Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Кош булып очар идем…

Бүлек 1

Ул җәйне Нәгыш тавы итәгендә җир җиләге сыдырылып уңган иде. Савытларын хуш исле җиләк белән тутыргачтын, малайлар чишмә читендәге яшел чирәм өстендә хәл алырга булды. Хәл алу дигәннәре дә шул - йөзтүбән ятып җиләк яфраклары һәм кыр чәчәкләре исеннән бертын хозурлангачтын да, мәтәлчек ата-ата уйнарга керештеләр, көрәштеләр һәм туйганчы аунадылар.
 Кояш кыздыра. Төш вакыты якынлашып килә икән инде. Ерак түгел генә, Таулар авылы тарафыннан, көтүче чыбыркысы шартлаганы ишетелеп алды. Аңарга җавап итеп, “нигә рәнҗетәсең инде” дигәндәй, сузып-сузып кемнеңдер сыеры мөгерәп куйды.
 - Малайлар,- дип дәште шунда чалкан ятып карашларын галәмгә текәгән Рафаэль, - бу күк нигә шулай серле һәм зәңгәр икән? Зәп-зәңгәр... Һәм шундый биек...Моның бер-бер чите бармы икән?.. Булса, ул зәңгәр күкнең аргы тарафларында ниләр бар икән...
- Тапкансың баш ватарлык нәрсә,- дип, ятып чишмәдән су эчкән җиреннән башын калкытты Фәрваз. – Нәрсә булсын, йә Уфа, йә Казан дигән шәһәрдер инде. Ерак булганга гына ул бит шулай зәңгәр булып күренә...
- Һәй надан. Уфа белән Казан күктә була димени. Минем абый әйтә, җир ул шар кебек икән. Бөтен авыл һәм шәһәрләр шул шар өстендә урнашкан, - дип, күбәләк куып йөргән Нурулла кушылды сүзгә. Авыл малайлары аны, үз итеп, Нурый дип кенә йөретәләр иде.
- Әкият,- дип, өзде аның сүзен Фәрваз. – Шар булса, аның аскы ягында нәрсә була инде синеңчә?
- Һәр тарафында да кешеләр яши, дип әйтә минем абый. Ул белә инде, чөнки ул җиденче класста укый. Гел бишлегә генә... Авыллар, шәһәрләр һәм елгалар, диңгезләр уратып алган икән ул җир шарын. Минем абый шулай дип әйтә, ул ялганламый, дөресен сөйли - ул бөтен нәрсәне белә.
Иһаһайлап көлеп җибәрде Фәрваз.
- Абыең сиңа кызык итеп кенә сөйләгәндер аны, олылар сөйләгән бөтен әкияткә ышансаң... Шыттыра ул синең абыең. Син үз башың белән уйлап кара. Соң ул авыллар һәм шәһәрләр шарның аскы ягында ничек асылынып торырга тиеш? Синең абыең сөйләде дип кенә булмый ул, тәк чту безнең башка да тай типмәгән. Кешеләрнең аяклары өстә, башлары аста була аламы? Соң, малакай, син дигәнчә булса ул диңгез һәм елгаларның суы әллә кайчан түгелеп беткән булыр иде инде. Вәт тәк...- дип тә өстәп куйгач, тәмам күңеле булды аның.
 Рафаэль аларның сүзенә катышмады. Тыңлап кына ятты. Бер уйласаң, икесе дә дөрес сөйли кебек. Җирнең шар кыяфәтендә булуы турында аның да ишеткәне бар барын, әмма бу калкулык һәм үзәннәрне шар өстендә итеп күз алдына китерүе кыен. Ул бит, әнә, тип тигез, әллә кая - офыкларга тикле сузылган... “Ничек ул шар өстендә кеше яши алсын икән, аны бит әле әйләнә дә дип әйтәләр түгелме тагы?.. Соң алайса, гел нәрсәгәдер тотынып кына йөрергә кала түгелме соң? Кызуырак әйләнеп китсә, очып барып төшүең дә бар...”
 Шуңа бу бәхәскә катышмауны кулайрак тапты ул. Аннан, Җир - ул әллә кайда түгел, аяк астында гына. Җитәр вакыт, бераз үсә төшкәч ул әле аны үз аяклары белән дә йөреп чыга алачак. Шармы ул, түгелме – ачыкланыр... Ә менә зәңгәр күк... Аның серләрен, анда ниләр барлыгын күргән кеше бармы икән... Шунда менсәң иде дә, үз күзләрең белән барысын күрсәң иде ул.
 Фәрваз белән Нурый күпме генә бәхәсләшеп тә Җирнең шармы-түгелме икәнлеген ачыклый алмадылар ул көнне. Өч дус, өч авылдаш, тамаклары ачыкканга түзә алмыйча, хуш исле җиләк тулы савытларын кулларныа алып өйгә кайтырга чыктылар. Кайтыр юл ерак түгел, аларның туган авылы – Яңа Актау, әнә анда гына, Бәхтияр чокырының аргы ягында нарат һәм каен урманнарына елышып урнашкан.
 Узара ара-тирә генә сүз алышып, әлсерәүдән башларын салындырып җиләктән кайтып килүче яланаяклы, такыр башлы бу өч малай шунда бөтенләй көтелмәгән бер вакыйгага тап булыр дип кем уйлаган. Сигез-тугыз яшьлек малайлар өчен генә түгел, үз заманы, ягъни 1936 елның җәе өчен, бу якларда өлкәннәрнең дә төшенә кермәгән вакыйга иде ул.
 Гел уйламаган җирдән, һавада очкан сабан тургае сайравын, үлән арасына качкан чикерткә авазларын бүлеп, Нәгыш тавы аръягыннан гомер ишетелмәгән сәер бер гөрелте яңгырый башламасынмы шунда. Ул башта тонык кына яңгырап ишетелде. Малайлар туктап калдылар. Җиләкләрен арба юлы читенә куеп сораулы карашларынбер-беренә текәделәр. Ә тавыш, тукталу кая, көчәйгәннән көчәя генә бара иде.
- Нәрсә авазы бу?- дип, ачкан авызын ябарга онытып катып калган иде Фәрваз.
 Аның дуслары да авызларын турсайтып җилкә сикертүдән башка чара тапмады.
- Белмим шул, Каранга дүрт тәгәрмәчле төтен чыгарып йөри торган тимер ат кайткан дип әйтәләр, шуның тавышымы әллә,- дип, фикер йөртте Рафаэль.
- Тимердән булса да, аттан андый тавыш чыга диме. Ат бит ул пошкыра гына,- дип сүзгә кушылды Нурулла. – Һәм аннан ”пурт” итеп усыра гына.
 Нуруллага кушылып, дәррәү бер көлешеп алдылар. Нурулла шундый, ике уйлап тормый, әйтсә әйтә инде ул. Ә теге гөрелте туктамый, аның саен көчәя бара.
- Ат түгел, ул трактор дип атала, наданнар,- дип, ачыклык кертте Фәрваз. – Минем абый бит Каранга йөреп укый. Ул аны үз күзләре белән күргән, беләсегез килсә.
 Ул да түгел, Нәгыш тау артыннан бер зур кара нәрсә атылып чыкмасынмы. Җир өстеннән түгел, югарыдан, һавадан очып килә тагы үзе. Ә тавышы... Тавышыннан колак томаланырлык. Малайлар, сүз берләшкәндәй, иң элек өчесе бер юлы башларын иделәр һәм шундук йөзтүбән җиргә капландылар.
- Бу шул, үзе, теге трактор дигәннәре. Ул әле оча да икән бит...Абый анысын әйтмәгән иде, - дип, башын калкытты Фәрваз.
 - Әкиятеңне сөйләмә, күтеңне кысып кына ят. Монда үзең генә түгел, без барын онытма,- дип пышылдады Нурулла. – Бер-бер гыйфрит фәлән яки газраил булуы ихтимал моның, мәчет манарасын кисүчеләрне эзләп килә торгандыр әле. Әби әйткән иде аны...
 Рафаэль ни дияргә дә белмәде, нәкъ өсләренә очып килгән ике канатлы тимер кошны күрүдән хәйран калып, чалкан борылып ятып күзәтә иде инде ул аны. Үзе куркыта да, үзе гаҗәп хикмәтле дә күренеш. Канатларын шул рәвешле киң җәеп очкан тилегәннәрне дә сулыш алмый сәгатъләр буе күзәтеп туймый торган иде ул. Ә бу бит кош түгел, ул шундый зур һәм шундый тавышлы. Өстәвенә шул тикле дә тиз оча тагы үзе. Ә канатлары селкенми дә, талпынмый да...
- Беттек, малайлар, туры безнең өскә килә бу, - дип чырыйлап кычкырып җибәрде шунда Нурый. – Башны калкытмый качып кына ятасы булган да, кем белә бит аны.
- Юк-юк, без түгел, Яммәттән килгән исерек мари зимагурлары кисте ул мәчетне, - дип мыгырданды Фәрваз үзалдына, һәм кулын болгап күрсәтергә кереште. - Әнә, теге якта, урман артында ул авыл.
 Фәрвазны ишетмәгәндер ишетүен, ул тавышка ничек ишетәсең. Әмма кулын изәгәннән аңлады булса кирәк, теге тимер кош, нәкъ аларга төбәп түбәнәя башлаган җиреннән, яман үкереп яңадан күтәрелергә кереште.
 Ниһаять, моңарчы тын да алмый күзәтеп яткан Рафаэльгә дә җан керде.
- Малайлар, күрәсезме, аның эчендә кеше утырып бара икән бит. Әнә, ул безгә кул изи, елмая, сәлам юллый, - дип, яткан җиреннән сикереп торып басты ул. Һәм, дөньясын онытып, оча торган тимер кош артыннан йөгерергә кереште. Алдына-артына карамыйча урманга таба йөгерә иде ул. Буразнага абынып егылгачтын да тынычланмады, ук кебек атылып яңадан торып йөгерде.
Тузанга баткан түшен кага-кага шулчак Нурулла да торып басты.
- Малай, бу ычкынды ахыры, - дип дәште ул, башын ике учы белән каплап җиргә елышкан Фәрвазның күтенә яланаяк бармаклары белән төртеп. – Җаның чыктымы әллә, исән булсаң тор. Ыштан төбең юешләнгән, әнә.
 Нурулла шаяра, димәк хәлләр алай ук хөрти түгел. Як-ягына карангалап алгач, ниһаять, Фәрваз да торырга җөрьәт итте:
- Рафаэльне әйтәм, коты ботына төште ахыры, дип уйлаган идем аны. Менә сиңа кирәк булса, дәшми-тынмый ятты-ятты да торып йөгерде диген, ә...- дип, үз чиратында батыраеп та куйды. – Хафаза апа белән Миргалим абзыйга ничек аңлатырбыз инде. Малаегыз акылдан чашты, дип әйтеп булмый бит, нәрсә диербез икән...
- Башыңны катырма, - диде Нурулла, дөнья күргән кешегә охшарга тырышып һәм тач итеп юл читенә төкерде. – Рафаэль югала торган малай түгел. Суда – батмый, утта – янмый ул, бик беләсең килсә.
 Очкыч, үзе артыннан йөгергән Рафаэльне сәламләгән сыман, урманга җиткәчтен тагы бер такыр чайкала төшеп нык кына гөрелдәп алды да, Киндер күл һәм Таш күперләр өстеннән очып, Мулла чаты аша, Тугыз Кыз авылына таба китеп югалды.
 Рафаэль, аның үзен югалтса да, тавышы артыннан йөгерде. Беренче таш күперне узды, икенчесен дә “эх” дигән арада артта калдырды. Әлсерәү һәм сулышына кабу белән хисаплашмастан, Мулла чатына ук барып җитә язды. Әле тагы күпме кирәксә шул кадәрле йөгергән булыр иде. Тимер канатлы кошны куып җитү ихтималы булса һич туктамас иде ул. Әмма, ничек көтмәгәндә килеп чыккан булса, шул рәвешле үзе артыннан эз дә калдырмыйча китеп тә югалды ул хикмәтле нәрсә. Тора-бара тавышы да тынды. Йөрәк җилкенүен ничек тыярга белмәгән малай, башка чарасы калмагач, ике уйлап тормастан, каршысында торган иң биек агач – йөзьяшәр карт имән башына үрмәләп менеп китте. Һәм үзенең ни арада имәннең иң югаргы ботагына менеп кунаклаганын да сизми калды. Тирә яктагы агачларның очлары гына түгел, әллә кайдагы буа һәм күлләр дә уч төбендәгедәй аермачык күренә иде аннан. Исе-акылы китеп сокланып карап торды ул һәр тарафка: нинди киңлек, нинди хозурлык, нинди манзара... Тик, аның күңелен җилкендергән, җилкендереп үзе белән алып киткән әлеге дә баягы теге тылсымлы тимер канатлы кош кына юк. Күпме генә үрелеп-үрелеп ераклардан эзләсә дә офыкта ул аны тапмады, аңардан җилләр искән. Ул юк... Эзе дә юк, тавышы да.
 Карт имәннең, Мәсәлим бабасы маңгаендагы сырларны хәтерләткән, ботагын кочаклап озак утырды ул шулай. Күпме ашкынып та максатына ирешә алмаудан бик моңсу һәм үкенечле хисләр биләп алган иде аны. Максатына ирешә аалмаудан, әрнеп елыйсы килде башта, әмма күзләренә йәш килмәде. Шул мизгелдә кош булып очасы, канатларын җилпеп тагы да югарырак күтәреләсе һәм шул биеклектән туган авылын, аның әйләнә тирәсен – урман һәм кырларын туйганчы бер күзәтәсе килде аның. Авылдашларына, әти-әнисенә, бергә уйнап йөргән малайларга һәм кызларга, теге тимер канатлы кошка утырып әле генә аларның баш очыннан очып узган кеше сыман, кул болгап сәлам юллыйсы килде. Һәм, әлбәттә, Фәрваз белән Нурый дустына да...
- Фәрва-а-аз... Ну-ры-ый..., - дип аваз салды ул шунда ботак өстеннән бераз калка төшеп.
- Син кайда-а?- дигән аваз ишетелде Кичү буасы тарафыннан. Фәрваз тавышы иде бу, андый әче тавыш башка берәүдә дә юк. Тавышы әче булса да, үзе әйбәт малай Фәрваз. Әнә ич, аның өчен борчылып оран сала урманга.
- Ра-фа-эль, дусты-ым...
 Монысы инде Нурулла, ягъни Нурый тавышы. Төнлә йокыдан уятып сорасалар да таный инде ул бу тавышны. Нурый бит аның иң якын һәм ышанычлы дусты. Дусны урманда ташлап өйгә кайтып китә торган малайлар түгел шул алар.
- Борчылмагыз, мин монда, йөзьяшәр имән башында, - дип җавап кайтарды ул.
 Дуслары аны югалтудан борчыла торгандыр дип, кабалана-кабалана түбән төшәргә кереште шундук. Агач башына менү генә җиңел, төшүләре бермә-бер авыррак. Ул тырмалып, күлмәк җиңнәрен ертып төшеп җиткәндә, йөзьяшәр имән ябалдашы астында ике дусты – Нурый белән Фәрваз авызларын колакка кадәр ерып янәшә басып торалар иде инде:
- Йә, нәрсә, куып тоттыңмы...
- Без инде сине, очып киткәндер дә, кире кайтмас дип курыккан идек...
- Бик очар идем дә, канатларым юк шул,- дип, әйтеп куйды Рафаэль.
 Өчәүләшеп рәхәтләнеп бер көлеп алды алар һәм, су буеннан кайтып килгән үрдәк балалары кебек, бер-бер артлы тезелешеп урман сукмагы буйлап шаяра-көлә авылга юнәлделәр.

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 2 >>