Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Кош булып очар идем…

Бүлек 17

 Июньнең унтугызынчы көне. Көндезге сәгатъ ике якынлашып килә. Көн кыздырыпмы кыздыра. Урамга чыксаң сулыш алырлык түгел, эссе. Саратовның урам һәм диварлары мунча ташы сыман кызган. Рафаэльнең килүен көтеп, каршы алырга дип урамга чыккан кыз чемоданын күтәреп кире кунакханә холына борылып керергә мәҗбүр булды. Тәрәзә каршысына басып урамны күзәтә башлады. Көн кызуында урам гел бушап кала икән. Кешеләр дә сирәгәя, машиналар да әллә нигә берәү күренсә күренә.
 Ниһаять, кунакханә каршысына такси килеп туктады. Ул да түгел, аның алгы ишегеннән, яшел тасмалы фуражкасын кулына тоткан Рафаэль атылып чыкты. Фуражкасын киде. Кителенең өске сәдәфләрен төймәләде һәм, як-ягына җәт кенә күз төшереп алгач, зур адымнар белән кунакханә ишегенә юнәлде.
 - Мине көтә-көтә көтек булгансыңдыр инде, шулаймы Лена,- дип, каршысына килгән кызның кулыннан чемоданын алды ул.
 - Син эш кешесе, Рафаэль. Ә мин ялда. Нинди көттерү ди ул... Урамда бик кызу булганга кире эчкә кергән идем.
 - Дөрес эшләгәнсең...
 Үзләрен көтеп торган таксига чыгып утырдылар да китеп бардылар.
 Егеткә якын ук елышып утырган кызның күзләре юл буе диярлек тәрәзәдә булды. Мондагы табигатьнең Башкортостанныкыннан шактый ук аермалы булуына игътибар итеп барды ул. Инде күпме ара уздылар – урман да юк, агачлар да, тирә якта бары тик бушлык кына. Әле июнь уртасы гына булуга да карамастан, үлән һәм басулар яшел төсләрен югалтырга өлгергән, сап-сары булып янган һәм кибеп беткәннәр. Бары тик ниндидер бер авылга килеп керер алдыннан гына зур булмаган катнаш урманга юлыктылар. Бу - аларның Разбойщиналары булган икән. Ә хәрби шәһәрчек аз гына арырак.
 Разбойщина дигәннәре уртача зурлыктагы бер рус авылы булып чыкты. Авыл читендәге ерак бер тыкырык башында урнашкан иске, бераз янтая башлаган өй каршысына килеп тукталдылар. Капка төбендә аларны Рафаэльнең якын дусты Володя Балченков һәм хуҗалар – карт белән карчык каршы алды. Хәер, карт белән карчык дигәч тә, алар бер карашка гына шулай күренгән булып чыкты. Чынлыкта исә, икесенә дә шул, күп булса, алтмыш-алтмышбиш яшьләр тирәсе булгандыр.
 Аларны китергән такси кире китеп барды.
 - Таныш булыгыз, бу минем законлы кәләшем Лена була,- диде Рафаэль.
 Кыз, таныш булмаган кешеләр каршында, уңайсызлык кичереп тора иде. Елмаеп исәнләшергә мәҗбүр булды. Аны да җылы сәламләделәр.
 - Ә, Елена... Исеме гел безнеңчә икән,- дип, аерым игътибар күрсәтте хуҗа хатын.
 - Елена түгел, Лена,- дип ачыклык кертте Рафаэль.
 Әмма аның бу искәрмәсенә колак салучы булмады да кебек, ул алар өчен барыбер Елена булып калды. Шау-гөр килеп сөйләшә-сөйләшә өйгә юнәлделәр. Алар өчен хәзерләнгән бүлмәгә уздылар. Бүлмә артык зур түгел. Аның бер почмагында сиртмәле тимер карават тора. Һәм уртабер җирдә зур гына өстәл. Кием элү өчен стенага кадаклар кагылган. Өстәл әйләнәсендә берничә урындык, ә өстендә - сулы пыяла банкага утыртылган чәчәк букеты. Кыр чәчәкләреннән...
 - Нинди матур чәчәкләр...- дип, соклануын белдерде кыз.
 - Иртүк торып урман читеннән үзем җыеп кайттым,- диде Рафаэль, чәчәкләрнең Ленага ошавына күңеле булып.
 - Керегез, урнашыгыз, уңайсызланмагыз, үз өегездә кебек хис итегез,- диде, ачык йөзле хуҗа хатын.
 - Бернинди уңайсызлану юк, бүген үк, менә хәзер үк туй башлана,- дип, бар тавышка өйне яңгыратты Володя Балченков. Һәм өстәл өстенә, ике уйларга урын калдырмаслык итеп, шапылдатып шампан шешәсе чыгарып утыртты.
 Ленаның чемоданын карават астына шудырган арада, алдан ук хәстәрләп куелган җирдән ике банка “тушенко” һәм бер банка шпрот тартып чыгарды Рафаэль. Ленаның кул сумкасыннан шоколад конфет коробкасы чыгып кунаклады өстәлгә. Хуҗа хатын кар базыннан тозлы кәбестә һәм чүлмәк белән кәҗә сөте алып керде. Ниһаять, туйга әзерлек ыгы-зыгысыннан моңарчы читтәрәк калып торган хуҗа – Иван дәдәй дә әйтте үз сүзен. Бер чирек самогон күтәреп килеп керде.
 - Монысы миннән,- диде, тамак төбен хәйләкәр генә кырган атлы булып.
 - Үзең мавыгасы булма, кара аны Иван, төнгелеккә каравылга чыгасыңны онытма,- дип кисәтергә кирәк санады карчыгы.
 - Кызык икән син, Марфа, шешәнең бөкесен ачмас борын кисәтә дә башладың,- дип елмайды хуҗа. – Рафаэль фронтовик. Мин фронтовик. Ничек итеп мин бер почмакта посып утырырга тиеш. Сугыштан качып калган дизертирмы әллә мин...
 Карчыгы, ирләр хәленә керә белә икән тагы, шундук йомшара да төште:
 - Кызып китмә дип кенә әйтүем. Бер стаканнан артып китмәсен, кара аны.
 - Өч солдатка бер чирек тә эчмәгәч, ул нинди туй була инде ул,- дип кеткелдәде фронтовик. Үзенчә хатынын ирештерде.
 - Ә безне кая куясың? Елена белән мине кешегә дә санамый бит, кара инде аны, карт пистунны...- дип, елмайды Марфа түти.
 - Карт ат буразнадан чыкмый ул аның каравы...
 Күңелле кешеләр булып чыкты ахыры аларның бу хуҗалары. Яшьләрнең бар тартыну һәм уңайсызланулары юк булды да куйды шунда.
 Өстәл артына утырыштылар. Карт белән карчык һәм Володя самогон эчтеләр. Рафаэль белән Лена исә шампан гына йоткалап утырды. Артык кыстап, яшьләрнең теңкәләренә тиюче булмады, хәлләренә керделәр тагы.
 - Туй булгач, җырсыз утыру килешми,- дип, хуҗа хатын, әйбәт кенә төшереп алгач, җырлап ук җибәрде. “ Во поле березенка стояла...” дип җырлады.
 Рафаэль, алдан ук хәстәрен күреп, карават астына мандолинасын китереп куйган булып чыкты. Шуны тиз генә тартып алып, җыр көенә чиертә дә башлады. Марфа түтинең тавышы көчле һәм шактый ук моңлы да булып чыкты, тын да алмый тыңладылар үзен. Сүз дә юк, шәп җырлый иде. Мандолина тавышына кушылгач җыр тагы да моңлырак яңгырарга кереште. Кемнәрдер кушылып та җырлады, ә кемнәрдер тыңлап кына утырды.
 - Минем карчык авылда беренче җырчы инде ул. Миңа чыгып кына әрәм булды. Юкса, үзен күптән, Саратовка гына түгел, Мәскәүгә үк алып киткән булырлар иде,- дип, сүз кыстырды хуҗа җыр тәмамлангач та.
Әллә чынлап та горурлануы идеме, әллә шаяруы – аңламассың.
 - Искиткеч матур җырладыгыз, рәхмәт Марфа түти,- диде Лена. Бу җыр, гомумән, элек-электән үк бик ошый иде аңарга.
 Володя Балченков та җырчыны мактап куйды:
 - Минем әни дә җырларга ярата торган иде бу җырны. Аны искә төшердегез, рәхмәт,- диде ул, кесәсеннән кул яулыгы чыгарып күз төпләрен һәм борыны читен сөртә-сөртә.
 Рафаэль, күңеле нечкәреп киткән дустының хәленә кереп, аның аркасыннан кочып алды.
 - Ә сез беләсезме соң бу җырны кем язган?
 “Мин белмим, ә син...” дигән сыман, бер-берләренә сораулы караш ташлап алды туйда утыручылар.
 - Рус халык җыры инде,- диде хуҗа хатын, икеләнүләргә урын калдырмаслык итеп.
 - Әйе, бу җыр халыкныкы булып киткән. Рус халык җыры булып. Ә бит аның авторы бар һәм ул белгечләр арасында күптән билгеле. Бу җырны Казан университеты профессоры Нигъмәт Ибраһимов язган. Татар кешесе...
 - Булмаганны?..- дип куйды Иван дәдәй.- Ничек инде рус халкының иң борынгы һәм иң яраткан җырларының берсе булган “Березенконы...” татар кешесе язсын икән?..
 Башкаларның да моңарга ышанасы килмәде. Хәтта Ленаның да бу хакта ишеткәне булмаган икән.
 - Ышанасы килмәсә дә ышанырга туры килә, бу – хакыйкать. Китапта язылган,- диде Рафаэль, бу сөйләшүне бәхәскә күчерәсе килмичә.
 Китапта язылган сүз шик астына куелмый торган заманнар бар иде шул. Хуҗалар, килешүләрен белгертеп, дәшми генә бер-бер артлы баш селкеп куйдылар.
 Ул да түгел, җырлавын ошатуларына күңеле булган, Марфа түти эчкерсез сүз башлап җибәрде:
 - Мин сезгә турысын әйтәм, әнә Иван үзе монда, алдашырга бирмәс. “Фатирга керергә җыенучылар татарлар икән” дигәч, мин аяк терәп каршы идем башта. Төрле имеш-мимешләрне күп ишетергә туры килсә дә татарлардан беренче күргән кешем Рафаэль булды, әнә. Һәм инде менә Елена... Һич тә белми идем, баксаң, безнең кебегүк кешеләр икән ич сез дә.
 - Син, Марфа, авылдан чыккан кеше түгел шул, гомерең буе шушы Разбойщинада яшәдең. Ә мин менә сугышта татарлар белән ризык бүлештем, бергә атакага бардым – шәп егетләр иде...
 Күңелле утырдылар. Өстәл артыннан беренче булып йорт хуҗасы Иван дәдәй торып китәргә мәҗбүр булды. Төнге сменада авылның икмәк амбарларын саклый икән ул. Шуның өстенә әле тагы хатынына биргән сүзендә дә торды, бер стаканнан артык эчмәде самогонны.
 Ире киткәч, Марфа түти дә тоткарланмады өстәл артында.
 - Сез, яшьләр, үзегезчә утырыгыз, ял итегез. Күршедә ахирәт дустым Мария яши. Ире сугыштан кайтмады, үзе генә калды. Аңарга да бер ялгызы читендер,- дип, хәерле төннәр теләп чыгып китте.
 Бераздан, караңгыга калам юкса, дигән сылтау табып Володя да китәргә җыена башлады.
 -Кызык килеп чыга бит әле бу, кәҗә белән бүре турындагы әкияттәге кебек бер-бер артлы качышып бетәсез түгелме,- дип, шаярткан атлы булды Рафаэль. Гәрчә, күңеленнән, моның өчен шатланса да...
 - Так положено, дустым,- дип, юл аягына тагы бераз самогон уртлап алды да ишеккә юнәлде Володя.- Мин өйләнгән көнне болай озак утырсаң, үзеңне куалап ук чыгарырмын, ярыймы.
 - Килештек,- диде Рафаэль.- Әмма, өйләнү белән озакка сузасы булма, ярыймы.
 Кул бирешеп хушлашты ике очучы. Ишектән чыгып киткәндә, шаярган атлы булып, Рафаэльнең үзенә генә күз кысып алырга да өлгерде Володя.
 - Кара аны, иртәгә очасың барын онытма...
 Ниһаять, шау-гөр килеп торган өй эче тынып калды. Алар икәү генә. Шунда гомерендә беренче тапкыр сак кына Ленаның биленнән кочып алды Рафаэль. Кыз да карышмады, киресенчә, аңарга, тартынып кына булса да, тагы да елышарак төште. Очраклы рәвештә генә бер-беренә тартылып торган кайнар иреннәре очрашты. Иреннәрнең кайнарлыгы сулышларына капты...

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 18 >>