Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Кош булып очар идем…

Бүлек 11

 “Исәнме Рафаэль!
 Хатыгызны беркадәр кичегеп алдым, гаепләмәссез. Чөнки мин шәһәр үзәгенә атнага, күп булса, ике мәртәбә күтәреләм. Кыш бит, көннәр суык тора.
 Сез миңа үзегез хакында кайбер мәгълүматлар язгансыз. Шулардан чыгып инде мин хәзер үзем белән хат алышучы кешенең кем булуын күзалларга тырыша алам. Әмма, биографиядан чыгып кына кешенең кемлеген белә торган түгел. Кешенең карашлары, холкы-фигылен аңлау өчен үзара аралашып яшәү кирәк.
 “Сез нинди кеше – яхшымы, яманмы?”- дип, сорап булмый бит. Сораудан да файда юк. Һичкем үзен начар диеп әйтмәс. Шуңа күрә безгә менә хәзер, узара хат алыша башлаган көннәребездән үк, килешеп кую артык булмас. Үзара хат алышканда без бер-беребезнең кайбер уңай сыйфатларын тапкан кебек, җитешсезлекләренә дә тап булачакбыз. Чөнки кеше – ул бик катлаулы, аны тиз генә аңлап, өйрәнеп бетерү мөмкин түгел. Гомер-гомергә шулай булган.
 Без дә тора-бара бер-беребездә күңелебезгә ошап җитмәгән сыйфатлар күрәчәкбез. Мондый очракта чын дуслар нишли? Әлбәттә инде, ачыктан-ачык сөйләшә, ул кимчелекләрне уртага салып сөйләшә. Һәм һәр ике тараф төзәлергә, аңлашырга тырыша. Булмый икән, узара килешә алмый торган кешеләр икәнлекне аңлагач та, матур гына икесе ике тарафка китеп бара. Мин дә, менә хәзердән үк, соңыннан үпкәләүләргә урын калмасын өчен, болар хакында сезне кисәтеп куярга кирәк дип саныйм. Сез ничек уйлыйсыз, Рафаэль?
 Үзем хакында ниләр языйм икән соң? Минем биография бик катлаулы һәм авыр. Миңа яшьли бик күп кыенлыклар кичерергә туры килде. Алар турында инде искә дә аласы килми. Сез отпускага кайткач, очрашсак, сөйләрмен әле бер... Әлегә ике-өч сүз генә язып китәм. Минем әниемнән башка бер кешем дә юк. Яшьли Ленинградта хореографик училищеда укырга туры килде. Бар хыялым балетта бию иде. Укытучыларым зур өметләр баглый иде үземә. Әмма, бәхетсезлегемә каршы, сугыш башланды. Сугыш елларында Уфада хәрби заводта эшләдем. Ә кичләрен “Эшче-яшьләр мәктәбе”ндә укып урта белем алдым. 1952нче елда Башкорт дәүләт педогогия институтының чит телләр факультетын тәмамладым. Хәзер менә 46 номерлы урта мәктәптә инглиз теле укытам.
 Сез миннән төгәл адресымны сорагансыз. Мин Уфада Аксаков урамындагы 41 йортның 1нче фатирында яшим. Әмма, отпускага кайта калсагыз шуны онытмагыз, мине анда түгел, Затонда табу җиңелрәк булыр.
 Мин сездән тагы шуны үтенәм, безнең хат алышуыбыз хакында Асма апа белән аның иренә әйтмәсәгез иде. Без бер коллективта эшлибез, юкса миңа бик читен булачак. Килештек, ярыймы Рафаэль!
 Сез миңа фоторәсемегезне җибәрергә вәгъдә иткән идегез, көтәм. Юкса, урамда очрашканда үзегезне танымыйча узып китәрмен. Килеп эндәшә калсагыз, “Таныш түгел кешегә бәйләнү яхшы түгел” дип, үзегезне битәрләп атармын йә. Мин шулай усал да була беләм!
 Шигырегез өчен рәхмәт. Мин рус поэзисен бик яратам. Ә үзебезнең татарлардан Тукайны, Такташны аеруча якын күрәм. Әмма үземә шигырь язу сәләте бирелмәгән. Шуңа, сездән аермалы буларак, хатымны коры сүзләр белән генә тәмамларга мәҗбүрмен.
 Нинди матур әдәбият китаплары укыйсыз, нинди кино һәм спектакльләр карарга яратасыз, шулар хакында языгыз. Һәм шул китап, кинолардагы вакыйгалар турындагы үзегезнең ниләр уйлаганыгызны, фикерләрегезне язып җибәрсәгез аеруча әйбәт булыр иде. Бу бер-беребезне яхшырак белү һәм өйрәнү өчен зарур.
 Вакыт инде бик соң. Миңа әле иртәгесе дәресләргә әзерләнергә дә кирәк. Шул урында хатымны тәмамларга мәҗбүрмен.
 Яхшылыклар теләп, Лена. 25 январь 1953 ел.”

 Бу юлы да Рафаэльга хат бик көтереп кенә килде. Әллә ниләр уйлап бетергән иде инде ул. Барыннан да бигрәк җавапсыз калу куркыта иде аны.
Буйдак очучылар барысы да бер үк тулай торакта торалар. Кемнең кемгә хат язганын яисә кемнең кызлардан хат көткәнлеген монда һәркем белеп тора. Бер нәни хат өчен Рафаэльне биетергә өч-дүрт егет каршы чыкты бу юлы да.
- Хат кайдан килгән?- дип сорап куйды арадан бересе.
- Башкириядан.
- Димәк, Рафаэль Смаков башкаруында башкорт халык биюе карагыз,- дип игълан итте хатны кулында тотып килүче Балченков.
Болар белән бәхәсләшү файдасыз. Хатны тизрәк укырга телисең икән, биеми котылам димә. Хат килү хәбәреннән кинәт күңеле үсеп киткән Рафаэль, аэродромнан арып-талып кайтып килүе булуга да карамастан, күн итегенең бармак очларына басып Урал егетләренә генә хас дәрт белән биеп җибәрмәсенме, мин сиңа әйтим. Хәйран калып, кул чәбәкләп, көлешә-көлешә карап торды дус-ишләр.
- Болайга китсә, биюче ясап бетерәбез үзеңнән,- дигән шаян сүз белән, озак көттермичә, хатны кулына бирделәр.
- Хаты гына килеп торсын, егетләр, эш биюдән генә тормас,- диде ул, хатны кулына алгач та үз бүлмәләренә ашыгып.
Хатны бу юлы да, гадәтенчә, тимер караватка сузылып ятып, иркенләп, бер рәхәтлек кичереп укыды ул. Йотлыгып укыды башта. Икенче тапкырында инде ашыкмыйча, тәмләп укырга кереште. Хатның аерым урыннарына җиткәчтен туктап-туктап уйланырга да мәҗбүр булды. Үзалдына елмаеп та алды әле хәтта. Хаттагы һәр сүздән, һәр җөмләдән аның авторының укытучы булуы һәм ул укытучы кызның шактый ук горур һәм үз-үзен дәрәҗәле тотуы күзгә ташланып тора иде. Рафаэль өчен яңа, моңарчы күрелмәгән бер дөнья бит бу. Үзе күпме көтеп, күпме хыялланып тапкан яңа һәм искиткеч могҗизалы дөнья. Һәр сүз, һәр җөмлә артында ниндидер серләр, тирән мәгънә һәм бары тик аңарга гына атап юлланылган хисләр өермәсе яшерелгән кебек тоела иде аңарга.
Юк, хаттагы бер генә сүз дә кәефен төшермәде аның, киресенчә, шундый белемле, эрудицияле кыз белән танышуына һәм чын-чынлап хат алыша башлавына чиксез куаныч хисләре генә биләп алган иде аны.
Ул бит, әнә нинди! Ленинградның үзендә балет мәктәбендә укыган. Институт тәмамлаган, югары белемле укытучы. Татарча һәм русчаны гына белү түгел, инглизчәне дә су кебек эчә инде болай булгач. Мондый кызга лаек булырга да кирәк бит әле...
Кыз сер бирмәскә тырыша, әлбәттә. Шулай да, әнә, дәрескә хәзерләнүен дә бер читкә куеп торып, төн йокыларын калдырып хат язган бит әле ул аңарга. Фоторәсем көтүен дә искәртергә кирәк тапкан. Димәк, ул тарафтан да күпмедер кызыксыну бар. Ә бу аның күңелендә тагы да зуррак өметләр уята. Зур өмет һәм хыялларга нигез булып тора. Әлбәттә, беренче чиратта аңарга хәзер фоторәсем кирәк.
Кинельдәге бердән-бер фотограф - бер аяксыз Иван дәдәйгә барып эшләткән дә иде инде ул рәсемен. Ләкин бик уңышлы чыкмаган. Чәчләре дә җүнле-башлы таралмаган кебек, иреннәре дә, ничектер, салына төшкән, шулар өстенә тагы йөзе дә бик караңгы күренә. Сугыш инвалидының осталыгы шул чама гына булгандыр. Үзенә охшамаган фоторәсемен Ленага җибәрә алмый бит инде. Самарада әйбәт фотографлар бар диләр. Ял көне җиткәч тә Самарага барып, анда төшеп карарга ният итте ул. Шул сәбәпле, хатын да бераз кичектерергә мәҗбүр булды.
“Бик ашыгыч” дип эшләтелгән фоторәсемне дә, ике бәя түләп, өч көн көтәргә туры килде. Аның каравы фото шәп килеп чыккандай булды. Һәрхәлдә, Рафаэльнең үзенә ошады монысы. Һәм шул күтәренке күңел белән хат та язып ташлады ул. Күңелендә йөреткән бер җылы сүзне дә кызганмады, яшереп калмады, бар хисләрен дисбе төймәләре сыман тезде дә чыкты. Хат сәхифәләренә күңелендә туып, үзен тыңгысызлап йөргән шигырь юллары да матур гына кереп урнашты. Һәм, әлбәттә, бу хат белән Рафаэль сөекле Ленасына беренче тапкыр үзенең фоторәсемен дә салып җибәрде. Ә фотоның арткы тарафына, озак уйлап тормый гына, шигырь юлларына салып түбәндәге сүзләрне сырлады:
“ Лена!
Йөрәгемнең иң түрендә - синең исем,
Дөньядагы бар матурлык – синең төсең.
Күктән йолдыз җыйдым – синең өчен.
Хисләремә җавап көтәм, син ни дисең?..
8.02.53. Куйбышев шәһәре. Рафаэль Смаков».
Февраль карлы-буранлы булды ул елны. Шәһәр белән шәһәр, авыл белән авыл арасында юллар өзелеп торды. Машиналар юлга чыкмады. Идел белән Урал арасында тимер юл хәрәкәте хәтта бер атна чамасы тукталып торды. Хәрби самолетлар күккә күтәрелмәде. Аларны кар көртләре күмеп китә язды. Солдатлар берөзлексез көрәкләр белән очу юлын кардан арчыдылар. Ә очучылар хәрби частьның кызыл почмагында сугыш тактикасы теориясен өйрәнделәр, агымдагы сәяси хәлләр турында доклад арты доклад тыңладылар. Һәм, әлбәттә инде, коммунистлар партиясе тарихын һәм аның классиклары В.И.Ленин белән И.Ф.Сталинның фәнни хезмәтләрен өйрәнделәр.
Көткән кеше өчен иң яманы, хатлар килми торды. Почта эшләмәде. Язган хатына җавапны Рафаэль, гәрчә ул җавап февраль урталарында ук язылган булса да, бары тик март аена чыккач кына алды.
“Исәнме, Рафаэль!
Хатыңны һәм фотосүрәтеңне кичегеп булса да алдым. Һәр икесе өчен дә рәхмәт. Җавабым бераз тоткарлана төшкән булса ачуланмассың шәт.
“Фото бик уңышлы чыкмаган кебек”, дисең. Зыянлы түгел. Аның каравы хәзер күрешкәндә танымыйча узып китмәм инде. Тагы шуны да әйтим, сез Асма апагызга бик тә охшагансыз икән. Фоторәсем артындагы шигырь юллары өчен аерым рәхмәт. Әмма сез арттырыбрак та җибәрәсез төсле күренә, бик купшы сүзләр язгансыз. Турысын әйткән - туганына ярамаган, дисәләр дә, әйтим, сез шигырь юлларына салып язганнарга мин ышанып бетмим. Ничек итеп бер тапкыр читтән генә күреп калган кеше ихластан шундый сүзләр яза алсын. Әле бер-беребезне белеп, яхшы ук аралашкан булсак та ул сүзләрнең дөреслеге шик уяткан булыр иде.
Инде менә шундый сүзләрдән соң, күз алдына китереп карагыз, без күрешә калсак һәм сез мине охшатмасагыз, ни булыр? Чөнки сез мине артык идеаллаштырып шуңарга җирлек әзерлисез. Сез язганнар белән чынбарлык арасында зур аерма булуы да ихтимал бит. Шуңа безгә гади танышлар, дуслар буларак кына хат алышу кулаерак булыр. Ямщик әйтмешли, атларны алай ук бик куаламыйк...
“Иван Иванович” дигән роман хакындагы фикерләрегез бик тә кызыклы. Чынлап та бу әсәр бүген бик күп бәхәс һәм фикер каршылыклары уята. Тормышчан әсәр булганга шулай. Бүген безнең җәмгыятьтә аз түгел ич андый кешеләр. Ир кеше үз эшендә зур уңышларга ирешә, хөрмәт казана. Ә гаиләсенә аның вакыты калмый. Һәм ул үз гаиләсенә бераз югарыданрак карый башлый. Гаиләнең кадере һәм әһәмиятен ул бары тик өйдә ялгызы калып, үз-үзен кая куярга белми башлагач кына аңлый. Миңа калса, автор үзенең әсәрендә, хезмәт алдынгысы булуына да карамастан, Иван Ивановичны шактый ук тискәре һәм бәхетсез кеше буларак та күрсәтүне максат итеп куйган. Менә шул каршылыклары белән дә әсәр киң катлам укучыны үзенә җәлеп итә инде.
Сез тагы үзегез язып җибәргән шигырьләр хакында да фикер әйтүемне үтенгәнсез. Югарыда язылганнарга өстәп тагы ни дип әйтим. Сез табигатьне бик яратасыз икән. Шигырь төзелеше һәм техникасы ягыннан мин үземне алай ук белгеч санамыйм. Әмма җиңел язасыз, матур күренешләр тудырасыз – бу бик әйбәт инде.
Үзем менә сезгә хат язам, ә шул ук вакытта уйлыйм һәм икеләнәм, карточкамны җибәрергә микән-юкмы... Сез кат-кат гозерләп сорагансыз. Ярый, мин сезгә фотомны җибәрәм. Әмма, шуны истә тотыгыз, мин аны кызлар үзләренең сөйгән егетләренә җибәргән кебек итеп түгел, дусларча гына юллыйм үзегезгә. Соңгы сулышыма кадәр сезнеке булырга җыенам дип вәгъдә итмим, әмма, дус буларак, сез миңа ышана һәм таяна аласыз. Бу хакта шик кермәсен күңелегезгә.
Мин, бәлки, артык катгый сөйләшәмдер, ачуланмагыз, аңларга тырышыгыз. Мине тормыш шулай өйрәтте. Бер карашка бик каты бәгырьле тоелсам да, хакыйкатьтә мин андый ук түгел, күңелем бик нечкә минем.
Менә, сез минем карточкага карап утырасыз хәзер. Ул артык уңышлы килеп чыккан. Үземә караганда да матуррак. Гәрчә, һичнинди бизәү һәм ясаулар кулланылмаган. Инде хәзер сез дә очрашканда мине танырсыз дип ышанам.
Бүгенгә шуның белән җитәр. Безнең Затонда бит Х1Хнчы гасыр авылларындагы кебек, электр уты бик сирәк була. Бу хатымны да керосин лампасы яктысында яздым менә. Әле эшлисе эшләрем байтак, хатны тәмамларга рөхсәт итегез.
Иң яхшы теләкләр һәм сәлам белән, Лена.
16 февраль 1953 ел”.

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 12 >>