Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Кош булып очар идем…

Бүлек 6

 1944 нче елның язында Рафаэль тугызынчы классны тәмамлады. Уку аңарга бик җиңел бирелә иде, барлык фәннәрдән дә бишле билгеләре генә. Ә шулай да күңел тыныч түгел, илдә уку кайгысы түгел, синең ничәле билгеләренә укуыңда һичкемнең гаме юк. Илдә менә өч ел инде сугыш дәвам итә. Фашистларны атна-ун көн эчендә тар-мар итәбез дип фронтка чыгып киткән авылдашларның инде яртысыннан күбесе сугыш кырларында ятып калды. Ай саен авылга берничә “батырларча үлде” яисә “хәбәрсез югалды” дигән кайгылы хәбәр килеп тора. Шундый чакта унҗидене тутырып килгән сау-сәламәт авыл егетләре ничек, әле урта мәктәпне тәмамларга тагы бер ел калды дигән сылтау белән, үзләренә повестка килгәнне көтеп кул кушырып утырсыннар икән.
 Рафаэльнең, әнисеннән яшереп кенә, район хәрби комиссариатына гариза җибәрүенә инде ярты елдан артык вакыт узды. Ә җавап һаман да килми. Әллә хаты барып җитмәде, әллә башка берәр сәбәп, һич белгән юк. Беркөнне бу серен ахирәт дусты Нуруллага сөйләргә булды ул. Баксаң, Нурулла үзе дә шундый ук хат юллаган булган икән. Аның хаты да җавапсыз калган.
 Озак уйлап тормадылар, көннәрнең берендә таң белән алар икәүләшеп район үзәгенә - Бүздәккә юл тоттылар. Басу капкасын чыгып күп тә китмәделәр, авыл ягыннан килгән тавышка кире борылып карасалар, артларыннан тирләп-пешеп Фәрваз йөгереп килә иде. Сулышына капкан, ә үзе ачулы. Килгән шәптән дусларына үпкәсен белдерергә кереште ул:
 - Мине ташлап кая китеп барасыз. Дуслар шулай эшли мени. Әллә белми, сизенми, дисезме?.. Минем сездән кай җирем ким дип уйладыгыз...
 Дөрес сүзгә җавап табу җиңел түгел, алар дәшмәделәр, гаепләрен танып бер-бернә карап куйдылар бары. Тора-бара Фәрвазның да үпкәсе онытылды. Шау-гөр килеп мәзәк хәлләр сөйләшә-сөйләшә теркелди торгач юл озынлыгы да сизелми калды, дүрт-биш сәгатъ эчендә район үзәгенә барып җиттеләр.
 Тарткалаша-тарткалаша булса да хәрби комиссарның үзенә үк барып керде алар. Теге исә, нигә килгәннәрен дә сорап тормады, каян белгән диген, сүзне үзе башлады:
 - Нәрсә, фронтка җибәрүне сорап килдегезме?- диде ул, кергән шәптән.
 - Әйе,- дими чаралары юк, шуннан ары, ни әйтергә белми, бер-беренә карангалап торды алар.
 Сүз әйтмичә дә булмый, җүнле-башлы сөйләшә дә белмәгән кешене кем сугышка тотып җибәрсен ди инде. Рафаэльгә ым какты Нурулла белән Фәрваз.
 Ул арада хәрби комиссар үзе ярдәмгә килде.
 - Йә, сөйләгез, телегезне йотмагансыздыр ич, кайсы авылдан килдегез. Исем-фамилияләрегез дә бардыр...
 - Без Яңа Актауныкы, иптәш хәрби комиссар,- дип аңлатырга кереште Рафаэль.
 - Ә-ә, беләм-беләм, Яңа Актау бик матур авыл. Шундый матур табигать кочагына урнашкан авылны ташлап китәргә җыенасызмы...
 Хәрби комиссарның бу сүзләре аларның күңелләренә сары май булып ятты. Дулкынлану, курку, калтырау шундук юкка да чыкты. Баксаң, бер дә куркыныч яисә кырыс кеше түгел икән ич. Алар кебегүк матур итеп татарча сөйләшә. Хәтта аларның туган авылы Яңа Актауны да белә икән бит әле.
 - Әйе, туган авылыбыз матур анысы,- дип дәвам итте Рафаэль. - Әмма безнең Туган илебезне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашасыбыз килә. Гаризалар да язып карадык, җавап килмәде. Менә үзебез килдек. Иптәш комиссар, алыгыз безне армиягә, безнең дә туган илне саклаучылар сафында буласыбыз килә.
 - Әйе, әйе,- дип хуплады, күтәреп алды шунда Нурулла. – Без инде мылтыктан атарга да өйрәндек, “шагом марш”ка да атлый беләбез.
 - Ә син нигә дәшмисең, син ничек уйлыйсың?- дип, бер почмакта посыбрак утырган Фәрвазга баш какты комиссар, елмая төшеп.
 - Минме,- дип, сискәнеп урыныннан ук сикереп торды Фәрваз.- Мин, иптәш комиссар, разведкага барып нимес генералларын капчыкка салып алып кайтыр идем. “Тел” буларак, хәрби серләрен сөйләтер өчен...
 Комиссарга кызык булып китте.
 - Тагы, тагы нинди батырлыкларга сәләтле инде син?
 - Тагымы,- Фәрваз үзен ирештерәләр дип уйламый иде әле.- Тагы мин, иптәш комиссар, Александр Матросов кебек дошманның атып торган пулеметына капланып, дусларымны үлемнән коткарып калырга әзер.
 - Ә үлемнән курыкмыйсыңмы? Син бит әле шундый яшь, сез бит әле яши дә башламагансыз. Кызлар сөясегез, гаилә корып балалар үстерәсегез бар. Үлем куркытмыймы?..
 - Куркыта инде анысы,- дип куйды Фәрваз, эчкерсез сөйләшүгә ияреп китеп. - Әмма, Ватан өчен үлергә дә була.
 - Менә шул, егетләр,- дип, сәгатенә карап алды хәрби комиссар,- сугыш – ул уен түгел, иң элек шуны аңлагыз. Ә инде Ватанны сакларга атлыгып торуыгыз, шул хакта сорап килүегез - икеләтә мактаулы һәм ихтирамга лаек эш. Гаризаларыгызны язып калдырыгыз да, барыгыз, авылыгызга кайтыгыз. Авылда да эшче куллар кирәк. Ул эшегез дә җиңүгә керткән өлешегез булыр. Вакыт җиткәч тә без сезне чакыртырбыз. Менә шул.
 Малайлар сөйләшү болай тәмамланыр дип көтмәгән иде, әлбәттә. Чираттагы мәртәбә, үзара киңәш иткән сыман, бер-берләренә карашып алдылар.
 - Юк, иптәш комиссар,- дип, кыюланып китте Рафаэль,- без сезнең янга яңадан авылга кайтып китү өчен килмәдек. Сездән чакыру килгәнне көтеп ятсак, сугыш беткәнче без авылда булачакбыз. Ә без бүген үк, менә хәзер үк фронтка җибәрүегезне сорап куилдек. Без кемнән ким!..
 Комиссар, тагы да җитдиләнә төшеп, урыныннан торып басты. Киемнәрен тарта төшеп хәстәрләде, каешын турылады. Аның артыннан, алдан сүз берләшкәндәй, малайлар да сикереп торды. Рафаэльнең каршысына килеп басты комиссар, аның кыска итеп алынган чәченнән сыйпап куйды:
 - Исем, фамилияң...
 - Рафаэль Смаков, әтием Миргалим исемле.
 - Ә-ә, менә ничек,- дип, тагы да ачылып китте хәрби комиссар. – Син Миргалим абый малае буласыңмыни?
 - Әйе, мин Миргалим Смаковның иң олы малае булам. Сез минем әтине беләсезме?- дип, шак катты, гаҗәпләнеп калды малай.
 - Беләм. Яхшы беләм. Миргалим абый минем иң яраткан укытучым иде. Богады мәктәбендә тарихтан укытты ул безне. Туган илне яратырга, дөньяны танырга өйрәтте. Бик күп нәрсәгә өйрәндем мин аңардан. Ул чын укытучы... Ә кайда ул хәзер, исәнме әле?
 - Әти Чиләбедә. Танклар ясый торган заводта эшли. Сугыш башланганнан бирле кайтканы юк. Хатлары килеп тора.
 - Заводта эшлиме?..- дип, гаҗәпләнде комиссар, башын чайкап куйды.- Аның сәламәтлеге беләнме... Сугыш вакыты шул.
 Егетләрнең барысына да кул биреп чыкты ул һәм, үзенең бик ашыгыч эшләре булуын аңлатып, чыгу юлына китте. Малайлар ишек төбендә утырган кече лейтенант янында гариза язып калдылар.

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 7 >>