Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Кош булып очар идем…

Бүлек 15

 Ярты төнгә кадәр күзенә йокы кермәде Рафаэльнең. Йоклый торган көн идемени соң. Күпме вакыйга, күпме хыял, хис, тойгылар кичте ич бүген аларның башыннан. Төне буе боргаланып чыкты.
 Ә нәкъ шул вакытта шул ук шәһәрдәге икенче бер кунакханәдә, тәрәзәдән төшкән ай нурлары яктысында, икенче бер кеше – Лена исемле кыз, узган көндәге очрашу тойгыларыннан аерыла алмый газапланды. Бер көн ягъни бер кичкә сыйган вакыйгаларны барлады, шуларга нигезләнгән уй-хыяллар бишегендә тибрәнеп ятты.
 Иртәгесен унберенче яртылар тирәсендә бүлмәдә телефон шалтырады. Рафаэль… Лена инде юынып-киенеп, инглиз теленнән зачетка әзерләнүче күршесенә консультация бирү белән мәшгуль иде. Күршесе – утыз яшь чамасындагы ике балалы хатын - Саратов өлкәсендәге бер авылда укытучы булып эшли икән. Соңлап кына педагогия институтына читтән торып укырга кергән. Танышу гына түгел, дуслашып та өлгергәннәр иде инде. Кешеләр бер-беренә игелекле, ачык һәм ярдәмчел дә иде шул ул елларда.
 Рафаэльнең күңеле гадәттәгедән дә күтәренкерәк иде бүген. Моны Лена шундук сизеп алды. Үзеннән затлы одеколон исләре килеп тора, “Шипр” иде булса кирәк. Йөзеннән, күзләреннән һәм үз-үзен тотышы, һәр хәрәкәтеннән гайрәт нурлары сибелә.
 Исәнләштеләр, хәл белештеләр.
 - Көн кояшлы, аяз һәм искиткеч матур булырга ошаган бүген. Бу – синең хөрмәткә, Лена, - диде егет, кызның болай да күтәренке күңелен тәмам очындырып.
 Лена аңарга мөлаем елмаю белән җавап кайтарды, күңелендәген аңлатып бирерлек сүзләр таба алмады шул мизгелдә.
 Юкә күләгәсе төшеп торган тыныч урамнардан саф һава сулап янәшә атлап бара торгач Идел ярына барып чыкты алар. Иске бер дебаркадерга урнашкан кафега кереп тамак ялгап, чәйләп чыктылар.
 - Идел буйлап сәяхәткә ничек карыйсың?- дигән тәкъдим кертте Рафаэль. Кыз бик теләп ризалашты.
 - Үзебезнең Агыйделдән башка бер елганы да күргәнем юк иде әле минем.
 Катерга утырып Идел уртасындагы зур булмаган комлы утрауга
барып төште алар. Ял көне булу сәбәпледер, пляжда халык мыжгып тора. Алар исә, бераз арырак китеп, зур ябалдашлы ялгыз агач күләгәсе астыннан урын алдылар.
 - Су коенабызмы?- дип сорады Рафаэль.
 - Бик коеныр идем дә бит. Белмәдем, син дә кисәтмәдең, кием туры килми.
 - Мин үзем дә уйламаган идем шул...
 Ленага, юка ефәк күлмәктән генә булу сәбәпле, әллә ни эссе түгел, түзәрлек иде әле. Ә Рафаэль хәрби формадан, өстендә калын китель, аякларында кара ботинка. Башта ул берәм-берәм кителенең сәдәпләрен ычкындырып утырды, анннан, кыздан рөхсәт сорап, аны салып ук куйды. Үзе берөзлексез кызыклы һәм мавыктыргыч әңгәмә дә алып бара иде ул. Сүзгә шул тикле оста ки, һич кайчан төртелеп тормый, югалып калмый. Вакытын белеп кенә, җаен чыгарып кына, җитди темага да кереп чыга, шаяртырга, мәзәк хәлләр сөйләп алырга да вакыт таба. Нәрсә турында сөйләшсә дә ул мәгълүматлы һәм белеп сөйләшә иде.
 - Хәрби хезмәттә булу бик авырдыр?- дип, сорап куйды аңардан кыз.
 - Туганнардан, туган яктан читтә булуы гына читен. Ә хәрби тәртипкә мин тәмам күнегеп беттем инде. Башка төрле тормыш, башка төрле яшәү юктыр сыман тоела вакыт-вакыт.
 - Ә очучы булу теләге кайчан туды?
 - Гомеремдә беренче тапкыр самолет күргәч тә. Бала чагымнан ук...- Һәм шул урында бераз уйга калып торды Рафаэль.- Ә бәлки тагы да иртәрәктер. Үзебезнең капка төбендә каз бәбкәләре көткәндә, минем өйгә кереп китүемне көтеп, баш очымдагы зәңгәр күкне иңләп очучы тилгәнгә соклана идем мин. Сәгатьләр буе карап утырсам да туймый идем, шундый тыныч һәм горур, шундый матур итеп оча иде алар, канатларын җилпегәннәре дә күренми торган иде. Малайлар яратмый иде аларны, атып җиткерә алмасалар да, ташлар атып куркытмакчы булалар иде. Ә мин исә, тилгән күрү, тилгәннең очуына карап соклану өчен генә булса да урамга чыгарга ашкынып тора идем. Яшел чирәм өстенә чалкан ятып күзәтә идем мин тилгән очышын...Мин үзләрен яратканны белептер, күрәсең, алар үзләре дә мин саклаган чебеш һәм бәбкәләргә тимәделәр...
 - Тилгәнне яраталар диме. Ерткыч кош ич ул, каз бәбкәләрен, чебешләрне алып китә.
 - Сакласаң, тими ул,- дип, шаяруга күчәргә ашыкты егет. Һәм шунда игътибарын Идел өстен иңләп очкан акчарлакларга юнәлтте.- Карале, Лена, су өстендә акчарлаклар да шулай ук матур оча икән бит. Алар да бит балык аулый, балык тота. Әнә, дельтоплан сыман, ничек тыныч һәм ипле генә күзәтеп йөриләр-йөриләр дә, кинәт кенә уктай атылып су өстенә ташланалар. Балыкны эләктереп алуга, кире югары күтәреләләр, суга канатлары тими кала хәтта. Нинди камиллек, нинди югары пилотаж... Безгә, хәрби очучыларга, әле өйрәнергә дә өйрәнергә генә икән кошлардан. Исең-акылың китәрлек бит ә!.. Идел яисә башка бүтән бер зур елга буенда үскән булсам, кем белә, бәлки мин дә, шагыйрьләр, рәссамнар кебек, акчарлакларга сокланып үскән булыр идем. Нишлисең, искиткеч матур табигатьле Башкортостанда үскәнмен. Һәм Агыйдел буенда түгел, нәни генә инеш булып агышын башлаган Идәш буенда. Анда акчарлаклар очмый. Әмма тилегән бар, сандугач һәм былбыл оялары, тукран, көртлек, сыерчык һәм тагы йөз төрле сайрар кошлар.. Мин шуларны сагынып яшим, миңа алар кадерлерәк. Шуңа да аңлый алмыймм, һич кенә дә аңлый алмыйм, ни өчен дип акчарлакны сокланып күзәтәләр дә, тилгәнне тиргиләр, куалар – хаксызлык бит бу. Юкса, алар арасында һичнинди аерма юк. Очулары бер үк төрле матур, табигать шул дәрәҗәдә камиль итеп, канатлы итеп яраткан ки үзләрен... Яшәгәч, очкач, билгеле инде, һәркемнең ашыйсы килә. Ашыйсы килгәч, ауга чыгалар. Тилгән ит ярата, акчарлак – балык, аерма бары шунда гына...
 Рафаэль шул дәрәҗәдә кызыклы һәм мавыктыргыч итеп фикер йөртә иде ки, аны сәгатъләр буе күзеңне алмый тыңлап утырсаң да туйдырмас төсле тоела иде. Алар, байтак кына янәшә утырганнан соң, аяк киемнәрен кулларына тотып, яланаяк су читләтеп йөреп тә килделәр. Аксыл сары ком өстеннән йөгереп яр читләрен сыйпап-сыйпап киткән вак-вак дулкыннар аларның йөрәк тибешенә кушылып сулыш аладыр иде сыман шунда.
 Вакыт сизелми дә үтә. Инде Кояшның төшкә авышуына да байтак ара узды. Көннең кыскарганнан-кыскара баруын, кичнең якынаюын искәргән саен, кызның йөрәге ныграк тыңгысызлана барды. Якынлашып килүче кич куркыта иде аны. Чөнки белә, Рафаэльнең бүген Саратовта соңгы көне. Бик теләсә дә ул артык кала алмый. Бүген кичке уннан да кичекми ул үз частена кайтып җитәргә тиеш. Иртәгесен таңнан - хезмәт урынында. Ә ул кала. Кем белән кала? Рафаэль булмаса, ни калган аңарга бу шәһәрдә. Аны монда кем белә? Ул бит монда бер ялгызы, аның монда башка һичкеме юк. Һәм кирәк тә түгел. Егет китәр, әмма алга таба ни булыр? Алар арасындагы мөнәсәбәтләрнең киләчәге бармы-юкмы, ул хакта авыз ачып бер сүз дә сөйләшмәде бит әле алар. Андый сүзне кыз үзе башлый алмый иде, әлбәттә. Бик теләсә дә башлый алмый. Ә егет исә, ул хакта, нигәдер, ялгышып та сүз кузгатмый. Әллә соң ошатмадымы ул аны, вакыт уздырып кына йөрүеме?.. Ул аңарга битараф түгелме – кызның күңелен торган саен әнә шундый сораулар, уйлар телгәли башлады.
 Рафаэль исә мавыгып сөйләшүеннән аерыла алмый һаман. Һәм, уйламаган җирдән, бөтенләй көтелмәгән, кешенең башына килмәстәй сораулар биреп куя.
 - Ничек уйлыйсың, Лена, синеңчә ничек, кошларның кеше буласы килгән чаклары бармы икән?
 Сискәнеп китә язды кыз. Кара инде, гомер кеше башына килми торган сорау бит бу. Һәм үзенә дә кызык булып китте шунда.
 - Кошларда фикер йөртү сәләте һәм хәтер булуы хакында укыганым да, ишеткәнем дә бар, Рафаэль. Әмма белмим шул. Һәм иң акыллы, тугрылыклы кош кара карга дип әйтүләрен дә беләм. Ләкин, мин хайваннар, кошлар турында бик аз беләм шул, кызганычка каршы... Ә син ничек уйлыйсың?
 - Кызыкмый торганнардыр, дип уйлыйм. Чөнки, кошны үзе янында тоту өчен кеше читлек уйлап чыгарырга мәҗбүр булмас иде. Кенәриме ул, попугаймы, әллә күгәрченме, читлеген ачсаң – ул кош шундук иреккә чыгып очарга омтыла... Ә менә кеше гомер гомергә канатлы кошларга сокланып, кош сыман очарга хыялланып яшәгән. Берәүләр оча торган ашъяулык турында хыялланган, икенчеләр оча торган ат, оча торган барска табынган, ак бүрегә атланып диңгез һәм тауларны кичкәннәр... Ишеткәнең бардыр ич, халкыбыз яратып җырлаган җырларның берсендә шундый сүзләр бар: “Җил булып исәр идем лә, кош булып очар идем...” Ләкин, дәвамын гына искә төшерә алмыйм әле менә.
 - Әйе, ишеткәнем бар кебек,- дип җөпләде кыз да. – Ләкин, тыңларга яратсам да, оятыма каршы, мин халкыбызның борынгы җырларын бик белеп бетермим шул.
 - Авылда үсмәгәнгә шулай ул,- дип тынычландырырга ашыкты аны Рафаэль. – Мин дә бит, әнә, чит җирләрдә йөри торгач, үзем җырлап үскән җырларны оныта башлаганмын.
 - Юк, Рафаэль, син татарча шундый матур сөйләшәсең һәм миңа шундый матур итеп үзебезнең туган телебездә хатлар, шигырьләр язасың. Мин синең, чит җирләрдә күпме яшәп тә, телне шулай онытмавыңа, чиста һәм саф итеп саклавыңа сокланам да әле хәтта.
 Үзе турындагы мактау сүзләренә артык исе китмичә, тагы үз стихиясенә әйләнеп кайтты Рафаэль.
 - Ә син беләсеңме соң, Лена, Җирнең Кояш тирәли әйләнүе хакында, Коперниктан күпкә алданрак, бер татар шагыйре: “ Сөхаил Гөлдерсен янында Җир Кояш тирәли әйләнгән кебек бөтерелде” дип язган? Тарихи ачыш ич бу!
 - Ишеткәнем бар. Минем әни Казанда чыга торган “Совет әдәбияты” һәм “Азат хатын” журналларын алдыра. Шуларның берсендә язганнар иде аны. Ялгышмасам, ул шагыйрнең исеме – Сәйфи Сараи.
 - Әйе, укыганым булмаса да, ишеткәнем бар. Бар ул андый шагыйрь. Әтидән ишеткәнем бар, ул бит безнең Уфада Галия мәдрәсәсендә укып чыккан кеше, Сәйфи Кудаш белән бер сыйныфта укыганнар. Әдәбияттан Галимҗан Ибраһимов үзе укыткан аларны.
 - Менә ничек...Сәйфи Кудаш ул минем әнкәй белән бер авылдан. Син үзең дә бик күп укыйсыңдыр, шулаймы Рафаэль?
 - Безнең хәрби часть китапханәсе шактый ук бай анысы. Ләкин, кызганыч, татар китаплары юк.
 - Ә мин менә Уфада яшәп тә Тукай белән Такташтан башканы белмим.
 - Тукай... Такташ... – дип, уйга бирелеп торды Рафаэль.- Мин аларның күпчелек әсәрләрен яттан белә идем. Хәзер дә еш кына үзләрен хәтергә төшерәм. Ничек дигән әле Такташ? “Шлем кидертербез айга да...” дигәнме? Менә шулай, әле космоска очу турында хыялланучы да булмаган, ә безнең татар шагыйре әнә нинди юллар язган... “Шлем кидертербез айга да” – шәп әйткән бит, ә!..Боерган булса, кидертәбез дә без аны...
 Рафаэльнең, очынып, канатланып сөйләгән бу сүзләре, фикерләре, өермәдәй күтәреп алып, Ленаны да үзе артыннан ияртеп китә язды тагы. Сабыйдай куанып сүзгә кушылырга ашыкты ул.
 - Ә беләсеңме Рафаэль, мин дүртенче курсны тәмамлаганда нинди курс эше язган идем... Тукайны инглиз теленә тәрҗемә итү проблемалары хакында.
 - Тукайның инглизчәгә тәрҗемәсе бармы?
 - Менә шунда да хикмәт, юк шул. Ә дөньяга таныту өчен андый тәрҗемәләрнең булуы кирәк. Мин шуны нигезләп, Тукайның берничә шигырен тәрҗемә дә итеп караган идем.
 - Кызык... Миңа да укып күрсәтерсең әле ярыймы?
 - Хәтерләмим шул.
 - Оныткан булсаң, башка чакта укып күрсәтерсең. Минем бик тә тыңлап карыйсым килә - инглиз телендә ничек яңгырый икән Тукай... Ә син аның менә мондый юлларын тәрҗемә итмәдеңме:
 “Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы,
 Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы...”
 - Юк, ул шигырьне тәрҗемә итмәдем. Укыганым бар.
 - Син аны минем өчен генә тәрҗемә итә алмассыңмы, Лена. Мин аны самолетта күккә, бик биеккә күтәрелгәч укыр идем. Татар һәм рус телләрендә бик еш кабатлыйм мин ул юлларны. Безнең эскадрелиядагы һәммә очучы яттан белә аның русчасын. Үзем өйрәттем!
 “Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы...” Гаҗәп көчле әйтелгән бит, күпме кабатласаң да туйдырмый, уңмый, киресенчә тирәнәя, тагы да мәгнәлерәк кенә була бара торган сүзләр...
 Шәһәргә алар шактый кичегә төшеп кайтты. Иң элек, Идел буендагы бер кафега кереп тамак ягын кайгырттылар. Ашагач-эчкәч елга читләп сузылган бакчага кереп бер тыныч почмактан үзләренә урын таптылар. Әле аерылу, хушлашу турысында сүз башлаучы булмаса да, ул мизгелнең якынлашуын һәр икесе сизеп, тоеп тора иде. Читләп кенә булса да Лена башларга мәҗбүр булды ул хактагы сөйләшүне:
 - Рафаэль, миңа кайтып китү өчен билет ягын кайгыртырга да вакыттыр инде,- диде ул, бер уңайлы форсат табып.
 Аңардан мондый сүз көтмәгән иде бугай Рафаэль. Ул, кинәт, тынып, балтасы суга төшкән кешедәй чарасыз торып калды. Ни дяргә, нәрсәдән башларга белми торды сүзен. Ә Лена бит аны, шатланып ук риза булмаса да, бу тәкъдим белән бик тиз килешер дип көткән иде. Чөнки, аның үзләре арасындагы мөнәсәбәт һәм киләчәк хакында сөйләшер арасы бар иде бит. Ул хакта, ике көн бергә булып та, ялгышып та сүз кузгатмады Рафаэль. Димәк, кирәк дип тапмаган...
 Рафаэль җавапсыз калды. Кызның күңеле булырлык ник бер сүз әйтсен икән шунда. Дәшмәве белән үтерде. Әмма, үзенә карасаң, ул торган саен кәефсезләнүендә дәвам итте. Очып барган җирдән канаты каерылып җиргә егылып төшкән кош диярсең. Янып торган күзләрен моң басты, елмаеп туймаган иреннәре җансыз калды...
 Күпме көтеп тә җавап ишетмәгәч, кыз үзе йомгакларга ашыкты башлаган сүзен.
 - Күрештек тә менә... Мин синең бик яхшы кеше икәнлегеңне белдем. Синең белән җиңел һәм бик кызык та икән. Әмма китәргә вакыт...
 Бу сүзләрне сөйләгән кызга күзләрен тутырып, берни аңлый алмыйча, колагы ишеткәннәргә ышанмыйча, карап торды Рафаэль. “Яхшы кеше” имеш. Бу нәрсә дигән сүз инде? Очраштык, күрештек һәм шуның белән вәссәлам, дигәнне әйтергә теләдеме...Мондый финал көтмәгән иде ул.
 - Миңа тизрәк кайтып китәргә кирәк, Рафаэль. Никадәр тизрәк кайтып китсәм, шул кадәр яхшырак. Чөнки мин синең эшеңә зыян китерергә теләмим. Менә шул,- дип, әле булса әйтер сүз таба алмый югалып торган егеткә күтәрелеп карады ул.
 - Син миңа зыян итмисең. Киресенчә,- дигән сүзләр чыкты, ниһаять, аның авызыннан.
 Кыз, үзе дә белешмәстән, елмаеп куйды шунда. Аның йөзендәге аязуны күргән Рафаэльгә дә җан иңде кинәт.
 - Син чынлап та минем кайтып китүемне теләмисеңме?- дип, кайтарып сорарга кирәк тапты кыз, колагы ишеткәннәргә әле булса ышанырга теләмичә.
 - Син башка сыймастай сорау бирәсең, Лена. Ничек инде мин синең кайтып китүеңне телим. Мин бит сине, сине... шундый көтеп алдым.
 Кызның иңнәренә пар канат үсеп чыккандай булды шул мәл. Әйләнәсе, биисе, кош булып очасы килде аның шунда. Колак төбендә Штраусның “Вена урманы әкиятләре” вальсы яңгырый башлагандай булды кинәт кенә.
 Рафаэльнең исә, кызны кочып аласы, күтәрәсе һәм аны кулыннан төшермичә торып йөгерәсе килде шунда. Әмма кочып алырга гына кыймады һәм кай тарафка йөгерергә икәнлекне белмәде.
 Күңелләрен кинәт кенә өермәдәй биләп алган хисләр ташкыны тыныч кына утырырга ирек бирмәде аларга. Күңелдәге шул хисләрне инде аңлатып бирергә генә кала бер-берсенә. Ике яклап төрле-төрле агачлар һәм чәчәк клумбалары тезелеп киткән сукмак буйлап атлап китте алар. Үзенең көтмәгәндә бирелгән соравы белән Лена ярдәмгә килде.
 - Карале, Рафаэль, монда безнең Башкортостанда бөтенләй булмаган агачлар да үсә икән бит?
 - Саратов бит шактый ук көнъякта. Шуңарга агачлар да монда башкачарак. Ә мин шулай да үзебезнең як урманнарын яратарак төшәм.
 - Ә иң яраткан агачың нинди?
 - Каен, әлбәттә,- диде егет, аз гына да уйлап тормыйча.- Беләсең килсә, безнең Яңа Актауга каен урманы терәлеп кенә тора иде. Кызганыч менә, сугыш елларында аларны шактый ук сирәкләргә дә туры килде, утынга кистек. Мин үзем кистем аларны... Фронт өчен утын хәзерләдек.
 - Кызганмадыгызмы?
 - Кызганмаган кая, кызгандык. Фронт өчен дигәч, кистек инде... Аның каравы, үзебезнең өй каршысына, урам уртасы дип тормадым, мин йөздән артык яшь каен алып кайтып утырттым. Һәм, беләсең килсә, алар шундый матур булып үсеп киткәннәр ки, быел отпускага кайткач үз күзләремә ышанмый сокланып карап тордым.
 - Менә ничек...
 Кинәт, җитдиләнә төшеп, кызның каршысына ук чыгып басты Рафаэль. Алар туктап калдылар. Тирән итеп сулыш алды ул һәм бар кыюлыгын җыеп әйтеп салды:
 - Мин сине югалтасым килми, Лена. Мин синең китүеңне теләмим. Мин сине үземнеке, бары тик үземнеке генә итеп күрәсем килә. Син китсәң, мин канатсыз калачакмын. Ә минем ике канатлы булып яшисем, очасым килә... Бик күптән әйтергә теләгән тәкъдимем шул: Чык миңа... Бергә булыйк!
 Җавап көтеп кызга таба ике кулын сузды ул шунда. Һәм тынып калды. Сулыш та алмый көтте.
 - Аңладым,- диде кыз, шактый ук көттерә төшеп. Ризалык билгесе итеп, нәфис һәм йомшак кулларын Рафаэльнең үзенә сузылган ике уч төбенә салды.
 ... Вакыт ул мәрхәмәтсез. Ул берөзлексез ашыга, һич туктап көтеп тора белми. Егетнең минутларны санап торган чагы иде инде. Ул ашыгыч рәвештә машина тотып, якын көннәрдә үк килеп чыгарга вәгъдә биреп, үзенең Разбойщинасына китеп барды. Лена берьялгызы калып кунакханәгә юнәлде.

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 16 >>