Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Кош булып очар идем…

Бүлек 22

 Ә Бобровкада тормыш үз җаена ага торды. Хәрби очучының көндәлек мәшәкатьләре, бер карасаң, гел бертөрле һәм күңелсездер кебек, ә чынлыкта һәр яңа көн үзенең яңадан яңа ыгы-зыгы һәм проблемаларын тудырып кына тора. Алар хезмәт иткән авиаполк “МИГ” ларны сынау һәм камилләштерү юлында база булып та хисаплана иде. Шуңа, һәр атна һәм ай саен диярлек, самолетларга яңа төрле механизм һәм приборлар урнаштырып, гадәттән тыш шартларда аларның ничек эшләвен дә күзәтеп барырга тиеш иде очучылар. Ә инде хәрби авиация өлкәсендә өч төрле һөнәр иясе булган Смаковка бу уңайдан аеруча тыңгылык бирмәделәр.
 - Рафаэль, аңлат әле, бу механизм нәрсәгә хезмәт итә?
 - Бу прибор тагы нигә кирәк булды икән?- дигән сораулары белән коллегалары аны тинтерәтеп бетерә иде вакыт-вакыт.
 Әйтерсең, ул барысыннан да хәбәрдар булырга тиеш. Әйтерсең лә, ул заводтан яисә конструкторлык бюросыннан җибәрелгән белгеч иде алар өчен. Ул, үз чиратында, белгәнен аңлатты, белмәгәннәрен аңларга тырыша иде. Чөнки ул авиацияга мөнәсәбәте булган барлык журналлардан да хәбәрдар булырга тырыша. Аларның кайсыберләре частьның китапханәсенә килә, ә инде анда булмаганнарына ул үзе язылырга тырыша торган иде.
 Хезмәттәшләрен ул яхшы аңлый, алар бит техниканың һәммә нечкәлекләрен дә өйрәнмәгән. Очучыдан ул таләп тә ителми, аның эше техника һәм навигация приборларында казыну түгел, эшләп торган машина белән идарә итү. Хәрби реактив самолетлар аеруча зур осталык белән идарә итүне таләп итә. Шулар өстенә, ихтимал булган дошман авиациясенең дә техникасы үзенчәлекләрен, тактика үзгәлекләрен белеп торырга тиеш алар.
 Бобровка полкында МИГ-15 һәм МИГ-17не инде шактый яхшы үзләштергән иделәр. Тик менә соңгы араларда, төрле техник экспериментлар нәтиҗәсендә булса кирәк, очу вакытында торган саен көтелмәгән шартларга ешрак юлыга башлады алар. 1954нче елга кергәч кенә дә өч самолет һәлакәткә очрап, менә дигән якын дусларын югалттылар. Һәм алар барысы да МИГ-17нең яңа модефикациясы булган самолетларда. Самолет яхшы гына эшли дә кебек, тиешле биеклеккә менеп маршрутны ала. Һәм киткән җиреннән әйләнеп кайтмый, югала.
Әле генә дусларына кул изәп һавага күтәрелгән очучыдан, каядыр, офыклар артында тонык кына булып ишетелеп алган шартлау авазлары гына әйләнеп кайта. Бергә хезмәт иткән дуслар, шул рәвешле, хушлашмыйча да эзсез генә югала баралар. Алардан ни кала, ул мәңге ачылмаслык итеп ябылган цинк гробларда ниләр булганлыгын һичкем белми. Сорасаң, шундук авызыңны томалыйлар.
 - Сез балалар бакчасында түгел, ә хәрби авиацияда хезмәт итәсез,- дип кенә җавап кайтаралар.
 Чынлап та, алар бит теләсә нинди информация чыгару катгый тыелган хәрби частьта хезмәт итәләр. Шул хакта ант биреп, секретлар бүлегендә имза да калдырдылар. Әмма, кеше барыбер уйланмый тора алмый. Аның уе сорау рәвешендә яисә ялгышып кына булса да телгә чыгып алучан була кайчак.
 - Инде чиратта кайсыбыз икән тагы?- дигән сорау күңелләрендә мең тапкыр кабатлана торгандыр. Вакыт-вакыт, очучылар үзләре генә калган чакларда, ул телгә дә кереп ала иде.
 Мин түгел дип, һичкем әйтә алмый.
 - Белеп булмый инде егетләр, белсә дә моны бер алла гына белә торгандыр.
 - Ә без – барыбыз да коммунистлар. Шулай булгач, аңардан да сорашу килешеп бетми торгандыр,- дип, шаяру белән тиз генә йомгаклап куялар иде ул хактагы уйлануларны.
 Шулай да, көннәрдән бер көнне, алар полкындагы икенче эскадрелиядан лейтенант Смирнов шартлаганнан соң, бер җитди сүз чыгып алды. Эскадрелия командирлары Биязович белән Идел буендагы күлләргә балык тотарга килгән иде алар. Володя Балченков командирдан сорап куйды.
 - Иптәш командир, балык тотканда гына булса да, бер сорау белән мөрәҗәгать итәргә рөхсәтме?
 - Тыңлыйм, Володя, без бит монда командир белән аңа буйсынучы офицер түгел. Без – балыкчылар.
 - Самолетлар бик еш югала башлады, бу сезне дә уйландырамы?
 - Уйландырмаска соң, мин дә сезнең кебегүк ике аяклы, ике күзле гади бер кеше – хәрби очучы бит.
 - Бер-ике ел элгәре мондый хәлләр бик сирәк, булса да елга бер була торган иде. Ә хәзер – ай саен дип әйтерлек. Моны ничек аңларга, иптәш командир?
 - Мин үзем дә аңлый алмыйм. Сугыш вакытында да сирәк очырый торган иде андый хәлләр.
 - Ә нигә нәтиҗә ясамыйлар? Ә ни өчен ул тәҗрибәләрне безнең өстә уздыралар? Очучылар да кеше бит...
 - Дөрес сөйлисең. Әмма башка бу хакта һичкемгә авыз ачып сүз кузгатасы булма, ишеттеңме! Замполитка яисә секретлар бүлегеннән берәрсенә җиткерсәләр – эш харап булачак.
 - Ни эшләтерләр? Кемдер сүз кузгатырга тиештер бит инде бу хакта? Соң чиктә, без бит ирекле Советлар Союзын саклаучылар.
 - Армияда – сүз сөйләшмиләр. Армияда – приказ гына үтиләр. Капитан Голиковны белә идегезме?- дип, сорап куйды Биязович бераз уйланып торганнан соң.
 - Белмәскә, яхшы белә идек,- дип, Рафаэль да сүзгә кушылды шунда.- Ул шундый күңелле, ачык кеше иде. Ни сәбәпледер күренми ул хәзер, башка берәр җиргә күчерделәрме икән?
 - Күчермәделәр. МИГ-17 өстендә экспериментларны летчиклар гөмере белән түгел, заводта һәм полигоннарда үткәрергә кирәк, дип югарыга рапорт язган иде ул. Ике көннән секретлар бүлегенә чакырганнар үзен. Һәм шул китүдән кайтмаган, югалды. Хатыны да белми аның кайда икәнлеген. Гыйбрәт бу, шуны исегездән чыгармагыз, егетләр. Дөнья без дигәнчә генә бармый шул ул.
 - Шулай да булсын ди. Очучылар да кеше бит, аларның да гаиләләре, туганнары бар. Әнә, минем хатын тиздән бала табарга тиеш,- дип, үзалдына уйланган сыман гына, ипләп аңлатырга кереште Балченков.- Рафаэльнең дә Ленасы түгәрәкләнеп килә. Туачак балаларыбыз хакына булса да без бу хакта уйланырга тиештер бит, иптәш командир.
 - Уйланырга тиеш. Кеше уйланмый гына яши алмый, лейтенант. Әмма, “устав” һәм “присяга” төшенчәләре армияда беренче чиратта. Аларны шик астына алу кабул ителмәгән.
 - Ә миннән сорасалар, солдат һәм офицерлар гөмере бар нәрсәдән дә кадерлерәк, дип язган булыр идем мин ул Уставка.
 Биязович бу юлы аңарга җавап кайтармады. Балык чиртеп куйдымы, әллә эче пошканнан, кармагын тартып чыгарды ул судан. Балык эләкмәгән, суалчаны үз урынында иде.
 Командирның ачуын чыгардык ахыры дип уйлап алды Рафаэль һәм бәхәсне ипле генә йомгаклау җаен карады.
 - Ярый, җитәр Володя, юк-бар сорауларыбыз белән эскадрелия командирының башын катырмыйк әле. Владимир Абрамовичка ял итәргә бирмисең. Аннары без кычкырып сөйләшкәнгә, әнә, балык та эләкми башлады,- дигән булды.
 Дәшми генә утырдылар бер тын. Биязович белән Смаковка балык, чиртү түгел, якын да килмәде. Ә Балченков бер-бер артлы өч алабуга тартып чыгарды аның каравы.
 - Ә нигә ул сиңа гына эләгә,- дип, тыңгысызланып куйды Рафаэль.
 - Кемгә эләгергә, кемгә эләкмәскә икәнлекне балык үзе белә ул,- дип, мактанып алды Балченков.- Минем дөрес сүз сөйләгәнне ишетеп килде алар.
 - Балык – бик куркак бит ул. Үз ишләре санап чиртә алар сиңа,- дип, мыек читеннән генә елмаеп куйды командир.
 Ул да түгел, нәкъ шул мизгелдә аның үз кармагындагы калкавыч су астына китеп күмелде. Биязович, куанычын кая куярга белмичә, тагы да зуррак алабуга өстерәп чыгарды.
 Балченков аны шундук эләктереп алды һәм кычкырып көлеп җибәрде:
 - Ни дидегез, иптәш командир, бая ни әйткәнегезне ишетми калдым, тагы бер мәртәбә кабатлагыз әле?
 - Аның каравы минем балык зуррак,- диде ул, ихлас куанып. Балченковка җавап таба алмады.
 - Димәк, шуңардан нинди нәтиҗә килеп чыга инде, иптәш командир?..
 Өчәүләшеп көлешеп куйдылар... Күп тә үтмәде, Рафаэльнеке дә чиртергә кереште. Ул да балык тартып чыгарды. Куанычтан аның да авыз колакка җитте.
 - Нәтиҗә турында сораган идең,- дип, шунда гына телгә килде Биязович.- Ул хакта инде хәзер лейтенант Смаковтан сорый аласың...
 Шул рәвешле уен-көлке белән утыра торгач байтак кына балык тотты алар. Ару-талуны онытып, яхшы һәм күтәренке күңел белән хәрби частька әйләнеп кайттылар. Балык тотканда сөйләшенелгән сүзләр Идел суы белән агып китте, онытылдылар.
 Бобровкага тиздән техник үзенчәлекләре белән бөтенләй башка югарылыктагы яңа самолетлар – МИГ-19 ның беренче үрнәкләре кайтырга тиеш дигән хәбәр таралды шул көннәрдә. Яңа самолетның идарә системасын һәм тактик-техник характеристикасын җентекләп өйрәнергә кереште очучылар. Һәр яңа самолет кайткан көннән яңа бер дәвер башлана сыман иде алар өчен.

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 23 >>