Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Кош булып очар идем…

Бүлек 13

 Җәй килеп җитте. Ике арада хатлар өзелеп тормады. Җавап килеп җиткәнен дә көтеп тормастан, атна эчендә икешәр-өчәр хат язып сала иде алар бер-берсенә. Җавап белән дә көттермәделәр, Рафаэль - Ленага, Лена Рафаэльга ашкынып сулыш алды бу язда. Ул язда гөлләр матуррак чәчәк атты, кошлар моңлырак сайрады. Елга һәм инешләр гомер булмаганча тыңгысызланып, чишмәләр челтерәбрәк акты. Кичләрен зәңгәр күктә йолдызлар кабынды. Бер-беренә омтылып яшәгән гашыйкларның күз явын алып җемелдәде алар. Шуңамы күзләренә йокы керми тинтерәтте үзләрен...
 Инглиз телен укытучылар җитмәү сәбәпле, Лена берьюлы ике мәктәптә дәресләр алып барды. Шуның өстенә, яшь укытучы буларак, җәмәгать эшләре белән дә күмәләр иде үзен. Әнисе хасталанып тора, шул сәбәпле шәһәр белән бистә арасында йөгереп тә уза иде бик күп гомере. Әмма хат язарга вакыт, барыбер, табыла иде. Яшь кыз күтәрә алмастай тоелган авырлыкларны җиңәргә дә шул хатлар дәрт һәм егәр өсти иде аңарга.
 Рафаэль исә хәрби хезмәттә. Ә хәрби кеше үз-үзенә хуҗа түгел. Алар көндәлек мәшәкать – самолетларны хәстәрләү һәм очыш, хәрби күнегүләр, тактик һәм сәяси дәресләрдән тыш, әле тиздән кайтырга тиешле булган яңа төр самолетларны өйрәнеп, зачетлар тапшыру белән дә мәш килделәр. Яшь ВКП(б) әгъзасы буларак, солдатлар арасында тәрбия сәгатьләре алып бара иде ул шулар өстенә. Һәм әледән-әле Куйбышев шәһәренә төрле конференцияларда һәм пленумнарда чыгыш ясау өчен дә хәрби часть исеменнән аны җибәрәләр иде. Чөнки, хәрби авиация өлкәсендә генә түгел, агымдагы сәяси хәл, халыкара мөнәсәбәтләр, партиянең милли политикасы уңаена сүз чыкса яисә чыгыш ясарга кирәк булса - лейтенант Смаков һәрвакыт әзер, сөйли башласа теле телгә йокмый, кушылган эшне җиренә җиткереп үти һәм һичбервакыт командирлары йөзенә кызыллык китерми торган иде.
 Егетнең күңелендә, бәлки, май бәйрәме көннәрендә дүрт-биш көнгә генә булса да рөхсәт алып туган якларына кайтып килеп булмасмы дигән өмет чаткысы яши иде әле. Очышлар яхшы бара. Командирлары үзен хөрмәт итә, Смаков фамилиясен башкаларга үрнәк итеп искә алып торалар. Нигә өметләнмәскә?.. Әмма, хәерчегә җил каршы, дигән сыман, нәкъ шул көннәрдә хәрби частьларга СССР оборона министрының халыкара хәлнең киеренкеләнә баруы турында чираттагы хаты килеп төшә. Отпуска хакында уйланыр урын да калдырмыйлар.
 Ул да түгел, Рафаэльләр эскадрелиясын, махсус задание үтәү өчен дип, май урталарында ашыгыч рәвештә Саратовка командировкага юллыйлар. Саратовтан артык ерак түгел генә Разбойщина дигән авыл бар. Шул авыл читендәге урман эченә килеп урнашты алар. Монда тәүлекләр буена, чиратлашып, стратегик мөһим объектны саклау белән мәшгуль булалар. Яңа урын, яңа шартлар һәм зур җаваплылык – болар барысы да Рафаэльнең күңеленә хуш килә.
 Тик менә Лена белән генә очрашып аңлаша алмадылар, шунысы пошыра иде аның күңелен. Инде хәзер ноябрьга кадәр көтәргә каламы?.. Шунсыз ял булмаячак. Димәк, әле тагы ярты ел дигән сүз ич бу. Ярты ел дип әйтергә генә җиңел. Ничек түзәргә кирәк... Ә кыз көтәрме аңарчы, хат язып, хат көтеп яшәүнең дә бер чиге булырга тиештер бит инде. Ул кул селтәп, үзенә шәһәрдә башка берәүне тапса, Рафаэль ни эшләр. Әллә нинди уйлар керә иде аның башына.
 Көннәрдән бер көнне, чираттагы хатында, ул Ленаның җәйге каникул көннәрендә ни эшләргә җыенуы белән кызыксынып, аны берничә көнгә Саратовка кунакка чакырырлык кыюлык тапты үзендә. “Ял көннәренә туры китереп килсәң, мин дә шәһәргә чыгармын. Музейларга йөрер идек, театрга, Идел буендагы паркларны бергә-бергә гизәрбез. Бик күрәсем килә бит үзеңне, җаным...”, дип йомгаклап куйды ул әлеге тәкъдимен. Каян килгәндер шундый кыюлык, үзе язганнарга үзе ышанмый торды байтак кына. Ятып калганчы, атып калуың хәерле, дигән сыман килеп чыкты инде бу.
 Ни гаҗәп, җавап ул көткәннән дә тизрәк килде. Укытучылар җәйге ялга чыккан иделәр инде. “Минем Саратовта бергә укыган иптәш кызым бар. Ул бик күптән чакыра иде үземне. Июнь урталарында аның янына килергә җыенам, берочтан, вакыт таба алсаң, бәлки, синең белән дә күрешербез...” дип язган иде Лена үзенең хатында. Менә бит ул, бәхет дигәнең, гел көтмәгән җирдән үзе каршыңа йөгереп килә. Канатлар үскәндәй булды Рафаэльнең ике иң башына, атлап түгел, очып йөри башлады ул әлеге хәбәрне алгач. Ленаны каршы алырга хәзерләнә башлады.
 Хәер, хәзерләнү дигәне бик шартлы төшенчә иде инде. Ничек хәзерләнә ала соң ул? Аның кунак каршылар урыны бармы...Үз вакытын үзе теләгәнчә планлаштырып кую хокукы бармы... Монда ич алар үзләре дә вакытлыча командировкага килгән кеше. Торулары да шәһәрдә түгел, авылда түгел, әллә кайдагы бер урман эчендә. Походтагы кебек, зур хәрби палаткаларда яшиләр. “Разбойщина” диеп, якындагы авыл исемен атагач та, күпләр басып торган җирләреннән чайкалып китә. Әмма, исеме җисеменә тиң дип, әйтерлек түгел иде шулай да. Матур урман, янәшәдән генә зур булмаган елга агып үтә. Кечкенә генә булсалар да, үзенә күрә күлләренә тикле бар. Табигать искиткеч матур, күп кенә яклары белән аларның туган авылы Яңа Актауны хәтерләтә иде бугай әле ул. Тик бер нәрсә үзгә, алар урнашкан урман эчендәге зона гади кешеләр өчен ябык, анда керү өчен Идел буе хәрби комиссарының үзеннән рөхсәт алу кирәк.
 Ни генә булмасын, Рафаэль күптән көтелгән очрашуга әзерләнде. Соңгы хатында хәтта Саратовка килү юлларына кадәр аңлатырга тырышып язды. “Самарага кадәр поезд белән. Ә аннан, Идел буйлап, рәхәтләнеп, пароходта йөзеп төшә аласың...”, дип киңәш итте ул, бу якларны яхшы белгән кеше буларак.

 

“Мин 13 нче июнь көнне Саратовта булам. Шәһәр үзәгендәге кунакханәләрнең берсендә урнашырмын. Лена”, дип телеграмма сукты кыз. Һәм тәүлекләр буена селкенеп бара торган поезд, пароходларга да утырып азапланмады, Куйбышевта күчеп утырырга туры килсә дә, самолетта гына очып килеп төште Саратовка.

 

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 14 >>