Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Кош булып очар идем…

Бүлек 16

 Икенче көн инде, кунакханәдән дә чыкканы юк, кыз Рафаэльне көтә. Икенче көн инде ул үз-үзен кая куярга белми, тамагыннан ризык үтми. Шәһәргә чыгып, музейлар белән танышып, бераз дөнья гизеп кайтканда да зыян итмәс иде дә бит. Әмма аягы тартмады, ул чыгып кына китәр, шул чак аны эзләп Рафаэль килеп керер сыман тоелды аңарга. Аны таба алмыйча, кире китеп барса ни хәл итәрсең... Ярый да аны көтеп торырлык вакыты булса, ул бит хәрби хезмәттәге кеше, минуты да кадерле булырга мөмкин. Үзе белән инглиз телендәге бер китап – Джек Лондонның “Мартен Иден” романын алган иде ул. Йә караватта ятып, йә утырып дигәндәй, иртәдән кичкә кадәр шул китапны укыды.
 ...Сишәмбе көн. Уналтынчы июнь. Кояш мәрхәмәтсез рәвештә кыздыра. Көн гадәттәгедән дә эссерәк. Ярый әле бүлмәләре күләгә якта, шул коткара. Ул китап укып ята иде. Кинәт ишекне шакыдылар. Бу икеләнеп, сак кына шаку түгел иде, тыныч бүлмәне дер селкеткән шаку.
Күршесендәге читтән торып укучы хатын янына группадашлары да кергән чак иде, шулар барып ачты ишекне.
 Ишекнең ачылуы булды, анда, килүче түгел, ул күтәргән бер кочак чәчәк күренде иң элек. Шул чәчәкләр артыннан тавыш ишетелде. Таныш тавыш.
 - Минем Ленам монда яшиме? Кайда ул...- дип, бүлмә уртасына ук кереп басты ул артык кыстатып тормый гына.
 - Ул кадәр тавышланма инде, монда мин, монда...
 Лена, уңайсызланып, югалып калды бер мәлгә. Бүлмәдә үзе генә түгел ич, студент кызлар алдында уңайсыз. Һәм җәт кенә яткан җиреннән торып басты. Ярый әле юка халат кигән иде өстенә.
 Рафаэль туп-туры аның каршысына килде һәм кочагындагы чәчәк белән күмеп куйды үзен.
 - Безнең киләчәк гомеребез шушы чәчәкләрдәй матур һәм гел бергә булсын, Лена-гүзәлем.
 Лена ни әйтергә дә белмәде. Алай да бүлмәдәге кызлар килде ярдәмгә. Алар бер-берсен бүлдереп букетның зурлыгын һәм матурлыгын мактарга керештеләр. Һәм шул арада кыз җәт кенә, шкаф ишеге артына качып, киемен алыштырып өлгерде. Чәчләрен тарап куйды.
 - Паспортыңны алырга онытма,- диде Рафаэль, аңарга якыная төшеп.
 - Ул нәрсәгә тагы?.. Паспорт үзем белән.
 - Тамак ялгап алабыз да бүген үк ЗАГСка барабыз.
 - Әйе, анда безне генә көтәләр, ди...
 - Барысы да сөйләшенелгән, килешенгән. Безне тагы нәкъ бер сәгатътән чынлап та көтәләр анда.
 - Шаяртма инде, Рафаэль, дөресен генә сөйлә. Болай да башым әйләнгән чак.
 - Бернинди шаярту юк. Тимерне кызуында сугалар, Лена. Ишеткәнең бармы шундый сүзне?
 - Ишетмәскә... Мин татар ич.
 - Безнең минутлар санаулы. Киттекме?..- дип, ишеккә таба юл күрсәтте Рафаэль.
 - Боларны нишләтәбез – алабызмы, калдырабызмы,- дип, өстәлне тутырып торган чәчәк букетына ым какты кыз. ЗАГС дигәне дөрес булса, аны үзләре белән алырга кирәктер бит.
 - Чәчәкләр синеке. Ни дисәң, шулай булачак, Ленам.
 Тагы аз гына икеләнеп, бер чәчәкләргә, бер Рафаэльга каранып-каранып торды да, букетны кочагына алды кыз.
 - Минеке булгач, минем белән булсын, - дип пышылдады, егетнең үзенә генә ишетелерлек итеп.
 Чынлап та Рафаэль шаяртмаган булып чыкты. Кунакханә буфетында тиз генә тамак ялгап алдылар да туп-туры Саратовның үзәк ЗАГСына юл тотты алар. Чәчәк букетын Рафаэль Ленага кочаклатты.
 - Күрсеннәр. Бөтен Саратов күрсен! Бүген бу шәһәрдә иң матур кыз син, Лена!
 - Ә син, үзең?
 - Мин – иң бәхетле кеше,- диде егет, озак уйлап тормый гына.
 “ Мин дә бик бәхетле, Рафаэль”, дип әйтәсе килде кызның. Әмма, нидер тыеп калды үзен.
 ЗАГСка барып җиткәч кенә үзләренең кайда һәм нинди ният белән килүләрен аңлап алды Лена. Адымнарын сагайта төшеп Рафаэльгә мөрәҗәгать итте.
 - Бераз уйларга, әни белән булса да киңәш итәргә иде бит...
 - Нинди уйлау, нинди икеләнү инде ул, Ленам.
 - Пожар чыкмаган ич, ул кадәр ашыкмасак та ярар иде дим...
 - Мин инде яна-яна күмергә кала яздым, Лена-гүзәлем. Артык көтәр хәлем юк. Яратам...
 - Мин дә...- дип кенә әйтергә өлгерде кыз.
 ЗАГС ишеген киереп ачып куйды егет, һәм иң алдан Ленаны кертте. Шуннан соң гына үзе узды. Ак блузка һәм чем кара озын итәк кигән урта яшьләрдәге хатын, хуҗаларча мөлаемлек күрсәтеп, сәламләп каршы алды үзләрен.
 - Бу тикле чәчәк күргәч югалып кала яздым, бу сезмени, очучы иптәш. Танымый да торам, бай булырсыз болай булгач.
 - Миннән дә бай кеше юк бу дөньяда. Һәм булмаячак та. Күрмисезмени, нинди хәзинә, җанлы хәзинә белән килдем бит мин сезнең янга,- дип, елмаеп җибәрде Рафаэль.
 Юк, бу елмаю гына түгел иде бугай. Күңел күтәренкелегеннән, үзен биләп алган бәхеттән, күптән зарыгып көткән хыяллары тормышка ашудан егет балкый иде гүя. Бәхет дигән төшенчәнең җанлы гәүдәләнеше иде кебек ул. Аңардан да бәхетлерәк кеше дөньясында булмагандыр шул мизгелдә.
 - Күрәм. Күрәм...- дип кабатлады хатын. Һәм эшлекле генә кыяфәт белән өстәл өстендәге кәгазьләрен актарырга, барларга кереште. - Шул тикле ашыгыч рәвештә язылышырга теләвегезнең сәбәбен менә хәзер генә аңладым.
 ЗАГС мөдире, ачык йөзе белән генә түгел, үзенең аналарча кайгыртып сөйләшүе, биргән киңәшләре белән дә күңелләренә хуш килде аларның. Тыныч кына, ипле генә башкарды ул үз эшен. Яшьләрнең һәр икесенә күңелләренә ятышлы сүзләр тапты. Кыскасы, ишекне атлап кергәндә аларның һәр икесен биләп торган киеренкелек тиз арада юкка чыкты, онытылды.
 Күрсәтелгән урыннарга бер-бер артлы имзаларын куеп чыкты алар...Һәм шуның белән эш тәмам да булган икән, юкка гына дулкынланып, куркып торганнар. Әлеге гаять мөлаем һәм итәгатъле ханым, ир белән хатын итеп игълан итте дә куйды үзләрен, аңышмый да калдылар. Музыка уйнамады... Патифон һәм магнитофон кебек нәрсәләр юк иде булса кирәк. Шаһитләр һәм котлаучылар да юк иде. Әти-әни һәм туган-тумачадан да ник бер кеше булсын икән яннарында. Ул гына да түгел, туган-тумачалары бит әле бу хакта хәбәрдар да түгел. Аларның язылышуы хакында һичкем белми. Менә шулай башлы-күзле булды алар – кыз кияүгә чыкты, егет өйләнде. Аның каравы, алар хәзер ялгыз түгел, алар икәү. Алар бер пар булды!
 Урамга чыктылар. Һәм кай тарафка китәргә белмичә туктап калдылар. Кояш баш түбәсенә үк күтәрелгән. Кыздырыпмы кыздыра. Җәйге эссе көн. Аның каравы шәһәр шундый матур. Тротуар читләп утыртылган юкә агачлары шау чәчәктә утыра. Саф һава. Дөньяның матурлыгына хозурланып туймаслык...
 Кызганыч, каршы алучы, үзләрен көтүче, шатлыкларын уртаклашучы юк иде яннарында. Аның каравы, кирәкмәгән ыгы-зыгы, аларның игътибарын читкә җәлеп итүче дә юк. Бер-беренә елмаю бүләк итеп, дәшми-тынмый гына үзара карашып тордылар байтак кына.
 - Урам уртасында болай басып тору яхшы түгел. Әйдә, берәр бакчага кереп сөйләшеп утырыйк булмаса,- дигән тәкъдим кертте кыз бераз кичегә төшеп.
 Егет, сәгатенә күз төшереп алды, һәм ризалашты. Бер-бер ресторанга кереп утырганда да яхшы булыр иде, әлбәттә. Әмма аның вакыт яклары бик чамалы гына иде шул. Кичке дүрттән дә кичекмичә ул хезмәт урынында булырга тиешле. Болай да сорап кына киткән иде.
 Юлда очраган беренче бакчага кереп аулак урын тапты алар. Чәчәк букетын янәшә куйдылар. Рафаэльнең Ленаны кысып кочаклыйсы килде шунда. Һич булмаса, үз итеп җилкәсенә кулын саласы иде. Әмма уңайсызланды, шәһәр уртасы ич, кеше үтеп-сүтеп йөри. Аларның бит әле, кул биреп күрешүдән тыш, бер-берсенә якын да килгәннәре юк. Кочаклашу-үбешүләр кая инде ул...
 - Болай итәрбез, Лена,- диде ул, үз-үзен тынычландырырга теләп күкрәк тутырып сулыш алгач. – Без Саратовта әле ай ахырларынача калырбыз кебек тоела. Тагы ике көннән Разбойщинада бер бүлмә бушарга тиешле. Боерган булса, мин сине шунда алып кайтырмын. Һәм ай ахырына тикле шунда торып торырбыз. Димәк, син тагы ике көнгә кунакханәдә калып торасың. Ә миңа хәзер китәргә кирәк. Унтугызында төш вакытларында мин сине килеп алырмын, килештекме.
 - Килешми хәлең юк,- диде Лена, ягымлы һәм үз итеп.- Мин сине күпме көтәргә дә риза, Рафаэль. Эшеңә зыян китерә күрмә.
 Алар шундук урамга чыгып такси тоттылар. Лена үзе урнашкан кунакханә каршысында төшеп калды. Рафаэльнең машинадан төшеп торыр арасы да юк иде, шул утырган машинасында хезмәт урынына китеп барды.

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 17 >>