Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Кош булып очар идем…

Бүлек 5

 Инде эшне тәмамлап, Каранга мәктәпкә төшәргә җыенып йөргән көнне урам яктан сызгырган аваз җәлеп итте Рафаэльне. Капка төбендә аны Нурулла көтә иде.
 - Бик җитди йомыш бар, малай,- дип, читкәрәк алып китте ул аны. Һәм үтә яшерен сер сөйләгән сыман пышылдауга күчте. – Райтоп нәчәлниге үзенең малаен өйләндерә икән. Безне туйга чакыра.
 - Нинди туй ул, сугыш вакытында, шаяртма әле,- дип, кул гына селтәмәкче иде Рафаэль.
 Әмма дусты шаяртмый, чынлап сөйли иде кебек.
 - Эшләр болай тора, дустым Рафаэль,- дип, олыларча килештереп сөйләп китте Нурулла. – Бүлдермичә генә тыңла, йәме. Теге, безнең белән утын кисә башлаган Лизаны хәтерлисеңме?
 - Яхшы хәтерлим. Шуннан...
 - Шуннан, утырган да шуган. Лиза үтенеп сорагач, теге чакта мин аңарга татарча җыр җырлап күрсәткән идем. Ул яратып тыңлаган иде. Лиза бит хәзер райтуп нәчәлниге белән эшли. Үзенә күрә ул да нәчәлник бит инде хәзер, иреннәрен кызартып, ислемайлар сибеп йөри икән эшкә. Вәт тәк, малай, бер дә шухрый-мухрый түгел! Нәчәлниге Лизадан бер-бер баянчы йә булмаса җырчы табарга иде, дип сораган. Ә Лиза ике уйлап тормаган: “Теге урман кисүче Яңа Актау малайлары үзләре җырчы, үзләре музыкант та бит – менә дигән ансамбль”, - дип әйтеп ташлаган. Вәт шуңа мине райтоп нәчәлниге үзенә чакыртып алды да инде.
 - Кайда чакыртты, кайчан?- дип, колагы ишеткәннәргә ышанырга белми аптырап торды Рафаэль. – Син малай, дуслардан яшереп әллә кайларда йөрисең икән...
 - Райтоп нәчәлнигенең үзен күрмәдем, кәнишне. Бөтенесен Лиза аңлатып бирде. Лиза бит безнең авылдан ерак түгел генә Иске Барак лесхозында эшли икән. Үзенең аерым кабинеты бар мин сиңа әйтим, өстәле-урындыгы бар. Чәй эчим дисәң, самавырларына кадәр кайнап тора. Бер кырыйда шыгыр-шыгыр килеп торган күн диван. Лиза кыска итәктән генә, биек үкчәле түфлиләре белән тып-тып басып, менә болай итеп арлы-бирле күтен болгап йөгереп йөри, малай. Райтоп нәчәлниге атнага бер, йә булмаса ике мәртәбә генә килеп китә икән. Башка вакытларны - Лиза үзе нәчәлник.
 - Ярар, син миңа, дустым, Лиза турында түгел, туй турында сөйлә инде,- дип бүлдерде аны Рафаэль.- Кем туе соң ул? Райтоп нәчәлнигенең малае Лизага өйләнәмени?..
 - Һе, Лизаны мин беркемгә дә бирмим, - дип әйтеп ташламасынмы Нурулла. Аннан аңлатуын дәвам итте.- Райтоп нәчәлнигенең сугышка яраксыз бер кылый малае бар икән. Шуңарга Көязебаш авылыннан унҗиде яшьлек бер кызны димләгәннәр. Кызның әтисе сугышта һәлак булган, әнисе авырып урын өстендә ята икән. Берсеннән икенчесе кечкенәрәк биш сеңлесе бар икән. Түрә кеше белән туганлашкач, шуларның тамагы булса да тук булыр бәлки дип ризалашкан диләр кызны. Качып кына урман эчендәге биш-алты өйлек Иске Барак лесхозында туй итәргә җыеналар икән. Туй булгач, җырсыз булмый – шуңа, үз кешеләр итеп, безне чакыралар.
 - Аңлашылды,- дип әйтеп куйды Рафаэль коры гына.- Башкалар үз-үзләрен кызганмыйча фронтта кан коя. Ватан өчен гомерләрен бирергә әзерләр. Ә боларның кешедән качып кына туй итеп яту икән исәпләре. Мин андый эшкә катнашмыйм, Нурый дус.
 Моңарчы ашкынып торган Нурулла, кәефе кырылудан, коелып төште. Ни дип әйтергә, дустын ничек юмаларга белми торды бермәл. Ләкин шундук үз-үзен кулга алып өлгерде.
 - Өйләнү, гаилә кору – ул җинаять түгел, Рафаэль. Син алай кырт кистереп куйма әле, малай. Кылый булса да, ул бит кеше баласы. Атасының да улын өйләндерергә тырышуы гаеп эш түгел. Сугыш вакыты булмаса ул унҗиде яшьлек кыз шундый егеткә әллә чыкмаган да булыр иде. Гаилә ул, бик беләсең килсә, дустым, безнең илнең киләчәге. Шулай дип язганнарын гәҗиттән укыганым бар. Тәк чту, вәт тәк, менә шулай...- дип йомгаклап куйды ул сүзен, райтоп нәчәлниген искә төшереп.
 Бергәләшеп елмаеп куйдылар. Нурулла гел йомшартып җибәрде бит әле аның күңелен.
 - Туйда җырларга без бит җырчы түгел, син ул ягын бер дә уйламыйсыңмы? Лизаны кргәч тә синең башың әйләнгән, алдын-артын уйламыйсың дустым.
 - Ник уйламаска, бик уйлыйм, - дип, тагы да тәвәккәлрәк сөйләшүгә күчте Нурулла. – Беренчедән, без бишебез дә җырлый беләбез. Урман кискәндә аз җырламадык. Икенчедән, Фәрваз әтисеннән калган гармунда шыгырдата белә. Син өздереп мандолинада уйныйсың. Риҗалның камыш курае бар. Ләбип кул чәбәкләп торыр, кирәксә әле ул мәтәлчек ата-ата бии дә белә. Ә мин бер пар агач кашык алып килермен дә шуларны сугып уйнармын. Бер дә харап шәп чыгачак бу безнең.
 - Кеше көлдермәбез, бәлки,- дип тә карады Рафаэль. Әмма Нурулланы уеннан кире кайтара алмады.
 - Туй булгач – кеше көлергә, кәеф күтәрергә тиеш. Туй бер генә була.
 - Лиза тәмам башыңны әйләндергән икән,- дип, башын чайкаудан һәм ризалашудан башка чарасы калмаган иде Рафаэлнең. Әмма мәсьәләнең икенче бер четерекле ягы да бар, ул хакта да онытып булмый. Кием ягы. - Ә синең туйга киеп барырлык киемең бармы соң? Миндә юк. Башкаларда да шул ук хәл дип беләм...
 - Без – урман кисүчеләр. Ансамбльнең дә исеме шундый ук булачак – “Урман кисүчеләр”. Димәк, киемнәребез дә урман кисүченеке була. Тәк чту, вәт тәк, менә шулай. Килештекме?..
 - Килештек.
 Күңелләре күтәрелеп китеп, чәпелдәтеп кул биреште ике дус – килештеләр. Сабыйлык дип әйтү килешмәс, малайлык чыгып бетмәгән иде шул әле үзләреннән.

 Туй, бернинди шау-шусыз, билгеләнгән көнне, билгеләнгән сәгатътә башланып китте. Кыз ягыннан сиксәнне узган әбисеннән башка туйга килер кеше табылмаган. Егет ягыннан да районда калган иң якын туганнар гына чакырылган иде. Башка һичкемнең, һәтта якын күршеләрнең дә бу хакта хәбәре юк. Сугыш вакытында туй итә дигән сүз чыгару кирәк түгел иде шул райтоп нәчәлниге өчен. Сүз чыга-нитә калса, моның ни белән бетәсен ул яхшы белә. Эшсез калу гына түгел, башсыз калуың да бик ихтимал.
Урман хуҗалыгының бинасы болын кадәрле, җылы һәм иркен. Бинаның тәрәзәләре калын пәрдә белән томаланган. Түрдә, бер-берсенә кыюсыз гына әледән-әле күз төшергәләп, кияү белән кәләш утыра. Алар шушы көнгә кадәр таныш та булмаганнар ахырысы, әледән-әле бер-беренә сынаулы караш ташлап алалар.
Райтоп нәчәлниге малае, ташка үлчим, тумыштан ук кылый икән, бер күзе әшрикка караганда икенчесе мәшрыйкка борыла. Алай да сер бирми тагы үзе, муенны текә тота, күбесенчә түшәмгә карап утыра. Шулай караганда килешәрәк төшә бугай аңарга. Матур итеп киенгән. Дулкынланудандыр инде, әледән-әле сузып-сузып борынын тарта. Буйга кешедән ким җире юк, ике аягы һәм ике кулы үз урынында – менә дигән кияү егете инде киендереп-ясандырып куйгач.
Ә кыз... Күрсәң күзеңне алалмаслык дәрәҗәдә матур һәм сөйкемле иде кыз. Яшь болан баласыдай сылу, яңа ачылган роза чәчәгедәй гүзәл, җиләк яфрагына кунган таң чыгыдай саф иде ул бер үк вакытта. Исеме дә җисеменә тиң – Зәйнәп. Күренеп тора, Зәйнәп үз язмышын үзе хәл иткән, балавыз сыгып яисә балтасы суга төшкән кешедәй мескенгә сабышып утырмый. Язмыштан узмышлар юк шул. Кияү егетнең күңеленә ачкыч табарга теләгәндәй, әледән-әле аңарга үзенең ягымлы һәм җылы карашын юнәлтеп ала иде.
Шул җылы карашны тоюданмы, кияү егеткә тора-бара җан иңде. Кызның матурлыгына сокланып, шатлыгыннан елмаеп ук җибәрде ул бераздан. Ә елмаю кемгә килешми соң...
Туйда иң бәхетле кеше Райтоп нәчәлнигенең хатыны булгандыр. Ул тутый кош каурыйларыннан бер дә кайтыш булмаган матур яулык һәм күлмәкләргә төренгән. Шактый ук озын буйлы һәм юан да икән тагы, бүлсәң, ике түгел, өч райтоп нәчәлниге чыгар иде үзеннән. Аның йөзендәге бәхет нурлары бөтен бинаны нурландырып торырга җитәрлек булгандыр. Барыннан да бигрәк, булачак килененнән канәгать иде ул. Әнә ич, нинди кыз тапкан аңарга әтисе. Чибәр кызлар яисә хатыннарга күзе чос инде аның элек электән. Шул сыйфаты белән аның да теңкәсенә төшкән, көнләштереп җанын телгәләгән чаклары аз булмагандыр, нишлисең бит, һәр рәхәтнең үзенә күрә михнәте була инде аның.
Туйдагы бар кеше һәм һәрнәрсә куаныч чыганагы тоела иде нәчәлник хатынына. Тик менә, теге, кыска итәкле, түгәрәк ботлы мари кызы гына эчен пошырды. Ул каян килеп эләккән дә һәм ни өчен үзен әллә кемгә куеп йөри соң әле монда – аларның туенда.
Мари кызы дигәне, Лиза иде, әлбәттә. Лизаның юк-юк дигәндә дә аның ире Хатыйпка арка яктан килеп, нидер сорашкан атлы булып, тырпаеп торган күкрәкләре белән ышкылып китүен тоймый идеме әллә ул. Ә ир- ат затына шул җитә кала, барысы да бер иш инде аларның, әнә ич, Лиза артыннан ач кәҗә тәкәседәй карап кала. Икенче бер уйласаң, “Карамагае тагы” дип тә тынычландырды ул үз-үзен. Нәчәлник кешегә хатын-кызның күзе чос була инде ул, бер бүген генә түгел, гомер-гомергә шулай булган.
Бәхетенә каршы, Лизаның кайда һәм кем булып, кем янында эшләвен ачык кына белеп бетерми иде нәчәлник хатыны. Барысын да белсә, басып торган җиреннән мәтәлчек атып егылган булыр иде дә бит. Белми торсын әле...
Өстәлләр, үз заманы өчен ярыйсы гына мул булса да, туй - туй сыман булып, җанланып китә алмый торды озак кына. Өстәлдә аракы, көмешкә күренмәсә дә ир-ат заты үз җаен тапкан иде ахры, чаршау артына бер-бер артлы ипле генә кереп китәләр дә, ялт итеп иреннәрен ялый-ялый кире чыгалар. Шул арада борыннарына кызыл шәфак нурлары кунарга өлгерә, бер дә юктан гына түгел иде бу. Кунаклардан бигрәк, райтоп нәчәлнигенең үзенә хуш килде бу юл, шырт иткән саен ул шул чаршау артына керә дә югала, керә дә югала иде.
Аңлашылса кирәк, туй мәҗелесенең бар авырлыгы кияү балакайның әнисе җилкәсенә төшеп калды. Болай да санаулы гына кунакларның вак төркемнәргә тарала баруын күреп, ул үзе үк җыр башлап карады:
И аланда инде, и аланда,
Мәкнең чәчәккәе бар анда;
Бергә җыелышкач җырлашыек,
Җыелышып булмас болай ялан да...
Әмма җырны эләктереп алучы, җырга кушылучы табылмады. Аның үзе нечкә, үзе әче, үзе бер үк вакытта чәрелдек тә булган тавышына кушылырга җөръәт итмәделәр бугай. Ә ул, ни тавышы, ни моңы булмаса да, үзен җырчы саный иде. Бер аңарга гына хас түгел, түрә хатыннарының күбесендә була торган шаукым инде ул. Тагы да әчерәк, тагы да чәрелдәбрәк җырлавын дәвам итте кияү балакайның әнисе.
Челтерәп аккан чишмәгез,
Ялтырап каткан бозыгыз;
Арыслан күк безнең егетебез,
Ничек икән сезнең кызыгыз...
Җырлады җырлавын. Әмма шушы җыры белән туй өстәле артында утырган унҗиде яшьлек кәләшне, ягъни үзенең киленен шактый уңайсыз хәлдә калдыруын кичегебрәк аңлады. Бу җыр бит – җавап сорый, ә кыз ягыннан җавап бирер кеше юк. Бер почмакта дисбе тартып утырган сиксән яшьлек әбисе исә, колакка каты иде булса кирәк, башын да калкытмады. Җырламагайлары тагы, әллә бар иде алар бу карчык өчен, әллә юк.
Нәкъ шул мәлдә чираттагы мәртәбә чаршау артыннан тирләп-пешеп чыгып килүче райтоп нәчәлниге Хатыйп, үз хатыны җырыннан дәртләнеп китеп, кычкырып такмаклап җибәрмәсенме:
Агыйдел күпере,
минем хатын бөкере...
Хатыйпның җыры тәмамланмый ярты юлды өзелеп калды. Ни өчен дисәң, шуның өчен чөнки, тешләрен кысып, йодрыкларын йомарлап алган хатыны килеп тә җиткән иде инде янына.
- Кем бөкере... Әйт әле, кем бөкере? Өйгә генә кайтыйк, күрсәтермен әле мин сиңа кемнең бөкере, кемнең туры икәнлеген. Туры җирләреңне бөкерәйтермен, бөкереләрен турайтырмын!
- Чеметмә әле, күтне кара яндырып чыгарасың ич,- дип, бер читкә тайпылып куйды райтоп нәчәлниге. – Җырның җыртыгы җук инде аның. Үзең җырлаганга гына җырладым ич...
Һәм шунда, нидер искә төшереп, кулын кулга сугып шапылдатып куйды ул.
- Онытыла язган ич. Безнең туйга бер дигән артистлар да чакырылган иде бит әле... Лиза... Лиза, бар әле җәт кенә артист егетләребезне чакырып керт.
Лиза исә, шул боерыкны көтеп кенә торган диярсең, түгәрәкләнеп торган арт санын килешле генә уйнатып оялдына таба чыгып йөгерде.
Кыска итәкле чукынчыкның һәр адымын һәм хәрәкәтен энә күзеннән үткәргәндәй тикшереп, күзәтеп торган нәчәлник хатыны
ул күтнең кем өчен шулай зыр әйләнгәнен аңламады түгел, аңлады, әлбәттә. Шуңа бит инде, әле Лиза кире борылып кергәндә дә җыерылган борын үз хәленә кире кайтырга җыенмый иде.
Әмма кунакларның бар игътибарын ишектән кереп килүчеләр җәлеп итте. Бер кыяфәтләре белән генә дә гаҗәпкә калдырырлык иде шул алар. Иң алдан ялтырап торган ике куллы пычкы тотып Рафаэль килеп керде. Аның артыннан кыска итеп киселгән утын түмәренә чабылган балталарын аркаларына салган Нурулла, Фәрваз, Риҗал һәм Ләбип ияргән. Күтләрендә ямаулы чалбар, өсләрендә кояшта-җилдә уңып беткән эш күлмәге. Кайсы эшләпә киеп алган, кайсы фуражка, кайсы түбәтәйдән. Ә Нурулла исә, каян тапкан диген, мари картларының да бик сирәкләрендә генә очырый торган сары камыш эшләпә чәпәп куйган башына. Яңа гына акшарланган зур мич каршындагы буш урынга барып басты урманчы егетләр. Кайсыберсе үзләре күтәреп кергән утын түмәренә утырды. Мич артыннан җәт кенә гармун, мандолина һәм тагы әллә ниләр тартып чыгардылар. Һәм, кунаклар аны-моны абайлап өлгергәнче, матур итеп уйнап та җибәрделәр. Тыңлап торсаң, гел килешле генә музыка чыгаралар иде тагы үзләре. Рафаэль мандолина чиертеп җибәрде. Фәрваз бер рәтле иске гармун тартырга кереште. Әллә уйнавы шулай гына, әллә бакалары батып калган иде гармунының, шыгыр-шыгыр китерде дөньясын. Риҗал курай сайрата, Ләбип кубыз гыжылдата. Нури исә, үзе кашык суга, үзе дирежерлык итә, үзе басып торган җирдән бии-бии башлап җырларга кереште.
Без үзебез Актауныкы,
Йөремәйбез мактанып.
Без урамнан үткән чакта
Кызлар кала сокланып.
Ай илләре, илләре.
Илләрендә - күлләре.
Шул илләрдә кызлар җырлай
Сандугачтай телләре.
Кунакларга җыр ошап китте. Алар башта шым калып тыңлап кына утырган булса, ул да түгел, малайларга кушылып кул чәбәкли-чәбәкли өстәл астындагы аякларын тыпырдатырга керештеләр.
Урам аша чыккан чакта
Әллә абындыгызмы.
Сарыларга салышкансыз,
Әллә сагындыгызмы...
Ай илләре, илләре...
Кунаклар кыюланганнан кыюлана барды. Инде берәм-берәм җырга да кушылып китә башладылар. Нурулланы исә бу хәл тагы да дәртләндерә төште, урман кисүче малайлар белән генә түгел, инде туй мәҗелесендәге бөтен кунаклар белән идарә итүне үз кулына алып бара иде ул. Үзе җырлый, үзе бии, үзе кашык суга. Ул сикерүгә, ул сугуга агач кашык түзә торганмы соң, кителеп-кителеп идәнгә коелып бетте инде алар. Әнисеннән сорамый гына алынган, өйләрендәге соңгы ике кашык иде югыйса. Ничек җавап бирер, белгән юк. Әлегә исә, кашык кайгысымыни, кашык түгел, идән сынып, түшәм җимерелсә дә тукталырлык хәлдә түгел иде ул, туй мәҗелесенең кендегенә әверелеп китте бит, әнә. Сикерә-бии, уйный-җырлый иде безнең Нурый. Бер читтә үзен Лиза күзәткәнлекне дә онытмый иде, әлбәттә :
Алай да яна йөрәк,
Болай да яна йөрәк.
Яна йөрәк, яна йөрәк,
Яна пожарник кирәк.
Ай илләре, илләре.
Илләрендә - күлләре,
Шул илләрдә кызлар җырлай,
Сандугачтай үзләре...
Кияүгә дә җан керде тора-бара. Ул кызның касыгына төртә-төртә кылый күзе белән егетләргә таба ымлап каш сикертә, аякларын өстәл аратасына бәреп тупырдата башлаган иде. Яшьләрнең бу дәртле җыры шул кадәр биләп алган иде кунакларны, утын түмәрләре кебек утырган абзый һәм апалар да түзмәде, урыннарыннан сикереп-сикереп тордылар. Яшь киленнең дә йөзенә көләчлек кунды, тигез ритмга башын чайкый-чайкый үзалдына җырлый башлаган иде инде ул да. Чаршау артында ир-ат заты калмады, алар анда керү юлын онытып торды байтак кына. Парлашып-парлашып биючеләр дә бар иде инде. Иң хикмәтлесе шул, “ ай илләрен...” такмаклаганда райтоп нәчәлнигенең хатыны, җыр-бию дәрте белән онытылып китеп, мари кызы Лиза белән култыклашып бии һәм әйләнә башлаганын да абайламый калды.
Җыр тәмамланып, биюдә-уенда булган кунаклар үз урыннарына утырыша башлагач та, инде чарашау артына йөри-йөри шактый ук йөзе килгән райтоп нәчәлниге Хатыйп, хуҗа буларак сүз башлады:
- Кунаклар,- дип, кулын югары күтәрде ул. – Минем бүген иң бәхетле көнем. Сез шул бәхетне бүлешергә, уртаклашырга килдегез. Рәхмәт сезгә! Бүген минем сөекле улым Миргазиян өйләнә. Зәйнәп белән алар яңа гаилә коралар. Ә гаилә ул, кадерле иптәшләр, социлистик ватаныбыз СССРның нигез ташы. Туган илебезне сакларга әзер булырлык уллар һәм кызлар үстерүләрен телик без аларның. Урра иптәшләр. Тәк чту, вәт тәк, менә шулай, улым Миргазиян. Бүгенгесе көннән эшкә керешәсең...
Хатыйпка ияреп “ур-ра” кычкыручы булмады булуын. Шулай да, үзе хакындагы сүздән артык дәртләнеп киткән идеме, әтисе нотык сөйләгәндә кияү егет Миргазиян берничә мәртәбә калкынып-калкынып куйды һәм әтисенә охшатып йодрыгын югары чөйде.
- Нәрсә, улым, бер-бер сүз әйтеп җибәрәсеңме әллә, - диде моны күреп торган әтисе.
Малай, нишлим икән, дигән сыман әнисенең күзләренә текәлде.
- Җә, җә, сүзең бармы әллә? Сөйлә, җә, әйт матурым,- дип, дәртләндереп җибәрде үзен әнисе.
Рөхсәт булгач, урыныннан сикереп диярлек торып басты Миргазиян. Әмма, ни сәбәптәндер, сүзен генә башлый алмый азапланды. Ни әйтим икән диеп, бер әнисенә, бер әтисенә алмаш-тилмәш карап торды. Әнисе, башын кагып, яшь кәләшкә таба ымлап карады, аңарга бер-бер сүз әйт, улым, дигән сүзе иде бу. Әмма малайга тиз генә барып җитмәде.
- Инде улым, әти-әни күзенә карап кына яши алмассың, - дип, киеренкелекне киметергә теләп сүз башлады әтисе. – Бездән качып эшли торган эшләрең дә булыр инде моннан ары.
Малай дөрес аңладымы-түгелме, әйтеп булмый. Әмма теле ачылды үзенең.
- Анысын булдырабыз аның, әти,- дип, авызын киң җәеп бәхетле елмаеп җибәрде ул шунда. Һәм кәләшенә борылып кылый күзен сикертеп
куйды. – Шулай бит, иеме Зәйнәп. Ниятенә генә кермәгән әле, ниятенә дә бер кереп китсәк...
Зәйнәп коелып төште һәм нык кына уйга калды. Кая һәм кемгә килеп эләктем мин, дип уйлады булса кирәк ул шул мизгелдә. Кияү егет авызын тагы да ныграк җыра төшеп дәвам итте.
- Әти сиңа рәхмәт. Миңа әйбәт хатын тапкансың. Ошый да башлады инде ул миңа. Ватан каршында да бурычлы булып калмабыз. Бүген үк эшкә тотынабыз, шулай бит иеме...- диде дә тотлыгып калды ул. Кәләшенең исемен хәтерли алмый иза чикте.
- Зәйнәп... Зәйнәп, - дип пышылдадылар аңарга. Уңнан да, сулдан да пышылдадылар. Әмма теләсә кем әйткән сүзгә игътибар итмәде ул, үз әнисе арка тарафтан килеп җитеп кабатлаганнан соң гына кәләшенең Зәйнәп атлы булуына инанды.
- Әйе,- диде ул, кош тоткандай бәхеткә ия булып.- Зәйнәп. Минем хатын – Зәйнәп.
- Утыр!- диде, ниһаять, түземлеген җуя төшкән әнисе. Һәм ике җилкәсенә басып малаен урындыгына таба кысты. Ә үзе, берни булмагандай, кунакларга мөрәҗәгать итте. - Әллә, хөрмәтле кунаклар, безнең киленебез Зәйнәпкә багышлап бер-бер җыр җырлап алыйкмы...
“Урман кисүчеләр” бу уңайдан алдан ук кисәтеп куелган иделәр, озак көттермичә җыр башлап җибәрделәр – “Ал Зәйнәбем” не.
Бакчадагы гөлләремнең
Тамырлары бер генә шул, Зәйнәбем;
- дип, калын һәм көр тавыш белән Рафаэль җырларга кереште иң элек. Башкалардан аермалы буларак ул бу җырның сүзләрен һәм көен яхшы белә, аны үзе генә калган чакларында җырларга да ярата, җырлап туймый торган иде. Рафаэлне тиз арада дуслары күтәреп алды.Һәм җыр урман шаулавыдай бөтен мәҗелесне җилкендереп җибәрде, дулкын шавы сыман йөрәкләрне дәртләндереп узды.
Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем,
Рәхәт үтсен җәйләрең!
Җыр матур яңгырады. Шуңа да ул күп кенә нәрсәләрне оныттыра төште, табынга яңадан бәйрәм рухын кайтарды кебек. Әмма килен булып төшкән Зәйнәп кенә, үзенә багышлап җырлаган җырның сүзләрен ишетер, аңлар хәлдә түгел иде булса кирәк. Нишлисең бит, язмыш! Ә язмыштан узмыш юк диләр түгелме... Бер телем икмәккә тилмереп авыру әниләре янында калган сеңелләре турында гына уйларга тырышты ул шул мизгелдә. Үзе хакында уйламады.
Ә җыр агыла. Җыр тагын да бөтен табынны бер итеп күтәреп алган иде инде.
Күз тияр дип, йөзләреңә
Туйганчы карамадым шул, Зәйнәбем.
Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем,
Рәхәт үтсен җәйләрең!
Кыскасы шул, туй шәп узды. Яшь килен белән кияү балакайны, алдан килешеп куйганча, күрше йортка озатып куйдылар. Райтоп нәчәлниге хатыны шул китүдән кире әйләнеп кайтмады, чаршау артын сакларга калды булса кирәк. Улына йә булмаса килененә ярдәм-фәлән кирәк булырга да ихтимал иде ич...
Ә райтоп нәчәлниге Хатыйп исә, ялгызы гына калгач, икенче өйдәге башка чаршау артыннан чыкмас булды. Һәм бу эш, билгеле инде, аның исереп йомшаруы белән тәмамланды. Ул инде кешедән оялыр хәлдә түгел иде, берөзлексез Лизаны кымтырыкларга маташты. Тегесе исә, ачуланмады, карышмады, әмма үзен бигүк тоткаларга да ирек куймады, шома балык кебек шуа да чыга, шуа да чыга иде райтоп нәчәлниге кочагыннан. Ахыр чиктә, чираттагы мәртәбә чаршау артыннан чыгып килгән Хатыйпны ике таза егет, аңлашылса кирәк, боларның берсе Нурулла иде билгеле, җигелгән ат арбасына чыгарып салдылар. Ат китте. Туй таралды. Урман кисүче музыкантлар Яңа Актауга таба юл тотты. Араларында Нурулланың булмавына да бигүк исләре китмәде кебек. Туйдан соң бинада тәртип ясау, җыештыру һәм фәлән-фәсмәтәннәр өчен ярдәмгә дип, аны Лиза үзе белән алып калган булып чыкты.

 

Ни хәл итмәк кирәк, Туйлар узды. Туйлар тиз арада онытылды да инде хәтта. Әмма районда Яңа Актау авылында оешкан җыр һәм музыка ансамбле - “Урман кисүчеләр” хакында сүз көннән көн үсә һәм арта гына торды. Күрше тирә авылларга чакырдылар аларны иң элек, авыр эш һәм кайгы-хәсрәттән башканы белмәгән хатын-кызларның һәм сугыштан кайткан инвалидларның күңелен юатты алар үз җырлары белән. Клубларда гына түгел, ачык хавада һәм ындыр табакларында да рәхәтләнеп уйный-җырлый иде алар. Үзләре мәктәпкә йөргән Каран авылында исә һәр тантаналы вакыйга аларның чыгышы белән башлана һәм тәмамлана торган булып китте. Дан дигән нәрсә, ул җепшек кар сыман, бер хәрәкәткә килсә бик тиз үсүчән була, боларның да даны еракларга китте тора-бара. Тимер юл станциясендә вакытлыча урнашкан күчмә госпитальга чакыртып алдылар үзләрен бераздан. Фронттан Урал һәм Себер тарафларына китеп баручы яралылар “афәрин” дип кычкыра-кычкара кул чапты аларга. Татар һәм башкорт җырларын яратып тыңладылар. Русча җыр да сорадылар. Дөресен әйтергә кирәк, русчалары бик чамалы иде анысы, шулай да “Катюша” белән “Подмосковные вечера”ны ярыйсы гына ерып чыктылар. Шул рәвешле, шаярудан гына башланган эш шактый дәвамлы һәм нәтиҗәле дә булып чыкты бит әле. Әздән генә артист булып китмәде Яңа Актау малайлары...

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 6 >>