Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Кош булып очар идем…

Бүлек 26

 Рафаэль Смаковның 1956нчы ел өчен чираттагы ялы апрель аена туры килде. Эшендәге уңышларны искә алып, аңарга гаилә белән ял итү һәм сәламәтлеген ныгыту өчен Кырымда урнашкан бик тә билгеле санаторийга путевка тәкъдим иттеләр. Өлкән офицер составына да сирәк эләгә торган бәхет иде бу ул еллар өчен. Лена бу хакта ишеткәч тә шатланып туя алмады. Рафаэльгә дә кирәк иде ял, бала өчен дә әйбәт диләр иде диңгез һавасын.
 - Шулай да быелга барып булмас,- дигән карарга килде Рафаэль, барысын да бизмәнгә салып уйлана торгач.- Әткәйнең хәле бик борчый мине. Авылга кайтырга туры килер...
 - Син беләсең, - дип, авыр булса да, ризалашырга мәҗбүр булды хатыны.
 Путевкалардан баш тартып, язгы пычракта, юлсызлыкта, кайда ат арбасына утырып, кайда җәяүләп бата-түнә Яңа Актауга кайтып төштеләр. Аларның кайтасын алдан ук белеп торган Миргалим абзый бөтен балаларын да авылга чакырткан иде. Бу аның, үзенә күрә, хушлашырга җыенуы булгандыр күрәсең. Уфадан Асма апа белән Мәсгут җизни ике уллары белән кайтып төште. Бертуган энесе Мәгдән, кыз туганнары Зәүҗан һәм Мөшәрифә. Кызы Тамара Уфада эшли иде инде, төпчек малай Ринат Бәләбәй педучилищесында укып йөри – алар да кайттылар. Рим армиядан кайткач шоферлыкка укып, өч-дүрт авылга бер булган машинаны йөртә башлаган иде, ул якында гына – Каранда. Ерак диңгездә йөзүдә булган Нур гына кайта алмады.
 Аларга авылдагы туганнар да килеп кушылды. Әниләре Хафаза апа исә мич каршыннан китә алмады, иртәдән кичкә кадәр аш-су хәзерләүдә булды.
 Миргалим абзый тире белән сөяктән генә торып калган иде инде. Әмма, шуңарга да карамастан, үз-үзен көр һәм күтәренке күңел белән тотарга тырышты ул. Хәлләрен сорашканда да авыруы хакында ләм-мим сүз кузгатмады, кузгатып караучылар булса, аларны шундук ярты сүздән бүлеп куя иде.
 - Ташласанә, ул нинди сүз ул, авыру турында сөйләшәләрмени. Бүген бәйрәм ич, күрмисеңме, минем улларым-кызларым гына түгел, оныкларым да кайткан кунакка,- дип кенә җавап кайтарды.
 Киленнәре Лена аңарга район җирендә табып булмый торган кыйммәтле дарулар һәм уколлар да юнәтеп алып кайткан иде. Аларның да уңай тәэсире булмый калмагандыр, әлбәттә.
 Аннан килеп, бу бит Никита Хрущев Сталинның шәхес культын фаш итеп чыккан тарихи көннәр иде. Билгеле инде, әтисе Мәсәлимнең картайган көннәрендә сөргенгә сөрелеп шунда эзсез югалуын бик тә авыр кичергән Миргалим абзый өчен бу мөһим вакыйга була. Патша заманында волостной старшина булып хезмәт иткән дәүләт кешесе ягъни “халык дошманы” улы буларак аның үзенә дә төрле кимсетү һәм рәнҗетүләрне аз татырга туры килмәгәндер.
 Шул хакта сүз кузгалгач, Лена да кушылып алды. Аның да бит фронттан кайткан әтисен, пленда булган дип, 1946нчы елда утыртып куйган булалар. Сталинның үлеменнән соң гына Уфага кайтып туберкулездан китеп барган ул. Миргалим абый белән килененең бу уңайдан язмышлары гына түгел, фикерләре дә бер төрле һәм аермачык иде. Ә Рафаэль исә, хәрби кеше буларак, агымдагы сәяси мәсьәләләргә артык тирән кермәүне кулайрак күрә иде бугай. Әллә, ул чор өчен генә түгел, безнең көннәргә дә хас булганча, Сталинның шәхесен бәяләүдә икеләнә идеме...
 - Сталин барында илдә тәртип бар иде, әткәй. Армияда дисциплина бар иде,- дип куйды ул, аны җыйнаулашып гаепләргә җыенганнарын күреп.
 - Куркытып, илнең иң зыялы һәм укымышлы кешеләрен сөргеннәргә сөреп, төрмәләргә утыртып, юкка чыгарып ясалган тәртип кенә бит ул,- дип, каршы төште Миргалим абзый.
 - Ватан сугышында җиңеп чыгуы өчен генә дә лаек түгелме ул олылауга?..
 - Юк, улым, Ватан сугышында Сталин түгел, халык җиңеп чыкты. Үзебезнең авылны гына кара, әнә, сугышка киткәннәрнең яртысы кире әйләнеп кайтмады. Бөтен ил буенча шулай ич. Үз-үзен кызганмыйча атакага барган солдат җиңде сугышта. Тылда калып та, фронт өчен корал җитештергән хезмәт армиясе җиңде. Авылларда, шәһәрләрдә ачлы-туклы яшәп тә, көнне-төнгә ялгап хезмәт иткән хатын-кызлар, балалар һәм картлар-карчыклар җиңде.
 - Анысы да дөрес, әти, мин боларның барысын да үзем күрдем. Үз җилкәмдә татыдым, дип әйтергә дә була.
 - Шулай булгач соң... Мин дә әнә бар сәламәтлегемне Чиләбедә - танклар заводында калдырып кайттым. Бөтен ил белән күтәрелде халык, шуңа җиңеп чыктык.
 - Әйдә, әткәй, киткәннәрнең гаебен табып утырмыйк әле, шулай бит. Бүгенге тормыш һәм киләчәк турында сөйләшик,- дип, әлеге авыр теманы тизрәк урап узарга тырышты Рафаэль. Әтисе сөйләгәннәр белән килешсә дә, күңеле белән ул барыбер Сталинны гаепләүчеләр тарафында түгел иде.
 Миргалим абзый үзенең олы улы белән бик тә горурлана иде. Аның кайтуын ул зур түземсезлек белән көтеп алды, шул көнгә туры китереп бөтен балаларын, иң якын туганнарын чакыртты. Хәл белешергә кергән һәммә авылдашларына, күрше күләнгә алдан ук хәбәр салып куйды ул бу хакта. Үсмер еллары нинди авыр чорга туры килсә дә, аның Рафаэле үз көче белән укып чыкты һәм, әнә, хезмәт иткән җирендә нинди зур дәрәҗәләргә ирешкән. Пагоннарында өч йолдыз бар хәзер! Узган ел кайтканында икәү генә иде бит әле...Шуңа аның белән фикер алышып, гәпләшеп утырудан өстәмә бер рәхәтлек тә таба иде бугай ул. Ә башкалар, аларның сөйләшүенә колак салып утырсалар да, кысылмауны кулай күрде.
 - Армиядә тәртип бетте дисең инде алай булгач,- дип дәвам итте Миргалим абзый, бая ук улының авызыннан чыккан сүзләрне яңартып.
 - Шулайрак шул, әткәй...
 - Булган тәртип кая китте икән соң ул? Әллә ул тәртип курку һәм куркытуга гына корылган булдымы икән?
 - Бик мөмкин. Аннан тагы, без җиңүче, дөньяда без беренче, дип масаю чамасыз була башлады. Шул зыян итә бугай. Кеше кадерен белү юк...
 - Ә кешенең кадере ул һичкайчан булмады бездә,- дип, мендәрен күтәрә төшеп, торыбрак утырды Миргалим абзый. Тәрәзәдән төшеп торган апрель нурлары аңарга юнәлгәннәр иде шул минутта. Кояш нурлары, тәрәзә төбендәге гөлләргә генә түгел, аңарга да яшәү көче иңдерәдер иде сыман.
 - Соңгы араларда самолетлар бик еш шартлый башлады, әти.
 - Нәрсә булды, нигә алай икән, улым? Әллә бер-бер диверсияме икән...
 - Дөньяда беренче булу өчен ашыгалар. Кабаланалар...
 - Ә ул самолетларны йөрткән очучылар исән каламы соң?
 - Бик сирәк очракларда гына... Үләләр шул, кызганычка каршы. Иң якын дуслар безне ташлап китә.
 - Килен әйткән иде аны, иң якын дустың да китеп барган икән шул.
 - Әйе, мин аның турында сөйләгәнем бар иде сиңа. Икәү бергә төшкән фоторәсем дә җибәргән идем үзегезгә.
 - Шул егет мени,- дип, офтанып алды Миргалим абзый.- Теге, Оренбург ягыннан дигән идең бит әле...
 - Әйе, үзе.
 Улының кайгысын уртаклашып, бераз дәшми торды әти кеше. Өй эче тын калып торды.
 - Аларны соң, улым, туган якларына кайтарып күмәләрме?
 - Кайтару кая инде ул. Кешедән бер нәрсә калмый ул шартлаудан соң. Гробына алтмыш- җитмеш кило ком тутыралар да күмеп куялар инде шунда...
 - Әнә ничек...
 Өй эче тагы тынып калды. Шылт иткән аваз да чыкмый торды бертын. Бу сөйләшүне читтән шыпырт кына тыңлап торган туганнар да башларын чайкап куйдылар.
 - Акчаны юкка гына бирмиләр шул,- дип куйды бераздан, кунакка кайткан апаларыннан кайсыдыр.
 Рафаэль шунда җанланып китте. Акча хакындагы сүз, бу күңелсез һәм авыр сөйләшүдән чыгу форсаты биргән иде аңарга.
 - Акча дигәннән, бер мәзәк хәл сөйлим әле үзегезгә,- дип башлады ул сүзен.- Безнең частьның финанс бүлеге мөдире бар, “начфин” дип йөртәләр инде аны. Исак Абрамович – үзе элекке фронтовик, бик ачык, күңелле кеше инде болай. Әмма саран. Хезмәт хакы түләгәндә, үзенекен бирә мени, летчикларның теңкәсенә тиеп бетә: “ Сезгә күп түлиләр. Бу летчикларга нигә инде ул тикле акча бирергә...”, дип тукылдый берөзлексез. “Дәүләт акчасын, экономияләү кирәк...” дип, югарыга рапортлар да язып караган ул хәтта. Очучыларның теңкәсенә тиеп беткәч, моңарга тәкъдим ясадык без: “Әйдә, безнең белән бер һавага
менеп дөньның матурлыгын күреп төш әле, Исак Абрамович!” дидек. Бик теләп риза булды, үзенең бер тапкыр да самолетта очканы булмаган икән. “Күптән хыялланып йөри идем, тәвәккәллик булмаса” дип, тиз генә ризалашып та куя.
 Иң тәҗрибәле очучыларыбыздан берсе булган капитан Клименко, штурман урынына утыртып, аэродром тирәли ике-өч әйләндереп төште үзен. Һәм бер очтан штопор һәм винт та ясап күрсәтә үзенә. Башы белән җиргә каратып та очырта. Төшкәч, зур авырлык белән ике-өч кеше тартып чыгардык үзен кабинадан. Тәмам телсез калган, манма тиргә баткан, йөзе бәрәңгедәй ап-ак , зур авырлык белән генә сулыш ала иде.
 Хәзер инде хезмәт хакы түләгәндә бер ни дәшми аның каравы. Үзеннән шаярткалап та алабыз кайчак:
 - Исак Абрамович, тагы кайчан очабыз инде?- дип, теңкәсенә тиючеләр дә бар.
 - Булды, егетләр, очтым. Инде үзегез очыгыз. Миңа җирдән атлап йөрү ошыйрак төшә,- дип кенә җавап бирә. Акча турындагы сүзләр дә онытылды.
 - Менә шундый хәлләр, әткәй,- дип елмаеп куйды Рафаэль. Башкаларга да кызык булып китте, аңарга кушылып бер көлешеп алдылар.
 ...Өйне тутырып торган туган-тумача һәм туганнар ике көннән китеп тә бардылар. Һәркемнең үз тормышы – кемнең укыйсы, кемнең эшлисе бар. Әти-әниләре янында Рафаэльләр үзләре генә торып калды. Хуҗалык мәшәкатъләренә кереп чумдылар.
 Кыш бик карлы булу сәбәпле өй әйләнәсендә кар бик күп иде әле. Шуларны ыргытып чыкты Рафаэль. Ул да түгел, бакчадагы бәрәңге базына язгы су төшкән булып чыкты. Ашыгыч рәвештә, әнисе белән икәүләп, аны чыгардылар. Аннан ишегалдын һәм капка төбен боздан арчу белән мәшгуль булды. Каралты-кура түбәләрен карап, ямыйсы җирләрен ямап чыгу да аның җилкәсенә төште. Авыл кешесенең эше тавык та чүпләп бетерерлек түгел, дип әйтүләре хак инде ул. Кая барып тотынсаң да эш чыгып кына тора.
 Бер атна вакыты калды нибарысы. Ленаның бераз Уфадагы туганнарын да йөреп, аларга Рафаэльне һәм кызлары Гүзәлне күрсәтәсе килә иде бик тә. Туган авыл белән, әти-әнисе белән хушлашып юлга чыгарга җыендылар.
 - Улым, миннән сиңа хәер-фатиха, бик рәхмәтлемен үзеңә. Игелекле бала булдың, бәхетең булсын, - диде әтисе, хушлашырга дип, кулын сузган Рафаэльгә.
 - Рәхмәт, әткәй,- диде ул, моңсу гына әтисенең сулып барган йөзенә туры карап.- Борчылма, боерган булса терелерсең. Җәйгә чыккач безгә дә кунакка килеп китәрсең әле бер.
 - Ни язса, шул булыр, улым,- дип, күз читләренә килеп буылган яшь тамчыларын сөртеп куйды ул.- Әниеңне, туганнарыңны ташлама. Башкача сорар кешем юк, булдыра алсаң, үзеңә тагы бер үтенечем бар әле – Ринатны укытырга тырыш. Укуга, белемгә тартыла сыман ул...
 - Борчылма, әткәй, күпкә аерылышмыйбыз. Тагы күрешергә язсын, яме,- әтисенең аркасыннан сөеп кочып алды Рафаэль.
 - Хуш, сау бул, улым.
 ...Алар Уфага китеп барды. Уфадан ерак түгел генә урнашкан Чишмә районындагы Келәш исемле авылны да күреп кайттылар. Келәш – Ленаның әнисе туган авыл. Анда аның бик күп туганнары яши. Бу юлы Мөдәррис абыйлары чакыруы белән барган иделәр. Бергә-бергә Дим буйларын гизделәр, Акманай күле тирәсендәге табигать матурлыгы белән хозурландылар. Әүлия чишмәсеннән шифалы су эчтеләр, авыл яшьләре белән бергә менеп Кызлар тавының иң югаргы түбәсендә учак ягып көлгә бәрәңге тәгәрәтеп ашадылар. Кыскасы, онытылмаслык булды бу сәяхәт.

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 27 >>