Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Кош булып очар идем…

Бүлек 23

 Елның муллык ае булган августка кергәч тә Рафаэльгә сөеклесе кечкенә генә, әмма бик тә матур бер кыз алып кайтып бирде. Аңарга Гүзәл диеп исем куштылар. Рафаэль тәкдим итте бу исемне. Лена кабул итте, әмма, сорау бирми булдыра алмады.
 - Ни өчен Гүзәл?
 - Чөнки, аның әнисе – минем гүзәлем!
 - Бәхәсләшмим, матур исем,- дип килеште Лена.- Ләкин, бу исемгә лаек булырмы соң безнең кызыбыз?
 - Гүзәлдән – гүзәл генә туа, гүзәлем,- дип, яңа туган кызларына исем сайлау мәсьәләсен йомгаклап та куйды Рафаэль.
 Гаиләдә бала туу – ул бөтенләй яңа тормыш башлануга тиң икән. Рафаэль бермә-бер олыгаеп киткәндәй хис итте үзен. Ул хәзер үзе өчен генә түгел, хатыны һәм яңа туган кызы өчен дә җаваплылык хис итә башлады.
 Ел буе Хәрби академияга керү өчен имтиханнарга хәзерләнгәгән иде. Математиканы, физиканы өр яңабаштан өйрәнеп чыкты. Лена ярдәме белән инглизчәне дә азмы-күпме сукалый башлаган иде. Эш урыныннан характеристика да алынган. Әмма, көтмәгән-уйламаган җирдән проблема килеп чыкты – ул үзенең урта мәктәпне тәмамлау турындагы документын таба алмады. Аны Борисоглебсктагы хәрби очучылар хәзерләү училищесына кергәндә тапшырганын хәтерли. Күрәсең, шунда калган. Аннан “Сезнең документларыгызны таба алмадык” дигән җавап килде. Бүздәккә Халык мәгарифе бүлегенә аттестатның копиясын соратып мөрәҗәгать итеп карадылар. Туган яклардан “Копиялар бирелми” дигән бюрократик җавап килде. Менә сиңа мә, уйламаган җирдән нинди кыенлыкларга килеп юлыкты бит тагы. Инде башка чара калмагач, Хәрби академияга керү турындагы хыялны бер елга кичектереп торып, кичләрен йөреп яңадан урта мәктәптә имтиханнар тапшырырга кирәк булыр дигән нәтиҗәгә килделәр. Башкача юл калмаган иде.
 Ни булса да хәерлегә булсын. Укуны сәбәп итеп, хатынын яшь бала белән калдырып китү дә дөрес булмас иде.
 - Мин Уфада әни янында торып торырмын, сиңа укырга кирәк, Рафаэль,- дип, Лена үзен үгетләп тә карады.
 - Юк, мин синең яныңда, Гүзәлем янында булырга тиеш, уку качмас,- диде ул, бәхәскә урын калдырмыйча.
 Нәкъ шул көннәрдә аңарга өлкән лейтенант дәрәҗәсе бирделәр. Тиздән ул башлап очучы булачак. Кыскасы, хезмәт урынындагы уңышлар, гаиләдәге шатлыклы вакыйгалар белән бергә үрелеп бара иде. Канатланып, очып эшкә китә иде Рафаэль һәм шул ук дәрәҗәдә күтәренке күңел белән өйгә ашыгып кайтып керә иде. Өйдә бер түгел, ике гүзәл – хатыны һәм кызы көтеп торалар иде бит аны хәзер.
 Эштән арып кайтуга да карамастан, су китерә, кибетләргә йөри, төрле хуҗалык эшләрендә ярдәм итәргә тырыша иде ул хатынына.
Кичләрен, сабый тәмле төшләр күреп йокыга талгач, икәүдән-икәү генә киләчәккә планнар корып, хыялланып утыралар.
 - Бала үстерү бик мәшәкатьле эш икән. Сиңа авырга туры килә, Рафаэль. Эшеңә зыян китерә күрмә тагы,- дип, үзенең борчылуын белдерә иде Лена.
 - Миңа авыр буламыни инде, җаным. Бала бит ул – адәм баласы өчен иң зур хәзинә. Мин хәзер элеккегә караганда биш мәртәбә яратыбрак башкарам үз эшемне. Ул миңа бетмәс-төкәнмәс көч һәм гайрәт кенә китерә... Белсәң икән син.
 - Аз йоклыйсың. Сиңа сигез сәгатъ йокы тиеш, сәламәтлек белән шаярырга ярамый, Рафаэль.
 - Наполеон өч кенә сәгатъ йоклаган диләр. Ленин бабай да аз йоклаган. Ә нигә мин ярты гомеремне йоклап үткәрергә тиеш?
 - Шулай кирәк, минем сүзне тыңла син, Рафаэль.
 - Ә син дә минем сүзне тыңларсыңмы соң?
 - Ни дисәң, шул булыр. Син бит минем бердәнберем. Әйт кенә...
 - Вәгъдәме?- дип, кулын сузды ул.
 - Вәгъдә,- дип, кулын бирде Лена.- Барысы да син дигәнчә булыр.
 - Алай булгач сиңа иң зур хыялымны сөйлим, тыңла.
 - Тыңлыйм.
 - Миңа, җаным, тагы дүрт малай да алып кайтып бирерсең әле, ярыймы. Вәгъдәме?..
 - Ничә дидең!.. Син нәрсә, үз акылыңдамы... Мин аларны кай арада табып үстерә алырмын. Миндә шундый сәламәтлек бардыр дип уйлыйсыңмы, акылыңа кил, Рафаэль. Шаярып кына әйтүеңме?..
 - Тамчы да шаярмыйм. Безнең Смаковлар нәселендә элек-электән ишле гаилә белән яшәгәннәр, ким дигәндә биш бала табып үстергәннәр.
 - Шул кадәр бала тәрбияләп үстерү бик җиңел булыр дип уйлыйсыңмы?
 - Җиңел булыр дип уйламыйм, җаным, шулай кирәк саныйм,- дип, кочагына кысып алды ул хатынын. Һәм яратып иреннәреннән үбеп куйды.- Мин бит үзем дә ишле гаиләдә туып үстем. Өлкән малай буларак, авырлыкларны да аз татымаганмындыр. Әмма, зур гаилә һәм балалар - ул, минемчә, иң зур бәхет. Минем әткәй белән әнкәйгә җиңел булгандыр дип уйлыйсыңмы! Ә бабайларга? Бабайларның бабаларына...
 - Алай дип уйламыйм, Рафаэль.
 - Димәк, килештекме,- дип, тагы сораулы карашын хатынына төбәде ул. Мин ул балалар һәм балаларыбызның әнисе, ягъни синең бәхетле булуың өчен барысын да эшләргә тырышырмын, гүзәлем.
 Җавап бирергә ашыкмады Лена. Күзләрен тутырып үзеннән җавап көтеп утырган иренә текәлеп карады ул шунда. Юк, шаярмый иде Рафаэль. Аның өчен шул мизгелдә әлеге вәгъдәдән дә мөһимрәк һичбер нәрсә юктыр сыман иде дөньяда. Башын иренең нык һәм таза күкрәгенә салды ул.
 - Рафаэль, әллә син кыз бала булганга бик куанмадың инде?- дип сорап куйды бераздан.
 - Киресенч, беренче баланың кыз булуы хәерлерәк диләр. Сиңа ярдәмче дә булыр. Кыз бала бит ул ата-ананы күбрәк кайгыртучан була. Каян алдың андый сүзне, күрмисеңме әллә, куанычымнан атлап түгел, очып йөри башладым бит инде хәзер...
 - Ә ул кадәр малайлар белән ни эшләрбез? Кемнәр итеп үстерербез соң без аларны? Бер-ике генә булса, җитмәгәнме?
 - Юк, гүзәлем, җитми. Безгә бит гомер бер генә бирелә, шуңа без бик күп хыялларыбызны тормышка ашырып бетерә алмыйбыз. Ә балалар – безнең дәвам, алар шул хыялларны тормышка ашырачак.
 - Ә мин беләмме соң ул хыялларны?
 - Беләсең, җаным, беләсең. Алар бит безнең уртак хыяллар. Әйтик, минем бик тә шагыйрь буласым килә иде.
 - Ә син болай да шагыйрь ич инде. Мин синең шигырьләреңне бик тә яратам.
 - Улларыбызның берсе шагыйрь булса, икенчесе – җырчы яисә музыкант булыр. Өченчесе – урман үстерүче, табигатьне саклаучы. Дүртенчесе – игенче, авылда ата-баба нигезен дәвам итүче...
 Һәм уйлана калды ул. Лена моны күреп, ирен туктатырга ашыкты.
 - Күрәсең ич, дүрт малай да җитә икән бит. Бишенчесенә эш тә калмаган,- диде елмаеп.
 - Юк, гүзәлем, ашыкма. Алай уйласаң, ялгышасың. Ә соң әтисе башлаган эшне кем дәвам иттерер!.. Очучы булачак анысы. Ул заманда инде хәрби самолетларның кирәге дә калмас. Кеше сугышмыйча гына яшәргә өйрәнер, ниһаять. Алар зур галәмне иңләп очар, яңа планеталарга кунакка йөрерләр...
 Тагы уйга калып тора башлады ул. Күңеле йомшарып алдымы, күз төпләре юешләнде, борынын тарткаларга кереште.
 - Син нәрсә, Рафаэль?- дип, дәште шулчак Лена.
 - Улларым өчен куанып куйдым әле менә. Көнләшеп тә куйдым хәтта үзләреннән. Алар бит минем хыялларымны тормышка ашырачак, Лена. Аңлыйсыңмы?.. Ләкин, син-гүзәлемнең ярдәменнән башка мин берни дә майтара алмаячакмын. Синнән тора барысы да...
 - Син дигәнчә булыр, Рафаэль,- дип йомгаклап куйды Лена. Күңеленнән генә аллага мөрәҗәгатъ итте шул ук вакытта: “И, ходаем, үтенеп сорыйм – Рафаэлемә исәнлек-саулыклар бир. Барысы да синең көдрәтеңдә...” Өч мәртәбә кабатлады ул үзенең әлеге гозерен. Чөнки, соңгы араларда летчикларның хатыннары арасында да, әледән-әле кабатланып торган катастрофалар уңае белән, төрле чыш-пышлар активлашып киткән иде. Күрәләр ич, ирен югалткан хатыннар нинди авыр, кеше күтәрә алмас кара кайгыда калалар. Шунысы бар тагы, ирләрен озатып атна-ун көн узгач та ул тол хатыннарны, балалары белән бергә, тизрәк хәрби шәһәрчектән кая да булса озату ягын кайгырта башлыйлар. Һичкемгә кирәкләре калмый аларның. Куркуыннан калтыранып куйды Лена, чак кычкырып җибәрмәде. Андый уйларны тизрәк үзеннән ераккарак куарга, онытырга тырышты ул. Ирексездән, иренә таба елыша барды һаман.
 Хатынының бу халәтен үзенчә аңлап, шаяру катыш әйтеп куйды Рафаэль:
 - Нәрсә, әллә хәзер үк җиң сызганып изге эшкә тотынабызмы, җаным?
 - И-и, Рафаэль, син һаман шаярасың...
 - Юк, шаярмыйм, чынлап әйтәм.
 - Мине нәрсә борчыганын, ни хакында уйлаганымны белмисең ич син.
 - Сөйлә, тыңлыйм. Борчылыр өчен бер сәбәпләр дә күрмим мин әлегә. Син янымда, бишектә кызыбыз йоклый. Әнкәйләр һәм әткәй, туганнарыбыз исән-саулар. Барысы да аллага шөкер ич, гүзәлем, бәхет өчен ни җитми тагы?
 - Белмим шул,- дип кенә куйды Лена, үзен биләп торган авыр уйларыннан аерыла алмыйча.
 - Ә мин беләм. Безгә тагы дүрт малай гына җитми. Алары да вакыт эше генә. Олылар әйтмешли, үз вакыты белән булыр, орлыгы Бохарада түгелдер әле,- дип, рәхәтләнеп көлеп җибәрде ул.
 Рафаэль шул кадәр ихлас һәм бар дөньясын онытып, туарылып көлә иде ки, моны бер тапкыр гына булса да күрергә, ишетергә кирәк. Ул көлгәндә янәшәдә булсаң, битараф калу һич кенә дә мөмкин түгел. Аның күңел күтәренкелеге, ирексездән, янәшәдәге кешене дә үзе артыннан ияртә, аның күңелен ачып, күтәреп җибәрә. Шундый сихерле көч бар иде аның көлүендә.
 Ленаны да ачып җибәрде аның бу көлүе. Һәм шул мизгелдә ул, күптән сөйләшәсе килеп тә башлый алмый йөргән, сүзен башлау өчен җай тапты.
 - Син, Рафаэль, миңа үзеңнең эшең турында берни дә сөйләмисең,- дип, башлады ул.
 - Нәрсәсен сөйлисең инде аның, синең өчен бер кызыгы да юк ич. Тимер-томыр, приборлар һәм штурвал турында өйгә кайткач онытып торуың хәерлерәк.
 - Ә минем сиңа кагылган бар нәрсәне дә белеп торасым килә. Шартлаган самолет һәм һәлак булган очучылар турында да берни сөйләмисең син миңа.
 - Нәрсәсен сөйлисең инде аның,- дип, җитдиләнә төште Рафаэль.- Кирәк кадәрен син үзең дә ишетеп беләсең. Летчик хатыннары арасында чыбыксыз телефон күптән җайга салынган бит ул.
 - Ә мин алардан түгел, синнән ишетәсем килә. Сине бит, Бобровкадагы очучылар арасында, аеруча мәгълүматлы дип сөйлиләр.
 - Дөрес сөйләмиләр. Мин дә башкалардан артык берни белмим.
 - Син шуны гына әйт миңа, нигә ул самолетлар шулай еш шартлый башлады? Элекке елларда мондый хәл булмаган ич.
 - Юк белән башыңны катырма, гүзәлем, күп белсәң - тиз картаерсың. Ул турыда уйлама син, бөтенләй башыңнан чыгарып ат,- дип, чем кара чәчләреннән сыйпап куйды ул сөеклесен.
 Ленаның күңеле нечкәреп китте шунда. Борын читләреннән күз яшьләре мөлдерәп тәгәрәде.
 - Мин бит синең өчен борчылам. Мин бит куркам...
 - Курыкма. Миңа берни дә булмас. Мин очар өчен туган... Мин – бөркет токымыннан, бик беләсең килсә,- дип, хатынының күңелен күтәрәсе килеп, күкрәген киереп куйды ул.
 - Ә мин бөркетләр турында бер ни дә белмим,- диде хатын, мышык-мышык борынын тартып.- Бөркет булуың турында беренче ишетүем.
 - Шуны бел, бөркетләр озак яши, гүзәлем. Бик нык картайгач та, бөркетләр очудан тәм таба. Ишеткәнең бардыр, дөнья белән бәхилләшер вакытлары җиткәч тә бөркетләр очып барган көйгә кыяга ташланып үлә диләр. Нинди горур үлем бит ә!..
 - Үлем турында сөйләшмик әле,- диде Лена. Һәм урыныннан торып, тәмләп йоклап яткан сабыеның өстен ябып килде.
 - Әйдә, юк-бар сөйләшеп утырмыйк. Булмаса, берне җырлап алыйкмы соң әллә...
 - Нинди җыр, бала йоклый ич, уятырсың.
 - Ә без мандолинасыз гына, шыпырт кына җырлыйбыз аны,- дип, үзенекен итте Рафаэль. Һәм тын гына, пышылдап кына җырлый да башлады:
 Әлли-бәлли итәр бу,
 Мәдрәсәгә китәр бу;
 Тырышып сабак укыгач,
 Галим булып җитәр бу.
 Ул да түгел, җырлыйм дигәч тә башта куркып калган яшь ана, ире янына килеп утырып аңарга кушылып үзе дә җырларга кереште. Тукайның “Бишек җыры”н җырлый башлаган иде бит Рафаэль. Ничек итеп, кушылмыйча, бер читтә калып тыңлап торсын ул аны.
 Йокла, кызым, йом күзең,
 Йом, йом, күзең, йолдызым;
 Кичтән йокың кала да,
 Еглап үтә көндезең.
 
 Әлли-бәлли көйләрем,
 Хикәятләр сөйләрем;
 Сиңа теләк теләрем,
 Бәхетле бул, диярем.
 
 Гыйззәтем син, кадрем син,
 Минем йөрәк бәгърем син;
 Куанычым, шатлыгым
 Тик син минем, синсең, син!
 Сүз берләшкәндәй, бер үк вакытта урыннарыннан торып, җырларын дәвам иткән көйгә Рафаэль үзе кабыктан ясап куйган бишеккә таба якынайды алар. Анда йоклаучы кызлары Гүзәл янына килеп бастылар. Аңарга атап, аның өчен җырлыйлар бит. Сабый күзләрен ачып җибәрде шунда һәм бәхетле елмаеп бер тибенеп куйды.

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 24 >>