Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Кош булып очар идем…

Бүлек 29

 Иртәгесен гадәттәгедән бераз иртәрәк уянды алар. Кичәге туйны искә алып, аннан алган тәэсирләрне яңартып кара каршы утырып тәмләп чәй эчтеләр. Хатыны белән кызы Гүзәл, көндәгечә, аны урам почмагындагы өйләр артына кереп югалганчы тәрәзәдән кул болгап озатып калдылар.
 Ул килә-килешкә самолетлар янында ниндидер бәхәс һәм ыгы-зыгы булганлыгын чамалап өлгерде.
 - Ни булган? Нигә шулай тавышланалар анда?- дип сорады ул беренче очраган летчиктан.
 - Капитан Хитрич теге калтырый торган самолетта очудан баш тартты,- дигән җавап ишетте ул.
 Хитрич тәҗрибәле очучы, сугыш вакытында егермедән артык фашист самолетын бәреп төшергән асс. Шуңа ул полк командиры белән дә бәхәскә керә һәм үз фикерен яклап сүз көрәштерә ала. Ә яшь очучыларга исә андый хокук бирелмәгән, аларның буйсынудан башка чаралары юк.
 Капитан Хитрич юкка-барга тавыш күтәрә яисә кызып китә торган кеше түгел. Димәк, аны шул хәлгә җиткергәннәр булса кирәк. Полк командиры Прищепа белән ул турысын әйтеп сөйләшә иде.
 - Бу самолетта мин очмыйм һәм минем эскадрелиядагы башка очучылар да анда утырмаячак. Мин аларга моны рөхсәт итмим.
 - Син кем белән сөйләшкәнеңне онытасың, капитан.
 - Полк командиры белән сөйләшәм.
 - Сугышны үткән булсаң да командирлар белән сөйләшергә өйрәнмәгәнсең әле.
 - Мин бит сезгә чираттан тыш ял сорап килмәгән. Эш турында сөйләшәбез, иптәш полковник.
 - Самолет төзек. Ул очарга әзер. Приказ үтәлергә тиеш.
 - Ул очарга яраксыз. Ышанмасагыз, әнә, соңгы араларда аңарга утырып һавага күтәрелгән летчиклардан сорый аласыз. Алар барысы да монда.
 - Механик Шадрин,- дип кычкырды Прищепа.
 Сырган калын бушлат кигән механик йөгереп командир каршысына килеп басты.
 - Механик Шадрин сезне тыңлый, иптәш полк командиры.
 - 761нче номерлы ЯК-17гә ни булган?
 - Барлык системалары да эшли. Әмма...- дип, төртелеп калды ул.
 - Ул нинди “әмма”, дәвам ит, механик Шадрин.
 - Самолет инде шактый ук иске. Һәм ул бераз вибрация бирә.
 - Ул нинди сүз, механик Шадрин, Совет авиациясында иске самолетлар юк. Ә вибрациясыз эшли торган техника буламы?- Механикның куркып калуына игтибар итте ул шундук.- Син, әнә, үзең дә калтыранасың түгелме соң? Бәлки синең үзеңне списать итәргәдер...
 - Минем уемча, иптәш полк командиры, самолетны заводка җибәрергә кирәк. Безнең шартларда ул вибрацияның сәбәбе нидә икәнлегенә төгәл бәя бирү мөмкин түгел.
 - Отставить, механик Шадрин. Синең үзеңне чыккан заводыңа озатырга вакыт! Акыл сатарга остарып киткәнсең. Бар, үз эшең белән шөгыльлән. Заводка җибәрү-җибәрмәү синең эш түгел.
 Механик Шадрин башын салындырып китеп барды. Прищепа капитан Хитричка мөрәҗәгатъ итте тагы. Бу юлы инде ул бераз йомшара төшкәнгә охшаган иде:
 - Самолет бүген дә, иртәгә дә үз нормасын очарга тиеш. Моны мин уйлап чыгармаган, беләсең...
 - Минем эскадрелия бу самолетта очулардан баш тарта,- диде Хитрич. Башкача бу хакта сүз кузгатуның файдасыз икәнлеген аңларлык итеп кистереп әйтте бу юлы.- Гафу итегез, иптәш командир, минем моңа хокукым бар.
 - Мин моны болай гына калдырмаячакмын, исеңдә тот, капитан.
 - Китәргә рөхсәт итегез, иптәш командир,- диде Хитрич, һәм берчиттә төркем булып, командирларның сүзенә колак салып торган үз эскадрелиясы янына китеп барды.
 Тагы күп булса ун-унбиш минут вакыт узгандыр, полк командирыннан “761нче номерлы ЯК-17гә өлкән лейтенант Смаков утырырга тиеш”, дигән әмер килеп төште. Рафаэль бу самолетны яхшы белә иде, аңарда ул бер генә тапкыр очмаган. Әле ун көннәр чамасы гына элек, шул самолетта штопорга эләгеп, чактан гына самолетны һәм үзен коткарып кала алды. Ул очракта да рәхмәт ишетмәде билгеле, мактау урынына, үзен гаепләргә тырышып йөрделәр. Нишлисең, Рафаэльнең, капитан Хитрич кебек, йә булмаса элгәрге командиры Биязович кебек, яклаучысы юк. Приказдан баш тарта алмый иде ул. Башкача чарасы юк, очышка әзерләнде.
 Самолет кабинасына ул, читтән күзәтеп торучыларга сер бирергә теләмичә, ышанычлы адымнар белән кереп утырды. Кабызды. Двигатель яхшы гына эшли. Приборлар барысы да дөрес күрсәтә. Бәлки, чынлап та, борчылыр өчен нигез дә юктыр. Шулай да бераз дулкынлана иде, ни язса – шул булыр дип, кузгалып китте. Һәм алдан билгеләнгән маршрут буенча илле алты минут чамасы очып төште. Җиргә төшергә җыенганда гына самолет ,кинәт, ямсез калтырана башлады. Әмма, Рафаэль югалып калмады барыбер, кыенлыкларны җиңеп булса да исән-имин төшереп утыртты ул аны.
 Офицерлар ашханәсеннән тамак туйдырып, иптәшләре белән шау-гөр килеп чыгып килгәндә аны эскадрелия командирлары Дьячок чакырып алды үзенә.
 - Өлкән лейтенант Смаков, полк командиры сиңа үзенең рәхмәтен белдерергә кушты.
 - Менә ничек,- дип кенә әйтә алды ул, үз колагы ишеткәнгә ышанырга белмичә. Бу полкта аның беренче мәртәбә рәхмәт ишетүе ич. Анысын да кеше аша гына җиткерделәр.
 Эскадрелия командирының сүзе тәмамланмаган икән әле.
 - Син төштән соң да шул ук самолетта очачаксың,- диде ул.
 - Самолет ышанычлы түгел, иптәш капитан. Ул чынлап та аерым ситуацияларда чамадан артык калтырарга тотына. Приборлар алдаша,- дип аңлатырга кереште Рафаэль.
 - Самолет төзек. Ниндидер җитешсезлекләре бар икән, аларны ачыклау һәм җиргә кире әйләнеп кайтканнан соң тәфсилле отчет язу сиңа йөкләнә, өлкән лейтенант. Боларны сиңа полк командиры җиткерергә кушты.
 - Мин беренче ел гына очмыйм, иптәш эскадрелия командиры. Төрле самолетларда очарга туры килде, әмма моның кебек аңлаешсыз һәм тыңлаусызын очратырга туры килмәгән иде.
 - Сүзләр кирәкми, алар монда артык. Барысын да отчетыңа теркәрсең...
 - Белмим шул. Бәлки, башта техник ярдәм чакырырга кирәктер.
 - Бу – приказ, өлкән лейтенант. Полк командиры приказы. Телгә салынмыйча гына аны үтәргә кирәк. Аңлашылдымы!
 - Аңладым, иптәш командир,- дип, теләр-теләмәс кенә, үзалдына ниләрдер уйланып, әлеге дә баягы шул проблемалы самолет янына китеп барырга мәҗбүр булды Рафаэль.
 Самолет янында техник персонал кайнаша иде. Килә килешкә үзләренә сорау белән мөрәҗәгать итте ул:
 - Җитешсезлекләре ачыкланмадымы?
 - Нормально,- диде, араларыннан берсе, битараф кына.
 Икенчесе үзенчә шаяртып өстәп куйган булды:
 - Йә үләсең, йә каласың – монысы точно инде...
 Бу шаяру, билгеле, ошамады аңарга. Әмма ачуы килгәнлекне сиздермәде, ул бит белә, аларның гөнаһы юк. Кулларыннан килгәнне эшлиләр, ә башкасы алла кулында.
 Штурвал артына кереп утырды Рафаэль. Тыныч кына, беренче кат күргән кеше сыман, приборларны, рычагларны тикшереп, барлап чыкты. Барысы да үз урыннарында. Карап торганда, барысы да исән кебек анысы. Двигатель да әйбәт кенә кабынып эшли башлады. Очыш картасына күз төшереп алды ул тагы бер кат. Бу юлы шактый ук катлаулы элмәкләр ясау һәм һөҗүм тактикасын кабатларга тиеш иде ул. Кузгалып, тиешле биеклеккә менеп җитте. Аэродромнан алтмыш-җитмеш чакырым ераклыкта иде инде. Катлаулы элмәкләр ясарга кереште. Берсе барып чыкты. Икенчесе... Рычаглар гына менә, ни сәбәпледер, аны тыңларга теләми башлады... Алай итсә итте, өченче элмәкне дә башкарып чыкты, ниһаять. Әмма, тагы проблема... Бу юлы инде приборларда анархия. Гомер булмаган, ишетелмәгән хәл ич бу? Сәбәбе ни – һич аңламассың... Кинәт самолет ямьсез калтырана башлап биеклекне югалта башламасынмы... Бу нәрсә? Самолет аны тыңламый түгелме соң! Катапультага басаргамы? Юк, ул моңа бара алмый, самолетын ташлап качкан дигән гаептән дә авыррак нәрсә юк ул очучы өчен. Коллегалары алдында оятлы булыр. Сөекле хатыны Ленага да бу хакта ишетү күңелле булмас. Ә ул бала көтә - малай! Аның күңелен төшерү ярамас...Ул идарә итә алмаган, аңарга буйсынмаган самолет юк иде әле моңарга кадәр. Ни итсә итәргә, кар әлегә бик тирән түгел, япан кыр өстенә булса да төшереп утыртырга тиеш ул үзенең самолетын. Шундый уйлар белән тигезрәк урын эзли башлады. Үч иткән кебек, каршысында ниндидер авыл барлыкка килде шунда. Самолет идарә ителми, ул ямсез гүелдәп туп-туры шул авылга таба төшә. Әнә колхоз фермалары... Арырак мәктәп булырга ошаган, икенче сменага йөргән балалар укуда булырга тиеш әле. Биеклекне ничек тә озаккарак җиткерергә, самолетны читкәрәк алып китәргә иде бит. Мәктәпне һәм бу авылны узып китәргә кирәк. Ә штурвал тыңламый – уңга да хәрәкәт итми, сулга да...Бар көче белән үзенә буйсынмаган рычагларны тартырга кереште ул. Самолет беразга үзенә буйсынган да кебек булып алды тагы, ничек итсә итте – авыл артта калды. Әмма җир бик якын, җир артка йөгерә, чайкала, зыр әйләнә. Җир түгел, самолет өйләнә түгелме... Самолет, әлбәттә. Баш очында, чигәдә фикер артыннан фикер йөгерә. Бер мизгел эчендә чиләк-көянтә асып судан кайтып килгән әнкәсен күз алдына китереп алды ул. Гүзәлне бишектә тибрәтеп йоклатучы сөекле хатыны Ленаны. Аның белән әле кичә генә ничек матур итеп вальс әйләнде бит алар...Онытылмаслык булды ул кичә...
 Тукта, кем кычкыра анда? Самолетның ачы гүелдәү авазын җиңеп кем авазы ишетелә. “Әти, әти-е-ем, син кайда... Мин бит сине бик тә, бик тә күрәсем килә...” Кем ул шулай ачыргаланып кычкыра?.. Чү, бу аның әле тумаган, әмма туачак улының тавышы түгелме соң...
 Җир белән күк кушылды шунда... Авыр гөрселдәү авазы ишетелде. Авыл читендәге карт тирәкләргә кунаклаган кошлар – карга һәм чәүкәләр иде булса кирәк, куркуларыннан, дәррәү һавага күтәрелде һәм урманга таба очып киттеләр. Бар галәм тынып калды кинәт.
 Офыклар аръягыннан тонык кына булып ишетелгән бу авазны ишетеп, бишек янында кызын йоклатып утырган Лена сискәнеп куйды шунда. “Ни булды икән тагы!” Шул мизгелдә йөрәге ярылгандай булды, тумаган баласы, тыңгысызланып, тибенергә кереште. Хафаланып, стенадагы сәгатъкә күз салып алды ул. Көндезге бер тулып унбиш минут киткән иде...
 Бу котычкоч һәлакәтне , басудан ат чанасына салам төяп авылга кайтып килгән бер терлекче күреп калган булып чыкты шулай да. Аның сүзләре дөрес булса, самолет япан кыр өстенә төшеп шартлагач та, көчле гөрселдәү авазы һәм ут-ялкын эченнән ниндидер гаҗәеп бер кош уктай атылып чыккан. Һәм күз ачып йомган арада бик тә югары күтәрелеп канатларын җилпи-җилпи каядыр еракка, көньякка ягъни кыйбла тарафларына очып киткән диләр...
 

 2006 октябрь – 2007 май. Мәскәү-Казан.

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр