Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Кош булып очар идем…

Бүлек 21

 Ноябрьда Рафаэльга күптән көтеп алган чираттагы отпускасын бирделәр. Аны кайда үткәрәсе, отпускада кая барасы күптән ачыкланган һәм бәхәс уятмый – Лена белән бергәләшеп, беренче тапкыр ир белән хатын буларак, туган якларына кайтты алар. Башта, һәр икесенең дә туганнарына йөреп, берничә көн Уфаны дер селкеттеләр һәм гөр китерделәр. Ә аннан соң әкияттәге серле дөнья сыман Рафаэльне берөзлексез үзенә тартып торган Яңа Актауга юл тоттылар.
 Яңа Актау әллә ни зур авыл түгел-түгелен. Әмма ул – үзе генә дә очсыз-кырыйсыз бер галәм кебек. Мондагы һәр өй һәм һәр капка таныш Рафаэль өчен. Ул өйләрдә берсеннән берсе кызыклы, матур һәм хикмәтлерәк кешеләр яши. Урам-тыкырыклары да күп түгел аның, бары берәү генә. Ул урам Идәш елгасының башланган җиреннән урман читләтеп озын булып сузылган. Рафаэльләрнең өе урамның түбән очында, яфраклы катнаш урманның наратлыкка килеп төртелгән җирендә урнашкан.
 Өлкән улы белән яшь киленен Хафаза апа авыл капкасыннан чыгып көтеп тора иде. Улы белән кул биреп исәнләште. Шуннан артык төчеләнү бездә кабул ителмәгән. Ә киленен кочып ук алды, үзе очырган баласын канатларына алып сөйгән кош анасыдай, аркасыннан какты.
 - Исәнме кызым,- дип эндәште ул аңарга. Һәм шул мизгелдән, гомергә, ул аның өчен кызы булып калды.
 - Исәнме әнкәй,-диде Лена, иңбашына ак шәл ябынган авыл хатынын, Рафаэльнең әнисен, шундук үз һәм якын итеп.
 Капка төбендә аларны Миргалим абый каршылады. Ул җитди һәм сабыр иде, әлбәттә. Әмма шулай да улы белән күрешкәндә күз яшьләрен тыеп кала алмады. Ул нык кына авырый иде инде , үзе исән чакта күрешеп калу шатлыгыннан йомшарып китүе булгандыр. Сеңлесе Тамара һәм энесе Ринат килеп кушылды күрешү, хәл-әхвал белешү йоласына. Рим белән Нур икесе ике тарафта армияда иде әле ул вакытта. Ишегалдына уздылар. Яңа явып узган ак кар өстенә кара җимешләрен коеп бер көтү сарык бәрәннәре чабышып уйнап йөри. Ашап торган җиреннән тукталып, башмак мөгерәп сәламләде кайткан кунакларны. Мал лапасы ягында тавыклар кытаклашып алды, тыйнак кына итеп, мин монда дигәндәй, әтәч аваз салды. Шул рәвешле, ноябрь ахыры дип тормадылар, Яңа Актауда бәйрәм башланды.
 Миргалим абзый белән Хафаза апа бөтен туган-тумача һәм күрше-күләнне җыеп гөрләтеп туй ясадылар берничә көннән. Алланың биргәненә шөкер, дип әйтерлек, ноябрь авылларда муллык ае. Яшелчәсе-бәрәңгесе тулып торган чак, сугым вакыты булгач, сарык ите, үрдәге-казы дигәндәй, барысы да үзеңнеке. Летчик булгач, әнә, Рафаэльнең дә мөмкинлекләре бар, авыл кибетеннән тегесен-монысын ящиклап кына алып кайткан. Өй эче кунак белән тулды, шаулап-гөрләп торды. Җыр һәм музыка авазлары өйгә генә сыеша алмыйча урамнарга ташып чыкты. Биючеләр дә кызып киткәч, салкын дип тормадылар, өй эчен тарсынып, ишегалларына чыгып парлап-парлап тыпыр-тыпыр биеделәр.
 - Салкын ич, суык тидерә күрмә, улым,- диде әнисе, улының гимнастерка изүләрен ачып җибәреп ишегалдында биегәнен күреп.
 - Юк, әни, борчылма,- дип тынычландырырга ашыкты Рафаэль,- без анда, югарыда, кырыгар градус салкында очабыз бит.
 - Көнне һындырган ахрысы,- дип, башкортчаны татарчага кушып шаярткан атлы булды сугышта бер аягын калдырып кайткан Хәмидулла абзый. Аягы булмаса да, дәрт ташып тора үзендә, култык таякларын шакы-шокы бер-берсенә сугып бер аякта сикергәләп биегән булып та алды тагы.
 - Сындырмый соң, сындырган, әлбәттә. Тагы берәр тустаган җибәрсәң карга ятып ауный башларсың әле син,- дип, үз итеп төртмә сүз әйтеп алды аның хатыны.
 - Кунаклар керегез,- дип, болдырга чыгып чакыру ташлады шунда өйдә төпчек малай булып үскән Ринат.- Әни бәлеш чыгарды табынга. Барысы да керсеннәр диде...
 Аны ишетмәделәр. Гармун тавышы, шаярган-көлгән авазларны җиңү өчен яңабаштан игълан ясамый хәле юк иде малайның. Бу юлы инде бар тавышына кычкырырга мәҗбүр булды. Тырышып көчәнсә тавышы шактый ук әче дә чыга икән тагы үзенең.
 - Рафаэль абый… Апалар…Абыйлар… Кодагыйлар-кодалар…Күрше абыйлар, күрше апалар... Барыгыз да керегез... Әни бәлеш чыгарды...
 Музыка туктап, кунаклар тынып калган иде инде. Ул кычкыруга соң, тынмас җиреңнән тынырсың. Берәм-берәм керү юлына борылды биючеләр. Шунда әлеге дә баягы теге Хәмидулла абзый Ринатның такыр башыннан, үз итеп, сыйпап куйгандай итте.
 - Ну тавыш та икән малай синдә. Кай төшләреңнән чыкты ул синең?
 - Ишетмисез ич. Әни чакырырга кушты, керсеннәр диде,- дип, борынын тартып алды да өйгә юнәлде төпчек малай. Сәрхушлар белән сүз көрәштереп торасы килмәде.
 Аракысы җитәрлек булса да, аның белән бигүк дуслашып өлгермәгән иде әле татар авылы ул елларда. Күбрәк шул фронттан әйләнеп кайткан солдатлар капса каба иде инде аны. Алары да чамасын белеп, кәеф күтәрелсен өчен генә диеп. Исергәнче эчү, ямьсезләнеп тавыш чыгару, кешегә бәйләнү дигән нәрсәне әле белгән кеше дә юк. Эчеп алган кеше урамга чыкса, бәйдән ычкынган колхоз үгезеннән качкан кебек, каршы очраган кеше урамның аргы ягына чыгып узып китә иде аны. Яшүсмер малайларга гына кызык, бер кәмит карагандай, көлкегә чыгарып артыннан ияреп барырлар иде бераз калыша төшеп.
 Бәлештән соң чират тагы да җырга күчте. Авылның беренче гармунчысын чакырганнар иде бит, ул тартып уйнап җибәрде. Миргалим абзый, яшьлеген, “Галия” мәдрәсәсендәге кыллы оркестрда уйнап йөргән елларын искә төшереп, мандолинасын сайрата башлады. Башкалар дәррәү кушылып җырларга кереште.
 Һәй әле бик ерактан килдек без,
 Җитмеш чакырым җирләр үттек без.
 Ак калфакның каралган чагы.
 Ак калфакның каралган чагы,
 Дус-ишләрне сагынган чагым...
 - Һәй моңлы да соң шушы халкыбызның борынгы җырлары,- дип, тирән сулыш алып үзалдына көрсенеп куйды шулчак Миргалим абзый. Мандолинасын чирткән көйгә бер очтан җырга да кушылырга тырыша иде ул. Авызы ачыла, әмма аннан тавыш чыкмый диярлек. Күренеп тора, хәлләре яхшыдан түгел иде аның, шактый ук бетеренгән иде шул.
 - Менә Миргалим абзый син безне тарихтан укыткан кеше. Шуны аңлатып бир әле син безгә,- дип, шунда кыюланып киткән фронтовик Хәмидулла сорау биреп куймасынмы.- Бик ерак җирләрдән килдек без, дип җырлыйлар. Каян килү турында бара ул сүз, без нәрсә, монда шулай ук бик ераклардан килгәнбезмени соң?
 - Әйе, Хәмидулла туган, бу туфракларга безнең ерак бабаларыбыз патшаның чукындыруыннан качып күчеп килгән.
 - Каян килгән?
 - Кем Казан тарафларыннан. Ә кемнәрдер Пенза һәм Касыйм якларыннан.
 - Шуннан укмы... Булмас ла...- дип, уйланып торды Хәмидулла. Бераз салган булса да, үз акылында иде бит ул.
 - Әйе, кем уфалла арбасы тартып, кем атка төянеп, бала-чагасын, әби-бабаларын ияртеп качарга мәҗбүр булган. Ә бу җирләрдә яшәгән башкорт халкы аларга үз итеп ярдәм кулын сузган.
 - Менә бит ничек...- дип, тел шартлатып куйды Хәмидулла.- Син боларны, мәктәптә укыткан чакта нигә сөйләмәдең икән?
 - Бөтенесен дә сөйләп бетереп булмый бит инде, Хәмидулла туган,- дип йомгакларга ашыкты Миргалим абзый. Туй ич, тарих дәресе түгел.
 Шунда өстәл читенә таянып авырлык белән бердәнбер аягына торып басты Хәмидулла. Һәм стаканын күтәрде:
 - Авылдашлар... Туганнар...- диде ул. Ни сәбәпледер күңеле нечкәреп китеп, мышык-мышык борынын тартып алды шунда.- Миргалим абзыйның исәнлеге-саулыгы өчен күтәрәм мин бу стаканны. Булдыра алган ир-атларны миңа кушылырга чакырам. Миргалим абзый бит ул...Миргалим абзый бит ул авылда гына түгел, тирә якта һәм дөньясында бер генә...
 Хәмидулла эчкерсез кеше иде. Ул ихластан сөйли, йомакайланучылардан түгел. Шуңадыр, эчсә дә, эчмәсә дә ир-атларның барысы да диярлек торып басты шунда, Хәмидулланың тәкъдименә кушылдылар. Рафаэль дә, әтисе турында әйтелгән җылы сүзне хуплап, стакан читеннән тагы бераз уртлап куйды.
 - Рафаэль...- дип пышылдады, шелтәле караш ташлап куйды шунда, янәшәсендә утырган Лена.- Мавыгып китә күрмә.
 Борчылырлык иде шул. Көн дә бәйрәм, көн дә туй, дигән сыман килеп чыкты бит. Елмаю белән генә җавап кайтарды Рафаэль, дәшмәде.
 Тел ачкычларына ия булып киткән Хәмидулланың тагы бер соравы калган икән әле:
 - Миргалим абзый, тагы бер генә сорау бирим әле. Әйт әле, менә сезнең нәсел – Смаковлар кай тарафлардан килеп чыккан дип уйлыйсың? Һәм каян килеп ул сездә генә шундый фамилия – Смаков... Ни татарча, ни урысча дигәндәй?..
 - Бер түгел, ике сорау булды инде бу,- дип, сүз кыстырды Хәмидулланың хатыны. Иренең Миргалим абзый белән шундый мәгънәле әңгәмә корып утыруын бер горурлык белән тыңлый иде ул. Бер аяксыз булса да, аның ире ич. Күреп тора, башкалар да йотылып тыңлый иде аларның һәр сүзен. Горурланмас җиреңнән горурланырлык.
 Җавабын кыска тотты Миргалим абзый.
 - Безнең бабайлар Пенза тарафларыннан килгән морза нәселеннән булса кирәк. Ә Смаков - Исмәгыйл исеменнән чыкмадымы икән, дип уйлыйм. Исмәгыйлне бит кайчак үзебез дә “Исмак” дип кенә җибәрәбез. Шуның бераз урысчалатыбрак әйтелгән варианты димме...
 - Менә бит, белмәгән дә булыр идегез,- дип, тирә ягына бәхетле караш ташлап куйды Хәмидулла.- Морзаларда кунакта булдык дип тә сөйли аласыз инде хәзер.
 - Бу хакта оныт Хәмидулла. Инде барыбыз да тигез хәзер. Совет власте ул хакта сөйләшкәнне яратмый ул. Ярлы крестиян токымы булу үтемлерәк хәзер, оныт,- диде Миргалим абзый. Әлбәттә, ул үзе шулай сөйләсә дә үз авызыннан чыккан сүзләре белән һич кенә дә килешми иде. Шуңа кәефсез һәм төксе дә иде ул бүген.
 - Димәк, Рафаэль, син дә морза булып чыгасың болай булгач,- дип, шаяртып алды Лена, иренең баягы шелтәгә кәефе кырылганны күреп.
 - Әле генә белдеңме әллә?- дигән булды ул, масайган атлы булып.
 - Ә морза дигәннәре русча ничек була инде ул?
 - Мурза! Онытма, син үзең дә морза хатыны...
 - Морза хатыннарын кем дип йөрткәннәр, белмисеңме Рафаэль?- дип, кызыксынуын дәвам итте Лена.
 - Мур-мур,- дип йөрткәннәр, гүзәлем, диде ул ике уйлап тормый гына. Һәм бергәләшеп елмаеп җибәрделәр.
 Татар авылында туй бер көндә генә тәмамланмый иде ул заманнарда. Туй атналар буена дәвам итә иде кайчак. Туган-тумачалар, һәр көнне диярлек, чират белән ашка чакырды үзләрен. Аннан күрше-күлән һәм дус-ишләр керде чакыру белән. Баш тарту ярамый, чакырган җиргә бар, куган җирдән кит, дигән бит халык. Егерме-утыз көн дәвамында көн дә, көн дә кунакка йөрү шактый ук ялыктырса да, түзәргә туры килде. Аеруча, инде матур гына түгәрәкләнеп килгән – бала көткән Ленага авырга туры килгәндер.
 Ашта утыру бер хәл. Ә менә шул аштан соң, караңгы төшкәчтен, урамны тутырып шау-гөр килеп әңгәмә корып яисә бер-бер күңелгә ятышлы җыр җырлап кайтулар онытыла торган гына булмады.
 - Кемнәр шулай матур җырлап кайта анда?- дигән сорауга, авылдашлар, тәрәзәдән карамый гына да җавап таба торган булгандыр.
 - Кемнәр булсын, Смаковлар... Миргалим абыйныкылар кайта торгандыр. Аның летчик малае Рафаэль Уфаның үзеннән кыз алып кайткан!.. Шуның туен дәвам итә торганнардыр....
 Яшьләр көндезләрен авылның тирә ягындагы табигатъ матурлыгына сокланып йөрделәр. Көзге пычраклар артта калган, кышның башы гына булганга, кар да тирән түгел иде әлегә. Рафаэльнең балачагы узган урман- кырларны гизеп, табигать матурлыклары белән танышып йөрү өчен шуннан да уңайлырак вакытны табу мөмкин булмас иде.
 Ә Лена исә шәһәрдә үскән кыз, аңарга туган як табигатен – урмандагы агачлар, тереклек һәм кошлар дөньясы белән танышып йөрү икеләтә кызык һәм гыйбрәтле. Рафаэль аны, табигатьне яратуы белән генә түгел, ә аны танып белүе, бөтен серләрен аңлавы белән дә шак катыра иде. Кыш көне булганга агачлар яфраксыз. Шуңарга Лена аларны бер-береннән аера алмый азапланды. Ул бары тик чыршы белән наратны һәм ак кәүсәсеннән каеннарны гына таный. Ә Рафаэль өчен исә табигатьнең һичбер сере юк. Шуңа сорау арты сорау яудырып кына торды ул аңарга.
 - Рафаэль, белмисеңме, бу нинди агач?- дип сорамый булдыра алмады ул чираттагы мәртәбә.
 - Син һаман да бер үк сорау бирәсең, гүзәлем,- диде ул, туган як табигате белән хатынының да җанлы кызыксынуына куанып. Һәм күңел күтәренкелегеннән рухланып китеп рифмалый-рифмалый җавабын тезеп китте.- Бу нинди агач, ул нигә ялангач, дисең инде. Бу, җаным, имән булыр, тамыры тирән булыр. Ябалдашлары бик тә киң, ул Алып батырга тиң...
 - Рафаэль, шул шаяруларың белән мине бутап бетерәсең инде. Син йә шигырь генә сөйлә, йә минем сорауга җавап бир. Белмәсәң, алдама, килештекме? Әнә теге агачны өрәңге дидең, ә монысын имән дисең, алар арасында һичбер аерма күрмим мин...
 - Син күрмисең, ә мин күрәм. Каерыларына игътибар ит син аларның. Имәннең каерысы куерак төстә була. Кәүсәсендә сырлар тирәнрәк һәм ботаклары да, өрәңгенеке сыман югарыга гына түгел, ә күбрәк янга таба тырпаебрак үсә. Ышанмасаң, әнә, кара, үзең чагыштыр... Ә тегесе, әнә, шома каерылысы юкә. Анда әнә буа янында күбрәк, шомырт, карама һәм элмә агачлары үсә.
 - Каян беләсең, без бит әле буа янына барып та җитмәдек,- дип, гаҗәпләнде Лена.
 - Аның өчен яннарына бару мәҗбүри түгел, гүзәлем, су читендә, дымлы урыннарда үсә ул агачлар.
 - Шомыртны беләм анысы. Ә мин, ул карама һәм элмә агачлары турында беренче ишетүем, аларны тану түгел, барлыкларын да белми идем.
 Шунда, күлгә таба алданрак киткән Лена, кинәт туктап калды.
 - Карале, Рафаэль, кара – монда ниндидер эзләр бар,- дип, ирен үзе янына чакырды ул.
 - Бу, Ленам, төлке эзе. Әле күптән түгел генә, күп булса бер сәгатъ чамасы элгәре узып киткән моннан,- дип, килеп җитмәс борын хөкем чыгарды Рафаэль.
 - Каян беләсең, ә ник куян түгел? Ә бәлки ул бүре булгандыр?
 - Һәр җәнлекнең үзгә аяк эзләре, атлау рәвеше, адымнар зурлыгы була, җаным. Боларны ачыклау өчен тәҗрибә кирәк...
 - Ә бер сәгатъ элгәре икәнлеген ничек белдең, үтеп киткәнен күрмәдең ич син аның?
 - Чөнки аның эзләре бик ачык. Күрәсеңме, әнә, тырнак эзләренә кадәр сизелеп тора. Ә вакыт узган саен, ул эзләр кар тузаны белән күмелә, тоныклана бара.
 - Менә ничек...- дип куйды, шәһәрдә үскән кыз.- Ә монда шулай төлкеләр дә бармы?
 - Төлке һәм куяннар гына түгел, бу урманда, беләсең килсә, поши һәм кабан дуңгызлары, бүре һәм урман песие – рысь та бар. Вакыт-вакыт Урал тавы тарафларыннан аюлар да килеп чыккалый дип әйтәләр.
 - Чынлап тамы?- дип, сискәнеп куйды Лена.- Алай булгач, ни эшләп йөрибез соң без монда... Әйдә, тизрәк кайтып китик, исән чакта.
 Урманны яңгыратып көлеп куйды Рафаэль.
 - Куркырлык сәбәп юк, гүзәлем. Ул киек-җанварлар барысы да табигатъ балалары. Кешегә тими алар.
 - Бүре дә, аю дамы?
 - Әйе, аю-бүре дә. Киресенчә, алар кеше барлыкны сизсә, ерактан ук әйләнеп узарга тырышалар. Үзең тимәсәң, сиңа тими ул табигатъ балалары.
 - Юк, мин куркам, кайтыйк инде,- дип, барыбер үзенекен итте, өйгә таба каерды Лена.- Арылды да инде, бүгенгә җитәр, кайтыйк әйдә.
 Ризалашмый чарасы юк иде Рафаэльнең, авылга бу юлы алар көндәгедән иртәрәк әйләнеп кайттылар. Әмма, иртәгәсен, яңадан сәяхәткә - бала чакларында җиләк җыеп үскән Нәгыш тавы тарафына юнәлделәр.
 Туган ягының һәр калкулыгы һәм һәр куагына кадәр Рафаэльдә балалык һәм үсмер еллары турында хәтирәләр яңарта иде.
 - Ленам, менә бу ялгыз имән без малай чакларда яшь туера гына иде әле... Ә хәзер ул, күрәсеңме, нинди зур имән булып үскән.
 - Туера... Ул ни дигән сүз соң? Беренче ишетүем.
 - Яшь имәннәрне халык туера диеп йөретә. Имәннең, үзенә күрә, егет чагы була инде ул.
 - Ә нигә егет чагы? Имән бик матур агач бит, аны кызларга да тиңләп була торгандыр,- дип, күңел күтәренкелегеннән, үзенә күрә бәхәс куерткан атлы булды Лена.
 - Кызык икән син, егетләр ямьсез булырга тиешмени? Мин дә үземне матур, дип йөргән була идем тагы...
 - Син бит бер генә, Рафаэль.
 - Шулай дисәң генә,- дип, күтәреп алды ул хатынын һәм, яратып, югары чөйде.
 - Әбау, егасың ич. Онытып җибәрмә, мин үзем генә түгел, без икәү.
 - Онытмадым,- диде Рафаэль, еш-еш сулыш алып.- Әтисе кебек очучы булырга әзерләнеп торсын дип чөюем.
 - Ә кыз булса, ни эшләрсең?
 - Куанырмын гына, шатланырмын гына, гүзәлем,- дип, иелә төшеп хатынының бит очыннан үбеп алды ул шунда.
 Бераз, кулга-кул тотынышып дәшми генә атлап бардылар. Әмма, бу күпкә сузылмады, Рафаэль тагы ниләрдер хәтерләп адымнарын акырынайтты.
 - Сугыш вакытында менә бу үрне менгәндә мин чак үлемнән котылып калганмын.
 - Ничек? Бүгенгә тикле миңа ул хакта берни дә сөйләмәдең ич...
 - Сөйләүдән ни файда, гүзәлем.
 - Ничек алай, мин синең хакта барысын да белергә телим ич. Бәхетле чакларыңны гына түгел, син күргән һәм кичергән кайгы-хәсрәтләрне дә мин белеп торырга тиеш. Сөйлә, зинһар. Көттермә.
 - Гыйнварның иң салкын көннәре булгандыр. Фермада колхоз малларының ашарына беткән. Бер карт алаша җигеп мин саламга киттем. Барып җиттем. Төядем. Кайтырга чыктым. Ә менә шушы үрне менгәндә атым туктап калды. Хәле бетте, тарта алмый. Ул да ач, кабыргаларын санарлык. Чыбыркы белән кизәнер идең – кызганыч. Үземә ашарга дип тыккан ипи телемен бирергә мәҗбүр булдым. Салам да капкалап алды. Суыкка чыдарлык түгел. Бит кенә түгел, кул-аякларым туңды. Утырып ял итәсе, йоклыйсым килә башлады. Юк, мин әйтәм, фашистларны куандырыр хәлем юк әле. “Әйдә, бахбай,- дим,- бергәләп тартыйк. Кайтыйк авылга, сыерларның ашыйсы бар анда”. Әллә аңлады, әллә үзенә хәл кереп китте шунда, икәүләп бергә тарта торгач, менеп җиттек без бу үрне. Һәм кайтып та җиттек авылга. Өйгә кайткач, әнкәй ах итте, минем бит очлары һәм борын гына түгел, кул һәм аяк бармакларыма кадәр өшегән булып чыкты. Үзем дә хәтерләмим, бер атна урын өстендә ятканмын. Каз майлары сөртеп кенә яңадан кеше ясаганнар үземнән.
 - Ай җаным... Ай җаным,- дип торды Лена ире сөйләгәннәрне тыңлаганда.
 Ул да түгел, Рафаэль чираттагы истәлекләргә күчте тагы.
 Шул рәвешле көн артыннан көн узды, ел буе көтеп алынган отпуска көннәре сизелмичә дә узып китте. Көндез табигатьтә, кичләрен кунакта яисә әти-әниләре белән бергәләшеп табын артында дөнья хәлләре сөйләшеп утыра торгач китәр көннәр дә килеп җитте.

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 22 >>