Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Кош булып очар идем…

Бүлек 27

 Илле алтынчы елның көзенә кереп баралар иде инде. Лена көннәрнең берендә, нинди җавап ишетерен белми генә, сак кына Рафаэльгә үзенең яңалыгын сөйләде.
 - Мин авырга уздым ахры... Икенче бала булса, ни әйтерсең?
 - Урра,- кычкырып, урыныннан сикереп торды Рафаэль.- Сорап торган буласың. Соң, беләсең ич, гүзәлем, болай булгач үзеңне гел кулларымда гына күтәреп йөрергә дә риза.
 - Тугыз ай буе күтәреп йөрерлек булсаң гына,- дип, куанып, елмаеп җибәрде хатын.
 - Тугыз айдан соң, тагы тугыз ай күтәрергә дә риза мин, Ленам.
 - Бала тапкан хатын тазарып та китә ул кайчак. Күтәрә алмаслык булып тазарсам, ни эшләрсең?
 - Күтәрми диләр мени,- дип, шундук биленнән эләктереп алып югары чөйде ул сөеклесен. Һәм, куанычыннан ни эшләргә белми, аны үзе тирәсендә зыр әйләндерергә кереште.- Малай була димәк, малай...
 - Чү, төшер инде, малаеңның башын әйләндерәсең ич,- дип, әйтергә мәҗбүр булды Лена.
 - Юк, гүзәлем, минем малайның башы аңарга гына әйләнә торган булмас. Аның бит әтисе кебек очучы булып үсәсе бар.
 Тел очында торган соравын, әйтергәме-юкмы дип уйланып торгачтын, шулай да бирергә кирәк тапты Лена.
 - Бала бит әле тумаган. Ә син инде аны самолетта очыртасың. Малай булмаса ни эшләрсең?
 - Беләм – малай,- дип кырт кисте Рафаэль. Мин аны, син сүз кузгатканчы ук, төшемдә күрдем инде.
 Шул көннән башлап Рафаэль малаен каршыларга әзерләнә башлады. Әллә ни арада ике як стенага, ул елларда таба алмаслык дәрәҗәдә дефицит булган, ике келәм алып кайтып элде.
 - Малайга җылы булсын,- диде.
 - Бер түгел, ике келәм алып кайткансың – каян таптың аны?- дип, хәйран калды Лена. Келәм табу, келәм алу аның да күптәнге хыялы иде ләбаса.
 - Таптым инде,- диде ул, масайган атлы булып. Әмма шундук дөресен дә әйтеп бирде.- Кинельдән спекулянтлар китереп сатты. Ике бәягә булса да алдым инде. Юкса, малай, туган көнне үк, келәмнәрегез кая соң сезнең, дип сорап куйса.
 - Алай ике бәя дә булгач, берне генә аласың булган...
 - Соң, гүзәлем, күпме кабатларга була. Ел да бер малай, дип сөйләштек ич. Ә икенче малай туганчы бу спекулянтны тотып, утыртып куйсалар мин ни эшләргә, каян табарга тиеш булам тагы,- дип, шаяруында булды һаман да.
 - Хыялый син, Рафаэль, романтик,- дип, иренә елыша төште хатын.- Алдан кычкырган күкенең башы авырта, диләр. Алай ук ашыкма инде син, ярыймы.
 - Беренчедән, мин ашыкмыйм. Үтеп барган яшьлегемне генә куып тотасым килә. Бездән яшьрәкләр дә бит инде икешәр-өчәр бала үстерә, Ленам. Икенчедән, хыял, Һади Такташка ияреп әйтсәк, ул яхшы нәрсә. Әмма һәрбер йөрәк аны яңарта... Ә инде, өченчедән, халык мондый очракларда, минем кебек хыялыйлар турында, тагы да матуррак та итеп әйтә белә. Тыңла: “Алмаган ат, тумаган колын. Атланма, улым, билең сындырырсың”, диләр.
 - Чынлап та бик тирән мәгънәле һәм урынлы сүзләр,- диде Лена, халык мәкален тагы бер кат күңеленнән уздырып.
 ... Бобровка авылына барып, күп итеп кыяр һәм яшел помидорлар сатып алып кайтты Рафаэль. Икәү бергә аларны кышка тозлап куйгачтын, кәбестәгә чират җитте. Кәбестәне зур агач кисмәккә тозлап куйдылар.
 - Нигә ул кадәр?- дигән сорауга, Рафаэльнең җавабы күптән әзер иде.
 - Шуны онытма, гүзәлем, без бит хәзер өчәү генә түгел, дүртәү инде. Аннан соң бит әле, малайның тәпиен дә бөтен эскадрелия белән һәм дус-ишләрне җыеп, шәпләп юарга туры килер. Кабымлыклар җитәрлек булсын, дим.
 Гаиләдә көтелгән шатлыклы вакыйгалар белән канатланып йөргән шул көннәрнең берсендә Рафаэль эшеннән кәефсез кайтып керде. Моны хатыны шундук сизеп алды, әлбәттә.
 - Ни булды, бер-бер күңелсезлек килеп чыктымы әллә?- дип сорамый булдыра алмады ул.
 - Юк ла, болай гына,- дип, котылмакчы иде Рафаэль. Чөнки, эштәге ыгы-зыгыны өйгә ташуны хупламый иде ул. Әмма Ленаның күңеленә шик кергәнне күреп, җавап бирергә мәҗбүр булды.- Мине эшемдә күтәрергә җыеналар.
 - Соң, күтәрергә җыенгач, нигә кәефең кырылды соң. Куанырга кирәк түгелме?
 - Куанырга иде дә бит,- дип, тагы уйга калып торды ул. Ничек аңлатырга икән дип баш вата идеме...- Шуны сәбәп итеп, Прищепа полкына күчерү турында приказ язып элгәннәр.
 Прищепа фамилиясе аларга яхшы таныш. Димәк, Рафаэльнең кәефсезләнүе бер дә юкка гына булып чыкмады болай булгач.
 - Ризалаштыңмы?
 - Ризалашмас идем дә бит, гүзәлем. Әмма, приказлар үтәлергә тиеш, ул хакта берүдән дә фикер сорамыйлар. Мин – хәрби офицер.
 - Ә үзегезнең командир, полковник Костюченко ни уйлый?
 - Аңардан да сорап тормаганнар. Аның бер дә үзеннән җибәрәсе килми иде, әлбәттә.
 - Күчерүнең нинди дә булса җитди сәбәбе бардыр ич. Нигә нәкъ менә сине күчерергә булганнар, әйтмәделәрме?
 - Әйттем ич, беренче сәбәп, мине бераздан эскадрелия командирының ярдәмчесе итеп күтәрергә җыеналар. Икенчедән, Костюченко полкында квалификацияле очучылар болай да җитәрлек. Ул аларны таба, тәрбияли һәм үстерә белә чөнки. Ә Прищепада кадрлар кытлыгы. Һәлак булучылар да күп булды, ташлап китүчеләр дә бар. Теге чакта, катапульта ясап исән калган Жораны стройбатка җибәрделәр. Менә дигән очучы иде югыйсә, Прищепа үзен якламады.
 - Кәефеңне төшермә, Рафаэль. Ни булса да хәерлегә була күрсен инде. Бәйләнүләреннән дә туктар әле, бәлки,- дип, ничек тә ирен юатырга тырышты хатын.
 - Күңелемә ятыш кеше түгел. Эшләрем шундый яхшы бара иде бит. Командирларым да берсеннән-икенчесе әйбәт кешеләр иде. Алардан аерылу авыр.
 - Борчылма, барысы да көйләнер, Рафаэль. Күр дә тор, көйләнер. Әллә кая җибәрмиләр ич, шушында калабыз.
 Рафаэль Прищепа полкына күчүнең кыенлыклары хакында өйдә башкача сүз кузгатмады һәм сер бирмәде. Әмма, шулай да, аның үз-үзен тотышыннан барыбер тоемланып тора иде – аңарга җиңел булмады бу үзгәреш. Ә тора-бара тагы да кыенлаша барды, күрәсең. Юктан-бардан гаеп табып, полк командиры үзенә берөзлексез каныга торган булып китте. Түбәнрәк дәрәҗәдәге башка командирлар да аның кубызына биеде. Костюченко полкында Рафаэль иң яңа ЯК-19 да очкан булса, монда иске ЯК-17 дә, вакыты белән хәтта формаль рәвештә Совет авиациясыннан инде алынган ЯК-15 кә дә утырталар иде үзен. Кыскасы, Прищепа яман хәтерле һәм үчле кеше булып, аны төрлечә рәнҗетү ысулларының яңадан-яңа төрләрен табып кына торды. Рафаэльнең буйсыну һәм дәшми генә үз эшен башкару, приказларны җиренә җиткереп үтәүдән башка чарасы юк иде. Өлкән лейтенантның полковник белән бәхәсләшү яисә аның каршында үз дөреслеген раслап сүз көрәштерү хокуклары, гомумән, юк шул.
 -Ярый әле син бар һәм кызыбыз Гүзәл,- дип, эштән кәефсезләнеп кайтса да, өйгә кергәчтен дә шаярырга, бала белән уйнарга керешә иде ул. Шул рәвешле җанын тынычландыра, эштә булган күңелсезлекләрне онытып тора иде.
 Гүзәлнең дә теле “Әттә” дигән сүз белән ачылды. Рафаэльнең шуңарга куануын, сөенүен күрсәгез икән сез. Өйгә кем керсә яисә урамда нинди танышын күрсә ул шул хакта бер зур вакыйга сыман итеп сөйли иде.
 - Кыз бала әтиләрне яратучан була диләр, дөрескә чыга түгелме,- дигән булып, Лена да сирәк-мирәк иренең салпы ягына салам кыстырган булды шунда.
 - Ә малай тугач мине яратмас дип әйтәсеңме?
 - Әнисен дә яратыр. Боерган булса, әтисен дә яратыр, әлбәттә.
 - Дөрес сөйлисең, гүзәлем, сине яратмыйча мөмкин түгел ич. Сине без өчебез дә өзелеп яратабыз, шуны бел.
 - Өчебез...- дип, өченчесе кем, дигән сыман уйга калып торды Лена.
 Аның ни әйтергә теләвен ярты сүздән сизеп алды бит Рафаэль.
 - Ә улыбыз сине аеруча нык ярата торгандыр. Чөнки, аның бит әле әтисе белән апасын күргәне дә юк. Ә сине ул белә, чөнки, ул көн-төн синең белән.
 - Фантазер син Рафаэль. Әллә ниләр сөйлисең, әллә ниләр уйлап чыгарасың. Синең белән бер дә күңелсез түгел.
 - Ә нигә әле күңелсез булырга тиеш минем белән, шулаймы кызым, шулаймы Гүзәл?.. Йә әле, кызым, тагы бер мәртәбә “әттә” дип әйт. Әйт әле, мин кем - әттәме, әттә...
 - Әттә,- дип, елмаеп куйды сабый. Шул шатлыгыннан кулларын чәбәләп, аяклары белән бишегендә тибенеп алды.
 - Әнә, тагы “әттә” диде. Ишеттеңме, Ленам, тагы “әттә” диде,- дип, куанычын кая куярга белмичә, мандолинасына барып тотынды ул.- Хәзер мин кызыма бер җыр җырлыйм. Тыңла, кызым. Әниең дә тыңласын. Ул, әнә, мич яга, сиңа ботка пешерергә җыена.
 Бишек янына ук урындык куеп утырды да мандолинасын чиртергә кереште Рафаэль. Соңгы араларда, әллә кәефе булмаганга, сирәк уйный, сирәк җырлый иде ул.
 Сандугач, санду-у-гач,
 Китмә, китмә, сандугач,
 Канатларың талдырып,
 Туган җирне калдырып.
 Монда туып-үстең син,
 Чык суларын эчтең син...
 Син китәсең, мин калам,
 Дусларыма җырлар өчен
 Җырыңны отып калам...
 - Әбау, Рафаэль, бигърәкләр дә моңлы җыр ич. Каян ишеттең ул җырны, әллә үзең чыгардыңмы?- дип, соклануын белдерде, мич каршында онытылып тыңлап торган Лена.
 - Авылда ишеттем. Кемдер гармун уйнап урамнан җырлап узды. Шундук күңелгә кереп калды көе. Сүзләрен генә менә отып калып булмады.
 - Беләсең ич сүзләрен дә. Көе шундый моңлы...Ә сүзләре, сүзләре – үзәкләрне өзә... Тагы бер тапкыр гына булса да җырла әле?
 - Җырладым бит инде,- дип, авыл гармунчыларына хас көязләнеп, ялындырган атлы булды Рафаэль.
 - Син бит аны ул юлы Гүзәлгә атап җырладың. Инде миңа җырла.
 Авылда концерт алып баручы үзешчәннәргә охшатып, килештереп торып басты ул. Башын югары чөйде, иреннәрен бөреп-бөреп сүз башлады:
 - Әле генә кызыбыз Гүзәл өчен җырланган җыр, инде гүзәлем Лена өчен башкарыла. Мандолинада Рафаэль Смаков. Шул ук башкаруда ялгыз җыр – “Сандугач”.
 Сандугач, сандугач...
 Китмә, китмә, сандугач...
 Шул минутта, әле генә башланган моңлы җырны бүлдереп, кемдер килеп, аларның ишеген шакыды. Тынып калды өй эче. Күршеләрдән берәрсенең җыр тавышына эче пошкандыр, дип, сагая калганнар иде. Түгел икән. Почтальон телеграмма китергән булып чыкты. “Әти-и-и...”

 ...Иртәдән кичкә кадәр берөзлексез салкын карлы яңгыр явып торган октябрьнең соңгы көнендә Миргалим абзыйны Яңа Актау соңгы юлга озатты. Аны урам уртасыннан тездән пычрак саз ерып күтәреп баручы балалары һәм туган-тумачаның хәленә кереп, төрле елларда аңардан белем алган укучылары, күршеләре һәм авылдашларының кайгысын уртаклашып табигать үзе елыйдыр төсле иде ул көнне. Кая карама анда саз һәм пычрак. Күк йөзен кара болыт каплаган, авыл урамы гына түгел, бөтен дөньясы пычрак сазга баткан кебек иде шул мизгелдә. Ә авыл зираты, гүя җылы келәм, тоташ яшел чирәм белән түшәлгән. Як-ягына тигез рәт булып утыртылган ак каеннар бизәп тора аны, кабер өсләрендә үскән ямь-яшел чыршылар. Китүчегә, “Авыр туфрагың җиңел булсын” дия-дия иң соңгы, әмма изге теләкләр теләделәр.
Әти-әни исәнлегеннән дә зуррак бәхет юктыр ул. Ниһаять, менә ул да, сөекле хатыны янына, аның кебегүк ярты ятим булып кайтып керде...

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 28 >>