Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Кош булып очар идем…

Бүлек 7

 1944нче ел җәендә алар тагын утын кисте. Әмма урманга барышлый һәр көн иртән почта ташучы капкасын урап узалар иде. Почтальон булып эшләүче Хәдичә апаларын йөдәтеп бетерделәр:
 “ Миңа повестка юкмы әле?.. Миңа повестка килмәдеме?”- дигән сорауларына “ Юк, килмәде”,- дигән җавабы әзер иде почта ташучының.
 Әмма һаман бер үк төрле җавап ишетүдән арып бетте инде алар. Шуңарга: “Хәдичә апа, әллә югалдымы икән ул чакыру. Эзләтеп карагыз әле...” дип тә тинтерәтә башлады алар хат ташучыны. Аның да түземлеге бетеп, малайларны ачуланып ташлыйсы килгән вакытлары булгандыр. Шулай да хат ташучы Хәдичә апалары сабыр кеше иде, каты бәрелмәскә тырышты: “Тәмам туйдырдыгыз инде, иртән дә бер сорау, кичен дә. Почтага мин атнага ике мәртәбә генә барам, наныйлар. Каран якын ара түгел, шул тикле җиргә көн дә чыгып йөгерә алмыйм, җәяүләп бару-кайту байтакка җыела. Килсә, бер кая да китмәс, үзем өегезгә китерермен...”,- дип юата иде үзләрен.
 Инде тәмам өмептләр өзелеп, унынчы класска йөри башлаган көннәрдә авылга повестка килеп төшмәсенме. Рафаэльга... Ә Нурулла белән Фәрваз аңардан берничә айга яшерәк иделәр, шуңа алар бераз көтеп торсын дигәннәрдер.
 Рафаэль санаулы гына көннәр эчендә унынчы класс өчен имтиханнарын тапшырып, урта мәктәпне тәмамлау турында аттестат алырга да өлгерде әле.
 1944 нче елның елак һәм пычрак көзендә, ягъни 17 октябре таңында җилкәсенә арыш капчыгыннан кисеп тегелгән биштәр элеп юлга чыкты ул. Басу капкасын чыкканчы аны елый-елый әнисе һәм ике энесе – Рим белән Нур озата барды.
 - Җитте, башкача бармыйсыз, үзем генә китәм. Тизерәк барып җитәргә кирәк, юкса соңлавым бар,- диде Рафаэль.- Солдат кешегә кичегеп йөрү ярамый.
 - Улым, исән-сау гына йөр. Юлыңда яхшы кешеләр генә очырап торсын. Хуш, сау бул,- диде төн буена черем дә итми улының кием-салымын юып-хәстәрләп, тишек-тошык җирләрен астарлап чыккан Хафаза апа. Күңеле нечкәреп улының такыр итеп кырылган чигә чәчләрен бармак очы белән сыйпап алды ул шул чакны. Үз балаларын гаять дәрәҗәдә кайгыртып яшәсә дә Хафаза апа күңелендәге хис һәм тойгыларны аларга бик күрсәтергә яратмый иде. Гомумән, безнең татар-башкортларда әти-әни белән үбешү, аерылышкан һәм күрешкән мизгелләрдә кочаклашып елаулар кабул ителмәгән бит ул.
 Рафаэль иң элек әнисен, аннан энеләрен аркаларыннан какты да, кискен борылып җәт-җәт китеп барды. Шул мәлдә бугазына килеп тыгылган күз яшьләре тышка бәреп чыгудан, әнисе каршында үзенең йомшаклык күрсәтүеннән курыкты ул барыннан да элек. Кире борылып карыйсы бик килсә дә, ул байтак кына ара борылмаска мәҗбүр итеп барды үзен. Әмма урманга җитеп килгәндә, түзмәде, тукталып, хушлашырга теләгәндәй, авылга таба борылып карап торды. Басу капкасын кочаклап сыгылып төшкән әнисенә игътибар итте иң элек:”Әни елый...” дигән уй китереп сукты чигәсенә. Аннан үзе артыннан йөгереп килгән Нур белән Римгә төште карашы. Пычырак саз ерып йөгерәләр иде алар абыйлары артыннан. Әнә, Нур аягы таеп китеп йөзтүбән пычыракка килеп төште. Әмма шундук торып тагын Рим артыннан йөгерде.
 Энекәшләрен көтеп торырга мәҗбүр булды ул. Юл капчыгын ачып, аларга үзенә дип тыгылган ярты ипидән ике зур-зур кыерчык сындырып бирде. Һәм тагы бер мәртәбә аркаларыннан сөйде.
 - Барыгыз, кайтыгыз инде. Әни еламасын, әнине тынычландырыгыз. Сез хәзер өйдә иң олы малайлар булып каласыз, әнигә ярдәм итегез, карагыз аны,- дип кычкырды артларыннан.
 - Ярар, бөтен эшне үзебез эшләрбез,- дип җавап кайтарды Рим.- Безгә фуражкага кадый торган йолдыз алып кайтырга онытма, яме абый...

 Бүздәктән аларны товар вагонына төяп шул ук кичне Уфага озаттылар. Әле яңа унҗиделәрен тутырган кырыкка якын малай, арыш саламы түшәлгән суык вагонның почмакларына каз бәбкәләредәй төркем-төркем җыелып, укмашып-укмашып утырдылар. Төрле мәктәп, төрле авыллардан җыелганга әле алар бер-берләрен белми, рәтле башлы танышыр аралары да булмады. Вагон эчендә, узара сөйләшкәнгә караганда, йөткергән авазлар ешрак кабатлана иде. Күпчелек малайлар өчен бу туган авыллары һәм районнан беренче тапкыр аерылу булгандыр әле. Һәм нинди аерылу бит, тагы-атна ун көн дигәндә аларның күбесе фронтка, алгы сызыкка барып җитәчәк. Анда ни көткәнен кем белә - яшәүме, үлемме... Ул хакта уйламыйм дисәң дә, уйламый торып булмый. Әнә шуңа күрә дә алар һәркайсы үзалдына уйга бирелеп, тыныч кына моңсуланып бара.
Рафаэльнең бөтен уйлары туган авылына барып тоташа иде. Беразга күзен йомдымы – аермачык булып күз алдына авыл килеп баса. Армияга китәм дип ничек кенә ашкынды югыйса, шушы көнне күпме зарыгып көтте, хыялланып күпме йокысыз төннәр кичерде. Ә инде шул хыяллары тормышка ашып килгәндә, күз алдыннан туган авылы, туганнары, Яңа Актауның урман-болыннары китми аптырата. Нурулла белән Фәрваз ни эшләп, ниләр уйлап йөриләр икән хәзер? Мөгаен, аны юксына торганнардыр, ә бәлки бераз көнләшү хисе дә кытыклый торгандыр әле үзләрен. Ни дисәң дә Рафаэль армияга киткән көн ич. Б у хәбәрне, бәлки, Асия дә ишеткәндер инде. Әллә ничек кенә булды, аның белән дә кешечә хушлаша алмадылар. Яратышып йөрделәр дип әйтерлек булмаса да, узара бер-беренә тартылулары хак иде ләбаса. Асия ун классны тәмамлагач та Сәбәй авылында кибетче булып эшли башлаган иде. Авылга әллә нигә бер генә кайта инде хәзер. Асия матур кыз, кибетче дә булып эшли башлагач, артыннан йөрүче егетләр буа буарлыктыр инде хәзер. Рафаэлне ике ятып бер искә дә алмый торгандыр әле. Ярар, үткән эшкә салават. Нигә моңсу уйларга бирелеп бара соң әле ул?.. Туган авыл, анда калган газиз кешеләр хакында бик уйламаска иде дә бит, әмма уйламыйм дисәң дә уйландыра икән шул...
Телеграф баганасы очраган саен туктала-туктала шалтор-шолтыр барган поезд Уфа вокзалына икенче көнне иртән генә барып җитте. Аларны республика хәрби комиссариатына җәяүләп алып киттеләр. Иске бишмәт һәм ямаулы телогрейкалардан гына киенгән булсалар да, урам уртасыннан тигез рәтләргә тезелеп атлап барганда, алар артыннан һәр кеше борылып карап кала. Шул карашлар исә төне буе товар вагонында күз дә йоммый туңып, бөрешеп килгән егетләргә бер кадәр җан өрә, дәрт иңдерә иде кебек.
Хәрби комиссариатта эшне аларның сәламәтлеген тикшерүдән башладылар. Ак халатлы марҗа кызлары каршында анадан тума чишенеп йөрү уңайсыз иде билгеле, ни хәл итәсең, солдат тәртибенә буйсынырга мәҗбүр булдылар. Һәммәсенең дә чәчләрен пәке белән кырып алдылар аннан соң. Татар-башкорт авылларыннан килгән малайларда чәч болай да озын булмый инде ул, әмма тәртип шундый булгач, аларны гына аермадылар.
Һәм, ниһаять, төш вакыты якынлашып килгәндә үзләрен беренче тапкыр җылы аш белән сыйладылар. Әниләре пешергән токмачлы аш булмаса да, егетләрнең эчләренә җылы керде, тел ачкычлары әйләнеп кайтты үзләренә. Үзара таныша һәм уен-көлке сөйләшә, шаярыша да башладылар тора-бара.
Шул ук көнне булачак солдатларның һәркайсыннан нинди частьта хезмәт итәргә теләүләре белән дә кызыксындылар. Сугыш вакыты өчен бу гайре табигый тоелырга мөмкин, әмма инде 1944 нче ел ахыры якынлашканны искә алсаң, бер дә гаҗәп хәл түгел. Рафаэль үзенең күптәнге хыялы – очучы булырга теләвен сөйләде. Бер ул гына түгел, һәр ике малайның берсе очучы булырга хыяллана иде, әлбәттә. Әллә үз теләген искә алып, әллә башка бер сәбәп белән, аны чынлап та Чкалов шәһәрендәге хәрби очу училищесына юлладылар.
Уку йортында исә, кемдә нинди теләк бар, дип сорап тормадылар. Фронтка тиздән яңа тип самолетлар җибәреләчәк. Очучылар җитәрлек, ә менә махсус белемле хәрби штурманнар бөтенләй юк икән. Рафаэльне бу хәбәр куандырмады билгеле. Бер уңайлы вакыт табып, барлы-юклы русчасы белән рота командирына мөрәҗәгать итте ул:
- Иптәш капитан, мин очучы булырга хыялланган идем.
Капитанның исе китмәде. Соравына күрә җавабы дигән сыман, коры гына җавап кайтарды.
- Хыяллан, курсант. Хыялланудан тыймыйбыз.
- Хәрби очучы буларак мин күбрәк файда китерер идем. Иптәш капитан...
- Разговорчики...Әбиеңнең пич башында утырмыйсың курсант.
- Очучы буласы килә иде шул.
Шунда гына капитан егетнең хәленә кереп, аңлатырга кирәк санады.
- Сугыш дәвам итә. Ә без барыбыз да солдатлар. Сугыш вакытында, “хыял” һәм” теләк” дигән төшенчәләр юк. “Ватан өчен кирәк” дигән сүз генә бар. Аңлашылдымы, курсант! Фамилияң ничек?
- Курсант Смаков. Аңладым, иптәш капитан.
- Тагы мин сиңа шуны да әйтә алам. Штурман – ул самолетта иң зур кеше. Ул самолетның хуҗасы. Летчик – ул шофер. Ә штурман – навигатор, ул акыл белән, баш белән эш итүче интеллигент та бик беләсең килсә, курсант Смаков. Штурманлыкка без иң сәламәт һәм яхшы билгеләренә генә укыган егетләрне алабыз, бик беләсең килсә. Вот так, курсант Смаков.
Шуның белән сүз бетте. Күңелдә очучы булырга дигән хыял сүнмәсә дә башкача ул хакта сүз кузгатуның урынсыз икәнлеген аңлады Рафаэль. Һәм үз язмышы белән килешеп, штурман һөнәренең серләрен өйрәнүгә бөтен тырышлыгын куйды. Авылга дусларына язган хатларында исә әледән-әле капитаннан ишеткән сүзләрне кабатлады: “Штурман – самолетның хуҗасы. Летчик – ул шофер. Ә штурман – навигатор, ул акыл белән, баш белән эш итүче интеллигент...”
Бу сүзләр, бәлки, кемгәдер мактану булып тоелгандыр. Ә Рафаэль исә ул сүзләрне кабатлый-кабатлый бер очтан үз-үзен тынычландыра иде. Чөнки бала чактан ук килгән иң олы хыялы – очучы булу, летчик булып зәңгәр киңлекләрне иңләү онытылмады, киресенчә, ул көннән көн арта гына бара иде. Штурманлыкка укуны да ул шушы олы хыялына ирешү юлында чираттагы этап буларак кабул итте. Әмма ул юл гаять дәрәҗәдә борылмалы һәм катлаулы булып чыкты аның өчен. Кешегә сөйләсәң кеше ышанмаслык дәрәҗәдә буталчык һәм катлаулы.
Унҗиде яше тулгачтын да үз теләге белән фронтка җибәрүләрен сорап гариза язган, Туган илне саклаучылар сафына басарга атлыгып торган егет Җиңү көнен Чкалов шәһәрендә хәрби штурманнар хәзерләү уку йортында каршылады. Алай гына булса бер хәл, 1946 елның маенда СССР оборона министрының Чкаловтагы штурманнар мәктәбен ябу турындагы әмере килеп төшә. Бу яңалык курсантларга аяз көнне яшен суккандагыдай тәэсир ясый. Ясамаслык та түгел, инде укуны менә-менә тәмамлыйбыз да хәрби авиация частьларына хезмәткә китәбез, иң яңа самолетларда оча башлыйбыз дип хыялланып йөргән көннәре иде бит. Кемгә кирәк булган да, кем уйлап тапкан алар өчен мондый җәзаны... Рафаэль исә үз-үзен кая куярга белми йөри байтак кына. Дусларына һәм әти-әнисенә хат язуын туктатып торды хәтта. Чөнки, ул бу хәбәрне һичкемгә җиткерергә теләми иде. Ул хакта язган тәкъдирдә дә ышанмаслар иде кебек аның сүзләренә. Булдыра алмаган, шуңарга куганнар икән, дигән яман сүз чыгудан курыкты.
Курсантларның күбесе, хәрби хезмәткә чакырылган солдатлар сыйфатында, төрле хәрби частьларга җибәрелә. Ә бик яхшы билгеләренә генә укыганнарын хәрби училищеларга тәкъдим итәләр. Шулар арасында Рафаэль Смаков Серпухов шәһәрендәге хәрби авиацияга механиклар хәзерләү мәктәбенә барып юлыга.
Серпуховка китәргә тиешле өч курсантны үзләренең командиры капитан Буданов шәхсән озатып кала.
- Беләм, сезгә авыр. Ләкин, безгә - сезне укыткан офицерларга - тагы да авыррак, шуны аңлагыз,- ди ул, егетләрнең кулларын кысып. - Әмма армияда министр приказы үтәлергә тиеш. Аның урынлы-урынсыз булуы шик астына куелмый.
- Аңлыйбыз. Советлар Союзына хезмәт итәбез,- дип җавап кайтарды солдатлар.
- Ләкин сез, башкаларга караганда бәхетлерәк санарга тиеш үзегезне – авиацияда каласыз. Беләм, сез очар өчен туган бөркетләр. Мин кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштым үзегезгә. Калганы үзегездән тора,- диде Буданов. Бу сүзләрне әйткәндә ул Рафаэльга карап куйды. Күрәсең, аның белән сөйләшүләрен онытмаган иде капитан.
Серпуховта алар 1947 елның августына кадәр, ягъни 15 ай дәвамына яңа профессия үзләштерәләр. Һәм шул ук елның августунда сержант Смаковны әле сугыш ыгы-зыгысыннан арынып бетмәгән Румынияга җибәрәләр. Анда ул хәрби самолетларны очышка әзерләүче өлкән механик буларак хезмәтен дәвам итә. Бу гаять киеренке һәм авыр еллар була. Румыннар Совет солдатларын, үзләренә азатлык китерүче буларак түгел, басып алучылар кебек кабул итә. Шуңа әле бер, әле икенче урында, партизан отрядлары сыман оешып, алар Совет гаскәрләренә каршы ачыктан-ачык көрәшүләрен дәвам иттерәләр. Рафаэльгә дә 1947 нче елның декабрь ахырларына кадәр кулына корал алып канкойгыч сугыш вакыйгаларында катнашырга туры килә. Әмма румыннарга каршы барган бу сугышны искә алу ул заманда катгый тыела. Баш күтәрүчеләрне тар-мар иткәчтен дә ике арада шактый киеренке мөнәсәбәтләр дәвам итә. Тимер чыбыклар белән уратып алынган хәрби частьтан аз гына читкә тайпылдыңмы, син инде үзеңне куркыныч астына куйдым дип сана. Кыйнап китү генә түгел, үтереп ташларга да күп сорамый монда җирле халык. Сугыштан соңгы бөтен җимереклек һәм хәерчелекне, әйтерсең лә, аларга безнең солдатлар алып килгән.
Шуңа күрә монда хезмәт итүчеләргә хәрби часть биләмәсеннән читкә аяк басу катгый рәвештә тыелган иде. Ул гынамы, туган ил белән теләсә нинди элемтә һәм, хәтта, хат алышу да тыюлы. Клуб юк, китапханә юк, телевизор һәм радио турында хыяллану кая инде ул. Бик ачыкканда яисә эчең пошканда кагылып чыгар өчен кибет һәм буфет ише нәрсә дә юк. Хатын-кыз заты да, күренсә, шул ике кат чәнечкеле тимер чыбык койманың аргы тарафында гына, анда да әллә нигә бер күренеп китәргә мөмкин. Еллар дәвамына бер үк төрле тормыш – эш, аш һәм йокы. Һәр туган яңа көн саен шулай, яңа көн һичнинди яңалык вәгъдә итми монда. Кая карама, шул бер үк таныш йөзләр – очучылар, механиклар һәм солдатлар. Очучылар өчен тимер чыбык койма артында яшәүнең авырлыклары, бәлки, ул кадәр үк тоелмый да торгандыр. Чөнки алар, самолетта гына булса да иркен дөнья, зәңгәр киңлекләрне урап кайту бәхетенә ия. Ә механик, ул җирдә, ул көнозын тимер-томыр арасында казынудан башканы белми.
“Самолет” дисәләр, Рафаэль борылып карый, әйтерсең лә ул аның үз исеме, аңарга шулай диеп дәшәләр сыман тоела иде. Самолет – ул Рафаэльнең иң авырткан һәм йомшак җире. Рафаэльнең күңелен берөзлексез нәрсә тыңгысызлый, ни җилкенедерә икән дисәгез, җавап бер – ул әлеге дә баягы шул хәрби самолетлар... Алар каты гүләү авазы чыгарып җирдән күтәрелеп киткәндә вакыт-вакыт бик тә кыен булып китә иде аның өчен. Балачактан бирле очучы булырга хыялланып, зәңгәр киңлекләрне канатлы кош сыман иңләү хыялы белән саташып үскән авыл малае бит ул. Инде менә ничәнче ел бар укыганы, бар өйрәнгәне – самолет. Штурман һөнәрен үзләштерде иң элек, әмма диплом алыр көннәре якынлашып килгәндә, үч иткәндәй, уку йортлары ябылды. Күпме тырышлык һәм хыял җилгә очты. Урамга чыгарып җибәргәндәй итттеләр, дүрт ягың кыйбла дигәннән артык булды анысы. Инде, ходай кушып, ниһаять, укып хөнәр алды. Хәзер менә авиацияда өлкән механик булып хезмәт итә. Самолетның ул һәр винтын, һәр шөребенә кадәр белә. Ә барыбер әле күккә күтәрелгәне юк. Бүген дә иртәдән-кичкә кадәр көннең көн буена шул самолетларны очышка әзерләү белән мәшгуль булды, бар механизмын, бөтен приборларын карап, көйләп чыкты ул аларның. Ә зәңгәр күккә ул түгел, башкалар күтәрелә. Самолетның зур тизлек алып бетон юлдан ыжгырып килгәнен, кинәт кенә җирдән аерылып кош сыман югары күтәрелеп киткәнен күргән саен йөрәге сулкылдап-сулкылдап куя иде аның. Кош булып канатлары булса, түзмәс, артларыннан калмый үзе очып китәр кебек иде. Башкалар, әнә, оча, ә ул җирдән карап кала. Кем уйлап чыгарган да, кем юллаган аңарга шундый язмыш сынауларын. Махсус уйласаң да шулай килеп чыкмас.
Әмма шундый кичереш һәм хыяллар җанын эчтән көн-төн кимерүгә дә карамастан, ул бу хакта ачылып китеп теләсә кемгә сөйләмәскә тырыша торган иде. Кайбер летчикларның, барлы-юклы сәбәп табып, очудан читләшергә тырышуын күргәндә эче поша,җен ачулары чыга. Ә инде летчиклар үз һөнәрләрен яратып, бер-берләре белән фикер алышырга керешсә, дөньсын онытып тыңлый, ул аларның яннарыннан китмәскә тырыша иде. Үз һөнәрен яхшы белгәнгәдер, очучылар аны үзләре дә аерым бер җылылык белән якын күрә торган иде. “Самолетны өлкән сержант Смаков очуга хәзерләде” дигән сүз, ул летчиклар телендә гарантия буларак кабул ителә, иң югары бәя буларак яңгырый башлады.
Күрәсең, читтән генә күзәтеп, сынап йөргәнме, көннәрдән бер көнне эскадрилия командиры данлыклы очучы капитан Вобликов аңарга сорау белән мөрәҗәгать итте.
- Ринат, мин байтактан сине күзәтеп йөрим. Үзеңә бер сорау бирергә ярыймы?
- Тыңлыйм, Александр Иванович. Бер түгел, ун соравыгызга да җавап бирергә әзермен.
- Яшерми генә әйт әле, син летчик булырга хыяллана идеңме әллә?
Көтелмәгән сорау иде бу. Чөнки, ул бу хакта һичкемгә сүз катмаска тырыша иде бит. Белсәләр, үзенә тагы да кыенрак булыр кебек тоела торган иде. Башка бүтән берәү сораса, бу очракта да ул сер бирмәгән булыр иде әле. Ә сугыш ветераны, берничә орден кавалеры, данлыклы летчик-испытатель капитан Вобликовка ялганлый алмады.
- Иптәш капитан, хыяллана идем генә түгел, бүген дә хыялланам. Балачактан бирле хыялланам. Әмма, хыял гына үземнән оча да китә, оча да китә, һич кенә дә тоттырмый...
Үзенең эчкерсез сүзләреннән уңайсызланып куйдымы, беркадәр тартына төшеп елмаеп җибәрде ул шунда. Аның куе кара кашлары артыннан карап торган чем кара күзләрендә ниндидер тамчылар мөлдерәп чагылып киткәндәй булды. Кызыклы һәм киеренке халәт иде бу - әзмәвердәй яшь һәм таза ир-атның иреннәре елмаерга итә, күзләре кайнар яшькә буылган. Табигатьнең дә була андый чагы – кояш та балкый, яңгыр да ява бер үк вакытта, кояшлы яңгыр ява диләр халык телендә.
- Ә нигә очучылар мәктәбенә бармадың? Сәламәтлек рөхсәт итмәдеме, керә алмадыңмы...- дип, кызыксынуын дәвам итте капитан.
- Хәрби комиссариатта гаризамны “авиацияда хезмәт итәргә телим”, дип язган идем. Штурманлыкка укыдым башта, аннан механик булдым. Летчик булырга телим, дигән сүзләремә колак салмадылар, иптәш капитан. “Син солдат, Ватан кая кушса – шунда барасың” дип томаладылар авызны.
- Анысы дөрес. Солдатка алынган егетләрнең яртысы очучы булырга тели, ә калган яртысы танкист булу турында хыяллана. Ә сугышның төп авырлыгы пехота җилкәсенә төшә. Хакыйкатьтән качып булмый, сугыш чорының, ни кадәрле генә кырыс булмасын, үз кагыйдәләре бар шул аның.
- Инде Җиңү көне килгәнгә дә байтак гомер, иптәш капитан. Ә мин һаман да җирдә үрмәләвемне дәвам итәм.
- Үрмәләр өчен яратылган оча алмый, диләр. Әмма, бу сиңа карамый, син – очар өчен туган бөркет, сержант Смаков. Теләгең сүрелмәсә, син һичшиксез очарсың әле. Әйтте диярсең, безнең хыялга да кермәгән зур тизлектәге яңа самолетларда очачаксың...
Бу сүзләрнең, аның күңелен күтәрү өчен генә әйтелгәнен аңласа да, Рафаэльгә аларны ишетү рәхәт иде, әлбәттә. Ирексездән, балкып елмаеп җибәрде ул.
- Әмма, ничек тормышка ашырырга икән шул хыялларны, әйтсәгез, өйрәтсәгез икән, Александр Иванович?
- Син кайчаннан хәрби хезмәттә? – дип, сорауга сорау белән җавап кайтарды капитан Вобликов. – Хезмәтең тәмамланырга күпме калды икән соң?
- Белүемчә, мин биш ел хезмәт итәргә тиешле. Әле дүртенче елым гына дәвам итә.
Ак бәс кунган чигә чәчләрен кашып алды капитан. Чын күңелдән, урынлы киңәш белән генә булса да, ярдәм итәргә тели иде ул әлеге егеткә.
- Инде күп калмаган икән. Бер ярым ел сизелми дә узып китә ул.
- Ә аннан соң?..- дип, капитанга текәлде Рафаэль.
- Хезмәтеңне тәмамлагач син ирекле кош сыман буласың. Кайда укырга керәсең, ни эшлисең килсә - үз ихтиярың.
- Ә хәзер үк, бүгеннән үк җибәрмәсләрме?..- дип, тәкатьсезләнеп, капитаннан уңай җавап көтте ул. – Мин бит армиядан качмыйм, киресенчә, гомеремне хәрби авиацияга багышларга әзер.
Бу юлы бераз көттерә төшеп җавап кайтарды капитан. Күпме генә ярдәм итәсе килсә дә, бу аның кулыннан килә торган эш түгел иде шул. Летчикларга кытлык юк бүген, ә менә яхшы квалификацияле механиклар санаулы гына. Гомумән, авиацияда механиклардан да кадерлерәк һөнәр иясе булганы юк һәм булмас та.
- Күпкә түзгәнне азга түзәрсең, мин сиңа, сержант, сабыр итәргә киңәш итәр идем. Ә инде вакыты җиткәч, мин шикләнмим, син һичшиксез максатыңа ирешәчәксең. Синең кебек егетләрне табарга кирәк әле,- дип, очындырып куйды тагы сүзенең ахырында.
Әлеге сөйләшүдән соң күп тә үтмәде, Үзәктән аларның частен Румыниядан чыгару турындагы приказ килеп төште. Капитан Вобликов белән өлкән сержант Смаков тәмам дуслашып киткәннәр иде инде. Өлкән механикны данлыклы очучы үзеннән калдырмады. Алар Союзга какйткач та хезмәтләрен бергә Воронеж өлкәсендә дәвам иттерделәр.
1949 елның июнендә, ниһаять, Рафаэльнең солдат хезмәте тәмамланды. Аны үзе хезмәт иткән полктан җибәрергә теләмәделәр, әлбәттә, авиамеханик буларак хезмәтен дәвам итәргә үгетләп тә, юмалап та карадылар. Барып чыкмады. Һәм шуннан соң гына өлкән сержант Рафаэль Смаковка Борисоглебск авиация училищесына керү өчен менә дигән характеристика биреп, үзенә хәерле юллар теләп, озатып калдылар.
Рафаэльнең биш ел инде авылда булганы, туганнары һәм әти-әнисен күргәне юк. Бик сагынган, өзелеп сагынган иде ул туып-үскән якларын. Әмма аның авылдан чыгып киткәндә очучы булам дип, очучы булырга хыялланып әйткән сүзләрен дә онытмаганнардыр әле. Шул хыялын тормышка ашырмый торып ничек кайтып керә алсын инде ул туган авылына, егет горурлыгы рөхсәт итми иде.
Солдат киеменнән, солдат биштәре аскан көйгә ул туп-турыдан Воронеж өлкәсенең көнчыгыш тарафында урнашкан Борисоглебск шәһәренә юл тотты. Һәм үзенекен итте, биш елга кичегеп булса да, хәрби очучылар әзерли торган уку йортына керү бәхетенә иреште. Кесәсендә бер тиен акчасыз калган чаклары булса да, ачлы-туклы йөрергә туры килсә дә, иң бәхетле кеше иде ул шул көннәрдә. Ниһаять, ул очучы булачак. Атлап түгел, очып йөри иде ул гүя, иңнәренә пар канат үсеп чыккан диярсең... Ничә еллар үзен әйдәп торган хыялы тормышка ашты бит аның. Аның хәлен, аңласа да, чын бәхетнең ни икәнлеген белгән, татып караган кеше генә аңлаган булыр иде.
Борисоглебсктагы бу авиаучилище легендар очучы Чкалов исемен йөртә иде. Аларны әле беренче үрнәкләре заводларда гына булган яңа буын реактив самолетлар белән идарә итү өчен әзерләделәр. Вакыт-вакыт, укучылар гына түгел, укытучыларның үзләре өчен дә бигүк аңлашылып җитмәгән, яңалык булган мәгълүматлар өстендә баш ватарга туры килә иде. Әмма самолетларның төзелеше һәм техник үзенчәлекләрен бөтен нечкәлекләренәчә өйрәнгән Рафаэль Смаков өчен, башкалар белән чагыштырганда, күпкә җиңелрәк бирелде ул дәресләр. Укучылар арасында ул авторитетлы өлкән дус булса, укытучылар исә аны үз тиңе, фикердәшләре сыман кабул итә, аның белән хәтта киңәш-табыш итә торганнар иде.
1950нче елның 16 августы аның өчен һичшиксез иң бәхетле һәм истәлекле көннәрнең берсе. Балачактан бирле килгән хыялы тормышка ашкан көн бу, ул шул көнне беренче тапкыр самолетта зәңгәр күккә күтәрелде, җиргә кошлар да очып менеп җитә алмаслык биеклектән карап сокланды. Дөрес, самолетта ул очучы-инструктор янәшәсендә генә утырган иде һәм ул сәяхәт, күп булса, ун-унбиш минут дәвам иткәндер. Әмма тәэсирләрне сөйләп кенә аңлатырлык түгел иде. Шул ук көнне шәһәрдәге бердән-бер фотоательены табып истәлеккә рәсемгә төште ул. Һәм рәсемнең артына: “Бүген беренче мәртәбә самолетта һавага күтәрелеп, шәһәр өстеннән аның матур табигатен күзәтеп төштем. Бу көн минем летная практиканың башлануын белдереп, аның киләчәгенә юл күрсәткән көн дип санала. г.Борисоглебск.16.08.50г. Рафаэль Смаков”, диеп язып куйды. Фоторәсем шул ук көнне Яңа Актауга әти-әнигә адресланып почта ящигына салынды.
Имтиханнарны ул иң беренче булып һәм гел яхшы билгеләренә генә биреп барды. Сабакташлары арасыннан беренче буларак мөстәкыйль рәвештә һавага күтәрелү бәхете дә аңарга язган булып чыкты. Бу инде сиңа инструктор янәшәсендә сәяхәт кылып төшү генә түгел. Шул мизгелдәге кичереш һәм күңел күтәренкелеген, белмим, гади сүзләр белән генә аңлату мөмкинме икән...
Реактив самолет кабинасына кереп штурвал артына утыргач та, бер мәл, үзен биләп алган хисләр өермәсен йөгәнли алмый торды ул. Өнемме, әллә төшемдә генәме бу, дигән сорау туып юкка чыкты. Әмма болар бик кыска вакыт аралыгына сыйган кичерешләр иде. “Сынатма. Синең һәр хәрәкәтең, бар кылган гамәлеңне тәҗрибәле белгечләр, асс инструкторлар карап, бәяләп тора. Әйдә, Рафаэль, күрсәт үзеңнең нигә сәләтле булуыңны...” дип әмер бирде ул үз-үзенә. Һәм реактив двигательга тиешле басым биреп бер үкертеп алгач, тимер рычагны үзенә таба тартты. Кош сыман, хәер, кош сыман гынамы соң, аткан ук тизлеге белән, бераз тимер-бетон өстеннән йөгереп баргачтын да, югарыга ыргылды самолет. Һәм, каршы искән җилне бар дип тә белмичә, күз ачып йомган арада тиешле биеклеккә менеп җитте. Приборларны барлап күз йогертеп алды иң элек. Реакторга булган басымны киметә төште. Самолет, көчәнүеннән туктап, тыныч ритм белән эшләү режимына күчте. Шунда гына үзен биләп торган киеренкелектән арына төшеп, иркен сулыш алды ул. Һәм, башын бер тарафка янтайта төшеп, түбәнгә күз ташлады. Аэродром инде әллә кая, артта калган. Аста иген басулары, зур булмаган калкулыклар һәм урман полосалары. Без яшәгән, ыгы-зыгы килеп яткан җир өстенең матурлыгын күрер өчен менә нинди биеклеккә менәргә кирәк икән. Очсыз-кырыйсыз зур һәм иркен ләса ул. Шунда сыеша алмый бит кайберәүләр. Кеше белән кеше төрткәләшә, булган саен нидер җитми үзләренә, ниләрдер бүлешәләр, илләр тарткалаша – сугыша. Кесәләре калыная барган саен кайберәүләргә җир тарая башлыймы соң әллә... Андый ыгы-зыгының башында торган тар җанлы кешеләрне, җитәкчеләрне дә шул җөмләдән, ялгызларын гына самолет кабинасына утыртып зәңгәр күккә очыртып җибәрергә кирәк икән. Яман ниятләрен онытып, бик тиз әйләнеп кайтырлар иде иманга.
Романтик уй һәм хисләр бишегендә тибрәлеп тиешеннән артык ераклыкка китә язган иде ул. Тиз арада кире борылып һава аланына таба юл тотты. Анда, инструкторларның баш очында, үзенең осталыгын күрсәтеп, төрле борылышлар ясарга тиеш иде бит әле ул, сугыш шартларына охшатып һөҗүм һәм дошманнан саклану маневрларын күрсәтергә. Очучы өчен, бигърәк тә тәҗрибәсез очучы, иң авыры һәм катлаулысы шунда. Очу маршрутын һәм программасын тулысынча үтәп чыгу өчен төгәл вакыт аралыгы бирелә - 40 минут. Артык та түгел, ким дә түгел, син шул вакыт аралыгына сыешырга тиешсең. Бары шуннан соң гына, алдан билгеләнгән маршрут белән, кире тимер-бетон юлга төшереп утыртты ул ажгырып торган тимер кошын. Очучы аэродромнан шасси аерылып самолет күтәрелә башлаган чакта бер киеренке мизгел кичерсә, икенче тапкыр ул киеренкелек аны тәгәрмәчләр җиргә тиеп йөгереп киткән чакта биләп ала икән. Самолетын тиешле сызыкка китереп туктаткач та, күңеле ашкынуданмы, кабаланган сыман җиргә сикереп төште Рафаэль. Тиз-тиз адымнар белән бераз читтәрәк торган офицерлар янына килеп рапорт бирергә кереште.
Башлаган сүзен сөйләп бетергәнне көтмәделәр.
- Йә, ничек, куркытмадымы, - дип, үз итеп, җилкәсеннән кагып бүлдерде аны инструктор.
- Куркалар димени...Тәүлекләр буе җиргә төшми очар идем, иптәш майор,- дип җавап кайтарды ул. Һәм тирән сулыш алып куйды.
- Тәбриклим, өлкән сержант Смаков. Очышны син тәҗрибәле летчикларны көнләштерерлек итеп үтәп чыктың. Бүгеннән башлап үзеңне очучы-истребитель дип саный аласың...
Бик югары бәя иде бу. Шул көнне үк, кич җиткәнне дә көтмичә, тагы хат язарга утырды ул. Әти-әнисенә язды иң элек. Уфада укытучы булып эшләгән Асма апасына язды. Энекәшләре Рим белән Нурның һәр икесенә аерым хатлар язды. Авылда әти-әнисе янында булган сеңлесе Тамарага һәм 12 яшьлек энекәше Ринатка да – һәммәсенә аерым хат. Нурулла белән Фәрвазга тагын... Әлбәттә, кызып киткән шәптән бер-бер кызга да бик язасы килә иде дә бит, кызганыч, йөргән кызы юк, белгән адреслары юк. Язган хатларында ул сәлам һәм хәл-әхвал белешүдән соң ук очу темасына күчә иде, әлбәттә. “Мин хәзер мөстәкыйль рәвештә яңа реактив истребитель самолетта оча башладым инде. Аларның маркаларын яза алмыйм, хәрби сер. Күз иярмәс тизлектә оча торган самолетлар бу. Совет армиясенең горурлыгы санала алар. Аларда очуның ни кадәр җаваплы һәм шул ук вакытта рәхәт тә икәнлеген белсәгез икән. Очкан чакта үзеңне чын-чынлап канатлы кош сыман хис итәсең инде...” дип, тезеп-тезеп китә иде ул язган хатларында. Әлеге хатларны Рафаэль, тизерәк барып җитсеннәр өчен, шул ук көнне үзләренең частеннан җиде чакырым ераклыкта урнашкан район үзәгенә илтеп почтага тапшырып кайтты. Җәяү барды, җәяү кайтты, ерак ара диеп тормады. Ә үзләрендә булган почтага тапшырса, алар әле, ким дигәндә, дүрт-биш көнгә соңарып китәчәкләр иде. Ничә еллар зарыгып көтелгән шундый яңалыкны, көне-сәгате белән үк булмаса да, тизерәк туганнарына җиткерәсе килә иде бит аның.

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 8 >>