Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Кош булып очар идем…

Бүлек 24

 Бобровка тип-тигез далада урнашкан, ышыкланыр тау да, урманнар да юк иде монда. Агач һәм бакчалар да юк, һәр дүрт тарафта тигезлек һәм бушлык. Шуңа иртә яздан көзгәчә ком бураннары уйнап тора. Ә инде кышка кергәч берөзлексез үзәкләреңне өзәрлек салкын җил исә, кар тузаннары себереп тора. Шуңа гаиләле очучылар өчен дип салынган, заманы өчен “престижлы” саналган, фин йортларында кышларын шактый ук суык була торган иде. Берөзлексез мичкә ягып чыккан төннәре дә булгандыр. Рафаэльне бу бик тә уйландыра, борчып тора иде. Ярый ла узган кышта алар икәү генә иде. Инде бала бар. Ул буш вакытларында, тәвәккәлләп, өйне җылыту эшенә кереште. Иң элек, пычкы чүбе кайтартып түшәменә калын итеп шуны түшәп чыкты. Бу гына җитми иде әле. Ни өчен аның стеналары шулай юка икән, дигән сорау борчый иде әле аны тагы. Һәм тышкы яктан өйнең стенасын тәшкил иткән бер фанераны куптарып караса, исе-акылы китте, үз күзләренә ышанмый торды хәтта. Фанера астында аркылы-торкылы сугылган рейкалардан башка берни юк иде, җылыткыч-фәлән куеп тормаганнар. Менә сиңа фин йорты, имеш... Төзүче һөнәре үзенә ят булса да, башыңа төшсә башмакчы булырсың дигәндәй, моның да бер җаен тапты. Стенадагы фанераларны берәм-берәм куптарып, андагы бушлыкка салам һәм пычкы чүбе кушылган кызыл балчык сыларга кереште.
 - Рафаэль, син нәрсә уйлап чыгардың тагы?- дип, кадак каккан тавыш ишетеп аның янына күрше бүлмәдә яшәүче майорның хатыны чыкты.
 - Менә, күрегез, без ни өчен кыш буе тун киеп йоклыйбыз икән,- дип, ике яктан кадакланган фанерлар арасындагы бушлыкны ачып күрсәтте ул.
 Күргәч, егылып китә язды күршеләре. Алдашу һәм ялганның әллә нинди төрләренә дә күнеккән, газап-михнәтнең бар тәмен татып караган совет офицерлары булып, алар да үз күзләренә үзләре ышанмыйча торды бертын. Менә сиңа мә, өй эчен кырык градуста да май кебек җылы тотарга тиешле фин йортлары... Баксаң, аларның исеме генә “финский” икән, ә чынлыкта үзебезнең советский Карелиядагы бер зонада җитештерелгән булып чыктылар. Кыш буе суыктан калтырап чыккан берәүнең дә фанера эчендә ни барын тикшереп карарга башына килмәгән.
 Икенче көнне инде Рафаэльгә ике як күршесе – майорлар да ярдәмгә килеп кушылды. Бер атна дигәндә йортны җылытып чыкты алар шулай. Аларның тәҗрибәсен тора-бара башка йортларда яшәүчеләр дә файдаланырга кереште. Тора-бара шунысы да ачыкланды - бөтен Идел буе хәрби округына китерелгән булып чыкты әлегедәй “җылы” фин йортлары. Шул рәвешле, Рафаэльгә, дус-иш арасында үз итеп әйтелә торган, “төзүче” кушаматы да килеп өстәлде.
 Ә икенче берәүләр өчен ул бакчачы да булып тоелгандыр. Бобровка комында яшелчә үстерү турында уйлаучы да юк иде. Ә өй каршындагы һәм өй артындагы җирләрнең шәрә һәм буш торулары Рафаэльнең эчен пошыра. Шуңа ул кичләрен эштән кайткач өй каршында клумбалар ясап, аларга төрле-төрле чәчәк орлыклары утыртып чыкты. Ә өйнең арткы тарафындагы бушлыкта түтәлләр ясап, ул түтәлләргә яшелчә кәлшәләре төртте. Һәр көн кичен шул үзе утырткан үсемлекләргә су сибәргә тырыша иде. Туфрак начар булу сәбәпле, ул утырткан үсемлекләр начар тишелеп, бик зәгыйф булып үстеләр. Шуңарга кәефе кырыла иде аның, күл буена балыкка барган җиреннән дә кулындагы сумкага кара туфрак тутырып кайтып үзе утырткан гөлләрне сыйларга ярата иде. Ә инде клумбаларга утыртылган гөлләренең чәчәк аткан көне аның өчен иң зур бәйрәм булды.
 Бобровка авылыннан кич савылган сөтләрен офицер хатыннарына китереп сатучы марҗа хатыннары аны чын-чынлап бакча караучы кеше дип уйлап, “бакчачы” дип йөретәләр иде.
 Әмма, Рафаэль Смаков төзүче дә, бакчачы да түгел, барыннан да элегрәк, ул үз һөнәрен үлеп яраткан һәм аңарга җаны-тәне белән бирелгән очучы. Аңарга нинди генә катлаулы һәм авыр сугышчан бурычлар йөкләнмәсен, аларны ул җиренә җиткереп һәм үз вакытында үтәп чыгарга күнеккән. Хәрби частька заводтан сынау өчен җибәрелгән ЯК-19 ның иң беренче ике үрнәген алып кайтырга да тәҗрибәле асс капитан Клименко белән аны җибәрделәр. Бу җаваплы эшне алар төгәл үтәп чыкты.
 Бер килсә, гел килеп тора бит ул куанычлы вакыйгалар. Кызлары туганнан соң ярты ел эчендә ул өлкән лейтенант званиесы һәм 3нче дәрәҗәле очучы исемнәренә лаек булды. “За боевые заслуги” медале һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының Почет грамотасы белән бүләкләнде. Ә тагы берничә айдан ул “Звено командиры” итеп билгеләнде. Санап чыгарлык түгел ич, саный башласаң башың әйләнерлек. Әмма, уңышлардан башы әйләнә торган токымнан түгел иде ул. Үзенә нинди генә дәрәҗә һәм җаваплылык йөкләнмәсен, ул элеккечә тыйнак, кече җанлы һәм ярдәмчел булып кала бирде. Шуның өчен аны коллегалары хөрмәт итте, җитәкчеләр югары бәяләде.
 Шулай да бары да ал да гөл генә булмый ул безнең дөньда. Офицерлар чират белән частьта дежурлык итә торганнар иде. Рафаэльгә дә җитте
ул чират. Бер тәүлек буе Хәрби частьтагы эчке тәртип һәм барлык хуҗалык эшләре өчен җаваплылык дежур торучы офицерга йөкләнә. Өйгә кайту, йоклау яисә черем итеп алу турында уйларга да ярамый, әлбәттә.
 Бобровкада иң кыен һәм проблемалы мәсьәлә, әлбәттә, су проблемасы иде. Үзенең суы бары тик юыну һәм башка технтик чаралар өчен генә яраклы. Шуңа эчү өчен суны машина белән Кинельдән ташыйлар. Бөтен хәрби частька бер су ташу машинасы. Ул көн саен ике рейс ясый. Беренчесе, ашханә өчен. Икенчесе – офицер гаиләләренә. Ә Бобровкада торып эшләгән төзүчеләргә һәм башка төр хезмәт ияләренә суны бирү катгый тыела. Кибегеп үлсәләр дә бирергә ярамый, су табу аларның үз эше, дип куелган.
 Ул көнне офицер гаиләләре өчен дип кайтарылган суның яртысы диярлек артып калды.
 - Калганын ни эшләтим?- дип сорады су ташучы солдат дежур офицер Смаковтан.
 - Беренче тапкыр су китерүең түгелдер ич, башка вакытта ни эшләтә идең соң?
 - Кеше күрмәгәндә, качып кына эшчеләр ала иде. Офицерлар күрсә орыша. Ә кай чакта түгәргә дә туры килә. Машинада төнгә су калдырырга ярамый бит, иртән иртүк хәрби часть өчен алып кайтасы бар. Нишләтим, түгимме?
 - Суны түгәләрмени!- дип каршы төште Рафаэль.- Күрмисеңме, күпме кеше чиләк тотып көтеп тора. Бала арбасы тартып килгән хатыннар бар, әнә.
 - Эшчеләргә бирергә кушмыйлар, иптәш өлкән лейтенант,- дип, кабат искәртергә кирәк тапты солдат.- Җаваплылыкны үз өстегезгә алсагыз гына. Минем өчен бер читкә илтеп түгү кулайрак. Тизрәк тә була, орышучы да булмый.
 - Суны түкмисең! Кешеләргә бир, алар да безнең хәрби шәһәрчеккә хезмәт итәләр ич,- дип, китеп барды Смаков.
 Солдат ул кушканча эшләде. Рәхмәт әйтә-әйтә эшчеләр, төзүчеләр, аларның хатыннары суны өйләренә ташыды.
 Шунда, очраклы рәвештә узып баручы полковник Прищепа күреп калган булып чыкты бу хәлне. Ул солдатка сорау биргән:
 - Кем рөхсәт итте?
 - Дежур офицер, өлкән лейтенант Смаков,- дип җавап биргән солдат.
 Прищепага шул җитә кала.
 - Ә-ә, шул татармы...- дип, яный-яный китеп бара.
 Прищепа – сугыш ветераны. Югарыда дуслары, яхшы танышлары булган дәрәҗәле өлкән офицер. Аны хәтта Идел буе хәрби округын җитәкләгән генералның туганы дип тә сөйлиләр иде. Ярый әле ул икенче полкның командиры. Шулай да, олы башын кече итеп булса да, әлеге факттан мөгез чыгарырга тырышып йөрде ул. Күрәсең, нәрсә өчендер Рафаэльне ошатып бетермәгәнме, әллә үз мин-минлеген раслау шул кадәрле мөһим булган, эш хәрби часть командирына кадәр барып җитте.
Ул, катгый рәвештә, өлкән лейтенант Смаковка “ эчке тәртипләрне бозган өчен” дип, шелтә бирелүне таләп иткән булып чыкты. Бу хакта, бераз вакыт узгач, үзе хезмәт иткән полк командиры полковник Костюченко сөйләде аңарга.
 Командирлар һәм хезмәттәшләре белән узара тату, аңлашып эшләргә һәм яшәргә күнеккән Рафаэль шактый ук авыр кичерде әлеге ыгы-зыгыны. Югыйса, һичбер сәбәп биргәне юк иде бит аның.
 Дустының шулай борчылап йөрүен күреп, көннәрдән бер көнне аэродромнан өйгә кайтышлый капитан Клименко аңарга бер гыйбрәтле тарих сөйләде.
 - Исең киткән икән иске чикмәнгә,- дип башлады ул сүзен.- Юкка борчылма син, кул гына селтә ул Прищепаның сүзләренә. Ул хакта оныт.
 - Онытып булмый шул, уйландыра. Кешеләргә игелек кылу җинаять түгелдер ләбаса.
 - Ә син беләсеңме ни өчен ул сиңа каныга?- дип сорап куйды капитан.- Моның бит сәбәбе бар.
 - Белмим шул. Нинди сәбәп булырга мөмкин? Минем полковник Прищепа белән һичкайчан бернинди мөнәсәбәттә булганым юк. Әллә нигә бер очрашканда Устав кушканча честь бирәм, шуның белән бетте.
 - Синең ишеткәнең юкмыни, хатыннары белән тату һәм яратышып яшәгән кешеләргә аллергиясы бар ич аның. Ул бит синең каршыда, урам аша гына яши. Хатының белән ничек бер-берегез өчен өзгәләнеп яшәгәнлекне күрми дисеңме әллә!..
 - Тукта, Василий Иванович, мин ялгыш ишеттемме, бер ни дә аңлый алмыйм. Ничек инде гаилә өчен җан атып йөргән кешегә ачу тотарга мөмкин. Аңлатып бир, зинһар...
 - Моның үз тарихы бар,-дип, сөйләп китте капитан.- Ул инде сугышка кадәр үк бик матур бер хатынга өйләнгән була. Бер-берләрен яратышкан да булсалар кирәк. Самолетын фашистлар бәреп төшергәч, парашюттан сикереп җиңелчә травма ала Прищепа. Госпитальга эләгә. Шунда ике аягын да югалткан икенче бер очучы белән дуслашып китә болар. Теге көн дә елый икән. “Минем болай ике аяксыз калуымны белсә, хатыным бер көн дә тормас, ташлап китәр”, дип, борчыла икән. Бу аны тынычландыргандыр, билгеле.
 “-Ә минем хатын менә, ике аяк кына түгел, өченчесе сынса да китмәс иде...”, дип мактана икән Прищепа.
 “-Үз башыңа төшмәгәнгә генә әйтәсең син. Үз башыңа төшсә, бер дә алай димәс идең әле”, дип борчылуын дәвам иткән ике аяксызы.
 Бераз спирт та капкан булганнар күрәсең, болар бәхәсләшеп китә. “Әйдә, сынап карыйк алай булгач”, дип, хатыннарына икесе дә бер үк эчтәлектәге хат язып сала болар.
 Бер атна да үтми, ике аяксыз калганының хатыны күчтәнәчләр төяп ире янына килеп җитә. Һәм көн-төн ирен карый, юата, аның рухын, күңелен күтәрергә тырышып кулыннан килгәннең барысын да эшли. Ә Прищепа байтак кына җавапсыз тора. Бер айлар чамасы узгачтын гына, инде госпитальдан терелеп чыккач кына Прищепага хат килеп төшә: “Гафу ит инде, гомер бер генә бирелә - мин башканы таптым, аңарга кияүгә чыгам. Син дә үз ишеңне табарсың, хуш!” дигән сүзләр була ул хатта.
 Менә шулай, Рафаэль. Шул көннән ул хатын-кыз затын бөтенләй сөймәс булып китә. Аларга нәфрәт белән генә карый. Һәм бөтен гомерен авияцияга багышлап, ялгызы гына яши.
 Рафаэльгә шактый нык тәэсир итте Клименко сөйләгән бу тарих. Күңеленең бер почмагында полковник Прищепага мөнәсәбәттә кызгану хисе дә уянып куйды хәтта.
 - Менә бит ничек, уеннан уймак китереп чыгарган,- дип кенә әйтә алды. Ә бертын дәшми генә барганнан соң, өстәп куйды тагы.- Бәлки узар, башка берәүне табып өйләнер дә әле. Ялгыз яшәү җиңел түгелдер шул. Аңарга, күп дигәндә, кырык-кырык бишләр генәдер әле.
 - Хатын-кызсыз тормыйдыр анысы,- дип куйды капитан да.- Әмма ул аларга һаман да нәфрәтле. Хатын-кызга ул хуҗалык өчен кирәк-яраклы бер нәрсә итеп кенә карый, диләр.
 - Яратмыйча яшәү яшәүмени! Алай яшәп булмыйдыр ул,- диде Рафаэль. Башка сүз таба алмады.
 Өйләренә кайтып җиттеләр. Капитан, хушлашып, үзләренә кереп китте. Рафаэльне, май кояшыдай балкып, тәрәзә каршында сөекле хатыны көтеп тора иде. Кулында кызлары Гүзәл. Сабый нәни кулын күтәрә төште шунда, акырын гына тәрәзәгә кагылды - әллә әтисен сәламләве иде шулай...

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 25 >>