, пөхтә генә дүрткә бөкләде Сания апа һәм аны бакыр җәймә өстендә түбәтәйләрен биетеп кайнап утырган самавыр итәгенә куйды. Чигүле озын сөлге алып килде, аны кунак кыз алдына җәеп, икенче очын үзе утырачак урындыкка куеп торды. Стенада эленеп торган ак шкафны ачып, аннан аяз күк йөзедәй зәңгәрсу тәлинкәләр алды. Ак алъяпкыч өстеннән иңсәгә салынган шадра тастымал белән янә бер кат ашыкмыйча гына сөртте, тәлинкәләрнең берсен кунагы каршына, икенчесен үз алдына куйды. Ипле генә, килештереп кенә балкашыкларын да, чынаяк тәлинкәләрен дә сөртте хуҗа хатын. Алъяпкычы сыман ап-ак савытларга салып, бал һәм вареньелар китерде. Ап-ак чәйнегенә берничә төрле хуш ис аңкытып торган кыр үләне салып, чәй тамызды. Самавыр борыныннан шаулап кайнар су ага башлау белән үк чәйнектән бу күтәрелеп чыкты. Өй эченә, борыннарны кытыклап торган кайнар өчпочмак исләре белән бергә, болын һәм кырлар сулышы таралды. Сабый чакта, әле бабасы исән вакытта, ул чапкан печән өстенә утырып ерак басулардан кайткан чакта гына керсә кергән булгандыр Асиянең борынын кытыклап торган мондый да тәмле һәм мул исләр...

Сания апаның куллары өзлексез хәрәкәтләнеп торды. Ашыкмый иде ул, кабаланмый, әмма җитез, тыйнак һәм өлгер үзе. Атлаганда аяк тавышы чыкмас, өстәл хәстәрләгәндә савыт-саба шылтырамас, хәтта сулыш та алмый кебек иде ул. Чәй өстәле тәмам әзер булгач кына, ул алдан ук хәстәрләп куелган урынына утырды. Асиягә таба борылды, бар дөньясы балкып, үзенә тартып тора иде аның. Ул елмаймады да кебек хәтта, әмма күзләрендә таң нурлары, йөзләрендә алсу шәфәкъ, ирен очларында таң чыклары җем-җем килә иде аның. Чигәләрендәге көмеш толымнарына кадәр якты — үзенә тартып, чакырып тора.

— Яле, Асия, әйдә булмаса, Сания апаң пешергән өчпочмаклардан да авыз итеп ал бер,— диде ул.

Өчпочмаклардан авыз иткәнче, хуш ис аңкытып торган чәйгә иреннәрен тидергәнче үк телен йоткан кебек булды Асия. Тәмле сүздән, ягымлы һәм ихлас мөнәсәбәттән онытылып, югалып калган иде ул. Кызның дәшмичә, ризыкларга да кагылмыйча утыруыннан үзенчә нәтиҗә ясап — оялчанлыкка сылтап — хуҗа хатын иң элек өстәлдәге нигъмәтләреннән үзе авыз итеп алды. Чәй каршында дәшми-тынмый утыру да уңайсыз иде булса кирәк аңа.

— Чаллыдагысы үзе янына чакыра,— дип, гүя үзалдына сөйләнгән кебек башлап китте Сания апа.— Киленем дә әйбәт, әни дип өзгәләнеп тора — Апасныкы. Бигрәк тәмле икән ул якның телләре... Икенче бәбиләрен көтәләр... Беренчеләре малай. Бу юлы инде кыз көтәләр. Кыз бала бит ул ата-ана өчен өзгәләнеп тора торган була, җаныкаем...

Бер-ике йотым чәйләп алгач, кулларын ак тастымалга сөртеп, онытылып, үзенең оныгы турында сөйләп китте Сания апа, бер дә тиктормас оныгын мактарга кереште. Асия сүзгә катышмады, ни дияргә белмәде. Ә хуҗа хатын, шулай берәм-берәм, Чаллыдагы улын, киленен һәм оныгын мактап чыкты.

Шунда, бөтенләй көтмәгәндә, баш очында гына кош сайраган аваз ишетеп, сискәнеп куйды Асия. Моңарчы тавыш-тыннары чыкмагангадыр, ул аларны абайламаган иде.

— Әй, нинди матур кошларың бар икән, Сания апа! Сайраулары нинди матур...

— Кенәриләр,— дип ачыклык кертте хуҗа хатын.— Әле таң аткандагы сайрауларын ишетсәң иде син аларның...

Урыныннан кузгалып, суыткыч өстендә торган читлеккә таба килде Асия.

— Кенәриләр...— дип кабатлады ул үзалдына. Дөнья белән әле яңа алыш-биреш итәргә өйрәнеп килгән сабый соклануын хәтерләтте аның бу сүзләре.— Нинди матур кошлар! Сайраулары матур...

— Шуларга карап юансам гына инде,— диде Сания апа, кошларыннан бигрәк, күрше кызына сокланып. Ул да түгел, моңсуланып куйды тагы.— Кече улым, беләсең инде, Әфганстанда бит...

Асия — белү кая, ул хакта ишеткән кеше түгел. Кайдадыр, Әфганстан дигән ил барлыгы һәм анда ниндидер дошманнар белән кемнәрнеңдер сугышканлыклары хакында ишеткән дә кебек. Һәрхәлдә, кызыксынганы булмады моңарчы. Сания апасының күңеле булсын өчен генә баш кагып куйган булды.

— Ил өчен кирәк булгач, нишлисең, Әфганстанда инде. Малай кеше үскәндә генә ата белән ананыкы бит ул... Унсигезгә җиттеме — илнеке. Шулай кирәктер инде, нишлисең, җитәкчеләр белә торгандыр инде... Исән-сау йөреп кенә кайта күрсеннәр инде. Хәвефле диләр бит ул якларда...— Шунда хуҗа хатын, нәрсәдер искә төшереп, капылт кына торып басты да, түр якка чыгып, нидер алып керде.— Онытып торам икән... Әле кичә генә хаты килгән иде, рәсемнәрен дә җибәргәннәр. Иптәш егете белән төшкән, менә... Монысы — минем малай, таныйсыңдыр... Ә менә монысы — аның иптәше, рус егете, Куйбышев өлкәсеннән икән. Матур егет, шулай бит, Асия. Улым да бик мактап яза үзен, авылдан икән. Авыл кешесе дуслыкның кадерен ныграк белә бит ул. Исән-сау йөреп кенә кайта күрсеннәр инде, балакайлар. Кайткачтын да элекке эшенә барам дип яза, слесарь бит ул.

Улы хакында сөйләргә керешкән ананы туктатырмын димә, теле-телгә йокмады Сания апаның. Ә Асия күз чите белән нәни сары кошчыкларны, кенәриләрне күзәтеп утырды.

Хәрби киемдәге ике егет төшкән фоторәсемгә дә күз салды.

— Чибәр егетләр,— диде ул үзалдына. Ихластан әйтелгән сүзләр иде бу. Янәшә утырганнар да, бер-беренә башларын чак кына янтайта төшеп, күзләрен тутырып карап торалар. Игезәкләрмени. Бер анадан туган балалар күк үзләре. Күкрәкләрендәге билгеләренә, значокларына кадәр бертөрле...

— Икесенә дә медаль биргәннәр әле,— дип өстәде Сания апа, шундый әһәмиятле яңалыгын ни гомер әйтми торуына үз-үзен битәрләгән сыман.— Бер-бер батырлык күрсәткәннәрдер...

— Таза, матур егетләр,— дип кабатлады Асия.

Шунда гына Сания апа, сүзнең гел үз уллары хакында баруыннан уңайсызланып булса кирәк, Асиянең үзенә мөрәҗәгать итте:

— Үзеңнең укулар ничек соң, Асия? Каникулларга чыктыгызмы?

Гади генә сорау югыйсә, ә кызны шул сискәндереп җибәрде. Аларның гаиләсенә кырау булып төшкән борчу-мәшәкатьләр хакында Сания апа белми бит.

Хәзерге шәһәр фатирларында бик күп серләр дүрт стена артында туып, шуннан чыкмый кала. Кеше үз гаиләсе, үз күңелендәге серләрнең күрше-күләнгә мәгълүм булуыннан уттан курыккандай шүрли. Дуслар белән уртаклашу, күрше белән бүлешү кебек төшенчәләр, шәһәрдә түгел, авылда да сирәгәеп бара бугай инде. Кеше рухи һәм матди яклардан байый барган саен, ни өчендер, саранлана, торган саен үз эченә, үз фатирына ныграк бикләнә бара. Бер Асияләр гаиләсе өчен генә хас түгел бу сыйфат.

Мондый сорауны көтмәгән иде Асия. Сания апасы өчен барыбер түгелмени — укыса ни дә укымаса ни?!

Укуын ташлавыннан да сер ясарга җыенганы юк. Әнисе генә баш югалтуга тиң бәла саный моны. Ә күрше-күлән һәм таныш-белешләреннән уттан курыккандай курка. Шул хакта уйлап алды кыз; димәк, күрше хатынга дөресен сөйләү ярамый. Әмма үзе белән шул дәрәҗәдә эчкерсез һәм ихлас мөнәсәбәттә булган Сания апасына ничек ялган сөйләп утырырга мөмкин?!

— Ташладым,— дип кенә җавап кайтарды ул.

Гаҗәпкә каршы, хуҗа хатынның мондый җавапка артык исә китмәде, ипле генә өрә-өрә, чәй эчүен дәвам итте. Әйтерсең, берни булмаган; әйтерсең, игътибарга лаек түгел дәрәҗәдәге бер нәни яңалык иде бу. Кабатлап сораулар биреп тә аптыратмады.

— Мин үзем дә табиб була алмас идем,— диде тыныч кына. Һәм янә бер мәртәбә чәй йотып алгачтын өстәп куйды.— Эш бетмәгән... Яхшы кеше булу кирәк, Асия.

Менә ничәнче кат инде сокланып туймый ул бүген Сания апасына. Урта белеме дә булмаган шушы гади генә хатын бер сүздән аңлап алды аны. Хәленә керде. Дөресен сөйләп ялгышмаган, димәк.

— Кайда эшләргә җыенасың соң?— дип сорап куйды ул бераздан, гүя кыз күңелендәгене үтәдән күргән сыман.

— Әлегә белгән юк... Эш бетмәс әле...— дип, артык исе китмәгәнне күрсәтеп кенә котылырга иде кызның исәбе.

Ә Сания ападан алай җиңел генә котылып булмый икән: әйтерсең, күршеләрен менә ничә көннәр, атналар буена тынгысызлап торган сорауларны ул ишетеп, кичереп торган.

— Бик җаваплы чагың икән,— диде ул, уйга чумып.— Андый чакта алдым-бәрдем генә хәл итәргә ярамый. Урнашсаң, гомерлеккә урнашырга кирәк...

Әлеге ихласлык Асиягә дә тәэсир итми калмады.

— Белмим шул,— диде ул.— Әниләр дә аптырады инде. Көн-төн шул хакта уйлыйбыз...

— Бәй,— дип, нидер хәтерләп, кабынып китте Сания апа.— Тапкансыз баш катырыр нәрсә?! Соң, тот та кил безнең ательега.

— Анда ни эшлиләр?..

— Тегәләр. Кием-салым...

— Минем кулдан килмәс ул, Сания апа. Кызның сүзен ярты юлда бүлде Сания апа:

— Килмәде ди... Үзем өйрәтермен! Энә тота беләсеңдер бит? Бүген үк әниең янына керәм дә, хәл итәбез аны,— башына шундый уй килүгә куанып куйды ул. Эшең бетте, кодагый, кызны кияүле дә иттек дигән сыман, уч төпләрен бер-берсенә шап-шоп суккалап алды.

Ни дияргә дә белмәде кыз, авызына капкан чәйне йотарга кыймый торды.

— Бәй, җаным Асия, безнең «Йосыф — Зөләйха»га эшкә керү өчен шәһәрнең ярты хатын-кызы җанын фида кылырга йөри. Ишеткәнең дә юкмы әллә?

Ул ательеда кием тектергәне булмаса да, яшьтәшләре телендә аның нинди дәрәҗәгә ия урын буларак искә алынганын белә иде кыз. «Йосыф — Зөләйха» дигәндә, күпләрнең колагы үрә тора. Анда бер-бер танышы яисә туган-тумачасы эшләгән кызларның ничек киенгәнен дә белә Асия. Ә нигә, шунда эшли башлый икән, бер дә начар булмаячак!.. Кемгәдер кирәгең була, кемгәдер ярдәм итә ала торган эш урынының дәрәҗәсе үк бүтән. Дөньяның тәртибе шундый ич!.. Әллә аның модалы итеп киенәсе килми дисезме? Кибеттә — юк, ательеда — чират, базаларда — блат, кая барып бәрелергә белмәссең...

«Блат — начар нәрсә, ул — капитализм калдыгы, кода-кодагыйлык, син — миңа, мин — сиңа принцибы белән яшәү җәмгыятебезнең асылына чит күренеш. Көнбатыш тәэсире»,— дип сөйләгән иде аларны укыткан лекторлардан берәү. Урыны, очраклы рәвештә, алдагы рәтләргә туры килгән Асия әлеге фәннәр кандидатын җентекләп күзәтеп утырган иде шулчакны: аягында Франциядә эшләнгән туфли иде аның, костюмын финнар теккән, кесәсендә күкеле сәгать-авторучка — японнарныкы, күлмәк кесәсе читенә күп йолдызлы ак флаг төшерелгән, тотып кергән дипломаты Сингапур дигән җирдә эшләнгән... Кыюлыгы җитмәде Асиянең, ул аңардан сорарга ымсынып утырды: «Иптәш фәннәр кандидаты,— диясе иде шунда,— сез боларны каян, Бауман урамындагы кайсы магазиннан алдыгыз?»

— Тәвәккәлләп карыйбызмы әллә?— дип елмайды урыныннан ук торып баскан Сания апасы.— Исеме генә дә ни тора бит. «Йосыф — Зөләйха»!..

— Белмим шул...

— Мин сөйләшсәм — алырлар... Телисең икән,менә бүген үк җитәкләшеп чыгып китәбез дә хәл итеп кайтабыз аны. Әллә иртәгесе көнгә — җомгага калдырабызмы?!

Кичен әлеге сөйләшү хакында Асия үзе җиткерде әнисенә. Борынын җыерган иде башта әнисе, күрше хатын да кереп үгетләшкәч, килешми чарасы калмады — ауды.

Шулай итеп, көтмәгәндә, тегүче булып китте Асия. Кайда эшләве турында кызыксынучыларга, башын югары тотып, «Йосыф — Зөләйха»да дип җавап кайтара башлады. Бергә бардылар, бергә кайттылар, тегү эшенә дә шул ук Сания апасы өйрәтте... Ә инде егермегә җитеп тә кулына энә белән тегәрҗеп тотарга өйрәнмәгән кызны тегүче итү өчен, күпме түземлек һәм тырышлык кирәк булганлыгын Сания апа үзе генә белә торгандыр. Ике кеше өчен эшләсә эшләде, әмма Асияне кеше алдында көлкегә калдырмады. Ни хикмәт — кыз үзе дә теш-тырнагы белән ябышты бу эшкә.

...Беренче сменада эшләгән атналары иде. Кайтып, икесе ике як ишектән кереп китүләренә күп узмады, Сания апа аларның ишеген какты. Дучмак пешергән икән — ялгызына күңелсез булып киткән, чәйгә чакырды. Каршы тора алмады Асия, керде. Кай арада өлгергән диген. Сания апасының өстәле түрендә пар бөркеп, түбәтәйләрен биетеп, самавыр кайнап утыра. Өе җылы, тәмле исләр таралган. Чисталык, пөхтәлегеннән күз камашырлык. Аяк астында сырпаланып йөргән йонлач песиенә тикле сөйкемле, ягымлы бит ул Сания апаның. Читлекләре эчендә сикергәләп, берөзлексез сайрашып туймаган кенәриләре турында әйтәсе дә юк...

Эштәге кызык һәм мәзәк хәлләрне искә алып икәүдән-икәү генә чәйләп утырулары иде, ишектә бер-заман кыңгырау шылтырады.

— Кем булыр икән?.. Әллә телеграм-фәлән китерделәрме, ходаем,— дип, капылт кына урыныннан сикереп торды хуҗа хатын.

Ачылган ишекнең аргы ягында берәү борынын тартып алды, ир-ат халкы икән.

— Бәй, Фидаил, синмени әле бу,— дип, көтелмәгән кунагын куанып каршылады Сания апа.

— Исәннәрме, Сания апа?! Бер-бер эшең бар идеме әллә, нигә чакырганыең?

— Бәй, кара инде аны, гел хәтердән чыгара язганмын...

— Чәршәмбе көн килергә кушканыең бит...— Килүче оялчан иде булса кирәк, тартынып кына сөйләшә. Үзе әле һаман ишекнең аргы ягында.

— Шулаймыни,— дигән авазы ишетелде Сания апаның.— Чәршәмбе дә килеп җиткәнмени инде, гел онытып торам икән. Әйдә, кер, Фидаил, ишек катында торма... Кунак кызы да бар иде әле өйдә.

Кунагын чакыра-кыстый торгач, кухня ишегенә үк килеп җитте Сания апа. Ишекне киереп ачты. Аның артыннан, тартынып кына, култык астына бүреген йомарлап кыстырган бер егет ияреп килә иде. Сөзеп, беренче караш ташлауга ук, үтәдән күреп өлгерде аны Асия: уртачадан калкурак, төптән ныгып үскән гәүдә. Урамнан кергәнгәдер, бит урталары алсуланып торган түгәрәк йөз. Төртеп торган яңак сөякләре үзенә ирләрчә бер ныклык төсмере өстәп тора. Борыны курноска тартым. Иң мәзәге — колаклары — локаторлар сыман тырпаеп тора. Керфек һәм кашлары сирәк һәм тоныклар. Чуалган чәч җитен сыман. Кыскасы, бер дә нечкәләп тормаганнар үзен... Кигән чалбары хәрбиләрнеке, димәк, күптән түгел генә армиядән кайткан...

Болар барысы да беренче карауда ук карашына сыйды Асиянең. Калганы әһәмиятсез, гомумән, егет аның игътибарын җәлеп итүдән шактый ерак иде.

Ниһаять, җиңеннән тарта торгач, әлеге оялчан егетне табын янына утыртты Сания апа. Табыннан түгел, янәшәдә утырган кыздан уңайсызлана иде егет. Чибәр хатын-кыз ул — әрсезләрне генә тарта, ә гадиләр, гадәтиләр коелып төшә андый чакта, үз-үзен кая куярга белми аптырашта кала.

Янә егетнең колакларына күз төшереп алды Асия. Әллә ни арада көзге усак яфраклары төсенә кереп кызарырга өлгергән иде инде алар. Кызның карашын ни белән җәлеп иткәнлеген егет үзе дә тойды булса кирәк.

Шунда гына бертын игътибардан читтә калып торган Сания апа җил-җил атлап килеп җитте.

— Бездә кунак кызы бар иде бит әле,— дип кабатлады ул. Әллә, ходаем, ул үзе дә дулкынлана идеме соң?! Менә хикмәт.— Күршебездә яши... Асия исемле.

Ипле генә баш иде кыз — бу мин, янәсе. Аның тартынып куюы, оялчанлык түгел, табигый инстинкттан гыйбарәт булгандыр. Асиянең озын керфекләре йомылып алган арада, ялт кына егет тә төбәлеп алды үзенә. Әмма, урлашып тотылган кеше сыман, үз карашыннан үзе үк янә коелып төште.

— Ә бу — Фидаил,— дип, яшьләрне таныштыруын дәвам иттерде хуҗа хатын.— Безнең авыл егете. Әнисе минем ахирәтем иде... Армиядән кайткач, менә, шәһәргә килеп урнашты. Шофер. Төзү оешмасы җитәкчесен йөртә.

Шулаймыни дигән сыман, кызыксыну белдереп, күзләрен уйнатып алырга өлгерде Асия. Килешле елмайды, танышуга чиксез шат булуын да хәбәр итеп өлгерде ул бер мизгел эчендә. Моның, әлбәттә, ресторан-кафеларда исәнләшкән-танышкан чакларында еш кабатлана торгач тәмам канга сеңгән бер гадәт кенә икәнлеген беркем чамаламады.

Егет кешегә кызлар каршында җебеп төшү, гомумән, килешми. Тартыну, уңайсызлануларны да күрсәтмәгәнең хәерле. Чөнки хатын-кыз көч алдында баш ия, җебеп төшкәнне өнәми. Югалып калуыңны сиздеме, хәтерләп кал, бу өстенлеген ул һичкайчан югалтмаска тырышачак. Үз-үзен кулга алырга ашыккан егет башын күтәрде дә текәлеп сорау бирде:

— Сез тегүче булып эшлисезме? Ниләр тегәсез?..

Сорау түгел, «Сүз югында — сүз булсын, өч көн узгач, исәнме, кодагый» булып чыкты кебек бу. Шул соравы белән, үзен генә түгел, Сания апасының да изге нияттән чыккан ялганнарын чыгарып селкеде түгелме?! Асиянең тегүче булып эшләвен каян белергә тиеш соң әле ул?! Димәк, Сания апасы аларны таныштырырга ниятләгән. «Чәршәмбе»не бутаганнар, имеш...

Шулай да күңелендәген үз эчендә калдыра белде кыз. Берни сизенмәде, янәсе; әнә ич, элеккечә үк оялуын дәвам итеп, тик утыра өстәлнең түр башында. Башы иелгән, озын керфекләре түбәнгә текәлгән...

Сания апа «оялчан кыз»га ярдәмгә килде:

— Әйе, безнең Асия тегүче булып эшли. Бер ательеда эшлибез — «Йосыф -Зөләйха»да. Мактап йөрисең икән, Фидаил, әле менә чәй эчәргә дип утырган гына идек...

Кыз дәшмәде. Керфекләрен күтәрергә «кыенсынып» утыруын дәвам итте. Билгеле инде, андый чакта егет халкы кыюланып китә торган була:

— Әллә кунак кызы телен йотканмы, Сания апа?— дип, шаян-җор сүз кыстырырга да өлгерде ул. Хәтта тешләрен күрсәтеп елмаерга да җитеште.

Нәрсә-нәрсә, әмма бу кадәр үк көтмәгән иде кыз.

— Бер дә йотмадым, менә, бар минем телем,— диде ул, чәчәк таҗлары сыман ачылып алган алсу иреннәре арасыннан түгәрәкләндереп телен чыгарып күрсәтте. Гүя, сабыйны үрти иде. Сания апа күрмәгәндә текәлеп карап алырга да өлгерде.

Әлеге карашны күтәрә алмады Фидаил. Кызның куе һәм озын керфекләре арасыннан төбәлгән зур зәңгәр күзләр, төнлә фарасын сүндерми күзне сукырайткан машина сыман тәэсир итте аңарга.

Беркавым тынлык урнашып торды. Яшьләрнең танышып, сөйләшеп китүләренә өмете булган Сания апа берничә кат зал якларын урап керде. Нидер эзли идеме, әллә болай гына — озак кына балконда да югалып торды. Кыз керфекләрен түбән төшермәде башка. Егет кулларына урын таба алмый аптырады... Ниһаять, тәвәккәлләп, өстәлдән дучмак алды һәм бер ноктага текәлеп ашарга кереште.

Уйламаган җирдән пырхылдап көлеп җибәрде кыз, уч төпләре белән авызын каплады. Көлми түзеп кара — егетнең ашаганда ике колагы да өзлексез селкенеп тора икән.

— Фидаил,— дип дәште ул аңарга.— Синең колакларың, куянныкы кебек, ашаганда бертуктамый селкенеп тора икән бит!

Авызына капкан ризыгын чәйнәргә онытып, туктап калды егет. Колагы ишеткәнгә ышанасы килмичә, як-ягына карангалап алды. Дәшү кая, авызындагы дучмак кисәген тел очы белән әле бер, әле икенче якка этеп-төртеп йөртте дә, ни чарадан бичара калып, чәйнәп тормый гына йотып җибәрергә мәҗбүр булды.

Кыз бу юлы инде яшерми генә көлде. Туйдым, дигән атлы булып, дучмак салынган тәлинкәне өстәл уртасына шудырды егет.

— Общагада торып... җүнле ризык ашарга да ара юк.

— Соң, өйләнергә кирәк...

— Кемгә?

— Мисал өчен, әйтик, менә миңа...

— Һы...— дип көлемсерәп куйды егет.— Кызык икән син.

— Нәрсә, куркыттыммы әллә?

— Куркытуын куркытмадың... Шулай да кызык...

Сүзләрен бүлдереп, нәкъ шул вакыт Сания апа килеп керде яннарына. Ниндидер хикмәтле сүз әйтергә дип ачылган иреннәре ябылмый торды Асиянең, уңайсызланды. Ә хуҗа хатын, яшьләрнең ашамый-эчми утыруларын күреп, кыстарга кереште.

— Рәхмәт, Сания апа, тәмле булды... Рәхмәт,— диештеләр болар.

Башында башка бер-бер чит уй, борчуы булган кешедәй уйга калып торды Сания апа, аннан Фидаилгә дәште:

— Бакчага барып кайтырбыз дигән идем дә... Әле менә балконга чыккан җирдән, әллә нидән генә, бер сәбәпсезгә башым әйләнеп киткәндәй булды. Барырга бик кирәк иде дә бит, вареньелар да алып кайтасы бар.

— Ярар алай булгач,— дип, ишек катына таба үтте инде бая ук аягүрә торып баскан Фидаил. Тотып кергән бүреген таба алмый аптырады.— Бер җай табып килеп чыгармын әле...

— Сине алай гел-гел борчу уңайсыз шул, Фидаил. Бүген барып кайтканда бик әйбәт була иде дә бит... Әллә тәвәккәлләп карыйкмы икән?

— Нәрсә алып кайтырга иде соң тагы?— дип кызыксынды егет.

— Кыяр-помидоры да кирәк инде аның... Түбәдәге карны төшергәндә дә әйбәт буласы иде... Март уртасы җитеп бара бит...

— Үзем генә таба алмам микән?

— Әле бит син Казанны да җүнләп белеп бетермисең... Табалмассың дип куркам шул.

Балтасын суга төшереп чарасыз калган кеше сыман, бер кулы белән башын тотып торган Сания апа елык кына Асиягә таба карап куйды шунда. Әле узган ялда гына барганнар иде алар анда. Тирән күл янындагы тауда көнозын чаңгы шуганнар иде; аннан, Сания апаның дачасына кайтып, кабыклы бәрәңге пешереп, чәй кайнатып эчкәннәр иде... Бу карашы белән ни әйтергә теләде соң Сания апа? Хәйлә коруымы? Әллә, ярдәм итсәң, син генә ярдәм итә аласың инде, Асия, дип, аңарга мөрәҗәгать итәргә кыймый торуымы?

— Соң, алай булгач, әйдәгез, үзем күрсәтим юлны,— дип торып басты Асия.

Сания апа кыздан мондый яхшылык көтмәгән иде гүя, тартынып куйды:

— Уңайсыз булмасмы соң?

— Нәрсәсе уңайсыз булсын, барабыз да кайтабыз.

— Егет кеше белән... Әниең орышмасмы, дим...

Кулындагы бүреген кияргә-кимәскә аптырап торган Фидаил үзен искә алуга ук капылт борылып алды:

— Ашамам әле! Мин кеше ашаучы түгел, Сания апа...

Бу тамашада үз ролен оста башкаручы — хуҗа хатын иде, билгеле. Асия ни дияр бит, дигән сыман янә кызга карап куйды.

- Уңайсыз булмасмы, курыкмыйсыңмы...

— Кемнән?.. Моңарданмы? — дип, чак көлеп җибәрмәде кыз. Егет ягына ымлап алды.— Үзе миннән курыкмаса...

Кызлар авызыннан ишетелгән сүзләр мондый чакта үткәрелә, күтәрелә. Фидаил дә ул-бу сиздермәде. Шундый чибәр кыз янәшәңдә утырып, шәһәр читенә синең белән чыгарга әзер булып торсын әле!..

— Безнең дә курка торган киемнәр тузган инде,— дип авызын ерды ул.— Барабыз дисәң, әйдә, чибәр кыз, тизрәк җыен.

Сания апасының бусагасы төбендә шактый ук кыюлана төшүенә дә карамастан, юл буе дәшмәде егет. Хәтта кыз утырган тарафка күз салырга уңайсызланып барды. Әмма сөйләшәсе, һич булмаса, бер-ике сүз кушып карыйсы килә иде аның кызга. Ничек һәм нәрсәдән башларга белми азапланды. Асиягә исә шул җитә калды, өлгерлек күрсәтеп, үзе башлады әңгәмәне. Егетнең оялуы, уңайсызлануыннан файдаланып — дөресен әйтергә кирәк, мондый егет белән очрашканы юк иде аның әлегәчә — теленә ни килсә, шуны сөйләргә кереште. Үзенең булган һәм булмаган егетләре хакында хикәят итте. Шул егетләрнең ничек, дөньяларын онытып, үз артыннан йөрүләре хакында сөйләде. Бүгенгесе көндә тәкъдим ясаган, җавап көтә торган егетләрем бер дистәдән артып китте инде, дип тә шапырынып алды. Киңәшкә мохтаҗ кеше атлы булып, сораулар биреп тә аптыратты:

— Баш каткан инде,— дигән булды.— Берсе — яшь, чибәр; икенчесе — хатын аерган, башында чәче юк, ләкин акчасы күп; тагы берсенең — буе озын; әтиләре яхшы урында эшләгәннәре дә бар... Киңәш итәр идең, Фидаил?!

Кызның үртәп сөйләшүен аңлау кыен түгел иде, билгеле. Ләкин ул сорауларда дөреслекнең дә булуы бик ихтимал. Асия кебек кызларның артларыннан йөрүче аз булмый.

— Акыллысын сайларга кирәк,— диде ул, күзен юлдан алмый гына.

— Акыллы икәнен каян белергә?

Егет уйга калып барды бертын. Асиянең сораулары гына түгел, үз күңелендәге каршылыклы уйлар көрәше дә аптыраткан иде аны: «Кыз — чибәр... Әмма аңарга өмет баглау файдасыз булачак!.. Ә күңел берөзлексез тартыла үзенә... Нишләргә?» Сикәлтәле һәм бормалы урман юлы белән барганда дөньяңны да онытып булмый бит әле тагы...

— Ә, Фидаил?— дип кабатлап сорады кыз.— Акыллы икәнлеген каян белеп була ул егетләрнең?..

— Кем булуына карыйсың инде...

— Колакларыннан билгеле түгелме икән?— диде дә шундук, үз сүзләреннән үзе кызык табып, пырхылдап көлеп тә алды кыз.

— Андый сәләтең булса, колагыннан да белә аласың,— дип сер бирмәде егет.

Үзалдына көлемсерәп барды кыз, егетнең үпкә белдермәве сәер тоелды. Хәтта Фидаил аңарга ошап та куйды шул мизгелдә, авызында кара кан булганда да кеше каршында төкермичә түзә торган заттан икән ич ул.

Юлның ераклыгы сизелми дә калды. Сания апаларының бакчачылык җәмгыяте капкасы төбенә килеп туктадылар. Алга таба, тирән кар ерып, җәяүләп керергә туры килде. Фидаил алдан барды. Юл өйрәтеп килгән Асия аңарга иярде.

— Карале, Фидаил,— диде кыз, баз сыман салкын, караңгы бүлмәгә килеп кергәч.— Монда ике кешелек карават та бар икән бит! — Һәм, йөгән күрмәгән яшь тай сыман, йөгереп барып тимер сиртмәле караватка сикерде.

Ачык ишек каршында катып калды егет, ишетмәгәнгә сабышты. Колагы ишеткәннәр башына сыешмады, кыз кешегә ничек инде шулай шаярырга мөмкин. Балта алып, тышкы яктан тәрәз капкачларын ачарга чыгып китте.

Тәрәз капкачларын ачкан атлы булып, байтак кына, озак кайнашып керде. Ул кергәндә дә әле кыз сиртмәле караватта иде. Урта бер җиренә менеп утырган да рәхәтләнеп атыныпмы-атына, риясыз сабый бала сыман. Егет, кереп, баз капкачын ачты. Ә Асия сиртмәле караватта атынуын белә, шаркылдап көлә үзе, кулларын чәбәк-чәбәк итеп ала.

— Фидаил, син өйләнгән кешедер инде, шулаймы?!

— Нигә алай дисең, Асия?

— Теләмичә генә сөйләшәсең... Шаярырга да теләмисең.

— Нигә?.. Юк, алай түгел, Асия...

— Хатыны бик усалдыр инде моның, шуңардан куркып дәшми торгандыр, дип уйлап килдем!

— Өйләнергә ара булмады шул әле,— диде ул ихластан. Асия белән сөйләшкәндә көлә дә, шаяра да алмый иде.

— Йөргән кызларың күптер...

— Барын бар иде...

— Ул ничек була инде?

— Армиягә тикле йөргән идек. Авылга кайтсам — юк.

— Һе, кызык...

— Кемгә ничек инде, Асия.

Исе китми генә янә тибрәнүен дәвам итте кыз. Егет, башын тыгып, баз эченә күз төшереп алды, сызгырып куйды:

— Бар икән монда хәлләр...

Кызның үзенеке — ипле генә сорап куйды ул егеттән:

— Мине ошатасыңмы соң?

«Әйе» дисә — көлке, «юк» дисә — ялган булыр иде, дәшми калуны артык күрде егет. Шуның өстенә эш белән мәшгуль чагы, баз авызыннан түбәнгә төшеп барышы ич... Ниһаять, ул инде тәмам күмелде, кыштырдаганы гына ишетелеп тора. Озак та үтмәде, баскыч буйлап арлы-бирле йөренеп, Сания апа сораган банкаларны берәм-берәм югары күтәрергә кереште. Сиртмәле караваттан аерылган кыз шул савытларны ишек катына тигез бер рәт итеп тезә торды.

— Җавабыңны ишетмәдем, Фидаил? — дип, соравын кабатлады ул, җаен китереп.

Баз эчендә йөргән егет бу юлы да ишетмәгәнгә сабышты, үзалдына сызгырынуын дәвам итте.

Ниһаять, кирәк әйбер баз эченнән чыгып бетте, Фидаил башын күтәрде. Баз авызы каршына ук килеп утырган кыз текәлеп егеткә карады.

— Ошатмасаң, турысын әйт, үпкәләмим...

— Кемне?

— Мине!

— Мин бит сине бик аз беләм, Асия.

— Ә бер күрүдә?..

— Бер күрүдә яратуга ышанмыйм мин.

— Ә мин ышанам!

— Нәрсә, әллә мине бер күрүдә ошаттыңмы?— дип әйтеп салмасынмы шунда егет.

— Ошаткан ди, әбәү! — дип пырхылдап көлеп алды кыз. Бармак очлары белән сак кына кагылып, Фидаилнең чәчләренә кунган тузанлы чүп кисәкләрен кагып төшерде.— Идән асты килешә икән үзеңә...

Чынлыкта да Асия аның сабырлыгын, күндәмлеген ошатып өлгергән иде инде. Эш белән дә хисаплашмый булса кирәк. Асияне куалап та төшерә алмаслар иде идән астындагы базга. Җитмәсә, чит кеше базына. Ә ул ике дә уйлап тормады... Кирәк сүзне ишетә, кирәкмәсен үткәрә белә — монысы да матур сыйфат безнең көндә.

Сак кына баз авызын япты егет. Себерке алып, идәнгә коелган тузан, чүп кисәкләрен себереп куйды. Шуннан соң, яшереп кенә, кызга күз салып алды:

— Сания апа сине әйбәт кыз дип мактаган иде...

Егетнең ихласлыгы һәм эчкерсезлегенә, ялганлый белмәвенә, аңарга ялган сүзнең килешмәвенә байтактан инанган иде инде Асия. Шул рәвешле җитди итеп, уңайсызланып карап торганда, ул хәтта үзенең йөз чалымнары, карашы белән ошап та куя иде аңарга. Асия күргән-белгән егетләрдән үзгә иде ул, аларның берсенә дә охшамаган, бөтенләй башка... Сания апа да юкка гына аңар үзе хакында сөйләмәгән, күрәсең...

— Сания апа мактый дисең инде алайса, ә?..

— Сания апа кешене таный ул.

— Ә үзең нинди нәтиҗәгә килдең?

— Әйтә алмыйм... Әллә тагы...

— Ничек, ничек?..

— Син уйныйсың, юри ирештерәсең кебек мине. Ә үзең, Асия, мин күреп торам... Үзең андый түгел син.

— Нинди?.. Йә, әйт әле, үземнең кем икәнлегемне беләсем килә ич минем дә.

— Сәер кеше бугай син,— дип, иңсәләрен сикертеп алды егет. Һәм төртелеп калды.

— Йә инде, йә, нигә әйтеп бетермисең аны? Әйт, тәрбиясез диген, бозык диген. Әйтеп бетер барысын да...

— Алай дип уйламыйм, Асия... Син мине үзеңә тиң санамыйсың... Үзеңне өстен куясың... Шул гына!

— Ә син башкача уйлыйсыңмы, егетем,— диде кыз, егетнең туры сүзләренә кәефе кырылып, иреннәрен турсайтып алды.— Әллә син үзеңне миңа лаек, тиң дип саныйсыңмы?..

Фидаил аны тыңлап бетермәде, Сания апасының мунча себеркесе алып кайтырга дигән үтенечен хәтерләп, тар баскыч буйлап чарлакка менеп китте.

Егетнең бу кыланышы ошап бетмәде кызга. Бер-бер дорфа сүз әйтеп туктатмакчы иде ул аны, сүз таба алмый аптырады. Ә шул арада егет күздән дә югалды, тынып калды. Чарлакның ерак почмагына җитеп, югарыга кыстырылган көрәк сабына эленгән дүрт пар каен себеркесен алды да пычкы чүбе җәелгән түшәмгә утырды. Бертын хәл алырга, уйлары белән генә калып ял итәргә иде исәбе. Юкса, әлеге кызның һәр сүзе шөпшә чаккан кебек тәэсир итә иде аңарга... «Җитте,— диде ул үз-үзен битәрләп.— Нигә буй җитмәс агачтагы җимешкә ымсынам соң әле мин? Ул — рәхәткә чыдый алмый үскән шәһәр кызы, ә мин — авыл малае. Өстәвенә артык чибәр дә тагы!.. Үз-үзенә бәяне артыгы белән белә. Ә син кем? Гап-гади бер эш аты... Таяныр кешең, аркаланырлык туган-тумачаң, таныш-белешең булса икән!.. Асия — башка, ул үз ишен табар... Үзенә тиңне. Акча, фатир, машинага ия ыспай шәһәр егетләре азмы?! Боларның синдә кайсы бар?.. Булмаса — булачакмы?.. Һәм кайчан булачак? Үз чамаңны белү кирәк, Фидаил дус! Сания апа карар кылган, таныштырган дип кенә барып чыгарга охшамаган бу эш... Кыз — чибәрен чибәр, әмма ул башка берәү өчен туган, синең өчен түгел!..»

Ә шулай да Асияне ошаткан иде ул. Бик, бик-бик ошаткан иде. Мондый матур кызны әле гомерендә дә очратканы, күргәне булмагандыр аның. Аннары бит, гел битараф та түгел кебек ул аның үзенә... Юкса, чәчләренә кагылып, тузан кагар идемени? Ә нинди кайнар аның учлары, бармак очлары!.. Тамак төбенә авыр төер килеп тыгылды егетнең, чигәләре кызышты. Юк, еларга җыенмый иде ул, Фидаил күнеккән, язмышның беренче һәм соңгы сынавы гына түгел бу аның өчен. Кимсенү, кыерсытуларны аз күрмәгән, тамак төбенә тыгылган төерләрне дә аз йотарга туры килмәгәндер...

— Ә-ә-әй, син кая югалдың анда?.. Пәри кызларын очраттыңмы әллә?— дигән чая тавыш ишетелде югарыга алып менгән баскыч ягыннан. Якты зәңгәр караштан күзләре чагылып китте Фидаилнең.

Сак кына атлап якынаеп килә иде инде кыз. Әледән-әле, маңгаена төшеп торган чәч көдрәләренә өреп-өреп ала. Гәүдәләре чайкалып-чайкалып куя, иреннәре йомык. Йомык булсалар да, чык тамчылары кунгандай, елык-елык килә, көлә, елмая сыман үзләре. Кимсетергә теләп түгел, үз итеп, якын итеп елмаю иде булса кирәк бу...

Фидаилнең каршысына ук килеп басты Асия. Чүгәләде... Һәм өелеп торган себеркеләр өстенә утырды.

— Кара, монда җылы икән ич,— диде ул үзалдына. Фидаилнең чәченә кунган кипкән яфракларны үрелеп алды.— Үзеңә генә күңелсездер, дидем.

Кинәт ул утырган себеркеләр ишелеп китте һәм кыз, җайсыз янтаеп, Фидаилнең кочагына авып төште. Егет аны тотып калды һәм күтәрергә итте. Күзләр очрашты шунда... Карашлары бер-беренә тартылды... Иреннәр калтыранды... Юк, хет үтер, бер-береннән читкә этәрелә алмадылар. Шайтан котырттымы, нинди дә булса башка бер-бер көч сихерләдеме үзләрен — тарту көче барын, хәтта дөньяларын оныттырды. Рәхәт урман исе, каен шавы, яфраклар кыштырдавы урап алган иде үзләрен... Дөньяның матурлыгына, камиллегенә исең-акылың китәрлек...

16

— Сәгать ничә икән?— дип сорады Арслан. Стенага таба борылып әле яңа гына йокыга киткән иде ул. Ни өчендер сәгать кирәк булган — тынгысызлана.

Өлгеләре капланмаган зур тәрәзәдән төшеп торган ай нурларыннан уңайсызланып, ябынып яткан ак җәймәне күкрәгенә тарта төшеп, өстәлгә үрелде Асия. Кармалана торгач, кулына ирләр сәгате эләкте. Ай яктысына каршы куеп, озак кына карап торды сәгатькә.

— Кемнән ояласың?

— Ай нурларыннан...

— Тапкансың!..

— Ай һәм йолдызлар бездән күбрәк күрә, беләсең килсә...

— Юкны сөйлисең, Асия. Сәгать ничәне күрсәтә анда?

— Әллә тагы,— диде хатын.— Бәхетлеләр сәгатькә карамый, диләр түгелме?!

— Син бәхетлеме?

— Бергә чакта без икебез дә бәхетле, шулай бит, Арслан...

— Куй әле!.. Сәгатьне сорыйм ич.

— Уникенче ярты.

— Мине йокы баса башлады. Әллә нәрсә булган — күз йомыла, ә күңел йокламый.— Сөяркәсенә якынрак килеп ятты Арслан. Кулын аның шәрә җилкәсенә салды.— Тагы ун-унбиш минуттан торып киенергә кирәк булыр. Монда тәртип каты. Уникедә ишек һәм капкалар ачыла. Ә тагы ун минуттан Җантимер овчаркаларын бәйдән җибәрә, бернигә карамый. Кеше сүзенә колак салмый, сәгать механизмы кебек эшли ул безнең...

Йөзтүбән ятып, терсәкләренә таянды Асия. Арсланны күзәтә башлады. «Йоклый алмыйм ди, ә күзләре йомык»,— дип уйлап куйды үзалдына. Әнә, йоклаган вакытында да нинди мәһабәт аның арысланы, ир-ат халкында сирәк очрый торган кырыс матурлыкка ия ул. Бишенче дистәгә чыкканына да байтак икән үзенең, ындыр табагыдай киң маңгаенда — ник бер җыерчык, көдрәләнеп торган чем-кара чәчләрендә ник бер чал бөртек булсын. Куе кара кашлар, үзенә килешеп торган кара мыек, яссы саллы ияк. Ияк очындагы сөйкемле уентык... Чәч көдрәләре артына посып торган килешле колаклар... Уртачадан аз гына калкурак борын... Яратса да яратыр икән үзен табигать! Өстәвенә тагы, йоклаган чагында да үз дәрәҗәсен белеп, текә муенын туры тотуларына исең китәр... Тәрәзәдән шулай ай нурлары төшеп торса, ул аңарга черем дә итмиенчә төн ката сокланып утырырга әзер. Шулай икәүдән -икәү генә кал идең дә гомер кичер идең аны... Сәгатькә дә карама, көнгә яисә төнгә дә карама... Эшен һәм ирен дә онытырга әзер ул. Хәер, аның белән янәшә булган чакларында болай да искә алмый ич ул аларны. Хәтта бердәнбер улын да оныта... Арслан гына исән булсын, аның арысланы...

— Бераз шампан кабып алмыйбызмы? — Күзләре йомык булса да, мыек астыннан чыккан бу сүзләрне Арслан әйтте.

— Төн куна каласы булсак, риза,— диде хатын, күзләре йомык чакта да сөйгәненең үзе хакында онытмавына куанып.

— Нәрсә, ирең өйдә түгелмени?

— Булса соң!..

— Колагыңны борыр.

— Бормас... Ул синең кебек усал түгел,— диде хатын, ирен очы белән арысланын үбеп алды сак кына.

— Көнләшмиме?

— Көнләшми, ышана...

— Димәк, ышандыра беләсең... Оста ялганлыйсың.

— Ялгансыз булмый торгандыр...

Стенага таба борылып ятты Арслан, юрган эченә җыелып, бөгәрләнеп ятты:

— Сезнең халыкка артык ышанырга да ярамый шул.

— Син булсаң, миңа ышанмас идеңме?

— Мин сине асып куяр идем!

— Нәрсә-ә-ә?!.

— Асып куяр идем, дидем. Бәхетең, минем хатын булмагансың.

— Кызганмас идеңме?..

— Әйтә алмыйм... Синең ирең хәленә кереп караганым юк!

— Үзеңә-үзең артык ышанмыйсыңмы, дустым,— диде хатын, елмаерга итенеп. Һәм Арсланның ачыла төшкән аркасыннан чәбәкләп алды.

— Җитәр... Йокларга бирмисең!

— Өеңә кайткач, хатының янына яткач йокларсың, ярыймы, арысланым...— диде Асия һәм җәт кенә сөйгәне өстендәге юрганны ачып атты.

— Каныкма әле... Нишлисең син?!.

— Син яратмыйсың мине... Шуңа ышанмыйсың да.

— Яратам. Ләкин ышанмыйм.

— Ә бергә яши башлагач ышанырсыңмы?..

Моңарчы кояш нурларында кызынган бохар песиедәй изрәп яткан Арслан иренеп кенә күзләрен ачты: «Нәрсә сөйли?.. Чынлап хыялланамы әллә ул?..» Һәм, еларга җыенган сабыйны юаткандай, Асияне чәчләреннән, шәрә иңбашларыннан сыйпап алды.

— Алмаган ат, тумаган колын. Атланма, улым, билен сындырырсың, диләр, Асия...

Беразга тынлык урнашты... Арсланның күкрәгенә башын куеп, стенага эленгән натюрмортка күз төшереп алды Асия. Миләш тармаклары, гөмбә тулы кәрҗин, пычак һәм бер шешә аракы төшерелгән иде анда. Ай нурларында һәммәсе аермачык күренеп тора. Хәтта аракы шешәсенә ябыштырылган кәгазьдәге «Столичная» дигән язуына кадәр укырлык. Миләш тармаклары... Гөмбәләр... Пычак... Аракы шешәсе... Шешәсез натюрморт булмыйдыр, күрәсең, балалар өчен дип җиткерелгән пансионатка шундый рәсем элмәсләр иде.

Үзенең бу уйларын Арслан белән уртаклашып тормады, борчыйсы килмәде аны. Күңелне кузгаткан вакыйгалар бүген болай да җитәрлек иде. Мисал өчен, классташы Юлия белән очраштылар — менә сиңа очрашу! Ул аны еш искә ала торган иде. Аның ничек яшәгәнлеген, ничек киенгәнен күрәсе килгән чаклары булды. Юлия аның күңеленә мәктәп елларыннан ук бер борчусыз, рәхәт яшәүче бәхетле кыз булып кереп калган. Соклана иде ул аңа һәм аңардан көнләшә иде... Бер карасаң, Юлия әле дә шул ук, аны-моны уйламыйча, борчу-хәсрәтсез чырык-чырык килеп яшәвендә дәвам итә икән. Шәһәрнең бик атаклы галименә тормышка чыккан дип ишеткәч, ул аны эреләнгән, борынын югары чөеп кенә йөри торган ханымдыр дип күз алдына китерә иде... Ә Капкаев? Монысы хикмәт дисәң дә хикмәт инде. Исең-акылың китәр, мәктәптә беренче булган Юлия шул Капкаев белән йөрсен инде! Юлиядән дә бәхетле кеше юк диярсең!.. Дөньясын оныткан.

Юлия дә күрше бүлмәләрнең берсендә ич хәзер. Авызын җыя алмый торган шул җәенке борын белән ни хакында сөйләшәләр икән. Әлбәттә, үзен бик, бик тә кызыксындырган бу сорауга Асия бервакытта да җавап таба алмас. Укучы каршы килмәсә, без ул якка да күз салып алабыз.

...Капкаевлар оялаган бүлмә. Шәрә ботын ботка куеп, өстәл каршысында Юлия тәмәке тартып утыра. Капкаев караватка сузылып яткан, ул да авызыннан төтен өрә. Юлия нидәндер канәгать түгел, ахры:

— Без, Капкаев, алай дип килешмәгән идек синең белән... Яраткан җирдә бурычка кермиләр... Юкса исеңдә тот: мин — сине, син мине белмәячәкбез!

— Соң, Юлия, әле кайчан гына үзеңә тун бүләк иткән идем...

— Бәлки, син тотып килгән чәчәкләреңне дә язып барасыңдыр, ә, Капкаев?!

— Соң, Юлия, бөтен кибет сиңа эшли бит инде болай да... Бар тапканым сиңа китә... Дусларга...

— Дусларыңда минем эшем юк, Капкаев. Шуны гына киртләп куй колагыңа: байыйсың килә икән — очрашмыйбыз башка! Шулай хәл итәбез.

— Ашыкма әле... Син алай тиз генә хәл итмә әле, Юлия. Соң, синсез мин нишләрмен?..

— Бу хакта башка сөйләшмибез, Капкаев! Ә мин ни эшләргә кирәклеген беләм.

— Нәрсә беләсең?

— Базардан үзеңә очсызракны эзләрсең, ярыймы, матурым... Синең буш вәгъдәләреңнән туйдым, җитәр.

— Юлия... Йә инде, Юлия,— дип, сузылып, хатынның түгәрәк шәрә ботларыннан сак кына сыйпамакчы иде Капкаев. Тегесе өлгеррәк булып чыкты: читкә тайпылып, Капкаевның кулына төкерде.

— Әнә,— дип, чөйдәге киемнәренә күрсәтте ул.— Йә хәзер үк кесәгә саласың, йә миңа тырнак очың белән дә ягылмыйсың бүтән. Ярыймы, матурым!..

— Ашыкма, Юлия, ул тикле акчаны ничек инде мин кесәмдә йөртим. Син бит артык күп сорыйсың... Берәү дә чыгармый мин чыгарган акчаны... Лев Белялович булып, ул да...

— Һе,— дип, сигаретына төкереп, идәнгә ыргытты Юлия.— Акчаңны кызгансаң, бар, син дә аның кебек үк вобла кимереп йөр, кипкән балык суыр!.. Ихтыярың, Капкаев!

Тирән сулыш алды Капкаев. Сирәк тешләре арасыннан саркылып төтен чыкты аның... Уйлап ятты-ятты да, беткән баш беткән дигән сыман, тәвәккәлләп урыныннан сикереп торды.

...Гомере озын булыр, шул мизгелдә Асия дә, Капкаев белән кызыксынып, сорау бирде Арсланга:

— Ул Капкаев дигән кеше кайда эшли?

— Гастроном директоры.

Аңлашылды дигән сыман, иреннәрен турсайтып, баш кагып куйды Асия. Юлия юкка гына вакыт уздырмас шул...

— Ә Борис дигәне?

— Ул — халык контроле,— диде Арслан иренеп кенә. Йокымсыравында дәвам итә иде әле ул.

— Ә түм-түгәрәге?.. Түгәрәк арыслан...

— Телеңә салынма, Асия! Үлчәп сөйләш!..— диде ул, сискәнүне хәтерләткән кискен хәрәкәт ясап. Шаярасыңмы, әллә чынлапмы, дигән сыман, сөяркәсенең күзләренә карады.

— Әллә зур шишкамы?..

— Җитәр, Асия! — диде Арслан пышылдауга күчеп.— Мин сиңа шуны әйтим, җыен юк-бар белән кызыксына торган гадәтеңне ташла!.. Бала-чага булып уйнама!

— Уйнамыйм... Кызыксынам гына, Арслан.— Бу юлы ул, гадәтенчә, йомшак һәм ягымлы итеп дәште.

Арсланның йокысы тәмам качкан иде инде. Асиянең күзләренә текәлеп карады ул:

— Асия, монда кемнең кайда эшләвен ачыклау өчен түгел, ял итәргә... Кабатлап әйтәм, ял итәргә киләләр.

— Ял итәргә...— дип, уйга калды хатын, сөйгәне авызыннан чыккан сүзләрне янә бер кат барлап.

— Сиңа ошамады, ахры?..

— Ошады. Искиткеч урын, урман... күл,— һәм шул урында үзалдына көлемсерәп алды.— Арысланнар һәм кенәриләр... Бүген генә үземнең кенәри икәнлегемне белдем!

— Ярар, ташла! Шаярып әйтелгән сүз генә... Кенәри — читлек кошы. Ә сез — иреклеләр. Ирекле затлар...

— Ә мин үпкәләмим. Хак сүзгә үпкә белдермиләр.

Кинәт канәгать көлемсерәп куйды Арслан. Ирен читләренә, иякләренә мин-минлек чигелеше кунды:

— Барысының да арыслан буласы киләме?.. Ха-а!..

— Мине тагы чакырырсыңмы соң монда?

— Тәртибеңә карарбыз!

— Хатының булгач та калдырмассыңмы?

Сорауның монысы көтелмәгән булды кебек, ни җавап бирергә белми уйга калып торды Арслан. Шулай да, тәвәккәлләп, турысын әйтергә булды:

— Монда газиз хатыннарны алып йөрмиләр йөрүен,— диде ул. Шулай да, кистереп кенә кире дә какмады — ике төрле уйлар өчен урын калдырды. Әңгәмәне дә артык дәвам итәргә җыенмавы аермачык иде, күзен сәгатькә төшереп алды, Асияне дә ашыктырырга кереште.

Кунаклар һәммәсе дә алгы бүлмәгә җыелышканнар иде инде. Лев Белялович Капкаевка мөрәҗәгать итте:

— Җырлыйсыңмы әллә берне?

Капкаевның кәефләр артык шәптән күренми, шулай да ул «шеф» сораганда баш тартырга күнекмәгән. Гаепле кеше сыман, Юлия тарафына күз салып алды ул: «Җырлыйммы?» дип киңәшүе иде булса кирәк. Ә Юлия, эре генә, иреннәрен турсайтып куйды: «Синең авызга мин хуҗа түгел, ихтыярың»,— янәсе.

Авыз гармунын чыгарып, бер кычкыртты да җырлап җибәрде Капкаев. Кәеф төшенкелеге булмаган диярсең:

Барган идем Әсмаларга,

Кер чайкый басмаларда,

Барыбер сөям шул Әсманы —

Колактан ассалар да...

Күкрәкләрен киереп, башын артка ташлап, иң элек Лев Белялович дөньясын онытып көлеп җибәрде, гомер ишетмәгән мәзәккә юлыккан диярсең. Аның ачык түшеннән ишелеп чыккан корсагына ышкылып, кенәрие Гуля-Гөлсинә сикергәләп алды. Башкалар да көлгән атлы булды — зур хуҗа көлгәндә берүзең читтә калу килешми, әлбәттә.

— Ну-у, Капкаев,— дип, дәртләнеп китеп, җырлаучының маңгаеннан барып үпте «Түгәрәк».— Талант! Чын тала-а-ант бар синдә... Синең репертуар белән югалмаска була! — Янә бер кат кулын кысты ул аның һәм әйләнә-тирәдәгеләргә мөрәҗәгать итте.— Сәгать ничәне күрсәтә?

— Тагы ике минут ярым бар әле,— диде Арслан, өлгерлек күрсәтеп.

Сәгатьләренә башкалар да карашып алды һәм һәркайсы үз сәгате күрсәткән вакыт турында хәбәр итте. Берәүдә тулы өч минут булса, икенче берсендә минут ярым гына калып бара икән инде. Шулай да вакыт бар икән әле...

Кемнең сәгате дөрес дигән бәхәсне, билгеле инде, янә дә килеп Лев Белялович йомгаклады, түгәрәкләп куйды:

— Бәхәсләшмәгез, иң төгәл вакыт...— мәгънәле пауза ясап алды ул.— Иң төгәл вакыт кемдә дип уйлыйсыз?

— Сездә... Миндә...— дигән бигүк аек булмаган җаваплар ишетелде.

— Түгел! Төгәл вакыт бер генә монда — Җантимердә. Ул кайчан ачса — шунда кузгалабыз. Җантимер хаталанмый! Җантимер сәгать механизмы кебек эшли безнең!

Көлештеләр. Дөрес-дөрес, диештеләр. Шефларының тапкырлыгына сокландылар. Ә Гуля-Гөлсинә «Түгәрәк»нең ирененнән үк үбеп алды: «Монда мин дә бар әле, мине дә исәптән төшермәгез... Хуҗагыз бүген минеке...» — дия иде ул гүя.

Лев Беляловичның кәеф тагы күтәрелде, бит алмалары алсуланып, иреннәре җәелеп китте. Көләчлегенең чиге-чамасы юк иде.

— Капкаев,— дип әйтеп салды ул, кәеф күтәренкелегеннән канатланып очып китәрдәй булып.— Тагы берне җырлап җибәрәсеңме әллә, әйдә булмаса, Капкаев!

Башын салындырып, бер читкә китеп баскан Капкаев сискәнеп куйды, җитди уйларыннан бүлдерделәр, ахры:

— Нәрсә?..— диде, сорауны аңлап бетермичә. Аның уңайсыз хәлдә калуын күреп рәхәтләнеп онытылып көлеп алды Гуля-Гөлсинә. Ә Юлия исә иреннәрен генә турсайтты.

— Җырлыйк булмаса...

«Түгәрәк»нең әйтеп бетерүе булды, Капкаевның авызында гармун иде инде. Таныш аккорд һәм таныш сүзләр кабатланды:

Барган идем Әсмаларга,

Кер чайкый басмаларда,

Барыбер сөям шул Әсманы —

Колактан ас...

Җырын тәмамларга өлгермәде Капкаев, тышкы яктан шалтырап йозаклар ачыла башлады. Гуля-Гөлсинә, сикергәләп, кулын чәбәкләргә кереште:

— Ур-ра, минеке дөрес, минем сәгать дөрес!.. Төгәл унике тулды!

Онытылып, йокымсырап, яңа танышларын, әлеге сәер кешеләрне күзәтеп торган Асиягә гел юктан гына эсселе-суыклы булып китте шунда. Сәбәбен үзе дә аңлый алмады, әмма зеңләп нидер өзелгәндәй булды күңелендә. Шундый матур, күңелле кич булды, югыйсә... Җаны үз иткән Арслан янында булды. Ә барыбер, күңелдә ниндидер кыл зеңгелдәде... Ишек аръягындагы шомлы дөнья, сәер каравылчыны хәтерләдеме ул, аңышырга өлгермәде, әмер ишетелде:

— Иң элек сез кузгаласыз, Арслан Сәхипович...

«Ә нигә без?— дигән сорау чыңлап куйды Асиянең чигә читендә.— Нигә башкалар түгел? Әйтик, Капкаев белән Юлия яисә Борислар?»... Шунда «Түгәрәк»нең, юмарт елмаеп, үзе артыннан карап калуын тойды Асия, һәм шул караш аның тәненә беркадәр җан иңдерде... Ә башкаларның аларда гаме юк иде, хушлашырга да теләмәделәр хәтта. Бу битарафлык шулай ук сәер тоелды — арысланнар һәм кенәриләр дөньясының үз тәртипләре бар иде, күрәсең...

Юлия бөтенләй аркасы белән борылып басты. Кулларын болгый-болгый Капкаевка нәрсәдер төшендерергә азаплана иде ул. Ә тегесе, әйтерсең лә кипкән каен әкәе, гел бөкшәеп калган, ниндидер хәлиткеч карарга килә алмый тинтерәгән. Борислар бер як читтәге урындыкларга кунаклаган, тыныч кына, мыш-мыш килеп, ирен ялашалар. Гуля-Гөлсинә үз авызыннан чыккан сигарет төтененең ни рәвешле боҗра-боҗра булып түшәмгә күтәрелүен онытылып күзәтә.

Асия белән Арслан атлап узган сукмакка биек наратлар артына поскан шымчы Ай нурлары гына төшеп тора. Үз арысланына сыена төшеп, артка калудан җан калтырап, ашыгып-кабаланып атлады Асия. Күз ияләшә төшкәч, як-якларында тезелеп киткән чәчәк түтәлләрен күрде. Арырак, эшләпә киеп юлга якынлашып килгән юлбасарлар сыман, гөмбәчекләр торып калды. Менә-менә кузгалып китәрләр дә каршыларына йөгереп чыгарлар, йә булмаса куа килерләр төсле тоелды алар.

Капкага җитәрәк, өрми дә, селкенми дә, баскан урыннарында муеннарын бора төшеп, ике овчарка шәүләсе озатып калды. Тимер капканың аргы ягында аларны китергән машина шәйләнде.

— Башкалар ничек кайта соң?.. Аларга машина буламы?

— Башка кайгың булмаса, борчылма!

— Безнең янда урын кала бит әле дип әйтүем...

— Җантимер оештырган эш таркалмас, Асия. Барысы да сәгать механизмы кебек төгәл монда...

— Җантимер дә мондамы?

— Тагы сораулар бирә башладың!.. Җантимер анда да, монда да, Асия, башыңны юкка катырма.

Арткы ишек ачылгач та, иң элек Асия керде, аның янәшәсенә — Арслан... «Волга», үкереп, урыныннан кузгалды. Шунда гына бер читтә үзләрен күзәтеп торган кара шәүләнең, кул фонаре яктыртып, чираттагы машинага булса кирәк, сигнал бирүен күреп калды Асия. Һәм, ниһаять, үзенең бу шом тулы кара урман эченнән исән-сау китеп котылуына ышанып булса кирәк, авыз-борын аша сулыш алып куйды.

Урман эчендәге борылмалардан, ярыш автомобиле сыман, зур тизлек белән куып китте машина. Куып барган көйгә, кинәт сызгыртып, тормозга басу дисеңме, шул арада янә алгы аякларын чөеп кузгалган аргамактай ыргылумы — мондый тизлек, тавыш һәм киеренкелекне күрсә дә, бары детектив киноларда гына күргәне булгандыр Асиянең... Гомумән, машинада зур тизлек белән йөргәнне яратмый иде ул, шуңа таксига да бик сирәк очракларда, башка чарасы булмаганда утыра. Ә монда... Шоферның кыланышларына күз иярерлек түгел. Ирексездән, бар гәүдәсе белән арысланына сыена барды һаман.

— Кая ашыга ул шулай?.. Әллә артына ут капканмы? Эчкәнме әллә?— дип, Арсланның үзенә генә ишетелерлек итеп пышылдап алырга өлгерде.

— Шофер үзе белә...

Арсланның да аны тынычландырыр арасы юк иде: бер кулы белән чәтердәп югарыдагы тоткычка, икенчесе белән Асиягә ябышкан. Як-якта шомлы кара урман. Алда — сикәлтәле, бормалы юл. Ә аркаларын шундый ук тизлек белән куып килгән икенче бер автомобильнең фаралары ялый. Күңеленнән үзенчә нәтиҗә ясады Асия: шофер үзләрен куып килгән машинага тоттырырга теләми, шуңа ашыга, кабалана булса кирәк. Күрәсең, машиналар янәшә барырга тиеш түгел бу юлда, ул машиналарның шоферлары да очрашырга тиешле күренми. Ә бәлки, күрше машинада кемнәр икәнлеге сер булып калырга тиешледер? Үзләрен озатып калган Җантимер юкка гына берәм-берәм чакырып, аерым-аерым озатып калмагандыр бит аларны. Сер өстенә сер, кая инде ул Асиягә шуларның һәммәсен үтәдән күрү...

Саграк йөргәндә дә зыян итмәс иде бит аңарга — улы бар. Арслан белән бергә чакта улын сирәк искә төшерә иде ул; ә бүген, ни өчендер, аны да уйлап-хәтерләп куйды. Үзе генә түгел, бала хакына да кирәк икән ич әле аның сәламәт булуы. Икенче уйласаң, хафаланырга да урын күренми, янәшәсендә — Арслан.

Тагы, күп булса, ярты сәгать булырлар юлда, шәһәргә кайтып җитәрләр һәм икесе ике якка китеп аерылырлар. Кайчан очрашасыларын да белми аерыла алар. Арслан китеп барыр, ә ул, улын кочаклап, йокыга ятар. Янәшәсендә... Хәер, Арслан белән бергә минутларын шулай кадерсезләргә ярыймы соң инде?! Вокзалда сөйгәнен озаткан кеше сыман, комсызланып, аның кочагына ташланды ул, аның иреннәренә сарылды...

Олы юлга чыккач, арлы-бирле үтеп торган машиналар арасында алар утырган «Волга» эреп югалгандай булды. Шофер да тизлекне киметте, ипле генә кайтуын дәвам итте. Асия дә, ниһаять, иркен сулыш алды. Арслан, баш очындагы каеш тоткага ябышкан кулын бушатып, янәшәсендә сөйгәне утырып кайтканлыкны искә төшерде. Бер кулы белән аның биленнән сак кына кочаклап алды, икенчесен күлмәк аша беленеп торган тыгыз бот өстенә шудырды... Шулчак, Арслан урынында икенче берәү булып, кулларына әлегедәй ирек куйса, көт тә тор, ул әрсезнең яңагыннан утлар чәчрәр иде. Ә Арсланның һәр хәрәкәте Асия тарафыннан наз, иркәләү буларак кабул ителде. Чөнки ул — аның бердәнбере...

Күзләрен мөлдерәтеп, карашы белән иләсләндерерлек итеп карап куйды ул Арсланга, аның кочагына янә дә сыена төште. Бердәнберем, арысланым син минем, дип әйтүе иде бу аның.

Шунда, һич көтмәгәндә, шофер егетнең мыгырданганы ишетелеп калды. Аның машинада булуы, барлыгы гел онытылган иде инде.

— Нәрсә булган?.. Шашканнар инде әллә?! Арслан кыюлана барган кулын тартып алды. Асия, сискәнеп, читкәрәк тайпылды, бердәнберенә текәлде: ни дигән сүз инде бу?Арслан да югалып калган иде: чынлап та, кемгә дәшә соң шофер егет?.. Әллә саташамы?!

Ул да түгел, шоферның күзе сул яктагы тәрәзәдә булуын чамалап өлгерделәр. Хәтта кемгәдер бармак та янаган кебек булды ул. Аларга адресланган сүз булмады, димәк. Арсланга киредән сыена төшеп, шофер бармак янаган машинага күз төшереп алды ул. Һәм җан керде:

— Юлия... Капкаев...— дип, утырган җиреннән талпынып китте. Чаяланып, үзләре белән гел янәшә үк барган машинага бармак аша ирен сәламе тапшырып елмайды. Юлның як-ягына тезелгән баганалардан төшеп торган тонык ут яктысында Капкаев белән Юлиянең ян тәрәзәгә сыланган йөзләре аермачык танылырлык иде. Икесе дә бәхеткә күмелгән: сәүдә тәмамланган, килешкәннәр, димәк...

— Нәрсә, тилергәннәрме әллә! — дип мыгырданучы Арслан иде бу юлы. Янәшә барган машина, чынлап та, узарга да, калышырга да теләми, магнитланган сыман тартыла, якыная гына бара иде аларга. Байтак ара бардылар янәшә. Каршы яктан прицеплы КамАЗ күренгәч кенә калышырга, юл бирергә мәҗбүр булдылар. Шул мизгелдән файдаланып, бу уенны күңеле өнәп бетермәгән Арслан шоферына әмер бирде:

— Әйдә, кызулый төш!

Машина алга ыргылды. Ләкин, тегесе дә калышырга җыенмый, анасы тирәли чабышлы уйнаган колын сыман, янә килеп басты. Арткы рәттә кочаклашкан көйгә тәрәзәгә сыланган пассажирлар, куыш-узыш дәртенә кереп, баягыдан да бәхетлерәк елмая, куллары белән ян тәрәзәне төяләр иде инде.

— Акрынайт, узсыннар,— диде Арслан. Бу уен теңкәсенә тия башлаган иде аның.

Ләкин тегеләр дә тизлекне киметә төште, ашыкмадылар. Ике «Волга» җитәкләшкән сыман янәшә баруларын дәвам итте.

Моны күреп торган Арсланның кәеф кырылды:

— Торгаш!.. Юкабаш!..— дип, Капкаевны эттән алып, эткә салып сүкте.

— Шаяралар гына бит... Юкка хафаланма, Арслан,— дип, аны тынычландырырга ашыкты Асия. Үзенә дә кызык булып киткән иде әлеге куышлы уен. «Пәп» итеп, арысланын үбеп тә куйды.— Шаярсыннар, әйдә...

— Юл — мич башы түгел! Юлда шаярмыйлар. Шуны аңларга акылы җитми юкабашның!..

Янә, тынгысызлануын дәвам иткән арысланын тынычландырасы килеп, иреннәрен эшкә җикте Асия. Ягымлы һәм йомшак итеп аны баш-аркаларыннан кочып үпте:

— Капкаев мәзәк кеше инде... Син аны ачуланма, Арслан...

Хатын-кыз кайгыртучанлыгы ир-атка тәэсирсез калмый, тәрәзәгә битарафлык күрсәтергә дигән карарга килде Арслан. Күрмәгәнгә сабышсалар, йә узып китәрләр,йә калышырлар әле бер... Асияне ике куллап кочаклап ук алды.

Ләкин ул уйлаганча килеп чыкмады. Күп тә узмады, кинәт, кискен хәрәкәт ясап, тормозга басарга мәҗбүр булган шофер аты-юлы белән сүгенеп җибәрде.

Дүрт тәгәрмәч ачы чыелдау авазы чыгарып байтак кына шуып барды. Кювет читенә терәлеп янтая башлаган машина аздан аумый калды.

— Шакаллар! — дип кычкыра алды агарынып каткан Арслан. Асияне кочаклаган куллары салынып төште.

— Дөнья белән хушлашкан идек... Бәхетебез, тизлекне киметкән чак булды,— дип, уң яктагы тирән чокырга ымлады шофер, ниһаять, тирән сулыш алып.

Очраклы рәвештә, Арсланның кочагында көе генә, күзен янәшәдәге машинага төбәп алган Асия шулай ук тынсыз-өнсез калган иде. Көтмәгәндә тизлеген арттырып каршыларына чыккан һәм, үзләре утырган машинаны читкә тибәреп, артын уйнатып китеп барган кара «Волга»ны аермачык күреп калды ул. Шул мизгелдә яшен ташы сыман нидер телеп үтте аның чигәсен. «Ах!» дип кычкырырга ачылган авызыннан сүз чыкмады. Таныды... Номерларына кадәр аермачык күрде һәм хәтерләп калды әлеге машинаны: Фидаил бу, Фидаил! Ул йөртә торган машина!.. Димәк, руль артында аның ире булган — башка сыймаслык хәл!.. Каян килеп чыккан ул монда?! Капкаев белән Юлиягә аның нинди мөнәсәбәте бар?.. Менә сиңа мә — очрашу...

17

Төнозын күзләренә йокы иңмәде Фидаилнең. Бүлмәләренә кайтып кергәч, ут та кабызып тормады, креслога барып ауды. Асия өйдә юк. Хәер, каян килеп өйдә булсын,үз күзләре алдамагандыр ич... Әле дә булса бөтен тәне дер калтырый. Күкрәк читлегенә сыеша алмаган йөрәк, субай кагалармыни, дөп-дөп... дөп-дөп килә — тынычланырга уенда да юк. Үз-үзен кулга алырга теләп, чигәләрен ике уч төбенә салды да хәрәкәтсез калырга тырышты Фидаил.

Нәрсә булды?.. Дөньялары шундый ипле, матур иде ич әле... Ничек болай килеп чыкты соң бу?.. Өнеме, әллә соң төштә генәме болар?! Чигә чыңлый, чигә кыса... Ничек,ни рәвешле башка сыйдырырга боларны?.. Үз күзләре белән күргән, үзенең күз алдында булып узган вакыйгаларны хәтерләргә, барларга тырышты Фидаил. Нинди барлау, нинди хәтерләү, онытыйм дисә дә — арына алмый, арына алмаячак ул әлеге тетрәндергеч мизгелләрдән. Әмма барысын да эзлекле итеп күздән кичерү, рәтен рәткә салып бәяләү дә мөмкин түгел.

Берсе өстенә икенчесе менеп тартыша башындагы уйлар...

Эче пошып, бер юаныч тапмаммы дигән өмет белән, каршысында торган телевизор кнопкасына басты. Тын бүлмәгә тонык зәңгәр яктылык таралды һәм, кызган күмергә су сипкәндәгедәй чыжылдау авазы ишетелә башлап, шул тавыш көчәйгәннән-көчәя барды. Телевизорда берни дә юк һәм булмаячак та иде — вакыты узган. Төн уртасы узып барганда нинди телевизор?! Сүндерде. Зәңгәр яктылык сүнде, әмма чыжылдау авазы колак очында эленеп калды... Әллә чигә кысуыннан шулай шаулыймы баш?..

Аларның бу бүлмәсендә, креслога килеп утырсаң, урыныңнан тормый гына да һәр почмакка үрелеп җитәргә мөмкин. Кулын сузып, суыткыч ишеген ачып җибәрде. Сусавын басар, җанын тынычландырырдай бер-бер эчемлек-фәлән табу иде нияте. Әмма целлофан капчыкка төрелгән сөяк кисәге, берничә йомырка һәм шешә төбендә калган көнбагыш маеннан тыш әйбер юк иде анда. Әйтерсең суыткыч гаепле аларның шулай яшәвенә — аягы белән генә шапылдатып япты ул аның ишеген.

Креслода сузылып, киерелеп алды, башын артка ташлап, чигәләрен кыскалады. Нәрсәдән, ни сәбәпле килеп чыкты соң әле бу?.. Барысын да үз тәртибе белән һәм яңабаштан барларга кереште.

Фидаил Капкаевны бер бүген генә белми, хуҗасының күптәнге әшнәсе ул. Кирәкләре чыкканда бер-беренә ярдәм итешеп яшиләр. Әллә кем үк булмаса да, гастроном директорының да бер чыкмаса, бер чыга аның кирәге. Кунак-төшем булганда, бәйрәм якынлашканда, хуҗасы юньле азык-төлекне аңардан ала. Затлы колбаса, маркалы вино, ысланган балык, икраның карасы һәм кызылы салынган тартмаларны Капкаев кабинетыннан бер генә тапкыр күтәреп алып чыгарга туры килмәде Фидаилнең үзенә дә.

Ә инде төзү материалларына ихтыяҗ туса, аның хуҗасы янына Капкаев үзе килеп җитә. Магазинын җиһазларга кирәкме? Кирәк! Каян тапсын, бер җирдә дә «мә» дип сузып тормыйлар андый яхшы, затлы төзү материалын. Капкаев өчен табыла, чөнки аның кара уылдыгы һәм ысланган балыгы бар. Өй ремонтларга кирәк! Дача җиһазларга кирәк! Дефицитың булгач, бары да бар, һәммәсе табыла. Дефицитың юк икән, кайтарып бирер әйберең юк икән, ник шунда министр булмыйсың — кадак та таба алмый аптыравың ихтимал. Дөньяның әнә шул яклары бар ич аның.

Капкаевныкы кебек җиһазланган кабинет булмас, эзләмәгез. Кара уылдык, ысланган балык табармын дип тә өметләнмәгез башка кибетләрдән. Файдасыз! Дефицитның бер билгеле урыны була аның... Әйе, төзү материалларында тукталып калган идек. Гастроном директорының әле аның төзү кирәк-яракларыннан тыш та үтенече төшә торган була. Дөреслек юк инде ул... Булса, гастроном директорларына персональ машина бирерләр иде аны. Дөреслек юк! Мисал өчен, культура министрын гына алыйк... Нәрсә таба ала ул? Һәм, гомумән, теленнән башка нәрсәсе бар аның? Ә гастроном директоры — зур кеше. Зурлыктан да бигрәк кирәкле кеше! Чөнки һәркемнең авызы бар, авызы бар кеше ашамыйча тормый. Ашыйсы килгән кеше кая бара? Гастрономга! Шулай булгач, гастроном директоры булган кешегә ничек итеп яшәргә кирәк бу дөньяда? Юк ул дөреслек!.. Җәяү йөрергә тиешме ул, йә булмаса, завод-фабрика эшчеләре рәтендә трамвай, троллейбусларда этенеп-төртенеп иза чиксенме?! Йөрми, әлбәттә, этенми-төртенми... Бөтен таныш-белеше — «зам»нар, «пом»нар, цех җитәкчеләре — махсус машинада йөргәндә аңа ни кала?!.

Гастроном директоры гына түгел, ашханә һәм склад мөдирләре, баш бухгалтер, базар директоры, хәтта ит чабучыларга кадәр махсус машинада җилдерә. Тегеннән таба, моннан таба. Инде тегеннән дә, моннан да таба алмаса, соң чиктә бер-бер шәхси машина иясен, таксистны булса да җайлый-ияләштерә.

Бигрәк тә үзләренең сәүдә оешмаларына — торгка киңәшмә ише нәрсәгә барганда җәяү йөрүдән бик гарьләнә иде Капкаев. Бу хакта Фидаилгә үзенең сөйләгәне бар:

— Җәяү йөргән кибет директорын кешегә дә санамыйлар аны. Үзең уйлап кара: һәммә директорлар махсус машинага утырып килгәндә, ничек итеп инде берүзең теркен-теркен җәяү йөрергә мөмкин?! Иң элек үз ишләрең кычкырып көлә. Аннан килеп, җитәкчеләрнең дә «үзенә бер транспорт та көйли алмагач, бу кем инде?» дип уйлавы мөмкин. Әйтүен әйтмәсәләр дә, борыннарын гына җыерып сөйләшәләр... Тагы бит әле коллектив та бар! Сатучылар каршындагы авторитет!.. Ишек төбенә машинада сызгыртып килеп туктарлык рәтең дә булмагач, синең белән кем хисаплашсын да кем санлашсын инде?! Хатын-кызның да күзе чос була андыйларга... Кыскасы, Фидаил дус, мин уйлап чыгармаган, дөньяның аның үз тәртибе шулай,— дип, тәм табып, авызларын чәпелдәтә-чәпелдәтә сөйләгән иде Капкаев.— Син менә күзәтеп йөр әле: һәр сишәмбе райком, исполком биналарында иртән сәгәть-сәгать ярымлык киңәшмә сыман нәрсәләр була. Шунда җыелып торган машиналарга күз сал. Очы-кырые юк машинаның. Ә санап чыксаң, закон буенча берсенә дә машина каралмаган... Тәк-чту, Фидаил дус, балык башыннан бозыла, дип юкка әйтмәгәннәр аны...

Дөрес, Капкаевны бер Фидаил генә йөртми. Үз машинасы булган бер доценты бар аның. Һәм дә килеп, махсус таксисты да бар. Доцентның да, таксистның да тамак бар, балалары ашарга сорый. Тәмле ашыйсы килүчеләр бар ул, ник булмасын!.. Шулай да, җаваплы йомышлары төшсә, бигрәк тә чибәр туташ һәм ханымнар тирәсенә барасы булса, Капкаев Фидаилнең хуҗасына мөрәҗәгать итә.

— Такси — такси инде ул, доцентның машина шөкәтсез, иске мәскәвич. Интеллигент халкына бик ышанып та булмый, тамагы туйса, гастроном директорын гына түгел, анасын да сатар...— дип сөйләнә иде Капкаев. Ә Фидаилгә ышана.

Бүген дә, әле иртән үк, хуҗасы кисәтеп куйган иде Фидаилне:

— Өйләдән соң Капкаевка барырсың,— дигән иде. Хуҗасы әйткәч, шоферга ни кала — буйсынмый чарасы юк. Җитәкчене йөртүче шоферның һәр боерыкка «җә» һәм «ярар»дан башка җавабы булырга мөмкин түгел. Тыңламыйсың икән, башка эш урыны эзләргә кала... Ә Фидаилнең бар карап торганы — хуҗасы. Башкаларныкы кебек әти-әнисе дә, туган-тумачасы да юк аның кайгыртып торырга. Шул хуҗаның авызына карап яшәп яткан көне. Өйләнгәч тә, яхшымы-яманмы, зур булмаса да үзеңнеке дип, тулай торактан менә шушы бүлмәне җүнәтеп бирде. «Боерган булса, тагы бер-ике елдан аерым фатир җаен карарбыз», дип тә өметләндерә иде. Кулны — кул, ике кул битне юа, дип юкка гына әйтми торганнардыр. Төзелештә, йә булмаса йөк машинасында эшләп, бар, хыялланып кара син дүрт-биш ел эчендә аерым фатирлы булу турында.

Төштән соң, хуҗасы кушканча, Капкаевның эшенә барды Фидаил. Кибет директоры аның кулына адрес тоттырды. «Шунда сине шундый-шундый бер асыл кош — «кенәри» көтеп торыр», — диде. Барып, шул «кенәри» дигәннәрен утыртып килде Фидаил. Аннан Капкаевның үзен алырга кагылды. Йөкчеләр багажникка тартма-тартма ашамлык-эчемлек төяделәр. Аккош күле читендәге ярымутрауга барып кайтты. Беренче кат кына йөргән юлы түгел. Кайтышлый, балалар бакчасына кагылып, улы Алмазны алды. Җәт кенә аны әбиләренә кертеп чыкты. Асия икенче сменада эшләгәндә, ул ала баланы һәрчак. Балалар бакчасыннан соң да әле аның эше җитәрлек: башта хуҗаның хатынын, аннан үзен кайтарасы бар өйләренә. Юл җае төшүдән файдаланып, Асиянең дә эшенә кагылып узган иде. Үзенең бүген соңга калуы хакында искәртергә теләгән иде. Асияне профсоюз киңәшмәсендә, диделәр. Соңгы арада ул шулай еш кына профсоюз киңәшмәләренә йөри торган булып китте, җәмәгатьчелек эшләренә хатын-кыз тартыла бит хәзер... Асиягә тапшыру өчен дип, Сания апасына кәгазь кисәге калдырырга да онытмады.

Сәгать сигезенче киткәндә янә әбиләренә кагылып, бераз тамак ялгап алды. Тез өстенә атландырып, Алмазны сикертеп алды: «Һоп-һоп, һоп итә... Аягында ботинка... Кулларында чабата... Башында киез ката... Һоп-һоп»,— дип, такмаклый-такмаклый сикертте.

Улы «Кичке әкиятләр» карый калды, ә әтисе — янә баранка артына. Төнге уникегә кадәр байтак ара бар иде бит әле, «шәһәрне айкап алырга» да була. «Шәһәрне айкап алу» — бу таныш-белеш шоферлардан ишеткән сүз. Аңлаешлырак итеп әйткәндә — чумара буладыр. Шулай итмәгәндә, йөз дә ун тәңкәгә ничек итеп гаилә туендырырга, көн күрергә мөмкин. Баланы да үстерергә кирәк, хатынны киендерергә... Барлы-юклы эш хакына карап, көнозын руль артында йоклар чагы түгел шул әле аның. Тегесе кирәк, монысы кирәк дигәндәй, яңа тормыш көтә башлаган чаклары.

Кинәт, уйларыннан бүленеп, чарасызлыктан чәчен йолкыгандай хәрәкәт ясап куйды ул. ГАИ күзенә чалынмаска тырышып, шәһәрне аркылыдан буйга гизеп, хәер эстәгәндәй, ни рәвешле берлек һәм өчлекләр җыеп йөрүен хәтерләде. Кесәсенә тыгылды, анда — шул акчалар... Йомарлап алырга иде дә үзләрен, тотып болгарга иде тәрәзәдән, югалсыннар иде күз алдыннан, очсыннар иде. Әйтерсең шулай итсә, аның хәле җиңеләеп калачак...

Унике тулырга унбиш минут кала — билгеләнгән урында иде инде ул. Аның белән бер үк вакытта диярлек тагы өч машина килеп туктады. Кул биреп исәнләшкәннәре юк, күргән-белгән шоферлар түгел. Күл читендәге әлеге аулак урында әнә шундый таныш булмаган шоферлар белән бергә-бергә еш кына шулай Җантимердән әмер көтәргә туры килә иде Фидаилгә дә.

Төнге пассажирлар, гадәттәгечә, шактый ук кәефле иделәр. Дөрес, Фидаилгә — барыбер, аның аларда эше юк. Илтергә һәм алып кайтырга кушылган — ул шуны үти. Капкаевның кенәри дигәне бүген гадәттәгедән дә кәефлерәк иде. Урынында тик кенә утыра алмый кыбырсып кайтты. Урман юлыннан, гадәттәгечә, зур тизлек белән куаладылар. Җантимер шулай куша: «Юл читендә чуалган гөмбәчеләр номерларыгызны танымасын!» Капкаевның элгәреге кенәриләре куркуларыннан почмакка посып утырырлар иде мондый чакта, ә моңарга тизлек җитми, тизлек кирәк. Олы юлга чыккач та алдагы машинаны куып тотарга әйдәүче шул булды иң элек. Кулын чәбәк-чәбәк итеп, уен коткысына бирелде. Капкаев та ашыктыра: «Әйдә, куып тот шул база күсесен! — ди.— Кенәриләр сүзен тыңларга кирәк»,— ди. Фидаилнең дә соңлап йөрисе килми, җәтрәк өйгә кайтканы хәерле — хатыны һәм улы көтә торгандыр анда...

Куып җитү генә түгел, узып та киткән булырлар иде. Чит машина пассажирларына күз төшерә торган гадәте юк... Фидаилнең кемдә ни эше булсын?! Илтте. Һәм алып кайта. Инде узып китәм дигәндә, машиналар тигезләшеп җиткәндә, арткы рәттә үбешеп кайткан кенәри, Капкаевның муеныннан арынып, чырыйлап кычкырып җибәрмәсенме:

— Карале, кара — үбешәләр,— дип, тәрәзәгә иң элек ул сыланды.— Ася, Асенька...— дип кычкыра-кычкыра, уч төпләре белән пыяланы төяргә кереште.

База мөдиренең кенәриләре арасында мондый исемдәгесе юк иде кебек әлегәчә. Исеме дә килде-китте генә түгел — Асия. Бу исемгә битараф кала алмады Фидаил, гади бер кызыксыну белән, узып барган җирдән, ул да уң тарафка күз салып алды.

Карады... Һәм күзләренә ышана алмады. Күп булса, бер метр ара ераклыгында, башка ир-ат кочагына чумып үзләренә кул изәп баручы кенәри Асия булып чыкты. Аның Асиясе!.. Аермачык күрде, әмма ышанасы килмәде. Мөмкин идеме соң моны күз алдына китерергә, шуңа ышанырга?! Ул бит аның Асиясе, аның бердәнбере. Бер түгел, мең кеше Асия хакында яман сүз сөйләсә дә, ышаначак кеше түгел иде Фидаил.

Башы әйләнеп китте аның шулчакны, кулыннан рульне ычкындырып җибәрә язды. Каршы яктан зур тизлек белән килгән КамАЗга чак кына бәрелмичә калдылар. Ничек тормозга басып, ничек уңга каерырга өлгерде — үзе дә хәйран калып утыра менә. Арткарак калыша төшкәч тә икеләнә калган иде ул — булмас, булырга мөмкин түгел, Асияне бит профсоюз киңәшмәсендә, диделәр, аның эш вакыты, ул икенче сменада бүген, ди-ди кире уйлады. Үз-үзен шул уйларына ышандырырга теләде. Һәм, «Ул түгел!» дигән ышанычын ныгытырга теләп, янә дә куып җитте алдагы машинаны: «Кенәриләр арасында Асия булмас! Нигә аның хатыны шундый түбәнлеккә төшсен әле!..»

Кызганычка каршы, күрше машинадан текәлеп диярлек кул болгаучы, елмаючы Асия булып чыкты. Бер мизгелгә, Капкаевларга түгел, руль артында утырган ирен танып алып, аңарга елмая, аңарга кул изидер төсле тоелды хәтта. Ә үзе башка ир кочагында... Хәтта, өстендәге күлмәгеннән үк таныды аны Фидаил. Әле күптән түгел генә, туган көненә дип, үзе бүләк иткән күлмәк. Бер товаровед ханымнан ике бәя түләп алган иде.

...Шуннан ары үзенең ни эшләгәнен анык кына хәтерләми иде инде Фидаил. Ничек шәһәргә кайтып җиткән? Пассажирларын ничек озаткан? Машинасын кайда калдырып, ничек бүлмәләренә кайтып ауган?.. Әле булса шул аңгы-миңге халәтеннән чыга алмый иза чиккән чагы...

Ниһаять, торып, бүлмәдә ут кабызды. Яктылык аның күңелен биләп алган саташу һәм эңгер-меңгерне дә куып таратыр төсле тоелды. Буе-аркылысы өч-дүрт адымнан узмаган бүлмә буенча арлы-бирле йөренергә кереште. Тынычлану гына юк... Стенага асылган нәни китап шүрлегенә текәлеп туктап калды бераздан. Шул шүрлекнең пыяласы артына кыстырылган фоторәсем җәлеп итте игътибарын. Төсле фото... Уллары Алмазга өч яшь тулган көн истәлеге. Аермачык хәтерләде Фидаил: шимбә көн иде. Шәһәрдә яз иде. Май урталары. Шәһәр урамнары яшеллек, алма һәм чия чәчәкләре исенә тулышып торган мәл. Күңелләрнең канатланган, хисләрнең мөлдерәп ташыган чагы... Улларын икесе ике кулыннан җитәкләп, яңа төзелгән киң проспект буйлап фотографиягә барды алар. Уң яктан — әнисе, сулдан әтисе атлады. Сабый — әле әнисенә карап елмайды, әле әтисенә күз нурларын төбәп сикергәләде. Аякларын күтәреп, ике кулда асылынып барудан бер кызык тапты. “Кош булып очам, тотыгыз, әни!..” — диде ул, кабат-кабат югарыга талпынып. Бала бәхете ата белән анага да күчкән. Фидаилгә карап елмая, күз кыса Асия. Фидаил хатынын күреп туя алмый, тәүге очрашулары диярсең... Хисләр ташкынына буйсынып, сүз берләшкәндәй йөгереп китә алар кинәт: «Әнә, Алмаз ничек оча, у-у-ух!.. Үскәч космонавт була ул, у-у-ух!..» дип кабатлый Фидаил.

— Космонавт булырсыңмы, улым?

— Космонавт ул кошмы?..— дип, сорауга сорау белән җавап бирә сабый.

— Космонавт оча, кош кебек еракларга оча, улым...

— Мин дә очам бит!..— дип шаркылдап көлә сабый.— Әнием — бер канатым, әтием — икенче канатым!..— Нәкъ зурларча әйтеп, үзе өчен яңа ачыш ясый.

— Очыртырбыз, улым, очыртырбыз... Кош сыңар канатлы булмый...

...Янәшәдә — икенче фоторәсем. Фидаил белән Асиянең язылышкан чаклары, никахлашу йортында төшерелгән. Асия ап-актан киенгән, аккош сыман ап-ак. Оялчан карашын түбән иеп, аның каршысында басып тора. Фидаил аның бармагына балдак кидерү белән мәшгуль. Чиксез бәхетле үзе, әмма искиткеч дулкынланган чагы. Әле дә хәтерендә: кулы, тез буыннары калтырады аның шул мизгелдә, аздан гына кулындагы балдакны төшереп җибәрмәде... Соңгы минуткача Асиянең: «Сиңа чыгарга ризамын...» — дигән сүзләренә ышанып җитмәгән иде бит ул. Өйләнешеп, бергә яши башлагач та алар еш кына әлеге фоторәсемгә карап, анда мәңгеләштерелгән мизгелләрен искә ала торган булып киттеләр. Шулчакта бер-беренең ни уйлаганы, ничек дулкынланганына кадәр беләсе, ачыклыйсылары килеп төпченгән чаклары булды. Язылышкан чакта һәм туйда төшерелгән фоторәсемнәр һәркемдә җитәрлек хәзер. Ләкин алар арасыннан берсе, бары тик берсе, һәр ике якка да кадерле һәм үз була. Йә бер, йә икенче кимчелек табыла үзләреннән, йә авыз ошамый, йә күз дигәндәй, кай очракта аякларның бигүк уңышлы куелмаган чагы эләгә. Андый чакта һәркем, үзен түгел, рәсемгә төшерүчене гаепле саный. Фоторәсемдәгегә караганда матурракка чыгарабыз шул без үзебезне. Көзге каршында торганда килешлерәк күренәбез үзебезгә. Шундый сәбәпләр белән, туй рәсемнәре сирәгәйгәннән-сирәгәя барды аларның альбомында. Ә монысы өй түрендә, күз алдында тора. Чөнки һәр икесенә дә бер дәрәҗәдә ошый иде ул...

Шул фоторәсем нәфрәт чыганагы булыр дип кем уйлаган? Фидаилнең аны йолкып аласы, вак кисәкләргә ерткалап, тәрәзәдән очырасы килде. Асия киеп алган бөркәнчек һәм күлмәкләрдәге ак төс тә җанын әрнетә иде иде кебек шул минутта. Тапланган, беркайчан да берничек тә юып чистарта алмаслык булып керләнгән инде аның ул ап-ак туй күлмәге...

Утка ягаргамы?.. Эх, шул сурәттән үч алып кына төзәлә торган булса иде...

Төнге юлда туктап калган машинаны искә алды ул кинәт. Исәннәрме икән алар?.. Кюветка тибәрелгән машинаның язмышы ни белән тәмамланды?.. Нәфрәт һәм ачу шулкадәрле булган, ташыган, күрәсең, хәтта күтәрелеп көзгегә карауны да кирәк тапмаган ул...

— Менә кызык, чын детектив!..— дип, күңеле булып, аның колагы төбендә үк кулларын чәбәкләп чырыйлаган хатын-кыз тавышы гына эленеп калган колак очында.

— Аяк арасында буталмаслар... Үзләре килеп керде,— дип, шоферны тынычландырмак булып җөпләгән иде Капкаев та.

Ә бераздан алар үбешә башлады. Фидаилгә көзгегә күз салу уңайсыз иде инде.

...Тагы ишекле-түрле йөренергә кереште ул. Бу юлы тәрәзгә килеп төртелде. Төнге шәһәр кайчак матур була, ә бүген ямьсез һәм шөкәтсез иде ул... Кешеләр йоклый. Каршы яктагы тугыз катлы йортның бары бер тәрәзәсендә генә тонык ут елкылдый. Әллә анда да аның кебек үк бер-бер бәхетсез бичара җанын кая куярга белми бәргәләнә микән?.. Әллә, киресенчә, куанычтан, олы шатлыгыннан йокы керми микән күзләренә?.. Ул да түгел, тузанлы тротуар читендә бер эт пәйда булды. Башын түбән салындырып, бире таба хәрәкәтләнә иде ул. Фидаилдә дә шул эт язмышы түгелме икән?.. Ул да шыр ялгызы бит бүген бу дөньяда. Тротуардагы эт тә ашыкмый беркая. Күренә, аның да барыр, көтәр кешесе, дусты юк булса кирәк. Каршысына йөгереп чыгарга һәм, кулына алып, үзе белән бергә өйгә алып керергә әзер иде аны Фидаил. Суыткычтагы соңгы сөякне кызганмас иде... Ләкин эткә әллә күз тиде шунда, ул да кәефен кырып китте Фидаилнең: гамьсез генә килде дә, нәкъ аларның тәрәзәсе каршысына җиткәч, туктап калды. Тимер-бетон баганага елышты. Нидер эзләгәндәй, борынын сузып, бер кат әйләнеп чыкты багананы. Тәмам тукталды. Башын югары күтәреп, як-ягына карангалап алды.

Фидаилләр тәрәзәсенә дә күз салды кебек. Әмма аны күреп исе китмәде, багана төбендә «сәлам хаты» калдырып, бер-ике тырманды да койрыгын болгый-болгый үз юлы белән китеп барды.

«Эт язмышы...» дип, күңеленнән генә әйтеп куйды Фидаил һәм кинәт сискәнеп китте. Әйтерсең бу сүзләрен әлеге йолкыш эткә түгел, нәкъ менә үзенә төбәп әйткән иде. Чыннан да, кешеләрнең генә түгел, этләрнең дә үз язмышы була түгелме соң? Язмыш дигәнең, синең нинди җан иясе булуыңа карамастан, бертигез эзәрлекләмиме?

Шулай тоелды Фидаилгә: аны язмыш балачагыннан бирле эзәрлекли, рәнҗетә, кимсетә, мыскылларга һәм түбәнсетергә тырыша кебек иде. Әйтерсең, язмыш аның кеше булып яшәвен теләми, бу дөньяга кеше булып яралуын кичерә алмый, үч ала, эт ачуы белән үчләшә. Шулай уйлады Фидаил һәм, шулай уйлап, бер мизгелдә үзенең бөтен язмышын күзаллап чыккандай булды...

Пионерга кергән көннәре иде. Кызыл галстук тагып, шуның кызыллыгыннан бетмәс-төкәнмәс дәрт тоеп, атлап түгел, очып йөргән көннәре... Һәр яңа көн галстукны ничек дөресрәк һәм килешлерәк итеп бәйләү турындагы мәшәкатьтән башлана. Мәктәптә тәнәфес вакытларында сүз күбрәк шуның дәвамы була. Дәрес вакытларында, онытылып китеп, галстугы белән уйнап утырган малай һәм кызларга берөзлексез шелтә эләгеп торган чаклар. Фидаил дә, мәктәптән кайтып керүе була, галстугын китаплар арасына кыстырып куя, шулай иткәндә ул бөгәрләнми, киләсе көнгәчә, үтүкләнгән сыман, пөхтә тора. Моны аңар өлкән классның тәҗрибә туплаган малайлары өйрәтте. Юкса, пионервожатый күзенә бөгәрләнгән галстук белән чалына калсаң, ул аны муеныңнан тартып алырга да күп сорамый икән. Бөтен класс кызыл галстуклы чакта, кикриксез әтәч сыман йөрерсең берүзең...

Мәктәп коридорында бер зур көзге бар. Шул көзге каршысы һич буш тормый иде ул көннәрдә. Күбрәк кызлар көязләнә анда. Малайлар да үткән-сүткән чакларында күз чите белән генә булса да карамый китмәде. Һәркем олыгаеп киткәндәй хис итә иде үзен. «Ул инде бала-чага түгел, пионер ич хәзер... Җәмгыятьнең иң алдынгы вәкиле булырлык яшьтә. Булган шундый заманалар, алар яшендәге пионерлар туган ил һәм халык өчен җаннарын кызганмый көрәшкән...»

Март ахыры идеме икән, апрель башларымы — урамда әле шикәр сыман уалып торган ап-ак кар ята иде. Төннәрен суыта, ә мәктәп тәрәзәләреннән көнозын язгы кояш китми. Тәнәфесне белдереп кыңгырау шылтырадымы, малайлар-кызлар дәррәү ишегалдына чыгып йөгерә. Йомарлап кар атышалар... Түбәләрдән сузылып төшкән боз сөңгеләреннән тамчы тама. Итәк очларын көяз генә тарткалап, мәктәп ишегалды буйлап кызлар йөренә. Кар атышлы уйнаган малайлардан, билгеле инде, аларга да шактый ук өлеш тия. Чырыйлап көлә-көлә йөгерешә, ыгы-зыгы килә кызлар, класс җитәкчесенә әйтү белән куркыталар...

Әле яңа гына озын тәнәфес тәмамланган чак иде. Өс-башына кими генә, йөгереп өйләренә кайтып, бер кабартма яисә ипи кыерчыгы эләктереп килергә гадәтләнгән Фаяз исемле бер малай класска бераз соңарып килеп керде. Нык йөгергән, кызару гына түгел, тирләп үк чыккан. Үзе мыш-мыш сулый. Фаязны мышнатырга һәм тирләтергә ай-һай күп кирәк,— шундук игътибарны җәлеп итте ул. Дәрес дип тормады, класска хәбәр салды:

— Малайлар, авылга эт атучылар килгән! Кыралар гына...— һәм шундук, кире борылып, чыгып та йөгерде.

Дәрес өзелде, рәт араларында ыгы-зыгы башланды. Укытучының тавышы бөтенләй күмелеп калды, аны ишетүче юк иде инде. Фаяз артыннан ишеккә ташланган малайлар белән этешә-төртешә, Фидаил дә чыгып йөгерде.

— Кайсы урамда?.. Кайда эт кыралар?..— дип кычкырды ул, Фаязны мәктәп коридорында куып җитеп.

— Сезнең турыга җитеп киләләрие!..

...Ул елларда эт атучының кем булуын авыл малайларына сөйләп тә торасы юк. Елның-елына шулай яз башында көтмәгәндә килеп төшәләр дә авылга бер-ике сәгать эчендә кыралар да бетерәләр этләрне. Шуның алдыннан гына, әллә каян, авылда хуҗасыз этләр күбәйгән, котырганнары да бар икән, дигән хәбәр салына. Сылтавы булгач, һичкемнең ай-ваена карамыйлар, урам уртасында шарт-шорт аталар да, гәүдәләрен атлы чаналарга төяп, район үзәгенә китеп баралар.

«Сезнең турга җитеп киләләр!..» Фидаилнең яраткан эте бар, Юлдашы... Алны-артны, уңны-сулны белми йөгерде Фидаил. Гомер булмаган сәрсәнлек белән дөньясын онытып йөгерде. Иртән уалып торган кар инде көпшәкләнгән. Бәйләнгән йон оекбаш белән кигән галошлары таеп-таеп китә. Кыш буе җигүле атлар йөргән юлдагы нәни генә ямаулыкларны хәтерләтеп торган урыннарны сикереп кенә узды. Ачык изүеннән җил бәрде. Муенындагы өр-яңа кызыл галстукның телләре йөзенә, күзләренә килеп сарылды.

Тизлеген аз гына да киметмичә, мәктәп урамын үтеп, үзләре чатына борылды Фидаил. Югарочтан бирегә таба төшеп килгән ике җигүле ат җәлеп итте игътибарын иң элек. Йөкләре авыр иде, ахры, атлар авырлык белән генә киләләр, әледән-әле пошкырыналар. Чаналарның як-ягыннан телогрейка өстеннән икесе дә бер үк төрле сары кожан кигән мылтыклы кешеләр атлый. Таза гәүдәле агайлар... Ә өченче берәве, юл читендәге карга бата-чума, тегеләр янына ашыга. Кулындагы таягы белән төртеп-төртеп, Фидаилләр өе ягына күрсәтә, нәрсәдер аңлатырга тели.

Атлар туктап калды. Әлеге ир-атлар да үзара нидер киңәшеп алдылар. Ә тегесе — өченчесе — ул арада Фидаилләрнең капкасын тарткаларга кереште. Капка бикле булгангадыр, ни өчендер, коймаларына суккалады таягы белән, капка асларын кәшәкәләргә кереште. Бер-ике мәртәбә тибеп тә алды капкага.

— Юлдашка тимәгез! Кагылмагыз Юлдашка!..— дип кычкырып җибәрде таяклы кешенең ниятен аңлап алган малай. Ул бит аның ишегалдындагы Юлдашын урамга чакыра...

Үзе җан-фәрман йөгерә, үзе һаман кычкыра. Ни сәбәпледер, тавышы начар чыга, кай арада карлыгырга да өлгергән:

— Тимәгез!.. Ти-и-имәгез!.. Тимәгез Юлдашка!..

Җигүле атларның алдагысыннан төшеп, алгарак чыгып баскан ир-атларның берсе, иңбашындагы мылтыгын шудырып төшереп, кулына алды. Урамда Фидаилнең эте күренми иде әле күренүен, әмма көпшәсе белән алга каратылган мылтык аның күңелендәге шомны бермә-бер арттыра төште. Бәлки, Юлдаш капка астыннан котыртучыга өрә торгандыр.

— Юлда-аш! Тимәгез Юлдашка!..

Шулай оран салуы белән мылтыклы кешеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итү, соң булмаса, шул рәвешле дустын һәлакәттән коткарып калу иде аның уенда. Этнең бәйдә түгеллеген ул яхшы белә. Аларның авылында, гомумән, этләрне бәйдә тоту гадәте юк. Юлдаш — ишегалдында, ул урамга чыгып киләп сарып йөри торган эт түгел.

Капка каршында әле дә булса этне котыртырга теләп таягы белән кизәнүен дәвам иткән кешенең чәрелдек тавышы яңгырады:

— Монда!.. Этләре монда!.. Хәзер чыга ул... Мылтыгыңны төзәп тор!..

Дөньясын онытып этне ишегалдыннан урамга чыгарырга тырышкан бу кешене чәрелдек тавышыннан таныды малай. Авыл советында йомышчы булып көн күргән Куштан Закир иде бу. Үз вакытында бер бармагын өзеп сугыштан калган, инвалидлык алган Закир гына шулай әрсезләнә ала.

— Котыртма этне!.. Тимә... Тимә, Куштан Закир тәре!..— дип кычкырды Фидаил. Һәм, аягы таеп киткәнен сизмичәрәк калдымы, язгы нурлар җылысыннан изелгән ат «алмалары» өстенә сузылып барып төште.— Юлда-а-аш...— дигән әрнүле тавышы чыкты аның янә.

Дустының шул тавышын ишеткән эт, аңарга ярдәмгә ыргылуы булдымы, койма өстендә күренде. Капка бикле, барлык чыгар юллар томаланган булу сәбәпле, башка юл юк. Бер мизгелдән эт урамда иде инде... Соңрак тагы шулкадәресе дә билгеле булды: авылга эт атучылар килгән дигән хәбәрне ишеткәч тә, амбарда язгы чәчүгә орлык хәзерләүдә булган әнисе, тиз генә өйләренә кайтып, капкаларны бикләп килергә өлгергән. Юлдашны оясына ябып, оя авызындагы тактаны көрәк сабы белән терәтеп куйган. Фидаилнең әрнүле тавышын ишеткән эт әнә шул киртәләрне җимереп ярдәмгә ташланган икән.

— Әнә этләре, әнә, качырма!.. Тизрәк ат, нәрсә карап торасың! — дип, зур эш майтаргандай, янә сикергәли-кычкыра башлады Куштан Закир.

Малай, егылган җиреннән торып, яңадан йөгерергә керешкән иде инде. Мәтәлгән чагында як-якка очып киткән галошларын да эзләп тормады, Юлдашка таба ашыкты... Яланбаш һәм оекчан йөгерә иде малай. Муенында кызыл галстук җилферди. Каршысына, койрыгын болгый-болгый, дустын танып алган Юлдаш томырыла. Күп булса, унбиш-егерме адым ара калган булгандыр. Юлдаш белән Фидаил өчен нәрсә инде ул унбиш адым, бер мизгел нибарысы. Ә арада — сары кожан кигән кеше. Юл читендәге карга тезләнгән. Тезләнгән дә, бүреген бер якка кыйшайта төшеп, сулыш та алмыйча тынып калган.

— Атмагыз Юлдашка!.. Атмагы-ы-ыз!..— дип, соңгы мәртәбә ачыргаланып кычкырырга өлгерде малай. Ишегалдында качырылган этне чакырып ялгышканлыгын, үзенең төзәтә алмаслык хата ясаганлыгын чамаламый иде әле ул. Чөнки ярдәмгә ашыга... Әнә, ул инде каршысына килгән Юлдашының сулышын да тоя кебек. Күп булса, тагы бер ыргым кирәк икесеннән дә. Аннан берәүгә дә, һичкемгә дә бирмәячәк инде ул Юлдашын.

Кинәт гөрселдәү авазы яңгырады. Урам икегә аерылды, гүя урталай ярылып китте. Баш очында язгы кояш чайкалып куйды. Томанлы пәрдә артына качарга теләгәндәй, өйләр, каралты-куралар, хәтта телеграф баганалары тоныкланып калды, атынып-тулганып алдылар... Толпар аттай җилкенеп, кош сыман талпынып, алга, үзенең дусты — хуҗасы кочагына ыргылган эт сөрлегеп алды, куырылды. Гүя стенага килеп бәрелде, канатларын каерды... Әмма егылмады, бахыр, арткы аякларында гына калып янә алга омтылды. Бер адым... Ике... Өстенә сикерә дип уйлады булса кирәк: мылтыклы кеше, тезләнгән җиреннән җәт кенә торып, читкә йөгерде, җигүле атлар артына ышыкланырга ашыкты. Чана үрәчәсенә абынып, чак кына егылмый калды.

Юлдаш өчен әллә бар, әллә юк иде бит ул югыйсә. Эт дустына каршы томырыла. Иң соңгы сикереш ясарга дип терәлгән аяклары йомшап, көпшәк кар сыман уылып төште Юлдашның. Агымсуга йөгереп килеп кергән сыман, гәүдәсе белән ак карга елышты. Аннан, табан аслары җирне тоймый башладымы, тынып калды. Гүя талгын сулы тугай өстеннән агып китте...

Шунда, атлар артында качып, барын күзәтеп торган Куштан Закир таягын болгый-болгый килеп җитте:

— Ну, имансыз,— диде ул, исән түгелме икән дигән сыман, таяк очы белән этнең күпереп торган йонлач аркасына төрткәли-төрткәли. Җаны тынычлангач, канәгать елмаеп, сары кожанлыларга таба борылды.— Утыз алтынчысы булдымы?.. Әйттем ич, планны, дим, арттырып үтибез инде аны!..

Сары кожанлыларның берсе, дәшми-нитми генә килеп, этне арткы аякларыннан эләктереп, чанага, ишләре янына өстерәргә кереште.

Шартлау авазы яңгырагач та кадакланган сыман катып калган иде Фидаил... Мышык-мышык борын тартудан башка чарасы юк иде. Җиң очы белән күз төпләрен сөртеп куйды. Әнисе белән икәү генә яшәгән яклаучысыз ятим малай ни кылырга сәләтле иде соң тагы?..

Янына, җәт-җәт атлап, Куштан Закир килеп баскан:

— Сөрт борыныңны,— дип, кулындагы таягын болгый-болгый өйрәтергә, шелтәләргә кереште ул аны.— Харап икән, берәүнең этен атканнар... Малай кешегә шулай мәлҗерәп төшү килешәме инде?! Аталар икән, димәк, шулай кирәк. Дәүләткә кирәк, аңлыйсыңмы?! — Һәм, ботларын чабып, гаҗәпләнгән булды.— Күрми дә торам, кара инде, үзеңне пионерга да алганнар икән бит әле...

— Алсалар соң! — дип, түбәннән сөзеп, күз яшьләреннән кызарып чыккан нәфрәтле карашын төбәде аңар малай.— Синең ни эшең бар?..

— Карале, кара, ничек сөйләшә?! Соң, син, юеш танау, кем белән сөйләшкәнеңне беләсеңме соң?!

— Куштан Закир белән...

— Карале, кара, ничек сөйләшә,— дип башлады ул тагы, кыбырсырга кереште. Таягын да болгап алды малайның борын турысыннан.— Син, энем, авыл советы вәкиле белән ничек сөйләшергә икәнлекне белмисең икән бит әле!.. Белмәсәң, өйрәтербез!

— Юлдашның сиңа ни зыяны тиде, Куштан Закир тәре?!

— Ничава,— дип, таягы белән янап калды Куштан. — Куштан Закирыңны күрсәтермен әле мин сиңа, хәерче калдыгы...

Җигүле атларның алдагысы авырлык белән генә пошкырып куйды. Кузгалдылар... Камыт бөятләре шыгырдады. Чана табаннарының ачы чыелдау авазы белән сыкранып сукранганы ишетелеп торды... Түбән очка таба борылдылар. Атларны юл читеннән узып, җепшек карга бата-чума, иң алга янә Куштан Закир барып чыкты...

Оекчан басып торган малай борынын тарта-тарта карап калды. Галстугына чәчрәгән юеш карны сыпырып төшерде, тагын бер кат күз төпләрен уып алды. Калтыранган иреннәре дәшмәде...

...Нигә дип әллә кайчан булып онытылган вакыйгаларны искә ала соң әле Фидаил?.. Аның бүгенге хәленә боларның ни кагылышы бар?! Нәрсә өчен әле үткән, онытылган күңел җәрәхәтләрен яңартырга кирәк булды икән тагы? Бүгенгесе дә чамадан тыш җитеп ашкан түгелме?!

Ишек катына үтеп, яктылыктан уңайсызлангандай, утны сүндерде ул. Һәм, чишенеп тормый гына, пөхтә итеп җыештырылган караватка барып ауды. Күзен йомды. Ә күңеленә тагы сорау килде: «Алар утырган машинага ни булды икән?.. Кайсы тирәдә булды соң әле болар?..» Ул юлдагы һәр сикәлтә, һәр борылыш кына түгел, юл читендәге һәр баганага кадәр таныш ич аңарга. Әйе, шәһәргә җитеп киләләр иде бугай. Соңгы үр алдындагы борылыш, анда узышу тыела дигән юл билгесе дә эленеп тора... Йөрәге жу итеп куйды — түбәндә ерганак ич анда!.. Нинди тизлек белән баралар иде икән?Ничек, ни рәвешле ул аларга бәрдереп узды? Бәрелешү ул кадәр каты булмады кебек үзе, чөнки машинаның чак кына чалулап алуыннан тыш берни тоймады ул. Андый гына бәрелүдән тәҗрибәле аек шофер машинасын чокыр төбенә җибәрмәс! Шулай да... Юк, җибәрергә тиеш түгел!

Тукта, нигә дип баш вата соң әле ул?.. Кемнәрне кызганып шулай борсалана?.. Үзенә хыянәт итүчене, үзен бөтен шәһәр һәм таныш-белешләре каршысында кеше көлкесе, адәм хурлыгына калдыручынымы?Ир-ат өчен «хатыны йөри», «хатыны хыянәт иткән...» дигән сүзләрдән дә зуррак нинди газап булырга мөмкин?..

Юк, күпме генә яратмасын, җанына никадәрле генә үз һәм якын булмасын, бөтен язмышын, хыялларын, гаилә тынычлыгын шулай җиңел генә чәлпәрәмә китерә алган кешене кызгана алмый ул. Мәңге гафу итә алмаячак!

«Димәк, Арслан Сәхипович... Арслан Сәхипович...» — дип, бу исемне отып калырга теләгәндәй, кат-кат үзалдына кабатларга керешүен дә абайламый калган... Беренче тапкыр күргән кешесе түгел. Елдан артык белә иде бугай инде ул аны. Беренче очрашканда ук ошатмады. Эрелеге, үзен әллә кемгә куеп сөйләшүе һәм мактанчыклыгы өчен яратмады... Аңардан күпкә дәрәҗәлерәк, зур-зур урыннарда эшләүче кешеләрне күргәне, утыртып йөргәне бар Фидаилнең. Белә: түрәләрнең дә төрлесе була. Аларның беришесе, кем белән очрашып сөйләшмәсен, уртак тел таба, үзен әңгәмәдәше белән бертигез куярга омтыла. Икенчеләре исә, авызын ачканчы ук инде: «Кем белән сөйләшкәнлегеңне беләсеңме?! Менә мин кем!..» дип, үзенең синнән өстенлеген расларга, кабартырга керешә. Әлеге Сәхипович шундыйларның берсе иде инде.

Хуш, ул якларында аның эше дә булмасын ди. Шул «Сәхипыч»ны ничәмә-ничә кенәри белән күргәне бар иде инде Фидаилнең. Еш алыштырып тора ул аларны... Әнә кемнәр исәбенә кергән аның Асиясе...

...Уйлар һәм кичерешләр... Кичерешләр һәм уйлар. Берсеннән бер файда булса; җиңеллек килсә икән?! Һәркайсы хыянәткә илтә, барысы да хыянәтне хәтерләтә. Күзләрен четердәтеп йомды да йокыга китәргә тырышты ул. Онытылып, бераз йоклап алырга иде аңарга хәзер. Азга гына, вакытлыча гына булса да, җанын телгәләгән, күкрәген изгән уйлардан арынып торырга иде. Күпме һәм ничек кенә бәргәләнмә — буласы булган, үткәнне кире кайтару мөмкин түгел. Йокларга иде... Йомарга иде күзләрне, һәм онытылырга... Ул дигәнчә буламы соң?! Берсен икенчесе төртешеп, бүлдерешеп ябырылган уй һәм хатирәләр.

...Унөч-ундүрт яшьләр чамасы булгандыр аңа. Аларны — авыл малайларын — район үзәгендә урнашкан хәрби комиссариатка алып бардылар. Иртәдән кичкәчә кабинеттан кабинетка йөртеп, сәламәтлекләрен тикшерделәр. Ап-ак халатлы шәһәр апалары тезелешеп утырган бүлмәләргә, анадан тума чишенеп, гөнаһсыз авыл малае килеп керсен әле... Һәм шул мизгел ничек итеп хәтергә уелып калмасын икән! Уен-көлке, төрле мәзәк хәлләрнең очы-кырые, чиге-чамасы юк, әлбәттә. Имеш, бер күрше авыл малае трусигын салмый кергән икән. Әйтеп-әйтеп тә тыңламагач, ике-өч кызыл иренле кыз, моны урап алып, үзләре эшкә керешкән. Малай тегеләрнең өчесен өч якка селтәп ташлаган да ачык тәрәзәдән урамга чыгып качкан. Ә дәү борынлы, кызыл яңаклы Илфат исемле бер малай үзен артык кыю тоткан. Кызлар каршына баскан да, авызын җәеп, оятсызланып тора икән. Шунда бер марҗа апа тезгә суга торган резин чүкеч белән Илфатның кай җиренәдер берне китереп кундырган, ди... Шуннан ары авызын ермаган, ди, Илфат...

Иң соңыннан гына аларны хәрби комиссариатның подвалында урнашкан «Тир»га алып төштеләр. Агач мылтыктан башканы күрмәгән малайлар өчен монысы инде чын бәйрәмгә әверелде: чиратка басып, шарт та шорт атарга керештеләр.

Шунда малайларның һәркайсына бишәр патрон өләшеп, ничек төзәргә, ничек атарга кирәклекне өйрәтеп торган озын гәүдәле ир-ат Фидаилнең игътибарын җәлеп итте. Үзен тыныч һәм ипле генә тоткан бу кешене кайдадыр очратканы бар кебек иде аның. Кайда һәм кайчан икәнлеген генә хәтерли алмый иза чикте. Йөз чалымнары, гәүдә тотышлары таныш кебек, әледән-әле күзләрен челт-мелт йомгалап торуы да хәтергә уелган төсле.

Теге чакта сары кожан киеп аларның авылына эт атарга килгән кешеләрнең берсе түгелме соң бу?.. Әле дә булса малайның төшләренә кереп йөдәткән Юлдашын арт аякларыннан эләктереп чанага ыргыткан адәм. Шул! Күзли торгач, аермачык хәтерләде ул аны, бу адәмне башка кешеләр белән бутау мөмкин идеме соң?! Кулыннан биш патрон һәм мылтык алганда, янә күз чите белән усал карап куйды аңар Фидаил. Чиркануын яшерә алмады.

Теге адәм дә сизенде үзенә булган бу сәер мөнәсәбәтне, дәшми калалмады:

— Мылтыктан атканың юкмы әллә бер дә?.. Куркытамы?— дип сорады ул, кайгыртучанлык күрсәтеп.

«Кирәге юк мылтыгыңның... Үзеңне дә, мылтыгыңны да күрәсем килми, — дип әйтәсе килде малайның. — Эт атучы түгел бит мин!..» — дип тә өстисе килгән иде. Дәшмәде.

Ә инде Фидаил мылтыгын сабыр гына куеп китеп барганда теге адәм аны туктатырга кирәк санады:

— Шәп аткансың,— дип, аркасыннан сөйде. Иң төз аткан берничә малай исәбендә, аның да уч төбенә өстәмә патроннар салды.

Боларын Фидаил, төзәмичә генә, кая эләкте шунда атты. Тир хуҗасына күтәрелеп карамады. Ә теге исә, киресенчә, аның һәр хәрәкәтен җентекләп күзәткән булып чыкты. Инде китеп котылам дигәндә генә, малайның беләгеннән тотып алды:

— Нигә алай ашардай булып карыйсың син миңа?.. — диде.

Туры сорауга туры җаваптан башка чарасы юк иде Фидаилнең:

— Син — минем Юлдашны аткан адәм!

— Юлдашыңны?.. — дип кабатлап сорады ир-ат. Күзләре ирексездән йомылып куйды. Тавышы калтыранды. — Нәрсә, этең бар идемени?

— Син минем Юлдашны аттың! — дип кабатлады малай, кысылган тешләрен күрсәтеп.

— Тукта... Алай усал булма әле син, — диде ир-ат һәм беркавым, ни дияргә белми, сүз таба алмый аптырап торды. — Тукта, син кайсы авылдан соң әле?

— Нурлы Аланнан.

— Синең этне дә атканбызмы?

— Син аттың! Син үтердең минем Юлдашны... Ботыннан тотып чанага ыргытучы да син!

— Тукта, тукта, шул гомердән бирле син мине хәтерлисеңме?..

— Күралмыйм мин сине! Сез... Син — дөньядагы иң-иң әшәке кеше минем өчен... Фашисттан да болай!

Моңарчы ягымлы гына сөйләшеп торган ир-ат артка таба чигенеп куйды. Кеше-кара күрмиме, ишетеп тормыймы дигән шик белән, як-ягына карангаларга кереште. Әмма ачуланмады малайга, тагы да иплерәк итеп мөрәҗәгать итте ул аңарга:

— Энем, — диде. — Син алай дисең дә бит... Мин дә үз теләгем белән түгел. Эшем шундый иде. Эшең шундый булгач, атмый да чараң юк.

— Эшең шул... — дип, усалланып, ир-ат артыннан кабатлады малай.

— Син яшь шул әле, аңламассың мине барыбер. Ләкин карама миңа алай усал итеп. Карама...

— Син Юлдашны аттың... Син мине Юлдашсыз калдырдың... Син мине иң якын кешемнән — этемнән аердың! Кансыз кеше син, абзый...

— Җитәр, җитәр, тынычлан, — дип, кулын сузып, малайның җилкәсенә кагылырга талпынды Эт атучы. Тегесе аңардан җәт кенә читкә тайпылды:

— Кагылма миңа, синең кулың пычрак, Эт атучы...

— Аңладым, энекәш. Җитәр, җитәр... Тынычлан, ярыймы.

— Синең аркада минем ышанычым юкка чыкты, Эт атучы! Кешеләргә, дөреслеккә ышанычым.

— Тукта, энекәш, тукта... Син инде бигрәк... Кешеләргә ышанырга кирәк. Кешегә ышанмый яшәп булмый дөньяда.

— Этләрен атып, малайларны елатучы — кеше буламы?.. Эт атучы син!

— Чү... Ярар, синеңчә булсын, Эт атучы булсын!.. Мин аларны үз белдегем белән аткандыр дип уйлыйсыңмы?.. Кешегә җылы итекләр кирәккәнгә атылгандыр...

— Кыргыйлар әнә яланаяк йөргән... Әмма эткә тимәгәннәр...

— Яшь шул әле син, — дип куйды ир-ат үзалдына. — Кыргыйлар тимәгәндер... Китаптан укып кына беләсез тормышны...

— Барыбер синең кебек этләр атып йөрмәм... Җибәр мине...

Малай никадәрле дорфа һәм кискен сөйләшмәсен, ир-ат үзен тыныч тотарга тырышты. Үзенә яшь әтәч сыман очып кунарга торган яшүсмерне аңлый иде ул, өлкән кеше буларак.

— Кешеләрне дә эттән болайрак кырган чаклар булды, — диде ул үзалдына. Һәм, теләсәң нишлә, үз юлыңда бул, дигәндәй, кул селтәп, читкә китеп барды.

Аның соңгы сүзләренә Фидаил игътибар да бирмәде ул чакта. Ә барыбер колагына чалынып калган... Ярымподвал ишеген каты ябып, үзенең ничек чыгып йөгергәнен дә хәтерләми...

Хәзер дә шулай ишекне бәреп ябып кына чыгып йөгерергә, котылырга иде барысыннан. Теләсә нинди авыр хәлдән, бәла-казадан, әшәкелектән арына, котыла ала кеше. Мәңге төзәлмәс тоелган тән җәрәхәтләре төзәлә, авыр сүзләр онытыла... Хыянәт тә онытыламы икән?! Кичерә аламы кеше хыянәтне?.. Йә,әйтегез,кем җавап бирә ала, әйтегез... Бер-бер чара күрегез, ярдәм итегез Фидаилгә!

18

Шул ук шәһәрнең икенче бер почмагында, шул ук минутларда, икенче берәүнең дә күзләренә йокы керми тинтерәтте. Йомшак урын өстендә борсаланып ятучы кеше — Асия иде.

Ире янына кайтырга җөрьәт итмәде ул. Ничә ел бергә яшәп, кул күтәрү кая, үзенә авыр сүз дә әйтмәгән Фидаил янына кайтырга кыймады... Күпме генә уңайсызлык кичерсә дә, ата-ана фатирына кайтып баш төртергә мәҗбүр булган иде.

Әтисе уянмады. Әнисе йөгереп килде ишеккә. Төн уртасында бусага төбендә кызын берьялгызы күреп, борчуга төште ана:

— Нишләп йөрүең, кызым?— диде. — Фидаил кая соң? Әллә бер-бер хәл булдымы үзе белән?..

Юк, дигәнне аңлатып, баш чайкады кызы һәм, берни дәшми генә, кайчандыр үзенеке саналган бүлмәгә кереп китте. Керде... һәм, идән астына поскан тычкан сыман, тынып калды.

Әнисе, кухня якка узып, өстәл әзерләргә кереште. Аның шырпы сызып газ кабызганы, никадәрле ипле булырга тырышмасын, плитәгә чәйнек утыртканы ишетелеп торды. Ипи савыты ачылды, суыткыч ишеге берничә кат ачылып ябылды... Чәй тәлинкәләре челтерәшеп алды. Кызын дәшәргә ашыкмый иде әле ана. Чишенсен, өстен алыштырсын, хәл алсын, үз вакыты белән чыгар әле бер, дип көтте.

Газга утыртылган чәйнек кайнап чыкты, ниһаять. Өй эче беразга тәмам тынып калды. Кызының чыгарга җыенмавын чамалаган әнисе, сак кына атлап, аның ишеге катына якынлашты. Дәшәргә ашыкмады, колак салып торды бертын. Сүзен дә, чәйгә чакырудан түгел, читләп башлады:

— Алмаз да бездә иде, кызым...

Җавап кайтаручы булмады анага. Йокыга талмагандыр ич?

— Кияү-балакай кайда соң, Асия?— дип дәвам итте ана, шундый ук ипле пышылдавы белән.

Иреннәрен турсайтып куйды Асия. Бу аның «Кияү-балакай...» га мөнәсәбәт белдерүе иде булса кирәк. Өстен чишенеп, урын җәяргә кереште ул.

Кызының хәрәкәтләрен, ишекнең аргы ягында ни эшләвен үтәдән күреп тора иде диярсең, әнисе артык каныкмады.

— Ярар, йокла алай булгач, — дигәне ишетелде аның һәм җай гына атлап ерагайды. «Ире белән әрләштеләрме икән?..» дигән сорау туган иде аның күңелендә. Андый чакта каныкмаганың яхшы балага, йокласын тынычлап, боерган булса, таңга кадәр барысы да көйләнер, онытыла төшәр...

Үзен биләп алган күңел төшенкелегенең сәбәбен аңлый алмый аптырады Асия. «Нәрсә булды? Ни дип җебеп төштең? Нинди бәлагә тарыдың? Нәрсә югалттың?..» дип, үз-үзен битәрләде ул, чуалган җеп очын таба алмый изаланган кеше сыман. Каш ярылып, күз чыкмаган лабаса...

Кияүгә чыкканына дүрт ел. Яратып чыкмады. Кая ул, кемне дә булса, кайчан да булса яратырмын дип уена да китереп карамаган көннәре иде бит. Гомергә ата-ана янында калудан гына курыкты ул... Яше егерме икедә генә булса да, «сазаган кыз булып калу», киләчәгенең билгесезлеге торган саен ныграк борчый башлаган иде аны ул көннәрдә. Егерме ике яшь... Бер карасаң, күп тә булмаган икән. Шулай да, унҗиде-унсигез дә түгел инде ул егерме ике! Әллә ни арада үсеп җитеп, егетләр белән җилдерергә керешкән, ул гынамы, менә дигән егетләрне, тилгәннәр сыман, берәм-берәм никах йортына таба чүпләргә тотынган яшь кызлар кагылды аның авырткан җиренә. Үз яшьтәшләре һәм хәтта ирдән кайткан хатыннар тирәсендә чуалып тәҗрибә туплаган егетләрнең шул кыз-кыркынга капланып төшүе сискәндерде. Берәм-берәм өйләнергә керештеләр. Бергә-бергә рестораннарда җилдергән яшьтәш кызлар торып кала түгелме соң дип уйларга исләрендә дә юк...

Шундый уйлар җанын телгәләгән чакта Сания апасын очратты. Аннан — Фидаилне... Уйнап кына танышканнар иде кебек... Шул егетне беренче күргәндә кем дә булса аңар, ирең шул булачак, дигән сүз әйтсә, ышанмас, ышану кая, кычкырып көлгән булыр иде Асия. Кайчандыр үзе артыннан йөргән егетләргә аз гына да охшамаган иде бит ул. Андыйларның сәламен алганы да, җавап кайтарганы да булмагандыр. Төс-кыяфәте, киеме-салымы булса икән! Белеме дисәң — белеме, һөнәре дисәң — телгә алып сөйләрлек һөнәре юк. Торган җире — тулай торактагы сиртмәле тимер карават. Шыр ятим дә бит әле өстәвенә, ярдәм кулы сузарга бер-бер туган-тумачасы булса икән?! Әтисен Фидаил үзе дә хәтерләми иде: ул, Фидаил сабый чакта ук, хатыны белән улын ташлап, каядыр китеп олаккан. Әнисен, улы солдат хезмәтендә чакта, ындыр табагында бодай җилгәргән җирендә ләх исерек шофер таптаткан. Кызганыч, билгеле... Ләкин бит аның ятимлегенә Асия гаепле түгел! Әтисенә дә, әнисенә дә ул зыян кылмаган. Шулай булгач, аның бәхетсезлеген нигә әле башка берәү түгел, Асия уртаклашырга тиеш?!

Фидаилне ул яратмады һәм яратмаячак та. Нәрсә-нәрсә, әмма үз бәясен, үз кадерен белмәс дәрәҗәдә үк томана түгел бит әле ул! Аны күргәндә ир-атларның күзе ничек яна башлаганны, эштә булсын, урамда булсын, үзе артыннан сокланып калучыларның хисапсыз икәнлеген чамаламый, тоймый иде дип уйлыйсызмы әллә?..

Ни уйлап кияүгә чыктымы? Ике уйлап тормады, тотты да чыкты. Фидаил тәкъдим ясады, ә ул чыкты. Чөнки аңар шул көнгәчә чынлап торып тәкъдим ясаучыны очратырга туры килмәде. Кабык астына кереп оялаган корт сыман, кимсетеп, рәнҗетеп кимерә иде аны әлеге ялгызлык... Башка егетләргә үч итеп чыкты, күрегез, берегезнең дә кирәге юк миңа, диде ул гүя бу адымы белән. Сания апасы егетне гел мактап кына торды! Әти-әнисе дә,хәерлегә булсын, диде. Үзе дә, алга таба күз күрер, яши башлагачтын, бәлки, күнегеп тә китәрмен әле дип өметләнгән иде.

...Иргә чыгып, ир хатыны булып яшәүнең ни икәнлеген белә инде хәзер. Дүрт ел узды. Дүрт ел җилгә очты... Еллары нинди бит әле аның!.. Йә, нигә ия булды ул шул дүрт ел эчендә?.. Торырга дисәң, кешенеке төсле фатирлары юк. Юлия, әнә, дүрт бүлмәле дип кенә сөйләшә. Ә бит аның шушы шәһәрдә гомер итеп дүрт бүлмәле фатирның нинди булуын да күргәне юк. Фидаилгә ябышып яшәсә, күрмәячәк тә. Кем бирсен гади бер шоферга шундый фатирны?Тоттырганнар ди, көт! Төн йокламый кеше ташып җыйган берлекләренә кайчан да булса бер бүлмәле кооператив алып керә алса, шатлыгыңнан артыңа биш тибәрсең...

Торып кара коры хезмәт хакына! Йөз егерме тәңкәгә аша да, киен дә, бала да тәрбиялә, имеш. Торагың өчен дә түлә, тормыш кирәк-яраклары, өй җиһазлары ал... Кеше төсле кинога йөр, театрга, җәйләрен җылы якка барып ял итеп кайт! Шуларның барысына да җиткер.

Нәрсә алыйм дисәң, «җитми» һәм «юк»тан башканы белмәде ич алар... Ә башкалар таба, җиткерә, әйттереп яшәп яткан көннәре бик күпләрнең. Асиядән кай җирләре артык аларның?! Әллә аның шулар төсле типтереп яшисе, үз дигәнчә ял итәсе, күңеле ятканны киясе килми идеме?

Арслан — башка дөнья кешесе. Үзе ничек яши! Хатыны, кызы ничек яши, ничек киенә! Ательеда аның хатынын күреп хәйран калмаган очракта, белеп булмый, аның каршысында шулай эреп төшкән булыр иде микән әле Асия?! Арслан хатынының тәкәбберлеге, горурлыгы, үз-үзенә булган ышанычы әле дә күз алдында аның; әле дә, шырпы сыман, бавырына кадалып тора. Теге чакта, ательеда күргәч тә, аны иң элек биләп алган тойгы, сорау нинди булгандыр дисез?.. Минем болардан кай җирем ким?! Ни өчен мин түгел — алар шулай үз дигәнчә киенеп-ясанып, бар кешенең игътибарын җәлеп итеп яшәргә тиеш әле?! Чишендереп куйсаң, кай җирләре артык?! Әнә шул рәвешле, тәүге күргәч тә туган соклануы көнләшүгә сәбәп булды. Көнчелек әрсезлек һәм үҗәтлеккә юл ачты... Шуңа, Арсланны янәшәсендә күргәч тә, йөрәге җилкенде аның. Хатыны, кызы барлыкны үз күзләре белән күргән булса да, аңарга омтылды. Өлешенә чыккан бердәнбер һәм соңгы шанс, мөмкинлек булгандыр ул, бәлки?

Арсланда ул үзенең гомер буе эзләгән, эзләп-эзләп тә таба алмаган, көтә-көтә көтек булган мәхәббәтен очратты. Асия аны ярата, ансыз яшәүне күз алдына да китерә алмый хәзер. Арслан да аңарга битараф түгел. Яратмаса, шулай иң якын дус-ишләре янында йөретмәс, аларга күрсәтмәс иде. Иртәме-соңмы, алар барыбер бергә булачаклар. Чөнки бер-берсеннән башка яши алмый алар. Үз ягыннан шулай икәнлеккә Асиянең һич шиге юк! Арсланны да горурлыгы, дәрәҗәсе генә тотып тора бары... Арслан — чын ир-ат, ул — көчле кеше. «Яратам» дип, дөньясын оныта, мәлҗерәп төшә торганнар токымыннан түгел. Үз бәясен ул яхшы белә. Хисләре ташкынына ияреп башын югалта торган беркатлы зат түгел, хисләрен авызлыклый белә...

Инде, гаилә корып, бергә яши башласалар — бөтенләй башкача булачак. Теләгән җирдән фатир алып, җаны теләгәнчә киенеп, җәй җиттеме — диңгез буена яисә чит илләргә сәфәр тотып яшәячәк алар. Һәммәсе — аларның киләчәге! Арслан — биргән вәгъдәсен, әйткән сүзләрен онытып, аяк астына салып таптый торган затлардан түгел. Дуслары, таныш-белешләре дә зурдан сөйләшә, дәрәҗәлеләр...

Фидаилне Арслан янәшәсенә куеп чагыштыру мөмкин түгел — монысы көн кебек ачык. Кай яктан гына килмә, алар үзара чагыштырмаслык дәрәҗәдә төрле, бер-берсенә охшамаган. Арслан — аның хыялы, бүгенгесе һәм киләчәге! Ә Фидаил? Фидаил аның хатасы булса кирәк...

Дөрес, Фидаилгә дә ачу яисә үпкәсе юк иде Асиянең. Аңарга да начарлык теләми ул. Чөнки үзенең дә Фидаилдән яманлык күргәне юк. Фидаил, гомумән, ачуланыша белми. Үз-үзен битәрли белә, борчыла белә, ә кемне дә булса башка берәүне гаепләми... Аерылышырлар. Бер алар гына аерылышмый ич хәзер. Иң элек Асия аңарга яхшылык белән аңлатырга тырышыр. Аңламый икән, үзенә карасын... Гомер һәркемгә бер генә тапкыр бирелә, шулай икән, кеше — шул бердәнбер гомерен генә булса да үзе теләгәнчә яши аладыр бит. Фидаил ятим үскән, аның барып таяныр, аркаланыр кешесе юк дип кызганып, үз-үзен бәхетсез итә алмый ич инде... Берара күңелсезләнеп йөрер-йөрер дә күнегер. Аннан, тора-бара, кем белә, ул да табар, тапмый калмас әле үз ишен...

Күзләрен йомса, Асиянең күз алдында Арсланның мәһабәт гәүдәсе калыкты. Күзләрен йоммаган чагында да уенда ул гына иде. Ул монда — әниләрендә — берьялгызы борсаланып ятканда, Арсланның башка җирдә, башка хатын янәшәсендә булуына эче пошты аның. Юк, болай дәвам итә алмый — Арсланның һәрчак үзе янында, үзе белән бергә булуын тели ул. Аның башка җирдә аерым көн күрүен, бүтән хатын белән яшәвен теләми һәм күтәрә дә алмаячак. Язмышның бу ялгышын — аерымлылыкны — тиз арада төзәтү зарур. Арслансыз яшәү юк аңарга. Сулга әйләнеп ятса да, уңга борылса да, түшәмгә текәлсә яисә мендәренә капланса да, күз алдында Арслан булды. Аның иркә карашы, кара бөдрә чәчләре, җитди һәм эшлекле йөз чалымнары гүя Асиянең бәгыренә кереп оялаган. Башка һичкем хакында уйлый алмады ул, төнката күз алдында Арслан булды, колак төбендә — аның тавышы, билләрендә — кул җылысы...

Ни хикмәттер, хәтта улы Алмазны да искә төшермәде. Инде таң беленеп, бүлмәгә иртәнге нурлар тулгач кына күрше бүлмәдә саташып уянган сабый авазын ишетте ул. Шунда гына Алмазын хәтерләде. Улы да бар бит әле аның... Әмма, аңарга карап кына, үз бәхетеннән баш тартмас Асия. Баланың ничек үскәнен сизми дә каласың аны, диләр. Үсәр әле, әнә ич, әниләре ничек ярата аны... Арсланга да әйтеп тормаячак ул аның дөньяда барлыгы хакында. Нигә кирәк өстәмә каршылыклар тудырырга. Ә тора-бара һәммәсе дә ачыкланыр һәм үз эзенә кайтып төшәр...

Келт итеп төнге урман юлындагы хәлләр килеп төште аның хәтеренә. Фидаилнең әлеге дә баягы кыланышлары бернинди акылга да сыймый, әлбәттә. Нигә шулай әтәчләнергә иде инде? Күргән ди, шуннан нәрсә? Аңлашырлар иде әле өйләренә кайткач... Бу кыланышлары белән үзе өчен өстәмә кыенлыклар гына тудыра ич. Онытырлар, җиңел генә гафу итәрләр дип беләме?..

Асиягә ачулансын да ди инде... Ә башкаларның ни гаебе бар?! Арслан белән шофер егет бу хәлне башларына да сыйдыра алмадылар ич. «Менә сиңа йомыкый... Менә сиңа мокыт...» — диештеләр. Үз күзләренә үзләре үк ышанмадылар булса кирәк алар. Бер-берсенә карашып, авызларын турсайттылар, иңсәләрен сикерттеләр... Ә Асия дәшмәде. Тик тыңлап утырды үзләрен: сез, ир-атлар, үзегез ачыклагыз, үзегез чара күрегез. Мин берни дә белмим һәм белергә дә теләмим, янәсе...

Юлдагы ул хикмәтләрнең Асиягә мөнәсәбәте бардыр диеп берәү дә уйламады, башына да китермәде, әлбәттә. Алар арасында ул — яңа кеше, берсе белән дә алыш-бирешкә кергәне юк. Капкаевлар утырган машина шоферы аның ире булып чыгар дип кем уйласын?! Шулай дип раслап торучылар булганда да ышанмас иде Арслан. Фидаил кем дә Асия кем?.. Икесен дә күреп белгән кеше ялгышып та ул хакта гөман кылырга кыймас иде...

Кыскасы, буласы — булган. Сабый түгел Фидаил дә, үзе майтарганнары өчен үзе җавап бирерлек яшьтә инде. Нигә дип әле Асия борчылырга, уйланырга тиеш ул хакта! Берәүне дә якламаячак, бер сүзгә дә катышмаячак — карары шул...

19

Алдагы бүлекләрнең берсендә Фидаилне авыл җирендә туып үскән егет дип таныштырган идем. Әйе, Казаннан йөз илле чакрымнар чамасы ераклыкта урнашкан Нурлы Алан исемле татар авылыннан ул. Кайтып-китеп йөрү өчен юллары артык мактанырлык булмаса да, чишмәләре, су буйлары, урманнары белән дөньяның башка бер төбәгенә алыштыргысыз ямьле як... Авыл каршысында буйдан-буйга сузылган тау башына менеп бер күз салсаң, Нурлы Алан шундук күңелеңә мәңге чыкмаслык булып уелып кала. Аркылыга-торкылыга сузылган урам һәм тыкрыкларын, су буена тикле яшел алъяпкыч сыман салынып төшкән бәрәңге бакчаларын, көтүдән качып, чәбе-читән читләрендәге кычыткан, тигәнәкләр арасында хуҗа булып йөргән кәҗәләрен, инеш буендагы тугайлыкларда канат кагынган каз-үрдәген, чиләк-көянтә асып чишмә суына төшкән әнисеннән арттарак калып, каурый җыеп йөргән сабыйларын, белмим, оныту мөмкинме икән ул авылның?! Мондагы егетләр элек-электән тирә-як Сабан туйларында берәүгә дә бил бирмәгән. Кызлары да — уңганлыклары белән булсын, һәм дә сылулыклары белән булсын — әйләнә-тирәдә тиңдәшсез санала...

Туган төбәк, туган авылны сайлап алмыйлар. Һәркемгә үз авылы, үз ягы аеруча ямьле тоела торгандыр. Әмма Нурлы Алан — башка, Нурлы Алан бер генә! Махсус сайлап эзләгәндә дә андый авылны табу мөмкинме икән?!

Соң, шулай икән, шундый ямьле авылны ничек ташлап китәргә дә ничек онытырга кирәк диярсез... Билгеле инде, Фидаилне күрсәтәсез. Ул егет ни өчен дип әле туган авылын ташлап киткән дә типсә тимер өзәрлек чагында, эт типкесендә үк димәсәк тә, шәһәр читендәге тулай торакның кысан бүлмәләрендә вакытлы «пропискалары» белән газап чигеп йөри?.. Өйләним дисә, туган авылында кызлар беткәнме?Нурлы Аланда әллә шофер һәм механизаторларга кытлык юкмы?

Нурлы Алан... Исеме белән үк әкиятне хәтерләтеп куйган шул авыл турында ишеттеме, Фидаилнең әле булса йөрәкләре «жу-у» итеп куя, тәннәреннән кырмыска өере чабып уза. Гомеренең иң матур истәлекләре туган авылы белән бәйләнгән аның. Матур истәлекләре... Һәм бигүк матур булмаган истәлекләре дә... Шулай да беренчеләре өскә чыга, авылын һәм авылдашларын иң яхшы, кабатланмас яклары белән генә хәтерләргә тырыша иде ул. Нурлы Алан берөзлексез үзенә тартып, сүздә әйтеп, кешегә аңлату мөмкин булмаган яклары белән ымсындырып торды аны...

Әмма, барыбер, ни генә булмасын, ул анда кире кайтачак кеше түгел инде хәзер. Алыш-биреш беткән, аралар өзелгән. Истәлек һәм хатирәләрдә генә яши аның өчен хәзер Нурлы Алан. Балачак хыяллары томан артында калды, үсмер елларда корылган хыял-өметләр чәлпәрәмә килгән. Чыбыгочларын искә алмаганда, йөрешерлек, кайтып хәл белешерлек туганнары да юк анда хәзер. Өйләре торган урында тигәнәк һәм шайтан таяклары үсә. Ичмасам, әнисе кабере шул авылда булса икән?! Күрше авылдан килен булып төшкән әнисен, хәвефле үлеменнән соң, әби-бабалары янына — Югары Сөн зиратына илтеп җирләгәннәр иде.

Аралар өзелеп, кайтыр юлларына әрем үссә дә, туган авыл онытылмый, юк, онытылмый икән барыбер дә. Үзе эчеп үскән чишмәләр үксез калган төсле тоела иде Фидаилгә. Яланаяк йөгереп йөргән тау битләре, коры елга сукмаклары да аны юксына кебек. Ел да язларын ул ясаган ояларны эзләп кайта торган сыерчыклар кайда бала чыгара икән хәзер?.. Әнисе белән икәү утырткан миләш агачлары да үсеп җиткәндер. Көзгә кергәч ут сыман балкып утырган шул миләшләрне чукырга чыпчыклар җыела торгандыр. Юлдашы белән куыша-куыша качышлы уйнап туймый торган Җәке каенлыгы чын урман булып үскәндер инде.

Юлдаш... Тагын искә төшерде ул аны. Аклы-каралы шул эт белән күпме сукмак һәм юллардан үтте икән алар?.. Әле алга чыгып, әле бераз калыша төшеп, хәзер дә аның янәшәсеннән атлый-чабадыр кебек ул. Нурлы Алан табигатен Юлдашыннан башка күз алдына китерә алмый иде ул әлегәчә. Кече басу астына балыкка төшкән чаклары яңарып алды хәтерендә, көрт ерып, Әтәмән планына чаңгы таягы алырга менгән кышкы көннәр... Юлдаш әле дә исәндер, әле дә аның янәшәсендә... Әнә алар, көрт ерып, кышкы урманда сәяхәт итәләр. Койрыгын болгый-болгый, Юлдаш көртлек оялары эзләп йөри. Муеныннан көрткә чумган үзе, шулай да бирешми, өермә булып алга ыргылуында һаман. Ап-ак аркалары, чем-кара колаклары кышкы урманда аеруча матур тоела аның.

— Әни, этләр озак яшиме икән?— дип сораштыра иде ул әледән-әле. Шул ук соравы белән тимерче Мөхәммәтхан абзыйны да тинтерәтеп бетерә торган иде. Аучы Төхфәт абзасы белән дә сөйләшкәне булды бугай. Җаваплары хәтердә калмаган берсенең дә. Чөнки һәммәсе этләрнең гомере кешенекеннән кыскарак булуы хакында әйткәндер. Ә Фидаилнең андый җавап ишетәсе килми иде, шуңа канәгать түгел иде ул аларның җавапларыннан. Берсе дә төгәл генә белми, шуңа тегеләй дә, болай да уйларга ара калдырып сөйләшәләр...

Юлдаш турындагы уйларын читкә куды Фидаил. Искә алырга рәхәт булса да, белә ич, ахыры матур тәмамланмый ул хатирәләрнең.

...Мәктәп. География дәресе. Гомумән, аның үзенә географиядән дә кирәклерәк фән юктыр сыман тоела иде. Күңеленә шулай уелып калган. Мәктәп директоры, сугыш ветераны Мәхмүт абыйлары укыта иде географиядән. Хәер,ул елларда «ветеран» дигән сүзне белмиләр иде әле. Сугышта булган — бетте-китте. Өлкәнрәк яшьтәге ирләрнең һәммәсе сугышта булган...

Чаларган аксыл чәчләрен сыпырып алгач, башын артка ташлый төшеп, күрсәтү таягын картага төбәп сөйләп китә торган иде Мәхмүт абый:

— Карпат дигән таулар бар... Әле сугышка кадәр үк хезмәт итәргә туры килде миңа шул якларда. Без Карпатка кергән чакта җәй иде Карпатта. Әй, ул җәйләрне... — дип, күзләрен серле кысып, хәйран калуын белгертергә теләп, башын болгап куя укытучы. — Карпаттагы җәйләр... Тау битендә йөзем куаклары үсә, бакчаларда — черешня... Авызыңны ачсаң, койма читеннән, менә өзелеп төшәм, менә өзелеп төшәм, диешеп, шәмәхәләнеп торган сливалар күз кысыша. — Шул урында янә туктап, пауза ясап куя Мәхмүт абый. Болай да чия-черешняларның тәмен күрсәтеп, юешләнеп торган иреннәрен сыпырып ала ипле генә. — Ул абрикос, гранатлар, мин сиңа әйтим, кайсын телисең — өзеп ал да аша гына...

Татар авылы илленче-алтмышынчы елларда да әле бакчасына бәрәңге, суган, кишер һәм чөгендердән башканы утырта белми иде. Дөньяларын онытып, шул кадәрле дә тәмле җиләк-җимешләр турында хыялланып утырган класс тирән сулыш ала — ухылдап куя. Виноград, сливалардан авыз итеп карау кая, исемнәрен беренче кат ишетүләре. Ә Мәхмүт абый дәвам итә, тагы да тәмлерәкләре калган икән әле...

Тыңлап утыручылардан берәү, башлаган җөмләсен дә тәмамларга ирек бирми Мәхмүт абыйсына, төкерекләрен йота-йота сорап куя:

— Абый, ул слива, чиршинә дигәннәрен ашап та караганың булдымы әллә? Тагы бер кат сөйлә әле, абый?..

Сорау бирүчегә гаҗәпләнгән сыман карап ала укытучы. Тел очы белән иреннәрен ялтыратып куя юри.

— Кызык син, Фатыйхов... Соң, үзең уйлап кара, ашап карамыйча, тәмен каян белим ди инде мин аның?! Чиләге бер тәңкә иде ул җимешләрнең.

— Хәзер тагын да очсызрак микән, абый?..

— Белмим, Фатыйхов, барып күргәч әйтермен, ярыймы...

— Берсен генә авыз итсәң иде аны...

— Ярый, җитәр, Фатыйхов, бер тамагыңа хуҗа да була белергә кирәк. Дәресне дәвам итәбез, — дип, хыялланып, түшәмгә таба киерелгән малайның җилкә чокырын таяк очы белән кашып ала укытучы. — Карпаттан арырак китәбез...

Әле узган дәрестә генә Кавказ турында сөйләп, андагы әкәмәтләр белән шаккатырган иде Мәхмүт абыйлары. Әфлисун, мандариннар, хөрмә җимешләре хакында сөйләгәне хәтердә уелып калган. Әстерхан карбызлары. Бохара кавыннары турында да беренче тапкыр география дәресендә ишетте Нурлы Алан малайлары, кызлары. Барысын да үзе күргән, үзе татып караган укытучыны хәйран калмый тыңлап кара! Мәхмүт абыйларының, ничә ел укытып, «монда булганым юк, боларны күрергә туры килмәде» дигән сүзен ишетмәде алар. Котыпка да үз аяклары белән барып чыга иде Мәхмүт абый, океандагы ерак утрауларга да. Берәүнең дә, тукта, бу кадәр илләрне, җирләрне гизәргә бер түгел, биш гомер дә җитми торгандыр ич, дип шиккә калганы булмагандыр. Күрмәгән, белмәгән илләр турында шулкадәрле ышандырып ничек сөйләргә мөмкин югыйсә?..

Мәктәп директоры булганга күрәдер инде, — башка бер-бер укытучы авырып китсә, аның урынына Мәхмүт абыйлары керә торган иде дәрескә. «Урра» кычкырып каршылыйлар иде үзен. Кайсы дәрес өзелгән булса, шуны укытты.

Тарих дәресләрендә малайлар кәгазьдән үзләре ясаган самолет очыртып уйный, кызлар хат алыша торган иде күбрәк. Рим императорлары, Мисыр фиргавеннәре хакында сөйләп кенә шаккатырып була димени соң авыл балаларын? Монда да әмәлен тапты, авызына каратып торды Мәхмүт абыйлары:

— Борынгы Мисырда булырга туры килмәсә дә, Каһирәне аркылыдан-буйга ураганым, Нил елгасы ярында чүгәләп, уч тутырып, Нил суын эчкәнем бар,— дип башлап китте ул чираттагы тарих дәресен. — Без Мисыр башкаласы Каһирәгә килеп кергән чакта...

Самолет ясарга дип хәстәрләп куелган кәгазьләр шундук онытылды, кызларның кулларына алган ручкалары идәнгә тәгәрәде. Класста чебен очкан аваз да ишетелмәде башка. География дәресләрен хәтерләтеп, ара-тирә Нил суы буенда үскән җиләк-җимеш бакчаларына да кереп чыга иде ул, банан һәм ананас плантацияләрен урап уза. Тыңлап утыручыларның күзе, укытучы кулындагы очлы таякка ияреп, дөнья картасын айкый, ә җимеш плантацияләре хакында сүз чыкканда, классның әле бер, әле икенче почмагында тирән сулыш алган авазлар ишетелеп куя...

— Абый, ул Мисыр дигән җирдә коммунизммы соң әллә?— дип, урыныннан калкынып куя башкалардан элегрәк тәкатен җуйган Зәки атлы малай.

«Коммунизм» — җитди сүз. Андый очракны игътибарсыз калдырмый гадәттә Мәхмүт абыйлары. Ипле генә атлап, сорау бирүче янына килә һәм, үз итеп, аның колагына чиертеп ала:

— Анда — колбиләүчелек, Фатыйхов,— ди ул җитди итеп. — Кара инде, Фатыйхов, тарихны син бөтенләй дә белмисең икән бит..

— Ник белмәскә... Беләм, абый!

— Колбиләүчелек белән коммунизмны бутыйлармы инде?.. — Күзләрендә очкын уйнап ала укытучының. Туп-туры атлап, карта каршына әйләнеп кайта ул һәм классның иң ерак почмагына караш төбәп уйга кала. — Мин өлгерерменме, юкмы, Фатыйхов, ә менә син... син, һичшиксез, коммунизмда яшәячәк егет.

— Алла боерса, диген, абый!..

Класс дәррәү көлеп җибәрә шунда. Укытучы сөйләгәннәрдән түгел, бер теленә хуҗа булмый утырган Зәкидән көләләр.

— Әби-бабаң өйрәткәнне онытырга вакыт, Фатыйхов, — дип шелтәләп ала мәктәп директоры. Әмма ул кадәр үк зурдан кубып түгел, күзләре, ирен читләре ачуланмый үзенең — әллә каян күренеп тора. — Ә үзең, Фатыйхов, коммунизмның кайчан буласын да белми торгансыңдыр әле.

— Беләм, абый, беләм... Алла боерсаны да мин коммунизм тизрәк җитсен дип кенә әйтәм, абый...

— Белсәң, җә, әйтеп кара?..

Үзенең белдеклелеген күрсәтүгә җай чыкканга куанып, читтән урап башлый малай җавабын:

— Тагы биш елдан җан башына ит, сөт, җон һәм күкәй җитештерү буенча Американы куып тотабыз һәм узып китәбез, абый!..

— Тәк-тәк-тәк... — дип куәт бирә шулчак укытучы.

— Ә тагы ун елдан — коммунизм, абый, — дип очкынланган күзләрен елкылдатып, утырып тора алмыйча, торып ук баса малай.

Укытучы аңарга гына канәгать түгел, малайның белем тирәнлеген сыный һаман:

— Төгәлрәк, Фатыйхов, төгәлрәк сүләргә кирәк... Җә?..

— Соң, абый, ун елдан «минимум», ә җегерме елдан «максимум» инде. Миңа утыз дүрт тулганда, чын коммунизм килеп җитә... Соң, абый, кем белми инде аны?.. Клубның буеннан-буена язып куелган бит...

— Мәктәп капкасында да бар, — дип ачыклык кертә арткы рәтләрдән берәү.

Дөрес, дигәнне аңлатып, Зәки баш кага һәм борынын сызгыртып куя...

— Беләсең икән, Фатыйхов, — дип, малайга кире утырырга куша укытучы. Тимер тешләрен елкылдатып көлеп тә ала... Игътибарын, бераз көттерә төшеп, Зәкинең аркасына төртә-төртә чыш-пыш килергә керешкән укучыларга юнәлтә ул бераздан:

— Әйе, сезгә әйтәм, Мөгътәсимов... Монда, карта янына чыгыгыз әле. Сиңа да кагыла, Фәйзуллин. Әйе...

Малайлар, арканларга алып барган бозаулар сыман, теләр-теләмәс кенә, класс түренә узалар. Каршыга чыгып баскач, шулай да, укытучы күрмәгәндә, елмаеп алырга да өлгерәләр. Карап утыручы кызлар өчен монысы: әнә без нинди батыр йөрәкле, директор үзе ачуланганда да сер бирмибез, янәсе.

Укытучы күрми дип уйлыйлар. Ә Мәхмүт абый күрә, күз чите белән яшертен генә күзәтеп тора ул аларны.

— Без монда, пнимаетте ли, Фатыйхов белән киләчәкне кайгыртабыз... Ә сез?.. Ничек оят түгел сезгә? Сез ни эшлисез?!.

— Бернәрсә дә эшләмибез, абый...

— Ипидер, абый, тыңлап кына утырадырыек...

Мәхмүт абый бер — класска, бер — малайларга караштырып ала. Аптырашта калган, ышаныргамы боларга, юкмы, янәсе...

— Җә, Фәйзуллин, синнән башлыйбызмы?.. Әйт әле, әнә теге кесәңдә нәрсә бар анда синең?.. Безгә дә күрсәт әле, Фәйзуллин!

— Җук бит, абый..

— Ә мин әйтәм — бар. Оялма, күрсәт әле, Фәйзуллин. Син батыр егет ич, күрсәт!..

Берни эшләп тә булмый, теләр-теләмәс кенә өстәл өстенә әлеге дә баягы шул кесәсеннән рогатка чыгарып салырга мәҗбүр була Расих.

— Ә синеке?

Мәктәп директоры икенче малайга таба борылып сүз башларга өлгерми, теге җәт кенә чалбар кесәсенең эчке ягын әйләндереп куя. Ә Мәхмүт абыйның гаме юк аның буш кесәләрендә.

— Синеке парта астында калды, шулай бит, ә, Мөгътәсимов?!.

Наилнең танымый чарасы юк, башын түбән ия:

— Каян беләсез аны, абый?

Һәм ул үз рогаткасы артыннан йөгереп китеп бара.

— Соң, Мөгътәсимов, Мәхмүт абыең шуны да белмәскә?!. Синең ише ташбашларны беренче ел гына укытуы түгел ич аның, — дип мактанып ала мәктәп директоры. Наилне дә рәнҗетүе түгел бу аның, сөйләшүе шундый, тәрбия итүе. — Бәлки әле мин синең бүген иртән нәрсә ашаганлыгыңны да белә торганмындыр?!.

Белмисез лә, арттырып җибәрәсез, дигән сыман башын чайкап куя малай. Ул инде елмая, өстәл өстенә китереп салган рогаткасы да кызганыч түгел аңа, укытучының үзе белән шулай сөйләшүе ошый.

— Бүген иртән... — дип, уйга калган атлы булып тәрәзәгә күз төшереп ала директор. — Бүген иртән Мөгътәсимов дигән малай ике кыерчык ипи һәм әрчеп пешерелгән кайнар бәрәңге ашаган. — Дөреслекне ачыкларга теләп, малайга сынаулы караш ташлап куя. Һәм дәвам итә. — Ә менә анаң ясап куйган бер чокыр сөтле чәеңне эчеп бетермәгәнсең...

— Абы-ый, каян беләсез аны?— дип телсез кала малай. Күзләре чак маңгаенда түгел. — Әүлия инде әллә сез?!.

Ашау хакында озаклап сүз куертып тору, билгеле, директорга килешә торган нәрсә түгел. Шуңа сүзен тизрәк читкә бора:

— Нәрсә, Мөгътәсимов, коммунизм ул Фатыйхов өчен генә киләмени?..

— Безнең өчен дә...

— Ә болай, дәрестә рогатка ясап утыручылар белән төзеп булырмы икән соң ул коммунизмны?..

— Була, абый! Төзеп булмый торган булса, клубка язып элмиләр дә инде аны...

— Мәктәп капкасына да... — дип өстәп куя моңарчы борынын гына сызгыртып торган Расих.

Мәхмүт абый Мөгътәсимов һәм Фәйзуллин белән артык сүз куертып тормады. Рогатка ясаучылар белән ни сөйләшергә мөмкин янәсе, сүзен дәвам итте:

— Кырык бишенче елның апрель ахырлары иде... Без Берлинга бәреп кергән чакта...

Фидаилләрнең өе Мәхмүт абыйларының йорты белән бер урамда иде. Аның төпчек улы Илдус белән (Илдус бер класска түбәнрәк укыгандыр) җәйләрен ындыр артындагы кукуруз басуында үлән җыя иде алар. Хәзер ничектер, ул елларда, Сабан туеннан башлап кара көзгә кадәр, авыл кешесе — яше, карты — печән-үлән җыю мәшәкатьләреннән арынып тормый иде. Болыннар сукалап ташланган. Су буе һәм вак кына ерганакларга кадәр көтүлеккә бирелгән, мал күп, бер баш сыер, өч-дүрт сарыгы булмаган хуҗалык гомумән юк иде. Каравылчы-фәлән белән танышлыгың юк икән, урман юлына да аяк атларга ярамый. Икмәкнең хезмәт көненә, күп булса, бер кило чамасы бирелгән еллары. Авыл кешесен хәтта салам да бирми тинтерәтәләр иде. Булмаганлыктан түгел, басу тулып череп кала иде ул елларда салам, язларын ут төртәләр иде салам эскертләренә. Ә авыл кешесенең мал асрыйсы килә, итле һәм сөтле, йонлы һәм тиреле буласы килә. Авызыннан кара кан китсә китә, әмма сыерсыз торуны хуп күрми иде берәү дә...

Хәтерләүчеләр бардыр — чатлама суык кышны, буранлы төндә кәҗәсенә бер кочак салам алырга дип басуга менгән әбидән көлеп шигырь язды шагыйрьләр дә ул елларда. Ул ялгыз әбинең ире (бәлки, уллары да), ватанны саклап, сугыш кырында ятып калган булгандыр.

Кәҗәбезгә печән беткән,

Колхозныкы хәләл микән?—

Шундый юллар белән башланып киткәне шигырь әле дә җуелмаган хәтердән. Башка чарасы калмаган әби, ни эшләсен, күрше малаен ияртеп, караңгы төндә җир читендәге басу түренә, чана тартып, көрт ерып, салам эскерте юллап чыгып китә. Фидаилгә таныш күренеш иде бу, чөнки бер тапкыр гына үтәргә туры килмәгәндер аңарга да андый хәвефле сәфәрләрне.

Сәмигулла, балакаем,

Син карап тор, мин йолкаем,—

дигән юлларын да хәтерли. Нәкъ Нурлы Алан хатыннары сыман ягымлы итеп әйтелгән ул сүзләрне ничек онытмак кирәк?..

Кара төндә салкын кырда кача-поса шулай салам йолкып яткан әби белән малай янына бер заман атлы каравылчы килеп чыга... Шуннанмы?.. Шуннан — шул инде, шигырьнең юллары барысын да ача да сала. Талантлы халык бит ул шигырь чыгаручылар:

«Атам!» — диде, мәхәббәтсез,

Әби калды тәһарәтсез...

Шул «шигырь »не өлкә газетасында бастырып чыгардылар иң элек. Шуннан күчереп, район газеталары кабатлады. Берничә ел рәттән Казанда татар телендә чыга торган көндәлектә дә бастырып чыгардылар үзен. Тегеннән-моннан килгән үзешчән һәм профессиональ артистлар концерты да шул шигырьсез узмады... Халыкка нәрсә? Кызык ич, укыган саен, ишеткән саен көлә иде халык. Тол калган ялгыз апалар көлә иде эчләрен тотып, без — малай-шалай — көлә идек. «Нәкъ безнең авылдагыча икән бу» дип көлә торган идек... Халык үз-үзеннән көлдерергә генә түгел, үз-үзеннән көләргә дә тәмам өйрәтеп җиткерелгән булгандыр, күрәсең...

Нәкъ шул елларда булды бу хәл: Мәхмүт абыйның Илдус атлы төпчек малаен ияртеп, Фидаил ише берничә «ташбаш», һәр яңа көн туган саен, ындыр артындагы кукуруз басуына юнәләләр. Кукурузны үстереп күрсәтәләр иде ул елларда... Аның арасында этэчәгесе, сары тәтәй, зәңгәр тәтәй (бу үләнне күкчәчәк дип тә йөртәләр) кебек төрле чүп үләннәре үсә. Чүп үләннәр, гомумән, күкрәп үсә иде колхоз кырларында. Ә үзләрен җыярга ярамый, җир — колхозныкы. Бәрәңге һәм карабодай басуына кереп булмый — әллә кайдан күреп алалар үзеңне, ә кукуруз саклый, ул биек булып үсә. Шулай итеп, малларның көтүдән кайтуына үлән әзерлим дисәң — ул да булса кукуруз басуыннан. Йөрү өчен рәт аралары да киң була торган иде кукурузның. Кара туфрак өстеннән үрмәли-үрмәли ун бармак белән җир тырнап җыясың да җыясың эт эчәгесен, җыясың да җыясың. Билләр сызлый, үрмәләп йери-йөри тез башлары кызарып чыга, тырнак астына үзле каты балчык кереп тула, ә син һичнигә карамыйсың — узыша-узыша чүп үләне йолкуыңны беләсең.

«Синең ике култык асты тикле дә булмаган, ә Галәвич әнә тау тикле итеп өеп куйган. (Миңлегаязны, әтисе Галәү исемле булганга, шулай атап йөртәләр. Чөнки Миңлегаязлар өй борынча иде Нурлы Аланда. Бар, аерып кара син аларны кушаматсыз гына!..) Бакчабаш Миңлегаяз аны да уздырып җибәргән...» — дип коткы сала арадан берәү. Ә эшләп үскән авыл малайлары бер-береннән калышырга яратмый. Шуннан башлана инде— калышасы килми, үҗәтлек җитәрлек. Уңны-сулны белми сикергәләп җыюыңны беләсең, баш күтәрер ара да юк. Дөньяңны онытып сикергәләп йөргәндә, үч иткәндәй, бер-бер таш-фәлән яисә кантарга абынып, әйләнеп барып та төшәсең. Каешланып беткән, мунча ташына әверелгән яланаягыңның баш бармагы канап чыга. «Тфү!» — дип, аякка бер төкерәсең дә үзле балчык белән сылап куясың. Аяк турында уйлый торган чакмыни, үлән йолкыйсы бар, калышасы килми башкалардан!..

Иң рәхәте — җыйган печәнеңне сырлы тәгәрмәчтән үзең әтмәлләгән тратайкага төяп юлга чыгу. Тратайка – сырлы тәгәрмәчтән этеп йөрү өчен ясалган бер җайланма, авыл малайларының ул чактагы йөк ташу техникасы. Төяү — үзе сәнгать. Әйтик, берәүләр юк кына печәнен дә тау кадәр итеп өеп куя — күрсәтә белә. Кулыңнан килми икән, дөнья кадәр җыеп та, кеше көлкесенә калуың ихтимал. Чөнки печәннең күплеген йөккә салгач бәялиләр. Тыкрыклар аша авылга да керәсе бар бит әле...

Әмма авылга җиткәнче «фронт сызыгын» узасы бар. Кукуруз басуы белән бәрәңге бакчалары арасы малайлар телендә шулай атала торган иде. Һәм бер дә юкка гына түгел: чөнки андагы юлдан берөзлексез басу каравылчысы йөреп тора. «Бәхетең» булса, председательнең үзенә үк килеп капканыңны сизми дә каласың.

Тратайкаларны куеп торып, басу читеннән юлны күзәтү башлана. «Тарантасына басып, персидәтел Сафин килеп чыга күрмәсен!.. Пләвәй Закир күренмиме?..» Теге чакта авыл советы йомышчысы булып йөргән Куштан Закир җәй җитсә «пләвәй» — басу каравылчысы булып китә торган иде... Тәүлекләр буе төшми ат сыртыннан. Көненә ике-өч малайны тотып ишмәсә, күңеле булмый. Борчак басуына таба үткән кеше күренмиме?.. Шулай да иң каныкканы — кукуруз басуыннан эт эчәгесе җыйган малайлар!

Такыр итеп кырылган йомры башлар җиргә ятып тыңлый, үрелеп-үрелеп күзәтәләр юлны — пләвәй күренмиме?.. Бу эш күп вакытта Фидаилгә йөкләтелә торган иде: колаклар шәп аның — локаторларың бер читтә торсын.

Сулыш та алмый, башта бер якны, аннан икенчесен күзәтте Фидаил. Хәрби задание кебек җаваплы эш бу, ялгышу ярамый. Ул-бу ишетелми иде кебек. Этләр өргәне дә ишетелми... Чөнки, якын-тирәдә пләвәй Закир күренсә, авылдагы һәммә эт, сүз берләшкән сыман, өрергә тотына... Кукуруз басуыннан десант сыман басып чыга малайлар. Кулларында тратайка сабы, тәгәрмәчләр көпшәк җиргә бата — җиңел түгел. Ашыкмыйлар, һәммәсе җитди — күзәтәләр. Шулай да җәһәтрәк булганың хәерле андый чакта, яланаяклар кая басканны белми...

Ул да түгел, җир астыннан калкып чыккан төсле, Куштан Закир пәйда булмасынмы?! Атка атланган!.. Авыл читендә, Мыкра Юнысларының бакча башындагы иске мунча артына качып сагалап торган. Эт өргән авазларның да ишетелмәве гаҗәп түгел: ул урамда, көчек затын да калдырмыйча, шул кышта гына эт аттырган иде Куштан Закир.

Ике уйлап торыр ара юк, атакага ташлангандай, авылга таба ашыга малайлар. Теге килеп җиткәнче, бер-бер кешенең бәрәңге бакчасына яисә басуга мал чыкмасын өчен киртә белән тотылган тыкрыкка кереп шылу исәпләре.

Пләвәйләрнең ат шәп була. Куштан Закир да үзенең атына кукуруз чәкәне генә ашата, ди. Томырылып, канатлы ат сыман очып килә, малайларның борынын кисәргә исәпләп, туры өсләренә йөз тота.

Үч иткәндәй, юлның урта бер җирендә Фидаил тратайкасының күчәре килеп чыкмасынмы!.. Җыйган -төягән үләннәр аяк йөзен күмеп торган тузанга капланды. Андый чакта баш кадерле, тратайканы ташлап, печән хакында да онытып, ул да бүтәннәр артыннан элдерде... Бакчабаш Миңлегаяз сикерде иң элек бәрәңге бакчасына. Аның артыннан ук Фидаил белән Галәвич тә шуып төштеләр. Күлмәк ертылу, тән сыдырылу ише вак-төяк турында уйлап торды юк инде — үлән төялгән тратайкаларны аргы якта калдырдылар... Бәрәңге сабаклары арасыннан ызан буйлап бер читкәрәк үрмәләделәр дә күзәтергә керештеләр.

— Һаа-ай, аналарыгызны! — дигән кыргый аваз яңгырады якында гына. Ат пошкырганы ишетелде.

Ничек шулай килеп чыккандыр, буйга башкалардан һич кайтыш булмаган Илдус чәбе аша сикерергә өлгерә алмый калган. Кушаяклап томырылган көйгә үз өстенә чабып килгән аттан, аттан бигрәк, чыбыркысын яман болгый-болгый җанвар авазлары чыгарып кычкырган пләвәйнең үзеннән куркып чырылдап җибәрде Илдус:

— Әти-и! — диде. Башка малайлар андый чакта йә дәшми, йә әнисен чакыра торган була. Ә Илдус, директор малае булуын искәртергә теләптер инде, әтисен искә алды.

Бәрәңге бакчасында качып ятучыларның күз — маңгайда, сулыш — табан астында, билгеле.

— Нишләтә инде?— дип, мыш-мыш шуышып, Бакчабаш янына килә Галәвич. Янәсе, «Бер-бер чара күрү кирәкмиме?.. Арабызда син — иң өлкәне...» Фидаил дә янәшәдә генә, аерым-аерым ятулар шүрләтә.

— Илдус — директор малае... Илдуска тимәс... — диде Бакчабаш. Тыныгыз чыкмасын дигәнен аңлатып, йодрыгын да күрсәтеп алды. Куштан Закирдан барын көтәргә мөмкин, кеше бакчасына кереп тә чыбыркысы белән бер-икене сыдырып чыгарга күп сорамас.

...Илдусны ул чәбе башына менеп җиткән җиреннән кире тартып төшерде. Һәм ат өстендә көе генә, яман кизәнеп, күн итеге белән аркасына берне тамызып та алмасынмы?! Чәбе читендәге кычытканнар арасында ятып калган тратайкаларның кайсынадыр абынып, сөрлегеп китте директор малае һәм канауга йөзтүбән капланды. Ә Куштан Закир:

— Таптатам мөртәтне!.. Таптатам едриона!.. Калхуз кукырузы... — дип кычкырып, берөзлексез сүгенеп, авызлыкланган атын һаман малай өстенә таба борырга азапланды.

— Закир абы-ы-ый!.. — дигән тонык аваз ишетелеп алды канау төбеннән. Бәрәңге бакчасындагы малайларның йөрәк кысып куйды, «Нишлибез?» дигәндәй, Бакчабашка таба карап алды һәммәсе.

— Калхуз кукырузын!.. Ах, едриона!..

Атының һаман үзен тыңламавы, малайны әйләнеп, әле бер, әле икенче якка тартылып, бер урында тик биеп торуы ошап бетмәде Куштанга. Як-ягына карангалап алды да җиргә сикерде ул, һәм, иң элек, күн итеге белән атның касыгына китереп типте. Аннан, чыбыркысын яман болгап, малай өстенә турылап китте. Куштан Закир кебек җиде-сигез катлы итеп «грамытны» сүгенүчене ишеткәнегез дә юктыр — буразнага сеңгән малайлар ни еларга, ни көләргә белмәде, өнсез калдылар:

— Тор, анаңны!.. Тор диләр сиңа, едриона!.. Нәрсә монда, калхуз кукырузын...

Аркасын чыбыркы телеп узгач, башын калкытмый чарасы юк иде Илдусның. Теләр-теләмәс кенә торырга да мәҗбүр булды бераздан, «егылганны — кыйнамыйлар» дигән гыйбарәне бар дип тә белми чөнки теге.

Пләвәй директор малаена иң элек тратайкалардагы һәммә үләнне бер урынга өйдерде. Фидаилнең юл тузаны өстендә ятып калган үләнен дә өстерәп алып килде Илдус.

— Тизрәк маташ, җен камалаган нәмәрсә!.. — дип куалады аны Куштан.

Үзе нәрсә әйтсә, шуны үтәп торган малайга янә бер тапкыр чыбыркы сабы белән китереп кундырды да, ниһаять, эшкә кереште ул. Иң элек канау читендә яткан зур ак ташка бәреп, тратайкаларны йомычкага әйләндереп чыкты. Чыбыркысын күн итек кунычына тыгып, кесәсеннән пәке тартып чыгарды, бауларын туракларга кереште малайларның. Баудан да кадерле нәрсә юк иде ул елларда, каештан үрелгән бау — малайларның куанып туймас хәзинәсе. Шуларның юкка чыгуын күреп торган малайларның бәгырьләре өзелмәгәндер дисезме?!. Эшен тәмамлап, пәкесен кесәсенә кире тыкты да дүрт малайның көне буе тырманып җыйган һәм бергә өйгәч нәни генә чүмәләгә охшап калган үләне өстенә менеп басты Куштан Закир.

— Нишләргә җыена бу? — дип пышылдады Галәвич.

Бакчабашның күзләре яшьләнгән иде. Шуны яшерергә теләүдәндер инде, читкә борылды ул:

— Хәзер күрерсең...

Күрәсезме мине, дигән сыман, канәгать киерелеп, як-ягына каранып торды Куштан бераз. Кем дә булса күрер дип уңайсызлану юк: чалбарын тезенә кадәр төшерде дә печән өстенә чүгәләде...

— Куштан тәре!.. — дип, үзалларына уфтанып ухылдарга гына калды малайларга. Йомарланган йодрыклары белән бәрәңге буразнасын төйде Фидаил.

Ә бераздан, атын ипле генә атлатып, сызгырына-сызгырына китеп барды басу каравылчысы. Шул көннән башлап Илдус гомергә тотлыга торган булып калды.

Пләвәйнең явызлыклары аның белән генә бетмәде. Ялгыз карчыкларның коры елга үзәненә аркаланган бозауларын җыеп кайтып, ат сараена кертеп япты ул. Икешәр-өчәр тәүлек ашарларына, эчәрләренә бирми тотты шунда. Бозаулары кычкыруга түзә алмаган хатыннар шул сарай ишеге төбендә төн кундылар, әмма файдасызга... Авыл читенә чыккан каз-үрдәкләрне тузгытып, канатларын сындырып кайтарды ул. Кыр эшеннән кайтып килгән хатыннарны сагалап торып, тегеләрнең әллә кай төшләрен тентегән дип тә сөйләделәр...

Нәрсә генә эшләмәсен, ниләр генә кыландырмасын, җил-яңгыр тимәде Куштан Закирга, аңарга сүз әйтергә базмады берәү дә. Дистә еллар дәвамына тәмам куркытылган халык аның явызлыклары хакында үзе югында гына сукрана торган иде. Чөнки беләләр: Куштан Закирның исеме колхоз җитәкчеләренең теленнән төшми, рәсеме — район үзәгендәге мактау тактасында...

Ә менә хикмәтле дәресләре белән Нурлы Алан малайлары-кызларының күңелләрен биләп торган мәктәп директоры Мәхмүт абый авылдан чыгып китәргә мәҗбүр булды. Фидаил кебек малайларга бу китүнең һәммә нечкәлекләре мәгълүм булмады, билгеле. Шулай да Куштан Закирның этлекләре белән бәйле икәнлеге аермачык иде. Имеш, больницадан-больницага йөреп-йөреп тә, улының тотлыгуы бетмәгәч, бер аулак урында очратып, Куштанның арт сабагын укыткан икән ул:

— Без Берлинга таба барган чакта синең ише корткычларны менә болай итеп ала идек тә, менә болай итеп арт шәрифләренә берне китереп ямый торган идек, — дип, шуларның барысын төгәл башкарып күрсәткән.

Куштан Закир берни дәшмәгән, чыелдап кына куйган аулактагы бу очрашу вакытында. Аның каравы, соңыннан сасыткан дөньяны. Иң элек авыл советында сөйләгән төкереген чәчеп. Аннан колхоз идарәсенә чакырттырган мәктәп директорын.

— Малае корткычлык кылып, кукыруз таптый едрионаның!.. — дигән. — Корткычлык иткән малаен тәрбия итәсе урында, каравылчыга кул күтәрә! — дигән.

Аның белән генә дә чикләнмәгән, райкомга җиткергән эшне, «Юкса, Абкумга язам, Мәскәүгә Хрущевка җәвит итәм», — дип янаган... Мәхмүт абыйны директорлыктан төшерделәр. Бераздан ул бөтенләй укытмый башлады. Ике-өч ай үткәндерме, анда сугылып, монда сугылып йөргәннән соң, дүрт-биш баласын ияртеп, авылдан чыгып китәргә мәҗбүр булды.

Җигүле ат артыннан ияреп, авылны чыгып барганда, яшьтәш малайларына каршы очраган Илдус, җиң очы белән күз яшьләрен сөртеп, болай дигән:

— Ми... ми... минем а... ар... када бу... бул-ды,— дигән.

Авыл каршындагы артыш куаклары үскән тау башына менеп җиткәч, тукталып, атлары хәл алган арада, озак кына бөтен гаиләләре белән Нурлы Аланга карап торган алар. Ни уйлап торганнардыр, күңелләрендә ниләр булгандыр — бары үзләренә генә мәгълүм. Ат җигеп, тимер юлгача озата барган мәктәп конюхы Мәхмүт абыйның бер генә җөмләсен отып калган:

— И-их,— дип әйткән, ди, Мәхмүт абый, авылга карап торган чагында. — Шунысы кызганыч, Фатыйховлар кала... Фәйзуллин һәм Мөгътәсимовлар кала, — дип әйткән, ди.

20

Арсланның элек-электән килгән бер мавыгуы, йомшаклыгы бар. Ул да булса — детектив. Китап укуны — күз сукырайту, театрны — вакыт уздыргыч, музей һәм күргәзмә залларын — эшсезләр йөри торган урын дип санавына да карамастан, детективка мөкиббән киткән кеше. Телевизордан караганы — детектив. Укыганы — детектив. Газеталарны да ул, тегеләр август— сентябрь тирәләрендә «подписка» ягын кайгыртып, детектив әсәрләрдән өзекләр бастыра башлагач кына кулына ала торган иде. Ашау-эчү, киенүгә үтә нәзберек һәм таләпчән булса да, детектив әдәбиятны ул, талымсыз рәвештә, очраган берсен укып бара. Чит ил детективымы, Юлиан Семеновныкы яки Зөфәр Фәтхетдиновныкымы, соң чиктә Мәгъсүм Насыйбуллинныкы — аның өчен барыбер. Урласыннар һәм үтерсеннәр генә... Һәм, билгеле инде, эзләсеннәр. Тоту-тотмау — аларның эше.

Кулына детектив әсәр килеп эләксә, кабинетына кереп бикләнеп, көннәр буе телефон трубкасын да алмый онытылып укый ала ул. Битарафлык белән түгел, борчылып, янып, бар вакыйгаларны үз башыннан уздырып укый. Хәер, детектив яратучылар һәммәсе шундыйлар... Тик Арслан Сәхиповичның бер үзгәлеге бар. Ул күңеле белән һәрчак эзләүче, эзәрлекләүче ягында түгел, ә бәлки качучы, эз югалтырга тырышып, хәйлә артыннан хәйлә коручы ягында. Тегеләр эз югалта белсә, кәефе күтәрелә аның. Ә инде, аның карашынча, ахмаклык эшләп куйсалар, тотылсалар, тиргәргә керешә үзләрен. «Мин булсаммы, мин булсаммы?.. Ахмаклар!..» — ди-ди тирги ул аларны. Болай итәр идем дә тегеләй итәр идем дип, үз вариантларын корып карый.

Әсәрләрен укырга яратса да, детектив язучыларның үзләрен сөйми, өнәп үк бетерми иде ул тагы. Дөресен язмауда, ялганда һәм дә караклык дөньясының нечкәлекләрен белмәүдә гаепли ул аларны. Каракларны, үтерүчеләрне гел-гел ямьсез, дорфа, эчкече итеп сурәтләүләре белән дә килешми. Тормышта бит киресенчә дә була.

Детектив ул — тормыш мәктәбе дә әле тагы. Әйтик, детективлар дөньясыннан мәгълүматлы булмаса, хәзер ни эшләр иде икән ул?!. Шактый кыенга туры килгән булыр иде. Теге көнге хәлләрдән соң аның үз тормышы да детективка әверелә түгелме соң?!. Кемдер аны эзәрлекли,кемдер аңарга янарга тели... Ләкин кем?.. Ялгызы калган чакта колак төбендә берөзлексез шомлы музыка яңгырагандай ишетелә. Артыннан, үзенә сиздерми генә, кемдер эзәрлекләп килә кебек, читтән генә үзен берөзлексез күзәтәләрдер сыман... Кулыннан эш качты, төннәрен күзенә йокы кермәде. Ишек ышанычлы бикләнгәнме, балконда бер-бер шикле күләгә күренмиме ди-ди, әллә ничә мәртәбәләр урыныннан торып, тикшереп чыгарга мәҗбүр булды. Йокларга ятканда, өйдәгеләргә күрсәтмичә генә, мендәре астына нәни балта салып куя. Хатыны ясаган чәйне дә шикләнеп кенә эчә, башта бер йотып ала да, көтә, ул-бу салынмаганмы — баш әйләнмиме, күңелне болгатмыймы? ..

Капкаев хакында уйлады ул еш кына. Әмма шик уятырлык мөнәсәбәтләрнең алар арасында булганы юк кебек. Хикмәт тирәндәрәк яшеренгәндер төсле тоелды аңар. Җеп очы кая яшерелгән — һич аңлармын димә!.. Бар әшнәләрен кат-кат күздән, күңелдән кичереп чыкты. Соңгы арада кылган эшләрен, очрашкан, сер уртаклашкан танышларын барлады, энә күзеннән уздырды барын да.

Берәүдән дә шикләнергә сәбәп юк кебек. Ә икенче уйласаң, бар да кебек. Бәлки, кемгә дә булса ул артык тоела башлагандыр, аны юлдан алып ату кирәк булгандыр? Сәбәпләре дә табылырга мөмкин... Әйтик, ул эшләгән базага директор булырга хыялланучылар булырга мөмкинме? Ничек кенә әле!.. Әйләнә-тирәсендә: «Арслан Сәхипович та Арслан Сәхипович...» — дип бөтерелүчеләр арасында икенең берсе шундый хыял белән яши торгандыр әле. Кулыннан киләме, юкмы — ул турыда уйламый, ә дәрәҗәле, төшемле урынга менеп кунаклау уе белән төн йокыларын йокламаучы аз түгелдер. Кабинетка кереп утырса, эш үзеннән-үзе барыр төсле тоеладыр аларга?! Сәүдә оешмасында эшләүнең атынып торган канат-бау өстеннән йөгереп йөрүгә тиң икәнлеген белмиләр шул.

Ә база... Универсаль база — шул бау аша йөрүчеләрнең музыканы туктатып, утны кыса төшеп башкара торган иң соңгы дәрәҗә киеренке номерлары кебегрәк ул. Җитмәсә, шул базага баш хуҗа булу. Мыжгып торган күселәр арасында ит-май, колбаса ише нәрсә саклап буламы икән?!.

Теге, бау аша йөрүчеләрнең дим, алар егыла-нитә калса, саклык чаралары булмый калмас. Ә сәүдә дөньясында бердәнбер таяныч — үзең! Егыла-нитә калсаң, кул сузучы булырмы икән?!. Сузса, үзе яначак ич ул! «Капкан — капсын, чукынып катсын шунда» дип, тагы да тирәнгәрәк батырырга торучылар гына табылуы ихтимал. Үз урынбасарлары һәм склад мөдирләреннән шикләнде ул аеруча...

Хикмәт эш урынында гына да түгелдер, бәлки?Кемнең эче нигә пошканлыгын каян белмәк кирәк. Әйтик, берәүнең аңардагы буй-сынга көнчелеге килергә мөмкин. Көдрә чәч, кара мыегы ошамый торгандыр, бәлки? Ә өченче берәүнең аның дәүләт машинасында утырып йөрүенә яисә иркен һәм уңайлы фатирда яшәвенә эче көя торгандыр. Хатыны да чибәр, кенәринең дә теләсә кемгә тәтеми торганын тапкан чагы...

Капкаевны алырга җибәрелгән машина кайтып та җитте. Юл читендә аерылышканнарыннан соң тәүге очрашулары. Килүченең авызы колак тирәсенә җитә язган иде.

— Капкаев... — дип, үз-үзенә мөкиббән китеп исәнләште ул.

— Капкаев икәнеңне беләм. Җитәр, кыланма!.. — усал һәм сынаулы караш ташлады Арслан Сәхипович ишектән керүчегә. Детектив киноларда, әйтик, майор Томин яисә Джигарханян гына карый шулай үзәгеңне өзеп.

— Берәүләрнең башы авырта, ахры, — дип, артык исе китми генә сөйләнә-сөйләнә, бер почмакта торган өстәл янына барып утырды Капкаев. Өстәл өстенә кесәсеннән сигарет чыгарып куйды. Зажигалкасын алды. Аяк өстенә аягын атландырып алгач, кабызып җибәрде.

— Шамакайланма, Капкаев!..

Артык күп сөйләргә ярамый мондый чакта, анысын Арслан яхшы белә. Детектив киноларны аз карамаган. Инде менә үзенә дә сорау алырга кирәк. Ничегрәк башлыйлар иде соң әле?..

Капкаевның тынычлыгына исең-акылың китәрлек, әйтерсең берни булмаган алар арасында. Бу — сагаерга мәҗбүр итте Арсланны. Аның уенча, бу очрашуга Капкаев, гомумән, килми калырга тиешле иде. Баксаң, килү генәме, аның түр башына ук үтеп, әнә, ботны-ботка атландырып, рәхәтләнеп, уен-көлке сөйләп утыра. Үзеңне әлеге шартларда шулай иркен тоту өчен йә шыр тиле булырга кирәк, йә каршыңдагы кеше алдында үзеңнең зур өстенлегең барын тоярга... Капкаев тиле түгел. Авызын ерып, тилемсәгә салынып йөрсә дә, ни эшләгәнен, кайда һәм кем белән сөйләшкәнлеген аңламаслык кеше түгел. Исәп-хисапны яхшы белә, олыны-кечене аера белә...

«Димәк... — дип нәтиҗә ясады Арслан, детектив киноларның төп геройлары сыман,— болай булгач, минем үз хәлләрем дә әллә ни шәптән булмаска охшый. Ачыкларга кирәк, беткән баш беткән: монда ул тикшерүчеме, әллә аның үзен эзәрлеклиләрме?.. Эзәрлекләү булса, аңа сүз сөрешен иплерәк итеп алып бару хәерле...»

«Кем?.. Кайчан?.. Һәм ни өчен?..» кебек шомлы сораулар шөпшә оясындагы сыман ыгы-зыгы килде аның чигә тирәсендә. «Булсын да ди, ә Капкаевның ни катнашы бар?!. Бер-бер хәвеф килү ихтималы булса, Капкаевтан элегрәк Лев Белялович белергә тиеш түгелме соң ул хакта?!. Белмәс! Белсә, ул аңардан яшерер идемени?!. Әйтмәгән тәкъдирдә дә, «шеф»ның аңарга мөнәсәбәтендә чагылмый калмас иде бу. Башка сыймас хәлләр, менә сиңа детектив дисәң дә детектив!..”

Капкаев дәшмәде. Әнисенең имчәгеннән тартып-тартып имгән ач чучка баласыдай, тик суыра сигаретын. Түшәмгә төбәп, бер ямь табып, авыз һәм борыныннан боҗра-боҗра төтен өрә.

— Йә, Арслан Сәхипович, теге көннән соң кәефләр ничек?— дип сорарга да өлгерде ул авыз-борынын сигареттан аерган арада.

Чынлыкта, Капкаевның булуы-исерүе җиткән иде ул көнне, юлда булган вакыйгаларны ул хәтерләми. Шуңа, бәйрәмнән соң кунак озаткан хуҗа сыман, иркен тота үзен.

Арсланга да үзен ипле тотарга иде бит. Әмма куллары калтырый, тез турыннан аяклары сыгылып-сыгылып куя. Ишекле-түрле йөрүеннән туеп, өстәл янындагы кунак каршысына барып утырырга мәҗбүр булды. «Күзәтергә килгән... Башын тилемсәгә салып, сынарга маташа, — дип нәтиҗә ясады ул, тәҗрибәле детектив буларак. — Димәк, сынатмаска кирәк! Арслан Сәхиповичны бик җиңел генә юлдан алып атарга исәп тоткансыз әле сез, барып чыкмас! «Кәефләр ничек», — имеш... Һич югында «теге көннән соң»ын искә алмаса иде... Күзгә карап, керфек тә селкетми елмаеп утыруын гына кара әле син аның!..»

— Кабызып җибәрик булмаса, — диде ул да, Капкаевның кулындагы сигаретка ымлап.

— Мин белгән Сәхипыч тартмый иде...

- Ә бүген башка Сәхипович утыра синең каршыда!

- Тартам, дисең инде алай булгач?..

— Дәү кунак хөрмәтенә ни эшләмәссең... «Яхшы килеп чыкты», — дип нәтиҗә ясады ул үзалдына. Тынычлана төште булса кирәк, елмаюы да уңышлы чыккан булырга тиеш.

Кесәсеннән елкылдап торган сигарет кабы чыгарып, бер көязлек белән шуның арт ягына чиертеп алды Капкаев. Капның очындагы ачык урыныннан «мә, мине ал» дигәндәй, сары томшыклы сыңар сигарет борынлады. Зажигалкасына басты. Анысы да андый-мондый гына түгел, хикмәтле. Чертләгән аваз артыннан шәп-шәрә хатынкыз сыны пәйда булды. Һәм шул сынның әллә кай җиреннән генә гөлт итеп ут бөркелмәсенме! Хәтта бермәлгә сигаретын сузарга кыймый уңайсызланып калды Арслан.

— Синдә булмаган нәрсә юк, Капкаев, — дип соклануын белдерде ул бераздан. Капкаев ише ир-ат заты таныш аңар: үзләренә игътибар җәлеп иткәнне, башкаларның исе киткәнне яраталар.

— Капкаев... — дип баш иде зажигалка хуҗасы. Аннан кет-кет көлеп тә алды. Адәм баласын бәхетле итү өчен әнә шул да җитә...

— Кая әле, кем, үзем дә басып карыйм?.. — дип, Арслан кулын сузгач, теге тәмам тәкатьсез калды, авыз хуҗасын онытты.

Кнопкага басып карады Арслан да. Менә бит хикмәт, икәүләшеп көлешеп алдылар...

— Сат үземә, күпме тора бу?..

Юк, Арслан үзенең хәле әлеге зажигалкага терәлеп калмаганын яхшы белә — онытмады. Капкаевның күңелен күрүе, аны йомшартырга омтылуы иде бу аның.

Кабалана төшеп, Капкаев зажигалканы кесәсенә шудырды. Күренеп тора: кадерле әйбер ул аның өчен.

— Капкаев, — диде күзен кысып, — Капкаев изге әйберләр белән сату итми...

Ниһаять, үгезне мөгезеннән алыр чак җиткән иде булса кирәк. Байтакка сузылган паузадан соң, мәгънәле итеп, әңгәмәдәшенең канәгатьлек хисеннән тулышып торган күзләренә текәлде Арслан:

— Йә, дустым, җитәр... Инде эшкә күчик... Теге хәлләрне ничек аңларга боерасыз?!.

Арсланның соравындагы кинаяне аңлый алмады Капкаев. Җитмәсә, куе кашлары җыерылып-куырылып чыкты, саллы ияге урталай сынып бөкләнгәндәй итеп алды бит база мөдиренең.

— Нинди хәлләр?.. Аңламадым, Арслан Сәхипыч...

— Маташтырма, Капкаев! Аңлыйсың!

— Ипидер, аңламыйм... Капкаев берни аңламый!

— Кем кушты?!

Куллары белән өстәлгә таянып торып ук басты Арслан. Гайрәтле кыргый арысланнан һич кайтыш булмагандыр ул шул мизгелдә — менә-менә өстеңә ташланырга һәм ботарлап атарга әзер.

— Аңламыйм дигәч аңламыйм, Сәхипыч... Кешеләрчә сөйләшикме әллә?..

Шулай итеп, Капкаев та үзләре арасында ниндидер җитди сөйләшү көтелгәнлекне аңлауга иреште. Тик тавыш күтәрергә, каш җыерырга сәбәп булмаган кебек иде бит әлегә... Хак анысы — Арсланны яратмый ул. Сәбәбен үзе дә белми, яратмый. Әллә текә муенын, эреләнеп, үзеннән әллә кем ясап, башкаларны түбәнсетеп сөйләшүен өнәми ул аның?.. Ләкин бу хакта бит аның берәүгә дә сүз катканы юк, һәммәсен үзе генә белә. Әллә соң салган баштан бер-бер сүз ычкындырылганмы?..

— Кешеләрчә, имеш! — дип нәфрәтләнеп карады аңар Арслан. Утын тукмагыдай йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты. Тәмәке көле сала торган пыяла савыт өстәл өстендә мәтәлчек атып куйды. Капкаев креслога сеңде...

- Син нәрсә, Сәхипыч? Син нәрсә...

- Берни дә түгел! Сорауга җавап бир...

— Ипидер дим, Сәхипыч, ипидер, берни аңлый алмыйм...

Аягүрә торып басты Арслан. Нәтиҗә ясалган иде: Капкаев шүрли калды. Димәк, хәлләр начар түгел. Детектив әсәрләрдәге тикшерүчеләр сыман, ипләп кенә дилбегәне үз кулыңа чорнап тотарга вакыт!

— Өченче көн кайда булганыңны хәтерлисеңдер, шәт?..

— Хәтерләми... Бергә булдык инде...

— Ачык сөйләш, кемнәр белән булдың?

— Сәхипыч?!.

— Ул каян килгән «Сәхипыч» ул?!.

— Арыслан Сәхи-по-ви-ич...

— Сорауга җавап бир диләр!

— Кемнәр дип, үзегез беләсез ич... Арысланнар һәм кенәриләр инде...

— Кайчан һәм ничек кайтырга чыкканлыгыңны хәтерлисеңме?..

— Анысы миннән тормый, беләсез... Җантимер бит...

— Машинада кемнәр бар иде?

— Кенәри... Шүфир... Ну, тагы мин инде...

— Нинди тизлек белән кайттыгыз?

— Ну-у, Сәхипыч... — дип, янә җанланып куйды Капкаев. — Боларның кемгә кирәге бар инде?.. Сез, теге, прокурорлар төсле тикшерә башладыгыз...

Арсланның каны кызды. Утын пүләне сыман берни аңламаганга сабышып утырган Капкаевны тибеп очырасы, бугазыннан эләктереп дер селкетәсе иде дә... Түзде. Ашыкмады.

— Юлда нинди машиналарны уздың?

— Хәтерләмим...

— Кемнәргә бәрдереп уздыгыз?

— Хы, хәтерләмим...

— Үзеңнең кем икәнлегеңне хәтерлисеңме соң син? — дип, аздан кабынып китми калды Арслан.

— Ну-у, Капкаев. Кем булсын, Капкаев инде...

Өстәл артындагы креслога кереп поскан Капкаев тагын да кечерәеп, бөрешеп калган кебек тоелды шул мизгелдә. Күренеп тора: аның белән өстәл төеп сөйләшүдән файда чыкмаячак. Хәлләре болай да мактанырлык түгел. Нидер хәтерләргә тырышып, күзләрен челт-мелт йомгалап алды ул әнә, уч төпләре белән чигәләрен ышкырга кереште. Бармак очлары белән тар гына маңгаендагы сырларны сыпырып-сыпырып куйды. Бу, үзенчә, хәтер капчыгыннан нидер тартып чыгарырга маташуы иде аның.

— Нидер булган да кебек, — дип куйды ул үзалдына. — Берни хәтерләмим барыбер...

— Хәтерләмәсәң, тыңла, Капкаев,— дигән көчле тавыш яңгырады кабинетта. — Ул көнне син мине теге дөньяга озата яздың. Боргаланма — кем кушты? Кем әмерен үтәдең?..

— Сәхипыч-ч-ч, — дип әйтә алды тәмам сыгылып төшкән Капкаев. — Мине кемгә саныйсыз, Сәхипыч?..

— Алай булгач, мин утырган машинаны бәрдереп узу кемгә кирәк булды?

— Бәрелгәндер инде...

— Бәрелмәгән, бәрдергән, Капкаев!

— Хәтерләмим.

— Шоферың салмыш идеме әллә?

— Юк-юк, Фидаил грамм да эчми...

— Әллә кенәриең минем белән кызыксындымы?..

Бу сорау бөтенләй көтелмәгән иде Капкаев тарафыннан, ул сискәнеп куйды хәтта. Егетлегенә дә тиде булса кирәк.

— Кызыксынмый... Ник кызыксынсын?.. Синдәге акча миндә дә бар!

— Менә нәрсә, Капкаев, — дип, тирән сулыш алып, өр-яңадан аңлатырга кереште Арслан. — Мин бүген, таң белән торып, тагы бер кат урап кайттым ул тирәләрне. Юлның иң хәвефле урынын табып, алдан уйлаган, исәпләнелгән план белән эшләгәнсез...

Арслан, җавап ишетүдән өметен өзеп, кабинеты буйлап ишекле-түрле йөренергә кереште. Сүзне дәвам итүнең мәгънәсез икәнлеген белеп, кискен рәвештә Капкаевка борылды:

— Утырма, күзле бүкән сыман! Бар, шоферыңны эзлә, тап. Ачыкла! Шуны бел — мин болай гына калдырачак түгел моны!

Авырлык белән генә урыныннан торып, ишек катына узды Капкаев. Ниләрдер булган да кебек иде түгелме соң? Кенәрие чырык-чырык көлде... Тоткага үрелгән җиреннән ул туктап калды һәм йөз белән кабинетка борылды:

— Хәтерләдем кебек, — диде ул җиңел сулыш алып. — Хәтерләдем... Ул бит, болай, уйнап кына узышу иде... Кенәриләр күңелен күрү өчен генә...

Арслан дәшмәде. Капкаевның башын тилелеккә салып сөйләшүе соң чиккә җиткән иде түгелме?..

Бу дәшмәүне яхшыга юрап, елмаерга итте гастроном директоры. База мөдире белән ара өзүнең һич кирәге юк иде бит аның өчен. Арсланның танышлары күп, мөмкинлекләре дә чикләнмәгән. Хәтта Лев Беляловичның үз кешесе санала... Үз теләге белән кем шундый әшнәлектән баш тартырга теләр иде икән?!.

— Уен гына иде бит ул... Шаяру гына... — дип, каршы килергә талпынды Капкаев кулын сузып.

— Түгел! — дигән сүздән тәрәзә пыялалары зеңгелдәде. Аннан кулы белән ишарәләп ишеккә, чыгар юлга күрсәтте база мөдире. — Бар! Башың белән җавап бирерсең, Капкаев!..

21

Тоташ бәйрәм рухы басыла төште. Ә йокысыз төннәр дәвам итте. Шомлы һәм йончыткыч тынлык биләп ала иде кайчак... Капкаев белән очрашканнан соң, башка берәүгә дә күтәрелеп бәрелмәде Арслан. Детектив китаплардан алган тәҗрибәдән чыгып түгел, Лев Белялович шулай киңәш итте: «Сабыр... — диде. — Кабаланма. Һәр адымыңны күзәтәләр булса кирәк. Сер бирергә ярамый. Ашыкма, ачыкланмый калмас...»

Киеренкелек һәм көтү... Билгесезлек һәм хәвеф көтеп яшәү... Арслан үзенә ясалган һөҗүм тагы кайчан һәм кай тарафтан кабатланыр икән дигән курку белән көтте. Әшнәләренең үзенә мөнәсәбәте беркадәр салкыная төшүне чамалап алган Капкаев та, күрәсең, болай гына калдырмаслар, дигән шөбһә белән яшәде, койрыкларын җыебрак йөрергә омтылды. Асия иренең рәнҗүле сүзләрен, аерылышырга чакырып судтан кәгазь килүен көтте.

Ә Фидаил исә, рәхимлекнең күктән төшмәвенә күнеккән кеше буларак, көтеп вакытын уздырмады. Йокысыз үткән төннең таңыннан, машинасына утырып, якын танышы янына барып чыкты ул, чара күрергә кереште. Таныш дигәне үзе кебек үк шофер егет иде. Машиналарының марка һәм төсләре бер үк булудан файдаланып, үзара килештеләр дә, вакытлыча, арткы уң як канатларын алыштылар. Шулай итеп, машинада төнге бәрелешүнең эзе дә калмады...

Берәве дә: «Булдымы шундый хәл?.. Булса, нигә алай иттең?» — дип сорарга ашыкмады. Шулай да хәрәкәт башланды. Төш җитәр-җитмәс чакта, иң элек, юк сәбәбен бар итеп, үз хуҗасы чыгып әйләнгәләп йөрде машина тирәсендә. Арткы уң як канат турысына җиткәч,туктап бертын карап торды хәтта. Әмма берни сорашмады... Йомыш төште дигән атлы булып, төш вакытында Капкаевка да барып чыктылар. Чакырганны да көтмичә, үзе килеп чыкты гастроном директоры. Коры исәнләштеләр. Җитәкчеләр арасында җитди сүз буласын тоеп, кибетне урап чыкты Фидаил. Күрсеннәр, тикшерсеннәр...

Никадәрле генә озак булырга тырышмасын, ул чыкканда, Капкаев әле һаман арткы канат тирәсендә бербер тамга табу нияте белән кайнаша иде. Фидаилне күргәч кенә торды чүгәләгән җиреннән, уңайсызланды да булса кирәк.

— Рессорларың сынмаганмы икән дим... Теге көнне ай-һай хәтәр кайттың бит син, — дигән булды, кулындагы тузанны каккалап.

— Рессор сындыралар димени...

Капкаевта ул чакта рессор кайгысы идемени соң. Фидаил белмиме?!. Кенәриен кочаклаган көйгә йоклап киткәнен белми... Тегесе исә шәһәргә кергәчтен, машинаны туктатып, алга күчеп утырды. «Исергән, дуңгыз, — диде ул аңарга ишетелерлек итеп. — Авызыннан селәгәе ага...» Өйләре янына җитеп, төшкән чагында көләч елмаеп Фидаилгә болай диде: «Берни күрмәдем, ишетмәдем һәм берни белмим дә...»

Капкаев иңсәләрен сикертеп куйды: «Бу нинди хәл бу — өнемме, төшемме?..» — дип әйтүе иде булса кирәк.

Ә хуҗасы иркен сулыш алып, Фидаилне мактаган булды:

— Фидаилгә сүз тидерәләрме соң?!. Кем-кем, әмма ул белә машина кадерен!..

Машина кайгысы идемени Фидаилдә... Бөтен өметләре пыяла сыман уалган, чәлпәрәмә килгән чак бит аның. Бар яшәве, эше — Асия өчен иде бит аның. Инде хәзер ни эшләргә, кем өчен дип яшәргә кала аңарга?!. Дөрес, аның улы бар...

Хатынына ул башка һичкайчан «Асия» дип дәшә алмаячак. Аны күрү Фидаилгә шатлык алып килмәс. Күз яшьләрен коеп еласа да, каршысына тезләнеп ялварса да, гафу итә алмас ул аны. Араларында упкын сыман тирән, караңгы баз тора, кеше түгел, кош очып уза алмаслык текә кыя... Һәм нәфрәт. Тоташ нәфрәт...

Ә эш сәгате беттеме, аяклары өйгә тартты. Асияне күрәсе килеп кайтты. Аны күрү нәфрәттән башка тойгы уятмас иде югыйсә. Ә барыбер сагына...

Асия өчен дә җиңел булмаячак иде беренче очрашу. Куркудан түгел, курыкмый иде ул аңардан. Уңайсызлануы да чама белән генә. Чөнки үзен хыянәтче санамый иде ул. Күңеле кушканча яшәгән, җанына газиз кешесенә омтылган гашыйкны ничек хыянәттә гаепләргә мөмкин?! Хисләренә хыянәт итмәде ич ул! Һәркемнең көтеп алган, өлешенә чыккан бер яратуы була. Арслан — шул бердәнбере ич аның. Ничек баш тарта алсын аңардан Асия?!. Ә Фидаил! Ул инде бер тапкыр кичерде Асияне.

Язылышып кайтканнан соң, беренче тәүге кичтә, йокларга яткач, Асия яшермәде, дөресен әйтте Фидаилгә:

— Фидаил... — диде. — Мин сиңа кадәр бер егет белән йөргән идем бит... Мин аңа алдандым, — диде.

Фидаил башта озак кына дәшми торды, аннан соң аның күзләренә карап әйтте:

— Син алдангансың... Тик син мине алдамадың бит, мин сине яратам... — диде.

Әйе, бер тапкыр кичерде инде аны Фидаил...

...Шулай да, әнисенең үгет-нәсихәтләре каршында көчсез калган Асия никахлашкан ире янына әйләнеп кайтырга мәҗбүр булды. Трамвай тукталышыннан ук ялгыз тәрәзәгә күз төшерде ул. Үзе атлый, ә күзләре — тәрәзәдә. Кайтып җиткәнче карашы шул сыңар тәрәзәдә булды. Арлы-бирле үтеп торучыларга да күз салмады, хәтта аяк астына карамады, кая басканын белмәде. Дистәләгән-йөзләгән тәрәзәләре белән балкып, яктырып торган ыгы-зыгылы, мәшәкатьле тулай торакның дүртенче катындагы утсыз, караңгы тәрәзәдән күзен алмады.

Әйләнә-тирә күршеләрнең һәммәсе дә өйдә — якты тәрәзәләре әллә кайдан балкып тора. Яңа тормыш корып яши башлаган гаиләләрнең тәрәзәләре шулай якты була һәрчак. Чөнки шул сыңар тәрәзәгә йокы бүлмәсе дә, ял бүлмәсе дә, балаларга дигән һәм аш пешерергә дигән бүлмәләре дә сыя аларның. Шул ялгыз тәрәзәләргә ир белән хатын мәхәббәте генә түгел, балалар мәшәкате дә сыйган була. Бары шундый кысан бүлмәләрдә тормыш көтә башлаган парлар гына аңлый булса кирәк чын гаилә бәхетенең ни икәнлеген. Бүлмәләре кысан, аның каравы күңелләре киң, киләчәк турындагы хыяллары очсыз-кырыйсыз...

Сүнгән өмет сыман караңгылыкка чумган тәрәзә — кара тап ул, кара нокта. Шул ноктаның як-ягында якты нурлар... Ярый әле башкалар белми, сизенми торгандыр ул караңгылыкның хикмәтләрен... Шулай да түзәргә кирәк, тиздән, бик тиздән Асиянең үз тәрәзәләрендә дә ут кабыныр. Әйе, бер түгел, әллә ничәшәр тәрәзәле иркен, матур фатирда яшәрләр. Арслан белән, әлбәттә... Һәм шул фатирның һәммә тәрәзәләрендә дә берьюлы ут кабыныр. Яктырып, балкып торыр аларның тәрәзәләре... Ә әлегә, вертикаль буенча да, горизонталь буенча да, утсыз тәрәзә аларныкы гына.

Ниһаять, ул баскычта. Югары күтәрелә. Дүртенче катка менеп җитәр өчен күпме баскыч үтәсе?.. Шушы көнгәчә ул аларның санын да белмәгән. Шул дүртенче катка кош сыман канатларын җилпеп менгән чаклары да бар иде аның. Ә хәзер — балтырларына таш асканнар диярсең. Чөнки ул, киләчәккә түгел, тонык һәм бертөрле булып канына сеңгән үткәненә кайтып килә. Гелгә калырга дип түгел, ара өзәр өчен, бәхетле киләчәгенә узып барышлый гына...

Ишек катына менеп җиткәч, сулышын тыеп, бермәл тынсыз торды. Сак кына сумкасыннан ачкычларын алды. Үч иткәндәй, баскычта караңгылык, лампочка кирәк булган кемгәдер... Йозакны эзләп табарга кирәк, ачкыч тишеген... Биек үкчәләренә басмый гына эчкә узды. Ишекне япты. Һәм сулыш алырга да уңайсызланып, тын бүлмәгә бераз колак салып торды. Шул мизгелдә Асияне читтән күзәтеп торучы булса, ул аны, һичшиксез, идән ярыгыннан башын тыгып, өй эчен күзәтеп, чарасыз калган тычкан баласына охшаткан булыр иде. Үткән белән хушлашу, үткәнеңә кире кайтуны җиңел дип кем әйтер?!.

Сак кына утны кабызды. Сискәнеп куйды һәм кире сүндерергә ашыкты утны. Өй түрендәге зур караватта ире белән улы дөньяларын онытып йоклап ята. Күзләренә төшкән яктылыктан тынгысызланып, сабыеның кинәт борылганын, әтисенә табарак сыенганын абайлап өлгерде ул. Ананың күңеле талпынып, нечкәреп куйды — күзләренә яшь килде. Барып, улының йомшак аркасыннан сыйпыйсы, өстен ябасы килде. Кыюлыгы җитмәде караватка якын барырга...

Бертын басып торганнан соң, чишенә башлады ипле генә. Дөм сукыр кешедәй бармаклары белән кармалана-кармалана, үзенә кирәкле элгечләрне эзләп тапты. Карыны да ачкан, чәй эчәсе килә... Әмма чәйнеккә үрелү, суыткычны ачып карау уенда да юк. Гүя аны чит фатирга китереп ташлаганнар, ни эшләргә белгәне юк. Шулай да, беркадәр кыюлыгын җыеп, стена буенда торырга тиешле креслоны эзләп китте ул. Кызганыч, бердәнбер кресло буш булып чыкмады, аркасына Фидаил чалбарын элгән, утыргычында сабый киемнәре. Киемнәрне урнаштырырга һәм утырып ял итәргә иде дә бит югыйсә. Кыймады. Әйтерсең бу бүлмә эчендә аңарга урын калмаган... Үч иткәндәй, урамда да утлар янмый икән — идәндә бала уенчыклары булуы ихтимал, шуларга басудан уңайсызланды Асия һәм кире чигенде...

Сәер килеп чыга, үз өендә урын юк аңарга. Ятып ял итү, йоклау өчен түгел, барып таянырлык урын калмаган. Бала караватына менеп, дүрткә бөкләнеп ята алмас бит инде.

...Бәлки, баланы үз урынына урнаштыру кирәккәндер. Фидаил белән янәшә ятарга... Юк, Асия алай итмәячәк, моңарга хокукы юк аның хәзер. Арсланга да тугрылыклы булу кирәк... Ишек катына чыгып, өстәл астында кармалана торгач, буш табуретка табып алды. Утырды. Һәм борчу тулы башын өстәл өстенә салды...

Бераз черем итә алдымы, юкмы — төнне ул шул рәвешле уздырды. Тәрәзә артында аертылган сөт сыман сыек кына яктылык шәйләнә башлагач, каршы як стенадагы фоторәсемнәргә текәлеп утырды. Ул рәсемнәрдә аның үткәне. Ә киләчәге Арсланга бәйләнгән, тулысы белән Арслан кулында. Аның белән яши башласа, Асиянең моңаерга да арасы калмаячак, менә күрерсез. Шуңа да аны Арслан Сәхипович, диләр, олылыйлар, хөрмәт итәләр, аңарга буйсыналар. Чөнки ул көчле һәм гайрәтле. Әнә кемне ярата Асия. Асылынсаң — асылын агачның асылына, дип, юкка гына әйтми ул халык. Исеме җисеменә туры килгән чын арыслан бит ул. Асия һәм Арслан... Арслан һәм Асия... Бүгенге хәле нәрсә, ул үтәчәк, онытылачак бик тиздән. Ә киләчәге турында уйлаганда рәхәт булып китә аңарга. Чөнки анда Арслан бар!..

«Арслан Сәхипович», — дип дәште ул аңа күңеленнән. Шаярганда, яратканда һәрчак шулай олылап дәшәчәк ул аңарга. Арслан Сәхипович — нинди яңгырашка ия, үзен күргәнче үк, дәрәҗәле, мәһабәт ир-ат хакында сүз барганын аңларга мөмкин. Арслан Сәхипович...

Асияне татлы уйларыннан бүлеп, шунда, көтмәгәндә, будильник чәрелдәргә кереште. Фидаилгә җан керде: иң элек ул, урыныннан кузгалмый гына, баш очындагы сәгатьнең төймәсенә басты. Аннан җәт кенә идәнгә сикереп төште.

Иренең хәрәкәтләрендәге кискенлекне күреп, Асия дә сискәнеп куйды һәм, ирексездән, аягүрә торып басты. Аны шулай торып басарга ни мәҗбүр иткәнлекне үзе дә аңышмады кебек. Ипле генә атлап, мин монда дигән сыман, бүлмәгә таба узды Асия. Шунда гына киерелә-сузыла күлмәк кияргә азапланган Фидаил аның өйдә булуын абайлап алды. Теге кара төндә юлда карашлары очрашканнан соң, ир белән хатынның беренче күрешүләре иде бу...

Бермәлгә югалып калдылар. Авызлары ачылса да, сүз чыкмады авызларыннан. Карашлары идәнгә текәлде. Шулай да беренче булып Фидаил дәште. Хатынын өйдә күрү аның өчен шулай ук зур яңалык иде булса кирәк:

— Син өйдәмени?..

— Өйдә...

— Ә кайда?.. — дип башлаган соравын тәмамларга уңайсызландымы — ярты юлда тәмамлады Фидаил. «Кайда йокладың соң?» — дип әйтү авыр тоелды аңарга. Әмма чын-чынлап Асия турында кайгыртып соравы иде бу аның.

Асия дөрес аңлады. Көтелмәгән кайгыртучанлыктан калтыранып куйды хәтта. Ничек итеп шулай кайгыртып сөйләшергә, сорашырга мөмкин ике арада булып узган шундый вакыйгалардан соң?!.

— Әнә, урындыкта...

— Урындыкта?..

— Сезне уятырга кызгандым...

— Бала урыны буш торган ич...

— Уяныр дидем, кызгандым.

Фидаил кинәт, сөйләшүдән туктап, дәшмәс булды. Нидер хәтерләдеме ул шулчак — үзе генә белә. Караватта сузылып йоклап яткан улына күз салып алды. Гүя, нидер хәтерләп, нәрсәнедер таба алмый иза чигә.

Шул хәлендә байтак онытылып торгач, башын күтәрми генә, ишек катына узды ул.

— Шулай итәләрмени инде, Асия?— дигән сүзләр саркылып чыкты аның күңеле түреннән.

Аннан тиз-тиз генә юынып алды, өстенә киенде. Аягүрә генә, чәйнектән салкын чәй агызып эчте һәм, хушлашырга да кыймыйча, өйдән чыгып китте.

«...Шулай итәләрмени инде?..» Үз авызыннан ялгыш чыгып очкан шушы сүзләрдән уңайсызланды булса кирәк ул. Үзе булып, үзе аңламады ул бу сүзләрнең мәгънәсен, әйтерсең аның гаебе бар. Ә Асия ничек аңларга тиеш иде икән ул сүзләрне? Сорау булдымы бу, әллә шелтәләүме?.. Үкенүме, әллә бәгырь ярасыннан саркып чыккан иңрәү авазымы?.. Юк, Асия аңардан моны ишетергә теләмәгән иде. Ир-ат сыман тузынсын, гомерендә бер, соңгы тапкыр гына булса да сүгенсен иде ул һич югында... Идәнгә типсен, өстәл төйсен, урындыкны гына булса да тибеп җибәрсен иде ичмаса. «Шулай итәләрме», имеш... Йә, ничек аңларга шуны?!. Ни дигән сүз соң бу? Нигә газаплый инде ул аны, йә?..

22

Тәрәз йөзлекләренә аркылы такта кадакланган өйгә кайтып төште Фидаил. Әнисен югалту хәбәрен хәрби хезмәттә вакытта да авыр кичерде ул. Әмма моны ялгызлыктан, шыр ятимлектән иңрәп калган туган нигездәге тәүге сәгатьләр белән чагыштыру мөмкин идеме икән?.. Әлегәчә ышанмый яшәгән икән ул зур кайгы китергән хәбәргә. Өметләнгән, ышанмаган, үз хәлен бөтен тирәнлеге белән кичерә алмый йөргән.

Капкадан керүгә үк, тәрәздәге аркылы такталарны кубарырга кереште. Имән борысларга үтеп кергән йөз дә иллеле кадаклар, авыр сыкрап, чыелдау авазлары чыгарып елады. Җилкапка, ул кайтасын белгән кебек, киерелеп ачылган иде. Хуҗаның кайтып керүен сизенгән сыман, ишегалдыннан көтүе белән кәҗә өере килеп чыкты. Болдыр баскычындагы һәр такта, менә сынам, менә сынам дигән сыман, авыр шигырдап каршы алды аны. Өй эче моннан ике ел элек нинди хәлдә калган булса, шул хәлендә. Һәркайда әнисенең эзләре, әнисенең кул җылысы сакланган кебек. Стенадагы кадакларда аның өс киемнәре... Аш-су хәзерләгәндә кия торган ак алъяпкычларына кадәр үз урынында. Өстәлдә — самавыр, мич буенда кисәү агачлары, сәке түрендә кабартып куелган мендәрләр. Түшәм белән тәрәз арасында эленеп торган ап-ак кашагалар... Тартып куелган тәрәзә өлгеләре... Хәтта аралыкны бүлеп торган чаршау да үз урынында... Шул чаршау менә-менә селкенеп куяр да, аның артыннан, онга буялган итәкләрен сыпыра-сыпыра, улы каршына, колачын җәеп, әнисе килеп чыгар төсле. Йөгереп килеп, сак кына улының аркасыннан сөяр. Һәм, кабаланып, тәрәз өлгеләрен ачарга керешер, самавырын күтәреп, өйалдына таба чыгып йөгерер. Тупсага җитәм дигәндә, башын күтәрер һәм, куанычын уртаклашкан сыман, борынгы шәмаилгә күз салып алыр. Иреннәре кыймылдап куяр аның шулчак, белгәннәрен укыр... Ул шәмаилдә ни язылганын белми Фидаил, бормалы-сырмалы гарәп хәрефләрен танымый. Ә әнисе укый иде, яттан белә иде анда язылганнарны. «Изге сүзләр...» дигәнен дә хәтерли әле...

Өйдә бар нәрсә әнисен хәтерләтә. Аралыктагы чаршау гына, үч иткәндәй, кыймылдамый да кыймылдамый һаман. Өстәлгә һәм бөтен өй эченә җылылык өстәп торган самавыр кайнап чыкмый. Уф, ятимлектән дә авыррак нәрсә юктыр ул дөньяда. Әти-әнисез торып калган сабыйлар бер кызганыч булса, буй җиткергән, чәчләренә чал кергән ир-атлар да авыр кичерә ятимлекне...

Армиядән кайткан көненең икенчесендә, ишекне киереп ачып, Фидаил янына өлкән яшьләрдәге, әмма үтә дә җиңел хәрәкәтле бер ир-ат килеп керде. Бригадир дип таныштырды үзен. Аяк киемен салып тормый гына түргә узды. Килешле итеп папиросын кабызып җибәрде.

— Кем... Фидаил бит әле... Слушай, эшкә чыгарга җыенасыңмы син, юкмы? — диде ул, төтен өрә-өрә. Әйтерсең кичә генә кайтып төшкән солдат белән түгел, айдан артык гомер җил сугарып йөргән килмешәк белән сөйләшә.

Башта аның кем булуын ачык кына хәтерли алмый торды Фидаил. Таныш та кебек, түгел дә сыман — онытылган.

— Эшсез ята торган чак түгел, слушай, — дип дәвам итте ир-ат. — Бер-бер һөнәрең бармы?

— Шофер.

— Шүфир дисең инде, ә, слушай, - дип, дөнья кендеге сыман уйга калып торды ул бермәл. Чал чигәләрен кашыгандай итте. — Барыгыз да шүфир, тракторист хәзер, едриона...

Менә хәзер таныды. Сүгенеп әйткән беренче сүзеннән үк танып алды үзен Фидаил. Аларның өй түренә үтеп, аягын чалыштырып, хуҗаларча тәмәке тартып утыручы бу адәм әлеге дә баягы шул Куштан Закир булып чыга түгелме соң?!. Үзенә дә аздан гына «Куштан Закир» дип ычкындырмады.

— Закир абый, — диде, тыелып калып. Вакыт теләсә нинди үпкә-ачуны да тоныкландыра икән ул.

— Шул, үзе, — диде ир-ат, үзен танучыга кәефе булып. — Закир абыең булам...

— Теге, авыл советында эшләгән...

— Үзе!

— Пләвәй булып йөргән...

— Слушай, парин, ну хәтер икән үзеңдә!.. Хәзер бригадир икәнемне дә онытма!

Үзенең кем икәнлеген ассызыклап, синең белән артык сөйләшеп торыр ара юк дигән сыман, капылт кына торып басты ул. Авызындагы папиросына төкереп, аны мич алдындагы калайга таба ыргытты. Өстәл каршысына килеп, хуҗаларча тәвәккәллек белән, савыт-саба өстенә капланган шадра тастымалны тартып алды.

— Кая, нәрсә алып кайттың?.. Өеңә кергән кунакны шулай буш чыгарып җибәрергә җыенмыйсыңдыр бит, слушай.

— Ни бит... Юк иде, Закир абый, — диде егет, аның өстәлдә ни күрергә өметләнүен яхшы аңлап.

— Едриона... — диде теге, бу юлы инде аяк очына гына төкерде. — Әрмиядән буш кул белән кайталармыни?!.

— Соң, чәй эчик булмаса, — дип, әле булса уңайсызлану кичереп торуын дәвам итте Фидаил.

— Чәй... — диде һәм кыргый көлү белән пошкырып куйды бригадир. — Менә сиңа мә, чәй дисең инде ә, едриона?!. Чәй эчкән бар ла ул, дип әйткән, ди, әнә анда берәү!..

Егетнең дәшәр сүзе калмаган иде. Шунда гына тәмам өметен өзде Куштан Закир һәм янә бер кат идән уртасына лач иттереп төкереп куйды. Як-ягына каранып алды, фуражкасын батырып киде. Күн итекләре белән махсус каты басып, ишеккә юнәлде. Тупсага җиткәчтен, шулай да, башын борды:

— Бу нәрсә бу? — дип, бармагын төртте ул баш очында торган шәмаилгә. — Слушай, парин, бу нәрсә?!.

— Шәмаил ич, күрмисеңме?— диде егет сабыр гына. — Әни истәлеге... Изге сүз...

— Ул нинди изге сүз?!. Ул нинди шәмаил ул?!. Кара аны, едриона...

Куштан Закир, кулларын болгый-болгый, гел урынсызга сүгенергә, ду куптарырга кереште. Һәм, әллә ни арада, ишек өстендә дистәләгән еллар эленеп торган җиреннән кубарып, шәмаилне идән уртасына тотып атты. Ул да түгел, йөгереп килеп таптарга, тибенергә кереште. Пыяла ватыклары идәнгә чәчелде. Бу йортка мәңге игелек сакчысы буларак хезмәт итәргә тиешле изге язу вак-вак кисәкләргә ерткаланып, ботарлап атылды. Яшел язу кисәкләре тавис кош канатлары сыман талпынып куйдылар...

Фидаил өчен башка сыйдыра алмаслык хәл иде бу, ни дияргә белми, тораташ сыман катып калды ул бермәлгә.

Ә Куштан тузынды, пыран-заран китерде өй эчен.

— Ну, слушай, едриона, үзең комсомолдыр әле тагы... Әрмиядәге замполитларыгызны әйтер идем...

Шунда кинәт әллә нәрсә булды Фидаилгә. Идәндә яткан пыяла ватыклары арасында әнисе өчен иң изге һәм кадерле саналган язу — шәмаил мәсхәрәләнгән. Көн дә иртән торып, шул язу куелган пыяланың тузанын сөртеп йөргән әнисен күз алдына китерде ул... Хәтер томаны артында Юлдашның шәүләсе калкынып куйды... Шушы адәм аркасында авылны ташларга мәҗбүр булган Мәхмүт абыйлары... Тотлыга торган булып калган Илдус...

— Югал... Эзең булмасын монда! — дип кычкырып җибәрде ул шунда җан авазы белән. — Сиңа әйтәм, Куштан Закир!

Ә тегене куркытырсың, бар, алай гына. Чыгар юл турында уйларга да җыенмый. Күрәсең, үзенә кычкырганга, үзен куганга, гомумән, күнекмәгән. Дистә еллар дәвамына, ни теләсә — шуны эшләгән, бөтен авылга коткы салып торган затны алай гына җиңү мөмкинме соң!.. Авыл кешесе андыйлар белән буялмауны артыграк күрә, ызгыш, талаш, бәхәс — ул әле сәламәт кешеләргә хас күренеш. Моның белән: «Каберең якын булмасын», — дип теләк теләргә генә кала. Чөнки ул үзенең һәммә этлеген, үзе әйтмешли, «калхуз» яисә «сәвит» исеменнән кыла, яраклаша...

Колак яфраклары шәмәхәләнеп чыкты тегенең, муены кызарып күпте. Күзләре кысылды, иреннәре калтырарга кереште, аскы һәм өске тешләре бер-берсенә бәрелеп шак-шок килә башлады Куштанның.

— Нәрсә, слушай!.. Нәрсә дидең, ә, едриона?!.

Үз өстенә тешләрен ыржайтып килгән адәм гомер буе аның канына тоз салып торучы ләбаса... Гүя аяк түгел — солдат күн итеге үзеннән-үзе очып кунды Куштанның арт шәрифләренә. Ишек аша, атлап түгел, мәтәлчек атып чыкканын сизми дә калды ул үзенең. Чакырылмаган кунак шул рәвешле урамга озатылды. Соңрак, шактый ук кичегеп аңлады Фидаил үзенең ни эшләгәнен. Тизәккә басма — сасысы чыгар, дигәнне оныткан ич!..

Куштан Закир бу юлы да үзе булып калды. Иң элек, туп-туры медпунктка барып, справка алып кайтты. Һәм районга шалтыратып, милиция чакыртты...

Шулай итеп, хәрби хезмәттән кайткан көненең иртәгесендә аны унбиш тәүлеккә ябып куйдылар... Аның белән генә бетсә, бер хәл. Авылга кайткач, инде ике кыш тимер-томыр арасында ташландык хәлдә тырпаеп торган иске машина бирделәр үзенә. «Ремонтла да йөр, янәсе, һәркем шуннан башлый яшь чагында...»

Нурлы Аланда изгелек теләгән кешеләр күбрәк иде егеткә. Шулар ярдәме белән машинага җан кертте... Ләкин авылга ул кешеләр түгел, бригадир Закир ишеләр хуҗа иде шул: машинасы төзекләнгәч, бензин бирмәделәр. Йөк төясә, үзе йөкче булды. Эш хакы алырга дип барса, алырга акчаң юк, үзең бурычлы, диделәр... Язларын бакча сукаларга ат бирми аптыратты бригадир, такта ярдырыйм, койма тотыйм дисә — пилорамда эшләүчеләр аның белән кул биреп исәнләшергә курыктылар...

Бер кыш түзде Фидаил. Бер яз түзде. Җәйне дә уздырды зур кыенлыклар белән... Чираттагы көзгә кергәч, бер җай табып, ир-атларча сөйләшеп карарга булды үзе белән.

— Закир абый, — диде, ялгыз чагын туры китереп. — Кешечә эшләргә, яшәргә бирәсеңме син ирек, юкмы?!.

— Едриона... — дип сүгенде бригадир. — Шушы яшькә җитеп, кул күтәргән кеше юк иде үземә. Тамырыңны корытырмын!.. Һәй, тамырың булса икән...

Тешен кысып гафу сорады Фидаил. Нишләсен, болай яшәү мөмкин түгел иде бит.

— Көнбагыш итеп киптерермен, киндер сыман сыгармын, кандала урынына сытармын, едриона!..

— Булган — беткән, бер ирләрчә утырып сөйләшик тә онытыйк, Закир абый, — дип кабатлады егет.

Теге исә аны гүя ишетмәде.

— Ирләрчәме?! — дип, теш арасыннан усал көлеп ысылдады Куштан. — Ирләрчә сөйләшәсең килдеме?!. Ирләрчә сөйләшүнең ни икәнлеген күрсәтермен әле мин сиңа!.. Едриона...

«Каберең якын булмасын үзенә...» дигәннәре шул икән. Сөйләшеп аңлаша алмады Фидаил. Ул арада, егет бер башын кая куярга белмичә икеләнеп йөргән шул көннәрдә, иске председательне башка эшкә күчереп, яңа председатель сайлап куймасыннармы?!. Кемне дисез?.. Куштан Закирның үзен! Колхозчыларның гомуми җыелышында «сайладылар». Куштанның кем икәнлеген беләләр белүен, әмма берәү дә күңелендә булганны ярып әйтә алмады. Кыюлык җитмәде, яшиселәре бар... Хәер, карышуның мәгънәсезлек икәнлеге дә һәркемгә мәгълүм. Чөнки районнан килгән вәкил тәкъдим иткән кешенең үтми калганы булмагандыр ул елларда. Дөреслек дип, кемнең сүзле буласы килсен...

Ике-өч көн узды микән, Куштан Закир, хәзер инде председатель Закир, Фидаилне машинадан алып, тирес төяүгә күчерде. Сәбәбен сорарга килгәч, кабинеты түрендә көе генә чыгар юлга күрсәтте җитәкче һәм кисәтте:

— Мин сүземдә торам, монысы башы гына, — диеп кычкырып көлде.

Фидаил шул рәвешле җанына үз булган кырлардан, су буйларыннан аерылырга мәҗбүр булды. Туып үскән авылы Нурлы Аланны, сабыр холыклы, түзем авылдашларын калдырып, кала юлына барып чыкты... Балачак хыяллары, истәлек һәм хатирәләр белән тулып торган авыл элеккечә үк артышлы сөзәк тау итәгендә боегып утырып калды.

Кая барганын, кая тукталып, беренче кичне кайда кунарын да белми чыкты ул кала юлына. Әмма үз көченә ышаныч, киләчәккә өмет чиксез иде аңарда. Бу дөнья киң һәм аңарда яхшы кешеләр дә аз түгел бит... Ә менә туып үскән авылы Нурлы Аланны сагыну, кайры астына кереп оялаган корт сыман, берөзлексез кимерәчәк иде әле аны, бу хакта уйлап җиткермәде.

23

Ниһаять Әнзия Закировнаның көр тавышы яңгырады:

— Асия, сине чакыралар... Профсоюз киңәшмәсенә...

«Киңәшмә» сүзенә без күнеккән, авторитетлы сүз. Бу юлы да ник берәве шунда шиккә калсын. «Ул нинди киңәшмә икән, профсоюзга Асиянең мөнәсәбәте бармы?» — дип уйларга һичкем базмады. «Киңәшмә» дигәнебез кайчандыр эштән сызу өчен җитәкчегә сылтау булган булса, инде хәзер һәммә хезмәт ияләре оста файдалана аңардан. «Киңәшмә» яисә «утырышка» дисең дә чыгасың да китәсең. Күпләр йөри хәзер киңәшмәгә.

— Кая китеп барыш?

— Киңәшмәгә...

- Кайдан кайтып барыш?

- Киңәшмәдән...

Барысы да аңлашыла, берәү дә кайтарып сорамый. Вәссәлам! Кайчандыр ир-ат халкы йөри иде киңәшмәгә. Киңәшмә үзе дә ирләр эше буларак кабул ителә торган иде. Инде хатын-кызлар да өйрәнеп җитте. Хатын-кызга хәтта килешәрәк тә төшә башлады түгелме икән әле ул сүз... Ничек кенә килешә әле, күз һәм ирен тирәләренә каләм-карандаш тидереп ала да, иңсәсенә сумкасын ыргытып, тырт-пырт китеп тә бара ул хатын-кыз. Туктатырга базучы юк. Аңлашыла ич болай да — киңәшмәгә китеп бара...

Киңәшмәгә дип кузгалган Асияне Арсланның шоферы каршы алды. Болай да күпсүзле егет түгел ул, ә бүген исә телсез калган диярсең. Баш күтәреп исәнләшмәде дә хәтта, ым кагып кына җавап кайтарды... Арткы утыргычның уң почмагына кереп оялаган хатын үз эшләре белән мәшгуль иде. Кулына җыйнак көзге алып, берничә кат каш-иреннәрен хәстәрләп чыкты. Француз хушбуен да ачып-ябарга онытмады. Тарак төшмәде кулыннан...

Телгә әрсез булмаса да, шофер егет тә мулла песие түгел иде, әлбәттә. Үз-үзе белән мавыгып барган хатынга әледән-әле баш очындагы көзге аша күз төшереп алды ул. Хәер, ир-атның сокланып каравы түгел — карамавы гаҗәп тоелыр иде Асиягә. Монысы юл озын булганга һәм сүз уңаена гына, әлбәттә.

Шәһәр читендәге серле ярымутрауда, тимер капка каршысында, Арслан каршы алды Асияне. Бер читтә, таганга атланып, сабыйларча битарафлык белән башын артка ташлап, аякларын болгап утырган Җантимернең аларда уе да юк. Аның аяк очында диярлек, солдат каешы сыман телләрен асылындырып, әлсерәгән овчаркалар ята. Арслан белән Асия чәчәк түтәлләре буйлап түрдәге корылмага үттеләр. Күзләре күреште, карашлары хәл белеште, әмма әлегә бер-беренә сүз катарга кыймадылар.

«Башка берәү дә булмасын иде ярымутрауда, — дип, күңеленнән генә теләк теләп атлады Асия. — Туйганчы сөйләшергә, аңлашырга иде, ниһаять, икәүдән-икәү генә калып...»

— Исәнме, Асенька?!. Килеп тә җиттегезме?!. Нарат күләгәсендә талчыбыктан үрелгән җиңел креслога җәелеп утырган Лев Белялович авазы икән. Сискәнеп куйды Асия. Хәтта сәламенә җавап кайтарырга да онытты булса кирәк.

— Кил, Асенька, кил, бирегә утырыгыз,— дип урын күрсәтте ул янәшәсендәге буш креслога ишарәләп. — Син, Сәхипович, безгә өстәл хәзерли тор... Кара аны, шәрабың суынган булсын!

Тәкъдим ителгән урынга утырырга гына калган иде Асиягә, баш тартыр өчен сәбәп юк.

— Гөлсинә кайда соң?

Бу очракта Асиянең авызыннан иң элек шундый сорау чыгуы бер дә гаҗәп түгел югыйсә. Әмма җавап бирүче өчен кулай сорау түгел иде ахры. Ирен читләре тартышып куйды карт арысланның, нәрсә дияргә, ничек итеп җавап кайтарырга белми югалып торды ул. Коелып төшә торганнардан түгеллеге дә мәгълүм. Күкрәген киереп, яңа мичтән чыккан түгәрәк күмәч сыман яңаклары белән балкып елмаерга өлгерде. Ихластан елмайганда да сирәк кешеләр генә булдыра алыр алай.

— Гулямы?!. Гуляны син оныт, ярыймы, Асенька!.. Безнең арада ул очраклы кенәри иде.

— Ялгыз килдегезме?— диде хатын сәерсенеп.

— А-а-асенька!.. Оҗмах бакчасына ялгыз киләләрме?!. Син минем хакта яхшы уйламыйсың, Асенька!

— Гөлсинә юк дисез ич...

— Гөлсинә юк, ә кенәри — бар!.. Кызык бит ә, Асенька?..

— Шаяртасыз һаман... — Чын-чынлап төшенә алмый иде Асия.

— Күл читендә... коеналар,— дип,шул тарафка ым кагып алды Лев Белялович. — Шулай да Гуляны оныт син, ярыймы... Кенәри түгел, саз чыпчыгы иде ул Гуля. Аңлашылдымы, Асенька?!.

Арслан күренми иде әлегә. «Түгәрәк »нең соңгы сүзләреннән Асиянең кәефе кырыла төште. «Саз чыпчыгы» ди бит әнә, күзен дә йоммый. Кайчандыр үзең кочаклаган-үпкән хатын-кыз турында ничек итеп шундый сүз сөйләргә мөмкин?!. Аерылышкан, ташлашкан очракта да ир-ат булып кала белергә кирәктер ич... Хәер, ир-ат халкы ул хакта уйланмый да бугай инде хәзер.

— Йә, Асенька, үзең ничек яшисең?.. Нинди яңалыкларың бар?— дип, өр-яңадан сүз башларга ашыкты «Түгәрәк». Күренеп тора: аны бу сорау түгел, башка нәрсә кызыксындыра. Монысы болай, кереш сүз урынына гына...

— Рәхмәт, Лев Белялович! Барысы да яхшы...

— Ялгышмасам, сез тормышта бугай, шулаймы, Асенька?— дип сорады кинәт. Утырган җирендә борсаланып куйды. Күренеп тора: бу сорауга биреләчәк җавап аның өчен күпкә әһәмиятлерәк.

— Бу шулай әһәмиятлеме? — дип, үз чиратында Асия дә көязләнеп алырга булды.

— Әһәмиятле, Асенька.

— Мин тормышта, Лев Белялович.

— Ирегез кем булып эшли?— Бераз тукталып алды ул һәм җавап көтү озаккарак сузылгач, өстәп куйды. — Сер булмаса,әлбәттә... Хатын-кызның сере дә булуы ихтимал бит әле...

Билгеле, юкка кызыксынмый ул аның ире белән — шундук төшенде Асия. Һәм икеләнеп калды. Арслан булып Арсланның аның ире хакында кызыксынганы юк, моңарга нигә кирәге чыкты соң әле Фидаилнең? Ике уйлап тормады, ялганларга кирәк тапты Асия. Нигә шулай эшләгәнен үзе дә абайламый калды:

— Инженер ул.

— Нинди инженер?

Инженерның ниндиләре булуы хакында уйланганы юк иде Асиянең, теленә килгән беренче гыйбарәне әйтеп салды:

— Баш инженер.

— Кайда?

— Бер заводта шунда...

Асия гамьсез генә җавап кайтарып торды аның сорауларына, гүя бу хакта сөйләшүнең бер дә кызыгы юк аның өчен. Ә «Түгәрәк» әрсезләнүен дәвам итте.

— Кайсы завод икәнлеген әйтмисезме? Сер түгелдер ич?!.

— Ә сер булса?!.

— Шулай да?..

— Шәһәрдәге барлык заводларны, алардагы инженерларны беләсезме?

— Барысын да белмәсәм дә, баш инженерларны беләм дип уйлыйм...

— Кайдан беләсез, сер түгелдер ич?— дип, чаяланган атлы булып, үзе сорау арты сорау яудырып җелегенә төшәргә җыена иде ул аның.

«Түгәрәк» төртелеп калды. Үзенең эш урыны һәм кем булуы хакында кенәриләргә дөресен сөйләгәне булмады моңарга кадәр. Дус-ишләренә дә бу хакта мәгълүмат чыгару катгый тыелган.

— Ну-у, беләм инде... Белергә туры килә.

— Эшегез буенчамы?

— Ну-у-у, ничек дип әйтергә, Асенька... Ярый, шулай да булсын ди...

— Әйтегез әле, Лев Белялович, сез кайда эшлисез соң?.. Нигә монда һәммәсе дә сезнең алда бармак очларына басып йөри?..

— Сер дип, сер түгел, Асенька... Ну-у-у, ничек дип әйтергә, ничек аңлатырга икән соң сиңа?.. — Төгәл җаваптан качу җаен эзләргә кереште ул, боргалану-сыргалану артына яшеренеп, вакытны сузарга итте. Урыныннан торып, өстәл өстендәге кымыз шешәсенә үрелде. Аны кыенлык белән генә ачып, икесенә дә берәр фужер сихәтле эчемлек агызды. — Яратам соң Минзәлә кымызын, — дигән булды авызларын чәпелдәтеп.

Ул да түгел — махсус оештырсаң да алай вакытлы килеп чыкмас — күл ягыннан чәрелдек аваз ишетелде:

— Лева!.. Левочка, монда кил... Мунчага мин үзем генә кермим, куркам, Лева...

Асиягә таныш булмаган хатын-кыз тавышы иде бу. Әмма сүзләре, әйтелеше булсын — Гуля-Гөлсинәне хәтерләтте.

— Иркенләп сөйләшергә дә бирмиләр, — дигән булып, борын астыннан мыгырдана-мыгырдана, шул тарафка китеп барды Лев Белялович. Бармый калсаң да яхшы түгел, янәсе...

Асия ялгызы калды: «Аның ире белән кызыксыналар... Очраклы кызыксынуга охшамаган бу! Теге төннең фаҗигале вакыйгасын ачыкларга җыеналар. Ачыкласыннар, ачыклау — ирләр эше. Әмма Асия үзе башлап сатачак түгел Фидаилне.

Шикләнү һәм гөманлаулары урынлы иде Асиянең. Юлдагы хәвеф, Арсланны шомландырган кебек үк, Лев Беляловичны да пошаманга салган иде. Бер карасаң, бары да гади кебек кенә дә бит, шаһитларның төрлечә сөйләве бик сәер. Әйтик, ни өчен Капкаевлар утырып кайткан машинада тырнак эзе дә күренми?.. Икенчедән, Капкаевның кенәрие Юлия да андый хәл булмады дип раслый. Капкаев төрлечә сөйли, икеләнә, ачык кына берни белми. Шоферы да башын тилегә салгандай тота үзен. Әллә соң чынлап та башка бер-бер машина белән бутадылармы?.. Алай дияр идең, Арслан һәм аның шоферы — икесе дә аермачык күргәннәр...

Нәрсә уйларга, кемгә ышанырга белмәссең — Лев Белялович шундый хәлдә торып калган иде. Асиянең ире хакындагы әңгәмәдә шулай ук файдалы бер-бер яңа сүз күренми. Зур заводта эшләүче инженерның аларга ни мөнәсәбәте булсын?! Ә шулай да юлдагы хәвеф — уйдырма түгел, ул үз күзләре белән күрде ич аларның машинасын... Ярар, Капкаевлар исерек тә булсын ди, шоферлары гомумән сала торган егет түгел, диләр. Авылдан килеп, кайдадыр, тулай торакта көн күрүче шофер егетнең алар даирәсендәге арыслан һәм кенәриләргә ни мөнәсәбәте булсын, ул — башка дөнья кешесе!.. Димәк, нибарысы бер сорауга җавап эзләргә кала: кем кушуы белән?..

Асларына су кергән йомраннар сыман, ары бәрелделәр, бире бәрелделәр арысланнар. Җепнең очы Асиягә килеп тоташкан дип, ник берәве шиккә калсын?!. Асия язылышканнан соң да кыз фамилиясендә калды. Пропискасы әтиләрендә. Арсланга булсын, аның шоферына булсын, ул үзенең тулай торакта яшәве хакында сиздергәне юк...

Бер нәрсәне аңлый алмады Асия: нигә алар Фидаилнең үзе белән ачыктан-ачык сөйләшүдән качалар? Ул бәрдергәнне Арслан аермачык күрде, Юлия белән Капкаев та шунда иде. Туры сорауга Фидаил «юк» дип җавап бирә алмас, алдаша белми ул. Бәрелгән машинада тамга да калырга тиеш бит әле...

Лев Белялович белән Арслан Фидаилне эзләмәделәр. Чөнки ул сөйләшү шактый ук җитди нәтиҗәләргә китереп чыгарырга мөмкин. Фаш ителүгә кадәр! Фидаил күпне белә, аны куркытып та, юлдан алып атып та булмый инде хәзер — соң. Аның артында җитди һәм нык терәк бар, һәрхәлдә, булырга охшаган...

Арслан үзенең күңелендә тырмашкан шик-шөбһәләрен бүлешмәде Асия белән. Гомумән, кенәриләр сер сыйдырмый, дигән канун белән яши иде ул. Бәлки, хаклы да булгандыр. Әмма Асия, аның соравына җавап бирергә туры килсә, ялган сөйли алмаган булыр иде. Кызыксынмады Арслан.

Учактагы күмер сүрәнләнде, шампан шешәләре койма читендәге куаклыкка тәгәрәде. Ниһаять, алар тагы икәүдән-икәү генә... Тәрәзә артында кошлар сайрады. Чикерткә авазы тынып тормады. Әледән-әле күлгә төшкән үрдәкләрнең канат какканы, бакалар хәбәрләшкән аваз кабатланып торды. Ачык тәрәзәдән бөркелеп кергән җиләс урман һавасы, коры ылыс исе бер-берсен сагынышкан ир белән хатынның җаннарын иркәләде. Асиянең тел очында борчу, билгесезлек һәм бетмәс-төкәнмәс сораулар — уңайлырак очрак эзли. Арслан үзе сүз башламасмы шул хакта дип өмет итә. Ә санаулы сәгать һәм минутлар берөзлексез алга йөгерә, көтми...

Аның аша үрелеп, өстәл өстендәге сәгатен алды Арслан. Озак кына, ай нурларына куеп, вакытны ачыклады.

— Кузгала башларга да вакыт, җаный, — дигән сүзләре яшен ташы суккандай тәэсир итте Асиягә.

Ярый әле бүлмә караңгы, аның йөзенә чыккан үзгәрешне ярый әле Арслан күрми. Кай арада үткән ул вакыт?..

— Тагы берни сөйләшә алмадык...

— Сөйләшергә түгел, сөешергә килдек, җаный.

— Аңлашырга иде бит, Арслан. Миңа авыр, бик тә авыр болай яшәргә...

— Сиңа ни җитмәгән тагы?!.

— Беләсең...

— Ә син уйлама ул хакта, — диде ир-ат, Асиягә дә юлдагы хәвефкә бәйле вакыйгалар тынгылык бирми торгандыр дигән нәтиҗәгә килеп.

— Уйламыйча булмый, Арслан. Туйдым мин болай яшәүдән...

— Ничек?!. Миннән туйдым дисеңме?!.

Асияне аңламавы түгел, туры җаваптан, җитди сөйләшүдән тайчануы иде бу аның. Башны җүләргә салу кебегрәк...

— Түгел, — диде, күңелендәге хисләр, тел очында торган сүзләренә буылып, чарасыз калган хатын. Үзенең аңлаешлы итеп сөйли алмавыннан уңайсызлана иде ул. Гафу үтенгән сыман, Арсланга сыенды. — Син мине аңламадың, Арслан... Юк, дөресрәге, мин сиңа аңлата алмадым: менә шушылай аерым-аерым яшәүдән туйдым мин... Урлап кына очрашулардан туйдым.

Асия яныннан шома балык кебек кенә шуып торып басты Арслан. Тирән уйга бирелгән атлы булып, чалбарын киде, күлмәген иңенә салды...

— Алай дисең икән... Куркыта яздың бит...

Хатын дәшмәде, шундый җитди сүзне шушы сәгатькә калдырганы өчен үз-үзен битәрләде... Арслан галстугын буды, кулына сәгатен тагарга да онытмады. Байтак кына ара кием-салым кыштырдаган аваздан башка берни ишетелмәде.

Шулай да өметен өзмәгән иде әле хатын, Арсланнан җанына тынычлык китерергә тиешле сүз көтте.

Көттереп кенә булса да дәште Арслан, барып ишекне ачты:

— Җантимер көттергәнне яратмый, Асия, тизрәк бул!..

24

Шәһәргә якынлашкан саен, Асиянең борчу һәм икеләнүләре арта барды: «Кая кайтып керергә? Ни йөзең белән кайтып керергә кирәк?.. Төн уртасы узды ич инде...» Нигәдер, соңгы арада уңайсызлану, читенсенү кебек, үзе өчен кайчандыр чит булган тойгылар били торган булып китте аны. Йомшарды ул, биреште...

Әниләре яшәгән йортка йөз илле-ике йөз метрлар чамасы кала, урам чатында тукталды машина. Көндезләрен, иртә-кичләрен ыгы-зыгы килеп торган урам гүя йокыга талган, бер хәрәкәт юк. Аның бу машинадан чыгасы килми, Арслан янәшәсендә утырып кайту гына да рәхәт иде бит. Шофер дәшми дәшүен, әмма ул аның чыкканын көтә... Арслан, аның белән янәшәдә утырган җирендә, башын артка ташлап йокыга талган. Хәтта, очраклы рәвештә генәме, ни сәбәпледер, моторын да сүндергән иде шофер... Тынлык... Ул тынлыкны, әлбәттә, Асия өзәргә тиешле. Хушлашырга һәм ишек тоткасына үрелергә, чыгып китәргә кирәк аңар хәзер. Әмма кая, кем янына?.. Кем көтә икән аны шушы сәгатьтә?!. Кымшанасы килми хәтта... Әниләре аны — үз гаиләсендә, ә Фидаил — әниләрендә дип уйлый торгандыр. Ә ул — урам чатында. Үзенең бердәнберен ташлап, хәзер менә шушы минутта чыгып китәргә тиеш машинадан. Аның чыгып китүен көтәләр... Шоферның да көткән кешесе бардыр... Арслан Сәхиповичның да үз гаиләсе...

Асия үзен ишек тоткасына үрелергә мәҗбүр итте. Аның бармаклары кагылганны гына көтеп торган сыман, ишек ипле генә аваз чыгарып ачылды — төнге тынлык таралды. Уятмадыммы дигән шик белән Арсланга күз төшереп алды хатын. Уянмады...

Әллә йоклаганга сабыштымы?..

Тротуарда берьялгызы торып калды Асия. Ә машина, аның Арсланы белән бергә, борылыштан кереп, күздән югалды. Кул болгаучы да булмады Асиягә. Төнге шәһәр уртасында шулай берьялгызың торып калу читен һәм куркыныч икән...

Ә каршыда — туып үскән йорт, таныш тәрәзәләр. Һәммәсе төнге йокыга, караңгылыкка чумган... Тик бер тәрәзәдә ут бар. Чү, ялгыз тәрәзәдәге яктылык аның күңеленә өмет чаткысы китерә түгелме соң?.. Сания апа тәрәзәсе ич бу! Менә ничек әйбәт, димәк, ул йокламый. Шул яктылыкка таба очкан күбәләк сыман талпынып куйды хәтта.

Ишек тоткасына чиертүгә үк йөгереп килеп җитте Сания апа:

— Кем анда?

— Бу мин, Асия, — дип пышылдады хатын. Ишек ачылды. Тупсага абынып сөрлеккән кешедәй, туктап калды Асия. Елаудан күзләре шешенеп беткән, чигәләренә чал төшкән Сания апасын танымый торды бермәл. Һәрчак пөхтә, һәрчак көләчлеге белән үзенә тартып торган Сания апамы соң бу?!. Халат төймәләре ялгыш сәдәпләнгән, чәчләре тәртипсез тузгыган, уч төбенә юеш кулъяулык кысып йомарлаган.

— Әй, Асия җаным, — дип, ишек катында югалып калган кунагының күкрәгенә килеп капланды Сания апа. — Алай да син бар... Алай да син бар әле хәлемне белергә...

Ни дияргә белми сагаеп калды Асия: «Бусы нәрсә дигән сүз тагы?!. Хәл белергә дип түгел, кунарга урын эзләп керде ич ул монда».

Сания апа аның саен бер башын, җанын кая куярга белми, аңарга сыена:

— Улы-ы-ым... Улым-бәгъремне нишләткәннәр бит!..

Юк, сорау түгел иде бу — сыкрап өзгәләнгән җан авазы. Үзен тыеп, тавыш чыгармыйча, ипле генә сулкылдап еларга кереште Сания апа. Асия аны тынычландырырга тырышты, үз борчулары икенче планга күчеп торды. Сания апасы юкка гына болай коелып төшә торганнардан түгел, авызы тулы кан булганда да төкерми торган хатын, диләр андыйларны — зур кайгы килгән аңарга.

...Кухняга уздылар. Өстәл өстендә ачык хат. Конверты тәртипсез рәвештә ертылган. Башы белән ымлап, шул хатка күрсәтте Сания апа, укы, диюе иде бу аның.

— Әй, Асия җаным, улымны — төпчек баламны нишләткәннәр, — дип кабатлады янә, сабыр гына шешенеп беткән күз читләрен, борыннарын сөртә-сөртә. — Улым...

Өстәл өстеннән шудырып, сак кына хатны үзенә таба тартты Асия. Күкрәк дәфтәреннән ертып алынган куш биткә язылган кыска гына хат иде бу. Рус телендә язылган. Сания апаның уллары, ике телне дә бер дәрәҗәдә яхшы белгәнгә, әниләре белән ана телендә сөйләшеп, ана телендә хат алышалар... Димәк, хатны башка кеше язган булып чыга, Асиянең күңеленә шом керде.

«Исәннәрмесез, Сания апа!

Бу хатны Сезгә Равилнең дусты Володя яза. Безнең бергә төшкән фоторәсемне Равил Сезгә җибәргән иде, хәтерлисездер?!. Миңа бу хатны язу бик тә кыен, әмма язмыйча да кала алмыйм. Равил белән шулай килешкән идек... Үзебезнең әниләр турында бик еш искә ала, сөйләшә идек без. Аның да әтисе юк, мин дә әни белән генә...

Кыскасы, болай булды: без кышлактагы әфган авылына азык-төлек, кием-салым илтә идек. Бер тарлавыкта безнең эшелонга дошманнар һөҗүм итте... Котылып та кала алган булыр иде Равил... Әмма ул, үз иптәшләренең гомерен саклап, төп ударны үзенә алды... Сез чын герой, ышанычлы иптәш үстергәнсез, Сания апа... Исән-сау кайта алсам, үз әниемне кайтып күргәнчегә кадәр, иң элек мин Сезнең янга керер идем... Нинди кеше, нинди ана үстергән икән Равилне...»

Хатның соңгы сүзләрен укый алмады Асия. Күз яшьләренә буылып, янә Сания апа килеп капланды аның кочагына.

— Әй, Асия җаным, ничек күтәрергә... ничек күтәрергә миңа бу кайгыны?!. Әй, Асия җаным... — дип, сулкылдый-сулкылдый елады ана.

Ни дияргә, нинди сүзләр әйтеп юатырга, үзен ничек тотарга белми аптырады Асия. Бөтенләй чит, уена да кереп карамаган хәлләр, вакыйгалар һәм кара кайгы бар икән бит әле бу дөньяда... Туган-үскән якларыннан еракта башларын салган, еллар дәвамына ут эчендә йөргән егетләр бар икән... Ул хакта ишеткәне булса да, күз алдына китерә алмый иде ул аларны. Кайдадыр читтә һәм кемнәрдер... дип кенә абстракт фикер йөртергә күнегүчеләрнең берсе иде ул.

Сугышның бит һичкайчан туктап торганы юк. Кешеләр сугыша, яшүсмерләр дөмбәсләшә, илләр чәкәләшә — сугыш, ызгыш-талаш берөзлексез дәвам итә кеше булган җирдә. Кайчандыр ул да сугыш турындагы китапларны укырга ярата торган иде. Кино һәм телевизор экраннарында да сугыш күренешләре калыкканда, кызыксыну белән карый... «Вакыт» программасыннан чираттагы көн вакыйгаларын караганда: «Ни җитми икән бу кешеләргә, берөзлексез сугыш дәвам итә?» — дип уйга калган чаклары да бар иде. Әмма бераздан алар онытыла, сугыш хакындагы сүз дә онытыла. Чөнки ул сугышлар чит дәүләттә, ерак төбәкләрдә бара... Нишлисең, бар кеше дә тату гына яшәсә, бермә-бер яхшы булыр иде дә бит... Сугышалар шул, әнә...

Асия кебек шул рәвешле фикер йөртүчеләр аз түгелдер ул. Әйтик, Арсланның да ул сугышлар хакында сүз кузгатканы юк әлегәчә. Лев Беляловичның да күңелен башка уйлар борчый. Капкаев ише башка арыслан һәм кенәриләр өчен дә әллә бар, әллә юк ул сугыш дигәнең...

Әфганстан — авыр яра. Чөнки анда кемнәрнеңдер уллары, кемнәрнеңдер туганнары бар. Ә кайберәүләргә ул сугышның бары ни дә югы ни. Күнектеләр Әфганстанга да...

Сания апасының кече улы шунда хезмәт иткәнлекне ул белә иде бит югыйсә. «Исәнлеге ничек, хаты киләме?» дип тә кызыксынганы булмады шушы көнгәчә... Сания апасы да урынлы-урынсызга сүз кузгатмый торган иде ул хакта. Дөрес, аның күңелендә нинди уй-шик һәм курку булганлыкны каян беләсең?!.

Үзе берөзлексез Сания апасын тынычландырды... Ә күз алдына әле берничә сәгать элек кенә урман аланында, күл буенда булып узган вакыйгалар килеп аптыратты:

— Дөнья безнең өчен — арысланнар һәм кенәриләр өчен, сөю-сөелү өчен яратылган ул... Күтәрик булмаса, — дип аваз сала әнә Лев Белялович. Аның ике улы бар, икесе дә университетның юридик факультетында укыйлар.

— Лева, Левочка... — дип, муенына өр-яңа кенәрие сарылган. Яшь, чибәр кенәри. Бәлки, бүген Әфганстанда ут эчендә йөргән бер-бер солдат егет, төн йокыларын йокламыйча, шул кыз хакында уйлап, хыялланып ята торгандыр әле.

Дөнья... Кемнәре генә һәм нинди каршылыклары юк аның.

— Белялыч тәкъдиме өчен... Лев Белялович исәнлеге өчен, — ди-ди тостлар күтәрәләр.

Ул да түгел, Капкаев җырлап җибәрә:

Барган идем Әсмаларга,

Кер чайкый басмаларда.

Барыбер сөям шул Әсманы,

Колактан ассалар да...

Асиянең ничек атлап килүенә сокланып карап торган Арслан шәраб тулы бокал тоттыра аңарга. Бер адым артка чигенеп, күзләрен майландырып ала, янәдән, соклануын яшерә алмый, шигырь сөйли:

Тез өстенә тезен куйган,

Алып булмый күзне шуннан...

— Дөнья безнең өчен, арысланнар һәм кенәриләрнеке ич бу дөнья... Дөньясының артына тибеп яшибез ич, ә, Капкаев?..

— Сүзегез китап кебек. Белялыч, ха-ха-ха!..

— Ну-у, Капкаев!.. Кара аны, Капкаев...

— Шаярма, чама белү кирәк, Капкаев, — ди берәү. Арслан тавышы. — Муеныңны сындырырсың.

— Арысланнар муен сындырышмый, Сәхипыч... Шеф үзе әйтте ич... Монда һәммәбез дә тигез, монда — арысланнар һәм кенәриләр генә...

— Тигезлек — сүз, әмма башны да ия белү кирәк, Капкаев!..

— Җитәр әле, бәхәс куертмагыз, арысланнар... Дөнья безнеке ич, күтәрик, булмаса шушы матур дөнья өчен!..

— Ну-у, Лева... Лева дөрес әйтә, күтәрик...

— Күтәрик!..

... Ә Сания апа таңгача үрсәләнеп, үз-үзен кая куярга, ничек тынычланырга белми бәргәләнеп чыкты. Азга гына тынычлана икән дисә, «улы-ы-ым!..» дип, кабат сикереп торды, кабат өзгәләнде, кабат сулкылдады...

25

Фидаил белән башта урап-читләп, йомшак кына сөйләшеп карадылар. Барып чыкмады. Иңсәләрен генә сикертеп җавап кайтарды ул, белмим, янәсе, ни хакында сөйлисез соң сез, берни аңлый алмыйм... «Арысланнар өере»нең ни рәвешле тынгысызлануын, үзләрен борчыган сорауга ачык кына җавап таба алмый ыгы-зыгы килүен күреп торды ул. Шуңа ачыктан-ачык сөйләшергә кирәктер, бәлки, дигән икеләнүеннән кире кайтты. Бер җанына кереп тулган үч катыш гарьлек, ачу катыш кимсенүләр аңар ихтыяр көче өстәде. Үзенең мәрхәмәтсезләнә баруын, хисләренең ташка әверелүен тоеп яшәде ул.

Көннәрдән беркөнне хуҗасы белән ике арада җитди сөйләшү булды:

— Йә, Фидаил,— диде. — Дөресен сөйлә әле, ниләр майтардың син анда?..

Шул көнгәчә хуҗасыннан яшертен сере булганы юк иде Фидаилнең. Үз чиратында, хуҗаның да бары ул гына белгән серләре аз түгел... Шулай да сорау тәгаен иде бит, җавапсыз калып булмый.

— Ялганламыйм, — диде Фидаил бертын уйга калып торгач. — Сез белгәннәрдән артык башка берни сөйли дә алмыйм.

— Болай булмый, Фидаил, — дип, йөзен чытты хуҗа кеше. — Мин сиңа ышана идем. Үтенечләреңне кире какканым юк... Ә син, пнимаешь ли, анда әллә ниткән мөгезләр чыгарып йөрисең икән...

«Мөгезләр...» сүзен ишеткәч тә сискәнеп, калтыранып куйды Фидаил. Әйтерсең киная белән үзен үчекләп әйтелгән, мыскыл иткән гыйбарә иде бу. Ир-ат өчен шуннан да авыр, мәсхәрәлерәк тагы нинди газап уйлап табарга мөмкин?!. Бәгыренә яткан таш янә югары калыкты.

— Берни дә аңламыйм һәм сөйләшергә дә теләмим бу хакта, — диде ул кырт кисеп.

— Аңлыйсың!.. Син мине яхшы аңлыйсың,— дип, кызарып-бүртенеп Фидаилгә текәлде хуҗа тиешле кеше. — Ә менә мин сине чын-чынлап аңламыйм, пнимаешь ли... Нәрсә уйлап, кемгә аркаланып шулай тилерәсең син?!. Соң чиктә, син минем шоферыммы, түгелме?!. Шушыннан соң ничек ышанырга, янәшәңә утырып йөрергә кирәк, пнимаешь ли?..

Кем белән сөйләшкәнен яхшы белә иде Фидаил. Аның хуҗасы чын-чынлап пошаманга төшкән. Ике сүзнең берендә «пнимаешь ли» дип сөйләшә башлаган икән, бу инде аның дулкынлануы дигән сүз. Шаярып сөйләшә торган гадәте юк аның...

Әмма Фидаилнең үз хәле хәл. Үз авызың белән ничек сөйләргә мөмкин хатын хыянәте хакында!.. Вәгъдә ителгән фатирга кызыгып, чәч белән урам себерә, кеше көлкесенә, адәм мәсхәрәсенә кала алмый ич инде... Соң чиктә, ул фатирның кирәге бармы аның өчен хәзер?!. Хикмәт хуҗада түгел, арысланнарда ич. Күрә, тоеп йөри Фидаил, ишетә: бата башлаган корабтагы күселәр өередәй борсалана, керер тишек тапмый ыгы-зыгы киләләр соңгы арада. Үз иреге белән шуларга иминлек вәгъдә итәргә тиешме ул тагы?!

Хуҗа кеше дустанә сөйләшергә дә итеп карады Фидаил белән — барып чыкмады. Тавышын күтәрде, янады, кулларын болгый-болгый сөйләде — максатына ирешә алмады.

— Болайга киткәч, — диде ул, барып чыкмаган әңгәмәне тәмамлап, — миңа үпкәлисе булма, пнимаешь ли... Әйтеп карадым, аңламадың. Үзеңне генә түгел, мине дә нинди көнгә калдырганыңны белмисең син!.. Ут белән шаярасың! Үкенерсең, соң булыр!.. Ярар, бигайбә, энем.

Фидаил аны аңлады һәм бераз кызганды да. Белә ич, ул арысланнар өереннән түгел, ниндидер, вакытлыча эленеп торган бер җеп аша гына элемтәдә алар белән. Тегеләр таләп итә, ә ул Фидаилнең телен чишәргә тиеш булган — барып чыкмады, шуңа хуҗа кеше пошаманга төште. Элгәрге заманнар булса, әлбәттә, төкерерләр иде алар ниндидер бер шофер чыгарган хикмәтләргә. Заман үзгәрергә тора, бар хикмәт менә кайда!.. Гомер колакка чалынмаган «перестройка, үзгәртеп кору» дигән сүзләр ич әнә радиода...

Әлбәттә, укучы арасында да Фидаилнең йомыкыйлыгын, шулай яраклашып яшәвен ошатып бетермәүче булыр. Турысын әйткәндә, миңа да бигүк аңлашылып җитми аның шушы хәлләрдә үз-үзен тотышы, соң чиктә, егет булырга да кирәк иде дә бит!.. Нишлисең, егете шундый, характер, тәрбия, шартлар һәм башкалар... Эчне пошырса пошырыр, әмма хакыйкатькә хыянәт итә алмадым, шул хәлендә кабул итәргә туры килер аны да...

Иртәгесен машинасын гараждан алып урамга чыгуы гына булды, ГАИ инспекторы туктатты Фидаилне. «Тизлегең югары иде, — диде. — Күзләрең дә кызарган, әнә, салгансың ич, брат...» «Право»сын сорап алды һәм кире кайтармады...

Кичкырын кадрлар бүлегенә чакырдылар.

— Правосыз, эчкече шофер кирәк түгел безгә, — диделәр.

Гараж һәм машина ачкычын өстәлләренә салып чыгып китүдән башка чара калмады Фидаилгә. Машина йөртергә хокукы да булмаган шоферның, чынлап та, кемгә кирәге булсын?!. Ә дөреслекне эзләп кара, бар, табарсыңмы икән?!.

26

Фидаил дөреслек эзләп маташмады. Җаваплы урыннарда эшләгән дус-иш һәм таныш-белешләре белән бөтен шәһәрне урап алган арысланнар өеренә каршы көрәшүнең нәтиҗәсез булачагына тиз төшендерделәр. «Право»сын юллап барган җирендә үзен чак алып калмадылар.

— Сезнең фамилия таныш безгә, — диде ишек төбендә утырган кече лейтенант, картотекадан аның фамилиясен эзләп. — Сез, иптәш, мең дә тугыз йөз дә сиксән бишенче елның егерме бишенче июлендә, салмыш баштан, авария куркынычы ясагансыз... Гаебегезне танымыйча, эз югалтырга, качып котылырга исәп тоткансыз... Бусы — бер булдымы?! Икенчесе-е,— дип сузып куйды ул, картотекада теркәлгән төгәл фактларны кире кагарлык дәлиле булмаган шоферның телсез калуыннан бер тәм табып. — Инде дә килеп, унҗиденче августта, ниһаять, каптырганнар үзегезне. «Җиңелчә салмыш хәлендә» диелгән менә монда... Куллар куелган, пичәт сугылган, тәк чту ярдәм итә алмыйм, иптәш! Закун тәртип таләп итә!..

— Иптәш лейтенант...

Авызын да ачтырмады ГАИ хезмәткәре.

— Булмый, иптәш-гражданин, булмый... Эчкечелеккә нинди мөнәсәбәт икәнлеген беләсез! Заманалар үзгәрде, дус!..

— Мин, гомумән, эчмим, авызыма капканым юк, иптәш лейтенант.

Кече лейтенантларның үзләренә шулай мөрәҗәгать иткәнне яратуын ул яхшы белә... Әмма аңар гына эреп китмәде яшь офицер:

— Менә, иптәш, мин монда күпме утырам, — диде ул, ипле генә һәр сүзенә басым ясап. — Әле берәүнең дә, эчкән идем дип, үз гаебен таныганы юк. Хәтерләмим... «Минераль су, бер йотым гына...» — диләр. Тәк чту, иптәш, менә шулай! Хәлегезне аңлыйм, әмма ярдәм итә алмыйм, закун тәртип таләп итә!..

Бәхәсләшеп торуның урынсыз икәнлеген аңлаган Фидаил чыгу юлына борылды. Кече лейтенант үз эшен яхшы белә, аңарга үпкәләр урын юк. Картотекага теркәлгән һәр сүз закон аның өчен...

Ә яшәргә, көн күрергә кирәк. Тулай торак өчен ике-өч ай түләнмәгән, балалар бакчасыннан квитанция биреп кайтардылар. Кредитка алынган төсле телевизор утыра бүлмәнең түр почмагында... Җыеп килгән акчаң юк икән, эшләмәсәң бер генә көн дә яшәп булмый шәһәр җирендә.

Машина йөртергә хокукы юк. Димәк, һөнәре дә юк аның хәзер. Эзләнгәләп йөри торгач, бер-бер кулай эш табылганга кадәр генә дип, тимер юл вокзалында вагон бушатып көн күрүчеләргә барып кушылды. Алты кеше — бер бригада. Тупикка кертелгән вагоннардан йөк бушаталар. Алтысыгда алты төрле язмыш, һәркайсының үз тарихы бар монда килеп чыгу юлында. Үзләренең яшьлеге белән ике студент аерылып тора. Әмма аларның да язмышлары төрлечә. Берсе — кыш буе стипендиясез укудан иза чигеп, җәйге каникуллар вакытында киләсе ел өчен түл җыя. Икенчесе вагон бушаткан җиргә шәхси «Жигули»да килеп туктый, кенәгәгә акча җыя икән. Ашавы, кием-салымы ата-ана хисабына, аракы эчми, тәмәке тартмый. Кызлар белән типтерүен искә алмаганда, менә дигән егет!

Өченчеләре аспирант егет — кооператив квартирга җыя икән. Ә калган икесе яшь ягыннан шактый ук өлкән кешеләр. «Үзгәртеп кору» һәм «демократия» хакында сөйләшми ул икәве, иске тормыш белән яшәүләрендә дәвам итәләр. Көне буе авызларыннан тәмәке өзелми, эш беткәч тә сыраханәгә йөгерәләр. Йөк бушату эшендә шактый ук тәҗрибәле үзләре, куллары ятып тора. Студентларга да, аспирантка да «студент» диеп кенә дәшәләр. Фидаил дә «студент» алар өчен...

Йөкчеләр бер-беренең тормышы белән артык кызыксынмады. Чөнки бу коллективның вакытлы икәнлеген аларның һәркайсы ачык белә. Шулай да студентлар кайчак, башкалар тәмәке тарткан арада, дөнья хәлләрен урап чыгалар. Әллә кайлардагы чит илләр, чит җирләрне белеп, андагы җитәкчеләрнең исемен атап сөйләшүләренә шаккатып тыңлый аларны Фидаил. Ә инде илдә барган үзгәрешләр, «үзгәртеп кору», «демократия», «хәбәрдарлык» төшенчәләрен кыстырып сөйләшә башласалар, гомумән, берни аңлый алмый. Үз башыннан кичкәннәр белән һич туры килми алар сөйләшкәннәр.

— Хыяллансыннар әйдә, — дип кул селти аларның сөйләшүен тыңлап торган карт йөкчеләр. — Безнең дә булды шулай хыялланган чаклар... Карарбыз...

Яшьләр сөйләшкәнгә колак салып тору кызык тоелса да, тормыш хакындагы фәлсәфәләре белән тәмәке төтәткән агайлар якынрак тоела Фидаилгә. Шундый сабыр, аз сүзле, куллары эшкә ятып кына торган кешеләрне кече яшьтән үк аерым бер ярату белән үз итә иде ул. Кендекләре белән кара җиргә береккән авыл агайларын хәтерләтә иде алар... Гомер-гомергә бәрәңге утырткан бакчасын күпсенеп кисеп китсәләр дә, тешен кысып түзә андыйлар. Артык баш дип, бозавын, сарык бәрәннәрен җыеп китүчегә дә сүз әйтми... Көтүдән кайтып килгән сыерын илтеп япсалар да, чыбыркы белән казларының муенын кәкрәйтсәләр дә тавышын күтәрми. Ни килсә, шуңарга түзеп күнеккән алар, җитәкче халкы белә торгандыр, без кара мужикка буйсынып яшәүдән башка ни кала, дип фикер йөртергә, үз-үзләрен тынычландырырга күнеккәннәр... Хыял һәм якты өметнең ни икәнлеген белмиләр, тормыш йөген күтәрүдән җилкәләре салынып төшкән.

Әйе, Фидаилгә алар аңлашыларак төшә. Шунысы кызганыч, бу якынлыкны алар үзләре тоймый, «студент» дип дәшәләр аңарга да... Үзенең студент түгеллеген, шофер булып эшләгәнлеге, «право»сыз калгач кына йөк бушатырга мәҗбүр булуы хакында искәртеп карады ул берничә мәртәбә. Колакларына да алмадылар, карт йөкчеләр өчен ул барыбер «студент» булып калды.

Башта икесе дә шулкадәрле охшаш тоелып, аларны бер-береннән аера алмый йөрде Фидаил. Киемнәре дә охшаш, атлап йөрүләре, бөкшәя төшкән җилкәләре. Икесе дә берөзлексез тарта, эчү дигәннең дә кимен куймыйлар... Шулай да, тора-бара арадан берсе игътибарын ныграк җәлеп итә башлады аның, хәтта кайдадыр күргән кешегә дә охшап куя иде ул. Киң җилкәләре яралы кош канатларыдай салынып төшкән бу агай кемне хәтерләтә соң аңарга, көннең-көн буена баш ватты Фидаил. Кемне хәтерләтте ул?.. Бәлки тоеладыр гына?.. Гәүдәсе булсын, йөз чалымнары булсын, тез башларынача сузылган озын куллары... Йөк ташыганда, бигрәк тә трап аша чыгып килгән җирдән каршы очраганда, теләсә-теләмәсә дә, карашы аның шул ир-атта булды.

«Әй, карт йөкче, мин беләм түгелме сине?!. Йөз чалымнарың таныш, кайдадыр күргәнем бар түгелме?..» — дип сорардай булып карады ул аңарга.

Карт йөкче үзе дә сизеп, тоеп йөргән булып чыкты әлеге карашны. Аулак җирдә туры китереп, беләгенә кагылды ул аның:

— Нәрсә, студент, нигә шулай сөзеп карыйсың?!.

Ни дип җавап кайтарырга белми туктап калды Фидаил. Текәлеп карады карт йөкчегә — ялгышмаган, йөз чалымнары таныш...

— Син кайсы районнан? — дип сорады ул, җавап ишетүдән өметен өзеп.

— Якты Яр районы... Нурлы Алан авылы... Алай икән, аңлашыла дигән сыман, йөзен чытты йөкче ир-ат. Һәм башын гамьсез генә читкә бора төшеп, үзе ачыклык кертте:

— Нәрсә, этең бар идеме?! — диде ул, җавапның уңай икәнлегенә шиге калмыйча. — Монда да котылып булмый үзегездән. — Һәм, тагы нидер мыгырдана-мыгырдана, җилкәсен салындырып, йөк артыннан кереп китте.

Шул бер сүз, әле кайчан гына тышкы кыяфәте белән аңарга үзенең авылдашларын хәтерләтеп торган ир-атны карачкыга әверелдерде дә куйды. Әйе, үзе — аның Юлдашын атучы, авыл буйлап малайларның этләрен кырып йөрүче кешеләрнең берсе иде бу. Соңрак, ул аңарга район хәрби комиссариатында очраган иде... Кыргыйлык һәм кансызлыкның чагылышы булып, малай чактан аның төшләренә кергән адәм икән ич!.. Бәгыренә мәңге төзәлмәс яра салган, дөньяны ачык төсләрдә генә күргән малайның кешеләргә, дөньяга ышанычын какшаткан Эт атучы! Эт атучы, димәк, үтерүче, кешенең кешелеген юкка чыгаручы вәхши дигән сүз. Әлегәчә исән икән әле, әлегәчә җир күтәреп йөрткән үзен...

Әмма эт атучылар да картая икән. Кайчандыр алар турысында капка баганасы сыман тырпаеп торган төз гәүдә гүя инде хәзер терәүгә калган. Янтая төшкән, җиргә чүккән... Хәрәкәтләре дә Юлдашны сыйрагыннан эләктереп чанага тотып быргыгандагы кебек җилле, җәһәт түгел, салмакланган. Кара чәчләренә ак мамык утырган, маңгай — җыерыла, күзләр — кысыла, муеннар кыскара төшкән. Игелекле, изге кешеләр генә картаядыр кебек иде аның өчен. Баксаң, эт атучы булып эт атучы да бирешә икән вакыт каршында.

Бу көн чиксез озын тоелды Фидаил өчен, кич җитмичә аптыратты. Бер-береннән качып, бер-беренең күзенә чалынып йөрүдән тайчанып буламы?.. Бер үк трап, бер үк сукмактан йөрделәр, әмма карашлары аяк очларын бораулады һәр икесенең.

Кич җитеп, эш сәгате тәмамланырга барган саен, Эт атучының адымнары авырая иде. Куллары тагы да сузыла, җилкәләре куырыла төште аның. Яшьләрдән калышмый авыр йөк бушату җиңел түгел күрәсең... Аның инде үз яшьтие белән дә сүз алмашмавына байтак гомер. Авызыннан папирос өзелгәне юк.

Кич җитеп, йөкчеләр өйләренә таралырга торганда, җансыз өрәк сыман, сиздерми генә янына килеп, Фидаилнең иңсәсенә кагылды Эт атучы:

— Студент... — диде. Һәм сүз табалмый торды беркавым. — Синең вакытың булса, студент, бераз сөйләшергә иде бит?!. Миңа кайтабызмы әллә?.. Якташ та икәнсең, ә, студент?..

— Якта-аш... — дип, көлемсерәүдән башка чарасы юк иде Фидаилнең.

— Вакытың юкмы?..

— Сөйләшер сүзем юк!

— Минем хакка, студент?!. Минем әйтер сүзем бик күп сиңа...

Бу нинди аңламаган кеше син, дигән сыман, янә битараф карашын төшереп алды аңар Фидаил. Каныкты бит тәмам...

— Сүземне тыңла, ә, студент?.. — Күзләрен мөлдерәтеп, өлкән яшьләрдәге ир-ат карап тора иде аңар. Карашында кансызлык һәм мәрхәмәтсезлекнең чырае да булмагандыр шул мизгелдә. Түбәнчелек белән гозерләп үтенгән кеше генә шулай карый ала башка берәүгә. Күңеле түрендәге ниндидер нечкә бер кылга барып кагылды эт атучының шул карашы, шул очракта аның хәленә кермәү мөмкин булмагандыр хәтта... Йомшара төшеп, кешеләрчә җавап кайтарды ул аңар бу юлы:

— Вакытым да юк... Бакчадан бала аласы бар...

— Хатының юкмыни?.. Ул алыр... Япа-ялгызым мин бүген...

Сәгатенә күз төшереп алды Фидаил. Шул мизгелдә әлеге ир-атны кызгана башлавын тойды, аның хәленә керәсе килде. Эт атучы дигәне дә кешегә охшаш икән ләбаса — ялгызлыктан газаплана белә, кичерү сәләтенә ия икән... Күзләрендә моң.

— Адресыңны калдыр,— диде Фидаил, күңелендәге йомшаклыкка буйсынып. Шулай да сер бирергә ашыкмады. — Баланы урнаштырыйм башта, аннан карармын.

Пинжәк кесәсеннән сигарет кабы чыгарды Эт атучы һәм шуның эченнән нәни генә кәгазь кисәге алып сузды:

— Мә, визит карточкасы...

— Нәрсә, синең адресмы? — дип кайтарып сорады Фидаил, визит карточкасына карамас борын ук. Бу адәмгә каян килергә мөмкин андый «визитка»?!.

— Минеке!

Соңгы мәртәбә күз карашлары белән алмашып, икесе ике тарафка китеп барды алар. Эт атучыны бер читтә сырадаш юлдашы көтә иде...

Ул кайтып кергәндә Асия өйдә иде. Ишек катындагы электр плитәсе янында кайнаша. Кыска җиңле күлмәк өстеннән пөхтә ак алъяпкыч япкан, чәчләрен калфак сыман итеп чөйгән ак косынка астына җыеп куйган. Күзләре моңсу, әмма бит урталары алсуланып тора. Кайчандыр, Сания апаларының кухнясында очрап, Фидаилнең йөрәген җилкендергән Асиягә охшаган иде ул бүген... Идән почмагында уенчык машиналары белән әвәрә килеп утырган Алмаз, ишектән керүгә үк: «Әтием!..» — дип, аның муенына ташланды. Өйгә кәстрүлдән күтәрелгән бу белән тәмле хуш ис таралган — пешкән ит исе. Өйгә кайтып кергәч тә, мондый иминлек, җылылык каршылар дип уена да кертеп карамаган иде бит ул. Байтактан тойганы юк иде аның бу җылылыкны...

Ләкин күңеленә килгән бу хисне — белгертү кая — яшерергә тырышты ул тизрәк. Улын коры гына сөеп куйгач, өстен-башын алмаштырды, чишенеп юынды да китәргә җыена башлады. Моны, махсус эшләгәндәй, Асиянең күз алдында башкарды ул. Әледән-әле күз төшереп алуына да карамастан хатын күрмәмешкә салышты, сер бирмәде. Шулай да түземлеге чамалы булып чыкты. Фидаил киенеп ясанып ишек катына үткәндә, бераз калтырана төшкән салмак тавышы ишетелде аның:

— Аш әзер иде, Фидаил...

Соңгарып әйтелгән сүзләрне гүя ишетмәде ул, ишекне каты ябып китеп барды.

Шәһәрнең иске үзәгенә юл тоткан трамвайда кеше күп түгел иде. Иң арткы рәттәге буш урындыкка барып утырды Фидаил. Кесәсеннән Эт атучы биргән визит карточкасын тартып чыгарды. Саргая төшкән кәгазь кисәгенә язылган мәгълүматларга игътибар итте:

Гирфанов Усман Валидович, профессор, язучы. Шиһап Мөрҗани урамы, 17 йорт, 4 фатир.

Бу визит карточкасының иясе кем?.. Ул ни рәвешле Эт атучы кулына барып кергән?.. Нигә дип әле ул ниндидер профессор, язучы торган фатирга чакыра аны?.. Әллә үзенчә мыскыл итүеме, шаяртуымы?.. Каяндыр табып алган да төрткән булса, әле бер хәл, яманракны да көтәргә мөмкин ич. Әйтик, бер-бер кешенең кыйммәтле әйберләрен урлаганда яисә талаганда ияреп килгән кәгазь кисәге булса?!. Ничек котылырга белмәссең ул очракта... Мондый «визитка»ның теләсә кемгә эшләнмәве билгеле ич. Шушы көнгәчә бары бер кешедә очратырга туры килде аңар әлегедәй таныклык-кәгазьне — Капкаевта. «Кирәгем чыкса, рәхим ит!» дип, кесәсенә тыккан иде. Капкаев — гастроном директоры, билгеле һәм кирәк кеше! Зур-зур җитәкчеләр белән аралаша ул. Ә бу кем?!. Монда профессор дип язылган ич, язучы дип хәтта. Язучы кадәр язучы эт атармы?!. Башка сыймас хәл бит бу!

Ярый да шаярткан гына булса?!. Начар ният белән төртмәгәндер дип кем ышандыра ала?!. Үзе шикләнә, ышанмый, үзенең беркатлылыгыннан көлә Фидаил. Ә үзе һаман юлын дәвам итә... Чираттагы теләсә кайсы тукталышта төш тә кит бит, югыйсә... Кәгазь кисәген ертып атарга да онытырга иде инде күптән... Җиңелчә чайкалгалап, ипле генә юлын дәвам иткән трамвайга әйтерсең лә арты ябышкан аның.

Мәрҗани урамы Кабан күленең уң як читенә сыенып утыра, ул тирәне белә Фидаил. Унҗиденче йортны да тапты. Ике катлы иске агач бина икән. Дүртенче фатирның ишеге киереп ачылган көе калган: «Әһә, дигән уй бызылдап үтте аның чигә турыннан, — талаганнар һәм аны җибәргәннәр...» Ул да түгел, кая килеп эләктем мин, дип торган җиреннән, аның каршысына чәйнек тоткан хуҗа килеп чыкты — Эт атучы үзе!

— Килдеңме?— диде ул тыныч гына. Әйтерсең ул килми кала алмый иде.

— Килдем...

Хуҗаларча туры атлап бүлмәгә узды Эт атучы. Кунакка түрдәге күн кәнәфидән урын тәкъдим итте. Ә үзе, кунак көткән кеше сыман, ишекле-түрле йөреп, чәй өстәле хәзерләү белән мәшгуль булды. Дәшмәде. Атлаган саен аягына элгән иске чүәге шап та шоп итеп үкчәсен кыйный. Стенада эленеп торган дәү борынгы сәгать, шак-шок килеп, мизгелләрне саный.

Утыру һәм өй эчен күзәтү өчен уңайлы иде тирән кәнәфи. Ишек катыннан ялгыз тәрәзәгә сузылган шактый иркен бүлмәдә яши икән Эт атучы. Һәр өч як стенаны идәннән түшәмгәчә сузылган китап киштәләре биләп тора. Бу рәвешле, тоташ китап киштәсеннән торган фатирны беренче күрүе иде әле Фидаилнең. Киштәләре дә нинди генә әле, пыяла капкачлы. Ләкин шунысы гаҗәп, китап киштәләре, берничә урында тәртипсез рәвештә аунап яткан буш шешәләрне искә алмаганда, шыр ялангач калган. Бер сыңар китап әсәре дә күренми үзләрендә... Әмма киштәләр элек-электән буш тормаган, шүрлек такталарының, бушлыкларына да карамастан, сыгылган булулары шуны раслый. Чит-читләре затлап, сырлап эшләнгән бу киштәләрдә, күрәсең, кайчандыр тум-тутырук китап булган...

Ни өчен дип килгән иде соң әле ул монда — шушы китап киштәләренә карап утырырга дипме?.. Шулай да күз каршындагы күренешкә битараф кала алмады. Ул туып үскән авыл китапханәсендә дә бу кадәрле уңайлы һәм күп урын булмагандыр... Сәер һәм шомлы күренеш. Кайчандыр рәт-рәт булып тезелгән китаплардан сыгылып калган буш шүрлекләр җир йөзендә яшәп тә юкка чыккан зур җәнлекнең шыр ялангач скелетын хәтерләтә иде сыман...

Тәрәзә каршысында әле тагы зур өстәл тора, имән өстәл. Утыргычлары калын күннән эшләнгән имән кресло. Тимер карават, кием элгече, люстра — һәммәсе борынгы һәм үз вакытында монда затлы гаилә яшәгәнлекне күрсәтеп тора. Соңгы утыз-кырык елда бу фатирга, китап киштәләрендә тәртипсез рәвештә аунап яткан буш шешәләрдән тыш берни кермәгән.

Өй эчендәге шушы халәт, озаккарак сузыла төшкән тынлык баса башлагандай булды Фидаилне. Якын туганына килгән кунак түгел ич — тынгысызланып, хуҗага мөрәҗәгать итте ул:

— Шушында торып ятыш дисез инде...

— Шушында.

Әле булса кулында тотып торган «визитка»га күз төшереп, көлемсерәп куйды Фидаил. Бу аның, үзенчә, ирониясе иде булса кирәк.

— Профессор, дисез инде алай булгач... Язучы, дисез...

Эт атучы дәшмәде. Егеттән мәкерле ирония көтмәгән иде булса кирәк... Паузадан файдаланып, Фидаил үзалдына сөйләнүен дәвам иттерде:

— Госман Вәлидович Гыйрфанов буласыз, димәк?..— Ә үзенең күзе һаман визит карточкасында, әле бер, әле икенче ягын әйләндерә-әйләндерә күзәтте ул аны.— Профессор һәм язучы, дисез... Һәм берочтан Эт атучы да...

Капылт кына кунагына таба борылып алды хуҗа. Гүя авырткан җиренә кагылдылар аның:

— Студент...— диде, тирән сулыш алып.— Госман Гыйрфанов минем әти була... Мин — Гыйлем атлы, аның улы...

— Менә ничек?! — Чын-чынлап кызыксыну туды Фидаилнең күзләрендә.

— Әйе, минем әти татарның билгеле әдәбият галиме, әдибе булган...

— Тукта, тукта,— дип бүлдерергә ашыкты аны «студент».— Ә син үзең кем?!. «Татарларның» дисең...

— Мин беркем дә түгел,— диде хуҗа, бу юлы инде тагы да авыррак көрсенеп.

Фидаилдә аның бу сүзләре балачакта күңеленә килеп алган бер уйны тулгандырып куйды: «Ничек эт атарга мөмкин?.. Нинди кешеләр икән бу?!. Ул белгән кешеләрнең берсенә дә охшамаган алар чөнки, тыныч кына, урам буйлап кан эзләре чәчеп, җан кыеп йөриләр. Кем булыр икән болар?.. Күрәсең, киноларда күрсәтә торган теге фашист дигән зат кебегрәк була торгандыр инде болар...» Эт атучының үзе белән әңгәмә корып утыра ул хәзер. Саф татарча сөйләшәләр, әмма үзен халык вәкиле санамый Эт атучы. Очраклымы бу?..

Егетнең җитдиләнә төшүен, кызыксынып тыңларга әзер булуын чамалап алгач, ипле генә сөйләп китте Эт атучы:

— Ярар, кем булса да бер түгелмени!.. Бердәнбер улына Гыйлем дип куштырган исемне әти... Укымышлы кеше, гыйлем иясе, галим булсын дигәндер... Белгәнеңчә, мин менә йөк бушатам... синең ише студентлар белән...

Чынлап та көтелмәгәнчә килеп чыга бит әле бу, ни дияргә белми торды Фидаил бертын.

— Хикмәтле кеше икән сез... Профессор улы — йөк бушатучы, язучы малае — эт атучы... Чынлап та, кызык...

— Кызык булмый... Сезгә тарих дәресләрендә сөйләми торганнардыр инде бу хакта?!. Ә, студент?..

Янә бер кат, телен әрәм итеп, үзенең студент түгел, шофер икәнлеген аңлатып тормады Фидаил. Барыбер колагына элмәячәк.

— Тарихның ни катнашы бар?— дип кенә куйды ул.

— Тарихмы!..— дип элеп алды Эт атучы.— Тарих — катлаулы нәрсә... Сезгә өйрәткәнчә, Борынгы Рим һәм Мисыр фиргавеннәре һәм дә Наполеон, Колчаклар гына булмаган тарихта... Анда безнең ише — үзенең ни кылганын, кем булып, кая барып чыгачагын уйламый көн күрүчеләрнең дә язмышы чагыла, студент...

Үзе дә уйламаганда, янә тешен күрсәтеп алды Фидаил:

— Мин мужик халкыннан, абзый, профессор малае түгел. Тарихка мөнәсәбәт юк безнең...

— Беребез дә азат түгел тарихтан! Син, студент, алай кистереп куярга ашыкма әле!..

— Нәрсә, профессор улының эт атып йөрүенә тарих гаеплеме?!.

— Әйе!

— Бер гаепсез авыл малайларын елатырга да тарих куштымы?!.

— Шулай булып чыга...

— Кара, ничек җиңел икән?!. Гомер буе ни телисең шуны эшләп йөрергә дә, җавап бирергә чират җиткәч, тарихны гаепләргә... Соң, абзый кеше, ике көпшәле мылтыкны да кулыңа тарих тоттырдымы?

Фидаилнең дулкынланып, җилкенеп-җилкенеп сөйләшүенә дә карамастан, Эт атучы үзен тыныч тота иде. Үпкәләмәде, рәнҗергә җыенуын да сиздермәде:

— Әйе, шулай килеп чыга, студент... Кешенең һәр кылган эше — тарих хикмәтләре... Заман һәм язмыш дип тә алмаштырырга була тарих сүзен.

Әңгәмәдәшенең шулай тыныч булуына ачуы чыкты Фидаилнең. Әйтерсең бер гаепсез әүлия сөйләшеп утыра аның каршысында.

— Соң син,— дип, урыныннан ук калкынып куйды ул.— Син... Синең кулыңа мылтыкны кем тоттырды?!.

— Шулай кирәк булды, студент... Кызма әле син, кызма, мылтыкны үзем алдым...

— Кеше атарга кушсалар, кешегә дә атар идеңме?

— Әйе димим... Ләкин, беләсең булса кирәк, студент, кеше атучылар да байтак булды... Һәм алар әле дә бар.

— Тарих гаеплеме?!. Җир аларны да күтәрергә тиешлеме?

— Җир күтәрә ул... Әйе, алар да тарихны гаепле саный...

— Кеше кыяфәтендәге карачкы!.. Кеше кыяфәтендәге роботлар сез. Тарихны гаепләргә түгел, абзый кеше!

Дәшми генә торып, өстәл тирәли арлы-бирле йөренергә кереште хуҗа. Чәй өстәле хәстәрли иде ул, килгән «кунак» хөрмәтенә. Ни гаҗәп, үзен элеккечә үк тыныч тота... Холкы сабыр, үзе итагатьле, һич уйламассың... Фидаилне дә аңларга, аның да хәленә керергә кирәк: каршысындагы бу кешенең Эт атучы икәнлеген бер генә минутка да хәтереннән чыгара алмый иде ул. Малай чактан ук канга буялган сары кожаны белән төшләренә кереп йөдәткән, тышкы кыяфәте белән генә дә ничә мәртәбәләр йокысыннан куркытып уяткан адәм ич...

Дәшми-нитми генә чәйләп алдылар. Кыстатып тормады Фидаил, алдына куйганны ашады. Бүгенге физик эштән соң аппетит юклыкка зарланырлык түгел. Каяндыр «Вермут» шешәсе менеп кунаклаган иде өстәлгә.

— Кабасыңмы?— дип, шешәгә ишарәләде хуҗа.

— Дуслык юк.

Тәкъдим итүче куе чәй төсендәге кызгылт сыеклык тутырылган шешәне кулына алып бөтерде-бөтерде дә кире урынына куйды:

— Ярар, синеңчә булсын...

Рәхмәт әйтергә базмадымы, оныттымы, креслога күчеп утырды Фидаил. Хуҗа кеше аның алдына шактый ук таушалган фотоальбом китереп салды. Ә үзе ашыкмый гына табын җыештырырга кереште. Өстәл өстендә әлеге дә баягы шешә һәм ике стакан гына утырып калды, аларына кагылмады.

Фидаил альбом актара. Әмма моның бер кызыгы да юк аның өчен. Ташлап чыгып китәргә дә уңайсыз кебек әлегә. Ә альбомда, Эт атучының үзеннән тыш, һичкем таныш түгел аңар... Кире кайтып, беренче биттә үк урнаштырылган фоторәсемгә карап утыра башлады: уң як почмагына «Петровъ» дигән келәймә сугылган. Революциягә кадәрге рәсем иде күрәсең, ә үзе саргаймаган. Елтыр күзле, киң текә маңгайлы бер яшүсмер карап тора аннан. Култык астына ниндидер чит-ят хәрефләр белән сырланган газета кыстырган. Ә бәлки журналдыр, иске язуны танымаган Фидаил өчен барыбер иде ул кадәресе. Шул кәгазь төргәгенең бер читендәге «Шура» дигән сүзне генә укырга мөмкин, анысы хәзергечә. Әмма, барыбер, аның нәрсә аңлатканын белми ич ул. «Шура атлы хатын-кыз хакында язылгаңдыр, күрәсең...» дип кенә гөманлап куйды. Хәер, Фидаилне гаепләргә ашыкмыйк, кайчандыр шул исемдә Оренбург каласында татар телендә академик журнал чыкканлыгы хакында кемнең хәбәр иткәне бар киң массага ишетелерлек итеп?!.

— Әтиемнең шәкерт чагы,— дип аңлатма кертте Фидаил утырган кресло аркасына килеп таянган хуҗа.— «Шура» журналында хәреф җыючы булып эшләгән ул.

Дәшмәде Фидаил. Әмма үзалдына кызыксыну белдереп, альбомның чираттагы битен ачты. Монда таныш кешеләр күренмәгәч, ары китәргә торган Фидаилнең кулыннан тотып алды Эт атучы, гүя кош тотты ул.

— Сул якта Ризаэтдин казый Фәхретдинов — журналның редакторы, уртада — Закир Рәмиев, Дәрдмәнд дип тә йөрткәннәр үзен, миллионер да булган, шигырьләр дә язган. Анысы Шакир Мөхәммәдов, язучы булырга тиеш... Сулда утырганы Фатих Кәрими атлы журналист. Ә теге артта басып торучы озын гәүдәлесе Җамал Вәлиди булырга тиеш...

Эт атучы сөйләгәннәр бер колагыннан ничек керсә, икенчесе аша шундый ук тизлек белән чыгып та китә барды Фидаилнең. Урта мәктәп тәмамлап та колакка чалынмаган, укытучылар тарафыннан телгә алынмаган ул кешеләрне хәтерләүдән ни мәгънә? Кыяфәтләре, үз-үзләрен тотышлары затлы күренә анысы. Затлылыкта гынамыни хикмәт, кылган эшләре шул чама гына булгандыр, күрәсең... Ә менә Мәхмүт Хөсәен яисә Мөхәммәт Садри булса, таныр иде ул аларны. Авылга да килгәннәре булды, ул эшләгән төзү оешмасында да чыгыш ясады соңгылары...

Бер-беренә таба янтая төшеп, янәшә утырган ир белән хатын фоторәсеме урнаштырылган битне ачкач, ирексездән, үзе үк карап куйды ул Эт атучыга.

— Болары кемнәр тагы?..

Сулышы колакка бәреп торган Эт атучы җавап бирергә ашыкмады. Танымый ахры, дигән уй туып алды Фидаил күңелендә... Ә фоторәсемнән күзне алырлык түгел. Истәлеккә калган шушы мизгел аша гына да әлеге парның татулыгы, бер-берсенә нинди хөрмәт һәм ихтирам белән караганлыкларына сокланып туймаслык. Гүя өй кыегына кунаклап, янәшә гөлдерәгән пар күгәрченнәр...

— Минем әти белән әни,— диде Эт атучы, шактый вакыт дәшми торганнан соң.

Бу яңалыктан сискәнмәү мөмкин иде микән, бер фоторәсемгә, бер Эт атучының үзенә текәлеп карады Фидаил. Күпме генә җентекләп өйрәнмәсен, дөнья мәшәкатьләреннән йончып өтәләнгән Эт атучының шундый мәһабәт һәм игелекле сурәтле ир белән хатыннан туу ихтималын күз алдына китерә алмады ул. Һичнинди уртаклык юк араларында. Бала — ата-ананың дәвамы булырга тиешле түгелме соң?!. Карашлары, үз-үзләрен тотышлары белән үк игътибарны җәлеп иткән, күңелдә ихтирам уяткан кешеләр белән — илле яшьтән узып та, тормышта үз урынын тапмаган адәм арасында нинди уртаклык булырга мөмкин?!.

...Альбомның ахыргы битләренә җитеп килгәндә, тагы бер фоторәсемгә төртелеп торды әле. Аның игътибарын хуҗа да сизмәде түгел. Пауза озынга китә башлагач, үзе үк сорап куйды:

— Күргәнең бармы әллә?

Фоторәсемдәге егет түгел, сорау сәер тоелды бу юлы Фидаилгә. Мөлаем елмаеп торган мәһабәт гәүдәле бу егетне белүен белми ул, әмма кай төше беләндер, нәрсәсе беләндер ул аңар кемнедер хәтерләтә дә сыман. Әмма кемне? Кайчан һәм кайда күргәне бар аның бу егетне?.. Шул ук вакытта каян килеп таныш булсын икән ул аңар? Эт атучы белән аны нәрсә берләштерә?!.

27

Өйдә үз-үзенә урын таба алмады Асия. Эштә дә гаме булмады. Уйламаган-көтмәгәндә адашып билгесез тарафларга барып чыккан юлчы хәлендә тойды ул үзен. Һәр яңа көн, һәр сәгать аны күнегелгән тормышыннан, үткәннәреннән аера бара. Ә кай юнәлештә хәрәкәт итә ул, юлы кая илтәчәк — күз алдына да китерә алмый. Юлның ахырында аны ни көтә, билгесезлеккә төбәлгән бу сәяхәт ни белән тәмамланачак — берәү дә белми... Әнә шул билгесезлек газаплый да инде аны. Шул билгесезлек гаилә иминлеген пыран-заран китерде, инде ияләшеп, күнегеп җиткән эшеннән аерды. Шул билгесезлек— йокыдан мәхрүм итте, җан тынычлыгын качырды. Кая барып терәлер һәм кай җирләрдә төгәлләнер аның бу юлы — алла үзе генә белә...

Шулай да үкенми иде ул. Адашса адашкандыр, әмма башлаган юлыннан кире борылыргамы әллә дигән уй килеп тә карамады. Белә ич ул, икеләнә торган чагы түгел аның хәзер. Йә барысына ия була, йә бернәрсәсез кала — икенең берсе... Күзләрен чагылдырып, киләчәген балкытып торачак бәхеттән нибарысы кул сузымы ераклыкта ич ул. Үреләсе, тәвәккәлләп, соңгы адымны атлыйсы калган, томан артында шәйләнгән билгесезлек шундук эреп юк булачак...

Күңелен шундый уйлар борчыган көннәрдә, үч иткәндәй, Арсланның эзе суынды. Шылтыратмый да, Әнзия Закировна аша «киңәшмәгә» дә чакыртмый... Югалды!

Көтеп-көтеп тә хәбәре ишетелмәгәч, үзенә шылтыратырга кирәк дигән карарга килде ул. Ә бәлки, аның белән бер-бер хәл, күңелсезлек килеп чыккандыр, Арслан аның ярдәменә мохтаҗдыр? Ничек моңарчы уйламаган бу хакта... Хәзер үк урамга чыгарга да бер-бер аулак автоматтан шылтыратырга кирәк үзенә!

— Алло, тыңлыйм,— дигән таныш аваз ишетелде аргы баштан. Әнә, ничек якын, янәшәдә генә икән ләбаса ул. Тәүлекләр буе аны уйлап газапланасы, көтәсе дә түгел, чыгасы да урамдагы теләсә кайсы автоматка ике тиенлек бакыр саласы һәм бармак очы белән алты мәртәбә әйләндерәсе генә икән... Арсланның тавышын ишетүгә үк, куанып, шул рәвешле үз-үзен шелтәләп алырга да өлгерде Асия.

— Бу мин идем...

— Тыңлыйм!

Коры гына әйтелгән шул сүздән кабинет салкынлыгы исеп куйды. Ә Асия башка сүзләр көткән иде бит аңардан. Шуңа югалып калды, нәрсә өчен шылтыратканлыгын, ни сөйләшергә җыенуын онытты үзенең.

— Әйе, тыңлыйм сезне,— дип кабатлады тавыш. Асия үз-үзен кулга алырга өлгерде, танымаган икән ләбаса ул аны. Танымагач, билгеле инде, башкача дәшә дә алмый ул. Чак үпкәләмәде тагы... Үпкәсен онытып, ягымлы һәм үз итеп дәште ул:

— Бу мин идем әле, Арслан... Мин...

— Кем ул, «мин»? Үзе өчен һәркем «мин»! Тыңлыйм... Арслан Сәхипович тыңлый!

Көлеп җибәрә язды Асия. Әле һаман танымаган икән ич ул аны, кызык бит...

— И-и-и, Арслан,— дип дәште бу юлы, янәшә торган чакларындагыча ягымлы итеп.— Онытып та бетергәнсең... Мин идем...

— Иптәш...— дип тавыш күтәрделәр аргы якта.— Шаяртырга вакытым юк! Исемегезне әйтегез һәм ни кирәк?!.

— Берни дә кирәкми,— дип, янә югалып калды Асия, тотлыга язды. Үч иткәндәй, телефон шыгырдый иде... Ниндидер чит авазлар да ишетелеп куйган сыман.

— Кирәкмәгәч,— дип җавап кайтарды кырыс аваз.— Эшегез беткәнме әллә анда?!.

Трубканы атып бәрергә җыена иде булса кирәк Арслан Сәхипович. Әмма шулчак, тонык шыгырдау авазына кушылып, таныш исем ишетелде:

— Асия иде бу...

— Кайсы Асия?! — Сорау ялгыш ычкынды. Аның урынсызлыгын шундук абайлап, төзәтергә ашыкты Арслан.— Ә-ә, син идеңмени, Асия? Тавышың начар ишетелә... Нәрсә булды? Тыңлыйм сине, Асия...

— Берни булмады. Болай гына шылтыраткан идем,— диде. Тагы ни әйтә, нәрсә дия ала иде икән соң ул?!. Телефоннан сөйләшер сүзләре дә юк икән ич аларның!

— Хальләр ничек? — диде, ниһаять, кем белән сөйләшкәнен төшенеп алган Арслан, мишәр акцентын махсус ассызыклап.

— Әйбәт...

— Нинди яңалыкларың бар?

— Беркөе, элеккечә...

— Яхшы, алай булгач, яхшы...— дип, ни әйтергә, алга таба ни сөйләшергә белми төртелеп калды ир-ат тавышы.

Хатын-кызның сизгер күңеле дә шундук тоеп алды моны. Әмма үпкә белдерергә ашыкмады. Ул да үз чиратында сораштырырга кереште:

— Үзең ничек яшисең, Арслан?

— Түзәрлек.

— Эшеңдә күңелсезлекләр юктыр ич?..

— Әлегә тәртип, үзгәртеп корабыз,— диде, һәм ипле генә ирония катыш көлгәндәй итеп алды.

— Көлүеңнең мәгънәсен аңламадым, Арслан?..

— Үзгәртеп корабыз дим, «перестройка»... Газеталар укымыйсыңмы әллә? Заманнан калышырга ярамый, Асия.

«Миндә газета кайгысы түгел шул әлегә...» дип әйтергә ачылган авызын тыеп калды Асия. Күренеп тора, аңлашыла, телефон аша гына җанына барыбер тынгылык иңмәячәк... Ә Арслан, әллә юри, әллә чынлап, бернинди дә конкрет тәкъдим әйтергә уйламый, читләп-урап сөйләшүен дәвам итә. Димәк, үзенә тәвәккәлләргә кала:

— Кайчан очрашабыз соң?— дип сорап куйды ул, уңайсызлану дигән төшенчәне онытып торып. Арслан ничек кабул иткәндер, сорау аның үзе өчен дә көтелмәгәнчәрәк килеп чыкты. Артык төгәл һәм туры иде сорау.

— Очрашырбыз, Асия... Вакыт ягы кысанрак әле менә...

— Кайчан? — дип әрсезләнде хатын, ачык җавап ишетмәвенә күңеле рәнҗеп.— Кайчан очрашабыз?

— Карарбыз дидем, Асия... Вакытка карарбыз... Иң элек кайбер нәрсәләрне үзгәртеп корырга, койрыкларны җыя төшәргә кирәк әле.

— Азга гына булса да... Минем сине бик тә, бик тә күрәсем килә, Арслан...

— Янмый торгандыр ич!..— дип әйтеп салды, ниһаять, ир-ат. Шылтыратучының үзен аңларга теләмәвенә ачуы кабара башлаган иде инде аның.

— Януын янмый да...

— Соң, янмагач!..

Үч иткәндәй, сөйләшүнең шул урынында, анасы артыннан йөгергән аксак каз бәбкәсе сыман пиб-пиб иткән аваз чыгарып, элемтә өзелде. Арсланның сүзләре ярты юлда эленеп калды. Кесәсендә ике тиенлек бакыр табылмады Асиянең... Урамга йөгереп чыкты, урамда йөреп торучыларның әле берсенә, әле икенчесенә очып кунды ул:

— Ике тиен бирегез... Ике тиенлек юкмы?.. Берәвенең дә ниндидер бер хатын өчен тукталып, кесә актарып торасы килмәде. «Юк...» — дип, китеп баруларын дәвам иттеләр. Почмактагы газета киоскысында утыручы әби дә: «Акча вакламыйбыз, күрмисеңме, күзең чыкканмы әллә...» — дип, итагатьле генә җавап кайтарып, шул хакта язып эленгән кәгазь кисәгенә күрсәтте. Башка сүзем юк дигәнне аңлатып, аның борын төбендә шапылдатып, пыяла тәрәзен дә ябып куйды...

Эш урынына әйләнеп кайтты Асия. Көтәргә кереште. «Нигә борчылырга?!» — дип тынычландырды ул үзен. Сүзләре ярты юлда бүленде, теләсә, Арслан үзе чакырта ала ич аны. Телефонга чакырта ала, машина җибәрә ала, «профсоюз киңәшмәсенә» хәтта... Үзгәртеп кору башланган дип, дөнья тукталмас әле, тик әйләнер үз күчәрендә...

Күзләрен ишектән алмый көтәргә кереште ул. Аннан менә-менә, Арслан Сәхипович йомышын үтәү бәхетеннән канатланган Әнзия Закировна килеп керер төсле иде... Ул көнне булсын, иртәгесен булсын, ателье мөдире алар цехына аяк басмады. Тәрәзә каршысыннан җиңел машина үткән саен, җилкенеп куйды Асиянең күңеле. «Мине алырга җибәрелгән машина түгелме?» — дигән өмет бер кабынды, бер сүнде — кабатланып торды. Әмма алырга килүче дә, шатлыклы хәбәр җиткерүче дә күренмәде һаман.

«Әллә соң тагы шылтыратып караргамы икән үзенә?..» — дигән уй да ташламады аны. Бәлки бербер мәшәкате, нинди дә булса күңелсезлек килеп чыккандыр... Аңар, бәлки, Асиянең ярдәме, җылы сүзе кирәктер хәзер. Асия дә кул сузмаса, кем ярдәмгә килер Арсланга?.. Кәефе бигүк яхшы түгеллекне телефоннан сөйләшкәндә үк тою мөмкин иде ич... Шул, башына уй төшкән, борчу баскан аның Арсланын. Кичекмәстән эзләп табарга, ярдәм итәргә кирәк аңар!.. Шушы көнчәгә ничек бу хакта уйлап карамаган ул?!. Кул кушырып утырды, үпкәләгән имеш... Арслан әле дә аны уйлый торгандыр, аңардан ярдәм көтә. Горурлыгы гына шылтыратырга, үзе янына чакырырга ирек куймый торгандыр...

Эш сәгате дип тә тормады, рөхсәт тә сорамады — урамга атылып чыкты һәм очраган беренче машинага кул күтәрде Асия. Буш такси булып чыкты.

— Универсаль базага,— диде ул, сулышын чак тыеп.

Арткы рәткә кереп утырган хатынга, көзге аша берничә мәртәбә сынаулы караш ташлап алгач, сүз кушты таксист:

— Нәрсә, апасы, бер-бер дефицит кайтканмы әллә?..

Дәшмәде Асия. Таксистның сүзләре тәрәзәдән сызгырып кергән җил сыман гына чалынды колагына. Ә теге, светофор каршында тукталган саен, көзгесе аша һаман күзәтүендә булды. Фуражкасының озын козырегы астыннан чираттагы мәртәбә күз салып алгач, урамга чертләтеп төкерде дә гөманларга кереште ул:

— Хатын-кыз шулай кая ашыксын?!. Дефицит артыннан, билгеле. Ире янына кайтырга дип ашыкмас ич инде. Сөйгән яр кочагына дисәң, алар үзләре килеп ала торгандыр, шулай бит, апасы...

Таксист шулай ук үзенә күрә тәҗрибәле «арыслан» иде булса кирәк. Авызыннан чыккан ике-өч сүзеннән үк чамалады аны Асия, шуңа дәшмәде. Тыңлап кына барды... Юл кыска тоелды...

Өчлеген калдырды да рәхмәт тә әйтеп тормады үзенә. Арсланның эшенә якынлашкан саен, ныграк җилкенә барган йөрәге зур тимер капкага тартты аякларын.

— Апасы, сдача кирәк түгелме әллә?.. Ха-ха...— дип, кеткелдәп, ачык тәрәзәдән күзләрен шар итеп карап калды таксист. Кузгалырга ашыкмады.— Бәлки көтәргәдер, ә, апасы?!

Борылып карамаса да, итәге артыннан иярә килгән комсыз карашны тойды Асия. Шул караш аның үз-үзенә булган ышанычын арттыра төште, тәвәккәллек бирде, гәүдә чигелешләренә гайрәтле хәрәкәт өстәде.

Ябулы йөк машинасын чыгарырга дип ачылган тимер капкадан ишегалдына узды ул. Каравылчы, ни сәбәпледер, бу хатынны туктатырга кыймады, карашы белән генә озатып калды. Ул да — таксист кебек үк хатын-кыз рәтен белә торган заттан иде булса кирәк — белгән догаларын укый калды.

Монда беренче тапкыр гына килүе булуга да карамастан, югалып калмады Асия. Административ бинаны складлардан аеру да кыен түгел иде, икенче катның түрендә үк урнашкан директор кабинетын да эзләп газап чикмәде. Кабул итү бүлмәсендәге кызга барып җиткәч кенә сөрлегә язды:

— Гражданка,— диде теге, юлына аркылы төшеп.— Сез кая?..

— Директор янына.

— Ул бүген кабул итми.

— Мине кабул итәр...— Бу яшь чибәр кызга, күрүгә үк, ачуы килгән иде Асиянең. Хәер, сөйгәненнән көнләшү хикмәте булгандыр, секретарь кызлар хакында имеш-мимешләрне аз сөйләмиләр ич.

— Директор кабул итми... Сез кем буласыз?

— Кем булуым әһәмиятле түгел! Арслан Сәхипович мине чакырган иде...

— Чакырса, көтәргә туры килер, әлегә ул буш түгел.

— Анда кеше бармы? — дип сорады Асия, күндәмләнә төшеп.

— Җитди эше бар дидем,— дип кабатлады кыз. Һәм, ниһаять, монысын да туктаттым дигән нәтиҗәгә килеп, чәчләрен сыпыргалый-сыпыргалый, көзгегә таба узды.— Бу нинди аңламаган кешеләр бу... Әйттем ич, Арслан Сәхипович занят, дидем, аның җитди эшләре бар, дидем... Ә бәлки ул Мәскәү белән сөйләшә торгандыр...

Кыз канәгать сөйләшә-мыгырдана калды. Асия җәт кенә күн белән тышланган ишек артына кереп югалды. «Гражданка, гражданка, сез кая?..» — дигән сүзләрне инде ул Арслан кабинетына илтүче икенче кат ишекне япканда гына ишетте.

Баксаң, Арслан мул җиһазлы кабинетның түрендә берьялгызы, ботын-ботка атландырып креслога чумган да кофе эчеп утыра икән. Рөхсәтсез килеп керүчене күргәч тә кыбырсырга керешкән иде инде ул. Ышанасы килмичә, күзләрен челт-мелт йомгалады.

— Нәрсә?!. Асия! — дип, гаҗәпләнүеннән торып ук басты ул. Тавышын күтәрә төште.— Нигә монда килдең?! Кем рөхсәт итте?!.

— Үзем килдем... Сагынып...

— Эш урынынамы?— дип, берни аңлый алмыйча, каршысына килеп басты ул хатынның.

— Өеңне белмим ич... Адресыңны калдырмадың! — Монысы инде Асия тарафыннан ярым шаярып әйтелгән сүз иде.

Шулай шаяралар димени — аңламады Арслан — күзләре маңгайга менә язды.

— Өй!.. Адрес!..— дия алды.

Хатын, киресенчә, Арсланны шулай эш урынында һәм сау-сәламәт күрүенә чиксез шат иде. Ничек каршы алуы әһәмиятсез... Белә ич: ир-ат халкы барысы да бер камырдан ясалган, гыйшык турында сөйләшеп икәүдән-икәү калганда гына арысланга әверелә алар. Ә инде урамда яисә эш урынында очрата калсаң, кая ул, кикрикләре шундук шиңә, уңлы-суллы карангаларга керешәләр. Әйтерсең бөтен кеше аларны күзәтеп тора. Хатыны яисә бер-бер танышы белән барганда очратсаң, күрмәмешкә сабышып китәргә дә күп сорамыйлар. Арслан гына башка булмас...

— Күрәсем килде, шуңа килдем,— диде Асия, ягымлы елмаю һәм якты караш сирпеп.

— Ну-у, Асия,— дип баш чайкады пошаманга төшкән база мөдире.— Күрешә торган, сөйләшә торган җир мондамы инде?!. Тапкансың шаяртыр урын!..

— Бәлки миңа урын тәкъдим итәрсез, Арслан Сәхипович?!. Кунакны шулай каршылыйлармы?!.

— Әйе, әйе, тәнкыйть кабул ителә,— дип, кабаланып елмайгандай итте Арслан. Асиягә ян стена буендагы иркен диваннан урын тәкъдим итте. Ә үзе аның янәшәсеннән утырмады, кабинет түрендәге эш өстәле артына үтте.

Аның бу кыланышы бер күрешү, очрашып кул кысышуга зарыгып, сусап килгән Асия өчен бөтенләй көтелмәгәнчә килеп чыкты. «Арслан да курка белә икән...» — дип уйлап алды ул һәм аны шул йомшаклыгы өчен кызганып куйды. Күңеле нечкәрә язып калды...

— Йә,— диде Арслан, өстәл артындагы креслога утыргач та тамак төбеннән ясалма көр тавыш чыгарып.— Хальләр ничек, сүлә?!.

Үзенең мишәр акцентына махсус шулай басым ясавы иде база директорының. Бу үз-үзенә тәвәккәллек өстәве иде булса кирәк аның.

— Бер көе, Арслан... Син мине ачуланма, яме!.. Мин сине бик сагынып килдем... Җитди сүзләрем дә күп җыелды... Кемгә сөйлим синнән башка?!

Арсланга чит тоелды Асиянең эчкерсез аңлашырга җыенуы. Шуңа сөйләп бетерергә ирек бирмәде:

— Ул җитди сүзне сөйләшә торган урын монда дип белдеңме?!.

— Сиңа әллә нәрсә булды, югалдың ич, Арслан!..

— Димәк, вакытым юк. Эшем күп, димәк... Шуны аңлый алмыйсыңмы?!.— Дорфалыгын аңлап булса кирәк, тавышын баса төште бераздан.— Йә,тыңлыйм...

— Тыңласаң шул, Арслан, мин башка болай яши алмыйм...

Тагы ярты юлда бүлдерде аны Арслан:

— Мин аңлый алмыйм! — ияген югары чөйде ул, кресло артында тук мал сыман киерелеп.— Үзең теләгәнчә яшә, кем сиңа аяк чала?!. «Болай» яши ал-масаң, тегеләй яшәп кара...

— Ничек, ничек, ул «тегеләй»?..— дип, урыныннан торып, база директорының өстәле каршына килеп басты Асия. Мөлдерәп тулышкан, чайкалса түгелергә торган күзләрен аңарга текәде.— Син нәрсә, көләсеңме, әллә мыскыл итәсеңме мине?..

— Җитәр, җитәр, Асия,— дип, урыныннан кузгалмый гына хатынны тынычландырырга итте Арслан.— Әллә ниләр сөйләмә әле?!.

— Сузмыйк, Арслан!.. Мин болай яшәүдән туйдым, хәл итик.

Хатынның соңгы сүзләре калтыранып, бәгыреннән саркылгандай, тирәннән чыкты. Арслан да тоеп алды әлеге күңел тибрәнешен. Авырлык белән урыныннан торды һәм Асияне кулыннан җитәкләп диванга озатып куйды.

— Синнән беркая да китәргә җыенганым юк, Асия,— диде ул пышылдарга керешеп.— Тынычлан... Бүген үк кунакка чакырырга дип тора идем әле үзеңне...

— Э-эх,— диде хатын, тешләрен кысып. Кулъяулык чите белән борынын сөртеп алды... Көчсезләнде Асия, биреште. Ир-ат алдында гомерендә беренче мәртәбә йомшаклык күрсәтүе иде аның.— Мин бит сиңа бөтенләй башка нәрсә турында сөйлим!.. «Кунакка чакырырга...» имеш!

Янәшә басып тормады, вак-вак атлап, кире өстәленә таба чигенде Арслан. Пышылдавын дәвам итсә дә тавышын күтәрә төште:

— Бу — эш урыны, Асия, кайда икәнлегеңне онытма. Балавыз сыкмый гына аңлашып булмыймы, кешеләрчә!..

Барын да гафу итәргә, теләсә нинди авыр сүзләрне дә күтәрергә әзер иде бүген Асия. Тик аңласыннар гына аны, ул дигәнчә булсын. Чигенә-чигенә әле һаман креслосына барып җитә алмаган Арсланны куып тотты ул. Иреннәре белән аның күкрәгенә кагылып алды, күлмәк якаларын хәстәрләде, галстугын турайтып куйды.

— Үзең дә арыгансың. Күлмәк якаларың да начар үтүкләнгән,— диде иркәләнергә итенеп.— Мин сиңа һәр көн юып-үтүкләнгән күлмәк кидерермен. Маңгай җыерчыкларың да юкка чыгар, Арслан...

База директоры аны, кабалана төшеп, янә бер кат диванга илтеп килде. Үз креслосына утыргач кына тирән сулыш алды:

— Син нәрсә сөйлисең, Асия,— диде ул, ияген горур рәвештә югары чөеп.— Минем хатыным бар, кызым — син моны яхшы беләсең. Син дә тормышта! Балалар үз әтиләре янында үсәргә тиеш!

Асиянең бу юлы да урыныннан сикереп торасы килде, әмма түзеп калды, Арсланга өстәмә мәшәкать тудырасы килми иде аның.

— Оныттыңмыни,— диде ул, мөлдерәгән күзләрен Арсланнан яшереп.— Үзең тәкъдим ясаган идең түгелме?!.

— Юк, минем беркайчан да балалар ятим үсәргә тиеш дигәнем юк!

— Ә ярату?.. Синең яратам дигәннәрең?! Чын түгел идеме алар? Нигә мине алдап йөрттең, нигә шушы хәлдә калдырасың син мине, ә, Арслан?..

Корт чаккандагыдай сискәнеп алды ир-ат:

— Причем монда ярату?!. Синнән берәү дә баш тартырга җыенмый!

— Ә мин башкача булдыра алмыйм болай. Аңлыйсыңмы, булдыра алмыйм,— дип, сыгылып төште хатын.

— Үзеңне кулга ал, Асия! Кайда икәнлегеңне онытасың!

Асия аның җикеренүгә күчүен гүя абайламады.

— Мин иремнән аерылам... Аның белән яши алмыйм башка. Ул мине һичкайчан гафу итмәячәк, аңлыйсыңмы?! — дип, күз яшьләренә буылып, һәр сүз саен тирән сулыш ала-ала аңлатырга, гозерләргә кереште Асия.

— Аерылганнар ди әнә!.. Гафу итми!..— Кабинетына фатир сорап кергән хезмәткәргә кычкыргандай шар ярды Арслан, өстәл почмагына китереп сукты. Уртасы чокыраеп торган киң ияген артка ташлап, текә муенын югары чөйде.— Причем монда аерылышу?! Синең өйдәге ызгыш-талашта минем ни катнашым бар?

Ике як яңагыннан йөгерешкән күз яшьләре хатынны кызганыч кыяфәткә керткән иде. Күз төбенә сыланган зәңгәр күләгә юл-юл булып ияккәчә агып төшкән. Чәчләр тузгыган. Шунда гына ишекнең ачык икәнлеген, кабинетындагы хәлләрнең шактый ук хөртиләнә баруын чамалап алды база директоры. Кабаланып, сул кулы белән бер читтә торган селектор төймәсенә китереп басты:

— Фая, син андамы?

— Әйе, Арслан Сәхипович.

— Мине көтүчеләр юкмы?

— Әлегә күренмиләр, Арслан Сәхипович.

— Мин монда юк, киңәшмәгә киттем, Фая! Аңладыңмы, бүген кайтмыйм, көтмәсеннәр.

— Сорасалар, нинди киңәшмә дияргә, Арслан Сәхипович?.. Профсоюз дияргәме?

Бераз гына уйлап торгач, ачыклык кертте база директоры:

— Райкомда диген, партия киңәшмәсендә!

— Аңлашылды, Арслан Сәхипович. Миңа да китәргә рөхсәтме?

— Нәрсә, киңәшмәгәме, ха-ха...

— Киңәшмә, Арслан Сәхипович, комсомолларда да була... Хушыгыз!

Кулын кнопкадан алып, ишек катына үтте Арслан. Ике катын да эчке яктан бикләде. Җай гына атлап, Асиягә якынлашты. Күзләре уйнап алды аның, креслода утырган хатынга сокланып күз салды. Һәм аның капрон оек аша матур булып ялтырап торган тулы сыйракларын күзләп, еш кына хәтерләргә яраткан шигырь юлларын кабатлады:

Тез өстенә тезен куйган,

Алып булмый күзне шуннан...

Сокланудан да бигрәк, Асиягә комплимент ясавы иде бу аның үзенчә. Шагыйрьләрең бер читтә торсын, әнә ничек килештерә...

Ниһаять, Асияне кулыннан җитәкләп алды, стенага уеп эшләнгән бар янына алып килде.

— Йә, җитәр, Асия, җитәр — тынычлан, барысы да көйләнер,— дип, тынычландырды, хатынның биленнән кочаклап алды. Икенче кулы белән аның чуалышкан чәчләрен рәтләде.— Әйт, нәрсә эчәбез, коньякмы, әллә акнымы?..

Асиянең колак очында әле һаман үзенә адресланган баягы шигырь юллары эленеп тора иде: «Тез өстенә тезен куйган, алып булмый күзне шуннан...»

Инде ничәнче кат ишетүе аның бу сүзләрне. Ватык пластинка сыман һаман шуны кабатлый. Аяклары, шәрә ботларыннан башка сокланыр, мактап искә алыр яклары юкмы икәнни соң аның?!. Соң чиктә, дәшми торсын иде...

Арслан канәгать иде үзеннән, тели икән, әнә шул рәвешле тиз генә юата, күңелләрен биләп ала ул хатын-кызның... Тели икән, кырыс та була белә... Рюмкаларга коньяк агызды ул, берсен Асиягә сузды:

— Нәрсә өчен эчәбез, Асия?

Җавап ишетелмәде, күтәрелеп карарга да уңайсызлана иде хатын.

— Синең яшьлек һәм матурлыгың өчен, Асия!

Бүлмәдә, җил-давыллап тузынып килгән җәйге яңгырдан соң утырып калган сыман, тынлык хөкем сөрде. Бушап калган рюмкаларын кире куеп, диванга таба үттеләр.

— Эх, Асия,— дигән дәртле пышылдау авазы яңгырады бераздан.— Үзеңне ничек яратканлыгымны белмисең шул син. Әгәр шагыйрь булсаммы?.. Шагыйрь булсаммы, эх, Асия... Поэма язар идем синең хакта... Роман...

Хатын дәшмәвен дәвам иттерде. Арсланның куллары аның билендә иде инде. Иреннәре күз яшьләреннән тозланган бит очларын, иреннәрен барлады. Бармаклары капшанырга кереште бераздан...

Поэма, алай гынамы әле, хәтта роман кадәр роман вәгъдә итсә дә, база мөдиренең пышылдау һәм назларына җавап кайтаручы булмады.

— Эх, Арслан... Син мине кемгә саныйсың, Арслан...— дип, сыгылып, хәлсезләнеп төште хатын.

28

Өстәлдә ялгызы утырып калган вермут шешәсе, шулай да, ачылды. «Студент»ның күпме генә кыстасаң да күнмәячәгенә инангач, Эт атучы Гыйлем, стаканын тум-тутырук итеп, үзе генә эчеп җибәрде.

— Фу-у,— дип башын чайкады ул, буш стаканны әйләндереп өстәлгә каплап куйгач.— Кандала даруы.

Креслога җәелеп утырган Фидаил күз карашы белән тагы бер мәртәбә шәрә китап киштәләрен барлап чыкты. Өй эче тып-тын. Хәтта форточка да ачылмаган. Ә почмакларында пәрәвез челтәрләреннән тыш һични булмаган буш киштәләр арасыннан шүрлекләрдән шүрлекләргә күчеп җил йөгерә, ачы җил үкерә гүя. Җил түгел, әллә бушап калган киштәләр сыкрап елыймы шулай. Ай-һай, ямьсез һәм куркыныч икән ул борынгы китап киштәләренең шыр ялангач торуларын күрү!.. Шомлы бушлык авазы башына капты Фидаилнең, чигәләрен кысарга кереште... Шул халәтеннән арынырга теләп, игътибарын хуҗага күчерде ул.

Күрәсең, Эт атучының үзенә дә авыр тәэсир итә иде шүрлекләрдән искән әлеге бушлык авазы. Ул да, әнә, сыңар башын ике учына салып, өстәлгә капланган. Бирчәеп беткән дәү, таза бармаклары арасыннан чыбыркы сыман бүртеп чыккан чигә тамырлары гына күренеп тора. Ике чәнти бармак аша карап торган күзләрен кан баскан...

Күңел түгел, күз карашы күтәрә алмаслык күренеш иде бу. Кая карарга, карашын кая куярга белмәде Фидаил. Кай тарафка гына карамасын, анда сыкрап елаган буш киштәләр яисә кан баскан тонык күзләр чекерәеп тора. Шул халәттән котылу теләге белән, түземсезләнеп сорау эзләде. Әмма ул аңарга исеме белән дәшмәде. Дөресрәге, дәшә алмады. Эт атучы белән аның исеме — «Гыйлем» арасында һичнинди уртаклык, бәйләнеш күрмәде ул. Аның исеме җисеменә туры килми, бөтенләй ятышмый сыман иде. Шуңамы, читләтеп бирде соравын:

— Киштәләрең нигә буш?..

Теләр-теләмәс кенә кыймылдап, башын дәү учларыннан арындырды хуҗа кеше. Авызын зур ачып һава иснәп куйды.

— Киштәләрме?..— диде салмак кына. Янә өстәл өстендәге шешәгә үрелде. Бу юлы инде стаканга салып мәшәкатьләнмәде, шешә бугазыннан гына уртлап алды.— Киштәләр бушаган... Гомер узган... Тамырлар өзелгән... Нәсел тузган, студент...

Шигырь сөйләгәндәгедәй көйләп, тигез ритм белән тезеп китте ул. Һәм тагы шешәгә үрелде. Ике кулында әйләндереп-бөтереп, аның төбендә калган куе кызыл сыеклыкка карап торды озак кына:

— Шушы вино кебек, бер кабасы һәм бер йотасы гына калган. Һәм вәссәлам!..— Дәшми утырды озак кына. Аннан каршында утыручының күзләренә текәлде.— Син дә мине Эт атучы дип кенә беләсең...

Һәр икесенә мәгълүм җавапны раслап тормады Фидаил. Хуҗа кеше дә моны көтмәде аңардан. Карашын кулындагы вермут шешәсенә текәде дә сөйләргә кереште. Гүя аның башыннан кичкәннәр шул шешә төбендәге ике йотым винога күмелгән, шуннан укый, шуннан сөзеп сөйли сыман:

— Оренбургтан гражданнар сугышы елларында, Уралны акгвардиячеләр камап алгач кына әйләнеп кайткан әти. Башта ниндидер гәҗит һәм журнал редакцияләрендә эшләгән. Мәкаләләр, хикәяләр, хәтта пьеса да язган... Төп эше укыту булган — төрле курсларны, бер ачылып, бер ябылып торган әллә нинди академияләрне җитәкләгән... Утызынчы еллар башында хәзерге педагогия институтының элгәре булган Көнчыгыш педагогия институтына доцент итеп күчерелә.— Шул урында, тыңлыйсыңмы дигән сыман, игътибарын Фидаилгә юнәлтеп алды ул.— Син дә «пед»та укымыйсыңдыр ич?!. Анда укучылар синең ише басынкы, сабыр була.

Түгел дигәнне аңлатып башын чайкады «студент». Хуҗаның карашы янә шешә төбенә күчте.

— Шул көнгәчә өйләнмәгән булган. Соң гына, кырыкка якынлашып килгәндә өйләнгән минем әти. Әни дә шунда яшь укытучы булып килгән булган... Мин туганмын. Беренче бала — башлары күккә тигән... Киләчәктә улларын нинди язмыш көтәрен уйлап тормаганнар, күз алларына да китерә алмаганнар. Ике укытучы, ике галимнән туган малай кем исемле булсын? Гыйлем, әлбәттә! Ике төрле фикер булмаган. Мин туган елны үзләренә менә шушы фатирны биргәннәр. Шул елны әтигә профессор дәрәҗәсе бирелгән, әни кандидатлык диссертациясе яклаган. Күпме яңалык, шатлык алып килгән ул ел — 1935 ел булган. Җәй дә матур килгән, убылып иген уңган диләр әле тагы.

Шешәдән күзен алмый гына пауза ясап алды хуҗа. Аның бугазына килеп тыгылган төер, пешкәк сыман, төшеп-менеп хәрәкәтләнүендә дәвам итте. Дулкынлана... Алга таба ничек дәвам итәргә, кайсыларын сөйләргә дә кайсыларын сөйләми калдырырга дип баш вата иде булса кирәк ул...

— Шуннан?— диде Фидаил, ирексездән, сөйләүчегә куәт бирергә теләп. Кемне тыңлап утыруы хакында бөтенләй хәтереннән чыгарган.

— Утыз җиденче елда әтине кулга алганнар. Карлы-бозлы яңгыр явып торган көзге төн булган. Ишек шакыганнар, үз аягы белән барып ачкан әти. Кунарга урын сорап килүче бер-бер юлаучыдыр дип уйлаган, күрәсең. Биш минут вакыт биргәннәр үзенә — киенергә, хушлашырга. Ә мин, әнә шул син утырган җирдә торган караватта йоклап калганмын. Мине уятудан куркып, ботинкаларын кулына тотып, аяк очларында ишек катына үткән әти...

«Юк, җибәрмим, ягылырга хакыгыз юк!.. Ирем — совет профессоры»,— дип, карышырга теләгән, ишеккә аркылы баскан әнине читкә этәргәннәр.

«Бер гаебем дә юк, ачыклагач та кайтарып җибәрерләр, борчылма. Бала уянмасын»,— дип тынычландырган аны әти. Иртәгесен үк әйләнеп кайтырмын дип уйлаган.

Шулай, студент, үземне хәтерли башлаганчы ук «халык дошманы» улына әверелгәнмен мин. Ул елларда әниемнән башка берәүнең дә үз исемем белән дәшкәнен хәтерләмим. «Халык дошманы», диделәр, «контр», диделәр... Иптәш малайларым арасында да «Гыйльмык» яисә «Гыйльмуш» булып кына йөрдем...

«Бала уянмасын»,— әтиемнең соңгы сүзе булган, шул китүдән кайтмаган. Әнине дә куганнар институттан, партиядән чыгарганнар, дипломын да алганнар. Озак кына ниндидер оешмада җыештыручы булып эшләде... Сугыш чыккач, заводка керде, фронт өчен үз-үзен кызганмый эшләде. Уникешәр сәгать станок артында басып эшләгән, аңлыйсыңмы, уникешәр сәгать!.. Һәм берүзе генә дә түгел! Эшеннән бирелгән ризыкны, ашамыйча, миңа ташый торган иде. Әти фронтта булмагач, безгә паек эләкмәде. «Халык дошманы» балалары ничек тели шулай көн күрергә тиеш булган...

Кимсенмәсен, дигәндер әни: «Әтиең җибәргән, әтиең өчен бирделәр», — ди-ди, икмәк кыерчыкларын ташый иде минем өчен. Авызыннан өзеп җыйган өлешләре булган. Күрәсең — буем башкаларныкыннан ким түгел — ач тормаганмын, димәк. Бастырык буе... Ә әни... утыз алты яшен дә тутыра алмыйча китеп барды. Ашказаны белән! Шулай, студент, ундүрттә шыр ятим торып калынган. Әти юк, әни юк, абыең-апаң булса икән...

Суворов училищесына керергә өметләнеп йөргәнне хәтерлим, алмадылар. Әти фронтовик түгел! Кара сакал сыман, үзем күреп хәтерли дә алмаган әтием күләгәсе ияреп йөрде. Әни эшләгән заводка да алмадылар, хәтта өйрәнчек итеп алмадылар. Завод бит... Мин — ышанычсыз нәселдән! Тире эшкәртү комбинатына алдылар, чөнки анда эшләргә теләүче юк, сасы, пычрак. Авылдан килеп прописка эзләүчеләр эшли иде һәм минем ишеләр. Хезмәт биографиямне йөкче булып башлаган кеше мин. Менә шулай, студент, йөкче булып эшләүдә минем кырык ел чамасы тәҗрибәм бар. Кем белән эшләгәнеңне онытма!..

— Эт атарга... Ә эт атарга кем өйрәтте?.. Кем мәҗбүр итте?— дип сорап куйды Фидаил, йокыдан яңа уянган кеше сыман кисәк кенә.

— Синдә эт кайгысы, — дип мыгырданып алды хуҗа һәм ипле генә сөйләвен дәвам итте. — Тире комбинатында ДОСААФка кердем. Тирда мылтык тотарга, атарга өйрәттеләр... Сугыш елларында бөтен хыялланганым мылтык тоту иде. Дошманнарга каршы бару. Әтиемне дә шул фашистлар алып киткәндер сыман тоела иде миңа. Хәрбиләрнең уллары-кызларына булган игътибар һәм хөрмәткә дә кызыгылгандыр... Суворов училищесы турындагы хыяллар да юкка гына түгел... Мылтык тотып, хәрби кием киеп алсам, бар кимсенүләрем таралыр кебек тоела иде.

Унҗидедә өйләндем. Акыл бирүче булмаган. Малай туды өйләнмәс борын ук. Хатын яшь, чибәр... Акча гына юк, кесәдә җилләр исә. Ә хатынга матур кием, Кара диңгез кирәк була башлады. Ну, акча юнәттем дә җибәрдем моны ял итәргә. Бер-ике мәртәбә акча сораткан телеграммасы килде, әмма үзе кайтмады шул китүдән. Баланы да, үземне дә онытты. Мыек чыкмас борын ук, яшь балалы тол ир булып калдым. — Сөйләвеннән бүленеп, күз төпләрен, маңгаен сыпыргалап торды ул бертын. Һәм кулын селтәде. — Хәер, боларның сиңа кирәге юк инде...

Әйе дип тә, юк дип тә дәшмәде Фидаил. Сөйләгәннәре дөрес булса, Эт атучының башыннан кичкәннәр, чынлап та, тыңлаучыны битараф калдыра торган түгел иде. Язмыш сынаган, шактый ук талкыган күренә үзен.

Кинәт хәрәкәт ясап, кулындагы шешәсен югары күтәрде хуҗа һәм, төбендә юшкыны калмасын дигәндәй, бертын әйләндереп-чайпалдырып торды да авызына койды виноны. Буш шешәне идәнгә төшереп, аяк очы белән җәт кенә китап киштәләренә таба тәгәрәтеп җибәрде. Берара буш шешә тәгәрәгән аваз гына ишетелеп торды өйдә. Ниһаять, арлы-бирле тәгәри торгач, шешә тынды. Сөйләвен дәвам итте Эт атучы:

— Яшь балалы тол ата булсам да, малайлык чыгып бетмәгән, күрәсең, тирга йөрүдән туктамадым. Ничек тә башкалардан аерылып тору, төзрәк ату булган бар хыялым. Яхшы атсам, мәңге тормышка ашмас хыялым да чынга әверелер кебек тоелган... Ә үземне армия хезмәтенә дә алмадылар — малай бар, кемгә калдырасың. Тире эшкәртү комбинатында чимал җитми башлады. Ә җылы итек, тун кирәк — планны киметмиләр. Ул чакта бит тәртип — ай-һай, хәзер сез аны күз алдыгызга да китерә алмыйсыз. План төшерелә икән, үтә! Кайдан телисең, шуннан тап тирене, план гына үтәлсен, итек һәм тун саны гына кимемәсен!.. Менә шуннан башланды инде, студент. Җыеп алалар да — районга, җыеп алалар да районга куалар. Биш йөз тире, мең тире, мең ярым тире дигән әмерләрне җибәреп кенә торалар иде югарыдан. Түләү — эт башыннан...

— Югарыдан?!— дип сискәнеп куйды Фидаил, урыныннан сикереп тора язды. — Эт атарга дипме?!.

— Эт атарга!.. Ну, районнан авылларга бүленгәндер план. Хуҗасыз этләр күбәйгән дигән сылтау белән, билгеле, тиктомалдан түгел. Синең этне атарга димәгән берәү дә. Халыкны әзерләү өчен, иң элек, кайсыдыр авылда шундый-шундый кешене котырган этләр талаган икән дигән, яисә әллә кайда гына бер баланы этләр ашаган икән дигән сүз җибәрә торганнар иде. — Шул урында — «студент »ның үзенә текәлгән нәфрәтле карашын сизепме — акланырга кирәк тапты хуҗа. — Юк, юк, коткы тарату безнең эш түгел! Ул эшнең үз белгечләре бар иде... Этләрен аттык анысы, яшермим... Аттык. Акчаны әйбәт түлиләр иде, эт башыннан!

Сезнең Якты Яр районында төпләнеп кала язган идем әле мин. Хәрби комиссариат тирында эш тәкъдим иттеләр. Эшендә түгел хикмәт, хәрби кием дә бирделәр! Хыялланганымны беләсең... Ну, бер хатынга йортка кердем... Балалар йортыннан малайны алдырдым... Берничә ел яшәдем дә әле мин сезнең Якты Ярда, бөтенләйгә төпләнергә иде исәбем. Анда нәсел-нәсәбемнең дә үткәнен белмиләр, тыныч кына яшәргә дә яшәргә иде дә бит. «Дошман» дигән исемем дә онытылды... Урамда очратып, берәрсе «Гыйлем Госманович» дип тә дәшсә, күзгә яшьләр килә торган иде. «Гыйльмык» кына идем ич мин аңа кадәр...Яисә, “Эт атучы”...

Кыскасы, барысы да көйләнеп килә иде инде, ипле генә яшәп яту иде. Хәрби комиссариатта да хөрмәт итәләр иде үземне. Гел көтмәгән җирдән килде миңа каза: синең ише малайлар теңкәгә тияргә кереште. Кайсы авылныкылар гына килмәсен: «Таныйсыңмы, кара, кара, әнә Эт атучы», — дип бармак төртеп күрсәттеләр. Тора-бара якага ук ябыша башладылар... Кайсы авылдан дидең әле үзеңне?

— Нурлы Аланнан.

— Юк, сезнең авылныкы түгел. Ниндидер, Комазаннан идеме?.. Бер малай күкрәккә мылтык китереп терәде. «Син, паразит, — ди бу миңа. — Минем этемне аткан идеңме?!— ди. — Мә, ал!» — ди, курокка басарга итенә. Алай да мылтык корылмаган булып чыкты, беткән идем... Бер төркем иптәшләре белән бергәләшеп кулларын артка каерып бәйләгәч тә, өскә сикерә, тибенә, тешләшә теге: «Барыбер үтерәм мин сине, — ди-ди яный. — Тамырыңны корытам, канга — кан, үлемгә — үлем»,— дип кычкыра. Кызганыч та, куркыныч та — кычкырып елый үзе, бичара...

Түздем-түздем дә китәргә мәҗбүр булдым. Бала-чага гына түгел, өлкәннәренә тикле «Эт атучы» дип бармак төртә башладылар, яшәрлегемне калдырмадылар. Бергә тормыш көтеп яткан хатынга да ошап бетмәде бу яңалык... Аңарга да “Эт атучының хатыны” дип бармак төртеп күрсәтә башлаганнар... Малайны җитәкләдем дә, әйдә, тай кире Казанга... Шулай, студент, без күргәннәрне күрергә язмасын сезгә!

Башын артка ташлап, тукталып, берара уйга калып торды Эт атучы Гыйлем. Алга таба ни сөйләшергә белми иза чигә иде бугай.

— Шулай да, теш кайрама, аңларга тырыш син мине, студент! Үч алыр җирем калмаган. Ятьмә койрыгына эләккән шыртлака сыман, буталып, чуалып беткәнмен. Аңларга тырыш мине, студент!..

Ничәнче кат тукталуы иде икән, янә сүзсез калды, телен тешләде. Карашын кая төбәргә, кулларын ни эшләтергә белми газапланырга кереште. Ике кулы белән алмаш-тилмәш бармакларын, кул аркаларын уалый, кыса. Мәрхәмәтсез кыса бармакларын, сөякләре шыгырдап куя хәтта, тегермән ташы астына эләккәннәрмени... Әйтерсең кер сыга, гүя язмышына кунган тузан һәм тапларны кысып чыгарырга тели иде ул шулай.

Кызгана ук башлады түгелме үзен Фидаил?! Ләкин ул аны кызгана аламы соң?! Каршысында — Эт атучы! Үз гомерендә җанын бирердәй булып ярата алган бердәнбер дүрт аяклы дустын — Юлдашны мәңгегә юк итүче, тартып алучы... Малай күңеленә тәүге җәрәхәт салган адәм. Дөньяны якты һәм ачык төсләрдә генә күргән үсмернең ышанычын, өметен кыеп алучы...

Ә барыбер, ни генә булмасын, теге чакта хәрби комиссариаттагы очрашудан соң күп су аккан, күп нәрсә үзгәргән. Фидаил дә башка, аның кешеләргә карашы, дөньяга карашы башка — ышаныч нык кына кимегән. Күңел дә хыянәт һәм мәрхәмәтсезлеккә күнегә төшкән. Ул чакта үзе дә өзгәләп атарга әзер иде әлеге адәмне. Эт атучының үзен дә дөнья аз талкымаган, бәхет дигәннәре аңарга да йөзен күрсәтмәгән. Эт атучы булуына да карамастан, кеше сурәтендә күренә башлаган иде ул Фидаил өчен бүген. Ни генә димә, бүген якасына барып ябыша алмый инде ул аның. Иңсәләре шәлберәеп төшкән, маңгай һәм куллары тоташ җыерчыктан торган бу бәхетсезгә ничек ягылырга кирәк?! Язмышындагы кайсыдыр сәхифәләре белән хәтта беркадәр үз һәм якын да тоела башлады түгелме ул аңар?!.

Шулай да бер мизгелгә күңелендә талпынып куйган миһербанлык хисенә ирек куймады Фидаил. Үз-үзен ялгышудан азат итәргә теләп, тизрәк сүз башлады:

— Дөньяга ачуыңны алдың, димәк?! Бер гаепсез авыл малайларыннан үч алгансың!

Мондый сүзләр, мондый битәрләү ишетергә теләмәгән иде Эт атучы. Аз гына мәрхәмәтлелеккә өмет иткән иде булса кирәк.

— Берәүгә дә ачу саклаганым юк, — диде ул салмак тавыш белән. — Үчләнү ир-ат эше түгел.

Гүя ишетмәде аны Фидаил, үз туксаны туксан!

— Сөйләмә, абзый кеше, дөньяга, кешеләргә ачулы син! Бер хәсрәтсез, борчусыз яшәп яткан авыл малайларын рәнҗетүдән тәм тапкансың! Син... Син әтиең өчен үч алгансың бездән!

— Студент, — диде хуҗа һәм теләр-теләмәс кенә башын борды аңа таба. Утырган урындыгы сыкрап алды хәтта. — Син нәрсә, студент?!. Бу — өйрәнгән, моңарга ни әйтсәң, нинди пычрак өйсәң дә бара, күтәрергә күнеккән дисеңме?!. Беләсең килсә, үз гомеремдә минем берәүгә дә бармак янаганым булмады.

— Мылтык барында бармак янамыйлар...

— Мин кеше рәнҗетмәдем...

— Кеше... — дип кабатлады аның артыннан Фидаил. Теләсә-теләмәсә дә, бу кеше белән тыныч-ипле генә сөйләшә алмый иде ул, күрәсең. — Син — дистәләгән, йөзләгән малайларның күңелен, хисләрен канга буяган, чәлпәрәмә китергән адәм, абзый кеше!

— Юк, студент, мин кеше рәнҗетмәдем! Ялгышасың! Кеше рәнҗетүдән дә яман эш юк. Мин моны үземнән беләм — әтисез үстем. Сәбәпсезгә рәнҗетелгән кеше кызганыч... Һәм куркыныч та!

— Дөрес, куркыныч кеше син!

Гүя «студент»ны ишетми иде инде ул, үзалдына уйлануын дәвам итте. Эт атучы Гыйлем:

— Нахакка рәнҗетелгән кеше куркыныч, дөрес әйтәсең анысын... Андый кеше үз-үзенә бикләнә,йомыла. Кешеләргә ышанмый, кешедән игелек көтмәскә өйрәнә. Билгеле, үзе дә уңга-сулга чәчәк өләшеп йөрми рәнҗетелгән адәм баласы...

— Икебез дә бер сүз сөйлибез ич, абзый кеше. Иртәме-соңмы барын да көтәргә мөмкин андый кешедән...

— Мин кеше рәнҗетмәдем! — Әллә башына киткән иде, әллә махсус басым ясарга теләде, шул ук сүзен тагы әллә ничә тапкыр кабатлады Эт атучы Гыйлем.

— Сәер килеп чыга, абзый кеше, — дип өстәде Фидаил. Бәхәс дәртеннән чыга алмаган иде әле ул да. — Берәүне дә рәнҗетмәдем дисең, ә үзеңә мылтык терәгәннәр. Көпә-көндез авыл буйлап кан коеп, өй борынча эт атып йөрү синеңчә рәнҗетү түгел инде, ә?!. Мин аңлый алмаган идем ул чакта, ничек инде өлкән кеше эт җанын кыеп йөрергә мөмкин дип гаҗәпләнгән идем... Әле генә аңладым — син үч алып йөргәнсең бездән. Безнең бәхетле балачак артык тоелган сиңа. Авыл җирендә хуҗасыз эт булмаганлыгын сез яхшы беләсез!.. Беләсең килсә, абзый кеше, теге чакта сез киткәннән соң мәет чыккан өй сыман бушап калды авыл. Кичләрен эт өргән аваз ишетелмәде... Мәктәптән озын тәнәфескә чыккан малайлар йөгермәс, уйнамас булды сездән соң. Бер-беребезгә туры карарга уңайсыз иде, үзебезне гаепле санап борыннарыбызны салындырып йөрдек. Шул вакыйгадан соң, сугышлы уйнасак, фашистларга каршы түгел, эт атучыларга каршы атакага бардык. Таяк мылтыклар белән кырыкмаса-кырык мәртәбә терәп аттык, мылтык түтәсе белән кыйнадык без сезнең карачкыларны. Тетмәгезне тетә торган идек, таяк мылтыклар чыдамый торган иде... Шулай, абзый! Ә син, торасың да, кеше рәнҗетмәдем дисең?!.

Канатлары сынган карт бөркет сыман күзләрен мөлдерәтеп карап утыруын белде Эт атучы Гыйлем. Түзем иде ул, сөйләүчене бүлдерми.

— Дәвам ит, тыңлыйм, студент. Сүзләрең тагы калгандыр әле...

— Җитәр, абзый, әйтелгән кадәресе җитеп торыр әлегә!

— Дәшмисең?.. — дип,сораулы карашын төбәде Эт атучы. — Алайса мине тыңла, студент! Хәтереңә язып куй, кирәге чыгар: агачның кәүсәсенә балта чапсалар — аның эзе җуелмый, тамгасы кала. Кеше тәнендәге жөй сыман. Ә инде тамырына чапсалар, тамырын каерып өзсәләр — агач корый. Яфрак ярмый, уңыш бирми андый агач, кәүсә генә кала тырпаеп. Нәсел тамырына чабылган эз дә үзенекен итә — нәселне корыта, студент!

— Болар белән ни әйтергә телисең, абзый кеше? Әтиеңнең үчен авыл малайларыннан алдым дипме?..

— Ничек телисең, шулай аңла — синең эш! Тик шуны бел: синдә эт кайгысы. Ә без кешене дә эттән болайрак күргән заманда үстек. Әтиләребезне алып киттеләр дә аттылар...

— Кем гаепле? Минме?!.

— Гаеплене эзләмик, студент, юкса яшәргә ара калмас.

— Кешедән башкаларның үчен алыргамы?!.

— Алама сорау бирәсең, студент. Үч алу-алмау турында түгел сүз. Язмыш шундый безнең — буталган, болганып-тулганып беткән, гаепләмә безне! Тамырлар өзелгән безнең болай да...

— Үзең бар! Улың! Тагы нинди тамыр?!.

— Кабатлап әйтәм, студент, тамырлар өзелгән! Шәхес культы корбаннары чыгарып атылган әткәйләр белән генә чикләнми, ул — без, безнең дәвамнар — һәммәбез культ корбаннары!

— Мин дәме?

— Син дә корбан! Тамырың булганга охшамаган синең дә!

— Дөрес түгел! Син үзеңне аклау өчен генә сөйлисең боларны! Мондый коткы таратырга хакың юк синең!

— Юкса телемне тартып өзәрсеңме? Булмас! Өзелгән тамырларны яңартып булмый ул, туган! Йөзәрләп, меңәрләп атканнар безнең әтиләрне, каберләре дә калмаган җир өстендә. Телем дә, денем дә калмаган минем, студент!

— Тукта, сөйләмә...

— Эт атучыга закон юк, тыңла, студент! Уйлан! Галимҗан Ибраһимов булган. Нәселе кайда?.. - Юк! Шамил Усмановның?.. - Юк! Фәтхи Бурнаш?.. - Юк! Җамал Вәлидинең?— Юк!.. Кемнәредер яшәп ятсалар да, бел, студент, — нәселләре тамырсыз бу бөекләрнең! Каберләре юк! Нәселләре юк! Син — шулар оныгы, студент. Шуңа йөзеңдә бәхетсезлек синең. Эттә түгел хикмәт, этеңә кадәр үк иманыңны корытканнар. Шуңа җиреңнән, авылыңнан, туганнарыңнан аерылып, ялгыз каңгырып йөрисең син шәһәр җирендә!

— Тукта, Эт атучы! Син миңа кагылма, минем йөзгә чыккан бәхетсезлектә эшең булмасын! Селтәнсәләр, син селтәндең безнең бәхеткә иң беренче булып. Син!..

— Ярар, туктыйм! Туктадым...

Сүзендә торды Эт атучы — икесе дә тынып калдылар. Өй эчендә янә буш китап киштәләрендә хөкем сөргән моңсулык, ятимлек тантана итте. Фидаилнең колак төбендә аның саен Эт атучы авызыннан чыккан сәер, яман сүзләр яңгырап торды: «Тәнгә ясалган җәрәхәттән җөй кала... Тамырга чапсалар — нәсел корый!..» Ә аның, Фидаилләр нәселенең шулай таркалуына кем гаепле соң?! Әтисен чыгарып атмаганнар, кем гаепле?..

Шактый газапланды ул, Эт атучы сүзләреннән соң туган буталчык сорауларга җавап эзләп. Табалмады җавап. Ул дөньяга ачулы, шуңа ләгънәтли дөньяны. Әмма дөнья андый түгел, дөньяда бәхетлеләр дә бар! Димәк, хаклы түгел ул...

Шактый тынычлана төшкәч, сорап куйды Эт атучыдан:

— Малай бар дидең... Кайда соң ул? Нигә өйдә түгел?..

Сорау көтелмәгән булып чыктымы — сискәнеп куйды хуҗа кеше.

— Улыммы?..

— Әйе, малай бар дигән идең...

— Малайны укыттым. Медицина институтын тәмамлады.

— Әнә ич, ә син тамыр дисең... Улың врач булган, начар түгел ич.

— Түгел! Һөнәре әйбәт иде дә бит...

— Үзеннән рәт чыкмадымы әллә?

— Алай димим...

Хуҗа, ни өчендер, улы хакындагы сүзен сөйләп бетермәде. Хәер, Фидаил белән үзе арасындагы мөнәсәбәткә аның ни катнашы булсын?! Болай да сүз аз булмады.

Фидаил, ниндидер эчке бер кызыксыну белән, өстәл почмагында яткан фотоальбомга үрелде янә. Аның соңгы битен ачты. Озак кына андагы яшь, таза, төз гәүдәле һәм киң маңгайлы егеткә карап торды...

Чү, кайдадыр күргән-белгән кешесе түгелме соң бу, йөз чалымнарымы, гәүдәсеме — кай төшләредер таныш та кебек. Чын чынлап, кайдадыр күргәне дә бар сыман... Ләкин кайчан?.. Кайда?..

29

Каурыйлары йолкынып, канатлары таланган, бәбкәләреннән аерып алынган ялгыз ана үрдәк хәлендә торып калды Асия... Теге көнне шундый зур өмет һәм ышаныч белән барган иде бит ул Арсланның эшенә. Гомеренең иң җитди, хәлиткеч мизгеле килеп җиткәнлеге, үзенең бу адымы соң дәрәҗәдә вакытлы һәм әһәмиятле булачагына аз гына да шикләнми барган иде. Гүя, атлап түгел, канатланып, очынып барган иде. Шулай килеп чыгар дип кем уйлаган бит аны...

Арслан аны аңламады... Аңлау кая,хәтта тыңларга да теләмәде. Бар хыял, өметләрен аяк астына салып таптады ул аның... Мәсхәрә итте...

Кире борылырга да соң. Күперләр яндырылган, үткәннәргә кайту мөмкин түгел. Дөрес, Фидаил дәшми әлегә. Дәшмәве белән газаплый ул аны. Ниләрдер уйлый. Ниндидер планнар кора, күрәсең. Ничек итеп һәм ни рәвешле аңардан үч алу турында уйланамы?.. Тыныч күлнең төбендә нәрсә булганын каян беләсең?.. Тыныч күл төбендә корт мыжгый торган була диләр... Үзгәрде, танымаслык булып үзгәрде Фидаил. Бер сүз дәшми, сөйләшми ул аның белән хәзер. Карашлары кырысланганнан-кырыслана бара — үзгәрде. Ниндидер иске киемнәр элеп, бер караңгыда чыгып китә дә өйдән, икенче караңгыда гына кайтып керә. Хәлсезләнеп, төсе бетеп кайта — ни кылып, кемнәр белән һәм ни эшләп йөри торгандыр — ходай үзе генә белә. Машинасын гел күрсәткәне юк өй тирәсендә...

Әле кайчан гына, Асиянең өйдә чагы булса, бер түгел, көнгә дүрт-биш мәртәбәләр кагылып уза иде бит ул. Юк йомышын бар итеп, аны сагынып, Асиясен күрергә дип кайта торган иде... Үз янына тартылып, берөзлексез өйгә ашкынып торган ирнең кадерен бел икән аның! Әле хәзер, шушы хәлдә торып калгач кына аңлады моны Асия. Бер-береңә тартылып, аңлашып яшәүгә җитәме соң?!. Ләкин, болар хакында уйлауның файдасы юк инде хәзер. Соң! Буласы — булган, кыласы кылынган, терсәкне тешләп булмый.

Тора-бара кичләрен дә кайларгадыр китеп югалгалый башлады Фидаил. «Кая барасың, хет әйтеп кит, белеп торыйм?!.» — дип дәшәсе, юлына каршы төшәсе килгән чаклары булды хатынның. Тик аның кызыксынырга, карышырга хакы бар идеме соң?.. Андый сорау бирергә ярамый, ул сорау аның үзен кыен хәлгә куярга мөмкин...

Фидаил каршында һичнинди хокукы калмады аның. Шушы көнгәчә дәшмәве, тавыш-гауга кузгатмавы өчен рәхмәт. Бу хәбәр әти-әнисенә җитсә, күрше-күләнгә мәгълүм булса, ни эшләр иде?!. «Арсланны яратам. Яратканга күрә очрашам Арслан белән», — дип, һәр кешегә аңлатып йөреп булмый ич. Мең рәхмәт Фидаилгә! Шушы кыен хәлендә дә ир-ат булып кала алганы өчен рәхмәт...

Фидаилгә хәтта күңелендә хөрмәт хисе уянды аның соңгы араларда. Ул аны хөрмәт итте һәм кызганды. Аңарга нәни генә булса да яхшылык итәсе, ничек тә булса бер-бер ярдәм күрсәтәсе килде. Әмма ничек?.. Әлегә Фидаилнең хатыны санала саналуын. Ул китмәгән, Фидаил ташламаган. Бер түбә астында яшәп, бер урын-җир өстендә йоклыйлар. Бергә бергәсен, ләкин бу — рәшә сыман, мираж сыман вакытлы күренеш. Мондый яшәү, әгәр аны яшәү дип атарга яраса, озак дәвам итмәячәк. Һәр яңа туган көн, һәр сәгать ерагайта бара аларның араларын. Күк йөзендә бер үк вакытта икесе ике тарафка атылачак йолдыз сыман ич алар. Очрашу бармы ул йолдызларга кабат?..

Арслан мираж түгел. Арслан — ул чынбарлык! Ул аның бүгенгесе. Кем белә, бәлки киләчәгедер дә әле?!. Дөрес, теге көнне таш сын кебек салкын каршылады ул аны. Шул таш сынга бәрелеп чәлпәрәмә килде, уалды аның өметләре. Арслан бөтенләй яңа яктан күрсәтте үзен. Әле кайчан гына кеше сурәтендә йөргән фәрештә, идеал иде бит ул аның өчен. Горур, кыю, тәвәккәл... Шулар өстенә кулыннан эш килә, һәркем санлаша, хөрмәт итә үзен. Капкаев һәм Борисларның ничек итеп аңарга ярарга тырышканлыкларын күреп хәйран кала иде. Ателье мөдире Әнзия Закировна да, ул дигәндә, биеп кенә тора. Лев Белялович булып ул да — Асия өчен билгесез югарылыкта булган җитәкче — Арслан дип өзгәләнеп тора. Серләрен аның белән бүлешә. Очраклымы болар?..

Шундый кешеләр бер сәбәпсезгә: «Арслан Сәхипович!..» — дип өзгәләнеп торырга теләрме?!. Үзен шундый дәрәҗәле, мәһабәт кыяфәт һәм гәүдәгә ия, кайгыртучан ир-ат яратканлыгы белән горурлана иде бит Асия. Дөрес, соң чиктә, Арслан да фәрештә булып чыкмады. Аның эш өстәле артында креслода ничек утыруы әле дә Асиянең күз алдында тора. Ул кергәндә, ботын-ботка атландырып, кресло аркасына башын салып кофе эчеп утыруы иде. Гүя үзе генә түгел иде ул кабинетында, кемдер аңарга сокланып карап торадыр иде диярсең. Үз-үзеннән канәгатьлекнең чиге-чамасы юк. «Менә мин кем! Кем белән эш иткәнлегегезне онытмагыз!..» — дия иде сыман аның югары чөелгән киң ияге һәм алсуланып торган канәгать, тук яңаклары... Ул килеп кергәч тә, әллә нәрсә булды Арслан белән. Кыбырсырга кереште, кулларын, күз карашын кая куярга белми тынгысызлана башлады. Бүлмәдә үзләреннән башка һичкем юклыгы мәгълүм булса да, әледән-әле, кеше-кара күрмиме дигәндәй, як-ягына карангаларга кереште. Чираттагы һәр хәрәкәтен ясаганда, һәр сүзен әйткәндә, сагаеп, ишек тоткасын күзәтте... Ә инде арт ягы белән суга чумарга җыенган үрдәк сыман, чигенә-чигенә креслосына таба китүләре башка сыймаслык күренеш иде. Әйтерсең кемдер аны тартып алырга җыена, ә хуҗасы бирергә теләми... Хәзер — яңадан кайтып искә төшергәндә — әле көлке, әле кызганыч тоела Арсланның шул чактагы кыланышлары.

Арслан Фидаил түгел инде барыбер. Фидаил дә Арслан түгел! Фидаилнең югалтыр креслосы юк югын да, әмма шул хәлдә торып калса, ул барыбер башкача тоткан булыр иде үзен. Хәер, нигә гөманларга, Фидаилне Арслан урынына куеп буламы соң?!.

Гүя ике яр арасында, зур дәрья уртасында япа-ялгызы торып калган иде Асия. Кая карарга, кай тарафка борылырга һәм кайсы ярга таба колач җәеп йөзеп китәргә белми икеләнеп калган. Бер ярда — Фидаил, икенчесендә — Арслан. Ә ул дәрья уртасында. Шаулап, ярсып аккан язгы ташкын уртасында гүя. Су тирән, тирәнлек үзенә тарта. Агым көчле — түбәнгә өстери. Ә аңарга батмаска да, акмаска да кирәк. Ләкин шунысы гаҗәп: ике яр да аңардан читкә этәрелә, ераклашканнан-ераклаша бара һәр мизгел саен. Ник бер ярдан кул изәүче, үз ярына чакыручы булса икән. Кайсы ярга йөзәргә тиеш ул, ялгышмаска, сайларга һәм йөзәргә тиеш, йөзәргә... Дәрья уртасында чарасыз тора алмый башкача, вакыт үтә, хәл бетә беләктә. Агым өстери, су тирәнлеге аякларын төпкә тарта. Беләкләре хәлсезләнгәнне тоя ул, аякларны көзән җыерырга итә, тәндәге көчне су суыра...

Кем әйтер, кай тарафка йөзәргә соң аңарга?!. Актарылып-ургылып аккан бу дәрьяны ялгыз башы кичәр көч калганмы аңарда?..

30

Арысланнар өере һәм кенәриләр төркеме янә ярымутрауга җыйналды. Сый-хөрмәт тутырылган картон тартмаларны, гадәттәгечә, күтәрерлек түгел иде. Капкаевның тез буыннары сыгылып-сыгылып куйды үзләрен бушатканда. Кайсыдыр тартмада, без монда дигәндәй, серле генә челтерәшеп, шешәләр аваз бирде. Шешәләрне, шулай, яшереп йөртәләр хәзер — почет кимеде аларның. Әмма дәрәҗә төшмәде, артты гына төсле дәрәҗәләре... Эмаль чиләк эчендә яңа суйган бәрән ите күперә. Уксус, борыч, лавр һәм суган белән катышып, борын тишекләрен, сулыш юлларын кытыклап торган шул ит исе арысланнарның канын кайнатты.

Дөрләп учак янып китте. Тиздән күмере дә төшәр каен утынының. Борис укалы кәгазьгә төреп хәстәрләнгән шампур тимерләрен шылтыратып алды...

Юк эшләрен бар итеп, алларына җим салганны көтеп йөргән кенәриләр арасында Асия дә бар иде. Шактый дәшми, очрашмый торганнан соң, Арсланның гел көтмәгәндә үзе артыннан машина җибәрүе, әлбәттә, сәер тоелды аңа. Соңгы вакытларда инде кабат очрашудан өметен өзгән иде. Ул эзләп килмәячәк, үзем дә тагы бер тапкыр юллап бара алмыйм дигән уйлар белән ялгыз башы иза чиккән тәүлекләре иде. Арслан аның мәхәббәте генә түгел, нәфрәтенә дә әверелеп килгән көннәр, очраша калсалар сәламенә дә җавап кайтармаска дип антлар бирелгән... Ә шулай да ул монда — арысланнар һәм кенәриләр арасында.

Бүген төштән соң цехларына ателье мөдире килеп кергәч тә йөрәге сулкылдап куйды аның. «Миңа гына булсын иде... Арслан?!. «Профсоюз» киңәшмәсенәдер бәлки?..» кебек уйлар килде аңа бер мизгел эчендә. Урыныннан сикереп торып, ишектән керүче Әнзия Закировнаның каршысына чак кына атылып чыкмый калды. Тегесе исә, дөньяның анысын-монысын күргән хатын буларак, махсус сузды, махсус көттерде. Кинәт кабынган өмет инде тәмам сүнде дигәндә, ателье мөдиренең яңгыравык тавышы ишетелде:

— Асия, син кайда?.. Сиңа — киңәшмәгә!..

Бар кешегә ишетелерлек итеп, махсус кычкырып әйтте ул бу сүзләрне — бер дә яшерен эш белән шөгыльләнмибез янәсе. Ә инде күзләрендә өмет чаткысы кабынган Асия янына килгәч, иелә төшеп, башкалар күрмәгәндә генә, үз итеп, аның ботын чеметеп алды. Колагына пышылдады:

— Чатта машинасы көтә...

Ничек урыныннан кузгалганын һәм ни рәвешле, ничек атлап үзенең чыгып киткәнлеген хәтерләми иде Асия.

***

— Кенәриләр, сезне сауна көтә! — дип оран салды Капкаев. — Тиз булыгыз.

Соңгы араларда шактый гына югалып торган Гуля да килгән иде бу юлы. Кенәриләр килә, китә, бу ярымутрауда андый гына хәлләр, гомумән, булгалап тора. Гаепкә алынмый.

Гуля-Гөлсинәнең янә араларына килеп эләгүе, әлбәттә, башка кенәриләр өчен көтелмәгән яңалык булды. Берәве дә көтмәгән иде үзен. Һәммәсе яхшы хәтерли: әле кайчан гына Лев Белялович ничек котылырга белми иза чигә иде аңардан. Менә сиңа мә, Гуля-Гөлсинә берни булмагандай янә игътибар үзәгендә, табын түрендә. «Логика кайда?» — дип әйтергә теләүчеләр булыр. Ул нинди логика — арысланнар һәм кенәриләр мөнәсәбәтендә логика була димени?!

Кенәриләр арасыннан Гуля-Гөлсинә генә килешергә теләмәде Капкаевның тәкъдиме белән:

— Мин монда мунча керергә килмәдем лә, — диде ул турсаеп. — Капкаев сүзләре әллә бар, әллә юк минем өчен...

— Әйе, мин — Капкаев, — диде авызы колагына җитеп килгән ир-ат.

— Булсаң соң?!

Янә җавап шул ук:

— Капкаев!

— Нәрсә син, ватык пластинка кебек, Капкаев та Капкаев, — дип бәйләнде үзенә Гуля. Чакматаш сыман, кагылмас борын ук очкын чәчеп тора. Сабырлык — юк, темперамент — чик-чамасыз, нервлары да нык какшаган, яшенә күрә түгел бер дә. — Син кем булдың әле, миңа приказ бирерлек, ул кадәр?!

— Капкаев, — булды җавап. Үзенә ничек һәм ни рәвешле генә бәйләнмәсеннәр, кәеф төшми ич аның, күтәрелә бара. Шундый ул безнең гастроном директоры.

Ә Гуля-Гөлсинә сүз көрәштерүнең тәмен, рәтен белә:

— Кем соң син, Капкаев?!.

— Капкаев!

— Исемең ничек?

— Капкаев!

— Әтиеңнең исеме?

— Капкаев... — Ә үзе көлә, авызын җыеп ала алмый көлә Капкаев. Үзенең тапкырлыгына хәйран калып көлә.

— Фамилияң да Капкаевмы?!

— Каян белдең — Капкаев!

Берни аңлый алмыйм, дигән сыман, сәерсенеп торды кенәри. Һәм җитдиләнә төшеп сорады янә:

— Кайсы милләт вәкиле соң син, ә, Капкаев?!

— Капкаев! Милләтем дә Капкаев.

Гомер уртасыннан узып барган ир-атның шундый сәерлеге, кемгә-кемгә, хәтта Гуля-Гөлсинәгә сәер тоелды. Кызганулы караш ташлады ул аңарга:

— Үзеңнең кем булуыңны оныттыңмы?!

— Ә үзең кем?

— Мин — Гуля-Гөлсинә! Исемем бар, кирәксә фамилиям, милләтем дә бар...

— Мин — Капкаев, — диде гастроном директоры янә бер кат һәм үз-үзеннән канәгать булып кычкырып көлеп җибәрде.

Әлеге мәгънәсез әңгәмә, кем белә, бәлки әле озак дәвам иткән булыр иде. Лев Белялович тавышы бүлдерде үзләрен:

— Капкаев!..

— Әйе, Капкаев!

— Син нәрсә анда, өстеңә төшкән йөкләмәне җитмеш биш процентка гына үтисең?!.

Сүзнең ни хакында барганлыгын шундук төшенде Капкаев. Саннар һәм процентларга чос кеше ул, гомумән. Авызын ерды рәхәтләнеп. Ник ермасын, Лев Белялович шаярта, димәк, кәеф начар түгел «шеф»ның. Андый чакта рәхәтләнеп ерырга була авызны...

— Җитмеш биш түгел, Белялович... ун проценты гына калды.

Гуляның башка өч кенәригә караганда шактый җыйнак гәүдәле булуына ишарә иде бу. Ир-атлар, кызык табып, дәррәү көлешеп алдылар. Гуля-Гөлсинәнең генә исе китмәде артык.

— Сезгә шул коровалар гына булсын! — диде ул, аларның үзләреннән көлеп. — Нәрсә аңлыйсыз соң сез?!.

Кенәриенең тапкырлыгы аеруча Лев Беляловичка ошап куйды. Ни генә әйтмә, үз кенәрие — үзенеке инде:

— Ишеттегезме?!. Ишеттеңме, Капкаев!..

Кенәри дә, күңеле булып, үзенең яклаучысы кочагына ташланды:

— Җыен надан, шулай бит, ә Лева?.. Авыл мокытлары, берни аңламыйлар, ә телләренә салыналар!

— Ә син аларга үпкәләмә, Гуля, — диде карт арыслан, күңеле булып.

— Капкаев та телен тыйсын! Юкса минем белән ничек сөйләшергә икәнлекне күрсәтермен үзенә. Бер генә тибәрмен!.. Беләм мин кая тибәргә икәнлеген...

Төпчек кызын юаткандай, ягымлы итеп аның чәчләреннән сыйпап куйды Лев Белялович:

— Кызма әле син, тынычлан, Гуля...

Кенәриен мунча ишегенәчә, юата-юата, үзе озата барды ул. Ирләрчә сүз булганын, шуңа үзләрен генә калдырып торырга кирәклекне аңлатты берочтан.

Җитди сүз алдыннан ирләр дүрт борынга бер «Золотое кольцо» бушаттылар. Тел өстенә бер кашык кара уылдык салган Лев Белялович иреннәрен чәпелдәтеп куйды да Капкаевка мөрәҗәгать итте:

— Капкай дустым, — диде, аның аркасына кулын салып. — Җитди сүз алдыннан берне җырлап аласыңмы әллә!..

Белялыч үзе сораганда җырламый буламы соң. Кесәсеннән авыз гармунын тартып чыгарды һәм аны бер шыгырдатып алды да, ватык патефон тәлинкәсе сыман, әлеге дә баягы шул бер җырын тагы кычкырып җырлап җибәрде Капкаев:

Барган идем Әсмаларга,

Кер чайкый басмаларда.

Барыбер сөям шул Әсманы,

Колактан ассалар да...

Аның карлыккан тавышыннан Лев Белялович үзе үк сискәнеп куйды хәтта. Баш очындагы наратлардан узган елгы күркә егылып төште, кошлар дәррәү кубып очып китте. Күл читенә чыгып кунаклаган бакалар кире суга сикерде. Җырласа җырлап күрсәтә инде ул Капкаев. Дәррәү кул чапты арысланнар, авызлар ерылды.

— Булдыра да соң безнең Капкаев!..

— Молодец, Капкаев!..

Капкаевның башы күккә тиде... Авызының да кай тирәдә булуын чамалыйсыз булса кирәк. Бәхет тулы күзләрен хуҗа кешегә төбәде:

— Мин бит әле, Белялыч, тагы бер өр-яңа җыр өйрәндем!.. Анысын да җырлап күрсәтимме?

— Әйдә, Капкаев, — дип күтәреп алдылар үзен.

Изүләрен ачып җибәрде Капкаев — җырның өр-яңасын башларга җыена иде ич. Тынлык урнашты урман аланында.

— Тыңлагыз, — дип кычкырып җибәрде кинәт башкаручы. — Өр-яңа җыр, тыңлагыз:

Айга менә, айга менә,

Айга менә көтүче.

Мин дә айга менәр идем

Юк күтемнән этүче...

Баягы көлү көлү булмаган икән әле ул. Баягы кул чабулар, баягы канәгатьлек чүп кенә булып калды. Урыннарыннан сикереп тордылар арысланнар... Утырган кәнәфиләре өстендә тәгәри-тәгәри көлделәр... Аеруча ошатканы Белялыч иде. Буылып-буылып көлде ул, күзләреннән яшь акты үзенең...

Җыр шәп чыкканын үзе дә белә иде Капкаев. Сораучылар үтенечен канәгатьләндереп, тагы бер кат җырларга туры килде... Янә көлештеләр.

— Молодец, Капкаев, — диде Белялыч. Һәм, шундук, җитдиләнеп, башкаларга да мөрәҗәгать итте. — Дус-ишсез, әшнәсез яшәп булмый хәзерге дөньяда, Капкаевның бу җыруын киртләп куегыз күңелләрегезгә. Артыннан этүче, яисә кул сузып торучысы булса, шулай әнә, көтүче дә айга менә торган заманда яшибез. Ә ялгыз башың, ник шунда пәйгамбәр булмыйсың, берни майтара алмыйсың. Йә йолкып төшерәләр, йә тибеп очыралар, үрмәли башласаң.

— Безнең дуслар җитәрлек, шулай бит, Белялыч!— дип бүлдерде үзен әлегәчә җыр дәртеннән чыга алмый торган Капкаев. — Арттан этүче дә, кулдан тартучы да бар безнең, шулай бит, ә, Белялыч?!.

— Ашыкма, — дип, кулын күтәрде өлкән арыслан. — Сүземне тәмамларга ирек бир. Фамилияң Капкаев булса да,капканың юк әле синең... Ә кабуың бик ихтимал, синең ишеләрне тиз каптыралар хәзер! Каптың исә, дусларыңнан җилләр исә — дөнья шундый. Капкаев, артык беркатлы булма! Берүзең, сыңар башың торып калачаксың!

Пошаманга төште Капкаев — нигә мондый сүзләр?!. Каршысында утыручыларга берәм-берәм карап чыкты ул күзләрен мөлдерәтеп:

— Сез... Сез дуслар түгелмени?!. Сез бар ич, Лев Белялович... Арыслан Сәхипович бар... Борис...

— Шул шул, Капкаев, дусларның кадерен белер чак җитте! Газета укый торгансыздыр... Күрәсездер... Нидер мәтәштерергә җыеналар анда — Мәскәүдә! — Бармагын югары төбәп торды ул байтак кына, шомлы карашы белән, барлагандай, дусларын күзәтеп чыкты. — Нидер мәтәштерергә җыеналар... Революция диләр әнә... Күпкә бармас баруын, әмма мәтәштерәләр!

— Ну, как укымаска! Укыйбыз гәҗитне... Укыйбыз, Белялыч, — дип сүзгә кысылырга ымсынып алды Капкаев.

— Укуың әйбәт, — диде карт арыслан сүзен дәвам итеп. — Укыгач, күрәсеңдер, синең ишеләрне бер-бер артлы каптырып кына торалар хәзер. Көнбагыш ярган сыман! Черт итәләр дә төкерәләр. Бар иде Капкаев — инде юк Капкаев!

— Җылатасың, Белялыч... Җылатасың, сөйләмә алай, Капкаев бар, Капкаев булачак диген, Белялыч!

— Ярар,— дип,сынаулы карашын Капкаевка төбәп торды сөйләүче озак кына. — Әйтик, менә сине гастроном коллективы күпчелек тавыш белән сайлап куяр идеме?! Дөнья шундыйга китте хәзер, сайлап куярлармы?!

— Каян чыккан сүз ул, сайлау, имеш!.. Кем алардан сорап торган! Әлегә мин директор! Алар мине түгел, мин аларны сайлыйм, телим икән — алам, ошамаса — күтләренә генә тибәм, куып җибәрәм... Сез нәрсә,Белялыч!.. Куркытырга телисез?!.

— Куркытмыйм, Капкаев. Мин сиңа сорау бирдем: коллектив үзеңне сайлармы, дим?..

— Сайламый, кая барсыннар, — дип, иркен сулыш алды Капкаев. — Торгның бар дефициты минем кибет аша үтә. Дефицит бар икән, димәк, аларга да өлеш чыга, аларга да керем бар дигән сүз. Һәркемнең тәмле ашыйсы, матуррак яшисе килә, Белялыч!

— Ә дефицит каян килә инде?.. — дип, конфет суыргандагыдай итеп, тәмләп сорау бирде Лев Белялович.

— Берәүне дә рәнҗеткән юк, Белялыч. Аларны да өлешсез итмибез.

— Шулай да... — дип, сүзне башка тонда, тагы да җитдиләнә төшеп дәвам итте Белялыч. — Койрыкларны җыя, нәфесләрне тыя төшәргә туры килер, арысланнар... Ишеттеңме, Капкаев?!.

— Вәт, тагы... Тагы Капкаев, — дип, гел-гел үзен мисалга алуга үпкәләде гастроном директоры. Иңбашларын сикерткәләп куйды. — Алайга китсә, Белялыч, үзгәртеп коруның аның минем өчен бер кыенлыгы юк. Хет бүгеннән үзгәрәм. Мин нәрсә, урлашмый гына да яши алам мин. Акча җитәрлек миндә, тотам да коры зарплатага яши башлыйм — берсеннән бер тиен алмыйм!— дип, тынгысызланып, шап та шоп калын кесәләренә суккаларга кереште.

— Бай кеше акча белән мактанмый, — дип әйтеп куйды моңарчы дәшми генә уйланып утырган Арслан.

— Арслан Сәхипович дөрес әйтә, — дип җөпләде карт арыслан. — Тагы шуны әйтим: бер йодрык булырга кирәк хәзер. Дуслар өчен дә җаваплылык тоеп эшләргә! Дус-иш кадерен белер чак җитте! Берочтан юк-бар өчен конфликтларга керү ярамый, салпы якларына салам кыстырып, кешеләрнең күңелен күрә белергә... «Исәнме-саумы?.. Хәлләр ничек? Бик әйбәт...», —диешеп йөри торган таныш-белешләреңнең ишлерәк булуы зыян итми. Җанны ачмыйсың, авызны ачыбрак исәнләшсәң, шул җитә андыйларга... Заман шуны таләп итә хәзер, сайлый калсалар — шул килде-китте кара халык хәл итәчәк. Менә шуңа телегезне кызганмагыз, тел сөяксез ул, барына да түзә. «Исәнме-саумы?.. Хәлләр ничек?.. Бик әйбәт...» — дип, этенә дә бетенә дә сәлам бирергә онытмагыз...

Лев Беляловичны борчыган бу сораулар башкаларны да уйландыра иде соңгы араларда, шуңа тын да алмый тыңладылар дәрәҗәле кеше киңәшен. Ул сөйләүдән туктагач та чебен очкан аваз чыкмый торды.

Ә сүзне яңартучы Арслан Сәхипович булды:

— Бу оҗмах бакчасын нишләтәбез, Лев Белялович?..

— Оҗмах бакчасынмы?.. — уйга калып торды карт арыслан. — Оҗмах бакчасы — төзелә торган объект әлегә. Шулай да, Арслан Сәхиповичның соравы урынлы, монда йөрүләрне дә сирәгәйтергә туры килер...

— Объект әлегә тәмамланмаган, — дип ачыклык кертергә ашыкты Капкаев. Әйтерсең аның авызына кергән майлы калҗаны тартып алырга җыеналар.

— Төзүчеләр теңкәгә тиеп беттеләр... Объектны тапшырырга кирәк диләр, артык сузып булмый, — дип җөпләде бу эшкә иң якын мөнәсәбәттә булган Борис.

— Ә кенәриләр?! — дип аваз салды хафага төшкән Капкаев. — Кенәриләр шундый ошата безнең бу оҗмах бакчасын.

— Нәфсеңне тыярсың!

— Хы, нәфсеңне, — дип, борчылуын дәвам итте Капкаев. — Ярый ла син алтынчы дистә белән барасың...

— Әй, Капкаев, Капкаев, берни аңламыйсың син!.. Беләсең килсә, йөрәк картаймый ул, Капкаев! Арысланнар да чабып барган килеш үлә! Белмисең син, берни аңламыйсың, Капкаев... «Эх, егетләр, дип кычкырасы килгән чаклар була кайчак, ник без картайган саен, кызлар яшәрә, чибәрләнә бара икән ул!» — дип.

Капкаев аңлады, каршы сүз әйтмәде, үзалдына офтанып кына куйды бары:

— Кемгә кирәк булды, кем уйлап чыгарды шул «үзгәртеп кору» дигәннәрен!.. Бөтен җүнсезлек, тозга язмаган үзгәртүләр, корулар, чыкса шул Мәскәүдән чыга инде. Бик тә матур һәм әйбәт, дөньясының артына тибеп яшәп яткан көнебез иде бит әле...

Борис әңгәмәгә тагы да җитдирәк яңалык кертүне кирәк тапты:

— Кичә генә ниндидер кешеләр йөргән койма тирәсендә. Җантимер кертмәгән үзләрен.

— Кемнәр булды икән?

— Төзүчеләр булса кирәк...

Арсланны бөтенләй башка сорау борчый икән әнә:

— Ә Җантимер?!. Җантимерне кая куябыз?..

Капкаевны да битараф калдырмады әлеге сорау:

— Җантимер мине таный. Җантимер безнең һәммәбезне таный. Җантимер безне сатачак!..

— «Пароль»не кызганасыз, — дип шелтәләп алды үзләрен Лев Белялович. Аны да уйга калдырган иде ахры Җантимернең дөньяда барлыгы.

— Җантимерне монда калдырып булмый, Белялыч! Юкса, ул барыбызны да сатачак, — дип сүзгә кушылды Борис. — Үзе дә, этләре дә — имансыз! Калдырырга ярамый!..

— Нишләтәбез?

— Шифаханәгә озатыргадыр бәлки?..

— Карарбыз, — дип җөпләп куйды, тынычландырды үзенең әшнәләрен карт арыслан. — Соң чиктә, аның монда булуын белүче юк!.. Әнә, күл янәшәдә генә, аның төбендә урын иркен.

— Сез нәрсә, Белялыч!.. — дип колагы ишеткәннәргә ышанмыйча, күзләрен түгәрәкләндерде Капкаев.

— Ә син борчылма, Капкаев. Булмаса, бер җырлап җибәрәсеңме әллә?!

Ул да түгел, авыз гармуны чыелдап аваз бирде:

Айга менә, айга менә,

Айга менә көтүче...

Күл ягыннан бәхетле черкелдәшкән кенәриләр төркеме менеп килә иде...

31

Күңел биреп сөйләшер сүзләре дә калмаган кебек югыйсә, ә аяклары Кабан күле читендәге Мәрҗани урамына тартты Фидаилне. Нигә килә ул монда, нәрсәсен югалткан? Үзе дә белми, килә. Күл читенә сыенып утырган шушы тын урамда, юкә һәм өрәңгеләр ышыгына елышкан ике катлы иске тыйнак өйдә әйтерсең үзен зарыгып көтүче бар.

Көне буе бергә вагоннан йөк бушатып та, үзара сөйләшмәделәр. Ә кич җиткәч, тагы аның ялгыз фатирына килде. Өч тарафтан шәрә китап киштәләре уратып алган бүлмәдә утыралар. Өлкән йөкче сөйли. Ә яше – тыңлый. Икесе ике ноктага төбәлгәннәр, йөзләре чытык. Гаҗәп күренеш иде бу бер читтән карап торсаң...

— Малаймы?.. — дип кабатлап сорады Эт атучы Гыйлем. Теләр-теләмәс кенә сүзен дәвам итте. — Үзең күреп торасың, әткәйнең өметен акламадым. Гыйлем иясе итеп күрәсе килгән дә бит, барып чыкмады. Исемемнән ояла идем кайвакытларда. Ә шулай да ошый ул миңа — исемем. Әнием күк, авызларын тутырып, ягымлы һәм җылы итеп, ник берәрсе дәшсен икән үз исемем белән «Гыйлем» диеп... Исемемнән элегрәк кушаматларымны белеп, ишетеп өлгерәләр... Син дә качасың үз исемем белән дәшүдән... Белсәң иде, студент, кайчакларда шундый ишетәсем килә үз исемемне... Аңлата гына алмыйм, аңламыйсың син мине барыбер. Шундый матур, мәгънәле исем кушкан миңа әти белән әни... Гый-ле-ем, — дип, иҗекләп сузды ул үз исемен. — Шул исемдә әти белән әнинең акланмаган өмете, ышанычы саклана икән ич. Юк, бер дә эт атучы булсын дип дөньяга китермәгәннәр алар мине. Гыйлем иясе булсын дигәннәр... — Хәл алгандай туктап торды бераз. Сөйләнгән сүзләрен янә бер кат күңеленнән кичереп чыкты булса кирәк. — Малай... дидең бит әле. Була, аның турында да сөйләргә була. Туган көненнән үк бердәнбер яшәү максатыма әверелде ул минем. Үзем ирешмәгәннәргә ирешсен, үзем кызыгып та күрә алмаганнарны күрсен, ашасын, белсен, өйрәнсен дип тырыштым мин аның өчен. Кимсенмәсен, рухы сынмасын ди-ди тартыштым дөнья белән. Үз әнисен күрмәгән, хәтерләмәгән баладан да кызганычрак кем булырга мөмкин?!. Әнисез үсте. Ата гына түгел, ана да булырга тырыштым үзенә, кеше алдында ким-хур итмәдем.

Башын күтәрә төшеп, Фидаилгә текәлеп торды ул бермәл. Әлеге дә баягы шул фотоальбомны кочаклап утырган «студент», аның карашын тоепмы, җанланып алды.

— Улыңны ким-хур итмәү өчен... — дип кабатлады ул, сөйләүченең кайда тукталуын искәртеп һәм ашыктыра төшеп.

Хәер, аның тел төбендә ни чагылганын дөнья күргән кеше шундук аңлап та алды:

— Әйе, эт атарга да мәҗбүр булдым... Әйбәт түлиләр иде... Шабашка! Мәҗбүр итмәделәр, бәйләп җибәрмәделәр — дөрес анысы!

Хуҗаның сүзләрендә үкенү, яшәлгән гомер, кылган эшләреннән канәгать булмавы чагыла иде. Авызыннан чыккан һәр сүз, һәр хатирә аның күңелен тырнап, үзе генә белгән ниндидер җан җәрәхәтләренә кагылып уза иде сыман...

Фидаилнең үз шөгыле — фотоальбом битләрен ачып-ябып утыруында дәвам итте һаман. Андагы һәр рәсем, йөзләр таныш сыман иде инде аңар. Кайсы рәсем артыннан кайсысы килгәнен дә яттан белә. Ә үзе һаман актара, аерыла алмый серле фотоальбомнан, кайбер битләренә, тукталып, озак кына текәлеп карап тора. Үзен биләп торган сорауларга җавап таба алмый, җавап эзли ул берөзлексез:

«Оренбургта татар журналы чыксын инде, ә?!. Язучылар, журналистлар һәм галимнәр яшәсен... Кайберләренең исемнәрен дә хәтерли башлады бугай инде: Риза Фәхретдинев... Фатих Кәрими... Дәрдмәнд... Җамал Вәлиди... һәм тагы әллә кемнәр... Өй кыегына кунаклап гөлдер-гөлдер килгән пар күгәрчен сыман бер-беренә башларын кыңгыр салган ата белән ана! Икесе дә — галим,укытучылар,укымышлы кешеләр... Ә уллары — Эт атучы... Һәм тагы, таныш та, түгел дә сыман тоелып, берөзлексез аның күз алдыннан китмәгән яшь егет — Эт атучының улы. Ничек шулар һәммәсе бер альбомга сыя алган. Ничек итеп бар нәсел җебен дәвам итүчеләр шундый капма-каршы язмышка ия?.. Башка сыярлыкмы шул?!. Бу нәрсә, саташумы?.. Саташу икән, кем саташа? Улмы, башка берәүме?.. Әллә тарих үзе саташканмы?!. Эт атучының «язмыш» диюләрендә, «тарихка» сылтауларында бер-бер хикмәт, ул күз алдына китермәгән сер бармы әллә?!.»

— Малай тырыш иде, — дип дәвам итте Эт атучы Гыйлем. Фидаилне очсыз-кырыйсыз уйларыннан йолып алды ул беразга. Кабаланып-ашыгып сөйләргә кереште. — Мәктәптә дә гел яхшы укыды... Укуын тәмамлагач, медицина институтына барып керде... Сүземнән чыкмады, имтиханнарын да уңышлы гына тапшырып килде... Гел күз-колак булып тордым үзенә. Миңа киңәш бирүче булмады үз вакытында, ялгышларымны улым кабатламасын дидем. Үзем иртә өйләндем, ахмак. Син дә ерак китмәгән күренәсең, хатын бар дидең, малай... Вакытсыз өйләнгән ир-аттан да ахмаграк кем булсын!

— Мин бала-чага түгел, утыздан узган. Студент яшендә түгелмен...

Тыңламады хуҗа, аның сүзләренә колак та салмады.

— Ярар, студент, — диде. — Өйләнгәнсең икән — синең эш беткән! Йөк бушатырга калгансың әнә, шулай шул, хатын-кызга аңа акча кирәк... Кызлар кайгысы кая,— дус егетләре дә булмады улымның, көн-төн укыды. Врачлар алты ел укый икән бит... Үзең кайсы институттан соң әле?..

— Студент түгел дидем. Гади шофер мин, шофер!..

— Машина йөртә белүең дә әйбәт... Күреп торам — син медицинскийдан түгел. Синең ише егетләр мал врачлыгына яисә сельхозда укый. Ярар, кайда уку анысы синең эш! Укып-укып та сөрхәнтәй булып калучылар күбәйде хәзер. Диплом бар, ә эшлиселәре килми... Син андый түгел, күреп торам. Җилкәгә салып йөк бушаткан ир-ат кадерен җибәрми дөньяның... Кешене аны, иң элек, бер-ике ел авыр йөк ташытып яисә җир казытып сынарга кирәк. Кара эш эшләп караган кеше, җилкәсендә, уч төпләрендә сөяле булган кеше башкаларның муенына менеп атланмый. Сөрхәнтәй булмый беркайчан да...

«Сөрхәнтәй» сүзен ишетү кызык булып китте авылда үскән егеткә. Кайчандыр колакка чалынып та, онытылган сүз!

— Улың сөрхәнтәй булып чыктымы?— дип сорап куйды ул Эт атучыдан.

— Сөрхәнтәйдерме, юкмы — әйтә алмыйм. Рәт чыкмады төсле малайдан. Әйбәт кенә эшли дә башлаган иде. Хәтта аспирантурага кергән иде башта. Кулдан ычкындырдым шайтанны. Юаштан юан чыга дигән сыман, әллә кай арада гына юлдан язган кешеләр чорнап алды үзен. Өйдә күренсә — күренде, күренмәсә — юк. — Шул урында бүленеп, карашы белән өйне айкап чыкты ул. — Күрәсеңме шүрлекләрне?.. Малай эше! Ике мең ярым том китап бар иде. Бабасы җыйган китаплар. Ул ташып бетерде. Әни белән, сугыш елларында да, ачлы-туклы яшәгән чакларыбызда да кагылмаган идек үзләренә. Сорап килүчеләр, укып кына торырга дип гозерләүчеләр булды — кагылмадык, кузгатмадык. Әти төсе итеп сакладык.

Кырык өченче ел иде бугай. Кыш бик салкын иде. Ягарга — утын, ашарга икмәк юк. Әнине эштән каршыларга дип чыксам, үзебезнең өй каршына бер абзый килеп туктады. Чана тартып килгән. Ә чанасында бер капчык он.

— Әйдә, — ди бу миңа. — Син миңа китаплар бир. Ә мин сиңа бер капчык он калдырам, — ди. Кыш буе кайнар кабартма гына ашап чыгарсың, янәсе.

Бер капчык оннан зур хәзинә юк иде ул елларда. Кабартма дигәч тә авыздан су агарга кереште. Ашыйсы килә шул кабартманы... Китапка кагылырга куркам, әни орышыр, дим.

— Бераз көтегез инде. Тиздән әни кайтыр, дим тегеңә.

Ул ашыктыра. Әйдә, өйгә керик, булмаса, аяклар туңа, китапларыгызны карый торырмын, ди. Он алып килгән абзаңны кире борып җибәрмәссең бит инде, ди. Кертмәдем тегене өйгә. Һәм дөрес эшләгәнмен. Аның белән сөйләшеп тә тормады әни. Чанасын тартып килгән юлыннан китеп барды.

— Нигә ризалашмадың, туйганчы кабартма ашар идек синең белән, — дип тәңкәсенә тидем әнинең.

— Китапны онга алыштырмыйлар, — диде әни. Ачулы иде үзе. Бая, урамдагы теге кешене күргәч тә, төште кәефе... Әнинең башка кемгә дә булса шулай нәфрәтләнгәнен хәтерләмим.

— Минем ашыйсым килми, — дидем әнигә. Кызгандым үзен. — Син үзең ашамыйсың, шуңа гына әйткән идем...

Ул көнне үз-үзен кая куярга белми йөрде әни. Ә бераздан ул миңа китапларның кадере турында сөйләде. Арада хәтта Тукай, Галимҗан Ибраһимов һәм Шәриф Камалларның үз кулларын куеп бүләк иткән китаплары булуы турында әйтте. Күңелемнән генә үзебездә шундый кеше кызыгырлык бай китапханә булуы белән горурланып йөрдем.

Чана тартып килгән кеше дә хикмәтле булган икән. Әни сөйләде: ул әтинең шәкерте булган башта, безнең өйгә килеп йөргән. Әнигә чәчәкләр алып килә торган булган... Ә көннәрдән беркөнне, шул шәкерте әти хакында «Кызыл Татарстан» газетасында зур мәкалә язып чыккан. Дөньядагы бар яманлыкны өйгән әти өстенә. Мәкаләсен: «Халык дошманы һәм корткычның шәкерте булудан баш тартам...» дигән сүзләр белән тәмамлаган. Шуннан соң алып киткәннәр әтине.

«Әтиеңнең башына җитүче кеше ул», — диде әни аның хакында. Исеме күңелгә уелып калды. Әле дә исән үзе... Китаплары бар, исеме радиодан ишетелеп кала еш кына... Зур язучы, хәтта галим саныйлар үзен. Менә шулай, студент, укымышлы кешеләрнең дә төрлесе бар. Әти кебекләр онытылды. Ә тегеләр яши, тегеләр үрчи һаман.

— «Малай аспирантурага кергән иде», — дидең. Ташладымы?— дип сорап куйды Фидаил, әле булса Эт атучының улы турында кызыксынуыннан туктамыйча.

— Бабасының кем икәнлеген искә алган берәү. «Медицинага халык дошманнарының оныклары кереп тулды»,— дигән. Ике уйлап тормаган малай, яңагына чалтыраткан да тегенең үз юлында булган. Бу хакта соңлабрак белдем, малайның бер яхшы эше булган икән. Авыр кичергән, ә миңа кайтып сөйләмәде. Мин аны укый, галим була дип йөргәнмен, ә ул, укуын ташлап, килде-китте кешеләр белән бәйләнгән... Көннәрдән беркөнне өйгә кайтып керсәм, өй бушап калган — китап киштәләре шыр ялангач. Китаплар да юк, малай да... Берничә көн югалып торганнан соң кайтты әле ул кайтуын. Кайтты да караватка барып ауды. Күзләре калайланган, йөзендә иман калмаган... Сорыйм мин моңардан:

— Китаплар кая?— дим.

— Нинди китаплар, — ди, шырык-шырык көлә.

— Бабаң китаплары,— дим, караваттан суырып алдым үзен.

— Халык дошманыныкымы?— ди, көлә һаман.

— Ах,— дидем дә, ишек ачык тора иде, тибеп очырдым үзен. — Бабаңа тел тидерәсеңме?..

Шул китүдән юк менә... Белүче дә, күрүче дә юк үзен.

Гәүдәсен бора төшеп, тагы фотоальбомга күз төшерде Фидаил. Гаилә альбомының соңгы сәхифәсен ачты. Кайда күргәне бар соң аның бу егетне?..

Ялгызлыктан туйган, йончыган Эт атучы, җанын чистартырга теләгәндәй, янә сөйләнергә кереште.

— Булмагач булмый икән ул, студент, бәхет дигәнең... Э-э-эх, характер җитмәде минем үземә, характер!.. Кеше төсле итеп корып булмады тормышны. Агымга каршы йөзәр көч тапмаганмын үземдә. Малайны да тәрбияли алмаганмын — үзем гаепле, студент, үзем!.. Нык рухлы,теләсә нинди кыенлыклар алдында да баш бирмәслек итеп тәрбияләргә иде дә исәп... Булдыра алмаганмын, үзем гаепле, үзем!..

Берөзлексез сөйләп торырга әзер иде хуҗа, тукталырга гына булмасын. Күңелен, җанын бушатырга тели шулай...

Кинәт, нидер хәтерләп, урыныннан сикереп торды Фидаил.

— Гыйлем абзый, — дип дәште ул аңар онытылып китеп. Үз исеме белән дәште, — ә улыңның, улыңның исеме нинди иде?

— Олы җанлы, тимер рухлы булсын дигән идем... Җантимер...

— Җантимер?.. Җантимер?.. — дип кабатлады Фидаил. Һәм әйтергәме, әйтмәскәме диеп икеләнеп торгач, кулындагы альбомны өстәлгә ташлап, хуҗага таба якынлашты...

32

Нәрсә көтә бу Фидаил?.. Нинди уңайлы очрак җиткәнне көтә?.. Нигә дәшми һаман, ник тузынмый ул аңарга?.. Нинди планнар корып йөри?.. Нигә Асияне, улы белән бергә, әти-әниләренә чыгарып җибәрми?.. Нигә үзе чыгып китми, һәр көн алар янына әйләнеп кайта?.. Берни тотмый, бер каршылык юк ич аның өчен!.. Канатлы кош сыман ирекле бит ул югыйсә... Дүрт ягы кыйбла. Ә барыбер ашыкмый, көтә... Бу билгесезлек һәм хәвеф көтеп яшәүнең бер чиге булырмы икән?!.

Яшәвендә мәгънә калмады Асиянең. Бу гаиләдә ул вакытлы кеше. Эшендә дә вакытлы, очраклы кеше итеп тоя башлаган иде инде ул үзен. Җан тынычлыгы югалды. Бер карасаң, барысы да элеккечә. Ә яшәве — тоташ газап аның өчен хәзер. Көннәр — озын, караңгы төннәр — мәңгелекнең үзе сыман очсыз-кырыйсыз... Нинди генә уйлар үтми аның ялгыз башыннан. Бөтен өмете Арслан турындагы уйларда иде бит аның. Ә Арсланның киләчәк хакында сүз дә кузгатасы килми. Арслан өчен үзенең чираттагы бер мавыгу, үзләренчә әйтсәң, «кенәри» генә икәнлеген чамалый иде инде ул. Үз-үзен алдап яшәргә теләми башка...

Нәкъ шуңа күрә дә үз аягы белән Фидаилне ташлап чыгып китәргә ашыкмый. Ә ул дәшми... Дәшсен иде, ачулансын иде ул аны. Асия тезләнеп гафу сорарга әзер иде аннан. Дәшмәве белән телгәли бәгырьләрен, дәшмәве белән үтерә...

Шулай да, нигә дәшми икән соң ул аңарга? Икеләнәме?.. Яраткан хатыны белән бергә улын да югалту ихтималы тотамы аны?.. Әллә берни белмәгән, күрмәгәнгә сабышырга исәп итәме?..

Түгел!.. Тагы бер кат түгел! Ташка әверелде Фидаил, каты бәгырьлегә. Күзләрендә, һәр хәрәкәтендә битарафлык һәм салкынлык аның. Елмаюның ни икәнлеген онытты. Борчу, хафаларын да күрсәтми. Кайнаса да, бозга әверелсә дә — барысы үз эчендә...

Бәлки Асиягә әти-әнисе янына кайтып китәргәдер. Фидаилне дә коткарыр иде янәшәдә булып аерым яшәү газабыннан, үзен дә... Булмый, әнисе аңламаячак һәм гафу да итмәячәк — юллар өзелгән. Ананы да аңлап була: укуын ташлады — бер. Аның рөхсәтеннән башка «баш өстендә түбәсе дә булмаган шыр ятим авыл малаена» кияүгә чыкты — ике. Инде хәзер бала ияртеп кайтып төшсенме?!. Булмый! Икесе ике аеры яшәп гомер кичкән ата белән ана янында ул — өченче ялгыз — ни эшләр?!.

Бу дөнья нигә шулай яратылган икән? Эзләгән — таба алмый, тапкан — югалта, югалткан — гомерлек газапка дучар ителә... Үзара аңлашып, ярдәмләшеп яшәүнең кадерен белми кешеләр... Күпме кеше, күпме ир һәм хатын, күпме туган-тумача, күпме күрше, үзара ниләрдер бүлешә алмыйча, бер якты бишек астында уртак тел таба алмый иза чигә, тарткалаша, бүлешә икән бу дөньяны?!. Бер коллективта эшләүчеләр, бергә чират торучылар, бер трамвайда баручылар да бүлешә... Ни җитми бу кешегә?!.

Асиягә ни җитмәгән иде?!. Әти-әнисе бар, ире, улы, хәтта җаны үз иткән гөнаһлы яры... Ул булып ул да шыр ялангач бүген Җир йөзендә, япа-ялгызы...

«Асия, синең күзләреңдә сагыш, ни булды?..» — дип сораучы, хәл белешүчесе булсын икән... Урамдагы чит-ят бер очраклы кеше булса да белешсен иде аның хәлен. Юк, берәүнең дә аңарда эше юк. Һичкемгә кирәге калмады аның хәзер!..

Каршылыклы хисләрен уртаклашырга ниятләп, Сания апасына килде көннәрнең берендә. Аңласа, ул гына аңлар, төпле киңәшен бирер төсле иде.

Улын югалту кайгысын күтәрә алмый, озак кына шифаханәдә ятып чыккан иде Сания апа. Хәзер, чираттагы ялын алып, өендә утыра. Күрешмәгәннәренә дә ни гомер икән инде...

Чыкмаган җаны гына калган Сания апаның: чәчләренә чал кунган, күзләре батып кергән. Кулында берөзлексез күз төпләренә тартылып торган нәни кулъяулык. Шул гомер тынычлана алмый йөрүе икән...

Гадәтенчә, өстәл янына чакырды ул кунагын. Самавыры кайнап утыра. Ак тастымал астында суынырга да өлгермәгән пәрәмәчләр... Килүченең сүз башлаганын көтмәде, үзе башлады хәл белешүдән:

— Йә, Асия, ничек яшисез анда, сөйлә?.. Зарлана алмады Асия, эч серләрен дә чишәргә ашыкмады — вакыты түгел.

Үзгәргән Сания апа. Үзе генә түгел, кайчан кермә, яктырып, балкып торган өй эче дә, ничектер, бушап, моңаеп калган кебек иде. Асия моны әле ишек катына аяк басуга ук тоемлаган иде бая. Сәбәбен генә аермачык аңлый алмады. Сорарга да уңайсыз, кыймады. Һәр урынсыз сүз Сания апаның күңел җәрәхәтләренә барып кагылыр сыман.

Чәй өстәленнән кузгалып, берни аңлашмаган, уртаклашмаган көенчә, инде чыгып китү турында кайгыртыр чак җиткәч кенә Асиянең карашы суыткыч өстендә торган буш читлеккә төште.

— Кенәриләр... — дип куйды ул, кинәт өйдәге шәрәлекнең бер сәбәбен ачыклаган сыман. — Кенәриләр кая, Сания апа?

— Кенәриләрем дә юк... — дип, сулкылдап, күз төбен сөртеп алды олы кайгы күтәргән ана.

— Ни булды?.. Кая соң ул кошлар?..

— Җим биргәндә читлекләрен ачык калдырганмын... Кенәри — читлек кошы. Иректә яшәү сәләтен югалта икән алар. Мәче тотып ашаган үзләрен...

— Менә ничек?! Ә шундый матурлар иде... Сайраулары... — диде. Әмма башланган җөмләсен тәмамламады, ни өчендер уйга чумып, сүзсез калды...

33

Эт атучы Гыйлем, улы хакындагы хәбәрне ишеткәч тә, үз-үзен белештермәс хәлгә килде. Фидаилне озата чыккан җиреннән кире борылып кермәде ул, төне буе урамда йөрде. Кабан күле тирәсендәге иске тар тыкрык һәм кысан урамнарның берсе дә калмады — аркылыга, буйга гизде аларны. Хуҗасыз эт һәм биләмгә чыккан мәчеләрдән башка җан иясе калмады урамда. Ә ул бер җанын кая куярга белми йөри дә йөри һаман. Әледән-әле исеп куйган салкын җил агач ботакларында эленеп калган соңгы яфракларны йолкып өзә. Җәйге иртәләрне, лепер-лепер сер уртаклашып, бер тармакта каршылаган яфраклар, үзара хушлашырга да өлгермичә, сибелә, тарала җилдә. Үз ишләрен эзләп, үз ишләрен таба алмый иңрәп очып йөри ялгызаклар. Яфракларга да шул бер үк язмыш — аерылышу, таралу, сибелү... Көз җитәсен, таң нурлары көнләшерлек саф яшеллекнең кайчан да бер сарыларга сабышасын элгәрерәк искәрмәдеме икән алар?!.

Болында уйнашкан күбәләкләр сыман очып йөргән, асфальтка төшкәч тә, үз язмышлары белән килешергә теләмичә, яңадан калкынып-талпынып очарга итенгән яфракларны күзәтеп йөрде Гыйлем. Яфрак булып яфракларның аяк астында тапталып юкка чыгасы килми. Сыңар канат белән күтәрелеп китәргә омтылалар, нәни күлдәвекләрне дә дәрья итеп йөзеп чыгарга өметләнәләр... Кешеләргә ни сан?!. Үз язмышына, үз бәхетенә хуҗа була белмәгән кешегә ни җитми?!. Сары яфрак түгелләр ләбаса...

Шундый уйларга бирелеп ипле генә атлап килгән җиреннән кинәт сискәнеп куйды Эт атучы Гыйлем. Һәм, ике уйлап тормыйча, урамның аргы ягына йөгереп чыкты. Тротуар аша, юлын бүлеп, аның каршысыннан кара мәче узып бара иде, борын кистерәсе килмәде шуңарга, улын кайгыртуы иде, аның язмышы хәл ителү алдында тора. Көтелмәгән бу очрашу һәм узышудан кара мәче иң элек үзе пошаманга төшкәнгәме, өлгеррәк булып чыкты — яшен ташы сыман атылып, аның юлын аркылыга кисте, һәм тимер рәшәткә артына кереп юк булды.

— Ух, җен камалаган нәрсә!.. — дип сүгенүдән башка чарасы калмады Гыйлемнең, шып тукталырга мәҗбүр булды.

Колак төбендә генә ят тавыш ишетелде. Аңа дәшәләр иде түгелме:

— Мөэмин-мөселман баласы икәнсең, мәсҗет каршысында сүгенергә оят түгелме?!

Күтәрелеп караса, ни күрсен: чынлап та, мәчет урамына барып чыккан икән. Каюм Насыйри урамындагы Мәрҗани мәчете... Тимер рәшәткәнең аргы ягында аякларына киез-ката, башына кәләпүш киеп алган ап-ак сакаллы татар карты басып тора. Себерке сабына таянган, йөзе ачык, күңеле күтәренке...

— Ә син монда ни эшлисең?— дип, кайтарып сораудан башка чарасы юк иде Гыйлемнең. Әле һаман үз борынын кискән кара мәчегә булган ачуыннан арына алмаган иде ул.

— Минме? — дип кабатлап сорады яшел рәшәткәләр артында торган ир-ат. Фәрештәнекедәй ипле, тыныч иде аның тавышы.

— Мәсҗет саклыйм. Төнге каравылчы буламыз...

— Каравылчы урам себерми, — дип, үзенчә картны ялганда тоткан сыман, төзәтмә кертергә омтылып карады Гыйлем. Берочтан үзен уңайсыз хәлдән чыгарырга омтылуы да иде. Шул гәүдәсе белән мәче куып йөрсен инде...

Кулындагы саплы себеркегә карап, янә дә балкыбрак куйды карт, ак сакалынача яктырып киткәндәй булды үзенең:

— Аны әйтәмсез?.. Җомга иртәсендә башкарылган эшнең савабы зур була... Күрәмсез, таң беленеп килә — җомга көн!.. — дип, кояш чыгышына карап куйды карт олы өмет белән. Шул мизгелдә гүя күзләреннән бер уч нур бөркелеп куйды аның. — Мөэмин-мөселман кардәшләрем килүенә ишегаллары чиста, пөхтә булып торсын дип тырышам.

— Алай икән, — дип, сүзе беткәнлекне аңлатып, үз юлы белән китеп барырга җыенган иде инде Эт атучы Гыйлем.

Төнге каравылчы ялгызлыктан гаҗиз идеме, рәхәтләнеп дәвам итәргә әзер иде әле әңгәмәне:

— Мин сине бер сәрхуш дип торам... Сәрхуш белән тулды дөнья... Төн уртасында болай япа-ялгызың ни эшләп йөримсең, мөэмин-мөселман баласы?..

— Йөрим әле, — булды җавап. Ни дия ала иде соң ул башкача, үз оясын туздырып, ялгыз тилгән сыман урманга качкан улы хакында сөйләсенме?!.

— Таң беленә... — дип, янә бер йотым салкын чишмә суы эчкән сыман киңәеп сулыш алды каравылчы. — Җомга иртәсендә юлың уңсын, теләкләрең кабул булсын, олан! Изге эшләр белән йөрисеңдер, беләм...

«Беләм» сүзе кәефен кыра язды Гыйлемнең. Чак кына «беләсең пычагым» дип ычкындырмады. Шулай да мәчет каравылчысы мондый дорфалыкка лаек түгел иде, тиз төшенде:

— Кара мәче әнә, — диде ихласка күчеп. — Юлны кисте.

— Киссә соң, — диде һәм ап-ак сакал очын сыпыргалап кеткелдәп көлеп җибәрде каравылчы. — Дүрт ягыңа борылып, дүрт мәртәбә төкер дә әфсен-төфсен диген. Бала-чага сыман мәче белән куышып йөрү килешми синдәй иргә...

Сүзен тәмамлагач, янә, кулындагы себеркегә таянып, ипле генә көлүендә дәвам итте.

«Бар бит ул дөньяда бәхетле кешеләр...» — дип уйлап куйды Гыйлем үзалдына. Һәм картның күзләрендәге яктылык, риясыз мөлаемлеге гадәти кызыксыну тудырды:

— Син, агай, бәхетле күренәсең?!.

— Бәхет... — диде карт, мәгънәле генә кеткелдәвен дәвам итте янә. — Бәхетне сатып алмыйлар, олан, ул кешенең үзе белән бергә туа.

— Тууын туадыр да бит... — дип әйтеп салгач, сүзнең озынга сузылуын өнәмичә, бермәлгә тукталып калган иде Гыйлем. Әмма үзенә текәлеп торган, очраклы юлаучы белән әңгәмә корудан да бер тәм тапкан өлкән кешенең кәефен кырасы килмәде, җөмләсен тәмамларга мәҗбүр булды. — Булган бәхетеңне тартып алсалар, нишләрсең?!.

Тагы да җанлана төште мәчет каравылчысы. Төнге узгынчыны үз иткәнлеген белгертеп рәшәткә читенә үк килеп басты. Кулындагы себеркене ипле генә сөяп куйды. Исәбе җиң сызганып, чишелеп бер сөйләшү иде булса кирәк:

— Аллаһе Тәгалә кушкан булса — берәү дә тартып алмас, олан...

— Булса иде дә бит... Юк шул, агай, сезнең сүзләр белән җан ярасын төзәтеп булмый! Язмышлар язылган, хәл ителгән инде безнең!

— Тукта, олан, тукта, үзеңнең мәсҗет каршысында басып торганлыгыңны онытма!.. Ул нинди өметсезлек, ул нинди кул селтәү дигән сүз ул?! Бераз гына утырып сөхбәт кылып алыйкмы соң әллә?!.

Тузан кагарга теләгәндәй, кулларын сыпыра-сыпыра, җиңел атлап, яшел капкага таба ашыкты каравылчы. Халат кесәсеннән алган бер бәйләмнән үзенә кирәкле ачкычны табып алды... Кабалана төшеп, капканы ачты һәм үзе янына эчкә үтәргә чакырды.

— Керә алмыйм, — дип тартынды әлеге кунакчыллык алдында бөтенләй югалып калган Гыйлем. — Вакытым да юк!.. Аннан...

— Нәрсә, аннан?..

— Мәчет тирәсендә йөргән кеше түгел мин. Аллага да ышанмыйм!

Як-ягына төкеренеп алды карт:

— Әстәгыфирулла диген... Авызың әйткәнне колагың ишетсен, олан! Әстәгыфирулла диген...

— Мин ул сүзнең ни аңлатканлыгын белмим, агай. Аннан гына файда булса иде икән?!.

Янә як-ягына карангалап алды мәчет каравылчысы.

— Ул кадәресен, олан, мин үзем дә белеп бетермим анысы... Хикмәт ышануда, олан!

— Ә нигә як-ягыңа каранасың алай?..

— Кеше-кара күрмәсен дим...

— Ә Алла бит барын да ишетеп тора!

— Ишетә торгандырмы-юкмы, олан, — мин ул кадәресен белеп бетермим... Хикмәт ышануда дидем...

— Син ышанасыңмы?!

Бирелгән сорауның урынсызлыгыннан исе китеп, баш чайкап куйды, мәчет каравылчысы:

— Ничек?.. Ничек яшәргә кирәк ышанычсыз?..

— Мин бернигә дә ышанмыйм, агай!

— Бәхетсезлегең шуннан, олан! Кеше табынырга тиеш, олан, ышаныч йөретә адәм баласын...

Эт атучы Гыйлем әллә ни зур игътибар бирмәде картның соңгы сүзләренә. “Мәчет тирәсендә эшләп көн күргәч, башкача сөйләшергә ярамыйдыр, ни эшләсен инде...” дип кенә уйлап куйды күңеленнән.

Мәчет каравылчысы җитдиләнеп китте, авызын ача төшеп, күзләрен хәрәкәтсез калдырып текәлеп карап торды ул төнге узгынчыга:

— Ничек алай,олан!.. Шулай ук бернигә ышанмыйсыңмы?Чынлап сөйләшүеңме бу?!.

— Юк! — диде Эт атучы Гыйлем. — Беркемгә һәм бернигә дә ышанмыйм мин хәзер!

— Әстәгыфирулла!.. Әстәгыфирулла!.. Әстәгыфирулла!.. — дип кабатлады ул өч мәртәбә. Һәм, бер-бер кеше ишетеп, күзәтеп тормыймы дигән сыман, саклык белән як-ягына каранды. Балкып, көлеп, яктырып торган татар картын алмаштырып куйдылар диярсең...

Кызганыч тоелды ул шул мизгелдә. Ничектер, бербер җылы сүз әйтеп юатырга теләде аны Гыйлем. Бәлки бөтенләй тукталып торырга, бу әңгәмәгә керергә дә кирәк булмагандыр аңа. Соң инде...

— Син, агай, ул кадәр үк ачуланма инде миңа, — диде ул ихластан. — Шушы яшькә җитеп, мәчет белән алыш-биреш иткәнем булмады. Манарасын күрдем, ә капкасы кай якка ачылганлыкны белмәдем. Мине гаепләмә син, ярыймы, агай!..

— Имансыз калудан саклан, олан!.. Имансыз калудан... Адәм баласы ышанырга тиешле...

— Өйрәтүче булмады... Әти-әни диндар кеше түгел иде, — дип, кечелекле сөйләшүен дәвам итте Гыйлем. Гүя акланырга кереште...

— Әтиең кем иде соң, улым?

— Аны атканнар...

Бер сүздән аңлап алды карт — кабатлап сорап тормады. Шулай укмыни дигән сыман, башын түбән иеп, сакалын селкетеп алды. Үзе берни сорашмады, дәшмәде...

Шул дәшмәве сәер тоелды да инде Гыйлемгә: каян белә ул?.. Бәлки сугышта вафат булгандыр аның әтисе, фашистлар аткандыр?.. Бик тиз төшенде түгелме соң?!.

— Менә ничек, — дип куйды мәчет каравылчысы. Тынлыкны күтәрә алмавы иде. — Утыз җидедә мине дә атарга хөкем иткәннәр иде... Менә ничек!..

— Димәк, син дә?.. — дип, карашын текәде Эт атучы.

— Әйе, мин дә — «халык дошманы»!— дип расланды тәмамланмаган сорау. — Авылда сәвит җитәкчесе идем. Мәчет манаралары кистердем... Иң элгәре комсомол идем үзебезнең авылда...

— Монда — мәчеткә каян килеп эләктең?

— Илле алтыга тикле утырдым... Унтугыз ел! Әйләнеп кайткач та изге кешеләр очрады юлыма... Монда урнаштым — иманым кайтты, кешеләргә ышанырга өйрәндем... Яшь чакта кылган гөнаһларымны юдым... Шулай, олан! Мәсҗет капкасын урап узарга киңәш итмим сиңа да...

— Унтугыз ел! — дип, хәйран калып карап куйды ул картка. Үз колаклары ишеткәнгә ышана алмый торды. — Ун-ту-гыз ел!.. Ә үзең «бәхетле» дисең, агай?!.

— Бәхетле, олан...

— Гаиләң бөтен, балаларың күптер?..

— Гаилә корыр ара булмады минем, олан! Сәвит өчен көрәштек иң элек. Аннан ары... үземнең арт сабакны укыттылар...

— Торган җирең кайда соң синең, агай?

— Әнә, күрәсеңме, — дип, мәчет ишегалдындагы тәбәнәк һәм җыйнак алачыкны хәтерләткән корылмага күрсәтте ул. — Ахирәткә кермәс борын ук оҗмахта яшимез. Мәсҗет ишегалдында, олан...

— Бәхет... Шул буламы бәхет?!.

— Бәхет иманга ирешүдә, иманлы булуда, олан! Күңелең изгелектә булуда... Үч һәм ачу сакларга ярамый дөньяга!.. Дөнья матур, дөнья ямьле ул үзе... Шулай, олан!

Мәчет каравылчысы күтәрелеп килгән кояшка күз салып алды шунда. Уч төпләрен сыпырып алды һәм, кабаланып, себеркесенә үрелде. Ипле генә селтәнеп, мәчет ишегалды буйлап берән-сәрән сибелгән көзге яфракларны себерергә кереште. Дәшми генә үзеннән ерагая барган ап-ак сакаллы картка сокланып карап торды Эт атучы Гыйлем. Хәрәкәтләре салмак иде аның, әмма ышанычлы...

Капка турыннан ишегалдының уртасына җитеп килә иде инде төнге каравылчы. Шунда гына, туктап хәл алырга уйладымы, артына борылып карады — төнге узгынчыны искә төшерде:

— Ишегалдын әйтәм... Кардәшләр килүенә пөхтә торсын дим...

34

«Улың исән... Шәһәр читендәге урманда, күл буенда яшәп ята...» — диде «студент». Үзенең вакыт табып бер килеп чыгарга тырышачагын вәгъдә итеп, китеп югалды. Менә көт инде хәзер — кайчан вакыт табар да, кайчан килеп чыгар... Адресын-фәләнен калдырмады...

Көне дә үч иткәндәй, ял көне иде бит аның. Җомга көтте, шимбә көтте... Якшәмбе көн дә узып китәр... Ә ул тамактан язды... Эшкә барганы юк... Сыраханәләрне дә ябып бетерделәр соңгы араларда, имеш, алкоголизмга каршы көрәшәләр... Тагы күпме көтәргә була шулай?! Шәһәр әйләнәсендә күлләр күп анысы, шулай да эзләргә тотынганда, тапмаслык түгел... Чор-мадан иске велосипедын алып төште дә юлга чыкты Эт атучы Гыйлем.

Күлләр... Зәңгәр күктән чылбырдай тезелешеп очып барган кошлар төркемен хәтерләтә алар безнең шәһәр әйләнәсендә. Һәркайсының үз исеме, кабатланмас йөзе, әйләнә-тирәлеге бар. Самолеттан караганда, урман куенында яткан якты зәңгәр көзгеләрдәй игътибарны җәлеп итәләр...

Ярым бөкрәя төшеп, велосипед руленә яткан ир-ат өчен әллә бар ул ямьлелек, әллә юк... Баскан саен шыгырдап-чыелдап торган педальләрен тик әйләндерә — ашыгырга, караңгы төшкәнчегә кадәр табарга кирәк аңар улын!..

Якын ара түгел, ай-һай ерак икән күлләр әйләнәсе. Күл белән күл аралары тагы да ераграк. Тоташ урман, йөзъяшәр наратлар урап алган үзләрен. Һәр минуты газиз улы бәһасенә тиң тоелганда, ата өчен байтак кыенлык, каршылык тудырды ул наратлар да. Стена сыман калыккан агачлар кырык-илле адым алда ни булганын да күрер күздән яшереп тора. Ә инде тамырларын әйтергә дә түгел... Комлы туфрак өстенә бүлтәеп чыкканнар да җиде-сигез башлы аждаһа елан сыман күлгә таба сузылганнар. Велосипед көпчәге бер сикерә, ике сикерә дә төртелеп туктап кала үзләренә. Утырып бару түгел, өстерәп барулары кыенлаша кайчак...

Эт атучы Гыйлемнең кул аркасы һәм муенында да шундый ук кабарып чыккан тамырлар. Тимерчыбык сыман киереп тартылган шул тамырлар буйлап кан йөгерә. Чигәләрен китереп кыса шул кайнар кан. Йөрәк кага, дөп-дөп иткән аваз гүя урманга яңгырый. Күзләр талчыкты, бил тураймас булды, пинжәк астындагы күлмәк тәнгә ябышкан... Ә ул аның саен ашыга-кабалана, алга ашыга, алга — улы янына. Нарат куелыгыннан атылып чыгуга ук, этенеп китеп, ике тәгәрмәчле атына атлана... Улың исән-сау, улың сине көтә дисәләр, урман эчендәге бу күлләрне генә түгел, Җир шарының үзен урап чыгарга да күп сорамас иде Эт атучы Гыйлем.

Күлләр чылбыры олы асфальт юлдан еракка алып китте аны. Ә улын күргән, ишеткән кеше дә юк. Тора-бара анда-санда очраштырып торган гөмбәчеләр дә күренмәс булды. Күл читләтеп сузылган буй-буй җәяүле сукмаклар да сирәгәя барып юкка чыктылар. Әмма күл читендәге бер генә корылма да аның игътибарыннан читтә калмады. Кайда нәрсә булуын, кайда кем яшәгәнлекне ачыкламый торып, ары китмәде.

Күлләрнең санын онытты инде ул, күлләр чылбырында адашканына да байтак гомер. Ә уйсулык дәвам итә,димәк,күлләр арырак та булырга охшаган... Карама һәм элмә үсә бу уйсулыкта, шомырт һәм зирекле аланнарга килеп чыгасың. Калкурак урыннарда сирәк-мирәк кенә юкә һәм усаклар чалына башлады күзгә.

Уйсулык адаштырмады, аны туп-туры чираттагы күл каршысына китереп чыгарды. Монысы, көтүдән калыша төшкән аксак бәбкә сыман, шактый ук ерак иде күлләрнең башкаларыннан. Йөрәге кысып куйды атаның. Җантимер шушында булырга тиеш дигән уй килде чигәсенә. Янә күңелендә, менә сүнәм, менә сүнәм диеп торган өмет уянды. Гәүдәсен турайтырга тырышып, иркен сулыш алды ул. Көзге көн тәмамланып килә. Кояш баешындагы наратлар очыннан алтын нурлар сузылган. Каршыда Алып батыр көзгесе сыман җәйрәп яткан күл. Аның өсте инде карасу зәңгәрлеккә талып бара. Бер мизгелгә табигатьнең матурлыгы каршында көчсез калып торганнан соң, янә велосипед педальләрен әйләндерергә кереште ул. Тимергә тимер ышкылудан чыккан чыелдау авазы көчәйгәннән-көчәя барды, көпчәк астыннан кипкән чыршы-нарат күркәләре атылды...

Сарыга сабышкан үләннәрне ерып, тәгәрәпме-тәгәри тәгәрмәчләр. Бу юлның башы кайда да ахыры кайда булыр?.. Тагы күпме ара, күпме юллар узарга кирәк икән аңар?.. Бу күл әйләнәсеннән дә тапмаса улын тагы кайлардан эзләр икән?.. Күлләр бармы икән тагын?.. Шундый уйлар белән онытылып, җан-фәрман куып барган җирдән, җир йотты диярсең, кинәт күздән югалды Гыйлем. Кайчандыр казылып та соңынтын онытылган тирән чокыр төбенә очып төшкәнлеген хәтта үзе аңыша алмый калды. Вак куаклык һәм куе булып үскән шайтан таяклары артында шундый тозак — тирән чокыр сузылган дип кем уйласын...

Ком һәм балчык арасыннан башын күтәреп, кулы белән йөзен сыпырып алды ул. Кабаланып, күзләрен ачарга ашыкты, кул-аякларын барлады. Авырту кая, талчыкканныкымы, берни тоймый иде гәүдәсе. Кыймылдыйсы килми хәтта, гүя мәрткә киткән. Ә икенче читтә сигезле кыяфәтен алган велосипед тәгәрмәче аунап ята. Шунда ярсып эт өргән аваз ишетелде аның колагына. Еракта да түгел, янәшәдә генә диярлек этләр өрә...

Эт авазы күзләрен ачтырды янә. Әмма кымшанырга, аякларына басарга ашыкмады. Җегәр юклыктан түгел, үзен биләп алган гамьсезлек, чарасызлыктан арына алмады. Тирән чокыр караңгылыгына чумып, дөнья мәшәкатьләреннән онытылып тору рәхәт иде аңар гүя.

Ә этләр һаман өрә. Тавышлары хәтта якыная да барган сыман тоелды Гыйлемгә. Шунда хәтерендә кайчандыр һәм кемнеңдер үзенә әйтелгән каргышлы сүзләре яңарып алды. Чынлап та ишетелә, җир авызыннан ишетелә сыман иде шул каргыш: «Үлемең этләрдән булсын!.. Үлемең... Үлемең...»

35

Ялгызлык! Янәшә булып та, бер-береңә дәшмичә яшәүдән зуррак газап бармы икән кеше өчен?!. Сәгатьләр, хәтта тәүлекләр дәвамына бер-беренә күтәрелеп бер авыз сүз әйтми йөргән ир һәм хатыннар була...

Телсезләр дә үзара аңлашмый, хәбәрләшми тора алмый, ни өчен соң дәшми бу кешеләр бер-берсенә?! Күпме кыенлыклар кичереп аңлаша телсез һәм чукраклар! Аваз чыгара алмаган иреннәре алтыга-сигезгә бөгелә, аңкаулары хәрәкәт итә хәтта. Куллар һәм бармаклар уйнап тора... Ни итсә итәләр, әмма аңлашу җаен таба үзләре. Телсезләрнең үзара аңлашканда ничек елмаюын күрүче булса, аңлар — алардан да бәхетле зат юктыр шул мизгелдә.

Туган көненнән үк аңлашырга тели сабый, кул-аякларын селкетеп, тешсез аңкауларын ача. «Ы-гы-ы» дигән беренче сүзен ишеткәч тә, башы күккә тия ата-ананың. Әби-бабайлар йөгерешә: «Улыбыз шулай диде... Кызыбыз болай диде...» Читтән карап торганыгыз бардыр — үзләре сабыйны уздыра, авызларын бөреп-бөреп, сабый булып сөйләшергә, аны кабатларга керешәләр.

Яңа кеше дөньяга аваз салса — бәхет. Шул рәвешле үз-үзен раслый торгандыр сабый. Ә инде үзен өлкәннәр аңламаса, яисә аңларга теләмәсә, ул кычкырып елап җибәрә: «Ничек инде төшенмисез, мин бит сездән шуны сорыйм, шуны бирегез!..» — ди ул. Эх, үрмәләп китә белсәм, дия сабый... Үзеңне аңламауларыннан, бер-береңне аңламаудан да авыррак ни булырга мөмкин кеше өчен?! Аралашу, аңлашу кирәк кешегә!

Соң, шулай икән, ни өчен соң дәшми кешеләр бер-берсенә?! Ни өчен алар читләшә бер-берләреннән?! Җитди эше булса — ялгыз калдыр. Уйлана ул — дәшмә. Хыялга чумган — шыпырт бул. Иҗат итә — шылт иткән аваз булмасын. Ял итә — борын тартма, сулама... Эш өстәле артында — сөйләшмә, аш өстәле артында — сөйләшмә. Кеше шулай ялгызлык даулап яши үзе өчен.

Урамда очрап, йөзгә-йөз бәрелгәндә дә күрми, танымый сине кеше. Бер урам турында сөйләшмибез — бер баскычта яшәп, кара-каршы күрше булып та — танымый, белешми, күрешми кешеләр. Бергә үскән дуслар онытыла, классташлар, курсташлар җуела хәтердән... Хат алышучы сирәк! Кунакка йөрешү онытылып бара. Туган көннәр сирәгәйде. Бәйрәм җитсә, ишек артында бикләнәбез...

Сөйгән ярлар аерылыша. Ата-ана ялгыз кала. Туганнар күрешми. Әниләре — әтисен, сабыйлары әнисен белмәгән очраклар ишәйде. Ялгыз хатын-кызлар... Ялгызак ирләр... Картлар йорты тулы ялгыз карт һәм әбиләр... Тумас борын ятимлеккә дучар ителгән сабыйлар... Игъланнарга кара: торган саен кушылырга теләүчеләр түгел, аерылырга сусаганнар саны арта!..

Нигә шулай ялгызлыкка сусый икән кеше?!. Нигә бер-беренә дәшми кеше?!. Ни булган бу кешеләргә?!.

Фидаил дәшми һәм дәшәргә җыенмый да — аны аңларга була сыман. Асия дә үзе башлап дәшә алмый — аны аңламаслыкмы, йә?! Бу дәшешмәү артык күпкә китте. Һәм тагы күпме дәвам итәр икән?!. Ире авызыннан бер сүз, бары бер ягымлы сүз ишетер өчен әллә ниләр бирер иде Асия. Ягымлы сүзгә лаек булу кирәк, ул югалтты андый хокукын. Ачулансын, авыр сүз әйтсен, җикеренсен — Асия күтәрер. Ә ул дәшми һаман, дәшмәве белән телгәли бәгырен... Тик яшиләр ике телсез, ике чукрак сыман. Хәер, шулай диюем белән чукракларны көлдерәмдер...

Кырыслана барды Фидаил. Шул дәрәҗә түземлек һәм ихтыяр көченә ия диеп кем уйлаган үзен! Ялгышкан булып чыкты Асия: Фидаил бит, аның карашынча, йомшак, ихтыярсыз, күндәм иде элек. Ул бит әле дә шуңа исәп тота — Фидаилнең сүз башлавына. Фидаил дәшми! Һәр сәгать, һәр яңа көн саен сокландыра, хәйран калдыруында дәвам итә ул Асияне. Бөтенләй башка кеше икән ләбаса ул! Торган саен ныгый, кырыслана, бозга әверелә барган Фидаил чын-чынлап ошый, үзенә җәлеп итә, тарта иде аны хәзер...

Нибарысы бер сүз, сыңар сүз чыксын авызыннан. Ягымлы буламы ул сүз, түгелме — барыбер. Бер генә сүз! Сузма, дәш тизрәк. Асиянең ул сүзне ни дәрәҗә өзгәләнеп, зарыгып көтүләрен тоймыйсыңмыни соң, Фидаил?!.

Каты бәгырьле икәнсең!.. Шул рәвешле үч аласыңмы Асияңнән?!. Ничек шулай кинәт үзгәрә алдың син?! Хатының бит сине пешмәгән арыш камырына тиңли торган иде кайчандыр... Ә син, кирәк чакта, горур да икәнсең, рәхимсез дә...

Хәтерлисеңдер, Фидаил: өйләнгәчтен берничә көн дәвамына син миңа сүз дәшәргә, кагылырга куркып йөрдең. Укасы коелыр дигәнсеңдер инде... Миңа бу сәер һәм көлке тоелды. Хәтерлисеңме икән, мин сиңа ни дидем көннәрнең берендә?

— Җебегән, — дидем. Шаярып әйтелсә дә, ихлас иде ул сүзләрем.

— Аңа каравы күңелем яхшы минем, — дидең. Гомереңдә беренче тапкыр күзләремә карадың шунда. Озак дәвам итмәде бу, шундук читкә качырдың карашыңны, күзләрең челт-мелт йомылды... Дәү колакларың кызарып чыктылар. Шунда гына үземнең кемгә чыкканлыгымны аңладым мин — гади һәм гадәти бер авыл малае икәнсең, дидем. Оялчан идең өстәвенә һәм гөнаһсыз идең...

— Фидаил, — дидем, телемә салынып. — Нигә синең колакларың әрекмән яфраклары сыман, — дидем.

— Синең авыздан чыккан һәр сүзне ишетеп тору өчен,— дидең, сер бирмәдең, ә мин көлдем...

— Борының курнос. Бер дә курнос егеткә чыгармын дип уйламаган идем...

— Үбешкәндә төртеп тормасын, комачауламасын өчен шулай ул, — дидең дә гомереңдә беренче тапкыр мине үбәргә иттең. Батыр буласың, кыю булып күренәсең килде минем алда...

— Абау, чәчләрең, — дидем. Чынлап та сәер тоела иде миңа ул чакта синең чәчләрең — үзләре җиз чыбык төсендә, үзләре кыл сыман каты да әле өстәвенә.

— Йөрәктәге ялкын күчкән, ут капкан аларга, — дигән булдың һәм, исең китмәгән атлы булып, көләргә керештең. Уңайсыз хәлдә калган чакларыңда син гел шулай көләргә итә торган идең. Ә үзеңнең йөзең чытыла — кызганыч хәлдә торып каласың. Чөнки син аз гына да артист түгел, Фидаил. Ә безнең заманда һәр кеше, бигрәк тә шәһәр җирендә яшәүчеләр, азмы-күпме артист булып уйный белергә тиеш. Синең кебек күңел, намус һәм ихласлык белән яшәүчеләр сирәк, һәм җиңел дә түгел сезгә. Ай-һай, җиңел түгел, Фидаил!

Ә мин үзем туганнан бирле артист булып уйнадым. Әти һәм әни алдында уйнадым, укытучылар алдында. Кызлар һәм егетләр каршында... Урам буйлап үтсәм — урамда да мин үземне сәхнәдәгедән болайрак хис иттем. Тамашачы, синең рольгә кереп уйнавыңны чынга алучы, үзеңә кушылып уйнаучылар күп бу дөньяда, Фидаил...

Әйтик, минем әтине генә алыйк, син аны беләсең һәм хөрмәт итәсең... Ул дәшми... Ни өчен дәшми? Әйтер сүзе юклыктан түгел! Аны тыңлаучы юк, шуңарга дәшми. Әнинең үз туксаны туксан. Хезмәт урынында да дәшкәнне, фикер йөрткәнне өнәп бетермиләр. Дәшәр иде — күңелсезлекләр, бәхәсләргә керергә туры килә. Дәшмичә яшәүгә ни җитә. Дәшми яшәүче, аз сүзле, күндәм ир-атлар кирәк бу дөньяга. Минем әти шуңар дәшми. Уйлый китсәң, ул бит үзе дә бер дигән артист булып чыга соң чиктә.

Син дә дәшмисең, Фидаил. Әмма син, дәшмәүче күп кенә ир-атлардан аермалы буларак, ролеңне уйный белмисең. Дәшмәү — дәрәҗә, мәртәбә, авторитет китерә күпләр өчен. Синең дәшмәү үз максатыңда түгел!

Күптән оныткансыңдыр инде, ачу саклый белми идең ич син... Бервакыт сүзнең тагы да авыррагын әйттем бугай:

— Абау, бигрәкләр дә ямьсез икәнсең син, — дидем, көзге каршында үземне кочаклап алгач.

— Синең чибәрлегең каршында гына тоныкланам, — дидең, югалып калмадың.

Шулай да шаяртасың килү шундук юкка чыкты. Син моны үзең күрсәтергә теләмәдең. Ә мин — күрәм. Шундый кызык була торган идең син шулай югалып калган чакларыңда. Елыйсың килгәндер бәлки, ә көләргә иткән булдың.

— Мин көзгегә ышанмыйм, Асия,— дидең, шундук үзеңне кулга алып. — Синең күзләр матур күрсәтәдер...

Минем күзләрдәге чагылышың турында сөйләгәнлегеңне аңламадым. Шулай да ошады сүзләрең.

— Минем күзләр бит ул,— дидем...

— Ирләргә матурлык нигә! — дидең һәм кочып күтәреп алдың үземне. Әйлән-бәйлән иттең шушы нәни бүлмәбездә. — Аның каравы хатыным — дөньяда бер чибәр...

Хатыныңны мактап, аның матурлыгы каршында тез чүгеп, бәлки, син ялгышкансыңдыр, Фидаил. Синең шулай диюең миңа ошый иде... Үзем дә нәкъ шулай уйлый торган идем мин, Фидаил. «Үзең ярату — әһәмиятле түгел, сине яратсыннар! Тора торгач күнегелә ул...» — ди торганнар иде. Дөнья күргән кешеләр юкны сөйләмәс дип тынычландыра идем үземне... Хак икән — яраттырдың! Әмма соңлап, соңлабрак килде миңа андый хисләр, Фидаил! Тормышымны өр-яңадан башлыйсы булса, ике уйламас идем, мең кеше арасыннан сине сайлап алыр идем мин хәзер. Әйткән сүзләреңә колак салып, күзләреңә генә карап торыр идем... Соң! Соңарып яраттырдың, Фидаил!

Арслан белән очрашуларыммы?!. Әйе, миңа иң кыен сорау бирдең син!.. Әгәр син гафу итә алсаң, синең гафу итәреңне белсәмме?.. Борылып та карамас идем мин аңарга. Нинди хис?!. Уен гына булган һәммәсе! Хисләрнең булган кадәресе дә күптән янды, күмергә, көлгә әверелде! Беләсең килсә, Фидаил, гомер буе артистландым, уйнадым. Гомеремдә бер уйнамыйм икән дисәм, үзем көлкегә калдым, чын кеше дигәнем — профессиональ уен остасы булып чыкты... Арслан — яраткан кеше түгел, яратачагы да юк! Чөнки үзен ярата ул, һәммә кешедән дә элегрәк үзен кайгырта. Минме аның өчен, башка берәүме — барыбер... Тиздән, бик тиздән барысы да онытылачак безнең арада, инерция көче генә алып бара үзебезне. Урамда очрашканда исәнләшми, сәламләшми узачак кешеләр без! Гаҗәпме? Гаҗәпләнмә

— арысланнар һәм кенәриләр дөньясында шулай кабул ителгән, аларда тәртип шундый, Фидаил. Хәер, нигә сөйлим соң мин боларны?! Син бит барыбер ишетмисең мине. Ишетсәң дә, аңламас идең! Син бөтенләй башка дөнья кешесе ич, Фидаил...

Менә шулай, мин гел синең белән сөйләшеп яшим соңгы араларда. Синең белән киңәшкәннән соң, җиңелрәк булып китә... Янәшәмдә син барлыкны тою көч бирә миңа, Фидаил. Үзең өйдәме син, өйдә түгелме

— мин һәрвакыт фикер алышам синең белән. Ә син — ишетмисең, күз алдыңа да китерә алмый торгансыңдыр. Син мине мондый дип белмисең, чөнки. Үз-үземне таный, аңлый алмыйм ич мин хәзер...

Нигә дәшмисең син, Фидаил?! Дәшмисең, читкә дә тибәрмисең?! Ялгызлыктан куркам мин, Фидаил, гомерлеккә ялгыз калудан. Сине югалтудан!.. Чөнки беләм: төшендем хәзер — синең кебек ышанычлы бүтән кеше очрамаячак юлымда!.. Янәшә булып та, бер-береңә дәшешми яшәүдән зуррак газап юктыр ул кеше өчен...

36

Караңгы базны хәтерләткән тирән чокыр төбендә, балакны ертып чыккан шәрә тезләрен кочаклап, шактый озак утырды Эт атучы Гыйлем. Ни эшләргә белмәде. Кымшанырга курыкты хәтта. Югарыдан, соры ком төсенә кергән тигәнәк һәм алабуталар аркылы саркып, тонык яктылык сиземләнеп тора. Яктылык шулкадәр аз, янәшәдә үк бөгәрләнеп яткан велосипед тимерләре дә чак шәйләнә. Кымшанасы килми, сузылып ятарга да күзләрне йомасы гына калган. Һәм кем белә...

Караңгы уйлар тарала барып, тигәнәк һәм алабута аша тонык кына сирпелеп торган яктылык сыман, өмет чаткысы да кабынып алды бераздан. Төшенкелеккә бирелергә иртәрәктер бәлки?.. Кул-аяклары исән чакта нәрсә дип шундый уйлар били соң әле аны?!. Күп ара түгел, әлеге күлне генә әйләнеп-урап чыгарлык җегәр бар ич әле аңарда. Велосипед кына димәгән ич... Чаткы булып кабынган шул уй тәненә — җегәр, рухына канат иңдерде. Аякларына басарга итте. Әмма уң як кабыргаларның берсе эчке яктан чәнчеп алды — ток суктымыни, җиргә чүкте кире... Чалкан ятып салкын туфракка ауды. Бармаклар белән капшана торгач, үз-үзенә диагноз куйды: астан өченче кабырга сынган. Бармак очы белән аз гына басу да җитә — эчкә китә. Бармакны аласың — кире үз урынына кайта...

Сыңар кабырганы сылтау итеп булмый, барыбер торырга кирәк. Урман эчендәге ташландык чокырга ашыгыч ярдәм машинасы килмәс. Үз язмышы үз кулында аның хәзер, берәү дә: «Абзый, кулыңны бир, тартып чыгарыйм үзеңне...» — диеп дәшмәс.

Сыкрауга охшаш көрсенеп алды да кулларына таянды ул янә. Сынык кабыргасын кыса төшеп, ипле генә аякларына торып басты. Сөзәгрәк урын табарга да күтәрелергә генә калды. Әмма шактый ук тирән! Экскаватор ничек казып калдырган булса, шул хәлендә торган чокыр. Димәк, авыртуга түзеп, күзне йомып тырмашырга кала — югары күтәрелергә...

Менеп җитәм дигәндә, бер ишелеп төште комлы балчык белән. Ике... Әмма үзенекен итте Гыйлем, ниһаять, эңгер-меңгер төшеп килгән якты дөньяга чыкты. Юлын дәвам итте. Үзе егылган чокырның, буйдан-буйга сузылып, күл эченә кереп торган ниндидер ярымутрауны әйләндереп алганлыгын ул шунда гына аңлады.

Эт өргән авазлар яңарды бераздан. Ул сагая калды. Эт өргән аваздан шүрли, курка иде түгелме ул?! Әйе, күңеленә шом сала икән ич эт өргән авазлар. Үлемнең үзеннән курыкмаган Гыйлем эт өргән аваз ишетеп коелып төшә язды — менә гаҗәп! Эсселе-суыклы булып китте, тәненнән кырмыска өере чабышкандай булды...

Тирә-юньдә кеше-кара булырга охшамаган. Кичке урманда шом булуын искәрткәндәй, наратлар шаулый, наратлар чайкала. Кара урман уртасында син берьялгызың, дия иде сыман алар. Берьялгызың... Һәм этләр! Чигә төбендә: «Үлемең дә этләрдән...» дигән таныш каргыш яңарып алды тагы.

Шулай да кире борылмады Эт атучы Гыйлем, өргән авазларга төбәп, туры атлап китте... Ниндидер биек таш койма шәйләнде бераздан. Ак кирпечтән торгызылган корылма... «Шушында!» — дип нәтиҗә ясады ата күңеле. Бердәнбер улыннан аны, күп булса, йөз-йөз илле адым ара аерып торадыр. Бәлки этләр Җантимернекедер әле. Эт дип дөньясын оныта иде ич кечкенәдән... Җантимер үзе дә этләре янында кичке табигать белән хозурланып йөри торгандыр... Әтисе килгәнен күрер дә, аны ят кешегә санап өргән этләренә җикеренер ул иң элек. Ояларына куып кертер этләрен. Һәм, бала чакларындагыдай, кочагын җәеп, каршы йөгереп килер...

Абына-сөртенә йөгерә башлавын да абайламады ул үзенең. Йөрәге, гүя канатлы кош, җилкенергә керешкән. Бу көндә беренче мәртәбә урман һавасының саф сулышын тойды ул күкрәгендә. Яфрак һәм ылыс исе борын тишекләрен ярып керде, аяк астындагы коры үлән исе бугазын кытыклады. Улы Җантимер сулый торган һава!.. Аның шундый матур табигать кочагында эшләгәне һәм яшәгәнлеге өчен дә куанып алды хәтта. Әтисе белән ачуланыштым дип, бер дә башын югалтмаган, кая китеп урнашырга белгән! Табигать кочагында икән бит аның улы... Урманда адашкан кеше дә исән кала, ачтан үлми. Димәк, өмет бар әле аның улында, өмет өзәргә иртәрәк аңардан. Таныш-белешләреннән дә качып китүе яхшы булган. Табигать, урман — игелекле... Нәселенә тагылган кушаматтан качкан... Кушаматсыз яшәп була урманда. «Халык дошманнары» да юк урманда, «Эт атучы» да!.. Һәммә кешене тигез итә табигать, бүлми, каршы куймый бер-берсенә. Улы исән!.. Димәк, яши, яшәп күрсәтә әле алар болай булгач!

Шундый уйлар белән үз-үзен юатып, ике катлы ак бинага якынлашты Гыйлем. Бакчаны әйләндереп алган таш койма читендә туктап калды. Ишегалдында этләр өрә. Икәү... Овчарка токымыннан! Бәйдә икән үзләре. Матурлар... Җантимер эт рәтен белә... Әле үскән чакларында ук эт һәм мәче өчен җан аткан бала иде бит. Урамда бер көчек күрсә, иярә дә китә иде шуның артыннан. Әтисеннән көчек сорап үтте сабый чагы. Ә ул эт-мәче заты кертмәде өенә. Шәһәр җирендә эт-мәче асрауның мәгънәсен аңламый иде ул. Авылда бер хәл! Болай да кысан шәһәр фатирларында кешегә урын тар,нигә хайваннар да газап чигәргә тиеш тагы?!.

Күрше малайларның этләренә кызыгып үсте Җантимер. Менә ич, соңарып булса да, үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырган аның улы — бер түгел, ике эт асрый икән... Урманда этсез булмый,урманда асрасаң да була ул этләрне!..

Тынычланып, таш коймага килеп сөялде Эт атучы Гыйлем. Инде хәл алырга да була. Ләкин шунда, үч иткәндәй, мин монда дигән сыман, сынык кабырга үзен сиздереп куйды. Төшермәде күңелен Гыйлем: кабырга нәрсә ул — сына да, ялгана да... Менә улын табу,улын табуы дөрескә чыкса?!. Шатлык, куанычының чиге булмаячак! Югары белемле врач та бит әле ул өстәвенә! Әтисе өчен өзгәләнеп, «Авыртмыймы,әти?..» — дип сораша-сораша, үзенә беренче ярдәм күрсәткән улын күз алдына китерде Гыйлем. Тамак төбенә килеп буылган төерне чак тыеп калды шунда...

Шул рәвешле, коймага сөялеп, урман һавасының рәхәтлегеннән изрәп хәл алып тора иде ул. Янәшәдә генә ишетелгән тавыш сискәнергә мәҗбүр итте үзен:

— Пароль!.. Пароль!.. — дип дәшә иде берәү аңа, кыргый дорфалык белән.

Ялгыш ишетеләме икән дип бакса, койманың аргы ягында шәүлә сыман берәү басып тора. Кайдан һәм ни рәвешле аның шулай якынаюын да абайламый калган Гыйлем:

— Улым... — дип дәште ул, үз-үзен абайламас борын ук. Танып түгел, сискәнүдән, чарасызлыктан әйтелгән сүз иде бугай бу.

Шәүлә ишетмәде. Җавап та кайтармады. Тавыш килгән тарафка борылырга да кирәк санамады хәтта. Үзе һаман якынлаша, аңар төбәп килә. Күз карашлары гына читтә...

— Улым! Улым, Җантимер, син ич бу?!.

«Әйе, әти, бу мин. Ничек монда килеп чыктың?Ничек мине эзләп таптың?..» — дигән кайгырту сүзләре ишетермен дип уйлаган иде ата. Җантимер аңар күтәрелеп карамады. Аяк астына текәлгән көе генә баягы сүзләрен кабатлады:

— Пароль... Паролең кая?

— Улым, — дип, өзгәләнеп, күрешергә теләп кулын сузды ата. Алга омтылып куйды — таш койма... — Әллә әтиеңне танымыйсың инде, улым?!.

Таш ярыктан сузылган кулны читкә этәрде Җантимер. Тешләрен ыржайтып көлеп алды. Көлүен көлде, әмма бу көлүне, белмим, сау йөрәкле ир-атлардан башка тагы кем күтәрә алган булыр иде икән?! Иреннәре як-якка җәелеп алды аның, авызы ачылмады. Ә тонык шешә пыяласы төсендәге күзләре бөтенләй җансыз иделәр, хәрәкәтләнмәделәр. Күзләрендә генәме, йөзендә җан әсәре калмаган үзенең.

— Пар-р-роль?— диде ул, ватык патефон тәлинкәсе сыман тагы бер мәртәбә үз-үзен кабатлап. Әмма бу юлы «р»га махсус басым ясап, янап дәште.

Күрешергә зарыгып килгән, күзләрен мөлдерәтеп карап торган ата өчен, белмим, моннан да куркынычрак күренеш уйлап табарга мөмкин идеме икән?!. Басып торган җирендә чайкалып куйды ул һәм, егылудан сагаеп, уң кулы белән тимер-бетон баганага ябышты. Хәл алды шул рәвешле. Ә бераздан башын югары күтәрде.

— Капка кайсы якта, улым?

Баш кагып, икенче бер читтә караеп торган тимер капкага күрсәтте Җантимер. Койманың эчке ягыннан иң элек үзе шул тарафка атлап китте.

Ата күңелендә өмет җан биреп алды. Таныды... Уңайсызланды да кебек хәтта... Улыннан калышмаска тырышып атлады ул да.

Капка төбендә тагы күзгә-күз очраштылар. Киеренкелек кимемәгән. Шуны сизгән сыман, хәтта этләр берара өрүләреннән туктап торды. Гәүдәсен турайта төшеп, капкага аркылы чыгып баскан иде Җантимер. Гыйлем өчен берни аңлатмаган, беренче ишеткәндә шаяру дип кенә кабул ителгән, шул бер үк сүзне кабатлады:

— Пароль?..

— Ул ниткән пароль, хәрби склад сакламыйсыңдыр ич, улым?! Ач капкаңны, керт, аңлашырбыз, — дип, килгән шәпкә эчке якка узарга итенде Гыйлем. Әмма битараф салкынлык белән, аркылы басып, борын сызгыртып торган улын үтә алмады. Хәле дә чамалы, түземлек турында әйтеп тә торасы юк.

— Паролеңне күрсәт, бармы?..

Әллә чынлап та бер-бер хәрби объект саклыймы соң аның улы — як-ягына карангалап алды ата. Әмма берни аңлый алмады. Бәлки улы өчен бик әһәмиятледер ул җавап, хезмәт урынында шаярырга ярамый торгандыр...

— Бар, — диде Гыйлем. Мин әтиең ич, танымыйсыңмы әллә дигән сыман, күкрәгенә дә сугып күрсәтте.

Шул бер сүз кирәк булган икән. Җантимергә җан керде. Иң элек, ирен читләре кыймылдап куйды аның, йөзе яктыргандай булды. Көязләнеп, кул чите белән чәчләрен сыйпаштырып алды хәтта. Тел очын чыгарып, иренен яларга керешүе генә гайре табигый тоелды. Иреннәре арасыннан тигез булып тезелеп киткән тешләре күренеп калды. Ә күзләр, күзләрдә — һаман тонык шешә пыяласы төсе...

— Пароль бар, — дип кабатлады Җантимер һәм капканы ачты. — Булгач, рәхим итегез! Нигә баштук шулай димисез?— Кулын сузып, ишегалдына таба юл күрсәтте. Түбәнчелек күрсәтеп, лакейлар осталыгы белән, билләрен бөгә-бөгә иелеп тә алды. Бер каршысына чыкты әтисенең, бер артына чыкты, иңбашларына ябышкан үзле балчык кисәкләреннән аралады аның өстен-башын. — Нигә аны баштук шулай димәдегез, рәхим итегез, хөрмәтлебез...

Таныды дигән уй җылы җил булып исте ата күңеленә. Әмма шунысы гаҗәп: ул «пароль» дигәне ни өчен кирәк булды икән — бер-бер тыңлап тору бармы икән әллә үзен?..

Кунакны өркетмәгез дигән сыман, әледән-әле җир тырнап өрүләрендә дәвам иткән овчаркаларына йодрык болгап барды Җантимер. Ике адым саен диярлек, баш иеп каршысына чыкты. Авызында һаман шул бер үк сүз:

— Хөрмәтлебез... Хөрмәтлебез...

«Пароль» дигәнен аңларга да булсын ди. Ә менә ата-бабада булмаган бил бөгү, ялагайлык каян килгән моңар?.. Әтисен таныган икән, нигә бил бөгәргә кирәк үз әтисе каршында?!. Әллә соң, башка бер-бер кешене улы санап, Гыйлем үзе ялгыштымы?.. Чираттагы мәртәбә каршысына чыгып бил бөккәндә, «хөрмәтлебез »ен кабатлаганда, игътибар белән күзәтергә өлгерде ул аны. Үз улы — Җантимер! Күзләренә генә нидер булган...

Нинди хәлгә төшергәннәр аның улын?! Кем эше?! Кем хуҗа булган аның улына?! Шуның өчен дип үстергән, шуның өчен дип укыткан идемени соң ул аны?! Үз әтисе дә ярдәм кулы сузмаса, бу дөньяда тагы кеме бар соң аның?! Кан сауган кебек булды ата йөрәгенә.

— Улым,— дип, җиң очыннан тотып алды ул Җантимерне. — Сиңа нәрсә булды, улым?!.

Атаның әлеге сүзләрен янәшә баручы ишетергә дә теләмәде. Алдынарак чыгып, бил бөгеп алды һәм кулы белән ишарәләп, бер читтә торган кирпеч корылмага күрсәтте.

— Рәхим итегез, хөрмәтлебез!..

Корылмага әтисеннән алданрак барып җитеп, кесәсеннән бер бәйләм ачкыч чыгарды Җантимер. Шәхси гаражны хәтерләткән сарайчыкның ишекләрен ачты. Керделәр... Ата белән ул икәүдән-икәү генә калды.

— Йә, хөрмәтлебез?— дип, җәлт кенә әтисе каршысына чыгып туктап калды Җантимер. Күзләренә карамады, кесәләрен айкады ул Гыйлемнең. Тел очы белән иреннәрен яларга кереште. Ә авызының ике як читеннән бер тоткарлыксыз мул селәгәй агып төшкән.

Өнемме бу, төшемме дип хәйран калган ата, бу күренешне күтәрә алмыйча, карашын читкә борды. Аның улымы соң бу?.. Тетрәндергеч һәм чиркангыч күренеш!.. Игътибарын читкә тайпылдыру максатыннан, әлеге сарайчыкның эчке күренешен тикшерергә кереште. Тәрәзә, форточка ише нәрсәләр юк иде монда, күрәсең, кар базы яисә азык-төлек склады итеп төзелгән булгандыр. Караңгы почмакта сиртмәле тимер карават тора. Димәк, аның улы яшәгән торак шушы була, дип уйлап өлгерде ата. Күзгә ташланырдай берни юк башка, карават башында стенага эленгән асылмалы шкаф. Һәм шыр ялангачлык...

— Пароль! — диде Җантимер коры гына. Әлеге паузаның мәгънәсенә төшенә алмый аптыраган иде ул да.

Асылмалы шкаф пыяласы артында тәртипсез аунашкан кәгазь коробкалар, пыяла ампула һәм шприцларга күзе төште атаның... Тәне кызышты. Колаклары чыңлый башлады. Күз аллары караңгыланды... Менә ни өчен һәм нәрсә хакына үз-үзен корбан иткән аның улы! Менә ни өчен ул кара урман уртасында! Менә нәрсәгә алыштырган ул әтисен! Дөньясын алыштырган! Иманын!., «иман» дигән уй каян килде әле аңар?.. Келт итеп, әле ике генә көн элек мәчет ишегалдында булган очрашу килеп төште хәтеренә. Ак сакаллы карт — «бәхет» иясе...

— Кемгә хезмәт итәсең?.. Кемгә бил бөгәсең? — дигән аваз бәреп чыкты ата күкрәгеннән.

Мәчет картын аңларга да була, Аллага хезмәт итәм дип ышандырган ул үз-үзен. Бу дөньяда кешечә яши алмавының әҗерен теге дөньяда — ахирәттә кайтарырга җыена. Ә моның максаты нидән гыйбарәт?!.

Әтисе күкрәгеннән чыккан авазны да ишетмәде Җантимер. Аның йодрыкларыннан алмады карашын, анда үзе өчен алып киленгән күчтәнәчләр бардыр дип көтте. Пыяла күзләрен мөлдерәтеп, кулын сузды хәтта. Авыз читләреннән агып төшкән селәгәй, иякне узып, тамарга җыена иде инде.

Юк, үз улына суга алмады Эт атучы Гыйлем. Нәфрәт һәм ачуга караганда, аталык хисе һәм кызгану мең кабат күбрәк иде аның күңелендә. Җантимернең, хәер эстәүченекедәй, үзенә сузылган кулларын күргәч, чайкалып алды, авып китә язды ул. Шәфәкъ төсе иңгән күзләреннән уылдык сыман эре-эре тамчылар бәреп чыкты.

— Улым, — диде һәм, хәлсезләнеп, артка чигенде. Ни эшләргә, бер башын кая куярга белми иде ата.

Җантимер ишек катында. Аның киң җилкәләре болай да баз караңгылыгына чумган сарай эчен кичке эңгер-меңгердән каплап тора. Урнашып алган тынлыкны карлыккан аваз бүлдерде:

— Сезне, хөрмәтлебез, — дип, урам якка ымлады Җантимер,— анда көтәләр булса кирәк... Һәм елмаерга итте, авызын ерды.

— Мине?! — дип гаҗәпсенде ата.

— Сезне, хөрмәтлебез!

— Кемнәр?..

— Арысланнар һәм кенәриләр...

Саташа... Булуы җиткән дигән уйлар үтте ата күңеленнән. Бер җөмләсен, бер генә хәрәкәтен дә аңлый алмый иде ул үз улының. Икесе ике дөньядан килгән ике зат, ике телдә сөйләшәләр иде диярсең...

Чигенер урын да юк иде атага. Бу дөньяда аның бердәнбер кешесе — улы бар. Каршысында тора. Бөтен ихтыяр көчен туплап, башын күтәрде ул, стенада эленеп торган пыяла капкачлы шкафка карап дәште: — Җыйган байлыгыңмы?..

— Әйе, хөрмәтлебез!..

Менә ничек, дип уйлап куйды ата. Аңарга ни кылырга кала инде хәзер... Кинәт, күкерт сыман кабынып, үз-үзен белештермичә, шкафка ташланды ул, «эх» дигәнче, стенадан да суырып алды, тимер-бетон идән өстенә дә тотып тондырды. Пыяла кисәкләре Җантимернең аяк очына ук чәчрәде.

— Бирермен мин сиңа «хөрмәтлене»!.. Бирермен... — дип, сүгенә-җикеренә, идәнгә чәчелгән нәни тартмаларны таптарга кереште Гыйлем. Пыяла ампулалар, шприцлар шытыр-шытыр килеп ватылды, чәрдәкләнде аның аяк астында. Шашкан кеше сыман сикергәли-тибенә таптады ул. Җир йөзендә булган иң әшәке хәшәрәтне изәмени...

— А-а-аһ, — дигән җан авазы яңгырады ишек катындагы Җантимердән. Әтисенең ниятен сизеп, нәтиҗә ясап өлгерә алмый калган иде ул ни сәбәпледер. Әле дә аның хәрәкәтләре гайре табигый килеп чыкты: үз хәзинәләрен коткару өчен йөгереп киләсе урында, ишектән үк чыгып чапты ул. Умарта кортларыннан качкан малай сыман, кулларын баш очында яман болгап, ишегалды буйлап капкага таба элдерде.

Таныдымы әллә?.. «Хөрмәтлебез» дигәненең үз әтисе булуына төшендеме?.. Оят килдеме әллә үзенә?.. Оятыннан ни эшләргә, кая барып бәрелергә белми йөгерүеме?.. Шундый сораулар узды ата күңеленнән. Сикергәләвеннән туктап, анда-санда качып калган ампулаларны ипле генә сытарга керешкән иде инде ул. Барысы да көйләнер, ипләнер, шәт. Шушы тузга язмаган нәрсәләреннән генә котылсын...

Бу юлы да ялгышкан булып чыкты Эт атучы Гыйлем. Бер атлаганда өчәр-дүртәр метр ара сикереп, котырынып өрә-өрә, өстенә килгән ике овчарканы күргәч кенә төшенде ул үзенең ялгышканлыгына. Әмма нинди дә булса бер-бер чара күрергә, һич югында, ишекне эчке яктан ябып куярга да соңарган иде инде. Этләр өермә булып ишектән бәреп тә керделәр, сузып та салдылар аны бетон идәнгә. Арка белән барып төшкән җиреннән, йөзтүбәнгә борылып ятарга гына өлгерде... Пиджак җиңе, чалбар балаклары бер мизгелдә йолкып атылды. Котырынып өрүләрендә дәвам иткән этләрнең теш катылыгын, тырнаклары үткенлеген тоярга өлгерде ул. Дүрт аяклап тимер-бетон идәнне тырнады этләр. Ярсып өргән этләрнең теш араларыннан аның муенына кайнар күбек чәчрәп торды.

Этләр холкын яхшы белгәненә күрә, башын да калкытмады, каршылык күрсәтмәде Гыйлем. Сулыш алыр арасы да юк иде аның: менә хәзер, менә хәзер өзгәләп атачак аны овчаркалар... Тирән чокыр төбендә ятып калган велосипедын искә алды ул. Үз улы тарафыннан шушы дәрәҗәдә мәсхәрәләнәсен белсә, үзенә дә шунда гына ятып калырга кирәккәндер дә бит. Беркем күрмәс, эзләмәс тә, һичкем берни белмәс иде. Ә монда, үзе генә түгел, улын да гаепләячәкләр. Шунысы үкенечле!

Этләр аның саен котырыныбрак өрә башлады. Тырнак асларыннан ут чәчри... Бер-бер артлы түшәмгәчә сикерәләр дә аның аркасына ташланалар. Ә ишек турына ниндидер шәүлә килеп баскан, этләренә җикеренә, этләрен өстерә:

— Фа-а-ас... Фа-а-ас!..

Элегрәк этләрне «өс-с, өс-с» дигән аваз белән өстерәләр иде. «Өс-с» — эт телендә куала, куркыт дигәнне аңлата. Хәзер исә, әнә шулай, «фасс» ди-ди котырталар икән этне. Бусы инде: кабып йот, ботарлап ташла дигән боерык.

Башын кочаклап, колакларын томалап яткан Гыйлем шул берничә минут эчендә бөтен гомерен күз алдыннан уздырырга өлгерде.

Әтисе булган аның. Сөйләүләренә караганда, берөзлексез эштә — уку-язуда булган. Кайчак, төннәр буе кузгалмый утыра торган булган эш өстәле артында. Язучы булган,галим булган диләр... Язучыдан әсәр,галимнәрдән мирас кала... Ә ул әтисенең әсәрләрен дә, гыйльми хезмәтләрен дә белми. Истәлек өчен, дәфтәр калынлыгы гына булса да китабы калмаган... Үзе дә онытылган. Исеме дә... Фәнгә булсын, халыкка булсын, кирәге калмаган. «Халык дошманы» дигән атын да искә алучы юк инде хәзер. Кеше яшәгәнме-юкмы — белүче юк...

Әнисе бар иде аның. Бөтен гомерен аны — бердәнбер улын тәрбияләргә сарыф иткән ялгыз һәм тол әнисе... Кышкы озын кичләрдә, китап киштәләре каршысындагы креслоларга утырып, әңгәмә кора иде алар. Әнисе аңа ниндидер китаплар күрсәтә. Ул китапларны язучылар турында сөйләгәндә, сүзе бетми... Әледән-әле иелә төшеп аны аркасыннан сөя: «Ярый әле, улым син бар, — ди-ди куана. — Үсеп зур кеше булырсың... Әтиең өлгермәгән эшләрнең һәммәсен тормышка ашырырсың...» — дип кабатлый иде еш кына. Нинди эшләр булгандыр, ул кадәресен хәтерләми инде Гыйлем. Әйе, әнисе бар иде аның. Ул да юк инде хәзер. Гыйлем үлгәннән соң хәтерләүче дә булмас үзен...

Гыйлемнең улы — Җантимер дә бар ич дөньяда. Тыйнак һәм сабыр Җантимеренең сабый чакларын хәтерләде ата. Улы — аның бердәнбере, Гыйрфановлар нәселенең дәвамы, киләчәге, соңгы могиканы... Ул, бары тик ул гына, Гыйлемнең тормышка ашмаган хыялларын хакыйкатькә әверелдерергә, Госман Гыйрфановлар нәселеннән мин дип әйтерлек эшләр башкарырга сәләтле булыр иде дә бит... Әле бүген, велосипедка атланып юлга чыккач та, бер түгел, әллә ничә мәртәбәләр өмет һәм ышаныч белән хыялланып алырга өлгерде ул бу хакта.

Ишек катында катып калган Шәүлә этләренә җикеренде:

— Фасс... Фас-с-с...

Еланнан да болайрак ысылдауга охшаш иде бу тавыш. Этләреннән канәгать түгел ул, шуңарга ысылдый.

«Гөнаһсыз сабыйларның күз яшьләре каргыш булып төшсен!.. Үлемең этләрдән булсын!..» ди-ди каргаган иде аны теге карчык. Әллә ниләр килә күз алдына: әнә, ул үзе — Гыйлем атлап килә урам уртасыннан. Аркасына оптик төзәү приборы булган мылтыгын салган. Зур күн итекләре белән ипле генә атлап килә ул, гүя авыл урамы буйлап хозурланырга чыккан. Камыт баулары шыгырдаган аваз, атларның пошкыруы гел кабатланып тора. Чана табаннары чиелдап елый. Чана артыннан тамып барган тоташ кан юлларына баса-баса атлый ул. Һичнәрсәгә исе китми, берәүдән дә курыкмый. Чөнки аның кесәсендә авыл советы биргән рөхсәт кәгазе бар... Авыл кешесе — бала-чагасыннан өлкәннәренәчә сагаеп, шик аша карый аларга. Әмма каршы әйтми, тәртип яхшы куелган. Үз этләренә дә үзләре хуҗа түгел алар... Хәтта үз-үзләренә! Буйсынмый кая барасың...

Ярым бөкрәйгән, тешләре төшеп беткән теге карчык юкка гына хәтеренә уелып калмаган инде аның — күпме эт атып, күпме авылларда йөреп, аны бердәнбер каргаучы шул булгандыр... Таянып килгән таягын болгый-болгый, як-ягына төкеренә-төкеренә каргаган иде ул аны. Гыйлем кычкырып көлгән иде бер рәхәтләнеп. Ничек инде аны, кулында оптик приборлы мылтыгы булган шундый гайрәтле ир-атны, каргап куркытырга мөмкин?!. Ай-һай беркатлы да соң инде бу авыл карчыклары, әйтерсең үз белдеге белән кырып йөри ул этләрне. Тире эшкәртү комбинатына чимал җитү-җитмәү гаме юк аларның. Тире җитмәү сәбәпле Комбинатта күпме кеше эшсез тора, техника тик тора... Суык якларда эшләүчеләр өчен, очучылар өчен җылы эт тиресеннән тегелгән итек-унталар кирәк! Бүрекләр... Туннар... Дәүләт эше белән йөрде Гыйлем... Үз-үзен кайгыртмады һичкайчан.

...Инде хәзер шиккә калды: каргыш дигәннәре дөрескә чыгамы соң әллә?!. Аркасында әнә бозау кадәрле ике овчарка бии. Өрәләр... Бетон идәннең комын комга, цементын цементка аералар. Тик шунысы гаҗәп: этләр күпме генә котырынмасын, никадәрле генә ярсымасыннар, тән җәрәхәте ясамадылар Гыйлемгә. Этләрдә — этләрчә! Этләрнең үз әхлагы бар — яткан, егылган кешене тешләү, чарасызның бугазыннан алу кабул ителмәгән аларда. Ишек катындагы Шәүлә күпме генә ысылдамасын, күпме генә чәчмәсен төкереген, овчаркалар үзләренекен итте.

Билгеле, бу хикмәтне күреп, иң элек Шәүләнең кәеф кырылды. Идәндә ятучыдан да болайрак, үзенә буйсынырга теләмәгән этләренә кычкырынырга кереште ул:

— Фас-с... Фас-с... Әрәмтамаклар!Фа-а-ас-с...

Хуҗасы кычкыргачтын янә бер тузынып өреп, тырманып алалар да бер-беренә карап туктап кала этләр, ни эшләргә белмиләр. Хуҗаларын аңлый алмый алар...

Шәүлә кыза. Шәүлә һич кенә дә үзенекен итми тукталуны белми. Кулына ни эләксә, шуның белән сугарга, котыртырга кереште ул этләрен... Овчаркалар идәнгә йөзтүбән капланып хәрәкәтсез ятучыга тимәделәр. Ә бераздан өрүләреннән тәмам тукталып, алмаш-тилмәш сулкылдап чинарга керештеләр.

— Ах, әле сез шулаймы! — дип җикеренде Шәүлә. Муенчакларыннан эләктереп алды этләрне. Һәм аларны, идәндә хәрәкәтсез яткан Гыйлемнән аралап, ишегалдына таба өстерәде...

Баш исән дигән уй килде Эт атучы Гыйлемнең уена иң элек. Этләреннән аралады аны Шәүлә, чылбырларына бәйли, әнә... Сак кына башын күтәрер хәл тапты ул үзендә. Бармаклары арасыннан ишегалдына күз салды... Карады һәм тетрәнеп китте. Күзләренә ышана алмый торды, саташу гына түгелме бу?!

Шәүлә овчаркаларын чылбырга түгел, ике багана арасына тарттырылган юан тимерчыбыктагы ыргакларга муенчакларыннан асып маташа. Этләр үзләрен ни көткәнлекне аңлый иде булсалар кирәк, сулкылдап чиный, карышырга теләп тартылып карыйлар. Ләкин Шәүләнең куллары көчле һәм мәрхәмәтсез. Ике куллап штанга күтәргән сыман, югары өстерәде ул аларны... Буйсынмый хәлләре юк этләрнең дә. Чөнки Шәүлә — аларның хуҗалары! Этләрдә тәртип шундый — үзләрен тукландырган, тәрбияләгән, оя корып асраган кешегә һич карышусыз буйсыну кабул ителгән аларда. Әмерен үтәмәсәң, хуҗа буларак, ул сиңа үз хөкемен чыгарырга да хаклы. Үпкәләштән түгел!

Өрү кая, тимерчыбыкка асып куелган овчаркалар чак кына сулыш ала. Әллә нигә бер ишетелер-ишетелмәс кенә сулкылдап елаган — чинаган авазлары чалынды колакка. Җәза мәрхәмәтсез һәм кырыс, берни әйтеп булмый, арт аякларының тырнак очлары белән җиргә көч-хәл тияр-тимәс асылынып тора иде алар. Тетрәндергеч күренеш!..

Әле генә үзенә ярсып өргән, әле генә үз аркасында сикерешкән, башын калкыта калса, үзен өзгәләп атарга да әзер булган овчаркалар кызганыч тоелды Гыйлемгә. Җәза — аның өчен. Җәза — этләргә эт булып калганнары өчен!

Юан тимерчыбык, күрәсең, шулкадәр нык тарттырылган, бозау кадәр ике овчарка авырлыгыннан да сыгылмады. Җилгә киптерергә эленгән юеш чалбар балаклары сыман, акрын гына атынып, тартылып-тартылып куя иде алар асылынган җирләрендә. Алгы аяклары бушлыкны тырнап чәбәләнә. Муенчакка эленгән башларын, борыннарын югары чөеп, гүя күктән ярдәм көтә, ярдәм сорый иде алар. Ярым-йомык күзләрен әйтерсең лә юеш томан урап алган.

Шәүләнең этләрендә дә, идәндә яткан үз әтисендә дә гаме юк. Үз мәшәкатьләре аның: идәндә аунашкан катыргы тартмалар, пыяла ватыклары арасыннан энҗе бөртеге эзли диярсең... Әледән-әле мүкәләп китә ул идән буйлап, йә тукталып бер ноктага озак кына карап тора. Дер калтырана үзе. Әллә гыжлый, әллә җылый, гадәти булмаган сәер аваз чыгара берөзлексез. Чыра кисәкләре алып, тупса янындагы ярыкларны каезларга кереште...

— Улым, Җантимер, — дип дәште түземлеген җуйган ата.

Шәүлә ишетте аны. Тавыш килгән якка күтәрелеп карагандай итте. Әмма исе китмәде, йөзенә булсын, күзләренә булсын, һичнинди үзгәреш чыгармады. Караңгы мич артында берөзлексез кычкырып теңкәгә тигән чикерткә тарафына гына шулай күз салалар. Тавышы ишетелә, борчый, тынгысызлый, әмма үзе юк. Һәм аны эзләүдән дә файда булмаячак...

— Ни эзлисең, улым?!. Мин монда... Әтиең!..

Шәүлә өметен өзеп, яңадан борыс тирәсендәге ярыкларда актарынуын дәвам иттерде. Күсе сыман кыштырдый-кыштырдый, карават астына кереп китте бераздан...

Ишегалды ягында этләрнең берсе сулкылдап алганы ишетелде шунда. Бер ишегалдына, бер карават астында кармаланган Шәүлә тарафына карангалап торды Гыйлем. «...Этләр кызганыч — аның өчен газап чигәләр!..» Тезләренә таянды. Аннан ипле генә чүгәләде. Сынык кабырга чәнчеп алды. Хәлсезлектән изрәгән тәнне уятты кабырга. Аягүрә торды һәм сак кына атлап, ишегалдына юнәлде ул... Юлына каршы төшүче, туктатучы булмады. Артыннан да ияреп чыгучы юк иде аның.

Кичке эңгер-меңгерне уятып, бер түгел, дүрт күз янып тора иде аның каршысында. Этләрнең салынып төшкән башлары аңарга текәлгәннәр: «Коткарсаң, син генә коткара аласың», — ди иде сыман алар. «Үч саклама, билгесез кеше!.. Без — этләр, өрми чарабыз юк. Тәнеңә яра салган булсак та, ачуланма — без этләр генә бары... Ә син кеше. Кеше булып кала күр, зинһар?!»

Янә бер кат сарай ишегенә күз төшереп алды Эт атучы Гыйлем: «Чыгып килмиме?.. Күренмиме?..» Әллә курка да иде инде ул үз улыннан? Бар тәвәккәллеген җыеп, ике-өч адым алга атлады һәм тимерчыбыктагы ыргакларга үрелде — этләрне берәм-берәм үлем элмәкләреннән азат итте.

Аяклары урман туфрагына тигәчтен дә этләр ни эшләргә, кая китәргә белми киерелеп-сузылып тордылар бермәл. Җиңелчә чинау авазы калдырып, башларын салындырып читкә китеп бардылар.

Шәүләнең тавышы-тыны юк. «Этләр белән мавыгып, үз улын оныта язган түгелме соң Гыйлем?!.» Сарай ишегенә әйләнеп кайтты ул. Җантимере, кылган «этлекләре» өчен үкенеп, бер караңгы почмакка поскандыр да үксеп елап утырадыр кебек иде. Монда этләрдән дә, аның үзеннән дә кызганычрак хәлдә калган Җантимер бар бит әле...

Чынлап та, караңгы почмакка сыенган булып чыкты Шәүлә. Пинжәк һәм күлмәкләрен бер читкә салып ыргыткан да шәрә беләгенә кәкрәеп сынган укол энәсен тыгып маташа... Ни эшләгәнен белешми, атылып керде ата. Шәүләнең кулыннан кош баласыннан да болайрак кадерләп тоткан шприцын йолкып алды. Алагаем кизәнеп, идәнгә тотып бәрде...

Йолкып алынган шприц артыннан пружина сыман суырылып менде Шәүлә, аякларына торып басты. Ни өчендер уңга-сулга карангалап торды бермәл. Аннан күзләрен челт-мелт йомып алды. Һәм, гел көтмәгәндә, авызын килбәтсез рәвештә зур ачып, тешләрен ыржайтты:

— Үтер-р-рәм!..

Берни абайламый калды. Эт атучы Гыйлемнең муен тамырына тукмак сыман йодрык килеп төште. Гөлт итеп ут кабынып-сүнде күз алдында. Ул да түгел, нәкъ шул мизгелдә, ике бот арасына китереп типте кемдер. Чайкалырга да ара булмады, гөрселдәп бетон идәнгә авып төште ата. Инстинкт беләнме, әле бая гына котырган этләрдән котылган рәвешле, йөзтүбән капланып, беләкләре белән башын яшерергә азапланды. Гүя каршылык күрсәтмәсәң, кагылмаслар...

Шәүләнең тонык пыяла сыман күзләрен кан баскан иде инде. Үз-үзен белештермичә, кыргый авазлар чыгара-чыгара, аяк астында хәрәкәтсез ятучыга ташланды ул. Типкәләргә,таптарга кереште... Бетон идән өстендә бөгәрләнеп ятучының кай җиренә типкәнен һәм ничек таптаганын белми изде, котырынды Шәүлә. Әйтерсең Җир йөзендә булган иң куркыныч ерткыч бөгәрләнеп ята иде аның аяк астында, гүя ул әкиятләрдә генә була торган җиде башлы аждаһа елан белән көрәшә. Дию пәрие белән...

Авызыннан берөзлексез ак күбек чәчелеп торды Шәүләнең, авызында бер үк сүзләр:

— Үтер-р-рәм!..

37

Күл буена кунак төшкән кич иде. Күп булса, йөз-йөз илле метрлар чамасы арырак, ак кирпечтән торгызылган корылма ишегалдындагы җәннәт почмагында арысланнар һәм кенәриләр кәеф-сафа корып утыра иде шул мизгелдә. Мәҗлес түрендәге Белялыч, креслога чалкан ятып, шампан шәрабы чөмерә. Аның дәү бүксәсенә башын куеп, нәни кенәри Гуля-Гөлсинә сырпалана. Юк-юк та, гел көтмәгәндә черкелдәп көлеп җибәрә әледән-әле. Кенәриенең көлүе Белялычның үзәгенә үтә, дәү корсагын уңга-сулга авыштырып утырган җирендә борсаланып ала ул, калын иреннәрен яңа табадан төшкән коймак кебек җәеп көлеп җибәрә. Кәеф шәп! Борис учак тирәсендә чираттагы шашлыкны хәстәрли, яшь чучка баласы маена кушылып, уксус һәм вино агып төшә утлы күмер өстенә — борын тишекләрең түзсен... Капкаев каяндыр тагы бер тартма шәраб күтәреп килде... Икенче бер читтә, изүләрен чишеп, күлмәк җиңнәрен сызганып ук җибәргән Арслан Асиягә үзенең мәхәббәтен аңлата, назлы сүзләр тезә...

Әле генә шартлау авазы чыгарып ачылган шешәне иң элек Белялычка күтәреп килә Капкаев:

— Сездән башлыйм, Белялыч...

— Рәхмәт, Капкаев!..

— Әйе, Капкаев, — диюченең бәхет колакка ук барып җиткән. Бәхетле күзләре елык-елык килә.

— Миңа да, Капкаев! — Гуля-Гөлсинә дә суза касәсен.

Касәләрдән тулып ага шәраб. Бәхет мөлдерәп тора...

— Яле, Капкаев, җырлап җибәрәбезме әллә үзебезнекен?!.

Авыз гармуны ерак түгел, кесәдә генә... Үзенә бер тәм табып, иң элек ул шул нәни гармунда бер аккорд биреп ала һәм җырларга керешә. Бар дөнья хуштан язып тиңлый диярсең үзен, бәхете колагына җиткән:

Барган идем Әсмаларга...

Хәйран калып, тын да алмый тыңлый арысланнар һәм кенәриләр — җыр ошый һәммәсенә. Капкаевның таланты алдында битараф калу, гомумән, мөмкин дә түгелдер ул.

— Тагы бер җырла әле, Капкаев!

— Җырла!

— Җырла...

— Бу җыруым сезнең өчен Белялыч! — Сәхнә итеп, киселгән агачтан калган юан төп башына ук сикереп менә, кош булса җилпенеп очар иде шунда Капкаев.

Барган идем Әсмаларга,

Кер чайкый басмаларда...

38

Эш эзләү, эшкә урнашу мәшәкатьләре белән йөреп, вакытның ничек узганлыгын да сизми калды Фидаил. Якшәмбе көн кичкырын Эт атучы Гыйлемгә юнәлде: «Көтә торгандыр... Улын табышырга вәгъдә иткән иде бит...»

Ишек бикле булып чыкты. Шунда гына Фидаил үзенең, теге көнне Гыйлемгә улы хакында, күл буе хакында сүз катып, хаталанганын аңлады. «Улын эзләргә чыгып киткән!..»

Урамга атылып чыкты ул. Беренче очраган яшел күзле такси аныкы иде. Алгы ишекне ачып, шофер белән янәшә кереп утырды:

— Куала, тизрәк бул!..

Артына ут капкандай ашыгучы пассажирга карап, битараф кына башын чайкады таксист егет.

— Аңламадым...

Беләсез ич: таксист халкы син ашыксаң — кабаланмый, башка чакта артына ут капкандай куалый торган була. Моның сәбәбе нидә, хикмәте нидә икәнлеген әйтә алмыйм кисеп кенә. Шулай да... Кешегә хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләгән бик зур күпчелеккә хас сыйфат бу. Бер максатсыз, бернинди сәбәпсезгә кешенең кәефен кырудан тәм табалар!.. Соң чиктә ул үзе начар кеше дә булмаска мөмкин, танышып-сөйләшеп китсәң, менә дигән булып чыгуы да ихтимал... Шулай да йомышың төшмәсен, үтенечең тумасын үзләренә! Хет егылып үл каршыларында, теңкәңә тими торып, сине тыңламыйлар...

Яшь булуына да карамастан, әлеге таксист та профессиональ шул сыйфатны яхшы үзләштергән булып чыкты.

— Кузгалыйк! Мин ашыгам... — дип кабатлады Фидаил, сулышын чак тыеп.

Пассажир ашыга... димәк, таксист рәхәтләнеп көлә, чыгып тәрәзәләрен сөртеп керә ала... Көзгеләрен рәтләштерә ипле генә...

— Исерек дисәң, исерек түгел, син нәрсә, брат?!

— Ашыгам мин. Әйдә, кузгалыйк тизрәк?!

— Ташбака да ашыга, ха-ха...

— Кузгалыйк дим!..

Таксист кеше елмаюын белә, кызык ич:

— Сәер кеше син, брат... Кая барырга икәнне әйт!

— Ә-ә, — диде Фидаил уңайсызланып, үзе гаепле икән ич. — Аккош күленә!

— Шәһәр читенә чыгарга ярамый, брат! Булмый...

— Миңа бик тә кирәк.

— Кирәкнең беткәне юк, брат... Булмый, төш.

— Барырга яраганны беләм, мин үзем шофер... Әйдә зинһар!

— Үз машинаңда барасың инде алай булгач! Син ашыга дип, мин штраф түләргә, правасыз калырга тиешме?!. Булмый дигәч булмый, брат.

— Штрафны үзем түләрмен...

— Түләсәң соң, ГАИ кесәсенә акча кергәннән мин баемыйм!

— Үзеңә дә өлеш чыгар, кузгал гына... Анда кеше... Ярдәм итәргә кирәк, — дип, тешләрен кысып түзде, гозерләвен дәвам итте Фидаил. Чөнки ул яхшы белә — буш такси тоту җиңел эш түгел. Монысыннан колак каксаң, икенчесен сәгатьләр буе көтүең ихтимал. Сайлап алу хокукы булмау, конкуренция юклык түбәнсетә кешене.

Таксист та ул кадәре өметсез күренми. Әнә кызыксыну белдерә түгелме соң:

— Барсам, күпме түлисең?

— Кузгал гына... Әйдә, күпме сорасаң, шулай түләрмен.

Акча исәбе турында уйлаудан ераклашкан иде инде ул. Ә таксистны, әлбәттә, мондый җавап канәгатьләндерми.

— «Күпме сорасаң» дигән берәмлек юк акчада... Суммаңны әйт, брат?!.

— Унны алырсың, — диде Фидаил, алдын-артын уйламыйча. Ун сум — аның өчен зур акча. Ярты көн йөк бушатырга туры килә ун сум өчен.

— Бер чирек! — Таксистның үз таксасы. — Син нәрсә, дус кеше, унлык өчен шәһәр читенә чыгып тормыйлар...

— Синеңчә булыр, кузгал.

— Акчаны алдан, — дип елмайды, ниһаять, яхшы ук эшләп алу мөмкинлеген чамалаган «хуҗа». — Тәртип шундый. Синең кем икәнлегеңне мин каян белим. Акча!..

Йөзенә төкерергә төкерегең кызганыч булыр иде башка чакта, әмма бәхәсләшер ара юк. Кем белә. Эт атучы Гыйлем бәлки аның ярдәменә мохтаҗдыр, аның аркасында бәлагә тарыгандыр... Ә ул сатулашып ятсынмы?..

Иренеп, теләр-теләмәс кенә бармак очы белән эләктереп алды таксист егерме биш сумлыкны һәм чалбар кесәсенә салды.

-Ярар, — дигән булды, кузгала башлап. — Сүзеңне тыңлап кына барам...

Дәшмәде Фидаил. Ян тәрәзәгә текәлеп, үз уйларына чумды. «Бер сыер бөтен көтүне буйый, дигән кебек. Менә шундый затлар аркасында кешедә таксистлар һәм, гомумән, шофер халкына мөнәсәбәтле дөрес булмаган фикер яши... Намуслы,кешелекле шоферларны да аз белми ич ул...»

Ярымутрауга керү юлы никадәрле генә бормалы һәм буталчык булмасын, алар адашмады. Фидаилгә яхшы таныш юл... Туп-туры тимер капка каршысына ук килеп туктадылар. Хәрәкәт, тавыш-гауга күренми. Көзге урман сарылыгы һәм кичке эңгер-меңгер тантана итә әйләнә-тирәдә. Иң гаҗәбе, хәтта этләр өргән аваз ишетелми. Машина килеп туктау түгел, кигәвен очып узганда да сагаеп капкага күз сала торган каравылчы Җантимер дә күренми.

Кабинадан чыкты. Атларга-атламаска белми, бертын як-ягына карангалап торды, тынлыкка колак салды. Сәер тынлык!.. Җинтимер кая икән соң?.. Овчаркаларга ни булган?Урман шаулаганы ишетелми хәтта.

Кузгалырга җыенып, тизлекне тоташтырган таксист та, нидер сизенеп, аягын муфтадан ычкындырмый сабыр итте.

— Нәрсә, көтмиләрме әллә үзеңне?— дип кычкырды ул, тәрәзәдән башын тыгып.

Нәрсә аңлата иде соң бу тынлык, ничек аңларга? Әллә соң Эт атучы Гыйлем, аңардан өлгеррәк булып, үз улын шәһәргә алып кайтып киткәнме?.. Таба алмыйча, башка күлләр тирәсендә каңгырап йөриме әллә?..

— Китимме, көтәргәме?— дип кычкырды таксист. Машинасын әледән-әле гүләтеп торды үзе, газга басты.

Кулын сак кына күтәреп, «булдыра алсаң, көт аз гына, сабыр ит», дигән хәрәкәт ясады Фидаил. Шофер аңлады, машинасын сүндереп, һава суларга чыкты.

— Таксометрны җибәрдем, — диде үзе, Фидаилне ашыктырып.

Ипле генә тимер капкага үтте Фидаил. Гадәттә ике-өч бик астында торган капка, ни гаҗәп, ачык булып чыкты. Эчке якка аяк басты. Кыяр-кыймас кына атлап китте. Шунда гына ишеге шәрран ачык торган сарайны шәйләп алды ул.

— Биш-ун минуттан артык көтә алмыйм, брат, — дигән аваз ишетелде аргы яктан. Таксист тавышы.

Аның шулай кычкыруы Фидаилгә көч өстәде: ялгызы түгел ич!

Сарайның тупсасында ишегалдына арка куеп ниндидер кеше утыра иде. Җантимер... Аны тану кыен түгел. Бары аңарда гына мондый гәүдә, шундый җилкәләр... Ишек тупсасында утыручының игътибарын җәлеп итәсе килеп, тамак кырып алды ул. Теге гүя кадакланган, кымшанмады хәтта...

Ниһаять, янына ук килеп җитте. Борын мышкылдатып карады, нәтиҗәсез. Шунда гына Җантимернең җилкәсе өстеннән сарай эчендәге хикмәтне күреп алды һәм тетрәнеп китте: Җантимернең аяк очында гына овчаркалары. Арырак тагы кемдер, нәрсәдер бар кебек идәндә. Аермачык күреп кенә булмый, караңгылык урап алган...

Йөрәге «жу-у» итеп куйды Фидаилнең. Ләкин бер үк вакытта бары да тыныч һәм ипле кебек үзе. Гомер булмаган хәл, этләр булып аларның тавыш-тыннары юк. Ничек аңларга, нәрсәгә юрарга белерлек түгел иде әлеге күренешне. Башын йодрыклары белән терәп хәрәкәтсез калган каравылчы һәм аның каршысында телләрен асылындырып, күзләрен зәһәр елтыратып утырган этләр... Ә арырак? Арырак — караңгылык, хәрәкәтсезлек.

Ни булган боларга?!. Нигә Җантимер сикереп тормый?!. Ни сәбәпле ике этнең берсе күтәрелеп чыкмый, өрми аңарга?!. Башка вакытта бит бу бинаның капкасына якын килергә ярамый. Шоферларга машинадан чыгу, як-якка карану тыела иде түгелме соң?!. Җантимер түгел, әллә аның җансыз шәүләсе генәме соң анда?!. Фидаил ничек аңласын да, ни рәвешле күз алдына китерә алсын монда булып узган вакыйгаларны...

Җантимер танымады үз әтисен. Дөрес, ул аны иң элек күргән-белгән кешегә чыгарган иде. Чит кешедән «пароль» сорый торган гадәте юк иде бит аның. Капканы ачып кертте. Хәтта сарай тупсасын атлатты. Ә шул кеше ышанычын акламады аның — күпме хәзинәсен юк итте. Сулый торган һава, ашаган ризыктан да кадерлерәк наркотикларына кул күтәрде. Алда торган озын кышка җитсен ди-ди саклап килгән байлыгыннан мәхрүм итте. Кышлар озын була урманда, ә кунаклар сирәгәя.

Үзе тупсада утыра ул әле дә, булып узган вакыйгаларга үзенең дә ышанасы килми. Гүя төш күргән ул, нибарысы куркыныч бер төш. Аның биләмәсенә ничек итеп инде чит-ят кеше килеп чыга алсын? Кемнең һәм ни рәвешле аның сараена үтеп керергә, ул гынамы, иң кыйммәтле шкафына кул сузарга хакы бар?.. Баш икәү түгел берәүдә дә!.. Ә этләрнең чит-ят кешене ботарлаудан баш тартуы — монысы инде сыймый да сыймый башка. Мәгънәсез бер әкият шунда!..

Әле дә төш күреп утыра түгелме соң ул?.. Нинди бетмәс төш булды икән инде бу — ни гомер айный алмый газаплана?.. Соңгы арада әллә нәрсә булды бит әле аның белән: аягүрә йөргәндә дә төш күреп, саташып иза чигә. Хәл алырга дип кая булса килеп утырса, каршысына әллә нинди албастылар йөгерешеп чыга. Ятты исә, корсагына басып, шүрәле, җен-пәриләр биешә... Менә тагы үзен җыен хәшәрәт кортлар, күселәр сырган. Тешләрен шыгырдата-шыгырдата, аның сөякләрен, сеңерләрен кимерәләр. Күзен йомса, стенада таракан, кыргаяклар йөгерешә башлый, берсен-берсе уздырып, әллә ничә башлы зәһәр еланнар ысылдашырга тотына. Түшәмнән сикерешеп төшкән күселәр аяк бармакларын, колакларын, хәтта маңгаена басып, борынын кимерергә керешәләр. Кулларын бутый-бутый сугыша, тарткалаша ул алар белән. Сулышка каба... Йөрәк кага... Чигәләрне китереп кыса...

Болар барысы да төш кенә. Шулай икәнлекне үзе дә аңлый ул вакыт-вакыт. Әмма, онытылып китеп, аягүрә атлап килгән чагында да кайчак шул еланнар, әрсез күселәр белән сугышырга керешә. Сугышмас та иде, үзләре тынгылык бирмиләр аңарга... Сагалап кына торалар ялгыз калган чагын. Кулларын бутый-бутый качарга, котылырга тели ул алардан. Ә тегеләр аңардан да җитезрәк йөгерә...

Бүгенге төш — кешеләр катнашында. Кешеләр һәм аның үз этләре. Төштә дә үз этләреңнең хыянәтен күрү авыр икән ул!.. Тукта, уяу түгелме соң ул: менә баш... менә колаклары, чәчләре дә үзенеке... Гаҗәп, үзе уяу, ә үзе төш күрә. Баягы саташуларыннан аерыла алмый газаплана түгелме?!. Тупсада утырамы — тупсада. Йодрыклары имән борысны, аяклары бетон идәнне тоялар. Кичке урман һавасын, исеп алган җилне тоя, әнә... Этләрнең еш-еш сулыш алуларын. Барысын да тоя! Ә идәндә аның саен төш дәвам итә: тыңлаусыз этләр... Кеше сурәтенә кергән ниндидер афәт бөгәрләнеп ята. Дөрес, карышмый ул, хәрәкәтләнми дә инде. Әмма юкка чыкмый һаман. Тизрәк күз алдыннан китүен, күл өстендәге иртәнге томан сыман таралуын, юкка чыгуын тели аның Җантимер. Ә теге китми, ята... Күсе, елан ише хәшәрәтләрне таптый торгач, алар булып, алар качышып бетә торганнар иде. Бу — ята. Монысын куркыта алмады.

Юк, барыбер ул дигәнчә булачак. Хәл генә алсын менә, яңадан торып керешәчәк ул аңарга. Аһ-ваһына, ыңгырашуларына да карап тормас, йә качып котыла, йә җиргә сеңә...

Идәндә ятучы сак кына башын калкытып алды. Саташу һәм төшләр вакытында һәммә җен-пәриләр шулай кеше булып сөйләшә:

— Улым, — дип дәшә әнә әлеге кеше сурәтендәгесе. — Җантимер, ни булды сиңа?!.

Исемен дә беләләр... Кайчак, күсе булып күселәргә кадәр аңар шулай үз исеме белән дәшә. Алдарсыз Җантимерне алай гына. «Улым», имеш... Каян килгән әти?.. Беркеме юк Җантимернең! Әнисе юк! Әтисе юк! Гомумән, япа-ялгыз ул! Бу тормышта һәммә кеше шулай япа-ялгыз! Һәркем үзаеры!.. Һәркем үзе өчен генә... Башкаларның шатлыгында да, кайгысында да эше юк кешеләрнең... Кешеләр, әнә урмандагы көзге яфраклар сыман алар. Һәркайсының югарыда, югарыгы ботакларда эленеп торасы килә. Ә тормыш — җил, тарта, йолкый. Мәңге югарыда торырмын дип үз-үзләрен ышандырган яфракларны йолкып кына ала һәм берсе өстенә икенчесен туфрак итеп өя.

— Улым,— диде әнә тагы. Кара син аны, аваз бирә.

Җантимер аның башына китереп басты. Тыны чыга, сулыш ала әнә. Күкрәгенә типкәләргә кереште... Нинди вәхшилек, бу төшкә ниләр генә керми. Ул инде өнендә дә сугыша шулар белән.

Әле бая, шушы идәндә ятучыдан үз овчаркалары аралады аны. Аның үзе өстенә сикерделәр. Аны яклап түгел, идәндә ятучыны яклап. Төш диген инде менә син шуны! Үз овчаркалары, әнә, якын да җибәрми, кузгалдыңмы ырылдарга керешәләр. Тагы аердылар аны, тупсага кысрыкладылар. Чит кешене яклап маташалар. Һай, ниләр генә керми бу төш дигәнеңә!..

Идәндә ятучы ыңгыраша. Ишегалдында икенчесе килеп җиткән тагы. Аңарга дәшә әнә:

— Әй, Җантимер, тор, нишләп утырасың анда?!.

Елан һәм күселәр гел шулай төрле яктан сырып ала торган иделәр аны. Төшеңә кешеләр кереп тинтерәтергә керешсә дә кызык түгел икән, һәркайсы аңарга дәшә, һәркайсы исемен белә аның — үз итүләре, янәсе...

Урам якта машина кычкырта түгелме тагы?!. Анысына ни кирәк?.. Мондагы тәртипне белми! Димәк,төш кенә... Бу ярымутрауга юлны белгән шоферлар тәртипне дә яхшы беләләр — тавышланырга ярамый, зур кешеләрнең (!) ялын тынгысызларга ярамый. Зур хуҗалар килгән чакта эт булып этләргә өрергә ярамый! Ә ул,әнә,машинасын кычкырта... Бәрәч, койманың аргы ягыннан да кеше кычкырганы ишетелә түгелме соң?

— Әй, син, күпме көтәргә була?..

«Бер дә төш димәссең, монысы гел кешеләргә охшатып сөйләшә түгелме?!.»

— Әй,сиңа әйтәм,нигә анда багана булып каттың?..

«Саташу! Җантимер утырып тора. Ә багана басып торырга тиешле, утыра белми багана...»

Саташу булмаса, этләр колак салыр иде шул тавыш килгән якка. Алар, әнә, аның аяк очында гына хәл алып яталар. Үз этләре аны каравыллый, үз хуҗаларына кымшанырга ирек бирми — менә әкәмәт!.. Тукта, тагы машина кычкырта. Янә теге аргы яктагы тавыш:

— Минем план бар, слушай брат...

— Булса соң, мин сине тотып тормыйм...

— Сиңа ни калган монда?.. Әйдә, караңгылана...

— Ашыксаң, кайт!

— Син дә кеше баласы ич... Тагы биш минут көтәм, ярыймы, брат!

«Бу нәрсә бу?!. Үзара сөйләшәләр!Булмас?!.»

— Ярар, көт алайса...

— Ләкин исеңдә тот, брат, без килер юл хакын гына килештек!..

— Акча дигәндә, чукынырсың икән...

«Җантимернең биләмәсе ят кешеләр белән тулган түгелме соң?!. Төш булмыйча, әгәр болар һәммәсе чынбарлыкта, өнендә шулай килеп чыкса — ул очракта ни булачак?!. Зур хуҗалар монда... Теге шәрә башлысы иманын укытачак ич болар өчен... «Пароль» ташуыннан туктаячак. Кандала урынына киптереп, нарат ботагына асып куйса...»

Баш очында гына кеше сулышын тоюдан сискәнеп китте Җантимер һәм сикереп торды. Аның белән бергә, шелтәле ырылдау авазы чыгарып, овчаркалар күтәрелде... Идәндәге кеше дә башын калкытырга итте. Ләкин күтәрерлеген калдырмаган иде инде аның Җантимер, күтәрелгән башы «лып» итеп кире бетон идәнгә төште.

«Аңышырга кирәк: өнеме, әллә төшеме бу?.. Үз аякларында басып тора түгелме соң?!. Капшанды, чеметеп карады үз-үзен. Үзе! Идәндә ятучының да ыңгырашуы чынга охшаган. Төштә булса, сикереп торыр иде дә кычкырып көлеп җибәргән булыр иде ул хәзер. Ә бу — ята... Ишегалдындагысы кем?.. Капканың аргы ягындагысы?.. Идәндә ятучыга якынлашу мөмкин түгел иде башка, чигенергә мәҗбүр булды Җантимер. Ишегалдына таба чигенде. Этләр салкын идәндә ятучыны каравыллап калды.

Борылды... Һәм үзенә текәлеп карап торган кешегә мөрәҗәгать итте Җантимер:

— Син кем?

— Кеше.

— Кеше, — дип, гаҗәпсенүендә булды Җантимер. — Ке-ше...

Күзләрен кылыйлата төшеп, ышанырга-ышанмаска белми, сак кына сынап карап торды ул Фидаилгә: «Кеше булса, ул монда нәрсә югалткан?Нинди ният белән килеп чыккан монда? Кеше түгел! — дип, үзен тынычландырырга ашыкты шундук. — Кешегә ни калган монда?.. Аннан, ничек үтеп керергә, ничек юл табарга тиеш әле ул монда?.. Кеше булса, аңарга аның этләре өрмәс идемени?!. Этләре янәшәдә генә ич, әнә, чит-ят кешегә күз дә салырга теләмиләр...»

Янә бер кабат үз-үзен барлап алды Җантимер. Куллары — үзенеке. Аяклары — үзенеке. Колаклары да үзенеке икән... Күзләре дә дөрес күрсәткәнгә охшыйлар. Шулай булгач, нигә соң саташудан туктала алмый ул һаман да. Күз алдындагы шәүләләр юкка чыкмый аның саен. Берсе — идәндә. Икенчесе — әйтсәң ышанмаслык, каршысында ук басып тора.

— Син кешеме әллә?— дип сорарга мәҗбүр булды бу юлы.

— Әйе, Җантимер... Әтиеңне эзләп килдем... Гыйлем абзый монда килеп чыкмадымы?..

«Кеше!.. — дигән уй зеңләп узды Җантимернең чигәсеннән. — Чит-ят кеше... Кемне эзләп килгән ул монда? Ә бәлки... Юк-юк, алай булса, ул аның исемен белмәс иде. Җантимер ди бит әнә. Барысы да Җантимер дип дәшә аңарга бүген...»

Кичке эңгер-меңгер куерганнан-куера барып, инде караңгы төшәргә җыена иде урманда. Шулай да әле уңны сулдан, кешене шәүләдән аерырлык үзе.

«Ә бәлки, үз кеше торадыр аның каршысында — зур кеше?..»

— Пароль?.. — дип мөрәҗәгать итте ул каршысында торучыга байтак кына игътибар юнәлткәннән соң.

— Нинди пароль?— дип гаҗәпсенде Фидаил. Киноларда гына ишеткәне бар иде аның бу сүзне.

— Әтиең кайда, Җантимер?!.

— Нинди әти?— Тонык шешә пыяласы төсендәге күз кыймылдамады да хәтта.

— Синеке...

— Минеке?!. Юк минеке!

— Әтиең урманда. Ул сине эзли, Җантимер...

— Кемгә кирәгем бар, — дип куйды ул кинәт. Бары шул сүзне әйткәндә генә үз хәлен чамалады булса кирәк. — Кешеләр бер-берен эзләми... Кеше бер-береннән кача...

— Син качкансың! Ә әтиең эзли...

— Син кемне эзлисең? — дип сорап куйды, кинәт янә җанланып алган Җантимер. Әйтерсең лә әңгәмәдәшен ялганда тотарга җыена иде ул.

— Синең әтиеңне...

Өнемме бу, төшемме соң дигәндәй, чираттагы мәртәбә күзләрен угалап алды Җантимер. Әмма төгәл генә бер фикергә килә алмады бугай:

— Әтиеңне... — дип, Фидаил артыннан кабатлады да кычкырып көлеп җибәрде. Ә хәрәкәтсез калган мөлдерәп торган күзләреннән яшь тамчылары бүселеп чыкты. Сәер, гайре табигый һәм тетрәндергеч күренеш иде бу: кеше мәгънәсез көлү белән көлә. Бер үк вакытта ул кызганыч, күзләреннән яшь ага...

Ярдәм итеп кара шуңарга. Аңлатып кара аңарга үзенең хәлен. Телсез калып карап торды аңа Фидаил.

Шәүлә-каравылчы, кабаланып, кесәләрен капшап куйды. Нидер исәп итте ахры... Нәкъ шул вакытта чираттагы мәртәбә капка ягыннан машина кычкыртканы ишетелде һәм таксист тавышы:

— Әй, брат, баттыңмы әллә анда?..

— Күпкә түзгәнне, азга түзәрсең, брат... — дип, үзенчә җавап кайтарды аңа Фидаил.

Тегесе, әллә шаярып, әллә үртисе килеп, телен кашып алды:

— Миллионер...

«Бу ни дигән сүз инде бу, йә?!. Аның биләмәсен кемнәр сырып алган? Ни калган аларга? Берсе — сарай идәнендә. Икенчесе — каршысында. Капка төбендә тагы берсе. Уңайсызлану юк, читенсенү, гел хуҗа булып сөйләшә болар!.. Капка төбеннән тагы ниндидер авазлар килә түгелме соң?! Машинада да кешеләр, димәк (машина эчендә акрын гына сөйләп торган радиоалгыч сәбәпче булды соңгы нәтиҗәгә). Кычкырып сөйләшәләр әнә. Музыка белән, марш атлап киләләр... Ярымутрауны урап алган түгелме соң болар?.. Иң гаҗәбе — этләр өрми. Этләрен агулаганнар!.. Ә анда — таш пулат аръягында — зур хуҗалар... Иң-иң зур хуҗалар!.. Аларга хәбәр җиткерергә кирәк. Кичегергә ярамас. Зур, бик-бик зур хуҗалар гафу итмәс...»

Саклык белән генә уң кулын чалбар кесәсенә шудырды ул. Берөзлексез як-ягына карангалап торды — бер-бер кеше якынлашмыймы? Өстенә ташланучы юкмы?.. Сигнал ракетасы тартып чыгарды һәм, бер мизгелгә дә тоткарланмыйча, аны һавага чөйде.

Иң җитди куркыныч янаганда, зур хуҗаларны ашыгыч рәвештә кисәтергә кирәк булу ихтималы туганда гына файдаланырга тиешле чара иде бу — моны Җантимер яхшы белә. Зур хуҗалар да яхшы белә!..

Һавага чөелгән ракета артыннан ук, умарта күченнән качкан аю сыман, кулларын яман болгап, «каравыл» кычкыра-кычкыра, күл читендә крепость сыман калкып торган ак бинага таба йөгерде Җантимер.

— Каравы-ы-ыл!.. — дип акыра иде ул. Ни эшләгәнлеген белмичә, барып бәрелер, кереп качар урын таба алмый, арлы-бирле сугылырга кереште.

Кичке аяз күкне ярып очкан кызыл ракетаны күреп, ишегалдына таксист егет йөгереп керде... Сарай эчендәге караңгылыктан, башларын салындырып, та-вышсыз-тынсыз гына ике овчарка килеп чыкты. Ишек катында ук торган Фидаилгә булсын, өсләренә төбәп килгән таксистка булсын, игътибар да итмәде алар. Чит-ят кешеләрнең янәшәсеннән сак кына узып, үз юллары белән китеп бардылар.

Этләрне күргәч тә сагая калган таксист, ипле генә, үзалдына белгәннәрен укып куйды:

— Йо-ка-лы-мы-ны, о-пы-ры-сы-ты...

Бераздан ул да Фидаил артыннан сарай ишегенә килеп капланды:

— О-пы-ры-сы-ты... — дип, догасын кабатлады. Һәм, бар икән монда хәлләр дигән сыман, үзалдына сызгырынып алды.

Күз алдындагы күренештән телсез-чарасыз калды Фидаил. Тупса аша сак кына узып, тезләнде. Хәрәкәтсез яткан Эт атучы Гыйлемнең авыр башын салкын идәннән күтәрергә итте.

— Улым... — дип дәште ыңгырашкан аваз. Күзләрен ача алмады ул. Хәлсез һәм салкын куллары белән Фидаилнең баш-аркасыннан, яңакларыннан сыйпарга омтылды. Авызыннан, борын тишекләреннән агып укмашкан кара кан сулыш алырга ирек бирми иде аңар.

Гыйлемнең таш сыман каты һәм сөялләнеп беткән кулын муенында тоюга эсселе-суыклы булып китте Фидаилгә. Чирканмады, әмма уңайсыз иде аңарга ата кешенең алдануын тою. Бугазына яшен ташы сыман кайнар төер килеп тыгылды.

— Гыйлем абый, бу мин — Фидаил... Танымыйсыңмы әллә, Фидаил ич, «студент»...

— Улым... Барысы өчен дә үзем гаепле мин, улым... Үзем!

— Гыйлем абый, Гыйлем абый дим... Тынычлан!..

— Өйгә кайтыйк, улым... Без синең белән шундый итеп яшәрбез әле...

Ишегалды ягыннан берөзлексез тәрәзә төйгән, ишек шакылдаткан авазлар ишетелеп торды. Һәм бер үк сүзләр кабатланды һаман:

— Каравыл!.. Милиция... Кара-вы-ы-ыл!..

— Тилеләр йортымы әллә монда?— Бусы таксист соравы булды. Чираттагы мәртәбә белгәннәрен укыды ул. — Йо-ка-лы-мы-ны...

Фидаилнең беләгенә башын салган Гыйлем әле һаман саташуында: улын өйләренә кайтырга үгетли. Улына ялвара... Үз хәлен түгел, улын кайгырта, аның бәхетле булуын тели. Ул да түгел, канга катып укмашкан керфекләре читеннән каен суы сыман терекөмеш тамчылары йөгерешергә кереште... Ата елый! Эт атучы елый! Сулкылдап елый иде инде ул. Авыртудан, сызлануларыннан түгел, «улы кочагында» яту рәхәтлегеннән...

— Улым... — диде ул янә бер мәртәбә. Авыр ыңгырашып алды һәм тынды. Бүселеп аккан күз яшьләре кибеп калган иде. Авыр башы салкын идәнгә салынып төште. Әле яңа гына Фидаилнең муенында булган куллар, кош канатлары сыман, як-якка таралды...

— Гыйлем абый... Гыйлем абый, нишлисең син? — дип, җан тавышы белән тетрәнеп кычкырып җибәрде Фидаил. «Улың... Мин синең улың!» дип вәгъдә бирергә дә риза иде шул мизгелдә. Әмма ишетүче генә булмас... Яшәргә дә яшәргә иде бит әле, эх, Эт атучы Гыйлем...

39

Күккә чөелгән ракета, парашютлы иде гүя, озак эленеп торды баш очында. «Зур хуҗалар» белә: кызыл ракета — «тревога» дигән сүз! Күк йөзе яктырып киткәч тә, йөзләренә күләгә төште арысланнарның, кыбырсырга керештеләр.

Гуля-Гөлсинә генә, ракета күргәч, тыпырдап биеп алды үзалдына:

— Кызыл ракета... Менә ичмасам бу здорово!

— Капкаев, — дип, әмер бирде Белялыч. Хәвеф барын сизенеп, куырылып калган иде ул.

Учак тирәсенә җыелышкан кенәриләрне өр-яңа «төсле рәсемле» мәзәкләре белән авызына каратып торган Капкаев шундук, буйсыну белдереп, йөгереп килде:

— Әйе, Капкаев...

— Бар, күз салып кил! Җантимер саташмаганмы?!

Гастроном директоры өчен йомышмыни соң бу — уен гына:

— Капкаев йөгерде... Барам, күрәм, киләм, Белялыч!

Күл ягыннан сизелер-сизелмәс кенә салкынча җил исеп куйды. Баш арыслан, торган урынына кире утыра алмый, уңлы-суңлы каранды, тынгысызланырга кереште. Менә сүнәм-сүнәм дип янган учак тирәли йөренде ул арлы-бирле.

— Хәерлегә түгел бу, — диде хәлен белешергә килгән Арслан Сәхиповичка.

— Этләр өрми ич... Димәк,тәртип!— булды җавап.

— Кызыл ракета өчен Җантимер башы белән җавап бирә!

— Шаярмакчы булды микән?..

— Баш белән шаярмыйлар...

Нәкъ шул вакыт, үзе артыннан ишек ябарга да онытып, Капкаев атылып чыкты бина эченнән. Сулышы капкан... Маңгаена тир бәреп чыккан... Пинжәк итәкләре җилфер-җилфер килә...

— Каптык! — дип, хәбәр салды ул килә-килешкә.

— Ачыграк сөйләш, нәрсә күрдең?! — дип, каршысына атылып чыкты Лев Белялович. — Сузма!.. Тизрәк!

— Җантимер каравыл кычкыра. Этләр юк. Ишегалды кеше белән тулган. Капка төбендә — машина...

— Нинди машина?! — дип, күзләрен акайтты баш арыслан. — Нинди машина дим?.. Синнән сорыйм?!.

— Әллә такси, әллә милиция шунда...

— Ахмак! Таксины милиция машинасыннан аера алмыйсыңмы?..

— Такси бугай, — дип, ачыкларга итте Капкаев. Белялычның тавышы көр чыкты:

— Таксига монда ни калган!

— Милиция идеме әллә?— дип уйга калды Капкаев. Һәм, каршысына тешләрен кысып, күзләрен түгәрәкләндереп килеп баскан Белялычтан куркып, әйтеп салды. — Милиция иде, әйе милиция... Аннан соң... Теге, Сәхипычны бәрдерткән шофер малайны күрдем шунда...

Бер мизгелгә хәвефле тынлык урнашып торды. Берәвенең дә үзләренә куркыныч янау ихтималына ышанасы килмәде. Шулай күнеккәннәр. Башкача булырга мөмкин түгел сыман... Нәкъ шул вакыт таш диварлар аръягыннан Җантимер тавышы ишетелде:

— Милиция!.. Урап алдылар!..

Һәммәсе ишетте Җантимернең карлыккан тавышын. Лев Беляловичка текәлеп калдылар: «Коткарсаң син генә коткара аласың безне, зур хуҗабыз, Белялыч! Синең кодрәт — чиксез, әшнәләрең — бихисап, тәвәккәллектә тиңең юк, әйт әмереңне, Белялыч!..» — дия иде сыман һәммәсе.

Гуля-Гөлсинәнең генә исе китмәде кебек:

— Исегез киткән икән, милици-и-ия... — диде ул, авызындагы сигаретын учакка атып. Һәм нечкә сыйракларын киң җәеп, биленә таянды. Ирен читләреннән канәгать елмаю сибелде аның. — Между прочим, милициядә ухажерлар муеннан минем...

Ул да түгел, коткаручыгыз мин булырмын дигән гаярьлек белән туп-туры чыгар юлга таба атлап китте. Ничек атлауларын, ул гәүдәсен, иңсәләрен ни рәвешле уйнатканын күрсәгез иде!

— Тукта! — дип кычкырды аңар күзләренә кан йөгергән баш арыслан.

Гуля-Гөлсинә туктады. Тыныч, әмма мыскыллы елмаю белән, куркышып калган таныш-белешләренә — арысланнар һәм кенәриләргә текәлде. Иякне югары чөйде:

— Нәрсә, астыгызга су йөгердеме?!. Әй сез, арысланнар!..

— Ишеккә якын барасы булма!

Үз Левасының киңәшен тотты Гуля-Гөлсинә, карышмады. Әмма, иреннәрен турсайтып, янә бер кат кәпрәеп алмый түзмәде:

— Кирәкмәсә — бармыйм! Мин бит үзегезне кызганудан гына...

Лев Беляловичның иреннәре калтыравын күреп, туктарга мәҗбүр булды кенәри. Ирен читеннән бер пошкырды да үз ишләре янына китеп барды.

Арслан Сәхипович килергә җөрьәт итте карт арыслан янына. Ул теләсә кайсы мәлдә ярый һәм яраклаша белә иде аңарга. Башын иеп, гаепле кеше сыман дәште әле дә. Һәр сүзеннән соң тирән сулыш алды:

— Барысын да сез кушканча эшләрбез, Лев Белялович...

— Болай итәбез, Арслан, — диде, күңеле нечкәреп өлгергән мәҗлес рәисе, дустының аркасына кулын салып. — Күл аша ычкынабыз. Милициясе бер хәл. Теге Фидаил дигәннәре килгән анда. Артында кемдер бар дип уйлаган идем аны!..

— Күл аша?.. Ә көймә бармы?

— Көймә бар. Әмма берәү генә. Анысы да ике кешелек, җиңел көймә.

— Ике кешелек, — дип, остазының күзләренә текәлде Арслан Сәхипович. Һәм, бер мизгел уйга калып торган атлы булганнан соң, үз тәкъдимен җиткерде. — Икебез генә ычкыныйк булмаса, Лев Белялович?!

Соңгы сүзләрне, ничектер, Капкаев ишетеп калган булды. Ике уйлап тормый кычкырып җибәрде ул шунда:

— Ничек икегез генә?!. Ә мин? Мине кемгә калдырасыз?!.

— Ике кешелек кенә! — дип тавышын күтәрде Арслан Сәхипович. Бу аның остазы исеменнән дә әйтелгән сүзе иде үзенә күрә...

— Ничек ике?

— Ничек ике генә? — дип, эләктереп алды кенәриләр дә.

— Шулай, ике генә! — диде, иң элек йөгереп килгән Гуля-Гөлсинә. Ат дагалаганда бака ботын кыстыра дигән сыман килеп чыкты бу. — Иң элек, без Лева белән утырабыз! Шулай бит, ә, Лева? Әйт әле шуларга, Лева, шаулашмасыннар.

Ул да түгел, арысланнар һәм кенәриләр бер-берен этә-төртә күл читенә таба йөгерергә керештеләр. Озын торыклары белән ике генә сикерде Арслан Сәхипович, һәммәсен узды. Иң элек көймәгә ул менеп кунаклады. Янәшәсеннән Лев Биляловичка да урын алган иде... Һәммәсе көймәгә тулдылар. Ләкин көймәнең су өстендә түгел, яр читендәге комда булуын берәү дә абайламады. Көймә борынындагы утыргычка җайлап урнашкан Лев Белялович авазы ишетелде шунда:

— Иптәшләр... Иптәшләр, шауламагыз әле! Көймә ике кешелек кенә. Әйдәгез, аргы ярга чиратлашып чыгыйк.

Арслан Сәхипович эләктереп алды аның сүзен:

— Төшегез, төш — көймә ике кешелек. Чират белән генә чыгыйк!

— Әйдәгез, чират белән,— диде барысы да. Һичкем карышмады. Тик берәүнең дә көймәдән төшәргә, үз чиратын көтәргә исәбе юк иде. Төшеп, көймәнең казыкка бәйләнгән чылбырын ычкындырыр кеше дә, суга этеп төшерүче дә күренмәде. Арысланнар арыслан булуларын, кенәриләр кенәрилекләрен оныттылар: «Бар, син! Нигә мин? Бар, син! Нигә мин? Бар, син үзең!» — ди-ди төртештеләр.

— Болай булмый, иптәшләр, — дип, янә көймә башыннан карт арысланның мәртәбәле тавышы ишетелде. — Кызлар... Кенәриләр, сез төшеп торыгыз! Капкаев, син дә!.. Сезне яңадан кереп алырбыз!

— Әйе, әйе, Борис кереп алыр, — дип, шундук элеп алды Арслан Сәхипович.

Нәкъ шул мизгелдә Лев Беляловичның муенына Гуля-Гөлсинә килеп сарылмасынмы?!.

— Үлсәм үләм, синең белән, Лева!

— Җитәр, матурым, җитәр, — дип, үзеннән аерып алырга, этәрергә азапланды арысланы.

— Лева!.. Син мине кемгә калдырырга җыенасың, Лева?!.

Чебен куган сыман, кулларын чәбәләндерде Лев Белялович. Әмма файдасыз, Гуля-Гөлсинәдән алай гына ычкынырмын димә икән.

— Капкаев, — дип әмер бирде ул, муенын бераз бушата төшеп. — Әйдә, төш инде көймәдән. Чылбырын ычкындыр да этеп җибәр. Комда утырабыз ич...

— Капкаев, — дигән канәгатьсез аваз ишетелде. Үзе күренми иде ул, чөнки күптән көймә төбенә сузылып яткан. — Капкаев булмый торсын әле. Капкаев та Капкаев... Тапкансыз тыңлаулы кеше.

— Син нәрсә, Капкаев? — дип, яхшатланып тавышын күтәрде Арслан Сәхипович. — Кем белән сөйләшкәнлегеңне онытасың!..

Капкаев белән Арслан Сәхипович пыр тузып бәхәскә кереп киттеләр. Әмма чылбырны кем ычкындырырга тиешлеген ачыклый алмадылар барыбер. Моңарчы тавышы-тыны ишетелми торган, гомумән, аз сүзле Борис сикереп төште көймәдән.

— Арысланнар, — дип кычкырды ул. — Көймәне ярдан этеп төшерергә кирәк. Комда утырабыз!..

Чалбар балакларын сызганды, галстугын тартыбрак куйды Арслан Сәхипович. Тәкәббер ияген югары чөеп алды — минсез булдыра алмадыгыз инде, янәсе... Берочтан Капкаевның да кабыргасына төртеп куйды:

— Тор, Капкаев... Әйдә, этәбез... Кенәриләрдән ояла бел!

Торыйммы икән, юкмы дигән сыман, кенәриләргә күз йөгертеп чыкты Капкаев. Көймә түрендә пеләшен сыпырып утырган Лев Беляловичка текәлде:

— Йә, Капкаев, көттермә! — булды җавап. Мытырдана-мыгырдана торып, ком өстенә сикерде Капкаев. Нибарысы бер сүзен ишетте әйләнә тирәдәгеләр:

— Яшисе килә бит...

— Яшисең килсә, яр буенда кал! — диде Арслан Сәхипович киңәш итеп.

— Милиция кулына эләгергәме?

— Милициягә эләккәнең су төбенә киткәнгә караганда артыграк.

— Акча күп бит минем, Сәхипович, яшәп каласы иде...

— Яшисең килгәч — этәбез. Әйдә, этәбез... — дигән авазлар куәт бирүләр ишетелде.

Алай гына кузгалмады көймә, комга шактый ук нык утырганнар иде. Кенәриләр дә төшәргә мәҗбүр булды көймәдән. Итәкләрен җыя төшеп, суга таба этеп киттеләр көймәне. Ә Белялыч урыныннан кузгалмый гына көч биреп утырды:

— Әйдә... Әйдә!.. Әй-дә-ә...

Су өстенә килеп кергәч тә көймә чайкалгалап куйды.

— Әләй, суы салкын, — дип кычкырды берәү.

«Эх» дип әйткәнче һәммәсе көймәгә менеп кунаклады.

— Кая менәсез, кая?! — дип, тәртипкә чакырып карады Арслан Сәхипович. — Көймә ике урынлык кына...

Тыңлыйлармы соң!.. Колак та салмадылар. Яссы төпле көймә суга сеңде. Кенәриләр һәм арысланнар, гүя көймәдә түгел, менә батам, менә батам дип торган яссы такта өстендә иде диярсең. Борис белән Капкаев ишкәккә утырдылар. Арслан белән карт арыслан түрдә. Кенәриләр бер урында укмашып, бер-берсенә тотынышып басып бардылар.

Акрын гына чайкалгалап, аргы якка йөзеп киттеләр. Түзсә дә түзә икән ике кешелек көймә. Һәммәсе тынып калды, сулыш алырга да кыймадылар. Бары ишкәкләрнең тәртипсез чупылдашуы гына ишетелеп барды. Өмет тулы күзләр аргы ярда...

Бирге ярда гаме калмаган иде инде берәүнең дә. Мәхәббәт ярымутравын да, андагы бәхетле сәгатьләрне һәм тән сакчылары Җантимерне дә оныттылар. Артларына борылып карау, үткәндәге хатирәләр белән яшәүнең ни икәнлеген дә белми ул арысланнар һәм кенәриләр. Аргы яр, иртәгесе көн иминлеге, үз рәхәтлекләре әһәмиятлерәк...

Бирге ярда берьялгызы калган Җантимер бәргәләнә иде. Кулларын болгый-болгый кычкыра, салкын ком өстеннән арлы-бирле йөгеренә, әле бил тиңентен салкын суга йөгереп керә, әле кире яр читенә ташлана. Ул да түгел, ком өстенә авып тәгәри башлый, сабый баладан да болайрак үксергә керешә... Берөзлексез кычкырудан тамаклары карлыккан:

— Мине дә алыгыз... Әй, зур хуҗалар!.. Зур хуҗа-ла-а-ар... Мине кемгә калдырасыз?!

Алдануын тою гарьлегеннән тәгәри-тәгәри елый иде Җантимер:

— Зур ху-җа-ла-а-ар... а-а-ар... а-а-ар... Ишетмәделәр түгел, ишеттеләр Җантимерне. Әмма аның кайгысы идемени соң арысланнар һәм кенәриләрдә?!. Үз гомерләре кыл өстендә! Менә батам, менә батам дип барган мизгелләре...

Шулай да Гуля-Гөлсинә Җантимер авазына битараф кала алмады. «Таныш милиционерлар түгелме икән анда?» — дигән кызыксыну белән мәхәббәт ярымутравыннан күзен алмый бара иде ул. Милиция әле һаман күренми, ә Җантимер бәргәләнә.

— Куркаклар сез! Җантимерне калдырып качасыз!.. Арысланнар түгел, куркак куяннар сез!.. Су күселәре... — дип, битәрли башлады ул ир-атларны.

Гуля-Гөлсинәгә күтәрелеп караучы һәм җөрьәт итеп каршы сүз әйтүче булмады. Һәммә күзләр аргы ярда. Сөйләнсен әйдә, тел сөйләү өчен бирелә кенәриләргә дә...

Кыюланганнан-кыюлана барган Гуля-Гөлсинә теленә ни килсә, шуның белән битәрләде көймә борынына сеңгән арысланнарны. Бераздан муенына бәйләнгән косынкасын чишеп, Җантимергә изи башлады. Һәм бер адым аңарга таба тартылып алды.

— Җа-а-ан... — дигән урында чәрелдек тавышы өзелеп калды, һәм кыз чайкалып китте дә, кулларын яман чәбәләндереп, күл өстенә очып барып төште. Тотып калырга тырышучы булмады аны. Әмма, мәтәлдем дигәндә, кулына туры килгән беренче итәктән тартып, Асияне дә үзе белән бергә салкын су киңлегенә өстерәп төшеп китте.

Чырыйлап кычкырышырга кереште кенәриләр. Көймәдәгеләре дә, суга очып төшкәннәре дә.

Ишкәк белән җитез хәрәкәтләр ясап, ярдәм итәргә дигән максат белән, көймәне кире борды Борис.

— Салкын... Кулыңны бир... — дип аваз салды якында гына чупырдашкан Гуля-Гөлсинә, көймә борынында ук утырган арысланы — Лев Беляловичка таба үрелеп, кулын сузгандай итте.

Араларында, күп булса, кул сузымы ара булгандыр. Әмма ишетмәмешкә сабышты карт арыслан. Кул бирү түгел, борылып та карамады.

Асия исә, күлмәк итәге белән ишкәк тимеренә эләккәнгә күрә, тагы да якынрак иде. Бер бата, бер чума кулларын буташтырып көймә читенә, һич булмаса Капкаевның ишкәгенә ябышмакчы исәбе.

— Көймәгә ягылма, — дип тавышын күтәрде арадан берәү. Арслан Сәхипович иде булса кирәк. — Батырасың ич... Барыбызны да батырасың...

Ә Лев Белялович ишүләреннән туктап калган Борис белән Капкаевка җикеренде:

— Ишегез!.. Нәрсә карап каттыгыз, ишегез тизрәк!..

Капкаев акланырга ашыкты:

— Итәге эләккән аның... Итәге җибәрми.

— Эләксә, ычкындыр... Итәк бетмәс анда, баш исән булсын!

Көймәдәгеләрдән мәрхәмәт көтүнең урынсыз икәнлеген аңлап алган Гуля-Гөлсинә ул арада кире ярымутрауга төбәп йөзеп киткән иде инде. Оста йөзә иде нәләт. Лев Беляловичның: «Ул тарафка түгел, безнең арттан, безнең арттан йөз...» дигәненә колак та салып тормады ул.

Асия исә һаман бер урында чәбәләнә. Әллә начар йөзә, әллә арысланнардан мәрхәмәт көтә — аңламассың.

— Арслан! — дип кычкырды ул, кулына чуалган күлмәк итәген бер читкә тибәреп. — Арсла-а-ан!..

Ишетмәде түгел, ишетте Арслан аның сүзләрен. Әмма Асиягә түгел, киңәш сорап Лев Беляловичка текәлде:

— Нишлибез?..

— Хатын-кызга берни булмый, эт каешы ич алар, — булды җавап. Һәм бераздан өстәп тә куйды «зур хуҗа». — Бетмәс монда кенәриләр...

— Бата-а-ам! — дигән аваз ишетелде көймә читеннән.

Тавыш ишетелгән тарафка аркасын куйды Арслан. Гүя ул Асиянең ярдәм сорап ачыргаланып кычкырган тавышын, гомумән, ишетмәде...

Ул да түгел, Лев Белялович ишкәктәгеләргә әмер бирде:

— Нәрсә карап каттыгыз?!. Ишегез, иш әйдә! Җәтрәк булыгыз...

Ике ир-ат киерелеп ишәргә керешкәч, җиңеләя төшкән көймә хутлы гына йөзеп китте. Аһ-ваһ, ыгы-зыгы артта калды. Көймәдәгеләрнең күңелен бер төрле үк матур, җылы уйлар биләп алган иде: «Ярый әле баш исән! Ярый әле мин түгел, башкалар мәтәлде боздай салкын суга... Ә бит киресенчә дә булырга ихтимал иде. Язмышка рәхмәт, бәхет бар икән әле...»

Борыны белән суга чүмәшкән яссы төпле көймә ипле генә атына-атына аргы якка якынлашуын дәвам итте. Берәү дә авыз ачып сүз катарга җыенмый иде әлегә, һәркем үз уйларына чумып изрәгән...

Шулай да ярга якынлашу тора-бара үзенекен итми калмады. Кулын сыңар ишкәктән аерып маңгай тирен сөртеп алган Капкаев аваз бирде иң элек:

— Арслан Сәхипович, — дип, үртәп дәште ул. — Сине яхшы йөзә диләр, дөресме шул?..

База мөдире аны-моны уйлап өлгермәдеме, сорауны туры мәгънәсендә аңлап, җавап та бирде:

— Беренче разряд иде.

— Әллә Асияңне алып чыгасыңмы соң?!

Күзләре түгәрәкләнде Арслан Сәхиповичның, Капкаевка җен ачуы чыкты:

-Нинди Асия?

-Кенәриең бата бит, әнә... Ярдәм итәр идең.

— Телеңә салынма, Капкаев!..

Дөресен әйткәндә, ул үзе дә салкын күл суы өстендә чупырдап калган Асия хакында уйлап бара иде. Кызганмый да мөмкин түгел, яхшымы-яманмы, үз кенәрие ич!.. Бу урманга аңарга ияреп килгән... Ләкин, аны коткарам дип, чиста һәм пөхтә күлмәк-чалбарлары белән суга сикерсенме?.. Булмаганны!.. Үз язмышын куркыныч астына куярга тиешме ул?!. Кенәриләр бетмәс! Кенәриләр күп алар... Ә ул — бер генә! Менә дигән гаиләсе бар Арслан Сәхиповичның — хатыны һәм кызы... Эш урыны — дан, дәрәҗә...

Капкаев җавапсыз калмады, тирән сулыш алды:

— Эх, син, арыслан! — диде суза төшеп.

Әле тагын дәвам итәргә иде исәбе, әмма баш арысланның дәрәҗәле сүзләре яңгырады шунда:

— Капкаев!

— Әйе, Капкаев...

— Гуманист ясама үзеңнән! Ишүеңне бел! Кенәриләргә берни булмый аларга. Астыңа су керергә тора, ә син телеңә салынасың...

Лев Беляловичның тел төбендә ни булуын чамаламады түгел, чамалады Капкаев. Үзен аңламаулары кызганыч, ул да шаярмый иде ич.

— Ишүен ишәрбез анысы, — диде ул, үзен чынга алмауларына кәефе кырылып. — Мин бит сезне кайгыртып сөйлим... Милиция кулына капсалар, ни эшләрсез?!. Шундук тикшерәчәкләр...

Баш арыслан сагаеп һәм текәлеп карады аңарга. Хәтта урыныннан күтәрелмәк булып, күл тарафына да күз төшереп алды: “Исәннәрме” янәсе... Ипләп кенә әйтеп куйды аннан ары:

— Беләсеңме нәрсә, Капкаев... Фикер йөртүең, безне кайгыртуың яхшы анысы, Капкаев!.. Әмма кенәриләрне без милиция кулына тапшырмадык...

— Тапшырмасак, үзләре барып керәчәк алар.

— Кермәс, Капкаев! — кулы белән суга үрелеп алды зур хуҗа, аның салкынлык дәрәҗәсен чамалады. Аннан, канәгатьләнү хисе белән, кулын тартып алды. Елмая төшеп җавап кайтарды. — Кием-салымнарыңны салмый гына, бар, йөзеп кара... Суның төбе, аргы ярга караганда, күпкә якынрак аның, Капкаев!

Арадан кемдер кеткелдәп көлеп алды. Көлмәслек тә түгел, телгә оста һәм жор иде бит Лев Белялович.

Ул да түгел, нәкъ шул мизгелдә көймә борыны ярга килеп төртелде. Чүгәләп баручылар чак егылмый калдылар. Капкаев «ур-ра» кычкырып куйды. Ни өчендер аңарга кушылучы булмады. Әмма яр читенә исән-аман чыккан кенәриләр һәм арысланнарның күңеле күтәренке иде, бусы бәхәссез. Этешә-төртешә кабаланып ярга сикерештеләр...

— Сибелергә!.. Һәркем үз юлы белән!.. — дип боерык бирде баш арыслан. Һәм иң элек үзе, карт аю сыман, әпән-төпән килеп, күл читеннән үк башланып киткән урман эченә кереп йөгерде. Ә бераздан, агачлар караңгылыгыннан янә тавышы ишетелде. — Аңладыгызмы?.. Бер-беребезне белмибез... Берәр ай узсын, аннан хәбәрләшербез... Ишеттегезме?!.

Башка күренмәде һәм дәшмәде зур хуҗа. Ул кереп югалган тарафта шартлап ботак сынганы гына ишетелде бары.

* * *

Күл ягыннан ярдәм сорап кычкырган авазлар ишетелгәч тә, аны-моны уйламыйча суга сикергән Фидаил яр читенә, чәченнән өстерәп, үз хатыны Асияне алып чыкты. Таксист егет ягып җибәргән учак янында аңарга “беренче ярдәм” күрсәтте - эчкән суын костырды, ясалма сулыш алдырды. Асия үзен коткаручының кем булуын танырлык хәлдә түгел иде, әлбәттә. Шуңадыр, әледән-әле ыңгырашуга охшаш аваз чыгарып, үз-үзен белешмичә: «Арслан... арысланым...» — дип, бер үк сүзләрне кабатлады.

Яр читендәге юеш, салкын комга барып капланды Фидаил. Урман шавын, чарт та чорт килеп янган учак тавышын ишетәсе килми иде аның.

Күл уртасыннан үзе йөзеп чыккан Гуля-Гөлсинә, әллә кай арада анадан тума чишенеп аткан да, алдын-артын уйламыйча, сабый бала сыман учак әйләнәсендә сикергәләп йөри. Үзе сикергәли, үзе берөзлексез Фидаилне мактый:

— Чын герой икән син, иптәш милиционер... Сиңа орден тиеш!.. Менә егет ичмаса... Менә егет... — дип, сикергәләгән көйгә такмаклый. Аңлашылса кирәк, Гуля-Гөлсинә генә түгел, яр читендә һичкем Фидаил белән Асиянең бер-беренә кем булуы хакында белми һәм уена да китереп карамый иде.

Ә Фидаил берни ишетмәде, аңышмады һәм күрмәде. Ун бармаклап салкын комны тырный иде ул. Аякларын, кулларын, үз-үзен кая куярга белми өзгәләнә. Бөтен дөнья, бөтен кешелек каршында рисвай ителгән, түбәнлеккә төшерелгән кеше саный үзен. Учак тирәсендә сикергәләгән кенәри дә аны мыскыл итә, аңардан көләдер сыман... Түбәнлек... Нинди түбәнлек... Хурлык... Нинди олы хурлыкка төшерелгән бит ул! Учактан күтәрелгән ялкын телләре булып, алар да аңардан көлә, аны мыскыл итеп уйный, ялт-йолт итәдер сыман тоелды аңарга. Уч төпләрен ком ашады, теш араларында юеш ком шыгырдады Фидаилнең...

— Сиңа орден тиеш,иптәш милиционер,орден... — дип такмаклавында, сикергәләвендә дәвам иткән кенәри Фидаил яныннан да урап узарга өлгерде. — Менә дигән егет... Арыслан дисәң дә арыслан ичмаса!..

Шунда, җир астыннан үсеп чыктымы, чәчләре тузгыган, өсте-башы манма су булган Җантимер калыкты әллә каян гына. Иң элек Фидаилдән таләп итте ул нидер... Тегесе җавап кайтармагач, таксист янына йөгереп килде, аны җилтерәтте:

— Пароль? Пар-р-ро-о-оль?!!

Кычкырып кына еламый иде бичара. Тезләнеп, аяк очларына ятып ялвара үзенә кирәген. Аңлаучы юк... Алай да барып чыкмагач, Гуля-Гөлсинәгә тагылды:

— Пароль?.. Пар-р-оль кирәк?!!

— Парольсез генә ал... Парольсез дә риза, Җантимер, — дип туктап калды тегесе. Кочаклашырга итенеп, ике кулын Җантимернең иңбашларына таба сузды. — Син миңа күптән ошый идең, Җантимер...

— Тимә миңа,— дип, карлыккан тавыш белән кычкырып, җан-фәрманга акырып җибәрде Җантимер. — Син түгел!.. Миңа пароль кирәк... Пар-р-роль!..

Аңына килгән Асия, башын калкытып, иң элек озак кына күл өстендәге шадра дулкыннарга текәлеп утырды. Анда, көмеш тәңкәләрен елкылдатып, балыклар сикерешеп уйный. Гүя тонык кына төшеп торган ай нурларыннан ятьмә үрә иде сыман алар.

Сүрәнләнә, сүнә барып, күмер һәм көлгә әверелеп калган нәни учак каршысында Гуля-Гөлсинә, Җантимер белән барып чыкмагач, таксистка үзенең хисләрен аңлату белән мәшгуль...

...Кинәт, уйламаган җирдән, салкын җил исеп куйды шунда. Тын да алмый тамаша кылып торган наратлар дәррәү шаулашырга кереште. Авыр кәүсәләре сыкрап-иңрәп куйдылар. Кипкән камыш сабаклары сулык-сулык итте... Тешләре-тешкә бәрелеп калтыранырга кереште Асия. Иреннәре слива кабыгы сыман шәмәхәләнеп чыкты. Бала йоны баскан аякларын, иңбашларын кочакларга, җылытырга итенде ул. Туңа... Җылы кирәк, җылы җитми аңа. Җылы... Җылы бирүче юк.

Башын түбән салындырып күл читеннән яланаяк атлап киткән Фидаилнең шәүләсе ерагайганнан-ерагая барды. Ул әле үзен алда нәрсә көтәсен, ниләр буласын белми, күз алдына да китерә алмый иде...

Мамадыш — Казан. 1986—1988 еллар.

 
 

Исемлек