Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Кош булып очар идем…

Бүлек 28

 Полк командиры Прищепа, очучының тирән кайгысын уртаклашасы урында, аны өч сәгатъкә кичеккән өчен, шелтә белдереп һәм хәрби часть буенча чираттан тыш дежурлыкка билгеләп каршылады.
 Тешен кысып булса да түзде Рафаэль, дәшмәде, берәүгә дә зарланмады. Чөнки, буйсынудан башка чарасы юк иде. Аның каравы, башта бераз чит итебрәк кабул иткән үзе кебегүк очучылар һәм түбән командирлар составы, хәленә кереп, төрле ысуллар белән аның күңелен күтәрергә тырышты, ярдәм кулларын суздылар. Шуңардан да кадерлерәк ни булырга мөмкин тагы.
 Аларның эскадрелиясына килеп кушылган яшь очучы Николай Шишкин аны, Ленасы белән бергәләп, декабрьның алтысында булырга тиешле туена чакырды. Шишкин Мәскәүдә туып-үскән егет, әтисе КПСС Үзәк Комитетында җаваплы урында эшли икән. Мәскәүдән зур кунаклар да киләсе билгеле булгач, аның туй мәҗелесен, башкаларныкы кебек хәрби частьта түгел, Кинель шәһәренең Үзәк мәдәният сараенда уздырырга карар кылганнар. Туйга чакыруны, үзенә күрә бер вакыйга ясап, сөекле Ленасының кулына кайтарып тоттырды ул.
 - Туйга җыена башла, сөеклем...
 - Барабыз,- дип, чакыруны куанып кулына алды Лена. Үзенең кеше арасына чыгарга теләве бер хәл, Рафаэль өчен шатланды ул аеруча. Чөнки, кайгы өстенә кайгы, борчу өстенә борчулар өстәлеп кенә торды аңарга соңгы араларда. Мәҗелестә булып, кешеләр белән аралашу, бәлки, беразга гына булса да ул кайгы-борчулардан арындырып торыр үзен.
 - Ә син игътибар иттеңме, бу бит гадәти туй мәҗелесе генә булмаячак. Зур мәдәният сараенда, үзенә күрә бер бал сыман узачак. Парлап бию, вальслар һәм төрле конкурслар белән.
 - Ой, минем шул кадәр вальс әйләнәсем килә иде синең белән. Әйтергә җай таба алмый гына йөри идем. Биюдә беренче урын безнеке булачак!
 - Булачакмы икән?.. Курсант чакта биемәкче булып караган идем мин бер, кеше көлкесенә генә калдым. Үземне “дамский вальс”ка чакырган кызның аягына басып, аксаттым. Минем уңышлар менә шундый, сөеклем.
 - Ә мин сине өйрәтермен.
 - Белмим, аюны биергә өйрәтеп буламы икән?
 - Син онытып җибәрәсең, Рафаэль, мин бит Ленинградта балет мәктәбендә укыган кеше. Мин сине һичшиксез өйрәтәчәкмен. Репетицияләрне бүгеннән үк башлыйбыз. Һәм һәр көн ярты сәгатъ, ул гына җитмәсә, бер сәгатъ өйрәнәчәкбез, килештекме?
 - Мин риза анысы. Әмма барып чыкмас дип уйлыйм.
 - Чыгар! Ничек кенә барып чыгар, күрерсең.
 - Рәхмәт, гүзәлем.
 - Тик мненә,- дип, уйга калып торды Лена.- Балга барыр киемнәребез юк. Икебезнең дә... Миңа – күлмәк, сиңа костюм тектерергә туры килер.
 - Тектерербез. Ноябрь акчасын алганчы берәрсеннән бурычка алып торырбыз.
 Килештеләр. Һәм шул көннән башлап һәр көн кичен Лена Рафаэльне вальс биергә өйрәтергә кереште. Теләсә нинди эшне, теләсә нинди уенны шундук эләктереп ала белгән Рафаэль, чынлап та, биюгә бик авырлык белән керде. Биюче булып тумаган, бер сүз белән әйткәндә.
 - Әйттем ич, булмый ул миннән. Аюны өйрәтеп буладыр бәлки, ә мине юк,- дип, кулын салындырган вакытлары да булды Рафаэльнең.
 - Өйрәнәсең. Бер дигән биюче ясыйм мин үзеңнән,- дип, сүзеннән кайтмады хатыны.- Синең буй, синең бу гәүдәң белән...
 Тотынган эшен башкарып чыгарга күнеккән хатын иде Лена, тешләк булып чыкты, ни итсә итте, акрын-акрын булса да дөрес хәдрәкәтләр ясарга өйрәтте ул аны барыбер.
 Булдыра алмыйм дип, Рафаэль кул гына селтәгән булыр иде бәлки. Тик эштән бушап ял иткән яисә төшке аш вакытларында летчикларның телендә гел шушы туйга хәзерлек проблемалары булды. Вальска бию конкурсы турында сүз кузгалгач, араларыннан берәү төрттереп куйды беркөн:
 - Ә безнең өлкән лейтенант Смаков, гомумән, бии белми икән.
 - Кем әйтте аны... Аның каравы, хатыны Ленинградта балет мәктәбен бетергән аның. Улановалар белән биегән, бик беләсегез килсә,- дип җавап бирде икенчесе.
 - Чынлап та шулаймы, Рафаэль?
 - Дөрес сүзгә җавап юк, шулайракка охшаган,- дип җавап кайтармый чарасы юк иде аның.
 - Алай булгач, хатыныңа әйт, полк командиры белән биесен. Ул үзенә бию өчен пар таба алмый азаплана,- дип, канына тоз салып алды шунда берәве.
 Рафаэльнең җавабы кыска булды.
 - Полк командирын ул кадәр кайгыртасың икән, үз хатыныңны биреп торырсың, ярыймы,- диергә мәҗбүр булды ул. Бераз дорфарак чыкса чыккандыр, башка сүз таба алмады.- Мин үз хатыным белән үзем генә биермен инде, ярыймы!
 Җыйнаулап көлешеп алдылар шунда. Үпкә-сапка ясап йөрүләр булмады. Сүз башкага күчте. Әмма Рафаэльнең күңеленә кереп, уелып калды бу сөйләшү һәм аз гына да тыңгылык бирмәде. “Ленаның профессионал биюче булуы мәгълүм булгач, ул аның белән үзе биемәсә, һичшиксез башка берәү килеп аны биюгә чакырачак. Чөнки, летчиклар җыелган җирдә хатынсыз буйдаклар һәрчак очрап кына тора. Бердән-бер юл – яхшы итеп биергә өйрәнергә туры килә”. Үзенең сөеклесе Ленаны башка берәү белән биетәме соң, каян чыккан сүз ул! Һәм шул көннән икеләтә тырышып, җиң сызганып, өйрәнергә кереште ул.
 Лена да сизмәде түгел аның бу тырышлыгын. Әмма эштә булган әлеге сөйләшүне ул бу юлы да тышка чыгармады, хатынына сөйләмәде.
 - Син бүген кайсы аягыңнан тордың? Менә дигән килеп чыга. Булдырасың ич, булдырасың,- дип мактады аны Лена.
 - Булдырачакбыз да. Николайның туенда башкаларның күзләре маңгайларына менәрдәй итеп вальс әйләнергә тиеш без, гүзәлем, синең белән,- дип, вальс өйрәнергә чат ябышты Рафаэль. Белмәгәнен сорашты, начар килеп чыкса - кабатлады, тирләп-пешеп чыкты. Башыңа төшсә - башмакчы булырсың, дигәннәре шулдыр, күрәсең.
 Туй өчен дип махсус тектергән күлмәк һәм костюм да бер дигән килеп чыкты. Башкадан кыссалар да, гомергә бер тектергән өс киемнәре өчен кызганмадылар. Ленаның күлмәге иркенрәк иде, әлбәттә. Әмма, аның хәлендә, алтынчы ай белән барганда, бу бердән бер юл булгандыр. Ә Рафаэль исә, буй-буй сызыклы кара костюмын һәм ак күлмәген киеп галстук та тагып алгач үз-үзен танымый торды. Көзге яныннан китмәде алар ул көнне. Башта бер-берләренә карап сокландылар, комплементлар әйттеләр. Ә соңрак, аерым-аерым килеп тә көзге каршында үзләренә хәйран калып тордылар. Хатын-куз буларак, Лена өчен бу гадәти хәл булса, Рафаэльнең исә үз-үзе белән шулай мавыкканы, гомумән, булмагандыр әлегәчә.
 - Кара инде, гүзәлем, без синең белән ничек пар килгән. Бу күлмәк сине патша хатыннарыннан да матуррак итеп күрсәтә. Ә мин үзем дә ничава икән бит,ә?..- дип, шаярган атлы булып сокланды ул.
 - Күз тидерерсең – дүрт ягыңа төкер. Ямьсез булсаң, мине сине эзләп Саратовларга тикле килгән булыр идемме икәнни,- дип, шаяруга шаяру белән җавап кайтарды, үзен дөньяда иң бәхетле санаган хатын.
 - Юк, гүзәлем, син мине түгел, мин сине күреп калдым иң элек. Мин сине сайладым.
 Николай Шишкинның туе алар көткәнгә караганда да затлырак, тантаналырак итеп оештырылган булып чыкты. Шәһәрнең мәдәният сараенда узган туйга Куйбышев өлкәсенең симфоник оркестрына кадәр килгән иде . Иң беренче вальсны яңа өйләнешкән яшьләр үзләре генә биеде. Мәскәү Кремеле сарайларында йөреп үскән егет, билгеле инде, кәләшне дә үз даирәсеннән тапкан булып чыкты. Аның әтисе исә, Куйбышев өлкә партия оешмасы секретаре булып чыкты. Шуңа, бөтен өлкәнең иң яхшы музыкантлары, җырчылары аякка бастырылган иде.
 Кияү белән кәләш беренче вальсларын әйләнгәндә, билгеле инде, һәркем бер-ике сүз белән генә булса да алар хакында беренче тәэсирләре белән уртаклашып ала.
 - Кәләшнең күлмәге һәм фатасына игътибар иттеңме, Рафаэль, нинди затлы. Мондый матур кәләшне минем беренче күрүем,- дип, иренең колагына үрелеп алды Лена.
 - Ә минем моннан да матуррак бер кәләш күргәнем бар,- дип пышылдады Рафаэль җавапка. Һәм, ягымлы итеп, елмаеп куйды.- Әллә хәтерләмисеңме, мин аны кулларыма алып әйләндергән һәм хәтта кочып үпкән дә идем.
 - Ах син аны...Кара инде, миннән качып кына ниләр эшләп йөри икән...- дип, бик теләп шаяруга кушылды хатыны да.
 - Дөньяда иң матур кәләш – ул син идең, Ленам.
 - Шулай дисәң генә...
 Кияү белән кәләш биеп туктагач, балны алып баручы, тантаналы төстә, кунакларның һәммәсен дә вальска чакырды. Пар-пар булып басып торучылар бер-бер артлы биергә чыга башлады. Рафаэль ашыкмады, бераз сабыр итәргә уйлаган иде ахры. Шулчак алар янына ялт итеп бер яшь очучы килеп басты, Рафаэльдан рөхсәт сорап, Ленаны вальска чакырды.
 - Сезнең даманы вальска чакырырга мөмкинме, өлкән лейтенант?
 Җавапны чакырылучы үзе бирергә ашыкты:
 - Гафу итегез, мин бары тик үземнең ирем – Рафаэль белән генә биергә теләр идем бүген.
 - Ә бит ул бии белми,- диде, чакыручы, югалып калмады.
 - Кем әйтте аны? Сезгә дөрес сөйләмәгәннәр,- диде Лена.- Ышанмасагыз, карагыз. Өйрәнеп торыгыз. Әйдә, Рафаэль!
 Алдан өйрәтеп куелганча, Ленаның каршысына чыгып, башын ия төште һәм елмаеп хатынына дәште:
 - Сезне биергә чакырырга мөмкинме?
 - Әйе, сезнең белән гомерем буе биергә дә риза.
 Алар җиңел һәм оста бөтерелеп, чын профессионал биючеләр сыман гәүдәләрен төз, җилкәләрен туры, башларын югары тотып биеп киттеләр. Бер-беренә карап елмаешып куялар иде әледән-әле. Аларның бию осталыгына шундук игътибар иттеләр, бер читтә башкаларның вальска әйләнүен тамаша сыман күзәтеп торучыларның күзләре тора-бара гел алар бөтерелгән тарафта гына булды.
 - Нинди матур пар,- диде берәүләре.
 - Аларның биюләрен күр син, биюләрен. Профессионалларны уздыра ич болар,- диеп пышылдады икенчесе.
 Вальста аларга тиң булмады, әлбәттә. Танго һәм фокстротны да оста башкарып чыктылар. Лена, авырлы булуга да карамастан, җиңел хәрәкәт итә иде әле, профессиональ осталык һәм тәҗрибә ярдәм иткәндер үзенә. Аннары бу бит аларның беренче балы, беренче тапкыр алар, шул рәвешле, публика каршысында бәйрәм итәләр. Монда бит Рафаэльнең дус-ишләре, җитәкчеләре һәм барлык коллегалары җыйналган. Ничек сынатырга мөмкин андый чакта...
 Күпмедер ял итеп алгачтын “Дамский вальс” игълан иттеләр. Хатыннар бер-бер артлы үз ирләрен, кызлар егетләрен чакырды биюгә. Лена, әрсезлек күрсәтергә теләмәүдәнме, әллә хәл алуы иде, бераз көттерә төште, ашыкмады.
 - Нәрсә, үзеңә лаек биюче таба алмый изаланасыңмы әллә, кемне чакырырга белмисеңме?- диде, бәйгегә атлыккан чабышкыдай шул мизгелне түземсезләнеп көтеп торган Рафаэль.
 - Мин аны таптым инде,- диде Лена, һәм аз гына алгарак чыгып, балет мәктәбендә өйрәтелгәнчә, бераз чүгә төшеп, үзенең бердәнберен вальска чакырды.- Өлкән лейтенант, сезне вальска чакырырга рөхсәт итегез.
 Тагы дөньяларын онытып зыр әйләнергә кереште алар. Күңелләре булганчы биеделәр. Биеп туйгач, ашыгып өйгә кайтырга чыктылар. Чөнки вакытлары чикләнгән иде аларның, Гүзәлне бит күршеләрдә генә калдырып килгән иделәр.
 Өйгә кайтып кергәчтен дә әле, балдагы тәэсирләреннән тиз генә арына алмадылар.
 - Рәхмәт сиңа, Ленам,- дип, ихлас күңеле булып хатынын үбеп алды Рафаэль.
 - Әллә бию ошадымы?
 - Ничек кенә ошады әле, нигә дип син мине элегрәк өйрәтмәдең икән вальс биергә...
 - Ничә әйттем. Миннән биюче чыкмый, дип кенә җавап кайтара идең бит.
 - Ялгышканмын,- диде дә, кинәт җанланып китеп, ачыш ясагандай әйтеп куйды ул.- Ленам, мин синең белән вальска бөтерелгәндә үземне канатланган сыман хис иттем, гүзәлем. Вакыт-вакыт аякларым җирдән аерылыр да кош сыман очып китәрмен сыман тоелып куйды хәтта. Мин очып китәрмен, ә син җирдә калырсың кебек тоелды.
 - Әйттем ич инде, романтик син, Рафаэль. Ничек үзең генә, мине калдырып очып китәргә мөмкин?
 - Бергә очарга иде шул, мәңге бергә,- дип әйтте дә, ни сәбәпледер, уйга калып торды ул.- Сине ялгызың калдырып үзем генә очып китүдән курыктым да инде.
 - Ә син минем белән генә бие, мине кочаклап, мине күтәреп кенә очарсың, килештекме!
 - Килештек – бергә очарбыз... Үзең беләсең, очуны бит мин бик тә яратам. Бию, миңа калса, очучы өчен һич кенә дә ят шөгыль түгел икән ул. Шундый ук көтелмәгән борылышлар һәм җитез хәрәкәтләр ясарга туры килә икән биегәндә. Очкан саен очасы килгәне кебек, бию ардырмый, биегән саен биисе генә килеп тора икән бит. Моннан соң, мөмкинлек булган саен, танцаларга йөрергә тырышырбыз, ярыймы гүзәлем.
 - Йөрербез,- диде Лена. Һәм, үзенә ишарә ясап, өстәп куярга кирәк тапты.- Улыбыз рөхсәт итсә, йөрербез.

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 29 >>