Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Кош булып очар идем…

Бүлек 4

 Сугыш вакыты булу сәбәпле өлкән сыйныфларда укучыларның җәйге каникуллары бер ай-ай ярымга алдан башланып, шулай ук бер-ике айга кичегебрәк тәмамланды ул елларда. Каникул дисәләр дә, ул – җәйге ял түгел, көн-төн эш һәм авыр хезмәттән гыйбарәт иде. Рафаэль, әнисе Хафаза апа кебегүк, бер караңгыдан икенчесенә кадәр колхоз эшендә. Ашарыңа бармы-юкмы, өең ягылганмы-юкмы – һичкемнең эше юк, син бер хезмәт көнен дә калдырырга тиеш түгел. Хәер, авыл кешесе, бирерлек малы булмаса да, җанын бирердәй булып тырыша-тырмаша иде Ватан һәм җиңү өчен. Рафаэль колхоз малларына басудан салам-печән ташый иде. Атлар ябык, аларның да ашарына җитми. Вакыт-вакыт чанага яисә арбага төялгән саламны, ат белән янәшә басып, икәүләп тә өстерәргә туры килә. Әмма яшьлек җүләрлеге һәм сугыш чорындагы рух күтәренкелеге белән әллә нинди авырлыкларга да түзәсең икән. Бер кыерчык ипи һәм бер бәрәңге дә тәтесә дөнья тәмам түгәрәкләнә, ундурт-унбиш яшьлек үсмер икәнлегең онытыла, гайрәт иясе ир-ат итеп хис итә башлыйсың үзеңне.
 Сугыш чорында, үсмерләр генә түгел, сабый балалар да тиз олыгайды. Әнисе һәм абыйсы колхоз эшенә киткәч ихатадагы бөтен җаваплылык уникенче яшь белән баручы Рим җилкәсендә кала иде. Шуның өстенә әле ул бөтен гаиләне аяк киеме белән дә тәэмин итүче – чабата үрә. Нур белән Тамара җиләк һәм карлыган җыя. Кышка чикләвек, миләш, шомырт, балан һәм төрле-төрле шифалы үлән һәм яфраклар хәзерләү белән мәшгуль. Иртәдән кичкәчә урманда була торган иде алар, шуңа аларны үзара шаярырга көч булганда “Урман балалары” дип тә йөретәләр иде. Төпчек малай Ринат та кул арасына керә башлады инде, аның да үзенә йөкләнгән бурычлары бар. Тавык-чеби ашату, вакытында аларга су алыштыру, сәндерәдән тавык йомыркаларын җыеп төшү. Бакчага кергән карак кәҗәләрне һәм күрше тавыкларын куып чыгару – болар һәммәсе Ринат җаваплылыгында.
 1943нче елның җәй урталарында Яңа Актауга районның ягулыклар өчен җаваплы иң зур түрәсе килеп төште. Аны “райтоп нәчәлниге” дип йөртәләр иде авылда. Бригадир Фәхрислам Сәмигуллин, ягъни Фәрсәй карт, каравыл өе каршысына авылның иң таза һәм егәрле егетләрен генә чакыртып китерде.
 Райтоп нәчәлниге Хатыйп исемле икән. Гәүдәгә әллә ни зур булмаса да, бар җире таза, сәламәт күренә иде үзенең, сугышка ни сәбәпле бармый калгандыр, анысын алла үзе генә белә. Әмма аягында чем кара хром итек, өстендә соры гәләфи чалбар һәм китель. Ул аларның һәркайсы белән кул биреп исәнләшеп, танышып чыкты иң әүвәл. Малайлар аның белән исәнләшкәндә үзләренең исем-фамилиясен һәм ничә яшьтә булуын әйтергә тиеш иде.
 “Нурый Хәкимов, уналтынчы яшь”. “Фәрваз Бакиев, унбиштә”. “Смаков Рафаэль, уналтынчы китте”. “Риҗал Хәмитов, унбиш”. “Ләбип Гыймалов, ундүрт тулып килә инде. Тиздән унбишенче китә”.
 Ләбип белән танышканда уйга калып торды райтоп нәчәлниге. Бер бригадир Фәрсәй картка, бер малайга сынап карап торды.
 - Булдыра алырмы, ундәрте дә тулмаган икән бит әле...
 - Әйттем бит инде, тиздән унбишенче китә инде, абый, - дип, гозерләп сорагандай түрәнең күзләренә текәлде Ләбип. – Яшьтә генә мени хикмәт, аның каравы, күрәсезме, минем мускул да бар инде.
 - Ул тырыш малай, булдырыр. Әнисе дә бик үтенеп сораган иде, - дип, сүзгә Фәрсәй карт үзе дә кысылгач, нәчәлник ризалашкандай булды.
 - Белмим шул. Алай булгач, эшләп карасын инде...
 - Җәмәгать, - дип сүзне Фәрсәй карт башлады, - дәүләт сезгә бик җаваплы эш йөкли. Сугыш вакыты икәнлекне онытмагыз. Ә хәзер сүзне, райтоп нәчәлниге Хатыйп иптәшкә бирәбез.
 Янә бер кат, күз йөртеп, каршысында басып торган егетләрне барлап чыкты нәчәлник кеше. Барысы да урындамы, ул сөйләячәк җитди сүзләрне тыңларга әзерләрме, янәсе. Һәм шунда кинәт җанланып китте ул, уң йодрыгын югары күтәреп болгый-болгый, хром итегенең бармак очларында гына калып күтәрелә-күтәрелә сөйләп китмәсенме мин сиңа әйтим. Коеп куйган трибун инде менә...
 - Ватаныбыз өстенә кара козгыннар булып ябырылган фашист илбасарларын җиңү өчен ягулык кирәк, ягулык җитми, иптәшләр. Алар, әнә, Идел буена килеп җитте. Әмма шуннан ары китмәсләр. Безнең иптәш Сталин җитәкчелегендәге Кызыл Армия аларны һичшиксез тар-мар итәчәк. Берлиннарына тикле куып барып үз өннәрендә тончыктырачакбыз без аларны. Утын ул әнә шуның өчен кирәк. Утын булса – ягулык була. Утын булса – паровозлар йөри. Утын булса – җылылык була. Утын булса... Утын булса, - дип кабатлый-кабатлый ниндидер сүз таба алмый интекте ул шунда. Һәм фашистларның башына утын тумыраны белән суккандай берөзлексез йодырыгы белән кизәнеп торды. – Утын булса – завод-фабрикалар эшли. Вәт тәк, менә шулай, иптәшләр.
 Нәчәлник кеше тукталып хәл алып торган арада бригадир Фәрсәй карт та бер-ике сүз кыстырып өлгерде:
 - Аңладыгызмы инде, егетләр, әнә нинди олы бурыч тора сезнең алда...
 - Аңладык. Аңладык...- дип әйтми чаралары юк. Нәчәлник сөйләгәннәрне тыңлаганда тәннрендә бала йоннарына кадәр үрә торып баскан иде. Үзләрен фронтка китүчеләр сыман хис итә иде инде алар.
 -Озын сүзнең кыскасы шул, егетләр, - диде нәчәлник, ниһаять, бармак очларыннан җиргә төшеп,- фронт өчен, Мәскәү һәм Лилинград өчен утын кирәк. Бүгеннән башлап шушы зур эшкә алынасыз. Еракка да барып торасы түгел, урман, әнә, авылыгыз каршында гына. Килештекме?
 - Килештек, - диде малайлар бертавыштан.
 Бригадирга карап дәште нәчәлник:
 - Иптәш Сәмигуллин бит әле...
 - Әйе, Фәхрислам Сәмигуллин.
 - Ә сезгә, иптәш Сәмигуллин, шуны әйтәм. Егетләрнең тамагы тук, пычкылары кайралган, развуты ясалган булсын. Алар бүгеннән дәүләт эшендә санала. Тәк чту, вәт тәк, менә шулай, иптәш Сәмигуллин.
 - Аңладым, иптәш райтуп нәчәлниге. Пычкыларын Гарифуллин Гыйниятулла абзыйдан каратырмын. Бу эшнең ул рәтен белә, бик хөрмәтле кеше, империалистик сугыш ветераны. Вәт тәк, менә шулай, тәк чту, иптәш райтуп нәчәлниге...
 - Аңлагач бик әйбәт, бүгеннән үк эшкә тотынасыз. Егетләргә ярдәмгә Яммәттән мари хатыннары да кушылачак. Утын эшен алар яхшы белә, урманда үскән кешеләр. Кирәксә, Тугыз кыз авылыннан да ярдәмчеләр чакыртырбыз. Сөйләштек, килештек. Инде, әйдәгез, эшкә тотыныйк, егетләр.
 Хром итекләрен бер-берсенә кагып алды нәчәлник һәм иелеп гәләфи чалбарын кабартыбрак куйды. Китәргә җыенуы иде. Әмма искәртергә кирәк тапты.
 - Ярты сәгатьтән бәләкәй таш күпер янында көтеп торам үзегезне. Аякларыгызга киергә онытмагыз, урман кисүчегә яланаяк йөрү килешми, - диде ул, каршысында яланаяк басып торган Ләбипкә ым кагып. Һәм шаярткан атлы булды. – Тиздән ундүрт тула бит инде, аннан унбишенче китәчәк сиңа да...
 - Киям, нәчәлник абый, киям, әтидән калган күн итек бар безнең, зур булса да шуны киярмен,- диде Ләбип, кабалана төшеп. Күп уйлап торсаң, үзен урман кисүчеләр исемлегеннән төшереп калдырулары да бар.
 Ярты сәгатькә сузып та тормадылар. Унбиш-егерме минут дигәндә малайлар өс-башларын әтмәлләп бәләкәй таш күпер янына җыелып та беттеләр.
 Райтоп нәчәлниге мактап бетерә алмады үзләрен.
 - Бу тикле булган, өлгер егетләрне күргәнем юк иде. Ай күрде, кояш алды дигәндәй, кай арада җыелып та беттегез. Вәт молодцы, вәт молодцы... Урман кискәндә дә шундый өлгер булырсызмы икән... Булырсыз, мин ышанам сезгә, булырсыз. Шулай бит, Ләбип иптәш, - дип, иң кече малайны аркасыннан да кагып канатландырып алды ул. Һәм көлеп куйды. – Ундүрт тулмадымы соң әле?..
 Шаяртуга күңеле булган Ләбип авызын җырып елмаеп куйды.
 - Үзем дә көтә-көтә көтек булдым бугай инде, тулмады шул әле, абый.
 Шул рәвешле ,райтоп нәчәлниге белән бер-ике сүз алмашкан арада, бригадир Фәрсәй карт та килеп җитте. Аңарга Гарифуллин Гыйниятулла бабай да ияргән иде.
 Бәләкәй таш күперне чыккачтын да урман юлыннан сулга борылды алар. Әмма ерак китмәделәр, салкын сулы чишмә кайнап торган уязлык читендәге каенлыкта туктап калдылар.
 - Бу каеннарга инде йөз яшь булыр, шулай бит, Гыйниятулла абзый,- дип, иң элек аксакалга мөрәҗәгать итте райтоп нәчәлниге.
 - Каен йөз ел яшидерме-юкмы, ул кадәресен әйтә алмыйм. Әмма бик борынгы агачлар инде болар. Без малай чакта ук бар иде инде алар, - дип, ипле генә фикер йөртергә кереште Гыйниятулла абзый, иң өлкән кеше буларак. – Яшь иделәр кәнишне. Ул чакта шул кәүсәләре беләк юанлыгы булгандыр кебек хәтердә калган.
 - Ничәнче белән барасыз инде?
 - Тиздән сиксән тула, боерган булса. Авылда ир-атлардан иң карты мин инде хәзер. Алланың биргәненә шөкер...
 - Егетләр, - дип, тавышын күтәрде нәчәлник. – Диләнке менә шушында булачак.
 - Диләнке... – дип, сораулы карашын Фәрвазга төбәде Нурый. – Ул ни дигән сүз икән ул, малай?
 - Белмим шул. Утын әзерли торган урмандыр, күрәсең.
 Рафаэльне исә башка сорау борчый иде. Колач җитмәслек булып үскән бу каеннарны кистерәсе килми иде аның. Авыл әйләнәсендәге иң матур урыннарның берсе иде бит карт каеннар арасы. Монда җиләк, бөрлегән күп була торган иде. Җилле көнне килеп тыңлап торган чаклары бар, ул каеннарның шаулавы да гаҗәеп тирән бер мәгънәгә ия иде бит. Ул каеннарны кискәчтен урман шәрәләнеп, ятим калыр төсле иде.
 - Бу каеннарны кисәргә кызганыч инде,- дип әйтеп куйды ул, бар булган кыюлыгын җыеп. – Башка бер-бер урында булмыймы соң ул утынны әзерләп?..
 - Кайсыгыз булды бу? Кем авызыннан чыкты бу сүзләр,- дип, кинәт кенә бер читтәрәк җыелышып торган малайларга табан борылды райтоп мөдире Хатыйп.
 Егетләрнең күңеленә шом керде. Кермәслекме соң, нәчәлник кеше әнә нинди кырыс караш ташлады үзләренә. Кем икәнлеген белсә, куып кайтарырга да күп сорамас. Авызларына су капкандай катып калды алар.
 - Мин ул,- диде Рафаэль, ни язса шул булыр дигәндәй, тәвәккәлләп. – Каеннарны жәлләгәнгә генә әйттем, иптәш райтоп нәчәлниге абый.
 - Каеннарны жәлли икән берәү, - дип, дәртләнеп янә кулларын болгый-болгый, хром итегенең бармак очларында гына калып, очып китәргә җыенгандай канатланып сөйләп җибәрмәсенме нәчәлник.- Фронттан әнә безнең районга гына да ай саен илле-алтмыш “батырларча һәлак булды” һәм “хәбәрсез югалды” дигән хатлар килеп тора. Ил тоткасы булган ирләрне чалгы белән чапкандай кыралар. Меңәрләгән, миллионлаган каһарманнар ватан өчен башын салды. Каеннар турында уйлый торган вакытмыни, иптәшләр. Ватан өчен утын кирәк! Фронт өчен утын кирәк! Утын – ул, бик беләсегез килсә, стратегик ягулык, иптәшләр... Тәк чту, вәт тәк, менә шулай, иптәш урман кисүчеләр!
 Райтоп нәчәлниге шактый озак сөйләде. Ялкынлы итеп, ышандырып, тыңлаучыларны, бигърәк тә малайларны, киеренке бер хәлгә куеп сөйли белә иде ул. Тын да алмый тыңладылар үзен. Яңа Актау якларына бу тикле дә пафос белән сөйләүченең килеп чыкканы булмагандыр әле аңарчы. Ул сөйләгән арада бригадир Фәрсәй ике мәртәбә махорка төреп тартты инде. Әмма үзе һич кенә дә эчкерле кеше түгел икән тагы. Ялкынлы сүзләрен тәмамлаганда Рафаэль турында бөтенләй оныткан да иде бугай инде. Аның сүзләрен искә төшереп, кабат-кабат каныгып тормады үзенә.
 Шунда Рафаэлне, бармак изәп, берчиттәрәк карт каенга сөялеп торган Гыйниятулла бабай үзе янына чакырып алды. Үз итеп аркасыннан кочаклап алды иң элек.
 - Улым,- диде, башкалар да ишетерлек итеп. – Бу каеннар өчен борчылма инде син. Аларның да шул, минем кебек, калса биш-алты ел гөмерләре калгандыр. Бу дөньяда һичкем һәм бер нәрсә дә мәңгелек түгел, болай ичмаса алар кемгәдер файда китерәчәк, кемнедер җылытачак. Череп яисә корып егылганга караганда файдалары күбрәк булачак аларның.
 Гыйниятулла бабайны байтактан күреп белүенә дә карамастан, аның белән болай якын торып, аның киңәшен ишеткәне юк иде әле Рафаэлнең. Башта ул аның гомер буе эшләүдән сөялләнеп, бирчәеп беткән зур кулларына карап торды, аннан маңгаендагы тирән буразналарны хәтерләткән җыерчыкларга төште күзе. Баксаң, Гыйниятулла бабайның үзен әлеге карт каеннар белән чагыштыруы һич очраклы түгел икән бит, аның маңгай җыерчыклары чын-чынлап үзе сөялеп торган каен каерысына бик тә охшаш иделәр.
 Яшь чакларында Гыйниятулла бабайны бик гайрәтле кеше булган дип сөйлиләр иде авылда. Ул Беренче империалистик сугышның башыннан ахырынача катнашып, берничә ел Германиядә пленда да булып кайткан. Немецларның телен генә түгел, үзләрен дә, илләрендә яхшы белгән бердәнбер кеше иде әйләнә тирәдә. Үзе пленда булып кайтса да, немецлар турында булсын, Германия турында булсын аның ялгышып та яман сүз сөйләгәне булмагандыр . Хатыны белән сигез бала үстергәннәр. Дүрт бала сугышка кадәр туган, дүртесе ул пленнан кайткач. Исемнәре бик кызыклы иде үзләренең: сугышка кадәр туганнары – Сөнгәтулла, Сибгатулла, Мөхәмәтҗан һәм Сөембикә, ә сугыштан соңгылары – Алмес, Альберт, Радик һәм Фрида.
 Малайлары олысы-кечесе барысы да сугышка китте. Инде икесенең үлем хәбәрен алган иде. Шуңарга бик аз сүзле, ягъни гел сөйләшмәскә әйләнгән иде ул соңгы араларда. Бер-бер артлы ике улларының үлем хәбәрен алу кайгысын күтәрә алмыйча гомер иткән хатыны да дөнья куйган иде.
 Әмма аның болай кинәт кенә үзгәреп китүе һәм үз-үзенә бикләнүенең тагы бер яшерен сере бар икән, дип тә сүз чыгарганнар иде авылда. Сугыштан ике аягын да югалтып кайткан фельдшер Гималов Гали абыйга чишкән ул үзенең бу серен. Имеш, пленда чакта Гыйниятулла бабай бер немец марҗасы белән очрашып йөргән булган. Шул хатыннан бер малайлары туып, аңарга Алмес дип немецча исем кушкан булганнар. Шуның хөрмәтенә пленнан соң туган беренче малаена да шул ук исемне куштырган ул. Алмес исемле улының үлем хәбәрен алгач төш күргән: имештер, аның Германиядә калган улы Алмес Советлар илен яклап сугышкан Алмесны атып үтергән. Дөрестерме-юкмы, менә шул төш корт булып кимерә икән Гыйниятулла бабайның бәгырьләрен...
 Райтоп нәчәлниге әллә ни озакка тоткарланмады, Фәхрислам абзыйга тагы ниндидер киңәшләр бирде дә, малайларның һәммәсе белән оллып кул биреп хушлашып чыккачтын атына атланып китеп барды.
 - Мин, көн дә булмаса да, әледән-әле кагылып узармын. Ә мари хатыннары иртәгесен килерләр ярдәмгә,- дип кычкырды ул инде агачлар артында күмеләм дигәндә.
 Менә, ниһаять, авылдашлар үзләре генә торып калды.
 - Каеннар бик юан икән,- дип, арлы-бирле йөренгәли башлады бригадир Фәрсәй абзый.- Пычкыларны бик кысар микән инде.
 - Развудлары әйбәт алынган. Егетләр – җилле, - дип, йөткеренде Гыйниятулла бабай, малайларның күңелен күтәрергә омтылып.- Мондый егетләр булганда алып батырларың бер читтә торсын.
 Мактау кемгә ошамый инде, малайларны канатландырып җибәрде шул сүз. Алар пычкы һәм балталарга үрелделәр.
 - Сабыр итегез,- диде бригадир Фәрсәй карт.- Иң элек эшне ничек оештыру хакында киңәшергә кирәк. Арагыздан берегезне старший итеп сайлыйк иң әүвәл. Кемне?..
 Малайлар бер-беренә каранып алдылар. Әмма баш ватып, бәхәс корып тормадылар.
 - Рафаэль инде безнең командир,Рафаэль...- диделәр бертавыштан.
 - Ә ул үзе ничек уйлый? Бөтен җаваплылыкны үз өстенә алырга әзерме ул...
 - Безгә нәрсәгә инде ул, старшийлар сайлап тормыйк, барыбыз да бер тигез тырышып эшләрбез, Фәхрислам абый, - дип әйтүче Рафаэль үзе генә булды.
 - Юк, җегетләр, “Син дә мулла, мин дә мулла – атка печән кем сала...”, дигән сыман килеп чыгар, юкса. Һәр эшнең башында бер җаваплы кеше булырга тиешле. Армиядә ул командир була, ә менә калхузда персидәтел яисә бригадир ягъни мәсәлән...
 - Ярый алайса,- дип, ризалашырга мәҗбүр булды Рафаэль.
 - Менә шулай диген аны. Бер мәсьәләне хәл иттек, димәк. Инде тагы бер соравым бар,- дип, малайларны күз йөгертеп узды Фәрсәй карт.- Урман кискәнегез бармы соң сезнең?
 Малайлар бер мәлгә тынып калдылар. Кем башлар сүзне дигәндәй, бер-беренә карангалап тордылар. Андый чакта, билгеле инде, беренче булып
үз өстенә җаваплылык алган кеше әйтергә тиеш сүзен.
 - Без бит, Фәхрислам абый, үзең беләсең, авылда үскән малайлар. Урман күт кырыенда гына. Утын кисмәгән, корыган агач аудармаган малай юк инде ул,- дип әйтеп салды Рафаэль.
 - Утын кисү бер хәл, урман кисү башка нәрсә, шулай бит, Гыйниятулла абзый,- дип, карт каенга сөялеп йокымсырап утырган аксакалга мөрәҗәгать итте бригадир.
 Тегесе, күзләрен ачып тормый гына, баш кагып җөпләгәндәй итте.
 - Иң элек агачны кайсы якка аудару уңайрак икәнлеген ачыклагыз. Моны агачның кай тарафка авышлыгын, ботаклары кайсы якта күбрәк булуын өйрәнеп кенә билгеләргә була. Шуңа күрә, кисә башлаганчы, киңәшеп бер фикергә килә торган булыгыз. Аннан аударасы яктан агачны бер ун сантиметр кисеп, шул киселгән җирен балта белән кыйгачлап алырга кирәк. Шуннан соң инде, икенче ягыннан, бераз югарырак алып, ныклап кисәргә тотыныгыз. Кисеп чыгарганда, күсәкләр алып, агачны аударасы якка этеп торыгыз, өстегезгә ава күрмәсен. Утынны берәр метрлы итеп кисеп өерсез. Чыбык-чабыкларын икенче тарафка җыеп барыгыз, алары үзебезнең авыл кешеләре өчен ярап куяр. Аңладыгызмы инде?
 - Аңладык...
 - Тәк чту, вәт тәк, менә шулай,- дип, елмаеп куйды Фәрсәй карт. Бу аның, шаярган атлы булып, райтоп нәчәлниген кабатлавы иде бит.
 Малайларга да кызык булып китте. Бер туйганчы көлеп алды алар да.
 Беренче агачны Фәрсәй карт, пычкының икенче башын Рафаэльгә тоттырып, үзе кисеп күрсәтте. Калган малайлар, кулларына балта алып, агачны этеп аудару өчен кәшәкәле күсәкләр хәстәрли торды. Гыйниятулла абзый черем итә иде кебек, авыр сыкрау авазы чыгарып беренче каен ауган чакта гына күзләрен ачып алды.
 Эш гөрләп торды. Малайлар, үз-үзләрен аямыйча, алны-ялны белмичә, җен урынына эшләделәр. Иртәгәсен аларга күрше авылдан килгән мари хатыннары да ярдәмгә кушылды. Йөзьяшәр карт каеннар кими барган саен урман эчендәге якты ачыклык зурайганнан зурая барды. Агачлары киселгән ул ачыклыкның дилянка дип аталганлыгын малайлар һәммәсе дә яхшы белә иде инде. Киселгән утынны тигез итеп әрдәнәләргә өеп бардылар. Ә чыбык-чабыгын, арба тарта алган вак-төяк малай-шалай, ялап алган кебек, аларның артыннан ук авылга ташып бетереп барды.
 Мари хатыннары да эшкә каты куллы икән, сүз әйтерлек түгел. Тик менә телләрен генә бик аңлап бетереп булмады башта. Ә тора-бара, ияләшә төшеп, үзләре пыр туздырып татарча сөйләшә, алар белән шаярыша да башладылар әле хәтта. Аларның һәммәсенә кушамат та табып бетерделәр. Үз итеп, аларга “матур малай”, “татар малай”, “якши малай” дип кенә эндәшә иделәр. Ә Рафаэльне исә, үз иптәшләре кебегүк, “камандир” дип атап йөреттеләр.
 Көнгә ике тапкыр туктап тамак ялгап алалар иде. Мари хатыннары башта бер читкәрәк китеп аерым ашадылар. Әмма, бераз үзләшә төшкәч, малайларны да үз табыннарына чакырдылар. Уртак табын һәр ике тараф өчен дә кулай булып чыкты. Мари авылында икмәк кытлыгы бик зур икән, аның каравы, татар авылында гомер күренмәгән, тозлы кыяр, кәбестә, гөмбә кебек тәмле ризыклары мулдан иде. Малайлар үз ипиләрен бүлеп, аның зуррак өлешен хатыннар алдына куйды. Мари хатыннарының ул ипине шикәр кебек кенә вак-вак кисәкләргә бүлеп, бер валчыгын калдырмыйча кадерләп кабуларын күрсәң икән. Аның каравы, Яңа Актауда күренмәгән ризык – гөмбә, тозлы кәбестәгә рәхәтләнде малайлар.
 Бер-берләрен кысташып шаяра-көлешә ашауга җитәме соң инде. Әллә нинди кызык һәм мәзәк хәлләр дә сөйләп җибәрә торган иде алар. Үзләре уйлап чыгарып түгел, булган хәлләрне сөйлиләр:
 “Шулай бер көнне кичкырын аларның авылына җигүле ат арбасына утырып ике татар килеп чыккан. Таулар авылыннан булырга тиеш, бик шустрый татарлар икән.
 - Утын кирәкме, мари абзый, - дип сораган болар, капка төбендә махурка көерәтеп утырган өстерлектән. Алар авылында да урман караучы, ягъни лесникны өстерлек дип йөретәләр икән.
 - Юк, кирәкми,- дип, кул гына селкегән бу тегеләргә. Күрмисезмени, янәсе, әнә ич, капка төбенә тау кадәр итеп кисеп, ярып, өеп куелган.
 Туктап та тормаган тегеләр. “Ярар, алай булгач”, дигәннәр дә атларын чаптырып китеп тә барганнар.
 Ә иртәгәсен йокыдан торгач, лесник үз күзләренә үзе ышанмый икән, телсез калып торган. Капка төбенә тау кадәр итеп ярып өеп куелган имән утыныннан җилләр искән...
 - Ялгыштым. Ялгыштым... Сорадылар югыйса, утын кирәкми, дип, үзем әйттем шул, ди-ди сукранган икән өстерлек абзый”.
 Шаян сүз һәм мәзәк хәлләр дигәндә башкалардан калышырга күнеккмәгән Нурулла да җавап йөзеннән сөйләп җибәрде:
 “Бер мулла булган безнең күрше авылда. Көннәрдән бер көнне сазлыкта бата башлаган бу.
 - Коткарыгыз,- дип кычкырган тавышына ярты авыл җыелган.
 - Мулла абзый, бир кулыңны, - дип дәшәләр, тартып чыгарырга теләп кул сузалар икән үзенә.
 Ә теге һаман да кулын бирми. Ә үзе батканнан бата бара икән. Башы гына торып калган сазлык өстендә.
 - Мулла абзый, бир инде кулыңны, батып үләсең ич,- дип, арлы-бирле йөгеренә, ничек ярдәм итәргә белмичә өзгәләнә икән авыл халкы.
 - Һәй наданнар,- дип шунда мәчет ягыннан мәзин йөгереп килеп җиткән. – Мулла кешегә “бир” дип әйтәләр мени инде. Мә, хәзрәт, тот минем кулны,- дип, кулын сузуы булган, теге моны ике куллап эләктереп тә алган. Шул рәвешле, сазлыктан тартып чыгарганнар хәзрәтне...”
 Мари хатыннары егылып-егылып көлде. Нурулла сөйләсә сөйләп күрсәтә инде ул.
 Мари авылы Яммәттә дә ир-ат заты калмаган, барысы да фронтка китеп беткән икән. Хатыннар кайчак урман кисүче малайлар белән сөйләшеп утырган җирдән, ирләрен искә алып, аларның фронттан килгән хатларын укый-укый елашып та ала торганнар иде. Ә сугыш алдыннан гына унҗидесе тулмас борын кияүгә чыккан Лиза исә, көннәрнең берендә иренең үлем хәбәрен алгач, елый-елый шешенеп бетте һәм гел сөйләшмәс булып калды. Сугыш вакытында берәүгә дә җиңел булмагандыр. Әмма әле яңа гына гаилә корып яши башладык дигәндә унтугыз-егерме яшеннән тол калган хатыннардан да кызганычрак язмышлар булмагандыр.
 Юк, берәүгә дә җиңел түгел иде. Малайлар бит үз әниләренең дә нинди шартларда бала тәрбияләвен, ирләр эше дип тормыйча, көн-төн колхоз эшендә, аннан кайткач өйдә төн йокыларын йокламый кием-салым ямау, ашарга әзерләү, каралты-кура һәм мал-туар карау белән мәш килгәннәрен күреп торалар. Шулай да күрше мари авылыннан килеп урман кисүче ул хатыннар аеруча кызганыч иде аларга. Ник дисәң, алар бермә-бер гадиерәк, эчкерсез һәм хәтта, табигать балалары буларак, беркатлырак та кебекләр иде.
 Татар хатыннары еласа да качып еларга тырыша, күзен яулык чите белән булса да капларга җай таба. Ә болар исә, бахырлар, инде егет булып өлгергән малайларның күкрәгенә капланып та елап җибәрәләр. Лиза хәтта, Нурый шыттырмаган булса, аны берничә мәртәбә ирененнән дә үбеп алган икән. “Син минем Микулайга охшаган. Шуны сагынганга, шуны юксынганга үбүем”, дип әйтеп әйтә икән.
 - Охшаса охшагандыр инде, әмма иреннәре кайнар, чукынчыкның, - дип, сер итеп кенә, Нурый үзе сөйләде Рафаэлгә.- Эшләр зурга китмәгәе. Лиза үпкәндә, малай, тез буыннары чатнап-чатнап куйды.
 Рафаэльгә кызык иде билгеле. Дустын күбрәк сөйләштерәсе, аннан күбрәк сораштырасы килде аның, әмма уңайсызланды.
 Утсыз төтен чыкмый дигәндәй, Лиза тора-бара эшкә бар булган матур киемнәрен киеп килә торган булып китте. Нурулланың кая киткәнен, кайчан килгәнен күзәтеп кенә йөри, тәмам ияләште үзенә. Бер-бер авыр агачны күтәрешергә кирәк булса да ярдәмгә Нурулланы чакыра, урман эчендәге чишмәгә суга барасы булса да үзенә юлдаш итеп сайлап ала иде ул аны. Нуруллага исә бу бик ошый. Иптәш малайларына күз кысып серле караш ташлап ала да, елмая төшеп, Лиза артыннан китеп бара. Ә кире әйләнеп кайткан чакта, күрсәгез икән сез аны, май ашаган мәчегә әверелә тәмам. Авыз колакка җиткән була.
 Бу тарих күпме дәвам иткән һәм ни белән тәмамланган булыр иде икән, белгән юк. Көннәрдән бер көнне алар янына эшнең ничек баруын тикшерү уе белән райтоп нәчәлниге Хатыйп үзе килеп чыкты. Әллә бераз төшереп тә алган, кәефе шәп иде аның. Малайларны гел мактап бетерә алмады. Мари хатыннарына да җитте мактау сүзләре.
 Шунда берчиттәрәк Нурулла белән янәшә каенга сөялеп торган Лизага күзе төште аның. Һәм сөйли башлаган сүзен онытып, ыспай әтәч кебек хром итекләренең бармак очына гына тып-тып басып, аның каршысына килеп басты. Лизаның ике йомарлам май кебек тырпаеп торган күкрәкләренә текәлеп карап торды башта. Егерме яшьлек тол хатын кочаклап торган каенны ошаттымы, карашын махсус түбәнгәрәк текәп, шул каенны беркат әйләнеп чыкты аннан.
 - Карале, мин сине күргәнем юк иде кебек, син яңа кешеме әллә монда?- дип дәште ул аңарга, янә каршысына килеп баскач, баштан аяккача үзен тикшереп.
 Лиза уңайсызланып куйды, ике бит алмасы кызарып чыкты шундук.
 - Яңа кеше түгел, мин беренче көннән башлап эшлим, туарищ райтуп нәчәлниге,- диде ул, тегенең ач карашыннан үзен кая куярга белмичә, читенсенеп.
 - Чуа-то мин сине хәтерләмим. Күргән булсам онытмас идем,- дигән булды ул. Тагы ниләрдер әйтергә уйлаган иде дә, башкалар каршында әйтергә кыймады тагы үзе.
 Лиза башын түбән иеп китеп барам дигәндә, кулыннан тотып туктатты аны Хатыйп.
 - Бар энем, иптәшләрең янына бар, эшеңдә бул,- дип, Нурулланы читкә таба куып җибәрде ул.
 Нәчәлник әйткәч, тыңламый булмый, китәргә мәҗбүр булды Нурулла. Бер читтәрәк торган карт каен янында Лиза белән генә торып калды райтоп нәчәлниге. Икәүдән-икәү генә калгач, ул сөйләшә белә инде.
 - Исемең?- диде ул аңарга, күзләрен майландырып.
 - Лиза.
 - Матур икән исемең.
 - Безнең авылда Лизалар күп инде ул...
 - Белемең?
 - Җиде класс.
 - Яхшы. Бик яхшы...
 - Җиде классның нәрсәсе яхшы булсын инде.
 - Миңа синең белемең кирәк түгел. Үзең яхшы! Үзең...- диде ул, һич тартынмыйча иреннәрен ялый-ялый.
 - Башкалар кебек инде...
 - Менә шул, Лиза, син бүгеннән башлап минем кантурда эшли башларсың.
 - Ничек алай, мин урман эшендә бит, туарищ райтуп нәчәлниге.
 - Монда кем нәчәлник?- дип тавышын күтәргән булды Хатыйп.
 - Син...
 - Сугыш вакытында нәчәлник сүзе – закун. Тәк чту, вәт тәк, менә шулай, матурым. Аңладыңмы!
 - Аңлавын аңладым да бит, туарищ райтуп нәчәлниге. Урман кискән кешеләргә утын була, диделәр. Ә кыш көне утынсыз нишләрбез?
 - Утының да булыр, чуртың да булыр. Күп сөйләшеп торма, аңладыңмы...- дип, башкалар күрмәгәндә, үзенә генә серле итеп күз кысып алырга да өлгерде шул арада.- Мин сине кошовкада гына утыртып йөрермен, аңладыңмы!
 Лиза ни дияргә дә белмәде. Район тикле районнан килгән нәчәлниккә каршы сүз әйтеп булмый бит инде, буйсынырга мәҗбүр булды.
 Шулай итеп райтоп нәчәлниге Хатыйп, һичкемгә берни аңлатып тормастан, ялгызы гына утырып килгән тарантаска Лизаны утыртып китеп тә барды.
 Киткән чакта Нуруллага таба каерылып-каерылып караса да авыз ачып сүз әйтә алмады Лиза. Нурулланың да әллә ниләр әйтәсе, Хатыйпның аты каршысына чыгып басасы, аларны туктатасы килде, әмма булдыра алмады. Бугазына килеп тыгылган авыр төерне кая куярга белмәүдән, читкә тайпылды, башка чара таба алмады.
 Менә шулай, Лиза китеп барды. Ә Нурулла калды.
 Көн артыннан көн үтә торды, әмма Лиза кире алар янына әйләнеп кайтмады. Үзләре белән эшләүче мари хатыннары Нуруллага сер итеп кенә сөйләделәр: Лизаны эштән җигелгән тарантаска утыртып кына кайтарып куялар икән хәзер. Танымаслык булып, тагы да матурайган, диләр үзен. Кыска итәк киеп биек үкчәле түфлиләрдә генә йөри икән. Иреннәрен кып-кызыл итеп буяп, исеннән башларың әйләнеп китәрдәй тәмле хушбуйлар сибеп җибәрә ди.
 - Мине сораштырамы соң? Мине искә ала микән?- дип кызыксынмый булдыра алмады Нурулла.
 - Гел сораштырып кына тора. Привитлар да әйтергә куша,- диделәр, малайның күңелен күреп.
 Малай шуңарга чын күңелдән куанды. Димәк, Лиза аны онытмаган, аны хәтерли икән бит. Ә бәлки әле сагына да торгандыр. Сагынуны һәм яратуны аны урман кисүче хатыннар аша тапшырып булмый бит инде. Төннәр буе күзен дә йоммый Лизаны уйлап чыккан чаклары була иде аның.
 Малайлар октябрь башына кадәр утын кисте ул җәйне. Ашарга ипи булмаган көннәре дә булды, аяк киемнәре тузды, алны-ялны белми барыбер эшләделәр. Уч төпләре картайган каен каерысы кебек сөялләнеп-муртаеп бетте. Әмма арадан ник берсе арыдым яисә талчыктым дип сүз әйтсен яисә ялгышып кына булса да зарланып алсын икән. Сугыш вакыты ич, һәркем ил язмышын үз язмышыннан алгарак куеп эшләргә һәм яшәргә тырышты.
 Шунысы кызганыч, авылның куанычы булып ел тәүлеге буенча юлга чыгучыларны шаулап озатыа калган һәм каршы алган каенлык шәрәләнеп калды. Карап торсаң, түзәм димә, күзләреңә кайнар тамчылар килеп тыгыла. Аның каравы, Мәскәү һәм Ленинград калалары өчен менә дигән утын булды. Шунысы тынычландыра иде күңелне, бу утын бит илбасарларны тар-мар итүгә алардан өлеш булып керәчәк.
 - Сугыштан соң монда яшь агачлар утыртырбыз,- дип кенә юатты алар үз үзләрен.

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 5 >>