Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Кош булып очар идем…

Бүлек 8

 Яңа Актауга летчик-истребитель кайткан, дигән хәбәр көне-сәгате белән үк әйләнә-тирә авылларны, бөтен районны иңләп таралды. Декабрнең чатнама суык көнендә, колакчыннарын төшерү кая инде ул, бүрекне чит-чите бөдрәләнеп торган куе кара чәчләре өстенә кыңгыр салып, ыспай гына шыгыр-шыгыр күн итектән узып баручы калку гәүдәле, һәрчак мөлаем көлемсерәп торган чем кара күзле, ачык йөзле һәм тулы иренле бу лейтенантны күргәч тә буй җиткән кызлар барыр юлларын, ашыгыч эшләрен онытып, бер мәл телсез-өнсез калып торалар иде. Өлкән абзыйлар аның белән очрашканда, тукталып, ике кулны биреп күрешә. Һәм шундук, лейтенант ниндидер бер мәзәк хәл сөйләп өлгерәме үзләренә, дәррәү көлешеп алалар. Ат чанасына салам төяп фермага таба узып баручы агайлар атларын туктатып йөк өстеннән шуып төшә аны очратканда. Аркасыннан үз итеп бер кагу өчен генә чиләк-көянтә күтәргән апалар тукталып уза. Ә малайлар, авыл малайлары исә, летчик-истребитель кибеткә барамы, клубкамы, аның акртыннан өерләре белән калмый ияреп йөриләр. Аларның яшьтәше Ринат исә, ияреп түгел, абыйсы белән гел янәшә атлап йөри инде хәзер. Аңа нәрсә, диңгез тубыктан дигәндәй, летчик абыйсына ошатып бүрек колакчыннарын күтәртеп куйды ул хәзер, изүләрен ача төште. Бүрегенең маңгаена йолдыз борып куйган, бишмәт якасына да летчикларда гына була торган самолет рәсеме төшерелгән тимер калай эләктергән. Аяк киеме, киез итек булгангадыр инде, абыйсыныкы кебек шыгырдамый шыгырдавын, әмма ул да килештереп дәү-дәү атлап йөрергә өйрәнде инде хәзер. Бөтен яшьтәшләре сокланып һәм көнләшеп карыйлар иде аңарга, йолдызлы бүреген дә кидертеп караса – шундук иң якын дуска әвереләләр. Моңарчы Ринатны санга да сукмый йөргән өлкәнрәк класс малайлары да хәзер аның белән дуслашырга тырыша башлады.
 - Абыең саймалуты белән кайтырмы икән малай? Әйт әле, икенче кайтканда саймалутын да алып кайтсын,- диеп теңкәсенә тиеп беттеләр.
 - Кайтмаска, кайта кәнишне,-дип, бик белгән атлы сөйләшеп җибәрә иде ул.- Бу юлы да саймалуты белән кайтасы булган, бакчада кар тирән бит, шуңарга гына кире уйлаган. Авылга кайтып карга батып ята алмый бит инде ул…
 Килештеләр малайлар.
 - Икенче юлы, алдан әйтеп куярсың, бакчагызда бер бөртек кар калдырмый көрәп куярбыз, - дип ышандырдылар.

 Бәйрәм өстенә бәйрәм дигәндәй, нәкъ шул көннәрдә авылга кино килде. Соңгы ярты ел эчендә генә дә икенче тапкыр килүе иде инде киноның, беренчесе моннан ике ай чамасы элегрәк булгандыр. Анысының белдерүенә: “Кина пра любовь”, дип язганнар иде, монысы “Кина пра войну…” икән. “Про любовь”ка мәктәп балаларын кертмәделәр, анда бер тапкыр үбешкәннәр икән – ярамый. Моны тәрәзәгә каплаган пәрдә ярыгыннан карап торган малайлар исләре китеп сөйләгән иде. Ә “ про войну”га кертәләр икән. Шуңа Рафаэль абыйсы Тамара белән Ринатны да алып барды кинога. Кесәсеннән шытырдап торган кәгазь акча чыгарып түләде летчик абыйлары алар өчен. Бер уч тутырып тимер акча кайтарып бирделәр үзенә.
Шул ягы яман, кино дигәннәре русча икән. Ә авылда русчаны җүнле-башлы белгән кеше юк. Шуңа инде “пра любовь” ны авыл клубының алгы рәтенә үк чыгып басып русчаны яхшы ук сукалаган Хыбрай агай тәрҗемә итеп торган. Бу юлы да клуб халык белән шыгырым булып тулды. Әмма киноны башларга ашыкмадылар, Хыбрай агайның килгәнен көттеләр. Летчик-истребитель булып кайткан Рафаэль дә белгәндер инде ул русчаны, ләкин аны вак-төяк сорау белән йөдәтергә кыймады берәү дә. Хыбрай агайны малайлар “урра” кычкырып, өлкәннәр дәррәү кул чабып, алкышлар белән каршы алды.
Хыбрай агай да шәһәрдә укыган кеше, ул сугышка кадәр үк Уфада тракторчылар курсын бетергән. Әмма сугышта снаряд кыйпылчыгы тиеп аның бер як яңак сөяген алып киткән. Шуңа ул көч-хәл белән авызын кыегайтып-кыегайтып тәрҗемә итә иде русчадан. Шаян малайлар, соңрак,” русча сөйләшәбез” диеп, бер-берләрен уздыра-уздыра авызларын кыегайтып Хыбрай агайга охшатып сөйли торган булып китте.
Киноның тагы шул ягы бик әйбәт икән, фашистлар гел кыек ата. Ә Совет солдатлары бер пуля белән ике-өч фрисне сузып кына сала. Шуңа, безнекеләр фашистларны җиңгән саен “урра” кычкыра-кычкыра карадылар киноны. Хыбрай агай гына, нигәдер, башкаларга кушылып “урра” кычкырмады. Малайлар рәхәтләнде бигрәк тә, безнекеләр атакага барган чакта урыннарыннан сикереп торып бүрекләрен түшәмгә чөя-чөя куандылар, алгырак рәтләрдә утырганнары исә экранны алыштырган ак җәймә каршына чыгып мәтәлчек ата-ата куышып уйнадылар.
Кинодан кайтуга аларны әниләре бәлеш пешереп көтеп торган. Әтиләре Миргалим абый да торып балалары янына утырды. Сугыш вакытында ягылмаган баракларда яшәү, икешәр смена танк заводында эшләү үзенекен иткән, аның сәламәтлеге тәмам беткән иде инде. Шулай да ничә еллар күрешмәгән олы улы Рафаэлнең укып летчик-истребитель булып кайту шатлыгыннан үзен тернәкләнеп киткәндәй хис итә башлаган иде ул.
Балалардан яшереп кенә әти белән ул, бәлеш астына дип, берәр тустаган әче бал да эчеп куйдылар. Тел ачкычлары китерде соңгысы. Алар таңга кадәр диярлек дөнья хәлләрен, үз башларыннан кичкәннәрне сөйләшеп, уртаклашып утырдылар. Кечкенә Ринат исә, йоклаганга сабышып, чаршау артында аларны тыңлап ятты. Миргалим абый сорашты күбрәк. Рафаэль сөйләде. Ул да туган авылдан чыгып киткәннән соң шактый күпне күргән, күпне кичергән булып чыкты. Үзенең Румынияда сугыш вакыйгаларында катнашуы, андагы җирле халыкның Совет солдатларына булган нәфрәте хакында сөйләгәндә, ни өчендер, берничә мәртәбә пышылдауга күчте хәтта. Соңрак, ниндидер “Мыеклы” хакында сөйләшкәндә, ата белән ул җиңелчә бәхәсләшеп тә алдылар кебек.
- Күпме халыкны урынсызга рәнҗетте. Сөргенгә җибәрде, утыртты,- дип, канәгатьсезлек белдереп сөйләде Миргалим абый.- Барысына да шул “мыеклы” гына гаепле.
Рафаэльнең дә килешми хәле юк иде, әмма, ул, үзләре “мыеклы” дип искә алган, әлеге кешене яклабрак сөйләшкән кебек тоелды.
- Җиңү өчен ул үз-үзен кызганмый эшләде. Кимчелекләре дә булгандыр, әтием, әмма ул Ватан өчен тырыша. Гаепне аңардан гына эзләмик. Бер үзе бит ул, барысына да ничек өлгерсен.
Әти кеше озак кына дәшми торды шунда, әллә хәле авырайган идеме, буылып-буылып йөткеренеп алды.
- Инде, улым Рафаэль, үзебезгә якынрак нәрсәләр хакында да киңәш итеп алыйк,- дип, үзе башлады тагы сүзне.- Әниең белән сине искә алмаган көнебез юктыр. Уңышларың өчен куанабыз анысы. Борчылган чакларыбыз да аз түгел...
- Нигә, минем сезгә борчу китерәсем килми,әткәй,- дип, бүлдерде аны Рафаэль.- Минем яраткан һөнәрем бар хәзер. Тамагым ач, өстем ялангач түгел, минем өчен борчылмагыз хәзер. Үзегезгә инде, кулдан килгәнчә, ярдәм итә башлармын, бәлки.
- Әй, улым,- дип, тагы буыла-буыла йөткереп алды Миргалим абый.
Шунда, күрәсең, ата белән улның әңгәмәсенә ул да колак салган булса кирәк, әнисе кушылып алды аларның сүзенә:
- Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада, дигәннәре дөрес икән шул, улым. Сез, кош балалары кебек, үсеп җитмәс борын бер-бер артлы чыгасыз да очасыз, чыгасыз да очасыз. Яңгыр явып торган көзге көнне пычрак ерып чыгып киткәнең әле дә күз алдымда. Менә кайтыр, менә кайтыр дип җиде ел көттем. Көн туса хатларыңны көттек, урамнан бер-бер кеше узса, почта китермәгәннәрме дип, йөгереп барып тәрәзәгә каплана торган идем. Ә инде ул Румыния дигән җирдән хатларың да килми башлагач ниләр генә уйлап бетермәдек...
- Хатларны чыгармадылар шул, әни. Аңлыйм, бик аңлыйм...
-Ә без бит бер ни дә белмәдек. Кара кайгыга баттык.
- Менә, кайттым бит әнкәй, зарланырга сәбәп юк.
- Югын юк та, санаулы көннәр бик тиз уза шул ул, тагы чыгып китәм дип торасың бит әнә. Нур белән Рим дә өйдә түгел...
- Аның каравы, Тамара сеңел үсеп җиткән. Ринат та менә дигән егеткә охшап килә...
- Алар да шул, улым, кайчан буйга җитеп, кайчан кай тарафларга чыгып китү турында гына хыялланып үсә. Картайган көнебездә авылда ялгызыбыз калырбыз димәгән идек бер дә.
- Калмассыз, әнкәй, борчылма,- дип, урыныннан торып, җылы мич каршында тагы ниләрдер пешерү белән мәш килгән әнисенең аркасыннан сыйпап килде Рафаэль.- Бочылмагыз, боерган булса, барысы да яхшы булыр, менә күрерсез.
Күңеле нечкәрдеме, Хафаза апа алъяпкыч итәге белән күз төпләрен сөртергә кереште.
- Ярар инде, җитәр, монда балавыз сытып утыра торган чак түгел. Сезгә әйтәм...- дип, утырган урындыгын олы улына табарак күчереп куйды Миргалим абзый. – Сиңа тагы шуны әйтәсем килгән иде, улым, яшең бара, башлы-күзле булу турында да уйлый башларга вакыттыр бит инде.
Рафаэль аңламаганга сабышып яисә сүзне бүтәнгә күчерергә уйлап маташмады. Өлкәннәр соравына олыларча җавап эзләде:
- Рәхмәт әти, вакыт икәнен үзем дә беләм. Әмма...- дип, уйга калып, сүз таба алмыйчарак төртелеп калды ул бер тынга. – Моңарчы ара булмады, инде чара юк дип әйтимме соң... Өйләнү, гаилә кору җитди эш бит, кем очраса шуңа өйләнеп булмый.
- Шулай улым,- дип, куанып һәм хуплап кабул итте ул улының бу сүзләрен.- Дөрес әйтәсең, теләсә кемгә өйләнү ярамый. Бар теләгәнебез шул, үз кешебез, игелекле кеше баласы булсын иде инде, улым.
- Әйе, үзем дә шулай уйлыйм, - диде ул. Башка сүз әйтмәде.
Әтисе аңарга текәлеп карап торды бертын. Ул аның, улына сынап карап торуы булган икән. Һәм ипле генә сүзен дәвам итте.
- Авылга көн дә кайтып тора алмассың. Әллә, улым, үзебезнең авыл тирәсеннән, йә булмаса якын тирәдән бер-бер кызны димләп караргамы икән, дим...
Рафаэль утырган җирендә сискәнеп куйды.
- Юк әти, мин Совет армиясе офицеры. Димләү дигән сүзне оныт. Мин бары тик үзем яраткан һәм үземне яраткан кызга гына өйләнәчәкмен.
- Бик яхшы. Бик әйбәт булыр иде дә бит, улым. Отпускаңның тагы җиде-сигез көне калып бара. Кай арада үзең дә яратып, үзеңне дә яраттырып өлгерерсең икән соң...
- Күткә ут капмаган. Бер очрамаса, икенче очырар, кызлар үсә тора, - дип, бар дөньясы белән балкып елмаеп куйды ул шунда. - Әйдә әти, бүтән күңеллерәк нәрсәләр хакында сөйләшүгә күчик әле.
- Тагы нәрсә сөйләшәсең инде, - диде Миргалим абзый, көрсенеп. – Безнең кояш түбәнгә тәгәри инде хәзер. Офыкка да ерак калмагандыр...
- Юк әти, бу хакта сөйләшмибез. Гөрләтеп яшибез әле бергә-бергә,- диде Рафаэль, күкрәгеннән ташып торган дәрт белән уртаклашасы килеп.
- Боерган булса, диген, улым.
- Әйе, алла боерса, яшибез, яшисең әле, әти. Син зарланма гына, авыру турында уйлама. Әнкәй сине үзе җыйган шифалы үләннәр һәм урман җиләкләре белән аякка бастыра әле, менә күр дә тор.
- Ярар, яшәмәдек түгел, яшәдек, язганы булыр, улым.
- Авыл ничек, авыл хәлләрен сөйлә әле,- дип, берочтан сүзне дә башкага борырга теләп, сорап куйды егет әтисеннән.
- Авылны искә алма инде улым. Авылны искә алсак, тагы зарланырга, сукрана башларга туры килә.
- Зарланмыйча сөйлә, әти. Барысы да ул тикле начар түгелдер бит инде.
- Зарланмыйм дисәң дә зарланырга туры килә шул. Авыл хакында, авылда яшәгән кеше хакында уйлаучы юк инде ул хәзер. Сугышка киткәннәрнең яртысыннан күбесе кире әйләнеп кайтмады. Кайтканнары да берсе аяксыз, икенчесе кулсыз дигәндәй, сәламәт ир-ат табу авыр бүген авылда. Бөтен эш, бар михнәт хатын-кыз һәм тол хатыннар җилкәсендә. Башта колхоз төзибез дип таладылар халыкны. Сугыш вакытында Җиңү хакына дип ачлы-туклы яшәдек, Җиңү өчен дип тырыштык барыбыз да. Инде сугыш та бетте, Җиңү дә килде. Ә яшәргә бирмиләр халыкка. Кая карама дошман эзлиләр, бер сәбәпсезгә кулга алалар, себергә озаталар. Кеше милке дип тормыйлар, ишегалдыңа кереп бердән-бер бозавыңны, соңгы казыңны да алып чыгып китәләр ич. Иккән игенең үзеңнеке булмасын, үстергән мал-туарыңа үзең хуҗа булма – кая бара бу дөнья, кайчанга кадәр һәм күпме түбәнсетергә мөмкин шул әлеге дә баягы бер авыл кешесен. Исемен искә алмыйм дисәң дә дәшми калып булмый, шул “Мыеклы” дан килә бар яманлык. Бетерәләр улым авылны, бетерәләр. Авыл белән бергә халык та, ил дә бетүгә бармыймы?.. Мылтык һәм тукмак белән куркытып, төрмә һәм сөргеннәр белән генә бәхетле итеп булмый шул туган илне.
Менә нәрсәләр борчый мине, улым. Без китәбез инде, безнең җыр җырланган. Ә сезнең бит әле яшиселәрегез бар, балакайлар...
- Зарлансаң зарланырлык нәрсәләр бар инде ул, әткәй,- дип көрсенеп алды Рафаэль. - Әмма Совет иленә дә җиңел түгел ич. Һәр тарафтан дошман урап алган үзен. Империалистлар карап кына тора. Безгә йомшаклык күрсәтергә ярамый, әти. Әйдә, бүгенгә җитәр, башкача зарланмыйбыз ярыймы, әткәй...
Өстәл артыннан таң беленә башлаганда гына кузгалып китте алар. Әтисе чаршау артындагы йомшак түшәгенә барып ятты. Рафаэль ишегалдына чыгып анда торып керде озак кына. Әти-әнисен, туганнарын гына түгел, туган авылын, аның урамнарын, әйләнә-тирәдәге урман-кырларын, кыскасы, мондагы бар нәрсәне, монда калган бала чакларына кадәр сагынып кайткан иде шул ул. Бергә уйнап үскән дуслары – Нурулла белән Фәрвазны очыратырга өметләнеп кайткан иде, бер класста, бер мәктәптә укыган авылдаш егет һәм кызларны, ләкин берсен дә очырата алмады. Ник берсен очыратсын икән. Нибарысы җиде ел вакыт узган югыйса, ә шул арада җирнең асты өскә килгән диярсең. Егетләрнең күпчелеге сугыш кырларында ятып калган. Кайтканнары да төрлесе төрле якларга таралган.
Ишгеалдындагы каралты-кура һәм бар нәрсәне, хәтта утын сарае янында торган зур тумыранга кадәр, беренче кат күргән кебек, озак озак карап, күзәтеп чыкты ул тагы бер кабат. Акрын гына искән җилдә шаулашып утырган каеннарга карап сокланып торды башта. Лапас кыегыннан мәче мыегыдай берөзлексез очып торган кар тузанын сокланып күзәтте. Күктәге йолдызларга текәлеп торды озак кына. Кайчандыр, сабый чакларында, шул зәңгәр күккә карап төн йокыларын оныткан чаклары була иде бит аның. Шул хыяллары тормышка ашты. Йә, ничек кыюлыгы җитеп, бәхетсез саный алсын иде икән ул үзен. Максатына иреште – ул очучы-истребитель хәзер. Туган авылыннан иске биштәр асып чыгып киткән гади бер малай, лейтенант пагоннары тагып очучы-истребитель булып кайтып керсен дә, үз-үзеннән канәгать булмасын, имеш, кем ышана алсын шуңа. Бәхет түгелме бу?!. Бәхет, әлбәттә.
Әтисенең тирән борчу белән әйтелгән сүзләрен һич онытырлык түгел иде. Шуларны сөйләгәндә аның тирән җыерчыклар баскан йөзендә күпме аяныч һәм нинди тирән кичерешләр булуын да күреп торды ләбаса ул. Нигә бу дөнья шул кадәрле дә камил түгел икән. Гомер буе балалар укытып, аларны туган илләрен яратырга, сөяргә өйрәткән әтисен үз улына шундый сүзләр сөйләргә нәрсә мәҗбүр иткән... Аңлый алмый газапланды ул. Күпме генә тырышса да, бу сорауны уратып, каплап торган куе томанны үзе өчен генә булса да тарата алмады. Туган авылның табигате, әйләнә-тирәсе аның бала чакларындагы кебек үк матур иде бит югыйса. Бу кышкы төн дә әкияткә тиң серле бер тынлык белән өретелгән. Ә барыбер җанда тынычлык юк. Күңелнең бер почмагына ниндидер канәгатьсезлек кереп оялаган. Ул ачык форточкадан ялгышып өй эченә очып кергән, әмма чыгу юлын таба алмыйча беөзлексез тәрәзәгә килеп бәрелгән бал корты сыман бәргәләнә иде җанда. Куып та җибәрәм димә, качып та булмый үзеннән.

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 9 >>