Биография Әсәрләр Интервью Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Кош булып очар идем… (роман)

Бу әсәр 29 яшендә хәрби задание үтәгән чакта батырларча һәлак булган очучы-истребитель
Рафаэль Миргалим улы Смаковның якты истәлегенә багышлана.

Автор.

1

      Ул җәйне Нәгыш тавы итәгендә җир җиләге сыдырылып уңган иде.  Савытларын хуш исле җиләк белән тутыргачтын, малайлар чишмә читендәге яшел чирәм өстендә  хәл алырга булды. Хәл алу дигәннәре дә шул - йөзтүбән ятып җиләк яфраклары һәм кыр чәчәкләре исеннән бертын хозурлангачтын да, мәтәлчек ата-ата уйнарга керештеләр, көрәштеләр һәм туйганчы аунадылар.

     Кояш кыздыра. Төш вакыты якынлашып килә икән инде. Ерак түгел генә, Таулар авылы тарафыннан, көтүче чыбыркысы шартлаганы ишетелеп алды. Аңарга җавап итеп, “нигә рәнҗетәсең инде” дигәндәй, сузып-сузып кемнеңдер сыеры  мөгерәп куйды.

 - Малайлар,- дип дәште шунда чалкан ятып карашларын галәмгә текәгән Рафаэль, - бу күк нигә шулай серле һәм  зәңгәр икән? Зәп-зәңгәр... Һәм шундый биек...Моның бер-бер чите бармы икән?.. Булса, ул зәңгәр күкнең аргы тарафларында ниләр бар икән...

- Тапкансың баш ватарлык нәрсә, - дип, ятып чишмәдән су эчкән җиреннән башын калкытты Фәрваз. – Нәрсә булсын, йә Уфа, йә Казан дигән шәһәрдер инде. Ерак булганга гына ул бит шулай зәңгәр булып күренә...

- Һәй надан. Уфа белән Казан күктә була димени. Минем абый әйтә, җир ул шар кебек икән. Бөтен авыл һәм шәһәрләр шул шар өстендә урнашкан, - дип, күбәләк куып йөргән Нурулла кушылды сүзгә. Авыл малайлары аны, үз итеп, Нурый дип кенә йөретәләр иде.

- Әкият,- дип, өзде аның сүзен Фәрваз. – Шар булса, аның аскы ягында нәрсә була инде синеңчә?

- Һәр тарафында да кешеләр яши, дип әйтә минем абый. Ул белә инде, чөнки ул җиденче класста укый. Гел бишлегә генә... Авыллар, шәһәрләр һәм елгалар, диңгезләр уратып алган икән ул җир шарын. Минем абый шулай дип әйтә, ул ялганламый, дөресен сөйли - ул бөтен нәрсәне белә.

Иһаһайлап көлеп җибәрде Фәрваз.

- Абыең сиңа кызык итеп кенә сөйләгәндер аны, олылар сөйләгән бөтен әкияткә ышансаң... Шыттыра ул синең абыең. Син үз башың белән уйлап кара. Соң ул авыллар һәм шәһәрләр шарның аскы ягында ничек асылынып торырга тиеш? Синең абыең сөйләде дип кенә булмый ул, тәк чту безнең башка да тай типмәгән. Кешеләрнең аяклары өстә, башлары аста була аламы? Соң, малакай, син дигәнчә булса  ул диңгез һәм елгаларның суы әллә кайчан түгелеп беткән булыр иде инде. Вәт тәк... - дип тә өстәп куйгач, тәмам күңеле булды аның.

     Рафаэль аларның сүзенә катышмады. Тыңлап кына ятты. Бер уйласаң, икесе дә дөрес сөйли кебек. Җирнең шар кыяфәтендә булуы турында аның да ишеткәне бар барын, әмма бу калкулык һәм үзәннәрне шар өстендә итеп күз алдына китерүе кыен. Ул бит, әнә, тип тигез, әллә кая - офыкларга тикле сузылган... “Ничек ул шар өстендә кеше яши алсын икән, аны бит әле әйләнә дә дип әйтәләр түгелме тагы?.. Соң алайса, гел нәрсәгәдер тотынып кына йөрергә кала түгелме соң? Кызуырак әйләнеп китсә, очып барып төшүең дә бар...”

     Шуңа бу бәхәскә катышмауны кулайрак тапты ул. Аннан, Җир - ул әллә кайда түгел, аяк астында гына. Җитәр вакыт, бераз үсә төшкәч ул әле аны үз аяклары белән дә йөреп чыга алачак. Шармы ул, түгелме – ачыкланыр... Ә менә зәңгәр күк... Аның серләрен, анда ниләр барлыгын күргән кеше бармы икән... Шунда менсәң иде дә, үз күзләрең белән барысын күрсәң иде ул.

     Фәрваз белән Нурый күпме генә бәхәсләшеп тә Җирнең шармы-түгелме икәнлеген ачыклый алмадылар ул көнне. Өч дус, өч авылдаш, тамаклары ачыкканга түзә алмыйча, хуш исле җиләк тулы савытларын кулларына алып өйгә кайтырга чыктылар. Кайтыр юл ерак түгел, аларның туган авылы – Яңа Актау, әнә анда гына, Бәхтияр чокырының аргы ягында нарат һәм каен урманнарына елышып урнашкан.

     Үзара ара-тирә генә сүз алышып, әлсерәүдән башларын салындырып җиләктән кайтып килүче яланаяклы, такыр башлы бу өч малай шунда бөтенләй көтелмәгән бер вакыйгага тап булыр дип кем уйлаган. Сигез-тугыз яшьлек малайлар өчен генә түгел, үз заманы, ягъни 1936 елның җәе өчен, бу якларда өлкәннәрнең дә төшенә кермәгән  вакыйга иде ул.

     Гел уйламаган җирдән, һавада очкан сабан тургае сайравын, үлән арасына качкан чикерткә авазларын бүлеп, Нәгыш тавы аръягыннан гомер ишетелмәгән сәер бер гөрелте яңгырый башламасынмы шунда. Ул башта тонык кына яңгырап ишетелде. Малайлар туктап калдылар. Җиләкләрен арба юлы читенә куеп сораулы карашларын бер-беренә текәделәр. Ә тавыш, тукталу кая, көчәйгәннән көчәя генә бара иде.

- Нәрсә авазы бу? - дип, ачкан авызын ябарга онытып катып калган иде Фәрваз.

     Аның дуслары да авызларын турсайтып җилкә сикертүдән башка чара тапмады.

- Белмим шул, Каранга дүрт тәгәрмәчле төтен чыгарып йөри торган тимер ат кайткан дип әйтәләр, шуның тавышымы әллә, - дип, фикер йөртте Рафаэль.

- Тимердән булса да, аттан андый тавыш чыга диме. Ат бит ул пошкыра гына, - дип сүзгә кушылды Нурулла. – Һәм аннан ”пурт” итеп усыра гына.

     Нуруллага кушылып, дәррәү бер көлешеп алдылар. Нурулла шундый, ике уйлап тормый, әйтсә әйтә инде ул. Ә теге гөрелте туктамый, аның саен көчәя бара.

- Ат түгел, ул трактор дип атала, наданнар, - дип, ачыклык кертте Фәрваз. – Минем абый бит Каранга йөреп укый. Ул аны үз күзләре белән күргән, беләсегез килсә.

     Ул да түгел, Нәгыш тау артыннан бер зур кара нәрсә атылып чыкмасынмы. Җир өстеннән түгел, югарыдан, һавадан очып килә тагы үзе. Ә тавышы... Тавышыннан колак томаланырлык. Малайлар, сүз берләшкәндәй, иң элек өчесе бер юлы башларын иделәр һәм шундук йөзтүбән җиргә капландылар.

- Бу шул, үзе, теге трактор дигәннәре. Ул әле оча да икән бит...Абый анысын әйтмәгән иде, - дип, башын калкытты Фәрваз.

    - Әкиятеңне сөйләмә, күтеңне кысып кына ят. Монда үзең генә түгел, без барын онытма,- дип пышылдады Нурулла. – Бер-бер гыйфрит фәлән яки газраил булуы ихтимал моның, мәчет манарасын кисүчеләрне эзләп килә торгандыр әле. Әби әйткән иде аны...

     Рафаэль  ни дияргә дә белмәде, нәкъ өсләренә очып килгән ике канатлы тимер кошны күрүдән хәйран калып, чалкан борылып ятып күзәтә иде инде ул аны. Үзе куркыта да, үзе гаҗәп хикмәтле дә күренеш. Канатларын шул рәвешле киң җәеп очкан тилегәннәрне дә сулыш алмый сәгатъләр буе күзәтеп туймый торган иде ул. Ә бу бит кош түгел, ул шундый зур һәм шундый тавышлы. Өстәвенә шул тикле дә тиз оча тагы үзе. Ә канатлары селкенми дә, талпынмый да...

- Беттек, малайлар, туры безнең өскә килә бу, - дип чырыйлап кычкырып җибәрде шунда Нурый. – Башны калкытмый качып кына ятасы булган да, кем белә бит аны.

- Юк-юк, без түгел, Яммәттән килгән исерек мари зимагурлары кисте ул мәчетне, - дип мыгырданды Фәрваз үзалдына, һәм кулын болгап күрсәтергә кереште. - Әнә, теге якта, урман артында ул авыл.

     Фәрвазны  ишетмәгәндер ишетүен, ул тавышка ничек ишетәсең. Әмма кулын изәгәннән аңлады булса кирәк, теге тимер кош, нәкъ аларга төбәп түбәнәя башлаган җиреннән, яман үкереп яңадан күтәрелергә кереште.

     Ниһаять, моңарчы тын да алмый күзәтеп яткан Рафаэльгә дә җан керде.

- Малайлар, күрәсезме, аның эчендә кеше утырып бара икән бит. Әнә, ул безгә кул изи, елмая, сәлам юллый, - дип, яткан җиреннән сикереп торып басты ул. Һәм, дөньясын онытып, оча торган тимер кош артыннан йөгерергә кереште. Алдына-артына карамыйча урманга таба йөгерә иде ул. Буразнага абынып егылгачтын да тынычланмады, ук кебек атылып яңадан торып йөгерде.

Тузанга баткан түшен кага-кага шулчак Нурулла  да торып басты.

- Малай, бу ычкынды ахыры, - дип дәште ул, башын ике учы белән каплап җиргә елышкан Фәрвазның күтенә яланаяк бармаклары белән төртеп. – Җаның чыктымы әллә, исән булсаң тор. Ыштан төбең юешләнгән, әнә.

      Нурулла шаяра, димәк хәлләр алай ук хөрти түгел.  Як-ягына карангалап алгач, ниһаять, Фәрваз да торырга җөрьәт итте:

- Рафаэльне  әйтәм, коты ботына төште ахыры, дип уйлаган идем аны. Менә сиңа кирәк булса, дәшми-тынмый ятты-ятты да торып йөгерде диген, ә... - дип, үз чиратында батыраеп та куйды. – Хафаза апа белән Миргалим абзыйга ничек аңлатырбыз инде. Малаегыз акылдан чашты, дип әйтеп булмый бит, нәрсә диербез икән...

- Башыңны катырма, - диде Нурулла, дөнья күргән кешегә охшарга тырышып һәм  тач итеп юл читенә төкерде. – Рафаэль югала торган малай түгел. Суда – батмый, утта – янмый ул, бик беләсең килсә.

     Очкыч, үзе артыннан йөгергән Рафаэльне сәламләгән сыман, урманга җиткәчтен тагы бер тапкыр чайкала төшеп нык кына гөрелдәп алды да, Киндер күл һәм Таш күперләр өстеннән очып, Мулла чаты аша, Тугыз Кыз авылына таба китеп югалды.

     Рафаэль, аның үзен югалтса да, тавышы артыннан йөгерде. Беренче таш күперне узды, икенчесен дә “эх” дигән арада артта калдырды. Әлсерәү һәм сулышына кабу белән хисаплашмастан, Мулла чатына ук барып җитә язды. Әле тагы күпме кирәксә, шул кадәрле  йөгергән булыр иде. Тимер канатлы кошны куып җитү  ихтималы булса һич туктамас иде ул. Әмма, ничек көтмәгәндә килеп чыккан булса, шул рәвешле үзе артыннан эз дә калдырмыйча китеп тә югалды ул хикмәтле нәрсә. Тора-бара тавышы да тынды. Йөрәк җилкенүен ничек тыярга белмәгән малай, башка чарасы калмагач, ике уйлап тормастан, каршысында торган иң биек агач – йөзьяшәр карт имән башына үрмәләп менеп китте. Һәм үзенең ни арада имәннең иң югаргы ботагына менеп кунаклаганын да сизми калды. Тирә яктагы агачларның очлары гына түгел, әллә кайдагы буа һәм күлләр дә уч төбендәгедәй аермачык күренә иде аннан. Исе-акылы китеп сокланып карап торды ул һәр тарафка: нинди киңлек, нинди хозурлык, нинди манзара... Тик аның күңелен җилкендергән, җилкендереп үзе белән алып киткән әлеге дә баягы теге тылсымлы тимер канатлы кош кына юк. Күпме генә үрелеп-үрелеп ераклардан эзләсә дә офыкта ул аны тапмады, аңардан җилләр искән. Ул юк... Эзе дә юк, тавышы да.

      Карт имәннең Мәсәлим бабасы маңгаендагы сырларны хәтерләткән ботагын кочаклап озак утырды ул шулай. Күпме ашкынып та максатына ирешә алмаудан бик моңсу һәм үкенечле хисләр биләп алган иде аны.  Максатына ирешә алмаудан, әрнеп  елыйсы килде башта, әмма күзләренә яшь килмәде. Шул мизгелдә кош булып очасы, канатларын җилпеп тагы да югарырак күтәреләсе һәм шул биеклектән туган авылын, аның әйләнә-тирәсен – урман һәм кырларын туйганчы бер күзәтәсе килде аның. Авылдашларына, әти-әнисенә, бергә уйнап йөргән малайларга һәм кызларга, теге тимер канатлы кошка утырып әле генә аларның баш очыннан очып узган кеше сыман, кул болгап сәлам юллыйсы килде. Һәм, әлбәттә, Фәрваз белән Нурый дустына да...

- Фәрва-а-аз... Ну-ры-ый..., - дип аваз салды ул шунда ботак өстеннән бераз калка төшеп.

- Син кайда-а? - дигән аваз ишетелде Кичү буасы тарафыннан. Фәрваз тавышы иде бу, андый әче тавыш башка берәүдә дә юк. Тавышы әче булса да, үзе әйбәт малай Фәрваз. Әнә ич, аның өчен борчылып оран сала урманга.

- Ра-фа-эль, дусты-ым...

    Монысы инде Нурулла, ягъни Нурый тавышы. Төнлә йокыдан уятып сорасалар да таный инде ул бу тавышны. Нурый бит аның иң якын һәм ышанычлы дусты. Дусны  урманда ташлап өйгә кайтып китә торган малайлар түгел шул алар.

- Борчылмагыз, мин монда, йөзьяшәр имән башында, - дип җавап кайтарды ул.

    Дуслары аны югалтудан борчыла торгандыр дип, кабалана-кабалана түбән төшәргә кереште шундук. Агач башына менү генә җиңел, төшүләре бермә-бер авыррак. Ул  тырмалып, күлмәк җиңнәрен ертып төшеп җиткәндә, йөзьяшәр имән ябалдашы астында ике дусты – Нурый белән Фәрваз авызларын колакка кадәр ерып янәшә басып торалар иде инде:

- Йә, нәрсә, куып тоттыңмы...

- Без инде сине, очып киткәндер дә, кире кайтмас дип курыккан идек...

- Бик очар идем дә, канатларым юк шул,- дип, әйтеп куйды Рафаэль.

   Өчәүләшеп рәхәтләнеп бер көлеп алды алар һәм, су буеннан кайтып килгән үрдәк балалары кебек, бер-бер артлы тезелешеп урман сукмагы буйлап шаяра-көлә авылга юнәлделәр.


2


   Яңа Актау гадәти бер авыл гына түгел. Урман куенына кереп елышкан татар авыллары дөньяда болай да бик сирәк. Мөгаен, ул шуларның иң матуры булса кирәк. Артык зур да  түгел, нибарысы бер урамлы. Әмма ул урам чакырым ярымга сузылган. Гадәттә, авыл урамының уртабер җиреннән тузанлы юл уза, ә Яңа Актауда һич алай түгел. Күз алдына китерә аласызмы, монда урам уртасыннан чылтырап салкын сулы һәм чишмәле инеш агып ята. Аны Идәш дип атаганнар. Идәш... Исеме генә дә ни тора бит, ә... Нинди җылы һәм күңелгә ятышлы сүз. Аның каян килеп чыгышы һәм ни аңлатканын да өзеп кенә әйтеп бирә алган кешене мин очратмадым. Әмма ул барыбер бик тә якын һәм үз булып, беренче ишетүдән үк хәтергә уелып кала. Исеме җисеменә тиң диләр андый чакта. Идәш - өйдәш, илдәш, иптәш һәм тагы әллә никадәр изге төшенчәләрнең мамык җылысын үзенә туплаган кебек бу исем. Җәйләрен ул инешнең буеннан буена каз-үрдәк көтүе була. Шулкадәр күп ки алар, әгәр дә мәгәр ул каз-үрдәкнең һәммәсе берьюлы канатларын кага башласа, инеш кенә түгел, йортлары, кешеләре белән бергә бөтен авыл, ягъни Яңа Актау үзе, очып китәр кебек тоела.

   Алла биргән урманы бар Яңа Актауның. Урман эченнән кайнап чыккан чишмәләре, бөдрә каен, карама һәм тирәкләр күз салып ыспайлансын өчен генә яратылган  түгәрәк күлләре бар. Ул да аз тоелган, мөгаен, урам уртасына авылның буеннан буена каен, шомырт һәм миләш агачлары утыртылган. Җәннәт кайда, дип сораучы булса, ул монда – безнең Яңа Актауда дип әйтерлек булсын, дигәннәр, күрәмсең.

   Авыл зур юллар чатында түгел, адашып та килеп чыгучы булмас монда. Аның каравы киек җәнлек һәм  кош-корт өчен куйган да каплаган урын, бөтен шартлары бар. Бүре, төлке, урман мәчесе бу яклар өчен табигый күренеш.  Элгәре заманнарда ара-тирә Урал якларыннан адашып килеп чыккан аюларны очратучылар да аз булмаган . Ә кыр куяннары монда әле дә үзләрен хуҗа итеп хис итә. Ат арбасына печән төяп болыннан кайтып киләсеңме, урманга утынга юнәләсеңме, кая карама алар, ике колакларын үрә торгызып актаулыларның җыруын тыңлап калалар. Узып барышлый бер-бер печән чүмәләсенә яисә салам эскертенә ялгышып  таяк ыргыта калсаң, аннан ким дигәндә бер пар куян атылып чыгасын көт тә тор. Инде ул урман-кырлардагы кошларны саный китсәң, һич очына чыгам димә. Алар сайрап та җибәрсә, дөньяңны онытасың. Ачкан авызыңны ябарга онытып хәйран калачаксың, белеп тор.

   Тик шунысы бар, әлегедәй матур табигать кочагында яшәп тә, ял итәргә өйрәнмәгән монда халык. Ял өчен ара калмый, ял сүзе кулланылышта юк иде ул, гомумән. Һәркем, олысы-кечесе монда иртә таңнан кичке караңгыга кадәр эш белән, хезмәт белән мәшгул. Эшләп арыгач та монда туктап ял итмиләр, хәл генә алалар. Ашау-эчүне дә көн яктысында олы вакыйгага әйләндерми генә - тамак ялгап алу дип  йөретәләр. Яңа Актау бу уңайдан Идел-Урал киңлекләрендәге  меңәрләгән татар-башкорт авылларыннан һич аерылып тормый икән ләса...

   Шулай да елга бер бәйрәм итеп ала иде халык. Һәм ничек кенә бәйрәм итә иде әле. Хәзер Сабан туе диеп йөретәләр ул бәйрәмне. Ә менә Рафаэльнең балалык һәм үсмер чакларында аны, борынгы бабаларыбыздан калган мирас санап, “Җыен” дип атыйлар иде.

   Җыен көнендә олысы-кечесе авыл читендәге матур бер яланга җыйнала. Мәйдан уртасындагы озын колгага бизәкләп тукылган сөлге эленгән. Авылның иң яшь килене бүләге ул. Күр инде, талгын исеп куйган җилдә ничек килешле итеп җилфердәп тора ул. Бер читтә атлар җыйнала башлаган, димәк, чабышка әзерләнәләр. Әнә ич, ни рәвешле башларын болгый-болгый пошкырынып алалар, тыңгысызланудан, баскан җирләрендә тупырдап куя яисә алгы тояклары белән аяк астындагы яшел үләнне тырмарга керешә алар. Ат җилкәсендәге яланаяклы малайлардан да бәхетлерәк кеше юк инде ул андый чакта. Бөтен кеше аларны күзәтә, бөтен кеше аларга сокланадыр кебек тоела инде. Сокланмас җиреңнән сокланырсың, чабышка чыгардай яшь һәм елгыр атлар күп булмый шул авылда да. Йөк атларын һәм алашаларны чабышка чыгарудан мәгънә юк ич, алар барыбер беренче үрне менгәндә үк койрыкта калачаклар. Ә чабышкы атлар теләсә кемгә тәтеми, персидәтел һәм бригадир малайлары, урманчы һәм ат караучыларның үз кешеләреннән артмый алар. Рафаэль белән Фәрваз кебек малайларга тәтеми дә тәтеми инде. Нуруллага да юк, ул гади колхозчы баласы.

   Аның каравы алар мәйданнан Язсаз уязлыгына таба чабып киткән атлар артыннан йөгергән малайлар төркеменең иң башында булдылар. Бәйге артыннан болыт сыман күтәрелгән тузан басылырга өлгермәде,  алар инде зират читендәге каенлыкка  барып  җиткәннәр иде. Ярты юлда тукталып калган малайлар үзләренә үпкәләсен, ат чабышының бөтен хикмәтләрен күреп калу өчен монда булу кирәк. Йөгереп килгән шәпкә агач башларына менеп кунаклады алар. Һәм бөтен әйләнә-тирәгә оран салып томырылып чапкан атларның кайсы нинди урында булуы хакында  хәбәр итәргә керештеләр.

- Алмачуар чыкты алга, алмачуар беренче булып килә...

- Кола бия уза бит тегене, тәки уза, малай...

   Ул да түгел, күршедәге каен башыннан Нурулла  тавышы яңгырады.

- Ур-ра, теге пләмәнни айгыр персидәтел малаен тәки ыргытты, вәт шәп булды, малай... Айгыр Мәсәй чирәменә таба кереп чапты.

Кычкырып көлә тагы үзе, персидәтел ишетер дип тә курыкмый.

- Кола бия алга чыкты... - дип, шатланып кычкырды Рафаэль. Кола бия - урманчы аты. Аның өстендәге җайдак, ягъни, урманчы малае Сәлим, аларның классташы иде бит.

- Лесник малае, лесник малае беренче килә, - дип җөпләде Фәрваз  да..

Чабышкылар якынлаша башлагач, агач башындагы малайлар да имән шәрәләре кебек бер-бер артлы шап та шоп җиргә коела башлады һәм фуражкаларын баш очында болгап, телләренә ни килсә шуны кычкыра-кычкыра, кире мәйданга таба торып чаптылар.

Бу бәйрәмнең йөзек кашы - көрәш дисәк, һич арттыру булмас. Иң әүвәл биш-алты яшьлек малайлар чыкты мәйдан уртасына. Башларында түбәтәй, уң кулларына сөлге чорналган. Әмма бу көрәшә башлаганчы гына шулай, бил алыша башлагачтын ук түбәтәйләр яшел чирәм өстенә тәгәри, сөлгенең дә кирәге калмый. Чәтердәтеп бер-беренең чалбар каешына, ә инде төгәлрәк булыйк дисәк, ыштан бөрмәләренә ябышалар. Бирешү кая, бирешергә теләми берәве дә, авылда бит малай-шалай заты  туганда ук көрәшче булып туа. Көрәшчеләрдән дә кемдер җиңә, ә кемдер җиңелә. Җиңүченең кулы югары күтәрелә. Борыны да, әлбәттә. Ә җиңелгән малай: “Аяк чалып җыкты, дөрес түгел...”, дип, мышык-мышык борынын тартып мәйдан читенә - әнисенең итәге ышыгына  китеп бара.

Вак-төяк малайларның көрәшүен карап утыру ул әллә ни кызык түгел, шуңа да аларның чираты бик тиз уза. Мәйданга шактый ук тәҗрибә туплаган, көрәшнең хәйлә һәм әмәлләрен үзләштереп өлгергән малайлар, ягъни мәсәлән Нурулла һәм Рафаэль кебекләрнең, чыгуын көтәләрдер кебек тоела иде. Шулайдырмы-түгелме, һәрхәлдә, малайлар үзләре  моның шулай булуына һич шикләнми.

Тик шунысы бик алама, бу юлы да уң беләгенә сөлге урый-урый беренче булып әлеге дә баягы тагы шул персидәтел малае  чыгып басты. Ат чабышында кеше көлкесенә калып, атланган атын югалтып кайтуы гына җитмәгән,  көрәшергә дә икән әле исәбе.

 - Карарбыз... - дип куйды Нурулла, теш арасыннан сызгыруга охшаш аваз чыгарып. Һәм дусларына карады. – Кем беренче булып чыга?

- Белмим шул, ул бик симез күренә. Соңгы арада бер үзенә бер тәкә ашап бетергән дип сөйлиләр, - дип, ачыклык кертте Рафаэль. - Әйдәгез, үзем чыгам.

- Юк, - дип, каршы төште Нурулла . – Син соңрак, батыр калырга чыгарсың. Беренче булып үзем чыгам. Ега алмасам да, ашаган тәкәсе коелып беткәнче азаплыйм әле мин аны.

- Нурый  чыксын, - диде Фәрваз да. – Көч ягыннан әллә ни булмаса да, ул безнең елгыр малай, хәйләкәр, аяк чалырга да күп сорамас.

Көрәшәсе килгән малайлар күп ул, әмма берсенең дә персидәтел малае белән сынашасы килми шул.  Чөнки аны яклыйлар.  Якламасалар, ул барыбер хәрәмләшеп булса да җиңәчәк. Ә Нурулла, әнә, ике уйлап тормады, тәвәккәл малай – уч төбенә чат итеп бер төкерде дә, кулларын сыпыра-сыпыра чыгып та басты.

- Көзге чебеш, мин бит сине чәнти  бармак белән дә чөеп атам, - дип пышылдады персидәтел малае Алмаз, аның колагына үрелә төшеп. – Сөякләреңне җыеп алырга капчык алып килдеңме соң...

Нурулла  җавапсыз кала торганнардан түгел.

- Аткан диерләр... Башта атып кара, телеңә аннан салынырсың, - дип, сөлгене кат-кат урады ул кулына. – Күр дә тор менә, айгыр өстеннән мәтәлгәннән дә болайрак барып төшәрсең.

- Сүз көрәштермәгез, малайлар, җыенда ачуланышу ярамый, - дип, тынычландырды үзләрен, көрәш мәйданында хакимлек иткән  Гыйниятулла абзый. – Ягез әле, иң әүвәл кул бирешеп сәламләгез бер-берегезне.

Сөзешергә җыенган кәҗә тәкәләредәй бер-беренә текәлеп торган малайларның кул бирешми чаралары юк иде. Гыйниятулла абзыйның талканы коры, ул империалистик сугышта йөреп, пленнан исән кайткан кеше, сүзен тыңламасаң мәйданнан куып чыгарырга да күп сорамас.

Шулай да Алмаз этләшүен ташламады, сөлгесен билгә салгач та баш бармагын Нурулланың касыгына батырды.

- Нишлисең, үтерәсең бит.

- Үләсең килмәсә, егыл да чык, нигә аяк арасында буталасың...

- Эх,- диде дә, бар булган көчен җыеп ачуыннан күтәреп алды аны Нурулла. Әмма, баш аркылы атам дигәндә генә, теге бот арасына аягын  китереп тыкты.

Бу юлы булмады, барып чыкмады. Билгә салган сөлгеләр тагы да тартыла төште. Тегеләй дә тарткалап карады үзен Нурулла, болай да тарткалап карады – бирешми. Алмаз да төшеп калганнардан түгел шул, тутырган тавык кебек тыгыз тәнле, таза малай. Үзе тирләп-пешеп чыкса да бирешергә исәбе юк. Ә Нурулланың бит, читтән карап торсаң, кабыргаларын санарлык, алар гармун күреге кебек, әнә, әллә каян кычкырып торалар.

 Алмаз аны берничә тапкыр үзенә суырып китереп күтәреп тә карады, әмма баш аркылы ату түгел, төртеп тә ега алмады. Ни кыландырып караса да, сөлек кебек сыланган Нурулла аягөстендә торып кала иде.

- Сөякләреңне ватам ич, егыл диләр сиңа, - дип пышылдады мыш-мыш килгән Алмаз.

- Ваткан диерләр... Бик егыласың килсә, үзең егыл.

- Кара син ул, яшь әтәчләрне... Хәзер икегезне дә куам да чыгарам, - дип, кырыс караш ташлады шунда Гыйниятулла абзый.

Малайлар шым булып калды. Әле берсе күтәрергә итеп карады, әле икенчесе, ләкин нәтиҗә генә юк иде.

- Малай, булмый бу, әйдә, бераз хәл алыйк,- дип, кулларын бушатты шунда Алмаз.

Нурулла да арыган иде. Җай чыкканда файдаланып калыйм диептер инде, сөлгесен ычкындырып гәүдәсен турайтырга итте ул. Ләкин, ашыккан булып чыкты, шуны гына көтеп торган персидәтел малае, кинәт кенә аяк чалып төртеп екмасынмы үзен.  

 Кая барасың, чайкалып барып төште Нурулла. Ә теге исә шуны көтеп кенә торган.

- Җиңдем, - дип, ике кулын югарыга чөеп, баскан җирендә сикергәләргә кереште.

- Юк, җәмәгать, аяк чалырга ярамый, бу татарча көрәш. Булмады... - дигән авазлар ишетелде мәйдан читеннән.

- Екты бит инде, Алмаз екты, - дип аваз салды икенче бер куштаны.

Аны җөпләүчеләр дә табылды.  Башта бер ни аңламыйча уңга-сулга карангалап торган Гыйниятулла абзый да, персидәтелнең дәртләнеп кул чабуын күргәч,  килешми булдыра алмады. Җиңүчегә санап, Алмазның кулын күтәрде.

- Хәрәмләште ич, аяк чалды, - дип карады Нурулла. Әмма аның сүзләренә колак салучы булмады.

- Бар үскәнем, инде ял ит. Боерган булса, киләсе елга тагы да әйбәтрәк көрәшерсең, - дип юатты үзен хакимлек итүче.

Тамак төбенә ачы төер килеп тыгылды. Шулай да тешен кысып булса да түзде, еламады Нурулла.

- Хәл алыйк дип алдады. Ә аннан үзе аяк чалды, явыз, - диде, дуслары янына чыгып җиткәч, күлмәк-ыштанына кунган тузанны  кага-кага. Шунда көрәшкә чыгарга җыенган Рафаэльгә төште карашы. - Бар малай, манчы әле үзен... Грам да хәле калмады инде аның.

Килештек, дигәнне аңлатып баш какты Рафаэль.

- Укытучы малайлары да көрәшәмени, - дигән төртмәле сүз белән каршы алды аны Алмаз.

- Карап карыйк.

- Сөякләреңне җыеп алырга капчык алып килдеңме соң?

- Колхозда капчык күп, әтиең алып килгәндер әле...

- Ярар, телеңә салынма, көрәшергә чыксаң көрәш, - дип, үзе башлаган сүз көрәштерүне үзе үк туктату ягын карады Алмаз.

- Сөлгеләрне билгә салдык, егетләр, - дип дәште шунда моңарчы бер читтәрәк торган Гыйниятулла абзый.

Билләрдән алышып, башны башка терәп куйгач Алмаз үзе сүз башлады тагы. Телгә салыну, үзенә күрә бер хәйләсе иде бугай аның.

- Йә, ничек, алыштанмы-салыштанмы?

- Алыштан да булыр, салыштан да, - дип җавап кайтарды Рафаэль. Татар халык әкиятләрен ул да яхшы белә ич.

- Үзеңне Таң батыр итеп хис итәсең инде, ә...

- Дию пәрие итеп хис итиммени.

Шунда, әле көрәшә дә башламаган Рафаэльне аяк чалып егарга маташа башлады Алмаз. Уңга да боргалап карады үзен, сулга да төртеп карады, әмма алдый алмады. Күтәрергә итеп карады, көче җитмәде, Нурулла  шактый ук хәлен алган иде үзенең.

Рафаэль исә ашыкмады, артык көч чыгармый гына җай чыкканны көтеп йөрде. Алмаз исә моны үзенчә, аның йомшаклыгы дип аңлап, тагы җәтрәк хәрәкәтләнергә кереште. Үзе артыннан да өстерәп карады, этеп тә йөретте, әмма җирдән суырып кына ала алмады. Суырып кына аласы да, тотып кына атасы бит, нишләптер, ул дигәнчә барып чыкмый иде.

Шунда, Рафаэльнең җәт кенә чүгә төшеп үзен күтәреп алганын һәм ул аны-моны абайлап өлгергәнче башаркан тотып җиргә ташлаганын сизми дә калды.

 Мәйдан дәррәү килеп  аягүрә торып кул чаба башламасынмы...

- Кем малае булды бу?

- Безнең авылныкымы?

- Соң, безнең авылныкы булмаска, Миргалим абыйның олы малае ич.

- Кайсы Миргалим?

- Укытучы Смаков Миргалим малае...

- Менә ничек көрәшергә кирәк... - ди-ди, баш чайкады, тел шартлатты күпне күргән агайлар.

Персидәтелнең  уң ягында утырган бригадир Садыйк кына ярарга тырышып: “Җәмәгатъ, дөрес булмады бит, яңадан көрәшсеннәр, яңадан...” дип, сүз башлап караган иде дә, аны тыңлаучы булмады. Персидәтел үзе үк җиңеннән тартып аны кире урынына утыртырга мәҗбүр булды:

- Буза куптарма, утыр Садыйк. Бер ни әйтеп булмый, дөрес екты. Дөреслеккә каршы барып булмый, Садыйк...

Рафаэльнең иңбашына чиккән сөлге китереп салдылар. Гыйниятулла абзый аның кулын югары күтәреп, үз тиңнәре арасында җиңүче дип игълан итте. Мәйдан читенә чыккач та һәр очраган кеше мактады, җилкәсеннән какты үзенең. Фәрваз белән Нурулла исә үзләре җиңгәннән дә болайрак куандылар, бер урында басып тора алмый сикергәли-сикергәли тантана иттеләр.

- Малай, Алмаз пеләмәнни айгыр өстеннән мәтәлеп төшкәндә дә болай кычкырмагандыр, өнен алдың бит. Мин сине ул тикле дә көчле дип уйламый идем, малай, - дип, исләре китеп тәбрикләде дустын Фәрваз.

- Һәй, син Рафаэльне белмисең икән бит, ачуын чыгарсаң – аңарда җен көчләре бар. Беләсең килсә, үземнең карап торганым бар, капкалары өстеннән ике потлы гер ыргытып уйный ул, - дип шыттырырга кереште Нурулла.

Рафаэль көлде генә. Чын дусларга  ничек шаяртса да килешә.

Ерак түгел генә батырны күзәтеп торган күрше авыл малайлары, моны ишетеп, бер-берсенә карана-карана бер мәлгә телсез-өнсез калдылар. Шуны сизеп алган Нурулла исә тагы да бүрттерүен дәвам итте.

- Фәрваз, исеңдәме, әле кайчан гына Таулардан печән урларга килгән алты малайны бергә тотып ярды да, печән урынына үзләрен ат арбасына төяп кайтарып җибәрде, - диде ул, тегеләр ишетсенгә тагы да кычкырыбрак. Берочтан җәт кенә дустына күз кысып куйды.

- Әйе, әйе, без бит синең белән бер читтә, кабак орлыгы ашап, көлеп карап тордык,-  дип кыстырды Фәрваз да.

Шул минуттан теге малайларның эзе суынды. Аларны мәйданда башкача күрүче-очратучы булмады.

Ә Нурулла әкият һәм мәзәк хәлләрне көне буе сөйләп торса да армый ул. Рафаэль белән Фәрваз рәхәтләнеп тыңлап тордылар, күңелле ич.

          Рафаэльнең берсеннән-икенчесе кечкенәрәк ике энесе бар. Алар да абыйлары  янына килеп сырпаланырга кереште. Нурулла мәзәкләреннән, аңласалар-аңламасалар,  алар да рәхәтләнеп көлде. Күрсеннәр, хәтерләп калсыннар, алар бит хәзер гади малай-шалай гына түгел, алар мәйдан тоткан батырның энекәшләре. Әнә ич аларның нинди яклаучысы бар...  

           Килеп чыгулары әйбәт булды әле, Рафаэль аларга бүләк итеп бирелгән  чигүле сөлгене төреп тоттырды.

       - Барыгыз, апайларым, әнкәйгә йә булмаса Әсма апага илтеп бирегез.

       Нур белән Римнең башлары күккә тигән иде. Абыйлары батыр калу гына бер хәл, менә хәзер шул батыр абыйлары көрәшеп алган сөлгене күтәреп бара бит алар... Бөтен мәйдан аларны күзәтә, абыйлары көрәштә җиңеп алган чигүле сөлгене аларның ничек әниләренә илтеп тапшырганын һәммә кеше карап торадыр кебек тоела иде.

       Мәйдан кайнап тора, аның үз кануннары бар. Ул арада буй җиткән егетләр һәм өлкәннәр көрәшә башлаган иде инде. Үзләре кылган батырлыкка игътибар сүрелә төшкәнне сизеп, аерылмас өч дус мәйданнан читкәрәк китеп бардылар. Аяклары, ирексездән, салкын чишмә кайнап чыккан яшел тугайга таба илтте. Анда яшь кызлар һәм егетләр кулга-кул тотышып җыр-биюле уен башлап җибәргәннәр иде. Җырлары да җырлары соң, тыңламас җиреңнән тыңларсың, әллә каян колакны иркәләп үзләренә җәлеп итеп торалар бит әнә.

                             Барма җаныем су читенә

                             Су чәчерәр битеңә.

                             Яратам, дип язып куйдым

                             Кулъяулыгым читенә.    

       Җырны кызлар башлап китә. Һәм бер-ике сүздән аларга егетләрнең калын тавышы дәррәү килеп кушыла. Ул да түгел, җырлый-җырлый әйлән-бәйлән килгән түгәрәк кинәт тукталып кала. Мәйдан уртасына бии-бии бер кыз килеп чыга һәм ул янәшәсендәге егеткә китереп баса. Тигез бер ритмга бию көе уйный башлаган ике рәтле гармунга ияреп кара каршы бииләр башта, аннан бер-берсен култыклап алып зыр әйләнергә керешәләр. Башкалары исә бию көенә кул чәбәкләп такмаклап җыр дәвам итә.

                            Алларын алга манам,

                          Гөлләрен гөлгә манам.

                         Укы дустым шоферлыкка,

                         Син шофер булсаң – барам.

     Шайтаннарны качырып, шул рәвешле, ут уйнатып бер биеп алгач, уртадагы ике биюче кире үз урыннарына кереп баса. Кулга-кул тотынып әйлән-бәйлән итеп җырлау тагын дәвам итә. Бу юлы инде җырны бер мут егет башлап җибәрде. Фәрвазларның күршесе Сәгыйтов Ислам иде бу, гөбедән чыккандагыдай мондый калын тавыш бары аңарда гына. Шуңа “га-га-га” дип йөргән ата казга тиңлиләр иде аны авыл малайлары. Тиздән ул солдатка китәчәк. Озатып йөргән кызы авылда кала, шуңа моңсу җырлар җырлый ул соңгы араларда.

                         Сайрый былбыл, сайрый былбыл,

                         Сайрый былбыл чатларда.

                         Сайрама былбыл чатларда

                        Без аерылган чакларда.

   Озатып йөргән кызы Нәфисә исемле. Бию көе башланмас борын бу юлы, әнә, мәйдан уртасына беренче булып ул атылып чыкты һәм тыпырдатып биеп китте. Билгеле инде, “Әйдә, Ислам...” диеп, үз егетенә  китереп басты. Һәм икәүләшеп әйләнергә керештеләр.

Ә башкалар исә, такмакка күчә.

                           Дулкынланып сулар керә

                           Парахут идәненә,

                           Иркен, рәхәт, матур тормыш

                           Тик безнең илдә генә...

       Ул кул чәбәкләү, ул биюдәге дәрт, ялкынның кайнарлыгын күрсәгез икән сез. Ислам абый Нәфисәне култыклап алып әйләндерә башлагач, киң бала итәкле Нәфисә күбәләк сыман, юк-юк, кош булып очып китәр кебек иде. Күлмәк итәкләрен кулы белән каплагачтын гына очып китми калды...

     Авыл яшьләренең уенын карап торган чакта Рафаэльнең күңеле сызып алды. Тизрәк үсеп җитәргә иде дә, шул түгәрәк тирәли җырлый –бии туйганчы  уйнарга иде бер. Янәшәсендә тынсыз калып сокланып карап торган Нурулла белән Фәрваз уенда да шул ук омтылыш булгандыр, икесенең дә күзләре ут булып яна иде. Үз тиңнәре булмагач, якын барып булмый, кызыгып карап торырга гына кала. Түгәрәк уенындагылар өчен алар ни бары  малай-шалай гына иде шул әле.

    Эч пошуын басу теләге белән алар тугай буйлап ары китеп бардылар. Күрше авыллардан килүчеләр атларын туарып арбага бәйләп куйганнар. Атлары печән чемченә. Ә үзләре яшел чирәм өстенә ашъяулыклар җәеп табын корып җибәргән. Кая карама гаилә-гаилә булып  ял итеп, тамак ялгап утыралар. Әнә анда Таулар авылыннан килүчеләр утыра. Тегеләре Караннан. Болары исә Иске Актауныкылар. Алар арасында, әнә, Рафаэльләргә чыбык очы тиешле Гыйлфан абый да бар. Ул үзенең Назир исемле малаен ат өстенә атландырып маташа иде...

     Кемнәрдер самавырга кадәр алып чыккан иде  үзләре белән. Яшел тугайда самавыр көйрәтеп шау-гөр килеп чәйләп утыруга ни җитә...  

     - Рафаэль, улым, - дигән аваз яңгырады кинәт якында гына. Бу аның әтисе Миргалим абый иде. Аларның, күрше-күлән ир-атлары белән ялгыз юкә агачы күләгәсе астында сөхбәт кылып утырулары икән. Яннарында ашъяулык яисә ризык фәлән күренми, кыр чәчәкләре өстенә кыңгыр ятып дөнья хәлләреннән күргән-белгәннәрен уртаклашулары гына. Сугышка кадәрге ул елларда әле авыл ир-атлары исерткеч эчемлекләрнең ни икәнлеген дә белми торган иде.

    Рафаэльнең әтисе укытучы, ул Богады волостындагы авылларның байтагында балалар укыткан кеше. Күрәмсең, Миргалим абый нидер сөйли торган булгандыр, өлкәннәрнең карашы аңарга текәлгән иде.

     Малайлар тукталып калды. Зурлар янына килеп аларның сүзенә катылу яисә әти кеше янына килеп сырпалану гадәтләре юк иде ул заманнарда.

     - Нәрсә, әтием, - диде ул тыйнак кына.

     - Тәртипле генә, тату гына йөрегез, ярыймы улым, - диде Миргалим абзый. Һәм авылдашларына таба борыла төшеп, сүзен дәвам итте.

      Ә арырак, икенче агач күләгәсендә, бер төркем апалар моңланып  утыра . Алар инде ир-атлар сыман җиргә сузылып ятмаган, итәкләрен тыйнак кына җыя төшеп, түгәрәкләшеп утырганнар да җыр сузалар. Бар тавышка кычкырып түгел, бары үзләре ишетерлек итеп кенә, тымызык яуган җылы җәйге яңгыр сыман сеңдереп, тын гына җырлый иде алар. Аның каравы  җырлары, җырлары нинди иде бит. Колакка түгел, җанга үтеп керә торган итеп җырлый иде алар. Һәр сүзе, сүзләре генә түгел, моң агышы белән күңелне иркәли, йөрәкләрне җилкендерә торган җыр.

     Иң элек талгын гына тавышлы берәве башлап җибәрә.

               Читкә китсәм – сагынам, түзмим,

               Төшләремдә сине эзлим.

               Туган авылым Яңа Актау

               Синсезләр ничек түзим.

     Шул урында, кинәт агач һәм яфракларны шаулатып җылы җил исеп киткәндәй, барчасы бер юлы дәррәү күтәреп алалар җырны:  

                 Бер очраштык, дип сөйләрсең исләреңә төшкәндә,

                 Эх, матур да соң Идәш буйлары,

                 Матур аның кырлары, болын-тугайлары.

                 Чут-чут сайрый сандугач, былбыл, тургайлары.

       - Абау, җаным, бигрәкләр дә моңлы шушы “Идәш буйлары”, - дип, күңелендәге хис-тойгылар ташкынын кая куярга белми ухылдап  куйды шунда җырлаучылар арасыннан берәве.

       - Кем уйлап чыгарды икән шушы җыруның сүзләрен, кем аны көйгә салды икән... - дип кушылды сүзгә икенчесе.

       - Авылы матур, шуңарга җыры да матур.

      - Бары безнең авыл – Яңа Актауда гына, Идәш буйларында гына бит ул, дөньяның, җәннәткә тиң шундый матур җире.

                 ...Эх, Идәшкәй буйлары,

                Бетерәдер хәсерәтне, уйларны,

- дип дәвам итте алар. Аларның җырына агачка кунган кошлар, югарыда, баш түбәсендә таганда атынгандай атына-атына сайраучы ялгыз сабан тургае да кушылды шунда.

      Ә тагы да арырак киткәч - башка бер төркем. Болары инде тальян гармунга кушылып моңланып утыра:

                 Казаннардан Мәскәү күренә микән

                 Баскычларга басып карасам.

                 Дускайларым мине ишетер микән

                 Сандугачлар булып сайрасам.


                 Курайчылар курай ай уйнамый

                 Башкорт курайлары булмаса.

                 Егеткәй генә кеше җыр җырламас

                 Йөрәгендә моңы булмаса...

     Нигә шулкадәрле дә матур һәм моңлы икән бу татар-башкортның җырлары, нигә өзәләр, телгәлиләр икән бәгырьләрне. Җырлый башласаң җырлап туеп булмый үзләрен, тыңлый башласаң тыңлап туям димә... Йөрәкләрне җилкетә, тәнгә гайрәт һәм көч бирә ул җырлар. Яшел чирәм өстенә ятып тәгәри-тәгәри ауныйсы, утырып җылыйсын китергән чаклары була шул җырларның. Ә бу юлы менә Рафаэльнең  кош булып очасы, йөгерәсе, җәйге җылы җилне куып тотасы килә башлады.

      - Әйдә, малайлар, урманга таба йөгерәбез, - дип әйтүе булды, йөгерә дә башлады ул үзе. Бераз киткәч борылып караса, аңардан калышырга теләмичә Нурулла белән Фәрваз да җилдерепме җилдертәләр иде.

    Урман читенә барып җиткәч кенә тукталып хәл алдылар бертын. Әмма озак дәвам итмәде бу.

     - Малайлар, әйдә без дә җырлыйк әле, - диде Рафаэль, беренче булып телгә килеп. – Монда үзебез генә, безне һичкем ишетми, туйганчы бер кычкырып җырлыйк әле.

       Нинди җыр, дип бәхәсләшеп тормадылар, “Идәш буйлары”ннан башладылар билгеле:

                  Бер очраштык, дип сөйләрсең, исләреңә төшкәндә,

                  Эх, матур да соң Идәш буйлары,

                  Матур аның кырлары, болын, тугайлары.

                  Чут-чут сайрый сандугач, былбыл, тургайлары...

      Аларның җырын, җилдә тибрәнгән агач яфраклары күтәреп алды. Кошлар килеп кушылды аларның җырына. Бар табигать, бөтен әйләнә-тирә, кырлар-болыннар кушылып җырлый иде кебек аларның җыруына... Безнең Идәш турындагы җырны җырлый башласаң җырлап туярлыкмыни соң аны...

        Шулай матур гына башланган җырны рәхәтләнеп дәвам итәргә иде дә бит, әмма аның сүзләрен генә төгәл итеп хәтергә төшерә алмый аптырадылар.

     - Әйдә, әллә үзебез чыгарып җырлыйбызмы?- дигән тәкъдим кертте Фәрваз. – Апалар җырлаганда тыңлап отып каласы булган да бит...

    - Әйдә, - дип, элеп алды аны дуслары.

    Тик менә җырлары гына җыр сыман килеп чыкмады кебек.

             “Сандугачлар сайрый тирәкләрдә,

              Идәш буен мактап җырлыйлар.

              Ап-ак чәчкә аткан шомыртларга кадәр

              Без чыгарган җырны тыңлыйлар”,

- дип башлап карады Рафаэль. Әмма, сүзләре матур гына килеп чыкса да, алар җырның көенә ятышып бетмәде.

     - Юк, малай, бу хөрт килеп чыкты, - дип бәя куйды Фәрваз. – Хәзер мин чыгарып карыйм, тыңлагыз:

               “ Сайрый былбыл, сайрый былбыл,

                 Сайрый былбыл чатларда.

                 Сайрама былбыл чатларда,

                 Без аерылган чакларда...”

      - Булмады. Син моны, Фәрваз дустым, “Урам көеннән” суктың. Авыл егетләре армиягә киткәндә җырлый торган җыру бу, бик беләсең килсә, - дип ачыклык кертте Рафаэль.

       Фәрваз кычкырып көлде генә. Моның шулай икәнлеген ул үзе дә яхшы белә иде бит.

      - Нурый, инде хәзер синең чират, - диде ул, урман читендә үскән имәнгә арка терәп утырган Нуруллага борылып.

     - Җырлар идем дә, мин сезнең төсле күттән чыгарып җырлый белмим шул.

     Өчәүләшеп Нурулланың сүзләреннән көлемсерәп куйдылар.

     - Белмәсәң,  минем кебек, тот та җырла берәр җыру. Җырның җыртыгы булмый аның,- дип киңәш бирде аңарга Фәрваз.

     Нуруллага җан кереп китте шунда. Кеше кара күренмиме дигәндәй, май ашаган мәче сыман як-ягына ялт-йолт каранып алды ул җәт кенә.

       - Кешегә сөйләмәгез, йәме, мин үзегезгә хәзер шундый бер җыр җырлыйм. Колагыгызны томалап тыңласагыз да ярый. Ләкин, гаепкә бөкмәгез, яме...

      - Җә-җә, - диеп, Нуруллага текәлделәр. Кызык ич, ни җырлар икән...

    Шунда, тәвәккәлләп, бар булган тавышына җырлап җибәрмәсенме Нурулла:

                   “Хәерелбанат куштан кыз.

                     Билдән түбән кулым тиде –

                     Хәерелбанат ыштансыз”.

     Колаклары ишеткәнгә ышанмый тордылар бертын, аннан тәгәрәшеп көлешергә тотынды малайлар. Барысын да уздырып, иң элек Нурулла үзе көлде.

        - Ну, Нурый, җырлап та күрсәттең соң, ә...

        - Малай, каян ишеттең аны, кем чыгарган җыр ул? Җырласа җырлый инде ул безнең Нурый...

        Нурулла эчкерсез малай ул, ничек булса шулай сөйләп тә бирде. Кичке караңгы төшкәч, йомыш белән лапас артына чыккан чагы булган.Читән аша гына күршеләре Мирзаян абый, армиядән кайткан егет булуга карамастан, әти-әнисеннән качып тәмәке тартып тора икән. Шуның үзалдына җырлап торганын ишеткән. Үзе җырлый, үзе көлә икән тагы...

       - Кайткач мин бу җыруны, Нурыйдан ишеттем дип, абыйларга  да җырлап күрсәтәм әле... - дип, җырның сүзләрен кабатлады Фәрваз.

        - Авызыңда артык тешең булса гына җырла, йәме, - дип киңәш итте Нурулла. – Олылар ишетсә, күрмәгәнеңне күрсәтер. Миңа сылтап кына котыла алмассың, кара аны.

        Ә барыбер кызык һәм күңелле иде. Яланаяклы өч малай, солдатка китүче егетләргә охшатып, бер-беренең җилкәләренә кулларын салып, җырлый-җырлый туган авыллары Яңа Актауга, аның  Җыен мәйданына таба юнәлделәр. Яңа җыр башлаганда, әледән әле тел очларына Хәерелбанат турындагы сүзләр килеп кенә аптыратты үзләрен. Ул хакта башкача ләм-мим, дип сүз куешсалар да искә төште, ни эшләмәк кирәк...

             

3

                                                 

      Шундый матур һәм бәхетле башланган балачак, кызганыч, озын гомерле булмады. 1941 нче елның иң матур көннәрендә, басуда игеннәр өлгереп килгән, болында печән өсте башланырга торган, тау битләрендә җир җиләге һәм каен җиләге кызарып пешкән ямьле җәй уртасында өзелеп калды ул балачак. Яңа Актауда җир җимертеп эшләрдәй ир-ат һәм егетләр заты калмады. Барысы да Туган илне саклаучылар сафына  - илбасарларга каршы сугышка яисә Уралдагы хәрби заводларга  хезмәт фронтына китеп барды.

     Олыгаймас җиреңнән олыгаерсың, басуда өлгергән игеннәрне җыеп алу, мал-туарга печән, кышка  утын хәзерләү кебек барча мәшәкать әниләр һәм яшүсмерләр җилкәсендә торып калды. Смаковлар гаиләсендә дә, әтиләре Чиләбедәге танк заводына эшкә  киткәч, дөнья көтүнең бар михнәт һәм мәшәкатьләре әниләре Хафаза апа һәм ундурт яшьлек Рафаэль өстендә иде хәзер. Әсма апалары сугыш алдыннан ук Уфада  эшли башлаган иде. Рим белән Нур, кул арасына керергә тырышсалар да, әле малай-шалай гына. Тамара белән әле яңа тәпи йөрергә өйрәнеп маташкан төпчек малай Ринатның  үзләренә караучы кирәк. Шулар өстенә әле мәктәптә укуны да ташларга ярамый, Туган илне саклау өчен белемле яшьләр кирәк диләр әнә. Яңа Актауда башлангыч мәктәп кенә булу сәбәпле, аларга хәзер 9 чакырым ераклыкта урнашкан Каран авылына йөреп укырга туры килә. Анда бару-кайту өчен машина юк, атлар колхоз эшенә дә җитми. Яхшы атларны шулай ук фронтка озатып бетерделәр. Җәяүле кеше өчен якын ара түгел тугыз чакырым.

      Авыл кешесенең ашаганы ипи белән бәрәңге иде. Алары да булган чакта гына. Бер кыерчык ипи белән бармак башы кадәрле ике бәрәңге эләксә башың күктә була инде. Ни хикмәттер, ачлы-туклы яшәүгә дә, әле бер, әле икенче гаиләгә фронттан кайгылы хәбәрләр килеп торуга да, көн-төн эштән арына алмауга да карамастан, укуга зыян китермәскә тырыша иде авыл балалары. Җиденче класста укыган  Рафаэль исә, дәрестән соң калып, бишенче класс малайларына хәрби дәрес бирүче укытучыны да алыштыра иде әле бик еш кына.  Кыска җиңле күлмәк өстеннән биленә әллә каян гына табып алган, таушалып беткән иске солдат каешы буып куйгач үзен чын командир кебек хис итә иде ул. Малайларны тигез рәткә тезеп “айт-два”га шап-шоп атларга өйрәткәндә, соңгы арада болай да буйга шактый ук калкынып киткән егетнең нинди дәрт белән очынып йөрүен күрсәгез икән сез.

      - Ватанны саклар өчен таза малайлар кирәк. Физкультура һәм башлангыч  хәрби әзерлек дәресләре иң мөһим дәресләр. Туган илен яраткан һәр укучы  бу дәресләргә аерата җаваплы килергә тиешле. Хәрби әзерлек дәресләренә килми калу – ул Ватанга хыянәткә тиң, - дип тә сөйләп җибәрә иде ул аларга. Койган да куйган солдат, менә дигән укытучы инде читтән карап торсаң.

       - Абый, солдат каешыңны тагып карыйк әле...

       - Абый безнең дә синең кебек оста итеп “айт-два”га йөрисебез килә, киләсе дәрескә дә килегез әле, - дип тинтерәтә иде аны малайлар.

        Чөнки хәрби әзерлекне алып барган  укытучы Вәлиәхмәт абыйлары, сугыштан контузия алып кайткангадыр инде, алай бик ачылып китеп сөйләшми, аралашмый иде үзләре белән. Өстәвенә бер аякка нык кына аксый да иде әле. Рафаэль исә аларга үз тиңнәре кебек карый. Каешын да салып тоттыра, биргән бер сорауларына да җавап табарга  тырыша. Бу аралашудан ул үзе дә бәхетле, шул мавыгуын  малайларга да йоктыра  белә иде.

     Шул рәвешле, бер-ике ел дигәндә  Каран мәктәбендә шактый ук дәрәҗәле һәм мәртәбәле укучы буларак танылды Рафаэль. Укытучылар да хөрмәт итә иде үзен, укучылар да тартыла иде аңарга. Борынын чөймәсә дә, үз дәрәҗәсен белеп, төз басып, туры атлап йөри торган асыл егетләр затыннан иде.

     Көз һәм кыш айларында, көннәр кыскару сәбәпле, караңгы тиз төшә. Шуңа үз авылларына һәр көн кайтып йөреп булмый. Рафаэль әнисенең  сеңлесе Мөсфирә апаларында торып укый. Атнага бер генә кайткан чаклары да була иде туган авылга.

      Яңа Актауга кайту өчен ике чакырымлап урман эченнән барасы бар. Шуңа алар бергә-бергә җыелышып кайтырга чыга торганнар иде. Авылдашлары арасында Рафаэль үзенә күрә башлап йөрүче санала. Чөнки, аның  кыю йөрәкле, куркуның ни икәнлеген дә белми, дигән даны бар. Чынлыкта алай ук түгел иде, әлбәттә, урман аша узган чакларында, бигерәк тә караңгы төшкәчтен, шүрләми түгел, күңеленә шом керә иде аның да. Ләкин, башкаларның ышанычын аклар өчен генә булса да сер бирмәскә тырыша торган иде.

     Көннәрнең берендә Каран мәктәбеннән Яңа Актауга үзеннән бер класска югарырак укыган авылдашы Асия исемле кыз белән кайтырга туры килде аңарга. Сабакташларыннан әлеге дә баягы шул хәрби дәресләр аркасында аерылып калган иде. Ә Асия мәктәптә комсомол активисты. Караннан чыгып Иске Актауга җиткәнче үк кичке эңгер-меңгер башланды. Ноябрь  ахырлары җитеп килсә дә кар ятмаган иде әле, төннәрнең иң караңгы чагы. Аяк асты да яман тайгак – төнлә чыерата, көндезләрен җепшетә. Үзле кара балчык шундый итеп ябыша ки, берәр калыпка зуррак булса, аяк киемеңне суырып кына ала.

     Башта үзара сөйләшми генә кайттылар.  Рафаэль бишмәт изүләрен ача төшеп олы адымнар белән  алдан атлады, ә  Асия, калышмаска теләп, яшь болан баласыдай аның артыннан теркелдәде. Урманга җиткәнче түзде, сер бирмәде, ул да авылда эшләп үскән  кыз иде ич. Әмма тора-бара  арый башлады, күрәмсең, адымнары акырыная төште.

    - Ул тикле ашыкма инде, Рафаэль, мин башкача болай йөгерә алмыйм, - дип әйтергә мәҗбүр булды кыз. - Әйдә, бераз акырынрак кайтыйк. Ерак калмады бит инде.

    Егет бик рәхәтләнеп риза булды, әлбәттә. Яшьлек дуамаллыгы белән генә бара иде ул да. Иртәдән бирле авызына ризык капканы юк, ашказанында чуашлар утын кисә. Анысы бер булса, икенчедән, аның үзенең дә Асия белән сөйләшәсе, һич югында үзенә  бер-бер сүз катасы килеп кайта иде бит. Асия, авылда гына түгел, тирә якта тиңе булмаган бер матур кыз. Өстәвенә эшчән һәм акыллы да. Каран мәктәбендә тугызынчы-унынчы класс малайлары авыз суларын корытып йөри иде аның артыннан. Үзе генә якын җибәрми ул аларны. Шул кыз, әнә, күпме гомер инде аның артыннан йөгереп кайта. Ә Рафаэлнең аңарга, бер-бер җылы сүз әйтү түгел, борылып та караганы юк. Әллә бар, әллә юк иде ул аның өчен, исе дә китми янәсе...

    - Мин шулай тиз йөрергә яратам инде, - дип, үзе дә абайламастан, мактанып алды иң элек. Тагы нәрсәдер әйтәсе килгән иде дә, сүзен таба алмый торды.

    - Артыңнан җитешерлек түгел, син бит, әнә нинди, озын буйлы һәм таза егет, - дип, салпы ягына салам кыстырырга өлгерде Асия. Ә бәлки ихлас күңелдән әйтүе булгандыр.

     - Юк инде, озын дип, миннән озын егетләр дә була бит...

     - Була да, алар бит армиягә, сугышка китеп баралар.

     - Анысы шулай, - дип, килешергә мәҗбүр булды Рафаэль. Үзенең дә тизрәк үсеп, Ватанны саклаучылар сафына басасы килгәнлеген әйтәсе килде. Әмма шуны гади генә аңлатырлык сүзләр тел очына килми аптыратты. Әллә нәрсә генә булды әле бу – гомер сүз сорап кеше кесәсенә керүне белмәгән Рафаэль, күңелендә булганнарны аңлату өчен сүз таба алмый изаланды.

     Ә Асия, әнә, аз гына да дулкынланмый, нинди матур итеп, гади генә сүзләр белән эндәшә аңарга:

     - Синең хакта  бит, Рафаэль, юл буенча кызыклы һәм мәзәк хәлләр сөйләп күңелне күтәрә, аның белән кайтканда юлның ераклыгы сизелми дә кала дип әйтәләр. Ә минем белән сөйләшергә дә теләмисең...

     - Юк, Асия, алай түгел. Син бит... Син... Синең белән...

     - Ә син дулкынланма. Без бит авылдашлар. Бер урамда уйнап үскән...

     Шунда башлаган сүзен әйтеп бетерә алмады кыз, аягы таеп китеп егыла язды. Ярый әле Рафаэль тотып калды үзен.

     Кызның кайнар сулышын, йомарланган май кебек тыгыз тәнен тоеп калды ул шул мизгелдә. Әмма, гаепле кеше сыман, кулларын тартып алды җәтерәк.

     - Аяк асты тайгак шул, - дип кенә әйтә алды егет.

    Ә Асия исә үзен, читкә тайпылып өлгергәнче, җитәкләп үк алды.

     - Юл бик тайгак . Урман да караңгы. Шомландыра. Ярыймы, Рафаэль...

      Аздан гына “Ничек кенә ярый әле”, дип әйтеп ташламады.  Асия белән шул рәвешле җитәкләшеп кайту төшенә дә кермәгән хыял иде бит аның өчен. Әмма сер бирергә ярамый иде.

      - Әбау, Асия, кулың шундый салкын. Өшегән икәнсең бит.

    - Юк, өшемәдем. Кулым салкын, әмма йөрәгем кайнар минем, - диде кыз, чаялана төшеп.

    Бу ни дигән сүз булды икән тагы, дип уйлап куйды Рафаэль. Әмма йөрәк кайнарлыгы турында, йөрәкләр турында сөйләшергә әзер түгел иде шул әле ул. Байтак кына, ни әйтергә белми, уңайсызлык кичереп һәм оялып, үзалларына уйланып барды алар.

     - Ярый әле син очрадың, Рафаэль, югыйсә авылга кайта алмый кала идем, - дип, сүз башларга омтылды Асия.

     - Нәрсәсе бар инде аның, юл таныш ич, тотасың да кайтып китәсең.

     - Куркыта ич. Урманда әллә нинди качкыннар бар дип сөйлиләр.

     - Ә мин курыкмыйм. Алар үзләре курыксын миннән.

     - Берүзең генә кайтудан да курыкмас идеңме?

    - Һи, нәрсәсе бар инде аның. Рәхәтләнеп җырлый-җырлый кайтам мин үзем генә булганда. Юлның ераклыгы сизелми дә кала.

    - Ә бүген нигә җырламыйсың?

    - Мин ялгызым гына булганда җырларга яратам.

    - Миңа да берәрне җырлап күрсәт әле, Рафаэль, - дип, кыз аның кулын кысып куйды шунда.

     Уңайсызланып китте егет, әмма, сер бирмәде.

    - Бүген түгел, башка бер юлы җырлармын, яме, Асия.

    - Ә ни өчен бүген түгел?

    - Җыр капчыгым онытылып калган, - дигән булды ул, шаяртып.

    - Ярар, нишлисең бит, тыңлыйсым килгәнгә генә әйткән идем. Ә нинди җырлар яратасың син?

    - Җырның ертыгы юк, ди безнең әни. Барысын да яратам.

    - Шулай да... - дип, кызыксынуын дәвам итте кыз аның саен.

    - Ну..., туган авыл турындагы җырларны, туган ил  турындагыларын... Ә син үзең нинди җырлар яратасың, Асия?

    Бераз уйга калып барды кыз. Ничек җавап бирергә белмичә уйлануы иде булса кирәк.

     - Минме... Мин мәхәббәт һәм сөю турындагы җырларны бик тә яратам. Аларны мин бер дәфтәргә дә язып барам әле.

     - Минем дә бар җыр дәфтәрем, - дип әйтеп ташлады Рафаэль. - Әле күптән түгел генә башлап җибәрдем.

     - Ә мин инде өченче дәфтәргә күчтем.

     - Шул тикле җыр таптыңмы?

     - Күңелгә ятышлы, матур җырлар аз түгел, Рафаэль. Безнең татар-башкорт халкы моңнан яралгандыр кебек тоела миңа.

     - Асия, - дип, тирән сулыш алып куйды егет. Үзе дә ачык кына аңламаган хис һәм тойгылар өермәсе биләп алган иде аны. – Син шул тикле матур сөйләшәсең, Асия. Синең белән янәшә бару, синең авыздан чыккан сүзләрне  тыңлау рәхәтлек китерә миңа.

     - Син дә әйбәт егет, Рафаэль, - дип, янә дә бер тапкыр кулын кыса төште ул аның.

     Рафаэль, уңайсызланудан, тартынып куйды. Сүзне ничек дәвам итәргә белмичә азапланды бер ара.

     - Башкалардан бер аермам да юк, гади бер авыл малае инде шунда...

     - Гади булсаң да курку белмәс бит син... Һәм тыйнак та.

     - Ничек бар – шулай инде. Авыл малайлары бары да бер иш була торгандыр.

     - Юк, Рафаэль, син бүтәннәр кебек түгел. Башкалар, кызлар белән икәүдән-икәү генә калса төрлечә төртмәле сүзләр сөйләшә, кулларын, авызларын суза башлый. Ә син андый түгел.

     - Ә кызлар бит шундый кыю егетләрне ярата диләр.

     - Егет кешегә җебегән булу килешми, әлбәттә, - дип, суза, үзалдына уйлана  төште Асия. Шул сузуы белән үтерә язды Рафаэльне. Һәм, әллә юри, әллә чынлап, башлаган фикерен тәмамламыйча ярты юлда өзеп торды.

    Киеренке тынлык урнашты бер мәлгә. Асия тукталып калды. Рафаэльнең дә тукталмый чарасы юк иде, Асиядән кулын тартып алып бер ялгызы китеп бара яисә ташлап йөгерә алмый бит инде. Урман эче. Төн. Күзгә төртсәң, күренмәслек дөм караңгы. Әйләнә тирәдә һичкем юк...

     - Арыдым, Рафаэль, туктап аз гына хәл алыйк булмаса, - дип пышылдады Асия, әлеге шомлы тынлыкны бүлдерүдән куркып.

     Ягымлы сүзләргә аның җылы сулышы килеп кушылды. Җитәкләшкән кулны ычкындыру кая, кыз аңарга  тагы да елыша гына төште.

    - Туңдыңмы әллә, - дип сораудан башка чарасы юк иде егетнең.

     Кызның үзенә текәлгән  якты карашын, зур булып ачылган күзләрен тоемлады шунда. Әмма үзләренә туры карарга кыюлыгы җитмәде.

    - Туңмадым, Рафаэль, ут булып янам, - диде Асия, тагы да  ягымлырак пышылдауга күчеп.– Иреннәрем генә күшекте...

    - Ә мин иреннәрем туңса, уч төбе белән каплыйм да җылы сулыш кына өрәм, - дип әйтеп ташламасынмы шунда Рафаэль. Алдын-артын уйлап тормады шул.

    - Киттек, - диде Асия, тавышын күтәрә төшеп. Һәм, җитәкләшкән кулын аерып, кузгалып та китте. Ни өчендер озаклап ял итеп торасы килмәде тагы.

    Инде хәзер Асия алдан бара иде. Каян ул тикле көч һәм егәр килгәндер үзенә, уйнаклап, йөгереп диярлек ашыга башлады ул. Аның артыннан калышмаска тырышкан Рафаэль озын-озын адымнар белән дә чак җитешә иде үзенә.

     Шул рәвешле җил-җил кайта торгач, ничек урманны аркылы  чыкканнарын да сизми калдылар. Ниһаять, адымнарын акырынайта төште алдан йөгергән кыз.

     - Менә урманны да чыктык, мине куып тота алмадың, - диде һәм, үзалдына нидер уйлап, рәхәтләнеп көлеп алды Асия.

     - Синдә җен көчләре бар икән бит, Асия, шундый йөгерттең үземне, чак ташлап качмадың, - дип, Рафаэль дә аңарга кушылып шаярырга омтылды.

     - Юк инде, җен урманда калды. Мин хәзер Асия генә, - дип, канәгать һәм серле итеп кеткелдәвен дәвам итте ул.

     Юлдашының күңел күтәренкелеге егеткә дә күчте, ул кинәт кенә кызны куып җитеп, аның аркасына җиңелчә кагылды да, алга таба йөгереп китте.

    - Урмандагы теге җен куа чыккан, әйдә, калышма, куып җитеп кара мине.

     Асия, курыкканга сабышып, чырык-чырык көлә-көлә аның артыннан йөгерде.

     - Йөгер, тизрәк йөгер, юкса җен куып тота үзеңне...

     Егет үзен ташлап качмады билгеле, бераз йөгергәчтен адымнарын акырынайта төште. Ә кыз исә, шундук куып җитте аны  һәм кочаклап ук алды. Икесе дә рәхәтләнеп көлделәр бер туйганчы.

    - Менә, Мәсәй чирәмен дә узып барабыз, авылга күп калмады, - диде кыз, тагы бертын барганнан соң.

     - Ә син, Асия, беләсеңме соң, ни өчен бу урынны Мәсәй чирәмлеге дип йөртәләр, - дип, күтәреп алды Рафаэль.

     - Белмим шул, бер-бер кеше исеме белән бәйле булгангадыр.

     - Ә мин беләм, - диде егет, бер горурлык белән. – Мәсәй, Мәсәлим - минем бабам исеме. Патша заманында волостной старшина булган ул. Хәзергечә әйтсәк, иң зур нәчәлник инде. Аның монда үз печәнлеге булган. “Мәсәй чирәме” әнә шуннан калган исем, бик беләсең килсә.

      - Менә ничек...  

    ... Шул рәвешле шаяра-көлә,  тугыз-ун чакырым ара узып, кай арада авылга – Яңа Актауга кайтып җиткәннәрен сизми дә калды алар. Бу ерак көзге караңгы юл, тайгак һәм пычрак юл очсыз-кырыйсыздыр төсле тоела иде башка вакытларда. Әллә ничек кенә килеп чыкты әле бүген, туйганчы бер сөйләшә дә алмый калдылар. Тагы туры килерме аларга шулай икәүдән-икәү генә калып юлга чыгарга, белеп булмый. Рафаэльнең Асиягә әллә ниләр әйтәсе килә иде дә бит, кыюлыгы җитмәдеме, әйтә алмады. Бераз соңрак әйтермен әле дип кичектереп килде. Инде авыл башына килеп җиткәчтен дә чыкмады җае, бөтен өмет капка төпләренә калган иде. Кызлар белән егетләр арасындагы иң мөһим сүзләрнең авылда, кагыйдә буларак, капка төбендә әйтелүен ул өлкәннәрдән ишетеп белә.

     Капка төпләренә җитеп килгәндә, инде бөтен кыюлыгын җыеп сүзне башлыйм гына дигәндә, ипле генә сөйләшеп кайткан Асия, кинәт, йөгәннән ычкынган тай кебек торып чапмасынмы. Капкалары ябылганда гына “Тәмле төшләр күреп йокла, йәме, сау бул, Рафаэль” дигән сүзләре ишетелеп калды аның.

     Кая ашыкты, нигә шулай йөгереп кереп качты инде ул, һич аңламассың. Әйткән сүзләре дә мыскыл итү кебегрәк яңгырады. Әллә ничек кенә килеп чыкты әле бу...


4


     Сугыш вакыты булу сәбәпле өлкән сыйныфларда укучыларның җәйге каникуллары бер ай-ай ярымга алдан башланып, шулай ук бер-ике айга  кичегебрәк тәмамланды ул елларда. Каникул дисәләр дә, ул – җәйге ял түгел, көн-төн эш һәм авыр хезмәттән гыйбарәт иде. Рафаэль, әнисе Хафаза апа кебегүк, бер караңгыдан икенчесенә кадәр колхоз эшендә. Ашарыңа бармы-юкмы, өең ягылганмы-юкмы – һичкемнең эше юк, син бер хезмәт көнен дә калдырырга тиеш түгел. Хәер, авыл кешесе, бирерлек малы булмаса да,  җанын бирердәй булып тырыша-тырмаша иде Ватан һәм җиңү өчен. Рафаэль колхоз малларына басудан салам-печән ташый иде. Атлар ябык, аларның да ашарына җитми. Вакыт-вакыт чанага яисә арбага төялгән саламны, ат белән янәшә басып, икәүләп тә өстерәргә туры килә.  Әмма яшьлек җүләрлеге һәм сугыш чорындагы рух күтәренкелеге  белән әллә нинди  авырлыкларга да түзәсең икән. Бер кыерчык ипи һәм бер бәрәңге дә тәтесә, дөнья тәмам түгәрәкләнә,  ундүрт-унбиш яшьлек үсмер икәнлегең онытыла, гайрәт иясе ир-ат итеп хис итә башлыйсың үзеңне.

      Сугыш чорында, үсмерләр генә түгел, сабый балалар да тиз олыгайды. Әнисе һәм абыйсы колхоз эшенә киткәч, ихатадагы бөтен җаваплылык уникенче яшь белән баручы Рим җилкәсендә кала иде. Шуның өстенә әле ул бөтен гаиләне аяк киеме белән дә тәэмин итүче – чабата үрә. Нур белән Тамара җиләк һәм карлыган җыя. Кышка чикләвек, миләш, шомырт, балан һәм төрле-төрле шифалы үлән һәм яфраклар хәзерләү белән мәшгуль. Иртәдән кичкәчә урманда була торган иде алар, шуңа аларны үзара шаярырга көч булганда “Урман балалары” дип тә йөретәләр иде. Төпчек малай Ринат та кул арасына керә башлады инде, аның да үзенә йөкләнгән бурычлары бар. Тавык-чеби ашату, вакытында аларга су алыштыру, сәндерәдән тавык йомыркаларын җыеп төшү. Бакчага кергән карак кәҗәләрне һәм күрше тавыкларын куып чыгару – болар һәммәсе Ринат җаваплылыгында.

    1943нче елның җәй урталарында Яңа Актауга районның ягулыклар өчен җаваплы иң зур түрәсе килеп төште. Аны “райтоп нәчәлниге” дип йөртәләр иде авылда. Бригадир Фәхрислам Сәмигуллин, ягъни Фәрсәй карт, каравыл өе каршысына авылның иң таза һәм егәрле егетләрен генә чакыртып китерде.

     Райтоп нәчәлниге Хатыйп исемле икән. Гәүдәгә әллә ни зур булмаса да, бар җире таза, сәламәт күренә иде үзенең, сугышка ни сәбәпле бармый калгандыр, анысын алла үзе генә белә. Әмма аягында чем кара хром итек, өстендә соры гәләфи чалбар һәм китель. Ул аларның һәркайсы белән кул биреп исәнләшеп, танышып чыкты иң әүвәл. Малайлар аның белән исәнләшкәндә үзләренең исем-фамилиясен һәм ничә яшьтә булуын әйтергә тиеш иде.

     “Нурый Хәкимов, уналтынчы яшь”. “Фәрваз Бакиев, унбиштә”.    “Смаков Рафаэль, уналтынчы китте”. “Риҗал Хәмитов, унбиш”. “Ләбип Гыймалов, ундүрт тулып килә инде. Тиздән унбишенче китә”.

     Ләбип белән танышканда уйга калып торды райтоп нәчәлниге. Бер бригадир Фәрсәй картка, бер малайга сынап карап торды.

     - Булдыра алырмы, ундүрте дә тулмаган икән бит әле...

     - Әйттем бит инде, тиздән унбишенче китә инде, абый, - дип, гозерләп сорагандай түрәнең күзләренә текәлде Ләбип. – Яшьтә генә мени хикмәт, аның каравы, күрәсезме, минем мускул да бар инде.

     - Ул тырыш малай, булдырыр. Әнисе дә бик үтенеп сораган иде, - дип, сүзгә Фәрсәй карт үзе дә кысылгач, нәчәлник  ризалашкандай булды.

     - Белмим шул. Алай булгач, эшләп карасын инде...

     - Җәмәгать, - дип сүзне Фәрсәй карт башлады, - дәүләт сезгә бик җаваплы эш йөкли. Сугыш вакыты икәнлекне онытмагыз. Ә хәзер сүзне, райтоп нәчәлниге Хатыйп иптәшкә бирәбез.

     Янә бер кат күз йөртеп, каршысында басып торган егетләрне барлап чыкты нәчәлник кеше. Барысы да урындамы, ул сөйләячәк җитди сүзләрне тыңларга әзерләрме, янәсе. Һәм шунда кинәт җанланып китте ул, уң йодрыгын югары күтәреп болгый-болгый, хром итегенең бармак очларында гына калып күтәрелә-күтәрелә сөйләп китмәсенме мин сиңа әйтим. Коеп куйган трибун инде менә...

    - Ватаныбыз өстенә кара козгыннар булып ябырылган фашист илбасарларын җиңү өчен ягулык кирәк, ягулык җитми, иптәшләр. Алар, әнә, Идел буена килеп җитте. Әмма шуннан ары китмәсләр. Безнең иптәш Сталин җитәкчелегендәге Кызыл Армия аларны һичшиксез тар-мар итәчәк. Берлиннарына тикле куып барып, үз өннәрендә тончыктырачакбыз без аларны. Утын ул әнә шуның өчен кирәк. Утын булса – ягулык була. Утын булса – паровозлар йөри. Утын булса – җылылык була. Утын булса... Утын булса, - дип кабатлый-кабатлый ниндидер сүз таба алмый интекте ул шунда.  Һәм фашистларның башына утын тумыраны белән суккандай берөзлексез йодырыгы белән кизәнеп торды. – Утын булса – завод-фабрикалар эшли. Вәт тәк, менә шулай, иптәшләр.

     Нәчәлник кеше тукталып хәл алып торган арада бригадир Фәрсәй карт та бер-ике сүз кыстырып өлгерде:

    - Аңладыгызмы инде, егетләр, әнә нинди олы бурыч тора сезнең алда...

    - Аңладык. Аңладык... - дип әйтми чаралары юк. Нәчәлник сөйләгәннәрне тыңлаганда тәннрендә бала йоннарына кадәр үрә торып баскан иде. Үзләрен фронтка китүчеләр сыман хис итә иде инде алар.

     - Озын сүзнең кыскасы шул, егетләр, - диде нәчәлник, ниһаять, бармак очларыннан җиргә төшеп, - фронт өчен, Мәскәү һәм Лилинград өчен утын кирәк. Бүгеннән башлап шушы зур эшкә алынасыз. Еракка да барып торасы түгел, урман, әнә, авылыгыз каршында гына. Килештекме?

    - Килештек, - диде малайлар бертавыштан.

    Бригадирга карап дәште нәчәлник:

    - Иптәш Сәмигуллин бит әле...

    - Әйе, Фәхрислам Сәмигуллин.

    - Ә сезгә, иптәш Сәмигуллин, шуны әйтәм. Егетләрнең тамагы тук, пычкылары кайралган, развуты ясалган булсын. Алар бүгеннән дәүләт эшендә санала. Тәк чту, вәт тәк, менә шулай, иптәш Сәмигуллин.

    - Аңладым, иптәш райтуп нәчәлниге. Пычкыларын Гарифуллин Гыйниятулла абзыйдан каратырмын. Бу эшнең ул рәтен белә, бик хөрмәтле кеше, империалистик сугыш ветераны. Вәт тәк, менә шулай, тәк чту, иптәш райтуп нәчәлниге...

    - Аңлагач бик әйбәт, бүгеннән үк эшкә тотынасыз. Егетләргә ярдәмгә Яммәттән мари хатыннары да кушылачак. Утын эшен алар яхшы белә, урманда үскән кешеләр. Кирәксә, Тугыз кыз авылыннан да ярдәмчеләр чакыртырбыз. Сөйләштек, килештек. Инде, әйдәгез, эшкә тотыныйк, егетләр.

    Хром итекләрен бер-берсенә кагып алды нәчәлник һәм иелеп гәләфи чалбарын кабартыбрак куйды. Китәргә җыенуы иде. Әмма искәртергә кирәк тапты.

     - Ярты сәгатьтән бәләкәй таш күпер янында көтеп торам үзегезне. Аякларыгызга киергә онытмагыз, урман кисүчегә яланаяк йөрү килешми, - диде ул, каршысында яланаяк басып торган Ләбипкә ым кагып. Һәм шаярткан атлы булды. – Тиздән ундүрт тула бит инде, аннан унбишенче китәчәк сиңа да...

    - Киям, нәчәлник абый, киям, әтидән калган күн итек бар безнең, зур булса да  шуны киярмен, - диде Ләбип, кабалана төшеп. Күп уйлап торсаң, үзен урман кисүчеләр исемлегеннән  төшереп калдырулары да бар.

     Ярты сәгатькә сузып та тормадылар. Унбиш-егерме минут дигәндә малайлар өс-башларын әтмәлләп  бәләкәй таш күпер янына җыелып та беттеләр.

     Райтоп нәчәлниге мактап бетерә алмады үзләрен.

    - Бу тикле булган, өлгер егетләрне күргәнем юк иде. Ай күрде, кояш алды дигәндәй, кай арада җыелып та беттегез. Вәт молодцы, вәт молодцы... Урман кискәндә дә шундый өлгер булырсызмы икән... Булырсыз, мин ышанам сезгә, булырсыз. Шулай бит, Ләбип иптәш, - дип, иң кече малайны аркасыннан да кагып канатландырып алды ул. Һәм көлеп куйды. – Ундүрт тулмадымы соң әле?..

    Шаяртуга күңеле булган Ләбип авызын җырып елмаеп куйды.

    - Үзем дә көтә-көтә көтек булдым бугай инде, тулмады шул әле, абый.

    Шул рәвешле, райтоп нәчәлниге белән бер-ике сүз алмашкан арада, бригадир Фәрсәй карт та килеп җитте. Аңарга  Гарифуллин Гыйниятулла бабай да ияргән иде.

    Бәләкәй таш күперне чыккачтын да урман юлыннан сулга борылды алар. Әмма ерак китмәделәр, салкын сулы чишмә кайнап торган уязлык читендәге каенлыкта туктап калдылар.

    - Бу каеннарга инде йөз яшь булыр, шулай бит, Гыйниятулла абзый, - дип, иң элек аксакалга мөрәҗәгать итте райтоп нәчәлниге.

    - Каен йөз ел яшидерме-юкмы, ул кадәресен әйтә алмыйм. Әмма бик борынгы агачлар инде болар. Без малай чакта ук бар иде инде алар, - дип, ипле генә фикер йөртергә кереште Гыйниятулла абзый,  иң өлкән кеше буларак. – Яшь иделәр кәнишне. Ул чакта шул кәүсәләре беләк юанлыгы булгандыр кебек хәтердә калган.

     - Ничәнче белән барасыз инде?

     - Тиздән җитмеш тула, боерган булса. Авылда ир-атлардан иң карты мин инде хәзер. Алланың биргәненә шөкер...

     - Егетләр, - дип, тавышын күтәрде нәчәлник. – Диләнке менә шушында булачак.

    - Диләнке... – дип, сораулы карашын Фәрвазга төбәде Нурый. – Ул ни дигән сүз икән ул, малай?

    - Белмим шул. Утын әзерли торган урмандыр, күрәсең.

    Рафаэльне исә башка сорау борчый иде. Колач җитмәслек булып үскән бу каеннарны кистерәсе килми иде аның. Авыл әйләнәсендәге иң матур урыннарның берсе иде бит карт каеннар арасы. Монда җиләк, бөрлегән күп була торган иде. Җилле көнне килеп тыңлап торган чаклары бар, ул каеннарның шаулавы да гаҗәеп тирән бер мәгънәгә ия иде бит. Ул каеннарны кискәчтен урман шәрәләнеп, ятим  калыр төсле иде.

     - Бу каеннарны кисәргә кызганыч инде, - дип әйтеп куйды ул, бар булган кыюлыгын җыеп. – Башка бер-бер урында булмыймы соң ул утынны әзерләп?..

    - Кайсыгыз булды бу? Кем авызыннан чыкты бу сүзләр, - дип, кинәт кенә бер читтәрәк җыелышып торган малайларга табан борылды райтоп мөдире Хатыйп.

     Егетләрнең күңеленә шом керде. Кермәслекме соң, нәчәлник кеше әнә нинди кырыс караш ташлады үзләренә. Кем икәнлеген белсә, куып кайтарырга да күп сорамас. Авызларына су капкандай катып калды алар.

    - Мин ул, - диде Рафаэль, ни язса шул булыр дигәндәй, тәвәккәлләп. – Каеннарны жәлләгәнгә генә әйттем, иптәш райтоп нәчәлниге абый.

    - Каеннарны жәлли икән берәү, - дип, дәртләнеп янә кулларын болгый-болгый, хром итегенең бармак очларында гына калып, очып  китәргә  җыенгандай канатланып сөйләп җибәрмәсенме  нәчәлник. - Фронттан әнә безнең районга гына да ай саен илле-алтмыш “батырларча һәлак булды” һәм  “хәбәрсез югалды” дигән хатлар  килеп тора. Ил тоткасы булган ирләрне чалгы белән чапкандай кыралар. Меңәрләгән, миллионлаган каһарманнар ватан өчен башын салды. Каеннар турында уйлый торган вакытмыни, иптәшләр. Ватан өчен утын кирәк! Фронт өчен утын кирәк! Утын – ул, бик беләсегез килсә, стратегик ягулык, иптәшләр... Тәк чту, вәт тәк, менә шулай, иптәш урман кисүчеләр!

     Райтоп нәчәлниге шактый озак сөйләде. Ялкынлы итеп, ышандырып, тыңлаучыларны, бигрәк тә малайларны, киеренке бер хәлгә куеп сөйли белә иде ул. Тын да алмый тыңладылар үзен. Яңа Актау якларына бу тикле дә пафос белән сөйләүченең килеп чыкканы булмагандыр әле аңарчы. Ул сөйләгән арада бригадир Фәрсәй ике мәртәбә махорка төреп тартты инде. Әмма үзе һич кенә дә эчкерле кеше түгел икән тагы. Ялкынлы сүзләрен тәмамлаганда Рафаэль турында бөтенләй оныткан да иде бугай инде. Аның сүзләрен искә төшереп, кабат-кабат каныгып тормады үзенә.

    Шунда Рафаэльне, бармак изәп, бер читтәрәк карт каенга сөялеп торган Гыйниятулла бабай үзе янына чакырып алды. Үз итеп аркасыннан кочаклап алды иң элек.

    - Улым, - диде, башкалар да ишетерлек итеп. – Бу каеннар өчен борчылма инде син. Аларның да шул, минем кебек, калса биш-алты ел гомерләре калгандыр. Бу дөньяда һичкем һәм бернәрсә дә мәңгелек түгел, болай ичмаса алар кемгәдер файда китерәчәк, кемнедер җылытачак.  Череп яисә корып егылганга караганда файдалары күбрәк булачак аларның.

     Гыйниятулла бабайны байтактан күреп белүенә дә карамастан, аның белән болай якын торып, аның киңәшен ишеткәне юк иде әле Рафаэльнең. Башта ул аның гомер буе эшләүдән сөялләнеп, бирчәеп беткән зур кулларына карап торды, аннан  маңгаендагы тирән буразналарны хәтерләткән җыерчыкларга төште күзе. Баксаң, Гыйниятулла бабайның үзен әлеге карт каеннар белән чагыштыруы һич очраклы түгел икән бит, аның маңгай җыерчыклары чын-чынлап үзе сөялеп торган каен каерысына бик тә охшаш иделәр.  

     Яшь чакларында Гыйниятулла бабайны бик гайрәтле кеше булган дип сөйлиләр иде авылда. Ул Беренче империалистик сугышның башыннан ахырынача катнашып, берничә ел Германиядә пленда да булып кайткан. Немецларның телен генә түгел, үзләрен дә, илләрен дә яхшы белгән бердәнбер кеше иде әйләнә тирәдә. Үзе пленда булып кайтса да, немецлар турында булсын, Германия турында булсын аның  ялгышып та  яман сүз сөйләгәне булмагандыр . Хатыны белән  сигез бала үстергәннәр. Дүрт бала сугышка кадәр туган, дүртесе ул пленнан кайткач. Исемнәре бик кызыклы иде үзләренең: сугышка кадәр туганнары – Сөнгәтулла, Сибгатулла, Мөхәмәтҗан һәм Сөембикә, ә сугыштан соңгылары – Алмес, Альберт, Радик һәм Фрида.

    Малайлары олысы-кечесе барысы да сугышка китте. Инде икесенең үлем хәбәрен алган иде. Шуңарга бик аз сүзле, ягъни гел сөйләшмәскә әйләнгән иде ул соңгы араларда. Бер-бер артлы ике улларының үлем хәбәрен алу кайгысын күтәрә алмыйча  гомер иткән хатыны да  дөнья куйган иде.

    Әмма аның болай кинәт кенә үзгәреп китүе һәм үз-үзенә бикләнүенең тагы бер яшерен сере бар икән, дип тә сүз чыгарганнар иде авылда. Сугыштан ике аягын да югалтып кайткан фельдшер Гималов Гали абыйга чишкән ул үзенең бу серен. Имеш,  пленда чакта Гыйниятулла бабай бер немец  марҗасы белән очрашып йөргән булган. Шул хатыннан бер малайлары туып, аңарга Алмес дип немецча исем кушкан булганнар. Шуның хөрмәтенә пленнан соң туган беренче малаена да шул ук исемне куштырган ул. Алмес исемле  улының үлем хәбәрен алгач төш күргән: имештер, аның Германиядә калган улы Алмес Советлар илен яклап сугышкан Алмесны атып үтергән. Дөрестерме-юкмы, менә шул төш корт булып кимерә икән Гыйниятулла бабайның бәгырьләрен...

    Райтоп нәчәлниге әллә ни озакка тоткарланмады, Фәхрислам абзыйга тагы ниндидер киңәшләр бирде дә, малайларның һәммәсе белән олылап кул биреп хушлашып чыккачтын атына атланып китеп барды.

    - Мин, көн дә булмаса да, әледән-әле кагылып узармын. Ә мари хатыннары иртәгесен килерләр ярдәмгә, - дип кычкырды ул инде агачлар артында күмеләм дигәндә.

     Менә, ниһаять, авылдашлар үзләре генә торып калды.

    - Каеннар бик юан икән, - дип, арлы-бирле йөренгәли башлады бригадир Фәрсәй абзый. - Пычкыларны бик кысар микән инде.

    - Развудлары әйбәт алынган. Егетләр – җилле, - дип, йөткеренде Гыйниятулла бабай, малайларның күңелен күтәрергә омтылып. - Мондый егетләр булганда Алып батырларың бер читтә торсын.

     Мактау кемгә ошамый инде, малайларны канатландырып җибәрде шул сүз. Алар пычкы һәм балталарга үрелделәр.

    - Сабыр итегез, - диде бригадир Фәрсәй карт. - Иң элек эшне ничек оештыру хакында киңәшергә кирәк. Арагыздан берегезне старший итеп сайлыйк иң әүвәл. Кемне?..

    Малайлар бер-беренә каранып алдылар. Әмма баш ватып, бәхәс корып тормадылар.

    - Рафаэль инде безнең командир, Рафаэль... - диделәр бертавыштан.

    - Ә ул үзе ничек уйлый? Бөтен җаваплылыкны үз өстенә алырга әзерме ул...

    - Безгә нәрсәгә инде ул, старшийлар сайлап тормыйк, барыбыз да бер тигез тырышып эшләрбез, Фәхрислам абый, - дип әйтүче Рафаэль үзе генә булды.

     - Юк, җегетләр, “Син дә мулла, мин дә мулла – атка печән кем сала...”, дигән сыман килеп чыгар, юкса. Һәр эшнең башында бер җаваплы кеше булырга тиешле. Армиядә ул командир була, ә менә калхузда персидәтел яисә бригадир ягъни мәсәлән...

    - Ярый алайса, - дип, ризалашырга мәҗбүр булды Рафаэль.

    - Менә шулай диген аны. Бер мәсьәләне хәл иттек, димәк. Инде тагы бер соравым бар, - дип, малайларны күз йөгертеп узды Фәрсәй карт. - Урман кискәнегез бармы соң сезнең?

      Малайлар бер мәлгә тынып калдылар. Кем башлар сүзне дигәндәй, бер-беренә карангалап тордылар. Андый чакта, билгеле инде, беренче булып  

үз өстенә җаваплылык алган кеше әйтергә тиеш сүзен.

     - Без бит, Фәхрислам абый, үзең беләсең, авылда үскән малайлар. Урман күт кырыенда гына. Утын кисмәгән, корыган агач аудармаган малай юк инде ул, - дип әйтеп салды Рафаэль.

     - Утын кисү бер хәл, урман кисү башка нәрсә, шулай бит, Гыйниятулла абзый, - дип, карт каенга сөялеп йокымсырап утырган аксакалга мөрәҗәгать итте бригадир.

     Тегесе, күзләрен ачып тормый гына, баш кагып җөпләгәндәй итте.

    - Иң элек агачны кайсы якка аудару уңайрак икәнлеген ачыклагыз. Моны  агачның кай тарафка авышлыгын, ботаклары кайсы якта күбрәк булуын  өйрәнеп кенә билгеләргә була. Шуңа күрә, кисә башлаганчы, киңәшеп бер фикергә килә торган булыгыз. Аннан аударасы яктан агачны бер ун сантиметр кисеп, шул киселгән җирен балта белән кыйгачлап алырга кирәк. Шуннан соң инде, икенче ягыннан, бераз югарырак алып, ныклап кисәргә тотыныгыз. Кисеп чыгарганда, күсәкләр алып, агачны аударасы якка этеп торыгыз, өстегезгә ава күрмәсен. Утынны берәр метрлы итеп кисеп өерсез. Чыбык-чабыкларын икенче тарафка җыеп барыгыз, алары үзебезнең авыл кешеләре өчен ярап куяр. Аңладыгызмы инде?

     - Аңладык...

     - Тәк чту, вәт тәк, менә шулай, - дип, елмаеп куйды Фәрсәй карт. Бу аның, шаярган атлы булып, райтоп нәчәлниген кабатлавы иде бит.

     Малайларга да кызык булып китте. Бер туйганчы көлеп алды алар да.

     Беренче агачны Фәрсәй карт, пычкының икенче башын Рафаэльгә тоттырып, үзе кисеп күрсәтте.  Калган малайлар, кулларына балта алып, агачны этеп аудару өчен кәшәкәле күсәкләр хәстәрли торды.    Гыйниятулла абзый черем итә иде кебек, авыр сыкрау авазы чыгарып беренче каен ауган чакта гына күзләрен ачып алды.

     Эш гөрләп торды. Малайлар, үз-үзләрен аямыйча, алны-ялны белмичә, җен урынына эшләделәр. Иртәгәсен аларга күрше авылдан килгән мари хатыннары да ярдәмгә кушылды. Йөзьяшәр карт каеннар кими барган саен урман эчендәге  якты ачыклык зурайганнан зурая барды. Агачлары киселгән ул ачыклыкның дилянка дип аталганлыгын малайлар һәммәсе дә яхшы белә иде инде. Киселгән утынны тигез итеп әрдәнәләргә өеп бардылар. Ә чыбык-чабыгын, арба тарта алган вак-төяк малай-шалай, ялап алган кебек, аларның артыннан ук авылга ташып бетереп барды.

     Мари хатыннары да эшкә каты куллы икән, сүз әйтерлек түгел. Тик менә телләрен генә бик аңлап бетереп булмады башта. Ә тора-бара, ияләшә төшеп, үзләре пыр туздырып татарча сөйләшә, алар белән шаярыша да башладылар әле хәтта. Аларның һәммәсенә кушамат та табып бетерделәр. Үз итеп, аларга “матур малай”, “татар малай”, “якши малай” дип кенә эндәшә иделәр. Ә Рафаэльне исә, үз иптәшләре кебек үк, “камандир” дип атап йөреттеләр.

    Көнгә ике тапкыр туктап тамак ялгап алалар иде. Мари хатыннары башта бер читкәрәк китеп  аерым ашадылар. Әмма, бераз үзләшә төшкәч, малайларны да үз табыннарына чакырдылар. Уртак табын һәр ике тараф өчен дә кулай булып чыкты. Мари авылында икмәк кытлыгы бик зур икән, аның каравы, татар авылында гомер күренмәгән, тозлы кыяр, кәбестә, гөмбә кебек тәмле ризыклары мулдан иде. Малайлар үз ипиләрен бүлеп, аның зуррак өлешен  хатыннар алдына куйды. Мари хатыннарының ул ипине шикәр кебек кенә вак-вак кисәкләргә бүлеп, бер валчыгын калдырмыйча кадерләп кабуларын күрсәң икән. Аның каравы, Яңа Актауда күренмәгән ризык – гөмбә, тозлы кәбестәгә рәхәтләнде малайлар.

     Бер-берләрен кысташып шаяра-көлешә ашауга җитәме соң инде. Әллә нинди кызык һәм мәзәк хәлләр дә сөйләп җибәрә торган иде алар. Үзләре уйлап чыгарып түгел, булган хәлләрне сөйлиләр:

     “Шулай бер көнне кичкырын аларның авылына җигүле ат арбасына утырып ике татар килеп чыккан. Таулар авылыннан булырга тиеш, бик шустрый татарлар икән.

     - Утын кирәкме, мари абзый, - дип сораган болар, капка төбендә махурка көерәтеп утырган өстерлектән. Алар авылында да урман караучы, ягъни лесникны өстерлек дип йөретәләр икән.

    - Юк, кирәкми, - дип, кул гына селкегән бу тегеләргә. Күрмисезмени, янәсе, әнә ич, капка төбенә тау кадәр итеп кисеп, ярып, өеп куелган.

    Туктап та тормаган тегеләр. “Ярар, алай булгач”, дигәннәр дә атларын чаптырып китеп тә барганнар.

 Ә иртәгәсен йокыдан торгач, лесник үз күзләренә үзе ышанмый икән, телсез калып торган. Капка төбенә тау кадәр итеп ярып өеп куелган имән утыныннан җилләр искән...

     - Ялгыштым. Ялгыштым... Сорадылар югыйсә, утын кирәкми, дип, үзем әйттем шул, ди-ди сукранган икән өстерлек абзый”.

     Шаян сүз һәм мәзәк хәлләр дигәндә башкалардан калышырга күнекмәгән Нурулла да җавап йөзеннән сөйләп җибәрде:

    “Бер  мулла булган безнең күрше авылда. Көннәрдән бер көнне сазлыкта бата башлаган бу.

     - Коткарыгыз, - дип кычкырган тавышына ярты авыл җыелган.

     - Мулла абзый, бир кулыңны, - дип дәшәләр, тартып чыгарырга теләп кул сузалар икән үзенә.

     Ә теге һаман да кулын бирми. Ә үзе батканнан бата бара икән. Башы гына торып калган сазлык өстендә.

      - Мулла абзый, бир инде кулыңны, батып үләсең ич, - дип, арлы-бирле йөгеренә, ничек ярдәм итәргә белмичә өзгәләнә икән авыл халкы.

     - Һәй наданнар, - дип шунда мәчет ягыннан мәзин йөгереп килеп җиткән. – Мулла кешегә “бир” дип әйтәләр мени инде. Мә, хәзрәт, тот минем кулны, - дип, кулын сузуы булган, теге моны ике куллап эләктереп тә алган.  Шул рәвешле, сазлыктан тартып чыгарганнар хәзрәтне...”

    Мари хатыннары егылып-егылып көлде. Нурулла сөйләсә сөйләп күрсәтә инде ул.        

     Мари авылы Яммәттә дә  ир-ат заты калмаган, барысы да фронтка китеп беткән икән. Хатыннар кайчак  урман кисүче малайлар белән  сөйләшеп утырган җирдән, ирләрен искә алып, аларның фронттан килгән хатларын укый-укый елашып та ала торганнар иде. Ә сугыш алдыннан гына унҗидесе тулмас борын кияүгә чыккан Лиза исә, көннәрнең берендә иренең үлем хәбәрен алгач, елый-елый шешенеп бетте һәм гел сөйләшмәс булып калды. Сугыш вакытында берәүгә дә җиңел булмагандыр. Әмма әле яңа гына гаилә корып яши башладык дигәндә  унтугыз-егерме яшеннән тол калган хатыннардан да кызганычрак язмышлар булмагандыр.

    Юк, берәүгә дә җиңел түгел иде. Малайлар бит үз әниләренең дә нинди шартларда бала тәрбияләвен, ирләр эше дип тормыйча, көн-төн колхоз эшендә, аннан кайткач өйдә төн йокыларын йокламый кием-салым ямау,  ашарга әзерләү, каралты-кура һәм мал-туар карау белән мәш килгәннәрен күреп торалар.  Шулай да күрше мари авылыннан килеп урман кисүче ул хатыннар аеруча кызганыч иде аларга. Ник дисәң, алар бермә-бер гадирәк, эчкерсез һәм хәтта, табигать балалары буларак, беркатлырак та кебекләр иде.

   Татар хатыннары еласа да качып еларга тырыша, күзен яулык чите белән булса да капларга җай таба. Ә болар исә, бахырлар,  инде егет булып өлгергән малайларның  күкрәгенә капланып та елап җибәрәләр. Лиза хәтта, Нурый шыттырмаган булса, аны берничә мәртәбә ирененнән дә үбеп алган икән. “Син минем Микулайга охшаган. Шуны сагынганга, шуны юксынганга үбүем”, - дип әйтеп әйтә икән.

     - Охшаса охшагандыр инде, әмма иреннәре кайнар, чукынчыкның, - дип, сер итеп кенә,  Нурый үзе сөйләде Рафаэлгә. -  Эшләр зурга китмәгәе. Лиза үпкәндә, малай, тез буыннары чатнап-чатнап куйды.

     Рафаэльгә кызык иде билгеле. Дустын күбрәк сөйләштерәсе, аннан күбрәк сораштырасы килде аның, әмма уңайсызланды.

     Утсыз төтен чыкмый дигәндәй, Лиза тора-бара эшкә бар булган матур киемнәрен киеп килә торган булып китте. Нурулланың кая киткәнен, кайчан килгәнен күзәтеп кенә йөри,  тәмам ияләште үзенә. Бер-бер авыр агачны  күтәрешергә кирәк булса да ярдәмгә Нурулланы чакыра, урман эчендәге чишмәгә суга барасы булса да үзенә юлдаш итеп сайлап ала иде ул аны. Нуруллага исә бу бик ошый. Иптәш малайларына күз кысып серле караш ташлап ала да, елмая төшеп, Лиза артыннан китеп бара. Ә кире әйләнеп кайткан чакта, күрсәгез икән сез аны, май ашаган мәчегә әверелә тәмам.  Авыз колакка җиткән була.

    Бу тарих күпме дәвам иткән һәм ни белән тәмамланган булыр иде икән, белгән юк. Көннәрдән бер көнне алар янына эшнең ничек баруын тикшерү уе белән райтоп нәчәлниге Хатыйп үзе килеп чыкты. Әллә бераз төшереп тә алган, кәефе шәп иде аның. Малайларны гел мактап бетерә алмады. Мари хатыннарына да җитте мактау сүзләре.

    Шунда берчиттәрәк Нурулла белән янәшә каенга  сөялеп  торган Лизага күзе төште аның. Һәм сөйли башлаган сүзен онытып, ыспай әтәч кебек хром итекләренең бармак очына гына   тып-тып басып, аның каршысына  килеп басты. Лизаның ике йомарлам май кебек тырпаеп торган күкрәкләренә текәлеп карап торды башта. Егерме яшьлек тол хатын кочаклап торган каенны ошаттымы, карашын махсус түбәнгәрәк текәп, шул каенны беркат әйләнеп чыкты аннан.

    - Карале, мин сине күргәнем юк иде кебек, син яңа кешеме әллә монда? - дип дәште ул аңарга, янә каршысына килеп баскач, баштан аяккача үзен тикшереп.

    Лиза уңайсызланып куйды, ике бит алмасы кызарып чыкты шундук.

   - Яңа кеше түгел, мин беренче көннән башлап эшлим, туарищ райтуп нәчәлниге, - диде ул, тегенең ач карашыннан үзен кая куярга белмичә, читенсенеп.

   - Чуа-то мин сине хәтерләмим. Күргән булсам онытмас идем, - дигән булды ул. Тагы ниләрдер әйтергә уйлаган иде дә, башкалар каршында әйтергә кыймады тагы үзе.

    Лиза башын түбән иеп китеп барам дигәндә, кулыннан тотып туктатты аны Хатыйп.

    -  Бар энем, иптәшләрең янына бар, эшеңдә бул,- дип, Нурулланы читкә таба куып җибәрде ул.

    Нәчәлник әйткәч, тыңламый булмый, китәргә мәҗбүр булды Нурулла. Бер читтәрәк торган карт каен янында Лиза белән генә торып калды райтоп нәчәлниге. Икәүдән-икәү генә калгач, ул сөйләшә белә инде.

     - Исемең? - диде ул аңарга, күзләрен майландырып.

     - Лиза.

     - Матур икән исемең.

     - Безнең авылда Лизалар күп инде ул...

     - Белемең?

     - Җиде класс.

     - Яхшы. Бик яхшы...

     - Җиде классның нәрсәсе яхшы булсын инде.

     - Миңа синең белемең кирәк түгел. Үзең яхшы! Үзең... - диде ул, һич тартынмыйча иреннәрен ялый-ялый.

      - Башкалар кебек инде...

     - Менә шул, Лиза, син бүгеннән башлап минем кантурда эшли башларсың.

      - Ничек алай, мин урман эшендә бит, туарищ райтуп нәчәлниге.

      - Монда кем нәчәлник? - дип тавышын күтәргән булды Хатыйп.

      - Син...

      - Сугыш вакытында нәчәлник сүзе – закун. Тәк чту, вәт тәк, менә шулай,  матурым. Аңладыңмы!

      - Аңлавын аңладым да бит, туарищ райтуп нәчәлниге. Урман кискән кешеләргә утын була, диделәр. Ә кыш көне утынсыз нишләрбез?

      - Утының да булыр, чуртың да булыр. Күп сөйләшеп торма, аңладыңмы... -  дип, башкалар күрмәгәндә, үзенә генә серле итеп  күз кысып алырга да өлгерде шул арада. - Мин сине кошовкада гына утыртып йөрермен, аңладыңмы!

      Лиза ни дияргә дә белмәде. Район тикле районнан килгән нәчәлниккә каршы сүз әйтеп булмый бит инде, буйсынырга мәҗбүр булды.  

     Шулай итеп райтоп нәчәлниге Хатыйп, һичкемгә берни аңлатып тормастан, ялгызы гына утырып килгән  тарантаска Лизаны утыртып китеп тә барды.

      Киткән чакта Нуруллага таба каерылып-каерылып караса да авыз ачып сүз әйтә алмады Лиза. Нурулланың да әллә ниләр әйтәсе, Хатыйпның аты каршысына чыгып басасы, аларны туктатасы килде, әмма булдыра алмады. Бугазына килеп тыгылган авыр төерне кая куярга белмәүдән, читкә тайпылды, башка чара таба алмады.

    Менә шулай, Лиза китеп барды. Ә Нурулла калды.

    Көн артыннан көн үтә торды, әмма Лиза кире алар янына әйләнеп кайтмады. Үзләре белән эшләүче мари хатыннары Нуруллага сер итеп кенә сөйләделәр: Лизаны эштән җигелгән тарантаска утыртып кына кайтарып куялар икән хәзер.  Танымаслык булып, тагы да матурайган, диләр үзен. Кыска итәк киеп биек үкчәле түфлиләрдә генә йөри икән. Иреннәрен кып-кызыл итеп буяп, исеннән башларың әйләнеп китәрдәй тәмле хушбуйлар сибеп җибәрә ди.

    - Мине сораштырамы соң? Мине искә ала микән?- дип кызыксынмый булдыра алмады Нурулла.

    - Гел сораштырып кына тора. Привитлар да әйтергә куша, - диделәр, малайның күңелен күреп.

     Малай шуңарга чын күңелдән куанды. Димәк, Лиза аны онытмаган, аны хәтерли икән бит. Ә бәлки әле сагына да торгандыр. Сагынуны һәм яратуны аны урман кисүче хатыннар аша тапшырып булмый бит инде. Төннәр буе күзен дә йоммый Лизаны уйлап чыккан чаклары була иде аның.  

     Малайлар октябрь башына кадәр утын кисте ул җәйне. Ашарга ипи булмаган көннәре дә булды, аяк киемнәре тузды, алны-ялны белми барыбер эшләделәр. Уч төпләре картайган каен каерысы кебек сөялләнеп-муртаеп бетте.  Әмма арадан ник берсе арыдым яисә талчыктым дип сүз әйтсен яисә ялгышып кына булса да зарланып алсын икән. Сугыш вакыты ич, һәркем ил язмышын үз язмышыннан алгарак куеп эшләргә һәм яшәргә тырышты.  

     Шунысы кызганыч, авылның куанычы булып ел тәүлеге буенча юлга чыгучыларны шаулап озатып калган һәм каршы алган каенлык шәрәләнеп калды. Карап торсаң, түзәм димә, күзләреңә кайнар тамчылар килеп тыгыла. Аның каравы, Мәскәү һәм Ленинград калалары өчен менә дигән утын булды. Шунысы  тынычландыра иде күңелне, бу утын бит илбасарларны тар-мар итүгә алардан өлеш булып керәчәк.

   - Сугыштан соң монда яшь агачлар утыртырбыз, - дип кенә юатты алар үз үзләрен.

   


5


    Инде эшне тәмамлап, Каранга мәктәпкә төшәргә җыенып йөргән көнне урам яктан сызгырган аваз җәлеп итте Рафаэльне. Капка төбендә аны  Нурулла көтә иде.

     - Бик җитди йомыш бар, малай, - дип, читкәрәк алып китте ул аны. Һәм үтә яшерен сер сөйләгән сыман пышылдауга күчте. – Райтоп нәчәлниге үзенең  малаен өйләндерә икән. Безне туйга чакыра.

    - Нинди туй ул, сугыш вакытында, шаяртма әле, - дип, кул гына селтәмәкче иде Рафаэль.

    Әмма дусты шаяртмый, чынлап сөйли иде кебек.

    - Эшләр болай тора, дустым Рафаэль, - дип, олыларча килештереп сөйләп китте Нурулла. – Бүлдермичә генә тыңла, йәме. Теге, безнең белән утын кисә башлаган Лизаны хәтерлисеңме?

    - Яхшы хәтерлим. Шуннан...

    - Шуннан, утырган да шуган.  Лиза үтенеп сорагач, теге чакта мин аңарга татарча җыр җырлап күрсәткән идем. Ул яратып тыңлаган иде. Лиза  бит хәзер райтуп нәчәлниге белән эшли. Үзенә күрә ул да нәчәлник бит инде хәзер, иреннәрен кызартып, ислемайлар сибеп йөри икән эшкә. Вәт тәк, малай, бер дә шухрый-мухрый түгел! Нәчәлниге Лизадан бер-бер баянчы йә булмаса җырчы табарга иде, дип сораган. Ә Лиза ике уйлап тормаган: “Теге урман кисүче Яңа Актау малайлары үзләре җырчы, үзләре музыкант та бит – менә дигән ансамбль”, - дип әйтеп ташлаган. Вәт шуңа мине райтоп нәчәлниге үзенә чакыртып алды да инде.

     - Кайда чакыртты, кайчан? - дип, колагы ишеткәннәргә ышанырга белми аптырап торды Рафаэль. – Син малай, дуслардан яшереп әллә кайларда йөрисең икән...

   - Райтоп нәчәлнигенең үзен күрмәдем, кәнишне. Бөтенесен Лиза аңлатып бирде. Лиза бит безнең авылдан ерак түгел генә Иске Барак лесхозында эшли икән. Үзенең аерым кабинеты бар мин сиңа әйтим, өстәле-урындыгы бар. Чәй эчим дисәң, самавырларына кадәр кайнап тора. Бер кырыйда шыгыр-шыгыр килеп торган күн диван. Лиза кыска итәктән генә, биек үкчәле түфлиләре белән  тып-тып басып, менә болай итеп арлы-бирле күтен болгап йөгереп йөри, малай. Райтоп нәчәлниге атнага бер, йә булмаса ике мәртәбә генә килеп китә икән. Башка вакытларны - Лиза үзе нәчәлник.

    - Ярар, син миңа, дустым, Лиза турында түгел, туй турында сөйлә инде, - дип бүлдерде аны Рафаэль. - Кем туе соң ул? Райтоп нәчәлнигенең малае Лизага өйләнәмени?..            

   - Һе, Лизаны мин беркемгә дә бирмим, - дип әйтеп ташламасынмы Нурулла. Аннан аңлатуын дәвам итте. -  Райтоп нәчәлнигенең сугышка яраксыз бер кылый малае бар икән. Шуңарга Көязебаш авылыннан унҗиде яшьлек бер  кызны димләгәннәр. Кызның әтисе сугышта һәлак булган, әнисе авырып урын өстендә ята икән. Берсеннән икенчесе кечкенәрәк биш сеңлесе бар икән. Түрә кеше белән туганлашкач, шуларның тамагы булса да тук булыр бәлки дип ризалашкан диләр кызны. Качып кына урман эчендәге биш-алты өйлек  Иске Барак лесхозында  туй итәргә җыеналар икән. Туй булгач, җырсыз булмый – шуңа, үз кешеләр итеп, безне чакыралар.

     - Аңлашылды, - дип әйтеп куйды Рафаэль коры гына. - Башкалар үз-үзләрен кызганмыйча фронтта кан коя. Ватан өчен гомерләрен бирергә әзерләр. Ә боларның кешедән качып кына туй итеп яту икән исәпләре. Мин андый эшкә катнашмыйм, Нурый дус.

     Моңарчы ашкынып торган Нурулла, кәефе кырылудан, коелып төште. Ни дип әйтергә, дустын ничек юмаларга белми торды бермәл. Ләкин шундук үз-үзен кулга алып өлгерде.

      - Өйләнү, гаилә кору – ул җинаять түгел, Рафаэль. Син алай кырт кистереп куйма әле, малай. Кылый булса да, ул бит кеше баласы. Атасының да улын өйләндерергә тырышуы гаеп эш түгел. Сугыш вакыты булмаса ул унҗиде яшьлек кыз  шундый егеткә әллә чыкмаган да булыр иде. Гаилә ул, бик беләсең килсә, дустым, безнең илнең киләчәге. Шулай дип язганнарын гәҗиттән укыганым бар. Тәк чту, вәт тәк, менә шулай...- дип йомгаклап куйды ул сүзен, райтоп нәчәлниген искә төшереп.

     Бергәләшеп елмаеп куйдылар. Нурулла гел йомшартып җибәрде бит әле аның күңелен.

    - Туйда җырларга без бит җырчы түгел, син ул ягын бер дә уйламыйсыңмы? Лизаны күргәч тә синең башың әйләнгән, алдын-артын уйламыйсың, дустым.

    - Ник уйламаска, бик уйлыйм, - дип, тагы да тәвәккәлрәк сөйләшүгә күчте Нурулла. – Беренчедән, без бишебез дә җырлый беләбез. Урман кискәндә аз җырламадык. Икенчедән, Фәрваз әтисеннән калган гармунда шыгырдата белә. Син өздереп мандолинада уйныйсың. Риҗалның камыш курае бар. Ләбип кул чәбәкләп торыр, кирәксә әле ул мәтәлчек ата-ата бии дә белә.  Ә мин бер пар агач кашык алып килермен дә шуларны  сугып уйнармын. Бер дә харап шәп чыгачак бу безнең.

     - Кеше көлдермәбез, бәлки, - дип тә карады Рафаэль. Әмма Нурулланы уеннан кире кайтара алмады.

     - Туй булгач – кеше көлергә, кәеф күтәрергә тиеш. Туй бер генә була.

     - Лиза тәмам башыңны әйләндергән икән, - дип, башын чайкаудан һәм ризалашудан башка чарасы калмаган иде Рафаэлнең. Әмма мәсьәләнең икенче бер четерекле ягы да бар, ул хакта да онытып булмый. Кием ягы. - Ә синең туйга киеп барырлык киемең бармы соң? Миндә юк. Башкаларда да шул ук хәл дип беләм...

    - Без – урман кисүчеләр. Ансамбльнең дә исеме шундый ук булачак – “Урман кисүчеләр”. Димәк, киемнәребез дә урман кисүченеке була. Тәк чту, вәт тәк, менә шулай.   Килештекме?..

    - Килештек.

    Күңелләре күтәрелеп китеп, чәпелдәтеп кул биреште ике дус – килештеләр. Сабыйлык дип әйтү килешмәс, малайлык чыгып бетмәгән иде шул әле үзләреннән.


       Туй, бернинди шау-шусыз, билгеләнгән көнне, билгеләнгән сәгатътә башланып китте. Кыз ягыннан сиксәнне узган әбисеннән башка туйга килер кеше табылмаган.  Егет ягыннан да  районда калган иң якын туганнар гына чакырылган иде. Башка һичкемнең, хәтта якын күршеләрнең дә бу хакта хәбәре юк. Сугыш вакытында туй итә дигән сүз чыгару кирәк түгел иде шул райтоп нәчәлниге өчен. Сүз чыга-нитә калса, моның ни белән бетәсен ул яхшы белә. Эшсез калу гына түгел, башсыз калуың да бик ихтимал.

      Урман хуҗалыгының бинасы болын кадәрле, җылы һәм иркен. Бинаның  тәрәзәләре калын пәрдә белән томаланган. Түрдә, бер-берсенә кыюсыз гына әледән-әле күз төшергәләп, кияү белән кәләш  утыра. Алар шушы көнгә кадәр  таныш та булмаганнар ахырысы, әледән-әле бер-беренә сынаулы караш ташлап алалар.

    Райтоп нәчәлниге малае, ташка үлчим, тумыштан ук кылый икән, бер күзе әшрикка караганда, икенчесе мәшрыйкка борыла. Алай да сер бирми тагы үзе, муенны текә тота, күбесенчә түшәмгә карап утыра. Шулай караганда килешәрәк төшә бугай аңарга. Матур итеп киенгән. Дулкынланудандыр инде, әледән-әле сузып-сузып борынын тарта. Буйга кешедән ким җире юк, ике аягы һәм ике кулы үз урынында – менә дигән кияү егете инде киендереп-ясандырып куйгач.

     Ә кыз... Күрсәң күзеңне ала алмаслык дәрәҗәдә матур һәм сөйкемле иде кыз. Яшь болан баласыдай сылу, яңа ачылган роза чәчәгедәй гүзәл, җиләк яфрагына кунган таң чыгыдай саф иде ул бер үк вакытта. Исеме дә җисеменә тиң – Зәйнәп.  Күренеп тора, Зәйнәп үз язмышын үзе хәл иткән, балавыз сыгып яисә балтасы суга төшкән кешедәй мескенгә сабышып утырмый. Язмыштан узмышлар юк шул.  Кияү егетнең күңеленә ачкыч табарга теләгәндәй,  әледән-әле аңарга үзенең  ягымлы һәм җылы карашын юнәлтеп  ала иде.

     Шул җылы карашны тоюданмы, кияү егеткә тора-бара җан иңде. Кызның матурлыгына сокланып, шатлыгыннан елмаеп ук җибәрде ул бераздан. Ә елмаю кемгә килешми соң...

     Туйда иң бәхетле кеше райтоп нәчәлнигенең хатыны булгандыр. Ул тутый кош каурыйларыннан бер дә кайтыш булмаган матур яулык һәм  күлмәкләргә төренгән. Шактый ук озын буйлы һәм юан да икән тагы, бүлсәң, ике түгел, өч райтоп нәчәлниге чыгар иде үзеннән. Аның йөзендәге бәхет нурлары бөтен бинаны нурландырып  торырга җитәрлек  булгандыр. Барыннан да бигрәк, булачак килененнән канәгать иде ул. Әнә ич, нинди кыз тапкан аңарга әтисе. Чибәр кызлар яисә хатыннарга күзе чос инде аның элек электән. Шул сыйфаты белән аның да теңкәсенә төшкән, көнләштереп җанын телгәләгән  чаклары аз булмагандыр, нишлисең бит, һәр рәхәтнең үзенә күрә михнәте була инде аның.  

      Туйдагы  бар кеше һәм һәрнәрсә куаныч чыганагы тоела иде нәчәлник хатынына. Тик менә, теге, кыска итәкле, түгәрәк ботлы мари кызы гына эчен пошырды. Ул каян килеп эләккән дә һәм ни өчен үзен әллә кемгә куеп йөри соң әле монда – аларның туенда.

      Мари кызы дигәне, Лиза иде, әлбәттә. Лизаның юк-юк дигәндә дә аның ире Хатыйпка арка яктан килеп, нидер сорашкан атлы булып, тырпаеп торган күкрәкләре белән ышкылып китүен тоймый идеме әллә ул. Ә ир- ат затына шул җитә кала, барысы да бер иш инде аларның, әнә ич, Лиза артыннан ач кәҗә тәкәседәй карап кала. Икенче бер уйласаң, “Карамагае тагы” дип тә тынычландырды ул үз-үзен. Нәчәлник кешегә хатын-кызның күзе чос була инде ул, бер бүген генә түгел, гомер-гомергә шулай булган.

     Бәхетенә каршы, Лизаның кайда һәм кем булып, кем янында эшләвен ачык кына белеп бетерми  иде нәчәлник хатыны. Барысын да белсә, басып торган җиреннән мәтәлчек атып егылган булыр иде дә бит. Белми торсын әле...

    Өстәлләр, үз заманы өчен ярыйсы гына мул булса да, туй -  туй сыман булып, җанланып китә алмый торды озак кына. Өстәлдә аракы, көмешкә күренмәсә дә ир-ат заты үз җаен тапкан иде ахры, чаршау артына бер-бер артлы  ипле генә кереп китәләр дә, ялт итеп иреннәрен ялый-ялый кире чыгалар. Шул арада борыннарына кызыл шәфак нурлары кунарга өлгерә, бер дә юктан гына түгел иде бу. Кунаклардан бигрәк, райтоп нәчәлнигенең үзенә хуш килде бу юл, шырт иткән саен ул шул чаршау артына керә дә югала, керә дә югала иде.

     Аңлашылса кирәк, туй мәҗлесенең бар авырлыгы кияү-балакайның әнисе җилкәсенә төшеп калды. Болай да санаулы гына кунакларның вак төркемнәргә тарала баруын күреп, ул үзе үк җыр  башлап карады:

                     И аланда инде, и аланда,

                     Мәкнең чәчәккәе бар анда;

                     Бергә җыелышкач җырлашыек,

                     Җыелышып булмас болай ялан да...

      Әмма җырны эләктереп алучы, җырга кушылучы табылмады. Аның үзе нечкә, үзе әче, үзе бер үк вакытта чәрелдек тә булган тавышына кушылырга җөръәт итмәделәр бугай. Ә ул ни тавышы, ни моңы булмаса да, үзен җырчы саный иде. Бер аңарга гына хас түгел, түрә хатыннарының күбесендә була торган шаукым инде ул. Тагы да әчерәк, тагы да чәрелдәбрәк җырлавын дәвам итте кияү-балакайның әнисе.

                        Челтерәп аккан чишмәгез,

                        Ялтырап каткан бозыгыз;

                        Арыслан күк безнең егетебез,

                        Ничек икән сезнең кызыгыз...

        Җырлады җырлавын. Әмма шушы җыры белән туй өстәле артында утырган унҗиде яшьлек  кәләшне, ягъни үзенең киленен шактый уңайсыз хәлдә калдыруын кичегебрәк аңлады. Бу җыр бит – җавап сорый, ә кыз ягыннан җавап бирер кеше юк. Бер почмакта дисбе тартып утырган сиксән яшьлек әбисе исә, колакка каты иде булса кирәк, башын да калкытмады. Җырламагайлары тагы, әллә бар иде алар бу карчык өчен, әллә юк.

     Нәкъ шул мәлдә чираттагы мәртәбә чаршау артыннан тирләп-пешеп чыгып килүче райтоп нәчәлниге Хатыйп, үз хатыны җырыннан дәртләнеп китеп, кычкырып такмаклап җибәрмәсенме:

                         Агыйдел күпере,

                                  минем хатын бөкере...

     Хатыйпның җыры тәмамланмый  ярты юлда өзелеп калды. Ни өчен дисәң, шуның өчен чөнки, тешләрен кысып, йодрыкларын йомарлап алган хатыны килеп тә җиткән иде инде янына.

      - Кем бөкере... Әйт әле, кем бөкере? Өйгә генә кайтыйк, күрсәтермен әле мин сиңа кемнең бөкере, кемнең туры икәнлеген. Туры җирләреңне бөкерәйтермен, бөкереләрен турайтырмын!

      - Чеметмә әле, күтне кара яндырып чыгарасың ич, - дип, бер читкә тайпылып куйды райтоп нәчәлниге. – Җырның җыртыгы җук инде аның. Үзең җырлаганга гына җырладым ич...

      Һәм шунда, нидер искә төшереп, кулын кулга сугып шапылдатып куйды ул.

     - Онытыла язган ич. Безнең туйга бер дигән артистлар да чакырылган иде бит әле... Лиза... Лиза, бар әле җәт кенә артист егетләребезне чакырып керт.

      Лиза исә, шул боерыкны көтеп кенә  торган диярсең, түгәрәкләнеп торган арт санын килешле генә уйнатып ойалдына таба чыгып йөгерде.

      Кыска итәкле чукынчыкның  һәр адымын һәм хәрәкәтен энә күзеннән үткәргәндәй тикшереп, күзәтеп  торган нәчәлник хатыны

ул күтнең кем өчен шулай зыр әйләнгәнен аңламады түгел, аңлады, әлбәттә. Шуңа бит инде, әле Лиза кире борылып кергәндә дә җыерылган борын үз хәленә кире кайтырга җыенмый иде.        

      Әмма кунакларның бар игътибарын ишектән кереп килүчеләр җәлеп итте. Бер кыяфәтләре белән генә дә гаҗәпкә калдырырлык иде шул алар. Иң алдан ялтырап торган ике куллы пычкы тотып Рафаэль килеп керде. Аның артыннан кыска итеп киселгән утын түмәренә чабылган балталарын аркаларына салган Нурулла, Фәрваз, Риҗал һәм Ләбип ияргән. Күтләрендә ямаулы чалбар, өсләрендә кояшта-җилдә уңып беткән эш күлмәге. Кайсы эшләпә киеп алган, кайсы фуражка, кайсы түбәтәйдән. Ә Нурулла исә, каян тапкан диген, мари  картларының да бик сирәкләрендә  генә очрый торган  сары камыш эшләпә чәпәп куйган башына. Яңа гына акшарланган зур мич каршындагы буш урынга барып басты урманчы егетләр. Кайсы берсе  үзләре күтәреп кергән утын түмәренә утырды. Мич артыннан җәт кенә гармун, мандолина һәм тагы әллә ниләр тартып чыгардылар. Һәм, кунаклар аны-моны абайлап өлгергәнче, матур итеп уйнап та җибәрделәр. Тыңлап торсаң, гел килешле генә музыка чыгаралар иде тагы үзләре.  Рафаэль мандолина чиертеп җибәрде. Фәрваз бер рәтле иске гармун тартырга кереште. Әллә уйнавы шулай гына, әллә бакалары батып калган иде гармунының, шыгыр-шыгыр китерде дөньясын. Риҗал курай сайрата, Ләбип кубыз гыжылдата. Нури исә, үзе кашык суга, үзе дирижерлык итә, үзе басып торган җирдән бии-бии башлап җырларга  кереште.

                        Без үзебез Актауныкы,

                        Йөремәйбез мактанып.

                        Без урамнан үткән чакта

                        Кызлар кала сокланып.

                              Ай илләре, илләре.

                              Илләрендә - күлләре.

                              Шул илләрдә кызлар җырлай

                              Сандугачтай телләре.

       Кунакларга җыр ошап китте. Алар башта шым калып тыңлап кына утырган булса, ул да түгел, малайларга кушылып кул чәбәкли-чәбәкли өстәл астындагы аякларын тыпырдатырга керештеләр.

                        Урам аша чыккан чакта

                        Әллә абындыгызмы.

                        Сарыларга салышкансыз,

                        Әллә сагындыгызмы...

                                 Ай илләре, илләре...

          Кунаклар кыюланганнан кыюлана барды. Инде берәм-берәм җырга да  кушылып китә башладылар. Нурулланы исә бу хәл тагы да дәртләндерә төште,  урман кисүче малайлар белән генә түгел, инде туй мәҗлесендәге бөтен кунаклар белән идарә итүне үз кулына алып бара иде ул. Үзе җырлый, үзе бии, үзе кашык суга. Ул сикерүгә, ул сугуга агач кашык түзә торганмы соң, кителеп-кителеп идәнгә коелып бетте инде алар. Әнисеннән сорамый гына алынган, өйләрендәге соңгы ике  кашык иде югыйсә. Ничек җавап бирер, белгән юк. Әлегә исә, кашык кайгысымыни, кашык түгел, идән сынып, түшәм җимерелсә дә тукталырлык хәлдә түгел иде ул, туй мәҗлесенең кендегенә әверелеп китте бит, әнә. Сикерә-бии, уйный-җырлый иде безнең Нурый. Бер читтә үзен Лиза күзәткәнлекне дә онытмый иде, әлбәттә :

                       Алай да яна йөрәк,

                       Болай да яна йөрәк.

                       Яна йөрәк, яна йөрәк,

                       Яна пожарник кирәк.

                                  Ай илләре, илләре.

                                  Илләрендә - күлләре,

                                  Шул илләрдә кызлар җырлай,

                                 Сандугачтай үзләре...

     Кияүгә дә җан керде тора-бара. Ул кызның касыгына төртә-төртә кылый күзе белән егетләргә таба ымлап каш сикертә, аякларын өстәл аратасына  бәреп тупырдата башлаган иде. Яшьләрнең бу дәртле җыры шул кадәр биләп алган иде кунакларны, утын түмәрләре кебек утырган абзый һәм апалар да түзмәде, урыннарыннан сикереп-сикереп тордылар. Яшь киленнең дә йөзенә көләчлек кунды, тигез ритмга башын чайкый-чайкый үзалдына җырлый башлаган иде инде ул да. Чаршау  артында ир-ат заты калмады, алар анда керү юлын онытып торды байтак кына. Парлашып-парлашып биючеләр дә бар иде инде. Иң хикмәтлесе шул, “ ай илләрен...” такмаклаганда райтоп нәчәлнигенең хатыны, җыр-бию дәрте белән онытылып китеп, мари кызы Лиза белән култыклашып бии һәм әйләнә башлаганын да абайламый калды.    

     Җыр тәмамланып, биюдә-уенда булган кунаклар үз урыннарына утырыша башлагач та, инде чаршау артына йөри-йөри шактый ук йөзе килгән райтоп нәчәлниге Хатыйп, хуҗа буларак, сүз башлады:

     - Кунаклар, - дип, кулын югары күтәрде ул. – Минем бүген иң бәхетле көнем. Сез шул бәхетне бүлешергә, уртаклашырга килдегез. Рәхмәт сезгә! Бүген минем сөекле улым Миргазиян өйләнә. Зәйнәп белән алар яңа гаилә коралар. Ә гаилә ул, кадерле иптәшләр, социлистик ватаныбыз СССРның нигез ташы. Туган илебезне сакларга әзер булырлык уллар һәм кызлар үстерүләрен телик без аларның. Урра иптәшләр. Тәк чту, вәт тәк, менә шулай, улым Миргазиян. Бүгенгесе көннән эшкә керешәсең...

     Хатыйпка ияреп “ур-ра” кычкыручы булмады булуын. Шулай да, үзе хакындагы сүздән артык дәртләнеп киткән идеме, әтисе нотык сөйләгәндә кияү егет Миргазиян берничә мәртәбә калкынып-калкынып куйды һәм әтисенә охшатып йодрыгын югары чөйде.

     - Нәрсә, улым, бер-бер сүз әйтеп җибәрәсеңме әллә, - диде моны күреп торган әтисе.

     Малай, нишлим икән дигән сыман, әнисенең күзләренә текәлде.

    - Җә, җә, сүзең бармы әллә? Сөйлә, җә, әйт, матурым, - дип, дәртләндереп җибәрде үзен әнисе.

     Рөхсәт булгач, урыныннан сикереп диярлек торып басты Миргазиян. Әмма ни сәбәптәндер,  сүзен генә башлый алмый азапланды. Ни әйтим икән диеп, бер әнисенә, бер әтисенә алмаш-тилмәш карап торды. Әнисе, башын кагып, яшь кәләшкә таба ымлап карады, аңарга бер-бер сүз әйт, улым, дигән сүзе иде бу. Әмма малайга тиз генә барып җитмәде.

    - Инде улым, әти-әни күзенә карап кына яши алмассың, - дип, киеренкелекне киметергә теләп сүз башлады әтисе. – Бездән качып эшли торган эшләрең дә булыр инде моннан ары.

     Малай дөрес аңладымы-түгелме, әйтеп булмый. Әмма теле ачылды үзенең.

     - Анысын булдырабыз аның, әти, - дип, авызын киң җәеп бәхетле елмаеп җибәрде ул шунда. Һәм кәләшенә борылып кылый күзен сикертеп

куйды. – Шулай бит, иеме, Зәйнәп. Ниятенә генә кермәгән әле, ниятенә дә бер кереп китсәк...

     Зәйнәп коелып төште һәм нык кына уйга калды. Кая һәм кемгә килеп эләктем мин, дип уйлады булса кирәк ул шул мизгелдә. Кияү егет авызын тагы да ныграк җыра төшеп дәвам итте.

      - Әти сиңа рәхмәт. Миңа әйбәт хатын тапкансың. Ошый да башлады инде ул миңа. Ватан каршында да бурычлы булып калмабыз. Бүген үк эшкә тотынабыз, шулай бит иеме... - диде дә тотлыгып калды ул. Кәләшенең исемен хәтерли алмый иза чикте.

     - Зәйнәп... Зәйнәп, - дип пышылдадылар аңарга. Уңнан да, сулдан да пышылдадылар. Әмма теләсә кем әйткән сүзгә игътибар итмәде ул, үз әнисе арка тарафтан килеп җитеп кабатлаганнан соң гына кәләшенең Зәйнәп атлы булуына инанды.

     - Әйе, - диде ул, кош тоткандай бәхеткә ия булып. - Зәйнәп. Минем хатын – Зәйнәп.

     - Утыр! - диде, ниһаять, түземлеген җуя төшкән әнисе. Һәм ике җилкәсенә басып малаен урындыгына таба кысты. Ә үзе, берни булмагандай, кунакларга мөрәҗәгать итте. - Әллә, хөрмәтле кунаклар, безнең киленебез Зәйнәпкә багышлап бер-бер җыр җырлап алыйкмы...

     “Урман кисүчеләр” бу уңайдан алдан ук кисәтеп куелган иделәр, озак көттермичә җыр башлап җибәрделәр – “Ал Зәйнәбем” не.

                  Бакчадагы гөлләремнең

                 Тамырлары бер генә шул, Зәйнәбем;

- дип, калын һәм көр тавыш белән Рафаэль җырларга кереште иң элек. Башкалардан аермалы буларак ул бу җырның сүзләрен һәм көен яхшы белә, аны үзе генә калган чакларында җырларга да ярата, җырлап туймый торган иде. Рафаэльне тиз арада дуслары күтәреп алды.Һәм җыр урман шаулавыдай бөтен мәҗлесне җилкендереп җибәрде, дулкын шавы сыман йөрәкләрне дәртләндереп узды.

                               Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем,

                               Рәхәт үтсен җәйләрең!

       Җыр матур яңгырады. Шуңа да ул күп кенә нәрсәләрне оныттыра төште, табынга яңадан бәйрәм рухын кайтарды кебек. Әмма килен булып төшкән Зәйнәп кенә, үзенә багышлап җырлаган җырның  сүзләрен ишетер, аңлар хәлдә түгел иде булса кирәк. Нишлисең бит, язмыш! Ә язмыштан узмыш юк диләр түгелме... Бер телем икмәккә тилмереп авыру әниләре янында калган сеңелләре турында гына уйларга тырышты ул шул мизгелдә. Үзе хакында уйламады.

      Ә җыр агыла. Җыр тагын да  бөтен табынны бер итеп күтәреп алган иде инде.

                       Күз тияр дип, йөзләреңә

                       Туйганчы карамадым шул, Зәйнәбем.

                                      Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем,

                                      Рәхәт үтсен җәйләрең!

      Кыскасы шул, туй шәп узды. Яшь килен белән кияү-балакайны, алдан килешеп куйганча, күрше йортка озатып куйдылар. Райтоп нәчәлниге хатыны шул китүдән кире әйләнеп кайтмады, чаршау артын сакларга калды булса кирәк. Улына йә булмаса килененә ярдәм-фәлән кирәк булырга да ихтимал иде ич...

     Ә райтоп нәчәлниге Хатыйп исә, ялгызы гына калгач, икенче өйдәге башка  чаршау артыннан чыкмас булды. Һәм бу эш, билгеле инде, аның исереп йомшаруы белән тәмамланды. Ул инде кешедән оялыр хәлдә түгел иде, берөзлексез Лизаны кымтырыкларга маташты. Тегесе исә, ачуланмады, карышмады, әмма үзен бигүк тоткаларга да ирек куймады, шома балык кебек шуа да чыга, шуа да чыга иде райтоп нәчәлниге кочагыннан. Ахыр чиктә, чираттагы мәртәбә чаршау артыннан чыгып килгән Хатыйпны ике таза егет, аңлашылса кирәк, боларның берсе Нурулла иде билгеле, җигелгән ат арбасына чыгарып салдылар. Ат китте. Туй таралды. Урман кисүче музыкантлар Яңа Актауга таба юл тотты. Араларында Нурулланың булмавына да бигүк исләре китмәде кебек. Туйдан соң бинада тәртип ясау, җыештыру һәм фәлән-фәсмәтәннәр өчен ярдәмгә дип, аны Лиза үзе белән алып калган булып чыкты.

    Ни хәл итмәк кирәк, туйлар узды. Туйлар тиз арада онытылды да инде хәтта. Әмма районда Яңа Актау авылында оешкан җыр һәм музыка ансамбле - “Урман кисүчеләр” хакында сүз көннән көн үсә һәм арта гына торды. Күрше-тирә авылларга чакырдылар аларны иң элек, авыр эш һәм кайгы-хәсрәттән башканы белмәгән хатын-кызларның һәм сугыштан кайткан инвалидларның күңелен юатты алар үз җырлары белән. Клубларда гына түгел, ачык һавада һәм ындыр табакларында да рәхәтләнеп уйный-җырлый иде алар. Үзләре мәктәпкә йөргән Каран авылында исә һәр тантаналы вакыйга аларның чыгышы белән башлана һәм  тәмамлана торган булып китте. Дан дигән нәрсә, ул җепшек кар сыман, бер хәрәкәткә килсә бик тиз үсүчән була, боларның да даны еракларга китте тора-бара.  Тимер юл станциясендә вакытлыча урнашкан күчмә госпитальга чакыртып алдылар үзләрен бераздан. Фронттан Урал һәм Себер тарафларына китеп баручы яралылар “афәрин” дип кычкыра-кычкара кул чапты аларга. Татар һәм башкорт җырларын яратып тыңладылар. Русча җыр да сорадылар. Дөресен әйтергә кирәк, русчалары бик чамалы иде анысы, шулай да “Катюша” белән “Подмосковные вечера”ны ярыйсы гына ерып чыктылар. Шул рәвешле, шаярудан гына башланган эш шактый дәвамлы һәм нәтиҗәле дә булып чыкты бит әле. Әздән генә артист булып китмәде Яңа Актау малайлары...


6


      1944 нче елның язында Рафаэль тугызынчы классны тәмамлады. Уку аңарга бик җиңел бирелә иде, барлык фәннәрдән дә бишле билгеләре генә. Ә шулай да күңел тыныч түгел, илдә уку кайгысы түгел, синең ничәле билгеләренә укуыңда һичкемнең гаме юк. Илдә менә өч ел инде сугыш дәвам итә. Фашистларны атна-ун көн эчендә тар-мар итәбез дип фронтка чыгып киткән авылдашларның инде яртысыннан күбесе сугыш кырларында ятып калды. Ай саен авылга берничә “батырларча үлде” яисә “хәбәрсез югалды” дигән кайгылы хәбәр килеп тора. Шундый чакта унҗидене тутырып килгән сау-сәламәт авыл егетләре ничек, әле урта мәктәпне тәмамларга тагы бер ел калды дигән сылтау белән, үзләренә повестка килгәнне көтеп кул кушырып утырсыннар икән.

      Рафаэльнең, әнисеннән яшереп кенә, район хәрби комиссариатына гариза җибәрүенә инде ярты елдан артык вакыт узды. Ә җавап һаман да килми. Әллә хаты барып җитмәде, әллә башка берәр сәбәп, һич белгән юк. Беркөнне бу серен ахирәт дусты Нуруллага сөйләргә булды ул. Баксаң, Нурулла үзе дә шундый ук хат юллаган булган икән. Аның хаты да җавапсыз калган.

       Озак уйлап тормадылар, көннәрнең берендә таң белән алар икәүләшеп  район үзәгенә - Бүздәккә юл тоттылар. Басу капкасын чыгып күп тә китмәделәр, авыл ягыннан килгән тавышка кире борылып карасалар, артларыннан тирләп-пешеп Фәрваз йөгереп килә иде. Сулышына капкан, ә үзе ачулы. Килгән шәптән дусларына үпкәсен белдерергә кереште ул:

     - Мине ташлап кая китеп барасыз. Дуслар шулай эшли мени. Әллә белми, сизенми, дисезме?.. Минем сездән кай җирем ким дип уйладыгыз...

     Дөрес сүзгә җавап табу җиңел түгел, алар дәшмәделәр, гаепләрен танып бер-беренә карап куйдылар бары. Тора-бара Фәрвазның да үпкәсе онытылды. Шау-гөр килеп мәзәк хәлләр сөйләшә-сөйләшә теркелди торгач, юл озынлыгы да сизелми калды, дүрт-биш сәгатъ эчендә район үзәгенә барып җиттеләр.

      Тарткалаша-тарткалаша булса да хәрби комиссарның үзенә үк барып керде алар. Теге исә, нигә килгәннәрен дә сорап тормады, каян белгән диген, сүзне үзе башлады:

     - Нәрсә, фронтка җибәрүне сорап килдегезме?- диде ул, кергән шәптән.

     - Әйе, - дими чаралары юк, шуннан ары, ни әйтергә белми, бер-беренә карангалап торды алар.

     Сүз әйтмичә дә булмый, җүнле-башлы сөйләшә дә белмәгән кешене кем сугышка тотып җибәрсен ди инде. Рафаэльгә ым какты Нурулла белән Фәрваз.

     Ул арада хәрби комиссар үзе ярдәмгә килде.

     - Йә, сөйләгез, телегезне йотмагансыздыр ич, кайсы авылдан килдегез. Исем-фамилияләрегез дә бардыр...

    - Без Яңа Актауныкы, иптәш хәрби комиссар, - дип аңлатырга кереште Рафаэль.

    - Ә-ә, беләм-беләм, Яңа Актау бик матур авыл. Шундый матур табигать кочагына урнашкан авылны ташлап китәргә җыенасызмы...

     Хәрби комиссарның бу сүзләре аларның күңелләренә сары май булып ятты. Дулкынлану, курку, калтырау шундук юкка да чыкты. Баксаң, бер дә куркыныч яисә кырыс кеше түгел икән ич. Алар кебек үк матур итеп татарча сөйләшә. Хәтта аларның туган авылы Яңа Актауны да белә икән бит әле.

      - Әйе, туган авылыбыз матур анысы, - дип дәвам итте Рафаэль. - Әмма безнең Туган илебезне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашасыбыз килә. Гаризалар да язып карадык, җавап килмәде. Менә үзебез килдек. Иптәш комиссар, алыгыз безне армиягә, безнең дә туган илне саклаучылар сафында буласыбыз килә.

    - Әйе, әйе, - дип хуплады, күтәреп алды шунда Нурулла. – Без инде мылтыктан атарга да өйрәндек, “шагом марш”ка да атлый беләбез.

    - Ә син нигә дәшмисең, син ничек уйлыйсың? - дип, бер почмакта посыбрак  утырган Фәрвазга баш какты комиссар, елмая төшеп.

    - Минме, - дип, сискәнеп урыныннан ук сикереп торды Фәрваз.- Мин, иптәш комиссар, разведкага барып нимес генералларын капчыкка салып алып кайтыр идем.  “Тел” буларак, хәрби серләрен сөйләтер өчен...

    Комиссарга кызык булып китте.

    - Тагы, тагы нинди батырлыкларга сәләтле инде син?

    - Тагымы, - Фәрваз үзен ирештерәләр дип уйламый иде әле. - Тагы мин, иптәш комиссар, Александр Матросов кебек дошманның атып торган пулеметына капланып, дусларымны үлемнән коткарып калырга әзер.

     - Ә үлемнән курыкмыйсыңмы? Син бит әле шундый яшь, сез бит әле яши дә башламагансыз. Кызлар сөясегез, гаилә корып балалар үстерәсегез бар. Үлем куркытмыймы?..

      - Куркыта инде анысы, - дип куйды Фәрваз, эчкерсез сөйләшүгә ияреп китеп. - Әмма Ватан өчен үлергә дә була.

     - Менә шул, егетләр, - дип, сәгатенә карап алды хәрби комиссар, - сугыш – ул уен түгел, иң элек шуны аңлагыз. Ә инде Ватанны сакларга атлыгып торуыгыз, шул хакта сорап килүегез - икеләтә мактаулы һәм ихтирамга лаек  эш. Гаризаларыгызны язып калдырыгыз да, барыгыз, авылыгызга кайтыгыз. Авылда да эшче куллар кирәк. Ул эшегез дә җиңүгә керткән өлешегез булыр. Вакыт җиткәч тә без сезне чакыртырбыз. Менә шул.

     Малайлар сөйләшү болай тәмамланыр дип көтмәгән иде, әлбәттә. Чираттагы мәртәбә, үзара  киңәш иткән сыман, бер-берләренә карашып алдылар.

     - Юк, иптәш комиссар, - дип, кыюланып китте Рафаэль, - без сезнең янга яңадан авылга кайтып китү өчен килмәдек. Сездән чакыру килгәнне көтеп ятсак, сугыш беткәнче без авылда булачакбыз. Ә без бүген үк, менә хәзер үк фронтка җибәрүегезне сорап килдек. Без кемнән ким!..

    Комиссар, тагы да җитдиләнә төшеп, урыныннан торып басты. Киемнәрен тарта төшеп хәстәрләде, каешын турылады. Аның артыннан, алдан сүз берләшкәндәй, малайлар да сикереп торды. Рафаэльнең каршысына килеп басты комиссар, аның кыска итеп алынган чәченнән сыйпап куйды:

    - Исем, фамилияң...

    - Рафаэль Смаков, әтием Миргалим исемле.

     - Ә-ә, менә ничек, - дип, тагы да ачылып китте хәрби комиссар. – Син Миргалим абый малае буласыңмыни?

    - Әйе, мин Миргалим Смаковның иң олы малае булам. Сез минем әтине беләсезме? - дип, шаккатты, гаҗәпләнеп калды малай.

    -  Беләм. Яхшы беләм. Миргалим абый минем иң яраткан укытучым иде.  Богады мәктәбендә тарихтан укытты ул безне. Туган илне яратырга, дөньяны танырга өйрәтте. Бик күп нәрсәгә өйрәндем мин аңардан. Ул чын укытучы... Ә кайда ул хәзер, исәнме әле?

     - Әти Чиләбедә. Танклар ясый торган заводта эшли. Сугыш башланганнан бирле кайтканы юк. Хатлары килеп тора.

     - Заводта эшлиме?.. - дип, гаҗәпләнде комиссар, башын чайкап куйды. - Аның сәламәтлеге беләнме... Сугыш вакыты шул.

     Егетләрнең барысына да кул биреп чыкты ул һәм, үзенең бик ашыгыч эшләре булуын аңлатып, чыгу юлына китте. Малайлар ишек төбендә утырган кече лейтенант янында гариза язып калдылар.


7


      1944нче ел җәендә алар тагын утын кисте. Әмма урманга барышлый һәр көн иртән почта ташучы капкасын урап узалар иде. Почтальон булып эшләүче Хәдичә апаларын йөдәтеп бетерделәр:

     “ Миңа повестка юкмы әле?.. Миңа повестка килмәдеме?”- дигән сорауларына “ Юк, килмәде”, - дигән җавабы әзер иде почта ташучының.

     Әмма һаман бер үк төрле җавап ишетүдән арып бетте инде алар. Шуңарга: “Хәдичә апа, әллә югалдымы икән ул чакыру. Эзләтеп карагыз әле...” дип тә тинтерәтә башлады алар хат ташучыны. Аның да түземлеге бетеп, малайларны ачуланып ташлыйсы килгән вакытлары булгандыр. Шулай да хат ташучы Хәдичә апалары сабыр кеше иде, каты бәрелмәскә тырышты: “Тәмам туйдырдыгыз инде, иртән дә бер сорау, кичен дә. Почтага мин атнага ике мәртәбә генә барам, наныйлар. Каран якын ара түгел, шул тикле җиргә көн дә чыгып йөгерә алмыйм, җәяүләп бару-кайту байтакка җыела. Килсә, бер кая да китмәс, үзем өегезгә китерермен...”, - дип юата иде үзләрен.

    Инде тәмам өметләр өзелеп, унынчы класска йөри башлаган көннәрдә авылга  повестка килеп төшмәсенме. Рафаэльгә... Ә Нурулла белән Фәрваз аңардан берничә айга  яшерәк иделәр, шуңа алар бераз көтеп торсын дигәннәрдер.

     Рафаэль санаулы гына көннәр эчендә унынчы класс өчен имтиханнарын  тапшырып, урта мәктәпне тәмамлау турында аттестат алырга да өлгерде әле.

    1944 нче елның елак һәм пычрак көзендә, ягъни 17 октябре таңында җилкәсенә арыш капчыгыннан кисеп тегелгән биштәр элеп юлга чыкты ул. Басу капкасын чыкканчы аны елый-елый әнисе һәм ике энесе – Рим белән Нур озата барды.

     - Җитте, башкача бармыйсыз, үзем генә китәм. Тизрәк барып җитәргә кирәк, юкса соңлавым бар, - диде Рафаэль. - Солдат кешегә кичегеп йөрү ярамый.

     - Улым, исән-сау гына йөр. Юлыңда яхшы кешеләр генә очырап торсын. Хуш, сау бул, - диде төн буена черем дә итми улының кием-салымын юып-хәстәрләп, тишек-тошык җирләрен астарлап чыккан Хафаза апа. Күңеле нечкәреп улының такыр итеп кырылган чигә чәчләрен бармак очы  белән сыйпап алды ул шул чакны. Үз балаларын гаять дәрәҗәдә кайгыртып яшәсә дә Хафаза апа күңелендәге хис һәм тойгыларны аларга бик күрсәтергә яратмый иде. Гомумән, безнең татар-башкортларда әти-әни белән үбешү, аерылышкан һәм күрешкән мизгелләрдә кочаклашып елаулар кабул  ителмәгән бит ул.

     Рафаэль иң элек әнисен, аннан энеләрен аркаларыннан какты да, кискен борылып җәт-җәт китеп барды. Шул мәлдә бугазына килеп тыгылган күз яшьләре тышка бәреп чыгудан, әнисе каршында үзенең йомшаклык күрсәтүеннән курыкты ул барыннан да элек. Кире борылып карыйсы бик килсә дә, ул байтак кына ара борылмаска мәҗбүр итеп барды үзен. Әмма урманга җитеп килгәндә, түзмәде, тукталып, хушлашырга теләгәндәй,  авылга таба борылып карап торды. Басу капкасын кочаклап сыгылып төшкән әнисенә игътибар итте иң элек: ”Әни елый...” дигән уй китереп сукты чигәсенә. Аннан үзе артыннан йөгереп килгән Нур белән Римгә төште карашы. Пычрак саз ерып йөгерәләр иде алар абыйлары артыннан. Әнә, Нур аягы таеп китеп йөзтүбән пычракка килеп төште. Әмма шундук торып тагын Рим артыннан йөгерде.

     Энекәшләрен көтеп торырга мәҗбүр булды ул. Юл капчыгын ачып, аларга үзенә дип тыгылган ярты ипидән ике зур-зур кыерчык сындырып бирде. Һәм тагы бер мәртәбә аркаларыннан сөйде.

     - Барыгыз, кайтыгыз инде. Әни еламасын, әнине тынычландырыгыз. Сез хәзер өйдә иң олы малайлар булып каласыз, әнигә ярдәм итегез, карагыз аны, - дип кычкырды артларыннан.

     - Ярар, бөтен эшне үзебез эшләрбез, - дип җавап кайтарды Рим. - Безгә фуражкага кадый торган йолдыз алып кайтырга онытма, яме абый...


      Бүздәктән аларны товар вагонына төяп шул ук кичне Уфага озаттылар. Әле яңа унҗиделәрен тутырган кырыкка якын малай, арыш саламы түшәлгән суык вагонның почмакларына каз бәбкәләредәй төркем-төркем  җыелып, укмашып-укмашып утырдылар. Төрле мәктәп, төрле авыллардан җыелганга әле алар бер-берләрен белми, рәтле башлы танышыр аралары да булмады. Вагон эчендә, үзара сөйләшкәнгә  караганда, йөткергән авазлар ешрак кабатлана иде. Күпчелек малайлар өчен бу туган авыллары һәм районнан беренче тапкыр аерылу булгандыр әле. Һәм нинди аерылу бит, тагы-атна ун көн дигәндә аларның күбесе фронтка, алгы сызыкка барып җитәчәк. Анда ни көткәнен кем белә - яшәүме, үлемме... Ул хакта уйламыйм дисәң дә, уйламый торып булмый. Әнә шуңа күрә дә алар һәркайсы үзалдына уйга бирелеп, тыныч кына моңсуланып бара.

      Рафаэльнең бөтен уйлары туган авылына  барып тоташа иде. Беразга күзен йомдымы – аермачык булып күз алдына авыл килеп баса. Армиягә китәм дип ничек кенә ашкынды югыйсә, шушы көнне күпме зарыгып көтте, хыялланып күпме йокысыз төннәр кичерде. Ә инде шул хыяллары  тормышка ашып килгәндә, күз алдыннан туган авылы, туганнары, Яңа Актауның  урман-болыннары китми аптырата. Нурулла белән Фәрваз ни эшләп, ниләр уйлап йөриләр икән хәзер? Мөгаен, аны юксына торганнардыр, ә бәлки бераз көнләшү хисе дә кытыклый торгандыр әле үзләрен. Ни дисәң дә Рафаэль армиягә киткән көн ич. Бу хәбәрне, бәлки, Асия дә ишеткәндер инде. Әллә ничек кенә булды, аның белән дә кешечә хушлаша алмадылар. Яратышып йөрделәр дип әйтерлек булмаса да, үзара бер-беренә тартылулары хак иде ләбаса. Асия  ун классны тәмамлагач та Сәбәй авылында кибетче булып эшли башлаган иде. Авылга әллә нигә бер генә кайта инде  хәзер. Асия матур кыз, кибетче дә булып эшли башлагач, артыннан йөрүче егетләр буа буарлыктыр инде хәзер. Рафаэлне ике ятып бер искә дә алмый торгандыр әле. Ярар, үткән эшкә салават. Нигә моңсу уйларга бирелеп бара соң әле ул?.. Туган авыл, анда калган газиз кешеләр хакында бик уйламаска иде дә бит, әмма уйламыйм дисәң дә уйландыра икән шул...

    Телеграф баганасы очраган саен туктала-туктала, шалтор-шолтыр барган поезд Уфа вокзалына икенче көнне иртән генә барып җитте. Аларны республика хәрби комиссариатына җәяүләп алып киттеләр. Иске бишмәт һәм ямаулы телогрейкалардан гына киенгән булсалар да, урам уртасыннан тигез рәтләргә тезелеп атлап барганда, алар артыннан һәр кеше борылып карап кала. Шул карашлар исә төне буе товар вагонында күз дә йоммый туңып, бөрешеп килгән егетләргә беркадәр җан өрә, дәрт иңдерә иде кебек.

     Хәрби комиссариатта эшне аларның сәламәтлеген тикшерүдән башладылар. Ак халатлы марҗа кызлары каршында анадан тума чишенеп йөрү уңайсыз иде билгеле, ни хәл итәсең, солдат тәртибенә буйсынырга мәҗбүр булдылар. Һәммәсенең дә чәчләрен пәке белән кырып алдылар аннан соң. Татар-башкорт авылларыннан килгән малайларда чәч болай да озын булмый инде ул, әмма тәртип шундый булгач, аларны гына аермадылар.

     Һәм, ниһаять, төш вакыты якынлашып килгәндә үзләрен беренче тапкыр җылы аш белән сыйладылар. Әниләре пешергән токмачлы аш булмаса да, егетләрнең  эчләренә җылы керде, тел ачкычлары әйләнеп кайтты үзләренә. Үзара таныша һәм уен-көлке сөйләшә, шаярыша да башладылар тора-бара.

      Шул ук көнне булачак солдатларның һәркайсыннан нинди частьта хезмәт итәргә теләүләре белән дә кызыксындылар. Сугыш вакыты өчен бу гайре табигый тоелырга мөмкин, әмма инде 1944 нче ел ахыры якынлашканны искә алсаң,  бер дә гаҗәп хәл түгел. Рафаэль үзенең күптәнге хыялы – очучы булырга теләвен сөйләде. Бер ул гына түгел, һәр ике малайның берсе очучы булырга хыяллана иде, әлбәттә. Әллә үз теләген искә алып, әллә башка бер сәбәп белән, аны чынлап та Чкалов шәһәрендәге хәрби очу училищесына юлладылар.  

     Уку йортында исә, кемдә нинди теләк бар, дип сорап тормадылар. Фронтка тиздән яңа тип самолетлар җибәреләчәк. Очучылар җитәрлек, ә менә махсус белемле хәрби штурманнар бөтенләй юк икән. Рафаэльне бу хәбәр куандырмады билгеле. Бер уңайлы вакыт табып, барлы-юклы русчасы белән рота командирына мөрәҗәгать итте ул:

     - Иптәш капитан, мин очучы булырга хыялланган идем.

      Капитанның исе китмәде. Соравына күрә җавабы дигән сыман, коры гына җавап кайтарды.

      - Хыяллан, курсант. Хыялланудан тыймыйбыз.

      - Хәрби очучы буларак мин күбрәк файда китерер идем. Иптәш капитан...

      - Разговорчики... Әбиеңнең пич башында утырмыйсың курсант.

      - Очучы буласы килә иде шул.

      Шунда гына капитан егетнең хәленә кереп, аңлатырга кирәк санады.

      - Сугыш дәвам итә. Ә без барыбыз да солдатлар. Сугыш вакытында, “хыял” һәм “теләк” дигән төшенчәләр юк. “Ватан өчен кирәк” дигән сүз генә бар. Аңлашылдымы, курсант! Фамилияң ничек?

     - Курсант Смаков. Аңладым, иптәш капитан.

     - Тагы мин сиңа шуны да әйтә алам. Штурман – ул самолетта иң зур кеше. Ул самолетның хуҗасы. Летчик – ул шофер. Ә штурман – навигатор, ул акыл белән, баш белән эш итүче интеллигент та бик беләсең килсә, курсант Смаков. Штурманлыкка без иң сәламәт һәм яхшы билгеләренә генә укыган егетләрне алабыз, бик беләсең килсә. Вот так, курсант Смаков.

      Шуның белән сүз бетте. Күңелдә очучы булырга дигән хыял сүнмәсә дә башкача  ул хакта сүз кузгатуның урынсыз икәнлеген аңлады Рафаэль. Һәм үз язмышы белән килешеп, штурман һөнәренең серләрен өйрәнүгә бөтен тырышлыгын куйды. Авылга дусларына язган хатларында исә әледән-әле капитаннан ишеткән сүзләрне кабатлады: “Штурман – самолетның хуҗасы. Летчик – ул шофер. Ә штурман – навигатор, ул акыл белән, баш белән эш итүче интеллигент...”

      Бу сүзләр, бәлки, кемгәдер мактану булып тоелгандыр. Ә Рафаэль исә ул сүзләрне кабатлый-кабатлый бер очтан үз-үзен тынычландыра иде. Чөнки бала чактан ук килгән иң олы хыялы – очучы булу, летчик булып зәңгәр киңлекләрне иңләү онытылмады, киресенчә, ул көннән-көн арта гына бара иде. Штурманлыкка укуны да ул шушы олы хыялына ирешү юлында чираттагы этап буларак кабул итте. Әмма ул юл гаять дәрәҗәдә борылмалы һәм катлаулы булып чыкты аның өчен. Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмаслык дәрәҗәдә буталчык һәм катлаулы.

     Унҗиде яше тулгачтын да үз теләге белән фронтка җибәрүләрен сорап гариза язган, Туган илне саклаучылар сафына басарга атлыгып торган егет Җиңү көнен Чкалов шәһәрендә хәрби штурманнар хәзерләү уку йортында каршылады. Алай гына булса бер хәл, 1946 елның маенда СССР оборона министрының Чкаловтагы  штурманнар мәктәбен ябу турындагы әмере  килеп төшә.  Бу яңалык курсантларга аяз көнне яшен суккандагыдай тәэсир ясый. Ясамаслык та түгел, инде укуны менә-менә тәмамлыйбыз да хәрби авиация частьларына хезмәткә  китәбез, иң яңа самолетларда оча башлыйбыз  дип хыялланып йөргән көннәре иде бит. Кемгә кирәк булган да, кем уйлап тапкан алар өчен мондый җәзаны... Рафаэль исә үз-үзен кая куярга белми йөри байтак кына. Дусларына һәм әти-әнисенә хат язуын туктатып торды хәтта. Чөнки, ул бу хәбәрне һичкемгә җиткерергә теләми иде. Ул хакта язган тәкъдирдә дә ышанмаслар иде кебек аның сүзләренә. Булдыра алмаган, шуңарга куганнар икән, дигән яман сүз чыгудан курыкты.

     Курсантларның күбесе, хәрби хезмәткә чакырылган солдатлар сыйфатында, төрле хәрби частьларга җибәрелә. Ә бик яхшы билгеләренә генә укыганнарын хәрби училищеларга тәкъдим итәләр. Шулар арасында Рафаэль Смаков Серпухов шәһәрендәге хәрби авиацияга механиклар хәзерләү мәктәбенә  барып юлыга.

     Серпуховка китәргә тиешле өч курсантны үзләренең командиры капитан Буданов шәхсән озатып кала.

     - Беләм, сезгә авыр. Ләкин, безгә - сезне укыткан офицерларга - тагы да авыррак, шуны аңлагыз, - ди ул, егетләрнең  кулларын кысып. - Әмма армиядә министр приказы үтәлергә тиеш. Аның урынлы-урынсыз булуы шик астына куелмый.

     - Аңлыйбыз. Советлар Союзына хезмәт итәбез, - дип җавап кайтарды солдатлар.

     - Ләкин сез, башкаларга караганда бәхетлерәк санарга тиеш үзегезне – авиацияда каласыз. Беләм, сез очар өчен туган бөркетләр. Мин кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштым үзегезгә.  Калганы үзегездән тора, - диде Буданов. Бу сүзләрне әйткәндә ул Рафаэльга карап куйды. Күрәсең, аның белән сөйләшүләрен онытмаган иде капитан.

     Серпуховта алар 1947 елның августына кадәр, ягъни 15 ай дәвамына яңа профессия үзләштерәләр. Һәм шул ук елның августында сержант Смаковны әле сугыш ыгы-зыгысыннан арынып бетмәгән Румынияга җибәрәләр. Анда ул хәрби самолетларны очышка әзерләүче өлкән механик буларак хезмәтен дәвам итә. Бу гаять  киеренке һәм авыр еллар була. Румыннар Совет солдатларын, үзләренә азатлык китерүче буларак түгел, басып  алучылар кебек кабул итә. Шуңа әле бер, әле икенче урында, партизан отрядлары сыман оешып, алар Совет гаскәрләренә каршы ачыктан-ачык көрәшүләрен дәвам иттерәләр. Рафаэльгә дә 1947 нче елның декабрь ахырларына кадәр  кулына корал алып канкойгыч сугыш вакыйгаларында катнашырга туры килә. Әмма румыннарга каршы барган бу сугышны искә алу ул заманда катгый тыела. Баш күтәрүчеләрне тар-мар иткәчтен дә ике арада шактый киеренке мөнәсәбәтләр дәвам итә. Тимер чыбыклар белән уратып алынган хәрби частьтан аз гына читкә тайпылдыңмы, син инде үзеңне куркыныч астына куйдым дип сана. Кыйнап китү  генә түгел, үтереп ташларга да күп сорамый монда җирле халык. Сугыштан соңгы бөтен җимереклек һәм хәерчелекне, әйтерсең лә, аларга безнең солдатлар алып килгән.

     Шуңа күрә монда хезмәт итүчеләргә хәрби часть биләмәсеннән читкә аяк басу катгый рәвештә тыелган иде. Ул гынамы, туган ил белән теләсә нинди элемтә һәм, хәтта, хат алышу да тыюлы. Клуб юк, китапханә юк, телевизор һәм радио турында хыяллану кая инде ул. Бик ачыкканда яисә эчең пошканда кагылып чыгар өчен кибет һәм буфет ише нәрсә дә юк. Хатын-кыз заты да, күренсә, шул ике кат чәнечкеле тимер чыбык койманың аргы тарафында гына, анда да  әллә нигә бер күренеп китәргә мөмкин. Еллар дәвамына бер үк төрле тормыш – эш, аш һәм йокы. Һәр туган яңа көн саен шулай, яңа көн һичнинди яңалык вәгъдә итми монда. Кая карама, шул бер үк таныш йөзләр – очучылар, механиклар һәм солдатлар. Очучылар өчен тимер чыбык койма артында яшәүнең авырлыклары, бәлки, ул кадәр үк тоелмый да торгандыр. Чөнки алар, самолетта гына  булса да иркен дөнья, зәңгәр киңлекләрне урап кайту бәхетенә ия. Ә механик, ул җирдә, ул көнозын тимер-томыр арасында казынудан башканы белми.

       “Самолет” дисәләр, Рафаэль борылып карый, әйтерсең лә ул аның үз исеме, аңарга  шулай диеп дәшәләр сыман тоела иде. Самолет – ул Рафаэльнең иң авырткан һәм йомшак җире.  Рафаэльнең күңелен берөзлексез нәрсә тыңгысызлый, ни җилкенедерә икән дисәгез, җавап бер – ул әлеге дә баягы шул хәрби самолетлар... Алар каты гүләү авазы чыгарып җирдән күтәрелеп киткәндә вакыт-вакыт бик тә кыен булып китә иде аның өчен. Балачактан бирле очучы булырга хыялланып,  зәңгәр киңлекләрне канатлы кош сыман иңләү хыялы белән саташып үскән авыл малае бит ул. Инде менә ничәнче ел бар укыганы, бар өйрәнгәне – самолет. Штурман һөнәрен үзләштерде иң элек, әмма диплом алыр көннәре якынлашып килгәндә, үч иткәндәй, уку йортлары ябылды. Күпме тырышлык һәм хыял җилгә очты. Урамга чыгарып җибәргәндәй итттеләр, дүрт ягың кыйбла дигәннән артык булды анысы.  Инде, ходай кушып, ниһаять, укып һөнәр алды.  Хәзер менә авиацияда өлкән механик булып хезмәт итә. Самолетның  ул һәр винтын, һәр шөребенә кадәр белә. Ә барыбер әле  күккә күтәрелгәне юк. Бүген дә иртәдән-кичкә кадәр көннең көн буена шул самолетларны очышка әзерләү белән мәшгуль булды, бар механизмын, бөтен приборларын карап, көйләп чыкты ул аларның. Ә зәңгәр күккә ул түгел, башкалар күтәрелә. Самолетның зур тизлек алып бетон юлдан ыжгырып килгәнен, кинәт кенә җирдән аерылып кош сыман югары күтәрелеп киткәнен күргән саен йөрәге сулкылдап-сулкылдап куя иде аның. Кош булып канатлары булса, түзмәс, артларыннан калмый үзе очып китәр кебек иде. Башкалар, әнә, оча, ә ул җирдән карап кала. Кем уйлап чыгарган да, кем юллаган аңарга шундый язмыш сынауларын. Махсус уйласаң да шулай килеп чыкмас.

     Әмма шундый кичереш һәм хыяллар җанын эчтән көн-төн кимерүгә дә карамастан, ул бу хакта ачылып китеп теләсә кемгә сөйләмәскә тырыша торган иде. Кайбер летчикларның, барлы-юклы сәбәп табып, очудан читләшергә тырышуын күргәндә эче поша, җен ачулары чыга. Ә инде летчиклар үз һөнәрләрен яратып, бер-берләре белән фикер алышырга керешсә, дөньясын онытып тыңлый, ул аларның яннарыннан китмәскә тырыша иде. Үз һөнәрен яхшы белгәнгәдер, очучылар аны үзләре дә аерым бер җылылык белән  якын күрә торган иде. “Самолетны өлкән сержант Смаков очуга хәзерләде” дигән сүз, ул летчиклар телендә гарантия буларак кабул ителә, иң югары бәя буларак яңгырый башлады.

     Күрәсең, читтән генә күзәтеп, сынап йөргәнме, көннәрдән бер көнне эскадрилия командиры данлыклы очучы капитан Вобликов аңарга сорау белән мөрәҗәгать итте.

     - Рафаэль, мин байтактан сине күзәтеп йөрим. Үзеңә бер сорау бирергә ярыймы?

     - Тыңлыйм, Александр Иванович. Бер түгел, ун соравыгызга  да җавап бирергә әзермен.

     - Яшерми генә әйт әле, син летчик булырга хыяллана идеңме әллә?

     Көтелмәгән сорау иде бу. Чөнки, ул бу хакта һичкемгә сүз катмаска тырыша иде бит. Белсәләр, үзенә тагы да кыенрак булыр кебек тоела торган иде. Башка бүтән берәү сораса, бу очракта да ул сер бирмәгән булыр иде әле. Ә сугыш ветераны, берничә орден кавалеры, данлыклы летчик-испытатель капитан Вобликовка ялганлый алмады.    

     - Иптәш капитан, хыяллана идем генә түгел, бүген дә хыялланам. Балачактан бирле хыялланам. Әмма, хыял гына үземнән оча да китә, оча да китә, һич кенә дә тоттырмый...

     Үзенең эчкерсез сүзләреннән уңайсызланып куйдымы, беркадәр тартына төшеп елмаеп җибәрде ул шунда. Аның куе кара кашлары артыннан карап торган чем кара күзләрендә ниндидер тамчылар мөлдерәп чагылып киткәндәй булды. Кызыклы һәм киеренке халәт иде бу  - әзмәвердәй яшь һәм таза ир-атның иреннәре елмаерга итә, күзләре кайнар яшькә буылган. Табигатьнең дә була андый чагы – кояш та балкый, яңгыр да ява берүк вакытта, кояшлы яңгыр ява диләр халык телендә.

     - Ә нигә очучылар мәктәбенә бармадың? Сәламәтлек рөхсәт итмәдеме, керә алмадыңмы...- дип, кызыксынуын дәвам итте капитан.

     - Хәрби комиссариатта  гаризамны “авиацияда хезмәт итәргә телим”, дип язган идем. Штурманлыкка укыдым башта, аннан механик булдым. Летчик булырга телим, дигән сүзләремә колак салмадылар, иптәш капитан. “Син солдат, Ватан кая кушса – шунда барасың” дип томаладылар авызны.

      - Анысы дөрес. Солдатка алынган егетләрнең яртысы очучы булырга тели, ә калган яртысы танкист булу турында хыяллана. Ә сугышның төп авырлыгы пехота җилкәсенә төшә. Хакыйкатьтән качып булмый, сугыш чорының, ни кадәрле генә кырыс булмасын, үз кагыйдәләре бар шул аның.

      - Инде Җиңү көне килгәнгә дә байтак гомер, иптәш капитан. Ә мин һаман да җирдә үрмәләвемне дәвам итәм.

      - Үрмәләр өчен яратылган оча алмый, диләр. Әмма, бу сиңа карамый, син – очар өчен туган бөркет, сержант Смаков. Теләгең сүрелмәсә, син һичшиксез очарсың әле. Әйтте диярсең, безнең хыялга да кермәгән зур тизлектәге  яңа самолетларда очачаксың...

      Бу сүзләрнең, аның күңелен күтәрү өчен генә әйтелгәнен аңласа да,  Рафаэльгә аларны ишетү рәхәт иде, әлбәттә. Ирексездән, балкып елмаеп җибәрде ул.

      - Әмма, ничек тормышка ашырырга икән шул хыялларны, әйтсәгез, өйрәтсәгез икән, Александр Иванович?        

      - Син кайчаннан хәрби хезмәттә? – дип,  сорауга сорау белән җавап кайтарды капитан Вобликов. – Хезмәтең тәмамланырга күпме калды икән соң?

       - Белүемчә, мин биш ел хезмәт итәргә тиешле. Әле дүртенче елым гына  дәвам итә.

      Ак бәс кунган чигә чәчләрен кашып алды капитан. Чын күңелдән, урынлы киңәш белән генә булса да, ярдәм итәргә тели иде ул әлеге егеткә.

      - Инде күп калмаган икән. Бер ярым ел сизелми дә узып китә ул.

      - Ә аннан соң?..- дип, капитанга текәлде Рафаэль.

      - Хезмәтеңне тәмамлагач, син ирекле кош сыман буласың. Кайда укырга керәсең, ни эшлисең килсә - үз ихтиярың.

      - Ә хәзер үк, бүгеннән үк җибәрмәсләрме?..- дип, тәкатьсезләнеп, капитаннан уңай җавап көтте ул. – Мин бит армиядан качмыйм, киресенчә, гомеремне хәрби авиацияга багышларга әзер.

       Бу юлы бераз көттерә төшеп җавап кайтарды капитан. Күпме генә ярдәм итәсе килсә дә, бу аның кулыннан килә торган эш түгел иде шул. Летчикларга кытлык юк бүген, ә менә яхшы квалификацияле механиклар санаулы гына. Гомумән, авиацияда механиклардан да кадерлерәк һөнәр иясе булганы юк һәм булмас та.

       - Күпкә түзгәнне азга түзәрсең, мин сиңа, сержант, сабыр итәргә киңәш итәр идем. Ә инде вакыты җиткәч, мин шикләнмим, син һичшиксез максатыңа ирешәчәксең. Синең кебек егетләрне табарга кирәк әле, - дип, очындырып куйды тагы сүзенең ахырында.

       Әлеге сөйләшүдән соң күп тә үтмәде, Үзәктән аларның частен Румыниядан чыгару турындагы приказ килеп төште. Капитан Вобликов белән өлкән сержант Смаков тәмам дуслашып киткәннәр иде инде. Өлкән механикны данлыклы очучы үзеннән калдырмады. Алар Союзга кайткач та хезмәтләрен бергә Воронеж өлкәсендә дәвам  иттерделәр.

        1949 елның июнендә, ниһаять, Рафаэльнең солдат хезмәте  тәмамланды. Аны үзе хезмәт иткән полктан җибәрергә теләмәделәр, әлбәттә, авиамеханик буларак хезмәтен дәвам итәргә  үгетләп тә, юмалап та карадылар. Барып чыкмады. Һәм шуннан соң гына өлкән сержант Рафаэль Смаковка Борисоглебск авиация училищесына керү өчен менә дигән характеристика биреп, үзенә хәерле юллар  теләп, озатып калдылар.

      Рафаэльнең биш ел инде авылда булганы, туганнары һәм әти-әнисен күргәне юк. Бик сагынган, өзелеп сагынган иде ул туып-үскән якларын. Әмма аның авылдан чыгып киткәндә очучы булам дип, очучы булырга хыялланып әйткән сүзләрен дә онытмаганнардыр әле. Шул хыялын тормышка ашырмый торып ничек кайтып керә алсын инде ул туган авылына, егет горурлыгы рөхсәт итми иде.

     Солдат киеменнән, солдат биштәре аскан көйгә ул туп-турыдан Воронеж өлкәсенең көнчыгыш тарафында урнашкан Борисоглебск шәһәренә юл тотты. Һәм үзенекен итте, биш елга кичегеп булса да, хәрби очучылар әзерли торган уку йортына керү бәхетенә иреште. Кесәсендә бер тиен акчасыз калган чаклары булса да, ачлы-туклы йөрергә туры килсә дә, иң бәхетле кеше иде ул шул көннәрдә. Ниһаять, ул очучы булачак. Атлап түгел, очып йөри иде ул гүя, иңнәренә пар канат үсеп чыккан диярсең... Ничә еллар үзен әйдәп торган хыялы тормышка ашты бит аның. Аның хәлен, аңласа да, чын бәхетнең ни икәнлеген белгән, татып караган кеше генә аңлаган булыр иде.

     Борисоглебсктагы бу авиаучилище легендар очучы Чкалов исемен йөртә иде. Аларны әле беренче үрнәкләре заводларда гына булган яңа буын реактив самолетлар белән идарә итү өчен әзерләделәр. Вакыт-вакыт, укучылар гына түгел, укытучыларның үзләре өчен дә бигүк аңлашылып җитмәгән, яңалык булган мәгълүматлар өстендә баш ватарга туры килә иде. Әмма самолетларның төзелеше һәм техник үзенчәлекләрен бөтен нечкәлекләренәчә өйрәнгән Рафаэль Смаков өчен, башкалар белән чагыштырганда, күпкә җиңелрәк бирелде ул дәресләр. Укучылар арасында ул авторитетлы өлкән дус булса, укытучылар исә аны үз тиңе, фикердәшләре сыман кабул итә, аның белән хәтта киңәш-табыш итә торганнар иде.

    1950нче елның 16 августы аның өчен һичшиксез иң бәхетле һәм истәлекле көннәрнең берсе. Балачактан бирле килгән хыялы тормышка ашкан көн бу, ул шул көнне беренче тапкыр самолетта зәңгәр күккә күтәрелде, җиргә кошлар да очып менеп җитә алмаслык биеклектән карап сокланды. Дөрес, самолетта ул очучы-инструктор янәшәсендә генә утырган иде һәм ул сәяхәт, күп булса, ун-унбиш минут дәвам иткәндер. Әмма тәэсирләрне сөйләп кенә аңлатырлык түгел иде. Шул ук көнне шәһәрдәге бердән-бер фотоательены табып истәлеккә рәсемгә төште ул. Һәм рәсемнең артына: “Бүген беренче мәртәбә самолетта  һавага күтәрелеп, шәһәр өстеннән аның матур табигатен күзәтеп төштем. Бу  көн минем летная практиканың башлануын белдереп, аның киләчәгенә юл күрсәткән көн дип санала. г.Борисоглебск.16.08.50г. Рафаэль Смаков”, диеп язып куйды. Фоторәсем шул ук көнне Яңа Актауга  әти-әнигә адресланып, почта ящигына салынды.

      Имтиханнарны ул иң беренче булып һәм гел яхшы билгеләренә генә биреп барды. Сабакташлары арасыннан беренче буларак мөстәкыйль рәвештә һавага күтәрелү бәхете дә аңарга язган булып чыкты. Бу инде сиңа инструктор янәшәсендә сәяхәт кылып төшү генә түгел. Шул мизгелдәге кичереш һәм күңел күтәренкелеген, белмим, гади сүзләр белән генә аңлату мөмкинме икән...

       Реактив самолет кабинасына кереп штурвал артына утыргач та, бер мәл, үзен биләп алган хисләр өермәсен йөгәнли алмый торды ул. Өнемме, әллә төшемдә генәме бу, дигән сорау туып юкка чыкты. Әмма болар бик кыска вакыт аралыгына сыйган кичерешләр иде. “Сынатма. Синең һәр хәрәкәтең, бар кылган гамәлеңне тәҗрибәле белгечләр, асс инструкторлар карап, бәяләп тора. Әйдә, Рафаэль, күрсәт үзеңнең нигә сәләтле булуыңны...” дип әмер бирде ул үз-үзенә. Һәм реактив двигательга тиешле басым биреп бер үкертеп алгач, тимер рычагны үзенә таба тартты. Кош сыман, хәер, кош сыман гынамы соң, аткан ук тизлеге белән, бераз тимер-бетон өстеннән йөгереп баргачтын да, югарыга ыргылды самолет. Һәм, каршы искән җилне бар дип тә белмичә,  күз ачып йомган арада тиешле биеклеккә менеп җитте. Приборларны барлап күз йөгертеп алды иң элек. Реакторга булган басымны киметә төште. Самолет, көчәнүеннән туктап, тыныч ритм белән эшләү  режимына күчте. Шунда гына үзен биләп торган киеренкелектән арына төшеп, иркен сулыш алды ул. Һәм, башын бер тарафка янтайта төшеп, түбәнгә күз ташлады. Аэродром инде әллә кая, артта калган. Аста иген басулары, зур булмаган калкулыклар һәм урман полосалары. Без яшәгән, ыгы-зыгы килеп яткан җир өстенең матурлыгын күрер өчен менә нинди биеклеккә менәргә кирәк икән. Очсыз-кырыйсыз зур һәм иркен  ләса ул. Шунда сыеша алмый бит кайберәүләр. Кеше белән кеше төрткәләшә, булган саен нидер җитми үзләренә, ниләрдер бүлешәләр, илләр тарткалаша – сугыша. Кесәләре калыная барган саен кайберәүләргә җир тарая башлыймы соң әллә... Андый ыгы-зыгының башында торган тар җанлы кешеләрне, җитәкчеләрне дә шул җөмләдән, ялгызларын гына самолет кабинасына утыртып зәңгәр күккә очыртып җибәрергә кирәк икән. Яман ниятләрен онытып, бик тиз әйләнеп кайтырлар иде иманга.

     Романтик уй һәм хисләр бишегендә тибрәлеп тиешеннән артык ераклыкка китә язган иде ул. Тиз арада кире борылып һава аланына таба юл тотты. Анда, инструкторларның баш очында, үзенең осталыгын күрсәтеп, төрле борылышлар ясарга тиеш иде бит әле ул, сугыш шартларына охшатып һөҗүм һәм дошманнан саклану маневрларын күрсәтергә. Очучы өчен, бигрәк тә тәҗрибәсез очучы, иң авыры  һәм катлаулысы шунда. Очу маршрутын һәм программасын тулысынча үтәп чыгу өчен төгәл вакыт аралыгы бирелә - 40 минут. Артык та түгел, ким дә түгел, син шул вакыт аралыгына сыешырга тиешсең. Бары шуннан соң гына, алдан билгеләнгән маршрут белән, кире тимер-бетон юлга төшереп утыртты ул ажгырып торган тимер кошын. Очучы аэродромнан шасси аерылып самолет күтәрелә башлаган чакта бер киеренке мизгел кичерсә, икенче тапкыр ул киеренкелек аны тәгәрмәчләр җиргә тиеп йөгереп киткән чакта биләп ала икән. Самолетын тиешле сызыкка китереп туктаткач та, күңеле ашкынуданмы, кабаланган сыман җиргә сикереп  төште Рафаэль. Тиз-тиз адымнар белән бераз читтәрәк торган офицерлар янына  килеп рапорт бирергә кереште.

      Башлаган сүзен сөйләп бетергәнне көтмәделәр.

      - Йә, ничек, куркытмадымы, - дип, үз итеп, җилкәсеннән кагып бүлдерде аны инструктор.

      - Куркалар димени...Тәүлекләр буе җиргә төшми очар идем, иптәш майор, - дип җавап кайтарды ул. Һәм тирән сулыш алып куйды.

      - Тәбриклим, өлкән сержант Смаков. Очышны син тәҗрибәле летчикларны  көнләштерерлек итеп үтәп чыктың. Бүгеннән башлап  үзеңне очучы-истребитель дип саный аласың...

      Бик югары бәя иде бу. Шул көнне үк, кич җиткәнне дә көтмичә, тагы хат язарга утырды ул. Әти-әнисенә язды иң элек. Уфада укытучы булып эшләгән Асма апасына язды. Энекәшләре Рим белән Нурның һәр икесенә аерым хатлар язды. Авылда әти-әнисе янында булган сеңлесе Тамарага һәм 12 яшьлек энекәше Ринатка  да – һәммәсенә  аерым хат. Нурулла белән Фәрвазга тагын... Әлбәттә, кызып киткән шәптән бер-бер кызга да бик язасы килә иде дә бит, кызганыч, йөргән кызы юк, белгән адреслары юк. Язган хатларында ул сәлам һәм хәл-әхвәл белешүдән соң ук очу темасына күчә иде, әлбәттә. “Мин хәзер мөстәкыйль рәвештә яңа реактив истребитель самолетта оча башладым инде. Аларның маркаларын яза алмыйм, хәрби сер. Күз иярмәс тизлектә оча торган самолетлар бу. Совет армиясенең горурлыгы санала алар. Аларда очуның ни кадәр җаваплы һәм шул ук вакытта  рәхәт тә икәнлеген белсәгез икән. Очкан чакта үзеңне чын-чынлап канатлы кош сыман хис итәсең инде...” дип, тезеп-тезеп  китә  иде ул язган хатларында. Әлеге  хатларны Рафаэль, тизрәк барып җитсеннәр өчен, шул ук көнне үзләренең частеннан җиде чакрым ераклыкта урнашкан район үзәгенә илтеп, почтага тапшырып кайтты. Җәяү барды, җәяү кайтты, ерак ара диеп тормады. Ә үзләрендә булган почтага тапшырса, алар әле, ким дигәндә, дүрт-биш көнгә соңарып китәчәкләр иде. Ничә еллар зарыгып көтелгән шундый яңалыкны, көне-сәгате белән үк булмаса да,  тизрәк туганнарына җиткерәсе килә иде бит аның.                


8


     Яңа Актауга летчик-истребитель кайткан, дигән хәбәр көне-сәгате белән үк әйләнә-тирә авылларны, бөтен районны иңләп таралды. Декабрьнең чатнама суык көнендә, колакчыннарын төшерү кая инде ул, бүрекне чит-чите бөдрәләнеп торган куе кара чәчләре өстенә кыңгыр салып, ыспай гына шыгыр-шыгыр күн итектән узып баручы калку гәүдәле, һәрчак мөлаем көлемсерәп торган чем кара күзле, ачык йөзле һәм тулы иренле бу лейтенантны күргәч тә буй җиткән кызлар барыр юлларын, ашыгыч эшләрен онытып, бер мәл телсез-өнсез калып торалар иде. Өлкән абзыйлар аның белән очрашканда, тукталып, ике кулны биреп күрешә. Һәм шундук, лейтенант ниндидер бер мәзәк хәл сөйләп өлгерәме  үзләренә, дәррәү көлешеп алалар. Ат чанасына салам төяп фермага таба узып баручы агайлар атларын туктатып йөк өстеннән шуып төшә аны очратканда. Аркасыннан үз итеп бер кагу өчен генә чиләк-көянтә күтәргән апалар тукталып уза. Ә малайлар, авыл малайлары исә, летчик-истребитель кибеткә барамы, клубкамы, аның артыннан өерләре белән калмый ияреп йөриләр. Аларның яшьтәше Ринат исә, ияреп түгел, абыйсы белән гел янәшә атлап йөри инде хәзер. Аңа нәрсә, диңгез тубыктан дигәндәй, летчик абыйсына ошатып бүрек колакчыннарын күтәртеп куйды ул хәзер, изүләрен ача төште. Бүрегенең маңгаена йолдыз борып куйган, бишмәт якасына да летчикларда гына була торган самолет рәсеме төшерелгән тимер калай эләктергән. Аяк киеме, киез итек булгангадыр инде, абыйсыныкы кебек шыгырдамый шыгырдавын, әмма ул да килештереп дәү-дәү атлап йөрергә өйрәнде инде хәзер. Бөтен яшьтәшләре сокланып һәм көнләшеп карыйлар иде аңарга, йолдызлы бүреген дә кидертеп караса – шундук иң якын дуска әвереләләр. Моңарчы Ринатны санга да сукмый йөргән өлкәнрәк класс малайлары да хәзер аның белән дуслашырга тырыша башлады.

    - Абыең саймалуты белән кайтырмы икән малай? Әйт әле, икенче кайтканда саймалутын да алып кайтсын, - диеп теңкәсенә тиеп беттеләр.

     - Кайтмаска, кайта кәнишне, -дип, бик белгән атлы сөйләшеп җибәрә иде ул. - Бу юлы да саймалуты белән кайтасы булган, бакчада кар тирән бит, шуңарга гына кире уйлаган. Авылга кайтып карга батып ята алмый бит инде ул…

      Килештеләр малайлар.

      - Икенче юлы, алдан әйтеп куярсың, бакчагызда бер бөртек кар калдырмый көрәп куярбыз, - дип ышандырдылар.


     Бәйрәм өстенә бәйрәм дигәндәй, нәкъ шул көннәрдә авылга кино килде. Соңгы ярты ел эчендә генә дә икенче тапкыр килүе иде инде киноның, беренчесе моннан ике ай чамасы элегрәк булгандыр. Анысының белдерүенә: “Кина пра  любовь”, дип язганнар иде, монысы “Кина пра  войну…” икән. “Про любовь”ка мәктәп балаларын кертмәделәр, анда бер тапкыр үбешкәннәр икән – ярамый. Моны тәрәзәгә каплаган пәрдә ярыгыннан карап торган малайлар исләре китеп сөйләгән иде. Ә “ про войну”га кертәләр икән. Шуңа Рафаэль абыйсы Тамара белән Ринатны да алып барды кинога. Кесәсеннән шытырдап торган кәгазь акча чыгарып түләде летчик абыйлары  алар өчен. Бер уч тутырып тимер акча  кайтарып бирделәр үзенә.

     Шул ягы яман, кино дигәннәре русча икән. Ә авылда русчаны җүнле-башлы белгән кеше юк. Шуңа инде “пра любовь” ны авыл клубының алгы рәтенә үк чыгып басып  русчаны яхшы ук сукалаган Хыбрай агай тәрҗемә итеп торган. Бу юлы да клуб халык белән шыгрым булып тулды. Әмма киноны башларга ашыкмадылар, Хыбрай агайның килгәнен көттеләр. Летчик-истребитель булып кайткан Рафаэль дә белгәндер инде ул русчаны, ләкин аны  вак-төяк сорау белән йөдәтергә кыймады берәү дә. Хыбрай агайны малайлар “урра” кычкырып, өлкәннәр дәррәү кул чабып, алкышлар белән каршы алды.

     Хыбрай агай да шәһәрдә укыган кеше, ул сугышка кадәр үк Уфада тракторчылар курсын бетергән. Әмма сугышта снаряд кыйпылчыгы тиеп, аның бер як яңак сөяген алып киткән. Шуңа ул көч-хәл белән авызын кыегайтып-кыегайтып тәрҗемә итә иде русчадан. Шаян малайлар, соңрак,” русча сөйләшәбез” диеп, бер-берләрен уздыра-уздыра авызларын кыегайтып, Хыбрай агайга охшатып сөйли торган булып китте.

     Киноның тагы шул ягы бик әйбәт икән, фашистлар гел кыек ата. Ә Совет солдатлары бер пуля белән ике-өч фрисне сузып кына сала. Шуңа безнекеләр фашистларны җиңгән саен “урра” кычкыра-кычкыра  карадылар киноны. Хыбрай агай гына, нигәдер, башкаларга кушылып  “урра” кычкырмады. Малайлар рәхәтләнде бигрәк тә, безнекеләр атакага барган чакта урыннарыннан сикереп торып бүрекләрен түшәмгә чөя-чөя куандылар, алгырак рәтләрдә утырганнары исә экранны алыштырган ак җәймә каршына  чыгып мәтәлчек ата-ата куышып уйнадылар.  

      Кинодан кайтуга аларны әниләре бәлеш пешереп көтеп торган. Әтиләре Миргалим абый да торып балалары янына утырды. Сугыш вакытында ягылмаган баракларда яшәү, икешәр смена танк заводында эшләү үзенекен иткән, аның сәламәтлеге тәмам беткән иде инде. Шулай да ничә еллар күрешмәгән олы улы Рафаэльнең укып, летчик-истребитель булып кайту шатлыгыннан үзен тернәкләнеп киткәндәй хис итә башлаган иде ул.

       Балалардан яшереп кенә әти белән ул, бәлеш астына дип, берәр тустаган әче бал да эчеп куйдылар. Тел ачкычлары китерде соңгысы. Алар таңга кадәр диярлек дөнья хәлләрен, үз башларыннан кичкәннәрне сөйләшеп, уртаклашып утырдылар. Кечкенә Ринат исә, йоклаганга сабышып, чаршау артында аларны тыңлап ятты. Миргалим абый сорашты күбрәк. Рафаэль сөйләде. Ул да туган авылдан чыгып киткәннән соң шактый күпне күргән, күпне кичергән булып чыкты. Үзенең Румынияда сугыш вакыйгаларында катнашуы, андагы җирле халыкның Совет солдатларына булган нәфрәте хакында сөйләгәндә, ни өчендер, берничә мәртәбә пышылдауга күчте хәтта. Соңрак, ниндидер “Мыеклы” хакында сөйләшкәндә, ата белән ул җиңелчә бәхәсләшеп тә алдылар кебек.

      - Күпме халыкны урынсызга рәнҗетте. Сөргенгә җибәрде, утыртты, - дип, канәгатьсезлек белдереп сөйләде Миргалим абый. - Барысына да шул “мыеклы” гына гаепле.

      Рафаэльнең  дә килешми хәле юк иде, әмма, ул, үзләре “мыеклы” дип искә алган, әлеге кешене яклабрак сөйләшкән кебек тоелды.

     - Җиңү өчен ул үз-үзен кызганмый эшләде. Кимчелекләре дә булгандыр, әтием, әмма ул Ватан өчен тырыша. Гаепне аңардан гына эзләмик. Бер үзе бит ул, барысына да ничек өлгерсен.

     Әти кеше озак кына дәшми торды шунда, әллә хәле авырайган идеме, буылып-буылып йөткеренеп алды.

      - Инде, улым Рафаэль, үзебезгә якынрак нәрсәләр хакында да  киңәш итеп алыйк, - дип, үзе башлады тагы сүзне. - Әниең белән сине искә алмаган көнебез юктыр. Уңышларың өчен куанабыз анысы. Борчылган чакларыбыз да аз түгел...

      - Нигә, минем сезгә борчу китерәсем килми,әткәй, - дип, бүлдерде аны Рафаэль. - Минем яраткан һөнәрем бар хәзер. Тамагым ач, өстем ялангач түгел, минем өчен борчылмагыз хәзер. Үзегезгә инде, кулдан килгәнчә, ярдәм итә башлармын, бәлки.

      - Әй, улым, - дип, тагы буыла-буыла йөткереп алды Миргалим абый.    

      Шунда, күрәсең, ата белән улның әңгәмәсенә ул да колак салган булса кирәк, әнисе кушылып алды аларның сүзенә:

      - Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада, дигәннәре дөрес икән шул, улым. Сез, кош балалары кебек, үсеп җитмәс борын бер-бер артлы  чыгасыз да очасыз, чыгасыз да очасыз. Яңгыр явып торган көзге көнне пычрак ерып чыгып киткәнең әле дә күз алдымда. Менә кайтыр, менә кайтыр дип җиде ел көттем. Көн туса, хатларыңны көттек, урамнан бер-бер кеше узса, почта китермәгәннәрме дип, йөгереп барып тәрәзәгә каплана торган идем. Ә инде ул Румыния дигән җирдән хатларың да килми башлагач, ниләр генә уйлап бетермәдек...

     - Хатларны чыгармадылар шул, әни. Аңлыйм, бик аңлыйм...

     -Ә без бит бер ни дә белмәдек. Кара кайгыга баттык.

     - Менә, кайттым бит, әнкәй, зарланырга сәбәп юк.

     - Югын юк та, санаулы көннәр бик тиз уза шул ул, тагы чыгып китәм дип торасың бит әнә. Нур белән Рим дә өйдә түгел...

     - Аның каравы, Тамара сеңел үсеп җиткән. Ринат та менә дигән егеткә охшап килә...

     - Алар да шул, улым, кайчан буйга җитеп, кайчан кай тарафларга чыгып китү турында гына хыялланып үсә. Картайган көнебездә авылда ялгызыбыз калырбыз димәгән идек бер дә.

     - Калмассыз, әнкәй, борчылма, - дип, урыныннан торып, җылы мич каршында тагы ниләрдер пешерү белән мәш килгән әнисенең аркасыннан сыйпап килде Рафаэль. - Бочылмагыз, боерган булса, барысы да яхшы булыр, менә күрерсез.

      Күңеле нечкәрдеме, Хафаза апа алъяпкыч итәге белән күз төпләрен сөртергә кереште.

      - Ярар инде, җитәр, монда балавыз сытып утыра торган чак түгел. Сезгә әйтәм...- дип, утырган урындыгын олы улына табарак күчереп куйды Миргалим абзый. – Сиңа тагы шуны әйтәсем килгән иде, улым, яшең бара, башлы-күзле булу турында да уйлый башларга вакыттыр бит инде.

      Рафаэль аңламаганга сабышып яисә сүзне бүтәнгә күчерергә уйлап маташмады. Өлкәннәр соравына олыларча җавап эзләде:

      - Рәхмәт әти, вакыт икәнен үзем дә беләм. Әмма... - дип, уйга калып, сүз таба алмыйчарак төртелеп калды ул бер тынга. – Моңарчы ара булмады, инде чара юк дип әйтимме соң... Өйләнү, гаилә кору җитди эш бит, кем очраса, шуңа өйләнеп булмый.

     - Шулай улым, - дип, куанып һәм хуплап кабул итте ул улының бу сүзләрен. - Дөрес әйтәсең, теләсә кемгә өйләнү ярамый. Бар теләгәнебез шул, үз кешебез, игелекле кеше баласы булсын иде инде, улым.

        - Әйе, үзем дә шулай уйлыйм, - диде ул. Башка сүз әйтмәде.

        Әтисе аңарга текәлеп карап торды бертын. Ул аның, улына сынап карап торуы булган икән. Һәм ипле генә сүзен дәвам итте.

      - Авылга көн дә кайтып тора алмассың. Әллә, улым, үзебезнең авыл тирәсеннән, йә булмаса якын тирәдән бер-бер кызны димләп караргамы икән, дим...

      Рафаэль утырган җирендә сискәнеп куйды.

     - Юк, әти, мин Совет армиясе офицеры. Димләү дигән сүзне оныт. Мин бары тик үзем яраткан һәм үземне яраткан кызга гына өйләнәчәкмен.

     - Бик яхшы. Бик әйбәт булыр иде дә бит, улым. Отпускаңның тагы җиде-сигез көне калып бара. Кай арада үзең дә яратып, үзеңне дә яраттырып өлгерерсең икән соң...

     - Күткә ут капмаган. Бер очрамаса, икенче очрар, кызлар үсә тора, - дип, бар дөньясы белән балкып елмаеп куйды ул шунда. - Әйдә әти, бүтән күңеллерәк нәрсәләр хакында сөйләшүгә күчик әле.

     - Тагы нәрсә сөйләшәсең инде, - диде Миргалим абзый, көрсенеп. – Безнең кояш түбәнгә тәгәри инде хәзер. Офыкка да ерак калмагандыр...

    - Юк, әти, бу хакта сөйләшмибез.  Гөрләтеп яшибез әле бергә-бергә,- диде Рафаэль, күкрәгеннән ташып торган дәрт белән уртаклашасы килеп.

    - Боерган булса, диген, улым.

    - Әйе, алла боерса, яшибез, яшисең әле, әти. Син зарланма гына, авыру турында уйлама. Әнкәй сине үзе җыйган шифалы үләннәр һәм урман җиләкләре белән аякка бастыра әле, менә күр дә тор.

     - Ярар, яшәмәдек түгел, яшәдек, язганы булыр, улым.

     - Авыл ничек, авыл хәлләрен сөйлә әле, - дип, берочтан сүзне дә башкага борырга теләп, сорап куйды егет әтисеннән.

     - Авылны искә алма инде улым. Авылны искә алсак, тагы зарланырга, сукрана башларга туры килә.

     - Зарланмыйча сөйлә, әти. Барысы да ул тикле начар түгелдер бит инде.

    - Зарланмыйм дисәң дә зарланырга туры килә шул. Авыл хакында, авылда яшәгән кеше хакында уйлаучы юк инде ул хәзер. Сугышка киткәннәрнең яртысыннан күбесе кире әйләнеп кайтмады. Кайтканнары да берсе аяксыз, икенчесе кулсыз дигәндәй, сәламәт ир-ат табу авыр бүген авылда. Бөтен эш, бар михнәт хатын-кыз һәм тол хатыннар җилкәсендә. Башта колхоз төзибез дип таладылар халыкны. Сугыш вакытында Җиңү хакына дип ачлы-туклы яшәдек, Җиңү  өчен дип тырыштык барыбыз да. Инде сугыш та бетте, Җиңү дә килде. Ә яшәргә бирмиләр халыкка. Кая карама дошман эзлиләр, бер сәбәпсезгә кулга алалар, себергә озаталар. Кеше милке дип тормыйлар, ишегалдыңа кереп бердән-бер бозавыңны, соңгы казыңны да алып чыгып китәләр ич. Иккән игенең үзеңнеке булмасын, үстергән мал-туарыңа үзең хуҗа булма – кая бара бу дөнья, кайчанга кадәр һәм күпме түбәнсетергә мөмкин шул әлеге дә баягы бер авыл кешесен. Исемен искә алмыйм дисәң дә дәшми калып булмый,  шул “Мыеклы” дан килә бар яманлык. Бетерәләр улым авылны, бетерәләр. Авыл белән бергә халык та, ил дә бетүгә бармыймы?.. Мылтык һәм тукмак белән куркытып, төрмә һәм сөргеннәр белән генә бәхетле итеп булмый шул туган илне.

     Менә нәрсәләр борчый мине, улым. Без китәбез инде, безнең җыр җырланган. Ә сезнең бит әле яшиселәрегез бар, балакайлар...

      - Зарлансаң зарланырлык нәрсәләр бар инде ул, әткәй, - дип көрсенеп алды Рафаэль. - Әмма Совет иленә  дә җиңел түгел ич. Һәр тарафтан дошман урап алган үзен. Империалистлар карап кына тора. Безгә йомшаклык күрсәтергә ярамый, әти. Әйдә, бүгенгә җитәр, башкача зарланмыйбыз ярыймы, әткәй...

      Өстәл артыннан таң  беленә башлаганда гына кузгалып китте  алар. Әтисе чаршау артындагы йомшак түшәгенә барып ятты. Рафаэль ишегалдына чыгып анда торып керде озак кына. Әти-әнисен, туганнарын гына түгел, туган авылын, аның урамнарын, әйләнә-тирәдәге урман-кырларын, кыскасы, мондагы бар нәрсәне, монда калган бала чакларына кадәр сагынып кайткан иде шул ул. Бергә уйнап үскән дуслары – Нурулла белән Фәрвазны очратырга өметләнеп кайткан иде, бер класста, бер мәктәптә укыган авылдаш егет һәм кызларны, ләкин берсен дә очрата алмады. Ник берсен очратсын икән. Нибарысы җиде ел вакыт узган югыйсә, ә шул арада җирнең асты өскә килгән диярсең. Егетләрнең күпчелеге сугыш кырларында ятып калган. Кайтканнары да төрлесе төрле якларга таралган.

      Ишегалдындагы каралты-кура һәм бар нәрсәне, хәтта утын сарае янында торган зур тумыранга кадәр, беренче кат күргән кебек, озак-озак карап, күзәтеп чыкты ул тагы бер кабат. Акрын гына искән җилдә шаулашып утырган каеннарга карап сокланып торды башта. Лапас кыегыннан мәче мыегыдай берөзлексез очып торган кар тузанын сокланып күзәтте. Күктәге йолдызларга текәлеп торды озак кына. Кайчандыр, сабый чакларында, шул зәңгәр күккә карап төн йокыларын оныткан чаклары була иде бит аның. Шул хыяллары тормышка ашты. Йә, ничек кыюлыгы җитеп, бәхетсез саный алсын иде икән ул үзен. Максатына иреште – ул очучы-истребитель хәзер. Туган авылыннан иске биштәр асып чыгып киткән гади бер малай, лейтенант пагоннары тагып, очучы-истребитель булып кайтып керсен дә, үз-үзеннән канәгать булмасын, имеш, кем ышана алсын шуңа. Бәхет түгелме бу?!. Бәхет, әлбәттә.

     Әтисенең тирән борчу белән әйтелгән сүзләрен һич онытырлык түгел  иде. Шуларны сөйләгәндә аның тирән җыерчыклар баскан йөзендә күпме аяныч һәм нинди тирән кичерешләр булуын да күреп торды ләбаса ул. Нигә бу дөнья шул кадәрле дә  камил түгел икән. Гомер буе балалар укытып, аларны туган илләрен яратырга, сөяргә өйрәткән әтисен үз  улына шундый сүзләр сөйләргә нәрсә мәҗбүр иткән... Аңлый алмый газапланды ул. Күпме генә тырышса да, бу сорауны уратып, каплап торган куе томанны үзе өчен генә булса да тарата алмады. Туган авылның табигате, әйләнә-тирәсе аның бала чакларындагы кебек үк матур иде бит югыйсә. Бу кышкы төн дә әкияткә тиң серле бер тынлык белән өретелгән. Ә барыбер җанда тынычлык юк. Күңелнең бер почмагына  ниндидер канәгатьсезлек кереп оялаган. Ул ачык форточкадан ялгышып өй эченә очып кергән, әмма чыгу юлын таба алмыйча берөзлексез тәрәзәгә килеп бәрелгән бал корты сыман бәргәләнә иде җанда.  Куып та җибәрәм димә, качып та булмый үзеннән.

 

9

 

      Санаулы  көннәр бигрәкләр дә тиз узып китә. Ничә еллар дәвамына сагынып һәм зарыгып көтеп алган отпусканың соңгы көннәре килеп җитте. Аның бит әле Уфада тукталып, андагы туган-тумачаларны күреп, Асма апасы белән Мәсгут җизнәләрендә бер кич булса да кунып китәсе бар.

      Әле булса бригадир булып эшләвен дәвам иткән Фәрсәй карт колхозның карап торган иң әйбәт айгырын җигеп аны озатырга үзе килде.

     - Үзең борчылып йөрмәсәң дә ярар иде инде, Фәрсәй агай, бер-бер яшь җилкенчәк кенә җибәрәсең булган,- диде, улын капка төбенә озатып чыккан Миргалим абзый.

      - Юк, Миргалим туган, синең өчен ул малайларыңның берсе булса, Рафаэль – авыр сугыш елларында минем иң ышанычлы, бөтен авырлыкларны җигелеп тарткан колхозчым да иде бит әле. Шундый егетне чатнама кышкы суыкта башка берәүгә ышанып ерак юлга чыгарып җибәрәмме соң! Ул бит хәзер безнең Яңа Актауның горурлыгы, тагы кайсы райунда, кайсы авылда бар икән шундый  әфисәр һәм лүтчик-эстребител. Районда эшләрем дә бар, үзем озатып барам...

     Чана башына кочагы белән йомшак печән түшәлгән. Утырып баручыга җылы һәм йомшак булсын өчен монысы һәм берочтан атның ашарына да, әлбәттә. Печән өстенә зур толып салынган. Фәрсәй агайның үз өстендә дә җылы тун, аягында олтанлы киез итек.

     Чанага тагы ике юл капчыгы чыгарып урнаштырдылар. Боларның берсе Рафаэльнеке булса, икенчесендә  Асма апаларына һәм Уфадагы башка туганнарга атап җибәрелгән күчтәнәчләр.

    - Улым, өстең юка, аягыңа киез итек кияргә иде бит. Әллә алып чыгыйкмы,- дип хафаланды әнисе.

    - Әйе, улым, тимер юл станциясенә кадәр генә булса да киез итек киеп бар. Суык аяктан тия ул, әниең дөрес әйтә. Үзеңә кирәкмәсә, Фәрсәй агайга салып җибәрерсең аннан, - дип, үгетләп карады әтисе дә.

     Әмма Рафаэль үзенекен итте.

    - Кеше әллә нәрсә дияр, офицер кешегә килешми алай йөрү, - дип, кырт кисте. – Туңсам, чанадан төшеп ат артыннан йөгерермен. Минем өчен борчылмагыз.

     - Асма апаңа, Мәсгут җизнәңә бездән сәлам әйт. Зәүҗан апаң белән Усман абыйларыңны да күрергә тырыш, - дип, киңәш итте Миргалим абзый. Уфадагы башка туганнарны да санап чыкты берочтан.

     - Хатларыңны язып тор, улым, - диде әнисе, улының аркасыннан кагып. Әмма бу юлы инде яулык очы белән күз читләрен капламады.

    - Миңа да язарга онытма, яме абый. Икенче кайтканда тагы йолдыз алып кайт, ярыймы,- дип, энесе Ринат та зур  йомыш кушты.

 

       Уфа вокзалына поезд белән килеп төшкәч тә, ике юл капчыгын ике иңсәсенә салып, халык телендә Затон дип йөртелгән поселокка юл тотты Рафаэль. Затон Агыйделнең аръягында урнашкан. Елга аша ул заманнарда күпер салынмаган иде әле. Яз һәм көз вакытлары түгел, юлның туры чагы – боз өстеннән генә элдертте ул. Декабрнең 30нчы көне, Агыйделдә бозның иң ныклы чагы. Ара-тирә күренгән машиналарның үз эзе бар, атлыларның үз юлы, җәяүленең – үз сукмагы. Җәяүлеләр сукмагы киң һәм иркен. Өйлә вакыты булгангамы халык арлы-бирле йөреп кенә тора. Ара-тирә яшь кызлар да очраштыра. Кем-кем, әмма кызлар матур икән бу Уфада. Шунысы гына кыен, аңарга текәлеп караулары оялдыра. Узып киткәч, чыркылдашып борылып карап калулары тагын...Үзе дә борылмый түзә алмаган булыр иде дә бит, җилкәдәге капчыклар ирек бирми.

      Көне дә матур, күбәләк кар явып тора  ипле генә. Декабрь суыгы колакларны чеметеп-чеметеп алса да, түзәрлек. Җәт-җәт барган көйгә уч төбенә җылы сулыш өреп аласың да, кызлар күрмәгәндә, колакларны уып җибәрәсең – берни түгел, туңу кая инде ул, ут булып кызыша башлыйлар әле хәтта.

      Бер тапкыр да туктамыйча барып җитте ул Асма апаларына. Өйләрен табу авыр булмады. Затонның үзәк урамында, яңа салынган мәктәп каршында гына яши иде алар. Икесе дә шул мәктәптә укытучы булып эшли. Бүген исә, көтеп алган кунак хөрмәтенә, эштән иртәрәк кайтканнар, мич торбаларыннан төтен чыгып тора. Мәсгут җизнәсе  капка төбендә кар көрәү белән мәшгуль иде. Аны танымады бугай башта, үзләренә таба борылгач кына, көрәген читкә куеп колачларын җәеп каршы атлады.

     - Рафаэль, кайнеш, син түгелме соң бу! Ерактан ук күрдем, югыйсә, танымадым. Танымадым, димәк, бай булырсың, - дип, кочаклап алды ул аны.

      Ул да түгел, алъяпкычы читенә онга буялган кулын сөртә-сөртә, өйдән Асма апасы атылып килеп чыкты.

      - Җанашым, Рафаэль, сине күрер көнем дә булыр икән. Киттең дә югалдың. Бөтенләй оныттың бугай безне... Кил әле, кил әле, үзеңне кысып бер кочаклыйм әле...

      Капка төбендә шау-гөр килеп кочаклашып, күрешеп алгач, инде өчәүләшеп өйгә кереп китәбез дип торганда  урам яктан ягымлы һәм йомшак тавыш ишетелде:

      - Исәнмесез, Асма Миргалимовна.

      - Ә-ә, Лена, күрми дә торам, син икәнсең, исәнме. Бертуган энем кайтты бит менә.

     - Мәсгут абый белән мәктәптә күрешкән идек инде. Сау булыгыз, - диде дә, ялт кына мәктәпкә таба борылып, яшь болан баласыдай уйнаклап, җиңел адымнар белән йөгерә-атлый китеп тә барды.

     Болытлар арасыннан ялт итеп кояш чыгып алды да шундук кереп тә югалгандай булды Рафаэль өчен. Иңсәләренә салып килгән ике капчыкның берсе, үч иткәндәй,  шуып китеп кар көртенә барып төште шунда. Башы әйләнеп киткәндәй булды. Үзе чигенә-чигенә хуҗаларга ияреп өйгә керә, ә күзләре мәктәп ишегалдына кереп югалган кызны эзли. Ни булды бу - өнендәме, әллә төш кенә булдымы... Ярый әле, аның бу халәтен Асма апасы белән җизнәсе абайламый  калган кебек булды. Әллә абайлап та сер генә бирмәделәрме...

    Җылы таба ризыгы исләре килеп торган өйгә килеп кергәч тә Рафаэлнең беренче соравы шул булды:

     - Кем иде ул, апа?

     - Кемне сорыйсың, - дип, сорауга сорау белән җавап кайтарды апасы. Әллә шаяртуы иде, әллә чынлап та аңламады.

     - Теге, капка төбендә синең белән исәнләшеп, мәктәпкә кереп йөгергән кызны әйтәм.

     - Ә, аны сорыйсың икән... Лена исемле кыз ул. Безнең мәктәптә укыта.

      Нигә сорыйсың аны, димәде. Җавап бирде һәм, әйтерсең, ул хакта шундук онытты да. Асма апасын Рафаэль яхшы белә - акыллы һәм сабыр ул. Кирәк чакта хәйләкәр дә була белә. Игътибар итмәде түгел, игътибар итте, әлбәттә, һәм мыегына чорнап куйды, әмма сер бирмәде.  

     Чираттагы сорауларын бирергә дип ачкан авызын йомарга мәҗбүр булды Рафаэль. Бар сабырлыгын җыеп ул хакта башкача сүз кузгатмады. Ипле генә өстен-башын чишенде, ишек катындагы урындыкка утырып күн итекләрен салды. Шунда гына ул  юлда килгәндә аяклары шактый ук туңганлыкны аңлады. Кышкы итек саналса да,  авылда басылган киез итек түгел инде.

     - Өегез җылы икән, - булды, сүз югында сүз булсын -  исәнме, кодагый, дигәндәй әйткән беренче сүзе.

     Ул арада өстәлгә кайнап торган самавыр менеп кунаклады. Көтеп алынган кунакны түргә утырттылар. Апа белән җизни бер-берсен уздырып  кыстарга  керештеләр. Кысташкан арада сорау арты сорау да яудыра тордылар. Рафаэль ни җавап биргәнен дә хәтерләми, уенда башка иде шул. Әледән әле урам як тәрәзәгә таба борылып, теге кыз күренмәсме диеп, үрелеп-үрелеп мәктәп ягын күзәтеп ала иде ул.

     Асма апасының әллә үртәве иде инде, Рафаэльнең урам якка каравы була, ул һаман  бер үк сүзләрне кабатлады:

    - Синең киләсеңне туганнарга хәбәр иткән идем. Күренмиләр шул әле...

    Туганнарын да сагынган иде сагынуын, әмма аның энесе башканы эзли, тагы бер тапкыр гына булса да, тәрәзә аша гына булса да, теге укытучы кызны күреп каласы килә иде бит. Ләкин ул хакта яңадан сүз кузгатырга кыймады.

     Озак көттермәделәр,  ишектә буран уйнатып, Зәүҗан апасы белән Усман җизнәләре килеп җитте. Үзләре белән Роза исемле биш-алты яшь чамасындагы кызларын да ияртеп килгәннәр. Өс-башын салып өлгердеме-юкмы ул кыз, Асма апа белән Мәсгут җизнинең Айрат һәм Рамил исемле малайлары белән дөнья бетереп уйнарга керештеләр. Ул да түгел, абыстасын уңга салып, Бәкер абзыйлары күренде тәрәзәдән.

     Өстәлгә тәмле хуш исләре белән инде байтактан тамак төбен кытыклап торган бәлеш килде, ниһаять. Сагынып көтеп алынган энеләре һәм якынлашкан Яңа ел хөрмәтенә шампан шәрабе ачылды. Өй шау-гөр килеп торды. Рафаэльгә төрле яктан сорау арты сорау яудыра башладылар. Соңгы җиде елда башыннан кичкәннәрне менә ничәнче кат яңабаштан сөйләп чыгарга мәҗбүр иде ул. Совет иленең авиациясе, яңа самолетлар хакында да сораштылар. Ир-ат халкы ул самолетларның техник күрсәткечләре һәм башка нечкәлекләре белән кызыксына башласа, ул, гадәтенчә офтана төшеп, әмма үзенә күрә бер горурлык белән: “ Боларын әйтә алмыйм. Хәрби секрет”, дип котылды.

       Билгеле инде, сүз иярә сүз чыгып, аңарга  өйләнергә вакыт икәнлеген дә искәртергә онытмадылар. Шундук бергәләшеп Рафаэльгә кәләш эзләшергә дә керештеләр.

     - Иртәгәсен таң белән мин поездга утырасы. Үзем югында мине өйләндереп тә куя күрмәгез тагы, - дип, шаяру белән генә җавап кайтарды ул аларга.

     Шунда түр өстәл өстендә утырган ике рәтле гармунын алып килде Мәсгут җизнәсе. Һәм, идән ярыгына кереп качмаганнармы дигәндәй, бер-бер артлы басып гармунның бакаларын барлап чыкты.

     - Рафаэльгә кәләш эзлибез эзләвен дә туенда нинди җыр җырларбыз икән соң? - диде ул, уен-көлке белән сүзне җырга таба борып. Җавап биргәннәрен көтеп тормады, өздереп уйнап та җибәрде. Һәм үзе үк  тын гына җыр башлады:

                  Аклы ситса күлмәгемнең

                  Якаларын кем уйган;

                  Әй, Рәйхан, исемең матур – кемнәр куйган,

                 Сине күреп кем туйган...

      Мәсгут җизни ни уйнарга икәнлекне белә иде күрәсең, икенче-өченче сүзләреннән үк ул башлаган җырны иң элек Асма апа күтәреп алды. Аннан инде башка кунаклар, шул җөмләдән, Рафаэль дә кушылып китте җырга. Җанга ятышлы, моңлы җыр иде шул “Рәйхан”, аны берәү башласа,  читтә калып битараф кына тыңлап утыра алмыйсың инде. Ул җыр, аның күңелгә сары май булып ягыла торган сүзләре һәм халыкчан моңы, ирексездән, үзенә  ияртеп алып китә, җырлый беләсәңме-юкмы - җырчы итә сине.

                      Аклы ситса күлмәгемнең

                      Табалмадым ишләрен;

                      Әй, гомерем буйларына, Рәйхан,

                      Оныта алмасам нишләрмен...

      Безнең татар, башкорт халыклары моңнан яралгандыр ул. Гомер-гомергә шулай, бергә чәй өстәле артында җыелыштымы - җыр башлап җибәрә. Көндәлек тормышта әйтә алмаган хис-тойгыларын, йөрәк түрендә саклап йөреткән ихлас сүзләрен, кайгы-хәсрәтләрен һәм хәтта кайчандыр тыелып калган күз яшьләрен дә ул шул җыр аша дөньяга чыгара. Җырлый беләме-юкмы, сүзләрен беләме-юкмы, һәркем кушыла ул җырга. Башкалар җырлаганда, авызын чүмеч итеп, су капкандай тик утырмый берәү дә. Табын җыры ул, үзенә күрә,  рухи бергәлекне раслау, туган-тумача һәм кардәшләрнең тугрылыкта анты да булса кирәк. Бик ерак борын-борын заманнардан ук дәвам итеп килгән милли йола да...

     Менә шуңа да кеше җырлаганда сөйләшмиләр, көлмиләр бездә. Тавышың тегеләй-болай дип, җырның көен бозасың дип тә гаеп итү юк.  Җырның ертыгы юк, дигән  халык. Ашау-эчү онытылып тора. Хәтта дөньяның астын өскә китереп уйнап йөргән сабый балалар да, җыр башланса,  сабырлана төшеп, тынып кала торган иделәр әүвәл заманнарда. Күрше бүлмә ишегеннән яисә чаршау артыннан башларын тыгып, “минем әти-әни җырлый”, ди-ди бер горурлык белән  күзәтә алар шул чакларда. Тәрбия – шуннан башлана. Чөнки табын әйләнәсендә исерек әти-әни булмый торган иде, сүгенүләр хакында әйтеп тә торасы юк. Халык җырларыннан инсафлылык, иман нуры бөркелеп тора.

     Җыр арты җыр бер-беренә үрелеп бара. Кайчан кайсы җыр буласын, һәм ул җырны кем башлап җибәрәсен алдан ук килештереп куйганнар диярсең. Филармония һәм театрларың бер читтә торсын. Яңгыраган һәр яңа җыр таң чыгыдай чиста һәм саф мәхәббәт хисләре белән өретелгән. Ник бер җайсыз сүз, ник бер әдәпсезлеккә ишарә тоемланып китсен икән... Бернинди цензура һәм ясалма киртәләр булмаган ләбаса. Күңелләрне буын-буыннардан дәвам итеп килгән әхлак, рухи хәзинә һәм әдәплелек нуры балкытып торган аның каравы. Шулар өстенә тагы, әлбәттә,  югары зәвык...

     Үзе башкаларга кушылып җырлый иде Рафаэль, үзе уйлана, үзе үк җырлаган җырларның камиллегенә сокланып туя алмый. Югыйсә, бала чакларыннан ук ярата иде бит ул татар һәм башкорт җырларын. Тыңларга гына түгел, җырларга да ярата иде. Бүген исә  бала чаклардан ук ишетеп үскән шул ук җырлар бөтенләй башкача  тәэсир ясый иделәр аңарга. Халык  җырларының чын мәгънәсен һәм тирәнлеген аңлау өчен туган илдән, иң якын кешеләреңнән һәм туган телдән аерылып торырга кирәк булдымы  икәнни...

     Күмәк җыр тынып торган арада Зәүҗан апалары, рухланып китеп, сүз башлады:

    - Рәхмәт, Мәсгут кияү, туйганчы бер җырлаттың ичмаса. Ләкин, шулай да күңел булмады әле. Асма туганым белән бергәләп “Асылъяр”ны да җырлап куйсагыз, дөнья тәмам түгәрәкләнеп китәр иде.

    - Дөнья болай да түгәрәк ич ул. Ышанмасаң, әнә, Асмабикә-сылуым ахирәттән сора, ул география укыта, - дип елмайды Мәсгут, иңбашындагы гармун каешын рәтләгән  арада.

     - Җырлагыз инде, ялындырмагыз. Рафаэль хөрмәтенә генә булса да?..

     Җырларгамы-юкмы дигәндәй, Рафаэльгә күз төшереп алды җизнәсе. Карашлары очрашкач та, җыр-моң бишегендә онытылып  изерәп утырган егет, хуплап баш какты.

     - Җырлагыз, җизни, минем дә ишетәсем килә.

     Шунда, кухня ягыннан кереп килгән Асма апа, ике уйлап тормастан, туп-туры үзенең ире  янәшәсенә килеп басты:

     - Ялындырып утыра торган чак түгел, әтисе. Әйдә булмаса, алай бик сорагач, җырлап җибәрәбезме соң әллә... Сагынып сөйләрлек булсын бер.

     Мәсгут җизнигә шул җитте. Өздереп уйнап җибәрде ул гармунын. Шул кадәрле дә оста һәм шул кадәрле дә яратып уйный иде ки ул, гармун күрекләрен тарткан чакта үзе дә канатланып очып китәр кебек тоела иде.

     Асма апа чиста һәм беркадәр  калын, әмма шул ук вакытта күңелгә ятышлы тавыш белән җырларга кереште. Һәм беренче сүзләреннән үк аны ире дә күтәреп алды. Җырлап та күрсәтәләр иде соң...Аны сөйләп аңлату мөмкин түгел, тыңларга кирәк иде.

                 Әйдә киттек сәхрәләргә, сәхрәләргә,

                 Гөлләр араларына, Асылъяр,

                                    Матур яр, гүзәлем,

                                    Өзелә лә үзәгем.

             

                 Безнең хәзер тиң чагыбыз, тиң чагыбыз

                 Былбыл балаларына, Асылъяр,

                                    Асылъяр, күгәрчен,

                                    Күрми ничек түзәрсең.

         Барчасы  тын да алмый тыңлады аларның җырын. Шул тикле дә матур һәм бирелеп җырлыйлар иде ки алар, ул җырга башка берәүнең, шулчак бик җырлыйсы килсә дә, килеп кушылуы мөмкин түгел иде. Тавышлары шушы җырны парлап җырлау өчен махсус яратылган иде диярсең. Бер-берен рухландырып, күңелләрендәге хис-тойгылар белән  тулыландырып  җырлый иде алар бу җырны. Икесе дә озынча туры гәүдәле, бераз бөдрәләнеп торган чем кара чәчләре һәм күз карашлары да бер үк. Җырның билгеле бер урынында, йөрәкләрне өтеп ала торган иң нечкә җирендә, нибары бер мизгел эчендә күзләре очрашып китә иде аларның. Һәм шул чак  икесе дә елмая төшә,  шул елмаюдан бер юлы балкып китәләр. Шул кадәр дә бер-беренә тиң, бер-беренә хөрмәтле һәм пар килгән гаилә булыр икән!  Җыр тәмамлангач та табын артында аларны тыңлап утырган туган-тумача бертын сүз башларга кыймый онытылып торды. “Асылъяр”, әйтерсең лә, алар парлап җырласын  өчен генә махсус язылган  җыр.

        Җыр тәмамланды. Мондый җырдан соң җиңел генә башкага күчү мөмкин түгел. Беренче мәхәббәт һәм олы хисләрдән соң, чарасызланып, бушап калган үсмер халәтендә тоясың үзеңне. Өй эче генә түгел, гүя, бар дөнья тынып калды. Ул тынлыкны бүлеп сүз кузгату мөмкин түгел  иде шул мизгелдә. Җыр дулкыныннан бераз арына төшкәч, Асма апа үзе башлады сүзне, кунакларын сыйларга кереште.

       - Тамак кайгысы онытылды бит әле, Асма балдыз. Мондый җырдан соң урамга  чыгып берне көйрәтеп керми  торып, тынычланып булмас ахрысы, шулаймы егетләр, - дип, урыныннан торды Усман абзый.

     Тәмәке белән дуслыклары бармы-юкмы, һәммә ир-ат аңарга иярде. Капка төбенә чыгып ирләрчә сөйләшеп, бер аралашып керү мондый мәҗлесләрнең үзенә күрә бер йоласы инде ул.

      - Башкорт туганнар әйтмешли, “көнне һындырган ахыры”,- дип, шаяртып алды Мәсгут җизни.

      - Шампан да эч, бәлеш тә аша – сындырмас җиреңнән сындырыр,- дип җавап кайтарды Усман абзый.

      - Шампанский түгел, шайтанскийны эчсә  дә сынатмый әле ул минем Усман абый, - дип сүз кыстырды Бәкер.

      “Шайтанский” дигәне кызык булып китте ахыры, дәррәү көлешеп алдылар.

      Усман җизнәләре кесәсеннән “Прибой” чыгарып кунакларына тәкдим итте.

       - Рәхмәт җизни, әллә минекен тартабызмы,- дип, Рафаэль “Беломор канал” чыгарды.

       - Әйдәгез, булмаса, Беломор с каналом тартып карыйк. Министрлар һәм летчиклар юкка гына тартмыйлардыр аны..., - диде Бәкер, Рафаэльгә таба кулын сузып.

        Затлы папиросны озак кына бармак очларында әвәләп, килештереп кенә көйрәтеп җибәрделәр бер-бер артлы.  

       Мәсгут җизнәсе Рафаэльгә мөрәҗәгатъ  итте шунда:

      - Туган якларны сагынгансыңдыр, кайнеш, бер киттең дә бик озакка югалдың бит?

      - “Сагынасыңмы дип сорыйсыз, сагынмаган кая ул”,- дип, теленә килгән җыр сүзләре белән җавап кайтарды Рафаэль, елмая төшеп. – Сагынсаң да түзәргә туры килә инде.

       - Өйләнергә уйламыйсыңмы әле? Вакыт бит инде...

       Уф, тагы шул ук сорау. Әмма туганнарга кирле-морлы җавап кайтарып булмый. Яманлык теләп яисә үртәп сораулары түгел бит, кайгыртудан кызыксыналар.

       -  Беләм, җизни. Әмма кемгә эләкте, шуңарга өйләнеп булмый бит.

       Нәкъ шул чакны, аркасына җылы пәлтәсен салып, ашыга-кабалана өйдән Асма апасы килеп чыкты.

      - Минем карчык ул кадәр ашыгып кая китеп бара икән...- дип, ипле генә сүз кыстырды Мәсгут җизнәсе.

      - Мәктәпкә кереп күренеп кенә булса да  чыгыйм дигән идем. Чыршы бәйрәме ич.  Мин хәзер, сез тарткан арада йөгереп керәм дә, йөгереп чыгып та җитәм.

      Болай да берөзлексез мәктәп ишегалдын күзәтүдән туктамаган Рафаэльнең  дә апасына иярәсе килеп куйды.

     - Мине дә үзеңә иярт әле, апа...

     - Соң, мин бер минутка гына, күренеп кенә чыгыйм дип керүем.

     - Ә мин кеше күзенә дә күренмәм, - дип, малай чакларындагыча, апасы артыннан иярде ул.

      - Соң, әйдә алайса, безнең эш урынын күреп чыгарсың.        

     Мәктәп ишегалды бала-чага белән тулы. Берәүләре керә, икенчеләре кайтырга чыккан. Өченчеләре исә, дөньяларын онытып,  ап-ак карга батып чыр-чу  уйнап йөриләр. Асма апасын барысы да таный, малайлар, суык диеп тормый, аның белән бүрекләрен салып исәнләшә. Башлангыч класста укучылар үзләренең әби-бабалары белән килгән бәйрәмгә.

      Инде мәктәп бусагасын атлап керергә торганда, ниндидер якын танышларын очратып, Асма апа чираттагы мәртәбә тукталырга мәҗбүр булды. Апасына ияреп килүче буларак, Рафаэльнең дә тукталмый чарасы юк. Тукталып күрешкән һәр кеше,  хәл-әхвәл сорашкач та,  бу ят  хәрби кешенең кем булуы белән кызыксыналар. Тәмам йөдәтеп бетерделәр. Ул Асма апасының чираттагы танышы - өлкән яшьтәге фронтовик белән күрешеп, сәлам алмашып тора иде, көтмәгәндә-уйламаганда мәктәп ишегеннән әлеге дә баягы теге кыз килеп чыкмасынмы. Бер мизгелгә карашлары очрашты аларның, әмма шундук икесе дә читкә борылдылар, сер бирү кая инде ул. Рафаэльнең башы әйләнеп киткәндәй булды, оялу һәм уңайсызланудан үз-үзен кая куярга белми торды бертын. Укытучы кыз үзе кебек үк бер яшьтәше белән иде, анысы да укытучы булса кирәк, Асма апа белән бик җылы хушлаштылар.

     - Сау булыгыз, Асма Миргалимовна, - диделәр бертавыштан.

     - Сау бул, Елена Рахимовна...Сау бул, Сәрия Мөдәрисовна...

     Алар тукталып тормады, мавыгып сөйләшә-сөйләшә  кызу-кызу атлап урамга таба китеп тә бардылар. Әллә Рафаэль булганга махсус ашыктылар инде...

     Рафаэльнең күрешергә дип сузган кулын, җибәрмичә, үч иткәндәй озак кына кысып торды теге фронтовик. Үзенең кайсы армиядә, нинди шәһәрләрне азат итүдә катнашуын сөйләп китте аннан соң. Фронтовик дусларын хәтерләргә кереште...Уңга да тартылып карады егет, сулга да, әмма ташлап китә алмады абзыйны. Апасының якын танышларын үпкәләтүдән курыкты. Алардан аерылганда инде вакыт узган иде, ник кычкырып еламыйсың шунда. Әрсезлек күрсәтеп, Асма апага иярүдән, шул рәвешле, уңай  нәтиҗә килеп чыкмады.

      - Әйдә, Рафаэль, мәктәпкә керәм дигән идең...

      - Ярар инде, апа, мин кереп тормам. Син бар, мин урамда булырмын, - диде ул, балтасы суга төшкән кешедәй чарасыз калып.

      Асма апасы артыннан  мәктәп ишеге ябылгач та, йөгереп диярлек, урамга атылып чыкты ул. Кызлар шактый ук ераклашкан иде инде. Ялгышып та кире борылып карамады алар, ашыга-ашыга Уфага таба китеп бардылар. Үз-үзен кая куярга һәм ни эшләргә белми бертын онытылып торгачтын, әле булса капка төбендә гапләшеп торган җизнәләренә барып кушылудан башка чарасы калмаган иде аның.

 

                                                    10

       Куйбышевтан ерак түгел  Кинель исемле шәһәр бар. Шул шәһәр янәшәсендәге ачык далада урнашкан иде аларның авиакорпусы. Әле сугыштан соң гына формалашкан часть иде бу. Шуңа күп кенә уңайлыклар әлегә юк, бар нәрсә төзелеш һәм корылу этабында гына. Командирлар һәм офицерлар һәммәсе вакытлыча корылган барак тибындагы тулай торакларда яши. Гаиләлеләр Кинельдә фатирга кереп, көн дә кайтып-килеп йөрергә мәҗбүр. Рафаэль исә, үзе кебек үк авиаполкка әле яңа гына килеп кушылган ике очучы белән, тулай торакның бер бүлмәсенә урнашкан иде.

      Лейтенант Смаков әле монда яңа кеше. Шуңа да карамастан, тиз дуслашучан һәм аралашучан, һәрчак ачык йөзле бу очучы хәрбиләр арасында үзен яраттырып өлгергән иде инде. Аның ялдан кайту хәбәрен ишетүгә  эскадрилия тулы составында диярлек җыелып килде . Юл капчыгын чишеп анда булган барлык ризыкны өстәлгә чыгарып тезде Рафаэль. Каклаган каз, тутырган тавык, әнисе пешереп тыккан пәрәмәчләр, кош теле, бавырсак һәм, билгеле инде, башкорт балы. Керосинканы кабызып чәй кайнатырга куйдылар...

     - Егетләр, күрегез инде, яшәп тә күрсәтә икән бу башкорт байлары, - дип, гадәтенчә, шаян сүз кыстырды өлкән лейтенант Зайцев.

     - Юк, егетләр, авылларда  хәлләр алай ук мактанырлык түгел әлегә, - дип, ачыклык кертергә ашыкты Рафаэль.- Авыл сугыштан яраланып кайткан солдатлар хәлендә - берсе кулсыз, берсе аяксыз дигәндәй. Шулай да халык тырыш инде ул безнең якларда.

     - Безнең Оренбург якларында да  шул ук хәл, кая карама җимереклек, - дип, өстәп куйды, Рафаэль белән бер үк вакытта отпускада булып кайткан лейтенант Балченков.- Авылда тормыш җиңел түгел...

     - Егетләр, очучы-истребительләрме без, юкмы... Безгә зарлану килешми, - дип, төшенкелеккә урын калдырмаслык итеп, күтәреп алды шунда эскадрилия командиры Биязович. – Йә, лейтенант Смаков, тәм-томнарны чыгардың, самогоның кая соң?..

      - Мин гаепле, иптәш майор, анысы юк менә. Безнең татар авылларында самогон куарга өйрәнмәгәннәр шул әлегә.

      - Самогон миндә бар. Әйдәгез, Оренбург осталары җитештергән эчемлектән авыз итеп карыйк, - дип, җәт кенә, үзенең кием шкафынан газета кисәге белән бөкеләнгән бер шешә тартып чыгарды Балченков. Һәм яхшы ук шапылдатып аны өстәл уртасына китереп куйды.

      Авиаполкта аракы эчү бик сирәк күренеш иде, әлбәттә. Шулай да ир-ат булган җирдә, юк-юк дигәндә дә, гел ансыз гына булмагандыр. Бәйрәм көннәрендә, туган көннәрдә, чамасын белеп кенә булса да эчү бар иде инде ул.

      Үткен пәке чыгарып каклаган казны турарга кереште Рафаэль. Вак-вак итеп кенә, тел очына салгач та эреп китә торган итеп кенә турады ул аны. Тутырган тавыкны да ботарлап өеп куйды. Ә самогонны, бер-берләрен Яңа 1953 нче ел белән котлашып, кырлы стаканнан, сугыш елларында кабул ителгән гадәт белән, чиратлап эчтеләр.

     - Лейтенант Балченков, ай-һай зәһәр икән сезнең Оренбург чишмәләрендәге су, - дип, шаяртып алды кырлы стаканнан беренче булып уртлап куйган майор Биязович.

     - Первач, иптәш майор. Арыш янына дала үләннәре дә кушылган, - дип, горурланып алды, мактау сүзләреннән күңеле булган лейтенант.

     - Ә бу нәрсә, казмы, әллә колбасамы, - дип хәйран калды авызына бер кисәк каклаган каз телеме салган майор. – Кырыкка җитеп, шундый затлы кабымлык күргәнем юк иде әле.

     Үз чиратларын үткәреп кырлы стакан читеннән бер йотып алган һәр очучы каз итенең шундый тәмле булуына исләре китеп тордылар. Самогонын кем күбрәк йоткандыр, кем азрак, кырлы стакан өстәлне өч мәртәбә әйләнеп чыкты дигәндә ярты литрлы шешә бушап калды. Унлап  ир-ат өчен, аз да түгел, күп тә түгел, ярап кына куйды. Әмма, каклаган каз һәм тутырган тавыктан берәве дә баш тартмады, аларны хәзерләп җибәргән кеше – Рафаэльнең әнисенә - уңнан да, сулдан да рәхмәт сүзләре кабатланып кына торды.

     Башкорт әйтмешли “Сәй эскән бар ла ул...” ук димәсәләр дә, кунаклар тора-бара бер-бер артлы үз бүлмәләренә таралышты. Чәй өстәле өлгергәнне көтеп тормадылар. Бүлмәдәшләр үзләре генә  калгач та күңелсезләнмәде. Бик озак кына, отпускадан алып кайткан тәэсирләрен уртаклашып, баллап, бавырсаклар кабып сыйланып утырды әле алар.

    Утны сүндереп яткачтын да күзләренә йокы кермәде Рафаэльнең. Туган яклары, әти-әнисе, туганнары торды күз алдында. Һәм, барысыннан да бигрәк, әлеге дә баягы,  теге, Затондагы мәктәп каршында  ике тапкыр күзгә чалынып киткән кызны оныта алмый азаплана иде ул. Поезда килгәндә дә юл буенча шул кызны уйлады, менә хәзер тагы – нигә шул тикле дә йөрәгенә уелып калды соң әле ул. Югыйсә, үзара ләм-мим сүз алмашмадылар, хәтта танышмадылар да. Болытлар арасыннан нибарысы бер мизгелдә  ялт итеп күренеп калган кояш нурларыдай күзгә чалынды да, юк та булды. Аның йөзен дә ачык кына хәтерләп кала алмаган иде бит ул  хәтта. Ә менә күз карашлары, елмаюы, вак-вак атлап уйнаклап китеп барулары һәм Асма апасы белән күрешкәндәге тавышлары – барысы да күз алдында, колак төбендә. Менә хәзер генә аның тавышы ишетелгән кебек. Әле хәзер генә, әнә, ул мәктәп ишегалдына ашыгып кереп бара кебек. Нигә һаман да күз алдыннан китми, нигә һаман да оныта алмый изалана соң әле ул аны...

     Хәрби хәзерлек мәшәкатьләре һәм даими очулар башланып  киткәч тә дәвам итте бу хәл. Көндезләрен баш борыр аралары да булмый, сугыш вакытындагыдан бер дә ким түгел иде киеренкелек. Көннең кай арада узганлыгы да сизелми кала. Тулай торакка арып-талып караңгы төшкәндә генә кайтып керәсең. Ә шулай да, урын өстенә яттың исә,  күзгә йокы керми йөдәтә. Туган авыл түгел, үзенең матурлыгы белән аны сокландырган Уфа каласы да түгел, әлеге дә баягы шул, Агыйделнең аръягында урнашкан Затон поселогы, Асма апасы эшли торган мәктәп ишегалды һәм  Лена атлы укытучы  кыз килеп баса күз алдына. Ни эшләргә дә белгән хәл юк...

     Башка егетләр, әнә, ике көннең берендә кызлардан хат алалар. Үзләре дә утырып хат язалар. Кызларының фоторәсемнәрен күрсәтеп, “кемнеке матуррак...” ди-ди,  узара мактанышалар, бәхәсләшәләр. Бер түгел, өчәр кыз белән хат алышучылар да бар иде алар арасында. Бер көнне берсенең фоторәсемен кочаклап йоклап китсә, икенче көнне икенчесенә сокланып утыра. Яшь чак, егет чаклары бит, ни эшләсәләр дә гаеп итеп булмый.

     Рафаэльнең дә түземлеге бетте, ниһаять. Кәгазь һәм каләм алып ул да хат язарга утырды көннәрнең берендә. Шунысы кызганыч, кызның өй адресын, торган җирен белми икән бит әле ул.  “Елена Рахимовна” дип дәшкәннәрен хәтерли хәтерләвен, әмма фамилиясен белми. Исеме дә сорау уята тагы. Татар кызы ничек Лена, ягъни Елена булсын икән?.. Керәшен кызы дияр идең, әтисенең исеме Рәхим булгач, алай да түгел. Хәер, Башкортостан татарлары  исем сайлаганда  бик исләре китеп тормый. Рафаэль дә, төпченә башласаң,  татар исеме түгел ләбаса. Аның бертуган сеңлесенә, әнә, Тамара дип исем кушкан әти-әнисе. Ә инде Света, Альбина һәм Ларисалар белән дөнья тулган. Бу - безнең халыкның бер чире инде үзенә күрә, балаларына чит халыкларның исемен  кушып, Советлар системасына ярарга тырыша, алдынгы карашлы  интернационалист була янәсе. Ә бәлки татарлыгыннан качуыдыр. Ни булса булыр, чиста ак кәгазьнең башына: “Исәнме, Елена!” дип язып куйды ул.

    “Сезгә бу хатны алу берникадәр гаҗәп булыр. Бер күреп сөйләшмәгән кешедән хат килеп төшкәч, гаҗәпләнмәс җиреңнән гаҗәпләнерсең... Аңлатып китәм: 1952нче елның 31декабрендә Затондагы мәктәп каршысында сезне күреп калган Рафаэль Смаков мин. Игътибар иткән булсагыз, хәрби киемдә идем.

      Сезне күрү белән минем күңелемдә танышу, сөйләшеп аңлашу теләге кабынды. Әмма  хисләремне сезгә җиткерер ара булмады ул көнне, бер иптәш кызыгыз белән бик ашыгып каядыр китеп бардыгыз. Ярар, үткән эшкә салават диләр, үткәнне искә алып, баш ватып утырып булмый инде.

Әмма минем бик тә беләсем килә, сезнең йөрәгегездә минем шушы хат кисәгемә җавап бирерлек бер-бер очкын табылырмы. Шуны аңласагыз икән, минем йөрәк ул көнне сезгә ияреп китеп барган, үземдә аның бары шәүләсе генә калган. Минем ул көнне мәктәпкә кереп баруым да сезне күрер өчен генә иде. Очратырмын да, бәлки, бер форсаты чыгып, танышырга насыйп булыр кебек иде. Нишлисең, язмаган булган икән.

      Елена, мин әллә ниләргә дәгъва итмим. Шулай да җавап бирсәгез икән? Ул җавапны мин йөрәгемнең, синнән сәлам алып, кире үземә әйләнеп кайткан  көне диеп белер идем.

      Минем адрес: Куйбышевская обл. г.Кинель,

                       в/ч 3130, Смакову Рафаэлю М.

     Сезгә сагынычлы сәламнәр җибәреп, эшегездә уңышлыклар һәм исәнлекләр теләп, Рафаэль.

      1. 5.1.53.г.Кинель.

             P.S.  Сезне борчуым өчен гафу итегез!”

   Хатны хәрби частьтагы почта тартмасына салмады ул, ышанычлырак булсын өчен дип, икенче көнне смена тәмамлангач та Кинельга барып шәһәр үзәгендәге почтадан, хәерле юллар теләп, үз кулы белән озатып җибәрде.  

      Кинель белән авиополк арасы ерак булмаса да җәяүле өчен шактый ара. Юлда берничә машина куып җитеп туктаса да, утырырга теләмәде ул аларга. Карлы юлдан изүләрен ачып, рәхәтләнеп, үзалдына татарча җырлап кайтуга ни җитә соң. Тагы кайчан, кайда чыгар иде әле шундый форсат. Күңелнең дә  канатланган, киләчәккә зур өметләр белән ашкынган чагы. Елена һичшиксез үзен аңлар һәм ул көткәнгә караганда да җылырак итеп җавап юллар кебек тоела иде аңарга. Әгәр дә җавап хаты килә икән – нинди шатлык, нинди бәхет булачак бу Рафаэль өчен. Хаты ничә көн эчендә барып җитәр дә, ничә көн эчендә җавап килеп җитәр -  ул инде боларны көне-сәгате белән диярлек алдан ук хисаплап куйды. Куйбышев белән Уфа ерак ара түгел, күп дигәндә, бер биш-алты көннән артык вакыт узмаска тиеш кебек  иде аның исәбе буенча.

     Шундый уйлар уйлап  атлагангамы, һәр яңа адым белән өстәмә  көч һәм гайрәт тула бара иде аның йөрәгенә. Йөгереп, сикергәләп тә алды инде ул берничә мәртәбә. Сабый чакларындагы сыман, башындагы бүреген салып аны күккә чөйде һәм тотып алды. Таулар тишеп, ташлар күтәрерлек егәр тоя иде бит  ул үзендә. Һәм шунда, әле соңгы кайтуында Казан радиосыннан ишетелеп, күңеленә уелып  калган бер җыр килеп төште хәтеренә. Шул җырны башлап җибәрде. Күкрәгендә булган бар гайрәтен җыеп бөтен тавышка кычкырып җырлый иде ул:

                  Таулар ватып ташлар актарганда

                Син булырсың минем күңелемдә.

                 Эштән арып өйгә кайткан чакта

                Син булырсың минем телемдә.

                Кайда гына барып коя микән

                Ашыгып-ашыгып аккан агымсу,

               Рәхәт иде дуслар бергә чакта

                Аерылышу булыр ямансу...

      Егетләргә  кызлардан, кызларга егетләрдән хат килеп төшү гаҗәп хәл түгел иде ул еллар өчен. Кая барасың, транспорт яклары җиңел түгел, шәхси машиналар юк,  телефонның барлыгы билгеле булса да, ул әле гади кешеләргә тәти торган хәзинә түгел. Телевизор юк, компьютор һәм кесә телефоннарын әле ишеткән дә юк. Бердән-бер аралашу чарасы булып, шул, әлеге дә баягы дүрт почмаклы конвертка салынган хат кала. Хәер, хәрбиләрдән килә торган хатлар, кагыйдә буларак, өч почмаклы була торган иде.

     Көннәрнең берендә үзенә өч почмаклы хат килеп төшкәч, моны нигә юрарга да белмәде Лена. Хат килү гаҗәпләндермәде аны. Аның кебек буй җиткән чибәр кызларга, шуның өстенә ул еллар өчен иң абруйлы һөнәр иясе – укытучы бит әле ул, хат килү түгел, хат килмәү гаҗәп булыр иде. Аннан килеп ул бит әле  сугыш елларында Ленинградтан Уфага күчерелгән хәрби заводта эшләп, ”Школа рабочей молодежи”ны тәмамлады. Бергә укыган, эшләгән дуслары кайсы-кайда таралышты, күбесе кире Ленинградка кайтып китте. Алар сугыштан соң да бер-берләре белән озак кына үзара хәбәрләшеп, хат алышып яшәделәр. Ләкин солдат хаты алганы юк иде әле аның.

     Көтмәгәндә килеп төшкән бу хат аны гаҗәпләндерде һәм җитди уйлануларга да салды, әлбәттә. Беренчедән, хәрби очучы формасындагы ул егет, күренеп кенә китсә дә, хәтеренә уелып калган иде аның. Һичкемгә әйтмәде ул хакта, берәүгә дә сер бирмәде. Әмма хәрбиләрчә төз гәүдәле, бераз бөдрәләнеп торган чем кара чәчле, әллә каян үзенә җәлеп итеп балкып торган зур кара күзле, калын иренле ул егетне очратып та искәрми калу мөмкин булмагандыр. Шуның өстенә бит әле ул тыйнак һәм сабыр да сыман тоелып калган иде...

      Ә барыбер, бер күрүдә ошату һәм бер күрүдә ярату, дигән сүзләргә ышанмый иде ул. Һәм шуңа күрә дә  хәрби очучы хакындагы уйларны күңеленә якын җибәрмәскә тырышып йөргән көннәре иде Ленаның. Саф татар телендә язылган хатны ул кайтып-кайтып укыды. Җавап бирергә ашыкмады, берничә көн дәвамына икеләнеп-уйланып йөрде. Ул хакта киңәш-табыш итәр кешесе дә юк иде бит аның. Өйдә алар әнисе белән икәү генә. Ә аны, болай да кызы өчен ут йотып яшәгән авыру әнисен, борчыйсы килмәде. Шулай да бер кеше бар иде инде барын – Асма Миргалимовна. Ләкин, бер коллективта эшләүләренә  дә карамастан, аңардан да бу хакта кызыксыну, ничектер уңайсыз тоелды башта. Бер көн түзде, ике көн, ә аннан, барыбер, сорамый булдыра алмады.         Укытучылар кабинетында икәүдән-икәү генә калган чаклары иде. Сорау, бәлки, бераз җайсыз һәм урынсызрак та килеп чыккандыр, нишлисең, дулкынлана иде шул. Дулкынлануын яшерә алмады.

     - Асма Миргалимовна, әйтегез әле, Смаков Рафаэль кем ул?

     - Кем булсын, минем бертуган энем, - дигән җавап ишетте ул.

     - Аның хакында миңа бераз сөйли алмассызмы икән?

     Асма Миргалимовна, аңа караганда шактый өлкән һәм тәҗрибәле укытучы. Бөтен мәктәп коллективының хөрмәтенә лаек булган кеше. Ә ул аны шундый сорау белән борчый. Үзенең бертуган энесен мактасынмы, яманласынмы – ни дип җавап бирсен инде ул. Елмаеп, күзләрен тутырып үз итеп карады ул аңарга. Биргән сораулары өчен оялып куйды Лена.

      - Үскәнем, Лена, - дип, җиңелчә аркасына кагылды ул аның. – Син уңайсызланма, хат яз аңарга, аның үзенә бир ул сорауларны. Шулай итсәң, дөрес булыр, һичкайчан үкенмәссең.

      Әңгәмә шул җирдә өзелде, бертөркем укытучы килеп керде яннарына.

      Шул кичне үк, әнисе йокларга яткачтын, җиделе лампа яндырып, хат язарга утырды ул. Гомер булмаган хәл, бер күреп сөйләшмәгән егеткә хат язарга җөръәт итте. Хатны ул рус телендә язды, шулай уңайлырак иде аның өчен. Әмма һәр сүз һәм һәр җөмләне кат-кат уйлап, җиде кат үлчәп кенә төшерде ак кәгазь битенә.

          “Исәнмесез, Рафаэль!

     Сездән хат килеп төшүе минем өчен көтелмәгән бер хәл булды. Шулай булмый ни, гомердә бер тапкыр күрешмәгән, хәл белешәмәгән чит һәм ят кешеләр ич без. Һәм мин башта җавап бирергә дә җыенмаган идем. Әмма, уйладым-уйладым да бер-ике сүз булса да язып салырга булдым әле менә. Сезгә сорауларым бар: Ничек шулай бер күреп калган кешегә хат язарга булдыгыз әле? Ә очрашкан чакта ни өчен  танышырга теләмәдегез? Кыймадыгызмы, әллә кеше күреп калудан курыктыгызмы?

     Миннән җавап көтәм дисез.  Ә  кыз кеше өчен таныш булмаган берәүгә  хат язуның кыенлыгы хакында уйлап карадыгызмы соң? Шулар өстенә, мин бит сезнең ни уйлап һәм нинди ният белән хат язуыгызны да белеп бетермим. Турысын әйткәнгә үпкәләмәгез, “йөрәк” һәм “хисләр” дигән сүзләрегез, миңа калса, ышандырмый һәм берни хакында да сөйләми әлегә. Киңәшем шул, тагы да хат язарга булсагыз, миңа үзегез хакында языгыз күбрәк. Кем соң сез, ничек яшисез, ниләр укыйсыз, нинди хыял һәм омтылышлар белән яшисез...Мин бит сезне бөтенләй белмим.

     Өй адресымны сорагансыз. Хат язар өчен булса, сез Уфадагы үзәк почтага языгыз, “до востребования” дип.

    Сезгә исәнлек-саулыклар теләп калучы, Лена дип белерсез!( Мин татар кызы, “Елена” түгел, Лена. Мәктәптә дә йөдәтеп бетерделәр инде ул шул исем белән).

       12.01.1953 ел.      Уфа каласы.”

     

       Кыз җавап язмады, дигән фикергә килеп йөри иде инде Рафаэль. Ә шулай да өметен бөтенләй үк өзеп бетермәгән иде әле. Кызлар, аеруча безнең татар кызлары, башта ялындыручан була бит инде алар. Шуны истә тотып, тагы бер хат язып карарга кирәктер. Алай да булмаса, озакка сузмыйча, ике-өч көнлек кенә булса да ял алып,  Уфаны урап килергә дип, ниятләп йөргән көннәре иде.

    - Рафаэль, биеп күрсәтәсеңме, әллә җырлап бирәсеңме, - дигән сүзләр белән каршыладылар аны көннәрнең берендә.

      Очышлар уңышлы гына тәмамлануга да карамастан, эштән борынын салындырып, үзалдына уйланып кайтып килүе иде аның.

    Сергей Клименко гел юктан гына шундый  шартлар куймас иде, бер бүлмәдә яшиләр ич. Дустының өзгәләнеп кызлардан җавап хаты көткәнлеген ул бит яхшы белә.

     Эченә җылы керде Рафаэльнең, ә бәлки ул хат,  аны йокысыз калдырган, аны көн-төн сагыш утларында янарга мәҗбүр иткән укытучы кыз Еленадан килгәндер.

     - Шаярма, Сергей, занһар өчен әйт, кемнән килгән хат ул?

     - Иң элек шартымны үтә. Хатны шуннан соң гына бирәчәкмен. Син көткән хат. Кызлардан...

      Рафаэль, теләсә-теләмәсә, кулларын чәбәкләп әпипәгә барыняны кушып тыпыр-тыпыр биеп алырга мәҗбүр булды. Хат Уфа шәһәреннән килгән иде, конвертына кемнән икәнлеге язылмаса да, ул күңеле белән сизде – бу аңардан – Еленадан.

     Зур булмаган бүлмәнең тәрәзә янындагы  түр почмагында урнашкан караватына барып утырды Рафаэль. Бүлмәдә кеше барын гына түгел, гүя бар дөньясын онытты ул  шул мизгелдә. Сак кына кагылып конвертны ачарга кереште. Әйтерсең лә, аның эчендә бер кәгазь кисәгеннән гыйбарәт булган хат түгел, ә ниндидер җан иясе тыгылган да, ул шуңарга зыян китерүдән курка иде. Бер кат укып чыкты ул анда язылганнарны. Икенче кат укып чыкты. Анда язылган һәр сүзне, һәр тыныш билгесен аерым бер игътибар белән кат-кат күздән кичерергә тырышты. Хатны кулына алып күз йөгертеп чыккач та яхшы аңлады ул, хәрби очучыдан хат алдым дип, тиз генә җебеп төшәргә җыенмаган бу кыз. Ул үз дәрәҗәсен, үз кадерен белә, горур да икән әле шулар өстенә. Әмма, шул мизгелдә, хатта ни генә язылмасын, аның килү факты мөһим иде. Җавапсыз калдырмаган ич аның хатын. Җавап биргән, димәк, танышу һәм бер-берең белән аңлашу өчен юл ачык. Шуннан да зуррак тагы нинди җиңүгә дәгъва итә ала иде соң ул...

    Ашау-эчү турында онытып, кичекмәстән, җавап хаты язарга утырды.

    “Исәнмесз, Лена!

    Сезгә үтә сагынычлы кайнар сәламнәремне җибәреп, үзегезгә дә исәнлекләр, көндәлек тормышыгызда уңышлыклар теләп калам! Сезнең 12.01.53г. язган хатыгызны мин бүген 16.01. алып укыдым, анда язылганнарның һәммәсен дә аңладым һәм сезнең исәнлекләрне ишетеп бик шатландым. Хат язуыгыз өчен зур рәхмәт!

     Сез минем хатны алгач та Асма апага: “Смаков Р. кем була?” дип сорау биргәнсез икән. Бу сорауга мин  хәзер үзем җавап бирермен. Ләкин, сез тагы да “Нигә күрешкәндә танышырга кыюлыгың җитмәде, ә хат аша гына танышырга булдың?..” дип сорамасагыз иде. Лена, мин, гомумән, турысын әйтеп сөйләшергә күнеккән, сездән дә шуны ук үтенәм. Килештекме?

     Үзем Бүздәк районы Яңа Актауныкы. 1927 елда туганмын. 1944 елны урта мәктәпне бетергәч, үзем теләп армиягә киттем. Байтак кына хезмәт иткәч, Борисоглебсктагы авиаучилищега кереп, летчик-истребительга укып чыктым. Күптән түгел генә Кинельдагы авиополкка килеп урнаштым. Очучы-истребитель.

      Авылда әти белән әни бар. Әти укытучы иде, хәзер пенсионер. Туганнарым кайсы армиядә, кайсылары урта мәктәптә укый. Ә Асма апамны беләсез. Менә быел (1952 ел) отпускага кайткач, аларның өйләре каршындагы мәктәп янында мин сезне күреп калдым. Күңелемә кереп калдыгыз, бик тә ошадыгыз. Әмма сезне, юлыгызга аркылы төшеп,  туктатырга җөръәт итмәдем, кыюлыгым җитмәде. Хәрби частька әйләнеп кайткач та, хат аша гына булса да таныша тораек дип, сезгә хат язарга булдым.

     Максатым, әлбәттә, танышу. Шулай икәнлеге болай да аңлашыла бит инде, Лена. Без бит инде эч пошканнан уйнап кына хат языша торган яшьтән узган. Күңелеңдә яисә башыңда бер-бер җитди уй булмаса, нигә кешене борчып торырга. Монысын аңлыйсыздыр. Әлбәттә инде, барлык сорауларны да хат аша гына хәл итеп булмас. Үзем турында менә шулар. Якын көннәрдә фотокарточкамны да җибәрермен. Ә инде март айларында, кыскача отпуска алып, кайтып та килә алсам, шунда барын да аңлашыр идек. Билгеле инде, моның өчен сезнең яктан да танышырга теләк булу кирәк.

     Лена, хатымны мин татар телендә язам. Инде менә 9 нчы ел татар-башкортлардан бер үзем генә булган частьларда хезмәт итсәм дә туган телемне онытырга уйлаганым юк, чөнки мин аны бик тә  яратам ( рус телен дә яратам, билгеле). Буш вакытларымда кулыма каләм алып шигырьләр дә язам әле мин. Бер очрашсак, сезгә дә укырмын әле мин аларны.

                  Нигә икән серле карашыгыз

                  Китми һаман минем күңелдән.

                  Күзем йомсам – йокы керми күзгә,

                  Бөтен дөнья назга күмелгән...

      Бала-чаганың менә шул инде, кулына каләм алса, кәгазьгә сызгаларга керешә...

       Әле бүген генә күккә күтәрелеп, аткан ук тизлегендә оча торган тимер кошым белән дөнья гизеп төштем. Күк ап-аяз, болытлардан югарырак күтәрелгәчтен ул һәрвакыт якты һәм зәңгәр була. Һавасы да саф һәм салкын. Һәм шундый киңлек, шундый иркенлек, моны сүзләр белән генә аңлатып булмый торгандыр. Шулай да тизрәк язлар килеп җитсен иде инде.

      Без монда бер бүлмәдә өч кеше яшибез. Үзем кебек үк очучылар, берсе – рус егете, икенчесе – украинлы, кыскасы – чын интернационал бездә. Әмма, бик тату һәм үзара аңлашып, дустанә яшибез.

      Лена, мин хат көтеп калам синнән. Мөмкин булса, үзең хакында язарга тырыш күбрәк.

     Сезгә исәнлекләр теләп, күп сәламнәр җибәреп, Рафаэль!

               16.01.53. Кинель”

 

      Хатны тәмамлап, конвертка тыккач кына үзенең кайда икәнлеген һәм күпме вакыт хат язу белән мәшгуль булып, әйләнә-тирәдән аерылып торганлыгын аңлады ул. Кичке аш вакыты узып киткән иде инде. Бүлмәдәш дуслары, аны борчырга теләмичә китап укып яткан җирдән, бер-бер артлы йокыга талганнар. Кышларын кичке караңгы бик тиз төшә шул. Иртә таңнан аяк өстендә ич алар, ардыра да торгандыр. Аннан көн дә, көн дә кызыл почмакка җыелып домино уйнап утыру да туйдыра, ялыктыра. Гаиләсез кешегә тагы  нинди шөгыль табарга кирәк кичләрен...


11


       “Исәнме Рафаэль!

     Хатыгызны беркадәр кичегеп алдым, гаепләмәссез. Чөнки  мин шәһәр үзәгенә атнага, күп булса, ике мәртәбә күтәреләм. Кыш бит, көннәр суык тора.

     Сез миңа үзегез хакында кайбер мәгълүматлар язгансыз. Шулардан чыгып инде мин хәзер үзем белән хат алышучы кешенең кем булуын күзалларга тырыша алам. Әмма, биографиядан чыгып кына кешенең кемлеген белә торган түгел. Кешенең карашлары, холкы-фигылен аңлау өчен үзара аралашып яшәү кирәк.

     “Сез нинди кеше – яхшымы, яманмы?”- дип, сорап булмый бит. Сораудан да файда юк. Һичкем үзен начар диеп әйтмәс. Шуңа күрә безгә менә хәзер, үзара хат алыша башлаган көннәребездән үк, килешеп кую артык булмас. Үзара хат алышканда без бер-беребезнең кайбер уңай сыйфатларын тапкан кебек, җитешсезлекләренә дә тап булачакбыз. Чөнки кеше – ул бик катлаулы, аны тиз генә аңлап, өйрәнеп бетерү мөмкин түгел. Гомер-гомергә шулай булган.

     Без дә тора-бара бер-беребездә күңелебезгә ошап җитмәгән сыйфатлар күрәчәкбез. Мондый очракта чын дуслар нишли? Әлбәттә инде, ачыктан-ачык сөйләшә, ул кимчелекләрне уртага салып сөйләшә. Һәм һәр ике тараф төзәлергә, аңлашырга тырыша. Булмый икән, үзара килешә алмый торган кешеләр икәнлекне аңлагач та, матур гына икесе ике тарафка китеп бара. Мин дә, менә хәзердән үк, соңыннан үпкәләүләргә урын калмасын өчен, болар хакында сезне кисәтеп куярга кирәк дип саныйм. Сез ничек уйлыйсыз, Рафаэль?

     Үзем хакында ниләр языйм икән соң? Минем биография бик катлаулы һәм авыр. Миңа яшьли бик күп кыенлыклар кичерергә туры килде. Алар турында инде искә дә аласы килми. Сез отпускага кайткач, очрашсак, сөйләрмен әле бер... Әлегә ике-өч сүз генә язып китәм. Минем әниемнән башка бер кешем дә юк. Яшьли Ленинградта хореографик училищеда укырга туры килде. Бар хыялым балетта бию иде. Укытучыларым зур өметләр баглый иде үземә. Әмма, бәхетсезлегемә каршы, сугыш башланды. Сугыш елларында Уфада хәрби заводта эшләдем. Ә кичләрен “Эшче-яшьләр мәктәбе”ндә укып, урта белем алдым. 1952нче елда Башкорт  дәүләт педогогия институтының чит телләр факультетын тәмамладым. Хәзер менә 46 номерлы урта мәктәптә инглиз теле укытам.

     Сез миннән төгәл адресымны сорагансыз. Мин Уфада Аксаков урамындагы 41 йортның 1нче фатирында яшим. Әмма, отпускага кайта калсагыз, шуны онытмагыз, мине анда түгел, Затонда табу җиңелрәк булыр.

    Мин сездән тагы шуны үтенәм, безнең хат алышуыбыз хакында Асма апа белән аның иренә әйтмәсәгез иде. Без бер коллективта эшлибез, юкса миңа бик читен булачак. Килештек, ярыймы, Рафаэль!

     Сез миңа фоторәсемегезне җибәрергә вәгъдә иткән идегез, көтәм. Юкса, урамда очрашканда үзегезне танымыйча узып китәрмен. Килеп эндәшә калсагыз, “Таныш түгел кешегә бәйләнү яхшы түгел” дип, үзегезне битәрләп атармын йә. Мин шулай усал да була беләм!

    Шигырегез өчен рәхмәт. Мин рус поэзиясен бик яратам. Ә үзебезнең татарлардан Тукайны, Такташны аеруча якын күрәм. Әмма үземә шигырь  язу сәләте бирелмәгән. Шуңа, сездән аермалы буларак, хатымны коры сүзләр белән генә тәмамларга мәҗбүрмен.

    Нинди матур әдәбият китаплары укыйсыз, нинди кино һәм спектакльләр карарга яратасыз, шулар хакында языгыз. Һәм шул китап, кинолардагы вакыйгалар турындагы үзегезнең ниләр уйлаганыгызны, фикерләрегезне язып җибәрсәгез аеруча әйбәт булыр иде. Бу бер-беребезне яхшырак белү һәм өйрәнү өчен зарур.

   Вакыт инде бик соң. Миңа әле иртәгесе дәресләргә әзерләнергә дә кирәк. Шул урында хатымны тәмамларга мәҗбүрмен.

       Яхшылыклар теләп, Лена.                      25 январь 1953 ел.”


       Бу юлы да Рафаэльгә хат бик көттереп кенә килде. Әллә ниләр уйлап бетергән иде инде ул. Барыннан да бигрәк җавапсыз калу куркыта иде аны.

     Буйдак очучылар барысы да бер үк тулай торакта торалар. Кемнең кемгә хат язганын яисә кемнең кызлардан хат көткәнлеген монда һәркем белеп тора. Бер нәни хат өчен Рафаэльне биетергә өч-дүрт егет каршы чыкты бу юлы да.

     - Хат кайдан килгән?- дип сорап куйды арадан бересе.

     - Башкириядан.

     - Димәк, Рафаэль Смаков башкаруында башкорт халык биюе карагыз, - дип игълан итте хатны кулында тотып килүче Балченков.

     Болар белән бәхәсләшү файдасыз. Хатны тизрәк укырга телисең икән, биеми котылам димә. Хат килү хәбәреннән кинәт күңеле үсеп киткән Рафаэль, аэродромнан арып-талып кайтып килүе булуга да карамастан, күн итегенең бармак очларына басып, Урал егетләренә генә хас дәрт белән биеп җибәрмәсенме, мин сиңа әйтим. Хәйран калып, кул чәбәкләп, көлешә-көлешә карап торды дус-ишләр.

    - Болайга китсә, биюче ясап бетерәбез үзеңнән, - дигән шаян сүз белән, озак көттермичә, хатны кулына бирделәр.

    - Хаты гына килеп торсын, егетләр, эш биюдән генә тормас, - диде ул, хатны кулына алгач та үз бүлмәләренә ашыгып.  

     Хатны бу юлы да, гадәтенчә, тимер караватка сузылып ятып, иркенләп, бер рәхәтлек  кичереп укыды ул.  Йотлыгып укыды башта. Икенче тапкырында  инде ашыкмыйча, тәмләп укырга кереште. Хатның аерым урыннарына җиткәчтен, туктап-туктап уйланырга да мәҗбүр булды. Үзалдына елмаеп та алды әле хәтта. Хаттагы һәр сүздән, һәр җөмләдән аның авторының укытучы булуы һәм ул укытучы кызның шактый ук горур һәм үз-үзен дәрәҗәле тотуы күзгә ташланып тора иде. Рафаэль өчен яңа, моңарчы күрелмәгән бер дөнья бит бу. Үзе күпме көтеп, күпме хыялланып тапкан яңа һәм искиткеч могҗизалы дөнья. Һәр сүз, һәр җөмлә артында ниндидер серләр, тирән мәгънә һәм бары тик аңарга гына атап юлланылган хисләр өермәсе яшерелгән кебек тоела иде аңарга.

Юк, хаттагы бер генә сүз дә кәефен төшермәде аның, киресенчә, шундый белемле, эрудицияле кыз белән танышуына һәм чын-чынлап хат алыша башлавына чиксез куаныч хисләре генә биләп алган иде аны.

     Ул бит әнә нинди! Ленинградның үзендә балет мәктәбендә укыган. Институт тәмамлаган, югары белемле укытучы. Татарча һәм русчаны гына белү түгел, инглизчәне дә су кебек эчә инде болай булгач. Мондый кызга лаек булырга да кирәк бит әле...

     Кыз сер бирмәскә тырыша, әлбәттә. Шулай да, әнә, дәрескә хәзерләнүен дә бер читкә куеп торып, төн йокыларын калдырып, хат язган бит әле ул аңарга. Фоторәсем көтүен дә искәртергә кирәк тапкан. Димәк, ул тарафтан да күпмедер кызыксыну бар. Ә бу аның күңелендә тагы да зуррак өметләр уята. Зур өмет һәм хыялларга нигез булып тора. Әлбәттә, беренче чиратта аңарга хәзер фоторәсем кирәк.

     Кинельдәге бердән-бер фотограф - бер аяксыз Иван дәдәйгә  барып эшләткән дә иде инде ул рәсемен. Ләкин бик уңышлы чыкмаган. Чәчләре дә җүнле-башлы таралмаган кебек, иреннәре дә, ничектер, салына төшкән, шулар өстенә тагы  йөзе дә бик караңгы күренә. Сугыш инвалидының осталыгы  шул чама гына булгандыр. Үзенә охшамаган фоторәсемен Ленага җибәрә алмый бит инде. Куйбышевта әйбәт фотографлар бар диләр.  Ял көне җиткәч тә Куйбышевка барып, анда төшеп карарга ният итте ул. Шул сәбәпле, хатын да бераз кичектерергә мәҗбүр булды.

     “Бик ашыгыч” дип эшләтелгән фоторәсемне дә, ике бәя түләп,  өч көн көтәргә туры килде. Аның каравы фото шәп килеп чыккандай булды. Һәрхәлдә, Рафаэльнең үзенә ошады монысы. Һәм шул күтәренке күңел белән хат та язып ташлады ул. Күңелендә йөрткән бер җылы сүзне дә кызганмады, яшереп калмады, бар хисләрен дисбе төймәләре сыман тезде дә чыкты. Хат сәхифәләренә күңелендә туып, үзен  тыңгысызлап йөргән шигырь юллары да матур гына кереп урнашты. Һәм, әлбәттә, бу хат белән Рафаэль сөекле Ленасына беренче тапкыр үзенең фоторәсемен дә салып җибәрде. Ә фотоның арткы тарафына, озак уйлап тормый гына,  шигырь юлларына салып  түбәндәге сүзләрне сырлады:

                            “ Лена!

                             Йөрәгемнең иң түрендә - синең исем,

                             Дөньядагы бар матурлык – синең төсең.

                             Күктән йолдыз җыйдым – синең өчен.

                             Хисләремә җавап көтәм, син ни дисең?..

                                          8.02.53.        Куйбышев шәһәре. Рафаэль Смаков».

       Февраль карлы-буранлы булды ул елны. Шәһәр белән шәһәр, авыл белән авыл арасында юллар өзелеп торды. Машиналар юлга чыкмады. Идел белән Урал арасында тимер юл хәрәкәте хәтта бер атна чамасы тукталып торды. Хәрби самолетлар күккә күтәрелмәде. Аларны кар көртләре күмеп китә язды. Солдатлар берөзлексез көрәкләр белән очу юлын кардан арчыдылар.  Ә очучылар хәрби частьның кызыл почмагында сугыш тактикасы теориясен өйрәнделәр, агымдагы сәяси хәлләр турында доклад арты доклад тыңладылар. Һәм, әлбәттә инде, коммунистлар партиясе тарихын һәм аның классиклары В.И.Ленин белән И.В.Сталинның фәнни хезмәтләрен өйрәнделәр.

     Көткән кеше өчен иң  яманы, хатлар килми торды. Почта эшләмәде. Язган хатына җавапны Рафаэль, гәрчә ул җавап февраль урталарында ук язылган булса да, бары тик март аена чыккач кына алды.

             “Исәнме, Рафаэль!

       Хатыңны һәм фотосүрәтеңне кичегеп булса да алдым. Һәр икесе өчен дә рәхмәт. Җавабым бераз тоткарлана төшкән булса, ачуланмассың шәт.

    “Фото бик уңышлы чыкмаган кебек”, дисең. Зыянлы түгел. Аның каравы хәзер күрешкәндә танымыйча узып китмәм инде. Тагы шуны да әйтим, сез Асма апагызга бик тә охшагансыз икән. Фоторәсем артындагы шигырь юллары өчен аерым рәхмәт. Әмма сез арттырыбрак та җибәрәсез төсле күренә, бик купшы сүзләр язгансыз. Турысын әйткән - туганына ярамаган, дисәләр дә, әйтим, сез шигырь юлларына салып  язганнарга мин ышанып бетмим. Ничек итеп бер тапкыр читтән генә күреп калган кеше ихластан шундый сүзләр яза алсын. Әле бер-беребезне белеп, яхшы ук аралашкан булсак та ул сүзләрнең дөреслеге шик уяткан булыр иде.

    Инде менә шундый сүзләрдән соң, күз алдына китереп карагыз, без күрешә калсак һәм сез мине охшатмасагыз, ни булыр? Чөнки сез мине артык идеаллаштырып, шуңарга җирлек әзерлисез. Сез язганнар белән чынбарлык арасында зур аерма булуы да ихтимал бит. Шуңа безгә гади танышлар, дуслар буларак кына хат алышу кулаерак булыр. Ямщик әйтмешли,  атларны алай ук бик куаламыйк...

    “Иван Иванович” дигән роман хакындагы фикерләрегез бик тә кызыклы. Чынлап та бу әсәр бүген бик күп бәхәс һәм фикер каршылыклары уята. Тормышчан әсәр булганга шулай. Бүген безнең җәмгыятьтә аз түгел ич андый кешеләр. Ир кеше үз эшендә зур уңышларга ирешә, хөрмәт казана. Ә гаиләсенә аның вакыты калмый. Һәм ул үз гаиләсенә бераз югарыданрак карый башлый. Гаиләнең кадере һәм әһәмиятен ул бары тик өйдә ялгызы калып, үз-үзен кая куярга белми башлагач кына аңлый. Миңа калса, автор үзенең әсәрендә, хезмәт алдынгысы булуына да карамастан, Иван Ивановичны шактый ук тискәре һәм бәхетсез кеше буларак та күрсәтүне максат итеп куйган. Менә шул каршылыклары белән дә әсәр киң катлам укучыны үзенә җәлеп итә инде.

    Сез тагы үзегез язып җибәргән шигырьләр хакында да фикер әйтүемне үтенгәнсез. Югарыда язылганнарга өстәп, тагы ни дип әйтим.  Сез табигатьне бик яратасыз икән. Шигырь төзелеше һәм техникасы ягыннан  мин үземне алай ук белгеч санамыйм. Әмма җиңел язасыз, матур күренешләр тудырасыз – бу бик әйбәт инде.

    Үзем менә сезгә хат язам, ә шул ук вакытта уйлыйм һәм икеләнәм, карточкамны җибәрергә микән-юкмы... Сез кат-кат гозерләп сорагансыз. Ярый, мин сезгә фотомны җибәрәм. Әмма, шуны истә тотыгыз, мин аны кызлар үзләренең сөйгән егетләренә җибәргән кебек итеп түгел, дусларча гына  юллыйм үзегезгә. Соңгы сулышыма кадәр сезнеке булырга җыенам дип вәгъдә итмим, әмма, дус буларак, сез миңа ышана һәм таяна аласыз. Бу хакта шик кермәсен күңелегезгә.

    Мин, бәлки, артык катгый сөйләшәмдер, ачуланмагыз, аңларга тырышыгыз. Мине тормыш шулай өйрәтте. Бер карашка бик каты бәгырьле тоелсам да, хакыйкатьтә мин андый ук түгел, күңелем бик нечкә минем.

    Менә, сез минем карточкага карап утырасыз хәзер. Ул артык уңышлы килеп чыккан. Үземә караганда да матуррак. Гәрчә, һичнинди бизәү һәм ясаулар кулланылмаган. Инде хәзер сез дә очрашканда мине танырсыз дип ышанам.

    Бүгенгә шуның белән җитәр. Безнең Затонда бит Х1Хнчы гасыр авылларындагы кебек, электр уты бик сирәк була. Бу хатымны да керосин лампасы яктысында яздым менә. Әле эшлисе эшләрем байтак, хатны тәмамларга рөхсәт итегез.

               Иң яхшы теләкләр һәм сәлам белән, Лена.

                                                                    16 февраль 1953 ел”.

     

12


    Хат алышу, әлбәттә, ул матур күренеш. Хат кешеләрне бер-берсенә якынайта,  бер-берләрен аңларга ярдәм итә. Хат хәбәр китерә һәм сәламнәр илтеп җиткерә. Әмма шулай да хат сагыну һәм сагышларны басмый. Хат – ул йөрәк яраларын яңартып кына тора. Юкка гына борынгылар, бер күрешү – бер гомер, дип әйтмәгәндер. Рафаэль, Лена белән хат алыша башлаган көненнән башлап, язның беренче ае – мартны  көтте.  Чөнки, хәрби-тактик  хәзерлек һәм очуда аеруча зур уңышларга ирешкән өчен, бу - аңарга, чират буенча, алдан ук вәгъдә итеп куелган бер атналык отпуска вакыты иде. Ул инде отпускага кайтам дип, барлык туган-тумачага хәбәр итеп өлгерде. Күчтәнәчләр хәстәрләп куйды. Билет алырга дип, җыенып йөрүе иде. Һәм, әлбәттә инде, барыннан да бигрәк, зарыгып һәм зур өметләр белән Лена белән беренче очрашу, беренче күрешү сәгатьләрен көтә иде ул.

     Көтмәгәндә, кояшлы мартның бер иртәсендә, аяз көнне яшен суккандагыдай, кайгылы хәбәр таралды илгә. “Иптәш Сталин вафат булды”.  Илдә траур игълан ителде. Әллә кайчаннан көтеп алынган очрашу турындагы хыяллар  шуның белән челпәрәмә килде. Хәрби частьлар бөтен ил буенча “особое положениега” куелды. Ялга киткән офицер һәм солдатларны да егерме дүрт сәгать эчендә кире хәрби частьларына әйләнеп кайтырга мәҗбүр иттеләр.

    Гадәттә, зур җитәкче вафатыннан соң, траур-фәлән игълан ителсә дә, күпчелек кеше моны үз күңеленә артык якын алмый торган була. Аеруча җитәкчеләргә ышаныч юкка чыгып беткән безнең көннәрдә бу шулай. Әмма ул заманда Сталинның үлемен,  күпчелек, бигрәк тә гади эшче һәм колхозчылар, ихластан бер милли трагедия сыман кабул итте. Ышанасызмы-юкмы, ул сезнең эш, әмма мин үзебезнең урам якка чыккан капка төбендә чана эзеннән шаулап аккан гөрләвеккә карап мышык-мышык елап торган чагымны хәтерлим. Яңа гына бишенче яшь  белән киткән малай булганмын. Аягымда абыйдан калган тишек күн итек булгандыр, башымда колакчанлы иске бүрек. Тамак ач булгандырмы-тукмы, әйтә алмыйм ул кадәресен. Әмма, Сталин бабай үлгән дип, елап торганымны һич онытасым юк. Бер мин генә түгел, бөтен авыл елый иде чөнки. Бөтен ил елыйдыр төсле иде. Күршебездәге бер тол хатынның: “Юлбашчысыз калдык, инде нишләрбез. Безне дошманнан кем саклар, балаларымның тамагын кем туйдырыр...”, - дип, юеш кар өстенә ятып тәгәри-тәгәри үксеп елаганы һич истән чыкмый. Шулар менә күңелгә уелып калган.

     Инде отпускага кайтам дип торган хәрби очучы лейтенант Смаков та авыр кичерә әлеге югалтуны. Зур кайгы сыман кабул итә Сталинның үлемен. Җан атып, үзенә атлыгып яшәгән кызга да хат язарга җөръәт итми ул кайгылы көннәрдә. Совет офицерына сәяси хата ясау ярамый бит, ул шуңардан сагая. Хатны шактый ук кичегеп язды.

     “Исәнмесез Лена!

     Сезгә үтә сагынычлы кайнар сәламнәремне җибәреп, исәнлекләр, көндәлек эшегездә зур уңышлыкларга ирешүегезне теләп калам! Сезнең хатыгызны һәм фоторәсемегезне алдым. Исәнлекләрегезне белеп бик шатландым, рәхмәт! Әмма вакытында җавап язмавым өчен кичерерсез дип ышанам. Чөнки, хат безнең туган илебез өчен бик тә кайгылы көннәрдә килеп төште, җавап язырга күңелем тартмады. Инде, ниһаять, отпускага кайтам да менә-менә күрешәбез, дип йөргән көннәрдә эшләр, әнә ничек, бөтенләй икенче төрлегә борылды да китте бит әле. Шулай итеп отпуска дигән нәрсә әлегә онытылып тора. Өйдәгеләр дә кайта диеп көтәләр иде инде. Аларга кайта алмыйм дип телеграмма суктым һәм 3 мең сум акча җибәрдем әле менә.

    Эш бик күп, бер караңгыдан икенчесенә кадәр самолетлар янында кайнашабыз. Үзем исән-сау гына яшәп ятам. Яз көннәре дә килеп җитте менә. Карлар эри, аяк аслары суланды. Безнең торган урын элек колхоз басуы булган, язгы пычрак сезнең Затонныкыннан бер дә ким булмас дип торабыз.

    Фотокарточка артына язылган сүзләр сезгә ошамаган икән, берни эшләп тә булмый. Мин аларны ихлас күңелдән язган идем тагы. Без бит инде  телгә ни килде шуны язып, шуны сөйли торган яшьтән узган. Мин уйладым исә - эшлим, әйткән сүземне  үтим. Бала чактан ук үз-үземә очучы булам дип сүз биргән идем, тормыш юллары нинди генә каршылыклар китереп чыгарса да, үземнекен иттем – очучы булдым. Сиңа да, эч пошканнан кызык итеп  түгел, күңелемә ошап калганга хат язам һәм үз күңелемдә, үз телемдә булган сүзләр белән язам. Һәм мин, сездән аермалы буларак, бер күрүдә гашыйк булуга ышанам. Кешене беренче күрүдә үк, бөтенләй үк булмаса да, 99% аңлап була дип саныйм. Сез башкача уйлыйсыз, ә мин менә шундый, нишлим соң... Мин кешегә ышанырга кирәк диеп саныйм һәм ышанам. Кешедән гел мәкер һәм яманлык кына түгел, яхшылык көтәргә кирәк дип уйлыйм.

    Аннан килеп, мин сез язган һәр сүзне йөрәгем аша уздырып кайтып-кайтып укырга яратам. Ләкин хатларыгызда миңа ышанмау, минем һәр сүземә тәнкыйть күзлегеннән карауны сизеп, вакыт-вакыт үз-үземне кая куярга белмим, кәефем кырыла. Күңелемә шикләр дә кереп куя кайчак: бәлки, бу хатларым белән мин сезнең тынычлыкны гына югалтам, бәхетегезгә каршы төшәмдер... Әгәр шулай икән, ачыктан-ачык әйтегез. Мин ничек тә түзәрмен. Мин авырлыкларга да, ялгызлыкка да күп түздем инде, алга таба да түзәрмен.

    Шулай да ашыгып нәтиҗә ясаудан сак булыйк әлегә. Мин сезне югалтырга теләмим, Лена.  Бер күрешеп сөйләшергә кирәк безгә. Сезнең хакта барын да беләсем килә минем: ничек эшлисез, буш вакытларыгызны ничек үткәрәсез, әниегез ничә яшьтә, аның сәламәтлеге ничек һәм башкалар турысында. Әниегезгә  минем хакта сөйләгәнегез бармы, ул мине беләме? Юкса, сез югында ишегегезне шакып, ул мине кисәү агачы белән куып җибәрсә, кая качарга белмәссең. Алдан ук белеп торыйм дим.

     Бу хат белән тагы бер фоторәсем җибәрәм. Әмма бу юлы үзем генә түгел, Балченков Володя исемле дустым белән төшкән идем. Сайлау көнне.

     Сезгә исәнлекләр теләп, сәлам белән, Рафаэль.

        21.03.53ел.    Кинель шәһәре.”

   

     Лена бу хатны озак көтеп алды. Үзенең, сер бирәсе килмәүдән чыккан,   кайбер саксыз  сүзләре белән  егетне үпкәләттем ахыры дип уйлый башлаган иде инде ул. Һәм дөрестән дә шулай булып чыккан түгелме соң...

    Рафаэль үзенең бу хатында, ничектер, үзгәрә төшкән кебек тоелды аңарга. Җитдиләнә һәм кырыслана төшкән. Һәм, иң гаҗәбе, беренче тапкыр ул үзенең хатында шигырь юллары китермәгән. Баксаң, егетнең хатларындагы ул шигырьләрне зарыгып көтеп ала торган булган икән ич ул. Әле генә аңлады шуны. Ул шигырь юлларындагы хисләр кайнарлыгы, эчкерсезлек һәм җанны иркәли торган сүзләр җитмәде аңарга бу юлы. Беркадәр купшы тоелсалар да кадерле һәм бик кирәк булган икән ич алар аның өчен. Рафаэльдән башка әле беркемнең дә аңарга атап шигырь язганы юк иде ич. Ничек рәхәт иде ул шигырьләрне уку. Кайтып-кайтып уку... Аларны бит әле ул бергә туплап, җыеп та килә иде. Кызганыч, Рафаэль аңарга бу юлы шигырь багышламаган.

     Шундый уйлар кичерде кыз. Һәм шул көнне үк кичен, керосин лампасы яктысында утырып,  хат язып салды. Хаты озын булып чыкты бу юлы.  Рафаэльгә әйтәсе, аның белән киңәшәсе килгән фикерләре  күбәеп киткән иде шул. Сер бирергә теләмәсә дә, Рафаэль белән хат алышу, аннан хатлар көтү иң зур һәм бердән-бер  куанычка әверелеп бара иде ич аның өчен. Бу егетне югалтасы килми иде аның. Ул хакта, хәтта, уйлап карарга да курка иде ул. Әмма, ялгышып та егетнең үзенә сиздермәде боларны.


13


     Җәй килеп җитте. Ике арада хатлар өзелеп тормады. Җавап килеп җиткәнен дә көтеп тормастан, атна эчендә икешәр-өчәр хат язып сала иде алар бер-берсенә. Җавап белән дә көттермәделәр, Рафаэль - Ленага, Лена  Рафаэльгә  ашкынып сулыш алды бу язда. Ул  язда гөлләр матуррак чәчәк атты, кошлар моңлырак сайрады. Елга һәм инешләр гомер булмаганча тыңгысызланып, чишмәләр челтерәбрәк акты. Кичләрен зәңгәр күктә йолдызлар кабынды. Бер-беренә омтылып яшәгән гашыйкларның күз явын алып җемелдәде алар. Шуңамы күзләренә йокы керми тинтерәтте үзләрен...

    Инглиз телен укытучылар җитмәү сәбәпле, Лена берьюлы ике мәктәптә дәресләр алып барды. Шуның өстенә, яшь укытучы буларак, җәмәгать эшләре белән дә күмәләр иде үзен. Әнисе хасталанып тора, шул сәбәпле шәһәр белән бистә арасында йөгереп тә уза иде бик күп гомере. Әмма хат язарга вакыт барыбер табыла иде. Яшь кыз күтәрә алмастай тоелган авырлыкларны җиңәргә дә  шул хатлар дәрт һәм егәр өсти иде аңарга.

    Рафаэль исә хәрби хезмәттә. Ә хәрби кеше үз-үзенә хуҗа түгел. Алар көндәлек мәшәкать – самолетларны хәстәрләү һәм очыш, хәрби күнегүләр, тактик һәм сәяси дәресләрдән тыш, әле тиздән кайтырга тиешле булган яңа төр самолетларны өйрәнеп, зачетлар тапшыру белән дә мәш килделәр. Яшь ВКП(б) әгъзасы буларак, солдатлар арасында тәрбия сәгатьләре алып бара иде ул шулар өстенә. Һәм әледән-әле Куйбышев шәһәренә төрле  конференцияларда һәм пленумнарда чыгыш ясау өчен дә хәрби часть исеменнән аны  җибәрәләр иде. Чөнки, хәрби авиация өлкәсендә генә түгел, агымдагы сәяси хәл, халыкара мөнәсәбәтләр, партиянең милли политикасы уңаена сүз чыкса яисә чыгыш ясарга кирәк булса -  лейтенант Смаков һәрвакыт әзер, сөйли башласа теле телгә йокмый, кушылган эшне җиренә җиткереп үти һәм һичбервакыт командирлары йөзенә кызыллык китерми торган иде.

    Егетнең күңелендә, бәлки, май бәйрәме көннәрендә дүрт-биш көнгә генә булса да рөхсәт алып туган якларына кайтып килеп булмасмы дигән өмет чаткысы яши иде әле. Очышлар яхшы бара. Командирлары үзен хөрмәт итә, Смаков фамилиясен башкаларга үрнәк итеп искә алып торалар. Нигә өметләнмәскә?.. Әмма, хәерчегә җил каршы, дигән сыман, нәкъ шул көннәрдә хәрби частьларга СССР оборона министрының  халыкара хәлнең киеренкеләнә баруы турында чираттагы хаты  килеп төшә. Отпуска хакында уйланыр урын да калдырмыйлар.

    Ул да түгел, Рафаэльләр эскадрелиясын, махсус задание үтәү өчен дип, май урталарында ашыгыч рәвештә  Саратовка командировкага юллыйлар. Саратовтан артык ерак түгел генә  Разбойщина дигән авыл бар. Шул авыл читендәге урман эченә килеп урнашты алар. Монда  тәүлекләр буена, чиратлашып, стратегик мөһим объектны саклау белән мәшгуль булалар. Яңа урын, яңа шартлар һәм зур җаваплылык – болар барысы да Рафаэльнең күңеленә хуш килә.

      Тик менә Лена белән генә очрашып аңлаша алмадылар, шунысы пошыра иде аның күңелен. Инде хәзер ноябрьга кадәр көтәргә каламы?.. Шунсыз ял булмаячак. Димәк, әле тагы ярты ел дигән сүз ич бу. Ярты ел дип әйтергә генә җиңел. Ничек түзәргә кирәк... Ә кыз көтәрме аңарчы, хат язып, хат көтеп яшәүнең дә бер чиге булырга тиештер бит инде. Ул кул селтәп, үзенә шәһәрдә башка берәүне тапса, Рафаэль ни эшләр. Әллә нинди уйлар керә иде аның башына.

    Көннәрдән бер көнне, чираттагы хатында, ул Ленаның җәйге каникул көннәрендә ни эшләргә җыенуы белән кызыксынып, аны берничә көнгә Саратовка кунакка чакырырлык кыюлык тапты үзендә. “Ял көннәренә туры китереп килсәң, мин дә шәһәргә чыгармын. Музейларга йөрер идек, театрга, Идел буендагы паркларны бергә-бергә гизәрбез. Бик күрәсем килә бит үзеңне, җаным...”, дип йомгаклап куйды ул әлеге тәкъдимен. Каян килгәндер шундый кыюлык, үзе язганнарга үзе ышанмый торды байтак кына. Ятып калганчы, атып калуың хәерле, дигән сыман килеп чыкты инде бу.

    Ни гаҗәп, җавап ул көткәннән дә тизрәк килде. Укытучылар җәйге ялга чыккан иделәр инде. “Минем Саратовта бергә укыган иптәш кызым бар. Ул бик күптән чакыра иде үземне. Июнь урталарында аның янына килергә җыенам, берочтан, вакыт таба алсаң, бәлки, синең белән дә күрешербез...” дип язган иде Лена үзенең хатында. Менә бит ул, бәхет дигәнең, гел көтмәгән җирдән үзе каршыңа йөгереп килә. Канатлар үскәндәй булды Рафаэльнең ике иң башына, атлап түгел, очып йөри башлады ул әлеге хәбәрне алгач. Ленаны каршы алырга хәзерләнә башлады.

    Хәер, хәзерләнү дигәне бик шартлы төшенчә иде инде. Ничек хәзерләнә ала соң ул? Аның кунак каршылар урыны бармы...Үз вакытын үзе теләгәнчә планлаштырып кую хокукы бармы... Монда ич алар үзләре дә вакытлыча командировкага килгән кеше. Торулары да шәһәрдә түгел, авылда түгел, әллә кайдагы бер  урман эчендә. Походтагы кебек, зур хәрби  палаткаларда яшиләр.  “Разбойщина” диеп, якындагы авыл исемен атагач та, күпләр басып торган җирләреннән чайкалып китә. Әмма, исеме җисеменә тиң дип, әйтерлек түгел иде шулай да. Матур урман, янәшәдән генә зур булмаган елга агып үтә. Кечкенә генә булсалар да, үзенә күрә күлләренә тикле бар. Табигать искиткеч матур, күп кенә яклары белән аларның туган авылы  Яңа Актауны хәтерләтә иде бугай әле ул. Тик бер нәрсә үзгә, алар урнашкан урман эчендәге  зона гади кешеләр өчен ябык, анда  керү өчен Идел буе хәрби комиссарының үзеннән рөхсәт алу кирәк.

     Ни генә булмасын, Рафаэль күптән көтелгән очрашуга  әзерләнде. Соңгы хатында хәтта Саратовка килү юлларына кадәр аңлатырга тырышып язды. “Куйбышевка кадәр поезд белән. Ә аннан, Идел буйлап, рәхәтләнеп, пароходта йөзеп төшә аласың...”, - дип киңәш итте ул, бу якларны яхшы белгән кеше буларак.

     “Мин 13 нче июнь көнне Саратовта  булам. Шәһәр үзәгендәге кунакханәләрнең берсендә урнашырмын. Лена”, дип  телеграмма сукты кыз. Һәм тәүлекләр буена селкенеп бара торган поезд, пароходларга да утырып азапланмады, Куйбышевта күчеп утырырга туры килсә дә, самолетта гына очып килеп төште Саратовка.


14


     1953 нче елның 13нче июнь иртәсе. Саратов. Аэропорттан шәһәргә бердән-бер автобус йөри икән. Шулай да урын җитәрлек иде автобуста, студент чаклардан калган гадәт буенча, арткы урыннарның берсенә кереп утырды кыз.

    - Сезгә кайда кадәр, - дигән сорау белән, каршысына кондуктор килеп басты ул да түгел. Кондуктор хатын шактый ук юан, тавышы көр, йокысы туймагангадыр, күз төпләре шешенгән. Муенына асылган ачык сумкасын рәтләгән атлы булып, андагы акчаларын шылтыратып алды ул.

    Гаепле кеше сыман, каушап калды Лена.

   - Белмим шул... - Һәм, озак көттермичә, ачыклык кертергә ашыкты. - Шәһәр үзәгенә.

    - Кайсы тукталыш икәнен дә белмисеңмени? - дип, ачылыбрак китте кондуктор. – Шәһәр үзәгендә ни кирәк соң сиңа, сеңлем...

    - Кунакханә.

    - Күптән шулай дип әйтергә иде. Аңлашылды, - диде ул һәм вак  акча белән билет калдырып ары китеп барды. - Игътибарлы булыгыз, барып җиткәч тә мин сезне кисәтермен.

     Шәһәр үзәгендә кунакханәнең “Центральное” дип аталганын эзләп тапты ул. Бу аның үз гомерендә беренче мәртәбә кунакханә ишеген атлап керүе иде. Администратор өстәле артына килеп басты.

     - Миңа бер урын кирәк иде.

     - Урыннар юк.

     - Ә миңа бик кирәк иде.

     - Башка кунакханәләргә барып карамадыгызмы соң? - диде администратор хатын. Ул шактый ук җитди сөйләшүенә дә карамастан, кырыс түгел, кешелекле сыман күренә иде.

     - Миңа сезнең кунакханәдә урнашырга кирәк иде шул, - дип, уйга калып торды кыз. Рафаэльгә бит ул “шәһәр үзәгендә” дип язган иде. Әлбәттә инде, ул аны эзләп “Центральное”  дип аталган кунакханәгә киләчәк. Килер дә, аны таба алмыйча кире кайтып китсә, ни хәл итәр. Шуңа башка җирдән урын эзләп чыгып китәргә ашыкмады әле  ул, икеләнебрәк торуында булды.

    Администратор хатын да сизеп алды моны, һәм аның хәленә кереп, сорап куйды:

    - Студент түгелме соң сез?

    - Юк шул. Мин инде укуны тәмамладым, укытучы булып эшлим.

    - Шуңа соравым, безнең монда читтән торып укучылар өчен калдырылган урыннарыбыз бар иде. Бик озакка булмаса, бәлки, шунда урнаштырып торсак кына инде. Ничә көнгә килдегез соң?

    Шатланып куйды Лена. Куанычыннан елмаеп та җибәрде бугай әле.

   - Мин озакка түгел. Иң күп дигәндә дә ике-өч көннән артык калмам.

    Кунакханәнең ян коридорында, иң ерак почмакта урнашкан бер бүлмәдән урын бирделәр үзенә. Анда бер студент яши икән инде, шуның күршесенә. Шартлары чамалы гына булганга бәясе дә кыйммәт түгел иде. Монысы да мөһим иде аның өчен.. Менә ич ничек кулай килеп чыкты. Администратор хатынга күп рәхмәтләр әйтеп, ул үз бүлмәсен эзләп тапты. Урнашты. Анда яшәүче студент кыз институтта булу сәбәпле, бүлмәдә һичкем юк, тыныч иде. Урын өстенә ятып бераз хәл алырга да тырышып карады. Әмма, төн буе юлда булуга да карамастан,  күзләренә йокы кермәде. Рафаэль турында уйлады. Беренче күрешүләре булачак ич. Бер-берләрен ошатырлармы? Ошатмасалар нишләргә?.. Ничек сөйләшергә, үз-үзеңне ничек тотарга – мең төрле билгесезлек, мең төрле сораулар бимазалый иде аның күңелен...

    Егет, аның уйлавынча, очулары тәмамланганнан соң, димәк, сәгатъ дүртләр тирәсендә килеп җитәргә тиеш иде шәһәргә. Шулай да дүрткә кадәр бүлмәсендә түзеп утыра алмады ул, өч тулып узгач та, киенеп түбәнгә  төште. Ачкычны тапшырды. Һәм кесәсеннән блокнот чыгарып, анда кунакханә исемен һәм үзе урнашкан бүлмә номерын язып куйды, оныта күрмәсен тагы. Инглиз язучысы Мунроның “Эңгер-меңгер” дип исемләнгән хикәясе этәрде бугай аны болай эшләргә. Аның герое бит, шулай, чит шәһәрдәге кунакханәгә килеп урнашкач, үзе урнашкан кунакханәнең исемен һәм  бүлмә санын онытып адашып йөри озак кына.

    Кунакханә шактый ук борынгы бинага урнашкан икән. Фойеда төрле скульптуралар байтак, диварларында тарихи бизәкләр һәм язулар. Шулар белән кызыксынып, шуларны өйрәнеп вакыт уздырып йөрүе иде кызның. Һәм, әлбәттә, күз чите белән берөзлексез урамнан керү ишеген күзәтте.

    Администратор янындагы стенага эленгән зур сәгатъ төгәл 15 сәгатъ 40 минутны күрсәтә иде. Кинәт, тышкы яктан керә торган ике катлы зур ишек  ачылып, аннан җитез һәм нык адымнар белән хәрби киемдәге калку буйлы бер кеше килеп керде. Ул җәт кенә үзе артыннан ишеген япты да, әйләнә-тирәсендәге һичкемгә игътибар итмичә, ныклы һәм зур адымнар белән  туп-туры администратор өстәле каршысына барып басты. Яшел тасмалы фуражкасын килешле генә  кыйшайтып куйды, көн эссе булгангадыр, гимнастеркасының иң югаргы сәдәбен ычкындырды. Һәм сорау белән мөрәҗәгать итте. Хәрби офицерга аерым ихтирам  күрсәтеп, администратор шундук, зур дәфтәрен ачып, кабаланмый гына кемнеңдер фамилиясен эзләргә кереште.

     Лена акрын гына аңарга якынлаша төште. Һәм тыныч кына эндәшергә җөръәт итте:

     - Рафаэль, бу мин – Лена.

    Тавыш ишетелгән тарафка борылды офицер һәм, янәшәсендә үк басып торган кызны күреп, балкып елмаеп җибәрде. Аны менә шулай җиңел генә очратырмын дип һич көтмәгән иде бугай ул. Болытлар артыннан кояш килеп чыккандай булды аның бу елмаюы.

    Кыз, үзенең уңайсызлануын сиздермәскә тырышып, күрешергә дип   аңарга кулын сузды.

    - Исәнме, Лена! Саратовка ничек килеп җиттең?..

    Ул арада Лена, әле булса журналларын актаруда булган, администратор хатынга эндәште:

    - Рәхмәт сезгә, эзләп мәшәкатьләнмәсәгез дә була, мине таптылар.

    Алар, бер-берләренә карашларын текәп, үзара елмаешып баскан җирләрендә катып тордылар байтак кына. Икесе дә бәхетле иде. Икесе дә бу очрашуга һәм бер-бере белән күрешүгә ышанып җитмиләр иде бугай әле. Алты ай хат  алышып та, хатлар аша күпме серләшеп тә, беренче кабат кына  күрешүләре ич. Мәһабәт гәүдәле  очучы белән юка һәм җиңел җәйге күлмәк кигән, биек үкчәле ак босоножкалы, күз явын алырлык матур һәм зифа бу кыз үтеп-сүтеп йөрүчеләрнең игътибарын җәлеп итеп өлгергән иде инде. Аларның килеш-килбәте һәм үз-үзләрен тотышы кеше игътибарыннан читтә калырга мөмкин түгел иде шул мәлдә.

    Тораташ кебек баскан җирләрендә катып, шулай сүзсез генә карашып торуларыннан уңайсызланып, сүз булмаганда сүз булсын, өч көн үткәч – исәнме кодагый, дигән сыман, Рафаэль сорап куйды:

     - Сез шушы кунакханәдә урнаштыгызмыни?

     - Әйе. Мине табу сезгә җиңелрәк булсын дидем...

     - Дөрес эшләгәнсез, - диде егет. Һәм тагы бер мәртәбә, кызның болай да менә сикереп чыгам-менә сикереп чыгам, дип типкән йөрәген яндырып, бар табигате белән балкып  эчкерсез елмаеп җибәрде. – Без нигә дип  әле болай һәм менә монда басып торабыз соң. Әйдә, урамга чыгыйк, монда бик матур бакчалар бар. Анда җырларда җырланган Саратов юкәләре үсә. Шунда кереп бер рәхәтләнеп сөйләшеп утырыйк.

    Янәшә атлап бакчага таба үтте  алар. Әмма кызны култыклап алу түгел, җитәкләшергә дә кыюлыгы җитмәде әле Рафаэльнең. Бер-берләренә сиздермәскә тырышып, кыз – егетне, егет кызны күзләде. Әмма сер бирергә  ашыкмадылар әлегә.

    Ленага туры карарга куркып барды Рафаэль. Ул өзелеп көткән, ул шигырьләр багышлаган, аның тыңгылыгын югалткан һәм үзе еракта булса да аңарга бетмәс-төкәнмәс дәрт һәм гайрәт биреп торган кыз бара ич аның янәшәсеннән. Бу инде ул күз алдына китергән кыз гына да түгел.  Теге вакытта кышкы киемнән, читтән генә  күреп калган иде бит ул аны. Ә бүген исә ул һинд киноларындагы гүзәлләрне оныттырырлык. Юка җәйге күлмәк аның гәүдәсендәге һәммә борылыш һәм чигелешләрне ничек бар шулай күрсәтеп тора. Җыйнак гәүдә, нечкә бил, уттай янып торган зур күзләр, иңбашына сузылып төшкән чем кара чәч толымнары – беренче күрүгә үк аның күз явын алды, башын әйләндерде. Ходайдан сабырлык сорап, ике кулын йомарлап, иреннәрен кысып, күңелендә туган хисләрне авызлыклап чак түзеп барды ул шунда. Ул төшләрендә күреп саташканга караганда да күпкә нәфисрәк, ягымлырак һәм, күренеп тора, акыллырак та икән бит аның Ленасы.

    Билгеле инде, үзалдына кыз да кайбер нәтиҗәләр ясап өлгергән иде. Иң элек, бары тик хәрбиләргә генә хас, төз һәм җыелган мәһабәт гәүдәсе белән җәлеп итте аны Рафаэль. Тугыз ел хәрби хезмәттә узган яшьлек үзенекен иткән. Таза дип тә әйтеп булмый иде үзен, ябык дип тә, аңардан көч һәм гайрәт бөркелеп тора. Кояшта каралган озынча йөз, киң маңгай, куе кара кашлар һәм бераз бөдрәләнеп торган чем кара чәч. Туры борын уртасында ниндидер яра эзе күренеп тора. Ап-ак тешләр, ул көлеп тә җибәрсә, кояш чыккан сыман яктырып китәләр. Гомумән, елмайганда һәм көлеп җибәргәндә, аның калын иреннәре һәм коңгырт кара күзләре генә түгел, бөтен йөзе, бар булган табигате балкый, тантана итә төсле иде. Ә инде ул кычкырып көлеп җибәрсә - дөньяда булган бар кайгы, хәсрәтең онытылыр. Хатлары аша аз гына да аңламаган, күз алдына китерә алмаган икән бит аны Лена. Тормышта ул күп мәртәбәләр кызыклы һәм күңеленә якын , үз тоелды аның.

    Беренче тәэсирләр әнә шундый иде. Бер-берен алар шундый итеп күрде. Әмма бу хакта ник берсе, ялгышып кына булса да, бер сүз әйтсен.            Кыскасы, сер бирмәделәр. Бу тәэсирләр һәр икесенең үз күңелләрендә калды.

    Кунакханәдә чакта алар ни сәбәпледер, күрәсең кеше арасында булгангадыр, рус телендә сөйләштеләр. Бакчаның тыныч бер почмагында урнашкан агач эскәмиягә килеп утыргач, Лена тәкъдим кертте:

   - Әйдә әле, Рафаэль, үзебезнең татар шәһәре Сары тауда бер рәхәтләнеп татарча сөйләшеп утырыйк әле, дан булсын.

   - Мин бик шатланып риза. Татар телен мин гел сагынып яшим. Авылдан киткәч тә беренче елларда русча сөйләшеп телләрем ара торган иде. Инде ияләштем, тел көрмәкләнми хәзер, - диде дә, тыйнак кына кычкырып көлеп алды Рафаэль. Һәм шул көлүе белән ике арада булган бөтен рәсмилекне юкка чыгарды да куйды. Гаҗәп көчкә ия иде аның көлүе – башкаларны да үзе артыннан ияртә һәм сихерли торган көлү, тылсымлы көлү.

    Кыз да аңарга кушылып көлде. Һәр икесенә дә рәхәт һәм җиңел булып китте шунда.

    - Тагы бер тәкъдимем бар, - диде Рафаэль, тәмам үзләшә төшеп. - Рәсмилекне ташлап “Син”гә күчикме әллә...

    - Әлбәттә, без бит инде алты ай танышлар.

    - Йә, Лена, инде сөйлә: юлда нинди газаплар кичердең, ничек килеп җиттең?

    - Бернинди газап та кичермәдем, бик яхшы килеп җиттем. Смышляевкада( Куйбышевтагы аэропорт исеме- авт.) көтеп утыру да булмаса әллә кайчан Саратовта булыр идем инде.  Самолет тиз оча икән ул.

     Самолет турында сүз чыккач, Рафаэльнең күзләре яна башлады. Ул елмаеп җибәрде тагы.

     - “Тиз оча” дисең. Кукурузникның очуы да тиз булса. Менә без очкан самолетларны күрсәң иде син, Лена. Артларыннан күз иярми. Ә бераздан менә тавыштан да тизрәк оча торган самолетлар көтәбез. Алары инде дөньда тиңе булмаган самолет булачак...

    - Тавыштан тиз дисеңме? Шундый тизлек тә буламы... Самолет ничек шулай очсын икән? - дип, гаҗәпләнүен белдерде кыз. Үз колаклары ишеткәнгә ышанасы килмәде аның.

    - Безнең Советлар Союзы  авиациясе кешенең хыялына сыеша алмас уңышларга ирешәчәк, Лена. Тиздән, хәтта, мин сиңа сер итеп кенә әйтәм, җирнең тарту көченнән ычкынып, космоска, башка планеталарга оча торган самолетлар да булачак. Советлар Союзының уйлап табучы конструкторлары  дөньяда беренче хәзер. Мин әле, боерган булса, күрерсең, шул планеталарга очу турындагы хыяллар белән дә яшим. Һәм бу хыялымның да тормышка ашарына өметем зур.

     - Ул планеталарда кызлар бик чибәр булса...

     - Әлегә әйтә алмыйм, күреп төшкәчтен, беренче булып сиңа сөйләрмен, яме,- дип кенә куйды ул бу юлы. Шярмады, көлмәде. Күзләре зәңгәр күккә текәлгән иде...Һәм шундук җиргә дә әйләнеп кайтты тагы үзе. Сорашырга кереште.– Эшләрең ничек бара соң? Мәктәптә эшләү артык авыр түгелме?..

      - Укытучының көне шул ыгы-зыгы белән үтә дә китә инде аның. Балалар тыңлаулы анысы, тырышлар. Әмма инглиз телен өйрәнү һәркемгә дә бер төрле үк җиңел генә бирелми. Ачуны чыгарган чаклары да була... Мин бит үзем аспирантурада калу турында хыяллана идем. Өч ел мәктәптә эшләү мәҗбүри диделәр.

     - Мин дә хәрби академияга керү турында хыялланам. Әмма мәктәптә алган белемне, онытып бетермәгән булсам,  яңартырга туры киләчәк. Немец телен дә  оныта башлаганмын инде, сугыш вакытында су кебек эчә башлаган идем...

      Рәхәт иде аларга шулай үзара сөйләшеп утыру. Әйтерсең лә, гомер буе аралашып яшәгән күптәнге танышлар  иде алар. Очрашуларына бер сәгатъ узмаган, ә инде бер-берен ярты сүздән аңлый башладылар.

     - Монда бик яхшы театр бар. Әллә шунда барып карыйкмы, - дигән тәкъдим кертте Рафаэль бераздан.

     Лена бик теләп ризалашты, үзенең театр яратуы турында хатларында да язган иде инде ул. Константин Симонов әсәре буенча куелган спектакль карады алар. Ниндидер космополит галимнәр турысында. Эчтәлеге әллә ни хуш килмәде күңелләренә. Ә актерларның уены әйбәт иде, алары ошады.

     Театрдан соң да, урамда йөрмәделәр, алдан планлаштырган программасы булган икән әле Рафаэльнең.

     - Хәзер ресторанга барабыз, - диде ул, күңел күтәренкелеге белән.

    Ресторан турында ишеткәч тә куркуга төшә язды Лена. Ресторанны ул бик байлар гына йөри торган һәм шуның өстенә җүнле кешеләр читләп узарга тиешле  урын кебегрәк кабул итәргә күнеккән иде. Аның рестораннарда һичкайчан булганы юк. Шуңа, кабалана төшеп, каршы килде ул.

    - Юк, Рафаэль, мин укытучы кеше, рестораннарга йөрү килешмәс. Әйдә, берәр столовойга керик тә  ашап чыгыйк.

    Шунда егетнең көлеп җибәрүен күрсәгез икән сез. Кеше-кара күренми иде әйләнә-тирәдә, рәхәтләнеп кычкырып көлде ул. Әмма башкаларны үпкәләтә торган көлү түгел, киресенчә, юата, иркәли торган көлү иде бу.

Рафаэль генә шулай көлә белә.

     - Беренчедән, кичке җидедән соң, Саратовта гына түгел, бөтен Советлар Союзында ашханәләр ябык була, эшләми, Лена. Икенчедән, без бит ял итәбез. Син отпускада. Ә мин синең белән очраштым. Бу вакыйгамы? Вакыйга! Бер истәлек булыр, рәхәтләнеп утырып чыгыйк, мин сине чакырам, Лена, - диде ул.

    Шул чак кызның күзләренә шундый итеп карады ки, аңарга карышу, аны тыңламау мөмкин түгел иде.

     - Ярый, барыйк алай булгач, монда безне танучылар булмас, - дип ризалашырга мәҗбүр булды кыз.

      Шәһәр үзәгендә, Лена тукталган  кунакханәгә якын гына урнашкан ресторанга килделәр. Ишегенә “Урыннар юк” дигән такта элеп куйганнар. Атна ахыры булу сәбәпледер,  чират торучылар да бар иде булса кирәк. Рафаэль исә, югалып калмады, Ленаны җитәкләп алды да, ышанычлы адымнар белән  туп-туры зур калын ишеккә таба узды. Ишек төбендә, керүчеләрнең юлына аркылы төшеп торган швейцар, хәрби офицер килүен күргәч,  аларга ишекне үзе ачты һәм “хәерле кич” теләп каршы алды.

     Ресторан шыгрым тулы, шау-гөр килеп тора. Залның иң түрендә бердән-бер өстәл буш булып, аларны шунда утырттылар.

    - Монда сине һәркем белә. Бик еш буласыңмы әллә, - дип, сорамый булдыра алмады кыз.

    Фуражкасын өченче буш урындыкка салып, чәчләрен сыпыргалап торган Рафаэль чираттагы мәртәбә, балкып, елмаеп җибәрде.

    - Юк, бу ресторанга беренче керүем. Шимбә киче булганга, сине эзләп барышлый, мин алдан ук урыннарны аертып куйган идем. Дөрес эшләгәнмен, шулай бит, әйеме, Лена?

     - Дөрес эшләгәнсең...

     - Бу матур кыз Саратовка килгән беренче көнендә үк ачтан үлмәсен әле дигән идем.

     Күңелле булып китте, рәхәтләнеп көлешеп алдылар.

     Урта яшьләрдәге официант хатын килеп басты аларның каршысына.

     - Нәрсәләр ашарга-эчәргә җыенасыз, - диде, бер кызга, бер егеткә битараф карашын текәп. Ул инде көне буе эшләп шактый ук арыган күренә. Шулай да дорфа кыланмый, ихтирамлы иде үзе.

     - Миңа чәй белән  печенье булса, җитәр...- дип җавап кайтарды кыз, дәшми торудан уңайсызланып. Һәм, ялгышмадыммы дигән сыман, Рафаэльгә карап куйды.

     Егет меню актара, меню өйрәнү белән мәшгуль иде. Официант аңарга да сузган иде ул катыргы кәгазь кисәген, кыз баш тартты, аны кулына алмады. Барыбер бер ни аңламый ич, ресторанның тәртибен дә белми, әнә, Рафаэль ни эшләсә, шуны кабатларга тырышып утырган көне.

     Көттерә төшеп кенә, аркалы урындыгында ипле генә киерелеп, заказ бирергә кереште Рафаэль. Әллә ниләр санап чыкты. Ул әйткәннәрне тәртибе белән язып барды официант хатын. Итагатьле һәм игътибарлы иде ул алар өчен, ашыктырмады, кабаланмады. Кайбер киңәшләр дә бирде бугай әле үзләренә. Аларның ризык сайлап сөйләшүләренә кысылмады Лена. Ни китерсәләр дә, тизрәк кенә китерсеннәр, дип уйлап утырды. Тамагы нык кына ачыккан иде шул аның. Саратовка килеп төшкәннән бирле авызына ризык капканы юк. Моңарчы уена да кереп карамады. Ә  монда килеп кергәч, аш-су исе тамак төпләрен кытыклый башлады әнә.                

    Кергәч тә Рафаэль аңарга урынны түрдән тәкъдим иткән иде. Шуңардан файдаланып ул  инде, берочтан, бу биек һәм тарихи залның диварларындагы рәсемнәр һәм скульптуралар белән дә танышып чыгарга өлгергән иде. Ошый иде аңарга монда утыру.

    Официантка киткәчтен дә, тамак кайгысын онытып торасы килүдән, Рафаэльдән Саратов шәһәренең тарихи урыннары хакында сораштырырга кереште ул. Белгән кадәресен сөйләде егет. Ул күбрәк революция һәм гражданнар сугышы тарихы белән бәйле урыннар һәм вакыйгалардан хәбәрдар иде. Һәм шундук ачыклык кертергә дә тиеш тапты.

    - Мин бит, Лена, үзем дә синең кебек командировкага килгән кеше монда. Саратовны әле бик белеп бетермим. Ә менә Куйбышевка килгән булсаң, ул шәһәрне яхшы беләм. Ул зуррак та, матуррак та шәһәр, тәүлекләр буе таныштырып йөрер идем үзеңне.

    Ул арада, официант хатын озак көттермәде, подносына дөнья кадәр ризык төяп килеп тә җитте. Өстәл ризык белән тулды.

    - Болар барысы да безнең өченме? - дип сорамый булдыра алмады Лена. Гаҗәпләнерлек тә иде шул, ниләр генә алмаган иде Рафаэль.

    - Безнең өчен. Кирәксә, тагы да китертербез, - диеп куйды егет, күңеле булып.

     - Әмма мин болай күп ашарга өйрәнмәгән. Шуның өстенә, кич бит инде хәзер, йокы алдыннан...

     - Ресторанда күңелеңә ошаганны ашыйсың, ошамаганын калдырасың. Монда үзебез хуҗа, һичкем безне куаламый, мәҗбүр итми, Лена.

     - Шулай дисәң генә. Әмма мине тарелкага салынганны ашап бетерергә өйрәткәннәр.

     - Һәм дөрес тә. Безнең татар халкы ризыкны олыларга, кадерләргә өйрәнгән бит ул. Безне дә бала чактан шулай өйрәттеләр -  ипинең валчыгын да җиргә төшермәскә, ашаган тарелкаңны ялап ук куярга. Кемгәдер сәер тоелырга мөмкин, әмма дөрес тәрбия.

     Рафаэль каршыдагы ике фужерга ашыкмый гына кызыл шәраб салды.

    - Әйдә, безнең очрашу хөрмәтенә күтәрик, - диде ул, үзенә якынрак булганын кулына алып.

    Лена карышмады. Алар, матур зеңгелдәү авазы чыгарып, шәрабларын чәкештереп алдылар. Рафаэль эчеп җибәрде. Лена авыз гына итте дә кире өстәлгә куйды шәрабын.

     Егет, нигә инде алай иттең, бераз гына булса да эчмәдең, дигән сыман карап куйса да, сүз куертырга кирәк санамады. Кызның шәраб эчмәвенә куанып та куйды булса кирәк әле ул. Гомумән, уе изгелектә булган ир ат һичкайчан кыстый-кыстый шәраб яисә исерткеч эчертми ул хатын-кызга.

     - Рөхсәт булса, Рафаэль, мин иң элек рәхәтләнеп чәй эчәр идем, - дип, өстәл читендә торган чәйнеккә үрелде Лена. - Уфадан чыгып киткәннән бирле чәй эчкәнем юк. Чәйне сагындым.

     - Уңайсызланма, ни теләсәң, шуны аша, эч, Лена. Монда син үзең хуҗа, күңелең ни теләсә шуны эшлә, - дип, кызны кайгыртуында булды егет, чәйгә диеп алынган тәм-томнарны да аның каршынарак күчереп куйды.

    Бер-берен кысташып, аш арасында дөнья хәлләрен дә сөйләшеп-уртаклашып озак кына утырдылар алар ресторанда. Әмма, барыбер, алынган ризыкларының байтагы артык булып чыкты. Өстәлдә калды.

     - Сез нигә шулай нәзберек булып чыктыгыз соң әле, бик аз ашагансыз ич. Утырырга иде әле, ашарга иде. Мин сезгә иң тәмлеләрен генә соратып китергән идем, - дип, аларны, аналарча кайгырту белән, кыстарга тырышып карады официант хатын. Барып чыкмады.

      Зур рәхмәтләр әйтеп чыгу юлына юнәлделәр. Һәм санаулы гына минутлардан соң, алар инде Лена урнашкан кунакханә ишеге төбенә барып җиткәннәр иде.

     Туктап калдылар. Кичке урам бушап, тынычланып калган. Бер-беренә карашып торды алар бертын. Кочаклашу-үбешү турында уйлаган да юк, кая ул. Ялгыш кына җитәкләшкән, куллары-кулга тиеп киткәндә дә, уңайсызланудан, колакларынача кызарып чыга иде аларның. Тәрбия башка һәм заманы бүтән иде шул!.. Хәзерге яшьләр генә бит ул, бергә йоклап аерылышкан чакларында, “между прочим” дигән сыман, бер-берләренең исемнәрен сорашалар һәм сотовый телефон номерларын алышалар.

    - Театр өчен дә, ресторан өчен дә рәхмәт сиңа, Рафаэль, - диде кыз, ихлас күңеленнән. - Онытылмаслык дәрәҗәдә матур булды бу кич...

     - Үзеңә рәхмәт. Тыныч йокылар. Иртән мин сиңа шалтыратырмын, ярыймы Лена.

     - Ә син ничек, иртүк килеп тә җитәргә уйлыйсыңмы?

     - Мин бит ерак китмим. Мин дә шәһәрдә кунакханәгә урнаштым, - диде Рафаэль. – Моннан ерак та  түгел, җәяүләп ун-унбиш минутта кайтып җитәм.

     - Хәерле юл һәм тыныч йокылар алай булгач...

        Хушлашып кулын болгады да калын ишекләр артына кереп югалды Лена. Хушлашу җиңел булмаса да, Рафаэльнең күңел күтәренке, кәеф әйбәт иде. Ул тиз-тиз атлап, күңеленә хуш килгән көйләргә сызгыра-сызгыра, төнге Саратов урамнары уртасыннан үз кунакханәсенә таба ашыкты.


15


     Ярты төнгә кадәр күзенә йокы кермәде Рафаэльнең. Йоклый торган көн идемени соң. Күпме вакыйга, күпме хыял, хис, тойгылар  кичте ич бүген аларның башыннан. Төне буе боргаланып чыкты.

     Ә нәкъ шул вакытта шул ук шәһәрдәге икенче бер кунакханәдә, тәрәзәдән төшкән ай нурлары яктысында, икенче бер кеше – Лена исемле кыз, узган көндәге очрашу тойгыларыннан аерыла алмый газапланды. Бер көн, ягъни бер кичкә сыйган вакыйгаларны барлады, шуларга нигезләнгән    уй-хыяллар бишегендә тибрәнеп ятты.

    Иртәгесен унберенче яртылар тирәсендә бүлмәдә телефон шалтырады. Рафаэль… Лена инде юынып-киенеп, инглиз теленнән зачетка әзерләнүче күршесенә консультация бирү белән мәшгуль иде. Күршесе – утыз яшь чамасындагы ике балалы хатын - Саратов өлкәсендәге бер авылда укытучы булып эшли икән. Соңлап кына педагогия институтына читтән торып укырга кергән. Танышу гына түгел, дуслашып та өлгергәннәр иде инде. Кешеләр бер-беренә игелекле, ачык һәм ярдәмчел дә иде шул ул елларда.

     Рафаэльнең күңеле гадәттәгедән дә күтәренкерәк иде бүген. Моны Лена шундук сизеп алды. Үзеннән затлы одеколон исләре килеп тора, “Шипр” иде булса кирәк. Йөзеннән, күзләреннән һәм үз-үзен тотышы, һәр хәрәкәтеннән гайрәт нурлары сибелә.

    Исәнләштеләр, хәл белештеләр.

    - Көн кояшлы, аяз һәм искиткеч матур булырга ошаган бүген. Бу – синең хөрмәткә, Лена, - диде егет, кызның болай да күтәренке күңелен тәмам  очындырып.

     Лена аңарга мөлаем елмаю белән җавап кайтарды, күңелендәген аңлатып бирерлек сүзләр таба алмады шул мизгелдә.

    Юкә күләгәсе төшеп торган тыныч урамнардан саф һава сулап янәшә атлап бара торгач,  Идел ярына барып чыкты алар. Иске бер дебаркадерга урнашкан кафега кереп тамак ялгап, чәйләп чыктылар.

    - Идел буйлап сәяхәткә ничек карыйсың? - дигән тәкъдим кертте  Рафаэль. Кыз бик теләп ризалашты.

   - Үзебезнең Агыйделдән башка бер елганы да күргәнем юк иде әле минем.

   Катерга утырып Идел уртасындагы  зур булмаган комлы утрауга

барып төште алар. Ял көне булу сәбәпледер, пляжда халык мыжгып тора. Алар исә, бераз арырак китеп, зур ябалдашлы ялгыз  агач күләгәсе астыннан урын алдылар.

   - Су коенабызмы? - дип сорады Рафаэль.

   - Бик коеныр идем дә бит. Белмәдем, син дә кисәтмәдең, кием туры килми.

    - Мин үзем дә уйламаган идем шул...

    Ленага, юка ефәк күлмәктән генә булу сәбәпле, әллә ни эссе түгел, түзәрлек иде әле. Ә Рафаэль хәрби формадан, өстендә калын китель, аякларында кара ботинка. Башта ул берәм-берәм  кителенең сәдәпләрен ычкындырып утырды, анннан, кыздан рөхсәт сорап, аны салып ук куйды. Үзе берөзлексез кызыклы һәм мавыктыргыч әңгәмә дә алып бара иде ул. Сүзгә шул тикле оста ки, һич кайчан төртелеп тормый, югалып калмый. Вакытын белеп кенә, җаен чыгарып кына, җитди темага да кереп чыга, шаяртырга, мәзәк хәлләр сөйләп алырга да вакыт таба. Нәрсә турында сөйләшсә дә ул мәгълүматлы һәм белеп сөйләшә иде.

    - Хәрби хезмәттә булу бик авырдыр? - дип, сорап куйды аңардан кыз.

    - Туганнардан, туган яктан читтә булуы гына читен. Ә хәрби тәртипкә мин тәмам күнегеп беттем инде. Башка төрле тормыш, башка төрле яшәү юктыр сыман  тоела вакыт-вакыт.

    - Ә очучы булу теләге кайчан туды?

    - Гомеремдә беренче тапкыр самолет күргәч тә. Бала чагымнан ук... - Һәм шул урында бераз уйга калып торды Рафаэль. - Ә бәлки тагы да иртәрәктер. Үзебезнең капка төбендә каз бәбкәләре көткәндә, минем өйгә кереп китүемне көтеп, баш очымдагы зәңгәр күкне иңләп очучы тилгәнгә соклана идем мин. Сәгатьләр буе карап утырсам да туймый идем, шундый тыныч һәм горур, шундый матур итеп оча иде алар, канатларын җилпегәннәре дә күренми торган иде. Малайлар яратмый иде аларны, атып җиткерә алмасалар да, ташлар атып куркытмакчы булалар иде. Ә мин исә, тилгән күрү, тилгәннең очуына карап соклану өчен генә булса да урамга чыгарга ашкынып тора идем. Яшел чирәм өстенә чалкан ятып күзәтә идем мин тилгән очышын...Мин үзләрен яратканны белептер, күрәсең, алар үзләре дә мин саклаган чебеш һәм бәбкәләргә тимәделәр...

    - Тилгәнне яраталар диме. Ерткыч кош ич ул, каз бәбкәләрен, чебешләрне алып китә.

     - Сакласаң, тими ул, - дип, шаяруга күчәргә ашыкты егет. Һәм шунда  игътибарын Идел өстен иңләп очкан акчарлакларга юнәлтте. - Карале, Лена, су өстендә акчарлаклар да шулай ук матур оча икән бит. Алар да бит балык аулый, балык тота. Әнә, дельтоплан сыман, ничек тыныч һәм ипле генә күзәтеп йөриләр-йөриләр дә, кинәт кенә уктай атылып су өстенә ташланалар. Балыкны эләктереп алуга, кире югары күтәреләләр, суга канатлары тими кала хәтта. Нинди камиллек, нинди югары пилотаж... Безгә, хәрби очучыларга, әле өйрәнергә дә өйрәнергә генә икән кошлардан. Исең-акылың китәрлек бит ә!.. Идел яисә башка бүтән бер зур елга буенда үскән булсам, кем белә, бәлки мин дә, шагыйрьләр, рәссамнар кебек, акчарлакларга сокланып үскән булыр идем. Нишлисең, искиткеч матур табигатьле Башкортостанда үскәнмен. Һәм Агыйдел буенда түгел, нәни генә инеш булып агышын башлаган Идәш буенда. Анда акчарлаклар очмый. Әмма тилегән бар, сандугач һәм былбыл оялары, тукран, көртлек, сыерчык һәм тагы йөз төрле сайрар кошлар.. Мин шуларны сагынып яшим, миңа алар кадерлерәк. Шуңа да аңлый алмыймм, һич кенә дә  аңлый алмыйм, ни өчен дип   акчарлакны сокланып күзәтәләр дә,  тилгәнне тиргиләр, куалар – хаксызлык бит бу. Юкса, алар арасында һичнинди аерма юк. Очулары бер үк төрле матур, табигать шул дәрәҗәдә камил итеп, канатлы итеп яраткан ки үзләрен... Яшәгәч, очкач, билгеле инде, һәркемнең ашыйсы килә. Ашыйсы килгәч,  ауга чыгалар. Тилгән ит ярата, акчарлак – балык, аерма бары шунда гына...

     Рафаэль шул дәрәҗәдә кызыклы һәм мавыктыргыч итеп фикер йөртә иде ки, аны сәгатъләр буе күзеңне алмый тыңлап утырсаң да туйдырмас төсле тоела иде. Алар, байтак кына янәшә утырганнан соң, аяк киемнәрен кулларына тотып, яланаяк  су читләтеп  йөреп тә килделәр. Аксыл сары ком өстеннән йөгереп яр читләрен сыйпап-сыйпап киткән вак-вак дулкыннар аларның йөрәк тибешенә кушылып сулыш аладыр иде сыман шунда.

     Вакыт сизелми дә үтә. Инде Кояшның төшкә авышуына да байтак ара узды. Көннең кыскарганнан-кыскара баруын, кичнең якынаюын искәргән саен, кызның йөрәге ныграк тыңгысызлана барды. Якынлашып килүче кич куркыта иде аны. Чөнки белә, Рафаэльнең бүген Саратовта соңгы көне. Бик теләсә дә ул артык кала алмый. Бүген кичке уннан да кичекми ул үз частена кайтып җитәргә тиеш. Иртәгесен таңнан -  хезмәт урынында. Ә ул кала. Кем белән кала? Рафаэль булмаса, ни калган аңарга бу шәһәрдә. Аны монда кем белә? Ул бит монда бер ялгызы, аның монда башка һичкеме юк. Һәм кирәк тә түгел. Егет китәр, әмма алга таба ни булыр? Алар арасындагы мөнәсәбәтләрнең киләчәге бармы-юкмы, ул хакта авыз ачып бер сүз дә сөйләшмәде бит әле алар. Андый сүзне кыз үзе башлый алмый иде, әлбәттә. Бик теләсә дә башлый алмый. Ә егет исә,  ул хакта, нигәдер, ялгышып та  сүз кузгатмый. Әллә соң ошатмадымы ул аны, вакыт уздырып кына йөрүеме?.. Ул аңарга битараф түгелме – кызның күңелен торган саен әнә шундый сораулар, уйлар телгәли башлады.

     Рафаэль исә мавыгып сөйләшүеннән аерыла алмый һаман. Һәм, уйламаган җирдән, бөтенләй көтелмәгән, кешенең башына килмәстәй сораулар биреп куя.

     - Ничек уйлыйсың, Лена, синеңчә ничек, кошларның кеше буласы килгән чаклары бармы икән?

     Сискәнеп китә язды кыз. Кара инде, гомер кеше башына килми торган сорау бит бу. Һәм үзенә дә кызык булып китте шунда.

     - Кошларда фикер йөртү сәләте һәм хәтер булуы хакында укыганым да, ишеткәнем дә бар, Рафаэль. Әмма белмим шул. Һәм иң акыллы, тугрылыклы кош кара карга дип әйтүләрен дә беләм. Ләкин, мин хайваннар, кошлар турында бик аз беләм шул, кызганычка каршы... Ә син ничек уйлыйсың?

    - Кызыкмый торганнардыр, дип уйлыйм. Чөнки, кошны үзе янында тоту өчен кеше читлек уйлап чыгарырга мәҗбүр булмас иде. Кенәриме ул, попугаймы, әллә күгәрченме, читлеген ачсаң – ул кош шундук иреккә чыгып очарга омтыла... Ә менә кеше гомер гомергә канатлы кошларга сокланып, кош сыман очарга хыялланып яшәгән. Берәүләр оча торган ашъяулык турында хыялланган, икенчеләр оча торган ат, оча торган барска табынган, ак бүрегә атланып диңгез һәм тауларны кичкәннәр...           Ишеткәнең бардыр ич, халкыбыз яратып җырлаган җырларның  берсендә шундый сүзләр  бар: “Җил булып исәр идем лә, кош булып очар идем...” Ләкин, дәвамын гына искә төшерә алмыйм әле менә.

    - Әйе, ишеткәнем бар кебек, - дип җөпләде кыз да. – Ләкин,  тыңларга яратсам да, оятыма каршы, мин халкыбызның борынгы җырларын бик белеп бетермим шул.

    - Авылда үсмәгәнгә шулай ул, - дип тынычландырырга ашыкты аны Рафаэль. – Мин дә бит, әнә, чит җирләрдә йөри торгач, үзем җырлап үскән җырларны оныта башлаганмын.

    - Юк, Рафаэль, син татарча шундый матур сөйләшәсең һәм миңа шундый матур итеп үзебезнең туган телебездә хатлар, шигырьләр язасың. Мин синең, чит җирләрдә күпме яшәп тә, телне шулай онытмавыңа, чиста һәм саф итеп саклавыңа  сокланам да әле хәтта.

     Үзе турындагы мактау сүзләренә артык исе китмичә, тагы үз стихиясенә әйләнеп кайтты Рафаэль.

     - Ә син беләсеңме соң, Лена, Җирнең Кояш тирәли әйләнүе хакында, Коперниктан күпкә алданрак, бер татар шагыйре: “ Сөхаил Гөлдерсен янында Җир Кояш тирәли әйләнгән кебек бөтерелде” дип язган? Тарихи ачыш ич бу!

    - Ишеткәнем бар. Минем әни Казанда чыга торган “Совет әдәбияты” һәм “Азат хатын” журналларын алдыра. Шуларның берсендә  язганнар иде аны. Ялгышмасам, ул шагыйрнең исеме – Сәйфи Сараи.

     - Әйе, укыганым булмаса да, ишеткәнем бар. Бар ул андый шагыйрь. Әтидән ишеткәнем бар, ул бит безнең Уфада Галия мәдрәсәсендә укып чыккан кеше, Сәйфи Кудаш белән бер сыйныфта укыганнар. Әдәбияттан Галимҗан Ибраһимов үзе укыткан аларны.

      - Менә ничек...Сәйфи Кудаш ул минем әнкәй белән бер авылдан. Син үзең дә бик күп укыйсыңдыр, шулаймы Рафаэль?

      - Безнең хәрби часть китапханәсе шактый ук бай анысы. Ләкин, кызганыч, татар китаплары юк.

     - Ә мин менә Уфада яшәп тә Тукай белән Такташтан башканы белмим.

     - Тукай... Такташ... – дип, уйга бирелеп торды Рафаэль. - Мин аларның күпчелек әсәрләрен яттан белә идем. Хәзер дә еш кына үзләрен хәтергә төшерәм. Ничек дигән әле Такташ? “Шлем кидертербез айга да...” дигәнме? Менә шулай, әле космоска очу турында хыялланучы да булмаган, ә безнең татар шагыйре әнә нинди юллар язган... “Шлем кидертербез айга да” – шәп әйткән бит, ә!.. Боерган булса, кидертәбез дә без аны...

      Рафаэльнең, очынып, канатланып сөйләгән бу сүзләре, фикерләре, өермәдәй күтәреп алып, Ленаны да үзе артыннан ияртеп китә язды тагы. Сабыйдай куанып сүзгә кушылырга ашыкты ул.

     - Ә беләсеңме, Рафаэль, мин дүртенче курсны тәмамлаганда нинди курс эше язган идем... Тукайны инглиз теленә тәрҗемә итү проблемалары хакында.

     - Тукайның инглизчәгә тәрҗемәсе бармы?

     - Менә шунда да хикмәт, юк шул. Ә дөньяга таныту өчен андый тәрҗемәләрнең булуы кирәк. Мин шуны нигезләп, Тукайның берничә шигырен тәрҗемә дә итеп караган идем.

     - Кызык... Миңа да укып күрсәтерсең әле ярыймы?

     - Хәтерләмим шул.

     - Оныткан булсаң, башка чакта укып күрсәтерсең. Минем бик тә тыңлап карыйсым килә - инглиз телендә ничек яңгырый икән Тукай... Ә син аның менә мондый юлларын тәрҗемә итмәдеңме:

      “Очты дөнья  читлегеннән тарсынып күңлем кошы,

        Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы...”

     - Юк, ул шигырьне тәрҗемә итмәдем. Укыганым бар.

     - Син аны минем өчен генә тәрҗемә итә алмассыңмы, Лена. Мин аны самолетта күккә, бик биеккә күтәрелгәч, укыр идем. Татар һәм рус телләрендә бик еш кабатлыйм мин ул юлларны. Безнең эскадрелиядагы һәммә очучы яттан белә аның русчасын. Үзем өйрәттем!

    “Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы...” Гаҗәп көчле әйтелгән бит, күпме кабатласаң да туйдырмый, уңмый, киресенчә тирәнәя, тагы да мәгънәлерәк кенә була бара торган сүзләр...

     Шәһәргә алар шактый кичегә төшеп кайтты. Иң элек, Идел буендагы бер кафега кереп тамак ягын кайгырттылар. Ашагач-эчкәч, елга читләп сузылган бакчага кереп бер тыныч почмактан үзләренә урын таптылар. Әле аерылу, хушлашу турысында сүз башлаучы булмаса да, ул мизгелнең якынлашуын һәр икесе сизеп, тоеп тора иде. Читләп кенә булса да Лена башларга мәҗбүр булды ул хактагы сөйләшүне:

     - Рафаэль, миңа кайтып китү өчен билет ягын кайгыртырга да вакыттыр инде, - диде ул, бер уңайлы форсат табып.

     Аңардан мондый сүз көтмәгән иде бугай Рафаэль. Ул кинәт тынып, балтасы суга төшкән кешедәй чарасыз торып калды. Ни дияргә, нәрсәдән башларга белми торды сүзен. Ә Лена бит аны, шатланып ук риза булмаса да, бу тәкъдим белән бик тиз килешер дип көткән иде. Чөнки, аның үзләре арасындагы мөнәсәбәт һәм киләчәк хакында сөйләшер арасы бар иде бит. Ул хакта, ике көн бергә булып та, ялгышып та сүз кузгатмады Рафаэль. Димәк, кирәк дип тапмаган...

    Рафаэль җавапсыз калды. Кызның күңеле булырлык ник бер сүз әйтсен икән шунда. Дәшмәве белән үтерде. Әмма, үзенә карасаң, ул торган саен кәефсезләнүендә дәвам итте. Очып барган җирдән канаты каерылып җиргә егылып төшкән кош диярсең. Янып торган күзләрен моң басты, елмаеп туймаган иреннәре җансыз калды...

    Күпме көтеп тә җавап ишетмәгәч, кыз үзе йомгакларга ашыкты башлаган сүзен.

    - Күрештек тә менә... Мин синең бик яхшы кеше икәнлегеңне белдем. Синең белән җиңел һәм бик кызык та икән. Әмма китәргә вакыт...

    Бу сүзләрне сөйләгән кызга күзләрен тутырып, берни аңлый алмыйча, колагы ишеткәннәргә ышанмыйча карап торды Рафаэль. “Яхшы кеше” имеш. Бу нәрсә дигән сүз инде? Очраштык, күрештек һәм шуның белән вәссәлам, дигәнне әйтергә теләдеме...Мондый финал көтмәгән иде ул.

     - Миңа тизрәк кайтып китәргә кирәк, Рафаэль. Никадәр тизрәк кайтып китсәм, шулкадәр яхшырак. Чөнки мин синең  эшеңә зыян китерергә теләмим. Менә шул, - дип, әле булса әйтер сүз таба алмый югалып торган егеткә күтәрелеп карады ул.

     - Син миңа зыян итмисең. Киресенчә, - дигән сүзләр чыкты, ниһаять, аның авызыннан.

      Кыз, үзе дә белешмәстән, елмаеп куйды шунда. Аның йөзендәге аязуны күргән Рафаэльгә  дә җан иңде кинәт.

   - Син чынлап та минем кайтып китүемне теләмисеңме? - дип, кайтарып сорарга кирәк тапты кыз, колагы ишеткәннәргә әле булса ышанырга теләмичә.

    - Син башка сыймастай сорау бирәсең, Лена. Ничек инде мин синең кайтып китүеңне телим. Мин бит сине, сине... шундый көтеп алдым.

    Кызның иңнәренә пар канат үсеп чыккандай булды шул мәл. Әйләнәсе, биисе, кош булып очасы килде аның шунда. Колак төбендә Штраусның “Вена урманы әкиятләре” вальсы яңгырый башлагандай булды кинәт кенә.

    Рафаэльнең исә, кызны кочып аласы, күтәрәсе һәм аны кулыннан төшермичә торып йөгерәсе килде шунда. Әмма кочып алырга гына кыймады һәм кай тарафка йөгерергә икәнлекне белмәде.

   Күңелләрен кинәт кенә өермәдәй биләп алган хисләр ташкыны тыныч кына утырырга ирек бирмәде аларга. Күңелдәге шул хисләрне инде аңлатып бирергә генә кала бер-берсенә. Ике яклап төрле-төрле агачлар һәм чәчәк клумбалары тезелеп киткән сукмак буйлап атлап китте алар. Үзенең көтмәгәндә бирелгән соравы белән Лена ярдәмгә килде.  

      - Карале, Рафаэль, монда безнең Башкортостанда бөтенләй булмаган агачлар да үсә икән бит?

     - Саратов бит шактый ук көньякта. Шуңарга агачлар да монда башкачарак. Ә мин шулай да үзебезнең як урманнарын яратарак төшәм.

     - Ә иң яраткан агачың нинди?

     - Каен, әлбәттә, - диде егет, аз гына да уйлап тормыйча. - Беләсең килсә, безнең Яңа Актауга каен урманы терәлеп кенә тора иде. Кызганыч менә, сугыш елларында аларны шактый ук сирәкләргә дә туры килде, утынга кистек. Мин үзем кистем аларны... Фронт өчен утын хәзерләдек.

     - Кызганмадыгызмы?

     - Кызганмаган кая, кызгандык. Фронт өчен дигәч, кистек инде... Аның каравы, үзебезнең өй каршысына, урам уртасы дип тормадым, мин йөздән артык яшь каен алып кайтып утырттым. Һәм, беләсең килсә, алар шундый матур булып үсеп киткәннәр ки, быел отпускага кайткач, үз күзләремә ышанмый сокланып карап тордым.

     - Менә ничек...

    Кинәт, җитдиләнә төшеп, кызның каршысына ук чыгып басты Рафаэль. Алар туктап калдылар. Тирән итеп сулыш алды ул һәм бар кыюлыгын җыеп әйтеп салды:

    - Мин сине югалтасым килми, Лена. Мин синең китүеңне теләмим. Мин сине үземнеке, бары тик үземнеке генә итеп күрәсем килә. Син китсәң, мин канатсыз калачакмын. Ә минем ике канатлы булып яшисем, очасым килә... Бик күптән әйтергә теләгән тәкъдимем шул: Чык миңа... Бергә булыйк!

    Җавап көтеп кызга таба ике кулын сузды ул шунда. Һәм тынып калды. Сулыш та алмый көтте.

    - Аңладым, - диде кыз, шактый ук көттерә төшеп. Ризалык билгесе итеп, нәфис һәм йомшак кулларын Рафаэльнең үзенә сузылган ике уч төбенә салды.

     ... Вакыт ул мәрхәмәтсез. Ул берөзлексез ашыга, һич туктап көтеп тора белми. Егетнең минутларны санап торган чагы иде инде. Ул  ашыгыч рәвештә машина тотып, якын көннәрдә үк килеп чыгарга вәгъдә биреп, үзенең Разбойщинасына китеп барды.  Лена берьялгызы калып  кунакханәгә юнәлде.          

   

16


      Икенче көн инде, кунакханәдән дә чыкканы юк, кыз Рафаэльне көтә. Икенче көн инде ул үз-үзен кая куярга белми, тамагыннан ризык үтми. Шәһәргә чыгып, музейлар белән танышып, бераз дөнья гизеп кайтканда да зыян итмәс иде дә бит. Әмма аягы тартмады, ул чыгып кына китәр, шул чак аны эзләп Рафаэль килеп керер сыман тоелды аңарга. Аны таба алмыйча, кире китеп барса, ни хәл итәрсең... Ярый да аны көтеп торырлык вакыты булса, ул бит хәрби хезмәттәге кеше, минуты да кадерле булырга мөмкин. Үзе белән инглиз телендәге бер китап – Джек Лондонның “Мартин Иден” романын алган иде ул. Йә караватта ятып, йә утырып дигәндәй, иртәдән кичкә кадәр шул китапны укыды.

     ...Сишәмбе көн. Уналтынчы июнь. Кояш мәрхәмәтсез рәвештә кыздыра. Көн гадәттәгедән дә эссерәк. Ярый әле бүлмәләре күләгә якта, шул коткара. Ул китап укып ята иде. Кинәт ишекне шакыдылар. Бу икеләнеп, сак кына шаку түгел иде, тыныч бүлмәне дер селкеткән шаку.

Күршесендәге читтән торып укучы хатын янына группадашлары да кергән чак иде, шулар барып ачты ишекне.

     Ишекнең ачылуы булды, анда, килүче түгел, ул күтәргән бер кочак чәчәк күренде иң элек. Шул чәчәкләр артыннан тавыш ишетелде. Таныш тавыш.

     - Минем Ленам монда яшиме? Кайда ул... - дип, бүлмә уртасына ук кереп басты  ул артык кыстатып тормый гына.

     - Ул кадәр тавышланма инде, монда мин, монда...

     Лена, уңайсызланып, югалып калды бер мәлгә. Бүлмәдә үзе генә түгел ич, студент кызлар алдында уңайсыз. Һәм җәт кенә яткан җиреннән торып басты. Ярый әле юка халат кигән иде өстенә.

     Рафаэль туп-туры аның каршысына килде һәм кочагындагы чәчәк белән күмеп куйды үзен.

     - Безнең киләчәк гомеребез шушы чәчәкләрдәй матур һәм гел бергә булсын, Лена-гүзәлем.

     Лена ни әйтергә дә белмәде. Алай да бүлмәдәге кызлар килде ярдәмгә. Алар бер-берсен бүлдереп букетның зурлыгын һәм матурлыгын мактарга керештеләр. Һәм шул арада кыз  җәт кенә, шкаф ишеге артына качып, киемен алыштырып өлгерде. Чәчләрен тарап куйды.

    - Паспортыңны алырга онытма, - диде Рафаэль, аңарга якыная төшеп.

    - Ул нәрсәгә тагы?.. Паспорт үзем белән.

     - Тамак ялгап алабыз да бүген үк ЗАГСка барабыз.

     - Әйе, анда безне генә көтәләр, ди...

     - Барысы да сөйләшенелгән, килешенгән. Безне тагы нәкъ бер сәгатътән чынлап та көтәләр анда.

     - Шаяртма инде, Рафаэль, дөресен генә сөйлә. Болай да башым әйләнгән чак.

     - Бернинди шаярту юк.  Тимерне кызуында сугалар, Лена. Ишеткәнең бармы шундый сүзне?

     - Ишетмәскә... Мин татар ич.

     - Безнең минутлар санаулы. Киттекме?.. - дип, ишеккә таба юл күрсәтте Рафаэль.

     - Боларны нишләтәбез – алабызмы, калдырабызмы, - дип, өстәлне тутырып торган чәчәк букетына ым какты кыз. ЗАГС дигәне дөрес булса, аны үзләре белән алырга кирәктер бит.

     - Чәчәкләр синеке. Ни дисәң, шулай булачак, Ленам.

    Тагы аз гына икеләнеп, бер чәчәкләргә, бер Рафаэльгә каранып-каранып торды да, букетны кочагына алды кыз.

      - Минеке булгач, минем белән булсын, - дип пышылдады, егетнең үзенә  генә  ишетелерлек итеп.

    Чынлап та Рафаэль шаяртмаган булып чыкты. Кунакханә буфетында тиз генә тамак ялгап алдылар да туп-туры Саратовның үзәк ЗАГСына юл тотты алар. Чәчәк букетын Рафаэль Ленага кочаклатты.

     - Күрсеннәр. Бөтен Саратов күрсен! Бүген бу шәһәрдә иң матур кыз син, Лена!

     - Ә син, үзең?

     - Мин – иң бәхетле кеше, - диде егет, озак уйлап тормый гына.

    “ Мин дә бик бәхетле, Рафаэль”, дип әйтәсе килде кызның. Әмма, нидер тыеп калды үзен.

     ЗАГСка барып җиткәч кенә үзләренең кайда һәм нинди ният белән килүләрен аңлап алды Лена. Адымнарын сагайта төшеп, Рафаэльгә мөрәҗәгать итте.

     - Бераз уйларга, әни белән булса да киңәш итәргә иде бит...

     - Нинди уйлау, нинди икеләнү инде ул, Ленам.

     - Пожар чыкмаган ич, ул кадәр ашыкмасак та ярар иде дим...

     - Мин инде яна-яна күмергә кала яздым, Лена-гүзәлем. Артык көтәр хәлем юк. Яратам...

     - Мин дә...- дип кенә әйтергә өлгерде кыз.

     ЗАГС ишеген киереп ачып куйды егет, һәм иң алдан Ленаны кертте. Шуннан соң гына үзе узды. Ак блузка һәм чем кара озын итәк кигән урта яшьләрдәге хатын, хуҗаларча  мөлаемлек күрсәтеп, сәламләп каршы алды үзләрен.

    - Бу тикле чәчәк күргәч югалып кала яздым, бу сезмени, очучы иптәш. Танымый да торам, бай булырсыз болай булгач.

    - Миннән дә бай кеше юк бу дөньяда. Һәм булмаячак та. Күрмисезмени, нинди хәзинә, җанлы хәзинә белән килдем бит мин сезнең янга, - дип, елмаеп җибәрде Рафаэль.

      Юк, бу елмаю гына түгел иде бугай. Күңел күтәренкелегеннән, үзен биләп алган бәхеттән, күптән зарыгып көткән хыяллары тормышка ашудан егет балкый иде гүя. Бәхет дигән төшенчәнең җанлы гәүдәләнеше иде кебек ул.  Аңардан да бәхетлерәк кеше дөньясында булмагандыр шул мизгелдә.

    - Күрәм. Күрәм... - дип кабатлады хатын. Һәм эшлекле генә кыяфәт белән өстәл өстендәге кәгазьләрен актарырга, барларга кереште. - Шул тикле ашыгыч рәвештә язылышырга теләвегезнең сәбәбен менә хәзер генә аңладым.

    ЗАГС мөдире, ачык йөзе белән генә түгел, үзенең аналарча кайгыртып сөйләшүе, биргән киңәшләре белән дә күңелләренә хуш килде аларның. Тыныч кына, ипле генә башкарды ул үз эшен. Яшьләрнең һәр икесенә күңелләренә ятышлы сүзләр тапты. Кыскасы, ишекне атлап кергәндә аларның һәр икесен биләп торган киеренкелек тиз арада юкка чыкты, онытылды.

     Күрсәтелгән урыннарга бер-бер артлы имзаларын куеп чыкты алар...Һәм шуның белән эш тәмам да булган икән, юкка гына дулкынланып, куркып торганнар. Әлеге гаять мөлаем һәм итәгатъле ханым, ир белән хатын итеп игълан итте дә куйды үзләрен, аңышмый да калдылар.  Музыка уйнамады... Патифон һәм магнитофон кебек нәрсәләр юк иде булса кирәк. Шаһитләр һәм котлаучылар да юк иде. Әти-әни һәм туган-тумачадан да ник бер кеше булсын икән яннарында. Ул гына да түгел, туган-тумачалары бит әле бу хакта хәбәрдар да түгел. Аларның язылышуы хакында һичкем белми. Менә шулай башлы-күзле булды алар – кыз кияүгә чыкты, егет өйләнде. Аның каравы, алар хәзер ялгыз түгел, алар икәү. Алар бер пар булды!

      Урамга чыктылар. Һәм кай тарафка китәргә белмичә  туктап калдылар. Кояш баш түбәсенә үк күтәрелгән. Кыздырыпмы кыздыра. Җәйге эссе көн. Аның каравы шәһәр шундый матур. Тротуар читләп утыртылган юкә агачлары шау чәчәктә утыра. Саф һава. Дөньяның матурлыгына хозурланып туймаслык...

     Кызганыч, каршы алучы, үзләрен көтүче,  шатлыкларын уртаклашучы юк иде яннарында. Аның каравы, кирәкмәгән ыгы-зыгы, аларның игътибарын читкә җәлеп итүче дә  юк. Бер-беренә елмаю бүләк итеп, дәшми-тынмый гына үзара  карашып тордылар байтак кына.

    - Урам уртасында болай басып тору яхшы түгел. Әйдә, берәр бакчага кереп сөйләшеп утырыйк булмаса, - дигән тәкъдим кертте кыз бераз кичегә төшеп.

     Егет, сәгатенә күз төшереп алды һәм ризалашты. Бер-бер ресторанга кереп утырганда да яхшы булыр иде, әлбәттә. Әмма аның вакыт яклары бик чамалы гына иде шул. Кичке дүрттән дә кичекмичә  ул хезмәт урынында булырга тиешле. Болай да сорап кына киткән иде.

    Юлда очраган беренче бакчага кереп аулак урын тапты алар. Чәчәк букетын янәшә куйдылар. Рафаэльнең Ленаны кысып кочаклыйсы килде шунда. Һич булмаса, үз итеп җилкәсенә кулын саласы иде. Әмма уңайсызланды, шәһәр уртасы ич, кеше үтеп-сүтеп йөри. Аларның бит әле, кул биреп күрешүдән тыш, бер-берсенә якын да килгәннәре юк. Кочаклашу-үбешүләр кая инде ул...

     - Болай итәрбез, Лена, - диде ул, үз-үзен тынычландырырга теләп күкрәк  тутырып сулыш алгач. – Без Саратовта әле ай ахырларынача калырбыз  кебек тоела. Тагы ике көннән Разбойщинада бер бүлмә бушарга тиешле. Боерган булса, мин сине шунда алып кайтырмын. Һәм ай ахырына тикле шунда торып торырбыз. Димәк, син тагы ике көнгә кунакханәдә калып торасың. Ә миңа хәзер китәргә кирәк. Унтугызында төш вакытларында мин сине килеп алырмын, килештекме.

     - Килешми хәлең юк, - диде Лена, ягымлы һәм үз итеп. - Мин сине күпме көтәргә дә риза, Рафаэль. Эшеңә зыян китерә күрмә.

     Алар шундук урамга чыгып такси тоттылар. Лена үзе урнашкан кунакханә каршысында төшеп  калды.  Рафаэльнең машинадан төшеп торыр арасы да юк иде, шул утырган машинасында  хезмәт урынына китеп барды.      

     

17


       Июньнең  унтугызынчы көне. Көндезге сәгатъ ике якынлашып килә. Көн кыздырыпмы кыздыра. Урамга чыксаң, сулыш алырлык түгел, эссе. Саратовның урам һәм диварлары  мунча ташы сыман кызган. Рафаэльнең килүен көтеп, каршы алырга дип  урамга чыккан кыз, чемоданын күтәреп, кире кунакханә холлына борылып керергә мәҗбүр булды. Тәрәзә каршысына басып урамны күзәтә башлады. Көн кызуында урам гел бушап кала икән. Кешеләр дә сирәгәя, машиналар да әллә нигә берәү күренсә, күренә.

    Ниһаять, кунакханә каршысына такси килеп туктады. Ул да түгел, аның алгы ишегеннән, яшел тасмалы  фуражкасын кулына тоткан Рафаэль атылып чыкты. Фуражкасын киде. Кителенең өске сәдәфләрен төймәләде һәм, як-ягына җәт кенә күз төшереп алгач, зур адымнар белән кунакханә ишегенә юнәлде.

     - Мине көтә-көтә көтек булгансыңдыр инде, шулаймы Лена,- дип, каршысына килгән кызның кулыннан чемоданын алды ул.

     - Син эш кешесе, Рафаэль. Ә мин ялда. Нинди көттерү ди ул... Урамда бик кызу булганга кире эчкә кергән идем.

     - Дөрес эшләгәнсең...

     Үзләрен көтеп торган таксига чыгып утырдылар да китеп бардылар.

        Егеткә якын ук елышып утырган кызның күзләре юл буе диярлек тәрәзәдә булды. Мондагы табигатьнең Башкортостанныкыннан шактый ук аермалы булуына игътибар итеп барды ул. Инде күпме ара уздылар – урман да юк, агачлар да, тирә-якта бары тик бушлык кына. Әле июнь уртасы гына булуга да карамастан, үлән һәм басулар яшел төсләрен югалтырга өлгергән, сап-сары булып янган һәм кибеп беткәннәр. Бары тик ниндидер бер авылга килеп керер алдыннан гына зур булмаган катнаш урманга юлыктылар. Бу  -  аларның Разбойщиналары булган икән. Ә хәрби шәһәрчек аз гына арырак.

   Разбойщина дигәннәре уртача зурлыктагы бер рус авылы булып чыкты. Авыл читендәге ерак бер тыкрык башында урнашкан  иске, бераз янтая башлаган өй каршысына килеп тукталдылар. Капка төбендә аларны Рафаэльнең якын дусты Володя Балченков һәм хуҗалар – карт белән карчык каршы алды. Хәер, карт белән карчык дигәч тә, алар бер карашка гына шулай күренгән булып чыкты. Чынлыкта исә,  икесенә дә  шул, күп булса, алтмыш-алтмыш биш яшьләр тирәсе булгандыр.

     Аларны китергән такси кире китеп барды.

     - Таныш булыгыз, бу минем законлы кәләшем Лена була,- диде Рафаэль.

     Кыз, таныш булмаган кешеләр каршында,  уңайсызлык кичереп тора иде. Елмаеп исәнләшергә мәҗбүр булды. Аны да җылы сәламләделәр.

     - Ә, Елена... Исеме гел безнеңчә икән, - дип, аерым игътибар күрсәтте хуҗа хатын.

     - Елена түгел, Лена, - дип ачыклык кертте Рафаэль.

      Әмма аның бу искәрмәсенә колак салучы булмады да кебек, ул алар өчен барыбер Елена булып калды. Шау-гөр килеп сөйләшә-сөйләшә өйгә юнәлделәр. Алар өчен хәзерләнгән бүлмәгә уздылар. Бүлмә артык зур түгел. Аның бер почмагында сиртмәле  тимер карават тора. Һәм урта бер җирдә зур гына өстәл. Кием элү өчен стенага кадаклар кагылган. Өстәл әйләнәсендә берничә урындык, ә  өстендә - сулы пыяла банкага утыртылган чәчәк букеты. Кыр чәчәкләреннән...

     - Нинди матур чәчәкләр... - дип, соклануын белдерде кыз.

     - Иртүк торып урман читеннән үзем җыеп кайттым, - диде Рафаэль, чәчәкләрнең Ленага ошавына күңеле булып.

    - Керегез, урнашыгыз, уңайсызланмагыз, үз өегездә кебек хис итегез, - диде, ачык йөзле хуҗа хатын.

    - Бернинди уңайсызлану юк, бүген үк, менә хәзер үк туй башлана, - дип, бар тавышка өйне яңгыратты Володя Балченков. Һәм өстәл өстенә, ике уйларга урын калдырмаслык итеп,  шапылдатып шампан шешәсе чыгарып утыртты.

     Ленаның чемоданын карават астына шудырган арада, алдан ук хәстәрләп куелган җирдән ике банка “тушенка” һәм бер банка шпрот тартып чыгарды Рафаэль. Ленаның кул сумкасыннан шоколад конфет коробкасы чыгып кунаклады өстәлгә. Хуҗа хатын кар базыннан тозлы кәбестә һәм чүлмәк белән кәҗә сөте алып керде. Ниһаять, туйга әзерлек ыгы-зыгысыннан моңарчы читтәрәк калып торган хуҗа – Иван дәдәй дә әйтте үз сүзен. Бер чирек самогон күтәреп килеп керде.

     - Монысы миннән, - диде, тамак төбен хәйләкәр генә кырган атлы булып.

     - Үзең мавыгасы булма, кара аны Иван, төнгелеккә  каравылга чыгасыңны онытма, - дип кисәтергә кирәк санады карчыгы.

    - Кызык икән син, Марфа, шешәнең бөкесен ачмас борын кисәтә дә башладың, - дип елмайды хуҗа. – Рафаэль фронтовик. Мин фронтовик. Ничек итеп  мин бер почмакта посып утырырга тиеш. Сугыштан качып калган дезертирмы әллә мин...

     Карчыгы, ирләр хәленә керә белә икән тагы, шундук йомшара да төште:

     - Кызып китмә дип кенә әйтүем. Бер стаканнан артып китмәсен, кара аны.

     - Өч солдатка бер чирек тә эчмәгәч, ул нинди туй була инде ул, - дип кеткелдәде фронтовик. Үзенчә хатынын ирештерде.

     - Ә безне кая куясың?  Елена белән мине кешегә дә санамый бит, кара инде аны, карт пистунны... - дип, елмайды Марфа түти.

     - Карт ат буразнадан чыкмый ул аның каравы...

     Күңелле кешеләр булып чыкты ахыры аларның бу хуҗалары. Яшьләрнең бар тартыну һәм уңайсызланулары юк булды да куйды шунда.

    Өстәл артына утырыштылар. Карт белән карчык һәм Володя самогон эчтеләр. Рафаэль белән Лена исә шампан гына йоткалап утырды. Артык кыстап,  яшьләрнең  теңкәләренә тиюче булмады, хәлләренә керделәр тагы.

     - Туй булгач, җырсыз утыру килешми, - дип, хуҗа хатын, әйбәт кенә төшереп алгач, җырлап ук җибәрде. “ Во поле березенка стояла...” дип җырлады.

      Рафаэль, алдан ук хәстәрен күреп, карават астына мандолинасын китереп куйган булып чыкты. Шуны тиз генә тартып алып, җыр көенә чиертә дә башлады. Марфа түтинең тавышы көчле һәм шактый ук моңлы да булып чыкты, тын да алмый тыңладылар үзен. Сүз дә юк, шәп җырлый иде. Мандолина тавышына кушылгач, җыр тагы да моңлырак яңгырарга кереште. Кемнәрдер кушылып та җырлады, ә кемнәрдер тыңлап кына утырды.

    - Минем карчык авылда беренче җырчы инде ул. Миңа чыгып кына әрәм булды. Юкса, үзен күптән, Саратовка гына түгел, Мәскәүгә үк алып киткән булырлар иде, - дип, сүз кыстырды хуҗа җыр тәмамлангач та.

Әллә чынлап та горурлануы идеме, әллә шаяруы – аңламассың.

     - Искиткеч матур җырладыгыз, рәхмәт Марфа түти, - диде Лена. Бу җыр, гомумән, элек-электән үк бик ошый иде аңарга.

      Володя Балченков та җырчыны мактап куйды:

     - Минем әни дә җырларга ярата торган иде бу җырны. Аны искә төшердегез, рәхмәт, - диде ул, кесәсеннән кулъяулыгы чыгарып, күз төпләрен һәм борыны читен сөртә-сөртә.

     Рафаэль, күңеле нечкәреп киткән дустының хәленә кереп, аның аркасыннан кочып алды.

     - Ә сез беләсезме соң бу җырны кем язган?

     “Мин белмим, ә син...” дигән сыман, бер-берләренә сораулы караш ташлап алды туйда утыручылар.

     - Рус халык җыры инде, - диде хуҗа хатын, икеләнүләргә урын калдырмаслык итеп.

     - Әйе, бу җыр халыкныкы булып киткән. Рус халык җыры булып. Ә бит аның авторы бар һәм ул белгечләр арасында күптән билгеле. Бу җырны Казан университеты профессоры Нигъмәт Ибраһимов язган. Татар кешесе...

    - Булмаганны?.. - дип куйды Иван дәдәй. - Ничек инде рус халкының иң борынгы һәм иң яраткан җырларының берсе булган “Березенканы...” татар кешесе язсын икән?..

    Башкаларның да моңарга ышанасы килмәде. Хәтта Ленаның да бу хакта ишеткәне булмаган икән.

     - Ышанасы килмәсә дә ышанырга туры килә, бу – хакыйкать. Китапта язылган, - диде Рафаэль, бу сөйләшүне бәхәскә күчерәсе килмичә.

     Китапта язылган сүз шик астына куелмый торган заманнар бар иде шул.  Хуҗалар, килешүләрен белгертеп, дәшми генә бер-бер артлы баш селкеп куйдылар.

     Ул да түгел, җырлавын ошатуларына күңеле булган, Марфа түти эчкерсез сүз башлап җибәрде:

     -  Мин сезгә турысын әйтәм, әнә Иван үзе монда, алдашырга бирмәс. “Фатирга керергә җыенучылар татарлар икән” дигәч, мин аяк терәп каршы идем башта. Төрле имеш-мимешләрне күп ишетергә туры килсә дә  татарлардан беренче күргән кешем Рафаэль булды, әнә. Һәм инде менә Елена... Һич тә белми идем, баксаң, безнең кебек үк кешеләр икән ич сез дә.

    - Син, Марфа, авылдан чыккан кеше түгел шул, гомерең буе шушы Разбойщинада яшәдең. Ә мин менә сугышта татарлар белән ризык бүлештем, бергә атакага бардым – шәп егетләр иде...

    Күңелле утырдылар. Өстәл артыннан беренче булып йорт хуҗасы Иван дәдәй торып китәргә мәҗбүр булды. Төнге сменада авылның икмәк амбарларын саклый икән ул. Шуның өстенә әле тагы  хатынына биргән сүзендә дә торды, бер стаканнан артык эчмәде самогонны.

    Ире киткәч, Марфа түти дә тоткарланмады өстәл артында.

   - Сез, яшьләр, үзегезчә утырыгыз, ял итегез. Күршедә ахирәт дустым Мария яши. Ире сугыштан кайтмады, үзе генә калды. Аңарга да бер ялгызы читендер, - дип, хәерле төннәр теләп, чыгып китте.

     Бераздан, караңгыга калам юкса, дигән сылтау табып Володя да китәргә җыена башлады.

     - Кызык килеп чыга бит әле бу, кәҗә белән бүре турындагы әкияттәге   кебек бер-бер артлы качышып бетәсез түгелме, - дип, шаярткан атлы булды Рафаэль. Гәрчә, күңеленнән, моның өчен шатланса да...

     - Так положено, дустым, - дип, юл аягына тагы бераз самогон уртлап алды да ишеккә юнәлде Володя. - Мин өйләнгән көнне болай озак утырсаң, үзеңне куалап ук чыгарырмын, ярыймы.

    - Килештек, - диде Рафаэль. - Әмма, өйләнү белән озакка сузасы булма, ярыймы.

    Кул бирешеп хушлашты ике очучы.  Ишектән чыгып киткәндә, шаярган атлы булып, Рафаэльнең үзенә генә күз кысып алырга да өлгерде Володя.

    - Кара аны, иртәгә очасың барын онытма...

    Ниһаять, шау-гөр килеп торган өй эче тынып калды. Алар икәү генә. Шунда гомерендә беренче тапкыр сак кына Ленаның биленнән кочып алды Рафаэль. Кыз да карышмады, киресенчә, аңарга, тартынып кына булса да, тагы да елышарак төште. Очраклы рәвештә генә бер-беренә тартылып торган кайнар иреннәре очрашты. Иреннәрнең кайнарлыгы сулышларына капты...


18


       Иртүк торып чәй эчкәч тә эшкә ашыкты Рафаэль. Дөньяда иң бәхетле кеше итеп хис итте ул үзен шул иртәдә. Тәрәзәдән төшкән иртәнге нурларны  көнләштереп балкый иде ул.

    Ул иртәдә дөньясында аның кебек бәхетле кеше булмагандыр, икенче берәү булса – анысы да Лена гына булгандыр. Урамга чыккан ачык тәрәзәдән башын чыгарып  кул болгап озатып калды ул үзенең бердән-берен. Йөгерә-атлый эшкә ашыккан Рафаэль  тыкрыкның аргы башына җитеп борылышта күмелгәнче карап калды ул аның  артыннан.

     Рафаэль эшеннән төрле ризыклар төялгән зур сетка күтәреп кайтты. Лена да, булдыра алган кадәр кайгыртып, өстәл әзерләгән, хуҗа хатыннан сөт, йомырка һәм яңа пешкән ипи сатып алган булып чыкты. Беренче тапкыр бер гаилә булып икәүдән-икәү генә серләшеп чәй эчте алар. Ә аннан соң бер кешелек тар  тимер караватка аркаларын стенага терәп янәшә утырдылар да, киләчәккә планнар корырга керештеләр.

     - Без заманча гаилә корырга тиеш, Рафаэль, - дип, сүз башлады Лена. Ул ипле генә, җиренә җиткереп, сеңдереп аңлата иде үзенең һәр фикерен. Бер ни эшләп тә булмый, укытучы! Ә укытучы халкы, билгеле инде, киңәш итәргә, өйрәтергә оста. – Икебезгә дә укуны дәвам иттерергә, белемебезне тагы да тирәнәйтергә кирәк булачак. Мин үзем, күптәнге хыялым булган, аспирантурага керергә җыенам. Ләкин менә анда укырга керү өчен, ким дигәндә, өч еллык педагогик стаж булу мәҗбүр. Бер елын инде эшләдем, тагы ике ел мәктәптә балалар укытырга туры киләчәк.

     - Хыял – яхшы нәрсә инде ул. Миндә дә бар ул. Хәрби академияга керергә иде дә бит, - дип, уйга калып торды Рафаэль.

     - Теләгең бар икән, димәк, керергә һәм укырга кирәк. Нәрсә тота соң үзеңне? Моны мин бик шатланып хуплыйм.

     - Мәктәпне тәмамлаганга байтак еллар узды. Булган белем коелып бетмәдеме икән, шуңардан куркам.

     - Нинди фәннәрдән имтихан?

     - Математика, физика һәм чит телдән. Математика белән физиканы мин яхшы белә идем анысы...

     - Димәк, куркырлык бер сәбәп тә юк.

     - Ә чит телдән?

     - Ә син оныттыңмы, мин бит инглиз теле укытучысы. Чит телдән үзем консультациялар бирермен.

     - Шулай дисәң генә, - җанланып, очынып китте Рафаэль. Юктан гына да кәефе күтәрелеп китә иде аның шулай. Шул күтәренке күңел белән Ленаны кочып алды ул һәм җәт кенә   күтәреп алып үзе тирәли зыр әйләндерә башлады.

     - Чү, төшереп җибәрә күрмә, башымны әйләндерәсең, - дигән атлы булды Лена.

      Хуҗалар үз мәшәкатьләре белән каядыр чыгып киткән булып чыкты. Шул форсаттан файдаланып, ташып торган гайрәтен кая куярга белмәгән  Рафаэль мандолинасын тартып чыгарды тагы һәм “тел-дин-татын, тел-дин-татын” китереп уйнарга кереште. Халык җырларын бик ярата иде ул. Үзе уйный һәм үзе үк тыныч кына җырлый да башлады. Аның җилкәсенә үз итеп башын салган Лена да кушылды  җырга. Җыр аларны бәхетле дөньяга – үзләре туып үскән, дөньяның иң матур төбәге булган, Башкортостан якларына алып кайтып китте:

            Әйдә киттек сәхрәләргә, сәхрәләргә,

            Гөлләр араларына, Асылъяр,

                           Матур яр, гүзәлем,

                           Өзелә лә үзәгем.

            Безнең хәзер тиң чагыбыз, тиң чагыбыз

            Былбыл балаларына, Асылъяр,

                              Асылъяр, күгәрчен,

                              Күрми ничек түзәрмен.

             Түтәлдәге гөлләр кебек, гөлләр кебек,

             Гөрләп яшәр чагыбыз, матур яр,

                              Асылъяр, кошкаем,

                              Аерылмаек, дускаем...

       Рафаэль бар тавышка җырлый иде инде, аның тавышы көр. Җырның көен генә түгел, сүзләрен дә яхшы белә. Ә Лена аңарга кушылып, ипле генә, сизлер-сизелмәс кенә җырларга тырышты. Чөнки ул җырның көен яхшы белсә дә сүзләрен төгәл генә хәтерләп бетерми иде. Әмма аларның мандолинага кушылып бергә җырлавы шул тикле дә матур яңгырый иде ки, үзләрен белмәгән бүтән берәү шул чакны читтән генә тыңлап торса, ул, һичшиксез, болар чын җырчы икән бит диеп нәтиҗә ясаган булыр иде.

     - Син бик матур җырлыйсың икән бит, Рафаэль. Сиңа җырчы буласы калган, - дип, Лена егетне мактап та алды әле хәтта.

    - Ә мин чынлап та җырчы ич. Сөйләмәдем бит әле үзеңә, - дип, кычкырып көлеп җибәрде ул шунда. Һәм “Урман кисүчеләр ансамбле” маҗараларын сөйләп чыкты.

    Үзе сөйләде, үзе көлде. Яшүсмер чакларын хәтерләп, дус-ишләренең җорлыгын искә төшереп көлде ул. Аңарга ияреп Лена да көлде. Чынлап та кызык вакыйгалар иде ич. Шулар өстенә әле Рафаэль сөйләргә дә оста, теле телгә йокмый аның бер мавыгып сөйләргә керешсә.

    - Алай җырлавымны бик ошаткач, мин сиңа көн дә җырлап кына торырмын инде болай булгач, - дип, уенын-чынын бергә кушып әйтеп салды Рафаэль.

    - Җырлап кына яшисе иде шул, - дип офтанып куйды Лена. - Әмма үзебезне алда ниләр көткәнлеген  белмибез бит әлегә.

     - Ничек яшәү безнең үзебездән тора, Лена-җаным. Инде хәзер без бергә. Бары үзебездән генә тора.

    - Шулай гына булсын иде дә бит ул... - диде яшь кәләш суза төшеп. -  Бу фатирга да менә ай ахырына тикле дип кенә керттеләр дисең.

    - Ә безгә артык кирәкми дә, ай ахырында безнең командировка тәмамлана, үзебезнең Бобровкага кайтып китәбез, - диде Рафаэль. Ул ышанычлы, көчле тавыш белән сөйләшә иде. Аның һәр сүзеннән, үз-үзен тотышыннан киләчәккә ышаныч, гайрәт сирпелеп тора.

     Ленаны да тынычландырды аның үз-үзен тотышы. Шулай да, хатын-кыз буларак, ул алдын-артын уйлап хәл итү ягында иде. Ул бит монда җәйге ял вакытында шәһәр күрергә генә дип килгән кеше. Аның да эше бар. Авыру әнисе бар. Аны да берьялгызын Уфада калдырып китә алмый бит инде ул... Ә монда – Рафаэль. Ул аңарга шундый тиз ияләште ки, аңардан аерылып тору, аңардан башка яшәүне дә күз алдына китерәсе килми хәзер. Рафаэль янында узган һәр көн, һәр сәгать тоташ бәхеттән гыйбарәт бит аның өчен. Ни рәвешле шул бәхетеңне калдырып кайтып китәргә мөмкин? Беркая китмәс иде дә, башкача чарасы юк...

     - Бобровкага китәбез, дисең дә бит, Рафаэль, мин анда ни эшләрмен? Кайда торырбыз?

     - Анда офицерлар өчен фин йортлары салырга җыеналар, шуннан урын бирерләр дип уйлыйм, гүзәлем.

     - Йорт салынмаган. Ә син Бобровка дисең... Мәктәп бармы соң анда?

     - Әлегә юк. Әмма берничә елдан соң башлангыч мәктәп ачылырга тиеш, диләр.

      - Берничә ел һавадагы торнаны көтеп утырырмынмы?

      - Башка офицерларның хатыннары утыра ич, син дә утырырсың, гүзәлем.

      - Ә өч еллык стаж һәм аспирантурага керү турындагы хыял ни эшли?

      - Ул хыялларың да тормышка ашар, боерган булса.

      - Ничек?..

      Рафаэль, уйга калып торды байтак кына, һәм уңай җавап таба алмыйча җилкәсен сикертергә мәҗбүр булды.

     - Бәлки бер-бер җае табылыр иде әле...

     - Башка чарабыз юк әлегә. Ничек кенә авыр булмасын, Рафаэль, миңа Уфага кайтып китәргә туры килер. Ни торыр, ни эшләр урын юк бит әлегә. Ә инде бер-бер почмак бирсәләр, шундук яныңа килермен, килештекме...- дип, иренең култык астына сыенды Лена. Юмалый белә иде ул.

      Юмалауда гына да түгел, аның сүзләрендә хакыйкать бар иде шул. Килешмәс җиреңнән килешерсең.

     Рафаэль шунда, кинәт кенә урыныннан сикереп торды да, тамак төбен кырып куйды.

    - Мин сиңа хәзер үзем бик тә яраткан бер җыр җырлармын. Кәеф кырылган, күңел төшкән вакытларда шул җырны кычкырып җырлап алсам, бөтен борчу-хәсрәтләрем юк була минем. Уйлама авыр уйлар, Ленам-гүзәлем, мине генә тыңла. Без бергә булганда сиңа җил-яңгыр тидермәм, шуны бел.

      Һәм ул көр һәм калын тавыш белән җырлап җибәрде:

                       Таулар ватып ташлар актарганда

                       Син булырсың минем күңелемдә.

                       Эштән арып кайтып ял иткәндә

                       Син булырсың минем телемдә.

                              Кайда гына барып коя микән

                             Ашыгып-ашыгып аккан агымсу.

                             Рәхәт иде дуслар бергә чакта,

                             Аерылышу  булыр ямансу...

      Ленаның беренче тапкыр ишетүе иде бу җырны. Рафаэльне нәрсәсе белән шаккатыргандыр ул, аңлый алмады. Ниндидер коры һәм кырыс тоелды  аңарга ул җыр. Җырда җылылык булырга тиеш иде аның өчен. Ә моңарда исә ул җитенкерәми төсле тоелды. Бәлки, беренче карашка гына шулай тоелып, ул ялгышкандыр...

     Күңелен шундый уй һәм тойгылар биләп торды аның. Әмма Рафаэльгә бу хакта авыз ачып сүз әйтмәде. Нигә кешенең кәефен кырырга.

     Мактау ишетмәгәч, Рафаэль үзе сүз башларга мәҗбүр булды.

     - Мин кул чабулар һәм “афәрин” дигән сүзләр ишетмәдем, - диде ул, шаярган атлы булып.

     - Беренче ишетүем бу җырны. Син аны сәхнәдә җырлагандай башкардың...

     - Солтан Габәшинең “Эшче” операсыннан ария, - диде Рафаэль, концерт алып баручы сәхнәдән сөйләгәндәй кыяфәт чыгарып. – Сез аны, чынлап та, сәхнәдән һәм  Рәшит Әбдельмановның үзе башкаруында тыңладыгыз.

     Көлешеп алдылар бергә.

     - Әйтәм аны үз тавышың белән җырламадың. Әбдельманов җырладымыни әле аны?

     Күңелле иде аларга шулай бергә-бергә утырулары. Сөйләшеп сүз, серләшеп сер  бетәрлек түгел. Тик менә алда билгесезлек һәм үзләрен ни көткәнлекне белмәү генә, искә төшкән саен, җаннарын тырнап тора. Бу билгесезлекне аеруча, ир-ат буларак, Рафаэль авыр кичергәндер. Моны ул, әлбәттә, сиздермәскә тырыша иде. Кешегә сөйләргә оят бит – ул Ватан сугышында җиңеп кайткан солдат, ярты Европаны фашизм коллыгыннан азат иткән данлы Совет Армиясе офицеры, югары квалификацияле очучы-истребитель.  Хезмәт иткән җирендә иң яхшы кадрларның берсе санала.  Эшләгән урыныңда гаилә корып, хатының белән бергә яшәрлек кечкенә генә почмак табу да зур проблема булсын инде. Гарьләнмәс җиреңнән гарьләнерсең...

      Әмма Рафаэль авыр  уйларны, сагыш-борчуларны куып таратырга, җиңәргә өйрәнгән, күңелен аз гына төшенкелек биләп ала башладымы, ул шундук бердән-бер музыкаль уен коралы булган мандолинасына барып тотына. Хисләрен, тойгыларын җыр һәм музыкага сөйли  башлый. Менә тагы мандолина кыллары аның йөрәк тибешенә кушылып кош булып сайрарга кереште.

                          Ай былбылым, вай былбылым,

                          Агыйделдә таң ата.

                         Таңнар ата, өзелә үзәк,

                         Җырлата да җылата...

      Ул шул кадәр бирелеп һәм ихлас күңелдән онытылып җырлый иде ки, аңарга кушылып җырлау түгел, тирән сулыш алырга да кыймый  тыңлап торды Лена. Күренеп тора, ул шулай җыр белән күңелен бушата, җанын тынычландыра иде.

     25 нче июньдә эштән соң алар яшәгән бүлмәгә Рафаэльнең иң якын дуслары җыелып килде. Володя Балченков, Лева Лисин, Паша Кузнецов һәм Юра Крюков. Крюков күптән түгел генә өйләнгән булып чыкты, ул үзенең хатыны Кираны да алып килгән иде. Аз гына кызыл шәраб эчтеләр, ашадылар һәм Рафаэльнең мандолинасына кушылып берсеннән-икенчесе матуррак җырлар җырладылар. “Катюша”ны, “Подмосковные вечера”ны һәм билгеле инде ул елларда гаять популяр булган кинодагы «Летчиклар җыры”н:

                                “...Первым делом, первым делом самолеты.

                                 Ну а девушки, а девушки потом...”

     Җыр үзләренә бик ошаса да, очучыларга  кушылып җырласалар  да, яшь хатыннар, назлана төшеп, ирләренә үпкәләгән дә булып кыландылар.

    - Без нәрсә, шул тимер самолетлардан да кадерсезрәк мени инде хәзер, - дигән булды алар берсен икенчесе бүлдерә-бүлдерә.

    - Җырның сүзләренә игътибар итегез, - дип, шундук җавабын да тапты Рафаэль. - Җырда сүз кызлар турында ич, ә сез безнең кадерле хатыннарыбыз. Шулай бит, Юра...

    Юра дустын хуплап, урыныннан ук сикереп торды һәм тост тәкъдим итте:

     - Безнең сөекле хатыннарыбыз өчен. Өйләнмәгән егетләрнең сөйгән кызлары өчен, аягүрә басып, терсәкне югары күтәреп, өч тапкыр “Урра” белән...

     Очучылар, кыядагы оядан атылып чыккан бөркетләр сыман, сикерешеп тордылар һәм нәкъ кушылганча башкарып та чыктылар. Кызларның да күңеле булды, әлбәттә.

     Кич сизелми дә узып китте. Кунаклар таралышты... Ә тагы ике көннән Рафаэль үзенең Ленасын Саратов һава аланыннан Самара аша Уфага очучы самолетка утыртып озатып калды. Аерылганда бер-берләренә сер бирмәскә тырышсалар да, икесенең дә күзләрендә кайнар яшь бөртекләре иде. “Бергә булулары бик күңелле, әмма аерылышу бик яман” дип, юкка гына җырламыйлар икән ул...


19


      Һәр ике көн саен хат язышырга сүз куешкан иде алар. Әмма Рафаэль ике көн узганны көтеп тора алмады. Ленасыз узган бер көн дә озын-озак бер гомер сыман тыелды аңарга. Очулардан әйләнеп кайткачтын да хат язарга утырды:

     “Гүзәлем Лена!

     Сиңа сагынычлы кайнар сәламнәремне җибәреп исәнлекләр теләп калам!

     Белсәң иде, җаным, узган көнне сине озатып калу, синең белән аерылышу шул кадәрле кыен булды. Син утырган самолет күздән югалганчы баскан җиремдә катып карап калдым. Аерылышканда синең хушлашып кул изәвең күз алдымнан китми. Синең белән бергә узган көннәрнең һәр сәгатен, һәр минутын әллә ничә мәртәбә барлап чыктым бугай инде. Син киттең. Һәм үзең белән бергә минем йөрәгем һәм җанымның да бер өлешен алып киттең кебек тоела миңа. Мин монда бер канатын югалткан кош сыман торып калдым. Башымны түбән салындырып һава аланыннан ялгызым гына, ерак диеп тормадым, җәяүләп кайтып киттем. Трамвай һәм автобуслар да йөри иде югыйсә. Утырасым килмәде, аларга утырсам, синнән ерагаермын кебек тоелды. Синең хактагы уйлар белән әкрен генә үз җаеңа атлауга ни җитә соң...

     Саратовтан Разбойщинага автобус белән кайттым. Үзебез яшәгән өйгә якынлашкан саен йөрәк тагы да ешрак, ашкыныбрак тибәргә кереште. Бүлмәнең ишеген ачып керермен дә, ни гаҗәп, анда сине очратырмын кебек тоела башлаган иде. Өйгә кердем, үзебезнең бүлмәгә дә уздым. Син юк. Өй караңгы һәм тынчу. Син булмагангадыр, ул гел бушап калган, тып-тыныч... Йә, әйт, ни эшләргә һәм ничек яшәргә тиеш мин андый шартларда. Хуҗа хатын кайтканны көтеп утырдым да, аңарга рәхмәтләремне тапшырып, үзебезнең кунакханәгә күчтем. Анда да һичкем юк. Очучы дусларым кайсы кая, күрәсең, шәһәргә китеп беткәннәр. Кичке ашны бер ялгызым ашадым да, эч пошуын баса алмыйча, караватка барып яттым. Минем хәлемә керептер, нәкъ шул мәлне һава шартлары да бозылып китте, яңгыр сибәләргә кереште.

    Иртәгә без юлга чыгарга җыенабыз. Саратовтан Куйбышевка пароход белән кайтачакбыз. Анда кайтуга мин Кинельдә квартир һәм синең өчен эш эзләргә керешәчәкмен.

    Ленам, инде үзең сөйлә: ничек кайтып җиттең? Куйбышевта күчеп утырулар озакка сузылмадымы? Бик йончыткандыр инде... Әнкәй-“карчык”ның хәлләре ничек анда, әйбәт кенә торганмы? Син тиз генә әйләнеп кайтмагач, көтә-көтә көтекләр булып беткәндер инде. Яңалыкларыбыз турында сөйләгәч, ничек, орыштымы соң үзеңне,  әллә шатланды гынамы?.. Ничек кенә булса да миннән үзенә бик күп сәламнәремне тапшыр. Ә инде буш вакытың табылгач та китап кибетенә кереп миңа дәреслекләр юлларга тырыш.

     Үзең бик йончымадыңмы соң? Күбрәк ял итәргә, тазарырга  тырыш инде, каникул вакытлары ич. Минем хакта бик уйлама. Ләкин шуны бел, син – минем бердән-берем. Буш вакытым булса, күңелем һәм уйларым синең белән генә булыр. Һәм, әлбәттә, кулымда китап булыр.

     Кабат сәламнәр белән, исәнлекләр теләп һәм үзеңне үбеп калучы Рафаэль дип белерсең!

        29.о6.53.                     Саратов (Разбойщина)”.

   

        Җавап хаты да озак көттермәде. Хәер, җавап түгел, Лена да хатын, аның белән бер үк көндә, өенә кайтып җитмәс борын ук язып салган булып чыкты. Анда да ярату, Саратовта узган онытылмас көннәрне сагыну һәм юксыну хисләре иде. Һәм шул рәвешле, һәр ике көн саен бер-берсенә хат юллап торды алар. Язып салган хатка җавап килгәнне көтеп тормадылар, юлда ике яктан да  икешәр хат булды берөзлексез. Ике ай чамасы шулай дәвам итте, сагыну һәм сагышлары кимемәде, торган саен арта гына барды.

     Рафаэль язган хатларның берсендә мондый юллар бар: “Гүзәлем-Ленам,  тәүлектә егерме дүрт сәгатъ диләр, ә беләсеңме мин синең хакта егерме биш сәгатъ уйлый торганмындыр. Нәкъ шул кадәрле үк сагынам һәм сиңа таба омтылам. Үзем очкан самолет булып, ул да аңлый ахыры минем бу хәлемне – маршрут Уфа тарафларына борылганда гадәттәгедән күпкә тизрәк һәм җиңелрәк оча кебек тоела ул миңа. Шул тимер канатлы дустыма утырып “эх” дигән арада кайтып кына җитәр идем дә бит яннарыңа, маршруттан аз гына да читкә тайпылырга ярамый шул безгә. Хәрби тәртипләрне үзең беләсең. Кош булырга иде ул... Кош булып, канатларым булса, ике дә уйламас идем, һәр көн синең янга очып барыр идем, ә икенче көнне таң белән кире яраткан эшемә очып кына әйләнеп кайтыр идем... Миңа кош булып туарга кирәк булган. Кош булып булмады шул, гүзәлем-Ленам”.

     Ленаның да күңеленә бик хуш килде Рафаэльнең бу матур, әмма тормышка ашмас хыяллары. Андый мөмкинлек булса, ул үзе дә бик озак уйлап тормаган булыр иде, мөгаен. Сагынды шул Рафаэльне, бик тә нык сагынды. Кош булып, канатлары булса, һичшиксез, ике дә уйлап тормастан бер-беренә каршы очар иде алар. Ә алар кеше булып туган. Кеше - сагынса да, саргайса да түзәргә тиеш икән.

     Чираттагы хатларының берсендә Рафаэль Ленага бер гыйбрәтле мәхәббәт  тарихы турында язып җибәрде. Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла, дигән сыман язуы булгандыр инде.

    Сугышка кадәр үк үзенең хәрби һәм профессиональ осталыклары белән бөтен илгә танылган Анатолий Серов атлы летчик була. Ул  шактый ук билгеле һәм бик тә чибәр  актриса Валентина Серовага гашыйк була һәм өйләнә. Бу кыз артыннан, дөньясын онытып, шул елларда Константин Симонов та йөргән һәм аңарга атап лирик шигырь цикллары багышлый. К. Симонов исеме һәм аның шигырьләре ни кадәрле дәрәҗәле булмасын, актриса очучыга чыга. Һәм алар арасында легендага лаек чын ярату була. Мәхәббәт дөньяда бар нәрсәдән дә көчлерәк. Көннәрдән бер көнне летчикның сәламәтлегенә зыян килә һәм аны ил җитәкчелеге, мәҗбүри рәвештә, көньяктагы санаторийларның берсенә юллый. Аерылырга бик теләмәсәләр дә очучы китәргә мәҗбүр. Ә актрисаның спектакльләре бара, кинога төшерүләр дәвам итә. Мәскәүдә тимер юл вокзалында күз яшьләре коеп хушлашалар.

     Юлга чыккач та, һәр тукталыш саен поезддан төшеп, вокзаллардагы почтага кереп сөйгәненә телеграмма җибәреп бара Анатолий Серов. Ул елларда поездлар акрын йөри һәм бик еш туктала торган була. Кыскасы шул, һәр ярты сәгать яисә кырык минут саен, очучыдан, үзен бик тә, бик тә яратуын раслаган телеграммалар алып тора актриса. Унлап телеграмма килә ярты көн эчендә. Һәм туктала...Телеграммалар килми башлый. Пошаманга төшә Валентина, үз-үзен кая куярга, ни эшләргә белми башлый. Бер сәгатъ уза шулай, ике сәгатъ, өч... Авыруга сабыша башлый актриса, кемнән сорарга, кая барып бәрелергә белми башлый. Ул да түгел, күпмедер ара узгачтын, ишектә кыңгырау авазы ишетелә. Ачса – ишек катында Анатолий үзе басып тора. Бар нәрсәне җиңәргә әзер һәм куркусыз очучы яратуына, сагынуга түзә алмыйча, ярты юлдан кире борылып кайтып төшкән.

    Валентина үзенең барлык мәшәкатьләренә һәм спектакльләренә кул селти дә шул ук көнне ире белән бергә  икенче бер поездга утырып китеп бара санаторийга. Димәк, алар өчен мәхәббәт бар нәрсәдән көчле, өстен һәм югары булган. Ленаны тәмам тетрәнергә мәҗбүр итте, тирән уйларга салды бу мәхәббәт тарихы.      

     Рафаэль үзенең хатларын шигырь юллары белән башлый, шигырь белән тәмамлый торган булып китте. Лена исә аның хатларын болай да  аерым бер дәфтәр ясап җыеп бара торган иде. Ә инде үзенә багышланган  шигырьләрне һәрчак үзе белән йөртә торган куен дәфтәренә дә күчереп барды. Әлеге дәфтәрне ул көненә, биш кенә түгел,  аз дигәндә йөз мәртәбә ачып карый торгандыр. Дәфтәрнең беренче битендә Рафаэльнең фоторәсеме. Һәм шигырьләр... Алар барысы да аңарга багышлап язылган. Шуның өчен алардан да кадерлерәк шигырь юллары юк иде аның өчен. Татар мәктәбендә укымау сәбәпле, ул татар китапларын бик сирәк укый торган иде. Рафаэльнең шигырьләре аңарда  татар теленә һәм татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләде. Татар шигыренең нечкәлекләрен, бетмәс-төкәнмәс матурлыгын аңлауга юл ачты.

    Рафаэль үзенең хатларында әйләнә дә бер фикергә кайта, әйләнә дә  кайта – ир белән хатынга болай аерым яшәү мөмкин түгел! Лена үзе дә аңлый иде бу хакыйкатьне, аеры-чоеры яшисе булгач тормышка да чыгып торасы булмагандыр. Бер-берсенә тартылып яшәделәр, яратышып өйләнделәр һәм кияүгә чыкты. Ә нигә аерым соң алар?.. Анда – Рафаэль. Билгеле инде, ул эшен, хәрби хезмәтен вакытлы-вакытсыз ташлап китә алмый. Бик теләгән очракта да булдыра алмый ул бу эшне. Отпускасы исә, бары тик ел ахырында, кыш айларында гына булачак. Ә Лена – Уфада,  аның монда эш урыны бар. Рафаэль янына китсә -  ул эшсез калачак. Анда  әле мәктәп ачылмаган һәм кайчан ачылачагы да билгеле түгел. Аның бит әле аспирантурага керү турындагы күптәнге хыялы да бар. Эшсез калса – стаж өзеләчәк. Өч ел педогогик стажың юк икән, сине һичкем аспирантурага алмаячак.  Хәрби гарнизонда мәктәп ачылган тәкъдирдә дә югары уку йорты һичкайчан булмаячак. Димәк, аспирантурада укып йөрүнең нинди  мәгънәсе кала? Башлангыч мәктәптә укыту өчен гыйльми дәрәҗә сорамыйлар?.. Әнә бит нинди югалтулар кичерергә тиеш ул үзенең мәхәббәте хакына. Шулар өстенә, Лена  китү хакында сүз кузгаткан саен, әнисенең авыруы көчәя торган булып китте. Ул китеп барса, әнисе кем белән кала...

     Уйласаң – башың әйләнерлек! Уйларының очына чыгарлык түгел, чияләнгән төен сыман менә...

       26 июльдә Рафаэльга яңа салынган фин йортыннан 18 кв. метрлы бүлмә бирделәр. Бу шатлыклы хәбәр билгеле булгач та, ул үзенең бердән беренә ашыгыч  телеграмма сугып хәбәр итте. Хат озак йөри ич, түзеп тора алмады. Өйләндем, хатыным белән яшәр урыным юк, дип берөзлексез тукый торгач, бирделәр аңарга ул фатирны. Билгеле, хәрби хезмәттәге уңышларын да искә алмыйча булмагандыр. Чөнки СССРның хәрби һава көчләре командующие килү уңае белән уздырылган күргәзмә очулар вакытында Рафаэль Смаков, бик күп асслардан да зуррак осталык күрсәтеп, җитәкчелекнең иң югары бәясенә лаек булды шул көннәрдә.  Командующий әмере белән аның хакында, хәтта, махсус хәрби листок чыгарылды һәм илнең бөтен хәрби һава көчләре урнашкан частьларына таратылды.                      

       Инде хәзер, шундый авырлыклар һәм казанышлар белән алынган фатирга күчеп бергә-бергә яши башламасалар, нинди кыен хәлдә калдырачак ул үзенең сөекле Рафаэлен. Гаиләләре булып та фатирсыз яшәргә мәҗбүр булган хезмәттәшләренә нинди йөз белән карарга тиеш була инде ул?..

    Аннан тагы шунысы да бар –  үзеңнеке генә булган аерым бүлмәдә  яшәү Ленаның бик күптәнге хыялы иде. Уфадагы коммуналь квартирада әнисе белән икесенә бер кечкенә бүлмә иде аларның. Анда да үзләре генә яшәгәннәре булмады. Сугыш вакытында Ленинградтан эвакуцияләнгән заводта эшләүче кызларны керттеләр аларга. Сугыштан соң, әнисенең туганнары килеп тора башлады. Һичкайчан тыңгылык булмады.

    Рафаэль инде көн саен телеграмма суга аңарга хәзер. Аларда бер үк сүзләр: “Кайчан киләсеңне хәбәр ит. Кинель тимер юл вокзалында үзеңне каршы алырмын. Яратып, Рафаэль”.  Шундый эчтәлектәге өченче телеграмма белән аның чираттагы хаты да килеп төште:

                                  “Кадерлем минем, Ленам!

    Синең 1 августта язган хатыңны менә бүген алып укыдым  һәм шундук җавап язарга утырдым. Синең хатың белән бергә әткәйдән дә хат алдым, бәйрәм өстенә бәйрәм дип тә әйтергә була. Ул сиңа да хат язып салган икән, алып укыгансыңдыр дип уйлыйм. Синең белән миңа бирелгән  бүлмә белән кызыксынгансың, менә мин аның төгәл план-схемасын сызып җибәрәм үзеңә.( Буй-буй сызыклы дәфтәр битендә бүлмәнең җентекләп сызылган схемасы китерелә. -Автор искәрмәсе). 1 – коридор, 2 – күршеләр бүлмәсе, 4-5 – шулай ук күршеләр бүлмәсе, аларның берсендә безнең врач яши, 6 – монысы инде безнең бүлмә. Аның ике тәрәзәсе бар, ул тәрәзәләр зур, бүлмә бик якты. Вакытлыча кулланып торыр өчен өстәл һәм ике урындык таптым. Калган мебельләрне аннан-моннан тапкан такталардан үзем ясармын дип торам. Электричество якын араларда булыр дип өметләнәбез. Эчү өчен суны коедан китерәбез. Кое йөз илле метр чамасында гына. Ә хуҗалык кирәк-яраклары өчен суны машина белән елгадан ташыйлар. Киләчәктә водопровод та үткәреләчәк. Йортның тирә ягына агачлар утыртылган. Бер егерме елдан монда да, без синең белән Саратовта  яратып йөргән, матур парк һәм бакчалар үсеп чыгачак. Әлегә исә ул агачлар минем тездән генә. Шуңа күрә аз гына җил чыгып алса да монда ком бураны тузгый башлый.

    Иртәгә Авиация көне – безнең бәйрәм. Сине дә ул бәйрәм белән тәбрик итәм, чөнки син дә авиациага турыдан-туры мөнәсәбәтле кеше бит инде хәзер. Син килгән көнне үк зурлап билгеләп үтәрбез, боерган булса, без ул бәйрәмне. Августтан да соңга калмассың дип көтәм, гүзәлем.

    Сагынычлы сәлам белән, сине сагынып һәм үбеп, Рафаэлең!

         8 август, 1953 ел.”


     Көн саен хат яисә телеграмма алып торды Лена. Рафаэль аны чын-чынлап сагына иде. Ул да сагына, аның да күңелендә тыңгылык юк инде күптән. Иң гаҗәбе шул -  эштә гаме калмады. Ярый, ул үзе ничек тә  түзәр иде әле. Әмма Рафаэль бит гаять катлаулы техника белән эш итә. Күңелендә тынычлык булмагач, аны уйлап йокысыз төннәр уздыргач, аллам сакласын, төзәтә алмаслык хата ясап куйса. Юк-юк, әлбәттә! Андый уйларны ераккарак куарга тырышты ул үзеннән. Шулай да ул Рафаэль янында булырга тиеш! Аңарга авыр һәм җаваплы эшендә ярдәм итәргә тиеш! Хатын-кыз шунсыз үзенең сөйгән ярын бәхетле итә алмый. Һәм, әлбәттә, үзе дә ул чын бәхетне бары аның янәшәсендә булганда гына таба ала. Тәвәккәлләргә кирәк дигән нәтиҗәгә килде Лена. Никадәр генә авыр булмасын, яраткан эшен, уку турындагы хыялларын һәм әнисен  калдырып, сөйгәне – законлы ире янына китәргә карар кылды.

    Икенче көнне иртән иртүк мәктәп директорына үзен эштән азат итүләрен сорап гариза кертте ул. Директор телсез калып торды бер мәл.

    - Лена Рәхимовна, сез нәрсә, үз акылыгыздамы? Пычаксыз суясыз ич мине. Йә, кайдан табарга тиеш мин сезгә алмаш! Инглиз теле укытучыларына булган кытлыкны беләсез ич. Ашыкмагыз, калып торыгыз бер ярты елга гына булса да.

    - Аңлыйм хәлегезне, әмма булдыра алмыйм. Гафу итегез, мин законлы ирем янында булырга тиеш.

    - Соң чиктә, бер чиреккә генә булса да?..

    - Бер чирек түгел, бер атна яисә бер көнгә дә тоткарлана алмыйм, - диде ул ике уйларга урын калдырмыйча.

    Һәм юлга чыкты. Уфаның тимер юл вокзалында Ленаны күз төпләрен яулык очы белән сөртеп әнисе, ике малае белән аның бертуган абыйсы озатып калдылар. Нидер әйтергә теләгән сыман, ул утырган поездны таккан паровоз йөрәкләреңне ярырдай аваз чыгарып  өч мәртәбә  сузып-сузып кычкыртып җибәрде шунда.


20


      Поезд төнге берләр тирәсендә  Кинельнең тимер юл вокзалына килеп тукталды. Вагон ишеге төбендә аны чәчәк бәйләме тоткан Рафаэль һәм аның белән килгән солдат каршы алдылар. Ул солдат шофер булып чыкты. Әйберне мөмкин кадәр азрак алырга тырышса да күченеп килүче яшь киленнең багажы шактый булып чыкты. Бер олы чемодан, ике зур төенчек.  Аларның берсендә - мендәрләр, юрган,  тәрәзә пәрдәләре һәм шуның ише башка тормыш кирәк-яраклары, икенчесендә кышкы киемнәре. Шулар өстенә тагы бер тартма китаплар, ике банка варенье һәм әнисе кияү өчен дип хәстәрләгән төрле тәм-том.

     Алар бер-берен бик сагынган булсалар да бераз читләшә дә төшкәннәр иде. Рафаэль аның аркасына кулын салды, ул тартынып кына елыша төште. Ике ай узды ич күрешми торуларына. Ике ай дип әйтү генә җиңел, бер гомергә тиң озак узды  ул вакыт аралыгы. Хәрби частька кадәр кабинада, бер-беренә шактый ук елышып янәшә утырып кайттылар. Йөрәкләре күкрәк читлегеннән менә чыгам-менә чыгам дип типсә дә, янәшәдә шофер булгангадыр инде, күбрәк сөйләшмичә генә бер-берләренә карашып бардылар. Ул кадәр ерак ара түгел икән, ярты сәгатъ тә узмады булса кирәк, кайтып та җиттеләр.

    Рафаэль керосинкада чәй кайнатып керде. Лена өстәлгә әнисе пешереп җибәргән пәрәмәч, өчпочмак һәм бавырсаклар чыгарып куйды. Карлыган һәм чия вареньелары кабып, үз бүлмәләрендә  рәхәтләнеп сөйләшә-сөйләшә озак кына чәйләп утырдылар.

    - Эшемне, әнине һәм барлык хыялларымны калдырып синең яныңа килдем, Рафаэль,- диде Лена.

    - Син декабрист хатыннарыннан бер дә ким түгел инде болай булгач, рәхмәт, гүзәлем,- дип, оялчан гына хатынының бит очыннан үбеп алды Рафаэль.

    - Без зур сынау уздык бу ике ай эчендә. Мин үземне бер дә  ярату һәм сагынуларга бирешермен  дип уйламый торган идем. Йомшак булып чыктым...

    - Юк, Ленам, ярату – ул йомшаклык түгел. Бары рухы белән көчле һәм сәламәт кешеләр генә чынлап  яратырга сәләтле була.

    - Ә мин дөньясын онытып яраткан кешеләрне, яратам дип дөньясын оныткан кешеләрне авыруга саный торган идем.

    - Юк, Лена-гүзәлем, ярату – көч һәм гайрәт бирә, үз-үзеңә ышаныч һәм оптимизм китерә, бик беләсең килсә.

    - Ни генә булмасын, Рафаэль, мин бөтенләй уйламаган һәм моңарчы башыма да китермәгән адымнар ясап килдем синең янга. Үзем ышанып бетмим бугай әле хәтта. Минме соң бу?..

     - Рәхмәт, гүзәлем, син боларны минем хакка эшләгәнсең. Сиңа булган яратуым хакына. Мин шундый бәхетле хәзер... Төн уртасы булмаса, мандолинамны тартып чыгарыр идем дә бар тавышка җырлап җибәрер идем хәтта. Сиңа багышлап җырлар идем...

    - Син бәхетле булсаң, миңа башка һич нәрсә дә кирәкми, җаным,- диде Лена. Һәм ире кочагына сыгылып төште...

     Ике-өч сәгатъ йокладылармы-юкмы, ул турыда уйлаучы булмады. Иртүк торып бергәләп шаяра-көлешә чәй эчкәч тә  өстен-башын киенеп эшкә чыгып йөгерде Рафаэль.

    Лена аны тәрәзәдән карап озатып калды.  Урамга чыккачтын да башта өй каршындагы койма  читләп атлады Рафаэль. Тиз-тиз атлап зур урам чатына барып җитте. Тукталып артына борылып карады һәм, тәрәзәдә аны күреп, кулын болгады, ике бармагын иреннәренә китереп кайнар сәлам юллады. Һәм йортлар артына кереп күздән югалды.

    Тәрәзә каршында озак кына әйләнә-тирәне күзәтеп карап  торды Лена. Урамда кеше-кара күренми, бушлык. Кая карама төзелеш. Әмма иртәрәк булгангамы, аларда төзүче-фәлән күренми иде әлегә. Өй эче дә тып-тыныч, ник бер аваз ишетелсен.  Шомлана төшеп барып ишекне бикләп килде ул һәм өй эчендәге әйберләрне  урнаштырырга кереште. Эшнең очы-кырые юк. Стенага кадакланган кадакларда Рафаэльнең шинеле һәм куртка, комбинезоннары эленеп тора. Тәрәзәләр шыр ачык. Иң элек, үзе белән алып килгән тюльдан кисеп тәрәзәләргә өлге элде ул. Күрсеннәр барысы да, Рафаэльгә  хатыны килгәнлекне белсеннәр.  Берочтан нәрсәләр сатып алырга, нәрсәләр ясарга, ниләр тегәргә икәнлеген теркәп барды. Чиләк тә юк, иләк тә, чүмеч тә, дигәндәй, өр-яңадан тормыш башлап җибәрде алар шулай итеп. Эш чиләктә яисә иләктә түгел иде. Аларын вакытлыча күрше-күләннән бурычка алып тордылар. Чөнки Бобровкадагы военторг кибетендә андый кирәк-яраклардан берни дә таба алмадылар. Якын арада бер вакыт табып Куйбышевка барып кайтырга туры киләчәк.  

    Аның каравы Рафаэль эшкә күтәренке күңел белән китте һәм атлыгып ашыгып өйгә кайтып керә торган булды. Кайткачтын да Ленаны кочаклап күтәреп ала һәм үзе тирәли бер-ике мәртәбә әйләндереп чыгара. Шуннан соң Лена  хәзерләп куйган бер чиләк суны күтәреп фин йортының арткы тарафына чыгалар. Рафаэль бил тиңентен чишенә, сөеклесе аңарга чүмеч белән су коеп тора. Душны шул алыштыра иде хәрби частьта яшәүчеләр өчен. Аннан өйгә кереп бергәләп ашарга утыралар. Күршедәге рус авылыннан килгән хатыннар, өй борынча йөреп, сөт, йомырка, тозлы кәбестә кебек ризыклар  сата торганнар иде алар өчен. Сирәк-мирәк кенә булса да тавык та суеп алып киләләр. Кыскасы, барысы да җайга салынып килә иде инде, картлар әйтмешли, ипи-тоз һәм ачык йөз булса, тагы ни кирәк бәхетле булу өчен.

    Рафаэль кеше белән бик җиңел таныша, аралашып китә һәм дуслаша да белә - бу ходайдан бирелгән хәзинәсе иде аның. Өйләре каршысындагы төзелештә эшләүче бер татар егете белән танышып өлгергән иде ул әллә кай арада. Рафаэль аңарга үзенең иске ботинкаларын һәм курткасын бүләк иткән. Ә теге, Норлат ягыннан килеп эшләүче егет исә, аңарга төзелешкә кирәге чыкмаган иске, горбыль такталар биреп кайтарган. Шул горбыльлардан ул, кулына балта-чүкеч алып, Ленага кухня өстәле, кием элгечләре, гардероб һәм төрле шүрлекләр ясап бирде.

    Рафаэльләрнең эскадрилья командиры фронтовик  Владимир Абрамович  Биязович үзенең бөркетләрен еш кына табигатькә алып чыгарга ярата иде. Моның белән ул, беренчедән, летчикларның нерв системасын ял иттерергә, стрессларын киметергә омтылса, икенчедән, гаиләсез очучылар кунакханәдә эшсез ятып аракы белән мавыкмасыннар, дигәндер. Майор Биязович данлыклы очучы гына түгел, бер үк вакытта, коеп куйган аучы һәм балыкчы да иде. Рафаэль ауга йөрергә яратмый, киек-җәнлеккә мылтыктан атуга аяк терәп каршы иде ул. Атып үтерелгән куян күрәме, төлке яисә бүреме, үзалдына калтыранып куя, бер сүз белән әйткәндә, кызгана иде ул аларны.

    Шулай да кышка кергәч, бер алып чыктылар аны ауга. Кабан дуңгызына дип чыкканнар иде. Дуңгызлар очрамады. Ике баласын иярткән ана пошый күренде урман аланында. Алар шундый матур, шундый бәхетле иде ки, карасаң, сокланып туймассың. Табигатьтә алардан да камилрәк итеп яратылган җан иясе юктыр сыман тоелды шунда. Ана пошый, муены белән үрелә төшеп бер яшь усак агачын бөкте дә, балалары шул усак каерысын кимергәнне яратып карап тора. Кабаланып мылтыкларын төзәргә кереште барысы да.

    - Туктагыз, бөркетләр, ауның үз тәртибе бар. Бер пошига биш кеше атмый берьюлы,- дип туктатты аларны эскадрилья командиры. – Кем төзрәк ата әле бездә?

    Мылтыктан атарга куллары кычытып торган очучылар берсен икенчесе бүлдереп “Мин” дә “мин” диделәр.

    - Командир, әйдәгез, рөхсәт итегез әле, үзем атыйм, - диде Володя Балченков. - Төгәл тидерәчәкмен.

   - Ашыкма, Володя, синең ауга беренче генә чыгуың түгел. Әйдә, якын дустың Рафаэльгә бир үзеңнең чиратны, - диде, Владимир Абрамович. – Ялгышмасам, ул безнең снайперларыбыздан берсе.

   - Безнең Рафаэль җәнлекләрне кызгана бит ул, - дип, елмая төшеп пышылдады Балченков. – Поши түгел, чыпчыкка да атканы юк бит аның.

    - Аның үзеннән сорыйк. Нигә әле син кеше өчен җавап бирәсең. - Эскадрилья командиры шунда Рафаэльнең үзенә мөрәҗәгатъ итте. - Лейтенант Смаков, эскадрилья исеменнән җаваплы эш сиңа тапшырыла.

    Рафаэль тирән уйга калып тора иде. Икеләнә төшеп, салмак кына мылтыгын алды ул кулына.

   - Башкарып чыгармын, иптәш майор...

   Янәшәсендәге наратка сыена төшеп мылтыгын төбәде. Сулышын баса төште. Башкалар да тын да алмый көтә. Бер ана пошига, бер аның балаларына карады ул прицел аша. Хәзер ул аларның әниләрен атып екса, пошиның бозаулары ни эшләргә тиеш инде. Ә бозауларының берсенә атса, ана поши ничекләр түзәргә һәм алга таба ничек яшәргә тиеш?..  

Ничек ата алсын ул аларга? Ул атмаса, башкалар атачак...

   - Сузма. Кереп качканнарын көтәсеңмени... - дип, шелтә белдерде шунда коллегаларыннан берсе.

    Һәм урман аланындагы тынлыкны каты шартлау авазы бүлдерде. Пошилар, куркуларыннанмы, бер тын уңга-сулга карап тордылар һәм урман куелыгына кереп качтылар.

    - Егылмады. Яралады... - дигән булды шунда, дустын акларга ашыккан Володя Балченков.

    - Мазила... - дип тә ычкындырды арадан берәү.

    Рафаэль иркен итеп сулыш алды һәм мылтыгын аркасына салды.

    - Мулла кызында да була ялгыш, дип әйтәләр бездә. Тидерә алмадым, гаеп миндә.

   Соңыннан, башка бер җәнлек тә очратмыйча, кайтырга чыккачтын гына, эскадрилья командиры аның аркасына кулын салды. Пышылдап кына, үзенә генә ишетелерлек итеп әйтеп куйды.

    - Махсус югарыга аттың, шулай бит, лейтенант...

    - Шулай, иптәш командир.

    Һәм күзләре очрашты аларның шул чак. Командир, үз итеп, елмаю бүләк итте аңарга.

    - Нишлисең, үз-үзеңнән ерак качып булмый.

    - Мин үкенмим, иптәш командир. Яшәсеннәр, алар бергә-бергә булганда шундый бәхетлеләр. Күрдегез ич...

    Ә инде бергәләшеп Иделгә балык тотарга чыксалар, Рафаэль һәрчак беренче, балык тотуны ул ярата. Һәм бер дә башкалардан ким тотмый иде балыкны.    

    Бобровкада урнашкан авиаполкта ир-атлар гына түгел, офицер хатыннары да бергә дустанә аралаша һәм ярдәмләшеп яши торганнар иде. Аларның үзләренә күрә Хатын кызлар советы да эшләп килә. Анда летчик хатыннарына кыр шартларында хуҗалык алып барырга өйрәтәләр, гадәттән тыш киеренке шартларда эшләгән ирләренең стрессларын киметү ысуллары хакында лекциялар укый торганнар иде. Кышка яшелчә хәзерләү, аш-су табу һәм пешерү осталыгы хакында бер-берләренә файдалы киңәшләр бирәләр.

     Шул көздә үк, дустыннан калышырга теләмичә, туган ягына отпускага кайткан җирдән Володя Балченков та өйләнеп килде. Үз авылларында үскән Валя исемле кызга өйләнгән. Бер авылда үскәннәр. Озынча буйлы, ябык гәүдәле һәм тыйнак кына кыз иде ул. Яше дә шул унҗиде-унсигезләрдә генә булгандыр.

    Валя бик аралашучан, һәрчак ачык йөзле һәм эчкерсез булып чыкты. Тик бер нәрсә борчый иде аны, ул үзенең ябыклыгыннан ояла иде бик тә. Лена исә аны тынычландырырга ашыкты.

    - Үзеңә сер итеп кенә әйтәм, офицер хатыннары сине күргәч тә барысы да сокланып туя алмыйлар. Хәтта көнләшеп карыйлар сиңа. Юанлык һәм тазалыкка кызыкма син. Тора-бара шундый зифа чакларыңны ничек кайтарып алырга икән дип хыялланырсың әле.

     - Ир-атлар бит юан хатыннарны ярата диләр, - дип пышылдады Валя.

     - Володя бит сине сайлаган һәм сиңа өйләнгән.

     - Анысы шулай инде. Мин сине генә яратам дигән була. Бөтен авыл кызлары чаба иде аның артыннан.  

     - Володя яратмаса өйләнмәс иде. Ул ошаткач, башкаларның фикере сиңа нигә...

     Шулай дигәч, тынычланып китә иде ул үзе тагы.    

    Бобровкага килгәч тә Володя белән Валя башта  берничә көн Рафаэль белән Лена янында  яшәделәр. Аннан, вакытлыча гына дип, офицерлар гостиницасыннан бер бүлмә биреп тордылар үзләренә. Шунда күчтеләр. Әмма, барыбер, көн саен дип әйтерлек күрешеп, ярдәмләшеп, аралашып яшәүләрен дәвам иттеләр.

    Смаков белән Балченков ахирәт дуслар иде. Алар Бобровкага килгән көннәреннән бирле бергә яшәделәр, бергә эшләделәр, бер полкта һәм бер үк эскадрильядә хезмәт иттеләр. Хәтта партия сафларына да бергә гариза язып бер үк көнне кабул ителде алар. Һәм, ниһаять, менә бер үк вакытта дии әйтерлек башлы-күзле дә булып куйдылар. Эскадрилья командиры Биязович кына түгел, полкны җитәкләгән полковник Костюченко да бер дәрәҗәдә хөрмәт белән карый, аларның профессиональ осталыкларын югары бәяли торган иде. Ниһаять, менә хатыннары да уртак тел тапты, бергә-бергә аралашып, ярдәмләшеп һәм сер уртаклашып тормыш корып йөргән көннәре. Бу аларның ирләренә бик тә ошый иде, әлбәттә.

    Игезәкләрне аерырга ярамаган кебек, командировкаларга да еш кына бергә-бергә җибәрә торганнар иде аларны. Шул көннәрдә Куйбышев шәһәрендә узган яшь коммунистлар конференциясенә дә авиячастьтан аларның икесен юлладылар.

    Куйбышевта  үзләренә билгеләнгән кунакханәгә килеп төштеләр. Ике кешелек бүлмә тиешле иде аларга. Ул заманнар өчен кунакханәдәге иң яхшы номер – ул  ике кешелек. Әмма администратор хатын уйга калды:

    - Сез урнашырга тиешле номерда бер генә урын калды, - диде ул, гаепле кеше сыман. - Югарыдан шалтыратып анда икенче бер кешене урнаштырдылар. Кайсыдыр районнан килгән колхоз председателе бугай, бик важный.

    - Ә без ни эшләргә тиеш, кайтып китәргәме? - диде Рафаэль көр һәм калын тавыш белән. – Совет армиясенә һәм аларның данлы офицерларына хөрмәт гел юк икән бит сездә...

     Администратор каушый калды, ни эшләргә белмәде.

   - Юк-юк, зинһар андый нәтиҗә ясый күрмәгез. Мин үзем дә солдат кызы. Әтием Ватан сугышында һәлак булды. Совет армиясенә хөрмәтем бик зур...

    - Анысы яхшы. Әмма урнашу мәсьәләсен ничек хәл итәбез соң? - диде Рафаэль, башындагы фуражкасын төзәтә төшеп.

    - Ике вариант бар, - диде администратор, хәрбиләрнең йомшый төшүләренә куанып. - Беренчесе, икегезне ике бинага урнаштырабыз...

    Тукталып, уйга калып торды ул шунда.

   - Ә икенчесе?..

   - Икенчесе, үзегезгә тиешле шул ук бүлмәгә керәсез. Әмма, ул очракта берегезгә раскладушкада йоклап торырга туры килер.

    - Икенчесен сайлыйбыз, - диде, моңа тикле аларның сөйләшүен тыңлап кына торган Балченков.- Үзем йоклармын раскладушкада.

    Аларны урнаштырдылар. Бүлмәдә колхоз председателе үзе генә түгел иде, янына кунаклар җыелган. Зур бәйрәм ясап утырулары. Өстәлдә аракы шешәләре, ачылган консерва банкалары һәм авылдан килгән ысланган дуңгыз салосы. Билгеле инде, председатель янына килгән кунаклардан да бәхетлерәк кеше булмый андый чакта.  Летчикларны да чакырды алар өстәл артына. Күренеп тора, председатель чын-чынлап кунакчыл кеше. Урыныннан торып, хәтта, үзе утырган урындыкны тәкъдим итте ул аларга.

    - Әйдәгез, түрдән узыгыз, утырыгыз егетләр. Аракы күп, сало җитәрлек. Юлдан килгән кешене йомшартып җибәрә ул, - дип, үзләренә сала да башлады ул арада.

    - Рәхмәт, безнең әле эшләребез бар. Эчмибез, - диде Рафаэль, ишек төбендә торган буш карават астына үзенең әйберләрен урнаштырып.

     - Эчмәгән солдат буламы?.. - дип, офтанып алды кунакчыл хуҗа.

     - Солдат түгел, күрмисеңмени йолдызлары бар икесенең дә. Бер түгел, икешәр, - дип, салпы якка салам кыстырып куйды араларыннан берәве.

     Кунаклар шактый ук исерә төшкән, шуңа алар белән артык сүз куертып торуны кирәк санамады егетләр.

    - Күрәсе кешеләребезне күреп, бераз йөреп кайтабыз әле без, - дип чыгып китәргә ашыктылар.

     Алар кире әйләнеп кайтканда инде председатель, өстен-башын һәм аяк киемнәрен салмый гына йоклап та киткән иде. Дус-ишләр аракы белән сало беткәч тә китеп барганнар.

    Володя белән Рафаэль дә чишенеп йокларга яттылар. Тик менә йоклап китү генә зур проблемага әверелде, председатель җир тетрәү авазлары чыгарып гырларга кереште. Алай да итеп карадылар, болай да – колакларын мендәр белән дә томалап карадылар – барып чыкмады. Яткан җирендә әйләндереп куйгачтын да гырлаудан туктамады теге, тар гына бүлмәгә К-700 тракторы кертеп куйганнармыни... Хәер, ул заманнарда бит әле андый трактор хыялда да булмаган булуын, ә тавышы әнә стеналарны дер селкетә.

    Шулай итеп яшь  коммунистлар йоклый алмады. Ә председатель йокыны туйдырып, яхшы, күтәренке кәеф белән торды. Калган запасын чыгарып, егетләргә хәтта баш төзәтергә дә тәкъдим ясады әле. Рәхмәт әйтеп, баш тарттылар. Башлары авыртса да, йокысызлыктан гына авырткандыр аларның.

     - Эчмибез, без бит яшь коммунистларның өлкә конференциясы делегатлары, - диде Володя.

    - Ә мин нәрсә, кишермени?.. Мин дә делегат. Алай гына да түгел, мин президиумның беренче рәтендә утырырга тиеш әле, - диде теге һәм шаркылдап көлеп тә җибәрде. - Обком секретаре янәшәсендә.

    Рафаэль сүзгә кушылды шунда.

   - Ә нигә соң, делегат та булгач, президиумга да сайлангач, кунакханәдә кеше урынына урнаштырдылар үзегезне?

   - Ярты Куйбышев дуслар белән тулы минем. Туганнар да күп. Шуларда тукталырмын дип уйлаган идем башта. Сезнең бәхеткәдер инде, менә монда керергә уйладым, - диде бәхетле көлүен дәвам итеп. - Мин компанияда ял итәргә яратам. Менә күрерсез, сезнең белән дә уртак тел табачакбыз. Армияда булмасам да, мин болай солдат халкын яратам аны...

     Конференциянең президиумында утырды теге, дөрес сөйләгән булып чыкты. Төнлә генә түгел, көне буена  да үзләрен йоклатмаган председательгә карап утырырга мәҗбүр булды алар. Кичен тагы алардан алдан кайтып түрдәге караватына яткан булып чыкты. Йокламаган иде йоклавын.

    - Бераз хәл алырга кирәк. Президиумда утыру ул бик җиңел эш түгел, үзегез беләсез, анда көнозын коньяк эчәргә туры килә, - дип зарланып алды ул.

    - Ярый, ял итегез. Без тыныч кына сөйләшеп утырырбыз, - диде Володя. Алар көндез үк үзләренә күрә бер план корып куйганнар иде инде. Бу китәргә җыенмый булып чыкты.  Димәк, шул планны тормышка ашыра башларга вакыт. Аның белән бер бүлмәдә калсалар, якындагы көннәрдә ял турында, йокы турында уйларга да урын калмый аларга. Ә йокламыйча яшәп булмый. Кыскасы – тәмугь!

     - Мин кичә гырламаганмындыр бит? - дип, Володядан сорап куйган булды Рафаэль, сүз иярә сүз чыккан сыман гына итеп.

     - Юк, мин әйбәт йокладым. Бер ни дә ишетмәдем тагы.

     - Мин дә ишетмәдем. Гырлаган кеше булмады кебек, - дип, сүз кыстырды председатель дә. Үзе, гаепле кеше сыман, башын калкыта төшеп ялт кына хәрбиләргә күз төшереп алды. Һәм бу сүзләрнең үзенә кагылышы булмауга инанып, тынычланып, стенага ук борылып ятты.

    - Ә син беләсеңме, Володя,  гырлаган кешедән котылу юлы бар икән бит...

    - Ничек? Сөйлә әле... - дип урыныннан сикереп торды, кызыксыну күрсәтте янәсе Володя.

     Урынында тын да алмый яткан председатель дә колагын сагайтты шул мәлдә. Үзе өчен сөйләшкәннәрен аңламаса да, аны да битараф калдырмый иде ахыры бу мәсьәлә.

    - Узган ел Саратовта өйрәттеләр мине. Күршең каты гырлап үзеңә  йокларга бирмәсә мин гел шулай гына итәм хәзер.

    - Шуннан. Шуннан... - дип, тагы да кызыксына төшкән булды дусты.

    Рафаэль махсус пышылдауга күчте шунда. Пышылдаса да тавышы яхшы ук яңгырап ишетелә иде аның.

    - Чәйнекне аласың да гырылдый торган кешенең борынына, үзен уятып тормый гына, шуннан су  агызасың. Шундук тынып кала. Гырлау түгел, сулыш та алмый бүтән.

    - Ничек? Үләме... - дип, шаккатуын белдергән булды Володя.

    - Йә үлә, йә кала инде, - дигән булды, күпне күргән атлы булып сөйләшкән Рафаэль. - Исән калса да, кеше булмый инде ул бүтән...

    - Кара син аны, менә ничек икән. Моны бер  файдаланып карарга кирәк икән әле.

    - Ләкин минем борынга гына сала күрмә, килештекме...

    - Салыр идем дә, гырламыйсың ич син, - диде Володя, елмая төшеп.

    Дуслар шунда, бераз йөреп керергә дигән булып, урамга чыгып киттеләр. Бер сәгать чамасы саф һава сулап, шәһәр урамнарын гизеп кайтты алар. Кунакханәгә кереп, тыныч кына үз бүлмәләренә таба  узып барган җирләреннән администратор туктатты.

    - Иптәш офицерлар, иптәш офицерлар, - диде ул, кул изәп аларны үзе янына чакырып. - Ачкычыгызны алыгыз.

   Егетләр төшенми тордылар башта.

     - Нинди ачкыч? Безнең бүлмәдә кеше бар ич. Колхоз председателе...

     - Юк, ул сезнең арттан ук бүлмәне тапшырып, әйберләрен алып чыгып китте инде, - диде администратор, аларны шатландырырга теләп.

    - Ничек китте? Конференция тәмамланмады бит әле, - дигән булды Рафаэль, бер ни дә аңламаган атлы булып. - Кайда китте икән соң ул?

    - Минем монда туганнар бик күп, диде. Үзләрен үпкәләтүдән куркам, бармый булмый инде, диде.

    -Гаҗәп, безгә бер ни дә сиздермәде  китүе хакында, - дип, җилкәләрен сикертеп, бер-беренә сораулы карашларын төбәп алды егетләр.

    - Мин дә бер нәрсә дә аңламадым. Шундый әрсезләнеп, “Кунакханәдә яшәүне яратам”, дип, юк урыннарны таптырып урнашкан иде. Үзе тагы, сәбәбен дә аңлатмыйча, рәхмәтләр әйтә-әйтә матур гына чыгып та китте, - диде администратор.

     Егетләр үз бүлмәләренә кергәчтен генә рәхәтләнеп көлергә керештеләр. Җиңел хәл ителде бит әле бу мәсьәлә дә. Җылы һәм тыныч бүлмәдә дусларча сөйләшә-сөйләшә изрәп йоклап та киттеләр бераздан.

    Икенче көнне, президиум өстәле артыннан күпме генә эзләсәләр дә, теге күршеләрен таба алмады яшь коммунистлар. Эзе суынган иде диярсең. Президиумны гына түгел, конференциянең үзен үк ташлап киткән булып чыкты  безнең председатель. Үзен кызганып ук куйдылар хәтта, киң күңелле, юмарт һәм ачык кеше иде бит болай...  

   

21


    Ноябрьда Рафаэльга күптән көтеп алган чираттагы отпускасын  бирделәр. Аны кайда үткәрәсе, отпускада кая барасы күптән ачыкланган һәм бәхәс уятмый – Лена белән бергәләшеп, беренче тапкыр ир белән хатын буларак, туган якларына кайтты алар. Башта, һәр икесенең дә туганнарына йөреп, берничә көн Уфаны дер селкеттеләр һәм  гөр китерделәр. Ә аннан соң  әкияттәге серле дөнья сыман Рафаэльне берөзлексез үзенә тартып торган Яңа Актауга юл тоттылар.

     Яңа Актау әллә ни зур авыл түгел-түгелен. Әмма ул – үзе генә дә очсыз-кырыйсыз бер галәм кебек. Мондагы һәр өй һәм һәр капка таныш Рафаэль өчен. Ул өйләрдә берсеннән берсе кызыклы, матур һәм хикмәтлерәк кешеләр яши. Урам-тыкрыклары да күп түгел аның, бары берәү генә. Ул урам  Идәш елгасының  башланган җиреннән урман читләтеп озын булып сузылган. Рафаэльләрнең өе урамның түбән очында, яфраклы катнаш урманның наратлыкка килеп төртелгән җирендә  урнашкан.

     Өлкән улы белән яшь киленен Хафаза апа авыл капкасыннан чыгып көтеп тора иде. Улы белән кул биреп исәнләште. Шуннан артык төчеләнү бездә кабул ителмәгән. Ә киленен кочып ук алды, үзе очырган баласын канатларына алып сөйгән кош анасыдай, аркасыннан какты.

    - Исәнме, кызым, - дип эндәште ул аңарга. Һәм шул мизгелдән, гомергә, ул аның өчен кызы булып калды.

    - Исәнме, әнкәй, - диде Лена, иңбашына ак шәл ябынган авыл хатынын, Рафаэльнең әнисен, шундук үз һәм якын итеп.

    Капка төбендә аларны Миргалим абый каршылады. Ул җитди һәм сабыр иде, әлбәттә. Әмма шулай да улы белән күрешкәндә күз яшьләрен тыеп кала алмады. Ул нык кына авырый иде инде , үзе исән чакта күрешеп калу шатлыгыннан йомшарып китүе булгандыр. Сеңлесе Тамара һәм энесе Ринат килеп кушылды күрешү, хәл-әхвщл белешү  йоласына. Рим белән Нур икесе ике тарафта  армиядә иде әле ул вакытта. Ишегалдына уздылар. Яңа явып узган ак кар өстенә кара җимешләрен коеп бер көтү сарык бәрәннәре чабышып уйнап йөри. Ашап торган җиреннән тукталып, башмак мөгерәп сәламләде кайткан кунакларны. Мал лапасы ягында тавыклар кытаклашып алды, тыйнак кына итеп, мин монда дигәндәй, әтәч аваз салды. Шул рәвешле, ноябрь ахыры дип тормадылар, Яңа Актауда бәйрәм башланды.

    Миргалим абзый белән Хафаза апа бөтен туган-тумача һәм күрше-күләнне җыеп гөрләтеп туй ясадылар берничә көннән. Алланың биргәненә шөкер, дип әйтерлек, ноябрь  авылларда муллык ае. Яшелчәсе-бәрәңгесе тулып торган чак, сугым вакыты булгач, сарык ите, үрдәге-казы дигәндәй, барысы да үзеңнеке. Летчик булгач, әнә, Рафаэльнең дә мөмкинлекләре бар, авыл кибетеннән тегесен-монысын ящиклап кына алып кайткан. Өй эче кунак белән тулды, шаулап-гөрләп торды. Җыр һәм музыка авазлары өйгә генә сыеша алмыйча урамнарга ташып чыкты. Биючеләр дә кызып киткәч, салкын дип тормадылар, өй эчен тарсынып, ишегалларына чыгып парлап-парлап тыпыр-тыпыр биеделәр.

     - Салкын ич, суык тидерә күрмә, улым, - диде әнисе, улының гимнастерка изүләрен ачып җибәреп ишегалдында биегәнен күреп.

     - Юк, әни, борчылма, - дип тынычландырырга ашыкты Рафаэль, - без анда, югарыда, кырыгар градус салкында очабыз бит.

     - Көнне һындырган ахрысы, - дип, башкортчаны татарчага кушып шаярткан атлы булды сугышта бер аягын калдырып кайткан Хәмидулла абзый. Аягы булмаса да, дәрт ташып тора үзендә, култык таякларын шакы-шокы бер-берсенә сугып бер аякта сикергәләп биегән булып та алды тагы.

     - Сындырмый соң, сындырган, әлбәттә. Тагы берәр тустаган җибәрсәң, карга ятып ауный башларсың әле син, - дип, үз итеп төртмә сүз әйтеп алды аның хатыны.

     - Кунаклар, керегез, - дип, болдырга чыгып чакыру ташлады шунда өйдә төпчек малай булып үскән Ринат. - Әни бәлеш чыгарды табынга. Барысы да керсеннәр диде...

      Аны ишетмәделәр. Гармун тавышы, шаярган-көлгән авазларны җиңү өчен яңабаштан игълан ясамый хәле юк иде малайның. Бу юлы инде бар тавышына кычкырырга мәҗбүр булды. Тырышып көчәнсә тавышы шактый ук әче дә чыга икән тагы үзенең.

     - Рафаэль абый… Апалар…Абыйлар… Кодагыйлар-кодалар…Күрше абыйлар, күрше апалар... Барыгыз да керегез... Әни бәлеш чыгарды...

    Музыка туктап, кунаклар тынып калган иде инде. Ул кычкыруга соң, тынмас җиреңнән тынырсың. Берәм-берәм керү юлына борылды биючеләр. Шунда әлеге дә баягы теге Хәмидулла абзый Ринатның такыр башыннан, үз итеп, сыйпап куйгандай итте.

    - Ну тавыш та икән малай синдә. Кай төшләреңнән чыкты ул синең?

    - Ишетмисез ич. Әни чакырырга кушты, керсеннәр диде, - дип, борынын тартып алды да өйгә юнәлде төпчек малай. Сәрхушлар белән сүз көрәштереп торасы килмәде.

    Аракысы җитәрлек булса да, аның белән бик үк дуслашып өлгермәгән иде әле татар авылы ул елларда. Күбрәк шул фронттан әйләнеп кайткан солдатлар капса каба иде инде аны. Алары да чамасын белеп, кәеф күтәрелсен өчен генә диеп. Исергәнче эчү, ямьсезләнеп тавыш чыгару, кешегә бәйләнү дигән нәрсәне әле белгән кеше дә юк. Эчеп алган кеше урамга чыкса, бәйдән ычкынган колхоз үгезеннән качкан кебек, каршы очраган кеше урамның аргы ягына чыгып узып китә иде аны. Яшүсмер малайларга гына кызык, бер кәмит карагандай, көлкегә чыгарып артыннан ияреп барырлар иде бераз калыша төшеп.

    Бәлештән соң  чират тагы да җырга күчте. Авылның беренче гармунчысын чакырганнар иде бит, ул тартып уйнап җибәрде. Миргалим абзый, яшьлеген, “Галия” мәдрәсәсендәге кыллы оркестрда уйнап йөргән елларын искә төшереп, мандолинасын сайрата башлады. Башкалар дәррәү кушылып җырларга кереште.

                                Һәй әле бик ерактан килдек без,

                                Җитмеш чакырым җирләр үттек без.

                                Ак калфакның каралган чагы.

                                Ак калфакның каралган чагы,

                               Дус-ишләрне сагынган чагым...

     - Һәй моңлы да соң шушы халкыбызның борынгы җырлары, - дип, тирән сулыш алып үзалдына көрсенеп куйды шулчак Миргалим абзый. Мандолинасын чирткән көйгә бер очтан җырга да кушылырга тырыша иде ул. Авызы ачыла, әмма аннан тавыш чыкмый диярлек. Күренеп тора, хәлләре яхшыдан түгел иде аның, шактый ук бетеренгән иде шул.

     - Менә Миргалим абзый син безне тарихтан укыткан кеше. Шуны аңлатып бир әле син безгә, - дип, шунда кыюланып киткән фронтовик Хәмидулла сорау биреп куймасынмы. - Бик ерак җирләрдән килдек без, дип җырлыйлар. Каян килү турында бара ул сүз, без нәрсә, монда шулай ук бик ераклардан килгәнбезмени соң?

      - Әйе, Хәмидулла туган, бу туфракларга безнең ерак бабаларыбыз патшаның чукындыруыннан качып күчеп килгән.

     - Каян килгән?

     - Кем Казан тарафларыннан. Ә кемнәрдер Пенза һәм Касыйм якларыннан.

     - Шуннан укмы... Булмас ла... - дип, уйланып торды Хәмидулла. Бераз салган булса да, үз акылында иде бит ул.

     - Әйе, кем уфалла арбасы тартып, кем атка төянеп, бала-чагасын, әби-бабаларын ияртеп качарга мәҗбүр булган. Ә бу җирләрдә яшәгән башкорт халкы аларга үз итеп ярдәм кулын сузган.

     - Менә бит ничек... - дип, тел шартлатып куйды Хәмидулла. - Син боларны, мәктәптә укыткан чакта нигә сөйләмәдең икән?

     - Бөтенесен дә сөйләп бетереп булмый бит инде, Хәмидулла туган, - дип йомгакларга ашыкты Миргалим абзый. Туй ич, тарих дәресе түгел.

     Шунда өстәл читенә  таянып авырлык белән бердәнбер аягына торып басты Хәмидулла. Һәм стаканын күтәрде:

     - Авылдашлар... Туганнар... - диде ул.  Ни сәбәпледер күңеле нечкәреп китеп, мышык-мышык борынын тартып алды шунда. - Миргалим абзыйның исәнлеге-саулыгы өчен күтәрәм мин бу стаканны. Булдыра алган ир-атларны миңа кушылырга чакырам. Миргалим абзый бит ул...Миргалим абзый бит ул авылда гына түгел, тирә якта һәм дөньясында бер генә...

    Хәмидулла  эчкерсез кеше иде. Ул ихластан сөйли, йомакайланучылардан түгел. Шуңадыр, эчсә дә, эчмәсә дә ир-атларның барысы да диярлек торып басты шунда, Хәмидулланың тәкъдименә кушылдылар. Рафаэль дә, әтисе турында әйтелгән җылы сүзне хуплап, стакан читеннән тагы бераз  уртлап куйды.

   - Рафаэль... - дип пышылдады, шелтәле караш ташлап куйды шунда, янәшәсендә утырган Лена. - Мавыгып китә күрмә.

   Борчылырлык иде шул. Көн дә бәйрәм, көн дә туй, дигән сыман килеп чыкты бит. Елмаю белән генә җавап кайтарды Рафаэль, дәшмәде.

   Тел ачкычларына ия булып киткән Хәмидулланың тагы бер соравы калган икән әле:

   - Миргалим абзый, тагы бер генә сорау бирим әле. Әйт әле, менә сезнең нәсел – Смаковлар кай тарафлардан килеп чыккан дип уйлыйсың? Һәм каян килеп ул сездә генә шундый фамилия – Смаков... Ни татарча, ни урысча дигәндәй?..

    - Бер түгел, ике сорау булды инде бу, - дип, сүз кыстырды Хәмидулланың хатыны. Иренең Миргалим абзый белән шундый мәгънәле әңгәмә корып утыруын бер горурлык белән тыңлый  иде ул. Бер аяксыз булса да, аның ире ич. Күреп тора, башкалар да йотылып тыңлый иде аларның һәр сүзен. Горурланмас җиреңнән горурланырлык.

     Җавабын кыска тотты Миргалим абзый.

    - Безнең бабайлар Касыйм тарафларыннан килгән  булса кирәк. Ә Смаков - Исмәгыйл исеменнән чыкмадымы икән, дип уйлыйм. Исмәгыйлне бит кайчак үзебез дә “Исмак” дип кенә җибәрәбез. Шуның бераз урысчалатыбрак әйтелгән варианты димме...

    - Ә мин сезне морзалар түгелме дип йөри идем тагы, - дип, тирә-ягына  бәхетле караш ташлап куйды Хәмидулла. - Морзаларда кунакта булдык дип тә мактанырга иде әле  исәп..

    - Бу хакта оныт, Хәмидулла. Инде барыбыз да тигез хәзер. Совет власте ул хакта сөйләшкәнне яратмый ул. Ярлы крестиян токымы булу үтемлерәк хәзер, оныт, - диде Миргалим абзый. Әлбәттә, ул үзе шулай сөйләсә дә үз  авызыннан чыккан сүзләре белән һич кенә дә килешми иде. Шуңа кәефсез һәм төксе дә иде ул бүген.

     Татар авылында туй бер көндә генә тәмамланмый иде ул заманнарда.  Туй  атналар буена дәвам итә иде кайчак. Туган-тумачалар, һәр көнне диярлек,  чират белән ашка чакырды үзләрен. Аннан күрше-күлән һәм дус-ишләр керде чакыру белән. Баш тарту ярамый, чакырган җиргә бар, куган җирдән кит, дигән бит халык. Егерме-утыз көн дәвамында көн дә, көн дә кунакка йөрү шактый ук ялыктырса да, түзәргә туры килде. Аеруча, инде матур гына түгәрәкләнеп килгән – бала көткән Ленага авырга туры килгәндер.

     Ашта утыру бер хәл. Ә менә шул аштан соң, караңгы төшкәчтен, урамны тутырып шау-гөр килеп  әңгәмә корып яисә бер-бер күңелгә ятышлы җыр җырлап кайтулар онытыла торган гына булмады.

     - Кемнәр шулай матур җырлап кайта анда?- дигән сорауга, авылдашлар, тәрәзәдән карамый гына да җавап таба торган булгандыр.

     - Кемнәр булсын, Смаковлар... Миргалим абыйныкылар кайта торгандыр. Аның летчик малае Рафаэль  Уфаның үзеннән кыз алып кайткан!.. Шуның туен дәвам итә торганнардыр....

     Яшьләр көндезләрен авылның тирә-ягындагы табигать матурлыгына сокланып йөрделәр. Көзге пычраклар артта калган, кышның башы гына булганга, кар да тирән түгел иде әлегә. Рафаэльнең балачагы узган урман- кырларны гизеп, табигать матурлыклары белән танышып йөрү өчен шуннан да уңайлырак вакытны табу мөмкин булмас иде.

    Ә Лена исә шәһәрдә үскән кыз, аңарга туган як табигатен – урмандагы агачлар, тереклек  һәм кошлар дөньясы белән танышып йөрү икеләтә кызык һәм гыйбрәтле. Рафаэль  аны, табигатьне яратуы белән генә түгел, ә аны танып белүе, бөтен серләрен аңлавы белән дә шаккатыра иде. Кыш көне булганга агачлар яфраксыз. Шуңарга Лена аларны бер-береннән аера алмый азапланды. Ул бары тик чыршы белән наратны һәм ак кәүсәсеннән каеннарны гына таный. Ә Рафаэль өчен исә табигатьнең һичбер сере юк. Шуңа сорау арты сорау яудырып кына торды ул аңарга.

    - Рафаэль, белмисеңме, бу нинди агач? - дип сорамый булдыра алмады ул чираттагы мәртәбә.

     - Син һаман да бер үк сорау бирәсең, гүзәлем, - диде ул,  туган як табигате белән хатынының да җанлы кызыксынуына куанып. Һәм күңел күтәренкелегеннән рухланып китеп рифмалый-рифмалый җавабын тезеп китте. - Бу нинди агач, ул нигә ялангач, дисең инде. Бу, җаным, имән булыр, тамыры тирән булыр. Ябалдашлары бик тә киң, ул Алып батырга тиң...

      - Рафаэль, шул шаяруларың белән мине бутап бетерәсең инде. Син йә шигырь генә сөйлә, йә минем сорауга җавап бир. Белмәсәң, алдама, килештекме? Әнә теге агачны өрәңге дидең, ә монысын имән дисең, алар арасында һичбер аерма күрмим мин...

      - Син күрмисең, ә мин күрәм. Каерыларына игътибар ит син аларның. Имәннең каерысы куерак төстә була. Кәүсәсендә сырлар тирәнрәк һәм ботаклары да, өрәңгенеке сыман югарыга гына түгел, ә күбрәк янга таба тырпаебрак үсә. Ышанмасаң, әнә, кара, үзең чагыштыр... Ә тегесе, әнә, шома каерылысы юкә. Анда әнә буа янында күбрәк, шомырт, карама һәм элмә агачлары үсә.

     - Каян беләсең, без бит әле буа янына барып та җитмәдек, - дип, гаҗәпләнде Лена.

     - Аның өчен яннарына бару мәҗбүри түгел, гүзәлем, су читендә, дымлы урыннарда үсә ул агачлар.

     - Шомыртны беләм анысы. Ә мин, ул карама һәм элмә агачлары турында беренче ишетүем, аларны тану түгел, барлыкларын да белми идем.

     Шунда, күлгә таба алданрак киткән Лена, кинәт туктап калды.

     - Карале, Рафаэль, кара – монда ниндидер эзләр бар, - дип, ирен үзе янына чакырды ул.

     - Бу, Ленам, төлке эзе. Әле күптән түгел генә, күп булса бер сәгатъ чамасы элгәре узып киткән моннан, - дип, килеп җитмәс борын хөкем чыгарды Рафаэль.

     - Каян беләсең, ә ник куян түгел? Ә бәлки ул бүре булгандыр?

      - Һәр җәнлекнең үзгә аяк эзләре, атлау рәвеше, адымнар зурлыгы була, җаным. Боларны ачыклау өчен тәҗрибә кирәк...

     - Ә бер сәгатъ  элгәре икәнлеген ничек белдең, үтеп киткәнен күрмәдең ич син аның?

     - Чөнки аның эзләре бик ачык. Күрәсеңме, әнә, тырнак эзләренә кадәр сизелеп тора. Ә вакыт узган саен, ул эзләр кар тузаны белән күмелә, тоныклана бара.

      - Менә ничек... - дип куйды шәһәрдә үскән кыз. - Ә монда шулай төлкеләр дә бармы?

     - Төлке һәм куяннар  гына  түгел, бу урманда, беләсең килсә, поши һәм кабан дуңгызлары, бүре һәм урман песие – рысь та бар. Вакыт-вакыт Урал тавы тарафларыннан аюлар да килеп чыккалый дип әйтәләр.

     - Чынлап тамы? - дип, сискәнеп куйды Лена. - Алай булгач, ни эшләп йөрибез соң без монда... Әйдә, тизрәк кайтып китик, исән чакта.

     Урманны яңгыратып көлеп куйды Рафаэль.

    - Куркырлык сәбәп юк, гүзәлем. Ул киек-җанварлар барысы да табигатъ балалары. Кешегә тими алар.

    - Бүре дә, аю дамы?

    - Әйе, аю-бүре дә. Киресенчә, алар кеше барлыкны сизсә, ерактан ук әйләнеп узарга тырышалар. Үзең тимәсәң, сиңа тими ул табигатъ балалары.

     - Юк, мин куркам, кайтыйк инде, - дип, барыбер үзенекен итте, өйгә таба каерды Лена. - Арылды да инде, бүгенгә җитәр, кайтыйк әйдә.

    Ризалашмый чарасы юк иде Рафаэльнең, авылга бу юлы алар көндәгедән иртәрәк әйләнеп кайттылар. Әмма, иртәгәсен, яңадан сәяхәткә - бала чакларында җиләк җыеп үскән Нәгыш тавы тарафына юнәлделәр.

     Туган ягының һәр калкулыгы һәм һәр куагына кадәр Рафаэльдә балалык һәм үсмер еллары турында хәтирәләр яңарта иде.

     - Ленам, менә бу ялгыз имән без малай чакларда яшь туера гына иде әле... Ә хәзер ул, күрәсеңме, нинди зур имән булып үскән.

    - Туера... Ул ни дигән сүз соң? Беренче ишетүем.

    - Яшь имәннәрне халык туера диеп йөретә. Имәннең, үзенә күрә, егет чагы була инде ул.

    - Ә нигә егет чагы? Имән бик матур агач бит, аны кызларга да тиңләп була торгандыр, - дип, күңел күтәренкелегеннән, үзенә күрә бәхәс куерткан атлы булды Лена.

    - Кызык икән син, егетләр ямьсез булырга тиешмени? Мин дә үземне матур, дип йөргән була идем тагы...

    - Син бит бер генә, Рафаэль.

    - Шулай дисәң генә, - дип, күтәреп алды ул хатынын һәм, яратып, югары чөйде.

     - Әбау, егасың ич. Онытып җибәрмә, мин үзем генә түгел, без икәү.

     - Онытмадым, - диде Рафаэль, еш-еш сулыш алып. - Әтисе кебек очучы булырга әзерләнеп торсын дип чөюем.

     - Ә кыз булса, ни эшләрсең?

     - Куанырмын гына, шатланырмын гына, гүзәлем, - дип, иелә төшеп хатынының бит очыннан үбеп алды ул шунда.

    Бераз, кулга-кул тотынышып дәшми генә атлап бардылар. Әмма, бу күпкә сузылмады, Рафаэль тагы ниләрдер хәтерләп адымнарын акрынайтты.

    - Сугыш вакытында менә бу үрне менгәндә мин чак үлемнән котылып калганмын.

    - Ничек? Бүгенгә тикле миңа ул хакта берни дә сөйләмәдең ич...

    - Сөйләүдән ни файда, гүзәлем.

    - Ничек алай, мин синең хакта барысын да белергә телим ич. Бәхетле чакларыңны гына түгел, син күргән һәм кичергән кайгы-хәсрәтләрне дә мин белеп торырга тиеш. Сөйлә, зинһар. Көттермә.

    - Гыйнварның иң салкын көннәре булгандыр. Фермада колхоз малларының ашарына беткән. Бер карт алаша җигеп мин саламга киттем. Барып җиттем. Төядем. Кайтырга чыктым. Ә менә шушы үрне менгәндә атым туктап калды. Хәле бетте, тарта алмый. Ул да ач, кабыргаларын санарлык. Чыбыркы белән кизәнер идең – кызганыч. Үземә ашарга дип тыккан ипи телемен бирергә мәҗбүр булдым. Салам да капкалап алды. Суыкка чыдарлык түгел. Бит кенә түгел, кул-аякларым туңды. Утырып ял итәсе, йоклыйсым килә башлады. Юк, мин әйтәм, фашистларны куандырыр хәлем юк әле. “Әйдә, бахбай, - дим, - бергәләп тартыйк. Кайтыйк авылга, сыерларның ашыйсы бар анда”. Әллә аңлады, әллә үзенә хәл кереп китте шунда, икәүләп бергә тарта торгач, менеп җиттек без бу үрне. Һәм кайтып та җиттек авылга. Өйгә кайткач, әнкәй ах итте, минем бит очлары һәм борын гына түгел, кул һәм аяк бармакларыма кадәр өшегән булып чыкты. Үзем дә хәтерләмим, бер атна урын өстендә ятканмын. Каз майлары сөртеп кенә яңадан кеше ясаганнар үземнән.

    - Ай җаным... Ай җаным, - дип торды Лена ире сөйләгәннәрне тыңлаганда.

    Ул да түгел, Рафаэль чираттагы истәлекләргә күчте тагы.                    

    Шул рәвешле көн артыннан көн узды, ел буе көтеп алынган отпуска көннәре сизелмичә дә узып китте. Көндез табигатьтә, кичләрен кунакта яисә әти-әниләре белән бергәләшеп табын артында дөнья хәлләре сөйләшеп утыра торгач, китәр көннәр дә килеп җитте.


22

     

    Ә Бобровкада тормыш үз җаена ага торды. Хәрби очучының көндәлек мәшәкатьләре, бер карасаң, гел бертөрле һәм күңелсездер кебек, ә чынлыкта һәр  яңа көн үзенең яңадан яңа ыгы-зыгы һәм проблемаларын тудырып кына тора. Алар хезмәт иткән авиаполк “МИГ” ларны сынау һәм камилләштерү юлында база булып та хисаплана иде. Шуңа, һәр атна һәм ай саен диярлек, самолетларга яңа төрле механизм һәм приборлар урнаштырып, гадәттән тыш шартларда аларның ничек эшләвен дә күзәтеп барырга  тиеш иде очучылар. Ә инде хәрби авиация өлкәсендә өч төрле һөнәр иясе булган Смаковка бу уңайдан аеруча тыңгылык бирмәделәр.

     - Рафаэль, аңлат әле, бу механизм нәрсәгә хезмәт итә?

     - Бу прибор тагы нигә кирәк булды икән?- дигән сораулары белән коллегалары аны тинтерәтеп бетерә иде вакыт-вакыт.

    Әйтерсең,  ул барысыннан да хәбәрдар булырга тиеш. Әйтерсең лә, ул заводтан яисә конструкторлык бюросыннан җибәрелгән белгеч иде алар өчен. Ул, үз чиратында, белгәнен аңлатты, белмәгәннәрен аңларга тырыша иде. Чөнки ул авиацияга мөнәсәбәте булган барлык журналлардан да хәбәрдар булырга тырыша.  Аларның кайсыберләре частьның китапханәсенә килә, ә инде анда булмаганнарына ул үзе язылырга тырыша торган иде.

      Хезмәттәшләрен ул яхшы аңлый, алар бит техниканың һәммә нечкәлекләрен дә өйрәнмәгән. Очучыдан ул таләп тә ителми, аның эше техника һәм навигация приборларында казыну түгел, эшләп торган машина белән идарә итү.  Хәрби реактив самолетлар аеруча зур осталык белән  идарә итүне таләп итә. Шулар өстенә, ихтимал булган дошман авиациясенең дә техникасы үзенчәлекләрен,  тактика үзгәлекләрен белеп торырга тиеш алар.                  

    Бобровка полкында МИГ-15 һәм МИГ-17не инде шактый яхшы үзләштергән иделәр. Тик менә соңгы араларда, төрле техник экспериментлар   нәтиҗәсендә булса кирәк, очу вакытында торган саен көтелмәгән шартларга  ешрак юлыга башлады алар. 1954нче елга кергәч кенә дә өч самолет һәлакәткә очрап, менә дигән якын дусларын югалттылар. Һәм алар барысы да МИГ-17нең яңа модификациясе булган самолетларда. Самолет яхшы гына эшли дә кебек, тиешле биеклеккә менеп  маршрутны ала. Һәм киткән җиреннән әйләнеп кайтмый, югала.

Әле генә дусларына кул изәп һавага күтәрелгән очучыдан, каядыр, офыклар артында тонык кына булып ишетелеп алган  шартлау авазлары гына әйләнеп кайта. Бергә хезмәт иткән дуслар, шул рәвешле, хушлашмыйча да эзсез генә югала баралар. Алардан ни кала, ул мәңге ачылмаслык итеп ябылган цинк гробларда ниләр булганлыгын һичкем белми. Сорасаң, шундук авызыңны томалыйлар.

    - Сез балалар бакчасында түгел, ә хәрби авиацияда хезмәт итәсез, - дип кенә җавап кайтаралар.

    Чынлап та, алар бит теләсә нинди информация чыгару катгый  тыелган хәрби частьта хезмәт итәләр. Шул хакта ант биреп, секретлар бүлегендә имза да калдырдылар. Әмма, кеше барыбер уйланмый тора алмый. Аның  уе сорау рәвешендә яисә ялгышып кына булса да телгә чыгып алучан була кайчак.

     - Инде чиратта кайсыбыз икән тагы?- дигән сорау күңелләрендә мең тапкыр кабатлана торгандыр. Вакыт-вакыт, очучылар үзләре генә калган чакларда, ул телгә дә кереп ала иде.

     Мин түгел дип, һичкем әйтә алмый.

    - Белеп булмый инде егетләр, белсә дә моны бер алла гына белә торгандыр.

    - Ә без – барыбыз да коммунистлар. Шулай булгач, аңардан да сорашу килешеп бетми торгандыр, - дип, шаяру белән тиз генә йомгаклап куялар иде ул хактагы уйлануларны.

     Шулай да көннәрдән бер көнне, алар полкындагы икенче эскадрильядән лейтенант Смирнов шартлаганнан соң, бер җитди сүз чыгып алды. Эскадрилья командирлары Биязович белән Идел буендагы күлләргә балык тотарга килгән иде алар. Володя Балченков командирдан сорап куйды.

     - Иптәш командир, балык тотканда гына булса да, бер сорау белән мөрәҗәгать итәргә рөхсәтме?

     - Тыңлыйм, Володя, без бит монда командир белән аңа буйсынучы офицер түгел. Без – балыкчылар.

     - Самолетлар бик еш югала башлады, бу сезне дә уйландырамы?

     - Уйландырмаска соң, мин дә сезнең кебек үк ике аяклы, ике күзле гади бер кеше – хәрби очучы бит.

     - Бер-ике ел элгәре мондый хәлләр бик сирәк, булса да елга бер була торган иде. Ә хәзер – ай саен дип әйтерлек. Моны ничек аңларга, иптәш командир?

     - Мин үзем дә аңлый алмыйм. Сугыш вакытында да сирәк очрый торган иде андый хәлләр.

     - Ә нигә нәтиҗә ясамыйлар? Ә ни өчен ул тәҗрибәләрне безнең өстә уздыралар? Очучылар да кеше бит...

     - Дөрес сөйлисең. Әмма башка бу хакта һичкемгә авыз ачып сүз кузгатасы булма, ишеттеңме! Замполитка  яисә секретлар бүлегеннән берәрсенә җиткерсәләр – эш харап булачак.

     - Ни эшләтерләр? Кемдер сүз кузгатырга тиештер бит инде бу хакта? Соң чиктә, без бит ирекле Советлар Союзын саклаучылар.  

     - Армияда – сүз сөйләшмиләр. Армияда – приказ гына үтиләр. Капитан Голиковны белә идегезме?- дип, сорап куйды Биязович бераз уйланып торганнан соң.

    - Белмәскә, яхшы белә идек, - дип, Рафаэль да сүзгә кушылды шунда. - Ул шундый күңелле, ачык кеше иде. Ни сәбәпледер күренми ул хәзер, башка берәр җиргә күчерделәрме икән?

    - Күчермәделәр. МИГ-17 өстендә экспериментларны летчиклар гомере белән түгел, заводта һәм полигоннарда үткәрергә кирәк дип, югарыга рапорт язган иде ул. Ике көннән секретлар бүлегенә чакырганнар үзен. Һәм шул китүдән кайтмаган, югалды. Хатыны да белми аның кайда икәнлеген. Гыйбрәт бу, шуны исегездән чыгармагыз, егетләр. Дөнья без дигәнчә генә бармый шул ул.

    - Шулай да булсын ди. Очучылар да кеше бит, аларның да гаиләләре, туганнары бар. Әнә, минем хатын тиздән бала табарга тиеш, - дип, үзалдына уйланган сыман гына, ипләп аңлатырга кереште Балченков. - Рафаэльнең дә Ленасы түгәрәкләнеп килә. Туачак балаларыбыз хакына булса да без бу хакта уйланырга тиештер бит, иптәш командир.

     - Уйланырга тиеш. Кеше уйланмый гына яши алмый, лейтенант. Әмма, “устав” һәм “присяга” төшенчәләре армияда беренче чиратта. Аларны шик астына алу кабул ителмәгән.

    -  Ә миннән сорасалар, солдат һәм офицерлар гомере бар нәрсәдән дә кадерлерәк, дип язган булыр идем мин ул Уставка.

    Биязович бу юлы аңарга җавап кайтармады. Балык чиртеп куйдымы, әллә эче пошканнан, кармагын тартып чыгарды ул судан. Балык эләкмәгән, суалчаны үз урынында иде.

     Командирның ачуын чыгардык ахыры дип уйлап алды Рафаэль һәм бәхәсне ипле генә йомгаклау җаен карады.

    - Ярый, җитәр Володя, юк-бар сорауларыбыз белән эскадрилья командирының башын катырмыйк әле. Владимир Абрамовичка ял итәргә бирмисең. Аннары без кычкырып сөйләшкәнгә, әнә, балык та эләкми башлады, - дигән булды.

      Дәшми генә утырдылар бер тын. Биязович белән Смаковка балык, чиртү түгел, якын да килмәде. Ә Балченков бер-бер артлы өч алабуга тартып чыгарды аның каравы.

     - Ә нигә ул сиңа гына эләгә, - дип, тыңгысызланып куйды Рафаэль.

    - Кемгә эләгергә, кемгә эләкмәскә икәнлекне балык үзе белә ул,- дип, мактанып алды Балченков. - Минем дөрес сүз сөйләгәнне ишетеп килде алар.

    - Балык – бик куркак бит ул. Үз ишләре санап чиртә алар сиңа, - дип, мыек читеннән генә елмаеп куйды командир.

     Ул да түгел, нәкъ шул мизгелдә аның үз кармагындагы калкавыч су астына китеп күмелде. Биязович, куанычын кая куярга белмичә, тагы да зуррак  алабуга өстерәп чыгарды.

     Балченков аны шундук эләктереп алды һәм кычкырып көлеп җибәрде:

     - Ни дидегез, иптәш командир, бая ни әйткәнегезне ишетми калдым, тагы бер мәртәбә кабатлагыз әле?

     - Аның каравы минем балык зуррак, - диде ул, ихлас куанып. Балченковка җавап таба алмады.

     - Димәк, шуңардан нинди нәтиҗә килеп чыга инде, иптәш командир?..

     Өчәүләшеп көлешеп куйдылар... Күп тә үтмәде, Рафаэльнеке дә чиртергә кереште. Ул да балык тартып чыгарды. Куанычтан аның да авыз колакка җитте.

     - Нәтиҗә турында сораган идең, - дип, шунда гына телгә килде Биязович. - Ул хакта инде хәзер лейтенант Смаковтан  сорый аласың...

     Шул рәвешле уен-көлке белән утыра торгач, байтак кына балык тотты алар. Ару-талуны онытып, яхшы һәм күтәренке күңел белән хәрби частька әйләнеп кайттылар. Балык тотканда сөйләшенелгән сүзләр Идел суы белән агып китте, онытылдылар.

     Бобровкага тиздән техник үзенчәлекләре белән бөтенләй башка югарылыктагы яңа самолетлар – МИГ-19 ның беренче үрнәкләре кайтырга тиеш дигән хәбәр таралды шул көннәрдә. Яңа самолетның идарә системасын һәм тактик-техник характеристикасын җентекләп өйрәнергә кереште очучылар. Һәр яңа самолет кайткан көннән яңа бер дәвер башлана сыман иде алар өчен.

   

23


      Елның муллык ае булган августка кергәч тә Рафаэльгә сөеклесе кечкенә генә, әмма бик тә матур бер кыз алып кайтып бирде. Аңарга Гүзәл диеп исем куштылар. Рафаэль тәкдим итте бу исемне. Лена кабул итте, әмма сорау бирми булдыра алмады.

    - Ни өчен Гүзәл?

    - Чөнки, аның әнисе – минем гүзәлем!

    - Бәхәсләшмим, матур исем, - дип килеште Лена. - Ләкин, бу исемгә лаек булырмы соң безнең кызыбыз?

    - Гүзәлдән – гүзәл генә туа, гүзәлем, - дип, яңа туган кызларына исем сайлау мәсьәләсен йомгаклап та куйды Рафаэль.

     Гаиләдә бала туу – ул бөтенләй яңа тормыш башлануга тиң икән. Рафаэль бермә-бер олыгаеп киткәндәй хис итте үзен. Ул хәзер үзе өчен генә түгел, хатыны һәм яңа туган кызы өчен дә җаваплылык хис итә башлады.

     Ел буе Хәрби академияга керү  өчен имтиханнарга  хәзерләнгән иде. Математиканы, физиканы өр-яңабаштан өйрәнеп чыкты. Лена ярдәме белән инглизчәне дә азмы-күпме сукалый башлаган иде. Эш урыныннан характеристика да алынган. Әмма көтмәгән-уйламаган җирдән проблема килеп чыкты – ул үзенең урта мәктәпне тәмамлау турындагы документын таба алмады. Аны Борисоглебсктагы хәрби очучылар хәзерләү училищесына кергәндә тапшырганын хәтерли. Күрәсең, шунда калган. Аннан “Сезнең документларыгызны таба алмадык” дигән җавап килде. Бүздәккә Халык мәгарифе бүлегенә аттестатның копиясен соратып мөрәҗәгать итеп карадылар. Туган яклардан “Копияләр бирелми” дигән бюрократик җавап килде. Менә сиңа мә, уйламаган җирдән нинди кыенлыкларга килеп юлыкты бит тагы. Инде башка чара калмагач, Хәрби академияга керү турындагы хыялны бер елга кичектереп торып, кичләрен йөреп яңадан урта мәктәптә имтиханнар тапшырырга кирәк булыр дигән нәтиҗәгә килделәр. Башкача юл калмаган иде.

      Ни булса да хәерлегә булсын. Укуны сәбәп итеп, хатынын яшь бала белән калдырып китү дә дөрес булмас иде.

    - Мин Уфада әни янында торып торырмын, сиңа укырга кирәк, Рафаэль, - дип, Лена үзен үгетләп тә карады.

    - Юк, мин синең яныңда,  Гүзәлем янында булырга тиеш, уку качмас, - диде ул, бәхәскә урын калдырмыйча.

     Нәкъ шул көннәрдә аңарга өлкән лейтенант дәрәҗәсе бирделәр. Тиздән ул  башлап очучы булачак. Кыскасы, хезмәт урынындагы уңышлар, гаиләдәге шатлыклы вакыйгалар белән бергә үрелеп бара иде. Канатланып, очып эшкә китә иде Рафаэль һәм шул ук дәрәҗәдә күтәренке күңел белән өйгә ашыгып кайтып керә иде. Өйдә бер түгел, ике гүзәл  – хатыны һәм кызы көтеп торалар иде бит аны хәзер.

    Эштән арып кайтуга да карамастан, су китерә, кибетләргә йөри, төрле хуҗалык эшләрендә ярдәм итәргә тырыша  иде ул хатынына.

Кичләрен, сабый тәмле төшләр күреп йокыга талгач, икәүдән-икәү генә киләчәккә планнар корып, хыялланып утыралар.

    - Бала үстерү бик  мәшәкатьле эш икән. Сиңа авырга туры килә, Рафаэль. Эшеңә зыян китерә күрмә тагы, - дип үзенең борчылуын белдерә иде Лена.

     - Миңа авыр буламыни инде, җаным. Бала бит ул – адәм баласы өчен иң зур хәзинә. Мин хәзер элеккегә караганда  биш  мәртәбә яратыбрак башкарам үз эшемне. Ул миңа бетмәс-төкәнмәс көч һәм гайрәт кенә китерә... Белсәң икән син.

     - Аз йоклыйсың. Сиңа сигез сәгатъ йокы тиеш, сәламәтлек белән шаярырга ярамый, Рафаэль.

    - Наполеон өч кенә сәгатъ йоклаган диләр. Ленин бабай да аз йоклаган. Ә нигә мин ярты гомеремне йоклап үткәрергә тиеш?

    - Шулай кирәк, минем сүзне тыңла син, Рафаэль.

    - Ә син дә минем сүзне тыңларсыңмы соң?

    - Ни дисәң, шул булыр. Син бит минем бердәнберем. Әйт кенә...

    - Вәгъдәме? - дип, кулын сузды ул.

    - Вәгъдә, - дип, кулын бирде Лена. - Барысы да син дигәнчә булыр.

    - Алай булгач сиңа иң зур хыялымны сөйлим, тыңла.

    - Тыңлыйм.

    - Миңа, җаным,  тагы  дүрт малай да алып кайтып бирерсең әле, ярыймы. Вәгъдәме?..

    - Ничә дидең!.. Син нәрсә, үз акылыңдамы... Мин аларны кай арада табып үстерә алырмын. Миндә шундый сәламәтлек бардыр дип уйлыйсыңмы, акылыңа кил, Рафаэль. Шаярып кына әйтүеңме?..

    - Тамчы да шаярмыйм. Безнең Смаковлар нәселендә элек-электән ишле гаилә белән яшәгәннәр, ким дигәндә биш бала табып үстергәннәр.

    - Шул кадәр бала тәрбияләп үстерү бик җиңел булыр дип уйлыйсыңмы?

    - Җиңел булыр дип уйламыйм, җаным, шулай кирәк  саныйм, - дип, кочагына кысып алды ул хатынын. Һәм яратып иреннәреннән үбеп куйды. - Мин бит үзем дә ишле гаиләдә туып үстем. Өлкән малай буларак, авырлыкларны да аз татымаганмындыр. Әмма зур гаилә һәм балалар - ул, минемчә, иң зур бәхет. Минем әткәй белән әнкәйгә җиңел булгандыр дип уйлыйсыңмы! Ә бабайларга? Бабайларның бабаларына...

   - Алай дип уйламыйм, Рафаэль.

   - Димәк, килештекме, - дип, тагы сораулы карашын хатынына төбәде ул. Мин ул балалар һәм балаларыбызның әнисе, ягъни синең бәхетле булуың өчен барысын да эшләргә тырышырмын, гүзәлем.

    Җавап бирергә ашыкмады Лена. Күзләрен тутырып үзеннән җавап көтеп утырган иренә текәлеп карады ул шунда. Юк, шаярмый иде Рафаэль. Аның өчен шул мизгелдә әлеге вәгъдәдән дә мөһимрәк һичбер нәрсә юктыр сыман иде дөньяда. Башын иренең нык һәм таза күкрәгенә салды ул.

     - Рафаэль, әллә син кыз бала булганга бик куанмадың инде? - дип сорап куйды бераздан.

     - Киресенчә, беренче баланың кыз булуы хәерлерәк диләр. Сиңа ярдәмче дә булыр. Кыз бала бит ул ата-ананы күбрәк кайгыртучан була. Каян алдың андый сүзне, күрмисеңме әллә, куанычымнан атлап түгел, очып йөри башладым бит инде хәзер...

     - Ә ул кадәр малайлар белән ни эшләрбез? Кемнәр итеп үстерербез соң без аларны? Бер-ике генә булса, җитмәгәнме?

     - Юк, гүзәлем, җитми. Безгә бит гомер бер генә бирелә, шуңа без бик күп хыялларыбызны тормышка ашырып бетерә алмыйбыз. Ә балалар – безнең дәвам, алар шул хыялларны тормышка ашырачак.

     - Ә мин беләмме соң ул хыялларны?

     - Беләсең, җаным, беләсең. Алар бит безнең уртак хыяллар. Әйтик, минем бик тә шагыйрь буласым килә иде.

     - Ә син болай да шагыйрь ич инде. Мин синең шигырьләреңне бик тә яратам.

     - Улларыбызның берсе шагыйрь булса, икенчесе – җырчы яисә музыкант булыр. Өченчесе – урман үстерүче, табигатьне саклаучы. Дүртенчесе – игенче, авылда ата-баба нигезен дәвам итүче...

    Һәм уйлана калды ул. Лена моны күреп, ирен туктатырга ашыкты.

    - Күрәсең ич, дүрт малай да җитә икән бит. Бишенчесенә эш тә калмаган,- диде елмаеп.

    - Юк, гүзәлем, ашыкма. Алай уйласаң, ялгышасың. Ә соң әтисе башлаган эшне кем дәвам иттерер!.. Очучы булачак анысы. Ул заманда инде хәрби самолетларның кирәге дә  калмас. Кеше сугышмыйча гына яшәргә өйрәнер, ниһаять. Алар зур галәмне иңләп очар, яңа планеталарга кунакка йөрерләр...

    Тагы уйга калып тора башлады ул. Күңеле йомшарып алдымы, күз төпләре юешләнде, борынын тарткаларга кереште.

    - Син нәрсә, Рафаэль? - дип, дәште шулчак Лена.

    - Улларым өчен куанып куйдым әле менә. Көнләшеп тә куйдым хәтта үзләреннән. Алар бит минем хыялларымны тормышка ашырачак, Лена. Аңлыйсыңмы?.. Ләкин, син-гүзәлемнең ярдәменнән башка мин берни дә майтара алмаячакмын. Синнән тора барысы да...

     - Син дигәнчә булыр, Рафаэль, - дип йомгаклап куйды Лена. Күңеленнән генә  аллага мөрәҗәгатъ итте шул ук вакытта: “И, ходаем, үтенеп сорыйм – Рафаэлемә исәнлек-саулыклар бир. Барысы да синең кодрәтеңдә...” Өч мәртәбә кабатлады ул үзенең әлеге гозерен. Чөнки, соңгы араларда летчикларның хатыннары арасында да, әледән-әле кабатланып торган катастрофалар уңае белән, төрле чыш-пышлар активлашып киткән иде. Күрәләр ич, ирен югалткан хатыннар нинди авыр, кеше күтәрә алмас кара кайгыда калалар. Шунысы бар тагы, ирләрен озатып атна-ун көн узгач та ул тол хатыннарны, балалары белән бергә, тизрәк хәрби шәһәрчектән кая да булса озату ягын кайгырта башлыйлар. Һичкемгә кирәкләре калмый аларның. Куркуыннан калтыранып куйды Лена, чак кычкырып җибәрмәде. Андый уйларны тизрәк үзеннән ераккарак куарга, онытырга тырышты ул. Ирексездән,  иренә таба елыша барды һаман.

     Хатынының бу халәтен үзенчә аңлап, шаяру катыш әйтеп куйды Рафаэль:

     - Нәрсә, әллә хәзер үк җиң сызганып изге эшкә тотынабызмы, җаным?

     - И-и, Рафаэль, син һаман шаярасың...

     - Юк, шаярмыйм, чынлап әйтәм.

     - Мине нәрсә борчыганын, ни хакында уйлаганымны белмисең ич син.

     - Сөйлә, тыңлыйм. Борчылыр өчен бер сәбәпләр дә күрмим мин әлегә. Син янымда, бишектә кызыбыз йоклый. Әнкәйләр һәм әткәй, туганнарыбыз исән-саулар. Барысы да аллага шөкер ич, гүзәлем, бәхет өчен ни җитми тагы?

     - Белмим шул, - дип кенә куйды Лена, үзен биләп торган авыр уйларыннан аерыла алмыйча.

     - Ә мин беләм. Безгә тагы дүрт малай гына җитми. Алары да вакыт эше генә. Олылар әйтмешли, үз вакыты белән булыр, орлыгы Бохарада түгелдер әле, - дип, рәхәтләнеп көлеп җибәрде ул.

    Рафаэль шулкадәр ихлас һәм бар дөньясын онытып, туарылып көлә иде ки, моны бер тапкыр гына булса да күрергә, ишетергә кирәк. Ул көлгәндә янәшәдә булсаң, битараф калу һич кенә дә  мөмкин түгел. Аның күңел күтәренкелеге, ирексездән, янәшәдәге кешене дә үзе артыннан ияртә, аның күңелен ачып, күтәреп җибәрә. Шундый сихерле көч бар иде аның көлүендә.

    Ленаны да ачып җибәрде аның бу көлүе. Һәм шул мизгелдә ул, күптән сөйләшәсе килеп тә башлый алмый йөргән сүзен башлау өчен җай тапты.

    - Син, Рафаэль, миңа үзеңнең эшең турында берни дә сөйләмисең, - дип башлады ул.

    - Нәрсәсен сөйлисең инде аның, синең өчен бер кызыгы да юк ич. Тимер-томыр, приборлар һәм штурвал турында өйгә кайткач онытып торуың хәерлерәк.

    - Ә минем сиңа кагылган бар нәрсәне дә белеп торасым килә. Шартлаган самолет һәм һәлак булган очучылар турында да берни сөйләмисең син миңа.

    - Нәрсәсен сөйлисең инде аның, - дип, җитдиләнә төште Рафаэль. - Кирәк кадәрен син үзең дә ишетеп беләсең. Летчик хатыннары арасында чыбыксыз телефон күптән җайга салынган бит ул.

    - Ә мин алардан түгел, синнән ишетәсем килә. Сине бит, Бобровкадагы очучылар арасында, аеруча мәгълүматлы дип сөйлиләр.

    - Дөрес сөйләмиләр. Мин дә башкалардан артык берни белмим.

    - Син шуны гына әйт миңа, нигә ул самолетлар шулай еш шартлый башлады? Элекке елларда мондый хәл булмаган ич.

    - Юк белән башыңны катырма, гүзәлем, күп белсәң -  тиз картаерсың. Ул турыда уйлама син, бөтенләй башыңнан чыгарып ат, - дип чем кара чәчләреннән сыйпап куйды ул сөеклесен.

     Ленаның күңеле нечкәреп китте шунда. Борын читләреннән күз яшьләре мөлдерәп тәгәрәде.

    - Мин бит синең өчен борчылам. Мин бит куркам...

    - Курыкма. Миңа берни дә булмас. Мин очар өчен туган... Мин – бөркет токымыннан, бик беләсең килсә, - дип, хатынының күңелен күтәрәсе килеп, күкрәген киереп куйды ул.

    - Ә мин бөркетләр турында бер ни дә белмим, - диде хатын, мышык-мышык борынын тартып. - Бөркет булуың турында беренче ишетүем.

    - Шуны бел, бөркетләр озак яши, гүзәлем. Бик нык картайгач та, бөркетләр очудан тәм таба. Ишеткәнең бардыр, дөнья белән бәхилләшер вакытлары җиткәч тә бөркетләр очып барган көйгә кыяга ташланып үлә диләр. Нинди горур үлем бит ә!..

    - Үлем турында сөйләшмик әле, - диде Лена. Һәм урыныннан торып, тәмләп йоклап яткан сабыеның өстен ябып килде.

    - Әйдә, юк-бар сөйләшеп утырмыйк. Булмаса, берне җырлап алыйкмы соң әллә...

    - Нинди җыр, бала йоклый ич, уятырсың.

    - Ә без мандолинасыз гына, шыпырт кына җырлыйбыз аны, - дип, үзенекен итте Рафаэль. Һәм тын гына, пышылдап кына җырлый да башлады:

                               Әлли-бәлли итәр бу,

                              Мәдрәсәгә китәр бу;

                              Тырышып сабак укыгач,

                               Галим булып җитәр бу.

     Ул да түгел, җырлыйм дигәч тә башта куркып калган яшь ана, ире янына  килеп утырып аңарга кушылып үзе дә җырларга кереште. Тукайның “Бишек җыры”н җырлый башлаган иде бит Рафаэль. Ничек итеп кушылмыйча, бер читтә  калып тыңлап торсын ул аны.

                                     Йокла, кызым, йом күзең,

                                     Йом, йом, күзең, йолдызым;

                                     Кичтән йокың кала да,

                                     Еглап үтә көндезең.

                                     

                                     Әлли-бәлли көйләрем,

                                     Хикәятләр сөйләрем;

                                     Сиңа теләк теләрем,

                                     Бәхетле бул, диярем.

                             

                                     Гыйззәтем син, кадрем син,

                                     Минем йөрәк бәгърем син;

                                     Куанычым, шатлыгым

                                     Тик син минем, синсең, син!

      Сүз берләшкәндәй, бер үк вакытта урыннарыннан торып, җырларын дәвам иткән көйгә Рафаэль үзе кабыктан ясап куйган бишеккә таба якынайды алар. Анда йоклаучы кызлары Гүзәл янына  килеп бастылар. Аңарга атап, аның өчен җырлыйлар бит. Сабый күзләрен ачып җибәрде шунда һәм бәхетле елмаеп бер тибенеп куйды.


24


         Бобровка тип-тигез далада урнашкан, ышыкланыр тау да, урманнар да юк иде монда. Агач һәм бакчалар да юк, һәр дүрт тарафта тигезлек һәм бушлык. Шуңа иртә  яздан көзгәчә ком бураннары уйнап тора. Ә инде кышка кергәч, берөзлексез үзәкләреңне өзәрлек салкын җил исә, кар тузаннары себереп тора. Шуңа гаиләле очучылар өчен дип салынган, заманы өчен “престижлы” саналган, фин йортларында кышларын шактый ук суык була торган иде. Берөзлексез мичкә ягып чыккан төннәре дә булгандыр.  Рафаэльне бу бик тә уйландыра, борчып тора иде. Ярый ла узган кышта алар икәү генә иде. Инде бала бар. Ул буш вакытларында, тәвәккәлләп, өйне җылыту эшенә кереште. Иң элек, пычкы чүбе кайтартып түшәменә калын итеп шуны түшәп чыкты. Бу гына җитми иде әле. Ни өчен аның стеналары шулай юка икән, дигән сорау борчый иде әле аны тагы. Һәм тышкы яктан өйнең стенасын тәшкил иткән бер фанераны куптарып караса, исе-акылы китте, үз күзләренә ышанмый торды хәтта. Фанера астында аркылы-торкылы сугылган рейкалардан башка берни юк иде, җылыткыч-фәлән куеп тормаганнар. Менә сиңа фин йорты, имеш... Төзүче һөнәре үзенә ят булса да, башыңа төшсә башмакчы булырсың дигәндәй, моның да бер җаен тапты. Стенадагы фанераларны берәм-берәм куптарып, андагы бушлыкка салам һәм пычкы чүбе кушылган кызыл балчык сыларга кереште.

    - Рафаэль, син нәрсә уйлап чыгардың тагы? - дип,  кадак каккан тавыш ишетеп аның янына күрше бүлмәдә  яшәүче майорның хатыны чыкты.

    - Менә, күрегез, без ни өчен кыш буе тун киеп йоклыйбыз икән, - дип, ике яктан кадакланган фанерлар арасындагы бушлыкны ачып күрсәтте ул.

    Күргәч, егылып китә язды күршеләре. Алдашу һәм ялганның әллә нинди төрләренә дә күнеккән, газап-михнәтнең бар тәмен татып караган совет офицерлары булып, алар да үз күзләренә үзләре ышанмыйча торды бертын. Менә сиңа мә, өй эчен кырык градуста да май кебек җылы тотарга тиешле фин йортлары... Баксаң, аларның исеме генә “финский” икән, ә чынлыкта үзебезнең советский Карелиядагы бер зонада җитештерелгән булып чыктылар. Кыш буе суыктан калтырап чыккан берәүнең дә фанера эчендә ни барын тикшереп карарга башына килмәгән.

      Икенче көнне инде Рафаэльгә ике як күршесе –  майорлар да ярдәмгә килеп кушылды. Бер атна дигәндә йортны җылытып чыкты алар шулай. Аларның тәҗрибәсен тора-бара башка йортларда яшәүчеләр дә файдаланырга кереште.  Тора-бара шунысы да ачыкланды - бөтен Идел буе хәрби округына китерелгән булып чыкты  әлегедәй “җылы” фин йортлары. Шул рәвешле, Рафаэльгә, дус-иш арасында үз итеп әйтелә торган, “төзүче” кушаматы да килеп өстәлде.

     Ә икенче берәүләр өчен ул бакчачы да булып тоелгандыр. Бобровка комында яшелчә үстерү турында уйлаучы да юк иде. Ә өй каршындагы һәм өй артындагы җирләрнең шәрә һәм буш торулары Рафаэльнең эчен пошыра. Шуңа ул  кичләрен эштән кайткач, өй каршында клумбалар ясап, аларга төрле-төрле чәчәк орлыклары утыртып чыкты. Ә өйнең арткы тарафындагы бушлыкта түтәлләр ясап, ул түтәлләргә  яшелчә кәлшәләре төртте. Һәр көн кичен шул үзе  утырткан үсемлекләргә  су сибәргә тырыша иде. Туфрак начар булу сәбәпле, ул утырткан үсемлекләр начар тишелеп, бик зәгыйфь булып үстеләр. Шуңарга кәефе кырыла иде аның, күл буена балыкка барган җиреннән дә кулындагы сумкага  кара туфрак тутырып кайтып, үзе утырткан гөлләрне сыйларга ярата иде. Ә инде клумбаларга утыртылган гөлләренең чәчәк аткан көне аның өчен иң зур бәйрәм булды.

    Бобровка авылыннан кич савылган сөтләрен офицер хатыннарына китереп сатучы марҗа хатыннары аны чын-чынлап бакча караучы кеше дип уйлап, “бакчачы” дип йөретәләр иде.

      Әмма, Рафаэль Смаков төзүче дә, бакчачы да  түгел, барыннан да элегрәк,  ул үз һөнәрен үлеп яраткан һәм аңарга җаны-тәне белән бирелгән очучы. Аңарга нинди генә катлаулы һәм авыр сугышчан бурычлар йөкләнмәсен, аларны ул җиренә җиткереп һәм үз вакытында үтәп чыгарга күнеккән. Хәрби частька заводтан сынау өчен җибәрелгән МИГ-19 ның иң беренче ике үрнәген алып кайтырга да тәҗрибәле асс капитан Клименко белән аны җибәрделәр. Бу җаваплы эшне алар төгәл үтәп чыкты.

     Бер килсә, гел килеп тора бит ул куанычлы вакыйгалар. Кызлары туганнан соң ярты ел эчендә ул өлкән лейтенант званиесы һәм 3нче дәрәҗәле очучы исемнәренә лаек булды. “За боевые заслуги” медале  һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының Почет грамотасы белән бүләкләнде. Ә тагы берничә айдан ул “Звено командиры” итеп билгеләнде. Санап чыгарлык түгел ич, саный башласаң, башың әйләнерлек. Әмма уңышлардан башы әйләнә торган токымнан түгел иде ул. Үзенә нинди генә дәрәҗә һәм җаваплылык йөкләнмәсен, ул элеккечә тыйнак, кече җанлы һәм ярдәмчел булып кала бирде. Шуның өчен аны коллегалары хөрмәт итте, җитәкчеләр югары бәяләде.

     Шулай да бары да ал да гөл генә булмый ул безнең дөньяда. Офицерлар чират белән частьта дежурлык итә торганнар иде. Рафаэльгә дә җитте    

ул чират. Бер тәүлек буе Хәрби частьтагы эчке тәртип һәм барлык хуҗалык эшләре өчен җаваплылык дежур торучы офицерга йөкләнә. Өйгә кайту, йоклау яисә черем итеп алу турында уйларга да ярамый, әлбәттә.

     Бобровкада иң кыен һәм проблемалы мәсьәлә, әлбәттә, су проблемасы иде. Үзенең  суы бары тик юыну һәм башка техник чаралар өчен генә яраклы. Шуңа эчү өчен суны машина белән Кинельдән ташыйлар. Бөтен хәрби частька бер су ташу машинасы. Ул көн саен ике рейс ясый. Беренчесе, ашханә өчен. Икенчесе – офицер гаиләләренә. Ә Бобровкада торып  эшләгән төзүчеләргә һәм башка төр хезмәт ияләренә суны бирү катгый тыела. Кибегеп үлсәләр дә бирергә ярамый, су табу аларның үз эше, дип куелган.

    Ул көнне офицер гаиләләре өчен дип кайтарылган суның яртысы диярлек артып калды.

    - Калганын ни эшләтим? - дип сорады су ташучы солдат дежур офицер Смаковтан.

    - Беренче тапкыр су китерүең түгелдер ич, башка вакытта ни эшләтә идең соң?

    - Кеше күрмәгәндә, качып кына эшчеләр ала иде. Офицерлар күрсә, орыша. Ә кай чакта түгәргә дә туры килә. Машинада төнгә су калдырырга ярамый бит, иртән иртүк хәрби часть өчен алып кайтасы бар. Нишләтим, түгимме?

    - Суны түгәләрмени! - дип каршы төште Рафаэль. - Күрмисеңме, күпме кеше чиләк тотып көтеп тора. Бала арбасы тартып килгән хатыннар бар, әнә.

    - Эшчеләргә бирергә кушмыйлар, иптәш өлкән лейтенант, - дип, кабат искәртергә кирәк тапты солдат. - Җаваплылыкны үз өстегезгә алсагыз гына. Минем өчен бер читкә илтеп түгү кулайрак. Тизрәк тә була, орышучы да булмый.

    - Суны түкмисең! Кешеләргә бир, алар да безнең хәрби шәһәрчеккә хезмәт итәләр ич, - дип китеп барды Смаков.

    Солдат ул кушканча эшләде. Рәхмәт әйтә-әйтә эшчеләр, төзүчеләр, аларның хатыннары суны өйләренә ташыды.

    Шунда, очраклы рәвештә узып баручы полковник Прищепа күреп калган булып чыкты бу хәлне. Ул солдатка сорау биргән:

    - Кем рөхсәт итте?

    - Дежур офицер, өлкән лейтенант Смаков, - дип җавап биргән солдат.

    Прищепага шул җитә кала.

   - Ә-ә, шул татармы... - дип, яный-яный китеп бара.

   Прищепа – сугыш ветераны. Югарыда дуслары, яхшы танышлары булган дәрәҗәле өлкән офицер. Аны хәтта Идел буе хәрби округын җитәкләгән генералның туганы дип тә сөйлиләр иде. Ярый әле ул икенче полкның командиры.  Шулай да, олы башын кече итеп булса да, әлеге  факттан мөгез чыгарырга тырышып йөрде ул. Күрәсең, нәрсә өчендер  Рафаэльне ошатып бетермәгәнме, әллә үз мин-минлеген раслау шул кадәрле мөһим булган, эш хәрби часть командирына кадәр барып җитте.

   Ул, катгый рәвештә, өлкән лейтенант Смаковка “ эчке тәртипләрне бозган өчен” дип, шелтә бирелүне таләп иткән булып чыкты. Бу хакта, бераз вакыт узгач, үзе хезмәт иткән полк командиры полковник Костюченко сөйләде аңарга.

    Командирлар һәм хезмәттәшләре белән үзара тату, аңлашып эшләргә һәм яшәргә күнеккән Рафаэль шактый ук авыр кичерде әлеге ыгы-зыгыны. Югыйсә, һичбер сәбәп биргәне юк иде бит аның.

    Дустының шулай борчылап йөрүен күреп, көннәрдән бер көнне       аэродромнан өйгә кайтышлый капитан Клименко аңарга бер гыйбрәтле  тарих сөйләде.

    - Исең киткән икән иске чикмәнгә, - дип башлады ул сүзен. - Юкка борчылма син, кул гына селтә ул Прищепаның сүзләренә. Ул хакта оныт.

    - Онытып булмый шул, уйландыра. Кешеләргә игелек кылу җинаять түгелдер ләбаса.

    - Ә син беләсеңме ни өчен ул сиңа каныга? - дип сорап куйды капитан. - Моның бит сәбәбе бар.

    - Белмим шул. Нинди сәбәп булырга мөмкин? Минем полковник Прищепа белән һичкайчан  бернинди мөнәсәбәттә булганым юк. Әллә нигә бер очрашканда Устав кушканча честь бирәм, шуның белән бетте.

    - Синең ишеткәнең юкмыни, хатыннары белән тату һәм яратышып яшәгән кешеләргә аллергиясы бар ич аның. Ул бит синең каршыда, урам аша гына яши. Хатының белән ничек бер-берегез өчен өзгәләнеп яшәгәнлекне күрми дисеңме әллә!..

    - Тукта, Василий Иванович, мин ялгыш ишеттемме, бер ни дә аңлый алмыйм. Ничек инде гаилә өчен җан атып йөргән кешегә ачу тотарга мөмкин. Аңлатып бир, зинһар...

    - Моның үз тарихы бар, - дип, сөйләп китте капитан. - Ул инде сугышка кадәр үк бик матур бер хатынга  өйләнгән була. Бер-берләрен яратышкан да булсалар кирәк. Самолетын фашистлар бәреп төшергәч, парашюттан сикереп җиңелчә травма ала Прищепа. Госпитальга эләгә. Шунда ике аягын да югалткан икенче бер очучы белән дуслашып китә болар. Теге көн дә елый икән. “Минем болай ике аяксыз калуымны белсә, хатыным бер көн дә тормас, ташлап китәр” дип, борчыла икән. Бу аны тынычландыргандыр, билгеле.

    “Ә минем хатын менә, ике аяк кына түгел, өченчесе сынса да китмәс иде...”, дип мактана икән Прищепа.

     “Үз башыңа төшмәгәнгә генә әйтәсең син. Үз башыңа төшсә, бер дә алай димәс идең әле”, дип борчылуын дәвам иткән ике аяксызы.

    Бераз спирт та капкан булганнар күрәсең, болар бәхәсләшеп китә. “Әйдә, сынап карыйк алай булгач”, дип, хатыннарына икесе дә бер үк эчтәлектәге хат язып сала болар.

    Бер атна да үтми, ике аяксыз калганының хатыны күчтәнәчләр төяп, ире янына  килеп  җитә. Һәм көн-төн ирен карый, юата, аның рухын, күңелен күтәрергә тырышып, кулыннан килгәннең барысын да эшли. Ә Прищепа байтак кына җавапсыз тора. Бер айлар чамасы узгачтын гына, инде госпитальдан терелеп чыккач кына  Прищепага  хат килеп төшә: “Гафу ит инде, гомер бер генә бирелә - мин башканы таптым, аңарга кияүгә чыгам. Син дә үз ишеңне табарсың, хуш!”  дигән сүзләр була ул хатта.

   Менә шулай, Рафаэль. Шул көннән ул хатын-кыз затын бөтенләй сөймәс булып китә. Аларга нәфрәт белән генә карый. Һәм бөтен гомерен авияцияга багышлап, ялгызы гына яши.

      Рафаэльгә шактый нык тәэсир итте Клименко сөйләгән бу тарих. Күңеленең бер почмагында полковник Прищепага  мөнәсәбәттә кызгану хисе дә уянып куйды хәтта.

    - Менә бит ничек, уеннан уймак китереп чыгарган, - дип кенә әйтә алды. Ә бертын дәшми генә барганнан соң, өстәп куйды тагы. - Бәлки узар, башка берәүне табып өйләнер дә әле. Ялгыз яшәү җиңел түгелдер шул. Аңарга, күп дигәндә, кырык-кырык бишләр генәдер әле.

     - Хатын-кызсыз тормыйдыр анысы, - дип куйды капитан да. - Әмма ул аларга һаман да нәфрәтле. Хатын-кызга ул хуҗалык өчен кирәк-яраклы бер нәрсә итеп кенә карый, диләр.

    - Яратмыйча яшәү яшәүмени! Алай яшәп булмыйдыр ул, - диде Рафаэль. Башка сүз таба алмады.

    Өйләренә кайтып җиттеләр. Капитан, хушлашып, үзләренә  кереп китте. Рафаэльне, май кояшыдай балкып, тәрәзә каршында сөекле хатыны көтеп тора иде. Кулында кызлары Гүзәл. Сабый нәни кулын күтәрә төште шунда, акрын гына  тәрәзәгә кагылды - әллә әтисен сәламләве иде шулай...

   

25


        1955нче елның мартына кергәннәр иде инде. Һәр яңа көн туган саен якынлашып килүче яз сулышы ныграк сиземләнә бара. Ул көнне Рафаэль эшкә икенче сменага гына барырга тиеш иде. Шуңа кичен соңрак йокларга ятты. Йокыдан аларны офыклар артыннан тонык кына булып ишетелгән шартлау авазы уятты. Сискәнеп китте ул. Моны хатыны да сизмәде түгел, сораулы карашын Рафаэльгә төбәде:

    - Ни булды ул?

    - Белмим, бәлки төзүчеләр бер-бер нәрсә бушата торганнардыр.

    - Ә нигә шулай тыңгысызлана башладың?

    - Тыңгысызланырга сәбәп юк, гүзәлем. Болай гына, - диде ул. Әмма башына төрле уйлар килде, үз-үзен кая куярга белми башлады. Һәм ашыгыч кына тамак ялгап, юк сәбәпләрен бар итеп, эшкә дип китеп барды.

     Тыңгысызлануы юкка булмаган икән. Аэродромга якынлашып килгәндә үк ниндидер гадәттән тыш вакыйга булганлыгын аңлап алды ул. Чөнки барысы да арлы-бирле йөгерешә. Кемнедер эзлиләр, кемгәдер приказ биреп кычкыралар. Пожар сүндерү өчен җиһазланган ике машина очу кырыннан чыккач та күп китә алмаган, йомшак кар көртенә кереп батканнар. Март аенда мондый машиналарда ерак китеп булмый шул.

     Беренче очраган кешегә үк сорау бирде Рафаэль:

     - Кем?

     - Володя Балченков, - дигән җавап ишетте.

     - Әй, Во-ло-дя... - дигән аваз чыкты аңардан, һәм юл читендәге кар көртенә барып чүгәләде ул. Сизгән иде бит. Шартлау авазын ишеткәч тә сизгән иде. Хәерлегә түгел бу, Володя булмагае, дигән шик кергән иде күңеленә. Шуңа ашы-аш, киенүе-киенү булмады. Күңел сизә икән ул! Җан әрнүен ни эшләтергә белмичә, йодрыгы белән юл читендә карала башлаган каты карга китереп сукты ул. Һәм аэродромга таба торып йөгерде.

    Үзе йөгерә, ә күз алдында якын дусты тора. Володя Балченков белән бергә-бергә укып йөргән көннәре, бергә монда – Бобровкага эшкә килүләре - барысы да тизләтелгән кино кадрлары сыман, берсен-икенчесе бүлдерә-бүлдерә аның күз алдыннан йөгерә. Бергә-бергә йөргән юллар,  киләчәк турында хыялланып йокысыз үткәргән  төннәре, егет чаклар, сөйгән кызлары белән хат алышкан көннәре...

    Үлем аянычсыз булмый диләр. Володя белән булган бу хәл икеләтә-өчләтә аянычрак иде бит. Аның иң бәхетле көннәре иде, әле бер атна элек кенә хатыны Валентина малай алып кайткан иде аңарга. Ул әле аны күрергә дә өлгермәгән. Туган ягы Оренбургтан шул хакта  телеграмма алгач  та ул, шатлыгын уртаклашу өчен, иң беренче атылып аның янына килеп кергән иде. Ишектән керә-керешкә:

    - Малай туды Рафаэль, малай. Мине котлый аласың, мин дә әти булдым, - дип, такмаклый-такмаклый шар ярып кычкырды.

   Рафаэль дә ихлас куанган иде ахирәт дустының бу шатлыгын ишетеп. Тагы берничә көннән, чираттагы отпускасын алып, туган якларына – хатыны Валя һәм улы Валерикны күрергә китәргә тиеш иде инде ул. Аяныч, бик тә аяныч шул.

     Ике көннән Бобровка белән янәшә генә шыр ачык дала уртасында ачылган хәрбиләр  каберлегендә  тагы бер нәни соры калкулык барлыкка килде. Очына калайдан кисеп ясалган йолдыз урнаштырылган бер метр чамасы озынлыктагы имән такта тыгып куйдылар. Шул тактага дүрт кадак белән кагылган калай кисәгендә түбәндәге сүзләр язылган иде: “Очучы лейтенант Владимир Балченков (1931-1955)”.  Туганнарын, хатынын көтеп тормадылар. Гомумән, һичкемгә хәбәр итү яисә күрсәтү кабул ителмәгән иде андый очракларда. Өенә “Хәрби задание үтәгән чагында батырларча һәлак булды” дигән гадәти хат кына юллана. Һәм вәссаләм, очулар, бер ни булмагандай, элеккечә үк  дәвам иттерелә.

    Башкалар кайтып киткәчтен, яңа кабер янында өч летчик беразга тоткарлана төштеләр – эскадрилья командиры Владимир Абрамович Биязович, капитан Василий Иванович Клименко һәм өлкән лейтенант Рафаэль Миргалим улы Смаков.

    Капитан Клименко куен кесәсеннән яссы итеп эшләнгән кечкенә фляга тартып чыгарды.

    - Искә алыйк Володяны, - диде. Фляганы ачып бер тапкыр йотты да, спиртны Биязовичка тоттырды. Аннан Рафаэльгә...

    - Яхшы егет иде. Тыйнак һәм кешелекле, - диде Биязович.

    - Кызганыч, әле шундый яшь иде бит, - диде Смаков. - Аның кебек тугрылыклы дуслар башка булмас... Эх, Володя,Володя...

    - Әле биш ел элек кенә монда тип-тигез дала иде. Күрегез, инде үзе бер зур шәһәрчек булып килә икән безнең зират, - дип офтанып куйды Клименко.

    - Яңа елга чыккач кына да алтынчы кабер, - дип кушылды Биязович.

    - Җиденчесе кем булыр? - диде Рафаэль.

    Фляганы тагы бер кат кулдан-кулга күчереп чыктылар. Һәм башларын салындырып, һәркайсы дәшми генә үзалларына уйланып, кайту юлына борылдылар. Рафаэльнең хәтеренә шулчак келт итеп кайчандыр һәм кайдадыр колагына чалынып калган шигырь юллары килеп төште. Үзалдына шул юлларны кабатлап кайтты ул күңеленнән:

                                   Ак розалар җилдән тибрәнмәде,

                                   Алар үскән бу җир тетрәде.

                                   Яңа кабер – яңа авыр яра

                                   Алды бүген җирнең күкрәге...

     Иң якын дустын югалту бик авыр тәэсир ясады Рафаэльгә. Бу хакта хатынына бик сиздерергә теләмәсә дә үзенә урын таба алмый йөри иде ул. Эшкә шыпырт кына ипле адымнар белән чыгып китә һәм шул рәвешле, канатларын салындырып, күңелсез генә кайтып керә. Күп сөйләшми, гадәтенчә шаярмый, көлми. Ленаны бик тә борчый иде  аның бу халәте. Шуңа, җаен табып, берничә тапкыр аны җитди сөйләшүгә дә чакырып карады.

     - Сиңа быелдан да калмый Хәрби академияга керергә кирәк, Рафаэль, - диде менә тагын.

     - Ленам, ашыктырма зинһар. Күрәсең ич, минем эштән арынып тора алганым юк.

     - Ташла барысын да һәм укырга кер. Беразга булса да котылып торырсың шул очулардан.

     - Ни сөйлисең, гүзәлем? Мин бит сиңа йөз мәртәбә, мең мәртәбә әйткәнем бар – мин очар өчен туган. Авиацияны, самолетларны калдырып мин һичкайда китәргә җыенмыйм.

     - Үзең турында уйламасаң, безнең хакта уйла. Күрәсең ич, катастрофа артыннан катастрофа кабатланып кына тора.

     - Илнең хәрби авиациясы яңабаштан үзгәртеп корылган, яңадан яңа самолетлар кайтырга торган шундый заманда мин һичкая китә алмыйм, гүзәлем, шуны аңла. Тагы бер мәртәбә кабатлыйм - очтым, очам һәм очачакмын.

    -Ә синең шул рәвешле үз-үзеңә бикләнеп, газап кичереп йөрүләреңне күрү миңа да җиңел түгел, Рафаэль. Кызың һәм минем хакка гына булса да ташлап тор ул очуларыңны, укырга кер.

    - Уку - кирәк эш анысы, гүзәлем. Мин моны үзем дә яхшы аңлыйм. Әмма, мин дә китсәм, башкалар да китсә, социалистик Ватаныбызның күген кем саклар соң! Мин ул адымга бара алмыйм, аңла... - дип юмаларга, тынычландырырга кереште ул. -  Аннан бит әле гаиләбез дә ишле булыр дип килештек, ул балаларны да үстерәсе бар. Безнең хезмәт хакы яхшы, үзең беләсең. Әткәй-әнкәйләргә дә ярдәм итеп торабыз. Энекәшләрне һәм сеңелне дә укытып чыгарасы бар. Туган якларга кайткачтын бит үзең күрәсең, акча юк кешедә. Бирмиләр, түләмиләр...

     - Ә исәнлек-саулык тагы да кадерлерәк. Күреп торасың ич, әнә. Володяны теге дөньяга озаткан көннең икенчесендә үк, бүлмәләрен бушатып, башкаларны  керттеләр. Әйберләрен килеп алганны да көтмәделәр. Очучыларның да кадере исән чакта гына...

    - Анысы дөрес, яхшы эшләмәделәр, - дип, килешергә мәҗбүр булды Рафаэль.

     Лена, сүзне бер башлагач, җыеп килгән бөтен запасларын чыгарып салырга булды ахыры. Һөҗүмен дәвам итте ул:

     - Ә теге Жора белән, Георгий Матвеев белән барган ыгы-зыгыга ничек карыйсың?

     - Сиңа кем сөйләде аны? Каян беләсең? - дип, гаҗәпсенеп куйды ул. Чөнки Прищепа полкында булган бу вакыйга хакында ул хатынына бер сүз дә әйтмәгән, сиздермәскә тырышкан иде бит. Ул очучы моннан бер айлар чамасы элек үзе идарә иткән самолет кабинасы, яна башлап, төтен белән тулгач катапульта  ясап исән калган иде. Шул көннән башлап аны Округның хәрби прокуратурасына  чакыртып, берөзлексез тикшерә,  теңкәсенә тия башладылар. “Ни өчен самолетыңны калдырып качтың?.. Ул самолетның  күпме торганлыгын беләсеңме? Үзең үлсәң дә самолетны син җиргә төшерергә тиеш идең?” дигән гаеп тагу һәм сораулар белән җанын ашадылар.

    - Нигә сикергәнем өчен үкенәм инде, шунда калып шартлыйсым гына калган икән... - дип, Жораның сөйләгәнен ишетеп торган  Володя әйткән иде аңарга. Нәтиҗәдә,  Жораны кулга алдылар. Володя үзе дә юк инде хәзер.      

      Әнә ич ничек, чыбыксыз телефон яхшы эшли, летчикларның хатыннары үзләреннән күбрәк белә инде болай булгач. Ленаны бу хакта азрак уйланырга, азрак сөйләшергә чакыру белән йомгакланды әлеге сөйләшү. Юк, һич кенә дә ачуланышу түгел иде бу, бәхәсләшү дә түгел. Ә бары тик фикер алышу, тулган күңелләрне бушату гына булгандыр... Чөнки һәр икесе дә хаклы иде бит аларның.  Лена хатын һәм ана буларак хаклы иде, Рафаэль – ир кеше һәм офицер буларак.      


26


        Рафаэль Смаковның 1956нчы  ел өчен чираттагы ялы апрель аена туры килде. Эшендәге уңышларны искә алып, аңарга гаилә белән ял итү һәм сәламәтлеген  ныгыту өчен Кырымда урнашкан бик тә билгеле санаторийга путевка тәкъдим иттеләр. Өлкән офицер составына да сирәк эләгә торган бәхет иде бу ул еллар өчен. Лена бу хакта ишеткәч тә шатланып туя алмады. Рафаэльгә дә кирәк иде ял, бала өчен дә әйбәт диләр иде диңгез һавасын.

    - Шулай да быелга барып булмас, - дигән карарга килде Рафаэль, барысын да бизмәнгә салып уйлана торгач. - Әткәйнең хәле бик борчый мине. Авылга кайтырга туры килер...

    - Син беләсең, - дип, авыр булса да,  ризалашырга мәҗбүр булды хатыны.

     Путевкалардан баш тартып, язгы пычракта, юлсызлыкта, кайда ат арбасына утырып, кайда җәяүләп бата-түнә Яңа Актауга кайтып төштеләр. Аларның кайтасын алдан ук белеп торган Миргалим абзый бөтен балаларын да авылга чакырткан иде. Бу аның, үзенә күрә, хушлашырга җыенуы булгандыр күрәсең. Уфадан Асма  апа белән Мәсгут җизни ике уллары белән кайтып төште. Бертуган энесе Мәгдән, кыз туганнары Зәүҗан һәм Мөшәрифә. Кызы Тамара Уфада эшли иде инде, төпчек малай Ринат Бәләбәй педучилищесында укып йөри – алар да кайттылар. Рим армиядан кайткач, шоферлыкка укып, өч-дүрт авылга бер булган машинаны йөртә башлаган иде, ул якында гына – Каранда. Ерак  диңгездә йөзүдә булган Нур гына кайта алмады.

      Аларга авылдагы туганнар да килеп кушылды. Әниләре Хафаза апа исә мич каршыннан китә алмады, иртәдән кичкә кадәр аш-су хәзерләүдә булды.

     Миргалим абзый тире белән сөяктән генә торып калган иде инде. Әмма, шуңарга да карамастан, үз-үзен көр һәм күтәренке күңел белән тотарга тырышты ул. Хәлләрен сорашканда да авыруы хакында ләм-мим сүз кузгатмады, кузгатып караучылар булса, аларны шундук ярты сүздән бүлеп куя иде.

    - Ташласанә, ул нинди сүз ул, авыру турында сөйләшәләрмени. Бүген бәйрәм ич, күрмисеңме, минем улларым-кызларым гына түгел, оныкларым да кайткан кунакка, - дип кенә җавап кайтарды.

    Киленнәре Лена аңарга  район җирендә табып булмый торган кыйммәтле дарулар һәм уколлар да юнәтеп алып кайткан иде. Аларның да уңай тәэсире булмый калмагандыр, әлбәттә.

     Аннан килеп, бу бит Никита Хрущев Сталинның шәхес культын фаш итеп чыккан тарихи көннәр иде. Билгеле инде, әтисе Мәсәлимнең картайган көннәрендә сөргенгә сөрелеп, шунда эзсез югалуын бик тә авыр кичергән Миргалим абзый өчен бу мөһим вакыйга була. Патша заманында волостной старшина булып хезмәт иткән дәүләт  кешесе,  ягъни “халык дошманы” улы буларак аның үзенә дә төрле кимсетү һәм рәнҗетүләрне аз татырга  туры килмәгәндер.

     Шул хакта сүз кузгалгач, Лена да  кушылып алды. Аның да бит фронттан кайткан әтисен, пленда булган дип, 1946нчы елда утыртып куйган булалар. Сталинның үлеменнән соң гына Уфага кайтып, туберкулездан китеп барган ул. Миргалим абый белән килененең бу уңайдан язмышлары гына түгел, фикерләре дә бер төрле һәм  аермачык иде. Ә Рафаэль исә, хәрби кеше буларак, агымдагы сәяси мәсьәләләргә артык тирән кермәүне кулайрак күрә иде бугай. Әллә, ул чор өчен генә түгел, безнең көннәргә дә хас булганча, Сталинның шәхесен бәяләүдә икеләнә идеме...

    - Сталин барында илдә тәртип бар иде, әткәй. Армияда дисциплина бар иде, - дип куйды ул, аны җыйнаулашып гаепләргә җыенганнарын күреп.

    - Куркытып, илнең иң зыялы һәм укымышлы кешеләрен сөргеннәргә сөреп, төрмәләргә утыртып, юкка чыгарып ясалган тәртип кенә бит ул, - дип каршы төште Миргалим абзый.

    - Ватан сугышында җиңеп чыгуы өчен генә дә лаек түгелме ул олылауга?..

     - Юк, улым, Ватан сугышында Сталин түгел, халык җиңеп чыкты. Үзебезнең авылны гына кара, әнә, сугышка киткәннәрнең яртысы кире әйләнеп кайтмады. Бөтен ил буенча шулай ич. Үз-үзен кызганмыйча атакага барган солдат җиңде сугышта. Тылда калып та, фронт өчен корал җитештергән хезмәт армиясе җиңде. Авылларда, шәһәрләрдә ачлы-туклы яшәп тә, көнне-төнгә ялгап хезмәт иткән хатын-кызлар, балалар һәм картлар-карчыклар җиңде.

    - Анысы да дөрес, әти, мин боларның барысын да үзем күрдем. Үз җилкәмдә татыдым, дип әйтергә дә була.

    - Шулай булгач соң... Мин дә әнә бар сәламәтлегемне Чиләбедә - танклар заводында калдырып кайттым. Бөтен ил белән күтәрелде халык, шуңа җиңеп чыктык.

    - Әйдә, әткәй, киткәннәрнең гаебен табып утырмыйк әле, шулай бит. Бүгенге тормыш һәм киләчәк турында сөйләшик, - дип, әлеге авыр теманы тизрәк урап узарга тырышты Рафаэль. Әтисе сөйләгәннәр белән килешсә дә, күңеле белән ул барыбер Сталинны гаепләүчеләр тарафында түгел иде.

     Миргалим абзый үзенең олы улы белән бик тә горурлана иде. Аның кайтуын ул зур түземсезлек белән көтеп алды, шул көнгә туры китереп бөтен балаларын, иң якын туганнарын чакыртты. Хәл белешергә кергән һәммә авылдашларына, күрше күләнгә алдан ук хәбәр салып куйды ул бу хакта. Үсмер еллары нинди авыр чорга туры килсә дә, аның Рафаэле үз көче белән укып чыкты һәм әнә хезмәт иткән җирендә  нинди зур дәрәҗәләргә ирешкән. Пагоннарында өч йолдыз бар хәзер! Узган ел кайтканында икәү генә иде бит әле...Шуңа аның белән фикер алышып, гәпләшеп утырудан өстәмә бер рәхәтлек тә таба иде бугай ул. Ә башкалар, аларның сөйләшүенә колак салып утырсалар да, кысылмауны кулай күрде.

     - Армиядә тәртип бетте дисең инде алай булгач, - дип дәвам итте Миргалим абзый, бая ук улының авызыннан чыккан сүзләрне яңартып.

     - Шулайрак шул, әткәй...

     - Булган тәртип кая китте икән соң ул? Әллә ул тәртип курку һәм куркытуга гына корылган булдымы икән?

     - Бик мөмкин. Аннан тагы, без җиңүче, дөньяда без беренче, дип масаю чамасыз була башлады. Шул зыян итә бугай. Кеше кадерен белү юк...

     - Ә кешенең кадере ул һичкайчан булмады бездә, - дип, мендәрен күтәрә төшеп, торыбрак утырды Миргалим абзый. Тәрәзәдән төшеп торган апрель нурлары аңарга юнәлгәннәр иде шул минутта. Кояш нурлары, тәрәзә төбендәге гөлләргә генә түгел, аңарга да яшәү көче иңдерәдер иде сыман.

     - Соңгы араларда самолетлар бик еш шартлый башлады, әти.

     - Нәрсә булды, нигә алай икән, улым? Әллә бер-бер диверсияме икән...

     - Дөньяда беренче булу өчен ашыгалар. Кабаланалар...

     - Ә ул самолетларны йөрткән очучылар исән каламы соң?

     - Бик сирәк очракларда гына... Үләләр шул, кызганычка каршы. Иң якын дуслар безне ташлап китә.

     - Килен әйткән иде аны, иң якын дустың да китеп барган икән шул.      

     - Әйе, мин аның турында сөйләгәнем бар иде сиңа. Икәү бергә төшкән фоторәсем дә җибәргән идем үзегезгә.

     - Шул егет мени, - дип, офтанып алды Миргалим абзый. - Теге, Оренбург ягыннан дигән идең бит әле...

     - Әйе, үзе.

     Улының кайгысын уртаклашып, бераз дәшми торды әти кеше. Өй эче тын калып торды.

     - Аларны соң, улым, туган якларына кайтарып күмәләрме?

    - Кайтару кая инде ул. Кешедән бер нәрсә калмый ул шартлаудан соң. Гробына алтмыш- җитмеш кило ком тутыралар да күмеп куялар инде шунда...

     - Әнә ничек...

     Өй эче тагы тынып калды. Шылт иткән аваз да  чыкмый торды бертын. Бу сөйләшүне читтән шыпырт кына тыңлап торган туганнар  да башларын  чайкап куйдылар.

     - Акчаны юкка гына бирмиләр шул, - дип куйды бераздан, кунакка кайткан апаларыннан кайсыдыр.

     Рафаэль шунда җанланып китте. Акча хакындагы сүз, бу күңелсез һәм авыр сөйләшүдән чыгу форсаты биргән иде аңарга.

     - Акча дигәннән, бер мәзәк хәл сөйлим әле үзегезгә, - дип башлады ул сүзен. - Безнең частьның финанс бүлеге мөдире бар, “начфин” дип йөртәләр инде аны. Исак Абрамович – үзе элекке фронтовик, бик ачык, күңелле кеше инде болай. Әмма саран. Хезмәт хакы түләгәндә, үзенекен бирәмени,  летчикларның теңкәсенә тиеп бетә: “ Сезгә күп түлиләр. Бу летчикларга нигә инде ул тикле акча бирергә...”, дип тукылдый берөзлексез. “Дәүләт акчасын экономияләү кирәк...”  дип, югарыга рапортлар да язып караган ул хәтта. Очучыларның теңкәсенә тиеп беткәч, моңарга тәкъдим ясадык без: “Әйдә, безнең белән бер һавага менеп дөньның матурлыгын күреп төш әле, Исак Абрамович!” - дидек. Бик теләп риза булды, үзенең бер тапкыр да самолетта очканы булмаган икән. “Күптән хыялланып йөри идем, тәвәккәллик булмаса” дип, тиз генә ризалашып та куя.

    Иң тәҗрибәле очучыларыбыздан берсе булган капитан Клименко, штурман урынына утыртып, аэродром тирәли ике-өч әйләндереп төште үзен. Һәм бер очтан штопор һәм винт та ясап күрсәтә үзенә. Башы белән җиргә каратып та очырта. Төшкәч, зур авырлык белән ике-өч кеше тартып чыгардык үзен кабинадан. Тәмам телсез калган, манма тиргә баткан, йөзе бәрәңгедәй ап-ак , зур авырлык белән генә сулыш ала иде.

        Хәзер инде хезмәт хакы түләгәндә берни дәшми аның каравы. Үзеннән шаярткалап та алабыз кайчак:

     - Исак Абрамович, тагы кайчан очабыз инде? - дип теңкәсенә тиючеләр дә бар.

     - Булды, егетләр, очтым. Инде үзегез очыгыз. Миңа җирдән атлап  йөрү ошыйрак  төшә,- дип кенә җавап бирә. Акча турындагы сүзләр дә онытылды.          

     - Менә шундый хәлләр, әткәй, - дип елмаеп куйды Рафаэль. Башкаларга да кызык булып китте, аңарга кушылып бер көлешеп алдылар.

      ...Өйне тутырып торган туган-тумача һәм туганнар ике көннән китеп тә бардылар. Һәркемнең үз тормышы – кемнең укыйсы, кемнең эшлисе бар. Әти-әниләре янында Рафаэльләр үзләре генә торып калды. Хуҗалык мәшәкатъләренә кереп чумдылар.

     Кыш бик карлы булу сәбәпле, өй әйләнәсендә кар бик күп иде әле. Шуларны ыргытып чыкты Рафаэль. Ул да түгел, бакчадагы бәрәңге базына язгы су төшкән булып чыкты. Ашыгыч рәвештә, әнисе белән икәүләп, аны чыгардылар. Аннан ишегалдын һәм капка төбен боздан арчу белән мәшгуль булды. Каралты-кура түбәләрен карап, ямыйсы җирләрен ямап чыгу да аның җилкәсенә төште. Авыл кешесенең эше тавык та чүпләп бетерерлек түгел дип әйтүләре - хак инде ул. Кая барып тотынсаң да эш чыгып кына тора.

      Бер атна вакыты калды нибарысы. Ленаның бераз Уфадагы туганнарын да йөреп, аларга Рафаэльне һәм кызлары Гүзәлне күрсәтәсе килә иде бик тә. Туган авыл белән, әти-әнисе белән хушлашып юлга чыгарга җыендылар.

      - Улым, миннән сиңа хәер-фатиха, бик рәхмәтлемен үзеңә. Игелекле бала булдың, бәхетең булсын, - диде әтисе, хушлашырга дип кулын сузган Рафаэльгә.

      - Рәхмәт, әткәй, - диде ул, моңсу гына әтисенең сулып барган йөзенә туры карап. - Борчылма, боерган булса терелерсең. Җәйгә чыккач, безгә дә кунакка килеп китәрсең әле бер.

      - Ни язса, шул булыр, улым, - дип, күз читләренә килеп буылган яшь тамчыларын сөртеп куйды ул.- Әниеңне, туганнарыңны ташлама. Башкача сорар кешем юк, булдыра алсаң, үзеңә тагы бер үтенечем бар әле – Ринатны укытырга тырыш. Укуга, белемгә тартыла сыман ул...

      - Борчылма, әткәй, күпкә аерылышмыйбыз. Тагы күрешергә язсын, яме, - әтисенең аркасыннан сөеп кочып алды Рафаэль.

     - Хуш, сау бул, улым.    

     ...Алар Уфага китеп барды. Уфадан ерак түгел генә урнашкан Чишмә районындагы Келәш исемле авылны  да күреп кайттылар. Келәш – Ленаның әнисе туган авыл.  Анда аның бик күп туганнары яши. Бу юлы Мөдәррис абыйлары чакыруы белән барган иделәр. Бергә-бергә Дим буйларын гизделәр, Акманай күле тирәсендәге табигать  матурлыгы белән хозурландылар. Әүлия чишмәсеннән шифалы су эчтеләр, авыл яшьләре белән бергә менеп Кызлар тавының иң югаргы түбәсендә учак ягып көлгә бәрәңге тәгәрәтеп ашадылар. Кыскасы, онытылмаслык булды бу сәяхәт.                        

         

27

         

       Илле алтынчы елның көзенә кереп баралар  иде инде. Лена көннәрнең берендә, нинди җавап ишетерен белми генә, сак кына Рафаэльгә үзенең яңалыгын сөйләде.

     - Мин авырга уздым ахры... Икенче бала булса, ни әйтерсең?

     - Урра, - кычкырып, урыныннан сикереп торды Рафаэль. - Сорап торган буласың. Соң беләсең ич, гүзәлем, болай булгач, үзеңне гел кулларымда гына күтәреп йөрергә дә риза.

     - Тугыз ай буе күтәреп йөрерлек булсаң гына, - дип куанып, елмаеп җибәрде хатын.

     - Тугыз айдан соң, тагы тугыз ай күтәрергә дә риза мин, Ленам.

     - Бала тапкан хатын тазарып та китә ул кайчак. Күтәрә алмаслык булып тазарсам, ни эшләрсең?

     - Күтәрми диләр мени, - дип, шундук биленнән эләктереп алып, югары чөйде ул сөеклесен. Һәм куанычыннан ни эшләргә белми, аны  үзе тирәсендә зыр әйләндерергә кереште. - Малай була димәк, малай...

      - Чү, төшер инде, малаеңның башын әйләндерәсең ич, - дип әйтергә мәҗбүр булды Лена.

      - Юк, гүзәлем, минем малайның башы аңарга гына әйләнә торган булмас. Аның бит әтисе кебек очучы булып үсәсе бар.

      Тел очында торган соравын, әйтергәме-юкмы дип  уйланып торгачтын, шулай да бирергә кирәк тапты Лена.

     - Бала бит әле тумаган. Ә син инде аны самолетта очыртасың. Малай булмаса, ни эшләрсең?

     - Беләм – малай, - дип кырт кисте Рафаэль. Мин аны син сүз кузгатканчы ук, төшемдә күрдем инде.

     Шул көннән башлап Рафаэль малаен каршыларга әзерләнә башлады.  Әллә ни арада ике як стенага, ул елларда таба алмаслык дәрәҗәдә дефицит булган, ике келәм алып кайтып элде.

    - Малайга җылы булсын, - диде.

    - Бер түгел, ике келәм алып кайткансың – каян таптың аны? - дип хәйран калды Лена. Келәм табу, келәм алу аның да күптәнге хыялы иде ләбаса.

     - Таптым инде, - диде ул, масайган атлы булып. Әмма шундук дөресен дә әйтеп бирде. - Кинельдән спекулянтлар китереп сатты. Ике бәягә булса да алдым инде. Юкса малай туган көнне үк келәмнәрегез кая соң сезнең, дип сорап куйса.

     - Алай ике бәя дә булгач, берне генә аласың булган...

     - Соң, гүзәлем, күпме кабатларга була. Ел да бер малай, дип сөйләштек ич. Ә икенче малай туганчы  бу спекулянтны тотып, утыртып куйсалар, мин ни эшләргә, каян табарга тиеш булам тагы, - дип шаяруында булды һаман да.

     - Хыялый син, Рафаэль, романтик, - дип иренә елыша төште хатын. - Алдан кычкырган күкенең башы авырта, диләр. Алай ук ашыкма инде син, ярыймы.

     - Беренчедән, мин ашыкмыйм. Үтеп барган яшьлегемне генә куып тотасым килә. Бездән яшьрәкләр дә бит инде икешәр-өчәр бала үстерә, Ленам. Икенчедән, хыял, Һади Такташка ияреп әйтсәк, ул яхшы нәрсә. Әмма һәрбер йөрәк аны яңарта... Ә инде, өченчедән, халык мондый очракларда минем кебек хыялыйлар турында тагы да матуррак та итеп әйтә белә. Тыңла: “Алмаган ат, тумаган колын. Атланма, улым, билең сындырырсың”, - диләр.

     - Чынлап та бик тирән мәгънәле һәм урынлы сүзләр, - диде Лена, халык мәкален тагы бер кат күңеленнән уздырып.

     ... Бобровка авылына барып, күп итеп кыяр һәм яшел помидорлар сатып алып кайтты Рафаэль. Икәү бергә аларны кышка тозлап куйгачтын, кәбестәгә чират җитте. Кәбестәне зур агач кисмәккә тозлап куйдылар.

      - Нигә ул кадәр? - дигән сорауга, Рафаэльнең җавабы күптән әзер иде.

      - Шуны онытма, гүзәлем, без бит хәзер өчәү генә түгел, дүртәү инде. Аннан соң бит әле, малайның  тәпиен дә бөтен эскадрилья белән һәм дус-ишләрне җыеп,  шәпләп юарга туры килер. Кабымлыклар җитәрлек булсын, дим.

      Гаиләдә көтелгән шатлыклы вакыйгалар белән канатланып йөргән шул көннәрнең берсендә Рафаэль эшеннән кәефсез кайтып керде. Моны хатыны шундук сизеп алды, әлбәттә.

     - Ни булды, бер-бер күңелсезлек килеп чыктымы әллә? - дип сорамый булдыра алмады ул.

    - Юк ла, болай гына, - дип котылмакчы иде Рафаэль. Чөнки эштәге ыгы-зыгыны өйгә ташуны хупламый иде ул. Әмма Ленаның күңеленә шик кергәнне күреп, җавап бирергә мәҗбүр булды. - Мине эшемдә күтәрергә җыеналар.

    - Соң күтәрергә җыенгач, нигә кәефең кырылды соң. Куанырга  кирәк түгелме?

    - Куанырга иде дә бит, - дип тагы уйга калып торды ул. Ничек аңлатырга икән дип баш вата идеме... - Шуны сәбәп итеп, Прищепа полкына күчерү турында приказ язып элгәннәр.

     Прищепа фамилиясе аларга яхшы таныш. Димәк Рафаэльнең кәефсезләнүе бер дә юкка гына булып чыкмады болай булгач.

    - Ризалаштыңмы?

    - Ризалашмас идем дә бит, гүзәлем. Әмма приказлар үтәлергә тиеш, ул хакта берүдән дә фикер сорамыйлар. Мин – хәрби офицер.

    - Ә үзегезнең командир, полковник Костюченко ни уйлый?

    - Аңардан да сорап тормаганнар. Аның бер дә үзеннән җибәрәсе килми иде, әлбәттә.

    - Күчерүнең нинди дә булса җитди сәбәбе бардыр ич. Нигә нәкъ менә сине күчерергә булганнар, әйтмәделәрме?

    - Әйттем ич, беренче сәбәп, мине бераздан эскадрилья командирының ярдәмчесе итеп күтәрергә җыеналар. Икенчедән, Костюченко полкында квалификацияле очучылар болай да җитәрлек. Ул аларны таба, тәрбияли һәм үстерә белә чөнки. Ә Прищепада кадрлар кытлыгы. Һәлак булучылар да күп булды, ташлап китүчеләр дә бар. Теге чакта катапульта ясап исән калган Жораны стройбатка җибәрделәр. Менә дигән очучы иде югыйсә, Прищепа үзен якламады.    

    - Кәефеңне төшермә, Рафаэль. Ни булса да хәерлегә була күрсен инде. Бәйләнүләреннән дә туктар әле бәлки, - дип ничек тә ирен юатырга тырышты хатын.

     - Күңелемә ятыш кеше түгел. Эшләрем шундый яхшы бара иде бит. Командирларым да берсеннән-икенчесе әйбәт кешеләр иде. Алардан аерылу авыр.

     - Борчылма, барысы да көйләнер, Рафаэль. Күр дә тор, көйләнер. Әллә кая җибәрмиләр ич, шушында калабыз.

     Рафаэль Прищепа полкына күчүнең кыенлыклары хакында өйдә башкача сүз кузгатмады  һәм сер бирмәде. Әмма шулай да аның үз-үзен тотышыннан барыбер тоемланып тора иде – аңарга җиңел булмады бу үзгәреш.  Ә тора-бара тагы да кыенлаша барды, күрәсең. Юктан-бардан гаеп табып, полк командиры үзенә берөзлексез каныга торган булып китте. Түбәнрәк дәрәҗәдәге башка командирлар да аның кубызына биеде. Костюченко полкында Рафаэль иң яңа МИГ-19 да очкан булса, монда иске МИГ-17 дә, вакыты белән хәтта формаль рәвештә Совет авиациясыннан инде алынган МИГ-15 кә дә утырталар иде үзен. Кыскасы, Прищепа яман хәтерле һәм үчле кеше булып, аны төрлечә рәнҗетү ысулларының яңадан-яңа төрләрен табып кына торды. Рафаэльнең буйсыну һәм дәшми генә үз эшен  башкару, приказларны җиренә җиткереп үтәүдән  башка чарасы юк иде. Өлкән лейтенантның полковник белән бәхәсләшү яисә аның каршында үз дөреслеген раслап сүз көрәштерү хокуклары, гомумән, юк шул.

     -Ярый әле син бар һәм кызыбыз Гүзәл, - дип эштән кәефсезләнеп кайтса да, өйгә кергәчтен дә шаярырга, бала белән уйнарга керешә иде ул. Шул рәвешле җанын тынычландыра, эштә булган күңелсезлекләрне онытып тора иде.

     Гүзәлнең дә теле “Әттә” дигән сүз белән ачылды. Рафаэльнең шуңарга куануын, сөенүен күрсәгез икән сез. Өйгә кем керсә яисә урамда нинди танышын күрсә, ул шул хакта бер зур вакыйга сыман итеп сөйли иде.

     - Кыз бала әтиләрне яратучан була диләр, дөрескә чыга түгелме, - дигән булып, Лена да сирәк-мирәк иренең салпы ягына салам кыстырган булды шунда.

    - Ә малай тугач, мине яратмас дип әйтәсеңме?

    - Әнисен дә яратыр. Боерган булса, әтисен дә яратыр, әлбәттә.

    - Дөрес сөйлисең, гүзәлем, сине яратмыйча мөмкин түгел ич. Сине без өчебез дә өзелеп яратабыз, шуны бел.

    - Өчебез... – дип кабатлады да, өченчесе кем дигән сыман уйга калып торды Лена.

    Аның ни әйтергә теләвен ярты сүздән сизеп алды бит Рафаэль.

    - Ә улыбыз сине аеруча нык ярата торгандыр. Чөнки аның бит әле әтисе белән апасын күргәне дә юк. Ә сине ул белә, чөнки ул көн-төн синең белән.    

    - Фантазер син Рафаэль. Әллә ниләр сөйлисең, әллә ниләр уйлап чыгарасың. Синең белән бер дә күңелсез түгел.
   - Ә нигә әле күңелсез булырга тиеш минем белән, шулаймы кызым, шулаймы Гүзәл?.. Йә әле, кызым, тагы бер мәртәбә “әттә” дип әйт. Әйт әле, мин кем - әттәме, әттә...

    - Әттә, - дип, елмаеп куйды сабый. Шул шатлыгыннан кулларын чәбәләп, аяклары белән бишегендә тибенеп алды.

    - Әнә, тагы “әттә” диде. Ишеттеңме, Ленам, тагы “әттә” диде, - дип, куанычын кая куярга белмичә, мандолинасына барып тотынды ул. - Хәзер мин кызыма бер җыр җырлыйм. Тыңла, кызым. Әниең дә тыңласын. Ул, әнә, мич яга, сиңа ботка пешерергә җыена.

    Бишек янына ук урындык куеп утырды да мандолинасын чиртергә кереште Рафаэль. Соңгы араларда, әллә кәефе булмаганга, сирәк уйный, сирәк җырлый иде ул.      

                                   Сандугач, санду-у-гач,

                                   Китмә, китмә, сандугач,

                                   Канатларың талдырып,

                                   Туган җирне калдырып.

                                   Монда туып-үстең син,

                                   Чык суларын эчтең син...

                                    Син китәсең, мин калам,

                                   Дусларыма җырлар өчен

                                   Җырыңны отып калам...

      - Әбау, Рафаэль, бигрәкләр дә моңлы җыр ич. Каян ишеттең ул җырны, әллә үзең чыгардыңмы? - дип, соклануын белдерде, мич каршында онытылып тыңлап торган Лена.

     - Авылда ишеттем. Кемдер гармун уйнап урамнан, җырлап узды. Шундук күңелгә кереп калды көе.  Сүзләрен генә менә отып калып булмады.

     - Беләсең ич сүзләрен дә. Көе шундый моңлы...Ә сүзләре, сүзләре – үзәкләрне өзә... Тагы бер тапкыр гына булса да җырла әле?

     - Җырладым бит инде, - дип, авыл гармунчыларына хас көязләнеп, ялындырган атлы булды Рафаэль.

    - Син бит аны ул юлы Гүзәлгә атап җырладың. Инде миңа җырла.      

    Авылда концерт алып баручы үзешчәннәргә охшатып, килештереп торып басты ул. Башын югары чөйде, иреннәрен бөреп-бөреп сүз башлады:

     - Әле генә кызыбыз Гүзәл өчен җырланган җыр, инде гүзәлем Лена өчен башкарыла. Мандолинада Рафаэль Смаков. Шул ук башкаруда ялгыз җыр – “Сандугач”.    

                               Сандугач, сандугач...

                               Китмә, китмә, сандугач...

        Шул минутта, әле генә башланган моңлы җырны бүлдереп, кемдер килеп, аларның ишеген шакыды. Тынып калды өй эче. Күршеләрдән берәрсенең  җыр тавышына эче пошкандыр дип, сагая калганнар иде. Түгел икән. Почтальон телеграмма китергән булып чыкты. “Әти-и-и...”


     ...Иртәдән кичкә кадәр берөзлексез салкын карлы яңгыр явып торган октябрьнең соңгы көнендә Миргалим абзыйны Яңа Актау соңгы юлга озатты. Аны урам уртасыннан  тездән пычрак саз ерып күтәреп баручы балалары һәм  туган-тумачаның хәленә кереп, төрле елларда аңардан белем алган укучылары, күршеләре һәм авылдашларының кайгысын уртаклашып,  табигать үзе елыйдыр төсле иде ул көнне. Кая карама - анда саз һәм пычрак. Күк йөзен кара болыт каплаган, авыл урамы гына түгел, бөтен дөньясы  пычрак сазга баткан кебек иде шул мизгелдә. Ә авыл зираты, гүя җылы келәм,  тоташ яшел чирәм белән түшәлгән. Як-ягына тигез рәт булып утыртылган ак каеннар бизәп тора аны, кабер өсләрендә үскән ямь-яшел чыршылар. Китүчегә “Авыр туфрагың җиңел булсын” дия-дия иң соңгы, әмма изге теләкләр теләделәр.

     Әти-әни исәнлегеннән дә зуррак бәхет юктыр ул. Ниһаять, менә ул да,  сөекле хатыны янына, аның кебек үк ярты ятим булып кайтып керде...


28


      Полк командиры Прищепа, очучының тирән кайгысын уртаклашасы урында, аны өч сәгатъкә кичеккән өчен, шелтә белдереп һәм хәрби часть буенча чираттан тыш дежурлыкка билгеләп каршылады.

     Тешен кысып булса да түзде Рафаэль, дәшмәде, берәүгә дә зарланмады. Чөнки буйсынудан башка чарасы юк иде. Аның каравы, башта бераз чит итебрәк кабул иткән үзе кебек үк очучылар һәм түбән командирлар составы,  хәленә кереп, төрле ысуллар белән аның күңелен күтәрергә  тырышты, ярдәм кулларын суздылар. Шуңардан да кадерлерәк ни булырга мөмкин тагы.

     Аларның эскадрильясына килеп кушылган яшь очучы  Николай Шишкин аны, Ленасы белән бергәләп,  декабрьның  алтысында  булырга тиешле туена чакырды. Шишкин Мәскәүдә туып-үскән егет, әтисе КПСС Үзәк Комитетында җаваплы урында эшли икән. Мәскәүдән  зур кунаклар да киләсе билгеле булгач, аның туй мәҗлесен, башкаларныкы кебек хәрби частьта түгел, Кинель шәһәренең Үзәк мәдәният сараенда уздырырга карар  кылганнар. Туйга чакыруны, үзенә күрә бер вакыйга ясап,  сөекле Ленасының кулына кайтарып тоттырды ул.

    - Туйга җыена башла, сөеклем...

    - Барабыз, - дип, чакыруны куанып кулына алды Лена. Үзенең кеше арасына чыгарга теләве бер хәл, Рафаэль өчен шатланды ул аеруча. Чөнки кайгы өстенә кайгы, борчу өстенә борчулар өстәлеп кенә торды аңарга  соңгы араларда. Мәҗелестә булып, кешеләр белән аралашу бәлки беразга гына булса да ул кайгы-борчулардан арындырып торыр үзен.

    - Ә син игътибар иттеңме, бу бит гадәти туй мәҗелесе генә булмаячак. Зур мәдәният сараенда, үзенә күрә бер бал сыман узачак. Парлап бию, вальслар һәм төрле конкурслар белән.

    - Ой, минем шул кадәр вальс әйләнәсем килә иде синең белән. Әйтергә җай таба алмый гына йөри идем. Биюдә беренче урын безнеке булачак!

    - Булачакмы икән?.. Курсант чакта биемәкче булып караган идем мин бер, кеше көлкесенә генә калдым. Үземне “дамский вальс”ка чакырган кызның аягына басып, аксаттым. Минем уңышлар менә шундый, сөеклем.

    - Ә мин сине өйрәтермен.

    - Белмим, аюны биергә өйрәтеп буламы икән?

    - Син онытып җибәрәсең, Рафаэль, мин бит Ленинградта балет мәктәбендә укыган кеше. Мин сине һичшиксез өйрәтәчәкмен. Репетицияләрне бүгеннән үк башлыйбыз. Һәм һәр көн ярты сәгатъ, ул гына җитмәсә, бер сәгатъ өйрәнәчәкбез, килештекме?

     - Мин риза анысы. Әмма барып чыкмас дип уйлыйм.

     - Чыгар! Ничек кенә барып чыгар, күрерсең.

     - Рәхмәт, гүзәлем.

     - Тик менә, - дип, уйга калып торды Лена. - Балга барыр киемнәребез юк.  Икебезнең дә... Миңа – күлмәк, сиңа костюм тектерергә туры килер.  

     - Тектерербез. Ноябрь акчасын алганчы берәрсеннән бурычка алып торырбыз.

     Килештеләр. Һәм шул көннән башлап, һәр көн кичен Лена Рафаэльне вальс биергә өйрәтергә кереште. Теләсә нинди эшне, теләсә нинди уенны шундук эләктереп ала белгән Рафаэль, чынлап та, биюгә бик авырлык белән керде. Биюче булып тумаган, бер сүз белән әйткәндә.

     - Әйттем ич, булмый ул миннән. Аюны өйрәтеп буладыр бәлки, ә мине юк, - дип кулын салындырган вакытлары да булды Рафаэльнең.

     - Өйрәнәсең. Бер дигән биюче ясыйм мин үзеңнән, - дип, сүзеннән кайтмады хатыны. - Синең буй, синең бу гәүдәң  белән...

     Тотынган эшен башкарып чыгарга күнеккән хатын иде Лена, тешләк булып чыкты, ни итсә итте, акрын-акрын булса да дөрес хәрәкәтләр ясарга өйрәтте ул аны барыбер.

     Булдыра алмыйм дип, Рафаэль кул гына селтәгән булыр иде бәлки. Тик эштән бушап  ял иткән, яисә төшке аш вакытларында летчикларның телендә гел  шушы туйга хәзерлек проблемалары булды. Вальска бию конкурсы турында сүз кузгалгач, араларыннан берәү төрттереп куйды беркөн:

    - Ә безнең өлкән лейтенант Смаков, гомумән, бии белми икән.

    - Кем әйтте аны... Аның каравы, хатыны Ленинградта балет мәктәбен бетергән аның. Улановалар белән биегән, бик беләсегез килсә, - дип  җавап бирде икенчесе.

    - Чынлап та шулаймы, Рафаэль?

    - Дөрес сүзгә җавап юк, шулайракка охшаган, - дип җавап кайтармый чарасы юк иде аның.

    - Алай булгач, хатыныңа әйт, полк командиры белән биесен. Ул үзенә бию өчен пар таба алмый азаплана, - дип канына тоз салып алды шунда берәве.

     Рафаэльнең җавабы кыска булды.

     - Полк командирын ул кадәр  кайгыртасың  икән, үз хатыныңны биреп торырсың, ярыймы, - диергә мәҗбүр булды ул. Бераз дорфарак чыкса чыккандыр, башка сүз таба алмады. - Мин үз хатыным белән үзем генә биермен инде, ярыймы!

    Җыйнаулап көлешеп алдылар шунда. Үпкә-сапка ясап йөрүләр булмады. Сүз башкага күчте. Әмма Рафаэльнең күңеленә кереп, уелып калды бу сөйләшү һәм аз гына да тыңгылык бирмәде. “Ленаның профессионал биюче булуы мәгълүм булгач, ул аның белән үзе биемәсә, һичшиксез башка берәү килеп аны биюгә чакырачак. Чөнки летчиклар җыелган җирдә  хатынсыз буйдаклар һәрчак очрап кына тора. Бердән-бер юл – яхшы итеп биергә өйрәнергә туры килә”. Үзенең сөеклесе Ленаны башка берәү белән биетәме соң, каян чыккан сүз ул! Һәм шул көннән икеләтә тырышып, җиң сызганып, өйрәнергә кереште ул.

     Лена да сизмәде түгел аның бу тырышлыгын. Әмма  эштә булган әлеге сөйләшүне ул бу юлы да тышка чыгармады, хатынына сөйләмәде.

     - Син бүген кайсы аягыңнан тордың? Менә дигән килеп чыга. Булдырасың ич, булдырасың, - дип мактады аны Лена.

     - Булдырачакбыз да. Николайның туенда башкаларның күзләре маңгайларына менәрдәй итеп вальс әйләнергә тиеш без, гүзәлем, синең белән, - дип, вальс өйрәнергә чат ябышты Рафаэль. Белмәгәнен сорашты, начар килеп чыкса -  кабатлады, тирләп-пешеп чыкты. Башыңа төшсә - башмакчы булырсың, дигәннәре шулдыр, күрәсең.

     Туй өчен дип махсус тектергән күлмәк һәм костюм да бер дигән килеп чыкты. Башкадан кыссалар да, гомергә бер тектергән өс киемнәре өчен  кызганмадылар. Ленаның күлмәге иркенрәк иде, әлбәттә. Әмма, аның хәлендә, алтынчы ай белән барганда, бу бердән бер юл булгандыр. Ә Рафаэль  исә, буй-буй сызыклы кара костюмын һәм  ак күлмәген киеп, галстук та тагып алгач үз-үзен таным