Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Кош булып очар идем…

Бүлек 19

 Һәр ике көн саен хат язышырга сүз куешкан иде алар. Әмма Рафаэль ике көн узганны көтеп тора алмады. Ленасыз узган бер көн дә озын-озак бер гөмер сыман тыелды аңарга. Очулардан әйләнеп кайткачтын да хат язарга утырды:
 “Гүзәлем Лена!
 Сиңа сагынычлы кайнар сәламнәремне җибәреп исәнлекләр теләп калам!
 Белсәң иде җаным, узган көнне сине озатып калу, синең белән аерылышу шул кадәрле кыен булды. Син утырган самолет күздән югалганчы баскан җиремдә катып карап калдым. Аерылышканда синең хушлашып кул изәвең күз алдымнан китми. Синең белән бергә узган көннәрнең һәр сәгатен, һәр минутын әллә ничә мәртәбә барлап чыктым бугай инде. Син киттең. Һәм үзең белән бергә минем йөрәгем һәм җанымның да бер өлешен алып киттең кебек тоела миңа. Мин монда бер канатын югалткан кош сыман торып калдым. Башымны түбән салындырып һава аланыннан ялгызым гына, ерак диеп тормадым, җәяүләп кайтып киттем. Трамвай һәм автобуслар да йөри иде югыйсә. Утырасым килмәде, аларга утырсам синнән ерагаермын кебек тоелды. Синең хактагы уйлар белән әкерен генә үз җаеңа атлауга ни җитә соң...
 Саратовтан Разбойщинага автобус белән кайттым. Үзебез яшәгән өйгә якынлашкан саен йөрәк тагы да ешрак, ашкыныбрак тибәргә кереште. Бүлмәнең ишеген ачып керермен дә, ни гаҗәп, анда сине очратырмын кебек тоела башлаган иде. Өйгә кердем, үзебезнең бүлмәгә дә уздым. Син юк. Өй караңгы һәм тынчу. Син булмагангадыр, ул гел бушап калган, тып тыныч... Йә, әйт, ни эшләргә һәм ничек яшәргә тиеш мин андый шартларда. Хуҗа хатын кайтканны көтеп утырдым да, аңарга рәхмәтләремне тапшырып, үзебезнең кунакханәгә күчтем. Анда да һичкем юк. Очучы дусларым кайсы кая, күрәсең, шәһәргә китеп беткәннәр. Кичке ашны бер ялгызым ашадым да, эч пошуын баса алмыйча, караватка барып яттым. Минем хәлемә керептер, нәкъ шул мәлне һава шартлары да бозылып китте, яңгыр сибәләргә кереште.
 Иртәгә без юлга чыгарга җыенабыз. Саратовтан Куйбышевка пароход белән кайтачакбыз. Анда кайтуга мин Кинельдә квартир һәм синең өчен эш эзләргә керешәчәкмен.
 Ленам, инде үзең сөйлә: ничек кайтып җиттең? Куйбышевта күчеп утырулар озакка сузылмадымы? Бик йончыткандыр инде... Әнкәй “карчык”ның хәлләре ничек анда, әйбәт кенә торганмы? Син тиз генә әйләнеп кайтмагач, көтә-көтә көтекләр булып беткәндер инде. Яңалыкларыбыз турында сөйләгәч, ничек, орыштымы соң үзеңне, әллә шатланды гынамы?.. Ничек кенә булса да миннән үзенә бик күп сәламнәремне тапшыр. Ә инде буш вакытың табылгач та китап кибетенә кереп миңа дәреслекләр юлларга тырыш.
 Үзең бик йончымадыңмы соң? Күбрәк ял итәргә, тазарырга тырыш инде, каникул вакытлары ич. Минем хакта бик уйлама. Ләкин шуны бел, син – минем бердән-берем. Буш вакытым булса, күңелем һәм уйларым синең белән генә булыр. Һәм, әлбәттә, кулымда китап булыр.
 Кабат сәламнәр белән, исәнлекләр теләп һәм үзеңне үбеп калучы Рафаэль дип белерсең!
 29.о6.53. Саратов (Разбойщина)”.
 
 Җавап хаты да озак көттермәде. Хәер, җавап түгел, Лена да хатын, аның белән бер үк көндә, өенә кайтып җитмәс борын ук язып салган булып чыкты. Анда да ярату, Саратовта узган онытылмас көннәрне сагыну һәм юксыну хисләре иде. Һәм шул рәвешле, һәр ике көн саен бер-берсенә хат юллап торды алар. Язып салган хатка җавап килгәнне көтеп тормадылар, юлда ике яктан да икешәр хат булды берөзлексез. Ике ай чамасы шулай дәвам итте, сагыну һәм сагышлары кимемәде, торган саен арта гына барды.
 Рафаэль язган хатларның берсендә мондый юллар бар: “Гүзәлем-Ленам, тәүлектә егермедүрт сәгатъ диләр, ә беләсеңме мин синең хакта егерме биш сәгатъ уйлый торганмындыр. Нәкъ шул кадәрле үк сагынам һәм сиңа таба омтылам. Үзем очкан самолет булып, ул да аңлый ахыры минем бу хәлемне – маршрут Уфа тарафларына борылганда гадәттәгедән күпкә тизрәк һәм җиңелрәк оча кебек тоела ул миңа. Шул тимер канатлы дустыма утырып “эх” дигән арада кайтып кына җитәр идем дә бит яннарыңа, маршруттан аз гына да читкә тайпылырга ярамый шул безгә. Хәрби тәртипләрне үзең беләсең. Кош булырга иде ул... Кош булып, канатларым булса, ике дә уйламас идем, һәр көн синең янга очып барыр идем, ә икенче көнне таң белән кире яраткан эшемә очып кына әйләнеп кайтыр идем... Миңа кош булып туарга кирәк булган. Кош булып булмады шул, гүзәлем-Ленам”.
 Ленаның да күңеленә бик хуш килде Рафаэльнең бу матур, әмма тормышка ашмас хыяллары. Андый мөмкинлек булса, ул үзе дә бик озак уйлап тормаган булыр иде, мөгаен. Сагынды шул Рафаэльне, бик тә нык сагынды. Кош булып, канатлары булса, һичшиксез, ике дә уйлап тормастан бер-беренә каршы очар иде алар. Ә алар кеше булып туган. Кеше - сагынса да, саргайса да түзәргә тиеш икән.
 Чираттагы хатларының берсендә Рафаэль Ленага бер гыйбрәтле мәхәббәт тарихы турында язып җибәрде. Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла, дигән сыман язуы булгандыр инде.
 Сугышка кадәр үк үзенең хәрби һәм профессиональ осталыклары белән бөтен илгә танылган Анатолий Серов атлы летчик була. Ул шактый ук билгеле һәм бик тә чибәр актриса Валентина Серовага гашыйк була һәм өйләнә. Бу кыз артыннан дөньясын онытып шул елларда Константин Симонов та йөргән һәм аңарга атап лирик шигырь цикллары багышлый. К. Симонов исеме һәм аның шигырьләре ни кадәрле дәрәҗәле булмасын, актриса очучыга чыга. Һәм алар арасында легендага лаек чын ярату була. Мәхәббәт дөньда бар нәрсәдән дә көчлерәк. Көннәрдән бер көнне летчикның сәламәтлегенә зыян килә һәм аны ил җитәкчелеге, мәҗбүри рәвештә, көнъяктагы санаторийларның берсенә юллый. Аерылырга бик теләмәсәләр дә очучы китәргә мәҗбүр. Ә актрисаның спектакльлары бара, кинога төшерүләр дәвам итә. Мәскәүдә тимер юл вокзалында күз яшьләре коеп хушлашалар.
 Юлга чыккач та, һәр тукталыш саен поезддан төшеп, вокзаллардагы почтага кереп сөйгәненә телеграмма җибәреп бара Анатолий Серов. Ул елларда поездлар акырын йөри һәм бик еш туктала торган була. Кыскасы шул, һәр ярты сәгатъ яисә кырык минут саен, очучыдан, үзен бик тә, бик тә яратуын раслаган телеграммалар алып тора актриса. Унлап телеграмма килә ярты көн эчендә. Һәм туктала...Телеграммалар килми башлый. Пошаманга төшә Валентина, үз-үзен кая куярга, ни эшләргә белми башлый. Бер сәгатъ уза шулай, ике сәгатъ, өч... Авыруга сабыша башлый актриса, кемнән сорарга, кая барып бәрелергә белми башлый. Ул да түгел, күпмедер ара узгачтын, ишектә кыңгырау авазы ишетелә. Ачса – ишек катында Анатолий үзе басып тора. Бар нәрсәне җиңәргә әзер һәм куркусыз очучы яратуына, сагынуга түзә алмыйча, ярты юлдан кире борылып кайтып төшкән.
 Валентина үзенең барлык мәшәкатьләренә һәм спектакльләренә кул селти дә шул ук көнне ире белән бергә икенче бер поездга утырып китеп бара санаторийга. Димәк, алар өчен мәхәббәт бар нәрсәдән көчле, өстен һәм югары булган. Ленаны тәмам тетрәнергә мәҗбүр итте, тирән уйларга салды бу мәхәббәт тарихы.
 Рафаэль үзенең хатларын шигырь юллары белән башлый, шигырь белән тәмамлый торган булып китте. Лена исә аның хатларын болай да аерым бер дәфтәр ясап җыеп бара торган иде. Ә инде үзенә багышланган шигырьләрне һәрчак үзе белән йөртә торган куен дәфтәренә дә күчереп барды. Әлеге дәфтәрне ул көненә, биш кенә түгел, аз дигәндә йөз мәртәбә ачып карый торгандыр. Дәфтәрнең беренче битендә Рафаэльнең фоторәсеме. Һәм шигырьләр... Алар барысы да аңарга багышлап язылган. Шуның өчен алардан да кадерлерәк шигырь юллары юк иде аның өчен. Татар мәктәбендә укымау сәбәпле, ул татар китапларын бик сирәк укый торган иде. Рафаэльнең шигырьләре аңарда татар теленә һәм татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләде. Татар шигыренең нечкәлекләрен, бетмәс-төкәнмәс матурлыгын аңлауга юл ачты.
 Рафаэль үзенең хатларында әйләнә дә бер фикергә кайта, әйләнә дә кайта – ир белән хатынга болай аерым яшәү мөмкин түгел! Лена үзе дә аңлый иде бу хакыйкатьне, аеры-чоеры яшисе булгач тормышка да чыгып торасы булмагандыр. Бер-берсенә тартылып яшәделәр, яратышып өйләнделәр һәм кияүгә чыкты. Ә нигә аерым соң алар?.. Анда – Рафаэль. Билгеле инде, ул эшен, хәрби хезмәтен вакытлы-вакытсыз ташлап китә алмый. Бик теләгән очракта да булдыра алмый ул бу эшне. Отпускасы исә, бары тик ел ахырында, кыш айларында гына булачак. Ә Лена – Уфада, аның монда эш урыны бар. Рафаэль янына китсә - ул эшсез калачак. Анда әле мәктәп ачылмаган һәм кайчан ачылачагы да билгеле түгел. Аның бит әле аспирантурага керү турындагы күптәнге хыялы да бар. Эшсез калса – стаж өзеләчәк. Өч ел педогогик стажың юк икән, сине һичкем аспирантурага алмаячак. Хәрби гарнизонда мәктәп ачылган тәкъдирдә дә югары уку йорты һичкайчан булмаячак. Димәк, аспирантурада укып йөрүнең нинди мәгънәсе кала? Башлангыч мәктәптә укыту өчен гыйльми дәрәҗә сорамыйлар?.. Әнә бит нинди югалтулар кичерергә тиеш ул үзенең мәхәббәте хакына. Шулар өстенә, Лена китү хакында сүз кузгаткан саен, әнисенең авыруы көчәя торган булып китте. Ул китеп барса, әнисе кем белән кала...
 Уйласаң – башың әйләнерлек! Уйларының очына чыгарлык түгел, чияләнгән төен сыман менә...
 26 июльдә Рафаэльга яңа салынган фин йортыннан 18 кв. метрлы бүлмә бирделәр. Бу шатлыклы хәбәр билгеле булгач та, ул үзенең бердәнберенә ашыгыч телеграмма сугып хәбәр итте. Хат озак йөри ич, түзеп тора алмады. Өйләндем, хатыным белән яшәр урыным юк, дип берөзлексез тукый торгач бирделәр аңарга ул фатирны. Билгеле, хәрби хезмәттәге уңышларын да искә алмыйча булмагандыр. Чөнки СССРның хәрби һава көчләре командующие килү уңае белән уздырылган күргәзмә очулар вакытында Рафаэль Смаков, бик күп асслардан да зуррак осталык күрсәтеп, җитәкчелекнең иң югары бәясенә лаек булды шул көннәрдә. Командующий әмере белән аның хакында, хәтта, махсус хәрби листок чыгарылды һәм илнең бөтен хәрби һава көчләре урнашкан частьларына таратылды.
 Инде хәзер, шундый авырлыклар һәм казанышлар белән алынган фатирга күчеп бергә-бергә яши башламасалар, нинди кыен хәлдә калдырачак ул үзенең сөекле Рафаэлен. Гаиләләре булып та фатирсыз яшәргә мәҗбүр булган хезмәттәшләренә нинди йөз белән карарга тиеш була инде ул?..
 Аннан тагы шунысы да бар – үзеңнеке генә булган аерым бүлмәдә яшәү Ленаның бик күптәнге хыялы иде. Уфадагы коммунал квартирада әнисе белән икесенә бер кечкенә бүлмә иде аларның. Анда да үзләре генә яшәгәннәре булмады. Сугыш вакытында Ленинградтан эвакуцияланган заводта эшләүче кызларны керттеләр аларга. Сугыштан соң, әнисенең туганнары килеп тора башлады. Һичкайчан тыңгылык булмады.
 Рафаэль инде көн саен телеграмма суга аңарга хәзер. Аларда бер үк сүзләр: “Кайчан киләсеңне хәбәр ит. Кинель тимер юл вокзалында үзеңне каршы алырмын. Яратып, Рафаэль”. Шундый эчтәлектәге өченче телеграмма белән аның чираттагы хаты да килеп төште:
 “Кадерлем минем, Ленам!
 Синең 1 августта язган хатыңны менә бүген алып укыдым һәм шундук җавап язарга утырдым. Синең хатың белән бергә әткәйдән дә хат алдым, бәйрәм өстенә бәйрәм дип тә әйтергә була. Ул сиңа да хат язып салган икән, алып укыгансыңдыр дип уйлыйм. Синең белән миңа бирелгән бүлмә белән кызыксынгансың, менә мин аның төгәл план-схемасын сызып җибәрәм үзеңә.( Буй-буй сызыклы дәфтәр битендә бүлмәнең җентекләп сызылган схемасы китерелә.-Автор искәрмәсе). 1 – коридор, 2 – күршеләр бүлмәсе, 4-5 – шулай ук күршеләр бүлмәсе, аларның берсендә безнең врач яши, 6 – монысы инде безнең бүлмә. Аның ике тәрәзәсе бар, ул тәрәзәләр зур, бүлмә бик якты. Вакытлыча кулланып торыр өчен өстәл һәм ике урындык таптым. Калган мебельләрне аннан-моннан тапкан такталардан үзем ясармын дип торам. Электричество якын араларда булыр дип өметләнәбез. Эчү өчен суны коедан китерәбез. Кое йөз илле метр чамасында гына. Ә хуҗалык кирәк-яраклары өчен суны машина белән елгадан ташыйлар. Киләчәктә водопровод та үткәреләчәк. Йортның тирә ягына агачлар утыртылган. Бер егерме елдан монда да, без синең белән Саратовта яратып йөргән, матур парк һәм бакчалар үсеп чыгачак. Әлегә исә ул агачлар минем тездән генә. Шуңа күрә аз гына җил чыгып алса да монда ком бураны тузгый башлый.
 Иртәгә Авиация көне – безнең бәйрәм. Сине дә ул бәйрәм белән тәбрик итәм, чөнки син дә авиациага турыдан-туры мөнәсәбәтле кеше бит инде хәзер. Син килгән көнне үк зурлап билгеләп үтәрбез, боерган булса, без ул бәйрәмне. Августтан да соңга калмассың дип көтәм, гүзәлем.
 Сагынычлы сәлам белән, сине сагынып һәм үбеп, Рафаэлең!
 8 август, 1953 ел.”

 Көн саен хат яисә телеграмма алып торды Лена. Рафаэль аны чын-чынлап сагына иде. Ул да сагына, аның да күңелендә тыңгылык юк инде күптән. Иң гаҗәбе шул - эштә гаме калмады. Ярый, ул үзе ничек тә түзәр иде әле. Әмма Рафаэль бит гаять катлаулы техника белән эш итә. Күңелендә тынычлык булмагач, аны уйлап йокысыз төннәр уздыргач, аллам сакласын, төзәтә алмаслык хата ясап куйса. Юк-юк, әлбәттә! Андый уйларны ераккарак куарга тырышты ул үзеннән. Шулай да ул Рафаэль янында булырга тиеш! Аңарга авыр һәм җаваплы эшендә ярдәм итәргә тиеш! Хатын-кыз шунсыз үзенең сөйгән ярын бәхетле итә алмый. Һәм, әлбәттә, үзе дә ул чын бәхетне бары аның янәшәсендә булганда гына таба ала. Тәвәккәлләргә кирәк дигән нәтиҗәгә килде Лена. Ни кадәр генә авыр булмасын, яраткан эшен, уку турындагы хыялларын һәм әнисен калдырып, сөйгәне – законлы ире янына китәргә карар кылды.
Икенче көнне иртән иртүк мәктәп директорына үзен эштән азат итүләрен сорап гариза кертте ул. Директор телсез калып торды бер мәл.
- Лена Рәхимовна, сез нәрсә, үз акылыгыздамы? Пычаксыз суясыз ич мине. Йә, кайдан табарга тиеш мин сезгә алмаш! Инглиз теле укытучыларына булган кытлыкны беләсез ич. Ашыкмагыз, калып торыгыз бер ярты елга гына булса да.
- Аңлыйм хәлегезне, әмма булдыра алмыйм. Гафу итегез, мин законлы ирем янында булырга тиеш.
- Соң чиктә, бер чиреккә генә булса да?..
- Бер чирек түгел, бер атна яисә бер көнгә дә тоткарлана алмыйм, - диде ул ике уйларга урын калдырмыйча.
Һәм юлга чыкты. Уфаның тимер юл вокзалында Ленаны күз төпләрен яулык очы белән сөртеп әнисе, ике малае белән аның бертуган абыйсы озатып калдылар. Нидер әйтергә теләгән сыман, ул утырган поездны таккан паровоз йөрәкләреңне ярырдай аваз чыгарып өч мәртәбә сузып-сузып кычкыртып җибәрде шунда.

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 20 >>