Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Кош булып очар идем…

Бүлек 9

 Санаулы көннәр бигрәкләр дә тиз узып китә. Ничә еллар дәвамына сагынып һәм зарыгып көтеп алган отпусканың соңгы көннәре килеп җитте. Аның бит әле Уфада тукталып, андагы туган-тумачаларны күреп, Асма апасы белән Мәсгут җизнәләрендә бер кич булса да кунып китәсе бар.
 Әле булса бригадир булып эшләвен дәвам иткән Фәрсәй карт колхозның карап торган иң әйбәт айгырын җигеп аны озатырга үзе килде.
 - Үзең борчылып йөрмәсәң дә ярар иде инде, Фәрсәй агай, бер-бер яшь җилкенчәк кенә җибәрәсең булган,- диде, улын капка төбенә озатып чыккан Миргалим абзый.
 - Юк, Миргалим туган, синең өчен ул малайларыңның берсе булса, Рафаэль – авыр сугыш елларында минем иң ышанычлы, бөтен авырлыкларны җигелеп тарткан колхозчым да иде бит әле. Шундый егетне чатнама кышкы суыкта башка берәүгә ышанып ерак юлга чыгарып җибәрәмме соң! Ул бит хәзер безнең Яңа Актауның горурлыгы, тагы кайсы райунда, кайсы авылда бар икән шундый әфисәр һәм лүтчик-эстребител. Районда эшләрем дә бар, үзем озатып барам...
 Чана башына кочагы белән йомшак печән түшәлгән. Утырып баручыга җылы һәм йомшак булсын өчен монысы һәм берочтан атның ашарына да, әлбәттә. Печән өстенә зур толып салынган. Фәрсәй агайның үз өстендә дә җылы тун, аягында олтанлы киез итек.
 Чанага тагы ике юл капчыгы чыгарып урнаштырдылар. Боларның берсе Рафаэльнеке булса, икенчесендә Асма апаларына һәм Уфадагы башка туганнарга атап җибәрелгән күчтәнәчләр.
 - Улым, өстең юка, аягыңа киез итек кияргә иде бит. Әллә алып чыгыйкмы,- дип хафаланды әнисе.
 - Әйе, улым, тимер юл станциясенә кадәр генә булса да киез итек киеп бар. Суык аяктан тия ул, әниең дөрес әйтә. Үзеңә кирәкмәсә, Фәрсәй агайга салып җибәрерсең аннан, - дип, үгетләп карады әтисе дә.
 Әмма Рафаэль үзенекен итте.
 - Кеше әллә нәрсә дияр, офицер кешегә килешми алай йөрү,- дип, кырт кисте. – Туңсам, чанадан төшеп ат артыннан йөгерермен. Минем өчен борчылмагыз.
 - Асма апаңа, Мәсгут җизнәңә бездән сәлам әйт. Зәүҗан апаң белән Усман абыйларыңны да күрергә тырыш,- дип, киңәш итте Миргалим абзый. Уфадагы башка туганнарны да санап чыкты берочтан.
 - Хатларыңны язып тор, улым,- диде әнисе, улының аркасыннан кагып. Әмма бу юлы инде яулык очы белән күз читләрен капламады.
 - Миңа да язарга онытма, яме абый. Икенче кайтканда тагы йолдыз алып кайт, ярыймы,- дип, энесе Ринат та зур йомыш кушты.

 Уфа вокзалына поезд белән килеп төшкәч тә, ике юл капчыгын ике иңсәсенә салып, халык телендә Затон дип йөртелгән поселокка юл тотты Рафаэль. Затон Агыйделнең аръягында урнашкан. Елга аша ул заманнарда күпер салынмаган иде әле. Яз һәм көз вакытлары түгел, юлның туры чагы – боз өстеннән генә элдертте ул. Декабрнең 30нчы көне, Агыйделдә бозның иң ныклы чагы. Ара-тирә күренгән машиналарның үз эзе бар, атлыларның үз юлы, җәяүленең – үз сукмагы. Җәяүлеләр сукмагы киң һәм иркен. Өйлә вакыты булгангамы халык арлы-бирле йөреп кенә тора. Ара-тирә яшь кызлар да очраштыра. Кем-кем, әмма кызлар матур икән бу Уфада. Шунысы гына кыен, аңарга текәлеп караулары оялдыра. Узып киткәч чыркылдашып борылып карап калулары тагын...Үзе дә борылмый түзә алмаган булыр иде дә бит, җилкәдәге капчыклар ирек бирми.
Көне дә матур, күбәләк кар явып тора ипле генә. Декабрь суыгы колакларны чеметеп-чеметеп алса да, түзәрлек. Җәт-җәт барган көйгә уч төбенә җылы сулыш өреп аласың да, кызлар күрмәгәндә, колакларны уып җибәрәсең – берни түгел, туңу кая инде ул, ут булып кызыша башлыйлар әле хәтта.
Бер тапкыр да туктамыйча барып җитте ул Асма апаларына. Өйләрен табу авыр булмады. Затонның үзәк урамында, яңа салынган мәктәп каршында гына яши иде алар. Икесе дә шул мәктәптә укытучы булып эшли. Бүген исә, көтеп алган кунак хөрмәтенә, эштән иртәрәк кайтканнар, мич торбаларыннан төтен чыгып тора. Мәсгут җизнәсе капка төбендә кар көрәү белән мәшгуль иде. Аны танымады бугай башта, үзләренә таба борылгач кына, көрәген читкә куеп колачларын җәеп каршы атлады.
- Рафаэль, кайнеш, син түгелме соң бу! Ерактан ук күрдем, югыйса, танымадым. Танымадым, димәк, бай булырсың,- дип, кочаклап алды ул аны.
Ул да түгел, алъяпкычы читенә онга буялган кулын сөртә-сөртә өйдән Асма апасы атылып килеп чыкты.
- Җанашым, Рафаэль, сине күрер көнем дә булыр икән. Киттең дә югалдың. Бөтенләй оныттың бугай безне... Киләле, киләле, үзеңне кысып бер кочаклыйм әле...
Капка төбендә шау-гөр килеп кочаклашып, күрешеп алгач, инде өчәүләшеп өйгә кереп китәбез дип торганда урам яктан ягымлы һәм йомшак тавыш ишетелде:
- Исәнмесез, Асма Миргалимовна.
- Ә-ә, Лена, күрми дә торам, син икәнсең, исәнме. Бертуган энем кайтты бит менә.
- Мәсгут абый белән мәктәптә күрешкән идек инде. Сау булыгыз,- диде дә, ялт кына мәктәпкә таба борылып, яшь болан баласыдай уйнаклап, җиңел адымнар белән йөгерә-атлый китеп тә барды.
Болытлар арасыннан ялт итеп кояш чыгып алды да шундук кереп тә югалгандай булды Рафаэль өчен. Иңсәләренә салып килгән ике капчыкның берсе, үч иткәндәй, шуып китеп кар көртенә барып төште шунда. Башы әйләнеп киткәндәй булды. Үзе чигенә-чигенә хуҗаларга ияреп өйгә керә, ә күзләре мәктәп ишегалдына кереп югалган кызны эзли. Ни булды бу - өнендәме, әллә төш кенә булдымы... Ярый әле, аның бу халәтен Асма апасы белән җизнәсе абайламый калган кебек булды. Әллә абайлап та сер генә бирмәделәрме...
Җылы таба ризыгы исләре килеп торган өйгә килеп кергәч тә Рафаэлнең беренче соравы шул булды:
- Кем иде ул, апа?
- Кемне сорыйсың,- дип, сорауга сорау белән җавап кайтарды апасы. Әллә шаяртуы иде, әллә чынлап та аңламады.
- Теге, капка төбендә синең белән исәнләшеп, мәктәпкә кереп йөгергән кызны әйтәм.
- Ә, аны сорыйсың икән... Лена исемле кыз ул. Безнең мәктәптә укыта.
Нигә сорыйсың аны, димәде. Җавап бирде һәм, әйтерсең, ул хакта шундук онытты да. Асма апасын Рафаэль яхшы белә - акыллы һәм сабыр ул. Кирәк чакта хәйләкәр дә була белә. Игътибар итмәде түгел, игътибар итте, әлбәттә, һәм мыегына чорнап куйды, әмма сер бирмәде.
Чираттагы сорауларын бирергә дип ачкан авызын йомарга мәҗбүр булды Рафаэль. Бар сабырлыгын җыеп ул хакта башкача сүз кузгатмады. Ипле генә өстен-башын чишенде, ишек катындагы урындыкка утырып күн итекләрен салды. Шунда гына ул юлда килгәндә аяклары шактый ук туңганлыкны аңлады. Кышкы итек саналса да, авылда басылган киез итек түгел инде.
- Өегез җылы икән,- булды, сүз югында сүз булсын - исәнме кодагый, дигәндәй әйткән беренче сүзе.
Ул арада өстәлгә кайнап торган самавыр менеп кунаклады. Көтеп алынган кунакны түргә утырттылар. Апа белән җизни бер-берсен уздырып кыстарга керештеләр. Кысташкан арада сорау арты сорау да яудыра тордылар. Рафаэль ни җавап биргәнен дә хәтерләми, уенда башка иде шул. Әледән әле урам як тәрәзәгә таба борылып, теге кыз күренмәсме диеп, үрелеп-үрелеп мәктәп ягын күзәтеп ала иде ул.
Асма апасының әллә үртәве иде инде, Рафаэлнең урам якка каравы була, ул һаман бер үк сүзләрне кабатлады:
- Синең киләсеңне туганнарга хәбәр иткән идем. Күренмиләр шул әле...
Туганнарын да сагынган иде сагынуын, әмма аның энесе башканы эзли, тагы бер тапкыр гына булса да, тәрәзә аша гына булса да, теге укытучы кызны күреп каласы килә иде бит. Ләкин ул хакта яңадан сүз кузгатырга кыймады.
Озак көттермәделәр, ишектә буран уйнатып, Зәүҗан апасы белән Усман җизнәләре килеп җитте. Үзләре белән Роза исемле биш-алты яшь чамасындагы кызларын да ияртеп килгәннәр. Өс-башын салып өлгердеме-юкмы ул кыз, Асма апа белән Мәсгут җизнинең Айрат һәм Рамил исемле малайлары белән дөнья бетереп уйнарга керештеләр. Ул да түгел, абыстасын уңга салып, Бәкер абзыйлары күренде тәрәзәдән.
Өстәлгә тәмле хуш исләре белән инде байтактан тамак төбен кытыклап торган бәлеш килде, ниһаять. Сагынып көтеп алынган энеләре һәм якынлашкан Яңа ел хөрмәтенә шампан шәрабе ачылды. Өй шау-гөр килеп торды. Рафаэльгә төрле яктан сорау арты сорау яудыра башладылар. Соңгы җиде елда башыннан кичкәннәрне менә ничәнче кат яңабаштан сөйләп чыгарга мәҗбүр иде ул. Совет иленең авиациясы, яңа самолетлар хакында да сораштылар. Ир-ат халкы ул самолетларның техник күрсәткечләре һәм башка нечкәлекләре белән кызыксына башласа, ул, гадәтенчә офтана төшеп, әмма үзенә күрә бер горурлык белән: “ Боларын әйтә алмыйм. Хәрби секрет”, дип котылды.
Билгеле инде, сүз иярә сүз чыгып, аңарга өйләнергә вакыт икәнлеген дә искәртергә онытмадылар. Шундук бергәләшеп Рафаэлгә кәләш эзләшергә дә керештеләр.
- Иртәгәсен таң белән мин поездга утырасы. Үзем югында мине өйләндереп тә куя күрмәгез тагы,- дип, шаяру белән генә җавап кайтарды ул аларга.
Шунда түр өстәл өстендә утырган ике рәтле гармунын алып килде Мәсгут җизнәсе. Һәм, идән ярыгына кереп качмаганнармы дигәндәй, бер-бер артлы басып гармунның бакаларын барлап чыкты.
- Рафаэлгә кәләш эзлибез эзләвен дә туенда нинди җыр җырларбыз икән соң?- диде ул, уен-көлке белән сүзне җырга таба борып. Җавап биргәннәрен көтеп тормады, өздереп уйнап та җибәрде. Һәм үзе үк тын гына җыр башлады:
Аклы ситса күлмәгемнең
Якаларын кем уйган;
Әй, Рәйхан, исемең матур – кемнәр куйган,
Сине күреп кем туйган...
Мәсгут җизни ни уйнарга икәнлекне белә иде күрәсең, икенче-өченче сүзләреннән үк ул башлаган җырны иң элек Асма апа күтәреп алды. Аннан инде башка кунаклар, шул җөмләдән, Рафаэль дә кушылып китте җырга. Җанга ятышлы, моңлы җыр иде шул “Рәйхан”, аны берәү башласа, читтә калып битараф кына тыңлап утыра алмыйсың инде. Ул җыр, аның күңелгә сары май булып ягыла торган сүзләре һәм халыкчан моңы, ирексездән, үзенә ияртеп алып китә, җырлый беләсәңме-юкмы - җырчы итә сине.
Аклы ситса күлмәгемнең
Табалмадым ишләрен;
Әй, гомерем буйларына, Рәйхан,
Оныта алмасам нишләрмен...
Безнең татар, башкорт халыклары моңнан яралгандыр ул. Гомер гомергә шулай, бергә чәй өстәле артында җыелыштымы - җыр башлап җибәрә. Көндәлек тормышта әйтә алмаган хис-тойгыларын, йөрәк түрендә саклап йөреткән ихлас сүзләрен, кайгы-хәсрәтләрен һәм хәтта кайчандыр тыелып калган күз яшьләрен дә ул шул җыр аша дөньяга чыгара. Җырлый беләме-юкмы, сүзләрен беләме-юкмы, һәркем кушыла ул җырга. Башкалар җырлаганда, авызын чүмеч итеп, су капкандай тик утырмый берәү дә. Табын җыры ул, үзенә күрә, рухи бергәлекне раслау, туган-тумача һәм кардәшләрнең тугрылыкта анты да булса кирәк. Бик ерак борын-борын заманнардан ук дәвам итеп килгән милли йола да...
Менә шуңа да кеше җырлаганда сөйләшмиләр, көлмиләр бездә. Тавышың тегеләй-болай дип, җырның көен бозасың дип тә гаеп итү юк. Җырның ертыгы юк, дигән халык. Ашау-эчү онытылып тора. Хәтта дөньяның астын өскә китереп уйнап йөргән сабый балалар да, җыр башланса, сабырлана төшеп, тынып кала торган иделәр әүвәл заманнарда. Күрше бүлмә ишегеннән яисә чаршау артыннан башларын тыгып, “минем әти-әни җырлый”, ди-ди бер горурлык белән күзәтә алар шул чакларда. Тәрбия – шуннан башлана. Чөнки табын әйләнәсендә исерек әти-әни булмый торган иде, сүгенүләр хакында әйтеп тә торасы юк. Халык җырларыннан инсафлылык, иман нуры бөркелеп тора.
Җыр арты җыр бер-беренә үрелеп бара. Кайчан кайсы җыр буласын, һәм ул җырны кем башлап җибәрәсен алдан ук килештереп куйганнар диярсең. Филармония һәм театрларың бер читтә торсын. Яңгыраган һәр яңа җыр таң чыгыдай чиста һәм саф мәхәббәт хисләре белән өретелгән. Ник бер җайсыз сүз, ник бер әдәпсезлеккә ишарә тоемланып китсен икән... Бернинди цензура һәм ясалма киртәләр булмаган ләбаса. Күңелләрне буын-буыннардан дәвам итеп килгән әхлак, рухи хәзинә һәм әдәплелек нуры балкытып торган аның каравы. Шулар өстенә тагы, әлбәттә, югары зәвык...
Үзе башкаларга кушылып җырлый иде Рафаэль, үзе уйлана, үзе үк җырлаган җырларның камиллегенә сокланып туя алмый. Югыйса, бала чакларыннан ук ярата иде бит ул татар һәм башкорт җырларын. Тыңларга гына түгел, җырларга да ярата иде. Бүген исә бала чаклардан ук ишетеп үскән шул ук җырлар бөтенләй башкача тәэсир ясый иделәр аңарга. Халык җырларының чын мәгънәсе һәм тирәнлеген аңлау өчен туган илдән, иң якын кешеләреңнән һәм туган телдән аерылып торырга кирәк булдымы икәнни...
Күмәк җыр тынып торган арада Зәүҗан апалары, рухланып китеп, сүз башлады:
- Рәхмәт, Мәсгут кияү, туйганчы бер җырлаттың ичмаса. Ләкин, шулай да күңел булмады әле. Асма туганым белән бергәләп “Асылъяр”ны да җырлап куйсагыз дөнья тәмам түгәрәкләнеп китәр иде.
- Дөнья болай да түгәрәк ич ул. Ышанмасаң, әнә, Асмабикә сылуым ахирәттән сора, ул география укыта, - дип елмайды Мәсгут, иңбашындагы гармун каешын рәтләгән арада.
- Җырлагыз инде, ялындырмагыз. Рафаэль хөрмәтенә генә булса да?..
Җырларгамы-юкмы дигәндәй, Рафаэлгә күз төшереп алды җизнәсе. Карашлары очрашкач та, җыр-моң бишегендә онытылып изерәп утырган егет, хуплап баш какты.
- Җырлагыз, җизни, минем дә ишетәсем килә.
Шунда, кухня ягыннан кереп килгән Асма апа, ике уйлап тормастан, туп-туры үзенең ире янәшәсенә килеп басты:
- Ялындырып утыра торган чак түгел, әтисе. Әйдә булмаса, алай бик сорагач, җырлап җибәрәбезме соң әллә... Сагынып сөйләрлек булсын бер.
Мәсгут җизнигә шул җитте. Өздереп уйнап җибәрде ул гармунын. Шул кадәрле дә оста һәм шул кадәрле дә яратып уйный иде ки ул, гармун күрекләрен тарткан чакта үзе дә канатланып очып китәр кебек тоела иде.
Асма апа чиста һәм беркадәр калын, әмма шул ук вакытта күңелгә ятышлы тавыш белән җырларга кереште. Һәм беренче сүзләреннән үк аны ире дә күтәреп алды. Җырлап та күрсәтәләр иде соң...Аны сөйләп аңлату мөмкин түгел, тыңларга кирәк иде.
Әйдә киттек сәхрәләргә, сәхрәләргә,
Гөлләр араларына, Асылъяр,
Матыр яр, гүзәлем,
Өзелә лә үзәгем.

Безнең хәзер тиң чагыбыз, тиң чагыбыз
Былбыл балаларына, Асылъяр,
Асылъяр, күгәрчен,
Күрми ничек түзәрсең.
Барчасы тын да алмый тыңлады аларның җырын. Шул тикле дә матур һәм бирелеп җырлыйлар иде ки алар, ул җырга башка берәүнең, шулчак бик җырлыйсы килсә дә, килеп кушылуы мөмкин түгел иде. Тавышлары шушы җырны парлап җырлау өчен махсус яратылган иде диярсең. Бер-берен рухландырып, күңелләрендәге хис-тойгылар белән тулыландырып җырлый иде алар бу җырны. Икесе дә озынча туры гәүдәле, бераз бөдрәләнеп торган чем кара чәчләре һәм күз карашлары да бер үк. Җырның билгеле бер урынында, йөрәкләрне өтеп ала торган иң нечкә җирендә, нибары бер мизгел эчендә күзләре очрашып китә иде аларның. Һәм шул чак икесе дә елмая төшә, шул елмаюдан бер юлы балкып китәләр. Шул кадәр дә бер беренә тиң, бер беренә хөрмәтле һәм пар килгән гаилә булыр икән! Җыр тәмамлангач та табын артында аларны тыңлап утырган туган-тумача бертын сүз башларга кыймый онытылып торды. “Асылъяр”, әйтерсең лә, алар парлап җырласын өчен генә махсус язылган җыр.
Җыр тәмамланды. Мондый җырдан соң җиңел генә башкага күчү мөмкин түгел. Беренче мәхәббәт һәм олы хисләрдән соң, чарасызланып, бушап калган үсмер халәтендә тоясың үзеңне. Өй эче генә түгел, гүя, бар дөнья тынып калды. Ул тынлыкны бүлеп сүз кузгату мөмкин түгел иде шул мизгелдә. Җыр дулкыныннан бераз арына төшкәч, Асма апа үзе башлады сүзне, кунакларын сыйларга кереште.
- Тамак кайгысы онытылды бит әле, Асма балдыз. Мондый җырдан соң урамга чыгып берне көерәтеп керми торып тынычланып булмас ахрысы, шулаймы егетләр, - дип, урыныннан торды ул.
Тәмәке белән дуслыклары бармы-юкмы һәммә ир-ат аңарга иярде. Капка төбенә чыгып ирләрчә сөйләшеп, бер аралашып керү мондый мәҗелесләрнең үзенә күрә бер йоласы инде ул.
- Башкорт туганнар әйтмешли, “көнне һындырган ахыры”,- дип, шаяртып алды Мәсгут җизни.
- Шампан да эч, бәлеш тә аша – сындырмас җиреңнән сындырыр,- дип җавап кайтарды Усман абзый.
- Шампанский түгел, шайтанскийны эчсә дә сынатмый әле ул минем Усман абый, дип сүз кыстырды Бәкер.
“Шайтанский” дигәне кызык булып китте ахыры, дәррәү көлешеп алдылар.
Усман җизнәләре кесәсеннән “Прибой” чыгарып кунакларына тәкдим итте.
- Рәхмәт җизни, әллә минекен тартабызмы,- дип, Рафаэль “Беломор канал” чыгарды.
- Әйдәгез, булмаса, Беломор с каналом тартып карыйк. Министрлар һәм летчиклар юкка гына тартмыйлардыр аны...,- диде Бәкер, Рафаэлгә таба кулын сузып.
Затлы папиросны озак кына бармак очларында әвәләп, килештереп кенә көйрәтеп җибәрделәр бер-бер артлы.
Мәсгут җизнәсе Рафаэлгә мөрәҗәгатъ итте шунда:
- Туган якларны сагынгансыңдыр, кайнеш, бер киттең дә бик озакка югалдың бит?
- “Сагынасыңмы дип сорыйсыз, сагынмаган кая ул”,- дип, теленә килгән җыр сүзләре белән җавап кайтарды Рафаэль, елмая төшеп. – Сагынсаң да түзәргә туры килә инде.
- Өйләнергә уйламыйсыңмы әле? Вакыт бит инде...
Уф, тагы шул ук сорау. Әмма туганнарга кирле-морлы җавап кайтарып булмый. Яманлык теләп яисә үртәп сораулары түгел бит, кайгыртудан кызыксыналар.
- Беләм җизни. Әмма кемгә эләкте, шуңарга өйләнеп булмый бит.
Нәкъ шул чакны, аркасына җылы пәлтәсен салып, ашыга-кабалана өйдән Асма апасы килеп чыкты.
- Минем карчык ул кадәр ашыгып кая китеп бара икән...- дип, ипле генә сүз кыстырды Мәсгут җизнәсе.
- Мәктәпкә кереп күренеп кенә булса да чыгыйм дигән идем. Чыршы бәйрәме ич. Мин хәзер, сез тарткан арада йөгереп керәм дә йөгереп чыгып та җитәм.
Болай да берөзлексез мәктәп ишегалдын күзәтүдән туктамаган Рафаэльнең дә апасына иярәсе килеп куйды.
- Мине дә үзеңә иярт әле, апа...
- Соң, мин бер минутка гына, күренеп кенә чыгыйм дип керүем.
- Ә мин кеше күзенә дә күренмәм,- дип, малай чакларындагыча, апасы артыннан иярде ул.
- Соң, әйдә алайса, безнең эш урынын күреп чыгарсың.
Мәктәп ишегалды бала-чага белән тулы. Берәүләре керә, икенчеләре кайтырга чыккан. Өченчеләре исә, дөньяларын онытып, ап-ак карга батып чыр-чу уйнап йөриләр. Асма апасын барысы да таный, малайлар, суык диеп тормый, аның белән бүрекләрен салып исәнләшә. Башлангыч класста укучылар үзләренең әби-бабалары белән килгән бәйрәмгә.
Инде мәктәп бусагасын атлап керергә торганда, ниндидер якын танышларын очратып, Асма апа чираттагы мәртәбә тукталырга мәҗбүр булды. Апасына ияреп килүче буларак, Рафаэльнең дә тукталмый чарасы юк. Тукталып күрешкән һәр кеше, хәл-әхвәл сорашкач та, бу ят хәрби кешенең кем булуы белән кызыксыналар. Тәмам йөдәтеп бетерделәр. Ул Асма апасының чираттагы танышы - өлкән яшьтәге фронтовик белән күрешеп, сәлам алмашып тора иде, көтмәгәндә-уйламаганда мәктәп ишегеннән әлеге дә баягы теге кыз килеп чыкмасынмы. Бер мизгелгә карашлары очрашты аларның, әмма шундук икесе дә читкә борылдылар, сер бирү кая инде ул. Рафаэльнең башы әйләнеп киткәндәй булды, оялу һәм уңайсызланудан үз-үзен кая куярга белми торды бертын. Укытучы кыз үзе кебегүк бер яшьтәше белән иде, анысы да укытучы булса кирәк, Асма апа белән бик җылы хушлаштылар.
- Сау булыгыз, Асма Миргалимовна,- диделәр бертавыштан.
- Сау бул, Елена Рахимовна...Сау бул, Сәрия Мөдәрисовна...
Алар тукталып тормады, мавыгып сөйләшә-сөйләшә кызу-кызу атлап урамга таба китеп тә бардылар. Әллә Рафаэль булганга махсус ашыктылар инде...
Рафаэльнең күрешергә дип сузган кулын, җибәрмичә, үч иткәндәй озак кына кысып торды теге фронтовик. Үзенең кайсы армияда, нинди шәһәрләрне азат итүдә катнашуын сөйләп китте аннан соң. Фронтовик дусларын хәтерләргә кереште...Уңга да тартылып карады егет, сулга да, әмма ташлап китә алмады абзыйны. Апасының якын танышларын үпкәләтүдән курыкты. Алардан аерылганда инде вакыт узган иде, ник кычкырып еламыйсың шунда. Әрсезлек күрсәтеп Асма апага иярүдән, шул рәвешле, уңай нәтиҗә килеп чыкмады.
- Әйдә, Рафаэль, мәктәпкә керәм дигән идең...
- Ярар инде, апа, мин кереп тормам. Син бар, мин урамда булырмын, - диде ул, балтасы суга төшкән кешедәй чарасыз калып.
Асма апасы артыннан мәктәп ишеге ябылгач та, йөгереп диярлек, урамга атылып чыкты ул. Кызлар шактый ук ераклашкан иде инде. Ялгышып та кире борылып карамады алар, ашыга-ашыга Уфага таба китеп бардылар. Үз-үзен кая куярга һәм ни эшләргә белми бертын онытылып торгачтын, әле булса капка төбендә гапләшеп торган җизнәләренә барып кушылудан башка чарасы калмаган иде аның.

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 10 >>